Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live

Зәйнәп Фәрхетдинова: Меня не Зоя, а Зайнап зовут (ФОТО)

$
0
0
26.12.2013 Җәмгыять

– Зәйнәп ханым, бервакыт “Зөфәр белән Зәйнәп бергә тормыйлар икән”, дип сүз чыгардылар. Монда хаклык бармы?

– Юк билгеле, ул сүз каян чыккандыр... Зөфәр шаян бит ул. Берәр нәрсә әйткәндер, кеше аңлап бетермәгәндер. Аннан “хәлләр ничек”, дип сорасалар да, “бер көе, хатын куып чыгармый, минем дә китәсе килми”, дип җавап бирә. Шундый үткен, түгәрәк-түгәрәк сүзләре бар аның. Ачуланышмый тормыйбыз анысы, сер түгел. Икебез дә хисле кешеләр. Әмма кеше алдында талашкан юк, сәхнә артында да тавыш куптармыйбыз, тфү-тфү...

– Бергә гомер итүегезгә ничә ел?


– 25 ел элек Зөфәрләрнең авылында туй гөрләткән идек. Авыл клубында язылыштык, өйдә табын кордык. Зөфәр – төпчек бала, ул башлы-күзле булгач, әти-әниләре тыныч сулап куйды. Миннән соң ахирәтләрем бер-бер артлы кияүгә чыга башлады.

– Тормыш гөлләрегез ничек соң? Ялгышмасам, ике ул үстерәсез.


– Әйе, Булат белән Фоат. Өлкәненә – 20, кечкенәсенә 13 яшь. Икесе дә сәхнәдә күренделәр. “Артист баласы” дип исемләнгән программа бар, тәүге тапкыр шунда чыгыш ясадылар. Әлбәттә, әни кеше буларак, балаларымның популяр җырчы булуларын телим.

– Үзегездә берәр җитешсезлек күрәсезме? Мәсәлән, тышкы кыяфәтегезгә килгәндә...


– Үзендә “минус”лар тапмаган кеше бар микән ул? Бер уйласаң, бу җирне дә үстерәсе килә, бу төшнең дә купшырак булуын телисең. Ул бит 13-14 яшьтән үк башлана: көзгегә карыйсың да, үзеңә ямьсез булып тоеласың.

– Ә холкыгызга килгәндә?


– Туры сүзлелек миңа хас түгел. Үземне ашасам ашыйм, әмма беркемгә турысын бәреп әйтмим. Шул сыйфатым аркасында еш кына гаепле дә булып калам.

– Күзәткәнем бар, сезнең күлмәкләрегез бик матур, үзегезгә килешле.


– Үз эшенең осталары белән эшләргә яратам, аларның һәр киңәшенә колак салам. Бер күлмәгем уртача 10 мең сумга төшә: 5-6 мең тукымага һәм 4-5 мең тегүчегә. Әлбәттә, бик катлаулы итеп тегелгән кыйммәтле күлмәкләрем дә бар. Мәсәлән, Арча чигүләре белән эшләнгән күлмәгем 36 меңгә төшкән иде. Күннән тегелгән кыйммәтле күлмәгем дә бар.

– Чәч төсегез бик үзгәрми, башка төсләргә буятканыгыз булдымы?


– Әлбәттә! Бертөрлелекне яратмыйм, күңелем үсми. Бервакыт бакыр төсенә мандым да, Азнакайда концерттан соң килеп: “Зинһар, кайтар чәч төсеңне, бөтенләй килешми сиңа”, – дип бераз тәнкыйтьләделәр.

– Ә бизәнүгә килгәндә...


– Бары тик сәхнәгә чыкканда гына бизәнәм. Көндез бизәнеп йөри торган гадәтем юк. Моның начар икәнен дә беләм, чөнки хатын-кыз һәрвакыт матур булып, күз явын алып торырга тиеш. Мәктәптә укып йөргән туганнарымны күзәтәм: 9-10 сыйныфта гына булсалар да, иртә таңнан торып, матур итеп күзләрен буяп куялар. Аларга кызыгам. Мин дә яшьтән үк шулай өйрәнсәм, бизәнә торган гадәтем булыр иде. Бизәнүне, бизәнә белүне әйбәт сыйфат дип саныйм.

– Аш-суга остамы сез?


– Әллә инде... Үз-үземне бәяли алмыйм, әмма пешергәнне чыгарып ташлаган юк, ашыйбыз. Камыр ашлары да пешергәлим. Мин пешергән ризыкны Зөфәр яратып ашый, балаларга да ошый.

– Ерак юлга чыкканда нәрсә белән шөгыльләнәсез?


– Ике күзем дә юлда. Юлны карап барырга, бар нәрсәне дә контрольдә тотарга яратам. Автобус белән гастрольгә чыгып китәбез икән, беренче рәттә – администратор, ә аның артында – Зөфәр белән мин. 18-20 кеше төркемебездә, аларның һәркайсысы өчен кем җавап бирә?! Әлбәттә, без! Зөфәр белән йөргәндә дә шулай, мин – штурман.

– Гөлнара-Айгөлләр сәхнәдә күп, ә менә Зәйнәп – берәү генә. Исемне сезгә кем сайлаган?


– Әти “Сиринә” дип куштырмакчы булган, тик менә укымышлы абыем аңа каршы төшеп: “Балага агач исемен бирмәгез”, дип, Пәйгамбәрнең бер хатынының исемен тәкъдим иткән. Исемем бик ошый. Мәгънәсе дә бик матур: тулы гәүдәле, моңлы кәккүк. Студент елларында рус кызлары “Зоя” дип эндәшмәкче иде, ә мин аларга: “Меня не Зоя, а Зайнап зовут”, – дип, исләренә төшереп тордым.

– Зәйнәп ханым, вакытыгызны бүлеп, сорауларга җавап биргәнегез өчен зур рәхмәт. Киләчәктә дә алкышлардан, халык мәхәббәтеннән, кочак-кочак чәчәкләрдән аермаса иде сезне Ходай, чөнки сез моңа лаек. 

1

2

3


Зәйнәп СОЛОШИНА

в„– |

Бүләккә бүләк мәҗбүриме?

$
0
0
27.12.2013 Дин
Бүләк бирешү – диндә сөннәт гамәл санала. Әмма аннан файда күрү, бүләккә каршы бүләк бирәсе була, дигән уйлар туа икән, бу гамәлеңнең ихласлылыгы шик уята.

«Кызым 3нче сыйныфта укыганда башка мәктәпкә күчте. Биредә туган көн үткәрү гадәте бар икән. Сыйныфташлары бер-бер артлы туган көннәренә чакыра башлады. Үзебез дә чакырдык. Берничә сыйныфташы зур бүләкләр белән килгәч, аптырап калдым. Әйе, әти-әниләре акчалы кешеләр икәнен беләм, әмма миңа да, баламны аларның туган көннәренә җибәргәндә, шундый бүләкләр аласы була бит, дип уйладым һәм шулай эшләдем дә. Инде 4-5 ел шулай дәвам итә. Тик күңелемә һич тә ошамый бу хәл”, - дип мөрәҗәгать итә безгә журнал укучыбыз һәм бу хәлдән ничек чыгарга икән дип сорау да куя.

Динебез бүләк бирешүне хуплый, ул сөннәт гамәл санала. Пәйгамбәребез (с.г.в): “Бер-берегезгә бүләк бирешегез, ул сезнең араларыгызны якынайтыр”, - дигән. Икенче бер хәдисендә: “Бүләк бирсәләр, алыгыз, кунакка чакырсалар, барыгыз”, – ди. Кайчан, кемгә нинди бүләк бирергә икәнен һәркем үзе хәл итә. Проблемалар килеп чыкмасын өчен иң мөһиме – ниятеңне дөресләү яки бу эшне ихлас күңелдән, риясыз башкару. Ә инде бүләгеңә каршы бүләк яки башка файда килүен өмет итәсең икән, монда инде ихласлык була алмый. Исламда бүләк бирешү – ул кул алмаш гамәл түгел. Бүләккә каршы бүләк бирү хуплана, әлбәттә, әмма мөмкинлегең булса гына. Әгәр юк икән, бүләк алучы гына булып каласың, чөнки дин кардәшең нидер өмет итми, ул бары тик сине шатландырып Аллаһы Тәгалә каршында әҗер-савапка ирешергә тели.

Безнең көндәлек тормышыбыз бүләк мәсьәләсендә үзгәрәк шул. Берәр якын кешебез нәрсә дә булса бүләк итсә, үзебезне аның алдында бурычлы итеп саный башлыйбыз. Мин дә моңа берәр нәрсә бирергә тиеш бит инде хәзер дигән уй туа. Кайчак бүләк алу шатлыгын да күмеп китә бу уйлар. Хәтта бүләк биргән кешене дә авыр хәлдә калдырырга мөмкинбез.

ГМ белешмәсе


Исламда бүләк бирешү – ике якны да сөендерә торган гамәл. Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Әгәр бер кеше сиңа яхшылык эшләсә, аңа да шуның белән җавап бир. Булдыра алмасаң, дога кыл. Дога кылуыңны “мин бу кешегә тиешле яхшылыкны эшләдем” дип уйлый башлаганчы дәвам ит”, - дигән.

Шулай ук акчага сатып алып булмый торган бүләкләр дә бар. Якын кешеләребез өчен аның кыйммәте бәһаләп бетергесез. Әлеге бүләкләр ислам динендә иң яхшылардан санала. Хатыныгыз өчен – кайгырту, кадер-хөрмәт күрсәтү, ирегез өчен – аны тыңлау, аңа буйсыну, әти-әниегез өчен – игътибар, балаларыгыз өчен – яхшы тәрбия, дусларыгыз, кардәшләрегез өчен догагыз иң зур бүләк.

Мөселман бүләк бирергә теләсә, бәйрәм җиткәнен, сәбәп чыкканын көтеп тормый, чын күңеленнән кардәшен сөендерергә, игелекле гамәл кылып, Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын алырга омтыла. Бүләк биреп, башка мөселманнарның калебләрендәге шик-шөһбә, вәсвәсәне юк итә, сөю, кардәшлек хисләрен ныгытуга, үзара яхшы мөгамәлә урнашуга сәбәпче була.
 


Нурия ӘЛМИЕВА

в„–12 |

Яңа елга нинди бүләк көтәсез?

$
0
0
27.12.2013 Җәмгыять
Россиякүләм халык фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) белгечләре үткәргән сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Россия халкының күпчелеге (85 процент) Яңа елга смартфон яки планшет бүләк итүләрен тели. Респондентларның 15 проценты яңа ноутбук йә булмаса фотоаппарат турында хыяллана.

Шул ук вакытта Россия халкының бәйрәмнәрдә якынча 8 мең 113 сум акча сарыф итәргә җыенулары да ачыкланган. Узган ел бу сумма 7 мең 428 сумны тәшкил иткән. Әлеге акча, нигездә, бүләкләр алуга (2 мең 853 сум), бәйрәм табыны әзерләүгә (2 мең 824 сум) тотылачак. Россия халкының 30 проценты җитәкчесеннән дә бүләк (премия) өмет итә икән. Сораштыруда катнашучыларның өчтән бере (35 процент) җитәкчеләреннән премияне үзләре сорап алмакчы. Ә сез Яңа елга нинди бүләк көтәсез?

Алисә Җамалиева, “Татар радиосы” ди-джее:

– Аллага шөкер, бар әйберем дә бар. Алай, бу кирәк, теге кирәк, дип сайланып йөрмим. Нәрсә бүләк итсәләр дә ризамын. Тик үз-үземә бүләк ясарга өлгер­дем инде. Машинаның штатный сигнализациясе генә бар иде, ә автозапуск куйдырырга башта кирәк дип тапмадым, аннары җае чыкмады. Ниһаять, шушы көн­нәрдә,тәвәккәләп, шушы бик уңайлы әйберне ясаттым. Бүләк бирү – ул бик күркәм күренеш. Кайчакта кечкенә генә әйбер бирсә­ләр дә, сөенәсең бит. Шуңа күрә, бәйрәм төсмере кертү өчен, бүләк бирүне дә, бү­ләк алуны да хуплыйм. Яңа елда акча санаганым юк. Чама белән генә тотарга тырышам. Без дә премия көтәбез инде. Ә менә “премия” ди­гән бүләк бармы-юкмы икә­нен без гыйнвар аенда гына белербез, мөгаен. Премияне үзем сорап алмас идем.

Ләйсән Әсхәтова, КФУның “Идарә һәм территориаль үсеш” институтының фәннәр кандидаты, укытучы:


– Яңа елда бүләк бирүгә уңай карыйм. Аеруча чын күңелдән һәм кешенең те­ләген үти алырлык бүләкләр тапшырырга яратам. Шәх­сән үзем Яңа елда бөтен те­ләкләремнең тормышка ашу­ын һәм өр-яңа матур машина бүләк итүлә­рен телим. Бәйрәмнәрдә якын­ча 10-15 мең сум акча тотарга исәп­лим. Бу айда премия алдым. Ләкин, бирмәсәләр, премияне үзе сорап ала торганнардан түгелмен.

Зилә Гыймазова, Татарстанның студентлар хезмәт отрядлары үзәгендә яшьләр эшләре буенча белгеч:


– Яңа елда бүләк алгач, күңелләр күтәрелеп китә. Бү­ләк алышу бәйрәм рухы өсти. Яңа елда күңел могҗи­залар көтә. Шуңа күрә бүләк тә оригиналь булырга тиеш. Эш бәясендә түгел бит. Энә дә бүләк, дөя дә бүләк. Бүләк сайлаганда акча санарга яратмыйм. Күңелемә охшаганын, кешенең рухына, хол­кына туры килә торган бүләкләр сайларга тырышам. Гадәттә, Яңа елга еллык премия бирелә. Аның күлә­ме җитәкчедән тора. Премия бирелмәгән икән инде, димәк, эшләвең дә шулайрак булган. Шәхсән үзем әлегә хезмәт хакы алмадым. Азрак премиясе дә булыр дип өметләнәбез.

Роберт Шәймәрданов, шагыйрь, автор башкаручы:


– Иҗатка, шигърияткә мөкиббән кеше буларак, Яңа елга яңа чыгасы китабым дөнья күрсә – миңа иң зур бүләк инде. Бәйрәмдә бүләк бирүгә уңай карыйм. Дистә еллар буе килгән балачак куанычы белән чыршы астыннан Кыш бабайдан бүләккә уенчык, тәм-том алу халыкта олыгайгач та югалмады. Бәйрәмнәрдә акчаны күпме кирәк, шуның кадәр тотарга уйлап торам. Пре­миягә килгәндә, көткән кеше көтсен. Миңа алай аерым бүләк бирүче булмады. Андый гадәт юк бит инде ул. Профсоюз оешмасыннан ба­лаларга биргән кебек уенчык йомшак ат белән кәнфитле пакет бирделәр. Шунысына да рәхмәт инде. Сабыйларча күңелне күрә беләләр.

Әлфия Сафина, тәрҗемәче:


– Яңа елда бүләк бирүне кирәк санамыйм. Яңа ел, гомумән, мөселманнар өчен ят бәйрәм. Шуңа күрә аңа әллә ни игътибар бирмим. Акча туздыруны әйт­кән дә юк. Ә менә премиягә килгәндә, аны бәйрәм алдыннан ел саен бирәләр. Быел да, алдык. Бирмичә калсалар да, сорап йөрмәс идем.  




в„–223 | 27.12.2013

Татарстанлылар ялган аракыга күчә

$
0
0
27.12.2013 Җәмгыять
Аракының минималь бәясе 170 сум дәрәҗәсендә билгеләнгәнүе белән халык контрафакт алкоголь эчемлекләргә өстенлек бирә башлаган. Моның нәтиҗәсе үзен озак көттермәгән – быел агулану очраклары шактый арткан. Башкалабыз Казанда яшәүчеләр бу күрсәткеч буенча “алдынгы” рәтләрдә.

Моңа кадәр 6 ел дәвамында алкоголь эчемлекләр кулланып хастаханәләргә эләгүчеләр исәбенең кимү тенденциясе күзәтелгән. Быелгы вәзгыять исә Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе вәкилләрен борчуга салган. Узган елның 11 аенда 1071 агуланучы булса, быел инде андыйлар саны 1468гә җиткән.

Башкалабызда яшәүчеләр спиртлы эчемлекләрне районнарга-авылларга караганда күбрәк, чамасын белми эчкәнгәме, әллә ялган алкоголь киңрәк таралыш алгангамы, биредә агулану очраклары өчләтә диярлек үсеш алган. Алда торган Яңа ел бәйрәмнәрен дә исәпкә алсаң, бу статистика тагын да кискен сыйфат алуы ихтимал.

Казахстан аракысы өстәл түренә менде


Аракының бәясе күтәрелү белән контрафакт алкогольнең артачагы алдан ук фаразланган иде. Шулай булып чыкты да: Казахстаннан Башкортстан, Оренбур, Самар аша республикабыз территориясенә яшерен рәвештә үтеп кергән спиртлы эчемлекләр зур таралыш алды. Быел полиция хезмәткәрләре тарафыннан 10 шундый канал ябылган, законсыз эшчәнлек алып баручыларга карата җинаять эшләре кузгатылган.

Халыкта исә Казахстан алкоголе зур ихтыяҗга ия. Биш литрлы шешәләргә тутырылган аракы һәм коньяк азгын тормыш рәвеше алып баручыларда гына түгел, урта керемле, хәтта хәлле кешеләрдә дә популярлык казанды. Нигездә, аны арзан бәясенә кызыгып алалар. Шул эчемлекләрне туйлар, банкетлар үткәргәндә дә өстәл түренә куялар.

50 сумга чын аракы була алмый


Госалкоголь инспекциясенең контроль-инспекция бүлеге башлыгы Татьяна Хәбибуллина исә шикле сыйфатлы бу эчемлекләрдән баш тартырга киңәш итә. Ведомство тарафыннан үткәрелгән экспертизалар күрсәткәнчә, законсыз рәвештә сатыла торган алкоголь билгеләнгән таләпләргә бөтенләй туры килми. Хәтта матур шешәләргә тутырылган Казахстан коньягы да буяу һәм ароматизаторлар өстәлгән сулы-спиртлы эчемлек булып чыккан. Нәтиҗәдә, акчаны янга калдырам дип, ялган алкоголь кулланучылар үз сәламәтлегенә зыян сала.

