Quantcast
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live

Мөселман киемнәре фестиваленнән ФОТОрепортаж

16.05.2014 Дин
15 май көнне Казанда «Islamic clothes» дип аталган фестиваль узды. "Пирамида" бинасында мөселман киемнәренең иң заманчаларын һәм зәвыклыларын күрсәттеләр. Безнең эксклюзив фоторепортаж:

 

  

 

 

 

 

 

Image may be NSFW.
Clik here to view.

 Фото # 1

Image may be NSFW.
Clik here to view.

  Фото # 2

Image may be NSFW.
Clik here to view.

  Фото # 3

Image may be NSFW.
Clik here to view.

  Фото # 4

Image may be NSFW.
Clik here to view.

  Фото # 5

Image may be NSFW.
Clik here to view.

  Фото # 6

Image may be NSFW.
Clik here to view.

  Фото # 7

Image may be NSFW.
Clik here to view.

  Фото # 8

Image may be NSFW.
Clik here to view.

  Фото # 9

Image may be NSFW.
Clik here to view.

  Фото # 10

Image may be NSFW.
Clik here to view.

  Фото # 11

Image may be NSFW.
Clik here to view.

  Фото # 12

Image may be NSFW.
Clik here to view.

  Фото # 13

Image may be NSFW.
Clik here to view.

  Фото # 14

Image may be NSFW.
Clik here to view.

  Фото # 15

Image may be NSFW.
Clik here to view.

  Фото # 16

Image may be NSFW.
Clik here to view.

  Фото # 17

Image may be NSFW.
Clik here to view.

  Фото # 18

Image may be NSFW.
Clik here to view.

  Фото # 19

Image may be NSFW.
Clik here to view.

  Фото # 20

Image may be NSFW.
Clik here to view.

  Фото # 21

Image may be NSFW.
Clik here to view.

  Фото # 22

Image may be NSFW.
Clik here to view.

  Фото # 23

Image may be NSFW.
Clik here to view.

  Фото # 24

Image may be NSFW.
Clik here to view.

  Фото # 25

Image may be NSFW.
Clik here to view.

  Фото # 26

Image may be NSFW.
Clik here to view.

  Фото # 27

Image may be NSFW.
Clik here to view.

  Фото # 28

Image may be NSFW.
Clik here to view.

  Фото # 29

Image may be NSFW.
Clik here to view.

  Фото # 30


Шамил АБДЮШЕВ фотолары

в„–--- | 16.05.2014

Англиянең алтын дипломы (ФОТО)

16.05.2014 Сәясәт
Татар кызы Сандра Исмәгыйлева Англиянең мәдәният башкаласы булып саналган Ексетер шәһәрендә белем ала. Укуы кыйммәткә – елына 700 мең сумга төшә. Бу гаҗәп түгел, чөнки Англия дипломнары дөньяда иң кыйммәтлесе һәм сыйфатлысы санала.

Сандра, атнасына алты мең сум түләп, кечкенә бүлмәдә яши. “Бу – иң арзанлы вариант”, – ди кыз. Сандра безгә Англиядәге укыту системасы, гаилә мөнәсәбәтләре турында сөйләде.

“Үз баласын үзе карый”


Бөекбритания яшьләре 30 яшьне тутыргач кына бала табу турында уйлана башлый. Беренче максатлары – матди якны ныгыту һәм йорт сатып алу. Аларда әби-бабай бездәгечә онык карашмый, әни кеше үз баласын үзе тәрбияли. Үз балаңны кемдәдер 2-3 көнгә кунакка калдыру - британиялеләрнең башына сыймаслык хәл. Әни кеше исә декрет ялында утырмый. Ул эшкә чыгам дисә, балалар бакчасы сабыйларны өч айдан ук кабул итә. Бәби тәпи киткәч тә, һәр ана, үз баласында нинди дә булса сәләт күреп алып, аны я чит телләр мәктәбенә, я җыр түгәрәгенә, я спорт секциясенә бирә. Россиядәге әти-әниләр белән чагыштырганда, инглизләр бик тыныч һәм сабыр халык. Бер үк сүзне йөз тапкыр кабатласалар да, чыгырдан чыкмыйлар. Инглизләр балаларын һәрвакыт үзләре белән йөртә, бер айлык чактан ук кибеткә үзләре белән алып чыга башлый. Янәсе шул рәвешле бала җәмгыятьтә үз-үзен тотарга өйрәнә. Бәлки шуңадыр, инглиз баласы урта һәм олы буын кешесе белән уртак телне тиз таба.

Каеш өчен – җинаять эше


“Англия – балалар өчен иң куркынычсыз илләрнең берсе, – ди Сандра Исмәгыйлева. – Монда кечкенә сабыйлар өч тәгәрмәчле велосипедта шлем киеп йөри, ә балалар майданчыгы махсус япма белән капланган – нәниләр егылса да, бер җирләре дә авыртмый. Кыскасы, балаларга игътибар зур. Няня хезмәте бик кыйммәт. Чөнки ул, бер балага махсус программа төзеп, шуны карау-тәрбияләү белән генә шөгыльләнә. Сәүдә үзәкләрендә, театрларда күкрәк баласын ашату өчен махсус бүлмәләр ясалган, рестораннарда кечкенәләр өчен махсус меню һәм җиһазлар бар”.

Инглиз баласы өлкәннәрне тыңламый икән, әти-әнисе аның белән озак кына утырып сөйләшә. Улы яки кызы тәртипсезләнүен дәвам итсә, почмакка бастыру гадәте бар. Бөекбритания законнары буенча, балаңа җиңелчә генә кул күтәрү рөхсәт ителә. Тик каеш белән сугарга ярамый, моның өчен хәтта җинаять эше дә ачарга мөмкиннәр. Чит кешенең баласын ачулану да тыелган. Күрше малаеның тәртибе ошамый икән – рәхим итеп әти-әнисе белән сөйләш!

Дәреслекләрне әти-әниләр ала

Англиядә безгә караганда озаграк укыйлар: 11 еллык мәктәптән тыш, тагын ике ел өстәмә белем аласы. Шул ике ел эчендә укучылар университетка керергә әзерләнә. Аннары 3-4 ел югары уку йортында укый. Кыскасы, һөнәр иясе булып, кулыңа диплом алыр өчен, биредә, ким дигәндә, 16 ел укырга кирәк.

Балаларның 90 проценты дәүләт мәктәпләрендә белем ала. Дәүләт дигәч, бөтен чыгымнарны да хөкүмәт каплый дигән сүз түгел. Дәреслекләрне әти-әниләр сатып ала, ашау өчен дә түли, экскурсия һәм башка класстан тыш чараларга үз кесәләреннән чыгарып бирә. Мәктәптә формадан йөрү мәҗбүри. Һәр уку йортының үз логотипы бар һәм ул укучы киемендә күрсәтелә.

“Укырга кергәндә университетка барып торасы түгел”


“11нче сыйныфны Уфада тәмамлаганнан соң, белем алырга Англиягә киттем, – дип, сүзен дәвам итә Сандра. – Башта ике ел мәктәптә укырга туры килде. Белем йортының үзенең тулай торагы бар иде: кызлар белән егетләр аерым биналарда яшәде, ә уку – бергә. Беренче эш итеп, җиң сызганып, чит телне ятларга керештем, чөнки Уфада өйрәнеп килгән инглиз телен монда берсе дә аңламый иде. Моңа ярты ел чамасы вакытым китте. Иң яхшысы – инглиз телен бөтенләй белмичә килүең икән. Аны Англиянең үзендә өйрәнсәң, күпкә җиңелрәк һәм сөйләм дә матур була. Ике ел укыганнан соң, “А-level” дип аталган имтиханны тапшырасы, ул дүрт фәннән үтә. Имтихан нәтиҗәләре буенча югары уку йортына кабул итәләр. Укырга керү он-лайн форматта эшләнә. Ягъни, документлар тотып, университет ишек төбен таптыйсы түгел. Имтихан билгеләрен күрсәтеп, махсус хат юллау да җитә. Хатта үзең, ни өчен әлеге һөнәрне сайлавың хакында язарга, шуның аша бөтен белемеңне ачып салырга кирәк. Аннары бу хатны берничә университетка җибәреп, җавап кына көтәсе кала.

Гадәттә Англиядәге югары уку йортларында өч кенә ел укыйлар. Дүрт ел булган очракта, аның бер елын Европаның теләсә кайсы университетында үткәрергә мөмкин. Мәсәлән, мин узган елны Швециядә укып кайттым. Форсаттан файдаланып, швед телен дә өйрәндем. Англия югары уку йортларында билгеләр процент белән куела. 70тән өстә икән, Россиядәге “5”легә тиң дигән сүз.

Туган якка елына өч тапкыр кайтам: кышкы һәм җәйге каникуллар вакытында һәм апрельдә Пасха ялларында. Чит илдә укуның уңай ягы – чит телләрне өйрәнү. Телләр өйрәнү миңа җиңел бирелә. Инглиз, швед, француз телләрен камил беләм, итальянча өйрәнәм. Быел – соңгы курс. Имтиханнарны уңышлы тапшырсам, җәй көне кулыма диплом алачакмын. Һөнәрем буенча мин – хисапчы. Киләчәктә кайда эшлисемне төгәл әйтә алмыйм, бәлки берничә елга Англиядә калырмын”.

Бу кызык!


Англиядәге иң сыйфатлы белемне шәхси мәктәпләр бирә. Аларда укучыларның 85 проценты – инглизләр, чит ил балалары санын 15 проценттан да арттырмыйлар. Яхшы шәхси мәктәпнең территориясе берничә йөз гектардан да артып китә, бассейн һәм спорт җиһазлары, укучылар өчен махсус тораклары, үз тарихы һәм гореф-гадәтләре була.

Сан

Узган ел белән чагыштырганда, Бөекбританиядә белем алучы чит ил гражданнары саны 5,8 процентка арткан. Анда хәзер 26 меңнән артык чит ил баласы укый.

Image may be NSFW.
Clik here to view.

1

Image may be NSFW.
Clik here to view.

2
 


Зәйнәп ГЫЙМАЛТДИНОВА

в„– |

Журналистлар мәктәбе уздык

16.05.2014 Җәмгыять
Яратып башкарган эшеңнең нәтиҗәсен тою канәгатьләнү хисе уята. Бигрәк тә ниндидер уңышларга ирешү - үзе бер бәйрәмгә әверелә, алга таба да тырышырга, эзләнергә этәргеч бирә. Минем тормышымда да күптән түгел шундый вакыйга булды.

Менә инде дүрт елга якын мәктәптә “Яшь журналистлар” түгәрәген җитәклим. “Школа радости” дип исемләнгән газета чыгарып киләбез. Бу уку елында, декрет ялыннан соң эшкә чыккач, әлеге эшкә яңа көч белән алындым. Газетаны яңа дизайнда эшли башладык.

2013 елның ноябрь аенда үзебезнең “Школа радости” дип исемләнгән мәктәп газетасын Санкт-Петербургның дәүләт университетына юлладым. Монда инде 4 ел “Журналистиканың югары мәктәбе” базасында мәктәп балалары өчен үткәрелә торган “Проба пера” дип исемләнгән журналистика, реклама һәм пиар буенча Бөтенроссия конкурсы үткәрелә. Бу конкурста яшь журналистлар көч сынаша, рек­лама һәм пиар проектлар эшли, газеталар чыгара, телерепортажлар әзерли. Конкурс­та барлыгы 48 газета редакциясе катнашып, шуларның 18е генә финал­га чыкты. Нәтиҗәләр буенча безнең газета 8нче урында иде. Алга таба ярышу өчен Санкт-Петербургка чакыру алдым.

Конкурс, чыннан да, бик җитди булып чыкты. Беренчедән, монда Россиянең төрле почмакларыннан 180нән артык талантлы яшь журналист җыелган иде. Липецк, Архангельск, Калининград, Рязань, Кострома кебек шәһәрләрдән тыш, Удмуртия Республикасы, Коми Республикасы, хәтта Төркиядән дә катнашучылар бар иде. Татарстаннан, бездән кала, Әлмәт кызы бар иде. Ачылу тантанасында катнашучыларны Институт директоры Анатолий Пую, конкурсны оештыручылар һәм иганәчеләр сәламләде.

Шәхси катнашучылар өчен рус теле һәм әдәбиятыннан тестлар, “Антон тут рядом”, “Сочи накануне” фильмнарына рецензия яки эссе язарга тәкъдим ителде. “Реклама һәм пиар-проектлар” номинациясендә катнашучылар өчен “Сөйләшү культурасы” темасына проектлар әзерләү вазифасы йөкләнде. Тележурналистлар әлеге конкурс турында фильм төшерергә тиеш иде. Газета редакцияләре исә төрле һөнәр ияләре өчен өр-яңа газеталар чыгару белән шөгыльләнде. Безгә, мәсәлән, жирәбә буенча ат караучылар һөнәре эләкте. Кемдер аяк кием тегүчеләргә, кемдер урман караучыларга, ә кемдер хәтта мунчада эшләүчеләргә багышланган газета чыгарырга тиеш иде. А3 форматында ике полосадан торган газетаны ярты көн эчендә әзерләү шарты куелды. Газетада мөхәррир сүзе, сорау-җавап, интервью, хроника һәм проблемалы мәкалә булуы мөһим. Шулай ук газетаның концепциясе аерым эшләнергә тиеш. Күпмедер дәрәҗәдә Интернет-ресурслар белән кулланырга мөмкин: терминнар, мәкаль-әйтемнәр, фоторәсемнәр алырга. Ләкин аерым текстлар редколлегия әгъзаларыныкы булырга тиеш.

