Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live

Безнең авыл кызы

$
0
0
27.04.2014 Мәдәният
Юл ерак, 200 чакрымнан артык булганга, без, Сергач һәм Спас районнары вәкилләре бергәләшеп таңнан диярлек кузгалдык. Кызыклы әңгәмәдәшләр белән сөйләшә баргач, юлның ераклыгы да алай ук сизелмәде, тирә-якны күзәтеп, гапьләшеп, Урмайга килеп җиткәнне сизмәдек тә диярлек.

Мин, мәсәлән, Чуаш республикасында беренче тапкыр булдым, шуңа да барысы да кызыксындыра. Республика территориясенә кергәч иң беренче күзгә бәрелгәне чисталык булды – бер җирдә дә бездәге кебек чүп-чар өелеп ятмый. Шулай ук татар авылларының төзеклелеге сокландырды.

Ә Урмай авылына бераз аерым тукталып үтәсем килә. Бу искиткеч матур, зур авыл шулай ук бик чиста, урамнары тип-тигез асфальт. Йортларның, абзар-кураларның матурлыгы шаккатырлык, авылның үзәгендә генә элекке агач йортлары калган, алары да яхшыртылган, яңартылган. Ә яңа урамнардагылары барысы да кызыл кирпечтән төзелгән ике-өч катлы “дворец”лар. Бүгенгә авылда 3200 кеше яши, меңгә якын хуҗалык. Өч катлы зур мәктәптә 400дән артык укучы белем ала. Демография биредә бик көчле – үткән елда 54 (!) бала туган. Балалар бакчасы хәзергә бер генә, анда бик зур чират икән һәм күптән түгел икенчесен төзи башлаганнар. Авылда барлык социаль объектлар бар – почта, сберкасса, зур стадион, көндезге стационарлы амбулатория, барысы да газлаштырылган, зәңгәр ягулык белән биредә ике дистә елдан артык инде файдаланалар. Берсеннән-берсе матур өч мәчет авылны бизәп тора, өчесендә дә биш вакыт намаз укыла. Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлары истәлегенә куелган һәйкәл дә үзенчәлекле архитектуралы. Колхоз күптән юк инде, әмма тырыш милләттәшләребез кул кушырып утырмый – сәүдә, төзелеш, ит сату белән шөгыльләнәләр, 2,5 км. гына ераклыктагы район үзәге Комсомольск шәһәренә йөреп эшләүчеләр күп. Биредә яшьләр безнең яктагы кебек шәһәрләргә китеп бетми, белем алалар да, кире кайталар икән, һәр йортта диярлек ике-өч буын яши. Боларны миңа Чуаш республикасы татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе, Чуаш һәм Татарстан республикаларының атказанган мәдәният эшлеклесе Фәрит Абдулла улы Гыйбатдинов сөйләде. Ул шулай ук район сәнгать мәктәбенең директоры һәм күп төрле Бөтенроссия, Халыкара конкурслары лауреаты һәм дипломанты булган “Мишәр” эстрада-фольклор ансамбленең җитәкчесе дә. Менә шундый талантлы шәхесләргә бай ул Урмай авылы.

Конкурс авылның информацион-мәдәни үзәгендә узды, безнеңчә әйткәндә, авыл клубында. Ләкин мондагы кебек ике катлы, җылы, матур, зур заллы һәм сәхнәле клуб турында безнең авылларга хыялланырга гына. Дөресрәге, зур клуб биналары бездә дә бар, әмма уңайлыкларга килгәндә, алары төшебезгә дә инмәгән.

Югары дәрәҗәле “Авыл кызы” конкурсын “Мишәр” ансамбле егетләре җырлап-биеп башлады. Бәйгене ансамбльдә үскән егет, бүген аның художество җитәкчесе һәм солисты, “Урмай моңы” җыр фестивале лауреаты Илнар Хисамов бик матур һәм оста итеп алып барды. Фәрит Гыйбатдинов белән БТК башкарма комитеты вәкиле Гөлназ Шәйхи кызларга уңышлар теләделәр. Барлыгы ун кыз катнашты бу бәйгедә. Безнең Нижгар өлкәсе кызлары белән югарыда таныштырдым инде, Чуаш татарлары данын шулай ук биш кыз яклады – Рәзилә Серенеева (Урмай), Зөһрә Гыйбатдинова (Тукай), Гөлназ Идиатуллина (Чичкан), Рамилә Нәҗметдинова (Татар Согыты) һәм Динә Сафиянова (Шыгырдан). Кызларның чыгышын абруйлы жюри бәяләде. Аның рәисе Гөлназ Шәйхи иде, жюри әгъзалары – “Татарстан – Яңа гасыр” каналы тележурналисты, барыбызга да яхшы таныш булган Ләйсәнә Садретдинова, Фәрит Гыйбатдинов, Спас районы мәдәният йорты методисты Гүзәлия Зиннәтуллина һәм республиканың Комсомол районы сәнгать мәктәбенең вокал бүлеге укытучысы Илдус Шайдуллин.

Кызлар һәм жюри белән танышканнан соң, конкурс тотынды. Ул өч номинациядән торды. Беренчесендә, иҗади конкурста, кызлар үзләре белән таныштырып, талантларын күрсәтергә тиеш иде. Биредә кайсылары җырлады, кайсылары биеде, кайсылары шигырь сөйләде, Зөһрә Гыйбатдинова Коръән укыды. Безнең кызларга килгәндә, Алсу бик сәнгатьле итеп Г.Тукайның “Милли моң” шигырен сөйләде, Ләйсән биеде, Эльнара да дусты, классташы Наилә Харрасова белән татар биюе башкардылар, Динара туган ягы турында үзе язган шигырен сөйләде һәм җырлады. Лилия Юнисованың чыгышы бик кызыклы һәм үзенчәлекле булды, аңа Кочко-Пожар мәктәбе укучылары Эмилия Нәвретдинова белән Руслан Шакиров ярдәм иттеләр. Алар Лилия белән таныштырдылар, ә Лилия туган авылы, аның билгеле шәхесләре, үзе турында сөйләде һәм бик матур биеп тә күрсәтте.

Икенче биремдә кызлар үзләре пешереп китергән милли ашлар турында сөйләп, аларны жюрига тәкъдим иттеләр. Кызларыбыз бигрәк уңган икән – пәрәмәч, гөбәдия, чәк-чәк, күмәч, өчпочмак, катлама – ни генә юк иде, берсеннән-берсе матур итеп бизәлгән, мине кабып бак дип торалар сыман. Шулай да аларны тәкъдим итүдә безнең кызлар остарак булды. Мәсәлән, Алсу пәрәмәч пешерүдән, заман төсмерләре кертеп, бер тамаша ясады, Ләйсән татарларның яраткан эчемлеге – һинд чәен тәкъдим итүне шулай ук сәнгатьле күрсәтте. Динара белән Эльнара да сынатмадылар, Лилия ярдәмчеләре булышлыгында катлама белән кайнаткан шикәрне бик матур итеп тәкъдим итте, торты да матур һәм телеңне йотарлык тәмле иде.

Өченче номинациядә кызлар зирәклектә, тапкырлыкта, татар телен, милли ашларны белүдә көч сынаштылар. Алып баручы аларга татар халык мәкальләренең башын әйтте, ә кызлар төпләделәр, милли ашларның составын әйткәч, аларның исемнәрен дә дөрес әйттеләр. Бигрәк булдыклы, күп беләләр икән кызларыбыз. Ахырда Илнар аларга: “Татар кызы нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?” – дигән сорау-ны бирде. Кызларыбыз әйтүенчә, татар кызы сабыр, тыйнак, әдәпле, тәрбияле, матур, ихтирамлы, зирәк акыллы, укымышлы, мәрхәмәтле, тугры хатын һәм яратучан әни булырга тиеш. Бәйгедә катнашкан кызларыбыз нәкъ шундыйлар, киләчәктә аларның гаилә учагын саклаучы хатын булуларына шик юк.

Бәйге барышында Сафаҗай мәктәбенең Венера Измайлова җитәкчелегендәге “Умырзая” бию төркеме бик матур биеде, Илнар үзе искиткеч оста итеп "Зәңгәр шәл” җырын җырлады, “Мишәр” ансамбленең яшь солисты Рәзил Шәрәфетдиновның җырлавы искиткеч иде. Ниһаять, йомгаклау мизгеле килеп җитте һәм жюри киңәшләшкәннән соң нәтиҗәләрне әйтте. Һәр катнашучы төрле номинациядә җиңде. Алсу Мусина “Шигъри җанлы кыз”, Ләйсән Абдулхаева “Кунакчыл кыз”, Эльнара Каюмова “Зирәк кыз”, Динара Аляҗетдинова “Сәләтле кыз”, Лилия Юнисова “Булдыклы кыз” номинацияләрендә җиңүчеләр дип игълан ителделәр. Шулай ук август аенда Казанда үтәчәк конкурсның финал өлешендә катнашу өчен ике лаеклы кызны сайладылар – Түбән Новгород өлкәсен анда Лилия Юнисова, Чуаш республикасын Рәзилә Серенеева күрсәтерләр. Ә үз төбәкләрендә алар “Авыл кызы” исеменә лаек булдылар инде. Барысы да оештыручылар исеменнән Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр белән бүләкләнде. “Сәхнәгә чыгып көч сынашу үзе зур батырлык, шуңа да барлык кызларыбыз да җиңүче исеменә лаек, молодецлар”, - диде Гөлназ Шәйхи бүләкләгәндә һәм бу чынлап та шулай.

Бәйге матур гына узды, йомгаклар ясалды. Шулай да, хөрмәтле укучым, оештыру эшләрендә булган кайбер кимчелекләрне әйтеп үтеп, бер мичкә балга бер кашык дегет өстәмичә булдыра алмыйм. Беренчедән, без, Түбән Новгород өлкәсе вәкилләре, ике йөз чакрымнан артык юл узып, бер белмәгән җиргә килеп төштек, шуларны истә тотып, каршы алып берәр чынаяк чәй тәкъдим итүче булмады, кайнар ашны әйткән дә юк, район үзәгендә кафе бар, дию белән чикләнделәр. Шулай итеп, безгә бүленеп бирелгән бүлмәдә үзебез кайнатып чәй эчтек. Икенчедән, залны тутыруны тәэмин итмәгәннәр. “Без моны кызларыбыз югалып, каушап калмасын өчен махсус эшләдек”, - дип Фәрит Абдуллович аңлатса да, бераз сәеррәк булды, берничә йөз кешелек зур залда жюри өчен чыгыш ясау бик үк күңелле булмады. Безнең кызлар соң каушап кала торганнарданмы? Тулы залның алкышлавы аларга көч-дәрт кенә биреп торыр иде. Шундый билгеле булган “Мишәр” ансамбльләре була торып, бу конкурстан зур тамаша көткән идек без, ә ул бер гади, коры гына бәйге формасында узды. Чуаш кызларына конкурсның положениесен дөрес җиткермәгәннәрме, ансын белеп булмый, әмма әзерлекләре бик үк югары дәрәҗәдә түгел иде, ә менә безнең кызлар сәхнәдә ут уйнатты, һәрбересе әзерлек буенча бер башка өстен иде. Менә шулай, зур өметләр багланган конкурстан, исеменнән дә җыр-моң агылып торган Урмай авылыннан бераз күңел төшенкелегенә бирелеп кайтып киттек. Киләчәктә оештыручылар фикерләребезне истә тотып, кунакчылрак булырлар дигән өметтә калабыз.

Өлкә милли-мәдәни автономиясе, шәхсән Рәзилә ханым Ахмадуллина оештыру эшләрен кайгырттылар, кызларга бүләкләр бирделәр, аларга рәхмәтнең иң олысы. Ә Лилия Юнисовага Казаннан да җиңү яулап кайтырга теләп калабыз.

Сергач-Урмай-Сергач.



 


Наилә ЖИҺАНШИНА

в„– |

Казанда Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр куйдылар (ФОТО)

$
0
0
26.04.2014 Бәйрәм
Бүген, Габдулла Тукайның туган көнендә, бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәкләр кую тантанасы булды.
Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТӨРЕКСОЙ генераль секретаре Дүсен Касеинов, Кырымның вице-премьер вазифаларын башкаручы Ленур Исламов, Казан мэры Илсур Метшин, республика парламенты деутатлары, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, иҗади интеллигенция вәкилләре һәм Татарстан башкаласының күп санлы кунаклары катнашты.             Татарстан Президенты сайты фотолары.  

 


---

в„–--- | 26.04.2014

Казанда Шигърият бәйрәме үтте (ФОТО)

$
0
0
26.04.2014 Мәдәният
Бүген М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры янында урнашкан Габдулла Тукай һәйкәле янында елдагыча Шигърият бәйрәме булды. Бәйрәмгә Рөстәм Миңнеханов чакыруы буенча Кырым татарлары да күпләп килде.

Бәйрәм җыр-биюләр, шигырьләр белән барды. Соңыннан хорга кушылып, “Туган тел” җыры белән тәмамланды.

#1

#2

#3

#4

#5

#6

# 7

#9

#10

#11

#12

#13

#14

#15

#16

Шамил АБДЮШЕВ фотолары.


---

в„–--- | 26.04.2014

Мин татарча сөйләшәм (ФОТОрепортаж)

$
0
0
27.04.2014 Милләт

1

 

2 - волонтерлар



3 - Альбина, Ширин Алҗ-Анси (Yummy Music Band) һәм беренче каналдан барган “Голос” проектыны катнашучысы Язилә Мөхәммәтова (у)



4

5

6

 4, 5, 6, 7 - тамашачы

8

 

9 - бүләкләр

10

11 - Казанметрострой гендиректоры урынбасары (рәхмәт хаты белән бүләкләнде), Римма Бикмөхәммәтова һәм Тәбриз Яруллин



12 - бүләкләр уйнату

13


14 - Татар дозор-2014 уенында 2че урын алган “Кәләпүш” командасы (Казанның 20че гимназия укучылары)



15 - Татар дозор-2014 уенында катнашучылары

16

17

18


19 - Татар дозор-2014 уенында 2че урын алган “Тәрәзә” командасы (Казанның IT-лицей укучылары)



20 - Ширин һәм Албина (Yummy Music Band)



21 - Ширин Аль-Анси

22

23

25 - Ә хәрефеннән инсталяция

26

27

28

26, 27, 28, 29 - Ә хәрефе төшкән капкейклары

30

31

31, 32 - Ittifaq төркеме

33 - “Мин татарча сөйләшәм” акциясен башлап җибәрүчеләр Римма Бикмйхәммәтова, Резеда Сафиуллина һәм Алия Сабирова



34 - акциянең төп оештыручысы Бөтендөнья татар яшьләре форумы



35 - мәгълүмәти партнерлар (спонсорлар)

36
 


Диләнур ӘХМӘТҖАНОВА фотолары

в„– |

Рамай Юлдашев: “Умартачылык белән шөгыльләнәчәкмен” (ФОТО)

$
0
0
28.04.2014 Җәмгыять
Чираттагы әңгәмәбез, чыннан да легендар шәхес, вакыт-вакыт милли өянәге кузгалучы, бөтен төрки һәм фин-угыр дөньясына таныш кеше Рамай Юлдашев белән. Рамайның исеме, аның турында язма Казанның меңъеллыгы алдыннан басылып чыккан “100 выдающихся татар глазами национальной элиты” дигән китапта да бар.

- Рамай, иң беренче шуны әйтеп үт әле, исемеңне нигә шулай дип куйганнар синең?

- Исемем Рамай икетуган абыем Әхмәдиев Рамай Ардуан улынын якты истәлегенә багышлап куелган. Ул армия сафларында хезмәт иткән вакытта, 1969 елның 6-7 мартларында Даманск утравында хәрби бәрелештә һәлак булган. Монда кытайлар белән Советлар Союзы арасындагы чиктә сугыш чыккан. Рамай абый чик саклаучы булып хезмәт иткән. Кызганыч, әлеге конфликтта 58 совет гаскәрие һәлак булган, шулар арасында – минем туганым Рамай Әхмәдиев та. Аны туган авылына – Башкортстанның Дәүләкән районы Имай-Карамалыга алып кайтып, батырларча һәлак булган хәрби кеше буларак, барлык рәсми шартларын туры китереп, тиешенчә атрибутлар белән җирләделәр. Күккә мылтыклардан атып, бик күп веноклар куеп, бөтен район халкы соңгы юлга озатты. Чибәр, 19 яшен әле генә тутырган, гармунда сыздырып уйнаган, яши генә башлаган егеткәй чит-ят җирләрдә башын салып, авылдашларының мәңгелек хәтерендә генә калды.
Төгәл бер елдан соң, 1970 елның 24 мартында дөньга мин килгәнмен, һәлак булган туганым хөрмәтенә миңа Рамай дип кушканнар да инде. Университетка килгәч, татар укытучылары, профессорлар -- Резеда апалар, Тәлгать абыйлар,: “О! Милләтнең Рамайлары да килде!” – дип бик шатланганнар иде.

Әнием тумышы белән Башкортостаннан, Дәүләкән районы Имай-Карамалы авылыннан, әтием Оренбург өлкәсе, Красногвардия районы, Ибрай авылыннан. Алар 54-55 елларда Үзбәкстанда, Ташкентта татарлар җыйналган паркта “Кичке уен”да танышканнар. Ташкент, Чимкент якларына тормыш көтәргә чыгып киткән булганнар. Минем карт бабай үлгәч, әби әтигә: “Улым, берүзем генә калдым, кайт инде”, -- дип, Ташкентка хат язган. Шуннан соң, әтием белән әнием Оренбур якларына кайтып төпләнгәннәр. Әтием 17 ел буена киномеханик булып эшләде, “синематография” дигән серле дөнья күрсәтеп, зур хөрмәткә ирешкән кеше. Шуннан 15 ел буена мәктәптә кочегар булып эшләде. Иген чәчү, уңыш җыю, печән өсте кебек кызу эш чорларында авыл хуҗалыгында да гел катнашмыйча калганы юк иде. Әтием гыйлемле, бик укымышлы кеше булды. 70-80 елларда без бик күп газета –журналлар алдыра торган идек. Без биш бала үстек. Мин –төпчек малай. Дөнья мәшәкатьләре белән әти әлләнинди карьера үсешләренә ирешә алмады инде, гәрчә укымышлыгын күрмәделәр түгел, күрделәр. Гел партия сафларына чакырып тордылар. Ләкин минем әтием коммунистлар партиясенә кермәде.

- Берничә җөмлә белән генә булса да, туган-үскән якларыңны, ничек милли хәрәкәткә килүең тарихын да әйтеп китсәң иде. Кемнәрдер өчен син – шактый серле шәхес. Шуңа соравым.


- Дүртенче класста тарих белән кызыксына башладым. Шул чакта ук Спартак, Джузеппе Гарибальди, Суворов, Кутузов, Симон Боливар,Сандино һ.б. кебек бөек шәхесләр турында бик күп китаплар укырга тотындым. Индеецлар турында бик куп укыдым, китапны 4 китапханәдән алып укый идем, хәттә күрше 7 чакрымдагы авылдан китап ташый идем.Бу кызыксыну нәтиҗәсез калмады – 7-8 класслар өчен оештырылган олимпиадада катнашып, мин беренче урынны алдым. Бүгенгедәй хәтеремдә – миңа шахмат бүләк иткәннәр иде. Миңа җитә калган, үсендергәндер инде, күрәсең -- ныклап сәясәт, тарихка кереп чумдым. Володя Дубинин исемендәге пионер отрядыбызның советы рәисе итеп сайладылар. Тагын – класстагы сәяси сектор, сәяси эшчәнлек өчен җаваплы да мин. Җиденче класста мине сигезъеллык мәктәбебезнең укучылар комитеты рәисе урынбасары итеп сайлап куйдылар, сигезенчедә шуның рәисе булдым. Сәяси информация тарату,шуңа кагылышлы стендлар чыгару – бу эшкә дә тулысынча мин җаваплы идем. Элек политинформация дигән нәрсә мәктәпләрдә бик көчле куелган иде. Илдә, дөньяда бара торган вакыйгалар турында һәрбер укучы 2-3 мәгълүмат җыеп килеп, класс каршында кыскача чыгыш ясарга тиеш иде. Безнең мәктәп бик актив тормыш алып барды. Фәнни-тикшеренү институты белән берлектә юннатчылык, бакчачылык, төрле сортлы башак үстерү эшләре дә алып бардык, һәрбер яңалык теркәлеп барды. Безнең тәҗрибәләребез турында “Пионерская правда” газетасында да яздылар хәтта. Директорыбыз Габдулла Ахунович Кидрячев – тарихчы, аның төрле-төрле тарихи карталар тулы кабинеты бар иде һәм шул кабинеттан ачкычны ул бары тик миңа гына бирә торган иде. Башка берәүгә дә ышанып тапшырмады. Мин кабинеттан карталар алып чыгып, дәрескә элеп куя торган идем. Шул карталарга карап, Идел Болгарны, Алтын Урдаларны күреп: “Бу бит татар дәүләтләре, татарның үз дәүләтләре дә булган!” -- дип уйланып утырганнарымны хәтерлим.

Шул дүртенче классларда булды микән, мин үземчә хыялларымны язып куйдым – мәктәпне бетерәм, шуннан соң армияга барам, шуннан соң югары уку йортына китәм. Кызлар бу кәгаземне ничектер эләктереп алганнар да, тәнәфестә миннән “ха-ха-ха” килеп көлеп йөргәннәр иде. Узды еллар, сигезенче классны 11 кеше бетердек. Шул укучылар арасыннан мин генә югары уку йортын бетердем. Дөресен генә әйткәндә, минем бүген 3 югары белемем бар: татар теле һәм әдәбияты укытучысы, этномәдәни үзәк җитәкчесе, халык бәйрәмнәре режиссеры. Журналист та, политолог та буласым килгән чаклар булды. Элек “Халыкара панорама” дигән тапшыруны карый идек бит инде, совет чоры, интернационализмның чәчәк аткан чоры. Никарагуа, Сальвадор, Гренада... АКШка каршы чыгышлар, Африка, Азия илләрендә барган сәяси вакыйгалар, инкыйлаблар, шәхесләр – боларның барысы да минем яшь аңымны ниндидер хыялый, дулкынландыргыч дөньяга баш-аягым белән алып кереп китә иде. Татар тарихын, дөньяви тарих: Кытай, Америка, Африка, Россия тарихынларын, милли хәрәкәтләрен яхшы беләм. Күзаллавым, дөньяга карашларым шул мизгелләрдә нигезләнә башлагандыр да инде дип уйлыйм. Аннары туксанынчы елларда фермер да буласым килеп китте. Шамил Басаевтан берзаман сораганнар иде бит. Алга таба нишләргә җыенасыз дип. Ул: "Умартачы булачакмын!” – дип җавап биргән иде. Шуңа күрә, кем белә, бәлки мин дә берзаман авыл хуҗалыгы эшенә чума-нитә калсам, аптырамассыз.

