Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live

1 май открыткаларыннан ФОТОтезмә

$
0
0
01.05.2014 Бәйрәм
Бәйрәм белән, дуслар! Сезнең өчен 1 май нинди бәйрәм ул? Бу көн белән бәйле нинди вакыйгалар күңелләрегездә саклана? Бу открыткаларның кайсыларын хәтерлисез?

 

 

 

  

 

 

 

Открытка # 1

Открытка # 2

Открытка # 3

Открытка # 4

Открытка # 5

Открытка # 6

Открытка # 7

Открытка # 8

Открытка # 9

Открытка # 10

Открытка # 11

Открытка # 12

Открытка # 13

Открытка # 14

Открытка # 15

Открытка # 16


---

в„–--- | 01.05.2014

Малай атасының юлын куар

$
0
0
02.05.2014 Мәгариф
Малайлар һәм кызлар тәрбиясе бер-берсеннән нык аерыла. Гаиләдәге вазыйфалар бүленешен ничек үтәү балачакта нинди тәрбия алуга бәйле. Асыл егет үстерим дисәң, аеруча нәрсәгә игътибар итәргә?

Кечкенәдән эшкә өйрәтә

Азатның әтисе авылда иң яхшы балта осталарыннан санала. Ул малаен да эшкә өйрәтеп үстерде. Биш яшьлек чагында әле беләкләрендә көче дә булмаган сабый әтисенә урындыклар ясаша иде. Гаиләгә акча шушы кул эше нәтиҗәсендә керүен Азатка кечкенәдән сеңдерелде. Малайның әтисе Шамил абый әйтүенчә, гаиләдә һәр баланы эшкә өйрәтергә кирәк. Мәктәптә дә Азат яхшы укыды. 11нче сыйныфтан соң Казанның иң яхшы уку йортына керде. “Әле өйләнү турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Иң башта аякка ныклап басарга кирәк”, – ди 18 яшьлек егет.

“Аны берүзем үстердем”


Табибка ярдәм сорап килгән ханымның алсу битләреннән, мөлдерәмә тулып, күз яше тама. Бердәнбер улы авыр хәлгә калган: табиблар куркыныч диагноз куйган аңа. Ана сабыеның беренче әйткән сүзләрен, тәүге адымнарын, буй җитүен, егетләрчә мыек җибәрүен хәтерендә саклый. Әмма баласының, зурлар тормышына аяк баскан чагында, ялгыш адым ясаганын гына сизми кала. “Хәзер үземне аның белән ничек тотарга да белмим. ВИЧ-инфекция йоктыруы турында да теләр-теләмәс кенә уртаклашты, – дип ачынып сөйли ханым. – Аны берүзем үстердем бит, тормышымның мәгънәсе шушы бердәнбер улым иде”.

Белгечләр әйтүенчә, мондый ялгыш адым ясаучы яшьләрнең күбесе тынгысыз гаиләдә тәрбияләнә. Кайчан карама талашып яшәгән ата-ананың балалары аларның бер-берсенә карата дошманлык хисен күреп үсә. Киеренкелек үзенекен итә: үсеп буйга җиткәч тә гаиләле булырга ашыкмый алар. Малайларның – кызларга, кызларның егетләргә ышанычы булмаганга, ялгыз яшәүне хуп күрәләр.

Белгеч фикере:

“Ир-ат тәрбиясе кирәк”

Роза Мөхәммәтова, ТРның СПИД һәм йогышлы авыруларга каршы көрәш һәм профилактика үзәге табибәсе, югары категорияле психотерапевт:


Үскәч, үзләре дә әти-әни булачакларын балаларга аңлатырга кирәк. Үрнәге гаиләдә – үз әти-әнисе әлеге вазыйфаны ничек башкаруын ул күреп тора. Әмма җәмгыятебездә зур җитешсезлек күзәтелә – баласын ялгыз тәрбияләүче хатын-кызлар шактый. Малайларның әтисез үсүе, ир-ат тәрбиясен күрмәве киләчәк тормышта фаҗигагә дә китерергә мөмкин. Хәзерге егетләрнең ялтырап торган алка тагуы да шуның бер мисалыдыр.

Улын ялгыз үстерүче хатын-кыз бала тәрбияләүдә нинди хата җибәрергә мөмкин?

- баланы артык кайгырту;
- аның шәхси эшенә артык тыкшыну;
- балага мөстәкыйльлек бирмәү;
- аны үз атасы белән аралашудан тыю;
- атага карата начар караш тудыру, тискәре фикер формалаштыру.

Әти киңәшләре, өйрәткән эшләре, дөньяга карашы,бергә булган урыннары, сөйләшкән сүзләре малайлар өчен бик мөһим! Дуслык, мәхәббәт һәм җенси мөнәсәбәтләр хакында да малайга ата кеше аңлатырга тиеш. Әтисенең яхшы мисалында тәрбияләнгән егет киләчәктә үз гаиләсенә дә тугры булачак.

“Улыгызга юл бирегез!”

Люция Зөлкәрнәева, психолог:

– “Үзем эшлим!” дип торган малайга әти-әнисе юл бирсен. Әлеге принципны үтәү асыл җимешләрен бирер: балада кыюлык, үз-үзенә ышану, мөстәкыйльлек кебек сыйфатлар тәрбияләнер. Вазыйфаларын җаваплы башкару киләчәктә ихтыяр көче һәм рух күтәренкелеге артуга китерә. Әти-әнисе белән дусларча мөнәсәбәттә булган малайлар, үсеп җиткәч, тормыш иптәше белән дә җылы, тату гаилә корачак, үз балаларын яратып үстерәчәк.

“Көненә кимендә ике сәгатьне балага багышлагыз”

Рөстәм хәзрәт Бакиров, “Гадел” мәчете имам-хатыйбы:


– Гаиләдә ир бала тугач, иң элек без аны сөннәткә утыртырга тиеш. Әмма бу гына җитми, пәйгамбәребез (с.г.в.) кушкан башка сөннәт гамәлләрне дә үтәү мөһим. Мәсәлән, уң кул белән ашау, яхшы сөйләшү, олыларны хөрмәт итәргә өйрәтү. Алма агачыннан ерак төшми, дигән борынгылар. Балага тәрбия биргәнче үзеңә күз салырга кирәк, әлеге яхшы сыйфатлар үзеңдә бармы? Дөнья, эш, мал артыннан куып, арып-талып кайтабыз да балага: “Тәртипле һәм әдәпле бул, “5”легә укы!” – дип, әмер бирәбез. Әмма әни кеше: “Улым, тәртипле бул, әтиеңә охшарга тырыш”, – дип улына әйтсен өчен, әтисенең дә бу сыйфатларга ия булуы кирәк. Ирләргә: “Балаларыгыз белән бергә булырга тырышыгыз”, – дим. Көненә кимендә ике сәгатьне балага багышларга кирәк. Улыгызның хәлен, борчуларын белешегез. Аннары һәрвакыт Ходайдан балагызның бәхетле булуын сорарга кирәк. Гаилә бит ул җәмгыятьнең бер өлеше, бәхетле гаиләләр арткан саен, җәмгыятебез дә бәхетлерәк булачак.

“Телевизор буласым килә”
(кыйсса)


Яңа ел алдыннан укучылар Кыш бабайга хат яза. Хатны укыгач, укытучы ханымның күңеле тулып елап җибәрә. Әлеге хәлне ире дә күреп, хатны укый башлый һәм: “Монда бит еларга түгел, көләргә кирәк”, – дип нәтиҗә чыгара. “Ахырына кадәр укып чык”, – ди хатыны. Хатта бала Кыш бабайдан телевизор буласы килүен яза, чөнки әби-бабасы, әти-әнисе аның белән аралашмый. “Я, дөньяда ни барын сөйлә”, – дип, кичләрен телевизор каршында үткәрәләр икән. Хатны укыган ир: “Бу, чыннан да, бик бәхетсез бала, моның әти-әнисе әдәпсез, баланы шул дәрәҗәгә ничек җиткерергә мөмкин?” – ди. Хатыны болай дип җавап кайтара: “Син дәфтәрнең тышкы ягын кара. Моны безнең балабыз язган бит”.  


Рамилә НОТФУЛЛИНА

в„–4 |

Быел .tatar домены ачыла

$
0
0
02.05.2014 Интернет
Мәскәүдә Интернет мәсьәләләренә багышланган бишенче Россия форумында .tatar доменын эшләтеп җибәрү турында сөйләшүләр узды.


Доменны ачу максатында бүгенге көндә башкарыла торган эшләр турында “Татарстан Республикасының мәгълүмати технологияләр үзәге” җитәкчесе Алмаз Вәлиуллин сөйләде. Аның сүзләренә караганда, .tatar быел ук эшли башлаячак.
 


---

в„–--- | 02.05.2014

"Дуслык күпере" берләштерде

$
0
0
03.05.2014 Мәдәният
Өлкә татарларының милли-мәдәни автономиясе каршында күп еллар инде “Шатлык” клубы уңышлы гына эшләп килә. Казанга экскурсияләр, Нижнийда төрле бәйрәмнәр уңаеннан милли кичәләр, билгеле артистларның концертларын оештыру – барысын да санап бетергесез, клубның эшчәнлеге бик киң. Өлкә сабан туен уздыру эшләренең күп өлешен дә автономия үз өстенә ала, өлкә фестивальләре дә уздырыла.

Барлык чаралар да, кагыйдә буларак, югары оешканлык белән уза һәм моның шулай булуында автономия рәисенең урынбасары, “Шатлык” клубының җитәкчесе Рәзилә Ахмадуллинаның өлеше зур. Клубның, бу юнәлештә автономиянең уңышлы эшләве тулаем аның казанышы дисәк тә, ялгышмабыз.

Менә 18 апрель көнне Тимерьюлчылар сараенда узган “Дуслык күпере” I өлкә милләтара фестиваль дә зур оешканлык белән үтте. Аны гамәлгә кертүчеләр һәм оештыручылар – өлкә хөкүмәтенең эчке сәясәт министрлыгы, халык иҗатының фәнни-мәдәни үзәге, өлкә татарларының милли-мәдәни автономиясе һәм өлкә “Туган як” милли-мәдәни оешмасы. Бу фестиваль чын-чынлап милләтләр дуслыгы бәйрәме булды.

Сәгать дүртләр тирәсендә үк фойеда төрле милләт вәкилләре – яһүдләр, азәрбайҗаннар, таҗиклар, әрмәннәр, кореялылар, кыргызлар декоратив-ясалма сәнгате һәм милли ашлар күргәзмәләре оештырдылар. Һәр экспозиция янында милли кием кигән шушы милләт вәкилләре үзләренең традицияләре, гореф-гадәтләре турында сөйләделәр,экспонатлар белән таныштырдылар, милли ашлардан авыз итәргә дә мөмкин иде. Татар милли ашларын һәм атрибутикасын, милли бизәкләр, Коръән сүзләре төшерелгән савыт-саба сату оештырылган иде, ә менә безнең татар, мишәр мәдәниятен күрсәткән костюмнар, савыт-саба, декоратив-ясалма сәнгать күргәзмәләре булмады. Милли кием кигән егет-кызлар да күренмәде фойеда. Кызыл Октябрь районы гына милли камыр ашлары сатуны оештырган иде, аларның да сатучысы гади киемнән торды. Киләчәктә оештыручылар моны күздә тотарлар дип ышанабыз. Күргәзмәләр эше тәмамлангач, концерт прог-раммасы башланды. Алып баручылар сәхнәгә хөрмәтле кунакларны – өлкә хөкүмәтенең эчке сәясәт министры Анатолий Мигуновны,Канавин районы администрация башлыгы урынбасары Денис Сазановны, өлкә Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закировны чакырдылар. “Безнең өлкәдә, өлкә үзәгендә күп милләт халыклары үзара дус яшиләр, менә бүген биредә дә җылы мөнәсәбәтләр урнашкан – барысы да үзара аралаша, милли оешмаларның эшләве буенча тәҗрибә уртаклаша. Күңелле ял кичәсе телим барчагызга да, дуслар, ә артистларга иң кайнар алкышлар”, - диде Анатолий Николаевич үзенең чыгышында. Барлык милли оешмалар рәисләре һәм кайбер вәкилләре милли гореф-гадәтләрен, мәдәниятләрен, йолаларын, туган телләрен саклап үстерү юлында куйган хезмәтләре өчен Канавин районы администрациясе, өлкә татарларының милли-мәдәни автономиясе исеменнән рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Бүләкләнүчеләр арасында Анатолий Мигунов, Гаяз Закиров, Рәзилә Ахмадуллина, Денис Сазанов, өлкә “Туган як” милли-мәдәни оешмасы рәисе Марат Юнисов, Кызыл Октябрь районының мәдәният комитеты җитәкчесе Максут Яруллин да бар иде.

Тантаналы өлештән соң концерт программасы башланды. Cәхнәдә бу кичне милләтләр бәйрәме булды. Грузин егетләре биегәндә, үкчәләреннән, әйтерсең, утлар очты, әрмәннәр искиткеч матур композиция әзерләгәннәр иде, кыргызларның җыр-биюләре моңлы, катлаулы булуы белән аерылып торды, яһүдләрнең җырлавы тамашачыны таң калдырды, кореялы кызларның биюе искиткеч матур тамаша иде, азәрбайҗаннар да алардан калышмады. Аннары сәхнә татар милләте карамагына калды. “Сафаҗай чишмәсе” фольклор төркеме тамашачыга яхшы таныш инде, бу юлы да аларның чыгышы кайнар алкышларга күмелде. Сафаҗайның “Умырзая” бию төркеме кызлары да сәхнәдә очып йөрделәр. Өлкә “Туган як моңнары” ансамбленең яшьләр төркеме чыгышы, һәрвакыттагыча, ачык булды. Түбән Новгородның Венера Жаурова җитәкчелегендәге бию төркеме кызлары сәхнәдә күбәләктәй бөтерелделәр. Сергач районыннан дүрт авыл – Кочко-Пожар, Камка, Грибан, Мөтеравыл үзешчәннәре бергәләшеп сабантуй күренешен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Чыгышларына бу бәйрәмнең барлык уеннары, матур гадәтләре кертелгән иде – сулы чиләкләр белән, кашыкка күкәй салып йөгерү, җыр-бию, көрәш, көрәш батырының җилкәсенә хәтта кучкарны да мендереп утырттылар. Кызыл Октябрь районы үзешчәннәре дә матур җырлары белән тамашачы күңелен җәлеп итте. Халык иҗатын, фольклорны торгызуның чишмә башында торган Зөһрә ханым Абдюханова күптән түгел “Мирас” дип аталган яңа ансамбль булдырды, аның чыгышы да югары профессиональ дәрәҗәдә иде. Барлык коллективлар оештыручылар исеменнән рәхмәт хатлары белән бүләкләнде, ә һәр катнашучыга татлы бүләк тапшырылды.

Моңа охшаш фестивальләр уздырылгалады инде, әмма мондый дәрәҗәдәгесе беренче булды һәм, әлбәттә, соңгысы булмас, шуңа да барысы да оештыручыларга рәхмәт әйтеп, яңа очрашуларга кадәр дип таралыштылар.

1

2

3

Автор фотолары.  


