Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live

Ял итәргә өлгердегезме әле? (Cораштыру)

$
0
0
25.07.2014 Җәмгыять
Россия халкының 49 проценты атна ахырында бирелгән ике көнлек ялны аз дип саный. Халыкның 51 проценты исә атна буе армый-талмый эшләү өчен ике көн дә бик җиткән дигән фикердә. Күптән түгел Работа@mail.ru порталы белгечләре уздырган сораштыру нәтиҗәләре шул хакта сөйли. Бу атнада исә татарстанлыларны өч көнлек ял көтә. Тагын бер атнадан җәйнең соңгы ае башлана. Ә сез ял итәргә өлгердегезме әле?

Илгиз Зәйниев, драматург:

– Соңгы арада эш бик тыгыз. Ял итү турында уйларга вакыт та юк.
Төрле чара, бәйрәм­нәргә сценарийлар язам. Шуңа күрә яңа әсәрләр иҗат итәргә дә вакыт калмый. Әле күптән түгел генә Болгарның ЮНЕСКОга керүе уңаеннан бәйрәм уздырдык, хәзер “Идел” журналының 1 августта узачак юбилеена әзерлә­нәбез. Минем әле үзем аралашкан кешеләр арасында рәттән ике көн ял иткән кешене күргәнем юк. Күп дигәндә – бер көн. Ялларны азсынучыларга килгәндә, ике көн урынына өч көн ял бирелсә, атнаның ярты өлеше үткән була бит инде. Шәхсән үзем көн саен эшлим. Режиссер буларак эшем бет­сә – актер, актер буларак эшем тәмамланса – педагог, драматург буларак эшем башлана.

Әлфинә ӘзҺәмова, җырчы:


– Җәйге ялым эш белән бергә үрелеп бара. Соңгы арада сентябрь аенда узачак концертларыма әзер­ләнәм, яңа җырлар яздырам. Дү­шәмбе көнне бер җырыма клип төшерә башлыйбыз, Алла боерса. Аны көзгә кадәр тәмам­ларга исәп. Әле балалар Таиландка ял итәргә китте. Август аенда үзебез дә ял итәргә барырга җые­набыз. Уйлап куйган җи­ребез бар. Ләкин әлегә кая барачагыбызны кыч­кырып әй­тәсем килми, юкса барып чыкмавы да ихтимал. Безнең эш ок­тябрь аеннан башлап, кыш буе бик тыгыз була. Җәен ир­кенләп ял итәбез. Башкаларга атна ахырында бирелгән ике көнлек ял исә менә дигән! Бер көн бик аз – бернинди эшкә дә өлгереп булмый. Яллар өч көнгә китсә, артыгы белән була. Кеше ялкау­лана башлый.

Рәзинә Сибгатуллина, Нурлат районының 5 нче номерлы “Камыр Батыр” балалар бакчасы тәрбиячесе:


– Бу җәй вакыйгаларга бигрәк бай булды. Күптән түгел мин үземә яңа шө­гыль таптым. Кулдан эш­ләнгән табигый ташлардан дисбеләр, муенса, бе­ләзек, алка кебек бизәнү әйберләре ясыйм. Бу шөгылем аркасында май аенда Волгоград шә­һә­рендә узган Бөтен­россия, Казан, район Сабантуйларында, Нурлатта узган “Уяв“ бәйрәмендә катнашырга насыйп булды. Әле менә районыбызда шим­бә көнне узачак Халыклар дуслыгы бәйрә­ме­нә әзер­ләнеп утырам. Шуңа җәй­нең үтеп барганын сиз­мичә дә калдым. Ял турында уйларга вакыт та юк. Бөтен буш вакытым бакча тирәсендә үтә. Җи­ләк-җи­мештән кайнатмалар яптым, кыяр-поми­дордан кышка салатлар ясыйсы бар. Сентябрь аенда декрет ялым бетә, кызымны балалар бакчасына биреп эшкә чыгам, Алла боерса. Без дә атнасына ике көн ял итәбез. Яз, җәй, көз көннәрендә ял өчен ике көн генә җитми, кышын исә ул күбрәк тоела.

Айваз, “Татар радиосы” ди-джее:


– Җәй уртасына, Ураза аена туры китереп ике атна ял алган идем, бер атна ял иткән кебек булдым. Икенче атнасында түзеп булмый, эшкә чыгасы килә башлады. Минем нәкъ менә атна ахырында ял иткәнем юк. Гадәттә, шул вакытка туйлар, юбилейлар туры килә. Минем эш графигы, гомумән, нормалы түгел. Халык ял иткәндә – эшлим, эшләгәндә азрак ял эләгергә мөмкин. Болай эшләү кыен булса да, күнегелгән инде.

Гөлназ Гатауллина, кибетче (Мамадыш районы, Баскан авылы):


– Кая ул ял итү! Эш тә эш. Әле кибеттәге бүле­гебез вакытлыча ябылып торганга гына ял тәтеде. Ял көнем дә эш белән үтә – чия компоты ябарга җыенам. Болай, шәхси эшмәкәрдә эшләгәч, ялны кайчан телим, шунда алам. Атнасына биш көн эшләүчеләргә исә ике көнлек ял бик җиткән. 




107 | 25.07.2014

Кызыл Байракта “Сәйдәшстанга сәяхәт” бәйрәме булачак

$
0
0
25.07.2014 Мәдәният
9 августта 11.00 сәгатьтә Югары Ослан районы Кызыл Байрак авылында традиция буенча “Сәйдәшстанга сәяхәт” – Сәнгать бәйрәме үтәчәк.

“Сәйдәшстан” – татар профессиональ музыка сәнгатенә нигез салучы, күренекле композитор Салих Сәйдәшев истәлегенә багышланган бәйрәм. “Сәйдәшстанга сәяхәт” беренче мәртәбә 2000 елда Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры һәм шәхсән театрның ул вакыттагы директоры Шамиль Закиров тырышлыгы белән үткәрелде.

Быелгы бәйрәм кунаклары – татар вокаль сәнгате осталары Зилә Сөнгатуллина, Резеда Галимова, Георгий Ибушев.

Бөек композитрның әсәрләрен Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фуат Әбүбәкеров җитәкчелегендәге Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры оркестры һәм “Новая музыка” камера оркестры (София Гобәйдуллина исемендәге заман музыкасы Үзәге) башкарачак. “Сәйдәшстан”да шулай ук Татарстанның Халык шагыйре Равил Фәйзуллин, Башкортостан Республикасының атказанган артисткасы, Казах дәүләт Академия опера һәм балет театры солисткасы Әлфия Кәримова һәм башкалар катнашыр дип көтелә.

Традиция буенча, “Сәйдәшстан”га сәяхәт кылырга теләүчеләр өчен бушлай автобуслар булдырылачак. Әлеге автобуслар Кызыл Байрак авылына Камал Театры каршыннан 9 августта 8.00 сәгатьтә кузгала.




|

Матбугатка язылуны көнбагыш мае коткармаган (ТИРАЖЛАР)

$
0
0
25.07.2014 Матбугат
Тарихта беренче тапкыр Россиядә вакытлы матбугатка язылу дәүләт дотациясеннән тыш башкарылды.

«БИЗНЕС Online» газетасы икенче яртыеллыкка язылу кампаниясе нәтиҗәләренә күзәтү ясады.  «Вечерняя Казань» газетасы - һәр бишенче, "АиФ" һәр унынчы укучысын югалткан, ә  «Татарстан яшьләре» беренче тапкыр 20 меңнән кимрәк тираж белән чыга башлый. 

Татарстан Россиядә антирекрод куючылар арасында - язылу 37% ка кимеде.  «Татарстан почтасы» җитәкчесе Регина Кузнецова язылу тагын кимиячәк, дип уйлый. Басмаларга язылу бәясе уртача 1,5-2 тапкырга артты. Икенче яртыеллыкка язылу гадәттәгечә 30 июньдә түгел, 4 июльдә генә тәмамланды.  Язылу кампаниясенә ярдәм итү өчен, Россия почтасы акция дә уйлап тапкан иде. Исемлектәге билгеле бер басмага язылган өчен, көнбагыш мае бүләк иттеләр. Бу исемлеккә республика басмаларының 21е кертелде. Барысы 5136 бүләк бирелде, дип хәбәр итте Регина  Кузнецова.   "БИЗНЕС Онлайн" газетасы тиражларга анализны "Татарстан почтасы" мәгълүматлары буенча ясаган.    Татар телендә "Татмедиа" чыгара торган басма матбугат чараларының барысы да тираж югалтты. «Салават күпере» - 25% ка (тираж 8980), «Мәгариф» — 14% ка (7915), «Чаян» — 12% ка (4261), «Ялкын» — 25% ка (2312), «Мәйдан» — 8% ка (2256), «Сөембикә» — 13% ка (7678) кимүе күренә.   Искәрмә буларак, «Казан утлары» 25% ка (3905) һәм «Сәхнә» — 23% ка (1461) арткан.   Шәхси басмалар арасында «Ирек майданы» 30 539 данә тираж туплады. Ел башында бу сан 34 726 булып, тираж 14% ка кимеде. "Безнең гәҗит" - 18 мең (19 % ка кимегән), "Акчарлак" - 33 мең тираж (9% ка кимегән), "Юлдаш" - 19 мең ( 27 % ка кимегән) тираж җыйган. 62.50%

---

--- | 25.07.2014

Дәүләт Советының битараф депутатлары барланды

$
0
0
25.07.2014 Сәясәт
Шушы көннәрдә Татарстан Дәүләт Советының рәсми сайтында дүртенче чакырылыш депутатларының парламент утырышларындагы активлыгын күрсәтә торган махсус документ урнаштырылды. Аның белән укучыларыбызны да таныштырабыз.

Татарстанның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин депутатларның парламент утырышына йөрү-йөрмәүләрен һәрвакыт игътибар үзәгендә тота. Үз хезмәтенә салкын караучы депутатларга берничә мәртәбә шелтә дә белдергәне булды аның.

Шушы көннәрдә Дәүләт Советының рәсми сайтына дүртенче чакырылыш депутатларының парламент эшчәнлегендә ни дәрәҗәдә актив катнашканлыгын күрсәтә торган мәгълүмат урнаштырылды. Документ парламентның комитетлар эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм стенографик хисаплар ярдәмендә төзелгән.

Әлеге статистика 2009 елдан алып 2014 елның июль аена кадәрге вакыт аралыгын үз эченә алган. Шушы вакыт эчендә Татарстанның Дәүләт Советы барлыгы 53 утырыш уздырырга өлгергән.

Парламент эшчәнлегендә аеруча аз катнашкан депутатларның исем-фамилияләрен кызыл һәм сары төсләр белән күрсәткәннәр. 98 депутатның бишесе Дәүләт Советының 20дән артык (!) утырышында катнашмаган. “Казан” җитештерү-төзелеш берләшмәсе генераль директоры Равил Җиһаншин исә, гомумән дә, 30 утырышта булмаган. Ул исемлекнең беренче урынында тора.

Сары төс белән билгеләнгән депутатлар саны – 22. Бу - 10-20 утырышны калдырган депутатлар. Күбесе – эре компанияләрнең генераль директорлары.

Шунысы да бар – депутатларның яртысыннан артыгы Дәүләт Советына бер генә закон проекты да кертмәгән. Утырышларда чыгыш ясамаган депутатлар да бихисап. Хәер, Татарстанның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин парламент әгъзаларының барысының да закон проектлары әзерләп, чыгыш ясавы яклы түгел. Җитәкче сүзләренә караганда, депутатларның күбесе комитетларда актив эшли. 




| 25.07.2014

Камиләгә ярдәм итик!

$
0
0
25.07.2014 Җәмгыять
30 сентябрьдә Мөхәммәтгалиева Камиләгә өч яшь тулачак. Камилә вакытыннан алда, 36нчы атнада туа. 6 айга кадәр Камилә сау-сәламәт бала кебек үсә, әмма соңыннан аның физик үсеше тоткарлана. Ул үрмәләми дә, утырмый да... Табиблар кызчыкка ДЦП, спастический тетрапарез диагнозы куялар һәм баланың кайчан да булса йөреп китүенә шик белдерәләр. Әмма әти-әнисе тырышлыгы белән Камилә үрмәләргә дә, утырырга да, хәтта тотынып йөрергә һәм фразалар белән сөйләшергә өйрәнгән.

Камиләнең бу уңышлары юкка чыкмасын һәм алга таба да дәваланыр өчен “вертикализатор” дип аталган җайланма кирәк. Ул 19200 сум тора. Гаиләнең аны сатып алырга финанс мөмкинлеге булмаганлыктан, “Радость детства” дип аталган хәйрия фондына мөрәҗәгать иткән.

Бу фонд ДЦП авырулы, начар күрүче һәм күрмәүче балаларга хәйрия ярдәмен күрсәтә. Фонд җыелган акчага 58 шундый вертикализаторны алып биргән инде, барлыгы 10 миллионнан сумга төрле ярдәм күрсәтелгән.

Камилә Мөхәммәтгалиева үзенең чиратын көтүче 20ләп бала арасында. Вертикализатор көтүче сабыйларның тарихы берсеннән-берсе кызганыч. Фондның интернеттагы битендә басылган мөрәҗәгатләр арасында, ире ташлап киткән, үз көченә ышанып кына, авыру баланы үстерүче ялгыз хатын зары, тол булып калган 3 балалы ана үтенече, авыру игезәкләрне үстерүче гаиләләр дә бар.

Сез дә Мөхәммәтгалиева Камилә һәм башка сабыйларга вертикализатор алып бирергә ярдәм итәргә теләсәгез “Радость детства» хәйрия фондына акча күчерә аласыз.

Фонд Реквизитлары:


Благотворительный фонд «Радость детства» ИНН 1659124296, КПП 165901001 ОГРН 1121600000796 420139 г. Казань, ул.Ю.Фучика,91 оф.19 р/с 40703810424640004020 в филиале №6318 Банка ВТБ 24 (ЗАО) г. Самара БИК 043602955 к/с 30101810700000000955

Акчаны банк аша, фонд хисабына квитанция белән салырга була. Акчагыз тиешле урынга банк аша тоткарланмыйча барып җитсен өчен, квитанциягә “Благотворительное пожертвование” дип язарга кирәк. Конкрет баланың исемен дә күрсәтсәгез була.

“Мегафон” аша 89376271371, 89376271372, 89272439389 номерларына салырга була. Бу ысул белән акча җибәрүчеләр исемлеге фондның сайтында http://fond-rd.ru/otchet/otchety “Отчеты” ( Хисаплар) бүлегендә басылып бара.

“МТС” һәм “Мегафон” абонентлары SMS аша ФОНД пробел «СУММА » дип язып 7715 номерына акча җибәрә ала. (Мисал ФОНД 100) Искәрмә: операторлардан яки түләү системаларыннан аз гына процент алынырга мөмкин.

Интернетта алыш-биреш ясаучылар Web money: аша R415071559625, Яндекс.Деньги аша 410011372597110 кошелекларына акча җибәргән.

“Тере акча” ны фонд кассасына Казан, Ю.Фучик урамы, 91 йорт, 19нче офиска ( «Татплодоовощпром» бинасы) алып килә ала яки сәүдә үзәкләрендә урнаштырылган акча җыю әрҗәләренә салып китә ала. Алар Вахитов ур, 4 йортта Тихорецкая ур..4 йортта урнашкан «МЕТRО» кибетләрендә, Мамадыш тракты, 32 йортта «SELGROS» кибетендә, Җиңү проспекты, 91 йорт, «Южный», «АШАН» сәүдә үзәкләрендә, К.Маркс урамы, 64 йортта урнашкан Татарстан дәүләт сынлы сәнгать музеенда, Карл Маркс урамы 59 йөртта урнашкан «Спурт Банк»ында куелган.

Килгән акчаларның ничек тотылуы турында фонд хезмәткәрләре ай саен хисаплар бастырып бара. Алар белән http://fond-rd.ru/ сайтында танышып барырга була ( http://fond-rd.ru/otchet/okazannaya-pomoshh-detyam-za-ves-period-nashej-s-vami-raboty).

Изге Рамазан аенда балаларга бергәләп ярдәм итик!
 




|

Камияр Байтимеров: “Эшлибез, аяк кына чалмасыннар”

$
0
0
25.07.2014 Авыл
Нефть белән химия, машина төзелеше генә түгел, Татарстан – авыл хуҗалыгы белән дә көн күрүче республика. Әмма бу тармакта проблемалар җитәрлек. Бигрәк тә соңгы елларда корылык булуы күпләрне аяктан екты. Әле БСОга кердек һәм кая барып эләгүебезне аңлап та бетерә алмыйбыз. Менә шул һәм башка мәсьәләләр турында Татарстан фермерлары һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе башлыгы Камияр БАЙТИМЕРОВ белән әңгәмә кордык.

