Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live

3 бала белән ялгыз калган Диана Сәфәрова: «Түзеп карадым, әмма бер мәлне сабырлыгым сынды»

$
0
0
12.08.2021 Җәмгыять
Бар да үзеңнән тора! Башкортстанда яшәүче 30 яшьлек Диана Сәфәрова әнә шулай, ди. Кайчандыр аның да тормыштан туйган, күңеле төшкән вакытлар була. Игезәк сабыйларын алып кайткач, аның гәүдә авырлыгы 40 килога арта һәм ул депрессиягә бирелә. Әмма тырыша, инстаграмда ябыктыру курслары башлап җибәрә. Үзе дә матурлана.

– Тормышымның авыр вакыты иде. Ирем белән бер-беребезне аңламый башладык. Өйдә тавыш-гауга чыгу гадәти хәлгә әверелде. Хәтта кул күтәрүгә кадәр барып җитте. Түзеп карадым, әмма бер мәлне сабырлыгым сынды. Мин балаларымны алып өйдән чыгып киттем. Бер ел буе кешедән фатир яллап яшәдек. Узган ел пандемия аркасында авылга, әти белән әни янына күчендек. Балаларымны үзем тәрбияләргә тырышам. Әмма кайбер вакытта әти-әниемә дә калдырып китәргә туры килә. Әлегә үз куышыбыз юк. Әмма киләчәктә булыр дип өметләнәм, – ди Диана. – Кызыма 6 яшь, ул икенче елга мәктәпкә барачак. Улларыма тиздән дүрт яшь тула. Бар теләгем – аларны аякка бастыру. Өч бала белән ялгыз калырмын дип уйламаган идем. Ирем белән икебезнең арадагы салкынлык балаларга күчмәс дип өметләндем. Тик әтиләре сабыйларым белән дә аралашмый. Юкса, аларның очрашып торуына беркайчан да каршы килмәгән идем. Менә шуңа күрә, миңа алар өчен әни дә, әти дә булырга туры килә.

Инстаграмда Дианага карап үзгәрергә теләүчеләр бик күп. Күп кенә кызларга үз киңәшләрен дә бирә ул.   – Тормышының кадерен белеп яшәгез. Әгәр сиңа кыен икән, башка юлны сайла. Беркайчан да зарланмаска кирәк. Һәркемнең тормышы үз кулында. Әлбәттә, үзгәрү җиңел түгел. Уйларны дөресләргә, күп кенә авырлыкларны үтәргә кирәк. Әмма тырышсаң, бар да була. Ялгыз бала үстерүче әниләргә, көчле булырга, балаларны яратырга кушар идем. Уйларыңны дөресләсәң, бар да башкача, син теләгәнчә булачак, – ди ул. Диана белән аралаша торгач, без аның җырчы Әнвәр Нургалиевның туганы икәнен белдек. Диана туганнары турында яратып сөйләде. Бердәм, дус-тату икәнлекләрен әйтте.   – Нинди генә хәлләр булса да, без гел бергә. Шатлыгыбыз да уртак, кайгыбыз да уртак. Абыебызны бик яратабыз, – ди ул. – Кем генә булсаң да, кешелек сыйфатларын саклап калырга кирәк. Беркайчан да ялгышмам дияргә ярамый. Матур гына барган тормыш, кинәт кенә үзгәреп тә куя ала икән. Үзеңә килгән сынауны уза белергә кирәк. Яшермим, минем дә күңелсез чаклар күп булды. Өч баламын кочып елаган чаклар да күп иде. Шөкер, хәзер бар да яхшы. Мин тормышны яратам! Әллә ниләр турында хыялланмыйм да. Иң мөһиме – исән-сау булыйк. Калганын булыр әле!
Гөлгенә ШИҺАПОВА

--- | 12.08.2021

Илназ һәм Рузанна Хәбибулиннар тәүге тапкыр әти-әни булдылар

$
0
0
12.08.2021 Җәмгыять
Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры артистлары Илназ һәм Рузанна Хәбибулиннар тәүге тапкыр әти-әни булдылар. Кичә аларның уллары туды!

“Кадерле Ильназ һәм Рузанна шатлыгыгызны уртаклашабыз! Сабыегыз сезне куандырып, игелекле, бәхетле, акыллы, сау-сәламәт, үзегез кебек сәләтле, кешелекле булып үссен! Сезгә гаилә иминлеге, бәрәкәтле тормыш телибез!”, дип изге теләкләрен җиткерә Кариев театры коллективы.


---

--- | 12.08.2021

Төркия илчелегенең Татарстандагы баш консулы, Корбан гаете уңаеннан, Самара өлкәсе татарларына 60 сарык бүләк итте

$
0
0
13.08.2021 Дин
Исмәт Эрикан әфәнде Самара өлкәсе белән 2019 елдан бирле таныш. Беренче сәфәре кысаларында ул хәзерге вакытта балалар бакчасы, ә 1941 - 1943 елларда Төркия Илчелеге урнашкан бинаны карап йөргән, Самараның Җәмигъ мәчете, мөфти Талип хәзрәт Яруллин белән күрешеп танышкан иде. Шуннан бирле Баш консул безнең өлкә Диния назарәте белән тыгыз элемтәдә тора.
- Исмәт әфәнде безнең өлкә мөселманнарына карата бик игътибарлы, һәрдаим хәлебезне сорашып, нинди ярдәм кирәк, дип кызыксынып тора. Быел да менә Корбан гаетенә дип өлкә мөселманнарына 60 сарык бүләк итте. Аларны Казанда чалып, кисәкләргә турап, Самара мөселманнарына тапшыру өчен әзерләп куйганнар. Бу итне без кала һәм өлкә мәчетләренә тараттык. Мәчет әһелләре, үз чиратында, җомга намазларына җыелган мөселманнар аша корбан итен мохтаҗларга өләштеләр. Шулай ук дүрт сарыкны «Чайка» чаңгы базасында балалар өчен оештырылган Корбан бәйрәмендә пешерү өчен бирдек. Калган итне суыткычларда туңдырып, ел әйләнәсендә мохтаҗларга өләшеп барачакбыз, - дип сөйләде Самара өлкәсе мөфтие Талип хәзрәт Яруллин.   - Исмәт Эрикан тарафыннан җибәрелгән сарыкларның бишесе Зубчаниновка бистәсендәге «Болгар мирасы» мәчетенә бирелде. Безнең мәхәллә мөселманнары быел барлыгы 126 корбан чалдылар, шуларның утызын, мохтаҗларга тарату өчен, мәчеттә калдырдылар. Шул корбаннарның егерме бишесен Иске Усман авылында мохтаҗлыкта яшәүче гаиләләргә, ә унысын Камышлының ялгыз картларына тараттык. Итне өләшкән вакытта Төркия илчесе әманәтен тапшыруыбызны әйтеп үттек. Инша Аллаһ, хәзерге вакытта суыткычта сакланучы итләрне дә тора-бара таратып чыгарга ниятлибез, - ди “Болгар мирасы” мәчете имамы Расих Вакказов. - Бу изге эштә катнашкан Рәфыйк Бадамшинга, авылларга үз машинасында алып барган һәм алып кайткан Мөнир Рамазановка, Кәрим Вакказовка олы рәхмәтләремне җиткерәм. Кылган изге гамәлләре Аллаһының ризалыгы өчен булсын!   Шушы көннәрдә Самара өлкәсе мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин Төркиянең Баш консулына өлкәнең барлык мөселманнары исеменнән рәсми Рәхмәт хаты юлларга әзерләнә.  
Эльмира СӘЙФУЛЛИНА

--- | 13.08.2021

Гөлназ Асаева: "Безнең кебек нормаль булмаганнар бармы монда?"

