Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live

11 яшьлек Дамирга ярдәм итик! (ВИДЕО)

$
0
0
08.07.2014 Җәмгыять
Актаныштан 11 яшьлек Дамир Билаловның умырткасында яман шеш тапканнар. Диагнозы - Саркома Юинга. Аягына басарга, утырырга ярамый - малай ятып кына тора. Германиягә барып операция ясаган очракта ул аякка басачак, дип ышандыра табиблар. Моның өчен 7 млн сум кирәк. 900 меңен райондашлары җыйган. Дамирны әнисе үзе генә үстерә. 3 яшь вакытында әтисе авариядә үлгән. Изге Рамазан аенда бу гаиләгә бергәләп ярдәм итик!

Дамирның әнисе Ленизаның телефоны 89600660701.

 


---

--- | 08.07.2014

Кол Шәриф фотосы Инстаграмда ярты миллион лайк җыйган

$
0
0
08.07.2014 Интернет
Казан кирмәне җитәкчелеге хыяллана гына алган әйберне гади иллюстратор инлиз телле аккаунт ярдәмендә үзе дә көтмәстән эшләп куйган.

Популяр социаль челтәр Инстаграмның рәсми аккаунтына язылучылар бу көннәрдә көтелмәгән рәсем күрделәр. 56 миллион язылучысы булган инглиз телле аккаунт Кол Шәриф мәчетенең фотографиясен куйган. Берничә көн эчендә Татарстанның баш мәчете фотосы 500 меңнән артык лайк җыйган. Фото астына шулай ук мәчетнең матурлыгы белән соклану белдергән 9 меңләп комментар да калдырылган.

"Зәңгәр һәм ак асылташ кебек ялтырап торган Кол Шәриф Русиядәге Казан шәһәренең мөселман йөрәге булып тора", дип язылган фото астына. "1552 елда Явыз Иван явыннан соң җимерелгән. Бүгенге көндә яңадан торгызылган мәчет шәһәрнең мөселман үткәненең мөһим символы булып тора", диелә анда.

Үз фотосының шундый күп язылучылы аккаунтка эләгүе Ванеева өчен шактый көтелмәгән вакыйга булган: "Инстаграмда минем фотога 500 мең (ярты миллион) лайк! Мин шаккатам! Бер көндә 7500 комментар һәм минем аккаунтка 400 яңа язылучы! Барыгызга һәм Инстаграмга рәхмәт!”, дип яза иллюстратор.

Инстаграмның Кол Шәриф фотосын чыгаруы Татарстан туризмына чыннан да файдалы эш, чөнки аны дистәләгән миллион кулланучы күрә. Фото астында комментар калдыручылар да сурәтне күргәч Казанга килү теләге барлыкка килгәнен язалар.



 


Илдар ГАБИДУЛЛИН

| 08.07.2014

Бензин һәм Ватанга мәхәббәт хисе

$
0
0
08.07.2014 Җәмгыять
“Компрессорлар заводы” тукталышында (без тук­та­лыш­ның шул исеменә кү­неккән) Арча, Әтнә, Балтач ягына кайтучылар исә өзел­ми. Өйгә юлаучы машиналарга утырып кайту – хәзер гадәти күренеш. Шоферлар да өлешчә булса да юл бәясен капларга тырыша, машинасыз юлга чыгучылар өчен дә бик кулай.

Бу юлы юлдашлар сүзчән булып чыкты. Тор­мышның бөтен өлкәләрен колачлаган әңгә­мә башланды. Пу­тинның Кытайда кул куйган контракты да тикшерелде, Кырым – Ук­раина мәсьәләләре дә селкеп салынды. “Бензинга бәя­ләр июньнән тагын арта икән”, – диде юлдашларның берсе, уфтанып. Бензинга бәя. Бу сүзтезмә бер үк вакытта иткә, сөткә, кием-са­лымга, элек­тр җиһаз­ларына, барлык сәнә­гать товарларына да бәя артуы булып яңгырый. Димәк, тормыш кыйммәтләнә, кесә­ләр котылгысыз рәвештә юкара дигән сүз. Нефть диң­гезе өстендә утырган Рос­сиядә – углеводородлар сатучы дөнья­күләм лидер илдә бензинга бәянең ашкын темплар белән үсүен берничек тә аңлатып булмый. Бигрәк тә нефтькә бәяләрнең инде күптән тотрыклы торуы шарт­ларында ягулык бәясе­нең үсүе һәм акрын гына ил икътисадын түнтәрүгә үзен­нән саллы өлеш кертүе башка сыймый. Аек акыл кабул итми моны.

Дөрес, Кырым матавыгы, санкцияләр шаукымы, илдән капитал качу шартларында доллар һәм евро рекордлы темплар белән үсте үсүен. Тик бит нефть һәм аны эшкәртүче заводлар үзебез­дә, шулай булгач, сумның тәгә­рәве ягулык бәясенә тәэсир итмәскә тиеш шикелле. Нефть чыгаручы Венесуэлада әнә бен­зинның быелгы бәясе безнең акча белән 35 тиен, фетнә ялкыны эчендә көчкә сулыш алучы Сүриядә – 2 сум 10 тиен, элекке союздаш респуб­лика булган Төрекмән­станда – 7 сум 70 тиен, Согуд Гарәб­станын­да – 5 сум 60 тиен, блокада шартларында яшәүче һәм байтак бензинны читтән сатып алырга мәҗбүр булган Иранда – 9 сум 45 тиен... Рос­сиядә бензин бәясе нефть­нең байтак өлешен читтән сатып алучы АКШныкы бе­лән тәңгәл диярлек. Аме­рикан­нарның хезмәт хак­лары исә безнекеннән бер­ничә тапкыр югары, шулай булгач, бензин бәясе аларны россия­леләрне тешләгән кебек үк тешләми торгандыр.

Санкцияләр басымы ас­тында Кремльнең Украи­на­ның көньяк-көнчыгыш өлкә­ләренә булган нәфесе берни­кадәр тыйлыкты кебек. Югый­сә мәкерле Көн­батышның Россияне икътисадый яктан тезләндерү ры­чаглары җи­тәр­лек иде. Таякның ике башлы булуы гына тотып торды капитализм акулаларын. Санк­­ция­ләр боҗрасы кысыла башлагач, безнең кайбер белгеч­ләр шау куптылар: тыюлар ягулык-энергетика өл­кә­сенә үтеп керсә, Россия бензинсыз калачак... Баксаң, патриотизм патриотизм бе­лән, ә безнең ягулык-энер­гетика сә­нәгате тулысы белән диярлек Көнбатыш техноло­гия­ләренә, Көнбатыш белгеч­ләренә, чит ил катализаторларына мох­таҗ икән. Югый­сә Ватанны ярату чит җир­ләрне яулау һәм шизофреник рә­вештә моның белән мактанышу түгел, илне икътисадый һәм технологик яктан үстерү, тормышның барлык өлкә­ләрен камилләш­терүдән гыйбарәт булырга тиеш кебек. Соңгы 15 елда моның өчен алшартлар да җитәрлек булды: акча буа буарлык, чимал турында әйтеп тә торасы юк. Россиянең исә бензин җитештерүче техно­ло­гиялә­ре һәм технологик җиһаз­лары 80 процентка АКШ һәм Европаныкы икән. Аларга Көнбатыш инженерлары һәм галимнәре хезмәт күр­сәтә, чит ил белгечләре Рос­сиядә эшләүдән баш тартса, 27 эре нефть эшкәртү заводы һәм йөзләп мини-завод эш­ләү­дән туктаячак, имеш. Югары икътисад мәк­тәбе белгеч­ләре, чит ил компа­нияләре нефть эшкәр­тү өчен катализаторлар сатуны туктатса гына да 3-6 ай эчендә Россиядә мотор ягулыгы җитештерү тукталачак, дип чаң сугалар әнә. Чит ил катализаторын нефть эш­кәр­тү заводына урнаштырганнан соң, чынлап та, 4 айдан соң алыштырырга кирәк икән. Димәк, Югары икътисад мәк­тәбе белгеч­ләре дөрес шаулыйлар. Алар үзебезнең тех­нологияләрне булдыру өчен кимендә 15 ел кирәк булачак дип тә әйтә­ләр. Әмма Мәскәү либераллары бер нәрсәне белми: Казанда шәһәр читен­дәге ярым ташландык бина­ның бер почмагында ишек­ләре тар гына коридорга чыга торган берничә бүлмәне би­ләп торучы кеч­кенә генә бер бизнес-ком­пания бар. Компания дип мин артык зурладым бугай, индивидуаль эш­мәкәр бизнесы ул.

Ишеге өстенә “Фән техно­логияләр­дә” дигән яңгыра­вык исемле язу элеп куйган бу лабо­ра­ториягә мин бө­тенләй башка бизнес белән шөгыльләнүче эшмәкәр­ләр­не эзләп килгән­дә юлыктым. Кыңгырау төй­мәсенә баскач, ишекне ак халатлы хезмәткәр ачты һәм мин эзләгән бизнес вәкиле­нең әле эшкә килеп җитмә­вен әйтте. Тар гына коридорларга куып кертелгән фән бүлмә­ләрне әле тагын бүтән бизнес белән дә бүлешә икән. Бу Ватанны сөю хисе уята торган яңалык түгел, билгеле, әмма “Ахмадуллинс” дип аталган индивидуаль эш­мә­кәр биз­несы исә ян­ки­ларның дөнья­күләм танылган һәм эш йөр­түче ком­панияләренә кон­курент булырлык товар эшли һәм җитештерә: ул нефть эшкәр­тү заводлары өчен катализаторлар ясый. Казан галимәсе, татар кызы Әлфия ханым Әхмәдуллина уйлап тапкан катализаторларны Көн­ба­тыш­ның бу өлкәдәге флагманнары җитештергән катализаторлар белән чагыштырып карыйк әйдә. UOP, Merichem кебек дөньякүләм лидерлар җитештергән катализаторлар экологик яктан зыянлы, материалны күп тотуны таләп итәләр, хезмәт итү сроклары кыска. Казан эшмә­кәренең продукциясе чисталыкны тәэмин итә, шуңа күрә экологик яктан отышлы, ә иң мөһиме: озакка чыдый.

Әйдә­гез тагын чагыштырыйк: ка­занлыларның катализаторы 10 елга кадәр эшли, көнба­тышның атаклы фирмалары безнең заводларга урнаштыра торганнары исә 3-4 ай саен алыштырып торуны таләп итә. Продукциясенең озакка чыдый торган булуы белән оттыра да инде Казан бизнесы. Хәзерге глобаль капита­лизм­ның икътисадый шартлары җиһазларның һәм ма­териал­ларның туктаусыз алы­шынып торуын таләп итә, чөнки шулай булмаса, җи­тештерү туктый, заводлар ябыла. Глобаль икътисадта “планлаштырылган искерү” дигән термин бар, ягъни җиһазны озакка чыдый торган итеп ясап булса да, махсус тиз туза торган итеп эшлиләр. Бу, билгеле, кулланучы кесә­сенә суга, әмма бизнес ота. Менә шуңа күрә казанлы­ларның катализаторы бары тик Россиядәге, Литвадагы һәм Украинадагы 9 заводка гына урнаштырылган. Дөрес, соңгы вакытта Казан бизнесы географияне киңәй­тергә омтыла, Көнба­тыш белән конфликтта булган дәүләтләргә тәкъдим итә үз продукциясен. Ә безнең заводлар исә янки җиһазла­рында, янки белгеч­лә­ренең техник хез­мәтендә, янки катализаторларында утыра.

Шуңа күрә Америка бензины белән тәңгәл килә безнең бензин бәясе. Россияле патриотизм исә яулап алу хисләре белән ашкына. Бу хисләр шулкадәр көчле: бәя­ләр сикерүенә дә игътибар югала. Күптән түгел генә миңа Кытайда ясалган һәм моторы кабызылган йөк машинасы янында сөйләшеп торырга туры килде. Төтен исе сизелми диярлек. Шунда искә төш­те: “КамАЗ” йөк автомобиле янында мондый әңгәмә мөм­кин булмас иде. Төтенгә тончыгып, читкә ки­тәргә мәҗбүр булыр идек. Безнең техноло­гияләр­нең ни­кадәр артта калуын дә­лилли торган бер генә мисал бу. Ура патриотизмга бер дә урын юк биредә. Ватанны сөю аның һәрьяклы үсе­шен кайгыртудан гыйба­рәт булырга тиеш кебек тоела минем үземә. Кызганыч, Кремль җәмәгать­че­лек фикерен бө­тен­ләй башка юнә­лештә формалаштыра соңгы айларда. 


Рәшит ФӘТХРАХМАНОВ

97 | 08.07.2014

Мөхәммәтшин президент атамасы турында яңадан сөйләшергә чакыра (ВИДЕО)

$
0
0
09.07.2014 Сәясәт
Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика президенты атамасын үзгәртү турында тагын бер кат Мәскәү белән сөйләшергә кирәк дип саный. Татарстаннан читтә яшәүче татарлар президент атамасын саклап калуны сорап мөрәҗәгатьләр юллый.

8 июльдә Татарстан депутатлары IV чакырылыш утырышка җыелды. Һәрвакыттагыча, депутатлар ялга китәр алдыннан Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар сорауларына җавап бирә. Бүгенге матбугат очрашуында Татарстан президенты атамасы мәсьәләсе дә күтәрелде, чөнки Русия кануны нигезендә, 2015 елга республикаларда президент атамалары үзгәртелергә тиеш.

Күптән түгел Татарстан Дәүләт шурасы канунилык һәм хокук тәртибе комитеты башлыгы Шакир Яһудин республика Конституциясенә Татарстан президенты атамасына бәйле үзгәрешләр инде быелның көзендә кертеләчәк, дигән иде.

"Эшче төркем федераль һәм халыкара хокук нормаларына каршы килерлек булмасын өчен бу мәсьәләнең юридик һәм конституцион ягын тикшерә. Президент атамасы урынына киңкүләм мәгълүмат чараларында төрле исемнәр тәкъдим ителә, шулай ук халыктан хатлар килә. Шуның берсе "Татарстан бабае", диде ул.