– Камияр әфәнде, авылларга барсаң, фермерлар белән аралашканда җир эше керемсез, эшләргә мөм­кинлек юк дип зарланалар. Хокуклары бозу оч­рак­лары турында да еш ише­тергә туры килә, күп очракта алар район хакимияте белән уртак тел таба алмый. Сезгә фермерлар, авыл эшчәннәре ярдәм сорап еш мөрәҗәгать итәме? Проблемаларны хәл итүнең нинди юллары бар?

– Базар мөнәсәбәтләренә күч­кәнгә инде ике дистәдән артык вакыт узды. Ул шәхси милекне үстерү, хосусыйлаштыруны күздә тота. Җиргә, хосусыйлаштыруга кагылышлы законнар кабул ителде. Законнар гамәлдәме? Статис­тик мәгълүматларга карасак, кә­газьдә барысы да ялт иткән. Җир­нең 96 проценты халыкка би­релгән дигән хисап бар. Ләкин чынбарлыкта җирләрне үз милке итеп рәсмиләштергән кешеләрне санасак, алар бик аз, шуңа күрә җирләр хосусыйлаштырылган, кеше үз җирендә хуҗа дип әйтергә телем әйләнми. Күп очракта ке­шеләр җирләрен куллана алмый. Шул проблема бар. Икен­чедән, бездәге аграр-икътисад сәясәте дәүләт белән авыл ху­җалыгы продукциясен җитеште­рүчеләр арасында диалог корырга ярдәм итәргә, эшне җайга салырга тиеш. Әмма мондый сәясәт бик акрын тормышка ашырыла.

Россия җитештерүчесе чит илдәге хезмәттәшеннән бик нык аерыла бит ул. Төп проблема­ларның берсе ул – җитештерелгән товарга бәя сәясәтенең уңай булмавы. Югыйсә дәүләт моны кон­трольдә тотып, җайларга тиеш. Әм­ма бу юк. Җир кешесенең корылык вакытында да, хәтта уңыш булган чорда да кесәсе тулмый. Уңыш күп булса, арзанга сатарга туры килә. Тотылган чыгымнарын да кап­лый алмый. Мәсәлән, Канадада авыл җитештерүчесе 15 декабрьдә үк товарларына бәяне белә. Ки­лешү нигезендә 15 гыйнварга аңа бодайның ярты бәясен инде түләп тә куялар. Бу акчага фермер орлык, ашламалар сатып ала, бу яз көне эше тукталмасын өчен эшләнә.

Соңгы елларда корылык белән дә интегәбез. Корылыктан кү­релгән зыян зур булды, дөрес, фермерлар бөлгенлеккә төшмә­сен өчен дәүләт казнасыннан күп акча бүленде. Бер генә фермер да хуҗалыгына кышка ашлык әзер­ләр өчен Татарстаннан читкә чыгып китмәде. Бу безнең җир кешеләренең зур потенциалы турында сөйли, алар корылыкны исән-имин кичерерлек көч таба алды. Шуны да әйтергә кирәк: эре малларның өчтән бер өлеше фермер һәм шәхси хуҗалыкларга туры килә. Әмма алар игътибардан читтә кала. 2011-2013 елларда ничек булды? Федераль үзәк һәм республика бюджетыннан бүлен­гән акчаның 92 проценты эре агрохолдингларны яшәтер өчен тотылды. Президент ярдәме белән фермер хуҗалыкларына да бирелде, әмма 8 процент ул “чәп” итәр өчен дә җитми. Ә бер уйласаң, шушы шартларда да республика кү­ләмендә авыл хуҗалыгында җи­теш­терелгән продукциянең 53,9 проценты фермер хуҗа­лык­лары өлешенә туры килә. Димәк, алар нәтиҗәле эшли ала.

– Республикада хөкүмәт агрохолдингларга карата лояль булды, аларга ярдәм итте, ә фермерлар читтәрәк кала бирде. Кайбер белгечләр фике­рен­чә, фермерларга да вакытында зуррак ярдәм күр­сә­телсә, бездә авыл хуҗа­лыгы тагын да уңышлырак эшләр иде. Ә Сез бу хакта нәрсә әйтә аласыз?


– Агрохолдинглар төзелгәндә, без бу үзгәрешләрнең нәрсәгә китерергә мөмкин икәне турында кисәттек, әмма тыңлаучы гына бул­мады. Алар бит проблемаларын үзләре хәл итми. Әлеге оеш­маларның эшчәнлеге күп ке­ше­нең язмышына, авыллар, районнар тормышына бәйле булганга күрә килеп чыккан мәсь­әләне хәтта дәүләт дәрә­җәсендә хәл итәргә туры килә. Ә кармакны һәр кешегә бирергә кирәк иде, ни тели – шуны җитештерсеннәр.

2003–2010 елларда авыллардан 50 мең кеше чыгып китте. Бу – агрохолдингларның чәчәк аткан вакыты. Кеше эшсез, җирсез калды. Бу – 3-4 район юкка чыккан дигән сүз бит. Ә чыгып китүчеләр ул – актив кешеләр. Алар бер китеп башка урында төпләнсә, кире кайтмый инде, димәк, авыл да картая. Агрохолдинглар чыны-ялганы бе­лән җирләрне үзләштерде, “залог” итеп банкларга салды. Хәзер агрохолдинглар бөлген­леккә төшә. “Алтын башак” юк, “Вамин” – банкрот. "Вамин" урынына башкасы килде, әмма һаман да шул ук хатаны кабатлыйбыз. Югый­сә тормыш сабак укытты бит инде! Бу очракта дәүләтнең роле бик зур, реформалар ясау эше Авыл хуҗалыгы министрлыкларына, ведомстволарына тапшырылды. Ни телисез, шуны эшләгез диделәр, җавап тотучы булмады, нәтиҗәдә без бүген менә шундыйрак хәлгә калдык.

– Еш кына җир алалар да эшкәртмиләр дигән фикерне ишетергә туры килә. Бу – бер Татарстанга гына түгел, бөтен Рос­сиягә хас күренеш. Фермерлар гына моңа гаеплеме?


– Статистика мәгълүмат­ла­ры­на караганда, Татарстанда 70 мең гектардан артык җир эшкәртелми. Сәбәпләре төрле. Аның берсе җиргә хуҗа булмауга бәйле. Базар мөнәсәбәтләре заманында яшибез икән, җир милкенең дә хуҗасы булырга тиеш. Андый очраклар бездә аз. Җир базары барлыкка килсен өчен дәүләт аның чарасын күрергә, шартлар тудырырга тиеш. Җирнең беренчел, икенчел базары бар. Торакны саткан кебек монда да шундый ук хәл. Дәүләт мәйданны үлчәп йә арендага бирә, йә сата. Бу – беренчел базар. Икенчел базар очрагында, сатып алынган, әмма мин аны, мәсәлән, эш­кәртә алмыйм икән, җир ки­шәрлеген кемгәдер сатам. Без­дә мондый тәҗрибә юк. Бу өлкәдә кем әйтмешли, “күләгәдәге базар" бар. Монысы вакытында алдау-йолдау белән җиргә хуҗа булганнарга бик уңайлы.

Дәүләткә кирәкме бу? Аек акыл белән уйлаганда – кирәкми, әмма шул ук вакытта моны булдырмас өчен бармакка бармак сугылмый. Моның өчен җирне “залог”ка бирә торган институтлар булырга тиеш. Әйтик, кооператив җир банкы. Ул авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүче, дәүләт һәм банк арасындагы мөнәсәбәтләрне төзи, җайлаштыра алыр иде. Җирнең бәясе бар, ул акча китерергә тиеш. Бу система эшли башласа, елына 94-96 млн сум акча кереме алырга мөмкин булачак. Дәүләт ота, банк системасы да үзен ышанычлы хис итә. “Россельхозбанк” бар бит инде диярсез. Бүген аны нишләтергә бел­ми­ләр. Дәүләт җайлады-майлады, агрохолдингларга акчаны бирде, ә алар бөлгәч, бурычларын кайтара алмыйлар. Аларны кем түли? Җирнең ничек кулланылуы турында мониторинг ясалмады. Авылларда җир эшкәртергә кеше дә калмады, хәзер әнә кытайларга тәкъдим итәбез.

– 2010 елда коточкыч корылык булып, республикада чә­челгән уңышны җыя алмадык дисәң дә була. Бу хәл бүгенгәчә дәвам итә. Ел саен һава торышын гаеплиләр. Алай­са, республикада корылыкка чыдам булган авыл ху­җалыгы продукциясен җитеш­терергә вакыт җит­кәндер? Инде мелиорацияне тор­гызу турында да күп сөй­лиләр. Нәрсә көтәргә?


– Бу турыда Рөстәм Миңне­ханов 2013 елда әйтте. Ул да һава торышына сылтауны туктатырга кирәк, корылык комачаулады ди­гән аклану булмаска тиеш диде. Күрсәтмә бирде, әмма ул исәпкә алып кулланылдымы? Һичшиксез, безгә эшләүнең яңа ысуллары, агротехнологияне үз­гәртергә кирәк, диде. Карашыбызны, җиргә булган мөнәсәбәтне дә үзгәртәсе бар! Әнә комлы туфракта да әллә ниләр үстереп, безгә алып килеп саталар. Июнь аенда Казан базарларын айкап чыктым. Пакьстан, Мисырдан алып кайтылган бәрәңге саталар. Кыш буена Израиль редисын ашыйбыз. Без бәрәң­ге үстерә белмибезме? Беләбез, әмма моның өчен агротехнологияне алыштырырга ки­рәк.

Мелиорациягә килгәндә, Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ревизия ясап, мелиорация җиһаз­ларын тикшерде. Вакытында без бу өлкәдә Россиядә беренчеләр рәтендә идек. Ревизия нәтиҗә­лә­ре нинди булдымы? Республикадагы мелиорация җиһаз­лары­ның 90 проценты бары тик фермер ху­җалыкларында гына сакланып калганы ачыкланды. Калганнары урланып беткән, тимер-томырга тапшырылган. Хәзер бу эшкә янә акча бүленде, яңа җиһазлар сатып алын­ды, алар фермер хуҗалык­ларында урнаштырылды, әмма бү­ленгән акча җитеп бетми.

Гомумән, авыл хуҗалыгына керткән акчаны карасак, чит илләр белән чагыштырганда, без нык калышабыз. Мәсәлән, Европада бер гектарга уртача 365 евро акча бүленә (монда мелиорация дә, ашламасы да керә һ.б.), ә бездә бу 18-20 евро гына. Германия җир­ләренә фосфор ашламасын кертте, бу эшне 20 ел алдан башкарып куйды. Хәзер 1 гектардан 50 центнер рапс җыялар. Бездә 15-20 центнер да яхшы күрсәткеч санала. Уңыш күләмендә аерма зур бит. Арпа, солы, бодайның 1 гектардан уңышы 100 центнерга кадәр җитә. Гер­маниядә авыл хуҗалыгы продукциясен эре агрохолдинглар түгел, ә фермер хуҗалыклары җи­теш­терә. Һәрбер хуҗалык эшкәрт­кән җир мәйданы – 31 гектар. Бу ил АКШ­тан соң дөнья базарында авыл хуҗалыгы продукциясен сату буенча икенче урында тора. Франция фермерларының җир­нең мәй­даны – 28 гектар, ә Фин­лян­диядә – 13 гектар. Әмма безнең ит, сөт ризыклары Финляндиягә китми, ә без аларныкын сатып алабыз. Нигә булдыра алмыйбыз? Ростов, Ставрополь, Краснодар крайлары, Алтай дөнья базарына чыга. Без әлегә калышабыз. Кеше потенциалын күбрәк кулланмыйча, алар өчен шартлар булдырмыйча алга китешне көтү дөрес түгел.

Фермерлар арасында уникаль шәхесләр бар. Акыл белән һәм күңел салып эш итүчеләргә халык та тартыла! Үзе үстерә, җитештерә, булган кеременә кыйммәтле йортлар, машиналар сатып алмый, ә җи­тештерүгә кертә. Мәсәлән, Тү­бән Камада Владимир Аппаков эшли. Җирне ярата торган искиткеч кеше. Шалтыратам: “Хәлләр ничек?”– дим. “Эш тукталды, солярка юк”, – ди. Килешү нигезендә товарын илтеп бирә, ә акчасын түләми­ләр, ди. Ул башлыча дәүләт оешмаларына тапшыра. Ә җәйнең көннә­ре санаулы... Тукай районында Мин­талип Миңнеханов дөнья стан­дарт­ла­рына туры китереп эш­ләп ята. Иген, бәрәңге үстерә. Су си­бү системасын сатып алган, бодайны да су сибеп үстерә! Ходай куш­са, бер гектардан 70 центнер уңыш алырга планлаштыра. Акыл белән эш иткәндә зур уңышка ирешеп була, әмма моның өчен агро­сәя­сәтнең системалы эшләве дә кирәк.

– Сез гел чит илләрне үрнәк итеп куясыз, әмма түрәләр, район хакимияте башлыклары, фермерлар, тәҗрибә уртаклашыр өчен, Россия буйлап та йөри. Самарага яшелчә үстерү, Чуашстанга эре мал үрчетүне өйрәнү өчен барып кайттылар. Алар эшли белә дип үрнәк итеп, куялар. Бер нәрсә аңлашыл­мый: без, чыннан да, күршеләр кебек эшли алмыйбызмы соң, бездә алардагы кебек уңай шартлар юкмы, әллә башка сәбәп бармы?


– Кайчакта күршенең тавыгы күркә булып күренә, әмма эш оештыруда, җир кешесенә карата мөнәсәбәтләрдә аерма бар. Шыгырданга Татарстанның район хакимияте башлыклары да барды, алар арасында авыл хуҗа­лыгы алга киткән район түрәләре дә, эшләре начар булганнары да бар иде. Киләләр, карыйлар, тың­лый­лар, әмма кайткач, күргәнне тормышка ашырмыйлар. Фермерлар, хакимият эшләргә бирми дип, зарлана. Мөмкинлек тудырмыйлар. Баш калкытканны яратмыйлар. Күптән түгел яныма нык бәдәнле өч ир килде, җир эше белән шөгыльләнәсе килә, диләр. Хакимият җир бирми, ничегрәк хәл итәргә, диләр. Шалтыратып сөй­ләшергә тәкъдим итүемә: “Ходай хакына шалтыратмагыз, хатыннарны эштән чыгарачаклар, ба­лаларга юл куймаячаклар, үч­ләшәчәкләр”, – диләр. Ә бу район башлыгы Шыгырданга вертолетта барды, сокланып йөрде. Шыгырданда да шул ук һава торышы, хезмәтләре бүлен­гән, кемдер мал асрый, башка фермер сатып ала, чала, эшкәртә. Бернинди дә киртә юк, хакимият ягыннан да тулы ирек­. Безнең түрәләр үзләре үк киртә куялар. Президент Рөстәм Миңне­ханов­ның муниципалитет белән эшмә­кәрләр, фермерлар арасында эшне җайларга, шартлар булдырырга дигән күрсәт­мәсе бар. Тормышка ашармы? Монысы инде барыбызга да кагыла. 


Римма БИКМӨХӘММӘТОВА

107 | 25.07.2014

Татарстан туристларга нинди экзотик урыннар тәкъдим итә ала?

$
0
0
26.07.2014 Җәмгыять
Милли ризыклар, татар халык иҗаты, авыл халкының көн күреше, Болгар – барысы да иң беренче чиратта читтән килүчеләргә кызык булачак, дип белдерә Татарстанның туристлык комитеты рәисе Сергей Иванов.

Узган елның беренче биш ае белән чагыштырганда быел майга кадәр Татарстанга килгән туристлар 25 процентка арткан. Бу хакта Азатлыкка республиканың туристлык комитеты рәисе Сергей Иванов белдерде. Ул Татарстан белән кызыксынучылар арта барыр дип тә өметләнә. Узган ел, Универсиада шаукымы сәбәпле, Казанга килүчеләр ике миллион йөз мең кеше булган. Комитет быел аның кадәр үк булмаса да, 1,8 миллион кеше килер дип исәпли.

Республика хөкүмәте раслаган "Татарстанның туристлык һәм кунакчыллык тармагын үстерү" програмында 2020 елга 3,3 миллион турист киләчәк дип белдерелә. Бу програм өчен 7 ел эчендә 1,8 миллиард акча тотарга исәплиләр.

