Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live

Баланы мәктәпкә әзерләгән кешегә Алла ярдәм бирсен #6504

$
0
0
24.08.2012 Җәмгыять
Август ае җиттеме, балалар кибетләре өр-яңа мәктәп формалары - ак күлмәк, водолазкалар, итәк-сарафаннар, костюмнар белән тула. Сатучылар сүзләренә караганда, яңа уку елына әзерлек чорында алар акчаны икеләтә күбрәк эшли.

Бу аңлашыла да, һәрбер ата-ананың йөрәк парәләрен өр-яңа киемнән, матур итеп күрәсе килә. Әле җитмәсә, балалар бик тиз үсә дә. Узган ел алган мәктәп формасының быел инде кыскарган, бәләкәйләнгән булуы гадәти хәл.

Мәктәптә укыйсың килсә - дөрес итеп киен

Укучы мәктәпкә нинди формадан йөрергә тиеш соң? Әлеге карарны һәрбер мәктәп үзе чыгара, һәр мәктәпнең үз кагыйдәләре. «Әти-әниләр кибеткә махсус исемлек тотып килә хәзер. Нәрсә киергә ярый, нәрсә ярамый икәнлеге төгәл язылган. Мәктәп формасының төсе шулай ук бик мөһим. Классик аклы-каралы форманың абруе бетеп бара. Кайбер мәктәпләр караңгы зәңгәр төсне үз итсә, кайсыберләрендә соры һәм чия төсендәге форма таләп итәләр», дип сөйләде балалар киемнәре белән сату итүче кибет хезмәткәре.

Аңлавымча, мәктәпләрдә форма фасоны бертөрле булмаса да ярый, иң мөһиме, төс туры килсен. «Мәктәпләр ни генә уйлап чыгармый хәзер. Ул киемнәрне кайдан, ничек табып бетерәседер», дип уфтанып алды кибеткә килгән бер ханым.

Сыйфат яхшыра, бәя арта?

Бәяләргә килгәндә исә, итәк һәм костюмнан торган мәктәп формасының уртача бәясе - 2000-2500 сум. Казанның кайбер кибетләрендә укучы киемнәре 3000-3500 сумнан башлана. Әгәр дә инде бу бик кыйммәт тоелса, ата-аналарга базарга чыгарга туры киләчәк. Анда 1000 сумга да форма табарга мөмкин. Мәктәп формасын очсыз бәягә кибеттән дә алырга була. Анда узган елгы коллекцияләргә, гадәттә, 50 процент ташлама белән сатыла.

«Балалар киемнәренә бәя елдан-ел үсә», дип зарлана ата-аналар. Бер танышым кызына форманы былтыр 2000 сумга алган булса, быел исә 3000 сумнан да очсызракны тапмаган. Ләкин кайсы гына кибеткә керсәм дә, мине моның киресендә ышандырырга тырыштылар. «Бәяләр артмый, алар узган елдагы кебек үк. Шуны аңлагыз, кибетләрдәге укучы формаларының сыйфаты елдан-ел яхшыра», дип аңлаттылар миңа.

Укучыларның материаль яктан тигезсезлеген форма каплый

Районнарда, авыл җирләрендә исә ак күлмәк, кара итәк, кара костюм-чалбарга «хыянәт итәргә» теләмиләр. Кайсыбер мәктәпләр, гомумән дә, элеккеге совет чоры формасына кире кайтты. Көрән күлмәк, ак алъяпкыч япкан кызлар, чыннан да, бик матур, мөлаем күренә. Ә иң мөһиме, һәр бала бертөрле киенгәч, алар бер-берләреннән аерылып тормый, аларның материаль яктан тигезсезлеге бик сизелми, дип саный укытучылар.

Әлеге күлмәкләрне элегрәк 11 нче сыйныф укучылары беренче сентябрь һәм соңгы кыңгырау бәйрәменә генә кия иде. Борынгы заманнан - әниләр-апалардан калган күлмәкләр күп еллар кулдан-кулга йөрде. Ә инде алар бердәм мәктәп формасы буларак кулланыла башлагач, күлмәк-алъяпкычлар белән сату итүчеләр дә күренә башлады. Бәяләре исә гади кибет формаларыннан бераз гына очсызрак - 1300-1500 сум. Аларны тектереп тә кияргә була. Тектергән кием очсызрак, дигән сүз әлеге очракта дөреслеккә бик үк туры килеп бетми. Күп дигәндә 200-300 сумны гына янга калдырырга мөмкин икән.

Очсыз бәягә алам дип, тишек тагарак янында калмагаең...

Соңгы елларда исә халык арасында интернет-кибетләр популярлашканнан-популярлаша. Аларда тәкъдим ителүче кием-салым тагын да очсызрак. Тик ул чагында киемнең сыйфатын да, таманмы-юкмы икәнлеген дә төгәл генә билгели алмыйсың. Фотода бер төрле күренгән кием чынлыкта бөтенләй дә башка төрле булып чыгарга мөмкин.

 «Узган елны интернет-кибеттән улыма 800 сумга мәктәп чалбары белән жилет алган идем. Борынгы заман материясеннән эшләнгән ул киемнәрне киерлек булмады, аларның ни фасоны, ни сыйфаты канәгатьләндерерлек түгел иде», дип зарланып алды бер ханым. Быел инде форма эзләп базарга чыгарга булган. «Кибетләр янына якын килерлек түгел. Андый бәягә киемне мин үземә дә алмыйм», дип белдерде әни кеше.

Ата-аналарның шулай мәш килеп йөрүләре сатучыларга файдага гына. «Уку елына әзерлек чорында сатучылар акчаны шәп эшли. Ата-ана нишләсен, кыйбатмы-кыйбат түгелме, кирәк булгач барыбер алалар инде», дип «сөенече» белән уртаклашты бер сатучы татар апасы. Ә мин ике ягына ике баласын җитәкләгән, кибет рәтләре буйлап ашыга-ашыга узып баручы хатынны күреп, жәлләп куйдым. Баланы мәктәпкә әзерләгән ата-анага Алла ярдәм бирсен инде... 


Рәмзия ЗАКИРОВА

№ |

Татар мәктәбе зыянлымы? #6505

$
0
0
24.08.2012 Милләт
Татар фамилияле күренекле шәхесләребез турында беләбез, алар белән горурланырга яратабыз. Ләкин татар телендә сөйләшә алмаган мондый кешеләр татарлыкның киләчәген сакларга ярдәм итәме соң? Татарлыгыбыз Сабантуйлар үткәрү белән генә дә чикләнми бит әле. Гореф-гадәтләребезне, әхлакый өстенлекләребезне саклау иң беренче ана телебезне саклаудан башлана. Монда гаилә зур роль уйный. Мәктәпнеке дә кечкенә түгел.

90 нчы елларда Казанда ачылган татар мәктәпләре соңгы елларда бик нык үзгәрде. “Татар мәктәбе”, “татар гимназиясе” исемнәрен йөртсәләр дә, аларда ана теле татар теле дәресләрендә һәм өлешчә дәрестән тыш чараларда гына сакланып калды. Төп фәннәрне татар телендә укыту тукталгач, укучыларның үзара татар телендә аралашмый башлауларына аптырарлык түгел. Татар мәктәпләрендә фәннәрне укытуның урыс теленә күчүенә БДИның бары тик шул телдә генә уздырылуы шактый зур йогынты ясады. Район үзәкләрендәге мәктәпләр (мин моны үзебезнең район мисалыннан чыгып әйтәм, башка район үзәкләрендә дә шулай икәнен беләм) татар мәктәпләре дип саналсалар да, алар 90 елларга кадәр үк татар теленнән кала башка фәннәрне бары тик урыс телендә генә укытуга күчеп беткәннәр иде. Казанда һәм Чаллыда “татар мәктәпләре” ачыла башлаган ул чорда район үзәкләрендәге мәктәпләрдә бернинди дә үзгәреш булмады. Хәзер исә, хәтта моңарчы фәннәр татар телендә укытылган авыл мәктәпләрендә дә төп фәннәрне урыс телендә укыту күзәтелә, яисә балаларын район үзәгенә йөртеп укытучы әти-әниләр саны арта башлады (чөнки анда төп фәннәрне урыс телендә укыталар). Ата-аналар балалары урта белем нигезләрен нәкъ менә урыс телендә алганда гына тирән белем алуга ирешәләр дип уйлыйлар. Әмма чеп-чи татар мәктәбендә укып тирән белем һәм югары интеллектуаль үсеш алган искиткеч зыялы, тәрбияле йөзләрчә генә түгел, ә меңнәрчә милләттәшләребезне санарга мөмкин: Минтимер Шәймиев, Рөстәм Миңнеханов, Марат Әхмәтов, Разил Вәлиев, Туфан Миңнуллин һ.б, һ.б.