Шул ук вакытта Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан президенты атамасын үзгәртү мәсьәләсе турында тагын бер кат федераль үзәк белән сөйләшергә кирәк дип саный.

"Без бу канун Русия Дәүләт думасы тарафыннан үз вәкаләтен арттырып кабул ителгән дип саныйбыз. Сүз Русия Конституциясендәге хакимият структурасын һәм парламент атамасын, субъект башлыкларын, башкарма хакимият җитәкчеләрен субъектлар үзләре билгели, дип язылган маддә турында бара", диде ул.

Мөхәммәтшин әйтүенчә, Татарстан – федераль үзәк белән вәкаләтләрне бүлешү килешүенә ия бердәнбер субъект.

Сәясәт белгече Рафаил Хәкимов та күптән түгел Азатлыкка бу канунның Конституциягә каршы килүен әйткән иде.

"Безнең 2007 елдагы шартнамә бар һәм шуңа Мәскәүгә Конституцияне дә үтәргә кирәк. Анда тарткалашырга мөмкинлек бар-барын", диде ул.

Яһудин республика җитәкчесе атамасын үзгәртүгә бәйле төрле фикерләр килә, һәм шуның берсе "бабай" дисә, Мөхәммәтшин халыктан президент атамасын саклау турында мөрәҗәгатьләр күп килүен әйтте.

"Халык президентлыкны саклауны сорый. Шул исәптән республикадан читтә яшәүче татарлардан да күп мөрәҗәгатьләр килә", диде Мөхәммәтшин.

 Азатлык радиосы да казаннардан бу хакта сораштыру уздырган иде һәм аларның да күбесе президент атамасы яклы булуын әйтте. 


Ландыш ХАРРАСОВА

| 08.07.2014

Минем шәҗәрәдә – Бөек Ватан сугышы еллары

$
0
0
09.07.2014 Җәмгыять

«Минем шәҗәрәдә – Бөек Ватан сугышы еллары» конкурсы нигезнамәсе

I. Гомуми нигез


«Минем шәҗәрәдә – Бөек Ватан сугышы еллары» конкурсы тарих фәннәре докторы, профессор Фәйзелхак Ислаев инициативасы белән «Безнең мирас» журналы һәм «ТАТМЕДИА» ААҖе белән берлектә үткәрелә.

II. Конкурсның максаты һәм бурычлары

Максат:
1. Шәҗәрәләр аша Бөек Ватан сугышы тарихында татар милләтенең урынын билгеләү, тарихи үзаңын формалаштыруга өлеш кертү.

Бурычлар:
1. Нәсел тарихы нигезендә Бөек Ватан сугышында һәм тылда катнашучыларны барлау.
2. Нәсел шәҗәрәсен төрле форматта, зәвыклы, башкаларга үрнәк булырлык итеп башкару күнекмәсен формалаштыру.
3. Гаилә тарихында гына сакланган шәхесләрне татар дөньясына чыгару.
4. Туган як тарихын өйрәнүгә кызыксындыру уяту һәм татар теленә мәхәббәт тәрбияләү.
5. Укучыларда ватанпәрвәрлек һәм әхлакый идеаллар тәрбияләү.

III. Конкурсны оештыру һәм үткәрү

1 этап – 2014 елның июленнән – 2015 елның май аена кадәр.
Катнашучыларның яше чикләнми.
Йомгак 2015 елның 22 июнендә, Бөек Ватан сугышы башланган көнне ясала (яисә 2015 елның май аенда).

IV. Материалларны кабул итү тәртибе


Тапшырылырга тиешле материаллар:
– Төрле ысулда эшләнгән гаилә шәҗәрәсе, А4 форматында, 1 бит.
– Сугышта яисә тылда катнашучы турында бер битлек инша (14 нче шрифт, интервал – 1, формат А4). Өстәмә материал – шәхеснең фото­су­рәте.
– Материалларны әзерләүче турында белешмә: исем, фамилия, әтисе исеме тулысынча; туган елы, эшләгән яисә укыган урыны; элемтәгә керү өчен телефон, яисә электрон почта адресы булу зарур.
– Материаллар кәгазьдә басылган һәм электрон вариантта тапшырыла.
– Һәр конкурсант 2015 елның беренче ярты еллыгына «Безнең мирас» журналына язылган квитанциянең кү­чер­мәсен тәкъдим итә.

V. Бәя бирү шартлары


1. Шәҗәрәнең башкарылу үзен­чә­леге (иҗади якын килү).
2. Башкарылу зәвыклылыгы, затлылыгы.
3. Шәҗәрәдә урнаштырылган буыннар саны.
4. Инша эчтәлегенең Бөек Ва­тан сугышы елларында булган гыйб­рәт­ле вакыйганы чагылдыруы.
5. Иншаның язма сөйләм таләп­ләренә туры килүе.

VI. Йомгаклау һәм бәяләү


«Минем шәҗәрәдә – Бөек Ватан сугышы еллары» бәйгесенә нәтиҗә җюринең йомгаклау утырышы карары беркетмәсе нигезендә «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире боерыгы белән рәсмиләштерелә. Җиңү яулаган авторларга редакциянең дипломнары, сертификатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырыла. Яхшы дип табылган эшләргә журнал битләрендә басылу хокукы бирелә.

Шәҗәрәләрне аерым китапка туп­лап чыгару ихтималы да бар. 




|

Татарстанның шәхси мәктәпләре

$
0
0
09.07.2014 Мәгариф
Татар халкы элек-электән белемгә омтылган. Заманында һәр мәчет каршында диярлек мәдрәсә булган, зыялы татар байлары шәхси мәктәпләр ачкан. Шәхси уку йортлары хәзер дә бар. Бүген баланы анда бирүнең уңай һәм тискәре якларын ачыклап карарга булдык.

“Үз куышыбыз юк”

Казанның Северный бистәсендә урнашкан “Госмания” урта гомуми белем бирү мәктәбе бабаларыбыз чорындагы мәдрәсәне хәтерләтә. Беренчедән, ул “Нурислам” мәчете янәшәсендә урнашкан, икенчедән, биредә дөньяви фәннәрдән тыш, Коръән, тәҗвид, әхлак, ислам нигезләре кебек дини фәннәр укытыла. Бүген исә госманиялеләрне борчыган мәсьәлә – үз куышлары булмау. Шәхси мәктәп әлегә “Нурислам” мәчете бинасын кулланырга мәҗбүр.

“Госмания”нең башка белем йортларыннан аермалы яклары турында мәктәп директоры Илсур хәзрәт Фатыйхов болай ди: “Бездә мөселман балалары гына укый. Мәктәбебездә бердәм форма кабул ителгән: гәүдә капланган булырга тиеш. Мәчет янәшәсендә урнашу сәбәпле, дини йолаларны үтәргә мөмкинлек бар. Ел саен, Корбан гаетендә корбан чалганнан соң, Сабантуй рәвешендә бәйрәм үткәрәбез. Хәләл ризык белән генә тукланабыз. Әлеге мәктәпнең мөгаллимнәре дә мөселман кешеләре. Безгә укытырга килгән, үзен мөселман дип санаган һәр кешегә шартыбыз шул: балалар янына дин кушканча киенеп керсеннәр. Моңарчы биредә беренче чит тел – гарәп теле, икенчесе булып инглиз теле саналса, быелдан исә, башкалардан калышмыйк дип, киресенчә итеп үзгәрттек. Ләкин дәресләрдән соң теләгән кешегә гарәп телен өстәмә өйрәтәбез. Дәүләттән дә акча килү сәбәпле, укытучыларыбызның эш хакларын бүгенге көнгә кадәр түли алдык. Ата-аналар да ярдәм итеп торды. Тик бу рәвешле генә шәхси мәктәп тоту җиңел түгел. Яңа уку елыннан, бер баланы укыткан өчен, аена якынча биш мең сум түләргә туры киләчәк”.

Директор фикеренчә, “Госмания”нең уңай һәм тискәре яклары түбәндәгедән гыйбарәт: “Беренчедән, үзебез тапкан акча белән үзебез идарә итәбез. Икенчедән, әти-әниләр балаларының бердәм формадан йөрүеннән (башка мәктәпләрдә мөслимә киемен тыйдылар), хәләл ризык белән туклануыннан канәгать. Дин тоткан балаларга гадәти мәктәптә уку кыен. Әмма шәхси булганлыктан, без бүген бар, иртәгә юк. Шуңа күрә, “Госмания”без гомерле булсын дип, Аллаһыдан сорап яшибез”.

Уку бәясе – тугыз мең сум

“Елена-Сервис” шәхси мәктәбенә исә бүген борчылырлык урын юк. Казанның Мәскәү районында урнашкан әлеге уку йорты уңай шартлары белән танылган. Биредә 18 уку бүлмәсе, интернет тоташтырылган компьютер классы, Wi-Fi зона, спортзал, актлар һәм хореография заллары, рәсем студиясе, медицина кабинеты, китапханә, 160 кеше сыйдырырлык кафе эшли. Мәктәп янында баскетбол, волейбол, футбол, теннис уеннары өчен мәйданчыклар һәм ял итү урыннары каралган. Укучылар мәктәптән ерак булмаган стадион һәм бассейнга йөри. Белем йортының үз логопеды, психологы бар.

Монда дәүләт мәктәпләрендәге кебек төп гомуми белем бирәләр һәм укучыларны Россия, Көнбатыш Европа, Америка югары уку йортларына әзерлиләр. Мәктәп директоры Наталья Әхәтова: “Бездә рус теле, математика, физика кебек фундаменталь фәннәр тирәнтен укытыла. Теләсә нинди югары уку йортына керү өчен хәзер БДИ нәтиҗәләре мөһим. Чит илгә укырга китәсең килә икән – инглиз телен белү кирәк. Ә безнең мәктәпнең, гомумән, БДИ нәтиҗәләре әйбәт. Чөнки әлеге мәктәптә көннең икенче яртысында да укучылар белән өстәмә шөгыльләнәләр. Баласын безгә укырга биргән әти-әниләрне әнә шул күрсәткечләребез, уңай шартларыбыз кызыктыра. Укытучыларны эшкә алганда исә, аларның югары белемле булуына һәм уңышларына гына түгел, ә шуңа өстәп, укучыларының уңышларына да басым ясыйбыз”, – ди. Бүгенге көндә “Елена-Сервис”та 400ләп бала белем ала, сыйныфта укучылар саны унбиштән артмый. Бер балага уку бәясе аена тугыз мең сум. Шәхси мәктәптә читтән торып уку, экстернат мөмкинлеге дә тудырылган.

Уңай һәм тискәре яклары

+ Сәламәтлек. Шәхси мәктәпләрдә балаларны даими рәвештә белгечләргә күрсәтеп, яхшылап тикшереп торалар. Күпчелек шәхси мәктәпләрнең психолог, логопед кебек белгечләре бар.
+ Сыйфатлы белем. Югары квалификацияле белгечләрне җәлеп итәргә тырышалар, чит телләр өйрәтүгә өстенлек бирәләр. Дәүләт мәктәбендә укучыга караганда, шәхси мәктәптә бала озаграк тоткарлана.
+ Игътибар күбрәк. Бер сыйныфта укучылар саны 20дән дә артмый. Шул сәбәпле, укытучыга һәр бала белән аерым шөгыльләнергә, һәрберсенә игътибар бирергә мөмкинлек бар.

- Югары бәя. Кайбер шәхси мәктәпләрдә уку өчен түләү югары уку йортларыннан азга гына калыша.
- Ышанычсызлык. Теләсә нинди коммерция оешмасы кебек, шәхси мәктәп бөлгенлеккә төшәргә, ябылырга мөмкин. Мондый очракта баланы тиз арада кайда урнаштырасын хәл итәргә кирәк.
- Билгене күтәреп кую. Кайчак укытучылар, мәктәпнең өлгерешен яхшы итеп күрсәтү өчен, укучыларга билгене махсус күтәреп куя.

Сан

Россиядә беренче шәхси мәктәпләр 1990 елларда барлыкка килгән. Дәүләтнеке булмаган мәгариф учреждениеләре ассоциациясе мәгълүматлары буенча, бүген Россиядә 700ләп шәхси мәктәп бар. Бу илебездәге барлык мәктәпләрнең бер процентын тәшкил итә. Аларда якынча 45 мең бала белем ала.

“Бармак белән генә санарлык”


Алсу МӨХӘММӘТОВА, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының массакүләм мәгълүмат чаралары белән үзара эшчәнлек буенча әйдәп баручы киңәшчесе:


- Республикада шәхси мәктәпләр күп түгел. Казанда – 6, Чаллыда – 2, Әлмәттә – 1, Бөгелмәдә 1 шәхси мәктәп бар. Шәхси балалар бакчалары белән чагыштырганда, бу саннар бик кечкенә. Моның сәбәбе бәлки әти-әниләрнең дәүләт биргән белемгә өстенлек бирүендә, шул сәбәпле шәхси мәктәпләргә ихтыяҗ зур булмаудадыр.

“Сокланырлык мохит”

Марина ВӘЛИЕВА, хуҗабикә:


- Кызым Мәдинә шәхси мәктәптә укый. Белем йорты өебездән ерак урнашканлыктан, балабыз иртәнге биштә үк торырга мәҗбүр. Тик без аннан барыбер канәгать. Биредә укучылар да, укытучылар да туганнар сыман, бер-берсен якын итәләр, ярдәм итәргә генә торалар. Бала аңламаса, дәресләрдән соң да калып өйрәтәләр. Дәүләт мәктәпләрендә андый ук җылы мохит юк. Киләчәктә уку өчен күбрәк түләтсәләр дә, без моңа әзер. Балаларыбызга төпле белем бирүче укытучылар тиешле хезмәт хакына лаек дип саныйбыз.

