Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live

18 яшьтән Советлар Союзы герое Сабир Әхтәмовны соңгы юлга озаттылар (ФОТО)

$
0
0
21.07.2014 Җәмгыять
Казанда Советлар Союзы герое Сабир Әхтәмов белән хушлаштылар. Әлеге шәхес бу зур исемне 18 яшендә алган. Сабир Әхтәмов бүгенге заман кешеләре өчен тере легенда иде. Урыны җәннәттә булсын.

 

  

 

 

 

 

Фото # 1

Фото # 2

Фото # 3

Фото # 4

Фото # 5

Фото # 6

Фото # 7

Фото # 8

Фото # 9

Фото # 10

Фото # 11

Фото # 12

Фото # 13

Фото # 14

Фото # 15

Фото # 16

Фото # 17

Фото # 18

Фото # 19

Фото # 20

Фото # 21

Фото # 22

Фото # 23

Фото # 24

Фото # 25

Фото # 26

Фото # 27

Фото # 28

Фото # 29

Шамил АБДЮШЕВ фотолары.


---

--- | 21.07.2014

Ураза бәйрәме вәгазьләре Казанның 53 мәчетендә үткәреләчәк

$
0
0
21.07.2014 Дин
28 июль көнне Ураза гаете уңаеннан бәйрәм вәгазе Казанның 53 мәчетендә узачак. Алар 4.50дә башланачак.

28 июль көнне Ураза гаете уңаеннан бәйрәм вәгазе Казанның 53 мәчетендә узачак. Алар 4.50дә башланачак.

Кол-Шәриф мәчетендә бәйрәм вәгазен Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үткәрәчәк.

Иминлек максатыннан, бәйрәм вәгазе узачак мәчетләр янында полиция торачак.
 




| 21.07.2014

Иминият полислары өчен үз кесәңнән түләттермәкчеләр

$
0
0
22.07.2014 Медицина
Россия Финанс министрлыгы эшсез калган кайбер кешеләргә мәҗбүри медицина иминият полислары өчен үз кесәлә­реннән түләргә тәкъдим итте. Әмма моның белән килешмәүчеләр шактый булып чыкты.

Акча хисабы белән әвеш-тәвеш китерүче түрәләр 18 яше тулган, әмма даими эш урыны булмаган кешеләр медицина полисы өчен өлешчә булса да түләсен дигән фикер­дә. Бу елына 3 мең 400 сум дигәнне аңлата. Монда искәр­мәләр дә бар: мисал өчен, эшсез калган пенсионерлар, балалар һәм хезмәт биржасында рәсми теркәлгән эшсез калучылар түләүдән азат ителә.

Superjob.ru. тик­шерү порталы мәгълүмат­ларына караганда, 69 процент кеше ул акчаларны түрәләр үзләре түләсен дигән фикердә. Медицина ими­ният полисы түләүсез булудан туктый икән, алар полис­тан да баш тартырга ризалыгын белдергән. Үз кесә­ләрен­нән түләргә риза бул­маучы­ларның күбесе яшь­ләр булуы ачыкланган. РФ Финанс министрлыгы идеясен хуп­ла­мау­чы яшьләр: “Студент һәр­ва­кыт акчага кытлык ки­черә, аңа елына бу кадәр сумманы түләү авыр”, – дип аң­латкан.

Айлык хезмәт хакы 35 мең­нән түбән булганнар да түрә­ләрнең фикерен хупламый. “Түләүсез медицина яр­дәмен Россия Конституциясе гарантияли, ә барлык дәүләт медицина учреждениеләре бюджет акчасына яши. Бюджет халыкның акчаларыннан туп­лана”, – дигән фикердә. Күп­ләр, эшсез калган, әмма балаларын тәрбияләгән аналардан медицина полисы өчен акча түләттерергә мәҗ­бүр итү – аларның хокукларын бозу, дип бәяләгән.

Шулай да сораштыруда катнашкан 10 процент кеше РФ Финанслар министр­лы­гының бу адымын хуплаган. “Без инде 23 ел дәвамында базар мөнәсәбәтләре заманында яшибез. Барысы өчен дә түләргә кирәк. Берьюлы арзан һәм сыйфатлы була алмый”, – дип җавап кайтарганнар. Түрәләрнең бу адымын хуп­ламаучылар күп булса да, хөкүмәт үз фикереннән кире кайтырмы, юкмы – билгесез. 




105 | 22.07.2014

Рабит Батулла: “Бакчадан корт чүпләтеп, хатынны кол итеп тоттым” (ФОТО)

$
0
0
22.07.2014 Җәмгыять
Узган ел Биектауның Чыршы авылына Шәмси Закировларга кайткач, шушы ук авылда Рабит Батулланың да яшәвен әйткән иделәр. Чыршыдагы йортларына кайтуыма каршы килмәде Рабит абый. Ләкин без очрашканчы ике атналап вакыт узды. Бер шалтыратканда язучының сәламәтлеге какшап китсә, икенчесендә җиләккә җыеналар, өченчесендә тагын башка эше килеп чыккан иде. Шулай әрсезләнеп йөри торгач, Рабит абыйның авылга кайткан чагын тәки туры китердем бит.

Капканы ачып, ишегалдына үттем. Асфальт җәелгән сукмак. Як-ягында матур-матур чәчәкләр үсә. Агачлар арасыннан яланаяк атлап килүче Рабит абый күренде. Иң беренче эш итеп, элек яшәгән иске өйләренә алып керде ул.

– Безнең заманда сигез почмаклы йорт дип атала иде бу. 14 ел шушында тордык. Хәзер үзенә күрә бер музей инде, – дип йорт эчендәге әйберләр белән таныштыра башлады. Стенада бихисап чигелгән сөлге-кулъяулыклар, элеккеге эш кораллары, көмешкә куа торган аппарат, кабыктан ясалган бала бишеге... Кыскасы, бу өйдә үзеңне совет чорына кайткандай хис итәсең.

– Сөлгеләрне төрле җирләрдән җыйдым. Менә монысына: “Кул тастымалы. Фәхрибану эше. Саба”, – дип язылган. Элек бит кыз кеше килен булып төшү белән, йортны үзенең кул эшләре белән киендерергә тиеш булган. Ничә кайнеше булган, шуның кадәр кулъяулык чиккән. Эссе көннәрдә монда бик рәхәт була. Яшьләр куна калганда, җәй көне монда йоклыйлар, – дип бик тәмләп элекке заман рухы сеңгән өй эче белән таныштырды Рабит абый.

– Чыршы авылын ничек эзләп таптыгыз соң?

– Безгә Казаннан 40-50 чакрым ераклыкта урнашкан татар авылы кирәк иде. Ни өченме? Чөнки шәһәр кырыенда рус авыллары гына урнашкан. Бу – Иван Грозный законы. Татарларга Казан янәшәсендә төпләнергә рөхсәт ителмәгән. Рус авылларында тәртип юк, дачаларны да талап торалар. Ә биредә тәртип нык. 18 ел яшибез, капканы да бикләгәнебез юк. Без булмаганда йортка күршеләр күз-колак булып тора. 1995 елда Биектау районы башлыгы булып Рөстәм Миңнеханов торды. Аның янына кердем дә: “Бер татар авылына урнашасым килә”, – дип гозеремне җиткердем. Ул шушы авылны күрсәтте...

Кирпечләп тышланган яңа йортка да кереп чыктык. Аны ярты ел эчендә  төзеп куйганнар. Суы кергән, кайнары да бар.

– Йортны осталар эшләде, мин катышмадым, – ди Рабит абый. – Андый эшкә һәвәслегем юк. Крестьян хезмәте авыр бирелә миңа. Чөнки 17 яшьтә авылдан чыгып киттем. Авылда калган яшьтәшләрем яхшы балта остасы, тимерче булып бетте, әнә, андый эшкә куллары ятып тора. Ә безнең кебек иҗат кешеләре тормышка яраклашмаган була. Мәсәлән, “квартплата”ның нәрсә икәнен дә белмим мин, анысын хатын түли. Кибеткә дә кергәнем юк...

Сөйләшә-сөйләшә өйдән чыгып, бакчаның урманны хәтерләткән аскы өлешенә таба тәпиләдек. Биредә кечкенә генә бер бәйрәм өстәле оештырылган, кунаклар җыелган иде.

– Монысы безнең килен – Алена (Нурбәкнең хатыны. Яшь гаилә Санкт-Петербургта яши – авт.), – дип аш өстәле янында кайнашучы бик мөлаем кызга төртеп күрсәтте Рабит абый. – Болары кинорежиссер  Фәрит Дәүләтшин белән хатыны Талия (“Бичаракай”, “Мәдинә” фильмын ул төшергән – авт.). Күп еллар Үзбәкстанда яшәп, Казанга күченеп кайттылар.  Алар янәшәсендә – минем карчык – Рузия, каршыда – кода белән кодагый. Ә иң түрдә утырганы – Рузиянең тутасы, Украинадан качып килде. Кичкә Нурбәк белән Байбулат та кайтырга тиешләр, – дип һәрберсе белән дә таныштырып чыкты, аннары үземне дә өстәл янына дәште. Ташкент дөгесеннән әзерләнгән чын үзбәк пылавы белән сыйладылар.

Батуллиннарның кода-кодагыйлары тумышлары белән Питрәч районы Янсуар авылыннан икән. Бик мөлаем, ачыклар.

Рабит абый белән сөйләшүебез кунаклар белән бергә табын артында дәвам итте:

– 1995 елда мондагы йортны 19 миллион сумга сатып алдык, – диде ул. –  Бакчаны нәселле кычыткан, әрекмән, алабута басып киткән, бер генә агач та юк иде. Ике ел рәттән җирен эшкәртеп, хатынга бәрәңге чәчтердем. Ул вакытта үзем операциядән генә чыккан идем. Адәм көлкесе, 22 сутыйлы бакчадан корт чүпләтеп, кол итеп тоттым бит карчыкны. Акыл бөтенләй дә булмаган икән. Ул елларда бәрәңгенең уңганлыгын күрсәгез! Малыбыз юк, кая куярга белмәдек. Шуннан мине дәвалаучы табибка ике капчык, Рузиянең табибына ике капчык илтеп бирдем. Алай да таратып бетерә алмадык. Хәзер менә 50 төп бәрәңгебез бар. Бик рәхәт, шөкер итсәк җитә. Кирәк икән, авылда бушка бирергә әзер торучылар да күп.

Ике ел бәрәңге утырткач, “Карчык, сине болай изеп булмый, урман ясыйм”, – дидем. Хәзер шул “урман”ны киңәйтә, хатынның яшелчә утырту мәйданын кыса барам. Аның дүрт сутый җире бар. Шунда түтәлләр ясап, кишер-чөгендер, суган-сарымсак үстереп мәш килә.

