Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live

Туйда берьюлы 17 кеше үлгән

$
0
0
14.08.2021 Хәвеф-хәтәр
Бангладешта туй вакытында яшен сугудан 17 кеше үлгән һәм 6 кеше яраланган. Бу хакта The Nation яза.

Вакыйга Навабгандж округында булган. Падма елгасы аша суднода китеп барган вакытта берничә дистә туй кунакларын яшен суга. “17 кеше шунда ук үлгән. Яшен туй тантанасы өчен яллаган көймәгә суга”, – ди интервьюда район хакимияте башлыгы Сакиб Аль Рабби.

Экипаж әгъзаларының берсе судноны туктатыр өчен якорьны суга ташлаган вакытта  яшен суккан, дип тә өсти чиновник.   Басма язуынча, Бангладшета елның бу вакытында күк күкрәп, яшен яшьнәп көчле яңгырлар еш ява. Кызганычка каршы, мондый табигать күренешләрендә кешеләр дә үлә. 
Әлфия ШАКИРҖАНОВА

--- | 14.08.2021

Мулланың вазыйфасы нидә?

$
0
0
13.08.2021 Дин
Кеше мәет юудан курка икән, ул мулла була аламы? Коръән ашына баргач, мулланың вазыйфасы нидә?
“Саләх” мәчете имам-хатыйбы Тимергали хәзрәт ЮЛДАШЕВ:   — Төп вазыйфасы — вәгазь сөйләү. Дәгъват, диннең күркәмлеген аңлату, кешеләрне борчыган дини сорауларга ачыклык кертү, аралашу. Кеше мәчеткә йөрмәскә, вәгазьләр тыңламаска мөмкин. Ә монда мулланы тыңлап, изге юлга басуы, дин белән кызыксынуы бар.   Мәет юуга килгәндә, бу эштән курыккан кеше дә мулла булырга хаклы. Чөнки элек-электән, хәзер дә муллалар арасында иганәчеләр, укытучылар, фермерлар бар. Әйтик, бөтен мулла да өшкерә белми. Аның каравы вәгазьне үтемле итеп сөйли. Һәрберсенең үз юнәлеше булырга мөмкин. Кешегә Аллаһ нинди талант биргән бит.   @gulnur11255 фотосы
---

--- | 13.08.2021

К.Тинчурин театры традицион бәйрәм спектакльләрен тәкъдим итә

$
0
0
14.08.2021 Мәдәният
19-29 августта, Шәһәр һәм Республика көне уңаеннан, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры казанлыларны һәм башкала кунакларын традицион бәйрәм спектакльләренә чакыра. Быел августта тинчуринлылар 11 спектакль тәкъдим итәчәк.

19 август, 18:30 сәгатьтә – “Полиционер” (И.Зәйниев);

20 август, 18:30 сәгатьтә – “Назлы кияү” (К.Тинчурин);

21 август, 17:00 сәгатьтә – “Акча бездә бер букча” (З.Хәким);

22 август, 17:00 сәгатьтә – “Алай түгел, болай ул” (Т.Миңнуллин);

23 август, 18:30 сәгатьтә – “Эх, алмагачлары!” (Ш.Фәрхетдинов);

24 август, 18:30 сәгатьтә – “Кияүләр” (Х.Вахит);

25 август, 18:30 сәгатьтә – “Мәхәббәт баскычы” (Ш.Фәрхетдинов);

26 август, 18:30 сәгатьтә – “Гомер буе сине көтәм” (И.Гали);

27 август, 18:30 сәгатьтә – “Күрәсем килгән иде...” (И.Мәхмүтова);

28 август, 17:00 сәгатьтә – “Хыялый” (С.Әбүзәров);

29 август, 17:00 сәгатьтә – “Син бит минем бергенәм” (И.Мәхмүтова).

Барлык спектакльләр рус теленә синхрон тәрҗемә ителә. Билетларны театр кассасы һәм театрның рәсми сайтыннан онлайн рәвештә алырга мөмкин. Рәхим итегез!!!


---

--- | 14.08.2021

«Кроль? Брасс? Юк! Колач җәеп йөзү!» («Фәйзуллин йөзүләре»ннән ФОТОрепортаж)

$
0
0
14.08.2021 Спорт
Бүген Мамадыш шәһәрендә «Фәйзуллин йөзүләре»нең 43нчесе узды. Бу матур бәйрәм ел саен үткәрелә, Аллаһка шөкер, әле бер дә өзелгәне юк. Чараның башлап йөрүчесе – Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин. Бүген Мамадышка Казаннан 20ләп кешедән торган иҗади десант килеп төште: язучылар, журналистлар, шул исәптән, “Матбугат.ру” хәбәрчесе дә.
Башта кунакларга тәмле итеп иртәнге аш ашаттылар. Аннары Шәйхи Маннур һәйкәле янында шигъри бәйрәм булды. Анда Мамадышта яшәүче язучылар, иҗат әһелләре, китапханәчеләр, укытучылар, әдәбият сөючеләр килгән иде. Казан кунакларын сәламләргә район башлыгы Анатолий Иванов та килде. Шигъри мизгелләрне Алмаз Хәмзинның җырлы-баянлы чыгышлары бизәде. Бер апаның каршысына утырып, шул кадәр матур итеп җырлады ки, “бу вакытта Шәйхи Маннур борылып карады бугай”, - диде Зиннур Мансуров. Сүз уңаеннан, Зиннур әфәнде быел «Фәйзуллин йөзүләре»н оештыручыларның берсе иде, чөнки үзе дә Мамадыш районыннан.   Шигъри бәйрәмнән соң кунакларны музейга дәштеләр. Монда район белән бәйле тарихи экспонатлар белән таныштык. Һәм киттек шуннан соң Нократ буена. Йөзү ярышына. Монда инде МЧС хезмәткәрләре, дежур торучы “Ашыгыч ярдәм” машинасы, оештыручылар җыелган иде. Кайберәүләр су коенды, кемнәрдер ярышка ук керде. Нократның агымы көчле шуңа күрә йөзүне югарырак җирдән башладылар. Башта Нократның икенче ярына йөзеп чыгасы, аннары кирегә. Кайберәүләрне елга уртасыннан МЧС көймәсе тартып алды. Көлке хәл түгел, Нократның уртасына җитү дә зур батырлык. Йөзүчеләрне көткән арада ярдагы халыкның күңелен Алмаз Хәмзин күрде.   - Алмаз абый, бу йөзү стиле ничек дип атала? Кроль? Брасс? - Колач җәеп йөзү дип атала.   - Алмаз абый, тегендә кемнәр йөзә икән, башлары буенча танымыйсызмы? - Хәзер кешене баш буенча танып булмый, башсызлык буенча гына танып була.   - Алмаз абый, Равил Фәйзуллин иҗатын ничек бәялисез? - Элегрәк аның иҗаты агымга каршы иде. Аннары агым көчәйде.   Алмаз Хәмзинның борычлы төрттерүләре ни белән тәмамланыр иде, белмим, әмма беренче булып йөзеп килүченең башы һәм ике кулы күренде. Ярдагы халык шул якка чапты. Әмма бу Мамадышта яшәүче бер кеше икән, татар да түгел. Бер уйласаң, йөзү ярышында иң беренче булып ул килде, әмма иҗат әһеле булмагач, аның белән бик кызыксынучы булмады, фотога да бик төшермәделәр. Барысы да офыкка карап, Равил абыйны көтте. Һәм ул үзен озак көттермәде. Әәәнә матур гына итеп өч кеше йөзә. Равил Фәйзуллин, аның улы Газиз һәм Данил Гыйниятов. Бу кешеләрнең финишка бергә килүләре инде традициягә әйләнде бугай. Элек Илсөяр Ихсанова да алар белән беррәттә иде, әмма ул быел йөзмәде. “Башка хатын-кызлар арасыннан иптәш булмагач, кермәдем инде”, - диде ул “Матбугат.ру” хәбәрчесенә.   Бөтен халык яр буена чапты. Җиңүчеләрне котладылар. Шундый гадәти булмаган ярыш бу, чөнки монда бөтен кеше җиңүче. Киләсе елга 44нче «Фәйзуллин йөзүләре»ндә катнашырга насыйп булсын. Елгаларыбыз саекмасын, Аллаһы Тәгалә сәламәтлектән аермасын.   Бәйрәмнән «Матбугат.ру» фоторепортажы:      
---

--- | 14.08.2021

ЙОЛДЫЗНАМӘ 16 – 22 август

$
0
0
15.08.2021 Җәмгыять
16 – 22 август көннәренә астрологлар ни фаразлый? Укып белегез:

Кучкар (21.03 – 20.04) Атнаның беренче яртысы кыйммәтле әйбер сатып алу артыннан йөри башлау өчен искиткеч әйбәт! Ләкин йорт мәшәкатьләренә баштанаяк чумып, хезмәт бурычларын онытып җибәрә күрмәгез: җитәкчегез канәгатьсезлек белдерәчәк. Атна ахырында сәер генә бер хәл күңелегездә шундый ук сәер хисләр уятачак.

