Quantcast
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live

Язучы Зиннур Тимергалиевнең әнисе вафат

27.08.2021 Җәмгыять
Язучы Зиннур Тимергалиевнең әнисе вафат булган. Бу хакта ул инстаграмга газиз кешесе белән бергәләп төшкән фотосын элеп хәбәр итә. «Иман белән узган җаннардан булсын. Җәннәт түрендә булсын», — ди әдип.
Инстачылар язучының кайгысын уртаклаша.   «Газиз Ана… югалтуы бииик авыр… Балам… диеп дәшеп сөйләшүен сагынып яшим инде ун елдан артык… Газиз Ананың урыны Фирдәвес җәннәт түреннән булсын, сездән разый булып, укыган догаларыгыз рухларын шатландырып торсын… Амиин», «Бик кызганыч… Кабере якты булсын!», «Рухы шат булсын. Иң авыр көн икән сездә. Урыны оҗмахта булсын…» дип яза алар.   Image may be NSFW.
Clik here to view.
 
---

--- | 27.08.2021

«ШАЯН ТВ» өр-яңа мультсериал тәкъдим итә

27.08.2021 Җәмгыять
«Яшелчәләр илендә» дип аталган әлеге мультфильм кечкенә тамашачылар игътибарына хуш киләчәк. Яшелчәләр бездән ниләр яшерә икән?

Бу сорауга җавапны дүшәмбедән җомгага кадәр “ШАЯН ТВ” каналында 14:15тә таба аласыз.

 


---

--- | 27.08.2021

"Апам исән чакта барысы да яхшы иде..."

27.08.2021 Язмыш
22 яшьлек кыз балачагындагы сынаулары турында җан тетрәткеч язма бастырган.
"Әтием үлгәннән соң, апам белән мине нәнәем тәрбиягә алды. Һәм безгә "яхшы" тормыш башланды. Нәнәемнең үзенең балалары җитди авырый иде, шуңа да карамастан, ул безне ташламады. Бәләкәй генә йортта без 7 кеше яшәдек... Авыру кеше белән яшәү икеләтә авыр. Төрле хәлләр була торган иде.   Аллаһка шөкер, апам булды. Ул миңа әнидән дә якынрак иде. Мине тәрбияләде һәм һәрвакыт ярдәм итте. Үзенең кызы кебек карады. Мәктәптәге җыелышларга да ул йөрде. Кызганычка каршы, аның гомере кыска булды.   Ул исән булганда, барысы да яхшы иде. Апам якты дөнья белән хушлашкач, сынауларны җиңәргә тагын да авыррак булды. Бернигә дә карамастан, һәрвакыт ул мине күктән карап тора дип уйладым. Шуңа күрә бәхетле булыр өчен тырыштым, бирешмәдем. Аны сөендереп торасым килде..." Чыганак Фото: pixabai.com
---

--- | 27.08.2021

Яман шеш белән авыручы кыз: «Тешем авырта дип йөргән идем…»

27.08.2021 Хәйрия
Актаныш районының Әҗәкүл авылында яшәүче 26 яшьлек Язилә Зәкиевага табиблар кан рагы диагнозы куя. Уйламаганда кызга яңа теш чыга башлый. Акыл теше була ул.
– 2019 елның апреле иде бу. Температурам югары күтәрелде. Күренмәгән табибым калмады. Анализлар тапшырырга куштылар. Мине районнан республика клиник хастаханәсенә җибәрделәр. Кан анализы тапшыруга табиблар башка чирем барын белделәр. Тикшерелә торгач, миңа кан рагы диагнозы куелды, – дип сөйли Язилә. – Ул чакларда бик кыен иде. Якыннарым миңа көч бирде. Мин нурланыш терапиясе ала башладым. 2020 елның маенда авыру чигенде. Дарулар эчеп торырга дип өйгә чыгарганнар иде. Тик быелның маенда мин кабат авырый башладым.   Язиләнең кан анализлары начарлана. Әгәр бар да яхшы булса, ул Санкт – Петербургка барасы булган. Апасы донор була икән. Аның күзәнәкләре 60 процентка туры килә. Шулай да, аллага тапшырып, операциягә керәчәкләр. Тик әлегә анализлар начарлану аркасында бармый торалар. – Мин яңадан хастаханәдә. Табиблар химия терапиясе алмыйча булмый, диләр. Дәвалану башлануга әнием яныма киләчәк. Үземнең хәлем яхшы түгел әле. Әмма яшәү теләгем көчле. Ничек тә бу авыру хакында бөтенләйгә онытасы иде, – ди ул.   Язиләгә өч ай буе Санкт-Петербургта фатир яллап торырга туры киләчәк. Дәвалану да бушка түгел. Авылдашлары бу гаилә өчен акча җыя башлаган. Без дә, Язилә Зәкиевага ярдәм йөзеннән, исәп-хисап реквизитларын куябыз. Бергәләп булышсак иде.   Булышырга теләүчеләр өчен Язилә Зәкиева исемендәге Саклык банкы картасы номеры: 63900262 9031374217 Тинькофф картасы номеры: 2200 7001 3411 2233.
Гөлгенә ШИҺАПОВА

--- | 27.08.2021

Фирдүс Тямаев: "Элвин Грей гафу үтенсә, мин аны кичерәчәкмен"

