Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live

Венера Ганиева: “Сез – хәзинә! Сез – бомба!” диде

$
0
0
15.12.2014 Шоу-бизнес
Шенталы районының Татар Әбдекие авылында туып үскән, Самараның экономика университетын тәмамлаганнан соң уңышлы татар гаиләсе корып, үз өе белән яшәүче Лилия Мингулованың тормышы кинәт үзгәрергә тора бит әле. “Болгар радиосы” музыкаль премиясен тапшыру тантанасында аның “Ялгыз иттең” җыры финалга чыкты.

Кинәт эстрада җырчысы булып киткән урта яшьтәге хатынга аның ире дә, өч баласы, кияве һәм оныгы да нинди мөнәсәбәт күрсәтергә белми торалар. Гаҗәп хәл инде. Җайга салынган мул һәм матур тормыштан катлаулы, көнчел, һәр борылышта көтелмәгән халәт көтеп торган сәнгать дөньясына кереп чумуы бик куркыныч та, ымландыргыч та. Бу турыда Лилия ханым белән “Бердәмлек” газетасы редакциясендә сөйләшеп утырабыз.

- Яшьлек елларыгыз, тормышыгыз, гаиләгез турында сөйләгезче.


- Мин балачактан җырларга яратып үстем. Бу миңа мәрхүм әниемнән күчкән сыйфаттыр. Яшь чагында ул да бик матур итеп җырлаган, ә аның әтисе сиптереп гармунда уйнаган. Габдрахман бабам 1943 елда Сталинград янында барган каты сугышларда хәбәрсез югала һәм шулай аның гармуны тынып кала. Ләкин моң - ул буыннан-буынга күчеп бара торган нәрсә, күрәсең. Менә мин дә җырламыйча тора алмыйм. Самараның беренче гимназиясендә укучы кызым Линара да быел җәй Болгарияда уздырылган Халыкара җыр конкурсында катнашып, лауреат исемен яулап кайтты инде.

- Җырчы Лилия Мингулованы Татарстанның “Яңа гасыр” каналын даими караучылар яхшы беләләр инде хәзер. Интернетта да сезнең җырларыгызны бик яратып тыңлыйлар, тавышыгызның тембры белән сокланалар. Ә зур залда тамашачылар алдында ясаган беренче чыгышыгызны хәтерлисезме?


- Хәтерлим. Бу Самараның “Звезда” (“Йолдыз”) Мәдәният сараенда өч – дүрт ел элек булган хәл. Казаннан килгән яшь популяр җырчы Раяз Фасихов үзенең концерты барышында мине сәхнәгә чакырып алды да җырларга тәкъдим итте. Залда утыручылар нәрсә булганын аңламый да калдылар, ахыры. Ә таныш-белешләрем Казанга чакырылуым, “Барс-Медиа” оештырган конкурста катнашуым турында беләләр иде инде.

Хәер, бу маҗараны баштан ук сөйләргә кирәктер. Татар Әбдекие авылында туып үскән кешеләр буларак тормыш иптәшем Хәмзә Мингулов та, мин дә авылдашлар, туганнар белән бик тыгыз аралашып яшибез, татар концертларына бергәләшеп йөрибез. Казанда зур мәдәни чаралар уздырылганда дүрт-биш машинага төялеп, концерт карарга барган чакларыбыз да байтак. Кыскасы, бергә җыелганда матур җырлар тыңларга, ә артистлар килгәнда, алар белән аралашырга бик яратабыз. Ә артист халкы шундый бит инде, үзе генә җырламый, безне дә җырлатып карый.

Шулай бервакыт Самарадагы мәҗлескә чакырылган бер Казан йолдызы минем җырлавымны ошатып, тавышымны дискка яздырып, “Барс-медиа” шоу-бизнес үзәгенә җибәрергә киңәш итте. Моңа әлләни зур әһәмият бирмичә генә яраткан бер җырымны яздырдым да Казанга җибәрдем. Һәм... оныттым. Бераздан мине күрмичә дә тавышыма әһәмият иткән продюсерлар төрле конкурсларда катнашырга чакыра башладылар. Ә мин ул вакытта Казанга барудан баш тарттым, чөнки әнием бик каты авырып киткән иде.

- Лилия ханым, кемдер иҗатка урау юллар белән барып чыкса, кемдер туры юл белән килә. Сезнең юлыгыз беренчесе, күрәсең. Үткән елда да, быел да “Музыкаль дистә” хит-парадында катнашып, танылып киләсез бит.


- Әйе, әнием озак кына авырганнан соң вафат булды. Аны җирләп, бераз үз хәлемә кайта алгач, “Адәм белән Һава” тапшыруын алып баручы шагыйрә Ләйлә Дәүләтова чакыруы буенча гаиләм белән Казанга бардык һәм тапшыруда катнаштык. Шул ук көнне минем беренче клипым - “Мин сине яратам” җырын да яздырып кайттык.

- Ә җырларны ничек сайлыйсыз? Киңәшчегез, остазыгыз бармы?

- Әйе, Ләйлә Дәүләтова Сара Садыйкованың “Керфегеңә тамармын мин” музыкасына “Мин сине яратам” сүзләрен язып бирде. Ул миңа шалтыратып җыр тәкъдим иткәч, мин, ахырын аңлап бетермичә, аны шатланып кабул иттем, чөнки элек тә Сара Садыйкованың җырларын бик яратып башкара идем. Сәнгать советы да бу җырны хуплап, быелгы “Музыкаль дистә” хит-парадына куйды.

- Сез, экономика университетын тәмамлаганнан соң күпмедер вакыт саннар дөньясында эшләгән кеше, кинәт Казанның Мәдәният университетына кереп укый башлагансыз икән?


- Әйе, бу да бик кызык килеп чыкты. Казаннан беренче клип яздырып кайтуыма берничә ай да узмагандыр, телефоныма SMS хәбәре килеп төште: “Исәнмесез, Лилия! Казаннан Венера Әхәт кызы Ганиева яза. Бик матур җырлыйсыз. Моңлы, җылы, хисле итеп. Сез укыганмы? Шуны язып җибәрә алмассызмы?”

Мин бу SMSны балаларга күрсәттем. Алар миңа: “Әни, кемдер шаярта, җавап бирмә”, - диделәр. Бер-ике сәгатьтән Венера ханым үзе шалтыратты: “Лилия җаным, ник җавап язмыйсыз миңа? Сезгә татар эстрадасының примадоннасы үзе шалтырата, ә сез игнорировать итәсез!” - дип шаяру аша шелтәләп алганнан соң, минем турыда сораша башлады. Ә соңында: “Сез – хәзинә! Сез – бомба! Сезнең җырыгыз бүген Казанда иң зур бәхәс, соклану тудырды. Зинһар, килегез, танышасым килә!”

Шулай дигәч бармый нишлисең? Мине Венера ханым Ганиева тыңлап карады да, Казан Мәдәният университетына кереп укырга, табигый тавышыма профессиональлек өстәп җибәрергә тәкъдим итте. Шулай итеп, ул мине үз классына алды.

- Хәзер Сезнең ничә клипыгыз бар инде?


- Алда әйтеп узган “Мин яратам сине” булды бит инде. Аннан ирем бик яраткан, һәм, уйлавымча, безнең авылда туган “Ялгыз иттең” җырына ясалган клип да бик матур булды кебек. Шулай ук Ләйлә Дәүләтова шигыренә язылган “Әй, Ходаем” җыры да хәзер зур популярлык яулап килә. Бу җырның исеме мине гашыйк итте. Җәен менә Наил Шәймәрдановның “Күршеләр” җырын да яздырдык. Бу җыр да миңа бик ошый, чөнки авылдагы күршеләребез бик яхшы иде. Кеше гомере күбрәк туганнар арасында түгел, күршеләр арасында уза бит.

- Чыннан да, танылу башыгызга кар көрте кебек ишелеп төшкән икән. Ләкин җырчы исемен күтәрү - зур җаваплылык та, үз-үзеңне корбан итү дә. Сез һәм гаиләгез моңа әзерме?


- Дөресен әйткәндә, мин үземдә талант барын элек тә тоя идем. Концерт тыңлаганда ул яки бу башкаручы турында: “Ә мин бу җырны башкачарак, тамашачы күңеленә барып җитәрлек итеп җырлар идем”, - дип уйлый идем. Ләкин талантымны ачарга нәрсәдер комачаулады. Ә хәзер Ходайдан вакыт килеп җиткән булса кирәк. Һәр эш Аның ризалыгы белән генә эшләнә бит. Җырчы тормышы гаиләм, балаларым алдындагы бурычымны үтәргә комачауламаса, җырлармын. Исәнлек, тамашачыларның яратып кабул итүе кирәк.

- Билгеле булганча, “Музыкаль дистә” конкурсында халык тавыш бирүе аша лидерлар билгеләнә. Ничек уйлыйсыз, сезнең өчен шул хәтле күп тавышны Самара татарлары биргән микән?


- Анысын әйтә алмыйм. Биргән булсалар, бик зур рәхмәт. Ә менә “В контакте” социаль челтәрендә күбесенчә Татарстан халкы яза, тавышыма, җырны башкару стилемә бәя бирә. “Казан сезне таныды”, “Яр Чаллы сезне кабул итте” кебек язмалар белән минем күңелемне күтәрәләр, үз-үземә ышаныч тудыралар. Әмма шунысы кызык, алар арасында якташларым бик күренми.