Мондагы агачлар үзләреннән-үзләре артып тора. Усак тамырдан китеп үрчи икән. Әлегә хатынга әйтми торам үрчегәнен, алайса кисеп барырга мөмкин, – дип Рабит абыйның ярым шаярып әйткән сүзеннән табын артындагылар рәхәтләнеп көлештек. Бу  вакытта Рузия апа каядыр читкәрәк киткән иде.

– Рабит абый, ураза тотасызмы?

– Сәламәтлек рөхсәт итми. Дару эчеп кенә торам. Кан басымы ике кешегә бүлеп бирерлек була. Һәркөн иртән 200гә җитә. Аны әкренләп төшерәбез. Дөрес, мин авыруга игътибар итә торган кеше түгел, “песиемләп” тормыйм. Чирне никадәр иркәләсең, шулкадәр сине баса ул. Әле бер ай элек кенә чак үлемнән калдым. Реанимациядә яткан чаклар да байтак булды инде.

Бераз сөйләшеп утыргач, Рабит абый самавырны кабызып җибәрергә дип табын яныннан торды. Мин дә аның янына килеп басып, әңгәмәне дәвам итәр өчен чираттагы соравымны яудырам: “Улларыгыз бигрәк акыллы, тәүфыйклы, тәрбия юнәлеше нинди булды соң?”  –  дим.

– Без балаларны тәрбиялибез дип тәрбияләмәдек. Бала биш яшькә кадәр иң кыйммәтле вазасын төшереп ватса да, японнар бер сүз әйтми. Чөнки бу яшькә кадәр бала берни дә аңламый. Соңрак кына “ярамый” дигән нәрсәне төшендерә башлый. Японнар тирән йола белән тәрбияләнә.  Шуңа күрә  алар акыллы да, техник яктан да алга киткән халык. Бездә йола буенча тәрбияләү юк,  хәтта авылларда да бетеп бара ул нәрсә. Рузия беркайчан да балаларга кычкырмады. Әмма Нурбәк белән Байбулатны “әтиегез” сүзе белән шүрләтеп тәрбияләде. Алай иткәндә гаиләдә ирнең абруе да күтәрелә.  

Шулвакыт Рузия апа: “Бабай, әйдә, өстәл янына”, –  дип дәште.

– Нишләп бабай дисез? – дигәч, “Бабай бит инде, 76 яшьтә егет булмыйлар”, – дип елмайды. Сүзне Рабит абый дәвам итеп китте:

– Мин дә аңа “карчык” дип әйтәм. Ул “бик яратам” дигәнне аңлата. Безнең әти-әниләр, әби-бабайлар да шул сүзне әйтеп сөйләште. Үзенә күрә бер комплимент ул. Минем әби бабайның “карчык” дигәнен көтеп кенә тора иде. Шуны әйтсә, димәк, иренең кәефе яхшы. Рузиягә йөри башлаган чорда ук “карчыгым” дидем. Бер тапкыр да “ник мине картайтасың?” дип канәгатьсезлек белдермәде.

– Рузия апа, ә сез ирегезгә кем дип дәштегез?

–  Нурбәк тугач, “әтисе” дип әйтә башладым. Бала туганчы кем дип әйттем икән, хәтерләмим, – дип көлеп җибәрде ул.

– Элек-электән татарларда тел яшерү йоласы булган, – дип аңа кушылды Рабит абый. – Ягъни, ирнең исемен әйтү тыелган. Беркайчан да Рузия авызыннан исемемне ишеткәнем юк. “Әтисе кайткач килерсез, әтисе кайткач шалтыратырсыз”, – дип сөйләшә ул.  Киленебез Алена беренче көннән үк “әти-әни” дип дәшә башлады. Элек хатын-кыз ир-аттан түбәнрәк торган. Хәзер генә азынып бетте. Камчыны алдылар, дилбегәне алдылар, тезгенне алдылар, рульне алдылар... Безгә бер әйбер калмады.

– Кем гаепле соң? Бәлки гаеп ирләрдәдер?

– Атта да, тәртәдә дә бар. Беренчедән, сез – хатын-кызларга 1917 елда ирек бирелде. Ул ирекне нәфис затлар дөрес аңламады... Азатлык дип аларга лом тоттырдык. Тимер юл буенда ун хатын-кыз лом белән эшләсә, бер ир шуларның хезмәтен язып бара иде.  Аннары берзаман зур түрәләр арасында уртак хатын белән яшәү, хатыннарын алмаштыру күренеше булып алды. Ирләрне совет хөкүмәте аз хезмәт хакы белән мыскыл итте. Шуңа да без башмак астына кереп яттык. Мәсәлән, мин яхшы итеп акча эшләсәм, Рузия балаларны гына карап, өйдә утырырга риза иде. Ләкин мин андый хезмәт хакы эшли алмадым. Бөтен малай-шалай өйләренә телефон кертеп бетергәндә дә бездә юк иде әле. Миннән соң Язучылар союзына кергән кешеләр ике-өч бүлмәле фатир алып бетерде, ә мин тулай торакта яшәдем. Кемнәрдер пирамидалар кора. Мин алар белән ярыша алмыйм, тырышмыйм да, көнләшмим дә. “Булдыра алалар икән, машалла, дим. Хәләл юл белән генә эшләсеннәр. Без бай түгел, ләкин торырга урыныбыз, йөрергә машинабыз бар, Аллага шөкер!.. ( Язучы “Сузуки SX4” машинасында җилдерә – авт.)

Моңарчы якыннан аралашкан булмагач, шактый кырыс, җитди кеше булып тоела иде миңа Рабит абый. Дөрес, бу сыйфатлары әңгәмә барышында да бөтенләй үк эреп юкка чыкмады. Ләкин ипигә бал ягып биргән кебек, әйтәсе сүзен еш кына юморга төреп җиткерде ул.  
...Мин киттем, ә Батулла мунчасыннан куе төтен күтәрелеп, кунаклар самавырдан чәй эчеп, Казаннан кайтасы Нурбәк белән Байбулатны көтеп калдылар.

Фото # 1

Фото # 2

Фото # 3

Фото # 4

Фото # 5

Фото # 6

Фото # 7

Фото # 8

Фото # 9

Фото # 10

Фото # 11

Фото # 12

Фото # 13

Фото # 14

Фото # 15


Нәзилә ХУҖИНА

--- | 22.07.2014

“Ак калфак” оешмасында ифтар мәҗлесе үтте

$
0
0
22.07.2014 Дин
Самарада күптән түгел генә оешкан “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Разия Әюпованың эше уң булырга охшаган. Чөнки ул аны ничек хәер-дога белән башлап җибәргән булса, шулай дәвам итә дә. Рамазан аенда ул оешманың беренче зур эше итеп үзенең “Татар кафесы”нда ифтар мәҗлесе үткәрде.

Мәҗ¬лескә Ульян өлкәсенең “Ак калфак” оешмасы рәисе Асия Мөлекова, “Өмет” газетасы хәбәрчесе Рузия Хәлимова, өлкә милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин һәм өлкә Татар мәдәнияте йорты җитәкчесе Рамилә Сафина чакырылган иде. Кунаклар ифтар мәҗлесенә генә түгел, гомумән, Самараны күрергә, биредә яшәүче күпсанлы татарлар тормышы белән танышырга килгәннәр иде.

Аларны беренче булып “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты Фәхретдин Канюкаев кабул итте. Хуҗа ерак юлдан килгән кунакларны бераз ял иттергәч, шәһәр белән таныштыру өчен, үзләренә Гөлфия Кәримова һәм Винер Нур¬мөхәмитовны ияртеп, иң затлы ике машинасына утыртып озатты.

Ә Халыклар дуслыгы йортында аларны “Ак калфак” оешмасы рәисе Разия Әюпова һәм “Бердәмлек” газетасы хезмәткәрләре көтә иде инде. Кунакларга безнең чиста-пөхтә йортыбыз, эш бүлмәләребез бик ошады. Редакциянең өч бүлмәсе дә, “Туган тел” офисындагы “Ак калфак” почмагы да зур тәэсир калдырды. Рамис Сафин Казан телевидениесе өчен репортаж төшергән арада Асия апа Мөлекова “Бердәмлек” өчен интервью бирде. Кызганычка, шәһәр белән танышып йөрергә вакыт аз калып бара иде инде. Кунаклар ифтар мәҗлесендә очрашырга сүз куешып, саубуллаштылар.

Аллаһыга шөкер, Самара татарларының килгән кешегә күрсәтер нәрсәләре байтак: “Яктылык” татар мәктәбе дә, Җәмигъ мәчете дә, “Нур” мәдрәсәсе дә, Тарихи мәчет тә, күптән түгел төзекләндерелгән гүзәл Идел буе ярлары да... Кыскасы, кунаклар барысын да күреп, “Татар кафесы”ндагы ифтар мәҗлесенә бераз соң¬гарыбрак килделәр.

Анда инде иллеләп ак яулыклы хатын-кызларыбыз мул өстәлләр артында Коръән сүрәләрен укып, авыз ачу вакытын көтәләр иде. Асия абыстай Яруллина ”Йасин” сүрәсен укып бетерү белән, аны Ульян кунагы Асия хаҗия Мөлекова алыштырды. Шулай итеп, Самара һәм Ульян остабикәләре дә, мәҗлескә җыелган һәр хатын-кыз да догалар укып, тагын бер Ураза көнен тәмамладылар, сәдакалар өләшеп, Ходайдан ярлыкау сорадылар, әр¬вахларга һәм бакыйлыкка күч¬кән туганнарына киң һәм якты каберләр, җәннәттән урыннар теләделәр.

Авыз ачкач, сүз салмак кына Ульян һәм Самараның “Ак калфак” оешмалары эшенә күчте. Разия ханым Әюпова үзе чыгышы белән Ульян өлкәсенең Зур Черкели авылыннан булганлыктан, мәҗлескә якташларын да чакырган. Араларыннан берсе: “Разия мәктәптә укыганда да башлап йөрүчеләрдән иде бит. Линейка алдында аңа рапорт бирүебезне әле дә хәтерлибез. Хәзер дә без аны әйдаман дип таныйбыз һәм хатын-кызлар оешмасын алып барырлык җитәкче дип саныйбыз. Әллә кайчан оешма булдырып, Разияне сайларга кирәк иде!” - дип әйткәч, барысы да аны хупладылар.

Асия апа Мөлекова тугыз ел буе җитәкләгән “Ак калфак” оешмасы эшләре белән бераз таныштырып үтте, “Бердәмлек” газетасының тиражы төшү белән борчылуын белдерде: “Ульян өлкәсенең “Өмет” газетасы тиражы алты меңнән төшкәне юк, ә өлкәдә яшәүче татарлар саны буенча без бертигез. Самара татарларына килешми торган эш бу. 25 еллык тарихы булган газетаны юк итмәс өчен, барыгызга да газетага язылырга кирәк. Укымасагыз да язылыгыз! Татарлар 320 сум акчага калмагандыр, бер-беребезгә терәк булып, ярдәмләшеп яшик!” - диде. Башка кунаклар да аның сүзенә кушылып, газетаның әһәмияте турында сөйләделәр, Ульян өлкәсе татарлары тормышына тукталып үттеләр.