Татарстандагы шәхси гомуми белем бирү оешмалары исемлеге (2013-2014 уку елы башына)

1. “Менеджер” 23 нче мәктәбе
Әлмәт, Киров ур., 8. Тел: (8553) 25-87-83
2. Бизнес һәм менеджмент мәктәбе
Яр Чаллы, Яр Чаллы пр-ты, 53. E-Mail: soshbim_chelny@mail.ru
3. В.Давыдов исемендәге гимназия, эксперименталь уку йорты
Яр Чаллы, Тынычлык пр-ты, 94. Тел: (8552) 56-34-83
4. “Елена-Сервис” мәктәбе
Казан, Академик Королев ур., 3. Тел/факс: (843) 563-20-08
5. “Госмания” мәктәбе
Казан, Муса Бигиев ур., 38. Тел/факс: (843) 511-93-64
6. Н.Лобачевский исемендәге лицей
Казан, Миславский ур., 8а. Тел: (843) 292-00-01
7. Христиан мәктәбе
Казан, Карл Маркс ур., 15. Тел: (843) 299-50-02
8. “Радуга” мәктәбе
Казан, Октябрьская ур., 23. Тел: (843) 519-64-49
9. “Халыкара белем бирү академиясе” мәктәбе
Казан, Хөсәен Ямашев пр-ты, 3б. Тел: (843) 523-47-29
10. “Журавушка” 14 нче мәктәпкәчә һәм башлангыч сыйныфлар гимназиясе
Бөгелмә, Бауман ур., 11а. Тел: (85594) 4-4518
 


Сөмбел МӨСТӘКЫЙМОВА

|

"Казан-Арена"да беренче тапкыр ифтар мәҗлесе узды (ФОТО)

$
0
0
09.07.2014 Дин
Башкалабыз Казанда II Республика күләм ифтар мәҗлесе булып узды. Данлыклы “Казан-Арена” стадионында оештырылган чарада 2 меңнән артык кеше катнашты.

Республикада икенче тапкыр зурлап уздырылучы әлеге чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Премьер-министр Илдар Халиков һәм башка дәүләт җитәкчеләре дә килгән иде.

Татарстанның район һәм шәһәрләреннән, шулай ук Казан мәхәлләләреннән җыелган мөселманнар арасында башкалабызның Дәрвишләр бистәсендә урнашкан балалар йортыннан килгән ятимнәр, физик мөмкинлеге чикле дин кардәшләребез дә бар иде. Стадион бинасына җыелган халык диккать белән Татарстан Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның һәм башка дин әһелләренең үтемле вәгазьләрен тыңлады.

«Мөселманнар өчен фарыз булган уразаның хикмәте нидә соң? Аллаһ: «Адәм углының эшләгән һәр хәерле эше үзе өчен, һәм ул уннан алып җитмеш тапкырга кадәр артыр. Ураза бары тик минем өчен генә. Аның савабын да мин бирермен», – дип әмер итте. Бу хакта Пәйгамбәребез хәдисендә әйтелгән. Без бары Аллаһы Тәгаләгә ният итеп, ураза тотабыз. Гөнаһларны кичерүне сорап догалар укыйбыз. Раббыбыз кылган уразаларыбызны, догаларыбызны кабуллардан кылса иде», - диде Камил хәзрәт.

Мөфти белдергәнчә, киләсе елга бөтенроссия күләм ифтарны да нәкъ менә Казанда оештырырга исәпләп торалар. Бу инде күпмилләтле Татарстанның абруен тагын да күтәрергә мөмкинлек дигән сүз. Башка төбәкләр арасында үзенең күркәм әхлагы, ата-баба гадәтләренә тугърылыгы, дингә хәерһах мөнәсәбәте ягыннан да республикабыз имиджына янә бер матур штрих, янә бер савап булыр, инша Алла!

Республикакүләм ифтарга Нурлат районыннан да дин әһелләре килгән иде. Нурлат имам мөхтәсибе Айрат хәзрәт Әюпов исә безнең газетка район мөселманнарының активлыгы турында бәян итте:

- Мондый зур күләмдә ифтарны икенче мәртәбә үткәрәбез. Бу безнең халкыбызның бердәмлеген, ныклыгын һәм динебезнең үсә баруын күрсәтә. Мондый күркәм чараны туктатырга ярамый, киләчәктә дә дәвам итәргә кирәк. Үзебезгә алмашны балалар бакчасыннан ук әзерли башларга кирәк дип саныйм. Нурлатта безнең ифтарлар һәрбер авылда оештырыла. Безнең 41 мәчетебез бар. Шушы 41 мәчетнең авылларында ифтар ашлары моннан өч ел элек сүлпәнрәк узса, хәзер инде, Алланың рәхмәте, бер көнне ике-өч йортта үткәрәләр. Мәчетләргә таңннан торып килеп ифтар үткәрү өчен чираттка басалар. Фитыр сәдакәләрен 15ләреннән соң китерә башлыйлар. Мәчетләрдә җыелган акчаларны, авылның ялгыз калган карчыкларына, бабайларына бүлеп-бүлеп бирәләр. Безнең районда Мәүлид айлары да бик матур узды. Бәраәт кичәсен дә күркәм итеп үткәрәбез. Аллага шөкер, дини йолаларны, гореф-гадәтләрне бер дә калдырмыйбыз. Куандырганы шул, яшьләребез дә иманга йөз тота. Кыш айларында мәчетләрдә балаларны укыту оештырылган, җәй айларында исә мөселман лагерьларына теләп йөрүчеләр күп. Быел 33 мәчетебездә шундый лагерьлар эшләде. Август аенда да, исән булсак, 5-23ләрендә район күләмендә урман эчендә урнашкан “Заречье” дигән спорт комплексында балаларны мөселман әхлагы белән ял иттерергә исәп. Монда ислам нигезләрен төшендерергә исәп бар. Вакытыбыз бик аз, әгәр дә без шушы 10-15 ел эчендә үзебезгә алмаш әзерләп калдырмасак, безнең киләчәк бик томанлы булырга мөмкин.

Республика ифтарында яшьләрнең шактый күп күренүе дә куанычлы хәл. Мәскәүдә укучы Ширин Әл-Әнси дә куанычын күңеленә генә сыйдырып бетерә алмаганын белдерде.

- Республикакүләм ифтар турында беренче тапкыр ишеттем. Бик шатланып килдем. Үземне мөселман илендәге кебек хис итәм. Татарстан, Казаныбыз, шундый масштаблы чаралар оештырган мөселман лидерларыбыз өчен горурланып куйдым.

Мәгълүм булганча Рамазан - мәрхәмәтле һәм шәфкатьле булырга өйрәтә торган ай да. Меңләгән мөселманның бердәм булып догада оеп, кичке шәфәкъ нурлары матурлыгында ачык һавада гыйбадәт кылуы, сафларга тезелеп Раббыбызның нигъмәтләренә шөкер итүе дулкынландыргыч күренеш булды. Әлхәмделлилә! Без туры юлга бастык. Шөкер, Илбашыбыз белән янәшәдә сафларга тезелеп намаз укыдык, Изге Рамазан айларында заманча башкалабыз күренешләре фонында Сөембикә манарасына төбәлеп, Мәккәи-мөнәвәрә тарафына сәҗдәгә иелдек. Колшәрифләр, Мөхәммәдьярлар, Мәрҗаниләр дә күк катламнарыннан безне сөенеп күзәткәндер сыман тоелды. Мәмләкәтебезгә алдагы елларда да бәрәкәт бир, йә Раббем! Безне мәрхәмәтеңнән ташлама! Күп кунаклар әнә шундый уйларга бирелгәндер ифтар мизгелләрендә...

28 июльдә Ураза гаетен бәйрәм итәчәкбез. Ә 4 октябрь көнне мөселманнар Корбан гаетен билгеләп узачак. 

1

2

3


Мөршидә КЫЯМОВА

| 09.07.2014

Русиядә киләсе елга хөкүмәт идарәләренә казнадан акчалар күбрәк бүленәчәк

$
0
0
09.07.2014 Икътисад
Киләчәк ике елда Русия югары дәүләт оешмалары эшчәнлегенә казна чыгымнары артачак. «Коммерсант» язуынча, әаеруча да үзәк сайлау комиссиясенә күп чыгымнар таләп ителәчәк. 2016 елда узачак Русия Дәүләт думасына сайлау сәбәпле, сайлау комиссиясенә тугыз миллиард сумга күбрәк акча бүлү каралган.

2017 елның беренче яртысында сайлауга нәтиҗә ясау өчен оешмага тагын биш миллиард сум бүләчәкләр.

Русия Дәүләт думасын тоту чыгымнары киләсе елда 1 миллиард 200 миллион сумга артачак. Дума идарәсе вәкиле чыганаклары газетага белдерүенчә, чыгымнар депутатларга хезмәт хакын арттыруга тотылачак.

Шул ук вакытта 2017 елда күп кенә дәүләт оешмалары экономиягә күчәчәк.

Бу көннәрдә «РИА Рейтинг» агентлыгы үз хисабында Русиянең 68 төбәгендә яшәү дәрәҗәсе уртачадан кимрәк булуын язды. 


---

--- | 09.07.2014

Россия китапчылары Казанда җыелды

$
0
0
10.07.2014 Мәдәният
Бүген Казанда «Төбәкләрдә китап нәшер итүнең көндәшлек сәләтен арттыру» дигән VIII фәнни-гамәли конференция эшли башлады. Әлеге уңайдан «Татмедиа» бинасында төрле төбәкләрдә нәшер ителгән басмалардан торган күргәзмә ачылды.

Конференциядә 23 шәһәрнең нәшриятләреннән, шул исәптән Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Уфа, Якутск, Махачкала, Ижау, Йошкар-Ола, Чабаксар, Сыктывкар, Петрозаводск, Грозный, Түбән Новгород, Тубыл, Воронеж, Екатеринбург, Архангельск, Әстерхан, Сарытау, Феодосия, Рязань һәм Киров шәһәрләреннән катнашучылар килгән. Алар арасында танылган үзәк нәшриятләр: «Белый город», «РИПОЛ классик», «Даръ», МЭИ, «Гнозис» җитәкчеләре дә бар.

- Милли китапханәгә әдәби китаплар сорап килүчеләр шактый күп. Шулай да безгә күбрәк укучы яшьләр, галимнәр, фән эшлеклеләре йөри, - ди Милли китапханә директоры Наил Камбеев. - Алар инде безгә үзләре алдан нинди китап кирәклеген әйтә. Интернеттан төрле төбәкләрдә чыккан басмалар белән танышып, исемлеген китерәләр, хәтта. Без шуннан чыгып үзебез Россия күләмендәге нәшриятләрдә заказ ясыйбыз. Бүгенге көндә Россиянең 68 төбәге белән эш итәбез. Мәскәү белән дә тыгыз элемтәдә торабыз. Анда да татар китаплары дөнья күрә бит. Шулай ук, Петербургта да татар телендәге китаплар югары сыйфатта чыгарыла. Күпләребез интернетны яманласа да, безнең эшчәнлеккә аның файдасы шактый. Интернет челтәрендә безнең китап хакында аралашу бүлеге дә бар. Анда 23 меңннән артык өр-яңа китап җыелган. Биредә хәттә язучыларның үзләрендә калмаганнары да саклана. Шуларны ел саен төрле төбәкләргә, төрле илләргә җибәреп торабыз. Майндагы Франкфуртның Милли китапханәсе белән дә элемтәбез бар.

- Бездә яшәгән халыкның соравы буенча, мәсәлән, Чуашстан, Мари, Удмуртия, Башкортстан республикаларының китап нәшриятләре белән килешү төзибез. Быел без 71 мең сумнан артыгракка Чуашстанда чыккан китап алдык. Казаннан тыш, Татарстандагы 18 чуаш китапханәсен дә ана телләрендәге китап белән тәэмин итәбез без, - дип сөйләде безгә китапханә директоры.

Наил Камбеев белдергәнчә, мари телендәге китаплар азрак кайтарыла икән, чөнки аларның үзләре телендә чыккан китаплары елына 3-4не генә тәшкил итә. Шул ук вакытта Татарстан китап нәшриятендә 200дән артык китап дөнья күрәгәнен беләбез. Аларның 80 проценты - ана телебездә.

Замана укучысы өчен китапның тышкы кыяфәте дә, эчтәлеге дә бердәй мөһим роль уйный, дип саный Татарстан китап нәшрияты директоры Дамир Шакиров. «Бу ике төшенчәне берничек тә аерып карап булмый. Дәүләт заказы буенча елына 130лап китап дөнья күрә. Бүгенге көндә Татарстан китап нәшриятында бастырыла торган китаплар барысы да конкурентлык ягыннан беркемнекеннән дә калышмый. Менә, мәсәлән, «Татар китабы» дигән басманы алсак, ул өч дипломга лаек дип табылды. «Балалар тел өйрәнә» дигән өч телдә нәшер ителгән дәреслек тибында чыккан продукциябез дә китап базарында дан казанды. Нәшриятыбыз төрледән-төрле күргәзмәләрдә катнашып килә. Анда җыелган башка коллегаларыбыз да моны таный», - ди ул.

Хәер, китап басу өлкәсендә барысы да ал да гөл бармый. Казанда узучы «Төбәкләрдә китап нәшер итүнең көндәшлек сәләтен арттыру» дигән VIII фәнни-гамәли конференция дә моңа ачык мисал булып тора. Нәшриятчеләрне кануннарның еш үзгәртелеп торуы борчый. Аеруча авторлык хокуклары мәсьәләләре җайга салынып бетмәгән. Электрон китаплар юнәлешендә дә ачыклыйсы нәрсәләр шактый.

Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган конференция делегатлары 8-11 июль көннәрендә уза торган чарага зур өметләр багълый. Конференциянең максаты - Россия төбәкләрендәге профессионаллар белән элемтәләрне ныгыту, төрле нәшриятләрнең продукцияләре, нәшер итү программалары белән танышу, иң нәтиҗәле тәҗрибә белән уртаклашу. Шулай ук, исәпләре юридик яктан мәгълүматлар алып калу.