Ә менә шушы әңгәмәне “Бердәмлек”тә укыган якташларыбыз Сезнең белән танышу бәхетенә иреште инде. Аларны 13 декабрьдә "ТНВ-Яңа гасыр" һәм "ТНВ-Планета" каналларында Самара вакыты белән 18 сәгать 30 минутта «Болгар радиосы»ның II милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы”н карарга чакырабыз. Барыбыз да, Лилия, сезнең өчен җан атып, интерактив тавыш бирү вакытында SMS җибәреп, җиңүегезне теләп торырбыз. Уңышлар Сезгә, Лилия ханым!
 



Лилия МИНГУЛОВА (сулда) Венера ГАНИЕВА белән.
 


Эльмира ШӘВӘЛИЕВА

50 | 13.12.2014

Бу юлы ирләр бүләге уйнатабыз - инструментлар җыелмасы

$
0
0
15.12.2014 БӘЙГЕ
Яңа елга кадәр "Матбугат.ру" атна саен бер бүләк уйната. Миксер һәм мультиварка инде үз ияләрен тапты. Бу юлы ирләрне куандырырга булдык - головка ачкычлар наборы уйнатабыз.


Бәйгедә бары тик 1 набор уйнатыла (фотода ул төрле яктан күрсәтелгән).

Бәйгенең шартлары монда: https://vk.com/onlinetatar?w=wall-81763294_618%2Fall

Узган бәйгеләрнең тарихы: http://matbugat.ru/news/?sortby=1&subject=35


---

--- | 15.12.2014

Тина Канделаки Татарстанга бренд ясап бирде (ФОТО, ВИДЕО)

$
0
0
16.12.2014 Җәмгыять
Республиканы халыкара аренага чыгару өстендә зур эшләр башкарыла. Әлегә Татарстанның бренды булмаган. Яңа визуаль образ өстендә 1 ел дәвамында Тина Канделаки командасы эшләде. Бәясе әлегә сер булып кала.

Нәтиҗәдә "Татарстан мирасы" бренды барлыкка килде - атка атланган җайдак уктан ата. Әлеге образ ярдәмендә Татарстан белән Россиядә генә түгел, бөтен дөнья күләмендә таныштырачаклар.

Брендны кичә "Корстон"да зурлап тәкъдим иттеләр.      

2015 елда каешларны ныграк кысарга туры киләчәк

$
0
0
16.12.2014 Икътисад
Татарстан финанс оешмаларының республика бюджеты мәсьәләренә багышланган утырышында Татарстан һәм Русия финанс министрлары 2015 елда бюджет акчаларының кимиячәген белдерде.

Татарстан финанс оешмаларының республикада быелгы бюджет үтәлеше турындагы җыенында финанс министры Радик Гайзтуллин бюджетка салым акчалары килүнең кимүен белдерде. Бу хәлләрнең 2015 ел бюджетына да тәэсир итәчәген әйтеп министр киләсе елда каешларны тагын да ныграк кысарга кирәк булачагын аңлатты. 

Гайзатуллин әйтүенчә, 2014 елда Татарстанда керем салымы 54,6 миллиард сум җыелса, киләсе елда икътисад үсешенең кимүе һәм зыянга эшләүче ширкәтләр арту сәбәпле 50,1 миллиард сум гына җыелыр дип көтелә.   Кризисның тагын бер чагылышы буларак министр оешмалардан милек салымы җыюның артмый башлавын атады. Нефть продуктлары сатудан юл фондына көтелгән кадәр салым акчалары килмәгән. Шулай ук быел хезмәт хакларыннан салым җыю да артмаган.   Бюджетта акча кимү белән республика хөкүмәте чыгымнарын да киметергә мәҗбүр булачак.   Әлеге утырышта катнашкан Русия финанс министры Антон Силуанов дөнья базарында нефть бәясенең төшә баруы күп нефть чыгаручы республика булган Тататарстанга да нык тәэсир итәчәген белдерде.   "2014 ел кыенлык елы булачак. Без һәм Русия төбәкләре моны үз җилкәбездә сизәчәкбез, чөнки керемнәрнең зур өлеше нефть һәм газ акчалары. Без чыннан да бюджетка башка саннар язган идек. Без аны никек гамәлгә ашыру, нәрсәнең беренче чиратта булачагын, нәрсәне соңрак вакытка кичектерү, нинди үзгәрешләр кертү турында уйлаячакбыз. Без киләсе елда икътисад 1,2 процентка үсәр дип көткән идек, әммма хәзер инде нефтьнең мичкәсе 62 доллар тора. Әгәр дә нефть бәясе 60 доллар булса, икътисад үсеше минуста булачак", диде Силуанов.   Ул рубльнең кыйммәте соңгы арада бик нык төшүне Русия экспортының 70 процентын энергия чыганаклары тәшкил итүе, нефть бәяләренең төшү белән Русия акчасына да тәэсир итә, дип аңлатты.   Русия министры әйтеүнчә, хакимият моңарчы читтән сатып алынган тауарларны алыштырачак җитештерүчеләргә һәм экспорт җитештерүчеләренә үзәргә ярдәм итәчәк.  
Наиф АКМАЛ

| 12.12.2014

Марат Башаровның хатыны ирен гафу иткән (ВИДЕО)

$
0
0
16.12.2014 Шоу-бизнес
Андрей Малаховның "Сегодня вечером" телетапшыруында Марат Башаров тормыш иптәшеннән гафу үтенгәннән соң, Екатерина Архарова журналистларга интервью биргән.

- Маратның гамәлләре турында сөйләмәүләрен телим, - ди Архарова "КП"га биргән әңгәмәсендә. - Тапшыруны күрмәдем. Әмма һичшиксез карыячакмын. Мин Татьяна Анатольевна Тарасованы һәрвакыт хөрмәт итә идем. Хәзер гажданлык позициясе өчен тагын да ныграк хөрмәтлим. Танылган тренер һәм зәвыклы хатын-кыз булуы өчен баш иям.

Архарова сүзләренә караганда, алар ире белән килешкән.   - Ел тәмамлана. Бар да артта калачак. Начарга караганда, яхшысы күбрәк булды. Гафу итә белергә кирәк! Начарлыкка ябышып ятарга ярамый. Хәзер һәркемнең үз тормышы булачак. Әмма без бер-беребез өчен һәрвакыт "ир белән хатын" булып калачакбыз, - дип белдергән ул.    




| 16.12.2014

Ринат Рәхмәтуллин залга чыккач, бер мизгелгә өнсез калды

$
0
0
16.12.2014 Шоу-бизнес
Җырчы Ринат Рәхмәтуллин концертының афишасын күргәч тә Гали авылы халкы гөж килеп концертка җыела башлады. Мин Мәдәният йортына килеп кергәндә залга үтеп керергә мөмкин түгел иде инде. Йортта Яңа Мансур авылыннан килгән уникеләп машина басып торуын күргәч, аңлашылды - тирә-як татар авылларыннан, Похвистневоның үзеннән дә килгән икән халык.

Оештыручылар мондый аншлагны күреп, эскәмияләр, урындыклар чыгарып тезделәр, калган  тамашачылар басып карарга да риза булды. Шулай итеп, чын мәгънәсендә алма төшәргә урын калмагач, халык түземсезләнеп йолдызны көтә башлады.

Ринат Рәхмәтуллин залга күз йөртеп чыккач та бер мизгелгә өнсез калды бугай.  Ул үзе дә бу хәтле халык булыр дип өметләнмәгән ахыры. Шулай да, дулкынлануын тыеп, концертны матур гына башлап җибәрде. Монда инде безнең йөрәкләргә дулкынланырга туры килде. Аның җырлары безне табигать кочагына – чишмә буйларына, урман-болыннарга алып китте сыман. Ә җырчы тын алырга чыккан арада гармунчысы Нияз Сафиуллин үзе дә җырлап күрсәтте. Биюче кызлар Әлинә белән Ләйсән сәхнәдә күбәләкләр кебек бөтерелделәр, Изилә исемле яшь җырчы да безгә бик матур ике җыр бүләк итте. Концертны алып баручы Ринат Әкбәров үзенә каратыр өчен ниләр генә кыланмады инде! Залның кычкырып көлүе хәтта күрше Рысайкино авылында да ишетелгәндер...   Артист шушы көннәрдә туган көнен билгеләп үтүче авылдашларыбызны туган көннәре белән котлаганда, һәрберсен сәхнәгә чыгарып, кызыклы сораулар бирә-бирә халыкны көлдереп бетергәннән соң гына үзенең җырлары язылган дискларны бүләк итә торды. Ә мин Ринатка һәм гармунчы Ниязга чиккән кулъяулыклар бүләк иттем, үземнән дә мәзәк сөйләп, күңелләрен күтәреп җибәрдем.  Туган авылым Галигә багышлап язган шигыремне укып биргәч, Ринат шушы сүзләргә җыр язарга һәм киләсе елга килеп, аны җырлап та күрсәтергә вәгъдә итте.   Кыскасы, бу көнне бер туган көн дә, бер генә инспектор да (бу концерт Инспекторлар көненә туры килгән иде) котлаусыз һәм бүләксез калмады. Әлбәттә, иң җылы сүзләр авылыбызның танылган эшкуары Расих Латыйповка әйтелде. Ул бит артистны һәм аның командасын үзенең “Ямьле авыл” агротуризм үзәгендә кунак итеп, аларга авылыбыз буйлап сәяхәт оештырып, бик шәп ял ясады. Ә авыл җирлеге башлыгы Идрис Муллабаев Ринат Рәхмәтуллинны авыл Сабан туена да чакырырга кирәк булыр, дигән фикерен әйтте.    Менә шулай бер-беребездән разый булып аерылышканда артистка чын күңелебездән чыккан рәхмәтләребезне җиткереп, тагын килүләрен теләп калдык. Юлларың такыр, бәла-казасыз, ә эшләрең уңышлы булсын, Ринат!   Фотода Расих ЛАТЫЙПОВ һәм Ринат РӘХМӘТУЛЛИН.  
Саимә МОРЗАХАНОВА

|

Килә кайчак үземнең дә Әмрикәгә чыгып таясы, тынычлан, ди хатын, йокла инде, иртук торып эшкә барасы