28.08.2021 Шоу-бизнес
Фирдүс Тямаев тагын бер тапкыр Радик Юльякшинга - Элвин Грейга үзеннән гафу үтенергә киңәш иткән. Шуннан соң гына ул, янәсе, судка биргән гаризасын кире алачак. Бу хакта җырчы "СНЕГ" корреспондентына биргән аңлатмасында белдергән.
- Ул ачыктан-ачык минем хакта әллә нәрсәләр сөйләп ташлады. Ачыктан-ачык гафу да үтенсен хәзер. Шуннан соң юристларым шикаятемне кире алачаклар. Кайнар баштан бер-беребезгә әллә ниләр әйткән чаклар була. Аннан соң инде аңа киләсең дә, гафу сорыйсың. Кул кысышасың, гафу үтенәсең һәм алга таба да дус булып яшисең, - дигән Фирдүс.   - Мин - Татарстаннан, ә ул Башкортстаннан килде. Без бит аңа чит чиркәүгә кермә дип әйтмәдек. Әлбәттә, аның өчен шатландык. Үзем дә Радикны гел мактап тордым, беркайчан да мәсхәрәләмәдем. Эстрадабыз зур безнең, анда Салават абый да, Элвин Грей да, Фирдүс, Әнвәр, Ришат та кирәк.   Билгеле булганча, Фирдүс Радикны дөрес булмаган хәбәрләр таратуда гаепләргә җыена. Янәсе Юльякшин үзенең социаль челтәрләрендә татар җырчысы хакында ялган сүзләр тараткан. Мәсәлән, башкорт җырчысы аны Башкортстандагы район мәдәният йорты директорына акча тәкъдим иткән дип язган. Җинаяте расланган очракта, Элвин Грейга штраф яный, шулай ук мәҗбүри эшләргә тартылырга яки ике елга ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин. Чыганак: СНЕГ Фото: Рамил Гали  
---

--- | 28.08.2021

Биш бала белән тол калган ана: «Балаларым яшәргә көч бирде»

28.08.2021 Язмыш
Әгерҗе районының Тәберде авылында яшәүче Гөлнара Сибгатова 33 яшендә 5 бала белән тол кала. Ире Рәфкать йоклаган җиреннән уянмый. Табиблар, йөрәк, диләр.
–  Мин Пермь өлкәсендә үстем. Шунда яшәдем. Тәберде авылына эшкә килдем. Ул чакта пионервожатый идем. Бераздан мине китапханәче эшенә билгеләделәр. 22 яшемдә Рәфкатькә кияүгә чыктым. Бик тә акыллы, кешелекле иде ул. Матур гына яши башладык. Башта иремнең әти-әнисендә тордык. Аннары безгә колхоз йорт бирде. Олы улым Рифат тугач, шунда күчендек, – дип сөйли Гөлнара ханым. – Ул чакта авылда яшьләр күп иде. Шуңа күрә шәһәргә китү турында уйламадык та. Аннары бер-бер артлы Рәдиф, Рәфит, Айнур, Фәргать дөньяга килде. Шулай итеп, кыз табам дип, гел малай алып кайттым. Бишенчесен УЗИда кыз дигәннәр иде. Тик анысы да малай булып чыкты. Гомерем буе кыз сөяргә кызыгып яшәдем.   Гөлнара ханымның ире үлгәндә кече улына 4 яшь тә тулмаган була әле. Балалар үстереп, өйдә генә торган ханымга яңадан эшкә чыгарга туры килә.   – Ирем 2003 елда бик авыр хәсрәт кичерде. Ул елны   май аенда – әтисе,  августта әнисе яман чирдән үлеп китте. Рәфкать бар кайгысын эченә җыйды. Барысы да йөрәгендә булгандыр инде. Без, әти белән әни үлгәч, төп йортка күчендек. Тик ирем белән анда озак яшәп булмады – 2005 елда мәңгегә күзләрен йомды, – ди Гөлнара ханым. – Бик авыр булды. Әле ярый аның туганнары кулдан килгәнчә ярдәм иттеләр. Бергәләп авырлыкларны җиңә  алдык. Көчле булырга туры килде: биш малайны аякка бастырасы бар бит. Ир балаларга әни дә, кирәк чакта әти дә булдым. Шөкер, улларым йөземә кызыллык китермәделәр.  Инде өчесе гаилә корып, үзләре балалар үстерә. Бишесе дә Ижауга китеп урнашты. Мине исә авылыбызга әнисе янына күчеп кайткан ир-ат белән таныштырдылар. Илсур бик тә акыллы ир булып чыкты. Улларымны бик якын итте. Аларны бергәләп өйләндердек.   Гөлнара ханымның кыз сөясе килү теләге дә чынга ашкан. Өч оныгы бар икән. Киленнәрен дә мактап туя алмый. «Матур яшибез», – ди ул.   – Иремнең туганнары белән аралашып яшим. Аларның төп йорты бит бу. Кайтуларын көтеп алам. Бергәләп тату итеп яшәү бик рәхәт. Мин аларга  бик рәхмәтле. Авыр чагымда таяныч булдылар. Инде хәзер дә якын итеп торалар, – ди Гөлнара ханым. – Язмыш төрлечә сыный. Әмма нык булырга кирәк. Миңа балаларым  яшәргә көч бирде. Игелекләрен күреп, бәхетләренә сөенеп яшәргә иде.    
Гөлгенә ШИҺАПОВА

--- | 28.08.2021

Коронавирус яңа гына бала тапкан хатынның гомерен өзгән

28.08.2021 Фаҗига
Саратов өлкәсендә коронавирус яңа гына бала тапкан хатынның гомерен өзде. Бу хакта төбәкнең сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Станислав Шувалов белдергән.
Түрә сүзләренчә, хатын-кызның хәле бик катлаулы булган.   "Аның үпкәсе нык зарарланган иде. Ул 11 көн дәвамында стационарда дәваланды, шуларның тугыз көнен үпкәләрнең ясалма вентиляциясе аппараты астында үткәрде. Бөтен күрелгән чараларга карамастан, аны коткарып калып булмады. Медицина күрсәткечләре буенча ашыгыч рәвештә бала таптырдык», - дип хәбәр итте Шувалов. Ул билгеләп үткәнчә, вакытыннан алда дөньяга килгәнлектән,  баланың хәле бик авыр.   Исегезгә төшерәбез, Владимир Путин вакцинация темпларын көчәйтергә, ләкин мәҗбүри итмәскә дип боерды. Фото: пиксабай  
---

--- | 28.08.2021

Тиздән "Барбоскиннар" "ШАЯН ТВ"да татарча сөйләшә башлый (ВИДЕО)

28.08.2021 Мәдәният
1 сентябрь көнне "ШАЯН ТВ" каналында нәни тамашачыларның яратып карый торган "Барбоскины" мультфильмы татар телендә эфирга чыгачак. Карамый калмагыз!


