Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live

Теләчедә ятим авыру балалар йорты ачылды (ФОТО)

$
0
0
04.01.2015 Җәмгыять
Бүген, 4 гыйнварда, Теләче районы Иске Җөри авылында зәгыйфь, физик мөмкинлекләре чикләнгән ятим сабыйлар өчен балалар йорты ачылды. Әлеге йорт “Ярдәм” милли Ислам хәйрия фонды ярдәме һәм “Ярдәм” мәчете имамы Илдар хәзрәт Баязитов инициативасы, тырышлыгы белән эшли башлады.
Иске Җөридәге ятим балалар йортын ачуда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Республиканың баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Теләче муниципаль районы башлыгы Илдус Зарипов, Россиянең башка регионнарыннан да дин әһелләре, имамнар һәм башка күп кунаклар катнашты.     Теләче районындагы инвалид ятим сабыйлар йортына беренче балалар 2014 елның 22 гыйнварында китерелде. Бүген биредә язмыш тарафыннан кыерсытылып, бик авыр хәлдә калган балалар тәрбияләнә. Монда начар күрүчеләр дә, Даун синдромы, балалар церебраль параличы белән интегүче сабыйлар да бар. Арада дөм ятимнәр булса да, күпчелеге — әти-әниләре тарафыннан читкә кагылган балалар.     Бу йортта сабыйлар үзләрен чын гаиләдәге кебек хис итсен өчен приютта бөтен шартлар тудырылган. Әлеге проект Татарстан мөфтиятенең өч елны күзаллаган социаль программасына нигезләнеп башкарыла. Балалар йорты ачуның төп максаты — сабыйларның чире белән генә көрәшү түгел, ә аларны олы тормыш юлына да әзерләү.       Фото: tulachi.tatarstan.ru
---

--- | 04.01.2015

Рафинә белән Разил балаларына ИСЕМ тапкан (+КЛИП)

$
0
0
05.01.2015 Шоу-бизнес
2 гыйнварда танылган җырчы белән баянчы - Рафинә Ганиуллина һәм Разил Камаловларның көтеп алынган беренче уртак мәхәббәт җимешләре туды. Нарасый Казанның 3 нче бала тудыру йортында кичке 19.35 сәгатьтә, авырлыгы 3680 грамм, буе 54 сантиметр булып туган.

Исемен Сөләйман дип кушарга торалар.

  - Сөләйман исемен икебез дә уйлап таптык. Аллага шөкер, Рафинә улыбызны исән-сау дөньяга китерде. Үзен әйбәт хис итә. Йөклелек чорын да әйбәт кичерде. Хәтта бала табарга ике атна кала концертлар белән йөрде. Дөресен генә әйткәндә, өйдә утырырга яратмады. Улыбызның бүлмәсе инде әзер. Карават, коляска һәм башка кирәк-яраклар алып куелган. Киемнәрен юып, үтүкләп үк куйдык. Улыбызны әле якыннан күрә алмадым. Шулай да Рафинә телефон аша фотоларын, видеоларын җибәрде. Җиңелрәк тапсын дип, табар алдыннан мәчеткә барып Коръән дә укыткан идем. Аллага шөкер, хәзер барысы да артта. Иң сөенечлесе – тормыш иптәшем белән улым исән-саулар, – дип зур шатлыгы белән уртаклашты Разил Камалов.   Әйтергә кирәк, күптән түгел Рафинәне без йөклелек чорының тугызынчы ае башында җырчы пар - Гөлназ Хәлимова белән Илсур Шәрипҗановларның “Син генә миңа дару” җырына төшерелгән клипларында да күрдек. Рафинә белән Разилнең шулай бергә клипта төшүләре беренче генә икән. Нинди образда уйнауларын кемнәр күрмәгән, түбәндәге клиптан карап күрерсез. Ә без, үз чиратыбызда, Рафинә Ганиуллина белән Разил Камаловлар гаиләсен чын күңелдән уллары туу белән котлыйбыз!    

Элегрәк язган идек: Рафинә Ганиуллина әни булды

 


Эльза ГАЗИЗОВА

--- | 05.01.2015

«Туган як» газетасы Мәскәүдә

$
0
0
05.01.2015 Матбугат
18 декабрьдә “Туган як”ның редакторы һәм аның урынбасары Мәскәүдә булып, Асадуллаев йортында өлкән яшьтәге татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очраштылар, авыл яшьләре утырышында катнаштылар.
Яндавишчалы Мөхәммәт ага Миначев инициативасы белән оештырылган кичәдә газетаның баш редакторы Олег Әндәрҗанов мәскәүле аксакалларыбызны үзе белән таныштырды, “Туган як” турында сөйләде, редакциянең казанышларына тукталды һәм шушы милли басмабызга язылырга өндәде. Ә газетаны күп битле итәр өчен һәм татарча укырга авырсынган милләттәшләребезне дә газетага җәлеп итү максаты белән айга ике тапкыр рус телендә кушымта арттыру турындагы ниятен белдергәч, бу тәкъдимне хупламаучылар да табылды. Имеш, бу очракта рус теленең “Туган як”тан татар телен кысрыклап чыгару куркынычы туачак. Әмма ләкин күпчелек бу тәкъдимне күтәреп алды һәм ул бары тик “Туган як”ка файдага гына булуын исбатлады. Мәсәлән, Сафаҗайлы Мансур әфәнде Хакимов моның тиражга уңай йогынты ясаячагын әйтте. “Иптәшләр, “Туган як” соңгы елларда күзгә күренеп яхшы якка үзгәрде, күп яңалыклар кертте, урыннардан булган хәбәрләргә өстенлек бирә башлады. Моның белән ни әйтмәкче булам, ана телебезне алга илтүче ат арбасына таяк тыкмыйк”, - диде Мансур әфәнде һәм  редакциягә яңа гына басылып чыккан “Никто не забыт” дигән китабын бүләк итте. Ул әлеге китапның авторлары составында.   Кочко-Пожардан Әхмәт ага Саттар татарчалары чамалы булган милләттәшләребезнең кулларына рус кушымтасы белән “Туган як” эләккәч, алар автоматик рәвештә газетаның татарча битләрен дә караштырып чыгачак һәм шунда аларда татарча укырга өйрәнү теләге дә туачак, диде. “Чөнки һәр кешедә кызыксыну бар, күп белү теләге һәр адәм баласына хас. Шуңа да “Туган як”ны атна саен алдырып, кечкенә хәбәрләр белән танышып барганда гына да, татарча укырга өйрәнү, миңа калса, әлләни авыр булмаска тиеш. Ни әйтсәң дә, ана телебез бит. Мин дә татарча ике ел гына укыдым, әмма “Туган як”тан аерылганым юк, инәсеннән алып җебенә кадәр укып чыгам”, - дип сөйләде күренекле шагыйребез Әхмәт абый һәм ул да газетага язылырга чакырды, “Туган як”ка шигъри әсәрләре кергән “Большая книга лауреатов” китабын тапшырды.   Мәдәнәле Рафик Вәлитов, ул ук “Тальян” ансамбле продюсеры һәм солисты, балаларыбызны татарлыкка тарту, шул исәптән дингә дә, бары тик үзебездән, әти-әниләрдән тора, дип ассызыклады һәм конкрет мисал китерде. Ә татарча укырга һәм язарга өйрәнү мөмкинлеге Мәскәүдә бар икән: Җәмигъ мәчете каршында татарча дини мәктәп эшли – бу хакта Рафик әфәнде хәбәр итте.   Нарофоминск мөселманнары имамы Илдар хәзрәтне безнең милләтнең диннән аерылуы нык борчый. “Шәһәр мәчетләрен 90-95 процент кавказлы дин кардәшләребез тутыра, шуңа вәгазьләрне рус телендә сөйләргә мәҗбүрбез”, - диде ул.   Нижгар татарлары автономи-ясенең Уразавылдагы вәкиллеге җитәкчесе Илдус Абдуллин ана телебезне саклауда “Туган як”ның роленә югары бәя бирде, рус теле кушымтасының кирәклеген раслады.   “Азатлык” радиосының Мәскәүдәге корреспонденты, язучы Нәзифә ханым Кәримова Россия төбәкләрендә яшәүче татарларга ана телебезне саклау һәм үстерү өлкәсендә Татарстанның ярдәм итү мөмкинлекләрен әйтеп үтте һәм “Туган як”ка “Ак әрем чәчәге” китабын бүләк итте.   Краснайдан булган гомерлек журналист, тәрҗемәче һәм тарихчы Гомәр ага Баутдинов “Туган як” газетасы коллективына бары тик олы рәхмәтләрен ирештерде һәм ике хезмәте урын алган “Этномир” журналын бирде. Алла боерса, без аларны киләчәктә укучыларыбыз игътибарына тәкъдим итәчәкбез.   Ринат Сөннәтов “Туган як”ның сайты турында сөйләде, Сергач телевидениесе аша татар телендә атна саен яңалыклар бирелүен әйтте һәм газетаның электрон вариантына презентация ясады, аңа язылу мөмкинлекләре белән таныштырды, ерак юлны якын итеп килгән Сергач кунаклары “Түгәрәк өстәл” артында туган сорауларга җаваплар кайтардылар, дүрт подписка оештырдылар һәм Асадуллаев китапханәсенә “Туган як”ның логотибы төшерелгән зур календарь бүләк иттеләр, шушы татар мәдәнияте үзәгендә редакциянең корпунктын ачарга килештеләр.   Ике сәгать дәвам иткән фикер алышуыбызга Мөхәммәт ага йомгак ясады. “Һәр мөселман өчен зәкят бирү мәҗбүри фарыз. Шул зәкят исәбенә “Туган як”ны яздырып алсак, Аллаһы каршында намусыбыз пакь, ә кылган гамәлебез хак булыр”, - диде ул һәм килгән кунакларга рәхмәтләрен белдерде, тагын бер тапкыр “Туган як”ка язылырга чакырды.   Шуннан соң туганякчылар “Нижгар” координацион совет активистлары каршында чыгыш ясадылар. Билгеле, яшьләрне хезмәттәшлеккә һәм “Туган як”ка язылырга өндәделәр, аларның утырышында кунак булдылар. Әйтергә кирәк, Мәскәүдә торып, кече ватаннарын төрле яклап кайгырту өстендә алар мөһим эш алып баралар, үз сафларына һаман күбрәк яшьләрне җәлеп итүне төп максат итеп куялар. Иң мөһиме – яшьләребез берләшү юлында.    
О.ХӨСӘИНОВ

--- | 05.01.2015

2015 ел Дин белгечләре елы дип игълан ителгән

$
0
0
05.01.2015 Дин
2015 ел – Татар дин белгечләре елы, дип игълан ителгән. Бу хакта, Мәүлид бәйрәменә һәм Рабигыль-әүвәл аена багышланган тантаналы чарадан соң, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин белдерде.
Бу хактагы карар Идел буе Болгар иленең 922 елда Ислам динен рәсми рәвештә кабул итүенә багышлап төзелгән Истәлек билгесе бинасында узган Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте пленумында кабул ителде.   “Без ел дәвамында имам исемнәрен өйрәнергә, аларның нәрсәләр язуларын белергә, бу ел ахырында дәреслек бастырырга телибез. Аның ярдәмендә һәр татар кешесе безнең җирдә туган һәр дин белгече турында белә алачак”, - дип аңлатма бирде Татарстан мөфтие.   2014 ел Дини традицияләрне торгызу елы булды, дип искәртте Камил хәзрәт Сәмигуллин.
Алсу САФИНА

--- | 05.01.2015

Төшерәсе дә килә, үләсе дә килми ди Балтачны һавадан ФОТОга төшергән Ранил Шәрифҗанов

$
0
0
05.01.2015 Авыл
Беләбез, "Матбугат.ру"да балтачлылар бик күп. Аларның бер өлеше читкә китеп төпләнгән, икенчеләре районда. "Балтаси.ру" сайты хуҗасы Ранил Шәрифҗанов төшергән бу фотолар балтачлыларга да, районның виртуаль кунакларына да хуш килер.

"Бу фотоларны җәй көне төшердем, көтмәгәндә, - ди Ранил, - кылтыр-кылтыр самолетта һавага беренче тапкыр мендем,фотоаппаратымны бәреп бетердем. Төшерәсе дә килә, үләсе дә килми", - ди.

 

Бөек Җиңүгә эшләнгән парк

Центр (Үзәк түгел, ә нәкъ менә Центр - балтачлылар аны шулай атый)

Кара күл - балтачлыларның вип-зонасы

Балтач паркингы

Матур бит, ә!

Өйләр, урамнар, кисешүләр, тыкрыклар

Мәдәният йорты (сулдарак, күрәсезме?)

