Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live

Ул татар халкын берләштерүче көч булып кала

$
0
0
26.08.2021 Милләт
Өлкә “Бердәмлек” газетасының 31нче июль санында авылдашым Фәрид абый Ширияздановның “Ышанычлы утраулар” дигән мәкаләсен укыгач, мин дә Гакыйль Сәгыйров турындагы истәлекләрем белән бүлешергә булдым. Гомеренең таңында ук хәрәкәтсез калып, тормыш рәхимсезлегенә бирешмичә, күңел көрлеген, рухи ныклыгын саклап калган язучы, шагыйрь, рәссам Гакыйль Сәгыйров татар халкының горурлыгы ул.
Шагыйрь үзенең иҗаты белән халкыбызга хезмәт итеп, рухын баетты. Гакыйль Сәгыйровның “Тормыш җиле”, “Айбагарлар”, “Кабатланмас моң”, “Неповторимая мелодия”, “Ике кояш”, “Шатлыклы иртә”, “Йөрәк сере”, “Шатланам мин җырлар булып калуыма” кебек шигырьләр һәм рәсемнәр җыентыклары татар әдәби мирасын баеткан кадерле тәлгәшләр булып калалар.   Гакыйль абый белән (мин аңа шулай дәшә идем) мин якыннан таныш идем. Хезмәт елларымда Димитровградка барып, аның турында документаль фильм төшергәнебез, үзе, әнисе Хәбибҗамал апа турында эчтәлекле мәкаләләр язуым бүгенгедәй хәтеремдә. Үзе исән чагында тыгыз элемтәдә торып, телефон аша һәрвакыт хәбәрләшеп, киңәшә идек. Әлбәттә, киңәшләрне Гакыйль абый бирә иде, һәр яңа китабын да, кеше аркылы булса да, бүләк итеп җибәреп торды. Минем җыентыкларым басмага чыгуын ишетсә, балаларча куанып, котлап шалтыратты. Әтием белән бер елда туган Гакыйль абый миңа: “Нихәл, коллега?” – дип эндәшә иде. Әлбәттә, хәзер миңа аның шулай үз итеп шалтыратуы җитми, ләкин берни дә эшләп булмый, тормыш кырыс, кадерле кешеләребез бакыйлыкка китә тора.   2019 елда, Камышлы төбәгендә Х Бөтенроссия авыл Сабан туе узганда, Гакыйль Сәгыйровның абыйсы Наил Шәрифулла улы һәм аның тормыш иптәше Халидә ханым миндә кунак булып та киткәннәр иде. Наил абый яшь чагында Камышлыда берничә ел эшләгән булган һәм, ниһаять, 60 елдан соң, кабат бу якларга килергә насыйп булган. Ул, олы яшенә карамастан, Камышлының инде үзгәреп өлгергән урамнары буйлап истәлекләренә чумып йөрде. Ә быел, Гакыйль Сәгыйровның вафат булган көнендә, ягъни 29 июльдә, миңа да Димитровград шәһәренә барып чыгарга насыйп булды.   ...Димитровград мине җылы кояшы, якты йөзле кешеләре белән каршы алды. Истәлекләр белән бүлешкәч, Наил әфәнденең һәм Хәлидә ханымның гаиләсе, туганнары катнашында Гакыйль абыйның рухына багышлап Коръән табыны уздырылды. Илле елдан артык урын өстендә яткан каһарман шагыйрьның вафатына да 12 ел гомер үтеп киткән икән. Укыган, кылган догаларыбыз кабул булып, Гакыйль абыйның рухы шатланып ятсын иде.   Өч көн кунак булуыма карамастан, Сәгыйровлар гаиләсе һәм туганнары белән сөйләшер сүзләребез бетмәде. Күршеләрендә корбан мәҗлесендә катнашу, Халидә ханымның туганнары Әлфия хәм Рузалия ханымнарда кунак булу - барысы да күңелдә якты хисләр калдырды. Борчыганы да булды - Иске Җүрәй авылында шагыйрьнең музей-йортының нигезе эшләнгән булуга карамастан, төзү эшләре тукталып тора икән. Сәбәбе әлеге дә баягы - җир шары буенча таралган чир икән. Ләкин ышанасы килә, башланган эш кайчан да булса тәмамланыр, безгә музей ачылу тантанасында да катнашырга насыйп булыр әле. Бу эшнең башында “Прогресс-В” компаниясе президенты, Россиянең атказанган төзүчесе Вазыйх Гата улы Мөхәммәтшин булуы аеруча куандыра, чөнки хөрмәтле Вазыйх әфәнде үз сүзен аяк астына салып таптый торган кеше түгел.   Менә шулай мин Димитровград шәһәрендә Гакыйль Сәгыйров калдырган эзләрне барлап йөрдем. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Гакыйль Сәгыйров рәссам таланты өчен 1999 елда Халыкара “Филантроп” премиясе, Татарстан Язучылар берлегенең Г. Исхакый исемендәге әдәби бүләге, Ульяновск өлкә татар автономиясенең Г.Кандалый исемендәге премиясе, “Өмет” газетасының С.Урайский исемендәге бүләге иясе әле дә булса татар халкын берләштерүче көч булып кала. Аның тормышы - үрнәк, ә шигырьләре – тормыш җыры.    
Фәния КӘРИМОВА