- Шешәсе 50-70 сумлык аракыны тикшереп тә торасы юк. Бәясе генә дә аның яшерен юл белән Татарстанга китерелгән контрафакт булуы турында сөйли. Андый алкогольне азкүләмле партияләр белән кечкенәрәк машиналарда ташыйлар. Элегрәк моның белән, нигездә, Казахстанда яшәүчеләр шөгыльләнсә, хәзер республика халкы шул рәвешле акча эшли, - дип сөйләде Татьяна Хәбибуллина.

Мондый арзанлы алкоголь кечкенә сәүдә үзәкләре, таксистлар аша сатыла, шулай ук капкалап алу оешмалары күбрәк акча эшләү максаты белән мондый эчемлекләр белән сәүдә итә. Зур кибет-гипермаркетларда исә ялган аракы сатылган очраклар ачыкланмаган.

Яңа елга - ялган шәмпан шәрәбе

Мәгълүм булганча, Татарстан территориясендә алкоголь эчемлекләрнең төп җитештерүчесе булып “Тартспиртпром” тора. Шуңа да, гадәттә, аның продукциясе фальсификацияләнә икән. Бигрәк тә халыкта популяр булган “Граф Ледофф”, “Старая Казань”, “Усадская хлебная” кебек аракы төрләрен алдап ясыйлар.

Яңа ел алдыннан республикабызга ялган шәмпан шәрабе дә кайтарыла башлаган. “Совет шәмпан шәрабы” этикеткасы ябыштырылган берничә партия шундый эчемлек әйләнештән алынган.

Республикабызда алкогольнең чынмы-ялганмы икәнен тикшерү хезмәтләре эшли. Моның өчен шешә капкачында яки этикеткасында урнаштырылган теркәү номерын 5-114-115 телефон номеры буенча хәбәр итеп, тикшертергә була. Шулай ук бу эшне Татарстанның дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша да башкарып була. 


---

в„– | 26.12.2013

Шәмаилле өйдә үскән егет

$
0
0
27.12.2013 Мәдәният
Равил Заһидуллинның исеме сынлы сәнгать сөючеләргә яхшы таныш. 1990 елдан СССР Рәссамнар берлеге әгъзасы. 1982 елдан бирле республика, төбәк, Бөтенроссия һәм халыкара күргәзмәләрдә актив катнашып килә.

Рәссам Равил Габделбәшир улы Заһидуллин янына кайчан керсәң дә аны остаханәсендә очратырга була. Чөнки ул үзен торымнан-торымга түгел, ә даими эшләргә күндергән рәссамнарның берсе. Халкыбызның X-XVI гасырга караган тарихын, көнкүрешен җентекле, эзлекле тасвирлаучы рәссам буларак, киштәләрдә рәт-рәт булып тезелеп киткән эшләрнең һәммәсендә дә диярлек әнә шул үткәннәрнең кайтавазын ишеткәндәй буласың. Барысы да майлы буяулар белән киндергә язылган. Үз халкыма дип атап эшләсә дә, язганнары, үзебездә генә калмыйча, чит кыйтгаларга киткән очраклары да юк түгел. Әйтик, 50 эшен берьюлы АКШка алып китүләрен дә, кайберләренең Англия, Франция, Германия, Төркия, Мисыр, Япония, Австралиядә шәхси тупланмаларда саклануын дә беләбез. Равил әфәнде үзе: «Читтә кем күрә дә, кем бәяли инде аны», – дигән фикердә булса да, аларны нәкъ менә милли теманың, милли колоритның бәһасен белүчеләр ала да инде. Нигездә, тарихи романтизм жанрында майлы буяулар белән киндердә иҗат итүче рәссамның соңгы вакытта пыялага эшләнгән милли бизәкләр сериясен күрмәмешкә салышу шулай ук дөрес булмас иде. Җете төсләр һәм арткы яктан ялтыравыклы кургаш ябыштырып эшли аларны рәссам. Бусы электән килгән шәмаил техникасы.

Дөрес, бизәк төшерү, шәмаил ясау рәссамны хәзер генә җәлеп иткән нәрсә түгел. Казанда туып үссә дә, кечкенәдән авылдан сукмагы өзелмәгән аның. Арча районының Шекә авылында яшәүче әби-бабасы һәм әтисе белән бертуган Маһинур апасы янында, түр башында шәмаил эленеп торган нурлы өйдә узган булачак рәссамның балачагы. Җитмәсә, бу бит әле аларда гына түгел, ә һәр авыл өенең шәмаилле чагы.

Шәмаилләрдәге гарәби язуга килсәк, анысын да белеп, аңлап эшли рәссам. Бирим дигән колына чыгарып куяр юлына, дип юкка гына әйтмиләр. Равил Заһидуллинга да җае чыгып кына тора. Казан сынлы сәнгать училищесында укыганда аның кулына гарәп хәрефләре белән язылган китап килеп эләгә. Шуннан карап хәреф танырга, язарга өйрәнә. Аннан үзләре белән бер йортта яшәгән Хәким ага Сәлимҗановтан гарәп хәрефләре белән язылган бер пьеса алып укып чыга. 1980 елларда ук шәмаил ясарга омтылып карый. Бер-бер артлы ике эш башкара. Әмма эш булачак шәмаилгә язылачак текстка килеп терәлгәч, икеләнеп кала: «Нәрсә сайларга соң?» Баксаң, шәмаилгә текст сайлау ашык-пошык кына хәл ителә торган нәрсә түгел икән. Һәм шәмаил дип тотынган эш ахыр чиктә бизәк кенә булып кала. «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә дә, ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда да күрсәтелә ул эшләр. Ә инде 1986 елда ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее рәссамның беренче шәмаилен сатып алгач, күңеле үсеп китеп, кызыксынуы тагын да арта төшә. Казанда гарәп илләреннән килгән мөселман сәнгате күргәзмәсе узу да үзенекен итә. Равил, дәртләнеп, Бакый ага Урманчедан дәресләр (1988 елларда) алып йөри. Моннан 8 еллар элек, белгәннәрен ныгытырга тагын җай чыга: кыш буе К.Насыйри музеена гарәп теле дәресләренә йөри. Бу шәмаилгә әйләнеп кайтырга тагын бер сәбәп була. Казанның 1000 еллыгына игълан ителгән эмблемалар бәйгесендә гарәби язулы эше 2 нче урынга лаек була. Һәм менә моннан 2 ел элек, ул янә, ныклап торып, шәмаил техникасындагы әлеге бизәкләргә тотына. Бара торгач, пыялага башкарылган ике дистәгә кадәр эш җыела, әле бүген дә остаханәсендә төгәлләп бетерәсе 15ләп эше бар. Ачык җете төсләр белән буяганнан соң, артына кургаш та куеп җибәргәч, алар тагын да купшыланып китә. Ә ут яктысы аны затлылыкның иң югары ноктасына җиткерә.

– Мондый бизәкләрне мәктәптә укыганда ук ясый идем. Дәфтәрнең исән җире калмый торган иде. Әле дә кулга кечкенә генә кәгазь кисәге эләкте исә, тик утырганда да бизәк төшерәм, – ди рәссам.

Шул бизәкле эшләренә исем куюын күр тагын: «Болгар кызы», «Чишмә янында»...

Рәссам пыяла белән эш итүнең тәмам тәмен табып өлгергән булса кирәк. Табышлары да җитәрлек. Әйтик, 3Д, 4Д дигән сүзләр ныклап торып кулланышка кергәнче үк, Равил Заһидуллин бу төшенчәләрне үзе аңлаганча, 4әр катлы пыялалардан торган шәмаилләр аша күрсәткән иде. 1991-92 нче елларда «кызык өчен генә» дип тотынган бер эше чыннан да көткәннән дә кызыграк булып чыга. 4 катлы пыялада эшләнгән күләмле шәмаил чыннан да моңа кадәр күренгән нәрсә түгел (рәсемдә). Җитмәсә, бер табак пыялага интеккән кытлык заманда тотына ул бу эшкә. Шәмаилдәге алгы план, арткы план, ерактагы план — шул катлы-катлы пыялаларда чиратлашып бара. Гаҗәеп кызыклы эш! Әле тагын рәссамны 4 катлы пыялада төгәллисе кошчыгы «көтеп тора». Агачка кунган кошчык кызыл түшле булырмы, әллә җете сарымы – анысын әлегә әйтүе кыен. Болар һәммәсе рәссам ихтыярында.

Ә инде милли бизәкләргә килсәк, алар чыннан да күз явын алырлык.

– Ни гаҗәп, күпчелек очракта, рус милләтеннән булган кешеләр килеп алып китә бу бизәкләрне. Ә безнең татарда сәүдәгәрлек көчле: кайчагында шулай итеп сатулашалар ки, хәтта алар өчен үзем уңайсызлана башлыйм, – ди Равил әфәнде.

Ни генә булмасын, остаханәсенә эзне суытмыйлар. Чөнки чын «татарча» итеп башкарылган эшләрне кайда һәм кемнән табып буласын белеп киләләр. 


Расиха ФӘИЗОВА

в„– |

“Безне ишетәсезме?”

$
0
0
27.12.2013 Милләт
Казаннан Истанбул аэропортына килеп төшүгә үк ыгы-зыгы башланды. Дөресрәге, тел белмәү мәрәкәсе. Чуашстаннан килгән хезмәттәшләребезнең билетларына исемнәрен дөрес язмаганнар икән. Татарстан, Башкортстан, Чуашстаннан килгән ике дистә журналист арасында төрекчә белгән ике-өч кеше генә бар. “Ә Искешәһәрдә көтеп торган ике йөздән артык төрки илләрдән, өлкәләрдән килгән журналистлар белән ничек аралашырлар инде”, – ди юлдашым Райнур Шакиров.

Төркиләр Интернетка чыга

Чыннан да, төрки халыклар яшәгән 26 ил һәм төбәктән килгән 200дән артык журналист арасында төрекчә белү мәҗбүри иде. Өч көн буе узган медиа-форумда төрки телле халыкның уртага салып сөйләшерлек сүз­ләре, фи­керләре җитәрлек җыел­ган. Дө­рес, өстәл янында узган тантаналы чаралар вакытында, даими чыгышлар булганда, колакчыннар белән тәрҗемә итү мөм­кинлеге бар иде анысы. Әм­ма дөнья буйлап сибелгән төрки халыкның ничек яшәгәнен, ничек сулаганын белү, үзеңнең та­тарлыгыңны, Татарстан хакында азмы-күпме аңлатып китү, күз-күзгә карашып сөйләшеп утыру өчен төрекчә аралашу зарур.

Медиа-форум өченче тапкыр үткәрелә икән инде. Беренчесе – Әнкарада, икенчесе Бакуда уз­ган. Бу юлы әлеге чараның Иске­шәһәрдә үткәрелүенең сере – ка­ланың төрки дөнья мәдәни башкала булып билгеләнүендә. Бире­гә килгән халыкларның уртага салып сөйләшерлек сүзләре бик җитди иде. Әйтик, быел җыелу­ның сәбәбе – уртак Интернет проекты булдырып, төрле кыйтгаларда яшәүче төрки халыклар­ның хәбәрләрен тапшырып, төр­ки дөньяны ныгыту. Әлбәттә, бу – бик зур һәм кирәкле эш. Һәр илдән, төбәктән җаваплы бер кеше хәбәрләрне сайлап алып, Интернет блокка җи­бә­рәчәк. Дөньяга таралачак әлеге сәхифә бер ел дәвамында каралачак, тикшереләчәк. Бу проект нинди телләрдә халыкка таралачак, ди­гән сорау иң шау-шу кузгатканы булгандыр, мөгаен. Хәбәрләрне төрекчә генә түгел, кемдер фарсыча, кемдер гарәпчә булырга тиеш дигән тәкъдимнәр кертте. Һәрбер төрки халык үз ана телен кертә башласа, бу сәхифә эт – баш, сыер – аякка әйләнәчәк иде. Татарча хәбәрләр бирелеп баруын без дә телибез, әлбәттә. Кыс­касы, ыгы-зыгыга нокта куеп, билгеле бер карарга киленде: Интернет сәхифә өч телдә дөнья кү­рәчәк – төрекчә, инглизчә һәм урысча. Нигә урысча дигәндә, элек СССРдан аерылып чыккан төрки илләрнең һәрберсе дә урысча белә. Шуңа күрә бу телне дә кертергә дигән тәкъдим булды.

Сездә ничек, бездә шулай...

Беренче танышым – Гер­ма­ниядәге тележурналист Сәран Саргур иде. Бу медиа-форумга безнең кебек үк беренче ки­лү­ләре икән. Минем татар булуымны белгәч, тиз генә операторны җилтерәтеп алып килде дә, камерага сөйләтә башлады. “Татарлар аерым дәүләт кебек яшә­мәсәләр дә, Кырымда яшәүче татарларга караганда баерак яши­ләрдер, – ди Сәран. – Чөнки сездә нефть бар. Ә Татарстанда яшәүче халык белән киләсе елга танышырмын дип уйлыйм. Ка­занның төрки дөнья башкаласы булып билге­ләнүен беләбез, ди­мәк, киләсе елга сәяхәтебез сезгә булачак”.

Сәран Германиядә төрек те­лендәге бердәнбер теле­ви­де­ниедә эшли. “Европа тө­рекләрен берләштерүче башка канал юк”, – дип тә өстәп куйды. Телевидение хәбәрләр, сериаллар, күңел ачу һәм балалар тапшыруларын үз эченә ала икән.

– Германиядә бик күп төрек яши. Әмма тулы канлы халык булып яшәү, эшләү өчен җирле халыкның яхшы мөнәсәбәте дә кирәк. Алманнарның сезгә булган карашы ничек? – дип кызыксынам Сәраннан.

– Элеккеге кара эшчеләргә караган кебек карыйлар дип әйтә алмыйм, әмма икенче сортлы милләт итеп кабул итү бар, – ди ул. – Германиянең тулы гражданины булып, алманча бик яхшы сөйләшсәк тә, без алар өчен барыбер чит булып калабыз. Әмма милли йөзеңне югалтмас өчен үзең булып калырга, тирә-юньдәге вәзгыятькә, кырын караучыларга игътибар итмәскә өйрәнергә кирәк.

Төрекләр дөньяның кайсы гына читендә яшәсә дә, телен, гореф-гадәтләрен онытмый, анысы. Ватанпәрвәрлек, милли хисләр туган җирдән ераграк булган саен көчлерәк була шул ул. Әллә ни ерак барасы юк, дөнья буйлап сибелгән кытай, фин татарларын гына искә алу да җитә. Кырымнан килгән “Кырым авазы” журналисты Гаяна Юксил өчен Төркия икенче туган җире кебек икән. Алар төрек халкының үзләренә булган ярдәмен һәр­даим тоеп, сизеп торалар. Төрле чараларда катнашалар, медиа-форумга да өченче тапкыр килү­ләре. Әле Бишкәк, Ризә шәһәр­ләрендә узган журналистлар оч­рашуына да барып кайтканнар. “Безгә аралашу, уртак проектлар төзү бик тә зарур, – ди ул. – Әгәр шундый чаралар үткәрелмәсә, төрки телләрдә сөйләшүче аз сан­лы халыклар эреп юкка чыгачак.

Гаяна ханым университетта мөгаллим булып та эшли икән. Журналистика бүлегендә ана те­лендә язучы журналистлар тәр­биялиләр. Бу бүлек махсус төзел­гән. “Газета-журналларда, теле­видениедә эшләү, матбугат чараларын тагын дә җәелдерү өчен безгә мондый белгечләр бик кирәк”, – ди ул. Кырым татарлары, үз телләрен саклап калу өчен, университетта махсус бүлекләр булдыралар. Кайчандыр үз туган җирләреннән куылган бу халык­ның үҗәтлегенә, үзсүзлегенә исем-акылым китә минем, күп вакыт үзебез өчен оялып куям. “Безнең уку йортларында, кире­сенчә, татар бүлек­ләрен ябалар”, – дип әйтергә телем әйләнмәде. Бердәм дәүләт имтиханын урыс телендә бирәсе бар, дип сөрән салмыйча гына урысчасын да, инглизчәсен дә өйрәнә, шул ук вакытта ана телен саклап калу, яшәтү өчен җан тырмаша кырым татарлары.

– Казан татарлары белән элемтәләрне тагын да ныгытасы иде, – ди Гаяна. – Дөрес, безнең сезнең белән уртак проектларыбыз бар. Инде ничә еллар танылган татар җырчысы Гөлзада Сафиуллина белән берлектә “Сөем­бикә варислары” исемле фестиваль үткәреп киләбез. Сабантуйлар уза. Ләкин уртак тарихы, теле, дине булган тугандаш халык­лар өчен бу гына аз.

“Гайшә“ “Анна“га үзгәрде


Мондый медиа-форумнар­ның үткәрелүе яхшы, әлбәттә. Мөн­бәрдәге “отчет биргән” чыгышлар алар бер колактан кереп, икенчесеннән чыгып та китте. Әмма дәүләтчелеге булмыйча, кемнәрнеңдер басымы астында яшәгән аз санлы халыкларның гозерен ишетү, аһ-зарларын тыңлау да кирәк булгандыр. Чөн­ки аларның уртага салып сөйлә­шерлек проблемалары чиктән ашкан, ә боларны хәл итү өчен аларга ярдәм кулы сузучы, яклаучы кирәк. Бүген әнә күп­санлы халык арасында югалмыйча, көч-хәл белән җан асраучы, үз кыйбласына тугры калган бу төрки­ләр илендәге вәзгыять­не аңлый­быз кебек.

7 миллионнан артык халкы булган Болгариядә 500 мең тө­рек яши. Шул җирлектә туып үскән Айдын Осман үз халкының тормышы, яшәеше турында махсус Интернет сәхифә булдырган. Дәүләт телевидениесендә Бол­гариядәге төрекләр өчен атнасына ун минутлык тапшыру бар икән. Радиодан бер сәгать музыкаль тапшыру җиткерәләр. Газеталары да чыга. “Әмма газе­та­ларның саны бер мең белән генә исәпләнә. Бу – иң күп тираж, – ди Айдын. – Инде ничә еллар матбугат чараларын, телевидениене берләштерүче бер рәсми оешма төзисе иде. Болай без “ирекле үзешчәннәр”не хәтерлә­тәбез”.