---

--- | 28.08.2021

Сөт сыйфатын тикшерү лабораториясеннән ВИДЕОкүзәтү

28.08.2021 Авыл
“Элита” җәмгыятенең сөт сыйфатын селецион тикшерү лабораториясендә сөт CombiFoss™ 7, MilkoScan™ 7 RM һәм Fossomatic™ 7, системасы ярдәмендә май, аксым, казеин, лактоза, коры калдык, сидер, pH, ацетон һәм башка бик күп күрсәткечләр буенча тикшерелә.

Әлеге лабораториянең Татарстан һәм Идел буе төбәкләре хуҗалыкларының барлык формалары өчен дә хезмәт күрсәтү мөмкинлеге бар. Шулай ук монда түбән бәя һәм уңайлы географик урнашу өстенлекле якларның берсе булып тора. Комби - Фосс югары җитештерүчән җайланма ярдәмендә анализ нәтиҗәләрен 1 сәгать эчендә алу мөмкинлеге бар. Әлеге үзенчәлекле лаборатория эшчәнлеге белән түбәндәге видеокүзәтүдән таныша аласыз. 

 


---

--- | 28.08.2021

“Диндә балага узмас өчен саклану рөхсәт ителәме?”

29.08.2021 Дин
Рамил хәзрәт Юныс бик еш кына инстаграмга язылучыларының сорауларына җавап бирә. Шул җавапларның кайберләрен сайлап алып, үзебезнең укучыларга да кызык булыр дип, сезгә дә тәкъдим итәбез.
“Күп ышандырылган, онытылган нәзерләрне ничек үтәп була?” – Нәзер әйтеп үти алмасаң яки онытсаң, аның кәффараты бар: Яки ун фәкыйрьне ашатасың. Яки ун фәкыйрьне киендерәсең. Аларын да булдыра алмасаң гына өч көн ураза тотасың.   “Яшь чакта ясаткан аборт өчен үкенәм. Бу очракта нинди дога укырга?” – 40 көнгә кадәр ясатсаң, кечкенә гөнаһ, 40-120 көнгә чаклы – зур гөнаһ, 121 -... бер сәбәпсез бала төшерү кеше үтерүгә тиң. Гомер буе тәүбә итәргә кирәк булуы ихтимал. Чөнки бу вакытта ул җан өртелгән тере кеше.   “Оныгыма өч ай. Исеме Мәрьям. Еш авырый, әллә исемен алыштырыйкмы икән?” – Исеме бик әйбәт. Ул исемнән түгел.   “Бер дустым, мәчеттә җеннәр яши, дип әйтте. Дөресме бу?" – Үз гомеремдә бер дә ишеткәнем булмады дисәм, дөрес булмас. Бер районның авыл мәчетендә имам сөйли иде, иртәнге намазга килгәндә, түбә башында гел тавышлар ишетәм, дип. Азан әйткәч, тыналар иде ди.   “Дин ягыннан ЭКО ясатуга нинди караш?” – Дөрес була, әгәр дә никахлы ирегезнекен (спермасын) кулланганда гына.   “Намаз укырга телим. Дөрес укымам дип куркам. Кайсы өчен гөнаһ күбрәк була: укымаумы, әллә дөрес укымаумы?” – Һичшиксез намазга басарга кирәк. Әкренләп төзәтәсез. Көннәребез санаулы, Аллаһ каршында иң беренче сорау – намаз.   “Вафат булган гаиләдәге кешегә “Ясин” сүрәсен укырга ярыймы? – Ярый.
“Гакыйка корбанын җиденче көнгә чалу мәҗбүриме? Башка көнне ярыймы?” – Иң яхшысы – җиденче көнгә әлбәттә.   “Сишәмбе көнне эш башларга, юлга чыгарга ярамый диләр. Дөресме ул?” – Эш башларга һәм сәфәргә чыгарга ярамаган көн динебездә юк. Барылк көннәрдә дә ярый. Әмма пәнҗешәмбе, җомга көннәрендә башлау һәм сәфәр чыгу хәерлерәк.
“Исламда баланы кырык көн кешегә күрсәтергә ярамый дигән әйбер бармы?” – Юк.
“Үлгән кешегә Коръән тутыру дигән әйбер бар, мәчетләрдә кирәк түгел, диләр”. – Мәчеттә дөрес әйтәләр.   “Намаз укымаган кеше хәрам эчсә, иманнан чыгып китәме?” – Иманы аннан 40 көнгә чыга. Укыган намазлары, уразалары, догалары бу көннәрдә кабул булмый.   “Кирәге беткән дини китап-язмаларны нишләтергә?” – Җыеп куярга да урыныгыз булмаса, яндырырга була. Көлен күмеп куярсыз.   “Балага узмас өчен диндә саклану рөхсәт ителәме?” – Әйе. Гаиләне планлаштыру диндә рөхсәт ителә.   “Ни өчен сул кул белән ризык тотып ашамаска кушалар?” – Пәйгамбәребез: “Сул кул белән ашамагыз, дөреслектә сул кул белән шайтан ашыйдыр”, – ди.  
---

--- | 29.08.2021

«Тормышның бөтен авырлыгы хатыным иңенә төште»

