Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live

Нәниләр тел өйрәнә: татарча-русча-инглизчә рәсемле сүзлек

$
0
0
19.05.2014 ЯҢА КИТАПЛАР
Китап, ата-аналар һәм тәрбиячеләр җитәкчелегендә тел өйрәнү максатыннан, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга тәкъдим ителә. Төсле рәсемнәр белән бизәлгән мондый күрсәтмәле сүзлек - тел өйрәтүнең мавыктыргыч ысулларыннан берсе. Күрсәтмәлелек принцибына нигезләнеп эшләү татар, рус һәм инглиз сүзләрен җиңел һәм тиз үзләштерергә ярдәм итә.
     
---

в„–--- | 19.05.2014

Зиратка чират алдыңмы?

$
0
0
19.05.2014 Җәмгыять
Шулай бервакыт чукча янына кытайлар килгән дә сорыйлар икән: – Әй, чукча, без сезгә сугыш игълан иттек, сез ничә кеше? – Биш йөз кеше, однако, ә сез? – Без – миллиард ярым! – дигәннәр кытайлар. Моны ишеткән чукча ике кулы белән башын тотып: – Әт-т-әчегезне генә икән, моның кадәр халыкны ничек күмеп бетерәбез инде хәзер?! – дип, тәмам кайгыга төшкән ди.

Көлмәгез! Беләсегез килсә, бүген без дә нәкъ әлеге мәзәктәге чукча хәлендә. Мәсәлән, Казанда һәр тәүлектә якынча 40-45 кеше үлә. Җәйге челлә вакытында бу сан еш кына 70-80нән дә артып киткәли. Каты эссегә иң беренче чиратта өлкән яшьтәгеләр һәм авыр чирдән изаланучылар түзә алмый. Шул рәвешле, үлүчеләр саны кайвакыт елына 15-16 меңгә дә җитә. Һәм иң борчыган нәрсә – аларны җирләү көннән-көн кыенлаша бара.

Татарстанда бүген 3000гә якын зират бар. Аларның 29ы – Казанда. Моңа Киндери, Урман арты (Залесный), Юдино һәм Биектаудагы зиратлар да керә. Иң зур зират «Коры елга»да («Сухая река») урнашкан һәм ул 44 гектар мәйдан били. Ләкин башкаланың «Ритуаль» МУПендә хәбәр итүләренчә, аларның барысы да диярлек инде тулган. Әлегә бары тик икесендә – Юдино һәм Киндери зиратларында гына берникадәр урын бар. Тик алары да бик тиз тула бара һәм бүген-иртәгә ябылырга мөмкиннәр. Ул чагында инде безгә чукчалардан көнләшергә генә кала. Аларның, ичмасам, иксез-чиксез тундралары бар, казы да күм рәхәтләнеп! Ә менә безгә нишләргә?

Зиратларда урын җитмәү мәсьәләсе ул бер бездә генә түгел анысы. Эре шәһәрләрнең барысында да диярлек кешеләр үзләренең үлгән якыннарын кая җирләргә дип баш вата. Сер түгел, мондый хәл ритуаль хезмәт күрсәтү базарында коррупциянең чәчәк атуына китерә. Мәгълүм ки, закон буенча, зираттан урын гражданнарга бушлай бирелергә тиеш. Ләкин бу чынлыкта үтәлми. Мәсәлән, Юдинодагы зиратны гына алып карыйк. Бирегә үзенең якынын җирләүче кеше 4030 сум күләмендә мәҗбүри кертем түләргә тиеш. Янәсе, ул кабер казыган һәм башка шуның ише хезмәтләр өчен кирәк. Моннан тыш, әле урын сайлаган өчен дә 5-20 мең сум акча чыгарып салырга туры килә. Әгәр дә урынны юлга якынрак җирдән яки берәр билгеле шәхес янәшәсеннән аласың икән, сумма тагын да арта.

Әлбәттә, байлар өчен ул әллә ни зур акча түгел. Алар арасында әйбәт урын өчен хәтта 300-600 меңне чыгарып бирергә риза булучылар да бар. Ә бу, үз чиратында, зират хуҗаларын нык ымсындыра һәм алар, мондый «калҗаны» эләктерү өчен, теләсә нинди закон бозуга да бара. Шуңа күрә, монополиягә каршы федераль хезмәт, җинаятьчелекнең соңгы елларда аеруча чәчәк аткан мондый төренә чик кую максатында, россиялеләрне зиратларда урын алу өчен чиратка бастырмакчы. Ягъни «Җирләү һәм җирләү эше турында»гы законга мондый төзәтмә кертелгән очракта, гражданнар үзләренең якыннарын җирләү өчен урын сайлый алмаячак. Икенче төрле итеп әйткәндә, җирле үзидарәләрнең ритуаль хезмәтләрне оештыру органнары җирләү өчен урынны бары тик «чират буенча» гына бирергә тиеш булачаклар. Һәм әлбәттә, бу ысул зиратларда урын алган вакытта ришвәт бирү кебек күренешләрне чикләргә тиеш дип фаразлана.

Шунысын да әйтергә кирәк, канунда сүз дәүләти һәм муниципаль зиратлар турында бара. Ләкин анда кертелгән төзәтмәләр илдә шәхси зиратлар оештыруны да күздә тота. Кайбер экспертлар фикеренчә, кертелгән яңалыклар үзара бәйле, чөнки зиратта урын сайлау мөмкинлеген бетерү коммерцияле зират оешмалары өчен зур клиентлар базасын тәкъдим итәчәк. Җирләү эшләре өлкәсендә шәхси оешмалар (операторлар) башкарма хакимият органнары белән җир кишәрлекләрен 49 елга арендалау буенча килешүләр төзи ала. Килешүдә кишәрлекне максатчан файдалануны үзгәртү, аны субарендага бирү, шулай ук сатып алу мөмкинлеге тыелачак. Законга кертелгән төзәтмәләр нигезендә, башкарма хакимият (яки җирле үзидарә) органнары, оператор аңа хезмәт күрсәтү буенча эшчәнлеген вакытыннан алда туктаткан очракта, шәхси зиратны сакларга һәм аның эшләвен тәэмин итәргә тиеш булачак.

Әлбәттә, шәхси зиратларга эләгү күпләрнең көченнән килмәскә дә мөмкин. Чөнки моның өчен ким дигәндә 45 мең сум акча чыгарып салырга кирәк. Андый бәягә теләсә кем, хәтта үзе исән чакта ук, кабер өчен урын алып кала ала. Аңа хәтта таш урнаштырырга, чәчәкләр утыртырга да була. Кыскасы, акча бар икән, әллә ниләр кылана аласың. Ә акчаң булмаса?!.

Ул чагында инде Казанда тизрәк крематорий төзегәннәрен көтәсең. Һәрхәлдә, аны төзү турында сүзне инде берничә ел чәйниләр. Тик эш әле һаман да шул сүздән ары китә алмый. Крематорийны Званка авылы янында төзү күздә тотыла. Моның өчен, «Татспиртпром» ААҖ үзенең 70 гектарга якын җирен дә бүлеп биргән. Ләкин эшнең кайчан башланачагы гына төгәл билгеле түгел. Әлбәттә, халыкта крематорийга карата караш төрле. Аңа каршы чыгучылар да байтак. Ә менә Көнбатыш Европа илләрендә ул аеруча киң кулланылышта. Мәскәү белән Санкт-Петербургта да бүген мәетләрнең 60 проценты кремацияләнә. Һәм бу зиратларда урын мәсьәләсен берникадәр җиңеләйтә. Шуңа күрә, иртәме-соңмы, ул Казанда да төзеләчәк. Аның проекты өстендә инде эш бара. Башкалада крематорий төзү шәһәр казнасына 350-550 миллион сумга төшәргә мөмкин. Ә менә бер мәетне кремацияләү үзе 60 сум тирәсе генә тора. Шуңа күрә, яну-янмау мәсьәләсен һәркем үзе хәл итә. Ә инде күмәр урын таба алмасалар, янмый кая барасың?!! Без кытайлардан азрак, дип, чукчага ялынсак кына инде. 


Илгизәр ХӘЙРУЛЛИН

в„– |

Татар хатын-кызлары форумында милли мәсьәләләр каралды

$
0
0
19.05.2014 Милләт
15-17 майларда үткән татар хатын-кызларының дөньякүләм форумының пленар утырышында милли проблемнар телгә алынды.

Ике көн дәвам иткән форумның җитди сөйләшүләргә, чыгышларга каралган пленар утырышы 16 майда үткәрелде. Ул Камал театрында башланып, төшке аштан соң Фәннәр академиясендә дәвам итте. Чыгышларны Казан вәкилләре дә, чит төбәкләрдән килгән ханымнар да ясады. Аларда тел, гореф гадәтләр, әхлак, хатын-кызга, гаиләгә кагылышлы мәсьәләләр турында әйтелде.

"Русиядә милләтне саклау юлы бер - милли мәктәп"

Казанның Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге икенче татар гимназиясе мөдире Кәмәрия Хамидуллина чыгышында татар телендә укыту фәннәрне үзләштерүгә ярдәм итүе, БДИны бирүгә комачауламавы хакында гимназия мисалында сөйләде (әлеге гимназиядә фәннәр татарча укытыла). Русия җирлегендә милләтне саклау милли мәктәп аша гына булуын ассызыклады. “Бүгенге форумның карарына алдагы елларда милли мәктәп идеясен тулы көченә күтәрү бурычын язарга тәкъдим итәм”, диде Кәмәрия Хамидуллина.

“Моннан бер ай чамасы элек журналист ханым шаккатып: “Татар авылы халкы русча укыту өчен баласын биш чакрым читкә йөретеп укыта башлады, имеш, татарча укып БДИ бирә алмый, әйтегез әле, бу чыннан да шулаймы соң?” дип эш урыныма ярсып килеп керде. Сорауга сорау белән җавап бирдем: Әйдәгез уйлап карыйк, БДИ тапшыру чыкканнан бирле татарча уку аркасында аны бирә алмаган берәр бала булдымы? Бездә тешле журналистлар җитәрлек, әгәр булса, ул турыда язып чыгучы, сөйләүче, төртеп күрсәтүче табылыр иде. Әти-әниләр дә су кабып тормаслар иде. Андый мисаллар юк, Аллага шөкер.

Беренчедән, татарча укыту баланың үсешен әйбәтрәк тәэмин итә. Танылган чех педагогы Ян Амос Коменский белем бирүнең нигезе - ана теле, дип санаган. Ягъни фәннәр ана телендә укытылырга тиеш, дип санаган ул. Фән шул чакта яхшы үзләштерелә. Үзебезнең гимназия тәҗрибәсеннән бер мисал китерәм: химия фәнен татар районының татар мәктәбендә белем алган, фәнен яхшы белүче педагог алып бара, укыту беткәнче ана телендә. 2013 елда БДИда дүрт баласы йөз балл җыя, уртача 90,2 балл була.

Нәтиҗә шул: фәнне үзләштерергә, ана теле комачауламый, киресенчә, ярдәм итә. Укыту көчле булырга тиеш. Бирегә килгән һәрбер үз җирендә лидер, иҗтимагый хәрәкәттә актив катнашучылар, әмма алда чыгыш ясаучыларның берсе әйткәнчә, без әле милләт түгел, без – шәхесләр.

Без халыкны алга алып барырга тиешле кешеләр. Без бер әйберне яхшы аңларга тиешбез: Русия җирендә милләтне саклау юлы бер генә, ул - милли мәктәп аша. Бу -классик юл, оттырышсыз юл. Вакытларыбызны тисә - тиенгә, тимәсә - куянга сарыф итәргә ярамый безгә. Бүгенге форумның карарына алдагы елларда милли мәктәп идеясен тулы көченә күтәрү бурычын язарга тәкъдим итәм. Һәм ул бурычны тормышка ашыру буенча киң эш җәелдерергә кирәк. Бу нәкъ менә хатын-кыз эше”, дип сөйләде Кәмәрия Хамидуллина.

"Татар телен белмәгән укучылар татарча бик матур чыгыш ясады"

Төркиядән килгән “Идел-Урал төркиләре” җәмгыяте рәисе Гөлтән Ураллы үз чыгышында Төркиядә укучы татар яшьләре белән оештырылган чаралар хакында әйтеп китте, Татарстаннан килеп, татарча белмәгән укучыларның да татар телендә чыгыш ясаулары хакында сөйләде.

“Безгә калдырырлган бу байракны һәрвакыт күтәреп торырга тиешбез, культурабызны сакларга, бөтен гореф-гадәтләрне киләсе буыннарга тапшырырга тиешбез. Аның өчен Төркиягә килгән укучылар белән шөгыльләнәм. Ул миңа әтиемнең әйткән сүзе иде.

Ел саен татар тарихы турында семинарлар оештырам. Анда гореф-гадәтләребезне дә искә алабыз. Әле менә каз өмәсе ясадык декабрь аенда. Казаннан һәм Карс шәһәреннән казлар китерттек, ашлар әзерләдек. Каз өмәсе турында җырлар җырладык, сөйләштек, ашадык, күңел ачтык.

Менә быел беренче мәртәбә “Татар кызы” бәйгесен уздырдык Истанбулда, аннан соң яшьләр фестивале ясадык. Анда беренче театр “Сания”не куйдык. Татарча белмәгән Татарстаннан килгән укучыларга роль бирдек. Шундый матур чыгыш ясадылар, татар телендә. Әйдә, зинһар, киләсе буыннарга шул бай культураны күрсәтик. Бу без - хатын-кызларның кулында. Мин яшьләрне гаепләмим, аларга әти-әниләр, әби-бабайлар өйдә өйрәтергә тиеш, авылларда өйрәтергә тиеш”, дип сөйлде Гөлтән Ураллы.  


Резеда ӘХМӘТВӘЛИЕВА

в„– | 19.05.2014

"Бәллүр каләм" тапшыру тантанасыннан ФОТОрепортаж

$
0
0
19.05.2014 Матбугат
Бүген “Корстон” комплексында “Бәллүр каләм - Хрустальное перо” XVII конкурсы нәтиҗәләре игълан ителде һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Иң оста каләм ияләрен котларга Татарстанның һәм башка төбәкләр, федераль матбугат чараларыннан кунаклар җыелган иде.
Иң зур бүләк – Гран-прины “Татмедиа” агентлыгының генераль директоры киңәшчесе Ислам Әхмәтҗанов яулады һәм “Лада” машинасына лаек булды.     #1 #2 #3 #4 #5 #6 #7 #8 #9 #10 #11 #12 #13 #14 #15 #16 #17 #18 #19 #20 #21 #22   Шамил АБДЮШЕВ фотолары.
---

в„–--- | 19.05.2014

КФУда янә үзгәрешләр

$
0
0
26.05.2014 Мәгариф
Яңа уку елыннан журналистларны һәм социологларны Казан федераль университетының яңа институтында әзерли башлаячаклар. Элеккеге журфакны бу юлы фәлсәфә факультеты белән кушалар. Мондый берләшү университетның гуманитар блогын ныгыту теләге белән аңлатыла.

Массакүләм коммуникацияләр һәм социаль фәннәр институтында булачак үзгәрешләр турында имеш-мимешләр инде шактый күптән йөри башлаган иде. Берничә көн элек КФУның Галимнәр советы утырышында бу хакта рәсми рәвештә хәбәр ителде. Массакүләм коммуникацияләр һәм социаль фәннәр институтын фәлсәфә факультеты белән берләштерергә булганнар.

Яңа институтта өч бүлек - фәлсәфә һәм диннәр белеме, социаль-сәяси фәннәр, массакүләм коммуникацияләр - формалашыр дип ниятләнә. Укытучылар составында үзгәрешләр көтелми дип вәгъдә итәләр. Яңа бүлекчәдә 1400 студент һәм аспирант белем алачак.

Әлегә яңа институтның төгәл исеме билгеле түгел. Әмма КФУ ректоры Илшат Гафуровка инде берничә тәкъдим ясалган - «Гуманитар институт», «Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм медиакоммуникацияләр институты» һәм «Фәлсәфә һәм социаль коммуникацияләр институты» кебек атамалар яңгыратылган.

Яңа институтның җитәкчесе шулай ук әле билгеләнмәгән. Бәлки бу вазыйфаны бүгенге фәлсәфә факультеты ректоры Михаил Щелкунов башкарыр, дигән мәгълүматлар бар. 




в„– | 25.05.2014

Марат Әхмәтовның әнисе: “Улым кечкенәдән җитәкче булып уйнады” (ФОТО)

$
0
0
26.05.2014 Җәмгыять
Татарстан премьер-министрының беренче урынбасары – Авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтовның Арча районы Хәсәншәех авылында туып-үсүе турында ишетеп белә идем. Күз нурлары, кош балалары кебек кайсы-кая таралышып бетсәләр дә, әниләре Сара апа Әхмәтова төп нигезнең учагын сүндермичә, балаларын, оныкларын тәмле ашлары, җылы карашлары белән көтеп ала. Эшем төшеп, әлеге якларга барып чыккач, министр үстергән ананың хәлен белергә булдым.