Үгезбозау (21.04 – 20.05) Акча, гаилә проблемаларының очына чыгып куаначаксыз. Мөлаем, тәмле телле булуыгыз хезмәт урынындагы аңлашылмаучанлыкны дошманнарыгызның ачуын китерерлек дәрәҗәдә оста итеп бетерергә булышыр. Гомумән, бу атнада уңыш үзегезгә һәр почмактан гүя елмаеп торыр.   Игезәкләр (21.05 – 21.06) Матди хәлегезне яхшыртып җибәрү өчен кулай чор. Файдалы элемтәләр корып җибәрү алдыгызга яңа офыклар ачар. Дөрес, күңелегездә кирәкмәгәнгә акча туздыру теләге оялау бердәнберегезгә ошап җитмәс җитүен. Ләкин үзара килешү ноктасын табу янә араларны җылытып җибәрер.   Кысла (22.06 – 22.07) Карьерада үзгәрешләр: яңа вазыйфага яки башка эшкә күчү ихтималы бар. Мәхәббәт өлкәсендә дә шәп кенә сюрпризлар булырга мөмкин. Ләкин, кем әйтмешли, диңгез яры буенда һаваның көйләнүен көтеп утыру түгел, ә беренче чиратта үзегезгә җылы хисләрегезне белгертү кирәк.   Арыслан (23.07 – 23.08) Көч-куәтегез, дәрт-дәрманыгыз артып торган чак. Моның яңа мәхәббәт хисләре бөреләнүгә, дөньяның артына тибеп яшәү омтылышына китерүе бар. Ләкин бераз тыелып торырга кирәк, юкса мондый тормыш рәвеше көтелмәгән проблемалар чыгарырга мөмкин, дип кисәтә йолдызлар.   Кыз (24.08 – 22.09) Керемнәрегезне ишәйтмәкче буласыз, ләкин таркаулыгыгыздан котыла, көч-куәтегезне бер йодрыкка туплый алмыйча азапланасыз түгелме? Үзегезгә хас булмаган кырыслыкны, якыннарыгызга карата салкынлыкны алып ташлагыз әле – эшләрегез шундук хутка китәчәк.   Үлчәү (23.09 – 23.10) Ымсындыргыч, баш әйләндергеч бер тәкъдим көтегез. Аны кулдан ычкындырмас өчен мөмкин булганның барысын да эшләгез. Моннан тыш сезне хәзер хезмәт хакына әйбәт кенә өстәмә яки премия көтә. Кыскасы, акча мәсьәләсенең итәктән тартуына көн бетә.   Чаян (24.10 – 22.11) Алтын таулар вәгъдә итүчеләргә ышанып харап була күрмәгез, дип кисәтә йолдызлар. Күктәге торна артыннан чапканчы, кулдагы песнәкне тотып калу хәерлерәк хәзер. Аннан килеп, коллегаларыгыз ярдәменә таяну да кирәкмәсә,  үз көчегезгә генә ышану дөресрәк булыр.   Укчы (23.11 – 21.12) Бик әйбәт чор. Хезмәт урынындагы бер проблеманың үзенчәлекле чишелешен күрсәтеп, югарыга үрмәли башларсыз. Хезмәттәшләрегез дә, җитәкчегез дә моңарчы яшеренеп яткан сәләтегезне күреп аһ итәр. Ләкин борыныгызны гына чөя күрмәгез, юкса юлыгызда бик биек киртәләр калкып чыга башламагае.   Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Яңалыкка өйрәнү, сәяхәткә чыгу өчен уңайлы чор. Ләкин шуны истә тотыгыз: үзегезгә «җирдән аерылырга» мөмкинлек бирмәүче сәбәпләр чыгып кына торачак. Әмма үз максатыгызны бик төгәл аңлавыгыз һәм зур ихтыяр көченә ия булуыгыз нәтиҗәсендә теләгәнегезгә ирешмичә калмаячаксыз.   Сукояр (21.01 – 19.02) Кешеләр белән эчкерсез сөйләшә белүегез, эчке тоемлавыгыз табышлы гына эшләрдә катнашу мөмкинлеге бирәчәк. Хәер, нәрсәнедер югалтырга туры килер анысы, әмма бу сезгә иртәме-соңмы йөзе белән кире кайтыр. Тагын бер киңәш: хаклы булуыгызга бик нык ышанган хәлдә генә фикерегезне үткәрергә тырышыгыз.   Балык (20.02 – 20.03) Әйбәт һәм… кызык чор. Җаваплылыгыгызны, һөнәри осталыгыгызны күрсәтергә шәп сәбәп чыгар. Үзегездән нәрсәне көтүләрен бик тиз аңлап, дөрес карарга килерсез һәм шуның белән бөтенесен сокландырырсыз.
---

--- | 15.08.2021

"Мин - иремне, ул хатынын калдырып бергә яши башладык. Ләкин..."

$
0
0
15.08.2021 Язмыш
Иремнең күзләренә карарга ояла башладым. Миңа ул нидер сизенәдер кебек тоелды, ләкин үзе сүз башламады. Айрат мине үлеп ярата иде, шуңа да сорарга курыккандыр, дөреслекне беләсе килмәгәндер, дип уйлыйм. Ничек кенә булмасын, безнең мөнәсәбәтләрдә ниндидер кыенсыну, читләшү барлыкка килә башлады. Мин аны бик кызгансам да, туктый алмадым.

Минем мәхәббәт тарихына тагын башка меңләгән кешенеке охшаштыр, мөгаен. Ләкин миңа Рифат белән икебез арасында булган сөю бердәнбер, кабатланмас, иң саф һәм сихри кебек тоелды. Мин чиксез бәхетле идем, шушы хисләрдән күкләргә очасым килә иде, ләкин оят һәм гаеп хисе мине таш кебек аска тартып торды. 

Аның белән иң беренче очрашуыбызда ук без икебез дә гаиләле һәм үз тормышыбыздан гаять канәгать кешеләр идек. Мин студент вакытта ук кияүгә чыктым. Ирем Айрат белән аякка басмыйча балалар алып кайтмыйбыз, дип килештек. Алга таба да шушы бәхетле тормышыбыз дәвам итә иде әле, беркөнне ирем янына эшкә кереп чыгарга уйладым... Ни өчен кергәнемне бик үк анык хәтерләмим дә, ләкин шул көннән башлап әйләнә-тирәдә ни барганы мине кызыксындырудан туктады. Мин анда Рифатны күрдем. Дөресрәге, безнең анда күз карашларыбыз бары тик бер мизгелгә генә очрашып алды, өйгә кайткач ул күзләрнең минем өчен бик тә якын булуын аңладым һәм ул бер генә минутка да башымнан чыгып китмәде. Тиздән ул мине социаль челтәрдә тапты. Өйләнгән иде, әмма бу турыда уйлыйсым да килмәде, аның бары тик минеке генә булуын теләдем. Без бертуктаусыз теләсә кайсы темага сөйләшә ала идек. Бик күп охшаш якларыбыз барлыгы да ачыкланды. Мин, саф һавага тилмергән кеше шикелле, аның шалтыратуын көтә идем. Озакламый без кафеда очраша башладык, аннары инде... безнең аралашу тагын да якынрак хисләргә күчте. Мин аннан башка яши алмыймдыр кебек тоелды. Әйтерсең, ул мине сихерләде. Мәхәббәтебез ничек кенә көчле булмасын, без гаиләләребезне үзгәрешсез калдырырга килештек.    Иремнең күзләренә карарга ояла башладым. Миңа ул нидер сизенәдер кебек тоелды, ләкин үзе сүз башламады. Айрат мине үлеп ярата иде, шуңа да сорарга курыккандыр, дөреслекне беләсе килмәгәндер, дип уйлыйм. Ничек кенә булмасын, безнең мөнәсәбәтләрдә ниндидер кыенсыну, читләшү барлыкка килә башлады. Мин аны бик кызгансам да, туктый алмадым. Бөтен барлыгым белән Рифатка тартылдым. Аның турында гына уйлый ала идем, бергә яшәү, аның белән гаилә кору турында хыяллана башладым.    Күрәсең, минем хыялларыма чынга ашарга язган. Беркөнне сөеклем Рифат үзе сүз башлады:  – Ләйсән, кадерлем, мин башка болай йөри алмыйм. Әйдә, бергә яши башлыйбыз, – диде ул.    Мин бу сүзләрне ишетү турында күпме хыялландым бит! Ирем белән булачак сөйләшү әлеге ләззәтне тиз сүндерде үзе. Мин аңа бу турыда ничек әйтәчәгемне хәтта күз алдына да китермәдем! Ул ни дияр? Мин аның күзләренә ничек карармын? Ләкин мәхәббәтемә үзем үк киртә булырга теләмәдем. Һәм шул вакыт минем башыма искиткеч бер фикер килде. Әнием ялгызы гына башка шәһәрдә яши иде. Мин аның янына кайтып бераз торып килергә теләвемне әйттем. Айрат каршы килмәде, ә Рифат үзе үк башка шәһәргә күчәргә теләгән иде. Шулай итеп, без икенче ярларыбызны калдырып, башка шәһәргә күчеп, бергә яши башладык, мәхәббәтебез тагын да ныгыр һәм мәңгелек булыр, дип ышандык. Бер, ике ай узып китте. Айратка мин әнием янында яшәп торам, дидем. Шулай итеп ул шалтыратмый башлады. Мин артык игътибар итмәскә тырыштым.    Без бик бәхетле яшәдек. Рифат эшкә урнашты. Мин яхшы хатын булырга тырыштым. Көне буе эштә булганда, өй эшләре белән мәшгуль идем. Кичләрен бер генә тапкыр да өйдә утырмадык, чөнки ул беренче ирем шикелле өй әтәче түгел иде. Аңа гел урын алыштыру, яңа танышулар, шау-шулы компания кирәк иде. Клуб-рестораннар көн саен диярлек безнең ял итү урынына әверелде. Рифатның дуслары да күбәеп китте, атна ахырына шәһәр читенә чыгып китеп ял итә башладык.    Баштарак миңа бар да ошый кебек иде. Мин үземне дөньядагы иң бәхетле кеше итеп санадым. Ләкин озак көттерми без каядыр ашыгабыз, ашкынабыз кебек хисләр барлыкка килде. Әйтерсең, без үз-үзебездән качабыз. Беркөнне берьялгызым өйдә утырганда, бик тә иремә шалтыратасы килү теләге уянды. Ни өчен икәнен дә аңламыйм, болай гына аның тавышын ишетергә теләдем. Бик борчылсам да, үземдә көч табып, аның номерын җыйдым. Ләкин трубканың теге ягында «абонент временно недоступен» дигән тавыш яңгырады. Шулчак күңелем сискәнеп куйды, бераз ямансулап калдым. Шушы мизгелдән башлап, мин үткәннәрне искә төшерә башладым. Үземне куяр урын тапмадым. Минем аның янына кайтасым килә башлады. Үз шәһәремә генә түгел, ә үз йортыма, үз гаиләмә, үз тормышыма... Иртән иремнең кочагында уяну, аны эшкә озату, ул кайтуга ашарга әзерләү, аннары бергә утырып кино карау турында хыяллана башладым. Бар нәрсә дә гади кебек, мине нәкъ менә шул гади, үзем ияләшкән тормыш сагындырды. Миңа үзем баш тарткан ирем җитмәгәнен аңладым. Күбрәк уйланган саен, ныграк кайтасым килде. Мин ачулыга әверелә бардым. Юкка да кызып китә торганга әйләндем. Рифатка дөресен әйтергә курыктым. Башта шушындый җиңел, матур, борчуларсыз тормыш турында хыялландым лабаса?! Ни булганын үзем дә аңламадым. Беркөнне чираттагы күңел ачудан кайткач, Рифат түзмәде:  – Ләйсән, ни булды? Ни өчен син минем белән сөйләшмисең? – Бар да яхшы. Минем сөйләшәсем килми, – дидем дә, башка бүлмәгә чыгып киттем.    Ул төнне мин йокламадым. Ә иртән җыендым да кайтып киттем. Мин икенче мәртәбә мине гафу итүен сорап чираттагы ир-егетне ташлап киттем. Бу хәл өчен бик оят иде.    Поезд бик акрын кайта кебек тоелды миңа. Минем тизрәк үз өемә кайтып, чын-чынлап яраткан иремне кочаклап үбәсем килде. Мин аңа барысын да аңлатырмын һәм ул мине гафу итәр, дип уйладым. Кыскасы, өйгә йөгереп түгел, ә бәхет канатлары белән очып кайттым. Дөрес карар кабул иткәнемә сөенеп туя алмадым. Менә ул – минем өем! Лифтның килгәнен дә көтеп тормыйча, баскычтан йөгереп менеп киттем. Ишекне үз ачкычым белән ачып кердем. Шулчак күңелдә өмет чаткылары уянды. Йозакны алыштырмаган, димәк, гафу итәчәк. Мине тынлык каршы алды. Өстәлдә өйләнешкәндә мәңге бергә булырга, бер-беребезне беркайчан да ташламаска дип вәгъдә биреп алышкан балдак һәм аның фатир ачкычлары ята.    Менә шушы вакытта миңа саф һаваның чынлап та җитмәгәнен аңлап алдым. Тәрәзә янына килеп, бөтен көчем белән ачып җибәрдем һәм аннан бик күптән эзләгән һәм тапкан бәхетем чыгып очып та киткәнен аңладым...   Фото: https://pixabay.com/ru
Дания ҖАМАЛИЕВА