Бу програмда туристларга Татарстанга килү өчен арзанлы транспорт булмау, очкычларның тузганлыгы, тимер юлдагы вагоннарда сервисның аксавы, милли ризыклар җитәрлек дәрәҗәдә тәкъдим ителмәү дә әйтелә. Документта Татарстан һәм аның мөмкинлекләре турында мәгълүмат тарату, шул исәптән интернетта да, көндәшлеккә бирешмәү өчен туристлык бренды булдыру, төрле чаралар үткәрү кирәклеге дә күрсәтелә.

Туристлык белгечләре бу програмны эшләгәндә җәмәгатьчелеккә чыгармауны тәнкыйтьли. Програм туристлык өлкәсендә файдага булачагына дип шик белдерүчеләр дә бар.

Комитет документның Австриянең Kohl&Partner ширкәте әзерләгән проект нигезендә эшләнүен белдерә. Бу ширкәт 2007 елда Татарстан өчен шундый ук бер програм әзерләгән иде инде. Белгечләр акча тотылыр, әмма аның тагын нәтиҗәсе булмас дип тә борчыла.

Турист кая гына җыенмасын, ул башка җирдә булмаган кызыклы тормышны, архитектура һәйкәлләрен, тарихи истәлекләрне, табигать гүзәллекләрен, башкача яшәү рәвешен күрергә юл ала. Татарстан чит илләрдән һәм шулай ук Русиядән килүче туристларга нинди авыз ачып шаккатырлык, ягъни экзотик урыннар тәкъдим итә ала соң? Андый урыннар бармы? Азатлык бу сорауны Татарстанның туристлык комитеты башлыгы Сергей Ивановка юллады.

Комитет башлыгы сүзләренчә, татар мәдәнияте, иң беренче чиратта, читтән килгәннәр өчен экзотика булып тора. Иванов мәдәният дигән төшенчәгә гореф-гадәтләрне һәм милли ризыкларны да кертә.

Татар милли ризыклары


Иванов туристлар Казанда инде бүген үк өч урында татар милли ризыкларын авыз итә һәм кайбер урыннарда аларны әзерләү серләре белән якыннан таныша ала дип белдерә.

Беренчесе – Иске татар бистәсендәге ресторан. "Андагы җиһазлардан, бизәлештән һәм шулай ук рухыннан да татарлык аңкып тора", ди Иванов.

 Икенчесе – "Туган авылым" мәдәни күңел ачу үзәге. "Бу комплексның, бер яктан, татарча итеп төзелүе тартып торса, хәзер анда безнең тәкъдим белән фольклор төркеме дә чыгыш ясый. Бу коллектив туристларга милли киемнәрдә татарча бии, татар җырларын башкара", ди Иванов.

"Туган авылым" комплексының "чәчәк аткан" һәм хуҗасы алышынып "сүнеп калган" вакытлары да булды. Казанның үзәгендәге миллилек белән аерылып торган бу өлеше туристлар яраткан урынга әйләнә алмый азапланды.

Иванов милли ризыклар һәм "Сорнай" төркеме анда эшли башлау туристларны җәлеп итәргә этәргеч бирәчәк дип әйтә. "Сорнай үзе җырлап-биеп кенә калмый, ә туристларны да түгәрәккә чакыра. Бу без уйлап тапкан әйбер түгел. Милли фольклор бөтен илләрдә дә әнә шул рәвешле тәкъдим ителә. Карап кына тормыйлар, туристлар үзләре дә катнаша", ди Иванов.

Иванов фикеренчә, татар милли ризыкларыннан, шулай ук, "Татар ашлары йорты"нда да авыз итәргә мөмкин.

Киләсе елга комитет татар ашлары атналыгы үткәрергә тели. Атналык вакытында Казандагы күпләгән ресторан һәм кафелар да бу чарага кушылыр дип өметләнә ул. Иванов сүзләренчә, инде кайбер рестораннар татар ризыкларын әзерләү серләренә дә өйрәтә башлаган.

"Ризыкны әзерләгәндә туристлар үзләре дә катнаша. Аларга ничек итеп әзерләү серләрен аңлаталар. Ә ризык пешеп чыккач, бергәләп авыз итәләр", ди Иванов.

Иванов сүзләренчә, Казанны белмәгән турист үзеннән-үзе татар ашлары, татар фольклоры тәкъдим ителгән урыннарга барып керми. Ел саен Казанда төрле турширкәтләрнең чарасын үткәргәндә комитет бу урыннарны һәм шулай ук башка турист маршрутларын да тәкъдим итәчәк. Хәзер мәгълүмат чаралары белән ныграк эшләргә җыеналар. Туристларны җәлеп итәрлек төрле урыннарга алдан пресс-турлар оештыралар. Шулай ук үзләре чыгарган басма мәгълүматка бу урыннар турында тәфсиллерәк язачаклар.

Халык көн-күреше һәм яшәү рәвеше


Иванов республикада агротуристлыкның башланып китүен, әмма җитәрлек дәрәҗәдә булмавын әйтә.

"Хәзер безнең республикада өч хуҗалык бар. Алар төрле дәрәҗәдә. Алар арасында ел буе меңләп турист кабул иткәне дә бар. Без мондый хуҗалыклар күбрәк булырга тиеш дигән максат куйдык. Без хәзер мондый хуҗалыклар оештырырга теләүчеләрне инде эшләп килгәннәре янына китереп укулар үткәрәбез. Минемчә бу юнәлеш яңа булса да, аның киләчәге зур", ди Иванов.

Ул үзенә бигрәк тә Ямаширмә авылындагы Мөхәммәд Котдусов хуҗалыгы хуш килгәнлеген әйтә. "Ул барсын да бөтен яклап уйлаган. Кунакханәгә урнашырга, терлекләр һәм кошлар янында булырга, милли ризыклардан авыз итәргә, осталарның эшләре белән танышырга һәм сатып алырга да мөмкин. Бу авылдагы хуҗалыклар бер-берсе белән элемтәдә эшли дип тә әйтергә була. Туристлар авылда яшәүчеләрнең көн-күреше белән танышкач, милли һәдияләр җитештерүне дә барып карый ала. Авылда җитештерелгән сөт, май, эремчек, тәва кошы күкәйләре, мамыгы шунда ук туристларга сатып алу өчен тәкъдим ителә", ди Иванов.

Аның сүзләренчә, авыл яратучы туристларга програмны тагын да кызыграк итеп була. "Мисал өчен, турист беренче көнне көтүгә чыга, икенче көнне мал-терлек белән була, өченче көнне умартачыга булыша, дүртенче көнне осталар белән һәдияләр эшли, кул эшләре белән мәшгуль була һәм башкалар.

Болгарның ЮНЕСКО исемлегендә булуы үзе үк уникальлек


Иванов Болгар һәм Зөяне шулай ук туристларны җәлеп итәрлек, бүтән беркайда да булмаган уникаль урыннар буларак тәкъдим итә. Болгарның ЮНЕСКО исемлегенә керүе башлык сүзләренчә, дөнья күләмендә әһәмияткә ия урын икәнен күрсәтеп тора.

Татарстан үз вакытында Сабантуйны да ЮНЕСКОның матди булмаган мирас исемлегенә кертергә теләгән иде. Әлегә кадәр бу сорау ачык кала.

Комитет Мирный бистәсендәге ел саен Казан Сабантуе үткәрелеп килгән мәйданны да ел дәвамында туристлар өчен кызык булган чаралар үткәрү урыны итәргә тели. Татарстандагы кайбер мәгълүмат чаралары Казанда ел әйләнәсендә Сабантуй үткәреп ятачаклар дип тә язып чыкты.

Иванов сүзләренчә, бу дөреслеккә туры килми. "Хәзер бу мәсьәлә тикшерелә. Анда яшәеш челтәре өчен кирәкле су, ут үткәрү һәм башка уңайлыклар тудыру кирәк. Бу урын елга бер тапкыр гына җанланып ала. Ниндидер проект эшләргә телибез, әмма ул Сабантуй булмаячак", диде ул Азатлыкка.

Татар тарихын бозып сөйләмиләрме?


Казанда булган туристларның кайберләре экскурсияне оештыручылар чиркәүләр турында гына сөйли дә сөйли, ә татар тарихын бик аз телгә алар дип әйтә. Иванов сүзләренчә, чыннан да бу мәсьәлә бар, чөнки экскурсия оештыручыларның барсы да контрольдә түгел.

"Өч ел элек безнең тәкъдим белән Татарстанда экскурсия оештыручылар оешмасы (гильдия) төзелде. Хәзер без бу оешма әгъзаларына даими рәвештә укулар үткәрәбез. Яңа урыннар турында мәгълүмат бирәбез. Шул ук вакытта аларны аттестациялибез дә. Алар башта үзләре үтәчәк маршрут турында имтихан тапшыра. Быел Болгар маршруты турында да имтихан тапшырачаклар", ди Иванов.

Бу оешма эчендә хәзер аерым шура булдырылган. Алар экскурсия ясаучыларның белемен тикшерә. Казанда эшләүче бөтен экскурсоводлар да бу гильдия әгъзалары түгел. Оешмага 65 проценты гына керә.

Казанга яңа зообакча кирәкме?


Иванов сүзләренчә, туристлар Казанда курчак театры "Әкият"не, опера театрын, "Социалистик көнкүреш" музеен һәм башкаларын, Казан Кирмәнен дә карый ала. Инде ничә еллар сүз күтәрелсә дә, яңасы кирәк дип әйтелсә дә, Казан әлегә кадәр зообакчасы белән мактана алмый. Читтән килгәннәр генә түгел, ә татарстаннар үзләре дә бу урынны хайваннар һәм кошлар төрмәсе дип атый. Барганнар анда яшәүчеләрне кызганып кайта.

"Казанныкы гына түгел, республика җитәкчелеге дә бу мәсьәләне хәл итмәкче була. Минемчә, алдагы өч-дүрт ел эчендә Казанда яңа зообакча төзеләчәк. Хәзерге зообакча урынында яңасын салып булмый. Казан җитәкчелеге бу зообакчаның начар хәлдә икәнен аңлый. Кайчан яңа зообакча булачагын мин түгел, ә мэрия генә әйтә алыр", ди Иванов.

Татарстанның гүзәл табигате


Татарстанның башкаларга да күрсәтерлек гүзәл урыннары бар. Моннан биш ел чамасы элек Чулман һәм Идел буендагы тыюлыкларны туристлар яратып йөри торган урыннар итү турында сүз дә күтәрелгән иде. Төрле проектлар да тәкъдим ителде һәм теләкләре сүнеп калды, очы-башы күренмәде.

"Татарстанда бик матур урыннар күп булса да, мин табигатькә сәяхәт маршрутлары юк дип әйтә алам. Әлегә халыкның күпчелеге шәһәр читендәге ял итү урыннарына йөри. Кемнәрдер Нократ, кайберәүләр күл буйларына килә һәм җәяү йөреп, анда көн үткәреп кайта. Без хәзер табигать кочагына илтүче маршрутлар әзерлибез һәм киләсе елга әзер булыр дип исәплибез", ди Иванов.

Универсиада өчен төзелгән спорт корылмалары


Иванов Казанда Универсиадага дип төзелгән спорт корылмаларының читтән килгәннәргә, бигрәк тә русияләргә экзотик үк булмаса да, кызык икәнлеген әйтә.

"Без хәзер туристларга кызык булган җиде спорт бинасын сайлап алдык. Һәр бина өчен экскурсия эчтәлеген төзедек һәм бина турында сөйләячәк кешене билгеләп куйдык. Без аңа туристлар белән ничек эшләргә икәнне аңлаттык. Шулай ук без сайлап алган спорт биналарының барсына да экскурсия үткәрә алырдай кешеләрне дә укыттык", ди ул.

Иванов Казанны 2018 елдагы футбол дөнья беренчелеге уеннары үтәчәк башкала буларак тәкъдим итүләрен дә әйтә. "Бу безнең өчен бик көчле бренд. Без хәзер аның турынла бөтен җирдә әйтәбез һәм басма материалларга да язабыз", ди Иванов.

Кол Шәриф дан казанды инде


Азатлык Иванов белән сөйләшкәндә Казан күрке булган Кол Шәриф мәчетен бер тапкыр да искә алмады. Ул аны республиканы таныта торган үзгә корылма буларак та атамады. Азатлык бу архитектура үрнәген телгә алгач, Иванов: "Кол Шәриф республикабызны танытучы буларак болай да дан казанган урын ул. Казанга килүчеләр Кол Шәриф һәм Благовещение чиркәвенең янәшә торуына да соклана", диде.  


Наил АЛАН

| 26.07.2014

Сөт продукциясе җитештерүчеләргә таләпләр арта

$
0
0
26.07.2014 Авыл
Татарстанның сөт һәм сөт продукцияләре җитештерүчеләре арасында кулланучыларны алдаучы намуссыз ширкәтләр юк диярлек, дип белдерә кулланучылар хокукын яклаучылар.

Товар сыйфатына карата күп тапкырлар шелтә ясалганнан соң да төзәлергә теләмәгән Лаештагы бер предприятиегә карата исә шушы көннәрдә катгый чаралар күрелгән. Продукцияләре техник регламентка җавап бирмәгән оешмага эшчәнлеген бөтенләй туктатырга туры килергә мөмкин.

Федераль хезмәтнең Татарстан идарәсе агымдагы ярты елда сөт һәм сөт продукцияләре сатучы 262 оешманы тикшергән. Нәтиҗәдә, 527 сөт продукциясе пробасы 11,4 процент очракта техник регламентка туры килмәгән. Мәгълүм булганча, бүгенге көндә сөт продукцияләренә үсемлек майларын кушу – гадәти күренеш. Сөт ризыкларында нәкъ менә үсемлек майларында гына була торган органик матдәнең – стерин “эзләрен” табу максатында Татарстан белгечләре быел 125 сөт продукциясенә лаборатор анализ ясаган. Аларның чит-ят майларга юлыккан 37,6 проценты ялган продукция дип табылган.

Гомумән, шушы 6 айда үткәрелгән планнан тыш тикшерүләр барышында Татарстанда 110 партия сөт продукциясе әйләнештән алынган, бракка чыгарылган товар күләме 1176, 654 килограммга җитә. Административ җаваплылыкка тарту турында 225 беркетмә тутырылган, аларның 107се суд органнарына җибәрелгән.

– Хәзерге вакытта кулланучыларны алдап, кибет киштәләренә ялган сөт продукцияләре тәкъдим итүче җитештерүчеләр безнең республикадан түгел, андый товарлар нигездә Россиянең башка төбәкләреннән үтеп керә, – дип ассызыклый Кулланучылар хокукын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина. – Шунысын төгәл әйтә алабыз: сөт продукцияләре әйләнешен контрольдә тоту көннән-көн кырысланачак. Җитештерүчеләрне даими тикшереп тору уңай нәтиҗә бирә, безнең җирле җитештерүчеләр инде тыелган чимал файдаланудан курка. Чит төбәкләр дә республика базарына чыкканчы җитди уйлана башлар дип уйлыйбыз. Быел без сөт продукцияләре җитештерүчеләргә карата административ хокук бозу турында 12 беркетмә төзедек, аларның бишесе судка барып җитте. Җитештерүчеләр барлыгы 1 250 000 сумга штрафка тартылды.

Быел полицейскийлар Татарстанда яшерен цехта ялган акмай ясап ятучы “эшмәкәрләрне” тоткарлаган иде. Кулланучылар хокукын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе ул чакта кулга төшкән 7 төрле продукция үрнәгенә экспертиза ясатты, нәтиҗәләр җинаять эше ачуга бәхәссез дәлилләр бирде. Татарстанның Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, ялган продукция җитештерүчегә карата Россия Җинаять кодексының 238нче маддәсе 2 бүлеге нигезендә җинаять эше кузгатылган инде.

Россиядә ит һәм сөт продуктлары җитештерүнең техник регламентлары дәүләт, һәм соңгы өч айда Таможня берлеге таләпләре белән расланган. Аңлашыла ки, алар кешенең сәламәтлеген саклау һәм иминлеген тәэмин итү максатын тота. Сөткә килгәндә, техник регламент эшкәртү-саклау вакытын, шулай ук физик-химик сыйфатларны – майлылык, аксымнар һәм әче сөт продукциясендәге микроорганизмнарның күләмен билгели, микотоксин, антибиотик, пестицид, радионуклид кебек куркыныч матдәләрнең күләмен чикли. Техник регламент товарны “сөт”, “эчәргә яраклы сөт”, “сөт продукты”, “составында сөт булган продукт”, “сөт эчемлеге” кебек төшенчәләргә бүлә. Балалар өчен сөт продукцияләренә, шул исәптән күкрәк сөтен алыштыручы сөтләргә дә аерым таләпләр куела. Әмма Марина Патяшина фикеренчә, техник регламентны бозган җитештерүчене товар кабына “сөт продукты” дип язарга мәҗбүр итү өчен әле бик нык тырышырга туры киләчәк, чөнки мондый дөреслек кулланучыны югалту белән яный.