 

Боларга өстәп, үзем якыннанрак белгән тагын ике милләттәшебез – фән эшлеклеләребез турында киңрәк итеп таныштырырга телим. Беренчесе – минем чордаш. Мин Чепья мәктәбенең татар сыйныфын тәмамлаган булсам, ул күршедәге Сосна авыл мәктәбендә җиде сыйныф тәмамлагач, Балтач урта мәктәбендә барлык фәннәрне татарча укыды. Аннары Казан химия-технология институтын тәмамлады. Кандидатлык һәм докторлык диссертацияләре яклап, илебезнең танылган химигына әйләнде. Аннары халыкара мәйданга чыкты. Сүзнең Татарстан Фәннәр академиясе президенты Әхмәт Мазһаров турында барганына төшенгәнсездер бәлки. Аның ил һәм дөнья күләмендәге дәрәҗәләре, югары дәүләт бүләкләре, фәнни хезмәтләре турында бик озын итеп язып була. Ассызыклап шуны әйтү кирәк, нинди генә югары уңышларга ирешсә дә, ул татар булып калды. Дөньякүләм танылган химикның төп фәнни юнәлеше – углеводород чималын чистарту һәм эшкәртү. Гадиләштереп әйтсәк, нефтьне, газ һәм бензинны күкерттән чистарту эше ул. Чыннан да, Татарстан нефте генә түгел, кайбер чит илләрдә табыла торган нефтьтә дә күкерт күләме шактый. Ә бу нефтькә дәрәҗә өстәми. Әхмәт әфәнде илебездә беренчеләрдән булып, 1972 елда, углеводород чималын күкерттән чистарту буенча фәнни лабораториягә (хәзер ВНИИУС – Волжский научно-исследовательский институт углеводородного сырья) нигез сала һәм бүгенге көнгә кадәр аның директоры булып эшли. Әлеге фәнни-тикшеренү институтының практик җимешләрен хәзерге вакытта бөтен дөнья галимнәре таный. Бу юнәлештәге фәнни лицензияләр бик зур әһәмияткә ия. Әхмәт әфәнденең 165 фәнни хезмәте, 130 уйлап табу патенты бар. Шул исәптән аның 5 патенты АКШта, берсе Германиядә дә кулланыла. Хәзерге вакытта Мазһаров технологиясе нигезендә нефтьне, бензинны, газларны чистарту буенча илебездә 40 промышленность җайланмасы эшли. Шундый ике җайланма Болгариядә урнаштырылган. Ә.Мазһаровның өч лицензиясен Иран сатып алды һәм шулар нигезендә 20 нефть чистарту объекты төзүне планлаштыра. Болардан тыш Англия, Дания, Канада, Малайзия, Кытай, Япония, Италия, Швеция, Финляндия, Төркия, Марокко, Казахстан һ.б. ил химиклары арасында да Мазһаров командасының фәнни хезмәтләре зур кызыксыну тудырган.

 

Билгеле, мондый дәрәҗә һәм танылу беркемгә дә күктән төшми. Тирәнтен эзләнүләр һәм армый-талмый хезмәт кую нәтиҗәсендә генә ирешү мөмкин аңа. Әйтик, кечкенә генә вакыйга. Әлеге хәл 80 нче еллар башында була. Әхмәтнең яшь чагы. Германия Федератив Республикасында (Германиянең берләшмәгән чоры) узган зур форумда Әхмәт әфәнде нимес телендә фәнни доклад укый. Сугыштан соңгы елларда урта мәктәпләрдә чит тел буларак, нимес телен укыту модада иде. Шул җәһәттән Әхмәт тә институтта нимес телен тирәнтен өйрәнә һәм фәнни докладларын да шул телдә яза. Форумда катнашкан галимнәрдә Әхмәт әфәнденең доклады зур кызыксыну уята. Бер чит ил галиме докладчыга инглиз телендә сорау бирә һәм җавапның инглиз телендә булуын таләп итә. Әхмәт әфәнде фәнни җавапны инглиз телендә кайтара алмый. “Ничек инде урыс профессоры (ул вакытта безнең татар галимнәрен дә урыс төркеменә кертү – гадәти хәл) инглиз телен белми? Профессор кеше кимендә өч телдә аралашырга тиеш”, – дип тавыш күтәрә инглиз телендә җавап таләп итүче. “Мин өч тел беләм, – ди Әхмәт. – Татар, урыс һәм нимес телләре”. Тегеләр тынычланалар, әмма икенче көнне Әхмәт каршына Германиянең теге ягында әсирлектә калган бер татар кешесен табып китерәләр: алдаламаганмы, чыннан да татарча сөйләшә беләме дип тикшереп карыйлар. Шушы вакыйгадан соң Әхмәт Мазһаров үзлегеннән инглиз телен өйрәнүгә күчә. Ул елларда компьютерлар юк әле, яңа телне үзләштерү өчен Әхмәт магнитофон тасмалары язмаларын кулланма итеп ала һәм берничә ай эчендә телне яхшы ук өйрәнә.

 

Дөньякүләм танылган һәм татарлыгын югалтмаган тагын бер галим Әхмәт әфәндедән беркадәр яшь, шулай да 60ның теге ягында. Ул күрше Арбордан Гыйниятулла Хәлиуллин. Авылдагы сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач, Чепья урта мәктәбендә фәннәрне татар телендә укыды. Югары сыйныфларда физиканы шәхсән мин укыттым. Аннары КДУның физика факультетын тәмамлады. Аспирантурада укып, кандидатлык диссертациясе яклады. Аннары СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалында (ул вакытта ТФА төзелмәгән иде әле) физика-техника институты галиме, физика фәннәре докторы. Менә 20 елдан артык Германиядә Макс Планк исемендәге фәнни-тикшеренү институты профессоры, академик. Кайвакытта, дус-ишләр белән аралашканда: “Гыйниятулла –Кминем укучым ул!” – дип горурлана башласам, “Нигә әле ул чит илгә киткән, ник Ватанына хезмәт итми?” – дигән сорау куялар. Аңлатам. Беренчедән, ул һаман да Казанның физика-техника институты галиме санала. Макс Планк институтында бары тик контракт нигезендә генә эшли. Икенчедән, физик-теоретик буларак, Гыйниятулла – “Каты җисемнәр физикасының электр үткәрүчәнлеге” дигән тар профильдә тикшеренүләр алып баручы галим. Физиканың бу тармагы буенча Русиядә тирәнтен эш алып баручы фәнни-тикшеренү институты юк. Дөнья күләмендә мондый тикшеренүләр бары тик түбәндәге илләрдә генә алып барыла: Германия, Италия, Япония, Көньяк Корея, АКШ һәм Австралия. Гыйниятулла Хәлиуллин даими рәвештә шушы илләргә командировкага йөри, дөнья гизә. Форумнарда, фәнни конференцияләрдә катнашып, инглиз телендә лекцияләр укый, үзенең хезмәтләре белән таныштырып, чыгышлар ясый. Фәннең шушы юнәлешендә эшли торган дөньяның иң көчле ун физигы исемлегенә керә ул. Өченчедән, Макс Планк тикшеренү институты Европада иң көчле фәнни үзәкләрнең берсе. Һәм Гыйниятулланың фәнни хезмәтләре дөньякүләм фән үсешенә хезмәт итә. Аерым бер ил өчен кулланыла торган ябык тема түгел.

 

Гыйниятулла фәнни эшләрен инглиз телендә башкарса да, нимес телендә аралаша. Урыс телен дә камил белә. Шунысын әйтеп үтим, Казанда аспирантурада укыган елларда, хәтта аспирант урыс егетләре дә, хаталарын төзәтү өчен, диссертация монографияләрен аңа тапшыра торган булганнар. Гыйниятулла туган авылына ел саен кайтып китә, ана телендә сөйләшкәндә татар теленә бернинди урыс сүзләрен дә, инглиз һәм нимес телләрен дә катнаштырмый.

 

Йомгаклап шуны әйтәсем килә, урта мәктәптә татар телендә уку фән баскычларыннан югары күтәрелүдә бернинди комачаулык та ясамый. Бары тик татар булып калырга гына ярдәм итә. Балаларны һәм оныкларны балигълыкларына кадәр ана телле итеп склау – әти-әнинең бурычы.


Рәфхәт ЗАРИПОВ

№ |

Соңгы дүрт елда Россиядә ришвәтнең күләме 33 тапкырга арткан #6506

$
0
0
24.08.2012 Җәмгыять
Соңгы дүрт елда Россиядә ришвәтнең уртача күләме 33 тапкырга арткан. Россия адвокатларының "Кеше хокуклары өчен" оешмасы белгечләре әнә шундый нәтиҗә чыгарган. Алар фикеренчә, илдәге тулаем эчке продукт күләменең 52 процентлык өлеше ришвәтчелек йогынтысы астына эләгә. Татарстан Эчке эшләр минис­трлыгында исә соңгы вакытта ришвәт күләменең кимүен әйтәләр.

"Кеше хокуклары өчен" оешмасы вәкилләре илдәге ришвәтчелек дәрәҗәсен билгеләү өчен 2008 елдан бирле үзләренә килгән мөрәҗәгатьләрне исәпкә алган. Нәкъ менә моннан дүрт ел элек Россиядә коррупциягә каршы көрәш турында закон пәйда булды. Оешма белгечләре раславынча, 2008 елда илдә ришвәтнең уртача күләме 9 мең сум булган. Шушы вакыт эчендә әлеге күрсәткеч 33 тапкырга артып, 300 меңгә җиткән. Оешма чыгарган докладтагы саннарга ышансаң, ришвәтчеләр үз хезмәте өчен 300 мең сум акча таләп итә. Белгечләр әйтүенчә, әлеге сумманың кинәт артуы коррупциягә каршы көрәш чараларының бары тик кәгазьдә генә калуына барып тоташа. Алар фикеренчә, Россиядә ришвәтчелекнең сәбәпләре түгел, ә аның нәтиҗәләренә каршы көрәшәләр. "Шуңа күрә коррупция машинасы эшли тора, ришвәтчеләр үзләренә җәза бирелмәслеген аңлаганга гади кешеләргә дә, эшмәкәрләргә дә, журналистларга да басым ясавын дәвам итә", – ди белгечләр.