--- | 15.08.2021

Карабодай ярмасының зыянын беләсезме?

$
0
0
15.08.2021 Медицина
Диетологлар әйтүенчә, карабодайның файдалы үзлекләре белән беррәттән берничә кимчелеге дә бар. Бу ярманы еш куллану организмдагы микроэлементлар күләмен киметергә мөмкин, бу остеопороз авыруына һәм теш эмален киметүгә китерә.
Белгечләр әйтүенчә, карабодай 40-45 яшьтән узган хатын-кызлар өчен хәвефле, чөнки ул кальций үзләштерүне киметә. Карабодай боткасы белән ашкайнату проблемасы булган кешеләргә дә сак булырга кирәк: ярма ашказаны кысылуга һәм башка уңайсыз күренешләргә китерергә мөмкин.   Аллергия белән интегүчеләр өчен карабодай диетасы куллану тыела, гипертоник пациентлар һәм шикәр диабеты белән авыручылар да аны куллануны чикләргә тиеш. Йөкле хатын-кызлар, бөер авырулары булучыларга һәм ашказаны җәрәхәте булган кешеләргә бу ярманы айга бер тапкыр гына кулланырга мөмкин.   Карабодай шулай ук ​​гәүдә авырлыгын киметүче буларак та билгеле. Ләкин диетологлар кисәтәләр, бу ботка белән генә туклану сәламәтлеккә зыян китерергә, хәтта үлем очрагына китерергә мөмкин.   Гомумән алганда, белгечләр нәтиҗәсе буенча, карабодай боткасы бик файдалы, ләкин аны еш куллану киңәш ителми.   Кыскасы, чама белергә кирәк...   Фото: GLOBAL LOOK PRESS    
Рәдиф ФАТКУЛЛИН

--- | 15.08.2021

«Исерек татар әбие» китереп чыгарган гауга: цензура кире кайтса, ни булыр?

$
0
0
15.08.2021 Мәдәният
Без ни дәрәҗәдә ирекле? Әлеге сорау, мөгаен, бу көннәрдә театрларда еш яңгырагандыр. Ник дигәндә, театрларда Россия илкүләм куркынычсызлыгы стратегиясенә бәйле рәвештә тикшерү узарга мөмкин. Бу хакта Россия Мәдәният министрлыгы каршындагы иҗтимагый совет җитәкчесе Михаил Лермонтов хәбәр иткән.

Ул мондый фикергә «Современник» театрындагы «Первый хлеб» спектакленнән соң килгән. Әлеге куелышта сүгенү сүзләре кулланыла, исерек татар әбие образы да бар. Дөрес, Россия мәдәният министры Ольга Любимова, Конституция нигезендә безнең илдә цензура мөмкин хәл түгел, дип белдерде.

