Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live

Айдар Галимов кызлары: «Әтиебез артык гади» (ФОТО)

$
0
0
07.12.2014 Шоу-бизнес
– Бала үзенең тышкы кыяфәте, холкы белән күбрәк йә әтисенә, йә әнисенә охшый. Аннан соң «мин – әтинең кызы», «мин – әнинең кызы» дигәнрәк бүленеш тә бар. Сезнең гаиләдә бу хәл сизеләме?

Гүзәл:
– Холкым – әтиемнеке! Кечкенәдән күбрәк вакытны әнием белән уздырдык, билгеле, әти күпчелек гастрольләрдә булды. Әмма мине бүген кызыксындырган өлкәләргә нәкъ әтием алып килде. Футбол, хоккей белән янып яшим. Әти‑әнием беренче бала малай булуын ныграк теләгәнгәме, миндә егетләргә хас сыйфатлар юк түгел. Мәктәптә укыганда да күпчелек малайлар белән аралашып, алар белән уртак телне җиңелрәк таба идем. Киңәшләрне дә күбрәк әтиемнән сорыймдыр, чөнки әнием минем кичерешләрне күңеленә нык якын ала, борчыла. Әтием биргән киңәш, чын ир-егетнең фикере буларак, минем өчен бик мөһим. Әниебезгә дә «афәрин» диясем килә! Өйдәге бар эшкә дә курык­мый тотына ул, кирәк икән, кулына кадак белән чүкеч тә ала! 

Айгизә: – Холкым белән мин дә – гел әтием! Шуңа күрә дә сәхнәгә тартылам, бөтен кеше белән дә уртак тел таба беләм. Ә кыяфәтем буенча – коеп куйган әнием!   – Әтиегез белән мактанасызмы? Мактануны кирәк дип саныйсызмы?   Гүзәл: – Телеканалга эшкә урнашканда, моны сер итеп калдырдым. Баштарак беркем дә минем фамилиямә артык игътибар бирмәде. Әмма тормышыбызда интернет зур урын алып торган заманда моны сер итеп саклап булмады. Социаль челтәрләрдә дуслар исемлегенә кушылган хезмәттәшләрем шунда ук кем кызы икәнемне белеп алды. «Мин – Айдар Галимовның кызы!» – дип, борынымны беркайчан да чөймим.   Хәзер инде «сарафан радиосы» яхшы эшли, кайсы гына компаниягә килмә, бар мәгълүматны белеп торалар. Әтием белән мактанмыйм, ә горурланам!   – Аңлавымча, бүгенге көнне әниегез – хуҗабикә.
Гүзәл: – Әйе. Заманында ул кайда гына эшләмәгән: тәрбияче дә булган, идән дә юган, биегән дә, җырлаган да. Әмма мин аны өйдә генә утыра дип әйтә алмыйм. Әтием белән һәрвакыт кайдадыр йөреп торалар. Мәсәлән, язгы каникулларда энем белән өчәүләп Парижга бардылар. «Диснейленд»ны күреп, рәхәтләнеп ял итеп кайттылар. Ахирәтләре, гаилә дуслары күп, аралашу даирәләре зур. Ялларда бергәләп театр-концертларга йөрер­гә тырышалар. Гади генә хуҗабикә түгел ул! Бик тәмле итеп пешерә. Камыр ашлары һәрвакыт уңа. Әле күптән түгел карлыган белән чия пирогының яңача рецептын өйрәнгән дә серен беркемгә дә ачмый. Ул бер бәрәңгедән генә 150 төрле ризык пешерә ала! Кызганычка, мин аш‑суда әнием кебек оста түгелмен, кулыма уклау алсам, әниемә 100 тапкыр шалтыратам, ул аңлатып тора, мин пешерәм.   – Ә әниегезнең җырчы булуын телисезме?   Айгизә: – Миңа калса, әниебез безнең барыбыздан да матуррак җырлый! Анда үзенә генә хас булган үзенчәлекле тавыш. Әлбәттә, аның җырчы булуын телим. Тик кем соң өебезгә ямь һәм җылылык биреп торыр?! Кем яхшы әни һәм яраткан хатын булыр? Ул гаиләне беренче урынга куя һәм шуннан бәхетле дә!   – Өйдә нинди телдә аралашасыз?   Айгизә: – Татарча яисә башкортча, ике телне дә камил беләбез. Әниемнең – башкорт, ә әтиемнең татар булуы белән горурланам.   – Сезне кечкенәдән очындырып үстерделәрме?   Гүзәл: – Юк. Акчаны артыгы белән бирмәделәр, кирәгенчә генә. Әлбәттә, әти, мөмкинлек туган саен, сюрпризлар белән куандырып тора. Аякка басканда, матди яктан ярдәмен күп күрдем. Машина, матур кием – бар да аның тырышлыгы. Бүгенге көндә тормыш иптәшем белән үз көчебезгә таянып яшибез.   Айгизә: – Юк, очындырмыйлар! Моңа минем карашым башка төрле. Минем өчен акча сарыф итәргә рөхсәт тә итмим. Ә киресенчә, чак кына үзем акча эшләсәм дә, әти-әниемә бүләк алырга ашыгам.   – Гүзәл, күптән түгел тормышка чыгуыгыз хакында интернеттан, гәзитләрдән укып беләбез.   Гүзәл: – 1 март көнне сөйгәнем белән никахлаштык. Ирем – бик тыныч һәм сабыр кеше. Туебызны август­та уздырдык. Хыялымда йөрткән туй чынга ашты. Әкият булды! Алып баручылардан башлыйм. Ике телдә, Рәмил Әхтәрәев – русча, ә Гөлназ Сәфәрова татарча алып барды. Алар белән дус­та­нә мөнәсәбәттәмен, ту­ем­ны нәкъ алар алып барачаклар дип күптән билгеләп куйган идем. Кунак буларак юмор остасы Данир Сабировны чакырдык. Яраткан җыр­чыбыз Ришат Төхвәтуллин да җырларын бүләк итте. Кызганычка, Алсу килә алмады, әмма үз сәламен әтисе Рәлиф Сафин аша әйтеп җибәргән иде. Кичәбез җыр‑бию­гә бай булды. Туй вальсыннан тыш, Артур белән кунакларга танго биеп күрсәттек. Ике ай дәвамында махсус укытучыга йөрдек. Кыскасы, туйга булган барлык планнарым да тормышка ашты!   – Гүзәл, гаиләдә иң өлкән бала буларак, бертуганнарың белән якыннанрак таныштырып үт әле.   Гүзәл: – Айгизә сеңлем 11нче сыйныфта укый. Бүгенге көндә «Голос» проектында катнашырга әзерләнеп йөри. Хип‑хоп юнәлешендәге төркеме дә бар аның. Шәһәр, республика күләмендә нинди генә бәйгеләр үтмәсен, ул аларның барысында да теләп катнаша. Быел әтием белән дуэт яздырып, Казанда «Балалы солянка»да чыгыш ясадылар. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Мәскәүгә вокал юнәлешендә белем алырга барырга ниятләп тора.   Ә Даниярга – 9 яшь. Мин – фортепьяно, сеңлем скрипка буенча музыка мәктәбен тәмамлады, ә Данияр бу өлкәдә бөтенләй укымады, әмма музыка коралларында бездән дә яхшырак уйный. Алты яшендә үзенең беренче музыкаль әсәрен язды. Ике яшендә тапкырлау таблицасын ятлады. «Җиде сигезең ничә?» – дип сорасаң, шунда ук җавап бирә иде. Әйтергә кирәк, ул сәнгать өлкәсендә дә, техник яктан да бик сәләтле бала.   – Айгизә, әтиең белән дуэт башкару идеясе кайдан туды?   Айгизә: – Мин һәрвакыт аның белән җырларга хыяллана идем. Җыры да уңышлы туры килде. «Үпкәләмәгез язмышка» җырында һәр тыңлаучы үз язмышының чагылышын тапты. Әтием белән безнең мөнәсәбәтләребез җылы. Озак вакыт күрешмәсәк тә, мин аның җылысын тоеп яшим.   – Әтиең кигән киемегезне тәнкыйтьлиме?   Гүзәл: – Юк, ачуланганы юк. Килешми икән, ул шунда ук әйтә. Мода кануннарын бик яхшы белә, ул үзе дә бик «модный».   – Татар эстрадасын­да әтиеңнән башка кем ошый?   Гүзәл: – Салават. Аның иҗаты түгел, ә сәхнәдә үз‑үзен тотышы күбрәк җә­леп итә. Аңлыйм, күпләр аны шуның өчен тәнкыйтьли. Әмма аңарда харизма бик көчле. Ул – яхшы юмор остасы, тамашачыны көлдерә белә.   – Татар эстрадасының «арыслан»ы яки патшасы дип кемне саныйсың? Салават Фәтхетдиновнымы, әллә әтиеңнеме?   – Әлбәттә, әтиемне!   – Ә аның иҗатын тәнкыйтьли аласызмы?   Айгизә: – Миңа калса, сыйфат өчен әтием бар көчен бирә. Бер тискәре ягы – иҗатын сөючеләргә бар көчен бирә! Һәркайсына елмая, һәркайсы белән аралаша... Артыгы белән гади. Моның өстендә, бәлки, эшләргә кирәктер... Бу темага сөйләшкәнебез бар, «Башкача булдыра алмыйм», – ди ул. Күрәсең, тирә-яктагыларга өләшкән энергия һәм яктылык өчен аны бар да ярата.   БЕЗНЕҢ БЕЛЕШМӘ   Гүзәл Галимова     Туган көне: 18 ноябрь, 1989 ел. Туган җире: Уфа шәһәре. Гаилә хәле: кияүдә, ире Артур.   Айгизә Галимова     Туган көне: 15 ноябрь, 1996 ел. Туган җире: Уфа шәһәре. Гаилә хәле: кияүдә түгел.  
Зоя СОЛОШИНА

|

“Елап янды атларым” (ФОТО)

$
0
0
07.12.2014 Фаҗига
Биектау районы Мәмдәл авылында көпә-көндез янгын чыгып, зур бер ихатадан көл өеме генә кала.

Ут ялкынының дәџшәтен яхшы беләм мин. Ул бер мизгел эчендә кабына да, алдында торган барлык “киртә”ләрне ялап, көйдереп тә ала. Тыярмын, туктатырмын, тиз арада сүндерермен димә. Янгын дигәннәре әле дә куркыныч булып төшләремә керә. Миңа биш яшь вакытта йортыбызга ут капты. Үземнән зуррак бер кыз белән әтинең машинасында уйнап утыра идек. Югалып калуымны аңлап, ул нишләргә кирәклеген өйрәтте. Суга киткән әбием артыннан чыгып “ут бар!” дип кычкыра алдым. Чөнки өйгә кереп булмый иде инде... Ә аннан ялкын телләре... Кулыма курчагымны тоткан килеш өебезнең дөрләп янганын карап тордым. Шуны тәгаен хәтерлим: әнием яңа туган энемне кемгәдер тәрәзәдән ыргытты... Сентябрь ае. Бер кат күлмәк белән урамда калдык...

Мәмдәл авылында булган янгын турында ишеткәч тә, шушы хәлләр күз алдымнан үтте. Бәхетсезләрнең йортлары, абзарлары, ихаталары гына түгел, маллары да тереләй янган икән. Урамны яңгыратып кычкырганнар да алар, кинәт кенә тынып калганнар. Йорт хуҗасы Илгиз: “Әле џаман да атымның мөлдерәмә күзләрен оныта алмыйм, нишләп коткармыйсың дигән кебек карап тора иде”, – дип, күзләрен яшерә. Ат кынамыни әле монда! 81 яшьлек Мөхәммәтгали џәм 82 яшьлек Сания апа, аларның уллары Илгиз, аның хатыны Энҗе – нәкъ безнең кебек үк, бер кат күлмәк белән урамда калганнар. Янгын урынында булып кайтканнан бирле күңелдә бер шом яши. Әле дә берән-сәрән мал сөякләре очрый, алар янган урын чокыр хасил иткән, гомумән, бу урынга бомба төшкән кебек булган. Хәрабәләрне эттерү нәтиҗәсендә шундый хәлгә килгәнме, таш диварлар янганмы, аңлап та бетермәссең.

Мусиннар

Мәмдәл авылына килеп керүгә шуңа игътибар иттем: йортлар бер-берсенә шулкадәр якын салынган ки, чак кына бер түбә астына кермәгәннәр. Абзарлар, мунча турында да шулай дияргә була. Җитмәсә, үз ихаталарында да башка сыймаслык әйбер – өйгә абзар кушылган. Мунчасын йортына ук “кертеп” салучылар да бар. Хәзер бу күренеш модага кереп бара. Мунчадан чыктың, өйдә буласың. Рәхәт ич! Ул йортларны төзегәндә, ихатаны яңартканда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә, берәүдән дә рөхсәт сорарга кирәкми микәнни соң? Юктыр, күрәсең. Биредә яшәүчеләр әлеге хәлләрне “элек берәүдән дә рөхсәт сорап тормаганнар, ничек бар, шулай калды, без бит бабайлар нигезен зурайтабыз, киңәйтәбез генә” диләр. Шул да искә төште: кайбер районнарда ишегалдының да түбәсе бар! Керүгә, базга төшкәндәй буласың. Түбәгә такта, печән куелган. Ут-күздән Аллам сакласын инде!

Мәмдәл – 174 хуҗалыклы авыл. Әллә ничә урамнан тора. Ферма бар. Ләкин, барыбер, халкының кайсы кая барып хезмәт куя. Дөрес эшлиләр. Чөнки хуҗалык җитәкчесе хезмәт хакы түләргә дә сәләтсез. Июнь аеннан бирле акча күргәннәре юк икән.

