Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live

Русиядә аракыга бәя төшә. Бюджет тутырумы, халык зиһенен томалаумы?

$
0
0
31.12.2014 Икътисад
Русиядә 2015 елның 1 февраленнән ярты литр аракы 185 сум торачак. Бүген исә 220 сумга саталар. 28 градустан югарырак булган башка хәмерле эчемлекләрнең дә бәяләре төшәчәк, дип белдерә Федераль хәмер базарын көйләү идарәсе. Русиядә 2009 елдан бирле хәмерле эчемлекләргә бәяләр гел артып торды.
Бөтен нәрсәгә, хәтта ипигә дә бәя күтәрелгәндә, ни сәбәпле хәмерле эчемлекләрнең бәяләрен төшерәләр соң? Баксаң, Русия җитәкчелеге моның сәбәбен бик гади генә аңлата. 24 декабрьдә Русия президенты каршындагы мәдәният һәм сәнгать шурасы утырышында аракы акцизыннан кергән акчаларны мәдәни чаралар өчен тотарга кирәк дигән сүз күтәрелгәч, Владимир Путин​ "хәмерле эчемлекләргә бәя күтәрү ялган аракы ясауны арттырачак кына" дип белдергән иде. Һәм шул сәбәпле аракыга бәяне төшерергә карар кылганнар булып чыга.   Татарстанның Теләче һәм Сарман районнарындагы кибетчеләр бөтен нәрсәгә бәя күтәрелгәндә авыл халкы өчен 185 сумның да зур акчалар икәнен әйтә. "220 сумга алмаганнар, 185 сумга да алмаячак. Ничек ялган аракы эчкән булсалар, шулай ук эчәчәкләр. Идән асты аракысы 100 сум гына тора дип сөйлиләр. Аракы сату соңгы ике ел эчендә якынча 40%ка кимеде аңа карап исерекләр кимемәде бит”, дип белдерде Теләчедәге кибетче.   Удмуртиянең хәмерле эчемлекләр җитештерү ширкәтендә эшләүче бухгалтер да Азатлыкка (ул исемен һәм кайда эшләвен күрсәтмәскә үтенде) соңгы бер-ике ел эчендә идән астында җитештерелгән аракы күбәю сәбәпле акцизлы аракы сатуның кимүен белдерде. "Минем танышлар арасында да акцизсыз аракы сатучылар бар. Ялган аракы дигәннән, 90 градуслы спиртны су белән бутыйлар да шуны 1,5 йә 5 литрлы савытларга тутырып саталар. Аның ярты литры 50 сумнар тирәсе генә тора. Кеше кыйбатлы аракы алуга караганда, арзанлыны кулай күрә", ди әлеге ханым.   Русия җитәкчелегенең аракыга бәя төшерүенең хикмәтле ягы да бар икән. Баксаң, акцизга, ягъни аракы саткач җитештерүчеләрнең дәүләткә тапшыра торган акчалары кимеми, ширкәтләр элек һәр аракы шешәсеннән ничек 100 сумны хөкүмәткә биреп барган булсалар, бәя төшкәч тә шул ук сумнарны тапшырырга туры киләчәк. Димәк, бәя төшкәнгә аракы эчүчеләр күбәергә һәм дәүләткә китә торган акча да артырга мөмкин.       Русия җитәкчелеге икътисади кризиста котылырга теләп каян акча табыйм икән дип баш вата. 30 декабрь көнне дөнья базарында Brent маркалы нефтьнең мичкәсен 57 долларга саттылар. Нефть һәм газ сату Русия бюджетының яртысыннан артыгын тәшкил иткәнгә, соңгы айларда нефтькә бәя төшү, мөгаен, түрәләргә казнаны тутыру өчен акчаны башка җирдән, шул исәптән хәмерле эчемлек сатудан да эзләргә этәрә. Русиянең икътисади үсеш министры Алексей Улюкаев 2015 елда инфляция ике урынлы саннан (10%тан) ким булмаячак диде.    Удмуртиянең хәмерле эчемлекләр җитештерү ширкәтендә эшләүче бухгалтер ханым бәя төшерүнең төптән уйланмаганын, бары тик хөкүмәт кесәсенә керә торган акчаны арттыру гына кайгыртылганын әйтә.    "Безгә 180 сумның 100 сумын дәүләткә тапшырып баргач, киләчәктә зыянга гына эшләргә туры киләчәк. Аның өстәмә кыйммәт салымын (НДС) һәм башка салымнарны да түләргә кирәк булачак. Аракының чын бәясе 20-30 сум гына аның. Бүген болай да чыгымнар артты. Әле шушы араларда гына шешәләргә, бөкеләргә һәм җитештерүдәге башка кирәк-яракка да бәяләр күтәрелде", дип белдерде әлеге ханым. Ул хәмерле эчемлекләр җитештерүгә карата дәүләт сәясәте үзгәрмәсә кабер җитештерүчеләрнең ябылачагын да кире какмый.   Аның фикеренчә, Русия җитәкчелеге чыннан да халык эчмәсен дип теләсә, бу юлны үткән илләр, мисал өчен, Финляндия тәҗрибәсен кулланыр иде. "Хәзер аракының бәясе Советлар заманындагы шикелле булырга тиеш. Ул вакытта автобуска билет 4 тиен, ә аракы 4 сум иде. Шәһәрдә уртача 40 мең кешегә унбердән кичке җидегә кадәр эшли торган бер кибет һәм анда бары тик 21 яшьтән соң булганнарга гына хәмерле эчемлекләр сатылырга, ә аракының бәясе 600 сум булырга тиеш. Финляндиядә нәкъ шулай һәм алар алкоголизмны җиңде", ди Криницкий.        Социологлар бәяләр күтәрелгәнгә 2015 елда халык арасында ризасызлыклар артырга мөмкин дип белдерә. Ризасызлык халыкны урамнарга чыгарга этәрү шиге дә бар. Русия җитәкчелеге аракыга бәя төшереп, халык алдында килеп туган проблемнарны эчү белән томаларга теләми микән дигән сорау да туа.    Казан федераль университеты галиме, социология фәннәре докторы Искәндәр Ясәвиев фикеренчә, хәмерле эчемлек кулланып күңел төшенкелеген басарга тырышу русияләр өчен гадәти хәл.   "Хәмерле эчемлекне күп эчкәннәр белән идарә итү дә җиңелрәк. Кешеләр тормыш авырлыкларын аракы эчеп басарга тырыша. Хакимиятләрнең кешеләр белән идарә итү җиңелрәк булсын дип махсус аракы бәясен төшерә дигәнгә килгәндә, мин бу алдан шулай уйланган дип өздереп әйтә алмыйм, ә шикләнә генә алам", ди Ясәвиев.
Наил АЛАН

--- | 31.12.2014

"Голубой огонёк"ларның һәркайсын бүген "Матбугат.ру" күрсәтәчәк

$
0
0
31.12.2014 Бәйрәм
Аллага шөкер, татарда телеканаллар күп. "ТНВ", "ТМТВ", "Мәйдан"... Һәркайсы бүгенгә бәйрәм тапшырулары әзерләгән. Элеккечә әйтсәк, "Голубой огонек"лар.

 Яңа ел төнендә барысын да күрәсе килә. "Матбугат.ру" мондый мөмкинлек бирә. 

Онлай-телевизордан бөтен татар телеканалларын берьюлы карап була.

Яңа елны "Матбугат.ру" белән бергә каршылагыз!

ТАТАР КАНАЛЛАРЫН КАРАРГА: http://matbugat.ru/page/tv/

ТАТАР РАДИОЛАРЫН ТЫҢЛАРГА: http://matbugat.ru/page/radio/


---

--- | 31.12.2014

"Я ухожу": Ельцинның тарихи котлавына һәм Путин чоры башлануга 15 ел тулды (ВИДЕО)

$
0
0
31.12.2014 Сәясәт
Ельцинның әлеге котлавы гадәти генә булмады. Халыкны Яңа ел белән котлады да ул, үзенең отставкага китүен белдерде. Бу хәл гасырлар алышынган елда, гасырлар алышынган көндә булды. Әлеге тарихи видеоны тагын бер кат искә алыйк. Аңа быел төп-төгәл 15 ел.

 

 

 

 

 

 

 


---

--- | 31.12.2014

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Яңа ел котлавы

$
0
0
31.12.2014 Бәйрәм
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Яңа ел белән котлап мөрәҗәгать итте:

“Хөрмәтле ватандашлар! 

