Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live

Театр Шәһәр һәм Республика көннәренә багышлап өч спектакль тәкъдим итәчәк #6469

$
0
0
16.08.2012 Мәдәният
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында әлегә сезон ачылмаса да, театр, Шәһәр һәм Республика көннәренә багышлап, махсус Казанлыларга һәм килгән кунакларга өч спектакль тәкъдим итәчәк.

26 нчы август көнне И.Зәйниев әсәре буенча сәхнәләштерелгән “Бабайлары чуагы” спектакле. Ике өлештән торган әлеге лирик комедиядә Камал театрының әйдәп баручы данлыклы артистлры Наилә Гәрәева, Ринат Таҗетдинов, Әзһәр Шакиров, Равил Шәрәфи, Ирек Баһманов, Наил Дунаевлар катнаша.

 

27 нче август көнне узган сезонның үзенчәлекле премьерасы Ркаил Зәйдулла иҗат иткән “Үлеп яратты” әсәре буенча куелган спектакль. Беренче татар мөгаллимәләренең берсе, Россиянең мөселман дөньясында хатын-кызлар өчен иң беренче мәдрәсәгә нигез салучы һәм беренче хатын-кыз казый - Мөхлисә Бубый язмышы хакында әлеге спектакль.

 

29 нчы август көнне Камал театрының йөзек кашы – “Зәңгәр шәл” (Кәрим Тинчурин) спектакле. Инде ничәнче мәртәбә куелуына карамастан, ул үзенең популярлыгын югалтмый. Халык мәхәббәте аша “Зәңгәр шәл” легендарь спектакльгә әверелде. Татар театрын “Зәңгәр шәл”сез күз алдына китерү дә мөмкин түгел.

 

Спектакльләр 26 һәм 27 август көннәрендә 18:00, 29 август көнне 19:00 сәгатьтә башлана.




№ |

Рөстәм Батыров: Мөселман илләренең борынына чиертәбез! #6470

$
0
0
16.08.2012 Мәдәният
Элеккеге хаталарны искә алып, быелгы мөселман киносы фестивален оештыруга дини даирәләрдән дә белгечләр җәлеп ителде. Татарстанның Диния нәзарәте каршындагы Голәмәләр Шурасы рәисе, Россия ислам университеты проректоры Рөстәм Батыров фестивальнең сайлап алу комиссиясендә эшли.

– Рөстәм әфәнде, мөселман киносы фестиваленең сайлап алу туры комиссиясе әгъзалары белән очрашу вакытында Мәскәү тәнкыйтьчеләреннән “хәләл кино” дигән термин яңгырап узды. Кино хәләл була аламы?

– Кино тәнкыйтьчеләре бу сүзне шартлы рәвештә, чагыштыру, кыскалык өчен генә кулланганнардыр. Бик уйланылган термин димәс идем, чөнки бу фестиваль ислам түгел, мөселман киносы фестивале. Ислам киносы белән мөселман киносы арасында аерма бар. Аны барысы да тоемлап та бетерми торгандыр. Фестивальдә бит дөньяви кануннар, гамәлдә баручы вакыйгалар күздә тотыла һәм дини кино турында түгел, ә мөселман киносы хакында сүз бара. Монда мөселманнар тарафыннан төшерелгән әсәрләр, мөселманнар турында бәян итү, мөселман мәдәнияте кыйммәтләренең үсеше яктыртыла. Фестивальдә дөньяви картиналар да катнашырга бик мөмкин. Хәтта турыдан-туры дини мәсьәләләр күтәрелмәве дә ихтимал. Кабатлап әйтәм: хәләл хакында, әлбәттә, сүз бармый, чөнки фестиваль динне, исламны гына түгел, ә мөселман киносын колачлый.

– Узган елгы фестиваль дини даирәләр арасында да, җәмәгатьчелектә дә ризасызлык тудырды. Шул сәбәпле проектны оештыручылар фестиваль программасына картиналар сайлап алу комиссиясенә дин белгече, бу очракта сезне дә җәлеп итте. Шәхсән үзегез ничек уйлыйсыз, фестиваль эшчәнлегендә дини белгечнең фикеренә колак салу кирәкме?

– Кирәк дип уйлыйм. Мөселман тормышына бәйле булгач, әлбәттә, кирәк. Сайлап алу туры комиссиясенең башка әгъзалары әсәрнең күбрәк сәнгать өлешенә, сюжет агышына, тамашачыны җәлеп итү көченә игътибар итсә, дин белгече мөселман күзлеге аша карап бәясен бирә. Картиналарны мин үзем генә карамыйм. Монда безнең Голәмәләр Шурасы әгъзалары да катнаша бит. Ислам кануннарына туры килми торган, эротик характердагы ачык кадрлар булган картиналарга тукталырга киңәш итмибез. Гаилә белән карый алырлык эшләргә өстенлек бирәбез. Идеологик яктан да режиссерлар төрле карашларны алга сөрә. Фестивальнең төп призы мөселманнарга каршы чыккан фильмга бирелсә, күңелле булмас иде, гәрчә, сәнгать ягыннан ифрат яхшы булса да.

– Голәмәләребез күпмерәк киноны фестиваль программасына керүдән тыйды, бармы андый картиналар?

– Әйе, андый фильмнар бар. Без аларны берничә категориягә бүлдек. Кайберләрен катгый рәвештә кертмәскә куштык – аларда килешеп бетмәгән күренешләр бар иде. Шулай ук мөселманнарга каршы булганнарын тыйдык. Ә икенче исемлектә мөселман фестивалендә күрсәтергә бик үк килешеп бетмәгәннәр, тәкъдим рәвешендә генә әйтелгәннәре. Мәсәлән, Леонов дигән косманавт турында бик яхшы картина җәлеп итте. Ләкин мөселман киносына бернинди дәхеле-катнашы юк. Фестивальнең исеменә җисеме туры килергә тиеш дип саныйбыз. Әлбәттә, без андый киноларны катгый тыймадык, киңәш формасында үз фикеребезне генә җиткердек.

– Сезнең фикерләргә комиссия әгъзалары колак саламы соң?

– Безнең тәкъдимнәр игътибарга алынды. Голәмәләр Шурасы иләге аша уздырып булмаган очракта, компромисслы юллар таптык. Мәсәлән, Татарстанның бер фильмында интим күренеш бар иде. Кино авторлары, киңәшебезне тотып аны тасмадан кисеп ташлады. Һәм без киноны конкурска уздырдык. Фильм сәнгати яктан да камил булырга мөмкин, әмма мөселман кануннарына туры килмәгәч, Мәскәү тәнкыйтьчеләре дә кайбер картиналарны конкурска бирмәскә мәҗбүр булды. Фестивальне оештыручылар да рәхмәткә лаек, мөфтиебезнең теләкләренә колак салдылар. Узган ел Татарстан Диния нәзарәте башлыгы әлеге мәсьәләне катгый таләп иткән иде бит: “Безнең белән киңәшләшәсез, әгәр дә киңәшләшмисез икән, фестивальне мөселманныкы дип атамагыз!” – диде. Бу вакытта мөфти күп миллионлы мөселманнар фикерен җиткергән иде.

– Журналист, мөгаллим, дин белгече буларак, сез кайсы илнең кинематографистлары сәләхиятле дип саныйсыз?

– Минем уйлавымча, һичшиксез, Иран киносы! Алар чамалы гына бюджетка да хисләндерерлек, тәэсирле, яхшы фильм эшлиләр. Россия авторларының да кызыклы хезмәтләре бар иде. Документаль картиналар арасында да. Әйтик, “Команда” киносы “Рубин” футболчылары турында. Ә ислам дөньясында Иран киносы дөньякүләм масштабта югары урында тора дип исәплим. Алар безнең Совет чорында төшерелгән киноларыбызга аваздаш. Авторлар ул заманда ничектер оста итеп эшләгәннәр, киноны караган саен карыйсы гына килеп тора, туйдырмый. Якты образлар бар, кеше күңеленең нечкә кылларына орына алырдай итеп иҗат иткәннәр. Иран сәнгатькәрләре дә заманчалатып, шаккатыруга басым ясамыйча, рухани фильмнар төшерә.

– Татарстаннан да әсәрләр катнашасын беләбез. Үзебезнекеләр хакында нәрсә диярсез?

– Ялгышмасам, Татарстаннан егермеләп киноны карадык. Бездән дә күп фильмнар куелган. Шәхсән үземә нәфис фильмнар арасында Фәрит Дәүләтшинның “Күк капусы ачылганда” картинасы ошады. Тукай турында тәэсирле фильм килеп чыккан. Республика дәрәҗәсендә бик яхшы хезмәт дип саныйм. Бөек шәхесебез Бакый Урманче турындагы документаль фильм да игътибарны җәлеп итте. “Бакый Урманче. Тормыш – җыр ул” дип исемләнгән әсәр (режиссерлары – Николай Морозов, Элина Насыйбуллина ). Минемчә, бу хезмәт кинофестивальнең концепциясен тулысынча чагылдыра. Казан мөселман кино фестивале – дөньяви чара. Дини хәрәкәт түгел, исламның мәдәнияттәге гәүдәләнеше. Дини традицияләргә дөньяви караш дисәк дөрес булыр. Бакый Урманче үзенә күрә бер символ кебек. Ул дөньяви кеше булган, ләкин тамырлары белән дингә бәйләнгән. Мәдрәсә тәмамлаган, гомере буе рухани чынанактан сугарылган. Шамаилләр ясаган, догалар кылган. Барысы да аны дөньяви шәхес буларак кабул иткәннәр. Ә ул илаһи чыганакка тоташып яшәгән.

– Татарстан кино сәнгате турында әллә ни сүз куертып булмый, ул яралгы хәлендә дисәк тә, ялгыш булмас. Шулай да безнең республикада сигезенче тапкыр зур кинофорум уздырыла. Ничек уйлыйсыз, Татарстанга моның файдасы бармы?

– Бик зур файдасы бар дип уйлыйм. Беренчедән, халыкара масштабта үзенчәлекле фестиваль. Мөселман киносы фестивале белән без мөселман илләренең борынына чиертә алабыз. Мөселман илләрендә дә моңа җитлекмәгәннәр әле. Егерменче йөз башында да татарлар җәдитчелек идеяләре белән күпкә алда барганнар. Китап бастыру, яңача укыту һ.б. кебек. Хәзер дә мөселман дөньясыннан алда барабыз дигән сүз. Моннан тыш, республикага имидж капиталы да өстәлә. Россиядә генә түгел, мөселман дәүләтләре һәм БДБ илләрендә әлеге фестиваль аша Казан турында ишетәләр. Башка илләр белән мәдәни багланышлар булдырыла. Икътисади элемтәләр үсә. Татарстан өчен бу – зур реклама. Моннан бөтен кеше ота гына.

– Фестивальнең исеме моннан берничә ел элек “Алтын мөнбәр” иде. Бик матур исем. Аны кире кайтару мөмкинлеге булмады ахыры?

– Моның юридик мәсьәләләр белән бәйле икәнен беләм. Бу сорауга тулы җавапны оештыручылар гына бирә аладыр. Дөресен генә әйткәндә, миңа да “Алтын мөнбәр” исеме бик ошый. Исеме кире кайтарылса, бик дөрес булыр иде. Анда ниндидер үзенә тартып тора торган мәгънә бар. Фестивальнең хәзерге аталышы бушрак кебек. Ә менә “Алтын мөнбәр” дигәндә, күз алдына чыннан да изге сүз җиткерә торган биек тә, бөек тә кафедра образы килеп баса. Һәм барысы да аңлашыла! Халык аңында образы сакланырлык исем кирәк, минемчә.

– Фестивальгә нинди теләкләрегез бар?

– Беренчедән, оештыручыларга рәхмәтемне җиткерәсем килә. Чөнки алар гаять зур эш башкаралар. Күпләр, бәлкем, аларның хезмәтен бәяләп тә бетерми торгандыр. Фестиваль оештыручыларына бу эшләрендә ярдәм итәргә кирәк. Проектта мөселман кыйммәтләре күбрәк чагылыш табуын телим. Ачылыш һәм ябылу тантаналарында мөселман идеалларына басым ясалсын иде. Кунаклар исемлеге дә мөселманлык эчтәлегенә каршы килмәс дигән өметтә калам. 


Мөршидә КЫЯМОВА

№ |

«Еллар узган саен яшәрәсе килә» #6471

$
0
0
16.08.2012 Мәдәният
Татарстанның атказанган артисты Рәсим НИЗАМОВның әти-әнисе яныннан Теләчедән килеше генә иде. Төп нигезне карап-сипләп торучы әти-әнисенең бердәнбер малае булганга күрә, туган як юлларына тузан кунып тормый анысы. Бу юлы да Рәсим, Сабан туе айларын исән-имин уздырып җибәрү белән, авылына юл тоткан. Коймаларны карап, каккалап-суккалап йөрдем, диде ул күрешү белән.

– Сабан туйларында бик күп җирләрдә булып, милләттәшләр белән күрешеп аралаштык. Сарман, Теләче, Әтнә, Мамадыш, Актаныш дисеңме... Җәен, үзең дә беләсең, җырчылар өчен кызу эш чоры.

– Синең «көзләрең» дә елдагыча эссе булырга охшаган?

– Әйе, елдагыча, октябрь башы-ноябрь ахырларында Казанда концерт куярга җыенам. Аңарчы менә яңа альбом өстендә эшлисе бар. Сентябрьдә исә Татарстан буенча яңа программамны тәкъдим итәргә чыгып китәчәкмен.

– Рәсим, бер җирдә дә рәсми төстә эшләмисең. Дисциплинага сукмыймы?

– Киресенчә, мин болай үз көемә, үз җаема эшләп тик йөрим. Уку тәмамлаган вакытта эшкә чакыручылар да булды үземне, ризалашмадым. Холкымдагы «чаян»лыгым, күрәсең – ирекле булырга яратам.

– Теге үзбуйлы йөрүче мәче сыман, димәкче буласың инде?

– Бәлки. Мин үземчә эшләргә яратам, өстемдә торып эшләткәннәрен теләмим. Әмма аңа карап эшсез торганым юк. Кая гына барсам да, кассага эшлим. Алай буш заллар булганы юк.

– Ерак шәһәрләргә дә еш йөрисең, анда кадәр барып концерт куяр өчен пиар-компания кирәкмиме?

– Иң әйбәт рекламаны, спутник системасына кергәч, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе ясый башлады. Аннары интернет челтәре аша да безне танып беләләр.

– Рәсим, син 15 елдан артык сәхнәдә, инде урта буын җырчысы исемлегенә керәсең. Халыкны ничек яраттыра алдым дип исәплисең?

– Иҗатымның башлангыч чорында, әлбәттә, аның турында уйланмаганмындыр анысы. Әмма менә хәзер, син әйтмешли, урта буынга керә башлагач, репертуарга, җыр текстларына сизгерлек көннән-көн арта. Мин бүген сүзләргә артык игътибар итәм, дисәм дә буладыр. Әле менә күптән түгел «Туган нигез» дигән җыр яздырдым (Рөстәм Зәкуан сүзләренә Фирзәр Мортазин көе). Кайта-кайта шуны тыңлыйм да сүзләренең тирән мәгънәсен тоеп алам. Ул бер танышымның әнисенә багышлап язылган иде – аны халык та яратып кабул итте. Уйландыра, моңландыра торган җыр. Менә шундый җырлар репертуарымда өстенлек ала. Яратам, үләм-китәм, кебек җырлар да кирәкми түгел, әмма мин инде хәзер халык күңеленә кереп калырлык иҗат белән шөгыльләнергә тиеш.