$
0
0
13.08.2021 Шоу-бизнес
12 августта Гөлназ Асаева белән Вилдан Шәмсетдинов законлы никахка кергәннәр. Моның турында Гөлназ үзенең Инстаграмында хәбәр иткән.
Өйләнешү өчен алар Уфаның Телецентр алдында урнашкан ЗАГС бүлеген сайлаганнар.   - Бары тик без генә офиска эшкә китеп барышлый язылышып чыга алабыз. Безнең кебек нормаль булмаганнар тагын бармы монда? - дип язган җырчы.   Күп санлы җанатарлары аларны законлы никахлары белән котлаганнар һәм туйсыз, кунакларсыз гына өйләнешүләрен хуплаганнар.   "Дөрес эшләгәнсез, нәрсәгә ул "показуха"? Туй - ул мәшәкать кенә, акча туздыру һәм нервлар бетерү", - дип язган берсе.   Әмма туйсыз өйләнешүгә каршы килүчеләр дә табылган. "Ник болай күңелсез? Туй бит ул гомерлек истә кала торган матур бер тантана, ак күлмәк, туганнар очрашуы...", - дигән икенчесе.   Яшьләр 2020 елның җәендә Уфаның "Ләлә-Тюльпан" мәчетендә никах укытканнар иде.    
Ләйсән КАСПРАНОВА

--- | 13.08.2021

«Мин – татар баласы» бәйгесенә эшләр 15 сентябрьгә кадәр кабул ителә

$
0
0
13.08.2021 Җәмгыять
Татар халкы тарихын, милли мәдәниятен өйрәнү, укучыларның иҗади эшчәнлеген арттыру, үсеп килүче буында милли үзаң тәрбияләүне максат итеп куйган «Мин – татар баласы» республикакүләм иҗади бәйгесенә татар халык әкиятләренә, шулай ук татар халык мәкальләренә нигезләнеп иҗат ителгән рәсемнәр һәм кул эшләре, эшләнмәләр кабул ителә.

Җиңүчеләр ике номинациядә билгеләнәчәк, һәр номинациядә ике яшь категориясе каралган.

Номинацияләр:

- «Иң яхшы рәсем» (7-10 яшьлекләр);

- «Иң яхшы кул эшләре яки агачтан,башка материаллардан эшләнгән әйберләр» (11-15 яшьлекләр).

Бәйгедә катнашу өчен агымдагы елның 15 сентябренә кадәр рәсем яки кул эшеңне сыйфатлы фотога төшереп rasemtatar@mail.ru, tatareshe@mail.ru электрон адресына җибәрергә кирәк.

Бәйге Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән уза.


---

--- | 13.08.2021

Зөлфәт Закиров: “Талашсак талашабыз, көлешсәк көлешәбез”

$
0
0
13.08.2021 Ир белән хатын
Зөлфәт Казан малае булса да, бик матур итеп татарча аралаша. Артист бит ул димәгез, сәхнә артында русча сөйләшкән артистлар аз түгел хәзер. Тинчурин театры “Галәм. Әгъләм” спектакленең премьерасына әзерләнгәндә, бу тамашада катнашачак Зөлфәт Закиров белән күрешеп-сөйләшер җай чыкты.

– Зөлфәт, кем өйрәтте сезне шулай саф татарча сөйләшергә?

– Әти минем Актаныш районыннан. Әни тумышы белән Кукмарадан, әмма аңа өч яшь булганда Казанга күченгәннәр. Әти ягыннан да, әни ягыннан да дәү әти-дәү әниләр гел татарча гына сөйләшә иде. Әни һөнәре буенча табиб. Ул эштә русча, өйдә русча да, татарча да сөйләште. Әти исә татарча гына.

Миңа өч яшь чамасы вакытта әти мине Актанышка алып кайтты. Беренче хәрефләрем шунда чыккандыр. Җәй айларында әти белән Актанышка кайта идем.

Дүрт яшьтә балалалар бакчасына йөргәндә: “Улыгыз русча сөйләшә, фикер йөртә алмый”, – дигәннәр. Һәм бакча мине “боза” башлады.

Мәктәптә русча укысам да, дәү әни-әтиләр белән татарча сөйләштем. Казан театр училищесына кергәндә татар телем бик көчле түгел иде. Чөнки мәктәп программасында татар балалары җиңелчә генә укый. Рус балаларын интектерәләр, ә татар балалары утыра шунда. Бүген мәктәптә ниндиерәк системадыр, әмма миңа калса мин укыган вакыттан әллә ни аерылмыйдыр.

Училищеда Рәшит Муллагалиевич (Тинчурин театрының элеккеге баш режиссеры Рәшит Заһидуллин – Авт.) курсына эләктем. Рус төркеменә кермәкче идем. Миңа тататр группасына керергә тәкъдим иттеләр. Рәшит Муллагалиевич безгә: “Мин русча сөйләшсәм, сез татарча җавап кайтарырга тиеш”, – диде.

Мәскәүгә укырга киткәч, татарча сөйләшмәдем. Мәскәү телне оныттырды. Казанга кире кайткач, Рәшит Заһидуллинга килдем. Башымда күп сораулар туа иде. Режиссер: “Борчылма, бер елдан нормальләшә ул”, – диде. Шулай булды да. Укыдым, өйрәндем. Хәзер укырга бик вакыт җитеп бетми.

– Белүемчә, әтиегез артист һөнәрен сайлавыгызны теләмәгән. Ничек күндерә алдыгыз?

– 2005 ел. Сәхнәдә “Гөлшаян” спектакле. Шул премьера әтинең фикерен үзгәртте. Беренче курста әллә ни аралашмадык. Премьерадан соң әти: “Әйе улым, аңладым, бу синең урын”, – диде. Соңыннан башланды инде: “Мәскәүгә барырга кирәк”. Ә минем планда Мәскәү юк иде. Әйе барып карыйм, керсәм керәм – булмаса юк дип йөрдем. Башта бюджет урыныны булса гына керергә иде исәп. Түләүледә бер елы 150 мең. Дүрт ел укырга кирәк. Әйдәгез, бирегез миңа ул акчаны, машина алыйк, дим. Юк. Әни бик тиз җиргә төшерә. “Барасың, укыйсың!”. Шуның белән бетте.

– Мәскәүне ташлап, Казанга ни сәбәпле кайтырга булдыгыз? Үкенмәдегезме?

– Эш урыны булмады. Ул вакытта Мәскәү театрларында эш урыны табу авыр иде. Артистлар контракт системасы белән эшләмиләр иде әле. Кеше эшкә кергән икән, ахыргача шунда. Күп кенә өлкән артистлар урын тотып йөри. “Егетләр, урын юк бит, алыр идек”, дип режиссерлар турыдан әйтә иде.