$
0
0
16.12.2014 «ЯШЬТИ» әдәби сәхифә
Тагыш булыгыз, тагын бер яшьти-шагыйрь Рафис Мингалиев. Аңа 47 яшь. Тукай районында яши. Шигырьләрен 3-4 ел элек яза башлаган. “Үзем өчен генә дип дәфтәргә теркәп бара башлаган идем, интернет серләренә өйрәнә төшкәч, дуслар киңәше белән анда да куя башладым,” – ди. Рафис әфәнде Ландыш Габдрахманова, Эльмира Җәлилова, Сирень Якупова, Айгөл Вәлиуллина иҗатларын хөрмәт итә.
ӘЙТИМ ӘЛЕ   Әй, кызык бу - сайлау дигәннәре, Тамашадан күзләр камаша. Урамнарны плакатлар баса, Депутат белән депутат талаша.   Еллар буе "йоклап" йөриләр дә, Сайлау җиткәч ява вәгъдәләр. - Тел, милләт, - дип, биек трибунадан "Ут чәчәләр" шул ук бәндәләр.   Боз Сарае салып куялар да, Мәктәпләрне барып ябалар. Туган телгә кадер-хөрмәт беткәч, "Телсез" кала күпме балалар.   Түбәтәйле Гали Галиечләр Тик урысча гына сөйләшә. Милләтебез өчен саф татарча, Җитмеш яшьлек Туфан көрәшә.   Татар депутаты сөйләгәнен Бөтен татар көтә тын калып. "Хурмятле" дип сузен башлаганда, Кызарыплар куям оялып.   Усмер чакта Сабан туйларына Мин дә чыга идем көрәшкә. Хәрәм күреп әйткән бабам сүзе Һич тә тынгы бирми йөрәккә:   "Кирәк түгел безгә мондый көрәш. Булмасын ул - мари-чуашча. Хәрәмләшмә, балам, гадел көрәш, Чиста итеп көрәш - татарча!"   2010 ел.   * * * Кемнәр алар? Нинди катламнан? Түгелме соң асыл затлардан?! Милләтем дип гомерен фида кылып, Вөҗданын һәм динен сатмаган. Келәм булып олы түрәләрнең Аяк асларында ятмаган. Кемнәр алар? Нинди катламнан? Түгелме соң асыл затлардан?! Бабайлардан калган вәзгыятьне Күңелләре мең кат ятлаган: "Бары халкың саклар, халкың яклар, Халкың аклар кара таплардан!"   * * *  Килә кайчак кайбер муллаларның Сакалыннан умырып аласы. - Хөсетләнмә! - диеп, - Алла колы, Кыямәттә җавап тотасы!   Килә кайчак комсыз депутатны Кәнәфиеннән болгап атасы. Дәүләт милкен, диеп, күпме саттың, Анаң калды инде сатасы.   Килә кайчак хәтта президентның да Колак артын кашып аласы. Телем, диеп, татар өзгәләнә, Соң сез дә бит татар баласы.   Килә кайчак инде үземнең дә Әмрикәгә чыгып таясы. Тынычлан, ди хатын, йокла инде, Иртук торып эшкә барасы. Эх, язасы килә, язасы...   * * *    Азмы соң бу җирдә, насыйп ярым диеп, "Ялган мәхәббәт"тә янганнар. Гомере буе сөеп, ә үзләре... Сөюләрдән мәхрум калганнар. Хыянәттән өстен кала белеп, Никахларын саклап барганнар. Бәхетләрен газапларга төреп, Салкын кочакларга салганнар. Парлы булып яшәү өчен генә Йөрәкләре ялгыз калганнар ...   * * *  Сагынасыңдыр син дә ул кичләрне, Ай нурлары төшкән су юлын. Яшьлегемә кайтып килим дисәң, Йөрәгеңдә калдыр бер урын.   Саклыйсыңдыр син дә күңелеңдә, Ул чакларның моңлы бер җырын. Җаннарыма сердәш табыйм дисәң, Йөрәгеңдә калдыр бер урын.   Борылып карама син үткәннәргә, Киләчәккә атлыйк - бир кулың! Хыялларга бергә очар өчен, Йөрәгеңдә калдыр бер урын.   * * *  - Сынауларга түзәрсеңме? - диеп, Сорау куйса Ходай алдыма. - Менә бизмән, - дисә, - кулларыңа, Ялгышма тик, уйла, ашыкма! Бүләк итәр идем йөрәгемне, Уйлап тормый, хәтта тамчы да. Ак сөлгегә төреп салыр идем Әнкәм торса әгәр каршымда....   * * * - Яши алмас! - димә, - яшәрмен! Беләм инде тәмен яшәүнең! Курыкмыймын күкләр күкрәвеннән, Яратамын яшен яшьнәвен.   - Түзә алмас! - димә, - түзәрмен! Ачы җилләренә көзләрнең. Каршы тора алмас назларыңа, Таш түгел бит минем йөрәгем.   - Көтә алмас! - димә, - көтәрмен! Юлларыңнан мең кат үтәрмен. Язларыма назларыңны урап, Гомер йомгагымны сүтәмен.  
---

--- | 16.12.2014

"Мәдәни җомга"га яңа баш мөхәррир билгеләнде

$
0
0
16.12.2014 Матбугат
Бүген "Мәдәни җомга" газетасына яңа баш мөхәррир билгеләнде: Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Тукай премиясе иясе Вахит Имамов.

Моңарчы газета белән Зиннур Мансуров җитәкчелек итә иде. 

Вахит Имамов озак вакыт Чаллының "Мәйдан" журналы баш мөхәррире булды.

Вахит Имамовның биографиясе: http://matbugat.ru/enc/imamov-vahit-213/


---

--- | 16.12.2014

Әлмәттә оча торган тәлинкә күргәннәр (ВИДЕО)

$
0
0
16.12.2014 Җәмгыять
Бу күренешкә Әлмәттә тап булганнар. Күктә очкан ут шары тәртипсез юнәлештә хәрәкәт итә. Һавада очкан җисемнең нәрсә булуы билгесез. Кайберәүләр аны һава фонаре яки квадрокоптерга охшата, кайберәүләр, НЛО булырга мөмкин, дип фаразлый.




| 16.12.2014

Икенче бүләгебез миксер Әтнәгә китте

$
0
0
16.12.2014 БӘЙГЕ
Бүген "Матбугат.ру" редакциясенә Гөлназ Һадиева килде (фотода). Үзе генә түгел, ә бергә эшләгән иптәш кызы белән. Гөлназ безнең бәйгедә миксер отты.

Җиңүчебез Әтнә районыннан булып чыкты. Район үзәгендә балалар бакчасында тәрбияче булып эшли икән. Гөлназ мультиварка уйнатуда катнашырга өлгермәгән. Аның каравы миксер уйнатуда уңыш елмайды аңа. Котлыйбыз!

Ә бу атнаны без ирләр бүләге - инструментлар җыелмасы уйнатабыз.

Бәйгедә катнашыгыз, менә аның шартлары: https://vk.com/onlinetatar?w=wall-81763294_618%2Fall


---

--- | 16.12.2014

Татмедиа Чаллыдагы басмаларга яңа мөхәррирләр билгеләде (ФОТО)

$
0
0
17.12.2014 Матбугат
"Шәһри Чаллы"да моңарчы 65 яшьлек тәҗрибәле журналист Рахман Хәбибрахманов мөхәррир иде. Аны Актаныш районы газетында, телевиденисендә эшләгән, КДУның журналистика бүлеген тәмамлаган, 39 яшьлек Илсур Тимеров алыштырды. Татмедиа Чаллы каласында чыгып килүче "Мәйдан" журналы баш мөхәррире Вахит Имамовка "Мәдәни җомга" газетын җитәкләүне тәкъдим итеп, журналның баш мөхәррире урынына биредә җаваплы сәркатип булып эшләгән Фидаил Мәҗитовны билгеләде.

Ноябрь ае башында "Чаллы ТВ" редакциясендә дә шәһәр хакиме Наил Мәһдиев һәм шушы агентлык җитәкчеләре катнашында узган җыелышта шулай ук яңа мөхәррир куелуы хакында әйтелде. "Чаллы ТВ"га элекке мөхәррир Алсу Вәлиева урынына Рәис Фәрхетдинов тәгаенләнде.