Бүгенге көндә гади халыкның сыр продуктларына да ышанычын югалтырга сәбәпләр җитәрлек. Дөньяда пальма маен һәм казеин кушып ялган сыр ясарга мөмкинлек бирүче технологияләр билгеле. Җитештерүчләр исә андый сырны чын продукция итеп сатарга тырыша, бәясен дә шуңа тиң куя. Әлегә чит илләрдән кертелүче ялган сырга каршы ничек көрәшергә белмәгән Россиянең ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәте Россия Хөкүмәтенә “сыр продукты” өчен дә аерым-ачык таләпләр кабул итәргә тәкъдим итә.

– Быел Татарстанда азык-төлек продуктлары әйләнешен контрольдә тоту бермә-бер көчәйтелде. Бу Россия Хөкүмәтенең сөт һәм балык продукцияләрен җитештерүчеләрне һәм сатучыларны планнан тыш тикшерергә әмер бирүе белән бәйле, – дип аңлата Татарстанның баш санитар табибы Марина Патяшина. – Агымдагы елның алты аенда без гигиена таләпләренә туры килүен ачыклау өчен 68 659 азык-төлек үрнәген пробага алдык. Азык-төлекнең микроблар белән пычрану фактлары күп түгел, әлеге күрсәткеч 4,4 процентны гына тәшкил итә, узган ел – 4,3 процент иде. Санитар-химик күрсәткечләргә җавап бирмәү очраклары да узган елгы кебек – 0,2 процент кына. Без тикшергән продуктларда ГМО һәм антибиотиклар табылмады.

Шулай да Идарә таләбе белән быел яраклылык вакыты тәмамлану, тиешле документлары булмау һәм лаборатор тикшерүләр товарның норматив таләпләргә җавап бирмәвен күрсәтү сәбәпле барлыгы 120 тонна 1 914 партия азык-төлек продукты әйләнештән чыгарылган. Һәм бу бөтен 2013 ел күрсәткеченә тиң.

Балык продукцияләрен искә алганда, Кулланучылар хокукын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе әле июнь аенда гына 17 сәүдә һәм җәмәгать туклану оешмасын күз уңыннан кичергән. Тикшерелгән 20 төр продукциянең 41,7 процент очрагы дәгъва уяткан. Монда беренче чиратта чи балык сатканда аны артык бозландыруга тырышу күренешләре турында сүз бара. Таләпләр буенча, 1 килограмм балык продукциясендә 5 процент кына боз рөхсәт ителә, креветкада – 7 процент. Тикшерү нәтиҗәсендә, Татарстанда барлыгы 72 килограмм күләмендә 10 партия продукция брак дип аталган. Административ хокук бозу турындагы 19 беркетмә буенча 28 500 сум күләмендә штраф сугылган. Ике эш буенча суд карары көтелә.
 


Лилия ГАДЕЛШИНА

| 25.07.2014

Самолетка утырырга шүрләмисезме? (Сораштыру)

$
0
0
26.07.2014 Җәмгыять
Соңгы арада очкычлар белән ике зур һәлакәт булды. Аның беренчесе – Малайзия һава юлларының “Боинг” очкычын бәреп төшерелүе. Бу һәлакәттә 298 кеше җан бирде. Икенчесе Алжир һава юллары самолеты белән бәйле. Ул да радарлар күзәтүеннән югалып Малида килеп төште, 51 кеше һәлак булды.

Исегездә булса, моңа кадәр Малайзиянең тагын бер пассажир самолеты, гомумән, юкка чыкты. Озак эзләделәр, таба алмадылар. Узган ел Казанда да коточкыч авиаһәлакәт аркасында 117 кешене җирләдек. Самолетлар белән һәлакәтләр еш була, әмма алар очмый тормый. Ә сез очкычларга утырырга куркасызмы?

Раил ӨМЕТБАЕВ, “Татарлар” тапшыруы алып баручысы:

– Эш буенча һәр ай саен кайдадыр барырга туры килә, кайчакта бер илдән кайтып та өлгермисең, икенче дәүләткә командировкага китәр өчен чемодан туты­расың. Көньяк Африкадан Европага, аннары Япониягә очып кире Казанга кайткан вакытлар да булды. Андый зур араларны берничек тә поезд, автомобиль ярдәмен­дә узып булмый. Телисеңме, теләмисеңме, син очарга тиеш. Мин үзем самолетларны бик яратам. Пилотлыкка укырга исәп бар, әмма әлегә бу хыял гына булып кала бирә. Самолетка утыргач та, бу башка транспортка да кагыла, догаларымны укыйм да, Аллаһка тапшырып юлга кузгалам. Миңа аэропортлар мохите ошый, төрле һава юлларының очкычларын чагыштырам, ризыклары да төрле, кешеләр белән аралашу үзе кызык бер дөнья!

Эльза НӘБИУЛЛИНА, Түбән Кама шәһәре 13 санлы гимназия-интернат укытучысы:

– Элек 12шәр сәгать дә­вамында очканым бар иде, “ыһ” та итми идем, ә хәзер куркам! Әллә яшь бара, әллә шушы авиаһәлакәтләрнең тәэ­сире, белмим. Менә әле без зур сәфәргә чыгып киттек. Сәяхәтләрне бик яратабыз. Быелгы маршрутка Австралия, Яңа Зеландия, Таиланд, Малайзия, Индонезия, Вьетнам, Сингапур һ.б. кебек илләр керде. Самолетка утырган саен калтыранам, әллә ниләр күз алдыма килә башлый, үлермен дип куркам. Якыннарым бу югалтуны авыр кичерер дигән уйлардан йөрәк “жу” итә. Ирем уйлап та бирми: “Тагын 7 илгә барып кайтасы бар”, – дип миннән көлә. Дөресен әйтергә кирәк, Россиядәге һава юллары самолетлары куркынычрак йөри. Шулай да һәлакәт булмый дип берсе дә гарантия бирә алмый.

Фатыйх СИБАГАТУЛЛИН, РФ Дәүләт Думасы депутаты:

– Юлга чыкканда: “Уйлап та бирмим”, – дигән кеше­ләргә ышанмыйм, андыйлар белән сәфәргә чыгу да куркыныч. Барысын да Ходайга тапшырам да чыгып китәм, тәкъ­диреңә ни язылган, шул була. Авиаһәлакәтләр турында еш ишетеп куркабыз, әмма җир­дә йөргәндә дә күпме авария була, корбаннар саны коточкыч күп. Самолетларны яратмыйм, йө­рер­гә мәҗбүр булганга гына утырам. Ә болай, мөмкинлек булса, поездда гына йөрер идем. Әмма анда йоклап китә алмыйча ин­тегәм. Мәскәү бе­лән Казанны тоташтырган югары тизлек­тәге тимер юл­ның салынуын көтәм. Тизрәк салынсын иде, самолетта ин­текмәс идем.

Фәнис ҖИҺАНША, Камал театры артисты:

– Курыкмыйм, батып үләр­гә язса, су тулы ләгәндә дә батарга мөмкин. Авиа­һәлакәтләр элек тә булган инде ул, хәзер бары тик мәгълүмат кына тиз тарала, төрлесен ишетәбез, күрәбез. Май аенда гына 12 тапкыр очкычка утырырга туры килде, ансыз беркайда да өлгереп булмый. Туганнарым, дусларым арасында да алай куркучылар юк. Менә мәрхүм Туфан абый Миң­нуллин самолеттан шүрли иде, поезд, машина белән генә хәрәкәтләнде.  




108 | 26.07.2014

Легионерлар һәм җилгә очкан акчалар турында

$
0
0
27.07.2014 Спорт
Россия футболында акча патшалык итә. Быелгы сезоналды янә шул хакыйкатькә инандырды. Әле монда, әле тегендә акча белән бәйле скандаллар килеп чыга. Бездә әллә соң акча өчен генә уйнылармы дигән сорау туа. Ә бит футбол ул, беренче чиратта, җанатарлар өчен тамаша булырга тиеш.

Тамаша булыр өчен дидем дә, тукталып калдым. Яхшы уен, матур голлар, мавыктыргыч тамаша өчен, әлбәттә, осталыгы югары дәрәҗәдә булган башкаручылар кирәк. Кызганыч, андый башкаручылар үзебездә дефицит. Тамаша белән генә бетми, нәтиҗә дә кирәк бит әле. Үзебездә ниндидер нәтиҗәләргә ирешү – мөмкин хәл әле, ә менә Европада, дөньяда бүгенге этапта Россия футболчылары белән генә уңышлар казанып булмаячак. Шуңа да күп кенә клублар легионерларга мөрәҗәгать итә. Ә аларына акча кирәк.

Казан кирәкми, акча кирәк!

Әйе, чит илләрдән килүче уенчыларны Казан яки Краснодарның матурлыгы, табигать, башкалары белән генә кызыктырып булмый. Питер ни дә аларга, Казан ни – легионерлар акча эшләү өчен килә. Араларында төрлеләре бар, әлбәттә. “Рубин”ны гына алыйк. Заманында, әле белгән-белмәгән легионерлар тулы вакытта, бездә дә төрле уенчылар булды. Казаннан китүгә карьерасын тәмамлаган (ягъни безгә шуның өчен генә килгән) Саво Милошевич, әйтик, 2008 елда “Рубин”да уналты уен уздырып, өч кенә гол кертергә өлгерде, әмма Россия чемпионы булуга үзеннән гаять зур өлеш кертте, алай гына да түгел, тамашачылар мәхәббәтен яуларга өлгерде. Рони, Калисто, Скотти, Домингес, Сибайялар да шундый ук хөрмәт-ихтирамга лаек булды. Андыйларның хезмәте тиешенчә бәяләнде һәм моңа артык сүз әйтүче дә булмады. Дөрес, соңрак шул ук Домингес тагын да зур акчаларга кызыгып (монысы инде нәфес дип атала), Питерга юл алды. Ральф, Петроуш, Досталек, Руссель, Алоизиолар исә - бөтенләй кире мисал.

Рәсми чыганаклар ышансаң, бүгенге көнгә кадәр Казан командасында иң бай футболчылар булып француз Янн М'Вила һәм Финляндия җыелмасы уенчысы Роман Еременко санала. Соңгы мәгълүматлар буенча, беренчесе Италиядә җирле “Интер”га күчкән. Алай гына да түгел, дәрәҗәлерәк чемпионатта чыгыш ясау өчен ул хезмәт хакының киметелүенә дә ризалашкан. Бу очракта аңа “афәрин!” диясе генә кала, минемчә. Чөнки егетнең амбицияләре күбрәк акча эшләү теләгеннән өстен чыккан. Иң бай уенчыларның тагын берсе - бразилияле Карлос Эдуарду исә бездә ярыйсы гына акча эшләү өчен мәйданга чыгыпы тормаска да разый, бугай. Баш тренер Ринат Билалетдинов әле аны янә дубльгә җибәргән. Баксаң, иптәшләрчә матчларның берсендә ул үзен алмаштыруларына канәгатьсезлек белдереп, клуб футболксын җиргә аткан икән. Әлбәттә, андый футболчылардан арыну хәерлерәк булыр иде. Кызганыч, заманында бик зур суммага сатып алынган уенчыны үз сафларында күрергә теләүче клубы юк бугай.

Килсәләр, Роберто Карлос яшендә килсеннәр

Быелгы дөнья чемпионатында Франция җыелма командасында Матье Вальбуэна уңай тәэсир калдырган иде. Мәскәүнең “Динамо”сы да аны үз сафларында күрергә тели һәм французга елына 3 миллион евро хезмәт хакы белән бәяләнгән (әле монда төрле премияләр, бонуслар кермәгән) килешү тәкъдим иткән. Вальбуэна чыгыш ясаган “Марсель”гә исә җиде миллион евро тәкъдим итә. Клуб үзе әлеге тәкъдимнәргә риза да, әмма уенчы гына безгә килергә теләми икән. Хезмәт хакын азсына, диләр... Аның белән тагын Англия, Италия дә кызыксына. Бу очракта да инде шул ук акча мәсьәләсе беренче планда тора кебек: кем күбрәк тәкъдим итәчәк, уенчы шуныкы булачак.

Бу нисбәттән, башка мисалларны да искә төшерергә була. Әйтик, кесәне (яки акча янчыгы – кем ничек тели) калынайту максаты тормаса, Гарай, Халк, Витсель, Кураньи, Воронин танылган уенчылар да, Роберто Карлос, Это’о кебек чын мәгънәсендә дөнья футболы йолдызлары да Россиягә килмәс иде. Хәер, асыл йолдызлар барыбер безнең ил чемпионаты белән вакланып торасы килмәс, мөгаен. Месси, Роналду, Ибрагимович, Мюллер, Роббен кебекләр безгә килсә дә, шул ук Роберто Карлос яшенә җиткәч кенә килер...

Тренерлар белән дә шул ук хәл. “Рәхмәт”, РФСка, спорт министрлыгына. Аларның тырышлыгы белән Хиддинк, Адвокатлар безнең белән сезнең өлешенә шактый керде. Хәзер әнә Капелло да, Бразилиядә адәм хурлыгына калу тәҗрибәсен истә тотып, 2018 елга җиңүче-команда төзү идеясе белән “яна”. Анысын куып җибәргән очракта да кесәсен шактый тутырып кына җибәрә алачакбыз.

Мәскәү “Локомотив”ыннан әнә Буссуфа белән Диарра киткән. Дөресрәге, китү теләген белдергән һәм күнегүләргә килеп тормаганнар. Бу очракта да аларның карарын хөрмәт итәргә кирәк дип саныйм. Әйе, алар – шактый оста футболчылар. Әйе, алар – шактый кыйбат уенчылар. Ләкин алар тәкъдим ителгән акчаларыннан үзләре баш тарта бит! Ә башка клубларга күчсәләр, уенчыларның хезмәт хакы (иманым камил) түбәнрәк булачак. Алар шуны аңлап эш итәләр. Китәргә теләү сәбәпләре төрле булырга мөмкин.

Бөер һәм үпкә

“Ростов” белән РФС (Россия) футбол клубы арасындагы вәзгыять кискенләшә. Бар да шул ук акчадан башланган, югыйсә. Баксаң, берничә ел элек шул клубта уйнап, сәламәтлеген югалткан элеккеге капкачы Деян Радич (бер уенда ул көндәш команда футболчысы белән бәрелешә, нәтиҗәдә бер бөерен югалта!) РФС президенты Николай Толстыхка клубның аңа булган бурычларын кире кайтаруда ярдәм итүен сорап мөрәҗәгать итә. Клубка үпкәләгән ул. Вакыйга кызганнан кыза, “Ростов”ның шактый гына гөнаһлары ачыла. Әйтик, берзаман клуб уенчыларының хезмәт хакы нибары 15 мең сум тәшкил иткән (акылга сыймаслык саннар), ләкин өстәмә акчаларны алар башка төрле чыганаклардан “суырып” яткан. Иманым камил, теге яки бу уенчының, тренерның тирләп тапкан акчалар турындагы хәбәрләрнең бик азы гына чынбарлыкка туры килә. Димәк, казына калсаң, башкаларның да гөнаһлары шактый әле.

Әйе, бүгенге спорт бик зур суммалар таләп итә. Язма башында тукталып киткән тамаша турындагы уйлануларымның да буш куык икәнен яхшы аңлыймын. Йолдызлы тамаша ул туйдыра. Һичьюгы, файдасы булса икән ул җилгә очкан сыман тоелган акчаларның. Бу очракта республика президентының Татарстан спортында Татарстан егетләренә һәм кызларына өстенлек бирергә дигән бурычының асыл мәгънәсе бик җиңел аңлашыла. Чөнки туйдык инде ул утырып торып кына акча алучы, клуб футболкасы-әләмнәренә төкереп караган легионерлардан. Хәер, үзебездә дә миллионерлар футболчылар шактый. Анысы инде – башка тема...


Радик САБИРОВ

--- | 27.07.2014

Без аны сагынабыз һәм юксынабыз! (Гакыйль Сәгыйровны искә алып)

$
0
0
28.07.2014 Җәмгыять
Менә аның вафатына инде биш ел үтеп тә киткән. Ә дөнья үз көенә һаман яши бирә. Шушы кыска гына вакыт эчендә күп нәрсәләр онытылган, ә яңадан-яңа эшләнәсе эшләр табылып кына тора. Шулай да каһарман якташыбыз, күренекле татар шагыйре һәм рәссам Гакыйль Сәгыйровның батырлыгын, башкарган изге гамәлләрен, дөнья мәшәкатьләренә бирелеп, һич кенә дә онытасы килми.