Мондый эчтәлектәге фәнни-гамәли конференция быел инде икенче тапкыр оештырыла. Узган ел ул Чабаксар каласында узган иде, киләсе елга Ашхабад шәһәрендә оештырылыр дип фаразлана.

Китап бастыруга багышланган проект ел саен Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча федераль агентлык ярдәме белән Россиянең китап нәшер итүчеләр Ассоцияциясе тарафыннан оештырыла. 


Мөршидә КЫЯМОВА

| 09.07.2014

Футбол өчен җан аттык

$
0
0
10.07.2014 Спорт
Бу көннәрдә спорт сөючеләр өчен иң мөһим вакыйга - Бразилиядә үтүче футбол буенча дөнья чемпионаты бара. Кызганыч, Россия җыелма командасы беренче уеннарда ук төшеп калды. Ни өчен ул чемпионат иң мөһим вакыйга? Ә бит Сочи шәһәрендә кышкы Олимпиада уңышлы гына үтте, хоккей буенча дөнья чемпионаты Россия командасының триумфаль җиңүе белән тәмамланды, башка спорт төрләре буенча да дөнья чемпионатлары ел буена дәвам итәләр.

Нигә соң футбол чемпионтына иң зур игътибар бирелә? Хикмәт шунда ки, бөтен дөнья илләрендә үткәрелгән халык фикерен өйрәнү нәтиҗәләре буенча, футбол дөнья халкынаң иң яраткан спорт төре булып танылган. Икенчедән, футбол буенча дөнья чемпионаты дүрт елга бер генә үткәрелә һәм аның әһәмияте шуңа күрә башка чемпионатлардан югары санала.

Шунысы кызыклы: күп кенә илләрдә футбол милли спорт төре, иң популяр спорт төре булып таныл­ган. Мисалга Бразилияне, Аргентинаны һ.б. атап китәргә мөмкин. Советлар Союзында һәм Россиядә футбол беркайчан да илнең милли спорт төре булып саналмады, ләкин популяр төре булды.

Советлар чорында гади халыкны бернәрсә гаҗәпләндерә иде: һәр шәһәрдә футбол командасы булды. Алар үзләрен икътисади яктан берничек тә акламыйча җәмгыять җилкәсендә яшәүче сорыкортларлар булып көн күрделәр. Чөнки аларның уеннарын карарга стадионнарга җанатарлар йөрми иде, ә билет бәяләре “шалкан бәясе” булды. Ул командаларда уйнаучы футболчылар заводларга беркетелеп, анда токарьлар, слесарьлар һ.б. булып исәпләнеп, шуннан акча алып яттылар. Завод эшчеләре аларга нәфрәт белән карап, «подснежник» дигән атама тагалар иде.

Югарыда утыручы түрәләр тавыклар көләрлек бу нәрсәне үзләренчә аңлаттылар. Имеш, без төрле шәһәр футбол командаларында илнең җыелма командасы өчен уенчылар әзерлибез.

Үзебездә булган җитешсез­лекләр турында сүз барганда, без чит илләр тәҗрибәсен мисал итеп китерергә яратабыз. Имеш, аларда, шулай, без дә калышырга тиеш түгел. Футбол турында сүз барганда, чагыштыру безнең файдага түгел. Анда футбол командалары дәүләт җилкәсендә дә (димәк, бөтен халык җилкәсендә), ниндидер сәнәгать компаниясе җилкәсендә дә түгел, ә үзләре өчен акчаны үзләре табалар икән. Моның өчен, беренчедән, футбол ил халкы өчен яраткан спорт төре булырга тиеш. Чөнки шул вакытта гына халык стадионга яраткан командасы өчен җанатарга барачак һәм билет өчен акчасын кызганмаячак. Икенчедән, чит илләрдә футбол командасы хуҗалары акча эшләүнең башка юлларын да тапканнар: команда исеме белән футболкалар, баш киемнәре, вым­пеллар, футболчыларның фо­то­рәсемнәрен сату һ.б. Ә бу кәсеп акчаны күп китерә икән командага.

Бездә җанатарның стадионга ни өчен килмәве турында берәү дә уйланмый, күрәсең. Ә бит моның өчен җаваплы махсус кешеләр бар һәм алар үз “эшләре” өчен кесә тутырып акча алалар. Күрәсең, бездә футбол үсешенә бирелгән миллиардланган сум акчаларны ничек туздыру турында гына уйлый торганнардыр “җаваплы” түрәләр. Бәлки кемдер боларны укыгач әйтеп куяр бәлки: “Бездә дәүләт футболга акча түләми, бюджетта андый чыгым статья­сы юк”. Әйе, бу дәүләт рәсми рәвештә футбол командаларын финансламый. Ләкин шул дәүләт акчалары башка юллар аша футболга елга түгел, ә диңгез булып агалар. Хәзер футбол командаларын бай компанияләрнең (аеруча нефть һәм газ компанияләре), бай заводларның җилкәсенә утыртып куйганнар. Ә бит ул компанияләргә акча күктән яңгыр булып яумый, футбол клуб­ларын тоткан өчен дәүләт аларга салым ташламалары һ.б. ясый. Шулай булгач, чынлыкта, футбол командалары тотуга киткән акча ул дәүләт акчалары, бөтен халык акчалары. Ә түрәләр: “Менә фәлән компаниянең акчасы күп, шуңа күрә ул футбол клубы өчен астрономик суммага чит ил футболчысын сатып алган», - дип, колакка “токмач элеп” куярга яраталар. Ә бит, чынлыкта, акча компаниянеке түгел, шул ук укытучыныкы, табибныкы, пенсионерныкы, авыл хезмәтчәненеке...

Ә акчалар, чынлап та, астрономик зурлыкта. Бер генә мисал, “Газпром” (ул бик күп спорт оешмаларының спонсоры булып тора) Санкт-Петербургның “Зенит” командасы өчен 50 миллионлап еврога (безнең акча белән 2 миллиард 300 миллион сум) Бразилия футболчысы Халкны сатып ала. Ә бит бу мисал бердәнбер түгел. Гади генә сорау туа. Астрономик суммаларга сатып алган чит ил футболчылары үзләрен аклыйлармы соң? Командаларга халыкара ярышларда югары урыннар яулап алырга булышалармы? Безнең футболчыларга югары осталыклары белән үрнәк күрсәтеп үсәргә ярдәм итәләрме? Бу сорауларның берсенә дә уңай җавап биреп булмый. Футболга сарыф иткән акчалар төтен кебек җилгә очалар.

Спорт түрәләре моны үзләре дә күреп торалар һәм халык акчасын җилгә очырулары өчен аклану сәбәпләре эзлиләр. Имеш, дөньяның бөтен футбол клублары да оста уенчыларын сатып алалар һәм күп акча сарыф итәләр. Дөрес. Аерма шунда гына, чит ил клублары уенчыларны үз акчаларына сатып алалар, ә бездә дәүләт (ягъни халык) акчасына. Ә иң әһәмиятле аерма шунда: анда кыйммәтле уенчылар үзләрен аклыйлар (аларны карарга тулы стадион җанатарлар йөри), ә бездә үзләрен акламыйлар (стадионнар буш).

Акча турында сүз чыккач, укучы өчен кызыклы булырлык кайбер саннар китереп үтәсем килә. 2014 елгы дөнья чемпионаты алдыннан футбол белгечләре чемпионатта катнашучы илләр футболчыларының суммар бәяләрен бастырып чыгардылар. Хикмәт шунда: һәрбер уенчының дөньядагы рейтингына карап, бәя билгеләнгән. Иң кыйммәтле уенчы Аргентина футболчысы Лионел Месси 120 млн евро тора. Россия командасының иң кыйммәтле уенчысы Алан Дзагаев - 23 млн евро. 32 команда арасыннан уенчыларның иң югары суммар бәясе Испания командасыныкы - 751 млн евро, Германия командасы - 616 млн евро, Бразилия - 467, Аргентина - 461, Франция - 441 һ.б. Иң түбән бәя Гондурас командасында - 21 миллион евро. Россия командасы 184 миллион евро тора. Билгеле, бу саннарга артык җитди карарга ярамый, ләкин алар күп нәрсә турында сөйлиләр.

Ә чемпионатка килгәндә, Россия җыелма футбол командасы, иң көчсез группага эләгүенә карамастан, хурлыклы рәвештә җиңелеп, җанатарлар ышанычын аклый алмады. Бу турыда әле күп сөйләнер һәм язылыр. Хурлыклы җиңелүгә дучар булган уенчыларның хәлен мин яхшы аңлыйм. Безнең халыкта “егылганны кыйнамыйлар” дигән әйтем бар... Ә киләсе чемпионат 2018 елда Россиядә үтәчәк. Әгәр анда да җиңелсәк, хурлык тагын да артыграк булачак.

Әгәр спорт түрәләре балалар, яшьләр футболына игътибарны арттырып, түләүсез стадионнар ачмасалар, хурлык кабатланачак.
 


Гыймран САФИН

28 |

“Неформат”лар “Тәртип”кә килә (Әңгәмә)

$
0
0
10.07.2014 Мәдәният
Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбленең элеккеге коллективы башкаруында “Бөрлегәнем” татар халык җыры яңгырый. Радио дукыннары аша биючеләр чыгышын да тыңлап була икән хәтта. Республиканың алтын фондында сакланган милли хәзинәләребезне сирәк ишеткәнгәдерме, җәүһәрләребезгә шулкадәр сусаганбыз икән. Яңа гына ачылган “Тәртип FM” радиосы баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева белән әнә шул хакта сөйләшергә булдык.

– Ризәлә ханым, инде күп еллар тәртипле, әх­лак­лы радиобыз кайчан була, дип баш ватабыз. Дөрес, бервакыт ачып та карадылар аны, әмма бик тиз арада ябып та куйдылар. Кем чабуыбыздан тотып торды икән, акча җит­мәдеме, әл­лә инде ешлык бирел­мәдеме?

– Татар телендә сөй­ләүче радиоларга ешлык алу – чын­нан да, кыен мәсь­әлә. Радио ачып карарга теләү­челәр шактый иде. Әм­ма мөмкин­лекләр бирел­мәде. Ә ретро җырларга сусау тамашачыда күптәннән яшәп килә. Шөкер, аларга тәүлек дәвамында әле­ге хә­зи­нә­ләребезне тың­ла­тыр­лык мөм­кин­лек туды. Дөрес, әле камилләшәсе, үз­гәрәсе бар.

– Бервакыт Татар­стан­ның атказанган артисты Рөстәм Асаев белән сөй­ләшеп утырганда: “Мин – “неформат”, шуңа җырла­рым­ны радиолар әйлән­дерми”, – дигән иде. Андый “неформат” җырчы­лар­ның чыгышы сезнең “Тәр­тип”тән яң­гырая­чак­мы?


– Әйе, “неформат”лар яң­гырый торган радио була бу. “Татар радиосы”нда эш­ләгән вакытта миңа “неформат” дигән тәхәллүсне моннан биш ел элек үк такканнар иде. “Бу ретро та­вышың белән пенсиягә китәргә вакыт җиткәндер”, – дип әйтүчеләр дә булды. Мин Рөстәм Асаев белән тулысынча килешәм. Үзе исән вакытта җырларын тыңлар­га тилмереп йөрүче­ләр бик күп әле. Хәзер инде безнең радио аша “нефор­мат”лар­ның җырларын тың­ларга мөмкинлек биреләчәк. Аннан соң җырчылар да бит бер тапкыр радиодан җыр­ларын яңгыратмагач, башка аларга тәкъдим итеп тормыйлар. “Тәртип” әнә шул күңел­дәге төерләрне таратыр дип ышанабыз. Халык күңеленә якын, мәгъ­нәле җырларны яңгыратып барырга тырышачакбыз.

– Татарстан дәүләт җыр һәм бию ан­самб­ле җи­тәкчесе Айрат Хәми­тов­ның: “Безнең җырлар­ны ни телевидение, ни радио яңгырат­мый”, – дип үпкә белдер­гәне хәтер­дә уелып калган. Ниһаять, ”Тәртип FM” аша алар репертуарындагы милли җыр­ларны, Нә­фисә Василова, Таһир Яку­­пов тавышларын ишетә башладык. Димәк, дәүләт ансамбле архивында тузан җыеп яткан җәү­һәр­ләрне дә биреп барачаксыз?


– Әйе, андый язмалар бирелеп барылачак. Әмма без­нең дистә еллар дә­вамында җыелып килгән дәүләт архивыннан файдаланырга рөхсәт юк. Шуңа күрә без инде үзебез туплаган хәзинәне кулланабыз. “Тәртип FM” ачылганда, нафталин исе килә торган радио ачылды дип әйтүче­ләрне дә ишеттек. Баштарак күңелгә тия иде... Әгәр төптәнрәк уйлап ка­расаң, нафталин бит ул – ничә еллар әйберне бозмыйча саклый торган нәрсә! Ди­мәк, без шул гасырлар дәва­мын­да асылын югалтмый сакланган мирасны сандыктан чыгарып, җиллә­теп, халыкка җит­ке­рергә тырышабыз. Ә архивка килгәндә, җырлар 1960-1970 нче елларда ничек яздырылган булса, шул сыйфатта бирелеп барылачак. Кыштыр-кыш­тыр тә­лин­кә­дән яздырыл­ганны тың­лап, яшьлек хатирә­ләрен яңар­тып утыру – безнең радионың үзгәлеге инде. Шуны да ассызыклап әйтәсе килә: телефон аша үзләренең фи­кер­­ләрен җит­­кереп барган тамашачы сүзләренә караганда, без үзебезнең кирәк­лекне һәр­даим тоеп торабыз.

– Татар телендә сөй­ләүче радиолар бармак бе­лән генә санарлык. Әм­ма шулар арасында көн­дәш­­лек тудыру, тама­ша­чы­лар­ның күңелен яулау өчен нинди “мөгез” чыгарырга исәп бар? Киләчәктә безне нинди кызыклы тапшырулар белән җәлеп итәчәк­сез?


