Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live

Миләүшә Айтуганова: «Болгар радиосы» премиясе лауреатлары иләк аша иләнә»

$
0
0
03.12.2014 Мәдәният
13 декабрьдә «Пирамида» күңел ачу комплексында «Болгар радио­сы» милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы узачак. Быел ул икенче тапкыр оештырыла. Әлеге проектның җитәкчесе «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең генераль директор урынбасары – генераль продюсеры Миләүшә Айтуганова «Шәһри Казан» газетасы сорауларына җавап бирде.

– Миләүшә Ләбибовна, «Болгар радиосы» милли музыкаль премиясе нәрсәсе белән үзенчәлек­ле? Аны «Татар җыры»н кабатлый дип әйтүчеләр дә булды. Моның белән килешәсезме?

– Мин бу ике чараны һич тә чагыштырмас идем. Алар бөтенләй төрле. «Болгар радиосы» премиясе лау­реатлары ел дәвамында «Яңа гасыр» телевидениесендә «Музыкаль дистә» тапшыруында тавыш бирү юлы белән сайлана. Тавыш бирү ачыктан-ачык бара, аны һәркем күреп тора. Гомумән, мондый проект­лар күбрәк булсын, алар бер-берсенә һич комачауламый, киресенчә, эшләү, эзләнү өчен стимул тудыра.

– Теләгән һәркем пре­мия­гә дәгъва кыла аламы?   – Катнашучылар арасында «Татар моңы» конкурсларында беренче, икенче урыннарны яулау­чы җырчылар бар. Алар эстрадага дулкын кебек килеп керде, яңа сулыш алып килде. Хит-парадта катнашасы җырлар башта сәнгать советы аша уза. Безнең таләпләргә туры килмәгәннәре төшеп кала. Әйткәнемчә, лауреатлар «Музыкаль дистә» тапшыруында ачыклана. Сайланганнарның 80 проценты – яшьләр.   – Ә ул тавыш бирү гадел дип уйлыйсызмы? Бер кеше, әйтик, җырчының туганы да күпләп тавыш бирә аладыр бит.   – Хәзер бер кеше 100 SMS тан артык җибәрә алмый. Элек бер телефоннан 300‑500 тавыш бирү очрак­лары да бар иде. Шуңа күрә чикләүләр керттек.   – Премияне тапшыру тантанасыда быел нинди яңалыклар булачак?   – Быел сәхнәдә оркестр булачак, җырчылар «тере» тавыш белән җырлаячак. Җырларның заманчалары да, «Рәйхан», «Имәннәр шау­лый» кебек халыкныкылар да керде. Заманча проект булса да, халык күңеленә уелып калганнарын да чыгарасы килә. Аннан «Казан» бию ансамблен, «Шарм» бию театрын, Алабугадан бию коллективын чакырдык. Тантананы «Фантазия» джаз оркестры башлап җибәрәчәк.   – Соңгы вакытта Казанда уза торган фес­тивальләргә кунаклар да килә. Сез кемнәрне көтәсез?   – Австралиядә яшәүче милләттәшебез Зөлфия Камалованы чакырдык. Ул үзенчәлекле тембрлы, үзенчәлекле башкаручы.   – Алып баручылар ролендә кемне күрәчәкбез?   – Быел да сәхнәдә «Музыкаль дистә» хитлар парадын алып баручылар Айсылу Хаҗиева белән Рөстәм Гайзуллин булачак. Бу проектта катнашучы җырлар, җырчылар турында алардан да күбрәк белүче юктыр. Шулай ук Камал театры артистлары да катнаша. Калганнары әлегә сер булып калсын.     * * *   Ел буе көткән тантанага санаулы көннәр калып бара   2014 елның 13 декабре, «Пирамида» сәхнәсендә «Болгар радиосы» икенче милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы. Татар эстрадасының иң популяр артистлары бер сәхнәдә.   «Татарстан-Яңа гасыр» каналындагы «Музыкаль дистә» тапшыруы кысаларында ел дәвамында барган тавыш бирүдә телетамашачылар беренчелеккә лаек булган лауреатларны сайлады. Җиңүгә ирешкән композицияләр «киштә»сендә халык мәхәббәтен казанган артистларның җырлары белән беррәттән яшь җырчыларның әле яңа гына табадан төшкән иҗат җимешләре дә урын алып тора.   Менә алар‑2014 елның «Болгар радиосы» премиясе лауреатлары: Хәния Фәрхи, Зөфәр Билалов, Вадим Захаров, Марат Фәйрушин, Нурзадә, Гөлсирин Абдуллина, Азат Тимершәех, Марсель Фәтхуллин, Ришат Төхвәтуллин, Зәйнәб Фәрхетдинова, Чулпан Йосыпова, Илнар Ялалов, Гөлнара Тимерҗанова, Артур Минһаҗев, Айгөл Хәернасова, Фәридә-Алсу, Фердинант Сәләхов, Алсу Әбелханова, Азат Фазлыев, Ирина Сәйфуллина, Гүзәлем, Илнур Баязитов, Илсөя Бәдретдинова, Лилия Миңголова, Рәсүл Салихов, Гөлназ Гарифҗанова, Фән Вәлиәхмәтов, Данис Зәйнуллин, Рафаэль Якупов, Алтынай, Гүзәлия, Эльнар Сабирҗанов, Алинә Давыдова, Лилиана Газизова, Марсель Вәгыйзов, Ренат Гыйльфанов, Илзилә.   Барлык җыр сөючеләрне 13 декабрь көнне кичке 17.00 сәгатьтә «Пирамида» күңел ачу комплексында «Болгар радиосы» икенче милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасында көтеп калабыз.


|

Ринат Закиров: “Татарстанда Президент статусы — республикадан читтәге төбәкләрдә яшәүче татарлар өчен мөһим”

$
0
0
03.12.2014 Сәясәт
Татарстан җитәкчесенең Президент дип аталуы, беренче чиратта, ул Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетына, татарларга кирәк”, - диде журналистлар белән очрашуда конгресс җитәкчесе Ринат Закиров.

Ул татарларның 25 проценты гына Татарстанда, ә калган 75 проценты республикадан читтә яшәвен һәм чит илләрдә гомер итүче татарлар өчен Президент статусын саклап калуның мөһимлеген ассызыклады. “Әгәр Президент исеме алып ташлана икән, аның дәрәҗәсе дә үзгәрә. Татарстанда Президент җитәкчелек итәргә тиешлеген федераль үзәктә дә аңлыйлар хәтта”, - ди Ринат Закиров.

Ул күптән түгел Татарстан делегатларының РФ тышкы эшләр министры Сергей Лавров белән булган очрашуны мисал итеп китерде һәм министрның Татарстан эшчәнлегенә, чит илләр белән булган элемтәләренә, Татарстанның башка илләр каршында булган дәрәҗәсенә югары бәя бирүен ассызыклады. Шулай ук ул Россия Тышкы эшләр министрыгының киләчәктә дә Татарстанның чит илләрдәге вәкиллекләрен арттыру өстендә эшләячәге хакында хәбәр итте. “Татарстанның аерым үз статусы бар һәм РФ белән республика арасында ике яклы килешү төзелгән, илдә башка бер генә төбәк тә мондый килешүгә ия түгел. Шуңа да Татарстан Президенты исеме саклап калыныр дип саныйбыз, - диде конгрессның Башкарма комитеты җитәкчесе Р.Закиров. – Бу күктә очып барган кошны атып төшерүгә тиң булыр иде. Татарстан бүген үсеш чоры кичерә, димәк, аның җитәкчелеге көчле. Төбәк бары көчле җитәкче булганда гына үсә ала”.  
Лилия ЛОКМАНОВА

| 02.12.2014

Данис Мусин: "Азнакайда кышын да парапланда очарга була" (ФОТО)

$
0
0
03.12.2014 Спорт
"Һава бик салкын булмаса параплан белән кышын да шөгыльләнә алабыз", ди Татарстанның Азнакай районы "Азфлай" парапланистлар клубы җитәкчесе Данис Мусин. Аның тырышлы белән бу районга Русиянең башка төбәкләреннән дә очарга яратучылар килә башлаган.

Татарстанның иң биек ноктасы – Азнакай районындагы Чатыр тавы. Ул республикадагы парапланда очарга теләүчеләрнең иң яраткан урыны. Районда тәвәккәл кешеләрдән саналучы Данис Мусин "Азфлай" клубы оештырып илкүләм ярышлар оештыра башлагач, Русиянең башка төбәкләреннән дә парапланеристлар Чатыр тавына игътибарларын юнәлтәләр. Иң элек Данис әфәнде үзе очарга өйрәнә, шуннан соң дусты белән бу шөгыльне башкаларга да өйрәтә башлый.

– Беренче очышым 2009 елның октябрендә булды. Мине Рөстәм Мәһдиев очарга өйрәтте. Тауга алып чыкты да, башта жирдә шөгыльләнеп, аннан түбәннән генә очып карадык. Ул бер метрлар чамасы булган бәләкәй генә калкулыктан иде. Беренче очуны оныту мөмкин түгел. Һәрхәлдә ул бик нык истә калды. Шуннан соң, шөгыльләнүне дәвам иттем, ныклап очарга өйрәндем. Рөстәм белән башкаларга, бигрәк тә яшьләргә күрсәтергә теләдек. Иң башта уз хисабыбызга ике кеше утырып очарлык һәм яшүсмерләр өчен ике параплан алдык.    – Нәрсәгә ул сезгә шушындый куркыныч шөгыль, нинди хис, кичереш бирә?   – Ул хисне очып карамыйча әйтеп тә, аңлатып та булмый. Очып төшүчеләрнең дуслары, туганнары да шуны сорый. Тик алар да ул хисне аңлата алмыйлар. Бары тик авызлары колакта, адреналин һәм үзләре бик бәхетле хис итәләр.   – Чатыр тавының биеклеге сезгә җитәме, бәлки биегрәк тауларга омтылырга кирәктер?   – Монда биеклек мәжбүри түгел. Аэродром мәйданыннан да, 200м өстәрәк, машинага тагылып, ике-өч чакрым биеклеккә күтәрелеп моторсыз йөзләрчә чакырымнарга очарга була.   – Бу шөгыль кышка кергәч тукталамы, очу җайланмаларын җыеп куйдыгызмы инде?   – Парапланнарны киптереп, әйбәтләп урнаштырдык. Әмма һава торышы бик салкын булмаса, кышын да шөгыльләнергә була. Узган ел без шулай эшләдек тә, бәлки быел да җае чыгар.   – Якташларыгыз сезнең җәен хәйрия очышлары да оештыруыгызны әйтте, бу дөресеме, ничегрәк аңларга аны?   – Әйе, Гөлназ исемле яшь журналист кыз белән уйлап хәйрия чарасы оештырырга карар кылдык. Беренчесе, Чатыр таудан парапланда очу иде. Кеше бик куп жыелды. Моны ишетеп, күрше-тирә районнардан да килделәр. Очышлар ике көн дәвам итте. Кергән акчаны физик мөмкинлеге чикле балага дәваланырга бирдек. Ә икенче очышны аэродром мәйданында үткәрдек. Бу юлы кече очкычлар һәм дельталетлар чакырдык. Шактый гына суммада акча жыелды. Аларын да бүлеп ике баланы савыктыруга тапшырдык.   – Русиякүләм турнирлар үткәрүегез дә билгеле, бу Татарстанда сирәк очрый торган спорт төре, катнашырга теләүчеләрне ничек туплый алдыгыз?   – Ел саен, гадәт буенча, май аенда үткәрәбез. Башта Татарстан спортчылары гына килә иде. Быел исә спортчылар дүрт төбәктән килделәр. Бөтенрусия ярышлары дип әйтсәң дә ярый. Татарстан чемпионатын үткәрдек. Чатыр-тауда бик оешкан төстә узды ул.   – Күпләрнең һәм безнең төп борчый торган сорауларның берсе –курку хисен ничек жиңәргә?   – Үз-үзеңә һәм инструкторга ышанырга. Очу өчен жил дә уңай булырга тиеш. Әлбәттә, бу спорт төре шактый чыгымнар сорый. Моны оештыруда ярдәм итүче егетләргә дә бик зур рәхмәт, Татарстанның яшьләр эше буенча министрлыктан патриотик тәрбия өчен ике тапкыр откан грантлар да, район житәкчеләренең ярдәме дә сизелерлек булды. Ләкин республикада әле бу спортка тиешле игътибар җитми. Ә очасы, зәңгәр киңлекләрне кочасы килү теләге күпләрдә яши.  
Рөстәм ИСХАКЫЙ

| 02.12.2014

Зөфәр Билалов авылында кунакта (ФОТО)

$
0
0
03.12.2014 Шоу-бизнес
Балык Бистәсе районы Олы Елга авылына сәфәр чыктым. Биредә Татарстанның халык артисты Зөфәр Билаловның бертуган абыйсы Рафаэль үз гаиләсе һәм 87 яшьлек әнисе белән төп йортта гомер итә.

Авылга кергәнче үк безне 1879 елда салынган, Сталин чорларында да манарасы киселмәгән Аллаһ йорты каршы алды. Шау-шулы ул елларда авылдагы ике мәчетнең берсенең манарасын кискән кеше бик җәфаланып үлгәч, икенчесенең манарасын кистерергә кеше таба алмаганнар...

25 ел элек әтиләре Зыятдин вафат булгач, туганнар үзара киңәшләшә дә, Рафаэль Кама Аланындагы өч бүлмәле фатирын сатып төп нигезгә кайтып төпләнә. Кайткач йортны зурайтып сала.

Капка төбендә мине Рафаэль үзе каршы алды.

– Рафаэль, Зөфәр ниндиерәк бала иде?


– Шук бала иде ул. Кечкенә чагында бик каты кызамык белән чирләде, шунда әтигә: “Баян алып бирмәссең микән?” – дигән. Әти сарык суеп Казанга китте. Шуны сатып баян алып кайтты. Шуннан соң Зөфәр шыгырдата-шыгырдата гармунда уйный башлады. Күрәсең, сәләте булгандыр. Мәктәптәге 15 минутлык тәнәфестә уйнап балаларны биетә-җырлата иде. Яңгырмы, кармы, әни Зөфәрне шәленә төрә дә чанага утыртып мәктәпкә алып китә. Баян артыннан Зөфәрнең башы гына күренеп тора. Чаңгы белән урманга баргач кычкырып җырлап җибәрә иде. Мәктәптә әйбәт укыды үзе.

– Авылда мәхәббәте калдымы соң?


– Рәшидә исемле кыз белән йөрде. Әмма ул бүтәнгә кияүгә чыкты. Зәйнәп белән колхозда бәрәңге алганда танышканнар, 25 яшендә өйләнде.

– Зәйнәп сезгә кайтамы соң?


– Кайта. Әнинең хәлен белеп торалар. Килен буларак бик гади ул. Табигатькә чыккач пылау пешереп бирә. Андыйга җәлт инде, булдыра торган.

– Сезгә ярдәм итәләрме?


– Бер уйлаганда, ярдәм көтмим дә, мохтаҗ да түгелмен. Исән-саумын, гарип кеше түгел мин, Аллага шөкер. Ләкин ярдәм сорап барсаң, булышалар. Әле менә Зөфәр машинасын биреп кайтарды. Өч сыер, өч үгез асрыйбыз. Сөтләрен җыялар. Сөттән генә дә аена 25 мең сум кереп бара. Аена 20 мең колхоздан алам. Ничек җитмәсен?!

– Авылда өч сыер асраучы ике генә гаилә бар икән. Көнегез ничек үтә?


– Хатын белән иртәнге 4тә торабыз, кич белән 8дә кереп ятабыз. Эштән кайткач икәү бергә хайван астын карыйбыз. Бергәләп саумыйча булмый, аппарат белән савабыз. Беребез җилемен сөртә, икенчебез ашарына ташый. Печәнне үзем әзерлим. Ун рулон печәнем унбиш көн тапшырган сөт бәясе генә. Фермерларга булышам: печән ташып бирәм. Бер кышлык икмәген дә, печәнен дә фермерлардан алам.

– Мәктәптә әйбәт укыдыгызмы?


– Мактанырлык түгел, уртача, бик шук булдым. Сугыша да идем. Хәзер басылдым, тынычландым.

– Хатыныгыз белән ничек таныштыгыз?


– Казанда, автобуста эшләгәндә. Ике ай йөрдек тә, 25 яшьтә өйләндем. Әйбәт яшәдек. Олы малай Рамил Казанда юл хезмәтендә эшли. Уртанчысы Альберт та Казанда. Төнге сменада юл җәя. Төпчегебез Азат 13 яшьтә, мәктәптә укый.

– Кайда эшлисез?


– Фермада. Сөт тапшырабыз. Трактор белән сенаж кертәм, тирес түгәм, фураж алып киләм, төрле эшкә кушалар.

– Ничек ял итәсез?


– Камага балык тотарга барам. Җизнәм көймә бирде. Ашарлык та, сатарлык та, туганнарга бирерлек тә балык тотып кайтам. Кайвакыт барып кына утырам: “Үгез ычкынган!” – дип хатын шалтырата, кире кайтам.

– Хатыныгызны яратасызмы?


– Бик! Тора-бара яхшы яклары күренә икән, яшь вакытта бик белеп бетермисең. Хатынны хөрмәтли башлыйсың, авыр күтәртәсе, эшләтәсе килми. Хатыным исән-сау гына булсын дисең. Хатыныңнан калсаң, беттең дигән сүз. Ходай хатыннан аермасын. Яши-яши генә тормышны, дөньяны, балаларны көчлерәк яратасың икән. Яшь чакта төптән уйламыйсың. Ходай Тәгаләгә рәхмәтлемен.

– Үзегез җырлыйсызмы соң?


– Җырлый идем. 17 яшьтә өр-яңа трактор бирделәр, кырга чыккач җырлап җибәрә идем. Оялчан идем. 20 ел элек авылга кайткач Зөфәрләр трактор алып бирде, ул вакытта 15 мең сум тора – зур акча иде.

Рафаэльләрнең йорты бик матур җирдә урнашкан, өйгә азан моңы ишетелә. Йортка уздык. Анда безне Рафаэльнең әнисе Фатыйма апа каршы алды.

– Фатыйма апа, хәлләрегез ничек?


– Колак ишетә, күз күрә, тел сөйләшә, Аллага шөкер! Бик әйбәт яшәдек. Узды гомер. Нинди генә эштә эшләмәдем. Урманын да кис¬тек, юлын да салдык. Кулда көрәк, балта иде. Кеше эштән үлми, ныгый гына. Зөфәр – соңгы балабыз, җырчы булды.