Сабантуй җире, ипподром, Шушма буйлары

Норма, Кариле, Балтач инде кушылып беткән диярлек - кайда кайсы бетә, кайда кайсы башлана, аңламассың

Ранил Шәрифҗанов исән-сау, Аллага шөкер

Фото: baltasi.ru


---

--- | 05.01.2015

Римзил Вәли: Булдырмаучылар һәм булдыручылар

$
0
0
05.01.2015 Җәмгыять
Яңа ел алдыннан күзгә ташланган ике вакыйга милләтебез язмышын хәл итү юллары турында уйларга мәҗбүр итә. Бер карасаң, бу ике вакыйга әллә ни искитәрлек тә түгел, алар арасында бернинди элемтә дә юк кебек. Аларның беренчесе – көендергеч (бу төенне тиз генә чишеп тә булмыйдыр). Икенчесе – гади шатлык чыганагы, сәләтле татар егетенең беренче казанышы уяткан матур тәэсир. Һәр ике вакыйга гадәти хәл кебегрәк күренә. Әмма ләкин...
Сабыйларны милли тәрбиядән кемнәр мәхрүм итә?   Казанда татарча яши торган балалар бакчасы оештыру турында зыялылар күптән хыяллана. Андый хәстәрлекләр кайбер нәтиҗәләргә китерә башлаган иде кебек. Башкаланың Спартак урамында, Азино бистәсендә, тагын кайбер урыннарда, республиканың шәһәрләрендә андый омтылышлар турында ишеткәнем, кайберләрен күргәнем дә бар. Ләкин бу – еш очрый торган һәм җиңел генә гамәлгә куела торган проект түгел. Оештыру, матди якларны хәл итү, методика, кадрлар табу һәм... балаларны, ата-аналарны сайлап алу. Соңгысы бигрәк тә четерекле. Газиз баласын, кадерле оныгын ата-баба йолалары буенча туган тел мохитендә тәрбияләү – һәркемнең иң татлы хыялы. Ләкин төп “тәрбияче” – мохит дигән нәрсә бар. Тагын әле урам, ишек алды, мәктәп коридоры, баланың дус-ишләре, җәмәгатьчелек фикере дә тәэсир итә. Баланың милли рухлы булып үсүе менә шул тирәлектән дә тора. Чөнки сабыйларыбыз космоста түгел, реаль яшәү урынында үсә. Иҗтимагый аң, әхлак-тәртип, дус-иш фикере кебек стихияләр артында институтта уку, БДИның нинди телдә кабул ителү факторлары урмандагы бүре кебек карап көтеп тора.   Баланың милли рухы, туган теле шулкадәр четерекле мәсьәлә ки, аны чишү иң куәтле затларга җиңел бирелми. Шул ук тирәлек, мохит, шул ук фикер-гадәт инерциясе тәэсире бар бит. Берничә ел элек Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның туган телне өйрәтү турында аянычлы сүзләрен телевизордан күреп- ишетеп калдым. Игътибарлы бөтен халык шаһит: атналык киңәшмәдә Президентыбыз үзенең улы Искәндәрнең балалар бакчасына баргач, туган телен онытып кайтуын әйтте. Зур хакыйкать бар бу ихлас борчылуда.   Неужели шуны да булдыра алмыйбыз? Мондый сорауга эш белән җавап бирелә кебек. Балалар бакчасында башта 65 сүз, икенче елда 125 сүз өйрәнү стандарты чыкты. Аерым бакчаларда бәйрәмнәр, төрле кичәләр үткәрелгәнен беләм. Ләкин минем аларны күргәнем юк. Бары тик узган ел Түбән Каманың “Шинник” сараенда татарча үткән чыршы бәйрәмен генә күрергә насыйп булды. Үз оныгым бик шәп бакчага йөрсә дә, татарча сүзләр өйрәнеп кайтмады. Чөнки мохит башкарак иде. Тәрбиячеләр дә белмәгән телне бала ничек куллансын?   Мәгариф министрының татарча сүзләр ятлау турындагы фәрманы балалар бакчаларында ничек үтәлгәнен белә алмадым. Чөнки хәлләр төрлечә. Кешеләрдән тора. Чөнки (диккать итегез!) балалар бакчалары һәм мәктәпләр муниципаль хакимият карамагында. Район, шәһәр башлыклары, мәгариф чиновниклары кайнашкан бу казанга якын бара алмыйсың. Теләсә кем бакчага, мәктәпкә барып тыгыла алмый, иминлек проблемасы да бар.   Intertat.ru басмасының хәбәрчесен “Мәрҗән” балалар бакчасына кертмәгәннәр. Димәк хәлләре шундый, ишекне ачмаска хаклары да бар күрәсең. Журналист Гүзәл Насыйбуллинаның шушы электрон газетада 29 декабрьдә басылган “Мәрҗән”нең милли була алмавына кем гаепле?” мәкаләсендә бәян ителгән вакыйгалар чәчләрне үрә торгыза. Бу баткаклы вәзгыятьтән ничек чыгу турында киңәшләшергә кирәк.   Чыннан да, Алсу Хафизова һәм аңа ярдәм итүчеләр изге эшкә тотынган. Татар теле, милли традицияләр, кием-салым, бинаның эчке бизәлеше, хәләл ашату, рухиятне үзебезчә аңлату – нинди гүзәл ниятләр булган бит! Әмма кырыс тормыш хакыйкате үзен белдергән. Гавәм ничек тә, мохит нинди соң? Мәгълүм ки, балалар бакчасына урынны электрон чират буенча бүләләр. Гаделлек хакына, хәрәмләшмәсеннәр өчен. Казанда Беляева атлы ханым үз баласының татарча, мөселманча тәрбия алачагын, хәләл аш ашаячагын белеп, матбугатта тавыш чыгарды. Аның язмасын укыгач та, нинди җәнҗал чыгачагын сизенгән идем. Милләтара һәм динара каршылык туу мөмкинлеген аңлау кыен булмады. Чөнки Беляева күршедә яшәүче милләтнең үз тормышына тәэсир итүен теләми. Үз баласын башка төркемгә яки икенче берәр бакчага күчерергә генә күнмичә, ул үз шикаятен масс-медиа аша киң халыкка тарата. Җинаять кодексынын милләтара ызгыш кузгату турындагы 282 нче матдәсеннән дә өрекми ул. Ул “Мәрҗән” бакчасын оештыручыларны “фаш итә”.   Ни әйтергә соң бу уңайдан? Һәр милләтнең, һәр диннең үз гадәтләре, үз традицияләре бар. Бөтен дөньяда хәләл ашау өчен аерым кафе, хәләл азык сатучы кибет бүлеге табигый санала. Ләкин Беляеваның мөселманлыкка бәйле проекттан коты очкан. Бәлки ул мөселманча тәрбияләүне терроризм дип кабул итә торгандыр? Ислам төшенчәсен экстремизм мәгънәсе белән бәйләп аңлатучы хәбәрләр көн саен китеп тора ич!   Бу хәлгә әһле-мөслимнәр дә аптырыйдыр. Аракыны балаларга күрсәтеп эчү, телевизор аша хәмер, шәрә йөрүчеләр, азгынлык күрсәтү, наркоманнар, эстрада сәхнәсендә ир белән хатын аермасын буташтыру кебек күренешләр, эчкечелек аркасында килеп чыккан җинаятьләр нормаль һәм гадәти хәлләр түгел. Ләкин алар бар һәм аларны беркем дә яшерми дә, алардан оялмый да. Ә үз балаңны милли рухта тәрбияләү язык эшме?   Белмим анысын. Моны тикшереп, төпле нәтиҗә ясарга кирәк. Беренчедән, электрон чиратта милли компонент программасы да булырга тиеш. Беляевага татар бакчасын түгел, үзенә кирәген бүлсеннәр. Икенчедән, теләсә нинди бакчада рус һәм татар төркемнәре эшләү гадәткә керсен.   Өченчедән, күп милләтле җәмгыятьтә бер-береңә ихтирам, күршеләрнең милли мәдәниятенә, теленә хөрмәт һәркайда яшәү тәртибе булырга тиеш. Димәк җәмәгатьчелекнең, мәгълүмат чараларының, журналистларның эшенә дә үзгәреш кертәсе бар. Телләр өйрәнү, татар телен куллану гамәлләре сүздә генә калмаска тиеш. Идеологиядә, мәдәнияттә “приписка”лар, ялган хисаплар һәрвакыт килеп чыга, иртәме-соңмы фаш ителә алар. Бу очракта ниндидер эшнең нәтиҗәсезлеге күзгә ташлана.   Дүртенчедән, балалар бакчасында, мәктәптә дингә өйрәтүгә ипләбрәк карарга кирәктер. Дин бит ул шәхси мәсьәлә, Конституциянең аңа бәйле матдәсендә “намус иреге” дигән термин кулланылган.   Иман, туган тел иң башта гаиләдә иңдерелә. Дөньяви тормышта төрле милләтләр, диннәр бер-берсе белән янәшә хәрәкәт итә. Дәүләт чараларында, яңа төзелешләр, хәрби көймәләр, ракеталар корылганда бер генә дин рухание күрсәк, борчылабыз. Мәктәпләргә диннәр тарихы түгел, православ мәдәният нигезләре кертү дә шатландырмый безне. Гомумән, балаларга мәктәптә чит дин аңлатуга сөенмибез. Һәркемгә үз дине, үз милләте килешә. Кешенекенә тимибез, үзебезнең иманга да кагылмасыннар. Бу бик нәзберек мәсьәлә белән эш иткәндә ипләп кыланырга кирәк. Берәүләр синең әзер яшәү рәвешеңне аңлар, икенчеләр, бәлки, төшенмәс. Димәк, аңлашырга кирәк.   Тагын шунысын әйтим әле: балаларга милли рух туган тел, матур әдәбият, мәдәният, җырлар аша аңлатылса әйбәт булыр иде. Үз балаларыбыз, ата-аналарыбыз еш кына моңа әзер булып бетә алмый шул.   Иң аянычы нәрсәдә? “Мәрҗән” бакчасы мөдире Алсу ханымның “биредә милли мохит булмый”, дип белдерүендә. Димәк килеп чыккан тавыш аның җанына тигән, аның рухын өркеткән. Күпләр андый чакта бөтенләй сына һәм милли хисен мәңгегә яшереп куя. Бу кызганыч, әлбәттә. Чөнки еш кына махсус оештырылган провокацияләр дә була. Чын иман барлык сынауларны да зур сабырлык белән җиңеп чыга ала!   “Сабыйларны милли тәрбиядән кемнәр мәхрүм итә?” дигән сорауны бары тик тарихка, хакимияткә юнәлтү дөрес булмас. Үзебездә дә гамьсезлек, битарафлык, мокытлык җитәрлек шул.   Үзебезнең булдырмавыбызны тану җиңел түгел. Соңгы елларда күпме бөек эшләр майтарсак та, балаларга, яшьләргә милли тәрбия бирүдә, шәһәрдә милли мохит тудыруда хәзергә “булдырдык” дип әйтә алмыйбыз. Киләчәккә кала бу изге гамәл. Яңа елда бу юлдан барырга насыйп итсен Ходай. Бергәләшеп ихлас алынсак, булдырырбыз, иншалла. Әгәр барыбыз да реаль вәзгыятьне аңлап, эш рәтен белеп торса.   Иң яманы – “Мәрҗән” бакчасындагы шушы гадәттән тыш хәл турындагы мәкаләгә бик күпләрнең битараф калуында. Яңа елда башка газеталар, журналлар, телевидение, радиоканаллар, татар милли оешмалары Казандагы милли тормышка күбрәк игътибар бирсен иде. Чит төбәкләрдәге милли яшәеш тәҗрибәсе, халыкның үзешчән гамәлләре безгә үрнәк булырлык. Казандагы милли оешмаларның, муниципаль хакимиятнең, мәгариф системасының “булдыра алуы” кайчандыр күренер дип өметләник. Шагыйрь Равил Фәйзуллин язганча, “Казан мәллә туган телне оныту башкаласы?” дип өзгәләнүләр артта калсын иде.   Тыйнак Ильяс Казанны яуларга кайткан   Яңа елга депрессив кәеф белән аяк атлап керәсе килми. Болай да аяныч сәбәпләр күп. Бик күңелле, уңай гамәлләр дә, “булдырабыз”ны раслаган мисаллар да, шөкер, җитәрлек. Мин шуларның берсен генә сезгә җиткерәм.   Ильяс Камалның 28 декабрь кичендә филармония залында үткән беренче концерты Казан һәм милләт тарихына кереп калыр дип өметләнәм. Чөнки бу хакта интернетның социаль челтәрләрендә шул кичтә үк яздылар, фоторәсемнәр, видеолар куйдылар. Челтәргә чыккан вакыйга югалмый, аның авазы дөньяга тарала. Ильяс Камалның бенефисы да матбугат, телевидение игътибарын җәлеп итмәде бугай. Бу хакта хәзергә укымадым да, ишетмәдем дә, телевизион тапшыру да карамадым. “Мәрҗән” бакчасы темасы кебегрәк дияр идем, Ильяска каршы чыгучы карагруһлар юк, Аллага шөкер.   Кем соң ул Ильяс Камал? Җиде ел элек рәссам һәм телеоператор Фәйзрахман Камалов хатыны Гөлзада, ике малайларын төяп, Петербургтагы фатирларын ташлап Казанга кайтты. Зур авырлыклар белән дөнья көтеп, йорт салып керделәр, Казанга күнектеләр. Үзләре Башкортстанның Чакмагыш, Илеш ягыннан булсалар да, ата-баба җире, яшьләрне үстерүче “Сәләт” оешмасы, милли уку йортлары, сәнгать үзәкләре гөрләп торган Казан тартты аларны. Балалар хакына, аларга белем бирү, сәнгатькә өйрәтү, сәләтләрен үстерү хакына. Камаловларның кече улы Салават хәзер техник университетта укый, компьютерга, телләргә сәләтләре күп аның. Аның абыйсы Ильяс Казан музыка көллиятен тәмамлады, хәзер консерваториянең виолончель һәм композиторлык бүлекләренең (берьюлы ике белгечлек буенча!) белем ала. Лариса Масловадан сабак алган яшь музыкант хәзер виолончель буенча Альберт Әсәдуллинда белем ала. Бөтенроссия конкурсында лауреат булып кайтканы да бар.   2014 елның соңгы якшәмбесендә Ильяс Камалов концертына мин яшь талантка рухи таяныч булыр өчен бардым. Залда бер дистә ярым булса да кеше утырса, студент кеше өчен ярап торыр ди уйлаган идем. Барып керсәм, филармония гөрләп тора. Илһам, Әлфия, Салаватлар чыгыш ясый торган зур залның дүрттән өч өлеше башта ук тулган иде. Ә концерт турында интернетта “грандиозный” дип яздылар. 1 сәгать 15 минут дип уйланылган концерт озаграк барды. Консерваториянең Ринат Халитов җитәкчелегендәге “Татарика”оркестры, затлы тавышлы Владимир Васильев (ул филармония проектларын оештыручы да әле), халыкчан вокал классигы Георгий Ибушев, талантлы җырчылар Регина Вәлиева, Гөлнара Байназарова, концертмейстер Роман Чуйнов, концертны алып баручылар Алсу Мөлекова һәм Ришат Әхмәдуллин, сәхнәдәге электрон сурәтләрнең матурлыгы, байлыгы, репертуарның муллыгы һәм шушы мәдәни оҗмахның уртасында 4 нче курс студенты Ильясның балкып торуы, аның виолончельдә оркестрга һәм фортепьянога кушылып уйнавы, тамашачының гөрләтеп кул чабуы залда уртак шатлык давылын кузгатты.   Бу – хәзерге милли күтәрелешнең билгесе, дип уйлыйм мин. Петербургта торып та чын татарча яшәгән Камаловлар үз көчләре белән Казанда урнаштылар, дуслар таптылар, эшләделәр, камилләштеләр. Алар милли туплануның, рухи инкыйлабның каһарманнары дип уйлыйм. Тыйнак, оялчан Ильясның (аңа әле 22 генә яшь) шундый зур казанышлары, иҗат җимешләренең төп өлеше бер кичтә халыкка күрсәтелгәч, аның нинди масштабтагы сәнгать әдибе булып үсеп килгәне күренә. Җиһановлар, Яхиннар, Монасыйповлар, Мозаффаровлар искә төшә. Ахиярова, Кәлимуллин, Ш.Шәрифуллин иҗатлары белән чагыштырырлык иҗади киләчәк насыйп булсын иде аңа. Залда атаклы квартет җитәкчесе, маэстро Рөстәм Әббәзов утырганын күргәч килде бу фикерләр.   Яңа ел алдыннан сәләтле, эшчән, тыйнак егетнең иҗади хисап тотуы, консерваториянең, филармониянең яшь иҗатчыга хөрмәт күрсәтүе сокландыра да, гаҗәпләндерә дә. Ильяс та, бу кичәне оештыручылар барысы да – чын “булдыручылар”!   Шулай итеп, “химаячелек” ниятеннән ярдәм итәм дип барган тамашадан чын мәдәни ләззәт алып кайттым, кеше тавышы белән җырлаган виолончель моңын тыңлап, матур хисләр кичердем. Бу кичәне оештырган кешеләрнең иманлы, илһамлы җаны күңелгә үтеп керде. Ә матбугат, телевидение бу хәлне хәзергә күрми калган икән, анысына рәнҗемик. Килер бер көн, танырлар, яңа шәхесләрне, матур гамәлләрне күрерләр. Яңа елда позитив куәт бирүче урыннарны, шәхесләрне эзләү генә тукталмасын.   Бу язманы intertat.ru басмасында укып, әлеге сенсацияне белүчеләр өчен дә шатланам. Бар ул кызыклы, мәгънәле хәлләр! 2015 ел кыен булса да, ул милләтебезгә яңа шатлыклар һәм табышлар китерсен!  
---