– Радио ачылганда, “Тузмый торган бүләк” дип аталган әдәп, әхлак, “Тел дигән дәрья бар” тапшырулары бе­лән башлап җибәрдек. Фән­ни тел белән сөйләп, артык акыл өйрәтергә тырышмыйбыз. “Тузмый торган бүләк”не Сәй­дә апа Аппакова алып бара. Аннан театр тормышын күңелгә үтеп керерлек итеп тәмле телле Гөлнара Зин­нәтуллина сөй­ли. Анысы да халыкка кирәк. Барлык кеше дә бит театрга йөрми, спектакль карамый. Кайбер тамашачы спек­такль­­ләрне элеккеге кебек радиодан тың­ларга ярата. “Тәртип“ – “Татарстан” радио­сының заманлашкан, яшь варианты кебек дисәм, һич ялган булмас. Әмма алар артыннан куып җитү өчен безгә эшлисе дә эшлисе әле. Тиздән балалар һәм яшүсмер­ләр, гаилә турында тапшырулар эшләргә исәп тотабыз. Аннан безгә кайбер тамашачы: “Нигә җыр­­ның авторларын, артист­ның исем­нәрен әйтмисез?” – дип шелтә белдерә. Килә­чәктә җыр­чының тормышы, иҗа­ты турында “Таныш моң­нар” исемле тапшыру биреп барачакбыз. Монда инде җыр­чының репертуары гына тү­гел, ә аның хакында да тәф­силләп сөйлә­неләчәк. Сәла­мәт яшәү рә­вешен пропагандалау йөзен­нән, спорт тапшырулары да алып барыла. Һәм радиода бу тапшырулар күп өлешне тәш­кил итә. Йокыдан торып басуга ук, көнне совет заманындагы кебек, иртәнге физик күне­гүләр яздырылган тапшырулардан башлап җибәрә­без. Өлкәннәр өчен гимнастиканы исә танылган артист Наил абый Шәй­хетдинов алып бара. “Тәр­тип FM”ның Хуҗа Насретдины да, радионы “Гыйб­рәтле гый­ба­рә­ләр” белән баетучы да ул. Радионы һәр­даим җанлан­дырып җибәрү­че тапшырулардан “Яңалык­лар”­ны әйтер­гә мөмкин. Аны Райнур Шакиров алып бара. Күбрәк татар халкы­ның дине, мәдә­нияте, тарихы белән бәйле яңалык­ларга өстен­лек би­релә, – дип өстәде редактор урынбасары Ләйлә Ялалова.

– “Тәртип FM” ачылганга әллә ни күп вакыт узмады. Әмма кайтавазлар килгән­дер дип уйлыйм...

– Бүген безне 1 миллионнан артык халык тыңлый икән. Тамашачылар көннең теләсә кайсы вакытында телефон аша үзләренең фи­кер­­ләрен җиткерә ала. Дө­рес, алар арасында төрле­ләре бар. “Әссәла­мега­ләй­кем” дип исәнләш­кән­гәдер­ме, без­­не ислам динен пропагандалаучы радио икән, дип әйтүчеләр дә булды. Әл­бәттә, күбесенең фикере уңай. Халык ретро җыр­ларга тәмам сусаган икән. “Тәртип FM” аз сөйләп, күбрәк көй­ләп, халык күңе­лендәге бушлыкны кирәкле, файдалы рухи азык белән тулыландырырга тырышачак. Тамаша­чыларның изге теләкләре белән башланган эш дә­вамлы булыр дип ышанасы килә.
 


Алсу ХӘСӘНОВА

98 | 09.07.2014

Галиуллиннар гаиләсе: «Бездә ирләр токмач баса, хатын-кыз кирпеч сала»

$
0
0
10.07.2014 Җәмгыять
Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз диләрме әле? Яшел Үзән районының Олы Карауҗа авылында яшәүче Чулпан Галиуллин турында да әнә шулай әйтергә була. Аучылык белән дә шөгыльләнә ул, белеме буенча педагог, капкага тимердән бизәкләр дә бөгә, кирпеч тә сала, агачтан төрле сыннар, җиһазлар ясый, әле менә җәнлек, балык тиреләрен салдырып, сувенирлар ясау белән мавыга башлаган.

Авылда Галиуллиннарны белмәгән кеше юк, үзләре салган дүрт катлы йортлары әллә кайдан күренеп тора. Һәр чорда үз эшләре булган аларның, хәзер менә балык ыслау белән шөгыльләнәләр дип ишеттек. Балыкка дип барсак, сезоны түгел икән әле.

– Ыслау өчен хәзер тотылган балыкларның сыйфатлары туры килеп бетми, көздән, Алла кушса, эшкә тотынабыз инде, хәзер төп эшебез – сөт ризыклары сату, иртәгә дә әле менә Обсерватория станциясенә сату белән барырга җыена идек, безнең килгәнне көтеп кенә торалар, күз ачып йомганчы алып та бетерәләр. Сөтнең литрын 40 сумнан сатабыз, эремчек, каймакны чират торып алалар. Элек биш сыер асрый идек, хәзер өчкә калдырдык әле, тырышкан кешегә, файдасы бар, бер сыердан аена 24 мең керә, – дип каршы алды Чулпан абый.

Ишектән керүгә башка дөньяга эләккән кебек. Бар җирдә чәчәк, һәр почмак нәрсә турында булса да сөйли, бассейн, ял итү урыны, коймак, уха, шашлык пешерү җайланмалары, самавыр да бар монда... Ишек тоткасы да тәкә мөгезе, биге дә – агач ботагы...

Өйгә керүгә төрле җәнлек чучелолары үзенә җәлеп итә. Әнә төлке, бурсык, стенада зур гына поши башы, нутрия (су кондызы)... Чулпан абый кечкенәдән аучылык белән кызыксынган. «Табигать баласы мин», – ди ул үзе турында. Казан педагогия институтында физик тәрбия укытучысы белгечлеген үзләштергән. Карауҗа авылына Чистайдан кунакка кайтып йөргән Фәридәгә күзе төшеп, яшьләр кавышканнар. Авылда төпләнеп калганнар.

– Фәридә Казан финанс–икътисад институтын тәмамлады, берәр банкта эшләп утырасы урынга минем белән авылда калды. Чын мәхәббәт булса, яраткан кешең белән җир астында да яшәргә риза буласыңдыр инде ул. Кызлар күп була, ләкин гаиләне алып барырдай, сабыр, йорт җанлы хатынны күзләдем, шөкер, Фәридәм шундый, һәр эшемне хуплап килде, – ди Чулпан абый.

Фәридә апа баштарак хисапчы булып эшли, аннары Галиуллиннар икесе дә озак еллар мәктәптә укыталар. Шул ук вакытта үз эшләрен дә ачып җибәрәләр. Ишегалдындагы читлекләрдә 80 баш чәшке, төлке, бурсык, нутрия, куяннар үстерә башлыйлар. Аларның тиреләрен махсус җайланмаларда эшкәртеп, бүрек тегү эшенә күчәләр. Фәридә апа тегүчелеккә укымаган, бары бер танышыннан карап торып кына бүрек тегү серләренә төшенә. Бала бүрекләре, олылар өчен дә баш киемнәре тегеп сата алар. Чәшкеләрнең тиреләре матур, шома булсын өчен, аны яхшы ашатырга кирәк, бу эш шактый чыгымлы була башлагач, Галиуллиннар башка эш турында уйлый башлыйлар. Хәзер бу һөнәрчелекләрен хәтерләтеп Фәридә апа өчен 24 нутриядән махсус тектерелгән тун гына шкафта эленеп тора. Шуннан гаилә орлык суган үрчетүгә күчә, бәрәңге сата. Ләкин товарның бәясе төшкәч, конкурентлар күбәя башлагач, кәсеп итүнең яңа юлларын эзли. 50 баш каз да асрап карыйлар. Эзләнә торгач, балык ысларга булалар.Чулпан абый дустыннан рецепт алып, махсус мичен үзе ясап, башта үзләре өчен балык ыслый. Беренче коймак төерле дигәндәй, башта килеп тә чыкмый, тырыша торгач, сигез–унар сәгать төтен эчендә тора–тора, эш җайга салына. Хәзер Галиуллиннар балыкларының үзенчәлекле тәмен Яшел Үзән, Казанда гына түгел, Чистай якларында да беләләр.

Чулпан абыйның аучылык белән ныклап шөгыльләнгән чаклары да булган, поши башлары, кыргый төлкеләр, кабан тиреләре шуңа дәлил. Тик хәзер юлламалар бик кыйбат булганга, аучылык үзен акламый дип саный әңгәмәдәшем.

Йортның икенче катына узабыз – монда стенка, телевизор асты, урындыклар, карават – барысы да Чулпан абый кулы белән эшләнгән. Соңгы каттан урамга карыйм, 11 метр биеклектән авыл үч төбендә кебек. Бу коттеджны Чулпан абый хатыны, улы белән салганына ышанасы да килми.

– Кешегә бер эш тә кушмыйбыз, бездә ир-атлар токмач та баса, тавык та йолкый, хатын–кызлар кирпеч тә сала, тәрәзә дә кисә, шуңа бергәләп салдык бу йортны, – ди Чулпан абый. Бу катта дару үләннәре кибә.

Идән астында тагын бер дөнья. «Монда 30 «Урал» машинасы балчык кына чыкты», – ди хуҗа, безне спорт залына өндәп. Теләсәң, гер күтәр, турникта асылын, стенадагы агачка пычак җылдыр, мылтыктан ат... Ял итү бүлмәсендә бильярд, теннис уйнарга була. Аларын да Чулпан абый үзе ясаган. Шешәгә салынган чын кобра, агачтан юнып ясалган елан да бар монда.

– Туган таңнарга куанып яшәргә кирәк, яшәү бик кадерле бит, тормышта гел үзгәреш булып торса гына рәхәт, мәшәкатьле тормыш күңелле, – ди Чулпан абый. Кызлары Йолдыз белән уллары Ильяр да кечкенәдән эш яратып үскән балалар. Хәзер икесе дә үз гаиләләре белән, хокук саклау өлкәсен сайлаганнар.

– 30 ел педагогик стажым минем, хәзер 60 яшем тулганда да Раифада училищеда режим буенча кизү торам. Үз эшемне хөкүмәт эше белән һәрчак бергә алып бардым, шуңа өстәп 16 ел урман кистем, 15 килолы «Дружба» пиласы сирәк кешедә бит, авыл халкына да булышырга туры килә иде. Әле ярый эш бар дип сөенәм. Эш юк дигән кешегә аптырыйм мин. Ялкаулык бу. Әнә үсеп утыра каен. Биш минутта шуннан милек яса да, 20 сумнан гына сат, бишне сатсаң да, 100 сум акча дигән сүз. Акча җирдә ята, күтәреп алырга гына кирәк, – ди Чулпан абый. Коттедж белән хәзер кешене шаккатырып булмый. Барысында да евро ремонт, ә менә Галиуллиннарның йортлары бердәнбер, чөнки аларга заманча җиһазлар кирәк түгел, һәр нәрсә күңелгә якын, үз кулың белән эшләнгән, җан җылысы иңгәндә генә рәхәт бит ул... Әле менә киләчәктә Төркмәнстанда күреп кайткан таш кое, су тегермәне ясарга уйлый Чулпан абый. Идеяләр бик күп, барысын да тормышка ашырырга Ходай исәнлеген бирсен. 

Стенканы да үз кулы белән ясаган.

Эт тиресе – аякка, песинеке – билгә, бүренеке ашказанына файда ди Чулпан абый.


Эльвира МОЗАФФАР

|

Индиго балалар - дөньяны үзгәртергә туган даһилармы, әллә замана белән бергә атлаучылар гынамы?

$
0
0
11.07.2014 Җәмгыять
Берничә ел элек “индиго” сүзе колакны киссә, хәзер моңа гаҗәпләнмибез. Бөтен кешенең дә баласы гиперактив, тумас борын телефонны, техниканы белә. Кайбер белгечләр 2012 елдан соң туган бөтен балаларны да шул кавемгә кертергә куша. Кемнәр соң алар индиголар? Дөньяны үзгәртергә туган даһилармы, әллә замана белән бергә атлаучылар гынамы?

Кемнәр алар?

Индиго балалар булуына күпләр ышанып та бетмәс, чөнки кешенең индигомы, юкмы икәнен бер караштан гына белеп булмый. Медицинада да “индиго” дигән термин кулланылмый. Андый балаларны экстрасенслар гына билгели ала. Гади кешеләрнең аурасы сары төстә булса, индиголарныкы ул караңгы зәңгәр икән. Моны XX гасырның 70-80 нче елларында Нэнси Энн Тэпп исемле күрәзәче белеп ала. Шуннан бирле әлеге феномен зур кызыксыну уята. Әмма күпме генә тырышсалар да, әлегә кадәр индиголарның кем булуларын төгәл генә беркем дә әйтә алмый. Индиголарны һәркем үзенчә тасвирлый. Алар 1978 елдан соң гына туа башлаган, дип санала. Яңа буын сабыйларына гиперактивлык яки артык әкренлек, югары интеллект, үзләре теләгәнне генә башкарасы килү хас. Махсус өйрәтмичә дә алар техниканы яхшы үзләштерә. Игътибарсыз булсалар да, әйтелгәнне шундук эләктереп ала, төрле өлкәләрдә зур уңышларга ирешәләр. Җыеп әйткәндә, индиго бала – җәмгыять нормаларына буйсынмыйча, үзенең интуициясенә генә яраклашып яшәүче сабый.