Зыятдин белән Иске Арышта, урман кискәндә таныштык, өйләнештек. 63 яшьтә китеп барды... Гел шәһәрдә иде, сарык асрадык, шуны сатып йөрде.

– Сез дә җырлыйсызмы?


– Җырлый идем. Әнием: “Кызым, син эштән арып кайтасың, җырлама”, – дигәч: “Җырлагач бөтен эчем бушый”, – дия идем. Төрледән-төрле хәлләр күрдем, күп бала үстерү җиңел түгел ул.

Фатыйма апа белән сөйләшеп тә бетермәдем, безнең кайтуны ишетеп өйгә мәдәният үзәге директоры Вакыйф Мингалиев килеп керде. Җыйнаулашып 80нче елларда төзелгән спорт залы, китапханә, музыка мәктәбе, музейны үз эченә алган мәдәният үзәгенә киттек.

– Зөфәрнең әтисе ферма мөдире иде, – дип сүз башлады Вакыйф әфәнде. – Зөфәр музыка мәктәбе ачылганда 8 класста укый иде. Баян классына укырга керде. “Кая инде терлекчеләрдән музыкант чыксын”, – дия иде Зыятдин абый.

Музей җитәкчесе Хәтимә Солтанова да сүзгә кушылды:

– Зөфәрләр турында стенд бар. Электән үк газета материалларын, карточкаларын җыеп барабыз. Зөфәрнең иң беренче алган дипломнары да бездә сак¬лана. Өйләрендәге бөтен карточкаларын монда җыеп алып мендек. Классташы Илгизәр Ибраһимов та (опера театрында оркестрда эшли, флейтачы) безнең авылныкы. Зөфәр дружина советында да эшләде. Яхшы укыганы өчен “Артек”ка барып кайтты. Гаиләләре тырыш. Үзләренең бу музейга килгәннәре юк әле. Музей клубка ике ел элек кенә күчте. Безнең авылдан чыккан Мөхәммәт Гали дигән язучыбыз да бар. Композитор Габдеразак Мингалиев та шушы авылныкы.

Музей түрендә Зөфәрнең мәктәптә уйнаган гармуны да саклана. Шуны карап хозурландык та кайтыр юлга кузгалдык. Өйдә безне Налия ханымның ашлары, гөбәдияләре көтә иде.

– Килен булып яшәүләре ничек булды дисезме? – диде Налия ханым. – Ул начар булмады, мин дә начар булмадым. Олы кешегә яхшы булырга кирәк дип тәрбияләп үстерделәр безне. Әнием дә гомере буе каенана белән яшәде, без әбиләр белән үстек. Әрләшмәдек. Зурга китсә яра булып кала, шуларны уйлыйсың да, тукта, сабыр булыйм дип эчеңә җыясың. “Иреңнән узып сүз әйтмә, олы кешеләр белән әрләшмә. Ирең янында тор”, – дип өйрәтте безне әти-әни.

Авыл җирендә эшнең бетәсе юк. Бүген Рафаэль мунча салу белән мәшгуль. Мунчаның идәненә пенопласт, керамзит салган, такталарын җыела торган итеп эшләгән.

– Идән астында су калса, исе килеп тора. Ә болай кайнар су белән юып төшерәсең дә, идәннәрең дә кибеп тора, – ди ул. – Элек мунчага газ кертеп карадым, әмма исе башны авырттыра. Күпләр газны алып атты, утын ягабыз. Урманда утын бик күп еллар җыелмады, иренмәгән кешегә бөтен җирдә утын бар хәзер...

Хуҗа кеше җәйгә веранда салырга да уйлый. Хуҗа һәм хуҗабикә биргән күчтәнәчләрне (Рафаэль үзе тоткан кипкән балык һәм атланмай) алып, рәхмәтләребезне укып юлга кузгалдык. Киләсе җәйгә кунакка дәште алар безне: “Балык тотып, шашлык пешереп Кама буйларында хозурланып утырырбыз”, – диделәр. Кайтырга язсын!

Авылны чыгып җитәм дигәндә генә бер карт очрады, әллә Хозыр Ильяс булды инде, белмәссең. Аңа үземне борчыган сорауларны тездем.

– Мәчетегезнең манарасын шушы авыл кешесе кистеме?


– Әйе.

– Кем?


– Ул мәрхүм инде.

– Исемен әйтеп китә алмыйсызмы?


– Балалары монда, нәселе...

– Манара кисүчегә каргыш төштеме соң?


– Каргыш нәселгә кире кайта бит ул. Динне тамырыннан корытмакчылар иде, булып чыкмады. Шул ук мәчет манарасын кисүчеләр соңыннан үзләре үк мулла булып йөрделәр. Ул вакытта бит өстән кушалар иде, нишләсеннәр инде алар?

Сөйләшеп бетергәч картның исемен сорамакчы идем, ай күрде, кояш алды, картым юкка да чыкты.

1

2

3

4

5

6
 


ГАБДЕРӘХИМ

|

Иртәгә Татарстанда буран көтелә (ҺАВА ТОРЫШЫ)

$
0
0
03.12.2014 Җәмгыять
Татарстан синоптиклары фаразына караганда, иртәгә Татарстанда көр явуы көтелә, көндез урыны белән - көчле, шулай ук 1 чакрымга кадәр күз күреме начарланып, буран чыгу ихтималы бар. Республикада көньяк-көнбатыштан секундына 15-20 метрга җитәчәк көчле җил булачак. Юлларда кар көртләре барлыкка килергә мөмкин.

Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары - 10-15 градуска, аязган вакытта 18 градуска кадәр төшәчәк. Иртән - 6-11 градус, көндез 3-8 градус салкын булачак. Республиканың көньяк-көнбатыш районнарында - иң җылысы, көнчыгышта иң салкын һава торышы көтелә. 

  Казанда алдагы төндә 20 градуска кадәр салкын булачак. Көндез термометр баганалары 12-15 градусны күрсәтәчәк. Аязучан болытлы һава, вакыты белән кар, буран.   5 декабрьгә каршы төндә шулай ук аязучан болытлы һава, Татарстанның күпчелек районнарында - бераз кар, урыны белән буран. Һава температурасы 4-9 градуска кадәр төшәчәк. Юлларда бозлавык, урыны белән карт көртләре барлыкка килергә мөмкин.          
---

--- | 03.12.2014

"Гөлия, урамга әдә!" - "Матбугат.ру"да мультиварка уйнату дәвам итә! (+ ФОТОЛАР)

$
0
0
04.12.2014 БӘЙГЕ
Яңа ел алдыннан "Матбугат.ру" атна саен бер кыйммәтле бүләк уйната. Бу атнаны - мультиварка. Бәйгенең шартлары буенча безгә өй тәрәзәсеннән булган күренешне төшереп җибәрәсе иде.

Менә матбугатрулыларның тәрәзә артындагы күренешләре. Урамга карасаң, төрле кызыклар күрергә мөмкин икән. Бигрәк тә беренче фото шул турыда сөйли. Монда бәйгедә катнашучы фотоларның кайберләре генә урын алды. Бигрәк матур җирләрдә яшисез икән барыгыз да, сөбханалла!

Бәйгедә сез дә катнашыгыз. Бәйгенең шартлары монда: https://vk.com/onlinetatar?w=wall-81763294_6%2Fall

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23


---

--- | 04.12.2014

Әхмәт Мазһаров: "Бәя төшүгә карамастан, Татарстан нефть чыгаруны туктатмаячак"

$
0
0
04.12.2014 Сәясәт
Академик Әхмәт Мазһаров нефть бәясе төшү дә, гомуми торбага кертмәү дә Татарстан һәм Башкортстан нефтен туктата алмаячак, үзебезнең нефть эшкәртү корылмалары ярдәм итәчәк, ди. Әмма Көнбатыш чикләүләре сланц нефтенә һәм газына керешүне кичектерә.

Дөнья базарында нефть бәясе кисәк төшеп нефть ширкәтләре бик авыр хәлдә калган бу көннәрдә Татарстан һәм Башкортстандагы нефть ширкәтләренә тагын бер кыенлык өстәлергә мөмкин. "Лукойл" белән "Сургутнефтегаз" "Татнефть" һәм "Башнефть"не "Транснефть" үткәргеченнән кысып чыгарырга тырыша. Алар Татарстан һәм Башкортстандагы югары күкертле нефть "Транснефть" торбасындагы гомуми сыйфатны начарайта, шуңа күрә Русия нефте тышкы базарда арзанрак бәядән сатыла, дип зарлана һәм югары күкертле нефтьне аерым торба аша кудырырга чакыра. Азатлык Татарстан һәм Башкортстан нефтьчеләренең бу яңа шартлардагы хәле турында сораулар белән нефть мәсьәләләрендә абруйлы белгеч саналган академик Әхмәт Мазһаровка мөрәҗәгать итте.

– "Татнефть" һәм "Башнефть" үзләре чыгарган нефть гомуми торбага кертелмәгән очракта ни эшли ала?   – Бу мәсьәләне заманында ЮКОС җитәкчесе булган Михаил Ходорковский инде күптән күтәргән иде. Аны төрмәгә утырткач бу мәсьәлә тынычланды, менә хәзер аны яңадан күтәрә башладылар. Моның обьектив ягы да бар, безнең нефтьтә, Татарстан, Башкортстан нефтендә күкерт күп, чит илгә барып җиткән нефтьнең бәясен төшерә ул. Әмма без бит аны торбага бушка гына кертмибез, аның өчен без тоннасына өстәмә өч доллар күбрәк түлибез, Себердән килгән яхшырак нефть белән кушар өчен.   Икенчедән, Татарстан җитәкчелеге, бу мәсьәләнең көн тәртибеннән төшмәячәген алдан күреп, Түбән Камада ТАНЕКО нефть эшкәртү корылмасын төзеп куйды. Безнең нефтьнең яртысы бит бик зур күкертле, карбон нефте дип атала. Яртысы әйбәт нефть, девон нефте дип атала. Менә шул Татарстанда табылган бөтен карбон нефтен, елына 14 миллион тоннаны без үзебезнең республикада, Түбән Камада эшкәртә башлыйбыз. Безнең ТАНЕКОда җиде миллион эшкәртерлек корылма һәм ТАИФта да җиде миллионлы корылма. Алла бирсә, без аны әле тагын да киңәйтә алабыз.   Шуңа күрә без аны алдан күреп әзерләнә торабыз, республика аңа әзерләнә. Без зур күкертле нефтьне үзебезнең республикада эшкәртеп бензин, дизель ягулыгы һәм башка нефть продуктлары ясыйбыз. ТАНЕКОны эшләтеп җибәргәч, ул инде бөтен көченә эшли башлады, бу хәл безгә куркыныч түгел. Шулай итеп без зур күкертле нефтьне үзебездә эшкәртеп, гомуми торбага яхшы нефтьне генә кертә алабыз.   – Әмма ТАНЕКО бит күкерте 1,9 проценттан артмаган нефтьне генә эшкәртә ала, ә Татарстан нефтендә күкерт 3,5 процентка җитә.   – Әйе, бүген шулай эшли, әмма проектында аны 3,5 процентлы нефтьне эшкәртә алырлык итеп ясау каралган. Бөтен корылмаларын да төзеп бетергәч, тулысынча төзеп бетергәч, ул 3,5 процентлыны да эшкәртергә тиеш. Әлегә аның кайбер өлешләре төзелеп бетмәгән, шуңа күрә әле 1,9 процент белән генә эшлиләр. Иншаллаһ, киләсе елның ахырына бөтенесе дә ясалып беткәннән соң бөтен нефтьне дә эшкәртә башларбыз.   – Татарстан бит зур күкертле нефтьнең күкертен киметү технологияләрен чит илләргә тапшыра. Бу технологияләрне республиканың үзендә куллана алалармы?   – Күкертнең технологиясе бик катлаулы аның. 3,5 процент күкерт дип әйтәләр, бөтен төрле күкертләрнең суммасы ул. Анда сероводород бар, меркаптан бар, сульфидлар һәм башкалар бар. Безнең институт дөньяда беренче булып нефтьне сероводород һәм меркаптаннан чистарту ысулы тапты. Хәзер АКШның Chevron ширкәте Казакъстандагы Тенгизда бик зур корылма төзеп анда елына 16 миллион тонна нефтьне без уйлап тапкан ысул белән меркаптаннан чистарта, күкертнең бер төреннән генә. Ул Тенгиз нефтендә күкертнең күләме 0,6 процент кына. Шуның яртысы -- меркаптан. Шул меркаптанны без чистартабыз. Әмма Татарстан нефтендә икенче төрле күкертләр. Без әле аларны чистарта алмыйбыз. Әмма ул ысуллар белән дә инде без лабороториядә бик тырышып шөгыльләнәбез. Татарстан нефтен чыгарган җирендә үк зур күкерттән чистарту юнәлешендә безнең академиябез бик тырышып эшли хәзер. Бәлки берничә елда без моңа ирешербез дә.   – Соңгы арада дөнья базарында нефтьнең бәясе бик каты төшә бара һәм нефтьне чыгару бәясе, нефтьнең үзкыйммәте югары булган ширкәтләр бу яңа шартларда эшли алмаячак, аларга нефть чыгарудан бер файда да булмаячак һәм алар эштән туктаячак, дип әйтәләр. Бу яңа шартларда безнең Татарстан һәм Башкортстан нефтьчеләренең хәле нинди булачак икән?   – Безнең өчен, Татарстан һәм Башкортстан өчен бик авыр хәл бу. Нефть бәясе мичкәсенә 60 доллардан аска төшеп китсә, Татарстандагы нефть коеларының 50 процентының эшеннән бер файда да булмаячак. Әмма 50 процент девон нефтенең файдасы, бәя алтмыш доллардан төшсә дә, азрак калачак әле. Икенчедән, безнең елына 14 миллион тонна нефть эшкәртерлек ике корылмабыз бар. Анда нефтьне эшкәртеп, ягулык әзерләп без азрак файданы тотып кала алабыз. Татарстанда нефть эшкәртү корылмаларын төзеп кую бик вакытлы булды. Чөнки нефть сатып бик баеп булмый хәзер, бәясе мичкәсенә 60 доллар булгач, авыр нефтьләрне чыгару бәясе дә шул тирә. Нефть кенә сату файдасыз булганда, шул нефтьне эшкәртеп, аннан килгән файданы нефтьчеләргә дә биреп ярдәм итеп була. Менә шулай итеп алып барып була. Бөтен дөньяда шулай бара, шулай эшли нефть ширкәтләре. Кайвакыт чыгарган нефтьне сату бик зур файда бирә, әйтик бәясе мичкәсенә 115 доллар булганда. Әгәр инде бәясе бик нык төшеп китсә, алар нефть продукцияләре сата башлыйлар, чыгарган нефтьне сатмыйлар.   Шулай да, әйтергә кирәк, Татарстан һәм Башкортстан нефтьчеләренең генә түгел, бөтен Русия нефтьчеләренең хәле бик авыр. Бездә нефть чыгаруның бәясе бик зур. Бездә кышлар бик салкын була. Аннары, Согуд Гарәбстанында, Иранда бит нефть фонтан кебек чыга, җирне тиштеләр – аннан фонтан чыга. Аларда бер тонна нефть чыгару бәясе – 8-10 доллар.   – Ә бездә күпме икән?   – Аны яшерәләр инде, әйтмиләр. Минем уйлавымча, 40-50 долларга төшә ул, авыр нефтьләр инде. Шулай да Татарстан, үзенең эшкәртү корылмалары һәм нефть химиясе ярдәмендә, нефть чыгаруны туктатмаячак. Башкортстанда да шул ук хәл. Аларның өч нефть эшкәртү корылмасы бар. Үзләрендә чыгарган нефтьтән ягулык ясап, шуннан ниндидер компенсация күрерләр, нефть чыгаруны туктатмаслар, дип уйлыйм.   – Беркадәр компенсация була ала. Әмма бит рубль бәясе дә бик нык төшеп китте. Бензин ясап аны рубльгә саткан орчакта да, доллар эквивалентында бәясе бик аз булачак дигән сүз.   – Дөрес. Безнең өчен бик авыр хәл.   – Заманында Әлмәт төбәгендәге төп геолог булган, соңрак нефть эшләрендә Шәймиев һәм Миңнехановның киңәшчесе буларак танылган Ринат Мөслимов 2013 елда Казанда узган нефтьгазхимия форумында чыгыш ясап, Татарстанда нефть геологиясенең бик начар хәлдә булуын, элегрәк чыгару өчен әзер булган 700 миллион тонна нефтьнең 2013 елда 140 миллион тоннага гына калганлыгын, яңа ятмалар үзләштерүгә әзерләнмәсә, аларның 2020 елда бетәчәген әйткән иде.   – Беренчедән, академик Мөслимов фикеренчә, һәм ул бик дәлилле фикер, нефть беркайчан да бетмәячәк. Менделеев теориясенә караганда, җир астында 10-15 чакрым тирәнлектә синтез бара, органик булмаган рәвештә нефть ясала тора. Шул нефть акрынлап өскә чыга тора. Аны инде дөньядагы берничә лаборатория дә эшләп күрсәтте. 20 чакрым тирәнлектәге җылылык, басым, катализаторлар, карбонат, су һәм башкалардан нефть килеп чыга. Аннары Чечня һәм Татарстанда мондый хәл бар – нефть бетте дип коены ябып куялар, ун елдан тагын ачып карыйлар, тагын нефть бар, тагын чыгара башлыйлар. Академик Мөслимов Ромашкинодан өч миллиард тонна нефть чыгардык, аннан әле тагын өч миллиард тонна чыгарырлык мөмкинлек бар дип әйтә.   Җир астында нефть яңадан ясала тора. Аннары, без бит ятмада булган нефтьнең 34 процентын гына ала алабыз.   – Ә калганы?   – Калганына яңа технологияләр кирәк, фән кирәк, яңа ысуллар кирәк. Һичьюгы аларның яртысын алсак... Академик Мөслимов "Татнефть" ятмада булган нефтьнең күбрәк өлешен алу турында уйларга тиеш, ди бит. Ятмада нефтьнең 65ләп проценты кала. Күбрәк алу өчен яңа технологияләр, фәнне эшләтергә кирәк.   Моннан 20 еллар элек бездә ул алу проценты 36га җиткән иде, хәтта 38гә дә. Америкада ул 28-30 процент кына иде. Хәзер алар безне узып китте инде, ятмада булган нефтьнең 43 процентын чыгаралар. Ә без шул 34 процентта калдык. Чөнки алар яңа технологияләр, яңа машиналар, яңа ысуллар кертте.   Ромашкинода, Татарстанда мөмкинлекләр бик зур, әмма аның өчен яңа технологияләр, фән кирәк.   – Яңа технолонияләр дисез, Мәскәүнең Украинадагы гамәлләре өчен кертелгән Көнбатыш чикләүләре нефть чыгару технологияләрен дә үз эченә ала. Бу чикләүләр безгә дә, Татарстан һәм Башкортстанга да тәэсир итәме?   – Татарстан һәм Башкортстанда, коры җирдә бит безнең үзебезнең технологияләр дә алга киткән. Ул бигрәк тә төньякта, диңгездә нефть чыгару ширкәтләренә каты китереп суга. Анда тулысынча тегеләрнең технологиясе, тегеләрнең җиһазлары кулланыла. Шуңа күрә, аларга бик авыр булачак. Анда эш туктап та калыр.   Без битум катламнарын аларның технологияләре белән үзләштерә башлаган идек, биш коебыз бар инде. Әмма, минем уйлавымча, без инде хәзер үзебезнең технологияне дә кертә алабыз.   Әмма безнең әле сланц нефтен, сланц газын эзләп табып карарга ният бар иде. Бездә бар ул, күп Татарстанда. Менә анда инде без Америка технологиясеннән башка берни дә эшли алмыйбыз. Бары Америка технологиясе белән генә була ала. Бу мәсьәлә артта кала инде. "Татнефть"нең акрынлап сланц нефтенә тотынырга планнары бар иде. Аның өчен Америка технологияләре, Америка җиһазлары кирәк. Менә анда инде ул эш туктап калачак.   Иң авыры инде диңгездә нефть табучыларга, алар туктый. Һәм сланц нефтен, газын алуда аларның технологиясеннән башка безнең үзебезнеке юк. Аны безнең үзебезнең галимнәргә биреп эшли башласаң да, әле биш-алты ел үтәчәк. Бу ике мәсьәлә бик авырдан.  
Наиф АКМАЛ

| 03.12.2014

Тәхетле җәллад

$
0
0
04.12.2014 Тарих
Ил тәхетенә диктаторлар, тираннар утыруга ук, ни сәбәптер, көтелмәгән афәтләр башлана – йә җир тетри, су баса яки күп зыяннар китерүче вулканнар уяна, меңәр кешелек йортлар шартлый, яңа сугышлар кабына һәм ил халкында шом арта... Булган һәм булуы бик ихтимал андый афәтләрне санап бетермәле түгел...

