Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live

“Өйгә – ирем янына кайтасым килми...”

$
0
0
18.12.2014 Ир белән хатын
Казан бистәләренең берсендәге матурлык салонында сабырлык белән үз чиратымны көтеп утырам. Бүген үз мастерым Светаның ял иткәнен беләм инде үзе, алай да, вузда бергә укыган группадашларым белән очрашуга пәри пумаласы төсле чәч белән барып, көлкегә каласы килмәгәнгә, юл уңаеннан бирегә сугылдым.

Салкын урамнан кергәч, монда җылы һәм рәхәт, телевизор эшләп тора, тирәмдә ягымлы йөзле, тәмле телле кызлар йөгерешеп йөри: гламур журналлар, хуш исле кайнар чәй, куертылган сөт салынган кофе тәкъдим итәләр. Теләсәң, колакчыныңны киеп, йомшак диванда музыка тыңлый аласың. Әмма мин башкалар төсле, йөземә битараф кыяфәт чыгарып, тик кенә утыра белмим шул: һәркайдан кызыклы детальләр эзлим, кеше күрмәгәнне күреп алып сөенәм, ә кайвакытта һич кирәкмәгән нәрсәгә борынымны тыгып, кәефемне бозарга да күп сорамыйм – журналистлык һөнәрем “чир”гә әйләнгән, нишләтәсең... Бүген менә миннән кул сузымында гына чып-чын могҗиза тудыручы, зифа буйлы яшь ханымны һәм аның күңел биреп башкарган эшен кызыксынып күзәтәм. Модалы итеп кистерелгән, карлыгач канатыдай чем кара куе чәчләре йомры иңбашларына килешле генә таралып төшкән, сөйкемле йөзле, утыз биш яшьләр тирәсендәге чәчтарашның хәрәкәтләре шулчаклы җитез ки, аның үткен тешле кайчысы, әйтерсең, үзеннән-үзе җайлы гына уйнаклап тора. Үз эшенең чын остасы, ипләп кенә, каршысында утырган клиентының күңеленә хуш килерлек матурлык тудыра. Гөлкәй (исемнәрне үзгәрттем) зәвыклы картина иҗат итүче рәссам кебек тоела миңа.

Ул көнне мин аның соңгы клиенты идем. Көне буе аяк өстендә торып, аруталуына карамастан, Гөлкәй минем тыңлаусыз бөдрәләремне бер рәвешкә китерергә омтылып, шактый тырышты, чал чәчләремне чит күзләрдән яшерер, үземне беркадәр яшәртер өчен, вакытын кызганмады, төрле буяуларны аз-маз катнаштырып, бик кызыклы композиция ясады. Сәгатьтән артык әвәрә килә торгач, мине кеше алдында йөзем кызармаслык кыяфәткә кертте – ярыйсы гына сөйкемле ханымга әверелдем. Чәчкә буяу сеңгәнен көтеп утырган арада, чәчтараш ханым белән якыннан аралашып-сөйләшеп китүебезне сизми дә калдык. Мин аның күзләрендәге эчкә яшерелгән тирән моңны күреп, тетрәнеп киттем. “Шулкадәр чибәр ханымны нинди борчу кимерә икән? Әллә берәр якын кешесен югалтканмы, бичара?” – дип гасабиландым. Ә ул, көтмәгәндә-уйламаганда дигәндәй, йомшак тавыш белән: “Ялгыз каеннардан ялгыз мин бүгенге көннәрдә...” – дип, сузып җырлап җибәрде. Өлгергән зәйтүн җимешедәй күзләреннән бәреп чыккан эре яшь бөртекләренең алсу яңаклары буйлап тәгәрәшүен күреп, өнсез калдым. Кайчандыр үз баламны кочагыма алып юаткандай, аны чәчләреннән сыйпап, җылы сүзләр әйтеп тынычландырасым килде. “Сеңлем, ни кайгың бар? Уртаклашсаң, кими ул. Бәлки сөйләп бирерсең?” – дидем. Гөлкәй, беркадәр сынап карап торды да, мине кабат аптырашта калдырып, болай диде: “Хәсрәтемне эчемә җыя-җыя, чиргә сабышам бугай инде мин, апа. Бәлки әллә кайчан кешегә сөйлисем калгандыр. Безнең салонга күптәннән йөрисез бит, сезнең газетада эшләгәнегезне дә беләм. Гыйбрәтләрне күп язасыз, укып кына түгел, файдасы тимәсме дип, кайберләрен “Татарстан яшьләре”ннән кисеп алып, җыеп та барам әле”. Гөлкәй куе керфекләренә эленгән күз яшьләрен сыпырып төшереп, янәшәмә үк килеп утырды да, тыенкы гына тавыш белән үз тормышын бәян итәргә кереште.

– Мин сөйләгәннәрне түкми-чәчми газетага языгыз әле, апа – егерме елдан бирле бер гөнаһсызга күз яшьләремне түктерүче кансыз бәндәләр акылларына килмәсләрме, укыгач, кешедән оялмаслармы? Һичьюгы, башкаларга сабак-гыйбрәт булыр – минем кебек ут йотып яшәмәсләр, – диде ул, мине тагын гаҗәпләндереп. – Беләсезме, эш сәгатем беткәч, өемә кайтып керәсем килми. Анда кансыз-вәхши, эчмәгән килеш “исерек” ирем Иректән башка беркем дә юк. Парлы ялгыз мин апа. Бер түбә астында яшәүче, сау-сәламәт, әзмә-вердәй ирем бар килеш, ун елдан бирле хатын-кыз бәхетеннән мәхрүм, иркәләү-назлауга, җылы сүзгә мохтаҗ булып җан асрыйм... Арабызга өченче кеше керде. Үзе миңа туган тиешле, кияүгә чыкмаган карт кыз. Ирем белән аулакта очрашып йөрүләрен очраклы рәвештә белеп алдым. Оялту-әрләүнең файдасы тимәде. Җитмәсә, ул карт кыз минем башка җитү, иремне тартып алу өчен, мари карчыгына барып, бозым салды. Иремне алыштырып куйдылармыни: кайвакытта үз-үзен тотышы кешегә әйтеп аңлата алмаслык сәергә әверелә. Без ипотекага фатир алган идек, әле аңа түлисе дә түлисе... Икебезнең дә шуннан кала торыр урыныбыз, башка җиргә чыгып яшәр мөмкинлегебез юк. Барлык керемне шул фатир бурычы йотып бара. Элек ирем читкә чыгып акча эшләп кайта, ерак юлларга сәфәргә йөри иде. Хәзер Казанда эшли. Сөяркәле булгач, акчасының яртысы шул азгын бичәгә китеп баруын беләм. Аңа хәтта чәшке тун, тугыз меңлек ак сапожкилар бүләк итте. Ә минем андый затлы киемнәрне төштә дә күрәсем юктыр, мөгаен. Ирем – беренче, бердәнбер мәхәббәтем иде, югыйсә. Утыз алты яшемә җитеп, тәнемә башка бер ир затының тырнак очын да кагылдырганым булмады, тик моңа карап, ирем кадеремне белә дип уйлыйсызмы? Өйләнешкәндә алтын балдак, ак күлмәк алып бирә алмавына да әлләни көенмәгән идем. Кичә генә армиядән кайтып төшкән егетнең нәрсәсе булсын инде, янәсе? Иң мөһиме – без бер-беребезгә үлеп гашыйк идек ул чакта. Хәлле тормыш алып барсалар да, иремнекеләр безгә туй ясамады, ә үз әнием сыерыбызны суеп саткан акчага никах мәҗлесе җыйгач, алар ягыннан килүче, безне котлаучы булмады. Унҗиде яшемдә Иректән балага уздым, кан басымым күтәрелеп интектерде. Авылда фельдшер булып эшләүче каенанам, корсагыма укол кадап, сигез айлык нарасыемның башына җитте. Мин, тиле баш, каенана миңа кан басымын көйләргә булыша дип уйладым. Ясалма тулгак даруы кадавын каян белим соң? Ә таңда үле кыз бала тудырдым. Өч килога якын авырлыкта иде бәгырь кисәгем. Күм-күмгәк түгәрәк йөзе әле дә күз алдымда тора, нәни кулларын сузып, төшләремә керә. Елап уянам. Каенанам үзенең кадерле улын хәерче гаиләдә, исерек, кансыз ата янында тилмереп үскән кызга тиң түгел дип санавын шулай вәхшиләрчә раслады. Сырхауханәдән әни йортына кайтып киттем, ә күңелем Ирекне көтте, өзгәләндем. Анасының явызлыгына ирем гаепле түгел бит. Беркадәр вакыт узгач, Ирек белән янәдән бергә яши башладык. Ирем минем әни йортына күченгәч, каенана безгә нинди генә пычрак гайбәтләр ишеттермәде, нинди генә нахак бәлаләр такмады. Имеш, мин – карак, зиначы, каенатам белән дә фәхешлек кылам, урамнан узган һәр ир заты белән уйнаш итү миңа берни тормый, янәсе. Иремнең күңеле миннән сүрелсен өчен, нинди генә кәмитләр ясамады ул мәгънәсез хатын. Безнең арага чөй кагып, киртә корып, мине генә түгел, үз улын да рәнҗетүен, бәхетсез итүен әллә аңламады, әллә юри шулай кыланды. Без әниләрдә яшәгәндә, мин ир бала таптым. Улыбыз көйсез булды. Яшәргә акча кирәк иде, сабыйны әнигә тоттырып, ашханәгә эшкә чыктым. Тамчы тама-тама да, бозны тишә бит. Каенанам да теләгенә иреште: Ирек белән минем арадан кара мәче узды, ирем ара-тирә эчеп кайта, көнләшеп кул күтәрә башлады. Әниемә аеруча кыенга килде. Ул әтием исән чакта аның холыксызлыгыннан бик нык интеккән, инде тыныч тормышта яши башлаган иде. Мин, тәвәк-кәлләп, Казанга чыгып киттем, чәчтарашлар курсында укыдым, эшкә урнашып, әйбәт кенә акча эшли башладым. Башта юк кына бәягә фатирга кереп яшәдем. Улым әни янында үсте, аны алып килергә мөмкинлегем булмады. Авылыбыз Казанга якын районда булганга, атна саен кайтып йөрдем, балама кием-салым, азык-төлек ташыдым, әнигә хәл кадәренчә ярдәм итәргә тырыштым. Каенанам иремә әле бер, әле икенче кәләш табып караса да, ул башкага өйләнергә ризалашмады, минем янга күченеп килде. Минем тырышлык һәм эшемдәге танышлык белән ипотекага фатир алуга ирештек, аны икебезгә дә рәсмиләштердек. Хәзер моңа үкенәм, билгеле, ләкин терсәк якын да бит, тешләп кенә булмый...

Ул Казанга күченгәч, моннан ун ел элек, янәдән ир бала таптым. Декрет ялымда да озак утыра алмадым, акча бик кирәк булганга, баланы әнигә кайтарып куеп, эшкә чыктым. Әле дә ярый әнием сау-сәламәт иде ул чакта. Балаларны кеше итәргә бик нык булышты, аңа мең рәхмәтлемен. Эштә эт булып арысам да, иремне һәрчак кайнар ризык, якты йөз белән каршыладым, һәр теләген үтәргә ашкынып тордым. Аш-суны тәмле әзерлим мин. Ирек шофер, берара ерак юлларга йөк ташыды. Аның өйгә ашкынып кайтып керүләрен түземсезләнеп көтә, яраткан ризыклары белән кунак урынына сыйлый идем. Ә хәзер элеккеге Ирекнең шәүләсе генә калган кебек тоела миңа. Эчми, тартмый, акчасын санап-исәпләп тота үзе. “Тормыш алып барырга нәкъ шундый кеше кулай түгелме соң?” – диярсез. Юк шул! Сөяркәсенә бик юмарт булса да, миңа 8 Мартта яки туган көнемә күңел хакына өч тиенлек бүләк тә алып кайтып тоттырганы юк. Иң кызганычы – ул мине күралмый, улларыбызны да кыерсыта, шуңа алар бездән аерым яшәргә мәҗбүр. Юктан гына кызып китеп, кыйнап ташларга, теләсә-нәрсә әйтеп хурларга, рәнҗетергә күп сорамый. Бервакыт: “Болай бергә яшәү икебезгә дә газап кына бит инде, әллә аерылышыйкмы?” – дигәнем өчен, буып үтерә язды. Кулыннан ычкынып, көчкә чыгып качтым. “Мин сине беркем белән дә яшәтмим, аерылсаң, башта синең башыңа җитәм, аннан өйгә ут төртәм дә, эченә кереп янам”, – дип куркыта. Әйтерсең, акылына зәгыйфьлек килгән бәндә! Табибларга, һичьюгы, психологка күрсәтеп карарга иде дә бит, сүзләремә колак салмый шул. Бервакыт автобус тукталышына чыгып барганда, артымнан чегән карчыгы куып җитте дә: “Кызый! Иреңә бозым салганнар, аны бөтенләйгә синнән тартып алмакчылар. Тик әлегә булдыра алмыйлар. Булышсаң, аңа син үзең генә булыша аласың. Иреңә бик авыр икәнлеген үзең дә беләсең бит, аны бу афәттән араларга тагын бер кат тырышып кара инде”, – диде. Эсселе-суыклы булып киттем. Өебезгә мәчеттән мулла алып килеп, Коръән укыта башлаган идем, көтмәгәндә, яшь хәзрәтнең хәле китте, йөрәген тотып егылды, “Ашыгыч ярдәм” чакыртырга туры килде. Үземнең дә өйгә аяк атлап керәсем килми. Иң гаҗәп хәлләр ирем минем янга түшәккә яткач башлана, ул тиктомалдан буыла-буыла кычкырып көләргә, кулларын болгап, җилпенә-җилпенә әллә ниләр сөйләнергә керешә, үзе импотент булмаса да, минем белән ирлек вазыйфасын үти алмый. Аның каравы сөяркәсе канәгать, йөзеннән-күзеннән сөенечле очкыннар чәчелә. Бер фаш ителгәннән соң, бу оятсызлар мөнәсәбәтләрен яшереп маташмыйлар, гарьлегеңнән егылып үләрсең, билләһи! Менә шулай ун елдан бирле тол хатын хәлендә иза чигәм. Ирле килеш ирсез яшим, парлы ялгызмын. Бу дөньяда минем кебек ялгыз каеннардан да ялгызрак тагын берәр бәхетсез җан бар микән?..

Сүзен төгәлләгән Гөлкәй сорау-ялвару-гаҗизлек тулы яшьле күзләрен миңа төбәде. Әмма бу мәлдә аны юатырлык үтемле сүзләр таба алмадым...  


Хәмидә ГАРИПОВА

|

Атларым – канатларым...

$
0
0
18.12.2014 Авыл
“Ялгыз кеше барлы булса да, зарлы”, - дип әйтә татар халкы. Хак сүз. Ир кешене эштән тәмле ашлар пешереп көтеп торырга, борчу-кайгыларын уртаклашырга сөйгән яры, күңелен юатырга сабый баласы кирәк. Ә андый бәхет кемгә ничек килә бит.

Камышлы районы Иске Ярмәк авылында яшәүче Фәрит белән Миләүшә Гайфуллиннарның бәхете, мәсәлән, аларны соңлабрак тапкан. Сөткә пешкәч, суга өреп тормаганнар, ике ялгыз тәвәккәлләгән дә, яңа тормыш сукмагыннан атлап киткән. Менә инде алтынсу-сары чәчле кызчыклары Илвина да үсеп килә. Шушы сабый бала хакына әти белән әни иртә-таңнан торып эшли, “булсын” дип тырыша.

Фәрит тә, Миләүшә дә - ятимлектә үскән балалар. Шуңа күрә дә тулы гаилә кадерен беләләр алар. Матур итеп яшәү, куелган максатларга ирешү бары тик парлы тормыш, хәләл хезмәт аша гына килә бит ул.