Илдә туган вәзгыять барыннан да бигрәк җирле халыкның мө­нәсәбәтеннән килә. “Безгә Госманлы империясенең вәхши, явыз халкы итеп караучылар күп, – ди Айдын. – Татарларга да мө­нәсәбәт шулайрак. Китаплардан укып, Интернет челтәрендәге чы­ганакларга таянып шуны әйтә­се килә: сезгә Алтын Урдадагы явыз монголларга караган кебек карыйлар. Бу очракта безнең язмыш сезнекенә охшашрак та”.

90нчы елларда Болгариядәге төрекләрнең өйләренә кереп, паспортларын алып чыгып ки­тәләр һәм исемнәрен үзгәр­тәләр. Айдын әйтүенчә, халык саны кимүнең сәбәбе шуңа да бәйле икән. Әйтик, “Гайшә”не “Анна”га үзгәртеп язган очраклар шактый. Өйләргә кереп, качып намаз укучыларны, төрек телендә сөй­ләшүчеләрне барлап йөргәннәр.

Бу вакыйгаларга шактый гына еллар узса да, шуннан калган тис­кәре мөнәсәбәт, кырын күз белән карау һаман да хөкем сөрә икән.

Молдавиядән килгән гагаузлар да үзләренең зарларын җиткереп алды. Инде ничә гасырлар яшәгән бу халыкның да тулы хокуклы милләт булып көн күрәсе килә торгандыр. Дөрес, молдаваннарның 60 проценты яшәгән дәүләттә җан асрау җи­ңел дип әйтеп булмый. Молда­виядә 90 милләт вәкиле яшәсә, әнә шуның 4 процентын гагаузлар тәшкил итә. “Аена гагауз те­лендә ике тапшыруы чыга, ә элек күбрәк иде, – ди “Гагауз иле” тап­шыруы редакторы Мария Корниенко. – Аннан соң милләт­ләр күп булу сәбәпле, без гагаузлардан киммени дип, башкалар да баш калкыта башлады. Һәм айга бер тапкыр күп милләтле халыкны берләштергән тапшыру пәйда булды”.

Гадәттә, без мондый чараларга килгәч, шаулашып, глобаль проблемаларны чишәргә тотынабыз да, асылда, бу четерекле мәсь­ә­лә һавадагы торна ха­ләтендә кала бирә. Журналистлар белән очрашудан да әнә шундый икеле-микеле хисләр белән таралыштык. Бер караганда, боз кузгалды кебек, инде киләсе елдан җиң сызганып, әлеге проект­ны тормышка ашырырга кирәк булачак дигән шигарь сүзләр дә яңгырады. Бирсен Ходай, дип бит сыпырырга гына кала. Әлеге күрешү-сөйләшү – дөнья мәй­данына чыгу, дәүләт­ләрендә тулы, мөстәкыйль халык яшәүдән мәхрүм калган аз санлы халыкларны күтәрү, аларны яшәтү өчен кирәк. Шул исемлеккә без дә керәбез.

Фотода: Германиядә яшәүче төрек журналисты (уңда) белән  


Алсу ХӘСӘНОВА

в„–223 | 27.12.2013

Олимпиада утын каршы аласызмы?

$
0
0
28.12.2013 Спорт
30-31 декабрь көннәрендә Татарстанда Олимпия уты эс­тафетасы узачак. Ут республикага махсус поезд белән ки­тереләчәк. Тантаналы каршы алудан соң ул Болгарга, соң­рак Свияжскига юл алачак. Ике шәһәрчектә дә бу уңайдан бәйрәм чаралары уздыру көтелә. 30 декабрьдә кич ут кабат Казанга кайтачак, студентлар шәһәрчеге янындагы кыска гына эстафетадан соң аны төнгә Универсиада музеенда калдырачаклар.

31 декабрьдә эстафета Казанда Универсиада авылы, “Әкият” курчак театры, Иске Татар бистәсе, Казан Кремле һәм берничә Универсиада объекты аша узачак. Йөреш “Казан-Арена” стадионы янында тәмамлана. Биредә Олимпия утының шәһәрдәге касәсе кабыначак. Сүз уңаеннан, эстафетада катнашкан һәр­кем үз маршрутында тотып йөгергән факелны сатып ала алачак. Илсур Метшин шул рәвешле факелны истәлеккә үзендә калдырырга җыенуын белдерде инде. Казанда Олимпия уты эстафетасы уздыруның төгәл күпмегә төшә­чәге хәбәр ителми. Башкортстанда моның өчен чыгым­нарның 13 миллион 767 мең сумга җиткәнлеге билгеле. Ә сез Олимпия уты эстафетасында катнашырга җыенасызмы?

Ирек ЗИННУРОВ, ватерполчы, Афинада һәм Сиднейда узган Олимпиадалар призеры, Россиянең атказанган спорт остасы:


– Олимпия уты эстафетасында катнашучылар исемле­гендә үз фамилиямне күрмә­дем. Универсиада уты эстафетасында катнашкан идем. Ул вакыттагы кичерешләремә килгәндә, җаваплылык тойдым, горурлык хисе акылдан шашарлык дәрәҗәдә көчле иде. Олимпиада – спортчылар өчен иң мөһим ярыш. Казанда узган Универсиада аңа әзерләнү булды. Россиянең мондый глобаль чараларны уздыра алуы уңай күренеш, алар илнең дә, респуб­лика­ның да үсеше өчен әһәмиятле. Олимпия уты эстафетасының 30-31 декабрьгә туры килүе бераз кыенлыклар тудыра. Чөнки Яңа ел – гаилә бәйрәме. Күпләр бу көнне өйдә, гаиләсе янәшәсендә булырга тели. Шулай да мин эстафетаны барып карап кайтырга киңәш итәр идем.

Данил СӘФӘРОВ, “Яшь­ләр Online” тапшыруы алып баручысы:


– Олимпия факелын каршы алуда катнашырга җыен­мыйм. Универсиада уты дип тә әллә ни һушым китмәде. Го­мумән, зур, халык күп катнаша торган чаралардан ерак торырга тырышам. Олимпия утын күтәреп чап, түлибез дисәләр дә, ризалашмас идем. Патриот булмаудан түгел, мәшакате күп: төрле тикшерүләр узу, машиналар “бөке“сендә утыру, салкында чират көтү. Әле берәр явызрак йөзле сакчы сиңа мыс­кыллы карарга мөмкин. Шулай да, Олимпия факелын болай зурлау кирәк. Күпләр ки­лешмәс, әмма аның Байкалга төшүен дә, космоска менүен дә хуплыйм. Әлбәттә, болар бар да PR, ләкин файдалы. Моңа күпме акча сарыф ителгәнен белмим. Бездә бит ничек: 3 тиенлек эшне дә 3 миллион итеп “списать” итә­ләр. Бу ягы безгә караңгы.

Гөлинә СӘЛИМОВА, өч бала анасы, укытучы:

– Универсиада утын Казанда каршылаганда да гаилә белән бу чарада катнаштык. Бик күңелле бәйрәм булып истә калды, балалар әле дә сөйли, шуңа күрә алар өчен Олимпиада утын каршылау да күңелле бәйрәм булыр дип ниятләп торабыз. Дөрес, ул көнне хатын-кызның мә­шә­кате күп, ләкин табын әзер­ләүне бергә башкарачакбыз. Аннары бу чара көндез була бит, бәйрәм көнне шәһәрне әйләнеп кайту бернинди дә авырлык тудырмас. Ирем дә, балаларым да спорт белән кызыксына, алар Олимпиаданы да күзәтәчәк.

Нияз АКСАНОВ, танылган блоггер:


– Мине бу чарага чакырдылар, ләкин чакырмаган оч­ракта да Казанда шундый бәйрәм була торып, өйдә утырып калмас идем. Фотога тө­шереп, бәйгедә катнашырга телим, җиңгән очракта Олимпиадага чакыру минеке булачак. Ничек кенә булмасын, Сочига барыбер барачакмын! Мин инде Барнаулда факел­ның йөрешендә катнаштым. Минем кулда да, башкаларга тапшыргач та, ул сүнмәде, го­мумән, ничек сүнә алганын аңламыйм. Башта факелны әллә сатып алыйммы икән дигән уй да килгән иде, ләкин киштәдә тузан җыеп яткан әйбергә караганда күңелдә уңай хисләр саклануы мө­һимрәк. 




в„–224 | 28.12.2013

Артка карамыйча, алга барып булмый (ФОТО)

$
0
0
28.12.2013 Мәдәният
Губернабызда «Россия йөрәгендә туганнар» үзешчән сәнгать коллективлары фестивале үткән елның 28 октябрендә тантаналы рәвештә ачылган иде. Бу күләмле чарада өлкәнең 37 районы да катнашып, үзешчән коллективлар берсеннән-берсе матуррак программалар күрсәттеләр. Декабрь ахырында график буенча куелган отчет концертлары тәмамланды, ә иң яхшы номерлар 14 февральдә үтәчәк гала-концертка сайлап алынды.

Россия йөрәгендә яшәүче күпмилләтле халкыбызның иҗат җимешләре рус, мордва, чуваш, татар телләрендә яңгырады, һәм аларның барысын да патриотизм хисе берләштерде.

Самараның Филармония залында ачылган фестивальне өлкә Мәдәният министры Ольга Рыбакова котлап, тамашачыларга һәм үзешчәннәргә өлкә губернаторы Николай Меркушкинның сәлам хатын җиткерде. Фестивальне уздыру идеясен дә губернатор нәкъ үзе тәкъдим иткән иде бит.

Ике ай чамасы дәвам иткән бу чарага Самараның иң яхшы сәхнәләре - Опера һәм балет театры, Филармония һәм Академия драма театры заллары бирелүе бу күләмле чараның әһәмиятлелеген күрсәтеп тора иде. Без, ниһаять, өлкәбезнең күпмилләтле халкы талантларын барлау вакыты җиткәнгә куанып, руслар, татарлар, чувашлар, мордвалар күпләп яшәгән Похвистнево, Камышлы, Кошки, Елховка, Шенталы, Кләүле, Большая Глушица, Большая Черниговка районнары үзешчәннәренең чыгышларын көттек.

Әйе, «үзешчән халык иҗаты» төшенчәсе күпкырлы. Ул Мәдәният йортларында чәчәк атучы үзешчән сәнгатьне дә, традицион халык авыз иҗатын да үз эченә ала. Һәр авылның үз талант ияләре бар, һәм аларның җырлары сәхнәдә генә түгел, эштә дә, кич утырулар вакытында да яңгырап, халык иҗаты статусына ия була бара.

Советлар заманында Самара өлкәсендә «Композитор һәм фольклор», «Фольклор һәм яшьләр» бөтенсоюз фестивальләре уздырылып, илебездәге бөтен фольклорны өйрәнүче галимнәрне бирегә җыя иде. Безнең ансамбльләр Мәскәүдә дә, көтеп алынган кунак буларак, Үзәк телевидениедә дә, Музыка йортында да еш кына чыгыш ясап торалар иде.

Хәзер «фольклор» сүзе үткән заман культурасына ишарә буларак яңгырый. Без аңа сыйфатлы, тик үсештән туктаган материалга караган кебек карыйбыз. Кыскасы, борынгы, онытылып баручы культура, дибез. Ә ул бит әле дә исән! Ул безнең үткәнебез генә түгел, бүгенгебез дә, киләчәгебез дә! Заман яшьләре иҗатында берәм-сәрәм генә күренгәли башлаган фольклор элементлары борынгылыкның яңа әйләнешкә чыгып килүе турында сөйли.

Әйе, милли гореф-гадәтләребез гасырлар дәвамында формалашкан. Иҗат җимешләренең иң матурлары, иң халыкчаннары гына сакланып, бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән. Күп вакыт: «Фольклор модадан чыгып бара», дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Модадан, бәлки, чыгар да, әмма тамырларыбызга мөрәҗәгать итү ихтыяҗы халыкта гел бар һәм булачак та. Артка карамыйча, алга барып булмый бит.

Без биредә 37 районның да үзешчәннәре чыгышлары турында, бик теләсәк тә, язып бетерә алмыйбыз. Безнең “Бердәмлег”ебез, татар газетасы буларак, күбрәк татар коллективлары чыгышына һәм чагыштыру өчен генә татарлар һәм башкортлар күмәкләшеп яшәгән районнарда эшләүче башка милләт коллективлары иҗатына туктап үтүне кулай күрә.

График буенча Большая Черниговка һәм Большая Глушица районнары башкортлары алдарак чыгыш ясады. Алардан башлыйбыз да. Анда татарлар бик аз яши, ә менә башкортлар күбрәк, һәм алар бик дус һәм иҗат җанлы халык булып танылдылар. Таллы (Кочкиновка) авылында күп еллар Фатыйма Шагаева җитәкчелегендәге «Туган моңнар» коллективы эшләп килә, һәм аны еш кына татарларның Сабан туе бәйрәмнәрендә дә күрергә була. Алар бу фестивальгә үзләренең «Шәл бәйләдем» җырын алып килгәннәр иде.

Елховка районының балалар коллективлары блогы да бик уңышлы күренде. Тупли һәм Мулла авылларының «Чишмә» татар балалары ансамбле (җитәкчесе М.Хасимова) һәм «Дети солнца» рус төркеменең (җитәкчесе Т.Кравченко) уртак биюләре жюрига да, тамашачыларга да бик ошады. “Чишмә”леләр татар фольклорына да мөрәҗәгать итсәләр, бик яхшы булган булыр иде.

Ә Кошки районының Иске Фәйзулла авылын, һәрвакыттагыча, оста гармунчылары Мидхәт Әминов һәм Равил Минебаев башкаруында татар милли көйләре тәкъдим ителде.

Похвистнево үзешчәннәре фестивальдә «Чәчәк ат һәм җырлап яшә, туган ягым» девизы астында чыгыш ясадылар. Аларның концерт программасы дүрт милли бүлеккә бүленеп, һәркайсының үзенчә бай һәм матур итеп әзерләнгәне күренеп торды.

Рус бүлеген Стюхино авылының «Лагвица» балалар хореографик ансамбле (җитәкчесе Д. Гусарова) чыгышы ачып җибәрде. «Раздолье» халык җыры ансамбле (җитәкчесе Г.Гусарова) бөтен рус халкы яратып җырлаган «Во субботу день ненастный» җырының Иске Әмәнәк авылы варианты белән таныштырды. Бу инде, җирле фольклор җимеше буларак, игътибарга лаек чыгыш иде. Артистларның костюмнары милли традицияләрдә эшләнгән булып, фольклорчыларның, халык авыз иҗатын үстерү белән бергә, кием традицияләрен дә саклаулары шатландырды. Программаның беренче өлеше Малый Толкай авылы кызы Саша Тупяносованың «Как у наших у ворот» җыры белән тәмамланды. Нәни кызчыкның үзе агач кашыкларда уйнап, баянга кушылып җырлаган җыры бик дәртле, бик күңелле яңгырады. Аның артыннан чыккан «Денница» балалар халык ансамбленең «Ой, вера, вер, вер, вера» җыры да тамашачы күңеленә хуш килде.

Чувашларның ике коллективы - Рысайкино авылының «Терегель» җыр һәм бию ансамбле (җитәкчесе В. Имангулов) һәм «Лагвица» вокаль коллективы бергәләшеп хор белән «Любимая Родина» җырын башкардылар, ә ахырда чуваш милли традицияләрендәге «Кызлар биюе»н күрсәттеләр. Чын аккошлар диярсең инде менә!

Ә Мәчәләй авылы үзешчәне Шакир Абдрахмановның кубызда уйнавы ни тора! Димәк, губернабызда халык инструментларында уйнау традицияләре да әле югалмаган икән! Бу фестивальнең максаты да шул бит - яшьләребезгә матур милли көйләребезне сеңдереп калдыру, милли уен коралларының яңгырашын ишеттерү. Шулай милләттәшебез ата-бабаларыбыз мирасын буыннан-буынга күчереп баруга үзенең өлешен кертә.

Сәхнәгә балалар чыкканда тамашачы беркайчан да битараф калмый. Бигрәк тә малайлар җырлаганда булачак ир-егетнең йөрәгендә моң яшәвенә шатланып, аның беркайчан да каты бәгырьле кешегә әверелмәячәгенә инанасың. Похвистнево районы Гали авылының яшүсмер егете Ислам Кәлимуллинның моң тулы тавышы залны тутырып, күңелләргә үтеп керде сыман. Ә шул ук авылның «Чишмә» бию төркеме (җитәкчесе Г. Карипова) башкарган «Балачак» биюе Ислам җырлаган җырның дәвамы булды дисәң дә, дөрес булыр.

Подбельск балалары концертның мордва бүлеген ачып җибәрделәр. «Сяткине» бию төркемен (хореограф Т. Долматова) мордва халык җыры ансамбле алыштырды. Алар башкаруындагы «Ялгат» җырын шушы коллективның җитәкчесе А. Яковлев язган. Ансамбль аны үз стилендә җырлаганда ул бик матур яңгырады. Әмма музыка белгечләре бу җырга халыкчанлык җитми, мордва халкының традицион күптавышлы җырлавы күпкә отышлырак, диештеләр. Ә Похвистнево районында андый җырларны башкаручылар байтак.

Менә тагын шул ук темага кайтырга туры килә: «Калинушка» рус халык җырлары ансамбле дә биредә Белгород өлкәсендә туган җырны башкардылар. Похвистнево районында үзләренең борынгы җырлары да югалып бетмәгән бит әле, тырышыбрак эзләсәң, аларны табып та, чын халыкчан итеп башкарып та булыр иде.

Камышлы районының «Сабантуй дусларын җыя» программасы «Безнең халык дуслыгы белән бердәм һәм бөек» шигаре астында үтте. Режиссер фикерләвенчә, программа ике өлештән - милли бәйрәмебезгә сөлге җыю һәм Сабан туе бәйгеләреннән, җыр һәм биюләреннән тора иде.