Азатлык "Чаллы ТВ" мөхәррире Рәис Фәрхетдинов белән элемтәгә кереп телевидениедә татар теленә, татарча тапшыруларга игътибар ни дәрәҗәдә булачагын сорады. "Моңарчы булган татар тапшырулары кимемәс. Татар телендә яңа програмнар, тапшырулар оештыру да фаразлана", диде яңа мөхәррир.

Рамил Төхвәтуллин: «Сәхнәдә русча сөйләшсәм дә, сүзләремне татар егете булып әйтәм»

$
0
0
17.12.2014 Мәдәният
Залда шыгрым тулы халык. Качалов исемендәге рус зур драма театрында «Скрипач на крыше» спектакле бара. Тамашачының бер-берсенә пышылдап: «Төхвәтуллин бигрәк яхшы уйный» дигән сүзләре колакка керә. Ул кичне залда утырган һәр милләттәшебез Татарстанның халык артисты Рамил Төхвәтуллин белән горурланып утыргандыр.
– Рамил, cезне театр училищесының рус бүлегендә укыган җирдән Марсель Сәлимҗанов күреп, татар бүлегенә чакырган. Инде күп еллардан соң рус театры режиссеры Александр Славутский: «Рамил кебек талантлы артист бездә юк», – дип, үзегезне эшкә чакырып алды. Икеләнеп калмадыгызмы?   – Миңа калса, нинди милләттән булуга, нинди телдә сөйләшүгә карап, театрны капма‑каршы куярга ярамый. Театр ул шундый кызык, сихерле, могҗизалы организм. Анда кайсы телдә сөйләшсәң дә, ул театр булып кала. Әгәр сәхнәдә вакыйгалар тамашачыны кызыксындыра икән, димәк, спектакль бар дигән сүз. Элек төрле сәбәпләр аркасында минем татар теле онытылган иде. Гомумән, безнең буын, бигрәк тә шәһәрдә үскән буын татар мохитендә тәрбияләнмәде. Марсель абый эшкә чакыргач та, миңа бер ел эчендә татар телен өйрәнүне шарт итеп куйды. Мин бер ел буе татар әдәбияте укыдым. 1986 елда «Без китәбез, сез каласыз» спектаклендә Тукай роле белән сәхнәгә аяк бастым. Ә инде телне камилләштерү өчен Казан дәүләт университетының татар теле бүлегенә укырга кердем. Әлбәттә, миндә татар теле әдәбияте, тел кагыйдәләре белән кызыксыну уянды. Бу минем татар теленә якынаю, татар теленең иманына кайту иде. Гомумән, телләр белүемне мин зур байлыгым, дип саныйм.   – Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында да сезнең уйнавыгызны тамашачы һәрвакыт яратып кабул итте. Шуңа күрә аннан китүегезне халык дөрес аңламады.   – Театрда рәсми рәвештә 1987 елдан бирле эшли башладым. Анда шактый йөк тартырга туры килде дисәң дә ярый. «Ай тотылган төндә», «Зәңгәр шәл», «Гөргөри кияүләре» һәм башка күп кенә спектакльләрдә уйнау минем тормышымда зур бер этап булды. Министрлар Кабинетында эшләгәннән соң, мин кабат театрга кайтырга ниятләгән идем. Быел август аенда Александр Славутский шалтыратып: «Мин сиңа «Скрипач на крыше»да Тевье ролен тәкъдим итәм», – диде. Берничә көннән соң, әсәр белән танышкач, аңа ризалыгымны бирдем.   – Сезгә җитәкче булу да килешә иде...   – Язмыштан узмыш юк, диләр. 2007 елда Рөстәм Миңнеханов мине Министрлар Кабинетына эшкә чакырып алганнан соң да театр белән элемтәләремне өзмәдем, спектакльләрдә уйнавымны дәвам иттем.   – Сез «Скрипач на крыше» спектаклендә башыннан ахырына кадәр сәхнәдән чыкмыйсыз. Спектакльне караганда андагы геройлар өчен борчылып та, сөенеп тә утырасың. Яһүдләрнең үз гореф-гадәтләрен саклавы сокландыра. Үзегез аларның кайсы сыйфатларын үрнәк алырлык, дип саныйсыз?   – Кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр аларга охшаш булсын иде. Безгә алардан күп нәрсәләргә өйрәнергә кирәк. Безнең халыкка бер-беребезнең кадерен белү җитми. Яһүдләр иң фаҗигале язмышлы халык. Әмма көчле, бердәм булып калганнар. Алар бер-берсенә ярдәмчел. Бу әсәрдә минем өчен якын нәрсәләр күп. Мин русча сөйләшсәм дә, сүзләремне татар егете булып әйтәм. Бу роль минем иҗади тормышымда, шәхсән кеше буларак та, эчке дөньямны баетты, чөнки ул минем рухыма туры килә.   – Спектакльдән соң уеныгызны ничек кабул итүе режиссерның йөзенә чыккан иде. Тагын яңа әсәргә тотынмадыгызмы әле?   – Әйе, режиссер бик канәгать булып калды кебек. Тиздән Брехтның «Трехгрошевая опера»сын әзерли башлаячакбыз. Бу юлы да режиссер баш рольләрнең берсен бирде.   – Нәрсәгә генә тотынсагыз да, эшегезне җиренә җиткереп башкарасыз. Сез төшергән «Бөркетләр», «Зөләйха», «Дилемма» һәм башка фильмнарны тамашачы яратып карады. «Зөләйха»гыз Берлиннан «Тамашачы мәхәббәте» бүләге дә алып кайт­кан иде. Киләчәктә дә бу юнәлештә эшегезне дәвам итәргә исәпләмисезме?   – Бик дәвам итәсе килә, әмма бүген кинематографиягә караш салкын. Хәзер эшләргә тәҗрибә дә бар. Ул бит киләчәк буыннарга кала торган тарих. «Зөләйха» фильмын караганнан соң, хәтта Япониядән килеп тә миннән интервью алганнар иде. Бу фильм бөтен дөньяга таралган татар халкына көтелгән бүләк булды. Минем Мәхмүт Галәүнең «Мөһаҗирләр» әсәре буенча фильм төшерәсем килә.   – Хәзерге татар драматургиясенә мөнәсәбәтегез?   – Кызганычка, соңгы елларда дөньякүләм кызыклы, планетар фикерле әсәрләр күренми шул. Драматургия ул  – театрның азыгы. Тамашачы спектакльне күбрәк йөрәге белән кабул итә. Ә аның йөрәгенә үтәр өчен халыкны борчый торган мәсьәләләр күтәрелергә тиеш. Соңгы елларда Зөлфәт Хәким, Мансур Гыйләҗев әсәрләре сәхнәләрдә күренми. Миңа калса, ул драматургларыбызны күз алдыннан югалтмаска, мөмкин кадәр театрга якынайтыр­га кирәк.   – Сез холкыгыз буенча туры сүзле, горур кеше. Ул сыйфатларыгыз тормышта комачауламый калмагандыр?   – Мин үземнең ирекле булуым, әйтәсе сүземне курыкмыйча әйтә алуым белән горурланам. Бервакыт телевидениедә «Кара-каршы» тапшыруын алып барганда бер четерекле мәсьәлә күтәргәннән соң, миңа: «Нигә син үзеңә дошман җыясың?» – дип шалтыраттылар.   – Кызларыгызга да сезнең сыйфатлар күчмәгәнме?   – Бар инде... Әмма бүгенге заманда артык туры булу кешегә зыян китерергә мөмкин.   – Бүгенге көндә алар ни белән шөгыльләнәләр?   – Индира кияүгә чыгып, безгә онык алып кайтты. Камил исеме куштык. Без хәзер дәү әти белән дәү әни булдык. «Дилемма»да ул Камалова фамилияле кыз булып уйнаган иде. Үзе дә шундый фамилия йөрткән егеткә кияүгә чыкты. Диләрә музыка көллиятендә Клара Хәйретдинова классында укый. Инглиз теленнән тыш, немец, итальян телләрен өйрәнә. Күп тел белүе аңа киләчәк тормышта һичшиксез ярдәм итәр, дип уйлыйм.
Люция ХӘБИБУЛЛИНА

--- | 12.12.2014

Кризиста кемдер кыйбатлы машина ала, кемдер ипи киптерә. Ә сез нишлисез?

$
0
0
17.12.2014 Икътисад
Импортка бәяләр сәгать саен артканда кемдер кыйбатлы машиналар алып калырга ашыга, кемдер ипи киптерә. Сез нишлисез?

Сишәмбе көнне Сбербанк кредит бирүне туктатты дигән хәбәр чыккач аның акцияләре кимендә 15% төште. Соңрак Сбербанк бу хәбәрне кире какса да халыкка бу җитә калды. Мәскәүдә чит ил акчасын алмаштыру үзәкләрендә "доллар һәм евро сатмыйбыз" дигән язулар чыкты.