Балалар биремнәрне үтәгән вакытта, җитәкчеләр өчен семинарлар үткәрелде. Башкаларның газеталары белән танышу, фикер алышу өчен мөмкинлек бирелде. Газеталарның дизайны, версткасы буенча хаталар әйтелде, киңәшләр бирелде. Гомумән, сөйләшү бик файдалы һәм эчтәлекле булды.

Конкурс кысаларында Санкт-Петербургның массакүләм-мәгълүмат чараларына экскурсияләр оештырылды. Төркемнәргә бүленеп, журналистлар “НТВ-Петербург” телеканалына, “РИА-Новости” медиаүзәгенә, “Эхо Москвы в Санкт-Петербурге” радиостанциясенә, “Радио России” телерадиокомпаниясенә һәм “ИТАР-ТАСС”, “БалтИнфо” мәгълүмат агентлыкларына бардылар. Без Россиядәге иң дәрәҗәле һәм өлкән булган “ИТАР-ТАСС” агентлыгына бару бәхетенә ирештек.

Конкурсның икенче көне вакыйгаларга тагын да бай булып чыкты. Иртәдән күренекле шәхесләр белән очраштык. Балет артисты Альберт Галичанин, “НТВ” телеканалы журналисты Роман Герасимов һәм кино актрисасы, депутат Анастасия Мельникова бик кызыклы шәхесләр булып чыктылар.

Анастасия Мельникова китаплар укырга ярата икән. “12 яшьтән минем белән һәрвакыт “Библия” китабы. Мин әдәби әсәрләр, мемуарлар укырга яратам. Аларда үзең өчен мөһим нәрсәләр табып була. Л.Н. Толстой әсәрләрендә бала тәрбияләү буенча күп кенә сорауларга җавап табам”, - дип сөйләде ул. “Балаңа ялган сөйләргә ярамый. Аның ышанычын акларга кирәк. Мин шәхсән кызым өчен яшим - аңа бүгенге көндә ничек уңайлы, шуны исәпкә алам. Аның теләкләре минем өчен беренче планда”, - диде.

Бу көнне профессиональ журналистлар һәм пиар белгечләре белән мастер-класслар булып узды. Без “РИА-Новости” медиаүзәге җитәкчесе Константин Шолмов үткәргән мастер-класста катнаштык. Ул журналистика тарихы, Росссиядәге журналистиканың үзенчәлекләренә тукталып китте. Яшь журналистларга көн саен язарга, каләм чарларга киңәш бирде. “Спорт белән шөгыльләнгәндә көн дә күнегүләр ясасаң, яхшы формада буласың. Берәр ай диванда аунап ятсаң, аннары эшлисе дә килми. Шулай ук журналистикада да. Көн дә язган кеше остарып бара. Озак вакыт язмый тору исә кире нәтиҗәләргә китерә”, - диде К. Шолмов.

Мастер-класстан соң, тантаналы рәвештә нәтиҗәләр игълан ителде, конкурста җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Безнең команда Иван Тришин (6 нчы сыйныф), Маргарита Волкова (5нче сыйныф) “Иң яхшы газета” номинациясендә III урын яулады. Шундый дәрәҗәле конкурста эшебезне бәяләүләре горурлык хисе уятты. Өстәвенә, бу конкурста катнашып, үзебезне генә түгел, мәктәпне һәм шәһәребезне дә күрсәтү безгә зур җаваплылык өстәде. Шулай итеп, барлык киңәшләрне мыекка чорнап, тәҗрибә туплап, без Казанга юл тоттык. 


Ләйсән ФӘЙЗУЛЛИНА

в„– |

Гөлнара Зиннәтуллина: «Мин дөньяны үлеп яратам»

16.05.2014 Җәмгыять
Ул иртән-иртүк, стенага элеп куелган рәсемгә карап, бер үк сүзне кабатлый: «Мин сине барыбер җиңәм, син үзең үк туеп, мине ташлап чыгып китәчәксең әле». Арка миен хәтерләтүче әлеге рәсемдәге кара төрткеләргә шулай психологик рәвештә сугыш игълан иткән телевидениенең танылган алып баручысы, журналист Гөлнара апа Зиннәтуллинага карап мин дә берсүзсез ышанам: кем-кем, ә Гөлнара апа үзенең оптимизмы белән генә дә теләсә нинди авыруны җиңәрлек шәхес ул.

Моннан ике ел элек – 2012 елда табылган миелома авыруы аркасында бик күп химия курслары, нурланыш терапияләре алып, сынауларга каршы җилкән булырга туры килсә дә, кечкенә дә төш кенә Гөлнара апаның күзләре ут янып тора. Минем аны мактап алган сүзләремә дә балаларча сөенеп: «И-и, бала, сөенмәслекмени – дөнья матур бит! Мин дөньяны үлеп яратам», – дип яңгыратып көлеп куя.

«Ни өчен?» дигән сорауны һәркем бирә...


Ут борчасы кебек йөгерек, тынгысыз җан Гөлнара апа үзендәге яман авыруны көтмәгәндә-уйламаганда «ача». Иптәш кызларын көтеп йортны юып йөргәндә йөрәк турысыннан чәнчеп алган «аҗаган»нан көлеп тә ала әле: «Бабай, әллә картаям шунда, кабыргамда тозым кузгалды бугай», – ди хәләле Ринат абыйга. Аңа кадәр хондроз, остеохондроз ише ике кешенең берсендә булган сырхау белән хастаханәдә күренеп торган кеше буларак, үзләренең янындагы районныкына да кагыла аннары. Кан анализы алганнан соң, табиб, кандагы РОЭның артып киткәненә аптырап, онкологка җибәрә Гөлнара апаны. Онколог та шундук кына диагнозны тәгаенләми – келәймәне томография дигәннәре суга: умыртка баганасын начар күзәнәкләр иләк иткәнче тишкәләгән икән инде. «Ничек йөри алдың соң син?» – ди ул Гөлнара апага, аптырап. Гөлнара апа җилкәләрен генә сикертә – кичә генә йортның урам ягын юып йөргәнен әйтмәс бит инде...

– Коелып төшәсең инде ул, ансыз булмый, – ди Гөлнара апа, әлеге вакытларны искә алып. – Мин бит әле шуннан соң ялгыш егылып, ике умыртка сөяген сындырдым. Кадакланган кебек, урынга калдым. Ярты ел ятарга туры килде. Менә шунда бик күп уйланылды да, нәтиҗәләр дә сипләнде. «Нишләп мин?» дигән сорау: «Ни өчен миңа икән?» – дигән сорауга әверелде. Җавабын да таптым кебек: уртача яши белмәдем. Яна башласам – янып бетәргә, тотынсам – үлгәнче эшләргә, алынганмын икән – ахыргача илтеп җиткерергә кирәк бит миңа! Ярамый икән алай яшәргә – урталыкны саклап калырга, ажгырып алга чапмаска кирәк. Мин, кешегә ярдәм итә башласам да, башкалар кебек, күбрәк сүз кушып, артыграк кул кушырып утыра белмәдем шул – егылганчы чаба торган идем. Аннан гына Туфан Миңнуллин сүзләренә тап булдым: «Итагатьлелек мокытлыкка ук барып җитмәскә тиеш». Кемдер сине яхшылап кына файдалана белә ул, аннан сине танымамышка салышып узып та китәргә бик мөмкин. Шуңа, иң элек үзеңнең кадереңне белеп, өстеңә тау кадәр бурыч алмыйча гына яши белергә кирәк.

Гомер буе ике генә кадерлем булды...

– И-и, Гөлнара апа, сездән буламы инде ул өстән-өстән генә эшләү...

– Булмый шул. Булмады да. Мин гел әйтәм, гомер буе ике генә кадерлем булды: берсе – Зиннәтуллин, икенчесе – эшем. Алар хакына мин бөтенесенә әзер булдым кебек. Менә шул – тизлекне киметер яшьтә дә махы бирмәгәнмен, ахры, чир эзләп тапкан үземне, каһәр (көлешәбез)! Ял итсен бераз диюе булган, күрәсең – ярты елга урынга салды да куйды.

– Әмма, Аллага шөкер, теше үтмәде.


– Уенын кушып сөйләшсәм дә, авыр чагы күп булды инде аның, бала. Янымда дырылдатып торучы якыннарым, бер мизгелгә дә калдырмаучы гаиләм, балаларым булмаса, торыр идемме икән, дип тә уйлап куям. Бабай диагнозны белү белән үк әйтте: «Без моны гына җиңәрлек». Мин ятакка калгач, улым Илдар белән киленем Эльвираның икенчеләре – оныгым Азалия туды шул вакытта. Улым минем яныма кечкенә бәгырь җимешен китереп салгач, и курыктым инде. «Улым, – дидем, – яңа туган нарасыйны онкология белән авырган кеше янына салмыйлар, ал, зинһар». Киленем кистереп әйтте: «Синең авыруың йогышлы түгел, әни, узгынчы авыру – Азалия белән утырырга өйрәнерсең, Азалия белән төшеп йөгерәсең әле син», – диде. Һәм, Ходаема мең шөкер, шулай булды да. Оныгым утырып тора башлагач, мине дә терәтеп утыртып куя башладылар, ул тәпи киткәндә, мин дә аякка бастым.

– Башта җанны дәваларга, аннан гына – тәнне, дип юкка гына әйтмиләр инде.


– Улым белән кызым мин авырый башлагач кинәт кенә олыгаеп киттеләр. Һәм шундый кайгыртучанлык күрсәттеләр алар миңа, әйтеп-сөйләп бетергесез. Ул помидор белән кишер согын көненә әллә ничәшәр тапкыр әзерләү булсынмы, бүген күрә алмас дәрәҗәгә җиткән кәбестә ашату дисеңме, мине сөйләндереп утыру булсынмы, уколлар кадаумы... Ходаема мең шөкер, дим – ирем җиң сызганып тырышты, балаларым. Әле бу чир дигәннәре ишек шакымаса, якыннарымның алтынга тиң, балаларымның ни дәрәҗәдә игелекле булуларына әллә ни игътибар да итмәгән булыр идем, бәлки...

Даруларны – бөтен ил белән


– Чирне җиңдем, ул артта калды, дип әйтә алмыйм, әлбәттә, – дип дәвам итә Гөлнара апа. – Онкологлар минем авыруны югары кан басымы белән чагыштыралар: аннан котылып та булмый, дәвалап бетереп тә. Шуның белән яшисең. Мин шулай итәм дә: кандагы ул «тәнчекләр» артып китсә, химия курсы алам, даруларын кадатам дигәндәй. Һәрдаим табиблар күзәтүе астында инде. Алар миңа Ходай Тәгаләдән соң икенче булып ярдәмгә килгән, яшәү бүләк иткән кешеләр. Менә бит әле – бакчадан эшләп кайттым да, бөтен тәнем авыртып тора. Аны инде минем авыруга бәйләп кенә дә бетереп булмый. 62 яшьлек кемнең генә бакчада эшләп кергәннән соң тәне сызламый икән?! Түзәрлек сызлау – түзмәслек чаклары да бар иде бит, дип, анысына да шөкер итәм.

– Түзмәслек чакларда сезне дусларыгыз да тыгыз боҗра булып уратып алды кебек?


– Анысын да сөйләп бетерерлек түгел, багалмам. Бер бик кыйммәтле дару кирәк булган тарихны сөйләү дә җитә торгандыр. Ул безнең илдә юк, чит илдә исә бары тик рецепт белән генә бирелә. Менә шунда аңладым да инде мин: дөньядагы барлык кешенең 99 проценты әйбәт кешеләр икән, шулай булмаса, башкаларга ярдәм итәр өчен шуның кадәр тырышырлар идеме икән алар?! Ышанасыңмы-юкмы, миңа ул боз белән генә кайтартыла торган даруны дәвалау узганнан соң да тагын бишесе артып калырлык итеп җибәрделәр. Нинди юллар, нинди хәйләләр, нинди тырышлыклар аша табылганын ул чит илдә яшәүче, чит илгә барып кайткан дусларым үзләре генә беләдер. Казандагы дусларым исә, чакырмыйча-нитмичә килеп, көннәрен-сәгатьләрен үзара бүлешеп, мине бер минутка да ялгызымны калдырмады.

– Шунда оялмыйча аякка басмыйча кара, әйеме, Гөлнара апа?


– Бастым инде аптырап (рәхәтләнеп көлешәбез)! Аллага шөкер, минем аякка басуым, кабат кешеләр арасына чыгуым, эшкә тотынуым үзе бер могҗиза кебек тоеладыр. Әйе, гел яхшыга ышансаң, җирдә яманлык кылмасаң, могҗизалар да була икән ул!

– Эшкә тотындым дигән пунктны шәрехләп китик әле – күпләр өчен иске авызга яңа аш булсын.


– Ие шул, театр турында бихисап материалларым булган кеше икәнемне белгәнгә, «Тәртип-FM» радиосына тапшырулар әзерләргә чакырдылар. Менә уннан артык циклны яздырып кайтырга да өлгердем инде. Ул инде җиң сызганып эшкә тотыну түгел, әмма үземне кирәкле хезмәткәр итеп тою да рәхәт нәрсә. Үзеңне тонуста тоту, диләрме әле? Эшкә барган көнне үземә ачыш та ясап кайттым: «Дөнья бер дә үзгәрмәгән, мин белгән килеш икән!»