Әтисе беренче тапкыр атка атландырган көнне Фәрит балачак хатирәләренең иң бәхетле мизгеле итеп искә төшерә. Гаилә башлыгы көтүче булып эшләгәндә сигез яшьлек улын еш кына үзе белән кырга алып чыккан. Аллы-гөлле чәчәкләр белән бизәлгән алан буйлап атта очып үткән бәхетле чаклар онытыламыни? Шул чакта малайның йөрәге атларга гашыйк булган да инде...

Галиулла ага вафат булгач, малай йортта бердәнбер ир заты булып кала. Йортны, бакчаны, малларны карау, аңардан кечерәк өч сеңлесенә күз-колак булу аның өстенә төшә. Өлкән сыйныфларда укыганда ук колхоз эшенә чыгарга туры килә: малай бозау, сарык көтүен көтәргә алына. Ә яз җиттеме, Фәрит күршедә яшәүче Гомәр Гатаевның аты белән Сабан туе чабышында катнаша. Җиңәме, юкмы, анысы инде икенче мәсьәлә, ә иң мөһиме – Гомәр аганың ат ышандыруы. Фәрит аны чистартып, ялларына тасмалар үреп мәйданга чыкканда үзен иң бәхетле кеше итеп сизә. Ә сигезенче сыйныфны тәмамлагач, яшүсмер шоферлыкка укып кайта. Ләкин “тимер айгыр” Фәриткә кагылган ат “җене”н алыштыра алмый.

Бүген дә әле илленче дистәне ваклаган Фәрит Гайфуллин чабыш атлары асрый. Ничәмә еллар буе районда аның Резьбасына һәм Мечтасына тиңнәр табылганы юк. Сабан туйлары вакыты җиттеме, Фәрит Галимулла улы кызыл яулыгын бәйли дә ат чабышларына китеп бара. Быел ул Мәчәләй, Иске Ярмәк, Иске Усман, Богырыслан, Камышлы, Татарстанның Бөгелмә шәһәре сабантуйларында катнашып, призлы урыннар яулап кайткан. Камышлыда Мечта - беренче, Резьба икенче килсә, Галидә, киресенчә, Резьба беренче урынга чыккан. Ә Резьба бит әле хуҗалык эшләрендә дә булыша.

Камышлы районында Фәрит Галимулла улы - чабыш атлары асраучы бердәнбер хуҗа. Шуның өчен Самара өлкәсе губернаторының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән дә ул. Башкалар әллә атлар яратмый, әллә эшне белми, әллә тәвәккәллекләре җитми. Фәрит ага, мәсәлән, моны хөкүмәттән ярдәм булмау белән аңлата. Әйе, чабыш атларын асрау бик зур бәягә төшә шул. Рационга фураж белән печәннән тыш солы, чөгендер, кишер, алма кебек яшелчә-җимеш кушарга, чистартып, коендырып торырга кирәк.

- Ирем атлар абзарына кереп, берәрсен озаграк сыйпап сөйсә, икенче арандагысы үрелеп хуҗаның баш киемен эләктереп ала һәм аяк астына ташлый. Янәсе, минем яныма да кер, мине яратып чыгарга онытма, дип тора. Әгәр берәрсенә атланып китсә, икенчесенең кешнәвенә түзәрлек түгел, - дип сөйли Миләүшә ат белән хуҗа мөнәсәбәтләре турында.

- Атлар - бик акыллы, сизгер хайваннар. Сабантуйлары килеп җиттеме, хәтта ашаудан да калалар, кайчан ярышка алып чыгар инде дип, күзләремә карап торалар, - дип дәвам итә Миләүшәнең сүзләрен Фәрит. - Үзем дә алар белән бергә дулкынлана башлыйм. Ә чабышлар башлангач, әйтеп бетергесез ләззәт алам. Атларым – канатларым минем. Әйтерсең лә мин үзем канатланып ”очам”.

Илвина да атларга битараф түгел. Ул минем атка атланып кайтканны күреп алса, бакча башына ук йөгереп чыга һәм алдыма менеп утыра. Кызым да үскәч чабышта катнашырга хыяллана. Аның киртә аша атлар белән сөйләшкәнен,, тайларны яратып сыйпаганын, шикәр сузганын күреп бик шатланам...

Фотога төшәр өчен йортка чыккач, биредәгә төзеклекне, байлыкны күреп мин дә шатландым. Печән чабарга, бәрәңге бакчасын эшкәртергә дисәң - ”Беларусь” тракторы, атларны ярышка алып барырга кирәксә - “ГАЗель” машинасы, кунакка яисә берәр эш белән чыгарга кирәк булса - “Калина” автомобиле басып тора. Фәрит Галимулла улы - авылның иң булдыклы балта остасы да бит әле. Авылдашларына өй салуда, түбә яңартуда, капиталь ремонт ясауда булышып тора.

- Шушыларның барысын да үз кулларыбыз белән булдырдык. Өй салганда мин агачның бер башыннан тотсам, Миләүшәм йөгереп килеп икенче башыннан күтәрешә, - дип мактады хатынын хуҗа.

Әйе, ире уңганның - хатыны да уңган шул. Миләүшә сыерларны көтүгә куганнан соң каймак, катык, эремчек ясап сата. Көндез дә тик тормый, парикмахерлар курсларын тәмамлап кайтканнан бирле авылдашларына хезмәт күрсәтә. Шулай да Фәритнең эшен өстен күрә ул: “Дөньяда иң яхшы ир кеше кем? - дип сорасалар, “Фәритем”, дип җавап бирер идем”, - дип, Миләүшә иренең яхшылыгына, уңган-булганлыгына шөкер итә һәм шулай татар гаиләсе нигезендәге гореф-гадәтләргә, уңганлык-булганлыкка, мәхәббәт барлыгына тагын бер кирпеч кыстыра. 


Нурсинә ХӘКИМОВА

|

Зөлфия Камалова татар моңнарын галәмнән иңдерде (ВИДЕО)

$
0
0
18.12.2014 Шоу-бизнес
Австралиядә яшәүче күренекле татар җырчысы Зөлфия Камалова Татарстан башкаласында үзенең яңа юнәлештәге иҗаты белән таныштырды. Альбом "пресс-тыңлап чыгу" форматында "Bioport" кафесында журналистларга тәкъдим ителде, мондый презентациянең Казанда булганы юк иде әле. Мәгълүмат чаралары вәкилләре Зөлфиянең яңа җырларын беренче булып ишетте, һәм җырчыга сораулар яудырды.

Үзе "артык җитди дип санамыйм" диебрәк бәяләсә дә, бу яңа альбомга тупланган җырлар Зөлфия иҗатын ахыргача тулыландырды дияргә була. Альбом электрон музыка жанрында, темасы – галәм һәм аннан агылучы "моң". Зөлфия тавышында, җырларында ниндидер җирдә очрамый торган аһәңнәрне элек тә ишетүчеләр булды. Бәлки, бу яңа "Kosmostan" дип аталган җыентык шушы "галәми моң"ны кеше күзалларлык итү һәм тыңлаучыга аңлаешлы форматка кертеп, гәүдәләндерү өчен кирәк булгандыр?

"Башкаларга ошамаганнар – барсы да марсианнар"

Альбомга 11 җыр кергән, һәммәсе дә татар телендә башкарыла. Күбесенең сүзләрен Зөлфия үзе язган. Бу җырларда – иреккә талпыну, Җирнең тарту көченнән ычкынып, очарга хыяллану. Һәм Зөлфия бу хыялын тормышка ашыра дияргә була, чөнки аның тавышы югарыда, бәйсез кош шикелле, чиста һәм җиңел булып яңгырый. Автор омтылышларын җырларның исемнәре аша да аңларга була: "Туктатыгыз бу корабны", "Күпгаләм", "Мәңгелек мизгел", "Очабыз?", "Зур татар сәфәре" һәм башкалар. Берничә җырга тулысы белән халык җырлары кереп киткән: "Бөрлегәнем", "Каз канаты", "Рәйхан", "Сания". Бу әсәрләрен Зөлфия ике исем белән атаган, чөнки үзенең автор карашын өстәгәннән соң, алар инде яңа бер мәгънә алганнар.

Альбомдагы җырлар – бер бәян, тарих, бер хикәя дип күзалласак, ул бәян "татар хан кызы" Татаэли исеменнән сөйләнә. Имеш, Марста да татарлар яши, аларның моңы менә шулай җырлар аша Җиргә килеп ирешкән... Зөлфия әйтүенчә, Татаэлины уйлап табуга Алексей Толстойның "Аэлита" әсәре илһамландырган.

Ә нигә нәкъ менә Марс? Гомумән, Русия эстрадасында "баш марсианка" исемен йөртүче бар бит инде – Жанна Агузарова, дөрес булса, ул да чыгышы белән татар. Зөлфия Агузарованың "марсианлыгына" дәгъва кылмавын әйтә, һәм бу ике образда кабатланулар күрми: "Башкаларга охшамаган теләсә кемне "марсиан" диеп була", ди ул.

"Альбомны Skype аша яздырдык"


Татар халык җырларының никадәр универсаль булуына шаккатарлык. Зөлфиянең башлангыч иҗатында һинд барабаны, Көньяк Америка халыклары уен кораллары кушып ясалган бизәлеш ничек ачып җибәргән иде татар җырларының матурлыгын. Джаз, рок, фолк жанрларында милли моңнарны югалтмыйча, халыкчанлыгын саклап яңгыратучылар бар. Хәзер менә электрон музыка. Зөлфия җырларына аранжировка ясаган электрон продюсер Герман Попов (икенче исеме - O.M.F.O. (Our Man From Odessa) элегрәк әрмән, молдаван, дагстан, азәрбайҗан, грузин, балкан шәһәр халык иҗаты һәм урыс шансонын "борынгы" синтезаторларда уйнап, бу халыклар музыкасына иске-яңа төсмер бирә. Татар җырларын да шулай эшкәртергә теләп, Зөлфия аңа мөрәҗәгать иткән һәм менә аларның уртак иҗат җимеше туган. Попов хәзер Һолландиядә яши.

"Зөлфиянең туган телендә язылган җырлары моңарчы беркайчан да болай яңгыраганы юк иде. Дрим-поп һәм нео-психоделикага "авышкан" искитәрлек ретро-саунд", – дип бәя бирүчеләр дә бар.

Зөлфия әйтүенчә, җырларны алар дөньяның төрле кисәкләрендә яшәгән килеш яздыра алганнар. Попов аранжировкаларын әзерләп, Зөлфиягә җибәреп тыңлаткан, бергәләп бизәлешкә төзәтмәләр керткәннәр. Шулай итеп, интернет аша яздырылган альбом килеп чыккан. Зөлфия әйтүенчә, мондый рәвешле эшләү хәзер музыкантлар арасында бик еш очрый, һәм ул төрле илләрдә яшәүче музыкантларга уртак проектлар башкарып чыгарга мөмкинлек бирә.

Мәсәлән, альбомдагы халык җырларында яңгыраган баянны танылган музыкант Айдар Гайнуллин язып җибәргән. Үзе яши торган Берлиныннан чыкмыйча да менә шулай Зөлфиянең татар альбомын барлыкка китерүдә катнашкан.

"Татарстан мине җылы каршылый"


Зөлфия соңгы вакытларда Казанда чагыштырмача еш була башлады. Үзе әйтүенчә, елга ике тапкыр килеп китә. "Казан минем икенче туган йортым, бәлки, беренчедер дә", ди ул. Бу килүендә Австралия кунагын "Болгар радиосы" музыкаль премиясе тапшыру тантанасына хедлайнер итеп чакырганнар. Бер караганда, "альтернатив" татар музыкасы, ягъни радио-эстрада концертлары форматына сыймый торган татар музыкасына "нигез салучы" Зөлфия Камалованы андый чара сәхнәсендә күрү сәер кебек. Икенче яктан, "Болгар радиосы" оештырган чарада мәртәбәле кунак итеп чын сыйфатлы музыка эшләүче Зөлфия Камалова чакырылган икән, димәк, милли музыкада алга таба да яхшы якка үзгәрешләр булыр дип уйларга нигез бар.

Зөлфия Казанда үзен җылы кабул итүләрен әйтә. "Миңа калса, Татарстанда эшләнә торган музыкада бертөрлелектән котылырга тиешбез. Мин һәрвакыт ниндидер яңалык табарга тырыштым һәм бу яңа альбом да татар музыкасына яңалык өстәр дип ышанам", ди музыкант.

Зөлфиянең яңа альбомын тәкъдим итү кичәсенә "альтернатив" классик музыка ясаучы композитор Радик Сәлимов та килгән иде. "Зөлфиядәге "моң", чыннан да, ниндидер космик көчкә ия. Ул моңның иң көчлесе - мәшһүр җырчыбыз Илһам Шакиров тавышында. Илһам абыйны көнгә бер мәртәбә тыңламыйча калганым юк. Зөлфия дә татар музыкасының классигына әверелде, һәм мин аны бик хөрмәт итәм", ди композитор. 


Алия РАМАЗАНОВА

| 16.12.2014

Ә сез җыйган акчагызны нишләтәсез? (Сораштыру)

$
0
0
19.12.2014 Икътисад
Соңгы арада валюта курсы гомердә күзәтелмәгән рекордлар куеп аптырашта калдыруын дәвам итә. Чәршәмбе көнне доллар – 72 сумнан, евро исә 88 сумнан артып китте. Сишәмбе көнне исә вәзгыять тагын да аянычрак иде. Ник дигәндә, евро бу көнне – 100 сум, доллар исә 80 сум тирәсендә тибрәлде. Бу көннәрдә Казанның күп кенә банклары валюта алмаштырмый башлаган, автосалоннар машина сатуны вакытлыча туктатып торган дигән хәбәрләр дә бар.

Халык та аптырашта: булган акчасын нишләтергә, ничек бәясен югалтмаска? Күптән түгел “Иҗтимагый фикер” фонды тарафыннан уздырылган сораштыру барышында да респондентларның яртысы диярлек (45 проценты) бүгенге вәзгыятькә борчылуын, булган акчасын кая куярга белми баш ватуын белдергән. Ә сез җыйган акчагызны нишләтәсез?