--- | 05.01.2015

Әдәбият капусы кемнәргә ачыла?

$
0
0
06.01.2015 Җәмгыять
Әдәбият язмышына күпләр битараф түгел. Бу хакта якташлар белән дә бәхәскә тарыган чакларым була. Күпчелек фикеренчә, әдәбият язмышы мәктәпләрдә хәл ителә. Чыннан да, үсмер елларымда рус әдәбияты дәресләрендә башка сеңеп калганнар әле дә онытылмый. Лермонтовның “Безнең заман герое” үзе генә дә ни тора! Ә менә татар әдәбияты фәне исә яшь, хыялга бай рухыбызны романтик дулкыннарга көйләүдән шактый ерак иде кебек.

Ник дигәндә, дәреслекләрне төзүчеләр өчен дөньяны матурлык коткаруы түгел, ә сыйнфый көрәш кискенлеге мөһим иде. Әйе, Тукай бар иде дәреслектә, Такташ шигырьләре, янә килеп Гариф Гобәйнең “Маякчы кызы”, Галимҗан Ибраһимовның “Кызыл чәчәкләре” күңелләрдә ниндидер яктылык калдыра алды кебек. Ә менә башкалары, шулар рәтендә Галимҗан Ибраһимовның “Фәхрине үтереп ташладылар”ы тешкә тиде. Җитмәсә, Саба урта мәктәбендә җәмгыять белеменнән керүче остаз Тәлгат Фатих улының: “Укымагыз татар совет әдәбиятын, корчаңгы әдәбият ул, аңа Фатих Әмирханнан соң аристократ килгәне юк, ә плебейләр шәхескә югары таләпләр куймый!”– дигәне минем күңелгә шыпылдап кереп утырды. Аның: КПСС 1968 елда ук таралачак, СССР җимереләчәк!” – дигән сүзләрен хәтерләүчеләр әле дә юк түгел дип беләм. Болар хакында яраткан газетабызда бер телгә алган идем, кабатлануым өчен гафу үтенәм, әмма аңа янә әйләнеп кайтуымның “ничарадан бичара”лыгы алга таба аңлашылыр. 

Укытучы булып эшләүче бер дустым мәкалә язсаң, мине телгә алмассың дигән шарт белән, гамәлдәге кайбер татар әдәбияты дәреслекләре белән таныштырды. Вәзгыятьне чамалар өчен мөхтәрәм укучыларыбызга да бу хакта мәгълүмат биреп узу артык булмас дип чамалыйм:   1) 5 нче класс татар әдәбияты дәреслеге. Мәгариф, 1998 ел. Төзүчеләре: Фәнис Исламов, Әлфәт Закирҗанов. Язучылар: Мәгъсүм Латыйфуллин, Шамил Маннапов, Фәнис Яруллин, Шәүкәт Галиев, Рабит Батулла һ.б.   2) 5 нче класс татар әдәбияты дәреслеге. Мәгариф, 2004 ел. Төзүчеләре: Фәнис Исламов, Әлфәт Закирҗанов. Язучылар: Нәби Дәүли, Нури Арслан, Саҗидә Сөләйманова, Шәүкәт Галиев, Рабит Батулла, Шамил Маннапов, Фәнис Яруллин, Солтан Шәмси.   3) Татар әдәбияты (теория, тарих). Мәгариф, 2004 ел. Төзүчеләре: Дания Заһидуллина, Әлфәт Закирҗанов, Таһир Гыйләҗев. Язучылар: Нурихан Фәттах, Мәхмүт Хәсәнов, Туфан Миңнуллин, Равил Фәйзуллин.   4) Балачак әдипләре. Мәгариф, 2002 ел. Рәис Даутов төзегән. Кереш сүзне Роберт Миңнуллин язган. Язучылар: Разил Вәлиев, Рабит Батулла, Туфан Миңнуллин, Шамил Рәкыйпов, Нурихан Фәттах, Равил Фәйзуллин, Ренат Харис, Миргазиян Юныс, Роберт Миңнуллин.   5) 7 нче класс татар әдәбияты дәреслеге. Мәгариф, 2006 ел. Фәнни мөхәррир Азат Әхмәдуллин. Төзүче: Фоат Галимуллин – филология фәннәре докторы. Язучылар: Гариф Ахунов, Хәсән Сарьян, Нури Арслан, Әмирхан Еники.   6) 9 нче класс татар әдәбияты дәреслеге. Мәгариф, 2005 ел. Фәнни мөхәррир – Фоат Галимуллин – филология фәннәре докторы. Төзүчеләр: Закирә Хәбибуллина, Халидә Фәрдиева, Әнвәр Хуҗиәхмәт. Язучылар: Аяз Гыйләҗев, Самат Шакир, Илдар Юзеев, Эдуард Касыймов, Фәнис Яруллин, Миргазиян Юныс.   (Искәрмә: язучылар исемлегендә Тукай, Исхакыйлар да бар, тик аларны дәреслек төзүчеләр сайлаган әһелләр белән янәшә куярга яхшысынмадым).   Дәреслек төзүчеләрнең мантыйгын аңларга тырышам. Әллә соң кайсы авторларны сайларга, ә кайсын төшереп калдыру хакында телефон аша күрсәтмә биреләме? Йә булмаса, анда эләгү өчен исән язучылар арасында терсәк сугышы барамы? Әйтик, дәреслекләргә әсәрең эләгү гарантияле даими гонорар китерә икән, гаҗәпмени? Йә булмаса, анда эләгү кемнәргәдер үзләрен классиклар итеп санарга, башкаларга да шуны дәлилләргә нигезләмә буламы?   Әгәр дәреслек төзүчеләр татар балаларының барысы да безнең сыман бары тик филология сукмагыннан китәчәк дип саный икән, бу казах шагыйре Олжас Сөләймановның мәгълүм шигырендә бәян ителгәнчә, итекченең барча авылдашлары өчен дә итекне тик үз үлчәменә турылап тегүенә охшап кала. Үземнән, техник белемле танышларымнан беләм, без, әйтик, Адлер ага Тимергалин фантастикасына мөкиббән идек. Әле бит фән-техника җәһәтеннән алга киткән япон халкы фикеренчә, фантастикасыз халыкның да, әдәбиятның да киләчәге юк.   Миңа калса, дәреслекләргә халкыбызга мәхәббәттә аңлашуга тиң әсәрләр үтәргә тиеш. Геройлары (Рушадлар, Нәркисләр, Әлтәфиләр, Әркәшәләр) мөстәкыйль тормыш белән арабызда яши торган әсәрләр.   Кемне ничектер, шәхсән үземне халык мәхәббәтен казанган Мөхәммәт Мәһдиев иҗатына карата тискәре мөнәсәбәт тетрәтте. Аптырагач, юллап табып, 10нчы класс татар әдәбияты дәреслеген дә башыннан азагынача актардым, тик эзләгәннәремне очратмадым.   Китап төзүче әфәнделәр, әйтегезче, дәреслеккә автор буларак эләгү өчен ни кирәк? Депутат булумы? Әгәр шулай икән, киләчәктә дәреслекләргә Рөстәм Зәкуан шигырьләре дә эләгәчәкме? Ә нишләп депутат булып алган Равил Фәйзуллинга дәреслектә урын бирелгән, ә Фәүзия Бәйрәмовага юк. Ханым “Бердәм Россия” фиркасе әгъзасы булмаган өченме? Тукта, тукта... Ә ни өчен депутат та түгел, хаким фиркадә дә тормаучы Марсель Галиев дәреслеккә узды, алай булгач? Бәлки әүвәле “халык шагыйре” исеме алуны хәл итәргә, аннары дәреслеккә эләгү турында хыялланасыдыр? Ул очракта шундый исеме булган Мөхәммәт ага Мәһдиевне “бусагадан” уздырмау аңлашылмый. Аннары, мондый принцип буенча эш иткән тәкъдирдә киләчәктә дәреслекләребездә Тукай, Исхакыйга урын бирелү дә, кем әйтмешли, сорау астында кала түгелме? Ә бәлки Адлер Тимергалин һәм Мөхәммәт Мәһдиев кебек гигантларны дәреслек бусагасыннан уздырмавыгыз анда узганнарны кыен янәшәлектә калдырмауны кайгыртудандыр? Уникаль әдипләр Айдар Хәлим, Фәнзаман Баттал, Локман Закир кебек талантларның әсәрләре дә аларныкын күләгәләргә мөмкин дип саныйсызмы?   Дәреслеккә узу-узмау телефоннан әмер бирү, яки мәнфәгатьләр уртаклыгы, син – миңа, мин – сиңа кагыйдәсе буенча хәл ителә микән әллә? Тәмам аптыраган! Шунысын әйтә алам, бу дәреслекләр, минем карашка, мәктәп укучысы күңелен яулап, татар әдәбиятына мәхәббәт уятуны күздә тотып төзелмәгән. Әлбәттә, дәреслекләрне чыгарганда финанслау мәсьәләсен хәл итүне кайгыртып, кайбер авторларны дәреслек түренә уздыруларны аңларга да була, дөнья бит. Ләкин Мөхәммәт Мәһдиевне әдәбияттан куалау хисабына түгел!   Бүген татар теленең парламентта, хакимият даирәләрендә кулланылышы дәрәҗәсен һәм мәктәпләрдә дәреслекне нинди аудитория кабул итәргә тиешлеген чамалап, һәм яшь буында татар теленә, әдәбиятына дошманлык хисләре кабызудан сакланып, бөтенләй икенче төрле әсәрләр сайлау кирәк иде кебек дәреслек төзүчеләребезгә. Замандаш әдипләрдән балалар өчен Мөҗәһит Әхмәтҗанов шигырьләре рәсми “бөек”ләрнекенә караганда күпкә кулайрак икәнен “Татар балалар шигърияте һәм орчык малай Биктырыш” дигән китабында Айдар Хәлим дә җиткелекле исбатлады лабаса. Аның фикерен матбугатта кире кагулар күзгә чалынмады. Әлбәттә, Мөхәммәт аганың “Без кырык беренче ел балалары” бәянын сайлау зарур, “ата кара тараканның кан әйләнеше”ннән килер буыннар гафил калырга тиеш түгел! Аның “Фронтовиклар”ы, “Каз канатлары” атлы шедеврлары белән дә өлешчә булса да танышу ляземдер алмаш буынга. Кодрәтемнән килсә, Газиз Мөхәммәтшинның “Кояш кызы” бәянына да урын бирер идем. Ул үтә җиңел укыла, романтик эчтәлекле, бүгенге яшүсмерләрне дә җилкетә алырлык. Айдар  Хәлим, Зөлфәт, Мөдәррис, Акмал, Фәннур Сафин, Эдуард Мостафин шигырьләренә юл ачар идем. Факил Сафинның “Гөлҗиһан”ына һәм “Биек тауның башларында”сына. Әгәр форсат чыкса, бик үтенсәләр, Айдар Хәлим матбугатка чыгып, күккә чөеп мактаган, җыр канатларына күтәрелгән “Бүре” атлы шигыремне шул максат өчен хуп күрсәләр, карышмам күк.   Кем соң син, ни хакың бар болай остарып, безне өйрәтергә дип ярсулары мөмкин кайбер сабырсыз, тәкәббер “бөекләр”ебезнең. Аларга җавабым: Конституциянең икенче маддәсен укып багыгыз, хөрмәтлеләр. Ә анда һәр кеше, шул исәптән мин фәкыйрегез дә дәүләт өчен иң югары кыйммәткә ия (высшая ценность) диелгән. Ә дәүләт чиновниклары, депутат булып сайланган вәкаләтлеләребез, шулар ихтыяры белән балаларыбыз, оныкларыбыз өчен дәреслек төзүчеләр минем һәм башка бик күпләрнең сүзләренә колак салырга, фикерләрен искә алырга, җиң сызганып, армый-талмый гражданнарга хезмәт итәргә тиешләр. Әмма үз нәфесләренә, графоман әшнәләренә, кирәкле кишер яфракларына түгел.
Рөстәм ЗАРИПОВ