Иван Грозный тәхеткә утыруга һәм, өйләнү ниятенә кереп, туй башлавына ук Мәскәүдә коточкыч янгыннар башлана. Шәһәр урамы-урамы белән күз алдында юкка чыга башлый. Апрель башы гына булуга карамастан, күкләр, җирләр, урамнар җәһәннәм утыдай кызганлыктан, карлар эреп бетә. Янгын, хәтта Яуза елгасы аша сикереп, шәһәрнең башка төбәкләрен дә мәхшәргә әйләндерә, йортларны, башка биналарны рәттән себереп бара, янган урыннарда көл генә җәелеп кала. Кинәт, алда нинди тормыш башланачагын хәбәр иткәндәй, бөтен Мәскәүдә көчле зыңгылдау тавышы яңгырый. Монысы исә, соңыннан аңлашылганча, Благовещенский соборының бик биектә асылынып торган зур да, авыр да чаңы җиргә убып төшү галәмәте була. «Олы кала»га, ягъни Кремльгә дә үтеп керә ут, давыл көчәя, өермәләр күтәрелә, патшалыкның казнасы төтенгә әйләнеп оча, Иванның ат сарае, корал палатасы юкка чыга, арырак Намуслы Тәре храмы дөрли. Күптән түгел генә Иван белән Анастасияне никахлаган митрополит Макарий янучы храмнардан аеруча кадерле иконаларны коткару белән җитәкчелек итә. Янгын, кай якка да качу форсаты калдырмыйча, митрополитның үзен дә уратып ала. Ул Тайник башнясыннан бауга тотынып төшмәкче була. Ләкин бавы өзелә, үзе аска мәтәлеп җан бирә...Урысларның ул замандагы сөйләме белән әйткәндә, «железо там яко олово разливашеся, и медь яко вода растаяваше». Аңлашылгандыр, тимер – кургаштай, бакыр судай эреп ага, дип язганнар. Шул чорда теркәлгән тарихи мәгълүматка ышанмый булмый: 25000 ихата утка оча, меңнәрчә адәм янып үлә, исән котылганнары тораксыз кала...

Шушы урында укучыма сорау бирәсем килә: – Куркынычмы?   Әйе, бая да әйткәнемчә, коточкыч хәл! Әмма, янгыннар тынгач – Урыс кенәзлегендә, тора-бара Урыс илендә, аннары Урыс империясендә тагын да хәтәррәк хәлләр башлана... Анысы инде – «дошманнар эзләү». Сүзне кыска тоту өчен шуны гына әйтеп үтәм: бер нәселдән яратылган Годуновлар һәм Романовлар арасында елларга сузылган бәрелешләр, рәхимсез җәзалар, үтерешләр арта, яңадан-яңа гайбәтләр, гыйбрәтләр арта... Бер чакта да сугышсыз яшәмәгән ил кабат кан коя... Иоанн Грозный иң хәтәр җәзаларны ләззәт белән күзәтергә ярата. Әйтик, әкрен утта көйдерелүче якыннарының, әле аннан алдарак «остазларым» дип атаган акыл ияләренең җан бирү вакытларында күзләренә мыскыллы, елмаюлы карашын төбәп:   – Йә, хыянәт итүеңнең җәзасы рәхәтме? – кебегрәк сораулар биреп йөри торган булган. Ә инде шактый «дошманнарын» үз куллары белән буып үтерүне еш кабатлаган.    Тарихчы Руслан Скрынниковның язуына караганда, Иван үзенең яңа туган балаларын да йокы бүлмәсендәге тәрәзәдән елгага ыргытып бара торган булган. Бу очракта шунысын да әйтеп үтмичә булмый, зина хурлыгы җәһәтеннән чик-чаманы белмәгән бу патшаның әледән-әле алыштырып торган никахлы хатыннары җидедән арта, никахсыз сөяркәләре күп була. Ә инде җитлеккән, өйләнгән улын да үз куллары белән үтерүе турында бөек урыс рәссамы Илья Репинның «Явыз Иван үз улын үтерә» дигән картинасын күрмәгән кеше юктыр. Иванның бу сурәттәге ерткыч чырае балаларның гына түгел, өлкәннәрнең дә котын алырлык. Ник үтергән икәнлеге дә тарихта сер итеп сакланмаган. Үз килене янына кереп, аны көчләп, зина кылып яткан мәлдә өсләренә улы килеп керә. Шуның «вакытлы-вакытсыз борчуына» үртәлгән, ярсыган Иван, кем әйтмешли, сикереп торып, улын буа башлый. Ахырын әйттек инде, шул бууын үтергәнче дәвам итә...1 Дөрес, Иванны идеаллаштырырга ниятләүче кайбер шовинистлар бу сурәтнең исеменә дәгъва да белдереп маташалар. Янәсе, бу рәсем элек «Явыз Иван улы белән» дип кенә аталган. Ниятләре дә бик яхшы аңлашыла: миллионнарча кешеләрне кырып, канга батырып, күп милләтләрнең яшәеш рәвешен гарипләндереп, урыс державасы биләмәләрен киңәйткән патшаны ул кадәр үк вәхши итеп күрсәтүне яхшысынмыйлар. Ләкин үткән тарихны чис­тартырга, иске замандагы әсәрләргә дә цензура кертергә ниятләү җинаять саналыр иде. Ә хакыйкатьне нык белгән бөек Репин үзенең ошбу иҗатын тарихи хаклык белән бик дөрес исемләгән!    Хәер, зиначылыкта чик-чамасы булмаган бу патшаның үлем чире дә азгынлыктан булуын үз заманында ук яхшы белгәннәр. Ә инде медицина фәне алга киткәч, аның каберен ачып тикшергән, калдыкларына анализ ясаган галимнәр дә Иванның сифилистән җан бирүен төгәл исбатлаганнар2. Җирәнгеч булса да әйтим: җан бирүгә үк, каны бик тиз таркала башлаудан, аның мәете кабара башлаган, җеназасына әзерләүче якыннары да чыдый алмаслык сасы ис таралган. Урыс мәкален дә истә тотсак, «собаке – собачья смерть», ягъни эткә – этләрчә үлем сыманрак ахыр булган бу...    Бу Явыз Татар Иленә басып кергәч кенә ерткычка әверелмәгән. Бала чагыннан ук үзенең дуамаллыгы, мәкерле, акылга сыймаслык «уеннар»дан рәхәтлек таба белүе белән күпләрнең котын ала торган булган. Мәсәлән, биек биналар түбәсенә песи, эт һәм башка җан ияләрен алып менеп, югарыдан төртеп төшерүдән кызык тапкан. Тора-бара, үзенә ияртеп, үз тирәсе балаларны да алып менә югарыга явыз малай һәм, шулвакыттагы тарихчылар теле белән әйтсәк, «начал и человеков ураняти»... Күңел ачуының берсе – боярларның малайларын атка атландырып, урам буйлап, шыркылдап көлә-көлә, кешеләрне таптатып йөрү... Алай гына да түгел, базар кебек күп халыклы урыннарга кылычлар болгый-болгый көтмәгәндә килеп керү һәм тыныч халыкның башларын күмәкләшеп кыеп йөрү... (Шушы ук «уенны» булачак император Пётр I дә яратканлыгы тарихи китапларда очрый.)   Әле тәхеткә утырмас борын ук бояр Шуйскийны этләр өереннән талатып үтертүе дә бик гыйбрәтле. Үтерткәннән соң, мәетен сәгатьләр буе алдыртмыйча, шул тирәдә әрле-бирле куанып йөрүе дә тарихта урын тапкан. Ә инде үз биләмәләрендәге шактый шәһәрләрдә «опричнина» дип аталган ун мең кешелек җәза отрядлары оештырып, бихисап санда урысларны да кырып йөрүе аерым бер тема...   ...Инде хәзер, милләтебездә күп сораулар тудырган нәсел-нәсәбен барлап карыйк дөньяда тиңе булмаган бу Явызның. Алдан ук әйтеп куям: тикшерү, ачыклау вакытында күпләрегез хурланыр, арагызда әледән-әле «әстәгъфирулла!»ны кабатлаучылар да булыр... Ә мин, атаклы тарихчылар белән берлектә, урыс патшалары династияләренең кемнәр «ярдәме һәм гаебе» аркасында кан яңартулары, буталышлары, кыска гомерле булулары, шактый патшаларның тәхеттә утырган чакта ук чери башлаулары, үзара үтерешләре, ни сәбәптән Россия кешеләренең берчакта да бәхетле тормышка ирешә алмаулары турында кыскача гына исбатламалар тәкъдим итәм. Шунысын алдан ук әйтеп куям: язып утырганда әледән-әле көләм дә, гарьлектән чыккан яшьләремне дә сөртеп-сөртеп куям...    ...Күренекле Николай Коняев болай яза: «Костромага Ярославль ягыннан барасың икән, карашың Иделнең сулъяк ярындагы ак диварлы һәм алтынланган башлы Ипатьев монастырена төшәчәк. Әле Иван Калита заманында ук аның төзеләчәк урынында Чет исемле (татарча әйтелеше ничектер?) татар морзасы йоклап ял иткән һәм төшендә ул апостол Филиппны Һәм великомученик Ипатий Гангрскийны күргән, имеш. Алар морзаны Христос нуры белән нурлаганнар. Шундый могҗизаны күреп тетрәнгән морза изге чукынуны (святое крещениене), Захарий дигән исемне кабул иткән һәм Годуновлар династиясенә нигез салучы булган». Шуннан соң автор Захарий Годунов токымының Алтын Урдадан булуын исбатлый.    Коняев кына түгел, башка галимнәр дә бу яшь морзаның Үзбәк хан нәселеннән икәнен бәян итәләр. Чукынганнан соң, үз акчасына Ипатьев монастырен салдыруын да раслыйлар. Хан токымы булгач, шик тә юк, бай булгандыр бу чибәр егет. Казан җиреннән ни өчен чыгып качканын да белә тарихчылар: баксаң, ислам динен дәүләт (ханлык) дине итеп игълан иткән әтисе белән ризалашмаган. Ислам таләпләрен дә өнәп бетермәве ачыклана Четнең.    Иван Васильевич Грозныйның бабасы Иван III, аннары атасы патша Василий Өченченең гаилә һәм ирлек (!) хәлләренә борылып карыйк. Бабасы ике мәртәбә өйләнә. Башта беренче хатыныннан Дмитрий исемле улы туа һәм закон буенча әтисе тәхетенә ул утырырга тиеш була. Ләкин, таҗлап өлгерүгә үк, күңеленә ошамаган сыйфат-гадәтләрен табып, аны төрмәгә тыга. Аннары Софья исемле (Иван III анысын Зоя дип йөртә) яңа хатын ала. Анысыннан булачак патша Василий дөньяга килә. Василий да атасы кебек үк ике мәртәбә өйләнә. Беренчесенә өйләнгәнче, язмачлары (писцы) аның кыз сайлаячагы хакында илгә хәбәр тараталар. Хәзергечә сүз йөртсәк, чибәр кызлар конкурсы игълан итү була инде бу... Патшага кәләш булырга өметләнүче 1500 кызны теркиләр. Шулардан Сабурова фамилияле Соломонияне сайлап ала Василий. Сизенәсездер, монысының да татар затыннан икәне бөркелеп тора. Ләкин... 20 ел буе патша кочагында ятса да, бу хатыны бала тапмый. Сабурованы аерып, чәчләрен дә кыркытып, монастырьга тыккач, үзеннән икеләтә яшь кыз ала. Менә хикмәт!.. Монысы да дүрт елдан соң гына балага уза һәм аның да, ягъни Елена Глинскаяның да тамыры Мамай хан нәселеннән икәнлеге мәгълүм.    Иван тугач, Мәскәү күгендә күк күкрәүгә тиң яңа хәбәр дә тарала. Баксаң, Казан ханбикәсе урыслар ягыннан килеп йөрүче чабышчыларга (гонцам) болай дигән: «Сезнең яңа патшагыз ике тешле булып туган икән. Бер теше белән – сезне, икенчесе белән безне ашар инде ул», – дигән. Иван Грозный тугач ук шундый күрәзә кылган Ханбикәнең сизенүен тарихны әз-мәз генә белүче замандашларыбыз да кирегә сукалый алмый.   Ничек кенә булмасын, Елена Глинская белән Василийга Иванның тууы зур шатлык китерә. Василий үз эшләре белән кая гына китмәсен, Еленага Иванның хәлен хәбәр итеп торырга куша. Ә хатыны Ваняның ничек пупылдавына, ничек чырылдавына, елаганда нинди тавышлар чыгаруына кадәр көн саен сөенечле хатлар җибәреп тора. Бер сүз белән генә әйтсәк, алар, үзләрен бәхетле тоеп, тату яшиләр. Ләкин дөнья бу!.. Әҗәл, зур гаделлек белән фәкыйрьләрне дә, хәерче һәм пашаларны да тигез күреп, фани дөньядан мәңгелек кочагына алып китә. Иван Грозный туып өч ел үтүгә үк Василий III дә гүр иясе була... Аннан васыятьнамә калганмы, диешә-диешә, патша йортында ыгы-зыгылар башлана. Андый кәгазь табылмагач, «аның дәүләт билгесе булган скипетрын Иванга калдыруын, ә ул үскәнче Русь белән Елена Глинская идарә итәргә тиешлеген әйтеп үлгәнен» игълан итәләр. Шул ук вакытта Псков елъязмачысы Василий III соңгы әмерен болай язып куйган: «Он приказа великое княжение сыну своему большому князю Ивану и нарече его сам при своём животе великим князем и приказе его беречи до пятнанацати лет своим боярам неминогим». Кыскасы, буталышлар, ризасызлык­лар кабат башлана, фетнә-переворот ихтималы да сизелә. Ләкин татар нәселеннән булган Елена Глинская тәвәккәл һәм зирәк хатын икәнлеген күрсәтә, үзәкләштерелгән дәүләт игълан итә, үзенә каршы торучы боярларга үз максатында каты торуын сиздерә. Шулай да җитәкче даирәләрдә власть өчен чәйнәшләр, гайбәтләр, астыртын үтерешләр туктамый. Шундый реакцион көчләр белән озак көрәшергә сабыры да бетә, сәламәтлеге дә какшый һәм иренең үлеменнән соң биш ел үткәч вафат була. Агулап үтерелгән, дигән версия Русьта гына түгел, дөньяга да тарала. Урыс җирендә агулаулар да табигый хәл. Әнә бит, аның улы Иван Грозныйны да үз табибы агулап үтергән, дигән хәбәр дә бар тарихта... Булыр-булыр... Сүз уңаенда үз үлеме белән үлмәгән патшаларның хәтергә килгәннәрен генә санап үтәм: император Павелны буып үтергәннәр, Александр II шартлатканнар, Николай II гаиләсе-ние белән атканнар, Александр I Һәм III, Николай I үлем сәбәпләре әлегә кадәр ачылмаган...    Язмамның төп максатын – явыз Иванның кемлеген аңлатуга ирештем кебек инде. Хәзер аның татарларга кайбер мөнәсәбәтләрен генә әйтәсем калды. Шулай да бу тәмуг кисәве, үзенең татар каныннан яратылганын яхшы белгәндер. Шулай булмаса, үз тирәсенә Мансуров, Бәхтияров, Адашев, Ширәмәтов кебек татар токымындагы затларны җыеп ятмас иде. Үзе чирли башлагач һәм сәламәтлеге физик яктан да, психик җәһәттән дә нык какшавын сизгәч, тәхетенә кайсыдыр урыс боярын яки кардәшен түгел, бәлки Касыйм биләмәсендәге татар ханы – Сөймәнбулат (Симеон) Бикбулат улын утыртып калдырган! Ул гына да түгел, дәүләт күләмендәге киңәш-табышларга килгән чакларында Кремль сараенда боярлар белән тигез булып, хәтта тыңлаучан, тыйнак бала кебек утыра да белгән. Әле утыруын да арткы рәтләрдә генә утырган ул һәм «великий Государь Бикбулатович указларын» игътибар белән тыңлаган, хуп­лап тавыш биргән. Әйе, үз ролен бик шәп башкарган ул. Ә инде икәүдән-икәү генә калгач!.. Әйе, бернинди шаһитлар да юк чакта үзен бәләкәй кеше, «Иванец» кына дип атаган Явыз Иван үз наказларын, боерыкларын шыпырт кына аңлата: кемнәрне асарга яки монастырьга тыгарга, кемне учакта яндырырга, кайсы боярның милкен алып, үзләрен кая куарга, кайсы нәселне корытырга... Мондый максатларын ул «великий князь Всея Руси Симеон Бикбулатович» кулы һәм указлары белән гамәлгә ашыра. Ләкин, кабатлап әйтәм, шунысы хак – тәхетен Татарга ышанып тапшыра! Урыска калдырса, һичшиксез переворот-түнтәрешләр башлана иде Кремльдә. Бәлки әле Явыз Иванның үзен дә беренче очраган агачка асып куйган булырлар иде... Ә күндәм татар хуҗасына тугры калган, елга якын (11 ай) утырган тәхетеннән төшеп, ипле генә булып, чын хуҗасына тапшырган...   Әйе... Казан ханлыгы җимерел­гәннән соң, татар түрәләре Мәскәү Кремлендә берчакта да ризасызлык белдермәгән, өстән нәрсә кушсалар, шуны үтәгәннәр һәм хәзер дә шулай...   Ниһаять, соңгы сүзләрем... Явыз Иван тәмугка күчкәннән соң, татар каныннан яралган Годуновлар арасында кабат сугыш-тарткалашлар башлана. 1584 елдан властьта Романовлар нәселе ныгый башлаган 1613 елга кадәр, ягъни 28 ел дәвамында Русь тәхетендә күп патшалар алышына. Шулардан бары тик Грозныйның улы Фёдор һәм Борис Фёдорович Годунов кына 14 һәм 7 ел утыра алган. Ә алардан соң калган 12 елны алты патша бүлешкән, аларның да өчесе – Ялган Дмитрийлар...    1 Явыз Иванның улын үтерү сәбәпләре берничә.  2 Явыз Иванның үлеме сәбәбе турында да берничә фараз бар.     Илья Репин «Явыз Иван һәм аның улы Иван. 1581 елның 16 ноябре». Киндер, майлы буяу. 1885 ел.  
Фәнзаман БАТТАЛ

12 |

«Молдова белән Мордовия бер үкме?»