 

Адвокатлар ассоциациясе вәкилләре раславынча, теге яки бу төбәктә җитәкчелек алмашыну коррупциягә каршы көрәштә уңай нәтиҗә бирә икән. Әйтик, Мәс­кәүдә яңа мэр эшли башлагач, ил башкаласыннан килгән шикаятьләр кимегән. Белгечләр фикеренчә, җитәкчеләр алмашыну коррупция багланышларының өзе­лүенә сәбәп була. Иң күп шикаятьләр килгән төбәкләр арасында беренче урынга Приморье крае күтәрелгән (46 процент). Икенче урында – Мәскәү өлкәсе (15 процент), өченчедә – Мәскәү (14 процент). Россия башкаласында бер ришвәтнең күләме 395 мең сум санала. Ә менә Татарстанда уртача ришвәт суммасы ике тапкырга кимегән икән. Охшаш мәгълүматны республика Эчке эшләр ми­нистрлыгының Икътисадый җинаятьләргә каршы көрәш идарәсе башлыгы Илдар Сафиуллин да җиткерде. Аның сүзләренә караганда, Татарстанда ришвәтнең уртача күләме 17 мең сум тәшкил итә. Ә узган ел әлеге күрсәткеч 41 мең сум булган. Дөрес, бу саннарга ышанмаучылар да бар. Кайбер белгечләр бу суммаларның шартлы күрсәткеч кенә булуын әйтә. Алар фикеренчә, полиция вәкилләре андый саннарны фаш ителгән җинаятьләр буенча гына исәпләп чыгара. Чынбарлыкта исә ришвәтчелек дәрәҗәсе һәм ришвәт күләменең күпме булуын фаразлавы да кыен. Ә Татарстанның юстиция министры Мидхәт Корманов әйтүенчә, ришвәт суммаларының кимүен өч сәбәп белән аңлатырга була. "Беренчедән, түрәләр курка башлады. Чөнки ришвәт алган кешеләрне ешрак хөкем итәләр һәм андый очраклар турында барыбыз да ишетеп тора. Тимофеев вакыйгасы да зур шау-шу куптарды, – ди министр. – Икенчедән, ришвәт алган түрәләр сумма азрак булган саен, үзләренә биреләсе җәзаның да йомшаграк буласын исәпкә алган булырга мөмкин. Өченчедән, соңгы вакытта кризис турында күп сөйләшәбез. Димәк, ришвәт бирүчеләрнең дә кереме кимегән булуы ихтимал".

 

Татарстанның социаль-икътисадый мониторинг комитеты уздырган сораштыру нәтиҗәләренә ышансаң, республикада һәр биш кешенең берсе соңгы өч елда коррупция очрагы белән очрашкан һәм аларның 63 проценты мәсьәләне ришвәт ярдәмендә хәл иткән. Сораштыруда катнашкан кешеләрнең чиреге беркайчан да ришвәт бирмәячәген әйткән, 32 проценты мәсьәләне башка юл белән хәл итәсен җиткергән, ә менә 25 проценты ришвәтне кулында акча булмаганга бирми икән.


Илнар ХӨСНУЛЛИН

№167-168 | 24.08.2012

Туфан Миңнуллин каберенә чәчәк салу һәм авылында музей ачу #6507

$
0
0
24.08.2012 Җәмгыять
25 августта, күренекле драматург Туфан Миңнуллинның туган көнендә, 10.00 сәгатьтә Яңа Татар бистәсе зиратында аның каберенә чәчәк салырга җыелабыз.

Хөрмәтле журналистлар! Автобуслар Г.Камал театры каршыннан 9.00 сәгатьтә кузгала.

 

Олуг әдипне искә алу чаралары туган төбәге Кама Тамагы районында дәвам ителәчәк:

 

17.00-17.30 Татарстан Республикасы язучылары катнашуында, Кама Тамагы шәһәр тибындагы поселокта Туфан Миңнуллинның музее ачылу тантанасы;

 

18.00-18.30 Олы Мәрәтхуҗа авылындагы Туфан Миңнуллинның туган йортына керү;

 

19.00-21.30 Кама Тамагы район мәдәният йортында Салават башкорт драма театры тарафыннан Туфан Миңнуллинның «Нәзер» пьесасы буенча куелган «Әллә ялгыш, әллә язмыш» спектаклен карау;

 

20.00-22.00 Олы Мәрәтхуҗа авылындагы мәйданчыкта Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры куйган «Гөргери кияүләре» спектаклен карау.

 

Хәбәрләшү өчен телефон: 2369791 (ТР Язучылар берлеге).

 

ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте




№ |

Табигать кыланмышларына чыдарлык түгел #6508

$
0
0
24.08.2012 Җәмгыять
Чәршәмбегә каршы төндә Краснодар краеның Туапсе районындагы берничә авылны янә су басты. Беренчел мәгълүматларга караганда, 2 меңгә якын кеше зыян күргән, 4 кеше һәлак булган. Хәзер Туапсе районында ремонт эшләре бара. Казанда булган ике көнлек яңгырлар да шәһәр тормышын астын-өскә китерде.

Краснодар крае Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бу юлы халыкны алдан кисәтеп куярга өлгергән. Министрлыктан хәбәр итүләренчә, һава шартлары начарая башлагач, халыкка йортларын калдырып ки­тәргә тәкъдим иткәннәр. Туктамый яуган яңгырлар аркасында Туапсе районында өч елга ярларыннан чыгып, суның биеклеге гадәттәгедән 2 метрга югары күтәрелгән. Нәтиҗәдә Новомихайловский һәм Лермонтово бистәләре – 600гә якын шәхси йорт һәм күпфатирлы йортлар өлешчә су астында калган. “Зур су” киткәч, 4 кешенең һәлак булуы ачыкланган. Аларның берсе – Новомихайловский бистәсендә яшәүче карт әби, икенчесе Мәскәү өлкәсеннән килгән ир-ат булган. Петербург һәм Краснодардан килгән хатын-кыз белән ир-ат исә фаҗигагә каршы төнне генә танышканнар. Яңгырга алар машинада барганда эләккән, күтәрелгән дулкын машинаны елгага юып төшергән.

Россия Гидрометеорология үзәге хәбәр итүенчә, Туапсе районындагы фаҗига 2010 елгы су басуны хәтерләткән. Ул вакытта 7,5 меңгә якын кеше зыян күргән. Краснодар крае губернаторы Александр Ткачев сүзләренә караганда, бу юлы хәбәр итү системасының тиз эшләве кешеләрне коткарып калырга ярдәм иткән. Ул көнне районда 40 автоматик сирена эшләгән. Хәзер исә Краснодар краенда волонтерлар үзәге оеш­тырылган, аның хезмәт­кәрләре кешеләрне җылы ризык, кием һәм бүтән кирәк-яраклар белән тәэмин итәргә тырыша. Новомихайловский бистәсенә исә гуманитар ярдәм килә башлаган.

Зыян күрүчеләргә ярдәм буларак җирле хакимият һәркемгә 10 мең сум акча түләргә вәгъдә биргән. Тагын 150шәр мең сумны аларга матди компенсация буларак түләячәкләр.

Матди компенсация Казан йөртүчеләренә дә кирәк булырга мөмкин. Һәрхәлдә, ике көн яуган яңгырлар вакытында машиналары зыян күргән кешеләр моны болай гына калдырырга җыенмый. Кайбер мәгълүматларга караганда, яңгыр вакытында хасил булган диңгездән дистәдән артык машинаны коткарырга туры килгән. Табигать кыланмышлары автобус оешмаларын да сынаган: ватылу очраклары 30 процентка арткан. Чәршәмбе көнне башкала мэриясендә табигать каршындагы көчсезлек сәбәпләрен ачыкларга тырыштылар. "Водоканал" оешмасы директоры Андрей Егоров әйтүенчә, юлларны төзекләндергәннән соң эшчеләр улак люкларын ачык калдыра икән. Нәтиҗәдә чүп белән тыгылган мондый корылмалар яңгырларга каршы тора алмаслык хәлгә килә. Башкаланың Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев әйтүенчә, шәһәр канализацияләрен тәртиптә тотар өчен ел саен 400 миллион сум акча кирәк, быел исә әлеге сумманың 113 миллионы гына табылган. Барлык улакларны төзекләндерү шәһәр казнасына 5 миллиард сумга төшәргә мөмкин. Моңа әлеге улакларны чистарту корылмаларына кирәкле 4,5 миллиард сумны өстәсәк, шактый саллы сумма килеп чыга.

Әлегә исә Казан халкы табигать кыланмышларына үз көче белән каршы торырга тырыша. Игорь Куляжев әйтүенчә, иң авыр вәзгыять Җиңү проспекты һәм Арбузов урамында тер­кәлгән. Коеп яуган яңгыр аркасында соңгысында хәтта җир убылды. Әлеге чокырга исә асфальт төялгән "КамАЗ" төшеп киткән. Башкала башкарма комитетында юлның әлеге өлешен дүшәмбегә кадәр тәртипкә китерергә ниятлиләр һәм халыкка өченче транспорт дамбасын читләтеп узуны киңәш итәләр. Ә ЮХИДИ идарәсе башкала йөртүчеләрен һәм юлчыларны тагын да зуррак "бөке"ләргә әзер булырга чакыра. "Көз җитә бит, яңгырлар белән бергә Казанга студентлар да килә башлаячак", – ди полиция хезмәткәрләре. Димәк, күрәселәр алда әле. 