--- | 26.08.2021

Сөйләмне бизәп баетуга – осталар тәҗрибәсен. Язучы Афзал Шамовның сүз тылсымы

$
0
0
26.08.2021 Ана теле
Сүзне “Ана теле”сәхифәсендәге соңгы язмабызга карата Мойшаның “фикеренә” җавап белән башларга туры килә. Чөнки ул бүгенгесенә дә турыдан-туры кагыла. Моңарчыгы язмаларга тулаем бәя биреп, ул болай ди: “ Юклы барлы, бүгенге татар телен, төрле диалекталардагы сүзләр кертеп, бөтенләй юкка чыгарып бетерүебез ихтимал”.
Бу “фикер”дә бик томанлы гына ике төшенчә тоемлана: “бүгенге татар теленең бөтенләй бетүе” һәм моның сәбәбе: “төрле диалектлардагы сүзләр кертеп “.     Бу нәтиҗәләрен бәхәстәш  бер генә факт-мисал белән дә дәлилләми. Шулай да ике  тезисын да зур гаеп дип саный, гаеплеләрне дә таныгандай итә: “ Әйе, мин аңлыйм бүгенге язучыларны. Алар үзләре үскәндәге ауылларының татар телен әдәби тел итәселәре килә. Языгыз үз ауылыгыз телендә, кем тыйган?! Тимәгез уртак әдәби татар теленә! ӘДӘБИ ТАТАР ТЕЛЕ дөньядагы татарлар өчен әдәби тел булып калсын”.     “Фикер” күренекле шагыйрь Шамил Анакның шигьри-сәнгати сөйләме турындагы язмада белдерелгәнгә бу өндәү иң башта аңарга  кагыла дип уйларга туры килә . Моңарчыгы язмалар М.Акмулла, Г.Тукай, Г. Исхакый, Г.Ибраһимов,  С.Хәкимнең тел куллану осталыгы турында иде. Димәк, бу хәбәрчебезнең фәннилектән бик ерак торган фикере аларга да кагыла булып чыга. Мәгънәсезлек бит! Кем килешсен! Тик нигә аңа каршы дәшүче юк? Беркемгә кирәкмәгәнгә вакланып, көч-хәл исраф итмик, диләрме?     Тик мин дәшми кала алмыйм, чөнки бәхәсче  үзенең чын  исемен әйтмәсә дә минем исемемне төгәл атап дәшә: “Илдар әфәнде, син үзеңнең эшләреңдә ул "өлгеләр”не  (ягъни әле санап кителгән дистәләп остазыбызның татар әдәби теленә таянып бәян иткән, йөзләрчә бүгенге укучыбыз да якын күргән  сөйләм үрнәкләрен –И.Н.) куллан, якла диссертацияләреңне (синең дә ашыйсың килә булыр), яз. Үз ваклыгыңнан чыгып, татар телен ваклама. Бызмагыз ӘДӘБИ татар телен!!!”.     Эчтәлеге белән җинаятьчел, язылышы белән шыр надан мондый күңелсез күчермәләр биргәнем өчен кичер мине, хөрмәтле укучым! “Телне ваклау, бызу” дигән гаепнең ни икәнен дә  аңламаган килеш мин аны ничек үз өстемә алыйм. Аннары “ашыйсы килү” дигәнгә:  Матбугат.руда дүрт ел буена бәян ителеп килгән 186 язманы әзерләп бастырган өчен беркемнән бер тиен алмаганымны әйтми калу гаделлек булмас дип акланам. Мине бүтән яклап акларга теләгән укучыларым үз фикерен фәнни  дәлилләбрәк әйтергә курыкмас. Уртак оппонентыбызның “Бүген әдәби телебезне бетерергә чамалыйлар, чамаламыйлар ,бетерделәр дип була”, дигән мәгънәсез нәтиҗәсе миңа гына төбәлмәгәндер ич. Бу гаепләүдән соң ук “Рәхмәт авторга” дип уңай бәя биргән Илгиз кардәшебезнең фикердәшләре аз түгелдер. Барысына да зур рәхмәт! Бүгенге әдәби тел бөтен дөнья буйлап таралып яшәп яткан барлык татарларның уйлау, аралашу коралы. Табигый ки, ул тарихи яктан төрледән-төрле бик күп санлы кабилә, ыру, кавемнәрдән гыйбарәт мәшһүр халыкныкы, димәк ки, ул төркемнәрнең телләрендә дә төрле җирле шивә, диалект үзгәлекләре булмый кала алмый. Бер-берсенең мондый кадерле тарихи үзгәлекләрен хөрмәт итү, кирәк дип табылганда үзләренд дә  кулланырга тырышу татар халкының иң уңай сыйфатларыннан санала да. Шундый хәзинәдән башка әдәби телне күз алдына да китерергә ярамавын мәктәп баласы да белә. Бөтен эчтәлеге тәрҗемәдән гыйбарәт, бөтен тел “байлыгы” калька-калып-штамп-алынмалар белән чикләнгән, барлык сөйләм төрләрендә дә татарның үзенә генә хас авазларының, гасырлар буена бөртекләп җыела килгән авыз иҗаты хәзинәсенең бетү хәленә җиткерелгән, наданнар гына үзләренә кулай дип санаган “әдәби тел” нәкъ менә телнең генә түгел, милләтнең, тулаем халыкның инкыйразы билгесе дә инде. Әстәгъфирулла!                      х   х   х Бу хакта уйлану, күзәтүләрне хәзер тәкъдим  ителә торган язмабыз белән танышканда да дәвам иттерергә була. Монда татар әдәби теленең фәнни төшенчә буларак ни икәненә кыскача аңлатма да бар.       Бер укыган китапны кабат кулга алу теләге төрле сәбәптән килеп туадыр. Мәктәптә, югары уку йортында, әлбәттә инде, имтиханга әзерләнгәндә; эшеңдә, балалар тәрбиясенә кагылышлы хәлләрдә; бик истәлекле мизгелләрне яңартасы килеп, хәтирәләргә бирелеп киткәндә ...     Шәхсән үземә яшь каләмдәшләргә сабак биргәндә еш кына классик остазларыбыздан үрнәк китерү ихтыяҗы туып тора иде. Нәкъ кирәкле өзекне эзли-эзли, мавыгып китеп, бөтен бер әсәрне тулысынча укып чыгасың.     Болары аның мәҗбүри килеп чыга торган ихтыяҗдан уку. Шул ук вакытта була сәер бер мизгел: күңелең тиктомалга тибрәнеп китә дә, хәтер зиһен төпкелендә кайчандыр бер сызылып калган нурны, яисә бер моң-көй булып уелган сурәт-манзараны ялт итеп тартып чыгара да күз алдына китереп бастыра. Бактың исә ул хәтирә күңелгә китаптан уелып калган икән. Каударланып китеп, үзеннән-үзе шул китапка үреләсең, йә тынгысызланып, аны табу хәстәрен күрә  башлыйсың.     Бу юлы менә Афзал Шамов китабына тартылдым. Китапның үзеннән бигрәк аның атамасы, аннан да бигрәк  “Рәүфә” дигән сүзе хәтер төпкеленнән ялтырап килеп чыгып, үзенә урап алды. Бөтен дөньяны онытып, “Рәүфә”гә суырылып кереп киттем. Исеме искә төшүгә үк күнегелгән, гомер буе димәсәң, еш кына кабатлана торган бер гадәт  үзенекен итте –  туган тел, иҗатта аны куллана белү турында борчылып йә сөенеп уйланганда, үзең язганда тәэсирле  сурәт-тасвир чараларын эзләп азапланганда таяныр нокта, “бар иде бит шундый кодрәтле көч”, дип ышанып, үрнәк эзләгәндә, илһам тылсымы кирәк булганда Афзал абый  әсәрләрен укыганда алган тел ләззәтен хәтерләп, китабына тартылган минутлар булып тора. Бу юлы да менә форсаттан файдаланып, аның чын мәгънәсендә тел тылсымчысы – телне нечкә тоемлау, оста  кулланып укучыга тәэсир итү кодрәтенә ия булган әдип икәнен үзем генә тоеп-ләззәтләнеп калмыйча, башкаларга да – яшь каләмдәшләремә, укучыларыма да  җиткерү теләге кабынып китте. Элек  әсәрләрен йотылып уку барышында аерым кәгазъ кисәкләренә тәм, ләззәт биргән аерым сүз, гыйбарәләрне, фикерләрне төртеп бара идем. Бүген менә шулардан үзенә бер язма-мәкалә килеп чыкты.     Шулай да, мәкаләне укырга керешкәнче бәлки Афзал Шамовның китапларын укып багарсыз. Инде элегрәк укыган булсагыз, кабат уку теләге кабынып китеп, укырга тотынмассызмы. һәрхәлдә үкенмәссез!     Нәкъ менә шушы авторның, нәкъ менә шушы әсәренең кабат укырга теләк тудыруының шәхсән минем өчен беренчел сәбәбе – ул аның  ана телемдә язылып, газиз телем белән тәэсир итүе, хәтергә дә шушы телемнең көче-тылсымы белән уелып-сызылып калынган булуында. Шуңа күрә    бу факторның күпләрне кызыксындыруы табигыйдер. Фарыздыр да.     Бер караганда башка авторларның китаплары да ана телебездә, чагыштырмача шундый ук осталык белән, үзенчәлекле итеп язылган бит. Аннары, кабат уку теләге тудырып торган авторларыбыз, әсәрләребез дә, шөкер, аз түгел бит. Аларның да нәрсәсе шулай хәтергә уелып калган да, нинди серле  тылсымы белән үзенә тартып тора? Бу хакта да инде беренче тапкыр гына уйланылмаган. Бу да бер миңа гына кагылмый.     Беләм дә кебек үзе: бу бит иҗатның бик тә ябык, нечкә төене, әдипнең шәхси  сере-тылсымы, аны ачып-тәфсирләп тә булмыйдыр, шуңа күрә дә ул язучы-сәнгатьченең шәхси сере булып калырга тиештер дә. Шулай да, шулай да... Афзал Шамов дигән тылсымчының  миңа тәэсир итә торган, күңел кылларымны тибрәтә алырдай тел тылсымын аз гына булса да ачыклап китәсе килә бит... Хәер, башта әсәрләрен укып карагыз әле,  бергәләп ачыклый төшмәбезме?   Уйлый калсаң. төпченә-анализлый калсаң, бер дә аптырарлык, аңлашылмаслак бер ни юк та кебек – нәрсә уйласа, нәрсә кичерсә, шуны укучысына чын дөресен ничек әйтергә теләсә, шулай әйтә, шулай җиткерә.  