$
0
0
04.12.2014 Мәгариф
«Студентлар Россиясе» форумы «ШК» журналистына нәрсәсе белән истә калды?

Казанда ил күләмендә тәүге тапкыр «Ел студенты» Россия милли премиясе узды. Аның бездә тамыр җибәрүе юкка түгел. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның тәкъдиме һәм фатихасы белән барлыкка килде ул. 

Җомга санында язганыбызча, 21-26 ноябрьдә Казанга «Студентлар Россиясе» форумына илнең күпчелек төбәкләреннән иң кызыксынучан һәм иң талантлы студентлар җыелган иде. Аның барышында ике төп чара – «Ел студенты» Россия милли премиясе белән «Россия студентлары гүзәле» бәйгеләре узды.   Гүзәлгә гүзәл акыл кирәкме?   «Россия студентлары гүзәле» конкурсында катнашкан гүзәлкәйләр сәхнәгә елкылдап торган милли киемнәрен киеп чыкты. Әлеге чара гадәти матурлык бәйгесе буларак үтәр, дип уйлаган идем... Тик мин уйлаганча гына булмады шул. Гүзәллек белән акыл арасында һәрвакыт тигезлек билгесе дә куярга ярамый икән. Әйтик, шаян сораулар сәхифәсендә алып баручылар Екатеринбург чибәркәенә Ленинның иң билгеле фразасын әйтергә кушты. Өч вариант тәкъдим ителде. Әмма алар арасында дөресе юк иде, дөресен катнашучы үзе әйтергә тиеш. Катнашучы, сорауга җавапны белмичә, басып торды. Залдагы халык бу кыз юри кыланамы икән, дип аңышмыйча утырды... Ниһаять, тораташтай катып торганнан соң, кызның иреннәре хәрәкәткә килде...   – Гогольнең «Счастливые часов не наблюдают» гыйбарәседер, – дигәч, халык өстенә бомба төшерделәрмени! Барысы да кычкырып көлде! Беренчедән, Ленинның «Укырга, укырга һәм тагын бер кат укырга» гыйбарәсен илебездә белмәгән кеше юктыр, дип уйлый идем. Икенчедән, бу – Гогольнеке түгел, Грибоедовның иҗат җимеше. Болай барса, озакламый Пушкинны да, президент булган ул, дип әйтүләрен көт тә тор.   «Алар янында еламыйм»   Форумда ярдәм кулы сузарга әзер торучы волонтерлар адым саен иде. Берсенең: «Молдова белән Мордовия бер үкме?» – дип сораганын исәпкә алмаганда, «Ел студенты»нда акыл тайпылышлары күзәтелмәде. Мин Татарстан данын «Ел журналисты» номинациясендә якладым (көрәш 11 номинациядә барды). Премия ике өлештән торды. Беренчесендә – җиде минут эчендә үз эшчәнлегең турында сөйлисе, икенче бирем һәр номинациядә үзенчә.   «Ел студенты – лидер» номинациясендә Чувашия белән Дагыстанны тәкъдим иткән катнашучыларның сүзенә караганда, алардагы авыл яшьләре җәмәгать эшендә катнашмый. Дагыстаннан Алинә Балашова әйтүенчә, авылдан Махачкалага укырга килгән яшьләр, акцент белән сөйләшүләреннән оялып, кыенсына башлыйлар. Алинәнең югары уку йортындагы командасы андыйлар өчен махсус курслар оештыра, акцентны бетерү өчен, белгечләрне җәлеп итеп, дәресләр үткәрелә.   Коми республикасы башкаласы – Сыктывкардан килгән акыллыбашлар белән дә озаклап аралаштык. «Ел студенты – лидер» номинациясендә катнашкан бишенче курс студенты Прокопий Уляшов инде ун ел комикслар ясый. Егетне бу эшкә 90 нчы елларда чыккан «Микки Маус» турындагы рәсемле маҗаралар илһамландырган. Комиксның нинди катлаулы жанр икәнлеген, ә аны ясаучыларның алтын бәясенә торганын үз җилкәмдә татып караганым булды. «Ялкын» журналында эшләгәндә, республика буйлап комикс осталарын берничә ел эзләдек. Таба алмадык.   – Комикс ясау өчен башта сюжет, аннары персонажларны уйлап табарга кирәк. Кәгазь, карандаш һәм линейка алып, кадрлар ясый башлыйм. Бер ясаган әйберне кире сирәк төзәтәм. Гадәттә, бер ясала башласа, әйбәт кенә китә. Карандаш белән сызып бетергәч, рәсемнәрне компьютердагы «Фотошоп» программасында буяп, эффектлар салып, бөтен итеп бетерәм. Бер бит кызыклы, сыйфатлы комиксны ике-өч көн ясарга да мөмкинмен, – ди.   Комидан дүртенче курс студенты Татьяна Хозяинова изгелек кылучыларны берләштергән «Ел доброволецы» номинациясендә лауреат булды. Беренче курста ук изгелек юлына баскан. Тәүге саваплы гамәле – XIX гасыр ахырында төзелеп, 90нчы елларда җимерелгән Кылтов хатын-кызлар монастырен торгызуда катнашкан. Дуслары белән бергә кулына көрәк алып, монастырь диварларын казыган. Икенче изгелеге – бүгенге көнгәчә республика балалар хастаханәсендә дәваланучы сабыйларның соры көннәрен җете нурларга күмә: дәваланучы балаларны уйната, кул эшләренә җәлеп итә.   Танышым «Картлык – шатлык» илкүләм проекты тарафдары да. Атнага берничә тапкыр картлар интернатына барып, өлкәннәрнең хәлен белә.   – Алар бик ихлас. Елмаялар, бик күпне сөйләп калдырырга телиләр. Барыннан да бигрәк үз балаларын мактап сөйлиләр. Югыйсә, аларны интернатка балалары илтеп тапшырган да бит инде. Шуңа да карамастан, әби-бабайлар нарасыйларын яратудан туктамый... Мин алар янында беркайчан да еламыйм, – дип, Таняның күзләренә яшь төште. – Без аларга иске җырлар җырлыйбыз. Күбесен яттан белмибез, шуңа кәгазьдән карарга туры килә. «Старый клен», «Где-то на белом свете...» җырларын бик яраталар. Кайвакыт, аеруча наколкалы бабайлар, шансон сорый, әмма безнең репертуарда алар әлегә юк.   Татьяна сөйләвенчә, изгелек юлында кызлар гына түгел, егетләр дә йөри. Ни кызганыч, өлкәннәргә бүләк итү өчен открыткалар җитми икән. «Ел студенты»нда жюри әгъзасы буларак катнашкан Санкт-Петербургтагы «Донорлар фонды»н оештыручы Станислав Давыдов   Татьянага бу мәсьәләне хәл итәргә сүз биргән.   Милли киемгә – заманча сулыш   Премиянең бүләкләү тантанасында «Голос» проекты финалисты, җырчы Эльмира Кәлимуллина бер җырны өч телдә башкарды, татарчасы күбрәк иде. Шул ук Комидан «Ел ачышы» номинациясендә катнашкан икенче курс студенты Арина Коковина сүзләренчә, аның республикасында ике дәүләт теле булса да, берәр яшь кызның зәвыклы күлмәктән комича чыгып җырлавы сәер булыр иде.   – Шуңа игътибар иттек әле: сез Татарстанны, туган телегезне бик яратасыз. Без ул яктан мактана алмыйбыз. «Юрган» (басым беренче иҗеккә төшә) телеканалында тапшырулар ике телдә бара. Комича, гадәттә, авыл халкы гына сөйләшә. Шәһәрдә яшәүче кайбер ата-аналар: «Ни өчен балабыз комичаны рус һәм инглиз телләре белән бер дәрәҗәдә өйрәнергә тиеш?» – дип канәгатьсезлек тә белдерә.   Әңгәмәдәшләрем әйтүенчә, аларда бездәге Сабантуй сыман бөтен халыкны берләштерә торган бернинди бәйрәм юк. Милли йолалар әлеге дә баягы авылларда йомылып кала.   – Быел июньдә Сыктывкарда урман цивилизациясе мәдәнияте фестивале үтте. Шәһәрнең үзәк мәйданына печән түшәделәр. Янәшә урнашкан Киров паркында гамаклар элеп куйдылар, халык милли ашлардан авыз итте. Киләсе елда бәйрәмне кабат үткәрерләр, дип ышанам, чөнки халык бу чарадан һушсыз калды, – диде Арина.   Форумда миллилек ярылып ятты, дип әйтеп булмый. «Чит ил студенты» номинациясендәге егет-кызларны сынау вакытында гына милли киемнәрдән күреп булды. Ә менә Дагыстаннан килгән яшьләрдә миллилек көчле! Әйтик, Вәли Арсланалиев үз республикасында яшәүче барлык халыкларны берләштерә торган «Дагыстан халыклары уеннары» проектын тәкъдир итте. Жюри әгъзалары бу идеяне ил күләмендә тормышка ашырырга кирәк диде.   Иң кискен көрәш «Гран-при» номинациясендә барды. Җиңүгә дәгъва кылучылар яшьләр тормышының өч төп проблемасын ачыклап кына калмыйча, аларны чишү юлларын да табарга тиеш иде. Ростов өлкәсеннән Кристина Попивненко ватанпәрвәрлек темасын кузгатты.   – Ростовта инглиз телен тирәнтен өйрәнүче мәктәпләр күп, әмма рус телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен җентекләп өйрәтүче бер генә мәктәп тә юк. Без үзенчәлегебезне җуя барабыз. 2015 елда Бөек Ватан сугышының 70 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Мин гаилә хроникаларын булдырырга тәкъдим итәр идем. Россиядә сугыш җиле кагылмаган бер генә гаилә дә юк. Апрель белән майда мәктәптә кыңгырау урынына «День Победы»ны яңгыратсалар, балалар җырның сүзләрен ятлап, үзләре дә кушылып җырлар иде, – диде Кристина.   Әгәр рус кешесе дә рус теле һәм мәдәнияте өчен борчыла башлаган икән... Татарга нишлисе кала?! Кызганыч, туган телебез форумда чакырылмаган кунак булып сирәк-мирәк кенә күренеп алды. «Ел студент лидеры» номинациясендә катнашкан Удмуртия кызы Екатерина Плотникова беренче сынауга удмурт милли киеменнән килгән иде. Тик костюмының сандыкта еллар буе тузан иснәп ятмаганы әллә каян күренә. Баксаң, милли киемнең заманча төре икән ул. Университетка да, кунакка да рәхәтләнеп киеп барырга була.   Форумда катнашкан яшьләрдә идеяләр, гадәттәгечә, ташып тора. Аларны акыллы кешеләрнең вакытында күреп алуы мөһим. Бер караганда, пүчтәк кенә булып тоелган ачыш та бөтен дөньяның астын өскә китерергә мөмкин бит.  
Линар ЗАКИРОВ

|

Сәфәровлар гаиләсе: “Баланы аванс белән мактарга кирәк” (ФОТО)

$
0
0
04.12.2014 Җәмгыять
Бу гаиләдән энергия ташып тора. Сәфәровларның кайсы белән генә сөйләшсәң дә, алардагы дәрт-дәрманга, оптимизмга, әңгәмәдәшне үзенә каратып тота белү сәләтенә сокланасың. Миңназыйм абый – “Ватаным Татарстан” газетасы баш мөхәррире һәм яшь журналистларның остазы, Резидә апа – татар теле һәм әдәбияты укытучысы, кызлары Гөлназ – “Татар радиосы” ди-джее һәм танылган алып баручы, Айсылу – беренче чиратта ир хатыны...

Кызлары гына түгел, кияүләре Ленар белән Нияз, оныклары Айдан турында сүз чыккач та, гаилә башлыгының йөзендә елмаю балкый, үз алдына “Аллаһка шөкер” дип куя.