Бабаема җиткән кеше юк!

– Ринат абый белән яшәвегезгә дә кырык ел гомер узып бара, Гөлнара апа. Ә сез һаман аны «яратам» да «яратам» дисез (көлешәбез)...


– Яратам шул, бала, бик яратам. Үзем дә куркып куям хәтта. «Карчык, йөз яшькә җитик тә, мин – башта, син – соңыннан үләрсең», – дисә: «Юк инде, сиңа бер көнгә булса да артыграк яшәргә туры киләчәк, гүргә синең кулларыңда төшәсем килә», – дип көләм. Ә шаяртмыйча әйткәндә, еллар узу белән хисләр кадере бергә узган юллар барәбәренә арта гына бугай ул, бала. Балаларыбыз, Аллага шөкер, бик акыллы, оныкларыбыз Ләйсән белән Азалиябез тезебездән төшми, өебездән кеше өзелми, арабызда әле яшьлек кайнарлыгы.

– Разил Вәлиевнең «Йә дөньяны үзгәртәм мин бүген, йә булмаса, үзем үзгәрәм» дигән шигырь юлларын сезнең гаиләгә борып карасак, бер дә бер-берегезне үзгәртергә тырышмадыгызмыни, Гөлнара апа?


– Юк! Бер тамчы да! Ник үзгәртим ди мин аны – ул бит болай да әйбәт. Бер генә сүземне дә беркайчан да «юк» дип атлап чыкканы булмады. Гомерем буе аннан «ярар, әнисе»ннән кала сүз ишетмәдем. Мине яратты, эшемне кабул итте, гаилә өчен тырышты. Ул әйбәт булгач, миңа да башкача ярамый бит инде – тужы әйбәт булырга туры килде (көлешәбез). Бакчага, дисәм – бакчага алып чыгып китә ул мине, яңа ремонт теләгән идем, мине 20 көнгә авылга кайтарып куеп, фатирны сүтеп-җыеп ята, табибтан-табибка, кирәктән-кирәккә генә йөртә. Шуңа да мин һәр иртәне аны эшкә озатканда сары йомгак – чебикәй кебек кочагына кереп бетеп кочаклыйм да, битләреннән сыйпап, эчемнән генә, Ходаем миңа иксез-чиксез бәхетле язмыш биргән, шөкер, дип сөенеп калам...
 


Гөлнара ҖӘЛИЛОВА

в„– |

Эльмир Низамов: «Без гаҗәеп заманда яшибез»

16.05.2014 Мәдәният
Эльмир Низамовны яшь композитор дип әйтү дөрес булмас кебек. Иҗади тәҗрибәсе яшенә караганда күбрәктер. Гаять эшлекле, һәртөрле яңалык-тәкъдимнәргә ачык, максатчан, өлгер һәм шул ук вакытта бик итәгатьле егет ул. Ульян шәһәрендә музыка көллиятен тәмамлаган пианист Казан консерваториясендә А.Луппов җитәкчелегендә композиция осталыгына төшенә. Бүген ул аспирант һәм педагог та әле.

– Консерваториядә укуыңны тәмамлаганда ук үзең турында көчле хәбәр салдың – чыгарылыш эшең «Алтын Казан» рок-операсы иде. Ничек туды бу идея?

– Әйе, «Алтын Казан» беренче зур эшем булды. Мин консерваториягә кергәндә үк аны опера белән тәмамлаячагымны белдем. Нинди булуы, ничек язылачагы билгеле булмаса да, опера булырга тиеш иде ул. Нәтиҗәдә, академик һәм популяр музыка – икесе дә миңа кызыклы булганга күрә, рок-опера жанрына тукталдым. Либретто авторы Ренат абый Харис та шушы жанрны сайлаганны хуп күрде.

– Белгәнемчә, Ренат ага белән соңгы эшегез булмый бу?


– Әйе, без Ренат абый белән иҗади дуслар, сәнгатьтә ул минем остазым, дип әйтергә була. Аның белән танышкач, шаккаткан идем: бу шагыйрь бит Җиһанов, Яхиннар белән эшләгән. Миңа шундый олпат шәхес белән иңгә-иң иҗат итәргә насыйп булды, дип шатланганым хәтердә. Ренат абый бик якын кешемә әйләнде, ул миңа бабам кебек дисәм дә була. Еш кына мин аларда кунакта булам, сәнгать кенә түгел, тормыш турында да сөйләшүләр күп була. Аның белән без чыннан да күп хезмәттәшлек итәбез. Ренат абый белән бик җиңел, аңа берәр идеямне әйтәм икән, ике-өч көн дигәндә шигырен язып та бирә. Бер яктан, текстларына карата ул бик таләпчән, икенче яктан, үзгәрешләр кертү кирәк булса, карышмый, көйгә туры килсен дип тырыша. Ул, гомумән, шундый актив кеше. Яшьләрдән дә җитезрәк тоела ул миңа. Аның гел ниндидер идеяләре туып тора. Иҗатташың белән бер дулкында булу мөһим ул.

– «Мин ана» моноспектаклендәге эшең турында сорамый булдыра алмыйм.


– Рамил (Р.Гәрәев – «Мин ана» спектакленең режиссёры – авт.) миңа тулысынча ышанды, «Ничек сизәсең, шулай яз, үз фикереңне әйт», – диде. Мондый карт-бланш – зур җаваплылык, димәк, син үз йөзеңне күрсәтәсең, режиссёр шулай кушты, дип аклана алмыйсың.

Инсценировканы укып чыккач, мине сюжеттан бигрәк Ана образы кызыксындырды. Ана җырласа, аның җыры нинди булыр икән, дип уйландым. Героиняның эчке тавышын ишетәсем килде. Музыкада шушы тавышны эзләдем. Ул музыка бик җиңел, үзеннән-үзе язылды. Кино өчен күп язган композитор София Гобәйдуллинаның шундый сүзләре бар: «Кинода композитор актёр белән бер. Ул алдына куелган бурычны үти, роль уйный». Чыннан да, бик еш нәкъ шулай була. Тик «Мин ана»да миңа роль уйнарга туры килмәде. Мин үз фикерләремне әйттем, бәлки шуңа да эш бик җиңел баргандыр.

– Син Россия һәм дөнья күләмендәге бәйгеләрдә җиңүче, лауреат исемнәрен алган кеше. Чит илгә яки шул ук Мәскәүгә китеп эшләү теләге тумый калмагандыр.

– Үземнең дә бу турыда уйланганым бар. Укырга кергәндә ике генә консерваторияне күз уңында тоттым – Мәскәүнекен һәм Казанныкын. Тегендә дә, монда да консультацияләргә барып кайттым, ләкин барыбер күңелдә икеләнү, шикләнү хисе калды. Мәскәүнең консерваториясе зурлыгы, бөеклеге, данлыклы тарихы белән җәлеп итте, ә Мәскәү үзе абсолют ошамады! Ә Казанның консерваториясе дә таң калдырды, үзе дә күңелемә бик хуш килде. Моңарчы минем Казанга килгәнем дә булмады диярлек. Ульянда училищеда укыган елларда ике-өч мәртәбә килеп-киткән идем – шул гына. Бәлки мин бик гади генә уйлаганмындыр, ләкин: «Юкка гына дөньяга татар булып тумаганмын бит инде мин», – дип, Казан консерваториясен сайладым. Ошамаса – китәрмен, бәйләп тотмаслар бит.
Вакыт узган саен, Казан тагын да матуррак тоела башлады. Аннары әти-әнием дә Казанга килеп урнаштылар. Ә Мәскәү ничек ошамады, хәзер дә шулай. Юк, ул бик кызыклы шәһәр. Анда минем дусларым, фикердәшләрем бик күп. Хәтта Казанда да аның хәтле әңгәмәдәшләрем юктыр. Ләкин Мәскәүдәге ыгы-зыгыны кабул итә алмыйм, анда иҗат итеп булмый да төсле. Ә башка илләргә килгәндә... Кайчан да булса берәр чит илгә китүем, күпмедер вакыт анда яшәп каравым бик мөмкин. Ләкин бөтенләйгә китү турында уйлап та караганым юк. Бәлки андый фикергә килер өчен чит җирдә бик озак яшәргә кирәктер. Әлегә чагыштырып карау теләгем генә бар. Мин рус шәһәрендә туып үстем. Казанда «Тукай урамы», «китап кибете», «даруханә» дигән татарча язуларны күрү шулхәтле кызык тоелды. Бу вак кына әйберләр шундый мөһим икән! Мин үземне өйдә дип хис итәм. Чит җирдә яшәп карау теләгем дә, бәлки, үз илемне сагынып кире кайту өчен кирәктер.

– «Юкка гына татар булып тумаганмындыр», – дидең. Гомумән, иҗатыңда да шушы сүзгә таянасыңмы?Милли композитор төшенчәсен ничек аңлыйсың?


– Ничек аңлыйсың – бик дөрес сорау. Бөтен нәрсә шушы төшенчәне ничек аңлавыңнан тора. Композиторның фамилиясе билгелиме милли музыканы, әллә музыкадагы халык көйләренә якын элементлармы? Минемчә, бу ике фикернең берсе дә дөреслеккә якын килми. Чын сәнгать – ясалма түгел, ул табигый, иҗатчының турыдантуры әйтелгән, бәйсез сүзе. Без чит телдә сөйләшкәндә сөйләмебездә туган тел акценты саклана. Музыкадагы миллилек шушындый акцентка тиң. Мәсәлән, композитор Арам Хачатурян беркайчан да халык музыкасы язмаган, ул бары тик академик жанрларда эшләгән. Ләкин симфония язсынмы ул, балетмы – һәрбер әсәре әрмән колориты белән сугарылган. Чөнки ул шулай ишеткән, бу аның акценты.

Әгәр кеше төгәл бер мохиттә үскән, аның фикере шушы мохиттә форма лашкан икән, киләчәктә дә, нинди генә чит өлкәгә кереп китмәсен, ул мохитнең йогынтысын югалмаячак. Миллилек белән дә шул ук хәл. Мин гаиләдә татар мохитенедә үстем, димәк музыкамда да татар рухы бар. Һәм ул көчәнеп эшләнгән әйбер түгел, ул табигый аһәң.

Шунысы кызык: музыкамны, мәсәлән, Мәскәү коллегаларым тыңласа, алар еш кына ниндидер шәрыкъ, төрки мотивлар сизәләр. Ул музыка шул ук Мәскәү композиторларыныкыннан аерылып тора, гәрчә без нигездә бер үк алымнар кулланып иҗат итсәк тә. Татар музыкасын ишетеп ияләнмәгән мәскәүләр анда татар рухын тоялар икән – мин бик шат. Казанда башкачарак. Милли музыка дип атар өчен безгә җете татар көйләрен ишетергә кирәк, ахрысы.

Үз иҗатым белән мин татар музыкасы пентатоникадан гына тормый дип әйтәсем килә. Татар музыкасы, мәдәнияте күпкә киңрәк, тирәнрәк. Һәм тышкы билгеләр аша гына тоемлап бетереп булмый аны. Музыкам дөньяга кызык булсын иде. Татарларның бай мәдәниятен танытасым килә. Була бит шулай: сиңа берәр музыкаль әсәр ошый икән, аның авторы турында кызыксына башлыйсың. Ә ул, мәсәлән, Перуда туып үскән. Ә син Перу турында берни белмисең. Шуннан бер композитор аша син тулы бер культура белән танышасың. Әгәр дөньяда бер генә кеше булса да минем музыка аша татар мәдәниятен ачса, мин бик бәхетле булыр идем.

– Мәскәү-Казан темасына кире әйләнеп кайтсак. Казанда яшәвең читтәге иҗатчылар белән аралашырга комачауламый дип беләм, син бит яшь композиторларның «МолОт» берләшмәсенең актив катнашучысы да. Бу берләшмәнең максатлары нинди?


– «МолОт» («Молодежное Отделение союза композиторов России»дан кыскартылып алынган – авт.) дигән берләшмә виолончелист, композитор Ярослав Судзиловский тәкъдиме белән Мәскәүдә барлыкка килә. Ул Россиянең композиторлар берлеге карамагында оеша. Берлек булдыра алганча безгә ярдәм итсә дә, эшебезгә кысылмый, юнәлешебезне билгеләми. 2007 елда мин Ярослав белән танышканда бу идеяләре әле туа гына башлаган иде, ә 2008дә «МолОт» инде эшен башлады. Без җыелышабыз, бер-беребезнең музыкасын тыңлыйбыз, фикер алышабыз, тәнкыйтьлибез. Аннан конференцияләр, концертлар да оештыра башладык. «МолОт» Берлек ярдәме белән «Россиянең 36 яшь композиторы» дигән китап чыгарды. Анда минем турында да мәгълүмат бар.