Халык әйтмешли: уендагы – телендә, телендәгесе – язуында. Ап-ачык, шоп-шома, бернинди төртелеп тору, томан-фәлән юк.     Бик гади кебек тә бит, ә ничек ирешә соң ул моңа? Уен-фикерен безгә ана телебезнең нинди чаралары белән җиткерә? Диккать беләнрәк карый төшсәң, без көндәлек куллана торган гадәти сүзләр, тезмәләр, җөмләләр белән икән. Мәктәптә грамматика өйрәтә торган берәмлек, чаралар белән. Искә төшерик әле шул чараларны. Көнкүреш сөйләмендә гадәттә гомуми (битараф дип тә атала) берәмлекләр өстенлек итә. Татар матур әдәбиятендә гомер-бакый норма буларак Казан арты сөйләме кулланылды. Төрле тарихый чорларда, төрле иҗтимагый-иктыйсадый-сәяси шартларга бәйле рәвештә ул үзгәрә, үсә, байый, төрләнә барды. Шул ук вакытта әдипләр нормага тугрылыкны, таләпчәнлекне кагыйдә-гадәткә әверелдерделәр, аңа тугры булу югары сәнгати һәм халыкчанлык сыйфаты санала һәм татар әдипләре шул тугрылыкны сакларга, буыннан-буынга тапшырырга тырышалар. Классикларыбыздан Афзал Шамов та бу яктан үрнәк булды. Аның әсәрләре татар кешесе кайда гына яшәсә дә аңа аңлаешлы, үз әнисенең теле-сөйләме кебек якын, кадерле.     Кайвакыт берәр классикның, хәтта яшьрәк язучының әсәрен, темасы беләнме, яшәү урыны беләнме, бүтән яклары беләнме кызыксынып, укып китәсең дә, тик бара-бара төртелә башлыйсың, аңлашылып бетми, күңелгә ятмый,  сүзлекләргә үрелергә мәҗбүрсең. Ничек азагына чаклы укып бетерергә дип изаланасың. Үз телең бит, үз язучың бит, дип гарьләнәсең.     Афзал абыйныкы, менә, ничек шулай шома тәгәри, эссе көнне эчкән су кебек кенә йотыла бара соң ул?  Димәк ки, аның сиңа тәкъдим ителгән фикер-төшенчәсе нәіъ синең күңелеңдә, зиһенеңдә теркәлгән, гомерең буе күнеккән төшенчә-сүз гыйбарәләргә туры килә, әдипнеке белән синеке тәңгәл килүе канәгатълек, рәхәтлек бирә, хәтта горурлык  кузгата.     Бер уйласаң, Афзал абый да минем төбәк кешесе түгел, ул үз районы, авылы (Яшел үзән районының Татар Танае авылы) сөйләмендә, үз әнисе телендә тәрбияләнгән. Ул сөйләм аңа якын, ул аның белән горурлана. Кулы да шулай язарга тартылып торгандыр. Ул якларда булганым бар, кайбер сүзләренә, әйтү тонына сәерсенгәнем бар. Әгәр тач ул сөйләмдә язылган текстка юлыксам, сәерсенер идем; чамалыйм, әсәрне буеннан- буена тәмләп укып чыга алмас идем. Әдибебез моны тойган, белгән, шуңа күрә ул барыбызга да якын, гомуми нормага җавап бирә торган шивәдә –татар әдәби телендә  язарга алынган.     Шул ук вакытта аның әдәби нормага сукырларча буйсынмавын, иҗадый үзенчәлекләргә юл куюын тоясың. Менә гап-гадый гомуми (битараф) берәмлекләрнең хәрәкәтен-сулышын күзәтик әле. Юк, юк, текстны уку барышында аларга, төрләренә, ничек аталуларына, классификациясенә һич тә игътибар итмисең, эчтән күңелгә ятышлы бер көй көйләгән кебек яисә бер артистның укыганын-сөйләгәнен колак салып тыңлаган кебек укыйсың да укыйсың. Аңлаешлы, аһәңле: Язгы ташуның беренче шарлавыклары басылып килә. Кояшка каршы сыртын чыгарып кибә башлаган тау башында яшел уҗымнар күренгәли. Алар тауга түбән сузылып яткан буразналарга тезелгәннәр дә, язгы кояшны каршылап бик матур, бик матур җемелдиләр. Күз өстенә кулны куеп караган вакытларда, алар язгы җил белән дулкынланган кебек күренәләр (Рәүфә, 3 б.). Карашны аермыйча, тынны, сулышны бүлмичә укыйсы да укыйсы, елга агымына бирелеп китеп талгын гына аккан кебек агасы да агасы, тибрәләсе дә тибрәләсе килә.     Шулай да әсәрне бит беренче тапкыр укымыйбыз, ул кадәр исәрләнмәскә, онытылып бетмәскә дә, азга гына    бүленеп торып, уйланып алырга да ярыйдыр бит.              Гомуми берәмлекләрнең тәэсир көче нидән гыйбарәт? Нигә әсәргә баштук шулай суырылып кереп киттек? Инде ачыклый башлаган идек: авторның фикер агышы  минем аңыма, күңелемә авторныкы белән тәңгәл сүзләр, тон белән килеп ирешә – гомуми сүзләр бик конкрет, тәгаен төшенчәләрне күз алдына китерә: яз, ташу, кояш, тау башы, уҗым, буразна кар суы... Һәркаюсы минем барлыгымны яшәешемне, көнкүрешемне, хәсиятемне тәшкил иткән төшенчә-сүзләр, бер тоткарлыксыз җиңел укыла,  эчтән җиңел әйтелеп бара.     Туктале, монда шушы тылсымның бер “сер” бөртеге дә җемелдәп китә түгелме: әлеге бик конкрет сүзләрнең күңелгә ятышлы булып сеңеп баруы ул аларның акылга гына түгел, күңелгә-җанга тәэсир итүе, ә моның гомуми берәмлекләрнең үзенчәлеклерәк “кардәшләре” белән табигый үрелеп, гармониядә килүләреннән бит: сыртын чыгарып кибә башлаган, сузылып яткан буразна, яшел уҗым, бик матур, бик матур җемелдиләр, күз өстенә кулны куеп, язгы җил, су белән саубуллашу...            Болары инде акылга гына түгел, хискә дә тәэсир итә торган тасвирый, сурәти чаралар.     Хисле, шигъриятле текст шулай укыла инде ул, диярсез. Ярар алайса, менә аның дәвамына күз салыйк – монысы көндәлек тормыш-яшәеш хәлләре – бик конкрет төшенчә-фикерләр: Әнә авыл башына тимерче алачыгы янына бер төркем халык җыелган. Аларның кайберләре төзәтергә китерелгән шинсыз көпчәкләр, ватык сабаннар өстенә утырганнар, ә кайберләре тула оеклы, чабаталы аякларын җыйнак кына бөкләп, алачык буена чүгәләгәннәр, бик тәмләп, ләззәтен белеп тәмәке тарталар һәм ашыкмый гына сөйләшәләр... Монда инде барчабызга да таныш гомуми сүзләргә шушы урынга (авылга), шушы кешеләргә (керәстийәннәр), шушы темага (авыл хуҗалыгы, тимерчелек) караган сүз, хәтта термин, һөнәри сүзләр дә өстәлеп китә: тимерче алачыгы, шинсыз көпчәк, сабан, тула оек, чабата. Аңа карап  сөйләм агышында алар төерләнеп яисә тырпаеп тормый, ят түгел, бер көй, бер аһәң белән ага бара, күңелгә җылы тәм биреп тарала бара. Тула, чабата, алачык яшь укучыга томанлырак тоелса, өлкәннәрдән сорап алу, сүзлеккә күз ташлау телне баету, аннан тәм табу, зиһенеңне чарлау өчен үзенә бер өстәмә шөгыль генә.     Андый берәмлекләрне, яшьләр генә түгел. өлкәннәр дә сиземли. Алары, башлыча, шушы шөгыль, өлкәгә караган (профессионализм), шушы шивәнеке булып саналган (диалектизм), шушы як кешеләренең, һөнәр кешеләренең үзләренә хас гыйбарә, әйтемнәре (җаргоннар) үзенчәлекле берәмлекләр. Әлеге гәптә катнашкан бер агай болай ди: –Ул тауда минем дә ярымбишем бар. Әнә ялгыз имәнне күрәсезме? Шуннан уң кулга өч-дүрт ярымбиш киткәч.       Бүген уку барышында мондый сәер сүзләргә кул селтәргә кирәкмәс, гомуми сөйләм агышында аларны төшенеп бару (ярымбиш – җир мәйданы, дисәтинәнең өчтән бер өлеше) гомуми аһәңне тулы гармонияле итә; сүзне төшенеп алгач, аның җөмләдәге урыны буш калмый, тулылана. Мондый берәмлекләр аерым, махсус темаларны (җир, игенчелек эше, хәрби хезмәт, медицина, кавалерия һ.б) яктыртканда күбрәк очрый. Тик алар башка сүзләргә ятышмыйча, чекрәеп тормый. Менә ат мохите, дирбияләре белән бәйле терминнар:  чөңгереп җибәрде, өзәңге, ияр канатлары, нуктасын өзде...  Язучы фикерләвендә татарның ат җанлылыгы, ат дөньясы шулкадәр тулы чагыла ки, кешенең үзенә, үз тәне, үз хәяте белән бәйле төшенчә, күренешләр кебек үк аның хисләрен тулыландыра, бизи.   Шунысы кызык, атка бәйле менә бу исем-атамалар күчерелмә мәгънәле троплар сыйфатында да кулланылып, сөйләмне табигать җанлы, сурәтле итә: “Юк, юл бирмәскә кирәк аларга, дилбегәне ныгытып тотарга кирәк, авызлыкларга кирәк аларны”.       Авторның телне тоемлау, куллану осталыгын сүз кулланудагы осталыгыннан башта телнең тагын да кечкенәрәк,  иң нечкә күзәнәкләреннән, кылларыннан – авазлар, иҗек, мөнәсәбәтле берәмлекләрдән  башлау хәерлерәктер...     Әсәрне шушы кыйблада тәмләп кенә укып бетерү, ялгыз калып уйлану өчен бүленеп торыйк. Дәвам иттерербез.                                                    Илдар Низамов,                                   филология фәннәре докторы.
Илдар НИЗАМОВ