Мусин Мөхәммәтгалинең балачагы сугыш чорына туры килгән. Бу чор кешеләре бик тә үзенчәлекле. Күңелләре яралы. Тормышны да башкача кабул итәләр. Алар сак. Хөкүмәткә үпкәле. Бүген башын калкытып, бизнес ачып, хәләл көчләре белән баеп китүчеләрне дә кабул итмиләр, “карак”, “бур” дип уйлыйлар. Чөнки үзләре гомерләре буе маңгай тирен түккән, борыннары белән җир сөргән. Гомерләре сукыр тиеннәргә колхозга эшләп узган. Мөхәммәтгали абый да шундыйлардан. 7 класстан соң җиң сызганып эшкә тотынган, ат җиккән, көтү көткән. Џәм шушы көнгә кадәр абзар тутырып мал асраган, басу кадәр җирдә бәрәңге үстергән, якыннарының ай-ваена карамастан, аны базарга алып чыгып саткан. Ихатасын туктаусыз яңарткан, зурайткан. Улының киләчәген кайгырткан. Үз көнен үзе күргән. Берәүдән дә ярдәм сорамаган. Яланга бәйләп куелган үгезен, бакчасындагы яшелчәләрен урлап киткәч, өч тапкыр мотоциклларын “чишендергәч” тә “безнең тагын була ул” дип, аталы-уллы тавыш куптармаганнар, каракларны эзләмәгәннәр. Мусиннарга караш төрлечә, күршеләре яратып та бетерми. Моны аңларга да буладыр, авыл халкы әйтүенчә, Мөхәммәтгали коры, кырыс кеше, Илгиз исә башкалар белән кәеф-сафа корып йөрмәгән, җитмәсә, күмәк эшләрдә дә катнашырга атлыгып тормыйлар икән. Күршеләрнең Мөхәммәтгали турында бөтенләй үз фикере – “эшләп туймады”, диләр. Гадәттәгечә, бездә артык тырышларны өнәп тә бетермиләр, янәсе, комсыз, туя белми. Бер күршеләренең авызыннан: “Менә Мөхәммәтгали тырышты-тырмашты да, бар байлыгы 20 минут эчендә көлгә дә очты”, – дигән сүзләрен ишеткәч, имәнеп киттем. Янәсе, комсызлык юньлегә илтми ул.

Сания апа – Мөхәммәтгали абыйның икенче хатыны. Беренче хатынының вафатыннан соң, 40 яшендә беренче тапкыр Мөхәммәтгалигә кияүгә чыккан. “Дүртенче сыйныфта укыганда ятим калдым. Үз әниең дә шулай әйбәт булмыйдыр, искитмәле яхшы күңелле кеше, мине генә түгел, балаларымны да үз газизедәй якын күрде, ярата белде”, – ди Сания апа турында Мөхәммәтгали абыйның кызы Филсинә. Ул аңа күптән “әни” дип дәшә икән... Сания апа – тыл ветераны, ул да колхозга хезмәт иткән.

Мөхәммәтгали белән Сания апаның уртак уллары Илгиз хатыны Энҗе белән ата-ана йортында гомер кичерә. Шәхси тормышы әле генә җайланып килә икән. Ул да шушы яшенә кадәр колхозда эшләгән. Хәзер Казанда каравылга урнашкан.

Мусиннар турында менә шулар. Кемнең кем икәнен аңлау, күзаллау өчен әлеге мәгълүмат җитәр дип уйлыйм. Әлбәттә, мактаучылар, сокланучылар, рәхмәт әйтүчеләр дә булды үзләренә.

– Алар бик тә әйбәт, ярдәмчел кешеләр. Мөхәммәтгалинең аты булгач, аңа гел йомыш төшә. Сукаларга, тырмаларга кирәк. Илгиз дә йөгереп керергә генә тора, – ди Мусиннарның каршы ягында яшәүче Нурия абыстай.

– Тырыш кешеләр. Гел запас белән, булсын дип яшәделәр. Абзарлары озак янды. Өсте тулы печән булса, эчендә бер “КамАЗ”лык утын булган, – ди Рузилә апа.

– Кешеләрдән дә начарлыкны күп күрде алар. Урладылар, таладылар үзләрен. Чөнки йомшак, юаш кешеләр, артыннан йөрмиләр, тавышлана белмиләр, – ди Ризәлә џәм Гөлфия апалар.

– Хуҗалыгыбыз зур, начар яшәмәдек, – ди Филсинә үзе. – Күршедә яшәгән әби белән бабай үлгәч, аларның ихаталарын да әти сатып алды. Иске генә йорты бар иде. Шул рәвешле, ике бакчага бәрәңге утырттык. 300 квадрат метрлы сарайны 10 ел элек блоктон төзи башлаган идек, көч-хәл белән салып бетердек. Әти таш карьерыннан берүзе ат белән ташлар сөйрәп йөрде.

Мусиннарның уң як күршеләре – Рамил Мусиннар, туган тиешле кешеләр. Икенче якларында – Гаяз Хөснетдиновлар. Гаязларның мал-мөлкәте зыян күрмәгән. Ә менә Рамилләрнең яңа йорты харап булган. Ике атна элек кенә йортны үз исеменә рәсмиләштергән булган ул, иминиятләргә генә җитешә алмый калган...

Фаҗига


10 ноябрь. Яңгырсыз, коры көн. Сәгать көндезге 11ләр тирәсе. Мөхәммәтгали абый абзарда. Сания апа телевизор каршында. Эшеннән иртәрәк кайткан Илгиз ял итә.

– Мин, гадәттә, иртәнге 10да автобустан төшә идем, бу юлы сәгать 8дә өйгә кайттым. Ятып тордым. Аннан әти белән лапаска маллар карарга чыктык, – ди Илгиз.

Шуңа игътибар итегез: аяз көн, беркайда да ут янмаган, Сания апа газ плитәсе өстендә ашарга пешермәгән, мунча да ягылмаган. Лапаска да ут кирәкми. Мусиннарның абзарлары якты, зур-зур тәрәзәләре булган. Илгиз әйтүенчә, ут чыбыкларын да августта гына алыштырганнар. Сварка белән дә эшләмәгәннәр. Әмма ут Мөхәммәтгали Мусиннардан чыккан. Алар моны үзләре дә белә. Аңлатма гына бирә алмыйлар.

– Әтинең кычкырган тавышына йөгереп чыкканда бөтен җирдә төтен иде инде. Андый вакытта каушыйсың бит әле, су сибәргә азапландым, шлангтан су килми, ул да булмый, өйдән әнине алып чыктым, абзарга йөгереп кердем, анда тереләй яна башлаган хайваннарны күреп, шок кичердем. Ут шулкадәр көчле иде, ничек керсәм, шулай чыгып та киттем, – ди Илгиз.

Соңыннан ни булганын рәтләп сөйли дә алмады алар. Энҗенең башы эшләгән: карават астындагы документлар тутырылган чемоданны сөйрәп чыгарган, аннары никтер чәйнек капкачы тотып чапканнар, иске микродулкынлы мичне “коткармакчы” булганнар. Ә ут шундый зур тизлектә ихатаны камап алган ки, биш-алты янгын сүндерү машинасы, йорт-җирне саклап кала алмаячакларын аңлап, көчләрен күрше йортларга юнәлткәннәр. Шуңа күрә, Мөхәммәтгали абый гаиләсе бераз үпкәле дә кебек. Филсинә генә башкача фикер йөртә:

– Башта чыннан да ярдәм итмәделәр кебек тоелды. Булган хәлләргә әле яңа гына аек акыл белән карый башладык. Ярый әле авылдашлар, янгын сүндерүчеләр ут эченә кермәгән, кемнәрнеңдер кадерлеләре зыян күрсә, янып үлсә, без ничек яшәр идек? – ди ул.

Алда әйткәнемчә, Рамил Мусиннарның йорты да янган. Малларын саклап кала алганнар алуын. Аның да ихатасына кердем.

– Йорт аралары бик якын шул. Заманында бабайлар аерылмыйбыз дип, шулай янәшә салган, ике түбә тоташкан диярлек. Бу – төп нигез. Яңа йортта дүрт ел ярым гына яшәп калдык. Күрәчәктер инде. Хәзер бер иске генә өй “снимать” итеп торабыз. Мин “Волгодорстрой”да эшлим. Шулар ярдәмгә килде. Янгыннан калган хәрабәләрне түгеп бетерәбез инде. Акчалата да, төзелеш материаллары белән дә ярдәм булды. Әлеге оешманың генераль директоры Айрат Миңнуллинга, җитәкчеләргә, гомумән, барысына зур рәхмәтләремне җиткерәм. Авыл халкына да рәхмәт, – ди Рамил.

Рәхмәт әйтерсең дә шул. Мин килгәндә дә “Волгодорстрой” кешеләре пыр туздырып эшлиләр иде. Техника да җитәрлек. Озакламый Рамил Мусинның ихатасы ялт итәчәк. Йорты да салыначак. Ә менә Мөхәммәтгали абыйның ихатасына карагач, кычкырып елыйсы килде. Илгиз белән Илгизәр (Филсинәнең тормыш иптәше) икәү генә нидер өстериләр. Кар ява. Пычранганнар. Туңганнар. Техникасыз алар монда бернәрсә дә майтара алмаячак, монысы көн кебек ачык.

– Ихатада үзебез генә эшләдек, нәрсә сөйри алабыз, шуны сөйрәдек, – ди Филсинә. – Рәхмәт күршеләргә, ашаттылар. Икенче көнне килдек, тагын техника юк. Мин – орчык кадәр хатын, булдыралганча ташыдым. Аннан, кычкырып еларга, калтырарга тотындым. Шундый вакытта да хуҗалык җитәкчеләре, җирле үзидарә рәисе ярдәмгә килмәгәч, нигә кирәк соң алар халыкка? Әти дә, әни дә гомерләре буе колхозга эшләгән. Әллә кайларга шалтырата, трубкага елый башлагач кына әзрәк селкенергә тотындылар. Җитәкчеләр килгәч, халык та керде, байтак эш эшләнде...

Гаяз Хөснетдиновларда да булдым. Гомере буе Мөхәммәтгали абый белән күрше булып яшәгән Фирдәвес апа аны мактамады. Ни өчендер күршеләрнең борчагы пешмәгән.

Шулай итеп, буласы булган. Мөхәммәтгали абыйның йорт-җире көлгә очкан. Инде нишләргә? Шунысы аяныч: моңа кадәр алар йорт-җирләрен иминиятләштереп килгәннәр, соңгы елда исә онытканнар. Кем әйтмешли, күрәчәкләре булгандыр инде. Кемнәндер йорт сорап та булмый, янгында зыян күргәннәр, йортсыз калганнар өчен закон нигезендә бернәрсә дә каралмаган. Яхшы очракта район администрациясеннән матди ярдәм эләгергә мөмкин. Кая монда йорт! “Правда” хуҗалыгының хәрабәләрне түгү өчен техникасы да җитми. Җирле үзидарә турында сөйләп торасы да юк. Гомумән, Мәмдәл “глава”сы Фәрит Габделхакович миңа “без бары тик халыкны күмәк эшләргә генә җыя алабыз” дип тукыды. Техника белән тәэмин итү аның кулыннан килми, янәсе. Беләм, техникасы юк аның. Ә үзе “җыябыз, оештырабыз” ди. Оештырсын рәхәтләнеп! Хәер, хәзер җир туңды инде. Язны көтәсе кала...

– Әйбер түгәм дигәндә дә чүплек бездән 70 чакрым ераклыкта урнашкан. Мусиннарга халык булышты. Алар хакында бер начар сүз әйтә алмыйм. Уңай яктан гына тасвирларга була. Эшчән халык, үзләренә үзләре эшләп көн күрделәр, – ди рәис иптәш.

Хуҗалык җитәкчесе Фиргать Җәүдәтович белән сөйләштем. Тик бер өметле сүз дә ишетә алмадым... Әллә теләми, әллә чыннан да, кулыннан килми. Хәер, Мусиннар кайгысы түгелдер инде анда. Алда әйткәнемчә, терлекчеләргә хезмәт хакы да түли алмый. Миңа вәгъдә бирде бирүен...

Соңгы сүз

Бүгенге көндә кызы Филсинәнең йортында елап утыручы Сания апа үзәкне өзә. “82 яшемдә шушы көнгә калдым бит”, – ди. Ничектер югалып калган Илгиз дә кызганыч. Гомумән, әлеге гаиләнең бөтен туганнары кызганыч. Җитәрлек ярдәм итәргә хәлләреннән килмәгәч, борчылалар, бәргәләнәләр...

Мөхәммәтгали абый турында әйтеп тә тормыйм инде. Аның хәлен күз алдына китерү куркыныч. Районнар буйлап, ярдәм итүләрен сорап йөри ул бүгенге көндә. Акча да җыйган үзе, шуңа күрә Дөбъяз, Олы Кавал, Суксу, Юртыш, Айбаш авылы халкына џәм җирле үзидарә рәисләренә, Яшел Үзән районының Чирүчи, Күлбаш, Карагуҗа, Яке, Каратмән, Уразлы, Ключи авылы халкына џәм күршеләре Нурия апага зур рәхмәтләрен җиткерә. “Авыр чакта Нурия игътибарлы булды, ишегалдын җыештырганда, кайтып-киткәндә ашатып-эчертеп торды”, – ди барлык туганнар. Югыйсә, кызының ишеге ачык, көтеп торалар үзен. Кызы дигәннән, Филсинә гаиләсе белән зур булмаган шәхси йортта тора. Сания апа, Илгиз дә шунда. Ләкин барысы да аңлый: гел болай яшәп булмаячак. Нидер эшләргә кирәк.