– Биеттерә торган җырлар моннан соң Рәсим иҗатында булмаячак, димәк?

– Юк, тиз ритмлысы да кирәк. Концерт буе моңлы җырлар җырласаң, тамашачыны ялыктырасың. Әмма минем репертуарда барыбер моңлы, халык җырларына якын җырлар күбрәк.

– Бездәге яшь йолдызлар теттерә генә ул андый тиз көйләрне...

– Җиңел, мәгънәсез җырлар иясен халык барыбер тотмый ул сәхнәдә. Андыйлар бүген бар, компьютер тавышлары сәхнә тоткан шикелле. Әмма вакыт барысын да или – күңелгә кереп калырлык иҗатың булмаса, гел сикереп кенә йөрермен димә.

– Унбиш еллык иҗатыңа үзең нәтиҗәләр ясаганың булдымы – эх, менә монда бусы җитенкерәмәгән, дигән тәнкыйть, мисалга...

– Җитенкерәми калган нәрсә һәрвакыт буладыр инде анысы, әмма минем тормышыма да, иҗатыма да караган үкенеч хисе булмады. Ул яктан язмышыма мең рәхмәтле.

– Гаилә тормышында Рәсим нинди? Өйдә кем хуҗа?

– Мин гаиләдә ир-терәк. Һәр ир-ат кебек, гаиләнең матди ягын мин кайгыртам. Ә болай син хуҗа, мин баш, кебек нәрсәләр безнең гаиләдә каралмаган. Бары – бергә, югы – уртак. Бер эшне дә синекенә-минекенә бүлмибез, кем өлгерә – шул эшли. Тәрбиягә килсәк, анысы күбрәк Энҗедә. Әмма ул ике малайны да, әтиегез ни әйтер, әтиегез белән киңәшләшегез, дип тәрбияли.

– Ә улларың икесе ике төрле...

– Әйе, олысы Рүзәл – тыныч, басынкы. Кечесе Равил бөтенебезне дә җиңә торган. Кемгә охшагандыр, әйтеп тә булмый. Геннар җиде буынга кадәр күчә, диләр бит. Сөйләшәсе килми икән, сөйләштерәм, дип интегәсе дә юк – барыбер аныңча була. Миңа охшаган ягы – бер урында озак утыра алмый, бертөрлелек тиз туйдыра аны, шук-шаян. Быел олы улым Рүзәлгә унбиш тулды, музыка мәктәбен тәмамлады, кечесе балалар бакчасына йөри, 5 яшьне ваклады. Әле менә хатыным олы улым белән Абхазиягә барып ял итеп кайтты, Равил исә Актанышта әбиләрендә калды.

– Иҗатыңда нинди сюрпризлар көтелә?

– Мин озак еллар инде бер үк җирдә сәхнә киемнәре тектерә идем. Әмма быел алардан китеп, башка стильгәрәк күчәрмен, дип торам. Гел костюмнан гына да җырлыйсы килми бит. Яшь барган саен яшьрәк күренәсе килә, шуңа яшәртә торган кием-салымнарга өстенлек бирермен, дим.

– Абау, әллә картая да башладыңмы, Рәсим?

– Кешенең күңеле картаймаса, күзендә нур сүнмәсә, ул һәрвакыт яшь кала. Минем күзләр әле нур чәчә... 


Гөлнара ҖӘЛИЛОВА

№ |

Өстебезгә “шайтан ташы” килә #6472

$
0
0
17.08.2012 Җәмгыять
Галәмдә дә, иксез-чиксез җиһанда да нәкъ Җирдәге кебек төрле хәлләр, хәтта хә­веф-хәтәрләр дә еш булып тора. Әле моннан берничә ел гына элек, безнең галактиканың иң түрендә тавыш-тынсыз гына җиргә нурын сибеп яткан бер йолдыз шартлады. Ягъни сүнде.

Биредә әллә ни хафаланып, бот чабарлык бер нәрсә дә юк. Галәм хәтле га­ләмдә бер йолдыз сүнү әллә ни зур вакыйга түгел. Андый хәлләр көнаралаш булып тора. Искеләре сүнә, янәшәдә яңалары кабына. Бу йолдыз­ның сүнүен дә астроном агайлар гадәти хәл дип кенә карамакчы. Алай булып чыкмады шул. Шартлаган чакта як-якка очкан бер зур гына кыйпылчыгы, төгәлрәк әйтсәк, ике футбол кыры кадәрлесе, туп-туры Кояш системасына таба юл алды. Авырлыгы да кечкенә түгел. Ике йөз миллион тонна булыр дип исәплиләр. Әлеге “шайтан ташы”на астероид 2004 М № 4 “Апофис” дигән исем куштылар. Ул, шул рәвешчә үзен кая куярга белмичә аптырап, буталып, Кояш системасын тәмам айкаганнан соң, 2035 елда Аргентина, Бразилия ярлары тирә­сендәге Атлантик океанга чумарга җыена. Шуннан соң ни буласын күз алдына китерү кыен түгел. Океан, күз ачып йомган арада кайнап чыгып, парга әйләнәчәк, күккә күтә­ре­ләчәк. Көньяк Америка ил­ләреннән Бразилия, Уругвай, Аргентина һәм берочтан Көнбатыш Европа, Балтыйк буе дәүләтләре күз ачып йомган арада юкка чыгачак. Җир йө­зе ике йөз еллар буенча кояш нуры үтми торган караң­гы­лык эчендә калачак. Кыя­мәт көне шушы була инде. Йолдыз кыйпылчыгына бу коточкыч исемне дә юкка гына кушмаганнардыр. Борынгы греклар Мисырның караң­гылык һәм хаос Алласын шулай атап йөрткәннәр.

“Җирне астероид – метеоритлар һөҗүменнән саклау” халыкара оешмасына саклык чаралары күрергә әле вакыт бар. Галимнәр уйланалар, эзләнәләр. Әйтик, С.А.Ла­воч­кин исемендәге фәнни-җитеште­рү берләшмәсенең “О методах и принципах организации противодействий астероидной опасности” ди­гән махсус лабо­ратория­се­нең әйдәп баручы галимнәре В.Г.Поль һәм А.В.Симо­нов бу мәсьәләдә иң кулай өч вариант тәкъдим итәләр. Беренчесе – астероидны атом-төш коралы белән шартлату. Икенчесе – астероидка аннан кечерәк массалы күк җисеме белән кинетик тәэсир итү, ягъни бәрдереп орбитасын үзгәртү. Өченчесе – гравитацион буксировка, ягъни гравитация көче белән астероидны читкәрәк өстерәү. Практик яктан чыгып исәпләгәндә, галимнәр кулында әлеге ва­риантларның теләсә кайсын кулланырга физик мөмкинлекләр бар. Тик бик зур төгәллек кирәк.

Өстебезгә “шайтан ташы” килгәнне җирдәгеләр әллә белмиләр дә булыр. Әллә белеп, ишетеп тә, колакларына да элмиләр, исләре дә китми. Шулай булуы яхшы. Халык бер көйгә, тыныч кына яши бирсен. Череп баеган байлар да байлыгын таратмый торсын. Дөнья хәлен белеп булмый. 1910 елда ажиотаж ясап алган Галлий кометасы дигән күк җисеме дә бар бит әле. Гел сәфәрдә була торган бу күк җисеме, Кояш системасында кыска гына срокларда күренеп ала да, аннары озак вакытлар юкка чыгып тора. Галимнәр исәпләвенчә, галәм киңлекләре буенча сәяхәттән 27 тапкыр кайткан. Хәзер 28 нче тапкыр сәяхәттә. Бер сәяхәте 74-76 елларга сузыла. Сәяхәтендә ул галәмнең кай почмакларына барып җитеп, күпме яңа дөньяларда була торгандыр. Монысы – үзенә бер могҗиза.

1910 елда Галлий кометасы Кояш тирәсенә чираттагы сәяхәтеннән кайтып керә. Койрыгы, шлейфы белән миллион ярым километрларга сузылган күк җисеме бу. Шулай туры килә: планетабыз үзе­нең орбитасы, күнегелгән сукмагы буйлап барганда, бу юлы Галлий кометасының койрыгын кисеп чыгарга тиеш була. Бер дә галәмәт ажиотаж башлана. Ике күк җисеме бәрелешә, дөнья җимерелә, без бетәбез икән дип, халык егылып эчәргә керешә. Байлар мал-мөлкәтләрен сата. Ә һәрнәрсәдән файда, табыш алырга күнеккән өлгер сәүдә­гәрләр даруханә­ләрдә “космик һәлакәттән коткаручы” кыйммәтле дарулар сата башлый.

– Ике космик җисем бә­релешкәндә безнең таблеткаларны эчкән кешеләр генә исән калачак! – дигән рекламаларны барча өй стеналарына ябыштырып бетерәләр.

1910 елда булган хәлне планетабыз 1986 елда да кичерде. Безнең өскә, бәреле­шәбез, бөтенегезне бетерәм, кырып салам дип, “Тембль-1” астероиды килгән иде. Хәер, Җир халкының күбесе аны сизми дә калды бугай. “Вояджер”, “Джотто”, “Пионер”, “Пла­нета”, “Вега” тибындагы тагын күп космик кораблар эскадрасы “Тембль-1” ас­тероидын Җир планетасыннан күп миллион ки­лометр­лар читтә каршылады, аны шушы сүзнең тулы мәгъ­нә­сендә “тупка тоттылар”. Космик кораблардан төп-тө­гәл җибәрелгән снаряд, әлеге бәйләнчек күк җисеменең граниттан нык стенасын тугыз метрга тишеп кереп шартлады. Чәлпәрәмә китерде. “Тембль-1” астериоды шунда ук орбитасын үзгәрт­те, безнең планетадан уннарча миллион чакрым читтән узды.

Шәт, Алла боерса, бу юлы да исән-имин калырбыз, тагын да матуррак тормыш корып, дөньяда бер матур күк җисеме булган Җир планетабызда яшәвебезне дәвам итәрбез. 


Альберт ХӘСӘНОВ

№162 | 15.08.2012

Инвалид арбасында иҗат итүче яшьләр ярдәмгә мохтаҗ #6473

$
0
0
17.08.2012 Җәмгыять
Татарстанның Буа районы Күл-Черкен авылыннан Лилия Сәлахетдинова белән Әтнә районы Күшәр авылы егете Мөнир Шакиров шигырь-язмаларын туплап китап чыгармакчы. Тик бу эшләргә аларның акчасы юк.

Лилия белән Мөнирнең әлеге уй-ниятләре социаль челтәрдә утыручыларга яхшы таныш. Мисал өчен автор-башкаручы Илназ Гариповның контакт сәхифәсендәге албитендә дә ул мәгълүматны күрергә була. Илназ бу хакта Азатлык радиосына җанлы әңгәмәдә дә әйткән иде.

 

Лилия Сәлахетдинова белән без июнь аенда таныштырган идек. Китап чыгару ниятен ул интернеттагы шәхси төркеме аша җиткерде. Аның сүзләрен дуслары, танышлары бер-берсеннән күчереп тарата башлады.

 

​​“Дуслар мин шигырьләр җыентыгы чыгару өстендә эш башламакчы идем, тик, кызганыч, нәшрият исәпләп чыгарган бәя бу хәлне сузар ахрысы. Чөнки бу сумманы мин үзем генә тарта алмыйм. Шуңа күрә дусларым киңәше белән төркемгә үземнең хисап реквизитларын куярга булдым.

 

Болай сорарга оялам һәм уңайсызланам, ләкин, кызганыч, 100 данәсе 35 мең сум дип санап чыгаргач, "Минем китап чыкмастыр ахрысы" дигән фикер туды. Әлбәттә, бу санап чыгарган суммага минем барлык шигырьләр дә кереп бетмәячәк, тик шулай да, үзең язган шигырьләр җыентыгын күрәсе килә, бәләкәй форматта булса да. Бәлки булышырга теләгән кеше, арада иганәчеләр табылыр”, ди Сәлахетдинова. Шунда ук ул булышып өлгергән һәм булышырга уйлаган кешеләргә олы рәхмәтен белдергән.

 

“Алланың рәхмәтләре яусын! Без бергә моны булдырып чыгачакбыз! Мин ышанам”, ди Лилия.

 

“Ике аяксыз килеш тә сәламәт яшәү рәвеше алып барам”

 

Мөнир Шакиров иң элек үзенең тормышы белән таныштырды. Аның теләге - иҗатын кулланып акча туплау һәм Арча район үзәгендә фатир алу.

 

“Мин 1984 елның 19 апрелендә бишенче бала булып дөньяга килдем. Өч абый һәм бер апам бар. Кызганыч, бер абыем биш ел элек вафат булды. Әти миңа өч яшь вакытта вафат булган. Әни безне ялгызы кеше иткән. Аякларым белән проблемнар булгач, алты яшьлек чагымда җиде ай буе республиканың клиник хастаханәсендә (РКБ) операцияләр кичердем. Тик ярдәме тимәде. Шулай да, мин ике аяксыз килеш тә сәламәт яшәү рәвеше алып барам. Иҗат һәм спорт белән шөгыльләнәм. Үземне физик яктан кимчелекле кеше дип тә тоймыйм. Чөнки мин сәламәт кеше ирешмәгән уңышларга ирешәм, Аллага шөкер!” ди Мөнир. Аннан төп борчыган мәсьәләгә күчте – авылдагы тору урыны. Чынбарлыкта ул бик начар шартларда яши икән.

 

​​“Кызганыч, бүгенге көндә авылда 37 дүрткел метрлы иске йортта әни белән гомер кичерәм. Әни пенсиядә, 70 яшь тулды. Өй эчендә минем кебек кеше өчен кирәк булган шартларның берсе дә юк. Хәттә су да юк. Республика җитәкчелеге белән элемтәгә кергәч, фатир тәкъдим иттеләр - Арчадан. Тик бер шарт белән, ул да булса 200 мең сум түләргә куштылар. Аның кадәр акчаны минем кебек пенсиягә генә гомер кичерүче кешегә түләү мөмкин түгел. Кредит алыр идем, ләкин инвалид булгач дәүләт кредит бирергә теләми. Кредит алырлык туганнарым да юк, чөнки алар үзләре дә шул кредит өстендә утыралар. Әлеге сумманы җыеп тапшыра алсам бер кешечә рәхәтләнеп уңай шартлары булган йортта яшәр идем. Үз фатирым булса, ачы язмышым бераз гына булса да татлыланыр дип өметләнәм”, диде Мөнир Шакиров.

 

Ахыр чиктә ул шигырь-язмаларын китап итеп туплап, аны сатып акча җыярга да уйлаган. Бүген Мөнир Арча телерадио ширкәтендә эшли. Үзе белдергәнчә, авырлыклар турында уйламаска аңа иҗат булыша.

 

Иң зур теләге - Арчадагы фатир

 

“Соңгы елларда бер ел калмастан "Иделем акчарлагы" бәйгесендә катнашып киләм. Ел саен нинди дә булса берәр номинациядә бүләкләндем. Ике юнәлештә иҗат иткәнлектән, кайбер елны поэзия, э кайбер елларны проза жанрында сәләтемне күрсәтә алдым. Өйдә төрледән-төрле дипломнарның саны гына да 10-15кә җитә. Шулай ук республика күләмендәге инвалидлар арасында уздырылучы спорт ярышларында да актив катнашырга тырышам. Узган ел шундый ярышларның берсендә - төбәк турында җиңу яуладым. Диплом һәм мактау кәгазьләре белән бүләкләндем”, ди Мөнир.