29.08.2021 Хәйрия
«ВТ» битләрендә ярдәмгә мохтаҗ, авыр хәлдә калган, авыру кешеләр турында еш язабыз. Газета укучылар ярдәме белән аларга булышабыз. Соңгы вакытта үз язмышын газета битләрендә бәян итүебезне сорап язучылар да бар. Бүгенге героем 30 яшьлек Дамир Ситдыйков – әнә шундыйлардан.
– Бик авыр хәлдә калдым, – дип сөйли ул. – Тормышым икегә бүленде. Матур гына яшәгәндә зур бәлагә дучар булдым.  Төп эшемнән бушаган чакта,  төзелештә акча эшли идем. Быелның июнь аенда 3 нче каттан егылып төшеп, умырткамны сындырдым. Мине шундук хастаханәгә алып киттеләр. Хәлем авыр иде. Миңа берничә операция ясадылар. Ахырга кадәр аягыма басармын, хастаханәдән терелеп чыгармын дип уйладым. Тик булмады.   Хастаханәдә чакта ук Дамирның билдән түбән өлеше хәрәкәтсез кала. Аяклары йөрүдән туктый. Менә шуннан соң Дамир нишләргә дә белми. Күңел төшенкелегенә бирелә. Кычкырып елаган чаклары да була. 9 яшьлек баласы, хатыны да бар бит! Алар нишләр? Алга таба ничек яшәрләр соң? Дамир әнә шул уйлар белән яши. Тик аякка басу теләге көчле булгач, ул бирешми. Үзен кулга алып, авырлыкларны җиңәргә өйрәнә. Таныш табибы да, синең кебекләр аягына баса, дип күңеленә җылы кертә. Чынлап та, тикшерелә торгач, табиблар егетнең аягына басу мөмкинлеге барлыгын да әйткәннәр. Тик аның өчен бик күп тернәкләндерү курслары үтәргә кирәк икән.   – Миңа инвалидлык та бирделәр. Гел урын өстендә яткач, чит кеше ярдәменә мохтаҗмын. Хатыныма да эшеннән китәргә туры килде. Хәзер мине ул тәрбияли.  Бөтенләй берни эшли алмый торганга әйләндем. Хәтта кулыма калак та тота алмыйм. Кеше ярдәменнән башка утыра да алмыйм.  Әнием дә исән-сау. Тик ул олы яшьтә. Шуңа күрә ярдәм итәр кешебез юк. Тормышның бар авырлыгы бер хатыным иңенә ятып калды. Ә бит яшәргә кирәк. Улыбызны мәктәпкә әзерләргә, коммуналь  хезмәтләр өчен түлисе дә бар. Тернәкләнү өчен дә акча сорыйлар. 2 курс дәвалану өчен 100 мең сум кирәк, – ди Дамир. – Бар өметем – мәрхәмәтле кешеләрдә. Бер белмәгән кешеләр картама акча сала. Шуңа дарулар алам. Хәзер менә тернәкләндерү курслары үтәргә кирәк. Ярдәм итүчеләргә бик тә рәхмәтле булыр идем.   Дамир Ситдыйковка ярдәм итү өчен исәп-хисап реквизитлары:   Тинькофф картасы номеры: 5536 9139 0165 6559   Дамир Габделхәй улы исемендәге 89869700353 телефон номерына беркетелгән Саклык банкы картасы: 2202 2006 1885 7534.  
Гөлгенә ШИҺАПОВА

--- | 29.08.2021

Волхов шаһит: җәлилчеләр илне сатмады

29.08.2021 Җәмгыять
Җәлилче унбер татар яугиренең фашист төрмәсендә 1944 елның 25 августында гомере киселгәнгә 77 ел булды. Изге сугыш антын соң чиккәчә керсез саклаган яугирләр: Абдулла Алиш, Гайнан Кормаш, Фоат Сәйфелмөлеков, Гариф Шабай, Әхмәт Симай, Абдулла Баттал, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев, Сәлим Бохаровларның һәркайсы халкыбыз күңелендә генә түгел, Бөек Ватан сугышы тарихында да якты ядкәр булып сакланырлык данлы һәм фаҗигале гомер кичерде.

Төньяк башкалада шушы коточкыч фаҗига уңаеннан (безнең халкыбыз өчен ул милли фаҗига) каһарман татар ягирләре истәлегенә багышланган чара узды.

Данлы һәм дулкынландыргыч милли йолага әйләнгән мәдәни чараны быел да Татарстан республикасының Санкт — Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге (даими вәкил Ренат Вәлиуллин) күңелләрдә якты истәлек булырлык итеп оештырган иде.

Истәлекле чара, гадәттәгечә, төньяк башкаланың Муса Җәлилгә һәйкәл куелган Гаванская урамындагы 18нче санлы йорт янындагы бакчада узды.

Төньяк башкалада Муса Мостафа улы Җәлиловка һәйкәл ачылу табигый хәл. Татар шагыйре Волхов фронтында Ленинградны яклап көрәшкән, 2нче удар армиядә өлкән сәяси җитәкче, “Отвага” гәзите хәбәрчесе булган. Биредә аның язмышы төптән үзгәргән, каләмен коралга алыштырырга мәҗбүр булган.

1942 елның июнендә совет гаскәрләренең Любань операциясе (Ленинград өлкәсе) вакытында Муса Җәлил каты яраланып, аңсыз килеш, дошманга әсирлеккә эләгә.

Әсирлектә дә Муса дошманга каршы көрәшне дәвам итә. Немецлар оештырган «Идел-Урал» легионына языла. Шпандау концлагеренда төрмәдән качу өчен төркем оештыра. Яшерен оешмадагылар восстаниега әзерләнә. Әмма 1943 елның августында, восстаниегә берничә көн кала, бер бәндә аларны сата.

1944 елның 25 августында Берлиндагы Плётцензее төрмәсендә Муса Җәлил һәм аның ун көрәштәше гильотинада җәзага тарттырыла.

СССР Югары Советы Президиумының 1956 елның 2 февралендәге указы белән немец-фашист басып алучыларына каршы көрәштә күрсәткән искиткеч батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен Муса Мостафа улы Җәлиловка (әдәби псевдонимы — Муса Җәлил) Советлар Союзы Герое (үлгәннән соң) исеме, 1957 елда “Моабит дәфтәре” җыентыгы өчен Ленин исемендәге Дәүләт премиясе бирелә. Хатыны Әминәгә зур хөрмәт йөзеннән шунысын әйтергә кирәк: ул әлеге премияне балалары арасында тигез бүлә.