2014 ел ахырына якынлашып килә. Матур гадәт буенча без аңа нәтиҗә ясыйбыз һәм киләчәккә планнарыбыз белән уртаклашабыз. Яңа ел - һәрчак якты өметләр бәйрәме.   Үтеп баручы елда илебез алдында туган авырлыклар һәм каршылыклар безне тагын да берләштерде. Үзебезгә ышанычыбыз һәм рухыбыз ныгый төште.   Бу шартларда без өстебезгә алынган барлык йөкләмәләрне үтәдек, алга куелган программаларны тормышка ашырдык, өметле проектлар өстендә эшләүне дәвам иттек. Безнең зур уңышыбыз - борынгы Болгар шәһәренең ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелүе. Тиздән Свияжск шәһәр-утравы һәйкәлләре дә бөтен дөньяга танылыр дип ышанам.   Һичшиксез, барыбызны да глобаль сәяси низаглар, кискен карашлы һәм неофашизм күренешләре борчый. Бу куркынычларга республика милләтара һәм конфессияара тынычлык һәм татулык, тарихыбызны хөрмәтләү һәм Ватаныбыз белән горурлану хисе кебек чын кыйммәтләрне каршы куя.   Элеккечә, югары әхлаклылык, нык һәм дус гаиләләребез һәм елдан-ел арта баручы балаларыбыз безнең төп байлыгыбыз булып кала.   Яңа елда алдыбызда зур һәм әһәмиятле эшләр тора.   Бу, беренче чиратта, - Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилее. Киләчәк буыннарга дәһшәтле сугыш еллары турында дөреслекне җиткерү – безнең мөһим бурычыбыз.   Без түземсезлек белән спортның судагы төрләре буенча дөнья Чемпионатын көтәбез. Ул Универсиаданың уңышлы эстафетасын дәвам итәр дип ышанам.   Без тотрыклылык һәм югары тормыш дәрәҗәсен тәэмин итү өчен барысын да эшләячәкбез. Тырыш хезмәт һәм бердәм булуыбыз моңа нык ышаныч бирә.   Кадерле дуслар!   Яңа ел сезгә тынычлык һәм иминлек алып килсен, өйләрегез бәхет һәм балаларның шат көлүе белән тулы булсын. Сезгә ихлас күңелдән саулык-саләмәтлек һәм муллык телим!   Яңа 2015 нче ел белән!” – диелә ТР Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның котлау текстында.
---

--- | 31.12.2014

Елның беренче көнендә туучылар татарда бик күп (ФОТО)

$
0
0
01.01.2015 Бәйрәм
Аларның кайберләре чыннан да 1 гыйнварда туган, ә кайберләрен 1сенә язганнар гына. Ничек кенә булмасын - барысын да котлыйбыз! Тулы исемлек хәтта "Матбугат.ру"ның туган көннәр бүлегенә дә сыймый. Шуңа күрә аларны аерым язмада котларга булдык:

 

 

 

 

 

 

Ринат Таҗетдинов, актер

Айдар Хәлим, язучы, җәмәгать эшлеклесе

Фәрит Хатипов, әдәбият галиме

Марат Галиев, Дәүләт Советы депутаты

Әсхәт Хисмәт, актер

Фәйрүзә Мәҗитова, ТВ-журналист

Ринат Садыйкров, программист, podarki116.ru интернет-кибете хуҗасы

Әлфия Миңнуллина, журналист

Әхәт Гаффар, язучы

Азат Хамаев, Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры

Рафис Корбан, Татарстан Язучылар берлеге башлыгы

Фәридә Исмәгыйлева, Әлмәт театры директоры

Әхмәт Мәзһәров, галим

Дамир Гыйсметдин, язучы

Ләйсән Закирова, "Зө-Ләй-Лә"нең 1/3 өлеше

Альбина Полищук, ТВ дикторы

Ә сез 1 гыйнвар көнне туган тагын кемнәрне беләсез? Кемнәр төшеп калды?


---

--- | 01.01.2015

Яңа елны ничек каршыладыгыз? (5 сорау)

$
0
0
01.01.2015 Бәйрәм
Бәйрәм белән, дуслар! Яңа елны ничек каршыладыгыз? Безгә дә бик кызык. Допрос дип уйламагыз, әмма шушы сорауларга номерлап җавап бирегезче: 1) кайда каршылалыгыз 2) ничәгә кадәр утырдыгыз 3) ниләр ашадыгыз 4) ТВдан ни карадыгыз 5) нинди бүләк алдыгыз яки бирдегез?

 Рәхмәт! Бәйрәм белән! )


---

--- | 01.01.2015

2015 елда йолдызлар безгә нәрсә вәгъдә итә?

$
0
0
01.01.2015 Киңәш-табыш
2015 ел, Көнчыгыш календаре буенча, Кәҗә елы – үзгәрешләр елы булыр дип фаразлана. Кәҗәнең кирелеген, үҗәтлеген белгән хәлдә, аның холкы тәэсир итми калмас, янәсе.
Кәҗә назга, имин, җитеш тормышка омтылса да, аның моңа ирешү ысулларында артык сайланып тормавы билгеле. 2015 елда кешеләрнең хезмәт шартларын җиңеләйтүгә яңа юллар ачылыр, бигрәк тә иҗади һөнәр ияләре өчен уңышлы ел булыр дип көтелә. Быел кәеф-сафа корып, акча туздырудан тыелып торырга, ут белән шаярмаска, транспорт чаралары белән идарә иткәндә игътибарлы булырга, сәламәтлекне сакларга, спорт белән шөгыльләнергә киңәш ителә.   Елларны унике хайван исеме һәм сыйфатлары белән билгеләү гадәте урта гасырларда төрки халыкларда да булган. Кояш һәм ай яктысын ике тапкыр уникегә бүлгән тәүлекне, елның унике айдан торуын таныган борынгы кешеләр, дөнья тарихының да унике ел саен кабатланып торуына ышанган.   2014 ел үз вакыйгалары, шатлык-куанычлары, борчу-мәшәкатьләре белән узып китте. Ат кешеләргә хезмәт итүче игелекле хайван булуына карамастан, төрки гороскоплар, Ат елы астыртын, мәкерле эшләр һәм сугышлар белән тәмамланырга мөмкин, дип кисәткән иде. Ә Сарык (Кәҗә) елы сагыш китерә, аннан соң киләчәк Маймыл елыннан да артык зур файда көтәргә кирәкми икән.   КУЧКАР   Каршылыклы ел, чөнки көзгә кадәр һәр эштә уңыш елмайса да, шартларга бәйлелек кәефне кырачак. Бу чакта тормыш тәҗрибәсенә таянырга кирәк – ул сынатмый. Быел гаиләдә арту көтелә. Сәламәтлеккә игътибар бирү сорала: сәбәбен ачыклавы кыен чирләр баш калкытырга мөмкин. Шәхси мөнәсәбәтләрдә вәзгыятьнең үзгәрмәве белән килешәсе генә кала.   ҮГЕЗБОЗАУ   Яңа елда бөтен уй-ниятләрегез торак мәсьәләсе тирәсендә әйләнәчәк – сату, сатып алу, мирас... Бу уңайдан ипотека яки кредит алуда каршылыклар туачак. Үз көчеңә дөрес бәя бирмәү сәбәпле, август-сентябрь айларында, гомумән, милек һәм кредитлар белән бәйләнмәскә киңәш ителә. Иң яхшысы – якын кешеләргә таяну. Шәхси мөнәсәбәтләргә озак вакытка сузылган торгынлыктан соң акрынлап җан керәчәк. Чит ил кешесе белән танышу көтелә.   ИГЕЗӘКЛӘР   2015 елда уңыш сезне юлда очратачак. Шуңа күрә сәяхәтләрдән баш тартмагыз. Бу көндәлек мәшәкатьләрдән арыныр өчен дә уҗайлы мөмкинлек. Тормышта барысы да уза – иң мөһиме шуны онытмагыз! Хезмәттәшләрегез белән низагка кермәгез. Елның беренче яртысында милек белән бәйле проблемалар туу сәбәпле, чит кешеләргә артык ышаныч белдермәгез.   КЫСЛА   Финанс ягыннан уңышлы ел булырга охшаган. Әмма сәламәтлек беренче урында булырга тиеш. Елның икенче яртысында сәяхәт итәргә туры килсә, аеруча игътибарлы булу таләп ителә. Шәхси мөнәсәбәтләрның ныклыгы сынауга дучар булачак, моңа сезнең бәйләнчек холкыгыз сәбәпче. Шуңа күрә түземлерәк булырга киңәш ителә.   АРЫСЛАН   Арыслан хакимлек иткән ел. Ләкин тәхетне саклар өчен тырышырга туры киләчәк. Көздән финанс мөмкинлекләре артачак яки соңгы елларда торак шартларын яхшыртырга теләүчеләр үз морадына ирешәчәк. Сәламәтлеккә зыян килмәсен дисәң, ял итә белү дә кирәк. Шәхси мөнәсәбәтләрдә тотрыклылык сакланыр, ә чит илгә барган очракта яңа танышулар булыр.   КЫЗ   Ел башындагы буталчык вәзгыятьтә бигрәк тә яңа танышларга сак карау комачауламас. Шулай ук Яңа ел  гаиләгә, әти-әниләргә игътибарны тагын да арттыруны таләп итәчәк. Кешеләргә бурычка акча бирүдән тыелып тору хәерлерәк. Шәхси мөнәсәбәтләрдә тотрыклылык сакланачак.   ҮЛЧӘҮ   Башкаларның фикерен исәпкә алырга мәҗбүр булудан туган авыр хисләрдән быел да арыну көтелми. Моның белән килешүдән башка чара калмый, югыйсә, хәлләр тагын да катлауланырга мөмкин. Иң мөһиме – һәрвакыт туганнарга, якын кешеләргә таянып яшәргә була, алар ярдәмгә килергә әзер тора.   ЧАЯН   Ниһаять, иркен сулап куяр чак җитте. Башкаларның басымы астында яшәүдән котылачаксыз. Шулай да әле тиз арада гына бөтен планнарны тормышка ашыру мөмкинлеге тумас, чөнки финанс якны кайгыртырга кирәк булачак. Эш урынында уңышлар көтелсә дә, зур керемнәргә ирешү өчен бер-ике ел вакыт китәчәк. Шәхси мөнәсәбәтләр җайланыр, парсызлар үз насыйбын табар.   УКЧЫ   Быел үз уй-теләкләреңне тормышка ашыру җиңел эш түгел, чөнки һаман саен әйләнә-тирәдәгеләрнең фикеренә колак салырга туры киләчәк. Дәрәҗәне төшермәс өчен, шундый чынбарлыкны кабул итү дөресрәк. Ләкин шул ук вакытта башкалар сүзенә ышанып, хаталардан сакланырга кирәк. Ашау-эчү белән чиктән тыш мавыкмаган очракта сәламәтлек тә борчымас.   КӘҖӘМӨГЕЗ   Гади ел түгел, ул гадәттәгечә йорт-гаилә мәшәкатьләре белән узачак. Бәлки олы яшьтәге туганыгыз аеруча зур игътибар һәм чыгымнар таләп итәр. Шулай ук быел яңа милек сатып алуга яки башка чыгымнарга зур акчалар тотылырга мөмкин. Һөнәри, эшлекле өлкәдә киеренкелек кичермәс өчен күләгәдә калуың хәерлерәк. Стресслар ашкайнату органнарына зыян китермәсен өчен сакланырга кирәк.   СУКОЯР   Һөнәри өлкәдә күптән көтелгән уңыш елмаерга мөмкин. Әмма аңа ялкауланмыйча, тырышып эшләгән очракта гына ирешергә була. Көзгә кадәр яңа танышулар, яңа хезмәттәшлекләр көтә. Елның икенче яртысында кредит-финанс мәсьәләләрен хәл итәргә туры килсә, барысын да җиде кат үлчәгез.   БАЛЫК   Иҗади планнарга киртәләр юк. Күрсәткән тырышлык бәяләнмәгән очракта боекмаска киңәш ителә. Елның икенче яртысында шәхси мөнәсәбәтләрнең үсеш алуы хезмәт урынындагы тынычсызлыкны онытырга мөмкинлек бирә.   Милләтләрнең дә гороскобы бар. Халыкның холкын белер һәм киләчәген фаразлар өчен аларның мәкальләренә күз салу җитә. Мәсәлән, татарларда унике йолдызлыкның башында торган Кучкарга хас сыйфатларны – тәкәбберлек һәм зирәклекне күрәләр. Җаны теләгән – җылан ите ашаган Тырышкан табар, ташка кадак кагар Еламаган балага ими каптырмыйлар Арба ватылса – утын, үгез үлсә – ит Атым юк аранда – кайгым юк буранда Баш исән булса, бүрек табылыр Кем эшләми – шул ашамый
---