 

Соңгы елларда ул җыр текстлары да яза башлаган. Әлегә ул язган шигырьләрне үзешчән башкаручылар яңгырата. “Җәйге мизгел” шигыренә автор-башкаручы Булат Җиһаншин көй язган, ул җырны  “Болгар” радиосында Ләйсән Халикова башкаруында ишетеп була, ди.

 

“Әгәр үз фатирым булып тынычлыкта үз дигәнемчә яши алсам, иҗат белән ныклап шөгыльләнә башлаячакмын, Алла боерса!”, дип ышандырды Мөнир Шакиров.

 

Әлеге иҗади яшьләргә ярдәм итәргә теләүчеләр өчен реквизитлары:

 

Лилия Сәлахетдинованың хисап номерлары:

ИНН 7707083893 КПП 161443001

р/счет 30301810262006006225

в ОСБ "Банк Татарстан" №8610 СБ РФ г.Казань

БИК 049205603

к/счет 30101810600000000603

код по ОКПО 02821592

код по ОКОНХ 96130

счёт: 42307810462250076482/48

Буа районы бүлекчәсе 4672

Космовски урамы, 11нче йорт

 

Мөнир Шакиров өчен:

Сбербанкта ачылган хисабы: 42307810562165365023/48

Яндекс кошелек номеры: 41001605971285


Рөстәм ИСХАКЫЙ

№ | 16.08.2012

Гарип этне дәвалау оятмы? #6474

$
0
0
17.08.2012 Җәмгыять
Кичә Бөтендөнья йортсыз хайваннарны яклау көнен билгеләп уздылар. Аны бәйрәм буларак кабул итү-итмәү – һәркемнең ихтыярында анысы. Мәкаләбез геройлары исә моны күптән хәл иткән. Борынгы бер фәлсәфәченең: "Өендә йорт хайваннарын тотучылар гади бер серне белергә тиеш: эт-мәчеләре аларга түгел, алар эт-мәче­ләренә хезмәт итә", – дигән сүзләре дә шундыйларга атап әйтелгән, диярсең. Чөнки алар бөтен буш вакытларын имгәнгән яки авыру йорт хайваннарына багышлый.

Этнең йөрмәве проблема түгел

 

Бу көннәрдә Интернетта АКШның Висконсин штатында яшәүче ир-ат күпләрнең игътибарын җәлеп иткән. Дөресрәге, кешеләрне аның этенә булган мәхәббәте таң калдырган. 19 яшьлек Чупны ул 8 айлык вакытта урамнан табып алган. Хәзер исә картайган эт буыннар авыруы – артриттан иза чигә икән. Көчле авырту аркасында ул хәтта йокыга китә алмый. Аның мондый газапларына битараф кала алмаган хуҗасы Чупны, кулына күтәреп, һәр көнне диңгездә коендыра. Хуҗасының кулында яткан килеш, дулкыннарда тирбәлә-тирбәлә, эт йоклап китә икән.(фотосы 1нче биттә бар.)

 

Хәер, мондый мисалларны әллә кайларга барып эзлисе түгел. Казанда яшәүче Галия белән Ринат Солтановлар турында да кино төшереп булыр иде. Ләкин алар үзләрен ниндидер гадәттән тыш эш башкаралар дип санамый. Менә инде ике ел буе алар гаиләсендә Маркиз исемле кечкенә эт (фотода) яши. Көчекне алар юлдан тапканнар – аны машина бәрдереп киткән булган. "Бүтән машиналар аны урап узып китсә дә, без битараф кала алмадык. Туктап, аны саклык белән арткы утыргычка салдык та ветеринарга алып киттек. Ул вакыйгага кадәр минем авыру түгел, сау-сәламәт этләр белән дә аралашканым юк иде", – дип искә ала Галия. Табиблар исә яшь парга күңелсез хәбәр җиткергән: көчекнең алгы тәпиләре һәм оча сөяге сынган һәм ул инде беркайчан да тәпиенә баса алмаячак. Күзләренә текәлеп карап яткан көчекне Ринат белән Галиянең йоклатырга (ягъни үтерергә) кулы күтәрелмәгән – алар аны өйләренә алып киткән. Алар эт баласын терелтергә максат куя: авыртуын җиңеләйтү өчен көненә берничә тапкыр уколлар ясау, кулга күтәреп урамга алып чыгу, астын алыштырып тору. "Бүген аңа карыйм да тырышлыгыбызның юкка булмавын аңлыйм. Ул хәзер алгы аякларында бик җитез шуышып йөри, бар хаҗәтен дә урамда гына башкарырга өйрәнде. Беренче арада без аны бик еш юа идек – бәлки шул да булышкандыр", – ди Галия. Алар Маркизны көненә өч-дүрт тапкыр юганнар, ваннада йөздер­гәннәр. Нәтиҗәдә этнең алгы аякларына көч кергән, алар атлап йөри башлаган. Маркиз хуҗаларының бер нәрсәгә генә йөрәге әрни: алар этне дүрт аягына да бастыра алмаган. "Хәзер инде бернинди авырлыгын да тоймыйбыз, безнең өчен ул сау-сәламәт хайваннардан берни белән дә аерылмый. Тик чит илдә мондый этләрне аякларына бастыралар – операцияләр ясыйлар. Без Маркизга мондый мөмкинлек бүләк итә алмадык шул", – ди Ринат.

 

Валерия Посадина да шундый хәлдә калган. Ләкин аның эте Тимофей дүрт аягына да басып йөрү бәхетенә ирешкән. Тимофейның язмышы Маркизныкына охшаш: аны да машина таптап киткән, ә Валерия, битараф калмыйча, этне аякларына бастыру эшенә керешкән. Алар умыртка баганасына берничә операция кичергән, көндәлек күнегүләр ясаганнар, хәтта энәләр кадап дәвалану курсларына йөргәннәр. "Сиңа Ходай тарафыннан нәрсә бирелгән, шуны яратырга кирәк. Аны үтерү йә исән калдыруны син хәл итә алмыйсың, синең эшең – ярдәм итү. Шуңа юлымда Тимофейны тапкач, мин аны гаиләдә калдырырга булдым", – ди Валерия. Беренче арада эт, гомумән, хәрәкәтләнә алмаган, ике операциядән соң исә стенага терәп куйган килеш басып тора башлаган. "Ул беренче адымнарын ясагач, күз яшьләремне тыя алмадым, – дип искә ала Валерия. – Танышларым миңа бер генә бәя бирә: алар бармаклары белән чигә турына күрсәтә". Хәзер Тимофей сәламәт этләр белән паркта чабышып уйный. Аның кайчандыр гарип булуы хакында арткы сул аягының аксавы гына искә төшереп тора.

 

Кемдер ата – кемдер коткара

 

Витаминка исемле этнең вакыйгасын исә, гомумән, могҗиза дими ни дярсең! Башкаланың Осиново бистәсендә яшәүче ир-атның ишегалдына канга баткан эт килеп ава. Үзенең бу очракта көчсез булуын аңлаган Владимир Осин башкаладагы йортсыз хайваннарны яклау оешмасына шалтырата. Аннан ике кыз килеп, этне ветеринария хастаха-нәсенә алып китә. Владимир исә аларның телефон номерларын югалта һәм берничә ай буе кызлар турында мәгълүмат тапмагач, этне кайтаруга өметен өзә. Витаминка исә бу вакытта хастаханәдә дәвалану уза. Аның тәненнән – 7 , күзеннән бер пуля чыгаралар, яраларын эш­кәртәләр. Эт өч ел буе төрле урыннарда яши – оешма әгъзалары аңа яңа хуҗа таба алмый интегә. Пулялар этнең үпкә­ләренә тиеп узганга, ул гел йөткерә, бронхит белән авырый, яраланган күзе сукырая. Өч ел узды дигәндә, әлеге оешманы Владимир, ниһаять, табып ала. "Инде өметем өзелде дигәндә генә, телевизордан әлеге оешма турында хәбәр күрдем. Теге юлы этне алып киткән ике кыз, бәлки, шул оешмадандыр дип шалтыраттым. Бактың исә, алар Витаминкага хуҗа таба алмый интегәләр икән", – ди бу хакта Владимир. Исән калуы да икеле булган хайван шулай итеп хуҗалы һәм гаиләле була. Заманында аңа юкка гына Витаминка дип исем кушмаганнар. "Vita" сүзе латинчадан "яшәү" дип тәрҗемә ителә бит.

 

Лакки (инглиз теленнән "бәхетле" дип тәрҗемә ителә) да – кешелексезлек корбаны. Аның тәпиенә дә атканнар – шуңа аны ампутацияләргә туры килгән. "Без, аны тапкач, хастаханәгә илтеп куйдык, шунда дәваланырга калдырдык. Баштарак урамга да күтәреп кенә алып чыга идек. Кулдан идәнгә төшергәч, ул алгы аягы белән миңа ябышты да җибәрмәскә тырышты. Мин елый-елый китеп бардым", – дип искә ала этнең хәзерге хуҗасы Лилия Иванова. Пулялар белән тишкәләнеп беткән тәпине төптән кисеп алырга туры килгән, юкса – гангрена башланыр иде, ди табиблар.

 

Лилия әйтүенчә, беренче арада аңа эт түгел, күршеләре, тирә-юньдәгеләр уңайсызлыклар тудырган. "Мине барысы да сүкте. Имеш, мин юләр, кечкенә бала яшәгән фатирга инвалид этне алганмын. Урамда узып барган кешеләр миңа шундый итеп карый, әйтерсең мин аның аягын үзем кисеп алган. Кеше-ләрнең мондый мөнәсәбәтен күреп, әни безне башта урамга да бик чыгармый иде. Лакки минем өчен икенче балам кебек бит", – ди Лилия.

 

Җәмгыять әле әзер түгел...

 

Хәер, Лилия генә түгел, мондый хайваннар яшәгән һәр өйдә аларны гаилә әгъзасы буларак кабул итәләр. Аларны башка кешеләрнең сәер карашлары гына гаҗәпләндерә. Ике инвалид хайван хуҗасы Оксана Петухова моны берничек тә аңлата алмый. "Мәскәүдән Казанга килгәч, мин үземне чит планетада кебек хис итәм. Мәскәүдә минем Тося исемле этем бар. Ул өч аяклы. Без анда урамга чыкканда, кешеләр килеп, хәлләребезне сорый, сезгә авыр түгелме, дип ярдәм тәкъдим итә. Ә Казанда бөтенләй башкача. Ике күзе дә сукыр мәчене табибка күрсәтергә дип алып барган идем, сәламәт эте белән чиратта торучы бер хатын кызына: "Якын килмә, күрәсеңме – сукыр! Кем белгән аны", – ди. Алар өчен үземә оят булды", – ди Оксана. Мәчене ул үзе яшәгән йорт янында табып алган. Аның ике күзе дәваларлык түгел, табиблар берни белән дә булыша алмаган – операция ясап, күз кабакларын тегеп куйганнар. Оксана әй­түенчә, беренче көннәрдә авыр булган: мәче башта фатирны, андагы җиһазларның торышын, ишекләрнең кайда урнашуын өйрәнгән. Хәзер исә сукыр килеш тә стеналарга бәрелми йөри икән. "Диван-караватларны гы­на күчерә алмыйм, аңа бит янә ияләшергә туры ки­ләчәк", – дип көлә Оксана. Безнең җәмгыятькә исә әле күп нәрсәгә ияләшергә кирәк: урамдагы эт-мәчеләргә йорт кирәк булуына да, инвалид хайваннарның аның кадәр үк зур йөк булмавына да, вакытында ярдәм кулы суза белүгә дә... Шундый хайваннарга мөнәсә­бәтебезгә карап, "кешелеклелек" дигән хис сынала. Ә бу хистән мәхрүм булсак, үзебезне хайваннардан өстенрәк, дип саный алмыйбыздыр, мөгаен.

 

"Чит илдә операция ясап, Маркизны аякка бастырырлар иде", – ди Галия Солтанова


Гөлназ ГЫЙЛӘҖЕВА

№163-164 | 17.08.2012

Ләйсән Фәйзуллина: «Аэропортта да чигеп утырдым!» (ФОТО) #6475

$
0
0
17.08.2012 Мәдәният
Чибәр булса – кыз була, уңган да булса – шәп кыз була, өстәвенә талантлы да булса – Ләйсән Фәйзуллина була. Былтыр Камал театры «Зәңгәр шәл» спектаклен куйганда яшь артистка режиссер өчен дә, артистлар һәм тамашачылар өчен дә яңа яктан ачылып китә. Ләйсәнебез бик оста чигүче икән бит! Спектакль өчен вакытын да, көчен дә җәлләмичә, Ләйсән артисларның костюмнарын үзе чигеп бирә. «Cәхнә» укучыларын да чигү серләренә өйрәтер ул.

 «Балачактан вак эш эшләргә ярата идем. Андый эш күңелгә рәхәтлек, тынычлык бирә. Татар җанлы булганга чигәргә яратамдыр. Чигү, бәйләү – безнең милләттә киң таралган һөнәр. Әбиемнең өендә тәрәзә пәрдәләре, җәймәләр, мендәр япмалары – барысы да кулдан чигелгән, чөнки әни дә, апалар да – бөтен гаиләбез чигә. Гомумән, хатын-кызга кул эше килешә, дип уйлыйм мин».

 «Узган җәй «Зәңгәр шәл»нең репетицияләре башланды. Костюмнар әзерләгәндә Фәрит абый: «Биючеләрдә кулдан чигелгән кулъяулыклар булса, әйбәт булыр», – дигән иде.

Авылга ялга кайтып киттем. Әбинең өлгеләре бар иде, кызыгып киттем дә, биш кулъяулык чиктем. Килгәч, кулъяулыкларны, биюгә туры киләме дип, балетмейстер Сәлимә апага күрсәттем. Сәлимә апа эшемне бик ошатты, Фәрит абыйга күрсәтте. Фәрит абый: «Кит аннан, моны Ләйсән чиккәнме?!» – дип бик гаҗәпләнгән иде. Хәтта озак вакыт кулъяулыкларны әбием чигеп биргәндер дип уйлап, миңа ышанмый йөрде. Сәлимә апа сорагач, мин тагын алты кулъяулык чигеп бирдем.

Инде кулъяулыклары чын булгач, чыбылдыгы да чын булсын, дип, Фәрит абый анысын да миңа кулдан чигәргә кушты. Сигез метр тукыма алып килеп тоттыргач, аптырадым да калдым: ничек чегеп бетерәсе моны?! Курка-курка булса да, ризалаштым. «Татар бизәкләре» китабыннан Сергей Скоморохов бизәкләр сайлап бирде. Аны компьютерда зурайтып, тукымага төшердек. Бизәкләрне күргәч, тагын бер курыктым. Булачак чыбылдыкны тотып, әнинең бертуган апасы янына бардым: «Апай, ташлама, булыш!» – дидем. Ул булышырга ризалашкач, күңел күтәрелеп китте. Бергә утырып сәгатьләр буе чигә идек: бер ай дигәндә эшне тәмамладык.

Чыбылдыкны чигеп бетерәм дигәндә генә, миңа тагын тугыз алъяпкыч та чигәргә куштылар. Премьера көненә кадәр ике атна (!) калып бара. Ә без Әстерханга гастрольгә чыктык. Өлгермәгәч, аэропортта чигеп утырган идем! Кешеләр шаккатып карап торды, артистларыбыз да бик гаҗәпләнделәр».