Мәктәптән соң Оренбургтагы тарих факультетына керә алмадым. Шуннан соң тракторчы булып эшләдем, аннары 9 нчы классның сыйныф җитәкчесе итеп, өлкән пионер вожатые итеп билгеләделәр. Тиздән ишеттем -- Казандагы татар факультетына студентлар чакыралар. Мин шул ук елны барып укырга да кердем.

Минем өчен бик тетрәндергеч вакыйга –1991 елның 14 октябрендә Хәтер көнендә катнашуым. Анда 20 меңләп халык җыелды. Милли күтәрелешнең бик югары ноктасы иде ул. Шул көннәрдә минем күңелемдә, җанымда нәрсәдер сынды. Елардай булып күңелем тулды. Бик дулкынландым, егетләр белән ул көннәр чараларында актив катнаштык. Тик “Азатлык” яшьләр оешмасында мине баштан ук өнәмәделәр, чөнки аларның эшчәнлеге нигездә культура-агарту эшләренә барып төртелә иде. Сәяси акцияләрдән читләшергә тырыштылар. Шуннан озак та тормады, “Азатлык” таркалу дәрәҗәсенә килеп җитте.
Мин хәрби частьләрдән кайткан хәрбиләрнең проблемаларын хәл итү комитетында да эшләдем, аннары референдум алдыннан пропаганда белән каты шөгыльләндек. Листовкалар тараттык. Татар халкының Корылтаен һәм “Милли Мәҗлес” эшчәнлеген оештыруда да үземнең көчемнән килгәнчә хезмәтемне куйдым.

Кыскасы, яшьлегемдә үз алдыма куелган планнарымның күбесен тормышка ашырдым. 1991-1993 елларда бик күп эшләр башкардым, бу хакта пиар ясап, мактанып кычкырып та йөрмәдем. Интервью сорап килгән күпчелек журналистны да кире бора идем. Мин татар халкы өчен, милләт өчен, Татарстан өчен дип чын күңелдән йөрдем. Минем исемемне 1994 елның көзендә, мине төрмәгә утырткач барыбер “распиарили”. Бөтен мәгълүмат чаралары пыр тузып минем турында язарга тотынды.

1992 елның апрель аенда Башкортстанга барган идем. Федераль килешүгә Ичкерия һәм Татарстан кул куймаган иде бит. Ә Рәхимов кулын куйды, өстәмәләр белән. Шуннан соң башкорт яшьләре оешмасы вәкилләре ачлык игълан итте. Татарстаннан берничә кеше алар янына киттек, мин теләктәшлек йөзеннән ачлыкка кушылдым. Дүрт тәүлек утырдым. Башкорт яшьләрен резолюцияләр язарга, документлар тутырырга, пикетлар, митинглар оештырырга, ничегрәк итеп белдерүләр бастырып таратырга – азмы-күпме барысына да өйрәтергә тырыштым. Безгә тыныч кына утырырга ирек бирделәр дип әйтеп булмый – кыйнап та киттеләр, малайларның башларын да ярдылар, кайберәүләрнең баш мие селкенде. Без анда 12 егет утырдык. Автобуска төялгән махсус бригада килеп, “оста гына итеп” ( күренеп тора – каратэ осталары) һәм көрәк таяклары белән безне дөмбәсләп китте. Безне куркытырга теләделәр. Кайбер егетләр ярсып киткән иде, мин аларны тынычландырырга тырыштым һәм тынычландырдым да. Беренче көннән үк авторитетым булды. Әммә дә ләкин без таралмадык, китмәдек, Салават Юлаев һәйкәле янында учаклар ягып, төне буе утырдык. Дөресен генә әйткәндә, салкын иде кичләр. Курайларда башкортлар уйнады, татарлар гармун тартты, мин 3-4 мәртәбә чыгыш ясадым, башкалар да чыгыш ясады. Иртәнге тугызларга яныбызга тагын кешеләр җыела башлады, 1-2 меңләп яшьләр, студентлар алдында тагын чыгышлар ясадык. Безне кыйнауларга эчке эшләр министрлыгы җавап бирсен дип тәлап иттек. Аннары Башкортостан корылтае каршында да зур-зур, 3-4 әр метр биеклектә учаклар яндырдык. Шундый заманнар бар иде.

Шуннан соң 1992 елның 19 ноябрендә минем инициатива белән тагын бер зур эш башкардык. Чит шәһәрләргә йөрүче автобус, шәһәрара поездларның билет бәяләренә студентлар һәм укучылар өчен яртылаш ташлама бар иде бит. Никтер моны Татарстанда бетерделәр. Өстәвенә, Татарстан стипендиатларына Казан университетында 3 ай буена стипендия түләнмәгән иде. Халык арасында ризасызлык туа башлады, егетләр-кызлар имзалар җыя башладылар. Шундый четерекле, революцион ситуация килеп туды. Мин “Азатлык” егетләренә дә мөрәҗәгать иттем. Бергәләп резолюция яздык, оештыру, листовкалар бастыру, тарату минем өскә йөкләнде. Аларны бөтен тулай торакларда тараттык. Шуннан дәррәү күтәрелеп, 1992 елның 19 ноябрь көнне митингка чыктык. КДУның ректоры да чыкты, профкомы да. КДУның “таба”сында башланган митинг, кыза торгач, зураеп китте. Без трамвай юллары буенча дәррәү күтәрелеп, Ирек мәйданына юнәлдек, дәүләт советы бинасы янына киттек. Анда безне алдап-йолдап, тынычландырмакчы булдылар. Без әйттек: “Татарстанның премьер-министры Мөхәммәт Сабиров белән очрашмыйча, беркая да китмибез!”. Без – 4-5 вәкил, кереп киттек, халык урамда көтеп калды. Мин кистереп әйттем : “Мөхәммәт Гәлләмович, студентларга ташламаны кире кайтарыгыз, без китмибез! Карар көтәбез”, – дидем. Безне ишеттеләр – чынлап та, автобус, поездларга студентлар өчен 50 процент ташламаны кире кайтардылар. Бу ташлама белән Татарстанда елына 300 меңнән артык укучы һәм студент файдалана иде. Укучылар-студентлар озак еллар дәвамында шушы ташламаның рәхәтен күреп яшәде. Бүген ничек микән ул, хак булса, тагын бетерелде дип ишеткән идем.

Мин шул чакларда яшьләр, студентларның милли лидеры буларак формалаша башладым. 1992 елда Чечен республикасына барып, бер ай торып кайттым.

Факультетның профком рәисе дә, тулай торакның студсоветы рәисе дә идем. Аннары бер көнкүреш конфликты корбаны да булырга туры килде. Тулай торактан чыккан ике егет һәм узып баручылар эләгешеп киткән иде. Берселәре тәмәке сорап, икенчеләре бирмичә, әшәке сүз әйтеп, сугышып киткәннәр. Мин йөгереп чыкканда, буранар уйный иде инде монда! Араларына кереп, аерырга туры килде. Ахырда, шушы хәлләр аркасында милициядә миңа эш ачылып, озак кына тикшерделәр, миңа туган якларга да кайтып килергә рөхсәт булмады. Башкалар сугышканга никтер мине төп гаепле итеп калдырдылар.

Монда төрле сәбәпләр белән миңа басым китте. Чынлыкта, бу -- сәяси басым икәне аңлашыла иде. Чөнки чечен сугышы вакытында милли лидерларны локальләштерергә кирәк дип уйладылар, минем тарафтан сугышка каршы митинглар оештырылмасын дип, мине боргычлап алдылар. Мең төрле сәбәп табып, теге тулай торактагы вакыйганы чәпәп куйдылар, миңа каршы заказлы мәкалә дә яздырдылар. Әмма татар матбугатының да, урыс матбугатының да күпчелеге мине яклап чыкты, чөнки бөтенесе белә – Рамай Юлдаш чын, чиста күңелле, студентлар, яшьләр өчен халыкка хезмәт итүче. Акча өчен дә, званиеләр өчен дә түгел.

Тулай торак янындагы сугышу һәм башка сәбәпләр “чәпәп” куеп, мине кулга алдылар. Судлар булды, мине ике елга хөкем иттеләр дә куйдылар. Шул чакта залда утырган студентлар югалып, агарынып киттеләр хәтта. Үземнән бигрәк, дус –иш студентларның агарган йөзләренә карап үзләрен кызгандым. Ике айлап төрмәдә утырырга туры килде.
Тик тугъры дусларым, студентар мине авыр хәлдә ташлап китмәделәр! 1994 елның октябрьдә, мине яклап, иртәдән кичкә кадәр бишйөзләп кеше Ирек мәданын камап тотканнар. Монда иң беренче чиратта – татар факультеты студентлары, хәтта университет ректоры да чыккан. Яннарына Шәймиев үзе дә чыгып:“Президент сүзе бирәм – Рамай иректә булыр”, -- дип әйткән. Мөхәммәтшин дә шулай дигән. Тынычланыгыз, кайтыгыз дигәннәр. Фиргать Дәүләтҗан, Рифат Имамов, Айрат Гыйләҗев, Рушан Сабировлар һ.б. дусларым мине бик каты яклады. “Иттифак”, “Азатлык” та гариза кабул иткән. Бу хәлләр турында мин яңадан, иреккә чыккач кына белдем. Ә төрмәдә берни ишетмәдем. Беркөнне генә төрмә китапханәсендә “Республика Татарстан”газетасының беренче битендә күрдем: “Студентлар Шәймиев белән очрашты” дигән фото басылган. Янында –минем дусларым. Шунда гына аңлап алдым – болар бит мине кайгыртып йөри! Күңелгә җылы керде.
Шулай көрәшә торгач, мине чыгардылар, тик барыбер бер елга шартлы рәвештә дигәнне калдырдылар. Мин анысыннан да чистарынырга талпынып карадым, тик өстән шундый күрсәтмә бирелгән иде – мине тулысынча чиста килеш җибәрмәскә.

Шул ук вакытта мин студентлар арасында депутатлыкка бердәнбер кандидат идем бит әле. 23 ел эчендә татар милли азатлыгы һәм дәүләте өчен өч тапкыр ачлыкта да утырырга туры килде.

- Казанның меңъеллыгын үткәргәндә сине бәйләп алып китеп, ябып та тотканнар дигән хәбәрләр ишетелгәләде. Дөресме шул? Ничек булды ул?

- Меңъеллыкка ике ай алдан ук миңа бик каты прессинг башланды. УВДга, МВДга, ФСБга “профилактик” әңгәмәләргә чакыртып кына тордылар. Эштән кайтканда каршы чыгып та сөйләштерәләр иде хәтта. Нишләргә җыенасың, планнарың ничек дип, кызыксынып кына тордылар. Ул чакта мәктәптә эшли идем бит. “Авылга кайтам, -- мин әйтәм, -- каникулга. Туганнарыма булышып киләм”. Мари-Элга да, Киров өлкәсенә якларына да китеп карадым. Мариларның төрле чараларында катнашып, изге урыннарын карап йөрдем. Казанга кайтуым гына була -- тагын тинтерәтә башлыйлар. Аптырагач, Мәскәү өлкәсенә, Звенигород якларына сәфәргә киттем.

Меңъеллык гомергә бер генә була торган бәйрәм бит инде, аны да күрмичә каласы килми! Шуңа күрә мин 30 август иртәсендә Казанга барыбер кайтып төштем. Чаллыдан, Себер якларыннан дуслар, татарлар килгән иде. Исән-сау гына 30 августны каршы алдык, бәйрәмне күрдек, шәһәр буйлап йөрдек. Төнге икеләрдә арып-талып кайтып яттык.
31 август иртәсендә, сәгать уннар иде бугай, ишек ачылып та китте, йокы аралаш аңламыйча да калдым – автомат белән китереп тә бәрделәр! “Где твой пистолет?! Позвони Рафаэлю, Зиннуру, позвони Дамиру!!” – дип акыралар. Шул автомат чигәмә терәлде. Аннары башыма целлофан пакет кигереп куйдылар. Омскидан кунакка килгән дус малаем бар иде. Аңа да башына пакет кигертеп куйдылар мескенкәйгә. Чаллы дусларым иртәнге җидедә торып, кайтып киткәннәр иде, шуңа гына бу мәшхәрдән котылып калдылар. Көтелмәгән кунаклар өйнең астын өскә китерделәр. Газета-журнал, китаплар, диван аслары, мичне – бөтен җирне актарып чыктылар. Морҗаны сүтеп бетерә яздылар. Кулларны артка каерып, наручник кигертеп, буханка шикелле машина идәненә салдылар. Башта пакет бит инде, күренми. Машинаның идәненә йөзтүбән салып, шулай итеп теге малай белән икебезне шәһәр буйлап йөрттеләр дә йөрттеләр. Тимер рельслар аша үткәнебезне, борылышларны хәтерләп бардым үзенчә. Кая алып барганнарын чамалау өчен. “Әһә, мәйтәм, бу—Горький паркы тирәсе, монысы -- Ирек мәйданы шикелле”.
Аннары бер бинага алып керделәр, өченче катка менгерделәр, аннары икенчегә төшерделәр, аннары тагын беренче каттан – өченчегә. Күп тапкырлар шулай йөрттеләр. Башны катыру өчен инде бусы. Аннары ниндидер бүлмәгә алып кереп: “Признавайся, кая пистолет?!” -- дип акыралар. Мәйтәм, юк минем бернинди дә пистолет. Аннары ничектер башымнан пакетны алып ташладым, чөнки сулап булмый, буыла башладым. Кечкенә тәрәзәдән, еракта иске кызыл кирпеч бина күрдем, шул чакта гына үзебезнең кайда икәнлегебезне аңлап алдым. Аннары тагын целлофан кигерттеләр дә, баскычлардан, бүлмәләрдән бүлмәгә тагын йөрттеләр дә йөрттеләр. Аннары тагын шәһәр буенча алып чыгып киттеләр. Шулай йөри торгач, каядыр машинадан алып чыгып, тезләндерделәр. Мин инде үлемгә әзерләнеп беткән идем. Берәр Самосыр чүплеге ише җирдер инде бу, хәзер бәрәләр дә, аннары чүп белән тигезлиләр, эт тә таба алмыйчак, дип уйлыйм. Җиргә яткырдылар. Берзаман шыгыр-шыгыр, машина китеп барган тавыш ишеттем. Болар сиздермичә генә наручникларымны ычкындырганнар, яныма паспортымны да ыргытып киткәннәре ачыкланды. Башымнан пакетны салып ташласам -- Миллениум күпере төбендә, су янында ята идем. Ерактан машина китеп бара иде, номерын күрә алмыйча калдым.

Менә шулай узды бәйрәмнең икенче көне. Прокуратурага, мәхкәмәләргә язып бетердем, хәтта ялган детекторы аркылы да уздырдылар – файдасыз, мине кулга алып интектергән кешеләр “табылмады”.

- Тагын утыз елдан татарларның саны, милли хәле ничегрәк булыр дип уйлыйсың?

- Болай барса, татарның халәте, милли аңы шушындыйрак дәрәҗәдә сакланып торса, сан буенча, кызганычка каршы шул 2-3 миллионга “мал” халкына калырбыз дип уйлыйм. Юллар, торбалар, нефть-газ тирәләрендә хезмәт күрсәтүче гастарбайтерлар формасында калачакбыз. Юнәлеш күрсәтүче элитасы юкка чыгачак. Татар бары тик кул көче буларак сакланып калачак. Хәтта 15-20 ел эчендә үк күренәчәк бу. Интеллигенциясе, халыктан чыккан милли җанлы вәкилләре дә бетсә, кызганычка каршы, тагын да тизрәк кимичәкбез. Америкада хет 200 мең татар яшәсен, Австралиядә яшәсен, ләкин бит татарның фольклоры, борынгы горыф-гадәтләре, милли үзаңы үзебездә генә саклана, үзебездә генә үсеш алырга мөмкин. Фин татарлары, шулай ук Төркиягә күчеп киткән татарлар, Германиядә татарлар матур яши дип лаф оралар. Ләкин бит шулар арасыннан бер шагыйрь дә, бер рәтле язучы да чыкмый. Бернинди галимнәре дә юк. Ни дисәң дә, туган җирдә, милләтнең фонында, ареалында татар кешесе иркенрәк яши, ачылып китә. Ни дисәк тә, читкә киткән татар ике-өч буыннан соң шул җирлектәге милләтләр белән кушылып, эреп бетә ул. Ә туган җирдәге аура, һавасы, чишмәләре, болыннары, энергетикасы татарга яшәргә, иҗат итәргә көч, дәрт биреп тора.

Татарның флагы, гербы бар бит инде. Бер яктан, бу – сәяси символлар, икенче яктан декорация генә. Дөресен генә әйткәндә, яхшы итеп орып, талыйлар инде. Татарстанның никадәр байлыгы Мәскәүгә һәм башка дотация төбәкләренә китә. Бу барысы да безнең кесәләрдән дигән сүз.

Милли хәрәкәт властька килмичә, үзгәрешләр булмыйчак. Ә милли хәрәкәт властька инкыйлаб аша, Мәскәүдә, Рәсәйдә таркалу процесслары аркасында гына килә ала. Рәсәйдә бер яктан -- либераллар, икенче яктан империалист-шовинистлар һәм сулчылары кайнаша. Ә шул ук вакытта безнең татарлар җырлап-биеп, коймак-бәлеш пешереп берни булмагандай яши бирәләр. Проблемалар күтәреп, әйтик, татар мәктәпләре бетүе турында, татарның демографик, жир проблемалары турында чаң кагып чыгучылар юк. Матбугатта цензура – җитәкчеләрне сүгәргә ярамый. Татарның милли хәрәкәте -- аның милләте халәтенең күрсәткече. Чөнки бөтен авангард, уйлары, фикерләре, көч, көрәш шул милли хәрәкәткә тупланырга тиеш. Милли күтәрелеш чорларыбыз булды бит! Ахырына гына җиткерә алмадык, бу – зур үкенеч. 15-20 мең халык тулы мәйданнар җыелды бит, иртәдән кичкә кадәр тора идек. Әбиләр-апалар безгә чәйләр ташыды, бәрәңге, коймаклар пешереп алып килә торганнар иде. Һәр халыкка 100 елга Ходай ирек алырга шанс бирә, татарга 20 нче гасыр башында һәм азагында ике тапкыр шанс биреп карады, ләкин ирекне ала алмадык. Мин ул чакларда бер активист кына идем, милли җанлы Рамай Юлдашев кына идем.

- Син озак еллар буе “Таңбатыр” лагерен оештыручы, әйдәп баручы. Бу лагерь турында сөйләче. Кайлардан киләләр, ничек үтә?


- 2000 нче елларда башладык. Казаннан татар яшьләре килә иде, Чаллыдан Дамир Шәйхетдин җыеп алып килде. 2000 елның көз көнендә агач утырта башладык. “Сәләт” лагеренда да, Татар яшьләре көннәрендә дә булганым бар. Андагы яшьләрне, контингентны күреп, дәүләт системасы барысын да кысаларга китереп тыгуыннан гайрәтем чигеп туктадым. 1996 елдан башлап, Татар яшьәре көннәрен оештырган кеше мин. Оештыру комитеты рәисе дә булдым, комитетта да эшләдем. Барысының да “кухняларын”, системасын беләм. Шуңа күрә бөтенләй башкача, үземчә лагерь оештырасым килде. Әйтик, “Сәләт”кә 5 меңләп бала җыялар, зур-зур миллионаннар салып уздыралар. Кая күренәләр ул балалар? Галимнәр, стратеглар, тактиклар чыктымы алардан, файдалы гамәл коофициенты ни дәрәҗәдә? Белмим, мин күрмим. Башкалар күрәләр микән? Имеш, анда яңа татар элитасын тәрбияләү бара. 10-15 ел узды бит инде. Күрмим мин бернинди дә элита, кая алар, кая йөриләр алар? Бәлки Гарвард, Оксфордлардадыр?

Үземнең лагерь турында 1998 еллардан ук уйлана башладым. Татарларның бөек сугышларын күзаллау өчен ук-җәяләр, борыңгы хәрби киемнәр киеп, кылычлар, кольчуга, көбе, калчаннар белән рольләргә бүлешеп уеннар да күздә тотылды. Анда тарих, экология, тәңречелек, татарчылык идеологик-философик төсмерләр салынды. “Зилантком”ның рольле уеннарын күргәнем бар. Тик, кызганычка каршы, анда халык интернациональ, космополит, нигилист. “Таңбатыр” нигезендә – татарчылык, аның язуы, фәлсәфәсе, горыф-гадәтләре, исемнәре-җисемнәре, мифлары, әкиятләре, тамгалары, шәҗәрәләре. Чын татар шәхесләре тәрбияләү өчен яңа көч өрү.

Бер-ике ел агач утыртып йөргәннән соң, лагерь оешып китте. Мәдәни-мәгърифәти, тарихи, шул ук вакытта күзаллауны киңәйтү, татарчылыктан киңәеп китеп, төркичелеккә килдек, аннары тагын да үсеп китеп – туранчылык. Соңгысына төрки халыклар белән бергә фин-угор халыкларын берләштерүче фактор да керә, эшләребездәге, ниятләребездәге солидаризм. Шулай итеп, лагерьның географиясе зурайды. Борыңгылыкны яңалык белән үреп барырга тырышабыз. Хәзер бит гарәп экспансиясе китте. Хәтерләсәгез, 90нчы елларда имамнар болай дип сөйләде: “Менә хәзер бөтенебез дә иманлы булачакбыз да, шуннан соң бәйсезлек киләчәк”. Меңләгән мәчетләр төзелде, имамнар да күп шикелле, ә совет заманнарында иман, намус, тәрбия дигән әйберләр барыбер көчлерәк иде. Халыкта оялу дигән әйбер бар иде. Димәк, сәбәпләр башкада.
“Таңбатыр”га халык бөтен дөньядан җыела. Карачай-Черкес, Гагауздан, Мари Эл, Казахстан, Төркия, Япония, Удмуртия, Чувашия, Швециядән, Америка, Германия, һ.б. бик күп яклардан килделәр. Төрле чаклар, елына карап: 30-40, 80-100 кеше җыелган чаклар да булды.