--- | 01.01.2015

Intertat.ru: 2014 елга нәтиҗә

$
0
0
02.01.2015 Җәмгыять
Татарстанда Парклар елы буларак игълан ителгән 2015 елны әйләнә-тирә территорияне төзекләндерүгә һәм яшелләндерүгә багышларбыз, дип көтелә. Тик унике айның яртысында кыш хакимлек иткән шартларда башка көнүзәк мәсьәләләрне дә игътибардан читтә калдырып булмас.

Вакыйгаларга бай 2014 ел Россия тирәсендә хөкем сөргән сәяси каршылыклар белән тарихка керер, мөгаен. Кайбер илләрнең Россия белән икътисади хезмәттәшлекне туктатуын моңа кадәр тавык фабрикасына җимне чит илдән кайтарткан кошчылык тармагы гына түгел, ә кибеттәге бәяләрне күзәткән гади халык та сизде. Ләкин шул ук вакытта еш кына шушындый вәзгыять чынбарлыкның күзенә туры карарга - илебездәге сәнәгатьне, югары технологияле производствоны үстерүгә әле күпме көч таләп ителүен аңларга да сәбәпче булды.

  Кырым өчен түләүме?   «Санкцияләр белән без хәзер Россиягә кушылган Кырым өчен түлибезме?» - дигән күпләрне борчыган сорауга, Россия Президенты Владимир Путин еллык матбугат очрашуында: «Юк, бу - үз дәүләтебезне саклап калу теләге өчен түләү», - дип белдерде.   Россия Кара диңгез хәрби флоты хуҗалыгының 70 проценты һәм 25 меңлек шәхси составы урнашкан Кырым ярымутравына Татарстан җитәкчелеге ел дәвамында берничә тапкыр барып кайтырга өлгерде. Чөнки төрле милләтләр үзара дус-тату яшәгән республикабызга Бакчасарай районының социаль-икътисади үсешенә ярдәм күрсәтү бурычы йөкләнде. Шулай да Татарстан зыялыларын язмыш тарафыннан кыерсытуга дучар ителгән кырым татарларының киләчәге дә борчый. Украина мөстәкыйль дәүләт булып оешкач, зур кыенлыклар белән туган җирләренә әйләнеп кайтуга ирешкән бу милләтнең яңа сәяси вәзгыятьне авыр кабул итүе табигый хәл. Ләкин, ничек кенә булмасын, ярымутрауда көн күрүче халыкның, күп дигәндә, ун процентын тәшкил иткән кырым татарларына яңа сәяси җитәкчелек белән мөнәсәбәтләр урнаштыруның уңышлы юлларын табарга туры киләчәк.   Җилкәннәр җилдә сынала   - Россияне чит илләр үз товарларын сату базары сыйфатында кабул итәргә күнеккән, ә безнең илне чимал бирүче ролендә күрәләр. Россиягә карата кулланылган санкцияләр үзебезнең сәнәгатьне аякка бастыру турында җитди уйланырга, бу мәсьәләдә дәүләт, фән, эшкуарлык һәм киң катлау җәмәгатьчелекне берләшергә этәрде, - ди республиканың «Гражданлык җәмгыяте» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, профессор Игорь Бикеев.   Чыннан да, соңгы айларда үзебездә җитештерелгән продукцияне рекламалауга зур игътибар бирелә. «Татарстанныкын сатып ал!» акциясе - шулардан берсе. Бүген үз кабыгыңа гына бикләнеп яту да дөрес булмас иде, әлбәттә. Әмма гади кулланучы ролендә, башкаларга тулы бәйлелектә яшәү әллә ни зур үсеш вәгъдә итми.   Россиядә, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан кала, социаль-икътисади яктан алдынгы төбәкләр рәтенә керергә дәгъва иткән Татарстан бүген сәнәгать продукциясенең 50 процентын читкә чыгара. Республика, беренче чиратта, нефть химиясе тармагын аякка бастыруның файдасын күрә. Нефть һәм акча базарындагы тотрыксызлык аркасында җирле бюджетка ел дәвамында үзгәрешләр кертергә мәҗбүр булачагы искәртелсә дә, Татарстан нәкъ менә нефть химиясе продукциясен тәкъдим итү хисабына алдагы елларда да халыкның яшәү шартларын яхшырту максатын күздә тоткан социаль программаларны саклап калырга өметләнә.   Халык әйтсә, хак әйтә   Татарстанда тормышка ашырылучы егермедән артык социаль-икътисади программа 2015 елда да дәвам иттереләчәк. Мәктәпләр, балалар бакчалары, юллар төзү һәм төзекләндерү, торак йортларга капиталь ремонт ясау, авылларга су кертү, спорт мәйданчыклары сафка бастыру (һ.б.) - бу программалар зур шәһәрләрдә генә түгел, ә иң кечкенә авылларда да яшәү дәрәҗәсен күтәрү буенча эзлекле эш алып баруны максат итеп куя.   Кешеләрне борчыган көнүзәк мәсьәләләрне ачыкларга 2014 ел дәвамында уздырылган «Халык җыеннары» проектының да ярдәме тиде. «Бердәм Россия» фиркасе тәкъдиме белән оештырылган әлеге очрашуларда халыктан 2 меңнән артык гозер-тәкъдимнәр кабул ителде. Кайберләре тиздән акрынлап үз чишелешен табачак. Чөнки бүген халыкны вәгъдәләр белән генә канәгатьләндерү мөмкин түгел, һәр сүз төгәл эшләр белән ныгытылырга тиеш. Сентябрь аенда Татарстан Дәүләт Советына чираттагы сайлауларда катнашкан унлап фирканең өчесенә генә бәхет елмаюы, иң күп тавышны «Бердәм Россия»нең җыюы да шуның белән аңлатыла.   2015 ел - республиканың муниципаль берәмлекләре алдына зур сынаулар куя. Сентябрь аенда җирле үзидарәләргә сайлаулар көтелә. Муниципаль берәмлекләрнең халык белән турыдан-туры эшләүгә корылган хезмәтен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов: «Җирле үзидарәләр - дәүләт яшәешен тәэмин итүчеләр», - дип бәяләде. 2014 ел нәтиҗәләре буенча үз җирлегендә иң зур тырышлык күрсәткән 100 муниципаль берәмлек башлыгына Татарстан Президенты җиңел машина ачкычлары тапшырды. Соңгы дүрт елда республикадагы 956 муниципаль берәмлеккә дәүләт башлыгы тарафыннан меңнән артык җиңел машина бүләк ителде.   Талантлар кирәк   Республика яшь кадрларны әзерләү һәм саклау белән җитди рәвештә шөгыльләнә башлаячак. Шул максаттан 2015 елдан Татарстанда талантларны барлаучы дәүләт стратегиясе программасы гамәлгә ашырыла башлый. «Яшьләр нигә читкә китә? Алар белемнәрен арттырып, кире Татарстанга әйләнеп кайтамы, әллә соң үз белемнәрен кулланырга шартлар юклыктан башка юллар эзлиме? Безне шушы сораулар борчый. Яшьләрнең белемен куллану урыннарын табарга һәм чит төбәкләрдәге талантлы егет-кызларны да үзебезгә чакыру өчен тиешле шартлар тудырырга тырышачакбыз», - дип вәгъдә итте Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда узган «Талантларны ачу» халыкара форумында.   Республика җитәкчесе ышандырганча, башка төбәкләргә һәм чит илләргә китеп өлгергән яшьләрнең туплаган эш тәҗрибәсен моннан соң Татарстан файдасына кулланырга тырышачаклар. Мәсәлән, заманында Казанның архитектура-төзелеш университетында укыган, аннан соң Милан университетын тәмамлап, Италиядә эшләп калган Тимур Кадыйров тәкъдим иткән проектлар буенча яңа елда Татарстанда паркларны төзекләндерү күздә тотыла.   Россиядә Татарстан инвестицияләр җәлеп итү күләме буенча - дүртенче, ә авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин ителеш буенча өченче урынны били. Киләсе елларда да инвестиция күләмен арттыру, мәгълүмати технологияләрне үстерүгә юнәлдерелгән проектларны тормышка ашыруны дәвам итү һәм яңа эш урыннары булдыру бурычы куела.