Быел Ульянның “Өмет” газетасы һәм “Чишмә” радиоте¬левизион тапшырулары эфир¬га чыга башлауга 25 ел ту묬¬ган. Радионың тәүге тапшы¬руын оештыручылар арасында бүгенге кунагыбыз Асия апа Мөлекова да булган. Ә бүген тапшыруларны Та¬тар¬станның атказанган мә¬дәният хезмәткәре Рамилә Сафина алып бара, ә аның тормыш ип¬тәше Рамис Сафин - телевизион тапшыруларның авторы да, редакторы да. Айга ике тапкыр эфирга чыгучы әлеге тапшыру Сембер татарларының тормыш манзарасында аерым бер урын алып тора...

Шушы кыска гына очрашу да безгә Сембер татарларыннан әле бик күп тәҗрибә алырга кирәклеге турында сөйли. Ди¬мәк, бу очрашулар әле дәвам итәчәк, кунакка йөрешүләр тук¬тамаячак. Күршеләр шулай ара¬лашып яшәргә, бер-берсенә үр¬нәк һәм терәк булырга тиештер. “Күрше хакы - Тәңре хакы”, - дип халык юкка гына әйтми бит. 


Эльмира ШӘВӘЛИЕВА

|

Халык Иделдә кораб сәяхәтләренә йөз белән борыла (ВИДЕО)

$
0
0
22.07.2014 Җәмгыять
"Булгария" көймәсе фаҗигасен Татарстан халкы һәм килгән кунаклар инде оныткан диярлек. Көн саен Казан елга портыннан көймә-кораблар меңләгән кешене сәяхәткә алып чыга. Кыска сәяхәтләрнең берсендә Азатлык хәбәрчесе дә булды.

Ял көннәрендә Казан елга портында машина куярга урын табу кыенлыгы гадәти күренешкә әйләнеп бара. Кораб-көймәләргә утырып Идел, Чулман елгаларына йөзәргә чыгучыларның саны меңнәр белән саналырга мөмкин. Көн саен елга порты казаннарны һәм кунакларны кыска һәм ерак сәфәрләргә озата. Кайчан, ничек китүләрен социаль челтәрдәге төркемнән карарга була.

Халык өч ел элек булган "Булгария" көймәсе фаҗигасен оныткан диярлек, моны без үткәргән сораштыру да раслады. Әңгәмәдәшләребез, Самар, Башкортстаннан махсус Казанга күңел ачарга килүче кораб-көймәләрдә ял итүнең уңай якларын гына әйттеләр.

Әлеге кунакларга, казаннарга елга портыннан кузгалучы су транспортларының тыштан буялган, эчке яктан ямалган кыяфәте, дистә еллар эшләп искергәнлеге, Советлар берлеге чорыннан калган булуы яңалык түгел иде. Без утырган кыска сәяхәтләр өчен көймәсенең арткы өлешенең төтенләп эшләве, өске катларда кешеләргә утырырга урын җитмичә, гадәти ашханә урындыкларында утыруларына беркемнең дә исе китмәде. Көймәдә эшләүчеләр яр буенда торганда күренеп алсалар, кузгалып киткәч алар да үз почмакларына кереп югалды, берәр хәл була калса нишләргә, дип уйлаучы коткару җайланмаларын тапса үзе таба, тапмаса – юк.

Сәяхәтебез елга портыннан Югары Ослан районындагы Печищи авылы янына кадәр сузылды.16 чакрымлап араны көймә ике сәгать үтте. Әлеге су транспортындагы йөзләп кеше шушы вакыт эчендә Идел өстеннән йөзеп кайту өчен 240-ар сум акча түләде.

Июльдә Рамазан ае булуга карамастан, көймәдә йөзеп ял итәргә килүчеләрнең 90лап проценты ашап-эчеп, хәмер эчемлекләр белән вакыт уздырды. Араларында татарлар да, балалары белән килгән гаиләләр дә бар иде. Әлеге көймәдәге кешеләр су өстендә ял итәргә яратуларын, куркырлык сәбәп күрмәүләрен белдерсә, башка корабларда йөзгән әңгәмәшчеләребез дә "Булгария" фаҗигасенә игътибар бирмәүләрен әйтте.

Бу айда үзе дә Идел буйлап корабта йөзгән яшь каләм иясе Ландыш Вәлиева Азатлыкка: "Июль башында без "Адмирал" корабында Зөя утравына бардык. Ул вакытта әле су юлы буенча Зөягә туризм юлы ачылган гына иде. Бу журналистлар өчен пресс-тур булды. Корабның барып-кайту вакыты ике сәгать ярымга җыелды. Мин ул көнне беренче тапкыр зур көймәгә утырдым. "Булгария" фаҗигасен ишетеп белгәч, Иделдә йөзгәндә, монда теплоход баткан, дип исеңә төшерәсең дә, куркып куясың. Хәтта көймәгә утырып киткәндә суда бик каты чайкала башлагач, төшеп калырга ахрысы дип тә уйлап өлгердем. Шуңа да карамастан, шәһәр халкы һәм кунаклар кораб-көймәләрдә ял итүне күбрәк сайлый дигән нәтиҗәгә килдем. Чөнки без 150ләп кеше бардык. Гомумән "Адмирал" көймәсендә йөзү ошады. Сәфәрдән хисләнеп-рухланып кайттым, ул мизгелләрдә "Булгария" вакыйгасы онытылган иде. Калган кешеләр дә аңа карап кораб-көймәләрдә йөзүдән баш тартмаячаклар", дип сөйләде.

Икенче әңгәмәдәшебез Асия Мортазина белдергәнчә, кораблар аны бала вакыттан үзенә тарткан. "Без су транспортын бик еш кулланабыз. Үткән җәйдә дә көймәдә сәяхәткә чыктык. Пермьнән Самарага кадәр әйләнеп кайттык. Гомумән суны, көймә-корабларны яратам. Кечкенә вакыттан ук теплоходта йөзәм. Быел әле утырып булмады, әмма җәй беткәнче көймәдә сәяхәткә чыгарга теләк зур. "Булгария" фаҗигасеннән соң да корабларга мәхәббәтем кимемәде. Ул бит инде һәр көймә бата дигән сүз түгел. Аллага шөкер, курку хисем юк", диде Асия Мортазина.
 


Рөстәм ИСХАКЫЙ

| 22.07.2014

Венера Ганиева: Барысы да мәхәббәттән башлана...

$
0
0
22.07.2014 Мәдәният
Бөтен репертуары бөек Мәхәббәтне данлауга корылган җырчы озак еллар дәвамында Татарстан музыка Олимпының йолдызы булды һәм шулай булып кала да.

Киң диапазон остасы, Джузеппе Вердиның иҗатына баш июче, олы йөрәкле ханым, менә дигән хуҗабикә, Мәдәният һәм сәнгать университеты профессоры – Россия һәм Татарстанның халык артисты, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Венера Ганиева әлеге сыйфатларның барысын да үзендә берләштергән.

- Венера ханым, әти-әниегез нинди кешеләр иде?


- Мин еш кына үзебезнең гаилә альбомын карарга яратам. Без Зәйни Солтан урамындагы иске генә йортта яшәдек, гаиләдә өч бала үстек: миннән тыш, тагын ике абыем бар. Әти-әнием җырларга бик тә ярата иде, аларның музыкага сәләте миңа да күчкәндер, күрәсең.

- Сез йолдызнамә буенча кем? Язмышка ышанасызмы?


- Мин - Кучкар. Кайчагында газеталарда чыккан йолдызнамәләргә күз төшергәлим, гомумән алганда, мин бары тик үземә генә ышанам.

- Музыка Олимпына күтәрелүегез ничегрәк башланды?


- Укытучыларымнан бик тә уңдым. Музыка училищесында минем белән – Клавдия Щербинина, ә консерваториядә Валентина Лазько шөгыльләнде. Театрлар үз труппаларын һәрвакыт сәләт чаткысы булган яңа кадрлар белән тулыландыра. 1983 елда консерваторияне тәмамлагач, мин дә шундый кадрларның берсе булдым. Гәрчә 1982 елда ук стажерлар төркемендә Ж.Бизеның «Кармен» операсында Фраскита партиясен башкарган булсам да.

- Сезнең эштә иң кыены нәрсә?


- Иң кыены – яхшы җырлау, һәрвакыт формада һәм даими рәвештә сиңа төбәлгән карашлар «астында» булу.

- Иҗади газаплар сезгә танышмы?


- Мин бик хисле ханым, миндә бөтен нәрсә кайнап тора. Бервакыт Кар кызы партиясен башкарырга туры килде, аның таш күңеллелеге, боздай салкынлыгы минем өчен зур газап иде. Шундый да «салкын» образ тудыру гаять кыен булды. Яз Кар кызын мәхәббәт хисенә төрү белән үк миңа җиңел булып китте, бөтенләй икенче бер дөнья ачылды.

- Тәнкыйтькә ничек карыйсыз?

- Әгәр ул гадел түгел икән – хәтерем кала, изге ният белән тәнкыйтьләсәләр – колак салам.

- Сез бөтен нәрсәдә дә Матурлык күрәсезме?


- Әлбәттә! Мин хезмәттәшемнең матур тавышы, җылы кояшлы көн, табигать алдында башымны иям. Минемчә, матурлыктан башка кеше шәхес буларак формалаша алмас иде.

- Телевидение сезне берничә тапкыр искиткеч хуҗабикә буларак күрсәтте. Сез күбесенчә нинди ризыклар әзерләргә яратасыз?


- Газ плитәсе тирәсендә кайнашырга бик тә яратам. Итле һәм яшелчә ашларына, үзебезнең милли ризыкларга өстенлек бирәм. Бездә кунаклар еш була, аларга мин пешергән ризыклар ошый. Равил Шәрәфиев, Айдар Фәйзрахманов, Салават Фәтхетдинов гаиләләре белән йөрешәбез, туганнар, балачак дуслары белән аралашам. Алар белән аралашу күңелне күтәреп җибәрә.

- Венера Әхәтовна, үз тормышыгызга билгеләмә бирегез әле: ул шахмат партиясеме, боксерлар тукмаша торган рингмы, мина кырымы әллә рулеткада уйнаумы?

- Әгәр мина кырын исән-имин үтә алсам, һичшиксез, рингка аяк басачакмын һәм аннан җиңүче булып чыгарга тырышачакмын (көлә).

- Сез тормыш корабында капитанмы, рулевоймы әллә гади пассажирмы?


- Мин – капитан, лидер булырга, җитәкчелек итәргә яратам. Гади пассажир гына булу миңа күңелсез.

- Ни өчен барлык җырларыгыз да Мәхәббәткә багышланган?


- Мин бит – хатын-кыз.

- Сез үзегезне элитага кертәсезме?


- Тиңнәр арасында беренче булу мактаулы да, күңелле дә.