Бу көннәрдә халык булган акчаларын тотып калырга ашыга. Дөньяда 45 мең евро торган BMW машинасын Русиядә 30 меңгә алып була. Шулай ук кешеләр акча арзанайган арада йорт җиһазлары, компьютерларны алып калырга ашыга. Кемдер кышка ит әзерли, ярма, он алып куя.

"Левада" фикер белешү үзәге уздырган бер тикшерүгә караганда, андыйлар, ягъни авыр чорда бары тик үзләренә ышанган кешеләр Русиядә күпчелек икән. Тикшеренү ноябрь аенда уздырылган. Ноябрьдә Азатлык үз сораштыруын оештырган иде. "Рубльдә җыелган акчагыз булса, аның белән ни эшләр, ни алыр идегез" дигән сорауга 50% "җыелган акчам юк" дип җавап бирде.

Бер ай элек сәяси җиңүләр шатлыгы көндәлек авырлыклардан көчлерәк иде. Бүген көндәлек проблемалар алгы планга күчте һәм халык аларны чишүдә беркемгә дә өмет итми.

Илдә мәчет һәм чиркәүләр күп, алар каршында төрледән-төрле хәйрия оешмалары эшли. Авыр чорда кемнән ярдәм сорар идегез дигән сорауга сораштыруда катнашкан 1600 кешенең бишесе генә аларга мөрәҗәгать итү ихтималын әйткән.

Һөнәр берлекләре кебек иҗтимагый оешмаларның абруе түбән булганга, халык аларга да ышанмый. Алардан 1%тан ким кеше ярдәм сорарга җыена.

Элек эшләгән урыннарда аларны искә алып ярдәм кулы сузучы булыр дип тә ышанучылар бик аз. 100 кешенең икесе генә "ихтимал" дигән.

Дәүләттән ярдәм көтүчеләр дә бик аз. Эшләгән кешеләр арасында 2% кына ярдәм кирәк була калса дәүләттән сорарга җыена. Пенсионерлар арасында сан аз гына югарырак – 6%.

Якын дуслары һәм туганнары ярдәменә 60%, үз көчләренә 70% ышана.

Сез бу көннәрдә нишлисез? Ярдәм кирәк булса кемнән сораячаксыз? Фикерләрегезне Азатлык форумында көтеп калабыз.
 


Алсу КОРМАШ

| 16.12.2014

Амур Фәләх: Бер "әфәнде"нең чын йөзен фаш иткән мәкаләм өчен фатирыма килеп янау очраклары да булды

$
0
0
17.12.2014 Матбугат
Хәзерге вакытта газета-журналларны укучылар кимегәннән-кими бара, дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Шулай булуга да карамастан, ай саен диярлек, Татарстанда гына да дистәләгән яңа басма теркәлә. Сүз дә юк, аларның байтагы, ни кызганыч, бик кыска гомерле булып чыга. Ләкин бит, бер нәшер ителә башлап, матбугат базарына ныклап аяк басканнары, үз урынын, үз укучысын тапканнары да юк түгел.

Билгеле, “ТАТМЕДИА” республика агентлыгы кул астындагы басмалар турында сүз бармый, ирекле (шәхси) матбугатны күздә тотып әйтүем. Шундыйларның берсе – 2011 нче елдан бирле чыгып килүче “Безнең фикер” газетасының баш мөхәррире Амур Фәләхка бүгенге татар матбугатына кагылышлы берничә сорау белән мөрәҗәгать иттем.

  - Амур, ничек уйлыйсың, дәүләт хисабына чыгып килүче басмалар белән шәхси газеталарның төп аермасы нидә?   - Җавабы соравыңда ук күренә бит. Беренчеләре дәүләт хисабына чыгарыла. Бу ни дигән сүз? Оештыручы (безнең очракта ул - "ТАТМЕДИА") белән килешенгән штат, хезмәт хаклары, тематика... “Акча түләүче музыкага үзе заказ бирә” диләр бит. Монда да шул хәл. "ТАТМЕДИА" буйсынуындагы басмалар, ничек кенә тырышмасын, кайсыдыр ки теманы үзе теләгәнчә яктырта алмый, кайсыдыр ки фактларны үзе күзаллаганча бәяләп чыга алмый. Сүз иреге, фикерләү иреге дигән нәрсәнең кәгазьдә генә икәнлеген әлеге басма редакцияләрендә хезмәт куючы каләм ияләре үзләре үк раслар. Шул ук вакытта, бер генә республика яки район газетасы әлеге фактны ачыктан-ачык язып чыга алмый. Ә шәхси газеталарның бу яклап иреге зуррак. Бәйсез газетада эшләүчеләрнең хезмәте – чын иҗади хезмәт. Һәм аның иң зур байлыгы – акны ак дип, караны кара дип икеләнмичә әйтә алу мөмкинлеге.   - Димәк, шәхси басмалар теләсә нәрсә яза ала?   - Юк, алай дип әйтмим. Чама хисен бервакытта да онытырга ярамый. “Ирекле” дигән сүз әле һич кенә дә теләсә нәрсәне теләсә ничек язарга ярый дигән сүз түгел. Язып кара син кайсыдыр ки катлам кешеләренә хуш килмәгән мәкаләләр! Гаделлек синең яклы икәнлеге “кычкырып торса да”... Мисал итеп әйтим, 90 нчы еллар уртасында, Удмуртия җирлегендә татар телендәге “Яңарыш” газетасын чыгарып йөргән чорда, бер “әфәнде”нең чын йөзен фаш иткән мәкалә бастырганым өчен, югары даирәләргә бер-бер артлы шикаять хатлары килде, хәтта фатирыма килеп янау очраклары булды. Әле сүз дәүләт күзәтүендәге, күпмедер дәрәҗәдә “цензура” аша үткән басмадагы язма турында бара. Бу яктан караганда, бүгенге бәйсез басмаларга да бик сак булырга туры килә. Кем әйтмешли, дәүләт тарафыннан турыдан-туры “бармак янау” күренеп тормаса да, “шәхси цензура”ңны эшкә җигәсең. Әлбәттә, күп очракларда, гаделлек өстенлек ала, ләкин күпме борчу-мәшәкать, ашалган нервы, әрәмгә киткән вакыт... Шуңа күрә, иң беренче чиратта, җирле хакимият кубызына биемәсәң дә, гаммәви мәглүмат чаралары турындагы федераль канун, Рәсәй законнары барлыгын онытмаска кирәк.   - Ничек уйлыйсың, гомумән, мәгълүмат чаралары кем кулында булырга тиеш?   - Дәүләти матбугат та, бәйсез басмалар да кирәк. Һич югы көндәшлек өчен. Көндәшлек тырышып эшләүгә этәргеч ясый. Матбугатка хуҗа эзләү турында сүз бер дистә ел элек ишетелә башлаган иде инде. Әле күптән түгел Россия матбугатында билгеле шәхес, кайчандыр министр булып эшләгән, бүген “Газпром-Медиа Холдинг”ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Михаил Лесин да: “Киләсе елда дәүләти мәгълүмат чаралары саны шактый кыскартылачак, - дип белдерде. Шул рәвешле, елдан-ел аларның санын киметә барып, мәгълүмат чараларын шәхси кулларга гына калдыру турында сүз бара. Моны хуплый алмыйм. Бу сүз матбугатка ел саен бүлеп бирелә торган казна акчасы күләмен киметү һәм, ахыр чиктә, тәмам бетерү, ягъни бюджет чыгымнарын киметү максатыннан уйлап табылган фикер генә. Хөкүмәт үзенең мәгълүмат чарасыннан башка нишли ала? Бер генә мисал: аннан башка дәүләт үз законнарын, карарларын бастыруга нигезләнгән конституцион бурычын да үти алмаячак бит. Шәхси матбугат, аларны бастырып чыгарган очракта да, үз бәясен таләп итәргә хаклы. Демократик җәмгыятьтә хөкүмәт бәйсез матбугатны мәҗбүрили алмый. Дәүләти, бюджет акчасына чыгарыла торган, димәк, хөкүмәт таләпләрен өстен куйган матбугат та бик кирәк. Ә бәйсез, шәхси булмаган мәгълүмат чаралары хөкүмәтнең рәсми оппоненты, тәнкыйтьчесе ролен үтәргә тиеш дип исәплим. Гамәлдәге закон кысаларында, билгеле.   - Ә чыгымнар? Дәүләтнеке булмаган басмаларда алар ничек каплана?   - Әйе, бу – шәхси басмаларның иң авырткан җире. Хәзер бит элекке заманнардагы кебек бай меценатлар, иганәчеләр юк. Бу басмалар, күпчелек очракта, шәхеснең үз акчасына яки дус-туганнары ярдәмендә нәшер ителә.   - Бәйсез басмаларның эчтәлеге дәүләт хисабыннан чыгучыларныкына караганда күпкә баерак кебек...   - Төптәнрәк уйласаң, шулай инде. Биредә шул ук ирекле, иҗади фикер йөртү мөмкинлеге зур роль уйный. Мондый басмаларда, гадәттә, халык кызыксынып укый торган әхлакый-тәрбияви мәкаләләр, тормыш-көнкүреш өчен файдалы киңәшләр, төрле кимчелекләрне фаш итүче язмалар күп урын ала. Ә “дәүләти” газета-журналларда, ни кызганыч, боларга бик аз урын бирелә. Кагыйдә буларак, менә шушы аерма бәйсез газеталарны популярырак итә дә инде. Минемчә, газета-журналларның халык арасында абруен, популярлыгын күтәрәсе килгән очракта, "ТАТМЕДИА" белгечләре дә шуны истә тотарга тиеш.   Бүгенге заманда «чүплек» исәбендә калмау, популярлык яулау һәм аны озак еллар буе саклап килү өчен нишләргә? Әйтүемчә, матбугат чарасы, иң беренче чиратта, халыкчан булырга, аның мәнфәгатьләрен яклау өчен нәшер ителергә тиеш. Бөтен катлам кешеләре дә: яше-карты да, гади халык та, җитәкче постларда хезмәт итүчеләр дә аның битләреннән үзенә кирәкле мәгълүмат, үзен борчыган һәр сорауга төгәл җавап тапсын, теләгән вакытта, теләгән мәсьәлә буенча үзенең фикерләре белән уртаклашу мөмкинлеген алсын.   - “Безнең фикер” газетасы шундый дәрәҗәгә иреште дип исәплисеңме?   - Һәрхәлдә, безнең максат шул. Исемен дә шуның өчен нәкъ шулай атадык. Шөкер, өч ел чыгып килү дәверендә аны кулына алып укучылардан бары тик җылы сүзләр генә ишетергә туры килә. Редакция почтасына килгән хатлар, газетаның эчтәлеген камилләштерүгә этәргеч бирүче тәкъдимнәр эшебездә иҗади дәрт өсти, диясем килә.   - Газетагыз нинди темаларга өстенлек бирә инде?   - Айга ике тапкыр гына нәшер ителә торган газетабызда төрле эчтәлектәге яңалыклар, Татарстан данын, татар халкы данын күтәрүдә үз өлешен керткән шәхесләр турында очерк-тасвирнамәләр, милли, әхлакый тәрбия бирүгә йөз тоткан мәкаләләр, сәламәтлек сәхифәсе, аш-су рецептлары, көнкүреш киңәшләре һәм башкалар урын ала. Форсаттан файдаланып, каләмдәшләребезне “Безнең фикер” газетасының эчтәлеген камилләштерүдә, аны халык басмасы итүдә катнашырга чакырам. Сездән халкыбызны кызыксындырган темаларга мавыктыргыч язмалар көтеп калам.
Гөлфия ГАЯЗОВА