 


Лилия ГАДЕЛЬШИНА

--- | 02.01.2015

Электрочәйнекне җиңүчегә тапшырдык

$
0
0
02.01.2015 БӘЙГЕ
2014 елның декабрендә "Матбугат.ру" атна саен бер кыйммәтле бүләк уйнатты. Шулай итеп, микродулкынлы мич, миксер, головка ачкычлар җыелмасы үз ияләрен тапты. Менә соңгы бүләкне дә тапшырдык.

 Чәйнекне Зилә Хәйретдинованың тормыш иптәше аша 31 декабрь көнне җибәрдек. Яңа елга яхшы бүләк булгандыр бу. 

"Матбугат.ру" бәйгеләре һәм бүләкләүләр турында шушыннан укып бара аласыз: http://matbugat.ru/news/?sortby=1&subject=35

2015 елда да бәйгеләр оештырырбыз әле. Бергә булыйк.


---

--- | 02.01.2015

Рамил Курамшин: Камил белән Марат "Татар моңы"нда сынатмады

$
0
0
02.01.2015 Мәдәният
Хөрмәтле якташларым! Барчагызны да ихлас күңелемнән 2015 ел белән котлыйм! Сезгә саулык-сәламәтлек, гаилә бәхете һәм рухи, матди тормышта яшәвегезне теләп калам. Билгеле булганча, узып баручы ел “Мәдәният елы” итеп игълан ителгән иде. Шәхсән минем өчен ул шактый уңышлы ел булды.
Чөнки күренекле сәнгатькәрләребезгә багышланган истәлекләр китабы, “Балачак бәйрәмнәре” дип аталган балалар өчен җырлар җыентыгы һәм дүрт дистәгә якын татар халык көйләрен баянда уйнап компакт-диск чыгарып милли мәдәниятебезгә үз өлешемне кертә алдым. Ә ел азагында безнең нижгар татарлары өчен игътибарга лаеклы бер вакыйга да булды.   2009 елдан бирле Казанда ел саен “Татар моңы” дип аталган җырчылар һәм халык уен коралларында уйнаучылар конкурсы уздырыла. Анда Татарстаннан гына түгел, ә элекке СССР киңлекләрендә яшәүче татар егетләре һәм кызлары да катнаша (16 яшьтән 35 яшькә кадәр). Мин шушы конкурста жюри әгъзасы буларак катнашам. Һәр елны: “Берәр якташым да бу конкурста катнашмас микән?” - дип көтә идем. Ә булмагач: “Татар халкына Рәшит Ваһапов кебек мәшһүр моң иясен биргән төбәктә җырлаучылар бетеп килә микән?” - дип уйлап куя идем.   Һәм менә быел ике якташ егет катнашуын белгәч, “ниһаять!” дип җиңел сулап куйдым. Шулаен шулай да, тик күңелгә “ничек җырларлар бит әле?” дигән шик-шөбһә дә керде... “Беренче коймак төерле була” дисәләр дә, Аллага шөкер, якташларым өчен кызарырга туры килмәде.   Инде егетләр белән танышыйк. Аның беренчесе Марат Яруллин. Ул Актук авылыннан, ягъни, Рәшит Ваһаповның авылдашы Марат конкурсның “беренче премия лауреаты” исеменә лаек булды. Ә икенчесе Камил Фәхретдинов. Монысы, минем гаҗәпләнүемә, авылдашым (К.-Пожар) булып чыкты. Камил конкурсның дипломанты булды. Йөзләгән җырчы катнашкан бу мәртәбәле конкурста “дипломант” исемен алу да мактауга лаек.     Марат Яруллин     Камил Фәхретдинов   Марат һәм Камилны без шушы уңышлары белән котлап, киләчәктә дә җырлап яшәүләрен һәм тагын да зуррак уңышларга ирешүләрен теләп калыйк.   Ә язмамны тәмамлап шуны әйтәсем килә: бу егетләрнең җиңел аягы белән киләсе елларда да безнең як егетләре һәм кызлары “Татар моңы” конкурсында актив катнашсыннар иде.   Рамил КУРАМШИН,
Татарстанның халык артисты.
Казан.   Редакциядән.   Марат турында без “Яшьлек”тә күп тапкыр язып чыкканыбыз бар инде. Ул бик талантлы шәхес, нәни чактан бирле сәхнәдә, күп төрле, югары дәрәҗәле конкурс-фестивальләр дипломанты һәм лауреаты. Бу казанышы да, һичшиксез, югары бәягә лаек. Афәрин, Марат, бөек авылдашың Рәшит Ваһапов Актукны бөтен дөньяга танытты, ә син ул данны дәвам итәсең. Без синең дә бөек артист булуыңа ышанабыз, яңа елда тагы да зуррак уңышларга ирешүеңә өмет белән карыйбыз.   Камилны да чын күңелдән котлыйбыз, аның яулыйсы үрләре алда әле. Менә шулай, Нижгар якларыннан чыккан мишәр егетләре кайда да сынатмый.  
---

--- | 02.01.2015

Яңа елда иң беренче комментарий язган кеше бәйгедә икенче елын рәттән ота

$
0
0
02.01.2015 БӘЙГЕ
Ел саен "Матбугат.ру" Яңа елның иң беренче комментариена бәйге игълан итә. Быел да анда узган елгы җиңүчебез алдынгы булды.

 "Яңа ел" нигы белән теркәлгән комментарий 00 сәгать 00 минут 00 секундта теркәлгән. Уенда катнашучылар күп иде. Сәгатегез дөрес түгел диючеләр дә булды. Әмма җиңәргә тырышкан кеше секундлар погрешностен алдан комментарий язып карап билгеләде. 

Вәгъдә иткәнчә, җиңүчебез белән элемтәгә кереп, аның телефон номерына 300 сум салдык. Ул Казан артында яшәп ята икән. Узган ел безгә болай дип язган иде: “Яңа ел – гаилә бәйрәме. Ә мин ялгыз кеше. Шуңа да аны берүзем, юк ла, “Матбугат ру”, “В контакте” сайтлары белән каршы алдым". 

Җиңүчебезне котлыйбыз!


---

--- | 02.01.2015

Татарстан мөфтие мөселманнарны Мәүлид бәйрәме белән котлады

$
0
0
02.01.2015 Дин
ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин республикада яшәүчеләргә мөрәҗәгать итте.

"Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән барлык мөселманнарны Мәүлид бәйрәме белән ихластан котлыйм! 

Мәүлид – сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафаның (с.г.в.) туган көне рабигыль-әүвәл аеның 12 нче кичәсенә туры килә. Мәүлид - Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) дөньяга килүенә ихлас күңелдән шатлануны белдерә торган вакыт.    Мәүлид көнен билгеләп үтү Аллаһ рәсүленең (с.г.в.) тормышын өйрәнүне, аны олылауны, Коръән аятьләре, догалар, вәгазьләр укуны үз эченә ала. Пәйгамбәребез узган юлны һәм аның сөннәт гамәлләрен белү рухыбызны тәрбияләү, ныгыту булып тора.    Аллаһы Раббыбыз Коръән Кәримендә Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм хакында әйткән: “Хакыйкатьтә, син – югары әхлак иясе” (“Каләм” сүрәсе, 4нче аять). Аллаһ илчесе галәйһиссәләмнең әхлак нигезе – Коръән булган. Аллаһы Тәгалә Изге китапны Пәйгамбәребезгә иңдереп, аны олылаган һәм боерган: “Ий Мөхәммәд г-м! Кешеләргә Аллаһның юмартлыгы вә рәхмәте илә иңдерелгән Коръән белән сөйлә һәм аларны Коръән белән гамәл кылырга өндә! Коръән иңдерелгән өчен һәм аның белән гамәл кылганнары, Аның рәхмәтләре өчен шатлансыннар!” ( “Юныс”сүрәсе, 58 аять).   Бар галәмгә Аллаһның рәхмәте булып килгән Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (с.г.в.) күркәм мәүлид кичәсендә Коръән аятьләре укып шөкерана булыйк, дин кардәшләребез белән бергә Пәйгамбәребезгә багышлап салаватлар әйтик. Бер-беребезгә, илебезгә иминлек, бәрәкәт сорап догалар кылыйк.    Барчабызга да Аллаһы Сөбхәнәһү вә Тәгаләнең рәхим-шәфкате язсын! Өммәтебезгә Пәйгамбәребезнең сөннәтенә ияргән хәлдә яшәргә насыйп итсә иде!” - диелгән Татарстан мөфтие котлавында.   3 гыйнварда Болгарда Мәүлид бәйрәменә багышланган чаралар уза.
---

--- | 02.01.2015

Татарстанда 1 градуска кадәр җылыта

$
0
0
03.01.2015 Киңәш-табыш
Татарстанда 1 градус җылыдан 4 градуска кадәр салкын булуы көтелә. Бүген Казанда көндез 0-2 градус салкын булачак. Юлларда - бозлавык һәм кар боткасы. Иртән һәм көндез 3 гыйнварда һәм 4 гыйнварда көндез көньяктан 17-22 м/с тизлектә (Казанда 19 м/с тизлектә) җил, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

 Һава торышына карап киенегез.