--- | 06.01.2015

Татарстанда суыта (ҺАВА ТОРЫШЫ)

$
0
0
06.01.2015 Киңәш-табыш
Татарстан синоптиклары фаразына караганда, бүген республикада аязучан болытлы һава, вакыты белән бераз кар ява. Юлларда бозлавык барлыкка килергә мөмкин.
Татарстанда 7-13 градус салкын, көндез 5-13 градус суык булыр дип көтелә. Республиканың көнчыгыш районнарында иң җылысы, төньяк-көнбатышта иң салкыны булачак. Төнлә Казанда 13 градуска кадәр, көндез 7-13 градус суык. Аязучан болытлы һава, бераз кар яварга мөмкин. Алга таба аязучан болытлы һава, 22-27 градуска кадәр салкын булуы ихтимал. Юлларда бозлавык саклана, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.  
---

--- | 06.01.2015

Эчүне ташларга сәбәп

$
0
0
06.01.2015 Җәмгыять
Мин бу хәлне чынбарлыкта булмаган гади бер мәзәк дип йөри идем. Күптән түгел шушы хәлләргә катнашы булган, беркайчан ялган сүз сөйләмәгән кеше белән очрашып сөйләшкәч, башта рәхәтләнеп көлдем, аннан, чыннан да, мәзәкләрнең тормыштагы хәлләрдән тууына ышандым.
Туксанынчы еллар. Кама арьягындагы бер авыл. Ул чор – авылларның хәле авыраеп, акчасызлыктан, чарасызлык­тан күпләрнең эчүгә сабышкан чагы. Бу авылда да эчәләр, айнык ирләр бармак белән генә санарлык. Авылда кечкенәдән дус булып үскән ике иптәш бар, болар да көн дә «салып» йөри. Тик дуслык нык, берсе берәр нәрсә тапса, махмырдан үләр дәрәҗәдә булса да, иптәшеннән башка эчми. Дусларның берсе  – шаянрак холыклы, икенчесе – авылча беркатлырак, бөтен нәрсәгә ышана торган Ходай бәндәсе.   Ул чакта әле авылларда үләм‑бетәм дип яшәгән фермаларга Зәй шикәр заводыннан патока дип атала торган, шикәр ясаганда чөгендер эшкәрткәннән калган куе, беркадәр шикәрле сыекча ташыйлар иде. Сасырак, пешкән чөгендер исе килеп тора торган бу нәрсәне авылда эшкә яраттылар: халык аңардан ачы бал куеп, самогон куа башлады. Әлбәттә, бу куудан чыккан сыекча һич кенә дә әрмән коньягы белән чагыштырырлык тәмдә түгел, тик шулай да эчәр алдыннан һәм эчкәч суламасаң, берәр ярарлык кабымлык булса, бөтенләй эчмәслек тә түгел. Авылда шул патокадан самагон ясаучы берничә карчык бар, тик фермага төшеп, патоканы урларлык хәлләре юк боларның. Ләкин бизнесның үз законнары, әбиләр, бер чиләк патока алып килсәң, бер шешә «үзем өчен генә ясаган»ны биреп җибәрә.   Менә бер кичне тегеләр, берәр нәрсә табып булмасмы, дип, авылның икесе ике башына чыгып китәләр. Берсе караңгы төшкәнне уйлап, шул патокага дип, чиләген тотып ферма ягына юнәлә, икенчесе башка очка китә. Ферма тирәсе үзенә бер куркыныч, серле җир бит инде ул күпчелек очракта. Менә кичке караңгыда шул серле урыннардан чиләген тотып атлаган дусларның берсе дөмбердәп бер чокырга төшә дә китә. Исерек яки махмырдан булган кешегә, гадәттә, егылып кына пычак та булмый, бу да бераз аптырап ятканнан соң торып утыра. Әһә, чокыр. Ни-нәрсәмә дип казылгандыр, тирән, үзе кечкенә дә түгел. Чыгарга маташып карый, кая ул: караңгы, махмыр, тирән... Аптырап чүгәли бу. Шулчак чокырның икенче почмагыннан кыштырдаган тавыш ишетә. Шырпы сызып караса, моның кебек үк үзенең мутлыгы белән йөргәндә чокырга төшкән кәҗә! Кәҗә дә күптән түгел генә эләккән бугай, артык кычкырмый, тавышланмый. Ярар дип уйлый махмыры азаплаган ир, берәр җае чыгар. Патокага дип алган чиләгенә утыра да көтә башлый...   ...Авылның икенче очына берәрсеннән «бурычка алып торырга» дип киткән икенче иптәшнең исә юлы уңа: ул, «ярты»сын кыстырып, сөйләшкән җиргә кайта. Кайта – дусты юк. Көтә... Тик махмыр түземлелек өсти торган нәрсә түгел, дустын эзләргә дип, ферма ягына юнәлә теге. Караңгы ферма тирәсенә кергәч, берничә тапкыр дустының исеме белән кычкыра. Күзгә төртсәң күренмәслек көзге кич бит бу. Чокырдагысы исә, үзен коткаручы килгәнен белеп, җавап бирә. Шулай «пачти» табышалар болар.   – Бик якын килмә, чокыр­ның яры ишелә, мин дә күрмичә егылып төштем, – дип кисәтә чокырдагы ир, караңгыда дустын коткарырга ашык­кан иптәшенә. – Монда тирән, болай гына чыгарлык түгел, бар, фермадан берәр бау алып кил.   Беркатлырак ир фермага йөгерә. Мал караучылар йортыннан озын бер аркан ала да янәдән чокыр янына килә, арканның бер очын ыргыта. Чокырдагы ир исә, мин моннан чыгармын, кәҗә нишләр, дип уйлап, беренче итеп арканны кәҗә мөгезенә бәйли дә югарыдагыга: «Тарт!» – дип кычкыра. Тегесе тарта инде...   ...Үзегез күз алдына китерегез инде хәзер. Махмырдан интеккән ир – караңгы чокырдан иптәшен тартып чыгарам дип җан-фәрман арканга ябышкан ир – кәҗә тартып чыгара. «Әйдә инде, салабыз», – дип әйтергә дә өлгерми, аңын җуеп, җиргә егыла. Кәҗәнең башына патокага дип алган чиләк тә киертелгән бит! Берничә мизгел хушын җыеп ятканнан соң, өстәге ир авылга сыпыра, кәҗәгә әйләнмәс өчен, мәңге эчмәскә дип үзенә сүз бирә, аннан, бераз тынычлангач, хәлне өченче иптәшләренә сөйли...   Бу хәлләрне миңа, үзе әйтмешли, чокырда тагын ярты төн үткәргән ир сөйләде.   – Шуннан бирле 20 еллап капкан юк безнең, малай, – диде ул. – Тормышлар да җайланды, патока да бетте, ну, барыбер, кайвакыт эчкән чаклар төшкә кереп азаплый. Хәзер авылда да эчүнең модасы бетте диярлек. Безнең партияләрнең ташламаганнары үлеп бетте, яшьләр әле аңышмыйчарак кына эчә. Без исә шул кәҗә сәбәпле ташладык. Теге брат – куркуыннан, мин иптәшкә дип...   Эчүне ташларга сәбәп - 2   Бу хәл туксанынчы елларда булган. Татарстан чигендә диярлек үк, Самара өлкәсендә, Сергеевск каласыннан ерак түгел урнашкан бер катнаш бистә дисәң, бистә түгел, авыл дисәң, авыл түгел дигәндәй – шунда була ул. Татарлар, урыслар, башка милләт вәкилләре яши монда.   Катнаш халык яшәгән җирләрдә гомергә тәртип ягы йомшаграк, эчүгә караш җиңелрәк булды, монда да шул ук хәл. Аракы юк чак, бистә буйлап, кайлардан берәр нәрсә табып кабасы инде, дип эзләнеп йөрүчеләр шактый. Ике дусның берсе өйләрендәге келәмне үтеп баручы чегәннәргә бер литр аракыга сатып җибәрә дә  күршесенә керә.   – Әйдә, ал кармагыңны, ди ул үзе кебек үк берничә ай айнымаган дустына. – Бер литр бар. Берәрсе койрыкка утырганчы, чыгып ычкыныйк күлгә.   Икәүләп шыпырт кына бистәдән ерак булмаган күлгә таба китәләр болар. Кармакларны салалар, аннан үзләре бераз «салалар», утыралар төзәлгән башларына сокланып, күлгә, калкавычларга карап.   Шул ике дусның берсе үземә сөйләгәнне язам:   – Малай, килдек күлгә, утырабыз, рәхәт, калкавыч селкенми, безгә аның селкенүе кирәкми дә инде... Бермәлне карыйм: миннән ерак түгел камышлар арасында... җен утыра. Чып‑чын җен. Теге, китапларда ясыйлар бит әле, нәкъ шундый. Үзе зур түгел, колаклары тырпайган, койрыгын селкетә, үзе күлдән учларына су алып битен юа, үзе вакыт‑вакыт хәйләкәр елмаеп безгә карый. Тәннәр чымырдап китте. Бетте, минәйтәм, белая горячка. Хатын аерылып киткәндә әйткән иде, тагын берәр ел эчсәң, белая горячка булып, саташып үләчәксең дип, җитте шушы вакыт, дим. Күзләрне уып карыйм – югалмый. Иптәшемә таба борылсам, ул да күргән, йөзе ап-ак.   – Күрәсеңме? – ди.   Белая горячка вакытында кешегә тагын аракы салып бирергә дигәнне ишеткән бар бит инде. Салдык, карыйбыз – югалмый теге. Җитмәс, битен юудан туктап, ыржаеп туп‑туры безгә карап утыра. Койрыгын да болгаштырып ала. Коточкыч. Икебез бер төрле саташтык, малакаем. Кайсыбыз беренче сикереп торгандыр, хәтерләмим, кармак­ларны калдырып чаптык авылга. Теге җен безнең арттан чинап, ямьсез көлеп калды бугай. Кайту белән, авылдагы медичкага йөгердек. Ул вакытта система дигән нәрсәне куялар иде инде, сөйләп бирдек җен күргәнебезне, система сорадык. Атна буе урамга чыкмыйча диярлек яттык. Бездә берәүнең дә бу кадәр хәлгә төшкәне юк иде. Ятсам, төшкә теге җен керә, малай. Дустым белән дә шул хәл ди. Бермәлне айныдык, малай, күзләр ачылды, инде урамга да чыгабыз, эчмибез. Беркөнне капка төбендә утырганда безнең янга бер машина килеп туктады. Зур итеп «Цирк» дип язылган. Бер хатын белән бер ир төштеләр.   – Шулай‑шулай диләр, без Сергеевскта гастрольдә булганда маймылыбыз качты, инде ун көнләп эзлибез, сез аны күргәнсез икән, – диләр, малакаем.   Аңыштык инде. Тегене күргән җиргә алып бардык боларны. Һаман шунда яткан. Нәрсә ашагандыр, кайларда йоклагандыр – күл буеннан китмәгән. Исеме дә Микки иде бугай. Камышлар арасыннан табып чыктылар. Безгә булышкан өчен бераз акча да бирделәр. Тик шуннан айнылды инде. Икәү Сергеевскка барып эшкә кердек, өч‑дүрт айдан балаларны алып хатын кайтты. Шуннан бирле эчкән юк. Теге дус бер тапкыр «ычкынып» алды, тик тиз туктады. Менә шулай маймыл айнытты безне, малай...
Илфак ШИҺАПОВ

--- | 06.01.2015

Беренче татар клибы табылды (ВИДЕО)

$
0
0
06.01.2015 Шоу-бизнес
Ә, бәлки, беренче үк түгелдер дә. Һәрхәлдә, беренче татар клипларының берсе бу. Бүген кайбер җырчылар ай саен бер клип чыгарган заманда бу тарихи видеоны карау аеруча күңелле.