Барысының да йокысы качкан. Илгиз күзләренә мөлдерәп карап җан биргән атын оныта алмаса, Мөхәммәтгали абый гомере буе дәүләттән бер казык та алмыйча, иелеп-бөкрәеп, тырмашып, казынып җыйган малы өчен бәргәләнә. Уйлавы да куркыныч, 81 яшеңә кадәр эшлә, эшлә дә, бер казыксыз кал әле!

Менә шундый аяныч хәлләр Мәмдәлдә. Мин кабат республика халкына мөрәҗәгать итәм: әлеге гаиләне ярдәмегездән ташламасагыз, булдыралганча ярдәм кулы сузсагыз иде.

АКЧА КҮЧЕРҮ ӨЧЕН РЕКВИЗИТЛАР:

Сбербанк
Получатель: Галлямова
Фильсина Мухаметгалиевна
Счет получателя:
40817810262000262138
Банк получателя:
Отделение № 8610
Сбербанка России г.Казань
БИК банка получателя:
049205603
Корреспондентский счет:
30101810600000000603
Код подразделения Банка:
428610070

Авылда яшәүчеләр бәлки банкка барып, акча күчереп тә йөри алмас. Шуңа күрә, сезгә телефон номерын тәкъдим итәбез. Бу номерга акча сала, яисә зыян күрүче белән элемтәгә керү аласыз 8 962 557 56 26.

1

2

2

3

4

Казан – Биектау – Казан.
 


Эльмира ФЛҮН

|

Мультиварка уйнату бәйгесендә җиңүче билгеле булды!

$
0
0
07.12.2014 БӘЙГЕ
"Матбугат.ру" Яңа елга кадәр атна саен бер кыйммәтле бүләк уйната. Бу атнаның бүләге - мультиварка иде. Ниһаять, аның иясе дә билгеле булды. Ул - Казаннан Алсу Мәҗитова.

Җиңүчене котлыйбыз!

Алсу белән якыннанрак таныштык. Аңа 27 яшь. Казанда шәфкать туташы булып эшли. Кияүдә. Кыз бала үстерәләр. "Моңарчы зур бүләкләр отканым булмады. Мультиварканы да кулыма алмыйча, бәйгедә отканыма ышанмаячакмын!" - диде Алсу. 

Шушы бүләк редакциядә Алсуны көтә. Димәк, үз җиңүенә тиздән ышаначак ул.

 Бәйгенең шартлары мондый иде: https://vk.com/onlinetatar?w=wall-81763294_6%2Fall

Җиңүчене http://prizoland.com/randomizer/ сайтында урнашкан очраклы саннар генераторы билгеләде. Бу мизгелне без видеога төшердек: 

Бүләк уйнатулар дәвам итә! Иртәгә яңа бәйге һәм яңа бүләк игълан итәчәкбез. Күзәтеп барыгыз!

 


---

--- | 07.12.2014

Гүзәлемнән өр-яңа КЛИП (ПРЕМЬЕРА)

$
0
0
08.12.2014 Шоу-бизнес
Менә менә менә генә Гүзәлемнең өр-яңа клибы табадан төште. Анда Салават Миңнеханов та катнашулы. Кем әйтмешли, "первым делом самолеты, ну а девушки, а девушки потом". Карбыйбыз:

 

 

 

 

 

 

 

 


---

--- | 08.12.2014

Татар матбугаты яшәр өчен акча эшләргә өйрәнә (ВИДЕО)

$
0
0
08.12.2014 Матбугат
"Татмедиа"ның ни өчен үз киосклары юк? Ничек укучыларны арттырырга? Татар конгрессы оештырган утырышта катнашучы матбугат чаралары башлыклары шул турыда сөйләште

4 декабрьдә "Казан" милли-мәдәни үзәгендә узган татар киңкүләм мәгълүмат чараларының бүгенгесенә һәм киләчәгенә бәйле очрашуда дәүләт газетлары мөхәррирләреннән тыш, "Безнең гәҗит", "Матбугат.ру" кебек бәйсез мәгълүмат чыганаклары хуҗалары да үз сүзләрен әйтте. Татар конгрессы башкарма комитетының 2014 ел йомгакларына багышланган киңкүләм мәгълүмат чаралары комиссиясе утырышы иде бу. Аны "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе башлыгы, Дәүләт шурасы депутаты Илшат Әминов җанлы телдә татарча алып барды. Иң элек татар конгрессының матбугат хезмәте җитәкчесе Гөлназ Шәйхи әзерләгән видеохисап каралды, анда конгресс кул астында әзерләнүче медиа эшчәнлеге турында сөйләнде.

Илшат Әминов татар мәгълүмат чараларын арттыру яклы   Русча эфирга чыгучы "Семь дней" тапшыруы белән танылган Илшат Әминов барлык килгән кунаклар белән ана телендә мөләем аралашып, һәркайсына сүз биреп, теләк-тәкъдимнәренә колак салырга тырышты. Үзе ягыннан татар мәгълүмат чараларының күбрәк, сыйфатлырак булуын теләде, Татарстанда яңа татар телле радио ачу эшләрендә актив катнашуын әйтте.   Аның янәшәсендә "Татмедиа" агентлыгы җитәкчесенең урынбасары Нурия Беломоина да эшчәнлекләре турында сөйләп мөхәррирләрнең сорауларына җавап бирде. Алар президуюмнан гына сөйләсәләр, аерым чыгышларны беренче булып берничә атна элек кенә "Татмедиа" җәмгыяте башлыгы киңәшчесе итеп билгеләнгән Римзил Вәлиев башлады.   Ул Русиянең төрле төбәкләреннән җыелган мөхәррирләргә мөрәҗәгать итеп, аны да үз кешеләре итеп кабул итүне сорады. Вәлиев бирелгән вакыт кысаларына гына сыймады, күп сөйләде. Чыгышында милли басмаларның укучылары санын югалтмау, татарлар яшәгән төрле төбәкләрдә язылу бәясен көйләү, электрон мәгълумат чаралары үсү-үзгәрү нәтиҗәсендә милли телевидениене саклап калу мәсьәләләренә кагылып үтте. Әмма күп сораулар ачык калды. Аларга башка чыгыш ясаучылар, мөхәррирләр җавап бирергә тырышты.   Милли басмаларга хөсетлек килешми   "Безнең халык ниндидер авырлык килгәндә генә үзенә көч туплап, алга адым ясый, бугенге кризиста без дә үзебезнең укучыларбызны югалтмабыз. Ләкин бер нәрсә борчый: безгә бер-беребезгә "үләсез, яши алмыйсыз" дип диагноз куярга ярамый, хөсетләнү безнең сыйфатны үстерми. Эшне эшлик, милләткә хезмәт итик, ләкин янәшәдәге синең кебекләрне чеметеп, аларга таяк кую дөрес түгел", диде "Ватаным Татарстан" газеты баш мөхәририре Миңназыйм Сәфәров.   Аңа "Ни өчен "Ватаным Татарстан" федераль каталогка кермәде?" дигән сорау бирелде. Ул моны кирәкмәгәнгә акча түгү, бу юл белән чит төбәкләрдә укучылар артмавы белән аңлатты. "Укучысы булганда андый мөмкинлекне тудырырга кирәк, ләкин шул ук Чувашстан, Башкорстанда безнең матбугатны алдырттырмау системы яши икән, аны эшләү мәгънәсез, анда безне укучылар бик аз. Бердәнбер юл – башка өлкәләрдә яшәүче татарларга төрле сайтлар, интернет мөмкинлекләрен кулланып укыту, язылдыру юлларын камилләштерү", ди Сәфәров.   "Татмедиа"ның үз газет киосклары булырга тиеш"   Ике дистә меңнән артык тираж белән мөстәкыйль чыгучы "Безнең гәҗит" нәшере, баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов, газет-журнал тарату, сату проблемнарын "Татмедиа" агентлыгы белән берлектә чишәргә чакырды.     "Бүгенге көндә монополистка әйләнгән почта газет-журналларга язылу бәясен арттыра. Кызганыч, бу шартларда ниндидер яңалык кертеп эшләү юлларын эзләү юк. Без берләшеп альтернатив язылу, алтернатив тарату юлларын тапсак, хәлебез җиңеләячәк. Киосклар мәсьәләсенә килгәндә, нишләп "Татмедия" чит эшмәкәрләр белән хезмәттәшлек итә, без аларга аз бәядән газета сатып, алар ул бәяне икеләтә күтәреп сата. "Татмедия"нең ни өчен бүген үз киосклары юк? Бу турыда уйланырга вакыттыр. Без бәйсез, мөстәкыйль эшләүче басма. Шуңа да менә бетәбез, ябылабыз дигән вакытлар да күп булды. Шул чакта, башка безнең кебек үк мөстәкыйль басмаларның ярдәмнәрен күрәбез. Бүгенге көндә без, басмачылар бердәм, бер-беребез белән киңәшләшеп яшибез, бүген безне укымасалар, аларны укысыннар файдасы уртак – укучы булсын, ул татарча укысын. Укучыга кызыклы, файдалы материал булсын өчен без бүген бер урында таптанып торудан тайпылырга тиешбез", диде Фәйзрахманов.   Татарстан президенты яңа киосклар проектына каршы   Илфат Фәйзрахманов күтәргән киосклар мәсьәләсенә "Татмедиа" җитәкчесе урынбасары Нурия Беломоина шундук ачыклык кертергә ашыкты.   "Татмедиа газета-журналларыбызны сату өчен үз киоскларын булдыру турында президентка мөрәҗәгать итте, әмма бу тәкъдим кабул ителмәде. Беренчедән, шәһәрдәге киоскларны бөтенләй бетерү эше алып барыла, икенчедән, шәһәрдәге киосклар башка тауарларны да сата, ләкин безнең газет-журналлар аларга кирәк түгел. Без Татарстан районнары идарәләренә дә мөрәҗәгать иттек, ләкин 43 муниципалитетка язган хатның 43е дә кире кагылды. Менә без бүген шундый халәттә, әмма бу юнәлештә эшебезне туктатмыйбыз. Чөнки моның өчен без акчаны үзебез табабыз, урын гына табарга кирәк. Ният-планда инвестор ярдәме белән күпфункцияле киосклар төзү иде, анда телефонга акча салып, дәүләт электрон хезмәтләрен кулланып, җылынып, газет-журналлар алып була торган зур булмаган биналар булдыру ниятләнә, әлегә проектны тормышка ашыру һаман да чигерелеп килә", диде Беломоина.   Газет-журналлардан тыш милли телевидение-радио турында да сүз булды. "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясенең урынбасары Миләүшә Айтуганова татар телевидениясенең хәле, проблемалары, яңа проектлары белән таныштырды.   ТНВны караучылар өлкәнәя, яшьләр кими   ТНВ баш мөхәррире урынбасары Миләүшә Айтуганова "Телевидениенең төп проблемаларына килгәндә, бүгенге көндә аудиториянең өлкәнәя баруы күзәтелә. Без бу проблемнан чыгу юлы буларак интернет телевидениене күздә тотабыз. Яшьләр һәм балалар өчен интернетта татар телендә телевидение эшләтеп җибәрергә телибез. Бүгенге көндә  интернетта төрле татар сайтларында безнең эшчәнлеккә, милли киңкүләм мәгълүмат чараларына караган пычрак фикерләр бар. Бу бездә этика, эчке цензура, тәрбия булмау турында сөйли. Киләчәкне уйлап эш иткәндә татар матбугатының барлык өлкәләренә берләшеп яшәү кирәк", диде.   Ринат Закиров "Яңа гасыр" каналыннан канәгать   Ул арада президиумда утырырга тиешле, әмма күп урында катнашу сәбәпле каядыр барырга ашыккан конгресс рәисе Ринат Закиров сүз алып Миләүшә Айтуганова чыгышыннан соң "Яңа гасыр" каналына рәхмәтләрен яудыра башлады. Ул үз фикерләрен дөньяда яшәүче барлык татарлар исеменнән җиткерде.   "Мин чит төбәкләрдә яшәүче бөтен татарлар исеменнән ТНВ каналы эшчәнлегеннән канәгать булуыбызны белдерәбез. Бу юнәлештә барсак, безнең телевидение халыкка якынаю, балаларга милли тәрбия бирү, туган телне үстерү мәсьәләсендә уңышка ирешәчәк. Без сездән бик канәгать, алга таба да бергәләшеп дус-тату булып эшләүне дәвам итик”, диде Закиров.   "Халыкның главаның кайда булуы турында укыйсы килми"   Чираттагы чыгыш ясаучы, "Шәһри Казан" газетасы журналисты Илфак Шиһапов белдергәнчә, журналистларның эчке цензурасының артыгы белән булуы, ирекле уйлый, яза белмәве татар матбугатының укучысы кимүенә китерде. Илфак ШиһаповИлфак Шиһапов   "Халыкның президент яки кайсыдыр главаның каядыр барганын укып утырасы килми, аның тормыш турында укыйсы килә. Укырлык әйбер булса, укучысы һәрвакыт табыла. Без үзебез кысалардан чыга алмыйбыз, үзебез үк уйлар белән ирексез, зарлану биредә урынсыз. Глава турында начар язып буламыни дип уйлаган кеше журналист була алмый. Журфакта укып кына журналист булып булмый, ул Ходайдан бирелә. Бездә сүз иреге юк дигән сүз дөрес түгел, сүз иреге безнең үзебездә юк, без үзебезнең шәүләбездән куркабыз, чөнки бездә күбесе совет журналистикасы гадәтләрен дәвам итеп эшли. Газет кызыклы булсын өчен, халыкчан булсын өчен нәрсә эшләргә соң?  Бүгенге көндә яхшы тираж җыйган шәхси матбугат чынлыкта сары темалар күтәрми, андый гаепләр ату дөрес түгел. Дәүләт басмаларында да, мөстәкыйль басмалардагы кебек үк, проблемнар күтәрелә, ләкин аерма шунда, телләре төрле. Артыгын әйтеп ташламасам иде, дип язалар, бу татарларга хас әйбер. Шундый позициядән чыгып язылган газет халыкта укылмый. Газет ул дус, иптәш булырга тиеш", диде Илфак Шиһапов.   "Халыкка якын булырга, ул аңлаган телдә язырга кирәк", ди Шиһапов. Залда утырган язучы, шагыйрь Ркаил Зәйдулла Илфак әфәндегә каршы төшеп, газет-журналларның язу теленә игътибар итәргә кирәклекне әйтте.   "Бүгенге көндә газета-журналларның теле аксый, халыкка якын булырга тырышып, халыкка якын тел белән язу дөрес түгел. Син бит халыкның ничек сөйләшкәнен беләсең, Илфак. Шул дәрәҗәгә төшергә буламы", диде Зәйдулла.   "Кызыл таң"лылар миллионнар эшләүләрен әйтеп татарстаннарны таң калдырды   Ничек язу мәсьәләсеннән болайрак, күбесен тиражны арттыру, газет сатып акча эшләү мәсьәләсе борчый иде. Шуңа да Уфадан килгән "Кызыл таң" газеты баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов үз чыгышында миллионлаган сум эшләүләрен әйткәч, залдагылар аһ итте, бөтен игътибар аңа юнәлде.   "Ярты елга язылу 1300 сумга якын, шуның 70 процентын почта ала. Почтаны финанслау өчен яшәгәнче дип, моннан чыгу юлын эзләп, үзебезнең газет өчен берничә язылу индексы булдырдык, халык үзенә кирәклесен үзе сайлый. Бу укучы санын югалтмаска ярдәм итте. Газетны бүлеп, аз-азлап та таратабыз, кемдер атнасына бер килгәнен, икенчеләре атнасына өч килгәнен ала. Әлбәттә, бәяләр аерыла, укучы үзе сайлый. Халыкка пропаганда, газетны популярлаштыру максатыннан без ай саен "Нур" театрында берәр районны чыгыш ясарга чакырабыз, алар үз районнарыннан чыккан күренекле шәхесләр белән берлектә концерт куялар, бу зур проект. Шунда җыелган халык турыдан-туры безнең газет белән таныша ала. Тамашаларны карау өчен газетка язылырга кирәк, ул керү билеты да булып тора. Бер газет белән ике кеше керә. Бу алымнар басма тиражны шактый арттырды.   PDF абүнәләребез бар, сайтта электрон киосклар булдырдык, электрон газет ясадык, анда онлайн телевидение эшләп килә. Бу альтернатив чаралар газетның гомерен озайту, хәлен яхшырту максатында эшләнде. Газет китап чыгару белән белән дә шөгыльләнә, безгә һәркем килеп үз китабын чыгара ала, табышларыбыз инде миллионнар белән исәпләнелә", диде Фәтхетдинов.   Популяр татар төркемнәрен тотучы яшьләрне милләткә борырга кирәк   Дәүләтнеке булмаган, мөстәкыйль эшләүче иң күп укучысы булган "Матбугат.ру" сайты хуҗасы Данил Сәфәров та үз чыгышында электрон абүнәләрне, интернет битләрнең мөмкинлекләрен актив кулланырга чакырды.   "Электрон сайтларның яшәеше, сулышы турыдан-туры аларның эшчәнлегенә бәйле, вакытында җиткерелгән мәгълумат кына актуаль, газета-журналларның күбесе сайтларын алып баруны икенче эш итеп кенә кабул итәләр, чөнки аның акчасы юк, ул алар өчен бер "абуза" формасында. Бүгенге көндә киң популярлык алган социаль челтәрләрдә татарча төркемнәр бар, аны гади мәктәп укучылары, яшьләр төзи, аларны үзебезгә чакырып, нәкъ менә милләткә хезмәт итүгә җәлеп итергә кирәк", ди Сәфәров.   "Йә җырлыйк кына, йә биик кенә инде"   Конгрессның башкарма комитетының Киңкүләм мәгълүмат чаралары комиссиясе утырышында "Болгар" радиосы җитәкчесе Илнур Фәйзрахманов та бар иде. Аның "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе башлыгы Илшат Әминов белән радионың эчтәлеге турында бәхәсләшүләре билгеле булды.   "Йә җырлыйк кына, йә биик кенә инде дип әйтәм менә аңа, ул әлегә төрлечә эшләү яклы, соңыннан нәтиҗәләрне карыйбыз инде", диде Әминов Фәйзрахманов сөйләгән арада.   "Бүгенге көндә бездә төрле аудиториягә караган тапшырулар эшләнелә, яңа проектлар эзерләнә. Тыңлаучы радионы ун минут тыңлап ниндидер нәтиҗәләр чыгарырга ашыкмасын иде, боларның тапшырулары юк дип алар шул рәвешле синең бөтен эшеңне юкка чыгарырга мөмкиннәр", ди Фәйзрахманов. Аныңча, радиода алып баручыларның сөйләмнәрен дә һәрвакыт тыңлап, паразит сүзләрне бетереп торалар. Ул ике якка да файда булачагына ишарә ясап, матбугатчыларны радио белән хезмәттәшлеккә чакырды.  