Моннан өч ел элек нәкъ аның җирләнгән көнендә Кошки районы¬ның Иске Фәйзулла (Иске Җүрәй) авылы зиратындагы кабере өстенә истәлек ташы куйганда, без якташыбызның исемен мәңгеләштерү өчен күп нәрсәләр эшләргә вәгъдә иткән идек. Тик, ни кызганыч, шагыйрь күп еллар яшәгән йортның да әлегә төзекләндерелгәне юк, аның бөтен шигырьләре һәм рәсемнәре тупланган китапларын дөньяга чыгару да һаман хәл ителмәгән. Югыйсә, шагыйрьне үзләренең якташлары итеп санаучы, һәр өч төбәкнең - Татарстанның, Самара, Ульян өлкәләренең, иң югары дәрәҗәдәге җитәкчеләре бу гамәлләрне эшләргә булышачакларын белдергәннәр иде бит. Тик боларның барсы да әлегә сүздә генә кала бирә.

29 июльдә каһарман якташыбызның вафатына биш ел тулган көнне туган телебезгә, мәдәниятебезгә, сәнгатебезгә, гомумән, халкыбызның язмышына битараф булмаганнар Гакыйль Сәгыйровның кабере янына аны искә алу өчен җыелачаклар. Шагыйрь хөрмәтенә биредә Коръән сүрәләре, догалар укылачак. Бәлки, шунда каһарман якташыбызның исемен мәңгеләштерү буенча биргән вәгъдәләребезне дә исебезгә төшерербез һәм аларны үтәү кирәклеге турында тагын бер кат уйланырбыз.

Гакыйль Сәгыйров кебек бөек шәхесләребезне онытсак, дөнья безне гафу итмәс.

(Без бүген укучыларыбызга шагыйрьнең берничә шигырен тәкъдим итәбез).

Җырларым...


“Яшәсәгез – мин дә яшәрмен”
Муса Җәлил.

...Җырларым, сез минем
пар канатым,
Тормыш буйлап үткән
юлларым.
Хыялларым, язын чәчәк атып,
Көзен уңыш биргән
кырларым.

Сезнең белән бергә
иснәп йөрдем
Тугайларда әрем исләрен.
Сезгә генә мин ышандым
серен
Күңелемдә туган хисләрнең.

Күбегезне яздым уйнап-көлеп,
Нурлар алып Айдан-Кояштан.
Һәрберегез, җир гөлләре
кебек,
Керсез йөрәгемә тоташкан.

Мин китәрмен – җирдә сез
калырсыз,
Дуслар искә алган чагында.
Җырлар булып бәлки
җырланырсыз,
Һәйкәл булып басмасагыз да.

Торналар


...Торрыйк! Торрыйк! Көзләр
килеп җиткән,
Кошкайларым китеп баралар.
Калдылар ла һаман
төзәлмичә
Күңелләргә салган яралар.

Очты кошлар зәңгәр
юлларыннан,
Күрешә алмабыз инде
тиз генә.
Әйтерсең лә, кагылып
кулларыма,
“Сау бул!” – дидең карап
күземә.

Торналарым очты еракларга,
Кайтырлармы язын юл
табып?..
Аерылышу өзгән йөрәкләргә
Сагышлары калды уралып.

Кичерегез

Кичер мине, кичер,
йөрәккәем,—
Бик яхшыдан түгел хәлләрем;
Кичерегез, очар
канатларым.
Зәгыйфь булган өчен
тәннәрем.
Кичерегез, куллар,
Хезмәттән сез
Үзегезне горур хис итеп,
Талпынмыйсыз бер дә...
Көч табалмыйм
Гөлләр иркәләргә, үз итеп.

Кичерегез мине,
Җырларымда
Бөтен көчем белән янмасам;
Юлларымда тормыш
утларының
Бар ялкынын туплый
алмасам.

Үкенерсең әле...


...Алтын-акча табыла көче
барга,
Табалмасаң – ярлык
тагылмый.
Ә намус бит чыкмый
базарларга,
Ә намус бит - сатып
алынмый.

Үкенерсең әле, үкенерсең,
Күп эзләрсең ТЕГЕ чакларны.
Нәрсә белән юып бетерерсең
Намусыңа тигән
тапларны?...

Тормыш мине артык итмәде


Тормыш бит ул шундый
матур нәрсә:
Җирнең һәрбер гөлен сөясең,
Шатлыклары белән
шатланасың,
Кайгылары белән көясең.

Тормыш бит ул көчле агым
кебек,
Юлсыз җирдән үтә юл ярып.
Үзе ошатмаган бар нәрсәне
Ярларына ташлый чыгарып.

Тормыш мине алай итмәде,
Ярларына ташлап китмәде.
Әллә үзен артык сөйгәнгәме,
Дулкынында бәрде, кыйнады.
 


Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН

30 | 28.07.2014

Августта Равил хәзрәт Гайнетдин Т.Новгород өлкәсенә килеп китәчәк

$
0
0
28.07.2014 Дин
Россиянең Европа өлеше мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия мөфтиләр Шурасы рәисе шәех Равил хәзрәт Гайнетдин эшлекле визит белән Т.Новгород өлкәсенә килеп китәчәк.

7 августта аны Сергачта каршы алачакбыз һәм шул ук көнне ул Пашат белән Семочки арасындагы шәһитләр каберлегендә яткан дин кардәшләребезне яд итәр. Аннары Россия мөфтиен Чүмбәлидә Рәис Мөҗипов каршылар. Ул рухи лидерыбызны туган авылының ике мәчете белән дә таныштырыр, мәрхүм чүмбәлилеләрнең рухын шатландырып, аларның якты истәлегенә төзелгән һәйкәлне бергәләп хәтем-дога белән ачарлар, ә Казан артистлары олы кунагыбыз хөрмәтенә һәм җыелган халык игътибарына саф һавада зур концерт бирер. Монысын инде Рәис әфәнденең авылдашларына бүләге дип кабул итәргә кирәк.

Шуннан соң Равил хәзрәт Мәдәнәдә кунак булыр, ә Сергачта зур итеп оештырылачак кичке аш мәҗлесендә ул Сергач, Спас, Пильна һәм К.Октябрь районнарының татар җәмәгатьчелеге белән очрашыр.

Икенче көнне, 8 августта, шәех Равил хәзрәт Гайнетдин Спас районындагы татар авыллары белән танышып чыгар, җомга намазын Татар Моклокасы мәчетендә укыр һәм шул ук көнне Мәскәүдән килгән олы делегация Түбән Новгородка юл алыр. Шәех Равил хәзрәт анда шәһәр башлыклары, өлкә хөкүмәте вәкилләре белән очрашыр, ә кич белән аны Нижгар татарларының региональ милли-мәдәни автономиясе рәисе Надир Хафизов кабул итәр. Әлеге эшлекле очрашуда Автономия Советы әгъзалары, өлкә Диния нәзарәте һәм татар җәмәгатьчелеге вәкилләре дә катнашыр дип көтелә.

9 августта Россия мөфтиләр Шурасы рәисе шәех Равил хәзрәт Дзержинскта яңа мәчет ачу тантанасында олы кунак булыр, химиклар шәһәре мөселманнары белән очрашыр.

Әйтергә кирәк, өлкә Диния нәзарәте рәисе урынбасары Җәфәр хаҗи Фәйзрахманов белән Нижгар татарларының региональ милли-мәдәни автономиясенең башкарма директоры Рамил Салихҗанов шәех Равил хәзрәт Гайнетдинны югары дәрәҗәдә каршы алу, озатып йөрү турында күптән әзерлек эшләре алып баралар инде.  


О.ХӨСӘИНОВ

|

Мәдәният министрлыгы: Луиза Батыр-Болгари белән хезмәттәшлеккә әзер

$
0
0
29.07.2014 Җәмгыять
Татарстан мәдәният министрлыгы Луиза Батыр-Болгари белән алга таба хезмәттәшлеккә әзер булуын белдерә. Композитор исә авторлык хокуклары бәхәсенә нокта куелмавын, гаделлек эзләп Русия Югары мәхкәмәсенә барып җитәчәген әйтә.

"Әкият" курчак театры белән композитор Луиза Батыр-Болгари арасындагы бәхәскә әлегә нокта куелмаган. 21 июль көнне Татарстан Югары мәхкәмәсе Вахитов районы мәхкәмәсенең композиторга гонорар түләмәскә дигән карарын үз көчендә калдырды.

Югары мәхкәмә алдыннан Азатлыкка әңгәмәдә Батыр-Болгари үзенең гонорар өчен генә түгел, ә татар сәнгатенең киләчәге өчен көрәшүен белдереп, "Әкият"не генә түгел, ә Татарстан мәдәният министрлыгын да гаепләгәч, радио аңлатмалар сорап, бу гаепләүләрне министрлыкка да җибәргән иде. 25 июль көнне министрлыкның матбугат үзәге җитәкчесе Рузилә Мөхәммәтовадан Азатлыкка җавап килде.

Министрлык белдерүенчә, алар композитор белән хезмәттәшлеккә әзер һәм язган әсәрләрен халыкка җиткерүдә дә ярдәм итәчәк.

"Авторлык хокуклары – бик актуаль тема. Ул кануннар үзгәреп тору белән бәйле рәвештә, чыннан да, шактый бәхәс тудыра. Шуңа да цивилизацияле мөнәсәбәтләр урнаштыруы да җиңелләрдән түгел. Министрлык авторлык хокукларын саклау мәсьәләсе белән җитди шөгыльләнә, укулар да оештырыла. Мөхтәрәм композиторыбыз белән министрлык һәм “Әкият” театры арасында туган аңлашылмаучылыкка мәхкәмә карары нокта куйды. Татарстан Югары мәхкәмәсе дә әлеге карар белән килеште.

Тататарстан мәдәният министрлыгы Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе, бик күп популяр җырлар авторы Луиза ханым белән киләчәктә дә хезмәттәшлек итәргә әзер. Министрлык аңа язган әсәрләрен халыкка җиткерүдә, һичшиксез, ярдәм итәчәк", дип белдерде Рузилә Мөхәммәтова.

Луиза Батыр-Болгари: Бәхәскә нокта куелмады


Азатлык 28 июль көнне Луиза Батыр-Болгари белән элемтәгә керде. Композитор Югары мәхкәмә карарыннан канәгать булмавын, эшне югарырак җибәрәчәген әйтә.

"Минемчә, "Әкият" курчак театры һәм шулай ук хөкүмәт тарафыннан да Югары мәхкәмәгә басым булган. Мәскәүдәге мәхкәмә дә минем файдага карар чыгармасын өчен, анда да барып җитәчәкләр дип тә сөйлиләр. Әгәр минем файдага карар чыкса, башка авторлар да минем арттан гонорар дауларга мөмкин.

Мин барыбер Мәскәүгә җитәчәкмен. "Татюринформ" юристлары хәзер минем белән килешү төзеде һәм эшне арбитраж мәхкәмәгә дә шикаять итәчәкләрен белдерде. Авторлык хокукларын яклап без хәзер ике юридик зат буларак мәхкәмәләшәчәкбез. Юристлар да Мәскәүгә үк барып җитәчәгебезне әйтә. Без хәзер юристлар белән Татарстан Югары мәхкәмәсенең язма карарын көтәбез. Ул җавап ун көн эчендә кулга тапшырырлырга тиеш", ди Батыр-Болгари.

Композитор сүзләренчә, аны җомга, 25 июль көнне Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин чакырткан.

"Аңа кадәр мин Татарстан президенты идарәсенә шалтыратып, Рөстәм Миңнеханов белән очрашырга теләвемне һәм милли сәнгатьтән китәчәгем турында хат әзерләвемне дә әйткән идем. Бу сөйләшү вакытында авторлык хокукларының сакланмавын, мәхкәмәгә басым булуын да белдердем. Шуннан мине министр чакыртты. Без бик җылы сөйләштек. Миңа ул: "Алга таба да мәхкәмәләшә аласыз, бу сезнең хокукыгыз", дип әйтте.

Минем беренче җыентыгым 1988 елда чыккан иде, хәзер 25 елдан артык вакыт үтте. Шуннан бирле бер генә китабым да басылмады. Мин композитор буларак, һәр җырның үз гомере булганга, алар үз вакытында басылып, халыкка барып җитәргә тиеш дип саныйм. Мин Татарстан китап нәшриятының музыкаль редакторы булып эшләгәндә, татар композиторларының җыентыкларын, иң беренче чиратта, халык арасында хәзер дә популяр булган Рөстәм Яхинныкын, өч-биш ел эчендә бер тапкыр чыгарып тора идем.

Министр киләсе ел планына минем яңа җыентыкны чыгаруны да кертәчәкләрен әйтте. Аннары алар мин чыгарган авторлык дискларымны да сатып алырга вәгъдә иттеләр. Миңа яңа музыка язарга кушарга җыенуларын да белдерде министр, әмма мин баш тарттым. Чөнки минем күңелем көр булганда гына көй тудыра ала. Күптән инде көй язарга теләгем юк. Миңа башка вәгъдәләр бирелмәде", ди Батыр-Болгари.

Композиторга танышлары "Әкият" курчак театрында инде башка авторлар белән яңа килешүләр төзелгән дип тә сөйләгән. Алар, янәсе, аның моңа кадәр спектакльләрдә яңгыраган әсәрләренә яңа көйләр язарга тиеш. Композитор бу сүзләрнең дөрес-дөрес түгеллеген министрдан да сораган. Министр мондый килешү төзелмәгәнлеген әйткән.

"Хәзер безнең өчен Югары мәхкәмә үзенең карарына ни язаганлыгы кызык. Безнең бөтен дәлилләребез дә бар, язмалар минем компьютерның хәтерендә сакланган. Мәхкәмәдә шаһитлар да безнең якта иде. Беләсезме, без гонорар өчен сораган бәяне ике мәртәбә төшердек. Башта театр "түлибез" дип безнең белән ризалашкан да иде. Без мәхкәмәдә үзара килешкән вакытта да (мировое соглашение), мин откан булып килеп чыга. Бу хәл исә, башка композиторларның да мәхкәмәгә шикаять итүенә юл ачачак", ди композитор.

Ул, Югары мәхкәмә карары кулына кергәч тә, автолык хокукларын яклап, Татарстан президенты янына барачагын әйтә.

"Республикада бөтен җирдә авторлык хокуклары бозыла. Башка театрлар да, Тукай исемендәге филармония, телерадиокомпанияләр һәм шулай ук Универсиада дирекциясе минем көйләрне уйнатты һәм уйната, ә авторлык хокуклары сакланмый, миңа түләүдән баш тарталар", ди Батыр-Болгари. 


Наил АЛАН

| 28.07.2014

Кушаматың нинди – үзең шундыймы?

$
0
0
29.07.2014 Җәмгыять
Кушаматсыз гына яшәүчеләр сирәктер бу дөньяда. Сорап тормый гына тагалар да куялар аны. Һәм мәңге котылам димә. Үпкәлә, гарьлән, кимсен – башкаларның соңыннан анда бер эше дә юк.

Кушамат димәктән, быел язын гына җитмеш җиде яшен тутырып бакыйлыкка күчкән элекке ут күршебез искә килеп төште әле. Мин үскән вакытларда да, аннан соң да, хатыны, анасы, туганнары өчен Нурмөхәммәт булган ирне, бөтен авыл, сүз берләшкәндәй, Урыс Нурмый дип йөртте. Татар авылында “урыс” булып йөрү җиңел түгел инде ул. Тик затлы, матур һәм яңгырашлы исемне шундый сүзгә алыштырып куюның, әлбәттә инде, сәбәбе дә булмыйча калмый. Армия хезмәтеннән кайткач, кыланып, дембельлеген күр­сә­теп, берара урысча сөйләшеп йөргәннән соң эләккән аңа андый кушамат. Егерме бер яшендә тигәнәк кебек килеп ябышкан да, фани дөнья белән тәмам хушлашканчы тагылып йөргән. Ул гынамы, хушлашкач та, ихтимал, котылмас­тыр әле Нурмөхәммәт абзый ул кушаматыннан. Искә алганда исем­нең пәйгамбәребездән калганын түгел, яңгырашлысын, халык кү­неккәнен сайларлар. Урыны җән­нәттә булсын.

Күршебез генә микән, саный китсәң ул вакыттагы әллә күпме “тагылмалар” хәзер дә хәтердә яши: Көя Вәгыйзь, Әпә Варис, Кештер Фатыйма, Кызыл Миргазиян, Шы­рый Ибрай, Ахмак Зәкәрия, Фырт Фәнис, Аю Муллаян, тагын әллә кемнәр. Күбесе инде гүр ия­ләре, фамилияләре дә онытылып бара, ә менә кушаматлары, кушамат артына яшеренгән төс-кыя­фәтләре, буй-сыннары, хәтта сөйләнгән кайбер сүзләре һаман да истә аларның.