Найлә ЖИҺАНШИНА

в„– |

Самарада 18нче тапкыр Татар балалары фестивале узды (ФОТО)

$
0
0
04.05.2014 Мәдәният
Традициягә әверелгән бу чараны соңгы елларда Самара шәһәренең милли-мәдәни мохтарияте уздырып килә. Бу юлы да оешманың җитәкчесе Рифкать ХУҖИН, аның урынбасары Ленар САБИРОВ, “Яктылык” мәктәбе укытучылары, Тольятти шәһәренең милли-мәдәни мохтарияте җитәкчелеге ярдәмчеләре Зөлфия ГАЛИХАНОВА һәм Алия МУСИНА, Яңа Җүрәй авылы Мәдәният йорты җитәкчесе Нурия МИНҺАҖИЯНОВА фестивальне оештыруга күп көч куйдылар.

Бәйрәм башлануга әле бер сәгать чамасы вакыт бар иде, яныбыздан узып баручы Рифкать Хуҗин борчылып: “Халык аз, килүчеләр күренми. Зал тулы булмас, ахыры”, - дип борчуын белдерде. Шуннан күп тә үтмәде, Мәдәният йортына халык җыела башлады, Мидхәт Әминов үзенең тальян гармунын сыздырып җибәрде:

Кил, кил, кил, кил, иркәм,
кил инде,
Кил, иркәм, кил инде,
Елмаеп көл инде,
Сагындым, бәгърем, сине…

Ничек инде мондый музыкага вальс әйләнмичә түзеп торырга була?! Менә бер-бер артлы парлар түгәрәккә чыга башлады, алар артыннан балалар да тартылды. Вальсны бию көе алмаштырды, аннары тагын салмак бию... Бии-бии кызарып чыккан апалар һәм балалар тамаша залына кереп утыра башлагач, фестивальнең аншлаг белән үтәчәге аңлашылды. Оештыручыларның да кәефе күтәрелеп китте бугай.

Менә сәхнәгә Талип хәзрәт Яруллин чыгып, бәйрәмгә хәер фатихасын бирде, шәһәр администрациясеннән Дмитрий Долганов шәһәр мэры Дмитрий Азаровның котлау адресын тапшырды, өлкә милли-мәдәни автономиясенең башкарма директоры Шамил Галимов шушы Мәдәният йорты администраторы Флорида Локманованы Рәхмәт хаты белән бүләкләде, һәм менә инде сәхнәгә “Яктылык” мәктәбенең “Кояшкай” ансамблендә шөгыльләнүче иң нәни биючеләр килеп чыкты. Алар башкаруында “Чеп-чеп чебиләрем” һәм “Дәү әнигә бүләккә” биюләре ата-аналарның йөрәкләрен эретеп, күңелләрен тагын да күтәреп җибәрде.

Нәниләрнең чыгышын Кошки районы Яңа Җүрәй авылы Мәдәният йортында шөгыльләнүче балалар төркеме дәвам итә. Болар инде өлкәнрәк булып, репертуарлары да җитдирәк. Алина Туктарова җырлаган “Тамчы гөле” җыры, Алина Гатина һәм Әминә Имаметдинова башкаруындагы татар биюе авыл гына түгел, шәһәр сәхнәләрен дә бизәрлек итеп эшләнгән. Яңаҗүрәйлеләрне Самарага алып килгән Мәдәният йорты җитәкчесе Нурия ханым Минһаҗиянова авыл мәктәбе ябылганнан бирле балаларның, рус авылында укуларына карамастан, Яңа Җүрәй Мәдәният йортындагы бөтен чараларда да катнашып, күптөрле түгәрәкләргә йөрүләре турында сөйләде. Ә балалар авылда уналты бөртек кенә калганнар икән. Алар да рус мәктәбендә укыганлыктан, үзара гел русча гына сөйләшәләр. Татар теле хәзер гаиләдә генә сакланып кала ала.

Авыл халкы Яңа Җүрәйгә инвестор булып килгән “Синко” авыл хуҗалыгы производствосы компаниясенә зур өметләр баглый. Бу оешма авылның чәчү җирләрен сөреп чәчәргә, терлекчелекне торгызырга вәгъдә итә. Ә эш булгач, авылга яшьләр кайтыр, балалар туа башлар, ябылган мәктәпләр ачылып, авыллар гөрләп торыр, дигән өмет бар. Ә бу эшләр җәелдерелгәнче Нурия ханым шушы уналты баланы үз тирәсенә җыеп, аларга татар халкының иҗатын һәм сәнгатен сеңдереп калдырырга тырыша.

Шул арада яңаҗүрәйлеләрне сәхнәдә тольяттилылар алмаштыра. Менә үткән елда Тольяттида үткәрелә башлаган “Якты йолдыз” балалар фестивале җиңүчесе Наил Исхаков - “Ашкына күңел”, быелгы призерлар Диләрә Усманова - “Каз канаты” һәм Алинә Шәрапова “Миләшкәем” җыры белән Самара тамашачысының күңелен яулап алдылар. “Асыл” бию ансамбле чыгышы да югары дәрәҗәдә үтте.

- Тольятти шәһәре милли мохтариятенең эше соңгы вакытларда яңа сулыш алды, - дип сөйли андагы бөтен чараларны оештыручы Зөлфия Галиханова. - 2007 елдан бирле мохтарият бинасындагы зур залыбызда “Кояшкай” балалар бию ансамбле шөгыльләнә, шунда ук “Мода театры” да бар. Быел безнең балалар Яңа ел, 8 Март, 9 Май бәйрәменә зур программалар әзерләделәр, “Язлар моңы” фестивалендә катнаштылар. Чыгыш ясаучыларыбыз юк, дип зарлана алмыйбыз, бик күп бала үзешчән сәнгатьтә катнаша. Алар ярышып, берсен-берсе уздырырга тырышып концертларга әзерләнәләр, ә җырларга һәм биергә өйрәтүче Алия апалары Мусина һәммәсенә дә үсәргә, сәхнә түрендә урын алырга мөмкинлек бирә. Алмашка килүче буынга белгәннәребезне өйрәтеп калдырырга тиешбез.

Фестивальнең икенче өлеше тулысынча “Яктылык” мәктәбе балаларына бирелде. Әйе, бу мәктәптә иҗат һәм сәнгать иң югары баскычта тора, дип әйтә алабыз. Икенче бүлекне ачып җибәргән “Иркен көн” вокаль-инструменталь ансамбле чыгышы башка номерлардан нык аерылып торды. Шәһәребезнең төрле мәктәпләрендә укучы балалар Рамил Морзакаев һәм Андрей Казаков (электрогитара), Руфия Мингафина һәм Кристина Кручинина “Тала-тала”ны җырлап чын эстрада номеры күрсәттеләр.

Ә “Яктылык” укучыларының чыгышын - икенче-дүртенче сыйныф укучылары башкаруындагы татар, корея халыклары биюләре, “Шаян” бию, “Вена вальсы”, Альбина Мингалиева, Альбина Әпсәләмова, Әлсинә Дәүләтбаева, Адилә Исмәгыйлева, Рәзинә Усманова, Алия Тынчарова башкаруындагы җырлар, Равил Мәхмүткин һәм Амаль Гатауллинның баянда уйнаган “Бас, кызым, әпипә”ләре, “Йолдыз” бию театрының “Яшьләр бию”ен сөйләп торасы юк. Аларны күрергә кирәк. Бигрәк тә дүртенче сыйныф укучылары башкаруындагы “Корея халык биюе”нә озак итеп кул чапты халык.

“Яктылык“ укучыларын профессиональ биючеләр итеп үстерүче хореографлар Светлана Искәндәрова, Алия Газизова һәм Илназ Гарфетдинов, балаларга җыр нечкәлекләрен өйрәтүче Ленар абыйлары Абсаттаровка тамашачылар һәм ата-аналар исеменнән рәхмәт әйтәсе килә. Иҗат һәм сәнгать белән шөгыльләнгән балалар тормышта да үз-үзләрен тота белүче, уңышлы һәм бөтен өлкәләрдә дә талантлы булып үсәләр. Шуның өчен безгә шундый балалар фестивальләре, Мәүлет абыйлары Низамов кебек юмарт спонсорлар, Ленар Сабиров һәм Рифкать Хуҗин кебек оештыручылар кирәк. Ходайның рәхмәте булсын аларның һәркайсына!

1

2

3

Автор фотосурәтләре.
 


Эльмира ШӘВӘЛИЕВА

в„– | 26.04.2014

Чәчү башланды. Чәчү төгәлләнде?

$
0
0
04.05.2014 Авыл
Яз иртә килә дигән фараз дөрес булып чыкмады. Кышның да тиз генә китәсе килмәде. Республикада язгы кыр эшләренә дә башка елларга караганда соңарып керештеләр. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының игенчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов белдергәнчә, быел да 2,9 млн гектарда кыр эшләрен башкарып чыгарга кирәк. Шуның 1,7 млн гектары бөртекле һәм азык культураларына туры килә.

Кемдә ничек?

– Әлегә 12 процент мәйданда чәчү эшләре башкарылган килеш, – ди Илдус Габдрахманов. – Тәүлегенә 50 мең гектарда чәчә башладык инде. Көннәр яхшы торып, җирләр тиешенчә өлгергән очракта, тәүлегенә 120-130 мең гектарда эшне башкарырга мөм­кинлегебез бар.

Районнарның эшчәнлегенә килгәндә, Чүпрәле районында чәчүнең яртысы төгәлләнеп бара. Буа, Апас, Кайбыч, Тәтеш, Зәй, Азнакай, Сарман, Чистай районнарында да 20-40 процент мәйдан чәчелгән. Башка районнарны тән­кыйтьләргә әлегә иртәрәк. Туфрак һәр районда да тигез өл­герми. Көньяк район басуларында эш гөрләгәндә, төньякта урнашканнарында әле дә булса урыны белән кар катламын кү­рергә була.
Чәчүлек орлык белән кыенлыклар булмаска тиеш, диләр. Ягулык-майлау материалларына килгәндә, язгы эшләр өчен 80 мең тонна ягулык каралган булган. Шуның әлегә 55 мең тоннасы гына базаларга кайтартылган килеш.

Тубал белән чәчәләр

Азнакай районы “Марс” ху­җа­лыгында 30 процент мәйданда чәчү эшләрен башкарырга өл­гер­гәннәр. Биредә кыр эшләренә замана техникасы белән түгел, нәкъ менә бабайлардан калган ысул белән, тубал ярдәмендә керешә­ләр. Аннан соң гына кырлар тракторлар тавышына кү­мелә.
– Ничә еллар дәвамында авы­лыбызның өлкәннәре чәчүне баш­лап җибәрә, – ди хуҗалык җитәкчесе Рамил Зарипов. – Аяк­ларына чабата киеп, тубал яр­дәмендә орлыкларны җиргә иң­дерәләр. Мәчет картлары дога кыла. Басуга килгән бөтен кеше буразналарга йомырка тәгә­рәтә. “Ипиебез күп булсын, тавык йомыркасы кебек зур булсын”, – дип теләк тели. Беренче орлык­ларны да басуга атка төяп алып киләбез.

“Бисмилла әйтеп эшкә ке­решкәнгә, ел саен мул уңыш алабыз“, – ди хуҗалык җитәкчесе. Уз­ган елда да һәр гектардан 27 центнер бөртек җыеп алганнар.

Көзге культуралар ни хәлдә?


Республика кырларындагы күпьеллык үләннәрнең – 75, көз­ге культураларның 80 проценты тукландырылган инде.

– Узган көз 582 мең гектарда бөртек чәчелгән иде. Белгечләр әлеге мәйданнарны тикшергән­нән соң 90 процент уҗымның яхшы хәлдә булуын ачыклады. 9 процент кырларның торышы канәгатьләнерлек. Бары 1 процент мәйданны гына яңадан чә­чәргә туры киләчәк, – ди Илдус Габдрахманов.

Министр урынбасары ачык­лык керткәнчә, бүгенге һава торышы көзге культуралар өчен менә дигән. Аларны тиешенчә тәрбияләгән очракта, мул уңыш­ка өметләнергә була.

Югалтулар булмасын

Соңгы елларда республиканы корылык сынады. Игенчелек тармагы шактый югалтуларга дучар булды. Һава торышының шун­дый тотрыксыз булуын искә алып, кайбер белгечләр чәчкән игеннәрне иминиятләштерергә кирәклеген ассызыклады. Тик бу эш шактый чыгымлы һәм шул ук вакытта катлаулы да. Иминият­ләштерү компания­ләрендә аның төгәл генә кагыйдәсе булмау да аграр тармактагылар өчен кыенлыклар тудырды. Ниһаять, кайбер мәсьәләләр хәл ителде булса кирәк. Хөкүмәт тарафыннан да бу уңайдан җитди сөйләшүләр алып барылды.

Россиядә – 12, Татарстанда 36 процент басу-кырларны ими­ниятләштергән булганнар. Ими­ниятләштергән вакытта соңгы биш елның уртача күрсәткече алына, дип аңлата белгечләр. Билгеле булганча, корылык булганлыктан, республикада иген­нәр яхшы уңмады. Шуңа да бездә уртача күрсәткеч гектарыннан 18 центнер гына. Табигать бәла-казасы белән аннан азрак уңыш аласың икән, иминият акчасына өмет итәргә була. Тик моны дә­лилләргә кирәк. Шул ук вакытта барлык техно­логияләрне саклап, җиргә сакчыл караганда гына килгән зыянны каплатырга була. Сүз уңаеннан, республикада көз­ге культураларның яртысыннан күбесе иминиятләш­терел­гән.  


Лилия НУРМӨХӘММӘТОВА

в„–63 | 30.04.2014

Акча тиенләп җыела

$
0
0
05.05.2014 Җәмгыять
Тимер, вак-тояк акчаларны кая куярга? Аларны кибеттә дә алырга яратмыйлар, транспортта йөргән өчен түләгәндә дә бик ошатып бетермиләр.

Шушы көннәрдә редакциябезгә хат килеп төште. “Күптән түгел “Мәскәү базары” тукталышында 35нче маршрут автобусына утырдым. Акча янчыгымда кәгазь акчалар калмаганлыктан, кондукторга тимер акчалар белән түләргә туры килде. Биш, ике, бер сумлыклар белән беррәттән илле һәм ун тиенлекләр дә җыелды. Шуның өчен кондукторның миңа ничек җикеренгәнен белсәгез икән? “Нишләп минем йөземә тиеннәр белән атасыз? Көлмәгез миннән”, - дип миңа ябышты. Мин аңа тиеннәрнең дә акча булуын аңлатып карадым, тик сөйләшүнең нәтиҗәсе булмады... Язып чыгыгыз әле шушы хакта”, - дип яза Казан шәһәрендә яшәүче Асия Солтанова.

Без 10, 50 тиенлек акчалар турында газета укучыларыбызның фикерләрен дә сораштырырга булдык. Алар бу акчалар турында ни уйлый икән?

Венера Мөхәммәтҗанова, Казан:

Кагыйдә буларак, җәмәгать транспортында йөргәндә мин махсус картадан файдаланам. Автобус өчен “тере акча” белән дә түләргә туры килгәли, анысы. 10, 50 тиенлекләр белән дә биргәлим, тик кондукторларның ул-бу әйткәне булмады. Эчләреннән бәлки әллә ниләр уйлаганнардыр, тик үземә әйтмәделәр.

Камилә Галимова, Чаллы шәһәре:


Кондукторларга ун, илле тиенлек акчалар биргәнем юк. Шулай да, җәмәгать транспортында андый хәлләр белән очрашкаладым. Минем өчен ун сумлык та, ун тиенлек тә - акча. Халыкның биш, ун тиенлекләргә булган шундый мөнәсәбәтенә бик тискәре карыйм. Кем белгән, бәлки кеше кесәсендәге соңгы акчасын чыгаргандыр?..