Дүрт ел монда укыгач, дүрт ел Мәскәүдә укыгач, тагын әти-әнинең җилкәсендә яшәргәме инде? Бу минем башка сыймый иде. Ул вакытта булачак тормыш иптәшем белән без очрашып йөри генә идек. Аңа Мәскәүдә перспективалар шунда ук ачылды. Фатирын да тәкъдим иттеләр, эшен дә, моннан бер биш тапкыр күбрәк хезмәт хакын да. Миңа син Казанга Айгөл аркасында кайттың, диючеләр дә булды. Юк. Алай түгел. Ул миңа үзең уйла, әгәр дә калыйк дисәң, калырбыз, диде.

Ничек инде, ул акча эшләр, ә мин “шабашкаларда” йөрерменме? Кечкенәдән әти белән әни дәүләт эше булырга тиеш дип, “тукып” үстерде. Һәм мин аларга рәхмәтлемен. Пандемия вакытында миңа шул дәүләт эше ярдәм итте. Мәдәният министрлыгына, Мәскәүгә, Казанга, Президентыбызга рәхмәтлемен.

Хәзер кайбер вакытта Мәскәүдән кире кайтуыма үкенгән вакытлар да була. Андый мизгелләр соңгы ике ел эчендә барлыкка килә башлады.

– Бу нәрсә белән бәйле?

– Режиссер булмавы. Әлегә баш режиссерыбыз юк бит. Дөрес, эшсез тормыйм, зарланмыйм.
Сезон азагында бераз арыганлык та бардыр. Гаилә мәшәкатьләре дә аз түгел. Гаиләм белән йорт сатып алып, шунда күчендек. Өченче балабыз — улым туды.

– Иҗади кешеләр бик нечкә күңелле була. Сез еш үпкәли торган кешеме?

– Кайбер нәрсәләрне өстән генә үткәреп җибәрәм. Кайберләре “чәнчеп” ала. Үпкәләү дә түгел, үз-үзеңне “ашау”дыр ул.

– Ашау дигәннән. Артист булып эшләп кенә гаиләне туендырып буламы?

– Әгәр дә син бер эштә эшләсәң – авыр. Моның өстенә кино, мультфильмнарга тавыш яздырсаң, роликларда төшсәң, проектларда катнашсаң, туйлар-юбилейларда эшләсәң, чаралар алып барсаң — була. Әмма моңа ирешер өчен осталыкны син театрда арттырасың. Укыганда студентларга без сәләтне ничек арттырырга мөмкин икәнен өйрәтәбез генә.

Әгәр син тормыштагы күренешне сәхнәдә дә шулай күрсәтеп, тамашачы сине караганда үзен, танышын яисә якын кешесен танып ала икән, димәк, син нәтиҗәле эшләгәнсең. Ә 10-15 минуттан телефонга кереп китә икән инде, анда нәрсәне дөрес эшләмәдем икән дип уйлый башлыйсың.

– Ә тамашачының телефонда утыруы сәхнәдә уйнаучы артистның ачуын китерәме?

– Булгалый. Артистта аек баш, салкын акыл һәм кайнар йөрәк булырга тиеш. Әлбәттә кешегә мин начар уйныйм дип әйтеп булмый. Әмма үз кимчелекләрен артист аңларга тиеш. Әгәр дә җыр белән дус булмаган килеш, мин җырлыйм дию бер дә дөрес түгел. Студентларга да әйтәм: үз минисуыңны плюска әйләндерергә кирәк.

– Ә коллективта көнләшү бармы?

– Юк дип әйтә алмыйм, бардыр. Сизгәнем булмады. Бу кешенең үзеннән дә тора. Кемдер һөнәр өлкәсендә түгел, икенче берәүнең тормышыннан көнләшергә мөмкин.

– Дусларыгыз бармы? Аларны ничек сайлыйсыз?

– Күп дусларым бар дип әйтә алмыйм. Тормыш иптәшем минем иң якын дустымдыр. Әнием дә минем хакта ул белгән кадәр белми. Талашсак талашабыз, көлешсәк көлешәбез. Аны берәү дә белми. Ә театрдагылар минем хезмәттәшләрем. Иптәшләрем бар. Ярдәм итәргә дә кеше табып була. Әмма җанны ачып салырлык, терәк булырдай андый дусларым юк.

– Хатыныгыз белән ничек таныштыгыз?

– Бу бик кызык булды. Без икебез дә Казанда, күрше урамнарда диярлек торганбыз. Ә танышуыбыз Мөслимдә булды. Хезмәттәшләрем Илфак Хафизов белән Альбина Хөсәинованың туенда таныштык без. Илфак белән бер төркемдә укыдык. Ә Айгөл белән Илфак дуслар булган, бер түгәрәктә биегәннәр. Айгөл медицина көллиятендә укыса да, сәнгатькә тартылган.

Туйга кайтканда таныштык, ничектер бик җиңел аралаша башладык. 18 июльдә мин аңа очрашырга тәкъдим иттем, әмма Мәскәүгә китәчәгемне кисәттем.

Матур гына йөрдек, бер дә талашмадык дигән кешеләргә ышанмыйм. Өч тапкыр талашып, аерылыштык. Өченчесенә утырып сөйләштек. Кем тормышны ничек күрә, шуны ачыкладык. Фикерләребез бер төрле икәнен аңлаганнан соң, 18 декабрьдә ЗАГСка гариза бирдек. Өч ел очраштык. 2014 елда туебыз узды.

Төрле чаклар була. Иң мөһиме – кызып китү түгел, әйтәсе сүзеңне уйлап әйтергә. Әйткәннән соң да матур гына гафу үтенергә, яисә кешегә вакыт биреп, яңадан сөйләшергә кирәк. Һәм тагын бер нәрсә — талашсаң да бер ятакка ятып йокларга!

– Арагызда көнләшү бармы?

– Юк. Ул минем, мин аның һөнәренә кысылмыйм. Премьера чыккач кына ул мине тәнкыйтьли ала.

– Еш тәнкыйть сүзләре ишетәсезме?

– Була. Ул минем премьераны һәм 10-20 нче спектакльләрне карарга ярата. “Ай, шыттырдың инде. Текстыңны да белмисең бит син”, дияргә мөмкин.

– Хатыныгызда үзгәртергә теләгән сыйфатлар бармы?

– Юк. Ә ул минем тәмәкене ташлатты. Тоттың да кешене үзгәрттең түгел. Ничек кенә парадоксаль булмасын, ир кешене хатын-кыз ир итә. Ир үзе уңышка ирешә алмый, аның артыннан “төртеп” торучы кирәк. Хатыны яисә йөргән кызы булмаса, димәк, бар инде балам, эшлә инде дип артыннан йөрүче әнисе була. Табигать шундый.