Вәгыйзләр күп алар...


Алда санап киткәннәрне “ачык­лагыч” кушаматлар дияргә булыр иде. Безнең урам Миргазиян абзый, чыннан да, чиртсәң каны чыгардай кызыл чырайлы, Әпә Варис исә һәрчак аз сүзле, мыштымрак, Фырт Фәниснең холкында фыртлык күренеп тора. “Тагылма­”лар­ кеше­нең чын исеме, аты алдын­нан йөри торган өлеше авылдагы бер исем­дәге кешеләрне аеру өчен дә кулланыла. Авылда берничә Миргазиян, берничә Вә­гыйз бар. Сүз иярә сүз чыгып, әң­гәмәдәшләрнең бе­рәрсе: “Кайсы Вәгыйз соң ул?” – дип сораса, икенче­се: “Шул Көя Вә­гыйз ин­де”, – дип ачыклап куя. Чөн­ки әле тагын авылда Бүре Вәгыйз, башка Вәгыйзләр дә бар...

Әйе, кушаматларның төрләре, билгеләнеше, туры килү-килмәве буенча теләгәндә хәтта фәнни хез­мәт язарга да буладыр. Хуҗасына бик төгәл һәм кискен характерис­тика бирә торган кушаматлар бар. Иясенә бер яклап та тәңгәл кил­мәгәннәре дә юк түгел. Кешене шактый түбәнсетә, абруен тәмам юкка чыгара торганнардан алып, “хуҗа” үзе дә күптән ияләшкән, күнеккән, килешкәннәре, хәтта кушаматлы затка чын исемен оныттыра язганнары да булгалый. Сыйныфташыбыз Фәнилгә, белмим ни өчендер, ялгышып та үз исеме белән дәшми идек. Фамилиясе Галимов булгангадырмы, безнең өчен ул һәрчак “Галләм” иде. Әлеге бернәрсәне дә аңлатмаган кушаматка ул үзе дә шул тиклем күнекте, мулла кушкан атын паспортын караганда гына искә төшермәде микән?

Мәктәптәге укытучы абый-апа­ларга карата кайчандыр кулланылган кушаматларны әйтеп, китереп тормыйм. Ул изге затларга булга­н ихтирамым кимер кебек. Шунысын гына белдерәсе килә: алар күпчелек вакытлы һәм аерым бер сыйныф эчендә генә кулланылган, мәктәпне бетергәч үк онытылган сүзләр булдылар. Ә менә институтта чагында, ул вакыттагы утыз яшьлек уңган-булган деканыбызны, соңыннан республика Фәннәр Академиясенең ви­це-президенты дәрәҗәсенә иреш­кән Шамил Чабдаровны (үзе белде микән), гел генә йөгерә-атлый йөргәне өчен, үзара “чаптар” дип аташтыргалый идек. Мондый бәяләмәне кимсетү дип кабул итү турында, миңа калса, сүз дә була алмый. Ниндидер “Чатан Хәсән” түгел бит, терекөмеш кебек тере җитәкче-галим. Кушамат шушы шәхескә безнең ниндидер аерым хөрмәтне аңлатмаса да, факультет башлыгын уңай яктан бәяләүнең бер формасы, рәвеше булды кебек...

Калмык белән Горби арасы

Ярар, алда язганнар яныбыздагы без күреп белгән халык. Кушамат дигәндә әле тагын беркайчан да ансыз яшәмәгән сәясәтчеләр, тарихка күбрәк тагылма исемнәре белән кереп калган шәхесләр дә бетәсе түгел. Кыскасы, кушамат өстенә кушамат. Рим императорларыннан алып Ленинга (“Бабай”, ”Калмык”, “Лукич”), Сталинга (“Коба”, “Усатый”, “Хуҗа”), Хрущевка (“Ку­курузник”, “Хрущ”, “Пеләш шайтан”) барысы да “тамга”лы­лар. Гай Август Германик дигән Рим императорын кем генә ишетте икән? Ә менә Калигуланы бар халык белә. Чынлыкта алар икесе бер үк кеше. Кушамат азгын һәм дә кансыз шушы затның “калиги” дип аталучы күн аяк киемен яратуыннан килеп чыккан дип фаразлана.

Россия тарихындагы Грозный, Долгорукий, Ярослав Мудрый кебекләрнең дә кушамат икәнен бик тәфсиллисе юктыр. Бу яктан иң яңа тарих кызыклырак та әле. Горбачевның “Минеральный секретарь” булганын халыкның күп өлеше бәлки белеп тә бетер­мәгәндер. Аракыны чикләп, йөзем куакларын кистереп, халыкны айнытырга, минераль суга калдырырга тырышуы аркасында туган кушамат ул. Шуңа өстәп тагын “Горбач”, “Горби”, “Тамгалы”. Милек бүлү “остасы” Чубайс – “Тутыккан Толик” (“Ржавый Толик”) – җирәнлегенә төрттерү. “Ваучер” – монысы аңлатмаларсыз да аң­лашыла. Ельцинның бик күп кушаматлары арасыннан (“ЕБН”, “Яйцин”) “Дирижер” дигәнен – Гер­маниядә салмыш баштан хәрби оркестр белән идарә итүдән туганын искә төшерәсе килә. Күпләр әле Ельцин заманындагы финанс министры Лившицны да хәтер­лиләрдер. Аның кушаматы шактый мыскыллырак иде – “Ливчик”. Хәзерге сәясәтчеләр арасында кушаматлар саны буенча абсолют беренчелек, ихтимал, барыбыз да белгән Жириновскийдадыр: “Чиччолина”, “Либералиссимус”, “Клоун”, “Юрист улы”, “Баш либераст”, “Жир”.

Бүгенге Илбашларына да, кушамат дигәндә, аерым мөнәсәбәт. Башкача әйткәндә андый затларга кушаматлар беркайчан да, бер генә дәүләттә дә булмый кала алмый. Тик хикмәт шунда: кайдадыр аны әйтергә, сөйләп йөрергә, кулланырга яраса, кайда – ярамый. Өлкән һәм кече Бушларны заманында “Томана” һәм “Тагын да томанарак” дип “олыладылар”. Матбугатта да яздылар, телеэфирда да ычкындыргаладылар. Тик беркемне дә аның өчен эзәр­лекләмәделәр, бу гамәлдән зурдан кубып проблема ясамадылар, тыймадылар. Бүген исә Обаманы көлеп тә, шаяртып та, үчләшеп тә маймыл рәвешендә сурәтләш-тергәлиләр. Бездә исә моннан 14 ел элек үк гөнаһсыз “Курчаклар” тапшыруын да тыйдылар. Шуңа күрә беренче җитәкчеләребезнең кушаматларын сез сорамагыз, мин әйтмим.

Бабайны барыбыз да белә

Татарстанның элекке һәм бүгенге җитәкчеләренең, югары чиновникларының кушаматлары бик үк мәгълүм түгел. Тик бу хәл әле алар бөтенләй кушаматсыз калганнар дигән сүз дә була алмый. Хакимият коридорларында шыпырт кына йөрергә, кулланылырга мөмкин “тагылмалар” тышка, шул исәптән мәгълүмат чараларына да чыкмый. Бер-берсенә үзара өстәмә исем тагарга яраткан халкыбыз да, бу яктан алганда әллә шөлләп, әллә шунда хөрмәт йөзеннән хакимияткә бик “бәй­ләнми”. Бары “Бабай”ның гына кем икәнен без генә түгел, хәтта Татарстаннан читтә дә беләләр. Әмма ул кушаматтан бигрәк, хөрмәт билгесе дә.

Менә шулай, җәмәгать, Хө­күмәттә кәнәфи билисеңме, Думада утырасыңмы, редакциядә эшлисеңме, авылда фермада тирес чыгарасыңмы, кая барсаң да кара сакалың артыңнан калмый дигән кебек, үзең белгән яки белмәгән кушаматың янәшәңдә йөри, аерылмый. Эшләгән эш­ләреңә, гамәлләреңә, холык-фигылеңә, кыяфәтеңә карап ул бары үзгәрергә, яңалары килеп өстәлергә генә мөмкин.

Бу юлларның авторының да, яшерен-батырын түгел, кушаматлары булгалады. Барысын да язып тору килешмәс, бары берсен, үпкәләтми торганын, ар­миядә хезмәт иткәндәгесен генә атап үтәм. Офицерлар арасында “Шериф” дип йөртәләр иде фәкыйрегезне. Ихтимал, дөрес­лек, гаделлек эзләргә ярату, төпченүләр аркасындадыр. Солдатлар биргәнен белә алмадым, аларныкы бераз борычлырак була, үзара гына әйтелә. Рәсми “кликуха” мыскыллы булмаганлыктан, алай начар дәрә­җәне, гамәлләрне аңлат­маганлыктан, фамилия белән аваздаш та булу сәбәпле, ниндидер кимсенүне инде әйткән дә юк, хәтта бераз гына горурлана да идем кушаматка.

Хөрмәтле газета укучылар! Ә сез үз кушаматыгызны белә­сезме? Белмәсәгез, белергә тырышыгыз. Белеп тору зыян итмәс. Кайбер очракларда үз-үзеңне белүгә, үзеңә читтән карауга тиң ул.  


Наил ШӘРИФУЛЛИН

108 | 25.07.2014

Авылларга Wi-Fi килә

$
0
0
29.07.2014 Интернет
Тиздән Татарстанның зур авылларында социаль Wi-Fi эшли башларга мөмкин. Бу – шәһәрдән читтә гомер итүче халыкның тормыш сыйфатын яхшырту, аларны яхшы элемтә белән тәэмин итү максатыннан эшләнә.

Авылларда Wi-Fi булдыру карарын күптән түгел генә Россиянең Элемтә һәм гаммәви коммуникацияләр министрлыгы әзерләгән. Документ буенча Wi-Fi нокталары 250-500 кеше яшәүче авылларда булдырылырга тиеш. Бу эш белән “Ростелеком” компаниясе шөгыльләнәчәк. Җитәкчеләр сүзенә ышансак, 2018 елга әлеге чыбыксыз челтәргә барлыгы 13,6 мең авыл җирлеге тоташачак. Wi-Fi нокталары исә универсаль таксофон булган салаларның элемтә корылмаларында урнашыр дип көтелә.

Көзгә кадәр көтегез


Чыбыксыз интернеттан файдалану түләүле булачак. Әлеге хезмәт өчен тарифларны Федераль элемтә агентлыгы билгели. Хәзерге вакытта ике тариф планы турында сөйләшүләр бара. Беренчесе көнлек тарифны 1 Гб итеп билгеләсә, икенчесе исә аена 15 Гб тариф тәкъдим итүне күздә тота. Шунысы да мөһим, интернетка тоташу тизлеге секундына 10 Мбит тан кимрәк булмаска тиеш.

Әйтергә кирәк, бу – Татарстан авылларында гомер итүче халык өчен бик мөһим яңалык, чөнки интернет челтәренең начар эшләвеннән зарланучылар һаман да бихисап. Күп урыннарда әлеге челтәргә тоташу мөмкинлеге чикләнгән яисә инде, гомумән дә, юк. Бу исә, үз чиратында, авылларда гомер итүче халыкның заманадан артта калуына китерә. Шуңа күрә без әлеге проектның Татарстанда кайчан тормышка ашырыла башлаячагын белергә теләп, “Ростелеком” компаниясенең Идел буе федераль округындагы бүлегенә мөрәҗәгать иттек.

- Хәзерге вакытта проект әзерлек стадиясендә. Без Россия хөкүмәте белән махсус сөйләшүләр алып барабыз, проектны тормышка ашыруның иң уңайлы юлларын эзлибез. Аның кайчан һәм ни рәвешле тормышка ашырыла башлаячагы әлегә төгәл билгеле түгел. Проектны Татарстанда җәелдерү турында төгәл мәгълүматны көз айларында биреп булачак, - дип белдерде компаниянең Идел буе федераль округындагы бүлеге матбугат хезмәте сәркатибе Снежана Иванова.

Шунысы мөһим, Wi-Fi турында сүз чыккач, хәзерге вакытта Россиянең муниципаль берәмлекләрендә гамәлдә булган чыбыклы интернет көндәшлеккә сәләтлелеген югалтмасмы дигән сорау да туа. “Ростелеком”да хәбәр итүләренчә, хәзерге вакытта Россиянең муниципаль берәмлекләрендә чыбыклы интернетка тоташуның 21 меңнән артык махсус пункты бар. Авылларга Wi-Fi урнаштыру исә аларның юкка чыгуына китермәячәк. Шул рәвешле, халыкка интернетка тоташуның ике ысулы да тәкъдим ителергә тиеш.

Район җитәкчеләре сөенә


Татарстан районнарында гомер итүчеләр исә бу яңалыкны төрлечә кабул итте. Җитәкчеләр авылларны Wi-Fi га тоташтыруның бары тик уңай нәтиҗәләргә китерүен ассызыкласа, халык арасында бу яңалыкка сөенүчеләр белән беррәттән, әлеге мәгълүматтан риза булмаучылар да юк түгел.

- Хәзерге вакытта авыл халкын тиешле шартлар белән тәэмин итүгә зур игътибар бирелә. Элемтә хезмәтләренең сыйфатын яхшырту исә - иң мөһим максатларның берсе. Авылларны Wi-Fi белән тәэмин итү турындагы яңалыкны тулысынча хуплыйм. Миңа калса, Wi-Fi дигәндә, салага килеп, чыбыксыз интернет җайланмасы урнаштырып китү генә күздә тотылмый. Беренче чиратта, авылларда элемтә хезмәтенең сыйфатын яхшырту турында сүз бара. Шул вакытта сала халкы чыбыклы интернеттан да, Wi-Fi дан да рәхәтләнеп файдалану мөмкинлеге алачак, - дигән уй-фикерләре белән уртаклашты Минзәлә районы башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Васил Гыйләҗетдинов.

Кукмара районы башкарма комитетында да әлеге яңалыкны сөенеп кабул иткәннәр. Башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Фоат Зарипов сүзләренә караганда, бу – авыл халкы тормышын уңай якка үзгәртәчәк.

- Аллага шөкер, хәзерге вакытта районда элемтә хезмәтенең начар эшләвеннән зарланучылар юк. Бу өлкәдә бар да тәртиптә. Әгәр дә социаль Wi-Fi эшли башласа, бу авыл халкына өстәмә мөмкинлекләр генә ачачак, - дип сөйләде җитәкче.

Шәһәрдән калышмаска исәп


Авыл халкына килгәндә, бу яңалыкка өлкәннәрдән бигрәк, яшьләр шатлана. Яшь гаиләләр шулай ук социаль Wi-Fi дан файдаланырга атлыгып тора.

- Шәһәр халкы Wi-Fi ны әллә кайчан куллана инде. Ә авылда андый мөмкинлек юк. Шәһәр җиренә баргач, үзебезне тормыштан артта калган кешеләр итеп сизәбез. Чыбыксыз интернет кертсәләр бик яхшы булыр иде. Бу – дөньядагы хәлләрдән хәбәрдар булу өчен дә менә дигән мөмкинлек, - дип саный Балтач районыныда яшәүче Илнур Вәлиев.

Өлкәнрәкләр исә авылларга Wi-Fi кертүнең нигә кирәк булуын аңламый. Алар өчен бу – акча туздыруның бер ысулы булып тора.

- Авыл кешесенә чыбыксыз интернет нигә кирәк? Аларның Wi-Fi дан файдаланырга вакытлары юк. Әллә нәрсәләр уйлап тапканчы, авылларны су һәм ут белән тәэмин итсәләр яхшырак булыр иде, - дип ризасызлыгын белдерде Яшел Үзән районындагы авылларның берсендә яшәүче Кадрия Хәсәнова.

Хәер, алдарак әйткәнебезчә, проектның кайчан тормышка ашырыла башлаячагы әлегә төгәл билгеле түгел. Аның нинди нәтиҗәләргә китерәчәген исә вакыт күрсәтер. 


Рәмзия ЗАКИРОВА

| 29.07.2014

Вакытына карап якуты

$
0
0
29.07.2014 Авыл
Соңгы вакытларда әледән-әле явып узучы яңгырлар урып-җыю эшләрен сизелерлек тоткарлый. Өстән явып торганда турыдан суктыру түгел, игеннәрне егу да куркыныч. Ярый ла, синоптиклар фаразлавынча, алдагы көннәрдә һава торышы уңай якка үзгәрсә.

Мактанырлык булмаса да...