“Таза тормышлы кешенең кызы мин”

Сап-сарыга буялган йорт каршына килеп туктадым. Бу өйдә һич кенә дә ялгыз әби яши димәссең! Хәтта ихата да көлеп утыра. Ә тәрәзә төпләре шау чәчәктә! Сап-сары итеп юылган идән такталары да хуҗабикәнең тәртип сөюе, уңганлыгы турында сөйли.

Кыңгырау төймәсенә баскач, ак яулыгын бөркәнгән, кечкенә генә буйлы әби үзе дә килеп чыкты. Шунда ук: “Марат әфәнде әнисенә охшаган икән”, – дигән уй йөгереп үтте.

– Мин 1925 елгы. 90нчы яшем белән барам, – дип сүз башлады Сара апа. – Шушы авылның бер таза гына тормышлы кешесенең кызы булам. Безнең әти – “укымаган финансист” иде. Әти белән әни дүрт кыз, ике малайга гомер бүләк иткән. Мин – төпчек кыз. Ике абыем да сугыштан кайтмады. Кыз балалар күп булгач, әтинең җире аз булган. Җир эше беткәч, ул Казан байлары белән аралашып, үзенең атлары белән хезмәт күрсәткән.

– 10 сыйныфны тәмамлаганда чыгарылыш кичәсенә РОНО мөдире килде дә егетләргә: “Улларым, сез армиягә китәсе”, безгә: “Кызларым, сез минем арттан РОНОга”, – диде. – Мин сезнең һәрберегезгә боерык язып тоттырам, авылларга укытучы булып барасыз”, – дип язмышыбызны билгеләп тә куйды. Без, ике кыз, үзебезнең авылга билгеләндек. Шулай итеп, 35 елдан артыграк Хәсәншәех авылы балаларына башлангыч белем бирдем. Аннан соң да мәктәп директоры: “Сара апа, тарих укытырга кил әле”,– дип килгән иде. Ул вакытта ике балам гаилә корды, оныклар кайта башлады... Дүрт баламның да беренче укытучысы үзем идем, Марат та минем сыйныфка эләкте. Бер сыйныфта 35әр укучы иде, – дип хатирәләрен яңартты танышым.

“Биш балага гомер бүләк иттек”


Сара исемле чибәр кыз 1946 елда акыллы, уңган-булган, мәһабәт гәүдәле Готыф исемле егеткә кияүгә чыга.

Гаилә коргач, Готыфны Балтач районының Шубан авылына укытучы итеп билгелиләр, анда 3 ел эшләгәч, Хәсәншәех авылы мәктәбендә директор булып хезмәт куярга, райком рәисе булып эшләргә дә туры килә аңа. 1960 елда ашказанына операция ясаткач, янә үз авылында физика-математика укыта башлый.

– Җәмәгатем белән бик тату, матур тордык. Безне бергә күргән кешеләр мине аның сеңлесе дип әйтә иде! – дип яшьлеген искә төшереп алды танышым. Шул урында җәлт кенә торып, гаилә архивы тупланган фотоальбомны алып килде. Фотолар карыйм. Чыннан да, алар бер-берсенә бик нык охшаганнар икән! Сара апаны күргәч үк, министрыбыз тач әнисе икән дип уйлаган булсам, фотолардан Готыф абыйны күргәч, уемнан кире кайттым.

Гаилә учагына ялкыннар өстәп, Әхмәтовлар гаиләсендә бер-бер артлы балалар якты дөньяга аваз сала.

– Биш бала таптым, – ди бәхетле ана. – 1947 елда – Финсур, 1949 елда – Тәслимә, 1952дә – Мансур, 1954тә – Марат, 1961 елда Тәнзилә дөньяга килде. Финсур – ветеринария белгече, Казанда яши. Тәслимә КХТИны тәмамлады. Бүгенге көндә Ветеринария институтында кадрлар бүлегендә эшли. Мансур – Апазда тора. Маратны беләсез инде, Тәнзилә Авыл хуҗалыгы университетының икътисад факультетын бетерде, хәзер Карадуганда икътисадчы булып эшли.

Улым дәресләрен хәзерләп бетермичә кич тә чыкмады

Марат балачактан эш сөйде, – дип сөйли Сара апа. – Кечкенә булса да, кулын биленә куеп, оештыручы, җитәкче булып кыланып йөри иде. Кушып эшләтми, үзе башлап: “Әйдәгез, шуны эшлик”, – дип әйтә иде. Мансур абыйсы белән гармунда уйнарга өйрәнделәр. Хәзер дә матур итеп уйный да, җырлый да. Марат сүзне бик тыңлый иде. Һәрнәрсәдә актив булды. 11 сыйныфны Кенә мәктәбендә тәмамлады. Дәресләрен хәзерләп бетермичә кич тә чыкмый иде хәтта. Бервакыт бөтенесе җыелышып клубка кинога киттеләр. Ул да булмады, Марат кайтып та керде. “Кино булмыймы әллә, улым, абыйларың кайда?” – дим. “Бер өй эшемне эшләмәгәнмен икән, истә вакытта шуны эшләп бетерим әле”,– дип, дәресен хәзерләгәннән соң яңадан клубка китте.

Ул елларда безнең авыл балалары укырга ветеринария, авыл хуҗылыгы институтларына бик күп керделәр. Менә хәзер уйлыйм, балаларны юрист, табиблыкка укытасы калган икән дим! – дип көлеп алды Сара әби.

Марат Готович 1976 елда Казан ветеринария институтын тәмамлагач, Балтач районы Борнак авылында ике ел мал табибы булып эшли. Аннан Шубан авылына колхоз рәисе итеп күчерәләр үзен. Булдыклы җитәкчене 1983 елда райкомның икенче секретаре итеп алалар.

– Шубанлылар үземә дә берничә тапкыр: “Ай, шундый да әйбәт иде, без сораган әйберне айдан алып бирәсе булса, айга үрелергә әзер”, – дияләр иде. Әни кеше өчен улы турында моннан да җылырак сүз була да алмый инде! Икенче секретарь булып ике ел эшләгәч, беренче секретарь иттеләр, аннан Казанга ук алдылар инде. Киленебез Миләүшә – Балтач районы Салавыч авылыннан. Аның белән Борнакта эшләгәндә танышып кавыштылар. Туйлары авылда булды. Алсу исемле кыз, Ленар исемле ул үстерделәр. Икесенең дә икешәр уллары бар инде, мин дәү дәү әни хәзер, – дип көлә ул.

Әхмәтовлар төп нигезне 1956 елда салып чыга, аш бүлмәсе белән өй алдын сүтеп, яңартып 1995 елда тагын өстәп эшлиләр. Сара әби – 1980 еллардан бирле намаз карчыгы. Каенанасы белән каенатасы да намазда булган аның.

– Әтиебез мин килен булып төшкәч, 20елдан соң вафат булды. Әниебез белән 30 ел тордык. Ирем вафатыннан соң мин дә унынчы ел ялгыз торам инде. 58 ел бергә яшәдек. Авырый башлагач та, “Әйдә, авырма, терел инде, бергә яшәгән елларны 60ка тутырыйк инде”, – дип ялвардым, – дип яшьле күзләрен сөртте Сара әби.

Сүз башымда беренче карашка ук игътибарымны җәлеп иткән гөлләр турында әйтеп узган идем. Һәр тәрәзә төбендә икешәр яран кып-кызыл шау чәчәктә утыра, ә бүлмәләрдә исә тагын әллә ниндиләре бар! Әле бик зур роза гөлен медпунктка, фикусын мәктәпкә бүләк иткән.

– Нинди булса да тереклек иясе дип гөлләр үстерәм, мал асрамагач, тавыклар тотмагач, көнне дә үткәрергә кирәк бит. Аннан соң бик яратам үзләрен. Хәзер бездән шул гөл тәрбияләү генә инде. Менә иртәгә мунча ягып керермен дип торам, – диде Сара әби.

Берүк күзләр генә тия күрмәсен бу нурлы әбекәйгә! Сара әби 90га якынлашса да, кызлар матурлыгын җуймаган. Үзе дә игътибарлы, үткен күзле. Фотога төшергәч, “Һай, яулыгым кыек чыккан бит!” – дип, кабат-кабат төшерергә туры килде.

– Марат ике атна саен кайтып йөри. Кич белән эштән кайткач, шалтыратмый калган көне юк. Улым югары урында эшләмәсә дә, кешегә файда китерә торган, бик мәрхәмәтле кеше булыр иде, – диде Сара апа зур горурлык хисе белән.

1

2

3

4

Казан – Хәсәншәех – Казан. 


Чулпан ШАКИРОВА

в„– |

Рамил Хисамов: «Хаҗ кылу күрше авылга Җәмилә әбинең хәлен белергә бару түгел»

$
0
0
26.05.2014 Дин
Исламның бер баганасы булган хаҗ кылу кем өчен фарыз? Көтелмәгән өстәмә кыенлыклар килеп чыкмасын өчен, хаҗилар нәрсәгә игътибар итәргә тиеш? «ДУМ РТ ХАДЖ»ның медицина бүлеге белгече Рамил ХИСАМОВ шушы сорауларга медицина күзлегеннән чыгып җавап бирде.

– Рамил әфәнде, Сез нинди авырулары булган кешеләргә хаҗ сәфәренә бармаска тәкъдим итәсез – шул исемлекне барлыйк әле.

– Болар инсулинга бәйле, ягъни шикәр авырулы кешеләр; психик авырулар; туберкулез белән авыручылар һәм йөкле хатыннар. Булачак хаҗилар, минем андый авыруларым юк, мин йөкле түгелмен, дип кул куеп, гарантия бирә. Әгәр дә инде авыру булуга карамастан юлга чыгып, хаҗда шул авыруы кискенләшеп китсә, компания аның өчен җаваплы түгел, ул хаҗи үз юлы белән кайтырга тиеш була. Бу Согуд Гарәбстанының Россиядәге илчелеге таләбе дә. Андый диагноз куелган кешегә хаҗ кылу фарыз түгел. Инде хаҗ кылырга теләге бик зур, акчасы да бар икән, туганын йә күршесен җибәрә ала.

Хаҗиларны сәфәргә без алдан ук бик яхшылап әзерләргә тырышабыз – лекцияләр укыйбыз, әңгәмәләр үткәрәбез. Махсус медицина белешмәлеге чыгардык. Ничек киенергә, аяк киемен ничек сайларга, нинди дарулар алырга – анда барысы да бәйнә-бәйнә язылган.

– Хаҗилар үзләре белән дарулар да алырга тиешме?


– Һәркем үзе еш куллана торган иң кирәкле даруларны гына ала. Безнең компания бик зур күләмдә кирәкле медикаментлар белән тәэмин ителгән. Узган ел ул 800 мең сумлык булды. Татарстан Хөкүмәтенә, Сәламәтлек саклау министрлыгына рәхмәт, менә ун ел инде медикаментлар белән дә, табиблар белән дә тәэмин итәләр. Россиядә башка мондый төбәк юк. Узган ел хаҗиларны 12 табиб озатып йөрде. Быел, квота арту сәбәпле, 15 табиб сорарга дип торабыз.

Без һәр очкычка берәр табибны билгеләп куябыз. Гарәбстанга барып төшүгә, медпунктны ачабыз. Узган ел дүрт кунакханәнең икесендә медпункт эшләде, тәүлек буе икешәр табиб кизү торды. Ике кардиограф, глюкометрлар (анда ризык бик баллы, сәламәт кешенең дә шикәре күтәрелеп китәргә мөмкин), медикаментлар салынган махсус сумкалар – беренчел ярдәмне күрсәтү өчен барлык кирәкле әйберләр бар. Хаҗиларыбыз кая барса да, аларны табиблар озатып йөри.

– Шайтанга таш атарга да табиблар сумка күтәреп барамы?

– Әлбәттә. Медикаменты булмый икән, ул нинди табиб ди! Иң авыры – Минада. Хаҗилар анда җиде көн буе чатырларда тора. Таш атарга бара алмаучыларны автобус белән кунакханәгә кайтарып куябыз, алар өчен, алар исеменнән, ташны башка кеше ата ала. Хаҗның җелеге – Гарәфәт тавында тору. Шунда тору өчен ашыгыч ярдәм машиналарында хәтта реанимациядәге (үз аңында булган) авыруларны да алып киләләр. Узган ел безнең бер хаҗиебыз хастаханәгә эләккән иде, аны да китерделәр.

– Ә больницада яткан өчен кем түли?


– Клиникага ятарга туры килә икән, безнең белән эшләүче иминиятләштерү компаниясе түли. Ә хаҗ вакытында исә медицина тулаем бушлай, бу - Согуд Гарәбстанының хаҗиларга бүләге. Хаҗилар үз сәламәтлекләренә битараф булмасыннар иде. Юкса өчәр мәртәбә инфаркт, инсульт кичергәннәр бара бит хаҗга. Анда кырык градус эсселек, кайсыларының кан басымы күтәрелә, йөрәкләре авырта башлый. Алла сакласын, ул-бу булып куюы бар...

– Андый хәлләр дә булгалыймы?


– Хәтерем ялгышмаса, 1999 елда бер бабай инсульттан үлеп китте, бәдрәфтән үзем алып чыктым. Дөньяныкын белеп булмый, шуңа күрә, юлга чыгар алдыннан, хаҗи үлеп китсә, шунда җирләргәме, әллә туган илгә алып кайтыргамы, дигән мәсьәләне дә күтәрәбез. Үзе Согуд Гарәбстанында җирләргә рөхсәт биреп кул куя икән, туганнары бездән берни дә таләп итә алмый. Кул куймый икән, аны алып кайтуны компания үз өстенә ала.

– Хаҗ кылганда аякларга бик авырга туры килә, көненә җәяүләп 18-22шәр чакрым ара үтелә, дип ишеткәнем бар. Ә бит анда күбрәк өлкән яшьтәге кешеләр бара...

– Әйе, кайбер хаҗиларның аяклары бик авырта башлый. Әмма табиблар да, җитәкчеләр дә аларны тартып йөри алмый, аларның үз вазифасы бар. Аяклары авырта, йөри алмый икән, туганыннан яки дустыннан арбага (коляскага) утыртып йөртүләрен сорарга тиеш була. Анда арбалар безнең акча белән 3-4 мең сум гына тора. Тартып йөрүче кешесе юк икән, кемнедер ялларга туры киләчәк. Кеше хаҗга үз хәлен үзе белеп, яхшылап тикшеренеп барырга тиеш. Сәфәргә чыкканчы, өй тирәсендә ул бик сәламәт күренә, ә тегендә – хаҗга баргач, бөтенләй хәлсезләнергә мөмкин. Аннары, мине монда алып килдегез, әйдәгез, хәзер, ничек телисез – шулай йөртегез, дип, аяк терәп таләп итүчеләр дә булгалый. Хаҗга бару – күрше авылга Җәмилә әбинең хәлен белергә бару түгел ул. Пәйгамбәребез (с.г.в.), хаҗны яшь чагында кылыгыз, дигән. Кабатлап әйтәм, бара алмыйсың икән, үз исемеңнән туганыңны, дустыңны, күршеңне җибәр – фарыз булган хаҗ гамәлең дә өстеңнән төшә, барган кешегә дә әҗер-савабы була.

– Ризык мәсьәләсендә хаҗилар бик талымлы түгелме? Безнең татар кухнясы андагыдан шактый аерыла бит.


– Анда безнең үз ашханәбез бар. Хаҗиларны көненә өч тапкыр ашаталар. Ризыклар артык ачы, тозлы-борычлы түгел, төрек кухнясына якын. Пешекчеләрнең документлары тәртиптәме-юкмы – башта шуны тикшерәбез, ризыкны ничек әзерләгәннәрен, савыт-сабаның чисталыгын – барын да күзәтеп, контрольдә тотабыз. Көтелмәгән күңелсезлекләр килеп чыкмасын, дисәң, урамда сатылган ризыкны ашамаска кирәк, чөнки анда читтән килгән кешеләр – ялланган пешекчеләр әзерли, алар санитария кагыйдәләрен саклап тормый.

Соңгы елларда хаҗиларның әзерлек, аң дәрәҗәләре шактый үсте. Без тараткан белешмәлекләрне укып, киңәшләребезгә колак салсалар, үз эмоцияләренә хуҗа була алырлар, хаҗ гамәлен җиренә җиткереп үтәрләр, иншә Аллаһ. Ә тарткалашу юктан гына да чыгарга мөмкин бит ул, чөнки шайтан анда тәүлегенә 24 сәгать эшли. Мәсәлән, 70 яшьлек карт белән япь-яшь егет бер бүлмәгә туры килсә, яшенә эссе – ул кондиционерны кабызып куя, ә олы яшьтәгесенә салкын – ул барып сүндерә. Шулай кондиционерны бер кабызып, бер сүндерә торгач, тавыш чыга. Хаҗга бит кеше иңнәрен баскан гөнаһларыннан арынырга бара. Ә Иблискә бу кулай түгел, ул 40-50 ел буе әлеге кешене җәһәннәмгә олактырырга тырышкан, ә бу бер ай эчендә гөнаһтан арынырга мөмкин. Үзеңне кулда тота алмасаң, телеңә хуҗа булмасаң, гөнаһтан арыну түгел, өстәп тә алып кайтырга мөмкинсең әле, анда гөнаһ икеләтә языла. Пәйгамбәребез (с.г.в.) заманында хаҗга авызларына таш кабып барганнар. Ул ташны ашаганда-эчкәндә, тәһарәт алганда һәм ятканда гына авызларыннан алганнар, менә ничек итеп телләрен гөнаһтан саклаганнар...