--- | 17.12.2014

Илнар Ялалов балыкка Голландиягә йөри (ФОТО)

$
0
0
17.12.2014 Шоу-бизнес
Җырчы Илнар Ялалов ел саен чит илгә гастрольләргә чыга. Үзе генә түгел, әлбәттә. Ул инде җиденче елын Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында артист булып эшли. Остазы Венера Әхәт кызы Ганиева сыман иҗат тормышын эстрада һәм опера белән бәйләгән Илнарның Голландиягә иҗат сәфәре белән баруы бишенче мәртәбә икән.

— Театр оркестрларыбыз белән берлектә 60 лап кеше Голландиядә ай ярымлык гастрольләрдә булып кайттык. Тамашачы бездән бик канәгать калды. Голландиянең Амстердам, Гаага кебек зур шәһәрләрендә булдык. Ел саен анда баргач, елгаларында балык тотабыз. Моны без йола итеп кертеп җибәрдек дисәм дә ярый. Казаннан очканда ук кармакларыбызны үзебез белән алабыз (елмая). Бу баруыбызда 15-16 килограммлы зеркальный карп балыгын тоттык. Бездә ул бик сирәк булып санала. Шушы балыктан шашлык ясап сыйландык. Балык тоту үзенә күрә ял. Әлбәттә, без моны концерттан соң эшли идек. 20гә якын зур-зур балыклар эләктердек. Ике катлы өйләрдә яшәдек. Яшәр өчен бөтен шартлар да тудырылган иде, — диде Илнар Ялалов.

Голландиядә велосипедта йөрү – гадәти күренеш. Казаннан барган бер төркем артистларның барысына диярлек велосипедлар бирелгән. Кем кая барырга теләгән, шунда барган. Күпме чакрым үтәсе килсә, шул кадәрен үткән. Машиналар өчен аерым трасса, ә велосипедта «җилдерүчеләргә» үзләренеке булу сәбәпле, хәвеф-хәтәрләр бермә-бер ким булуын дә әйтеп узды Илнар. Җырчы шәһәр белән якыннан танышу максатыннан, шулай ук кибетләргә велосипедта чыгып китә торган булган. Мәсәлән, брендлы кием-салымнар кибетенә барып кайтыр өчен ул 60 чакрым араны узган. Гаиләсенә бүләккә дип, шактый сыйфатлы кием-салымнар белән 5 килограмм авырлыктагы чын Голландия сыры алып кайткан.

– Бер ай ярымга сузылган гастрольләр үтте дә китте. Ел да Голландия халкының тәртипле булуына таң калам. Анда сине белмәгән кешеләр дә исәнләшеп, хәлеңне белешеп китә ала. Гаиләмне, туган ягымны сагынып кайттым. Ни дисәң дә, ничек кенә мактасаң да, туган як сагындыра. 5 яшьлек улым Аяз белән яшь ярымлык кызым Ясминә мине юксынып беткәннәр (елмая). Аязыбыз әле биюгә йөри башлады. Хәзер парлап биюче кыз белән ярышка әзерләнеп йөргән чагы, — диде Илнар Ялалов.

Ел саен Илнар Ялалов Голландиядән 10-15 килограммга ябыгып кайта. Бу баруында ул 10 килограмм авырлыгын югалткан. Чөнки җырчы көн саен йөгерергә чыккан, шуннан соң бассейнга барган. Велосипедта йөрүен дә туктатмаган. Ябыгу сәбәпле, җырчы гардеробындагы киемнәрен бер үлчәмгә кимрәккә алмаштырган. 

1

2

3


Эльза ГАЗИЗОВА

| 16.12.2014

Татарстанда сатуга хәләл йомырка чыгарыла

$
0
0
17.12.2014 Дин
Татарстанда хәләл йомырка чыгара башладылар. Яңа продукт “Yaratelle” бренды белән сатыла.

Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәресенә “Ак Барс” ХК кошчылык комплексының Лаеш филиалы директоры Ришат Хисмәтуллин белдерде. Аның сүзләренә караганда, предприятие көн саен 1 млн 620 мең данә йомырка җитештерә, шуның 20 проценты – хәләл.

Предпритяие технологларына хәләл йомырка җитештерү өчен тавыкларны ашату рационын яңадан карап чыгарга туры килгән. Кошларга катнаш азык (балык һәм хайван сөякләре оны) ашатмыйлар. Хәзер тавыклар бары тик үсемлекләрдән ясалган азыкка күчте.

Яңа товар экологик чиста тартмада сатыла. 


Ирина ИГНАТЬЕВА

| 17.12.2014

"Матбугат.ру"га тәүлегенә күпме кеше керә? (ИНФОГРАФИКА)

$
0
0
17.12.2014 Интернет
Бу сорауны безгә еш бирәләр. Реклама бирүчеләр дә, хезмәттәшләр дә, укучылар да. Җавапны рәсемдә ясап күрсәтергә булдык.

Бу рәсемдә төп-төгәл 3157 смайлик. "Матбугат.ру"га бер тәүлек эчендә уртача шул хәтле кеше керә (шимбә һәм якшәмбене дә исәпкә алып).

Бер ай эчендә исә "Матбугат.ру"га уртача 37303 кеше керә. Димәк, бу рәсемне 12гә тапкырларга кирәк.

"Матбугат.ру"га кергән һәр кеше сайтны тәүлек буена 5 тапкыр ачып карый. Уртача алганда.

 


---

--- | 17.12.2014

Базарбай Бикчәнтәев: «Монда бар да кашык белән ашый...»

$
0
0
18.12.2014 Шоу-бизнес
Кытайдан килеп укучы татар яшьләре арасында Базарбай Бикчәнтәев кебек Татарстанны, Башкортстанны бер итеп аркылыга-буйга йөрүче юктыр. Казанга «Татар моңы» бәйгесендә катнашырга дип килгәндә үк биредә укырга керергә дигән нияте була аның.

– Базарбай, исемеңә килгәндә, син җырчы түгел, ә алыш‑биреш кешесе булырга тиеш сыман. Әти‑әниең синең сәүдәгәр булып, бай тормышта яшәвеңне теләгәннәрме әллә?

– Әнинең әтисе Кытайның зур бер партиясендә хезмәт иткән. Аларның гаскәренә бер качакны эзләп табарга әмер биргәннәр. Бик кыю, батыр, тугры, акыллы, укымышлы кеше булган качак. Айлар буе тота алмаганнар. Базарбай исемле булган ул. Минем бабай аның телен белгән, сөйләшкән, сораштырган, аның кыюлыгына, акылына бик каты сокланган. Исемем шуннан.

– Элеккеге бабаларыңның Татарстанның кайсы төбәгеннән киткәнен белә алдыңмы?


– Юк, кызганычка. Шуны гына әйтә алам, алар 1830 елларда Кытайга күченгәннәр.

– Татарстанга килүең ничек булды?