“Балаларны күбрәк әниләре тәрбияләде”    “Резидә укытучы булгач, балалар үстерү эше күбрәк аңа эләкте, – дип сүз башлый Миңназыйм Сәфәров. – “Татарстан яшьләре”ндә эшләгәндә командировкадан кайтып керми идек, материалны редакциядә генә утырып язарга гадәтләнелмәгән. Интернет, кесә телефоннары юк чак. Балаларны тәрбияләүдә актив катнаша алмавым күңелдә бер үкенеч булып калган, күрәсең. Хәзер оныгым Айдан белән вакытны күбрәк үткәрәсе килә, бер көн күрмичә торсам да, сөйләшү рәвешләренә кадәр үзгәргән сыман, нидер өйрәнеп өлгерә. Гомумән, баланы тәрбиялим дигән сүз дөрес түгелдер, ул яшәү рәвешенә әйләнә. Гаиләдә буыннан-буынга килгән гореф-гадәтләр өзелмәсә, бу эш үзеннән-үзе бара, Америка ачасы түгел, тәрбия турында китап та укыйсы юк”.   “Гаиләдә иң мөһиме – ихласлыкны саныйм, – дип иренең сүзен дәвам итә Резидә апа. – Айсылуны кечкенә чагында биюгә йөртүем истә калган. Урамнан җитәкләшеп барабыз, җитәкләшеп кайтабыз. Шул арада бөтен нәрсәне сөйләшергә, серләшергә өлгерәбез. Бала белән ачылып аралашу кирәк”.    “Әйткән белән әйтмәгән бер түгел”   “Гөлназ мәктәптән кайткач, берәр укытучыдан канәгатьсезлек белдерсә: “Аның берәр проблемасы булгандыр, кәефсез чагыдыр. Бу хәлгә фәлсәфирәк кара”, – дип, әнисе белән укытучы ягына баса идек. Шулай кирәк тә. Ата-ана мәктәп белән бер фикердә булырга тиеш, – ди гаилә башлыгы һәм янә бер хатирәсе белән уртаклаша. – Гөлназның үсмер чагы, Яңа елны сыйныфташлары белән каршыларга сүз куешканнар, паркта очрашабыз, ди. “Бармыйсың!” – дип кырт киссәк, баланың кәефе кырылыр, сулкылдап утырыр, җибәрмәвебез күңелендә калыр, дибез. Кесәдә йөргән ачкыч тишеп чыккан кебек, үпкә дә җанны эчтән ашый бит. Инде нишләргә, ничек фикереннән кире кайтарырга? “Ярар, бар, рөхсәт итәбез”, – дидек. Әнисе матур итеп киендерде-ясандырды, кызыбыз чыгып китте. Ләкин без дә югалып калмадык – әнисе белән киендек тә, сиздерми генә аның артыннан атладык. Күңеле белән нидер сизепме, Гөлназ артына әйләнеп-әйләнеп карый, әмма безне күрми. Паркка 3-4 сыйныфташы гына килгән, калганнарын әти-әнисе җибәрмәгән, күрәсең. Балалар нишләргә белмичә аптырап басып торганда, яннарына бардык та: “Әйдәгез, Яңа елны бездә каршылыйбыз!” – дидек. Гаҗәпләнделәр. Бергәләшеп безгә киттек, сөйләшеп утырдык, тортлар белән чәй эчердек – и күңелләре булды инде! Күңел кушканча эшләдек. Шунда “минемчә эшлә” дип өстәлгә йодрык белән суксам, анысы кирелек булыр иде. Кызларыбыз аралашкан дусларын бездән бервакытта да яшермәделәр, йөри торган егетләре белән дә таныштыра иделәр. Берәрсенең очрашуга җыенганын күрсәм: “Кем белән чыгып китәсең, ул кеше керсен монда, күренсен”, – дип егетен өйгә чакыра идем. Кыз баланың әти-әнисе белән исәнләшеп чыгып китсә, егет кешедә җаваплылык хисе арта, безнең дә күңел тынычланып кала. Аннары йөргән егете хакында фикереңне ипләп, “минемчә шулай” дип кенә җиткерергә мөмкин. Балага әйткән белән әйтмәгән бер түгел. Башта мин фикеремне белдерәм, әнисе куәтләп куя, соңыннан Арчадагы әбисе дә шалтыратып шуны ук сөйли, ди. Әлбәттә, тәрбия эшендә эзсез югалмый бу”.     “Син иң яхшысы!”   “Баланың башына гел сугып торырга ярамый. Яһүдләрдәгечә, “молодец” дип сүз башларга, аванс белән мактарга, үсендерергә кирәк. Ләкин чиген дә онытмаска, шул ук вакытта кимчелеген дә әйтеп җибәрергә. Бик диндар, Коръәнне яттан белүче бабам үземә нәкъ шундый тәрбия бирде, – ди әти кеше. – Татар кешесе баласын үзеннән зуррак кеше итеп күрергә тели, җилкәсенә бастыра. Балаларыма белгәнемне өйрәтергә тырыштым, ләкин минем һөнәрне алыгыз, димәдем. Гөлназны әнисенең дә табибә яки артист итәсе килгән иде. Әмма 6нчы сыйныфта яза ук башлады, укып бетергәндә нинди һөнәр сайлаячагы билгеле иде инде. Бервакытта да: “Бүген сезнең янга кызым килә, тыңлап карагыз әле”, – дип аңа эш эзләгәнем, юл ачканым булмады. Гөлназның холкы да андый түгел. Бу дөньяга һәр кеше үз миссиясе белән туа, диюләре дөрестер. Безгә Аллаһ Тәгалә каләм биргән – шул миссияне үтибез. Айсылу күбрәк гаилә өчен яратылган, Гөлназ өчен беренче чиратта – эш”.       “Үскәндә әни мине бертуктаусыз түгәрәкләргә йөртте, һәрвакыт: “Син иң яхшысы!” – дип тукып торды, юк-барга ачуланмадылар, – дип әңгәмәгә кушыла Гөлназ. – Айпад белән уйнату, фаст-фуд ашарга рөхсәт итү ише замана өстәмәләрен кертеп, үземнең баламны нәкъ әти-әнием үрнәгендә үстерәсе иде. Берничә ел элек шундый хәл булды: интернетта минем хакта әллә ниләр язып бетергәннәр, шуңа гарьләнеп, өйгә елап кайтып кердем. Миңа үзгәрергә кирәк, дим өйдәгеләргә. Шунда әти болай диде: “Таныласың да килә, бер кыек сүз дә ишетмә, имеш. Алай булмый, кызым. Сәхнәгә атлап чыкканда ук сине яратмаучылар да бар икәнен белеп тор. “Дошманнарым ярдәм итмәсә, мондый уңышка ирешмәс идем”, – дигән бер акыллы кеше. Үзгәрмә. Тәнкыйть сиңа үз-үзеңне контрольдә тоту өчен кирәк”.   “Кызым, татарча алай димиләр...”   “Кызыгызны сәхнәдә күргәч, горурлык хисе уянамы?” – дип Миңназыйм абыйга сорау юллыйбыз. “Чаллыга баргач, берәүнең: “Карале, бу Гөлназ Сәфәрованың әтисе бит”, – диюен ишеткәч, кызык булып киткән иде. Ул эшли торган даирә халык арасында популяррак, аны күбрәк беләләр. Горурланудан бигрәк, җаваплылык хисе күбрәктер. Беренче тапкыр “Татар җыры”н караганда ничек борчылып утыруым әле дә истә: сәхнәгә дөрес чыгалармы, бер-берсенә юл бирәләрме, ничек сөйлиләр... Кайвакыт тапшыруларын тыңлыйм да: “Кызым, бүген менә шундый хата җибәрдең, татарда болай әйтмиләр, андый сүзтезмә юк”, – дип шалтыратып әйтәм. Хатасын төзәтә. Журналистиканың хикмәте шунда: кеше ике тапкыр бер үк әйберне ишетсә, өченче мәртәбә аны норма итеп кабул итә. Безнең халык ташка басылганга ышана”.   “Резидә апа, сәхнә кешесе үстерүнең бер-бер сере юкмы? Кызларыгызда ничек зәвык тәрбияләдегез?” “Икесен дә курчак кебек киендерә идем, – ди әни кеше. – Балалар үскәндә Казандагы иң кыйммәтле кибет – “Универмаг” иде. Алар бала гына бит, дип беркайчан да арзанлы базардан чүпрәк-чапрак җыймадым, һәрвакыт иң яхшысын алырга тырыштым. Театрга барасыбыз, кеше арасында йөрисебез бар бит. Тора-бара кызларга да шул гадәт йокты, шулай булырга тиеш, дип күреп үстеләр”.    Әтиләре токмачка кадәр кисә   Кызларының матур күлмәк киеп үсүендә Миңназыйм абыйның да өлеше зур. Баксаң, ул аларга күлмәккә кадәр чигеп биргән икән! “Гөлназга яшь ярым, кибеттә әйбер юк вакыт. Ап-ак күлмәк сатып алдык та шуңа матур итеп алма чиктем. Ул киеме әле дә саклана, беркөнне: “Менә әниеңнең күлмәге”, – дип Айданга күрсәттем. “Әни шундый кечкенә булганмы?!” – дип исе китте өч яшьлек оныгыбызның. Без беркайчан да эшне ир-атныкына, хатын-кызныкына бүлмәдек. Монысы әни тәрбиясеннән киләдер, кечкенә чагымда: “Ашның ите пешә, токмачын кисәрсең”, – дип эшкә чыгып китә иде ул. Тулай торакта яшәгәндә идән юганым да булды, тегә дә беләм. Пылау пешерергә тотынуымны белсәләр, кызлар белән кияүләр дә кунакка килеп җитә, барыбыз да бер табын артына җыелабыз. Эшнең ояты юк”, – ди гаилә башлыгы.      “Миңназыйм абый “яратам” дип еш әйтәме, тәмле теллеме?” – дип Резидә ападан төпченәбез. “Назыйм бит ул мишә-ә-әр, – дип елмая ул. – Гел “яратам” дип кенә тормый. Үзсүзлелеге дә бар, аңа юл табарга, тормышта артист та була белергә кирәк. Ләкин аның белән гомер буе таш дивар артындагы кебек яшәдем, балалар өчен дә шулай булды. Ирем беркайчан акчага тилмертмәде, мин мәктәптән китәргә теләк белдергәч тә: “Эшләмә, ни телисең, шуны алып кайтып бирәм”, – диде. Шул яхшы сүзләре бер дә онытылмый. Тәртипле, иманлы, акыллы кеше икәнен беренче очрашуыбызда ук аңладым. Институтта эшләп йөргән чак, миңа 26 яшь. Шунда хезмәттәшем Әлфинур Гыймадиева: “Сине менә дигән егет белән таныштырам, Чуашстанның Батыр районыннан”, – дип “Казан” ресторанына алып китте. Буем озын, шуңа күрә иң мөһиме – миннән кыска булмасын, дип биек үкчәле туфли киеп бардым. Миңназыймны күргәч, “аһ” иттем инде”.   “Өйләнештек, ә бергә торырга бүлмә юк, – дип сүзен дәвам итә Резидә Сәфәрова. – Эштән соң Назыйм минем янга тулай торакка килә, сөйләшеп утырабыз да ул үзенең тулай торагына кайтып китә. Өч айлап шулай аерым яшәдек. Ләкин шул чактагы романтика гомерлеккә хәтергә уелып калды. Хәзер дә дәвам итә ул...”   “Безне яратканга кайгы бирә”   “Авылда туып үскән кешенең кендеге шунда берегәдер, – ди Миңназыйм абый. – Шәһәрдәге ыгы-зыгыдан туеп, чып-чын авыл рухына сусау безне дә шунда кайтарды – Биектау районы Бикнарат авылында үз йортыбыз белән торабыз. Томалап керә торган мунча салдык, анда чабынып чыккач бөтен стресстан котыласың, атна буе җир җимертеп эшләрлек энергия пәйда була. Шәһәрдә роботлашабыз, ә авыл балачакка кире кайтаргандай була.    Әтинең ат яратуы, ялларын тигезләп кисүе, сугым вакытында күзләрен яшереп чыгып китүе хәтергә сеңеп калган. Бу дөньядан иртә китте – 5нче сыйныфта гына укый идем. Шунда әнинең сыер сауганда: “И Ходаем, биргәнеңә шөкер”, – дип Аллаһ Тәгаләгә рәхмәтләр укыганын ишетеп алдым. Әни акылга җиңеләйгән икән, дип кычкырып елап җибәрдем. “Улым, Ходай бу кайгыны безне яратканга бирә, безне сыный ул”, – дип тынычландырды ул мине. Аннары 18 яшьлек апам үлде... Күрәсең, әнинең олы кайгыларны позитивлык белән җиңүе булган бу. Озак хәсрәтләнү, кычкырып елау диндә дә тыелган бит. Бәхеткә, әниебез бүген дә исән-сау, 88 яшендә. Һәрвакыт аның белән киңәш-табыш итәргә тырышабыз, безгә кирәклеген тоеп яшәсен, дибез. Шул очракта кешенең якты дөньяда яшәргә көче дә була, дәрте дә сүнми”.     1     2     3     4     5     6     7     8     9     10
Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА

12 |

Казанда “Яңа ел солянкасы” булачак

$
0
0
04.12.2014 Шоу-бизнес
Яңа ел бәйрәме якынлаша бит, җәмәгать! Кайсы хуҗабикә ничектер, ә менә “Барс-Медиа”лылар инде солянка әзерләргә керешкәннәр дә. “Татарча солянка” проектының чираттагысы – “Яңа ел солянкасы”на алар барыгызны чакырып кала.

Һәркем дә солянканы “авыз итә” алачак! Сезнең һәрберегезнең яраткан җырчылары бары тик иң матур җырларны гына башкарып, һәркемнең күңелен күрергә, бәйрәм рухы өстәргә инде әзер!

Ә иң мөһиме: бәйрәм рухын тою, балачак хыялларын искә төшерү, янәдән Кыш бабай могҗизасына ышану мөмкинлеге туачак. Ә бүләкләр, танылган Кыш бабайлар һәм Кар кызлары... Санта-Клаусларның инструменталь ансамблен дә башкача күрүм мөмкинлеге тумас әле!!!

Солянкадагы ингредиентлар бихисап булган кебек үк, “Яңа ел солянкасы” сәхнәсендә дә бик күп җырчылар катнашачак. Солянка булгач, солянка булсын инде, әйдә! Тоз-борыч өстәү сездән, ә шәп кәеф - бездән!

Концерт ике көн була, өлгерәм әле, дип иркенләмәгез, билетларны сатып алып бетермәсеннәр, берүк ашыга күрегез!

Барыгызны да 21 декабрь көнендә 17:00 сәгатьтә “УНИКС” концертлар залында көтеп калабыз!

Белешмәләр өчен телефон: 297-43-77. 




|

Чөгендер баласы

$
0
0
05.12.2014 Җәмгыять
Кайбер балаларны кәбестә арасыннан табып алалар, дип ишеткәнем бар иде инде, мине әни шикәр чөгендере басуыннан алып кайткандыр, мөгаен. Июнь уртасында, бөтен халык кырылып чөгендернең беренче катын эшләп бетергәндә, ни йөрәге белән өйдә ятсын ди...

Чөгендер басуында дөньяга килә башлаган балалар шактый инде безнең авылда. Чөнки чөгендер – ул бернинди тормыш шартлары белән исәпләшми, ул бар һәм баста! Авыл халкы бөтен көнкүреш режимын шул чөгендер эшкәртү графигына карап төзи иде: чөгендердән соң фәлән җиргә барып кайтасы, чөгендерләр башланганчы фәләнне эшләп аласы... Көзге туйларны да чөгендерләрне чистартып, урнаштырып бетермичә туйламыйлар иде хәтта. Мин үзем балачакта чөгендердән башка тормышны күз алдына китермәгәнгә, үсеп, Казанга укырга киткәч, «Бездә чөгендер булмады...» дип торучыларга шакката идем. Ничек инде?! Булган ди шул, чөгендерсез балачаклар да булган ди. Тик безнең Кайбыч, Апас, Буа якларында бу культураны ел саен утырталар иде – мөгаен, барысына да Буа шикәр заводы гаепле булгандыр.

Ул заманнарда «Рабыня Изаура» дигән бик матур бер сериал күрсәтәләр иде. Бик матур диюем, ул вакыт безнең күзгә сериалның төп герое – кол кыз Изаура бик чибәр күренә иде. Бик кызганыч та иде үзе – бичара кызны кол итеп плантацияләргә куып чыгаралар... Ул бахыр, озын озын итәкләрен киеп, җилкәсенә 3 4 бөртек шикәр камышы күтәреп (әлеге дә баягы шикәр инде!), көне буе эшли... Ничек кызганмыйсың ди?! Шуны кызганып кич буе елап утырасың да, үзең, иртә таңнан кәтмәнеңне күтәреп, япан кояш астына – чөгендер басуына чыгып китәсең... Үсеп җиткәч кенә белдем – ул плантация дигән сүзне татарчага әйләндерсәң «кыр, басу» дигән сүз икән.   Җәйге каникулга чыгуга, әлбәттә инде, сине чөгендер утауның беренче каты көтеп тора, аны бетергәч, рәхәтләнеп, тынычлап бакчаңдагы бәрәңгегә керешәсең. Аннан соң әниләр вәгъдә иткәнчә, Казангамы анда йә башка берәр якын шәһәргәме бер ике көнгә кунакка алып барып кайталар да кайткан төшеңә «процентка» печән бүлеп куйган булалар... Аннан соң чөгендернең икенче каты. Әбәткә кадәр мәктәп бакчасында практика үтеп, әбәттән соң басуда чөгендер утап аның икенче каты да бетеп китә китүен, тик шуның белән каникулың да бетә инде... Аннан соң үз бакчаңдагы, мәктәп бакчасындагы, колхоз басуындагы бәрәңгеләрне алып бетергәч, янә чөгендер вакыты җитә – монысында инде үсеп җиткән чөгендерне олы олы күчләргә өеп, сабагыннан чистартып шикәр заводына озатасың... Мин әниемнең ел саен диярлек, чөгендерне чистартып тапшырганнан соң, атна ун көн район хастаханәсендә ятып чыкканын хәтерлим. Ул чөгендерне октябрь айларында, көне буе салкын җирдә, салам тутырылган капчыкка утырган килеш чистартасы иде шул...   Чөгендерне эшләүгә килгәндә, авылдагы һәрбер гаиләнең үзенә күрә үз ысулы бар иде. Кайбер гаиләнең, эш вакыты җиткәч, шәһәрдән өелешеп кунаклары кайтып төшә дә көн ярымда өч гектар җирләрен бәреп аталар. Кайберләре, бетмәс монда колхоз эше дигәндәй, шулай ук берничә көндә аннан-моннан гына бәргәләп чыгалар. Кайберәүләр инде үз яшелчә бакчасын эшкәрткәндәй, җентекләп, берәмтекләп, чиста итеп эшләргә тырышалар иде. Барысы да күз алдында булган. Кемнең ничек эшләве, чисталыгы, шапшаклыгы берәүгә дә сер түгел, кайберәүләрнең башкалардан аерылып ямь яшел булып утырган чөгендер кишәрлекләре, намус индикаторы кебек, хәзер хуҗаларын «саталар» иде... Безнең күрше апа, мәрхүмә, ашыкмыйча гына эшли иде дә, «барыбер арыганнан артык эшләп булмый» дип, кайтыр вакыт җитәме, юкмы, кайта да китә иде. Ни хикмәт, бер дә актыкка калмый иде үзе, кеше белән бертигез тәмамлый иде эшен. Аның да үзенә күрә бер эшләү методы булган инде.   ...Икенче елга чөгендер бирмиләр икән дигән хәбәр таралгач, авыл халкы бер кат шок кичерде. Имеш, үсеп утырган чөгендернең өстенә Германиядән кайткан бер ниндидер хикмәтне сибеп чыгалар да, чөгендере кала, бөтен чүбе үзеннән-үзе юкка чыга икән! Бу хәбәрне көтү куганда да, кибет яннарында да, капка төпләрендә дә бик күп сөйләделәр. «Булыр-булыр хәзерге заманда...» дип утыручыларга караганда ышанмаучылар, әлбәттә, күбрәк иде. Ышанырлыкмыни соң? Ничә еллардан бирле килгән гадәттән баш тартып... Чыннан да, ул елны җәй башында чөгендер бүлмәделәр. Чөгендерне утыртып, яңа тишелеп чыга башлау белән өстенә теге хикмәтле сыекчаны сиптереп чыктылар. Халык сагаеп кына басу тирәләрен караштырып йөрде. Шул сыекчаны сиптерү белән берәр атна узуга, ямь яшел булып үсеп килгән чөгендере дә, чүбе дә сап сары булып көеп чыкты... Әллә технологиясен тиешенчә үтәп бетермәгәннәр, әллә сыекчасы шундый гына булганмы: ун көн дигәндә чөгендер җире, чәчелмәгән җир кебек, кап кара иде инде. Шуннан соң председатель авыл хатыннарын җыелышка җыйган. Шул кадәр расходтан кара кайгыга баткан председатель, авыл хатыннарына карап: «Кызлар, бу чөгендер дигән нәрсә хатын-кызның ыштан төбен күрмәсә, үсми икән ул», – дигән... Җыелышта, чөгендерне быел яңадан утыртырга һәм элеккечә кул белән эшкәртергә, дигән бердәм карар чыгарганнар.   Икенче елга инде, чыннан да, чөгендерне ниндидер яңа төрле технологияләр белән, яңа чит ил тракторлары белән яңача эшкәртә башладылар. Кул көче кирәкми иде инде хәзер. Шул чөгендер белән авыл халкының дәррәү кубып, бергә бергә эшли торган уртак эшләре бетте. Печәнне дә, элеккечә адымлап бүлеп, сәнәк белән әйләндереп, киптереп алып кайтулар юк инде. Хәзер трактор белән рулоннарга төрәләр дә бакча башына китереп аталар. Кеше кешегә печән кайтканын белмичә дә кала. Ә элек ул зур бер бәйрәм кебек иде. Халык җыелышып печән басуына төшеп китә, очрашалар, бергәләп эшлиләр, бер-берсенә төяшеп алып кайталар – эшеннән бигрәк кызыгы күп иде. Хәзер авыл халкының бернинди уртак эше, уртак йомышы юк. Бердәнбер уртак җир – зираты гына калды...  
Альбина БӘШИРОВА

|

“Һөнәр” спектакльләренә 5 театр тәнкыйтьчесе бәя бирәчәк

$
0
0
05.12.2014 Мәдәният
“Һөнәр” VI Бөтенроссия яшь татар режиссурасы спектакльләренә Россия театр тәнкыйтьчеләре бәя бирәчәк. Быелгы тәнкыйтьчеләр коллегиясен танылган театр тәнкыйтьчесе, “Алтын Битлек” – 2015 экспертлар советы рәисе Александр Вислов җитәкли. Искәртеп үтәбез, “Һөнәр” фестивале 15-22 декабрьдә Казанда үтә.