Театрлаштырылган рус, татар, чуваш җырлары һәм биюләре арасыннан «Аккорд» вокаль студиясе солисткасы Әзилә Заһретдинованың үзе язган «Туган як» һәм татар җыры студиясе җырчысы Наилә Хәкимованың акапелла башкарган Габдулла Тукайның «Туган тел» җырларын билгеләп үтәсем килә. Искиткеч нечкә хис, профессиональ тавыш, моң белән җырладылар кызлар.

«Журавушка» рус фольклор ансамбле (җитәкчесе Ф. Шәфигуллина) башкаруындагы Степановка авылында язып алынган «Гусли-мысли» борынгы рус җыры да барыбызга да бик ошады. Менә шундый эзләнүчеләр булганда халык җырларына яңа сулыш керә дә бит инде. Никиткино авылының «Шевле» чуваш халык фольклоры ансамбленең чыгышы да истә калырлык матур иде.

Татар районы акцентны, әлбәттә, татар коллективларына ясаган иде. Камышлы, Иске Ярмәк, Яңа Усман коллективлары бу бурычны бик оста итеп үтәделәр. Бигрәк тә Иске Ярмәкнең «Ак каен» фольклор ансамбленең костюмнарына да, татар халкының борынгы гореф-гадәтләрен сәхнәгә кайтаруларына да сокланмый мөмкин түгел.

Ә Кләүле районы үзешчәннәренең чыгышларын режиссернең уңышлы табылдыгы бизәде. Һәр номер алдыннан әнисе кызына өй тынычлыгын, гаилә сәламәтлеген саклый торган курчаклар турында сөйләп торды. Бу районда яшәүче төрле милләт халыклары - руслар, мордвалар, чувашлар һәм керәшен татарлары ниндидер самимилык белән дә алдырдылар.

Рус бүлеге патриотизм темасына багышланган иде. Бу темага мөрәҗәгать итү бик отышлы булды. Ләкин җырчылар Владимир Высоцкийның «Купола» җырын бик үк уңышлы башкара алмадылар. Моның өстендә аларга тагын бераз эшләргә кирәк әле.

Назаровка керәшеннәренең «Натукай» ансамбле (җитәкчесе Д. Савельева) чыгышы «Буран авылы әбиләре»нең популяр җырына шарж итеп кабул ителде. Алар Виктор Дробыш һәм Тимофей Леонтьев музыкасына татар телендә сүзләр язганнар. Ә җырның соңгы куплеты инглиз телендә яңгырады. Кызык, әлбәттә, әмма керәшен татарларының борынгы җырларын да ишетәсе килгән иде. Керәшеннәр - борынгылыкны саклаучылар буларак танылган халык бит.

Иске Маклаушның «Оймине» мордва ансамбле дә, юморга бай икәнлеген күрсәтергә теләптер инде, борынгы мордва туен көлкегә чыгарды. Гореф-гадәтләргә карата саграк булырга кирәктер, мөгаен. Бәлки, милли туйларның нәрсәсеннәндер көләргә дә ярыйдыр. Тик шулай да ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләренә хөрмәт белән кагылырга кирәк.

Ә менә Иске Рязапкинода эшләп килүче «Чекес» чуваш балалар ансамбле һәм «Шурампус» чуваш халык ансамбле (җитәкчесе В. Мельников») «Уңыш зурлау» композициясе белән шаккатырдылар. Ахырда Кләүле районының Җирлекара мәдәният үзәге, яшьләр сәясәте һәм спорт ансамбле «Туган Кләүле» җыры белән чыгышларын югары нотада тәмамладылар.

Самара өлкәсенең утыз җиде районы да төрледән-төрле программалары белән чыгыш ясады. Фестивальнең максаты борынгы җырларны, гореф-гадәтләрне эзләү булса да, күп эстрада җырлары да яңгырады, заманча биюләр дә куелды. Нишләтәсең, күп, бик күп вакыт борынгы милли мәдәният сәхнә күләгәсендә калып килде. Бу фестиваль, беренче карлыгач буларак, авыл үзешчәннәрен эзләнергә, әби-бабаларыбызның җырларын, күмәк уеннарын, биюләрен кайтарырга ярдәм итәр, дип ышанабыз. Әнә бит, Татарстанда туган “Түгәрәк уен” фестивале нинди катламнарны күтәреп, нинди матур йолаларыбызны кайтара алды. Самара өлкәсенең Иске Ярмәк авылында 40 елдан артык эшләп килүче “Ак каен” ансамбле дә шул фестивальдә якты йолдыз булып ялтырады.

Ә “Россия үзәгендә туганнар” фестивале нәтиҗәләренә килгәндә, февральне көтәргә кала. Фольклор белгечләре үзешчән коллективларның татар халык иҗатын башкаруын ничек бәяләр икән?



"Натукай" керәшен фольклор ансамбле. 



"Ак каен" татар фольклор ансамбле. 


Инна КАСЫЙМОВА

в„–1-2 |

Ел башыннан коммуналь хезмәтләргә түләүләр артмаячак

$
0
0
29.12.2013 Җәмгыять
2014 елда коммуналь хезмәтләргә тарифлар бер генә мәртәбә, 1 июльдән генә күтәреләчәк. Җитмәсә, әлеге үсеш быелгы кебек үк зур булмаячак, дип ышандыра җитәкчеләр.

Татарстан парламентының 26 декабрь көнне узган утырышында “Хөкүмәт сәгате” 2014 елга билгеләнгән тарифларга багышланды. Депутатлар алдында Татарстанның тарифлар буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Марат Зарипов чыгыш ясады.

- Киләсе елда Россия Хөкүмәте карары нигезендә җылылык, газ, электр энергиясе, салкын һәм кайнар суга тарифлар бер генә мәртәбә, ягъни 1 июльдә генә күтәрелергә тиеш. Бу исә киләсе елның беренче яртыеллыгында коммуналь хезмәтләрнең тариф бәяләре 2013 елның икенче яртысындагы кебек үк булачак дигән сүз, - дип башлады сүзен җитәкче.

Шунысы сөенечле, 1 июльдән булачак үсеш 2013 ел белән чагыштырганда азрак булыр дип уйланыла. Мәсәлән, җылылык энергиясенә тарифлар киләсе елда Татарстанда якынча 5,3 процентка артыр, дип планлаштырыла. Быел исә бу үсеш 14,7 процентны тәшкил иткән. Су белән тәэмин итүдә тарифлар үсеше быел якынча 7,6 процент булса, киләсе елда бу күрсәткеч нибары 4,3 процент тәшкил итәргә тиеш.

Марат Зарипов табигый газга бәя турында аеруча тәфсилләп сөйләде. Чөнки әлеге күрсәткеч коммуналь хезмәтләргә тарифлар артуга китерә торган төп сәбәпләрнең берсе.

- Хәзерге вакытта 1000 кубометр газның бәясе 3655 сум. Бу узган ел белән чагыштырганда 15 процентка күбрәк. Киләсе елда газны күпләп сатып алуга бәя, күп дигәндә, 7,6 процентка гына артырга тиеш, - дип ышандырды җитәкче үзенең чыгышында.

Марат Зарипов бәянең күпләп сатыла торган табигый газга гына артачагын кат-кат ассызыклады. Шулай итеп киләсе елда газның 1000 кубометрына бәя якынча 3586 сум тәшкил итәргә тиеш. Киләсе елның декабрь аена бу күрсәткеч 1,9 процентка кимергә дә мөмкин әле.

Халык өчен газ бәясенә килгәндә, хәзерге вакытта республика халкы 1 кубометр газ өчен 4,61 сум акча түли. Әйтергә кирәк, бу – узган ел белән чагыштырганда 15 процентка күбрәк. Тик шунысы сөенечле, киләсе елның 1 июленә кадәр бу сан үзгәрешсез калачак. Ә 2014 елның икенче яртысыннан исә әлеге бәя күп дигәндә 4,2 процентка гына артырга мөмкин дип карала.

Тагын бер мәгълүмат, киләсе елның 1 июленнән халык коммуналь хезмәтләр өчен 3,9 процентка артыграк түли башлаячак. Чагыштыру өчен – агымдагы елда бу күрсәткечнең 4,8 процент булган иде.

Марат Зарипов үзенең чыгшында коммуналь хезмәтләргә тарифлар белән бәйле мәгълүматның халык өчен ачык булуын да ассызыклап узды. Алар белән тарифлар буенча дәүләт комитетының рәсми сайтында танышырга мөмкин. 


Рәмзия ЗАКИРОВА

в„– | 26.12.2013

Барыбер бетәчәк, әмма кайчан?

$
0
0
29.12.2013 Икътисад
Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы (АСВ) янган банклар тозагына салынган 700 мең сумга кадәрге акчаны әлегә кайтарып бирә, ләкин, әйтик, ике миллион сумын риба табышы алырга өметләнеп банкка кертүчеләрнең байтагы соңгы атналарда аһ итте: акчаның өчтән ике өлеше янган.

Бу мәсьәлә җәмгыять өчен иң актуальләрдән исәпләнә, шуңа күрә Владимир Путинның журналистлар белән очрашуы вакытында да ул игътибар үзәгендә булды. “Бернәрсә дә түли алмаслык хәлдә калмас өчен, бик игътибарлы булырга кирәк”,– дип кисәтте Президент Үзәк Банкны. Әмма Үзәк Банк болай да бик пөхтә һәм төгәл эшли: банкның ябыласын соңгы минутка кадәр беркем дә белми, иртән кертем салучылар, төштән соң ук акчасыннан колак кагуларын белеп үрсәләнә. Сер саклау­ның мондый югары дәрәҗәсе КГБлы совет чорында да юк иде. Иң соңгы совет реформаторы Пав­ловның халык кулындагы тир түгеп тапкан илле һәм йөз сумлыкларны конфис­кацияләп алачагы турында алдан әллә никадәр имеш-мимеш таратып өлгерде һәм аз гына блаты булганнар ул вакытта акчасын алыш­тырып куйдылар.

Совет финансистлары күпме акча конфискацияли алгандыр, анысын белмим, әмма бер нәрсә ачык: хәсрәт реформа ул чакта совет сумына булган иң соңгы ышанычны да бетерде. Нәтиҗәдә кибетләр шыр калды, “Саклык банкы” акча салучыларга кертем­нәрен кайтарып бирүдән туктады. ОРС складларында азык-төлек череде, бозылды, әмма аны сатуга чыгармадылар. Нәрсәнедер сату аны бернигә дә ярамаган кәгазьгә алыш­тыруга тиң иде. Кәгазь ак­чаның бөтен кыйммәте аңа булган ышанычка гына бәрабәр. Совет реформаторлары шул ышанычны юкка чыгарды. “Мастер-банк”ның лицензиясе тартып алынып, зур шау-шу купкач, никтер йөрәкне өздереп шул соңгы совет реформаторлары искә төште. Банклар­ның да бөтен нәтиҗәлелеге ышанычка гына кайтып кала: ышаныч бетү белән, банк системасы җи­мерелә дә төшә. Әлегә рос­сия­ле­ләр эре банкларга беркатлы ышана, ә менә вак банклардан өмет­ләрен өзә баралар һәм... әле бер банкның, әле икенчесенең кер­темнәрне бирүдән туктавы ише­телә.

Түбән Новгородтагы “Эллипс банк”, мәсәлән, 100 мең сумлык кертемне дә, чиратка куеп, 20 мең сумлап кына кайтара башлады соңгы көннәрдә. Әлегә Россия законнары буенча банк беренче соратуга ук акчаны кайтарырга тиеш. Әмма Россия банклары ассоциациясе (АРБ) бу кагыйдәне үзгәр­тергә тели. Кертемнәрне иминият­ләштерү агентлыгы да (АСБ) Дәүләт Думасына кертемнәрне кайтармый торырга мөмкинлек бирә торган канун проекты кертеп карады, әмма ул кире кагылды. Кредит оешма­ларының акчаны “туңды­рырга” ты­рышулары илдә җитди банк кризисы башланып килүе турында сөйли.

Кайбер аналитиклар моны 1991 ел белән чагыштыралар, икенчеләре 1998 елга туры ки­терергә тырыша. Банк системасы буенча эксперт Дмитрий Ми­рош­неченко моны әле кри­зисның кереше генә дип бәяли. Үзәк Банк игълан иткән иң соңгы мәгъ­лүматлар да сөендерми. 1 де­кабрьгә Россиядә 930 кредит оешмасы эшләгән, шуның 779ы гына табыш алган. 151 банк табыштан мәхрүм калган. Азмы бу, әллә күпме, әйтүе кыен, әмма табышын югалткан кредит оешмалары саны кискен темплар белән үсә, ноябрь аенда гына да табышсыз калган банклар саны 18гә арткан. Кредит түләүне кичектереп тору күләме, барлык төр кредитларны да кертеп исәпләгәндә, 1 трлн 453 млрд сумга җиткән. Әмма банклар өчен алган акчаны кайтармый калучылар алай ук куркыныч түгел, ә кертемнәрен таләп итүчеләр уңай­сыз.

Банклар икътисадтагы акчаны суыручы гигант тузан суырткычка охшаган. Хәзерге вакытта банкларга түләнәсе акчаның гомуми күләме 40,5 триллион сумга тиң, бер ел эчендә ул 19 процентка үскән һәм бу федераль бюджеттан берничә тапкыр зуррак. Моннан тыш, әле тагын Россия пред­приятиеләренең чит ил банкларына кайтарып бирәсе әҗәте дә 600 миллиард доллардан ашып кит­кән. Игътибар итеп карасак, без кредитларның үсү күләме илдәге процент ставкасына якын торганын күрербез. Банклар җитеш­терүчеләрдән һәм халыктан үз­ләре биргәннән биштән бер тапкыр күбрәк акча таләп итә. Җитештерелгән продукция бәясе һәм хезмәт хаклары якынча шул темплар белән үскәндә генә бурычны каплап барып булыр иде. Әмма реаль тормышта бу мөмкин түгел, шуңа күрә без әҗәт күлә­менең ел саен зур темплар белән үсеп баруын күрәбез. Әмма бу предприятиеләр туктап, эш­сезләр саны арта башлаганчыга кадәр генә дәвам итә ала. Гыйнвар аенда бер­ничә гигант җитештерүче эш­челәрен тү­ләүсез ялга җибә­рер­гә җыена. Димәк, кемнәрдер кредит түләүдән туктап торырга, кем­нәрдер исә саклауга биргән акчасын сорап, банк ишеге төбенә килеп басарга мәҗбүр булачак.

“Әҗәтегезне кайтарыгыз, алачагыгызны исә көтеп торыгыз”, – дип игълан иткән банклар саны арту белән, банк түнтәрелеше дә якынлашачак. Әлегә россиялеләр акчасын эре банкларга күче­рергә тырыша. Тик белгечләр “Топ-50” гә кергән банклар арасында да эшләре хөрти булучылар бар диләр. Бер генә эре банкның эш­чәнлеге туктау да, чылбыр реакциясе китереп чыгарачак. Шуңа күрә акчасын банкларга ышанып тапшыручылар да, алардан әҗәт алучылар да хәвефләнергә мәҗбүр бүген. Банк түнтәрелешен ад­министратив-команда ысулы бе­лән генә туктатып булмый. Әҗәт упкынын дәүләт акчасын кудыру белән томалап бетерү дә мөмкин түгел хәзер. 2008 елгы уеннарны кабатлап булмый. Шулай булгач, иртәме-соңмы коллапс булачак дигән сүз.

1991 елның апрелендә безгә: “25 сумлыкларны алыштырачаклар икән”, – дип күршебез йөгереп керде. Ул вакытта кибеттә сатып алырга су шлангысы гына бар иде. Имеш-мимешкә ышанып, шул шлангыны кулда булган акчага 500 метр алып, ике хуҗалыкка бүлдек. 25 сумлыклар исә алышынмады, алар берничә айдан соң чүпкә әйләнделәр, ә теге шлангтан исә без әле дә файдаланабыз. 


Рәшит ФӘТХРАХМАНОВ

в„–224 | 28.12.2013

Ярдәмгә иганәчеләр советы килә

$
0
0
30.12.2013 Җәмгыять
14 декабрьдә Түбән Новгород өлкәсе Уразавыл мәдәният йортында өлкә имамнарының киңәйтелгән пленумы узды. Аның эшендә кайбер авыл башлыклары да, район җитәкчеләре дә, күренекле эшмәкәрләр һәм дә Россиянең Европа өлеше мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре, Америка татар җәмгыяте рәисенең урынбасары катнаштылар.

Өлкәнең эчке эшләр министрлыгы вәкиле А.В. Разгуляев татар җәмәгатьчелеге активын һәм рухи лидерларыбызны сәламләп, күп милләтле төбәгебездә татарларның рухи, иҗтимагый һәм милли-мәдәни оешмаларының динара мөнәсәбәтләрне ныгытуга керткән өлешләрен билгеләп үтте.

- Ышанам, бүгенге чарада катнашучылар да конструктив рәвештә эшләп, көн үзәгендә торган мәсьәләләрне киңәшләшеп уңай хәл итәрләр һәм өлкәдә милләтара дуслыкны сакларга тагын бер мөһим адым ясарлар дип беләм, - диде Алексей Владимирович.

Залда утыручыларга ислам сәламнәре юллап, көн тәртибендә булган беренче сорау буенча сүзне өлкә Диния нәзарәте (ӨДН) рәисе Гаяз хәзрәт Закиров тотты. Ул кыскача гына ӨДНнең приоритетлы юнәлешләре турында сөйләде. Шулар арасында авылларда имамлык итәргә теләк белдергән яшь һәм укымыш муллаларга торак белән ярдәм итүне, аларга хезмәт хакы билгеләүне дә әйтеп узды. Һәрхәлдә, Гаяз хәзрәт шул хакта өлкә губернаторы Валерий Шанцев белән очрашып сөйләшкән. ӨДНнең эшчәнлеген җәелдерү максаты белән ул яңа сайланганнан соң өч тапкыр Мәскәүдә һәм ике мәртәбә Казанда булган. Дзержинскта яңа төзелеп килгән мәчетнең гөмбәзен куйганнар. Аңа газ кертү проекты да эшләнгән. Тиздән алтынга манып алынган ярым айларын да күккә чөяр. Бу ярдәмне Дзержинск мөселманнарына Нижгар һәм Арзамас митрополиты Георгий күрсәтергә булган.

