Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live

Яшьләр һөнәрне үзләре сайларга тиешме, ата-аналарымы? (Сораштыру)

$
0
0
13.07.2014 Җәмгыять
Яшьләр һөнәрне үзләре сайларга тиеш. Россиялеләрнең күпчелеге (86 процент) шулай дип саный. Алар фикеренчә, баланың әти-әнисе юлыннан баруы түгел, мөстәкыйль фикер йөртеп, үз тормыш юлын үзе табуы кулай. Әлеге фикерне яшьләр генә түгел, өлкәннәр дә хуплаган. Бу хакта Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге уздырган сораштыру нәтиҗәләрендә хәбәр ителә. Ә сезнеңчә, баланың ата-ана юлын сайлавы кулаймы?

Рабит БАТУЛЛА, язучы:

– Бу – бик катлаулы мәсьәлә. Әлбәттә инде, ата-ана баласын үзенә охшатып тәрбия­ләргә тырыша. Ул шулай булырга тиеш тә. Күп илләрдә нәселдәнлек һөнә­рен дәвам итү бар. Әйтик, аталы-уллы язучы Дюмалар, музыкант Ойстрахлар. Бездә Сәлимҗанов­лар, Бикчәнтәев­ләр династиясе бар. Нәсел һөнәрен үз­ләштерү бик яхшы нәтиҗә бирә. Ләкин бу кеше­ләр балаларын үзләренең юлын сайласын дип тәрбия­лә­мәгән. Ә бәлки, бала гаи­ләдә шул һө­нәргә гашыйк булган, аны үзе сайлаган. Үзенең һөнәрен ирек­сезләп тагучылар да бар. Бу очракта ул драмага әйләнә инде. Ата белән бала каршылыгы туа. Ата-ана юлыннан барыргамы, юкмы икәнен бала үзе сайлар ул.

Резеда САФИУЛЛИНА, галимә:


– Минемчә, бала ата-анасы юлын сайламаска тиеш, дию­че­ләрнең күпчелеге үз тормышларыннан канәгать булмаучылар. Өлкән буын вәкил­ләре арасында хәзерге вәз­гыятьтән канәгать булучылар аз. Чөнки илдә кискен үзгә­решләр булды, күбесе моңа әзер түгел иде. Шуңа алар үзләрен хәзерге тормышта адашкан итеп тоя, дөрес юл сайламаганбыз, дип уйлый һәм балаларының башка юл сайлавын тели. Үземә кил­гәндә, минем әнине (җырчы Гөлзада Сафиуллина. – ред.) дөрес юл сайламаган кешеләр рәтенә кертеп булмый. Ә мин кечкенәдән китап корты булдым, гыйлемгә, китапка, журналистикага бирелгән идем. Бу очракта сәләт тә роль уйный, билгеле. Башта журна­листиканы сайладым, соңрак фән юлына кереп киттем. Бу һәр кеше өчен индивидуаль. Улым, мәсәлән, табиб булырга әзерләнә. Ә кызымның сә­ләте бар, сәнгатьне, иҗатны ярата, әбисеннән күреп, җыр­чы булырга тели. Аңа, яраткан шөгыле белән беррәттән, университетта төпле белем алырга киңәш иттем. Әти-әнинең киңәшенә, әлбәттә, колак салырга кирәк, әмма бала үз юлын үзе сайларга тиеш.

Айгөл БАРИЕВА, җырчы:


– Мин сәхнә артында үстем, әти 5 яшьтән бирле үзе белән барлык гастроль­ләргә йөртте. Үземне кечке­нәдән бары артист буларак күрә идем. Әмма әти дә, әни дә моңа каршы булдылар, укытучы булуымны те­лә­деләр. Шу­ңа күрә 5 ел мәк­тәптә укытып карадым. Әмма сәхнә барыбер үзенә тартты, әти юлын сайладым. Беренче тапкыр сәхнәгә чыгу да әти белән булды. Ул миңа дәресләр бирә, сәхнәдә үзеңне ничек тотарга икәнен өйрәтә иде. Ул дә­ресләр миңа бик күп файда китерде. Әле дә ки­ңәшләрен тотам.

Ирек СӘМИГУЛЛИН, аспирант:

– Күпчелекнең фикере белән килешмим. Баланың ата-анасы юлыннан китүен хуп­лыйм. Чөнки бу очракта, бе­ренчедән, югарырак нәти­җә­гә ирешү мөмкинлеге зуррак. Әти-әниең сине үзләре ясаган хаталардан йолып кала ала, син бу юнәлешкә тирән­рәк үтеп керә аласың. Икен­чедән, ата-ана белән мөнәсә­бәтләр кору да җи­ңелрәк була. 




100 | 13.07.2014

Кремль янында "чәчәкле" тавис кошы пәйда булды (ФОТО)

$
0
0
13.07.2014 Җәмгыять
Казанның былтыр чәчәккә күмелүен: “Универсиада алдыннан гына шулай матурлыйлар, аннары болай итеп утырмаячаклар”, – дип аңлатучылар булды. Баксаң, быел да “Чәчәк ата торган Казан” проектын тормышка ашыру дәвам итә.

Бүген шәһәрнең 59 мең квадрат метр мәйданында чәчәк түтәлләре ясалган. Газон һәм чәчәк чүлмәкләре саны 7,7 меңгә җиткән. Парк, сквер, бакчаларда чәчәк композицияләрен ясау актив алып барыла. Сул һәм Уң як Болак, Сәлимҗанов, Эсперанто, Ершов, Мәрҗани, Чистай, Декабристлар урамнарында бу эшләр инде башкарылган. Ләкин моның белән генә эш бетми - яшел территорияне даими тәрбияләп торалар, яңа гөлләр утырталар.

- Чәчәкләргә иртә-кич су сибәбез, аларга махсус ашлама кертәбез, чүп үләннәрен утыйбыз. Кичке 10нан иртәнге 6га кадәр автоматик суүткәргечләрдән (алар шәһәрдә 75 мең метр озынлыктагы араны тәшкил итә) һәр сектор буенча үзеннән-үзе яртышар сәгать су сибелә. Оренбур тракты, Сибгат Хәким урамнары, 4нче транспорт дамбасы, Танк боҗрасында да эш шушы рәвешле бара. Хезмәт күрсәтү катлаулы түгел. Махсус фильтрлар да бар. Аларны даими рәвештә чистартып торабыз. Болакта махсус яңгыр датчигы тора. Яңгыр башлангач, ул су сибүне автоматик рәвештә туктата, – дип аңлатты “Горводзеленхоз” трестының баш агрономы Ирек Гыйльманов.

Шәһәрне яшелләндерүдә 27 төр чәчәк кулланыла. Безнең һава шартларында үзләрен уңайлы хис итә торган петунияләргә ихтыяҗ зур. Алар утыртыла торган чәчәкләрнең өчтән берен тәшкил итә. Шулай ук сальвия, гөлчәчәк (цинерария), тагетес, карабодай гөле популяр.

Участок мөдире Гөлсинур Насыйбулллина әйтүенчә, олы-олы апаларның чәчәкләрне өзеп алып китүләре дә күзәтелә. Шәһәрне яшелләндерүгә барлык көчен куючылар аларга кисәтү дә ясап карый икән. “Безгә мондый хәлләрне күрү бик аяныч”, – диде ул.

“Чәчәк ата торган Казан” проектына шәһәрнең 1300дән артык оешмасы теләп кушылган. Алар арасында “Метроэлектротранс” та бар.

- Бу проект турында мэрдан ишеттек. Аны тыңлап, башка җирләрдән күреп ясагач, үзебезнең һәм эшчеләребезнең күңелләре күтәрелде. Бу чәчәкләр янында фотога төшүчеләр булгач, без тагын да шатланабыз. Гөлләрне эшчеләребез карый. Алга таба, Алла боерса, тагын да күбрәк утыртачакбыз. Матурлыкның бәясе юк, бу чәчәкләр бәясез, – диде “Метроэлектротранс”ның генераль директоры Әсфән Галәвов.

Дәүләт оешмалары белән беррәттән әлеге проектка коммерцияле оешмалар да кушылган. Быел үз территориясе янын иң матур итеп бизәгән оешмаларны аерым билгеләп узарга җыеналар.

Казанда чәчәкләрдән ясалган төрле сыннар да бик популяр. Композиция сызымнарын "Горводзеленхоз"ның архитекторы Татьяна Шәмсетдинова башкара. Болактагы “Барс” чәчәк сынының биеклеге, мәсәлән, 3 метр тәшкил итә. Аны ясау өчен барлыгы 30 мең төп чәчәк кулланылган. Кремль янында урнашкан, чәчәктән ясалган алтын каурыйлы тавис кошын шәһәр халкы гына түгел, кунаклар да бик җылы кабул иткән. Ә менә узган елларны безне сөендереп торган чәчәкле филләр исә быел күренми.

- Филләр үзләренекен яшәде инде. Аларны алыштырып торырга кирәк. Конструкцияне тотып торган металл да вакыт узу белән искерә, тутыга, – ди Ирек Гыйльманов.

“Алтын каурыйлы тавис кошы” чәчәк композициясен ясарга бер атна чамасы вакыт кирәк булган. Аның өчен алты кешелек бригада эшләгән. Хәзер “кош”ны бер кеше карый. Вакыты-вакыты белән аны яңартырга туры килә, чөнки кайбер кешеләр ул чәчәкләргә утыра да икән. “Тавис кошы”ның койрыгы – 400 квадрат метр озынлыкта. Аны ясарга 36,5 мең чәчәк кулланылган. 

1

2

3

4

5

6

7

8


Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

| 11.07.2014

Мордваларның Масторавань тундо (Җир-Ана бәйрәме) узды (ФОТО)

$
0
0
13.07.2014 Мәдәният
Үткән шимбәдә Безенчук районының “Луговое” туристлар базасында өлкәбездә яшәүче мордва халкы үзенең “Масторавань тундо” дип аталган (“Җир-Ана”) бәйрәмен билгеләп үтте. Ул өлкәбездә быел 16нчы мәртәбә уздырыла һәм биредә өлкәбезнең мордвалар яшәгән шәһәрләреннән һәм авыл районнарыннан зур делегацияләр катнашты.

Бәйрәмгә мордва халкы гына түгел (ә ул эрзә һәм мокша милләтләреннән тора), өлкәнең башка милли-мәдәни оешмалары вәкилләре дә - татарлар, чувашлар, украиннар, әрмәннәр, казахлар, азәрбайҗаннар, үзбәкләр, таҗиклар, төрекмәннәр, осетиннар, дагстанлылар һәм, әлбәттә инде, руслар да чакырылган иде. Мордовия Республикасыннан, Пенза һәм Ульян өлкәләреннән дә кунаклар бар иде.

Ә инде “Масторавань тундо” бәйрәменең иң зур кунагы ул, әлбәттә, Самара өлкәсе губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Николай Иванович Меркушкин булды. Аңа биредә барсы да зур ихтирам белән “безнең губернатор” дип кенә эндәштеләр. Ул тумышы буенча мордва милләтеннән булып, бәйрәмдә үзен балачагына, яшьлек елларына, туган халкы арасына әйләнеп кайткандай тойгандыр, мөгаен.

Ә халык аны чыннан да үзенеке итеп санап, нык хөрмәт итә. Ике ел Самара өлкәсе белән җитәкчелек иткән чорда ул инде күп урыннарда булып, анда яшәүчеләрнең тормышын, көнкүрешен якыннан күрергә, белергә өлгергән һәм гади кешеләрнең шатлыгын да, кайгысын да үзенеке итеп кабул итә.

Николай Меркушкин турбаза аллеялары буйлап төрле шәһәр һәм районнарның “милли йортларын” карап узганда ук үзенең танышларын да очраткалады һәм барсы да аны үз итеп, кочаклап, хәтта үбеп тә каршылады. Һәр делегация вәкилләре губернаторны үзләре пешергән милли ризыклар белән сыйларга, үз куллары белән ясаган милли эшләнмәләрне күрсәтергә, аларны бүләк итәргә тырышты. Төрле сувенирлардан тыш, кадерле кунакка бүләккә матур итеп милли рәсемнәр белән чигелгән ике күлмәк тә бирделәр. Шуларның берсен Николай Иванович өстенә киеп тә карады. Күпләр моңа карап:

- Менә хәзер безнең губернаторыбыз чын мордвин булды, - дип үз фикерләрен белдерделәр.

Очрашу барышында регион башлыгының үзенә дә бүләкләр тапшырырга туры килде. Кинель-Черкасс районының Ерзовка авылыннан килгән Ольга Николаевна Душаевага бу көнне 80 яшь тулган икән. Аңа Николай Иванович алтын белән йөгертелгән губернатор сәгатен бүләк итте. Челно-Вершины районының Иске Аделяково авылының Мәдәният йорты директоры Надежда Семеновна Денисова да 50 яшьлеге уңаеннан шундый ук бүләккә ия булды.

Күпләр өлкә башлыгын җырлар, үзләре иҗат иткән кызыклы такмаклар белән каршыладылар, биергә дә чакырдылар. Николай Иванович пиджагын салып үзенең милләттәшләре белән түгәрәк эченә кереп бии башлавын сизми дә калды.

Очрашу вакытында бәйрәмгә килгән барлык коллективлар да Николай Меркушкинга 14 сентябрьдә булачак губернатор сайлауларында үзләренең бары тик аның кандидатурасына гына тавышларын бирәчәкләре турында белдерделәр.

Зур фольклор концерты башланыр алдыннан өлкә башлыгы сәхнәгә менеп чыгыш ясады.

- Мин котлап кына калмыйча, барыгызга да шундый зур эшләр башкаруыгыз өчен рәхмәт тә әйтәсем килә. Бүген мин биредә мордва халкын гына түгел, башка милләт вәкилләрен дә очраттым. Сез шулай бергәләп милләтара дуслыкны ныгытырга һәм сакларга, бер-берегезнең тәҗрибәсен алырга тырышасыз. Бергә шулай тормыш иткәндә генә без татулыкта һәм тынычлыкта яши алачакбыз. Тик шул ук вакытта үзеңнең мәдәниятеңне дә, үзеңнең телеңне дә саклау мөһим. Әгәр без, беребез генә булса да, үзенчәлегебезне югалтабыз икән, бу бәлагә китерәчәк.

Безгә бер ныклы үзәк кирәк. Шуңа да без рус халкы тирәсенә тупланырга тиешбез. Нәкъ шундый бергәлек - бу безнең бәхетле тормышыбызның нигезе булып тора, - дип ассызыклады төбәк башлыгы. Сүзен тәмамлап, ул Самара өлкә хөкүмәтенең киләчәктә дә милли иҗтимагый оешмаларның эшчәнлегенә ярдәм итәчәгенә вәгъдә бирде.

Өлкә җитәкчесе Самара өлкә “Масторава” җәмгыяте активистларына губернаторның Рәхмәт хатларын һәм Мактау грамоталарын тапшырды. Ул региональ мордва милли-мәдәни автономиясе рәисе Любовь Колесникованың эшчәнлегенә аеруча югары бәя биреп, аңа шулай ук губернаторның кыйммәтле сәгатен бүләк итте.

Бу көнне төбәк башлыгы өлкәбезнең милли газеталары җитәкчеләре белән дә очрашып, аларның гозерләрен тыңлады. Мордва “Волдо-ойме” һәм чуваш “Самар ен” газеталары редакторлары Сергей Николаев белән Николай Давыдов өлкә авылларындагы милли мәктәпләргә игътибарны арттыруны соралды, ә татар “Бердәмлек” газетасының баш мөхәррире Рәфгать Әһлиуллин губернаторга милли газеталарның авыр финанс хәле турында белдерде, моның бигрәк тә “Россия почтасы”ның язылу бәяләрен күтәргәннән соң нык кискенләшүен әйтте. Бу мәсьәләләрне хәл итүне губернатор читтә калдырмас дигән өмет юк түгел.

Ә мордва туганнарыбызның “Масторавань тундо” бәйрәмнәренә килгәндә, ул төнгә кадәр “кич утырулар”, төрле милли уеннар, мәйданда зур бәйрәм учагын яндыру, төнге күктә бәйрәм фейерверкы белән тәмамланды.  

1

2


Рәфыйк НАРИМАНОВ

28 | 13.07.2014

Тәбриз Яруллин: “Без милләт өчен җаваплы”

$
0
0
14.07.2014 Милләт
1–6 августта Казанда алтынчы тапкыр Бөтендөнья татар яшьләре форумы узачак. Чарага 600 делегат белән кунак килер дип көтелә. Татарстанның барлык районнарыннан, Россиянең 60 төбәгеннән һәм 30га якын чит илләр­дән килүче егет-кызлар тел, дин, мәдәният, милли хәрәкәттәге проблемаларны уртага салып сөйләшә­чәк.

Әлеге вакытта бу зур чарага әзерләнүнең кызу чоры. Барысын да вакытында өлгертәсе бар. Әмма вакыт тыгыз булуга карамастан, без Бөтендөнья татар форумы рәисе Тәбриз ЯРУЛЛИНнан форумда ниләр булачагы турында сораштык.