Бала тугач та, хатын-кыз шунда ук үсеп китә. Ә без, әтиләр, әле бер ярты ел моның нәрсә икәнен аңламый торабыз.
Айзилә тугач, минем беренче ярты ел шулай булды. Мин бер тапкыр гына аны юындырдым. Айгөл аны хәзер дә сөйли. Ярты ел тугач, бала утыра башлагач, әти икәнемне чынлап аңлый башладым. Айзатны инде мин акыл белән кабул иттем. Аны да без аздан гына югалтмый калдык. Температурасы күтәрелеп озак ятты, өянәге башланды. Көч-хәл белән хастаханәгә килеп өлгердек. Анда аңа бер яшь тә 1 ай иде.
Шул чагында аңладым: дөнья куабыз, дөреслек артыннан чабабыз. Ә бәхет бит анарда түгел! Менә ул синең гаиләң! Мин кем өчен яшим? Балаларым өчен! Айзат белән шундый хәл булганнан соң минем кыйммәтләрем бөтенләй үзгәрде.

“Беренче мәхәббәт” спектаклендә Харис абыйның образы шундый фраза әйтә: “Улым, беренче 25 елы гына авыр аның, калганы по нактанному бара”, – ди. Гаилә тормышының беренче ун елы авырдыр, бәлки. Анан соң җайлашасың. Иң мөһиме — суынмаска. Тишек ыштаннан йөрсә дә, аны яратырга кирәк.

Артистларның гаиләләре шуңа таркаладыр да. Театрга яшь кызлар килә. Яңа “ит” дип әйтсәк тә була. Алар икенче төрле. Үзләрен күрсәтергә тели. Егетләрдә кан уйнап ала. Уйнасын ул, әмма сәхнәдә генә.

Онытмаска кирәк, синнән кем кеше итте? Яңа килгән кызмы, әллә сине белгән хатыныңмы? Беләм, кайбер кешеләргә яңа хисләр кирәктер. Әмма үзем андый әйберләргә бик тискәре карыйм.

– Өч балалы гаилә хәзер күп балалы санала. Ничек өченсене алып кайтырга уйладыгыз?

– Пандемия вакытында буш вакыт барлыкка килде. Ял итеп булмады, “эшләдек”. Аллаһы Тәгалә биргән икән, ризыгын да, акчасын да бирер. Айгөл курыкты бераз. Баланы үзе тапты. Айзатны тапканда мин “ярдәм” итткән идем. Монысына да бармакчы идем, коронавирус сәбәпле кертмәделәр.

Иң мөһиме – сәламәт булыйк! Калганы була аның!

Чыганак


---

--- | 13.08.2021

Азык-төлек бәяләре белән «көрәшү» нәрсәгә китерер?

$
0
0
13.08.2021 Җәмгыять
8 августта Кремль сайтында Президент күрсәтмәләренең исемлеге эленде. Алар Путинның хөкүмәт әгъзалары белән 21 июльдә булган киңәшмә йомгаклары белән бәйле. Кремль лидеры азык-төлек бәяләрен төшерү өчен авыл хуҗалыгы продукциясен БДБ илләреннән сатып алуны арттырырга әмер бирә. Өстәмә импорт өчен җаваплы итеп Премьер-министр Мишустин билгеләнгән. 1 сентябрьгә ул Путин өстәленә бәяләр төшү турындагы беренче докладны кертеп салырга тиеш. Аннан соң һәр квартал саен азык-төлек бәяләре турында доклад тыңланачак.

Федераль антимонополь хезмәт тә нәкъ шул датага кадәр сәүдә челтәрләре аша сатыла торган авыл хуҗалыгы продукциясе бәяләрен мониторинглап, йөгәнләп торырга тиеш. Губернаторларга ярминкәләр, базарлар, станционар булмаган сәүдә объектлары аша товар сатуны арттыру бурычы йөкләнә. Монысының үтәлү срогы – 15 август.

Бу чаралар азык-төлек бәяләренең түбәнәюенә китерерме – әлегә төгәл мәгълүм түгел. Әмма сәнәгать товарларына бәяләр күккә очканда, икътисадның бер тармагында гына бәяләрне түбән төшерү ул тармакның бөлүенә китерәчәк, монысы шиксез. Бәлки, финанс базарындагы артык акчаны җыеп алып, гомуми дефляциягә юл ачарга кирәктер. Бензин бәясенә каршы көрәш әлегә сизелерлек нәтиҗәләргә китермәде бит. Нефтьчеләр берничә йөз миллиард сумлык субсидия алдылар да ягулык бәясен күтәреп сатуны дәвам иттеләр. Югыйсә хөкүмәт ярдәме бензин бәясен күтәрмәсеннәр өчен бирелгән иде бит. Нефтьчеләрнең көчле лобби-җитәкчелеге исә субсидияләр өчен дә уңышлы көрәш алып бара, базарда бензин күләме артуга китерә торган чараларга да кискен каршы чыга. Вице-премьер Новак белән нефтьчеләрнең соңгы киңәшмәсендә бензин экспортын туктату турындагы хөкүмәт карары яклау тапмады, мәсәлән. Хакимиятләр компанияләрне эчке базарда бензин сатуны арттырырга өндәү белән генә чикләнәләр. Моның өчен резервтагы ягулыкны сатуга чыгарырга кушалар. Нәтиҗә әлегә мондый: бер ай эчендә бензин бәясе 14 тапкыр тарихи рекорд куйган.   Белгечләр әгәр бензинны читкә сатуны тыю турындагы хөкүмәт карары үз көченә керсә, эчке базарда ягулык сату 120–350 мең тоннага, ягъни 4–11 процентка артыр, биржа бәяләре тоннага 6–7 мең сумга түбәнәер иде, диләр. Ягулык арзанаю башка товарларның үзкыйммәте кимүгә дә китеречәк бит инде. Мотор ягулыгына акцизларны да киметсәң, бөтенләй башка бәяләр хөкем сөрер иде базарда. Әмма андый чараларга бару идеясе хөкүмәт коридорларында бер дә ишетелми шул. Әлегә экспортны туктату турындагы хәл ителеп беткән диярлек мәсьәлә дә, «кара алтын» лоббиларына килеп терәлеп, тормышка ашмый кала. Шулай булгач, азык-төлек бәяләре белән көрәш тә нинди нәтиҗәләргә китерәсен әлегә фаразлап булмый.   Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов
Рәшит ФӘТХРАХМАНОВ

--- | 13.08.2021

Әнвәр Нургалиев: "Коллегалар мине санга сукмады" (ВИДЕО)

$
0
0
13.08.2021 Шоу-бизнес
Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев үзенең яшь чакларын искә алып, җырчы булырга теләгән яшьләргә киңәшләрен бирде.

Әнвәр 2002 елда төшерелгән видео урнаштырган: "Яшь чаклар - 2002 ел. Шунда да тамашачым сызгырып, кул чабып мине дәртләндереп торган. Кемгәдер сәхнә юлы җиңел бирелә, кемгәдер ул юл - сикәлтәле. Бу - 2002 eл, рәхмәт, тамашачым, миңа тугры булганыгыз өчен, ышанычыгыз өчен. Айсылу Загретдиновага рәхмәт. Беркем белмәгән Әнвәрдә җырчы күреп, вакытында мине "Ихлас" төркеменә чакырганы өчен. Илдар энекәшкә рәхмәт таланты, җырлары, аранжировкалары өчен.

Яшь җырчыларга киңәшем: курыкмагыз. Мине кайбер дуслар-коллегалар санга сукмый торган иде. "Кем бу яшь егет?" - дип сорасалар, "Ә бу безнең чыгыш арасында күлмәк алыштырыр өчен генә", - дип әйткән булганнар. Тырышыгыз, сабырлык төбе - сары алтын. Сынмагыз, тырышканга Аллаһыбыз бирә", - дип язган Әнвәр.  