Чыннан да, милләтара ызгышлар килеп чыкмасын өчен репертуар тикшерү узарга тиешме? Әгәр шулай икән, татар театрларындагы кайсы спектакльләр шик астына алынырга мөмкин? Цензура тагын нинди кыенлыклар китереп чыгара ала?   Кыю тәҗрибәләре белән җәмгыятьне селкетеп торган «Моң» мәйданы ни хәлдә калыр? Аларның «Дәрдмәнд», «Әлиф» кебек спектакльләре болай да шау-шу, бигрәк тә өлкән буын зыялыларда ризасызлык тудырды. Әгәр цензура кире кайтса, әйтик, Гаяз Исхакыйның «Зөләйха»сы яңадан тыелмасмы?   Әлмәт драма театры директоры Фәридә Исмәгыйлева фикеренчә, татар театрына цензура кирәкми дә. Аның үз кысалары бар:   – Тикшерүләр, цензура театрга һич кенә дә кагылырга тиеш түгел. Андый фикергә килүчеләр ни турында уйлады, куркынычсызлык дигәндә нәрсәне күз алдында тотты икән? Сүгенү сүзләренме, башкасынмы? Татар театрында сүгенү сүзләренә юл куелмый да бит инде. Дөрес, «Яңа драма» әсәрләрендә сүгенү сүзләре бар. Мин ул пьесаларны укып, танышып барам. Сүз уңаеннан, «Первый хлеб» авторы, драматург Ринат Ташимов та – «Яңа драма» вәкиле. Бездә куелган «Аһәң» спектаклендә аның да катнашы булды. «Первый хлеб»ны да укыдым, әйбәт пьеса дип бәяләдем, ләкин ул безнең тамашачы өчен түгел. Олжас Жанайдаров әсәре буенча куелган «Кибет» спектакле дә – «Яңа драма» әсәре. Тик анда андый күренешләр юк. Ник дигәндә, татар театрының эчке кагыйдәләре бар. Ул әдәп кысаларыннан чыкмый. Шуңа күрә бездә Россиянең куркынычсызлыгына яный торган әсәр була алмый. Без болай да инде үзебезне бастырып кына эшлибез. Гәрчә батыррак театр саналсак та. Мәдинә Гайнуллинаны шәрә арка белән чыгару минем идея иде, чөнки аңа карап кына кемдер бозылыр дип уйламыйм. Рим сыннарын карап бозылмадык бит әле. Чөнки ул – сәнгать. Театр да – сәнгать.   Кер эзли башласаң, теләсә кайсы әсәрдән, постановкадан гаеп табарга була. 2014 елда классик әсәр – Таҗи Гыйззәтнең «Кыю кызлар» спектакленнән дә кер табылды әнә. Без Башкортстандагы гастрольләрне өзеп, кайтып китәргә мәҗбүр булдык. Провокация булды бу, әлбәттә. Тикшерүләр әнә шундый моментларны көчәйтеп җибәрмәсен иде.   Тинчурин театры режиссеры Резеда Гарипова исә «Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырлыйсың» дигән әйтемне искә төшерде:   – Кеше өчен бердәнбер рөхсәт ителгән цензура формасы ул – самоцензура. Цензура булмау теләсә нинди мәгълүматны сайлап алу мөмкинлеге бирә, кешеләргә мәдәни һәм белемле булырга ярдәм итә. Ләкин сайлау ирегенә принципиаль әзерлек кирәк. Кем түли – шул сайлый. Кем түли? Кем сайлый?   Кариев театры, аның канаты астындагы «Калеб» берләшмәсе дә яшьләрчә дуамал, ирек сөючән. Әлеге театрның директоры Луиза Янсуар цензура хакындагы сорауга, бездә бар да тәртиптәме, псевдочынбарлыкта яшәмибезме, дигән сорау белән җавап бирде:   – Репертуар нигезләгәндә, теләсә кайсы милли театр, әлбәттә, үз стратегиясе, кыйбласы һәм максатларына бәйле рәвештә эш итә. Инде булган, тәгаенләнгән, ә бигрәк тә җәлеп итәргә теләгән тамашачысын күз уңында тотып. Шулай ук республикасы, төбәге һәм гомумроссия пространствосында тоткан урынын ваемлап та. Соңгысы – театрның тышкы репутациясе, ә димәк ки, гомумконтексттагы дәрәҗәсе дигән сүз.   Милли театрлар өчен бу юнәлешләрнең барысын берьюлы колачлау, сер түгел, шактый четерекле бурыч. Бигрәк тә яңа, заманча милли драматургик материал, инде тәҗрибә туплап өлгергән, бер үк вакытта иҗади яктан дәрте ташып торган яшь, урта яшьләрдәге үзендәге режиссерлар кандидатурасына кытлык булган хәлдә. Чакырылган режиссерлар белән эшләгәндә, чын мәгънәсендә милли укылышлы да, формасы ягыннан заманча, актуаль, «сатыла торган» да продукт тудыру, баланска ирешү – һәрчак фортуна (һәм зур уртак хезмәт!) эше.   «Шик астына алырга мөмкин» дип исәпләгән спектакльләрне атау ким дигәндә тоталитар режим, фашизм диктатурасы урнашкан чактагы исемлекләргә ишарә булыр иде. Кеше намусына тәңгәл булмаган кагыйдәләргә буйсыну, кемнеңдер кубызына бию. Без бу юлның нәрсәгә китергәнен инде күрдек. Цензура кайчысы астында калып, иҗатны «кушылган буенча» формалаштыру урнашса, узган гасыр башында башланып, аяныч нәтиҗәләргә китергән сәяси-иҗтимагый экспериментларга әйләнеп кайтмасак иде.   Ә тулаем ситуациянең үзенә килгәндә, миңа калса, уйланырга сәбәп шул – безнең җәмгыятьтә, үзебездә бар да тәртиптәме икән? Мин бу очракта сәяси рокировкалар турында әйтмим, ә күбрәк Кант сүзләренә ишарә итәм: «Баш очымдагы күк йөзе нинди дә минем үземдәге мораль закон ни хәлдә бүген?» Еш уйланабызмы бу хакта?   Әгәр алар тәртиптә түгел икән, кайчан һәм нишләп какшаган ул тәртип? Бәлки, без үзебезнең чынбарлыкны ялган кыйммәтләр һәм псевдочынбарлык белән алыштырган мизгелдәдер.   Режиссер Туфан Имаметдинов ниндидер чикләүләр сәнгатьнең сыйфатына сугарга мөмкин дип борчыла:   – Цензура беркайчан да яхшыга илтми. Икенче яктан, суицид кебек куркыныч темаларга, ике дәүләтне, ике халыкны бәрелештергән әсәрләргә чыннан да тыю һәм чикләүләр кирәк. Әмма бу театрлар иреген кысмасмы? Сәнгать гомер-гомергә авыр темаларны күтәргән. Бар шундый темалар, аларны телевидение дә күрсәтә алмый, ә театр күтәрә. Шуңа күрә мин, ирекне кысарга ярамый, дигән фикердә.   Репертуар тикшерүләрен хуплаучылар да бар. Драматург Мансур Гыйләҗев тә хуплый. Ул цензура вакытында иң яхшы әсәрләр языла ала ди:   – Шундый заман китте: теләсә нәрсә язалар, теләсә нәрсә куялар. Миңа мондый вазгыять, анархия ошамый. Бу хәл әдәбиятның да, сәнгатьнең дә сыйфатына сукты. Аңлыйм инде: демократия, ирек. Ләкин бит бу демократиянең нәтиҗәсе күренми.   Цензурадан нинди зыян булды? Мәсәлән, «Ахырзаман» цензураның иң көчле вакытында язылды да, куелды да. «Доктор  Живаго» да советлар чорында чыкты. Солженицинны без башта ук укый идек. Ә бу иректә без бернинди яхшылык  күрмәдек. Ничек кенә карасак та, тәртип һәм кысалар кирәк. Хәзер инде цензура кырыс була да алмый. Акыл белән эшләгәндә ул бары тик тәртипкә китерәчәк. Мәсәлән, мин бернинди цензурадан да курыкмыйм. Ә кем курка алайса? Аларга куркыныч яный дигән язучылар бармы? Илгә каршы язучылар бармы бездә? Юк бит! Алайса, нәрсәдән куркырга? Фәүзия Бәйрәмова, Вахит Имамовның әсәрләрен тыюларына мин ышанмыйм. Андый хәл була икән, ул язучыга шундый яхшы пиар, зур реклама булачак. Хәтта ул әсәр төрек, инглиз телләренә дә тәрҗемә ителеп чыгачак. Цензура ул яктан да файдага гына булачак.   Айрат Фәйзрахманов, Татарстан Мәдәният министрлыгының массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар белән арадашлык бүлеге мөдире:   – Россия кануннары нигезендә сәнгать өлкәсендә цензура һәм аның ниндидер башка формалары була алмый. Сәхнәгә куелачак әсәрләрне исә режиссер, сәнгать җитәкчесе, әдәби бүлек мөдире һәм башка җаваплы кешеләр тикшерә, ягъни әсәр алар цензурасын үтә. Репертуарны илкүләм куркынычсызлык стратегиясенә бәйле рәвештә тикшерү бары тик иҗтимагый механизм булып тора. Бу – репертуар  иҗтимагый нигездә каралырга һәм театр хезмәткәрләренә ниндидер киңәшләр бирергә мөмкин дигән сүз. Без бу тәҗрибә турында хәбәрдар, әмма аны гамәлгә кертү турында әлегә сүз алып барылмый.   Карашлар төрле. Чиктән тыш мавыгуны хупламау, шул ук вакытта кысаларны өнәмәү дә бар. Татарда арттырып үтәү гадәте дә бар бит әле. Ул очракта һәм әсәрне сәнгатьтән ерак торган кешеләр тикшергәндә нишләргә? Без ул чорны үттек инде. Тарих кабатланса, телебез авыр хәлдә калган чорда без моннан да югалтуларсыз чыга алырбызмы икән? Әлегә – билгесезлек.    
Гөлинә ГЫЙМАДОВА

--- | 15.08.2021

“Балдак югалтуны яхшыга юрамыйлар”. Нишләргә?

$
0
0
16.08.2021 Язмыш
Балдак югалтуга бәйле ырымнар бик күп. Кемдер ышана, кемдер – юк. Шулай да алтын йөзек югалса күпләр хафага кала. Сезгә үз тормышымда булган мисаллар турында язып үтәсем килә.

Әти-әнием бик яратышып өйләнешә. 32 ел бергә гомер иттеләр. Пенсиягә чыккан елында әтидә яман чир ачыкланды. Моны белгәч, әни бик бетеренде, елады. “Бер ялгызым ничек яшәрмен”, – дип өзгәләнде. Ничек тә юатырга белмәдек. Беркемне тыңламаска әйләнде. 

Көннәрдән бер көнне ишегалдында кер юып йөргән җиреннән әни тагын да зуррак кайгыга батты. Сабынлы суда шуып, кулындагы балдагы төшеп киткән. Кер юган су белән чыгарып түккән. Бармагында балдагы юклыгын белеп алгач, су түккән урынга чыгып эзләгән, ләкин таба алмаган. “Яхшыга түгел инде бу”, – дип тагын еларга тотынды. “Балдак югалтуны яхшыга юрамыйлар”, – дип тәкърарлады.    Без гаиләдә өч бала. Әтине дәвалануга йөрттек. Табиблар аерымачык берни дә әйтмәде. Операция ясагач, яшәсә өч айлап яшәр, диделәр. Без инде иң начарына әзерләнеп куйдык. Хәер, әзерләнеп булмый инде аңа. Әтигә караган саен йөрәк сыкрый, тамак төбенә төер килеп тыгыла, күз яше үзеннән-үзе атылып чыга иде. Шулай да үзенә белгертмәскә тырыштык. Шөкер, операциядән соң өч ай да, ике ел да узып китте. Әтиебез яшәде. Ике ел узгач, кар эреп, җир арчылгач әни теге юлы кер суын түккән урыннан (бакчада ул) югалткан балдагын табып керде. Кояш балкый мени! Аннан да бәхетле кеше юк иде ул көнне. Без дә тынычланып калдык. Ләкин иртәрәк тынычланганбыз. Көтмәгәндә, уйламаганда, әниебез йөрәк белән китеп тә барды. Әни үлгәч, әти дә озак тормады, бер елдан соң аны да җирләдек...   Олы апамның ире – җизнәбез дә балдагын югалтты. Өйдән дә, машинадан да эзләп карадылар. Таба алмадылар. Алар инде болай да яхшы яшәми иде. Җизни салгаларга яратты. Шуңа торып бетә алмадылар, аерылыштылар. Баштарак апам да балдак югалту ырымына ышанып йөрде. Янәсе, шуңа аерылышканнар. Тик бераз вакыт узгач җизни үзе әйткән: “Югалтмадым мин аны, ломбардка бирдем”, – дигән.   Инде үземә килгәндә, безнең балдаклар аеруча да матур иде. Чөнки без аларны заказга эшләттек. Язулар белән. Берничә ел элек иремә катлаулы операция ясаган вакытта мин дә балдагымны югалттым. Иртән бармакка кигәнемне хәтерлим. Салганымны белмим. Төшеп калды дияр идең, кул бармакларым юан, салганда да кыенлык белән генә салып куям йөзекләрне. Ул вакытта ни дә уйларга белмәдем. Эч пошты инде пошуын. Аңына килгән ирем: “Балдагыңны ник кимәдең?” – дип сорагач, ялганлый алмадым, дөресен әйттем. “Ярар, терелгәч, мин сиңа тагын да матурырагын алып бирермен”, – диде. Миңа шул сүзләр җитә калды. Башка югалту уена әйләнеп кайтмадык. Аллаһка шөкер, ирем терелде. Чыннан да, азрак рәтләнә төшкәч, алтын кибетенә барып, бик матур йөзек сатып алдык. Үзе балдак та шикелле, йөзек кебек тә. Ә теге югалганын тапмадык. Хәтта башка фатирга күченеп, өйдән бөтен әйберне алып чыгып киткәч тә, беркайда да табылмады ул. Хәзер инде аның табылмавын бары тик яхшыга гына юрыйм.    Кайдадыр колагыма кергән иде: бик тә яраткан әйберең югалса, шул рәвешле олы хәсрәт булмый кала икән. Дөрестерме-юктырмы, ә минем моңа ышанасым килә.
Әлфия ЗАКИРОВА