Римзил ВӘЛИЕВ, “Тат­медиа” генераль директоры киңәшчесе:   – Акча җыеп тормыйбыз, тотып бетереп барабыз. Бу арада бакча төзеп йөрибез әле. Хәзер акча сак­лауның бер мәгънәсе дә юк. Иң яхшысы – аны берәр әйбергә яки хезмәткә әй­ләндерү.   Илгиз ЗӘЙНИЕВ, драматург:   – Җыйган акчам юк, кредитларым гына бар. Шуңа күрә мондый проблема миңа кагылмый. Шулай да валюталар курсындагы үз­гәрешләрне даими рәвештә күзәтеп барам. Андагы вәз­гыять борчый, билгеле. Бу бит инде безнең илдә тәр­тип булмау турында сөйли.   Дилә НИГЪМӘ­ТУЛЛИ­НА, җырчы:   – Безнең андый зур капиталлар юк инде. Әлегә бөтен акча күчемсез милек һәм җиргә салынган. Иҗат кешесе булгач, вакыт-вакыт: “Киләсе елга эш булырмы икән?” – дип тә уйлап куя­сың. Бала да үсеп килә. Дөрес, үзебезне ашатырлык кына акча булыр инде анысы. Россиянең хәле алай ук начар түгел, шуңа күрә ачлык та, кытлык та булмас дигән өмет бар. Кризис, нигездә, акчасы күп булган кешеләргә генә кагыла. Ажи­отажга бирелеп, кибет­ләрдә йөргәнебез юк. Бәя­ләр күтәрелсә дә, билгеле бер вакыт үтүгә барыбер үз хәленә кайтачак. Кризисны беренче генә кичерүебез түгел. Шулай да 90нчы еллардагы кебек үк булмас дип өметләнәм.    Марсель ӘХМӘДУЛ­ЛИН, “Болгар” радиосы ди-джее:   – Миңа калса, бай булу – зур мәшәкать ул. Бигрәк тә шомлы икътисадый дәвер­дә. Бүген һәрберебезгә, аз булса да, икътисадчы булырга кирәк, чөнки акча үрчү алымы белән күбәя. Үрчетү алымнарын белүче һәм акчаны бары тик килеп китүче күренеш буларак кына кабул итүчеләр бар. Шәхсән үземнең җыеп куйган акчам юк. Акчаның булмавына сөенүнең бердән­бер очрагыдыр бу. Еш кына үземне акчалы кешеләр урынына куеп карыйм. Алтын сатып алудан мәгънә юкмы икән? Бәлки, күптән хыялланган әйберне алып куярга да була торгандыр. Искерми, модасы тиз генә чыкмый торган әйбер сатып алып, дөньялар тынычлангач, аны сатарга мөм­кин. Мисал өчен, акчаң күп булса, бер­ничә машина алып, соңын­нан сатарга була. 1998 елда шулай эш итү­челәр булды. Берәр бизнес өчен җиһаз сатып алып, шул рәвешле инвестиция ясарга да мөм­кин. Кибет­ләрдән әй­бер җыю шаукымына кил­гәндә, миңа йокмады ул. Капчыгы белән ши­кәр комы, он алып ку­юның гына мәгънәсен кү­рәм. Башка әйбер алып кую ихтыяҗы юктыр. Хә­тер­лә­сәгез, элеккеге кризислардан соң, киресенчә, үсеш башланды. Монысыннан соң да шулай булачагына ышанасы килә.   Илфат ВӘЛИТОВ, Баулы районының Салих авылы гаилә фермасы башлыгы:   – Бөтен җыелган акчабыз банкта тора, аны алырга җыенмыйбыз. Халык узы­ша-узыша азык-төлек, җи­һаз җыя дип сөйлиләр. Бу хакта уйлап та караганыбыз юк. Ит, сөт продуктларын үзебез җитештерә­без, яшел­чәсе дә үзебез­неке. Кибеттән фә­кать шул он, ярма, шикәр генә сатып алабыз. Хәзерге вакытта ипотека түлибез. Аны түләп бетереп булырмы икән дип кенә борчылабыз. Нәрсә булып бетәр? Акчалар “янмасмы” дип тә шикләнәбез. Шулай да, миңа калса, 90 нчы еллардагы кебек үк кризис кабатланмас.


195 | 19.12.2014

Намазны кайда укырга?

$
0
0
19.12.2014 Дин
Без мөселман дәүләте түгел, анда бу мәсьәлә алай кискен тормый. Шулай да, безнең җәмгыять өчен бу актуаль проблема. Сүзебез намаз бүлмәләре турында. Һәр мөселман, намаз вакыты җитте исә, мәчеткә барып гыйбадәтен үти алмый бит. Еш кына мосафир хәлендә булырга, дөнья мәшәкате белән дә йөрергә туры килә.

Узган гасырның 90нчы елларында, яңарыш дәверенә аяк басканнан соң, милләттәшләребез рухи кыйммәтләр, яшәү рәвеше, калеб хакында күбрәк уйлана, эзләнә, җан тынычлыгы эзләп мәчет ишекләрен ачып керә башлады...

Намаз ул – мөселманнарның мигъраҗы, Аллаһы Тәгалә белән аралашуы. Намаз бүлмәләре булдыру өчен Мәскәүдән боерык көтәсе түгел, ул үзебезнең иманлы, динле җитәкчеләребездән тора. Уку йортларында гына түгел, гомумән, җәмәгать урыннарында намаз уку почмакларын идән астыннан якты, пөхтә, иркен бүлмәләргә чыгарырга вакыт җиткәндер инде.   Инде дин иреге килгәч, гыйбадәт таләпләрен дә тартынусыз, җиренә җиткереп үтәргә хакыбыз бардыр. Чынлыкта ничек соң? Вокзалларда, транспортта, аэропортларда намазлык җәеп намаз уку урыны турында инде әйтмибез дә, хәтта җылы сулы бәдрәфе дә булмаган шәһәрләр очрый. Зур калаларда ярый әле. Ә район үзәкләренә килсәк? Бер танышым зарланып торган иде: “Казаннан Самарага барырга туры килде. Автобуста җиде сәгатьлек юл. Нурлат шәһәрендә салкын су белән булса да кулыңны юа аласың, ә менә Кошка авылында автобус тукталган вокзалда адәм рәтле урын табармын димә. Шешә, чүп-чар, нәҗес тулы  агач бәдрәф, кулъюгыч юк. “Унитаз - хуҗабикәнең, бәдрәф илнең йөзе” диюләрендә хаклык бар булса кирәк. Без, салым түләүче гражданнарның, рухи ихтыяҗы булган тәһарәт алу хокукы да үтәлергә тиештер ләбаса?! Мин дә бу илдә яшим ич!”   Универсиада вакытында чит ил кунаклары алдында оятка калмас өчендерме, ярышлар уздырыла торган яңа  спорт корылмаларында шундый махсус урыннар булдырылды. Алдан хәбәр итүләренә караганда, аларның кайберләре ярышлардан соң да эшләп калырга тиеш иде.   Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, Казанның зур хастаханәләрендә гыйбадәт бүлмәләре бар. Мәсәлән Төбәкара клиник-диагностика үзәге, 18нче сырхауханә, республика клиник хастаханәсе һ.б.   Җәмәгать урыннарында намаз бүлмәләре булдыру эшендә Казанның Кабан арты мәчете имамы Сәедҗәгъфәр хәзрәт Лотфуллин зур көч куя. Быелның 1 ноябрендә “Россия тимер юллары” ААҖ белән Кабан арты мәчете арасында гыйбадәт бүлмәсен бушлай куллану хакында килешү төзелде. Казанның Воровский урамында урнашкан Төньяк (транзит) тимер юл вокзалы аша узучылар да, намаз бүлмәсенә кереп, исламның биш баганасыннан берсе булган фарыз гамәлне үз вакытында үти ала дигән сүз. Сәедҗәгъфәр хәзрәт сүзләренә караганда, киләчәктә башка тимер юл вокзалларында да шундый бүлмәләр ачарга ниятлиләр.   Быелгы җәйдә Зәй Үзәк район хастаханәсендә дә мөселманнарга намаз уку, христианнарга дини гамәлләрен үтәү өчен махсус бүлмәләр ачылды. Алар биредә дәваланучы дин тотучыларга уңайлыклар тудыру максатын күздә тотып булдырылды. Ике бүлмәдә дә дини әдәбият тупланды, теләгән һәркем алар белән таныша ала.   - Без, табиблар, кешеләрне дарулар, медицина препаратлары белән дәваласак, бу бүлмәләр рухи дәвалану мөмкинлеге бирәчәк. Шуңа күрә аларның дәваханәдә булуы кирәк, – ди хастаханәнең баш табибы Владимир Гуров.   - Әлеге бүлмәләр тәүлек әйләнәсе ачык тора. Сәдака биреп, дога кылдырырга теләүчеләр өчен, мәчеттән дин әһелләре намаз бүлмәсенә график нигезендә килә, - дип хәбәр итте Зәй районыннан журналист Энҗе Әгъләмова.   Бу җәһәттән Төркияне үрнәк итеп китерергә мөмкин. Һәр бәдрәфтә - ике кран. Комганнар куелган, бөтен җирдә чисталык хөкем сөрә. Һәркем үз артыннан тәртип салып чыгып китә. Безнең ватандашлар арасында да диннән коты чыгып торган бәндәләр очрый. Алар фикеренчә: “Бу мәсьәлә – дин тотучыларның үз эше, намазларын мәчеттә укысыннар”. Ләкин агай-энеләр, бәдрәфтә тәһарәт алмасаң да, мәгълүм җирләрне чиста-пакь йөртү фән ягыннан да, марксизм тәгълиматы буенча да тыелмаган бугай ла!   Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары, “Гаилә” мәчете имам хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин әлеге мәсьәләгә мондый аңлатма бирде:   - Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте һәм мөфтиебез теләге белән, республикабызның Үзәк район хастаханәләрендә гыйбадәт бүлмәләре ачыла башлады. Ләкин әлегә аның юридик мәсьәләләре хәл ителеп бетмәгән. Бу юнәлештә дә кул кушырып утырмыйбыз. Универсиада вакытында намаз бүлмәләре шактый эшләде. Аларны “Казан-Арена”да, аэропортта (анда хәтта имам хатыйп да бар), тимер юл вокзалында да ачуга ирештек. Бүлмәләрнең барысы да Диния нәзарәте күзәтчелегендә эшчәнлек алып бара. Гыйбадәт почмагын ачу белән генә эш бетми бит әле. Дөньяви дәүләттә яшәгәнлектән, кайбер каршылыклар да килеп чыга. Юридик мәсьәләдә уртак фикергә килеп, проблеманы уңай якка хәл итәргә тырышабыз. Сырхауханәләрдә бу уңайлы, анда бер бүлмә бирелә. Хастаханә бөтен чыгымнарны да үз өстенә ала. Вокзал һ.б. җәмәгать урыннарында бу мәсьәлә әлегә ачык кала. Кабатлап әйтәм, бу юнәлештә эшлибез һәм проблеманы хәл итү юлларын да табачакбыз.   Журналист, хаҗия Ләйсирә Фазлыева махсус бүлмә булмауга карап кына намазын калдырмавын белдерә:   - Бу җәһәттән кыенлыклар кичермим. Эшемне дә, ялымны да намаз вакытларына карап көйлим. Каядыр барганда да алдан әзерләнеп куям. Юлда йөргәндә, чит төбәкләрдә командировкада булганда да намазымны калдырмыйм. Сәүдә үзәгендә, вокзалда, вагонда да гыйбадәт кылганым бар, Аллага шөкер, әлегә беркемнең дә комачау иткәне булмады. Шәхсән үземнең андый мәсьәлә белән очрашканым юк. Әлбәттә, якты, чиста, уңайлыклар тудырылган бүлмәләр булса, бик хуш. Әмма җәмгыятебезнең андый дәрәҗәгә җитә алганы юк әле.   Россиядә православ дине әһелләре арасында яшәү Аллаһы Тәгаләнең безгә җибәргән бер сынавыдыр. Тиешле шартлар булмаган очракта да, каядыр сәфәр чыкканда да фарызларыңны калдырмыйча үтәп бара аласың икән, Раббыбызның сынавын үттең дигән сүз.   Намаз-гыйбадәт бүлмәләре ачу оешма җитәкчеләренең үзләреннән дә тора. Мисал өчен, Тинурин театрында андый бүлмә эшли. Теләге булган кеше тәнәфестәме, спектакль алдыннанмы, анда кереп намаз укый ала. Моңа игътибарны арттырасы иде. Урамның теләсә кайсы чатында, йә аэропорт идәнендә утырып намаз укый башласаң, дөрес аңламаслар бит. Ислам дине таләпәре буенча, транспортта булмаганда гыйбадәтне сәҗдә-кагъдәләре белән үтәү сорала. Димәк, махсус бүлмә булдырылса, әҗер-саваптан башкага ирешмәбез, иншалла!
Мөршидә КЫЯМОВА

| 19.12.2014

Яулык кына түгел бу

$
0
0
19.12.2014 Дин
Озакламый хатын-кыз­ла­рыбызның җәмәгать урыннарында яулык ябу-япмау мәсьә­ләсе РФ Иҗтимагый палатасы утырышында каралачак.

Бу хакта берничә көн элек кенә Чуашстанда уздырылган XI “Шыгырдан укулары” гыйльми-гамәли җыелышында Мәскәү шәһәре һәм Чуашстан Республикасы мөфтие, РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы Әлбир хәзрәт Кырганов хәбәр итте. Мәгълүм булганча, бу мәсьәлә әүвәл Ставрополь краенда кузгатылган иде. Берничә мәктәптә яулык бәйләгән кызларга каныгып, йә яулыгыгызны саласыз, йә дә­рес­кә кертмибез, дип шарт куйган иде уку йорты җитәкчеләре. Бу ыгы-зыгы Татарстанны да әйләнеп узмады. Әйтик, Түбән Кама районында шундый омтылыш булды. Берничә ел элек Баулы районыннан да шундыйрак башбаштаклык очрагы хакында хәбәр килгән иде. Шөкер, респуб­ликабызда әлеге тыюларның мәгънәсезлек икәнен аңладылар сыман. Ә менә Мордовия Респуб­ликасында, хөкүмәт дәрәҗә­сен­дә карар чыгарып, укучы кыз балаларга мәктәптә яулык бәйләп йөрүне тыярга тырышулары бер нинди кысага да сыймый.

Әлеге республика чиновник­ларының яулыкны өнәп бетер­мәүләре байтактан килә. Әйтик, узган уку елы тәмамланганда бер туташыбызга, губернатор кулыннан алтын медаль алу мөм­кин­леге бар, әмма моның өчен яулы­гыңны салырга туры киләчәк, дигән шарт куйган җирле мә­гариф түрәләре. Кыз исә, яулыгымны салмыйм, дигән. Мөгаен, йомшак кына аңлатсаң, ультиматум куеп сөйләшмәсәң, туташыбыз колак салмый калмас иде. Икенче яктан, ялтыравыкка кызыгып, инануына хилафлык китермәгән дип тә бәяләп була бу очракны.   Мордовиядәге әлеге вәз­гыять хакында “МР мөсел­ман­нары Үзәк Диния нәзарәте” үзәкләштерелгән дини оешмасы дип аталучы мөфтият җитәкчесе Фәһим хәзрәт Шәфиевнең фикере шактый үзенчәлекле (респуб­ликада әле тагын ике мөфтият эшләп, яулык мәсьәләсендә алар мөслимә кызларыбызны тулысынча яклый, диләр). “Әлеге про­б­лема бөтен җирдә дә бер төрле кис­кен тормый. Аккүл (Белозерье) авылында исә, аяк терәп, бернинди чигенүгә бармыйбыз, дип белдергәч, мәгариф түрә­ләренең ничек тә үз сүзен үткә­рәселәре, яулык бәйләп йөрүне бөтенләй тыясылары килгән; йомшаграк, сыгылмалырак булсалар, бил­ләренә таянып сөй­ләш­мәсәләр, хәлләр болай куермас иде”, – дип исәпли ул.   Ни кызганыч, бу җәһәттә урындагы милли-мәдәни оеш­маларның фикере дә бердәм түгел. Әйтик, Татар милли-мә­дәни мөхтәрияте советы рәисе Рафаэль Аширов, җаным белән мин сезнең яклы, әмма хөкүмәт позициясенә каршы баралмыйм, дип белдергән диләр. Бу уңайдан без күренекле җә­мәгать эшлек­лесе, эшкуар Шамил Бикмаев­ның фикерен сораштык. “Без күптән түгел генә, республика Аксакаллар шурасын үзгәртеп, чиновниклар башбаштаклыгына каршы тору өчен, МР татар­ларының “Яклау” хокук яклау иҗтимагый оешмасын теркәттек. Хәзер мин – шул оешманың рәи­се. Инде без МР Югары судының яулык җәһә­тендә хөкүмәт позициясен яклаган карарына дәгъва белдереп РФ Генераль прокуратурасына мөрәҗәгать иттек. Хатлар алышабыз, алар формаль җавап белән котылмакчы. Әле, Алла боерса, РФ Конституция судына да барып җитәчәкбез. Бу мәсьәләне һәр төбәк үзенчә хәл итә. Болай ярамый. Кеше хокук­ларын, РФ Конституциясен бозу бу. Яулыкны салдырып, кешене мыскыл итәргә берәүнең дә хакы юк. Һич тә баштанаяк хиҗабка төренү турында сүз йөртмибез. Татарда андый традиция булмаган. Без хатын-кызларыбызның теләсә кайда яулык бәйләргә хокуклы икәнлеген яклыйбыз. МР Югары суды хакимиятләргә, чи­новник­ларга гына хезмәт күр­сәтә. Җирле суд системасына без ышанмыйбыз. Соңгы сүзне РФ Конституциясе суды әйтергә тиеш”, – дип сөйләде ул.   Чынлап та, сәер илдә яшибез. Чечня Республикасы телевидениесен карасаң, прокуратураларда эшләүче хатын-кызлар да яулык бәйләп йөри. Кавказлыларга хәнҗәр йөртү дә тыелмый, анда традиция-гадәт санала бу. Идел буенда яшәүче татар-мөселман хатын-кызлар өчен, яулык бәйләү – беренче чиратта традицияләргә, гореф-гадәтләр­гә тугрылык саклау ул. Бу очракта милли-дини гадәт дип, бу ике төшенчәне бергә карау зарур. – Гомумән, яулык – милли баш киеме ул. Имеш, яулыкларын салалар да дөньяви кешегә әвереләләр. Проблеманы шулай эчкә куып кертәләр. Балаларда, әти-әниләрдә ачу-рәнҗү, үпкә тудыралар. Җирле хакимиятләр, мондый карарлар кабул итеп, халыкта ризасызлык кына тудыра, – дип белдерде әлеге җәһәттә җыелыш вакытында РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин.   Рәфыйк әфәндедән соң чыгыш ясаган Мәскәү Кеше хокук­лары бюросы директоры, РФ Президенты каршындагы Кеше хокуклары советы әгъзасы Александр Брод та чиновникларның, тәгаен алганда, полиция хез­мәткәрләренең башбаштаклыгына мисал итеп бик гыйбрәтле хәлне бәян итте. Сургутта полиция хезмәт­кәр­ләре кафега кереп мөсел­ман­нарның сакалын кыркыган икән. Ни гаҗәп, әлеге шаккатмалы, мыс­кыллы гамәле өчен, берәү дә җаваплылыкка тартылмаган. Нәр­сә эшләргә соң? Ди­мәк, Сургутта да, мөселман­нар­ның хокук­лары бозылган бүтән җирләрдә дә “Яклау” кебек иҗ­тимагый хокук яклау оешмалары булдырып, башбаштаклык кылучыларны акылга утыртканчы көрәшергә кирәк.
Рәшит МИНҺАҖ