 «Йон эрли белмим, ләкин оекбашлар бәйли беләм. Мин 6-7 нче сыйныфларда укыганда, кибетләрдә кием аз иде, сайлап алу мөмкинлеге юк диярлек. Костюмнар, итәкләр, кофталар бәйли идем. Аннан сүтеп шул ук җептән тагын бәйли идем. Дус кызларга да бәйләп бирә идем».

 «Машина белән чигелгән әйберләрнең бәясе кулдан эшләнелгәннәрдән бик аерылмый, ләкин сыйфаты барыбер икенче. Машина тартыбрак чигә, ә кулдан чигелгән бизәк күперебрәк тора. Чигүченең осталыгын белергә теләсәң, тукыманың кире ягын карарга кирәк. Белеп чиккән кеше төеннәр калдырмыйча эшли. Мин җепне төйнәмим, очын озынрак калдырып, бизәк артына яшереп барам».

 «Оригиналь, эксклюзив әйберләр яратам. Хыялымда – кулдан чигелгән бизәкле милли кием линиясен ясау. Бәлки тормышка ашыр да».

 

Блиц-киңәшләр

Укырга: Ф.Фицджеральдның «Ночь нежна», Платонның «Диалоги», Г.Исхакый әсәрләрен.

Карарга: Л.фон Триерның «Танцующая в темноте», «Меланхолия»; Д.Линчның «Простая история»; П.Альмодоварның «Испанцы», «Поговори с ней», «Женщины на грани срыва» фильмнарын.

Күрергә: биек-биек тауларны.

Һәрчак алдагыны күрә белергә кирәк!

 

Ләйсән «Сәхнә» укучыларына үзенең рәсемен тәкъдим итә:

1. Рәсемне тукымага төшерергә;

2. Булачак бизәкнең төсләрен сайларга;

3. Эшне тиз һәм тигез башкару өчен, башта бизәкнең эчен тутырып чигәргә, аннан соң кырыйларын каймалап чигеп чыгарга.

 

Ләйсәннең Фәрит Бикчәнтәев юбилеена чигеп биргән бүләге. 

1

2

3

4

5


Сәхифәне Рания ЮНЫСОВА алып бара

№8 |

Илшат Яппаров: “Башкортстан сәхнәсе һәм татар шоу-бизнесы җир белән күк арасы” #6476

$
0
0
17.08.2012 Шоу-бизнес
Башкортстаннан Казанны яуларга килгән күпсанлы ут күршеләребезнең берсе ул Илшат Яппаров. Моннан берничә ел элек популяр булган “Кара күзләр” (Ченые глаза) җырын татарчалатып ул беренче тапкыр җырлый. Әлеге егет Башкорт тамашачысының күңелен ничек яулыйсын аңлаган. Хәзер чират Татарстан тамашачысына. Илшат үзе белдергәнчә Башкортстан тамашачысы һәм татар шоу-бизнесы икесе ике дөнья. Нигә? Илшатның үзеннән сорыйк һәм яшь җырчы белән якыннанрак танышыйк.

Тулы исеме: Илшат Ришат улы Яппаров

Туган көне: 1982 ел, 9 гыйнвар

Туган ягы: Башкортстанның Ишембай районы Янурус авылы

Белеме: Югары, белгечлеге — музыка укытучысы

Гаилә хәле: өйләнгән. Хатыны – Олеся, кызлары Алсу

- Илшат, яңа гына “Теләкләр” дип аталган дискың дөнья күрде. Ни өчен аны Казанга килеп чыгарырга булдың?

- Беренчедән, Сезнең тыңлаучыларның мәһабәтен яулап ала алырмынмы икән дигән уйлар белән килдем. Үземең көчемне һәм мөмкинлекләремне Татарстанда да сынап карыйсым килә. Икенчедән, мин “Барс Рекордс” продюсерлык үзәген мин көчле компания дип саныйм. Иҗат өчен яңа мөмкинлекләр ачуына шикләнмим.

- Ә бу синең тәүге альбомыңмы? Һәм нигә исемен нәкъ менә “Теләкләр” дип атадың?

- Беренчесен Башкортстанда чыгарган идем. Ә монысын Казанда чыгардым. “Теләкләр” җырын барыннан да элек шуның өчен сайладым, анда тыңлаучыларыма иң изге теләкләрем яңгырый. Бу җырны композитор Нәзирә Яппарова бүтән башкаручы өчен иҗат иткән. Җыр озак башкарылмаган. Нигәдер беренче тапкыр тыңлап карауга, күңелемә якын тоелды һәм аны үз репертуарыма кертергә булдым. Ялгышмадым бугай.

- Тагын кайсы композиторлар, шагыйрьләр белән эшлисең?

- Рәүфә Нурмөхәммәтова, Наил Шәймарданов, Мөдәрис Гәзетдинов, Марат Кәбиров, Нәсимә Әминова, Люция Әблиева, Светлана Шәрипова, Заримә Әюпова... Һәр авторның җыры үзенчә матур. Аларны аерып булмый. Үзем дә җырлар иҗат итәм.

- Сәхнәгә тәүге адымнарыңны искә төшер әле?

- Мин кечкенәдән сәхнәдә инде. Тәүге адымнар Ишембай районында узган төрле музыкаль чараларда чыгыш ясаудан башланды. Җырлый идем, баянда һәм синтезаторда уйнадым. Ә зур сәхнәгә чыгуым 2004 елда “Туган тел” конкурсында җиңгәч булды. Тәүге танылуымны татар телендә җырлаган “Кара күзләр” җыры китерде.

- Кечкенәдән сәхнәдә җырлап йөргәч, димәк җырчы булу балачак хыялы инде?

- Барлык кечкенә малайлар кебек үк, бәләкәй чагымда мин дә әтигә охшарга тырыштым. Ул бөтен гомерен машина руле артында уздырды. Мин дә аның кебек шофер булырга хыялландым.

Әниемнең тавышы бик матур, моңлы итеп җырлый. Ул миндә кечкенәдән халык җырларына, музыкага мәхәббәт уятты. Бүгенге иҗади халәтем белән мин әниемә бурычлы!

- Гаиләң белән таныштырып үт әле?

- Хәләл җефетем – Олеся Уфа кызы. Һөнәре – җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча белгеч. Хәзерге вакытта ике яшь ярымлык кызыбыз Алсуны карый һәм миңа ярдәм итә. Уфада яшибез.

Әтием – Ришат, гомере буе автомеханик булып эшләде, әнием – Наилә, Ишембай районы Янурус авылы хакимиятендә эшләде. Икесе дә лаеклы ялда, Аллага шөкер, туган авылымда матур итеп яшәп яталар. Бертуганнарым – апам Гүзәлия һәм абыем Азат үз гаиләләре белән туган авылда яшиләр.

- Хәзер ниләр белән мәшгүльсең?

- Укып чыккач, 5 ел мәктәптә эшләгән идем. Бүгенгә кадәр сәнгать дөньясында кайнап яшим. Стәрлетамактагы мәдәният йортында “Илһам” музыкаль студиясендә эшлим. Үземнең соло карьерасыннан тыш, Стәрлетамак һәм Ишембайда уздырылган төрле мәдәни чараларда катнашып киләм. Шулай ук, Уфадагы “Моң” студиясе концерт проектларында катнашам.

- Яратып тыңлаган җырчың кем?

- Айдар Гәлимов. Мин аның җырларын тыңлап үстем. Айдар абыйның талантына сокланам, иҗатын һәм эш сөючән булуын хөрмәт итәм.

- Алга таба нинди планнарың бар?

- Эшләргә, эшләргә һәм тагын бер кат эшләргә: сольный концертлар белән гастрольләрне дәвам иттерергә, иҗади яктан үсергә, камилләшергә һәм, әлбәттә инде, тамашачыларны яңа җырлар белән сөендереп торырга кирәк!

- Әңгәмә өчен рәхмәт, Илшат! Татарстанда да үз тамашачыңны табырсың дип ышанып, зурдан-зур уңышлар теләп калабыз сиңа!

 

 

1

2


Кадрия ХӘСӘНОВА

№ |

Фитыр сәдакасын кемнәр һәм кемнәр исәбеннән бирү тиешле? #6477

$
0
0
18.08.2012 Дин
Фитыр сәдакасы безнең өммәтебезгә хас үзенчәлек булып тора. Ул Һиҗринең икенче елында – Ураза бәйрәменә ике көн кала мәҗбүри булган. Аллаһы Тәгалә тарафыннан үтәлергә кушылган әлеге гыйбадәтнең хикмәте шунда ки, әлеге сәдаканы түләү белән без ураза вакытында җибәрелгән хата-кимчелекләребездән һәм ялгышлыкларыбыздан азат булырбыз, Иншә Аллаһ.

Әнәс бине Мәликтән килгән хәдистә болай диелгән: «Рамазан уразасы җир белән күк арасында эленеп тора, һәм фитыр сәдакасын биргәннән соң гына ул күкләргә ашачак» (Имам Дайлами). 

Фитыр сәдакасын мөселман булмаганнардан һәм фәкыйрьләрдән тыш, бар кеше дә бирергә тиеш. Мөселман булмаганнар үзләре өчен бу сәдаканы бирергә тиеш булмасалар да, алар үзләре карамагында булган мөселманнар өчен аны түләргә тиеш.

Фәкыйрьләр – үзләренә һәм гаиләләренә ашарга ризыклары җитмәгән кешеләр. Ризык бер бәйрәм көненә җитәргә тиеш (бәйрәм табыны исәпкә алынмый). Тиешле ризык күләме һәр гаилә әгъзасына 1 мүдд ярма хисабыннан исәпләнә (1 мүдд = 650 грамм). Әгәр дә кеше фатирга кереп яшәгән өчен түли икән, бу йортта яшәп торырга кирәк булган акчадан фитыр сәдакасы түләнми. Караучысыз йөри алмаган һәм табиблар ярдәменнән башка тора алмаган сырхау кешеләр – табибларга, караучы хезмәтенә һәм дарулар өчен түләргә тиеш булган акчадан фитыр сәдакасы түләмиләр. Бурычлары булган кешеләр, әгәр дә бурыч түләүне кичектереп тора алалар икән, фитыр сәдакасын бирергә тиешләр.

Фитыр сәдакасы түләүнең шартлары: мөселман булу; рамазан һәм шәүвәл айларында исән-сау булу. Рамазан аеның соңгы көнендә кояш баегач вафат булган кеше өчен фитыр сәдакасы бирелә, ә кояш батканчы үлгән кеше өчен бирелми. Рамазан аеның соңгы көнендә туган һәм кояш баеганчы исән булган бала өчен дә фитыр сәдакасы түләнә.

Фитыр сәдакасын гаилә башлыгы барлык гаилә әгъзалары һәм аның тәрбиясендә булган кешеләр өчен үзенең кеременнән түли.

Ире фәкыйрь булса яки эшләмәсә, ә хатыны бай булса яки эшләсә, ул үзе, ире һәм аның тәрбиясендә булганнар өчен фитыр сәдакасын бирә ала, әмма мәҗбүри түгел. Бу – хатын-кыз өчен сөннәт тә түгел. Ул теләге буенча үзе өчен генә яки гаиләнең бер әгъзасы өчен генә дә түли ала. Әгәр дә аерган хатыны йөкле икән, ире аның өчен зәкят түләргә тиеш, чөнки ул бала туганчы хатынын тәэмин итеп торырга (тәрбияләргә) тиеш.

Тол хатыннар һәм аерылганнар өчен фитыр сәдакасын опекуны (кемне дә булса опекага алган кеше) түләргә тиеш. Әгәр дә опекуны булмаса, үзе түли. Балалар өчен фитыр сәдакасын түләү бурычы аларның аталары яки гаиләдәге башка ир-атлар өстендә. Алар бу бурычны үтәмәгән очракта да, фитыр сәдакасын балалар өчен хатын-кыз түләргә тиеш түгел.

Балигъ булмаган балаларның үз кереме булса да, алардан зәкят түләнми.

Ир бала балигъ булуга, ул үзе өчен фитыр сәдакасын үз кеременнән түләргә омтылырга тиеш. Андый мөмкинчелеге булмаган очракта, бу бурыч гаиләдәге башка ир-атлар өстенә төшә.

Хатын-кызның һәм аның балаларының опекуннары булмаган очракта, бу бурыч аның балигъ булган һәм эшли башлаган өлкән улына йөкләнә.

Фитыр сәдакасын кемнәргә бирергә?

Зәкятне үзең белән бер җирлектә яшәүче кешеләргә таратырга кирәк. Шул җирлектә зәкят таратылырга тиешле кешеләр булмаса гына башка җирлектә таратыла ала. Имам киңәше белән башка авылга да күчерергә мөмкин.

Фитыр сәдакасын 8 төр кешеләргә бирергә була. Коръәни-Кәримдә Аллаһы Тәгалә аларны санап үтә: «Сәдака (зәкят) Аллаһтан бер фарыз буларак, бары тик юксылларга, мескеннәргә, (зәкят эшләрен башкаручы) йомышчыларга, күңелләре (Исламга) ятканнарга, (иреккә чыгу өчен җан аткан әсирләргә) колларга, бурычка батканнарга, Аллаһ юлында көч сарыф итеп, җиһадта катнашканнарга, юлчыларга бирелергә тиеш. Аллаһ барысын да бик яхшы белеп торучы һәм хикмәтләр ияседер». (“Тәүбә” сүрәсе, 60 нчы аять). 

Фитыр сәдакасын алыр өчен алар түбәндәге шартларга туры килергә тиешләр:

1. Ирекле (азат) һәм мөселман булырга.

2. Мотталиб һәм Хашимит нәселен дәвам иттерүчеләр булмаска тиеш.

3. Үз акылында һәм балигъ булырга. Имам Нәвави исә балигъ булып та, намаз укымаган кешегә сәдака бирергә рөхсәт итмәгән, бары тик аның опекунына бирергә кушкан. Балалар һәм үз акылында булмаган кешеләргә биреләчәк сәдака белән дә эшне шулай хәл итәргә кирәк. Әгәр дә опекуны булмаса, ул барлыкка килгәнче зәкят түләнми. Ләкин балигъ булгач намаз укый башлаган, соңрак аны ташлаган кешегә сәдака бирелә. Фасыйкларга, әгәр дә алар аның ярдәмендә гөнаһ эшләр кылмыйлар икән, шулай ук сәдака бирелә ала. 

4. Сәдака алучының сәдаканы бирүче тәрбияләргә тиеш булган кеше булмавы (ата-анасы, балалары һ. б.) шарт. Бу фитыр сәдакасы булып саналмый, чөнки без аларны болай да карарга тиеш.

Башка кешенең ата-анасы һәм балаларына сәдака бирү мәсьәләсенә килгәндә, ике шарт бар: әгәр дә аларга опекуннары биргән җитсә, фитыр сәдакасы бирелми, җитмәсә – бирелә, чөнки бу очракта алар фәкыйрьләр рәтенә керә. Фитыр сәдакасын сез тәрбияләргә тиеш булмаган туганнарыгызга бирү хәерлерәк. Бу – әгәр дә алар зәкят бирелә ала торган кешеләр исәбенә керә икән – энеләр, сеңелләр, абыйлар, апалар һәм аларның балалары һ. б.

Исегезгә төшерәбез: быел ТР мөселманнары Диния нәзарәте фитыр сәдакасының иң аз күләмен (ашлык бәясеннән чыгып исәпләгәндә) 50 сум, дип билгеләде. Урта хәллеләр өчен – 100 сумнан алып 300 сумга кадәр (хөрмә һәм йөзем бәяләре буенча).