---

--- | 03.01.2015

Тешең барында тешлә, көчең барында эшлә

$
0
0
03.01.2015 Авыл
“Тешең барында тешлә, көчең барында эшлә”, ди татар халык мәкале. Челно-Вершины авылының уңган ир-егете, крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Илгизәр Мәҗит улы ЗИННУРОВның күрше Токмаклы авылындагы сарык фермасына аяк баскач, исемә менә нәкъ шул килеп төште.
- Мин районыбызның полиция бүлегендә күп еллар участок инспекторы булып эшләп, лаеклы ялга чыктым. Берничә авылны берләштергән бу участокта эш ифратта күп булып, эшләве бик җиңел булмады, әлбәттә. Ә хәзер буш вакыт җитәрлек. Шулай ни эшләргә инде, дип уйланып, газеталар караштыргалап утырганда, авыл хуҗалыгы фермерларына грантлар бирелүе турындагы язмага тап булдым, - дип әңгәмәбезне башлап җибәрде Илгизәр әфәнде.   - Менә шул чагында: “Әллә миннән фермер килеп чыкмасмы?” - дип уйлап куйдым. Чөнки озак еллар шәхси хуҗалыгымда терлек асрап яшәгән кеше бит мин. Шуннан соң хатыным Гөлназ белән киңәштек тә эшкә керешергә булдык.   Башта сыерлар белән эшләргә теләгән идем дә, уйлана торгач, бик матавыклы эш дип, бу уемнан кире кайттым. Хәзер авылда сыер савучыларны табуы да кыен бит.   Соңрак грант откач, Кошки районының “Дружба” совхозыннан нәселле эре сарыклар сатып алып, шуларны үрчетә башладым. Бүген аларның саны ике йөз башка кадәр җитте инде. Сарыкларым елына икешәр мәртәбә икешәр бәрән китерәләр. Яшь чагымда мал табибы һөнәрен үзләштерүем дә ярап куйды. Өр-яңа абзар, ашлык саклар өчен амбар, кечкенә генә булса да, буш вакытларда ял итәр өчен өй салдым. Биредә кое да казыттым.   Киләчәктә эшемне тагын да киңәйтергә уйлыйм. Кул астымда эшләүче ике хезмәткәр бар. Алар җәен көтү көтәләр, кышын малларны ашатып-эчертеп, асларын тирестән тазарталар. Сарыкларны корбанга чалырга да симертәбез. Итләтә дә сатам, чөнки сарык ите тәмле дә, файдалы да, кыйммәтрәк тә. Тик менә элеккегечә йонын сатып, табыш алып булмый. Ни кадәр продукция исраф була ич!   Мин Токмаклы авылы җирлеге җитәкчесенә бик рәхмәтлемен. Алар миңа гел ярдәм итеп торалар. Йөз гектардан артык җир мәйданын миңа арендага бирделәр. Эшкәртергә тракторым, йөк машинам, чәчү агрегатым һәм башка кирәк-яракларым бар. Чәчү, печән әзерләү, урып-җыю вакытында йөк машинамны башка хуҗалыкларга ярдәмгә дә биреп торам. Алардан да хезмәт хакы итеп, кышлыкка терлек азыгы һәм ашлык алдым. Татарстанның Нурлат шикәр заводы терлекләргә ашатырга жом бирә. Үзем хәзерләгән терлек азыгына иш янына куш була инде.   Салымнарны да вакытында түләп барам, тик сарыкларга хөкүмәттән бернинди субсидия акчасы бирелмәве генә эчне пошыра. Ярдәм сорап, мөрәҗәгать иткәч: “Сөт җитештерүчеләргә генә бирелә ул”, - дип әйттеләр, - дип сүзен тәмамлады Илгизәр Мәҗит улы.   Аның белән бергә сөйләшкәндә, халык арасында: “Кәҗә мал түгел, баҗай туган түгел”, - дип көлеп әйтелә торган сүзләр күңелемдә яңарды. Дөрестән дә, хәзерге заманда сыерларга гына хөрмәт калды микәнни, ә сарыклар терлек исәбенә керми башлады, күрәсең?! Аларны тәрбияләргә берни дә кирәк-мимени? Шулай булгач, нигә соң колхозлар таркалганчы һәр хуҗалыкта да ничәшәр мең баш сарык үрчетелә иде?!   Форсаттан файдаланып, шуны әйтәсе килә: ул вакытта шушы сарык йонын эшкәртеп, туку фабрикаларында бик матур костюмнар бәйлиләр иде. Кая китте соң шушы заманнар? Ул киемнәр, синтетикага караганда, исәнлек өчен файдалы булганнардыр.   Әбием исән чагында миңа Мәскәүдән бик матур костюм алып кайтуы әле дә хәтеремдә. Миннән соң (ул заманда кешедән калган, дип яхшы әйберләрне исраф итү юк иде бит) ул костюмны туганнарым балалары да киеп, туздырып бетерә алмаганнар иде.   Шундый сорау туа: нигә экологик яктан чиста, бернинди кушымталарсыз эшләнгән киемнәрнең кадере дә, хаҗәте дә калмады икән?! Минемчә, бөтен авыруларыбыз, авыртуларыбыз да шуннан килә дә бит инде.   Әбиләребез-бабайларыбыз, экологик яктан чиста продуктлар ашап, натураль материалдан эшләнгән киемнәр кигәнгә күрә, кайсы йөзгә, кайсы аннан да узып, бик озак гомер яшәп бакыйлыкка күчтеләр.   Бәлки минем бу сүзләрем белән килешүчеләр дә табылыр?! Әгәр шулай эшләсәк, киләчәктә азапланып терлек асраган кешеләргә ефәктәй сарык йонын кырга алып чыгып, ут төртеп яндырырга туры килмәс?! Бәлки арабызда юрганнар, ястыклар ясап, үз эшен ачып җибәрүче уңганнар да табылыр?   Ноябрьнең көзге, елак көннәренә, берөзлексез тоташ салкын яңгыр явып торуына карамастан, аягына озын балтырлы резин итекләр киеп, пычракка бата-чума сарыкларына фураж салып йөрүче Илгизәр Зиннуровның эшчәнлегенә, тырыш хезмәтенә карап, чын-чынлап сокландым мин. Чөнки чиста, җылы бүлмәдә өстәл янында утырып кына табыш алмый, маңгай тирен агызып, мал таба ул.   “Татар иренең йөрәгендә иярле ат ятар”, диләр. Бу сүзләр нәкъ аңа туры килә дә инде. Без аңа бары тик уңышлар гына телик!   РӘСЕМДӘ: Илгизәр Мәҗит улы сарыклары арасында.
Нурсинә ХӘКИМОВА

--- | 03.01.2015

«Әни, бу Кыш бабай сасы!»