195 | 19.12.2014

«Казан Ыстайл», «Тәп-тәти» һәм башкалар - татар КВНыннан ФОТОрепортаж

$
0
0
19.12.2014 Җәмгыять
18 декабря Казанда КВН «Татарс лига»сының чирекфиналлары узды. Ярымфиналга «Татар team», «КамПИ», «Афәрин», «Марат», «Биш бармак», «Казан Ыстайл», «Тәп-тәти» һәм «Кисекбашлар» командасы чыкты.

 

 

 

  

 

 

 

1

2

3

4

5

6

7

8

9

 


---

--- | 19.12.2014

ВОДА - ЛЕКАРСТВО ОТ ЖАЖДЫ И ДЕПРЕССИИ

$
0
0
19.12.2014 Җәмгыять
У разных людей те или иные инстинкты обострены не одинаково. Чувствительность человека к запаху, вкусу, закладываются с детства. От того, насколько часто человек задействует обонятельные, осязательные, зрительные, слуховые или вкусовые рецепторы, зависит уровень их развития и соответствующий порог чувствительности.

Не многие знают, что любые внутренние органы человека могут давать сигналы головному мозгу о том, что их работоспособность нарушена. Одним из основных сигналов, который, наиболее часто срабатывает у человека – это чувство жажды. Но почему некоторые люди пьют много и их чувство жажды обострено, а некоторые пьют воду очень мало, а их инстинкт жажды практически не проявляется.

Если вы очень мало пьете, а жажда совершенно не беспокоит вас в течение всего дня – это неправильно. В этой статье мы постараемся это доказать.   Жажда воды - врожденный инстинкт   В большинстве случаев чувство жажды «убивается» еще с рождения. Когда ребенок сильно плачет, то первое, что приходит на ум родителям – он проголодался. На первых порах, когда основное питание составляет жидкая пища, ребенок получает достаточно воды и родители делают вывод, что проблема была действительно в голоде.   Однако когда малыш растет, пища становиться все более твердой. Родители, думая, что ребенок снова проголодался, начинают кормить его твердой пищей. Однако ребенок по-прежнему кричит. Но родители не понимают, что ему просто хочется воды. В результате организм малыша перестраивается, и жажда воды у него притупляется, что крайне негативно отразиться на ребенке в будущем.   Другой немаловажной проблемой пониженного чувства жажды современных детей – это сладкая вода. Ребёнку уже с пеленок начинают давать различные детские смеси. Большинство из них имеют сладковатый привкус. В результате у ребенка формируется неправильное восприятие воды. В будущем чувство насыщения будет приходить после употребление сладкой воды, а не обычной. Но это чувство утоления жажды будет ложным. На самом деле клетки не будут получать необходимых микроэлементов, содержащихся в обычной воде. И организм будет требовать любой сладкой жидкости все больше и больше. Это крайне негативно скажется на здоровье ребенка.   Таким образом, маленький ребенок, не умеющие вербально выражать свои потребности, будет постепенно отказываться от этих потребностей. Многие обострённые чувства не будут сформированы на достаточном уровне. Не получая обычной чистой питьевой воды, у ребенка будет исчезать чувство жажды, а когда он вырастит, это глубоко отложиться в его голове.   Не удивительно, что многих современных людей больше беспокоит не то, что они мало пьют воды, а то, что они мало потребляют витаминов и минеральных добавок. Люди начинаю «набивать» пищевыми добавками пищу. Но эти витамины совершенно не усваиваются в организме человека.   Клеткам нужна вода. Причем не любая вода, а та, которая близка по строению к клеточной жидкости. Чем полноценнее будет вода с точки зрения физиологии человека, тем лучше она будет усваиваться в организме. Ни сок, ни чай, ни квас и т.п. не способны доставить в клетки необходимую жидкость в полной мере. Их можно употреблять лишь как дополнительный источник витаминов и антиоксидантов.   Основные признаки жажды   1. Желание выпить чай, кофе или слабоалкогольный напиток. Основой этих желаний является условный рефлекс, который связывает утоление жажды с приемом именно этих напитков. На самом деле никакого насыщения не происходит, организм наоборот обезвоживается.   2. Вялое и усталое настроение. Вялость – это не что иное, как результат накопившихся отходов метаболизма, в результате непрерывной работы головного мозга. Часто это проявляется в виде головной боли из-за нарушения кровообращения, так как клетки мозга не насыщаются водой.   3. Тревога, раздражительность и гнев. Вы замечали, что любое соприкосновения нас с водой успокаивает. Купание в реке, озере, бассейне и даже в ванной приводит наши чувства в состояние покоя и умиротворенности. Но если по близости нет большого источника воды, где можно искупать, то достаточно выпить стакан чистой питьевой воды, чтобы избавиться от тревоги, стресса и раздражительности.   4. Срабатывание инстинктов. Чувство жажды приводит к ложному срабатыванию инстинкта самосохранения и как следствие – мы раздражены, возбуждены, тревожны и раздражительны. Любая активная умственная деятельность требует большого расхода энергии головного мозга. Основным источником этой энергии является вода. Если мозг не получает достаточное количество жидкости, то он будет избегать выполнения энергозатратной деятельности. А сделает он это либо, погрузив нас в сон, либо будет проявлять излишнюю раздражительность, чтобы мы не нагружали его какой-либо интеллектуальной, требующей большого расхода энергии работой.   5. Невнимательность. Вы замечали, что, например, шахматисты, во время партии пьют воды не меньше, чем теннисисты, футболисты и т.п. Это не случайно. Ведь высокая активность головного мозга вызывает большое потоотделение. Организм тратит значительное количество воды, когда необходима повышенная концентрация и внимание на протяжении длительного времени. Поэтому отсутствие внимания и концентрации, лень и внутренняя слабость – это прямое следствие истощения организма. Восстановить энергию поможет обычная питьевая вода. Кстати, лимонады, соки, молоко или кисломолочные продукты дадут лишь краткосрочный эффект насыщения. Все эти продукты практически не содержат той жидкости, которая нужна клеткам нашего головного мозга. Нашему организму нужна лишь физиологически полноценная вода.   6. Бессонница. Если вас замучили ночные кошмары или вы не спите вовсе, вероятно ваш организм мучает жажда во время сна. Даже если эта жажда явно не проявляется – это не значит, что ваш организм не истощен. Выпейте 1-2 стакана воды перед сном. Лучше один раз ночью сходить в туалет, чем всю ночь не спать и иметь плохое настроение, слабость и вялость на весь день.   Депрессия   Это модное слово все больше проникает в современную жизнь. Многие люди придают депрессии настолько большое значение, что считают ее чуть ли главной причиной всех человеческих проблем.   На прилавках аптек появляются все больше и больше различных препаратов против депрессий. Стоимость таких лекарственных средств порой ошеломительная. И люди покупают их. По сути, современные люди работают для того, чтобы заработать на антидепрессанты и подавить на время депрессию, которая порождается, по их мнению, в результате активной работы. Получается замкнутый круг.   Действительно, любая активная деятельность, наши переживания, вызываемые суетой в личной жизни и на работе, отнимают у нас большое количество сил. Но не лекарствами восстанавливаются эти силы, а качественной водой и правильным питанием.   Как говориться «Рыба гнет с головы». В организме человека также все начинается с головы. Именно мозг контролирует все процессы нашего организма. Испытывая жажду воды, он может просто отключить многие второстепенные функции, такие как: внимание, сосредоточенность, самообладание, концентрацию. В результате это все приводит к депрессии и другим психическим расстройствам.   Подводим итог   Жизнь современного человека намного активнее и энергозатратнее, чем это было 20-30 лет назад. Повышенные нагрузки, суета на работе и в личной жизни, плохая экология - все это накладывает дополнительную нагрузку на человеческий мозг. Именно в этот момент он нуждается в дополнительных источниках энергии. Однако все эти источники сегодня позиционируются как пищевые добавки, витамины, антидепрессанты.   На самом деле причина многих психологических болезней человека проста – это скрытое обезвоживание. Отсутствие регулярного и обильного питья приводит ко многим психическим патологиям, одним словом – к депрессии. Но стакан качественной, физиологически полноценной воды, который по эффективности превосходит всякие пищевые добавки и антидепрессанты, не продашь за 5000 рублей. Доставка воды - это также не самый прибыльный и высокодоходный бизнес, по сравнению с продажей биодобавок, витаминов или антистрессовых препаратов. Гораздо выгоднее предлагать людям дорогостоящие лекарства от депрессий, которые лишь притупляют ее, а не лечат.   Поэтому не стоит искать быстрое и дорогостоящее решение проблемы. «Дорого» – не всегда означает «правильно». Ищите решение ваших проблем со здоровьем у природы. Она никогда не обманет. А все ее источники всегда доступны и абсолютно бесплатны. Главное берегите эти источники, чтобы природа не развернулась к вам спиной.
---

--- | 19.12.2014

Нурулла Гариф: “Вакланырга вакытым юк” (ФОТО)

$
0
0
19.12.2014 Җәмгыять
Нурулла абый Гариф телевизор экраннарында балкып йөргән кеше түгел, ә анда булган мәгълүмат шулкадәр күп, аны үзләштерергә ничек өлгерә дип шаккатасың. Өйрәнгәнен тозлап ятмый, күбрәк кеше белсен дип, китап итеп чыгара. Анысын да дәүләттән акча сорамыйча, үзе эшләп тапкан малга бастыра. Акчаны, билгеле, көрәп алмый, гади авыл укытучысы бит ул. Балаларга физика фәне серләрен ача, әмма шул ук вакытта аларда татар тарихы белән кызыксыну барлыкка килмәсме дип тырыша.

Өлгерлегенә шаккатарсың, әле атна саен туган авылына кайтып йөри, туган нигезен ныгытты, шундагы борынгы биналарны төзекләндерер өчен акча юллап, көченнән килгәнчә тырышты. Татарга кыек сүз әйттерми, бигрәк тә яшьләргә, үссеннәр, өйрәнсеннәр дип үсендереп тора. Ә менә татарча белеп тә туган телдә аралашмаганнарны, балаларын милли мохиттән ераклаштыручыларны шелтәли. Анысы да олыларча, борчылып. Аның ниләр белән шөгыльләнгәнен үзеннән сораштык.