- Т.Новгородта Ярминкә мәчетенең төзелеш эшләрен башлар өчен кирәкле кәгазьләрне кирәкле инстанцияләр буйлап йөртәбез. Өлкә хөкүмәте, Т.Новгород һәм Дзержинск шәһәрләре хакимияте органнары белән эшлекле сөйләшүләр алып барабыз. 2015 елда Т.Новгород Җәмигъ мәчетенең гасырлык юбилеен билгеләп үтәчәкбез. Ә шушы бәйрәмгә әлеге тарихи бинаны күркәм сыйфатка китерер өчен, аңа реставрация эшләргә кирәк. Бу өлкәдә Валерий Шанцев безгә ярдәм итәргә ышандырды.

20 еллык эшләү дәверендә ӨДНнең хаталары да, кимчелекләре дә булгандыр. Белгәнегезчә, эшләмәгәннәрдә генә хата юк.

Бүген өлкәбездә 62 мәчет бар. Тик берсе кызганыч, хөрмәтле имамнарыбыз картая бара, ә аларга лаеклы алмаш юк, аеруча авыл җирендә. Диния нәзарәтенең планнары зур, алда торган мәсьәләләре дә шактый. Шуңа күрә без ӨДН каршында Иганәчеләр (попечительский) советы оештырырга кирәк, дигән карарга килдек, - дип сөйләде Гаяз хәзрәт.

Дин юнәлешендә уку-укытуны үстерү турында ӨДН рәисенең беренче урынбасары, “Маһинур” мәдрәсәсе директоры, әлеге пленумда алемнар Советы рәисе итеп тә сайланган Абдулбари хәзрәт Мөслимов сөйләде. Аның сүзләреннән аңлаганыбызча, бүген Т.Новгород мәдрәсәсендә 29 студент кичке төштә дини белем ала. Дин сабакларын үзләштерергә теләүчеләр өчен Кызьмавылда шартлар тудырганы өчен К.Октябрь районы башлыгы Халит Мөхәммәт улы Сөләймановка рәхмәтләрен белдерде Абдулбари хәзрәт. Шулай итеп, югары белемле дин белгечләре әзерләүдә якын киләчәктә ӨДН өч баскычлы уку-укыту процессына ирешәчәк: якшәмбе мәктәбе – мәдрәсә – институт.

Надир Мансур улы Хафизов Иганәчеләр советы барлыкка килүне хуплады. “Без бу турыда әле 20 ел моннан элек сөйләшкән идек, әмма ул чакта безнең фикерләр яклау тапмады”, - диде күренекле якташыбыз һәм барысын да киләчәк Яңа ел белән тәбрикләде, исәнлек-саулык теләде.

Иганәчеләр советының положениесе, аның төп мәсьәләләре белән Рамил Әхмәт улы Салихҗанов таныштырды.

Аксакаллар Советы әгъзаларын, рәисен сайлауны пленум киләсе утырышка калдырды. Бүгенгә кадәр өлкәбезнең көньяк-көнчыгыш районнары имамнарына бер мөхтәсиб иде. Хәзер К.Октябрь районының үз мөхтәсибе булыр, Пильна районы белән Красный Остров имамнары үз араларыннан мөхтәсиб сайлар, ә Сергач, Спас һәм Ыргу имамнары үз мөхтәсибләрен билгеләрләр.

Пленум барышында үзәк ревизион комиссия дә сайланды, ӨДНнең тагын ике рәисе билгеле булды: Россия мөфтияте вәкиле Җәфәр хаҗи Фәйзрахманов һәм ЭкоГрадның директорлар советы рәисе Шамил Нариман улы Мансуров.

Әйткәнемчә, пленумда хөрмәтле кунак буларак Америкадагы татар җәмгыяте рәисенең урынбасары Илдар Агиш та катнашты. Ул иң баштан андагы татар оешмасын үзе җитәкләгән, олыгая төшкәч, яшьрәк милләттәшебезгә рульне тапшырган. Аның әти-әниләре моннан күп еллар элек Пенза ягыннан Кытайга барып урнашкан. Илдар әфәнде үзе дә Кытайда туган, әмма тормышын Америка белән бәйләгән.

Анда үз бизнесын бүгенгәчә алып бара. Милли тормышка килгәндә, американлы татарлар зурлап мәҗлесләр оештыралар икән, Сабантуйлары да була. Бөтендөнья татар конгрессы белән тыгыз хезмәттәшлектә торалар. Татарстан артистлары да гастрольләр белән килгәли икән. Зурлап Америка татарлары Тукай кичәсен, Әтиләр һәм Әниләр көннәрен билгеләп үтәләр, дини бәйрәмнәрне дә зурлыйлар.

Илдар әфәнде “Туган як” газетасы аша барча нижгарлы татарларны үз исеменнән киләсе Яңа ел белән тәбрик итүебезне үтенде һәм милли хәрәкәттә, шәхси тормышыбызда хәерле эшләргә генә тап булуыбызны теләде. 

1

Илдар Агиш


О.ХӨСӘИНОВ

в„– |

Илдар Миргалимов: "Мәгариф" укытучылар журналы булып калачак

$
0
0
30.12.2013 Матбугат
"Мәгариф" журналы җитәкчесе Илдар Миргалимов Азатлыкка басманың саклануын, "мәгариф кластеры"ның әлегә планда гына калуын белдерде.

Җурналның баш мөхәррире Илдар Миргалимов басманың ябылуы, аның урынына башка журнал чыгара башлау, аның "Гаилә һәм мәктәп" исемле икенче бер журнал белән берләшү турындагы рәсми хәбәрләрне һәм имеш-мимешләрне кире какты.

Элегрәк Азатлыкка "Татмедиа" ачык акционерлык җәмгыяте җитәкчесе урынбасары Сөмбел Таишева "Мәгариф" белән "Гаилә һәм мәктәп" журналларының ике филиалын берләштереп мәгариф кластерын булдыру, икесенә бер баш мөхәррир кую планнары турында белдергән иде.

"Мәгърифәт" газеты торгызылмаячак

Аннан соң "Татмедиа" җәмгыяте җитәкчелеге алты мәгълүмат чарасына яңа баш мөхәррирләр билгеләде. Исемлектән күренгәнчә, "Мәгариф" белән "Гаилә һәм мәктәп" журналларын чыгаручы "Мәгърифәт" газетына икесенә ике мөстәкыйль баш мөхәррир билгеләнде.

Беренчесендә – Илдар Миргалимов булса, икенчесендә – Гөлүсә Закирова. "Мәгърифәт"кә яңа баш мөхәррир билгеләнү хәбәре чыккач, кайберәүләр бу газет яңадан чыга башлый дип уйлый башлады.

Чынлыкта исә, Гөлүсә Зәкирова җитәкчелегендә "Мәгърифәт" редакциясе "Гаилә һәм мәктәп" журналын чыгаруны дәвам итәчәк. Моңарчы бу эшне элекке мөхәррир Илдар Миргалимов алып барды, ул бу басманың беренче алты санын әзерләп өлгерде һәм аннан соң "Мәгариф" журналына күчерелде.

Журналлар берләштерелмәде


Илдар Миргалимов Азатлыкка мөрәҗәгать итте һәм әлеге басмалар хакында имеш-мимешләрне таратырга теләп, иң соңгы яңалыкларны хәбәр итте.

Беренче чиратта ул, "Мәгариф" исемле укытучылар журналы бетә дип куркучыларны тынычландырырга тырышты:

– 16 декабрьдән "Мәгариф" журналын мин җитәклим, яңа баш мөхәррир буларак ышандырып әйтәм алам, "Мәгариф" журналы бетми һәм бетмәячәк, ул укытучылар өчен педагогик журнал буларак чыгачак, ул 100 ел чыкты һәм аны беркем дә бетерергә җыенмый. Ул тагын 100 ел буе педагогик журнал буларак яшәячәк. Һәрхәлдә, без аның өчен бөтен көчебезне куячакбыз.

Әлбәттә, безнең алда журналның дәрәҗәсен күтәрү бурычы тора. Аңа ирешү шактый катлаулы күренә. Мәгариф министрлыгы укытучылар арасында сораштыру уздырган, журналга куелган бәя биштән бары өч кенә иде.

Шуңа күрә хәзер "Татмедиа" һәм мәгариф министрлыгы безнең алда журналның абруен һәм анда чыккан язмаларның сыйфатын күтәрү максатын куя. Хәзер без басманы яңартырга уйлыйбыз, ул укытучының тормышына, милли мәгарифкә караган киңрәк мәгълүмат бирергә, укытучылар тормышын төрле яктан яктыртырга тиеш.

Тормыш үзгәрә, хәзер укытучылар тормышы күбрәк интернетка бәйле була башлады, шуңа күрә, минем уйлавымча, "Мәгариф" журналының интернет сәхифәсе нигезендә без җитди мәгариф порталын булдырырга тиешбез. Ул укытучылар өчен методик материаллар, эшенә һәртөрле ярдәм курсәтерлек әсбап ролен уйнарга тиеш.

– "Татмедиа" вәкилләре "Мәгариф" төрки дөньяны берләштерүче, берничә телдә чыгучы, фәнни хезмәтләрне татарча чыгаручы журнал булачак дип белдергән иде. Болар тормышка ашачакмы?


– Әйе, "Мәгариф" журналының киләчәге турында төрле планнар бар иде, аларга карамастан, ул барыбер укытучылар журналы буларак сакланырга тиеш иде. Бары тик аның нигезендә ВАК журналын булдыру теләге бар иде.

Татар әдәбияты, теле өлкәсендә яшләүче фән кешеләре белә, алар үз хезмәтләрен татарча чыгарудан мәхрүм. Татарча фәнни мәкаләләрне чыгаручы ВАК журналын булдыру милләтебез өчен этәргеч булыр иде. Ләкин аны булдыру бик зур чыгымнар таләп итә, аңа сәяси һәм финанс ресурслары кирәк иде, бу әлегә якты бер хыял булып кына калды. Хәзерге вакытта, андый журнал кирәк булса да, аны нәшер итү турында сүз алып барылмый. Ул булса да, булмаса да, "Мәгариф" журналы барыбер үз урынында калачак.

– Әгәр, "Мәгариф" журналы үзгәрешсез кала икән, ни өчен "Татмедиа" вәкилләре мәгариф кластерын булдыру, "Мәгърифәт" газеты редакциясе белән кушу турында сүзләр алып барды?


– Монда "Мәгариф" журналы һәм "Мәгърифәт" газеты чыгара торган "Гаилә һәм мәктәп" журналын берләштерү турында сүз бармады. Аларның тематикасы охшаган булса да, алар икесе ике басма, берничек тә берләшә алмый. Алар аерым чыгарга тиеш. Монда бары тик ике журнал өчен уртак идарә кертү турында сүз барды. Мәсәлән, икесендә дә бер үк хисапчылар хезмәт күрсәтсә, бу иҗат төркеменә бер нинди зыян салмас иде. Уртак дизайнер, корректорлар, бер үк редактор булырга тиеш иде.

Оптимальләштерү хисабына өстәмә акча калдырырга, шушы акчаны журналистларның эш хакын күтәрүгә, басмаларны таныту, дизайнны яхшырту өчен кулланырга мөмкин иде. Әмма болар әлегә план булып кына калды.

Хәзерге вакытта "Мәгариф" журналы аерым, "Мәгърифәт" газеты чыгара торган "Гаилә һәм мәктәп" журналы да "Татмедиа" агентлыгының ике аерым филиалы булып кала бирә.  


Бикә ТИМЕРОВА

в„– | 29.12.2013

Ләйсән Юнысова: “Сөембикә” белән үзгәрәм

$
0
0
30.12.2013 Матбугат
Йөз еллык тарихлы “Сөем­бикә” журналы татар ха­тын-кызы язмышының көзгесе дигән фикерне еш ишетергә туры килә. Ди­мәк, журнал татар хатын-кызы образын формалаштыруда турыдан-туры катнаша. Бу көзгедән нинди хатын-кыз­ны күрәбез? Җәмәгатьче­лек, бигрәк тә гүзәл затлар ул сурәттән канәгатьме? “Сөембикә” журналының баш мөхәррире Ләйсән Юнысова белән әңгәмә әнә шул хакта барды.

– Концепциясен Якуб Хәлили эшлә­гән, төрки халыклар дөньясында икенче, республикада беренче ха­тын-кызлар журналы бү­ген кыйбласына тугры калдымы?

– Әлбәттә, ул бүген дә ха­тын-кызга бу тормышта урынын табарга, эшлекле дөнья­да, бала тәрбияләүдә киңәш бирүне дәвам итә. Ул хатын-кызны тагын да булдыклырак, тагын да мәгърифәтлерәк, мә­дәният­лерәк итү юнәле­шендә эшли.

– Шул ук вакытта “Сөем­бикә” заман белән бергә үзгәрә. Һәм хатын-кыз образы да танымаслык булып үзгәрде. Шул нисбәттән сорау: бүгенге хатын-кыз нин­ди ул?

– Татар хатын-кызы илгә авыр чакта алга чыга, гаиләгә авырлык килгәндә дилбегәне үз кулына ала. Ир-ат күтәрә алмаган йөкне дә үз җилкә­се­н­дә күтәргән. Шул ук вакытта хатын-кыз назлылыгын, нәза­кәтьле­ген җуймый, хатын-кыз булып кала белә. Аларның ме­нә шушы сыйфатларына сок­ланабыз да инде. Ана булу, хатын булу, әти-әнисенә хөрмәт­ле бала булу дигән мактаулы дәрәҗә­ләрне иҗтима­гый йөк тарту, бетмәс-төкәнмәс эш­ләр дә төшерә алмый.

– Чыннан да, бизнесвуменнар, җитәкче хатын-кыз­лар журналда калку күрсәтелә. Хатын-кыз бәхе­те өчен ирләр белән тиңлә­шү, җәмәгать­че­лек­­тә ниндидер дәрәҗәләргә ире­шергә кирәкме?


– Без үрнәк ханым-туташ­ларның язмышы аша уңышка ирешү серләрен чишәбез. Ә бу ханымнарның берсен дә гаиләдә бәхетсез дип әйтеп булмый. Чөнки алар хатын-кыз сыйфатларын җуймаган. Алар­ның бәхет серләре, мө­гаен, шундадыр. Чөнки алар эштә булдыклы, аш-суга оста, баласы өчен менә дигән ана. Татар хатын-кызы барысына да вакытын җиткерә ала.

– Менә шундый булдык­лы ханымнарга нинди сәхи­фәләр аша ярдәм итәсез?


– Журнал тарихи миссия­сенә тугры калып, биш юнә­лештә эшләүне дәвам итә. “Хатын-кыз галәме” сәхифә­сендә аш-су, кул эшләренә өйрәтсәк, “Заман һәм без” – замана проблемаларын чишү юлларын эзләүгә багышланган. Бөтен дөньяга сибелгән милләттәшләребез өчен “Татар дөньясы”нда мәйдан бир­сәк, “Мәдәни тормыш”, “Яшә­еш” сәхифәләренең эчтә­леге исеменнән үк аңлашы­ладыр. Эчтәлек шундый итеп корыла, ул укучыларыбызның төр­ле даирәсенә – авыл кеше­сенә дә, кала кызына да, эш­мәкәргә дә, сыер савучыга да – кызыклы, файдалы булырдай, гаилә белән укый торган басмага әверелә. Укучыны дәрәҗәсе, яше, хәтта җенесе ягыннан да аермыйбыз.

– Заманында бу басма белән хатын-кызлар да, ир-атлар да идарә иткән.


– Бу журналны чыгарган мөхәррирләрнең берсенә дә җиңел булмаган дип уйлыйм. Аның бит заманалары нинди булган! Кыек дип табылган сүз өчен репрессияләнгән мөхәр­рирләр дә бар. Аннан килеп бу басмага салынган җаваплылык та зур. Безнең бурыч, иң беренче чиратта, милләт анасын тәрбияләү. Аның иҗтимагый аңын күтә­рү, тормышта, сәясәттә юнә­леш бирү – катлаулы эш. Икенчедән, бу басма күп еллар буена бөтен татар дөнья­сын берләштереп торучы матбугат чарасы булган. Совет заманында аның тиражы 487 меңгә җиткән! Менә шундый берләштереп торучы матбага чарасының куәтен без бүген дә киметә алмыйбыз. Яңа басмалар бүгенге заманга тиз җайлаша, теләгән якка борыла, ни тели, шуны яза. Ә без алай эшли алмыйбыз. Безнең тарихыбыз, үзе­без сайлаган юлыбыз бар, шул эздән тайпылырга ярамый. Тикмәгә генә бер мө­хәррир: “Сөембикәнең үз язмышы да авыр булган, шуңа күрә бу журнал мөхәррир­лә­ренә дә бер дә җиңел түгел”, – дип әйтмәгән бит инде. Монда җаны-тәне белән шушы эшкә бирелгән фидакарьләр генә эшли ала. Эшебез, чыннан да, җиңел түгел. Гаиләң, балаң булу өстенә, дөнья буйлап сибелгән татарларның хәлен белү, ел әйләнә командировкаларда йөрү, укучыларыбыз, язмаларыбыз геройлары белән очрашыр өчен, бернигә карамый, чакрымнар узу, алар язмышларын кү­ңелдән үткәрү – журнал менә шулай чыга. Йөрәктән чыкканга укучы йөрәгенә барып җитә торгандыр, дип уйлыйм. Эшеңнең әҗерен күрү – сез­нең журнал иң зур бүләк булды (бәйрәм­нәрдә якын кеше­ләренә ”Сөембикә” журналын бүләк итүне күпләр гадәт итте инде) дип язылган хатларны уку, теләсә нинди авырлык­ларны оныттыра.

– Укучы дигәннән, ул күбрәк кайда яши, авылдамы, каладамы?