--- | 26.08.2021

Казанда "Кино төне"ндә бушлай кинолар карап булачак

$
0
0
26.08.2021 Мәдәният
28 август көнне Казан Бөтенроссия “Кино төне” чарасына кушылачак. Бу көнне Зәйни Солтан мәйданындагы мәйданда һәм “Мир” кинотеатрында махсус программа тәкъдим ителәчәк. Кунакларны төрле күңел ачу һәм фильмнар күрсәтү чаралары көтә.

Экраннарда Россия халык әкиятенә нигезләнеп төшерелгән "Конёк-Горбунок", тетрәндергеч гаилә драмасы турындагы “Пальма” һәм янгын сүндерүчеләр отрядының Карелия урманнарын уттан коткару турындагы “Огонь” фильмнары күрсәтеләчәк.

"Матбугат.ру"га билгеле булганча, Зәйни Солтан мәйданындагы чара 19:30 сәгатьтә башланып китәчәк, фильмнар исә 20.00 сәгатьтә тәкъдим ителәчәк.

"Мир" кинотеатрында исә фильмнарны 18.00 сәгатьтән карап булачак.


---

--- | 26.08.2021

Глава дәваханәгә эләгә алмаган. Көне буе регистратурага шалтыратса да, "не дозвонился"

$
0
0
26.08.2021 Медицина
Башкортстанда Благовещен районы башлыгы Олег Голов хезмәттәшләре белән бергә көн буе үзәк район дәваханәсе регистратурасына шалтыраткан, тик ала алмаган. Түрә сүзләренә караганда, ул моны «эксперимент өчен» эшләгән.
- Халыкның барлык шикаятьләре дә диярлек нигезле. Табибларга кабул итүгә эләгү кыен. Безгә инде хәл тагын да катлаулана гына кебек тоела, - дип билгели Голов. - Ике көн инде дәваханә җитәкчелеге белән килеп туган хәл турында сөйләшәбез.   Түрә хәбәр иткәнчә, 25 августтан Благовещен үзәк район дәваханәсендә ике регистратор эшләячәк. Анда "хәлне төзәтергә вәгъдә итәләр". "Сентябрьдә дәваханәгә медуниверситетны тәмамлаучылар – ике терапевт һәм бер педиатр-киләчәк, ди Голов.   - Бу бераз ярдәм итәчәк. Безгә хәзер һәр табиб алтын бәясенә тиң, - ди район башлыгы. – Безгә табиб-ординаторларны җибәрүдә ярдәм итү турында БДМУга һәм Сәламәтлек саклау министрлыгына бер генә хат язмадык инде. Инде җавап бар, кайбер проблемаларны без ординаторлар исәбенә хәл итәчәкбез.   Ышанам ки, урындагы поликлиникада эш режимын үзгәртергә кирәк. Хәзер ул график буенча 8:00-20:00 сәгатьләрдә эшли, ләкин иртәнге сәгатьләргә йөкләнеш артык күп туры килә. "Расписаниене үзгәртү һәм пациентлар агымын дөрес бүлү зарур", - дип нәтиҗә ясый чиновник. Чыганак Фото: kp.ru
---

--- | 26.08.2021

Бала укырга кергәндә укыла торган ДОГА

$
0
0
26.08.2021 Дин
Тиздән балаларыбыз яңадан мәктәп бусагасын атлап керәчәк. Кемдер белем иленә беренче адымын ясар. Бу көнне баланы дога укып озату хәерле булыр.
رَبِّ زِدْنِى عِلْمًا وَفَهْمًا وَأَلْحِقْنِى بِالصَّالِحِينَ   “Рабби зиднии гыйльмән вә фәһмән вә әлхикънии бис-саалихиин”.   Мәгънәсе: Раббым! Минем гыйлемемне һәм аңымны арттыр вә мине яхшы инсаннардан әйлә.   Соңрак менә монысын да уку зарур:   الْحَمْدُ لِلَّهِ رَبِّ الْعَالَمِينَ وَالصَّلَاةُ وَالسَّلَامُ عَلَى رَسُولِنَا مُحَمَّدٍ وَعَلَى آلِهِ وَصَحْبِهِ أَجْمَعِينَ. أَعُوذُ بِاللهِ مِنَ الشَّيْطَانِ الرَّجِيمِ . بِسْمِ اللهِ الرَّحْمَنِ الرَّحِيمِ رَبِّ اشْرَحْ   لِى صَدْرِى وَيَسِّرْ لِى أَمْرِى وَحْلُلْ عُقْدَةً مِنْ لِسَانِى يَفْقَهُوا قَوْلِى. رَبِّ زِدْنِى عِلْمًا وَفَهْمًا وَأَلْحِقْنِى بِالصَّالِحِِينَ. رَبِّ اجْعَلْنِى مُقِيمَ الصَّلَاةِ وَمِنْ ذُرِّيَّتِى رَبَّنَا وَتَقَبَّلْ دُعَآءَ.   “Әл-хәмдү лилләәһи раббил-гааләмиин. Вәс-саләәтү вәс-сәләәмү галәә расүүлинәә мүхәммәдин вә галәә әәлиһии вә сахбиһии әҗмәгыйин. Әгуузү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Раббишрах лии садерии вә йәссир лии әмрии вәхлүл гукъдәтәм-мил-лисәәнии йәфкаһүү каүлии. Рабби зиднии гыйльмән вә фәһмән вә әлхикънии бис-саалихиин, Раббиҗгальнии мүкыйимәс-саләәти вә миң зүрриййәти раббәнәә вә тәкабәл дүгаа.”   Мәгънәсе: Аллаһым, бүген бу кечкенә балабызны укырга озатабыз. Аңа укуында уңышлар насыйп ит, саулык һәм бәхет бир. Диненә, милләтенә, ватанына һәм кешелеккә файдалы бер колың әйлә. Аны һәртөрле начарлыклардан сакла. Ярдәмеңне һәм мәрхәмәтеңне киметмә. Бәла-казалардан сакла. Аны гаиләсенә, гаиләсен аңа багышла. Аллаһым, безгә дөньяда һәм ахирәттә яхшылык һәм гүзәллек бүләк ит.  

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов 


---

--- | 26.08.2021

Татарстанда юлчылар өчен яңа мәчет ачылды

$
0
0
26.08.2021 Дин
Алабуга районында тантаналы шартларда «Дилә» мәчете ачылды. Тантанада рәсми затлар, дин әһелләре, иганәчеләр, кунаклар һәм шәһәр халкы катнашты. Әлеге мәчет Поспелово авылы янында М7 трассасында урнашкан. Анда, җирле халык кына түгел, юлчылар да намаз укый ала.

«Дилә» мәчете 2018 елда төзелә башлады. Бер катлы мәчетнең мәйданы –115 квадрат метр. Анда ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым тәһарәтханә бүлмәләре бар.

Тантанада Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр (территорияләр) белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров район халкын ТР мөселманнары Диния нәзарәте исеменнән котлады. Ул, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән ихлас котлау сүзләрен җиткереп, бу изге эштә катнашучыларга ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Рәхмәт хатларын тапшырды. Аннан соң район халкы һәм кунаклар яңа мәчеттә җәмәгать белән өйлә намазы укыды.

Моннан тыш, юлчыларга уңайлы булсын өчен мәчет янында хәләл кафе да ачылды.

Бүгенге көндә Алабуга мөхтәсибәтендә 11 мәчет эшли.