- Ялгышмасам, син Мари илендә торасың. Хатының да мари милләтеннән. Ул татарча беләме?


- Казанга кайтсам: “Нишләп син Мари иленә барып эләктең соң әле?” -- дип сораганга: “Мине Шәймиев мари урманнарына сөргенгә җибәрде”, -- дип шаяртам. Чынлыкта исә, мари кызына өйләнеп киттем. Татарстанда каңгырап йөргәннән соң, милли эшләрдә катнашып йөри торгач, эшкә дә алмадылар, 7-8 ел буена бер урында --каравылда эшләгән урынымнан да чыгардылар. Идәндә тәгәрәп яткан алкашларны калдырдылар, ә мине “кыскарттылар”, имеш. Мәктәпләргә якын да җибәрмәс иттеләр. Фатирлар, эшче тулай торакларын арендалап, әле аларын да көчкә табып интектем. Кая гына яшәмәдем инде, хәтта теплицада да яшәдем.

Хатыным милли үзаңы буенча – мари. Мари авылында туып үскән, мари мохитендә. Әнисе, әбисе –марилар, әтисе – төрекмән. Әтисе белән әнисе Ашхабадта танышып кавышканнар, аннары юллары аерылган. Төрекмән Куребердый мари урманнарында яши алмаган. Әнкәсе төрекмәннәрнең Караком, Кызылкомнарында чыдамаган. Хатынымның үз фамилиясе Атаева. Йөз-кыяфәте буенча төрекмән булса да, милли аңы буенча үзен мари дип хис итә, чөнки 3-4 яшеннән мари мохитендә тәрбияләнгән. Аталары беркайчан да ташлап бетермәгән, һәрвакыт ярдәм итеп яшәгән. Кунакка йөрешеп яшәгәннәр. Шунысы кызык – хәтта аерым яши башлагач та, шулай кунакка йөрешә-йөрешә торгач, әнкәсе Куребердыйдан тагын ике бала алып кайткан.

Хатыным бик тыйнак, акыллы, аннан уңдым дип авыз тутырып әйтә алам. Татарчаны аңлый, бераз сөйләшә дә. Тормыш булгач, өйрәнәбез инде. Ул – татарчаны, мин –марича. Хурлап әйтүем түгел, татар кызларына, дөресен генә әйткәндә, булачак иренең фатирлы, яхшы зарплаталы эшле булуы беренче урында тора. Татар кызлары материалистлар бит. Ә мин – хәерче, үземә дә торыр урыным юк, мин нишләргә тиеш? Аңлаучы татар кызлары табылмады. Мари кызы Лена гына мине аңлады, ничек бар – шулай кабул итте. Безне уртак фикерләр, ниятләр дә берләштерде – Лена мари милли ”Мари Ушем” хәрәкәтендә берничә ел дәвамында актив катнашып киткән вәкил. Хәрби кешеләргә иҗтимагый оешмаларда катнашу тыелган булса да, ул курыкмыйча төрле бәйрәмнәр, чаралар оештыруда актив катнашкан. Шул бәйрәмнәренең берсендә, 2004 елда Мари илендә таныштык та инде без. Әйе, Лена – хәрби кеше, ул хәрби частьтә хезмәт итә.

- Татарлар арасында Тәңречелек белән кызыксынучылар көннән-көн күбәя. Алар берәр заман җитди оешма кора алыр дип уйлыйсыңмы? Әллә моның кирәге юк дип саныйсыңмы?


- Татарларда гына түгел, калмыклар, кыргызлар, бурятлар, алтайлар, казахларда, якутларда да ул процесслар бара. Хәтта Америка белән Англиядә дә бар ул үз тамырларыңа, үз нигезләреңә кайту хәрәкәте. Якутиядә депутатлар шундый тәкъдим белән чыкканнар хәтта – республикадагы диннәр исемлегендә христианство белән ислам гына түгел, тәңречелек тә булырга тиеш дип. Тәңречелек идеясе социаль челтәрләрдә бик киң таратылган. Глобализация, урбанизация шартларында үзбилгеләнү символы бит ул.

Татарлар – төрки халыклар арасында идея, теория генераторы. Тәңречелек хәрәкәтенең киң таралуына һичшиксез безнең дә өлешебез зур. 1997-1998 елларда тәңречелекне тарату максатыннан Зиннур Әһлиуллин, Рафаэль Бәзретинов, Дамир Шәйхетдин, Венир Әхмәтов,Альмира Хисмәтуллина һәм мин юлга чыгып киттек. Шушы энтузиастлар аркасында төрки дөньясында тәңречелеккә таба зур этәргеч булды. Казахстан, Бурятия, Алтайларга, Тува, Азербайҗан, кырым татарларына, гагаузларга, карачайларга да барып җиттек, шушы тәгълимәтне, фәлсәфәне тараттык. Тәңречелек турында китаплар, газеталар таратып, башкаларга да зур этәргеч ясадык. 90 нчы елларда оешып киткән Төрки яшьләр берләшмәсе – ул да бит татарлардан чыккан идея, ничә еллар дәвамында аның җитәкчесе булып Тәлгать Әхмәдишин торды. Төрки халыклар ассамблеясы да шулай ук – татарларның җимеше, аны Рафаэль Мөхәммәтдинов җитәкләде.

Татарда тәңречелек сакланган дип әйтергә була. Фольклорында, горыф-гадәтләрендә чагылыш таба бу. Биләргә, изге чишмәләргә, тауларга барсаң, күрәбез – чалмалар, бәйләнеп калдырган тукыма кисәкләре җилфердәп тора. Өчесе, җидесе, кырыгы, бер еллыгы дигән ышанулар да—тәңречелектән. Гарәп миссионерлары 10-14 гасырларда ул тәңречелек ышануларны исламга яраклаштырыбрак калдырырга , халык арасына үз идеялогиясен үткәрер өчен тырышканнар. Шуңа күрә үрелеп-үрелеп булса да, тәңречелек элементлары бездә сакланган. Оешма теркәү дигәннән. Кыргызлар да, казахлар да берләшмә төзеп карыйлар, барып чыкмый әлегә. Ә менә мариларның 30-40 проценты үзләренең мәҗүси диннәрендә. Милли киемнәре көндәлеккә киелә. Министр урынбасарлары, түрәләр дә, гади халык та чын милли киемнәрен көндәлеккә кияләр. Милли чигүле киемнәре гадәти кием санала. Туй-бәйрәмнәрне әйткән дә юк инде. Бизәк, чигү, орнамент элементлары сакраль көчкә ия. Башкортстанда да мариларның үзләренең традицион диннәрен тотучылар шактый. Бишйөздән артык изге әрәмәләре дәүләт тарафыннан саклана. Кайбер җыеннарда 1,5-2 меңләп кеше җыйнала. Монда бервакыт ат, үгез, 750дән артык каз-үрдәк суелды.

Бездә тәңречелек оешмалары барлыкка килмичә калмыйчак. Хәзер кануннар белән төрле яктан китереп кыстылар анысы – 3-5 кеше бергә җыйнала башласа, полиция шундук килеп җитә. Фикердәшләрдән оешма теркәп, сәяси мәйданга да чыгарга кирәк. Исламга да, христианнарга да каршы түгел без, табынсыннар. Тик башка юнәлешләргә алар тарафыннан басым булмаска тиеш. Башлаган чорда -- 90нчы еллар ахрында -- бик авырга туры килде, дөресен генә әйткәндә. Безне бөтен яктан измәкче булдылар. Ә хәзер гадәти күренеш шикелле кабул ителә, тәңречелекне бик каты сүгүчеләр дә, җир белән тигезләүчеләр дә матбугатта, интернетта күренми диярлек. Кайбер язмаларда “татарлар ислам, христиан дине һәм тәңречелек тота” дип тә яза башладылар хәтта һәм бу гадәти күренешкә әверелде. Ул хәрәкәт китте, аны басып, юкка чыгарырга тырышып кына җиңеп бетереп булмый һәм кирәк тә түгел.

- Синең хәзинә табасың килгәне юкмы? Алтын Урда чорына караган әйберләрдән торган, бер 30 миллион сум торырлык хәзинә тапсаң, аны нишләтер идең?

- Шәймиев фондына сәдака итеп бирер идем. Ә икенче вариант -- 30 миллионгамы? Төрки һәм фин-угыр республикаларында 3-4 инкыйлаб ясар идем. Шаяртып әйтәм инде, уйлый күрмәсеннәр тагын. Рәсәй масштабында төрки, фин-угыр, монгол халыкларының яхшы иҗтимагый- сәяси оешмасын ясар идем. Монда алтайларны, карачайларны, телеутларны, хакасларны, бурятларны, коми, мордва, шулай ук ненецларны да, шул ук кечкенә вепсларны да берләштерә торган хәрәкәт, хокукларын яклый торган оешма һәм гәҗит оештырыр идем. Аларның хәлләре безнекеннән дә аянычлырак, аларда көчле ассимиляция һәм руслаштыру сәясәте бара.

- Аерым татар дәүләте төзергә мөмкинлегең бар ди. Аның чикләрен әйтеп үт әле. Ул ничек дип аталыр иде?


- Белмим, бу милләт белән дәүләт төзергә бик авыр. Мин гел әйтәм: “Их, сезнең белән, мондый халык белән дәүләт тә төзеп булмый бит!”. Ә фантазиягә бирелеп карасаң, болайрак. Чикләре ничек – ул кечкенә, Татарстан да булып калырга мөмкин, татарның хәленә, потенциалына карап, зуррак та булырга мөмкин. Милли лидерларның күзаллавына, акылына, гыйльми-практик акылына карап. Сүз белән, теория дәрәҗәсендә бу хакта бик күп язылды, ә чынбарлыкка, тормышка ашырырга әзер торучылар бик аз. Киләчәктә татарның пассионар потенциалыннан билгеләнәчәк инде бу. Татар проливыннан Кара диңгезгә кадәр дип тә әйтергә мөмкин. Себер, Әстерхан да безнеке, дип әйтергә булыр иде кебек. Тик юк бит – Әстерханда хәтта 90нчы, күтәрелеш елларында да татарларның милли-мәдәни идеясы белән район дәрәҗәсендә дә чыкмадылар. Себер татарларында да бернинди татарлык идеясы күтәреп чыгучы күренмәде. “Языгыз, идея кайчан да булса материальләшә бит ул”, -- дип әйтеп тә караганым булды. Шәхесләре, лидерлары юк, селкенмәделәр дә. Аларга ипи булсын, бәрәңге булсын, бәйрәм, бию, җыр булсын, ә киңкүләмле геополитика дәрәҗәсендә уйларга теләмиләр.

Чикләр дигәннән, мин – милли хәрәкәтнең ерак чит илләргә бер мәртәбә дә чыгып карамаган бердәнбер вәкиле. Төркиягә дә, Америка-Англияләргә, Европаларга – беркая да барганым юк. Алайса анда бүген Наил Нәбиуллин артык йөренә башлады шикелле. Мине Тәлгать Әхмәдишин беркая да алып бармады – Төркиягә дә, Румыниягә дә, Голландиягә, Төньяк Кипрга, Македониягә дә, беркая да алып бармады. Кемнәрне генә ташымады, мине алып бармады.

- Ник?


- Имеш, мин кирәкмәгәнне сөйлим, кирәкмәгәнне әйтеп ташлавым бар дип.

- Син мари телен аңлыйсыңмы? Аларда милли хәлләр ничегрәк тора бүген? Казанга, татарларга карашлары ничек?


- Мари телен 70-80 процентка аңлыйм. “Мари-Эл” дигән “Ватаным Татарстан” кебек хөкүмәт гәҗитен, “Кугарня” (жомга), бакчачылык турында “Сурт пече” дигән газеталарын алдырып укыйм. Мари тапшырулары була, кичкә таба 20 минутлап, шуны иртәнге якта да кабатлыйлар. Радиолары көненә 7-8 сәгать марича сөйли. Гәҗитләрен укыйм, аңлыйм. Дежур сүзләр белән сөйләшә беләм, сөйләм телен 20 процент чамасы беләмдер. Мари телендә татар, төрки сүзләре бик күп– 25 процент чамасыдыр. Татар, болгар, Казан ханлыгы, Алтын Урда тәэсире нык сизелә. Милли хәрәкәтләре бар, әлегә сүлпән. Мин комиларны, вепс, карелларны, мордваларны, чуашларны чагыштырам карыйм. Барысында да хәрәкәт бар. Уйлау бар, фикерләү бар һәм эш тә бар. Мин фин-угыр халыклары яшьләренең җыеннарында булдым. Карыйм – марилар либераль да, йомшак та, тик алар үз фикерләре белән, үз-үзләренең тотышлары белән болар арасында Кавказда чеченнар шикелле кебек кабул ителделәр. Мариларның фикерләреннән, сүзләреннән хәттә бераз шүрләбрәк калдылар. Мариларны фин-угыр дөньясындагы идеяләр, төрле башлангычлар генераторы дип әйтә алам.

Мин Мари илендәге “Татар мәдәниятының республика үзәгендә” методист булып эшлим. Татар яшьләренең «Очрашу» клубы координаторы да. Татар теле курслары да алып барам.

Мариларның татарларга карашы бик яхшы, алар Казан яклы. Башкортлар, чуашлар белән чагыштырганда да, мариларны татарның иң якын союздашы дип әйтергә була. Мари җирендә яши торган татарларны да хөрмәт итә марилар, гәрчә ул татарлар андый хөрмәткә лаек түгелдер дә. Мари илендәге татарлар меркантиль, тар күңелле, алдакчылар, сүзләрендә тора белмәүче ышанычсыз бәндәләр. Татарлар үзләренең тотышы белән гомумән милләтебезне пычраталар. Аеруча псевдоэлита арасында татар әшәке. Урыска ияреп, мариларга мәсхәрәләп: “Әй, черепок”” – дигән булалар. Бер дә урысларга сикеренмиләр, ә үзләреннән йомшаграк, күндәмрәк халыкны изәргә генә торалар. Мин әйтәм тегеләргә: “Сез үзегез чаплашка бит”. Кайбер мәдәният йортларында зарланган булалар, имеш, марилар изә, татарга юл бирми, дип. Мин мариларны яклыйм. “Нинди изү?! Юк-бар сөйләмәгез инде! Мәскәү изә, дип акырыгыз эшегез булмаса”, -- дим. Мондагы “сулчы” һәм милли җанлы марилар мине “Че Гевара “ дип тә атыйлар.

- Ашарга пешерә беләсеңме?


- Походларга йөргәч, хәзер гаиләм дә булгач, ашарга пешерә беләм инде. Әллә нинди экзотик ризыклар белән мавыкмыйм. Шурпаларны, ит-бәрәңгедән төрле ашлар, щи пешерә беләм, бәрәңге, йомырка кыздыра беләм. Элек печенье пешерергә ярата торган идем, тимер форма кысасына салып. Аны кәчтрүлләр тутырып, өеп-өеп, күп итеп пешерә идем. Хәзер никтер пешергәнем юк шуны, составын оныттым.

- Беренче малаегызның исеме бик тарихи диделәр..Ничек ул? Икенчесенә кем дип куштыгыз? Өченче, дүртенче балаларың туса нинди исем кушачаксың?


- Беренче улыма Баламир дип куштым. Хәзер интернациональ исемнәр китте бит инде. Венера, Эльмира ,Эльвира, Лилия, Лиана, Вилләрдән читләшә төшеп, татар хәзер башка чиккә ташланды – гарәп, яһүд, грек, көнбатыш исемнәре тага. Мин андый исемнәр куша алмыйм инде. Татарларга үрнәк булырдай, татарның тарихын тирән итеп күрсәтү максатыннан, исемнәребезне яңартыр өчен дә, улыма Баламир дип куштым. Чөнки исем ул – код. Көч, җан бирә торган, кешене саклый торган, ата-бабалары рухларында яшәтә торган код. Өстән языла торган туганлык капсуласы исем белән иңдерелә. Исемнең тарихы бик тирәннән килә: 370 елда Баламир каган хан Идел буена Һуннарны алып килә. Шулай ук аланнарның, готларның дәүләтен тарката. Татарстанда да, Башкортстанда да, Мари илендә дә, гомумән Идел-Уралда бүтән берәүдә дә мондый исем юк. (Вконтакте юри генә язып караган идем, Баламир дигән нибарысы бер кеше табылды, анысы да каядыр Казах даласыннан – ред.)

Кызыма Томирис дип кушмакчы булган идем. Томирис – безнең эрага кадәр 550нче елда скифларның, массагетларның патшабикәсе булган. Тимерне сындыручы, сыгучы мәгънәсендә. Фарсыларның җитәкчесе Кир төрки скифларның җирләренә килгән була. Томирисның ире дә, улы да сугышта үлә. Шуннан соң Томирис скифларны җитәкләп, Кирның гаскәрен тар-мар итә һәм, риваятьләр буенча, Кирның башын күн капчыкка салып, шунда кан тутырып: “Син кан эчергә килгән идеңме? Эч!” – дип тантана итә.

Кызыбызга Айбикә дигән исем куштык. Татар исеме. Ай – күк җисеме, бикә—владычица, госпожа. Өченче, дүртенче балалар туса да, төрки-татар исемнәре кушачакмын. Билгекаган, Атилла, Төнгекүк,Томирис, Алтынчәч, Илбарс, бәлки башкасыдыр.

- Бик көчле булган милли хәрәкәтнең хәзергә тәмам сүнүен нидән күрәсең?

- Советлар Союзы булганда, мисал өчен, кырымнарның хәрәкәтләре булды. Идән асты, конспирацияләнгән булса да, хәрәкәт эшләде. Алар шуңа күрә көчле рухлы да, идеялы да булды. Прибалтлар, украиннар да шулай ук. Безнең татарларда андый көчле, зур хәрәкәт булмады. Бу – сәяси көрәшнең ысулларын белмәү, лидерларның да ахыр чиккә кадәр бармаулары. Өстәге хакимияткә ышану аркасында, хакимиятне үз кулларына алу турында лозунгларның булмавы аркасында барып чыкмады. Халык бик каты ышанган иде. Ләкин үз вакытында ясалмыйча калган зур адымнары аркасында милли хәрәкәт сүнүгә китте. Лозунглар булып күтәрелгән милли-мәдәни, мәгариф проблемаларының күбесе тормышка ашырылды. Шул ук вакытта идеологик нигез бик сай иде. Милли хәрәкәт лидерлары вакыйга артыннан бардылар. Вакыйганы үзләре ясамады. Советлар Союзында барган вакыйгалар алдыннан чапмадылар. Вакыйгалар узгач, шуларга кайтаваз шикелле арттан гына ияреп бардылар.

15-20 мең кеше чыккан, шул ук вакытта 700 кеше чыккан митингларны да күрдек. Милли хәрәкәттә йөргән бик күп кеше дин, ислам юлыннан киттеләр дә, шулай итеп күз алдында меңләгән кешеләребез үз халкына түгел, дөнья интернационализмына, дөнья диненә хезмәт итә башладылар, татар милли хәрәкәтеннән киттеләр. Ә бит күңелләрендә чын татар милләтчеләре иде.

Инкыйлаб та, күтәрелешләр дә йөз елларга сузылып бармый. Аның билгеле бер вакыты була. Бер ел-ике ел эчендә бөтен нәрсәнең асты өскә килсә –килә, юк икән-юк. Украина вакыйгалары да моны күрсәтте. Россиядә 91нче елгы вакыйгалар да, Грузиядәге, Прибалтикадагы, Чечнядагы хәлләр дә моны күрсәтте. Инкыйлабларның ресурсы шул бер-ике еллык кына, шул вакыт эчендә җитешеп калсалар-калалар, юк икән – юк. Яки хакимият кала, яки хакимиятьне милли кешеләр үз кулларына ала. Хакимиятьне кулга алырга була, ләкин кулда тотып кала белергә дә кирәк бит аны. Инкыйлаб халыкның 5 процентына кирәк. Калганнарына фатир кирәк, ашарга кирәк, юл кирәк. Димәк, хакимиятне үз кулыңа аласың икән, тиз арада халыкның ихтыяҗларын канәгатьләндерә белергә дә кирәк.

- Тәңре бүген синең теләсә-кайсы бер теләгеңне үтим дисә, ни теләр идең?

- Туган көннәрдә, төрле чараларда татарлар торалар да: “Иң мөһиме – исәнлек-саулык булсын! Әйдәгез, тазалык өчен эчик!” -- дип әйтәләр. Кабан шикелле нык гәүдәле булырга, ләкин шул ук вакытта катгый режимлы төрмәдә гомерлеккә хөкем ителеп утырырга да була. Беренче чиратта Ирек кирәк. Ирек булса, халык та, аерым кеше дә үз-үзен таба ала. Әнә, паралимпиячеләр күрсәттеләр бит – аларның күңелендә нинди рух, максатчанлык, иреклек!

- Татар милләте алга китсен өчен ни эшләргә кирәк? Шул уйларыңны пунктлап язып бирә аласыңмы?


Көчле милли хәрәкәт кирәк. Халыкның социаль-икътисадый ихтыяҗларын канәгатьләндерә ала торган көчле оешма кирәк. Ничек кенә сүкмәсәк тә, “Азатлык”, татар милли-азатлык хәрәкәте – бу татар рухының, пассионарлыгының күрсәткече. Әлбәттә, анда карьерачылары да, шикле элементлары да, шымчылары да бардыр. Шул ук вакытта чиста күңелле, самими, беркатлы егетләре-кызлары дә бардыр. Ләкин ул хәрәкәт булырга тиеш. Татар милләте алга китсен өчен социаль-икътисади, җир, эш мәсьләсе, иреклек, демократия лозунглары гел алда торырга тиеш. Һәрбер район үзәгендә“Азатлык”ның бүлекчәләре кирәк. Хәзергә милли потенциал Чаллы,Түбән Кама, Казанда күренә. Азнакайда, Әлмәттә кайбер өметле шәхесләр бар иде. Күп нәрсә шәхесләрдән тора. Акыллы, бик күп укыган, анализлый торган, курыкмый торган, нык рухлы шәхесләр кирәк. Шәхесләр булса, милләт тә көчле була.