---

--- | 13.08.2021

"Минем бала наркоманга кияүгә чыкмаячак..."

$
0
0
13.08.2021 Хәвеф-хәтәр
Новосибирскида туганнары кызны туй алдыннан ук урлаган, чөнки аларга кияү ошамаган. 33 яшьлек ир-егет һәм 25 яшьлек кыз, киленнең әти-әнисе ягыннан туйга каршылык булуына карамастан, өйләнешергә җыенган. Һәм менә туй көнендә кызның нәнәсе һәм абыйсы аны ирексезләп машинага утыртып, билгесез юнәлештә алып киткән. Арытаба алар аны бакча өендә базда бикләп куйган.

Кияү яраткан кызын таба алмагач, полициягә гариза язган. Хокук сакчылары кызны шул ук көнне тапкан.

Кызның нәнәсе хокук сакчыларына: "Минем кызым наркоманга кияүгә чыкмаячак", - дип белдергән. Хәзер яшь егет полициягә язылган гаризасын кире алмаса, 64 яшьлек хатынга карата "Кеше урлау" маддәсе буенча җинаять эше ачылырга мөмкин.   Чыганак Фото: Риа новости
---

--- | 13.08.2021

Елан белән очрашу: салкын канлы хайван чакмасын өчен нишләргә кирәк

$
0
0
13.08.2021 Җәмгыять
Татарстанда дүрт төрле елан яши: гади кәлтә, дала кара еланы һәм гади кара елан, бакыр елан. Һәм соңгы өчесе ТР Кызыл китабына кертелгән булса да, бу рептилияләр белән очрашу бик әйбәт түгел. Быел гына да республикада өч кеше елан чагу аркасында медицина учреждениеләренә мөрәҗәгать иткән.
Әгәр дә сез еланга юлыккансыз икән, салкын канлы хайван чакмасын өчен нишләргә кирәк һәм зыян күрүчегә беренче медицина ярдәмен ничек күрсәтергә – бу хакта ТР Дәүләт комитетының биологик ресурслар буенча кыска инструкциясендә укыгыз.   Елан белән очрашудан ничек качарга?   Табигатьтә йөргән вакытта игътибарлы һәм күзәтүчән булырга кирәк. Озын җәяүле йөрүләр вакытында туристлар сукмагыннан тайпылырга ярамый, анда елан белән очрашу ихтималы күпкә азрак. Биек үлән арасына кермәү яхшырак – бу урыннар күп кенә еланнар өчен кызыклы. Шулай ук алар таш һәм бүрәнәләр астында, аулак почмакларда һәм ярыкларда яшеренергә ярата. Кыяга яки ташка таянганчы, бу урынны игътибар белән карагыз.   Елан күргәч нишләргә?   Тынычлык сакларга, паникага бирелмәскә кирәк. Аны куркытмас өчен елан юнәлешендә кискен хәрәкәт ясарга ярамый. Ашыкмыйча китәргә яки еланны ерак арадан урап узарга кирәк. Еланнар үзләре дә кешеләр янында булырга яратмый, шуңа күрә хайванны куркытмасаң, һөҗүмнән качып калу мөмкин.   Еланны куып җибәрергә көчле авазлар ярдәм итәр. Әлеге хайваннарның колаклары булмаса да, алар вибрацияләргә бик сизгер һәм шау-шудан ераграк китәргә тырыша. Тавышны арттырырга, аяк белән көчле итеп тыпырдарга һәм башкалар киңәш ителә.   Әгәр елан ишегалдында яки бакчада очраса, аны тотарга тырышырга кирәкми – артка таба чигенегез. Мөгаен, ул үзе кешедән ераграк арага шуышыр. Әмма еланның балаларга яки йорт хайваннарына һөҗүм итү куркынычы бар икән, аны куып чыгарырга тырышырга кирәк. Моның өчен еланга бакча шлангыннан акрын гына су сиптерергә кирәк, шул ук вакытта аннан еракта басып торган килеш.   Әгәр елан өйдә икән, аны бер бүлмәдә изоляцияләргә тырышырга мөмкин. Аның куркыныч түгеллегенә ышангач, еланны тоту өчен клей сыланган тозак урнаштырырга, ә аннары аны иреккә чыгарырга була. Әмма 112 номерына шалтыратып, хайванның табылуы турында хәбәр итсәгез, яхшырак булыр. Еланнар белән рәхимсез мөнәсәбәттән качарга кирәк – алар табигый мохитнең аерылгысыз элементы булып тора һәм саклауга мохтаҗ.   Елан белән очрашуга ничек әзерләнергә?   Ачык һавада, бигрәк тә җылы җәй айларында, еланнарны шактый еш очратырга була, шуңа күрә озак җәяүләп йөргән очракта үзең белән һичшиксез аптечка алырга кирәк. Анда, ким дигәндә, компрессион бинт, бактерицид мазь һәм марля булырга тиеш.   Шулай ук үзең белән җитәрлек күләмдә су запасы булырга тиеш, аны елан чаккан корбанның су балансын торгызу өчен һәм яраларны юу өчен кулланырга мөмкин.   Кеше өчен елан белән очрашу бик куркыныч – аннан һәрвакыт ераграк торырга кирәк. Кара елан, кагыйдә буларак, беренче булып һөҗүм итми, ләкин аңа очраклы рәвештә һөҗүм итсәң, елан агрессия күрсәтергә мөмкин. Якынайган вакытта ул тавыш чыгара һәм сикерә, әмма шул ук вакытта үзе шуып китү өчен уңышлы мизгел көтә.   Еланның чакканмы икәнен ничек аңларга, табибларга нәрсә әйтергә?   Беренчедән, зыян күрүчене мөмкин кадәр тынычландырырга кирәк, чөнки паника беренче ярдәм күрсәтергә комачаулый гына. Чагуның чыннан да булганлыгына инанырга кирәк – бәлки, тәндә казык теш эзләре калгандыр яки шеш эзе бардыр. Елан чакканда иң киң таралган симптомнар – бизгәк, баш әйләнү һәм хәлсезлек.   Елан чаккан кешегә хәрәкәтләнмәскә тырышу мөһим, чөнки агу таралу тизлеге хәрәкәтсез хәлдә кими. Елан чаккан очракта, авыр булуга карамастан, медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк. 112 номерына шалтырату яхшырак: диспетчер якындагы хастаханәнең адресын хәбәр итәчәк яки зыян күрүчеләргә ашыгыч ярдәм җибәрәчәк.   Табиб яки операторга нәкъ менә нинди елан тешләгәнен, яки аның тышкы кыяфәтен тасвирлап бирергә тырышырга кирәк. Елан чагу корбаннарына еш кына агу кайтаргыч кертергә туры килә.   Елан чаккан очракта беренче ярдәмне ничек күрсәтергә?   Әгәр зыян күрүчене кичекмәстән медицина учреждениесенә илтү мөмкинлеге булмаса, аңа база ярдәмен күрсәтү зарур. Иң элек яра тирәсеннән бөтен бизәнгечләрне яки киемне салдырырга кирәк – бу шеш булдырмый калырга ярдәм итәчәк. Тешләү урынын кискен аккан су астына куярга ярамый – яраны суда манып алдынган чүпрәк кисәге белән яхшылап чистартырга кирәк.   Яралы очлыкка компрессион бинт салырга кирәк. Моны тубык сөяге тартылган вакыттагы кебек эшләргә мөмкин – урынны тыгыз тиеп бәйләргә, ләкин нык итеп түгел. Моннан тыш, очлыкны чагу урыныннан якынча 10 см га өстәрәк бәйләргә кирәк. Бау салу яки агуны авыз белән суырып алу киңәш ителми.
---

--- | 13.08.2021

Ялларда Казанда урам киносы фестивале узачак

$
0
0
13.08.2021 Җәмгыять
14-15 август көннәрендә KION онлайн-кинотеатры бу елның иң яхшы кыска метражлы фильмнарын тәкъдим итәчәк. Әлеге чара Горкий исмендәге ял паркында узачак.