Рөстәм ИСХАКЫЙ

| 06.12.2014

Яшьти Зиннур Тимергалиев: «Мине ничек манчырлар икән?»

$
0
0
08.12.2014 «ЯШЬТИ» әдәби сәхифә
«Исәнмесез. Анда «Матбугат.ру»да яшьти Зөлфия Йосыфалиевага яхшы элләккән. Минем шигырьләрне дә куя алмассыз микән шунда. Беләсем килә, мине ничек манчырлар икән», - дигән хат килде редакциягә.
Арчадан Зиннур Тимергалиевга 40 яшь. Өйләнгән, ике баласы бар. Күңеле белән ул һәрвакыт яшь. 15 ел ОВД системасында эшләп, сәламәтлеге какшау аркасында ялга озатыла. Инфаркт һәм инсульт кичергән кеше. Беренче шигырь язу теләге солдат хезмәтендә туган. Туган якны сагынудан. Солдаттан кайткач Зиннур әфәнде шигырь язудан туктамый.   * * *  Ачуланма инде миңа әгәр , - Хәлең ничек ? - диеп хат язсам. Айлар-еллар суга акты инде, Онытмадым – дигән сүз куйсам.   Ачуланма саклаганым өчен, Бик тирәндә сине сөйгәнем. Яңгыр арты, кояш чыга. Башын күтәр әйдә - дигәнең.   Очрашулар сорап яза алмыйм, Араларны еллар туздырган. Бер йөрәкне мәҗбүр итеп, Башка белән гомер узылган.   Ачуланма миңа, үтенәмен, зинһар, Йомшап киткән кайчак күңелгә. Уйларымда сиңа барып кайттым, Бер хыялый кечкенә мизгелдә.   * * *  Бәхетеңне белү өчен Бәхетсез булып кара. Мәңгелеккә гашыйк бул да, Сагыштан елап кара.   Шатлыгыңнан елмайганда, Маңгайга тондырсыннар. Син кем әле – дисеннәр дә, Нахак сүз ыргытсыннар.   Каргап кара язмышыңны, «Һаман да кара тора». Ирек бирми елмаерга, Күсәге әзер тора.   Барысын да узар өчен  Син бераз яшәп кара. Чын бәхетне тату өчен Картлыкка җитеп кара.   * * *  Егылганда килеп кулын бирә, Дус та түгел, бары чит кеше. Раббым ахры җибәрәдер: - Онытамдым әле мин сине!   Елыйм дисәң, елмайталар, Тыңламыйлар хәтта зарымны. Саташулар аша атлап китсәм, Тазарталар килеп уемны.   Яңгырлы көн кинәт ямле була, Адашканда юллар табыла. Егылганда йөгереп килгән, Тиккә генә инде дус була.   Яратасың ахры мине, Раббым, Сынау арты сынау узамын. Көчем бетте бара алмыйм-дисәм! Киләсең дә кулың сузасың.   * * *  Розаларның исен мин яратмыйм, Мин әремнәр исен яратам. Чит җимешкә исем китми, Миләш кабып бары тәм табам.   Матур дыр ул кипарислар, Тик, минемчә, матур каеннар. Юл буена чыкканнар да, Тирән уйга гуя чумганнар.   Ишеткән бар диңгез шавын, Ә колакка ятыш чишмә тавышы. Колач җитмәс күрдем елагаларны, Ә яраттым бары инеш агышы.   Әйе, күрә алдым чит җирләрне, Тоя алдым йөрәк сагышы. Гүзәлеккә карап соклансам да, Күңел барбер илгә ашыкты.    * * *  Талгын гына яуган тәүге карым, Хәбәр бирә кышның җиткәнен, Сабыр гына калып күзәтәбез, Тагын бер ел узып киткәнен.   Акрын гына узган иске елым, Син кайчандыр идең яңасы. - Рәхмәт сиңа - диеп башым иям, Узган гомер юктыр кайтасы.   Гүзәллеккә чумган кышның таңы Йөрәкләрдә сагыш уятмый, Яңа елда, яңа бәхет килер ди дә,  Күңелләрне шулай алдалый.   Алда көтә салкын бураннары, Уйларымнны кабат чуалтыр. Ашыктырмыйм әле гомерләрне Язларым да кабат бер кайтыр.    * * *  Әрәмәлек кабат тынып калган, Сандугачым кая юл алган. Серләшмиләр инде яфраклар да, Сары төсен бары каплаган.   Сандугачым, син оныттың бугай, Минем өчен җырың калганын. Йөрәгемнән чыкан моңлы көем, Иштә алмый гомер узганын.   Ота алмый кабат китеп бардың, Мин бит сиңа бары җырладым. Җан ярасын аңларсын да, Кушылырсың диеп уйладым.    Кабат сагыш басылмыйча калды, Кабат килер язлар көтәсе. Кышларымда купкан буран Күңелемнең сиңа үпкәсе.   Борчылу   Көнем туса, кемдер килер кебек, Юк та бугай көткән кешем дә. Таба алмый җаным тынычлыкны Бармый кебек бүген эшем дә.   Көнем туса, җаным тумагандай, Гел сызланып һаман ни көтә? Сабыр гына булып кала алмый, Тыныч бугай инде, өем-көем дә.   Көнем туса, хаман кемне көтәм? Ник сабырсыз икән йөрәгем. Килер кешем юк та кебек, Тик кемнедер көтә күңелем.   * * *  Сөйләр идем серләремне Серемне сер итсәләр. Тик нишләрмен серем белеп Үземне хур итсәләр?    Сөйләр идем серләремне  Мин тугры юлдашыма. Тик нишлим соң, сөйли алмыйм, Сәбәп юк ышанычка.   Сөйләр идем серләремне  Мин барлык дусларыма. Тик нишләрмен әгәр алар, Әйләнсә дошманыма.   Юк кирәкми, сөйләмим мин  Дуска да, дошманга да. Кирәк түгел сезнең сер дә. Сердәшсез тыныч миңа.    * * *  Хушлашмыйча китү җиңел, Кире кайтыр өчен булмаса. Үткәннәре онытылсын – диеп, Кулың селтәп әгәр сызылса.   Ике язмыш инде ике ярда, Айрым гына инде юл салса. Өзгәләнми йөрәк сабыр калып, Сагыш җиле сине аяса.   Тыныч узса төннәрең дә, Саташусыз булса уяну. - Үткән инде, үкенечкә түгел Ирен чәйнәп нигә елату!   Көннәр үтә-үтә төннәре дә, Кире кайтыр юллар эзлибез. Онытыла яшьлек үпкәләре, - Син гаепле түгел, мин – дибез.   Әйләнә кайта уйлар кабат, Айрым киткән юллар чатына. Бер җылы сүз иштергә теләп, - Зинһар өчен, яшьлек хакына!   Хушлашмыйча китү җиңел түгел, Кала анда җаннар яртысы. Сызланмыйча тора алмый  Төзәлми шул йөрәк ярасы.  
---

--- | 08.12.2014

Рифат Фәттахов Ваһапов фестивале, “Татар моңы” һәм Филүс Каһиров турында

$
0
0
08.12.2014 Мәдәният
Бүген журналистлар белән очрашу вакытында Рәшит Ваһапов фестивале җитәкчесе, продюсер Рифат Фәттаховтан “Шушы көннәрдә генә үткән “Татар моңы” конкурсының йомгаклау концерты һәм анда сезнең лауреат Филүс Каһировның катнашуы турында фикерегез нинди?” дип сорадылар. Ул болай дип җавап бирде:

- Әлбәттә, уңай. Фестивальләр, конкурслар күп булган саен талантлы яшьләребезгә зур сәхнәгә чыгу мөмкинлеге арта. Кемдер үзен Ваһапов фестивалендә күрсәтә, кемдер – “Татар моңы”нда, кемдер – “Созвездие”дә... Болар барысы да бары тик файдага.

Билгеле, ел саен зур талантлар ачылмаска да мөмкин. Һәр конкурс бер генә яңа исем ачса да – бу инде зур уңыш. Ә андый исемнәр быелгы “Татар моңы”нда бар иде.