---

№--- | 18.08.2012

Әллә Президентка язып карыйкмы? #6478

$
0
0
18.08.2012 Җәмгыять
Алар янында булган саен өйгә күңелем нечкәреп, күзләрем яшьләнеп кайтып китәм. Үзебезнең яшәешебездән канәгать була белмибез дә инде. Дөнья куабыз, байлык туплыйбыз, бер көнне шуларның барысы да юкка чыккач, тормышта сәламәтлектән дә кыйммәтрәк нәрсә юк икәнен аңлый башлыйсың икән шул. Бигрәк тә аяклары йөрмичә, кәнәфидә кадакланып утырган ике бертуганны күргән саен йөрәк өзгәләнә. Таудан йөгереп менеп китүләре үзе бер рәхәт икән бит, дип юл буе уйланып кайттым.

Питрәч районы Шәле авылында яшәүче бертуган Гөлгенә һәм Гөлназ Гәрәеваларны күптәннән беләм инде. Гөлгенәсе белән бер сыйныфта укыдык. Беренче сыйныфка сумкасын үзе күтәреп, физкультура дәресләрендә йөгереп, чаңгы шуа торган дустыбызның кинәттән генә хәле китә башлады. Әмма үзе җәфалана-җәфалана көзге пычракта да, зәмһәрир суыкта да мәктәпкә укырга килә иде. Сыйныфташыбыз Гөлгенәнең сумкасын күтәреп, җитәкләп мәктәпкә дә алып килә иде. Без һаман да аның йөгереп китүен, тизрәк терелүен көттек. Әмма могҗиза булмады. Гөлгенәбезнең хәле авырайганнан-авырая барды. Бөтенләй аяктан егылды. Аны төрле шифаханәләргә дә юллап карадылар. Пятигорск шәһәрендә алтын энәләр, минераль сулар белән дә дәваладылар. Ләкин файдасы булмады. Дустыбыз өйдә генә белем алуга күчте. Озак та үтми, сеңлесе Гөлназ белән дә шул ук хәл кабатланды. Хәле бетә, аяклары йөрми башлады аның. Гаилә өчен фаҗига иде инде бу. Әле тәпи йөри башлаган уллары өчен курыктылар. Шөкер, бу авыру анда кабатланмады.

Гәрәеваларда миопатия авыруы – бик сирәк очрый торган диагноз. "Табиблар миңа аның 18 төре бар дип аңлаттылар, – ди Гөлгенә һәм Гөлназның әнисе Тәслимә апа. – Авырулары 9 яшьләрдә генә беленә башлады. Шул вакытта Питрәч хастаханәсенә йөри башлагач, мондый авыру сездә генә дип кайтардылар".

Миопатияне геннан килә дисәләр дә, Гәрәевлар нәселендә андый авыру берәүдә дә очрамаган. Гадәттә, тумыштан шулай булып туалар икән. Миопатиянең кан тамырлары, нерв җепселләренә бәйле төрләре бар. Ә Гәрәеваларда мускулларның зәгыйфьләнүе (прогрессивная мышечная дистрофия) күзәтелә. Еллар үткән саен мускуллар көчсезләнгәннән-көчсезләнә бара. Аяклар йөрми башлый, куллар күтәрелми. Шунысы аянычлы: галимнәрнең бу авыруны туктатучы дару уйлап таба алганнары юк.

Хәер, язмышлары белән күнгән Гөлгенә һәм Гөлназ ике дистә еллар утырып, Ходайның бирмеш көненә канәгать, шөкрана кыла торганнардан. Биш вакыт намазларын калдырмыйлар. Әлбәттә, әнисе Тәслимә апа ярдәме белән инде. Хәлләрен белешкән саен: "Урын өстендә ятучылар да бар бит. Безнең хәл алар белән чагыштырганда ярыйсы әле", – дип әйтә киләләр иде. Әмма соңгы елларда Гөлгенәнең хәле авыраеп китте. Еллар үткән саен әлеге авыру умыртка баганасына зыян китерә, кәкрәйтә, үпкәне, йөрәкне кыса башлый икән. Умыртка баганасын тотып тору өчен операция кирәк дигәннәр. Әлбәттә, бу аякларны да, кулларны да хәрәкәткә китерә алмый. Фәкать утырып тору өчен генә. Әмма бу операцияне Россиядә ясамыйлар. Германия, Израиль, Финляндиядә генә ясатып кайткан кешеләр бар.

– Бервакыт телевидениедән Алисә исемле кызның безнең кебек диагноз белән авыруын ишеттем. Финляндиядә операция ясатырга уйлый икән. Ярдәм итмәссезме икән, дигән өмет белән телевидение экраннарына чыккан, – ди Гөлгенә. – Тоттым да аңа шалтыраттым. Шунда гына безнең авыруның бик хөрти икәнен белдем. Умыртка баганасы ике сорау билгесен хәтерләтә иде. Алга таба безне дә бу кызның язмышы көтәчәген аңладым. Алисә Финляндиядә операция ясатып кайтты. Инде ике ел төз утыра. Үпкәсе дә, йөрәге дә авыртмый. Бик уңышлы чыккан.

Гөлгенә шуннан соң Финляндия белән элемтәгә керергә уйлый. Баштан сезне тикшерәбез, аннан гына операциягә килерсез, ди табиблар. Диагноз кую өчен генә Гөлгенә белән Гөлназга 80 мең сум акча кирәк була. Әле юлына, кунакханәдә яшәгәнгә түлисе бар. Апалы-сеңелле икесе генә юлга чыгып китә алмыйлар лабаса. Әниләре Тәслимә, әтиләре Илдус ярдәменнән башка да булмый. Юл чыгымнары шактый гына төшкән. Ярый әле, туганнары, классташлары, авылдашлары ярдәмгә килә. "Рәхмәт инде барысына да, – ди Тәслимә апа, күз яшьләренә буылып. – Бер туганыбыз үлемтек акчаларына кадәр бирде. Әле үлмәдем бит, җыярга өлгерермен, диде".

Финляндиягә барып төшүгә үк тел белмәү галәмәте дә юлга аркылы төшәр иде. Бирәм дигән колына чыгарып куяр юлына, дигәндәй, анда яшәүче милләттәшебез, танылган музыкант, эшмәкәр Дәниз Бәдертдин ярдәмгә килгән. Махсус машиналар яллатып аларны хастаханәгә китерткән, табиблар белән сөйләшкән. "Юлыбызда гел яхшы кешеләр генә очрады. Дәниз булмаса, Финляндия урамында бер чокыр чәй дә эчә алмаган булыр идек", – ди Тәслимә апа. Милләттәшебез: "Операциягә килсәгез, миңа хәбәр итегез, ярдәм итәрмен", – дип озатып калган үзләрен.

Әмма тиз арада Финляндиягә генә барып булмый әле. Чөнки операция өчен 1 млн 300 мең сум акча җыясы бар. Бу бер операция өчен генә. Әмма Гөлгенәнең хәле мөшкелрәк, Гөлназның ел ярым вакыты бар әле, дигән Финляндия табиблары. "Бигрәк күп бит, кайдан алырбыз икән? Әллә Президентка язып карыйкмы? – ди Тәслимә апа. – Аңлыйм: безнең кебек мөрәҗәгать итүчеләр дә күптер инде. Бәлки Президент безнең гозерләребезне дә ишетер. Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламасын инде".

Мин сөйләшеп утырганда гына өч авылдашыбыз фитыр сәдакасы биреп китте. Ураза аенда ярдәм кулы сузучылар күп булган. Әмма бу операция чыгымнарына диңгездәге бер тамчы су кебек кенә. Шулай да, тамчыдан күл җыяла, ди безнең халык. Бәлки ярдәм кулы сузучы игелекле бәндәләребез тагын да күбәер. Сезгә аларның реквизитларын тәкъдим итәбез. Бергәләп күтәрсәк, җиңелрәк булыр иде.

Высокогорское отделение №4655

422700 РТ ст. Высокая гора ул. Школьная 18

рас.счет 30301810462006006216 в ОСБ "Банк Татарстан" № 8610

ИНН 7707083893/161602001

кор.счет 30101810600000000603 в ГРКЦ НБ РТ

БИК 049205603

Мaster Card номер счета карты 40817810162160604341/51 


Алсу ХӘСӘНОВА

№163-164 | 17.08.2012

Бөтен тормыш – бер картада #6479

$
0
0
18.08.2012 Сәясәт
1 сентябрьдән Татарстанда бушлай универсаль электрон карталар (УЭК) бирә башлыйлар. Алар ярдәмендә табибка язылырга, штраф һәм торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләргә, загска гариза бирергә, кибеттә әйбер сатып алырга мөмкин.

Бу картада аның хуҗасы турында бөтен мәгълүмат сакланачак – паспортта язылганнарыннан башлап, авыру тарихына кадәр. Быел универсаль пластик картаны бер мең кешегә тапшырачаклар, ә калганнар 2013 елның 1 гыйнварыннан файдалана алачак.

Россиядә универсаль электрон карталарны быелның гыйнварыннан кулланышка кертергә ниятләгәннәр иде. Ләкин, гадәттәгечә, проект бер елга кичектерелде. Ә аңа кадәр Россия Хөкүмәте яңа системаны берничә ай дәвамында сынап карарга булды. Моның өчен дүрт төбәк – Татарстан, Башкортстан, Краснодар крае һәм Әстерханны сайладылар.

Татарстанда беренче карталарны кемнәр алыр, УЭК ярдәмендә нинди хезмәтләрдән файдаланып булачак? Әлеге сораулар белән Татарстан Мәгълүмати технологияләр үзәгенең электрон сәламәтлек саклау, УЭК һәм социаль карталар департаменты җитәкчесе Руслан Сөләймановка мөрәҗәгать иттек.

– 1 сентябрьдән республикабызда УЭКның «гадиләштерелгән» төре кулланышка керәчәк. Әлеге карта Татарстанның дәүләт хезмәтләре порталы мөмкинлекләреннән файдаланырга мөмкинлек бирәчәк, шулай ук УЭК белән банк картасы кебек тә түләп булачак, – дип аңлата Руслан Сөләйманов. – Хәзерге вакытта безнең максат – үзара ярдәм итешүнең технологик механизмнарын эшләү, ягъни карта хуҗасы турында мәгълүмат җыю, аны бердәм базага кертү һәм башка шундый эшләрне башкаруның уңайлы ысулларын барлау. Ни өчен бер мең генә карта чыгардыгыз дип сорарсыз, әлбәттә. Биредә сүз гражданнарның шәхси мәгълүматлары турында бара, ә безнең яңа системада эшләү тәҗрибәсе юк диярлек. УЭКны алган кешеләр баштарак безнең контрольдә булачак. Ягъни, без һәрвакыт алар белән элемтәгә кереп, системаның тискәре һәм уңай яклары турында белешеп торачакбыз. Беренче пластик карталар «ИТ-парк»та эшләүче компанияләрнең һәм проектта катнашучы банклар – «Ак Барс» белән «Саклык банкы» хезмәткәрләренә биреләчәк. 2013 елның 1 гыйнварыннан республикада тиешле гариза биргән һәр кешенең УЭК алырга хакы бар. Ә 2014 елдан алдан гариза бирмәгән кешеләргә дә пластик карта тапшырачаклар. Әлбәттә, беркемне дә бу картадан файдаланырга мәҗбүр итмәячәкләр. Аңардан баш тартырга да ярый. Бер картаның бәясе 300-350 сум тәшкил итәр дип көтелә. Әмма беренче карталарны бушлай бирәчәкләр. Әгәр дә инде югалтсагыз, яки сезнең аркада ул сайтан чыкса, яңасын алыр өчен түләргә туры киләчәк.

– Бүген Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталында банк картасы белән түләгән өчен 1-3 процент комиссия алына, ә УЭК белән ничек булачак?

– Әлегә моны әйтүе кыен... Комиссияне банк карта аша түләгән һәм түләү системасы өчен ала. Әгәр дә сез пластик картадан кибеттә әйбер алганда файдалансагыз, комиссия кибет хуҗасы җилкәсенә төшәчәк. Ләкин бу аңа авырлык китерми, чөнки инкассация һәм башка төрле чыгымнар булмый. 2011 елда Татарстан дәүләт хезмәтләре порталында электрон түләүләр системасын керткәндә республика хөкүмәте комиссияләрне каплар өчен билгеле бер күләмдә акча бүлеп биргән иде. Ә 2012 елда моның өчен бюджетта акча каралмады. Ни өчен әле машина йөртүче юл хәрәкәте кагыйдәсен бозган өчен штраф түләгәндә алынган комиссия башка салым түләүчеләр хисабына капланырга тиеш?.. Бәлки, УЭК буенча дәүләт хезмәтләре өчен түләгәндә процент ставкасы киметелер, ләкин бу әлеге проектта катнашучы банкларның үз ихтыярыннан торачак.

– Хәзер Татарстанның зур шәһәрләрендә җәмәгать транспортында йөргән өчен пластик карталары ярдәмендә түләргә мөмкин. Бу хезмәтне «Ак Барс Банкы»ның бүлекчәсе – «Социаль карта» ААҖ күрсәтә. Ләкин УЭК проектында башка банклар да катнаша. Транспортта йөргән өчен универсаль карта белән түләп булачакмы?

– Әлбәттә. УЭКның микрочипында «электрон кошелек» универсаль кушымтасы урнаштырыла. Шуңа күрә пластик карта кайсы банкта бирелүенә карамастан, транспортта да эшләячәк.

– Ә УЭКның куркынычсызлыгы ничек тәэмин ителер? Соңгы вакытта банк карталарын файдаланып урлашу очраклары арта бара, ә бит монда финансларга кагылышлы гына түгел, шәхси мәгълүматлар да булачак...

– Банк картасында магнитлы полоса бар. Әгәр дә явыз ниятле кешенең махсус җиһазы булса, бөтен мәгълүматны күчереп алу аңа берни дә тормый. Ә УЭКта магнит полоса юк, махсус микрочип файдаланыла һәм мәгълүмат шифрланган рәвештә саклана. Хуҗаның шәхси мәгълүматларын «уку» да, «күчереп» алу да мөмкин түгел. Картага махсус пин-код аша гына кереп була. Әгәр дә сез картаны югалтсагыз, борчылмагыз, пин-кодны белмәгән кеше аннан берничек тә файдалана алмаячак. Шулай да картаны күз карасыдай сакларга кирәк. 


Олег ПЛАТОНОВ

№ |

Аллаһ рәхмәтенә ирешү өчен мин нинди гамәл кылдым соң? #6480

$
0
0
18.08.2012 Дин
Шөкер, изге Рамазан аеның да ахыргы көннәренә килеп җиттек. Тиздән олы бәйрәмебез – Гайдел фитыр әл-мөбарәк, ягъни Ураза гаетен каршылыйбыз. Адәм балаларын азмы-күпме тәртипкә салучы, сабырлыкка өйрәтүче, рухи тәрбия бирүче айның тәмамлануын, узган вакытны кире кайтарып алып булмавын аңлау күңелгә бераз моңсулык та өсти. Ни дисәк тә, бөтенләй иманы качмаган бәндәләр (хәтта ураза тотуны кирәксенмәүчеләр дә) бу айда гөнаһлы гамәлләрне кылмаска, һәрхәлдә, хәмердән, бозыклык чәчүдән туктап, тыелып калырга омтылып яши бит.