– Тәбриз, форумнан нинди яңалык көтәсе?


– Моңа кадәр без 800-900 кешене җыя идек, быел квотаны чикләдек, артык күп кеше булганда эш атмосферасын тудыру авыррак. Элеккеге елларда кеше күп булганга, делегатлар Казанның төрле кунакханәләрендә урнаша иде, кич аралашу чикләнде, быел без барысын да Универсиада авылында урнаштырып, бу проблема­ның чишелешен таптык. Бергә оешканда тәүлек буена даими эшләп була.

Форум ул – күңел ачу урыны түгел, бирегә эшләргә җыенабыз. Кем нинди проектлар булдырган – мактансын, эшләү механизмнары белән бүлешсен, кемдә нинди проблема бар – сөйләсен, аның чишелешен бергәләп уйлашабыз. Пленар утырышта мөһим сораулар күтәрелә­чәк, аннары секцияләргә бүленеп эшлибез. Алар өчәү булачак: “Татар теле һәм Интернет”, “Рух” секциясендә дин, тарих, мәдәният турында сөйләшәбез, “Бизнестагы яшьләр”. Яшьләребез арасында үзенең кәсебен ачып эшләүчеләр шактый. Күбесе милли проектлар булдыра. Кәсебе миллилектән ерак икән, иҗтимагый эштә актив катнаша, милли хәрәкәт проектларын финанслый. Соңгы секцияне оештыруыбызны яшьләр үзләре сорады. Гади чыгышлар ясау форматыннан качарга булдык, шуңа күрә секцияләрдә эшләүне проектлар мәктәбе итеп оештырабыз. Үзенчәлекле татар проектлары хәйран, аларның башында күбесе яшьләр.

Кичке программалар бай булачак. “Печән базары”, “Уку паркы”, “Мин татарча сөйләшәм!” кебек проектларын тәкъдим итүне оештырырга булдык. Казанда төр­лесе уздырыла, әмма алар төбәкләргә бик әкрен тарала, чөнки яшьләр аны оештыру механизмын белми. Без делегатларны бу эштә катнаштырып, аларны өйрәтер­гә телибез. Күрсеннәр, үз­ләренә кайтып, шундыйны ук оештырсыннар! Австралиядән җырчы Зөл­фия Камалова киләчәк, кичке уеннарны да оештырачакбыз, анысы Арчада була.

– Төбәкләргә игътибар зур, ә Татарстан проблемалары читтә кала, дигән тәнкыйть тә ишетергә мөм­кин. Республикада яшәү­­че­ләрне бер мәсьәлә борчыса, Россия төбәкләре белән чит илдә гомер итүчеләр башка эш белән мәшгуль. Аларның барысын да ничек тә булса берләштерергә кирәк. Уртаклык бармы?


– Татарстан читтә кала, дип әйтә алмыйм. Без барыбыз да Татарстанның көчле булуын телибез, аның ныклы булып аякта басып торуы өчен көрәшәбез. Һөҗүмнәр булса, аны яклап мөрәҗә­гатьләр кабул итәбез. Татарстан – читтәге татарлар өчен тарихи ватан, барысы да аның көчле дәүләт булып үсүен тели. Республика проблемасы барлык татарларга да кагыла.

Ничек берләштерергә? Безне барыбызны да уртак бер проблема борчый – ул тел, аның үсеше, укыту. Бу Әгерҗе, АКШтагы татарга да кагыла. Татар теленең кул­лану даирәсен киңәйтү, укыту, өйрәнү, аны көндәлек тормышта куллану – төп мәсьәлә.

– Форум ике елга бер оештырыла, ул масштаб­лы чара. Монда татар лидерларын тәрбияләп буламы?


– Мин үзем дә милли хәрәкәттә волонтер буларак эшемне башладым, әкренләп проектларны оештыруга кереп киттем, аннары рәис итеп сайландым. Форумда эшлә­гән вакытта күз алдымда гына бер­ничә лидер үсеп канат җәйде. Мисал итеп Казахстанны китерә алам. Анда берни­чә яшьләр оешмасы бар иде. Монда килеп алар беренче тапкыр үзара аралаша башлады, ахыр чиктә, берләште, көчле лидерлары үсеп чыкты. Латвиядән ки­лүче Олег Шариповның: “Мин ял итәргә килдем, җитди сөйләшүләр миңа кызык түгел”, – дигәне истә. Форумнан кайткач, Европа татар яшь­ләре берлеген җи­тәкләде, зур чаралар уздыра башладылар. Без – зур милләтнең бер кыйпылчыгы, һәрбе­ребез милләтнең үсе­шенә өлеш кертергә тиешбез дигән фикер салу кешене үсендерә, җаваплылык тойгысын арттыра. 


Римма БИКМӨХӘММӘТОВА

100 | 12.07.2014

Кызлар кия кызыл ыштан - Г.Сабирова һәм И.Шиһаповның бер мәсьәләгә ике карашы

$
0
0
14.07.2014 Җәмгыять
Бу сәхифәбез гаилә, мәхәббәт, мөнәсәбәтләр турында түгел. Әллә алар турында гына түгел дию дөрес булыр микән? «Ир+Хатын» – бер мәсьәләгә ир-ат һәм хатын-кыз карашын чагылдыра торган өр-яңа сәхифәбез. Бүген сөйләшер сүз эзләп ерак китеп тормадык, барыбызга да кагылышлы кием-салым темасын күтәрдек. Сәхифәбезгә карата фикер-тәкъдимнәрегез булса, сездән хатлар-шалтыратулар көтәбез, хөрмәтле укучыларыбыз.

Илфак ШИҺАПОВ:

Җәй урамда. Бер суытып, бер җылытып торса да, җәй. Казанның Ибраһимов проспекты буйлап җәяү атлыйм. Каршыга бер кыз килә. Кем әйтмешли, өстендә «прастуй ситсы» күлмәк, итәге йомры тезләреннән әз дигәндә бер 17 сантиметр ярымга югарырак, яхшы ат ялыдай ялтыраган куе кара чәчләре биленең иң аскы төшенә үк төшкән. Кыскасы, искиткеч күренеш. Якынайгач, юри: «Исәнмесез!» – дип дәштем. Татар кызымы икәнлеген тикшерү иде исәбем. Кыз чиста татарча: «Исәнмесез!» – дип җавап кайтарды. Үзең яшәгән шәһәрдә менә шундый чибәр, матур киенгән, татарча сөйләшүче кызлар яшәвен белү дә рәхәт.

Матур киенгән дигәннән. Соңгы елларда бу мәсьәлә дә, бигрәк тә хатын–кыз киеме мәсьәләсе ничектер сәясиләнеп китте бугай. Әледән–әле матбугат битләрендәме, телевидениедәме, ә инде интернетта бигрәк тә бу тема еш куертыла. Моннан берничә ел элек берничә танышым белән шәхси архивлардан, иске басмалардан, интернеттан инкыйлабка кадәр төшерелгән татар хатын–кызлары фотоларын җыя башладык. Ул чор сурәтләренең бик күбесе вакыт чоңгылында югалган булса да, меңгә якын фото җыелды. Шунысы гаҗәпләндерде: ул чор татар хатын–кызларының абсолют күпчелеге яланбаш яисә баш түбәсенә генә калфак кадаган, күлмәкләре дә күп очракта бала итәкле булса да, ул чор өчен шактый заманча.

Менә, мәсәлән, 1912 елны бер фотограф кадрына казый, булачак мөфти Риза Фәхретдинов гаиләсе белән эләккән. Риза хәзрәтнең кызы Зәйнәп заманча киенгән, башын капламаган, озын, куе чәчләрен толымлап үргән. Мөхлисә Бубый фотосы. Баш очында гына уймак кадәр калфак-чәч толымнары – искиткеч матур кадр. Менә Әтнәдән Хәйрулла бай гаиләсе, Оренбургтан татар гаиләсе... Кызлары шулай ук йә яланбаш, йә баш түбәсенә калфак кадаган.

Фотоларның барысын да диярлек урыс кешеләре төшергән. Без генә дә меңгә якын шундый фото ачтык. Әлбәттә, араларында яулык бәйләгән хатын–кызлар да очрый. Тик болары, нигездә, өлкән яшьтәгеләр.

Боларны нигә язаммы? Кайберәүләр киемне әхлак белән бәйләргә маташканга язам. Имеш, безнең әбиләр гел төренеп йөргән. Шундый фикерләр дә яңгырый: кыз бала яки хатын–кыз ачыграк кием кисә, бу тыйнаксыз, әдәп–әхлаксыз дип гаепләп ташлыйлар. Эх ул әхлак дигәнең итәкнең ничә сантиметр озынлыкта булуыннан гына торса икән!

Бу мәсьәләгә Ибн–Фадлан сәяхәтнамәсендә чагылдырылган даладагы күчмәләрнең карашы кызык. Төркиләрнең хатыннарын бик иркен тотканына, киемнәренең шактый җирләре ачык булуга аптыраган Фадланга бер ир:

– Аның каравы, ул ачык нәрсәләргә беркем дә кагыла алмый, бу бөтен җирен дә кеше күзеннән каплап та, каплаган җирләрен теләсә кемнән кагылдыруга караганда яхшырак, – дип җавап биргән.

Безнең халыкның киемгә карашы кызык аның. Өлкәнрәк буын әле дә берәрсен тасвирлаганда аның дәрәҗәсен белдерү өчен: «Бик яхшы киенгән», – ди. Яхшы киенгән, димәк, хәлле кеше. Әле күптән түгел генә кәчтүм-чалбар кигән бөтен кеше нәчәлник исәбендә йөри иде бит. Мөхәммәт ага Мәһдиевнең бер әсәрендә авылга кайткан саен күн пәлтәсен төрле төскә буятып ала торган бер кеше образы бар. Пәлтә яңа кебек (авыл халкы бит шул пәлтәнең башка төскә генә буялганын белми кала), җитмәсә, күн, димәк, шәп моның тормышы.

Бүген кием проблема түгел. Базарлар гөрләп тора, элеккеге кебек чират торасы, дефицит киемне кайлардандыр танышлар аша эзләп табасы юк. Акчаң бар икән, теләсәң ничек киен. Бер районга баргач бер татар җырчысының концерты турында сүз ишетергә туры килде.
– Ошамады, – дип пичәт сукты бер тамашаны да калдырмыйча йөрүче бер апа. – Ике генә күлмәге яңа. Калган икесен күргән бар иде инде.
Димәк, кемдер өчен җырчының репертуары, әзерлеге, моңы түгел, ә киеме мөһимрәк. Ни эшлисең, аларда да хаклык бардыр. Урысның «Встречают по одежке, провожают по уму» дигән әйтеме бар. Чынлап та, кешенең нинди кием киенгәне беренче карашка күпмедер фикер уятырга мөмкин. Тик аралаша башлагач, ул фикер капма–каршыга үзгәрә дә ала бит.

Әле күптән түгел генә безнең җәмгыятьтә чалбар кигән хатын-кызга сәерсенебрәк, «ирләр киемен кигән» дип карыйлар иде. Ә бүген алар чалбарлы ирләрдән дә артыграк. Чалбар гына ирлекне күрсәтми шул... Шәхсән үзем салмый чалбар киеп йөрүче, бик тәртипле, уңган-булган, сөя һәм сөелә белүче берничә дистә хатын-кыз белән таныш. Аларның чалбарларын салдырып озын итәк кидерүдән генә алар печтеки генә булса да башка якка үзгәрер дип тә уйламыйм. Хәер, кире мисалларны, ягъни озын итәк киеп, яулык бәйләп тә әхлакый яктан «ыслабыйрак» булганнар мисалларын да күпләп китереп булыр иде. Кием белән әхлакны бәйләү гади ахмаклыкка ошап тора кебек.

Ә гомумән мин кеше, бигрәк тә яшь кеше мөмкинлегеннән чыгып матур киенергә тиеш дип уйлыйм. Ни генә дисәң дә, агач күрке – яфрак, адәм күрке – чүпрәк инде ул.

Теге кара чәчле кыз артыннан озак карап тордым. Матур иде ул чөнки. Үзе дә чибәр, киеме дә килешле һәм матур иде.

Гөлнара САБИРОВА:


Ярата безнең халык киенүне. Бик ярата. Матур киенгән икән, димәк, тормышы җитеш. Димәк, башкалардан уздыра ала. Матур дигәнем һәрвакыт зәвыкле дигәнне генә аңлатмый, кызганыч. Ни өчендер бездә матурлык ялтыр–йолтыр һәм күп дигән мәгънәне үз эченә ала.
Сәхнәне булсынмы, гади тормыштамы – чәчәкле–чуклы күлмәк, бармак саен берәр йөзек, кулына беләзек кигән, алка–муенса таккан хатын–кыз басып алды. Сәхнәгә чыкканы җырлый белмәгәнен шул шалтыравыклар белән яшерергә теләсә, тормыштагысы башка күрсәтер әйбере булмагач, ялтыравык тагыйм әле, дип уйлыйдыр кебек тоела башлый кайчак. Чәчәкле яки ялтыравыклы күлмәк кидең икән, аскан–такканнарыңны кимет бит инде бераз. Юк, артыкка китте дигәнне белми безнең халык.

Аннан, кыйммәтле киенергә яратучылар һәм шуны иң төп казаныш итеп күрсәтергә яратучылар да күп арабызда. Бу да үзенә күрә: «Мине күрегез!» – дип кычкыру, кыйммәтле кием кисәм, мин шунда ук үзенчәлеклегә әйләнәм дип ялгышу.

Матур киенү ялтырау түгел ул, матур киенү – тыйнаклык белән үзеңне күрсәтә алу таланты. Мин үзем минимализм яклы. Макияжда булсын ул, бижутериядә, прическада – барысы да чама белән булырга тиеш дип саныйм. Хәтта яшьләргә дә килешми артыгын кылану. Яз ахырында Казанга стилист Влад Лисовец килгән иде.

– Быел яз–көзнең төп модасы – табигыйлек, – диде ул. – Яңа гына чәчтарашханәдән чыккан кебек прическалар кичәге көндә калды. Бүген чәчне юып, тарап, таратып куйсагыз, иң модалы булачаксыз. Кием дә табигый булырга тиеш.

Һәм шуннан соң ук аяктан егарлык итеп өстәп куйды:

– Төрле стильләрне катнаштырудан курыкмагыз. Шулай ук төсләрне дә. Яшел белән кызылны, буй сызыклы кофта белән шакмаклы чалбарны курыкмый кия аласыз. Ирләрегез бик төссез киенә Казанда. Менә болайрак киенсәләр, ничек күңелле булыр иде, – диде һәм бер рәсемгә төртеп күрсәтте.

Рәсемдә яшь кенә бер егет яшел күлмәк өстеннән кызыл галстук таккан, зәңгәр чалбар кигән. Ботинкалары кишер төсендә. Шакмаклы кәчтүм дә кигән – анысы аксыл көрән. Клоуннан һич калышмый, кыскасы.

Без бу адәм белән икебез ике дөнья кешесе икән дип чыгып киттем. Ярый әле безнең ирләр шулай киенми дип сөендем.
Бездә ирләр матур киенә, сүз уңаеннан. Спорт стилен үз итүчеләр үзләренчә матур, кәчтүм–чалбарлылары үзләренчә. Ыспайлар, артык берни дә юк. Дөрес, аларга җиңелрәк тә инде. Затлы кәчтүм, алмашка берничә матур күлмәк, сәгать, туфли алсаң, артыгы кирәкми.
Хатын–кызларыбыз гына саескан кебек ялтыравык ярата. Бервакыт дизайнер Надежда Әюповага да шул фикеремне җиткергән идем. Бер төрле уйлыйбыз булып чыкты.

– «Безвкусица» билгесе ул, – диде Надежда. – Без генә дә төзәтеп бетерә алмыйбыз. Кайчак әллә нинди матур кием тегеп бирәсең, ә җырчы аны юкка чыгара. Юк кына киемне дә менә дигән итеп күрсәтә белүчеләр бар. Кем кигәненә бәйле ул кием. Күлмәк кию өчен дә акыл кирәк. Әгәр кешенең интеллекты югары икән, ул теләсә нинди киемне кыйммәтле итеп күрсәтә ала.

Әллә киенеп бетермәскә, әллә чишенергә дә ярата безнең гүзәл затларыбыз. Изүләр ачык, ботлар ачык... Джинсы кигәннәр икән, аз гына иелсә дә, трусигы күренә, майлары салынып төшә... Күрәсең, шулай матур, шулай ирләрне җәлеп итеп була дип уйлыйлардыр инде. Тик үз бәясен белгән ир моңа беркайчан да карамый. Чөнки арзанлык билгесе бу. Ирләр сер ярата. Кайбер әйберләрне бары тик үзе генә белгәнне ярата – бу бит инде яңалык түгел. Игътибар иткәнем бар, иң күп комплиментны мин озын итәк кигән көнне ишетеп кайтам. Озын итәк нәфисләтә, сер өсти, гүзәллек өсти, күрәсең.