$
0
0
03.01.2015 Җәмгыять
Нәкъ Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан бер артистка танылган, халыкара театрдан гомергә бер була торган тәкъдим килә: «Без сезнең иҗат белән таныштык. Безгә яңа, бик югары бюджетлы мюзикл өчен нәкъ менә сезнең амплуадагы, сезнең фактурадагы актер кирәк. Без сезнең белән 5 еллык контракт төзергә телибез. Югары гонорар, халыкара гастрольләр һ.б...» Моңа, гомере буе шул уртакул театрларның берсендә эшләп пенсиягә чыгар яшькә җиткән артист: «Мин бик теләп барыр идем дә, минем чыршы бәйрәмнәрендә Кыш бабай буласым бар шул...» – дип җавап бирә...
Бу сакаллы мәзәкне ел да шушы вакытта кабатлана торган Яңа ел ыгы-зыгысы искә төшерде. Җырчылар, биючеләр арасында Сабан туе вакытлары «урак өсте» дип йөртелсә, төрле театр артистлары, мәдәният уку йортлары студентлары һәм гомумән театр сәнгатенә азмы‑күпме катнашы булганнарның барысы өчен дә Яңа ел бәйрәмнәре «кайнар чорлардан» санала. Ул 31 декабрьгә кадәр бер атна, 31еннән соң атна‑ун көнлек вакытны үз эченә ала. Шушы вакыт аралыгында «Кыш бабай белән Кар кызы» мөмкин кадәр үзләренең матди хәлен рәтләп калсалар калалар инде. Аллага шөкер, балалар һәрбер гаиләдә диярлек бар, һәм аларның күңеле булсын өчен теләсә нәрсә эшләргә әзер әти-әниләр шулай ук бик күп. Безнең дә Яңа ел мәшәкатьләре быел 24енче декабрьдән үк башланды. Кызыбыз беренче сыйныфта укый һәм Казанның бер бию түгәрәгенә йөри. Билгеле, һәрбер оешма Яңа ел бәйрәмен «коры» гына уздырмый инде, чыршы бәйрәмен мөмкин булганча оештыралар, бүләкләрен бирәләр һәм хәлдән килгәнчә бәйрәм программасын әзерләп, балаларның күңелен күрергә тырышалар. Шулай итеп, безне дә быел минимум ике чыршы бәйрәме һәм сыйныф белән җыелышып бара торган Яңа ел тамашасы (спектакль) көтә иде. Иң беренче бәйрәмебез – кызыбызның сыйныфташлары белән әти-әниләр тарафыннан оештырылган кичә булды. Быелдан мәктәп территориясендә мондый бәйрәмнәр оештырырга ярамый башлаганлыктан, ерак түгел генә урнашкан бер кафе белән сөйләшеп куйдык, бүләкләргә акча җыйдык, матур күлмәкләр алдык, берничә әти‑әни белән үзебезгә күрә бер кыска гына әкият сыман тамаша да әзерләп куйган булдык – кыскасы, балаларның да, үзебезнең дә күңелләрне күреп, рәхәтләнеп бәйрәм итеп кайтыр­га иде исәп. Менә эш, әлеге дә баягы, Яңа елның төп символы – Кыш бабайга терәлде. Без инде хәлдән килгәнчә экономия ясарга тырышып, Кар кызын да үзебезнең әниләр арасыннан сайладык, тик әтиләр арасыннан Кыш бабай булырлык бер генә кандидат та чык­мады. Кыш бабайның саф татарча сөйләшергә тиеш булуы да әтиләребезнең кыюлыгын шактый гына киметкәндер, кыскасы, Кыш бабайны читтән эзләргә мәҗбүр булдык. Бу эш, вакытына карап, тәкъдимнәрнең бихисап булуы аркасында, әлбәттә 15‑20 минуттан артык вакытны алмады. Татар Кыш бабае дип җыйгач, гугл галиҗәнапләре бер дә ялындырып тормыйча, шундук 6‑7 игълан тәкъдим итте. Шулар арасында бер килешкәнрәген сайлап алып шалтыраттык, «Кыш бабай»ның 24е көне артык тыгыз түгел икән, кирәкле вакытында килеп җитеп, «күпме кирәк, шулкадәр» күңелебезне күрергә вәгъдәсен алып та куйдык.   Бәйрәмнең көне бик тиз килеп җитте. Барысы да план буенча бара, әкиятен уйнадык, балаларга ошадык, соңгарак калып булса да, Кыш бабаебыз да килеп җитте. Иң беренче эш итеп Кыш бабайның кара, таушалган ботинкалар киеп килүе әзрәк сәерсендереп җибәрсә дә, бәлки балалар моңа игътибар итмәс әле дигән өмет күңелне артык төшермәскә күндерде. Анысы баласы булган икән.   Кыш бабаебыз татарча сөйләште. Тик ниш­ләптер ул минем күзгә вак‑төяк мәҗлесләр алып баруга көйләнгән иң тозсыз, мәгънәсез тамада булып күренде. Программа-фәлән кебек вак‑төяк юк та юк инде, бәлки бу кеше импровизация Алласыдыр? Юк икән... Шигырь сөйләргә чыккан бала белән Кыш бабасы арасында диалог:   – Ооо! Кем чыгып килә монда! Әллә шигырь өйрәндеңме? Исемең ничек?   – Кәрим...   – Ооо! Кәриииим... Кәрим бай! (ха-ха-ха!) Атаң бармы?   – ...   – Атаң бармы дим? Әллә атаңны да белмисеңме? (ха-ха-ха...)   – Илдар…   – Менә шулай диген! Кәрим Илдарович мин диген! Давай сөйлә шигыреңне!   Мин бу Кыш бабайны якасыннан сөйрәп урамга алып чыгып атар дәрәҗәгә җиткән идем инде. Кызымның да чираты җитте шигырь сөйләргә. Сөйләде. Сөйләде дә атылып минем янга килде: «Әни! Бу Кыш бабай шууундый сасыыы!...» Чыннан да, җаен туры китереп, Кыш бабай янынарак килсәм – тир исенә чыдарлык түгел! Аңлыйм, эш вакыты, заказлар күп, Кыш бабайга калын туннан йөрергә кирәк, тирли. Тик ул костюмны әзрәк җилләтергә була бит инде!   Кыскасы, бу Кыш бабай барлык әти-әниләрнең җанын биздереп, балаларның Яңа ел тылсымына карата болай да «юкка чыгам» дип торган ышанычларын тәмам бетереп китте... Кызыбыз күзгә күренеп йөри торган Кыш бабай, Кар кызларының чын түгел, ә бары тик артистлар гына икәнлеген белә иде инде, бу кичәдән соң артистларның да төрлесе була икәнлеген аңлатырга туры килде.   Аннан соң бию түгәрәгебез оештырган чыршы бәйрәмендә дә булып кайттык. Кызым андагы Кыш бабай янына барып шигырь дә сөйләп тормады инде, Кар кызы янына барып бүләген генә алып килдек.   Аңлыйм мин, бөтен кешенең дә ашыйсы килә, бөтенебезгә дә акча кирәк. Һәм хәзерге заманда акча эшләү мәсьәләсендә әдәп‑әхлак дигән гыйбарәләргә урын юк. Һич югы балалар белән эшләргә җыенган кешеләрнең бераз гына булса да үзаңы булуга өметләнәсе килә иде...
Альбина БӘШИРОВА

--- | 03.01.2015

Рафинә Ганиуллина әни булды

$
0
0
03.01.2015 Шоу-бизнес
Биш кызныңе берсе - популяр җырчы Рафинә Ганиуллина Мәүлид кичәсендә, 2 гыйнвар көнне малай тапты.

Рафинә хәзер Ганиуллина түгел, ә Камалова. Аның тормыш иптәше, шулай ук сәхнә кешесе - Разил Камалов. Бәхетле әти кеше: "Хәзер без тулы гаилә! Камаловлар гаиләсе! Бәхетебезнең чиге юк!" - ди. Һәм сөйгәненә шушындый бүләк өчен рәхмәтен җиткерә.

Камаловлар гаиләсен без дә чын күңелдән котлыйбыз!

 

 

 

 

 

 

 


---

--- | 03.01.2015

Күп балалы гаиләләр һәм югалтуларга юлыккан ятимнәр өчен Чыршы бәйрәме узды

$
0
0
03.01.2015 Бәйрәм
Кызыл Октябрь районында беренче Чыршы бәйрәме күп балалы гаиләләрдән булган сабыйлар һәм югалтуларга юлыккан ятимнәр өчен булды. Балаларга шушы бәйрәмне 25 декабрьдә РНКАТНО бүләк итте. Ул районның социаль яклау идарәсе белән берлектә аларны “Идел” кафесында җыйды.
Районның төрле авылларыннан һәм Салгандагы реабилитация үзәгеннән килгән биш дистәдән артык баланы бәйрәм табыны артына утырткач, чараны РНКАТНОның башкарма директоры урынбасары Илдус Абдуллин ачып җибәрде. Аннары башкарма директор Рамил Салихҗанов үзе сүз тотты. Районның социаль яклау идарәсе белгече Наригөл Алимова да балаларны котлады, аннары РНКАТНО җитәкчелегенә изге эшләрендә зур уңышлар теләде, Рамил Әхмәтовичка Рәхмәт хаты тапшырды.   Әкият персонажлары булып киенгән мәдәният комитеты артистлары, Кыш бабай булып килгән район мәдәният директоры балаларның күңелен ачтылар, бергәләп җырлап-биеп чыршы тирәли әйләнделәр. Шатлыклы-бүләкле матур бәйрәм булуга карамастан, Салган реабилитация үзәгеннән килгән кайбер балаларның күзләрендәге моңсулык кимемәде. Аларны җитәкләп килгән тәрбиячеләр Татьяна Воронина белән Наталья Лебедевадан нәниләрнең язмышлары белән кызыксындым.     - Безнең реабилитация үзәгендә төрле авыр язмышлы балалар яши, хәтта Украинадан килгән качаклар гаиләсеннән дә бер кыз бала вакытлыча тәрбияләнә. Татарларга килгәндә, Рушания исемле бер хатынның 4 баласын тәрбиягә алдык. Балалар бер анадан булса да, төрлесе төрле атадан. Аларның үз өйләре дә юк, кайсы авылдан икәнлекләре дә билгесез. Шушы хатынның өлкән кызы Роза Кәнәфиеваның үз әтисе вафат булган. Кечеләре Динараның әтисе баласының язмышы турында бөтенләй борчылмый, хәтта килеп тә караган юк. Динара 4 яшен генә тутырган сабый булса да, кайчакта өлкәннәрчә фикер йөртә. “Минем өем бар, әнием тегесен, монысын эшли”, - дип хыялларга бирелә һәм үзенә карата булган һәр игелеккә шатлана, - ди күз яшьләрен көч-хәл белән тыеп Татьяна Николаевна.     Бирегә җыелган һәр баланы Яңа ел бүләкләре һәм эчләренә төрле кечерәк уенчыклар салып өрелгән куыклар белән бүләкләделәр оештыручылар. Шулай ук татарча һәм русча шигырьләр, җырлар башкаручылар да бүләксез калмады.   РНКАТНО һәм Кызыл Октябрь районының социаль яклау идарәсе исеменә рәхмәт сүзләре яңгырады. Ә Салган реабилитация үзәге коллективы һәм директорлары Татьяна Мигунова исеменнән шушы үзәк тәрбиячеләре балаларның язмышларына битараф калмыйча ярдәм итүчеләрнең барчасына да сәламәтлек, ә аларның гаиләләренә иминлек теләделәр.    
Ришат РАМАЗАНОВ