- 2014 елда “Таңбатыр” үтәчәкме?


- Ике-өч көнлек кенә форматта үтәр дип уйлыйм. Чөнки Россиядәге, Украинадагы вакыйгалар белән бәйле дә, гомумән, бүгенге вәзгыятьтә икенче төрле фикер йөрткән кешеләргә карата полиция, ФСБ тарафыннан көчле басым, томалау башланды. Итагәтьле “яшел кешеләр” бөтен җиргә тыкшынып йөриләр. Мин беренче чиратта кешеләр өчен борчылам. 24 ел буена милли хәрәкәттә эшләгән дәверемдә, мин һәрвакыт беренче чиратта башкаларның куркынычсызлыгы турында уйладым һәм уйлыйм. Минем арттан барган кешеләр беркайчан да җәберләнмәде, корбан ителмәде.

- Бу көннәрдә син ниләр белән мәшгуль соң әле?

- Дачада алмагачларны буяп кайттым. Сыерчык оясы ясап куйган идем, сыерчык килгән! Куяннар да үрчетәсем килә. Яныбызда гына кечкенә күл бар, рәхәтләнеп каз асрарга да була. Былтыр шул күлгә үрчетергә дип балык җибәрдем. Шушы көннәрдә умарта алырга иде әле исәп. Басаев әйтмешли, умартачылык белән шөгыльләнәчәкмен.

- Җавапларың өчен рәхмәт... 

1

2

3

4

5

6

7

8




в„– |

Май бәйрәмнәрендә нишләячәксез? (Сораштыру)

$
0
0
28.04.2014 Җәмгыять
Быел Россия халкы 1 май – Яз һәм хезмәт бәйрәмендә – дүрт көн (1–4 май), 9 май – Җиңү көнендә исә өч көн (7–9 май) ял итәчәк. Superjob порталы мәгълү­матларына караганда, россиялеләр бер атнага сузылган май бәйрәмнә­рен кайда үткәрәчәген хәл итеп куйган инде.

Сораштыру барышында ил хал­кының 38 проценты ялларны өйдә яки туган шәһәрендә, 19 проценты – бакча яки авылда, 11 проценты – табигать кочагында, 8 проценты эш урынында уздырачак. Россиялеләрнең 5 проценты май бәйрәмнәрендә Россия буйлап сәяхәт итсә, 4 проценты чит илгә барырга җыена. Респондент­ларның 11 проценты исә ялларны кайда һәм ничек үткәрәчәген әлегә хәл итмәгән. Ә сез май бәй­рәмнәрен кайда үткәрергә җыенасыз?

Сәрия Хәбибуллина, “Казан“ телерадиокомпа­ниясенең генераль директор урынбасары – ТВ буенча баш продюсер:


– Ялларга минем план ил буйлап сәяхәткә чыгарга җы­енучы һәм диңгезгә китүче 9 процент россияленеке бе­лән генә туры килми, башкаларныкы белән аваздаш. Телевидение журналистлары өчен ял, гадәттә, якшәмбе генә. Бу юлы да ике көннән артык ял эләкмәс дип уйлыйм. Май демонстрациялә­ре, бакча сезоны ачылышы, Жиңү бәйрәме тантаналарын да тулысынча программаларыбызда күрсәтергә планлаштырабыз. Шуңа күрә башта эшләп, аннан авылга Балтач якларына кайтып килермен. Ә анда без ел саен, яз һавасын сулап, урманга барып кайтабыз. Бакчада да эш җитәрлек булыр дип уйлыйм. Гомумән, май яллары – безнең ил халкының бик күп төрле эш башкара торган вакыты. Иң мөһиме – көннәр җылы, кояшлы булсын да яллар имин үтсен.

Резеда Төхфәтулли­на, К.Тинчурин исемендә­ге татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты:


– Ял көннәрен өемдә үт­кәрәчәкмен. Өйдә эшнең бе­тәсе юк. Беренче май бәйрә­менә спектакль, концертлар да планлаштырылмаган. 9 май көнне исә Балык Бистәсе районында Җиңү көне уңа­еннан уздырылган концертта чыгыш ясаячакмын. Берәр көнне апама кунакка барып, табигатьтә шашлык пешереп, мунча кереп, рәхәтләнеп ял итеп кайтырга планлаштырам. Тик менә көннәр суытып җибәрү генә кәефне тө­шерде. Бәйрәмнәргә җылыт­са ярар иде инде.

Гөлнара Зиннәтулли­на, журналист:

– Бәйрәмнәрне, һичшик­сез, бакчада үткәрәчәкмен. Бакчасы булмаган һәм анда бармаган кешене аңламыйм, кызганам. Кыш буе өзелеп көткән язым килде. Салкынрак булса да, яратам мин аны. Җиләкләрне мүлчәдән арындырып, корыган яфрак­ларын өзеп, төпләрен йомшартып кайттым инде. Бакчада эшләү миңа зур бәхет булып тоела. Җәй буе торырга дип күченәбез инде, Алла боерса. Бакчадан, гадәттә, ноябрьнең уннарында гына кайтам.

Салават Миңнеханов, җырчы:

– Май бәйрәмнәрендә тормыш иптәшем Гүзәлем белән диңгез буена ял итәр­гә китәбез. Кайда икәнлеге сер булып калсын.

Рифат Сәлах, шагыйрь:

– Үзегез дә әйтеп үттегез, 1 май – Яз һәм хезмәт бәй­рәме. Бу ялларда күбрәк хез­мәт итү кирәк, минемчә. Хез­мәт бәйрәмендә 8 сәгать ке­нә түгел, бәлки 12 сәгать эш­ләү дөресрәк булыр иде. Өстәмә 4 сәгатеннән кергән хезмәт хакын Кырым ярым­утравына багышласак, тагын да дөрес­рәк. Шулай да, бу ялларда авылга кайтып бә­рәңге утыртырбыз, язгы бакча эшләрен башкарырбыз дип торам, Алла боерса. Шундый кояшлы, якты көннәрдә хезмәт ит­мичә, башкача ял итүне күз алдына да китерә алмыйм.

Фәния Маликова, ашчы (Аксубай районы):

– Май бәйрәмнәрен ел да бакчада эшләп уздырабыз. Авыл җирендә эшнең бет­кә­не юк бит! Арып-талып эш­ләгәч, рәхәтләнеп мунча ке­рә­без. Икенче көнне, таби­гатькә чыгып, шашлык пеше­рәбез. Туганнар белән кунакка йө­решәбез. Бәйрәм көн­нәрен ел саен эш белән ялны бергә алып барып, кү­ңелле итеп уздырабыз. 




в„–61 | 26.04.2014

Өйдә кем хуҗа?

$
0
0
28.04.2014 Дин
Тормышта һәр нәрсәнең җаваплы хуҗасы булырга тиеш. Ил дә, шәһәр дә, кечкенә авыл һәм оешма да хуҗасыз тора алмый. Күз алдыгызга китерегез: әгәр илдә төпле хуҗа булмаса, нәрсә булыр иде? Илдә түгел, кечкенә оешмада да, хуҗа ялга китсә, бөтенесе рәхәткә чыга. Шуңа күрә, һәр җирдә хуҗа булырга һәм шунысы мөһим – бер казанга ике сарык башы сыймаганга, ул бер булырга тиеш.

Әгәр җир һәм күкләрдә хуҗалар күп булса, яшәеш бүгенге көнгә ирешә алмас иде. Борынгы грек фәлсәфәсе күп иләһләрне таныса да, аларның үзләрендә үк иләһләре гел үзара сугышалар. Шуңа күрә, Аллаһ бер, күкнең дә, җирнең дә хуҗасы Ул. Аллаһ Тәгалә әйтте: «Әгәр җир һәм күкләрдә Аллаһтан башка иләһләр булса, алар җимерелеп бетәр иделәр» («Пәйгамбәрләр», 22). Шуңа күрә гаиләнең дә үз җаваплысы, кайгыртучы хуҗасы булырга һәм ул хуҗа бер булырга тиеш.

Өйдә кем хуҗа? Әлбәттә, бу риторик сорау. Чөнки, гаилә иерархиясен, өйдә кемнең хуҗа булуын китаплардан укып беләбез. Әмма барысы да бу нәрсә белән килешәме соң? Көнбатыш илләрендә, хатын-кызның абруен күтәрәбез, дип чаң кагучы феминистик оешмалар күптән өстенлек алып, анда бу сорауны кую бөтенләй мәгънәсез булып тора. Алар өчен ир һәм хатын сәүдә өлкәсендә хезмәттәшлек итүче тигез хокуклы бизнес-партнерлар кебек кенә булып калалар. Хәтта кайбер Европа чиркәүләрендә Хаваның Адәмнең кабыргасыннан яратылуын: «Адәм – асыл зат булган хатын-кызны ярату өчен кулланылган чимал-полуфабрикат», – дип аңлатучылар да бар диләр.

Әлбәттә, хатын-кызларыбызның хуҗа тәхетенә үрмәләүләрендә без ирләрнең дә өлеше зур. «Изге урын буш тормас», – диләр. Әгәр ир атналар буе кайдадыр эчеп йөрсә яки сау-сәламәт булып һәм көннәрен диван өстендә үткәрсә, эшкә йөрисе, гаиләсен тәэмин итәсе килмәсә, хатынга нишләргә? Ай саен утына-газына түләү кәгазьләре килә. Украинага көткән кебек безгә дә көтмәсләр шул. Утны-газны өзеп куярга да күп сорамаслар. Өстәвенә, балалар ашарга сорый, аларны да карарга, киендерергә кирәк. Хәсрәт ирнең дә диванда ач карынга ятасы килми… Ничарадан-бичара хатын-кызга гаилә иярен үзенең нечкә җилкәләренә салырга һәм арбаны үзенә тартырга туры килә.

Кайберәүләр ирнең хуҗа булуын шулайрак күзаллыйлар: ир– гаиләсен әсирлектә тотып, башкаларга суларга да, як-якка карарга да ирек бирмәүче явыз патша. Ә хатын – көн-төн башын күтәрми иренә хезмәт итүче мескен кол. Аның авызын ачып сүз әйтергә дә, үз фикерен белдерергә дә хакы юк. Мондый мисаллар да тормышта аз түгел.

Шулай итеп, күпме гаиләләрнең көймәсе, уртадан йөзәсе урында, ярның бер ягыннан икенчесенә бәргәләнә. Шуңа күрә, дин гаиләдә ир хуҗа дип әйткән икән, ул аны дөрес итеп аңларга һәм алтын урталыкны табарга өйрәтә. Буыннар алышынып, кешеләрнең уй-фикерләре үзгәрсә дә, Аллаһ куйган канун искерми, ул һәрвакыт камил һәм мөһим булып кала. Иманлы гаиләләр шушы хикмәтле канунны үз үрнәкләрендә бөтен дөньяга күрсәтергә тиешләр. Кызганыч, бүген күп мөселман ирләре дә гаиләдә хуҗаның кем булуын укысалар да, хуҗаның нинди булырга тиеш дигән җөмләләренә барып җитә алмыйлар. Шул сәбәптән, бу хакта бераз үзем укыганнарны, үзем аңлаганнарны сезгә дә җиткерәсем килә. Хаталарым булса, бик кырыс булмагыз, Аллаһ рәхимле кешеләрне ярата.

Гаиләдә ирнең дә, хатынның да урыннарын Аллаһ Тәгалә «Ниса» сүрәсендә Үзе билгеләде: «Ирләр – хатыннар өстеннән карап, кайгыртып торучылар».

Әлбәттә, без ирләргә үзебезнең хуҗа булуыбызны ишетү йөрәккә май булып ята. Еш кына никахларда бу аятьне укысаң, табын артында утыручы ирләр иркенәеп, мыек астыннан елмаеп куялар. «Кара, ничек дөрес әйткән», – дип куанышалар. Хатын-кызлар: «Тагын бөтен власть мужикларга инде», – дип, бераз кимсенеп тә куялар. Әмма, кем соң ул «хуҗа» һәм Аллаһ гаилә дилбегәсен ни сәбәпле иргә тоттырды? Аятьнең дәвамында моның ике сәбәбе килә:

Беренче сәбәп – Аллаһтан бүләк итеп бирелгән дәрәҗә. «Аллаһ берсе өстеннән икенчесен өстен кылган өчен».

Әйе, Аллаһ кешеләрне төрле дәрәҗәләрдә яратты. Берәүгә – байлыкта, икенчегә – саулыкта, өченчегә бала-оныкта өстенлек бирде. Шулай итеп, бер өлкәдә – ир, икенче өлкәдә хатын-кыз өстен булырга мөмкин. Гаилә хуҗасына килгәндә, Аллаһ бу урында өстенлекне ир затына бирде. Әлеге вазифаны билгеләгәндә, Аллаһ ирләрдән дә, хатыннардан да киңәш сорамады. Ул өстенлекне билгеләде һәм ирләргә хуҗа булу өчен тиешле әсбапларын да бирде. Иргә, гаиләсен карау, кайгырту өчен, физик яктан көчлерәк тән, салкын караш насыйп итте, ирләрнең холыклары да корырак, алар хискә әзрәк бирелүчән булды.

Ир хуҗа булгач, атадан килеп кызны егет сорый. Егет өйләнә, кыз кияүгә чыга. Аерылу-талак та шәригатьтә ир кулында. Балалар да атаның фамилиясен йөртә, атасының исеме белән чакырыла… «Шәригатьтә ни өчен талакны ир генә әйтә ала?» – дигән сорауны еш бирәләр. Моның хикмәтен бер абыстай шулкадәр төгәл итеп аңлаткан иде. «Әгәр безгә дә талак әйтергә яраса, без аны көненә әллә ничәне әйтер идек. Ярый әле ярамый, гаиләләребез җимерелеп бетәр иде», – диде ул.

Гомумән, дин хатын-кызның югары мөнбәрләргә, патшалыкка омтылуына каршы. Чөнки, чын хатын-кызга яхшы патша булу мөмкин түгел. Яки инде аңа яхшы патша булу өчен үзенең яхшы хатын-кыз сыйфатларыннан баш тартырга туры киләчәк. Ә, дөнья мәртәбәсен алам, дип, күктән бирелгән мәртәбәне югалту дөрес түгел. Хәрбиләр теле белән әйткәндә, бу – погондагы йолдызларны арттырам, дип, Аллаһ биргән кешелек сыйфатын югалту дөрес булмаган кебек. Пәйгамбәребез (с.г.в.) асыл затларга булган ихтирамын күп хәдисләре белән расласа да, хатын-кыз җитәкләгән дәүләт бәхетле булыр, димәде: «Үзенең әмире итеп хатын-кызны сайлаган халык беркайчан да уңышка ирешмәс» (Бохари риваяте).
Европаның кайбер алга киткән илләренең үзләренә патша итеп хатын-кызны сайлаулары яки көмәнле ханымга бөтен илнең оборона-армиясен тоттырулары ул илләрнең киләчәге нинди булачагын әйтеп тора. Хәер, армия башлыклары итеп хатын-кызлар сайланса, илләр арасында сугышлар булмас, алар, үпкәләшеп, сөйләшми генә торырлар, – диләр.

Һәр өлкәнең үз кешесе

Гаиләдә, илдә, армия башында ир затының булуы аның бар җирдә дә хатын-кыздан өстен булуын күрсәтми. Аллаһ бер мәйданда өстенлекне – иргә, икенчесендә – хатын-кызга бирде. Дәваханәгә барсаң, анда һәр бүлекнең үз җитәкчесе, үз белгечләре булуын күрәсең. Күз табибы, неврологиягә кереп, андагыларга акыл сатмый, невропатолог та окулистны күз авыруларын дәваларга өйрәтми. Тормышның күп өлкәләрендә ир затлары хатын-кызлардан өстен булсалар да, хатын-кызларның да өстенлек тотучы үз мәйданнары җитәрлек. Ир, күпме генә тырышса да, бала таба алмый. Җир өстендә булган иң зур дәрәҗәләрнең берсе – ана булу бәхетен кешелек тарихында бер ир дә татымады һәм татымас. Шуңа күрә, пәйгамбәребез (с.г.в.) янына бер кеше килеп: «Минем яхшылыгыма иң лаек булган кеше кем?» – дип сорагач, ул: «Әниең», – дип җавап бирә. Теге кеше: «Соңра кем?» – дигәч, пәйгамбәребез (с.г.в.): «Әниең!» – ди. Сорауны өч тапкыр кабатласа да, җавап шул ук була. Дүртенче мәртәбә сораганнан соң, пәйгамбәребез (с.г.в.): «Әтиең», – дип әйтә (Бохари һәм Мөслим риваятьләре). Димәк, әлеге өлкәдә хөрмәт мөнбәренең беренче өч баскычында да иргә урын юк. Шулай шул, күп җирдә өстенлек алырга яратсак та, монда без хатын-кызларыбызга конкурент-көндәш була алмыйбыз.

Бала тәрбиясе, киләсе буынны тәрбияләү вазифасында да ир хатын-кызга тиң түгел, чөнки балага ана биргән тәрбияне әти бирә алмый. Риза Фәхреддин: «Бөек мәктәпләрдә вә югары фикерле адәмнәрдә белем алган кешеләр дә үз аналарыннан алган тәрбия тәэсирендә яшиләр һәм бу тәрбияне соңгы көннәренә кадәр саклыйлар», – дигән.

Икенче сәбәп: кәсеп итеп, ирнең тырышлыгы белән алына торган дәрәҗә. «Үз мөлкәтләреннән сарыф иткәннәре өчен». («Ниса» сүрәсе: 34 нче аять).

Ирнең икенче дәрәҗәсе аның күтәргән җаваплылыгы белән бәйле. Әйе, хуҗа исемен йөртү һәркайсыбызга ләззәтле, әмма монда: «Кем ул Хуҗа?» – дигән сорауны кую зарури. Хуҗа бит ул башына таҗ киеп, кулына пульт тотып, хатын тегене эшлә, моны эшлә, дип әмер биреп утыручы патша гына түгел. Әлбәттә, патша булгач, таҗы да, әмере дә була. Ләкин хуҗа иң элек үз хуҗалыгын кайгыртырга тиеш. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Һәрберегез көтүче һәм үз көтүе өчен җаваплы», – диде (Бохари һәм Мөслим риваятьләре).

Дин буенча, гаиләне ашату, киендерү, саулык-сәламәтлеген, яшәү урынын кайгырту иң элек ир вазифасы булып тора. Хатын-кыз: ничек баламны ашатыйм, каян акча табыйм, дип, чәч-баш туздырып, күз тондырып чабарга тиеш түгел.

Кыямәт көнендә Аллаһ бу вазифалар өчен иң элек ирдән сораячак. Хатын-кыз исә иренә ярдәм итүче. «Ислам хатын-кызны кимсетә», – дип, хатын-кызларга тигез хокук бирергә маташтылар. Авызына папирус каптырып, тракторларга утырттылар, кулына чүкеч тоттырып, заводларга кудылар. Нәтиҗәдә, «йомшак күңелле» күпме ирләр, хатыннарга урын биреп, хәзер гаилә туйдыруны бөтенләй хатыннарына тапшырдылар. Эх, берьялгызы гаилә арбасын тартучы ханымнар көчле ир кул астында тыныч кына яшәр, кайтуына табыннарын хәзерләп елмаеп каршы алыр иде дә… Тик үткәнне кайтарып булмый. Ныклы ата кулы тоймый үскән улга чын ир булып өлгерү бик авыр. Локман хәким: «Атаның баласына тәрбия камчысын куллануы игенлеккә яуган яңгыр кебек файда бирә», – дигән. Зәңгәрләр проблемасының куерып баруы да гаиләдә чын ир образының бетүе сәбәпле чыгадыр инде ул. Татарда хатынга сызык аша кыз дип өстиләр, бу хатын-кыз гел кызлар кебек калсын өчен, күрәсең. Ләкин ирләргә ир-егет дип әдәби әсәрләрдә һәм сәхнәләрдә генә әйтәләр, күбрәк «ат» дигән кушымтаны тагалар. Шуңа күрә, муенына гаилә камытын кигән ир-ат гаилә арбасын тартырга да тартырга тиеш: Аяк асты бозлавык булса да, юллар баткакка әйләнсә дә… Менә шул вакытта ир заты чын ир һәм хуҗа, андыйның башына таҗны да, кулына пультны да тоттырырга була.

Һәр тырышлыгы садакадан китә


Арбаны тарту җиңел эш түгел, бигрәк тә арбадагыларның саны арткан саен. Ләкин бу урында күңелендә иманы булган, гаиләсенә ихласлык белән хезмәт итүче иргә зур сөенеч бар. Аллаһ каршында ирнең хәләл гаиләсе өчен кылган һәр хезмәте, маңгаеннан тамган һәр тир тамчысы изге садакадан китә. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Динарны (алтын тәңкәне) Аллаһ юлында тотырга була, кол азат итүдә, мескенгә садака итеп бирергә һәм гаиләңә сарыф итәргә мөмкин. Иң саваплысы – гаиләңә тотылганы», – диде (Мөслим риваяте).

Сөбханаллаһ, үз гаиләңә кайткан һәр тиенең, бер литр сөтең, бер кило алмаң – барысы, садакадан гына китү түгел, иң изге садака була. Кайвакыт, гаилә чыгымнары күп булу сәбәпле, күңелләр төшә. Әлбәттә, садака артсын, дип, экономия ясамагыз, иркен сарыф итегез, дип аңламагыз, ләкин саклап тотканнан соң да чыкканын ихлас күңел белән, сыкранмыйча чыгарырга кирәк. Мәчеткә яки мохтаҗларга садака биргәндә: «Эх, китте инде акчам», – дип бирсәң, ул кабул булмый. Шуның кебек, гаилә чыгымнары бер яктан күңелне тырнаса да, аларны күтәргәндә: «Үз гаиләм, үз балам өчен бирәм», – дип, риза күңел белән бирсәң, садакадан китә. Элгәре заманда яшәүче мөселманнар, сөенеп, гаиләсенә урманнан утынын, коедан суын алып кайтканнар. Без исә, газга, суга, электрга килгән түләү кәгазьләрен күреп артык сөенмәсәк тә, чыгарып биргәндә садака нияте белән бирсәк, савабы да була, садаканың бәрәкәте дә кире үзеңә кайта. Гаиләң өчен тотылган мал – иң изге мал.