“ЕЛ САЕН 3-4 КИТАП ЧЫГАРАМ”   — Нурулла абый, Сезнең “Освободительная война татарского народа” китабыгызга карата берничә ел элек кайбер шовинистлар зур җәнҗал чыгарды. Милләтара низаг кузгата дип, алар хәтта судка да барып җитте. Анда да җиңеп чыктыгыз. Тарих белән кызыксынуыгыз дәвам итәме? Ниләр белән шөгыльләнәсез?   — Төп эшем — мәктәптә, кызыксынуым тарих, әдәби һәм тарихый әсәрләр язу белән бәйле. Ел саен 3-4 китап чыгарам. Алар арасында гомум татар тарихына караганнары да, аерым авыллар тарихына кагылышлылары да бар. Әле шушы көннәрдә генә әниемнең туган авылы “Чураш авылы тарихы”н һәм үз нәселемә бәйле “Һәр кешедә туганымны күрәмен” дигән ике яктан да әби-бабаларымның шәҗәрәсен, бар яшәешләре тарихый документлар белән расланган 268 битле китап чыгардым. Анда искә алынган туганнарым гына да меңнән артык! Әле аларның оныкчыкларын да санасаң, бик күп булып чыга. Дөрестән дә, һәр кешедә туганыңны күрердәй буласың.   Соңгы ярты елда репрессия чорларына бәйле хезмәт язам. Башлаганда бер генә китап булыр дип уйлаган идем, хәзер күзаллавымча, серияләп китәр, ахры. Беренчесе кулга алынган, юкка чыгарылган муллалар турында булыр дип торам. Аңа исем дә таптым инде: “Коммунизм тәмугы аша”. Бу эшкә алынуымның сәбәбе — репрессияләнүчеләрең соңгы исән калган буыны бүген 80-90 яшьләр чигендә. Әлеге вакыйгаларга 75 ел узу сәбәпле, шул чордагы документларның серлелеге дә юкка чыга. “Совершенно секретно, оглашению не подлежит” дип тамгаланган документларның исән калганнары бер төрле, шул чордагы газета битләрендәге язмалар икенче төрле, ә бу мәхшәрдән исән чыгучыларның балалары өченче төрле сөйли. Миңа соңгыларының фикере барыннан да кыйммәтрәк. Чөнки тагын 10-15 елдан алар күргән-белгәннәрен үзләре белән алып китәчәк. Шул сәбәпле, инде 100 гә якын репрессияләнүче яисә шул турыда мәгълүматлы булган олы яшьтәге кешедән, 140 сәгатьтән артык аудиоязма җыйдым. Бу эшемне актив рәвештә дәвам итәм. Истәлекләр җыйганда, репрессиядән тыш, ачлык һәм шул чорның яшәеш-халәтенә бәйле башка мәгълүматлар да туплыйм.   — Сезне шаккатып тыңлап утырам. Үзегез гади физика укытучысы, ә тарих турында шундый мавыктыргыч итеп сөйлисез, кызыгам хәтта! Тарихны өйрәнү нидән башлана? Бәлки, минем кебек, кемдер кызыксынадыр, әмма эшне башлый алмыйдыр. Сез, мәсәлән, һәйкәлләр эзләп, кабер ташларын барлап йөрисез кебек...   — Бер эшне дә көчәнеп эшләмим. Әгәр күңелгә рәхәтлек бирмәсә, аны зур акчаларга да башкармас идем. Үзем дә гаҗәпләнәм, 100 әр кеше сыярлык архив залларында кайбер чакта бары 2-3 кеше утыра. Ә анда ниләр генә юк! Татарның тарихын юкка чыгарганнар, дияргә яратабыз. Аның сакланганы гына да әллә ничә милләткә, менә без нинди булган, дип горурланырга җитәр иде. Әле узган атнада гына 1937 елга караган бер эш кенәгәсен соратып алдым. Шуны архивта эшләүчеләргә күрсәтеп, көлештек тә әле. 1937 елда ничек юкә бау белән бәйләп җибәргәннәр, шуннан бирле әлеге документларны беркем чишеп карамаган. Ә анда ниләр генә юк... Халкыңның халәте, гасырлар дәвамында ниләр кичергәне шуларда күренә инде. Кемдер кино карый, кемдер театр. Документаль кинолардагы кичерешләрне мин архивта татыйм... Анда утырганда еш кына Камилә әбиемнең сүзләре искә төшә: “Без күргәннәрне, улым, сезгә күрергә насыйп булмасын иде!” — дияр иде ул. Аңа ияреп кайбер чакта үземә, танышларыма, туганнарыма: “Мин белгәннәрне сезгә белергә насыйп булмасын иде!” — дип кабатларга яратам.   Кабер ташларына килгәндә, алар борынгы чорлардан сакланып калган иң кадерле язма чыганакларыбызның берсе. Әмма аларның сакланышы табигать хәерхаклыгында. Казан ханлыгы чорына бәйле барлык кабер ташларын барлап чыктым. Аларның исәбен (297), урнашу географиясен, искә алынган чыганакларның барысын бергә туплап китап итеп бастырдым. Булдыра алганча шушы эшне Алтын Урда чорына караган ташларга бәйле дә аерым хезмәт итеп эшләп, дөньяга чыгардым. Мәсәлән, Болгар шәһәре биләмәсендә генә дә 200 гә якын кабер ташы булуы билгеле. Тарихка үзем табып кайтарган ташлар да бар. Мәсәлән, Чистай зиратында тапкан ташның куелган чоры 1296 ел белән билгеләнә. Көләргә дә, еларга да белмәссең, шул ташны тапкан елны Чистайның 220 еллыгын билгеләделәр...   “АВЫРЛЫККА ЗАРЛАНУ — БЕР СЫЛТАУ ГЫНА”   — Нурулла абый, тарих турында озаклап сөйли аласыз. Әмма сезнең гади авыл мәктәбендә мөгаллим булуыгыз да кыйммәтле. Андагы проблемаларны да яхшы беләсез. БДИны урысча гына бирергә мәҗбүр иткәч, татарлар туган телдә белем алудан баш тарта башлады, чөнки 11 ел буе татарча укып, урысча имтихан бирү авыр. Татарча укыту авылларда да бетеп бара. Сездә бу ничек? Мәсәлән, физиканы нинди телдә укытасыз?   — Безнең мәктәп — урыс мәктәбе. Элек, хәбәрдарлык чорында, бездә татар сыйныфлары да бар иде. Өч баламны да үзем эшләгән мәктәптә бар фәннәрне дә татар телендә укытып чыгардым. Әмма бөтен кеше минем кебек уйламый шул... Минем балалардан соң татар сыйныфына бирүчеләр булмады. Мәктәптә үзем дә математика, физика, информатика фәннәрен укытам. Минем өчен бер телдән икенчесенә күчү авырлык тудырмый. Табигать фәннәрен аңлау нинди телдә укытуга бәйле түгел. Авырлыкка зарлану — бер сылтау гына. Аның авырлыгы дәүләт тарафыннан алып барылган сәясәткә бәйле. Мәсәлән, татар телендә әсбаплар, күргәзмә таблицалар булмау, программалар эшләнмәү... Урысчага күчерү ирексезләү методы белән алып барыла. Аның бер ысулы — урыс телендә генә тапшырырга рөхсәт ителгән БДИ.   — Сез — күптәннән милли хәрәкәтнең актив кешесе. Һәрвакыт дәгъва белдереп йөрүчеләрне яратып бетермиләр. Моны үзегез дә сизәсезме? Басым ясыйлармы? Милли хәрәкәтне яңартыр өчен нишләргә кирәк?   — Милли хәрәкәттә, дип артык зурлап әйтәсең, сеңелем. Болай дип әйтүем, милли хәрәкәттә катнашучыларга хөрмәтем зур булуда. Үземә килгәндә, кызганыч, барысына да вакыт җитми шул. Без күбрәк иҗат кешеләре... Бу юнәлештә һәркем үз эшен башкара. Ничек уйлыйм, шулай сөйлим, шулай гамәл кылам. Басым ясыйлар дип уйламыйм. Тикшереп торганнарын беләм. Тикшерүчеләре, ел саен белешмә тутырырга тиеш булучылары үзләре үк сөйли. Аның өчен мәгариф бүлегендә җаваплы кеше дә бар. Мондый хөрмәт бар кешегә дә татымый бит әле! Минем эшчәнлек турындагы “дело”лар гына юкка чыкмасын. Аларның саклану сере югалгач, оныкларыма укырга язсын иде.   Бүгенге чорда милли хәрәкәтнең активлашуы, сәясәткә бәйле булырга тиешле закончалыгын үзгәртеп, күбрәк икътисадка бәйле булып кала. Чөнки халыкның зур өлешен шәхси милек һәм шуңа бәйле яшәеш кенә кызыксындыра. Вәзгыять туса, милли хәрәкәткә генә карамыйча, аннан да алданрак чәчрәп чыгучылары табылачак. Элек татарларны, суверенитет алырга телиләр, дип гаеплиләр иде. Бу юлы, шул чор вәзгыяте туса, башкалар алданрак чәчрәп чыгар төсле.   Милли хәрәкәт кирәк. Ул көчәйсен өчен, халыкны тәрбияләү зарур. Ким дигәндә 100 кешенең 4-5 е генә булса да милли активлыгы, бердәмлеге белән туплана икән, алар калган 95 кешене үзе белән ияртеп, аларны дөрес юнәлешкә кертеп җибәрергә сәләтле булачак.   “ТАТАР ЗАМАНЫ КИЛӘ!” — ДИП ӘЙТЕР ИДЕМ”   — Нурулла абый, гадәттә, кеше авылдан шәһәргә кача, ә сез авылны якын итәсез. Балаларыгыз да шулай кебек. Бер авылда яшәп, үзегезнең туган авылыгызны да онытмыйсыз, анда да йорт төзисез. Бу, саланы яшәтәм дип, юкка сарыф ителгән көч түгелме? Аны нәрсә яшәтә ала?   — Хәзер кеше шәһәрдән авылга тынычлык эзләп кайта. Элек салада эштән башка берни юк иде. Хәзер бар да бар, эше белән акчасы гына юк. Шул сәбәпле, авылга кайтучылар — олы яшьтәгеләр, пенсиягә чыгучылар. Авылдан чыгучылар, мөмкинлек тууга йорт-нигезен ныгыта. Алар янына туганнары җыела, балалары, оныклары кайта. Бу — миллилеккә кайту өчен уңай юнәлеш дип сөенәм. Мин дә, вакыты җиткәч, авылга кайтып, туганнарым, дусларым белән бергә, оныклырымны дөнья шаукымыннан аз гына булса да саклап, миллилек сеңдерермен, ата-бабалары нигезенә, табигатькә мәхәббәт уятырмын дигән хыял белән яшим. Авылга кайткан һәр пенсионер үзе белән пенсия акчасын алып кайта. Бу акчаны авылдан чыгармаска иде. Авылның мөмкинлекләре күп. Билгеле әйберләрне санап, укучыны ялыктырасым килми... Авыл авыл инде ул, юкка гына Тукай аның турында: “Әй, авыл! Син мең шәһәрдән мең кабат ямьле вә хуш...” — дип язмагандыр!   — Илдә ниндидер вәзгыять, авыррак димме, бәяләр күтәрелә, халыкта ил җитәкчеләренә ышаныч юк, илдә патриотларга һәм бу дәүләт төзелешенә каршы булучыларга бүленеш бар. Тарихчы буларак, моны ничек кабул итәсез? Әлеге вәзгыятьне 100 ел элек булган вакытлар белән дә чагыштыралар. Беренче бөтендөнья сугышын искә алалар. Хәлләр кабатлана мәллә?   — Вәзгыять күптән авыраерга тиеш иде. Аны бушка килгән нефтькә булган зур бәя генә саклап торды. Ә бу эшләп тапкан акча түгел. Шәһәрдә эшләп ашаучыларны, ниндидер кирәкле эшләнмәләр ясаучыларны хәзер көндез чыра тотып кына эзләрлек. Дөрес, беркем эшсез йөрми кебек, әмма аларның күбесе берсе артыннан берсен барлап йөрүчеләр генә. Тарихта шундый дәвамчылык бар: тормыш авырайса, югарыдагылар тышкы өлкәдә нинди дә булса ыгы-зыгы тудыра. Аннан дәүләткә куркыныч яный дип, күпчелек халыкның патриотик хисләрендә уйныйлар, ризасызларга каршы репрессия чаралары күрәләр. Украинасы да аның әллә нидән тумады... Алар югарыдарак утыргач, күпкә ераграк күрәләр.   Беренче бөтендөнья сугышын искә алу кирәкмәс. Хәзерге сугышлар физик көчкә бәйле түгел акыл һәм икътисадый мөмкинчелекләргә таянып алып барыла. Киләчәк үткәннәргә бәйле булса да, акыл алмаучылар өчен үткәннәр кире кайтмый, кабатлана гына.   Бу туып килүче вәзгыятьтә безгә, татарларга, нидәндер куркырга, өметсезләнергә кирәк димәс идем. Киресенчә, бүгенге заманны: “Татар заманы килә!” — дип әйтер идем. Чөнки бүген дәүләт яисә кемнеңдер кулына карап яту вакыты түгел, ә үзең баш булып, эшләп ашау заманы. Тарихта шундый кабатланып килүче юнәлеш бар. Рәсәйдә икътисадый хәлләр катлауланган яисә сугыш алды вәзгыяте туган чорда татарлар моны һәрчак үз максатларында файдаланган. 1774 яисә 1905 ел булсынмы ул, 1990 еллар тирәсе яисә күпкә борынгырак чорлар булсынмы.   — Нурулла абый, сездә кайдан шулкадәр оптимизм?! Мондый карашлы, көр күңелле булырга кем өйрәтте? Хәтта интернетта да татарларны “яшибез әле” дип дәртләндереп торасыз. Сезне дә аркагыздан гел сөеп тормыйлардыр. Гаиләгез эшчәнлегегезгә ничек карый?   — Хатыным Мөнирә белән гомер итә башлавыбызга 30 ел була инде. Өч балабыз, оныкларыбыз бар. Җае чыккан саен мактанырга яратам: шушы 30 ел яшәү дәверендә хатыныма авыр сүз әйткәнем булмады. Шул сәбәпле, Гиннесслар китабына кертмәсләр микән дип тә шаяртам әле... Тылым нык, Аллага шөкер, балаларым мәшәкать тудырмый. Үзем дә күп күрмим, юкка-барга аптырамыйм. Тормышка да артык җитди карамыйм. Бар нәрсәнең узачагын да, кешенең бер генә тапкыр яшәгәнен дә беләм... Тормыш ваклыгында вакланырга вакытым юк... Үзем турында бары шул гына.     1     2     3     4     5     6     7     8     9     10     11     12      13     14     15     16  
Римма ӘБДРӘШИТОВА

|

Кайный башласа сару, укыйм мин "Матбугат.ру: бүләк уйнату дәвам итә

$
0
0
19.12.2014 БӘЙГЕ
“Матбугат.ру” атна саен бер кыйммәтле бүләк уйната! Инде мультиварка һәм миксер уйнаттык. Бу юлы инструментлар наборы уйнатабыз!

Бәйгенең шартлары монда: https://vk.com/onlinetatar?w=wall-81763294_618%2Fall 

Бәйгегә килгән слоган һәм девизларның кайберләрен сезгә дә укытырга булдык: 

Гөлсирин Дәүләтшина:
Матбугат - кердем, курдем, укыдым!

Алсу һәм Алмаз Мәүлитовлар:  "Матбугат.ру": Укырга, укырга һәм укырга!    Афйсылу Әхмәтова: Оча белү өчен канат, ә яңалыклар белү өчен Matbugat.ru кирәк!    Гөлүсә Батталова:
Матбугат.ру - интернетның бәхете, матбугатның тәхете!    Илнар Гатауллин: Кеше ышынмаслык хәлне Сөйләмә син ярсудан. Иң свежий яңалыкны Укы "МАТБУГАТ РУ" дан!

Илфат Гыйләҗев: Син, дускаем, кил әле, "Матбугат"ка кер әле! Илдәге һәм дөньядагы Хәбәрләрне бел әле!   Рузия Мортазина: "Матбугат.ру" яңалыклары - тормышта киңәшче. Кирәкле бүләкләр һәрвакыт өләшче!    Булат Гатауллин: Гәҗит-журналга язылмый Калган булсаң, дускаем, "Матбугат.ру"дан укырсың Диеп уйлый башкаем. 
Лилия Гатауллина: Синең сүз - җанга дару - якын дус - Матбугат ру.
Рафия Фирдүсовна:  Кайный башласа сару - Эчмимен аңа дару, Укыйм мин - Матбугат ру!
  Рафия Гатауллина: Безнең эшләр гел ару
Чөнки без "Матбугат.ру!
 
---

--- | 19.12.2014

Мәскәүне дә таң калдырган Ирек

$
0
0
20.12.2014 Мәдәният
Рузалия ханым әле дә бу турыда көлемсерәп исенә ала. Ирек ул чагында рәтләп сөйли дә белми, ә менә атасының гармуныннан һич кенә дә аерыла алмый интегә. Әтисе эшкә китәргә җыенып беткән инде. Ә Ирек шул вакытта бүлмәсеннән йокылы күзләрен уа-уа йөгереп чыга да:

- Әтием, бер генә тапкыр тагын уйнап күрсәт әле, - дип ялвара башлый. Гармун моңы бу кечкенә гөнаһсыз нарасыйга ашау, эчү, саф һава кебек  яшәүгә көч бирүче, бик тә кирәкле гамәл булып тоелгандыр, күрәсең. Менә шулай кечкенәдән Ирек музыка дөньясына кереп чума. Өч яшь тулганда ул әтисе бүләк иткән үз гармунында уйный инде. Бу мизгелләрдә дөньяда аңардан да бәхетлерәк кеше булмагандыр, мөгаен.