 


---

--- | 26.08.2021

"Ак Барс"капитаны Данис Зарипов карьерасын тәмамлавы турында хәбәр итте

$
0
0
26.08.2021 Спорт
"Ак Барс" капитаны Данис Зарипов команданың Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуында карьерасын тәмамлавы турында игълан итте, дип хәбәр итә хоккей клубының матбугат хезмәте.
Зарипов белдергәнчә, 2021-2022 сезоны аның өчен соңгысы булачак.   "Бу җәйдә мин үз карьерам һәм уен белән бәйле киләчәгем турында күп уйладым. Сөйләшүләрнең яхшы узуына шат, һәм без "Ак Барс" белән килешә алдык", - дип билгеләде ул.   Команда капитаны 20 ел элек клубка килүен һәм команда өчен юбилей елы җиңүле булсын өчен барысын да эшләячәген өстәде. Ул шулай ук республика һәм "Татнефть" җитәкчелегенә игътибары һәм ярдәмнәре өчен рәхмәтен белдерде һәм командада моны һәрвакыт күрәләр һәм бәялиләр, дип аңлатты.   Данис Зарипов "Ак Барс"ка 2001 елда күчте, команда составында киләсе сезон аның өчен 17нче булачак. Спортчы клуб составында Россия чемпионатларында 887 матч үткәрде һәм 663 очко җыйды. Форвард - илнең югары дивизионнарында җыелган очколар саны буенча "Ак Барс"ның рекордчысы. Фото: ХК "Ак Барс"  
---

--- | 26.08.2021

Санитарлар лифтта пациентканы кыйнаган

$
0
0
26.08.2021 Криминал
Дүшәмбе көнне, 23 августта Ярославль шәһәрендә психиатрик дәваханә санитарлары чакыру буенча килә һәм яшь хатынны алып китәләр. Күп катлы йорт лифты ябылу белән санитарлар хатынны тукмый башлый.
Санитарларның берсе исерек булган. Ул хатынны буган һәм битенә суккалаган. Аның коллегасы хатынның кабыргаларына күп тапкырлар суккан һәм кулларын каерган. Санитарларның кылыгы видеога эләккән. Аларны инде эштән куганнар.     Кыйналган яшь хатынның әнисе исә полиция һәм медикларны кызының сәер тотышы аркасында чакырдым, дип сөйләгән. Ә кызның дуслары  яшь хатынны сау-сәламәт, дәваханәгә аны законсыз алып киттеләр, ди. Дуслары фаразлавынча, хатынны бәлки җәзалыйлардыр да. Алар шуны да сөйли: дәваханәгә озатылган яшь  хатын үзен беркайчан да сәер тотмаган, ул машина йөрткән, психиатрда исәптә тормаган, актив тормыш алып барган. Шулай да әнисе белән мөнәсәбәтләре киеренке булган. Ул кызыннан оныгын тартып алырга тели, имеш. Дәваханәгә дә хатынны әнисе үтенече белән алып киткәннәр.   Дәваханәнең баш табибы Александр  Петров пациенткага бәйле хәлгә карата комментарий бирде, аның физик сәламәтлегенә хәвеф янамый. Медицина учреждениесендә исә эчке тикшерү үткәргәннәр. Өлкә дәваханәсенең ашыгыч психиатрия ярдәме бүлеге мөдире Александр Моругин җинаять эше ачылуы турында белдерде. Фото: РФ Тикшерү комитетыннан Чыганак: Lenta.ru
---

--- | 26.08.2021

"Биш яшькә кече ирем бик көнләшә башлады..."

$
0
0
26.08.2021 Язмыш
Үземне белә башланганда мин сары чәчле, яшел күзле, битен сипкел баскан кызчык идем. Төпчек бала булганга шактый шук та идем. Өч яшемдә үзлегемнән укырга өйрәндем. Татарча пьеса иде ул, исемен инде хәтерләмим. Алты яшемдә мин үземнең матур түгеллегемне аңладым. Җиңги аңлатты: “Үзеңә кара да, күрше кызларына күз төшер, алар нинди сөйкемлеләр”, – диде ул.

Чыннан да, көзгегә ешрак карый башладым. Үземне җен кебек күрә идем. Җиңгинең кызы, ягъни минем туганнан туганым да “пәри” дип артымнан кычкырып кала. Шуның өчен үзенә миннән йодрык та эләгә. Гомумән, мин үземнең ямьсезлегемне усаллык белән капларга тырыштым. Дорфа сөйләштем. Төпчек бала булгач өйдә гафу иттеләр, “акыл керер әле” диделәр. Иртә укырга өйрәнгәч, китапхандәге бөтен балалар китапларын укып бетердем. Ә җиденче класста инде зурлар өчен язылган әсәрләр кызыксындыра башлады. Бигрәк тә француз авторлары. Үземнең бөтен теләгем матур булу. “Их, чибәр булсаң иде”, – дип хыялландым.

Мәктәпне тәмамлагач, медицина училищесына кердем. Шул ук вакытта косметолог курсларына да язылдым. Имеш, үземне тәртипкә китерәчәкмен. Ходайдан бәхет сорамадым, гел матурлык сорадым. Әле бер егет белән дә очрашканым юк. Озата кайтканнарын да, дорфа сөйләшеп, үземнән биздерәм.

Бервакыт шәһәр паркында уйланып утырганда яныма бер егет килеп утырды. Альберт дип таныштырды ул үзен. Сөйләшеп киттек. Мине үзгәртеп куйдылар мени! Ягымлы арашалам. “Син чибәрсең”, – диде яңа танышым. Минем бит әле мондый сүзләрне беркемнән дә ишеткәнем юк. Эреп киткәндәй булдым. Бер дустының туган көне икән, шунда чакырды Альберт. Гипнозлагандай риза булдым. Шунда беренче тапкыр шампанское татып карадым. Аннан Альберт иреннәремә үрелде. Бу минем тәүге үбешүем иде. Ошатмадым мин ул хисләрне: аракы исе аңкып торган авыз, авырттырып кочаклаган куллар. Җирәнгән кыяфәт чыгарып, егетне этеп җибәрдем. Бу аңа ошамады, бигеле. Яңагыма нык кына китереп сукты да, идәнгә ырытып, өстемә менеп ятты... Хайвани теләкләрен канәгатьләндергәч, паспортын ачып күрсәтте: “Менә кара, мин өйләнгән”, – диде. Үземне җүләрләнгәндәй хис иттем. Әйтерсең лә мин ниндидер китап укыйм. Аннан Альберт бу хәлләрне авылга кайтып (мин аңа кайдан икәнемне әйткән идем) сөйләячәген белгертте. Әмма әгәр дә акча бирсәм дәшми калу мөмкинлеге барын да әйтте. Колагымдагы затлы алкаларны, әнием унсигез яшемә бүләк иткән кыйммәтле йөзегемне аңа ыргыттым да, төнге урамга ыргылдым. Бер ел буе куркып яшәдем. Каяндыр гел Альберт килеп чыгар, яисә авылда: “Син фахишә икәнсең бит”, – дип әйтерләр төсле тоелды. Шуңа күрә әти-әни янына да сирәк кайттым.   Кияүгә утыз яшь тулгач чыктым. Ирем үземнән нәкъ биш яшькә кече иде. Бер елдан улым туды. Ана бәхетенең никадәрле гүзәл хис икәнен бөтен тулылыгы белән аңладым, бала имезүнең ләззәтен татыдым. Үзем дә үзгәрдем: битем тулыланып китте, сипкелләр әллә кая юкка чыкты, күзләремнең яшеллеге җетеләнде. Әйләнеп карарлык гүзәл хатынга әйләндем.   Ирем генә бик көнләшә башлады. Аңа саф кыз булып кияүгә чыкмавымны кичермәде ул минем. Баштагы мәлләрдә сүз белән артык рәнҗетмәсә, соңга таба әллә ниләр әйтеп, йөрәктә төзәлмәс яралар ясады. Бигрәк тә: “Каһәр төшсен!” – дигән сүзләреннән тәнем куырылып килә иде: “Әйтмә инде, җаным, алай дип. Әйдә, аерылышыйк, әмма сүз белән азаплама”, – дия идем. Арылышырга теше-тырнагы белән каршы булды.   Мин пенсиягә чыккан елны улымны җирләдек. Игелекле, тормышны яратучы бердәнбер балам иде. Яман чир белән бер ай гына авырып ятты да, мәңгелеккә күзләрен йомды. Аны җирләгән көнне иремә: “Менә каһәр төште”, – дидем. Тутырып карады да, идәнгә ауды. Инсульт диделәр. Бик озак дәваладылар. Хәзер йөрми, сөйләшми, әйткән сүзне дә авырлык белән генә аңлый.   Көзгедәге мөлаем ханымга карыйм да: “Нигә бәхет сорамадың?” – дим.   ВЕНЕРА. Казан
---

--- | 26.08.2021

Әбиләр чуагы кайчан киләчәк?