Математиканы су урынына эчә

Әлмәттә яшәүче Альбина Насыйрова кызы Әминәне индиго дип санамаса да, танышлары аның үзгә бала булуын еш искәртә. Бер яктан, Әминәнең башка балалардан әллә ни аермасы да юк кебек: ул өченче сыйныфта укый, барлык фәннәрне дә “5”легә үзләштерә. Әмма аның кебек математиканы яхшы белүчеләр сирәк. Россия күләмендә уздырылган бәйгеләрдә ул беренче урыннар яулый, мең эчендәге кушу-алуны секунд эчендә башкара. “Кибеткә кергәч, Әминә мине еш кына алданулардан саклап кала, – ди Әминәнең әнисе Альбина. – Бервакыт сатучыга мең сум суздым, алган ризык ул кадәр күп түгел иде. “Сдача”ны санап, уйлап тормыйча кесәгә салып куярга ашыктым. Әминә шунда, туктатып: “Сиңа акчаны дөрес итеп бирмәделәр бит”, – диде. Сатучылар әллә нишләп китте, җитмәгән акчаны кайтарып бетерделәр”.

Әминәнең сәләтен махсус үстермәгәннәр, төгәл фәннәрне бу дәрәҗәдә яхшы үзләштерүчеләр нәселләрендә дә юк. “Өй эшләрен ул телевизор карый-карый эшли. Үзе тапшыру карый, үзе бер күзе белән китап укый. Башында бернәрсә дә калмаган, аңламагандыр дисәң, китапта язылганнарның сүзен сүзгә сөйли дә бирә! – ди әнисе. – Әминә кечкенә вакыттан ук башкалардан аерылып торды, ул йокларга яратмады. Гадәттә, яңа туган сабыйлар көнозын йоклый. Ә минем кыз бер сәгать кенә йоклап, аннан сәгатьләр буе еламыйча, безгә карап ята иде. Теле бер яшькә кадәр ачылды. Яше тулып киткәч, шигырьләрне яттан сөйли иде инде. Бакчага ул яратмыйча йөрде. Яшьтәшләре белән аралаша алмыйча интектерде. Аңа бакчада кызык булмаганын мәктәпкә кергәч кенә аңладык. Чөнки уку аңа бик охшый, мәктәпкә яратып йөри. Дуслары күп түгел. Кайчак без белмәгән, ишетмәгән нәрсәләр сөйләп бирә. Каян беләсең дисәң, җилкәсен генә селкетә. Әйтерсең, ул аны белеп туган. Өч яшьлек сеңлесе Сания гел икенче төрле. Анысы гади балалар кебек уйнарга ярата, кызлар шикелле киемгә исе китә”.

“Дүрт яшендә үзе язарга өйрәнде”


Хәзер индиго балаларның күп булуы хакында Азнакайда яшәүче Фирая Юнысова да шаккатып сөйләде. Биш яшьлек кечкенә улы Әмирханны да шундыйлар рәтендә кертә ул. Җиде айда, әле тәпи дә китмәгән килеш, теле ачылган аның. Ә ике яше тулып киткәч, Әмирхан яттан әкиятләр сөйли башлаган. “Әмирхан – гаиләдә икенче бала. Абыйсының капма-каршысы, – ди Фирая. – Аның икенче төрле сабый булуын тугач ук күреп алдым. Йоклавы начар иде, гел мин кирәк булдым. Бик еш төшендә сөйләшә. Индиго балаларга, беренче чиратта, саташып йоклау хас диләр бит. Ул дүрт яшендә күп кенә сүзләрне үзлегеннән язарга өйрәнде. Кайдандыр инглиз сүзләрен белеп кайткан. Хәзер кесә телефоны алып бирдек. “Мине кайчан укырга өйрәтәсез? Алайса, телефондагы кеше исемнәрен бутап бетердем”, – ди”.

Әмирханның ун яшьлек балалар кебек уйлавы да әти-әнисен шаккатыра. Мультфильмнарның да һәммәсен карамый уллары. Ә зурлар өчен чыгарылган ярым мультфильм, ярым киноларга өстенлек бирә. “Әлифба” кебек китапларны укый башласалар: “Бу – кызык түгел”, – дип, абыйсының энциклопедияләрен укырга куша икән. “Улыгызның игътибары юк, аны бер урында гына утыртып булмый. Әмма шуңа карамастан, бөтен нәрсәне исендә калдыра, бик башлы бала”, – ди Әмирханның бакчадагы тәрбиячеләре.

“Минем улым да индиго”

Раил Садриев, Буа дәүләт театры режиссеры:


- Хәзер дөнья “тупик”ка килеп терәлде. Индиго балалар бу дөньяга ачышлар ясарга, безнең киләчәкне хәл итәргә туалар, дип саныйм. Индиголар әйләнә-тирәбездә тулып ята. Ике яшендә компьютерны белгән, техниканы су урынына эчкән балалар турында сүз бара. Алар зурларча сөйләшәләр. 2012 елдан соң туган балаларның һәммәсен шул катламга кертергә мөмкин. Алар җәмгыятькә зур үзгәрешләр кертергә сәләтле. Гадәттә, алар әти-әниләре белән уртак тел таба алмый. “Сәләт” балалар оешмасында андыйлар күп. Үземнең улым да индиго. Аның үзаңы икенче, фикерләве башка.

Әгәр балагыз индиго икән...


* Сабыйга иҗат итәр өчен бөтен мөмкинлекләрне дә тудырыгыз.
* Андый балаларны мәхәббәт һәм изгелек белән тәрбияләргә кирәк. Индиголар арасында үзләрен тапмаган, югалып калганнары күп. Бары тик якын кешесенең игътибары гына индиго баланы үстерә, күтәрә ала.
* Индиголар мөстәкыйльлекне ярата. Аларга ирек бирегез!
* Фикерен тыңлагыз. Ничек кенә сәер яңгыраса да, аларны аңларга тырышыгыз.

Танылган индиголар:


24 яшьлек Майкл Кевин Кирни алты яшендә мәктәпне, 10да университетны тәмамлый. 17 яшеннән колледжда укытучы булып эшли башлый.
Ника Турбина дүрт яшендә әнисенә әйтеп шигырьләр яздыра.
Аэлита Андрэ дөньяда иң яшь профессиональ рәссам санала. Тугыз айлык вакытта ук беренче рәсемнәрен ясый, дүрт яшендә күргәзмәсе ачыла.  


Филүзә ХӘМИДУЛЛИНА

|

Быел "Art-Мәдхия" Болгарда гает көнне "Түгәрәк уен" кысаларында узачак

$
0
0
11.07.2014 Мәдәният
Алты ел дәвамында Урмайда оештырылып килгән "Art-Мәдхия" мөнәҗәтләр, бәетләр һәм нәшитләр башкару фестивале быел Болгарда "Түгәрәк уен" чарасы кысаларында узачак. Анда быел татарлар гына катнашачак.

Быел "Түгәрәк уен" татар фольклор фестивале 27-30 июль көннәрендә Болгарда оештырыла. Аның кысаларында Ураза гаете көнне – 28 июльдә Ак мәчет каршында "Art-Мәдхия" мөнәҗәтләр, бәетләр һәм нәшитләр фестивале үтәчәк. "Art-Мәдхия"не оештыручы Чуашстан татар милли мәдәни мохтарияте рәисе Фәрит Гыйбатдинов Азатлыкка әйтүенчә, "Түгәрәк уен"га Русиядән 600ләп кеше җыелачак һәм мөнәҗәтләр фестивален алар да күрә алачак.

"Башта Ураза гаете көнне ничек инде каядыр барырга тиешбез дип уйладым. Гадәттә мишәр авылларында ул көнне мәчеткә, зиярәт кылырга каберлекләргә барабыз. Аннары, уйлаганнан соң, Болгарда Ак мәчет янында бөтен Русиядән килгән халык алдында үткәрсәк, файдалырак булыр дигән уйга килдем. Бу мастер-класс буларак башка төбәкләр өчен яхшы булачак, дип уйлаштык Татарстан мәдәният министрлыгының традицион мәдәниятне үстерү үзәге җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова белән. Башкалар да үзләренә кайтып бу чараны уздыра алачак.
Фәрит ГыйбатдиновФәрит Гыйбатдинов

"Art-Мәдхия" "Зикер. Фикер. Шөкер" шигаре астында узачак. Болгарның Ак мәчет мәйданындагы 100 метр радиуслы җирдә кешеләрне намазлыкларга утыртып уртага сәхнә ясап һәм аны бизәп татар мәкаме белән Коръән укып башларга исәплибез. Коръәннән соң ирләр зур түгәрәк ясап тәкъбир әйтәчәк. Авырлыкта да, шатлыкта да безнең халык тәкъбир әйткән.

Урмай авылының "Мишәр" ансамбле һәм Казан шәһәре мәдәният университетының "Җомга көн" ансамбле төп чыгыш ясаучылар булачак. Шулай ук Свердлау, Ульян, Түбән Новгород, гомумән, Русиянең унберләп төбәгеннән катнашучылар киләчәк", диде Гыйбатдинов.

"Түгәрәк уен"га килгән мөселманнар иртән Ак мәчеттә гает намазында катнашып, кичен бәйрәмне Аллаһка зикер әйткән "Art-Мәдхия" чарасында дәвам итәчәк.

"Бу бик яхшы булачак. "Түгәрәк уен"да такмаклар җырлап кайту гына булмаячак", диде Фәрит әфәнде.

Быел чара чын татарлар өчен генә булачак икән. Әгәр башка елларда Дагыстаннан, Кабарда-Балкардан, гомумән, мөселман булган башка милләттәге халыклар да килсә, быел "Түгәрәк уен" фестивале кысаларында узуы сәбәпле, башка милләтләрне чакырмаганнар.
 


Ландыш ХАРРАСОВА

| 10.07.2014

Ә сез вакытлы матбугатка языласызмы? (Сораштыру)

$
0
0
11.07.2014 Матбугат
Татарстанда икенче ярты еллыкка язылу нәтиҗәләре буенча газета-журналларның тиражы 36,8 процентка кимегән. Бу хакта “Татарстан почтасы”ннан хәбәр итәләр. Вакытлы матбугатны тараткан өчен почта хезмәтенең бәяләрне арттыруын инде хәбәр иткән идек. Белгечләр фикеренчә, тиражлар кимү, беренче чиратта, нәкъ менә шуңа – бәянең кисәк артуына бәйле. Икенче сәбәп – Интернетның киңрәк тарала баруы.

2013 елда Россиядә Интернет кулланучылар саны 5 миллионга арткан, ә яздырып алына торган газета-журналлар саны 5 миллион данәгә кимегән. Ә сез вакытлы матбугатка языласызмы?

Раиф УСМАНОВ, “Ирек мәйданы” газетасы баш мөхәррире:


– Тиражларның ки­мүен газета-журнал таратуга бәянең кисәк кенә артуыннан күрәм. Моңарчы бер чама гына барган укучылар саны бер яртыеллыкта гына кисәк кими алмый. Ярты елда Интернет куллану да алай кинәт арт­мый, ул арада гына ке­шеләрнең аңы да үзгәрми. 2-3 данәгә генә кимесә, аңлашылыр иде. Ә бу – массакүләм кимү. Шуңа күрә монда сәбәп бер­дәнбер: бәяләрнең кисәк артуы. Җәйге язылу чорында болай да тираж кими торган гадәт бар. Инде арттырсалар да, көз көне арттырырга кирәк иде. Әмма кеше газета-журнал укудан туктады дигән сүз түгел бу. Татарстан элек-электән иң күп газета-журнал укучы рес­публика булды. Элек 5-6 басмага язылучылар хәзер 2-3не генә алдыра башлагандыр. Үзебезнең укучыларга анкета тараткан идек. Анда “Ничә газетага языласыз?” дигән сорау да бар иде. Бер меңнән артык җавап килде. “Бер генә газета алдырабыз”, – диючеләр 8-9 гына кеше булды. Үземә килгәндә, газеталарны миңа кулга тотып укырга кирәк. Шуңа күрә күпчелек татар газета-журналларын, төп рус басмаларын өйгә алдырам. Балалар үскәч укыр дип, “Ялкын”, “Сабан­туй” журналларын туплап барам. Телевизор карамыйм, хәбәрләр белән Интернеттан да танышам.

Дания ВӘЛИӘХМӘТОВА, Ютазы районы Акбаш авылы, пенсиядәге укытучы:


– Бик күп газета-жур­налга язылабыз. Журналлардан “Сөембикә”, “Мәга­риф”, “Гаилә һәм мәктәп”, “Сабантуй”, “Чын мирас”, газеталардан “Татарстан ­яшьләре”, “Ватаным Татарстан”, “Ачык дәрес”, үзебез­нең район газетасын, “Акчарлак”, “Ирек мәйданы”н алабыз. Инде күп еллардан бирле шулай. Мин укытучы булып эшләдем. Газета-журнал­ларны һәрвакыт эшемдә кулландым. Тәр­бия сәгать­ләрен үткәргән­дә дә кирәк булды. Газета те­гелмәләре мәктәптә саклана. Аларны кирәк вакытта укучылар да карый. Ирем дә укытучы, ул да укып бара. Барысын да, Аллага шөкер, вакытында ките­рәләр. Быел бәяләр артканчы ташламалы язылу булды. Күбесенә шул вакытта язылып калдым. Ә ташлама булмаганнарына яңадан язылдым. Барысы­ның бер­гә бәясе 4 мең сумнан артыграк булды.

Хәния ФӘРХИ, җырчы:


– “Татарстан яшьләре”, “Вечерняя Казань”, “Мә­дәни җомга” газеталарын алам. Шушы өчесенә һәр­вакыт язылам. Шуңа күрә миндә һәрвакыт кирәкле мәгълүмат бар. Безнең буын олыгая бара. Ә газета-журнал уку күбрәк безнең буынга хас бит. Балалар Интернетта утыра. Тиражлар шуңа күрә кими дип уйлыйм. Интернеттан мәгъ­лүмат алмыйм. “ВКонтакте” сайтында сәхифәм бар. Анда композиторлар, җыр­чылар белән аралашу өчен керәм. Юлда йөргән­дә укырга бик яратам. Үзем бе­лән юлга журналлар алам.