Берничә ел элек Татар Әбдекие авылында Сабан туе гөрләп барганда, мәйданга кечкенә урындык чыгарып куйдылар. Кызыксынып, кем нәрсә эшләргә җыена икән, дип янымда утырган күршемнән сорарга булдым.   - Менә хәзер үзең күрерсең! - диде ул, сөрле елмаеп. Шунда урындыкка кечкенә генә бер малайны китереп утырттылар да кулына гармун тоттырдылар. Үзеннән зуррак уен коралы артыннан рәтләп күренмәгән дә бу нарасый өздереп гармун уйный башлады. Шул чакта мин бу күренештән таң калган идем! Беренче тапкыр Татар Әбдекиенең булачак талантлы яшь гармунчыларының берсе - Ирек Мотыйгуллин белән нәкъ шул вакытта таныштым да инде.   Бүгенге көндә ул Татар Әбдекиеннән йөреп, күрше Денис авылының унберьеллык мәктәбендә җиденче сыйныфта укый. Очрашуыбыз вакытында Ирек үзенең бу гамәле турында кыскача гына сөйләп бирде.   - Әйе, гармунда уйнарга бик тә яратам! Әгәр дә янымда берәрсе җырлап тора икән, үземнән-үзем аңа кушылып уйный башлыйм. Көй-җыр ишетәм икән, шунда ук ноталарга салам, - диде ул.   Идрис әфәнде белән Рузалия ханым улларының гармун моңына мөкиббән икәнлеген әле кечкенә чагында ук аңлап алганнар һәм аны биш ел Шенталы муниципаль районда урнашкан музыка мәктәбенә йөртеп, музыка белеменә өйрәткәннәр. Хәзер ул үзе дә башлангыч сыйныф балаларын укыта ала. Бу турыда аның документы да бар.   Ирек Мотыйгуллин Шенталы, Камышлы районнарында, Тольятти шәһәрендә, Татарстанда үткәрелгән конкурсларда, фестивальләрдә  катнашып, призлы урыннар яулаган, кубоклар белән бүләкләнгән һәм Гран-при бүләгенә дә лаек, дип табылган. Тамашачылар аның заман җырларын башкаруы белән беррәттән, борынгы җырларны җырлавын да бик яраталар. Ул быел язын Самара шәһәрендә үткәрелгән яшь гармунчылар бәйгесендә беренче урынны яулаганнан соң, августта Краснодар краеның Туапсе шәһәрендә “Орлёнок” лагеренда, ә ноябрьда Мәскәүдә “Бәллүр йолдызчыклар”дип исемләнгән конкурста икенче урынны яулаган.   Үзенең сокландыргыч татар моңы белән Мәскәү тамашачысының йөрәгенә үтеп кергән бу гади авыл малаеның шатлыгы хәтсез. Ул Россиянең танылган эстрада җырчысы, конкурсның жюри  рәисе Иосиф Кобзон, телевидение тапшыруларын алып баручы Ангелина Вовк һәм башка олуг шәхесләр белән очрашып, танышуы турында горурланып сөйләде. Ерак - җиде мең километр араны үтеп, Хакасиядән килгән  гармунчылар белән аралашуы аеруча кызыклы булган.    Ирекнең әнисе Рузалия ханым - Шенталыда район социаль үзәгендә бүлек мөдире, әтисе  Идрис әфәнде полиция бүлегендә юл иминлеге хезмәткәре булып эшли, абыйсы Илнар Самарада  югары уку йортларының берсендә укый.    Ирек мәктәпне тәмамлагач, музыка буенча югары белем алу турында хыяллана. Гармуннан башка, ул гитарада да уйнарга ярата. Аның талантына таң калган бер эшкуар, яшүсмергә  кыйбатлы музыка аппаратурасы һәм гитара бүләк иткән.   Бүгенге көндә авыл гармунчылары олыгая бара, ә менә яшьләр арасында гармун уйнаучылар күп түгел әле. Ата-бабаларыбыздан мирас булып калган, халкыбызның милли җәүһәрләре саналган көй-җырларыбызны башкарган Ирек Мотыйгуллин Татар Әбдекиенең, Шенталы районының гына түгел, өлкәбезнең барлык татар авыллары горурлыгы да бүген. Без аңа якты, матур киләчәк, зур иҗади уңышлар телибез!  
Нурсинә ХӘКИМОВА

51-52 | 20.12.2014

"Җырлыйк әле"дән Газинур Фәйзуллин: “Колхоз бетмәсә, авылда каласы идем” (ФОТО)

$
0
0
20.12.2014 Шоу-бизнес
Газинур Фәйзуллин “Җырлыйк әле!” тапшыруын алып бара башлагач, тамашачылар арасында: “Гөлдания Хәйруллинаны яхшы беләбез. Ә бу егет кем соң? Җырлаганын ишеткән юк, моңа кадәр “ТНВ”да да эшләми иде кебек... Кайдан килеп кергән?” — ише сорауларны яудыручылар шактый булды.

Газинур — конферансье, шоумен. Ә иң беренче чиратта ул — мал табибы, төгәлрәк әйтсәк, атлар дәвалаучы. Ат табибы “Җырлыйк әле!”гә ничек килгән? Элек кайларда эшләгән? Шәхси тормышы һәм башкалар турында кызыксынып, Газинур белән күрешеп сөйләштек.

“ҖЫРЛЫЙК ӘЛЕ!”ГӘ МИНЕ РӨСТӘМ ЗАКИРОВ КЕРТТЕ”

— Газинур, соңгы арада тормышыңда иң зур яңалык “ТНВ”да эшли башлау булгандыр. Анда ничек килеп эләктең?


— Бу тапшыруга Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров “гаебе” белән килеп эләктем. Без күптән таныш, мәҗлесләрдә бергә еш эшләргә туры килде. Мин — алып баручы, ул җырчы булып, күп туй-юбилейларда йөрдек. Шунда якыннан күрде, белде мине Рөстәм абый. Шоу-бизнес өлкәсендә дә, тормышта да яхшы дуслар без. Булышып, бер-беребезне төрле җирдә рекламалап, уртак тел табып эшлибез. “ТНВ” җитәкчелегенә дә мине Рөстәм абый тәкъдим иткән. Тапшыру алып барырга чакыргач, үземне сынап карарга уйладым. Бардым, икенче көнне үк “съемка”лар булды. Күпме срокка алганнардыр, әлегә белмим. Матур эшли башлаган кебек, тамашачыны ялыктырмыйча, рейтингын төшермичә, киләчәктә шулай дәвам итә алсак, шуңа канәгать булачакмын.

Моңа хәтле ара-тирә “ТМТV”дагы “Музыкаль каймак” тапшыруын алып баргаладым. Концертларга еш чакыралар. Күп вакыт тамада вазыйфасын башкарабыз.

— Тапшыруга ничегрәк кереп киттең?


— Авыррак. Чөнки мин телевидение өчен профессиональ алып баручы түгел. Концертларда эшләү бөтенләй икенче бит. Әдәби телдә сөйләү, сценарийдан читләшмәү... Үзеңне гел кысаларда тотасы... Гөлдания апа белән бергә эшләп китү җайлы булды анысы. Ачык күңелле кеше ул, элек тә яхшы белә идем үзен. Өстәвенә икебез дә Сарман якларыннан. Уртак телне тиз таптык.

Сценарийны язып бирәләр. Дөрес, үзем аны башкачарак үзгәртер идем. Чөнки образым икенчерәк. Әмма тапшыруның стиленнән тайпылып, әйткәнемчә, кысалардан читкә китеп булмый.

— Тәнкыйть сүзләре ишеттерүчеләр бармы?


— Алай эт итеп сүгүчеләр булмады (көлешәбез). Аның каравы үземне еш тәнкыйтьлим. Бәлки, “ТНВ” образымны үзгәртергә ярдәм итәр.

— Син үз эшеңне дә булдырган идең түгелме, Газинур?


— Әйе, мин — шәхси эшмәкәр. Өч егет бергә бәйрәмнәр оештыру буенча үз фирмабызны ачтык. “Фабрика настроения” дип атала ул. Ун елдан артык эшләп киләбез.

“МИН — АТ ТАБИБЫ”

— Газинур, син шоу-бизнеста кайнасаң да, беренче чиратта, атлар дәвалаучы табиб бит. Биш ел университетта укып, бу өлкәдә бер көн дә эшләмәгәнсеңдер әле? Ул һөнәрне ничек сайлыйсы иттең?


— Күп әйберне укымыйча да беләм. Мин авыл егете бит. Атларны да яхшы дәвалыйм, башка эшләрне дә булдырам. Студент елларында практика үткәндә дә гел иң алдынгылар рәтендә бардым. Күп фермаларга баш мал табибы итеп эшкә дә чакырдылар. Колхозчылар гаиләсендә тудым, мал-туар арасында үстем. Якын булганга сайлаганмындыр бу юлны. Укырга кергәнче үк малларга укол ясый белә идем.

Кызганыч, соңгы елларда авылыбыз тормышы начарланды. Шуңа университеттан соң эшкә кайтмадым да инде. Мин мәктәптә укыган елларда безнең авыл Сарман буенча фермалары, фермерлары белән алдынгылар рәтендә тора, дан тота, гөрли иде. Комплекслар төзелә башлагач, яңа кануннар кергәч, колхозлар кысылды, тора-бара бөтенләй бетте. Авыл тормышын түбән тәгәрәттеләр. Хәзер колхоз, шулай дип әйтергә ияләшкәнмен, бик начар хәлдә. Анда кайтып зур үсеш күрмим.

— Әти-әниеңнәр ничек яшәп ята?

— Әнием Ләйсән гомер буе колхозда эшләде, әле дә шунда кайный. Аңа 47 яшь. Гаиләдә мин бердәнбер бала. Әмма иркә булмадым, балачактан бөтен эш эләкте. Ә әти Наил исемле.

Сүз уңаеннан, әнием бик матур җырлый. Вокал ягыннан осталык аңа тумыштан бирелгәндер.

— Ә син җырлый беләсеңме соң?


— Юк шул. Миңа җырлау сәләте бирелмәгән. Әмма балачактан гел сәхнәгә чыгаралар иде үземне. Әле алып баручы сыйфатында, әле берәр юмор белән... Бер төркем егетләр заманында “КВН”да да уйнап йөрдек. Шулар әкренләп сөйләм телен үстергәндер инде. Элек сәхнәне яратмаган, аннан читләшкән Газинур хәзер шуның белән яши. Ул тормыш рәвешемә әйләнде. Әйткәнемчә, җырламыйм. Чөнки җырчы — җырларга, алып баручы — алып барырга, ат табибы атларны дәваларга тиеш (көлешәбез)...

— Тиеш булгач, ник дәваламыйсың соң?

— Алып баручы яхшырак чыга кебек. Кайчак уйлап куям да, кешеләр белән чагыштырганда, хайваннар арасында эшләве җайлырактыр кебек (көлә).

— Әле соң түгел. Картлык көнеңдә берәр авылда йорт салып, ат табибы булып китмәгәең...


— Булуы бик мөмкин, чөнки авылны яратам. Дипломым бар, эше дә табылыр. Йорт салу хыялы юк түгел. Барысы да киләчәк планнары.

— Газинур, үткән ел өйләнеп куйдың бит әле син. Хатының Регина кайсы яктан?


— Апас кияве мин. Башкалага якын район. Бәрәңге, ит беткән саен кайтабыз (көлешәбез). Монысын шаяртыбрак әйтәм инде. Мөмкинлек чыкканда, ял итеп киләбез. Хатыным Регина яшь, әле студент кына. Юрист белгечлеген үзләштерә. Мине, эшемне аңлый. Гаиләбездә бар да тәртиптә, матур гына яшәп ятабыз. Артыгын мактамыйм, сүгәргә дә яратмыйм (көлешәбез).

2014 елда минем өчен иң зур һәм куанычлы вакыйга — кызым дөньяга килү. Аңа Ассель дип исем куштык. Гарәп теленнән алынган ул. Балабызга дүрт ай. Күз тимәсен, кызыбыз тыныч.

* * *

Тулы исеме: Газинур Наил улы Фәйзуллин
Туган урыны: Сарман районы, Янурыс авылы
Туган көне: 13 июнь, 1987 ел
Белеме: Казан дәүләт ветеринария академиясе

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

 


 


Лилия ЙОСЫПОВА

|

Нижгар татарлары узып барган елга нәтиҗә ясадылар, яңа елга планнар кордылар

$
0
0
21.12.2014 Милләт
12 декабрьдә Нижгар татарларының региональ милли-мәдәни автономиясе (РНКАТНО) Советы әгъзалары үзләренең чираттагы утырышларына җыелдылар (фотода). Надир Хафизов рәислегендә автономиячеләр узып барган елдагы эшчәнлекләренә нәтиҗә ясадылар, яңа елга планнар кордылар.

Надир Мансур улы дин, власть һәм бизнес өлкәсендә башкарылган эшләргә һәм планда торган мәсьәләләргә басым ясады. Якын арада Россия мөселманнарының Диния нәзарәте һәм Россия мөфтиләр Шурасы рәисе шәех Равил хәзрәт Гайнетдин белән очрашаячагын белдерде. Бу эшлекле очрашуда автономия өлкә Диния нәзарәте структурасына үзгәрешләр кертү инициативасы белән чыгачак.

Региональ һәм муниципаль власть белән аңлашучанлык табу һәм хезмәттәшлек урнаштыру шулай ук киләсе елга актуаль тема булып кала. Татарларның эре эшмәкәрләрен иҗтимагый эшчәнлеккә тарту да көн кадагында торачак. Бу өч юнәлештә эшләү автономиянең эш нигезен тәшкил итеп, абруен арттырыр, ә иң мөһиме – болар барысы да өлкә татар җәмәгатьчелеге файдасына эшләнәячәк.   РНКАТНОның Уразавылдагы даими вәкиллеге турында аның җитәкчесе, автономиянең башкарма директоры урынбасары Илдус Абдуллин бәян итте. 2015 елның беренче кварталына бюджетны раслагач, РНКАТНОга әгъзалар кабул итү һәм аларны аның составыннан чыгару мәсьәләсе каралды. Кызганыч, беренче корбан да бар. Аны Казанга Конгресска барган Совет әгъзалары автономия мәнфәгатьләренә каршы астыртын эшләүдә гаепләделәр. Ләкин бу мәсьәлә бертавыштан хәл ителде дип әйтергә ярамый, чөнки документаль дәлилләр булмаганга күрә, кайберләре бу карарга каршы иде, кайберләре ике якка да битарафлык күрсәтте.   Юнәлешләр буенча РНКАТНО Советының яңа структурасы каралды һәм расланды. Совет рәисенең беренче урынбасары Валерий Камальдинов Иҗтимагый секторны җитәкләр. Икенче урынбасары Шамил Мансуров автономиянең финанс-экономик хәлен контрольдә тотар. Өченче урынбасары Гаяз хәзрәт Закиров, аңлаганыбызча, дини эшләр һәм белем бирү секторы белән җитәкчелек итәр.   Валерий Павлович кул астында яшьләр, спорт һәм мәдәни бүлекләр эшләр. Шамил Нариманович административ-оештыру эшләрен төзер, Татарстан белән мөнәсәбәтне ныгытыр. Шулай ук бу секторда информацион һәм проект бүлекләре дә эшчәнлекләрен җәелдерер.   Тәнзилә Бурханова РНКАТНО каршында “Хәрәкәт” дигән яшьләр үзәген оештыру инициативасы һәм проекты белән чыкты. Әмма ләкин аны мөстәкыйль бер оешма ясамас өчен, Совет әгъзаларының күпчелек тавышы белән әлеге проект яшьләр бүлегенә беркетелде.   РНКАТНОның 2015 елга караган план-проектында күп һәм төрле чаралар билгеләнгән. Бүген мин аларның кайберләрен генә атап үтәм. Мәсәлән, киләсе елның беренче кварталында “Нижгар татарлары” журналының өченче саны дөнья күрәчәк. Тулы булмаган һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдән булган балалар өчен “Чыршы бәйрәме” оештырылыр. “Авыл кызы”, “Милли көй” конкурслары, “Дуслык күпере” фестивальләре үткәрелер. Өлкә сабан туеның урыны алмашынуы ихтимал.   Ике сәгатьтән артык фикер алыштылар автономия Советы әгъзалары. Соңыннан Надир әфәнде Хафизов барысына да олы рәхмәтләрен белдерде һәм киләсе Яңа ел белән тәбрикләп, ак юллар, хәерле гомерләр, имин тормышлар теләде.
Автор фотосы.   
О.ХӨСӘИНОВ

|

QS рейтингы: КФУ алтынчы унлыкка кергән

$
0
0
21.12.2014 Мәгариф
Quacquarelli Symonds агентлыгы Көнчыгыш Европа һәм Үзәк Азия илләренең иң яхшы уку йортларын билгеләде. Казан федераль университеты бу исемлектә алтынчы унлыкка кергән.