--- | 16.08.2021

Сөйләмебезне бизәргә шагыйрь Шамил Анак “өлгеләрен” дә файдаланыйк. Ә алар нидән гыбарәт? (Дәвамы)

$
0
0
16.08.2021 Ана теле
Күренекле шагыйрь Шамил Анакның сәнгати сөйләм осталыгыннан үрнәк алу күнегүләрен дәвам иттерәбез.
Сөйләмеңне бизәү чаралары бихисап. Һәр кешедә әле ул үзенчә чагыла. Адәм баласы  ике үзәкле бит: акыл һәм хистән яралган. Гәрчә шагыйрьне күбрәк хис белгече, хис остасы, дисәләр дә, аның фәлсәфәсе барыбер акылга һәм хискә таяна. Ике үзәк тә сүз белән белдерелә: туры мәгънәле һәм дә күчерелмә мәгънәле берәмлекләр белән. Шагыйрь ике төркемне дә мулдан белергә, аларның сөйләм оештыру мөмкинлекләрен нечкә үзләштергән булырга тиеш. Шагыйрьгә сүзләрнең мәгънә төгәллеген аеруча яхшы белергә, бик тә нечкә тоемларга һәм сиземләргә кирәк. Ш.Анакта сүзнең мәгънәви һәм хисси төсмер-ньюансларын тоемлау ифрат көчле. Бер сүз аның өчен – үзе бер дөнья. Лексик чараларның барлык төрләренә дә игътибарлы, “үгисетелгән” яисә “үз күргән” сүзләре юк. Шулай да аңарга бигрәк тә сурәт, образ ясау  сәләте, куәсе булган берәмлекләр якын.   Ш.Анак лексиконының нигез ташларын бик конкрет мәгънәле гомуми (битараф) сүзләр тәшкил итә: өй, оя, кеше, ут, җир, йорт, дөнья... Арада атама, термин саналган бик төгәл мәгънәле берәмлекләр дә бар: Кояш, Ай, Эстәрле юлы, Дим елгасы, Хәсән Туфан, Марина Цветаева, Сабрия әби, Әхмәт кызы Хәтимә, Моабит, Переделкино, Хиросима, Прага, Швейк...; абстракт мәгънәле берәмлекләр: бәрәкәт, вакыт, өмет, мәхәббәт, тантана...; хис белдерүче сүзләр: йомшак, моңсу, ярсу, юксыну...   Нигә кирәк шагыйрьгә сүзнең мәгънәви һәм хисси    төсмерләрен, мөмкинлекләрен шулай нечкә күзаллау, сизгер тоемлау (күрү, ишетү)?      Шагыйрь иң башта дөньяга, яшәешкә, кешегә, аның гамәлләренә карата фәлсәфи фикер йөртә. Дөнья тоткан борыңгы, цивилизацияле-мәдәниятле  халыклар фәлсәфи фикерле, димәк ки, шушы фәлсәфи төшенчә, уй-фикерләрне белдерергә, аңлатырга, тасвирларга сәләтле теле булган халыклар. Татар шундый халык. Халыкның шушындый сәләтен, асылын белдерә торган сүзләр Ш.Анак  “хәзинәи сандыгында” да бихисап: галәм, бәхет, дөнья, моң, рух, күңел, хыял, хәйлә, язмыш, өмет... Әйтик,     яшәешнең төп законы бит ул – көрәш, ягъни каршылыкны җиңү. Татарның каршылык төшенчәсен ап-ачык, төгәл итеп бәян итә, тасвирлый торган сүзләре – шагыйрьгә зур табыш инде: якты–караңгы, уңай–тискәре, ак–кара, көн–төн, яшәү–үлем...   Кыскартып әйткәндә, фәлсәфи фикер йөртү өчен Анак телебезнең бөтен байлыгыннан файдалана, без әле искә алган туры мәгънәле берәмлекләрне дә, күчерелмә мәгънәлеләрен, битарафларын да. Ул һәр сүзнең хәсиятен тоя, бу хакта уйлый. Шигырьнең үзендә дә ул бу уйларын белдереп куя, укучы белән фикерләшә: Төндә килә яман кунак// Төндә килә яман хәбәр// Әйтелә “талак” сүзе...;   Сүзнең көчен бик нечкә белгәнгә, ул, ихтыяҗ туганда, үзе дә яңа  сүз  (неологизм) ясаргә җөрьят итә. Берничә генә мисал: Күчәбәлек;    Юанылмас бу сагышта юындым мин лимон сарысы белән; Бу иҗади процесста ул татар теленең иң нечкә асыл үзенчәлекләрен тоемлавын күрсәтә. Мәсәлән, ялганмалык үзенчәлеген – кушымчалар да бездә хис белдерү, метафора ясау сәләтенә ия; парлы сүзләр дә  татарның иң “милли” үз берәмлекләреннән: яшәү үзе // очсыз-соңсыз бау түгел...   Күрдек ки, гәрчә фәндә шагыйрь күчерелмә мәгънәлелеккә, ягъни сурәт тудыру чараларына өстенлек бирергә тиеш, дигән закончалык яшәп ятса да  Ш.Анак ана теленең һәр энҗе бөртегенә газиз нәрсә итеп караган. Әле генә без Ш.Анакның ана телебез турында афоризмнарын бәян иттек. Анда менә мондый мисаллар да бар: “Тел – милләтне милләт иткән иң беренче шарт”. Күрегез: афоризм туры мәгънәле берәмлекләрдән оешкан. Ә менә икенче гыйбарә: “Тел – халыкның җан сулышы” – монысы инде күчерелмә мәгънәле метафора, телбизәк белән оешкан афоризм. Хәер, менә шушы факт белән без әңгәмәбезнең яңа юнәлешен куертып җибәрербез дә.   Тел бит шагыйрьгә, иң әүвәле, шигъри сөйләменең төп максатын гамәлгә ашыру өчен кирәк: әйтергә теләгән фикерен сурәтләп, тасвирлап, образ тудырып җиткерү, үткәзү өчен. Шагыйрьдә бу сәләт –табигатьтән. Мондый мөмкинлек шагыйрьгә генә бирелә, аннан теләсә кем файдалана да алмый. Сөбханалла, Шамил Анакның сүздән сурәт ясау таланты чыннан да сокландыргыч,  гаҗәпләндергеч. Ул татар телендә мәгьнә белдерә торган нинди сүз бар, барысын да образ тудырырга җәлеп итә ала. Без әле генә санап киткән иң туры мәгънәле, битараф, гап-гади көндәлек сүзләр дә образ ясау чарасы буларак та кулланылган. Кояш, ай, көн, төн, ипи, агач, чәчәк, су, кар...  кебекләрен әйтеп торасы да юк, алар туры мәгънәле чын нәрсәләр буларак та, образ максатында сурәт ясау чарасы буларак та бер үк дәрәҗәдә, бер үк бәядә кулланылалар. Теге-бу күренешкә укучы игътибарын көчлерәк тартып алу, җәлеп итү, уйландыру, хискә урату өчен һәр мәгънәле сүздән образ-сурәт ясауны ул иҗади гадәткә әйләндергән. Теләсә кайсы сүздән сурәт ясый ала. Ә бит аның аңында яшәгән сүз укучыга таныш та булмавы ихтимал. Мәсәлән, Татарстан яисә Уфа укучысына. Әйтик, аның сөйләменә нәселдән, җирле халыктан яисә халык иҗаты әсәреннән сеңеп калган үзгә сүз, гыйбарә, канатлы сүз шигырьгә төште ди. Булса соң! Укыган кеше аның мәгънәсен ничек тә аңлар, иң мөһиме аның күңеле тибрәнеп куйсын, хисе уянып, аны ниндидер хәрәкәткә этәрсен. Шагыйрьнең изге максаты шул бит!   Әйтик, бүгенге укучы сөйләмендә шактый пассивлашкан, сирәк очрый торган яисә диалектизм берәмлек. Ә әсәр тукымасында ул барыбер образ буларак күзаллана, тәэсир тудыра: әчкелт тәмле дала емшаны; мотлак имән бармагы белән;  хәтта картлар мыжуы ала алмый мазамны; яллары көпшәк күбек; ерак әбкәләре; күңел барсын яд итә һ.б. Аерым торган яисә аерым тезмәдә ачык кына аңлашылмый кебек, тик текстны эзләп табып укыганда һәр сүз үзенә бер сурәт, манзара булып күз алдына килеп баса. Менә тагын бер тәлгәш бүгенге сөйләмдә пассиврак берәмлекләр: шык, ышык, сан, җисем, терәк  һ.б. Бик томанлы сүзләр, мәгънәсен ачыклар өчен сүзлеккә карарга яисә өлкәннәрдән сорарга кирәк. Ә менә шигырьне укыганда бернинди сорау яисә шик калмый, күңелне тартып, биләп алган хисле бер бөтен рәхәт биреп күңелгә сеңеп, йотылып китә.     Өйсез – //кеше утсыз, ышыксыз, //оясы юк, тормышы шыксыз // (Өен сакласа, җирен дә саклый кеше)   Җирсез– //кеше көчсез, терәксез,// тамыры юк, яуда йөрәксез. //(Җирен сакласа, өен дә саклый кеше.)     Илсез – кеше сансыз, исемсез,// шәүлә кебек, җансыз, җисемсез,// (Ни өмете, ни сөюе, ни эше).     