– 2005 елда бездәге татар яшьләрен Татарстанга укырга алып киткәннәр иде. Шул чакта да бик теләгән идем килергә. Барып чыкмады. Ә 2011 елда Кытайга Сабантуйга дип Татарстаннан делегация килде. Мин шунда җырладым. «Теләсәң, без сине «Татар моңы» бәйгесенә чакырабыз. Укыйсың килсә, Татарстанда укырсың да»,– дигән тәкъдим булды. Шулай итеп, 2011 ахырында бик сөенеп Казанга килдем. Татарстан күңелгә якын, аны бик яратабыз, чөнки бу – безнең бабаларыбызның эзләре калган җир. Читтә яшәүче бөтен татарлар шулай уйлый. Безнең әти-әниебез дә, бабайлар да бала чактан колагыбызга сеңдергән моны. Безнең өйдә элекке заманда Казаннан алып кайткан Коръән китабы әле дә бар. Ул – атадан балага калган әйбер. Әниемнең әнисе аны укып, турыдан-туры тәрҗемә итә иде. Өебездәге тегү машинасын да Казаннан килгән диләр. Искереп бетсә дә, гаилә ядкаре буларак кадерле әйбер.

– Казанга килгәнче нишли идең?


– Мин университет тәмамладым. Телевидениедә кытай һәм казах телләрендә алып баручы булып эшләдем. Татар, уйгыр, казах егетләреннән торган «Яшен» дип аталган төркем оештырып, Кытайның зур шәһәрләрендә концертлар бирдек. Дүрт ел эшләдек ул төркем белән. Кытай яшьләре арасында узган җыр бәйгесендә җиңү яулаганым да булды.

– Шулай итеп, сиңа юлны җыр ачты...


– Әйе. «Татар моңы»нда «Идегәй» дастаныннан «Идел-йорт» җырын башкардым. Икенче урынга лаек булдым. Бәйгедә җиңүчеләр белән күп кенә концертларда чыгышлар ясарга туры килде.

– Кытайда өегездә нинди телдә аралашасыз?

– Татар телендә сөйләшәбез. Әти-әниләрем татарлар. Бернинди башка милләт каны кермәгән безгә. Бирегә килгәч тә, консерваториянең академик вокал бүлегендә укый башлаганчы, КФУда өч ай тел өйрәндем.

– Безгә бер ят кан да кушылмаган дисең, бу берәр язылмаган законмы әллә гаиләдә?


– Үз тамырыңны, үз тарихыңны белеп яшәргә кирәк, дип, бәләкәй чактан ук колакка әйтеп киләләр. Бер ярамаган әйбер эшләсәң дә, «Син милләтеңне уйла. Кем баласы соң син?» – диләр. Без Кытайда бик аз бит. Ни эшләсәк тә, безнең турыда эш-гамәлләребез буенча фикер йөртәләр. Документ тутырганда татар дип тутырабыз. Ә татарга мөнәсәбәт яхшы бездә. Белемле халык без. Сан ягыннан аз булсак та, белем ягыннан югары торабыз.

– Татарларның кытай кызларына өйләнгән очраклары бармы?


– Бар, әмма бик аз. Өйләнсә дә, ул хатынын үз диненә, ислам диненә күчерә.

– Казанга килгәч, нәрсәгә исең китте?


– Без ашый торган ике таяк юк монда. Бөтенесе кашык белән ашый. Шул авыррак булды. Бездә күп ризык борычлы, монда андый әйбер юк. Башта юксындым. Хәзер өйрәндем инде.

Кытайда аерылышучылар бик аз, ә монда ул гадәти нәрсә. Монда бер кеше үлсә дә, гадәти хәл кебек карыйлар. Ә анда ул кешенең якыннары мәрхүмнең кырыгына хәтле беркая чыкмый, күңел ачу чараларында катнашмый. Кайгыны авыр кичерәләр. Бер уйласаң, бөтен кешегә килә торган әйбер инде ул үлем, дип уйлыйм үзем дә кайчак. Аннан соң, юк, барыбер Кытайда дөресрәктер дип куям.

– Гаиләгез зурмы? Әти‑әниең нинди һөнәр ияләре?


– Без дүрт бала. Бер кыз, өч малай. Өйләнгән абыем бар. Сөембикә, Хәсән исемле балалар үстерәләр. Мәгърифә апам да кияүдә, Ринат исемле улы бар. Әнием мәктәптә укытучы. Әтием ат спорты белән шөгыльләнә. Аның 40‑50 чабышкысы бар. Атлары узышларда гел беренче-өченче урыннарны алып килә. Дәүләт дәрәҗәсендәге узышлар күп булмый – елына 1‑2 генә. Бездә күпчелек туйлар вакытында чабышлар уздырыла. Байлар күп акчалар түләп, ат чабышы уздырталар.

– Казанда кайларда булырга яратасың? Ияләшәсеңме инде?


– Мин хәзер Казанда икенче ел яшим. Казанның бөтен җире матур. Беренче килгән чакта авыр­рак булды. Моңа кадәр концертлар белән йөргән кеше бит инде мин. Ә монда дүрт‑биш сәгать аудиториядәге тактага гына карап утырам. Дәресләр рус телендә бара. Берни аңламыйм. Шуннан уйлыйм: ник килдем икән дим... Аннан Кремль якларына, тарихи урыннарда булам да, тагын күңел куана, «Мин бит Казанда!» – дим. Казанга бик теләп килдем чөнки. Шуңа да, бу кыенлык вакытлыча, дип, үземне юатам. Хәзер Кытайга кайтсам да, бер‑ике атнадан Казанга китәсем килә. Ике елга дүрт‑биш тапкыр кайтып килдем. Татарстан Президентының Кытайга визиты вакытында да алып бардылар. Җыр­ладым.

– Инде соңгы кайтуыңда өйләнеп тә килгәнсең икән. Котлыйбыз!

– Дөресен генә әйткәндә, өйләнүемә башта үзем дә ышанмадым. Без ике елдан артык очрашып йөрдек. Бер йә булмаса ике елдан соң өйләнешербез дип ниятли идек. Мин дус кызымны бирегә КФУга укырга алып килергә уйлаган идем. Әмма кызның әти-әнисе: «Без кызыбызны, туй ясамыйча, бер егетнең кулына тоттырып җибәрсәк, башка кешедән сүз булыр. Никахны аны бер Аллаһы Тәгалә генә белә. Алып китә икән, туен ясап җибәрәбез», – диделәр. Әти‑әни менә шулай хәл итте. Ике атна дигәндә, туй булды. Кызда аерым туй була бездә. Кыз туенда егет туганнары күп катнашмый. Егетнең абыйсы, әнисе һәм берничә кеше генә катнаша. Әти кеше бармый бу туйга. Шулай итеп, ресторанга берьюлы бөтен кеше дә сыймаганга, Кытайның дүрт шәһәрендә туй уздырдык. Туй ахырында миңа сүз бирделәр. Җырлап бир инде, диләр. Мин музыкасыз гына итальянча җыр башкардым. Хатыным хәзер Казанда. Ул мин ни күрсәм, шуны күрергә риза. Мин бай булсам да, акчасыз кеше булсам да, ул минем белән бергә яшисе.

– Кыз өчен мәһәр түләдеңме?


– Аны мин түләмим, ә әти‑әни сөйләшә. Бу хакта мин белмим. Тиңен тапса – тиген бир, дигән сүз бар бездә. Ягъни тиңен тапса, бушка да бир (көлә.– Р.Ф.)

– Рус телен белмәсәң дә Казанда яшәп буламы?


– Була. Берсе белмәсә, икенчесе татарча белә бит.

– Кытайда үзең яшәгән татар авылы хакында да әйт әле?


– Мин Чишмә татар авылында туганмын. Ул 1989 елда төзелгән авыл. Анда гел татарлар гына яшәми. Авылдагы берничә йөз мең кешенең 300‑400е генә татар. Күбесе кытайлар, аннан казахлар. Аз булса да, татар авылы исеме бирделәр. 1987 елларда милләттәшләребез, безгә татар авылы исеме бирегез, дип, Пекинга хат яза. Ул буш урында барлыкка килгән авыл түгел, элек тә яшәгәннәр. Хәзер мәктәбенә дә «Чишмә татар авылы мәктәбе» дип язылган. Әмма дәресләр кытай, казах телләрендә алып барыла.

– Казанның нәрсәсе кызыксындыра өйдәгеләреңне?


– Аларга бөтен нәрсә кызык. Бөтенесен шаккатып тыңлыйлар. Авылларга бардым, дим. Анда бөтен кеше татарча сөйләшеме? Дәресләрең, имтиханнарың татарчамы, диләр. Юк, дим. Ничек инде Татарстан булгач, диләр. Шаккаталар.

– Киләчәккә нинди планнар белән яшисең?


– Мин үзем болай уйлыйм: 25 ел башка милләт телендә җырладым. Инде монда килгәч, Казанда каласым, үз телемдә, үзебезнең тарихи борынгы җырларны башкарасым килә.
 