Quacquarelli Symonds (QS) агентлыгы ел саен дөньяның иң яхшы университетлары исемлеген төзи. Исемлек башында гадәттә американ йә британ уку йортлары тора. Русия уку йортлары беренче йөзлекә дә керми. Русиянең иң яхшы саналган Мәскәү дәүләт университеты быелгы исемлектә 114нче урында, Казан федераль университеты 551-600нче урыннарда гына.

  Русия рәсмиләре, QS ише исемлекләр Көнбатыш университетларының үзенчәлекләрен искә алып төзелә, шуңа күрә безнең уку йортлары анда түбәндә тора, дип моңарчы бу рейтингларга әһәмият бирмәскә тырышты.   Ул арада Quacquarelli Symonds агентлыгы быел беренче тапкыр Көнчыгыш Европа һәм Үзәк Азия илләре өчен аерым исемлек төзеде. Анда 30 илдән – Албания, Әрмәнстан, Азәрбайҗан, Беларус, Босния, Болгарстан, Хорватия, Чехия, Эстония, Маҗарстан, Грузия, Казакъстан, Косово, Кыргызстан, Латвия, Литва, Македония, Молдова, Черногория, Польша, Романия, Русия, Сербия, Словакия, Словения, Таҗикстан, Төрекмәнстан, Турция, Үзбәкстан, Украинадан – барлыгы 368 университет тикшерелгән. Шулар арасыннан Мәскәү дәүләт университеты беренче урынны алган, КФУ – 51-60нчы урыннарда. Исемлектәге кайбер университетлар:   1 Мәскәү дәүләт университеты 2= Карл университеты (Прага) 2= Новосибирски дәүләт университеты 4 Варшау университеты 5= Тарту университеты 5= Чех техника университеты (Прага) 7 Петербур дәүләт университеты 11 Boğaziçi университеты (Истанбул) 12 Билкәнт университеты (Әнкара) 13 Истанбул университеты 51-60 Казан федераль университеты   Күптән түгел Казан федераль университеты 210 еллыгын билгеләде. Татнефть Аренада узган купшы тантанада чыгыш ясап Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов КФУ алдында дөньяның беренче йөзлегенә керү максатын куйды. КФУ ректор Илшат Гафуров мотоциклга утырып чыгып үзен кәттә җитәкче итеп күрсәтте.   КФУның яңа җитәкчелеге рейтинг үстерү мәсьәләсенәгә соңгы вакытта зур әһәмият бирә. Яңа ректор университетны белем бирү урыны гына түгел, ә "эшкуарлык элементлары булган фәнни-тикшеренү-укыту үзәге" итеп үзгәртүне максат итеп куйды. Кайбер күзәтүчеләр исә ректор итеп Гафуров билгеләнгәннән соң, заманында иреклелек, иҗат рухы хөкем сөргән университетта авторитар идарә урнашты дип белдерә.   КФУның социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникацияләр институты доценты Искәндәр Ясәвиев Азатлыкка әйтүенчә, "хәзер университетта фән, белем бирү дигән әйбер арткы планга күчеп бара, рейтинг күтәрелсен дип хезмәткәрләрдән мәкаләләр генә таләп итәләр".   Чит ил журналларында басылган мәкаләләрнең телгә алыну индексын (citation index) күпчелек рейтинглар исәпкә ала. Ләкин ул бердән-бер критерий түгел. Әйтик, QS агентлыгы Көнчыгыш Европа һәм Үзәк Азия илләре университетларына бәя биргәндә түбәндәге критерийларга нигезләнгән:   фәнни абруй (30%), эш бирүчеләр арасында абруй (20%), укытучылар/студентлар чагыштырмасы (15%), укытучылар/ мәкаләләр чагыштырмасы (10%) мәкаләләрнең телгә алыну индексы (5%), фәнни дәрәҗәле укытучылар саны (5%) чит ил укытучылары күләме (2.5%) чит ил студентлары саны (2.5%)
Али ГЫЙЛЬМИ

--- | 21.12.2014

"Татар җыры" фестиваленнән ФОТОрепортаж

$
0
0
21.12.2014 Шоу-бизнес
20 декабрь көнне Татарстанның башкаласында “Татар Җыры-2014” фестивале тәмамланды. Мөһим музыкаль вакыйганың гала-концерты һәм җиңүчеләрне бүләкләү традицион рәвештә “Пирамида” мәдәни-күңел ачу үзәгендә узды. Бу кичтә татар эстрадасының иң якты йолдызларын фестивальнең рәсми бүләге – “Алтын Барс” сыны белән бүләкләделәр. Быелгы фестивальнең төп үзенчәлеге – җиңүчеләрнең ачыктан-ачык тавыш бирү юлы белән сайлануы.

Гала-концерт 3D проекцион лазерь тамашасы, график чагылышлар ярдәмендә музыканың үсеш тарихын тәкъдим итү белән башланып китте. Экранда “Татар Җыры”н алып баручыларның музыка уен коралында уйнау образы сурәтләнде. Бер үк вакытта төп экранда Казанның төп кунакчыл урыннары күрсәтелде. Соңыннан барлык график сызыклар да алып баручыларның гәүдәсенә җыелды һәм алар сәхнәгә чыктылар. Шулай итеп җыр бәйрәме башланып китте. 

Концертның беренче өлешендә 2014 ел дәвамында җырлары белән популярлык казанган артистларны бүләкләделәр. Беренче “Алтын Барс” сыны “Ел ачышы” номанициясендә җиңгән Руслан Кираметдиновка тапшырылды. Ел ташкыны булып Азалия Зиннәт табылды. Алинә Даутова “Кабатланмас тавыш” номинациясендә җиңде. Ә Илмира Нәгыймова “Алтын Барс” сынын үзенчәлекле башкаручы буларак яулап алды. Рамил Галимҗанов башкаруындагы “Йөрәк ярам” иң романтик җыр булып танылды. Аны башкарганда сәхнәдәге экраннан гаҗәеп зур ай йөзеп узды. Ә биючеләр йолдыз тузаны белән сурәтләр ясадылар.   Ландыш Нигъмәтҗанова “Иң яхшы танцеваль проект” номинациясендә җиңде. Гөлназ Солтанова узып баручы елның иң популяр башкаручысы булып танылды. Ул сәхнәдә дюймовочка ролен башкарды. “Халык башкаручысы” номинациясендә җиңгән Илдар Хәкимов капитан образын тудырган иде.   XV “Татар Җыры” юбилей фестивален турыдан-туры эфирдан “TMTV” каналы трансляцияләде. Өч еллык уңышлы гына эшләү дәверендә телеканал хәзерге татар эстрадасының талисманына әйләнде. “TMTV каналының махсус бүләге” номинациясе дә юкка гына булдырылмаган. Анда Ильвина җиңеп чыкты. Әлеге номинациядә җиңүченең җырлары, клиплары тамашачылар тарафыннан яратылып, соралган булырга тиеш. Телеканалда еш иң күрсәтелгән җырчы дип әйтергә кирәк.   Кич дәвамында Гөлназ белән Айваз тамашачыларны рәхәтләндереп көлдерделәр. Шаяртып кына, алып баручылар өчен дә махсус бүләк булдыру турында да гап куертып алды алар. Бу теманы, үзенә бүләк бирелергә тиеш дип, “Татар Җыры”ның гала–концертын 2006нчы елдан бирле алып баручы Гөлназ кузгалтты.   Гала-концертта халык тавыш бирү нәтиҗәсендә тамашачыларның иң яраткан җырчысы да ачыкланды. Ул - Ришат Фазлыйәхмәтов. Иң яхшы видеоклип төшерүче буларак Эльмира Сөләйманова да “Алтын Барс” сынына ия булды. “Халык мәхәббәте” номинациясендә Нәфкәт Нигъмәтуллин җиңде.   Хит-парадлар лидеры булып җырчы Иркә табылды. Соңгы елларда Иркәнең тормышында үзгәрешләр күп булды. Башы белән гаилә мәшәкатьләренә чумса да, Иркә тамашачысыннан аерылмый, аны яраталар, җырларын сорыйлар. Концертта Иркә ташамачысын тагын шаккаттырды: ул үзенчәлекле сәхнә киеменнән иде. Тамашачылар Иркә белән бергә берничә минутка виртуаль рәвештә чиксез галәм киңлегендә булып алды.   Ә “Татар радиосы” тыңлаучы 35 меңнән артык кеше Ләйсән Гыймаевага тавыш биргән. Шуның өчен дә ул иң популяр радионың махсус бүләген алды.   2014нче елның иң популяр автор-башкаручысы булып Фирдүс Тямаев табылды.   Антракттан соң Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиев чыгыш ясады. Шуннан соң чып-чын ретро-тамаша башланып китте. Узган елдагы фестиваль җиңүчеләрен бүләкләргә керештеләр. Алар арасында «Айфара» төркеме, Илназ Баһ, Илдар Әхмәтов, Хәмдүнә Тимергалиева һәм Мунир Рахмаев, автор-башкаручы Ринат Рахматуллин, иң беренче фестивальнең лауреаты Рөстәм Закиров, Илнар Сәйфиев, Вәсилә Фаттахова, Татарстанның һәм Башкортстанның Халык артистлары Идрис Газиев һәм Айдар Галимов, шулай ук Гүзәл Уразова, Раяз Фасыйхов, Зәйнәп Фәрхетдинова. “Татар Җыры” фестивале тарихы дәвамында 15 “Алтын Барс” сынына ия булган Хәния Фәрхи бүләкләнде. Ә менә Салават Фәтхетдинов рекорд куйды: хәзер “Татар Җыры” фестиваленнән 16 “Алтын Барс” сыны бар аның (2010 елда ул ике номинациядә җиңгән иде).   Татар эстрадасының иң мөһим музыкаль чарасы “Мин яратам сине Татарстан” җыры белән тәмамланды.     1. "Ел ачышы" Руслан Кираметдинов: "Бәгырең таш булса" җыры     2. Азалия Зиннәт - "Гармунчы абыема"     3. Алинә Даутова - "Син минеке түгел" - "Кабатланмас тавыш"     4. Ильмира Нәгыймова - "Буламы соң?"     5. Рамиль Галимҗанов - "Йөрәк ярам" - "Иң романтик җыр"     6. Руслан Кираметдинов     7. Ландыш Нигъмәтҗанова - "Яратам" - Иң яхшы танцеваль проект     8. Алинә Даутова     9. Ильмира Нәгыймова     10. Гөлназ - "Тыңла әле" - Иң лирик җыр     11. Илдар Хәкимов      12. Рамиль Галимҗанов      13. Ильвина - "Түзә йөрәк" - ТМТВ каналының махсус бүләге     14. Ришат Фазлыйәхмәтов - "Сәлам әйтегезче, кошкайлар"     15. Эльмира Сөләйманова - "Йолдыз җыйдым бүләккә" - Иң яхшы видеоклип     16. Гөлназ      17. Нәфкать Нигъмәтуллин "Тыңлачы, сандугач"     18. Илдар Хәкимов     19. Иркә - "Татлы мәхәббәт" - "Хит-парадлар лидеры"     20. Ильвина     21. Ришат Фазлыйәхмәтов      22. Ләйсән Гыймаева - "Кем гаепле" - "Татар Радиосы"ның махсус бүләге     23. Фирдүс Тямаев - "Сайра, әйдә, сандугач" - Иң популяр автор-башкаручы     24. Эльмира Сөләйманова     25. Фирдүс Тямаев - "Дусларга"     26. Нәфкать Нигъмәтуллин     27. Иркә      28. Ләйсән Гыймаева     29. Фирдүс Тямаев     30. Бәйрәм торты     31. Минтимер Шәймиев чыгышы     32. Рәхмәт хаты     33. "Айфара"- "Ак каен" - 15 елның иң яхшы җыры     34. Тамашачылар     35. Илназ Баһ - "Аңла йөрәгемне" - 15 елның иң яхшы җыры     36. Зал     37. Хәмдүна Тимергалиева һәм Мөнир Рахмаев - "Бер картлыкта, бер яшьлектә" - 15 елның иң яхшы җыры     38. Илдар Әхмәтов - "Хисләргә бирелә идем мин" - 15 елның иң яхшы җыры     39. Ринат Рәхмәтуллин - "Тукта, яңгыр" - 15 елның иң яхшы җыры     40. Илназ Баһ      41. Рөстәм Закиров - "Картайма әле, әнкәй" - 15 елның иң яхшы җыры     42. Хәмдүнә Тимергалиева һәм Мөнир Рахмаев      43. Илнар Сәйфиев - "Талбишек" - 15 елның иң яхшы җыры     44. Илдар Әхмәтов һәм Мәдинә Тимерҗанова     45. Вәсилә Фәттахова - "Туган як" - 15 елның иң яхшы җыры     46. Ринат Рәхмәтуллин һәм Асым Баштуг     47. Идрис Газиев - "Син үлгәнче мине сагынырсың"     48. Рөстәм Закиров һәм Разил Вәлиев     49. Илнар Сәйфиев     50. Гүзәл Уразова - "Туган авылыма"     51. Вәсилә Фәттахова һәм Леонид Толчинский     52. Раяз Фасыйхов - "Ярат әле"     53. Идрис Газиев һәм Зилә Вәлиева     54. Зәйнәп Фәрхетдинова - "Авылым хатирәсе"     55. Гүзәл Уразова     56. Айдар Галимов - "Син минем җанымның яртысы"     57. Раяз Фасыйхов - "Ярат әле" - 15 елның иң яхшы җыры     58. Хәния Фәрхи - "Кайтам әле, Әлдермешкә"     59. Зәйнәп Фәрхетдинова      60. Салават - "Салкын чәй"     61. Алып баручылар Айваз Садыйров һәм Гөлназ Сәфәрова     62. Айдар Галимов һәм Камил Гәрәев     63. Хәния Фәрхи     64. Илназ Баһ, Салават Фәтхетдинов, Айрат Сибагатуллин     65. Алып баручылар     66. Ландыш Нигъмәтҗанова     67. Азалия Зиннәт     68. "Мин яратам сине, Татарстан!"     69. Тамаша тәмам  
---

--- | 21.12.2014

Бүләкләр уйнату бәйгесендә яңа җиңүче билгеле булды

$
0
0
21.12.2014 БӘЙГЕ
Бу атнаны ирләр бүләге уйнаттык - головка ачкычлар җыелмасы. Бу бүләкне ир кеше отсын иде дип теләгән идек, шулай килеп чыкты да! Гәрчә, бәйгедә катнашучы 66 кешенең күбесе хатын-кыз иде.

 Җиңүче - Арчадан Фәнил Гарипов. Фәнилне "Вконтакте" аша безнең белән элемтәгә чыгуын көтеп калабыз. 

Ә алга таба әле тагын бер бүләк уйнатачакбыз. Безнең белән булыгыз.

Бүгенге бүләк шушылай уйнатылды - ВИДЕО: https://vk.com/video104466155_171076343


---

--- | 21.12.2014

Мәскәүдә яңартылган "Идел" журналы тәкъдим ителде

$
0
0
22.12.2014 Матбугат
19 декабрьдә Мәскәүнең "Заман" ресторанында Казанда нәшер ителүче "Идел" журналының татар һәм рус телендә чыгучы басмасы тәкъдим ителде.