Йорт, Җир, Ватан – //шулай булса гына, кеше бит кеше.   Күрәбез, тоябыз ки, телнең теләсә кайсы берәмлеге сурәт була ала икән, тик бу әле шагыйрь аларны эзләми, ала да куя, уйланмый дигәнне аңлатмый. Ничек кенә эзли, уйлана, борчыла әле! Күз алдына китерү, сурәт, образ – шагыйрьнең төп максаты, бу максатка ирешү өчен тасвир чаралары табу үзенә бер фәлсәфә, үзенә бер фән. Бу фәнне барлыкка китерүдә, яшәтүдә, камилләштерүдә шагыйрь Ш.Анакның да өлеше зурдан.   Татар теленең һәр берәмлеге күчерелмә мәгънә алу сәләтенә ия булу өстенә әле күчерелмә мәгънәсе берегеп, махсус сурәт (образ) вазыйфасын алган берәмлекләре үзенә бер катлам булып аерылып чыга. Болар троп, метафора, перефразлар, фразеологик берәмлекләр, канатлы гыйбарә, афоризмнар, Нәкый Исәнбәт атаганча, телбизәкләр. Шамил Анак шуларны куллану остасы.   Троп барлыкка килү битараф мәгънәле сүзләрнең күчерелмә мәгьнә алуыннан башлана. Бу – татар сүзенең могҗизасы. Менә Анак шигырьләреннән дә  берничә генә мисал: Яңа юллар эзләп без баш ватабыз // гомер бакый “матурлык”! дип җан атабыз; бөек хыяллар белән яшибез янып... Һәркаюсы үзенә бер сурәт: рәхәт җебеп язгы җир ята; бодай бөртекләре кебек точ, авыр; тасма сүзләр түкмичә; мәет җыйганда һ.б.   Шагыйрь күчерелмә мәгънәлелекне башлыча чагыштыру чарасы буларак куллана. Чагыштырып сурәт ясый. Һәр эпитет – үзе бер рәсем, манзара: томанлы вәгъдә, тонык елмаю, дымлы караш, шомлы шытырдау, кара шәүлә, тынсу җиләслек, чыклы яфрак, тар сукмак, саф чишмә, куркак болан, якты, җиңел күләгәң; йолдызлы сәгать; кара кайгы; язгыча киенгән кызлар; ак сәгать, йолдызлы сүзләр; сары сагыш яфраклары; ялгызлык йөге.   Ш.Анакта эпитетлар рәте дигән көчле бер тасвир чарасы бар: менә  җирдәге мәхәббәт сыйфатлары: иң илаһи, иң гүзәл, иң олы, иң горур яисә җил  ничек  сынландырыла, кешеләштерелә: хәтерсез, узгынчы, тугрылыкны белми, назлары бер мизгеллек, сукырларча саксыз, куркак дигән даны юк, җисемсез, җылы каны юк, аермый яхшы-яманны, шәфкать белмәс.   Чын эпитетлар арасында туры мәгънәле тезмә дә очрый  (чыклы яфрак, куркак болан), сурәтле фикер сөйләмендә алар да сурәтле эпитет кебек кабул ителә, хисләндерә.   Күчерелмә мәгънәле тезмәләр халык сөйләмендә еллар, гасырлар буе кабатланып, береккән тезмәләргә – идиомаларга әверелә. Анакта болар бихисап: ике төркемгә аерырга була; халык сөйләмендә кулланылганча, үз рәвешләрендә, үзгәртелмичә алына яисә эчтәлеккә өстәмә төсмер биреп, рәвешен дә бераз үзгәртеп алына.   Икенче зур бер төркем троплар – ул шагыйрь үзе “ясаган” тезмәләр – шәхси афоризмнар, канатлы гыйбарәләр. Юкка гына аны энциклопедиядә афоризм остасы дип билгеләмәгәннәр. Беренчедән ул халык афоризмнарына, фразеологизм. мәкаль, әйтемнәргә бик сизгер, аларның образ сәләтен нечкә тоя, нәкъ урынында файдалана белә. Алар шигырь саен диярлек. Ул аларны ата-бабасыннан җыйган, хәтерендә саклаган: Кунак ул – алладан; Алла бер ул, телгә карамый һ.б. Әйтик, “Иртә”, “Өйлә”,  “Кич” , “Төн” шигырьләренә эпиграф итеп китерелгән “Борыңгылар сүз”ләреннән тәэсирләнеп, аларны үземнең “Телбизәк сүзлеге”мә теркәп куйдым да шигырьләрен укый башлагач, теркәүне дәвам иттерергә туры килде – һәр строфа, һәр гыйбарә афоризм иде. Бөтен шигырь тулаем афоризмнан тора булып чыкты. “Иртә – көннең якты, ак чагы”  дигән беренче строфасыннан “Иртән кеше икмәкле. Иртә кичтән хикмәтле” дигән  соңгы строфага кадәр бер сулыш белән укылды.   Үзе иҗат иткән троплар исә гади генә канатлы сүздән башлана: Ярда чук талларны юып, Ока суы  ага тын гына;  Яисә телдә булган телбизәкне үз сөйләменә яраклаштыра: Эшләргә җирдә – батып җиде кат тиргә; Күрәселәр күрелгән; Эре ярып гайбәт борчагын;  Яу-чирләрдән имин калган картлар // бер дә бер көн эчәләр әҗәл суын;  Йөрәгем сөеп туймаган әле.   Шагыйрьнең метафорага сәләте үскәннән-үсә бара. Аның канатлы гыйбарәләре эчтәлеге ягыннан да, төзелеше-формасы белән дә халыкчан мәкаль, әйтемнәргә тарта бара.   Дөреслек – бер, ә ялганнар һәркемнеке үзенә башка; чын шигырь – хис тамчысы; сагышсыз белеп булмый шатлыкларның татын да; кошлар бит туган илгә кайткач кына җырлыйлар; дала чикләре биксез; таулар түгел, урман –  җирнең яшел калканы; ялан күз булса, урман колак; кешеләрнең күңеле – яхшылык яши торган урын; кешене мөмкин үтерергә, елмаюны мөмкин түгел; җиргә яшәр өчен килгәннәр үлем эзләми җирдә; кеше генә көлә белә. Көлү – кешенең кешелек байрагы, ирек байрагы; әйберләр кол итә кешене; үлән үзенең түбәнчелеге белән олы һ.б.   Телбизәкне шагыйрь һәр мәгънәле һәм хисси берәмлек кебек тере итеп хис итә. Сүзнең мәктәптә өйрәткән кебек мәгънәдәш кардәшләре (синонимнар), охшаш мәгънәдәшләре (омоним, пароним), каршы мәгънәдәшләре (антоним) булган кебек телбизәкләрнең дә йә үзара, йә туры мәгънәле берәмлекләргә тиңдәшләрен, охшашларын, каршыдашларын табарга була. Шигырьдә мәгънә тәңгәллегенә ирешү, аеруча хис төсмерләрен төгәл бирү өчен болардан да файдалану уңышлы килеп чыга. Менә мисал: Куллар инде ял сорый. //Ару охшый нәкъ өлгергән җимешкә. Ару (алҗу) белән   ял каршылык белдерә (антонимнар) кебек. Шул ук вакытта бу очракта  ару  ялга сәбәпче булганга уңай төсмергә лаек бит. Нечкә күңелле шагыйрь шуны тоемлап, аруга уңай сыйфат (өлгергән җимеш) бирә. Югыйсә, безнең сөйләмдә аруга тискәре, караңгы охшатулар күбрәктер (эт булып арыдым һ.б.). Гомумән дә Ш.Анак оксюморон күренешен бик нечкә тоемлый, татар теленең бу көчле тасвир чарасыннан оста файдалана: Бу сәгатьнең сагышы – иң якты сагыш; Янә бер мисал: Безгә иң караңгы, иң шомлы җисем  төн дә аның фикерләвенчә ике яклы: (Төндә килә яман кунак; Төндә килә яман хәбәр; Шул ук вакытта: Төн катында иң изге – аналарның догасы; Иртән туар бу тормыш башлана төн сагында.      Сизәмсез, текст агышында без тел төшенчәсе белән сөйләм төшенчәсен урыны-урыны белән бер мәгънәдә кулланып барабыз, гәрчә алар бер-берсеннән нык аерыла. Сөйләм дигәндә без фикерне белдергәндә тел чараларыннан тыш тавыш, хәрәкәт, мөхиттә катнашкан күрү, тыңлау ишетү, төс күренешләрен дә сизәбез, күрәбез, тоябыз. Шагыйрь инде аларны конкрет бер манзараны әйтеп бирү, вакыйганы бәян итү өчен генә түгел, әлеге дә баягы, шул тасвирлау, сурәтләү, сынландыру, хисләндерү максатында да куллануга сәләтле. Шул телдән тыш чараларны (фәндә экстралингвистик, паралингвистик чаралар дип атала) шагыйрьнең төп коралларыннан берсе буларак ничек-ничек кулланылуына кыскача гына булса да тукталып китү зарурдыр. Моның үзенә аерым язма сорала.   Илдар Низамов, филология фәннәре докторы.
Илдар НИЗАМОВ