Гөлназ ГЫЙЛӘҖЕВА

№167-168 | 24.08.2012

Авылга багышланган хикәя өчен – 20 мең сум #6509

$
0
0
25.08.2012 Мәдәният
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл тормышын яктырткан иң яхшы әдәби әсәрләрне премияләр белән билгеләргә вәгъдә итә. Иң яхшы роман өчен автор – 150 мең, повесть өчен – 60 мең, ә хикәя өчен 20 мең сум акча алачак.

Иҗади бәйге Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан башлангычы белән үткәрелә. Аның сүзләренчә, авыл темасы татар әдәбиятында элек-электән зур урынны алып торса да, бүгенге көн язучылары аны нигәдер читләтеп уза. Бәйге ярдәмендә аны оештыручылар – Татарстан Язучылар берлеге белән Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы әлеге вәзгыятьне үзгәртергә ниятли.

– Моннан тыш, язучыларның яхшы гына акча эшләү мөмкинлеге дә барлыкка киләчәк, алайса соранып йөрергә өйрәнеп беттек, – ди Рафис Корбан. – Татар телендә иҗат итүче язучыларга авыл темасы бик якын, чөнки алар, нигездә, авылдан чыккан кешеләр. Бәйге Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан финансланса да, бу авылны мактап язу мәҗбүри дигәнне аңлатмый, әлбәттә. Әсәрләр объектив булырга, ягъни чынбарлыктагы картинаны ачып бирергә тиеш. Нигә яшереп торырга: бүгенге көндә халыкның бер өлеше хәерчелектә яши, күп кенә авылларда тормыш итәр өчен тиешле шартлар тудырылмаган. Шул ук вакытта хакимиятнең авыл кешесенең тормышын яхшырту өчен тырышуын да онытырга ярамый...

Бәйге шартлары буенча, әсәрләр 2013 елның 1 августына кадәр кабул ителә, аларның беркайда да басылып чыкмаган булуы шарт. Принтерда чыгарылган әсәрләргә авторның тәхәллүсе куелырга тиеш. Ә автор турындагы мәгълүматларны (исем-фамилия, туган ел, адрес, телефон) аерым конвертка салырга һәм әсәрне Татарстан Язучылар берле рәисенә тапшырырга кирәк. Өстәмә мәгълүматны (843) 236– 97-71 телефоны аша белешергә була.

Бәйге өч номинациядә үтәчәк – «Хикәя», «Повесть» һәм «Роман». Аларның һәркайсында өч призлы урын каралган. «Хикәя» номинациясендә беренче урын өчен – 20 мең, икенчегә – 15 мең, өченчегә 10 мең сум вәгъдә итәләр. «Повесть» номинациясендә җиңүчегә – 60 мең, икенче урынга – 55 мең, өченчегә 50 мең сум күләмендә премия тапшырылачак. Иң зур премияләр – «Роман» номинациясендә, беренче урынны алган язучы – 150 мең, икенче урынны алучы – 125 мең, ә өченче урынга лаек булган әдип 100 мең сум акча алачак. Лаеклы дәгъвачылар булмаган очракта, оештыручылар кайбер призлы урыннарны бирми калырга да хакы бар.

Иң яхшы әсәрләрне Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Татарстан Язучылар берлеге вәкилләре катнашындагы жюри бәяли. Җиңүчеләрне 2013 елда Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек хезмәткәрләре көнендә игълан итәчәкләр. Бәйгедә җиңгән әсәрләр махсус җыентыкта басылып чыгачак. 


Әлфия ТИМЕРИЕВА

№--- | 25.08.2012

Якташыбызны котладык #6510

$
0
0
25.08.2012 Бәйрәм
15 августта якташыбыз, танылган шагыйрь, прозаик, драматург, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, Татарстанның халык шагыйре Рөстәм МИНГАЛИМгә 75 яшь тулды. Ә моннан 15 ел элек Камышлы районы Мәдәният йортында якташлары бик зурлап аның 60 яшьлек юбилеен билгеләгәннәр, шагыйрьнең 70 яшьлегендә дә Казанга барып, үзен тәбрикләгәннәр иде. Шуннан бирле күпме гомер үткән.

Соңгы елларда Рөстәм Мингалимгә нык авыру сәбәпле, бик зур сынаулар аша узарга туры килгән. Хәзер ул гомерен күбрәк түшәктә ятып үткәрә икән.

15 август иртәсендә без, Камышлы авылы җирлеге башлыгы Заһит Сафин, районның мәдәният, спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте идарәсе җитәкчесе Раилә Сафина һәм мин, “Камышлы хәбәрләре” газетасы журналисты Рәисә Төхбәтшина шагыйрьне район хакимияте һәм якташлары исеменнән олуг юбилее белән котларга дип, тагын Казанга юл тоттык.

Алдан телефоннан шалтыратып хәбәрләшкән булсак та, безне артык көтмәгәннәр иде. “Күптән аралашмагач, шаярталар ахрысы дип кенә уйладык”, - диде шагыйрьнең тормыш иптәше Илүсәр ханым.

“Бердәмлек” газетасының баш мөхәррире, Рөстәм Мингалимнең дусты Рәфгать ага Әһлиуллин алар белән еш кына аралашып, хәлләрен белешеп тора икән. Бүгенге юбилее белән дә шагыйрьне беренчеләрдән булып ул котлаган, һәм менә без дә килеп җиттек.

Заһит Габделхак улы Сафин Камышлы районы башлыгы Рафаэль Баһаутдиновның котлау хатын һәм хакимият исеменнән акчалата бүләкне, якташларының сәламнәрен тапшырганда шагыйрьнең күзләрендә яшьләр күренде.

- Мине гомердә дә күрмәгән, белмәгән район җитәкчесе Рафаэль Камил улына зур рәхмәтлемен. Бик тә игелекле кеше икән. Аңа җаваплы, әмма саваплы хезмәтендә зур уңышлар телим. Ә менә якташларымны, туган ягымны бик сагынам. Тагын бер генә кат булса да кайтып, барсын да үз күзләрем белән күреп киләсе иде дә бит…, - диде ул.

Заһит Габделхак улы күчтәнәчкә дип үзенең шәхси умарталыгыннан алып барган бал да, Камышлыда пешерелгән ипи дә Миңлегалимовлар гаиләсенең күңеленә хуш килде.

Илүсәр апа кызы Алсу белән чәй өстәле әзерләгән арада без Камышлыдагы соңгы үзгәрешләр турында сөйләдек. Рөстәм ага аларны бик кызыксынып тыңлады да тагын бер кат “Их, кайтып киләсе иде”, дип, көрсенеп куйды.

Камышлы төбәгендә иренең 60 яшьлеген билгеләгәндә гомерендә бер мәртәбә генә булып киткән Илүсәр апа да: “Әй, ул Кәҗә тауларының, урман-болыннарның, җиләкле акланнарның ямьлелеге, җиләгенең тәмлелеге! Ә чишмәләре! Челтерәп аккан чишмәләрнең шифалы сулары ни тора! Бормаланып-бормаланып аккан Сок елгасы, һәм инде, әлбәттә, киң күңелле, ачык йөзле, уңган-булган халкы - бу төбәкнең горурлыгыдыр”, - дип, сокланып искә алды Камышлы якларын. Тәм-томнар белән чәй эчкәннән соң, сырхау кешене алҗытмыйк дип, без кайтыр юлга кузгалдык.

Бүләккә шагыйрьнең соңгы елларда басылган шигырь китапларын биреп, ”Тагын очрашулар насыйп булсын”, - дип озатып калды безне шагыйрь гаиләсе. Амин, шулай булсын. Кысады, Камышлы инешләре, Сок елгасы буйларында очрашырга язсын.

Автор фотосурәте. Фотода Рөстәм МИНГАЛИМ, аның хатыны Илүсәр ханым, кызы Алсу (уртада) белән Казандагы очрашу вакытында. 


Рәисә ТӨХБӘТШИНА

№ | 25.08.2012

Галим Ленин китапларында экстремизм булуын тикшерүне сорады #6511

$
0
0
25.08.2012 Җәмгыять
Русия фәннәр академиясенең Русия тарихы институтының өлкән фәнни хезмәткәре, академик Владимир Лавров Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкинга Владимир Ленин хезмәтләрендә экстремизм булу-булмауны тикшерүне сорап мөрәҗәгать итте.

"Ленинизм кешеләрне социаль төркемнәргә бүлеп үзара нәфрәт тудыру идеологиясе. Моңа ирешер өчен катгый чараларга баруны күз алдында тоткан идеология", диелгән Лавров хатында.

Лениннан башланган "социаль расачылык һәм геноцид" соңыннан зур җинаятьләргә әйләнде, дигән галим.

Православ чиркәү һәм Русия тарихына багышланган китаплар авторы сүзләренә караганда, дөнья пролетариаты җитәкчесе ачык рәвештә террорны яклаган, террор эшчәнлеген җитәкләгән, концлагерьлар оештырган һәм "кызыл террор" ягъни дәүләт террорын оештырган.