Яшь музыка, яшь композиторлар фестивальләре шактый, андый бәйгеләрдә ешрак катнашкан саен, әлбәттә, музыка өлкәсендә танышларың да арта. «МолОт» исә безне тагын да якынайтты. Төрле шәһәрләрдә яшәсәк тә, барыбыз да бер-беребезне беләбез. Безнең аралаша башлавыбыз зур сөенеч, дип саныйм. «МолОт»ның максаты да шуннан гыйбарәт – берләштерергә, ярдәм итәргә. Мәсәлән, яшь композитор әсәр яза һәм, билгеле, ул әсәрне халыкка җиткерәсе килә. Ә бу шактый кыен эш. Моның өчен музыкантлар, сәхнә, публика җыю кирәк. «МолОт» төрле шәһәрләрдә концертлар оештыра. Гадәттә, ул концертта җирле композиторлар музыкасы белән бергә, читтәге композиторларның әсәрләре дә яңгырый, әлеге шәһәр публикасы шулай башка шәһәрдә яшәп иҗат иткән композиторлар белән таныша. Яшь композитор өчен Петербург яки Мәскәү концертларында үз музыкасын ишеттерү зур дәрәҗә бит ул, үзеңне күрсәтү өчен гаҗәеп мөмкинлек! Кайчак мин берәр шәһәргә киләм, ә мине инде беләләр: «Сезнең музыкагызны шул-шул концертта ишеткән идек», – диләр. Ә мин бит бу шәһәргә беренче тапкыр киләм! Мондый сүзләрне ишетү, әлбәттә, бик куандыра.

Беләсеңме, без гаҗәеп заманда яшибез. София Гобәйдуллина, мәсәлән, үз вакытында Казаннан китмәсә, бәлки дөнья андый композиторны белмәс тә иде. Эш танылуда гына да түгел. Гобәйдуллина шундый булып формалашмас иде, анда укыган китапларны укый алмас иде, анда танышкан кешеләрне белмәс иде, анда тыңлаган музыкасын тыңлый алмас иде. Хәзер исә чикләр юкка чыга бара. Аралашыр өчен мөмкинлекләр зур. Яшьләр исә аралашуны, ниндидер берләшмәләргә җыелуны һәрчак хуп күрә. Барыбызга да таныш «Калеб» җыены да бит эш булмаганнан барлыкка килгән әйбер түгел, димәк, без, яшьләр, шундый бердәмләшүгә мохтаҗ. «МолОт» та шушындый омтылыштан барлыкка килә.

– София Гобәйдуллинаны еш телгә аласың...


– Әлеге вакытта «Тембровый мир Софии Губайдуллиной» дигән фәнни эш язам. София Гобәйдуллинаның музыкаль эзләнүләре нәкъ менә тембр өлкәсенә юнәлтелгән. Гобәйдуллина иҗатының бу юнәлеше миңа яшь галим буларак кына түгел, композитор буларак кызыклы тоела. Беренчедән, Гобәйдуллина – татар композиторы, ул монда үскән, монда укыган. Икенче яктан, аны, гомумән, ниндидер кысаларга кертү авыр, ул – дөнья музыканты. Аның музыкасын тыңлаучы булып түгел, тирәннән өйрәнәсем килә... Гомумән, мин кайчак үзем һәм София Гобәйдуллина арасында уртаклык сизәм.

– Ул ике ел элек Казанга килгәндә, аның белән күрешмәгән идеңме соң?


– Юк, ләкин аннан алда мин Мәскәүдә аның белән оештырылган иҗади очрашуда булган идем. Шунда танышып, үземнең Казан композиторы булуымны әйткән идем, «Без Сезне Казанда көтәбез», – дигән идем. Бәлки мин чакырганга килгәндер ул?! (көлә)

– Тарихи вакыйгалар музыкант өчен материал – сюжет бирә, ә бүгенге мохит музыкантка нәрсә тәкъдим итә ала?


– Мөмкинлекләр. Тагын бер кабатлыйсым килә, без уникаль заманда яшибез. Безнең белән бергә төрле музыка стильләре, юнәлешләре генә түгел, төрле музыка эпохалары да яши. Мондый хәл тарихта беренче тапкыр. Чөнки, гадәттә, телдән-телгә күчкән халык көйләрен санамаганда, бары тик замана музыкасын, бик күп булса 10-20 ел элек иҗат ителгән музыканы тыңлаганнар. Бүген тарих һәм мәдәният юлының горизонталь сызыгы вертикальгә күчте. Бах чоры музыкасы да, грегориан хораллары да, популяр музыка да, фольклор да берьюлы яңгырый. Бер яктан карасаң, бу кулланыш чоры галәмәтедер инде – син супермаркеттагы кебек үзең теләгәнне сайлап аласың. Нәтиҗәдә «культурный бульон» барлыкка килә, аңа ниләр кушылганын аңлап та булмый. Шунлыктан хәзер сәнгатьнең кайсы юнәлеше алга киткән, кайсы бераз сүрелгәнен төгәл әйтү мөмкин түгел. Бер магистраль юл юк, һәрнәрсә шәхси мәнфәгатьләргә бәйле. Икенче яктан, без моның барысын да үз иҗатыбызда кулына алабыз. Африка халык җыры белән татар озын көйләрен чагыштыра, ХХ гасыр авангард музыкасын рок белән катнаштыра алабыз. Шостаковичның моның хәтле стильләр белән эшләү мөмкинлеге булмаган. Киләчәк өчен, гомумән сәнгать үсеше өчен бу зур-зур перспективалар ача.

– Казанда яшь композиторларны кайда ишетеп була?


– Консерваториядә ел саен композиция кафедрасының хисап концертлары була. Композиторлар үз әсәрләрен тәкъдим итә. Мөстәкыйль концертлар, фольклорны эшкәртеп башкару концертлары була. Елына кимендә, өч концерт куела. Композиторлар берлеге оештырган концертлар да бар. Ике елга бер оештырылган «Европа-Азия» фестиваленең бер концерты яшь композиторлар музыкасын тәкъдим итүгә корылган. Автор концерты оештырырга да мөмкин. Мин консерваториядә укыганда ике тапкыр шундый кичә оештырган идем.

– Бүген нинди эшләр белән янып йөрисең?


– «Кара пулат» операсын яздым. Бу – Ренат абый Харис белән берлектәге чираттагы эшем. Әлегә шушы хезмәтебезне ничек сәхнәләштерү турында уйлашабыз. 


Рания ЮНЫСОВА

в„– |

Колорадо коңгызына көн бетә

16.05.2014 Авыл
Татарстан галимнәре колорадо коңгызы белән көрәшнең яңа ысулын уйлап тапкан. Әлеге методика бәрәңге уңышын арттырып кына калмый, ә колорадо коңгызын якынча ике елга юк итәргә дә ярдәм итә.

Колорадо коңгызы күптән инде бакчада кайнашучы халыкның баш бәласенә әверелде. Бу афәт белән җәй буе көрәшәләр, тик аның уңай нәтиҗәсе, кызганычка каршы, вакытлыча гына сиздерә. Шуңа күрә татарстанлылар колорадо коңгызын бөтенләй юк итүдән өметләрен өзде кебек...

Шулай да, Татарстандагы тар авыл хуҗалыгының фәнни-тикшеренү институты галимнәре шушы көннәрдә сөенечле яңалык таратты. Алар колорадо коңгызы белән көрәшнең яңа ысулын уйлап тапканнар икән.

- Чит илләрдә бәрәңге зур мәйданнарда үстерелсә, кагыйдә буларак, бездә ул шәхси хуҗалыклардагы кечкенә кишәрлекләрдә җитештерелә. Нәтиҗәдә, колорадо коңгызы белән көрәшнең дә бердәм ысулы юк – бу афәт белән һәр кеше үзенчә көрәшә. Кемдер бөтен буш вакытын шуңа сарыф итә, ә кемнәрдер, киресенчә, бу кортлардан котылуга әллә ни зур игътибар бирми. Колорадо коңгызыннан саклану ысуллары кулланылмаган кишәрлекләрдә әлеге бөҗәк зур тизлек белән арта һәм яңадан бакчаларга “ябырыла”, - дип сөйләде безгә фәнни-тикшеренү институтының үсемлекләрне саклау үзәге җитәкчесе, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Фәния Җамалиева.

Белгеч сүзләренә караганда, хәзерге вакытта Татарстанда колорадо коңгызы аеруча күп. Әгәр дә аны махсус препаратлар ярдәмендә эшкәртмәсәң, бәрәңгенең яфраклары бик тиз юкка чыгачак.

- Хәзерге вакытта республикада колорадо коңгызы белән көрәш стратегиясе бар. Кагыйдә буларак, ул бәрәңге үсемлеген июльнең беренче, икенче декадасында агулауны күздә тота. Без махсус тәҗрибәләр уздырдык һәм әлеге ысулның колорадо коңгызын 90-95 процентка юкка чыгарырга ярдәм итүен ачыкладык. Тик шул ук вакытта әлеге эшкәртелүдән качып калучы кортлар да бар. Шуңа күрә бу стратегия ярдәмендә колорадо коңгызын бөтенләй юкка чыгарып булмаячак – әлеге ысул вакытлыча гына ярдәм итә, - дип дәвам итте сүзен Фәния ханым.

Нәкъ менә шуңа күрә Татарстан галимнәре колорадо коңгызы белән көрәшнең яңа стратегиясен эшләгән дә инде. Ул утыртыр алдыннан бәрәңге бүлбеләрен махсус препаратлар ярдәмендә эшкәртүне күздә тота.

- Якынча 8 ел элек утыртыр алдыннан бәрәңге бүлбеләрен эшкәртү өчен “Престиж”, “Крузер” кебек махсус препаратлар чыкты. Без аларны кулланган очракта колорадо коңгызының бәрәңге яфрагына личинка да сала алмаячагын ачыкладык. Өстәвенә, әлеге яфракны ашаган вакытта коңгыз үзе дә һәлак була. Бу колорадо кортларын 100 процентка юкка чыгарырга ярдәм итә, - дип аңлатты безгә Фәния Җамалиева.

Белгеч сүзләренә караганда, бәрәңгене бу рәвешле эшкәртүнең кеше организмына зыяны юк. Әгәр дә агуланган бәрәңге бүлбеләрен май аенда утырталар икән, июль ахыры – август башына яшь бәрәңгедә бу препараттагы матдәләрнең берсе дә ачыкланмаячак. Җирнең уңдырышлы катламына да зыян салынмый, ди ул.

Колорадо коңгызы белән шушы рәвешле көрәшүнең тагын бер уңай ягы - бәрәңге бүлбеләрен һәр елны агуларга кирәк булмаячак. Әгәр дә халык бу эшне бөтен авыл яки район белән җыелышып башкарса, колорадо коңгызы белән ким дигәндә ике елга хушлашырга мөмкин булачак. 


Рәмзия ЗАКИРОВА

в„– | 15.05.2014

Изге эшегез уңышлы булсын

17.05.2014 Дин
Т. Новгород өлкәсе Кызыл Октябрь районы Кызьмавыл башлангыч мәктәбе бинасында узган елның августыннан башлап дини укулар үткәрелә. Өч еллык курсалардан соң бу уку йортының шәкертләре мөгаллим һәм имам таныклыгы алып, авылларыбызга Ислам нуры таратырлар.

- Районыбызда мәдрәсә булдыру минем күптәнге хыялым иде. Рәхмәт Кызыл Октябрь районы үзидарә башлыгы Халит абый Сөләймановка, ул тәкъдимемне хуплады, дәресләр үткәрергә җылы, якты бина бирде. Бүгенгә “Нур Аль-Ильм” мәдрәсәсенең беренче курсында 26 шәкерт 9 дисциплина буенча белем ала. Аларның белемнәрен кышкы һәм язгы сессияләрдә имтиханнар ярдәмендә тикшерәбез. Сынау узганнары укуларын дәвам итә. Уку йорты өлкә Диния нәзарәте канат астында эшли һәм мәдрәсәне уңышлы тәмамлаган шәкертләребез тиешле стандартта таныклык алырлар. Мәдрәсәнең иң яхшы укучысын әйтми узалмыйм, ул да булса Рауза апа Хөсәинова, барлык дәресләрне дә “5”кә генә үзләштерә.

Популярлыгыбыз көннән-көн арта бара, шуңа күрә киләсе уку елына күбрәк шәкертләр көтәбез. Мәдрәсәдә белем алырга теләк белдереп шалтыратучылар бүгеннән үк бик күп.

Киләчәккә планнар турында да әйтеп үтәсе килә. Иң мөһиме – район үзәгендә үзебезгә аерым бина булдыру, әлбәттә. Бу изге эштә мөфтият һәм спонсорлар ярдәменә ышанабыз. Шулай Алла ярдәме белән милли районда дини гыйлем йорты булдырасы иде, - дип сөйләде Карга авылы имамы “Нур Аль-Ильм” мәдрәсәсе җитәкчесе Дамир хәзрәт Каюмов.

Әйе, милли районда дин әһелләрен әзерләү-че уку йорты бик кирәк. Ә район башлыкларының, өлкә Диния нәзарәтенең яшь имамның бу инициативасын хуплаулары, аңа һәрчак ярдәм итүләре куаныч, әлбәттә. Мондый хезмәттәшлек Уразавылда зур, якты һәм иң мөһиме – үз бинасында урнашкан мәдрәсә булуга ышаныч тудыра. Изге эшегез уңышлы булсын, Дамир хәзрәт.
 


Р.ТИМЕРШИН

в„– |

Быел чеби үстерәбезме?

17.05.2014 Авыл
Авыл җирендә халык гомер-гомергә чеби алып үстерә. Элеккерәк елларда, яз җитүгә, күп кеше әле йомыркадан яңа гына чыккан чебешләр сатып ала иде. Әле дә хәтердә калган: авылда, чеби сатучылар килгән, дигән хәбәр таралса, бөтенесе, тартмаларын күтәреп, авыл үзәгенә ашыга торган иде.