Дилүс Шәйхразиев, Казан:

Мин кондукторларның андый мөнәсәбәте белән адым саен очрашам. Илле тиен биргән саен кычкырырга гына торалар. Минемчә, хәзерге дөньяда бар нәрсәнең кадерен белергә кирәк. 50 тиен җитмәсә, миллион сум да төгәл булмый.

Гөлшат Ганиева, Казан:


Берсендә кондукторга тиен акчалар белән түләдем. Бер сумы ун тиенлекләр белән җыелган иде. Шуның өчен акырды-бакырды инде миңа. Икенче көнне исә махсус рәвештә 5 меңлек алып чыктым. Аллага шөкер, шул ук кондуктор эләкте. Кулымдагы 5 меңлекне күргәч, тагын җикеренергә кереште. Шулай итеп, тиен акча биреп тә, 5 меңлек сузып та ярап булмады. 




в„– | 02.05.2014

“Миннән мәрхәмәт көтмәгез”

$
0
0
05.05.2014 Дин
Балалар табибына чират зур. Берничә айлык нарасыйларын күтәреп торучылар да бар. 9-10 айлык баласы белән бер әни кеше ике сәгатькә якын чират торды. Инде табиб янына керәм дигәндә генә, мәктәп яшендәге баласын ияртеп бер ханым килеп басты да: “Без язылдык. Хәзер безнең вакыт”, – диде.

Аның беркем белән дә исәпләшергә җыенмавын күреп, чиратта торучылар:

- Менә бу кечкенә балалы хатын гына кертегез инде, - диде.

- Юк, кертә алмыйм. Без музыка мәктәбенә соңга калабыз.

- Ике сәгать тора ул, хәленә керегез инде...

- Миннән мәрхәмәт көтмәгез. Мәрхәмәтле кеше түгел мин.

Сөйләшү шунда өзелде... Бәхәскә керүче табылмады.

Пәйгамбәребез (с.г.в) бер хәдисендә: “Аллаһ синең калебеңнән мәрхәмәт хисен алган, кызгану хисен йөрәгеңнән чыгарган икән, мин ни эшли алам?” – дигән бит. Игелексез кешеләрне күргәч әйткән ул бу сүзләрен. Шәфкатьсезлек күргәч, без дә берни эшли алмыйбыз... Бары тик: “Барысы да тәрбиядән тора инде”, – дип кенә нәтиҗә ясыйбыз. Ә инде тәрбия темасына кереп китсәк, кешелек дөньясы иң зур тәҗрибә туплаган өлкә ул. Бу мәсьәләдә “рецептлар” җитәрлек. Безгә аларның кайсы иң яхшы икәнен ачыклыйсы гына кала. Мәсәлән, кайбер кешеләр динсез дә яхшы тәрбия биреп була дигән фикердә.

Кеше никадәр шәфкатьле булса да, бер көн килеп, яхшылык эшләвеннән туктарга мөмкинме? Әлбәттә, мөмкин. Мәсәлән, яхшылык эшләгән кешесе аны күрә, аңлый, бәяли белмәсә. Яхшылыкның кадерен белми ул дип бу гамәлен туктатырга мәҗбүр булачакмы? Булачак. Әгәр яхшылык эшләүче прагматик булса, гадәттә, игелекле гамәлләрне файда күрү нияте белән дә кыла. Эшләгән яхшылыгына бер төрле дә җавап булмаса, ул аны туктатырга мөмкинме? Әлбәттә, мөмкин. Эшләгән яхшылыгы үзенә начарлык булып кайтса (ит яхшылык, көт яманлык дигәндәй, андый хәлләр дә булгалый), бигрәк тә! Әле күпме нервысын, саулыгын бетерә. Хәтта “моннан соң миннән мәрхәмәт көтмәгез” дип, йөрәге кырыслануы да бар...

Әмма диндә ихлас мөселман игелекле эшләреннән рәхәт, тәм таба, хәтта яманлык белән җавап бирсәләр дә, исе китми. Йөрәге кырысланмый. Таш атучыларга да аш атарлык көче була аның. Ә үкенү хисе туып та карамый. Ни өчен үкенсен ди әле, эшләгән яхшылыкларын Аллаһы Тәгалә күрә, белә бит! Аңа шул җитә, чөнки нияте Аллаһ ризалыгына ирешү иде. Ул: “Бу дөньяда ике нәрсәне: сиңа карата кылынган начарлыкны һәм эшләгән яхшылыгыңны хәтереңдә сакламаска тырыш”, – дигән таләпкә буйсынып яши. Аның игелек эшләүдән рәхәт табуы җанына шифа, тормышына ямь, бәрәкәт өсти. Ахирәттә әле әҗерен дә алачак.

ГМ белешмәсе:


• Ислам – үзе үк шәфкать һәм мәрхәмәт дине. Пәйгамбәребез (с.г.в.)нең: “Мәрхәмәт итмәгән кешегә мәрхәмәт булмас”, – дигән хәдисен күңелегездән чыгармагыз, балаларыгызның да җае чыккан саен исенә төшереп торыгыз.

• “Дөреслектә эшләр нияткә карап бәяләнә. Һәр кешегә үзе ирешергә ниятләгән нәрсә генә булачак...” дигән хәдиснең мәгънәсенә төшенсәгез, “яхшылыгымны белүче дә, күрүче дә юк” дигән уй башыгызга да кереп чыкмаячак.

• Аллаһ ризалыгы өчен дип эшләнгән яхшылык беркайчан да үкенү, ачу хисе булып кайтмый. Моны балаларга кечкенәдән үк аңлатырга кирәк.
 




в„–4 |

III “Нәүрүз” фестиваль-форумында белем бирү программасы

$
0
0
05.05.2014 Мәдәният
Төрки халыкларның III “Нәүрүз” Халыкара театраль белем бирү фестиваль-форумы кысаларында 36 семинар, 18 тренинг, 7 лекция, 4 мастер-класс булыр дип көтелә. Искәртеп үтәбез, “Нәүрүз” форумы 2014 елның 2-8 июнендә Казанда үтәчәк.

Быел проектның белем бирү программасы шактый киңәйде. Форумда беренче тапкыр Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының баш рәссамы Сергей Скоморохов (Россиянең атказанган, Татарстанның халык рәссамы) җитәкчелегендә сценография буенча семинарлар үтәчәк.

Театраль менеджмент һәм хокук белеме семинарларын Россия театр маркетингы белгече, икътисад фәннәре кандидаты, профессор, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, “РУСТАРТМЕНЕДЖМЕНТ” Россия профессиональ менеджерлар сәнгате ассоциациясе президенты Геннадий Дадамян алып барачак.

Секциянең төп тренинглары булган “Актерлык сәнгате һәм практик режиссура” дәресләрен Европа күләм танылган театр белгечләре - Юрий Альшиц (Берлин, Германия), Димитрис Тиамис (Афина, Греция) и Алехандро Пуче (Кале, Колумбия) үткәрәчәк.

Театраль тәнкыйть һәм заман драма театры буенча семинар, лекцияләрне Россиянең иң көчле театр тәнкыйтьчеләре - Марина Давыдова, Марина Дмитревская, Елена Ковальская, Анна Степанова алып барачак.

Казанга икенче мәртәбә «П. Фоменко остаханәсе» театрының сәнгать җитәкчесе ярдәмчесе, «Артемий Лебедев студиясе» командасы әгъзасы, «Культу.Ru!» проекты директоры, РАТИның сәхнә сәнгате менеджменты кафедрасы доценты, МХАТ мәктәп-студиясе укытучысы Игорь Овчинников килә.

Камал театрының әдәби бүлек мөдире, театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов әйтүенчә: «”Нәүрүз” Театраль-белем һәм фестиваль хәрәкәте елдан-ел көчәя, яңа чикләрне яулый . Катнашучылар географиясе киңәя, программаның эчтәлек һәм тамаша өлеше үсә. Бүгенге көндә фестиваль-белем бирү форумы төрки дөнья мәдәниятендә дәрәҗәле урын алып тора. Алай гына да түгел, Россия һәм чит төбәкләрдәге әйдәп баручы театр әһелләренең карашлары быел төрки дөнья башкаласы дип аталу хокукына ия булган Казанга төбәлгән».

Искәртеп үтәбез, Төрки халыкларның III “Нәүрүз” Халыкара театраль-белем бирү фестиваль-форумы 2-8 июньдә Казанда үтә. Форумны оештыручылар – Татарстан Республикасы Мәдәният Министрлыгы (Россия Федерациясе Мәдәният Министрлыгы ярдәме белән), Россия Федерациясе Театр эшлеклеләре берлеге, Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге, “ТӨРКСОЙ” халыкара төрки мәдәният оешмасы. 




в„– |

Фәрит Шәрәпов: “Кешеләрнең сыйфатлы ризык ашап яшәвен телим!” (ФОТО)

$
0
0
05.05.2014 Җәмгыять
Арабызда шуның кадәр киңкырлы, бер генә түгел, әллә никадәр өлкәдә кызыксынып яшәүче, шулар белән янып йөрүче кешеләр бар. Алар белән сөйләшеп сүз бетми.Биектау районы Урманчы авылында яшәүче Фәрит Шәрәпов – әнә шундыйларның берсе. Үзен рәссам дип әйтсә дә, Фәрит абый әле тагын менә дигән балта остасы, үләнче, сәламәт яшәү рәвеше буенча күнегүләр эшләүче, массаж ясаучы, яхшы оештыручы, кулыннан килгәнчә мохтаҗларга, ярдәм сорап килгәннәргә булышучы һәм ниһаять... пешекче дә әле.

"Ипи пешерергә 2 ел өйрәндем”

--- 2010 елда сәламәтлегем шактый нык какшады. Ел буе хастахаләрдә йөрдем, тапшырмаган бер анализ да калмагандыр. Ашказаны җәрәхәте белән елына ике тапкыр “ Анипразол” эчеп торырга мәҗбүр идем. Әмма дару бер җирне дәваласа, икенчесенә зыян сала бит ул. Шунда бөтен нәрсәне яңабаштан карап чыгарга туры килде, - дип бүгенге эшенең башын сөйләп китте Фәрит абый. –Хәзерге кешенең тынычлап яшәргә вакыты да юк сыман. Безгә бар нәрсә дә тиз кирәк. Тиз генә пешеп чыккан ризык, юл өстендә генә ашау дисеңме. Ә сәламәтлекнең күпчелек өлеше ашауга бәйле ләбаса. Менә шуннан башладым да. Кибет ипиләре ГОСТ стандартлары буенча пешерелсә дә, аның составында ниләр генә юк бит! Терекөмеш, аммиак, радионуклид, мышьяк, башка ниндидер химик элементлар, чүпрә... Дөрес, аларның барысы да нормадан узмаган дип санала инде. Ә шулай да...

Чүпрәсез ипи пешерү идеясе менә шул чакта килеп туды. Балачагымның күп вакыты әби белән узды. Ул ипи басканда минем баш өстәл өстеннән чыгып кына тора иде әле. Бүгенге ипиемне пешерергә 2 ел рәттән өйрәндем. 10 капчык он бетте, алар белән күрше тавыклары рәхәтләнде инде, - дип көлә Фәрит абый. – Үзем теләгән, кешегә тәкъдим итәрдәй ипи кыш көне генә килеп чыга башлады. Беренче һәм бердәнбер сере - аны ашыктырмаска кирәк. Он, су һәм ...вакыт. Бүтән берни кирәкми! Ипи үзе җитешергә тиеш. Олы буын бәлки хәтерлидер, мич өстендә әниләрнең, әбиләребезнең тирән савытында камыр гел тора иде. Аны алар үз вакыты белән басып – басып алалар иде дә, тагын шул урынга кабарырга куялар иде. Мин дә нәкъ шулай. Ә хәзер ничек бит? Кешеләргә тиз кирәк. Шуңа күрә чит илдән кайткан әллә ниткән чүпрәсен дә, махсус камераларда камырга кислородын да, углекислый газын да өстиләр. Ә элек боларның берсе дә булмаган. Чүпрәсез ипи пешерә башлаганнан бирле, кая барсам да, карап кызыксынып йөрим. Беркөн шулай” Бәхетле”гә кердем. “ Премиум”
дигән чүпрәсез ак ипинең берсе ( 500 граммга якын) 480 (!), ә карасы 138 сум тора.

--- Ник шулай кыйбат? – дим зиһенемне көчкә җыеп.

--- Франциядән кайта. Бик сыйфатлы ипи бит ул, - диләр.

Шул сүзләрдән соң илебез өчен үпкә хисе барлыкка килде. Әйтерсең лә безнең әбиләр, әниләр чүпрәсез ипи пешермәгәннәр дә, ашап та карамаганнар!

Менә бу ипиләрне кичә иртән ике тапкыр басып куйган идем. Көн дәвамында баскалап тордым, аннан берничә генә минутка туңдыргычка куеп алдым, иртән торып кабат бастым да, сез килер алдыннан гына мичкә тыктым, - дип кызарып пешкән ипекәйләрне берәм – берәм сөлгегә куя - куя сөйли Фәрит абый. – Пешергә төгәл бер сәгать китә.

Ипигә Фәрит абый чүпрә генә түгел, тоз, шикәр дә салмый. “ Бөтен кирәкле элементлар арышның үзендә була”, - ди ул.Шунысын да әйтергә кирәк, суның да чистасын, махсус тикшерүләр узган чишмәнекен генә сала ул. “ Кран суын үзем дә эчмим, ипигә дә салмыйм” , - ди Фәрит абый. Он белән дә шулай ук. Арышны Фәрит абый капчыклап туган ягы Мәмдәл авылыннан алып кайта. Аннан үзе тарттыра икән.

--- Ипи пешерү – үзе бер кызык дөнья икән! Кәеф юкта камырга тотынмавың хәерле. Су аша кешенең энергетикасы керә – камыр уңмый. Күпме генә тырышсаң да, кирәгенчә бассаң да берни килеп чыкмаячак. Ипи үзенә тулысынча бирелеп беткәнне, игътибарны таләп итә. Сөйләшеп, бүленеп йөрсәң дә берни килеп чыкмаячак. Болар барысы да миңа тәҗрибә белән килде.

“ Үзем пешергән ипи белән кешеләр дәваларга да өлгердем”

--- Ел саен авылга сәдака өләшергә кайтам. Әни белән яшьтәш, минем бик яраткан, хөрмәт иткән бер апа янына кермичә калганым юк. Ә бу юлы: авырып урын өстендә ята, табиплар да ярдәм итә алмады, озак калмады аңа, дип борчып йөрмәскә куштылар. Ничек кермим ди?! Ике сәгатькә якын рәхәтләнеп сөйләшеп утырдык. “ Фәрит энем, йомышыма йөри алмыйм. Шуңа ашамыйм да”, - дип зарланды. Авылга иписез кайтканым юк. Аңа да биреп калдырдым. Аллага шөкер. Ул әби әле дә исән, күргән саен мине рәхмәтеннән калдырмый. Ә табиплар шакката, үлмәдемени әле ул, дип турысын бәреп әйтә. Күршем Виктор Иванович белән шулай ук булды. Уникеле эчәклегендә авыруы бар иде. Балалары Израиль табиплары белән киңәшләшеп, шуннан дарулар алып кайттылар хәтта! Күпме эчсәм дә шифасы юк, дип әйтеп алды берзаман. Ә мин аңа ипи биреп чыгардым. Башта аңламады, нигә инде, ди. Ә хәзер аңа бернинди Израиль алымнары да кирәкми. “ Фәрит, ипием бетте”, - дип кенә керә.