Март аенда Мәскәү патриархатының чиркәү белән җәмгыять мөнәсәбәтләрен багучы бүлеге башлыгы Всеволод Чаплин большевизм идеологиясен алга сөргән авторларның китапларында экстремизм барын-юклыгын тикшерергә чакырган иде. 




№ | 24.08.2012

Казанда Җәлил һәм җәлилчеләрне искә алдылар (ФОТОРЕПОРТАЖ) #6512

$
0
0
26.08.2012 Җәмгыять
Казан. 25 август.

 

 

 

 

 

 

 

 

Фото # 1

Фото # 2

Фото # 3

Фото # 4

Фото # 5

Фото # 6

Фото # 7

Фото # 8

Фото # 9

Фото # 10

Фото # 11

Фото # 12

Фото # 13

Фото # 14

Фото # 15

Фото # 16

Фото # 17

Фото # 18

Фото # 19

Шамил АБДЮШЕВ фотолары.


---

№--- | 26.08.2012

Элеккедән нәрсәне кире кайтарырга мөмкин? #6513

$
0
0
27.08.2012 Җәмгыять
Россия Президентының Урал федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Холманских Хезмәт Герое исемен кире кайтарырга тәкъдим итә. Ул статусы буенча хәзер гамәлдә булган Россия Герое исеменә тиң булачак. Бу фикерне илнең 58 процент халкы хуплаган. Алар фикеренчә, хәзерге Россиядә гадел хезмәтнең дәрәҗәсе үсүгә йогынты ясарлык бүләк юк. Ә сезнеңчә совет заманыннан тагын нәрсәне кире кайтарырга мөмкин?

Владимир БАТРАКОВ, “Татаркино” дәүләт оешмасы директоры:

– Хезмәт Герое исемен кире кайтару турында төгәл ге­нә җавап бирә алмыйм. Нинди исем белән аталса да, бү­ләкне лаеклы кеше алсын иде. Әмма кайвакыт, кызганычка каршы, киресенчә килеп чыга. Ә Совет заманына килгәндә, мин бу чорны, го­мумән, кире кайтарыр идем. Чөнки киң масса өчен социализм кыргый капитализмга караганда күпкә уңайрак дип саныйм.

Дания НУРУЛЛИНА, Г.Камал театры артисты:

– Мин аны кайтаруга каршы түгел. Әмма исем нинди булу мөһим түгел. Һәр ке­шенең хезмәте бәяләнсен иде. Тырышып эшен башкарган һәркем­нең хезмәте лаек­лы бәяләнсен. Совет заманында тәртип булды. Ул вакытта яшьләр оешмалары актив эшли, һәр яшь кешенең шөгыле булды. Алар кичен драм­тү­гә­рәкләрдә, башка тү­гәрәкләрдә шөгыльләнә иде. Мин үзем дә шактый тү­гәрәкләргә йөрдем. Хәзер шул биналар буш тора, яшь­ләр вакытларын төнге клуб­ларда үткәрә. Һәр чорның үз кагыйдәләре инде, әлбәттә. Әмма тәртип ягы хәзер таркаурак.

Фәйзи ГАЛИЕВ, 1944-1993 елларда Арча районы “Искра” колхозы рәисе:

– Мин аны кирәк дип саныйм, әмма аны кайтару гына түгел, чын хезмәт геройларын таба торган система булдырырга кирәк. Элек биш елдан биш елга һәр өлкәдәге үсешне исәпләп торалар, үсеш 25 проценттан артса, бу исем бирелә иде. Әмма авыл хуҗалыгы тармагында аны лаек булмаган кешеләрнең алу очраклары да булды. Начар эшлә­гәннәргә дә бирү бу исемнең дәрәҗәсен төшерә. Аны чын геройлар гына алырга тиеш. Алар тапшырган хисапларны, ирешкән нәтиҗә­ләрнең дөреслеген тикшерергә ки­рәк. Бу исемне авыл җитәкчеләренә биргәндә, беренче чиратта, алар­­ның авыл халкына тудырган уңайлыклары, аның белән ничек җитәкчелек итүе исәпкә алынырга тиеш. Совет заманыннан хезмәткә лаеклы түләү системасын кире кайтарыр идем. Элек колхозчылар үзе җитеш­тергән һәр нәрсә­дән өлеш ала иде. Балны стаканлап бүлгән чаклар булды. Һәр колхозга ял итәргә берничә юллама бү­леп бирелде. Бу чордагы тү­ләүсез дәва­ла­нуны, тү­ләүсез уку, түләүсез дәреслекләрне кире кайтару бары тик файдага гына булыр иде.

Юрий ПРОХОРОВ, мә­гариф һәм фән хезмәткәрләре профсоюзының республика комитеты рәисе:

– Мин бу тәкъдимне хуплыйм. Минемчә, бездә бу исемгә лаек булырдай чын геройлар бар. Аны кире кайтару дөрес дип саныйм. Ул чордагы башка исем-бүләкләрне дә, тәртип­ләрне дә торгызу кирәкми. Россия СССР­ның варисы булганга, бездәге күп тәртипләр шул заманнан калган. Без бу системадан барысын да алдык бит инде.

Юлия ҖАМАЛИЕВА, студент:

– Минемчә, бу исемне кире кайтару фикерен совет заманын сагынып яшәгән ке­шеләр тәкъдим итә һәм шулар хуплый. Бу аларның шул чорны сагыну, үзләре яшь булган, үзләре өчен уңай булган чорга кайтырга телә­веннән дип саныйм. Хикмәт бү­ләкнең исемендә түгел, җисемендә, әлбәттә. Әгәр ул лаек­лы кешегә бирелсә, аның ияләренә дәүләт сизелерлек ташламалар ясаса, бүләкнең дәрәҗәсе болай да югары булачак. Хезмәт Герое исемен кире кайтару гына гадел хезмәтнең дәрәҗәсен үстерүдә зур роль уйнар дип уйламыйм. 




№169 | 25.08.2012

Камал театры артисты Фәридә Сафина шигырьләре #6514

$
0
0
27.08.2012 Мәдәният

ЯШЬЛЕК КАБАТЛАНА

 

 Безнең якны – җырлы як ул, диләр.

 Безнең урам – чишмәләр башы.

 Моңландыра, еллар үткән саен,

 Җырга салган Сарман сагышы.

 

 Синдә генә тургай өзелеп сайрый,

 Назлап исә җилең, туган як.

 Күңел ярларыннан ятьмә сузып,

 Искә төшә гамьсез балачак.

 

 Әле яшьлек безнең үтмәгәндер,

 Әле яшьлек һаман безнеке!

 Бер дә китмәс идем Сарманымнан,

 Булыр идем һаман сезнеке.

 

 Туган якка һаман сәлам юллыйм...

 Анда минем моңлы җыр башым.

 Сагышларым юк та, тик алай да

 Исән торсын нигез-өй ташым.

 

ҺАМАН ДА СИНЕ КӨТӘР

 

 Өзгәләнеп үтмәсен, дим,

 Кояшсыз калган кичем.

 Әгәр сөйми башласам бер,

 Зинһар, гафу ит, кичер.

 

 Өзгәләнеп үтмәсен, дим,

 Айга карап, төннәрем.

 Синдәй ягымлыдан булсын

 Бәйрәмдәй шат көннәрем.

 

 Һаман алданып торса да,

 Йөрәгем сине көтәр.

 Һаман да сине көтәр...

 

СОҢ

 

 Чишмә буйларын ялгыз узамын,

 Комны аралап, ташлар җыямын.

 Уятам җанда үткәннәр моңын,

 Яшьлек якын да, тик инде бик соң!

 

КЫЗЛАР ЯЗМЫШЫ

 

 Һәр фасылның төрле халәте бар,

 Һәр кыенга тәңгәл рәхәте.

 Әнә шундый чуар мизгелләрдән

 Тукый язмыш кызлар бәхетен.

 

 Тәрәз төпләрендә үскән гөлдәй,

 Кызлар үсә – якты көн кирәк!

 Дөньяларга кабат туган чакта

 Кем бәхете булыр түгәрәк?

 

 

 * * *

 

 Синле көннәр хәзер хәтер инде,

 Кара хәтер – тасма үрелгән.

 Еллар үткәч тасма сүтелерме?

 Җавап эзләп, йөрәк сүрелгән.

 

 Җир тирәли сәйяр Сөю йөри,

 Юл эзли ул йөрәк түренә.

 Сәлам бирми үтте тагын бер кат,

 Ансыз яшәү тиң ул үлемгә.

 

 Нурлы Кояш, җитәр, эрет җанны!

 Чәчәк булып шытсын шатлыгым.

 Вакыт – дәва. Җавап көткән йөрәк

 Тынычлансын, сөйсен затлысын!


Фәридә САФИНА

№8 |

Туфан Миңнуллин каберенә чәчәк салдылар (ФОТО) #6515

$
0
0
27.08.2012 Җәмгыять
25 августта, күренекле драматург Туфан Миңнуллинның туган көнендә, Яңа Татар бистәсе зиратында аның каберенә чәчәк салдылар.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

1

 

 

2

 

 

3

 

 

4

 

 

5

 

 

6

 

 

7

 

 

8

 

 

9

 

 

10


Шамил АБДЮШЕВ фотолары

№ | 27.08.2012

«ТНВ-Планета»да «Татарлар» тапшыруы башлана (ВИДЕО) #6516

$
0
0
27.08.2012 Җәмгыять
30 августтан “Татарлар” тапшыруын “ТНВ-Планета” каналында да карарга мөмкин булачак. Дөресрәге, “ТНВ-Планета”да программаның яңартылган варианты эфирга чыгачак. Моннан ары ул дүшәмбедән алып җомгага кадәр көн саен атнага 5 тапкыр күрсәтеләчәк. Тапшыруны Казан вакыты белән 20:10да, 0:15тә һәм 11:10да карарга мөмкин.