– Без алай бүләргә тырышмыйбыз. Әмма яшерен-баты­рын түгел, газета-журнал укучы, ана телен саклаучы кеше бүген авылда яши. Бу – хакыйкать. Гәрчә, соңгы елларда калага йөз тотыгыз, заманчалашыгыз дигән тәкъдимнәр яң­гыраса да, сала кешесеннән беркайчан да читләшмибез. Аннан соң калада да авылдан укырга килеп төпләнеп калучылар бик күп. Хәзер бер генә буын да түгел инде алар. Шуңа күрә андый бүленеш булырга да тиеш түгелдер, миңа калса.

– Шулай да, матбугат формалаштырган хатын-кыз образына күз салсак, ул – Европача киенгән, европача фикер йөрт­кән, финанс ягыннан бәйсез. Әле бит дини яктан белемле булу да зарур. Милләт анасы тәрбия­либез дибез икән, беренче чиратта аның рухи дөнья­сын баетырга ки­рәктер.


– Хатын-кызның эчке дөньясын менә бусы дин, бусы мәдәният өлеше дип бүлмибез. Эчке дөнья – ул бербөтен. Хатын-кыз үзенең халәтенә туры китереп, нинди мәгълүмат кирәк – шуны журналдан таба ала.

– Сез бит үзегез дә иҗат кешесе. Хәтерлим әле, “Кирелегем” дигән китабыгыз әдәбият дөньясында зур кызыксыну уятты. Ә хәзер җитәкчелек эше иҗат өле­ше­нә дә кермиме?

– Иҗатка вакыт бик аз кала. Ләкин мин зарланмыйм. Чөнки “Сөембикә” белән үзем дә үзгәрәм. Мин калада, рус мохитендә үскән бала. Әти-әни, әлбәттә, милли җанлы булырга өйрәттеләр, шул юнәлештә тәрбия бирделәр. Әмма мохит барыбер үзе­некен эшли. Рус мәктәбе, университетта рус бүлеге, беренче эшем... Кыскасы, гамьнәр, борчулар башкарак иде. Ә “Сөембикә”гә килгәннән бирле уйларым башка юнәлеш алды. Миллә­тебез, басмабыз өчен борчылу, аны яшәтер өчен көрәшү, халыкны янә чын – матди булмаган – кыйм­мәтләргә йөз белән бору... Бер мин генә түгел, коллективтагы һәр кеше шул уйлар белән яши. 


Гөлинә ГЫЙМАДОВА

в„–224 | 28.12.2013

Марсель Имамов: “Могҗиза көтәргә түгел, пенсия турында яшьтән уйларга кирәк”

$
0
0
31.12.2013 Икътисад
Пенсия реформасы турында сөйлиләр дә сөйлиләр, тыңлап кына бетер. Тыңлап була, аңлавы гына авыр. Тагын нәрсә эшләтмәкче булалар ул пенсияләрне, нәрсәгә кирәк һәм яхшыга илтерме үзгәртү-төзәтүләр, пенсия исәпләүләрне нигә адәм аңламаслык катлаулы итәләр, хәзерге һәм булачак пенсионерларны нәрсә көтә? Шушы сорауларга ачыклык кертүен сорап, без РФ Пенсия фондының Татарстан бүлеге идарәчесе Марсель Мөкәтдис улы Имамовка мөрәҗәгать иттек.

– Әйе, 2015 елдан пенсия системасын үзгәртү планлаштырыла. Ләкин башта ук төгәллек кертик әле. Реформа дигәндә, теге яки бу тармакны төптән үзгәртү күз алдында тотыла, әмма пенсия системасында төптән үзгәртүләр көтелми. Сүз бу тармакны камилләштерү турында бара. Чөнки, кызганыч, хәзерге системада гаделсезлекләр бар. Бүгенге пенсия беренче чиратта эш урыннарыннан пенсия фондына күчерелеп барыла торган взнос күләменә бәйле, ә кешенең стажы аның лаеклы ялда алачак акчасына йогынты ясамый диярлек. Ягъни, хәзер гомер буе эшләгән хезмәткәрләр дә, бөтенләй эшләмәгән кешеләр дә чагыштырмача бер үк төрле пенсия алалар. Һәм 35-40ар ел эшләгән кешеләр безнең фондка киләләр дә: “Нигә минем пенсиям гомерендә юньләп эшләмәгән, эчеп, көн узсынга селкенеп йөргән фәләннең пенсиясе кадәр генә?” – диләр. Кызганыч, пенсияләрне исәпләүдә тигезләүләр 20шәр ел укыган, аннан фәлән кадәр укыткан профессорларның да, гомеренең шактый өлешен төрмәдә үткәргән кешеләрнең дә чагыштырмача бер үк төрле пенсия алуларына китерде. Бу гадел түгел.

– Профессорлар дигәннән, кешенең укыган еллары стажга кертеләчәкме? Әйтик, медицина хезмәткәрләре унар ел укыйлар...


– Юк. Мондый еллар “страховкаланмаучы периодлар” дип аталалар, чөнки бу еллар өчен студентка пенсия фондына взнослар күчерелми. Әмма дәүләт яңа законда кешенең вузда укыган, шулай ук армиядә хезмәт иткән, баласын яшь ярымга кадәр тәрбияләгән елларын да исәпкә алырга, бу еллар өчен аеруча әһәмиятле коэффициентлар кулланырга тиеш. Ул коэффициентлар минималь хезмәт хакыннан чыгып исәпләнәчәк. Яңа закон проекты буенча пенсия исәпләүдә төп нигез булып стаж һәм хезмәт хакы саналачак. Әйтик, хәзер пенсия алу өчен 5 ел стаж җитә. Ә яңа федераль закон проекты буенча 2015 елдан пенсиягә чыгарга хокук бирә торган стажның күләме ел саен бер елга артып барачак. Һәм 2025 елда пенсиягә чыгучылар өчен 15 ел страховка стажы кирәк булачак. Европа илләренең барысында да дәүләттән пенсия алу өчен, ким дигәндә, 20 елдан артык эшләргә кирәк.

– Пенсиягә чыгу өчен шул җитә дип, бездә 5 ел гына эшләүче кешеләр дә бармы һәм аларга нинди дә булса акча түләнәме?


– Нишләп булмасын? Гомерендә бер тапкыр да эшләмәгән кешеләр дә бар. Әйтик, хуҗабикәләр, яки тумыштан гарипләр, яки, гомумән, эшләргә яратмаучылар. Дөрес, андыйлар безнең республикада бик күп түгел. Татарстанда бүгенге көндә 1 миллион 70 мең пенсионер исәпләнсә, шуларның 20 проценты – социаль пенсия алучылар.

Яңа тәртипләр кергән очракта туендыручысын югалткан балаларга социаль пенсия шулай ук түләнәчәк, инвалид бала табып, аны 8 яшенә кадәр тәрбияләгән аналарның пенсиягә 50 яшьтән чыгу хокукы да сакланачак. Монда шуны ассызыклап әйтергә кирәк, яңа законда теге яки бу сәбәп белән эшләмичә, социаль пенсия өмет иткән кешеләргә ул хәзергегә караганда соңрак: ирләргә – 65, хатын-кызларга 60 яшь тулгач кына түләнәчәк.

– Хәзерге пенсионерларны, безнең кебек эшләүче кешеләрне нәрсә көтә?


– Пенсия исәпләүдә яңа тәртипләр 2015 елда һәм аннан соң пенсиягә чыгучыларга кулланылачак. Ә хәзерге пенсионерлар өчен берни үзгәрми, дөрес, пенсияләре яңа формулага көйләнәчәк, әмма кимемәячәк, кайберләренеке артуы ихтимал. Сезне дә зур үзгәрешләр көтми. Пенсия фондына күчерелә торган взнос тарифлары хәзерге кебек үк 22 процент күләмендә кала. Ягъни, хезмәт хакыгызның шул кадәр өлеше пенсия фондына взнос итеп күчерелеп барачак. Без бердәм системада яшибез, шунлыктан 22 процент взносның 6 проценты бердәм системага – хәзерге пенсионерларга пенсия түләүгә китә. 1967 елдан иртәрәк туган кешеләрнең шул 6 проценттан калган взнослары (16 процент) тулысынча пенсияләренең страховка өлешендә кала. 1967 нче елгы һәм аннан яшьрәк кешеләрнең пенсияләре ике өлештән тора: 10 проценты – страховка өлеше, ә 6 проценты – тупланма өлеш. Әгәр сез шушы яшьтәгеләр рәтенә керәсез икән, 2015 елның 31 декабренә кадәр сайлау мөмкинлегегез бар: яки пенсиясенең 16 процентын тулысынча страховка өлешенә, яки аның 10 процентын – страховка өлешенә, ә 6 процентын дәүләтнеке булмаган пенсия фондына яки идарәче компаниягә күчерә аласыз. Моның өчен районыгыздагы пенсия фондына барып, гариза язарга кирәк. Бу очракта шуны белү зарур – дәүләт, инфляциягә бәйле рәвештә, пенсиянең 10 процентын индексацияли, ә 6 процентын – юк, анысын сез ышанып тапшырган оешма хәл итә. Пенсиясенең 6 процентын теге яки бу дәүләтнеке булмаган пенсия фондына яки идарәче компаниягә күчерергә уйлаган кеше шуңа игътибар итәргә тиеш: бу оешмаларга күпме кеше ышаныч белдергән – күп кеше икән, димәк, ышанычлырак. Икенче шарт: ул оешманың сез яшәгән төбәктә булуы яхшырак. Бүген хезмәткәрнең шулай ук пенсиясенең тупланма өлешеннән баш тарту хокукы бар. Чөнки яңа закон буенча, пенсиянең страховка өлеше һәм тупланма өлеше – ике мөстәкыйль пенсия булачак. Страховка пенсиясе составына төгаенләнгән түләү (фиксированная выплата) да керәчәк. Ул хәзерге пенсияләрнең база өлеше кебек – 3610 сумга тиң. Ягъни, сез беркайчан да, беркайда да эшләмәгәнсез икән, сезнең пенсиягез шулкадәр булачак. Пенсионерга 80 яшь тулгач, әлеге сумма ике тапкыр арта

– Берара безнең редакциягә килеп, пенсиягезне безнең банкка күчерегез дип кыстап-кодалап йөрделәр...


– Бу очракта нык игътибарлы булу сорала. Мин газета укучыларга пенсиягә кагылышлы кәгазьләргә теләсә-кайда кул куймауларын сорар идем. Хәзер кешене эшкә алганда пенсияңне дәүләтнеке булмаган пенсия фондына күчер дигән шарт кую кебек күңелсез хәлләр ешаеп китте. Бу законлы гамәл түгел. Әгәр алай-болай ашыгып, үзегез аңлап та бетермичә, пенсиягезне каядыр күчерүегез турында кул куеп, үкенеп йөрисез икән инде, үз районыгызның пенсия фондына килеп, гариза язарга һәм хатагызны төзәтергә була – кешегә һәр елны шундый мөмкинлек бирелә.

– Әле пенсияне дәүләт финанславы (государственное софинансирование пенсии) программасы да бар бит.


– Әйе, бу программа 2007 елдан гамәлгә кергән иде. Гади генә әйткәндә, аның схемасы болай: хезмәткәр пенсия фондына ай сан бер мең сум акча түләп бара, ә дәүләт аларның индивидуаль счетларына тагын бер мең сум өсти һәм, шулай итеп, хезмәткәрнең 12 ай түләгән акчасы 24 мең сумга әйләнә. Бүгенге көндә бу программага 600 меңгә якын татарстанлы керде (республикада яшәүче биш кешенең берсе дигән сүз бу). Бу елның 1 октябрендә Программага керү өчен гаризалар кабул итү тәмамланды.

– Ә пенсиянең тупланма өлешен пенсиягә чыкканчы ук алып буламы?


– Кешенең йөрәге кинәт тибүдән туктаган очракта гына...

– Ә ул акча мирас булып каламы?


– Әйе, барлык варисларга да мирас булып кала. Ләкин без кешеләрнең озын һәм бәхетле гомер кичерүләрен телибез ләбаса, шуңа пенсия яше җиткәч кешегә сайлап алу мөмкинлеге бирелә: яки ул пенсиясенең тупланма өлешен берьюлы ала, яки пенсиясенә өстәмә рәвештә – ай саен. Шуны аңларга кирәк, пенсия ул – кешенең киләчәккә дип җыеп барган хезмәт хакы.

– Бүгенге көндә Татарстанда эшләүче пенсионерлар күпме?


– Барлык пенсионерларның 30 проценты – 220 мең тирәсе кеше.

– Статистика илдә эшләүчеләргә караганда пенсионерлар санының арта баруын күрсәтә, иң яхшы формула – эшләүче дүрт кешегә бер пенсионер туры килү диләр. Бу нисбәттән Татарстанда хәлләр ничек?


– Бүгенге көндә Татарстанда 1 пенсионерга 1,74 эшләүче туры килә. Безнең исәпләүләр буенча, 2030нчы елга 1 пенсионерга 1 эшләүче туры киләчәк. Шуңа пенсия системасына кертеләсе яңа законнарда пенсиягә соңрак чыгуны стимуллаштыру күздә тотыла да инде. Закон кабул ителгән очракта, киләчәктә пенсиягә 5 елга соңрак чыккан кешенең пенсиясе 23,5 процентка, 10 елга соңрак чыгучыларныкы ике тапкыр артачак.

– Димәк, ярыйсы гына пенсия алу өчен кеше картаеп, хәлдән тайганчы эшләргә тиеш булачак.


– Юк, мин алай димәс идем. Республиканың сәламәтлек саклау министры белдергәнчә, бездә хәзер гомер озынлыгы 74 елга якын (73 ел да 9 ай). Яшәү-көнкүреш шартлары, медицина ярдәме камилләшә, яхшыра бара. Ләкин монда бүтән нәрсәне аңларга кирәк, республикада бүгенге көндә 60 яшьлек хатыннар ирләргә караганда ике тапкырга күбрәк. Ә балалар туу статистикасын караганда, кызларга караганда малайлар күбрәк туалар. 18 яшьтә дә малайлар кызлардан күбрәк әле, ә 30 яшьтә бу сан бергә бер кала, 60 яшьтә исә 1гә – 2. Әнә, интернет язганча, Чаллыда хатын-кызлар ирләрдән 43 меңгә күбрәк. Менә шул эшче көчләр җитмәгәнлектән, дәүләт һәм пенсия фонды бюджетына көч килә. Шуңа да дәүләт пенсиягә соңрак чыгуны хәерлерәк итмәкче. Пенсиягә чыгу яшен закон нигезендә арттыру турында сүз бармый, монысын һәркем үзе хәл итәчәк.

– Ләкин бу эшләр комплекслы рәвештә барырга тиештер бит: пенсиягә соңрак чыгу хуплана диләр, ә кайбер тармакларда лаеклы ялда килеш эшләп йөрүчеләрне, мәсәлән, мәктәпләрдән пенсия яшендәге укытучыларны эштән җибәреп бетерделәр диярлек...


– Бу бик четерекле мәсьәлә. Быел республикада 26 мең укучы мәктәп тәмамлады һәм аларның яртысы диярлек вузга керде. Пенсиягә чыгу яшен законлы рәвештә арттырган очракта, сорау туа: бу яшьләр биш ел укыйлар да, аннан ничә елдан соң, кайчан ниндидер дәрәҗәгә ирешәләр инде? Алар эш урыны бушаганын 20-30 ел көтә алмыйлар бит, аларга эш кирәк! Озак көтәсе булса һөнәрләренә карата кызыксыну бетә аларда, сүреләләр. Укытучыларны пенсиягә озату шул вәзгыятьтән чыгып эшләнгәндер дип аңларга кирәк. Дәүләт бөтен өлкәне дә карап, җайлап, көйләп торырга тиеш. Пенсиягә чыгу яшен автомат рәвештә арттырырга кирәк дигән кискен караш белән килешмим мин. 55 яшьлек хатын-кызлар бер эшкә ярамаган, тирән картлыкларына җиткән кешеләр түгел бит инде! Бу аларның чәчәк аткан вакытлары гына әле: тәҗрибәле, бар куәтләренә эшләргә сәләтле хезмәткәрләр алар! Ләкин уйлап-анализлап карасаң, бездә уртача статистик гаиләләрдә хатын-кызлар нишләп пенсиягә 55 яшьтән чыгалар соң? Чөнки 55 яшьлек хатын – ул, гадәттә, балалары үсеп җиткән, инде оныклары туган кеше. Ә аның балалары нигездә яшь белгечләр һәм алар үз балаларын 3 яшь тулмыйча бакчага урнаштыра алмыйлар. Шуннан мәсьәлә килеп туа: бала белән кем өйдә утырырга, аның белән кем поликлиникада чират торырга тиеш? Һәм күпчелек гаиләләр бу эшне 55 яшен тутырган дәү әниләренә йөклиләр. Димәк, әйе, пенсия мәсьәләләре медицина, мәгариф, транспорт һәм башка өлкә-тармаклар белән комплекста хәл ителергә тиеш. Тагын бер кызык һәм кызганыч хәл, бездә нишләп кешеләр пенсиягә чыккач та эшләп йөриләр? Яхшы тормыштан түгел, минемчә. Чөнки аларның хезмәт хаклары аз һәм алар пенсияне шул акчага өстәп түләү кебек кабул итәләр. Бу закон ягыннан да, аек акылдан караганда да башка сыймаслык хәл. Кешене пенсиягә җибәргәндә сез эшкә сәләтегезне югалттыгыз, арыдыгыз, картайдыгыз, инде лаеклы ялга китеп, ял итегез дигән фикер күз алдында тотыла. Моннан шундый нәтиҗә чыга: хезмәт хакларын арттырырга кирәк! Ә пенсия ул – хезмәт хакыннан чыккан сумма.

– Акчаларны арттыру кемнән тора соң? Моны яшьләр эшли алмыйлар бит инде...