Хатын-кыз никадәр гадирәк киенгән булса, шулкадәр күңеле баерак була. Ул үзе белән гармониядә яши. Беркемгә берни дә исбат итәргә, дәлилләргә теләмәгән, үзенең көче табигыйлегендә булуына ышанган хатын-кыз үкчәле туфлине гади балеткага алмаштыра, кызыл иннек буямый гына матур була ала. Кием сайларга үрелгәнче күңелеңне барларга, уйларың өстендә эшләргә кирәктер. Кая барасыңны да уйлап киенү мөһим дип өстәсәм, баналь яңгырармын, тик монысы да проблема. Театрда спорт костюмы кигән тамашачыны, спорт залына үкчәле түфли киеп килгән кызларны күргәч, ирексездән елмаясың.

Киемне әхлак белән бәйләмәгез дигән оппонентым. Бәйләми булмый. Кием ул – кешенең күңел чагылышы. Йә: «Мине күрегез, мине алыгыз!» – дип кычкыру, йә: «Мин бик нечкә күңелле, саграк кагылыгыз», – дип кисәтү.

Модницалар дөрес аңласын, кызыл кимәгез, ялтыравык такмагыз диюем түгел. Мин дә киям кызылны, шалтыравыклар да таккалыйм. Тик чамасын белсәк иде. Кием безне түгел, без киемне бизик.

Ә ул арада...

Дизайнерлар Казанда халык күңелсез киенә дигән фикергә килгән. Бөтен хатын-кызлар бертөрле: йә артык ялтыравык, йә гел соры, кара яки көрән төсләрне генә сайлый. Шулай ук алар хатын-кызлар кием стиле буенча ирләргә охшаган образларны сайлый, нәфислеккә омтылмый дип тә нәтиҗә чыгарган. Шулай ук җәен-кышын джинсы, свитер, майка, рубашкаларын салмаулары, киемне сезонга туры китереп сайламаулары да эчләрен пошырган аларның. 




|

Фирая Солтанова-Жданова: "Татар кайда да татар булып кала" (ВИДЕО)

$
0
0
14.07.2014 Милләт
Татарстанда туып-үскән, хәзерге вакытта АКШта яшәүче күренекле спортчы Фирая Солтанова-Жданова Азатлыкка Америкадагы тормышы, Татарстан белән мөнәсәбәтләре турында сөйләде.

Актаныш районы Түке авылында туып-үскән Фирая Солтанова-Жданова – дөньякүләм танылган йөгерешче-марафончы, 1996 елда Атлантада узган Олимпия уеннарында катнашучы. Чаллы һәм Актанышның мактаулы ватандашы. Хәзерге вакытта улы ире Семен белән АКШта яши. Җәйге каникулда Татарстанга кайткан Фирая ханым белән чит илдәге тормыш-яшәеш, татар теле хакында әңгәмә кордык.

– Фирая ханым, сез моннан унбер ел элек Актанышны, Чаллыны, Татарстанны калдырып АКШка китеп бардыгыз. Китү вазгыятен искә алып китсәгез иде.


– Совет чорында ук, 1989 елда беренче тапкыр Америкага ярышларга барырга туры килде. Шушында ун көн булырга туры килде һәм андагы тормышка шаккатып кайттым. Халкы мөләем, елмаюлы, урамнарында чисталык, матурлык. Кибетләренә һуш китте. Үземне әкияттәге кебек хис иттем. 1996 елда Олимпия уеннарында катнашкач, чит илләргә дә юллар ачылды, Америкага керү, анда яшәү өчен яшел карта да бирелде. Менә унбер ел инде шунда. Америка паспорты да, Русиянеке дә бар. Барыбер, туган ягым, туган Татарстаным, дип яшим. Тормышым анда булса да, әйткәнем бар иде, "Соңгы акчаларны түләп булса да, әткәм-әнкәм исән вакытта ел саен туган ягыма кайтырмын", дип. Менә җәй вакытларында, малайның каникул чорларында, сабантуйларына кайтабыз.

– Татарлар Америкага килеп-китеп тора. Анда яшәргә теләүче милләттәшләр саны арту яки кимү ягындамы?

– Америкада татарлар күп очрый. Былтыргы Сабантуена яраткан җырчым Айдар Галимов Вашингтонга килә дигәч, шунда бардым. Бездә күп шәһәрләрдә, Чикагода, Нью-Йоркта Сабантуйлары уза. Мин яшәгән гүзәл Джексон каласына да татарлар еш килә.

– Фирая ханым, сезнең гаилә катнаш гаилә санала. Татар теленә мөнәсәбәтегез нинди? АКШта аның кирәге чыгамы?


– Белгәнемне әйтәм, Татарстанда татар телен мәҗбүри укыталар. Бала туган телен онытырга тиеш түгел. Минем үземә хәзер татарлар белән сирәк аралашырга туры килә. Татарча сөйләшү телефон, скайп аша әти-әни белән була инде. Татарча укырга тырышам, телевизион тапшыруларны карыйм, радио тыңлыйм, интернетта утырам. Инглизчә дә беләм. Татар телен авыр тел, диләр. Сезнең бу сорау мине татар телен онытмаска канатландырды, Тукай теле бит ул. Кечкенәдән үк татар теле укытучым филолог булырга тәкъдим итте. Ә үзем спортта булмасам, театрны сайлаган булыр идем. Театрда була алмавыма әле дә күңелем тулы түгел.

– Америка күп милләтле. Анда Татарстанны беркадәр беләләрме?


– Мин аларга Казанда узган Универсиада, ярышларда җиңү яулаган, Татарстанда чыккан КАМАЗлар хакында сөйлим. Аннан мин өемдә татар почмагы да ясадым. Анда татар киемнәре, курчаклары куелды. Үзем дә татар яулыкларын бәйлим, күлмәкләрен киям.

– Фирая ханым, ике татар булган җирдә өч фикер туа, татарга көнчелек хас, диләр. Монысы Америка татарларында да күренәме?


– Татар кайда гына яшәсә дә, татар булып кала. Татар көчле халык. Кулыннан килгәнчә эшли. Арада күрмәмешкә салынучылар да булгалый. Андыйларга игътибар итмим. Мин үземне ак кеше, кояш кызы, дип саныйм. Кеше минем белән исәнләшми икән, үзем килеп исәнләшәм. Монда кайткач та мине энәсеннән җебенә кадәр тикшерүчеләр, кырын караучылар буладыр. Ләкин мине халык ярата, шуңа, чит илдә яшәсәм дә, андый көнчелек булырга тиеш түгел, дип саныйм. Аллаһтан тазалык сорап, әткәй-әнкәйгә изге теләкләр теләп, яхшыны гына уйлап яшим. Авылга кайткач та олыларның хәлен белеп торам. Туган илгә сөенеп кайтам. Мине заманында Татарстан да, Русия дә хөрмәтләде, әле дә ул хөрмәтне сизәм. 

 


Гарифулла ГАЗИЗ

| 13.07.2014

«Интертат.ру» татарча гына булып кала

$
0
0
14.07.2014 Матбугат
Моңарчы ике телдә эшләүче «Интертат.ру» электрон матбугат чарасы хәзер татарча гына булачак. Рус версиясе sntat.ru адресына күчә. Монда «События» («События недели. Татарстан») дигән портал эшләячәк.

Кайбер мәгълүматларга караганда, яңа порталның җитәкчесе Кирилл Шлыков булачак. Кирилл – Казандагы «Комсомольская правда»да, «Татмедиа»да эшләгән егет.
 


---

--- | 14.07.2014

Әхмәт Рәшит белән Мәдинә Маликова: “Намуслы итеп тәрбияләргә тырыштык”

$
0
0
14.07.2014 Җәмгыять
“Йолдызлы гаилә” сәхифәсенең бүгенге кунаклары – бик үзенчәлекле пар. Ник дисәң, алар инде сигезенче дистәне ваклый, мәктәп яшендәге балалары да, оныклары да янәшәләрендә юк. Әмма халык аларны ярата, язган әсәрләрен егылып укый, тәрбия мәсьәләсендә киңәшләр сораучылар да байтак икән.

Бу – шагыйрь Әхмәт Рәшит белән язучы Мәдинә Маликова гаиләсе. Башкалага килгән кем генә Әхмәт абыйның данлыклы “Беренче мәхәббәте”н көйләп йөрмәгән? Татар хатын-кызларыннан беренче булып роман язарга алынган, тугызынчы романын бастырып, инде унынчысы белән иҗат утында янган Мәдинә апаның да безгә әйтер сүзләр бар.

“Тәрбия – баланың сәләтен ачу да ул”


“Без үскән сугыш елларында, тәрбиядән битәр, җан асрау кайгысы көчле иде, – дип сүз ала Мәдинә апа. – Балаларны аерым кайгыртып, иркәләп үстерү дигән әйбер булмады. Кадерләп үстерсәң, бала үз кадерен белергә өйрәнә. Горурлык хисе туа, кеше арасында кимсенү дигән хистән арына, омтылышлы булып үсә. Тәрбия нәрсә ул? Ата-анага, укытучыга карата куелган таләпләр. Тәрбия – баланы төрле һөнәрләргә өйрәтү, күп мәгълүмат, белем бирү дә. Иң мөһиме – баланың сәләтен ачу. Бик күпләрнең табигый мөмкинлекләре ачылмый яки үсеш ала алмый. Яки ялгыш юлга кереп китә. Һәркем үз эшенең остасы булуга ирешсә, белмим, нинди дөнья булыр иде. Әмма әлегә булыр-булмастай эшләүчеләр күбрәк”.

Бу гаиләдә күбрәк Мәдинә апа сөйли. Сөйли, сөйли... һәм: “Шулаймы, Әхмәт?” – дип сорап куя. “Хәзер балаларда шул сәләтләрне ачарга булышырлык бик заманча суперлицейлар ачтылар, – дип хатыны сүзен җөпләп куя Әхмәт абый. – Әле менә газетадан укыдым, Мәүлетов фамилияле үсмер малай.ю Америкага барып, бик зур бүләк алып кайткан, ди. Аның сәләте ачыкланган бит инде. Андый балалар бик күп, ләкин барысының да юллары ачылмаска мөмкин”.

“Мине хатын-кызлардан беренче роман язучы диләр, – дип, фикерен дәвам итә Мәдинә апа. – Миңа кадәр дә язучылар бардыр, әмма аларга әсәрләрен дөньяга чыгарырга мөмкинлек булмагандыр, дим. Минем әнкәй дә бер дигән шагыйрә була алыр иде. Әмма аның тормышы тоташ фаҗига. Ул чакта һәр хатын-кызның язмышы бер төрле барган. Ул үсә, буй җиткәч, кияүгә бирәләр, аннан буйга уза, корсак күтәрә, бала тудыра, имезә, аннан баласы үлә, бала күмә, тагын корсакка уза... 30 ел менә шундый конвейер белән барган. “Совет на 30 лет”, – диләр иде аны. Шул хәсрәт, ыгы-зыгы эчендә яшәгәннәр, көнкүреш тә авыр булган. Бәхеткә, безнең буын хатын-кызларына гына сәләтләрен ачу, иҗтимагый тормышта үз урынын табу, үзен күрсәтә алу мөмкинлекләре ачылды. Хезмәттә үз урының табу бик зур бәхет. Бала тәрбияләүдән бер дә ким түгел ул. Чөнки бала тәрбияли алмаса, хатын-кыз иҗтимагый тормышта үзен күрсәтә, таныта ала. Бу – бәхет, яшәү мәгънәсе, үзләрен кеше итеп хис итә алу дигән сүз”.

“40 яшьтә өйләнешеп тә, 40 ел бергә без”

Әхмәт абыйның да, Мәдинә апаның да икенче никахлары бу. “Гаилә корганда фәкать хис белән генә эш иттек, – ди гаилә башлыгы. – Тормыш итәргә теге хатын яхшы булыр иде, бусы дип, карап, сайланып тормадым. Күңел тартты, шуның белән бетте-китте”. Мәдинә апа кушыла: “40тан соң өйләнештек. 40 елдан артык бергә яшибез. Кайбер кешеләр тора-тора, картая торгач, бер-берсен сөйми башлый. Менә без бакчадан бергә кайтырга чыгабыз. Әхмәт миннән алдарак бара – безнең гадәт шундый. Гел-гел янәшә, сөйләшеп кенә йөрмисең бит инде... 5-6 адым саен ул борылып карый. Кайта микән дип, аңа ышанырга кирәк. Әле кичә генә чәчтарашка барган җиремнән тоттым да бакчага киттем. Минем бер мәгънәсезлегем бар, кайчак әйтеп торырга кирәксенмим. Телефон бакча өендә калган, колагыма радио кыстырып, түтәлләр арасында эшләп йөрдем. Әтисе ике сәгать эчендә 10 мәртәбә шалтыраткан! Мин аның мәхәббәтен алай данлы дип әйтмим, беләм, ул үзенчә ярата...”

“Безнең гаилә идеаль дип мактанырга җыенмыйбыз, – ди Әхмәт абый. – Әмма идеаль гаиләләрне дә күргән бар. Менә безнең гаилә дусларыбыз – Альберт белән Фәридә. Алар арасында ныклык бар иде, җил дә, гайбәт тә үткәрмәделәр. Кызганыч, иртә вафат булдылар. Берсеннән калып, икенчесе озак тормады хәтта. Лима Кустабаева белән Зирәк Йосыповлар да идеаль гаилә дип саналырлык. Бер-берсенә генә түгел, башкаларга яхшы мөнәсәбәттә алар”.

“Улымны тартып алдылар”


Әхмәт абыйның беренче никахыннан туган улы Бәхтияр якты дөньядан бик иртә – вакытсыз китеп бара. Яхшы педиатр иде, дип искә ала аны таныш-белешләре. Мәдинә апаның улы Ильяс сигез яшеннән үги әти тәрбиясендә үсә. 30 яшен тутырган көннәрдә аңа өч бүлмәле фатир алып бирә әти-әнисе. Әмма егет фатир ачкычын кесәсенә салып куя да эшеннән үги әтисе фатирына кайта. Бер ай үтә, ике... Әхмәт абыйга совет тәртибе белән алынган фатирны кире тартып алулары да барлыгын аңлатырга туры килә. “Икенче көнне Ильяс үз фатирына күченде. Аңа үги әти белән читен түгел иде шул”, – дип искә ала Мәдинә апа. Бүген Ильяс Канадада гомер кичерә. “Минем йөрәгем бик әрни, – дип, хисләре белән уртаклаша әни кеше. – Мин баламны югалттым. Аны башкалар тартып алды, миннән этеп җибәрделәр. Ул төгәл фәннәр буенча бик яхшы белгеч иде, аспирантурада белем алды. Югары Советта тавыш бирү системасын ул куйды. Мәскәү Думасында, тавыш биргәч, депутатлар арлы-бирле йөри – нәтиҗә чыгарганны көтәләр. Ә бездә тавыш биреп бетерүгә, бер депутат та урыныннан кузгалырга өлгерми, нәтиҗәләр әзер. Минем улым бит ул, дип горурланып утыра идем. Тик аңа бездә лаеклы эш булмады. Сүзгә килеп, тәртәгә тибеп чыгып китте. Монда квалификациямне югалтам, дип, Канадага китте дә барды. Гаиләсе шунда. Хәбәрләшеп торабыз. Баштарак еш кайта иде. Хәзер тегендә күңеле утырды. Кызларын алып кайтып күрсәткәннәр иде. Шуның белән шул”.

“Чамадан тыш иркәләдек”

Әхмәт абый белән Мәдинә апаның уртак балалары Искәндәр турында да сораштырабыз. “Бик салкында туды ул, – дип искә ала әти кеше. – 1978 елда, бөтен алмагачлар туңган вакытта. Өйдә дә бик салкын. Эштә дә күңел тыныч түгел. Рефлекторга ялгыш су чәчрәп, балага ток сукмады микән, дип, әллә ниләр уйлап утырам. Артык иркәләдек”. Иркәләү дигәне нидә чагыла иде соң, дигән соравыбызга Мәдинә апа җавап кайтара: “Башыннан сыйпап утыруда хәтта. Ул чакта имезү модада түгел иде. Табиблар бер яшьтә күкрәк сөтеннән аерырга кушалар иде. Мин озаграк имездем. Алдымда утырттым – башымнан калкып тора иде. Егет булганчы күтәреп йөрдем – артыкка китте инде. Баланың теләген үтәү үзеңә рәхәт. Ялгышкан, өлгермәгән, гадел булмаган чаклар да булды. Барысын да идеаль итеп бетереп булмады”.