Моннан ун ел элек Санкт- Петербургта татар халкының данлы улы, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, билгеле антифашист, герой-шагыйрь Муса Җәлилгә һәйкәл ачылды. Һәйкәлне ачу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашкан иде. Һәйкәлне Башкортстанда туып-үскән сынчы (скульптор) Тукай, Атаулла Баязитов, Пушкин һәм Гумилев һәйкәлләре авторы Әхнәф Зыякаев иҗат итте. Һәйкәлгә «Татар халкының бөек улы, Ленинградны яклаучы, көрәшче-шагыйрь, антифашист Муса Җәлилгә», дип язылган.

Төньяк башкала һәм Ленинград өлкәсе татарлары Муса Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен онытмый. Ел саен петербурглылар герой-шагыйрь туган һәм каһарман җәлилчеләрнең гомере өзелгән фаҗигале август көнендә Муса Җәлил һәйкәле янына мәдәни чарага җыела. Шагыйрьне һәм аның яудашларын хөрмәтләп — олылап чәчәк гөлләмәләре сала. Әйткәнебезчә, бу матур йола быел да кабатланды.

Мәдәни чара Санкт-Петербург һәм Русия төньяк-көнбатыш мөселманнары Рухи идарәсе имам — хатыйбы Азамат Гайнетдиновның Бөек Ватан сугышы яуларында шаһит киткән милләттәшләр рухына дога укуы белән башланды.

Татарстанның Санкт- Петербургтагы Даими вәкиле урынбасары Дамир Сабиров чараны ачып Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен бер минут тын калып искә алырга чакырды.

Истәлекле чарада Люция ханым Җәлилова, аның кызы Лилиан Наврозашвили, шәһәрнең Татар милли — мәдәни мохтәрияте рәисе урынбасары Шамил Алюшев, Төбәк татар иҗтимагый оешмасы «Нур плюс» рәисе Ринат Мәһдиев, шәһәрнең Василеостровский районы хакимияте, 4нче санлы китапханә, Милләтләр йорты белгечләре, өлкән буын вәкилләре, яшьләр, шигырь язучылар катнашты һәм чыгыш ясады.

Чара барышында сынчы, Муса Җәлил һәйкәле авторы Әхнәф Зыякаев, «Нур плюс» җәмгыяте рәисе Ринат Мәһдиев һәм «Ак калфак — Нева» татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Фирая Рәшитова Габдулла Тукайның 135 еллык юбилее айканлы махсус эшләнгән билге белән бүләкләнде.

Җәлилчеләр истәлегенә багышланган милли чараны Фирая Рәшитова бик матур алып барды.

Зәрия Хәсәнова


---

--- | 29.08.2021

Соңгы сулышына чаклы машина астыннан чыгарга тырышкан (Фаҗига эзеннән)

29.08.2021 Фаҗига
Шушы көннәрдә Идел буе район судында Казан медицина көллиятенең 20 яшьлек студентын таптатып үтерү турындагы җинаять эшен карый башладылар. Медик булырга хыялланган егет Аяз Зәкиев уку йорты диварлары янында 15 апрель көнне һәлак булган - аны артка чигенгән "Газель" бәрдергән.

Үз чиратында 23 яшьлек "Газель" йөртүчесе юлында гыҗәяүлене күрмәгән - хәзер аңа 5 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.

  Йөртүче сөйләгәнчә, ул заказ буенча китерелгән сулы шешәләрне бушату өчен автомобиле белән тротуарга кергән.   Шофер артка чигенгән вакытта, «Газель» артында басып торучы студент егет машина тавышын ишетмәгән. Машина астында калган егет берникадәр вакыт автомобиль астыннан чыгарга тырышып караган...   "Әгәр күргән булсам, әлбәттә, аны читләтеп үткән булыр идем. Бу бит махсус эшләнелмәгән. Мин кар көртенә килеп бәрелдем, дип уйладым", -дигән иде "Газель" йөртүче шофер фаҗига урынында.   23 яшьлек егетнең машина йөртү стажы - нибары ике ел. — Арткы чигенә башлаганчы машина йөртүче әйләнә-тирәдәгеләрнең куркынычсызлыгына ышанырга тиеш,-дип сөйли Казан шәһәре Эчке эшләр идарәсенең ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәре Айрат Сабитов. - РФ Җинаять кодексы нигезендә, үлемгә китергән юл-транспорт һәлакәтендә гаепле кешегә биш елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.   Булган хәлдән соң "Газель" йөртүчесенә карата РФ Җинаять кодексының 264 маддәсе буенча "Саксызлык аркасында кеше үлеменә китергән юл йөрү кагыйдәсен бозу" буенча җинаять эше кузгатылган. Гаепләнелүче Дмитрий Агафоновка читкә китәргә ярамый. Суд утырышында ул бик нык борчылды. Аның адвокаты Рөстәм Вәлитов аңлатканча, Дмитрий кеше үлеменә гаепле булуын бик авыр кичерә.   Гаепләнүче Казанда туган һәм биредә яши, урта белемле, фаҗигага кадәр экспедитор-шофер булып эшләгән, рәсми рәвештә өйләнмәгән, әмма тәрбиясендә бер яшьлек бала бар. Моңарчы хөкем ителмәгән.   Зыян күрүче, мәрхүм егетнең әнисе Рәмзия Зәкиева үз-үзен начар хис итүе аркасында судка килмәгән, эшне аның катнашыннан башка гына карауны сораган. Судья Адилә Зәйниева бу үтенечне канәгатьләндерде.   Шуннан соң Идел буе районы прокурорының өлкән ярдәмчесе Семен Поляков гаепләү бәяләмәсен укыды. Юл-транспорт һәлакәте нечкәлекләрен искә төшереп, прокуратура вәкиле гаепләнүче Агафонов берничә юл хәрәкәте кагыйдәсен бозды, соңгы чиктә бу фаҗигагә китерде: автомобиль тротуарда хәрәкәт иткән, артка чигенә башлаганчы машина йөртүче әйләнә-тирәдәгеләрнең куркынычсызлыгына инанмаган.   - Агафонов тарафыннан санап үтелгән хокук бозулар булмаса, үлемгә китергән фаҗигадән егетне йолып калып була иде, - дип йомгаклады прокурор ярдәмчесе.   Гаепләнүче үзе, башын түбән иеп, гаебен тулы күләмдә тануын һәм аның эшен аерым тәртиптә карауны соравын әйтте (җәзаны йомшартырга мөмкинлек бирә). Ләкин дәүләт гаепләүчесе Поляков моңа кискен каршы төште: янәсе, суд тарафыннан җинаять эшен карау гомуми тәртиптә узарга тиеш, чөнки кеше таптату факты һәрьяклап өйрәнелергә, тикшерелергә тиеш.    — Дәүләт гаепләве җитәрлек дәрәҗәдә ышандырырлык түгел. Тикшерү барышында әлеге фактның нечкәлекләре өйрәнелгән, алар аңлаешлы һәм ачык, - дип каршы төште аңа Агафоновның адвокаты Вәлитов.   Судья җинаять эшен карауны 8 сентябрьгә кадәр кичектерде.
Лилия ГАЙНУЛЛИНА