Татарстан Авыл хуҗалы­гы һәм азык-төлек министрлыгыннан алынган мәгъ­лүматлардан күренгәнчә, әле­гә 60 мең гектар иген турыдан урып суктырылган, 140 мең гектарда игеннәр теземнәргә салынган. Чагыштыру өчен: узган ел бу вакытка турыдан суктырылган мәйданнар – 260 мең, ә теземнәргә салынганы 512 мең гектар булган. Саннардан күренгәнчә, быел урып-җыю темплары әлегә шактый сүлпән. Эшләр болай барса, Зәй районында узган семинар-киңәшмәдә ТР Президенты тарафыннан иген­че­ләребез алдына август аенда урып-җыюның төп өлешен тәмамлау бурычы­ның тормышка ашырылуы әлегә зур сорау астында кала.

Бик үк мактанырлык булмаса да, терлек азыгы әзерләү темплары узган ел күрсәткечләреннән югарырак. 2013 елгы июльнең бер көнендә 5 мең 200 тонна терлек азыгы әзерләнгән булса, быел бу күрсәткеч 9 мең 800 тонна тәшкил итә. Нәтиҗәдә республика хуҗалык­ларын­да бер баш терлеккә 15 центнер шартлы азык берәмлеге әзерләнгән. Тик бу кадәресе дә әле тиешле күләмнең яртысы гына шул.

Турыдан урып суктырылган мәйданнар буенча иң зур күрсәткеч Буа районы хуҗа­лыкларында – 8943 гектар. 25326 гектарда игеннәрне теземнәргә салган буалылар әлегә беренчелекне бирергә җыенмый. Бары тик бер гектардан алынган уңыш буенча гына азнакайлылардан беразга калышалар. Урып-җыюда уңышлы старт алган азнакайлылар әлегә бер гектардан 28,6 центнер уңыш ала. Буада бу күрсәткеч – 28,3 центнер, Нурлат районы хуҗалыкларында – 26,7, Актаныш районы хуҗалыкла­рын­да – 25 центнер.

Кыр кораблары сынатмасмы?


Урып-җыюга әзерлек эш­ләре байтак хуҗалыкларда ел дәвамында барды дисәк тә, ялгыш булмастыр. Башкача мөмкин дә түгел. Ни өчен дигәндә, 1 миллион 585 мең 900 гектарда урып-җыю эш­ләрен вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарып чыгу өчен хуҗалыкларда булган техниканың күпчелек өлеше инде күптән хезмәт итү срогын узган. Чит илләрдә булса, металлга озатылыр иде дә бит. Безнең механизаторлар – түзем халык. Ел саен ваты­к комбайннарның җи­ме­рек урыннарын төзәтеп, кем әйтмешли, “җитмеш җирдән ямаштырып” булса да, урып-җыюга әзерлек сызыгына куялар. Ни хикмәт­тер, шундый техника белән дә җае кил­гәндә тәүлек буена эшләп, чын фидакарь­ләрчә хезмәт батырлыклары күрсәтүчеләр дә бар. Иманым камил: чит ил механизаторлары безнең кырларны иңләүче кайбер комбайннарда тәүлек буенча эшләү түгел, кабызып җибәрә дә алмаячаклар.

Быелгы урып-җыю чорында республика кырларында 3566 кыр корабы эшләячәк. Бу исә – бер комбайнга 440 гектардан артык мәйданда урып-җыю эшләре туры килә дигән сүз. Ягъни Татарстан хуҗалыкларында булган һәр комбайнга тиешле нормативны икеләтә арттырып эшләргә туры килә­чәк. Хуҗалыкларда югары җитеш­терүчән чит ил комбайннары булса, бер хәл дә бит. Юк шул. Андыйлары эре инвестор яки аягында нык басып торучы хуҗалыкларда гына. Дөрес, аларының да күбесе искереп бара. Ә крестьян-фермер ху­җалык­ла­рына башлыча кайчандыр үзебездә җитеш­терелгән комбайннар белән урып-җыюны “ерып” чыгарга туры киләчәк.

Кыскасы, таушалган техника белән бу кадәр эшләрне кыска гына вакыт эчендә башкарып чыгу – хуҗалык җитәкчеләре, белгечләре, механизаторлары, урып-җыю эшендә катнашучы барлык хезмәтчәннәрдән зур оешканлык та сорый.

Хуҗалыкларга узган елларда сынап каралган эш тәҗрибәсен быел да куллану комачау итмәстер. Комбайнчылар эшен мөмкин кадәр нәтиҗәлерәк итәр өчен барлык мөмкинлекләрне дә тулырак итеп файдаланасы бар. Матди кызыксындыру чаралары, эшне ике сменалы итеп оештыру, үзара ярдәм­ләшүне күздә тотып әйтүем. Кайчагында юк кына сәбәп аркасында югары җитеш­терүчәнлеккә ия булган техника атналар буе тик тора.

Гадәттә, урып-җыю эшлә­ре хәтта янәшә хуҗалык­ларда да төрлесе төрле вакытта тәмамлана. Янәшә хуҗалыкларда эштән бушаган техниканы гына түгел, Россиянең башка төбәклә­рендәге комбайннарны файдалану да һәр як өчен отышлы булыр иде.

Игенче хезмәте нигә табышсыз?


Урып-җыю эшләре башланыр алдыннан Зәй районында узган семинар-ки­ңәшмәдә Татарстан Премь­ер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әх­мәтов ел дәвамында булачак уңыш өчен хуҗалыкларда тулаем алганда 27 миллиард сум чамасы акча тотылуын искә алган иде. Бары тик язгы кыр эшләренә генә дә 12 миллиард сум тотылган. Инде шундый эшләрнең нәти­җәсе нинди булыр? Бу кадә­ресе күпмедер күләмдә һәр хуҗалыкның үзеннән торса да, игенчегә бәйле булмаган факторлар да җитәрлек шул. Иң беренче чиратта ашлык бәяләре чыгымнарны кап­ларга мөмкинчелек бирерме? Гомумән алганда, ашлык җитештерү табышлы булырмы? Бүген һәркемне шушы сорау борчый.

Белгечләр әйтүенчә, Рос­сиядә ашлык җитештерүнең соңгы 10-15 елда табышы кимегәннән-кими бара. Дө­рес, 2007 елда дөнья базарында бәяләр кискен күтә­релү нәтиҗәсендә ашлык җитештерү табыш китергән китерүен. Шуннан соң Рос­сиядә ашлык җитештерүдән алынган табыш ел саен кими бара. Моның төп сәбәпләрен ил эчендә ягулык-майлау материаллары, башка төр энергия чыганакларына булган бәяләрнең ел саен 10-15 про­центка арта баруы, авыл хуҗалыгы өчен бирелә торган кредит ставкаларының югары булуыннан да күрә­ләр. Бөтендөнья Сәүдә Оешмасына кушылып киткәннән соң ил базарына күпләп арзанрак товарлар, шул исәп­тән азык-төлек кертелә башлавы һәм башка күп төрле сәбәпләр дә тискәре йогынты ясамый калмыйдыр.

Мондый шартларда ашлык җитештерүчегә ни эш­ләргә? Иң беренче чиратта җирдә дым саклаучы тех­нологияләр куллану мөһим, ди Марат Әхмәтов. Корылыктан бары тик соңгы 5 елда гына да хуҗалыклар якынча 50 миллиард сумлык зыян күргән. Минераль ашламалар куллану, артык чыгымнарны киметү, чәчү структурасын дөрес куллану, сугарулы һәм пар җирләреннән нәтиҗәлерәк файдалану да игенче хезмәтен табышлырак итәр иде.  


Камил СӘГЪДӘТШИН

108 | 26.07.2014

“Мәдәнияттә бер генә проблема – сүгенү сүзләре”

$
0
0
29.07.2014 Мәдәният
Депутатларыбыз законнарны уйлап чыгарып кына тора. 1 июльдән Путин тарафыннан яңасы имзаланды менә. Моннан соң әдәбиятта, матбугат битләрендә, спектакль һәм кинофильмнарда, кыскасы, мәдәни чараларда сүгенү сүзләре кулланган өчен штрафка тарта башлаячаклар. Гражданнарга – 2,5 мең, җитәкчеләргә – 5 мең, юридик затларга – 50 мең сум күләмендә штраф каралган. Шул уңайдан Әсхәт Хисмәт, Илфак Шиһапов, Марат Кәбиров, Рөстәм Галиуллин, Таһир Гайнуллин фикерен белдем.

Әсхәт ХИСМӘТ (Г.Камал театры артисты):

– Бу закон имзаланганнан гына мәдәният дөньясында әллә нинди үзгәрешләр булыр дип уйламыйм. Бервакыт кино-спектакльләрдә тәмәке тарту, аракы эчүне күрсәткән күренешләр тыела дигәннәр иде. Әмма үзгәреш юк бит.

Байтак кына фильм-спектакльләрдә уйнарга туры килде, әмма образларым сүгенү сүзләре белән сөйләшмәде. Тормышта да начар сүзләрне өнәп бетермим. “Хайван”, “сволочь” кебекләрен әйтергә була әле. Шулай да машинада барганда начарраклары да ычкынгалый бит, кайвакыт. Үз җаең белән әйбәт кенә барганда алдагы машина көтелмәгәнне майтарса, “Ах, ...ны...” дип куясың инде.

Илфак ШИҺАПОВ (продюсер, язучы):

– Бу законга карап кына сүгенүдән туктап булмас инде. Иҗат дигән нәрсәдә сүгенгәнем юк – мө-хәррирләр үткәрми. Тормышта урыны туры килгәндә сүгенми кала алмыйм. Менә шундый хисләр, мизгелләр була, аларны “шундый” сүзләр белән генә яңгыратып, аңлатып була. Безнең як халкы ул яктан, гомумән, телгә бик бай. Кайвакыт шундый җөмләләр ишетәсең дә “борынгы татар теленең алтын фонды бит бу” дип куясың.

Сүгенеп мин рәхәтлек алмыйм. Бәлки ниндидер җиңеллектер... Тик бу күңелеңдәге киеренке хиснең сүздә чагылуы гына. Сүз – мөһим түгел, хис мөһим. Бар җаннары үле кешеләр. Алар беркайчан да сүгенми, чөнки сүгенерлек хисләре юк.

Марат КӘБИРОВ (язучы):

– Бу законның чыгуын тилмереп көттек. Чөнки Россиядә мәдәният үсешенә аркылы төшүче бер генә проблема бар: ул да булса – сүгенү сүзләре. Мәдәниятнең бүтән бер проблемасы да юк. Үзегез үк күреп торасыз бит, Россиянең һәр авылында хан сарае сыман клублар төзелгән, алар гөрләп эшли, мәдәният эшлеклеләре умырып акча ала. Ә сәнгать җәмгыятьнең бөтен тармакларына да үтеп кергән: хәтта хөкүмәттә дә клоуннар утыра. Бу закон нәкъ үз вакытында, бик урынлы кабул ителде. Без ул депутатларны нәкъ шуның өчен асрыйбыз бит.

Рөстәм ГАЛИУЛЛИН (язучы, “Идел” журналының баш мөхәррире):

– Безнең өйдә сүгенүче булмагач, өстәвенә ике апа белән үскәнгәме, мин әлеге мәсьәләдә булдыксызрак кеше. Шуңа күрә әлеге яңа законга сөенмәдем дә, көенмәдем дә.

Минем бик яхшы таныш абзыем ун сүзле җөмлә төзи икән, шуның сигезе “кабер тактасы”, “авыз”, “ден”, әңгәмәдәшенең әнисен искә алу сүзләре була. Асам дисәң дә, атам дисәң дә, ул әдәби телдә сөйләшә алмаячак. Язучы буларак, әлбәттә, миңа аның сөйләме бик кызык. Кайбер әсәрләремдә аның образы бар. Тагын шунысы да мөһим: безнең “әшәке” сүзләребезнең күпчелеге рус теленнән алына. Шуңа да яңа закон өчен руслар күбрәк борчылсын.

Таһир ГАЙНУЛЛИН (юмор остасы):

– Бик дөрес закон! Мәдәният өлкәсендә сүгенү сүзләре кулланылырга тиеш түгел. Минем сәхнәдә сүгенгәнем юк. Ләкин тормышта ачу чыкканда сүгенәм инде анысы. Ачу чыкканда гына. Гел-гел әшәке сүзләр белән сөйләшергә урам малае түгел ич мин!.. “Бөке”дә утырганда, каядыр җитешмәгәндә чыгып ычкына. Кызлар белән аралашканда да гел иләк аша уздырып булмый... Сүгенмәгән ир-ат бик сирәктер ул. Чын ир микән дигән шик тә туа әле. Менә хатын-кыз сүгенә башласа, бетте! Бер-ике тапкыр кыз кешегә дә: “Авызыңны тый инде”, – дигәнем булды. Яшермим, үземә дә кисәтү ясаучылар бар.

Сүгенү турында берничә факт

– Бервакыт галимнәр тәҗрибә уздырган. Төрле сүгенү сүзләре белән “өшкергән” суны бодай орлыкларына сипкәннәр. Нәтиҗәдә, орлыкларның 48 %ы гына тишелгән, ә менә изге су белән туендырылганының 93 %ы үсеп чыккан.

– Дөньяда сүгенү сүзләренең кулланышы буенча, рус теле өченче урында. Беренче урында – инглиз, икенче урында – голланд теле.


Нәзилә ХУҖИНА

--- | 29.07.2014

“Үз мәктәбеңә ярдәм ит” акциясе кысаларында Татарстанда 28,5 млн сум акча җыелган

$
0
0
29.07.2014 Мәгариф
“Үз мәктәбеңә ярдәм ит” акциясе кысаларында, Татарстан мәктәпләренә матди ярдәм йөзеннән, 28,5 млн сум акча җыелган.

Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” республика акциясенә багышланган брифингта ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Светлана Гыйниятуллина хәбәр итте. Ул искәртеп үткәнчә, икенче ел рәттән, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы буенча, “Үз мәктәбеңә ярдәм ит” акциясе уза. “Әлеге акциянең максаты – танылган эшкуарлар, бизнес тарафдарларын, предприятие һәм оешма җитәкчеләрен, үзләренә белем биргән мәктәпне искә алып, хәленнән килгәнчә аңа ярдәм кулы сузуга җәлеп итү”, - дип белдерде Светлана Гыйниятуллина.

Акция кысаларында, теге яки бу елларда 440 тан артык муниципаль белем бирү учреждениесен тәмамлаган вәкилләрдән 28,5 млн сумнан артык акча җыелган. 


Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА

| 29.07.2014

Кыргый хайваннар ни өчен кешеләргә “якынлаша”?

$
0
0
30.07.2014 Экология
Елдан-ел кешеләрнең бер-берсенә булган мөнәсәбәте начар якка үзгәрә, дип сөйлибез. Әхлак кагыйдәләре, рухи кыйммәтләр юкка чыга бара. Хәер, кешеләр генә түгел, кыргый хайваннар да үзгәрә. Ник дигәндә, әледән-әле төрле җәнлекләрнең йә торак пунктларга килеп чыгуын, йә хуҗалыктагы хайваннарны юкка чыгаруын ишетеп торабыз. Нәрсә бу? Гомер-гомергә кеше күзеннән читтә яшәгән хайваннар тагын да кыргыйланамы, әллә, киресенчә, кешегә якын киләме?

Әле аю килә, әле – чупакабра

Республикабызда гына да кыргый хайваннарның халык арасына чыгуына бәйле шактый очраклар теркәлгән.

Соңгы арада аюларның кеше яшәгән җиргә чыгып йөрүен еш ишетергә туры килә. Моның турыда Татарстанның Хайваннар дөньясы объектларын куллану һәм саклау буенча идарәсе хәбәр итә. Көрән аюларга иң “бай” район дип Мамадышны атап була. Бу җирлектә алар умарталыкларны тар-мар итәргә еш килә икән.

Узган елларны безнең як өчен бөтенләй дә ят җанварның – чупакабраның тавыкларны буып, канын эчәргә килүен шактый ишеттек. Тукай, Апас районнарына еш кунакка йөргән ул. Әле күптән түгел күршеләребезгә килә башлаган. Удмуртия хуҗалыкларындагы йорт куяннары сәер үлем белән үлә. Воткинск шәһәрендә билгесез ерткыч, җир астын казып, сарайга керә. Шунысы кызык: серле “чупакабра”га йорт хайваннарының ите дә, тиресе дә кирәк түгел. Ул бары тик хайванның канын гына эчә. Үлгән хайваннарның муен һәм корсак тирәсендә өч тишекне күреп була икән.

Елан лапаста йомырка сала

Балык Бистәсе районының Ямаш авылында еланнар йөри икән. Араларында тузбашлар да, кара еланнар да бар. Хәтта, кешеләрнең лапас артларына кереп, күп итеп йомырка салу очраклары да теркәлгән. Шушы авылда яшәүче Алмаз Баһавиев та еланнарны еш очрата.