Журналны рус телендәге басманың баш мөхәрире Альбина Әпсәләмова тәкъдим итте. Альбина Әпсәләмова - язучы Габдрахман Әпсәләмов оныгы, аны бу очрашуга килгән күпчелек яхшы беләләр булып чыкты. Чөнки Альбина мәскәүләр белән еш очрашулар уздырды соңгы вакытта. Ул очрашулар Мәскәү китапханәләрендә дә, мәдәни үзәктә дә үз иҗатына багышлап та, бабасы Габдрахман Әпсәләмов иҗатына багышлап та уздырылган иде. Габдрахман Әпсәләмовның беренче хикәяләре шушы Әсәдуллаев йортында барлыкка килгән дисәк дә ялгыш булмас. Ул анда заманында биредә Муса Җәлил оештырган әдәби түгәрәккә йөргән. Шул вакытта үзен Аптрахман дип таныткан Әпсәләмовка Муса Җәлил: "Йөрмә монда Мәскәүдә Аптрахман булып, кайт Казанга, Габдрахман булырсың", дип әйткән булган дигән мәгълүмат та бар.

Альбина Әпсәләмова яңа журнал турында тәфсилле аңлатма биреп, журналның һәр рубрикасы турында сөйләде. ”Идел” журналы - яшьләр журналы, шуның өчен без яшьләр иҗатына төп әһәмиятне бирәчәкбез. Бу журнал алар өчен беренче иҗат баскычы булып торачак. Минем өчен ул шуның белән дә кадерле - беренче шигырьләрем шушы журналда дөнья күрде, диде баш мөхәррир. Альбина Әпсәләмова үзенең чыгышында элекке елларда журналның зур популярлыгы турында сөйләп, аның хәтта 125 мең тираж белән нәшер ителгән вакытларын да искә алды. Шулай ук чыгыш ясаучылар журналның эшчәнлегенә күп көч керткән элекке мөхәррирләр - Роза Кожевникова, Әхәт Мушинскийны да искә төшерделәр.   "Бүген биредә журналның авторлары да, аларның геройлары да бар. Без мәскәүләр белән тыгыз элемтәдә эшләргә уйлыйбыз. Журналның 12нче санында Мәскәү авторы, тарих фәннәре кандидаты Марат Сәфәровның Әсәдуллаев йортындагы китапханә турындагы мәкәләсен бастырдык, шулай ук ук мәкаләдә узган гасырның егерменче елларында төшерелгән Әсәдуллаев йортының фоторәсеме дә урын алды. Ул әле беренче тапкыр гына басыла", диде Альбина.   Очрашуда соңгы тугыз елда Әсәдуллаев китапханәсендә эшләгән, китапханәне яңадан торгызуда зур көчен керткән Нурзидә Чанышева да катнашты. Хәзер инде ул китапханәдә эшләми, чөнки мәдәни үзәкнең бүгенге хуҗалары аны бу эшеннән азат иткән. Ләкин яңа китапханәче дә, бинаның яңа хуҗалары да бу очрашуда гомумән катнашмадылар, чөнки очрашу шул тарихи бинада урнашкан “Заман” ресторанында узды.   Очрашуда Нурзидә ханым да чыгыш ясап, китапханәдә үзе оештырган күптөрле әдәби музыкаль кичәләр, шулардан – Салих Сәйдәшев, Һади Такташ, Равил Фәйзуллин, Хәсән Туфан, Роза апа Кастровага багышланган очрашулар турында сөйләде.   Марат Сәфәров китапханә турындагы тарихи чыганакларга таянып кызыклы чыгыш ясады.   Журналда Маргарита Фәйзуллаеваның композитор Зөлфия Рәүпова турында язган “Минем өчен музыка – серлелек“ дигән күләмле әңгәмәсе дә урын алган. Очрашуда “Ак бүре” операсы авторы, композитор Зөлфия Рәүпова үзе дә катнашты һәм иҗаты турында сөйләде. Мәскәүләр аның бу әсәрен концерт вариантында август аенда Мәскәүдә "Татарстан мәдәнияте көннәре" кысаларында караган һәм тыңлаган иделәр.   Очрашуда катнашкан Татмедиа җитәкчесе урынбасары Сөмбел Таишева бүгенге көндә Татмедиадагы яңалыкларны сөйләде, планнар белән таныштырды. Татар телендәге чыгышын ул “Идел” журналының татарчасы турында сөйләүдән башлады.   "Бу журналлар кайсыдыр мәкаләләре белән бер-берсен тулыландырсалар да, алар икесе ике журнал. Татар басмасының мөхәррире Радик Сабиров - талантлы журналист булуы белән бергә, көрәшче дә. Менә хәзер журналны тагы да яхшырту өчен көрәшсен әле. Мәскәү безне бик җылы каршы алды. Без вәкаләтле вәкиллектә Равил Әхмәтшин белән очрашып, Мәскәүдә булачак уртак эш планнары турында да сөйләштек. Февраль аенда Некрасов исемендәге китапханәдә Габдрахман Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” романы басылуына 50 ел тулу уңаеннан, без язучыга багышлап күргәзмә уздырырга уйлыйбыз.   Мин эшли торган Татмедиа оешмасы - министрлык статусында. Без күп кенә халыкара проектлар да оештырабыз. Шуларның берсе август аенда Казанда узган төрки телләрдә 14 илдә чыга торган 20дән артык журналның мөхәрирләре белән очрашу. Хәзер шушы журналларны берләштерә торган Kalemdas.com дип аталган сәхифәбез дә эшли башлады", диде Сөмбел Таишева. Ул шулай ук Казанда нәшер ителә башлаган яңа журнал - “Гаилә һәм мәктәп”, газетадан журналга әверелгән “Сабантуй” басмасы турында да сөйләде. “Гаилә һәм мәктәп” журналы бүгенге көндә иң күп тираж белән чыга торган журнал, аның интернетта электрон сәхифәсе дә бар. Журнал укытучылар өчен чыгарыла дип журналга язылу кирәклеге турында да әйтте.   Очрашуда чыгыш ясаучылар күп булды. Алар барысы да журналга язылырга кирәк дигән фикерне хупладылар. Аның бәясе ярты елга 450 сум гына тора. Соңга калмагыз, хәзер язылсагыз, февраль аеннан журналны өегезгә алачаксыз, дип ел башыннан алыр өчен декабрьдә үк язылырга кирәк булганлыкны искә төшерделәр.   Очрашуда шулай ук журнал авторларының берсе, Татарстанның атказанган артисты Эдуард Трескин да катнашты. "Җырлар идем, уен коралы юк икән биредә", диде ул. "Мин бүген Мәскәүдә Фигаро кебек йөгереп йөрдем", дип музыкасыз гына "Фигаро" ариясен башкарды.   Шулай итеп, мәскәүләр Татарстан кунаклары белән очрашып, әдәбият, язучылар, яңа проектлар турында тыңлап, өчпочмак-пәрәмәчләр белән чәй эчеп, бүләк итеп бирелгән “Идел” журналларын кочаклап таралышты. Мәскәүдән ничә кеше язылыр “Иделгә”, анысын журналның киләсе ел тиражыннан күрербез.  
Нәзифә КӘРИМОВА

| 21.12.2014

Бүген “Яңа татар пьесасы – 2014” премиясе лауреатлары игълан ителә

$
0
0
22.12.2014 Мәдәният
22 декабрьдә 19 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында “Яңа татар пьесасы – 2014” премиясенең лауреатларын бүләкләү тантанасы була. Шул ук көнне Камал Театры татар театрының 108 яшьлек туган көнен билгеләп үтә.

Искәртеп үтәбез, “Яңа татар пьесасы” 2003 елдан башлап ел саен диярлек үткәрелеп килә.

Традиция буенча конкурс өч турда үтә. Башта авторлар әсәрләрен оештыру комитетына җибәрәләр. Өченче турда бәйгегә килгән иң лаеклы пьесалардан шорт-бит төзелә. Быел шорт-биткә 13 пьеса кертелде. Пьесалар исемлеген биредә укырга мөмкин.    Бәйге профессионалларга да, башлап язучыларга да көчләрен сынап карарга мөмкинлек бирә, чөнки ул ябык рәвештә үткәрелә: авторларның исемнәре тәхәллүс астына яшерелгән.      Быелгы бәйгенең жюри әгъзалары: театр белгече Гали Арсланов, режиссерлар Лилия Әхмәтова, Фәрит Бикчәнтәев, Рәшит Заһидуллин, Илдар Хәйруллин, сәнгать белгече Айгөл Габәши, кино һәм телевидение режиссеры Нурания Җамали, театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов, халык театрлары кураторы Кадрия Идрисова, шагыйрь Равил Фәйзуллин, журналист Исмәгыйль Шәрәфи, Камал Театры директоры Илфир Якупов. Жюри рәисе җәмәгать эшлеклесе, публицист Фәндәс Сафиуллин.    22 декабрь 19 сәгатьтә, татар театрының туган көнендә, Камал Театрының зур сәхнәсендә “Яңа татар пьесасы – 2014” бәйгесенең җиңүчеләре игълан ителә. Бәйгенең премияләре: I урын – 100 мең, II урын – 75 мең, III урын – 50 мең сум. Бәйгенең нәтиҗәсе итеп ел саен “Яңа татар пьесасы” җыентыгы дөнья күрә.


| 22.12.2014

Миңнеханов президент атамасыннан ваз кичү ихтималын таныды (ВИДЕО)

$
0
0
22.12.2014 Сәясәт
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов журналистлар белән ел ахырында үтә торган очрашуында узып баручы елга нәтиҗә ясады һәм киләчәккә дә күз салды.

Быелгы очрашуның зур өлеше, аңлашыла ки, икътисад мәсьәләләренә багышланды. Узып баручы елга нәтиҗә ясап Татарстан президенты республиканың бу елны икътисадта, кечкенә булса да, үсеш белән тәмамлавын ирештерде.

Илдәге финанс кризиска карамастан, Татарстанда барлык социаль програмнар да үтәлә, бердән-бер авыр барган эш – халыкны тузган торактан күчерү, ләкин бу – федерал програм, аның үтәлеше бездән генә тормый, дип аңлатты ул. 

Валюта базарында туган вазгыятькә тукталып, Миңнеханов федералларның рубльне иреккә җибәрү карарын "ашыгыч карар" дип атады. Хәтта халыкара чикләүләр вә нефть бәясе төшкән шартларда да рубльнең болай түбән тәгәрәве өчен нигез юк иде, бер мизгелдә без халыкның рубльгә ышанычын югалттык, бу – иң яманы, дип ачынды ул.   Федерал һәм республика мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашында узган очрашуда Миңнехановка президент атамасы турында да сорау бирелде.   Мәгълүм булганча, Татарстан президент атамасыннан әлегә баш тартмаган бердән-бер төбәк булып кала. Федерал хакимият 2015 елның 1 гыйнварыннан башлап республика башлыкларын президент дип атауны тыя, янәсе, илдә бер генә президент була – Русия президенты. Дума депутатлары Татарстанга 2016 елга кадәр чыгарма бирү тәкъдиме белән чыкты, бу мәсьәлә әлегә тикшерелә.   Бизнес Онлайн журналисты Миңнехановтан шушы мәсьәләгә карашын сорады.   "Әгәр без хокукый дәүләт турында сөйлибез икән, без кануннарны үтәргә тиеш. Федерал праламент кабул иткән канунга күрә, президент атамасы Русиядә бер генә кешедә була ала. Шәхсән минем президент атамасына мөнәсәбәтем начар түгел. Ләкин федераль канун бар" диде Татарстан президенты.   Татарстанга 2016 елга кадәр президентлы булып калырга рөхсәт бирү тәкъдиме киләсе елда узачак президент сайлау белән бәйлеме, дигән сорауга Миңнеханов "Белмим, бу тәкъдимне мин ясамадым" дип кырт кисеп бу мәсьәләгә әлегә нокта куеп торды.


ali GILMI

| 20.12.2014

Алай-болай була калса, һөнәрегез бармы? (Сораштыру)

$
0
0
22.12.2014 Җәмгыять
Татарстанның күп кенә оешмалары яңа елдан хезмәткәрләр сафын сирәгәйтмәкче. Sntat.ru порталыннан алынган мәгълүматларга караганда, агымдагы елда республиканың мәшгульлек үзәкләренә 9,8 мең хезмәткәрне “кыскарту” турында мәгълүмат тапшырылган. Хәзерге вакытта шуларның 7,5 меңе эшеннән азат ителгән. Узган ел кыскартулар саны азрак булган.

Россия күләмендә уздырылган сораштыру да кешеләрнең 17 процентының киләсе ике-өч айда эшсез калырмын дип куркуын күрсәтә. Сораштыруда катнашучыларның 24 проценты, туганнарым арасында хезмәт хакын ала алмыйча йөрүчеләр бар, дип җаваплаган. Экспертлар, яңа һөнәрләр үзләштерергә кирәк, ди. Ә сез эшсез калырмын дип куркасызмы? Башка һөнәрегез бармы?

Марат БИКМУЛЛИН, эш­мәкәр:   – Әле икътисадый кризис булмаган вакытта да безнең штат зур түгел иде. Бюджет өлкәсендә коллективлар зур, чынлап эш­ләүчеләр, хезмәтен сыйфатлы башкаручылар аз. Бездә эшләүчеләр төрлесен эшли белә, төрле һөнәргә ия. Кыскарту түгел, киресенчә, яңа талантлы кешеләрне эшкә җәлеп итү процессы бара. Минем электр яктырткычлар җитештерү бизнесым да бар. Менә Кытай белән көндәш­леккә чыдый алырбызмы, юкмы?! Әмма тырышасы иде. Бәяләр кыйммәтләнгәндә без ясаганны арзанракка сатарга телибез. Үземә килгәндә, төр­лесен эшли беләм, балаларны да кеше авызына карап утырмасыннар дип, төрлесенә өй­рәтәбез. Эшкә өйрәнеп үссен­нәр.   Равия СӘЙФУЛЛИНА, талкыш кәләвә җитеште­рүче:   – Без зур оешма түгел, кул астымда эшләүче кәләвәче­ләр – алтынга тиң осталар. Миңа аларның һәрберсе кадерле, ярты ел дәвамында өйрәнү узалар, шуңа күрә кыскартмас­ка тырышачакмын. Әлбәттә, нишләп бетәр­без дип миндә дә курку бар. Осталар да борчыла. Әле тегендә, әле монда кыскартулар бара дип ишетәм. Без хезмәт хакы белән дә, Аллага шөкер, вакытында хисап­лашабыз. Халык та, кунакка барса да, бәйрәм табынына да, без ясаган кәләвәне сатып алыр дип ышанам. Татарның “Рафаэлло”сы дим мин аны. Халык безне ташламас, сыйфатлы ризык сатып алыр дип өметләнәм. Бәяләрне дә арттырмадык.   Гамил Нур, тамада:   – Эшсезлектән курыкмыйм. Аяк-кул исән булганда, бертуктаусыз эшли алам. Аз чыгымлы, тыйнак кеше мин. Һөнәрләрем дә җитәрлек: хет мал чалучы, пешекче, урам себерүче була алам. Эшнең начары юк, кайберәүләр кебек чирканмыйм, хурланмыйм. Дәү­ләт хезмәткәр­ләренә бераз авыр булачак, соңгы елларда арткан хезмәт хаклары кыйм­мәтен югалта. Нефть югары бәядән сатылганда, сугыш булмаганда рәхәт яшәдек. Түрәгә дә, пенсионерга да, эш атына да, каракка да җитте. Хәзер барысына да 1990 еллардагы кебек, минималь акчага яшәүне искә төшерергә туры киләчәк.   Айдар Хәев, Чаллының 3нче номерлы балалар поликлиникасы баш табибы:   – Мәскәүдә дә, Уфада да табиблар кыскартуга каршы урам җыеннары уздыра. Ә бездә барысы да тыныч. Хез­мәткәрләрне кыскарту планы юк, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгыннан да андый директива булмады. Минем учреждениедә, киресен­чә, кешеләр җитешми. Эшсез калам дип үзем дә борчылмыйм, хезмәттәшләремдә дә борчылу юк. 


196 | 20.12.2014
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>