– Рамил әфәнде, Сезне тыңлагач, бик күпләр, мин әзер түгел икән әле, дип, хаҗны кичектерү ягын карамасмы икән?

– Әзер түгелмен, дигәннән, монысы да – шайтан эше. Акча да бар, сәламәтлек тә ярыйсы, ә шайтан һаман, син әзер түгел, дип котыртып тора. Берзаман Газраил килә, аңа акчаң да, сәламәтлегең дә кирәкми, аны синең әзер булу-булмавың кызыксындырмый... 


Нәүбәһар КӘБИРОВА

в„– |

Сөт һәм икътисад

$
0
0
26.05.2014 Авыл
1992 елның 1 гыйнварыннан башлап без базар икътисады шартларында яшибез. Мин әле ул көнне хәтерлим: Казанда идем, ашханәгә кердем. Чиратка тезелүчеләр, меню эленгән төшкә килеп җитүгә, подносларын куеп, кире чыгып китәләр. Ашханәдә берүзем тукландым. Бер көн элек кенә 70-80 тиен торган бер тукланып чыгарлык ризык өчен 25 сум түләдем.

Бәяләр тешли торган, әмма алар мине куркытмады, чөнки авыл кешесе идем: абзарым тулы сыер һәм сарык хайваны. Ә мантыйк буенча ашханәдәге бу югалтуны, өйгә кайтуга, бик җиңел кап­ларга тиеш идем. Безгә бит әйттеләр: бәяләрне базар көйли, товарга ихтыяҗ бар икән, аның бәясе яхшы булачак диделәр. Ит белән сөткә исә ихтыяҗ зур иде. Шулай булгач, күпләп мал асраган авыл кешесенә олигарх ук булмаса да, аягында нык басып торучы урта сыйныф вәкиле булырга бөтен мөмкинлекләр ачылырга тиеш иде. Тик тормышта бөтенләй киресе килеп чыкты: авыл бөлде, таланды, юкка чыгуга йөз тотты.

Ике меңенче елларның чагыштырмача тотрыклы икътисады да җитештерүче авыл өчен әллә ни зур шатлыклар алып килмәде. Үткән ел сөткә сатып алу бәяләре бераз күтәрелеп, ул печтек кенә табыш китерә башлагач, шауладылар, янәсе, авыл череп байый башлады. Чынлыкта табыш җитештерүне туктатмаслык кына, ә аны киңәйтү өчен сатып алу бәясенең кимендә тагын ике тапкыр күтәрелүе кирәк иде. Ә инде инфляция котырынып, ягулык һәм башка товарларга бәяләр артканда, сатып алу бәясе дә пропорциональ рәвештә үсәргә тиеш. Шулай булмаганда, юклы-барлы табыштан да җилләр исә­чәк. Мин совет чорында авыл хуҗалыгы буенча техник белгечлек алдым. Безгә "икътисад" дигән фән дә укыттылар. Җитеш­терү үссен өчен, рентабельлелек кимендә 25 процент булырга тиеш дип өйрәттеләр. Хәзерге икътисадчыларның кайберсе бу күрсәткечне – 30, кайсылары 50 процент дип бәяли икән.

Татарстан авыл хуҗалыгының рентабельлелеге, субсидияләрне алып ташлагач, рәсми мәгълү­матларга караганда, үткән 2013 елда минус 0,011 процент булган. Уңышлы эшләп килгән пред­приятиеләрнең дә рентабельлелеге (субсидияләр өстәгәч) 10,4 проценттан 6,3 процентка кадәр түбәнәйгән. Мондый нәтиҗәләр белән җитештерүне киңәйтеп булмый, билгеле. Тик ул Татарстанда административ басымның көчле тәэсире астында берни­кадәр киңәя: сыерларның баш саны соңгы вакытларда бик аз гына артты, сөт җитештерү дә үсә төште. Рентабельлелек җитәр­лек булмаганда, нәрсә хакына үсә соң җитеш­терү? Банк кредитлары хисабына. Тик бу шундый үсеш: кайчан булса да бер ахыр чиктә бөтен авыл хуҗалыгы "Вамин" язмышын кабатлаячак. Якын­лашып килүче финанс кризисы бу фараз­ның тормышка ашуын тизләтер дип уйлыйм. Сөтнең соңгы вакытлардагы сатып алу бәяләрен түбәнәйтү дә моңа булышыр дип ышанып әйтергә була.

Бүген сөт тармагы – нефть кебек үк файдалы тармак, ләкин аның файдасын гына җи­теш­терүчеләр түгел, ә бөтенләй сөттән ерак торучы яисә аңа аз катнашы булган катлау күрә, чөнки бүгенге глобаль икътисадта кануннарны базар түгел, ә лоббиларның тар катлавы әйтеп торып яздыра. Минем үземнең кара исәп белән санаганда, сөтнең сатып алу бәясе бензинныкына караганда якынча 25-30 процентка артык булырга тиеш. Шул чакта гына авыл хуҗа­лыгы тотрыклы үсешкә ирешә һәм банк кабаласыннан котыла ала. Моннан тыш, тагын хөкүмәт­нең авыл җитештерүенең табигать шартларына бәйле икән­леген күз алдында тоткан махсус иминият­ләш­терүче субсидия­лә­ре дә таләп ителә: корылык икән, акча өстәлә, ел уңышлы килгәндә, ярдәмне киметсәң дә ярый. Билгеле, бу – безнең шартларда тормышка ашмаслык хыял гына. Бөтен ил күләмендә сөт дефициты була торып, сатып алу бәя­ләрен ки­метәләр икән, димәк, реаль үсешне беркем дә теләми дигән сүз. Теләсәләр, антимонополь оешмалар инде әллә кайчан чаң суга һәм арадашчы-монопо­листларга санкцияләр куллана башлар иде. Шунысы кызыклы: сөт – эшкәртүне бөтенләй таләп итми торган, куллану өчен инде әзер продукт. Аны кулланучыга илтеп җиткерү өчен суыту һәм савытларга тутыру гына да җитә.

Күптән түгел генә сөт эш­кәр­түче бер предприятиенең хез­мәткәрләре, сөттә коенып, бөтен илгә мәшһүр булгач, кибетләргә килә торган әзер продуктның ничек итеп "зарарсызландырылуы" да ачыкланды. Белгечләр әй­түенчә, мондый традиция күп­челек заводларга хас, бар кеше дә Интернетка видео элми, бары тик шул гына. Эшкәртелгән сөт продукт­лары­ның никадәр "файдалы" булуын тагын бер рәсми факт раслый. "Российская газета" мәгълүмат­ларына караганда (газета исә хәбәрне Росстаттан алган), 2013 елда эшкәртү өчен 13 миллион тонна сөт сатып алынган, ә сатуга 33 миллион тонна сөттән җи­тештерелергә тиешле сөт продуктлары чыгарылган. Сөт завод­ларының ни өчен сатып алу бәяләре белән ничек телә­сәләр шулай уйнауларын аңлата бу саннар: сөт продуктлары җитештерү өчен аларга сөт үзе бөтенләй диярлек кирәкми икән бит. Моның шулай икәнен кибеттән алган сөтне әчетеп карап һәр шәһәр кешесе ачыклый ала. Бу хакта белгәч, мантыйк буенча, шәһәр кешесе авыл белән туры элемтәләр урнаштыру ягын карар иде. Тик гаҗәп: Арчада карап торганым бар, шешә белән сөт сатучы әбиләрне урап үтеп, кибет сөтенә юнәлә күпчелек халык. Авылда да шул ук хәл ул: сыер асрамаучылар күршесенең натураль һәм арзанлы сөтеннән баш тартып, кибеттәге пальма маеннан ясалган “сөт“кә өстенлек би­рәләр. Бу феноменның психологик механизмы бик гади: миңа зыян булса булсын, күршегә генә файда булмасын.

Авыл хуҗалыгын торгынлыктан тартып чыгаруның юлы исә бик гади: товарны шәһәргә илтеп турыдан-туры кулланучыга сату. Үткән ел Россиядәге “Ветлуга“ исемле бер колхозга 24 яшьлек икътисадчы кыз – Наталья Оленёваны рәис итеп куйдылар. Бөл­генлеккә төшкән колхозны упкыннан тартып чыгару өчен ул әллә ниткән техно­логияләр уйлап чыгарып мәшәкать­ләнмәде: көндәлек сөтне машинага төяп шәһәргә илтеп сатуны гына оештырды. Колхоз шунда ук табышлыга әверелде. Арадашчы-эшкәртү­челәрнең сәла­мәтлеккә генә түгел, икътисадка да никадәр зыянлы булуын сөйли бу факт. Тик паразит ул катламнан чын кризис булып бөтен илне нык итеп селкетми торып котылып булмаячак. Туры элемтәләр өчен яңадан-яңа киртәләр уйлап табачаклар.

Терлекләрне махсус урыннарда сую турындагы соңгы карарга гына әйләнеп кайтыйк. Сыйфатлы, тәмле һәм зыянсыз ит ашау мөмкинлегеннән тулысынча мәхрүм итәчәк бу карар шәһәр кешесен. Минем берничә тапкыр машинага салып сыер алып кайтканым бар. Һәрбер рейстан соң сыер кимендә бер көнгә сөтсез кала, чөнки стресс кичерә. Хәзер инде күз алдына китерик: пассажир рәвешендә сую пунктына алып килгән, бөтен тәне стресс гормоннары белән тулган хайванның ите нинди була? Утыз елдан артык үз терлегемне үзем суеп кулланган кеше буларак шаһитлык бирә алам: суяр алдыннан хайванга усал итеп бер кычкыру җитә: ит тәмсез һәм каты була. Шуңа күрә бисмилланы әйтеп тыныч кына йөртергә тырышабыз хайванны. Авыл белән шәһәр арасындагы туры бәйләнешләр икътисадый гына түгел, сәламәтлек проблемасы да ул шулай булгач. 


Рәшит ФӘТХРАХМАНОВ

в„–72 | 23.05.2014

Социаль ипотека шәһәр читендә “төпләнә”

$
0
0
26.05.2014 Җәмгыять
Социаль ипотека программасы тиздән яңадан тулы куәтенә эшли башлаячак. Ниһаять, Залесный бистәсендәге “Салават күпере” микрорайоны төзелә башлау турында игълан ителде. Биредәге 400 гектар җирдә 50 мең кеше өчен социаль торак сафка бастырылачак.

Соңгы елларда Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды тарафыннан гамәлгә ашырылган социаль ипотека программасы бөтенләй туктатыла дигән сүзләр күп булды.

Республикабыз районнарында ул шактый гына уңышлы эшләп килсә, Казанда бу башлангыч инде күптәннән зур кыенлыклар белән очраша.

Уңайлы фатирны 6 ел көтәсе


Соңгы өч елда башкалабызда торакка мохтаҗ бюджет хезмәткәрләре белән килешүләр бөтенләй төзелми башлады. Кешеләрдән документлар кабул ителә, әмма алар төп чиратка бастырылмый. Моны социаль торак төзелеше өчен урын булмау белән аңлаттылар.

Оксана һәм Андрей Самарцевлар гаиләсе инде күптәннән зур фатир турында хыяллана. Бүген алар Казан читендәге микрорайоннарның берсендә кечкенә генә бер бүлмәле фатирда яши.

- Кызыбыз үзенә аерым бүлмә турында хыяллана. Әле икенче бала да алып кайтырга исәбебез бар иде. Әмма кысан торак шартлары аркасында бу планнарны кичектереп торырга туры килә, - дип сөйли Оксана.

Уртача керемле күп гаиләләр кебек үк Оксана һәм Андрейның коммерцияле бәядән торак сатып алырга акчалары юк. Ипотекага фатир алсаң исә, гаилә кереме ашауга гайредән җитмичә, ипотека кредиты каплауга китеп барачак. Шуңа да аларга социаль ипотека программасы – торак шартлары яхшырту өчен бердәнбер мөмкинлек.

- Документларны кабул итеп алганга менә тиздән өч ел була инде. Килешү исә әле һаман да төзелмәгән. Димәк, акча сала да алмыйбыз. Дәүләт торак фондына шалтырата-шалтырата гаҗиз булдык, ачуланышып туйдык инде. Анда эшләүчеләрнең исә җаваплары бер: нәрсәдер ошамый икән, сезне көтәргә бер кеше дә ирексезләми, документларыгызны алыгыз. Сездән башка да чиратта торучылар күп, дип кырт кисәләр, - ди Андрей.

Самарцевлар гаиләсе кебекләр чыннан да бик күп бит. Төп чиратта бүген 2 меңгә якын кеше торса, өч ел элек төзелә башлаган аерым исемлектә 6 меңләп кеше исәпләнә. Әле бит тагын да начаррак шартларда изаланучылар бар. Социаль ипотека форумында аралашучыларны мөрәҗәгать итсәк, 16-18 квадрат метрлы тулай торак бүлмәсендә 4-5 кеше яшәүчеләр дә бар бит.

Дәүләт торак фонды җитәкчесе Тәлгать Абдуллин килешүләр төзү шушы көннәрдә яңадан башланачак дип вәгъдә итте. Әмма оешманың “кайнар линия”сендә июнь-август айларына кадәр көтәргә туры киләчәк дип җавап бирәләр. Әле бит килешү төзедең дә, фатир алдың дигән сүз түгел. Чиратта кимендә тагын 2-3 ел торасы бар. Кыскасы, фатир көтүчеләрнең түземлеге генә җитсен.

Социаль ипотека үзгәрә тора


Республикабызда социаль ипотека программасы 2005 елда тормышка ашырыла башлады. Ул чордан бирле бөтен республика буенча 100 меңгә якын кеше торак шартларын яхшырту бәхетенә иреште. Шуларның өчтән бере фатирларны Казаннан алды. Әмма 9 ел элек башлангыч алган программа белән бүген гамәлдә булганы арасында җир һәм күк аермасы бар.

Беренчеләр рәтендә квартир алган кешеләр өчен әлеге программа чын-чынлап бүләк булды. Ул чакта әле меңләгән документ җыеп азапланасы да, еллар буе үзеңә тиешле торакны көтәсе дә юк иде. Өстәвенә, квадрат метр бәясе дә 14 мең сум дәрәҗәсендә булды.

Бүген исә бу программа танымаслык булып үзгәрде. Хәзер инде җиңел генә торак алырмын димә. Программада катнашу шартлары ел саен диярлек кырыслана – хәзер хәтта гаилә әгъзаларың милеген дә тикшерә башладылар. Башта өем-өем документлар тапшырасың, аннары берничә ел дәвамында чиратка бастыруны көтәсең. Исәпкә куелгач та, 2-3 елдан соң гына үз квартирыңны алуга ирешәсең.

Әмма, әйткәнебезчә, социаль ипотекага чиратка басырга теләк белдерүчеләр елдан-ел арта гына бара. Коммерцияле торакның бәясе квадрат метр өчен 40-45 меңнән башлана. Дәүләт торак фонды тарафыннан төзелгәннәренең бәясе соңгы 9 елда икеләтә артса да, шактый арзанракка төшә. Социаль ипотека фатирларының квадрат метры бүген 29-33 мең сумнан тәкъдим ителә.

“Салават күпере” 50 мең кешене бәхетле итәчәк


Әйткәнебезчә, күптән түгел яңа микрорайон төзелешенә беренче таш салынды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, Казан мэры Илсур Метшин, “Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды” коммерцияле булмаган оешма башкарма директоры Тәлгать Абдуллин “Салават күпере” микрорайоны проектына старт бирде.

Ни генә дисәң дә, казанлыларның күңелендә якындагы елларда үз торак шартлары проблемаларын хәл итә алачагына өмет чаткысы кабынды. Җитәкчеләребез сүзләренчә, биредәге 400 гектар мәйданда 1,4 миллион квадрат метр торак сафка быстырылачак. Димәк, 50 мең кешегә фатирлы булу бәхете елмаячак.

“Салават күпере” проекты турында сөйләшүләр 2010 елда ук башланган иде инде. Ул чакта 100 мең кешене сыендырырлык азкатлы йортлар төзү турында сөйләделәр. Әмма тора-бара планнар бераз үзгәргән. Төзелеш башланасы мәйданда бина салырга ярамаган җирләр булуы ачыкланган. Азкатлы йортлар төзүдән дә баш тартырга булганнар. Микрорайон 18 катлы йортлардан торачак.

Тәлгать Абдуллин сүзләренә караганда, быел 4 квартал төзелеше башлана. “Бу эшне 2015 елда төгәлләргә планлаштырабыз. Киләсе елның октябрендә үк тагын 4 квартал төзелеше старт алачак”, - дип белдерде ул.