– Үзем дә бу күренешкә гаҗәпләнәм. Ашарларына керпеләр дә күп инде, югыйсә. Тик еланнар барыбер кешеләр янына чыга. Бу хәлне берничек тә аңлата алмыйм. Без аларга ияләштек инде, – ди ул.

Нәзирә Гаязова да аларга еш тап була:


- Елга буйларында гына түгел, үлән арасында, барган җирдә аяк астында да йөри алар. Хәтта өй эчендә йөргәннәрен дә күргәннәре бар авылдашларның. Әлегә кешене чагу очраклары юк. Өсләренә ялгыш басмасаң, үзләре тимиләр алар. Бассаң гына куркыныч инде. Шуңа күрә мәктәптәге лагерь вакытында да балаларны урманга экскурсияләргә алып чыкмыйлар, – диде ул.

Төлке кош-кортны буа


Түбән Кама районында исә котырган төлкеләрнең тавыкларны буып үтерүе гадәти хәлгә әйләнә бара. Ташлык авылында әлеге ерткычлар берничә дистә тавык һәм йорт куянының башына җиткән. Кешеләр йорт кошларын сарайда качырып яткырырга мәҗбүр. Гадәттә, төлкеләр табыш артыннан төнлә килә. Алар тавык кетәклегенә кереп, кошларны буып, түшкәләрен үзе белән алып китә. Алып китә алмаганнарны җиргә казып куя. Белгечләр ерткычларның котырган булу ихтималын истән чыгармый.
Котырган төлкеләрнең йорт хайваннарына гына түгел, ә кешегә ташлану очраклары да бар. Әгерҗе районында быелның февраль аенда авылдагы этләргә ташлану очрагы теркәлгән. Мартта бер хуҗалыктагы хатын-кызга ташланганнар. Ике очракта да төлкеләрне аталар. Анализга тапшыргач, аларның котырган булуы ачыклана.

Белгечләр нәрсә ди?

- Кыргый хайваннарның хуҗалыклар янына килүе артты, дип әйтмәс идем. Ул ничек бар, шулай калды. Аюларның умарталар янына килү очраклары артты, әлбәттә. Аларның популяциясе кечкенә. Аю бит ул тычкан гына түгел, әлбәттә, куркыныч тудыра. Көрән аюлар Кызыл китапка кертелгән. Аларны атарга ярамый (аны атучыга җинаять эше кузгаталар яки ул 500 мең сумга кадәр штраф түләргә мәҗбүр була. – авт.). Ә Кызыл китап исемлегеннән алып ату өчен алар буенча билгеле фактлар тупларга кирәк. Котырган төлкеләргә килгәндә, әлеге мәсьәлә һәрвакыт калкып тора. Аннан берничек тә котылып булмый. Төлкеләрнең котыруына авылларда этләрнең контрольсез рәвештә асралуы да сәбәпче. Алар да әлеге авыруны таратучы булып тора. Шуңа күрә районнарда эт, мәчеләр артыннан контрольне арттырырга кирәк. Котырган төлкеләр юк ителгәнче, алар анализга тапшырыла. Башка төбәкләргә караганда, котырган төлкеләр Татарстанда күп дип әйтмәс идем, – ди республиканың Хайваннар дөньясы объектларын саклау идарәсенең лицензия бирү бүлеге җитәкчесе Ринат Чиспияков.

- Татарстанда аюлар бар. Бу вәзгыять бик шатландыра. Димәк, бу – безнең республикада экологик хәл яхшы дигән сүз. Авыл җирлекләрендә, иң беренче чиратта, чүплекләр тиешсез урында булмаска тиеш. Аюлар аның исен сизеп килә. Көнкүреш калдыклары теләсә кайда аунап ятмасын. Бу да аюга йорт хайваннарына һәм кешеләргә ташланырга коткы булып тора. Аюларны бит тыеп булмый. Бу җанвар белән очрашсаң, иң мөһиме: аны котыртмаска, – дип аңлатты Урман хуҗалыгы министрлыгы биологик төрлелек бүлеге җитәкчесе Нияз Хәбиров.

Гомер буе кешедән аерылып яшәгән җанварларның кеше янына сыенуын гадәти хәл, дип әйтеп булыр идеме икән? Болай да бөтендөнья байлыгын үз кулына алырга теләгән Кеше затына кыргый дөньяның үз җавабы бар. Бу үзенчә “Кеше, тукта, артыгын кыланма!” дип әйтү теләгедер. Сөйләшергә телләре булмаса да, үз гамәлләре белән шуны әйтергә тели алар. Ә көч-көдрәте башка вакытта әллә кайларга җитә алган кеше заты урман патшасы алдында да ике кулсыз, берни эшли алмыйча кала.

Аюның кешегә ташлану очракларын ничек киметергә?
( Урман хуҗалыгы министрлыгы тәкъдим иткән кагыйдәләр)


1. Аю белән очрашырга мораль яктан әзер булыгыз. Тирә-юньдәге кошларның үз-үзен тотышына карап, кыргый хайван кайчан һәм кайдан килеп чыгасын белергә мөмкин.
2. Урманда кычкырып сөйләшегез, өч кешедән дә ким булмаган төркемнәр белән йөрегез.
3. Ял иткән җирдә азык-төлек калдыкларын, чүп-чар калдырмагыз.
4. Биек үлән үскән җирдә йөрмәгез.
5. Ял итү урыннарын ачык җирдә ясагыз. Территориянең чисталыгын карап торыгыз. Азык-төлекне җанвар үтеп керә алмый торган җирдә саклагыз. Ризык исе хайванның игътибарын җәлеп итмәсен.
7. Урман сукмагында палаткаларыгызны урнаштырмагыз.
8. Урманда эңгер-меңгер вакытында һәм төнлә белән йөрмәгез.
9. Үләксә урыннарына якын килмәгез.
10. Каршыгызга аю килеп чыкса, чабып китәргә ярамый. Тынычлыкны саклап, ярдәмгә чакырып, аюга артың белән борылмыйча, әкрен генә артка чигенергә кирәк.
11. Аю балаларына беркайчан да якын килергә ярамый, якын-тирәдә генә ана аю булуы ихтимал.
12. Ахыр чиктә, агач башына менеп, котылып була.

Шуны исегездән чыгармагыз: аюдан саклануның универсаль чарасы юк. Тәкъдим ителгән кагыйдәләр бәхетсез очрактан тулысынча саклап кала дигән сүз түгел. Ләкин алар куркынычны киметергә булыша. 


Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

| 30.07.2014

"Түрәләр акчага кызыгып Татарстанны атом тозагына алырга тели"

$
0
0
30.07.2014 Экология
Татарстанның атомга каршы җәмгыять җитәкчесе Альберт Гарапов фикеренчә, республикадагы түрәләр, зур акчалы проектларга кызыгып, Татарстанны атом тозагына алырга тели. Бер яктан, Кама Аланы атом станциясен төзергә теләү куркыныч ясаса, икенче яктан, Биектау районындагы "Радон" атом калдыклары саклагычын тагын да куәтлерәк эшләтергә телиләр.

Альберт Гарапов фикеренчә, Биектау районына урнашкан "Крутушка" шифаханәсеннән ерак булмаган Дачное авылы янындагы "Радон" атом калдыкларын саклагыч 97%ка тулган. Лицензиясе 2015 елда бетәргә тиеш булса да, РосРАО аның янына башка корылма төзеп, күбрәк атом калдыклары тупларга җыена дигән шикләр бар, ди актвист.

Ул республикада атом белән бәйле эшләрне халыктан яшереп кылырга тырышуларын әйтә. "Российская газета"да басылган белдерү моңа мисал булып тора. Әлеге газет 4 июль санында "Радон" саклагычы турында җәмәгатьчелек тыңлауларының Дачное авылында үтәчәге хакында белдерү бастыра.

"Бу белдерү сатам-алам игъланнар бүлегенә кечкенә генә хәрефләр белән язылган. Аны кем күрсен? Гади халык арасында бу газетны алучылар бөтенләй дә юк", ди Гарапов. Ул үзе әлеге белдерүне күреп алуга ук Татарстандагы бәйсез газетлар аша чаң суга башлый. "Күз буяу өчен генә, җәмәгатьчелек тыңлаулары булдымы, булды дип әйтер өчен генә язганнар бу белдерүне", ди Гарапов.

Татарстанның атомга каршы җәмгыяте активистлары Кама Аланындагы атом станциясен төзүгә каршы, "Радон"ны ябарга кирәк дип әледән-әле протест чараларын үткәреп тора.

Гарапов сүзләренчә, бу чаралар вакытында үтеп баручылар, кем генә булмасын, барсы да атом төзелешеләренә каршы имзаларын калдыра. "Атом төзелешен хуплаган йөзгә берәү булса булыр, әле андыйлар да бик сирәк очрый", ди активист.

Аның сүзләренчә, төрле дәрәҗәдәге түрәләр атомга каршы җәмгыять эшчәнлегенә һәрвакыт аяк чаларга гына тора. Гарапов 26 апрельдә Чернобыль һәлакәте көнен билгеләп пикет үткәргән иде. Мәхкәмә бу чара тавыш көчәйткеч җайланма кулланып, канун бозып оештырылган дип активистны гаепләп, аңа 30 сәгать мәҗбүри эшләү карары чыгарды.

Җәмгыять быел 17-21 июль көннәрендә Казанда һәм Кама Аланында "Гомум киләчәгебез яхшырак булсын өчен!" дип аталган Халыкара экология һәм мәдәният фестивале үткәрергә теләгән иде. Бу фестиваль кысасында конференция һәм семинарларда галимнәр, активистлар чыгыш ясарга, төрле юнәлештәге музыкаль төркемнәр җырларга, Кама Аланының киләчгенә карата атомсыз башка проектлар тәкъдим ителергә тиеш иде. Әмма Түбән Кама районы һәм Кама Аланы түрәләре аны үткәрергә рөхсәт бирмәде. Шуңа күрә активистларга Казан белән генә чикләнергә туры килде.

Бу фестивальдә Татарстанның атомга каршы оешмасы, "Кедр йорты" экология клубы, Социаль-экология берлегенең Татарстан бүлеге, Татар иҗтимагый үзәге, Аксакаллар шурасы вәкилләре катнашты. Алар бергәләшеп кабул иткән белдерүдә Татар атом станциясен төземәскә, аның урынына башка әйбер корырга, авыл хуҗалыгындагы үсемлекләрне гамма-нурландырмаска һәм "Радон"ны ябарга дигән карар язылган.

"Радон", чыннан да, Казанга зур куркыныч тудырган урын булып тора. Ул Казансу елгасы ярына урнашкан. Аның төзелгәненә быел 50 ел булды. 1964 елдан бирле аңа Татарстан, Удмуртия, Чуашстан һәм Мари Иленнән атом-төш калдыклары китереп тордылар. 1990 елларда ул авария хәлендә иде. Су да басты, әйләндереп алган коймаларын да сүттеләр. Дәүләт комиссиясе дә аның яраксыз хәлгә килүен таныды", ди Гарапов.

Атомга каршы җәмгыять 1992 елда ук бу саклагычны ябарга һәм калдыкларны химия заводларына тапшырырга дигән тәкъдим белән чыга. Бу тәкъдимгә колак салмыйлар, комбинатның эшләве дәвам итә. 2003 елда бу саклагыч 97%ка тула. Бу хакта "Яшел хач" экология оешмасы белдереп чыга. 2012 елда атомга каршы җәмгыять "Радон"ның хәле белән кызыксынып тагын хатлар яза, активистларга килгән җавапта аның әлегә эшләгәнлеге әйтелә.

Хөкүмәт монда күп балалы гаиләләргә җир бүлү карары чыгаргач, активистлар да, ата-аналар да бу карарга каршы булды. Протест чаралары үткәрде. Ул вакытта, Гарапов сүзләренә, төрле дәүләт оешмалары "Радон" 2015 елга кадәр эшләп тора, ә аннан соң аның лицензиясе бетә дип әйткән булган.

Атомга каршылар бу "Радон"ны консервацияләүне, анда калдыклар китермәүне таләп итә. Активистлар фикеренчә, атом калдыклары – радиоизотоплар ябык әйләнештә булырга тиеш. Төрле оешмалар фәнни-техник тикшеренүләр һәм җитештерү өчен радиоизотопларны радиохимия заводларыннан ала. Аннан соң калдыкларны кабат шул ук радиохимия заводларына җибәрә. "Шулай иткәндә генә бөтен ил буйлап атом калдыкларын тарату тукталачак", ди Гарапов.

Казан федераль университетының гамәли экология кафедрасы доценты Олег Бәдретдинов әле күптән түгел генә "Радон" тирәсендәге җирләрне, андагы нурланышның күпме дәрәҗәдә булуын тикшереп кайткан. "Крутушка" шифаханәсе җитәкчелеге бу тикшерүне үткәрергә кушкан.

"Без "Радон" һәм шифаханә тирәләрен тулысынча тикшереп чыктык. Бүгенгә анда барсы да ярарлык. Бу комбинатны, минем белүемчә, ябу-япмау мәсьәләсе әлегә кадәр хәл ителмәгән. Аны юк итү, калдыкларны башка урынга күчерү өчен бик зур сумнар кирәк. Ташу шулай ук куркыныч тудыра.

Чистайдагы атом калдыклары сакланган урынны юк итәбез дип бер тотынган иделәр инде. Акчалар бүленде, радиоактив матдәләрне өскә чыгардылар, шул тирәләрне нурланыш тузанына батырдылар һәм акчалары да бетте. Шул килеш калды. Зурайту шулай ук күпләгән акчалар таләп итә. Миңа калса, "Радон"ны куллануны туктатып аны консервацияләү иң отышлысы һәм бу арзанга төшәчәк, иң дөрес юл булачак.

Бу "Радон", бер яктан караганда, куркыныч тудырмый, тирә-юньдә нурланыш сизелми. Икенче ягы да бар, әгәр көтелмәгән хәл килеп чыкса, террор гамәле булса?" ди Бәдретдинов.

Татарстаннарның һәм иҗтимагый оешмаларның күпләгән каршылыкларыннан, Мәскәүгә хатларыннан соң Кама Аланы атом станциясе инде төзелмәс дип халык бер иркен сулыш алган иде. Бу куркынычка нокта куелмаган икән, аны төзү яңадан калкып чыкты.

Гарапов фикеренчә, алга киткән илләр атом станцияләреннән баш тарканда Русиянең аларны арттыруы һәм кирәк булмаса да Татарстанда төзү – башка сыя торган әйбер түгел.

"Чернобыль", "Фукусима" һәм "Кыштым" һәлакәтләреннән соң, алга киткән акыллы илләр, киләчәккә үзләренең планнарыннан, атом-төш энергиясеннән баш тарта башлады. Франциядән кала Европада бөтен илләр үзләрендәге атом станцияләрен ябарга дигән карар чыгарды. Кушма Штатларны алсак, анда күптән инде бер генә атом электр станциясе төзү дә планлаштырылмый. Алар 2020 елга үзләрендәге атом станцияләренең 25%ын ябарга җыеналар. Атом энегриясенең киләчәге юк.

Хәзер Кытай, Һиндстан үзенең атом станцияләрен төзи һәм алар аны үзләренең атом-төш програмы белән бәйли. Аларга хәзер плутоний һәм атом бомбалары өчен төшнең бүленүе кирәк. Русиягә килсәк, 2001 елда Ростовтагы станция эшли башлады. Башка атом станцияләренә дә өстәмә реакторлар куйдылар.

Русиянең планында юк иде, һәм менә көтмәгәндә 2013 елда Татар атом станциясенең кирәклеге тагын пәйда булды. Документны Русия хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведев имзалаган һәм эшләтеп җибәрергә кирәк дип белдергән. Баксаң, бу эш узган елның җәй аенда Татарстан хөкүмәте белән килештерелгән булган. Бу станциянең бәясе 20 миллиард доллар булачак дип белдерелә. Бу сумма кайбер түрәләрнең амбицияләре уянуга этәргән булырга тиеш. Бу 20 миллиард долларны тотарга теләгән ведомостволар бар булып чыга. Әмма Татарстан халкының күпчелеге бу станцияне төзүгә каршы", ди Гарапов.

Гарапов фикеренчә, бу станция Татарстанга бөтенләй кирәкми, республика энергия кытлыгы кичерми. Җитешмәгән очраклар булгалый, әмма аны электр челтәрләрен, электр җитештерелгән урыннардагы җиһазларны яңартып та җайга салып була. "Бездә бөтен электр җиһазлары 40-50 ел элек куелып, искереп беткән инде. Аларны алыштыру яңа Татар атом электр станциясен төзүгә караганда күпкә арзангарак чыгачак һәм имин дә булачак. ", ди Гарапов.
 


Наил АЛАН

| 29.07.2014
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live