Инде Ваһапов фестиваленең гран-при иясе Филүс Каһировның бу концертта катнашуы, бигрәк тә аны төгәлләве, миңа калса, оештыручылар тарафыннан нык уйланылган, моңа тирән мәгънә салынган. “Без Филүсләр кебек яшьләрне эзлибез, бүгенге җиңүчеләргә әнә шул үрнәккә омтылырга кирәк”,- дигән мәгънәне күрдем мин монда. Бу, әлбәттә, Филүскә дә һәм, һичшиксез, Ваһапов фестиваленә дә югары бәя. Рәхмәт! Филүснең чыгышын бу концертта иң уңышлы дип санасам да, миңа калса, репертуар, җыр дөрес сайланмаган. Әлбәттә, бөек җырчыбыз Илһам Шакиров репертуарындагы “Казах кызы сөйгәнем” - камил әсәр. Әмма Филүс аны кирәгеннән артык “заманчалаштырган”, попсалаштырган. Шуңа күрә, ни кызганыч, бу җыр белән Филүс үзенең зур мөмкинлекләрен күрсәтә алмады. Хәер, монысы инде икенче мәсьәлә...   Ә “Татар моңы”на мин уңышлар телим! Киләчәктә дә шулай бер-беребезнең уңышларына сөенеп, бер-беребездән үрнәк алып яшәргә язсын.  
Айдар СӘЛИМОВ

|

Операциягә әзерләнүче Дәниф Шәрәфетдинов: "Дуслар ташламый, шуңа сөенәм" (ВИДЕО)

$
0
0
08.12.2014 Җәмгыять
Озак вакыт авырып торучы, тиздән операция кичерәчәк танылган җырчы Дәниф Шәрәфетдиновка ярдәм итү өчен җырчылар һәм артистлар Чаллыда концерт-тамаша оештырды.

Танылган җырчы Дәниф Шәрәфетдинов соңгы елларда сәхнәдә күренмәде. Моның сәбәбе җырчының авырып китүе иде. Дәнифнең авыр көннәрендә сәнгать кешеләре аңа мадти ярдәм күрсәтү максатыннан 3 декабрьдә Чаллыда хәйрия концерт-тамаша күрсәтте

Дәнифнең бүгенге хәле нинди, киләчәккә нинди өметләр баглый? Без төрле имеш-мимешләргә урын бирмичә, халык яратып өлгергән җырчының үзенә мөрәҗәгать иттек.   – Дәниф әфәнде, авыруыгызның елларга сузылуы тамашачыларны борчый. Берничә ай элек кенә сезнең турыда "култык таякларына калды", дигән хәбәрләр дә булды. Менә сез бүген таякларсыз гына тамашага килгәнсез. Тамаша дигәнебез ул сезнең тазару, аякка басуга беркадәр мадти ярдәм күрсәтү уңаеннан оештырылган хәйрия концерты. Мөмкин булса, бүгенге халәтегезне әйтеп китә алмассызмы?   – Август аенда көтмәгәндә генә аяксыз калып, таякларга калдым, дияргә була. Табиблар бер ай дәвамында диагноз куя алмадылар. Соңрак, өченче ай дәвамында Казанда дәваланып, кыйммәтле дарулар куллана башлагач, хәлем бераз җиңеләйде кебек. Шул дәвалануларны дәвам итү, кыйбатлы даруларны алу өчен мадти ярдәм күрсәтү максатыннан менә Чаллы артистлары хәйрия концерты оештырган. Мондый гамәлләре өчен аларга зур рәхмәт. Менә мин үзем әле Казаннан кайттым гына, шуңа сәламәтлегем какшабрак тора. Бу инде күптәннән җыелып килгән. Аякка басарга ярдәм итәргә теләүчеләр күп икән, чын күңелдән рәхмәт барысына да. Бу заманда ничек кенә булмасын, гаилә белән үзебезгә генә авырлыкларны җиңү шактый кыен булгандыр. Иҗатташ дуслар ташламый, шуңа сөенәм.   – Дәниф әфәнде, алда әйткән идем, имеш-мимешләр турында сүз булмый дип. Шулай да, сезгә бик кирәкле булган уколларның берсенең генә дә бәясе йөз мең сум чамасы тора, дигән сүзләрне ишеттек. Шуңа үзегез ачыклык кертсәгез иде.   – Бер укол бәясе алай ук тормый, 78 мең сум тирәсе тора. Аннан соң, алда булачак операциянең дә бәясен 120 мең сум белән билгеләделәр. Ни генә булса да, бүгенге көндә минем дусларның булуы, ярдәм итәргә тырышулары җанга, күңелгә рәхәтлек бирә, киләчәккә ышаныч өсти.   * * * *   Шушы хәйрия концерты барышында без әлеге чарада катнашкан утызлап артистның берничәсенә мөрәҗәгать иттек. Чаллы театры артисты, драматург Булат Сәләхов әңгәмә барышында "Әйе, мондый авыр хәлләрне читләтеп үтмәскә тырышырга кирәк. Кайбер артистлар-йолдызлар мондый нәрсәне оныттылар. Мин әйтер идем, кеше зурмы ул, кечкенәме ул, бәлагә тарыса, безнең бурыч кулдан, хәлебездән килгәнчә аңа ярдәм итү. Шуңа, Дәнифнең сәламәтлеген яхшырту өчен бик күп артистлар килде. Үзебезнең Чаллы артистлары, Казаннан, Башкортстаннан кайтканнар да бар. Моны бик күркәм күренеш дип саныйм, зур рәхмәт аларга", дигән фикерләрен җиткерде.   Әлеге хәйрия концертын Казаннан кайткан Гөлдания Хәйруллина да хуплый. "Әлбәттә, безнең Чаллы артистлары гомергә бердәм булды. Кемгәдер авырлык килгәндә ярдәмләшеп яшәделәр. Миңа да авыр чакларда булыштылар. Рәхмәт барысына. Менә бүген дә, шул гадәтне дәвам итеп, Дәнифкә ярдәм итәргә җыелдык. Биредә азмы-күпме җыелган акча аңа тазалыгын арттырырга ярдәм итсен иде. Ул киләчәктә дә сәхнәләрдә тамашачыны сөендерсен, гаиләсе белән дә бәхетле булсын иде", ди Гөлдания ханым.   Шушындый теләкләрне Дәниф Шәрәфетдиновка теләктәшлек күрсәтеп килүче бик күп артистлардан, тамашачылардан ишетергә туры килде.  

 

Дәнифнең элекке елларда башкарган "Тәрәзәңә пәрдә корма әле" җыры
Гарифулла ГАЗИЗ

| 07.12.2014

Мультиварканы алып киттеләр (ФОТО). Бу атнаны миксер уйнатабыз!

$
0
0
08.12.2014 БӘЙГЕ
"Матбугат.ру" 2014 елның декабрендә атна саен бер бүләк уйната. Узган атнаны мультиварка уйнаткан идек. Бу атнаны - миксер. Бәйгенең шартлары:

1) Бу язмага "Вконтакте"да репост ясау һәм бәйге тәмамланганчы стенагызда тоту: https://vk.com/onlinetatar
2) https://vk.com/onlinetatar группасына язылу: 
3) МАТБУГАТ.РУ сүзен оригиналь итеп язып (төймәләр белән тезеп, конструктор белән ясап, утыннар белән тезеп һ.б.) фотога төшерү һәм фотоны монда җибәрү: https://vk.com/id104466155 (фотоны җибәрү – аны “Матбугат.ру” сайтына элергә рөхсәт бирүне дә аңлата). 
Җиңүчене 14 декабрь көнне очраклы саннар генераторы билгеләячәк.

* * * 
Узган атнаны мультиварка уйнаткан идек. Җиңүче Алсу Мәҗитова бүген бүләкне редакциядән алып китте. "Мультиварканы кулыма алмыйча җиңүемә ышанмаячакмын дигән иде Алсу. Менә хәзер ышанды инде.

Җиңүчене билгеләүне видеога яздырган идек: 


---

--- | 08.12.2014

“Кышкы солянка” вакыты җитте!

$
0
0
08.12.2014 Шоу-бизнес
Язлар үтте, җәйләр китте, көзләр дә артта калды. Димәк, “Кышкы солянка” вакыты җитте! Үтеп баручы елның иң күңелле концертын күрү мөмкинлеге бар. 24-25 декабрь көннәрендә “Филармония” концертлар залында “Кышкы солянка” булачак.

Яңа ел бәйрәме рухын тояр өчен генә булса да, барырга кирәк анда, җәмәгать. Сер итеп кенә әйтәбез: үзенең Кар кызын белән Кыш бабай да киләчәк! Ә алып баручылар, т-с-с-с – йолдызлы парлы конферанслар – Ләйсән Гыймаева һәм Булат Бәйрәмов, шулай ук Иркә белән Илшат Вакказов!

Тәмле мандариннар исе, күңелле бүләкләр һәм йолдыз кунаклар – кызыктырдымы! Барысы да сезне көтә!

Үзеңә һәм якыннарыңа билет алып калырга ашык. Моның өчен kassir.ru сайтына мөрәҗәгать итеп була. Яки 297-43-77 номерына шалтыратыгыз.

Бу концертка билетлар - яңа елга бүләк ясау өчен бер дигән бит!

 Димәк, 24-25 декабрь көннәрендә

18:30 сәгатьтә

“Филармония” концертлар залында

“Кышкы солянка”да очрашканчыга кадәр.  




|

Түбән Новгородның Җәмигъ мәчете 100 еллыгын билгеләргә җыена

$
0
0
08.12.2014 Дин
Үткән көннәрдә без Түбән Новгородның Җәмигъ мәчетендә булдык һәм федераль дәрәҗәдә мәдәни мирас дип танылган бу тарихи бинаның 100 еллыгына әзерлеге белән кызыксындык. Исегезгә төшерәбез, өлкә үзәгенең тау өлешендә урнашкан бу мәчет киләсе 2015 елда үзенең гасырлык юбилеен билгеләп үтәчәк

- Бер Аллаһының рәхмәте белән мәчетне төзекләндерү эшләре салмак кына бара. Бүгенгесе көнгә реконструкция буенча биш миллионлык эшләр башкардык инде. Өлкә хөкүмәтенә рәхмәт, шул чыгымнарның яртысын кап- лады. Әйтергә кирәк, мәчеткә нигезеннән алып түбәсенә кадәр ремонт ясыйсы бар. Күргәнегезчә, түбәсен кыйммәтле һәм чыдам материал белән яптык. Тиздән ярым айлары да урыннарына беркетелер. Түбә турында сөйләгәндә, мәдрәсәбезнең дә түбәсен алмаштыру сорала. Ник дисәгез, ул гамәлгә кертелгәннән бирле ремонт күрмәгән, ә бу вакыт чоры төп-төгәл 20 ел тәшкил итә. Мәчет бинасын мөселманнар ихтыяҗына кайтаргач, аңа ремонт ясалган иде һәм шуннан алып бүгенгесе көнгә кадәр ул яңартылмады диярлек. Ә бит 1991 елдан алып шактый сулар акты инде, - дип сөйләде өлкә Җәмигъ мәчете имамы, хөрмәтле Үмәр хәзрәт Идрисов.

Нәкъ ул бу тарихи мәчетне Нижгар татарлары ихтыяҗына кайтару мәсьәләсе белән 1980 елларда ук кайнап йөри башлый. Ләкин ярты гасыр дәвамында склад, госпиталь, балалар бакчасы һәм ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү пункты булган бу бинаны тиз генә кайтарып бирмиләр шул. Бохарада дини белем алып кайткан һәм татарларның рухи мәнфәгатен канәгатьләндерүгә керешкән Үмәр хәзрәткә бу өлкәдә күп чабып йөрергә, күп инстанцияләрнең ишекләрен шакырга туры килә, әмма Ходайның ярдәме белән ул морадына ирешә – 1915 елның 20 мартында ачылган һәм 1938 елда ябылган бу мәчет яңадан татарларга кайтарыла.

1990 елларда Үмәр хәзрәтне Т.Новгород өлкәсенең баш имамы итеп сайлыйлар һәм ул яңа гына оешкан (1993) Диния нәзарәтен дә җитәкли.

- 1990 еллар – иң авыр еллар иде. Мәчетне яңарту белән янәшәдә мәдрәсә дә төзи башладык. Әмма, әйткәнемчә, акча кытлыгы, дөресрәге, юклыгы нык сизелде. Ярый әле шул авыр заманда мәдрәсәне төзеп бетерергә мәскәүле якташыбыз Рәшит Баязитов ярдәм итте. Рәшит Җаббарович белән безне ул чакта Равил хәзрәт Гайнетдин таныштырды. “Син аның якташы, шуңа ярдәм кылырга тырыш”, - дип мөрәҗәгать итте Равил хәзрәт Рәшит әфәндегә. Аллага шөкер, Рәшит Җаббаровичның үзенең дә Мәскәүдә зур төзелеше бара иде, әмма ләкин безгә дә булышырга мөмкинлек тапты. Мин аларның икесенә дә зур рәхмәтле, - ди Үмәр хәзрәт Идрисов.

Бүгенге мәчет тирәсендәге эшләргә конкрет килгәндә, өлкә Диния нәзарәтенең капиталь төзелеш бүлеге җитәкчесе Наилә Мухарметовадан да сораштык.

- Баштан ук башласак, Үмәр хәзрәтнең фидакарь тырышлыгы аркасында бу Җәмигъ мәчете1988 елда өлкә мөселманнарына документаль рәвештә тапшырылды. Өч ел дәвамында аны төзекләндердек, чөнки 50 ел эчендә ул шактый таушалган иде, хәтта архитектурасына да үзгәрешләр кертелгән булган. Тарихи документлар, фотолар ярдәмендә без аның беренче күренешен кайтардык. Һәм менә бүген тагын мәчетне яңартабыз, ныгытабыз, тагын өлкә мөселманнарына ул 100 ел хезмәт итсен иде, дигән ният белән бу эшләрне башкарабыз, - дип сөйләде Наилә Шавкатовна.