– Бу бик гади эшләнә. Чиста, законлы хезмәт хакы түли торган эш урыннарына урнашырга кирәк. Ә барлык салым-взнослардан качып, акчаны яшерен-пошырын гына бирә торган җирләргә түгел. Бүгенге көн белән яшәргә кирәкми! Алайса хәзер кеше кайда легаль булмаган акчаны күп итеп түлиләр, шунда эшләү ягын карый. Үзенең пенсия фондындагы индивидуаль счеты, димәк, киләчәктә алачак пенсиясе белән кызыксынмый. Моны хәзер өйдән чыкмыйча, интернет аша да белеп була, югыйсә. Могҗиза көтәргә кирәкми, пенсиясе турында яшь чакта ук уйламаган кешегә беркем дә, хәтта Кыш бабай да өеп пенсия китереп бирмәячәк. Яшьләргә пенсияләре белән кызыксынырга, легаль эшләрдә хезмәт куярга киңәш итәм.  


Назилә САФИУЛЛИНА

в„–70 |

Яңа ел белән, матбугатрулылар!

$
0
0
31.12.2013 Бәйрәм
Тагын бер ел артта калды... Картаябыз)) Әмма һәр яшьнең, һәр елның үз яме. 2013тә шатлыклы хәлләр дә, кайгылы хәлләр дә шактый булды. Уйлап карасаң, һәр ел да шулай бит. Гел шалтыктан гына, яки гел кайгыдан гына торган ел юк. Әмма күңел барыбер яхшыга өмет итә.

Хөрмәтле матбугатрулылар!

Сезне чын күңелдән якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйбыз! Гаиләләрегезгә иминлек, эшләрегездә уңышлар телибез. Ат елы иң матур башлангычларны егәрләргә насыйп итсен. Бәхет дилбегәсе кулыгыздан ычкынмасын!


"Матбугат.ру"

в„– | 30.12.2013

Волгоградта троллейбуста шартлау булган

$
0
0
30.12.2013 Фаҗига
Бүген иртән Волгоградта яңа шартлау булган. Троллейбуста шартлау вакытында 10 кеше үлгән. Төбәкнең хокук саклау органнарында хәбәр итүләренчә, шартлау нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр дә бар. ИТАР-ТАСС әңгәмәдәше хәбәр итүенчә, һәлакәт урынында ашыгыч хезмәтләр һәм хокук саклау органнары вәкилләре эшли. Шартлау сәбәпләре ачыклана.

Искәртеп узабыз, кичә шәһәрнең тимер юл вокзалында шулай ук шартлау булды. Бүген теракт нәтиҗәсендә һәлак булучылар саны 17 гә җиткән. 




в„– | 30.12.2013

Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев белән әңгәмә

$
0
0
30.12.2013 Дин
Бу әңгәмәне телефоннан бер-ике ел элек алган идем. Әмма аның сәгате хәзер генә сукты.

– Җәлил хәзрәт, сезнең аракы эчкәнегез булдымы?

– Юк. Беркайчан да.

– Студент вакытта да капмадыгызмы?


– Яңа ел кичендә шампан шәрабын тәмләп куйганым булды.

– Дуңгыз ите ашаганыгыз булдымы?


– Юк.

– Тәмәке белән дуслык ничек?


– Тәмәке дә тартмадым.

– Хәзер егетләр кызлар белән йоклап йөрүне гөнаһка санамый...

– Бу бик зур гөнаһ. Моны яшьләр тәрбия юклыктан,,, динсезлектән эшли. Мәсәлән, мин бер кызны яраттым, әмма ул мине ошатмады. Шул кыз артыннан йөри-йөри яшьлек үтеп китте. Армиядән кайткач, бер кыз белән 4-5 ай йөргәннән соң шул кызга өйләндем, 30 ел торабыз инде.

– Күпме акча эшлисез?

– Бүгенге көндә айга 30 мең сум алам. Акчасыз да эшләгән чакларым бар иде.

– Балаларыгыз динлеме?


 – Ике улым, кызым намаз укый. Кызымның башыннан яулыгы төш¬кәне юк. Олы улым башка чыкты, ике бала үстерә. Йортларына аракы кергәне юк, өстәлләрендә Коръән тора. Кызларым да намазлы.

– Үзләре намазлы, үзләре әшәке күңелле муллалар да бар...

– Намаз уку гына түгел бит, күңелең дә намазда булырга тиеш. Намазлыкка баскан кешенең күңеле кайда йөри торгандыр бит, кем белә?!

– Сез саранмы?


– Җәлил хәзрәт саран түгел.

– Акча яратасызмы?


– Акчага да хирыс түгел.

– Мәктәптә ничек укыдыгыз?


– Яхшы укыдым. Җиңел атлетика, чаңгы буенча спортчы идем. Сабан туенда колгага менә идем, 30 яшемдә дә мендем әле.

– Җитешмәгән якларыгыз?


– Ашарга яратам, тыелсам әйбәт булыр иде. Спорт белән шөгыль¬ләнергә кирәк, чаңгыда йөри идем, хәзер ялкаулык басты.

– Уен-көлке яратасызмы?


– Яратам. Яшь вакытта спектакльләрдә уйный идем. “Банкрот”та Сираҗетдинне уйнадым, концертлар алып бардым.

– Әле дә туйлар алып барасызмы?


– 50 яшьтән соң туктадым, никах кына укыйм. 50гә хәтле алып бардым.

– Кайсы җырчыны яратасыз?


– Җырга исем китми, әллә бар, әллә юк.

– Концертларга да йөрмисезме?


– Хатын бара, мин бармыйм.

– Нәрсәләр яратасыз?


– Тарихи кинолар карарга, матур әдәбият укырга, чәчәкләр үстерергә, урманга йөрергә яратам.

– Урманда нишлисез?


– Гөмбә җыям.

– Җәлил хәзрәттән бер мәзәк...

– “Нәрсә ул фикер алышу? Кеше түрә янына үз фикере белән керә, түрә фикере белән чыгып китә. Фикер алышу – менә шул инде ул”.
 


ГАБДЕРӘХИМ

в„– |

Эстрада җырчылары Яңа елны ничек каршылый (СОРАШТЫРУ)

$
0
0
30.12.2013 Бәйрәм
Алинә Даутова, Илназ Баһ, Раяз Фасыйхов һәм Ришат Фазлыйәхмәтов бәйрәм рухы белән уртаклашты.

 

 

 

 

 

 

 

Алинә Даутова

Минем өчен бөтен Яңа ел бәйрәмнәре дә истәлекле. Аерып әйтә алмыйм. Миңа нәрсә генә бүләк итсәләр дә, һәрвакыт шатланып, бүләкне зур итеп алам. Һәр елны иң якын кешеләрем белән каршы алам.

Яңа елда теләкләрем шул: иң беренче чиратта сәламәтлек телисем килә, һәр кешенең дә теләкләре чынга ашсын һәм һәркем үзенә тиң ярын тапсын иде, чөнки бүгенге көндә ялгыз кешеләр күп. Үземә киләсе елда иҗади уңышлар теләр идем, халык мәхәббәтен тагы да яуларга язсын. Шулай ук, тагын бер, бик зур теләгем бар, ул да тормышка ашыр дип өметләнәм, ләкин ул әлегә сер булып кала.

Быел клип төшерелмәде. Ул инде киләсе елга калыр. Дөресен генә әйткәндә, эшлисе эшләр күп, мәсәлән, яңадан-яңа күлмәкләр тектерәсе килә.



Илназ Баһ

Бер елны миңа яңа елда кыш бабай булырга туры килде. Буләкләр тапшырырга тиеш идем, балаларга бирдем, ә менә олыларны бераз интектердем. Тиз генә буләкләрен аласылары килгән иде, ә мин жырлатып, биетеп, шигырь сөйлэтеп, төрле образларда чыгышлар ясаттым, бик кызык булды, хәтта, үзләре дә рәхмәт әйттеләр соңыннан.

Әлбәттә, исәнлек-саулык, ил тынычлыгы, теләкләр барысы да тормышка ашсын. Киләсе елда һәвеф-хәтәрләр булмасын иде.
Һәр эшнең үз вакыты җитә, быел эшләнмәсә, димәк, киләсе елга максат бар дигән сүз, шәхсән минем күп максатларым булдырылды, дип әйтә алам.



Раяз Фасыйхов

Казанда үзебезнең өйне салып чыккач, иң кызыклы яңа ел булды. Төрле образларда киенеп, күршеләргә кереп аларны котлап чыктык, салют аттырдык, беренче танышуларыбыз да шунда булды. Миңа калса, 31 караганда, 1 гыйнвар кызыграк. 31 бәйрәм көн генә, ә менә аннары башлана елның яңасы.

Сәламәтлектән дә зур байлык юк. Бу буш сүз түгел, кабатлану да булмасын. Бу чыннан да шулай. Иң мөһиме – сәламәтлек. Вакытсыз үлемнәр, бала кайгы-хәсрәтен күрергә язмасын. Заманабыз кырыс булса да, кешелеклелек сакланып калсын иде, һәркемгә күңел тынычлыгы телим.
Быел гараж төзелмичә калды. Тагын машина урамда. Әле ярый күршеләр бар, алар белән дус булыйк.



Ришат Фазлыйәхмәтов

Мәктәп елларында бик күңелле иде Яңа ел бәйрәме: авылда беренче салютлар, урмандагы чыршы, бал-маскарад.

Дөньялар тыныч булсын, балалар туып торсын, тазалык-исәнлек, җырлап hәм җырлашып яшик.

Быел планнарның барысы да үтәлде, дип горурланып әйтәм.
 


---

в„–--- | 30.12.2013

Асрамага бала алам-2

$
0
0
01.01.2014 Җәмгыять
Үткән санда без тәрбиягә бала алырга теләгән гаиләләрнең әлеге карарга ничек килүләре хакында язган идек. Бу юлы исә, без язмышының яңа борылышына баланың ничек килүе, аның рухи дөньясы турында сөйләрбез. Бу мәгълүмат ятимнәрне үз гаиләләренә сыендырырга җыенган укучыларыбызга файдалы булачак.

Ятимлек ачысы

Татарстанда 12121 ятимнең 11005е инде гаиләле булган. Ятимнәрне гаиләгә урнаштыру буенча Россиядә республикабыз беренче унлыкта тора. Әгерҗе, Азнакай, Алексеевск, Әлки, Минзәлә, Мөслим, Нурлат, Спас, Тәтеш, Чаллы, Казан төбәкләре халкы асрамага балаларны аеруча күп ала. Мөслим һәм Нурлат районнарында соңгы 10 ел дәвамында караучысыз калган балаларны приютларга тапшыру, гомумән, күзәтелми. Биредә ел саен 100ләп ятим әти-әниле булу бәхетенә ирешә.

- Республикабызда бүгенге көндә барлыгы 12 балалар йорты (Әлмәт, Бөгелмә, Алабуга, Яшел Үзән, Лаеш, Лениногорск, Чаллы, Түбән Кама, Нурлат, Чистай шәһәрләрендә һәм Казан шәһәренең Идел буе һәм Киров районнарында урнашкан) һәм 2 махсус (коррекцион) мәктәп-интернат (Казан, Минзәлә шәһәрләрендә урнашкан) эшли, - ди ТР Мәгариф министрлыгының Опека һәм попечительлек, педагогик ярдәм күрсәтү бүлеге җитәкчесе Зөлфия Мосабирова. - Биредә ятим калган һәм ата-ана үз хокукларыннан мәхрүм ителү аркасында гаиләсез калган барлыгы 507 бала тәрбияләнә. Бу сан Татарстанда яшәүче барлык балаларның 0,07 процентын тәшкил итә.

Балалар йортында бала үзен ничек хис итә?


Казан шәһәре Идел буе районы балалар йорты 2005 елда оеша. Биредә бүгенге көндә 3 яшьтән алып 18 яшькәчә барлыгы 28 бала тәрбияләнә. Нәниләр Казан шәһәренең балалар йортыннан, зурраклар исә, республика приютларыннан килә.

Без фотограф белән балалар йортына килгәндә сабыйлар әле төшке йокыларыннан уянып кына киләләр иде. “Улым, йокың тәмле булдымы? Әйдә, иптәшләрең янына кушыл уйнарга”, - дип иркәләп кенә эндәшә тәрбияче “әниләре” Энҗе Хәмитова.

- Моңарчы мин гадәти балалар бакчасында 25 ел эшләдем. Инде лаеклы ялга чыккач, үземнең шушы балаларга кирәклегемне аңладым. Менә инде бишенче елымны аларны тәрбиялим. Эдик, Ринат исемле батыр улларыма, София исемле чибәр кызыма һәм башка үксез балаларга “Әни” була алуыма мин чын күңелемнән сөенәм. Сабыйларга җылы сүз, иркә-наз жәлләмим. Аларга әниләре юклыгын белгертмәскә тырышам.

Ул арада мәктәптәге дәресләрен тәмамлап, “сеңел-энеләре” хәлен белергә дип, Айсылу кайтып керде. Аның сабыйлар янында “бөтерелергә” яратуын тәрбиячеләр дә ассызыклап үтте.

- Минем беркемем дә юк, 8 яшьлек чагымда юл һәлакәтендә әти-әнием һәлак булды. Мине Казандагы “Гаврош” приютына озаттылар. Балалар йорты ачылган көннән алып, биредә яшим. Йорт янындагы мәктәпкә укырга йөрим. Иптәш кызларым белән Елена Геннадьевна алып барган “Остаханә” түгәрәгенә йөрим. Анда төрледән-төрле рәсемнәр ясарга, чигәргә-тегәргә өйрәнәбез, матур тасмалардан үрелгән чәч каптырмалары да ясыйбыз. Балалар йортында тәрбияләнүче сабыйларга һәм үземә дә кышкы шарф, бияләйләр бәйлим.

 Балалар ата-ана тәрбиясендә үсмәсә дә, эшкә уңган, үзләрен тәртипле тота, ягымлы сөйләшә. Бүлмәләренең чисталыгы, пөхтәлеге күзгә ташлана.

- Безнең балалар аеруча спорт белән шөгыльләнергә ярата, - ди олы яшьтәге балаларның тәрбиячесе Елена Салихова. - Руслан, Максим, Тимур исемле егетләребез спорт мәктәпләренә футбол уйнарга йөри, ярышларда урыннар яулап кайтканнары да бар. Ксюша исемле кызыбыз менә әле яңа гына Рязань шәһәрендә ирекле көрәш буенча ярышларга китеп барды. Балалар белән без еш кына төрле темаларга әңгәмәләр оештырабыз. Әти-әниләре турында да сөйлиләр. “Әти-әниләр дә безнең уңышларны күреп, сөенсеннәр иде”, - диләр. 

Балалар йортында тәрбияләнүче балаларның күзләренә игътибар иттем. Аларда сагыш һәм билгесезлек чаткылары да сизелә: “Ни өчен мине бирегә китергәннәр? Ни өчен мине ташлап калдырганнар? Ни өчен мине әти-әнидән аерганнар?”

Араларында Любовь кебек үз хисләрен шигъри юлларга салучылар да бар икән. Аның кояшлы, якты бүлмәсенә килеп керүгә, аклы-каралы, бөгәрләнеп, кырыйлары ертылып беткән иске генә бер фоторәсем күзгә ташлана. “Бу минем бертуган апам, ә менә бу фотода ул ире һәм 1 яшьлек сабые белән төшкән, - дип, китап эченә яшерелгән төшкән фотоны күрсәтә ул. - Алар Казанда яши. Сирәк кенә булса да, без күрешәбез”. Фото янына Люба үзенең язган шигыреннән өзек тә сырлап куйган:

“Есть ты, она и я...
Она - это Весна!
Гуляем мы втроем по лунной мостовой,
И так нам хорошо!
Мы вместе, рядом, это важно,
Ведь вместе быть - большое счастье!

 Кызганыч, туганын чын күңелдән сагыну, ярату хисенә уралып язылган күп кенә шигырьләре тупланган дәфтәрен Любовь нигәдер ертып ташлаган...

Әле октябрь аенда гына әлеге балалар йортына яңа сабыйлар килә: өченче сыйныфта укучы Карина һәм аның быел беренче сыйныфка укырга кергән сеңлесе Ангелина. Алар өй эшләре әзерли. Әле яңа гына укырга өйрәнә башлаган кызчык иҗекләп текст укый. Апасы аңа укырга өйрәнергә ярдәм итә, хәреф хаталарын төзәтә. Ул арада коридорда “Әни” сүзе ишетелә. Бүлмәдәге кызлар бер-берсенә тын гына карашып ала һәм үз эшен дәвам итә. Иптәш кызлары “Әни һәм бәби” уенын уйнаганнары ачыклана.

- Бу шулкадәр тырыш кызчыклар. Аларга дәрес әзерләргә кирәклеген әйтеп тору да кирәкми, - ди тәрбияче укытучылары Вера Ветлугина. - Әти-әниләре исә ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән. Зуррак яшьтә килүчеләр арасында укуда нык артта калганнары да булгалый. Икешәр-өчәр ай укырга йөрмәгән балалар бар. Алар аеруча ярдәмгә мохтаҗ. Бу балаларга әти-әниләре, туганнары турында, нинди булсалар да, бер генә дә начар сүз әйтергә, начар фикер ишеттерергә ярамый – иң беренче дошманы буласың.

Казанның Идел буе балалар йортында тәрбияләнеп үскән, бүгенге көндә шунда эшләп, Казанның дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында белем алучы Эльвира: “Яшьтәшләрем арасында мин аерма сизмим. Шуңа күрә, балалар йортында тәрбияләнеп үскәнемне башкаларга да ачыктан-ачык әйтә алам. Югары уку йортында бергә укучы иптәшләремне, хәтта, кунакка да дәшәм. Алар мондагы чисталыкка, матурлыкка, балалар арасындагы үзара тату мөнәсәбәтләргә сокланып китә. “Элек без балалар йортындагы тормышны башкача күзаллый идек,”- диләр. Биредә тәрбияләнүче балаларның язмышларын ятимлек сынавын узганнар гына аңлый ала шул”.