Кызганыч, бүген ир исемен йөртүче күп затлар үз гаиләләрен матди яктан кайгырта алмыйлар. Замананы сүгәләр: тормыш авыр, хөкүмәт әшәке, патшалар гаепле… Әлбәттә, синең гаиләңне беренче чиратта патша да, хөкүмәт тә кайгыртырга тиеш түгел. Элгәре заманнарда хәзерге кебек уңайлы машинасы да, сәфәр чыгарга юлы да булмаган. Хәзерге кебек, мең зар белән берне түгел, 6-7 бала үстергәннәр. Әбиләребезгә: зинһар, тагын берне генә тап инде, 400 мең акча бирер идек, дип тә әйтмәгәннәр… Аталар, ат җигеп, җир сөргәннәр, урман кисеп йорт күтәргәннәр, утын белән өй җылытканнар. Әниләр, мичкә ягып, ипи салганнар, елгада кер чайкаганнар. Балага, гипоаллерген памперсы, җылы суы түгел, кидертергә ыштаны да булмаган… Ий, Раббым, шул әти-әниләребездән, әби-бабайларыбыздан разый бул. Урыннарын җәннәттә кыл. Әмин.
 


Йосыф ДӘҮЛӘТШИН

в„– |

Казанда театраль татарча солянка була

$
0
0
28.04.2014 Мәдәният
Илназ Баһның зур бакчасы бар икән. Хатыны IndiVa, ә кайнанасы Әлфинә Әзһәмова. Көннәрдән бер көнне, нәкъ бакча сезоны ачылган чакны, Илназ гаиләсен Төркиягә ял итергә җибәрә. Ә үзе дусларын - Раяз Фасихов, Руслан Кираметдинов, Ринат Рахматуллинны шашлык ашарга чакыра. Әлбәттә, кызларсыз күңелсез, шуңа да Ләйсән Гыймаева, Ландыш Нигъматҗанова, Алина Даутова егетләр янына иптәшкә килә.

Шулай, рәхәтләнеп күңел ачып ятканда, бакчага янгын сүндерүче чибәр Ришат Фазлыйәхмәтов килеп төшә. Ә шулвакыт бакча яныннан яшь пар узып бара – Айгөл Рахимова белән Рәсим Низамов. Һәм нәкъ шушы бакча буенда Рәсим үзенең сөйгәненә тәкъдим ясый. Илназ Баһның күршесе Илдар Әхмәтовның да кунакка керәсе килә, әмма юк, хатыны Иркә җибәрми – чөнки бәрәңге утыртырга кирәк. Илдар урынына бер-берсен яратучы гаилә дуслары Динә һәм Рафаэль Латыйповлар хисле уллары Ленар Сәйфиев белән кунакка килә. Менә шулай шау-гөр килеп ята Баһның бакчасы.

  Бу нинди әкият дисезме? Юк, монда һич ялган юк. 22 май көнне артистлар “Филармония” залында бакча сезонын ачып җибәрер. Өр яңа премьера – театраль татарча солянкага килми калма. Бу гади концерт түгел, алып баручыларсыз музыкаль театр. Режиссер: Гөлназ Сафарова.     22 май, Филармония, 18:30.   Белешмәләр өчен телефон: 297 43 77.
---

в„–--- | 28.04.2014

Җәмилә: “Ялынып йөрисем килми“

$
0
0
28.04.2014 Мәдәният
Финляндиядә яшәп иҗат итү­че җырчы Җәмиләнең популярлыгы чамадан тыш ташып тормаса да, аны чит илдән килүче, татарча җырлый торган экзотик җырчы итеп кабул итү бар иде. Сәхнәгә чәч­ләрен ике толымга үреп, татар читекләрен киеп чыккан Җәмиләнең “Зәк-Зәк” җырын да күпләр хәтерли. Өч бала әнисе булудан тыш, ул җырларга да, төрле проект, фестивальләрдә дә катнашырга вакыт таба иде. Ә бү­ген ул игътибар үзәгеннән югалды.

“Аерылышу трагедия түгел”

– Җәмилә, сине югалттылар. Берара Казанда зур концертларда катнашып балкып алдың, “Татарстан – Яңа га­сыр”дан, радиолардан җыр­ларыңны куялар иде, ә хәзер юк булдың. Җырчы һөнәреңне ташладыңмы әллә?

– Югалмадым, киресенчә, тулы канлы тормыш белән яшим, өлгер генә. Татарстанда күрен­мәвем миңа бәйле түгелдер, татар эстрадасының үз кагый­дәләре, эшләү тәртибе бар. Радио әле бер куя, әле юк, аларга “куегыз” дип әллә ялынырга ки­рәк, әллә башка нәрсә, аң­ла­мыйм, ләкин минем шалтыратып сөйләшергә вакытым юк. Балачакта радио, телевидениедә бары тик талантлы, мәшһүр кеше­ләрне генә күрсәтәләр дип уйлый идем, ләкин хәзер кире­сенчә кебек. Күп нәрсә танышлык, дуслык аша хәл ителә дип беләм. Җырчылар күбәйгән саен көн­дәшлек арта, шуңа күрә кем ничек булдыра, шулай эш итә, берсен дә гаепләп булмый. Еламаган балага имезлек бирмиләр бир­мәвен, ләкин үземне тәкъдим итеп йөрисем дә килми.

Иҗат белән шөгыльләнүемне дәвам итәм, ләкин хәзер күбрәк фин җырчылары белән эшлим. Уртак проектларыбыз бар. Фин караокесы дигән популяр проект бар, шул бәйгедә хөкемдар мин. Бу конкурста катнашучыларга җыр, сәхнә осталыгы буенча дәресләр уздырам. Әлеге проектта икенче урынны яулаган Дженни Юлитало белән дүрт җыр яздыртабыз, икебез мәш киләбез. Үземнең төркемем бар, репетицияләр уза, концертларга әзерләнәбез. Иҗади процесс дәвам итә.

Моннан тыш үземә яңа һө­нәрләр дә үзләштердем. Визажистлар академиясендә укыдым. 4 ел дәвамында бу өлкәдә осталыгымны чарладым. Клиплар төшергәндә визажист, стилист эшен башкардым. Образлар тудыру бик кызык икән ул! Әлеге вакытта медицина колледжында белем алам. Хатын-кыз өчен бу кирәкле, файдалы һөнәр, чөнки музыка, визажист булып кына дөньяны тартып булмый. Ә мин – реалист, иртәгәсе көнне уйларга кирәк. Үзем өчен генә яшәсәм бер хәл, ләкин мин өч бала анасы да бит әле, алар өчен дә җа­ваплымын.

– Син иреңнән аерылган дигән сүз дөресме? Финляндия татарлары арасында бу гадәттән тыш күренеш кебек...


– Ялган сүз түгел, аерылдым. Ләкин бу турыда әллә ни сөй­ләшәсем килми. Аерылышу бө­тен дөньяга хас күренеш, фин татарлары да искәрмә түгел. Әмма Россиядән килгән килен буларак, миңа мөнәсәбәт башкачарак һәм аерылышу да авыррак булды. Башта кыен иде, хәзер исем китми, ничек бар, шулай кабул итәм. Сабырлык белән барысын да җиңеп була, яралар да төзәлә. Бары тик вакыт кирәк һәм ул арада эш белән үзеңне юатып, алга карап эш итү мөһим.

Финляндия җәмгыятендә “бу – аерылган хатын” дип кимсет­кән яки кызганган мөнәсәбәт юк. Хатыннар да, ирләр дә бер үк хокуктагы кешеләр. Балаларның кем белән каласын, милек мәсьә­ләсен – барысын да үзара килешеп башкардык. Балалар миндә дә, әтиләре белән бергә дә яши. Күп очракта минем белән. Фин­ляндиядә балаларын ялгыз тәр­бияләүчеләргә дәүләт пособие­ләрне кысып түгел, ә мулдан би­рә. Ләкин миңа ул тиеш түгел, Аллага шөкер, керемем җитәрлек.

– Улларыгыз ни белән шө­гыльләнә?


– Өчесе дә егет булып җит­теләр. Олы улым Ти­мергә – 19 яшь, Иреккә – 18, ә кечесе Камил озакламый 16сын тутырачак. Олы­сы мәктәпне тәмам­лап, бүген ар­мия­дә хезмәт итә. Диңгез флотына эләк­те. Биредә баласы армиягә эләгә икән, ата-ана куана, горурлана гына. Диңгез флотына эләгү җи­ңел түгел, кеше физик яктан бик көчле, чыныккан булырга тиеш, бик авыр психологик, интеллектуаль тестлар узып, улым шунда эләкте, үзе дә шунда бик теләде. Ирек эшкуарлар мәк­тәбендә укый. Камил быел сәнгать мәктәбенә барырга ниятли. Бәл­ки, сәеррәк яң­гырар, ләкин өч улым да кече күңелле, талантлы, акыллы, тырыш балалар, аларга карап сок­ланып туя алмыйм. Һәрбер ана өчен үз баласы иң-иң булып тоеладыр, бу шулай булырга тиеш тә.

Европаны тәнкыйтьләүчеләр алдаша

– Европаны әхлаксызлык урыны дип санаучылар җи­тәрлек. Баланы дөрес тәрбия­ләп булмый дигән фикер яши. Европада ата – улны, ул атасын белми, җенси азчылыкны пропагандалау бар дип язалар. Син ни диярсең?

– Россия телевидениесе Европа турында һаман начар сөй­ли. Ә Европа белән куркытучылар үзләре шунда ял итә, балалары белем эсти. Кемне алдыйлар? Мәктәпне алыйк, бездә уку бушка, балаларга китаплардан тыш дәфтәрләр, канцелярия товарлары таратыла, ашау өчен дә акча ата-ана кесәсеннән алынмый. Биредә аларны үзаллы фикерле, эш сөючән, һәр эшкә җа­ваплы караучы шәхесләр итеп тәр­бияләү максаты куела. Мәсәлән, иртәгәсе көнгә нинди эшләр башкарылырга тиешлеге турында план төзү һәм аны үтәргә тырышуны таләп итү бар. Бер көнгә генә түгел, бер атналык, айлык, еллык планнар тө­зергә өйрәтә­ләр. Бу бик мөһим, чөнки бала үз вакытын исәпләргә күнегә, буш вакытын исраф ит­мәскә дә яхшы. Финнар бер көн белән генә яшәми, ул иртәгәсе турында уйлый. Үз проблема­ларыңны үзең хәл итәргә өйрәнү мөһим, ата-ана, калын кесәле бабайның капиталына өмет итеп яту юк. Бу – баланы үзаллы тормышка өй­рәтү.

Балаларны тәрбияләүнең кызык яклары да бар. Мисал өчен, татарда бала әйткәнне аңламый икән, аны селкеп алу, суккалау бар, ә биредә балага бармак белән дә тияргә ярамый. Беренче сыйныфта ук укучыларга остазлары, әгәр әти-әниегез сез­гә сукса, безгә килеп әйтергә тиешсез, дип көн саен тукып тора. Бер очрак гел искә төшә: бер бабайга, күз-колак булып тору өчен, оныкларын алып килгән­нәр. Те­геләре бәйдән ычкынып, мәш килеп йөгерешә, кычкырыша башлый, тыңламыйлар. Бабалары чыбык тотып артларыннан йөр­гән, ялгыш кына берсенә тиеп китеп, тегесенең тәне сыдырылган. Анасы моны күрә һәм нишли? Тоткан да полициягә хәбәр ит­кән, бабайга 3 мең евро штраф чәпәгәннәр.

Россиядә ата-анага баланы аякка бастыруы авыр. Ә монда бала тугач та дәүләт барлык кирәк-яракны сатып алып бирә. Декрет ялы кыска: 3 ай гына, тагын 7 айлык ата-ана ялы дип аталган өлеше бар, бу вакытта эш хакының 70 проценты түләнеп килә. Эшкә чыгасың килми икән, өйдә утырырга ярый, дәүләт ай саен 500 евро түләп бара. Фин­ляндиядә бала өчен пособиене 17 яшькә кадәр түлиләр. Нарасыен балалар бакчасына бир­гән ата-ананың йөрәге дә тыныч, чөнки бер тәрбиячегә 4 бала туры килә, ә Россиядә бер тәрбияче 25 баланы уйнатырга да, ашатырга да тиеш. Баланың интеллектуаль үсеше турында уйлый алмый инде ул, имгәнә күрмәсен дип коты очып тора.

– Син ике дистә ел Фин­ляндиядә яшисең, чит илдә яшәгән кешенең менталитеты үзгәрә. Ничек уйлыйсың: син­дә ничә процент татар, ничә процент фин?


– Минем хисчән темпераментым турында тыштан да, күңелдә дә һәрвакыт тыныч булып кала белгән финнар белән туры килмим дип әйтәләр, ничек яшисең дип аптырыйлар иде. Ләкин биредә үземне чит кеше итеп хис итмим. Финнар белән эш итү авыр түгел. Алар белән бер дулкында яшим. Алар, чыннан да, сабыр, кешене ничек бар, шулай кабул итә белә. Европада, Фин­ляндиядә дә кешене аның кыя­фәтенә, туганлыгына карап бәя­ләмиләр. Кешене эшкә алганда, бизнес алып барганда төп шарт – аның белгечлеге.

Мин биредә инде 22 ел яшим, бервакытта да проблемалар туганы булмады. Телләрен беләм, яратам. Алар да башка итагатьле милләт кешесен яратып кабул итә. Европалыларның күбесенә башка кешенең теле дә, мәдә­нияте дә кызык, бернинди дә кимсетү юк, татарча сөйлә­шәсең икән, сәерсенеп карау юк. Күп­теллелек байлык дип санала, күп телләр белгән кеше – ихтирамга лаек шәхес. Биредә яшәү­челәр кимендә өч-дүрт тел белә һәм бу норма. Алдашмыйм, лә­кин үземне күбрәк фин кешесе итеп хис итәм. Россиядә туып-үскән кеше дә түгелмен кебек. Минемчә, кеше балалары, гаи­ләсе яшәгән урынны, аңа кешечә караш булган җирне үзенеке дип исәпли.

“Әти белән күрешеп өлгердем”

– Шулай да синең туган якларың барыбер Россиядә. Әни-әтисез үскән кеше булсаң да, үзең әни булгач, әтиеңне эзләп таптың. Туган яклардагы кешеләрең белән арала­шасыңмы?


– Әтине таптым, ләкин ул ярты елдан үлеп китте. Үләр алдыннан аны табуыма, күрешүемә бик шатмын. Аңа бернинди дә үпкәм юк. Мине кызлыкка алып үстер­гән Хөршидә апа, аның кызы Гүзәл белән Интернет аша аралашабыз. Удмуртиягә барырга исәп бар, анда абыемның, бабамның каберләре бар, аларны зиярәт итеп кайтасым килә.

– Син кайчак татар эстрадасын көлемсерәп тәнкыйтьли­сең. Аны ишеткән җырчылар­дан Җәмилә үзе эшләп күр­сәтсен дигән сүзләрне дә ише­тергә туры килә.


– Миңа татар эстра­дасының бертөрлелеге ошамый, композиторлар бер төрле яза, аранжировщиклар бер төрле итеп аларны шалт-шолт әвәли, мең дә бер тапкыр кабатланган җыр туа, бер-берсеннән берни белән аерылмаган җырчылар аларны башкара. Радионы яки телевизорны фон итеп кабызыгыз, бер үк хатын яки ир җырлый дигән хис туа. Аерым бер образ юк, үзенчәлекле тавышы булган җырчылар бик аз. Бер Салават булуы җитә, ә аның клоннары инде кызык түгел. Һәр кешенең үз зәвыгы, кем­гә­дер Хәния Фәрхи ошый, кем­гәдер – Зуля Камалова. Кемдер Мәликәне ярата. Сүз уңаеннан, ул – Европа стандартларына туры килә торган җырчыларның берсе, ә кемдер артык тавышы белән дә мактана алмаган, ләкин ихлас Зөлфәт Зинну­ров­ның җырларын үз итә. Аның “Ак барс – чемпион” җырын улларым үлеп ярата.

Берничә тапкыр татар җыр­чы­сын сайлап алып, Финлян­диядәге җыр фестива­лендә катнаштырасым килеп, оештыручыларга тәкъдим итеп карадым. Ләкин финнар “бигрәк озын җыр, җитмәсә, бер-берсенә охшаган” дип кире кага. Татар эстрадасында барысы да бер чүмәләгә өелә, заманга яраклашыр өчен нинди генә кыяфәткә кермиләр, сәхнәгә чыкканда модасын да күрсәтә, бии дә, ятып та, сикереп тә ала, күлмәген дә күтәрә... Мирей Матье гомер-гомергә сәхнәгә кара күлмәктән чыгып җырлый. Кеч­ке­нә гүзәл зат, ә меңәрләгән аудиторияне үзенә каратып тора ала. Дөрес, хәзер гармунга кушылып кына җырлап булмый, каенга сөялеп төшерелгән клиплар инде батмый, заманасы ул түгел. Руслар Көнбатышны кабатлый, ә татарларга үз юлын табарга кирәк, чамадан артык чишенү безнең менталитетка туры килми. Тавышы булмаган саен, кызның итәге кыскара, диләр бит. Бездә дә шул күзәтелә. 


Римма БИКМӨХӘММӘТОВА

в„–61 | 25.04.2014

III “Нәүрүз” форумы спектакльләре: «Хыялдагы зәңгәр диңгез ярым» (ФОТО)

$
0
0
28.04.2014 Мәдәният
2014 елның 2-8 июнендә Казанда үтәчәк III Халыкара “Нәүрүз” театраль-белем бирү фестиваль-форумында Саха-Якутия театрларының легендарь спектакльләре күрсәтеләчәк. Шуларның беренчесе Чыңгыз Айтматов повесте буенча куелган «Хыялдагы зәңгәр диңгез ярым» спектакле. Ул Камал театры сәхнәсендә 2 июньдә 18.00 сәгатьтә күрсәтеләчәк.

2 июньдә 18.00 сәгатьтә Татар дәүләт Академия театрының зур сәхнәсендә П.Ойунский исемендәге Саха Академия театрының легендарь спектакле - “Хыялдагы зәңгәр диңгез ярым”.

1982 елны Чыңгыз Айтматов әсәре буенча сәхнәләштерелгән «Хыялдагы зәңгәр диңгез ярым» спектакле режиссер Андрей Борисовның диплом эше генә түгел, ә үзенең туган театрында режиссер буларак тәкъдим иткән беренче хезмәте дә. Бүгенге көндә әлеге спектакль Ойунский театрының визит карточкасы булып тора, ә Андрей Борисов – менә 31 ел инде шушы театрның сәнгать җитәкчесе.

Быел беренче мәртәбә “Нәүрүз” форумы “Йола – театраль хәрәкәт нигезе” дигән темага багышлана. «Хыялдагы зәңгәр диңгез ярым» – “Йола театрының” ачык мисалы.

Спектакльнең нигезе итеп алынган Чыңгыз Айтматовның «Диңгез кырыннан чабучы ала көчек» повесте, Амур елгасының түбән агымында һәм Сахалин утравында яшәүче, тынычлык сөюче нивх халкы хакында. Алар рухларга ышаналар, шул рухлар белән шаманнар ярдәмендә элемтәгә керәләр, аралашалар.

Повестьның нигезендә диңгез аучылары хакындагы нивх легендасы ята. Эчтәлек буенча Кириск исемле малайны ыруг башлыгы Орган, Эмрайин ата һәм аның туганнан туган абыйсы Мылгун диңгездә аучылык серләренә өйрәтәләр. Юлда алар көчле давылга очрыйлар, давылдан соң, күз күремен каплап, үле тынлык сыман куе томан төшә. Аучылар, адашып, ярга юлны таба алмыйлар. Дүрт кеше көймәдә, ашау-эчүсез калып, килеп туган каршылык белән көрәшергә мәҗбүр булалар. Калган соңгы тамчы су, киләчәк буыннар хакына, малайның гомерен саклап калырга тиеш. Шуның өчен өлкәннәр, үзләре теләп, үлем юлын сайлыйлар – чиратлашып көймәдән диңгез томанына төшеп югалалар. Кириск, әтисенең кырыс васыятен үтәп, авыр сынаулар кичеп, якыннарының үлемен күтәреп, өлкәнәеп өенә кайта...

«Хыялдагы зәңгәр диңгез ярым» спектаклен 2 июньдә 18.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында күрергә мөмкин.

Искәртеп үтәбез, III Халыкара “Нәүрүз” театраль-белем бирү фестиваль-форумы 2-8 июньдә Казанда үтә. Форум кысаларында семинарлар, мастер-класслар һәм лекцияләр нигездә 5 юнәлештә үтәчәк: актерлык сәнгате һәм практик режиссура; режиссура теориясе, сценография һәм музыкаль театр; театр социологиясе, менеджмент, пиар, хокук белеме; курчак театры сәнгате; театраль тәнкыйть. Дәрес-семинарлар Германия, Греция, Колумбия, Россия һәм Франциядән килгән театр сәнгате һәм менеджменты буенча әйдәп баручы белгечләр җитәкчелегендә үтәчәк. Шулай ук форум программасында танылган режиссерлар, музыкантларның спектакльләре, концертлары, перфоманслары. 

1

2

3


---

в„– |

Гәрәй Рәхим: “Уңышлы өйләнер өчен вакыт кирәк” (ФОТО)

$
0
0
29.04.2014 Җәмгыять
Татарстанның халык язучысы Гәрәй Рәхим гаилә төшенчәсенә үзгә бер хөрмәт белән карый. Икенче тапкыр гаилә учагы коргач кына, бергә яшәүнең мәгънәсен аңлавын яшерми ул. Хатыны Диләрә үзеннән 23 яшькә кечерәк.

Уллары Даут белән Кубратны сөйгәндә, бер үк вакытта улларым да, оныкларым итеп тоеп та яраттым, ди. 72 яшьлек Гәрәй Рәхим гаиләсе белән ничек якыннанрак аралашмыйсың ди?