- Тарихи Җәмигъ мәчетен элекке кыяфәтенә кайтару максаты белән нинди күрмешләр күргәнне, нинди зур эшләр башкарганны, күпме күз яшьләре түгелгәнне үзебез генә беләбез, - дип сүзгә кабат кушылды Үмәр хәзрәт. – Мәрхүм Әхмәт һәм Фатех абзыйлар төн йокламыйча мәчет төзелешенә шаландалар белән Чабаксардан таш ташыдылар. Үзләре үк мәчетнең манарасын төзергә Казаннан оста таптылар. Әйтәм бит, мәчетне ачу үзе бер мөһим вакыйга булса, аны тиешле сыйфатка китерүдә газап күрүләребезне, җәфа чигүләребезне үзебез генә беләбез.

Әлхәмдүлилләһи шөкер, эшебез бара, максатлар акрын гына тормышка ашырыла килә. Минем бер генә үтенечем бар: ярдәм итәргә теләмәүчеләр, безнең эшчәнлеккә битараф карамаучылар комачауламасыннар гына иде. Тагын бер мөһим эшебез калып килә, ул да булса – ташларны тышкы яктан эшкәртеп, реставрацияләп чыгу, чөнки заманында бинаны дөрес кулланмау сәбәпле, гасырлык бинаның аерым ташлары таркала башлады. Шуның өстенә электр челтәрен алмаштыру һәм эчке яктан косметик ремонт башкару эшләре генә калып килә, - дигән өстәмә аңлатма бирде хөрмәтле Үмәр хәзрәт.

 



 


Олег ХӨСӘИНОВ

|

Хакыйкатьнең төсе нинди?

$
0
0
09.12.2014 Тарих
1979 елнын 27 декабрендә Совет гаскәрләре Әфганстан Республикасына кертелде. БМО мәгълүматларына караганда, 1979 елның декабреннән 1989 елның февраленә кадәр вакыт эчендә ике миллион әфганлы һәлак булган, ике миллионнан артыгы яраланган, биш миллионы мөһаҗирлеккә китәргә мәҗбүр ителгән. Тетрәндергеч саннар.

Әрәм ителгән халык байлыгы турында исә әйткән дә юк! Феодаль тәртип хөкем сөргән илдә социализм төзибез, дигән булып, Әфганстанга миллион вә миллионлаган сумлык матди байлык агылды. Халык вә дәүләт малының мәгънәсезгә сарыф ителүенә бер генә мисал: кул урагы белән генә урырга мөмкин булган эреле-ваклы кишәрлекләргә «Дон», «Нива» ише совет комбайннары кертелде...

1989 елның 15 феврале... Ул көнне совет гаскәрләренең чикләнгән контингенты, Женева халыкара килешүләрендә каралганча, Әфганстан Республикасыннан тулысынча чыгарылды. Әфган сугышын кичкән һәркем өчен, аларның гаиләләре өчен фаҗига белән үрелгән кадерле көн бу! 

Шәхсән минем үземә дә әфган таулары һәм далалары аша узарга, яу кырында дары иснәргә туры килде. Бу сугышта Татарстаннан гына да ун меңнән артык ир-егет катнашты. Шуның өч йөзгә якыны яу кырында һәлак булды. Гарипләнеп, яраланып кайтучылары да байтак. Инде Ватанга кайткач, тыныч тормышта (тынычмы соң ул?!) җәфа чигеп, яуда алган яралардан үлүчеләр, үз-үзенә кул салучыларның да саны йөздән ашты... Ә бит солдат сугышны үзе сайламый, сугышны да ул игълан итми. Әфган афәтен заманында кемнәрдер «батырлык мәктәбе» дип атадылар. Аны шулай дип, минемчә, бары тик ахмак кеше генә атый ала. Ләкин андыйлар бик тә зирәк булып чыктылар: үзләренең улларын әлеге «мәктәп»кә җибәрмичә, тизрәк йолып калу ягын карадылар. Әфган сугышындагы дөреслекне дә югары даирәләрдә яшерергә маташтылар. Әмма дә хакыйкать сәгате барыбер котылгысыз...   Хакыйкатьнең төсе нинди? Мөгаен, аның төсе, рәвеше күп­төрледер. Вәләкин ул үзе – бердәнбер!   35 ел элек башланган сугыш... Тугыз ел да бер ай һәм унтугыз көнгә генә (1979, 27 декабрь-1989, 15 февраль) сузылдымы соң бу сугыш?! – Һич тә юк! Ул бүген дә дәвам итә. Әфган афәтендә катнашырга мәҗбүр булган егетләрнең инде үз балалары да үсеп җитте... Аларны да Рәсәй-Чечен авантюрасында катнашу фаҗигасе көтеп торган икән. Нинди каһәр суккан ил бу: буын саен бер сугыш?! Инде янә – табутлар, кан дәрьясы, җир куенына керә алмыйча, еллар буе суыткычта ятучы мәетләр, әсирлек... Тыныч кына яши башлыйбыз да... Янәдән... Инде бу юлысы Украинада дөнья болгаталар. Соң, нинди илдә яшибез без, киләчәктә тагын ниләр күрербез?! – Җавап юк. Әмма җавап бар. Ул – хакыйкать. Тик бу хакыйкать алга таба гел кан төсенә – кызыл төскә генә буялмаган булсын иде! Хәер, ишетергә теләгән җаваптан да өстен хакыйкать бар. Ул соңлабрак иңәргә яратса яки мәҗбүр ителсә дә, аны җиңгән кеше юк әле!   Бу рәсемдә чираттагы рейдка кузгалучы «шурави»-яугирләр тасвирланган. Янә берничә минуттан, сәгатьтән, көн вә төннән соң, киләчәктә ни көтә аларны? Анысын бер Ходай үзе генә белә.   «Кадалыплар гына инде Китсен лә бу дөньясы! Үлә-нитә калсак әгәр, Чыгар безгә кем ясин?» – дип, авыз эченнән генә пышылдый сыман алар...      1     2  
Марат ЗАКИР

12 |

Беренче канал татар чибәрләрен кияүгә бирмәкче

$
0
0
09.12.2014 Җәмгыять
Димче Роза Сабитова "Татар кызы-2014" бәйгесендә катнашкан өч кызны "Әйдә өйләнешик!" тапшыруына чакырган.

7 декабрь көнне Мәскәүдә Русия күләмендә "Татар кызы-2014" бәйгесе төгәлләнде. Башкортстаннан Алинә Гыйззәтуллина 20 кыз арасыннан бу бәйгедә җиңеп чыкты. 

Жюрида танылган димче, Русиянең Беренче каналында "Әйдә өйләнешик!" ("Давай поженимся!") тапшыруын алып баручыларның берсе Роза Сабитова да бар иде. Ул Төмәннән Алисә Арангулова, Петербудан Диләфрүз Баһавиева һәм Мари Иленнән Марина Маринованы әлеге тапшыруга чакырган. Сабитова фикеренчә, "Татар кызы" бәйгесендә чибәрлек кенә түгел, ә кызларның гаилә корырга әзерлеге дә ачылырга тиеш. Мәскәү бәйгесендә исә бу ягына игътибар булмаган. Сабитова Азатлык сорауларына җавап бирде   – "Татар кызы - 2014" бәйгесендә татарлык рухы җитәрлек дәрәҗәдә идеме?   – Бу рухны нинди бизмәнгә салып була соң? Мин үзем татар чарасы икәнлеген тойдым, чөнки кызлар татарча сөйләште, татар җырларын җырлады, матур итеп биеделәр. Бәлки кайберәүләр моны заманча рухтагы шоу дип тә кабул иткәндер. Без хәзер бөтенләй башка дөньяда яшибез бит. Бу чара йөзгә кызыллык китермәслек итеп оештырылган иде. Кызлар да йөзгә кызыллык китермәде. Алар үзләрен безнең татар милләтенең лаеклы вәкилләре буларак күрсәтте.    – Мондый чибәрлек бәйгеләре татарларның абруен күтәрә, башка милләтләр алдында татарларны таныта дип уйлыйсызмы?   – Татар халкына, аның гореф-гадәтләренә, татар теленә багышланган нинди генә чара булмасын, ул һәрвакытта да уңай нәтиҗә бирә. Әмма ул чараларның барсын да оят булмаслык итеп, бик яхшы дәрәҗәдә үткәрү кирәк.    Чибәрләр бәйгесендә, минемчә, сәяси һәм социаль ягына да игътибар булырга тиеш. Чибәр кызларның бәйгесе – ул, иң беренче чиратта, кәләшләр бәйгесе. Бу бәйгеләрнең идеясе дә гаилә кору турында булырга тиеш. Мәскәүдәге финалда бу ягы ачылмый калды. Мин бәйгегә кадәр дә кызлар белән аралаштым. Тамашачы исә, менә бу гаилә корырга әзерлек дигән ягын бик аңлап бетермәде, алар кызлар чибәрме, чибәр дип кенә утырды.    Кызлар мондый бәйгегә ни өчен килә дип уйлыйсыз? Алар үзләрен бары тик яхшы яктан гына танытырга һәм шул ук вакытта кияү буласы кешеләр дә күрсен өчен дип килә. Киләчәк язмышларын эзләп килә алар. Кызганыч, әлегә бәйгедә бу ягына басым ясалмый.    – Чибәрләр бәйгеләреннән соң байлар кызларга өйләнә һәм тормышлары күңелсез төгәлләнгән очраклар да булгалый.   – Әгәр дә бу кызларның яннарында яхшы әти-әниләре булса, алар моңа юл куймаячак. Мин үзем ике бала әнисе һәм минем яшьтәге киявем булу миңа нигә кирәк?! Яшь, акыллы һәм барсын да булдыра торган егетләр аз мәллә? Бу мәсьәлә шулай ук гаиләдән һәм кызның үзеннән тора. Әгәр өлкәнрәк яшьтәге байга кияүгә чыга икән, димәк әти-әниләре аңа дөрес тәрбия бирмәгәннәр, тормыштагы кыйммәтләрне аңлатмаганнар дигән сүз.    – Роза ханым, чыннан да, өч кызны: Төмәннән Алисә Арангулова, Петербудан Диләфрүз Баһавиева һәм Мари Иленнән Марина Маринованы "Әйдә өйләнешик!"  тапшыруына чакырдыгыз мени?   – Әйе, чыннан да, безнең тапшыру әзерләнә. Телевидениедә эшләүчеләр әйтүенчә, ахырына кадәр барып чыгар. Татарча тапшыру булачак ул.   – Башкортстаннан Алинә Гыйззәтуллина бу бәйгедә җиңде. Ә нигә аны чакырмадыгыз?    – Җюри үз бәясен бирде, әмма минем кызларга карата үз карашым бар. Мин тапшыруга чакырган өч кыз да бу бәйгегә җитдиерәк әзерләнгән иде. Башкортстан вәкиле минем күңелемне әсир итмәде. Бәйгедә мин генә түгел бит, күпчелек тавыш белән җиңүне Башкортстан кызына бирделәр һәм аны тапшыруга да чакырырга дигән сүз түгел бит әле. Ул үзенең таҗын алды инде, ул ниндидер чараларда вәкил буларак катнашачак.   – Сезгә башкалар белән чагыштырганда, чыннан да, бу өч кыз  күбрәк ошады мени?   – Алар миңа ошады. Мин аларның яхшы хатын һәм әни булырга әзер икәнлекләрен тойдым.   – Бу кызлар үзләре әлеге тапшыруда катнашырга ризалык бирдеме соң?   – Әйе, сөйләшүләр булды, әмма алар алдан шеф-редакторлар белән кастинг узарга тиеш. Әгәр безнең продюссер аларны хупласа, бу тапшыруны әзерләячәкбез.   – Өйләнергә теләгән егет кем булачак соң?    – Ул әле билгеле түгел. Кияүнең лаеклы татар булачагын гына өздереп әйтә алам. Тапшыруда кияү бер генә булачак, ул өч кыз арасыннан берсен сайлап алачак. Минемчә бу кызларны бөтен ил күрәчәк һәм шулай ук лаеклы егетләр күреп, алар белән танышырга теләячәк. Безнең тапшыруда мондый очраклар бик күп булды.    – Кайбер социаль челтәрләрдә кияү кеше сезнең улыгыз булачак икән дип тә яздылар. Бу дөресме?   – Әлегә бу төгәл мәгълүмат түгел.   – Сез, чыннан да, киленегезнең татар милләтеннән булуын телисезме?    – Әлбәттә! Мин кызымның да татар егетенә гашыйк булып, аңа кияүгә чыгуын телим. Улым турында әйткән дә юк, чөнки ул ир-ат, нәселне дәвам итүче.    – Әгәр, сер булмаса, улыгыз һәм кызыгызга ничә яшь?    – Улыма (Денис) 25, кызыма (Ксения) 22 яшь.   – Алар ни белән шөгыльләнә?   – Алар университет бетерә. Кызым психолог, минем һөнәремне дәвам итүче, улым шулай ук безнең гаилә бизнесында.    – Сез киявегез дә, киленегез дә бары тик татар гына булырга тиеш дип телисезме?   – Мәхәббәттә ниндидер кануннар юк. Русия – электән үк күпмилләтле дәүләт. Милләтне саклау өчен нәсел хәтерен дә саклау кирәк. Татар милләтен саклау өчен татар кызы татар егетенә кияүгә чыгарга тиеш. Бары тик шул юл белән генә милләтне саклап калып булачак. Мин татар әни буларак, милләтне саклау ягында. Мин оныкларымның да татар булуын телим. Әгәр минем оныкларым татар була икән, минем балаларымның да проблемнары кимрәк булачак. Әгәр гаиләләр бер милли тамырдан икән, аларның тормыштагы проблемнары да азрак. Аларга нинди дин тарафдары булу турында бәхәсләшү, балаларны чукындырыйкмы, әллә мөселман кануннары белән үстерикме дип тә баш ватып тору кирәк булмаячак.    – Моңа кадәр улыгызның таныш кызы, ә кызыгызның дус егете булган идеме? Алар татарлармы, әллә башка милләттәнме?    – Алар Мәскәүдә туып үсте бит, шуңа күрә аларның төрле милләттән булган дуслары һәм алар арасында татарлар да бар.    – Тормыш корганда кем соңгы сүзне әйтергә тиеш дип уйлыйсыз, әти-әниме, әллә яшьләр үзләреме?    – Яшьләр үзләре хәл итмәскә тиеш. Адәм һәм Һава вакытыннан бүгенгә кадәр бернәрсә дә үзгәрмәде, ата-ана фатихасын беркем дә кире какмады әле. Ата-аналар балаларына дөрес тәрбия бирү белән бер рәттән киләчәк тормышлары турында да кайгыртырга тиешләр. Гаилә – ул ике нәселнең бергә кушылуы да. Яшьләргә һәрвакыт ярдәм итеп тору кирәк. Яшьләр ни белә, ни аңлый соң, ә ата-ананың тәҗрибәсе зур. Әгәр яшьләр ата-ана сүзенә колак сала икән, ул вакытта аларга кияү һәм кәләшне дә ата-ана сайлый. Ата-ана кемне һәм нигә аны сайлап алырга кирәк икәнен яхшы белә.    Минем балаларым мине хөрмәт итә һәм минем сүземнән чыкмый. Алар бары тик яхшылык кына теләгәнемне дә белә. Минем матур татар кызымны яхшы гаиләдән булган матур татар егете күреп ала икән, нигә аларга бер-берсен яратмаска ди? Бернинди проблем да юк, бер-берсен яратачаклар алар. Минем матур улыма матур татар кызы гашыйк булуга да бернинди дә киртә күрмим. Җитмәсә, улымның материал хәле дә яхшы. Ата-ана, һичшиксез, гаилә корганда катнашырга тиеш.    Ата-аналар хәзер яшьләр үзләре хәл итәргә тиеш дигәнгә, (Русиядә) аерылышучылар саны никахлашучыларга караганда күбрәк. Ата-аналар башлары белән уйларга һәм гаилә корганда үзләренең балаларына булышырга тиеш.    