$
0
0
26.08.2021 Җәмгыять
Казанда сентябрь җылы булырга вәгъдә итә, әмма төгәл фаразларга ясарга иртә әле, диде КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев.
«Әлегә төгәл фараз ясарга иртә, әмма актуаль озак вакытка фаразлаулар буенча сентябрь уңай аномалия белән көтелә. Бу әбиләр чуагы яки озакка сузылган җәйне хәтерләтергә мөмкин», — ди ул.   Әүхәдиев августның дүрт тапкыр теркәлгән температура рекордын атады. Моннан тыш, элегрәк куелган бер рекорд кабатланды, дип яза Татар-информ.   Җәйнең соңгы аенда рекордлар 18, 19, 20 һәм 21 августта теркәлгән. Бу көннәрдә термометрның терекөмеш баганасы 34,3 градустан 37,9 градуска кадәр күтәрелде. Моннан тыш, 22 августта һава температурасы 33,7 градус тәшкил итте, бу 1972 елгы рекорд кабатлануы булды.   Галим сүзләренчә, 2021 елның җәендә Татарстан башкаласында уртача температура 22,4 градуска якын тәшкил иткән. Эсселек дәрәҗәсе буенча ул күзәтүләр тарихында өченче урынны алырга мөмкин. 2010 елда (23,3 градус) һәм 1869 елда гына (22,5 градус) эссерәк булган.  Фото: пиксабай
---

--- | 26.08.2021

9 кат кәрнизендә 4 яшьлек бала нишләп йөргән?

$
0
0
26.08.2021 Хәвеф-хәтәр
Уфада коткаручылар 4 яшьлек баланы күп катлы йортның 9 каты кәрнизеннән төшергән. Уфада яшәүче бер узгынчы күрше йорт балконының кәрнизендә кечкенә бала басып торуын күрә һәм 112 хезмәтенә шалтырата. Вакыйга урынына ашыгыч хезмәтләр, шул исәптә башкаланың гражданнарны яклау идарәсе хезмәткәрләре дә юллана.
Коткаручылар килүгә  сабый, лоджиядән чыгып, кәрниз буйлап тегендә-монда йөргәләгән. Коткаручыларның  бер өлеше йорт түбәсенә менеп, баланы егылып төшүдән саклап калырга бурычлы булса. Астагы бер хезмәткәр бала белән сөйләшеп торган. Бәхеткә, вакыйга әйбәт тәмамлана: малай үзаллы  фатирга керә һәм тәрәзәне дә ябып куя.   “2017 елгы бала өйдә картәнисе  һәм ике абыйсы белән булган (зур абыйсына – 10 яшь)”, – диләр Гражданнарны яклау идарәсендә.   Ведомствода бу хәлгә битараф калмыйча бала турында коткаручыларга хәбәр иткән уфалыны аерым билгеләп үткәннәр. Шулай ук коткаручылар баланы күреп, астан страховка өчен одеял тотып торган ике иргә дә рәхмәтләрен җиткерде. Чыганак: bashinform.ru
---

--- | 26.08.2021

Абитуриентлар колагына: бюджетка өстәмә урыннар ачылды!

$
0
0
27.08.2021 Җәмгыять
Муса Җәлил исмендәге Минзәлә педагогик көллияте укырга керергә теләүчеләр өчен яхшы яңалык җиткезә. Биредә бюджетка өстәмә урыннар ачылган. Абитуриентлар өчен менә дигән шанс!
Көллият 1932 елда Минзәлә педагогия училищесы буларак ачыла, 1995 елдан – хәзерге исемдә. 2010 елда көллияткә татар шагыйре Муса Җәлил исеме бирелә.   Укыту махсус мәктәпкәчә белем бирү, мәктәпкәчә белем бирү, физик культура, адаптив физик культура, башлангыч сыйныфларда белем бирү, гамәли информатика белгечлекләре буенча алып барыла.   Минзәлә педагогия училищесы (көллият) 20 меңгә якын укучы тәрбияләп, тормышка юллама биргән. Көллиятне тәмамлаучылар арасында Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган укытучылары, Халык мәгарифе отличнигы, Татарстан Республикасының мәгариф министры – Гайфуллин Васил Габдулла улы, фән докторлары, кандидатлары, югары уку йортлары профессорлары бар. Шагыйрә Гөлшат Зәйнәшева,Эльмира Шәрифуллина, шагыйрь Рәшит Гәрәй, Ленар Шәех, драматург Юныс Әминов, язучы Газиз Мөхәммәтшин, Миргалим Сәлимов, эстрада артистлары Асаф Вәлиев, Резедә Шәрәфиева, Гөлназ Сираева кебек күренекле шәхесләребез – әлеге уку йортында белем алган.   Сез дә алар рәтендә булырга телисез икән, рәхим итегез!   Белешмәләр өчен телефон: 8 927 495 95 55 Реклама хокукларында  
---

--- | 27.08.2021

Продюсер Илгиз Әбдракипов: «Беренче чиратта, артистның кешелеклеге минем өчен бик мөһим»