Патент артыннан йөреп, сертификат алып, кибеткә үз товарыңны тәкъдим итеп газапланганчы, Фәрит абый ипине үзенә генә дә пешереп яши алыр иде. Авыруларыннан дәвасын тапкан бит. Бер караганда нигә аңа артык мәшәкать?

--- Хастаханәләргә йөргәндә авыруларның никадәр күп икәнен күрдем. Чүпрәсез, борынгы ысул белән пешкән ипинең никадәр файдалы, шифалы икәнен миннән башка бик күп кешеләр белеп өлгерде. Кая барсам да күчтәнәчкә алып барам. Тәмлелегеннән кала, дәвасы да искиткеч икәнен беләм бит. Аны хәзер күпләр ашый. Пешеп чыккан саен һәрберсенә шалтыратып: “ Алмыйсызмы?” – дип утырыр чак узды. Арадашчы – кибет кирәк. Кеше үзенә кирәк чакта, җайлы вакытта кереп алырлык булсын. Суверен дәүләт булгач, халыкка сайлап алу мөмкинлеге дә тудырырга кирәк. Әмма кибетләргә болай гына кереп китәм димә икән. Һәрберсенең җайга салынган үз системасы бар. Шуңа күрә әлегә бу мәсьәлә ачык кала бирә. Әмма бу миңа берничек тә киртә түгел. Ипине көн саен пешерәм. Көн саен бетә бара.

Акча өчен, максаты баюдыр, - дип халык ялгышмасын тагын! “Ипи пешерә башлаганчы тормыш алып барырга, йортны салып бетерергә акча бар иде. Ә хәзер кесәдә җилләр уйный, кредит алырга йөрим. Максат – кешеләргә ярдәм итү, халыкның сәламәт булуын телим.” – дип әйтә Фәрит.

“Бабушкин фартук” дигән бренд та юктан гына барлыкка килмәде, - дип сөйләвен дәвам итә Фәрит абый. – Ипи баскан әби һәм ышанмассыз - каяндыр ерактагы балачактан аның кигән алъяпкычы искә килеп төште. Исем әнә шулай, үзеннән үзе барлыкка килде дә. Ул миңа бик ошый.

Шунысы кызык, патент алганда технологлар күпме тикшерсәләр дә, ипинең чүпрәсез пешкәненә һаман бик үк ышанып бетмиләр, ди. “ Моның булуы мөмкин түгел”, - дип әйтәләр икән.

--- Белгечләрне кайда да чүпрә белән эшләргә өйрәтәләр. Чүпрәсез ипи – алар өчен булып чыкмаслык нәрсә, - дип көлә Фәрит абый.

“Дару үләннәрен таптап йөрибез”

--- Бер квадрат метрда 30- 40 дәва үләннәре үсә. Без шуларны таптап йөрибез, - ди Фәрит абый.

Теге чакта, авырулары барлыкка килгәч аңа дәвалану өчен үзенә үләннәр дөньясын да ачарга туры килә.

--- Яздан алып җәй буе төрле урманнарга йөрим. Ел дәвамында 12 төрле үлән җыям, шуларны бер яфрагын да ватмыйча киптерәм, аннары кыш буе эчәм, - дип тартмаларга урнаштырылган үләннәрне күрсәтеп сөйли хуҗа. – Сәламәт яшәү рәвеше, дарулар кулланмау үзен бик тиз сиздерде. Шактый вакыт күрешмәгән хезмәткәрләр: Фәрит, битеңә пластик операция ясаткансың икән, дип каршы алдылар. Башта шаярталар гынамы әллә дип торам, ә алар чынлап та шулай уйлаганнар. Колак артында шрам эзләрен карыйлар.

Минем хәзер бөтен документ эшем әзер. Киләчәктә әлеге борынгы ысул белән ипи пешерүне җайга саласы килә. Үзем генә түгел, республиканың төрле төбәкләрендә берничә шундый нокта булдырырга иде. Кешеләрнең сыйфатлы ризык ашап яшәвен телим! Киләчәк буын сәламәт булсын иде. 

 Фото # 1

  Фото # 2

  Фото # 3

  Фото # 4

  Фото # 5

  Фото # 6

  Фото # 7

  Фото # 8

  Фото # 9

  Фото # 10

  Фото # 11

  Фото # 12

  Фото # 13

  Фото # 14

  Фото # 15

  Фото # 16

  Фото # 17


Алсу САБИРОВА, Биектау.

в„– |

Фәнзилә Җәүһәрова: Халык иҗаты мәңгелек!

$
0
0
05.05.2014 Мәдәният
Заманында татар халык иҗатын пропагандалау җәһәтеннән төзелгән Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге быел 75 еллыгын билгеләп уза.

Юбилей уңаеннан 5 май көнне Г.Тукай исемендәге филармония концерт залында бәйрәм кичәсе көтелә. “Бәйрәмдә халык иҗатына мөнәсәбәтле сүз булачак, берникадәр чал тарихыбызны да барлап узачакбыз. Россия халык иҗаты йортыннан да кунаклар көтәбез. Мәскәүдә оешкан Халыклар йорты үзе дә киләсе елга 100 еллыкларын билгеләп узачак. Халык иҗатын зурлау, аңлау, яшәештә үзенең урынын билгеләүгә мөнәсәбәтле рәвештә ачылган була бу Йорт. Моннан тыш, Мари республикасы, Самар өлкәсе һәм республикабызның үзешчән сәнгать коллективларының чыгышларын күрербез дип өмет итәбез. Халык иҗатына мөнәсәбәтле шәхесләрне, ветераннарны да чакырдык. Буыннар арасында да бәйләнешләр хасил итәрдәй бер кичә булыр дип исәп тотабыз”, - ди Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, филология фәннәре кандидаты, Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова.

- Фәнзилә ханым, быел Казан төрки дөньяның мәдәни башкаласы дип игълан ителде. Әлеге уңайдан “Түгәрәк уен” да киңрәк күләмдә үтәчәк икән?

- Үткән елларда “Түгәрәк уен” фестиваль форматында узса, быел конкурс форматында узачак. Яңа табышларыбыз да бар, яңа коллективлар килеп кушылачак. 18-21 июнь көннәрендә Болгар җирлегенә 600 катнашучы киләчәк. Шул исәптән журналистларны да һәм башка кызыксынучыларны да бәйрәмдә көтеп калабыз. Туристлар да килер дип исәплибез.Татар рухлы, татарның барлык этник төркемнәренә хас булган үзенчәлекле җырлар, биюләр, көйләр – барысы да Болгар җирендә яңгыраячак. Фестиваль-конкурста Әлки, Алексеевск, Спас район мәдәният йортларында концертлар тәкъдим итәчәкбез. Остаханәләр эшләячәк. Аутентик фольклор фестиваль конкурсы булгач, төрле төбәкләрдә гомер итүче милләттәшләребезне бергә туплыйбыз. Үзебезнең бөтен, уртак сәнгатебез бар икәнен күрсәтәчәкбез. Шулай ук, Россиянең төрки халыклары катнашында халыкара конференция әзерлибез. Әлеге чарабыз да Болгар җирлегендә 16-18 июнь көннәрендә узачак.

- Төрле илләрдән галимнәр көтәсезме?


- Әйе, бу чара төрки халыкларның мәдәни, рухи мирасына багышланган. Галимнәр катнашуында фәнни-гамәли конференция булачак ул. Казахстан, Төрекмәнстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Әзербәйҗан, Төркиядән һ.б илләрдән дә кунаклар көтәбез. Хакасия, Тыва, Алтай, Якутия, Башкортстан, Чуашстан, Каракалпакстан — Россия Федерациясендә яшәүче төрки халыкларның барысын да шушында җыячакбыз. Бусы, әлбәттә, Казан төрки дөньяның мәдәни башкаласы дип игълан ителгән программа уңаеннан оештырыла.

- Фәнзилә ханым, сезнең үзәк берничә юнәлештә эш алып бара. Борынгы уен коралларын яңадан кайтару мәсьәләсе дә сездә шактый җитди куелган бугай?


- Борынгы уен коралларын гамәлгә кертү бер көндә генә хәл ителә торган гамәл түгел. Бу мәсьәләне шактый куертабыз, һаман саен кузгатып торабыз. Төрле түгәрәк өстәлләр белән бергә экспедицияләр үткәрү, шул ук вакытта, төрле фондларда сакланган язмаларны барлау юнәлешендә эш бара. Узган ел Балтач муниципаль районында шактый зур чарабыз узды. Биредә, мәсәлән, үзебез өчен гөсләне торгызу программасын эшләдек. Шушы программа уңаеннан, быел гөсләдә уйнау традициясенә мөнәсәбәте булган музыкаль язмаларның тупламасын бастырып чыгарачакбыз. Быел гөслә уйнау традициясе булган авылларга икенче тапкыр экспедиция оештырачакбыз. Фестивальгә махсус номинация керттек. Гөсләдә уйнаучы беренче адымнарын ясаса, ул инде безнең игътибарга лаеклы шәхес. Күңелебезне җилкендереп 15-16 гөсләчебез барлыкка килде. Алар яшьләр, шулар арасында дүрт гөслә ясаучы да бар. Әлбәттә, алар төрлесе төрле дәрәҗәдә. Теләге булганнарны татар гөсләсендә уйнарга өйрәтүчеләр бар. Россия татар түгәрәге фестиваленә бу номинацияне дә керттек. “Югалып баручы халык уен коралларын торгызуга керткән өлеш” өчен дигән номинация дә бар. Һәр ел саен сан ягы сыйфатка күчә бара. Халык уен кораллары музыкасын торгызуга турыдан-туры катнашучы консерватория, мәдәният университеты укытучылары, галимнәр белән дә элемтәдә торабыз. Мәдәният университетында халык уен коралларын ясау лабораториясе эшләп яталар. Барысын да, әлбәттә, бер көн эчендә хәл итеп булмый. Мәгәр, киләчәктә гөсләчеләр ансамблебез дә сәхнәгә менәр дигән өмет бар.

- Фәнзилә ханым, бөртекләп җыйганны әле бит сакларга да кирәк. Бу юнәлештә кыенлыкларга очрамыйсызмы?

- Саклауга килгән вакытта, без бүгенге көндә бик зур фондка иябез. Фольклорга бәйле башка фәнни оешмалардан аермалы буларак, безнең фондта аудио һәм видео, фотофондлар бар. Шул ук вакытта, халык авыз иҗаты үрнәкләре кулъязма дәфтәрләр, китаплар рәвешендә дә шактый саклана. Энтографик материаллар, аннан соң язып алынган халык музыкасы әсәрләре, аларның ноталарга күчерелмәләрен саклыйбыз. Араларында шәхси архивлардан җыелганнары да байтак. Фондыбыз бүгенге көндә җиде өлешкә бүленгән. Анда татар халкы йолаларына бәйле видеодокументлар, фотодокументлар, халык традицион сәнгатенә (мәсәлән, чигүчеләргә) аларның эшләү үзенчәлекләре, тәрәзә кашагалары бизәкләре, шуларның остазлары һәм башка төр һөнәр белгечләре турында да бай мәгълүматыбыз бар.

- Урбанизация чорында фольклорның киләчәген сез ничек күзаллыйсыз?

- Фольклорның яшәү территориясе үзгәрми – ул мәңгелек күренеш. Без еш кына фольклор дигәндә архаик формаларны күз алдына китерәбез. Галимнәр авызыннан да кайвакыт шуны ишетәбез. Бу - бер катлы караш. 70-80 елдан соң бүгенге көндә җыйган материалларыбыз да архаик булачак. Халык теле, яшәү территориясе, ягъни георафиясе, бөтен килеш саклана икән, көндәлек яшәеш ничек булса, фольклор шуңа көнләп, сәгатьләп яраклаша. Ул ниндидер бер формасын үзгәртсә дә, аның эчтәлеге саклана. Еш кына үзебез дә шаккатабыз, бүгенге төрле йолаларга бәйле ышанулар күп. Бу күренешнең искиткеч тотрыклы икәненә инандык инде. Лаеш районы Ташкирмән авылында табылган язма материалларны караганнан соң, КДУда эшләп килгән археологик җәмгыять материалларын карап чыккач, шаккаткан идем. Нәкъ йөз ел элек Ташкирмәндә нәкъ шушы йолалар табылган! “Кызганычка каршы бу ышанулар көнкүреш тормыштан югалып бара”, дип язып куйганнар иде анда. Ышанулар хәзер дә нәкъ шушы кыяфәттә үзе. Халык яшәгәндә гореф-гадәтләре дә аның белән бергә яши. Әлбәттә, нәрсәдер төшеп кала, хәзерге тормышка яраклаша. Бу - туктаусыз процесс. Без әлеге җәһәттән хәттә сөенеп тә куябыз: халкыбыз яшәгән тәкъдирдә безнең тикшерү объектлары мәңге булачак! 


Мөршидә КЫЯМОВА

в„– | 05.05.2014

Бүген "Булмас.ру"сайтына 10 яшь тулды

$
0
0
05.05.2014 Интернет
Проектны юбилейлары белән котлыйбыз. "Булмас.ру"ның 10 еллык эшчәнлегендә нәрсәләр булган:

- Чатта танышкан берничә гаилә хасил булган (берничәсе, бәлки, таралгандыр да)
   
- Байтак кешене институттан куганнар, чатта утырып дәрес хәзерләмәгәнгә
   
- Сайтны 3-4 тапкыр судка бирәбез дип куркытканнар

- Сайт бер елны "Корыган ботак" премиясен оештырды

- Проект өстендә төрле вакытта бердән алып икегә кадәр кеше эшләгән

- Татар мәдәниятена "искиткеч" зур файда китерделәр

Фотода: проектның авторы Рузил Мөхетдинов


---

в„–--- | 05.05.2014

Самара өлкәсендә башкорт концертлары булды

$
0
0
06.05.2014 Мәдәният
Башкортостанның Мәдәният министрлыгы ярдәме белән кыска гына вакыт эчендә Самара өлкәсендә берничә башкорт концерты булып узды

Башкорт җырчыларының дала кебек киң һәм моңлы тавышлары, кошлар кебек очып биюче егетләре, суда йөзгән аккошлардай салмак биюче кызлары, Урал тауларының куәтле сулышын, һаваны яңа төсләргә бизәгән салават күпере матурлыгын, шыбыр-шыбыр яуган ләйсән яңгыры тавышларын үз эченә алган курай моңы тамашачыларны таң калдыра.

Курай! Бу могҗизалы музыка коралын күп милләтләр куллана, ә шулай да башкорт курайчылары башкаруындагы әсәрләр тыңлаучылар күңелендә аеруча сихерле тәэсирләр калдыра, дип саный музыка белгечләре. Без дә, Самара башкортлары, шушы фикергә кушылып, данлыклы курайчы Азат Бикчуринга рәхмәтләребезне белдерәбез, эшенә - уңышлар, гаиләсенә бәхетләр теләп калабыз.

Мәдәният елы кысаларында беренче булып Самараның опера һәм балет театрында Башкортостанның атаклы “Мирас” җыр һәм бию ансамбле чыгыш ясаган иде. Залда тамашачылар саны аз булу артистларның күңелен төшерде-төшерүен. Әмма алар безне дә аңларга тиеш. Самара өлкәсендә башкортлар саны бик аз булса да, концертларга йөрүчеләр саны башкалардан күбрәк. Мәсәлән, Самара өлкәсендә татарлар саны 120 мең булса, башкортлар - 7800. Шуннан исәпләгез инде. Башкорт концертларының афишаларын да алдан язып элмиләр бит әле.