Гает – кем бәйрәме?

Хәер, арабызда, «Аллаһның барлыгына ышанабыз», диеп тә, гамәлләре белән киресен исбатлаучы икейөзле бәндәләр дә җитәрлек. Югыйсә изге китабыбыз – Коръәни-Кәрим иңдерелә башлаган бу мөбарәк айда Адәм балаларын юлдан яздыруны үзенә төп максат итеп алган Иблис, шулай ук аның ялчылары шайтаннар да богауланган була, кеше күңеленә вәсвәсә салудан мәхрүм ителә, диләр. Димәк, бу айда да гөнаһларыннан арынырга омтылмаучылар Аллаһны да, мөселманнарны да, үз-үзләрен дә хөрмәт итми, тәүбәгә килергә теләми булып чыга. Юкса бирәннәрен тыя белмәүче кайберәүләргә Аллаһ Тәгалә кисәтүләрен дә җибәрә, чир дә биреп карый, ә нәтиҗәсе кайчак барыбер ташка үлчим була. Нишләтәсең, Илаһи Зат гамәл кылуда сайлау хокукын һәм нәфес белән ихтыярны безнең үз кулыбызга тапшырган шул. Рәхим-шәфкать иясе барыбызны да Үзе ярлыкасын һәм хак юлга күндерсен иде, амин!

Аяныч ки, динебезне Аллаһ кануннары һәм яшәү рәвеше итеп аласы урынга, бары тик йолалар җыелмасы, гореф-гадәт буларак кына кабул итүче кайбер милләттәшләребезнең, хәтта махмырыннан да айнып бетә алмыйча, Гает көнне мәчеткә кереп, сафларыбызны пычратуы, минемчә, берничек тә күркәм күренеш, акылга сыя торган гамәл түгел. «Аллага шөкер, әле дә ярый Адәм балаларын дингә кайтара торган Гает бәйрәмнәребез бар!» – дип шатланучы самими җанлы кардәшләребезне һәм Гает бәйрәмнәрендә генә мәчеткә барып тәүбә итәрбез дә кабул булыр, шул җитәр, дип уйлаучы милләттәшләребезне, ялгышмагыз! дип кисәтәсе килә. Кайбер имамнар кесә калынайтуны, мәчет казнасын арттыруны өстен күреп, яисә халыкка ярыйм дип, Гает намазына килеп, сәдака салучыга җәһәннәм газабыннан котылу, Аллаһның рәхмәтенә ирешү вәгъдә итәләр икән, динне дә, иманнарын да арзан бәядән шайтанга саткан булып чыгалар. Кемгә нәрсә биреләчәге хакында исә Аллаһ Тәгалә Коръәни-Кәримдә ачык аңлата. Диндә булмаган кешене, динебездән биздермик дип аклану ничектер урынсыз. Чөнки, мантыйк белән караганда, диннән бизәр өчен, иң әүвәл ул диндә булу, аны тоту, ягъни аның кагыйдәләренә буйсыну шарты бар. Ә бу исә, иң кимендә, Аллаһның барлыгын һәм берлеген тануыңны биш вакыт намаз уку һәм ураза тоту белән исбатлау, хәрам ризык ашау, зина кылу, урлашу, ришвәт алу һәм хәмер эчүдән тыелу дигән сүз. Ни кызганыч, җәмгыятебездәге күпчелек әлеге таләпләрне инкарь иткән көе генә җәннәтле булып, җәһәннәм утыннан котылырга омтыла. Ләкин дөньяви җәмгыятьтәге кануннарга гына карасак та, хакимият һәм җәмгыять корган системага буйсынмаучы гади кешенең җаваплылыкка тартылуын күрәбез. Дөрес, Адәм баласы уйлап чыгарган кануннарны читләтеп узу юллары һәм «гади булмаган» кешеләр дә бар. Әмма Аллаһ хөкеменнән беребез дә качып котыла алмаячак, шуны аңласак иде!

Минемчә, ни намазы, ни уразасы булмый торып, Гает бәйрәмендә генә мәчет бусагасын атлаучыларның ай буе ураза тотучылар белән бер сафка басып, Гаетне бәйрәм итәргә хаклары юк, һәм андыйларга бу көнне оят булырга тиеш! Чөнки кемнәрдер ай буена уразада, гыйбадәттә булган чакны син алар белән бергә булмагансың, алар кичергәнне кичермәгәнсең икән, аларның бәхет мизгелләре, бәйрәмнәре белән уртаклашу гадел эш булмаячак. Син алар белән тиңләшә, тигезләшә алмыйсың. Гает көнне кул күтәреп Аллаһтан нидер сораганчы, үзегезгә «Аллаһ рәхмәтенә ирешү өчен мин нинди гамәл кылдым соң?» дигән сорау белән мөрәҗәгать итеп карагыз әле! Кибеттә бит кәнфитне бушлай биреп җибәрмиләр, акча таләп итәләр. Дөрес, белгән сатучыдан бурычка да алып була. Тик аны бит барыбер түләргә кирәк! Ә Аллаһ Тәгалә каршында без мәңге бурычлы. Сәламәтлегебез, дөньяда яшәгән һәр сулышыбыз һ.б. өчен мәңге түләп бетерә алмаячакбыз. Ә без берни түләмәгән көе, Аллаһ өстебезгә йөкләгән намазны һәм уразаны да үтәмичә, канәгатьсезлек белдереп, тагын да әллә ниләр сорарга батырчылык итәбез. Сораганыбызга ирешмәсәк, хәтта үпкә дә белдерәбез әле. Кечкенә генә сынауларны да күтәрә алмавыбызны, көчсезлегебезне күрсәтәбез, шул ук вакытта күрше-тирә, дус-иш, туган-тумача алдында тәкәбберләнеп күкрәк кагарга да кыенсынмыйбыз...

Сынау өстенә сынау

Рамазан барыбыз өчен дә иң зур сынау, сыналу ае. Һава торышы 30-35 градус эсселеккә җитә торган җәйге челләдә моның шулай икәнлегенә аеруча инанасың. Кайчандыр, ураза вакытлары кыш көннәренә туры килгән чакта, газета-журналларда ураза тотуның сәламәтлеккә файдасы хакында да еш язалар иде. Ләкин хәзерге эссе чорда, ризык ашамыйча торудан да бигрәк, көн буена су эчмәүнең исәнлек өчен файдасы барлыгына инануы шактый шикле. Шуңа күрә кайчандыр модага ияреп кенә ураза тотучыларның сафларыбыздан төшеп калуы да аңлашыла. Димәк ки, уразаны фәкать Аллаһ ризалыгын алу нияте белән генә тотарга, көн дәвамында сабыр итәргә мөмкин. Башкача булырга да тиеш түгел, чөнки һәр гамәл ниятебезгә карап бәяләнә. Тоткан уразаларыбыз үз тәкәбберлегебезне сынап карауга гына кайтып калмыйча, Аллаһ каршында сынатмавыбыз булса иде.

Быелгы Рамазан ае сынауларга аеруча бай булды. Гадәттә, Изге ай дәвамында хәтта сугышлар да туктатылып торырга, бар кешелек дөньясында татулык, иминлек хөкем сөрергә тиеш. Ә Татарстанда нәкъ ураза башланыр алдыннан республиканың дин башлыкларына һөҗүм ясалды. Нәтиҗә буларак тикшерү эшләре барышында күпләгән мөселман шик астына эләгеп, сак астына алынды, өйләрдә, мәчетләрдә тентүләр үткәрелде. Гаеп тагарлык дәлилләре булмаса да, кайбер озын сакал үстерүчеләрне икешәр көнгә, ә кайберләрен хәтта икешәр айга ирекләреннән мәхрүм иттеләр. Иректә хатыннары, балалары елап калды. Бу вазгыять безнең илдә теләcә кемне, теләсә нинди гаеп тагып, теләсә кайсы вакытта төрмәгә утырту мөмкин эш икәнлеген аерымачык күрсәтте. Күңелләренә шик урнашып, кайбер мөселманнар тәравих намазларына да бармый башлады. Бер гаепсезгә сак астына эләгүчеләргә һәм аларның гаиләләренә Аллаһ Тәгалә сабырлык бирсә иде.

Шәхсән үзем уразаның беренче көннәрен сәхәр ашамыйча гына тоттым. Сәхәргә тору мөмкинлеге, ял алып, авылга кайткач кына пәйда булды. Тик авыл җирлегендә физик хезмәт куеп ураза тотулары тагын да авыррак икән. Хәер, әби-бабаларыбыз кул хезмәте куеп урак урган заманнарда да уразаларын калдырмаган, авызлары кибеп, тамаклары корыгач, эсседән качып, кар базларына төшеп утырып та Аллаһка тугрылыкларын югалтмаганнар. Исәнлегебез рөхсәт итә икән, без алардан кай ягыбыз белән ким соң? Бүген бит мосафирлыкка сылтап утырырга да урын юк. Ишәк яки дөягә атланып йөрмибез, җиләс машиналарда җилдерәбез, артык көч сарыф итмичә, замана техникасын кулланып эшлибез. Шулай да авырсынып, ялкауланып, төрле сәбәпләр табуыбыз кемлегебезне ачып сала. Икенчеләребез ифтар мәҗлесләре оештыру хисабына Аллаһ каршындагы җаваплылыктан качып котылырга омтыла. Бу уңайдан авылыбыз мәчетендә узучы ифтарга чакырылган бер хәзрәт: «Бер ифтар мәҗлесендә ничәгез уразалы, кулларыгызны күтәрегез дигәч, утыздан артык кешенең дүртесе генә кулын күтәрде», – дип көлдергән иде. Берсендә үземә дә уразасыз килеш авыз ачу мәҗлесендә катнашырга туры килде. Башкалар шатлык мизгелләре кичереп авыз ачканда тук карын белән утыруы бик уңайсыз иде! Хәтта тәравих намазына калып та, уразасыз килеш Рамазан аеның кадерен белеп, рухын тоеп булмый икән шул. Ә тәравих намазларында авылыбыз картларының үзләренә генә хас мәкам белән әйтелгән «Әлбидахны» тыңлау үзе бер ләззәт. Хак Тәгалә Коръәни-Кәримдә: «Үзегез ураза тоту сезнең өчен хәерлерәк», – ди. Шуңа күрә авыз ачтыру кебек күркәм гамәлләр кылган очракта да, үзебез ураза тотсак, нур өстенә нур булачак.

Безнең авылда инде өченче ел рәттән авыз ачтыру мәҗлесләре шәһәр мәхәлләләрендәге сыман, мәчет каршында төзелгән махсус корылмада уза. Быел исә башка еллардагыдан аермалы буларак, яңа ысул да куллана башлаганнар. Хәзер ифтар үткәрү өчен үзеңә пешеренеп-төшеренеп тә йөрисе юк. Җиде-сигез мең акчаңны түлисең дә, авыл мәхәлләсенең инициатив төркеме синең өчен барысын да әзерләп бирә: тиеш ризыкларын кайтарта, ашын пешерә, өстәлен көйли. Һәм бу эшләр чын күңелдән, риясыз, Аллаһ ризалыгы өчен башкарыла. Без үскән чорда мәчет бабайлар гына йөри торган бер урын булган булса, хәзер анда җәй көннәрендә балалар өчен лагерьларга кадәр оештырыла. Мәчет янында аларга спорт уеннары өчен дә шартлар тудырылган. Ә ифтар мәҗлесләре үтүче көннәрдә, теләге булган барлык авыл халкы, яше дә, карты да, ир-атлар да, хатын-кызлар да, балалар да икенде намазына мәчеткә җыйнала һәм ахшам вакыты кергәнче, хәзрәтләр тарафыннан вәгазьләр тыңлый. Бу мәҗлесләрдә районыбызның мөхтәсибе дә бик теләп катнаша. Күптән түгел Чирмешән районында яңа имам хатип эшли башлаган икән. Авылыбыз мәчетендә узган дистәләгән ифтар мәҗлесенең берсендә ул да килеп, вәгазен сөйләп китте. Күптән түгел Утызимән авылында да яңа мәчет ачып, урамда 500 кешелек ифтар мәҗлесе уздырганнар.

Менә шулай. Аллага шөкер, республикабыздагы авыллар дини күтәрелеш чорын кичерә. Мөселманнар үзара берләшә, дуслаша. Бары тик Гает намазларына гына йөрү белән канәгатьләнүчеләр саны кими. Ә бу фал үз чиратында кемнәрнеңдер ачуын китерә, күрәсең. Юкса гаепләрен исбатларлык җирлек булмый торып изге айда мондый зур фетнә, мөселманнарны эзәрлекләү, куркытулар булмас та иде. 


Фәнил ГЫЙЛӘҖЕВ

№ |

Татар Швейцариясендә Сәйдәш моңнары яңгырады (ФОТО) #6481

$
0
0
19.08.2012 Мәдәният
Татарның күркәм традициясенә әверелгән “Сәйдәшстан” сәнгать бәйрәме быел 18 августта үтте. Кайчандыр күренекле татар әдибе Галимҗан Ибраһимов “Татар Швейцариясе” дип атаган Кызыл Байрак авылында зур сәнгать бәйрәме үткәрү, татар мәдәниятенең күркәм йоласына әверелде.

 

 

 

 

 

Фото №1

 Фото №2

 Фото №3

 Фото №4

 Фото №5

 Фото №6

 Фото №7

 Фото №8

 Фото №9

 Фото №10

 Фото №11

 Фото №12

 Фото №13

 Фото №14

 Фото №16

 Фото №17

 Фото №18

 Фото №19

 Фото №20

 Фото №21

22

ФОТО: Шамил АБДЮШЕВ 

 


---

№--- | 19.08.2012

Ышан син якташларга! Кукмара кызы Казанда якташын очратып, чак кына үлемнән кала #6482

$
0
0
20.08.2012 Криминал
23 июль көнне иртән «Бөреле» ҖЧҖ агрономы Казан – Биектау трассасы янындагы кыр буйлап барганда, үләндә аңсыз ятучы бер кызны күреп ала. Бичараның киеме канга буялып беткән була. Ир-ат аны тиз арада Биектау Үзәк район хастаханәсенә илтә. Авыруны караганнан соң табиблар үз күзләренә үзләре ышанмый – йөрәк тирәсендә дүрт яра эзе була торып та, кыз исән калган! Аңа шунда ук операция ясыйлар, реанимациядә аңына килгәч, кыз түбәндәгеләрне җиткерә. Ул һөҗүм итүчеләрнең өчәү булуын, аны Казаннан Биектауга китереп ташлауларын әйтә. Табиблар полицейскийларга хәлсез кызны борчымый торырга куша.

Кыз белән тәфсилле сөйләшү берничә көннән соң оештырыла. Кырда табылган кызның Кукмара районы Олы Сәрдек авылында яшәве ачыклана. 22 июльдә ул Казанның Даурия урамында күрше авыл егете Фәнис Г. ны очраткан. Фәнис якташ кызга кичне бергә уздырырга тәкъдим итеп, Гвардия урамында яшәүче дустына чакыра. Кызның сүзләренчә, анда килгәч, фатирда хуҗадан тыш, тагын бер егет тә була.

Тикшерүчеләр ачыклаганча, бу кичтә егетләр сыра эчә, ә аннары Фәнис якташ кызны көчләргә тели. Кыз бик нык каршылык күрсәткәч, аны кыйнап ташлый. Ләкин эш моның белән генә тәмамланмый, полициягә хәбәр итәр дип куркып, егетләр кызны үтерергә карар кыла. Алар кызны Биектау районындагы агачлыкка алып килеп, шунда берничә тапкыр пычак белән кадый. Аңын югалтып барган мәлдә кыз, үтерүчеләр аның гәүдәсен яндырырга теләп, чыбык-чабык җыя башлавын ишетеп ала...