- Нәрсә укыйсыз?


- Н.Гедда, Ф.Шаляпин, Г.Вишневская мемуарларын бик тә яратам.

- Сезнең гаилә – мәхәббәт утравымы әллә мәңгелек көтү ярымы?


- Ул – идеаль мәхәббәт утравы. Ирем – «Татарстан» радиосында тавыш режиссеры, җыр яздырганда һәрвакыт төпле киңәшләре белән ярдәм итә. Безнең искиткеч музыкаль гаилә тандемы.

- “Intertat.ru” укучыларына ниләр теләр идегез?


- Электрон газетагызның һөнәри дәрәҗәсе һәрвакыт югары булсын, зыялы басма булып калыгыз. Ә укучыларыгызга бәхет һәм мәхәббәт телим. 

Рәис ГАБДУЛЛА тәрҗемәсе


Марат ШАКИРҖАНОВ

--- | 22.07.2014

Россия кышкы вакытка кайта

$
0
0
22.07.2014 Җәмгыять
Россия Президенты Владимир Путин “Вакытны күчерү турында” гы (исчисление времени) Федераль законга үзгәрешләр кертү турында”гы Федераль законны имзалады.

Искәртеп узабыз: документ 1 июльдә Дәүләт Думасы тарафыннан кабул ителгән һәм аны 9 июльдә Федерация Советы раслаган.

Аерым алганда, федераль закон нигезендә Россия территориядә 11 сәгать зонасы куела. Сезон буенча вакытны күчермәү карала.

Закон 2014 елның 26 октябрендә 2.00 сәгатьтә үз көченә керәчәк, дип хәбәр итә Кремль матбугат хезмәте.

Шул рәвешле, көзен илебез 1 сәгатькә кире кайта, кышкы вакытка, алга таба җәйге (кышкы) вакытка күчү булмый, дип аныклый бу турыда "ИТАР-ТАСС"  




| 22.07.2014

Азюрка авылында 1 сентябрьне борчылу белән көтәләр: мәктәпкә яулыктан килү тыелган

$
0
0
23.07.2014 Дин
12 майда Мордовия республикасы хөкүмәтенең мәктәп киеме һәм укучының тышкы кыяфәтенә бәйле карары чыккан һәм анда яулык бәйләүгә каршы да берничә пункт бар.

Документта әйтелгәнчә, бу таләпләр дәүләт уку йортында социаль һәм дини аермалыкларны юк итү өчен эшләнгән. Карарда язылганча, мәктәптә дини киемнәр, дини билгеләр булган киемнәр, башлыклар тыела, һәм, гомумән, тышкы кыяфәт дөньяви стильдә булырга тиешлеге билгеләнгән. Әлеге документны республика хөкүмәте башлыгы имзалаган һәм ул инде гамәлгә кергән.

Ромодан районы хакимияте башлыгы Сергей Чалов үзендә җыелыш уздырып эшмәкәрләрне, җәмәгать эшлеклеләрен җыйган һәм укучыларга яулыкларын салсын, дип әйткән.

"Азюркада 372 укучы бар һәм аларның яртысы кызлар. Бу кызлар, теләсә нинди карар чыгуга карамастан, яулыкларын салмаячагын әйтә, чөнки бу Конституциягә һәм, гомумән, аек акылга сыймый. Конституциянең 20 еллыгы уңаеннан бу документтагы төп таләпләр бозыла булып чыга.

Моңа кадәр яулыклы килеш йөрделәр һәм беркемгә комачауламадылар. Яулыкны салмасагыз, мәктәпкә штрафлар булыр, финанслауны азайтырга мөмкиннәр дип әйтелгән.

Балалар бакчасы төзүне сораган идек бит, яулыкларыгызны салмасагыз, сезгә бакча да юк дигәннәр, физкультура-сәламәтләндерү комплексы да булмас, дигән Чалов. Бу, белмим, янаумы, шантажмы. Ул Чалов инде озак еллар эшли һәм татарлар өчен беркайчан да файда китергәне булмады.

Яулыкның балалар бакчасына ни катнашы бардыр инде. Мин ул балалар бакчасы язмышын белергә теләп инде өч ел рәттән Русия президенты Владимир Путинның "кайнар элемтәсенә" мөрәҗәгать итеп киләм, миңа "сәлам дә юк, рәхмәт тә юк, бернинди җавап килгәне булмады" ди җәмәгать эшлеклесе Айся Әхмәров.

"Равил Гайнетдин һәм адвокатлар авылга килергә тиеш"


Хәзер Мордовиядәге өч мөфтияттән бары Равил Гайнетдингә караган мөфти Илдуз Исхаков кына яулык бәйләүне тыюга каршы ниндидер эш башкара. Ул укучыларның һәм аларның ата-аналарының паспорт күчермәләрен җыеп алып бу хөкүмәт карарын мәхкәмәгә шикаять итәчәген әйткән. Әхмәров үзе исә Мордовия балалар хокуклары вәкиле Наталья Юткинага мөрәҗәгать әзерләгән.

"Мөфтияткә активрак булырга һәм бу эшне 1 сентябрьгә кадәр сузмаска иде. Төрле оешмалар бит кануни нигездә мөрәҗәгатьне бер ай карый. Аннары халык ни эшләр соң? Укучылар сентябрь буе мәктәпкә йөрмәсме? Өч мөфтиятнең икесе бөтенләй дәшми. Аннары Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин кичекмәстән килсен иде, бу бит аның бурычы. Анда Мурат Мусаев дигән адвокат бар. Килсеннәр. Халык каршылыгын кетмәсеннәр.

Мордовия Диния нәзарәтендә җыелыш вакытында авыл халкы Путинга һәм башка җитәкчеләргә хат язсын дигәннәр, әмма бездә авылда интелигенция дә, хокук яклаучылар да юк. Халык нәрсә эшләргә дә белми. Мордовиядә татар депутатлары, башка җитәкчеләр дә бар бит, аларны да җыярга иде", ди ул.

Милли һәм дини нәфрәт арта


Әхмәров әйтүенчә, 2013 елда басым башлангач, яулыкларын салырга мәҗбүр булучы кызлар да булган.

"Саранскида 30нчы мәктәптә, медицина көллиятендә кызлар яулыгын салды, электро-механик көллияттә дә яулыклы кызга басым булган. Ул ислам динен кабул иткән урыс кызы барыбер салмаган.

Минем әбиемнең яулыкларын Азюркада мәктәптә 1937 елда салдырган булганнар. Шуннан бирле авылда беркемнең дә яулыкларын салдырмаганнар. Совет хөкүмәте вакытларын сүккән булабыз тагы, яулыкларны салдырмаганнар, шул ураза тотмасын өчен балаларга су эчерткәннәр-эчертүен", ди ул.

Әхмәров статистика нәтиҗәләре нигезендә, Мордовиядә милләт һәм конфессияара нәфрәт бик нык арта баруын әйтә.

"Прездиентның Идел буе бүлгесе вәкиле Бабич катнашлыгында хөкүмәт утырышы булган, һәм анда интелигенция дә, дин әһелләре дә катнашкан. Шунда Мордовиядә милләтара каршылыклар, Азюркада яулык мәсьәләсе бармы, дигәннәр. Тегеләр, бернинди проблем юк, дигәннәр. Миңа моны институт укытучысы сөйләде", ди ул. 


Ландыш ХАРРАСОВА

| 23.07.2014

Иске Татар бистәсендә түләүсез Wi-Fi эшли башлаячак

$
0
0
23.07.2014 Интернет
Горький паркы һәм Казансу елгасы буенда да инженер инфраструктурасы булдыру юнәлешендә эш бара. Иске Татар бистәсе һәм Горький паркында сынау режимында «Мобиль гид» хезмәте эшли башлаячак. Кичә эшлекле дүшәмбедә Казан мэрының IT-технологияләрне үстерү мәсьәләләре буенча киңәшчесе Дмитрий Еремеев шәһәрдә бушлай Wi-Fi-интернетны җәелдерү планнары хакында сөйләде.

Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә Казанның барлык метро станцияләрендә, Җиңү, 1000 еллык, Петров, «Крылья Советов» паркларында, Сыртланова һәм Тынычлык урамнарындагы скверларда, «Эрмитаж» бакчасында, елга портында һәм «Казан» милли-мәдәни үзәге янындагы мәйданда түләүсез Wi-Fi сервисына тоташырга мөмкин. Май аенда мондый объектларга Бауман урамы, ә июньдә «Казан» Гаилә үзәге территориясе дә кушылды. Башкалада яшәүчеләр һәм кунаклар шәһәрдә интернеттан тоткарлыксыз файдалана ала торган алдагы объект Иске Татар бистәсендәге Каюм Насыйри урамы булачак. Биредә Wi-Fi сервисын 1 августта тоташтырырга ниятлиләр.

Шәһәр парклары, бакчалары, Бауман урамы һәм метро казанлылар Wi-Fi сервисыннан файдалана торган иң популяр урыннардан санала. Wi-Fi ның яшьләр арасында популяр булуы шәһәрдә тематик чаралар үткәрергә дә мөмкинлек бирә. Мисал өчен, 25 июльдә Казанның 1000 еллык паркында «Поймай Wi-Fi» шәһәркүләм квесты узачак, дип хәбәр итә башкаланың рәсми порталы.

Дмитрий Еремеев шулай ук Казанда башкалада яшәүчеләр һәм туристлар, шулай ук төрле чаралар үткәрү өчен интерактив хезмәтләр тәкъдим итү эшенең дәвам итүе хакында сөйләде. «Аудиогид кушымтасын мәгълүмат белән тулыландыру эше дәвам итә, аның маршруты Казан Кремле территориясе буенча үтә. Кушымта кулланучылар өчен бушлай булачак. Иске Татар бистәсендә һәм Горький паркында сынау режимында «Мобиль гид» хезмәтен гамәлгә ашыру күздә тотыла», - диде Дмитрий Еремеев.

Казан мэры Илсур Метшин парк һәм бакчаларда бушлай интернетның казанлылар өчен акрынлап нормага әверелүен билгеләп үтте. «Без инде моңа күнегеп барабыз. Алайса, Европаның кайбер зур гына шәһәрләренә баргач, гап-гади электрон почта да ала алмыйсың, 3G да юк. Казан әлеге юнәлештә хәрәкәт итүен туктатмаска тиеш», - диде шәһәр башлыгы. 




| 22.07.2014

Замана җирне дә үзгәртте

$
0
0
23.07.2014 Җәмгыять
Республикада ипотекага күчемсез милек сатып алучылар саны арткан. Бу хакта Хөкүмәт йортында узган брифингта әйтелде.