Аның бәясе дә әллә ни кыйммәт булмый, шуңа күрә, яртысы барыбер үлеп бетә, дип, кирәгеннән күбрәк тә алалар иде, хәтта йөзәрләп алучылар да булды. Шуның яртысын исән-имин үстереп җиткерсәң, бу бик яхшы инде. Ә моның өчен бер 5-6 ай чамасы вакыт кирәк була әле. Хәзер исә авыл халкы болай мәшәкатьләнеп ятмый, бераз үскән, каурый-канат чыгарган бройлер чебиләре ала. Бәясе бик очсыз булмаса да, тиешенчә карасаң – тәрбияләсәң, югалтуларсыз үстерергә була. Чеби үстерүчеләр үзләре дә елдан-ел тәҗрибә туплый бара, остара. Тиешенчә караганда, чебешләр ике айдан инде үсеп тә җитәләр.

Хәзерге вакытта бройлер чебиләрен үстерүне кәсеп итеп алучылар да бар. Мамадыш районының Түбән Ушмы авылында яшәүче Гайнановлар гаиләсе менә инде өченче ел күпләп бройлер чебиләре үстерәләр. 2011 елда алар үзләренең фермерлык хуҗалыгын ачып җибәрә. «Терлекчелек өлкәсендә дә, чебиләр үстерү буенча да шактый тәҗрибә тупланган иде инде. Шуңа күрә, тәвәккәлләп, фермерлык хуҗалыгын ачып җибәрергә булдык», – ди Рокыя Гайнанова. Шулай итеп, эш башлаучы фермерларга ярдәм программасы буенча, алар кошчылык фермасын төзиләр. Бүгенге көндә елына 3 меңгә якын бройлер үстереп саталар.

Тәҗрибәле фермерлардан бройлер чебиләрен үстерүнең серләрен сораштык. Аларны үстерү беренче карашка гына җиңел тоелырга мөмкин, ә чын-чынлап карасаң, ул бик вак, зур игътибар һәм тырышлык сорый торган эш.

– Рокыя апа, бройлер чебиләре үстерүнең төп кагыйдәләре нинди? Авыл халкыннан, аяксызландылар, үлделәр, дигән сүзләрне дә еш ишетергә туры килә.


– Бройлерларга аларга кечкенә вакытларыннан ук җылы кирәк, аслары коры булу мөһим, шулай булганда, үсә алар. Икенче мөһим шарт – чебиләргә һәрдаим су биреп тору, алларында су беркайчан да бетәргә тиеш түгел, чөнки чебешләр коры ризык ашыйлар, шуңа күп эчәләр дә. Суны җылытып бирү дә зур роль уйный. Салкын су эчсәләр, алар шунда ук аяксызланалар, салкын тия.

– Чеби алгач та, хуҗабикәләр нәрсә ашатсам әйбәтрәк булыр икән, дип баш вата.


– Беренчедән, аларның алларында ашау беркайчан да бетәргә тиеш түгел, икенчедән, бәләкәй чакларында чебешләрне корырак ашатырга кирәк. Без бодай, борчак, шулай ук көнбагыштан, ягъни нәрсә бар – шуннан ярма ясап бирәбез, бераз үскәч исә, арпа катыштыра башлыйбыз. Чебиләр тизрәк үссен өчен, дип, алай әйберләр кушмыйбыз. Кычытканга зур әһәмият бирәбез, махсус кычыткан турагычыбыз да бар, чебиләрнең азыкларына, витамин керсен, дип, гел шуны кушабыз.

– Бройлер ите кайчан тәмле була? Ничә айлыгы иң яхшысы санала?

– Чебешләрне 2,5 айдан соң суйсаң, ите бик тәмле була. Озаграк тотсаң, катылана башлый. Без, шуңа күрә, бройлерларны җәй буена берәр меңләп берничә партия кайтартабыз. Быел беренче партияне апрельдә кайтарттык инде, хәзер үзебезгә суйгалый да башладык.

– Беренче үстергән елларда нинди кыенлыкларга юлыктыгыз? Нинди хаталар ясалды?


– Беренче елны алар күбрәк булып оештылар, шуңа күрә, басылгаладылар – шундый проблема булды. Хәзер инде андый кыенлыклар юк, урын җитәрлек, нәрсә ашарга яратканнарын, нәрсә кирәклеген беләбез.

– Шуның кадәр чебешне карап бетереп, үстереп һәм урнаштырып буламы? Әле бит аның 20-30ын үстерү өчен дә шактый тырышырга кирәк.


– Аллага шөкер, тырышабыз инде, сәламәтлек кенә булсын. Барысына да өлгерергә мөмкин. Бройлерга игътибар күп кирәк инде анысы, әмма бер үсеп киткәч, эше бераз җайлаша. Ә урнаштыруга килгәндә, хәтта игълан да биргәнем юк, килеп алып бетерәләр – шәһәрдән дә, авыл халкы үзе дә ала. Хәзер кибеттә бөтен нәрсә булса да, файдалы ризыклар, яшел үләннәр белән үзең үстергән чеби гел икенче инде – ите дә, шулпасы да. Шуңа күрә, сораучылар күп, Аллага шөкер, урнаштыру турында кайгырган юк.

Әз-мәз тарих

Бройлер (ингл. broiler, broil – утта кыздыру) – ит өчен үстерелә торган гибрид тавык. Ул тиз үсүе, җитлегүе, итенең яхшы сыйфатлы булуы белән аерылып тора. ТРда ит чебешләрен махсус үстерү 1960 елларда башлана. Моңа кадәр тавыклар йомырка алу өчен генә үрчетелгән, ә ит өчен әтәчләрне генә симерткәннәр. Бройлерны сәнәгый җитештерү түбәндәге төп технологик принципларга нигезләнә: җитештерү процесслары тулысынча механикалаштырылган тәрәзәсез кош фермаларында алып барыла; югары дәрәҗәдә продукцияле гибрид кошлар файдаланыла, кош организмының биологик ихтыяҗына туры килә торган катнаш коры азык кулланыла; җитештерү процессы кошларны ел әйләнәсе үстерү ритмын тәэмин итә алган технологик график белән оештырыла. ТРда бройлер ите Казан, Питрәч, Тукай һәм Түбән Кама кошчылык фабрикаларында, Ленин һәм Юдино нәселле кошлар үрчетү репродукторларында җитештерелә.

(Татар энциклопедиясеннән)

Бу – кызык!


Бройлерда майның күләме 5-15 процент кына, протеин исә 20 процент чамасы. 100 гр бройлер түшкәсендә нибары 180-240 ккал гына бар. Болардан тыш, ул А, Е һәм В төркемендәге барлык витаминнарга, калий, магний, фосфор, кальций, марганец, тимер, цинк, селен кебек макро һәм микроэлементларга бай. Тавык ите, тәмле булудан тыш, әле дәвалау үзлекләренә дә ия. Элек-электән тавык шулпасын организм нәзберекләнгән вакытта, шулай ук салкын тиюне дәвалаганда да кулланганнар. 


Чулпан НӘҖИПОВА

в„– |

Төркиядә яңа татар эмиграциясе оеша

17.05.2014 Милләт
17 майда Анталиядә татарларны берләштерәчәк "Мирас" иҗтимагый оешмасы эшчәнлеген рәсми башлый. "Мирас"ны оештыручыларның берсе, Фәнис Зыялы сүзләренчә, оешма Төркиянең Урта диңгез буйларында яшәүче татарларга төрле яклап ярдәм күрсәтәчәк. Ирекле яшәргә теләгәннәр Төркиягә күченә, ди ул.

Төркиянең, төрекләр әйтмешли, Ак диңгез (Урта диңгез) яр буйларына урнашкан курорт шәһәрләрдә күпме татар яшәгәне билгесез. "Алар аз түгел һәм арта гына баралар", дип белдерде Азатлыкка "Мирас"ны оештыручыларның берсе Фәнис Зыялы.

Аның фикеренчә, төрле сәбәпләр татарларны Төркиянең диңгез яр буйларына килеп урнашырга мәҗбүр итә. Берәүләр Русия икътисады өметсез булганга капиталларын чыгарып калырга тырыша. Әнә шул сәбәпле фатирлар һәм виллалар алучылар арта.

Татарстаннан китеп Төркиядә укыган яшьләр дә, Русиягә кайтып эш башлап карый, әмма ришвәтчелек киң җәелгәнгә, бизнес алып бару кыен булганга, күпләр кире Төркиягә килеп, үз бизнесларын булдыра, төрле эшләргә урнашып монда тормыш кора.

"Иң төп сәбәп, кем генә булмасын, Русиядә кеше хокуклары кысылган. Монда ирекле син. Монда премьер-министрга да протест белдерә аласың, президентка да тәнкыйть әйтә аласың, үзеңнең турдын-туры җитәкчең булган кешене дә шикаять итә аласың. Ә Русиядә мондый мөмкинлекләр юк. Халыкның Төркиягә килеп яшәп иркен сулыш аласы, ирекле буласы килә. 

Элекке Советлар берлеге илләреннән Ак диңгез яр буйларына күчеп килүчеләр артты. Алар арасында Татарстан районнарыннан һәм авылларыннан, Русиянең күп кенә шәһәрләреннән дә бар. Без берничә егет һәм кыз бергә фикерләштек тә, аларны бер түбә астына җыю өчен, оешмабызны "Казан татар-төрекләре ярдәмләшү оешмасы" дип яңа гына теркәдек.

Без Анталиядәге таныш-белешләрнең барсына да рәсми ачылышка чакыру җибәрдек. Анталия зур шәһәр, анда яшәүче татарлар күп, әмма кем кайда яши, без аларны белмибез. Оешмабызны, монда кемнәр бар һәм кемнәр юк, аларны белү өчен дә төзедек", ди Зыялы.

Аның сүзләренчә, Анталиядә бер-берсен белешеп яши торган 25ләп гаилә бар. Зыялы җәй көне Анталиягә ялга килгән татарлар да бу яңа оешмаларын үз итәр, андый-мондый көтелмәгән очрак килеп чыкса, ярдәм таба торган урын булыр дип исәпли.

"Мирас" үзе хакында диңгез буендагы шәһәрләрдә дә мәгълүмат таратырга җыена. Күпләр фатир ала, әмма араларында кәкре каенга терәтелгәннәр дә бар, ди ул.

"Мин үзем адвокат-юрист буларак, юридик яктан проблемга юлыкканнарга ярдәм күрсәтәм инде. Әгәр юридик берәр кыенлыклар туа калса безнең оешмага мөрәҗәгать итү мөмкинлеге дә тудырачакбыз. "Мирас"ны оештыручылар арасында тәрҗемәчеләр дә бар. Киләчәктә тәрҗемә офисы да ачарга җыенабыз. Анда виза эшләре, эш визасы алу, Төркия ватандашлыгына мөрәҗәгать итү өчен документлар туплау мөмкинелеге дә булачак. Ашлы мәҗлесләр үткәреп кенә калмаячакбыз, ә максатыбыз - үзебезнең татарларга төрле яклап ярдәм итү", ди Зыялы.

"Мирас" төрле милли чаралар да үткәрәчәк, балаларга татар теле дәресләре оештырырга, хәтта татар мәктәбе, балалар бакчасы дә ачарга ниятлиләр. Хәйрия чаралары үткәрә башлаганнар инде. Май башында җиде гаиләгә азык-төлекләр таратып чыкканнар. 

Статистика мәгълүматларына күрә, Ак диңгез яр буйларындагы шәһәр һәм авылларда элекке Советлар берлеге илләреннән күченеп килгән төрле милләт вәкилләре - 28 мең кеше яши.


Наил АЛАН

в„–--- | 17.05.2014

"Мин олы булсам да русча начар сөйләшәм, рус балалары ничек шулай яхшы сөйләшә икән?"

18.05.2014 Мәгариф
Әтиемнең Мәннән исемле агасы күрше рус авылында булып кайткач: “Урысларның кечкенә генә балалары да үзләренчә бик яхшы сөйлиләр. Шунысы гаҗәп, мин, олы булсам да, русча начар сөйлим, алар кайдан өйрәнделәр икән?” - дип аптыраган, ди. “Әй, агай, әниең Мария, әтиең Иван булып, синең белән гел русча гына сөйләшсәләр, син бу телне алардан да яхшырак белер идең!” - дигән аңа әти.

“Шулайдар шул”, - дип Мәннән абзый да моның белән ризалашкан.

Үткән елда мин дә авылыбыз кибетенә баргач, анда сатучы белән бер ханымның көлешә-көлешә русча сөйләшеп торуына туры килдем. Шул хатын үзе белән кечкенә кызын да алып килгән иде. Мин бу мөлаем йөзле яшь әнидән юри генә:

- Сеңелем, кызыгыз русча сөйләшәме соң? - дип сорарга булдым.

- Әй, агай, башкортча беләме, диген син? - диде ул.

- Ник соң аны башкортча сөйләшергә өйрәтмисез? - дигән соравыма:

- Аны русча сөйләшергә без түгел, телевизор белән урам өйрәтә бит, урамда аның белән уйнаган иптәшләренең барысы да русча гына сөйләшәләр, башкортчаны аңламыйлар да, - диде әңгәмәдәшем.