Эстәрлетамак филармониясенең бию театры концерты да бик шәп узды биредә. Анда тамашачылар да байтак җыелган иде. Эстәрлетамак филармониясенең бию театры Волжск халык хоры белән алмашып, Самарага гастрольләргә килеп йөрүе бик хуп. Бер-берсенә ярдәм дә, халыкка яңа тамаша да.

Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия театры үзенең 95 еллык юбилей турын безнең Самара каласыннан башлап җибәрде. Бу аларның Самарага беренче тапкыр килүе булса да, театр куелган көнне Литвинов исемендәге Мәдәният сараенда халык аз иде. Ә икенче көнне шунда ук милли бәйрәмебез Каргатуй да уздырылды, башкорт артистларының “Күңел җылылыгы – дусларга” дип аталган театрлаштырылган концерты да булды. Россиянең, Башкортостанның, Татарстанның халык артистлары белән очрашу, аларның моңлы җырларын тыңлау, оста биюләрен карау, курай моңнарына чумып ял итү бөтен тамашачыларга да бик ошады. Халык сәхнәгә чәчәкләр һәм бүләкләр ташыды. Бигрәк тә Оренбург шәһәрендә туып-үскән Фәнүзә Гомәрова һәм аның хәләл җефете бик күп күчтәнәчләр алып килгән иде. Алар якташыбыз Мөхәммәтша Буранголовның “Шәүрәкәй” спектакленең уңышлы үтүенә шулай шатланганнар икән. Аллаһының рәхмәтендә булсыннар.

Шулай Башкортостан – Самара арасындагы сукмаклар олы юлга әверелеп бара. Болай булса, концертларга, спектакльләргә халык та өйрәнеп китәр, йөри башлар. Тик менә афишаларны иртәрәк эләргә, милли матбугат чараларында рекламалар биреп торырга кирәк, шул очракта халык та килер, бәйрәмнәр дә матуррак үтәр.

1

2
 


Сәлимә КРАСНОВА–ИГЕНБЕТОВА

в„– |

Кәрәзле телефоннарга реклама җибәрүчеләргә штраф яный

$
0
0
06.05.2014 Җәмгыять
1 майдан “Элемтә турында”гы федераль законга кертелгән төзәтмәләр үз көченә керде.

Канун бозучы гражданнарга - 2-2,5 мең, дәүләт хезмәткәрләренә 4-20 мең, ә юридик затларга исә 100 меңнән алып 500 мең сумга кадәр штраф яный.

Моңа элемтә операторының үзендә бара торган акцияләр турында җибәрелгән SMS хәбәрләр керми. Әгәр дә абонент хуҗасы кибеттә анкета тутырганда үзенең телефон номерын күрсәтеп, кибеттә бара торган акцияләр, ташламалар һ.б. турында реклама хәбәрләре ала икән, элемтә операторы моның өчен җавап бирми. 




в„– | 05.05.2014

Татарский сайт знакомств «Анаем» запустил мобильную версию

$
0
0
06.05.2014 Җәмгыять
Татарский сайт знакомств «Анаем» - открыл мобильную версию, адаптированную под маленькие экраны смартфонов. Напомним, что сам проект начал свою работу в ноябре прошлого года – это сайт для поиска партнеров для серьезных отношений, призывающий к сохранению обычаев, культурных ценностей, семейных традиций.

Сайт становится популярным средством общения и знакомств среди татар. Теперь пользователям стала доступна и мобильная версия, зайти на нее можно набрав адрес m.anaem.ru в браузере своего телефона. Какие могут быть преимущества мобильной версии? Во-первых, верстка сайта адаптирована для просмотра на смартфоне, учтены особенности маленького экрана. Во-вторых, это скорость загрузки - расход трафика гораздо ниже. В третьих, доступность – на сайт можно попасть в любом месте, на улице или в помещения, не привязываясь к стационарному компьютеру. Необходимость этого шага продиктована временем. С каждым годом растёт популярность использования мобильного интернета, это стало повседневной вещью. По статистике на 2014 год, в России ежедневная выходы в интернет с помощью мобильных устройств составляет почти половину всей аудитории рунета. Это и не удивительно, будущее за мобильностью.

 


---

в„–--- | 06.05.2014

Равил Фәйзуллин : “Яраклашу – ялагайлану дигән сүз түгел”

$
0
0
06.05.2014 Җәмгыять
Равил Фәйзуллин исеме шигърият сөючеләргә генә түгел, һәр татарга таныштыр, мөгаен. Халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Равил аганың төрле телләрдә басылган 50дән артык китабы дөнья күргән. Аларның гомумтиражы миллионга якын! Ил агасы, татар әдәбиятының аксакалы бүген нинди хис-кичерешләр белән гомер итә икән?..

– Равил абый, дөрес яшәдем дип уйлыйсызмы?

– Дөрес яшәмәдем дисәм, үзе үк дөрес булмас. Җәмгыятьтә азмы-күпме абруйлы урыным, дәрәҗәм бар икән, димәк, гомер заяга узмаган. Кыек-мыек яшәп кешеләрнең ихтирамын яулап булмый. Әлбәттә, ялгышлар бөтенебездә дә бар, миндә дә җитәрлек. Үкенечкә калган, эшләнеп бетмәгән әйберләр калды. Шулай да глобаль ялгышлар булды дип әйтә алмыйм.

– Сез сугыш чоры баласы...

– Әйе, мин 1943 елда туганмын. Минем елгылар аз. Нишләп сугышның иң кызган чагында туа алган соң әле ул, дип кинаяләп сораучылар да булмады түгел... Әтине сугыш башлангач та фронтка алалар, Сталинград чолганышына эләгә, 1942 елда каты яралана. Немец пулясы аның йомшак урынына кереп, икенче яктан чыгып киткән, нечкә җиренә тимәгән. Кайчакта әйтеп тә куйгалыйм: рәхмәт ул акыллы немец пулясына! Әгәр дә әти шунда үлеп калса, мин тумаган булыр идем бит.

Әти алты ай госпитальдә ятканнан соң авылга кайткан һәм мин дөньяга килгәнмен. Яраланып кайткач ул бүтән сугышка бармады. Колхоз рәисе булып эшләде.

– Сез күп нәрсәгә бик иртә иреш¬кәнсез. Студент чакта ук ике китабыгыз чыккан һәм... белүемчә, 5 курста университеттан куылгансыз. Мондый ЧП каян килеп чыкты соң? Сәбәп нидә?


– Мин яхшы укучы студентлар исәбендә идем. Югары стипендия алдым, аерым, индивидуаль план белән укыдым. Мондый план белән укучылар кайбер гомуми лекцияләргә йөрмәү хокукына ия иде. Мин мондый хокукны киңрәк мәгънәдә аңлаганмын күрәсең, берзаман лекцияләргә бөтенләй йөрми башлаганмын. Стипендиямне дә дус егетләр алып кайтып бирә иде. “Тегеләр” жаргонында әйтсәк, “почти пахан!” Иҗат бара. Китаплар, шигырьләр чыга. Исем халык теленә керде. Өстәвенә, өйләнеп тә җибәрдем. Деканаттан университетка чакырып миңа хатлар җибәрәләр икән. Үч иткәндәй, адресны ялгыш язганмын. Тихомирная дигәнмен. Ә мин Тихогорскаяда торам. Хатларны алмадым...

Сабырлыклары төкәнгәндер инде, “за игнорирование преподавателей” дигән нигезләмә белән университеттан чыгардылар... Шулай да мәрхәмәтле кешеләр табылды – читтән торып укучылар белән бергә дәүләт имтиханнарын тапшырырга рөхсәт иттеләр.

– Сез бик популяр шагыйрь булгансыз, хәзер ник андый шагыйрьләр юк?


– Заманасы үзгәрде. Ул вакытта әдәбиятның роле бик зур иде, мин тиккә генә язучы булырга теләмәдем бит инде. Язучылар съездына бөтен Политбюро кереп утыра иде. Элек әдәбият, язучы партиянең булышчысы, идеологияне алып баручысы санала иде. Хәзер тотрыклы идеология юк. Акчамания төп идеологиягә әверелеп бара. Без яшь чакта актив яза идек, әмма басылыр мәйдан юк, дөресрәге, мәйдан бик тар иде. Хәзер исә басылыр җир – журналлар, газеталар күп, укучы аз. Язучы хезмәте белән тиешле санлашу юк.

– Сезнең “Горурлык” дип исемләнгән өчъюллык шигырегез бар:


“...Таз эчендә – орчык малай.
Пар эчендә – ата елмаюы:
“Арка ышкырга кешем бар!”

– Дүрт тапкыр никахлансам да, ике генә улым бар. Бу өчъюллык беренче хатыным Миңлебикәдән (шагыйрә Бикә Рәхимова) туган өлкән улым Алмаз тугач язылган иде. Ул хәзер үзе дә ир уртасы кеше. Өч баласы бар. Мәскәүдә яши. Россия Президенты аппаратында җаваплы вазыйфа башкара. Шөкер, аралашып, йөрешеп торабыз. Өч оныгым да чатнатып үз телебездә сөйләшә. Хәзерге хатыным Наиләдән Газиз исемле улым туды, 13 яшьтә, 6 класста укый.

– Аккош күлендә зур йорт салгансыз, сез бай шагыйрьме?


– Беркайчан да ярлы, шул ук вакытта беркайчан да бай булмадым. Өйне хәләл көчем белән салдым. Бүрәнәдән салынган җыйнак кына авыл йорты ул, гадәти, агач йорт.

– Рәсми булмаган зур мәхәббәтегез Гөлсем Исәнгулованы юбилее белән котладыгызмы?


– Әйе, зур мәхәббәт булды, соңыннан бик дустанә хәлдә калдык. Юбилеена бардым, сәхнәдән котладым.

– Хисләр калганмы?


 – Хисләр-фәләннәр түгел – кешелеклелек. Гомернең бер кисәге үткән бит. Ул шигырьләр яздырды, этәргеч ясады миңа, рәхмәт аңа. Ул чорда минем мәхәббәт лирикасы начар түгел иде.

– Сез күптән түгел “Казан утлары” журналының баш мөхәррире постыннан киттегез. Үзегез теләпме?

– Әйе. “Казан утлары” – гомеремнең, яшәвемнең зур бер өлеше, мәгънәсе булып чыкты. 25 елга якын баш мөхәррир булып хезмәт куйдым. Инде бүтәннәр эшләп карасын. Бу заманда баш редактор булып эшләү җиңел түгел. 

– Хәзер ниләр белән шөгыльләнәсез?


– Мин бүген “Татмедиа” генераль директоры киңәшчесе, татар телендә чыга торган журналларның кураторы.

– “Татмедиа” сәясәтенә ризасызлык белдергән бердәнбер кеше сез булдыгыз, ахыры ничек бетте аның?


– Марат Моратов заманында иде ул (М.Я.Моратов – бүген “Вамин” башлыгы). “Татмедиа”дан канәгатьсезлек белдереп М.Шәймиевка хат яздым. Ул җавапны Моратовка җибәргән. Хатны татарча язган идем, җавап татарча килгән, Моратовка исә шуны тәрҗемә итеп биргәннәр. Шуны да укый белмәгәч, ничек эшләргә кирәк инде?! Шуннан соң ул бөтен редакторларны җыйган, мин җыелышка бармадым, моңа бик аптыраган. Этнең койрыгын кем киссә, шул яхшы ди. Шуннан соң авторитетым үсте. 

– Сезнең турыда интернетта: “Тормышка яраклашып талантын җиргә күмгән кеше” дип язганнар. Мондый сүзләргә ничек карыйсыз?


– Тыныч. Интернет чүп чиләгенә охшаган, теләсә нәрсә язып була. “Кәҗә – мал түгел, “Казан утлары” журнал түгел”, – дип тә язганнар иде әле. Нәрсә дип әйтим, илле елдан артык әдәбият үзәгендә торган кешемен. Төрле кешеләр белән очраштым, миңа этлек ясаучылар да, ясарга теләүчеләр дә булды. Әгәр дә мин алардан үч алып, шулар белән мәтәшә башласам, язарга вакытым калмас иде. Тормышка яраклашып талантын җиргә күмгән дигәннән, яраклашу ул әле ялагайлану дигән сүз түгел. Яраклашу – акыллылык билгесе дә.

– Үткән елның ахырында Казандагы опера һәм балет театрында, Мәскәүнең Әдәбиятчылар йортының Зур залында һәм башка шәһәрләрдә сезнең иҗатка багышланган зур тантаналар узды. Президент исеменнән яхшы машина да бүләк иттеләр...


– Әлбәттә, болар күңелне үстерә, иҗатка дәртләндерә торган гамәлләр инде. Иң мөһиме – ул минем генә бәйрәм түгел, татар әдәбияты тантанасы, язучыларыбызның уртак бәйрәме булды. Форсаттан файдаланып, бу әдәби-мәдәни чараларны оештырырга булышкан өчен Татарстан җитәкчелегенә, мине котлаган каләмдәшләремә, дусларыма, туганнарыма, күпсанлы укучыларыма олы рәхмәтемне белдерәм. 
 


ГАБДЕРӘХИМ

в„– |

Бер мичкә балга – бер кашык дегет

$
0
0
06.05.2014 Авыл
Яз айлары – терлекчелек өчен аеруча катлаулы вакыт. Җәйге лагерьларга күчү мәшәкатьләре, көтүгә чыгу белән бәйле ашату рационы үзгәрү – болар барысы да сөт җитештерү күләменә йогынты ясамый калмый. Мондый вакытларда сөт җитештерүне киметмәс өчен белгечләрдән, терлекчеләрдән зур осталык та сорала.

Татарстан Авыл хуҗа­лыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан алынган мәгъ­лүматларга караганда, соңгы айларда бернинди кыенлык­ларга карамый, күп районнар мөгезле эре терлекнең баш санын гына түгел, ит һәм сөт җитештерү күләмен дә арттырырга тырыша. Бу ка­дәресе бигрәк тә Кукмара, Арча, Буа, Балтач, Минзәлә, Әтнә районы хуҗалыкла­рына хас.

Нәкъ менә шундый фи­дакарьләрнең тырыш хез­мәте нәтиҗәсендә Татарстан Республикасы сөт җитеште­рү буенча Россиядә иң алдынгы төбәкләрдән санала. Республика хуҗалыкларын­да көн саен 3150 тоннадан артык сөт җитештерелә. Шунысы сөенечле: язгы чорда күп хуҗалыкларда продукция җитештерү күләме арта.

Үзе юкның – күзе юк


Мөслим районында ки­ресенчә: сөт җитештерү кү­ләме кимегәннән-кими. Бү­ген район хуҗалыклары хәт­та узган ел белән чагыштырганда 2301 тонна сөт, 42 тонна итне кимрәк җитештер­гәннәр. Соңгы вакытларда сөтнең бәясе чагыштырмача югары икәнлеген дә исәпкә алганда, хуҗалыклар миллионнарча сум акчадан колак какканнар булып чыга.

Бүген Мөслим районы хуҗалыкларында 13708 мө­гезле эре терлек калып бара. Шулай булуга да карамастан, бер ел эчендә терлекнең баш санын 3234 кә, шул исәп­тән савым сыерларын 902 башка киметкәннәр. Мондый адымнар белән барганда, Мөслим районының күп­медер вакыттан соң бө­тен­ләй терлексез калуы да бар. Мондый аяныч хәлнең сә­бәп­ләре нәрсәдә? Проблеманы урынга барып ачыклар өчен Татарстан авыл хуҗа­лыгы һәм азык-төлек минис­тры урынбасары Нәҗип Ха­җи­пов җитәкчелегендә 17 бел­гечтән торган махсус комиссия Мөслим районы ху­җа­лыкларында булып кайтты.