“Гәрәй абый” дип эндәшә

Диләрәсе белән очрашканда Гәрәй Рәхимгә 50 яшь була инде. Беренче хатыны белән күптән аерылышкан. “Бер мәлне ялгыз ир-атның күңелендә хатын-кыз белән бергә гаилә булып яшисе килү теләге уяна, – дип, күңелен ача ул. – Ялгыз яшәү шулкадәр авыр тәэсир итә башлый. Өйләнергә кирәк, дип, үземне-үзем инандырдым”. Кияү буласы “егет” кызлар караштыра, өйрәнә башлый: “Бусы усалрак, бусы юашрак...” Шул көннәрдә “Шәһри Казан” газетасы реклама өчен болгар киемнәреннән бер кыз сурәте белән плакат нәшер итә. Шул басмада эшләгән Гәрәй Рәхим, кызның ямьсезлеген сәбәп итеп, баш мөхәррир янына керә, чыгармагыз бу плакатны, мин риза түгел, ди. Әмма эш үткән, акча түләнгән, плакат басылган. Күпмедер вакыттан соң егетләрдән бу кыз белән кызыксынып хатлар килә башлый. Көнчелеге уйнап алган Гәрәй Рәхим дә интервью алу өчен аны редакциягә чакырта. “Бер мәлне килеп керде бу, – дип искә ала ул. – Шулкадәр чибәр, гаҗәп инде. Йөрәгем дерт итеп китте. Интервью алам дип, сораштырам. Укытучы булып эшли икән. Башкорт университетын тәмамлага. Кияүгә чыкмаган. Бу миңа туры килә бит, дип уйлап куйдым. Шуннан хәйләгә керештем. Өйгә телефон кертергә тиешләр иде. “Диләрә, минәйтәм, телефон кертергә тиешләр, син аларны өйдә көтеп тормассың микән?” Ризалашты бит. Өйдә йөгереп кенә йөрим, суыткычтан тәмле-тәмле әйберләр алам. “Син кайтып йөрмәссең инде, иртәгә барыбер киләсең бар бит”, - дим. “Ярар”, - диде дә калды. Шуннан өйдән чыгып китмәде инде. Бер елдан беренче улыбыз туды. Ул миңа һаман кеше алдында да “Гәрәй абый”, дип эндәшә”. “Үртәлмисезме абый дигәнгә?” – дип кызыксынабыз. Ә ул: “Юк, – ди. – Хөрмәт дигән сүз бу. “Гәрәй хайван” дисә, нишләр идең?”

“Кияүгә чыкканда минем әти-әнием вафат иде инде, – дип сүз ала Диләрә апа. – 100 яшьлек бабаем, Гәрәй абый кайткач та: “Кальб белән калеб сүзенең мәгънәсен аңлата алсаң, кыз синеке”, – дигән шарт куйды. “Гарәп телендә берсе – эт, икенчесе йөрәк”, – дигән җавап алгач: “Булды, кияү, үзебезнеке икәнсең”, – диде”.

“Холкы яман хатын белән яшәп булмый”

“Гаилә нык булсын өчен ир белән хатын бер-берсенә яраклашып яшәргә тиешме?” – дип тә сораштырабыз. “Яраклашу ике яклы ул. Хатынга ярыйм дип, хезмәт хакын тиененә кадәр кайтарып биргән, аннан кесәсендә тәмәкегә дә акчасы булмаган ирләрне аңламыйм, – ди Гәрәй Рәхим. – Беркайчан да акчамны хатынга алып кайтып биргәнем юк. Әйбер алу турында сөйләшәбез икән, кибеткә барабыз да алабыз. Азык-төлекне моңарчы үзем ташыдым. Ир-ат кесәсендә акча булырга тиеш”.

Гәрәй Рәхимне тыңлау үзе бер рәхәт. Шуңа да күпләрне кызыксындырган тагын бер сорауны биреп калырга ашыгабыз: “Бер генә гаиләдә бәхет табалмыйча, кабат-кабат эзләнүләргә ни сәбәпче?” “Минем тәҗрибәм буенча, без өйләнә һәм гаилә кора белмибез, – ди ул. – Чөнки үзең белән киләчәк гомереңне үткәрәсе кешенең бөтен холкын, уй-фикерләрен өйрәнмичә өйләнәбез яки кияүгә чыгабыз. Егетләр кызның матурлыгына гашыйк булса, аның холкы белән кызыксынып тормый. Бу әйбер аерылышуларга китерә дә. Аңа өйрәнү өчен вакыт кирәк. Холыкларыңа, мәнфәгать, таләпләреңә файда китерерлек итеп яр сайларга кирәк. Бу - гаилә коруның иң беренче нигез ташы”.

“Гәрәй абый, ә мәхәббәт? “Мин сине мәңгегә яраттым” дигән канатлы сүзләр?” Халык язучысының бу сорауга да җавабы бар: “Мәхәббәт бер генә була алмый. Ул ун, егерме, мең төрле булырга мөмкин. Ләкин аларның төрлесе төрле стадиядә була. Бер мәхәббәт белән мәңге яшәүче кешеләр бар, димәк, алар холыклары белән туры килгән. Хатын-кызны ошатып йөреп, берничә елдан сүрелергә дә мөмкин. Ләкин ничәдер ел эчендә ул да синең мәхәббәтең булып кала. Яки бер күрүдә гашыйк булу. Поездда, урамда, я булмаса кинода... Син аның белән сөйләшмисең дә, ул үз юлы белән китеп бара, ә син үз юлың белән – бу шулай ук мәхәббәт. Чөнки ул синең күңелеңне ташытты, актарды. Гомер юлында бу хисләр күңелне чистарта. Эзләнү шулай ук ялгышуның бер формасы. Кеше ялгышмыйча тора алмый. Аерылышуларның сәбәпләре төрле булырга мөмкин. Әйтик, ир эчә икән, әлбәттә, хатын-кыз аннан аерыла. Моның өчен аны гаепләп булмый. Яки хатын-кызның холкы яман була, ул өйдә ирен мыскыл итә, синнән берни юк, фәлән дип, гел әйтеп тора икән, ир китә...”

“Алтын-көмештән миңа өлеш чыгамы?”


Сүзебез балалар, әти-әни булу темасына күчә. “Мин беренче кызыма әти була алмадым, – дип, күңелендәгесен ярып сала Гәрәй Рәхим. – Мин аны бала буларак яраттым анысы. Әмма әти дигән хис өлгереп җитмәгән иде ул чакта. Яши торгач, эч яна инде минем, ир кеше бит – нәсел, буын калдырырга теләк бар инде. Диләрә үзе бәләкәй генә, миңа ике малай табып бирде бит. Кинәт алар белән шулкадәр мавыгып киттем ки, мин өлкән, болар бөтенләй бәләкәй – ике төрле тәэсир итәләр – улларым һәм оныкларым кебек. Исемнәрен үзем сайладым. Керәшен булгач, авылдашлар, әти-әниләр дә бар, чыкылдап торган мөселман исемен кушып булмас, дидем. Беренчесенә дөньядагы сигез төрле халыкта булган Даут исеменә тукталдым. Давыд, Дэвид, Даут пәйгамбәр... Икенче улым туганда “Борынгы Болгарны сагыну” фильмын төшергән көннәр иде. Режиссер Булат Мансуров тәкъдиме белән, фильмны төшергән көннәр истәлеге булыр дип, Кубрат кушарга булдым. Көннәрнең берендә Казанга Петербург Эрмитажыннан “Кубрат хан хәзинәләре” дигән күргәзмә килде. Анда гел алтыннар, көмешләр... “Улым, менә Кубрат хан хәзинәләре”, дим. Тыңлап торды да: “Әти, ул алтын-көмешләрдән миңа өлеш чыгамы соң, мин дә Кубрат бит!” – диде.

Уенчык машинадан “Казан сөйли!”


Улларына нинди әти икән Гәрәй Рәхим? “Мин усал түгел, ләкин таләпчән”, – ди ул, артык уйлап тормыйча. Һәм сүзләрен дәлилләп тә күрсәтә: “Усал булырга кирәкми. Таләпчәнлек исә йомшак күңел белән булырга тиеш. Тормышка өйрәткәндә һәр нәрсәне иренмичә аңлатырга кирәк. Ул эшне эшләсәң, нинди начарлыклар була. Эшләмәсәң, нинди яхшылыклар була. “Мин синең бу гамәлеңә риза түгелмен. Синең дә риза булмавыңны сорыйм”, – дим. Усал булсаң: “Эшләмә моны!”- дип кычкырырга туры килер иде. Мин балаларга беркайчан да кычкыра алмыйм”.

Даут та, Кубрат та татар мәктәбендә белем ала. Олысы, Казанның 2 нче гимназиясен тәмамлап, бүген КФУның юрфагында укый. Кубрат исә 149 нчы лицей укучысы. “Баштарак алар минем шигырьләремне укыйлар иде, – дип сөйли әтиләре. – Телевидениедән чыгыш ясаган, республика шигырь бәйгеләрен дә алып барган чаклары булды. Соңгы арада иҗаттан сүреләләр шикелле. Даутның өйдәге бөтен эшкә кулы ятып тора. Әле бәләкәй чагында ук, пульт белән идарә ителә торган полиция машинасы ватылгач, радиоалгыч ясап куйган. Кайтып керсәм, шул машина “Казан сөйли” дип сөйләп җибәрмәсенме! Кубратны үз теләгем белән музыка мәктәбенә йөртеп карадым. Бер дә кызыксынмады. Бармыйм, диде. Мәйтәм, барма. Хәзер менә үзе кызыксынып, гитарага тартылды. Көн саен шуның белән утыра. Әмма гитара белән яшәп булмый бит”. Сүзгә Диләрә апа да кушыла: “Даут 3 яшендә үк китап укый иде инде. Кубратны, 1нче сыйныфка укырга кергәч тә, көчкә укырга өйрәттек. Аның каравы, хәзер кулыннан китапның төшкәне юк. Бик фәлсәфиләрен табып укый. Психолог булырга хыялы бар”. “Дөресен генә әйткәндә, мин улларымнан, “5”ле ал, алтын медальгә укы, дип таләп итмәдем, – ди гаилә башлыгы. – Начар укымагыз гына, дидем. Алтын медаль таләп итү ул баланың башын әйләндерү генә. Ходай Тәгалә биргән акыл туплау савытын тутыра алса, акыллары, дөньяның тәҗрибәсен кабул итү мөмкинлекләре күпме, шуларны кабул итсә, шул җитә. Ләкин булган кадәрен файдаланырга кирәк, дим”.

Иренең яше санынча гөл үстерә


Халык язучысының гөлләр арасында яшәвенә чын мәгънәсендә хатыны “гаепле”. “Кышкы бакча”да ниләр генә үсми Диләрә ханымның. Хәтта алоэ гөле дә чәчәктә утыра. “Бер көнне гөлләрне санап чыктым – барысы 72 икән, – ди эчке горурлык белән Гәрәй Рәхим. – Кыш буе яшел суганнан өзелмибез. Хәтта чәйгә дә үзе үстергән лимонны гына кисеп сала. Әфлисуннар өлгереп килә. Әллә кайлардан бик затлы тавыклар, әтәч табып кайткан. Былтыр 50 тавык суеп ашадык. Көртлекләр, куяннар үстерә. Эш ягыннан бик булган минем хатын”. Безгә болай дип тә язарга кушты: “Минем беркайчан да ял иткәнем, хәтта Иҗат йортларына да барганым юк. Бөтен ялны миңа өйдә Диләрә тудыра”.

Диләрә ханым – иренең уң кулы. 20 ел мәктәптә укыткач, кәгазь матавыгыннан туеп, яраткан эшен калдырырга мәҗбүр була. Хәзер исә җитеш гаиләләрдә бала карый, ягъни бик таләп ителгән няня вазыйфаларын башкара. “Мәскәүгә дә зур акчага 1 атна эшләп, бер атна ял итү шарты белән эшкә чакырганнар иде. Балалар: “Әни, арыйсың бит. Без дә барлыгын онытма инде”, – диделәр. Тагын бер кат кирәклегемне тоеп сөенеп куйдым. Кулдан килгәндә иреңә дә булышырга кирәк. Йорт та салгач, бер Гәрәйгә генә авыр бит”, – ди ул. Үз вакытында парашюттан да сикергән, мотоциклны да егәрләгән ханым машина да йөртә, кирәк булса, кулында чүкеч тә уйната.

“Мәче кебек мыраулап ашыйлар”


“Мин ашауга бик талымлы түгел, шул ук вакытта гурман да, – дип тамак яклары белән уртаклаша Гәрәй Рәхим. – Тәмле әйберне яратам. Үзем пешергәндә балалар да, мәчеләр кебек, мыраулый-мыраулый ашыйлар. Диләрә пылауны, өчпочмак, коймак – камыр ашларын бик оста пешерә. Ашларны, кыздырган әйберләрне яратып әзерлим. Ул да пешерә белә, анысы. Шулай да хатын-кыз, шулпалы ашны пешергәндә, бөтен иҗатын бирми ул. Тиз генә пешерә дә, ярар инде, ди. Ә камыр ашларын пешергәндә иҗат итә бит. Мин һәрбер азыкны иҗат итәм. Хәтта үзем уйлап тапкан ризыкларым да бар. Аш пешерергә өйрәтә торган китаплар күп бит инде хәзер. Шуларны укыйм да, үземчә үзгәртәм. Ризык тәмле һәм файдалы булырга тиеш”.

“Миңа арадашчылар кирәкми”


Гаиләдә дин мәсьәләсе ничегрәк куелган икән? “Без дин белән тәрбияләнгән кешеләр түгел, – ди гаилә башлыгы. – Ислам дине, шулай ук керәшен бәйрәмнәрендә дә уртак мәҗлесләр үткәрәбез. Дин тоту дигән әйбер юк. Мин диннәр яклы түгел. Миңа рухым белән Аллаһы Тәгаләгә барып җитү өчен чиркәү дә, мәчет тә кирәкми. Арадашчылардан башка да барып җитә алам Аллаһка. Поплар һәм муллалар – алар эшмәкәрләр. Аллаһ алар өчен акча эшләү объекты гына. Иң кызыгы шунда: диннәр белән партия арасында бернинди дә аерма юк. Аларның максатлары бер – мөмкин булган кадәр кешеләрне үз ягына аудару. Әмма юллары төрле. Диннәр – милләтсез. Әмма диннәрнең уңай якларын (әйтик, исламда – әхлак, православиедә – сәнгать һ.б.) сакларга, якларга кирәк”.

“Бүгенге ирләр күп нәрсәне хатын-кызга аударып калдыра”


Гәрәй абыйның гаилә төшенчәсе турында фәлсәфәсе дә бик кызыклы. “Борынгы хан заманнарындагы гаиләләрдә хатын-кыз иң изге зат саналган, – ди ул. – Ханнарның хатыннары дәүләт эшләрендә иң беренче киңәшче булган. Ханлыклар беткәч, хатын-кызның төп бурычы – балаларны адәм рәтле итеп тәрбияләү, урамга чыгармау кала. Соңрак, бигрәк тә капитализм чорында, ирләр, дәүләт эшләрен үзләренә алып, хатын-кызны бары тик өйдә генә тотып, кер юарга, ашарга пешерергә генә тиеш дип санаган. Бу әле хәзер дә бара. Хатын-кыз баш булырга тиеш түгел, диләр. Өйләнешкәндә дә, хатының уңган булсын, аш пешерә белсен, дип өйрәтәләр. Өйрәтүен өйрәтәләр, ләкин ирләр генә гаиләне матди һәм рухи яктан канәгатьләндереп бетерә алмый. Хатын-кызлар җәмәгать эшләрендә дә, акча эшләү ягыннан да күп кенә ирләргә караганда остарак, булдыклырак. Бүгенге ирләрнең күбесе эчкече, өйдә телевизор гына карап яту яклы. Бөтен эшне хатын-кызга аударып калдырырга яраталар. Мин дә элегрәк ир-ат гаиләне матди яктан туендыручы гына дип уйлый идем. Ә хәзер гаилә төшенчәсенә мөнәсәбәтем үзгәрде, өйгә кайтасы гына килеп тора...”

1

2

3

4
 


Гөлүсә ЗАКИРОВА

в„–4 |

Бәрәңгедән аермасын...

$
0
0
29.04.2014 Авыл
Республиканың егер­ме­дән артык районы бәрәң­ге үстерүне кирәк санамый. Хуҗалыклар күп дигәндә, аны үзләренә җитәрлек күләмдә генә үстерә. Ярый әле бернинди кыенлык­ларга карамый, күпләп бәрәңге игү­че Арча, Кукмара, Биектау, Лаеш, Мин­зәлә, Тукай, Буа районы ху­җалыклары бар. Алар да булмаса, күрше республикалар яки чит илләр­дән кайчан китерерләр икән дип көтеп утырырга гына кала.

Шунысы да мөһим: күп­ләп бәрәңге игүче хуҗалык­лар белән янәшә урнашкан авылларда чәчүлек орлык, ашлама һәм төрле препаратлар буенча да проблемалар юк дияргә була. Һәрхәлдә, бәрәңгедән бизгән районнардагы кебек яз саен авыл халкы чәчүлек орлыкны каян алырга, дип баш ватмый.

Махсус техникасы булган эре хуҗалыкларда бәрәңге үстерү күпкә уңайлырак, билгеле. Тик крестьян-фер­мер һәм шәхси хуҗалыклар икенче икмәктән бизәргә җыен­мый. Шәһәрдә яшәп, берничә сутый бакча кишәр­лекләрендә бәрәңге үстерү­челәр саны да кимеми. Рес­публикада җи­теш­терелгән бәрәңгенең күп өлеше алар хезмәте җимеше булуы да шуны раслый.

Михнәте дә җитәрлек


Бәрәңгеле булам дип, иртә яздан көзгә кадәр бил бөгү теләсә кемнең хәлен­нән килә торган гамәл түгел, билгеле. Бәрәңге утыртасы ки­шәрлек­не вакытында ти­ешлечә эш­кәртеп, черемә кертмәсәң, корткычларга, чүп үләннә­ренә каршы чаралар куллан­масаң яки югары җитеш­терүчән сортлар утыртмасаң, мөмкин булган уңышны да җыеп алып булмый. Өстәвенә колорадо коңгызы, проволочник, тагын әллә нинди бө­җәкләр сагалап кына тора.

Кибетләрдә ел әйләнәсе булып торгангамы, әллә олыгайган көннәрендә мәшәкате азрак булсын дипме, шәхси хуҗалыкларда җитеш­терел­гән бәрәңге күләме соңгы елларда кимүгә таба бара бугай. Язын бәрәңгенең бәясе кинәт күтәрелеп китүнең сәбәп­ләре дә шуңа бәйле тү­гелме икән әле. Хәер, кай­берәүләр­нең кышлыкка дип куелган запаслары да вакытыннан элек чери, бозыла башлау да хәл­не катлауландыргандыр, шәт.

Бакчада гаиләңә һәм якыннарыңа җитәрлек кенә түгел, язын чәчүлеккә калырлык күләмдә бәрәңге үстерү мөмкинлеге була торып та, ни өчен күбебезгә бүген килограммын 35-40 сумнан әллә кайларда җитештерел­гән бә­рәңге сатып алырга туры килә? Ярый ла ул сәла­мәтлеккә файдасыннан зыяны күп булган төрле агулы препаратлар белән эшкәр­телгән булмаса. Ни генә ди­сәк тә, үзең үс­тер­гәне ышанычлырак шул инде.

Чәчүлекне каян алырга?


Шәхси хуҗалыкларның бәрәңге үстерүдән әкренләп читләшә баруының сәбәплә­ре нәрсәдә? Гомумән, шәхси хуҗалыкларда бәрәңге үс­терүнең файдасы бармы? Әллә кибеттән алу отышлыракмы? Үстерәм дисәң, ни­ләр эш­ләргә? Сыйфатлы орлыкны каян алырга? Әлеге һәм башка сорауларны Татарстан авыл хуҗалыгы фән­ни-тикшеренү институтының бәрәңге үстерү проблемалары белән шөгыль­ләнүче га­лимнәренә бирергә булдык.

– Бәрәңге үстерү элек тә җиңел булмаган, хәзер дә бик күп тырышлык сорый торган хезмәт, – ди Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тик­шеренү институты галиме, авыл ху­җалыгы фәннәре докторы Фә­ния Җамалиева. Чыгымнарын да аз дип әйт­мәс идем. Хезмәтеннән тыш, югары җитештерүчән супер­элита бәрәңге, төрле авыруларга каршы препаратлар һәм башка кирәк-яраклар­ның бәясе гел арта тора. Әйтик, 6 сутый җиреңә бә­рәңге утыртырга теләдең. Бер сутыйга уртача 25 килограмм орлык кирәк. Килограммы 30 сумнан, 4500 сумлык чәчүлек кенә кирәк. Ярый ла, көздән әзерләп калдырган орлыгың булса.

Фәния Фәйзрахман кызы әйтүенчә, бәрәңге игүдә иң мөһиме – төрле авырулар белән зарарланмаган, кыш дәвамында яхшы сакланган орлык утырту. Институтның “Үсемлекләр саклау үзәге” җитәкчесе һәм озак еллар бәрәңге үстерү белән шө­гыль­­ләнүче галим сүзләренә караганда, утыртыр алдыннан орлыкны көл, марганцовка кебек микроэлементлар белән эшкәртеп чыгу да файдалы. Ни өчен дигәндә, орлыкны саклау өчен тиешле шартлар җи­тешмәү сәбәп­ле, орлыкка дип калдырылган бәрәңге озын кыш дә­ва­мында күп төрле авыруларга дучар ителергә дә мөмкин. Чәчү­лекне өч-дүрт ел саен алыштырып торма­саң, уңы­шы елдан-ел кими, ди ул.

Сортларга килгәндә, шәх­си хуҗалыклар өчен институт галимнәре бәрәңгенең “Невский“, “Удача“, “Розара“, “Ред“, “Скар­летт“, иртә утыртыла торган “Жуковский“ төрләрен кулайрак күрә. Бу сортларны исә Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тик­шеренү институты аша да алып була.

Кайчан утыртасы?


Бәрәңгедән яхшы уңыш алу өчен аның урынын алыштыру яки ел саен ки­шәрлекне икегә бүлеп, “чәчү әйләнеше” булдыру кирәк. Институт җитәк­чесе, авыл хуҗа­лыгы фән­нәре докторы Марсель Та­һиров раславынча, җир ки­шәрлеген белеп файдаланганда, ягъни урынын әледән-әле алыштырып торганда, уңышы кимеми. Мо­ның өчен кишәрлекне гадәт­тә икегә бүләләр. Икенче яртысына борчак, люцерна, люпин, рапс, горчица кебек үзеннән соң туфракта шактый күләм­дә азот кебек файдалы мат­дәләр калдыручы үсемлек чәчү отышлы.