Соңгы елларда халыкта милек мәсьәләсенә кагы­лыш­лы сораулар шактый туа. Элек кенә ул авыл Советы язып биргән кәгазь белән тынычлап, үз йортыңда яши ала идең. Хәзер исә һәр документны тиешле таләпләргә җавап бирерлек итеп рәсми­ләш­терергә кирәк. Нинди дә булса сорауга ачыклык кертү максаты белән дәүләт теркә­ве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенә (Росреестр) мө­рәҗәгать итми калган кеше юктыр ул бүген. Идарә җи­тәкчесе урынбасары Альберт Хәйретдинов әйтүенчә, ярты ел эчендә республикада 386 мең теркәү эшләре башкарылган. Шуның яртысы торак биналарга туры кил­сә, 37 проценты җир кишәрлегенә икән. Узган ел­ның шушы чоры белән чагыштырганда Аксубай, Мөс­лим, Питрәч, Баулы, Әтнә, Менделеевск, Лаеш районнарында теркәү эшлә­ре кү­бәйгән.

Алдагы еллар белән чагыштырганда агымдагы елда ипотека килешүләре дә 11 процентка арткан. Ярты ел эчендә генә дә 45267 килешү теркәлгән. Шуның 65 проценты торак биналарына кагылышлы булса, 22 проценты җир кишәрлек­ләренә. Альберт Хәйрет­динов бел­дергәнчә, коммерциячел ипо­тека алучылар саны елдан-ел арта бара. 9753 гаилә классик юл белән фатир алса, социаль ипотека килешүе белән тораклы булучылар – 3572. Саннарга күз салсак, Аксубай, Әгерҗе, Нурлат, Мөс­лим районнарында үсеш күзәтелә икән.

– Ипотекага фатир, йорт алучылар саны әлеге районнарда гына югары дип әйтеп булмый, ул бөтен республика күләмендә артты, – ди Альберт Хәйретдинов. – Кайбер районнарда былтыр 5 ипотека теркәве уздырылса, быел исә аның саны 8 булырга мөмкин. Процентлар белән чагыштыра башласак, кайбер җирлекләрдә менә шундый сикереш күзәтелә. Эре шәһәрләрдә саннар тагын да югарырак булса да, чагыштырулар барышында алар арткы планга күчә.

Бүген халык нинди генә юллар белән милек алмый. Өлешләп түләү шарты белән алданучылар күп булуга карамастан, шушы алым аша милекле булу мөмкинле­ген­нән файдаланырга тырышучылар саны арта гына бара. Агымдагы елда 6805 килешү теркәлсә, узган ел бу сан 5651 булган. Җитәкче сүзен­нән күренгәнчә, бу юл белән милек алучылар аеруча эре шәһәрләрдә һәм аларга якын урнашкан районнарда күзәтелә икән.

Сер түгел: “Бакча ам­нистиясе” гамәлгә кергәнче милек рәсмиләштерүдә шактый кыенлыклар барлыкка килгән иде. Моны истә тотып, ил җитәкчелеге җиңе­ләй­телгән формада теркәү эш­ләрен ­башкару мөмкинче­леге тудырды. 2006 елның 1 сентябреннән алып бүген­гәчә 646310 милек теркәлү узган, шуның 17856сы агымдагы елның яртыеллыгына туры килә. Белгечләр ачык­лык керткәнчә, халык күбе­сенчә җир кишәрлекләрен бу юл белән рәсмиләштерә икән. Аннан соңгы урында – торак йортлар һәм төзелеп бетмәгән биналар.

Соңгы елларда күп балалы гаиләләр өчен җир кишәрлеге бушлай бирелә башлады. Билгеле инде, әле­ге категориягә керүче гаилә­ләр күчемсез милекне үзлә­ренеке итү өчен Росреестр идарәсенә мөрәҗәгать итәр­гә тиеш. Альберт Хәйрет­динов сүзләреннән аңла­шыл­ганча, җирле үзида­рә­ләр тарафыннан 26311 гаилә әлеге исемлеккә кертелгән булган. Шуның 16 меңнән артыгы җиргә үз хокукларын рәсмиләштерергә өлгергән инде. Иң күп кишәрлекләр Чаллы, Казан, Әлмәт, Түбән Кама, Кукмара, Арча районнарында бирелгән.

Җир темасына бер кереп киткәч шунысын да әйтми калып булмас, заманалар үз­гәрү нәтиҗәсендә аңа караш та икенче борылыш алды. Аеруча авыл хуҗалыгы максатларында кулланыла торган кишәрлекләр тиешле максатларда кулланылмыйча, ашлык үсәсе урыннарда торак йортлар калкып чыга башлады. Шул рәвешле акча эшләүчеләр саны артты. Мондый хәлләргә юл куймау максатыннан тикшерүче органнар да төрле чаралар күрә.

Росреестр идарәсендә дә җирдән тиешле максатларда файдаланмаучыларны даими тикшереп торалар. Бу уңайдан 9 меңләп тикшерү уздырылган булган. 5 меңләп җир турындагы законнарны бозу очракларына тап булганнар. Шуның яртысына якыны җирдән документларсыз файдаланган, 31 проценты тиешле максатларда кулланмаган.  


Лилия НУРМӨХӘММӘТОВА

106 | 23.07.2014

Казанда Ислам мәдәни үзәге ачылды (ВИДЕО)

$
0
0
23.07.2014 Дин
21 июльдә Казанда Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Ислам мәдәни үзәге тәкъдим ителде. Үзәк беренче чиратта туган телне, аның мәдәни кыйммәтләрен саклау һәм үстерүне төп бурыч итеп куя.

Ислам мәдәни үзәген тәкъдим итү Казанның Мәрҗәни мәчетендә оештырылган ифтар ашы белән бергә булды.

Үзәкнең җитәкчесе, Казан мөхтәсибе һәм Мәрҗәни мәчете имамы Мансур Җәләлетдин сүзләренчә, бүгенге көндә мондый мәркәзләрнең саны күп булса да, Мәрҗәни мәчете каршында оештырылган Ислам мәдәни мәркәзе башкалардан үзенең киң юнәлешле булуы белән аерылып тора.

"Бүгенге көндә без татар телен саклап калу, татар телен балаларыбызга өйрәтү, үзебезнең тарихыбызны белү, аны тарату һәм шулай ук Ислам дине нигезләрен, Хәнәфи мәзхәбен киңрәк җәелдерүне максат итеп алабыз.

Бүгенге көндә, әлбәттә, дин дәүләттән аерым булгач финанслар кайдан килергә тиеш? Безгә әлеге финансларны үзебезгә эшләп табаарга кирәк. Бик күп илләрдә вакыф дигән систем бар. Бездә исә бу систем юк. Ислам мәдәни үзәге менә шушы вакыф системын булдырып, аны дәвам итәчәк.

Без, шулай ук, социаль чараларга, ятимнәр белән эшләүгә һәм хәйриячелеккә дә бик зур әһәмият бирәчәкбез", дип белдерде Мәрҗәни мәчете имамы һәм үзәкнең җитәкчесе Мансур Җәләлетдин.
 


Райнур ШАКИР

| 23.07.2014

Җәяүле төнге сәяхәт

$
0
0
23.07.2014 Җәмгыять
Казанга, көтмәгәндә-уйламаганда чит илдә яшәүче дусларыбыз кайтып төште. Һәм безгә әзерләнергә дә вакыт бирмичә, каланың матурлыгын, бигрәк тә миллилеген күрсәтүебезне үтенделәр. Нәрсәсе бар инде аның, Кремльгә алып барасың, Милли музейга, диярсез сез. Ә кунак­лар төнге сәяхәт сораса, нишләрсең?

Чит илдә яшәүче милләт­тәшләребезнең беренче үте­нече үк аяктан екты. Әйдә, берәр кинотеатрда татарча кино карыйк әле димәсен­нәрме?! Күңелдә “Бибинур”ны яңартып, андый кинолар булса да, билгеле бер көннәрдә генә күрсәтелә шул дип аңла­тырга туры килде. Шуннан капылт Камал театры каршындагы фонтаннар искә төште. Менә бит кая алып барырга кирәк читтән килгән милләт­тәшләребезне! Төсле фонтаннардагы су ташкыны Сәйдәш музыкасына ияреп атыла! Көн­дез үтеп киткәндә дә җан­ны иркәләрлек күре­неш, төн­лә ул тагын да матуррак булачак, билгеле. Килеп җиттек театр каршына, ә анда музыка да юк, фонтан да сүн­гән... Аптырап калуыбызны сизептер инде, дусларыбыз, әй­дәгез, Кремль тирә­ләрен урыйк дигән тәкъдим ясады. Кремль сәгатенең төн­ге уникене сукканын тыңлап, студент елларын искә төше­рә­селәре, ха­тирәләрен яңар­та­сылары килә икән. Вакыт шактый булганга, “Казан Кремле“ музей-тыюлыгына җәяү киттек.

“Казан Кремле“ музей-ты­ю­лыгында ачык һавада да экспозицияләр шактый булып чыкты. Иң тәэсирлән­дергәне – “Мәңгелек кеше” булгандыр, мөгаен. Ул Бөек Ватан сугышы елларында кулларына корал алырга мәҗбүр булган иҗат кеше­ләренә багышланган. Күргәз­мәдә моңа кадәр беркайда да басылмаган материаллар да шактый. Шулай итеп күз алдында Татарстанның 33 язучысы, композиторы, ар­тист­ларының үзәк өзгеч тарихы җанланды. Алар арасында Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Сибгат Хәким, Габдрахман Әп­сәләмов, Фәрит Яруллин, Һи­даят Солтанов һәм башка күре­некле шәхесләр бар. Күргәзмәнең эшләнеше дә үзен­чәлекле: бөтен мәгълү­мат, шәхеснең портреты багана рәвешендә куелган. Сине һәрберсенең үткен карашы сыный кебек. Менә шул карашлар арасында йөреп, унике туларга биш минут калганны сизмәгәнбез дә икән. Әмма санаулы минутлар узса да, дулкынландыргыч миз­гел­­ләр­­не кичер­мәдек. Спас манарасындагы сәгать­нең телләре тавыш-тынсыз гына унике саны өстенә күчте.

Әллә Казанда граждан­нарның тынычлыгын саклау турындагы закон шулай төгәл үтәләме икән дип белешеп, шәһәр мэриясенә шалтыраттык. Мэриянең матбугат хез­мәте хәбәр иткәнчә, чыннан да, бу фикердә өлешчә хаклык бар икән. Г. Камал театры каршындагы фонтанның төнлә эшләмәвенең сәбәбе шул булып чыкты. Шулай итеп, Сәй­дәш музыкасын тыңлый-тыңлый фонтан белән хозурланасыгыз килсә, 7.30дан 22.00гә кадәр килергә кирәк. Көндезге 12.00дән 15.00гә кадәр техник тәнәфес ясала.

“Казан Кремле“ музей-тыю­лыгында исә курантлар һәр сәгать саен суга, ләкин кайвакыт төнлә техник төзеклән­дерү эшләре башкарыла дип аңлаттылар. Без шундый төн­гә туры килгәнбез икән.