“Укыта алмыйм”

Искәндәрне башта янәшәдәге рус мәктәбенә бирәләр. Әмма андагы татар теле укытучысы әти-әнигә төпле киңәш бирә: “Мин никадәр яхшы итеп укытсам да, рус мохитенә килеп эләккән балагызның туган телен саклап кала алмаячакмын. Икенчедән, урам төркемнәре барлыкка килгән чорда, телиме, теләмиме, аны шунда тартып кертәчәкләр. Әнә татар гимназиясе ачылды, шунда бирегез”, – ди. Мөгаллимәнең киңәшен тотып, 3 нче сыйныфка татар гимназиясенә бирәләр аны. Ләкин монда да гади генә булмый. Укытучысы әти-әнине чакыртып ала да: “Бу баланы укыта алмыйм, – ди. – Ул мин сөйләгәнне “киптереп элгән”, аның белән шөгыльләнергә вакытым юк. 4 нче сыйныфка күчерик”, – ди. Шулай итеп, бер сыйныфка алга күчерәләр Искәндәрне. Төрек лицейлары ачылгач, имтиханнар тапшырып, шунда күчә егет. Ата-анасына ризалашырга гына кала. Лицейда укыганда берьюлы ике фәннән – математика һәм информатикадан олимпиадада җиңә. Лицейны тәмамлар алдыннан ук, университетка имтиханнар тапшырып, студент та булып куя. Шул көннәрдә өйдә телефон шалтырый. Искәндәрнең сыйныфташы әнисе икән. “Улыгыз алтын медальгә барамы?” – дигәч, Мәдинә апа аптырап китә. Искәндәр исә: “Әйе, миңа әйттеләр, юк дидем, нәрсәгә ул, мин студент бит инде”, – дип кенә җаваплый.

Улыгызга хәзер нинди киңәшләр бирәсез, дип кызыксынабыз. “Юк, ул киңәшләр тыңламый, – ди Әхмәт абый. – Үзе укырга керде, үзе эш тапты. Белемең җитә, аспирантурага кер, дип үгетләп карадык, юк, кирәкми ул миңа, кысылмагыз гына, ди”. “Беләсезме, баланың үз-үзен тотышы, холкы табигатьтән, аны үзгәртеп булмый, – ди Мәдинә апа. – Әмма дөньяга карашны, әхлакны тәрбияләп була. Әхлакны үз үрнәгеңдә сеңдерсәң, дөньяга караш нинди белем бирүеңнән тора. Баланы киң карашлы итеп, уйланырга сәләтле итеп, намуслы итеп үстерергә кирәк. Аның вөҗданы сызлана алсын. Аны ашатырсың, киендерерсең, белемен дә бирергә тырышырсың – укытырсың. Әмма намуслы итеп тәрбияләү ата-ананың төп бурычы булып тора”.

1


Гөлүсә ЗАКИРОВА

|

Татарстанда президентлыкны саклау өчен имза җыю башланды

$
0
0
14.07.2014 Сәясәт
Һәркем үз фикерен белдереп кушыла ала торган бу документ Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм парламент депутатлары исеменә юллана.

Бу көннәрдә change.org сивил инициативалар сайтында Татарстанда президентлык институтын саклап калырга чакырган петиция барлыкка килде. Аның авторы – сәяси һәм икътисади темаларны яктыртучы “Европалы Татарстан” блогы. Документ әлегә 300ләп имза җыйган.

"Федерал үзәкнең Татарстандагы иң югары вазифаның исемен алыштыру таләбе Русиядә федерализмны бетерүнең чираттагы адымы булып тора. Президент вазифасының исеме алышынса, бу юнәлештәге киләсе адымнар безнең республика үсешенә һәм Татарстан халкының яшәү дәрәҗәсенә тагын да масштаблы һәм тискәре йогынты ясарга мөмкин", диелә петициядә.

"Президент – Татарстан республикасының иң югары вазифасының тарих дәвамында билгеләнгән исеме. Хәзер ул вазифа өчен тарихи шартлар үзгәрде дип уйларга бернинди нигез дә юк", дип дәвам ителә анда.

"Безнең президент институтын саклау өчен имза җыю кампаниясен башлавыбызга өч сәбәп бар", ди Европалы Татарстан блогының баш мөхәррире Артур Хаҗиев.​
Артур Хаҗиев, Европалы Татарстан блогының баш мөхәрриреАртур Хаҗиев, Европалы Татарстан блогының баш мөхәррире

"Беренчедән, без федерализмны бетерүнең киләсе адымнары Татарстандагы һәрбер кешегә һәм яшәү дәрәҗәсенә тәэсир итәчәк дип куркабыз.

Икенчедән, ватандашлар кампаниясе ул – Татарстанда сивил җәмгыять төзүнең мөһим өлеше. Ватандаш булу ул – сәяси процессларда катнашу дигән сүз. Шул исәптән, безнең дәүләттәге президентлык институтын саклау кебек әһәмиятле мәсьәләләрдә.

Өченчедән, мондый мәсьәләләрнең бүгенге Русиядә ничек хәл ителгәнен яхшы беләбез. Шуңа күрә, республика халкының актив сивил позициясе бу очракта Татарстанның үз мәнфәгатен кайгырту өчен кирәкле өстенлек булачак", дип сөйләде Хаҗиев Азатлыкка.

Имза калдыручылар да петиция астында үз фикерләрен яза.

Мисал өчен, Булат Ракипов исемле имза калдыручы болай дигән: "Мин Татарстан конституциясе яклы. Референдумда халык аңа тавыш биргән. Татарстанда президентлыкны бетерү миллионлаган татар һәм республика кешесенең йөзенә төкерү булып тора".

"Русия конституциясенә күрә (77нче матдә) федерация субъекты булган Татарстан дәүләт хакимият системасын үзе билгели. Төбәк башлыгын президент дип атау ― төбәкнең үзенең һәм аның халкының эше", дип яза Айрат Фәйзрәхманов.

Русия төбәкләрендә президент атамасын бетерү кануны 2015 елда гамәлкә керәчәк. Татарстан җитәкчелеге бу канунга катгый булмаса да каршылык күрсәтеп килде. 


Илдар ГАБИДУЛЛИН

| 14.07.2014

Ренат Харис: Китап адреслы язылырга тиеш

$
0
0
14.07.2014 Мәдәният
Узган атнада Казанда Россия нәшрият җитәкчеләре җыелып фикер алышты. Танылган язучылар, нәшрият өлкәсе вәкилләре китап язмышы хакында фикер алышты. Россиядә җиденче тапкыр оештырылучы әлеге фәнни-гамәли конференция вакытында “Татмедиа” бинасында төрле төбәкләрдә нәшер ителгән басмалардан торган күргәзмә дә эшләде.

Бу чарада катнашкан Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай премиясе лауреаты Ренат Харис белән узган әңгәмәбез дә нәкъ менә китап, татар китабы хакында барды.

- Дөнья һаман яхшы якка таба бара, дибез. Минемчә, дөньяның яхшы якка баруының беренче күрсәткече, конференциядә күренгәнчә, халыкта китап белән кызыксыну артканнан арта бара. Минем туганнарым да китапханәдә эшлиләр. Алар да шул ук фикерне дәлилли, китапханәгә балалар бик күп килә, диләр. Бу гаҗәеп шәп күренеш. Әгәр китап шулай кызыксындыра икән, димәк китапны чыгару сәнгате, аны җитештерү дә үзгәрергә, яңарырга тиеш. Казанда узган конференциядә нәкъ шушы проблемалар күтәрелә. Безнең заман галиме әйткән: “Кешелек дөньясы үз тарихында ике бөек ачыш ясады. Берсе – китап уйлап чыгарды, чөнки китап адәм баласының бүгенгесен аның үткәне белән тоташтыра. Китапка бөтен дөнья сыя. Ә икенчесе – телевидение, шушы китапны кеше кулыннан тартып ала. Без моңарга өченчесен - интернетны да өсти алабыз. Әмма шуңа да карамастан, китап үзенең кеше тормышындагы әһәмиятен югалтмый, ничә мең еллар үсеп килгән традицияләрен дәвам иттерә ала. Димәк китап, чынлап та, кешелек тарихының иң бөек ачышы, иң олы казанышы.

- Ренат абый, сез менә бирегә куелган китап күргәзмәсе белән дә таныштыгыз. Алар замана укучысын җәлеп итәрлек дип уйлыйсызмы? Эчтәлеккә хәтле тышкы кыяфәткә күз төшә бит?

- Минем бу мәсьәләдә конкрет кына фикерем юк. Биредә күргән китаплар, ул Татарстан китап нәшриятыныкымы, я булмаса Чуашстанныкы, Воронежныкымы, Якутиянекеме - алар барысы да шәп итеп эшләнгән, барысы да күз явын ала торган басмалар. Һичшиксез, тышлыгын күргәч, һәрберсен тотып, ачып, укып карыйсы килә. Минем бүгенге китапларга бернинди дәгъвам юк.

- Шулай да, иллюстрация ягы аксый дигән фикер дә ишетелә бит...

- Иллюстрация - ул зур мәсьәлә. Мәсәлән, безнең Казанда да балалар китабына иллюстрация ясый торган рәссамнар саны гаҗәеп аз, алар елдан-ел кими бара. Татарстан китап нәшрияты директоры Дамир Шакиров белән без бу мәсьәлә буенча һәрвакыт сөйләшеп торабыз. Китап бизәүче рәссамнарның саны бик кимеде. Бу хәл Татарстанда гына түгел, ә Чуашстанда үзен сиздерә. Чуаш дуслар минем “Матур өй” дигән китапны чуаш телендә чыгарганнар. Ул китапны беренче тапкыр “Татмедиа”да оештырылган күргәзмәдә күрдем. Кабатлап әйтәм: китап бизәү - зур проблема. Монда минем Татарстанның халык рәссамы Фәридә Хасьянованы телгә алып узасым килә. Фәридә ханым белән чыгарган китапларны татарча белмәгән кешеләр дә сатып ала. “Рәсемнәре матур, рәсемнәрендә үк инде педагогика, тәрбия бар”, - ди алар. Безгә менә шушындый рәссамнарны үстерергә кирәк. Ә аларны үстерү өчен иллюстрацияле китаплар чыгару зарур. Андый рәсемле китапларга тиешле бәяне дә куя белергә кирәк, чөнки балаларга рәсем ясау - ул бик вак эш. Моны, әлбәттә, конференция белән генә хәл итеп булмый. Аңарга дәүләти караш кирәк.

- Бала-чагага теләсә нинди китапны укытып булмый. Сезнең шигырьләр педагогик куәсе белән сугарылган. Бала үзенә ниндидер мәгълүмат, яңалык ала. Бу язучылык сәләте күпләргә бирелмәгәнен дә танырга кирәктер...


- Минем балаларга язган өч кенә китабым бар. Аларны мин өч оныгыма яздым. Оныкларым минем китапларымны укып тәрбияләнсеннәр дигән теләк белән башкарылды ул эш. Чөнки бик күп балалар китабы дигән китаплар, кызганыч ки, балалар басмалары түгел. Алар балалар әйткән сүзләрне уйнатып, рифмалаштырып, балаларның психологиясен белмичә язылган әсәрләр. Мин моны укытучы гаиләсендә үскән кеше буларак әйтәм.Минем тирә-юнемдә дә мөгаллимнәр яши, хатыным, энекәшем, туганнарым - укытучылар. Баланың психологиясен өйрәнеп, аларга нәрсә кирәген белеп эш итәргә кирәк. “Лап-лап”, “Әбәк” дигән китапларны укучылар яратып кабул итте. Ә инде “Матур өй” дигән китапны Санкт-Петербург, Мәскәү, Түбән Новгородларда узган фәнни -гамәли конференцияләрдә телгә алдылар, өйрәнделәр. Балалар өчен шигырь - ул бит фикер йөртү механизмы. Менә шушы фикер йөртү, уйлау механизмын балалар китабында бирергә кирәк.

- Балалар өчен тарихи темаларга яза торган әдипләребез бар дип саныйсызмы?


- Үзенең баласы булган бөтен язучы да андый темаларга яза ала дип саныйм. Фәкать дәүләт заказы гына булырга тиеш. Шәхсән үзем балалар өчен әсәрләр язмый идем. Оныкларым тугач, үзеннән-үзе килеп чыкты. Менә хәзер инде оныгымның оныгы туды, аның өчен китап язарга уйлыйм. Китап ул адреслы булырга тиеш.

- Замана белән бергә укучы да үзгәрәме?


- Әлбәттә, үзгәрә. Ә бу, үз чиратында, язучыларга, нәшер итүчеләргә тагы да җаваплылык өсти дигән сүз. Заманны аңлап яза торган язучылар һәм җәмгыятьнең психологиясен аңлап, китапны укучылар кулына тапшыра белә торган оешмалар, кибетләр эшләргә тиеш. Китапны язып, ул сандыкта калса, киштәдә торса - аның файдасы юк. Бүген язылган китапны, бүген кичкә укучы кулына тапшырыга кирәк. 


Мөршидә КЫЯМОВА

| 14.07.2014

Яшьләр Google-ны татарчага өйрәтмәкче

$
0
0
15.07.2014 Интернет
Татар яшьләре Google-ның тәрҗемәләр бүлегендә татар теленә дә тәрҗемә итү мөмкинлеге булсын өчен эшне тизләртергә җыена. Тәрҗемәгә керешкән активистларга түләү өчен Татарстан хөкүмәтеннән акча да сорарга телиләр.

Дөнья татар яшьләре форумының идарә әгъзасы Рашат Якупов Google-да татарча тәрҗемәнең кайчан эшләп китәсен өзедереп кенә әйтә алмый. Google корпорациясенең үз тәрҗемәләр бүлегенә татар телен дә өстәргә теләвен ул зур казаныш буларак бәяли.

2012 елдан бирле, "Мин татарча сөйләшәм" чарасыннан соң яшьләр форумы һәм "Үзебез" хәрәкәте татарча тәрҗемә итү дә булсын дип Google-нең АКШтагы баш фатирына хатлар яудыра башлый.

"Белмим, безнең тәэсир булды микән? Мин үзем булгандыр дип уйлыйм, ниһаять Google татар теленә тәрҗемә итү өчен теләк белдерүчеләрне җыя башлады. Интернетта таралган хәбәрләргә күрә, хәзер теләк белдерүчеләр бушка Google сайтына кереп алар тәкъдим иткән гыйбарәләрне, текстларны тәрҗемә итүдә катнаша ала. Бу Google Translate бик кулай хезмәт, дөньяның теләсә кайсы почмагында аны кулланып була. Google моңа кадәр ачкан телләргә сүзләрне, аерым текстларны тәрҗемә итеп була", ди Якупов.

Аның сүзләренчә, бүген кемнәрдер бу эшкә керешкән дә инде. Google-нең татарчага тәрҗемәне дә булдыру өчен башкарыласы эшләр системы кулай эшләнгән. Кемнәр тәрҗемә иткәнне, кем эшләп утырганны күреп булмый.

Тәрҗемә өчен аерым биткә кереп инглиз һәм татар телен сайларга кирәк. Шул вакытта тәрҗемәгә керешүчегә ике мөмкинлек бирелә. Беренчесе – әзер гыйбарәләр, әзер җөмләләр ачыла. Аларны инглизчәдән турыдан-туры татар теленә тәрҗемә итү кирәк. Икенчесе – раслау хезмәте. Бу очракта, теләүчеләр кереп, инде моңа кадәр тәрҗемә ителгән гыйбарәләрне, текстларны тикшерәләр. Хаталары булса, хата дигән төймәгә басалар. Текст дөрес тәрҗемә ителгән, барсы да дөрес булса, раслап куялар.

Якупов сүзләренчә, Google-нең татар теленә тәрҗемәгә юл ачуы турында хәбәр Ирек Хаҗиев дигән егет тарафыннан интернетта таратыла. "Бу хәбәр таралды. Интернетта тәрҗемә итүчеләр бар. Әлегә никадәр тәрҗемә ителгәнен, кызганыч, әйтеп булмый. Бу эшкә күбрәк кешене җәлеп итү өчен Дөнья татар яшьләре форумында уйланабыз. Теләгебез – бу эш өчен хөкүмәттән күпмедер акча сорап, тәрҗемә эшенә керешкәннәргә түләнсен дибез", ди Якупов.

Татар яшьләре форумы җитәкчесе Тәбриз Яруллин хөкүмәтнең телне үстерү өчен бүленгән акчалары Google-да тәрҗемә өчен бирелсә, файдасы күбрәк булыр иде, дип әйтә.

"Татарстанның 2014-2020 елларга телләрне саклау програмына сүзлекләр төзү өчен ничәмә-ничә миллионнар бирелә. Моңа кадәр булган програмнарда да сүзлекләргә акчалар бүленде, әмма ничәмә миллионнар әрәм, чөнки нәтиҗә юк. Киң җәмәгатьчелек аларны куллана алмый, онлайн бушлай тәрҗемәләр дә юк. Дәүләт телне үстерү, сүзлекләр төзү һәм тәрҗемә өчен акча тотарга җыена икән, беренче чиратта Google системында үз теләкләре белән эшләүчеләргә бирергә тиеш", ди Яруллин.

Аның сүзләренчә, Google-да татарчага һәм татарчадан башка телләргә тәрҗемә эшләп китсә, аны кулланучы яшьләр күп булачак.