--- | 29.08.2021

Татар дәүләт филармониясе белгечләр эзли

29.08.2021 Җәмгыять
Бүгенге көндә Татар дәүләт филармониясенә залга кергәндә билетларны тикшереп кертүче кирәк. Кандидатларга төп төләп - татар телен белү.

Барлык сораулар буенча 89196427590 телефонына шалтыратып мөрәҗәгать итә аласыз.


---

--- | 29.08.2021

Исәннәрнең кадерен бел...

29.08.2021 Милләт
Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьләләре комиссиясе ярдәме белән республика Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты татарлар тарихында якты эз калдырган шәхесләр турында видеоцикл әзерләүне дәвам итә.

Танылган каләм ияләре, галимнәр, артистлар белән беррәттән, проектта ил-көнебез сагында торган шәхесләргә дә шактый урын бирелә. Шундыйлар арасында герой-шагыйрь Муса Җәлил, Советлар Союзы Геройлары Мәгүбә Сыртланова, Гази Заһитов, Петр Гаврилов бар. Алар хакында, институтның Ютубтагы сәхифәсендә урнаштырылган видеоязмаларны карап, күбрәк белә аласыз.

Менә сылтамасы: https://www.youtube.com/channel/UCLqljduLwGrgmjmnLsAxNuw 


---

--- | 29.08.2021

"Элита"хуҗалыгы үгезләр турында кызыклы мәгълүмат туплаган

29.08.2021 Авыл
Сезнең игътибарга үгезләр турындагы әлеге тупламаны тәкъдим итәбез. Белә идегез микән бу фактларны?

- Һиндстанда үгезләр һәм сыерлар бүгенге көнгә кадәр изге һәм катгый саклана торган хайваннар булып санала.

- Үгезнең уртача гомер озынлыгы 15-20 ел.

- Үгезләрнең кызыл төскә реакциясе – уйдырма. Асылда, хайван төсләрне аермый, аны кискен хәрәкәтләр ачуын чыгара.

- Үгезнең ашказаны 4 өлештән тора һәм катлаулы урнаштырылган. Азык-төлек кайнату системасының мондый төзелешен ул эволюция процессында алган.

- Үгезләр тавыш ярдәмендә аралаша, бигрәк тә бозаулар.

- Сәламәт үгезгә 7 сәгатькә кадәр тулы канлы йокы кирәк.

- Хайван кеше кебек хис-кичерешләр кичерергә, еларга, дуслашырга, низаглашырга мөмкин.

- Үгез 900 кг. га кадәр авырлыкта була ала.


---

--- | 29.08.2021

Өч баласы елап калган...

30.08.2021 Фаҗига
Башкортстанда Благовещен районы Николаевка авылы урамында 41 яшьлек күпбалалы хатынны машина бәрдергән. Гаепле йөртүче һәлакәт урыныннан качкан. Мәрхүмнең өч баласы калган, ул аларны берүзе тәрбияләгән.
Оператив-эзләү чаралары барышында авария сәбәпчесе табылган.   Ул «Хендай Акцент» йөртүче 50 яшьлек ир булып чыккан.   Тәртип сакчыларыннан ир өй түбәсенә яшеренгән. Хәзер бу хәлнең барлык нечкәлекләре билгеләнә. Чыганак Фото: bash.news
---

--- | 30.08.2021

Миңгол Галиев: «Бөтен кешене җырларга өйрәтеп була. Теләге генә булсын»