Республика көнендә калада кунаклар тагын да ишәя. Казан аларны тагын нинди үзенчәлекләре белән сөен­дерер соң? Иң элек җәяү йөри торган урыннар артканын искәртеп китик. “Казан” милли мәдә­ният үзәге янындагы җәяү­леләр һәм велосипед белән йөрү юлларында төзеклән­дерү эш­ләре тәмамланачак. Ки­ләчәк­тә бу юллар “Миллениум” күперенә кадәр җитке­ре­ләчәк.

Җәяүлеләр өчен тагын бер матур урын су буенда урнашкан. Ул “Казан” никахлашу сарае тирәсендә. Элек кызыну урыны булган комлык хәзер ял итү урыны булып үзгәр­теләчәк. Комлык яшел газон белән каплана һәм дамбадан өч рәт булып утыртылган агачлар белән ышыкланачак.

Кунакларны Иске Татар бистәсенә дә алып барырга була. Анда авыл тормышын сурәтләгән “Казан ишегалды” скульптур композициясе урнашачак. Тора-бара урам “Манара”, “Вәли абый”, “Мотив” “Күнче” бәйгеләрендә җиңү яулаган әсәрләр белән дә тулыланачак әле.

Дөрес, Республика көненә кадәр Горький паркы төзек­ләнеп бетә алмас. Әмма беренче чираттагы эшләр монда да тәмамлану алдында. Ә бу – юллар тәртипкә китерелә, фонарьлар һәм эскәмияләр куела дигән сүз. Киләчәктә парк юллары сынлы сәнгать әсәрләре белән тулыланып, Казансу елгасының ярына кадәр сузылачак.

Сыннар дигәннән, “Казан Кремле” музей-тыюлыгында “Ташлар аһәңе” дигән халык­ара симпозиум тәмамланды. Ул “Казан – төрки илләрнең мәдәни мәркәзе” елына багышланган иде. Төрле илләр­дән килгән сынчылар үзлә­ренең сәнгать әсәрләрендә милли традицияләрне чагылдырырга тырыштылар. Россия, Кырым, Башкортстан, Әзәрбайҗан, Төркия, Татарстан сынчылары цифрлы технологияләр чорында да этник тарих, рухи мирасның үз көчен югалтмаганын раслады. Симпозиум көннәрендә ясалган сыннар Казан Кремле тирәсендә дә, башка урамнарда да урын алачак.

Кунакларга милли Казанны күрсәтә алдыкмы соң без? Бу сорауны, кыенсынып булса да, үзләренә бирдек. Алар, бу урамнарга милли рух кайта, дип җавап бир­деләр. Әнә шул рухны раслардай күренешләр тагын да күбрәк булсын иде. 


Гөлинә ГЫЙМАДОВА

106 | 23.07.2014

Татар яшьләре Мединскийның рус теленә сәгатьләр арттыру тәкъдименә каршы

$
0
0
24.07.2014 Милләт
Татар яшьләре форумы Русия мәдәният министры Владимир Мединскийга мөрәҗәгать юллады. Бу мөрәҗәгатьтә соңгы вакытта милли телләргә каршы эшчәнлек барганлыгы әйтелә. Форум бу сәясәткә карата катырак таләпләр куярга җыенмый.

Татар яшьләре форумы җитәкчесе Тәбриз Яруллин сүзләренчә, 22 июльдә узган утырышта бу мөрәҗәгать кабул ителгәннән соң ук Мединскийга да җибәрелгән. Рәсми җавап килер дип өмет итә алар.

Яшьләр Мединскийның республикаларда милли телләр белән чагыштырганда урыс теле өстенлектә булырга тиеш дигән фикере белән һич тә килешми. Алар, киресенчә, милли телләрне куллану даирәсенең елдан-ел кими баруын белдерә. Мединскийның рус теленә генә өстенлекләр биреп, сәгатьләр санын күбәйтү турындагы фикерен яшьләр куркыныч гамәлләрнең башы буларак бәяли.

"Аерым алганда, югары уку йортларында татар телендә белем бирү бетерелә, татар мәктәпләре дә рус телендә генә белем бирүгә күчә бара", ди яшьләр һәм милли телләрне кысып кына рус телен белү яхшырмаячагын да әйтә.

"Татарстанда Бердәм дәүләт имтиханнарында рус теленнән нәтиҗәләр һәр ел саен илдәге гомум саннар белән чагыштырганда югарырак. 2014 елда Русиядә уртача 62,5 балл җыйган булсалар, Татарстанда ул 65,8 балл тәшкил итте... Рус телен укыту җитешсезлекләре өчен башка телләрне һәм бигрәк тә Русиядәге халыкларның телләрен гаепләү урынсыз", диелә мөрәҗәгатьтә.

Яшьләр Мединскийның Русиядә яшәүче барлык халыкларның да мәдәният министры булуын дә исенә төшерә. "Конституциянең 68нче маддәсе нигезендә, Русия федерациясе илдә яшәгән бөтен халыкларның телләрен саклауны гарантияли һәм аны өйрәнү, үстерү өчен шартлар тудыра. Шул ук вакытта илнең төп кануны бер телнең һәм мәдәниятнең өстенлектә булуын пропогандалауга каршы. Сез әйткән сүзләр милләтчел һәм фашистик рухтагы оешмалар тарафыннан дөрес тәфсилләнмәскә мөмкин", ди татар яшьләре.

Форум Мединскийга илнең мәдәни проблемнарын телләрне өйрәнүдән, башкаларның мәдәниятләреннән эзләмәскә, ә яшьләр яратып карый торган телеканалларга, Русия экраннарына чыгарган трейлерлардагы бозыклыкка, рухи шакшылыкка күз салырга чакыра.

Тәбриз Яруллин бу мөрәҗәгатьнең форум канаты астындагы барлык Русия һәм чит ил татар яшьләре оешмалары исеменнән дә булуын әйтә.

 3 июльдә Владимир Путин рәислегендә Русия президенты каршындагы миләттара мөнәсәбәтләр шурасының чираттагы утырышындагы Мединский белдерүеннән соң Татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре – Милли мәҗлес рәисе Фәүзия Бәйрәмова, Татар иҗтимагый үзәге рәисе Галишан Нуриәхмәт – министрны эшеннән алу таләбе куярга җыенуларын белдергән иде. Әлегә бу таләп күренмәде.Башка миллиреспубликаларның да, иҗтимагый оешәмаларның да фикерләре ишетелсен дип тырышачакбыз"

Яруллин форумның андый катгый чараларга бармаячагын, тел тирәсендәге һәм милләтләргә кагылган вазгыятьне күзәтеп үз фикерләрен белдереп торырга җыенуларын әйтә.

"Әгәр без аның эштән китүен таләп итсәк, үзебезгә игътибар җәлеп итү кебек килеп чыгар иде. Таләп итсәң дә, аны барыбер эштән алмаячаклар. Булмаган эшкә керешүнең мәгънәсе юк. Бу хәлгә килсәк, Русиядә министрларның эштән китүен таләп итү урынсыз, ә үз фикереңне җиткерә белү дөресрәк була. Икенчедән, без Мединскийга татар теле тирәсендәге вазгыятьне тулысынча аңлатып бирергә тырыштык. Без киләчәктә дә телгә карата, аз санлы милләтләргә, татар эшләренә карата, иҗтимагый һәм сәяси хәлне күзәтеп, үз фикеребезне белдерергә тырышачакбыз.

Без бу фикерләрнең бер яклы гына булуын теләмибез. Башка милли республикаларның да, иҗтимагый оешәмаларның да фикерләре ишетелсен дип тырышачакбыз", ди Яруллин.

Путин җитәкчелегендәге утырышта Мединский сүзләреннән кала да милләтләргә куркыныч булган башка фикерләр дә әйтелде. Респубилкалардагы яшьләр театрларында рус классикларын гына уйнау, милли республикалардагы уку йортларында, мәктәпләрдә экстремизм эзләп даими мониторинглар үткәреп тору, ил кануннарын үзгәртеп, урыс телен ана теле дәрәҗәсенә күтәрү кебек милләтләрне бетерү гамәлләре барланды.

Татар яшьләр форумы исә үз мөрәҗәгатендә тел мәсьәләсенә генә тукталды.

"Барча сөйләүчеләргә каршы чыгып мөрәҗәгать итү дә дөрес булмас иде. Без кыл очында торган, соңгы вакытта бик актуаль булган тел мәсәләсен алдык", ди Яруллин.

Татарстандагы һәм Башкортстандагы рәсми һәм иҗтимагый оешмалардан бу куркыныч вазгыятькә карата белдерүләр, мөрәҗәгатьләр әлегә булмады. Дөнья татар конгрессы да, Дөнья башкорт корылтае да дәшми.

Яруллин фикеренчә, Мединскийга бу мөрәҗәгатьләре шул ук вакытта Конгресс исеменнән дә булып тора.

"Мөрәҗәгатьләр күбрәк булса, яхшырак булыр иде. Татарларга гына кайтарып калдыру да дөрес булмас. Мин үзем конгрессның башкарма комитеты әгъзасы. Мин яшьләрдән мондый сүз чыгу урынлырак дип уйлыйм", ди Яруллин.
 


Наил АЛАН

| 23.07.2014

Гомумйорт ихтыяҗлары өчен түләмәячәкбез

$
0
0
24.07.2014 Җәмгыять
Татарстанның күпкатлы йортларында яшәүчеләр июль аеннан башлап гомумйорт ихтыяҗлары өчен (ОДН) акча түләмәячәк. 14 июльдә республиканың Министрлар Кабинеты шул турыдагы документны имзалады.

Узган елның 28 декабрендә республикада “Күпкатлы торак йорт эчендә кулланылган электр энергиясе, салкын һәм кайнар су чыгымнарын билгеләү” турында карар кабул ителгән иде. Аның нигезендә “гомумйорт ихтыяҗлары” өчен түләүләрне махсус исәпләү җиһазлары урнаштырылмаган фатирларга бүлеп түләтә башладылар. Бу республика халкында зур ризасызлык уятты. Алар Татарстан прокуратурасына әлеге яңа кагыйдәләрнең Россия торак кодексына туры килмәве турында белдереп, шикаятьләр яудыра башлады.

Прокуратура әлеге документның дөреслеген тикшерүгә алынды. Нәтиҗәдә, Татарстан Министрлар Кабинеты тарафыннан кабул ителгән карардагы кайбер кушымталарның федераль законга туры килмәве ачыкланды.

Әлеге кәгазьдә электр энергиясе, салкын һәм кайнар судан файдаланган өчен түләү формулалары билгеләнгән иде. Бактың исә, алар Россия Хөкүмәте тарафыннан билгеләнгән таләпләргә каршы килә икән. Нәтиҗәдә, Татарстан Прокуратурасы әлеге документны гамәлдән чыгаруны таләп итеп, Татарстан Хөкүмәтенә махсус протест җибәрде.