“Асрамага алынганнарны кан кардәшләреннән яшермәгез”

Георгий Блинов, “Росток” психология-педагогия тернәкләндерү һәм коррекцияләү үзәге психологы:


- Бала әти-әнисе белән бөтенләй таныш булмаса да, ул аларны нык яратып яши. Бала ятим булуында үзен гаепле саный һәм гомере буе ул үзендә хаталар эзли. Бу дөньяда ялгыз калган бала әти-әнисен ярату хисе белән беррәттән, аларга үпкәләп тә куя. Аеруча сабый чагында вафат булган ата-анага ул: “Мине үземне генә ташлап калдырганнар”, - дип үпкә белдерә. Ятим баланы гаиләсенә алган гаиләләрнең кайберләре әлеге үпкәне куертып җибәрә – алар бала белән бер сүздә булам дип, ата-ананы гаепли башлый. Бу очракта алар үзләре үк балада каршылык хисләре тудыра. Ә кайберәүләр исә, киресенчә, әлеге хисне уен-көлке белән оныттырырга тырыша.

- Әти-әнисенең эчкече, наркоман, эшсез, җинаятьче, начар тормыш алып баруында бала гаепле түгел. Аларның түбәнлеккә төшүенең сәбәпләре дә төрле булырга мөмкин. Иртәме-соңмы, әлеге сәбәпләрнең чын асылын аңлаган бала, ата-анасын гафу итмәячәк дип, берәү дә анык кына әйтә алмый.

- Бу дөньяга бала тудырган Әни кешенең, нинди зур җинаятьче булса да, һич югы кечкенә генә яхшылыгы булырга мөмкин. Баланы асрамага алган гаиләләрдә аның яхшы яклары балага да җиткерелсен иде. Ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгәннәрнең балалары кан кардәшләре, туганнары, әти-әнисе белән очрашсын. Асрамага бала алучылар бу балаларны кан туганнарыннан яшермәсеннәр.

- Ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган бала үзенең балалар йортында тәрбияләнүен башкалардан яшерә. Бу бик табигый хәл. Чөнки беребезнең дә үз тормышыбызда булган начар хәлләрне искә төшереп торасы килми.

Гаиләгә алыныр алдыннан бала нинди әзерлек уза?


Казанның Идел буе районы балалар йортында күбесенчә ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгәннәрнең балалары тәрбияләнә. Исән әти-әниләре бар көе балалар йортына килеп эләккән бала, үзен гаиләсеннән, өеннән мәҗбүри рәвештә аерганнар һәм бөтенләй чит мохиткә тапшырганнар, дип уйлый. Беренче вакыт ул үзен бик таләпчән һәм дорфа тотарга мөмкин. Тора-бара ул үзе кебек хәлдә калган башка балалар белән таныша. Зурраклар укырга мәктәпкә йөри башлый, кечкенәләрне тәрбиячеләр карый. Аларга яңа киемнәр бирелә, яңа уку кирәк-яраклары тапшырыла. Яңа гаиләгә урнаштырыла торган баланы психологик яктан әзерлиләр.

- ул рухи яктан тыныч булырга тиеш;
- бара торган гаиләсенә карата аның мөнәсәбәте яхшы булуы кирәк;
- гаиләдә үзен ничек дөрес тотарга, туганнары белән ничек аралашырга кирәклеге өйрәтелә.

Үз өйләренә кайтаралар


- Балалар йортына бала эзләп килгән гаиләләрне без бик сак каршы алабыз, - ди Казанның Идел буе районы балалар йорты директоры урынбасары Марина Самойлова. - Аларга ошаган баланы да шундук гаиләгә тапшырмыйбыз. Башта бала аларга берничә тапкыр кунакка бара. Әлеге очрашуларда ул яңа гаилә белән якынрак таныша, гаилә әгъзаларының үзара нинди мөнәсәбәттә булуларын тикшерә, аларның өйләрендәге тәртип белән кызыксына, күршеләр, дуслар, туганнар белән ничек аралашуларын күреп кайта. Әгәр яңа өйдә бала үзен иркен тота һәм рәхәтләнеп аралаша, әлеге гаилә әгъзалары тарафыннан үзенә карата ягымлылыкны сизә, яңа гаиләгә ияләшә башлый икән, сүз аны асрамага алу турында башлана. Болар барысы да балага төзәлмәслек яра ясалмасын өчен эшләнә. Берәү дә бит әлеге гаилә кире уйламас, дип анык кына әйтә алмый.

Шушы тәртиптә быел 4 бала гаиләләргә тапшырылган. Кече яшьтәге балаларның гаилә белән танышу икенчерәк бара икән. Бала алырга теләгән гаиләгә сабый читтән генә күрсәтелә. Бала аларга ошаган очракта, сабыйга: “Бу синең әтиең, әниең. Алар синең артыннан килделәр,”- дип тәрбиячеләре яңа әти-әниләре белән таныштыра.

Баланы үз гаиләсенә кайтару исә, бөтенләй башка тәртиптә.

- Быел гына да без ике баланы үз әти-әниләренә кайтара алдык, - ди директор урынбасары. - Тагын бер кызыбыз үз гаиләсенә кайтачак, моңа рәсми кәгазьләр әзерләнә. Ул безгә яз көне килгән иде. Аның әтисе бүген инде исән түгел, ә әнисе, тәртипсез тормыш алып бару нәтиҗәсендә, үз хокукларыннан вакытлыча мәхрүм ителде. 6 ай дәвамында без бу ананы күзәтеп тордык. Ул эшкә урнашты, өен тәртипкә китерде, үзен чиста-пөхтә итеп йөртә башлады. Хәзерге вакытта 5 яшьлек кыз үз әнисе янына кунакка барып йөри. Бергә яшәүче әбисен, туган абыйсы барлыгын да белә. “Миңа әни яңа курчак алып бирде”, - дип, безнең белән дә шатлыгын бүлешә. Әнисе янына кире кайтаруларына чиксез сөенә”, - дип сөйли Марина Самойлова.

Өендә нинди шартлар булу бала өчен мөһим түгел. Аеруча кечкенә балалар әти-әни назына мохтаҗ. Олырак балалар гына балалар йортындагы чисталык, яңа киемнәр, тәмле ризыклар һәм өендәге пычраклык, тәртипсезлек белән чагыштыра ала.

Һәр бала, чыгышы нинди булуына карамастан, үз әти-әнисен сагынып яши, үз гаиләсенә кире кайтырга омтыла. Андый мөмкинлек булмаган очракта, бала яңа гаиләгә ияләшергә мәҗбүр була. 


Рамилә НОТФУЛЛИНА

в„–12 |

Таллы фермерының шатлык-куанычлары

$
0
0
31.12.2013 Авыл
Һәр кешенең Аллаһы Тәгаләдән бирелгән үз язмышы, үз тормышы була. Тәкъдир аңа әле тумас борып ук язылып куела. Менә безнең Таллы авылында яшәүче, төбәгебезнең танылган фермерларының берсе – Зәйнулла Шәйдулла улы БАКАЕВның тормышы да, язмышы да нәкъ шундый бик тә гыйбрәтле дияр идем. Әгәр Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте булмаса, ул дөньяга килер идеме, авырлыкларга карамастан, баһадир егет булып үсәр идеме?

...Сугыш тәмамланган авыр еллар. Авылда - дистәләгән тол хатыннар, үсеп-буйга җиткән яшь кызлар. Дөрес, берәм-сәрәм генә булса да фронтовиклар кайткалап тора: аларның да кайсысы аяксыз, кайсысы кулсыз, дигәндәй. Ә яшьлек үзенекен итә, һәркемнең сөясе, сөеләсе килә. Тик дуадак каз кебек калган хатыннарга, кызларга ул тиң ярларны кайдан аласың?

Бәхеткәдерме, бәхетсезлеккәдерме, Башкортостанның Бөрьян якларыннан күкрәкләре орден-медальләр белән тулы Шәйдулла атлы ир-ат Таллыга килеп, терлекчелек фермасына бригадир булып эшкә урнаша. Җитмәсә, рәсем ясарга да бик сәләтле, теләсә кемнең сурәтен “эх” дигәнче менә дигән итеп ясый да бирә. Бигрәк тә кызлар рәсемнәрен ясатырга чират торалар. Хөсниямал Таллы кызларының иң чибәре үзеннән ун яшькә олырак Шәйдуллага үлеп гашыйк була. Тегесе дә аңа “алтын таулар” бүләк итәргә вәгъдә бирә. Иң татлысы, әлбәттә, “өйләнәм сиңа” дигән сүзләре була. Тик бу коры вәгъдәләр үтәлми кала.

Көннәрдән бер көнне Хөсниямалның баласы буласын белгәч, аны да, Бөрьяннан алып кайткан үз хатынын да ташлап, Шәйдулла эзсез югала.

Менә шулай язмыш Хөсниямалның булачак улы Зәйнулланы тумас борын ук әтисез калдыра. Бераздан аның әнисе башка иргә кияүгә чыга. Ә сабый әбисе Мәхүдә апа үлгәннән соң ялгыз калган Шамил бабасы белән яши.

Шамил абый үзе дә балачагыннан ятим калып, яшьлек елларын байларда ялланып эшләгәнгә күрә, дөньяның ачысын-төчесен татыган була. Оныгы Зәйнулланы бөтен җанын-тәнен бирердәй булып ярата һәм яхшы тәрбия бирергә тырыша.

Зәйнулла бик тә тырыш, сәләтле бала булып үсә. Әтисе Шәйдулла сәләте аңа күчкәндер, ул кечкенәдән рәсем ясауга тартыла. Сигезьеллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, районның комсомол оешмасы юлламасы буенча аны өлкә үзәгенә сәнгать училищесына рәссамлыкка укырга җибәрәләр. Ә инде укуын тәмамлап кайткач, егетне районның “Правда” колхозына клуб мөдире һәм рәссам итеп эшкә билгелиләр. Нәкъ шул чакта авыл фермасында чуваш кызы Нина сыер савучы булып эшли. Чибәр дә, шаян да Нина Зәйнулланың йөрәген яулап ала. Икесе дә бер-беренә бер күрүдән гашыйк булалар һәм бер ел чамасы очрашып йөргәч, өйләнешәләр.

Туй алдыннан Зәйнулла Нинага: “Мин сине өзелеп яратам һәм беркайчан да мәхәббәтебезгә хыянәт итмәячәкмен. Син дә чынлап яратасың икән, миңа шул сүзләреңне әйт. Милли мәсьәләне дә хәл итик. Мин чувашча белмим һәм без үзара тик башкортча гына сөйләшәчәкбез дип сүз куешыйк”, - ди.

Шулай ризалашалар да. Колхоз ярдәмендә гөрләтеп туй уйныйлар. Анда кияү ягыннан бер туганы да катнашмый, чөнки бу вакытта Зәйнулланың Шамил бабасы бакыйлыкка күчкән була инде. Әтиләре урынына тәбрик сүзләрен шул чактагы колхоз рәисе Семянкинга әйтергә туры килә. Ул бераз шаяртып Зәйнулладан: “Как же ты сумел соблазнить такую красавицу?” - дип сорагач, аның өчен Нина үзе җавап бирә.

- Мин Зәйнулламны хезмәт яратучы, тырыш, булдыклы кап-кара башкорт егете булганы өчен яраттым, - ди.

Менә шулай катнаш никах туа һәм көннән-көн ныгый гына бара. Берникадәр вакыт үткәч, 1971 елда Зәйнулла белән Наилә (аны ире шулай яратып башкортча атап йөртә) туган якка – Таллыга кайталар. Зәйнулла элек яшәгән урынында клуб мөдире генә булып түгел, терлекчелек фермасында да эшли һәм зур тәҗрибә тупларга өлгерә. “Степной Маяк” колхозына кайтуга аны сигез “Беларусь” тракторын берләштергән бригаданың атаклы бригадиры Габделкаһир Латыйпов үз коллективына эшкә ала.

Бу бригаданы шул чакларда “Легендарная” дип атап йөртәләр иде. Шулай дип әйтергә сәбәбе дә булган, күрәсең. Хуҗалыкның күпсанлы терлекләрен нәкъ шушы бригада механизаторлары үләнен, кукурузын, мал чөгендерен үстереп, кышка җитәрлек печән, силос һәм башка төрле тупас һәм сусыл азыклар белән тулысынча тәэмин итәләр иде.

Наилә дә үзенең яраткан һөнәренә тугры калып, терлекчелек фермасында сыер савучы белып эшли. Гаилә дә үрчи – Бакаевларның уллары Ринат белән Руслан бер-бер артлы дөньяга килә.

Көтмәгәндә дөньялар үзгәреп китә. Гөрләп эшләп торган күмәк хуҗалыклар таркала, җимерелә башлый. “Степной Маяк” колхозы да, аның трактор бригадалары да, терлекчелек фермалары да әкренләп юкка чыгалар.

Зәйнулла үзе дә, хатыны Наилә дә эшсез калгач, 1993 елда уллары Ринат белән Руслан белән артык зур булмаган бина төзиләр һәм анда терлекчелек белән шөгыльләнә башлыйлар. Шулай итеп, Большая Черниговка районының Таллы авылында беренче шәхси фермер хуҗалыгы оештырыла.

Эшләре алар уйлаганча шома гына бармый. Маллары сараенда янгын чыгып, фермер хуҗалыгы зур зыян күрә. “Күрә алмаучылар ут төрткән”, - дигән сүзләр дә йөрде халык арасында.

Шулай да Зәйнулла бирешмәде. Башлаган эшен ул әле хәзер дә дәвам итә. Хөкүмәт биргән ссудага тракторлар, комбайн, башка кирәкле техниканы сатып алып, ул игенчелек белән дә, малларына терлек азыгы әзерләү белән дә ныклап шөгыльләнә. Бүгенге көндә аның шәхси фермер хуҗалыгы районда гына түгел, өлкә буенча да иң тотрыклылардан санала.

Бакаевлар Шамил бабалары яшәгән нигездә зур йорт төзи башладылар, маллары өчен дә иркен терлек биналары салалар.

Күп яшьләр Таллы авылыннан яшәргә торак, эшләргә эш юклыктан шәһәргә киткәндә, Зәйнулла белән Наиләнең уллары Ринат һәм Руслан авылда калып, гаиләләр корып, матур тормыш учакларын дөрләтеп ягып җибәрделәр.

Районыбызда советлар вакытында тотрыклы эшләп торган райпотребсоюз, сельпо, заготконтора кебек кирәкле оешмаларны ябып бетергәннәр, Таллыда да кибет ябылып, халыкка шырпы, тоз һәм шуның кебек башка көнкүреш әйберләрен сатып алу мөмкинлеге калмаган иде инде.

Әтисенең тәкъдиме буенча Ринат башта авылыбызда кечкенә генә кибет ачып җибәрде. Тора-бара аны зурайтты һәм чын сәүдә үзәгенә әверелдерде. Хәзер биредә җаныңа нинди ризык кирәк, барсы да бар. Тик аракы гына сатылмый. Бу нәрсәнең эш кешесенә кирәге дә юк бит. Ә менә хәләл пилмән, колбаса, тавык, бөтенесе дә киштәләргә куелган.

Сатучылар булып Ринат белән Русланның хатыннары Сания белән Гөлмирә эшлиләр. Аларның кибетләренең ишеге атна буе, хәтта ял көннәрендә дә ачык. Хәзер авылда беркем дә икмәк пешерми инде, йомшак ипине көн саен китереп торалар.

Без, авыл халкы, Зәйнуллага, Ринатка һәм Бакаевларның башка гаилә әгъзаларына чиксез рәхмәтлебез. Авылыбызда әзмәвердәй кырыктан узган егетләр өйләнмичә йөргәндә, бүген кырык яшьлек Ринатның өч баласы үсеп килә инде. Аның өлкән кызы Алинә Самараның политехник институтының икенче курсында укый.

Кибетләренә кирәк товарларны үз машинасы белән Самарадан һәм башка шәһәрләрдән Ринат үзе ташып тора. Ә Зәйнулланың икенче улы Руслан игенчелек белән шөгыльләнә. Аның һәм әтисенең хуҗалыгында йөзләп мөгезле эре терлекләре, бер көтү сарыклары бар. Барысын да Бакаевлар үзләре һәм якыннары белән үстереп, карап, сатып файдаланалар һәм бай мул тормышта көн күрәләр.

Хәзер авылыбызга газ да, су да кертелгән, яхшы юлыбыз да бар. Зәйнулланың бүген күңеле шат. Ул ике ел инде лаеклы ялда. Балаларының уңышына куанып, хатыны Наилә белән икәүләп оныкларын тәрбиялиләр.

Наилә күптән инде яхшы итеп башкорт телен үзләштерде. Алар дини бәйрәмнәрдә өйләренә әби-бабайларны чакырып, Коръән мәҗлесләре үткәрәләр, ел саен корбан чалалар. Кайбер башкортларның оныклары үз телләрен онытып, урыслашып барган вакытта, Зәйнулланың балалары, әниләренең чуваш милләтеннән булуына карамастан, барысы да саф башкорт телендә сөйләшәләр. Кем өйрәткән аларны? Әлбәттә, әниләре белән әтиләре. Менә шулай “Яхшыдан яман да, яманнан яхшы да туа” дигән мәкәль бар бит татар-башкорт халкында. Бу бик тә дөрес. Зәйнулла “зимагур” әтисенә бөтенләй охшамаган, уңган да, тырыш та, кешеләргә мәрхәмәтле дә. Без дә шушындый авылдашларыбыз булуына куанып бетә алмыйбыз.

Менә мин Бакаевларга, аларның бердәм гаиләсенә багышлап кечкенә шигырь дә яздым әле.

Яңа матур иркен заман килде
Безнең уңган егет-кызларга.
Динсез, телсез еллар очты-качты,
Кире кайту булмас аларга.

Яшьләребез дәррәү аяк басты
Яңа матур иҗат юлына.
Илебезнең гомере - ышанычлы,
Дәрәҗәле яшьләр кулында.

Бабайлардан калган динебезне,
Телебезне тугры саклаек.
Төрле милләт халкы бергәләшеп,
Гомерлеккә бергә атлаек.

Күп калмады безгә, карт-корыга,
Бу дөньяда инде яшәргә.
Без китәрбез, безнең эшне, яшьләр,
Сезгә кала дәвам итәргә.

Габделәхәт ЛАТЫЙПОВ, Таллы авылында яшәүче 85 яшьлек хезмәт ветераны, Ленин ордены кавалеры. Большая Черниговка районы.

Рәсемдә: Таллы авылы фермеры Зәйнулла Шәйдулла улы БАКАЕВ.
 


Габделәхәт ЛАТЫЙПОВ

в„–1-2 |
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>