Микрорайонда социаль инфраструктура булдыру мәсьәләсен дә күз уңыннан ычкындырмаганнар. Биредә 14 балалар бакчасы, 6 мәктәп, поликлиника һәм ашыгыч ярдәм станциясе, аерым янгын сүндерү часте төзү ниятләнә. 


Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА

в„– | 26.05.2014

Кәләш урлау – йоламы, җинаятьме?

$
0
0
27.05.2014 Җәмгыять
Леонид Гайдайның «Кавказская пленница» фильмында «кунаклар»ның Шурик белән бергә ничек итеп кәләш урлауларын күргәннән соң, эче катканчы көлми түзә алган кеше юктыр ул, мөгаен. Гәрчә аларның бу гамәлләре ул чорда шактый зур җинаять саналса да.

Белгәнебезчә, революциягә кадәр дә һәм әле революциядән соң да безнең илдә закон кәләш урлауга каршы чыга. Мәсәлән, СССРның «Җинаять кодексы»нда «Җирле йолаларга бәйле җинаятьләр турында» аерым бүлек тә була хәтта. Анда, кәләш урлаудан тыш, нәселдән-нәселгә күчә торган үч алу, калым түләү, күпхатынлылык һәм башка шундый йолалар да җинаятьләр төренә кертелә.

Ләкин Россия Федерациясенең 1996 елда кабул ителгән Җинаять кодексында кыз, ягъни кәләш урлаган өчен җәза калмаган. Дөрес, әлеге документның 126 нчы маддәсе кеше урлаучыларны ирекләреннән мәхрүм итүне күздә тота анысы. Тик андагы искәрмәдә, әгәр дә азат итә икән, бу очракта ул инде җавапка тартылмый, дип тә әйтелә. Нәкъ менә шуңа күрә дә 90 нчы еллар азагында Кавказда һәм Үзәк Россиядә кыз урлау очраклары киң колач ала да инде. Психологлар фикеренчә, моның нигезендә ятучы төп сәбәпләрнең берсе – егетнең кызны үзенә карата алмавы. Кем әйтмешли, егетнең өйләнәсе килә, тәкате тотмый, ә кыз аңа кияүгә чыгарга теләми. Димәк, бердәнбер юл – аны урлау.

Күп халыкларда бу борынгыдан килгән милли йола булып санала. Мәсәлән, хатын-кызны урлап өйләнү турында хәтта Библиядә дә искә алына. Мондый гамәлләр Борынгы Римда һәм Грециядә дә еш күзәтелгән.

Шулай да бүгенге көндә кыз урлау йоласы иң киң таралган төбәкләр булып Кавказ республикалары, Кыргызстан һәм Эфиопия тора. Әлбәттә, төрки халыкларда, шул исәптән татарлар арасында да ул чит-ят нәрсә түгел. Мәсәлән, Кыргызстанда 16-25 яшьлек хатын-кызларның 63 проценты әле бүген дә кияүгә кәләш урлау йоласыннан соң гына чыга икән. Ә авылларда бу күрсәткеч тагын да югарырак – никахларның 80 проценты нәкъ менә урланган кәләшләр белән теркәлә. БМО үткәргән тикшерүләр ачыклаганча, Кыргызстанда ел саен шул рәвешле 12 меңнән артык хатын-кыз урлана. Әлбәттә, моны зур мәсхәрә санап, үз-үзләренә кул салучы кызлар да аз түгел.

Шунысы кызык: әлеге республикада хәтта сыер урлаган өчен дә кешене 11 елга төрмәгә утырталар, ә яшүсмер кызны урлап үзенә көч белән өйләндерүчегә берни дә юк. Аңа, иң күп дигәндә, 3 елга иректән мәхрүм ителү яный. Анысы да әле бүтән җинаять билгеләре табылган очракта гына.

Кыргызстанда уздырылган тикшеренүләр буенча, бу илдә борынгы «кыз ала качу» йоласы, элеккегечә үк, кызларның әти-әниләре аркасында киң таралган. Чөнки шул рәвешле алар «мондый никах финанс һәм социаль иминлек алып килә, гаиләгә төшкән йөкне киметә» дип ышана. Әмма кызлар үзләре урлаучының хатыны булырга һәрчак та риза түгелләр. Соңгы өч елда хокук саклау органнарына хатын-кызлардан аларның теләкләренә каршы килеп кавышырга мәҗбүр итү турында 268 гариза килгән. Судка 71 җинаять эше юлланган. Шуңа күрә дә хәзер Кыргызстанда кыз урлаган өчен җәза буларак 10 елга иректән мәхрүм ителү кертелә. Әлбәттә, бик күпләр моңа риза түгел. Алар фикеренчә, бу милли гореф-гадәтләргә каршы килә.

Казахстан парламентында да кыз урлау йоласына каршы көрәш игълан иткәннәр. Анда бу төр җинаять өчен кешене ирегеннән 15 елга мәхрүм итү каралган.

Россиядә исә бүген мондый йола аеруча Чечня белән Ингушетиядә күп күзәтелә. Чечня Президенты Рамзан Кадыйров, мәсәлән, кыз урлауда катнашучыларның һәркайсын 1әр миллион сум штрафка тарту яклы.

2008 елның 2 апрелендә Ингушетия Республикасы парламенты Россия Дәүләт Думасына Җинаятьләр кодексына төзәтмә кертү тәкъдиме белән чыккан иде, ягъни кыз урлаучылар, ким дигәндә, ирекләреннән өч елга мәхрүм ителергә тиешләр. Ләкин ул чакта Дума депутатлары, гаилә кору өчен кыз урлау җинаять була алмый, дип, Ингушетия тәкъдимен кире какты. Нәтиҗәдә, Кавказ республикаларында кыз урлау очракларының кимүе түгел, ә көннән-көн киңрәк колач алуы күзәтелә.

Мондый йола, Кавказдагы кебек үк булмаса да, татар халкына да хас нәрсә. Бу турыда танылган тарихчы-этнограф Гайнетдин Әхмәров үзенең «Казан татарларының туй йолалары» дигән хезмәтендә тәфсилләп яза. Ул аны чуваш, мордва, чирмеш һәм вотяк халыкларындагы йолалар белән чагыштырып өйрәнә. Г.Әхмәров әйтүенчә, татарларда гаилә кору гадәттә өч төрле йолага нигезләнеп башкарыла. Аларның иң борынгысы – кызны урлау. Икенчесе – кызның кияүгә үз теләге белән чыгуы. Өченче йола – яучы җибәрү, ягъни кыз кияүгә әти-әнисенең теләге белән бара.

Әйе, кыз урлау – борынгы йола. Ул әти-әнинең рөхсәт-фатихасы булмаган очракта башкарыла. Урланган кыз егет өендә кунса, ул инде мәсхәрәләнгән булып санала һәм гадәттә аңа бүтән ир-егетләр инде карамый. Нәтиҗәдә, кыз, тешен кысып булса да, үзен урлаучыга кияүгә чыгарга мәҗбүр.

Шунысын да әйтергә кирәк: татарларда ирсез тол хатын-кызларны алар нинди генә чибәр булуга карамастан, беркайчан да урламаганнар. Шулай ук таныш түгел хатын-кызга да тимәгәннәр. Урлау йоласы бары тик таныш кызларга карата гына башкарылган. Әгәр дә кызны эләктереп качканда арттан куа чыксалар, кызны гадәттә юлда ташлап качканнар. Ул очракта аның намусына хилафлык килми.

Кыз урлау безнең якта аеруча мишәрләр, чирмешләр һәм керәшеннәрдә киң таралган булган. Еш кына ул туй чыгымнарын киметү өчен әти-әниләренең теләге белән махсус та үткәрелә. Чөнки кыз урланган очракта, туйны инде шау-шусыз, артык күп кунак чакырмый гына уздырганнар.

Бүген инде бездә кызны урлап өйләнү очраклары юк дип әйтерлек. Шулай да 2011 елда Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче Дзюба дигән кешенең Киров өлкәсеннән үзенә кәләш урлап кайтуы шактый гауга чыгарды. Ул Киров шәһәрендә яшәүче 35 яшьлек бер хатынга гашыйк була. Ләкин тегесе аңа кияүгә чыгарга теләми. Нәтиҗәдә, Дзюба, аны үзенең өч танышы белән урлап, Яшел Үзәнгә алып кача. Кәләш 10 көн тоткынлыкта яши. Дзюба аңа пистолет белән янап, куркытып, көч белән тота.

Нәтиҗә шул: Киров өлкәсе суды Дзюбаны, хатын-кыз урлауда гаепләп, 5 елга каты режимлы колониягә озата. Ә «ярдәмчеләрнең» һәркайсы өчәр ел колония шулпасын чөмерергә хөкем ителәләр.

Без исә хәзер кәләш урлауны гадәттә туй вакытларында гына күрәбез. Туй мәҗлесе кыза төшкәч, чаярак кунаклар кәләшне урлап кая да булса яшерәләр һәм кияүдән акча таләп итәләр. Хәзер моны Казанда махсус шоу-программа итеп үзенә күрә кәсепкә әйләндерүчеләр дә бар хәтта.

Хәер, кызны чынлап торып урлап төрмәгә утырганчы, аны туйда юри генә урлаган булып акча эшләвең мең артык. 


Илгизәр ХӘЙРУЛЛИН

в„– |

Мәчет – никахлашу урыны түгел

$
0
0
27.05.2014 Дин
Ошбу мәкаләмне язарга ике ел буе әзерләндем. Әмма кулга каләм алырга базмадым. Газета укучылар дини мәдрәсәдә белем эстәүче шәкертне дөрес аңлармы, зурдан кубып сөйләвемне гаепләмәсме дип шөбһәләндем. Монда язылачак хәлләр­нең күбесе күз алдымда булды. Аларның ачысын, мәд­рәсәдән практика узу өчен мәхәлләгә баргач, үзем татыдым.

Сүземне йөрәкне тел­гәләгән кайбер күренеш­ләр­дән – һәркем, һәр гаилә кичерә торган мәет озату йоласыннан башлыйсым килә. Изге гамәл югыйсә, әмма кем­нәрдер аны, чын дөресен әйт­кәндә, кесә калынайту өчен файдалана. Берәүнең ел ашына туры килдем. Мәҗлесне әйбәтләп, җиренә җиткереп үткәрдек. Йорт хуҗасы элек зур урыннарда эшләгән, хәзер пен­сиядә. Аның хәзрәтебезгә әй­тер сүзләре дә бар икән.

– Үзем элек коммунистлар җитәкчесе булсам да, күңелемнән Аллаһының барлыгына, берлегенә инанып яшәдем, – дип башлады хуҗа кеше сүзен. – Бала чакта әби­емнән өйрәнгән Коръән аятьләрен кабатлап йөрдем. Сезнең алда оят инде, шушы көнгә кадәр әле ныклап торып намазга басканым юк.

– Аллаһу Сөбханә Тәга­лә­дән оялыгыз, миннән түгел, – дип төзәтте аны хәзрәтебез.

– Әйе шул. Иншаллаһ, тиз­дән мин бу бәхеткә ирешермен. Моңарчы бәгырьдә кем­гәдер үпкә, шайтан вәс­вәсәсе йөрде. Нәкъ шулар хакында сөйләшмәкче идем бүген. Әле күптән түгел генә күршем әтисен, сугыш ветеранын соңгы юлга озатты. Мәет юучы картка ике мең сумны чыгарып тоттырды. Мәет юучы нәрсә ди? “Бу ни бу? Юган өчен ми­ңа – 5000 тәңкә, мәчеткә салырга тагын бишне бирегез”.

Чыгып утырдык ката­фалк­ка, мәет юучы да чыкты. Мулла мәетнең баш очында. Берзаман кесә телефоны шылтырый моның. Мәчеттә кизү торучы икенче бер бабай шылтырата икән. Колаша, комганнар саклана торган чоланның ачкычын кая куйганлыгын ачыклый. Шуннан ни булды дисезме? Дөнья­сы җиме­рел­де, йөзе кара көйде. Мәет онытылды.

Мәет юу гаять саваплы гамәл санала. Бер хәдистә әйтелгәнчә, кеше гомерендә кимендә өч мәет юып озатырга тиеш, диелә. Кайбе­рәүләр савап урынына гөнаһ җыя түгелме соң?! Сәдаканы үзлә­ренчә бәһа куеп сорыйлар. Ике юучыга ким дигәндә дүрт мең сум – бетте-китте, пенсия акчасына көн күрүче әби-бабайлар теләсә нишлә­сен. Мәхәллә рәисләре бу мәсьә­ләдә тәртип салырга бурычлы дип уйлыйм. Югый­сә бит, “ишек төбе муллалары оят­сыз­лыкның” (минем сүз­ләр түгел) чигенә чыгып бара... Тагын бер укымышлы абыс­тай сөйләгәннәрне ки­терәм.

– Әле илле яшен дә тутырмаган туганым вафат булды. Мәетне юып озатучыга әҗе­рен тиешенчә түләдек. Өч ахшамга да килде. Өй телефонын алдан ук биреп куйган иде. Укыды. Хакын куйдык, рәнҗетмәдек. Та­бын­­нан кузгалгач, әйтә бу: “Мәетнең укылмаган намазлары калгандыр инде, әҗе­рен кызганмасагыз, үзем генә укырмын”, – ди бу.

– Ул намазга басарга өл­гермәде, ничек бар, шулай китте. Кырык елдан артык укылмаган намазларны сез ничек түләрсез икән, юк инде, укымассыз, – дидем теге­ңә. – Үзебез дога кылырбыз, иншаллаһ!
– Напрасно! – диде дә мә­чет карты ишеккә таба юнәл­де...

Менә шундый хәлләр икән мәет озату йоласында! Шәхсән үземдә күп сораулар тудырды бу гамәлләр. Мине, өйләнмәгән кешене, кайбер мәчетләрдәге тагын бер ямьсез күренеш (үзе изге гамәл югыйсә) борчый. Бу – никах мәсь­ә­ләсе. Өйлә намазы җит­кәндә, мәчет ишегалды иномаркалар белән тула. Алардан кәттә киенгән яшь-җил­кенчәк, әби-бабайлар коела. Иң ахырдан поплин-элпә күл­мәк кигән кәләш белән кияү чыга. Беләсез инде, кәләшнең өрфия күлмә­геннән бөтен гаурәте күре­неп тора. Мәчет­нең фарыз залына кереп тула болар. Никах тантанасы башлана. Ә өйлә намазына җыел­ган җә­мәгать, шул исәптән өлкән яшьтәге бабайлар, никах тәмамлан­ганны көтеп, сөн­нәт залында зарыга. Бик тә ямьсез күренеш! Алай гынамы? Никах укылып бетеп, кайбер кунаклар чыккач та, әле кияү белән кәләш, мөн­бәргә басып яки анда төр­лечә таянып, фотосурәткә төшәләр. Мәчет ялланган фотограф, махсус кассир тота, диләр. Әмма никах ише керемле кәсеп акчасының кая киткәнлеген беркем белми. Мәшһүр Тукаебыз: “Динле булып күренү – бик яхшы бер кәсеп ул”, – дип язып калдырган. Бүген инде бу кәсеп беренче урынга чыкты шикелле. Шул ук Кол Шәриф мәче­тендәге гаугалы хәлләр­не искә төшерегез. Җөмһү­рия­тебездә соңгы ике-өч ел эчен­дәге ыгы-зыгы, атыш-үте­реш, ябылулар – шуның ачы бер мисалыдыр, күрә­сең. Кайсы илдә, нинди дәү­ләттә бар икән соң мондый хәлләр? Гыйбадәт йортын туй кортежлары белән мәс­хәрәли­ләрме?!

– Хәрамга күз салмагыз, диелгән анысы хәдисләрдә. Бабайларны этеп-төртеп, аяк­ларына баса-баса йөри­ләр шул мәчет эчендә. Күз­ләрне күпме йомсаң да, ачарга туры килә ич. Гөнаһ җыябыз. Имамнарыбыз (зин­һар, бу сүзләрем өчен гафу итегез) шәһвәт дигәнне, күз зинасы дигәнне бөтенләй оныт­ты­лар, ахрысы, әллә бе­лә торып санга сукмыйлармы? Никах ниндидер ямьсез бизнеска әйләнеп китте бит, җәмәгать! Элек бит дәрвиш­ләр, суфилар бер тиенсезгә Аллаһ юлында булганнар, ха­лыкны туры юлга өндәгән­нәр. Моңа, беренче чиратта, үзләрен кәттә егет, ир-ат итеп күр­сәтергә омтылучы байларыбыз гаепле. Шулар азындыра, боза халыкны. Ахирәт тор­мышында барысы өчен дә җавап тотачакларын онытып җибәрәләр. Ә бит чалбар яки кыска итәк­тән, ачык бил­ләрендәге татуировка белән мактанып йөрү­че, җил­бәзәк кызларны мәчет эченә кем­нәрдер үткәрә. Никахтан соң бу адәмнәр, шул ук иномаркаларга төялеп, ресторан-кафеларга, эчемлекле табынга ашыгалар. Мәчеткә килү­нең ни әҗере кала соң?! Аллаһының гый­бадәт йортын “нәҗесләп” йөрмәскә дә кирәк югыйсә. Кабатлап әй­тәм: өеңдә ике якның да әти-әниләрен, бабай-әби­ләрен, якын туган­на­рың­ны җыеп, никах мәҗ­лесен истә калырлык бер күркәм бәй­рәм итеп үткәр­сәң, хәер­ле­рәк булмасмы?! Савабы да шунда ич! Ошбу фикеремне түгәрәк­лисем ки­лә: Татарстан Диния нәзарә­те, тәгаен әйткәндә, Голәмә­ләр шурасы, казыйлар әлеге мәсьә­лә­ләр буенча катгый фәтва­ла­рын чыгарырга тиештер, шәт.