“Һөнәр”дә яшь режиссерлар катнаша. Алар арасында беренче мәртәбә эшләрен тәкъдим итүчеләр дә, дәүләт театрларында режиссер булып эшләүчеләр дә бар. “Һөнәр”нең һәр спектаклен Россиянең танылган театр тәнкыйтьчеләре караячак. Спектакльләрдән соң фикер алышу үтәчәк. “Һөнәр”дә катнашучыларның әйтүенә караганда, мондый фикер алышулар – фестивальнең төп плюсларының берсе. 

Быел “Һөнәр” спектакльләрен Россиянең танылган театр тәнкыйтьчеләре караячак: Алексей Гончаренко – Россия театр эшлеклеләре берлегенең балалар һәм курчак театрлары кабинетының әйдәп баручы белгече; Нияз Игъламов – Г.Камал исем.ТДАТның әдәби бүлек мөдире; Оксана Кушляева – театр тәнкыйтьчесе, “Петербург театраль журналы”ның редакторы; Олег Лоевский – Екатеринбург Яшь тамашачылар театрының директор урынбасары, театр тәнкыйтьчесе, драматург. “Һөнәр” VI Бөтенроссия яшь татар режиссурасы фестиваленең тәнкыйтьчеләр коллегиясен РФ Фәннәр Академиясендә Сәнгать белеме институтының өлкән фәнни хезмәткәре, ГИТИСның театр факультеты укытучысы, “Алтын Битлек” – 2015 экспертлар советы рәисе Александр Вислов җитәкли.    “Һөнәр” фесиваленең һәр спектакленнән соң ачык форматтагы фикер алышулар үтәчәк. Анда, тәнкыйтьчеләрдән кала, теләгән һәркем катнаша ала.    “Һөнәр” VI Бөтенроссия яшь татар режиссурасы фестивале 2014 елның 15-21 декабрендә Казанда үтә. Фестивальдә Әлмәт, Казан, Яр Чаллы, Туймазы шәһәрләреннән режиссерлар катнашачак. “Һөнәр” афишасында татар һәм рус телләрендә барлыгы 10 спектакль һәм 4 эскиз тәкъдим ителә. “Һөнәр” фестивале спектакльләре Казанның биш театраль мәйданында күрсәтеләчәк: Камал театрының Зур һәм Кече сәхнәләрендә, Качалов театрында, Тинчурин театры сәхнәсендә, Казан яшь тамашачылар театры һәм “Әкият” курчак театрында.   ФОТОДА: Ю.Клавдиев "Свен Маҗаралары" спектакле, ТЮЗ, реж. Ю.Захарова. 


|

Кыйный, димәк, ярата?

$
0
0
05.12.2014 Җәмгыять
Озакламый хатынына кул күтәргән, аны мәсхәрәләгән, җәберләгән ир-атларны зур җаваплылыкка тартырга мөмкиннәр. Дәүләт Думасында әнә шундый закон проекты тикшерелә. Баксаң, Россиядә ел саен өйдә тавыш чыгып, ир-атлар кулыннан 14 меңгә якын хатын-кызның гомере өзелә икән. Чәчләр үрә торырлык саннар. Мондый хәлләр күбрәк авыл җирендә күзәтелә, диләр.

АКШта, мәсәлән, шундый сә­бәптән ел саен 1,2 мең хатын-кыз якты дөнья белән хушлашса, 2 миллионнан артыгы авыр тән җәрәхәтләре ала икән. Саннар арасында әнә шундый аерма булу законнарның кырыслыгына да бәйле. Әнә бит НХЛда чыгыш ясаучы Россия хоккейчысы Вячеслав Войновның эшен бу көннәрдә мәхкәмәдә тикшерәләр. Аны хатынына кул күтәрүдә га­еплиләр. Гәрчә, спортчы гына тү­гел, хәтта хатыны да бу гаеп­ләү­ләрне кире какса да. Менә шундый законнар.

Бездә хәлләр ничек соң? Сер түгел, дини һәм җәмгыяви кануннарга карамастан, безнең халыкта ир-атның хатынына кул күтә­рүе, дөресен әйткәндә, әллә ни гадәттән тыш хәл саналмый. Элек-электән хатыннарына кул кү­тәрүче ирләр булган. Хәзер дә шулай. Тик һәр талашкан саен хатын-кызлар ире өстеннән шикаять язарга йөгерми. Бигрәк тә татар гаиләләрендә. Балалар өчен түзеп яшәү, алдагы көндә барысы да үзгәрер дип өметләнү – ирне гафу итәргә этәрә. Юкса, зыян китергәндә ул кешегә булган хисләр дә юкка чыккандай була, мәңге гафу итә алмас булсаң да, бер-ике көн генә ачу саклыйсың да, гаиләдәге хәлне җайлыйсың. Өстәвенә балаларга сезнең аеры­лышуның начар тәэсир итәчәге көн кебек ачык. Аннары, андый ирдән китәм дисәң дә, китеп булмый. Бөтен кеше ипотека түли, кредитлары буа буарлык. Кыскасы, барысын да уйлый да – татар хатын-кызы сабыр итеп яши бирә. Яхшымы бу, начармы – монысын һәр кеше үзе бәяли инде.   Тагын шунысы да бар – гаилә булгач, савыт-саба да шалтырамый тормый. Гаеп атта да, тәртәдә дә булырга мөмкин. Кызганыч, бүген киресенчә, иренә кул кү­тәрүче хатын-кызлар да бар. Монысы инде икенче чик. Мондый вәзгы­ятьне закон белән генә үзгәртеп буламы? Бер уй­ласаң, чит кеше гаиләсенә тыкшынудан файда булыр микән? Ир белән хатын бер көн­не сугыша, икенче көнне дуслаша бит ул. Шунысын да онытмаска кирәк: закон проектында исә якын саналырга тиешле кеше­сенә кул кү­тәргән затларны өч елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү җәзасы каралган. “Га­мәлдәге канунда исә нәр­сәнең нәрсә икәне төгәл күр­сәтелмәгән. Чит илләрдә хәтта акча мәсьәлә­сендә кыерсыту, сүз белән кимсетү дә көч куллану булып исәпләнә”, – дип аңлата проект авторлары. Кыс­касы, күрә­селәр бар әле...   Рафил Ногманов, Татарстан Дәүләт Советы депутаты:   – Чегән хатыны булса, кыйнамый, димәк, яратмый дияр иде. Ир белән хатын арасындагы низагны судка кадәр җиткерү җиңел түгел. Бер уйласаң, низаг вакытында алар икәү генә була. Кыйнаганны раслау өчен шаһит­лар булуы да кирәк. Ә мондый эшкә күр­ше­ләрнең бик үк кысыласы килмәс. Өйдәге чүпне тышка чыгармау хәерлерәк булыр, ми­немчә. Бу закон проекты хупланырмы – билгесез әле. Әмма кешене өч елга ирегеннән мәхрүм ит­кәнче, иң элек профилактик чаралар булдыру кирәк. Хатын-кызлар арасында да үзләрен матур тотмаучылар аз түгел хәзер. Кичтән полициягә гариза язып, ә иртәгесен исә аны кире алырга да мөмкин. Ә бу хокук саклаучыларга өстәмә эш кенә. Әмма барлык ситуацияне дә уйлап эш итәргә кирәк. Тәртипсез тормыш рәвеше алып барган гүзәл затлар да бар бит. Әллә кайда йөреп, өенә исереп кайтып кергән хатын-кызның башыннан сыйпап булмый, әлбәт­тә.   Наилә Җиһаншина, Татарстан мөселман хатын-кызлары берлеге рәисе:   – Бу закон бик уйланылган булырга тиеш. Кыйнау өчен төрле сәбәпләр бар. Кайчак хатын-кыз­лар ирләрен өч елга төрмәгә озатыр өчен үзләре дә моны оештырырга мөмкин. Икенче яктан, хатынын кыйнаган ирләргә бераз сабак булыр иде. Тагын шул ягы да бар бит – күп кенә хатын-кызлар, ир кыйнады дип, гариза язмый. Төрмәгә утырту түгел, ә чит ил­ләрдәгечә кисәтү чаралары үт­кәрергә кирәк. Әгәр моны да үтәми икән, димәк, ул кырысрак җавапка тартылуны үзе сайлап ала. Бер төрмәгә утырган кешенең тормышы асты-өскә килә. Аннан чыккач аларның гаиләләре булмый, эш урынын югалталар. Шул якларын да уйлап эш итәргә кирәк.   Миләүшә (Апас районы):   – Иремнең кыйнамаган көне юк. Әмма кыйный дип кенә китә алмыйм. Туганнарым, танышларым, ташлап кит, ди. Яратам бит мин аны.   Гөлфия (Кукмара районы):   – Беренче иремнең тырнак белән дә чирткәне булмады. Ул үлгәч, икенче кешегә чыктым. Тик ул кулы белән уйный торган кеше булып чыкты. Ялгыш әйткән сүзем өчен дә китереп сукты. Ун минут эчендә җыенып чыгып киттем. Кыйналып яшә­гәнче, ялгыз яшәвең хәер­лерәк.   Татарстан Эчке эшләр ми­нистрлыгының матбугат үзә­ге хезмәткәре Елена Родайкина:    – 2014 елның соңгы алты аенда участок инспекторларына әнә шундый очраклар буенча 1683 кеше мөрәҗәгать иткән. Шуның 63е – мәсхәрәләү, 450се – кыйнау, калганнары хулиганлык кылу белән бәйле. Бу бит әле участок инспекторларына хәбәр иткән­нәре генә. Җәмәгать судьяларына мөрәҗә­гать итү­челәре дә бар. Ә өйдә дәшми калганнары күпме?   Инде Россия Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына күз салсаң, эшләр бөтенләй харап. Өйдә тавыш куптарган 4 миллион кешенең 205 меңен – нервысы какшаган “сугыш чукмары”, 40 ме­ңен – психик авыру, 400 меңен – эчкече, ә калганнарын “гади ке­шеләр” дип атаганнар.   Шул уңайдан бер мәзәк   Минем хатын бигрәк йомшак кү­ңелле инде. Мине кыйный-кыйный да  аннан соң ике көн елый.
Гөлгенә ШИҺАПОВА

181 | 05.12.2014

"ТАТМЕДИА" мульфильмнар төшерә башлады (ВИДЕО)

$
0
0
05.12.2014 Матбугат
88 филиалны берләштергән "ТАТМЕДИА" медиахолдингы мультфильмнар сериясе төшерә башлады. Беренче бүлектә газета төп геройга университетта имтихан тапшырырга ярдәм итә.

Мондый мультфильмнар яшь аудитория өчен төшерелгән. "ТАТМЕДИА" басмаларына яшь аудиториянең игътибарын мультфильмнар аша җәлеп итү, басма матбугат чараларының тиражы кими барган чорда, яңа төрле, креатив алым санала.

Бүгенге көндә холдинг басмаларына интернетта да язылып була. Моның өчен Татарстан республикасы Хезмәтләр порталының ПОДПИСКА бүлегенә керергә кирәк.    




| 04.12.2014

Мөхәммәт Мәһдиев һәм Нургали Миңнеханов белән бергә флотта хезмәт итү хатирәләрем

$
0
0
05.12.2014 Җәмгыять
1953 елның октябрь азагында армиядән кайтып, туган ягымда өч-дүрт ел эшләгәннән соң, сентябрь аенда миңа военкоматтан: «3 айга хәрби сборга, Амур флотилиясенә барырга!» – дигән повестка җибәрделәр.

Бер дә еракка китәсем килмәде. Беренчедән, читтән торып, авыл хуҗалыгы институтында укыйм, чираттагы сессиягә бара алмавым ихтимал. Икенчедән, хатынымның беренче балабызны табу вакыты җитеп килә иде. Өченчедән, мин моряк түгел бит. «Нигә бик еракка – Амур флотилиясенә озатасыз?» – дип тә әйтеп карадым, җибәрмәүләрен сорадым. Үтенечемне кабул итмәделәр. «Син Тын океан флоты офицерлары резервында торасың, безнең башка кандидатурабыз юк», – дип җавап бирделәр. Авылдашым – военкомат хезмәткәре Сөнгатулла абый Яруллин мине Кукмарага кадәр озатты. Билет алып, поездга утыртып җибәрде. Бу юлы, пассажир поезды вагонында рәхәтләнеп, тәрәзәдән мәһабәт Урал тауларын, данлыклы Байкал күлен, иксез-чиксез урман-далаларны һәм шәһәр-авылларны хозурланып күзәтеп бардым.

Амур флотилиясенең укыту базасында үзебезнең чордаш офицерлар белән таныша башладык. Татарстаннан без элемтәчеләр ротасында өчәү булдык: Арчадан – Мөхәммәт Мәһдиев, Сарманнан – Фәйзрахман Гыймазетдинов һәм бу юлларның авторы. Берничә көннән соң, без яшәгән торакның икенче катында – механиклар ротасында – Балык Бистәсе районыннан килгән тагын бер егет табылды. Соңыннан аның якташым булуы – Тәкәнеш районының Игенче авылында туган Нургали Миңнеханов (булачак Президентыбызның әтисе!) икәнлеге ачыкланды. Шулай итеп, Татарстаннан дүртәү булдык!..   ...Амур флотилиясендә бергә булган чакта Мөхәммәт туган ягы Арча, аның булдыклы кешеләре, күргән-ишеткәннәре турында, төрле мәзәк хәлләрне дә өстәп, бик тә мавыктыргыч итеп сөйли белә иде. Коеп куйган укытучы икәнлеге, һөнәрен дөрес сайлаганы әллә кайдан сизелә. Өстәвенә, рус телен дә яхшы белә – шуңа рус егетләрен дә үз авызына каратып тота...   ***   ...Берзаман мин Мөхәммәт корда­шымның «Торналар төшкән җирдә» дигән атаклы әсәреннән түбәндәге юлларны укып, бик тәэсирләндем, дулкынландым:   «...Тәпи йөри башлау белән мин гел үзебезнең авылдан көньякка – Кояшка таба чыгып китәргә кызыксындым. Хыял гел шул якка тарта иде. Моның сәбәбен мин илле яшемә җиткәндә генә белдем. Мине бабайлар туфрагы тарткан икән. Чөнки әти ягыннан бабай бездән көньяк-көнчыгышта урнашкан Тәкәнеш ягыннан күчеп килгән; әни – көньяктагы Симет авылыннан. Күрәсең, аларны да кан тарткан, ә ул «тарту» миңа да күчкән».   ...Аның шул хакта язып калдыруы: «Ул да мине эзләгән, ахры», – дигән фикеремне, хисләремне көчәйтте...   Шулай итеп, мин Мөхәммәт кор­дашымның безнең Тәкәнеш ягыннан икәнлеген сиксән яшем тулгач кына белдем. Аның нәсел агачы тамырларының безнең яктан булуы минем аңа булган игътибарымны һәм ихтирамымны тагын да көчәйтеп, дәрт өстәп җибәрде. Тәкәнеш районының Урта Тәкәнеш авылында туып-үскән, укыган, 32 яшемә кадәр Тәкәнеш районы үзәгендә яшәгән, эшләгән, районыбызның һәр авылында булып, бик күп якташларымны белгән кеше буларак, чиксез зур кызыксынуым белән, эзләнү эшләрен башлап җибәрдем. Шөкер, Мөхәммәтнең бабаларының кем исемле, кайсы авылдан булуларын да таптым. Миңа бу өлкәдә Татарстан Милли архивы хезмәткәрләре зур ярдәм иттеләр. Аларга бик тә рәхмәтлемен!   Чыннан да, Мөхәммәтнең Мөсәлим, Мәһди һәм Бәдретдин исемле бабалары безнең Тәкәнеш районы, Югары Өскебаш (халык телендә – Казаклар) авылында туып-үскәннәр, яшәгәннәр икән. Хәзер бу авыл, Тәкәнеш районы беткәннән соң, Кукмара районы сос­тавына керә. Мин әлеге шактый зур, матур авыл турында «Чорыбызның данлыклы шәхесләре» дигән очеркымда язган идем инде. Анда кордашым Нургали Миңнехановның хәләл җефете Васига Мөбарәкҗан кызы туган, балачак һәм үсмер елларын шул авылда уздырган. Нургали белән Васиганы – булдыклы, игелекле өч ул тәрбияләп үстергән шәхесләр буларак – халкыбыз яхшы белә.   Советлар Союзы Герое Сабир Әхтәмовның да (1926-2014) туган авылы ул Югары Өскебаш! 88 яшенә кадәр Казанда яшәгән Сабир ага туып-үскән төбәгенә еш кайтып йөрде. Ул – Республикабызның Бөек Ватан сугышындагы иң яшь Герое иде...   Мөхәммәтнең Тәкәнеш ягыннан Арча якларына күчеп киткән бабасы Бәдретдин исемле була. Ул Югары Өскебаш авылында Мәһди Мөсәлимов гаиләсендә туып-үскән, укыган, дини белем алган – имам-хатыйп һәм мөгаллим дигән дини дәрәҗәләргә ирешкән. Аны 28 яшендә Мамадыш өязенең Сикертән авылына (хәзер Арча районы составына керә) 1857 елның 19 сентябрендә 100 ел элек төзелгән мәчеткә мулла итеп билгелиләр. Сикертән – ул вакытта 137 хуҗалыгы булып, 883 кеше яшәгән борынгы авыл. Мулланың еллык хезмәт хакы 140 сум булуы да билгеле архив документларында.   1885 елның 1 гыйнварында Бәдрет­дин мулла һәм Шәмсеямал абыстай Мәһдиевләр гаиләсендә уллары Сөнгатулла дөньяга килә. Ул, авыл мәдрәсәсендә укып, дини белем ала, мулла булырга әзерләнә, әтисенә ярдәм итә. Сөнгатулла 26 яшендә, Диния нәзарәтенә барып, сынаулар бирә. Аңа 1911 елның 15 июнендә «имам-хатыйб һәм мөгаллим булырга сәләтле» дигән сүзләр язылган 3877 нче санлы таныклык тапшырыла. Аңа кадәр Сөнгатулла Сатыш мәдрәсәсен, Арча татар башлангыч училищесын тәмамлый. 1906 елның 20 августында бирелгән 360 нчы санлы таныклык шуны раслый.   Сөнгатулла Бәдретдиновның 107 нче Троицк пехота полкында хәрби хезмәттә булуы да билгеле.   Казан губерна идарәсе тарафыннан 1915 елның 19 сентябрендә бирелгән 3466 номерлы карар нигезендә, Сөнгатулла Бәдретдин улы 30 яшендә Малый Муй (Гөберчәк) авылына мулла итеп билгеләнә.    Бу гаиләнең Гөберчәк авылында яшәгән чоры, анда булган фаҗигале хәлләр – әтисенә «халык дошманы» дигән нахак исем тагылып, кулга алынуы һәм 1938 елда аның атып үтерелүе турында Мөхәммәтнең әсәрләрендә җаны, йөрәге әрнеп язылган юлларны яхшы хәтерлиләрдер укучыларыбыз... Аларны кабатлап язып тормыйм...   Бу нәселнең (Бәдретдиннең, Сөн­гатулланың, Мөхәммәтнең) Мәһдиев дигән фамилиясе Мәһди Мөсәлимов (русча «Магадей Мусалимов» дип язылган архив документларында) исемле бабаларыннан башланган икән. Аның турында өстәмә белешмәләр табылды. 1834 елгы ревизия документларында Мәһди Мөсәлимовның Мамадыш өязе, Югары Өскебаш авылында йомышлы (служилый) татар икәнлеге, 45 яшьтә булуы, хатыны Газизә (43 яшь), кызлары Камилә (18 яшь), Хөсни (12 яшь), Шәмси (9 яшь), уллары Мөхәммәди (15 яшь), Хөснетдин (7 яшь), Бәдретдин (5 яшь), Җиһанша (3 яшь) икәнлеге язылган. (Фонд 3, опись 2, эш 69, 98-99 нчы битләр)   Мөхәммәт Мәһдиев муллалар гаиләсенең дәвамчысы булган икән. Дөньялар үзгәрмәгән булса, бәлки, ул да бик дәрәҗәле, хөрмәтле муллага әверелер иде.    Мөхәммәтнең нәсел агачы киң тармак­лы: Мөсәлим – Мәһди – Бәдретдин – Сөнгатулла – Мөхәммәт – Искәндәр... Әлеге күркәм шәхесләрнең тамыры безнең Тәкәнеш ягыннан булуына, аларны табуыма бик тә шатландым һәм горурландым. Язмышыма, шундый бүләге өчен, аеруча рәхмәтлемен!..
Автор турында: Миннәхмәт Кашапов (1930) – Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Россия Федерациясенең атказанган экономисты; публицист.         Солдат Сөнгатулла Бәдретдинов (уңда) Сабаның Шәйрән Елга авылы егете Гыйльметдин Шәйхетдинов белән. Вильна (хәзерге Вильнюс шәһәре, Литва). 1907 ел, март     Мөхәммәт Мәһдиев – Хәрби-Диңгез флоты офицеры     Миннәхмәт Кашапов «Гүрең якты, рухың шат булсын, Мөхәммәт кордаш! Син – гел истә, халкыбыз хәтерендә...»  
Миннәхмәт КАШАПОВ