--- | 03.01.2015

Чит җирләрдә бәхет эзләмәгез

$
0
0
04.01.2015 Язмыш
Ачлык елларында читтән бәхет эзләү авыл халкы өчен табигый хәл булган. Әхмәтвафа белән Хәерлебанат та ачтан үлмәс өчен өйләрен ябып, бер төенчеккә вак-төякләрен җыеп, Ташкент ягына юл тотканнар. Үзбәкстан җиренә бик күп кыенлыклар күреп көч-хәл белән килеп җитәләр алар. Авылдашлары торган кышлакны эзләп табып, яшьләр шунда урнашырга булалар һәм сыер тизәкләре җыеп, балчык басып, саманнан бер бәләкәй генә өй сыман алачык ясап яши башлыйлар.
Азык-төлек алырлык булса да акча юнәтер өчен нинди генә эшкә алынмыйлар Әхмәтвафа белән Хәерлебанат! Бигрәк тә мамык кырында эшләве бик авыр була. Ачлыгын да, михнәтен дә татырга туры килә аларга. Тик нишлисең?! Бирегә бәхет эзләп килгән яшь пар барлык авырлыкларга да түзә, сабыр итә.   Син ачмы, ялангачмы – мәхәббәт тә үзенекен итә. Бу авыр тормышта сөенечләре булып яшьләрнең бер-бер артлы 3 кызы, 1 улы дөньяга килә. Хатыны күбрәк балалар тәрбияләү белән шөгыльләнгәч, Әхмәтвафага инде берүзенә генә эшләргә туры килә. Тик күпме генә тырышса да, ир эшләгән акча зур гаиләгә тамак ялгарга да җитми. Балаларын өйдә үзләрен генә калдырып, Хәерлебанат та кешеләргә ялланып, аларның вак-төяк эшләрен эшләргә мәҗбүр була. Күршеләре биргән иске-москы киемнәрдән җир идәнгә җәяргә, өсләренә ябынып йокларга кул белән җәймәләр, ялгап-ялгап үзләренә дә балаларына да кием тегә ул.   Беркөнне Әхмәтвафа эшкә киткән җиреннән кайтмый. Төне буе тормыш иптәшен көтеп, ул кайтмагач, таң белән Хәерлебанат соңгы җебеткән ипи телемен марляга төреп, бишектә яткан сабыеның авызына каптыра да әкрен генә басып тышка чыга. Иренең кемдә эшләгәнен дә белмәгән хатын кайсы якка барырга белмичә, аптырап кала. Күңеле тарткан арык ягына 5-6 адым атлау белән йөзтүбән капланып ятканын ирен күреп башта: “Әллә исерек инде?” - дип уйлап куя хатын. Тик аны чалкан әйләндерү белән кычкырып елап җибәрә. “Бәхил бул”, - дигәндәй сөйгәненә күзләрен төбәгән Әхмәтвафаның җансыз тәне суынган була инде. Әниләренең кычкыруына ике кызы йөгереп чыга, күршеләре җыела. Ирне өйгә кертеп идәнгә салалар, ә Хәерлебанатны көч-хәл белән аңына китерәләр.   Ә язмыш яшь хатынга тагын бер сынау әзерләгән икән. “Бу бала нигә озак йоклый соң әле?” – дип өченче кызын уятырга теләп, сабые янына килгән ана кабат аңын югалтып егыла: өч яшьлек кызчык мәңгелек йокыга талган. Ул вакытларда бик күп төрле чирләр таралып, бала кызамыктан үлә.   Сабыйны әтисе белән бер кабергә куялар. Ул вакытта әниләренең ни кичергәнен балалары да аңлап бетермәгәндер инде. Бу аяныч хәлләргә Хәерлебанат ничек чыдагандыр?! Иренең букчасында төн чыкканчы әчегән бер шешә сөт һәм сытылып, көлчәгә әйләнгән бер бөтен икмәк кенә табыла. Шушы букчаны кулына тотып, өч баласын кочаклап, нишләргә белмәгән ананы күз алдыгызга китерегез әле!   Авылдашлары, күрше үзбәкләр Хәерлебанатка туган якларына кайтырга билетлык акча бирәләр. Бар аламасын бер төенгә җыеп, яшь ханым балалары белән юлга чыга. Мең бәла белән вагон саен хәер сорашып, 10 көн кайтканнан соң, аның 8 айлык улы бик каты чирли башлый. Сабый күзләрен дә ача алмый, үлеп китә. Ана кеше баласын вокзал артындагы агачлыкка күмеп калдыра.   Менә шундый җәфалар күреп, 8 һәм 5 яшьлек ике кызын җитәкләп, туган авылына кайтып керә ул. Тик аларны анда берсе дә көтми: әти-әнисе, туганнары ачлыктан үлеп киткәннәр, хуҗасыз калган өйнең ишек-тәрәзәләрен каерып алучылар да табылган. Тормышны яңабаштан башларга туры килә, дисәң дә була. Хәерлебанатны картлар карарга эшкә урнаштыралар, ә аның 8 яшьлек кызын хәллерәк бер туганнары тамак хакына бала карарга ала. Туган нигездә торып, тамакларын үзләре туйдыра алган бу вакыт Хәерлебанат белән аның кызларына иң бәхетле көннәр кебек тоела.   Әкрен генә шулай тормыш җайга салына. Әниләренә ярдәм итәргә теләп, 7 сыйныфны тәмамлаган олы кызы - сыер савучы, ә бәләкәе бозаулар караучы булып эшли башлый.   Тик Хәерлебанат кызларына күрсәтмичә, чит җирләрдә үлеп калган ирен, балаларын сагынып төннәр буе елап чыга. Борчылуга йөрәге түзмичә, ул бик еш авырый башлый. Бер көнне кызлары эштән кайтса - әниләре урыныннан да тормаган, мич ягылмаган, кызларның эштән кайтканын көтеп өстәлдә самовар да кайнап утырмый. “Әни”, - дип дәшкәнгә җавап та булмагач, ике сеңел әниләре яткан җиргә килеп, юрганны ачып җибәрәләр. Ананың куллары салынып төшә, иреннәре “Бәхил булыгыз”, дигәндәй кыймылдап куя. Әниләренең соңгы теләген кызлары ишетмичә кала. Бәлки, ул, “Нигезегезне, туган җирегезне беркайчан да ташламагыз, чит җирдә бәхет эзләмәгез”, - дип әйткәндер.   Тора-бара кызлар шушы авыл егетләренә кияүгә чыгып, тормыш корып җибәрәләр. Тик аларны да бәхет читләп уза шул. Сугыш башлана, һәм ике сеңелнең дә ирләре фронтка китеп, чит җирләрдә үлеп кала. Олы кызның - ике улы, кечесенең кызы ятим булып үсәләр. Оныкларын үстерешеп, балаларына ярдәм итеп, олыгаеп Хәерлебанатның ике кызы да инде мәңгелеккә күчкәннәр.   Язсаң, һәр кешенең язмышы әллә ничә томлы китап була торгандыр. Минем үземнең язмышым да бу кызларныкына охшаш. Без дә, шулай 4 кыз, әниебезгә булышып, үз тамагыбызны үзебез туйдырып үстек. 10 яшемдә мин дә бер җәй Самарада, Рәйсә исемле бер хатынның кызын карадым. Әнием: “Тамагың булса да тук булыр”, - дип елый-елый мине озатып калды. Аннан соң 57 ел вакыт үтсә дә, бу хәл бүгенгедәй исемдә әле. 2 күлмәклек ситсы һәм буйлы зәңгәр кофта алып биргәннәр иде, мәктәпкә өстемә киеп барырга шул булды. 4 баланы әниебезгә үстерергә ул заманнарда бик авырга килгән, билгеле. “Кайдан гына көч алды икән?!” - дип, әлегә кадәр исебез китеп туганнарым белән аны искә тәшерәбез.   Күп кешенең язмышы бер-берсенә охшаса да, гомерләр тигез бирелмәгән икән шул.    
Саимә МОРЗАХАНОВА

--- | 04.01.2015

Адашкан аккошлар (ХИКӘЯ)