- Министрлар Кабинеты безнең протестны игътибарсыз калдырды. Нәтиҗәдә, махсус гариза белән судка мөрәҗәгать иттек. Шул рәвешле судтан әлеге документның федераль Законга каршы килүе сәбәпле, аны гамәлдән чыккан дип санавын сорадык. Безнең гариза гражданнардан килгән башка шундый ук гаризалар белән кушылды, - дип аңлаттылар безгә Татарстан Прокуратурасында.

Әлеге эш буенча соңгы суд утырышы 16 июльдә уздырылган. Биредә суд игътибарына Министрлар Кабинетының яңа карары тәкъдим ителгән. Аның нигезендә Татарстан Хөкүмәтенең “Күпкатлы торак йорт эчендә кулланылган электр энергиясе, салкын һәм кайнар су чыгымнарын билгеләү” турындагы карары гамәлдән чыккан дип санала.

Бу документ Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков тарафыннан 14 июль дә имзаланган. 15 июльдә исә бу карар Юстиция министрлыгының махсус сайтында дөнья күргән.

Шул рәвешле, июль ае счет-фактураларында халык телендә ОДН дип йөртелүче гомумйорт ихтыяҗларына түләү графалары юкка чыгарга тиеш. 


Рәмзия ЗАКИРОВА

| 24.07.2014

«Иске Казанда милли моңнар»

$
0
0
24.07.2014 Мәдәният
17 августта “Ярдәм” милли ислам хәйрия һәм “Бәхетле дөнья» фондлары Биектау районы Камай авылындагы “Иске Казан дәүләт музей тыюлыгында” “Иске Казанда милли моңнар” хәйрия концертын оештыра. Иске Казанда мондый чара беренче тапкыр уза һәм ул Россиядә мәдәният һәм тарих елына багышлана.

“Милли моңнар” бәйрәменең максаты – яшь һәм өлкән буыннарга Татарстандагы тарихи, милләтебез кадерде булган урыннар белән таныштыру һәм популярлаштыру. “Иске Казан” комплексы шундый тарихи урыннарның берсе. Моннан кала, Иске Казанда танылган татар җырчылары башкаруында милли моңнар тыңлап булачак. Чараны оештыручылар татар мәдәниятенең зур байлыгы булган татар моңын яңа буынга тапшыру бурычын куя. Чөнки хәйрия концертында тавышы булган, халык җырларын белгән профессионал җырчылар чыгыш ясыячак! Махсус кунакларның берсе , "Тавыш" ("Голос") проекты лауреаты - Эльмира Кәлимуллинна. Шулай ук янәдән ачылган "ТәртипFM"ның эфирында яңгыраган танылган, хәзер инде онытыла баручы Искәндәр Биктаһиров, Рафаэль Сәхәбиев, Газинур Фәрухшин, Дәниф Шәрәфетдинов кебек җырчылар да Иске Казанның сәхнә түрендә булачак. Моң бәйрәмен "Тәртип" радиосы баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлова һәм Камал театры артисты Фәнис Җиһанша алып барачак.

“Милли моңнар” концертыннан җыелган акчалар Казанның “Ярдәм” мәчетендә күрмәүчеләрне һәм ДЦПлы инвалидларны тернәкләндерүгә тотылачак.

“Иске Казан” музей тыюлыгында Идел Болгары, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чоры һәйкәлләре бар. Иске Казанга килүче һәрбер кеше татар тарихының байлыгын үз күзләре белән күрә алачак.

“Милли моңнар” проекты төп информацион партнерлары – ТНВ телеканалы , “Тәртип” радиосы һәм TMTV музыкаль каналы.

“Милли моңнар” проектын һәм “Бәхетле дөнья” фондын Рөстәм Исхакый җитәкли.

Концерт 17.00 сәгатьтә башлана. Элемтә өчен: сот:8917 222-05-65, емайл: 89274448388@mail.ru



 




|

Камил Кәримов: “Кечкенә кеше дөньяга сыймый” (+ шәһәр читендәге йортыннан ФОТОрепортаж)

$
0
0
24.07.2014 Җәмгыять
Камил Кәримовның юмор-сатира остасы булуыннан тыш, җирдә казынырга да яратуын күпләр белә. Кечкенәдән үк язучы булырга хыялланса да, иҗатка ул озын, урау юл белән килә. Кулына ныклап каләм алганчы, сигез ел су бораулау бригадасында эшли, бөтен дөньяны айкый. Шул еллар, әдәбият турында сөйләшә-сөйләшә Камил Кәримов белән аның Питрәч районы Татцик авылындагы бакчасына кузгалдык. Татцик Шәле янында урнашкан. Аларны Чаллы юлы гына аерып тора.

– Камил абый, Биектауда Казансу елгасы ярында бик шәп бакчагыз булса да, Татцик авылында зурдан кубып йорт салып ятасыз. Соңгы елларда иҗатыгыз да гөрли, артистлар белән дә эшлисез. Барысына да өлгерергә каян көч аласыз?

– Зур гәүдәле җан иясе ялкау була. Зоопаркка баргач, фил “менә хортумым, менә аягым селкенә”, дигән кебек әкрен генә кыймылдап күрсәтә. Маймыл исә ул арада сиксән төрле “оборот” ясый.  Мин дә җыйнак гәүдәле, хәрәкәтчән кеше һәм шуның белән горурланам. Хәрәкәтләнмәсәм буыннарым авырта башлый, тик тормау яшәтә дә инде. Биектауда бакча алып йорт салу теләге авылда кайтып йөрергә нигез булмаудан туды. Балаларым да авыл яшәешен күреп үссен, дидем. Биектаудагы бакчамда бөтен нәрсәне үз кулым белән эшләдем.
Үзем турында “кечкенә кеше дөньяга сыймый” дигән мәкаль уйлап таптым. Балалар үсте, бакчадагы йортта кысан була башлады. Туган авылым Шәлегә кайтыр идем, мин төпләнмәсен, дип, безнең өйне яндырдылар, нигез калмады, анда хәзер чит кешеләр тора. 1992 елда Татцикта 20 сутый җир кишәрлеге алдым. Улым Рушан белән шунда хәзер йорт салабыз.

– Ни өчен җирне Шәледән алмадыгыз?

– Яңа бирелә торган кишәрлекләр авылдан ерак, юлның тиз генә буласы юк. Карурманга юл кем сала инде? Шуларны уйладым да, Татцикка тукталдым. Яшь чагында анда кызлар кочарга, су коенырга, бөрлегән җыярга, аю камыры ашарга йөри идек. Шунысы кызык: Шәледә мин туып-үскән йорт Совет урамы, 13 йорт адресы буенча урнашса, Татцикта да шул урамда яшибез.

Ир кеше йорт салырга, бала үстерергә һәм агач утыртырга тиеш, диләр. Бу сүзләргә дә төзәтү кертәм. Ир кеше бала түгел, онык үстерергә тиеш. Улымның кызы Алия тугач дөньяның тәмен аңлый башладым.

Мәктәпне бетергәч, укырга керә алмадым. Буровойга киткәнче, урман утырттык. Без утырткан наратлар йорт салырлык агачлар булып үсте. Димәк, өй җиткерер вакыт җиткән. Үземне чын ир итеп тоям.

– Чүкеч тотып эшләү татар язучыларына хас нәрсә түгел кебек...

– Талантлы кеше ялкау булырга тиеш, дип уйлыйм мин. Марсель Галиев, Ркаил Зәйдулла, Газинур Морат – барысы да ялкау, әмма талантлы чукынчыклар. Безнең язучылар, шагыйрьләр арасында талантлы булып күренү өчен ялкауланып йөрүчеләр дә җитәрлек. Мин талантлы түгел, шуңа да өйгә монтер чакырганым юк, электрны да үзем ясыйм, балта эшләрен дә үзем башкарам.

– Кулыгыз эш белү иҗатка комачауламый, димәк?

– Әтисез үскән бала булгач, кешедән ярдәм көтеп яши алмыйм. Бу мине мескенлектән саклый, башкаларга артык ялынмаска өйрәтә.

– Җәй җитсә, районнардан халык су җитми дип шалтырата башлый. Кое казу серләрен белгән кеше буларак әйтегез әле, бездә сусызлык проблемасын хәл итү мөмкинме?

– “Чаян” журналында эшләгәндә миннән ни өчен Татарстан халкы Идел суы эчә дип сорадылар. Алты эре шәһәр үзләренең канализация суын Иделгә агыза һәм без җиденче кала булып шуны эчәбез. Моңа симез борынлы инженерлар гаепле дип язып чыктым. Шуннан соң мине кара “Волга” белән килеп алып, Гвардия урамындагы проект институтына алып киттеләр. Анда мәкаләмә җавап бирү өчен алып барганнар икән. Казанда ике урында – Залесный бистәсе һәм Лаеш ягында җир астында эчәргә яраклы төче су катламнары бар. Шул сулыклардан шәһәргә су җибәрү проектын төзегәннәр, шуны тормышка ашырыр өчен көрәшәләр икән. Әмма монополия ирек бирми ди. Татарстан су өстендә ята. Сусызлык – ясалма проблема һәм аннан котылып булмаячак.

Шулай дөнья хәлләре турында гәпләшә-гәпләшә юл сизелмәде дә, ярты сәгать дигәндә, Камил Кәримовның Татциктагы бакчасында идек инде. Экскурсия ясаганчы, героем бер тын эшләп алды: бер чатта өеп куелган пластик торбалар кисеп, шуларны йөк машинасына төяп җибәрде. Аннары бергә бакчаны әйләнеп чыктык. Камил абыйның теплицасы шәп. Ул аны 40 мең сумга  ясаткан. Анда помидор, борыч, баклажан үстерә. Помидор белән борычның орлыгын алып, үсентеләрен үзе утырта икән. “Безнең борыч бик тәмле, итләч, баллы.  Аны шул килеш ашыйм”, – диде ул. Язучыга Питрәч ала каргалары тынгы бирми икән, алар шултикле әрсез ди, кыяр түтәлендәге тиресне актарып, ашарга суалчан эзлиләр икән. Камил абыйның тапкырлыгы җитәрлек: кыяр түтәлен кояш нурлары, яңгыр үткәрә торган махсус ак чүпрәк белән каплап куйган. Җиләкне кош-корттан саклау өчен вак челтәр япкан.

– Камил абый, кайтканыгызны капка төбендә көтеп торалар. Әллә монда сирәк буласызмы?

– Клара белән һәр атна җомга кич китеп, дүшәмбе иртән кайтабыз.  Хатыным янәшәдә булмаса яза алмыйм. Үзем генә кунып карадым – күңелсез. Ялгызлыкны авыр кичерәм, колак чыңлый башлый. Ике сәгать саен “әү” дип кычкырып торырга кирәк миңа.

– Машина белән кайтасызмы?

– Әйе. Сигез ел чамасы “шестерка”да йөргәч, өч ел элек “Форд Фокус” машинасы алдым. Шуның белән җилдерәм генә.

– Бакчада кем эшли?

– Туктатмасаң, Клара егылганчы эшли. Мин дә иртәнге алтыда ук чыгам, караңгы төшеп беткәч кенә керәм. Газ тоташтырганда канау казып, сигез килога ябыккан идем.