Әйтсәң – сүз, төртсәң – күз, диләрме әле? Үземне гаҗәпләндергән (монысына әллә ни борчылмыйм, чөнки аңлап бетермим) тагын бер гамәлгә тукталам. Әле күз­ләре дә ачылып җитмәгән кечкенә генә “зәңгәр йом­гак”ны беләкләренә салып, мәчеткә алып киләләр. Исем куштырырга. Бусы нәрсә инде – фасон күрсәтүме, әллә саранлык галәмәтеме? Хәз­рәт­не өйгә чакырсаң, чәй куясы була дип уйлаумы? Куйма, берәү дә сорап эчмәс. Ике якның да әби-бабаларын чакырып, өйгә азан әйтеп, камәт төшереп, нарасыйга матур теләкләр теләп, Коръ­ән укылса, бик тә күр­кәм булыр иде. Мәчеттә ни калган андыйларга? Урыны ул түгел.

Мәчетләрдә намазны төр­лечә уку күренеше дә борчый мине. Хәнәфи мәзһә­бендә­геләр арасында төрле агым вәкилләре дә очрый. Әйтик, сәләфиләр, хәмбәли­ләр, галә­виләр һәм башкалар – алар белән дә эшләргә кирәк. Хәер, бу кадәресе турыдан-туры имам-хәзрәт­ләребезгә карый. Мин – әлегә гади бер шәкерт кенә. Югарыда язганнарым өчен мөхтәрәм остазларым, мө­гал­лимнәрем, мә­чет имамнары, зинһар, миңа рәнҗе­мәгез, өйдәге чүпне чыгарып селкеде, дип әйт­мәгез. Дин юлындагы хата-кимчелек­ләребезне үзебез үк төзәтер­гә тиештер ич инде? Шуңа яздым боларны. 


Галим ФӘТХИ

в„–74 | 27.05.2014

Миңназыйм Сәфәров: "Кырымга сәфәр бер көн эчендә йөгереп чыгу кебек булды"

$
0
0
27.05.2014 Җәмгыять
Татарстандагы кайбер мәгълүмат чаралары җитәкчеләре, "Татмедиа" вәкилләре 22-23 майда Кырымда сәфәрдә булды.

"Ватаным Татарстан" газеты баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров сүзләренчә, бу сәфәр Кырымдагы мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек булдыру өчен оештырылган. Сәфәров Кырым халкында киләчәккә шикләнеп карау барлыгын тойган. ATR телеканалының эш алымнарына сокланган ул. Сәфәров Азатлык сорауларына җавап бирде.

– Бүрәнә аша бүре куганчы, барып үзең күреп кайту кирәк иде. Татар тотып карамыйча ышанмый, дигән әйтем дә бар. Мин үзем Кырымда беренче тапкыр булдым. Төркемдәге күпләр беренче тапкыр барды дип беләм. Бу безнең чираттагы бер командировка булды. Бу сәфәр турында язып чыгачакмын әлбәттә, җаен туры китереп кешеләрне дә сөйләштерергә тырыштым.

– Баш мөхәрриләр үз теләкләре белән юлга чыктымы, әллә сезне сайлап алдылармы?

– Бу төркемгә теләгән һәркем керде. Бу сәфәр читтән кемнеңдер финанс ярдәме белән оештырылмады, һәркемнең чыгымнарын үз редакциясе каплый.

– Кырымда сезгә кемнәр белән очрашырга насыйп булды?


– Без Мәскәү аша очтык. Башта Акмәчеткә килеп төштек. Татарстан Бакчасарай районына ярдәм иткәнгә, башта андагы район газеты редакциясенә бардык. Без буш кул белән бармадык, татарча чын күңелдән ярдәм итәргә дип бардык. Бакчасарайда Хан сайралары белән таныштык. Аннан Алуштага барып кундык та Акъярга киттек. Аннары янә Акмәчеткә кайттык.

– Бакчасарай районы газетының хәлләре ничегрәк?


– Ул фәкать рус телендә генә чыга. Мин кырымтатар теленә тәрҗемәсе юкмы дип кызыксынган идем. Безнең Татарстандагы район газетлары белән чагыштырганда тиражы зур түгел. Хәтерем ялгышмаса, 1400 абунәчесе бар.

– Кырымтатар телендә дә газет чыгарырга исәпләре юкмы?


– Бу хакта без дә: "Иң югында кырымтатар телендә дубляж булып нигә чыкмаган", дип әйттек. Безне каршы алучылар арасында кырымтатарлар да бар иде. Ләкин алар ул сорауга җавап бирә алмады. Алар бу мәсьәләне алга таба күтәрерләр инде.

– Акмәчеттә сез кемнәр белән очраштыгыз?


– Анда министрлык вәкилләре, газета редакторлары һәм шул исәптән кырымтатар телендә чыга торган бер-ике редактор да бар иде, алар белән танышу өчен түгәрәк өстәл сөйләшүе үткәрделәр. Анда иркенләп аралашу мөмкинлеге булмады, телефоннар алмаштык, һәркем үзе хакында кыска гына сөйләде. Редакцияләргә барырга исәбебез бар иде, чакырдылар да, әмма вакытыбыз тар булганга, бару мөмкин булмады.

ATR телевидениесеннән кала башка редакцияләрдә була алмадык. ATRда мин техникасына һәм технологиясенә түгел, ә анда эшләүчеләрнең күзләрендәге нурга сокланып кайттым. Алар, беренчедән, яшьләр һәм мин эшлим дип янып торалар. Эчтәлек һәм эш алымнары ягыннан караганда, безгә өйрәнерлек нәрсәләр дә бар анда.

Мин аларның балалар телевидениесенә дә сокланып кайттым. Үзләре шунда тапшырулар әзерлиләр, үзләре шунда яшиләр, пешерәләр, кырымтатар телендә сөйләшергә мәҗбүрләр. Менә шушылар телне өйрәнүгә этәргеч бирә дигән сүз күңелемә кереп калды. Ә нигә без шулай эшләмибез? Безнең төркемдә "Яңа Гасыр" телевидениесе җитәкчеләре дә бар иде. Балалар шунда катнашса гына телне дә өйрәнәләр һәм тапшырулар кирәкле дип тә санала башлый. Мин менә бу ягына сокландым.

– ATR телеканалы булган вакыйгаларның барсын да, төрле яклап күрсәтә.

– Мин ATRның тапшыруларын карыйм, кызык икәнен беләм һәм объективлык ягыннан да бәялим. Америка ачмадым, анда барганчы да белә идем.

– Ничек уйлыйсыз, бүгенге сәясәттә ATRга киң сулыш белән тапшыруларын алып бару мөмкин булыр микән?


– Фараз кылу начар нәрсә. Әгәр үзеңнең эшләгән эшеңне ышанып башкарсаң, ышанып күрсәтсәң, язсаң, миңа калса, алай эшләү җиңелрәк. Монсын үткәрерләр микән дип күңелеңә шик кертеп әйтү, шунда ук үзеңне шик астына куярга мәҗбүр итә һәм башкаларда да шик уята. Эш тәҗрибәмнән чыгып шуны әйтә алам, әгәр ышанып сөйләсәң, сине кабул итәләр.

– Акъярда ниниди очрашулар булды?


– Анда безне татар җәмгыяте һәм грек җәмгыяте вәкилләре каршылады. Акъяр рухы белән дә икенчерәк, ул Акмәчеттән аерыла.

– Аерыла дип әйтәсез, татарлык рухы сизелмиме?


– Рух белән аерыла.

– Сәфәр вакытында Кырымтатар халкы мәҗлесе белән очраштыгызмы?


– Юк, андый мөмкинлегебез булмады. Мин бу сәфәр журналистлар белән күбрәк очрашуларны күз алдында тотып оештырылгандыр дип уйладым. Сәфәр бер көн эчендә йөгереп чыгу кебек килеп чыкты. Тирәннән танышу мөмкинлеге булмады, әмма очрашулар күп булды.

– Рәсми оештырылган очрашулардан кала, гади халык белән бүгенге вазгыятькә мөнәсәбәттә сөйләшү мөмкинлеге дә булмадымы?

– Әлбәттә, кырымтатарлар белән дә, казан татарлары белән дә, греклар белән дә сөйләштек. Бу сөйләшүләрдә "Ура, ватанппәрварлык" сизелмәде. Алдагы тормышка шикләнеп, сагаеп карау бар. Әлбәттә, кеше алдагы тормышка тәҗрибәсеннән чыгып карый.


Заманында кырымтатарлар белән бергә сөрелгән грек абзый безнең белән сөйләшеп утырды. Ул үзенең үзәгенә үткән хәлләр, 90 яшьлек әбисе белән ничек итеп Үзбәкстанга сөрелүе турында сөйләде. Күңелендә хәзерге хәлгә рәнҗү юк, әмма сагаю бар. Миңа калса, мондый халәт Кырымдагы күп кешегә хастыр дип уйлыйм. Хакимият алышынды, тәҗрибәсе булган кеше элек булган вакыйгалар кабатланмасмы, сүздә бер булып, ә гамәлдә икенче төрле булмасмы дип шикләнә. Миңа калса вакыт күрсәтәчәк. Кеше хәзер үзе тотып карамыйча шигарләргә генә ышанмый. Андый заманнар үтте инде.

– Сез Кырымда беренче тапкыр булдым дидегез. Андагы хәлләрне ничек бар, шулай итеп "Ватаным Татарстанда" язып тору актуальме? Журналистларны, кемне дә булса анда командировкага җибәрергә теләгегез юкмы?


– Командировка бик кыйммәткә төшә. Әйтәм бит, без Мәскәү аша бардык. Юллар җайланганчы булмас әле ул. Юллар җайланса, миңа калса, бу кирәк эш. Кырымтатарларны мин без – бер халык, без – бер тел дип саныйм. Заманында безне болай да нык аердылар, якынаерга ирек бирмәделәр. Бер халыкның бәйрәм вакытларында да һәм шулай ук проблемнар булганда да хәл белешүе гадәти хәл булырга тиеш.

– Кырымда "Ватаным Татарстан"га язып тора торган берәр хәбәрче булдырырга җыенмыйсызмы?


– Миңа калса, һәр газет үзенекен булдыра алмас дип уйлыйм. Хәзер Кырымда ТНВ корпунктын ачу турында сүз бара.  


Наил АЛАН

в„– | 26.05.2014

Әгерҗедә кичке мәхшәр (ФОТО, ВИДЕО)

$
0
0
27.05.2014 Экология
Дүшәмбе кичке сәгать алтылар тирәсендә Иж-Бубый авылында тавык йомыркасы кадәрле бозлар явып, хуҗалыкларга бик күп зыян килде. Хәбәр итүләренчә, боз яңгыры Әгерҗенең башка авылларында күзәтелмәгән, бары тик Иж-Бубыйда гына яуган.

Бүген иртән без килгәндә, авыл җирлеге Советы каршы Сабантуй мәйданын хәтерләтә иде. Бөтен кешенең телендә кичә булган куркыныч хәл.

- 50ләп авылдашыбыз иртәнге сәгатьтә үк авыл җирлеге Советына килде. Менә МЧС вәкилләрен көтәбез. Ни диярләр? Халыкны әлегә җылы сүз белән булса да юатабыз инде, – ди авыл башлыгы Айдар Хәлиуллин.

Боз яуган 10 минут эчендә халыкка күпме зыян килгәнен исәпләп чыгаруы да авыр әлегә. Мәктәп, балалар бакчасы, Мәдәният йорты тәрәзәләре коелып төшкән, шәхси хуҗалыклар да шактый зыян күргән. Матур гына үсеп килүче кыяр, помидор, җиләк-җимешне әйтеп тә торасы юк. Бөтен җирдә агач ботаклары аунап ята. Әле Әгерҗегә якын-тирә авылларга эштән кайтучылар да, шушы мәхшәргә эләгеп, машиналарына күпме зыян килә.

- Көндез кояш чамадан тыш нык кыздырды бит. Бу юньлегә булмас дип уйлаган идем. Гөнаһ шомлыгына каршы, Ходайның амин дигән чагына туры килгәндер. Эштән кайткач хатын, балалар белән өйдә идек. Кинәт җил күтәрелде дә, боз ява башлады. Мондый зур бозлар яуганын гомергә дә күргән юк иде. Нишләргә дә белмәдек. Урамга чыгу түгел, тәрәзәдән дә карарга куркыныч булды хәтта. Әнә, машина тәрәзәләре чатнап бетте, өсте изелде. Бәрәңге шулкадәр матур чыгып килә иде, аларга да нык зыян килде. Суган түтәлләре дә җир белән тигезләнде, – ди Илдар Әхмәтҗанов нишләргә белми аптырап.

Ә менә аның әти-әнисенең шифер белән капланган йорт, абзар, мунча түбәләре иләк кебек тишкәләнеп беткән. Берничә тәрәзәләре дә ватылган.

- Бу мәхшәр башланганда, ирем, 3,5 яшьлек онык белән өйдә идек. Оныкны кочакладым да, кыймылдарга да куркып утырдым. Тәрәзә ватылып, пыялалары идәнгә сибелде. Бу минутта ниләр кичергәнне, нәрсәләр уйлаганны бер Ходай үзе генә белә. Ярый, үзебез исән калганга сөенәм, – ди Флүрә апа.

Диния апа Касыймова да безне: “66 ел яшәп, мондый галәмәтне күргән юк иде”, – дип каршы алды.

Ул да бу вакытта оныклары белән өйдә булган. Кызы Гөлчәчәк машинада эштән кайтканда шушы мәхшәргә эләккән.

- Мизгел эчендә бөтен җир ап-ак булды. Машинага бозлар шулкадәр нык бәрде. Куркудан җаным чыга дип торам, – ди Гөлчәчәк. Аларның түбәләреннән яңгыр үтеп өйдәге әйберләре дә юешләнгән. Алдагы көндә генә ачык һавага күчергән 80 төп помидоры да кызганыч.

- Яңа йорт төзибез дип фундамент салган идек. Әле ул кайчан төзелә. Иске өйнең түбәсен алыштырмый булмас инде. Тәрәзәләр дә коелды. Төне буе керфек тә какмадык. Һаман күз алдында шул мәхшәр, – ди Гөлчәчәк.

Бүген Иж-Бубый авылы халкы аптырашта. Биредә район хакимиятенең махсус комиссиясе эшли. Халыкка килгән зыянны исәпләп, Татарстан җитәкчелегенә мөрәҗәгать итәчәкләр. 

1

2

3

4


Миләүшә ЯГЪФӘРОВА

в„– | 27.05.2014

Җырлы-моңлы балачак

$
0
0
27.05.2014 Мәдәният
5 ел дәвамында “Татар моңы” халыкара телевизион яшь башкаручылар конкурсы кысаларында узучы “Җырлы- моңлы балачак” бәйгесендә дөньяның төрле почмакларында яшәүче татар баларын бер сәхнәгә җыя.

Шушы вакыт эчендә 2000 гә якын - 4 яшьтән алып 14 яшькә кадәр җырчы сандугачлар Үзбәкстан, Казахстан республикаларыннан, Ханты – Манси, Әстерхан,Тольятти, Ульяновск, Самара, Волгоград һәм Татарстанның барлык районнарыннан катнашты. Онытылып бара торган татар халык көйләрен, җырларын башкару алар өчен генә түгел барыбыз өчен дә зур мәртәбә. Малайлар һәм кызлар аерым җырлау, эстрада, джаз, вокаль- инструменталь һәм гаилә ансамбльләре номинацияләрендә үзләрен сынадылар.

Катнашучылар арасында инструменталь ансамбльләр дә күп. Халкыбыз моңнарын уен кораллары аша тамашачыларга җиткерә белү үзе бер бәхет.

“Яшь ТНВ” балалар һәм яшьләр каналында эшләүче хезмәткәрләр татар халкының бай мирасын туплап яшь буынга тапшыра. 5 ел дәвамында эфирда көн саен татар балаларының чыгышы яңгырый. Кайбер катнашучыларыбыз 4 яшьлек кенә булса да бу фестиваль белән бергә үсәләр. Бу җыр-моң фестивале генә түгел, ә дуслык бәйрәме дә. Һәр елны 1 июнь балаларны яклау көнендә “Җырлы – моңлы балачак” фестиваленең җиңүчеләре билгеләнә. Алар шулай ук “Татар моңы” халыкара телевизион яшь башкаручылар бәйгесендә җиңүчеләре белән беррәттән хәйрия концертларында актив чыгыш ясыйлар.