Ләкин җинаятьчеләр кире уйлый – ут кешеләрнең игътибарын җәлеп итәр дип куркалар. Корбанны чыбык-чабык, үләннәр белән каплап, егетләр кире Казанга юл тота, пычакны юлда ташлап калдыралар. Ә кыз иртән аңына килеп, көч хәл белән автотрассага юнәлә. Тик күп кан югалтудан аңын югалта, каяндыр агроном килеп чыкмаган булса, кыз шунда үлгән дә булыр иде.

«Биектау» полиция бүлеге оперуполномоченные Рөстәм Латыйпов сүзләренчә, җинаятьчеләрнең эзенә бик тиз төшәләр. Казанда Фәниснең Карбышев урамында фатиры булуы ачыклана. Әмма аны анда да, авылында да таба алмыйлар. Кызның сүзләре буенча, полицейскийлар Гвардия урамындагы фатирга юл тота, шунда Фәнисне дә, аның «дусларын» да тоткарлыйлар. Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсенең Арча районара тикшерү бүлеге тикшерүчесе Александр Глебов хәбәр иткәнчә, егетләр кеше үтерергә омтылыш ясауда гаепләнә, аларга карата җинаять эше ачылган инде. Суд карары нигезендә бөтенесе дә сак астына алынган.


Алексей УГАРОВ

№--- | 20.08.2012

Табибка интернеттан язылганчы, чиратта тору яхшыракмы? #6483

$
0
0
20.08.2012 Медицина
Татарстанның мәгълүматлаштыру юнәлешендәге нәтиҗәләр сокландыра – бүген халыкка интерактив рәвештә 1,1 мең төрле хезмәт тәкъдим ителүе билгеле. «Электрон хөкүмәтнең” медицина юнәлешен дә колачлавы күпләрне шатландырды. Чөнки хастаханәгә бару өчен кешегә, гадәттә, аерым бер көн табарга кирәк. Табибка кереп чыгуың 15 минутны алса, чиратта торуың ярты көнгә кадәр сузылырга мөмкин бит.

Һәр әби янында онык булса икән...

Дәүләти хезмәтләр электрон нигезгә күчә башлагач, табибка язылу да Интернеттан гына мөмкин булачак, дип хәбәр ителде. Шулай да бу төр хезмәтнең начар эшләве турында халыктан зарлар ирешеп тора. Кайбер хастаханәләрнең интернет сайтлары әкерен эшләсә, кайберәүләре, гомумән, электрон рәвештә кабул итү турында яңарак ишетә икән.

Моны тикшерү өчен без Казанның берничә хастаханәсенә дә шалтыратып карадык. Араларында электрон хезмәтләрне гамәлгә ашыручылар да, бу хезмәтне куллану әле планнарында гына булганнары да бар. Шулай итеп, безгә “Әйе, электрон рәвештә кабул итәбез. Халык Интернеттан табибка алдан ук язылып куя”, “Бездә мондый төр хезмәт күрсәтелми”, “Интернеттан минем оныгым гына эшли” кебек җаваплар яңгырады.
 
Электрон хезмәтләр бик уңайлы булып тоелса да, республикада аларны гамәлгә кертү буенча проблемалар аз түгел. Медицина юнәлешендә эшләүчеләр арасында олырак буын вәкилләре дә байтак. Аларга бу төр хезмәт күрсәтүне өйрәнүе авыр.Табибка мөрәҗәгать итүчеләр арасында да олылар күп. Алар исә, гомумән, компьютер белән эшли белми. Бу хәлдән чыгу өчен оныкларга мөрәҗәгать итү турында әйтелгән иде бер чарада. Әмма оныклар да кирәк вакытта өйдә булмаска, кеше ялгыз торырга мөмкин.

“Сайтыбыз эшләми, үзегез килегез!”

Бу проблемадан кала, электрон дәүләти, муниципаль хезмәтләр белән эшләгәндә Интернет тизлегенең кимүе, хезмәтнең әкренрәк эшләве турында да зарланучылар бар. Шул ук хастаханәләрдә дә кайвакыт цифрлы элемтәнең начар эшләве аркасында хезмәт күрсәтүдән баш тартып, кешегә үзенә табибка килергә кушалар.

Билгеле, Интернетның начар эшли башлавында төрле сәбәпләр ятырга мөмкин. Беренчедән, кешенең үз элемтә чыбыгында, хастаханәләрдә, дәүләт оешмаларында кулланучы линияләрдә проблемалар була ала. Шуның өчен оешмалар үзләре махсус техник үзәкләргә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүрләр. Тик алар хилафлыкларны минутында ук төзәтә алмый шул.

Димәк, Татарстанның тулаем электронлашып бетүе әлегә зур сорау булып кала. Ягъни сабырлык туплап, хастаханәләрдә чират торырга, Интернет белән бәйле барлык проблемалар чишелүен көтәргә туры киләчәк.


Резеда ӘХМӘТВӘЛИЕВА

№--- | 20.08.2012

Шартлатылган җиңел машина һәм 3 мәет табылганнан соң "теракт" буенча яңа җинаять эше кузгатылды #6484

$
0
0
20.08.2012 Җәмгыять
Бу турыда Татарстан буенча РФ Тикшерү комитеты Тикшерү идарәсе хәбәр итә. Тулырак:

www.tatpressa.ru/news/6748.html


---

№--- | 20.08.2012

Казанга бөтен дөньядан татар яшьләре җыела #6500

$
0
0
23.08.2012 Милләт
Ике ел вакыт узганнан соң, Казанга янәдән бөтендөнья татар яшьләре җыела. Матур традициягә әверелеп баручы әлеге форум быел юбилеен бәйрәм итә – аның беренче тапкыр оештырылуына инде 5 ел вакыт узып киткән.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы 27-31 август көннәрендә үткәреләчәк. Анда Җир шарының 30 иленнән, Россиянең төбәкләреннән һәм Татарстаннан 800гә якын милләт киләчәгенә битараф булмаган яшьләр катнашыр, дип көтелә.

 

Чараның төп оештыручылары - Татарстанның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы. Форум ике елга бер мәртәбә оештырыла. Аның төп максаты - татар милләте, аның гореф-гадәтләрен саклап калу, борынгыдан килгән мирасы белән таныштыру, аны үстерүнең яңа юлларын эзләү. Яшьләрне туган телләре - татар теленең киләчәге дә борчый, аны популярлаштыруның яңадан-яңа юлларын эзләргә этәргеч бирә.

 

Форумның быелгы программасы аеруча кызыклы һәм бай булуы белән игътибарга лаек. Яшьләр “Татар яшьләре һәм Web 2.0”, “Татар халкының тарихи мирасы: милләтне саклап калу юллары”, “Бүгенге татар яшьләренең рухи кыйммәтләре” һәм “Милли мәгариф һәм татар телен өйрәтүдә һәм саклап калуда яңа технологияләр” секцияләрендә үзара фикер алышачак. Аларны «Татар иле» социаль челтәре белән таныштыру да күздә тотыла. “Милли татар бренды: формасы һәм эчтәлеге” дип исемләнгән семинарда яшьләр әлеге темага кагылышлы уй-фикерләре белән уртаклашырлар, дип көтелә.

 

Форум ачылышы 28 август көнне Г.Камал театры бинасында узачак. Әлеге тантаналы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашыр, дип көтелә.




№--- | 23.08.2012

Йолдыз Хәлиуллин: “Татар мәктәбендә немец теленнән алган белемем Халыкара мөнәсәбәтләр институтына кергәндә ярдәм итте” #6501

$
0
0
23.08.2012 Милләт
Котылгысыз глобальләшү шартларында татар милләтенә йотылмыйча ничек сакланып калырга? “Татар-информ” агентлыгы студиясендә узган видеоконференциядә халкыбызның мәшһүр улы, 40 елга якын гомерен дипломатлык хезмәтенә багышлаган шәхес, публицист, Евразия халыкара икътисад академиясе әгъза-мөхбире, Россия фәннәр академиясенең Океонология институты директоры ярдәмчесе Йолдыз Хәлиуллин шул хактагы уйлануларын җиткерде.

Бүгенге көндә Мәскәүдә яшәүче, әмма тарихи ватаны белән һәрдаим элемтәдә торучы милләтттәшебез тормышы һәм иҗатындагы кызыклы фактларны да бәян итте. Әңгәмәнең кызыклы өлешләрен “Татар-информ” МА сайты белән танышып баручылар игътибарына тәкъдим итәбез.

 

Йолдыз Нуриевич, Әгерҗе районы Иске Кызыл яр авылында туып үскән, белем алган егетнең дипломатлык өлкәсенә ничек килүе кызыксындыра. Ялгышмасам, Сез бит үз вакытында Казан авиация институтына керергә хыяллангансыз, ә язмыш икенче төрле борылыш әзерләгән булып чыга.

 

Й.Х.:14 яшемә кадәр авылдан читкә чыкканым булмады. Район үзәге безнең авылдан 30 чакырым ераклыкта урнашкан, юллар юк иде. 7 еллык мәктәпне “бишле”гә генә бетердем. Алга таба да үзем укыган һәрбер уку йортын кызыл кәгазьгә (диплом – автор) тәмамладым. Чөнки укырга мөмкинлек булганда, укуның кадерен белергә, тырышырга кирәклекне аңладым. Мәктәпне бетергәч, 14 яшемдә туп-туры Казанга киттем. Җиденче класстан соң укуны унынчы класска кадәр дәвам итү мөмкинлеге дә бар иде. Атаклы Иж-Буби мәктәбе бездән ерак түгел генә урнашкан иде.Сеңелем шул мәктәпне бетерде. Ә минем исәп армиягә киткәнче ниндидер һөнәр алу булды. Гәзитләрдәге белдерүләрдән үземә якын күренгән өч техникумны сайлап алдым: финанс-кредит, елга һәм Казан механика-технология техникумынары. Кабан күле буенда урнашкан механика-технология техникумына кердем. Отличникларны сынаусыз гына алалар иде. Авылдан килгән шундый 14 кеше җыелдык. Рус телен белмибез, татарча гына сөйләшәбез, ә русчаны өйрәнергә кирәк. Беренче семестрдан соң 12 ебез китеп барды, без Илдар Сәетборһанов дигән малай белән икәү генә калдык. Аннан соң мин техникумны әйбәт кенә төгәлләдем. 1955 елда, Җиңел сәнәгать институтының Казан механика-технология техникумын тәмалагач, Краснодар сукно комбинатына техник-электрик булып килдем, тукучылар цехында электр җиһазларын ремонтлаучы белгеч булып урнаштым. Анда ярты ел эшләгәч, армиягә киттем. Армиядә хәрби училищеның радио-техник факультетына укырга керттеләр...

 

- Димәк, Сез СССР Тышкы эшләр министрлыгының Халыкара мөнәсәбәтләр институтына шактый тормыш тәҗрибәсе туплап килгәнсез. Шуңа да курку булмагандыр?

 

Й.Х.: Эш куркуда түгел. Имтихан биреп карарга һәркемгә мөмкин бит. Бу болай булды. 1958 елда армия сафларыннан китүче отличникларны МГИМОга чакыруларын хәбәр иттеләр. Әгәр теләсәгез, әйтегез, диделәр. Дустым мине дә исемлеккә керткән. Ә миңа радиомеханика бик ошый, электротехниканы яхшы белә идем. Шуңа күрә Казан авиация институтының радиотехника факультетына керергә гариза да биргән идем. Шуңа күрә мин Халыкара мөнәсәбәтләр институтына бармыйм, телләрне дә юньләп белмим, дидем. Ул: “Моның бер кызыгы бар, МГИМОда имтиханнар июльдә үк була. Шуңа армиядән иртәрәк җибәрәчәкләр”, - ди. Ә Казанда имтиханнар августта гына иде. Шулай итеп мин дә язылдым. Генерал әйтә: “Сез исемлектә 20 кеше, ә тегендә 3 кенә кешене җибәрергә кирәк”, –ди. Шуңа күрә безнең арадан сайлап алу өчен, тел буенча имтихан уздырырга булдылар. Кемнең нинди тел белүенә карап бүлделәр. Беребез француз теле буенча үтте. Дустым инглиз теле буенча ерып чыкты, ә мин – немец теле буенча.Татар мәктәбендә немец теленнән алган белемем шунда, анда гына түгел, Мәскәүдә МГИМОга имтихан биргәндә дә ярдәм итте. Бер урынга 18 кеше иде. Шул конкурсны үттем. Анда 6 ел укыдым. 1964 елда институтны бергәч, профессор “Һиндстанда заманча сайлау хокуклары” дигән диплом эшемне дәвам итәргә кушты. Мин аспирантурада калдым. Аспирантураның көндезге бүлегендә бер генә ай укып калдым, Тышкы эшләр министрлыгына чакырдылар, Пакистанга җибәрәбез, диделәр. Ә җибәрделәр Индонезиягә.

 

- Сез дүрт дистә елга якын гомерегезне дипломатик хезмәткә багышлаган кеше. Шуның 20 елын СССР һәм Россиянең 8 чит илдәге вәкиллекләрендә хезмәт иткәнсез. Алар арасында Индонезия, Пакистан кебек эре мөселман илләре дә бар. Кайда хезмәт итү күңелегезгә якынрак булды, әллә инде профессиональ дипломат өчен бу роль уйнамыймы?

 

Й.Х.: Теләк белән, эшеңне белеп, ныгытып эшләсәң, һәрбер илдә эшләү рәхәт. Һәр илнең үз хосусияте бар. Аларны яратып, аларның мәдәниятенә, икътисадына игътибар биреп эшләсәң, һәрбер җирдә кызык. Миңа ун ел Пакистанда, берничә ел Бангладешта, ике ел Индонезиядә эшләргә туры килде. Бу илләр мөселман илләренннән санала. Мәсәлән, Индонезиядә 200 миллионнан артык мөселман яши. Биредә яшәүче мөселманнар саны 20 гарәп илендә яшәүче мөселманнардан күбрәк. Мөселман илләрендә эшләүнең үз кызыгы бар. Мәсәлән, Индонезиянең мәдәнияте гарәп илләренә караганда аерылып тора. Аларның культурасына индуизм цивилизациясеннән чыккан культура эләккән. Борынгы һинд һәм мөселман цивилизациясе Индонезиягә бик зур тәэсир иткән.

 

- Сез дипломатлык эшен актив публицистик эшчәнлек белән тыгыз үреп барган кеше. Димәк, әле тулы канлы дипломат булу өчен телләр белүдән тыш, үткен фикерле һәм үткен каләмле булу да зарур?

 

Й.Х.: Дөрес әйтәсез. Үткен каләмле булу бөтен җирдә дә кирәк. Язу белән генә дә түгел, ул укыла торган булырга да тиеш. Ә укучы булсын өчен, әйбәт итеп язарга кирәк. Дипломатлар үзләре эшләгән, торган җирләрдәге зур-зур вакыйгалар хакында кыска, дөрес һәм оста итеп яза белергә тиеш. Мәскәүдәге югары җитәкчеләр ике биттән артык материалны беркайчан да укымый, зур әйберләне укырга вакытлары юк.