Лениза САФИУЛЛИНА, студент:

– Газета-журналлар алдырмыйм. Авылда өйгә килә безнең. Әти-әниләр укый. Мин дә кайткан вакытта кайберләрен караштырам. Телефон да, планшет та Интернетка тоташкан. Шуңа күрә төп яңалык­лар белән социаль челтәр­ләрдә танышам. Минемчә, татар газета-журналла­ры­на заманчарак булырга кирәктер. Кайберләрен Ин­тернетта табып та булмый бит. 




99 | 12.07.2014

Данил Сәфәров: «Иң бәйсез матбугат – сканвордлар газетасы»

$
0
0
11.07.2014 Җәмгыять
Зарланырга яратабыз без. Тегесе дә начар, монысы да. Ә менә минем бүгенге әңгәмәдәшем зарланмый. Тыйнак кына елмаеп, сабыр гына үз эшен эшли. Бүген татар теленең язмышын хәл итә торган өлкәдә, ягъни интернетта эшли ул. Кайбер иптәшләр белән шаярыбрак «Матбугат министры» дип тә йөрибез без аны.

Анысының нигә икәне әңгәмәдән аңлашылыр кебек, тик менә бу ил дөрес юлдан барса, нәкъ менә шундый кеше министр булырга тиештер дип уйлыйм мин.

– Данил, мин бераз аптырашта: шәһәр малаемы син, авылныкымы? Шәһәрнеке дияр идем – авыл тормышын шактый яхшы беләсең, авылныкы дияргә дә тел әйләнми – килеш-килбәт шәһәрнеке.


– Мин Казанда туып үстем. Әни авылдан, әти Казанныкы. Җәй саен дәү әни янына Балык Бистәсе районы Яншык авылына каникулга кайтканлыктан, яртылаш авылныкы булып беттем (көлә). Шәһәрне яратмыйм. Авылда яшәр идем. Мөгаен, пенсиягә чыккач шулай булыр да, Алла боерса.

– Син заманында татар шоу-бизнесын җиңелрәк яктырткан бердәнбер журналист идең, ялгышмасам. Гомумән, татар эстрадасына битараф кеше түгел бугай. «Туйлар. ру» сайтың да, нигездә, шул тирә яңалыклары белән тулы. Яратасыңмы татар шоу- бизнесын?


– Мин ун елга якын «Барс-Медиа» компаниясендә эшләдем. Эстрада белән кызыксыну шуннан киләдер. Бу оешма минем өчен зур мәктәп булды. «Барсларның» чәчәк ату еллары иде бу. Фирманың җитәкчесе Марат Гәрәев нинди генә проектны тәкъдим итмә, акча бирә, канат куя иде. Мин ул чакта 20-25 яшьлек, өйләнмәгән, инициатив, актив малай. Эштә кунып калган чаклар да бик күп булды. Рәхәтләнеп эшләдек. Тик соңыннан әллә мин картайдым, әллә оешма үзгәрде, эш кызыксыз була башлады һәм мин киттем.

– Кая?


– Беркая да түгел. Бушлыкка. Үземә кызык булмаган җирдә эшли алмыйм. Эш акчада да түгел. Көн саен иртән уянып, үзең яратмаган эшкә бар әле син! Дөрес, андый кешеләр бик күп. Алар, бәлки, көчледер. Мин ул яктан көчсез, үземне мәҗбүр итә алмыйм.

– Әмма китүең юкка булмаган, бераз вакыттан соң син Матбугат.ру сайтын ачып җибәрдең. Инде ничә еллар буе укучылар саны буенча аны уза алган татарча сайт юк. Татпресса.ру да уңышлы. Болар синең үз акчаңа ясалган сайтлар. Нәрсәгә өметләнеп башладың син бу эшне?


– Һәр эшне башлаганда акыллы кешеләр фикеренә колак салырга кирәк. Аларның бер өлеше «булмас эш бу» диячәк, икенчеләре «була бу, тотын» дияр. Шушы ике карашны бизмәнгә салып үлчәп нәтиҗә ясау – монысы синең эш. Матбугат.руны башлаганда да шулай булды. Ныклап уйладым, мониторинг ясадым, фикерләрне белештем. Сайтны үзебез теләгәнчә эшләдек. Бу проектның максаты берничә: кызыклы һәм файдалы ресурс булдыру, акча эшләү, татар интернетын күтәрү һ.б.

– Син ачкан Фермерлар.ру сайты керемлеме? Кызыклы белдерүләр, игъланнар очрыймы анда?

– Кызыклы белдерүләр күп. Көн саен бер генә булса да игълан эленми калмый. Кемнәр өчендер бу сайт файдалыдыр да. Әмма минем өчен түгел. Керемле проект итә алмадык без аны. Бара инде шунда, кереме дә юк, чыгымы да. Ябып куярга жәл.

– Гомумән, татар интернеты турында фикерләрең ниндирәк?


– Татар интернеты бар (көлә). Аның булуы – үзе бер шатлык. Дөрес, күп сайтлар энтузиастлар кулында. Ә коры энтузиазм белән ерак китеп булмый. Дәүләт тарафыннан «Тукай сайты», «Татар иле» «социаль челтәре» кебек проектларга миллионлаган акчалар бирелде. Алар эшли дип тә санала. Әмма бушлай эшләнгән сайтлар – күпкә сыйфатлырак һәм терерәк.

– Ә сиңа Дәүләт абзый, әйтик, 2-3 миллион акча бирсә, тагын ниндидер популяр проектлар ача алыр идеңме? Идеяләрең бармы?


– Идеяләр бик күп! 200-300 мең диген! Ул акчага да менә дигән татарча портал эшләргә була. Хәер, без болай да дәүләт оешмаларына сайтлар күп ясыйбыз. Әмма үз бәясенә.

– Син хәзер медийный шәхескә әйләндең. «Яңа Гасыр» каналы аша беләләр сине. Яңа юнәлешкә кереп китү авыр булмадымы? Хәер, гомумән, телевидение сиңа ят нәрсә түгел бугай. Ялгышмасам, әллә кайчан чыккан «Шамкай, Шәрә, Мортаза» проектына да катнашың бар бугай синең.


– Юк, ул проектта катнашканым юк. Кем беләндер бутыйсың бугай, Шамкай белән түгелме (көлә)? Телевидениегә килгәндә, моңарчы «Адымнар» тапшыруында «Кадак» дигән сәхифә алып бара идем. Хәзер «Яшьләр on-line» дигән тапшыруны. Еш кына урамда таныйлар. Әмма мин моңа фәлсәфи карыйм. Танылуның асылында фактта бернәрсә дә юк. Танылу ул акыллылык билгесе дә, сыйфатлылык билгесе дә түгел бит. Менә син уйлап кара: бер журналист гомер буе газетага гениаль әйбер язарга мөмкин – аны урамда танымыйлар. Ә берәр малай-шалай күңел ачу тапшыруында чыгып бер мәзәк сөйли дә бар дөньяга популяр була.

– Гаиләң турында берничә сүз. Бу сорауны бирмәсәм, татар матбугаты мине гафу итмәс.


– Хатыным – Балтач кызы, Әдилә. Ул да телевизордан күренгәли.

– Мәзәк сөйлиме әллә?


– Юк (көлә), «Манзара» дигән иртәнге тапшыруда берничә сәхифәсе бар. Улыбыз Сабирга 3 яшь. Чагыштырмача соң өйләндем мин. 29 яшьтә. Әдилә белән бер үк факультетта укыганбыз. Зур гына бер компаниядә бер-беребезне күрмәгәнбез. Бер үк урамда янәшә бинада эшләгәнбез. Ә танышу бөтенләй башка яктан булды. Әдиләне беренче көнне озата кайткач, шаккаттым. Үз өемә алып кайтты ул мине. Күрше йортта тора икән. Тәрәзәләребез бер-берсенә карап тора.

– Вконтакте, Фейсбук, башка челтәрләр... Аларда үзләрен «татар милләтчеләре» дип атаган бәндәләр дә, нигездә, урысча яза, урысча аралаша. Бу ни белән бәйле дип уйлыйсың? Милли вируслы татарларның да үзләре яклаган идеяләргә ышанмавы беләнме? Әллә гади икейөзлелекме?


– Белмим. Гомумән, мин социаль челтәрләрдә дини, милли, сәяси темаларга язмаска тырышам. Дөресрәге, бу темаларга бәхәскә кермәскә. Бу конструктив нәрсә түгел. Әйтик, хәзер бөтен кеше Украина темасында «белгеч». Әмма андагы хәлләрне берсе дә күргәне юк. Бары тик төрле мәгълүмат каналлары аша формалаша фикерләре. Еш кына провокация, уйдырма, пропаганда, интерпретация корбаннары бу.

– Ә дөрес каналларны ничек табарга?


– Бөтен яңалыкны бер чыганактан гына ала торган заман бетте. Бәйсез матбугат юк иде һәм юк. Иң бәйсезе – ул сканвордлар газетасы (көлә). Иҗтимагый-сәяси матбугат чараларының һәркайсы артында теге яки бу көчләр тора. Бу бездә генә түгел, чит илдә дә шулай. Ким дигәндә, матбугат ул икътисади яктан бәйле. Хәзер дөньяны ак яки кара дип күрсәтү бара. Урталык юк. Берәүләр илдәге һәр эшләнгән эшкә кул чаба, тәнкыйть уздырмый. Икенчеләре исә, иң яхшы гамәлдә дә тырнак астыннан кер таба һәм шуны зурайтып күрсәтә. Һәркемнең үз миссиясе, үз «бухгалтериясе». Акыллы кеше аңлый – хакыйкатьне һәрвакыт урталыктан эзлисе.

– Басма татар матбугатының биш елдан соң хәле ничегрәк булыр дип уйлыйсың? Кемнәр калыр, кемнәр китәр, кем әйтмешли?


– Берсендә «Татарстан яшьләре» баш мөхәррире Исмәгыйль абый Шәрәфиев: «Безнең заманга әбиләр җитәр әле», – дигән иде. Аның бу ирониясеннән дә бер ун ел узып китте инде. Алга таба ни булыр, белмим. Әмма бүген басма матбугатның хәле авыр. Беренче чиратта ул интернет һәм социаль челтәрләр белән көндәшлек итәргә мәҗбүр. Әмма, кызганыч, «авырлык категорияләре» төрле шул, старт позицияләре төрле. Күз алдыңа китер, трассада җиңел автомобиль һәм трактор. Тракторчы бик тәҗрибәле, тырыш, уңган-булган. Әмма ничек кенә булмасын, ул җиңел машинаны уза алмый. Газеталар да бүген шул хәлдә.

– 1552 елгы Казанга барып эләксәң, беренче эш итеп нәрсә эшләр идең?


– «Карагыз әле, мин кая эләктем», – дип, Фейсбукка язар өчен кесәдәге телефонымны капшар идем (көлә).

– Бу илдә яшәү ошыймы сиңа?


– Ошый. Хәзер күпләр кабул итә алмаслык фикер әйтермен, бәлки. Бүгенге хәлебез – Аллага шөкер. Әлбәттә, Европа, Америка илләреннән калышабыздыр, сүз дә юк. Әлбәттә, ришвәтчелек кимеми, гаделсезлек һәм ялган күп. Әмма шушы урында, шушы туфракта кайчан яхшырак яшәгәнебез бар? 90нчы еллардамы? Совет заманындамы? Патша вакытындамы? Мамонтлар чорындамы?

– Ә милли мәсьәлә?


– Милли мәсьәләдә проблемалар муеннан. БДИ, югары белем проблемалары бик кискен. Әмма милли проблемаларны чишүне ерактан түгел, үзеңнән башларга кирәк. Миңа бүген үз улым белән татарча сөйләшергә берәү дә комачау итми. Соңгы бер-ике елда татарда дүрт-биш яңа радио һәм телевидение ачылды. Йөзләгән газета чыга, сайтлар эшли. Шул ук вакытта кайбер татар язучыларының балалары татарча да белми. Синең сүзләрең искә төште: «Милләт дип кычкырып йөрүченең иң элек ботинкасына карыйм мин, ул чиста булмаса, бу кешедән рәт юк», – дигән идең. Чыннан да, шулай бит. Иң элек үзең үрнәк бул, үз гаиләңдә «революция» яса, балаңны татарчага өйрәт, ботинкаңны чистарт...

– Бүгенге көндә нинди идеяләр белән яшисең?


– Соңгы бер-ике елда маркетингны тирәнтен өйрәнәм. Төрле курслар, тренинглар узам. Бик кызык өлкә ул. Сату-алуда бөтен тормышыбыз чагыла. Бөтен тормышыбыз базар бит. Сәясәт тә базар, сугышлар да базар, хәтта бер-берең белән ничек исәнләшүгә хәтле базар хәл итә.

– Ничек ял итәсең?


– Соңгы арада винсерфинг белән мавыгып киттем. Казансу өстендә җил «аулап» җилкәнле тактада йөрү арыганнарны бетерә. Бу спорт белән Мисырда ял иткәндә кызыксынып киткән идем. Инструктордан дәресләр алдым. Хәзер Казанда шөгыльләнәм. Шулай ук балык тотарга бик яратам. Су тынычландыра мине.

– Әле яңарак кына Матбугат.ру сайтына кереп, төрле язмаларга булган күпсанлы комментарийларны укып чыктым. Дөресен генә әйткәндә, мин бу комментарийларның бик күбесен башка милләт кешесе укуын теләмәс идем. Чөнки оят. Татар матбугаты тирәсендәге кешеләр яза аларны, шулар өчен оят. Синең үз сайтыңдагы комментарийларны укып аптырабрак утырганың бармы?