--- | 16.08.2021

Янгын балалар лагерына якынлашкан

$
0
0
16.08.2021 Фаҗига
2021 елның 15 августында, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәк буенча идарәсе Әбҗәлил районы территориясендә табигый янгын турында хәбәр ала. "Тау упкыны" балалар лагереннән 1 км ераклыкта янгын теркәлә. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре һәм техника бу урынга җибәрелә. Янгын сүндерүдә 10 техника һәм 17 кеше катнаша, янгын мәйданы 1 гектар.

Балалар һәм хезмәткәрләрнең хәвефсезлеген тәэмин итү өчен балалар лагерендагы 837 кешене (750 бала, 87 персонал) 5,5 км ераклыктагы “Урал таңнары” балалар лагеренә эвакуацияләү турында карар кабул ителә. Эвакуация 9 автобус ярдәмендә үткәрелгән. Янгын урынында гадәттән тыш хәлләр идарәсе штабы эшли.


---

--- | 16.08.2021

Ваһапов фонды "Йолдызлар сәламе"концертына әзерләнә (ВИДЕО)

$
0
0
16.08.2021 Мәдәният
28 сентябрь көнне Татарстан Республикасының Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте иҗтимагый фонды Филармония залында "Йолдызлар сәламе" концертын тәкъдим итәчәк. Әлеге концертта өч буын артистлар катнашачак. Тамаша өч бүлектән һәм ике тәнәфесле булачак.

 Шушы көннәрдә билетлар сатуга чыкты, алып калырга ашыгыгыз.


---

--- | 16.08.2021

Мондый әти кирәк түгел

$
0
0
16.08.2021 Җәмгыять
Балачак – үзенең иң изге хатирәләре, әти-әни, туганнарның ихлас яратуы белән күңелләргә кереп калган гүзәл бер чор ул. Гаилә учагының җылысы, киләчәккә барыр юлларны яктыртып, күпләргә үз кыйбласын табарга ярдәм итә. Бер-берсен сөеп кавышкан гаиләләрдә башкача була да алмыйдыр…

Медальнең икенче ягы булган кебек, сабыйларын ятимлек кочагына этәреп, аны тәрбияләүгә бернинди өлеш кертергә теләмичә, озак вакытлар алимент түләүдән качып йөрүчеләр дә шактый. Статистика мәгълүматларыннан күренгәнчә, 30–42 яшьлек типсә тимер өзәрлек ир-атлар арасында андыйларның саны 10 меңнән артып киткән.

Арада 1 миллион сум һәм аннан да артыграк бурычлары җыелган ир-атлар да бар. Казанның Яңа Савин районы судында ай саен 400дән артык шундый эшләр карала, диләр.   Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан идарәсе гаиләләренә алимент түләргә теләмәүчеләргә ай саен йөзләгән җинаять эше кузгата. Арада 3 айга кадәр ирегеннән мәхрүм ителүчеләр, 1 елга төзәтү эшләре, штраф, чит илгә чыгуны тыю кебек җәза алучылар да бар.   Ни кызганыч, билгеле бер мәкальдә әйтелгәнчә, эт өрә, бүре йөри тора. Кайберәүләр, шуннан артыгы булмас әле дип, ничек яшәгән, шулай алименттан качып яшәүләрен дәвам итә.   – Ирем кызыбызны тәрбияләүдә бөтенләй диярлек катнашмый. Алимент түләмәве – бер хәл, көнләшкән булып, тавыш чыгарып йөри. Күршеләр алдында оят. Балага бер оек та алганы юк, аракыга акча таба. Балам: «Мондый әти кирәк түгел», – ди. Ни эшләргә дә аптыраган. Суд приставларына да мөрәҗәгать итеп карадым. Төрле җәза биреп тә карадылар үзенә. Файдасы гына булмады. Шайтаннан иман көтеп яшәүнең мәгънәсе юклыгын да беләм. Ни эшләргә дә аптыраган, – ди Казанда яшәүче Сания ханым.   Исерек килеш кеше көлдереп йөргән әтидән киләчәктә ни көтәсе? Мондый хәлдән чыгу юлы бармы? Татарстан Югары Суды рәисе урынбасары Айдар Галиәкбәровка хокук саклау органнарында эшләү дәверендә шундый аяныч язмышлар белән еш очрашырга туры килгән.   – Гаиләдә бала тәрбияләүдә катнашмаган, озак вакытлар алимент түләмәгән, спиртлы эчемлекләр белән мавыккан һәм башка төр хилафлыклар кылып яшәгән ир-атка карата иң соңгы чара – судка мөрәҗәгать итеп, аны аталык хокукыннан мәхрүм итү генә кала, – ди ул.   Дөрес, эш судка барып җиткәнче, тикшерү һәм опека органнары мәсьәләне төрле яклап җентекләп өйрәнергә тиеш. Хокуктан мәхрүм ителү ул ата-ана алимент түләмәскә тиеш түгел дигәнне аңлатмый. Әти кеше баласы өчен тиешле акчаны ай саен бала тәрбияләүче оешма яки баланың әнисе хисабына җибәреп барылырга тиеш. Шулай итеп, суд карары нигезендә әти кеше балага карата барлык хокукын да югалта, ай саен алимент түләргә дә тиеш була.   Татарстан Югары судында узган шундый судларның берсендә үземә дә катнашырга туры килде. Чаллы шәһәрендә яшәүче Исмәгыйль Хәкимов тормыш иптәше Миләүшә ханым белән 2017 елда аерылган. Хәзер аерым яшиләр. Хәер, аңарчы да бергә торуларының рәте-чираты булмаган. Әти кешенең баланы бер генә тапкыр да бакчага барып алганы, бәйрәмнәрдә, туган көннәрендә котлаганы юк икән. Хәер, үзе дә моны яшерми. Вакытым булмады, ди.   Аталык хокукыннан мәхрүм ителәчәк ир-ат суд каршында үзенең киләчәктә төзәләчәген, баласына карата игътибарлы булачагына ышандырмакчы. 29 яшьлек ир-атның сөйләгәннәрен тыңласаң, аның 2017 елның май аеннан алып, бүгенге көнгә кадәр үз кызы белән бер генә тапкыр да очрашып сөйләшмәвенә ышанасы килми. Хәер, аның алименттан качып йөрүе, даими рәвештә эчкечелек белән шөгыльләнүе, җәмәгать урыннарында хулиганлык кылганы өчен берничә тапкыр административ җаваплылыкка тартылуы да тикмәгә булмагандыр инде. Андыйлар үз ялганнарына үзләре ышанып яши бугай.   Суд барышында тагын шунысына игътибар иттем. Исмәгыйль Хәкимовның элеккеге тормыш иптәше Миләүшә ханым судка үзе генә түгел, булачак ире белән килгән. Әйтүләре буенча, 6 яшьлек Алияне үз кызлары итеп яздырмакчылар.
Камил СӘГЪДӘТШИН

--- | 16.08.2021

Мессиның күз яше дә 1 миллион сум тора?

$
0
0
16.08.2021 Спорт
Лионель Месси “Барселона”да узган матбугат очрашуы барышында елаган иде. Спортчы өчен мондый карар кабул итү, “Барселона”дан китү җиңел булмады. Журналистлар белән очрашуны ул күз яшьләрсез башлый алмады. Яшьләрен кәгазьдән ясалган салфеткага сөртте.

Mercado Libre сәүдә платформасында шул салфеткаларны 1 млн сумга саталар, дип яза “Российская газета”.

Футболчы хәзер "Пари Сен-Жермен" француз командасы өчен чыгыш ясаячак.    Фото: REUTERS/Albert Gea  
---

--- | 16.08.2021

Татарстан китап нәшрияты үз командасына кеше эзли

$
0
0
16.08.2021 Җәмгыять
Татарстан китап нәшриятында вакансия бар. Сатучы-консультант таләп ителә. Әгәр дә сез татар әдәбиятын яратасыз, эш көннәрен дус-тату коллектив арасында үткәрергә телисез, даими хезмәт хакы аласыгыз килә икән, ике дә уйламыйча, үзегез турында резюме җибәрегез.

tki_marketing@mail.ru

Белешмәләр өчен телефон: 519-45-35.


---

--- | 16.08.2021

ИлГәрәй хатыны Айгөл белән аерылышкан?

$
0
0
16.08.2021 Шоу-бизнес
Җырчы ИлГәрәй хатыны Айгөл белән аерылышып йөргән, имеш. Бу хакта ИлГәрәйнең инстаграм сәхифәсендә язганнар. Айгөл исә моңа карата үз фикерен белдерде.

“Илназның (ИлГәрәйнең үз исеме) инстаграм битендә бер кыз активлашты. Ә бәлки кыз да түгелдер, егеттер. Безнең бөтен гаилә серләрен ачты. Балаларыбыз да безгә охшамаган, аерылышуыбызны да халыкка чыгарган. Ә без боларны тырыша-тырыша яшереп яшәдек.

Әйе, аздан гына аерылышмадык шул. Сәбәбе – без бер-беребезгә артыгы белән туры киләбез. Кирәк икән, юл куябыз, дәшми калабыз, бер-беребезне кайгыртабыз, хөрмәт итәбез. Икебез дә бик яхшы булганга, аерылышырга булдык.     Ә чынлыкта, бу комментарийларга ышанучылар бармы ул? Бардыр дип уйлыйм. Мин ул кешенең битен монда билгеләмим. Ул моны безне Илназ белән талаштыру, репутациясенә тап төшерү, эмоциягә бирелү һәм башка максат белән язган. Куркак ул, чөнки күзгә карап әйтергә шүрли!” - дип язган Айгөл Гәрәева.  
---

--- | 16.08.2021

Майны хуҗалыкта куллану өчен чираттагы лайфхак

$
0
0
16.08.2021 Киңәш-табыш
Бер көнне майны хуҗалыкта ничек файдаланып булуы турында язган идек. Бүген исә тагын бер майлы лайфхак тәкъдим итәбез.

Әгәр дә өйдә, бакчада, дачада ишекләрегез шыгырдый башлаган икән, аларның элмәкләрен гади генә май кисәге белән сөртү дә җитә. Ишекләр башка шыгырдамас, дип язылган "ЕлМай" май брендының Инстаграм битендә. 


---

--- | 16.08.2021

Язучы, профессор һәм бакчачы Фарсель Зыятдинов вафат

$
0
0
16.08.2021 Җәмгыять
Икътисад фәннәре докторы, кандидатлык һәм докторлык диссертацияләре яклаган галим, профессор, академик, язучы, экономист, агроном, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, тәрҗемәче һәм атаклы бакчачы Фарсель Зыятдинов вафат булды. Бу хакта аның хатыны Венера ханым хәбәр итте.
21 июнь көнне Фарсель Зыятдиновка инсульт булып, ул Республика клиник хастаханәсенә эләккән иде, дип язган иде «Интертат». Ике айга якын ул биредә ятты.   Фарсель Зыятдинов белән хушлашу иртәгә «Мәрҗани» мәчетендә узачак. Вакыты соңрак билгеле булачак. Фарсель Сәләх улы Зыятдинов 1937 елның 1 июнендә Татарстанның Калинин (хәзер Актаныш) районы Качкын авылында туа. Аның «Кызык дөнья» (1974), «Тагын килде язлар» (1991) балалар өчен китаплары, «Гыйльми белән Белми» (1983) хикәяләр җыентыгы, «Изге йорт» (1997) повесте, публицистик әсәрләре бар. Бакчачылык турында «Ямь һәм тәм яки безнең бакча» китабы (2010) авторы. Фарсель Зыятдинов «Казанның 1000 еллыгы» медале белән бүләкләнгән. 