Катнашучыларның бәйгедә катнашучыларны сабыр һәм тырыш мөгалимнәр әзерли. Кечкенәдән үз милләтебезне үстерүдә зур өлеш керткәннәре өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез. Шулай ук 5 ел дәвамында үзгәрми торган жюри составын да билгеләп үтәсе килә. Алар “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясенең генераль директор урынбасары Миләүшә Айтуганова, халык шагыйре,Татарстанның Дәүләт Советы депутаты Роберт Миңнуллин, халык җырчылары Мингол Галиев, Римма Ибраһимовалар яшь җырчыларга киңәшләрен биреп җилкендереп торучылар.

Бәйгедә елдан ел катнашучылар саны арта. Димәк эшләнгән эшләребез юкка түгел. Татар халык җыры - берләштерә,дуслаштыра, иң мөһиме – җыр- моң югалмаса, милләтәбез дә югалмас иншалла.

Рамилә Сәхабетдинова, “Яшь ТНВ” балалар һәм иҗат берләшмәсе җитәкчесе, педагогика фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре
 


Рамилә СӘХАБЕТДИНОВА

в„– |

Русия дөньядан аерылып яши аламы?

$
0
0
28.05.2014 Сәясәт
АКШ һәм Европа санкцияләренә ачуы чыккан Русия үз кредит карталары, үз интернеты һәм үзенең җыр бәйгеләре белән генә үз дөньясын корырга тели. Мөмкин эшме бу?

Күптән түгел, хәзерге Русиядәге балаларны кызганып, бер Мәскәү түрәсе тимер пәрдә булган чорга кайтарга чакырган иде. Кремль тарихны кирегә таба борырга тели кебек.

"Көнбатышта булып яткан хәлләр чүплекне хәтерләтә, чүптән тәмле ис килеп торса да", дигән иде Русиянең балалар хокукларын яклаучы вәкиле каршындагы гаилә кыйммәтләрен саклау шурасы әгъзасы Ирина Медведева.

Узган ел нәкъ аның башлангычы белән чит ил ватандашларына (беренче чиратта бу АКШ ватандашларына кагыла) Русиядән балаларны тәрбиягә алу тыелды.

Русиянең Украинадагы сәясәте аркасында көнбатыш билгеләгән чикләүләрдән соң Мәскәү интернеттан, глобаль навигация системыннан (GPS) баш тарту ниятен белдерде. Шулай ук Русиягә дөньякүләм түләп булган Visa һәм MasterCard банк карталары, төрле рейтинг агентлыкларының мәгълүматлары, "Евровидение" җыр бәйгесе кирәк түгел булып чыкты. Боларның барысы урынына Русия үзенекен ясый, әлегә кәгазьдә генә булса да.

Тимер пәрдә төшүгә инде 25 ел вакыт узган, үзгәрешләр күп булган. Бүгенге көндә икътисади үсешнең 0.5% да азрак булачагы фаразланганда, Русиянең "үзем" дип шапырынуы аңа зыянга гына, ди белгечләр.

"Русиянең Украинадагы низагка карата шулай акылдан язуы аның үзен дөньядагы иң бөек бер дәүләт итеп санавыннан килә", ди АКШ хокук белгече Джесси Хит. "Русия ялгыша", дип дәвам итә ул.

Көнбатыш урынына Кытай


Путинның Кытайга сәфәре Русиянең бөтен дөньяга көнбатыштагы "явыз партнерларга" алардан баш тартуын гына түгел, көнчыгыштагы яңалары белән нәтиҗәле эшли башлавын күрсәтергә теләгән вакытка туры килде.

"Газпром" һәм Кытай дәүләтенең нефть һәм газ ширкәте арасында Кытайга 30 елга Русия газын сату турындагы килешүгә кул куелды. Газ үткәргечләре 2018 елга кадәр сузылачак, дип фаразлана. Әлеге килешүгә ирешү өчен дистә елга якын сөйләшүләр барды. Килешүнең күләме 400 миллиард доллар. Газның бер кубометры бәясе - 350-380 доллар. Кытайга китәчәк газның күләме Европага сатылганы белән чагыштырганда "диңгездә бер тамчы" ди белгечләр.

Путинның июнь аенда Икенче дөнья сугышының борылыш ноктасы саналган беректәшләрнең Нормандиядә очрашу көнен искә алырга Франциягә баруы көтелә. Ул сәфәрендә дә президент Русиянең Европага бәйле булмаганын күрсәткән берәр чыгыш ясар дип фаразлый белгечләр.

Украина кризисы башланганнан бирле көнбатыш керткән санкцияләр башта йомшак булды һәм аерым Путинга якын кешеләргә генә кагылды. Соңрак АКШның югары технологияләрен куллану чикләнде. Моның инде Русиянең иярчен сәнәгате һәм башка шундый технология җитештерү сәнәгатенә зыяны зур булачагы фаразлана. Русия ачу итеп 2020 елдан американ космонавтларын Халыкара галәм станциясенә үзенең корабында илтмәячәген белдерде. (Үзенең кызыклы коментарлары белән танылган премьер-министр урынбасары Дмитрий Рогозин американнар моннан соң галәмгә батутта сикереп менсен дип язды.) Көнбатыш технологияләреннән колак кагу Русия өчен акчалата миллиардлаган зыян, дигән сүз. Петербурда узган икътисади форумга Siemens, PepsiCo, Morgan Stanley кебек эре ширкәтләрнең җитәкчеләре килмәде. Кремль эшкуарлары анда зур гына инвестицияләр алачагына өмет иткән иде.

Ләкин барлык бу чикләүләрнең уңай ягын күрүчеләр дә бар. Русиянең көнбатыш белән араларын өзмичә, ниһаять, үзендәге көч белән аякка басарга акылы җитәр, дигән өметен белдерде Мәскәүдә эшләүче икътисади киңәшче Крис Уифер.

"Русия акча күчерү, технологияләр генә түгел, ашау-эчү һәм авыл хуҗалыгына да көч салып инде күптән артта калган бу өлкәләрне, ниһаять, үстерер дигән өмет бар", диде белгеч.

Доллардан баш тарту

Русия премьер-министры Дмитрий Медведев инде берничә тапкыр икътисадны төрлеләндерергә, яңача идарә итәргә кирәк, диде. Ул да санкцияләрне илнең үз сәнәгатен үстерер өчен кулланырга тәкъдим итте. Путин кешеләре теманы тагын да үстереп төрле тәкъдимнәр белән чыкты. "Русия тимер юлы" җитәкчесе Себердә транспорт һәм инфраструктура проектын әзерләде. Путинның төбәк икътисади интеграциясе мәсьәләләре киңәшчесе Сергей Глазьев "дедолларизация", ягъни долларны кулланыштан чыгару планын тәкъдим итте. Глазьев планы нигезендә дәүләт активлары нинди дә булса "нейтраль валютага" күчерелергә, алтын кебек кыйммәтле метал экспорты туктатылып торырга, таможня берлеге, БДБ һәм "партнер илләр" арасында кулланыр өчен аерым төрле түләү һәм банк карталары булдырыла ала. Русиянең кайбер банклары Visa һәм MasterCard карталарын кабул итүдән баш тартканнан соң илкүләм түләү системы булдыру кирәклеге тагын да артты.

Русияне көнбатыштан аеру тәкъдимнәре Путинның Советлар Берлеген сагыну чыгышларына аваздаш. Русия президенты моңа акрынлап Грузия һәм Украина җирләрен тартып алу, Евразия таможня берлеге һәм Күмәк иминлек килешүе оешмасын төзеп, аның нигезендә алты элекке совет республикаларының кайберләре белән хәрби өлкәдә берләшү юлы белән килә. Русия хәзер Азия белән хезмәттәшлеген арттыра. Русия газын Кытайга сату турында килешү кабул ителде. Анда газ үткәргечләрен төзү башлана. Русия үзе өчен яңа базарны хәтта Төньяк Кореяда да эзли. Быел анда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов булып кайтты. Пхеньянда булып кайткан Кремль журналисты Александр Проханов, "анда өйдә кебек рәхәт", дип сөйләде.

Кырымны "кайтару" Путинның үз халкы алдында дәрәҗәсен арттырды. Ләкин Русия халкы соңгы елларда икътисади комфортка ияләнде. Көнбатыш санкцияләре әле тулысынча гамәлгә дә кермәде – фикер белешүләргә караганда, халыкта бу вазгыять борчылу тудырган.

"25 ел чит илгә йөрүгә, чит ил киемнәре һәм ашау-эчүгә, техникага, интернетка өйрәнгән Русия ватандашларының моны үзгәртәсе килмәячәк. 1998 елгы кризистан соң Русия үзгәрде. Бу инде бөтенләй башка ил", ди Мәскәүдәге икътисад белгече Уифер.  




в„– | 27.05.2014

Екатерина Андреева, София Ротару һәм Әсхәт ник картаймый? (ФОТО)

$
0
0
28.05.2014 Җәмгыять
XIII гасырда Раймонд Луллий исемле монах яшьлек элексиры уйлап тапкан, имеш. Тик нигәдер ул аны үзе дә эчмәгән, рецептын да язып калдырмаган. Шул заманнан бирле бөтендөнья галимнәре кешенең картаюын ничек туктатырга дип баш вата.

Британия галимнәре үткәргән тикшеренү нәтиҗәләре буенча яшьлек чоры 35тә тәмамлана, ә картлык 58дә башлана икән. Шушы урында: “Миңа 36 тулды, яшьлегемә сау бул дияргә тиешме инде мин хәзер?” дияр күпләр. Әлбәттә, бу шартлы рәвештә генә әйтелгән. Чынлыкта, барысы да кешенең чынбарлыкны ничек тоюына, теләк-омтылышына, мөмкинлекләренә һ.б. бәйле.

Ә менә ничек яшь калырга дигәндә, һәркем үз рецептын тәкъдим итә, ә кемнәрдер “аның сере юк” дип тә өстәп куя.

Үзенә карап, ярты гасыр гомер биреп булмый торган хатын-кызларның берсе – “Время” тапшыруын алып баручы Екатерина Андреева. Аңа 52 яшь. Бер сайтта яшь калу серләре белән бик тәмләп уртаклаша ул. Шәхсән мине Екатеринаның теләсә кайсы фасылда форточканы ачып йоклавы гаҗәпләндерде. “Йокы бүлмәсендә температура 18-20 градустан да югары булмаска тиеш”, – дигән. Шуңа өстәп, һәр көн иртән контраст (җылы суны салкыны белән чиратлаштырып коену) душ керә, битен үләнле боз кисәкләре белән ышкый икән. Өч ел элек тартуын да ташлаган. “Сөт ризыкларын аз кулланырга тырышам. Чөнки кеше организмында өч килога якын төрле гөмбәчекләр, бактерия, микроблар яши. Ә сөт продуктларын ашау аларның үрчүенә китерә”, – ди Екатерина.

Өч бала әнисе, җырчы Валериягә 46 яшь бирер идегезме?! Мин юк! Тал чыбыгын хәтерләткән буй-сынына карыйсың да, моның сере нидә икән, дисең. Баксаң, яшь сакланырга геннары, йога, спорт һәм дөрес туклану ярдәм итә аңа. Йолдыз диета белән дә мавыкмый. “Позитив рух белән яшәргә кирәк. Ачу һәм кара көнчелек бит формасын үзгәртә, вакытыннан алда картайта”, – дип белдерә җырчы.

София Ротару да яшьлегеннән ерак китә алмаган. Аның 1947 елда туганын белеп, “ах” иттем. 67 яшь! Ротару белән бер вакытта дөньяга килгән авыл апайлары күз алдымнан йөгереп үтте. Чагыштырырлык түгел! Чагыштырырга кирәкми дә. Җиләк-җимеш ашап, спорт белән генә шөгыльләнү нәтиҗәсендә сакланган матурлыкмыни?! Җырчы үзенә ясалган операцияләрне афишаламаса да, аларның саны шактый. Аның липосакция (тәннең билгеле бер өлешеннән майны алдыру), блефарпластика (күз кабагы, күз тирәләренә ясалган операция), йөзне яшәртү өчен бит тиресен тарттыру кебек операцияләр ясатуы мәгълүм.

Үзебезнең татарлар арасында да бар яшь сакланучылар. Мәсәлән, шагыйрә Флера Тарханова! Аңа күпләр үз яшен бирми. Тормыш йомгагын сүтеп карасаң, шактый гомер үтелгән кебек, ә каршыңда зифа буйлы, һәрвакыт купшы, килешле итеп киенеп, үзен карап йөргән ханымны күргәч, тагын эзне югалтасың. Оныклары белән оныкчыгын үстерүче Флера Тарханованың яшен белсәм дә, бу серне чишәргә хакым юк.

– “Син 45 яшьтәме соң, 50 тулдымы әле, пенсиядәме?” дип гаҗәпсенеп сорау бирүчеләргә, “Әйе, әйе, шул тирә”, – дим дә, бетерәм. Әллә нинди рецептларым юк. Фитнес залына да йөрмим, салкын су белән дә коенмыйм. Күп ашарга тырышмыйм. Көненә 5-6 мәртәбә әз-әзләп кенә ашыйм.

Кем кара көнләшү, кара энергетика белән яши, андый кеше тиз картая. Әйтәсе килгән сүзне талашмыйча гына әйтергә кирәк, – диде Флера апа.

“Дөбер-Шатр” төркемендә җырлаучы Әсхәткә 50 яшь дигәч тә, күпләр “Чынлап?!” дип күзләрен шар ача. Аның зур-зур, таза беләкләрен күргән әби-апалар да “Сөбханалла!” дип тел шартлата. Гомерен спортка багышлаган Әсхәтнең яшь саклануына да шул “гаепледер” дип уйлыйсың.

– Минемчә, тормышта кешенең ничек күренүе беренче чиратта Аллаһы Тәгаләдән, икенчедән геннарга бәйле һәм шуннан соң гына кешенең үзеннән тора. Безнең буын авыл җирендә гел аракы эчеп, тәмәке тартып үсте. Мин беркайчан да андый кешеләр кебек булырга теләмәдем, исерекләр белән янәшә атлап барасым да килмәде хәтта! Андыйларга аллергия миндә, – дип сөйләде зур мускул иясе.

3нче сыйныфтан башлап спорт белән шөгыльләнә башлый ул. 30 яшьлек юбилеенда гына беренче тапкыр авызына сыра ала. Әмма әлеге гамәле шайтан суын гомерлек дошманы гына итә. “Гомер буе спортта булдым, хәзер инде ансыз яши дә алмам дип уйлыйм. Бер арттырусыз әйтәм, мин үземне 25 яшьтә тоткарланып калган егет итеп хис итәм. Аллага шөкер, эшем дә яшьләр белән бәйле, тормышым да “яшьләрский”, хатыным да, балалар да яшь (көлеп). Гел яхшылык турында уйлап, позитив уйлар белән яшәсәң, картаймыйсың”, – дип ихластан җавап бирде Әсхәт.

София Ротару

Валериянең яшь чагы

Валерия хәзер

Екатерина Андреева

Яшь чагы

Әсхәт, 40 яшь

Әсхәт, 50 яшь

2014 нче ел
 


Нәзилә ХУҖИНА

в„– |

Разил Вәлиев: «Бездә «юк» дигән сүз юк»

$
0
0
28.05.2014 Җәмгыять

– Разил әфәнде, бүгенге көндә мең төрле мәшәкатегез булса да, Сезнең өчен китап дөньясы, китапханәчеләр эше гел якын булып кала бирә. Китап, китапханә, китапханәче төшенчәләренең кайсысы иң мөһим роль уйный дип уйлыйсыз: яхшы китапмы, затлы китапханәме, акыллы китапханәчеме?

– Алар, бер-берсен тулыландырып, бербөтен булалар һәм һәркайсының да мактанырлык, горурланырлык яклары да, проблемалары да бар. Проблемаларыбызның иң беренчесе – бүгенге көндә китаплар, китапханәчеләр һәм китап укучылар өчен дә тиешле шартларыбыз юк, китапханәләрнең матди хәле, материаль-техник базасы тиешле дәрәҗәдә түгел. Бүген Республика Милли китапханәсенең фонды 3,5 млн.га җитеп килә һәм ул Россиядәге иң бай китапханәләрдән санала. Бу байлыкны югалтмыйча, киләчәк буыннарга тапшыру – безнең бурыч. Китапларны тиешле шартларда саклар өчен, милли китапханәгә сигез мәртәбә зуррак бина кирәк. Борынгы кулъязмалар, документлар үзләренә бик сакчыл караш сорыйлар. Аларның кайберләре кулга тоткач таралырга тора, әмма без аларны галимнәребезгә, студентларга бирмичә булдыра алмыйбыз, чөнки фонд хәрәкәтсез тик ятарга тиеш түгел. Шуңа күрә, аларны тиз арада электрон вариантка күчереп бетерәсебез бар. Әлбәттә, бу эш бара, ләкин тиешле дәрәҗәдә дип әйтмәс идем, тагын да зуррак мөмкинлекләргә ия булган җиһазлар кирәк.