30.08.2021 Мәдәният
Һәр яктан мәгълүматлы, ярдәмчел, тыйнак, эчкерсез шәхесләрнең берсе ул Миңгол Галиев. Татарстанның халык артисты, профессор, үз мәктәбен булдырган шәхескә берничә көннән 80 яшь тула. Аның белән татар җырының мөмкинлекләре, эстрада проблемалары, югала барган алымнар турында сөйләштек.
– Мөгаллимнән иң әүвәл билге куюын сорау дөрестер ул. Татар эстрадасына ничәле куяр идегез?   – Мин болай дияр идем: акыл гына җитми кешегә, рухи тәрбия кирәк. Чөнки иң куркыныч җинаятьләрне акыллы кеше эшли, дигән сүз бар. Фәнни-техник сикереш чорында рухи тәрбиянең иң көчле чарасы булган әдәбият-сәнгатьнең әһәмиятен һич тә читкә калдырырга ярамый. Әлеге юнәлешләр кайгы-хәсрәтне оныттыру, күңел ачуга гына корыла икән, бу бик куркыныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Кызганыч, тулаем алганда, эстраданы уңай бәяләрлек түгел.   Борынгы заманнарда, тыңлаучыларны транс халәтенә кертү өчен, махсус хәрәкәтләр ясаганнар. Сәхнәдә дә шундый ук хәлләр кабатлана. Күңел ачу сәнгатенең нәтиҗәләре киләчәктә  аянычлы булмасмы? Без үскәндә, бердәнбер телевидение һәм радио бар иде. Аларның һәркайсында тапшыруларның тәрбия ягына басым ясалды. Хәзер берничә радиобыз, берничә телеканал бар. Әмма аларда сәнгать акчага бәйләнгән.   Соңгы вакытта джаз жанры күпкә өстенлек итә башлады. Аның, чыннан да, тәэсир итү көче гаять зур, әмма тәрбиядә ул беренче була алмый. Джаз бит Америкада колларның ял вакытларындагы хәрәкәт-кыланмышларыннан туган һәм аны башта кабул итмәгәннәр. Үзенчәлекле сихри көчкә ия булып, тора-бара Американы, Европаны һәм Россияне дә әсир итте. Джазның кеше организмына тәэсир итүе бәхәссез. Шуңа күрә үзебезнең табигый ноталарны үзгәртеп, джазга яраклаштыру куркыныч.   Мин төрле конкурсларны күзәтеп барам, жюри вәкиле буларак та катнашам. Аларда башкаручыга, вәт ичмасам тавыш, дип кул чабалар. Берсенең дә, бигрәк матур җырлый, дигәнен ишеткәнем юк.  Мин Тукай сүзләрен искә төшерәм. «Бер шәкерт, авызын кәгазь калынлыгы гына ачып, шулкадәр моңлы итеп җырлады», – дигән ул.   – Татар эстрадасында Тукайның бу сүзләрен белмиләр бугай… Анда бер—берсеннән уздырып кычкыру дип әйтимме…   – Мин инде 50 елдан артык авызны зур ачмыйча тыңлаучыларның йөрәгенә үтәрдәй ягымлы, көчле аваз чыгару мөмкинлеге юнәлешендә фәнни-практик эш алып барам һәм шуңа ирештем дә. Бу – сөйләмчә җырлау дип атала. Япониядә Рәшит Мостафин, Рәшит Кәлимуллин белән өчәү зур залда ике концерт бирдек. Концерт барышында залдан: «Ничек сез авызны зур ачмыйча ягымлы, яңгыравык тавыш чыгара аласыз?» – дип сорау бирделәр. Мин инде безнең халыкның традициясе шундый, аның авызны зур ачып җырлауны кабул итә алмавын әйттем. Минем өчен бу бик әһәмиятле. Чөнки зал бик зур, түшәмдә генә микрофон  бар иде. Ә барысы да чыгышны ишетте һәм кабул итте.   Авызны зур ачканда тавышның көче югала. Авазны таратмаска, ә бер юнәлештә җибәрергә кирәк. Американың күренекле җырчысы һәм педагогы Сет Риггс та нәкъ шулай аңлата. Аның китабын укыганнан соң, тагын бер кат үземнең дөрес юлда булуыма инандым. Чөнки минем алым консерваториядә укыту алымына туры килеп бетми. Италия җыр мәктәбендә дә, аннан үрнәк алган рус җыр мәктәбендә дә артикуляциягә зур әһәмият бирелә. Бала дөньяга килгәндә, Ходай Тәгалә көйләгәнчә аваз сала һәм бу тавышны ныгытканда шуны нигез итеп алырга кирәк.   – «Үзгәреш җиле», «Төреквидение», «Евровидение»… Бу фестивальләрне нәрсә берләштерә, аермасы нәрсәдә?   – Болар барысы да – шоу. Безнең телдә шау-шу дип атыйлар инде аны. Әби-бабайлар, туйган инде шау-шудан, дип юкка гына әйтмиләр. Шоу ул – ярсыткыч, организмга файдалы тамаша түгел. «Төреквидение»се төрки халыкларныкы булгач, ислам дәүләтләре дә катнашкач, башкачарак булыр дип көткән идем, анысы да шау-шуга якын булып чыкты. «Үзгәреш җиле» татарны чит илдә танытыр, диләр. Ул яктан караганда, «Евровидение»дән әйбәтрәк инде. Әмма ул милләтебезгә хас түгел.   – Миңгол абый, сезнең укучыларыныз күпме?   – Россия буенча гына да 500дән артык дисәк тә, ялгыш булмас. Иң беренчеләрен искә алсак, «ТАССРның 10 еллыгы» исемендәге мәдәният сараенда эшләгәндә үк өйрәткән шәкертләрем – Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов, Татарстанның атказанган артисты Илгизәр Исламов. Элемтәне бервакытта да өзмим, алар миңа балаларым кебек. Георгий Ибушев та мине үзенең укытучысы саный.   Шәкертләрем күп. Әйтик, Татарстанның халык артистлары Рөстәм Закиров, Рәсим Низамов, Татарстанның атказанган артисты Закир Шаһбан, Рөстәм Гыйлфанов… Мин, гомумән, шәкертләремне артист булырга  дип әзерләмим, кайда эшләсәләр дә, моңлы, ягымлы характердагы шәхесләр тәрбиялим. Нинди генә һөнәр ияләре юк алар арасында!   – «Миңгол абый мәктәбе» кайчан биналы булачак та, рәсми рәвештә эшли башлаячак инде?   – Аның нигезендә бина түгел, татар халык вокалы мәктәбе ятачак. Моны башка милләтләр дә таный башлады. Чит илләрдә, халыкара конференцияләрдә чыгыш ясаганда галимнәрнең игътибарын, ихтирамын тоеп, дөрес юлда икәнлегемне аңладым. Үзем исән вакытта төп фикердәшем – гомерен телебезне, халкыбызны саклауга, яклауга багышлаган, вакытсыз дөньядан киткән яшьтәшем Тәүфыйк Әйдинең хыялларын тормышка ашыруны минем төп яшәү мәгънәм дип карыйм. Аның исемендәге халыкара тәрбияви сәнгать үзәге Милләт йортында эшли башлады инде. Шушы үзәктә үз мәктәбемне булдыру, мөмкин булса, шунда ук минем исемдәге хәйрия фонды оештыру – хыялым. Мине аңлаучы, ярдәм итүче табылса.   – Заманында сез музыкаль театр мәсьәләсен дә күтәргән идегез.   –  Тукай теләгәнчә тудырылган җыр сәнгате бер ел эчендә музыкаль театр өчен кадрлар әзерләү мөмкинлеген бирә. Мин моңа ышандырам һәм аның өчен җавап бирәм. Музыкаль театр булдыруны көн тәртибенә куйган Президентыбызның теләгенә ихтирам белән карап, ил җитәкчеләре арасыннан аңлаучы һәм ярдәм итүче булу гына кирәк.   – Озакламый сезгә 80 яшь тулачак. Сез хәрәкәттә, максатларыгыз зурдан. Үзегезне формада тоту сере белән дә уртаклашсагыз иде.   –  Без бит – 41 нче ел балалары. Барыбыз да диярлек әтисез үскәнгә, ятимлекне белмәгәнбездер. Әни тапкан да кырга эшкә киткән. Кайткач, исәнлегемне күреп, шатлана торган булган. Әти мин туар алдыннан шахтага киткән, шуннан сугышка алынган. Хәбәрсез югалганнар рәтендә ул.   Җиде айлык булып туганмын, елак булмаганмын. Исән калыр, кеше булыр дип ышанмаганнар да, ә миңа Ходай озын гомер насыйп иткән. Кечкенәдән кеше арасында ким буласым килмәгәндер, шуңа холкыма үҗәтлек тә өстәлгәндер. Табигать баласы булдым. Ат көтүе көттем, малкайларны күңел белән тоемларга, үләннәрне танырга өйрәндем – болар барысы да ярдәм итми калмагандыр. Кеше табигать белән гармониядә булганда гына нәрсәгә дә булса ирешә ала. Тагын бер нәрсә бар: кеше сабый бала булып туа һәм шушы сабый аның күңелендә гомер буе яши һәм үзенә наз сорый. Дөньяда үзеңне кирәклегеңне тою да кешене яшәтә. Минем әле бик күпләргә кирәгем бар.   Блиц—сораштыру:
– Иң бәхетле көнегез?
– Мөгаен, консерваториягә кергән көнемдер. Кабул иттеләр, имтиханда Сара апа Садыйкова уйнады. Аның белән гомер буе бергә булдык.
– Тормышта иң зур үкенеч?
– Кызымны соңга юлга озату. Ул шулкадәр чыдам, оптимист, талантлы укытучы булды. Җырчы булырга да мөмкинлеге бар иде… Кызым тормышка чыккач, иренең туган авылына кайтып киттеләр. Балалар гына түгел, бөтен авыл халкы яраткан аны. Нишлисең, гомере кыска булды…
– Иң зур хыялыгыз?
– Исән чакта музыкаль театр булдыру, Тукай теләгәнчә методикабызны халыкка танытып, Тәүфыйк Әйди хыялларын тормышка ашыру.
Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова
---