Терлекчелек өлкәсендә озак еллар эшләгән белгечкә кайвакыт фермага барып бер күз йөртеп чыгу да җитә шул инде. Шунда ук нәрсәнең ни икәнлеге ачыклана. Нә­җип Нәкыйп улына да Мөс­лим районы хуҗалыкла­рын­да ни өчен бу кадәрле башбаштак­лык хөкем сөрүен ачыклау артык кыенлык тудырмаган. Әйтик, “Исламов И.З.” кресть­ян-фермер хуҗа­лыгының терлекчелек комплексында мул продукция алу өчен бөтен мөмкин­лекләр булуга да карамастан, ферма эш­челәре, бел­гечләре өчен тиешле эш шартлары, матди-кызыксын­дыру чаралары кү­релмәү нәтиҗәсендә гап-гади таләп­ләр дә үтәлми, ди ул. Фермада хәтта савымчылар өчен киенү-чишенү бүлмәсе булдыруны да кирәк санамыйлар. Югыйсә район бюджетына саллы гына өлеш кертүче оешма һәм КФХ җитәкчесе Илгиз Зәки улы 1139 баш эре мөгезле терлеге булган фермада гади генә катнаш азык цехы эшләтеп җибәрә алыр иде. Һәрхәлдә, савым сыерларына коры бодай, әчегән силос ашатып, мул сөт җитештереп булмый. Ул чагында, бәлки, савым күләме дә 11 килограмм бе­лән чикләнмәс, 100 сыердан нибары 64 түгел, ә күбрәк бозау алырлар иде. Иң аянычы, хуҗалык җи­тәкчесенең тер­лекчелеккә карата мондый мөнәсәбәте белгечләр һәм ферма эшчеләренә дә күчә. Нәтиҗәдә терлекчеләр “көн ничек үтсә, шулай яхшы”дип яши бирә. Бер яктан, продукция җитештерү кимесә, икенче яктан, терлекнең баш саны азайганнан-азая. Бо­зау­лар турында әйтәсе дә тү­гел. Дөньяга килгәннә­ренең дә 10 проценты үлеп бара, ди министр урынбасары.

Ашаган белми, тураганга кыен

Комиссия әгъзасы, ми­нистрлыкның нәселле терлек хезмәте җитәкчесе урынбасары Илдар Фәрхуллин әйтүенчә, мондый аяныч хәлләр Мөслим районының башка хуҗалыкларына да хас. Аерым алганда, “Мөс­лим” агрофирмасы Чакмак авылының 402 баш мөгезле эре терлеге булган фермада сыерлар турында кайгырту түгел, терлекчеләр өчен гап-гади көнкүреш шартлары да юк. Малларны нинди рацион белән ашатуларын да ачык­лау кыен. Эт – баш, сыер – аяк дигәндәй, терлекчеләр малларга биреләсе терлек азыгы, концентрат яки катнаш азыкның күпме булырга тиешлеген дә белми.
Фермада бозау тудыру өчен махсус урын булмау бер хәл, яңа туган 84 бозауны нибары бер терлекче карый. Бозаулар өчен профилакторий, “салкын” ысул белән тәрбияләү хыялда гына кала. Нәтиҗәдә малкайлар бер айдан соң ук төрле авырулар белән чирли башлый. Хезмәт хакына кил­гәндә, берүзе 84 бозауга тәрбия күрсәтүче терлекче соңгы айда 6 мең сум алган. Мондый акчага алны-ялны белми эшләү җиңел тү­гелдер шул.

Фермада ясалма орлык­ландыру буенча технолог­ның айлык хезмәт хакы 3 мең сум. Әле монысы ярый кебек. Ферма мөдиренә – 1600 сум, ветсанитарга – 1300 сум, технологка – 3000 сум һәм һәр туган бозау өчен 200 сум... Ашаган белми, тураган белә дигәндәй, саный китсәң, шактый җыела. Ярый әле фермада бу эшләрнең барысын бер кеше – Гөлнар Садриева башкара.
Мөслимнең “И. Хәмәди­шин”, “Р.Йосыпов”, “Р.Габидуллина” крестьян-фермер, “Туган як” агрофирмасы, “Сөт иле” һәм башка хуҗа­лыкларында булганнан соң, Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлы­гының махсус комиссиясе районның авыл хуҗалыгы активы белән дә очраша. Министр урынбасары Нәҗип Хаҗипов әйтүенчә, ачыктан-ачык сөйләшү шактый киеренке шартларда узса да, районда терлекчелек буенча хәлнең авыр булуын һәркем яхшы аңлый. Югый­сә Мөслим районында да Әтнә, Балтач, Арча районнарындагы кебек уңган, булдык­лы кешеләр яши. Терлек асрау өчен шартлар да начар түгел. Күп вакыт фермада эшне оештыру, терлекчелекне ярату гына җитми.

Югыйсә моның уңай мисалларын эзләп, ерак йө­рисе дә юк. “Туган як” агро­фирмасының 350 мөгезле эре терлеге булган “Югары Табын” фермасындагы хәл­ләрне башкаларга үрнәк итеп куярга мөмкин икән. Биредә булган һәр мөмкин­лекне файдаланырга тырышалар. Малларны ашату рационы җитәрлек күләмдә сенаж, фураж белән генә түгел, төрле катнашмалар белән баетыла. Тиешле тәр­бия булгач, сыерлар да бурычлы булып калмый. Би­редә тер­лекчеләргә игътибар бар, эш шартлары турында кайгырту сизелә. Хезмәт хаклары да аена 11-16 мең сум тәшкил итә. 


Камил СӘГЪДӘТШИН

в„–64 | 06.05.2014

Кыз баланың матурлыгын бәяләргә кирәкме?

$
0
0
06.05.2014 Җәмгыять
Быел Татарстанда уналтынчы тапкыр “Мини-мисс Татарстан” бәйгесе үтә. Күп кенә район һәм шәһәрләрдә узган зона бәйгеләрендә 5 яшьтән 12 яшькәчә булган кыз балалар матурлыкта көч сынашты, төрле сәләтләрен күрсәтте.

Анда кызлар 1,5 минутлык чыгыш ясады. Шушы чыгышлары нигезендә сайланып алынганнар конкурсның финал өлешенә узды. Конкурска нәтиҗә 17 майда ясалачак.

Балалар арасында уздырыла торган матурлык бәйгеләре кирәкме, аларга карата кешеләрнең мөнәсәбәте нинди? Саба районының Шәмәрдән авылында яшәүче Әлфия Закирова сабыйларны матурлык ягыннан бәяләүне хупламавы турында сөйләде. “Кирәксез бәйге дип саныйм андый конкурсларны. Балаларның иң матурын ничек сайлап алып була? Алар һәрберсе үзенчә матур”, - ди ул.

Әлфия Закирова үзе дә ике бала әнисе, аның бер кызы һәм кечкенә улы бар. Унберенче сыйныфта укучы кызы матурлык бәйгесендә катнашырга теләк белдергән очракта да, мин кызыма андый конкурсларда катнашырга рөхсәт бирмәс идем, татар баласы, татар сылулары гәүдәсен күрсәтеп, шәрә йөрергә тиеш түгел, дип саный ана. Аның сүзләренә караганда, кешенең тышкы кыяфәте түгел, ә эчке дөньясы матур булырга тиеш. “Сәхнәгә берничә минутка гына чыгарып, баланың иң-иңен билгеләп булмый. Балаларны бигрәк тә сәләтлелек ягыннан аерырга ярамый. Иҗади сәләт еллар буе туплана, җыела, остара, шомара”, - дип сөйләде тәҗрибәле укытучы.

Актаныш районында яшәүче Ринат Мингазовның 7 яшьлек кызы Нурзилә район күләмендә уздырылган “Мини-мисс Актаныш” бәйгесендә вице-мисс титулын яулаган. Әтисе сүзләренә караганда, кыз бик актив: җырлый, бии, оста итеп шигырь сөйли. “Баланың сәләтен үстерәсе килә. Мөмкинлек булганда, бәйгедә катнашудан баш тартмадык. Нурзилә өчен бәйге уен кебек кенә. Сәхнәдә оялмый да, курыкмый да. Бу көн гаиләбез өчен шатлыклы вакыйга булды”, - дип бәяләде ярышны Ринат Мингазов.

Ике кыз тәрбияләүче ата өчен матурлык һәм осталык бәйгесе баланы зур дөньяга чыгару, сәләтен үстерүнең бер баскычы гына. “Кызым җиңү яуламаса да, беребез дә борчылмый”, - ди ул. Нурзиләне әлеге бәйгедә катнаштыру өчен артык чыгымнар да китмәгән: махсус бәйгегә дип бер күлмәк алганнар, сабый үз чыгышында балалар бакчасында өйрәнгән җырын җырлаган һәм биюен күрсәткән.

Эч пошыргыч, баш катыргыч бәйге

Ә менә Россия күләмендә уздырыла торган бәйгедә катнашырга теләүчеләрнең саллы гына суммалар түләп, үз-үзләрен күрсәтергә әзерләнгәннәре турында массакүләм мәгълүмат чараларыннан еш ишетергә туры килә. Әле яши генә башлаган балаларын тагын да “матур” күрсәтер өчен ботекс уколлары кадап, нарасыйларының иреннәрен кабартучылар, кашларын йолкучылар, чәчләрен буятучылар, тагын әллә ниләр кыланучылар турында да хәбәрләр күренгәли.

Татарстанда матурлык бәйгеләре мондый ук дәрәҗәдә уздырылмаса да, кызларны сайлап алуга бик җитди карыйлар. Мисал өчен, Әлмәттә “нефть башкаласы” исеменнән чыгыш ясаячак балага тәлапләр зурдан. Моның өчен әлеге районда уза торган конкурста катнашучы кыз балалар белән ай дәвамында тәҗрибәле педагоглар, хореографлар, вокалистлар, психологлар шөгыльләнә. Зурлар өчен уздырыла торган матурлык бәйгеләрендәге кебек фотосессияләр дә оештырыла.

Балтач районында яшәүче Айзирәкнең кызына быел 4 яшь тула. “Без авылда яшибез. Шәһәр балаларына мөмкинлекләр күбрәк, әлбәттә. Кызымны андый бәйгеләрдә катнаштырыр идем, әмма төрле яклап камилләшкән кала балалары белән салада әти-әни тәрбиясендә генә үскән балаларны чагыштырып, бәяләп булмыйдыр, миңа калса. Баламның сәләте ачылып киткән очракта, мөмкинлекләр булса, кызымны шундый сәхнәләрдә үз-үзен тотарга, кеше арасына керергә өйрәтер идем”, - дип шәһәр халкына көнләшеп каравын яшермәде яшь әни Айзирәк.

Мөмкинлекләре күп булган калада яшәүче Айрат – яшь әти. Аның кызына тиздән 6 яшь тула. “Мини-мисс Татарстан” бәйгесендә катнашу мөмкинлеге булса да, Айрат кызын “күлмәк күрсәтү” бәйгеләрендә беркайчан да катнаштырмаячагы турында белдерде. Аның сүзләренә караганда, баланың болай да җитлегеп бетмәгән психикасы өчен мондый бәйгеләр бик авыр кабул ителә. “Кемдер җиңгәч, балада нигә мин түгел, башка бала җиңде дигән уй туарга мөмкин. Ул яшьтәшләреннән кимсенә, кыенсына башларга мөмкин. Яшь вакыттан ук баланың башын кирәкмәгән нәрсәләр белән катырырга җыенмыйм. Үзе аңлый, хәл итә башлагач, үз юлын сайлар”, - дип сөйләде яшь әти.

"Мисс Татарстан" оешмасы президенты Изольда Сахарова сүзләренә караганда, “Мини-мисс Татарстан” - балалар өчен, беренче чиратта, күңелле бәйрәм. Кечкенә кызлар анда үзләренең сәләтләрен күрсәтә ала. Әмма Изольда ханым үзенең бер әңгәмәсендә:“Без эстетик кануннарны алга сөрергә тырышабыз”, - дип белдергән иде. Димәк, танылган сәнгать һәм мәдәният вәкилләре, массакүләм мәгълүмат чараларыннан килгән мәртәбәле жюри әгъзаларына матур һәм шул ук вакытта сәләтле булган баланы сайлау бурычы куела бит.

Күптән түгел Россиянең ЛДПР партиясе вәкилләре балаларның матурлык конкурсларын тыю турындагы тәкъдим белән чыкты. Ләкин Изольда Сахарова депуталар ниятенә каршы. “Балаларга дөрес тәрбия, юнәлеш бирү мөһим. Матурлыкның асылы – гармония. Без бары тик шуңа гына омтылабыз”, - дип саный ул.
 


Алена НИЗАМОВА

в„– | 06.05.2014

Бабайларыбызның каберләре кайда? (ФОТО)

$
0
0
07.05.2014 Тарих
Минем ике бабам да сугыштан кайтмаган. Тимерче Хөҗҗәт бабамның (әтинең әтисе) кайсы бәрелешләрдә катнашуы, кайчан, кай туфракларда җирләнүе турында әле дә берни белмим. «Хәтер» китабында «1943 елның июлендә хәбәрсез югалган» дигән коры мәгълүматтан гайре сүз юк. Тиешле урыннарга хатлар юллыйм, эзләнәм, интернетта утырам, әмма аның язмышының очына һаман чыга алганым юк. Тик өметемне өзмим.

Икенче бабам Әүһади (әниемнең әтисе, беренче рәсемдә беренче рәттә – сулдан икенче. – Л.Л.) хакында исә азмы-күпме беләм сыман...

Эзләнә торгач, интернеттан Әүһади бабамныкына охшаш исем-фамилия язылган бер бит кәгазь – «Именной список безвозвратных потерь начальствующего и рядового состава» табып алдым. Кәгазь өстенә, бит санын күрсәтеп, кызыл карандаш белән 139 дип язылган. Бер биттә 13 сугышчы турында мәгълүмат бар. Исемлектә 146 нчы итеп теркәлгән бабай хакындагы язмалар түбәндәгечә: «Шехрадиев Авходы, 107 с.п., ТАССР, Калининский район, с.Улиман, 1907, Калининский РВК, умер от ран 2.09.1942 г., похоронен 400 м.сев.зап. д.Херенки. Полавский р-н, Ленингр. обл., жена – Шехрадиева Мусафкира, Тат.АССР, Калининский р-н, с.Улиман».

Эчемә җылы йөгерде. Кайбер төгәлсезлекләр булуга карамастан (бабайның атасы кем икәнлеге күрсәтелмәгән, үзенең исем-фамилиясе дә дөрес язылмаган), әлеге сугышчының нәкъ минем Әүһади бабам булуына бөтенләй шигем калмады. Чыннан да туган җире (Актаныш районы элек Калинин исемен йөрткән) туры килә, туган авылы шул – Олыймән (Улиман), исем-фамилияне ничек ишеткән булсалар, шулай язганнардыр, күрәсең, чынлыкта Шәйхразыев Әүһади (Шайхразиев Аухади), хатыны – Мофаккирә (Мусафкира дип ялгыш язылган). Бераздан тагын шулар ачык­ланды: 1964 елда бабайның җәсәден Херенкадан (ул авылны немецлар, партизаннарга калмасын дип, тулаем яндырган) Борки дигән икенче бер авылдагы туганнар каберлегенә (хәзер аны шул зиратта күмелгән генерал-майор С.Г.Штыков (1905-1943) каберлеге дип тә атап йөртәләр) күчереп җирләгәннәр. Күчергәч, ниндидер сәбәпләр аркасында (исем-фамилияләре артык хаталы булганнарны яисә төгәллектә шик уятканнарны ташка уймаганнар), бабайның исем-фамилиясе ташка язылмыйча кала. Бәлки аның җәсәде бөтенләй күчерелмәгәндер, дигән шик тә бар...