$
0
0
04.01.2015 Язмыш
Әнисе Кәшифә белән яшәп яткан Гаяз икенче хатын алып килде. Беренче хатынын аерганга ярты ел узса да, аны оныта алмаганга, дөресрәге, аны онытыр өчен, күңеленнән сызып ташлар өчен өйләнде ул үзеннән унике яшькә яшь клуб мөдире Рәсимәгә. Аның исәбенчә, барып чыгарга тиеш иде аларның тормышлары.
Гаяз – колхозның беренче кешеләренең берсе, белемле экономист. Төшеп калганнардан түгел. Тау хәтле өр-яңа йорты әллә каян балкып тора. Яшь, чибәр Рәсимә күз өстендәге каш кебек, уңган, булдыклы, талантлы. Район буенча иң артта калган клубларын ике ел эчендә әнә ничек алга чыгарды. Председатель артыннан калмыйча, клубка гармун, балалайка кебек уен кораллары кайтартты. Оештыра белгәч, шушы гади генә авылда да талантлы кешеләре табылуын әйт әле син! Кемдер матур гына җырлый белә икән. Кемдер ачылмаган биюче сәләтләрен яшереп йөргән. Әллә нинди уку йорты бетмәсә дә, Рәсимә гармунда үзе өздереп уйный, таш күңелне дә эретерлек итеп җырлый. Район буенча әллә кайларда катнаша башладылар авыл “әртисләре”. Әйе, Гаяз фикеренчә, ул яңа хатыны белән бик тә, барлык яктан да пар килгәннәр. Барып чыгарга тиеш тормыш!.. Тик шунысын гына искә алмады Гаяз: алар арасында мәхәббәт юк иде...   Сигезенче Март бәйрәме уңаена авыл “әртисләре” клубта кичә оештырдылар. Ир-егетләр хатын-кызларга багышлап җылы-җылы котлау сүзләре әйттеләр. Алдынгы апа-сеңелләргә бүләкләр бирелде. Балалар чыгыш ясады. Бер төркем кызлар чыгып татар биюен оста гына башкардылар. Гаяз түземсезләнеп хатынының сәхнәгә чыкканын көтте. Бәйрәм кичәсенең ахырында гына сәхнәгә озын күлмәк кигән, саргылт чәчләрен иңенә таратып салган, кулына гармун тоткан Рәсимә чыкты. Гармунының төймәсенә басу белән Рәсимә бар халыкны әсир итте. Ул гына тойган, ул гына тудыра алган моң, гармун телләре аша кешеләрнең йөрәгенә кагылып, чиртеп, сыйпап, әллә ниләр кузгатты... Әллә кемне эзләде Рәсимәнең күкрәгенә сыймаган моңы... Яратам, яши алмыйм синсез, диде... Кайда син? диде... Гаяз аңлады, бу моңнар аңа арналмаган, аңа багышланмаган иде. Рәсимә сәхнәдән әллә кайларда югалган мәхәббәтен эзләде... Ул бүген бәйрәм икәнлеген дә онытты, ахры. Гармуны ул булып сызды, елады, үкседе... Халык, Рәсимәгә кат-кат кул чабып, сәхнәгә тагын-тагын чакырды. Җырчыдан күзен алмый карап утырган Гаяз хатыны йөрәгеннән ташкан бу моңнарның үзенә кагылмаганын аңлый иде. Әйе, нишлисең, гомергә бергә тормыш корырга исәпләре булса да, алар арасында шундый кирәкле, шундый тансык җылылык, якынлык юк иде шул. Өйдә чакта төнбоек чәчәгедәй йомылып, басылып кына йөргән Рәсимә менә шулай сәхнәдә генә ачыла. Күңелендәге бар сагышын гармуны аша сөйли, бушата. Иң гаҗәбе, Рәсимәне тыңлаганда Гаязның күз алдыннан аның беренче хатыны Ләбибә, аның сыны, аның йөзе китмәде. Рәсимә, әйтерсең дә, Гаяз һәм Ләбибә хакында җырлый... Нигә сакламадык без сөюебезне, Ләбибә? Кайда син бүген?..    ...Гаяз Ләбибә белән күрше авылга кызлар күзләргә баргач танышты. Ябык кына гәүдәле, Һәрчак елмаерга әзер, ягымлы, зәңгәр күзле, оялчан гына кызны кичен өенә хәтле озата барды. Авыл кызларын чит егетләргә бирергә теләмичә артларыннан кыйнарга куып килгән сугыш чукмарларыннан качып, кыз белән егет, җитәкләшеп, тыкрыкка төшеп йөгерделәр. Яннарыннан дөп-дөп чабып үткән алты егеттән таллык арасына кереп яшеренделәр. Шунда беренче тапкыр иреннәре иренгә кушылды... Кыз гомеренә беренче тапкыр назлы сүзләр ишетте: “Аккошым минем...”. Ләбибәнең бу кара чәчле, ачык карашлы егетне авылдаш малайлардан һич кенә дә тидерәсе килми иде. Нинди хәл бу? Нинди кыргыйлык?! Һәркемнең үз теләгәне белән очрашырга хакы бар! Тик һәр авылның язылмаган кануннары бар шул. Гаяз шөрләмәде, авыл егетләреннән кыйнала-кыйнала, үзе дә кемнедер тукмый-тукмый, Ләбибә янына йөрүеннән туктамады. Аннан ул хәрби хезмәткә алынды. Бер-берсен көтәргә вәгъдәләр биреп аерылыштылар... Ләбибә башлангыч мәктәп укытучысына укырга керде...   ... Бәйрәм кичәсе тәмамланды. Өйгә кайткач моңлы, хисле Рәсимә тагын басынкы, аз сүзле, салкын йөрәкле хатынга әйләнде. Гаяз кайвакыт, хатынына карап-карап тора да, аңлый алмагач, үзеннән үзе гаҗизләнеп куя. Ни белә ул Рәсимә турында? Берни дә белми диярлек. Ике ел элек күрше районнан авыл клубына килеп урнашкан талантлы, җырлы-моңлы кыз. Бар белгәне шул гына. Ни йөртәсең син күңелеңдә, моңлы кош? Нигә болай сагышлысың? Кем яндыра йөрәгеңне? Кемне сагынып елыйсың? Яратмагач нигә чыктың Гаязга? Түзәсең түзүен. Сөймәгән иреңә түзәсең. Улыннан башка беркемне дә яратмаган усал бианаңа түзәсең. Тик күпмегә барыр икән түземең?.. Гаяз күпме генә тырышмасын, хатыны белән арасы җылынмады. Киресенчә, икесе дә уйларында башканы йөрткән ир белән хатынның арасы суынганнан суына гына барды.    Кичке елга буенда тагын гармун елады. Рәсимә булып, аның сагышын моңга салып, үзенеке итеп елады, үкседе гармункай... Аерылып төшәрдәй булып, күрекле йөрәген ачып, сузылып-сузылып сызды. Ишет мине, сөйгән ярым! Кайда син?! Мин монда... Синсез гомерем заяга үтә... эзләп тап мине!.. Үзәк өзгеч моң, каршы ярга бәрелеп, тагын да көчлерәк яңгырады. Камышлар, иелешеп, ни турындадыр пышылдашып алдылар. Җиңелчә җил, көчәеп, гармун моңын эләктерде дә, әллә кайда, әллә кемне эзләп китте... Елга ярында, әйтерсең дә, парыннан аерылган ялгыз аккош үзәк өзгеч аваз салды... Адашкан аккошлар... Кая синең парың, аккошкай? Аннан гармун, әкрен генә тына-тына, ишетелер-ишетелмәс кенә моң чыгарып, йомылып, Рәсимәнең күкрәгенә сыенды. Үзем генә беләм... үзем генә... Тимәгез миңа... кагылмагыз миңа...    Болдырда тәмәкесен төнәтеп утырган Гаязның гармун тавышыннан йөрәге телгәләнде. Ләбибәне хәтерләтеп елый бит гармун... Ләбибә турында өзгәләнә... Кайда син, Ләбибә, беренче хатыным? Аккошым минем! Адашкан аккошым! Нигә болай килеп чыкты? Сөеп-сөелеп кавышкан да идек бит синең белән! Без бит синең белән нинди тиң идек! Син мине аңладың, ә мин сине...Гаеплемен синең алда, Ләбибә... Саклый алмадым сөюебезне. Яклый алмадым. Әнинең кыерсытуыннан сине аралап кала алмадым. Килен кешенең нинди генә булуына карамастан, аны дошманнарча күралмаган бианай булды шул әни. Өйдә ни эшләсәң дә, ничек тырышып эшләсәң дә, аңа ярый алмадың. Мин өйдә юк чакта әни сине җәберләде, тавыш чыгарды. Ә мин синең елап шешенгән күзләреңә ышанмадым. Үземне ялгыз үстергән әнине кыерсытасым килмәде. Әйдә, читкә китик, дидең. Яшьбез, югалмабыз, дидең. Юк, мин каршы булдым. Яңа салган йортымны ташлап кая китим? Ике ел түздең, түздең дә, үзең мине ташлап киттең...   Йөрәгендә үзе генә белгән серне йөрткән моңлы-хисле Рәсимә дә ташлап китте ирен. Аңлашырга дип үз авылына кайтып киткән хатыны артыннан килгән Гаяздан гафу үтенде Рәсимә: “Яратмыйм мин сине, Гаяз. Гафу ит. Булдыра алмыйм мин мәхәббәтсез яшәргә. Нигә сиңа чыкканымны үзем дә белмим...” .    Гаязның коры исәп белән генә корган гайләсе тагын таркалды. Моңлы сандугачны исәп-хисап белән генә тотып булмый шул. Читлектә, әсирлектә озак яши алмый шул ул. Мәхәббәтсез читлектә... Күпмедер вакыттан соң Гаяз Рәсимәнең сөеп йөргән кешесе белән кавышканын ишеткәч, җиңел сулап куйды. Бәхетле бул, моңлы кош. Бик тә лаеклы син бәхеткә...   Беркөн көтмәгәндә Гаяз Ләбибәдән хат алды: “ Гаяз, тәүге һәм соңгы мәхәббәтем. Мин сине оныта алмыйм. Мин Свердловск өлкәсендә яшим. Кирәк булсам, эзләп тап...”. Икенче көнне Гаяз җыенып ерак юлга чыкты.   
Физәлия ДӘҮЛӘТГӘРӘЕВА

--- | 04.01.2015

Саба аграр көллияте студентлары кардан шаккатмалы сыннар ясаган (ФОТО)

$
0
0
04.01.2015 Бәйрәм
Татарстанның район үзәкләре кар сыннары ясауда ярыша. Бу модага инде дистә елдан артык. Узган-киткән кешегә карарга күңелле, әмма ясаучылар еш кына зарлана бу эштән. Мәҗбүриләп чыгаралар диләр. Сабада ничек булгандыр, әмма сыннар искитәрлек килеп чыккан.

 

 

 

 

 

 

 

1

2

3

4

5

6

7

8

9

kzn.tv фотолары.

Ике ел элек элгән фотоларны да карагыз: http://matbugat.ru/news/?id=7190


---

--- | 04.01.2015
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>