 

 

 

 

 

 

 

 


---

--- | 06.01.2015

Татарстанда Раштуаны ничек бәйрәм итәләр?

$
0
0
07.01.2015 Дин
Тарихчылар бүгенге көнгә кадәр Гайсә Пәйгамбәрнең туган көнен билгеләү буенча анык кына бер фикергә килә алмыйлар. Элек Иисус Христосның туган көне хөрмәтенә уздырыла торган Раштуа бәйрәмен 25 декабрьдә билгеләп үткәннәр. Бу дата очраклы сайланмаган дигән фикер яши.
Безнең эрага кадәр II гасырда христиан тарихчысы  Секст Юлий Африкан 25 декабрь көнен үзенең язмаларында язып калдырган. Мәҗүси Рим империясендә Кояш бәйрәмен уздырганнар һәм бу көн мәҗүсиләр өчен иң мөһим көннәрдән саналган. Христианнар исә, бу бәйрәмне IV гасырда гына үткәрә башлаган. Римлылар аңында Кояш культы бик көчле булганлыктан, чиркәү бу датаны үзгәртмәскә карар кыла.   Католиклар әлеге традицияне бүген дә дәвам итә. Ә православие динендәгеләр, календарьдәге үзгәрешләр аркасында, изге бәйрәмне 40 көнлек уразадан соң, 7 гыйнварда үткәрә. Ураза күктә беренче йолдыз чыккач тәмамлана.   Керәшеннәр өчен олы бәйрәм   Татарстанда яшәүче керәшеннәр дә Раштуа бәйрәмен 7 гыйнварда үткәрә. Бәйрәм керәшеннәр арасында елдан-ел популярлык казана. Зәй районы Сарсаз-Баграж авылы егете Владислав Журавлев сүзләренә караганда, ул авылда Раштуа бәйрәме Рождество дип үз исеме белән атала. “Аны хәзер генә шулай татарчалаштырып Раштуа дип атый башладылар. Электән үк бу көнне иртән иртүк бала-чагалар слават әйтеп йөргәннәр. Бу үзенчә Пасханы хәтерләтә, аны халык телендә безнең авылда “акча җыю бәйрәме” дип тә атыйлар. Ул көнне, Пасхадагы кебек, балалар өйдән өйгә кереп, Христосның тууы турында шигырь укыйлар, аларга тиен акча биреп чыгаралар. Бу көнне бар туган-тумачалар белән җыелышып, ашап-эчеп бәйрәм үткәрәбез. Быел мин һәр елдагыча бу бәйрәмне авылда әти-әниемнәр белән уздырырга җыенам. Аннары әбиләргә, бабайларга кунакка барып килеп, башка туганнарны үзебезгә чакырачакбыз”, – дип бәян итте егет. Сарсаз-Баграж авылында Раштуа кичендә төрле уеннар үтә, гармунда уйныйлар, җыр-биюләр уза.   Балык Бистәсе районы Иванаево авылы егете Николай Токранов бу керәшен авылында Раштуа кичендә авыл халкы бер йортка җыелып келәү итүләрен сөйләде. Аннары иртән бала-чагалар йорттан йортка йөреп, Иисус туу турында хәбәр житкерәләр һәм аларга моның өчен акча өләшәләр. Һәр йортта ризыклар пешерелә, туган-тумачалар кунакка килә. Элегрәк Нардуганга чыгучылар күп булган, хәзер болай йөрүчеләрнең кимүе күзәтелә.   Узган елны керәшен авылларында чиркәүләрне яндырганнар иде. Бер ел эчендә бу авылларда чиркәүләр яңадан торгызылды. Мамадыш районы Албай авылындагы чиркәү тулы көченә эшләп килсә, Балык Бистәсе районындагы Керәшен Казысы авылындагы  яңа чиркәү, җылылык булмау сәбәпле, олы бәйрәмнәрдә генә ачыла. Әлеге авылда яшәүче Анатолий Харитонов сүзләренә караганда, быел Раштуа бәйрәмен яңа чиркәүдә каршылаячаклар.   Республикабызда Раштуа бәйрәме уңаеннан төрле чаралар үтәчәк.  Башкалада исә 11 гыйнварда М.Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында Архиерийның Раштуа чыршысы, “Туым Җондызы” – керәшен җырларын башкаручылар конкурсы үтәчәк.  Казан музейларында, мәдәни үзәкләрдә, ял итү паркларында бәйрәм чаралары каралган. Раштуа бәйрәме уңаеннан өстәмә рейслар да булдырыла.   Раштуаны һәркем дә бәйрәм итми   Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге уздырган сораштыру мәгълүматларына караганда, сораштыруда катнашкан 1,6 мең кешенең 72 проценты Рождество бәйрәмен 7 гыйнварда уздыра. Калган җавап бирүчеләр бу бәйрәмне 25 декабрьдә үк бәйрәм итүләрен белдергән. Сораштыруда Россиянең 46 төбәгендә яшәүче респондентларның фикере исәпкә алынган.   Җавап бирүчеләрнең  57 проценты Рождествоны гаилә белән уздырачагын әйткән; 8 проценты – бәйрәм табыны әзерли, 6 проценты – кунакка бара, 1 проценты бәйрәм хөрмәтенә “салып куярга” җыена. Респондентларның 10 проценты чиркәүләргә җыенуын, 1 проценты юрау-багулар уздырачагын, 1 проценттан кимрәк җавап бирүче бәкедә коенырга теләвен хәбәр иткән. 17 процент респондент бу көнгә берни дә планлаштырмый.    Халыкта Раштуа бәйрәменә кагылышлы юраулар яши: бәйрәмнән соң өч көн эчендә агачларга бәс сарса, икмәк уңар; төнге күктә йолдызлар күп булса, җиләк күп булыр. Раштуада көн җылы булса, яз салкын килер.
Алена НИЗАМОВА

--- | 07.01.2015

Мин дә булдым сәүдәгәр

$
0
0
07.01.2015 Җәмгыять
«Океан» базары тирәсеннән үткән-киткән саен, анда сату итүче әбиләргә кызыга идем. Иртә җәйдән үк редис, яшел суган, бераздан стаканлап җиләк сата башлыйлар. Әкренләп кыяр-помидорга чират җитә. Быел үзебезнең карлыган бик уңды, кая куеп бетерергә дә белмәдек. Авылдан килгәч тә әбиләрдән юри генә бәясен сораштым.

Килосы йөз сум, диделәр. Безнең бакчада карлыган коелып ята, ә аларда йөз сум! Ул укропларын әйтәсеңме, чүп үләне кебек бакча тутырып үсеп утыралар ич алар бездә. Кузагыннан бөрчелгән борчакны да алар килосын ике йөз сумнан сатты. Менә бит акча кая ята икән. Авылдагы бакчаңдагы яшелчәләрне алып килеп сатсаң, валлаһи дип әйтәм, бер егерме мең сум эшләргә буладыр... 