– Сигез мәртәбә кысан шартларда «яшәгәндә» без китапларыбызны, кулъязмаларыбызны югалтмабызмы?


– Югалтабыз, бик күп нәрсә югалтабыз. Борынгы кулъязмаларны саклау өчен, дымлылыкның, температураның билгеле нормативлардан тайпылмавы мөһим. Бүген китапларыбыз хәтта чормаларда, подвалларда, баскыч асларында саклана, куярга урын юк. Республика Милли китапханәсенең фонды ел саен якынча 20000 китапка арта. Бу – кечкенәрәк район китапханәсе кадәр дигән сүз. Фонд зурая, тулылана, ә бина шул ук хәлдә кала бирә. Өметсез – шайтан, диләр, әлеге мәсьәләдә куанычлы хәбәребез дә бар. Аллага шөкер, Президентыбыз Мәдәният министрлыгының соңгы коллегиясендә әйтеп үтте – быел мәйданы 10 000 кв.м булган яңа китап саклау бинасы салына башлаячак. Күпмедер дәрәҗәдә бу безнең мәсьәләне хәл итәчәк, ләкин тулаем түгел. Милли китапханәгә, һичшиксез, яңа зур бина кирәк. Аның мәйданы 40 000 кв.м.дан да ким булмаска тиеш. Кешеләрнең яшәү рәвешләре хәзер нык үзгәрде. Халык китапханәләргә күбрәк килсен, дибез икән, без аларны замана шартларына туры китереп үзгәртергә тиешбез. Якты, матур өендә йомшак кәнәфиенә утырып газета-журнал, китап уку мөмкинлеге бар икән, нигә кеше урындыклары җимерелгән, өстәлләре кыршылган китапханәгә килсен ди?! Китапханәләрдә компьютер, интернет, сканер да булсын, теләгән кеше чәй, кәһвә дә эчә алсын.

– Сез – дөньядагы бик күп китапханәләрне күргән кеше. Сезнең хыялдагы китапханә нинди ул?


– Чыннан да, бик күп илләрнең китапханәләрендә булырга туры килде. Иң гаҗәпкә калдырганы Конгресс китапханәсе булгандыр. (АКШның Милли китапханәсе, аңа 1800 елда нигез салынган. 2000 ел башына 470 телдәге 30 млн китап исәпләнгән. Фонд ел саен 1-3 млн.га арта. – Авт.) Мин анда туксанынчы еллар башында булдым. Искә төшерик, ул вакытта әле интернет, компьютер дөнья буйлап киң таралмаган иде. Шул вакытта ук китапханәнең директоры Джеймс Биллингтон: «Безнең өчен «юк» дигән сүз юк», – диде. Мин, тикшереп карарга теләп, Тукай китапларын һәм үземнең фатир телефонын табуларын сорадым. Исем-фамилиямне язып, бераз көтәргә куштылар һәм берничә минутта табып та бирделәр. Арада Г.Тукайның ХХ гасыр башында Япониядә басылган китаплары да бар иде. Анда китап укучылар өчен тудырылган шартлар искитмәле. Инде үзебезгә кайтабыз икән, кайбер районнарда, аерым авылларда матур гына китапханәләребез бар, ә гомумән алганда, эшлисе эшләребез бик күп әле. Урыннардагы китапханәләрнең торышы, фондларының байлыгы җирле җитәкчеләрнең зыялылыгыннан да тора. Үзе китап укымый икән, ул китапны бар дип тә белмәячәк, китапханә белән дә кызыксынмаячак. Китапханәчеләрнең хезмәт хакын да арттырасы иде. Соңгы елларда мәгариф өлкәсендә бик зур үзгәрешләр булды, укытучыларның хезмәт хакы уртача 25-27 мең сум чамасы, китапханәчеләрнеке исә 14 мең генә, ә авыл җирендә исә ул 6-7 меңнән артмый. Мин һич кенә дә аларның хезмәте икенче планда булырга тиеш дип әйтмәс идем. Элек-электән, мәгариф белән мәдәният бергә, бер дәрәҗәдә булган.

– Инде акрынлап китапханәләрдән китап укучыларга күчик. Без бүген, «кешегә басым ясарга ярамый», дигән сүзләрне еш ишетәбез. Бигрәк тә уку-укыту мәсьәләсендә сүз чыкса, укытучылар, без балаларга басым ясый алмыйбыз, дисә, мәктәп директоры укытучылар турында да шушы ук сүзне әйтә. Тәкъдим итмичә, укытырга юнәлеш күрсәтмичә, күпмедер дәрәҗәдә таләп итмичә генә укырга, белем алырга күнектереп, өйрәтеп буламы икән?!


– Әлбәттә, балаларны китап укырга күнектерергә кирәк һәм бу иң элек гаиләдән башлана. Әле дә хәтерлим: балачакта әнкәй үзе йорт эшләрен караганда, ашарга әзерләгәндә, миңа кычкырып китап укырга куша иде. Ул сорамаса, «Алтын йолдыз», «Газинур» романнарына ул яшемдә үк тотынган булыр идемме икән?! Шулай итеп, әкренләп китап дөньясына кереп киттем. Тәрбиянең нинди оста алымы булган ул. Балаларга, тегене укы, моны укы, дип, артык басым ясау кирәкмидер, ә менә юнәлеш бирү, тәрбияләү кирәк. Бүген сәүдә үзәкләрендә балаларны вакытлыча калдырып тору урыннары бар. Анда балалар уйныйлар, мультфильмнар карыйлар. Кайбер чит илләрдә исә, әлеге очракта балаларга кычкырып китап укыйлар, җырлар өйрәтәләр, күмәк уеннар уйнаталар. Гомумән, анда һәр мөмкинлек тәрбия чарасы буларак кулланыла. Безгә дә бу юнәлештә тырышасы бар. Радио-телевидениене дә тиешле дәрәҗәдә кулланып бетермибез. Бик мавыктыргыч, гыйбрәтле язмышка ия булган китаплар, шулай ук гаҗәеп бай һәм уникаль шәхси китапханәләр бар, әнә шулар турындагы тапшырулар кешеләрдә китапка карата кызыксыну уятыр иде.

– Статистика күрсәткәнчә, әле кайчан гына бик кызыклы, мавыктыргыч булган интернеттан кайберәүләр инде читләшеп килә. Бүгенге яшьләр дә әкренләп китапка тартыла башладылар дисәм, ялгыш булмас. Китап, басма матбугат бетә, диючеләр ашыгып нәтиҗә ясыйлар, дип уйламыйсызмы? Бетә дигәнебез буталып йөрү чоры гынадыр бәлки...


– Заманында кино барлыкка килде, аңа карап театр бетмәде, аннары фотоаппарат рәсем сәнгатен юк итә алмады, шуның кебек үк, китапның электрон варианты да басма китапны кысрыкларга тиеш түгел. Аларның һәр икесе бер-берсен тулыландыра гына. Ашыгыч рәвештә ниндидер мәгълүмат кирәк икән, без интернетка мөрәҗәгать итәбез. Юлга чыкканда да, басма китаплар күтәреп йөргәнче, аның электрон вариантын үзең белән алу кулайрак. Ә инде иркенләп, җаныбызны ял иттереп, вакыйгалар, образлар эченә кереп китеп укырга теләсәк, әлбәттә инде, безгә басма китап кирәк. Шунысын да әйтеп үтик: безнең Татарстан китап нәшриятында китап аз басылмый һәм сыйфаты, бизәлеше ягыннан башка халыкларныкыннан һич кенә дә калышмый. Чит илләрдә узган күргәзмәләрдә дә алар югары бәя алалар. Китап сәүдәсенә, китапны таратуга килсәк, бу эш бездә начар оештырылган. Тырышканда, җитәкчелектән хуплау булганда, шул ук китапханәләрдә китап сатуны үзләре өчен дә отышлы итеп оештыра алырлар иде югыйсә.

– Разил әфәнде, Сез әле генә, Туфан Миңнуллин менә монда утырырга ярата иде, дип, аны искә алдыгыз. Аның белән озак еллар буе иңгә-иң куеп эшләдегез, фикердәшләр булдыгыз. Сез бүген таяныч булырдай яшьләрне күрәсезме, аларга нинди бәя бирер идегез?


– Бүгенге яшьләрдән мин бик канәгать. Бигрәк тә шигърияткә килүчеләр арасында сүзнең кадерен аңлый, белә торган өметле яшьләребез бар. Иң мөһиме – аларның әйтер сүзе, фикере булырга тиеш. Прозага, драматургиягә килгәндә, хәзергә әйтми торыйм. Ә менә яшь артистларыбызның күбрәк китап укуларын теләр идем. Әдәбиятны, шигъриятне яратсалар, якын итсәләр, китап сүзен халыкка җиткерүдә алар искитмәле зур роль уйнарлар иде.

Разил әфәнде яныннан чыгып, чаба-йөгерә редакциягә кайтканда каршыма бертөркем кошлар килеп кунды. Әллә очрашу тәэсиреннән айнып җитмәгәнгә, күңелгә Разил Вәлиевнең сүзләре килде: «Күктәге кошлар – кешеләрнең җаны түгел, хыялыдыр алар... Кеше, дөнья ваклыкларына чумып, хыялын онытса, ул, аны ташлап, кош кыяфәтендә күккә очадыр...» Куркып куйдым... Минем күңелем дә хыялсыз, байлыксыз калып, бу кошларга иярмәсен тагын. Алган китабымны кая куйдым соң әле?!. 


Зөлфия ХӘЛИУЛЛИНА

в„– |

Биргәнгә – күп, алганга – аз

$
0
0
28.05.2014 Авыл
Авыл янә борчыла: республиканың күп районнарында корылык инде куркыныч төс ала. Туфрак катламында дым урыны белән 2-5 миллиметрдан артмый. Кырлар өстеннән искән ялкынлы җил анысын да аямый.

Барлык технология та­ләп­­ләрен үтәп, көздән үк ныгып калган игеннәр әлегә бирешми бирешүен. Язын чә­чел­гән иртә культураларның да төрлесе бар. Корылыкка чыдам сортлар чәчелгәндә дым саклау чаралары вакытында күрелсә, игеннәрдә өмет бар. Тик яңгыр тагын да озаграк көттерсә, андый мәйданнарга да авырга туры киләчәк шул.

Бишенче елга киткән корылык ныклык запасы шактый кимегән инвестор ху­җалыкларының тез астына сукса, болай да зур кыенлык­лар белән очын очка ялгап баручы фермерларны аеруча авыр хәлгә куя. Җыелып килгән бурычларны, шул исәптән соңгы өмет белән алынган кредитларны кайтарырга да кирәк бит әле. Узган елда гына да корылык һәм башка кыенлыклар нәтиҗә­сендә 4 миллиард сумнан артык югалту кичергән фермерлар көн саен яңгыр көтә.

Аягына таш бәйләп...

Сиздерми генә тагын бер юбилей якынлашып килә. Авылларда башланып киткән үзгәртеп коруларга озакламый 25 ел була. Бу вакыт эчендә, кем әйтмешли, авыл­ларның астын өскә әйлән­дер­деләр. Изге теләкләр бе­лән җитмеш елдан артык укмашып, кайбер урыннарда матур гына эшләп килгән кол­хоз-совхозларны таратып, җирне пайларга бүлде­ләр. Мал пайларын болганчык суда балык тотарга остарган шома куллылар кыска гына вакыт эчендә юк итәргә өл­герсә дә, пай җир­ләре белән килеп чыккан мәрәкә хәзер­гәчә дәвам итә.

Дөрес, өстәгеләрнең максаты, һәрвакыттагыча – начар түгел иде. Бер селтәнү белән игенченең гасырлар буена сузылган проблемасы хәл ителде кебек: авыл кешесе җир хуҗасына әйләнде. Озак еллар азаплаганнан соң, моны раслаучы “яшел кәгазь”не кулларына тотып карарга да насыйп булды. Тик менә аның белән ни эшләргә? Җирне ничек эшкәртергә, чәчәргә, уңышын җыярга? Бу сорауларга ачык кына җавап бирүче табылмады. Авылда яшәүчеләрнең кайберләренә җир кишәрлекләре файда урынына борчу-мәшәкатьләр генә өстәде.

20 ел чамасы элек авылларда барлыкка килгән фермерлык хәрәкәте бу сорауларга күпмедер күләмдә җавап бирә бирүен. Алда әйтелгән проблемаларны хәл итәр өчен, дәүләт тарафыннан фермерларга төрле яр­дәм итү чаралары да карала. Нәтиҗәдә, шушы еллар эчен­дә Татарстанда 20 меңгә якын фермер хуҗалыклары барлыкка килеп, кайберләре уңышлы гына эшләп тә китә алды. Моңа тагын 315 меңнән артык шәхси хуҗалык, һәм меңгә якын гаилә фермаларын да кушсак, Татарстанда җитештерелә торган авыл хуҗалыгы продукция­ләре­нең яртысыннан артыгы нигә фермер һәм шәхси хуҗалык­лар өлешенә туры килүе аңлашыла.

Тик ни генә дисәк тә, фермер хуҗалыклары, чит ил­ләрдәге кебек, илне тукландыручыга әйләнә алмады. Моның сәбәпләре шактый. Әмма, иң хәлиткече әлеге дә баягы фермерларга дәүләт ярдәменең бүген дә тиешле дәрәҗәдә булмавындадыр дип беләм. Саный китсәң, андый ярдәм байтак җыела кебек. Төрле федераль һәм җирле программалар, субсидия һәм ташламалар, грант һәм башка төрле дәүләт ярдәменең исемнәрен атап үтү өчен генә дә әллә никадәр вакыт кирәк булыр иде. Тик шунысы гына: Россия Авыл хуҗалыгы ми­нистр­лы­гының рәсми сайтында күр­сәтел­гәнчә, фермерларга би­релә торган барлык дәүләт ярдә­мен бергә кушып исәп­ләгә­ндә, безнең фермерлар­ның матди хәле бик түбән булуы ачыклана.

Гадәттә, һәр нәрсә чагыштыру аша күбрәк аңла­шыла. Америка Кушма Штатларында ел саен фермерларга 7 миллиард доллар күләмендә дәүләт ярдә­ме күрсәтелә икән. Ягъни, фермер тарафыннан нинди дә булса продукция җи­тештерүгә тотылган чыгым­нарның 40 процентын дәү­ләт күтәрә. Бөтен­дөнья Сәү­дә Оешмасы шартларында без үзара ярышучы Европа берлеге илләрендә бу күр­сәткеч 41-56 процент тәшкил итә икән. Белгечләр раславынча, Япония авыл хуҗалы­гында продукция җи­теш­терүчегә дәүләт ярдәме чыгымнарның 80 процентын капларга җитә. Ә бездә бу күрсәткеч чыгымның нибары 5-7 процентын тәш­кил итә. Күргәнебезчә, алга кит­кән ил­ләр белән чагыштырганда, Россия фермеры дәү­ләт ярдәмен чит илләр­дәге коллегаларыннан 24 тап­кыр азрак ала. Шуңа, БСО шартларында үзара ярышу шактый авыр. Чит илләр белән чагыштырганда, без­неке­ләр аякларына таш бәй­ләнгән спорт­чыларны хәтер­ләтә. Кү­бесе батмый да, калыкмый да.

Инде ни хәл итәсе?

Авыл хуҗалыгы белгеч­ләре чаң суга: авылда яшәү­челәрнең саны елдан-ел кими. Шул исәптән, фермер­ларның да. Рәсми статистика мәгълүматларыннан күрен­гәнчә, 2000 елда Россия авылларында 40 миллион кеше яшәсә, хәзер инде 37 миллионнан да кимрәк калып бара. Мондый темплар белән дә­вам иткәндә, гасыр ахырына авылларда яшәргә кеше дә калмаячак.

Сәбәпләре бик күп инде. Иң зурысы – эшсезлек. Авылда яшәүче һәр яшь кеше үз шөгылен булдыра алмый. Моның өчен кыюлык кына җитми. Озак еллар кулына сугылып килгән авыл кешесе өстәгеләрнең сү­зенә сагаеп карый. Төрле вәгъ­дәләрдән бер генә тапкыр авызы пешмәгән. Хәзер салкын суны да өреп каба ул.

Шул ук вакытта илдә азык-төлек кытлыгы үзен торган саен күбрәк сиздерә. 500 миллион кешене тукландыру мөмкинлеге булган ил табынындагы ризыкның шактый өлеше чит илләрдә җитеш­терелгән булуы да аяныч. Тикмәгә генә РФ Президенты Владимир Путин үзенең чираттагы Юлламасында, ил алдында торган төп бурыч­ларның берсе – авылны сак­лап калу өчен, эшмә­кәр­лек­не киңрәк җәелдерү мөһим димәгәндер шул. “Иң беренче чиратта эшмәкәр­лекне, ягъни фермерлык хә­рәкәтен ныгыту кирәк. Авылда үз эшен булдырырга омтылучыларга конкрет ярдәм итүче булмау сәбәпле, гап-гади мәсь­әләләрне хәл итү дә авыр. Дәүләт тарафыннан күрсәтелә торган яр­дәмне алу юлларын аңлату да җит­ми. Шуның өчен һәр җир­лектә яхшы әзерлекле, авылда эшмәкәрлек буенча ярдәм итәрлек кадрлар булдыру кирәк”, – дип ассызыклаган иде Президент. Кызганыч, кайбер җирлекләрдә әлеге бурычны тиз арада тормышка ашырырга теләк кенә әллә ни сизелми.  