Теге, әтиемнең ике туган агасы Мәннән абзый моны күрсә, ишетсә, нәрсә дияр иде икән? “Кош баласы оясында нәрсә күрә, ни ишетә, очканда да шуны кыла, шуны сайрый”, - ди бит халык. Бик дөрес әйтем бу.

Дөньяга килгән һәр сабыйның беренче остазы әтисе белән әнисе булса, икенчесе - мәктәп икәнлеге һәркемгә мәгълүм бит инде. Шуны белә торып, кайбер яшь әти-әниләр үз балаларын туган телне өйрәнүдән мәхрүм итәләр һәм күрәләтә аларны туган авылларыннан биздерергә тырышалар түгелме?

Авылыбызда менә дигән мәктәп булса да, кайберәүләр балаларын беренче сыйныфка урыс мәктәбенә бирәләр. Теге кибеттә минем белән сөйләшкән сеңел дә үткән уку елында кызын беренче сыйныфка Большая Черниговка мәктәбенә илтте.

Югыйсә, безнең Таллы авылы мәктәбендә дүрт сыйныфны тәмамлаган балалар рус һәм башкорт телләрен үзләштереп чыгалар. Ә Большая Черниговка мәктәбендә укучылар башкортчаны бөтенләй белмиләр, урысчалары да такы-токы гына. Әнә Әминә Шәрәфетдинова, инде 62 яшьтә булуына карамастан, мәктәбебездә балаларга башкорт телен өйрәтә, ә Наталья Осыко бүтән фәннәрдән дәрес бирә. Безнең мәктәптә укучылар өчен бөтен уңайлыклар да бар - зур, иркен, якты, җылы зал, уку бүлмәләре. Укучылар өчен биредә ашханә дә эшләп тора. Тик укырга балалар гына юк, дисәм, бу сүзем хата булыр кебек. Әлегә бар – ике бертуган патриот малай укый безнең Таллы авылы мәктәбендә. Алар Фатыйх әфәнде белән Рәйхана ханымның оныгы, Әмир белән Гөлсараның улы - сигез яшьлек Фидан белән аның алты яшьлек туганы Илнур Сәйфетдиновлар.

Мин бу турыда язар алдыннан аларның әбисе Рәйхана ханым белән сөйләшеп алдым.

- Үткән елда оныгыбыз Фиданга 7 яшь тулгач, без аны беренче сыйныфка Большая Черниговка мәктәбенә бирергә булган идек, тик оныгыбыз гына анда укырга барудан бөтенләйгә баш тартты. “Мин анда бармыйм, авылда гына укыйм”, - дип белдерде. Үзенең теләге булмагач, баланы көчләп авылыбыздан җибәрергә, авыл мәктәбендә туган телне өйрәнүдән мәхрүм итәргә базмадык, моңа кыюлыгыбыз җитмәде, - диде Рәйхана ханым.

Беренче сентябрьдә Фидан мәктәпкә барганда биш яшьлек Илнур да, агаеннан калмыйча, аңа ияргән. Укытучы Әминә әбиләре аны да укырга кабул иткән, өйрәнчек кенә итеп булса да.

Менә быел алар икәүләп Таллы мәктәбенең икенче сыйныфын тәмамлыйлар инде.

- Фидан бик яхшы укый, Илнур да агасыннан калышмый, - дип сөйли аларның укытучысы Наталья Осыко.

Безнең районда бүген укытырга балалар аз йә бөтенләй булмау сәбәпле берничә башкорт авылы мәктәбе ябылу хәлендә. Ә кайберәүләр балаларын автобус белән чит авылдагы урыс мәктәбенә ташыйлар.

Мәктәп - авылның яшәеше, коты бит ул. Мәктәпсез авылның киләчәге дә булмаячак. Мәктәпнең ябылуы – зур фаҗига. Шуны белсә, аңласа иде яшьләр.

Үткән уку елында, әйткәнемчә, бу бәла безнең Таллы мәктәбенә дә янаган иде. Аны да бик ябарга тырыштылар. Тик авылыбызда ике ватанпәрвәр укучы малай булганлыктан, мәктәбебез ишегенә йозак салырга, аны ябарга беркемнең дә кулы бармады.

Нәтиҗәдә шушы ике малай мәктәбебезнең гомерен озайттылар да инде. Уку яшенә җиткән татар-башкорт балаларының барысы да, шулар кебек ата-аналар да аларның фикеренә кушылса, туган телебезгә, милләтебезгә һичкайчан да бөлгенлек янамас иде.

Фидан белән Илнурга Ходай Тәгалә алга таба да шулай туган авылны, туган телебезне сөеп яшәргә һәм башкаларга үрнәк-гыйбрәт күрсәтергә насыйп итсен иде.

Рәсемдә: Укытучы Наталья ОСЫКО укучылары Фидан һәм Илнур СӘЙФЕТДИНОВЛАР белән.

Габделәхәт ЛАТЫЙПОВ, 85 яшьлек хезмәт ветераны.
Таллы авылы, Большая Черниговка районы.
 


Габделәхәт ЛАТЫЙПОВ

в„–20 | 18.05.2014

Айсылу Мирхафизхан: 2-3 минутлык күренеш өчен айлар буе станок янында тир түгүең сорала (ФОТО)

18.05.2014 Мәдәният
Айсылу Мирхафизхан - Казан кызы, Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры артисты. Ул бала чагыннан ук бию сәнгатенә мөкиббән. Татар яшьләренең бик сирәкләре генә опера һәм балет театрына эшкә урнаша ала. Айсылу исә әнә шундый сирәк туташларыбызның берсе.

Айсылу 1992 елның 11 апрелендә Казанда туа. Казанның хореография училищесында белем алганда ук опера һәм балет театры оештырган проектларда катнаша кыз. Укуын тәмамлагач, кордебалетта бии, соңыннан аңа корифей дәрәҗәсен бирәләр. Ә хәзер спектакльләрдә аерым партияләр башкара.

- Айсылу, балет нәзакәтле һәм шул ук вакытта гаять дәрәҗәдә катлаулы, кырыс сәнгать төрләреннән санала. Димәк, син җиңел юлны сайламагансың?

- Мин үземне белә башлаганнан бирле театрда. Кечкенә чагымнан әнигә ияреп, Г.Камал театрына йөрдем. Театрның нәрсә икәнен бәләкәй чактан ук белеп үстем. Әнием драма артисты булуымны теләмәде дисәм дә була. Ә менә сәнгатькә омтылышым барлыгын үз вакытында сизеп алып, төрле түгәрәкләргә йөртә иде. Өйгә кайтып та кермичә, күп түгәрәкләрдә йөрдек без. Мәктәптә дә, музыкаль мәктәптә дә тырышып укыдым. Шундый вакыт булып алды: өлгерә генә алмыйм бит! Татар-инглиз гимназиясе, бию ансамбле, музыка мәктәбе - кайсын сайларга? Берәрсен ташлыйкмы икән дигән сорау тугач, “мәктәпне ташларга!” дигән карарга килдем. Чөнки биюче булам, дип хәл иттек. Казанның хореография училищесына укырга кердем һәм анда да сынатырга теләмәдем. Анда 8 ел укыдым.

- Хореография училищесында уку энә белән кое казудан да болайрак икәнен беләбез. Сынатмагансың?..

- Җиңел булды, дип әйтә алмыйм, билгеле. Бигрәк тә, беренче елларда шактый көч куярга туры килде. Укырга кергәндә без 25 укучы идек, ә тәмамлаганда инде 10га гына калдык. Авырлыкларга түзә алмыйча китеп баручылар күп булды. Балерина булу өчен шактый тир түгәргә, көч куярга кирәк. Ике-өч минутлык эпизодик күренеш әзерләү өчен айлар буе станок янында басып тир түгүең сорала. Училищены кызыл дипломга тәмамладым. Үзебезнең театрга 5 кеше эшкә кабул ителде.

- Балет нәрсәсе белән җәлеп итә соң?


- Башта, бәләкәй чакта бию теләге генә бар иде. Ә инде театрда эшли башлагач, бөтенләй канатланып киттем, хәттә аягымны авыртырып торганда да театрны бик сагындым. Биюдән китимме икән дигән уйлар килгәндә дә, сәхнә тузанына кадәр кадерле икәнен аңлыйсың. Театрга килеп кергәч тә, үзеңне бөтенләй икенче дөньяга килеп эләккәндәй тоясың. Музыка, сәнгать дөньясы көнкүреш мәшәкатьләреннән арындырып, ничектер дөньяга карашыңны үзгәртә дә куя. Гади тормыштагы мәсьәләләр, театр ишеген ачып керүгә чүпкә әйләнә дә бетә. Училищеның сәнгать җитәкчесе Нинель Юлтыева киңәшләрен һәрвакыт күңелемдә йөртәм. Ул безне биергә генә түгел, тормышта, театрда үзеңне башкалар белән ничек тотарга икәнен дә өйрәтте. Төрле вак-төяк интригалардан өстен булырга, үз тырышлыгыбыз белән күтәрелергә, профессионал дигән исемгә тап төшермәскә өйрәтте. Педагогым Сания Хантемирова белән әле хәзер дә очрашып, киңәшләшеп торабыз. Балерина очен укытучы бик мөһим! Укытучысыз бөек артист булмый!

- Әле күптән түгел генә куелган “Алтын Урда” спектакле тамашачыда зур кызыксыну уятты. Сине анда “Шәрыкъ биюе” һәм “Тавис кош” партиясендә күреп шатландык.

- Безнең театр - бөек театр ул. Соңгы елларда татар әсәрләре белән дә сөендерә башлады. Шул әсәрләрдә катнашуым белән мин дә горурланам. Гомумән, театрыбызның киләчәген бик зур итеп күзаллыйм. Киләчәктә әле тагы да татарча күләмле проектлар булачагына чын күңелемнән ышанам. Театрның чит илләрдә иҗади сәфәрләрдә йөрүе дә мине шатландыра. Театр белән Франция, Германия, Австрия, Швейцария, Дания, Голландиягә мин дә бардым. Төрле илләрдә, төрле тамашачы алдында чыгыш ясау зур тәҗрибә бирә.

- Сәхнәдә нинди партияләр башкарырга хыяланасың?

- Балет артистының иҗат гомере кыска. Ә менә сәхнә тутырып биергә, башкарырга теләгән партияләрем бихисап. Шунысын анык кына әйтә алам: үз рухыма, үз мөмкинлекләремә туры килгәндәй образларны биеп уйныйсым килә. Драма артистыннан аермалы буларак, биючегә күбрәк мөмкинлекләр бирелә, дип уйлыйм. Балет артистының сәхнәдә еш күрүнүе күбрәк үзеннән, физик мөмкинлекләреннән һәм түземлеге, ныклыгыннан да тора. Безгә һәрвакыт яхшы физик халәттә булырга кирәк. Шунысын да әйтәсе килә: елдан-ел максатлар, теләкләр үзгәрә... Кече рольләрдән әкренләп зур рольләргә күчәргә омтыласың. Балет сәхнәсендә баш рольләрне уйнарга теләмәгән биюче юк.

- Айсылу, балериналар буй-сыннарын тәртиптә тоту өчен тамактан да кала, диләр. Син дә берәр төрле диета тотасыңмы?

- Юк, мин алай аерым диета тотканым юк. Хәер, артык баллы һәм камыр ашларыннан тыелырга туры килсә дә, майсыз кефир белән генә дә тормыйбыз. Көне буе сәхнәдә пируэт, арабеск, гранд батман кебек катлаулы бию күнегүләре эшләү өчен көч тә кирәк бит. Ашаганнар репетиция вакытларында “коелып кала”. Безнең театрда һәр көнне дәресләр уздырыла, ә аннан репетицияләр башлана. Кичкә спектакль - халык каршында биибез.

- Синең шәхси тормышыңа вакыт та калмый түгелме соң?

- Шулайрак шул. Шәхси тормышка килгәндә, үзем кебек үк театр кешесе белән тормышымны бәйләргә дә теләмәс идем. Хәер, ничек язылгандыр бит... Шунысын анык әйтә алам: янымда арка терәге булырлык, мине бар булмышым белән кабул итә алырлык ир-ат очравын телим. Иҗатыма игътибарлы, теләкләремә каршы килми торган үз ярым булсын иде ул. Киләчәктә, Алла боерса, үз янымда ышанычлы ир һәм ике бала күрәм...

- Саф татарча, бер рус сүзе кыстырмый сөйләшәсең. Әниең Фәридә апа (Татарстанның атказанган артисты Фәридә Сафина) тырышлыгыдыр инде бу?

- Әнием - минем иң якын дустым. Андый аналар җир йөзендә бик сирәк була торгандыр. Аның миңа карата мәхәббәте, ышанычы, төпле киңәшләре аркасында мин хәзер сәхнәдә. Һәрвакыт мине кайгыртып тора. Үзе теләгән хыялларын миндә күрде ул. Шунысы куанычлы: бу яктан икебезнең уй-хыяллар охшаш булды. Хәттә яна партияләр өйрәнгәндә образ тудыру нечкәлекләре өстендә аның белән эшлибез. Алдагы көннәрдә әле без аның белән уртак проектлар да ниятләдек. Шул чагында музыка мәктәбендә алган һөнәрләрем дә ярап куяр шикелле. Фортепианода уйнарга бик яратам. Әнием бик матур җырлый, шигырьләр яза, актив, заманча уйлый торган ханымнардан. Ә шигырьнең билгеле бер ритмикасы бар. Әгәр туры килә торган ритмны тапсаң, аны балет белән дә бәйләп була. Мин моны киләчәктә расларга тырышам.