– Рус сайтларында да шундый ук хәл. Бездә әле модерация бар, күп кенә комментарийлар бетерелеп барыла. Син хаклы, язмаларны еш кына үзебезнең арадагы кешеләр яза. Күп тапкырлар мисал китергәнем бар. Казанда берәр театрда премьера уза ди. Шул ук көнне «Матбугат.руда аны «чәйни» башлыйлар. Кемнәр? Авылдагы кешеләрме? Регионнардагы татарлармы? Юк. Шушы премьера вакытында залда утырган һәм спектакльне күргән тамашачы: журналистлар, артистлар һ.б. Шул ук кешеләр театрда, бәлки, режиссерның барып кулын кыскандыр, катлап-катлап мактау сүзләре әйткәндер. Ә интернетта ул бер ялгансыз ни уйлаганын яза. Икейөзлелекме бу? Бәлки. Күрәсең, күпләребез әле ачыктан-ачык сөйләшергә әзер түгелдер.

– Җавапларың өчен рәхмәт, Данил. Уңышлар сиңа!

Безнең белешмә


Сәфәров Данил Наил улы
Матбугат.ру, Татпресса.ру, Фермерлар.ру, Туйлар.ру һәм башка сайтлар хуҗасы, «Яшьләр on-line» тапшыруы алып баручысы
Туган җире – Казан
Туган көне – 1980 елның 23 феврале
Белеме – Казан дәүләт университеты (татар журналистикасы) һәм Казан дәүләт финанс-икътисад институты (финанс һәм кредит) 


Илфак ШИҺАПОВ

|

“Исә Болгар җилләре...”нән соң төшерелүче яңа кино турында анда уйнаучы Фәнис Җиһанша сөйләде

$
0
0
12.07.2014 Мәдәният
Болгар турында яңа документаль фильм төшерәләр. Инде ничә еллардан бирле экраннан күрергә тилмергән “Исә Болгар җилләре...”нән соң, чал тарихыбызны чагылдырган фильм булырмы икән, дигән сорауга җавап таба алмый йөри идек. Яңа фильм нинди “мөгез” чыгарыр, ул безнең чын тарихи йөзебезне ачып бирерме, режиссеры ышанычлымы, дистә еллар дәвамында төшермәсләрме?

Яңа фильмның төп герое – Кол Гали образын уйнаган Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһанша белән әнә шул хакта сөйләштек.

– Фәнис, бетмәс-төкәнмәс сериаллардан торган “Исә Болгар җилләре...”нең бер бүлеген карагач: “Шулкадәр мескен бул­­ганбызмыни?! Ханнар болай киенмәгән лә безнең. Татарларны, тарихыбызны бизә­ми торган фильм килеп чыккан”, – дигән тойгы калган иде. Ә яңа фильмның үзгәлеге нәр­сәдән гыйбарәт булачак?


– “Исә Болгар җилләре...” – нәфис фильм булса, документаль материалларга нигезләнгән яңа фильмны “БиБиСи” каналы төшерде. Режиссеры – Руперт Уэйнрайт, ә операторы Вартан Канцедал. Икесе дә – Америкадан. Без алар белән моннан өч ел элек Универсиадага ролик төшергәндә танышкан идек. “Болгар” фильмын төшергәндә дә Кол Гали образына мине сайлап алыр­га тәгаенләгәннәр. Документаль фильмның үзгәлеге нәрсә­дән гыйбарәт дигәндә, элек бит татарның тарихын кем­нәрдер язып бирде. Һәм ул чынбарлыкка туры килмәгән, ялган тарих булып ташка басылды. Безне һәр­вакыт явыз, ерткыч итеп күр­сәтергә тырыштылар. Монда инде чын хакыйкатьне чагылдырган елъязманы үзебез язып калдырабыз.

– Фильмда Кол Гали образы елъязмачы буларак гәүдәләнә түгелме? Яңа тарихи образда үзеңне ничек хис итәсең?


– Әйе, нәкъ шулай. Ул – Болгар җирлегендәге булган вакыйгаларны күзәтүче, аларны елъязмаларда язып калдыручы. Биредә кемнәр идарә иткән, сарайда нәрсә булган – барысын да күз алдына китереп, тарихи сәхифәләрне барлый. Дөрес, ул чордагы тарихи елъязмалар бик аз сакланган. Фильмга Болгар җирлегенә бәйле риваятьләр дә килеп керә. Ә Кол Гали образы минем иҗатта һәрвакыт янәшә атлады. Казанның Меңьеллык паркында Кол Гали һәйкәлен ясаганда, мине киендереп, әле­ге образда фотосурәткә төше­реп киткәннәр иде. Һәм шул сурәтләр нигезендә, сынын эшләделәр. Шуңа күрә әлеге образ күңелгә бик тә якын. Ә уйнаган вакытта режиссерның һәм операторның: “Супер, супер!” – дип әйтүләрен ишеткәч, гадел елъязмачы Кол Гали образын тиешенчә уйнаганмын, алар куйган максатны үтәгәнмен, ышанычларын аклаганмын дигән фикер килде.

– Фильмны кайчан төшереп бетерәчәкләр?

– Аны бер атна эчендә төшерделәр. Җиде-сигез камера эшли, аларның фильм төше­рүләре бөтенләй башкача. Бер төркем оператор Иске Болгар җиренә сәүдәгәрләр килүен, икен­челәре табигать күренеш­ләрен, ә өченчеләре бирегә кил­гән яшьләрне, аларның тарихи җирлек белән танышуын төшер­де. Хәзер инде төшерелгән фильмны җыйнаклыйсы, унбиш-егер­ме минут вакытка сыйдырасы гына кала.

– Шактый гына фильмнарда төшеп, шомарган актер буларак, “БиБиСи” режиссе­рының, опе­раторның эшләү үзгәлеге аерыламы?


– Алар белән эшләү ничек рәхәт икәнен профессиональ актерлар яхшы аңлый. Менә шундый төркем белән Болгар җиренә барып, шәп кенә нәфис фильм төшерергә дигән хыялым бар. Искиткеч матур табигатьле, тарихи хәрабәләре белән үзенә җәлеп итеп торган җирлектә бай эчтә­лекле, зәвыклы кинобыз, һич­шиксез, туарга тиеш. Болгар­ның ЮНЕСКОга керүе дә бит татар халкы өчен күптән көтелгән вакыйга. Без моның белән мил­ләтебез, күп гасырлык мирасыбыз белән тарих бит­ләренә кереп калабыз дигән сүз.

– Бер атна дәвамында фильм төшереп була икән бит. Ә без “Исә Болгар җилләре...”н инде дистә еллар төшерәбез...


– Әйе, “БиБиСи” каналындагы операторлар төркеме бик тиз эшли. Әмма “Исә Болгар җилләре...” – ундүрт сериядән торган һәм бик күп чорларны үз эченә алган күләмле әсәр. Бу документаль фильм исә Болгардагы бер көнне генә тасвирлап бирә.

– Фәнис, элек бит Камал театры тарихи романнарны сәх­нәләштерүгә зур урын бирә иде. Хәтердә бигрәк сезнең театр труппасы куйган “Идегәй” спектакле истә калган. Андый пьесаларда актерлар да икенче амплуада ачыла иде. Бүген театрлар нишләптер тарихи әсәрләрдән читләште?


– Репертуарны гел классик әсәрләргә, тарихи романнарга гына корып булмый. Алган оч­ракта да зәвыклы, тамашачыга үтемлесен сайлап алырга кирәк. “Мөһаҗирләр” әсәрен сәхнә­ләш­терү өчен нинди генә конкурслар игълан итмәдек. Әмма аны аңлаешлы, үтемле тел белән иҗат итәрлек язучыларыбыз юк. Ренат Әюпов бу әсәрне Мин­зәләдә куйган иде һәм спектакль бик уңышлы килеп чыкты. Академик театрда куярлык, аның дәрәҗәсенә туры килерлек әсәрләр дә булырга тиеш бит. Кызганыч, бездә тарихи пьесалар язарлык драматурглар, язучылар юк. “Мине барыбер куймыйлар инде”, – дигән принцип белән яши бирәләр. Һәр спектакльгә килеп, казынып, аның бөтен нечкәлекләрен тоемлый белүчеләр юк дәрәҗәсендә. Тарихны белү бер хәл, әмма тарихи каһарманнарны аның холкына гына хас сөйләм үзенчәлеге белән бирә белү бигрәк тә мөһим роль уйный. Аның өчен театр белән тыгыз элемтәдә булырга, репетицияләрдә утырып, һәр­даим спектакльләргә йө­рергә, режиссерны, артистларны кү­зәтергә кирәк. Бүген бездә андый драматурглар юк. Ә театрга Алтын Урда, Казан ханлыгы, Болгар чорындагы тарихны чагылдырган әсәрләр бик тә кирәк. Гаҗәеп зур биләмәләре булган Болгар бик тә алга киткән дәү­ләтләрдән саналган. Кайнар һәм салкын су, канализация үт­кә­релгән, ә ул вакытта мондый уңай­лыклар Европада да булмаган хәтта. Татарлар бит чокыр казып, шунда су тутырып юынмаган. Бирегә килгән саен үземә яңалык ачып кайтам. Болгар – минем өчен укылып бет­мәгән бер китап кебек. Әлеге фильм да безнең чын йөзебезне ачып бирүче, тирән эчтәлекле документаль әсәр булыр дип ышанам. 


Алсу ХӘСӘНОВА

99 | 11.07.2014

Урмайда "кыз төшердек"

$
0
0
12.07.2014 Мәдәният
23 июнь көнне Чуаш республикасының Урмай авылында “Урмай-Зәлидә” дип аталган төрек дөньясы милли-мәдәниятенең II Халыкара фестивале узды. Анда 200дән артык кеше катнашты, Кабардино-Балкария, Алабуга, Казан, Чабаксар һәм бүтән төбәк-шәһәрләрдән коллективлар килгән иде.

Өч көн буе Урмайда һәм район үзәге Комсомольск авылында җыр-моң тынмады. Фестивальне тантаналы ачуда район башлыгы М.Афанасьев, Чуаш республикасы мөфтие Альбир хәзрәт Крганов, республиканың Дәүләт советы Думасы депутаты К.Мифтахетдинов, республика татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Ф.Гибатдинов һәм башкалар катнашты. Оештыручылар – БТК башкарма комитеты, Чуаш һәм Татарстан республикаларының мәдәният министрлыклары, җирле милли-мәдәни автономия, “Татар авыллары” Бөтенроссия оешмасы һәм Урмай авылы администрациясе.

Безнең төбәкне Гүзәлия Зиннәтуллина һәм Найлә Кинзябаева җитәкчелегендәге “Сәрвиназ” фольклор төркеме (Спас районы Т.Моклокасы, фотода) күрсәтте. Фестиваль берничә номинациядә уздырылды, без “Традицион фольклор төркемнәр” номинациясендә кыз төшерү йоласы белән чыгыш ясадык һәм III дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдык. “Ялгыз җырлау” номинациясендә Гүзәлия Зиннәтуллина II дәрәҗәле лауреат дипломы белән бүләкләнде. Ә гран-при Кабардино-Балкариянең “Эльбрус” ансамбленә тапшырылды.

Без бу фестивальдән зур канәгатьлек хисе алып кайттык – ничек әйтмешли, үзебезне күрсәттек, бүтәннәрне карадык. Нәтиҗәләр ясап, чыгышларыбызны тагы да югарырак дәрәҗәдә әзерләрбез әле, чөнки анда күп кенә мастер-класслар да бирелде. Мондый югары дәрәҗәдәге фестивальдә катнашу – үзе бер горурлык һәм без Нижгар татарларының матур йолаларын бүтән регион вәкилләренә күрсәтә алуыбызга бик шат.


 

Татар Моклокасы.
 


Азат МАГҖАНОВ

|

Мөслимдә суга баткан баланың әнисенә нинди хөкем булыр? (ВИДЕО)

$
0
0
12.07.2014 Фаҗига
100 дән артык кеше эзләгән Карина Дәүләтованың мәетен бүген коткаручылар Ык елгасыннан табып алалар. 2 яшьлек сабый ни рәвешле анасының күз уңыннан югалып суга батып үлүен тикшерүчеләр ачыклаячаклар.

– Эшне Татарстан буенча Тикшерү комитетының Азнакай районара бүлегенә тапшырдык. Тикшерү барышын һәм баланың әнисенә карата нинди маддә буенча җинаять эше ачуны алар хәл итәчәкләр, – дип шәрехләде бу мәсьәләне полиция капитаны Айдар Фәхрәзиев.

Исегезгә төшерәбез: бала әнисе белән 9 июльдә Мөслим районы Зур Чакмак авылы янында Ык елгасы буенда ял итә. Авыл кешеләре әйтүенчә, бала берничә тапкыр суга кереп карый, бәхеткә, әнисе белән бергә кәеф-сафа корган ир-атлар Каринаны судан алып чыгалар. Ә инде кичке 8 ләр тирәсендә ана кеше баланың юкка чыгуын абайлап ала.

Карина Дәүләтованы эзләргә тотыналар. Әлмәт, Чаллы, Казан кебек зур шәһәрләрдән дә сабыйны эзләргә волонтерлар килә. Полиция хезмәткәрләре, коткаручылар, авыл һәм район кешеләре, волонтерлар - барлыгы 100 артык кеше 10 июльдә көне буе сабыйны эзли. Бүген иртәнге 11 ләр тирәсендә коткаручылар Ыктан Каринаның үле гәүдәсен табып алганнар.

 


---

--- | 11.07.2014

Германия - Аргентина. Сезнең фаразлар?

$
0
0
13.07.2014 Спорт
Бүген берничә атнага сузылган дөнья чемпионаты тәмамлана. Йокысыз төннәр, күршеләрне кычкырып уяту, иртән эшкә килгәч төшке ашка кадәр футбол турында сөйләшүләр артта калды.

Бүген финал. Аны 23.00 сәгатьтә туры эфирда карап булачак. Ничек уйлыйсыз, кем җиңәр? Аргентинами, әллә Германияме? Һәм нинди исәп белән? 

Кемнең фаразы дөрес була, шул маладис була! Юк, маладис кына түгел, ә БИК маладис була!


---

--- | 13.07.2014
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>