"Җайлы әйберне һәрвакыт кулланалар аны. Элек кеше iPhone-сыз тора алмам дип башына да китереп карамаган. Google системы да шундыйрак әйбер, ул кешегә бик күп яңа мөмкинлекләр ача. Каяа гына барма, кулыңда нинди генә әсбаб булмасын, gadget, smartphone, notebook, яисә өстәлдәге компьютермы, син һәрвакыт Google сүзлегенә кереп, сүзне тикшерергә, йә булмаса, гыйбарәләрне һәм текстларны тәрҗемә итәргә мөмкинлегең булачак", ди Яруллин

Google-нең android системнары һәм бөтен җайланмалары, Microsoft Windows системы кебек, програмнары татар теленә тәрҗемә ителсә, безнең татарга файдага, аны танытуга бер зур өлеш булыр иде ди ул.

"Google-нең тәрҗемәчесе бу зур корпорациянең бер кечкенә генә бүлеге дип әйтергә була. Меңләгән юнәлешнең берсе генә ул.

Хәзер ике-өч ел дәвамында Google белән interface һәм android-ларны татарчага тәрҗемә итү турында эшләр алып барыла, әмма алга китеш күренми. Мин аndroid KitKat-ны алган идем. Әле һаман да татарчасы юк, ул булырга тиеш иде. Android системы әле күп телләргә тәрҗемә ителмәгән. Ул татарны тагын да ныграк танытыр иде", ди Яруллин.

Google 2006 елда үзенең тәрҗемә бүлеген булдыра. Хәзер анда 80 телгә тәрҗемә итеп була. Әгәр, мисал өчен, япончадан грекчага тәрҗемә итәргә кирәк булса, бу систем башта япончадан инглизчәгә һәм шул мизгелдә үк инглизчәдән грекчага тәрҗемә итә торган итеп ясалган.



 


Наил АЛАН

| 14.07.2014

Мәчетләрдә ифтарлар уза (ФОТО)

$
0
0
15.07.2014 Дин
Изге Рамазан аеның икенче яртысына күчтек. Татарстан мәчетләренең күбесендә ай буе ифтарлар оештырыла. Игътибарыгызга "Ярдәм" мәчетендә узган ифтарларның берсеннән ФОТОрепортаж:

 

 

Фото # 1

Фото # 2

Фото # 3

Фото # 4

Фото # 5

Фото # 6

Фото # 7

Фото # 8

Фото # 9

Фото # 10

Фото # 11

Фото # 12

Фото # 13

Фото # 14

Фото # 15

Фото # 16

Фото # 17

Фото # 18


---

--- | 15.07.2014

Россиялеләр кәгазь акчага күбрәк ышана

$
0
0
15.07.2014 Икътисад
30 ел элек “Коммунизм чорында акча булачакмы?” дигән сорауга “Кемнеңдер - була, кемнеңдер - юк” дигән җавап ишетеп булыр иде. Ә менә хәзер исә финансистлар киләчәктә акча кирәкмиячак, бар хисаплар да банк күчерүләре аша гына булачак, дип ышандыра.

Тик, Superjob.ru тикшеренүләр порталы ачыклаганча, халык кәгазь һәм тимер акчалар белән хушлашырга ашыкмый. Бары тик һәр бишенче кеше генә акча янчыгын пластик картага алмаштырырга әзер.

Россия Үзәк Банкы рәисенең беренче урынбасары Георгий Лунтовский раслаганча, ун елдан соң безнең илдә кулда булган акчаларны (наличные деньги) кулланмаячаклар. Ләкин икътисади яктан актив булган 1600 россиялене сораштыргач, аларның 68 процентына мондый хәл бөтенләй дә ошамый булып чыккан. Бары тик һәр бишенче сораштырылучы (22 процент), чыннан да, бер дистә елдан соң кыштырдап торган кәгазь акчадан һәм авыр йөк булып йөргән тәңкәләрдән баш тартырга тели. Ә халыкның 11 проценты бу сорауга нәрсә дип җавап кайтарырга да белми.

Акчасыз исәп-хисапка күчүгә яклылар: “Бу бик уңайлы, акча бастыруга да шактый акча сарыф ителә бит”, – ди. Тик каршы яклар үз дәлилләрен китерә: “Бу бит кешене һәрьяклап контрольдә тоту дигәнне аңлата. “Таш гасыр”да яшәве яхшырак”; “Безнең илдә коммуникацияләр белән тәэмин ителмәгән торак пунктлар бар. Аларга хәзер үз валютасын уйлап табаргамы?”; “Минем акчалар белән ят кешеләр идарә итүен теләмим”. Банк хисабы аша гына түләнә торган акчаларга каршы булучыларның фикерләре шундыйрак.

Шулай ук кәгазь акчаны бетерүгә каршы торучылар пластик картаның саклану дәрәҗәсе югары булмавын билгеләп үтә. Россиядәге банкларның ышанычлы булмавын да әйтә алар, чөнки караклык буенча белгечләр заманча технологияләр белән бергә “үсә”. Кулдагы акча бөтенләй юкка чыга калса, базарда бәя төшерер өчен ничек сатулашырга? Бездә еш күзәтелә торган элемтә чаралары, электр энергиясендәге өзеклекләр булганда нишләргә? Әлегә мондый сорауларга анык җавап юк.

Кайбер респондентларга кулда булган акча ышаныч өсти. Икенчеләре: “Копилка җитештерүчеләр бөлгенлеккә төшәчәк”; “Ә ришвәтләрне ничек бирәчәкләр? Безнең бит ярты ил шуның хисабына яши”, – дип мыскыллап көлә. Өченчеләр исә Россия Үзәк Банкына мондый проектлар урынына башкаларны уйлап табарга кирәк, дип белдерә. Мәсәлән, кредитлар буенча күтәрелгән процент ставкаларын киметү өстендә эшләү.

Сораштыру нәтиҗәләре күрсәткәнчә, хәзерге вакытта россиялеләрнең күбесе (56 процент) кулда булган акчаларны иң ышанычлы исәп-хисап ясау ысулы, дип саный. Банк хисабы аша күчерелә торган акчалар халыкның 13 процентында гына ышаныч тудыра. Сораштырылганнарның 30 проценты пластик карталарга ышана, 1 проценты – бурыч алу кәгазенә (долговая расписка). Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: банк аша түләнә торган исәп-хисапка, ир-атларга караганда (11 процент), хатын-кызлар күбрәк ышана (16 процент). Пластик карталарга көчле затлар өстенлек бирә (31 процент).

Биш ел дәвамында россиялеләрнең бу өлкәдәге карашлары үзгәрмәгән диярлек. Ләкин кулда булган акчага ышаныч кими бара. 2009 елда ул 63 процент булса, бүген 56 процент тәшкил итә. Банк хисабы аша түләнә торган акчага ышаныч – 3 процентка, ә пластик карталарга 4 процентка арткан. Бурыч кәгазьләре элек тә гадәткә кермәгән булса, хәзер дә әллә ни популяр түгел икән. 




| 15.07.2014

Сау бул, Бразилия – сәлам, Русия

$
0
0
16.07.2014 Спорт
Дөнья футбол беренчелегенең чираттагысы 2018 елда Русиядә үтәчәк. Мәскәү-Казан арасында тиз йөрешле поезд юлы шул вакытка төзеләчәк, диде Русия спорт министры.

Бразилиядә Германиянең җиңүе белән тәмамланган Дөнья футбол беренчелеге финалын Русия президенты Владимир Путин Германия канцлеры Ангела Меркель һәм Футбол федерациясе (FIFA) президенты Сепп Блаттер белән бергә карады. 2018 елда дөнья беренчелеген Русия уздырачак. Моңа кадәр дөнья футбол чемпионатларының Көнчыгыш Европада узганы юк иде әле. Русиядә узачак беренчелек турында кайбер сорауларга җаваплар әзерләдек.

2018 Дөнья футбол чемпионаты Русиянең кайсы шәһәрләрендә үтәчәк?


Уеннар 11 шәһәрдә үтәчәк: Казан, Мәскәү, Петербур, Калининград, Түбән Новгород, Волгоград, Сочи, Екатеринбур, Самар һәм Дондагы Ростов. 12 стадионның икесе Мәскәүдә урнашкан. Аларның кайберләре инде әзер. Казан стадионы 2013 Универсиада, Сочи стадионы 2014 Олимпия уеннары өчен төзелгән иде. Калганнарын FIFA стандартларына туры китереп төзекләндерәсе бар. Мәскәүдә 1956 елда төзелгән һәм 1980 елгы Олимпия уеннарын ачу һәм ябу урыны булган Лужники стадионын төзекләндерү 800 миллион долларга төшәчәк.

Футбол карар өчен Русиягә килү һәм шәһәрләр арасында транспорт ничек оештырылачак?

Русия спорт министры Виталий Мутко 12 июль көнне 2018 елгы Дөнья футбол чемпионатына билеты булган һәр кешегә Русиягә килү өчен паспорт кына җитәчәк дип белдерде. Виза алу кирәге юк. Уеннар үтәчәк шәһәрләр аралары ерак. Рәсмиләр алар арасында поезд һәм автобус рейсларын ачарга вәгъдә итте. Министр шул вакытка Мәскәү белән Казан арасында тиз йөрешле поездлар җибәреләчәк, диде.

Бу әзерлекләр күпмегә төшәчәк?


Сочи Олимпия уеннарына йомгак ясалгач, 51 миллиард доллар тотылганы мәгълүм булды. Русия премьер-министры Дмитрий Медведев 2018 елгы Дөнья футбол беренчелегенә 20 миллиард доллар тотарга планлаштырган. Бу акча 2010 елда президент Путин әйткән күләмнән инде ике мәртәбә артык. Бразилия беренчелеге 11 миллиард долларга төште, аны да күпләр бик кыйбат, дип тәнкыйтьләде, күп кенә социаль проблемнарны чишә алмаган хөкүмәтнең мондый чыгымнарга баруы илдә ачу дулкынына да сәбәп булды. Стадионнарны төзекләндерү хаклары Русиядә Бразилия белән чагыштырганда кимендә 50% артык.

2018 елгы Дөнья футбол беренчелеген Русиядә уздырмаска чакырулар булдымы?


Эйе. Кырым аннексиясе һәм Русиянең көнчыгыш Украинадагы хәлләргә катнашуы сәбәпле АКШның ике республикан сенаторы Футбол федерациясенә мөрәҗәгать итеп Русияне 2014 чемпионатында катнаштырмауны һәм 2019 уеннарын башка илдә уздыруны сорады.

Моннан тыш change.org сәхифәсендә Русиядә "гей-пропаганда" турындагы канунга ризасызлык белдереп 74 мең имза җыелды.

FIFA чемпионатны башка илгә күчерә аламы?


Юк. Футбол федерациясе АКШ сенаторларына "теге яки бу ил җитәкчелеге кабул иткән карарларның футбол уенына катнашы юк", дип җавап бирде. Чемпионатлар тарихында мондый хәлнең булганы юк.

Русия халкы Дөнья футбол беренчелеге турында ни уйлый?

ВЦИОМ фикер белешү үзәге хәбәр итүенчә, сораштыруда катнашканнарның 54 проценты Бразилиядә барган уеннарны карарга җыенмаган булган, 19 проценты даими карап барган, 22 проценты Русия уйнаганны гына караган.

2018 елда үтәчәк чемпионатка карата фикерләр әлегә тупланмаган. Сочида яшәүче берәү аңа битараф булганын әйткән иде.

"Дөнья футбол беренчелеге турында берни дә уйламыйм, ерак әле ул. Инде төзелгән стадионнарның шулай кулланылачагы әйбәт. Тагын берәр төрле төзелешкә чыдый алмас идек", ди Сочида яшәүче бер ир кеше.

"Стадион төзү ул олигархлар һәм бюрократларга акча урлау өчен менә дигән юл икәнен аңгыра да аңлый", диде Азатлыкка Петербурда "Зенит" футбол такымы шарфын муенына ураган бер ханым.

Христиан рухание Александр Шумский уенчыларның аяк киемнәре төсле булуы сәбәпле футболны "гей" спорт төре дип атап аның “оятсызлык” булуы турында язып чыкты.
 


Алсу КОРМАШ

| 15.07.2014

Сафаҗайда хәләл ризык

$
0
0
16.07.2014 Җәмгыять
Пильна районы авыл хуҗалыгы турында газета битләрендә һәрдаим язып киләбез. Сафаҗайда уңышлы эшләп килгән “Камалетдинов” фермерчылык хуҗалыгының эшчәнлеге, анда ачылган казылык (колбасный) цехын да яктырткан идек. Камалетдиновларның бу тәвәккәл адымнарына ике елга якын вакыт үтеп килә. Без шул вакыт эчендә булган үзгәрешләр белән барып таныштык.

- Хуҗалыгыбыз зур, мал-туар санын тагы да арттырдык. Әлегә, гомумән, 1100 баш терлек асрыйбыз. Шулар арасыннан 120 баш ат, 300 сарык бар, - дип сүзен башлады фермерчылык хуҗалыгының җитәкчесе Хәмзә ага (фотода). – Белгәнегезчә, казылык цехы төзедек. Бер ел эчендә сафка бастырдык без аны. Якты, зур, заманча җиһазландырылган цехта хәләл сосиска, сарделька, пешергән, ысланган казылык һәм Нижгар татарларының бренды булган казы җитештерергә планлаштырабыз. Әйе, җыенабыз гына хәләл ризыклар җитештерергә, чөнки безгә бераз бюрократия машинасы аяк терәде. Мал-туарны сую урынын экслуатациягә кертү тоткарлады эшне. Бүгенгә проблемаларны чиштек һәм ай ахырында цех тулы көченә хәләл продукция җитештерергә керешер. Үзенчәлекле продукция булганга, Россиянең мөфтиләр союзы әъзалары килеп, безне җентекләп тикшерделәр, ризыкларыбыз ислам кануннарына туры килә икәнне белдергән сертификатлар бирделәр. Хәләл продукция җитештерү бигрәк катлаулы кәсеп. Анда мал-туарларны чалуга зур игътибар бирелә. Мәсәлән, чала торган урын кыйблага юнәлгән булырга, чалынган туарның каны бөтенләй агып бетәргә, моны чиратта торган мал күрмәскә тиеш һәм башка нечкәлекләр таләп ителә. Гомумән, хуҗалыкта да, казылык цехында да кадрлар җитәс-лек. Өч дистәгә якын эшче хезмәт итә бездә. Хезмәт хакы уртача 20 мең. Цехның мәҗбүри тик торуын файда белән үткәрдек - белемебезне арттырдык, тәҗрибә тупладык. Хәзер югары квалификацияле белгечләр хәләл ризык җитештерер. Продукциягә сорау күп, шуңа күрә реализация проблемасы тумас дип уйлым. Сынау өчен, кечкенә партия товар җитештереп мәчетләргә тараттык инде. Мөфтиләр союзы да ярдәм ышандырды.

Иткә, сөткә тиешле хак булмаганга казылык цехы ачарга булдык. Кызганычка, тир түгеп асраган терлекне бүген дә кайда сатыйм икән дип көннәр буе баш ватып йөриләр фермерлар. Реализация шактый көчне дә, вакытны да ала. Җитмәсә, хакы да канәгатьләндерми крестьянны, аеруча итнеке. Бу хакта гаилә белән җыелып киңәштек тә, казылык цехы төзергә булдык. Һәм кыска вакыт эчендә булдырдык без аны.

Цехның җитештерүчәнлеге зур булганга, без шәхси хуҗалыклардан, фермерлардан, СПКлардан терлек сатып алырга җыенабыз. Хәләл продукциягә аерым симертелгән терлек кенә барыр. Ә соңгысын җитештерергә керем түгел, башкасы кузгады. Бу, үзенә карата, Аллаһы Тәгаләгә тормышка ашкан хыялларым, туган җиремдә яшәп, эшләргә мөмкинлек биргән өчен рәхмәт билгесе, - дип сүзен төпләде Хәмзә Камалетдинов.

Узган елның язында, язганыбызча, Казанда II Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены булып үтте. Аны икенче ел рәттән Бөтендөнья татар Конгрессы “Россия татар авыллары” иҗтимагый оешмасы белән берлектә уздырып килә. Җыенга Россиянең 31 төбәгеннән 430 эшмәкәр җыелган иде.

Шул чарада Татарстан президенты Рөстәм Миңниханов туган авылында җитештерүчәнлек белән шөгыльләнгән, авылын саклап калу өстендә җитди эш алып барган “Камалетдинов” КФХсын Рәхмәт хаты белән бүләкләде. Хасил Хәмзә улы Камалетдинов алып барган уннан артык хәләл ризыкларны президент үзе авыз итеп караган һәм шәп продукция дип бәяләгән.

Тырыш, эштә батыр Камалетдиновлар туган авылларындагы иҗтимагый һәм мәдәни тормышта да читтә тормыйлар. Июнь урталарында алар популяр булып килүче җырчы Фирдүс Тәмаевны чакыртып, авылдашларына җыр-моң бүләк иткәннәр.

Шатлык тулы күңел белән, халкым, динем белән горурланып чыгып киттем мин Камалетдиновлардан. Хәмзә абый хушлашып, болай диде: “Җир эш сөйгән, тырыш, чын крестьянны ашата да, яклый да, тик аны әниеңдәй күреп, хөрмәт итәргә кирәк. Җир - ана кебек бит ул", - диде.
 