- Айсылу, син “Сәләт”тә дә үз кеше бит әле. Россия Президенты грантына лаек дип тә табылган идең.

-  “Сәләт” яшьләр оешмасына 2006 елда ук килдем, ә 2010 елда республика әйдаманнар мәктәбе конкурсында беренче урынны яуладым. “Сәләт-Батыр” аланының өлкән әйдаманы хәзер. Җәүдәт абый Сөләймановка бик рәхмәтлемен. Ул нигез салган оешмада республикабызның иң сәләтле балалары җыела. Биредә тәрбияләнүчеләр киләчәктә Татарстанның нигезен тәшкил итәчәкләр. Инде хәзер дә күрәбез: “Сәләт” лагерена йөргән балалар тормышта үз урыннарын тиз таба. Монда бит җәмгыятебезнең төрле өлкәләре буенча эш алып барыла. Унсигез көн эчендә бала үзен бөтенләй икенче яктан ача, яңа тормыш белән таныша, белемен, аңын үстерә, зиһенен арттыра.

- Зиһен дигәннән, балериналарның китап укырга вакытлары каламы?

- Гомумән, балерина тормышы ул көрәшләрдән һәм җиңүләрдән гыйбарәт. Әнием гел режиссер Марсель Сәлимҗанов сүзләрен әйтә килә: артист кешенең укыган китаплары үзе белән бергә сәхнәгә чыга, дип. Мин дә шулай дип уйлыйм. Китап укымаган балерина буш кеше була инде ул. Майя Плисецкая кебек балет шәхесләренең тормыш юлы турындагы, шулай ук сынлы сәнгать, үзеңне камилләштерү, психология өлкәсенә кагылышлы китаплар сонгы вакытта кулымда ешрак була.

- Айсылу, сиңа бары тик уңышлар гына юлдаш булсын. Бар җиһанга танылган Рудольф Нуриев, Ирек Мөхәммәдиевләр кебек дөнья балеты күгендә балкуыңны телибез.

- Рәхмәт!

Image may be NSFW.
Clik here to view.

 

Image may be NSFW.
Clik here to view.

 

Image may be NSFW.
Clik here to view.

 

Image may be NSFW.
Clik here to view.

 

Image may be NSFW.
Clik here to view.


Мөршидә КЫЯМОВА

в„–--- | 18.05.2014

Көтүченең хезмәт хакы күпме?

19.05.2014 Авыл
Татарстанда көтүчеләргә кытлык зурдан. Интернет челтәрендә җаның ни тели, шуны табып була дигән фикер яшәгәнгәдерме, көтүчеләрне дә шунда эзли башлаганнар.

Бушлай игъланнар эленә торган билгеле бер сайтта Әлмәт районының Яңа Надыр авылына ашыгыч рәвештә ике көтүче кирәклеге турында игълан язганнар. Эш бирүче фермер 65 баш сыерын көткән өчен аена 45 (!) мең сумнан артык хезмәт хакы түләргә ышандыра. Шулай ук Питрәч районының Отар - Дубровка авылына, Биек Тау районының Мамонино авылына килеп көтү көтәргә риза булучыларны үз вакытында түләнә торган хезмәт хакы һәм уңайлы торак белән “кызыктыралар”.

Татарстанның Кармалка авылында сыерларның муенына махсус җайланма асып, сөтлебикәләрнең кайда йөргәнлеген GPS системасы аша компьютердан күзәтеп утыручы фермер турында хәбәр таралган иде. Бер мәгълүмат чарасы китергән мәгълүматларга караганда, кызыксынучан авыл эшмәкәре әлеге алымны чарасызлыктан – көтүче тапмаганга куллана башлаган. Ул сыерларны көтүнең бу ысулын инде 2009 елдан бирле куллана икән.

Хәер, чынбарлыкта без әлеге хәбәрнең дөреслеккә туры килмәвен ачыкладык. Татарстанда Лениногорск районында Мордва Кармалкасы һәм Чирмешән районында Югары һәм Түбән Кармалка авыллары булса да, аларда мондый заманча көтү карау ысуллары турында бездән беренче тапкыр ишетүләре турында сөйләделәр. “Югары Кармалка авылында сыерларны арканда йөртәләр, Түбән Кармалка авылында хайваннарны махсус әйләндереп алынган урында көтәләр. Андый җайланмалар тагып йөртсәләр, бу хакта ишетми калмаган булыр идек”, - дип ачыклык кертте Чирмешән районының Түбән Кармалка авыл җирлеге рәисенең урынбасары. Ә Лениногорск районының Мордва Кармалкасы авылында яшәүче Татьяна Стинькина авылларында фермер барлыгын исбатлады, әмма аның сыерларын берничә ел рәттән бер көтүче көткәнен белдерде.

Акча бар, түләргә кеше юк

“Көтүче булса, авыл халкы җәе буе да түләргә риза. Бездә көтүчеләр элек тә булмаган, хәзер дә көтүгә чыгарга кеше юк”, - дип сөйләде Арча районының Түбән Пошалым авылында яшәүче Мәмдүдә Гәләветдинова. Аның сүзләренә караганда, әлеге районда өч сыердан күбрәк сыер асраучыларга саву аппаратлары өләшә башлагач, сыерларын арттыручылар, фермер булып киткән хуҗалыклар да бар. Әмма хуҗалыкларда сыер һәм сарыклар саны артмый.

Түбән Пошалым авылында һәр язны көтү, чисталык, зират җыештыру өмәсе мәсьәләләренә багышланган авыл җыеннары уза. Монда көтү чыгу көнен, аның чиратын билгеләү, хуҗалыклардагы маллар санын исәпкә алу һ.б. шундый сораулар карала. Мәмдүдә Гәләветдинова сүзләренчә, Пошалым авылларында көтү чиратын язып бара торган махсус чиратчы бар. Аның дәфтәренә көтү белән бәйле булган барлык мәгълүматлар теркәлеп бара. Авылдагы тәртипләр буенча, чират билгеләүче көтүгә үзе чыкмый.

Мондый дәфтәр Балык Бистәсе районының Балыклы Чүкәй авылында да алып барыла икән. Авыл халкы соңгы елларда сөтлебикәләр санын сизелерлек арттыра башлаган. “Сөт бәясе 20 сумга күтәрелгәч, халык кызыгып китте. Бездә эш юк – авыл кешесе сөт сатып көн күрә. Кайберәүләр Казанга йөри, үзләренең даими сатып алучылары бар”, - дип сөйләде авылда яшәүче исемен әйтмәүне үтенгән ханым. Әлеге авылда кемнедер яллап бер көн сарык көтүен көттерү– 500, сыер көтүенә чыгару – 800 сумга төшә.

Балыклы Чүкәй авылында 22 баш сыер булган фермер да бар. Аның сыерларының 5-6сы сава торган сыерлар булса, калганнары тана яки бозаулар. Әмма авыл халкы әлеге фермер малларын авыл көтүенә йөртүгә каршы чыккан. Хәзерге вакытта авыл эшмәкәре аларны арканда йөртергә мәҗбүр.

Мамадыш районының Җөри авылында көтүлек җирләре белән проблема гомер-гомергә булган. Әлеге авыл көтүен күршедә генә урнашкан, бетә баручы, бүгенге көндә 4 кенә дача йорты булган Березовая Полянка (керәшеннәр аны үзләренчә Пункә дип йөртә) авылы янында көтәләр. “Җөридә сыерлар элеккегә караганда күпкә кимеде, башта һәр хуҗалык 2шәр сыер асраса, шулар янына тана яки үгез дә була торган иде. Хәзер авылда 40лап сыер бар микән, юк микән?” - дип сөйләде Елизавета Вятскина. Әлеге авылда хәзерге вакытта көтүчеләр юк, әмма чират буенча үзе көтүгә чыга алмаган хуҗалык кеше яллый. Бу очракта аңа көненә 1000 сум түләнә.

Әлеге язманы әзерләгәндә без сөйләшкән авыл кешеләре беравыздан көтүче булырга теләүчеләр юк дип белдерде. Кем әйткәндәй, көтүче хезмәтенең “престижы” булмаса да, җырчы Салават кечкенә чагында көтү көткәнлеге белән мактанып йөри, Америка президенты Теодор Рузвельтның сәясәткә кереп киткәнче ковбой - көтүче булуын да бар дөнья белә. Ләкин бүгенге вәзгыяттән чыгып сүз йөртсәк, авылларга көтүче булып эшләргә кайтырга теләүчеләр табылуына ышанасы килми. Шуңа да якын киләчәктә авыл урамы буйлап көтүчесез, муенына GPS-трекерлар таккан сыерлар йөриячәктер. 


Алена НИЗАМОВА

в„– | 17.05.2014

Нәни сукбайлар

19.05.2014 Җәмгыять
Балаларны дөрес тәрбияләр өчен бөтен мөмкинлекләр бар – спорт секцияләре адым саен, мәктәпләрдә көчле укытучылар, эшлим дип торган кешесенә эше бетми, яшәргә фатирлар төзелә. Әмма... Урамда яшәүче, эт тормышында көн күрүче балалар да җитәрлек. Сугыш вакыты түгел, ачлык юк, югыйсә. Һәм иң куркынычы – мондый язмыш һәр кешегә килергә мөмкин икән...

Саннар – бер, тормыш – икенче

Россиядә түрәләр мәктәп формасы, пенсия яше, БДИ таләпләре турында баш ваткан арада, урамда яшәүче, караучысыз калган үсмерләр саны арта бара. Рәсми мәгълүматлар буенча, сукбай балалар саны аз – берничә мең генә исәпләнә. Шуның өчен дәүләт бу проблемага ныклап алынмый да. Чынлыкта вокзал, подвал, күпер асларында яшәүчеләр 100 меңнән башлап җиде (!) миллионга кадәр санала! Россиядәге бөтен сукбай балаларны бер җиргә тупласаң, мегополис барлыкка килер иде хәтта! Бездәге барлык балаларның 2,17 проценты – сукбай, һәр 50нче бала урамда яши икән. Гадәттә нәни сукбайларның 60 проценты киләчәктә төрмәгә эләгә, күбесе наркотик матдәләр куллана, алкогольне үз итә, кызлар исә фахишәлек юлына баса.

Икътисади яктан алга киткән илләрдә дә сукбай балалар саны гел артып тора. Әмма урам балалары буенча төгәл саннарны бүген бер генә дәүләт органы да әйтә алмый. Бала полиция кулына яки балалар йортына эләкмәсә, аның сукбай булуын берничә еллар буе беркем белмәскә мөмкин.

Этне имеп үскән


2004 елда Алтай өлкәсенең Змеиногорск районында эт куенында үскән җиде яшьлек малайны күреп алалар. Приютка алып килгәч, малайны кеше тормышына ияләштерә алмыйча интегәләр. Ул этләрчә яшәргә күнеккән: дүрт аяклап йөргән, ризыкны ашар алдыннан иснәп караган. Әнисе улын өч айлык вакытында ташлап калдырган. Әтисе эчкече, улы турында белми дә. Аны кашык тотып ашарга, туп уйнарга, ике аякта йөрергә өйрәткәннәр. Башта ул сөйләшә дә белмәгән, тәрбиячеләр аның белән ишарәләр ярдәмендә генә аралашкан.

Шәһәр җирендә генә түгел, күрше-күлән бөтен нәрсәне белеп торган авылларда да урам балалары табыла. Аксубай районының Иске Үзи авылында эчкече бер ана үзенең алты баласын бар дип тә белмәгән. Бала бәхетен аракыга алыштырган ул. Ә сабыйлары ачлыктан тилмергән: авыл буенча йорттан-йортка ризык сорап йөргәннәр. Өйдә авыз ачып әниләреннән берәр нәрсә сорасалар, тегесе балаларын кыйнаган, соңгы чиктә бөтенләй куып чыгарган. Приютка китергәндә өч яшьлек Маринаның авырлыгы 7 килограмм гына булган!
Авылдашлары сүзе буенча, иң кечкенәсе Трофим эт балалары белән бергә үскән, эт имгән... Әле ярый вакытында күреп, балаларны коткарып калганнар. “Өеңә кайтасыгыз киләме?” – дигән сорауга да урамда интегеп үскән балалар, озак уйлап тормыйча: “Юк!” – дип җавап биргән. Бу меңләгән ачы язмышның берничәсе генә...

Элекке сукбай үрнәк кешегә әйләнми


“Нәни сукбайларны ике төркемгә бүлеп карарга мөмкин: сигез яшькәчә һәм аннан олыраклар, – дип саный Түбән Кама эчке эшләр идарәсенең балигъ булмаганнар эше буенча инспекторы булып эшләгән Зилә Шайбакова. – Кечкенәләр, гадәттә, канализация коеларында яши, поездларда йөри, гаиләләреннән кача. Полиция хезмәткәрләре, аларны тотып, әти-әниләренә кайтара яки балалар йортына урнаштыра. Тик бу гына проблеманы чишеп бетерә алмый, бер урамга ияләшкән сабый һаман шунда тартыла. Ятим балалар йортына урнаштырылганнарының да күбесе аннан кача, дисциплинага күнегә алмый. Үскәч, аларны полициядән качып йөрү туйдыра, гаиләләренә әйләнеп кайта башлыйлар. Әти-әнисе яхшы булып күренсә, өендә ашарына ризык булса, аны ятимнәр йортына озатмаячакларын, полиция хезмәткәрләре борчып йөрмәячәген аңлыйлар. Шуның өчен, эчкече әти-әниләрен эшкә урнаштырып, алар урынына үзләре эшкә йөргән балалар да бар.