Чыганак

 


---

--- | 16.08.2021

Затсызлану шундый тизлектә барганда илле, йөз елдан без кая барып чыгачакбыз?

$
0
0
16.08.2021 Җәмгыять
Белгечләр иң намуслы кешенең дә көненә ким дигәндә дүрт тапкыр алдашуын билгеләгән. Уртакул намуслы исә биш минутлык сөйләшү-әңгәмәдә, күзен дә йоммыйча, синең күзләреңә якынча ике-өч тапкыр төтен җибәрә, ди. Каршы як та бурычлы булып калмый икән, шул вакыт аралыгында ул да үзен алдаучы колагына токмачны шул чама элә, ди.
Мондый күренешнең барлыгын искәртмәсәләр дә беләбез. Дөрес булмаган сүзнең күбрәк якын-тирәдәгеләр белән аралашканда чыгуын да. Танышлар, дуслар, туганнар, эштәге коллегалар бер-берсен йомшак кына кәкре каенга терәтә. Ир – хатынның, хатын ирнең башын бутый. Алдашуларның бер өлеше каршы якның үзенең алданасы килгәнгә дә эшләнә. Хатын-кызга: «Ии, бу күлмәгең бигрәк килешә», – дигән булабыз. Гүзәл зат колагы белән ярата бит, сүзнең бик үк чын түгеллеген белгәндә дә син әйткәнгә сабыйларча куана. Хатын-кыз үзе дә яңа күлмәге төсенә карап алган чираттагы әллә дүртенче, әллә бишенче кул сумкасының бәясен ике тапкыр киметеп әйтә. Авырып китеп, табибка барганда урамда очрап хәл белешкән танышка: «Хәлләр ал да гөл, кибеткә барыш әле», – дип ялганлыйбыз. Көнаралаш ашап, инде туйдырып бетергән токмачлы ашны теләр-теләмәс кенә ялмап куйгач, өстәл артыннан «Бик тәмле булган», – дип торып китү дә гадәткә кергән.   Моның ишесенә, ярар, түзәрсең дә. Көнкүрештә аерым затларга төлке мае сөртми генә, салпы якка салам кыстырмый гына яшәү, бәлки, мөмкин дә түгелдер. Дөреслек дип, артык турысын әйтеп ташлау туганыңа да ярамый, диләр бит. Зурга китмәсенгә, тавыш чыкмасынга каты бәрелмәү, кешегә ул ишетәсе килгәнне әйтеп, чама белеп кенә алдашуның күпчак зыянга түгел, файдага икәнен дә билгелик. Ләкин менә һаман да шул тик тора белмәүче социолог белгечләр генә, дөньяның 30 илендә үткәрелгән тикшерүләргә таянып, соңгы чирек гасырда ялган, хәрәмләшү, төп башына утыртуларның якынча бер ярым тапкыр, ягъни 50 процентка артуын билгели. Бу инде көненә дүрт тапкыр җиңелчә генә алдашу, караны соры дию түгел. Сүз –гамәлләр белән алдау, төрле афера, махинацияләрнең чик-чаманы узуы хакында. Мондый хәлләрдә ниндидер үзара файда хакында ялгыш та сүз әйтеп булмый. Киресенчә, искитмәле процентлар һәм искитмәле күренеш. Бу бит, башкача әйткәндә, Җир йөзендә намус, әхлак, гаделлек кебек кешене кеше иткән категорияләрнең очсызлануын, төсен җуюын, бәндәнең алардан читләшүен аңлата. Затсызлану шундый тизлектә барганда илле, йөз елдан без кая барып чыгачакбыз?   Шул экспертлар төрле рәвештәге ялган, алдашу, афералар тормыш-яшәешнең бар өлкәләрендә дә арта, дип чыга. Шулайдыр. Болай да чиста булмаган өлкәдә – сәясәттә алдашуларның кайберәүләр өчен нормага әйләнеп барганын үзебез дә күрәбез. Сәясәтчеләр арасында бер төрле уйлап, икенчене сөйләгән, өченче төрле эшләгәннәр чыннан да күп. Моны дөньяви бәла дияргә дә була. Финанс-банк системасындагы афераларга халык гадәттә кредит алгач яисә кыйммәтле кәгазләр белән мавыгып киткәч һәм бигрәк тә «Финико» ише финанс пирамидаларына акча салып алдангач юлыга. Соңгы очрак – гомумән, халыкның билгеле бер катлавының җиңел килгәнгә һәвәслеге, беркатлылыгы һәм алданырга яратуы күрсәткече. Сәүдә, сату-алу белән бәйле урыннарда да безне төп башына утыртырга әзерләр җитәрлек. Шул ук базар – элек-электән алдау һәм алдану урыны бит. Азык-төлек җитештерүче дә читтә калмый. Фальсификат, «паленка», контрафактлар гына җитмәгән, җитештерүченең башында һәрчак ике проблема: беренчесе – ул ясаган ризык мөмкин кадәр озаграк саклансын, бозылмасын (консервант тутыра), икенче – упаковкасы кешене җәлеп итәрлек матур булсын. Сыйфат дигәнең алардан соң. Төзелеш тә – шомалар өчен алдашу, акча юу урыны. Җыеп әйткәндә, этләшү үтмәгән өлкәне табу шактый кыен.   Ул 30 илнең кайсында хәрәмләшү, төрледән-төрле «чегәнлек» зур, кайда кечкенә – белгечләр андый рейтингны төземәгән, урыннар бирмәгән. Шулай да социализмнан китеп, адәм рәтле капитализмга барып җитмәгәннәр биләгән урынны чамалап буладыр. Гомумән, төрледән-төрле Остап Бендерлар, алар оештырган күпсанлы «Рога и копыта»ларның Өченче һәм Икенче дөнья илләрендә күплеге исемлексез дә аңлашыла кебек. Бар яктан да үскән, тотрыклылыкка ирешкәннәрдә ялган һәм хәрәмләшү алай чамасыз була алмый.   Берсендә телевизордан фин асфальты белән безнекен чагыштыралар. Безнекендә – кайдан эләкте шуннан алынган гравий: анда ком – вак таш пропорциясе сакланмаган. Сумаласы да кызуда тиз йомшый торган. Кайбер ингредиентлар бөтенләй юк. Кыскасы, «әйдә, ярар» асфальты. Тик «миннән киткәнче – иясенә җиткәнче» дип җитештерелгән ул материалның үзкыйммәте фин асфальтыннан ике тапкыр югары. Нәтиҗәдә юлларны без даими ямап торырга, асфальтны ешрак алыштырыга мәҗбүр. Төзелешләр өчен измә ясаганда цементны да бездә еш кына «экономиялиләр». Бинаны куллануга тапшырып өч-дүрт ел үтмәстән, ремонт турында сүз кузгалырлык итеп. Аның ремонты да кемнәр өчендер бик файдалы бит, ник ремонтламаска? Кемне алдыйбыз соң? Зурдан алып әйткәндә, үзебезне үзебез алдыйбыз.   Әлбәттә, дөнья – зур базар. Кемдер анда алдый, кемнәрдер алдана. Гомер-гомергә шулай булган, шулай булачак. Акча, табыш дип ашкынган дөнья ялгансыз яши алмый. Тик, миңа калса, бар дәверләрдә дә һәртөрле ялган, алдашуның чикләре сакланып килгән. Ул иман, инсаф, гаделлек биләмәләренә тоташ үтә алмаган. Безнең чорга җиткәч кенә һәртөрле ялган һәм хәрәмләшү яңа биеклекләр яулап маташа. Иблис сыйфаты булган ялган арту – кешеләр арасында гына түгел, халыклар, илләр арасында да үзара ышаныч кимү, бәндәләр бер-берсеннән ерагая бару дигән сүз бит ул. Пәйгамбәребез тикмәгә генә безгә: «Ялган сөйләмәгез! Ялган – җәһәннәм ишегенең ачкычы!» – димәгән. Бүгенге кешеләрнең хәтсезе, үз файдасына гына яшәп, ялганны яшәгән саен күбрәк кулланып, шул ачкычны кесәсендә генә түгел, йөрәгендә дә йөртмиме? Әгәр шулай икән, җәһәннәм ишекләре күпләр өчен киереп ачылган дигән сүз.   Фото: https://sevastopol.su
Наил ШӘРИФУЛЛИН

--- | 16.08.2021

Уфада 14 яшьлек үсмер югалган...

$
0
0
16.08.2021 Хәвеф-хәтәр
Эзләнүләр башлануы турында "Лиза Алерт" отряды волонтерлары хәбәр итте. Тиздән аларга хокук сакчылары да кушылачак.
Диананың билгеләре: ябык гәүдәле, буе якынча 160 сантиметр, күзләре ачык коңгырт, чәчләре җирән төстә. Диана зәңгәр төстәге джинсы чалбар, бизәкле кара футболка һәм кара кроссовкалар кигән булган.   Аның туганнары сүзләренә караганда, моңа кадәр аның өйдән озакка чыгып киткәне булмаган.   Аның кайдалыгы турында нинди дә булса мәгълүмат белүчеләрнең 8 (800) 700 54 52 яки 112 телефоннары буенча мөрәҗәгать итүен сорыйлар.   Чыганак Фото: Башньюс
---

--- | 16.08.2021
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live