$
0
0
27.08.2021 Шоу-бизнес
Шоу-бизнес өлкәсендә продюсер Илгиз Әбдракиповны белмәгән кеше юк. Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты Вәсилә Фәттахованың ире буларак та халыкка таныш ул. Уфадан Казанга кунакка килгәч, аның белән әңгәмә корырга җай таптык. Бик төгәл, конкрет кеше.
- Балаларыгыз, үзегез нихәлләрдә, Илгиз абый?   - Аллага шөкер! Улым Кәримгә 10 яшь. Әнисенең юклыгын аңлый инде. Кызым Камиләгә 5 яшь. Тумыштан инвалид, гел урын өстендә, ятып кына тора. Ул бит 900 грамм булып, башына кан савып туды. Әти-әнием булмаса, нишләр идем икән?.. Аларга гомерем буе рәхмәтле булачакмын. Аеруча әни гел Камилә янында. Кыз балага әни кеше бик кирәк. Камилә авыррак сөйләшә, әмма безне аңлый. Дәвалану курслары алабыз. Махсус Казанга да, Мәскәүгә дә килеп дәваландык. Камилә берничә чир белән авырый. Нигездә, алар неврология белән бәйле. Әмма барысын да сөйлисем килми. Аңларсыз дип уйлыйм. Әлеге теманы кире кузгатасым килми. Бу хакта сүз алып бару җиңел түгел...   - Аңлыйм... Пандемия шоу-бизнес һәм башка өлкә кешеләренә дә тәэсир итми калмады. Продюсерлык эшләрегез ничек бара?   - Нык тәэсир итте дияргә кирәк. Бигрәк тә артистларга. Күп кенә артистлар төрле челтәрләргә кереп, продукция сата башлады. Аларны да аңларга була. Аларның да гаиләсе, балалары бар. Ә продюсерлык эшенә килгәндә, аны мин 20 елдан артык алып барам. Күңел өчен башкарыла торган эш ул. Шулай да төп эшем – төзелеш. Төзү эшләреннән бераз арынып, татар концертлары оештырам. Иң элек артистлар составын сайлыйм. Кайсы җырчы белән уңайлы, шулар белән эшлим. Алдамыйча әйтә алам: алар – ихтирам казанган артистлар. Исемнәрен әйтеп тормыйм. Әлбәттә, беренче чиратта, артистның кешелеклеге минем өчен бик мөһим. Аннан соң аерым бер артист белән килешү төзеп эшләмим. Ягъни артистны үстерер өчен, бөтен дөньяга таныту өчен вакыт кирәк бит. Бу эшкә вакытым калмый, чөнки, әйткәнемчә, төп эшем барыбер төзелеш өлкәсендә.     - Илгиз абый, үзегез җырларга яратасызмы?   - Юк.   - Җырлап та карамадыгызмы?   - Бәйрәмнәрдә дус җырчыларым белән җыелышабыз. Алар җырласын (елмая). Ә безгә шундый талантлы дусларыбыз барлыгына шатланып, кул чабасы гына кала. Барлык аралашкан, хезмәттәшлек иткән артистларыма иҗат эшчәнлегендә уңышлар телим. Артист өчен зур уңыш ул – тамашачы мәхәббәте.   - Беренче оештырган концертыгызны хәтерлисезме? Кемнеке иде ул?   - Әлбәттә. Ничектер мин Чаллыда Әлфинә Әзһәмова концертына эләктем. Ул вакытта аның “Төнге урам” җыры хит иде. Уйлый торгач, Әлфинә Әзһәмованың концертын Уфада оештырып карарга булдым. Аннары Казандагы продюсерлык үзәгенең проектларын Башкортстан буенча эшләдем. Быел танылган композитор, җырчы Наил Шәймардановның юбилей концертларын Уфада һәм Башкортстан шәһәрләрендә оештырдык. Планда Казанда һәм Чаллыда концертларын уздырырга уйлыйбыз. Аның җырларын бик күп артистлар башкара һәм һәркайсысы хит диярлек.  
- Продюсер буларак, татар эстрадасында сезгә нәрсә ошамый?   - Җырчы, үзенең иҗат юлын башлаганда, - бер шәхес, ә үскәч, дәрәҗәсе күтәрелгәч, ул бөтенләй үзгәрә. Бөтен артистлар да йолдыз чире белән авырый дип әйтмим. Әмма сәхнәдә билгеле бер шундый артистлар бар. Артист булып киткәндә нинди иде һәм хәзер дә шундый гади, кешелекле булып калганнары да бар. Менә шундый артистлар белән эшләве дә, аралашуы да рәхәт.   - Башкортстанның Миякә районында Фирдүс Тямаевның концерты башланыр алдыннан утны сүндереп куюлары, аңардан маршрут кәгазе сораганнары турында ишеткәнсездер инде. Элвин Грейның катышы бар дип сөйләделәр. Концертлар оештыручы буларак, фикерегез белән уртаклашсагыз иде.   - Бернәрсә дә әйтә алмыйм. Бу инде аларның икесе арасындагы мөнәсәбәт. Фикеремне әйтергә хокукым юк дип саныйм.   - Алда нинди планнар белән янасыз? Вәсилә Фәттахованы искә алу концертларын күрә алачакбызмы?   - Әйе, планда, беренче чиратта, Вәсиләне искә алу концертлары тора. Бер төркем артистлар инициативасы белән башкарып чыгарырга ниятлим. Җырчылар Вәсиләнең җырларын башкарырга теләк белдерде. Репертуарындагы җырларын сайлап алдылар. Уфада һәм Башкортстанның башка шәһәрләрендә узачак концертлар инде сөйләшенгән. Әмма пандемия сәбәпле, күп концертлар булмый калды. Тамашачы ирекле рәвештә йөри алмый. Билгеле бер чикләүләр бар. Тамашачыны зал 100 % ка тулырлык итеп утыртырга ярамый.   Аннан соң “Туган як” брендлы бүләк җыелмасы эшлибез. Анда Вәсилә Фәттахованың барлык җырлары кергән флешка һәм бүләкләр урын алачак. Башкорт балы, чәе дә булачак. Әлеге бүләк җыелмасын ирекле сатуга чыгарачакбыз. Болар барысы да партнерлар ярдәмендә эшләнәчәк. Бәлки ул җыелмага Вәсилә Фәттаховага багышлап чыккан китап, аның сүрәте төшкән сувенир да урын алыр. Әлегә барысын да ачып саласым килмим. Бүләк җыелмасының презентациясе көзге концертларга планлаштырыла.     - Вәсилә Фәттаховага багышланган музей ачарга теләмисезме?   - Юк. Бик авыр хезмәт ул. Бу эшкә ниятләгән очракта да, музейны туган ягында ачарга кирәк.   - Вәсилә Фәттахованың репертуарында күңелле дә, моңсу да җырлар урын алган. Җыр сайлауга ничек карый иде? Берәр җыр сайлау тарихын исегезгә төшерә аласызмы?   - Әлбәттә, барлык артистлар кебек җырның сүзләренә дә, көенә дә, аннан соң инде ясалачак аранжировкасына да игътибар итә иде. Үлеменә 3-4 ай кала, җырлар сайлап йөрде. “Мин китәм, син каласың” кебегрәк эчтәлекле җыр сайлаган иде. Беркайчан да хатыныма каршы барганым булмаса да, андый эчтәлектәге җыр башкаруын теләмәдем. Әмма ул җырны җырлап өлгермәде...   Тагын бер нәрсә искә төште. Вәсилә башкаруындагы “Яшә көлеп” җырының тарихын сөйлисем килә. Сүзләрен дә, көен дә Зифа Нагаева иҗат итте. Ул җырны беренче ишетү дә үк ошаткан идем. Ялгышмасам, “Яшә көлеп” җырын Зифа апаның концертында ишеттем дә кебек. Аңа шалтыратып, ул җырны сатып алырга теләгәнемне әйттем. “Мин каршы да булмас идем, әмма җырны башка җырчыга бирдем”, - диде Зифа апа. Хәзер инде ул җырчының исемен төгәл хәтерләмим. Җырны беренче мәртәбә ишеткәч, Вәсиләнең башкаруын теләдем. “Әйдәгез, ул җырчы егет белән сөйләшеп карыйм. Бәлки, бирер безгә”, - дидем. Зифа апа үзе дә сөйләшергә теләк белдерде. Ул егеткә бардым, сөйләштем. Каршы килмәде. “Син дә җырла, әмма бу җырны барлык хокуклары белән сатып алам”, - дип без уртак фикергә килдек. Хатыныма кайтып, Зифа апаның яңа җырын бирүен, “Вәсилә җырласын”, дип әйтүен җиткердем. Вәсилә нык шатланган иде ул чакта. Аранжировкасын ясатып, аны тамашычыга чыгардык. Аннары клип төшерү мәсьәләсе килеп басты. Ул вакытта Казандагы продюсерлык үзәге белән хезмәттәшлек итә идек. Әле дә хәтерлим клипны Казанда төшердек.   - Без Вәсилә Фәттахованы сәхнәдән генә күреп белә идек. Ә гадәти тормышта нинди иде ул?   - Бергә 9 елга якын яшәп калдык. Ярты ел очрашып йөргәч, гаилә корып җибәрдек. Вәсилә ачык, юмарт күңелле, тәртипле, гаилә җанлы, чын хатын-кыз иде. Бөтен кешегә карата шундый иде. Ачу сакламады. Аның ачуын чыгарырга бик авыр иде. Әмма тиз үпкәләтергә мөмкиннәр иде. Чит шәһәрләрдәге банкет, концертларга чыгып китәр алдыннан, минем белән сөйләшә иде. Миннән башка чыгып китәсе килми иде аның. “Үзем генә бармыйм. Барсам да, бергә барыйк”, - дип әйтә иде. Минем бит үз эшем дә бар. Шулай да бергә барырга җай таба идем. Аннары Кәримне дә калдырып китми идек. Гел безнең белән булды. Иҗат безнең өчен беренче урында иде. Үзем дә аның иҗаты алга баруын теләдем. Бергә булган әлеге бәхетле мизгелләрне искә алып сөйләргә генә калды...   - Вәсилә апаны яратканыгыз әллә каян күренеп тора.   - Әлбәттә! Вәсиләне, аны яратуымны онытып булмый. Ул мәңге!”        
Эльза ГАЗИЗОВА

--- | 27.08.2021

Рәшит Ваһапов фестивале Түбән Новгород өлкәсендә бушлай концертлар куя

$
0
0
27.08.2021 Мәдәният
28 август көнне Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивале Түбән Новгород өлкәсендә ике концерт тәкъдим итәчәк. Әлеге тамашаларга керү ирекле булачак.

Беренче концерт 12.00 сәгатьтә Уразовкада узса, икенчесе 17.00 сәгатьтә Актукта узачак.


---

--- | 27.08.2021

Бүген Казанда «Тукай дөньясы» күргәзмәсе ачыла

$
0
0
27.08.2021 Мәдәният
Г. Тукай әдәби музеенда 2021 елның 27 августында 14.00 сәгатьтә Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, халык рәссамы Михаил Кузнецовның «Тукай дөньясы» күргәзмәсе ачыла. Күргәзмә Татарстан Республикасы көне уңаеннан оештырыла, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына, Г. Тукайның 135 еллыгына һәм М. Кузнецовның 75 яшьлегенә багышлана.

Г. Тукай әдәби музее даими рәвештә тамашачыларны Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге тарихы белән таныштыра, лауреатлар турында мәгълүмат бирә. Бөек Тукай традицияләренең дәвамчыларына – татар һәм Татарстан мәдәниятының иң күренекле иҗат әһелләренә багышланган «Шагыйрьнең рухи мирасы» залында лауреатларның шәхси әйберләре һәм әсәрләре тәкъдим ителә. Биредә алар турында мәгълүматны интерактив режимда да табарга мөмкинлек тудырылган. Музейда лауреатлар белән очрашулар еш уздырыла, рәссамнарның сәнгать әсәрләреннән күргәзмәләр ясала.