 Фестивальдә катнашу өчен wsffest.com сайтында алдан теркәлергә кирәк!


---

--- | 13.08.2021

3 көнгә киткән дә ел ярым кайта алмаган

$
0
0
13.08.2021 Җәмгыять
2020 елның мартында Бөекбританиянең Кросби шәһәрендә яшәүче 27 яшьлек Зои Стивенс ял итәргә Тонга утравына барган 1 ел ярым дәвамында аннан кайта алмый яткан.

Зоиның сәяхәте коронавирус пандемиясе таралу сәбәпле кертелгән чикләүләр вакытына туры килгән һәм ул Бөекбританиягә кайта алмаган. “Мин утрауларда бикләнеп калдым, аннары Бөекбританиядә пандемия белән бәйле чикләүләрне әле керттеләр, әле үзгәрттеләр, шуңа мин биредә калырга уйладым”, – дип сөйли Стивенс.

18 ай эчендә Тонгада яшәгән дәвердә циклон аркасында Зоиның әйберләре юк булган, ул эшен югалткан һәм дистанцион рәвештә магистр дәрәҗәсе алган. Ул гына түгел, яшь кыз утрауда яшәүчеләр өчен сәламәт яшәү рәвеше һәм  физик күнекмәләрнең әһәмияте турында мәгълүмат арттыру буенча хәйрия марафоны оештырган, аннары Тонгадагы җәнлекләргә ярдәм итү өчен акчалар җыюны башлап җибәргән.   “Тонга – планетада иң симез кешеләр яшәүче корольлек. Күпләр (40% ка якын) 2 типтагы шикәр диабетыннан интегә. Җитмәсә, илдә бер генә югары квалификацияле ветеринар да юк. Шуңа мин бу проблемаларны берләштерергә уйладым”, – дип аңлата Стивенс үзенең башлангычларын.
Әлфия ШАКИРҖАНОВА

--- | 13.08.2021

Тере килеш канауга ташлаган: 31 яшьлек әни кеше ярлылык аркасында яңа туган кызын үтергән

$
0
0
13.08.2021 Хәвеф-хәтәр
Тавдада яшәүче 31 яшьлек хатын-кыз сау-сәламәт кыз бала тапкан, ә аннары кансыз рәвештә аны үтергән. Полициягә мондый адымга ярлылык, авыр матди хәл аркасында барганын аңлаткан.

Свердлау өлкәсе прокуратурасы мәгълүматлары буенча, ул сабыйны тапканнан соң ук үтергән, баласын ул өендә тапкан, бар да яхшы узган.

Хатын сау-сәламәт баланы чүп-чар пакетына салып, тыгыз итеп бәйләп куйган да, капчыкны юл буендагы канауга ыргыткан. Бала пакет эчендә тончыккан, нәкъ менә асфиксия сабый үлеменең төп сәбәбе дип танылган.   Гаепләнүче кеше үз гаебен таныган. Эш Тавда район судына җибәрелгән.   Фото: pixabay
---

--- | 13.08.2021

“Болгар радиосы” Казан-Болгар маршруты буенча VI велоэстафетага чыга

$
0
0
13.08.2021 Спорт
18 август көнне “Болгар радиосы” хезмәткәрләре Казан-Болгар маршруты буенча VI велоэстафетага чыгачак. Әлеге чара быел алтынчы тапкыр үткәрелүе белән үзенчәлекле. Велоэстафетаның максаты - сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, ди оештыручылар.
Гадәттәгечә велоэстафета 18 августта сәгать иртәнге 05:00 сәг. башлана. Чара Казан Кремле янында Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салудан башланачак. Велоэстафетада “Болгар радиосы” хезмәткәрләре белән бергә татар эстрадасының популяр артистлары: Рифат Зарипов, Салават һәм Гүзәлем, Рината Тэй, Ризат Рамазанов, Азат Фазлыев, Dj Radik һәм Айрат Сафин, Дилә Нигъмәтуллина, Гөлнара Габидуллина, Динара Ряхимова, Илназ Баһ һәм Гүзәл Идрисова һәм Ландыш Нигъмәтҗанова катнашачак.     “Казан-Болгар маршруты буенча хәрәкәт итүче велоспортчылар музыкаль тукталышлар ясаячак. Спас районы җирлегенә керүгә безне Ямбахты авылы халкы каршы алачак. Икенче музыкаль тукталыш исә Спас районы Никольское авылында булачак. Әлеге авылларда артистлар катнашында концерт, җыр-бию, уеннар узачак, “Болгар радиосы”ннан истәлекле бүләкләр тапшырылачак”, - дип сөйләде радионың баш мөхәррире, продюсеры Илфар Кәримов.   “Болгар радиосы” VI велоэстафетасының соңгы тукталышы Болгар җирлегендә булачак. Кичке сәгать 6да Болгар мәдәни-фестиваль комплексында татар эстрадасының якты йолдызлары катнашында зур концерт узачак.    
---

--- | 13.08.2021

«Кызымның оныкларын үстерәсе бар әле»

$
0
0
13.08.2021 Язмыш
Әгерҗе районының Исәнбай авылында гомер итүче 83 яшьлек Илгизә Сабитованы язмыш ничек кенә сынамый. Ул үзенең иң газиз кешеләрен югалта. Ике баласын, ирен, энесен, сеңлесен, киявен дә җир куенына сала. Сынарлык, сыгылырлык, язмышка үпкәләрлек була. Әмма кайгыларны җиңәргә кызы белән киявенең ятим калган өч баласы булыша. Алар яшәргә көч бирә аңа.

– Үлгән артыннан үлеп булмый икән ул, кызым. Ирем Заһит белән гаилә корып, ике бала үстергәндә бер дә үзебездән алда балаларны югалтырбыз дип уйламаган идек, – дип сүзен башлады Илгизә апа. – Язмышыңа каршы килеп буламы соң? Аллаһы Тәгалә кайгысын да бирде, сабырлыгын да кызганмады. Күп сөйләшәм, эчемдәге тышымда. Хәсрәтемне бергәләп бүлешүчеләр дә, җылы сүз белән юатучылар да күп булды.