14 яше тулгач, тәртип бозучыларны җаваплылыкка тартып була. Моны да нәни сукбайлар бик яхшы аңлый, әмма каян да булса ашарга табарга кирәк бит. Аларда шундый гадәт: зурраклар кечкенәләрне урлашырга өйрәтә. “Ашарга табу” урыны булып күпчелек очракта базар санала, нәни сукбайлар шунда сораша, урлаша. Ризык алып кайтып биргәннәре өчен зурраклар, үз чиратларында, кечкенәләрне яклый, кыерсыттырмый, “түбә” ролен үти. Сукбай балалар бер-берсен белә. Берәр баланың өеннән качуын хәбәр итсәләр, шундук зуррак яшьтәгеләре янына барып, мәгълүматны шулардан ала идек. Кайчак дуслары үзләре үк аларны ата-аналарына, полициягә “сатып” җибәрә. Кагыйдә буларак, нәни сукбайларның барысы да диярлек эчкече, начар гаиләдән. Күбесе токсикоман. Бер нәни сукбайны, мәктәпкә урнаштырып, анда илтә һәм дәресләрдән соң барып ала идем. Тәнәфес вакытларында качып җилем исни икән бу, тиз генә тәртипкә китерәм димә. Юньле тәрбия күрмәгәч, мәктәптә белем алмагач, алар, үскәч тә, ата-анасы юлын куа. 16 яшькә гадәттә инде хөкемгә тартылган булалар. Элеккеге сукбайларның үскәч үрнәк гаилә коруы, тырышып-тырмашып яши башлавы турында белмим. Һәрхәлдә, тәҗрибәмдә андый очрак булмады”.

Мин аларны өемдә яшәттем


“Әмма үзенчәлекле хәлләр белән очрашырга туры килде, – дип дәвам итә Зилә Шайбакова. – Мәсәлән, Ульяновскида үскән, әти-әтисеннән качкан бер баланы дүрт тапкыр эләктердек. Әти-әнисе ярлы кешеләр дә түгел, менә дигән гаилә. Ләкин бердәнбер уллары өеннән кача. Тоткач, әнисенә хәбәр итәбез, ул, килеп, баласын алып кайтып китә. Күпмедер вакыттан соң нәкъ шул хәл тагын кабатлана. Баксаң, моның сәбәбе тирәндәрәк икән. Ир белән хатын 35 яшьләрендә бу баланы уллыкка алган булган. Малай бу хакта белмичә үскән. Ә 12 яшькә җиткәч, “әти” дип йөргән кешесе, кызып китеп, балага бу хакта әйткән. Мәктәптә “5”легә генә укучы, музыка белән шөгыльләнүче үрнәк малайның шул көннән башлап тәртибе түбәнгә тәгәри башлаган. “Мин бит шундый акыллы, әйбәт. Нишләп әти-әнием мине ташлаган соң?” – дип борчылган ул. Шуннан соң малай үз әти-әнисен эзләргә керешкән. Кемдер аңа аларның Түбән Камада булырга мөмкин икәнлеген әйткән, малайның атлаган саен безнең шәһәргә килүе шул сәбәпле булган икән.

Урамнан тотып, полиция бүлекчәсенә җитәкләп алып килгәч, нәни сукбайларны кайда урнаштырырга белми идек. Закон буенча, аларны балалар йортына җибәрү өчен, әти-әниләрен ата-ана хокукыннан мәхрүм итәргә кирәк. Ә бу процесс шактый вакытны ала. Аңарчы балалар вакытлыча тору үзәгенә озатылырга тиеш. Әмма анда урнаштыру өчен дә суд карары кирәк. Карарны көткән арада сабыйларны полиция бүлекчәсендә тотарга да хакыбыз юк. Өенә кайтарып җибәрсәң, кача, кире тота алмыйсың. Димәк, безгә нәни сукбайларны нишләтергә кала соң? Миңа аларны еш кына өемә алып кайтырга, үземнең фатирымда кундырырга туры килә иде”.

“Гаеп сабыйда түгел”

Тулы, матур гаиләдә үскән бала тик торганнан урамга яшәргә китми, билгеле. Илдәге эшсезлек, эчкечелек, аерылышулар, тормышның авырлашуы – болар һәммәсе сукбайлык сәбәпләре. Җенси эзәрлекләү, кыйнаулардан качып, Россиядә ел саен 50 мең бала өеннән китә икән. Димәк, гаиләдәге низаг – беренче сәбәп.

Диана Теплякова, балалар психиатры:


– Бала – ул гаиләнең көзгесе. Еш кына ата-аналар бала белән уртак тел таба алмый, тыңламый башлады, дип зарлана. Моның сәбәпләрен эзли башласак, гаеп сабыйда түгел икәне ачыклана. Бөтен проблема - ир белән хатын арасында. Ә сабыйның тәртипсезләнүе аның бу проблемага мөнәсәбәте генә. Тораксыз, урынсыз-җирсез эчкечеләрнең балалары гына түгел, бай, мул тормышта яшәүче ата-ананың сабые да урамга чыгып китәргә мөмкин. Аны күрә, ишетә белү мөһим. Кул белән бервакытта да сугарга ярамый. Хәтта шул да яшүсмернең өйдән чыгып китүенә, начар юлга басуына этәргеч була ала. Бигрәк тә 10-12 яшьләрдә бала-чагага аерым игътибар итәргә кирәк. Кемнәр белән аралаша, нинди темаларга сөйләшә, яшереп акча алып чыгып китмиме, ят исләр килмиме? Проблемалары белән ул, беренче чиратта, ата-анасы белән уртаклашса яхшы.

Шул ук вакытта гаиләнең имин, әйбәт яшәве дәүләттән дә тора. Күп еллар Белоруссиядә эшләгәч, сукбай балалар проблемасын анда ничек хәл итүләрен яхшы беләм. Баланы мәктәптә өч төрле орган тикшереп тора – укытучылар, психологлар һәм социаль хезмәткәрләр. Ел саен психологлар укучыларның өйләренә йөри. Бала нинди шартларда яши, укый, ата-аналары ни белән шөгыльләнә – шуның белән кызыксыналар. Шуңа карап, һәр балага карточка тутыралар, авыр гаиләләрне исәпкә алалар һәм алар белән белгечләр эшли башлый. Әлбәттә, вакытында күреп, белеп торгач, проблеманы чишүе дә җиңелрәк. Әгәр Россиядә дә шулай эшләсәләр, сукбай балалар саны күпкә кимер иде.

Белгеч фикере

“Берсен дә урамда калдырмыйбыз”

Гөлнара Әлимова, ТР Эчке эшләр министрлыгының балигъ булмаганнар эше буенча баш инспекторы:


– Татарстанның полиция бүлекчәләренә 2013 елда караучысыз калган 1698 бала килеп эләккән. Шуларның 677се әти-әниләренә тапшырылган, ә 17сенең – караучысы, торыр урыны юк. 2014 елның гыйнвар һәм февраль аенда караучысыз калган 199 баланы теркәдек, икесе – урам баласы, тагын икесе – теләнеп йөрүче. Гадәттә андый балалар белән профилактик чаралар үткәрәбез, сөйләшәбез, аңлатабыз. Кайбер балаларга бер тапкыр полиция бүлегенә эләгү җитә, урамда бүтән күренмиләр. Полициягә берничә тапкыр эләгүчеләре дә бар.

Күптән түгел Яшел Үзәндә 12 яшьлек малай, әти-әниләре “Wi-Fi” интернеты тоташтырмаган өчен, өеннән чыгып киткән. Үзләре үрнәк кешеләр, бездә хисапта тормыйлар, эчмиләр. Малайны өенә кайтардык. Шуңа күрә сукбай балаларга йортсыз, әти-әнисез дип кенә карарга кирәкми. Гадәттә яшүсмерләр: “Кичке унда кайтам”, – дип, әти-әниләрен алдап чыгып китә. Ун тулып киткәч, телефоннарын сүндереп куялар. Ата-аналары безгә хәбәр итү белән, эзләргә керешәбез, бер-ике тәүлек эчендә күпчелеге табыла. Язга таба урам балалары арта. Безнең максат – урам тормышының начар ягын аңлату, аларны гаиләләренә кайтару. Әгәр барыр урыннары, ата-аналары булмаса, яисә эчкечеләр гаиләләрен тәэмин итә алмаса, дүрт яшькәчә балаларны сәламәтлек саклау оешмаларына тапшырабыз. Дүрт яшьтән зурракларын социаль яклау бүлекләренә, приютларга, социаль тернәкләндерү үзәкләренә бирәбез. Полиция бүлегенә эләккән бер генә баланың да урамда калганы юк. 


Филүзә ХӘМИДУЛЛИНА, Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА

в„– |

Сине көтәм, булачак ирем!

19.05.2014 Җәмгыять
Хөрмәтле ирләр! Сезгә гаилә үзәге белгече Гөлназ ханым мөрәҗәгать итә. Безнең үзәктә 2000гә якын кеше үзенә тиң яр эзләп теркәлгән. Шуларың күпчелек өлеше хатын-кызларны һәм гыйффәтле кызларны тәшкил итә.

Төрле кешеләр бар. Араларында әбиләр дә бар. Ирләре эчкән яки сөяркәләр табып, бер-ике баласы белән ташлап калдырган аналар да бар. Безнең үзәккә мөрәҗәгать иткән ханым-туташларның һәрберсенә дә татар теле белә торган чын татар ирләре кирәк. Әмма без аларның барысына да андый ирләрне табып бетерә алмыйбыз. Нидән шулай? Чөнки чын татар ирләре бик аз калды. Сан арттырып йөрүчеләр бар ул, ә сыйфатлары юк. Ирнең сыйфатсызлыгына ни керә дисезме? Эчкечелек! Эшләргә теләмәү! Әни пенсиясенә яшәү яисә бай хатын эзләү (андыйларга әби булса да ярый – барыбер)! “Зәңгәрлек”, наркомания...Боларга йөрәк авырулары аркасында вакытыннан күпкә алдарак үлүчеләр дә килеп кушыла. Шунлыктан, татар хатыннары эшчән, ир характерына ия булган, дәрте ташып торган чит милләт ирләрен үзләренә яр итеп сайларга мәҗбүрләр. Безнең ирләр икенче тапкыр өйләнгәндә янә кыз алырга омтылса, алар күп балалы хатыннан да курыкмыйлар. Безнең ирләр: “35тән соң хатыннар бала таба алмый”, -- дигән фикер йөртсә, чит милләт ирләре хатын-кыз 45-50 яшькә кадәр бала таба ала дигән фикердә. Әйтик, гарәп илләрендә 50 яшьлек хатыннарның бала табуы – гадәти күренеш. 50 яшькәчә бала табу Европада да киң таралган. Чөнки билгеле бер яшькә кадәр ирләр дә, хатыннар да үзләренә карьера ясый. Соңрак гаилә корып бала табалар.

Безнең үзәкнең төп максаты – ялгыз татар кызларына, ханымнарына чын татар ирләре табу. Егетләр, ирләр, сезгә мөрәҗәгать итәм – саф татар кызлары, мөлаем ханымнар белән танышып, гаилә корасыгыз килсә, безгә шалтыратыгыз, килегез!

Телефон: 89509472544
 




в„– |

Ганс Христиан Андерсен. Дюймовочка

19.05.2014 ЯҢА КИТАПЛАР
Балалар өчен әкият.
        Image may be NSFW.
Clik here to view.
   
---

в„–--- | 19.05.2014

Гомәр Бәширов. Туган ягым – яшел бишек

19.05.2014 ЯҢА КИТАПЛАР
«Татар прозасы» сериясеннән дөнья күргән өченче китапта Татарстанның халык язучысы, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Гомәр Бәшировның «Туган ягым – яшел бишек» повесте урын алды.

 

 

Image may be NSFW.
Clik here to view.

 
---

в„–--- | 19.05.2014

Сәмига Сәүбанова. Фил малае Зурколак

19.05.2014 ЯҢА КИТАПЛАР
Балалар өчен әкиятләр.

 

 

 

 

Image may be NSFW.
Clik here to view.


---

в„–--- | 19.05.2014

Колобок : русская народная сказка = Йомры икмәк

19.05.2014 ЯҢА КИТАПЛАР
Рус халык әкияте = The Bun: Russian folk tale. Русская народная сказка Колобок на трех языках.

 

    Image may be NSFW.
Clik here to view.
 
---

в„–--- | 19.05.2014

Репка : русская народная сказка = Шалкан

19.05.2014 ЯҢА КИТАПЛАР
Рус халык әкияте = The turnip : Russian folk tale. Русская народная сказка Репка на трех языках.

 

    Image may be NSFW.
Clik here to view.

---

в„–--- | 19.05.2014

Габдулла Тукай.Шүрәле

19.05.2014 ЯҢА КИТАПЛАР
Габдулла Тукай - Шүрәле : әкият-поэма : 15 телдә. Китапта бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның «Шүрәле» әкият-поэмасы дөнья халыклары телләренә тәрҗемәдә туплап бирелә.

 

      Image may be NSFW.
Clik here to view.

 


---

в„–--- | 19.05.2014
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>