--- | 30.08.2021

15 яшьлек баланы туган көннән соң, үтереп, базга ташлаганнар

30.08.2021 Криминал
Башкортстанда ике егет 15 яшьлек кызны көчләгән һәм үтергән. Шуннан соң аның тәнен чокырга ташлаганнар. 27 августка каршы төндә Бөре районы полициясенә 35 яшьлек хатыннан 15 яшьлек кызы югалуы турында хәбәр кергән. Ул көндез дус кызының туган көненә киткән һәм кире кайтмаган.
Аны эзли башлыйлар һәм үле гәүдәсен Питяково авылы янындагы урман полосасында табалар.   Тикшерү версиясе буенча, яшүсмерләр компаниясе авылда туган көндә булганнар. Аларга 21 һәм 24 яшьлек егетләр килеп кушылган. Аларның берсе туган көнне бәйрәм итүне дәвам итәргә тәкьдим итә. Кыз аларга ияреп, егетләрнең берсенең өенә китә.   Кәеф-сафа корганнан соң, егетләр кызны көчли һәм буып үтерә, ә үле гәүдәсен базга ташлыйлар.   Хәзер икесе дә кулга алынды. Егетләр моңарчы хөкем ителгән булган.   
---

--- | 30.08.2021

Чын майны ялганыннан ничек аерырга?⠀

30.08.2021 Киңәш-табыш
Май - иң популяр продуктларның берсе. Ул һәр суыткычта диярлек бар. Һәм, кызганычка каршы, башка теләсә кайсы популяр продукт кебек үк, ак майны еш кына ялганлап саталар. Сыйфатлы май сайлау өчен берничә кагыйдәне истә тотарга кирәк.

Продуктның составын карагыз

Составта никадәр әйбер азрак булса, продукт шулкадәр файдалырак. Майда сөттән һәм каймаклардан башка бернәрсә дә булырга тиеш түгел. Анда майларның 99% һәм дым бер проценттан кимрәк булырга тиеш.

Май төсе

Ни өчендер май никадәр сары булса, ул шулкадәр сыйфатлырак дип санала. Ләкин бу алай түгел. Бу төсне маркетологлар уйлап тапкан, чөнки ул матуррак күренә. Чынлыкта исә ак май крем төсендәге ак төстә булырга тиеш.

Чын май тигез эри

Әгәр дә анда тамчылар барлыкка килсә, кызганычка каршы, бу маргарин булачак.


---

--- | 30.08.2021
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>