 

 

 

 

 


---

№--- | 27.08.2012

Айрат Шафигуллин: Баерак кеше күбрәк түләргә тиеш! #6517

$
0
0
27.08.2012 Икътисад
Сентябрь аенда халыкка таратылачак торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү кәгазъләрендә үзгәрешләр көтелә. Җылылык өчен түләүләрнең артуы белән бергә, без счет-фактура кәгазе артында өстәмә мәгълүмат та алачакбыз.

Җылылык бәяләренең кискен артып китүе тормыш хәлләре мактанырлык булмаган гражданнар өчен авырлыклар китермәсен өчен Татарстан хөкүмәте аз керемлеләргә субсидия булдырды. Хөкүмәт ярдәменә кемнәр дәгъва кыла алачагы хакындагы мәгълүматны кайдан һәм кемнән аласы, үзегез яшәгән районның социаль бүлегенә кайсы көннәрдә барып белешергә мөмкинлеге нәкъ менә шушы кәгазъләрдә язылачак, диде Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Айрат Шафигуллин.

Бер гигакалория җылылык өчен моңарчы халыктан 638 сум алынган булса, киләсе айдан ул бәя 1278 сумга кадәр күтәрелә. Әлеге арттыру Татарстан халкының яшәү дәрәҗәсен төшермәү максатыннан хөкүмәт бюджеттан адреслы субсидия өчен 7 млрд. сум акча бүлеп бирәчәк.

Максатчан субсидия Зәй, Казан, Чаллы, Түбән Кама, Урыссу, Ютазы муниципаль районнары, Афаносовка, Кызыл Чишмә авылларында (Түбән Кама районы) яшәүчеләргә түләнәчәк.

Айрат Шафигуллин белдергәнчә: “Субсидия фатирның квадрат метрларына карап (торак мәйданы нормадан артык булмаган очракта), гаилә әгъзаларының кеременә карап хисапланачак. Гаиләдә бер кешегә керемнең күләме 30 мең сумнан артып киткән очракта субсидия түләнми. Ә инде бер кешегә туры килгән керем утыз мең сумга тулмый икән, алар хөкүмәт ярдәменә өмет итә ала. Мондый кешеләргә дүрт категориягә бүленгән субсидия бирү каралган. Кем баерак - шул күбрәк түләргә тиеш”.

 

Мисалга мәйданы нормативка туры килә торган фатирда яшәүче 3 кешедән торган гаиләне алыйк (эшли торган әти-әни һәм бер бала). Аларның айлык кереме – 45 мең сум, ягъни гаилә башына 15 мең сум килеп чыга (II категориягә керәләр). Хәзер алар җылылык өчен 500 сум түләп бара, сентябрьдан башлап бу төр коммуналь хезмәт 1000 сумга кадәр кыйммәтләнәчәк. Хөкүмәт шул сумманың 375 сумын капларга вәгъдә бирә: (1000 сум – 500 сум) х 75% = 375 сум. Ягъни җылылык өчен гаилә калган 625 сумны түлиячәк.

Җылылык өчен субсидия түләү мәсьәләләре буенча халыкта аңлату эшләре дә киң җәелдереләчәк, дип вәгъдә итә министр. Бу җәһәттән социаль яклау бүлекләре өч ай дәвамында гадәттән тыш режимда - 2012 елның 10 сентябреннән 30 ноябрьгә кадәр мәгълүмат бирәчәк. Халыкны кайда, кайчан кабул итү адресы һәм вакыты, алда искәрткәнебезчә, счет-фактура кәгазе артында язылачак. Моңарчы субсидияләрдән файдаланган гражданнар автомат рәвештә аны киләчәктә дә алачак. Ә инвалидлар һәм 65 яшьтән узган пенсионерлар социаль тәэмин итү бүлекләренә барып йөрмәсә дә мөмкин, чөнки андый категория гражданнар янына социаль бүлек хезмәткәрләре үзләре киләчәк. Министр сүзләренә караганда, республикада халыкны кабул итүче өстәмә 44 бүлекчә ачылачак. Аларда субсидия алу өчен нинди документлар җыю кирәклеге хакында мәгълүматлар биреләчәк.

Моннан тыш республикада җылылык өчен субсидия мәсьәләләренә багышланган кайнар линия эшли башлый. Министрлыкның кайнар линия телефоннары: 557-21-13, 557-21-12 аша бу хакта тулы мәгълүмат алырга мөмкин булачак.

 


Мөршидә КЫЯМОВА

№ | 24.08.2012

Кайда сез, табиблар? #6518

$
0
0
27.08.2012 Медицина
Җәй көне үзенең постыннан китәр алдыннан Россиянең элекке сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министры Татьяна Голикова ил буенча 150 мең табиб, 800 мең шәфкать туташы җитмәвен игълан итте. Министрлык рапортларына карасаң, табибларның уртача хезмәт хакы үткән елда гына 25 мең сумнан 32 мең сумга кадәр үскән.

Дөрес, шул ук җәй айларында Россиянең берничә шә­­һәрендә табибларның про­­­­тест акцияләре булып үтте. Алар анда яшь белгечләрнең хезмәт хакы 6 мең сум, стажлы табибларныкы 8-10 мең дип белдерде һәм хезмәт хакын кичекмәстән ки­мендә 50 процентка күтә­рүне таләп иттеләр. Ә күтә­релү 100 процентка вәгъдә ителә, лә­кин 2018 елда гына. Рәсми саннар белән реаль саннар арасында аерманың үз арифметикасы бар, асылда алар икесе дә дөрес. Уртача дигән сүз дөресли аларны. Мәскәү­дә, әйтик, табибларның уртача хезмәт хакы үткән ел ук 62,5 мең сум тәшкил иткән. Провинциядәге опти­маль­ләштерүләрдән соң белгечләрнең күпчелеге Мәскәү, Питер кебек зур һәм акчалы шә­һәрләрдә яши һәм эшли, имеш. Әмма, килешәсез булыр, төбәк, авыл халкы да мәскәүлеләр кебек үк авырыйлар... аларга да дәва­ла­нырга кирәк була.

Икенче яктан караганда, табибларның да, әйтик, ашый­сы-эчәсе, гаилә корасы, фатир аласы килә... Ачтан үлмәс өчен яшь табибка 2 -2,5 ставкага эшләргә һәм тормыш шартларын яхшырту өчен ришвәткә өмет багларга кала. Аннан соң кайда ришвәт, шунда сыйфат аксавы да бик мәгълүм. Ә ришвәт ди­гәнең медицина өлкәсендә киң таралган, ул яшь табибларны әзерләгәндә медуниверситетларда ук башлана. Шикле акчаларны бирү-алу тәртибенең гамәли ягын яшь белгечләр шунда ук үзләштереп чыга. Моны яңа министр Вероника Скворцова сүзләре дә раслый. Вузларда табиблар әзерләүнең сыйфатын ул “тү­бән генә түгел, ә оятсыз рә­вештә тү­бән” дип белдерә. Сынган аяк белән сәламәт аякны аера алмаучы бүлек мөдирләре Казан клиникаларында да булуын әйбәт бе­ләбез. Күптән түгел Казан мэры Илсур Метшин да: “Җиһазлар һәм диварлар бездә бар, ә менә табиблар белән зур проблема...”, – дип әйтте.

Ярый, хуш, табиблар җитешми һәм аларны әзерләү дәрәҗәсе дә “оятсыз рә­вештә түбән” икән, проблеманы ничек хәл итәргә? Минемчә, ике юл бар. Беренчесе, медицина вузларына бюд­жет урыннарына күбрәк кеше кабул итәргә, икенчесе табибларның хезмәт хакын кичекмәстән 3-4 тапкыр арттырырга. Дөрес, бу чараларны параллель рәвештә алып бару отышлырак. Үз тәҗ­ри­бәмнән күреп беләм: БДИда балл урларга иң һәвәс укучылар – юридик, икътисад һәм медицина белгечлеген сайлаучылар. Монда йогынтылы әти-әниләр дә җан-фәрманга тырыша, укучылар үзләре дә биремнәрне эшләп биргәнне көтеп кенә тора. Нәтиҗәдә конкурста белемсез укучыларның ялган баллары катнаша. Ә менә техник белгечлекләргә омтылучылар имтиханнарын нигездә гадел бирә. Чөнки конкурслар зур түгел, түбән баллар белән дә үтәсең.