Ринат СӨННӘТОВ

|

Хаталы Казан – 3

$
0
0
16.07.2014 Милләт
Казандагы хаталы элмә такталар, урам исемнәре язылган алтакталар – татар журналистлары өчен мәңгелек тема булыр, ахрысы. Язабыз, язабыз, әмма нәтиҗәләр генә әллә ни куандырмый диярлек.Һәрхәлдә үземне.

Шулай да берничә ай элек “ВТ” төртеп күрсәткән Декабристлар урамындагы хаталы элмә такталарга бик тиз игътибар иттеләр, аны шунда ук алыштырдылар да. Әмма эш бер йорт белән генә чикләнми шул, “Декабристов урамы” дигән такталар башка йортларда калды. Аны да һәр­бер­сен аерым атап язуны кө­тәләрдер, мөгаен. Урам күр­сәт­кечләрен искедән яңага кү­черү чираты үзәктән ерак булган Коләхмәтов урамына да җиткән. Матур итеп эш­ләнгән. Әмма тагын хаталы бит! “Коләхмәтов урамы” урынына “Кулахметов урамы” киткән.

Дәрвишләр бистәсендә, гомумән, чуарлык. Кем нинди элмә такта эләсе килә, шуны беркетә. Анда Тынычлык урамы бар. Урамның бер ягында “Тынычлык урамы” дип язылган, әмма каршы якка чыксаң – “Мир урамы” дигәнгә тап буласың. Кайсы дөрес? Шул ук бистәдәге “Главная” урамы белән дә мәзәгрәк хәл. Тәр­җемә кыенлыклары монда да күзгә бәрелеп тора. Бер йортта татарча варианты “Баш урам” дип бара, икенче бер өй диварында “Төп урам” дип язылган.

Казан шәһәре мэриясе каршында эшләүче топонимика комиссиясе белгече Гүзәл Сафиуллина Дәрвиш­ләр бистәсендәге язма­лар­ның, гомумән, дөрес булмавын әйтә. “2014 елның гыйнварында без Казандагы урам исемнәренең реестырын булдырдык. Урамнарның русча варианты, татарчага тәрҗе­мәсе язылды. Барысы да кат-кат тикшерелде, аңа таянып эшләргә була. Әмма бик сирәкләре генә аны куллана. “Төп”, “Баш”, “Тынычлык” урам исемнәре юк, алар “Главная”, “Мир” урамнары дип расланды. Алар үзгә­решсез кала. Ә Коләхмәтов урамына кагылышлысы, чыннан да, хата . Хаталар күрсә­телә, әмма ТКХ идарәләрендә безгә: “Аларны төзәтергә акча юк”, – дип җавап кайтаралар. Аларга исә басым ясарга вәкаләтебез юк. Ә чынында урам исемнәре язылган элмә такталарны эшләүче шир­кәтләр шул реестрга таянып эш итәргә тиеш, кирәк икән, безгә дә мөрә­җәгать итә алалар. “Город” ширкәте генә безнең белән килешеп эшли, алар җаваплы карыйлар, калганнары үзенчә эш итә”, – дип сөйләде ул.

Барысы да бар, хәтта стандарт та ясалган, тәрҗемә итәрлек белгечләр дә җи­тәрлек, әмма эш системага салынмаган. Кемдер үз белдеге белән эшли дә элә, аны белгечләргә күрсәтү юк. Димәк, алар кая мөрәҗәгать итәргә мөмкинлеге турында хәбәрдар түгел. Камчылап торган, хаталар өчен шел­тәләп торучы җаваплы дәүләт органы да юк. Барысы да кемгәдер сылтый, акча юк дип, авызны томалый.

“Халык контроле” порталы бар, мөрәҗәгать итегез, диләр. Элмә такталардагы хаталар турындагы гаризалар карау, татар телендәге язуларда хата төзәтү эшенә Га­лимҗан Ибраһимов исе­мендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты җаваплы. Әмма алар да дилбегә бер кулда булырга тиеш дигән фикердә, хаталы алтакталар хуҗаларын “камчылап” булмый диләр. Институтның лексикография бүлеге мөдире, галим Айнур Тимерханов “ВТ”га: “Элмә такталардагы хаталар турындагы гаризалар безгә җибәрелә. Безнең төп механизм – хат язу һәм шалтырату. Әмма кайвакыт бу чаралар гына җитми. Кайчак, хатагыз бар, андагы язуларны үзгәртергә кирәк дип кабат-кабат мөрәҗәгать итәбез, ә алар: “Бу элмә такта граниттан эшләнгән, аны кыйммәт бәягә Германиядән алып кайттык, текст уеп язылган”, – дигән җавап алабыз. Бу очракта без көчсез булып чыгабыз, аларга басым ясый алмыйбыз”, – дип сөйләде.

Яхшы якка үзгәрер өчен бары теләк кенә кирәк кебек. Бу җәһәттән уңай мисаллар бар. Россиядә ике дәүләт теле булган төбәк бер Татарстан гына түгел. Башкортстанда да – ике дәүләт теле. Күрше республика дәүләт телләре турындагы законны бездән соң кабул итте.

Татарстан боларны канун­лаштыруның авыр юлын беренче булып узды, бу зур уңыш иде, әмма законнар була торып та, аларны эшләтеп җибәрә алмавыбыз – зур кимчелек. Уфада да хаталар оч­рый, әмма бу күп очракта шәхси ширкәтләрнең алтакталарында була. Ә шәһәр, муниципаль берәмлекләр, дәүләт органнарына караган элмә такталарда, шул исәптән урам исемнәрендә хаталар юк. Уфада җиде район, аерым шәһәр хакимияте бар. Шул җиде район хакимиятенең һәрбер­сендә топонимика, терминология бүлекләре эшли. Ә Уфа хакимиятендә мәгариф ида­рәсенә караган тел сәясәте бүлеге бар. Менә шушы бүлекнең мөһере булмый торып, шәһәрдә бер генә элмә такта да эленми. “1999 елдан бирле тел сәясәте буенча комиссия эшли, ә 2007 елда шәһәр, район хакимият­ләрендә топонимика, терминология бүлекләре булдырылды. Безнең бүлектә биш кеше хезмәт куя, барысы да – югары белемле лингвистлар. Һәрберебезнең эш өстәлендә 2009 елда басылган “Русско-башкирский словарь названий улиц, городов Республики Башкортостан” китабы ята. Шуңа нигезләнеп эшлибез”, – дип сөйләде безгә Уфа шәһәре хакимиятенең тел сәясәте бүлеге баш белгече Зөлфия Муфазалова.

Зөлфия ханым хаталар ычкынгалавын яшермәде. “Була андый хәлләр, әмма бездә җәмәгатьчелек тә бик актив. Хатаны күреп алалар икән, шунда ук йә шалтыраталар, йә Интернет аша язалар, без шунда ук җаваплы кешене табып, хатаны төзәтәбез“, – диде ул.

Европада берничә дәүләт теле булган илләр бар, шуларның берсе – Швейцария. Биредә ике дәүләт теле – алман белән француз. Шушында яшәүче татар галимәсе Диләрә Сөләйманова, дәүләт структураларында хезмәт куючыларның барысы да ике телне дә камил белергә тиеш, дип әйтә.

“Дәүләт институтларында махсус комиссияләр эшли, элмә такталардагы текстларны тикшерә, аларның ике телдә дә дөрес язылышын тәэмин итә. Белгечләр тик­шермичә, аларны эләргә рөх­сәт юк. Хосусый ширкәтләр үзләренең дәрәҗә­ләрен тө­шерергә теләми икән, хатасыз язар өчен текстны җиде тапкыр тикшерә. Монда бит көндәшлек принцибы эшли. Французча язганда хата җи­бәрдең исә, син көндәш­ләреңнән берничә адымга артта каласың дигән сүз. Шуңа күрә шәхси ширкәтләр тәр­җемә белән шөгыльләнүче контораларга яки редакция­ләргә мөрәҗәгать итә.

Тәр­җемәчеләр хата җибәрә икән, алар йә лицензиясез кала, йә клиентлар алар белән эш­ләүдән баш тарта. Штрафлар юк, аңа кадәр җитүгә юл куелмый. Хата китә икән, күреп алсалар, уңайсызланалар, гафу үтенәләр һәм шунда ук дөрес язылган элмә тактага алмаштыралар”, – дип аңлатты ул безгә.

Бездә, аеруча Казанда бу эшнең системага салынмаганлыгы көн кебек ачык. Югыйсә ТКХ башлыкларын, урам исемнәрен язучы шир­кәт­ләрне акылга утыртыр өчен бер өстәл сугу да җитә кебек. “Эшлекле дүшәмбе”дә, менә фәлән оешма, аның җавап­лысы – шул, аның рөхсәтеннән башка беркем дә берни элми дип әйтелсә, аңламаслармы?!

Без барыбыз да Казанны яратабыз һәм аның гел үсә баруына сөенәбез, әмма татар кешеләре буларак, башкалабызда татар теленең аксавын теләмибез. Татарстанда, Казанда бер тәрҗемә үзәге булырга тиеш һәм аларга текстларны тикшерү, төзәттерү вәкаләте дә йөкләнсен. Һәр хатаны аерым кеше фотога төшереп бетерә алмый, алар күп, адым саен. Безгә аларны булдырмау ягын кайгыртырга кирәк! Бөтен шәһәргә хезмәт күрсәтә алырлык бер үзәк булдыру – республиканың да, мэриянең дә кулыннан килә торган эш. Шөкер, рус, татар, инглиз телләрен бертигез камил белүче лингвистларга кытлык юк. Татар теленә битараф булмаучылар да шактый, Казан түрәләренә аларның да ярдәме тияр иде. Иҗтимагый шура төзеп, Казан шәһәре түрәләре белән бергә тикше­рү рейдлары оештырылса, эш күпкә тизләнер иде. 


Римма БИКМӨХӘММӘТОВА

102 | 16.07.2014

Луиза Батыр-Болгари: Гонорар өчен генә көрәшмим, сәнгатебезне коткарасым килә

$
0
0
16.07.2014 Җәмгыять
Татарстан югары мәхкәмәсендә "Әкият" театрыннан гонорар таләп итүче күренекле композитор милли сәнгатьне коткару өчен бу юлга барганлыгын белдерә.

Күренекле композитор, 600ләп җыр, 25 спектакльгә көй иҗат иткән Луиза Батыр-Болгари соңгы өч елда "Әкият" курчак театрында уйналган спектакльләрдә яңгыраган фонограммалары өчен 2 миллион 190 мең сум акча таләп итә. Татарстан югары мәхкәмәсендә чираттагы утырыш 21 июльдә булырга тиеш.

Композитор Азатлык сорауларына җавап биреп, гонорар өчен генә көрәшмәвен, ә милли профессиональ сәнгатьне коткарасы килүен әйтте. Аның фикеренчә, министрлыкта татар сәнгатенә битарафлар утыра, иҗат әһелләренә гонорар түләмәү, аларны белмәү һәм санламау милли сәнгатькә мөнәсәбәтне күрсәтеп тора.

– Татарстанда авторлык хокуклары күптән инде тулысынча бозыла. Алар юк һәм беркем дә аларны сакламый. Безгә иҗатчы коллар кебек карыйлар.

Хәзер бөтен нәрсә дә шәхси кулларда, һәм шуңа күрә Татарстанның мәдәният министрлыгы сәнгать белән шөгыльләнми, ә чаралар гына үткәреп ята. Министрлык тулысынча дип әйтерлек концерт куя торган оешмага әверелде. Төрле илләргә барып декадалар, сабантуйлар үткәрү турында гына уйлап яталар. Милли профессиональ сәнгатьне үстерү турында башларына да кертеп карамыйлар.

Министрлыкка килгән яңа түрәләрнең бөтенесе диярлек сәнгатьтән бик ерак. Министр – журналист, аның беренче урынбасары – финансчы. Алар спектакльләргә, премьераларга йөрмиләр. Мин беренче тапкыр беренче урынбасар Ирада Әюпова янына баргач, ул кыскача үзем турында мәгълүмат язып алып килергә кушты. Янәсе, кем мин? Мин нәрсәләр иҗат иткәнмен?

Шундый кешеләр түрәлеккә килгәнгә, безгә хәзер эшләү бик авыр. Алар безнең күпме хезмәт куйганны аңламый. Без хәзер җыештыручыдан да кимрәк акча алабыз. Иҗатыбыз өчен бер елга өч мең доллар түләсәләр ярый әле, кимрәк тә була.

Халык үз иткән җыр сәнгате хәзер үзешчәннәр һәм шулай ук шәхси кулларда. Беләсез, мәгълумат чаралары аша пропаганда бара. Безнең халык җырлар, җыр сәнгате ярдәме белән генә исән калган. Хәзер эфирда яңгыраган әйберләр халык рухын юк итә, чөнки бик примитив җырлар тапшырыла. Бу хәл милли тамырларыбыздан аера. Мин берничә тапкыр министрлыкка мөрәҗәгать итеп карадым, әмма алар бу проблемны ишетергә дә теләми.

Инде театр өчен язган музыкага килсәк, безгә тиеннәр түләнә. Министрлык безгә драматургка түләгән кебек, кулъязма өчен генә түли. Кулъязма кәгазь генә бит ул. Көйне яздыру бик катлаулы һәм күп вакыт сорый торган нәрсә. Бу фонограммалар өчен безгә театр да, министрлык та түләми.

Бу хакта мин берүзем әлегә күтәрелеп чыктым. Ә театр ("Әкият"), әгәр мәхкәмәдә җиңсәм, башка композиторлар да, шулай ук, шикаять итәр дип курка. Хәзер театр мәхкәмәгә ялган документлар китерә. Көйнең фонограммасын мин язмаган, бөтенләй мин белмәгән кешеләр язган дип белдерәләр. Театрда 13 спектакльгә дә фонограммаларны мин язганны һәркем белә. Алар баш режиссер катнашы белән язылды. Ә директор баш режиссерны мәхкәмәгә җибәрми.

Театр мөдире хәзер барсына да үзе хуҗа. Анда эшләүчеләр, урыннарын югалтырбыз дип, дер калтырап тора һәм теләсә нинди кәгазьне имзаларга мөмкиннәр. Мәхкәмәгә театр яллаган кеше йөри. Ул фонограммаларны мин язмаган дигән документлар алып килгән. Хәзер мәхкәмәнең башын бөтенләй бутарга телиләр.

Беләсез, бездә мәхкәмәләр гади кеше файдасына түгел. Казандагы район мәхкәмәсендә минем шикаятьне җентекләп караудан баш тарттылар. Минем бит бөтен язмалар компьютерда бар, мин аларга комьютерның хәтер дискын да алып килдем. Хөкемдар күзен театр җитәкчесе ягыннан алмады.

Директорның элемтәләре күп. Прокуратурада да, мәхкәмәләрдә дә – аңа бөтенесе таныш, чөнки бөтенесе үзләренең оныкларын театрга алып килә. Хәзер, беләсезме, нәрсә бара? Канунилыкны саклау-сакламау өчен көрәш бара. Татарстанда бу гадәти система – кануннар эшләми.

– Сүзләрегездән гонорар өчен генә түгел, ә профессиональ татар сәнгатен яклау өчен көрәшкә баскан кебек килеп чыга. Бу чыннан да шулаймы?

– Әлбәттә! Әмма акча мәсьәләсе дә бөтенләй юк түгел. Чөнки мин тәҗрибәле композитор, 25 спектакльгә көйләр яздым, шуның эченнән 13е балалар театрына. Миңа гонорарларны түләмиләр, ә мин аларны һәрвакытта даулап алырга тырышам. Спектакль куелган саен унлап гариза язам мин. Шуннан соң гына министрлык безнең хезмәткә түләү мәсьәләсен карарга мөмкин. Гадәттә тиеннәр түләнә.

Мин бүген бу мәсьәләне күтәрәм, чөнки миннән соң профессионаллар килерме дигән сорау борчый. Хәзер профессионаллар калмады дип әйтергә була. Иң аянычы – бездә хәзер белгечләр калмый. Минем улым үзебездә эшләргә теләми. Ул чит ил проектлары өчен көйләр яза. Ул минем белән нинди хәлләр булганны күреп тора һәм шуңа күрә моннан китәм дип әйтә. Татарстанда хәзер наданлык һәм канунсызлык хөкем сөрә.

– Театр менә бу, йә теге спектакльгә көй языгыз әле дип үзе мөрәҗәгать итә идеме, әллә үзегез теләк белдереп чыга идегезме?


– Театр миннән үтенә. Миңа директор да, баш режиссер да мөрәҗәгать итә. Без баш режиссер белән бик озак эшлибез. Аннан соң гаҗәпләнерлек әйберләр килеп чыга. Берәү көй язарга куша, ә икенче юридик зат (министрлык) гонорар өчен түләү карары чыгара.