Кыскасы, көннәрдән беркөнне (узган елның август ахырында) хатыным Фидания һәм туганнан туган энем Фирдәвис (әниемнең энесе Рөстәмнең улы) белән булдык без бүгенге көндә Новгород өлкәсенә караган, Парфин районына кергән әлеге Борки авылында. Әлеге авылдан читтәрәк урнашкан бер зират янына килеп туктадык. Ләкин ул туганнар каберлегенә охшамаган иде. Шулвакыт безнең янга мотоцикл­лы бер ир-егет белән мотороллерлы хатын-кыз килеп туктады. «Сугышта һәлак булганнарның каберлеген эзли идек» дигәч, алар икесе беравыздан «Әз генә түргәрәк керегез, Штыков каберлеге шунда», – диде.

Кердек, таптык каберлекне. Мин андагы ташларга язылганнардан бабамның исем-фамилиясен тапмасымны чамалый идем. Шулай да күңел төбендә нәни генә бер өмет чаткысы да бар иде. Ташлардагы исемлекне берничә кат җентекләп карап чыктык, әмма таныш исем-фамилияне очратмадык. Язуларның барчасын фотога төшердем, кайткач, исемлекне иркенләп барлап чыктым: каберлектәге 1002 сугышчының кырыгы мөселман исем-фамилияле булып чыкты (бәлки әле монда керәшен кардәшләр дә җирләнгәндер, анысын инде бер Ходай белә). Кан-кардәшләрнең барысы да диярлек 1942 елның мае һәм 1943 елның августы аралыгында шушы тирәдәге Херенка, Замошка, Кутилиха дигән авылларда җирләнгән булган. Әйткәнемчә, 1964 елда, шушы тирәлектә җирләнгән сугышчыларның җәсәден казып алып, Борки авылы читендәге ошбу туганнар каберлегенә китереп күмгәннәр. Борки авылының урта бер җирендә тагын бер каберлек бар. Монысында 472 сугышчы җирләнгән (башка зираттан күчереп түгел). Шуларның 14е татар булуы ихтимал. Кан-кардәшләребезнең исем-фамилияләрен башка якын-тирә авыллардагы туганнар каберлегеннән дә (ә андый авыллар Парфин районында бихисап!) күпләп очратырга мөмкин (мәсәлән, Парфино бистәсе зиратында җирләнгән 1088 кешенең кимендә 7се (кабер ташындагыча язам: Ахметов Ибрагим, Займулин Юсуп, Зайнулин Ибрагим Хайнович, Вахрутдинов Галидзян (дөресе, бәлки, Фахрутдинов Галимзян?), Гизиев Химитджан (Газиев Хамитзян?)...), Загоскадагы 1080 кешенең 39ы, Парфино авылы зиратындагы 264нең 4есе (Хасанов Самат, Ахметов Ибрагим, Балыкбаев Ахмед, Балыкбаева Ания...), Ясная Полянадагы 1351 мәрхүмнең 31е, Конюховодагы 2056 кешенең 37 есе, Юрьеводагы 647 нең 11е (Абдулов Нуры, Валиуллин Тимер, Салиев Якуб...), Хмелеводагы 149ның 6сы (Газизов Гариф Насибуллович...), Тополеводагы 122 кешенең 5есе (Амиров Смагул (Исмәгыйль?), Арзиев Ахмед, Бизарбаев Искандер, Мухамедзянов Косим...), Сельцодагы 329 кешенең кимендә 2се (Исмалов Кургаш, Файзулин Абдулкалим...), Обшадагы 325 сугышчының 6сы (Хуснимардапов Такип, Сотрудинов Расих, Сайдалиев Акзам...), Пола бистәсендәге 505 кешенең 10ысы, Ростани авылндагы 188 кешенең 3есе (Галлямов Шарифан, Имашов Фубай, Кабаев Муслим...), Дубровыдагы 262 кешенең кимендә 10ысы, Ивашоводагы 345 кешенең кимендә 13е, Навельедагы 413 кешенең кимендә 18е, Лукинодагы 154 сугышчының кимендә 4есе, Мануйловодагы 978 кешенең кимендә 24е, Тулитоводагы 136 кешенең 3есе (Баязитов Ахмет Райсатович, Салахутдинов Хайдар Фаркутдинович, Акчурин Белял Келанович...), Кече Заходтагы 194 кешенең кимендә 5есе, Кузьминское авылы зиратында җирләнгән 5286 сугышчының кимендә 120се... безнең милләттәшебез булуы ихтимал.

Бәлки, кем дә булса, туганын, якын кешесен танып алыр дип, Штыков каберлегендә җирләнгән газиз кардәшләремнең исем-фамилияләрен үз вакытында «Шәһри Казан» газетасында («Бабам каберен эзләп...» дигән язмамда) бастырып чыгарган идем. Әлеге исемлеккә Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиев тә игътибар иткән икән. Күп тә үтми миңа Татарстан Респуб­ликасы Министрлар Кабинетыннан, төгәлрәк әйткәндә, идарә җитәкчесе Р.Р.Кадыйровтан М.Ш.Шәймиев күр­сәтмәсенә таянып язылган хат килде (№ Л – 18537/1755). Анда мондый юллар бар: «...Язмада телгә алынган 56 солдат һәм офицерның 21е безнең якташ булып чыкты. 29 кеше безнең төбәкнеке түгел, шул сәбәпле алар Татарстан Республикасының Хәтер Китабына кертелмәгән. Исем-фамилияләрендәге төгәлсезлек аркасында 6 сугышчының (хатта язылганча китерәм: рядовой Карамов Валеж (похоронен 29.07.1942 в д.Кутулиха), рядовой Машков Абдрашит (1916 г.р., похоронен 06.09.1942 в д.Замошка), рядовой Хафизов Ахмедзян (1916 г.р., похоронен 18.09.1942 в д.Херенка), Демидов Закей Синотулович (похоронен 11.02.1942 в д.Борки), старшина Шарафутдинов З.К. (похоронен 04.02.1943 в д.Борки), Зинатуллин Гинят (похоронен 14.10.1942 в д. Борки. – Л.Л.) чынлыкта кем булуын ачыклап булмады. Чыгышы белән ТАССРдан булган 21 якташыбызның 19ы Татарстан Республикасының Хәтер Китабына кертелгән. Ике сугышчының (берсе минем бабам Әүһади) исем-фамилиясе Хәтер Китабының 29 нчы өстәмә томына кертеләчәк».

Инде хәзер Новгород өлкәсе Парфин районы Борки авылындагы туганнар каберлегендә җирләнгән 21 якташыбыз турындагы мәгълүматларга игътибарыбызны юнәлтик (барысы да дөрес һәм анык аңлашылсын өчен һәлак булган яисә ярадан вафат булган сугышчылар турындагы мәгълүматлар русча, исем-фамилияләр дә кабер ташларында язылганча бирелә):

1. Шайхразиев Аухади Шайхразиевич, 1909 г.р., место рождения с.Улиманово Актанышского (Калининского) района, мобилизован Актанышским (Калининским) РВК, красноармеец, 107 стрелковый полк, погиб в декабре 1943 года (дөресе: алган ярасыннан 1942 елның 9 сентябрендә үлә, Херенка авылында җирләнә. – Л.Л.), похоронен в Новгородской обл., Парфинском районе, д.Борки, братская могила (могила Штыкова). Будет занесен в 29 том Книги Памяти, без места захоронения есть в 2 томе Книги Памяти, стр.559;

2. Аменев Нурмахмед (Нуриахмет) Закирович, 1917 г.р., родился в Казани, моб. Свердловским РВК Казани, старшина, 151 стрелковая бригада, 55 стрелковая дивизия, умер от ран 24. 07. 1942 в 67 медико-санитарном батальоне, захоронен Новгородская обл., Староруский район (хәзер Парфин районы. – Л.Л.), д.Херенка. Книга Памяти, 11 том, стр.59;

3. Ахмедзянов Заки Ахунович (Гафурович), 1906 г.р., родился в с.Куш. Елга, мобилизован Заинским РВК, красноармеец, 228 стрелковый полк, 55 стрелковая дивизия, умер от ран 24. 09. 1942 в 67 медико-санитарном батальоне, захоронен Новгородская обл., Парфинский район, д.Херенка. Книги Памяти, 10 том, стр.32;

4. Бурганов Мингазидин (Мингазетдин) Хаеткутдинович (Хуснутдинович), 1905 г.р., г.Менделеевск, мобилизован Бондюжским РВК, гв.Старшина, 9 МСБ (ОУЧБ), 28 гвардейская стрелковая дивизия, умер от ран 15.08.1942 в 35 медико-санитарном батальоне, захоронен Новгородская обл., Парфинский район, территория Поплавского с/с. Книга Памяти, том 16, стр.295;

5. Габаев (Губаев) Ахметзян Шарифзянович, 1916 г.р., Будёновский район, с.Вольный Стан, мобилизован Дмитровским РВК Московской обл., красноармеец, 62 стрелковый полк, 10 стрелковая дивизия, погиб 08.08.1942, захоронен Ленинградская (хәзер Новгородская) обл., д.Кутилиха. Книга Памяти, том 23-1, стр.249;

6. Гарифуллин Унус (Юнус), 1902 (1912) г.р., совхоз им.Вахитова, мобилизован Мамадышским РВК, красноармеец, 65 гвардейский стрелковы полк, 22 гвардейская стрелковая дивизия, умер от ран 19. 08. 1942, захоронен Новгородская обл., Старорусский район (хәзер Парфин районы. – Л.Л.), д.Замошка. Книга Памяти, 16 том, стр.68;

7. Гильматов (Гильманов) Фатак (Фаттах, Фатых. – Л.Л.), родился в с.Камаево (шагыйрь Дифгать Сирай белән Вафирә Гыйззәтуллинаның туган авылы. – Л.Л.), мобилизован Бондюжским РВК, красноармеец, умер от ран 24.07.1942 в 405 медико-санитарном батальоне, захоронен Новгородской обл., Парфинский район, д.Борки. Книга Памяти, 16 том, стр. 10;

8. Идиятуллин Рахим (Рахимзян) Хафиятович (Гафиевич), 1921 г.р., с.Нижние Тиганы, мобилизован Алексеевским РВК, гв.мл. сержант, отдельный учебный батальон, 28 гвардейская дивизия, умер от ран 02.10.1942 в 35 медико-санитарном батальоне, захоронен Новгородская обл., Парфинский район, д.Борки. Книга Памяти, 16 том, стр.108;

9. Иштуков Абдулла Валеевич, 1918 (1919)г.р., с.Куштово, мобилизован Апастовским РВК, сержант, 1318 стрелковый полк, погиб 23.02.1942, захоронен Новгородская обл., Парфинский район, д.Борки. Книга Памяти, 4 том, стр.336;

10. Музагитов Акрам Музагитович, 1920, Тукаевский район, д.Кугашево,
мобилизован Ворошиловским РВК, гвардии лейтенант, командир строевой роты, служил 28 гвардейская химическая дивизия, 89 гвардейский стрелковый полк, умер 07.07.1942 (07.08.1942) в 35 медико-санитарном батальоне, захоронен Новгородская обл., Парфинский район, д.Борки. Книга Памяти, 12 том, стр. 353 не все данные, войдёт в 29 том;

11. Вофин (Вафин) Хариз (Харис), 1907 г.р., из г.Казани, красноармеец, пом.командира взвода, служил в 52 отдельной стрелковой бригаде, убит и похоронен 25.02.1942 в Новгородской обл., Парфинский район, д.Борки. В Книге Памяти не было данных на него, будет занесён в 29 том;

12. Заляв (Заляев) Нури (Нурияздан) Заляевич (Габбасович), 1905 г.р., родился в Арском районе, призывался Арским РВК, служил 107 полк, 55 стрелковая дивизия, умер 05.06.1942, похоронен 03.12.1942. (Биредә ике кеше хакында сүз бара булса кирәк. – Л.Л.). Похоронен у Дома инвалидов. Книга Памяти, 5 том, стр.230;

13. Хазлеев (Хазиев) Муллахмат (Мулахмет), 1923 г.р., родился Арском районе, д.Сикертан, призывался Арским РВК, красноармеец, автоматчик, служил в 1274 стрелковым полку, 384 стрелковая дивизия, убит 17.08.1942 г., похоронен 28.08.1942 в д.Ярцево. Книга Памяти, 5 том, стр.521;

14. Хайруллин Минихай (Минах), 1910 г.р., родился Кукморском районе, д.Янцыбино, служил в 717 стрелковом полку, 170 стрелковая дивизия, рядовой, убит и похоронен 05.11.1942 в д.Херенка. Книга Памяти, 14 том, стр.524;

15. Валитов Файзурахман (Файзрахман) Ахмедов (Ахмедович), 1908 г.р., родился в Казани, мобилизован Верхне-Муллинским РВК Пермской обл., служил в 1276 стрелковом полку, штаб 384 стрелковой дивизии, умер от ран в 469 медико-санитарном батальоне, похоронен 03.11.1942 в д.Борки. Книга Памяти не было на него данных, будет внесён в 29 том ;

16. Шакиров Нургалей (Нургали) Шакирович, 1905 г.р., родился Верхне-Услонском районе, п.Идель, служил 42 ЗАП, 52 отдельная стрелковая бригада, номерной, красноармеец, убит и похоронен 03.02.1942 в д.Борки. Книга Памяти. 8 том, стр.199;

17. Шакирзянов (Закиров Сабирзян Р.), 1915 г.р., г.Казань, стрелок, красноармеец, служил 52 отдельная бригада, убит и похоронен 12.02.1943 в д.Дубки (д.Борки). Книга Памяти, 11 том, стр.472;

18. Хасанов Нури Хасанович, родился в д.Б.Берези, мобилизован Арским РВК, красноармеец, разведчик, служил 52 отдельная стрелковая бригада, погиб 13.02.1942 и похоронен в д.Борки. Книга Памяти, 5 том, стр.557;

19. Абдрахманов (Габдрахманов) Фабзраман (Файзрахман), 1923 г.р., с.Тихие Горы, мобилизован Бондюжским РВК, красноармеец, 496 стрелковый полк, 370 стрелковая дивизия, умер от ран, похоронен 06.04.1942 в д.Борки. Книга Памяти, 16 том, стр.301;
20. Сибгатуллин Набиулла, 1904 г.р., мобилизован Лаишевским РВК, красноармеец, 1230 стрелковый полк. 370 стрелковая дивизия, умер от ран 05.12.1942 в 462 медико-санитарном батальоне, похоронен в д.Борки. Книга Памяти, 15 том, стр.253;

21. Гилязов Файзрахман Гилязович, 1905 г.р., с.Дубъязы, Высокогорский район, мобилизован Кировским РВК, красноармеец, 52 отдельная стрелковая бригада, погиб и похоронен 13.02.1942 в д.Борки. В Книге Памяти в 26 томе на стр. 184 не все данные, войдёт в 28 том.