Хәзер, кайбер медицина уку йортларының кабул итү саннарына күз ташлыйк: Казан дәүләт медицина университетының “дәвалау эше” белгечлегенә гомуми конкурс буенча бюджетка нибары 63 студент кабул ител­гән, ә “педиатрия” белгечлегенә 55 кенә. Ә менә Башкорт дәүләт медицина университеты: “дә­ва­лау эше” белгечлегенә конкурс аша – 125, ”педиатрия“ белгечлегенә – 90; Төмән дәүләт медицина академиясе: “дәвалау эше”нә – 150, пе­диатриягә – 38, Ижевск дәүләт медицина академиясе: “дәвалау эше”нә – 87, пе­диатриягә – 69 студент кабул иткән (моннан тыш әле Ижевскида дәвалау факультетына кичке бүлеккә дә 60 студент кабул итәләр). Биредә мин “целевик”ларны катнаштырмадым, алары баш­ка мәсьәлә. Кайсы яктан гына килеп ка­расаң да, Казанда дәвалаучы табибларны аз әзерлиләр, шуңа күрә анда кабул итүнең уртача һәм түбән баллары да аерыла. Чагыштырыйк: Казанда “дәвалау эше” белгечлегенә гомуми конкурста иң түбән балл – 253; Уфада – 212. Аерманы сизәсезме? Казан студент­ларының югары баллы сөендерә, билгеле. Әмма БДИ балларының объективлыгына ректорларны ышандыру кыен. Бу үзе аерым бер тема, бу урында аны күтәреп тормыйк. Әмма иң мөһиме – Казанда белгечләр аз әзерләнә. Әзерләүнең сыйфаты турында да сүз куертып булмый, чөнки ул махсус тикшеренүләр таләп итә.

Яңалыклар агентлыклары хәбәр итүенчә, министрлык медицина вузларындагы бюд­жет урыннарын кыскартуны планлаштыра икән. В.Скворцова әйтүенчә, имештер, бюджет урыннарының резервы бар икән һәм аларны медицина тармагына зыян салмый гына рәхәтләнеп кыскартып була. Янәсе, медицина уку йортларын ябып бе­терсәң, илдәге табиблар саны кискен артырга тиеш. Дөрес, арифме­ти­ка­ның башка төрлесе дә бар. Ул бюджет дип атала. Ил бюджеты шулай “сайрарга“ мәҗ­бүр итә министрларны. 


Рәшит ФӘТРАХМАНОВ

№169 | 25.08.2012

1 сентябрьдән “балаларны зыянлы мәгълүматтан саклаячаклар” #6519

$
0
0
28.08.2012 Җәмгыять
Дәүләт думасында 2010 елның декабрендә кабул ителгән һәм 2011 ел башында президент Дмитрий Медведев имзалаган "балаларны сәламәтлек һәм үсешкә зыян салучы мәгълүматтан саклау" турындагы канун 1 сентябрь гамәлгә керә.

Телевидениедә балалар тапшыруларына караучыларның яшенә карап махсус тамга куелачак. Әлеге тамга тапшыру йәки фильм башланыр алдыннан экранда кимендә сигез секунд торырга тиеш, дип хәбәр ителә.

Русиядә мәгълүмат технологияләре һәм мәгълүмат чаралары эшен күзәтүче Роскомнадзор комитеты мәгълүмат чараларындагы сүгенү өчен акчалата җәзага тартырга тәкъдим итә. Иң күп тәнкыйть "ТНТ", "Перец", "Муз" , MTV каналлары һәм "Дом-2" и  Comedy Club тапшыруларына була.

"Ну, погоди!" мультфильтмын яңа канун нигезендә 18 яшьтән генә карарга ярый. 




№ | 27.08.2012

Быел каен гөмбәсе елы булган (ФОТО) #6520

$
0
0
28.08.2012 Җәмгыять
Гөмбә сезоны башлады. Яңгыр яуса да, яумаса да чыга. Көзгә таба гөмбә иртәнге чык белән дә үсә, ди белгән кеше. Быел аеруча каен гөмбәсе күп. Дүртәр чиләк җыялар. Ә сездә нинди гөмбәләр бар?

 

 

 

 

 

 

Фото # 1

Фото # 2

Фото # 3

Фото # 4

Фото # 5

Фото # 6

yanchikovo.ru фотолары.


---

№--- | 28.08.2012

Күрсәткечләр һәм күз буяу #6521

$
0
0
28.08.2012 Җәмгыять
7 августка каршы төндә “Протон-М” ракетасы үзенә йөкләнгән ике элемтә ясалма иярченен тиешле орбитага алып чыга алмыйча авариягә очрагач, Премьер-министр Дмитрий Медведевның да, ниһаять, түземе төкәнде, хөкүмәт утырышында: “Мин ясалма иярченнәрне югалтуның сәбәпләрен белмим: техник төзексезлекме, әллә кешеләр ваемсызлыгымы, ләкин моңа инде түзеп тору мөмкин түгел. Без абруйны һәм миллиард сумнарны югалтабыз”, – диде.

Хөкүмәт рәисен аңлап була, чөнки усал телләр инде: “Тын океанда Россиянең ясалма иярченнәр төркеме барлыкка килде”, – дип сарказм белән көлә башлаган иде. Россия техникасы һәм фәненең уңышсызлыгы планетага яуган ракета “яңгыры” белән генә түгел, ил горурлыгы булырга тиешле “Суперджет” очкычларының һаман да рәтле-юньле очып китә алмавы белән дәлилләнә. Илдә исә башка күзгә ташланырлык фәнни-техник проект юк, калган бар инновацион техника чит илдән сатып алына. Әмма Премьер-министрның гаеп­леләрне табарга һәм җә­зага тартырга әмер бирүе, ул әмерне җиренә җиткереп үтәгән очракта шактый уңай­сыз хәл тудырыр иде, чөнки модернизациянең тормышка ашмавы, фәнни-техник потенциалның эреп юкка чыгып баруы – ил җитәкчелегенең икъ­тисад, фән һәм мәгариф өлкәсендә соңгы ике дистә елда алып барган уйланылмаган, ялганга һәм күз буяуга корылган сәясәте нәтиҗәсе ул. Биредә инде эшнең төбенә тө­шәргә теләсәләр, мәгълүм анектодтагыча килеп чыгар иде: “Прокурор җинаять эшен ябарга кушты, чөнки тикшерә торгач, җепнең очы үзенә килеп чыгуын күрде”.

 

Тик илгә яшәргә кирәк булачак һәм иртәме-соңмы күз буяулы күрсәткечләрдән баш тартырга, реаль саннар һәм күрсәткечләр белән эш итә башларга туры киләчәк. Яисә илнең бөтенләй юкка чыгуы, тарих арбасыннан төшеп калуы көтелә. Дилемма шулай куелган. Ситуациягә аек караш никадәр иртәрәк туса, шулкадәр яхшырак. Моны аңлаган төбәк җитәкчеләре дә барлыкка килә башлады. Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов, әйтик, быел БДИ өлкәсендә тәртип салырга ни­ятләгән, чөнки имтихан нә­тиҗәләренең гадәттән тыш югары булуын республика абруен күтәрә торган күрсәткеч түгел, ә мәгариф өлкә­сенең ришвәткә батуын дә­лилли торган нәтиҗә дип санаган. Аның инициативасы белән Башкортстанда ведомствоара комиссия төзелгән, имтиханга кырыс караш булдырылган. Бу эшнең ахыры менә болай булган. Рус те­леннән имтиханны респуб­ликада 700 укучы тапшыра алмаган, 100 баллык нәтиҗәгә берәү дә ирешмәгән (Татарстанда бу фәннән 100 баллга 66 укучы иреште.) Башка фәннәрдән дә уртача баллар үткән елгыдан шактый түбән. Чагыштырыйк: математика (уртача балл) 2011 – 55,5; 2012 – 49,4; физика 2011 – 62; 2012 – 50,7; инглиз теле 2011 – 63,1; 2012 – 57,3. Нәтиҗәләр барлык фәннәрдән дә үткән елгыга караганда шактый түбән. Журналист халкы исә бу нә­тиҗәләр кайгыга салудан бигрәк, шатландыра, чөнки республика БДИның шикле югары нәтиҗәләре бе­лән эләккән хурлыклы исем­лектән төшеп калды дип белдерә. Әмма эш моның белән генә бетмәгән. Башкортстан Рес­публикасының Мәгариф ми­­нистрлыгының имтихан өчен җаваплы бүлегендә эшләүче эре чиновникларның чыгарылыш класс укучыларына ришвәт бәрабәренә балларны кү­тәрергә булышуы ачыкланган һәм Рөстәм Хә­митов аларның барысын да эштән куарга әмер биргән. Бу хакта Башкорт спутник телевидениесе (БСТ), “Учительская газета” һәм башка мәгъ­лүмат чаралары хәбәр итте. Барлык төбәк җитәкчеләре дә Башкортстан Президенты кебек сәяси ихтыярга һәм принципиаль позициягә ия булса, без бөтен Россия буенча мәгариф түрәләренең югары күрсәткечләр артыннан куып, ничек итеп үз кулларын җылы­туларын белер идек. Тү­рәләр өчен һәр яктан файдалы булган югары күрсәткечләр (мә­гариф алга бара дигән иллюзия тудыралар, ке­сә дә калыная), ил мәга­рифен һәм шуңа бәйле рәвештә икътисадны да упкынга сөйриләр, миллиардлар гына түгел, трил­­лионнар югала. Аннан да мөһиме илнең киләчәгенә балта чабыла.