– Бәрәңгене озак еллар дәвамында бер үк участокка утырту нәтиҗәсендә туфракта төрле авырулар, зарарлы микроблар туплана, – ди ин­ститутның бәрәңге үстерү үзәге җитәкчесе, авыл хуҗа­лыгы фәннәре кандидаты Зинон Сташевский. – Мондый хәлдән коты­луның иң кулай юлы – бәрәңге бакчасында “чәчү әйләнеше” булдыру.

Вакытына килгәндә, бел­гечләр җир кибеп, җылынып җитмичә, бәрәңге утыртырга киңәш итми. Бәрәңге чо­кы­рының тирәнлеге 8 сантиметр чамасы булырга тиеш. Утыртырга ике атна чамасы каларак, бәрәңгене язгы һавага күнектерү кирәк. Мо­ның өчен тышта ким ди­гәндә 14-16 градус җылы­лык булу да шарт. Бу вакыт эчендә чәчүлек орлыкта үрентеләр барлыкка килә. Кагыйдә буларак, кояш нурлары астында чыныгу алган бәрәңге тизрәк тишелеп чыга, уңышы да берничә атнага иртәрәк өлгерә.
Чүп үләннәре күтәрелеп китмәсен өчен, утыртканнан соң ике атнадан бәрәңге җирен тырмалап чыгу мө­һим. Аннары инде кыру, төпкә өю мәшәкатьләре чиратка баса. Кыскасы, эш-мәшәкатьләре дә бик күп, рәхәте дә җитәрлек... 


Камил СӘГЪДӘТШИН

в„–62 | 29.04.2014

Кайда соң син, Иркәгөл?!

$
0
0
29.04.2014 Язмыш
Алдыбызда сузылып яткан асфальт тасмасы башымда җавап таба алмаслык уйлар тудыра. Тагын кеше язмышлары... Ничә тапкыр үз-үземә, бу турыда язмам, дип сүз бирсәм дә, тагын шуңа әйләнеп кайтам. Ни хәл итим, яңа танышым Нәкыйп абыйның ачынып: ”Кайда соң син, Иркәгөл?” – дип әйткән сүзләре һаман колагымда яңгырый. Менә инде тагын кулым каләмгә үрелә...

Күмәк авыл хуҗалыклары гөрләп торган чор. Дәрте ташып торган Нәкыйпнең армия хезмәтеннән кайтып механизатор булып эшкә керешкән чагы. Уңган, булдыклы егет беренче көннән үзен башкаларга үрнәк итеп куярлык эшче итеп күрсәтә. Колхоз рәисе Салих абый да егетнең дәртен күтәрә: “Алга таба да шулай тырышып эшләсәң, әнә теге очта салына торган өйләрнең берсен сиңа биреп тә куярбыз әле. Өйләнсәң, үз гаиләң белән аерым яшәрсең”.

Их! Яшь чак – җүләр чак, дип картлар белмичә әйтмәгән шул. Ялгыша егет. Үкенече гомерлек, оныта алмаслык була аның.

Дусты Самат туенда бераз “төшереп” алгач, яшь кәләшне биергә чакыра ул. Яшь килен бик әрсез нәрсә булып чыга, биючеләр арасыннан егетне читкәрәк алып китә һәм лапас астына җиткәч, кинәт тартып кертә һәм үбә башлый. Нәкыйп айнып китеп аңына килгәнче алыптай зур гәүдәле Самат аны күкрәгеннән эләктереп селки башлаган була инде. Билгеле, эшнең ахыры сугышу белән тәмамлана.

Нәкыйпне гаепләп, кулларына богау салалар һәм “кызыл билле” машинага утыртып, район үзәгендәге милиция бүле¬генә алып китәләр. Ул анда ун¬биш тәүлек утыра, ә иреккә җи¬бәрелгәч, гарьләнүенә түзә алмыйча авылдан ук чыгып китә.

Ул туган тиешле абзыйларында яшәп, механизатор булып эшли башлый. Беркөнне басудан кайтканда су коенырга дип яшеллеккә күмелеп утырган елга буена төшә. Ул туйганчы йөзгәннән соң ярга чыгып каз үләне өстенә сузылып ята. Көне дә бит нинди матур! Күк йөзе шундый тыныч, зәп-зәңгәр! Кызык, ә зәңгәр күзле кызлар үзләре дә күк йөзедәй саф, чиста, эчкерсез, самими микән?

Шул вакыт: “Коткарыгыз! Кот¬карыгыз! Батам!” - дип кычкырган аваз ишетелә. Нәкыйп сикереп торып баса да елга борылышында берәүнең бата-калка йөзеп баруын күреп ала. Ул ике сикерүдә борылыш турына килеп җиткәндә батучы инде кычкырмый-нитми, су төбенә төшеп бара. Егет суга сикерә, ләкин берничә тапкыр чумып та батучыны таба алмый. Өченче чумуында гына кулына кызның очын чәчләре эләгә. Егет аны шул чәчләреннән сөйрәп ярга алып чыга. Үзенең дә хәле бетеп, яшел чирәмгә тәгәри. Һәм шунда ук торып утыра. Кыз хәрәкәтсез бит! Сулышы юк! Егет иелеп аның эченә баскалап суын чыгара, ясалма сулыш алдыра. Кыз аңына килеп, күк йөзедәй зәңгәр, матур күзләрен ачып җибәрүгә өстенә иелгән егетне күреп, уңайсызланып, елмаеп куя.

- Син... кем?

- Минме? Мин... Нәкыйп. Ә син...син... суга баткан идең бит...

...Мәхәббәт ничек килә, дип сорасалар, берәү дә аның нинди төстә, нинди кыяфәттә буласын аңлатып бирә алмас иде. Әлегә кадәр мондый саф хисләрне татып карамаган Нәкыйп белән дә шундый могҗиза булды бугай. Шушы көннән башлап Нәкыйп белән Иркәгөл су коенырга бергәләп йөри башлыйлар..Алар кызарып-алсуланып аткан матур таңнарны бергәләп каршы алалар, иң якты хыял диңгезендә йөзәләр. Алар бе¬лән бүген саф мәхәббәт, ихлас ярату идарә итә...

Айлы төннәрнең берсендә, егет кызның йөрәгенә үтәрдәй итеп: ”Зәңгәр чәчәгем, җаным, минеке, бары тик минеке генә булуыңны телим”, - диде пышылдый. Мәхәббәттән исергән Иркәгөл җир йөзенә бары тик сөю һәм сөелү өчен генә яратылган диярсең. Ул да егетнең кочагына сеңеп аңа буйсынганын сизми дә кала.

Менә шулай матур җәйләр үтә, кояш көзгә борыла башлый. Нәкыйпнең әтисе килеп, әнкәсенең үлем түшәгенә ятуы турында сөйли. Билгеле, егет әтисе белән үз авылларына кайтып китә. Бичараның авыруы берничә елга сузылыр, дип кем уйлаган?!

Нәкыйп яңадан колхозда эшли башлый. Ә күпмедер вакыт узгач, Иркәгөлдән хат килеп төшә. Ул анда үзенең балага узуы, әти-әнисеннән куркып, төннәрен елап чыгулары турында яза. Егет җавап бирми...

Нәкыйпнең әнкәсе өйдәге хатын-кыз эшләрен эшли алмый башлагач, туганнары, үза¬ра киңәшеп, егетне уңган, хез¬мәт сөючән Фәридәгә өйлән¬дереп куялар.

Нәкыйп Иркәгөлне оныта алмыйча газапланса да, вакыт барын да үз урынына куя. Озак¬ламый Фәридәсе аңа кыз бала бүләк итә. Гаиләдәге бөтен ярату, наз, игътибар Гөлнарага күчә. Ул яшьли тормышка чыгып, әти-әнисен оныклы итә, тик тиздән иреннән аерыла...

Нәкыйпнең әтисе мәңгелек йортка күчеп озак та үтми, кинәт Гөлнара да вафат була. Онык¬лары Илшат Нәкыйп белән Фәридә өстенә кала. Тик ул бернигә дә сәләтсез, укуны, хезмәтне яратмый торган булып үсә, район үзәгендәге күңел ачу клубында типтерергә ярата. Әби-бабасына карата да мәрхәмәтсез була, пенсия акчаларын талап алып, эчеп бетереп бара. Өйдәге талаш-кычкырышка түзә алмыйча Фәридә дә авырый башлый. Аны җир куенына иңдергәч, Илшат бабасына кабахәт сүзләр әйтеп, аны әбисенең үлемендә гаепли.

Менә шундый авыр язмышлы Нәкыйпның авыр чакларында яшьли сөйгән Иркәгөле, аның сабыен ятим итеп, җиде юл чатында ташлап калдыруы турында исенә төшеп, бәгырен телгәли. Шул хәтле газап кичергәндә ул үзенең төзәтә алмаслык хаталарын барлый, Аллаһыдан ярлыкау сорый. Иркәгөлдән дә кичерүне сорар иде дә бит, юк шул инде Иркәгөл җир йөзендә, юк! Аның сабыеның язмышы да билгесез.

Нәкыйп бабай кайтып-кайтып үз-үзенә сорау бирә: никләр генә ул үзенең яраткан Иркәгөлен алып кайтып уртак сабыйларын бергәләп үстермәделәр икән? Нәрсә соң бу? Ир горурлыгымы, әллә хатын-кыз затын түбәнсетүме? Гөнаһсыз сабыйны чит итеп, ялгышумы?!

Әйе, төннәрен йоклый алмый карт Нәкыйп, аның ирен¬нәре бертуктамый: ”Кайда соң син, Иркәгөл?” - дип кабатлый. Кызганыч, бик кызганыч! Үкенечле үткән тормышны кайтып төзәтү юллары юк шул, юк! 


Нурсинә ХӘКИМОВА

в„– | 26.04.2014

“Побор” түгел, “закон”

$
0
0
29.04.2014 Мәгариф
Узган ел беренче тапкыр үткәрелгән “Үз мәктәбеңә ярдәм ит!” республика акциясе хәзер ел саен уздырылачак. Шушы вакыт эчендә башкарылган эшләрнең нәтиҗәсен күргәч, шундый карарга киленде. Үткән ел химая акциясендә 2 меңнән артык кеше катнашкан. Мәктәпләргә 135 миллион сумлык ярдәм күрсәтелгән.

“Үз мәктәбеңә ярдәм ит!” акциясе Татарстан Президенты тәкъдиме белән республика Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан игълан ителгән иде. Министрлык республика районнарындагы төрле оешма һәм предприятие җитәкчеләрен, уңышлы эш корган эшкуарларны үз мәктәпләренә ярдәм итәргә өндәде.

Ел азагына хәтта аеруча зур күләмдә ярдәм күрсәтүче химаячеләрнең исемлеге дә билгеле булды. Ул “25”лек арасында “Әлмәтнефть” нефть-газ табу идарәсе җитәкчесе Миргазиян Таҗиев, “Татавтодор” ААҖ генераль директоры Айрат Шәймиев, “Казан мотор төзелеше берләшмәсе” ААҖ генераль директоры Дамир Кәримуллин, Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Рифкать Миңнеханов, “Татмедиа” генераль директоры Ирек Миннәхмәтов, “Таттелеком” ҖЧҖ генераль директоры Лотфулла Шәфыйгуллин бар.

2014 елда исә әлеге акция Татарстан Мәгариф һәм фән, Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыклары, “Татмедиа” агентлыгы тарафыннан “Үткәннәрне белүченең киләчәге бар!” дигән шигарь астында оештырыла.

- “Үз мәктәбеңә ярдәм ит!” акциясе бик тә кирәкле чара булып чыкты. Мәктәпләргә бервакытта да ярдәм артык түгел, ә бу акция балаларның уку шартларын яхшырту мәсьәләсенә игътибарны арттырды, безгә дә үтенеч һәм моң-зарыбызны җиткерү җиңеләйде, – дип сөйли Яшел Үзән районының Осиново авылындагы татар гимназиясе директоры Фаил Абдрахманов.

Осиново гимназиясе элек урта мәктәп булган җирдә урнашкан, райондагы башка уку йортлары белән чагыштырганда бу бина инде шактый таушалган. 380 бала белем алучы гимназиядә җәен капиталь ремонт башкарылган. Бюджет исәбенә җылыту системасы, тәрәзәләр алыштырылган, яңа бәдрәфләр ясалган. Ә менә калган ремонт эшләрен күтәрергә химаячеләр булыша. Узган ел мәктәпкә шулай унлап кеше барлыгы ике миллион сумлык ярдәм күрсәткән. Берсе спорт залының диварын төзекләндерсә, икенчесе ишекләр куйган, ә өченчесе Актлар залына яңа урындыклар алган.
Әле бүгенге көндә дә биредә китапханәнең уку залында эш кайный: Осиноводагы кош фабрикасы җитәкчесе Илһам Кашапов ярдәм кулы сузган икән.

- Китапханәдә кысан иде, анда балаларга утырып эшләргә өстәл-урындыклар, компьютер куеп булмагач, яңа бүлмәне шуның өчен җайларга булдык. Хәзер химаячебез шул бүлмәне ремонтлата, – ди гимназия директоры.

Яшел Үзәннән эшкуар Рафаил Габдрахманов та быел гимназиягә ун мең сумлык ярдәм күрсәтергә өлгергән. Аның малае һәм кызы шушында белем алган икән.

- Һич көтмәгәндә интерактив тактабызның проекторы янып чыкты, шуны төзәтергә Рафаил әфәнде 7 мең сум һәм менә узган ай балаларны Мамадышка татар көрәше ярышларына алып барып кайтырга дип 3 мең сум бирде, – ди Дамир Абдрахманов.

Яшел Үзән дигәч, районда эшләп килүче тагы бер оешманың генераль директоры Илшат Ганиевне нәкъ менә балаларга мәрхәмәтле гамәлләре өчен хөрмәт итәләр. Аның озак еллар ике мәктәпне һәм өч балалар бакчасын көздән алып язга кадәр яшелчә белән тәэмин итүе мәгълүм.

- Быел Илшат Ганиев гимназия ишегалдындагы яктырткычларны яңартты, энергия саклагыч лампочкалар куйдырды. Мондый ярдәмгә безнең ата-аналар да, укытучылар да куана, без химаячеләргә бик рәхмәтле, – ди гимназия директоры.

Дамир Абдрахманов сүзләренчә, химаячеләрнең мәктәпләргә тартылуы район хакимияте ихтыярына да бәйле. Яшел Үзән муниципаль районы җитәкчелеге мәктәпләрнең ихтыяҗыннан хәбәрдар, һәр очрак буенча эшкуарларга мөрәҗәгать итәргә тырыша. Хәтта кайвакыт үзләренең нинди оешмадан килүен әйтмичә дә, мәктәпкә ярдәм тәкъдим итүчеләр була. Медицина хезмәткәре бүлмәсен ремонтлауга 120 мең сумлап акчасын тоткан Илшат Бикмуллин исемле мәрхәмәтле зат шундыйлардан. 


Лилия ГАДЕЛШИНА

в„– | 29.04.2014

Русиядә "Чебурашка"исемле интернет булдыру тәкъдиме бар

$
0
0
29.04.2014 Интернет
Федерация шурасы әгъзасы Максим Кавджарадзе Русиянең үзенең аралашу челтәрен булдырып аны "Чебурашка" дип атарга тәкъдим итте. Әлеге челтәрнең Европа һәм АКШ өчен ябык булуы шарт. Интернеттагы бу челтәрне ул төбәкләр акчасына булдырырга чакырды.

Кавджарадзе Руссия өчен аерым интернет челтәре булдыру илнең милли иминлеге һәм территориаль бөтенлеге мәсьәләсе, дип саный. Бу челтәргә керү мөмкинлеген Беларус, Әрмәнстан, Казакъстан, Кыргызстан һәм Таҗикстан халыкларына бирергә була, ди ул.

Русиядә көнтбатышка бәйле булмаган инфраструктура төзү тәкъдимнәре АКШ санкцияләреннән соң яңгырый башлады. АКШның Русиядә Visa һәм MasterCard банк карталары белән эш итүне туктату ихтималы турында хәбәр чыккач Русия ил эчендә үз карталарын булдырырга җыенуын белдерде. Халыкара рейтинг агентлыклары Русиянең дәрәҗәсен төшергәч илдә үз рейтингын төзү тәкъдиме булды, шулай ук доллардан тулысынча баш тарту тәкъдимнәре яңгырады. 




в„– | 29.04.2014

Бәлеш гамбургерга көндәш була аламы? (Сораштыру)

$
0
0
30.04.2014 Җәмгыять
Татар һәм осетин бәлешләре “McDonald's”тагы ризыкларга көндәш булырга мөмкин. Россия Президенты Владимир Путин Закон чыгаручылар советы утырышында шул фикерне әйткән. Аның сүзләренчә, моның өчен “милли фастфуд”ны күпләп җитештерә башларга, бу тармактагы урта һәм кече оешмаларга ташламалар булдырырга гына кирәк.

“Аларның сыйфаты чит ил ризыкларына караганда югарырак, ә бәясе арзанрак булачак”, – дигән Президент. Ул осетин бәлешләреннән берничә мәртәбә авыз итүен дә әйткән. “Төньяк Кавказда, Карелиядә, Идел буенда да ризыклар күптөрле. Чәкчәк тә бик тәмле, татар бәлешләре дә. Рус кухнясында да тәмле ризыклар җитәрлек”, – дигән Илбашы. Ничек уйлыйсыз, татар бәлеше гамбургерга көндәш була аламы?

Зөфәр ГАЯЗОВ, “Тат­интер Ресторантс” рестораннар холдингы директоры, Татарстанның рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясе идарәсе рәисе:


– Әлеге идея безнең башларда ун еллап яши инде. Без аны ничек тормышка ашырырга икәнен бе­ләбез. Әмма аңа кадәр хәл ителергә тиешле мәсьә­лә­ләр бар. Мәсәлән, кредит алу, урын табу. Ул үзәктә отыш­лы урында урнашырга тиеш. Әлеге идеяне дәү­ләт һәм эш­мә­кәрләр хез­мәт­тәш­леге ни­гезендә тормышка ашырырга мөм­кин. Без эшкә тотынырга әзер. Заманча автоматлаштырылган системалар кулланып, тәмле, кайнар ризык белән тәэмин итүне һәм тиз хезмәт күрсәтүне оештырырга була. Махсус система буенча катырганда ризыкны 1-2 көн, хәтта 1 ай дәвамында да кулланырга мөмкин. Бу очракта аның файдалы үзенчәлекләре дә саклана. “McDonald's”та да шул ук система кулланыла. Безнең ризыклар, чыннан да, чит илнекеләргә көн­дәш була ала. Алар тәм­лерәк, тук­лыклырак, экологик яктан да чистарак.

Ринат ГАЛИӘКБӘРОВ, татар ашлары остасы:


– Путин дөрес әйткән, милли ашлар, милли кухняны популярлаштыру кирәк. Әмма мин фастфуд идеясеннән баш тарту як­лы. Тиз ашау сәла­мәт­леккә нык зыян китерә. Ашау күбрәк өйдә булырга тиеш. Бүген өлкәннәр дә, балалар да татар ашларын аз белә. Мин татар ашлары мәктәбен ачарга тәкъдим итәм. Мондый мәктәпләр­дә балалар да, әти-әниләре дә укый алыр иде. Бүген бездә чит ил ризыкларын күп кулланалар. Бу дөрес тү­гел. Ризыкның 80 проценты үзең торган җирдә үстерелгән булырга тиеш. Шул ук һаваны “сулап”, шул ук суны “эчеп” үскән үсемлек бу җирлектә яшәгән кеше өчен файдалырак. Башка җирдә үс­кәнен эшкәртү өчен организмга күбрәк көч кирәк. Бу авырулар да китереп чыгара. Электән безнең әби-бабайлар нәрсә ашаса, шуны ашарга, балаларга да шуны өйрәтергә кирәк. Аш, катык, сөзмә, мәсәлән. Элек һәр кешенең өстәлендә катык торган. Катык белән ашасаң, ризыкны эшкәртү җиңел була. Чын катыкны инде күптән күргәнебез юк. Рецептлар да югалган.

Зөлфәт ЗИННУРОВ, җырчы:


– Минемчә, бу тормышка ашырырлык идея. Менә шул “Бәхетле” кибетен генә алыйк. Тәмле бит. Өч­поч­мак­лары, вак бә­леш­ләре дә. “McDo­nald's”­ның өстен­леге нидә? Кереп уты­рып тамак ялгарга мөм­кин һәм тиз. Шул ук шартлар тудырылса, бәясе дә кыйммәт булмаса – йөрүчеләр, әлбәттә, булачак. Әмма исеме чит ил сүзләре кыстырылган булмасын иде. “Татмак” диләр. Ул “магазин”ның кыскартылган вариантымы, әллә “McDonald's”тан алынганмы – аңлашылмый.

Эльмира ХАФИЗОВА, маркетолог:


– Бу идеяне хуплыйм, ул чынга ашырырлык, минемчә. Хәләл ризыклар сатуны да күз уңына алсыннар иде. Бу өлкә бел­гечләренә тагын бер идея бирә алам: чәй­ханәләр булдыру. Бездә коймак, төрле тәмле пироглар белән чәй эчеп чыга торган урыннар аз. Европа илләрендә пекарнялар адым саен. Чәй ашларын сатып алырга да була, узып барышлый гына туктап чәй эчеп алырга да, сөйләшеп утырырга да мөмкин. Республикага ки­лүче туристлар да арта бара, шуңа күрә чәйханәләр зыянга эшләмәс иде, дип уйлыйм. 




в„–63 | 30.04.2014

Айрат Заһидуллин: "Татар мөһаҗирләре фонды һәркем өчен ачык"

$
0
0
30.04.2014 Җәмгыять
Татарстанда оешкан татар мөһаҗирләре фондында Кытай, Төркия, Германиядә милләттәшләребез чыгарган басмалар белән танышырга мөмкин. Фондны даими тулыландырып тору максаты куела.