– Җирне 1992дә алдым, дидегез. Йортны кайчан сала башладыгыз?

– Төзелешкә җир алуга әкренләп керештем инде. Башта бура, соңрак кирпеч юнәттем. Юбилеема Питрәч районы халкы исеменнән хакимият кирпеч бүләк итте. “Ат бирәбез”, – дигәннәр иде. “Өч бүлмәле фатирга ат сыймас, әрәм булыр”, – дигәч, өй салганны белеп, кирпеч китерделәр. Бурасын Питрәч турында китапны язып алдым. Бу йортны бик озак салдым. Улым Рушан эшли башлагач кына төзелеш худка китте, бөтен акчасын ул шунда кертә.  

– Биектаудагы бакчагызны нишләтергә уйлыйсыз?

– Баштагы мәлне монда кайтып эшлибез, пычранып бетәбез һәм Биектауга мунча керергә китә идек. Алай йөрү ардыра. Шуннан соң мунча салдык. Биектаудагы бакчага хәзер гаиләсе белән кызым барып йөри.

– Йортның проектын кем сызды?

– Рушан белән икәү уйладык. Башта катыргыдан кечерәйтелгән моделен ясадык.

– Улыгыз бөтен эшләгән акчасын бу йортка керткәч, киләчәктә монда кем яшәячәк соң?

– Менә быел тест режимында яшәп карыйбыз әле. Улыбызның бездән аерыласы килми. Ул гаилә җанлы егет, безгә тартыла. Тфү-тфү, киленнең дә канәгатьсезлек белдергәне юк. Алар яратышып өйләнеште, бер сүздә булырлар дип уйлыйм.

– Суны каян аласыз?

– Элек бергә эшләгән егетләрне чакыртып, кое бораулаттым. Алар эшләгәндә карап, яшь чакларны искә төшереп, кызыгып утырдым. Су 32 метр тирәнлектән менә.

– Алмагачларыгыз матур булып үсеп килә. Нинди сортлар утырттыгыз?

– Калай койма ясаганчы, бакчаны челтәр белән әйләндереп алган идек. Кыш көне шуның астыннан куяннар кереп, алмагачларны кыркып чыктылар. Бу хәл биш-алты ел рәттән кабатланды. Койма ясагач, куяннар керә алмый, алмагачлар да күтәрелеп китте. Узган ел монда бер ай чамасы төзүче егетләр эшләде. Алманы өлгереп җиткәнче ашап бетерделәр, нинди сорт икәнен белми калдык. Быел инде белербез, дим.

Камил абыйның эшләп ябыгасы алда әле. Рушан киләчәктә бакчада балык үрчетү өчен күл ясарга хыяллана ди. Аның өчен бер өем таш алып кайтып аударганнар. Камил абый шулар арасыннан йомрыларын җыеп, бер читкә өеп бара. Әлегә улы күлдән тотып алып кайткан балыклар сулы мичкәдә яшәп тора. Балык өйдә дә булачак. Аның өчен 850 литрлы аквариум куйганнар. Су салгач, идән сыгылып төшмәсен өчен өрлекне ныгытырга кирәк ди. Аңа каршы гына камин ясарга уйлыйлар.

 – Камил абый, йортыгыз бигрәк зур. Һәр бүлмә саен кондиционер, ике катта да бәдрәф, юыну бүлмәсе. Башта ук шулай итеп төзергә планлаштырган идегезме?

– Юк. Рушан күреп кайта да, әйдә, эшлик дип тотына. Менә җәйге терасса уйлады. Хәзер кайдадыр “шашлычный” күргән. Шуны ясарга хыяллана... Шушы йортның рәхәтен күреп яшәргә иде инде бераз.

Фото # 1

Фото # 2

Фото # 3

Фото # 4

Фото # 5

Фото # 6

Фото # 7

Фото # 8

Фото # 9


Энҗе БАСЫЙРОВА

--- | 24.07.2014

Рәшит Ваһапов фестивале тәкъдим итә: Хәйдәр Бигичев ядкаре (ВИДЕО)

$
0
0
24.07.2014 Мәдәният
Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры фестиваленең чираттагы проекты Хәйдәр Бигичевның якты истәлегенә багышлана. Мәдәни чара бөек җырчылар туган якта – Түбән Новгород өлкәсе Кызыл Октябрь районы үзәге Уразавылда 15 августта үткәрелә.

Х. Бигичевның тууына 65 ел тулуга багышланган кичәдә җырчылар Илһам Вәлиев, Рөстәм Асаев, Марсель Вәгыйзов, Ришат Төхвәтуллин, Гөлсирин Абдуллина, "Мирас" инструменталь ансамбле, танылган нижгарлар - Рамил Курамшин, Найлә Фатехова, Ринат Вәлиев катнаша.

Бәйрәм түрендә - мәрхүм җырчының хатыны, Татарстанның халык артисткасы Зөһрә Сәхәбиева. Концертны Замирә Гәрәева алып бара. Проектның авторы - Рифат Фәттахов.

Нижгар татарларының милли-мәдәни тормышында тарихи вакыйга булачак әлеге бәйрәмгә Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, шулай ук Финляндия, Швециядән кунаклар көтелә. 



 




|

ТНВдагы "Манзара" тапшыруында яңа алып баручы

$
0
0
24.07.2014 Матбугат
Моңарчы "Яңа гасыр" каналында "Кара-каршы" тапшыруын алып барган Илнар Хөснуллин моннан соң Ландыш Хөсәенова белән "Манзара" тапшыруын алып барачак. Иртәгә дебют-тапшыруны карагыз.

Илнарга хәтле бу кәнәфи Инсаф Абдулланыкы иде. Узган атнаны эфирга Ландыш берүзе генә чыккач, тамашачылар бик аптыраган. Илнар исә "Кара-каршы"ны Альберт Шакиров белән алып бара иде. Альберт хәзер башка телевизион проектлар белән мәшгуль.

 

 

 

 

 

Ландыш Хөсәенова

"Манзара"


---

--- | 24.07.2014

Иреккә дә ирек кирәк (Җырчы Ирек Фатыйхов белән интервью)

$
0
0
25.07.2014 Мәдәният
Моннан ун еллап элек без аның турында “Унөч яшьлек имам” дип язган идек. Балтач районының Смәел авылында яшәүче әлеге яшүсмер Ирек Фатыйхов бүген нинди икән? Кабат күрешеп, сөйләшергә уйладык.

Ә бу исем сезгә нәрсә дә булса сөйләмиме, кадерле укучыларыбыз? Әйе, дөрес аңладыгыз. Сүз “Сандугач кер­де күңелгә”, “Татар мо­ңы”, “Йолдызлык” фести­валь­ләре лауреаты, “Ягымлы яз” студентлар бәйгесе җи­ңүчесе, “Урмай моңы” халыкара фес­тивале гран-при иясе, Ка­барда-Балкарда үткән “Ал­тын мәйдан – Эльбрус” төр­ки халыклар фес­тивалендә шулай ук гран-при иясе булган, танылып килүче яшь җыр­чы Ирек Фатыйхов турында.

– Ирек, күпләр синең киләчәгеңне диндә күргән иде бит. Унөч яше дә тулмаган чакта авыл мәче­тендә имам булып торган кеше турында башкача уйлап та булмый кебек.


– Бу темага тирән керәсем килми. Дин белән сәхнәне алыштырдың диючеләр дә, гаепләүчеләр, тәнкыйть­ләү­челәр дә булды. Шуны гына әйтә алам: сабый чакта кү­ңелгә сеңгән әйберләр онытыла, югала алмый, алар да минем күңелдә. Җомгаларга йөрим, уразаны, намазларны калдырмаска тырышам. Сәхнәдә дә бит мин юк-бар җырлар җыр­ламыйм, мәгъ­нәле, тәрбияви сүзләргә өстенлек бирәм.

– Сәхнәгә, җырга юл кайдан һәм кайчан башланды?


– 1995 елда, миңа өч яшь тулган чакта, апам Лилия Салават репертуарыннан “Каторжан юлы” дигән җыр өйрәткән. Гел кычкырып шуны җырлап йөргәнмен. Ул елны юллар оешмасы безнең авылда асфальт юл салган. Кызык тоелгандыр инде, юлчылар мине җылы асфальт өстенә бастырып, һаман җыр­латканнар. Күрәсең, оял­маганмын да, ялындырмаганмын да... Менә шулай, беренче сәхнәм асфальт булды. Үсә төшкәч, мәктәптәге чараларда катнаштым. Унын­чыда укыганда “Сандугач керде күңелгә” фес­тивалендә катнашып, өчен­че урын алдым. Унберенчедә укыганда исә “Татар моңы” халыкара телевизион фес­тивалендә икенче булдым. Бу минем өчен хәлиткеч булды дип саныйм. Унынчыны бетергәч, шушы һөнәр буенча акча эшли башлаган идем инде. Туйлар, юбилейларда җыр­ла­дым. Әлеге фес­тивальдән соң зур сәхнәгә дә юл ачылды. Телевидениедә үткән чараларга, концерт-конкурс­ларга чакыра башладылар.

– Күңелеңә нинди җыр­лар якынрак?


– Ретро җырларга өстен­лек бирәм. Тамашачы да аларны ничектер икенче төрле кабул итә. Халык җырларын, Салих Сәйдәшев, Рөстәм Яхин, Мансур Мозаффаров җырларын яратып җырлыйм. Шулай ук Хәйдәр Бигичев, Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров репертуарыннан булган җырларны яратам.

– Бүген сәхнәдә җыр­чылар бик күп бит. Югалып калмас өчен нишләргә кирәк дип уйлыйсың?


– Үз юлыңны табарга кирәк. Беркемне дә кабатламаган тавышың, үзеңнең ори­гиналь жанрың булырга тиештер. Үз өстеңдә эшләргә, костюмнарга, җыр язучыларга, биючеләргә, телеви­дениегә акчаңны жәл­лә­мәскә кирәк. Шунысына сө­е­нәм: әлегә әти-әнидән бо­ларның берсенә дә акча сораганым булмады, үзем эш­ләп тапкан белән яшим.

– Быел гына укып бе­тердең түгелме соң әле?

– Әйе, Казан дәүләт мә­дәният-сәнгать академиясен тәмамладым. Фольклор буенча диплом якладым.

– Шулай дип әйтергә яраса, иң зур уңыш ки­тергән җырың?

– Халык җыры “Иске кара урман”ны, акапеллага җыр­лап, гран-при алдым.

– Үзеңнең дискыңны чыгармыйсыңмы әле?

– Әлегә репертуар тулып бетмәде. Уйда юк түгел.

– Иҗат өчен нәрсә ки­рәк?


– Вакыт кирәк. Ирек ки­рәк.

– Иреккә дә ирек кирәк, димәк?

– Нәкъ шулай. 


Гөлсинә ХӘБИБУЛЛИНА

106 | 23.07.2014
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>