ТРның халык рәссамы Михаил Кузнецов Г.Тукай бүләгенә 2018 елда лаек була. Танылган рәссамның эшләре төрле елларда Г. Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында, ТРның Сынлы сәнгать музеенда, Алабуга музей-тыюлыгының Хәзерге халык сәнгате музеенда күрсәтелде.

«Тукай дөньясы» күргәзмәсендә рәссамның Г. Тукай әсәрләренә иллюстрацияләре, Идел буенда яшәүче халыкларның тормышына, гореф-гадәтләренә багышланган эшләре урын алачак.
 


---

--- | 27.08.2021

Бала ике ел көрәште...

$
0
0
27.08.2021 Язмыш
Башкортстанның Благовар районыннан 11 яшьлек Ульяна каты авырудан соң вафат булды. Кыз ике ел буе дүртенче стадиядәге бөернең эмбриональ яман шеше белән көрәште. Аның үлеме турында 26 августта социаль челтәрләрдә туганнары хәбәр итте.
- Янәшәбездә булган, ярдәм иткән һәркемгә мөрәҗәгать итәбез. Зур рәхмәт. Кызганычка каршы, авыру көчлерәк булып чыкты һәм Ульяна аны җиңә алмады, гәрчә берничә ел үҗәтлек һәм тырышлык белән көрәшсә дә. Могҗиза булмады. Ул хәзер химия һәм нурланыш терапиясе, "капельница"лар булмаган җирдә... Анда аңа хәзер җиңелрәк булыр, дип ышанабыз. Тыныч йокла, якты фәрештәбез! - дип язган кызның якыннары.   Яман шешкә каршы көрәш вакытында кызга туганнары гына түгел, авылдашлары да ярдәм иткән. Благовар районы хакимияте башлыгы Марат Йосыпов Мәскәүдә Балалар гематологиясе, онкология һәм иммунология милли медицина-тикшеренү үзәгендә химиотерапия курсы узган вакытта Ульянаны дәвалауга акча җыю турында игълан итте. Благоварлылар хәтта кызга ярдәм йөзеннән хәйрия концерты да оештырганнар - бөтен кешенең аны коткарасы килгән, тик авыру, нәтиҗәдә, көчлерәк булып чыккан. Чыганак Фото: kp.ru
---

--- | 27.08.2021

Җырчы Марат Фәйрушинның өе янган

$
0
0
27.08.2021 Шоу-бизнес
Җырчы Марат Фәйрушин гаиләсендә күңелсез хәл булган.
“Түбән Камада әти-әни йортында янгын булды. Мунча, гараж, келәт, сарай янды. Әле дә ярый янгын телләре өйгә күчмәде, сүндереп өлгерделәр. Күршеләрдән күчкәндер инде. Чүп яндырып яткан булганнар. Хәзер янгын китергән зыянны җыештырабыз. Иң мөһиме – барыбыз да исән-сау”, - диде безгә Марат.   

 


---

--- | 27.08.2021

Татарстанда көчле янгында 2 кеше һәлак булган: «Җирләүне авыл халкы күтәрде»

$
0
0
27.08.2021 Фаҗига
Бүген төнлә Актаныш районның Яңа Кормаш авылында йорт янып ике кеше һәлак була. Ут кичке уннар тирәсендә чыга. Әлеге йортта бер ялыгзы гына ир-ат яши. Аның янына дусты килгән була.
– Кеше гомерләре бигрәк җәл. Әле икесе дә яп-яшь иде. Өйләнмәнгән егетләр алар. Авыл өчен зур хәсрәт булды бу. Бу ике ир-атның да әти-әниләре, якын туганнары юк иде. Икесе дә тартырга яраткан. Авылдашлар шулай, ди. Күрәчәкләре булгандыр инде, коткара алмадык, – ди Татар Суыксуы җирлеге башлыгы Гүзәлия Хамматуллина. –Янгын сүндерүчеләр икесенең дә мәетен тапты. Аларны җирләдек тә. Бөтен авыл халкы ярдәме белән, соңгы юлга озаттык.
Гөлгенә ШИҺАПОВА

--- | 27.08.2021

Җан асрарга күпме акча җитә?

$
0
0
27.08.2021 Җәмгыять
Башкортстанда 2022 елга яшәү минимумы күләмен расладылар. Документка республика хөкүмәте премьер-министры Андрей Назаров кул куйган.
Шулай итеп, алдагы елда, 2021 ел белән чагыштырганда, җан башына яшәү минимумы күләме 382 сумга артачак һәм 10397 сум тәшкил итәчәк. Эшкә яраклы кешеләр өчен ул – 11333 сум (692 сумга күбрәк), балаларга – 10329 сум (252 сумга күбрәк) һәм пенсионерлар өчен 9845 (240 сумга күбрәк) тәшкил итәчәк.   Пособиеләр федераль һәм төбәкләрнең яшәү минимумы күләмнәреннән чыгып исәпләнә. Фото: stav-geo.ru
Язгөл САФИНА

--- | 27.08.2021

Халыкның яраткан Шамкае иде...

$
0
0
27.08.2021 Мәдәният
22 августта Татарстанның халык артисты Рәшит Шамкай арабыздан мәңгелеккә китеп барды. 26 майда 81 яшен тутырган иде. Һәрвакыт җор телле, “Калын кашларымны тарый торган махсус тарагым да бар”, — дип тамашачыны көлдерүче юмор остасы, чын артист, халыкның яраткан Шамкае булып, үзенә генә хас мәзәкләре белән күңелләргә кереп калыр ул.
Хатыны Суфия апаның вафатын аеруча авыр кичерде Рәшит абый. Ике ел элек безгә биргән әңгәмәсендә: “Тәрәзәгә карап утырам. Урамга чыга алмыйм, баш әйләнә. Инфаркт кичердем. Ике тапкыр хастаханәдә ятып чыктым. Июньдә 60 ел бергә гомер иткән хатыным Суфия 77 яшендә бакыйлыкка күчте. Бик ямансу әле. Картайдым инде. Сәхнә белән дә саубуллаштым. Шулай да шигырьләр язам. Китаплар укыйм. Шөкер, хәлемне белергә килүчеләр күп. Алмаз Хәмзин ташламый. Журналистлар, язучылар да кереп чыга”, — дип сөйләгән иде.   Рәшит абый ялгыз яшәде. Кызы Гөлнара белән улы Айдар чиратлашып караганнар. “Әтинең ашарына пешереп, өен җыештырып китә идем. Айдар якында тора — көн дә янына кереп чыга. Кунарга ялгыз кала иде әти. Күрәсең, бәдрәфкә барырга дип, төнлә караватыннан торган һәм егылып төшкән. Айдар аның янына иртән килгәндә, ул инде җан биргән. Әтинең кәефе яхшы иде. Һаман театр турында уйлады. “Кайчан театрга барабыз?” — дип сораша иде. Әни арабыздан киткәч, әти сүлпәнәйде, борчыла башлады. Үз акылында иде, ләкин онытып җибәрә торган гадәте булды. Суфия, Суфия, дип әнине эзләп йөри иде”, — дигән кызы Гөлнара “Интертат”ка биргән әңгәмәсендә.   Рәшит Шамкай тумышы белән Самара өлкәсе Камышлы районы Иске Ярмәк авылыннан. 1966 елда Казан театр училищесын тәмамлап, Минзәлә театрында, аннары Камал театрында эшли, юмор осталарының “Биш татар” төркемендә дә катнаша. Күп артистлар белән концертлар куеп йөрде. Рәшит абыйны хатынының туган ягы — Арча районы Түбән Оры авылына алып кайтып җирләделәр.   Әзһәр ШАКИРОВ, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты: — Рәшит Шамкай үзенең иң матур эшләрен Камал академия театрында калдырды. Тамашачы аны һәрчак алкышлар белән каршы ала, озата иде. Рәшит рольләрен үзенчә эшли, үзенчә киенә иде, чөнки табигате буенча рәссам булды. Художник булып эшләде дә. Гастрольләргә чыккач та аптырый идек, токмач басып, аш пешерә, пилмән ясый, нәрсә тели, шуны эшли, безне кунакка чакыра әле, менә чын аш шундый була ул, дип сыйлый. Кеше төсле яшәп, хәерле үлем белән, 80 яшьтән узып вафат булган кеше Аллаһка рәхмәт әйтергә тиештер, бу — бәхет. Теге дөньяда да аның өчен барысы да хәерле, урыны җәннәттә булсын!
---

--- | 27.08.2021
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>