Татарстан милли китапханәсе кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге каршында Татар мөһаҗирләре фонды оешты. Анда Татарстаннан читтә яшәгән татарлар томышын чагылдырган газета-журналлар, архив документлары, фотоматериаллар туплана. Бу хакта бүлекнең мөдире Айрат Заһидуллин белән сөйләштек.

– Айрат әфәнде, әлеге татар мөһаҗирләре фондын оештыруга нәрсә этәргеч булды?

– Безнең Татарстан милли китапханәсендә кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге 1992 елда оеша һәм ул ике сектордан гыйбарәт. Татар һәм көнчыгыш әдәбияты һәм Рус һәм көнбатыш әдәбияты секторлары. Менә шул 20 елдан артык эшләгән татар һәм көнчыгыш әдәбияты секторына килгәндә, анда безнең халыкка караган кулъязма һәм басма китаби мирас туплана. Алар археографик экспедицияләр нәтиҗәсендә һәм безнең Татарстанда, республикадан читтә яшәүче милләттәшләребез ярдәмендә булдырылды һәм бу эш дәвам итә.

Бүгенге көндә монда өч меңнән артык кулъязма саклана, сигез меңгә якын басма китап, йөз исемнән артык татар телендә газет-журналлар бар. Шул 20 елда безнең бүлеккә Кытайда мөһәҗирлектә яшәгән татарлар тарафыннан кулдан язылып таратылган "Берлек" газетасы, Мукденда бастырылган "Милли байрак" газетасысының берничә саны килеп керде. Аларны безгә Равил ага Салиәхмәт тапшырган иде. Аннары Америкада яшәүче милләттәшебез Айшә ханым Рорлих та "Милли байрак" газетасының саннарын алып килде.

Заманында китапханә җитәкчесе булып эшләгән бүгенге көндә Татарстан милли китапханәсенең химаячеләр шурасы рәисе, Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Разил әфәнде Вәлиев та үзенең сәфәрләреннән шундый материаллар алып кайтып китапхнәгә тапшырды. Узган елны безгә Разил әфәнде аркылы АКШта яшәүче Сафалар гаиләсе кызыклы документлар тапшырды. Анда шигъри җыентыклар, кайбер журналлар, 1940-50нче еллардагы Америкадагы татар җәмгыятенә караган архив материаллары бар.

2010 елда Татарстан милли китапханәсендә татар-япон мөнәсәбәтләренә багышланган берничә китапны тәкъдир итү кичәсе үткәрелгән иде. Аларны безгә Япониядә яшәгән милләтәшебез Лариса Усманова бүләк итте Һәм шул кичәдә беренче тапкыр Татар мөһаҗирләре фондын оештыру тәкъдиме яңгырады.

Әлеге фондка моңарчы киң җәмәгатьчелеккә билгеле булмаган, чит илләрдә гомер кичерүче татарлар тормышын чагылдырган кулъязма һәм басма китаплар, газета-журналлар, архив документлары, фотоматериаллар кергән. Ул Татарстан милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә сакланган кызыклы һәм бибәһа документлардан оештырылды. Китапханә инде хәзерге вакытта мондый кызыклы һәм башка урында булмаган материалларны туплау белән генә чикләнмичә, әлеге тарихи чыганакларны галимнәребез тарафыннан өйрәнергә шартлар тудыру белән дә мәшгуль.

– Ул фондта сез әйткән газет-журналлардан тыш, тагын нәрсәләр бар?


– Әлеге фондта 1935-1945 елларда Мукденда басылган "Милли байрак» газетасының 84 нөсхәсе саклана. Бу – Татарстанда бердәнбер шундый тулы җыелма. Берлинда Гаяз Исхакый чыгарган «Милли юл – Яңа милли юл» журналының 32 саны да бу фондта урын алды. Моннан тыш, фондны «Казан» (Төркия), «Ерак Шәрык» (Кытай), «Азат Ватан» (Германия), «Берлек» (Кытай) вакытлы матбугат басмалары, Токионың «Матбагаи Исламия» типографиясендә басылган китаплар да тәшкил итә. Алар арсында Галимҗан Ибраһимовның "Татарча сарыф", Әхмәтһади Максудиның "Җәмәгать", "Руза һәм зәкәт" дигән китаплары, Мәсһудә Фәйзрахманованың шигырьләр җыентыгы бар.

"Ерак Шәрык" дигән бик кызык бер журнал бар. Ул 1920-1922 елларда Хәрбинда чыккан. Аның безнең бүлектә ике саны саклана. 1952-1953 елларда чыккан "Азат Ватан" журналы, шулай ук Гаяз Исхакыйның Берлинда басылган "Җанбаевич" пьесасы һәм "Көз" хикәяәсе, алда искә алынган Сафалар гаиләсе тарафыннан тапшырылган материаллар арасында милләтәшебез Әхмәт Гәрәйнең шигырьләр җыентыгы урын алган. Аның тәрҗемәсендә Америка шагыйрәсе Эмилия Дикинсонның татарчага тәрҗемәләре һәм шулай ук ул татар шагыйрьләренең әсәрләрен инглизчәгә тәрҗемә иткән.

Бу фондның оешуы читтә яшәүче милләттәшләребездән башка мөмкин булмас иде. Равил ага Салиәхмәт, Халидә ханым Дәүш, Рокыя һәм Сафа Даяннарның, Айшә Рорлихның, Надир Дәүләтнең, Төркиядә яшәүче Мәтин Токъалның, хәзер инде Казанда яшәүче Лариса Усманованың, бүгенге көндә Казакъстанда яшәүче милләттәшебез Мөнир ага Ерзинның ярдәме булмаса бу фонд оеша алмас иде. Киләсе көннәрдә дә ул фонд даими рәвештә тупланып килер дип ышанабыз.

– Яңа әйберләр кайтаруга бәйле ниндидер сөйләшүләр барамы?

– Ул сөйләшүләр авыррак бара. Читтә гомер итүче милләтәшләребез бик зур авырлыклар кичерделәр. Шуңа да карамастан гаиләләрендә бик кадерләп ХХ гасыр башында Казанда басылган, мөһаҗирлектә дөнья күргән китапларны һәм газета-журналларны, гаилә архивларын саклаганнар. Ул аларның истәлекләре.

Безнең максат оригиналларны гына кайтару түгел, галимнәр өйрәнеп хезмәтләр язсын өчен копияләрен генә булса да кайтарырга иде. Бу аларны күбрәк укучыларыбызга таныту максатыннан эшләнә. Мисал өчен Япониядә гомер иткән, бүгенге көндә инде мәрһүм Тамимдар ага Моһит. "Яңа япон мохбире" журналының иң тулы тупламы аның гаиләсендә саклана. Аларның копиясен булса да кайтарып булмасмы дип сөйләшеп караган идек, әмма нәтиҗәсе булмады. Аны үзебезгә кайтарта алмадык.

– Моңа кем каршы килде?


– Белмим, сәбәбе нәрсәдәдер.

Аннары Британия китапханәсендә "Милли байрак"ның нөсхәләре саклана, чөнки заманында шул газетның даими авторы Рокыя Мөхәммәдиш, кызы Фәридә ханым әйтүенчә: "Әни һәрбер чыккан санны Британия китапханәсенә җибәреп барганы турында әйткәне бар иде”, ди. Менә без шул китапханә сайтына кереп карагач ул әйберне таптык. Әлеге газет анда искә алына, әмма фотокопиясе – микрофильмы гына бар дип әйтелә. Без инде хәзер аның копиясен булса да алдырту турында сөйләшүләр башладык.

Бу бик кызыклы тарихи чыганаклар бит озак вакыт өйрәнелмәде. Беренчеләрдән булып Лариса Усманова Ерак Көнчыгыштагы татар моһаҗирләре тарихын өйрәнә башлады һәм "Милли байрак" газетасы белән якыннан эшләде. Ул инглиз телендә монография дә чыгарды. Аның ахырында "Милли байрак"та чыккан мәкаләләр исемлеге бар. Тарихчы галим, профессор Искәндәр Гыйләҗев Германиядәге чыганаклар белән эшләде. Моны өйрәнеп бетерелгән тема дип әйтеп булмый. Шул ук Гаяз Исхакыйның күптомлыкларын чыгарганда Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре бездә сакланучы "Милли байрак"ның нөсхәләреннән күп мәгълүмат тупладылар. Бүген тарих институты галимнәре дә мөрәҗәгать итә.

– Фонд галимнәр өчен генә түгелдер бит, ул җәмәгатьчелеккә ачык булачакмы?

– Әлбәттә ачык. Тик бер шарт бар, әгәр кеше өйрәнергә килә икән, эшләгән оешмасыннан хат булса тагын да әйбәтрәк.

– Кызыксынучылар оешмадан хат алмыйча гына килеп таныша аламы соң?

– Таныша ала. Без киләчәктә аны дигитальләштерергә җыенабыз, чөнки “Милли байрак”, “Яңа милли юл”га килгәндә, кәгазьләре иске. Ә кәгазьләре искергән саен алар белән эшләү кыенлаша. Шуңа без аларны таушатмаска тырышабыз. Ә дигитальләштерсәк укучыларга алар белән эшләү җиңелрәк булыр һәм киң катлам укучылар да таныша алачак.

– Бу эш әле башланмадымы?


– Юк. Безнең Татарстан тарафыннан телләрне саклау турындагы програм бар һәм шунда махсус чыгымнар каралган, шул акчалар бирелер дип өмет тотабыз.

– Материалларның барысы да дигитальләштереләчәкме?

– Сакланышына карап, чөнки аларның кайберләрен реставрацияләү дә таләп ителә. Реставрация уздырмыйча дигитальләштерү бераз кыенрак.

– Аны кем реставрация үткәрә?

– Безнең үзебездә гигиена һәм реставрация бүлеге бар. Бу эшне алар башкара.

Татар мөһаҗирләре турындагы мәгълүматларның күпчелеге һаман да чит илләрдә саклана. 2013 ел азагында оешкан фондны тагын да баету, тарихи ватаннарыннан читтә яшәгән милләттәшләребезнең мирасын Казанга кайтару эше киләсе 2014 елдан башлап тагын да активлашачак.  


Ландыш ХАРРАСОВА

в„– | 29.04.2014

Ялгыз әбине тәрбиягә алыр идем...

$
0
0
30.04.2014 Җәмгыять
Мин Казанда яшәүче хатын-кыз. Улым белән үзебезнең йортта яшибез. Кызым кияүдә, алар аерым торалар. Казан яки Биектауда яшәүче берәр ялгыз әбине, фатирын улыма калдыру шарты белән, үзебезгә тәрбиягә алыр идем.

Мунчабыз бар, калган бөтен уңайлыклар да өйдә. Матур ишегалды, яшелчә бакчабыз янда гына. Үзем мөселман, намазга басканыма 2 ел. Шундый берәр әби булса урыны өемнең түрендә, аны үземнең әнидәй күреп тәрбияләр идем.

Бервакыт шундыйрак эчтәлекле игълан биргән идем инде. Әмма шалтыратулар әниләре белән бергә яшәүче улларыннан булды. “Икебезне дә аласыңмы соң? Киләбез!" - диләр. Юк! Анысына риза түгел. Шуңа күрә укучылар гозеремне дөрес аңласыннар иде.

Телефоным: 89600396371. Фирүзә
 




в„– |

Олимпиадалар отышлы бизнеска әверелә

$
0
0
30.04.2014 Мәгариф
Бәйгеләр һәм олимпиадаларның ниндие генә юк бүген. Мондый чаралар күбрәк булган саен, баланың белем дәрәҗәсен үстерү, укучының сәләтен ачу өчен зуррак мөмкинлекләр ачыла кебек. Әмма соңгы елларда әлеге “сынаулар”ның сыйфаты зур шик уята башлады. Олимпиада-ярышлар акча эшләү ысулына әверелә бара.

Түләүле бәйгеләр һәм олимпиадалар соңгы вакытларда аеруча киң таралыш алды. Мәктәп укучыларына әле бер, әле икенче чарада катнашырга тәкъдим итәләр. Теләгән катнаша, теләмәгән – юк диелсә, бер хәл. Кайбер уку йортларында мондый чаралар ихтыяри-мәҗбүри сыйфат ала башлаган хәтта.

Мәгариф министрлыгы читтә


“Мәгариф турында”гы федераль канунда олимпиадалар, интеллектуаль, иҗади һәм спорт бәйгеләре федераль, җирле дәүләт органнары, иҗтимагый һәм башка оешмалар тарафыннан сәләтле балаларны ачыклау һәм аларга теләктәшлек итү максатыннан үткәрелә. Укучылар конкурсларда теләк буенча катнаша. Бөтенроссия олимпиадаларында катнашу өчен акча алынырга тиеш түгел дип ачыктан-ачык язылган. Шулай булгач, нигә соң бүген алдан оештыру кертемнәрен түләүне таләп иткән йөзләгән олимпиада барлыкка килгән.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында бу хәлне болай дип аңлатып киттеләр: “Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан үткәрелгән рәсми олимпиадаларның барысы да түләүсез. Алар шәһәр, республикакүләм, бөтенроссия дәрәҗәсендә була ала. Әмма бүген шәхси олимпиадалар бик күп. Аларның исә министрлыкка бернинди катнашы юк”.

Бактың исә, бүген теләгән һәркем үз бәйгесен оештыра ала икән. Моның өчен Мәгариф һәм фән министрлыгы рөхсәте дә, раславы да кирәкми. Һәм аеруча акыллы “бизнесменнар” мондый чаралар үткәрүне акча эшләү ысулына әверелдергән, күрәсең. Әле күптән түгел генә оештыру кертеме түләүне күздә тоткан мондый чаралар 1-2 генә булса, бүген андыйларның саны йөзләгән.

Түләүле олимпиадалар - отышлы бизнес


Рус теле буенча “Русский Медвежонок”, математика буенча “Кенгуру” инде шактый еллар буе үткәрелеп, балалар тарафыннан яратылып, чыннан да сыйфатлы булган бәйгеләрдән санала. Оештыру кертемнәре дә бу сынаулар өчен, нигездә, шартлы гына сумманы тәшкил итә. Җыелган акча шул биремнәрне төзүчеләр, жюри хезмәте, диплом, сертификатлар эшләү чыгымнарын гына каплыйдыр да, мөгаен.

Әмма мондый “абруйлы” бәйгеләр белән беррәттән сораулары интернеттан алынган, баланың яшенә туры килмәгән биремнәрдән торган күпсанлы шикле олимпиадалар да бар. Аларда катнашу 50 сумнан алып 300-400 сумга кадәр җитә. Мондый бәйгеләрдә җиңүчеләрне ачыклап артык интегеп тә тормыйлар. Күрәсең, бер бала да рәнҗемәсен дип, 1000 балага беренче урын, 2000 балага икенче урын, калганнарына – өченче урын яуладың дигән грамоталар өләшәләр.

Интернеттагы төрле форумнарда да түләүле олимпиадалар уздыру буенча җанлы фикер алышулар бара. Берәүләр бу тәҗрибәгә уңай карый. Баланың үсеше, белем дәрәҗәсен тикшерү өчен 50-100 сум җәлләп тору акылсызлык, дип фикер йөртә алар. Икенчеләр исә, кискен тәнкыйть белдерә. Бик күп мәктәпләрдә бәйгеләрне мәҗбүриләп тагу бара икән, бер төркем уку йортларында “бишле” белән кызыктыралар, беренче сыйныфтан ук портфолио булдыру мөһимлеге турында сөйләп җәлеп итәләр.

«Түләүле олимпиадалар уздыручылар үзләренә бизнес уйлап тапты. Берәүгә дә кирәкмәгән, ахыр чиктә бер файда да бирмәгән кәгазь өләшеп утыралар бит алар. Ә ата-аналар портфолио булдырабыз дип, укырга кергәндә, БДИ биргәндә файдасы тиячәк дип алданып 50-100-150-200 сум түли бирә. Ниндидер беркемгә дә билгеле булмаган оешмалар уздырган олимпиадалар һәм бәйгеләр нәтиҗәсен кем игътибарга алсын ди инде”, дип яза бер форумда әниләрнең берсе.

Казан мәктәпләренең берсендә укучы баланың әнисе Фәридәдә дә түләүле олимпиадалар ризасызлык уяткан. Улы әле беренче сыйныфта гына укыса да, мәҗбүриләп төрле бәйгеләрдә катнаштыру белән берничә тапкыр очрашырга туры килгән инде аңа.

- Көндәлегенә олимпиадада катнашу өчен әле 50 сум, әле 300 сум алып килергә кирәк дип язып җибәрәләр. Мәҗбүриләү булмаса, бәлки ул бәйгеләрдә болай да катнашыр идек. Әмма аларны көчләп тагу үзе үк бар теләкне юк итә, - дип саный ул.

Мәктәп, укытучы юнәлеш бирергә тиеш


Казанның 18нче мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Гөлнара Йосыпова олимпиада-бәйгеләрдә катнашу-катнашмауны ата-ана һәм бала гына хәл итә, бу мәсьәләдә бернинди ирексезләү була алмый, ди.

- Безнең укучылар олимпиада-бәйгеләрдә, шул исәптән түләүлеләрендә дә, бик теләп катнаша. Мин үзем дә мондый чараларга бик уңай карыйм. Чөнки алар балада яхшырак уку теләге, көндәшлек рухы тәрбияли. Билгеле, түләүле олимпиадаларның төрлесе бар. Дистанцион үтә торганнарына мөнәсәбәтем бик үк уңай түгел. Компьютерда җавапларны тутырып, каядыр җибәрәсең дә, шуның өчен сертификат бирәләр – бала бу биремнәрне үзе башкардымы әллә аның әти-әнисеме – билгесез. Әле шуның өчен хәтта 800 сум җыючылар бар, - дип сөйләде ул.

Укытучы бу мәсьәләләрдә юнәлеш бирүче булырга тиеш дигән фикер белдерде Гөлнара ханым. Әйтик, ул үз укучыларының ата-аналарына бала турыдан-туры катнаша алган бәйгеләрне генә тәкъдим итә. Мондый чаралар акча җыю ысулы гына дип атап булмый. Чөнки монда оештыручылар эше күзгә күренә, ди ул. Моннан кала баланың сәләтләрен дә игътибарга алып эш итәргә кирәк. Техник фәннәрне яхшы үзләштерүчеләргә бер, гуманитарийларга - икенче олимпиадалар тәкъдим ителә. 


Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА

в„–--- | 30.04.2014

Камал Театрында май бәйрәмнәре

$
0
0
30.04.2014 Мәдәният
Май бәйрәмнәрендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры тамашачыларына иң шаулы комедияләрен тәкъдим итә: «Искән җилләр көенә», «Җанкисәккәем» һәм «Кыю кызлар».

2 май 18.00 – Туфан Миңнуллин «Җанкисәккәем».

Әлеге музыкаль комедия театрда менә 19 ел инде югары уңыш белән бара. Бу фантастик хикәя авыл яшьләре әкияти урман ияләре –Шүрәлеләр белән танышудан башланып китә. Драматург Туфан Миңнуллин иҗат иткән Шүрәлеләр Тукайның урман ияләреннән, һичшиксез, аерылып торалар. Киресенчә, спектакльдә алар кешеләр тормышына милләтебезнең сафлыгын, сабырлыгын, тәртиплелеген, матурлыгын саклаучылар булып килеп керәләр. Кешеләр югалта башлаган кешелеклелекне Шүрәлеләр кире кайтарырга ярдәм итәләр, моңлы җырлары, заманча биюләре белән тамашачыларның күңелләрен яулап алалар. Спектакльдә театрның әйдәп баручы артистлары: Илдус Габдрахманов, Радик Бариев, Фәнис Җиһанша, Алсу Каюмова, Ләйсән Рәхимова, Люция Хәмитова һәм башкалар.

3 май 18.00 - Зөлфәт Хәким «Искән җилләр көенә», режиссер - Лилия Әхмәтова.

106нчы сезон премьерасы. Зөлфәт Хәким пьесасы буенча, Рамай исемле бер яшь егет хакында романтик комедия. Мәхәббәт ничек туа? Чын хисләрне табу мөмкинме? Бу сорауларга тормыш бары үзе җавап бирер. Өметсез мәхәббәт хисен кичергән Рамай үзенең чын ир-егет булуын исбатлар өчен армиягә китә. Армиянең дә әле ниндиенә – һава десанты гаскәрләренә! Дөресен генә әйткәндә, штабта писарь булып хезмәт итә ул. Шулай булса да, көннәрдән бер көнне Рамайны да парашют белән сикерергә җибәрәләр... Искән җилләр егетне кайларга очыртып китәр икән? Төп рольләрдә театрның яшь артистлары: Ришат Әхмәдуллин, Гөлназ Минкина, Эмиль Талипов һәм Айгөл Хәйруллина.

11 май 18.00 – Камал Театры сәхнәсендә - Тажи Гыйззәт «Кыю кызлар», режиссер – Илдар Хайруллин.

Әлеге комедия театр сәхнәсендә менә инде 9 ел аншлаг белән бара. Язмыш тарафыннан кыерсытылган өч ятимә кыз шәһәргә килеп эләгәләр. Хуҗабикәләренең үзләрен фахешханәгә сатып җибәрергә теләгәнлеген белгәч, алар качып китәргә булалар. Бәхтияр карт сөйләгән “Җиде кыз” бәете аларның бу ниятләрен тагы да ныгыта һәм бәхетсез тормышларын үзгәртү турында хял чаткысы кабыза. Батыр йөрәкле, кыю кызлар ир-ат киемнәре киенеп мәдрәсәгә укырга киләләр. Аларның мәдрәсәдәге шаян да, шул ук вакытта куркыныч та маҗаралары хыялларын тормышка ашырырга ярдәм генә итә. Спектакль халыкчан юмор, уен-көлке белән сугарылган. Спектакльдә юмористик рольләрдә - Искәндәр Хәйруллин, Радик Бариев, Илдус Әхмәтҗанов, Олег Фазылҗанов һәм башкалар.

Камал Театрына бәйрәмнәрдәнтыш көннәрдә - 5,6,7 һәм 8 майда да килергә мөмкин. Бу көннәрдә театр сәхнәсендә Илгиз Зәйниев пьесалары буенча "Әрем исе" һәм "Бабайлар чуагы", Туфан Миңнуллин "Мулла" һәм Фәтхи Бурнаш "Яшь йөрәкләр" спектакльләре күрсәтеләчәк.  




в„– |
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>