Камил СӘГЪДӘТШИН

в„–75 | 28.05.2014

100! Картаерга сәбәп юк!

$
0
0
28.05.2014 Җәмгыять
Менә сезгә табышмак. Аның зәңгәр экраннарга чыга башлавына 3 ел. Анда нибары 3 кеше генә катнаша. Моңарчы нибары 3 катнашучы гына аны җиңеп төп приз - машинага лаек булды. Сүз нәрсә турында барганын әле һаман да белмисезме? Алайса дәвам итәбез:

Өстән-аска да, сулдан-уңга
Сыный уенчыларны Җәвит ага.
“ТНВ”дагы тапшыру - шартлаткыч
Ә исеме аның – БАШВАТКЫЧ

Әлеге тапшыруны болай мактавыбызның сәбәбе нидә? Чөнки майның соңгы шимбәсендә "Татарстан-Яңа Гасыр" каналында "Башваткыч"ның 100нче, юбилей чыгарылышы күрсәтеләчәк. Шул уңайдан бер-ике кызыклы мәгълүмат. Үткән вакыт эчендә тапшыру музеена 7,5 килограмм чәк-чәк, 28 гөбәдия, күршенең данлыклы сыерыннан 2 бидон сөт, түбән өч әфәнденең ишегалдыннан тотып алынган 3 каклаган каз, Әгерҗе каеннарыннан җыелган бер мунча себеркесе бүләк ителде.

Алып баручы сорауларына 297 катнашучы җавап бирде. Залда барлыгы 785 җанатар утырды. Меңләгән тамашачы зәңгәр экраннар аша әлеге уеннар белән ләззәтләнде.

Җәвит Шакиров өстендә төп-төгәл 99 күлмәк алышынды. Аның белән берлектә 48 бию, 32 җыр җырланды. Тапшырулар барышында 3 машина отылды. Җиңүчеләр рәтендә гади студент, атаклы язучы һәм талантлы җырчы.

Язның соңгы көне, 31 май, 19:00. "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалында "Башваткыч" тапшыруының 100нче чыгарылышы. Катнашучылар Татарстанның иң көчле, акыллы, зирәк китапханәчеләре. Һәм алар көрәшкә баса. Арча, Казан, Түбән Кама - кайсы җиңәр? Карамый калмагыз. Кызык булачак!
 




в„– |

Люция Хәмитова «Театрда минем өчен аерым канун юк» (ФОТО)

$
0
0
29.05.2014 Мәдәният
Мин гримёркасына килеп кергәндә ул Венера Шакирова белән Сәлимә Әминовага Мәскәү һәм Петербург артисткаларының никадәр матур һәм соклангыч булулары хакында сөйли иде. Камал театрының Мәскәүдән «Алтын битлек» фестиваленнән кайткан көннәре иде ул.

Матурлык темасын дәвам итсәк, камалларның фестивальгә алып барган Норвегия драматургы Йон Фоссе әсәре буенча куелган «Җәйнең бер көнендә» спектаклендә Люция үзе дә гаҗәеп матур. Тынычлыгы, уйчанлыгы, героинясының эчке халәте һәр күзәнәгендә чагылу белән гаҗәеп сокландыргыч ул.

Бу әңгәмә әллә ни яңалык ачмас, гап-гади сөйләшү булыр. Ике яшьтәшнең сөйләшеп утыруы. Театр уку йортларын бер үк елны тәмамладык без, Люция – театр училищесын, мин – Казан дәүләт мәдәният институтының режиссёрлар әзерләүче бүлеген. Люция Хәмитованы әле диплом спектакльләрендә уйнаган чагыннан ук беләм. Марсель абый Сәлимҗанов, Илдар абый Хәйруллин, Наил абый Дунаев укыткан ул курс бик талантлы курс булып хәтердә калган.

– Бервакыт театрда урыным бер абзый белән янәшә туры килде. Абзый бар килеш-килбәте белән гади эш кешесе иде. Икенче як күршесендә утырган ханым белән сөйләшкәндә: «Бу театрда минем кызым эшли. Бүген спектакльдә уйнаячак», – диде ул. Абзыйның сүзләре бик горур яңгырады, үзе дә горур иде. Ул синең әтиең булып чыкты, Люция. «Бу абзый кызын кечкенәдән артистка ясарга хыяллангандыр», – дип уйлаган идем ул чакта.


– Юк. Хыялланмады. Әти, гомумән, артистка булуыма каршы иде. Мәктәптә укыганда беренче сыйныфтан ук мин бию түгәрәгенә йөрдем, ләкин моны әтидән яшерә идем. Әти мине тегү-чигү түгәрәгенә йөри дип уйлады. Әти гомер буе машина йөртүче, әнием шәфкать туташы иде. Әтине алдап бию түгәрәгенә йөрү дөрес булмаса да, сәхнәгә тартылу бик көчле иде шул. Әти белән әни үзләре бик театр җанлы кешеләр, Камал театрына еш йөриләр, үзләре барганда мине дә калдырмыйлар иде. Шунлыктан яшьтән театрга, анда уйнаган артистларга гашыйк булып үстем. Мин театр артисткасы булгач, әтинең карашы үзгәрде, хәзер ул минем белән чын-чынлап горурлана, театрга йөри, рольләремне күзәтеп бара.

– Артистларга гашыйк булып үстем дисең... Беренче гашыйк булган артистың кем иде?

– Илдар абый Хәйруллин безнең укытучыбыз иде һәм аңа безнең төркем кызларының күбесе гашыйк иделәр. Гашыйк булуым миңа хәтта сәхнәгә чыгып этюдлар күрсәтергә дә комачаулый, бик ояла идем. Фәрит Бикчәнтәевкә дә гашыйк идек. Мин үзем аңа әле әниләр белән театрга йөргән чактан ук гашыйк идем. Ул «Алмазбулат», «Зифа» спектакльләрендә шаккаткыч оста уйный иде. Мин – Фәриткә, иптәш кызым Флёра Рифат Йосыповка гашыйк идек. Рифат Фәритнең иң якын дусты иде. Шуларга гашыйк булып, без Флёра белән бик «страдать итеп» йөри идек. Яшьлек бит инде, җүләр, шаян, ымсындыргыч яшьлек.

– Театрга килгәч, активлыгыңны файдаланып, сиңа җәмәгать эшләрен бик күп өяргә тырышмадылармы?


– Юк, беркайчан да. Мәктәптә дә, училищеда да андый эшләр белән шөгыльләнмәдем мин. Училищеда без Олег Фазылҗан белән иң яшьләр идек, җәмәгать эшләрен ышанып тапшырырга өлкәнрәкләр – Рөстәм Галиев, Гөлгенә, Гөлсинә, Миләүшә бар иде.

– Камал театрына килгәч уйнаган иң беренче ролеңне күрми калдым бугай...


– Без театрга килгәнче үк уйный башладык. Курсыбыз училищены тәмамлаган елны Фәрит Мәскәүдә режиссёрлыкка укый иде. Шул җәйне кайтып үзе уйнаган «Алмазбулат»ны яңартып куйды. Анда миңа Гәүһәр ролен бирде. Театрда иң беренче ролем шул булды. Аннары инде Празат абый Исәнбәт «Таһир-Зөһрә»не куйды. Анда мин Зөһрәне уйнадым.

– Академия театрында эшкә калу элек тә, хәзер дә зур дәрәҗә санала. Сезнең курстан да күп кеше калмады, сез бер-ике генә кеше калдыгыз бугай.


– Курста бик талантлы актрисалар бар иде. Ләкин театрга щепкинчыларның икенче чыгарылыш студентлары кайтуы көтелү сәбәпле, безнең курстан ике генә кешене алдылар.

– Марсель абый Сәлимҗанов сиңа иң беренче нинди роль бирде?


– Туфан абыйның «Вөҗдан газабы» дигән әсәре буенча куелган спектакльдә Ринат абый Таҗетдиновның кызы булып уйнадым. Мине Марсель абый ярата иде, якын итеп Люсишка дип атап йөртә иде. Ләкин аның белән эшләгән спектакльләрем күп булмады. Мин Фәрит Бикчәнтәев спектакльләрендә күбрәк уйнадым, иҗатым аның исеме белән бәйләнгән. «Бичура», «Казан егетләре», «Ромео белән Джульетта», «Биюче», «Кара чикмән», «Гөлҗамал»...

– Син әле урта буын хатын-кызларын уйнарга ашыкмыйсың. Артистка күңеленә авырдыр яшь кызлардан өлкән ханымнар роленә күчү...


– Минем «Җәйнең бер көнендә» спектаклендәге ролем – үз яшемдәге хатын-кыз роле. Әбиләрне әле уйнаганым юк. Рольләремнең яшендә сизелерлек, мине тиз «картайткан» үзгәреш булмады әле. Шулай да сәхнәдә «картая» белү минемчә бик кызык. Яшь героиняларны уйнарга кызыгам дип тә әйтмим. Мин аларны бик күп уйнадым инде. «Җанкисәккәем»гә дә яшь актриса кертүләрен сорыйм. Мин тормышка аек карыйм, үз яшемне беләм һәм шул яшькә тәңгәл рольләр булса – куанам. Минем яшь героиняларым юк та хәзер.

– Улыгыз театрда үсеп, спектакльләрдә уйнап, киноларда төшкән егет булса да, сәнгать уку йортын сайламады. Бу кем карары иде?


– Улыбыз – күңеле белән иҗат кешесе. Алдагы тормышы иҗат юнәлешендә булыр дип тә уйлыйбыз әле без. Мәктәпне тәмамлагач, без аның белән сөйләштек, иҗаттан тыш белем алырга киңәш бирдек, үзенең дә уйлары шундый иде. Иҗатка да бит төрле-төрле төпле багаж белән килү кирәк.

– Гаиләдә мөһим карарлар кабул итәргә кирәк булганда төп сүзне кем әйтә?


– Без карарларны бергә кабул итәбез. Сөйләшәбез. Без, гомумән, бар нәрсәне уртага салып сөйләшә торган гаилә. Улыбыз белән дә күп сөйләшәбез, киңәшләшәбез.

– Ир бала үстергән аналар тыенкы хисле буладыр кебек миңа. Әни буларак нинди син?


– Минем бар яшәвем, уйларым гаиләмә юнәлтелгән. Мин коточкыч тынгысыз, баламның һәр минуты өчен борчылучы ана. Ир бала тәрбияләгәндә бәлки бу дөрес тә түгелдер, ләкин менә шундый инде мин – баламны исәрләнеп яратам.

– Ана буларак син Йосыфка сеңдергән иң төп фикер нинди?


– «Кешене рәнҗетә торган сүзләрдән һәм гамәлләрдән саклан, улым», – дим. Эчке культурасы, тәрбиясе булган кеше тормышта югалып калмый, киресенчә, аңа кешеләр күбрәк тартылалар.

– Сиңа еш кына тәнкыйть сүзләре дә ишетергә туры килә. Ачыктан-ачык тәнкыйтьләгән кешеләр дә булды. Усал тәнкыйть сүзләрен ничек кичерәсең? Гомумән, көчле хатын-кызмы син?


– Мин үземне көчле хатын-кыз дип саныйм. Тормышта төрле хәлләр була, минем тормышым да көзгедәй шома юлдан гына бармады. Ләкин авырлыкларны, сынауларны түбәнсенмичә, үз-үземә хыянәт итмичә кичә белдем. Шулай да, көчле булсам да, кайчак тешне кысып түзсәм дә – мин бит кеше. Ямьсез сүз күңелне яраламый калмый. Гадел сүз икән, аны бит шәхесемә кагылмыйча, рәнҗетмичә дә әйтеп була.

– Наилә апа Гәрәева белән әңгәмә корганда, ул миңа Фәрит тормышыннан бер эпизод сөйләгән иде. Фәрит Бикчәнтәев Камал театрында баш режиссёр булгач, Мәскәү тәнкыйтьчесе Борис Поюровский аннан театрда бу вазыйфаны алып барганда аның өчен иң авыры ни булачагы хакында сораган. Фәрит: «Иң авыры – минем әнием дә, хатыным да биредә эшли», – дип җавап биргән.


– Бу хакта Фәриттән бигрәк башкалар әйтә, минемчә. Ә болай ул театрда дөрес сәясәт алып бара дип уйлыйм. Күпме генә «Бикчәнтәевнең гаилә театры» дип язсалар да, бу сүз дөреслеккә туры килми. Без башкалар кебек үк уйнамыйча да торабыз. Минем ике елдан артык уйнамый торган чакларым булды. Әни дә шулай ук – роль булса уйный, булмаса – юк. Театрда безнең өчен аерым язылган башка кануннар юк.

– Фоссе буенча «Җәйнең бер көнендә» спектакле бәхетле язмышлы спектакль булды. Аның «Алтын битлек» номинантлары исемлегенә керүе, Будапештка баргач, бик сирәк чараларга гына йөрүче авторның, спектакльне карарга килүе һәм мактау сүзләре әйтүе шул хакта сөйли. Ул спектакльдә син төп роль – Хатын ролен башкарасың. Минемчә моңа кадәр әле мондый кимәлдәге ролең юк иде.

– Минем өчен ул роль – язмыштан бүләк. Спектакльне эшләү гаять катлаулы булды. Әсәрне укып чыккач, мин аны башта аңламадым да. Ритмик проза жанрында язылган әсәр, сәхнәдән ничек ишетелер, ничегрәк күренер дигән шөбһәләр дә булды. Бер ел без этюдлар, эзләнүләр аша спектакльнең рухын, үзенчәлекле аһәңен табарга тырыштык. Спектакль театрның уңышлы эшләренең берсе булды дию арттыру булмас.

– Син тыңлаулы актрисамы, әллә режиссёр белән бәхәскә дә керә аласыңмы?


– Мин тыңлаулы, тулаем режиссёрга ышанып иҗат итә торган актриса.

– Хәзерге татар драматургиясе хакында уйларың нинди?


– Драматурглар театрларга ешрак йөрсәләр, актёрларны белсәләр, әсәрләре дә башкачарак булыр иде, минемчә. Күп әсәрләр шактый сыек, театрны, андагы мөмкинлекләрне белмичә языла. Бер премьераны да калдырмый театрга йөргән Туфан абый: «Яхшы пьеса язар өчен бер өч артисткага гашыйк булырга кирәк», – дип әйтә иде. Драматургларның театрга ни өчен йөрмәүләрен мин аңлата алмыйм, бәлки алар үзләрен театрдан өстенрәк тоялар, бәлки вакытлары юк. Белмим...

– Синең әти-әниең иҗат кешеләре түгел, Фәрит атаклы театр гаиләсеннән. Әти-әниең Наилә апа белән ничек аралашалар. Уртак сүзләре табыламы?


– Минем әти-әни Наилә Гәрәеваның рольләренә сокланган, аны күрер өчен театрга йөргән кешеләр. Алар өчен Наилә әни белән аралашу бик зур дәрәҗә дә. Әти-әнием аны бик хөрмәт итәләр. Ул үзе дә бик гади кеше бит. Һавалылыкның эзе дә юк анда. Бер оныкның әби-бабасы булгач, сүзләре кайчак бихисап була.

– Сез улыгызның башка милләт кешесенә өйләнүен күз алдына китерә аласызмы?

– Мин, әлбәттә, аның татар кызын сайлавын теләр идем.

– Ул хакта улыгызга әйтәсезме соң?

– Әлбәттә. Әйтәм бит, без сөйләшә торган гаилә. Төрле темаларны уртага салып сөйләшәбез, бу тема шулай ук сүз арасында еш күтәрелә.

– Алга таба тормышта тагын нинди планнар, хыяллар бар?


– Инглиз телен өйрәнергә телим. Соңгы вакытта чит илләргә күп чыгабыз, шунлыктан бу теләгем тагын да көчәйде.

– Сер сөйләрлек дусларың бармы?


– Бар.

– Ә серне сөйләү кирәкме соң?

– Мин серне үземдә тота алмыйм. Миңа аны сөйләп күңелемне тынычландырырга кирәк. Бәхетемә минем сер саклый белә торган дусларым бар.

– Әгәр син алтын балык тотсаң...

– Мин аннан якыннарымның янымда, һәм сау-сәламәт булуларын сорар идем. Мөмкин булганча озаграк. Тормышым җитеш, булганыннан канәгатьмен, артыгы кирәкми.

– «Мин бәхетле хатын-кыз» дигән сүзме бу?


– Хәзерге көнем Аллага шөкер. Авырлыклар, тетрәнүләр булмады түгел. Шулай да, алар булмаса, күңелдәге бүгенге гармонияне ничек бәяли алыр идем...

1 "Кара чикмән"



2 “Кара чикмән” - Чобра



3 Сан-Франциско



4

5

6 “Беренче театр”, Г. Камал -- Биби
 


Земфира ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА

в„–5 |
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>