| 09.12.2014

Театр сөючеләргә - Яңа ел бүләге

$
0
0
09.12.2014 Мәдәният
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында спектакль билетларына сертификат сатып алырга мөмкин. Камал Театры республика театрлары арасында беренче булып тамашачыларга бүләк сертификатлары тәкъдим итә.

Тамашачылар буенча директор урынбасары Ранис Сәхибуллин: “Сертификатлар булдыру идеясе бездә күптән бар иде. Театрның корпоратив сату бүлеге менеджерлары да шул ук тәкъдим белән чыккач, аны тормышка ашыру тизләтелде. Күпләр якыннарын театрга чакырып бүләк ясарга телиләр. Тик кемгәдер бүләккә билет алганда аның өчен уңайлы көнне, ошаган спектакльне туры китерү бик мөһим. Бу очракта сертификат бүләк итү кулайрак. Бүләк иясе үзе теләгән вакытта, үзе сайлап алган спектакльгә килә ала”.

Бүгенге көндә Камал Театры кассасында 500 һәм 1000 сумлык бүләк сертификатлары сатыла. Сертификат 109 сезон ахырына, ягъни 2015 елның 31 августына кадәр кулланылышка ия. Камал театры Татарстан театрлары арасында беренче булып тамашачыларга бүләк сертификатлары тәкъдим итә.   


|

Дилә Нигъмәтуллинаның гаиләсендә күңелсез хәлләр

$
0
0
09.12.2014 Шоу-бизнес
Мари Иленең Бәрәңге районы Мазарбаш авылында Дилә Нигъмәтуллина яман шеш белән авырый дигән сүз чыккан. Нәрсә – дөрес, нәрсә уйдырма икәнлекне тамашачыларга җиткерер өчен җырчы үз теләге Intertat.ru хәбәрчесенә барысын да сөйләп бирде.

Дилә Нигъмәтуллина өчен узып бара торган 2014 ел зур сынаулар китергән. Ел башында ул әнисенең яман шеш белән авыруын белә, ә берничә айдан соң әнисе Флера ханым аягын сындыра. Әлеге күңелсез вакыйгалар Диләнең үзен һәм якыннарын борчуга сала.

– Минем өчен 2014 ел иң авыры булды. Гаиләбез өчен зур сынау алып килде. Әниебезнең сөт бизендә (рак молочный железы) IV стадияле яман шеш таптылар. Бүгенгәчә аның исәнлеге өчен көрәшәбез. Быел апрель аенда абыем Булат белән УНИКС концертлар залында дуэт концертыбыз булыр алдыннан әнием аягын сындырган иде. Бер ай буе хастахәнәдә ятты. Аның яныннан бер дә китмәдем диярлек. Мазарбаш авылындагы ике катлы йорт минем өстә калды дисәм дә була. Авыл булгач, аның бакчасы да, хуҗалыгы да бар бит инде. Әле бит кызым Сәфинә дә кечкенә. Менә шулай ыгы-зыгы белән, әнием аягына басты. Анысына Аллага шөкер генә итәм. Аягын сындырган вакытта, әниемә яман шештән каршы дарулар куллануны тыеп тордылар. Чөнки организмы болай да хәлсезләнгән иде. Бераз савыгып, йөзләренә нур кереп киткәннән соң, нурланыш терапиясе узды. Шулай ук системалар ала башлады. Швейцариядән кайтарылган дарулар кададылар. Аның бер ампуласы гына да 150 мең сум тора. Берничә ел аласы аны. Әлегә ул даруны ярты елга билгеләделәр. Әти-әнием миңа барыннан да кадерлерәк. Әтием Җәүдәт тә өйдәге эшләрне әнидән эшләттермәскә тырыша. Хәзер гастрольләргә дә сирәгрәк чыгам. Кызым Сәфинә туганнан бирле дисәм дә була. Игътибарымны күбрәк аңа бирергә тырышам. Үземнең дә калдырып китәсем килми. Кызым янында ярты көн булмасам, сагына башлыйм, - диде Дилә Нигъмәтуллина.     Ике ай буе, ягъни октябрь-ноябрь айларында Дилә Нигъмәтуллина Интернет челтәрендә әллә ни күренмәгәч, аны чынлап та яман шеш белән авырый дип уйлыйлар. Җырчы шул вакыт аралыгында күренми торуын да аңлатып китте.   Быел Дилә беренче тапкыр тормыш иптәше - танылган композитор Марат Мухиннан башка гына чит илгә ял итәргә бара. Берүзе генә түгел: 3 яшен тутырып килүче кызы Сәфинә һәм яшь җырчы Гөлназ Батталова белән. Октябрь аенда Төркиянең Кемер шәһәренә өчәүләп ял итәргә китәләр. Отельдә бар игътибар Диләгә дә, Гөлназга да түгел, ә Сәфинәгә була. Чөнки ул тышкы кыяфәте белән барысын да җәлеп итә. Төркиядән ял итеп кайтканнан соң, җырчы бронхит белән авырый башлый. Ике ай буе хасталангач терелеп килүе генә икән. Җырчының Интернет челтәренә чыгарга теләге булмауның сәбәпләре – менә шулар.  
Эльза ГАЗИЗОВА

| 08.12.2014

Иртә торсаң, тормыш көйләнә

$
0
0
09.12.2014 Җәмгыять
Һәркемнең матур кие­нәсе, тәмле ашыйсы, башкалар кебек чит илләргә чыгып ял итәсе килә. Тик тырышлык, үҗәтлек булмаса, бер­кемгә дә китереп бирмиләр. Бәлки әти-әниеңнән калган мирасың, байлыгың, фати­рың булса, хәлләр башкачарактыр.

Әмма авылдан шә­һәргә яшәргә килгән яшьләр барысы да диярлек ипотека кредитында утыра. Соңгы елларда шәһәрдә яшәү дә нык кыенлашты. Элек ки­беткә кереп көндәлек азык-төлек алырга 200-300 сум акча җитә иде. Хәзер кесәңдә кимендә 1000 сум акчаң булмаса, кибеткә керәм димә.

Эшкә урнаша алмыйча йөрүче күп кенә танышларым бар. Йә алар эш бирү­ченең таләпләренә туры килеп бетми, йә инде эш таләп­ләре танышларыма ошамый. Менә шул сәбәпне сылтау итеп, эшкә урнашуны сузып йөрүләрен дәвам итәләр. Бер ялкауланса, кешене эш­кә тарту авыр икән. Тагын шунысы да бар: андый кеше­ләр каяндыр, кем­нәндер өмет итеп яши бирә. Мес­кенләнеп, акча юк, эшкә урнашып булмый дип, үзен кызгандырып йөри. Әмма эшлим дигән кешегә эш бетмәгән. Моның өчен аз йок­ларга, тырыш булырга гына кирәк.   Бервакыт Интернетта бер игълан игътибарымны җәлеп итте. “Хәләл токмач сатам. Кулдан киселгән”, –  диелгән. Күрсәтелгән телефон номерына шалтыратырга булдым. “Сезгә кайчанга кирәк соң? Ничә килограмм? Ничек әйт­сәгез, шулай әзерләп куям”, – ди бу хатын-кыз. Мин аның токмач турында шул­кадәр матур итеп сөйләвенә шаккатып, тәкъ­димен кире кага алмадым. “Ике көннән әзер буламы? Миңа бер килограмм да җитә. Ошаса, яңа­дан алырмын”, – дим. Тик Ләйсәннең бер шарты бар: токмачны ул яшәгән урынга килеп аласы. Баксаң, Ләйсән ялгызы гына бала үстерә икән. Әлегә декрет ялында утырам, ди.   – Йөргән егетем, авырга узганымны белгәч, ташлап китте. Аллага шөкер, зарланмыйм. Тулай торакта булса да, үз куышым бар. Әлегә эшкә чыга алмыйм. Балам кечкенә. Әмма токмач кисеп, акча эшли алам. Кайчак төннәрен татар теленнән рус теленә тәрҗе­мәләр эшлим. Бу да ярдәм итә. Баламны үзем өчен үстерәм. Кем­неңдер кызгануы кирәк­ми. Тырышсаң, бар да була”, – ди ул.   Арчада яшәүче дусларымнан да еш үрнәк алам. Алар ни генә эшләп карамый. Барысы да оста, тырыш. Ләй­лә Ибәтуллина кеч­ке­нәдән кул эшләренә хирыс була. Тора-бара тегә, бәйли башлый. Ә аннары челтәр­ләр тегәргә алына. Хәзер ул теккән пәрдәләр Арча тә­рәзәлә­рен генә түгел, тирә-як районнарныкын да бизи. Сеңлесе Рәйсә исә бе­зедән тортлар бизәп сата башлаган. “Уйнап кына башланган эш иде. Хәзер сатып алучылар күбәйде. Бу минем төп эшем түгел. Заказлар булганда эшләп бирәм. Күп акча эшлим дип әйтә алмыйм, әмма иш янына куш инде”, – ди ул.   Казанда яшәүче Энҗе Гасыймова тортлар пешереп сата икән. “Мин –  банк хез­мәткәре. Бала белән өйдә утырганда улым­ның бер яшенә торт пешереп карарга булдым. Аны Интернеттан карап бизәдем. Шундый матур машина килеп чыкты. Шуннан торт пешерү хоббиема әй­ләнде”, – ди Энҗе.   Өйдә камыр ризыклары пешерүчеләр, бала кием­нә­ре бәйләүчеләр, картиналар, хәтта памперслардан “торт” ясап сатучылар да бар. Шунысы гаҗәп: алар шул бер эш белән генә утырмый, һаман каядыр чаба, ниндидер яңа­лык эзли­. Андый кешеләр Интернетта да шактый күп. Алар белән аралашкач, бары бер генә уй туды: ялкау булмаска кирәк! Көнне ничек телисең, шулай уздырырга була. Барысы да үзеңә бәйле. Тикмәгә генә әбиләр безне: “Иртә торсаң – ит пешә, соңга калсаң – бит пешә”, – дип тәрбияләп үс­тер­мәгән­нәр­дер.
Гөлгенә ШИҺАПОВА

186 | 09.12.2014

Зөфәр Билалов: "Фонограмма тыңлау противогаз киеп чәчәк иснәү белән бер" (ФОТО)

$
0
0
09.12.2014 Шоу-бизнес
Бу сүзләрне Зөфәр Билалов бүген "Татмедиа"ның брифинг залында узган матбугат очрашуында әйтте. Эш шунда ки, бу шимбәдә "Пирамида"да узасы"Болгар радиосы" милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасында бар кеше тере тавышка җырлаячак.

Матбугат конференциясеннән фоторепортаж тәкъдим итәбез. Кем фотолары дип уйлыйсыз? Әлбәттә, Шамил Абдюшевныкы!

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

P.S. Зөфәр Билалов тормышында берене тапкыр матбугат конференциясендә катнашты бүген. Тарихи факт!


---

--- | 09.12.2014

Татар һәм башкорт ТВ-каналларын хәзер "Матбугат.ру"дан карап була

$
0
0
10.12.2014 Интернет
Татар һәм башкорт телендә сөйләүче телеканалларның барысын да хәзер "Матбугат.ру"дан карап була. Барысын да бер урыннан. Бик уңайлы.