 

Кызганыч, саннарга алсу күзлекләр киеп карау бер мәгариф өлкәсенә генә хас түгел. Авыл хуҗалыгына карасак, бер гектардан җыелган ашлык, бер сыердан савылган сөт, хуҗалык­лардагы мө­гезле эре терлек­нең баш саны дигән күрсәткечләргә тап булабыз. Кайвакыт шул күрсәткечләргә карап субсидия­ләр һәм до­тацияләр дә билгеләнә. Шуңа күрә хуҗалыклар һәм районнар аларны мөмкин кадәр күпертергә, өстәп язарга тырышалар. Базар икътисады шартларында бу саннарның әһәмияте юк дәрәҗәсендә, булса да минималь. Алардан әһәмиятлерәк күрсәткечләр бар. Ашлык сатып алган табыш, сөт сатып алган табыш, ит сатып алган табыш дигәннәре әйтик. Менә боларын инде аның кү­пертеп булмый һәм алар авыл ху­җалыгы өлкә­сендәге чын икътисадый хәлне күрсә­тә­ләр. Яисә сыер саву­чы­ларның хезмәт хакы, терлекчеләрнең хезмәт хакы ди­гәне. Авыл кешесенең социаль хәле турында сөйли болары. Әмма алар хакында сөйләү уңайсыз, чөнки минуслы күрсәткечләр, түбән саннарга тап булачакбыз. Тик җитәкчелекнең эшен шулар буенча бәя­ләми торып, авыл хуҗалыгы беркайчан да кү­тә­релмәячәк. Ә авыл кү­тә­релдеме, ил икътисады аякка басты дигән сүз, чөнки сә­нәгать товарларына заказлар ясап, завод-фабрикаларны сазлыктан өстерәп чыгарачак җир кешесе.

 

2012 елның беренче яртыеллыгында Россиядә җиңел автомобильләр базары 32,1 процентка үсте дигән хәбәрне алып карыйк. Ил икътиса­дының күтәрелүе, автомобиль сәнәгатенең уңышы хакында сөйли төсле бу күрсәткеч. Тик аны егып сала торган башка саннар бар. Бу базарда Россия автомобиль сәнәгатенең өле­ше кимүгә таба бара, ул нибары 8,27 процент кына. Атаклы “АвтоВАЗ”ның күрсәткече кризислы 2009 елдагыдан да түбән һәм ул яртыеллык нә­тиҗә­ләре буенча 469 миллион сумлык зыянга эшләгән. Кайсы гына өлкәне алып карасаң да, хәлләрнең чын торышын күрсәтә торган һәм алдашып булмый торган саннар табып була. Статистиканы менә шуларга корганда гына ниндидер алгарыш булыр иде. Әлегә хәлләрнең чын торышы турында без егылып төшкән ракеталар, оча алмаган очкычлар, яңгыр яуганнан соң су басулар аша гына беләбез. Боларга кара­саң, илдә эшләр яман.


Рәшит ФӘТРАХМАНОВ

№170 | 28.08.2012

«Ашыгыч ярдәм»нең ярдәме нинди? #6522

$
0
0
28.08.2012 Медицина
Авырган чакта хәлеңне бераз гына җиңеләйтсеннәр өчен әллә ниләр бирергә әзер буласың. Андый вакытта төп ышаныч, төп таяныч табиблар сыман тоела.

Төнлә белән ашказаным авыртып уянгач та, беренче башыма килгән уй - «Ашыгыч ярдәм»гә шалтырату булды. Тик тиз генә бирешергә теләмәдем - авырту сәбәпләрен кат-кат башымнан үткәргәннән соң, «агуланганмындыр» дигән уй белән дәваланырга керештем. Ә авырту кимергә уйламады да. Чарасызлыктан «Ашыгыч ярдәм»гә шалтыраттым.

 

«Ашыгыч» - «ике сәгать» дигән сүз

 

«Ярты сәгатьтән килеп җитәбез, көтегез», дигән сүзләрдән соң рәхәт булып китте. Авырту да бераз басыла төште кебек тоелды, хәтта. Әлеге ярты сәгатьне уздыра алмый хәлдән тайдым. Тик юкка көткәнмен икән, «Ашыгыч ярдәм» никтер килергә ашыкмады. Инде менә бер сәгать узды, икенче сәгать китте, ә алар һаман юк. «Бөкеләр дә юк бит инде төнлә, ичмасам. Берәр авыруның хәле тагын да начаррактыр, шуның белән мәш киләләрдер», дип үз-үземне тынычландырырга тырыштым. Авырту да көчәйгәннән-көчәя бара, җитмәсә.

 

Ниһаять, ике сәгать дигәндә, килеп җиттеләр «коткаручыларым». Башта 10 минутка якын кәгазь тутырдылар, аннары мине нәрсә борчуы турында сораштыра башладылар. Мин барысын да аңлатып биргәч: «Апаем, агулангансыңдыр инде син. Әйдә, теләсәң, хастаханәгә барабыз», дип үзләре белән барырга тәкъдим иттеләр. Мин аның ише урыннардан гомер-гомергә курка торган кеше, шуңа күрә «бармыйм», дип кырт кистем. Ләкин бераз уйлагач: «Хәлем бик начар булса, алып китегез инде алайса», дип өстәдем. «Юк, бармасаң да ярый. Анда сине барыбер берни дә эшләтмәячәкләр. Иң мөһиме, атна буе ашама, диета тот. Үтә ул», дип ишеккә таба борылды табиблар.

 

Табиблар түгел, дару дәвалый

 

«Ә мин хәзер нишлим соң??? Авырта бит...» дигәнгә алар: «Берни дә эшләмә. Иртүк даруханәгә барып шундый-шундый дарулар алырсың да, инструкциясендә язылганча кабул итәрсең. Безнең үзебез белән юк шул», дип чыгып та китте «коткаручыларым». Менә терәк... иртәнгә кадәр нишләргә тиеш инде мин хәзер. Яңадан караватка аудым. Башымда: «хастаханәгә китәсе калган икән, барыбер бу хәлдә калдырмаслар иде әле» дигән уйлар әйләнде.

 

Үземә үзем табиб

 

Төнлә тәүлек буе эшләүче аптекалар бар барын, әллә чыгып керәсе инде, дип уйлаган идем дә, курыктым. Бөтен белгән догаларымны, бисмиллаларымны укып, әйләнеп ята торгач, Аллага шөкер, йоклап киткәнмен тагын. Иртүк торганда хәлем җиңеләйгән иде бераз. Тиз генә аптекага чыгып, кирәкле дарулар алып кердем. Интернеттан укып, нәрсә ашарга ярый, нәрсә ярамый икәнлеген, агуланган вакытта авыртуны ничек басып булганлыгын өйрәнеп, шул дарулар белән дәвалана торгач, кичкә хәлем тагын да яхшырды.

 

«Ашыгыч ярдәм»нән зарланучылар күп булуына аптырый идем. Бактың исә, чыннан да аны чакыртудан бер файда да юк икән. Үзеңне үзең дәваласаң гына.


Фирая ГАЛИМОВА

№ | 22.08.2012

Уфа кешесе Путин белән Кириллны мәхкәмәгә бирде #6523

$
0
0
28.08.2012 Сәясәт
Уфада яшәүче хокук яклаучы Евгений Кареев Русия президенты Владимир Путин һәм Русиянең православ чиркәве башлыгы патриарх Кириллны мәхкәмәгә бирде. Ул федераль сак хезмәтенең Кириллны саклавы канунлы түгел дип исәпли.

Хокук яклаучы сүзләренчә, федераль сак хезмәте югары дәрәҗәдәге хакимият җитәкчеләрен генә сакларга тиеш. “Русия конституциясенең 14нче матдәсе нигезендә Русия федерациясе – дөньяви дәүләт, анда дини оешмалар дәүләттән аерылган. Кирилл дәүләттән аерылган оешма җитәкчесе, шуңа аны федераль сак хезмәте сакларга тиеш түгел. Дөрес, аерым очракларда кайбер дини оешма  җитәкчеләренә андый сак бирелә ала. Ләкин ул ачык эшләнә. Президент, яки хөкүмәт җитәкчесенең бу турыда күрсәтмәсе мәгълүмат чараларында көн күрергә, сак хезмәтенең ни өчен бирелүе ачык әйтелергә тиеш. Ә хәзер ул качып-посып башкарылган эшне хәтерләтә. Кирилл илдәге иң бай кешеләрнең берсе. Чиркәүләрдә 15-20 сумга сатылган шәмнәрнең үзкыйммәте бер сум илле тиен тора. Кирилл шәмнәрдән генә дә мең ярым процент табыш ала. Бу наркотиклар сатудан алган табыш белән бер. Ә бит наркотик сатучылар үзләренең тормышын һәм ирекләрен куркыныч астына куя. Ә бу фантастик талауга корылган шәм сатучылар үзләрен куркыныч астына да куймый. Мин аның башка керемнәренә тукталмасам да, бер генә – тәмәке һәм спиртлы эчемлекләр сатуда салымнан азат ителүләрен телгә аласым килә. Матбугат туксанынчы елларда тик тәмәке сатудан гына кергән керемнәрнең күләме дүрт миллиард сумга җитүен хәбәр иткән иде. Православ чиркәүнең үз җитәкчесен сакларга сакчылар ялларлык кына мөмкинчелеге бар” дир белдерә Кареев.

 

Хокук яклаучы Евгений Кареев, патриархка федераль сак хезмәте халыктан җыелган салымнар исәбенә башкарылу сәбәпле моны канун бозу дип исәпли. Ул тикшерү бүлегеннән патриархка сак хезмәте беркетергә әмер биргән Владимир Путинның бу эшенә бәя бирүне һәм казна акчасын максатсыз сарыф итү өчен президентка җинаять эше ачуны сорый.


Мөнир ВАФИН

№ | 28.08.2012
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>