Министрлыкта экспертлар шурасында утыручылар да, министрлык вәкилләре дә элеккеге кебек хәзер балалар спектакльләренә, премьераларга йөрми. Бу шурада бер бәлешне бөтен кешегә бүләләр. Нәтиҗәдә, минем театр өчен язылган музыканы бер тапкыр да ишетмәгән кешеләр көйләремә иң түбән бәя куя. Безгә хәтта иң түбән ставканы да түләмиләр, министрлык раслаган ставкалар белән чагыштырганда ун тапкыр кимрәк акча бирелә.

Элекке елларда гонорарларны 28, 35 һәм кайвакыт 50 меңгә кадәр ала идек. Ә министрлык раслаган ставкалар 240-300 мең сум. Безгә андый акчаларны беркем дә, беркайчан да түләмәде. Безнең эшебез тиешенчә бәяләнми.

– Сезнең эш урыныгыз бармы?

– Юк. Мин 1990 еллар башыннан бирле иҗатчы, мин беркайда да эшләмим. Иҗат – минем төп эшем. Мин көйләр язам, аларны яздырам һәм дисклар чыгарам.

2002 елдан бирле мин дисклар чыгарам, чөнки радио хәзер профессиональ җырларны тапшырмый дип әйтергә була. Алар хәзер үзешчән җырларны акчага гына ишеттерә. Халык минем балалар өчен язган, элекке һәм яңа җырларымны ишетсен өчен мин дискларымны чыгарырга мәҗбүр булдым. Мин моны канун бозмыйча эшлим: башкаручыларга түлим, лицензияле килешүем бар.

Ә дәүләт оешмасы булган театр канун боза. Элек театрның акчасы җитенкерәми иде. Ул вакытта мин бернинди ризасызлык та белдермәдем. Әмма вакытлар үзгәрә. Театрга хәзер Европадагы иң яхшы биналарның берсен салып бирделәр. Аның "Сбербанк", ЮХИДИ кебек бай химаячеләре бар. Хәзер алар 300 сумлык, бик кыйммәт билетлар сата. Театр айга 26 миллион тулаем табыш ала. Хәзер театрның лицензияле килешү төзеп, авторларга элек бушка ясаган фонограммалары өчен түләргә мөмкинлеге бар.

– Театр министрлыкның гонорар шурасыннан башка гына иҗатыгыз өчен түли аламы?


– Әлбәттә. Башка театрлар, мисал өчен, Камал театры фонограммалар өчен дә үзе аерым түли. Аннан кала авторга да түли. Хәзер курчак театрының да мондый мөмкинлеге бар. Ә алар һаман да искечә, акча түләмичә генә эшләргә тели. Хәзер бит ил дә, кануннар да башка, ә театр моны аңларга теләми.

Минем спектакльләр белән гастрольләргә чыгарга бик яраталар, минем әсәрләрне фестивальләрдә дә күрсәтәләр. Чит илләрдә куйган спектакльләре өчен миңа акча түләгәннәре юк, мине фестивальләргә чакырмыйлар. Мөдирләр 25 ел эчендә бер генә тапкыр булса да минем спектаклем белән гастрольгә, йә булмаса фестивальгә чакыра ала иде. Алар үзләренә якын кешеләрне, баш хисапчыны һәм башкаларны гына алып баралар. Иҗатчыга бездә менә шундый мөнәсәбәт.

– Сез мәхкәмә аша 2 миллион 190 мең сум алырга телисез. Бу каян килеп чыккан сан?


– Мин юристларга мөрәҗәгать иттем. Һәр язманы канун бозып кулланган өчен 10 меңнән алып биш миллионга кадәр штраф түләнергә тиеш дип язылган. Без иң түбән штрафны алдык. Соңгы өч ел эчендә театрда 219 тапкыр әсәрем уйналган. Шушы вакыт эчендә уйналган башка театрлардагы спектакльләрне кертмәдем әле мин. Мин бер өлешен генә шикаять иттем.

Мин министрга алдан хат язган идем. Ул бу хәлдән үзара аңлашу килешүе төзеп (мировое соглашение) чыгарга тәкъдим итте. Без шуннан соң бәяне төшердек, әмма театр мөдире миңа түләүдән баш тарта. Аның алай үҗәтләнүе хәлне катлауландыра гына. Мин бөтен әсәрләремне куймасыннар дип тыя да алам.

– Мәхкәмә карарын сезнең файдага чыгармаса?


– Монда борчылырга кирәкми. Мәскәүдә безнең бу мәсьәләгә башкача караячаклар. Татарстанда бөтенләй дә кануннар эшләми. Мин моны өздереп әйтә алам, чөнки беренче мәртәбә генә мондый хәлгә юлыгуым түгел. Әгәр мәхкәмә театрны якласа, мин Мәскәүгә җитәчәкмен. Анда авторлык хокукларына бөтенләй башкача карыйлар. Мин ахырга кадәр барачакмын. Дөреслекне бер мәртәбә ачып күрсәтергә кирәк. Аннары авторлар белән хисаплаша башларлар.

Әле театр гына түгел, миңа түләмәгән оешмалар да бар. Мин аларны да болай гына калдырмыйм. Минем алда әле мәхкәмәләр тора. Әгәр Татарстан президенты бу проблемнарны хәл итүдә булышса, мин беркая да барып йөрмәс идем. Проблемнар хәл ителми икән, мин сәнгатьтән китәчәкмен дип игълан итәчәкмен һәм Татарстанда бөтен әсәрләремне дә куйдырмаячакмын. Бу – Татарстандагы канунсызлыкка минем протестым. Әнә түрәләр һәм канун бозучылар музыка язсын. Без аларга хәзер коллар һәм минем кол буласым килми.

– Күңелдә туа торган моң барыбер ташып чыга бит. Татар көйләрен дә язудан туктарсызмы?


– Мин үзем өчен язам. Беләсезме, "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе минем 1980нче еллардагы бөтен фонд язмаларымны юкка чыгарган. Бу – аерым мәсьәлә. Бу – дәүләткә каршы җинаять булып тора. Мин кайчан да булса бездә дә кануннар эшли башлар дип бу проблемны күтәрдем. Бездә профессиональ музыканы аңласыннар һәм сәнгатьне күтәрсеннәр дип тырышам.

Министрлык минем 50, 55, 60 яшьлегемне дә үткәрмәде. Узган ел миңа 60 яшь тулды. Министрлыкның минем иҗат концертымны үткәрергә акчасы табылмады. Ике ел элек мин министрның беренче урынбасары Әюповага мөрәҗәгать иттем, миңа да грант бүлергә ярдәм сорадым. Яңа башкаручылар, яңа җырлар белән иҗат кичәсе үткәрергә теләдем. Ул миңа Петербур урамына барырга кушты, әнә анда грантлар бирәләр, дип әйтте. Петербур урамында шәхси эшмәкәрләрнең департаменты урнашкан, анда гына бизнес проектларга теләктәшлек күрсәтәләр, диде. Әсәрләрем җыентыгына да безнең министрлык акча таба алмады.

– Барыбер, хәзер дә кулыгызда каләм һәм алдыгызда фортепианодыр бәлки, татар көйләрен үзегез өчен генә булса да язасызмы соң?


– Үзем өчен язам. Әмма соңгы вакытта язылмый. Бу мәхкәмәләр бетми торып, аз гына булса да теләктәшлек тоймый торып, яза алмам дип уйлыйм. Үзенең милли шәхесләрен исән вакытта изеп тору, күрәсең, безнең халыкның канында ул.

Бу минем җанымның ташып чыгуы. Мин сәнгатьне түрәләрдән коткарыгыз дип кычкырам, алар милли сәнгатьне юк итүчеләр.

Тукай 27 яшендә үлде. Күпме байлар булса да, сәламәтлеген саклый алмадылар. Фәрит Ярулинны фронтка озаттылар. Салих Сәйдәшев 53 яшендә үлде, вафатына кадәр биш ел эшсез йөрде, идән асларында кунды. Сара апа Садыйкованы алыйк. Аннан соң Рөстәм Яхинны күрсәгез иде. Ул гомеренең соңгы елларында калтыранган куллары, калтыранган тавышы белән йөрде. Хәзер минем өстән шундый мыскыл итүне сизәм. Үз иҗатчыларын шулай юк иткәнгә, халкыбызның киләчәген дә күрмим.

****

Азатлык Луиза Батыр-Болгари белән булган әңгәмәне Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллинга да җибәрде. Композитор белдерүләренә карата министрлыкның фикерләрен көтәбез. Җавап булгач та, Азатлык сәхифәсенә куярбыз.
 


Наил АЛАН

| 16.07.2014

Гадел Вафин: Табибларга итагатьлек җитми

$
0
0
17.07.2014 Медицина
Республиканың “Татмедиа” агентлыгы җитәкчесе Ирек Миннәхмәтов соңгы арада профильле министрлык түрәләре белән очрашулар оештыруны гадәткә кертте. Рәсмилектән тайпылган бу чараларда кунаклар четерекле сорауларга да җавап бирүдән тартынмый, үз өлкәләрендәге проблемаларны да уртага салып сөйләшәләр. Соңгы очрашу Сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин катнашында узды.

- Безнең министрлык соңгы арада телдән төшми, – дип башлады сүзен министр. - Монда сезнең – журналистларның да өлеше зур. Әлбәттә, эшчәнлектәге җитешмәгән якларны без үзебез дә беләбез, төзәтү юнәлешендә эшне җәелдердек, шулай да хәл ителәсе мәсьәләләр бихисап.

Мәсәлән, беренче чиратта, табибларның авырулар белән аралашу культурасы канәгатьләндерми. Сүз дә юк, аларның һөнәри осталыкларына тел-теш тидерерлек түгел, ләкин менә авыруларның үзләре яки туганнары белән аралашкан вакытта күп табиблар дорфалыклары аркасында тәнкыйтькә дучар була. Матбугатта чыккан тискәре мәълүматның 80 проценты нәкъ менә шул сәбәпле күпертелә, дип саныйм. Табиблар һәм авырулар арасында бу аңлашылмаучанлыкның сәбәбе, нигездә, бик гади. Мәсәлән, авыру өчен табибның ышанычлы, итагатьле, кешелекле булуы бик мөһим. Ә табиб авыруның анализларына карап “аралаша”: андагы динамика, нәтиҗәләргә карап ул пациентның халәтен тикшерә.

Бер очракны гына мисалга китерим. Әгәр табиб 3 сәгатьлек катлаулы операция ясагач, ишек төбендә түземсезләнеп көтеп торучы пациентның туганнарына дорфа итеп берәр сүз ычкындырса, аның бөтен куйган хезмәте юкка чыга. Гәрчә ул авыруны коткарыр өчен кулыннан килгән эшне тулысынча башкарган булса да. Табиб-авыру мөнәсәбәтләрен өйрәтергә кирәк, инде күп клиникаларда стрессларны тотрыклы кичерергә, клиент белән эшләргә өйрәтүче тренинглар да уздырыла. Мин моны зур проблема икәнлеген тагын бер кат искәртәм. Без табибларны өйрәтәчәкбез, ә өйрәнмәгәннәренә җәза кулланачакбыз.

Мәсәлән МКДЦда елына 1300ләп уңай фикер калдырганнар, ә тискәре фикерләр 6-10 гына. Әлеге нәтиҗә нәкъ менә максатчан эшчәнлеккә корылган. Сүз уңаеннан, министрлыкта табиның үз-үзен тотышын, йөз-кыяфәтен билгели торган кагыйдәләр “кодекс”ы булдырылды. Мәсәлән, анда табибтан тәмәке исе килмәскә, алтын чылбырлар булмаска, прием вакытында телефоннан сөйләшмәскә тиеш кебек кагыйдәләр язылган. Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова исә бу кагыйдәләрне бөтен ил буенча куллану мөмкинлеген дә әйтте.

Соңгы араларда табиблар матбугат чараларында тискәре герой образында еш яктыртыла. Әлбәттә, табиб һөнәре турыдан-туры үлем очраклары белән бәйле, тик барлык гаепне дә табибка аударып калдыру, минемчә, гадел түгел. Җитмәсә, суд карары булганчы ук инде табибны гаепле итеп калдыралар. Әйе, һәрбер үлем очрагыннан соң җинаять эше ачыла, тикшерү алып барыла, тик аның күбесендә табибның гаебе кире кагыла. Шуның өчен судның нәтиҗәсе булганчы табибка нахак гаеп тагу дөрес түгел.

Шәхсән үземә килгәндә, мин даими рәвештә анализлар биреп торам. Соңгы диспансеризацияне әле 3 ай элек кенә үттем. Тәмәке тартмыйм, алкоголь кулланмыйм, дөрес тукланырга тырышам. Барыбыз да сәламәт булыйк! 




| 16.07.2014

Ә сез, матбугатрулылар, ураза тотасызмы? (СОРАШТЫРУ)

$
0
0
16.07.2014 Дин
Изге Рамазан ае дәвам итә. Ураза тотучылар саны елдан-ел арта. Ниятләгән кешене 30 градус эссе дә куркытмый. Ә сез ураза тотасызмы? Сораштыру аноним һәм бары тик "В контакте" кулланучылар өчен:

 

 

 

 

  VK.Widgets.Poll("vk_poll", {width: 300}, "144347812_943d1e953f14ceafbf");

 


---

--- | 16.07.2014

Быел Бөтендөнья татар яшьләре форумында ниләр булачак

$
0
0
17.07.2014 Милләт
Август башында узачак VI Бөтендөнья татар яшьләре форумын оештыручылар аны милли проектлар мәктәбе рәвешендә үткәрергә җыена. Яшьләр үз проектларын тәкъдим итәчәк.

Соңгы елларда яшьләр арасында "Мин татарча сөйләшәм", Татар-дозор, Чәк-чәк бәйрәмнәре, татар кино атналыклары, Печән базары, ифтарлар һәм Корбан ашлары кебек чаралар киң таралды. Пәрәмәч бәйрәмнәре Америка һәм Финляндиядә узып тора. Боларның барысын татар яшьләре уйлап чыгарып тормышка ашыра.

Шушыны күз алдында тотып, VI Бөтендөнья татар яшьләре форумын оештыручылар алдагы форумны проектлар мәктәбе рәвешендә үткәрмәкче булдылар. Иң беренче чиратта быелгы секцияләр барышында күренекле шәхесләр түгел, ә яшьләр үзләре чыгыш ясаячак. Алар үз тәҗрибәләре һәм фикерләре белән уртаклашачак. Ә икенче чиратта форумга килгән һәрбер делегат берәр яңа проект уйлап чыгарып тәкъдим итәргә тиеш иде. Бу оештыручыларның төп тәләбе булды.

"Быелгы Форумның үзенчәлеге булып аның проектлы өлеше тора. Без аны анкеталар таратканда да соңгы пункт итеп "Яңа татар проекты-2015" һәм секцияләрнең яңа форматы буларак "проектлар мәктәбе" дип тә керттек. Форумнар уздыру тәҗрибәсе шуны күрсәтә – гадәттә секцияләр резолюция кабул итүдән ерак китми һәм күп кенә тәкъдимнәр кәгазьдә генә кала. Яшьләргә конкрет технология күрсәтергә кирәк дип саныйбыз, Төмән уңышлы оештырганны Ижау да булдырсын яисә шушы мәктәптә яңа проектлар тусын иде. Яшьләр 30 илдән килеп тә берни өйрәнми китәләр икән, форумның да бер рәсми очрашу гына булып калуы мөмкин," дип сөйләде Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбриз Яруллин.

Тәкъдим ителгән проектларның күпчелеге балалар тәрбияләүгә юнәлтелгән. Шулай үк милли киемнәр һәм татар ашларына, милли туризм, инернет технологияләр һәм фото белән бәйле проектларга зур игътибар бирелгән. Татар авылларын саклауга карата берничә тәкъдим яңгырады. Кемдер яңа проект уйлап чыгарган булса, икенчеләре үзләрендә инде тормышка ашкан уңышлы поектларын тәкъдим итте.

Мәсәлән, киләсе проект Мәскәүдә инде уңышлы гына алып барыла, яшьләр аны бөтен дөньяга таратырга тәкъдим итә. Проект "Атаклы, күренекле кешеләрнең татар яшьләре белән очрашулары" дип атала. Хәзерге көнгә Мәскәүдә шундый өч очрашу булды. "Бу очрашуларның һәр айда үтүе һәм һәр регионда тормышка ашуы безнең максатыбыз булып тора", ди яшьләр. Бу проектлар студентларга күренекле шәхеснең уңышка ничек килүләре, чынга ашырылу тарихы турында белергә ярдәм итәчәк, һәм бу белемнәрне тормышта дөрес кулланып, студентлар үз тормыш юлларын ничек дәвам итәргә кирәген күрәчәк.

Шулай үк Мәскәүдә тагын бер поект уңышлы гына алып барыла. Безгә аны Резеда Мостафина тәкъдим итә: 2015 ел Русиядә әдәбият елы дип игълан ителде. "Бердәмлек" яшьләр клубының халкыбыз әдәбияты классикларына багышланган әдәби кичәләр проекты эшләп килә. Проект хәзер "Яңарыш" ("Ренессанс") исемен йөртә. Проектның максаты – татар язучы-шагыйрьләрнең барыбызга да таныш булган әсәрләренә яңача яңгыраш бирү, ана телен белмәгән яшьтәш-милләттәшләргә аңлату, кызыксыну уяту.