Эш ящик урлаудан башланды   Вакыты хәзер генә җиткәндер инде, мин дә суыткычта булган бөтен байлыкны тутырып, беркөнне базарга сатарга чыгып киттем. Аннан алдагы көнне эштән кайтышлый әбиләрдән тозлы кыярларын, пешергән чөгендерләре, «Лечо»лары ничә сум торуын сораштым. «Лечо» 180 сум ди, башка бер банкадагы салаты 200 сум. Анысы, бик беләсең килсә, биш (!) төрле яшелчәдән ябылган. Бер литрлы кура җиләге кайнатмасы да 180 сум йөри икән. Каен җиләгенеке – 200 сум. Пешкән чөгендернең килосы – 60‑70 сум. Минем дә ассортиментым бай булсын дип, өй янындагы кибеттән бер килограмм чөгендер алып чыктым. Алары пешкән арада суыткычтан ике банка ябылган борщны, бер банка рассольникны, бер банка маринадланган кыярны гәҗиткә төреп, сумкама тутырып куйдым. Катырылган борчагымны да алган идем дә, жәлләдем. Угычтан уып катырырга куйган кишерне дә бер алдым, бер куйдым – ахыр чиктә саранлык җиңде, кире үз урынына куярга туры килде. Слива кайнатмасын үзем яратам, анысын да сатасым килмәде.   Иртән торуга телевизорны кабызып, урамдагы һава температурасын карадым: – 8 градус. Димәк, җылырак итеп киенергә. Аякта – итек, өстә мутон тун. Шәлем булса, анысын да ябынган булыр идем. Чыгып утырдым редакция машинасына. Ә әйберләрне мин нәрсәгә тезеп куярмын икән соң? Базарга килеп җиткәч кенә искә төште бит. Машина йөртүчебез тәмәке каплары тутырылган ящиклар яхшы була дигәч, киттем тәмәке сатыла торган киоск­ларга. Юк, диләр. Базар тутырып, ящик эзләдек. Һәрберсе үземә кирәк, ди. Хәерле иртә, берәр ящигыгызны бирегез әле, дип елмаеп та эндәшеп карыйм, юк кына бит. Базар законнары кырыс, андагылар кебек бераз усалрак, үҗәтрәк булырга кирәк шул. Яхшы итеп сораганны аңламагач, без ящикны урлап алып киттек. Артыбыздан күреп калып, әй, кая алып киттегез, дип кычкыручыга хәзер кире китереп куябыз дип җавапладык.   Бизнес серләре   Базарга керә торган урыннан ике дистәләп метр арырак берничә хатын сөт, каймак, эремчек сатып утыра. Баштарак шул аулак урынга барып басасы иттем. Шәле апайлары икән. Ике каз түшкәсе дә алып килгәннәр. 1200 сум тора ди. Өч литрлы банкадагы балны да шул бәягә бирәләр. Бер бабай казларына кызыгып карап китте. Яңа елга кадәр сакларга урын юк, дип аласы итмәде. Шәлелеләр Яңа елга 1500 сум торачак инде ул дигәч тә уеннан кире кайтмады. Атнага бер тапкыр килеп көндезге унике-берләргә кадәр шулай сатып басып торалар икән. Мине баштан ук базар эченә кереп сатарга кыстый башладылар.   – Монда торып сата алмыйсың. Үз ишләрең янына барып бас (банкадагы әйберләр сатучыларны әйтәләр инде болар).   – Анда саткан өчен акча сорыйлардыр бит.   – Ун сумың гына бардыр инде.   – Ә нишләп үзегез анда бармыйсыз?   – Безгә келәймә кирәк, шунсыз саттырмыйлар.   Келәймә дигәннәре лабораториядән алынган кәгазь дип аңладым.   Озак бәхәсләшеп тормадым, Шәле апайлары күрсәткән якка киттем. Баштарак бер урынга барып баскан идем дә, бу акча түләп сатып алынган урын, дип куып җибәрделәр. Бер әби үзе янына чакырды, шунда барып урнаштым. Баштарак әле берсе, әле икенчесе килеп күз төшереп китте әйберләремә. Аннары соң гына эндәшәсе иттеләр.   – Кыярыңны күпмегә сатасың?   – Йөз сумгадыр.   – Бер килограмм кыяр булса бу банкаңда, йөз сум сорый аласың.   Базарда саткан өчен егерме сум алалар ди. Ул акча җыештыручыга, аңа себерке, көрәк алырга китә икән.   Сул як күршеләрем Югары Ослан районыннан ук килгәннәр. Аларның өстәлендә тозлы кыярдан башка тозлы гөмбәсе дә, киптерелгән мәтрүшкә, гөлҗимеш, мунча себеркесе, күкәй дә бар. Кыш көне – бакчада эшләр беткәч кенә сатарга киләләр ди.   Уң як күршем Лида түтәй бик аралашучан булып чыкты. Бу базарда ире үлгәннән бирле – унҗиде ел элек үк сата башлаган.   – Элек консервланган яшелчә, тозлы кыярларны яхшы алалар иде, хәзер сату бармый, кибеттә нәрсә генә юк бит, – ди ул.   Минем кем булып эшләвем белән дә кызыксынды. Телемә килгән иң беренче сүзем чәчтарашханәдә булды.   – Алайса хезмәт хакың бик аз инде синең. Бер унбиш мең сум чыгадыр.   Фатирны ипотекага алуымны белгәч:   – Син алайса элитный чәчтарашханәдә эшлисеңдер? – ди.   – Юк, – минәйтәм, – гадисендә.   – Алай булгач, акчаңны ничек җиткерәсең?   – Менә бу айга түләргә акчам җитеп бетмәгәч, булган әйберләремне сатарга дип чыктым (эчтән генә әстәгъфирулламны кабатлыйм).   – Әйдә, мин сине акча эшләргә өйрәтәм. Төшке ашны хезмәттәшләрең белән ашыйсыңдыр бит. Берәр көнне кыярыңны, икенчесендә бәрәңге пешереп, аннан менә бу борщыңны алып бар эшкә. Борщны чөгендер салаты кебек тә ашап була. Аларны да сыйла. Шулай итеп син үзеңә реклама ясыйсың. Бәлки, сатып алырга теләүчеләр дә булыр. Эшең кай тирәдә? Өеңә якын булганын эзлә. Бердән, юлыңа акча китми, аннары киемең дә тузмый. Транспортта йөреп, бөтен киемең таушалып бетә. Базарга сатарга чыгам дисәң, иң яхшысы – көндезге өч-дүртләргә килеп басу. Кеше эштән кайта башлый, карыны ач булган кешенең күзе ризыкка төшә. Бигрәк тә хатын-кызлар нәрсә пешерергә икән дип юл буе баш вата. Кайнатмаларыңны ярты литрлы банкаларга тутыр. Андыйларны теләбрәк алалар. Маринадланган кыярыңның өч литрлы банкадагысын алып кил. Кыяр тозлаганда эреләрен тутырма, ваграклары матуррак күренә. Кыш көне тозлаган кәбестә яхшы китә, ә җәен яшел тәмләткечләрдән эшләп каласың акчаны...   Шул арада бер апай килеп чөгендеремне күпмегә сатуым белән кызыксынды. Барыбер сату бармый дип, алыгыз егерме сумга, дим. Кыйммәтсенде, алмады. Лида түтәй аны таный икән, бу аферист гел шулай бәя төшертеп, юк кына бәядән алып китә, аңа сатмавың хәерле, ди.   Үзенең үлчәвенә куеп, чөгендерләремне үлчәде, бер пакеттагысын кырык, икенчесендәгесен кырык ике сумга сатарга кушты.   – Бәяне алай кискен генә төшермә, арзан булгач, товары начар дип уйлаулары бар.   Ике сәгатьләп басып торган арада минекен генә түгел, калганнарның да бернәрсәсен алучы булмады. Аякка да суык үтә башлады. Базардагылар «сосиска калтырана башлады» дип үземнән көлә башлагач, кайтып китәргә булдым. Мин бүген чөгендерне азрак алып чыктым дип, Лида түтәй чөгендерләремне алып калды, өшемәсеннәр дип, аларны иске балалар комбинезоны эченә тыгып куйды һәм, кичке бишләрдә әйләнерсең, сата алсам, акчасын бирермен, дип озатып та калды.   Лида түтәй көненә берәр нәрсә сатылмый калмый инде дисә дә, урын өчен егерме сум, транспортка кырык сум түләсәң, эшләгән акчаңның яртысы гына кала түгелме соң. Кем әйтмеш­ли, син уйлыйсың алтыга, ул каладыр яртыга. Акчадан бигрәк көнозын шушы суыкта аягүрә басып торыр өчен күпме сабырлык кирәк. Малны алганда ялгыз да алып була, сатканда әти белән дә сатып булмый диюләре шул минем кебекләр турындадыр инде. Акчаны беркайда да, беркайчан да шулай ансат кына эшләп булмый шул ул...   PS. Икенче көнне эштән кайтканда юлым базар аша үтте. «Әй, тукта әле, тукта!» – дип кемдер эндәшә. Борылып карасам, Лида түтәй.   – Минем сиңа сиксән сум акча бирәсем бар бит! Бүген көне буе сине көтеп басып тордым. Саттым бит чөгендерләреңне.   Акчасын алмыйм, саткан бае үзегезгә генә калсын дигән идем, ачуланды.   – Син дә бервакыт минем чәчемне кисәрсең әле.   – Чәчегезне кисәргә?!.   – Соң, чәчтарашханәдә эшлим дип әйткән идең бит...   Алдый белми алдасаң шул була инде, бетте базар аша йөрүләр...   Фото: Зөлфия Хәлиуллина    
Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА

--- | 07.01.2015

"Акчарлак", "Безнең гәҗит", "Ирек мәйданы", "Сираҗи сүзе" елның уңышлары һәм кыенлыклары турында

$
0
0
07.01.2015 Матбугат
Татарстанда басылучы "Акчарлак", "Безнең гәҗит", "Ирек мәйданы", "Сираҗи сүзе" исемле бәйсез газетлар 2014 елга йомгак ясады. Нәширләр почта аша ташу хаклары күтәрелүгә, азык-төлеккә һәм башка кирәк-яракларга бәяләр үсүгә карамастан, бюджеттан финансланучы газетлар белән чагыштырганда, абунәчеләрнең сизелерлек кимемәвен әйтә. "Акчарлак" матбугат йорты җитәкчесе Рузилә Сафина сүзләренчә, бәйсез газетлар алар халык мәнфәгатьләрен кайгыртучы да. Нәширләр арасында 2015 елда сүз ирегенә басым тагын да артырга мөмкин дип хәвефләнүчеләр дә бар.
Искәндәр Сираҗи, "Сираҗи сүзе" нәшире:        Искәндәр Сираҗи   – Сәяси һәм милли яктан караганда, 2014 ел Татарстан өчен бик уңышлы ел булды. Татарстан дөньякүләм дәрәҗәдә ниндидер үзенчәлекле эшләрдә, әйтик, Кырым вакыйгаларында һәм башка эшләрдә дә катнашты. Әлегеләр белән без халыкара мәйданда күренеп алдык. Киләсе елда да дөньякүләм йөзү ярышлары белән тагын танылырбыз дип уйлыйм.    Мөселманнар тормышына күз салсак, хәзер Илдус Фәиз һәм Вәлиулла Ягъкуб белән булган хәлләрдән соң теләсә нинди вакыйга ул шундый төссез һәм әһәмиятсез шикелле тоела һәм без 2014 елда ниндидер кимчелекләр һәм чатаклыклар булган очракта да шулкадәр рәхәт яшәдек дип саныйм. Артык тыныч булды кебек тоела.     Шәхсән үземә килгәндә, мин "Сираҗи сүзе" исемле газетымны ачтым һәм яхшы гына тираж да җыеп өлгердем.    Рузилә Сафина, "Акчарлак" нәшрияты йорты җитәкчесе:    ​– "Акчарлак" нәшрият йорты – ул бер "Акчарлак" газеты гына түгел, тагын дүрт-биш басма бар, шулай ук дини һәм дөньяви китаплар да чыгарабыз. 2014 елның иң истә калган вакыйгасы – татар, инглиз һәм рус телләрендә балалар өчен "Мавыктыргыч Татарстан" китабы дөнья күрү булды. Без аны Универсиадага дип әзерләгән идек, әмма өлгертә алмадык.     Рузилә Сафина   Татарстан президенты бу китапны, 43 мең тиражны, беренче сыйныф укучыларына бүләк итеп таратты. Бу китап чыгу минем өчен, әни кеше буларак та, җитәкче буларак та бик зур мөһим вакыйга булды, чөнки аны кызыбыз Әдилә эшләде. Ул КФУның юридик факультетын бетереп Петербурга китап нәшрияты белгечлегенә укырга кергән иде, бу китапны чыгару өчен укуын бер елга туктатып торды.   Хәзер уңай әйбер бик тиз онытыла, кыенлык хәтергә күбрәк уелып кала. Габделфәт тә, мин дә гомер уртасындагы кешеләр. Кушылып гомер итә башлагач та, һәм шулай ук долларга бәйле хәлләрне искә алсак та, кыенлыклар һәм авыр вакытлар күп булды. Узган елда икътисадка кагылган вакыйгалар халык тормышына күбрәк тәэсир иткәндер дип уйлыйм. Ел тәмамланганда халык арасында ыгы-зыгы да туды. Бу исә ватанпәрвәрлек хисләрен дә уятты.   Бәя арту укучыга тәэсир итмәде   2014 ел матбугатка бәя үсү белән дә истә калды. Без үзебезнең газет бәясен соңгы ярты еллыкта кисәк кенә 100 сумга арттырдык. Бу почта хезмәтенең бәясе үсү белән бәйле иде. Башта язылырлармы дип куркып та калган идек, әмма бәя арту укучыларга тәэсир итмәде. Тиражыбыз узган елгы кебек үк дип әйтергә була, аерма бер мең тирәсе генә булыр. 2015 елда гомум тираж 31 мең тирәсе булыр дип торабыз.    Бюджеттан финанслана торган һәм мөстәкыйль газетларны күзәткәндә, шәхси газетларның тиражлары төште дип әйтмәс идем. Минем бюджеттагыларның ничек эшләве турында әйтәсем килми, безнекеләр бит алар гел халык арасында, моның да уңай йогынтысы бардыр. Һәрбер шәхси газетның башында барыбер халык яраткан кеше тора. Мин бөтенесен дә санап тормыйм. Безнең очракка килгәндә, Габделфәтнең тамашачылары, үз итүчеләре бөтен Русиядә 30-40 мең генә дә түгел. Бу беренче сәбәп булса, икенчедән, әгәр дә син яхшы газета чыгармыйсың икән, халык мәнфәгатьләрен кайгыртмыйсың икән, кеше исеме белән генә укучы җыеп булмый.    Илфат Фәйзрахманов, "Безнең гәҗит" нәшире:     Илфат Фәйзрахманов   – Мин һәр елны да өметләр белән каршылыйм, әмма артык нәфесле булуым аркасындамы, алар акланып бетми. Менә 2014 ел да мин теләгәнчә барып чыкмады. Бары тик 2013 ел гына, Казан һава аланында очкыч казасын санамаганда, ничектер тынычрак үткән кебек тоелды. 2014 елда да, 2013 елдагы мөфтият тирәсендә оештырылган театр кебек, мөселманнарны ниндидер сәбәпләр табып, чиркәүләр яндыруда гаепләп, махсус оештырылган шикле һәм ышандырмый торган хәлләр белән истә калды.    Яңа ел алдыннан гына 1552 елда Казанны яулап алган Явыз Иван баскынчылары хөрмәтенә куелган һәйкәлгә кемнәрдер, вандаллык эшләп киткән, ниндидер язулар язганнар. Бу хәл дә махсус оештырылмады микән дип уйлыйм, чөнки мөселманнарны эзәрлекләргә шундый сәбәпләр кирәк булып тора. Менә шундый әйберләр оештырып, бу милли хәрәкәт активистларын да эзәрлекләргә, юкка чыгарырга, бетерергә тырышу булырга мөмкин.    Икътисади яктан да 2014 ел 2008 еллар кебек бик авыр ел булып тарихка кереп калачак, әле аның шаукымы дәвам итәчәк. Чөнки илдә "КырымНаш", "Кырым безнеке булганга – без бик бәхетле", "Украинада хәзер мәхшәр" дигән сүзләргә үзебезнең илебез һәм ватаныбыз өчен дөнья җәмәгатьчелеге алдында ояла башладым. "КырымНаш" дип шау куптарган халык инде бүген төптә нәрсә ятканны аңлый башлады кебек, чөнки кибетләрдә бәяләр үсә, рубль мәтәлеп үз кыйммәтен юкка чыгарып бара. Әмма гади халыкның күпчелеге боларның нилектән килеп чыкканын, чын асылын аңлап та бетерми.    Мин инде күптән телевизор карый алмыйм, үземә кирәк мәгълүматны бары тик интернеттан гына табам. Тора-бара сүз иреге дә кысылырга мөмкин. Хәзер аны авызлыклау өчен төрле чаралар күрелә. Дөрес, хак мәгълүматны интернеттан табу да киләчәктә кыенлашырга мөмкин. Без торган саен Төньяк Кореяга якыная барабыз. 2015 елга да ниндидер өметләр белән керәсең, әмма ниндидер уңай үзгәрешләр булыр дип өметләнмим.    Раиф Усманов, "Ирек мәйданы" нәшире:     Раиф Усманов   ​– 2014 елда почтаның бәяләрне кисәк күтәреп куюы көтелмәгән хәл булды. Болай да соңгы елларда тиражлар кими иде. Бу татар матбугатына гына кагылмый, мондый күренеш, гомумән, басма матбугатка хас. Әле урыслар белән чагыштырганда татар матбугатының хәле яхшырак та, чөнки урысларда коточкыч көндәшлек, әле интернетта да ярышалар. Татар телле сайтлар әле тулы көченә эшләми, монсы безгә плюс.   Оператив хәбәрләр, яңалыкны, кирәкле мәгълүматны газеттан туган телдә укырга күнеккән катлам бар. Почтаның укучыга газетны җиткерү хезмәте ике тапкырга кыйммәтләнде. 32 битле, төсле булып чыккан "Ирек мәйданы"на язылу моңа кадәр 345 сум тора иде, яртыеллыкка язылу бәясен 100 сумга арттырырга туры килде. Газетның бит санын арттырган чаклар бар иде, чыгу ешлыгын да үзгәрткән булды, әмма бәяләрне әкренләп, аз-азлап кына арттыра идек. Газет зыянга эшләсә дә бәясен арттырмаска тырыштык, әмма бу юлы башка чарабыз калмады, ризалашырга туры килде. Бу – зур җитешсезлек.   Башкалар тиражлар кимеде дип зарланса, үзебездә аны сизмибез, узган ел да шул тирә иде, әле дә. Рәсми саннар матбугатка язылу 37 проценка кимеде дип әйтә. Күсәк башы беренче чиратта атнасына берничә тапкыр чыккан газетларга төште.   Тарихка күз салсак, "Татарстан яшьләре" гомер буена атнасына өч тапкыр чыгып килде, укучылар да аңа ияләнгән иде. 1998 елдагы дефолт вакытында, анда эшләп йөргән чагым. Икътисади кризис сәбәпле язгы язылу бәясе кисәк кенә артты – 30 сумнан 60 сумга әйләнде. Ул вакытта да газета чыгу ешлыгын киметмәде, хәзер исә атнасына бер тапкыр гына басылачак. Тотып торган ике газет кала: "Ватаным Татарстан" белән "Шәһри Казан". Газет барыбер өйгә берничә тапкыр килергә, мәгълүмат вакытында барып җитү мөһим әйбер, шуңа күрә газет укучысы белән даими аралашырга тиеш.   2014 ел безнең өчен Башкортстанда да чыга башлаубыз белән дә истә кала. Дөрес, без болай да күрше республикада таралдык, "Ирек мәйданы"н 600-700 кеше алдыра иде. Анда миллион ярым татар яши, шунда газет чыгарырга дип гел хыялланып йөрдем. Татарстанда чыккан газет Башкортстанга бер атнага соңарып килә, ул уңайсыз иде, мәгълүмат искерә бит.   1 июльдән Башкортстанда каталогка "Манзара"ны теркәдек. Без Татарстанда 32 бит булып чыгабыз, аның 16 битен аерып алып Уфада бастыра башладык. Көнендә диярлек тарала. Тиражлар белән әлегә мактанырлык түгел, башта 280 кеше язылды, бу яртыелыкка 1200 укучыбыз булды. Бу күп түгел, эшлисе дә эшлисе әле. Башкортстан яңалыкларын биреп барырга, газетны төсле итәргә, битләрен дә арттырырга җыенабыз.   Татар газеталары арасында безнең "Ирек мәйданы" читтә таралучы иң зур тираж дип әйтергә мөмкин. Казанда кемдер өч мең тираж белән газет чыгара, ә безне читтә генә өч мең кеше укый булып чыга. Оренбур, Ектеринбур, Пермьне дә берләштереп, аларга да кызыклы газетлар чыгару теләге бар. Татарлар бит Татастанда гына түгел, алар да үз телендә чыккан кызыклы файдалы басманы укырга тиеш дип саныйм мин.   Бүген татар газеталары үз казанында кайный. Бу безнең кимчелек. Без язганны башкалар укымый. Мәрхүм Туфан Миңнуллинның сүзләре истә калган. Шәп, талантлы язучы, бер юк кына күренештән зур фәлсәфә чыгара белә, дия иде ул. Аның "Кызыл тышлы дәфтәр"ендәге язмалары тәрҗемәдә "Звезда Поволжья"да чыга башлаган иде. Татарча гомердә укымаган кешеләр "Кара әле, Туфан Абдуллович, кызык әйберләр язасыз икән бит!" дип шаккаткан. Без дә шул юл белән барырга булдык, газетта уңышлы чыккан язмаларны урысчага тәрҗемә итеп басабыз. Шәп татар табиблары бар. Дару үләннәрен җыеп дәвалаучылар күпме. Бакчачылар арасында Франс Хәлилов, Фарсель Зыятдинов та бар. Аларның киңәшләре башкаларга да кызык бит. Татарлар арасында уңышлы кәсепчеләр бар, эшләре дә алга бара, үзләре үрнәк кешеләр. Кызык, үзгә карашлы милләттәшләрне ник башкаларга да танытмаска? Урысчага тәрҗемә итеп тә газет чыгара башладык.