12 |

Бәләкәй караклар. Бүләкме, әллә рөхсәтсез алумы?

$
0
0
06.12.2014 Мәгариф
Кеше әйберенә рөхсәтсез кагылу – начар гамәл. Моны баланың теле ачылганчы ук сеңдерә башлыйбыз, югыйсә. Тамак тук, өсте бөтен, бакча һәм мәктәп өчен кирәк-яраклары да бар. Тик нигә әйберләре арасында чит уенчыклар, ят каләмнәр очрый? Чыннан да, бүләкме ул, әллә рөхсәтсез генә алганмы?

“Шкафка үзе кергән”

Казанның 273нче балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче Роза Гаделшина сөйли: “Бер кызга әнисе балалар иннеге бүләк иткәч, иптәш кызларына күрсәтергә дип, бакчага алып килгән. Өстәлгә куеп торган җирдән иннек юкка чыкты. Һәр баладан: “Күрмәдегезме, кая югалды икән?” – дип сорап чыгу ярдәм итмәде. Тәҗрибәм балаларны тоемларга өйрәтте инде, алар бит монда өйгә караганда да күбрәк вакытларын уздыра. Кемнең нинди гадәте барын да белеп торабыз. Шикләнгән баладан үтеп барганда гына сорагандай иттем: “Д., әйдә, кайсы шкаф синеке икәнен күрсәт әле, киемнәреңне матур итеп төреп куйдыңмы?” 4 яшь ярымлык бала: “Апа, мин алмадым иннекне, ул үзе шунда кергән”, – дип, сорамыйча да шундук хатасын таныды. Рөхсәтсез кеше әйберенә кагылуның гаеп гамәл икәнен дә аңлый үзе. Д. гаиләсе ике бүлмәле фатирда ике гаилә яши. Бер гаиләдә ике бала булса, туганнарында дүртәү! Бөтенесе бакча һәм кече яшьтәге мәктәп баласы. Кая анда “ярый-ярамый”, “синеке-синеке түгел” кебек төшенчәләр. Үзендә булмаган әйбергә дә кызыга инде бала...”   “Тәрбияне байлык алыштырмый”   ТР Эчке эшләр министрлыгы карамагындагы балигъ булмаган хокук бозучыларны вакытлыча яшәтү үзәге җитәкче урынбасары Рәисә Шиһапова фикеренчә, баланың урлаша башлавы гаиләдә игътибар, җылылык, аңлашу җитмәүдән: “Баланың әти-әнисе, үз бүлмәсе, компьютер-планшеты бар икән – җитеш гаилә санала. Кечкенә фатирда, әнисе белән генә тәрбияләнүче үсмерләр дә бар. Әнисе белән аның шулкадәр җылы, аңлашуга корылган мөнәсәбәте бөтен компьютер-планшеттан да өстен, миңа калса. Ә кәгазь буенча беренчесе имин санала...”    Психологлар, ярату белән баланы бозып булмый, дип белдерсә дә, ярату дигән хис артына качып, балага сукырларча һәрнәрсәне рөхсәт итү дә юньлегә илтми. “Тәҗрибәдә шундый очрак булды. Безнең үзәккә юлланган 15 яшьлек үсмер егет янына әнисе килде, – дип дәвам итә Рәисә Шиһапова. – Дәгъвасы – аның улына тәмәке тартырга махсус урын булдырылмаган икән! Ахыр чиктә, улы интекмәсен дип, яшерен рәвештә электрон тәмәке тапшырырга омтылып карады. Кайгыртуны шул рәвешле белдергән әниләрнең үзләрен тәрбияләргә кирәк бит!   Тагын бер очрак. Әнисе улы янында башта бакча тәрбиячеләрен, аннары укытучыларны гел әдәпсез сүзләр белән сүгә торган булган. “2ле” алса укытучы гаепле, сугышып кайтса ¬ –  урамдагы малайлар әшәке, аларның әниләре тәртипсез... Ахыр чиктә ул малай нинди генә тәртипсезлек кылса да, башкаларны гаепләргә, үзен гел акларга өйрәнеп беткән. Алай гына да түгел, башка балаларның әниләрен нәкъ менә әнисе әйткән әдәпсез сүзләр белән атау гадәтен алган. Әнисе, улы белән озак һәм авыр аңлату эшләре алып барырга туры килде”.   “Урлашу гадәтен бетереп була”
Cветлана БЫЛЬНОВА, психолог:   –  Өйдә иминлек, балага игътибар булмаса, аның урам йогынтысына бирелү очраклары күпчелекне тәшкил итә. Тик җитеш тормышта үсеп тә урлашуга барган балалар байтак. Кагыйдә буларак, мондый гаиләдәге әти-әниләр көне-төне эштә. Кайберәүләре шәхси тормышын җайлый. 6-7 яшьлек бала өенә куян баласы урлап алып кайткач та, берничә көннән генә күреп алучы гамьсез әниләр дә очрый. Соңрак инде баланы җиңәргә көчләре җитми, үзләре үк хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәләр. Чөнки башлангыч сыйныфта ук әнисен куркытучы, алтын муенсасын урлап ломбардка тапшыручылар бар.   Клептомания – чир, ә тәрбия җитмәүдән килеп чыккан хулиганлыкны, урлашуны бетереп була. Вакытында чаң сугарга кирәк. Әти-әниләрнең мондый очракта киң таралган ялгышы: бер-берсен гаепли башлау, өстәвенә, үсмер каршында. Гаеплене эзләгәнче, баланы нормаль тормышка кайтару турында уйланырга кирәк. Кичен кайткач, аны кочаклау, хәлләре, кәефе, көне ничек үтүе белән кызыксынуны гадәткә кертергә киңәш ителә. Аның ни белән яшәвен, ничек сулавын бер адым алдан белеп торыгыз. Авыр очракта да сезнең аңлавыгызга ышансын. “Ярамый”ны һәркем белә. Тик ул “ярамый”лар тормышта раслансын. Балага кызыл төскә урам аша чыгарга ярамый, дип өйрәтеп, үзебез машина югында аны култык астына кыстырып, кызыл утка урам аша йөгерәбез икән, бу инде безнең абруйны какшата. Кеше күрмәгәндә кагыйдә бозарга ярый икән, дип уйлый бала.    Хезмәт тәрбиясе дә җитми. Әти-әниләр балаларына эш кушарга куркып тора, әзердән-бәзергә өйрәнгән бала үзен “нәни патша”ларча тота башлый. Ашагач, үзенең тәлинкәсен, оекбаш кебек кечерәк киемнәрен юа белмәүче буын үсеп җитте. Нигәдер ирешү өчен, тырышлык, хезмәт, көч куярга, сабыр булырга кирәклеген аңлатырга кирәк.     “Төнлә йөрергә рөхсәт итмәгез”   Әлфия САФИНА, ТР Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте  өлкән инспекторы:   –  2014 елның 9 ае эчендә яшүсмерләр тарафыннан кылынган урлашу буенча 444 җинаять эше, талау буенча 61 эш судка тапшырылган. Әлеге үсмерләр телефон, акча, сумка, машина аккумуляторлары, магнитола кебек әйберләр урлаган.  Бу күренешләрнең төп сәбәбе иң беренче очракта гаиләдәге начар мохит. Бүген республика эчке эшләр органының балигъ булмаганнар эше бүлекчәләрендә балаларына тиешле тәрбия бирмәүләре өчен 5523 әти-әни исәптә тора. Иң еш очрый торган ялгышларның берсе – ТРның 71нче законын бозу, ягъни төнге уннан соң үсмерләрнең өлкәннәрдән башка урамда йөрүе.    “Дини тәрбияне онытмыйк”   Фәридә ЗӘЙНЕТДИНОВА, ике бала әнисе:   – Бала тәрбияләгәндә дини гыйлемне дә читкә этәрергә ярамый. Кайчак төрмә белән куркытып булмый, “гөнаһ” сүзе ныграк тәэсир итә. Бер танышым бар. Ике бала әнисе ул, мул тормышта яшиләр. Тик атна саен балаларын ияртеп кибеткә китә дә, берәр кечкенә генә әйбер булса да урламый кайтмый. Инде кибетләрнең сак хезмәте тоткарлады, полициягә дә хәбәр иттеләр. Ире, туганнары да ачулана. Тик ул ханымны төзәтеп булмый. Монысы, мөгаен, чирдер...   Әти-әниләргә киңәшләр   “Җинаятьче ясамагыз!”   - Баланың үз киемнәре, уенчыклары, уку кирәк-яраклары торган кечкенә булса да үз почмагы булсын. “Минеке-минеке түгел” дигәнне белеп, үз әйберләренә дә сакчыл карарга өйрәнсен. - Планшет ише кыйбатлы әйберләрне бакчага яисә мәктәпкә биреп җибәрмәгез. Башкаларны кызыктырып, урлашу очрагына китермәсен, үзен дә куркыныч астына куймагыз.  - Балада ят уенчык яисә чит әйбер күрсәгез,аны каян алуы белән кызыксыныгыз. Еш кына фәлән дустым бүләк итте дигән җавап ишетерсез. Ышанып бетмәсәгез дә, бала каршында сак эш итегез. Үзенә ышанмауларына үпкәләмәсен. Сиздерми генә тикшереп, төбенә төшегез. - Бер тапкыр кыек гамәл кылган икән, аңа карак дигән ярлык такмагыз. Баладан җинаятьче ясарга ярамый.  - Балага гаебен тану кыен. Әгәр ул үзендә шундый көч тапкан икән, әти-әнисе тарафыннан хуплау тапсын, ул сезнең тарафтан рухи ярдәмгә мохтаҗ.   Җинаять һәм җәза   Балигъ булмаганнар тарафыннан кылынган урлашу өчен 80 меңгә кадәр штраф яки 2 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү каралган. Төркемләп кылынган җинаять өчен 500 меңгә кадәр штраф яки 5 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.    Гыйбрәт Бервакыт чүлдә яшәүче гарәпләргә инглиз илчесе килә. Ул үтеп барышлый бер өй каршында күп акча ятканын күрә. Ә янәшәдә беркем дә булмый. Аптыраганнан йортка кереп: “Сездә караклар юкмы әллә?” – дип сорый. Йорт хуҗасы: “Юк, бездә каракларның кулларын кисәләр!” – ди. Илче моңа бик гаҗәпләнә. Гарәп сорау бирә: “Дөресен әйтегез әле, сезнең илегездә көненә ничә кеше урлашкан өчен җавапка тартыла?” – ди. Илче: “Кимендә 50 кеше”, – ди. Гарәп: “Ә бездә 40-50 елга бер мәртәбә генә бер каракның кулы киселде”, – дип җавап бирә.   
Ләйсән НИЗАМОВА

12 |

Хаҗны яшь вакытта кылырга кирәк

$
0
0
06.12.2014 Дин
Быелгы хаҗ сәфәрендә бер генә кеше дә юкка чыкмаган, бер генә багаж да югалмаган. Бу хакта 2014 елгы хаҗ сәфәренең тәмамлануы, ә 2015 елгы яңа хаҗ сәфәренең ачылуы уңаеннан оештырылган мәҗлестә сөйләгәннәр иде. Татарстан Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин изге эшләрдә ярдәм иткән оештыручыларга, район мөхтәсибләренә рәхмәтен белдерде.

Салкын зәм-зәм суы эчеп авырыйлар

Кемгә ничектер, минем үземә ерак юлдан килеп, Согуд Га­рәб­станының климатына ияләшеп бетмәгән хаҗиларның сәла­мәт­леге кызыксындырды. Чөнки Татарстаннан хаҗга китүчеләрнең 60-70 процентын өлкән яшьтәге әби-бабайлар тәшкил итә. 1800 хаҗины 15 табиб кына карап бетерә алмый, әлбәттә. Бу өлкәдә ун ел эшләгән Татарстан Диния нәзарәтендәге хаҗ бүлегенең медицина өчен җаваплы җитәкчесе Рамил Хисамов әлеге мәсьәләне болай аңлатты.   – Әлбәттә, табибларга бик авыр, – ди Рамил әфәнде. – Тәү­легенә бер табибка 100 хаҗи туры килә. Әйтик, “ашыгыч ярдәм”­дә эшләүчеләрнең көндәлек авыруларын санасаң, бер табибка егерме авыру кеше туры килә. Монда исә өч-дүрт тапкыр күб­рәк. Быелгы хаҗга Татарстан Хө­күмәте медикаментлар өчен 700 мең сум акча бүлеп биргән. Ләкин биредән алып киткән дарулар гына җитмәгән. Согуд Гарәб­ста­ныннан да шактый гына медикаментлар алырга туры килгән. “Әлбәттә, анда бәяләр бик кыйм­мәт, – ди табиб. – Әйтик, бездә бер шприц 8 сум, ә анда 50 сум тора”.   Хаҗиларга иң кирәкле дару булып антибиотиклар санала. Чөнки 60-70 процент кеше зәм-зәм суы эчеп салкын тидерә икән. Югыйсә изге чишмә янында ук җылытылганы да бар, ди. Әмма кешеләр анысын бик эчәргә ашкынып тормый, ә салкынына ябыша. Ярый да бит аның чамасын белсә, әмма тамагына, сулыш юлларына салкын тидерә. Табиблар бу хакта килүгә үк кисәтә икән үзе, тик файдасы юк, диләр. Шулай ук “Хәрәм” мәчетендә яланаяк йөреп салкын тидерүчеләр күп икән.   Нинди авыруларга хаҗ сәфәренә бару тыелган?    Шикәр диабеты, туберкулез, эчәк авырулары белән интегү­челәргә һәм йөкле хатыннарга изге гамәл кылу тыела. Һәрхәлдә, хаҗ юлламасының килешүендә шулай язылган.   – Кайбер хроник авырулар бе­лән интегүчеләр барыбер бара, – ди Рамил әфәнде. – Андый хаҗи­ларга җаваплылыкны үз өсләренә алырга кушабыз. “Әгәр хроник авыруым көчәеп китсә, бөтен чыгымнарны да үзе кап­лыйм, барысын да үзем хәл итәм”, – дип килешүгә кул куйдырабыз. Чөнки безнең хаҗилар бик күп, әгәр һәр кешенең хроник авырулары көчәеп китеп, “ашыгыч ярдәм” машинасы чакыртып, хастаханә­ләргә яткыра башласак, берничек тә өлгерә алмас идек. Аннан фарыз гамәлләрне дә үти алмаячаклар. Шуңа күрә андый авырулар Согуд Гарәбстанындагы хастаха­нәдә дәвалана икән, чыгымнарын үзе күтәрә.   Үлем-җитем очракларын да күз уңыннан ычкындырмаска ки­рәк. Гадәттә, хаҗилар изге җирдә вафат булса, шунда җирләнә. Ә моннан берничә ел элек бер бабай үлгәч, балалары әтиләрен Яшел Үзәнгә алып кайтуны сораган. Хаҗны оештыручылар шулай эшләгән дә.   – Шул вакыйгадан соң ха­җилардан имза ала башладык, – ди Рамил әфәнде. – Кеше ки­ле­шүдә кайда җирләнәсен язып, имза куярга тиеш. Әлбәттә, күпләр изге җирләрдә калу яклы. Бәлки вафат булган бабайның да фикере шулай булгандыр. Ләкин аннан бу хакта соралмаган, имза алынмаган. Вафат булган кешенең җәсәде туган җиренә кайтарылган очракта, иминият оешмасы барлык чыгымнарны да үзе кап­лый. Монда туганнардан бер тиен дә акча соралмый.   Хаҗга баручы унбиш табибны да махсус конкурс аша сайлап алалар икән. Сәламәтлек саклау министрлыгы алар өчен имтиханнар оештыра. Алар бигрәк беренче ярдәм күрсәтергә оста булырга тиеш. Хаҗ сәфәренә баручы табибларның күпчелеген кардиологлар тәшкил итә. Чөнки климат бик эссе, күпләрнең йөрәк­ләре хәлсезләнә, кан тамырлары кысыла башлый. Аннан хаҗиларның күбесе олы яшь­тәгеләр, анысы да исәпкә алынган. Шулай ук травматолог, педиатр, терапевт, невролог, акушер-гинеколог та бар.   ***   Быелгы телевидение журналисты Ләйсирә Фазлыевага да хаҗ сәфәренә бару бәхете елмайган. “Бу шатлыклы хәбәрне ишет­кәч сөендем, әлбәттә, – ди ул. – Әмма самолетка утыргач, үзем­нең әзер түгеллегемне аңлап, кайгыра башладым. Дөрес, Аллаһ каршында гамәлләремне үтәргә әз-мәз әзер идем. Хаҗ сәфәрен оештыручылар махсус укулар оештыру сәбәпле, белем тупладык. Шөкер, фарыз га­мәл­ләрне үтәмичә кайтмадым. Җи­тәкчеләр дә бик өлгер, һәммә­безгә ярдәм итәргә ашкынып торалар. Шуны әйтәсем килә: хаҗга яшь вакытта барырга кирәк икән. Олыгайгач, хаҗның бөтен гамәлләрен дә үтәп бетерү бик авыр. Чөнки күп йөрер­гә кирәк. Мин әби-ба­байларыбызны бераз кызганып та кайттым. Әмма татар әбиләре­без шулкадәр түзем, сабыр икән. Алар беркайчан да зарланмады”. 
Алсу ХӘСӘНОВА

181 | 06.12.2014

Филюс Каһиров концертыннан ФОТОрепортаж

$
0
0
06.12.2014 Шоу-бизнес
Филюс Каһировның бу концертыннан шактый вакыт узды. Соң булса да, уң булсын - фотоларын бүген бирәбез:

 

 

 

 

 

 

 

 

 

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

Шамил АБДЮШЕВ фотолары.