Илгизә апаның иң элек 35 яшендә улы фаҗигале төстә вафат була. Бөтен гаиләләре өчен зур хәсрәт, Әгерҗе халкы өчен башка сыймаслык хәбәр була ул. 1 майда 35 яшен тутырган ир 3 майда кеше кулыннан үлеп китә.   – Гаепле кешене утырттылар. Мин артыннан йөрмәдем. Балам булмагач, үтерүчегә җәза сорап йөрүдән ни файда соң? Шөкер, ике баласы буй җитте, аларның үз тормышлары инде. Кызымны 45 яше тулганчы югалттым. Табиблар «йөрәк» диде. Йоклаган җиреннән тормады. 2009 ел иде бу. Өч баласы калды. Ул чакта киявем дә авырып йөри иде. Бармаган табиблары калмады. Ашказаны белән интекте. Кызым үлеп, ике ел узгач, киявемне дә югалттым, – ди Илгизә апа. – Алар бик матур яшәделәр. Бер-берсен ярты сүздән аңлыйлар иде. Өч балалары булды. Уллары, аның артыннан игезәк кызлары туды. Сабыйларны үзем үстердем. Хәсрәтләремне әнә шул балалар оныттырды.   Илгизә апа киявеннән соң ирен дә югалта. Ул да фаҗигале үлем белән китеп бара. Аннан соң бер-бер артлы энесе, сеңлесе вафат була.   – Баштарак балаларым төшемә кергәләде. Алар миңа өндәге кебек күренәләр иде. Балаларны төштә күрсәм, бөтен тынычлыгым югала. Җаным бәргәләнә, күңелем тула. Сабыр булырга тырышсам да, бәгырь кисәкләремне ничек онытыйм соң? Карынымда йөрткән, иркәләп үстергән сабыйларым бит алар… Хәзер инде йокларга ятканда догаларымны укыйм да, төшемә кермәгез, үземнең сезнең янга барыр вакыт җитте, дим. Кермиләр. Сагынуларым да кимеде инде. Яннарына барасы бар дип үземне тыныч тотам, – ди Илгизә апа.   Тик әле дә яшәү теләге көчле. Кызы Раушаниянең олы улы үз тормышы белән матур гына яши. Кызларның да берсе кияүдә. Икенчесенең тормышы барып чыкмаган. Ул, иреннән аерылып, кызы белән әбисе янына кайтып урнашкан.   – Оныгымның баласы өчен өзгәләнәм. Безгә кайтканда ике яшь кенә иде аңа. Быел укырга керә инде. Шул балага укырга булыша алсам иде, дим. Бик яратып, кадерләп үстерәбез үзен. Оныкларның балаларын күрәм дә, кызым ничек шатланыр иде, дим. Раушания аларны сөеп туя алмас иде. Әнә шуңа да сабыйларга әбиләре бирәсе җылыны да бирергә тырышам. Шуңа яшимдер дә мин, – ди ул.   Илгизә апа зарланып, елап утыра торганнардан түгел икән. Күз яшьләрен кешегә күрсәтмим, ди. Дус кызлары, күршедә генә ир туганы яши икән. Авыр вакытта алар белән серләшә. 83 яшендә булса да, сыер тота икән әле.   – Гомерем буе фермада эшләдем. Сыер саудым. Ничек инде сыерны бетерим, ди? Үзем савам әле. Рәтем барда бетермәскә дип торам. Элек абзарыбыз тулы мал иде. Әкренләп кимеде инде. Шулар белән юанганмын да инде мин. Эш булса, борчуларың онытыла бит ул, – ди Илгизә апа. – Башкаларга бер теләк – бала хәсрәтләрен күрмәсеннәр иде. Бик авыр хәл. Гомерең ахырына кадәр йөрәктә йөртә торган яра ул. Шуңа да тормыш юлын үткәндә сабырлыкны күп сорарга кирәк. Ансыз яшәп булмый.
---

--- | 13.08.2021

Җиләк мыекчаларын кайчан утыртырга?

$
0
0
13.08.2021 Авыл
Аны утыртасы түтәлгә органик ашлама кертергә кирәкми. Минераль ашлама гына да бик җитә, дип киңәш биргән “АиФ”ка илле еллык стажы булган бакчачы Татьяна Водянова. Туфракны җиңел итәр өчен аңа ком һәм күмер шлагының вак кисәкләрен өстәгез. Агач көле салсагыз да яхшы.

Иң яшы җиләк урман янган җирләрдә үсә, дигән бакчачы. Мыекчаларның өч-дүрт яфрагы булганын утыртыгыз. Аларны түтәлгә 30га 30 см итеп буенча утыртырга кирәк. Утыртасы материал итеп куакка иң якын булганы сайлана, алар иң көчлесе санала.

 
---

--- | 13.08.2021

Кайсы чәй файдалырак: карасымы, әллә яшелеме?

$
0
0
13.08.2021 Медицина
Кара чәй ясау өчен яфракларны махсус машина-роллерларда төрәләр. Бу вакытта химик реакция башлана: кара чәйгә хас тәм бирүче матдәләр барлыкка килә. Кара чәйне 5 минут кайнар суда (90 градус) пешерәләр.
Яшел чәйдә витаминнар, кара чәйдәгегә караганда, 50 процентка күбрәк. Мондый чәйне 80-85 градус кайнарлыктагы суда 10 секунд кына пешерергә. Озак тотсаң, әче була, дип яза “Саулык. Татар халык медицинасы”.   Эчемлек нерв системасына уңай йогынты ясый, стресска каршы торучанлыкны арттыра, югары кан басымын һәм холестерин күрсәткечен төшерә, склероздан саклый.   Яшел чәйне күп эчү йокысызлыкка китерә, ә йөкле хатын-кызларга аны саклык белән эчәргә кирәк.   Чыганак Фото: pixabay.com.
---

--- | 13.08.2021

Ир белән хатынга кыен чакта гаиләне саклап калу буенча «Тәүбә» мәчетендә хезмәт итүче Артур хәзрәт Габдуллин КИҢӘШЛӘРЕ

$
0
0
14.08.2021 Язмыш
Гаилә тормышы – бик зур хезмәт. Анда ирдән дә, хатыннан да тырышлык сорала. Гаилә ике кул белән түгел, дүрт кул белән төзелә. Акылы булган кешенең үз теләге белән корган гаиләне таркатырга кулы бармый, үзе сайлаган сөйгән ярына да хыянәт итми ул. Акылсыз, җаваплылык тоймаган кеше исә хыянәт дигән бозыклыктан тайчанмый.

Гаилә корып яши башлаган ир белән хатынның икесендә дә җаваплылык хисе булырга тиеш. Әмма бүген ул бик күп парларда юк. Ир-ат 20–25 ел буе башка гаиләдә тәрбияләнгән, кемнеңдер бөтен назын, мәхәббәтен биреп үстергән кызын үзенә хатынлыкка ала. Гаиләдәге әти назын, кадер-хөрмәтне аңа хәзер ире бирергә тиеш. Ир-атның менә шуны аңлап бетерүе зарур. Хатын-кыз да ире алдында җаваплы. Яшәү барышында сиңа иреңнән дә акыллырак, чибәррәк, баерак кешеләр очрарга мөмкин. Әмма син иреңә гомер буе тугры булып яшәргә вәгъдә бирдең. Шуны истән чыгарырга ярамый.