Кем әйтмешли, боз кузгалды... Югарыда исемнәре әйтелгән бабайларыбызның җәсәде яткан Боркидагы Штыков каберлеге бүген яңартылуга, чын мәгънәсендә тәртипкә китерелүгә мохтаҗ: искереп беткән кабер ташларындагы (алар куелганга быел илле ел тулды! – Л.Л.) язулар акрын-ак­рын җуелып бара, ташларны яңа­ларга алыштырасы иде, каберлекне әйләндереп алган койма да үзен заманча итеп яңартканнарын көтә. Моны без – исәннәр – эшләмәсәк, тагын кем эшләр?! Минем янә бер теләк-хыялым бар: шушы Парфин районы җирлегендә (бәлки ул татарлар күпләп җирләнгән каберлек янында булыр), яуда башларын салган кардәшләребез истәлеген яд итеп, стелла куясы иде. Мондый күркәм эшләрнең безнең республиканың (җитәкчелек дип тә аңларга кирәк) турыдан-туры катнашы белән җиренә җиткереп башкарылганы бар инде. Бу юлы да шундый нәтиҗәгә ирешербез, дигән өметтә калам. Әлеге гамәлне тормышка ашыру юлында Татарстан Республикасы сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннарының (инвалидларының) иҗтимагый оешмасы рәисе, генерал-майор Әхәт Гайнулла улы Юлашев, аның ярдәмчесе полковник Равил Гыйният улы Хәкимов, «Ватан» яшьләр иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Александр Юрьевич Коноплёв актив эшчәнлек күрсәтә башлады инде. Бу эшнең барышы белән Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең дә даими кызыксынып торуы ниятнең уңышлы булачагына һичбер шик уятмый.

1



Борки авылы уртасындагы туганнар каберлеге

Туган нигездән – кушуч туфрак... 


Ләбиб ЛЕРОН

в„–5 |

Һаваларда очкан кошлар кебек... (Флүрә Сөләйманова турында) (ФОТО)

$
0
0
07.05.2014 Мәдәният

Синең апаң – җырчы? Булмас!

Күп еллар элек республикабызның төрле иҗат союзлары, берләшеп, мәктәпләрдә, предприятиеләрдә – халык арасында – лекторийлар оештыра иде. Лекторий төркемнәрендә язучылар, җырчылар, журналистлар була, һәм аларны һәркайда көтеп алалар иде. Шундый очрашуларның берсендә мин Флүрә апа Сөләйманова белән бер төркемгә туры килдем.

Җырчылар белән янәшә чыгыш ясаучы сөйләүчеләргә, ай-һай, авырга туры килә! Ни дисәң дә, моңлы күңелләр (ә безнең халык, һичшиксез, моңлы күңелле!) челтерәп кенә түгелгән җырларны беренче аһәңнәреннән үк сеңдереп кенә кабул итә, ә безне – сөйләүчеләрне... кем ничек инде.

Менә шул. Флүрә апа:

– Һаваларда очкан кошлар кебек
Ярсый-ярсый канат кагынып,
Туган җирем, кайттым
мин сагынып,
Күз нурларым, сезне сагынып... –

дип җырлый башлауга, зал сулыш алудан туктап калгандай тоела. Югыйсә, кычкырмый да, кыланмый да, бөтен сәхнәне бер итеп, сикергәләп биеп тә йөрми. Ә тамашачы – биһуш!

Халык җырын җырлый Флүрә апа. Әмма – үзе турында. Иҗат юлының беренче елларында ук туган яклардан еракларда, Казахстан филармониясендәге татар бригадасында эшләп йөргән чаклары, аннары «кошлар кебек» Татарстанга әйләнеп кайтуы турында җырлый ул. Һәрхәлдә, мин шулай дип уйлыйм.

Сәхнәдән тыш аралашканда, Флүрә апа сеңлесенең кызы Данияне искә төшереп алды.

– Шулай бервакыт больниста ятарга туры килгән иде аңа, – ди. – Палатадагы радиодан минем җырны тапшыруларын ишеткән дә: «Шауламагыз, минем апа җырлый», – дигән. Ышанмаганнар: «Алдашып торма, яме», – дигәннәр үзенә. Бик үртәлгән иде.

Гаҗәпмени, исемнәре танылган җырчыларның бик аз да, бик кадерле дә чагы. Хәзер генә ул ике кешенең берсе сәхнәдә, исемнәрен дә истә калдырып булмый.

Ятимлек – бәхетсезлекме?


Еллар үткәч, Флүрә апаның 75 яшь-лек юбилее якынлашкан көннәрдә, үзе турында язарга теләк белдергәч, ул:

– Кирәкмәс иде, минем хакта бик күп яздылар бит инде, – диде.

Чыннан да, күп язылган. Монысы да – аңа карата игътибарның кимемәве, тамашачыларның яратуы билгесе.

«Бигрәк моңлы бала инде, бәхете булмас, мөгаен», – диләр безнең халыкта. Янәсе, җырларында киләчәк язмышын шулай моңлы-сагышлы итеп юрый ул. Минемчә, моңлы күңелләр кайгы-сагышларын нәкъ менә шул җыр-моңнары белән тарата һәм үзләре генә белгән бәхет биеклекләренә күтәрелә ала. Югыйсә, Кама Тамагы районының Иске Барыш авылында туган Флүрә апаның гомер юлы, чыннан да, бик тә сагышлы-моңлы булып башланып китә.

Зыятдин абый белән Кәримә апа гаиләсендә биш бала үсә. Флүрә – дүртенчесе. Әмма каһәр суккан сугыш аларны әтисез дә, әнисез дә калдыра (әниләре авырып үлә). Ярый әле әниләренең төп йортында яшәүче туталары – кырыс холыклы Рәхимә апа баштарак аларны үз канаты астына ала. Бераздан ул йортка, Донбасстагы гаиләсен алып, фронтовик абзалары кайтып урнашкач, ятимнәр кабат үз өйләренә әйләнеп кайталар. Хәзер инде сеңелләрен үзенә дә 15 кенә яшь булган Заһир абыйлары карый. (Зур абыйлары Зөфәр ФЗӨгә укырга җибәрелгән.) Рәхимә апалары кебек үк, ул да тракторчы. Димәк, тамак туйдырырлык җитди һөнәре бар. Апаларыннан кайткан язда ук бәрәңге утырталар. Сыер да асрыйлар. Сыерлы йорт – сыйлы йорт инде ул, билгеле. Әмма шул сыер сөтеннән дә налог түләтеп үзәкләренә үтәләр бит.

Кичләрен абыйлары клубтан шундый җыр җырлап кайта:

– Айларга карасам да,
Йолдызлар санасам да.
Син бәхетсез, диләр кебек,
Кемнәргә карасам да...

Ә берсендә шулай, онытылып китеп, өйдә сызгырынып утыра башлый да, кинәт туктап кала: «Сызгырып шайтан чакырам түгелме соң? Шайтан да асрыйсыз икән дип, налог салмасалар ярый инде», – дип көлеп җибәрә.

Болары – бер яктан, ил белән кичкән авырлыклар, икенче яктан, ятим балалар язмышы. Тик бер-берсе өчен җан атып торган, бер йөрәк, бер йодрык булып яшәгән бертуган Сөләймановлар язмышы һич тә «бәхетсез» билгеләмәсенә туры килми. Алардан да бәхетле булып бу ламы? Балачакта гына түгел, гомер буе бер-берсенә терәк-таяныч булып яшәячәк алар!

Зур сәхнәгә илткән сукмаклар

Флүрә апа, үз авылларында җиде классны тәмамлагач, үзеннән алдарак Казанга китеп, киез итек фабрикасында эшли башлаган Фәридә апасы янына барып сыена. 1955 ел була ул. Шул ук фабрикада эшли башлый, тулай торакка урнаша. (Торыр җирең булу – зур мәртәбә инде!) Кичке татар мәктәбендә укуын да дәвам итә. Тик балачактан күңел түрендә кайнап торган җыр-моң һаман тынгы бирми, үзенә киңрәк мәйдан эзли, канатланып, биеккәрәк очарга талпына. Шуңа да Флүрә М.Горький исемендәге клубка Сара Садыйкова җитәкчелегендәге хорга барып языла. (Шамил Әхмәтҗанов, Таһир Якупов, Рабига Сибгатуллинаның да иҗат юллары шунда башлана...)

– Дүрт ел буе хорда җырлаганнан соң, Сара апа мине җитәкләп Казахстан филармониясе бригадасына илтеп тапшырды. Аннан башка, мөгаен, мин сәхнәгә күтәрелә дә алмаган булыр идем, – дип, Флүрә апа остазын әле дә рәхмәт хисләре белән искә ала. – Безнең заманда профессиональ белем алган җырчылар сирәк булды шул. Зифа Басыйрова, Әлфия Афзалова, Габдулла Рәхимкулов кебек җырчыларыбыз, мәсәлән, табигый талантлары белән беррәттән, сәхнәдә осталыкларын арттыру нәтиҗәсендә халык мәхәббәтенә ирештеләр.

Баштан ук халык җырларына, Фәридә Кудашева җырлавына мөкиббән Флүрә үзенә дә шундый ук репертуар булдыра, аларга өстәп байтак казах җырларын өйрәнә. Шәмши Калдаяковның Гафу Каербеков сүзләренә язылган «Әниемә» җырын да ул иң элек, татарчага тәрҗемә ителгәнче, казахча җырлый.

1962 елда эстрада артистларына Бөтенсоюз аттестациясе үткәрелә һәм шул елда Флүрә Сөләймановага «СССРның эстрада сәхнәсендә чыгыш ясау хокукы бирә» дигән таныклык тапшырыла.

Өч елга якын җырлары белән казах тамашачысын сөендереп йөреп кайткан Флүрәне Татарстан филармониясе колач җәеп каршы алмый шул. «Тавышың бәләкәй», – диләр аңа. Үзен инде җырдан башка күз алдына да китермәгән кызга әрнеп елаудан гайре чара калмый. Шунда аңа Усман Әлмиев ярдәм кулын суза: «Андый хәлләр минем белән дә булды», – ди һәм Флүрәне үз бригадасы составында Ульяновск якларына алып чыгып китә.

Кайсыдыр бер акыл иясенең «Язмыш синең тез астыңа сукса, син аның якасына ябыш», – дигән сүзләре бар. Әмма авылда, ятимлектә үскән тыйнак, сабыр Флүрәнең «якага ябышырдай» үҗәтлеге, әрсезлеге юк шул. Язмыш үзе аны канат астына ала. Мәрхүм шагыйребез Рәшит Әхмәтҗанов җырчы турында күп еллар элек язган бер мәкаләсен «Сандугач җырлап җиңә» дип исемләгән. Әйе, әрсезләнми, үз урынын даулап, беркем белән әрләшми-ямьсезләшми Флүрә апа. Бары тик җырлый гына. Татарстан радиосында оператор булып эшли башлагач та, туктаусыз җырлый. Радионың үз пианист-музыканты, Татарстанның атказанган артисткасы Екатерина Соколова белән дуслаша, аның белән бергә бик күп яңа җырлар яздыралар. Җәүдәт Фәйзинең «Гөлшаһидә җыры» (Г.Әпсәләмов сүзләре), Марс Макаровның «Мәк чәчәге» (А.Абдуллин сүзләре), Әнвәр Бакировның «Әйткән идең» (Х.Туфан сүзләре), Фасил Әхмәтовның «Тамчылар тамар чаклар» (Ш.Галиев сүзләре) дигән җырлары Флүрә Сөләйманова язмалары аша халыкка тарала.

«Икәү бербөтен булырбыз...»


1971 елда Флүрә апа кабат филармониягә кайта һәм егерме елдан артык ил буйлап гастрольләрдә йөри. Аның җиде елы Габдулла Рәхимкулов белән бер юлларда үтә. Тамашачы һәрвакыт алкышлап кабул итә үзләрен. Флүрә апа ул чакларны елмаеп исенә төшерә: «Габдулла абыйның тавышы көчле, алай да микрофонны авызына кабып диярлек җырлый инде. Ә мин аңа кисәтү ясыйм. Кычкырма, Габдулла абый, шулкадәр. Сине түгел, мине дә ишетәләр бит әле», – дим. Ул килешә, ризалаша, аннары тагын онытылып китә... Барган җирдә төрле фатирларга урнаштыралар бит инде. Фатир хуҗалары Габдулла абыйдан, «Ә Флүрә кемгә төште икән», – дип кызыксыналар. «Шул-шул кешеләргә», – ди инде бу. «И, Аллам, – ди хуҗабикә. – Аларда бернинди ризык юктыр, әллә бу ашны анда да илтимме икән?» «Флүрә әз ашый ул, лутчы иртәгә миңа җылытып ашатырсыз», – ди икән Габдулла абый...»

Әнә шулай, җырлап, гастрольләрдә йөреп, гомер үткәне сизелми дә. Гаилә дә юк, балалар да. Яшьтән үзен бик яраткан, әмма туктаусыз гастрольләрдә йөргән җырчыга өйләнергә җөрьәт итмәгән егете дә авылда төпле гаилә корган, колхоз рәисе булып эшли. Аның белән аерылышу сагышын «Гөлшаһидә җыры» белән «дәвалап», Флүрә апа ялгыз яшәвен дәвам итә. Әмма язмыш аңа тулы гаилә кору бәхетен кичектереп кенә торган икән. Тик бу бәхет тә – сагыш белән аралаш. Күрше йортларда гына торып, һәрвакыт аралашып яшәгән иптәш кызы Рәйсә, ирен, дүрт баласын калдырып, каты авырудан үлеп китә. Балаларның зурысы Алсуга – 15, игезәк кечкенәләренә 8 яшь. Әти кеше – Габделхак абый – Рәйсәнең иптәш кызы, үзе дә ятимлектә үскән Флүрәнең әйбәт әни буласын чамалагандыр, күрәсең. Хәер, әни димәктән, Флүрә апаларын бәләкәйдән яратып үссәләр дә, балалар бит аның әни түгеллеген белә. «Габделхак мәҗбүри рәвештә әни дип эндәшергә куша ала иде, ләкин мин риза булмадым. Балалар әниләренең бер генә икәнен белеп үссеннәр, дидем», – ди Флүрә апа.

Ә бит Флүрә апа, бу гаиләгә килер алдыннан, үзенең сәламәтлеге какшау икәнен дә (төрле һава шартларында трактор чаналарында, ачык машиналарда күпме йөрелгән!), әле һаман сәхнә, гастрольләр белән бәйле булуын да белдерә. «Икәү бербөтен булырбыз», – ди ир кеше. Чөнки һөнәре буенча очучы булган һәм, авариягә эләгеп, могҗиза белән генә исән калган Габделхак абый бу вакытта үзе дә таякка таянып йөри.

Гастрольләр дәвам итә. Планлы концертлардан тыш, көтелмәгәннәре дә килеп чыккалый. Берсендә план буенча ике көннән Уфага китәсе, ә Саратовка барасы Зөфәр Хәйретдинов төркемендә бер артист авырып киткән. Флүрә апаны чакыралар. Бара Флүрә апа, җырлый һәм, концерт тәмамлануга, Уфага китәсе поездга йөгерә.

Шуннан соң гына Габделхак абый аңа: «Аның планга кергәненә генә барырга ярамыймы соң?» – дип әйтеп куя. Ярыйдыр да бит, Флүрә апаның холкы шундый: чакыралар икән – барырга, ярдәм кирәк икән – булышырга.

 Габделхак абый юк инде хәзер. Балалары Алсу белән Әлфиянең дә, Булатның да үз гаиләләре бар. Марат кына өйләнмәгән. Төп йорт тоткасы булып Флүрә әниләре калды. Әни булмаса да, берничә тапкыр дәү әни булды. Шулар белән бәхетле ул. Һәм тагын, Татарстанның халык артисткасы дигән исеме өчен түгел, аның ихлас җырларын яраткан тамашачылары белән бәхетле.

1

2

3

4

5

6

7

8


Фәйрүзә МӨСЛИМОВА

в„– |
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>