Бу битне эшләү идеясе күптән бар иде инде. "Татар радиолары онлайн" битен эшләгәннән соң икенче этап иде бу. Әмма һаман кул җитмәде. Эшне берникадәр Уфада чыгучы "Кызыл таң" газетасы тизләтте. Күптән түгел Казанда Татар конгрессында аларның баш мөхәррирләре чыгыш ясады. Сайтларында онлайн-ТВ күптән бар икән инде. Алай гына да түгел, сайт аша газетаның pdf-версиясен сатып яталар. Хәзер татар һәм башкорт телеканалларының видеоагымы "Матбугат.ру"да да бар.

Татар һәм башкорт телеканалларын онлайн шушыннан карагыз: http://matbugat.ru/page/tv


---

--- | 10.12.2014

Халыкны матбугаттан элемтәчеләр биздерә?

$
0
0
10.12.2014 Матбугат
Халыкта газета-журнал, китап уку кайгысы түгел хәзер, тормыш мәшәкате баштан ашкан. Бу сүзләрне һәрберебезгә еш ишетергә туры килә, шулаймы?

Әмма укудан безне кем биздерде соң? Һаман да үз кесәләрен генә кайгыртучы ил түрәләреме, аларның һәм үзләренең мәнфәгатьләрен генә алга сөрүче, кайчак исә үтә дә мәгънәсез законнар кабул итеп, аннары бер-өч елдан шуларны ук гамәлдән чыгарып “уйнаучы” төрле дәрәҗәдәге депутатлармы, элемтәчеләрме? Әллә без үзебез битарафландыкмы?

“Гаеп” атта да, тәртәдә дә бар, әлбәттә. Тик шунысы хак: бу шаукым тормышның астын өскә китереп ташлаган үзгәртеп кору елларында башланып китте дә, соңгы вакытта аеруча кискен­лә­шеп, фаҗига рәвешен алып бара. Милли матбугатка гына кагылмый бу проблема, рус телендәге басмалар да шул хәлдә диярлек. Әмма милли матбугатның хәле күпкә аянычрак. Чөнки Россия шартларында милләткә кагылышлы бер генә югалтуны да кире кайтару мөмкин түгел диярлек.   Билгеле хакыйкать, гомер бакый милләтебезне милләт итеп дин, иман һәм татар авыллары саклады. Тик, ни кызганыч, тормыш җиңеләйгән, баерак яшәгән саен авылларыбызда да рухи кыйммәтләр сыегая бара. Китапханәләргә йөрүчеләр берән-сәрән генә калды, газета-журналларга язылу нык кимеде. Заманында 450, 250 мең данә таралган жур­нал-газеталарыбызның тиражы 8-6 мең хәзер. Кү­зәт­ү­ләремнән, үзем соңгы елларда кичергәннәремнән чыгып әйтә алам: тираж­ларның кимүендә элемтә­челәрнең дә өлеше аз түгел! Белмим, алар нәрсә хисабына, нинди акчага яшидер, халыкка нинди хезмәтләр күрсәтәдер, әмма көндәлек матбугат тарату кебек төп вазыйфаларын онытып баралар шикелле.   ...Соңгы елларда без ирем белән авылда яшибез. Еракта түгел, Биектау районында, Казаннан 29 чакрымда гына булган Өбрә авылында. (Гади генә түгел, Салих Сәйдә­шев­нең әти-әнисе туган авыл бу, биредә мәшһүр компо­зито­рыбыз­ның музее да бар!) Алдагы елларда гаилә­без белән языла торган бар матбугатны да авылга алдыра идек, югалып һәм вакытында өләшми интектергәч, хәзер журналларны Казандагы фатирга яздырабыз. Ә “Ватаным Татар­стан”ны – авылга. Әмма ул ике елдан артык инде вакытында килми интек­терә. Дөрес, мин аның һәр санын эштә, ял көннәрендә исә сайттан укып барам анысы, әмма бар гомеремне шушы газетага багышлагангамы, аны өйгә алдырып, кайбер язмалар янына билге куя-куя, аеруча ошаган фикер­ләрнең астына сыза-сыза, җанга якын буяу исләрен исни-исни укыйсым килә. Әмма бу бәх­еттән мәхрүм­мен. Чөнки вакытында ки­тер­миләр аны безнең авылга! Алай гынамы, кайбер саннар бөтенләй дә эзсез югала. Ике елдан артык инде мин бу хакта элемтә­челәр белән көрәшәм. Үзе­без­нең газетада да берничә мәртәбә язып чыктым. Биектау районы поч­та элемтәсе, Әлдер­меш авы­лы почта бү­лекчәсе җитәкчесенә дә (безнең 60 йортлы авылыбызга әлеге бүлекчә хезмәт күрсәтә, ике авыл арасы 2,5 чакрым), хат ташучыларның үзләренә дә (алар бездә еш алышына) кат-кат әйттем, файдасыз. Алар аклануынча, сәбәбе “җит­ди”, әлбәттә, хат ташучының хезмәт хакы бик аз икән. (Ә авылларда кемнең хезмәт хакы зур соң?) Аннары, күрше Сая авылында яшә­гәнлектән, аңа безнең авылга килеп йөрүе дә мәшәкатьле, янәсе.   Шул сәбәпле, авылыбыз халкы укудан бизеп бара. Хат ташучылар “тырышлыгы” бе­лән соңгы елларда авылда матбугатка язылучылар бе­рән-сәрән генә калды. Бер бездә генә түгел, Әлдермеш һәм Сая авылларында да хәлләр шундыйрак. Мәсәлән, өч ел элек кенә әле “ВТ”ны безнең кечкенә генә авылыбызда да дүрт кеше алдыра иде, почта бүлекчәсе җитәк­чесе әйтүенчә, быел өч авылга бары дүрт данә “ВТ” килә икән. Бер безнең газетага гына кагылмый бу, башка-газета-журналларны, хәтта район газетасын укучылар да берничә генә калды авылыбызда. Һәм элемтәчеләр гаебе белән. Чөнки, әйткә­нем­чә, хат ташучыларга халыкны газета-журналларга яздыру һәм өләшү бик зур мәшәкать тудыра. Элегрәк алар өйдән-өйгә йөреп халыкны көндәлек матбугатка язылырга өндәп йөрсә, хәзер киресенчә, яздырмас өчен мең хәйлә таба. Мәсәлән, безнең авылның элегрәк эшләгән хат ташучысы (хә­зер башка кеше эшли, ләкин газеталар һаман да вакытында килми) бу хакта яшерми дә иде.   Белүемчә, әле берничә ел элек кенә хат ташучыларның төп эше халыкны матбугатка яздыру һәм аларны вакытында өләшү иде. Күпме яздыруга карап аларга премия бирелде, газета-журналлар редак­ция­ләре дә аларны кызыксындыру чаралары кулланды. Хәер, матбугатта күренеп киткән хәбәрләргә караганда, “Татарстан почтасы” хәзер дә күпләп яздыручыларны барлап, бү­ләк­ләп тора бугай. Әмма ул исем­лектә Биектау районы хат ташучылары юктыр, мөгаен.   Мин әллә безнең авыл элемтәчеләре генә шундый битарафлармы дигән идем, күп җирдә шулай икән. Бу арада юбилеем уңаеннан рес­публиканың авыл-шә­һәр­лә­реннән шалтыратучылар күп булды. Газетага язылмыйм хә­зер, барыбер вакытында ки­тер­миләр бит аны, диләр. Әл­мәт районында да шулай икән, Чистайда да, Аксубайда да.   Почта элемтәсе бөтен ил­ләрдә гомер-гомергә стра­тегик оешмалардан саналды һәм санала. Россиядә дә шулай. Шуңа да ул өзлексез эш­ләсен өчен бу тармакка бюджеттан миллиардларча сум акча бүленеп бирелә. Тик ул акча кая китә икән? Ни өчен хат ташучыларның хез­мәт хакы аз? Бу сораулар, 2014 елга матбугатка язылу бәя­ләре бермә-бер күтәрел­гәч, хәтта ил җитәкчеләрен һәм депутатларны да борчый башлады. Ләкин алар һәрва­кыттагыча иң җиңел юлны сайлады: акчаның кая китүен тикшерү түгел, ә подписка өчен бюджеттан бераз акча бүлүне кайгырттылар. Ме­нә, ниһаять, дәүләт бюджетыннан 2015 елның беренче яртыеллыгына под­пис­ка өчен төбәкләргә 300 миллион сум акча бүленүе билгеле булды. Күптән түгел узган утырышта Россия Дәүләт Думасы спикеры С.Нарышкин бу хакта депутатларга шул­кадәр сөе­неп хә­бәр итте ки, тегеләре чүт ке­нә “ур-ра!” кычкырмадылар.   Кызганыч, Дәү­ләт Думасы җитәкчеләре һәм депутатлар бу проблемадан шулкадәр ерак икән, сөенеп кул чапканда алар бу сум­маның диң­гездәге бер тамчы гына булуын күз алдына да китер­мәделәр. Чөнки, экспертлар мәгълүматы буенча, Россия төбәкләрендә якынча 3 меңгә якын дәүләт карамагындагы газета-жур­нал бар. Узган ел “Россия почтасы” (“Татарстан почтасы” да аның бер бүлек­чәсе санала) абунә­челәргә 1 миллиард данә матбугат тараткан. 300 миллион сумны 1 миллиардка бүлгәч, бер данәгә 30 тиен ярдәм туры килә. Әйтәсе дә юк, бик шәп ярдәм бу! (Ә шәхси матбугат чараларына анысы да юк.)   Шунысы да мәгълүм булсын: Җир шарының бик күп илләрендә, шул исәптән АКШ белән Кытайда да, матбугат тарату өчен бюджеттан шактый – бездәгегә караганда 20-30 тапкыр күбрәк акча бүленә. Ни кызганыч, бу хакта Дәүләт Думасы җитәкчесе һәм депутатлары белми дә, ахры. Юкса 300 миллион сумга бу кадәр үк сөенмәсләр иде. Шулай ук алар дистә елга якын инде авылларда көндәлек мат­бу­гатның атнага ике генә мәртәбә таратылуыннан да хәбәрдар тү­гел­ләр, ахры. Хәер, бәлки бу безнең Татарстанда гына шулайдыр, һәм бу гамәл законлымы икән? Ә бит элемтә­челәр редакция­ләр­дән акчаны көн дә тарату, өчен дип каерып ала. Гомумән, теге яки бу матбугатка язылу бәясендә редак­цияләрнең өлеше 15-30 процент кына, калганы элемтә­че­ләр кесә­сенә эләгә. Шуңа да карамастан, алар үзләренең төп вазыйфаларын башкаруга тө­ке­реп карый. Бу хәл кайчанга ка­дәр дәвам итәр? Мондый баш­баштаклыкка кем чик куяр?   Алай гынамы, “Россия поч­тасы” унитар предприятиесе 2015 елның 1 апреленнән махсус үз подписка агентлыгын оештырырга җыена икән әле. Янәсе, агентлык матбугатка яздыруны күпкә җиңе­ләйтәчәк. Исеменнән үк кү­рен­гәнчә, “Рос­сия поч­тасы”­ның төп вазыйфасы болай да матбугатка яздыру һәм аны тарату түгел­мени соң инде? Тагын бер агентлык оештыру, чиновник­лар армиясен арттыру нигә ки­рәк? Ул күпсанлы “армия”гә хезмәт хакын янә абунәчеләр кесәсеннән ала­чак­лар ла­баса.
P.S. Татарстан Элемтә ми­­нистр­лыгы һәм “Татарстан поч­тасы” җитәкче­ләренә тагын бер сорау: ни өчен авылларда көндәлек матбугат атнага ике генә мәртәбә таратыла? Кем тарафыннан, нинди закон яки карар ни­гезендә гамәлгә кер­телгән график бу?
Люция ФАРШАТОВА

187 | 10.12.2014

“Татар Җыры” юбилее тантанасы “TMTV”да!

$
0
0
10.12.2014 Шоу-бизнес
Бик тиздән Татарстанның башкаласында “Татар Җыры” фестиваленең юбилей концерты узачак! “Пирамида” күңел ачу үзәге сәхнәсендә балкаячак һәр чыгыш әлегә сер итеп саклана. Әмма кайбер нәрсәләр ачыкланды инде.

20 декабрьдә 16:00 сәгатьтә “TMTV” телеканалы эфирында фестивальнең турыдан-туры трансляциясе күрсәтеләчәк! “TMTV” фестивальне реаль вакытында күрсәтәчәк бердәнбер канал! 

Турыдан-туры трансляцияне алып баручылар да билгеле булды! “Музыкаль Каймак” һәм “Тәмле көрәш” тапшыруларын алып баручылар Айсылу Лерон һәм Булат Бәйрәмов  үзләренең яңа рольләренә әзерләнәләр. Алар өстендә зур җаваплылык тора - “Алтын Барс” сынын тапшыруның юбилей тантанасын “TMTV”ның миллионлаган тамашачысына шәрехләп барачаклар бит.    Әгәр дә сез фестивальгә билет сатып алырга өлгермәгәнсез икән, бер дә борчылмагыз! 20 декабрьдә “TMTV” каналында турыдан-туры эфирда сез фестивальне карый аласыз һәм нәкъ менә шул көнне сез беренчеләрдән булып “Алтын Барс” сынын алучыларны беләчәксез!   Фестивальне шулай ук http://tmtv-online.ru/ сайтыннан да карап булачак!    Барыгызны да 20 декабрьдә 16:00 сәгатьтә “TMTV”да көтеп калабыз!     Фестивальнең партнерлары: ОАО “Татнефть”,  чит илдә белем алу - ITEC-Kazan, ООО “Камкомбанк”, парфюмерия һәм косметика кибетләр челтәре ИЛЬ ДЭ БОТЭ, Россия туристик агентлыгы “Медитуризм”, ОАО “Наско” Иминият компаниясе.     1     2  


| 10.12.2014
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>