 


Наил АЛАН

--- | 07.01.2015

“Сөясеңме, сөймисеңме...” беренче тапкыр Мәскәүдә

$
0
0
07.01.2015 Мәдәният
Мәскәүдә беренче тапкыр Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының бу сезондагы беренче премьерасы - Флорид Бүләковның “Сөясеңме, сөймисеңме...” спектакле күрсәтеләчәк. Спектакльнең режиссеры – Радик Бариев. Рольләрдә - Равил Шәрәфиев, Дания Нуруллина, Ләйсән Рәхимова, Раил Шәмсуаров. Искәртеп үтәбез, Камал театрының традицион Мәскәү гастрольләре 14-21 гыйнварда Россиянең Малый театры сәхнәсендә үтә.
“Сөясеңме, сөймисеңме...” спектакленең премьерасы 4 октябрьдә ,ekls, ә 3 октябрьдә Камал Театры 109 сезонын ачты. Флорид Бүләковның әлеге пьесасы Татарстан һәм Башкортостан театрларында гына түгел, Россиянең башка төбәкләрендә дә еш куелды. Мөгаен, бу трагикомедиянең күңелгә үтеп керердәй эчтәлеге белән бәйледер.   Авырып ятканда Картның күзенә әҗәл күренә һәм исән калырга бер мөмкинлек бирә: гомере озынайтылсын өчен ул өч сәгать эчендә изге гамәл кылырга тиеш була. Һәм алар карчыгы белән, ашыгып-кабаланып, нинди изгелек кылырга дип уйлаша башлыйлар.    Нәрсә уйлап табарлар һәм шушы кыска вакыт эчендә өлгерерләрме? Бу өч сәгать бергә үткәргән соңгы мизгелләре булса, алар аны ничек уздырыр? Гомер буе иңгә-иң яшәгән карт белән карчык тормышларының асылына төшенә алырмы? Җавап эзләп алар яшьлек хатирәләренә бирелә. Бергә кичергән бәхетле көннәре һәм инде төзәтеп булмаслык хаталары белән бөтен гомерләре күз алдыннан үтә.   Гомер буе иңгә-иң яшәгән Карт һәм Карчык рольләрендә - Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Равил Шәрәфиев һәм Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Дания Нуруллина. Аларның яшь чагын – Гомәр белән Вәсилә ролен – Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Рәхимова һәм Раил Шәмсуаров башкара.     «Бу пьеса – мәхәббәт хакында. Хәер, башка күп кенә пьесалар кебек үк, тик алардан аермалы буларак, кыска вакытлы шаулы мәхәббәт хакында түгел, ә көчле, бер гомер озынлыгына тиң сөю турында, - ди пьеса авторы Ф.Бүләков. – Әлбәттә, озак дәвамында эчендә әлеге мәхәббәт бәйрәмнәрне дә, гадәти көннәрне дә кичергән, тик тирәнлеген, көчен югалтмаган. Миңа калса, безнең һәркайсыбыз нәкъ шундый хисләр хакында хыяллана һәм шундый мәхәббәткә юлыккан кешеләр бәхетле».   Традицион Мәскәү гастрольләре кысаларында спектакль ике мәртәбә: 15 гыйнварда 19.00 һәм 18 гыйнварда 18.00 күрсәтелә.    Искәртеп үтәбез, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры гастрольләре 14-21 гыйнварда Мәскәүдә үтә. Малый театрның төп бинасында ремонт эшләре бару сәбәпле, гастрольләр Малый театрның филиалы сәхнәсендә үтәчәк. Адресы:  Зур Ордынка урамы, 69 йорт (Добрынинская метро тукталышы). Малый театр белән Камал театрының алмаш гастрольләре 2006 елдан башлап үтә һәм ул матур традициягә әверелде.  Яңа 109 сезонда Камал театры Мәскәүгә 8 спектакль алып бара, нигездә, премьералар.   Билетларны Малый театр кассасыннан яки Камал театрының шәхси сайты аша сатып алырга мөмкин: http://go.kamalteatr.ru/tat/ Бронь, мәгълүмат, билет алу: (495) 624-40-46 Касса: (499) 237-31-81
---

--- | 07.01.2015

Татарстанда 37 градуска кадәр салкын көтелә

$
0
0
07.01.2015 Киңәш-табыш
Иртәгә, 8 гыйнварда, Татарстанда аязучан болытлы һава. Төнлә явым-төшемнәр көтелми, көндез урыны белән бераз кар, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Төнлә 27-32 градус салкын, аязган вакытта һәм түбән урыннарда - 37 градуска кадәр. Көндез 18-23, республиканың көнчыгышында 26 градуска кадәр суык булуы ихтимал. Юлларда - бозлавык.  
---

--- | 07.01.2015

Яллар ялыктырмадымы әле?

$
0
0
08.01.2015 Җәмгыять
Шагыйрь Рифат СӘЛАХ, язучы Зифа КАДЫЙРОВА, “Болгар” радиосы ди-джее Рушан ХАНТИМЕРОВ, җырчы Гөлнара ТИМЕРҖАНОВА, Теләче район мәдәният йорты методисты Зөлфия ИБРАҺИМОВАдан сораштыру.

Ниһаять, 2015 ел – Сарык (Кәҗә) елына да аяк бастык. Күпләр иске елны шактый катлаулы булды дип искә ала. Елның соңгы көннәрендә ил икътисадында күзәтелгән вазгыять бу кәефне тагын көчәйтте сыман. Тик нәрсә генә булса да, Яңа елны яңа өмет, яңа шатлык белән каршыларга күнеккән безнең халык. Ходайдан ныклы сәламәтлек, “Сугышлар гына булмасын!” дигән шигарь астында, тыныч-имин көннәр сорап, озын ялларның да яртысын уздырып җибәрдек. Ә сезне яллар ялыктырырга өлгермәдеме әле?

Рифат СӘЛАХ, шагыйрь:


– Яңа ел минем өчен гел күңелсез көннәрдән генә торды. Шуңа мин аны берничек тә бәйрәм дип атый алмыйм. Шушы чорда ел да кабатлана торган бер традиция бар: гел шул вакытларда салкын тидереп авырыйбыз. Гомумән, үзе­безнең татар-мө­сел­ман хал­кының бу уңайдан бәй­рәм ясавын аңлый алмыйм. Мөселман бәй­рәм­нәрен дә бит әле Яңа ел дәрәҗәсенә күтәреп торганыбыз юк. Хәзерге вакытта юлда әле. Туган авылымнан Казанга барабыз. Ял көннәреннән файдаланып, туганнар белән күбрәк оч­рашып калырга тырышабыз. Һич ялыгып өлгер­мәдек. Өйдә генә торсак, бәлки ялыктырыр да иде. Ә иҗат кешесе өчен һәр ял көне кадерле. Иҗат та күп вакыт таләп итә.

Зифа КАДЫЙРОВА, язучы:


– Лаеклы ялдагы ке­шегә бөтен көн дә бертөр­ле инде ул. Әле яңа гына кар көрәп кердем, утын ташып куйдым. Шулай көн­дәлек мәшәкатьләр белән яшәп ятыш. Вакыт-вакыт компьютер алдына утырам. Ялларның өч көне кунак каршылап үтте. Бакчабызда инде өченче ел рәт­тән яшибез. Шуннан бирле Яңа елны балаларым, туганнарым белән бергә каршылыйбыз. Бу бәйрәмне беркайчан да читтә уздырган юк.

Рушан ХАНТИМЕРОВ, “Болгар” радиосы ди-джее:


– Минем көн дә эфир, әле ялның ни икәнен күргән дә юк. Эштән соң кинога бардык, чыршы шәһәрчекләрендә йөрдек. Шулардан ары узган юк әле. Авылга кайтып, әни­ләрне котлап килергә дә җай чыкмады. Яңа елны исә шәһәр читендә якыннарым белән каршыладым.