Гомер озынлыгы белән бер-береңнән туясың, шуңа хыянәт итәргә туры килә инде ише сүзләрне еш ишетергә туры килә. Әмма гаилә корганда ир-ат та, хатын-кыз да аңларга тиеш: тормыш иптәшен алар үз теләге, үз ихтыяры белән сайлап алдылар. Никах вакытында бер-берсенә гомер буе тугры булырга вәгъдә бирделәр. Әмма гаилә тормышы башлангач, ир-ат та, хатын-кыз да камил булып бетә алмый. Шуңа күрә син шушы кешене сайлагансың икән, аны ничек бар – шул килеш кабул итәргә тиешсең.   Кайчак гаиләгә читләр кереп, ике кеше арасындагы бәхетне болгатып бетерәләр. Аралары таркалып, хыянәт барлыкка килә. Гаилә корып яши башлаганнан соң гаиләнең бәхете – ул шушы ике кешенең генә бәхете. Анда иң якыннар да керергә тиеш түгел. Сезнең нинди бәхетле икәнлекне, нинди проблемаларыгыз барлыгын, бер-берегезгә нинди бүләкләр бирешүегезне беркем дә белмәсен. Юкса, бүген күпләр гаилә тормышын бөтен дөньяга күрсәтергә тырыша. Һәр гамәлен фотога төшереп, социаль челтәрләргә куеп баралар. Исегездә тотыгыз: чит кеше сезнең гаиләгә сокланып түгел, көнләшеп карый. Араларында сезнең тормышны бозарга теләүчеләр дә табылырга мөмкин. Алга таба да шулай яши бирсәгез, явыз ниятле кешеләр, чынлап та, ниятенә ирешеп, арагызны таркатачак. Шуңа күрә бөтен булган бәхетегез ике арада гына калсын.   Башкаларга ирең яки хатыныңнан зарлану, ике арадагы хәлләрне сөйләп бару да – ялгыш гамәл. Ул бер-береңнең гайрәтен үк чигерә ала. Анда инде хыянәткә дә ерак калмаска мөмкин. Аллам сакласын!   Ирне ир иткән дә, юк иткән дә – хатын, диләр. Әгәр ир, дөрестән дә, хатыны янында үзен ир итеп тоя икән, аңа сөйгәне янында бик рәхәт булачак. Гел ирен сүгеп, түбәнсетеп яшәгән хатын яныннан ир-ат качу ягын гына караячак. Ир-ат та хатын-кызның иреннән гел игътибар, хөрмәт көтүен онытмаска тиеш.   Хыянәт ачысы белән күзгә-күз очрашкан кешегә шуны әйтәсем килә. Якын кешеңнең хыянәте белән тормыш тукталмый. Димәк, язмышыңа шулай язылган. Шушы сынауны бары тик сабырлык, түземлек белән генә исән-имин үткәреп җибәрергә кирәк. Аллаһы Тәгалә зур сынаудан соң һәрвакыт җиңеллек бирә. Димәк, бу кеше синең мәхәббәтеңә лаеклы кеше булмаган. Киләчәктә Аллаһы Тәгалә сиңа акыллырак, яхшырак кеше бирәчәк. Шуны истән чыгармагыз!   Фото: pixabay.com
Динә ГЫЙЛАҖИЕВА

--- | 14.08.2021

Бу эчемлек тизрәк йоклап китәргә булыша

$
0
0
14.08.2021 Җәмгыять
АКШта яшәүче табиб-диетолог Ходди Кламер төнге йокыны яхшыртучы эчемлекне атады. Аның киңәшләрен Eat This, Not That! бастырган.
Белгеч сүзләренчә, даими рәвештә чия суты эчсәң, йокы сыйфаты яхшыра икән. “Йокы алдыннан эчкән бу сут тизрәк йокыга талырга булышачак. Моның сәбәбе – чия составында мелатонин гормоны булуы. Мелатонин йокы һәм уяулык вакытын җайларга булыша”, – дип аңлата Кламер.   Диетолог сөйләвенчә, бер эксперимент барышында тикшеренү үтүчеләр атна дәвамында чия суты эчкән, ә икенче төркем эчмәгән. Нәтиҗәдә 7 көннән соң беренче төркемдәгеләрнең йокы сыйфаты  күпкә яхшырган.   Кламер шуны да өстәгән, йокларга ятар алдыннан чия суты эчкән кайбер кешеләрнең төнлә бәдрәфкә тору ихтыяҗы барлыкка килергә мөмкин. Бу очракта белгеч рационга чиянең җимешләрен кертергә тәкъдим итә. Мелатониннан тыш бер чынаяк чия көндезге калий нормасының 7% тәшкил итә. Бу да үз чиратында изрәп һәм дөньяны онытып  йоклауда ярдәм итә.
Әлфия ШАКИРҖАНОВА

--- | 14.08.2021

«Мәрхүм булган табиб төшемә кереп, чирдән арынырга ярдәм итте»

$
0
0
14.08.2021 Җәмгыять
«Мәрхүм булган табиб төшемә кереп, чирдән арынырга ярдәм итә». Район үзәгендә яшәүче хатынның төшенә бер ел элек мәрхүм булган табиб керә һәм чирдән терелергә ярдәм итә. Бу үзенчәлекле хәл турында ул социаль челтәрдә язган.

«Узган елның март башында Уфага кызның юбилеена бардык, ковидтан карантин юк иде әле. Шуннан соң март азакларында бар гаиләбез белән авырып киттек. Беренче булып мин авырдым, моны ковид булгандыр дип уйлыйм, чөнки өч атна чамасы каты авырдым. Дәваханага бармадык, өйдә яттык, шул салкын тиюгә, кизүгә каршы дарулар эчтек. Авыру чигенергә уйламады, дарулар ярдәм итмәде. Җәй азагынача бу авырудан азапландым, хәл юк, ис тою юк һәм башкалар.

Эш монда да түгел, авырып ятканда бер әйбер гаҗәпләндерде. Ятсаң тын алуы кыен, йоклап булмый, доктор МОМ, сөт кайнатып эчәм, тамакны сода белән чайкатып та карадым, бернәрсә дә ярдәм итмәде. Шулай бер төнне берничә минутка оеп киткәнмен. Төш күрәм, карават янында яшъли мәрхүм булган табиб Артур Гарапов килеп баскан да миңа дару суза, үзе сөйләшми, әммә шуны эч дигән кебек фәрман бирә.   Уянып аптечкадан эзләп, табып эчтем, даруның яраклылык вакыты чыгарга аз генә калган иде. Минем тын кысыла, арка авырта иде. Шул дару чыннан да килеште, ике-өч көн тирәсе эчкәч тын алуы җиңеләйде. Мин ул табибның пациенты да булмадым, дәваханәдә эшләгәнен белә идем. Хәзер исә аптырап куям, шундый могҗизалар буламы икән?»   Аскар дәваханасында баш табиб урынбасары булып эшләгән Артур Гарапов 2019 елның декабрендә мәрхүм булган. Якыннары һәм аны белүче барлык район халкы Артур Фәнил улын тик яхшы яктан гына телгә ала.    
---

--- | 14.08.2021
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>