---

--- | 06.12.2014

Мәчеттә татарны эзләп табу әлегә кыен

$
0
0
07.12.2014 Дин
Бар бит бу дөньяда шундый эшлекле, курку белмәс, горур җанлы, Аллаһының берлегенә ышанып, башкаларны да шуңа инандырып яшәтүче кешеләр. Илаһи Ходаем, андыйлар күбрәк булсын иде, дигән теләктә калыйк. Хак динебезне халык арасында танытуга, үстерүгә үз көчләрен жәлләмәгән милләттәшләремне очратып сөйләшү - үзе бер бәхет, үзе бер могҗиза.

Сүз Новокуйбышевски шәһәре мөселманнары оешмасы рәисе, имам-хатыйб Әхмәткәрим Сәгыйрь улы МИНЕКАЕВ турында. Җиргә нык басарга, үтемле сүз әйтергә әтисеннән өйрәнгән абыебыз моннан нәкъ 16 ел элек татар җәмәгатьчелеге каршында мәчет төзү мәсьәләсен күтәреп чыга. Өч меңнән артык мөселман кардәшләребез яшәгән шәһәрдә нигә мәчет төземәскә?! Ләкин бу артык җаваплы эшне ялгызы ерып чыга алмас, дигән сүзләр халык арасында йөрмәде түгел, йөрде.

Аллаһы кушса, бар нәрсә дә үз урынына утыра, диләр бит. Юристларга, шәһәр һәм өлкә хакимиятләренә йөреп, төзеләчәк мәчет өчен тиешле документларны хәстәрләүгә күпме көч, вакыт киткәнен Әхмәткәрим ага үзе генә беләдер.   Ниһаять, 2005 елда Новокуйбышевскида манаралы матур мәчет бинасы калкып чыга. Бу көнне әйтерсең лә бирегә җиде кат күкләрнең бөтен фәрештәләре җыелган иде. Олысы-кечесенең күзләрендә шатлык балкып торды.   Еллар тиз үтә шул. Шәһәрдә мәчет ачылганга тугыз ел булды инде. Сиксән яшенә китеп барган аксакаллы, юмарт күңелле абыебыз киләчәккә нинди планнар корып яши икән бүген? Бу турыда миңа Әхмәткәрим хәзрәт МИНИКАЕВ белән очрашып сөйләшергә насыйп булды. - Әхмәткәрим хәзрәт, сез кайсы якларда туып үстегез? Күңелегездә дингә җылы караш кем уятты?   -Туган төбәгем - Татарстанның Чирмешән районы җитмеш йортлы Әмир авылы. Ун балалы гаиләдә сигезенче сабый булып дөньяга аваз салганмын. Әтием авылның иң оста тимерчеләренең берсе иде. Чүкеч аның кулында гел уйнап кына торды. Тимердән, бакырдан, җиздән һәм башка төр металлдан күз явын алырдай, көнкүрештә кирәк-яракларны җитештерүе кемнең генә күңел кылларын чиртмәгәндер. Тимерчелектә әтинең кулыннан килмәгән эш булмагандыр, мөгаен. Яшүсмер чагында ул атаклы муллалар әзерләгән Кизләү мәдрәсәсендә (хәзер Татарстанның Нурлат районы) дин сабакларын өйрәнә.   Биредә халкыбызның бөек улы, дин галиме, мәгърифәтче, тарихчы, публицист, Россиядә баш мөфти вазифасын башкарган Ризаэтдин Фәхретдин хәзрәтләре дә ислам дине нигезләрен өйрәнеп йөргән, дип сөйлиләр. Әтиемнең тәҗвит кагыйдәләренә туры китереп, Коръән сүрәләрен яттан сөйләве бүгенгедәй хәтеремдә. Шунысы кызганыч, ул безнең арадан бик тә иртә китеп барды.   - Новокуйбышевскига ничек килеп эләктегез?   - Бу язмыш җилләре кешене кая гына илтеп ташламый, ни генә эшләтми! Армиядән кайткач, бәхет эзләп, Пермь төбәгенә кадәр барып чыктым. Березники шәһәре заводларында ничәмә еллар хезмәт куйдым. Яшьлек мәхәббәт дөньясы белән тулган. Сөйгән кызым Люция белән өйләнешкәч, кызыбыз Әлфия дөньяга килде. 1961 елда исә гаиләмне ияртеп Новокуйбышевскига күчеп килдек. Биредә икенче кызым – Рамилә һәм улым Марат туды.   - Әхмәткәрим хәзрәт, шәһәрдә төзелгән мәчет - тормышыгыз җимеше, дип әйтсәң дә дөрес булыр. Бу зур эшне башкарып чыгуыгыз бүген дә күңелегездән китмидер?   -Төзелеш эшләре башланыр алдыннан Самара өлкәсе мөфтие Вагыйз хәзрәт Яруллин тарафыннан әйтелгән сүзләр хәтеремә килә: “Әхмәткәрим, мәчетне бер үзең төзеп җибәрсәң, ап-ак сакаллы изге карт булып, тарих битләренә кереп калачаксың. Ә инде попечительләр советы җыеп, эшкә күмәкләшеп керешәсез икән – тарткалашып, судлашып бетәчәксез”, - диде ул.   Шулай да баштан эшләрне күмәкләшеп оештыру ягын кулай күреп, попечительләр советы оештырылды. Тик эшләр алга таба бармады. Сүз боткасыннан ерак китә алмагач, уңышлар турында нинди сүз булуы мөмкин?! Һич тә икеләнмичә мәчет төзүнең оештыру эшләрен үз җилкәмә салдым. Дөрес, бу адымым белән килешмәүчеләр дә булды. Җыеп әйткәндә, Вагыйз хәзрәтнең төпле фикеренә тагын бер тапкыр инандым. Дин юлында куелган бу эшне башлап ахыргача бер ялгызым ерып чыгуымны кайберәүләр бөтенләй аңлап бетермәде. Тугыз ел вакыт үтеп китсә дә, нигәдер мин моңа үзем дә ышана алмыйм. Мәчет төзү үзе бер могҗиза икән. Шулай да кырыс холыклы, тугрыклы, үзсүзле булуым, ялганны кичермәвем һәм озак еллар төзелеш объектларында, җирле предприятияләрнең тәэминәт бүлекләрендә эшләп туплаган зур тәҗрибәм моңа сәбәпчедер. Әйтергә генә җиңел ул. Мәчет төзер алдыннан ничә еллар буе шәһәр, өлкә хакимиятләре бусагасын таптадым. Зур түрәләрнең “алтын ишек”ләрен ничәмә тапкыр ачканмын да япканмындыр! Күпме очрашулар, сөйләшүләр... Мәчет төзүгә рөхсәт алу, төзелеш проектын ясату, юристлар белән киңәшләшүләр.    “Хәрәкәттә – бәрәкәт”, диләр бит. Тир түгеп, куелган хезмәтеңнең җимешен авыз итү күңелдә якты хисләр уята, яшәгән саен яшисе килә. Әйтерсең лә, гомер буе узган юлларыма хуш исле гөлләр сибелгән.. Чәчәкләрне бик яратам мин. Мәчет йортындагы бакчада да ниндиләре генә үсеп утырмый: алсулары, кызыллары, көрәннәре... Биредә, нәкъ Кара диңгез ярындагы кебек, бөдрәләнеп абрикос куагы да үсеп утыра. Әй, бу газиз дөнья! Бер Аллаһыңа инанып, намаз уку белән бергә, сөенеп-сөелеп яшәүгә ни җитә?!   Җитәкчеләр белән эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштыру, үзара хезмәттәшлек күперләрен ныгыту, әңгәмәдәшеңнең психологик халәтен, холкын аңлап эш йөртү - үзе бер бәхет ул. Шулай да мәчет төзүгә шактый еллар узып китсә дә, бу зур төзелешкә саллы ярдәм күрсәткән шәхесләрнең исемнәрен беркайчан да онытмам. Аларның изге эшләрен таш плитәгә алтын хәрефләр белән яздырып истәлеккә калдыру һич тә арттыру булмас. Ничә еллар буе, әлеге дә баягы, үзебезнең татар эшкуарлары артыннан чаптым. Әфәнделәр, мәчет төзүгә ярдәм күрсәтегез, дип бөтен дөньяга сөрән салдым, тик нигәдер уңай җавап ала алмадым. Әллә ишетмәделәр, әллә ишетеп тә ишетмәмешкә салындылар. Ә менә шәһәр җитәкчеләребезнең ярдәме зурдан булды. Рус булуларына карамастан, мәчет бинасы фундаментын төзүгә “Волга АС” берләшмәсе директоры Александр Фәхрисламов ярдәм итте. Хәзер дә әле ул бөтен кирәк-яракны булдырып тора. Новокуйбышевски шәһәре “Нова” берләшмәсенең генераль директоры Сергей Романцев, шушы оешманың тәэминат бүлеге җитәкчесе Хәлил Гомәров цемент, бетон, ком һәм башка төзелеш материалларын даими рәвештә кайтарып тордылар.   Самараның керамика материаллары комбинаты директоры Алексей Горлов, Новокуйбышевски шәһәренең элеккеге башлыгы Александр Нефедов, “Горгаз” трестының элеккеге директоры Алексей Афанасьев кебек җитәкчеләргә рәхмәтемнең чиге юк. Нефть эшкәртү заводының элеккеге директоры, хәзер Новокуйбышевски шәһәре башлыгы Андрей Коновалов, ремонт һәм механика заводы директоры Геннадий Батыраев, шәһәр базары директоры Сардар Әсәдуллаев, Новокуйбышевски ТЭЦ берләшмәсенең элеккеге директоры Жомангара Габдушев, баш инженеры Виктор Кыштымов кебек шәхесләр һәркайчан ярдәм күрсәттеләр. Мәсәлән, шәһәрнең ТЭЦ берләшмәсе хезмәткәре, милләте буенча кырым татары Додой Билял мәчетнең бөтен электр җиһазларын бер үзе көйләде. Электрика буенча бөтенесен бүген дә ремонтлап тора.   Белмим, ышанырсызмы, юкмы, мәчет бинасын торгыза-торгыза, ирексездән, дипломатка әйләнеп китүемне бөтенләй сизми калганмын. Мәчет төзү белән берьюлы зур тормыш академиясен тәмамлап чыкмадым, дисезме? Хәер, дөньяның атаклы дипломатлары Американың Генри Киссенджер, Мадлен Олбрайт, СССРның Андрей Громыко, Евгений Примаков һәм халык дипломаты исемен яулаган Татарстанның экс-президенты Минтимер Шәймиев кебек шәхесләр биеклегеннән шактый ерак торсам да, зур дипломатиядә кечкенә генә булса да уңышларга ирешмәдем түгел, ирештем. Ахырдан шуңа инандым: дипломатиясез яшәве дә, кешеләр, аерып алганда, зур кесәле абзыйлар, предприятие җитәкчеләре, юристлар, район, шәһәр, өлкә хакимиятләре башлыклары белән тыгыз элемтәләргә кереп тә зур төзелеш эшләрен башлап җибәрүләре бигрәк тә кыен.   - Әхмәткәрим хәзрәт, хәзер татар балаларына әллә нинди чит-ят исемнәр кушалар. Индира, Клара, Эмма, Мария, Алинә, Карина, Елена, Элина, Лариса, Милена кебек исемнәр нәкъ бәрәңге бакчасындагы чүп-чар үләннәр сыман ишәеп киттеләр. Килеп чыккан бу хәлне ничегрәк бәялисез?   - 60 ел буе гел руслар һәм башка халыклар арасында катнашып яшимен. Ләкин мулла биргән исемемә тап төшермәдем, тел тидермәдем. Исемемне бозмадым һәм бозылмадым да. Кайбер татарлар кояшлы көнне үз күләгәләреннән курыккан шикелле үз исемнәреннән оялып, тартынып, гарьләнеп йөриләр. Мондыйлар да юк түгел. Күкиш кадәр балага, имеш, нинди генә исем куштырсаң да, ярап куяр, диләр. Менә сиңа мә. Бервакыт шулай катнаш никахтан туган балага исем кушарга дәштеләр. Ире - татар, кызына Камилә дип куштырмакчы, хатыны – рус, Полина исемен бирү яклы. Ниһаять, ике яклы ыгы-зыгыны туктатып, Камилә исемен биреп, баланың уң колагына пышылдадым да куйдым. Новокуйбышевскида боз кузгалды сыман. Өч гаилә минем исемне яратып, ике малайга- Кәрим, бер кызга Кәримә исемен сайлап алганнар. Матур бит. Мөселман исемнәреннән баш тарту - үз динеңнән, халкыңның газиз дөньясыннан аерылу, дигән сүз бит ул. “Аерылганны аю ашар”, дигән әйтемне онытып җибәрмәсәк иде.   - Әхмәткәрим хәзрәт, ритуаль хезмәте, аерым әйткәндә мәетне юу, кәфенгә төрү, җирләү кебек дини йолаларыбыз шәһәрегездә үтәләме?   - Мәетне соңгы юлга озату йоласы мәчет карамагында. Мәетне юу, кәфенләү, җирләү, элеккечә, нәкъ авыллардагыча имам Абу Ханифә мәсхәбе кануннарына китереп башкарыла. Каберне машина белән казыйлар, ә ләхет ясау аерым кешеләргә йөкләнгән. Мәетне җирләү якынча 15-17 мең сумга төшә.   Дини оешмабыз моннан 16 ел элек оештырылды. Шәһәр башлыгы, ислам динен тотучыларның ихтыяҗларын искә алып, Молодежный урамының бишенче йортыннан бүлмә бүлеп бирде. Беренче җомга намазы Новокуйбышевскида 1998 елның 11 декабрендә укылды.   - Белгәнебезчә, намаз укучыларның күпчелеген Урта Азиядән килгән үзбәк, таҗик, кыргыз милләт халкы тәшкил итеп, мәчеткә йөрүче татарлар бик аз икән.   - Олы агайларыбыз бу дөньядан мәңгелеккә китеп бардылар, ә яшьләребез дин юлына басарга ашыкмыйлар. Җомга намазларына хәзер нибары 10-15ләп кеше йөри. Кыш айларында бер төркем милләттәшләребез дин сабакларын өйрәнә өйрәнүен, ләкин аларның саны дүрт-биш кешедән артканы юк.   Гаҗәп бит! Сабантуйга татар диңгез ташкыныдай, саташып, көне буе агыла да агыла. Мәчетләребездә татарны гастарбайтер кыргыз, үзбәк, таҗиклар арасыннан эзләп табулары бигрәк тә кыен.   Аллаһы йортына илтүче, дөньяның иң зур, иң якты юлы таҗик белән үзбәккә генә ачылып торамыни?    Дин кардәшләрем, без бу дөньяга мәңгелеккә килмәгәнбез. Җитәр үлем көне, гәүдәбезне ләхеткә салып куярлар. Җирләүчеләр кырык адым атлап киткәч, каршыгызга гүр фәрештәләре килеп чыкмасмы? Каберегезне дер селкетеп сорау алмаслар, дисезме?! Бакый дөньяның беренче имтиханы гына бит бу...    Балаларын дин юлына бастыруда ата-аналарга нәрсә комачаулый? Мактанып әйтүем түгел, мин улым Маратны дин юлына күндердем бит әнә. Шуңа шатланып туя алмыйм. Намазларны төгәл укып бара, рамазан айларында уразаларны җиренә җиткереп тота, Самара мәдрәсәсендә бер ел буе дин нигезләрен уңышлы гына өйрәнеп чыкты. Ата-анага моңардан да зуррак бәхет бармы икән? Оныгыбыз Ринатны да дин юлына бастырмакчыбыз. Чөнки исламиятне өйрәнү теләге зурдан аның.   Дин кардәшләрем! Хөкем көне көттермәс ул! Килер ул көн. Тик без аңа әзерләнәбезме? Нинди йөзебез белән Аллаһы каршына чыгып басарбыз?! Уян, татар, уян инде!     
Исхак АПАНАЕВ

49 | 07.12.2014
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>