2014 елның апрель аеннан башлап ике тапкыр уздырылган чара күрсәткәнчә, татарча сөйли белмәгән яшьләр, кичәләрдәге музыкаль бизәлешне, интеллигенция вәкилләренең шәрехнамәләрен ишетеп, декорацияләрне күреп, үзләре үк бер прозаик йә шагыйрьне сайлап алып, аның турында сөйләргә теләк белдерәләр, програмны әзерләүдә активлык күрсәтәләр. Гаяз Исхакый, Дәрдмәнд, Галимҗан Ибраһимов, Хәсән Туфан иҗатына, татар мәгърифәтчелегенә игътибар артуы сизелә, шул сәбәпле кичәләр саны артыр дип көтелә.

Проект татар милләтеннән булмаган интеллегенция вәкилләрен дә битараф калдырмый – проект оештыручыларын Мәскәү китапханәләренә чакыралар; татар мәдәниятен, әдәбиятын өйрәнүче Мәскәү югары уку йортларында укучы чит ил студентлары әдәби кичәләргә кунакка килә, програм материалларын курс эшләре, диссертация, диплом язуда куллана. Шулай ук бу проектның тагын бер максаты – иҗат итүче яшьләргә үз аудиториясен табарга булышу. Әдәби кичә барышында катнашучылар үз әсәрләрен укып китә, алар турында фикерләр ишетә ала.

"Хəзерге заман кешелəре өчен "белем чишмəсе" – интернет челтəре. Кемдер анда нинди дə булса мəгълүмəт артыннан чума, кемдер музыка тыңлый, кино карый, социаль челтəрлəрдə "утыра" həм башка. Татар əсəрлəрен популярлаштыру өчен, мин мондый проект тəкъдим итəр идем – татар аудиоəсəрлəре тупланган сайт. Һəрбер шагыйрь яки язучының кыскача булса да биографиясен дә язып теркəргə була. Монсы инде татар əдиплəренең иҗады həм тормыш узенчəлеклəрен тыңлаучылырга җиткерергə ярдəм итəр иде. Бу сайтта балалар өчен аерым төркем өстəргə дə була. Анда татар əкиятлəрен, балалар өчен шигырьлəрне аудиолаштырып теркəргə мөмкин”, дип тәкъдим итә Гөлшат Хөрмәтова Башкортстаннан.

Балаларны милли рухта тәрбияләү өчен Чиләбедән Гөлүсә Бәдретдинова да берничә проект тәкъдим итә. Беренчесе – "Татар әниләре һәм нәниләре". "Бу проектта мин татар әниләрен социаль челтәрдә бер төркемгә җыерга тәкъдим итәм. Шушы төркемдә группада нәниләрне гореф-гадәтләр белән ничек тәрбияләү турында мәгьлүмәт тупланачак. Шулай ук татар-халык әкиятләре, табышмаклары, уеннары, мәкалләре, җырлары, бишек җырлары да булачак. Икенчесе – "Әкият киче". Татар-халык әкиятләренә нигезләнеп спектакль куябыз. Әти-әниләрне һәм аларның нәниләрен чакырып әкиятләрне күрсәтәбез. Бу спектакльләр шулай ук туган телгә өйрәтәчәк. Өченчесе – "Китап кичләре". Бу кичләрне мин яшьләр белән үткәрергә тәкъдим итәм. Бергә танылган татар шагыйренең әдәби әсәрен сайлап алырга да һәм бергәләшеп укырга, ә инде аңламаган сүзләрне урында ук тәрҗемә итәргә, әсәр турында фикерләр белән дә уртаклашырга мөмкин".

Тагын бер проект – "Татар диктанты". Русия күләмендә инде икенче ел рәттән "Тотальный диктант" чарасы гөрләп уза. Шушы проектны татарларга да яраклаштырып, "Татар диктантын" оештырырга тәкъдим ителде. Төп максат – татар телен саклау, татар телендә сөйләшүчеләр арасында белемне арттыру. Проект елга бер тапкыр үтә (татар халкы өчен истәлекле көндә, һәр елны аны төрле вакыйгага бәйләп булачак). Оештыру урыны – бөтен Русия буенча. Диктант тексты конкурс ярдәмендә яшь татар язучылары арасында сайланачак. Шулай итеп, без яшь талантларга үзләрен күрсәтергә мөмкинлек бирәбез, дип тәкъдим итә Новосибирскидан Динә Гәрәева.

"Татар телен өйрәнү өчен смартфоннарга, планшетларга куела торган әсбаплар эшләргә кирәк. Алар тавышлы булырга һәм күнегүләр кертеп эшләнергә мөмкин, телне күнектерү өчен төрле темаларга караган рәсемнәр белән булырга мөмкин. Мондый әсбаплар Европа телләре өчен эшләнгән инде: 50 languages, Fabulo, Nemo һәм башкалар. Балалар өчен телгә өйрәтүче мультфильмнар кирәк, телгә өйрәтүче програмнар кирәк", дип тәкъдим итә Комидан Илгиз Бикбаев.

Канададагы татар җәмгыяте көннән-көн арта, ди Торонтода яшәүче Амир Зиһаншин. Канада татарлары туган телен югалтмасын өчен скайп аша Татарстан татарлары белән бәйләнешкә кереп, телне өйрәнә ала. Җавап итеп Канададагы милләттәшләребез татарларны инглизчәгә өйрәтә алыр иде. Шул рәвешле балалар үзләренә дуслар да табар иде. ПэнПал програмына охшатып, татарчасын "Скайп-иптәш!" дип атап булыр иде.

"Яңа татар проекты – 2015" буларак Новосибирскидан Дания Бисерова Себер федераль бүлгесендәге 3-4 төбәктән татар балаларын җыйган тел лагерын күрә. "Туган тел лагере" темасы өр-яңа түгел, әлбәттә. Ләкин аның оештырылу урыны Рәсәйең Татарстаннан ерак булган төбәкләрен алса, бу - яңарыш булыр иде, дип саный ул. Ни өчен дигәндә, Татарстаннан читтә яшәгән милләттәшләребезнең балаларына камил рәвештә телне өйрәтергә мөмкинлеге бөтенләй юк дәрәҗәсендә. Татар балалар бакчасы да, татар мәктәбе дә юк. Әти-әниләр белгән кадәр өйрәтергә тырышса да, баланың аралашу мохите башка булу сәбәпле, бу тырышлыклар да юкка чыга.

Литвадан Вәсилә Агапова Европадагы шундый татар яшьләре өчен лагерьны кыш көне Финляндиядә оештырырга тәкъдим итә. Финляндиядә яшәүче татарлар туган телләрен, мәдәниятләрен саклап кала алулары белән билгеле. Бу тәҗрибә Европаның башка илләрендәге татарлар өчен дә файдалы булыр иде, дип саный Вәсилә.

Милли туризм белән бәйле тәкъдимнәр дә күп яңгырады. Сембердән Илдар Усманов, мәсәлән, "Кырымтатарларда кунакта" дигән хәләл тур оештырырга тәкъдим итә. "Бүгенге көндә дин тотучы татарларга ял итәрлек урыннар әллә ни күп түгел. Аларның барысы да Төркиядә һәм Гарәп Әмирлекләрендә. Әммә тулысынча хәләл итеп ял итү иң кимендә 100 мең сумга төшә. Бу бик кыйммәт. Шуңа күрә, кырымтатарлар белән бергә "Кырымтатарлар эзләреннән" дигән хәләл тур оештырып булыр иде. Тур барышында кырымтатарлар белән, аларның мәдәниятләре, тарихлары белән танышып булыр иде. Икенче яктан, диңгез ярында мөселманнарга бөтен шартларны тудырып ял урыны оештырып булыр иде", ди ул.

Новосибирскидан Рузалина Мохетдинова чат татарларын саклап калу өчен үз җирлегендә "Йорт-Ора" милли мәдәни һәм тарихи музей комплексы" төзү турында хыяллана. Бу музей Себернең төп халкы булган чат татарларының тарихи-мәдәни мирасын торгызып кына калмыйча, Новосибирски өлкәсендә авыл туризмын җәелдерүгә дә хезмәт итәр иде.

Ләйсирә Гатауллина Ижаудан фотоаппарат тотып татар эзләреннән чыгын китәргә тәкъдим итә. Проект исеме – фотоконкурс "ТатFoto". Безнең заманда күпләр, бигрәк тә яшьләр, тирә-юньдә булган вакыйгаларны, хәлләрне фотога төшерергә һәм үзләре төшәргә яраталар. Фотоконкурс өч өлештән тора. Беренчесе – "Тарих эзләре буенча", икенчесе – "Мин яратам сине, Татарстан", өченчесе – "Фотоимпровизация". Иң мөһиме – фотографияләр татар халкының гореф-гадәтләрен, мәдәниятен чагылдырырга тиеш.

Шулай үк Башкортстаннан Сөмбел Тәхәветдинова да үткәннәргә күз салырга тәкъдим итә. "Ата-бабаларыбыз аулак өйләрдә җыелышырга яраткан, анда төрле такмаклар җырлаганнар, уеннар уйнаганнар. Әлеге көнгәчә язылып алынмаган җырлар, такмаклар, уеннар бихисап. Мәсәлән, минем әбием һәрвакыт берәр сүзгә такмаклап куя торган иде, алар, әлбәттә, элекке вакыттан калган. Мин күбесен язып кала алдым. Димәк, һәрбер олы буын вәкиле үзе сөйләп бетергесез кыйммәт мәгълүмәтләр йөртә. Мин тәкъдим итәргә теләгән проект тарихны саклап калырга булышлык итәчәк. Татар проекты – "Үткәннәргә сәяхәт" дип атала. Төркем-төркем яшьләр төрле авылларга сәяхәт итеп, кешеләр белән аралашып, кирәкле мәгълүмәтләр тупларга тиеш булалар. Бу проект ярдәмендә җыелган мәгълүмәтләр тарихчыларга, композиторларга, һәркайсы кешеләргә файдалы булыр иде".

Татар милли киемнәренә кагылышлы тәкъдимнәр дә күп яңгырады. Татарстаннан Ләйсән Төхвәтуллина, мәсәлән, "Милли мода" исемле проект тәкъдим итә: "Татар милли күлмәкләре, костюмнары, белгәнебезчә, бик үзенчәлекле һәм матур. Әлбәттә, аларны бүгенге көндә элек ничек киелгән, шулай киеп йөрү килешеп бетмәс иде. Хәзерге заман киемнәренә яңа сулыш, аларга татар милли рухын өрү, һичшиксез, мондый карашларны тоярга ярдәм итәр. Шуңа өстәп, бу гамәл татар яшьләренең милли үзаңын ныгытыр һәм милләтебез белән горурланырга тагын бер этәргеч тә булыр иде. Моңа ирешүе дә бик җиңел: татар милли күлмәкләрендә булган бизәкләр, костюмның аерым өлешләре (комзол, калфак, читек, күлмәкләрнең бал итәкләре һ.б.) Европа стилендәге киемнәргә өстәмә булып киеп йөрелсә, кабатланмас бердәмлек хисе тудырыр иде. Әлбәттә, кул белән генә эшләгәндә бу бик тә күп хезмәт һәм тырышлык таләп итә. Һәм инде, моннан чыгып, андый киемнәрне бар кешенең дә кесәсе "тарта" алмаска мөмкин. Ә "Милли мода" һәркем дә җиңел сатып алырлык булырга тиеш. Шуңа да, тукыма ясаучы фабрикаларга милли бизәкләрне төшереп чыгару эшен башкарырга заказ бирергә кирәк булачак, ә читекләргә килгәндә, аларны чын күннән ясау зарур түгел. Сатып алуны җиңеләйтү мәсьәләсенең тагын бер чишелеше булып "Милли мода" програмы кысаларында кул эше түгәрәкләре, курслары да ачу карала. Бу очракта теләгән һәркем үз зәвыгына таянып, җаны теләгән киемне үз куллары белән тегә ала. Сатып алу тукымага һәм тегү кирәк-яракларына гына кагылачак. "Милли мода"ны иңдерү тагын да җиңелрәк булачак. Яңа дизайнер исемнәре яңгырау мөмкинлеге дә туачак".

Ләйсәнгә Ижаудан Гөлнур Гыйләҗетдинова да кушыла. Ул татар-башкорт хатын-кыз бизәнү әйберләре әзерләү мастер-классы тәкъдим итә. Кызлар бу бизәнгечләрне үз куллары белән ясарга өйрәнә алалар, ди Гөлнур. Бу исә үзеңнең мәдәниятеңне дә яхшырак өйрәнергә ярдәм итәчәк.

Алмания, Уфа һәм Томски яшьләре үз төбәкләрендә татар ашлары кафелары булдырырга тәкъдим итә. Әстерханнан Радмила Сабитова кафелар белән генә чикләнмичә, мәктәпләрдә татар ашлары пешерү дәресләре оештырырга тәкъдим итә.

Авылларыбыз да татар яшьләре тарафыннан игътибарсыз калмады. Чиләбедән Эльдар Лиманов татар авылларын саклап калыр өчен агрофраншиза дигән ысул кулланырга тәкьдим итә. "Русиянең авыл хуҗалыгы хәзерге вакытта техник һәм әхлакый яктан да искергән дип санала. Билгеле булганча, искергән җитештерүчәнлек үзенең чыгымнарын каплый алмый. Агрофраншиза – ул авыл хуҗалыгы куллану кооперациясенең бер төре. Авыллардагы зур булмаган хуҗалыкларның моңа кадәр булган алу-сату эшләре, җитештерүчәнлеге өметләрне акламады. Бу эшкә үзгә караучы бизнесменнар алдында яңа перспективалар ачылды. Авылда халыкны эш белән тәэмин итү, базарларда яңа өлгергән продуктлар булдыру мөмкинлекләре туды. Агрофраншиза – кече һәм урта авыл хуҗалыгы бизнесының киләчәге, чөнки ул яхшы тикшерелгән җитештерүчәнлек һәм алынган уңышны файдалы итеп сату өчен дә җавап бирә. Яшьләрнең 2015 елгы яңа проектын авыл хуҗалыгында куллану мөһим, чөнки ул игенчелектә, бакчачылыкта, терлекчелектә булган традицияләрне җанландыруга ярдәм итәр һәм алга таба этәреш ясар дип ышанабыз!" ди Илдар

"Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел, диләр татар халкында. Безнең авылда да үлгәннәрне искә алыр өчен, аларның рухларына атап дога кылыр өчен соңгы елларда хәтер көннәре үткәрелә", ди Омскидан Фәрит Корманов. "Бик күп итеп җыела авылдашлар, һәркем үз туганының, ата-бабасының каберен чистартырга, аларны искә алырга кайта. Ватандашлар сугышы, репрессия чорлары, Икенче дөнья сугышы еллары авырлыклары да халык җилкәсенә төшкән. Чит җирләрдә үлгәннәрнең кабере туган якта булмаса да, аларны да искә алабыз. Шулай үк күп кенә авылларда шәҗәрә бәйрәмнәрен оештыралар. Шундый хәтер көннәре чарасының әһәмиәте яшьләр өчен зур дип саныйм мин. Беренчедән, ул безнең рухи байлыгыбызны үстерә, халкыбыздан калган йолаларны үтәргә кирәклеген искәртә, ислам диненә якынлашуга булыша. Икенчедән, ата-бабалырыбызның, алдагы буыннарыбызның кылган эшләре белән горурлану хисен арттыра, үз халкыбызның, үз нәселебезнең тамырлары белән кызыксыну уята".

Һәм инде иң ахырда тагын бер проекта күз саласы килә. Күп кенә шәһәрләрдә һәм илләрдә татар кызларына бәйле төрле бәйгеләр уза. Ә менә татар егетләре читтә калып тора. Шуны исәпкә алып, Димитровград татар яшьләре "Яшь кияү" проектын тәкъдим итә. Проект конкурс форматында уздырыла. Егетләр татар телен, гореф-гадәтләрен, тарих сәхифәләрен, ислам нигезләрен белү ягыннан гына түгел, иҗади осталык, тапкырлык, зирәклектә дә көч сынашыр дип күз алдында тотыла. "Иң шаян егет", "Иң тапкыр егет", "Иң кыю егет" кебек номинацияләр дә булдырырга мөмкин. Нәтиҗәдә, регионның (шәһәрнең, өлкәнең) иң оста кияве (татар егете) сайлана.

Бу тәкъдим ителгән проектларның әле бер өлеше генә. Калганнарын Форум барышында ишетербез һәм дә инде аларның тормышка ашыру юлларын да ачыкларбыз.

VI Бөтендөнья татар яшьләре форумы 1-5 август көннәре Казанда узар дип көтелә. Форумга Русиянең 60 төбәгеннән, 30 илдән һәм Татарстан районнарыннан 600ләп вәкил җыелыр дип көтелә.
 


Гөлназ БӘДРЕТДИН

| 16.07.2014
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>