 

- Мәкаләләрегезнең берсендә дипломатны айсбергка тиңләгән идегез. Айсбергның су өстендәге өлешен дипломат әйтергә ярый торган мәгълүмат белән, айсбергның су астындагы өлешен дипломат белгән барлык мәгълүмат белән чагыштырасыз. Дәүләт хезмәтеннән киткәннән соң, тагын да активрак публицист булып китүегезнең сәбәбен айсбергның су астындагы өлешен мөмкин кадәр өскәрәк күтәрергә омтылыш дип аңларгамы?

 

Й.Х.:Дипломатия өлкәсендә эшләгән чордагы серләрне мин бервакытта да өскә чыгармыйм, чыгармаячакмын да, кирәкми дә дип саныйм. Икенче яктан, дөрес әйтәсез, хәзер мин нәрсә телим, шуны яза алам. Элеккеге серләр белән катнашы булмаган нәрсәләр турында, билгеле. “Независимая газета”да үземнең сәхифәм бар. Ай саен шунда да язам.

 

- Узган ел ахырында Сезнең киңкырлы эшчәнлегегез һәм иҗатыгызны туплаган “Мир вокруг нас” дигән китабыгыз дөнья күрде. Ул фәнни-популяр очеркларыгызны да, халыкара конференцияләрдә ясаган чыгышларыгызны да, дипломатик эшчәнлегегезгә кагылышлы язмаларны да һ.б. үзенә сыйдырган. Биредә 20 гасырның мәшһүр ун татарына багышланган бүлекнең булуы аеруча әһәмияткә лаек. Шуларның берсе - халкыбызның мәдни, әдәби, тарихи, аерым алганда кулъязма мирасын өйрәнүгә биниһая өлеш керткән шәхес Миркасыйм ага Госманов. Белүемчә, Сезне аның белән күпьеллык дуслык җепләре дә бәйләгән.

 

Й.Х.: Әлеге китапның соңгы унынчы бүлеге 20 гасырның мәшһүр татарлары циклыннан дип атала. Биредә урын алган шәхесләр арасыннан үз вакытында үзем тыгыз аралашып яшәгән өч кеше бар: академик Әбрар Кәримуллин, мәшһүр язучы Әмирхан Еники, профессор Миркасыйм Госманов. Миркасыйм Госмановка аерым тукталып үтәсем килә. Мин Казанга кайтканда аның белән гел күрешә идем, гел аралашып яшәдек. Миркасыйм белән моннан ике ел элек, 2010 елның 25 августындагы очрашуыбыз соңгысы булган икән. Бер ай ярымнан соң ул вафат булды. Бер ресторанда сөйләшеп утырдык ул вакытта. Шунысы кызганыч, октябрь башында мин аның өенә шалтыраттым, мине менә әле телевидениегә чакырдылар, шунда сөйләр өчен чыгыш әзерләп ятам, ди. Алай булгач, берничә көннән шалтыратырмын, ничек үткәнен сөйләрсең, дим. Өч-дүрт көннән шалтыратсам, телефонны хатыны Салисә алды һәм узган көнне генә аның кинәт вафат булуын хәбәр итте...

 

Миркасыйм белән гел сөйләшеп утырырга ярата идек. Бервакыт ул миннән: “Син кайчан Мәскәүгә килеп “кунакладың” әле”, - дип сорый. 1958 елның июлендә, дим. “И-и-и, мин дә бит 1958 елның 15 июлендә Казанга килеп “кунакладым”, университетка кердем”, - димәсенме. Шуны ассызыкларга телим: Миркасыйм Госманов соңгы 15-20 елда татар тарихын ныгытып, төбеннән тартып чыгарып, аның турында тәмле тел белән татарча язган бердәнбер тарихчы иде. Галимнең саф, матур татар телендә тарих, археология буенча язганнары тел өйрәнүче кешеләргә дә укыр өчен бик кызыклы. Бер генә мисал, 1978 елларда аның урта яшьтәге мәктәп балалары өчен археология турында язылган “Серле балбал” китабы чыкты. Мин аны рәхәтләнеп укыдым. Ул чакта Катмандуда (Непал башкаласы) хезмәт итә идем.

 

18-19 гасырдан алып татар тарихын өйрәнүчеләрне бер линиягә куйсак, Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри, Хөсәен Фәезханов, Риза Фәхреддин... аннан 1930-50 елларда бушлык китә. Ул вакыттагы зур галимнәр юк ителгән. Шуннан соң, минемчә, 1970 еллардан Миркасыйм Госманов чоры башлана. Һәм ул галим вафат булганчы – 2010 елга кадәр дәвам итә. Миркасыймның истәлеген күңелләрдә сакларга, аның әйбәт-әйбәт сайланма әсәрләрен кабат-кабат бастырып чыгарырга кирәк.

 

- Татар кайда гына гомер итмәсен, халкыбызның бүгенгесе, киләчәге өчен борчылып яши. Телне, мәдәниятне саклау һәм үстерү зарурлыгы һаман да алгы планда тора. Котылгысыз глобальләшү шартларында безгә ничек йотылмыйча сакланып калырга?

 

Й.Х.: Ана телен беркемгә дә көчләп тагып булмый. Татар баласы туган телен, иң беренче чиратта, гаиләдә өйрәнергә тиеш. Шул ук вакытта, милләтнең киләчәген билгеләүче буынны заман шартларына җавап бирерлек конкурентлы шәхес итеп тәрбияләү дә кирәк. Без балаларыбызга өч телне өйрәтергә тиешбез. Алар республикада һәм аннан читтә яшәүче милләттәшләребез белән аралашу өчен татар телен белергә, моңа өстәп, БДБ илләре белән аралашу өчен рус телен, ә бөтен дөнья белән аралашу өчен инглиз телен белергә тиеш. Шунысы да бар: шактый телләргә бетү куркынычы янаган чорда конкурентлыкка ирешү бик кыен. Шул ук рус телен генә алыйк, 19-20 гасырларда дөнья күләмендә зур урын тотып торган бу телнең әһәмияте хәзер кими бара. Телләр яшәсен өчен, аның турында вакытында кайгыртырга кирәк. Әгәр Татарстан җитәкчелеге татар телен саклау, үстерү турында кайгыртса, ул бетмәс дип уйлыйм.

Милләтне саклап калуда аның үзе артыннан ияртә алырлык зыялылары да зур роль уйный. Әдәбият, мәдәният һәм фәндә зур көч куеп, аларны үстерүгә зур өлеш керткән шәхесләребезнең тулы бер буыны арабыздан китә бара. Әбрар Кәримуллин, Мөхәммәт Мәһдиев, Аяз Гыйләҗев, Рөстәм Яхин, Әмирхан Еники, Марсель Сәлимҗанов, Миркасыйм Госманов, Туфан Миңнуллин...Тагын алар күпме калган, төгәл генә әйтә алмыйм. Алар кебек шәхесләр булганда, татар бетмәс.

Татар телен алдагы 15-20 ел эчендә әле саклап калырга мөмкин. Ә бу юнәлештә тагын да ераккарак ничек барырга, анысын әйтүе кыен. Моны, беренче чиратта,Татарстан башлыклары кайгыртырга тиеш, татар телен өйрәнү өчен мотивация тудырылырга, татар телен өйрәнү өчен шартлар булдырылырга тиеш, дип саныйм. Аннан килеп, Татарстанда, татарлар тора торган башка төбәкләрдә заманча элиталы мәктәпләр төзелергә тиеш. Анда белем берьюлы өч телдә - татар, рус һәм инглиз телләрендә бирелергә тиеш. Аны тоту чыгымнарын Хөкүмәт тә, хәйриячеләр дә үз өстенә алырга мөмкин. Мондый мәктәпләрне Казанда гына түгел, мәсәлән, Новосибирскида, Санкт-Петербургта. Мәскәүдә дә ачарга була. Шундый уйлар белән эшләгәндә телне саклап була.

Тагын бер әйбер бар: татарлар арасында без мондый милләт, без тегенди милләт, без моңа ирештек дип күкрәк кагып мактанып йөрүчеләр очрый. Миңа алар ошап җитми. Әгәр шулай мактанып йөреп, бернәрсә дә эшләмәсәң, бернәрсә дә барып чыкмаячак. Мактануның максаты булмаска тиеш, дип саныйм. Кайберләре әйтәләр, язалар, янәсе төрки халыклар арасында булдыклылыгы, гыйлеме белән аерылып торучы татарлар лидер була ала. Мин моның белән берничек тә килешә алмыйм. Мин лидер дип әйтү башка төрки халыкларны үзеңнән читкә этәрүгә китерә, болай килешми. Әгәр башка милләтләргә, халыкларга үрнәк күрсәтәсең килә икән, син аны мактанып түгел, үзеңнең сәясәттәге, икътисадтагы, иҗтимагый тормыштагы һәм мәдәнияттагы уңышларың белән күрсәт. Мин шулай уйлыйм.


Айгөл ФӘХРЕТДИНОВА

№ | 15.08.2012

123 яшьлек Муса Татар телереклама йолдызы булган #6502

$
0
0
23.08.2012 Язмыш
Төркиядә яшәүче 123 яшьлек Муса Татарга тәм-томнар рекламасында төшәргә тәкъдим ясагач та, ул теләп ризалык биргән. Гомере буе сарык көткән бабай, үзенең актерлык осталыгын күрсәткән. Шунлыктан, хәзер бабайга төрле рекламаларда төшәргә тәкъдимнәр күпләп киләчәк дип фаразлана.

Дөньяның иң олы кешеләренең берсе булган Муса Татарның бүгенге көндә 12 баласы, 65 оныгы бар. Озак яшәвенең серен исә ул табигый яшәү рәвешендә һәм ашауда күрә. Муса бабай гомере буе диңгездән ерак түгел яшәп, милли ашлар, зәйтүн, брынза, җиләк-җимеш белән тукланган.

Чыганак. 


---

№--- | 23.08.2012

Макарон кыйссасы #6503

$
0
0
23.08.2012 Юмор
Ничəнче ел икəнен төгəл генə хəтерлəмим. Əмма Хрущев заманы икəнен белəм. Кибетлəрдə азык-төлек беткəн кытлык еллар иде.

Сəхнə артында корылган əңгəмəлəрдə дə ит, май турында сөйлəшүче юк. Теллəрендə талон, макарон гына. Уңган кешелəр талон эзли, таба, аңа азык ала. Сирəк-мирəк яңгыраган мəзəклəрдə дə төп персонажлар – талон, ризык, ашау... Мəзəктəн соң көлүне сүгенү алыштырган вакытлар да булгалый. Менə бер вакыйга.

Кичке спектальне уйнарга артистлар җыелып беткəн эңгер-меңгер чак. Сəхнə артына бутафор Солтан килеп керə. Бер кулында каплы макароннар салынган ятьмə букча. Икенче кулында талоннар тасмасы. Ул аларны өзгəлəп кесəсенə тутыра. Болай да тын гына утырган артистлар өнсез кала. Солтанда чын макарон һəм дөнья кадəр талон!

– Бутафор макарондыр ул, – ди кемдер, тынлыкны бозып.

Солтан, бу сүзлəрне ишетмəгəнгə салышып, букчасыннан берничə макарон ала да, расписание карый башлый. Үзе макарон ашый. Аңа бу ашауның да, расписание карауның да кирəге юк. Кылана бу. Тынлыкны Гөлсем апа Камская боза: «Ни булган бу Солтанга? Талоннары – дилбегə, букчасы тулы макарон!»

– Ун талоным чыкмый. Кибеткə барасы идем.

– Ун талон югалтып, шулай тыныч кына торасыңмы? Бар, əйберлəреңне минем бүлмəдə калдыр да, барып кил кибетеңə. Эзлə!

– Бүлмəдə макаронлы букча калдырсаң...

– Алайса, бир, үзем саклап торам. Берсе дə югалмас.

– Юк, Гөлсем апа, калдырмыйм. Аяк өсте тəмлəп торырлык кына алдым мин аны.

– Талонсыз бирмилəрме?

– Мин үзем талон ич. Театрда эшлəп тə талонга тилмерергə...

– Миңа да алып бирмəссеңме икəн?

– Ничəү кирəк соң сиңа?

– Күпме булса да, артмас.

– Анда бер кулга биш килодан артык бирмилəр. Партконтроль белəн милиция саклап тора.

– Мə, алайса, биш кило ал да, калганы үзеңə премиальный булыр.

Китə Солтан. Спектакль башлана. Тəнəфес җитə. Солтан юк. Спектакль бетə. Артистлар таралыша. Гөлсем апа һаман Солтанны көтеп утыра. Кайтасы ерак түгел. Фатиры театр ишегалдындагы флигельдə генə. Аңа макарон кирəк – Əсфəне ач.

Менə бервакыт, утларны сүндерергə дип, төнге каравыл килеп керə.

– Гөлсем апа, Сез монда нишлəп утырасыз?

– Солтанны көтəм.

– Бутафория бүлмəсендə биклəнеп утыралар алар. Итекче Женя, Солтан, Əхмəт – өчесе.

– Валлаһи, диген.

Төшеп, көч-хəл белəн бүлмəне ачтырып керсəлəр, чынлап та биклəнерлек тамаша күрəлəр. Солтан өстəлгə сузып салынган, өстенə киндер ябылган. Əхмəт кулында гарəп язулы китап. Женя кулында шəмдəл. Гөлсем апа, бу төркемнең кайбер шуклыкларыннан хəбəрдар булганлыктан, ниндидер этлек барлыгын сизенеп, Солтан өстендəге киндерне тартып ала.

– Ни булды, кая югалдың? Тор əйдə, тычкан күз!

– Спекулянт дип, милиция тотты. Əле шулар килде бугай дип, яшеренгəн идек без. Бер кая чыкмаска, бүлмəдə генə утырырга дип, кул куйдырттылар. Шул хəсрəттəн бераз кəгеп алырга да өлгермəдек... Уз, утыр, Гөлсем апа.

– Макароным кая минем?

– Кая булсын? Кибеттə.

– Ни белəн тоттылар соң сине?

– Алар миңа, бу кадəр талонны каян алдың, дип бəйлəнделəр.

– Каян алганыңны əйтергə дə кайтырга идең. Законныйлардыр бит?

– Əйттем дə кайттым. Менə хəзер баш ватып утырабыз – дөрес əйттем микəн, дип...

– Каян алдым дидең, кулданмы?

– Гөлсем Камская бирде дидем. Əгəр иртəгə милициягə чакыртсалар, бəдрəфтəн таптым дияргə кирəк. Мин алар килүгə менə шулай үлеп ятачакмын.

– Уф Аллам, башларымны ашагансың икəн. Ач тамагым – тыныч колагым иде...

– Сезгə берни дə булмый, – дип сүзгə кушыла Əхмəт. – Аңлавымча, бездəн алар яшерен типография эзлəячəк. Ə типография юк. Без талоннарны итек табанын кисеп ясаган мөһер белəн генə баскан идек. Кем уйлаган аны шулкадəр охшашлы килеп чыгар дип. Ə акчаң исəн, Гөлсем апа, əнə, санап ал.

– Алдым ди сезнең өтермəн исле акчагызны! Өнегез тыгылсын! Ачыгыз ишегегезне, мошенниклар.

Икенче көнне милиция килеп тикшергəч, талоннарның чыннан да реквизит өчен генə эшлəнүе, җинаять юклыгы ачыклана. Мөһердəге сүзлəрне лупа аша укып карасалар, анда вак хəрефлəр белəн: «Бутафория цехы. Əхмəт-Солтан», дип язылган. 


Әхтәм ЗАРИПОВ

№8 |
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>