Расиха ФӘИЗОВА

|

Төмән өлкәсендә дүрт кечкенә бала янгында һәлак булды

$
0
0
18.12.2014 Фаҗига
Төмән өлкәсендәге Яркәү авылында чәршәмбе таңында дүрт бала бикле өйдә янгында һәлак булды

Яркәү авылы хакимияте башлыгы Гөлниса Фәхретдинова сүзләренчә, янгын сәбәпләрен тикшерү башланган, балаларын өендә бикләп күңел ачарга киткән ханымны кулга алганнар һәм аңа карата җинаять эше дә кузгатылган. "Бу фаҗигагә әлеге ханым гаепле кешеләрнең иң беренчесе. Әгәр янгын чыккан вакытта яннарында әнисе булса, бәлки, балалар исән дә калган булыр иде. Ул бит аларны бикләп китеп 12 сәгатькә якын өенә кайтмаган", ди Гөлниса ханым.

Валентина Шелкунованың иң кечкенә баласына ике ай гына, ә иң зурына биш яшь булган. Шелкуновалар арендага алган өйдә яшәгән. Бу ике өлештән торган өй хуҗасы торакның икенче яртысын да башка гаиләгә әле күптән түгел генә арендага биргән. Алар сишәмбе көнне өйне җылыту өчен эретеп ябыштыру эшләре белән мәшгуль булган. Янгынчыларның фаразларына күрә, электрга көч килеп кыска ялганыштан ут чыккан булырга да мөмкин, дип сөйли Гөлниса ханым.

Аның сүзләренчә, 27 яшьлек Шелкунова кәеф-сафа корырга яраткан, даими бер ир белән генә яшәмәгән, дүрт баласын да уйнаштан тапкан. Фаҗига буласы көнгә күп калмый дәүләттән икенче бала өчен бирелә торган акчаны алган. Аңа телевизор, йорт җиһазлары да сатып алган булган. 16 декабрь көнне төштән соң дүртләр тирәсендә, яшәгән өчен йорт хуҗасына акча илтәм дип, дүрт баланы да өсләреннән бикләп, чыгып киткән була. Аннары үзенең дус кызына барып һәм бергәләшеп күңел ачалар. Төнге өчләрдә кәеф-сафа корып кайтып килгәндә өйләренең янып ятканлыгын күреп ала.

Янгында һәлак булган балаларны әбиләренең өйләреннән соңгы юлга озатырга җыеналар. Аларны ничек җирлибез дигән мәсьәлә дә шау-шу кубып алуга этәргән. Валентина Шелкунованың әнисе Тимербикә – татар апасы, ә әтисе – рус милләтеннән. Алар бергә тормый, аерылышканнар. Тимербикә әбиләре балаларны мөселманча озатабыз дигән, әмма кызы Валентина рус зиратына җирлибез дип каршы төшкән. "Хәзер киендереп күмү өчен өс киемнәре җайлаштырабыз. Мөселманча җирләүгә килгәндә дә кытыршылыклар бар, мин бүген әбиләренә кердем, ул кайгысын җиңеләйтәм дипме, эчеп куйган", ди Фәхретдинова.

Милләттән, милли гореф-гадәтләрдән аерылу, электән килгән татар традицияләрен үз итмәү әлеге фаҗига кебек хәлләргә дә сәбәп булырга мөмкин. Фәхретдинова Яркәүдә хәзер, бер яктан, дингә, татарлыкка тартылу сизелсә, икенче яктан, аракыга табынучыларның, михнәтле яшәүчеләрнең барлыгын әйтә. Элек булмаган хәл – картлар йортына да татар әби-бабайларны китерә башлаганнар.

Хәзер күпләр, ди ул, хәлләреннән киләме, юкмы, дөрес тәрбия бирә алабызмы, юкмы дигәнен уйлап тормыйча, дәүләттән бирелә торган акчаларга алданып, күпләп бала таба башлаган. Яркәү авылында гына өч-дүрт балалы утыздан артык михнәтле гаилә һәм алар арасында татар гаиләләре дә бар. Яркәү авылында 7 мең 700гә якын кеше яши, аның якынча 14%ы татарлар, ди Фәхретдинова.
 


Наил АЛАН

| 17.12.2014

Альбина Бәшированың "Матбугат.ру" цензурасы аша уза алган шигырьләре (+уза алмаганнарына сылтама)

$
0
0
18.12.2014 «ЯШЬТИ» әдәби сәхифә
Альбина Бәширова. Аны Фейсбукның быелгы ачышы дип атыйлар. "Доллар, евро, Украина, Кырым... Милләт! наконец... Шул кайгылардан әзрәк арынып тору өчен", - бу ди Альбина. Укыйбыз:
Суперйолдыз   Ак каеннар, имән, яшь наратлар, Кызыл миләш, балан, карлыган... Төрле үлән, шомырт, җиләк-җимеш -  Барысына җырлар язылган.   Туган якны сагынып язылганы, Әни-әти, абый-апалар... Туган көннәр, башка бәйрәмнәргә Бу җырларны уптым саталар.   Мин дә язам! Мин киммени әле?! Минем дә бит килә ашыйсы! Сүзен язам, көен шыңшып куям... Әллә инде җырлый башлыйсы?...   А че?! Нишләп җырламаска? Мәктәптә бит җырдан биш иде. Кеше мөгрәгәнне мөгрәрмен лә, Яраталар минем ишене.   Рәхәтләнеп җырлап кына яшим! Кругом кызлар, поклонницалар... Туган көннәр, туйлар алып барам -  Нәрсәсе бар йөз грамм салсалар?   Композитор, җырчы, бар да үзем! Кирәк булса язам сүзен дә. Син көт халкым, яңа суперйолдыз Балкып чыгар тиздән күгеңдә!!!   Кәкре аяк   Очраттым мин бер гүзәлне Яшьлегемнең таңында. Таныштык без ипподромда, Атта йөргән чагында.   Андый гүзәл кызлар юктыр Бөтен дөнья йөзендә, Бер күрүдә гашыйк булдым, Сизми калдым үзем дә.   Озын кара толымнары Башымны әйләндерде. Серле сихри карашлары Телемне бәйләндерде.   Бар яктан да килгән бәгърем Шушы бәхет түгелме? Тик бер нәрсә генә һаман Тырнап тора куңелне — Аяклары кәкре…   Дуслар белән таныштырдым, Бер туган көн кичендә. Барысының күңелен яулады Унбиш минут эчендә.   Иң якын дустым котлады: «Шәп кыз тапкансың, — диде Ләкин бер ягы булмаса, Яхшырак булыр иде — Аяклары кәкре….»   Әй Ходаем, нишләп шулай Кешеләрдән көләсең? Нигә шундый матур кызга Кәкре аяк биргәнсең?   Ике ярда басып калдым, Әйтерсең ялгыз маяк… Бер ярда сихри гүзәллек, Бер ярда кәкере аяк…….  
Рюмка   Ул иң кирәгендә булмый кайчак. Аны эзләп хәлдән таясың. Аның өчен бер икеләнмичә Әллә ниләр бирер буласың.   Кесәдәге булган бар байлыгың Бирер идең кайчак жәлләми. Тик ни хикмәт - ул яныңда чакта Кирәге дә чыкмый әллә ни...   Ә кайвакыт... Бөтен нәрсә дә бар, кәефләр шәп, Күңел җырлый авыл көенә... И... Шул кирәк. Аның өчен генә  Кайтмыйсың бит инде өеңә?!   ...Ул бер була кайчак ничәвеңә! Берәм-берәм басып чиратка Ирененнән зәм-зәм суын эчә - Нәрсә кирәк тагын ир-атка?   Ирләр аның кадерен яхшы белә - Күбесенең яшәү мәгънәсе. Шуңа күрә күпләр кесәсендә Рюмка йөртә - "А вдруг!...", янәсе...     Машина   Син бит Аны ныграк яратасың. Аннан башка яши алмыйсың... "Юк, юк!" димә, мин бит сукыр түгел,  Үз-үзеңне бары алдыйсың.   Аңа гына диеп бүләкләрнең Иң яхшысын гына аласың. Көне буе Аның янында син, Кайчак хәтта кунып каласың...   Мин күрмәгән иркә назлар Аңа, Ишетмәгән сөю сүзләре... Белмим инде, мондый көндәшлеккә Тагын күпме генә түзәрмен?   Ялларыңны Аңа багышлыйсың... Майлыйсың да нидер җайлыйсың...... "Я машина, я мин!" - дип тә әйтмим,  Син бит барыбер Аны сайлыйсың....  
Булган хәл   Җибәр мине, китим үз юлымнан. Газапладың инде, җитәрлек. Буласылар булган, инде хәзер Гаеплене эзләү - юләрлек.   Син әйт миңа, ни гөнаһым өчен Шулай үзәгемне өзәсең?! Дүрт аяклы ат та абына бит - Мин дә ялгышканмын күрәсең.   Ышан зинһар, минем кебекләрең Бик күп булыр әле юлыңда. Хак Тәгалә бирер, язган булса- Барысы да Аның кулында.   Китим инде, тоткарлама хәзер. Миннән ниләр өмет итәсең? Теләгәнең, кичер, бирә алмыйм, Уза алмыйм әхлак киртәсен...   Безнең бу очрашу - ялгыш булган. Бер мәгънәсез очрак дәвамы... Ярар инде, абый, ә?! бу юлга... Китим инде!!! Бирче праваны...       Альбинаның "Матбугат.ру" цензурасы аша уза алмаган шигырьләре монда: https://www.facebook.com/albina.bashirova.5/posts/769552433137572   
---

--- | 18.12.2014
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>