Гөлнара ТИМЕРҖАНОВА, җырчы:


– Яңа елны гаилә бе­лән өйдә каршыладык. Бәйрәм көнне генә башкара торган билгеле бер тради­цияләребез юк. Га­дәттә, Яңа ел көнне каз пешерәм. Бүген иң зур шатлыгыбыз бар – кыз үстерәбез. Ялларга кил­гәндә, алар шактый ялыктырды. Бюджет системасында эшләү­че­ләргә, бәл­ки, озын яллар ки­рәктер дә, әмма үзенә үзе эшләп, шулай ук салым түләү­челәр өчен бу яллар бик озын, миңа калса.

Зөлфия ИБРАҺИМОВА, Теләче район мәдәният йорты методисты:


– Яңа елны авылда әти-әни янында (шөкер, алар исән-саулар), бөтен туганнар белән бергә каршыладык. Яңа елны каршы алганнан соң, күршеләрне кот­ларга нардуганнар булып киенеп керәбез. Танымасалар, бигрәк тә кү­ңелле була инде! Яллар ялыктырырга өлгерде ди­мәс идем. Узган атнада Теләче районы Иске Җөри авылында ятим балалар өчен приют ачылды. Шунда бәй­рәмне алып баручы буларак катнаштым. 6 гыйнвар көнне исә районда Раштуа бәй­рәмен үт­кәрдек. 




1 | 07.01.2015

Мәктәп укучыларының кот очарлык вәхши видеосыннан соң һаман тынычлана алмыйм

$
0
0
08.01.2015 Җәмгыять
Беркөнне Фейсбук челтәрендә мәктәп укучыларының кот очарлык вәхшилеген күрсәткән видео карадым. Инде өч-дүрт көн узды, мин әле һаман тынычланып бетә алмыйм. Видеодагы малайларның укытучыларын мыскыл итүләре күз алдымнан китми.

Ә ул моннан гыйбарәт: бер малай, арттан килеп, тактага язып торган хатын-кыз укытучының башына чүп чиләге каплый! Укытучы чиләкне башыннан көч-хәл белән ала да, идәнгә атып бәрә. Өс-башын чүптән арындырып, әлеге малай янына килә һәм аны өстерәп торгызмакчы була. Кая ул! Үзеннән ике башка озын үгезне селкетә дә алмый. Ә теге иблис кизәнеп, укытучыга сугарга килә. Башкалары шарык-шорык көләләр. Укытучы хатын инде шактый өлкән, илле яшьләр тирәсендәдер. Ә укучылары ун-унберенче сыйныфларга охшаган. Сүгенүләренә чыдарлык түгел. Бөтен классны яңгыратып, оятсыз сүзләрне сибәләр генә. Искиткеч кыргый күренеш! Русия мәктәпләренең бүгенге хәлен, төгәлрәге, череп, эчтән таркалып баруын күрсәткән видео бу. Шушы “геройлык”ны төшереп торган малай үзләрен фаш итүче әлеге видеоны интернетка куеп, нәрсә әйтергә теләде икән? Монда үсеп килүче, инде формалашып җиткән буынның кансызлыгыннан башка бернәрсә дә күреп булмый. Ә шундый видеолар белән балаларның мактанышулары бүген хәтәрлекне күрсәтүче бертөрле әшәке модага әверелеп бара. Имгәтеп бетереп, үлем хәленә җиткәнче иптәшләрен кыйнау дисеңме, бер гаепсез бомжларны, исерекләрне кыйнап үтерү дисеңме, кан тулы җәзалау күренешләре дисеңме – шуларның барысы белән интернет тулган. Беренче канал, “Россия” каналлары әледән-әле шундый вәхшилекләрне экранга чыгарып, шаккатырырлык тапшырулар күрсәтәләр. Иптәшләрен кыйнап урын өстенә яткырган вәхшиләр студиягә килеп утыралар, күзләрендә үкенүнең, телләрендә гафу сорауның дәхеле дә юк.

Мәскәү өлкәсе шәһәрләренең берсендә сигезенче сыйныфта укучы биш кыз иптәшләрен канга батырганчы кыйныйлар, типкәләп кабыргаларын сындырып, башын тишеп бетерәләр. Шушы үлем хәленә җиткергәнче кыйнауны бер егет телефонына төшергән. Кызны якламаган, вәхшиләр кулыннан йолкып алмаган, полиция чакырмаган. Иң аптырашта калдырганы – әлеге кыйнау күренешен үсмерләр бер-берсенең телефоннарына күчергәннәр. Бушка түгел, акча түләү хисабына. Укучылар телефонында шушы һәм шуңа охшаш бүтән вәхши сюжетлар таралуын хокук саклау органнары белеп тора. Әмма алар чара күрәсе, җинаятьчеләрне хөкемгә тартасы урынга күп вакытта хулиганнарны исәпкә бастыралар, әти-әнисенә кисәтү ясыйлар һәм шуның белән вәссәлам! 14 яше тулмаган үсмерләрне җинаять җаваплылыгына тартып булмый.

Ә җитәкчелек шушы гадәттән тыш хәлгә мәктәп укытучыларын гаепле дип таба. Имеш, алар балаларны дөрес тәрбияләмәгәннәр! Телетапшыруларда да мондый темага сөйләшү барганда түрдә башын иеп мескен укытучы утыра.

Кызык, укытучылар дәресләрдән соң да балаларның кая баруларын, нәрсә эшләп йөрүләрен тикшерергә тиеш микәнни? Аның да үз гаиләсе, үз балалары бар. Укытучы да кеше бит! Бер уйлаганда гаҗәп тә, кызганыч та инде. Банкны бассалар, банкирны гаепләмиләр, каракны эзлиләр. Ә ни өчен әле укытучы мәктәп ишегалдыннан чыгып, урамда төрле җинаятьләр кылып йөргән укучы өчен җавап бирергә тиеш? Дәресләрдән соң баласының кайда өстерәлеп йөрүен әти-әнисе белеп-тикшереп торырга тиештер дип беләм мин үзем, чөнки мәктәп, иң беренче чиратта, укучыларга белем бирә. Балаларны тәрбияләү – мәктәпнең икенче вазыйфасы. Тәрбия эше белән өйдәге ата-ана шөгыльләнергә тиеш. Әдәп-әхлак дәресләре, дин тәрбиясе, җәмгыятьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре балага ата-ана тарафыннан сеңдерелергә тиеш. Ә бүгенге ата-аналар кадерле “мәхәббәт җимешләре”н мәктәпкә китереп ташлыйлар да, шуның белән үз вазыйфалары үтәлгән дип саныйлар. Бала өчен мәктәп җавап бирергә тиеш, янәсе. Сыйныфтагы егермеләп баланың кайда нишләп йөрүен тикшереп бетерү өчен сыйныф җитәкчесенә бүген түли торган бер мең сум гына җитми шул, егерме сыйныф җитәкчесе һәм шуның кадәр түләү кирәк. Укучыларның мәктәптән тыш кайдадыр сугышуларында мәктәпне гаепләү, төп гаепне укытучылар арасыннан эзләү, гомумән, акылга сыя торган эш түгел.

Укучыларның төрле тәртипсез күренешләрне телефонга төшереп, аны акчага тарату яки социаль челтәрләргә куюлары бүген аеруча популярлашып китте. Язма башындагы очрак безнең илдә көн саен булып торган хәлләрнең берсе генә. Иренмичә интернетта утырсаң, чәчләрне үрә торгызырлык андый видеоларны хәйран күрергә мөмкин. Интернет сайтлар мондый кыйнаш сюжетларын шактый кыйммәт бәядән сатып алалар. Ә андагы җинаятьчеләрне эзләп табу һәм хөкем каршына бастыру шактый кыен эш. Дөресрәге, аларны эзләп тә тормыйлар. Шулай да бер ел элек мондый “бизнес” оештыручыны хөкем иттеләр шикелле. Бер ирне кыйнап үтергәнне төшереп интернетка элгән өчен шартлы рәвештә ике ел бирделәр. Бернишләп тә булмый: фермадан бер капчык он урлаган кешене дә ике елга төрмәгә утырталар, кеше үтергән өчен дә.

Балаларның шундый мәрхәмәтсез булып үсүләрендә кемнәрне гаепләргә дә белмәссең. Вәхшилекнең чыганагын, кайберәүләр әйткәнчә, чит илләрдән эзләү җиңел анысы. Аларда да балалар төрле вәхшилекләр кылалар, хәтта мәктәпкә мылтык, автомат тотып керәләр. Ләкин американнар балаларны тәрбияләүгә җиң сызганып тотындылар. Кан белән тулган боевиклар күп штатларда тыелган. Балаларның психикасына зыян сала торган мондый фильмнарны Америка Русиягә чыгару өчен төшерә. Безгә ярый! Миллионлаган сумнарга төшереп сатып алалар, ә үзебезнең “Ну, погоди!”ны тыялар. Аның каравы, тәрбиянең “т” хәрефе дә булмаган, тулысынча әдәпсезлек, мәгънәсезлек белән тулган “Шрек”, “Симпсон”нар тыелмый. Хәер, ул мультфильмнарның каралуы кимеп бара инде, бүген бөтен бала компьютер уеннары белән җенләнә. Ә ул компьютер уеннары теләсә-кайсы мультфильмнан хәтәррәк. Уеннарның бөтенесе дип әйтерлек сугышу, үтерү, атышуга корылган. Анда кан, өзелгән баш, өелгән сөяк... Кайсы ата-ана гына баласының планшетта, телефонда яки компьютерында нәрсә уйнап утырганын карап, тикшереп торыр икән?!

Хуш, инде язылганнарга нәтиҗә ясап карыйк. Балаларның вәхшиләнә баруына нәрсә гаепле: мәктәпме, компьютермы, интернетмы, чит илләрме? Төрлечә уйлаучы булыр. Әмма мин төп гаеп ата-аналарның үзендә дияр идем. Ник дигәндә, баланың сәламәтлеге өчен дә, кылган гамәлләре өчен дә аны шушы дөньяга тудырган ата-ана җаваплы. Тәрбия белән шөгыльләнәсе урынга, әниләр балаларының өс-башлары бүтәннәрнекеннән ким булмасын дип борчыла. Сумкасына конфет, шоколад тутырып җибәрсә, Аллага шөкер, балам кешенекеннән ким ашамый дип куана. Ә ул бала кайда йөри, кемнәр белән аралаша, нинди уеннар белән мавыга – аны тикшерергә, аның белән кызыксынырга ата-аналарның вакыты да, теләге дә калмый. Чөнки гаилә институты таркалып бара: ир-атлар эчүгә сабышты, гаиләләрен ташлап китә башлады. Тулы булмаган гаиләдә әниләр йә хәмер белән мавыга, йә гаилә йөген үзе генә тартып, балаларына тиешле игътибар, тәрбия бирми. Ә андый балалар өчен гадәттә мәрхәмәтлелек, ярдәмләшү кебек хисләр ят була.

Гаилә – җәмгыятьнең нигезе. Черек нигездә өй нык тора алмый, ул бер якка янтаеп төшә. Шуның шикелле вәхши балалар белән тулган җәмгыять тә җимерелмичә озак торыр микән?  


Фәрит ВАФИН

73 |

Түбән Камада 8 кеше исле газдан агуланган

$
0
0
08.01.2015 Фаҗига
Түбән Кама районының Хутор Минькино авылында күңелсезлек килеп чыккан.

Бер йортта дүрт бала һәм дүрт олы кешене күршеләре аңсыз килеш табып алалар. Аларны тиз арада Түбән Кама район хастаханәсенә озатканнар. Табиблар әйтүенчә, зыян күрүчеләр исле газ белән агуланганнар. Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат үзәге мәгълүматларына караганда, ике бала аеруча авыр хәлдә. Әлегә исле газның чыгу сәбәпләре ачыклана. 




|

Фаяз Хуҗин: Казан ханннарына һәйкәл куелырга тиеш

$
0
0
08.01.2015 Тарих
Соңгы елларда археология фәне белән кызыксынучылар бермә-бер артты. Бу фактны аксакал археологларыбыз да раслый. Татарстанда гына түгел, ә Россия һәм чит ил галимнәре арасында да абруй казанган Фаяз Хуҗин археология, тарихыбыз турында сөйләп, сәгатьләр буе авызына каратып утыра ала.

Быел Казанда Археология институты ачылгач, яшьләребез арасында да әлеге өлкәгә карата кызыксыну артты. Хәзерге башкарган хезмәтләребезне элегерәк еллардагы белән чагыштырып та булмый. Археологларның саны да артты, аның дәрәҗәсе дә үсте. Элекеге кебек Татарстан эчендә генә казу эшләре алып барылмый, ә Ульян, Самар, Әстерхан кебек тирә-якларга да чыгалар.

Гомерен тарих фәненә багышлаган археолог-галим, Татарстан Фәннәр Академиясенең мөхбир-әгъзасы, тарих фәннәре докторы Фаяз Хуҗин белән оештырган әңгәмәбез нәкъ менә әлеге өлкәгә карый.

- Фаяз абый, Болгар, Зөя – Татарстанның борынгы җирләрен рәткә китерү, аларга яшәү сулышы өрү, үз чиратында, хөкүмәт җитәкчеләренең тарихчы-галимнәргә игътибар арттыруына зур этәргеч булды кебек...


- Аллага шөкер, җитәкчеләргә бернинди дәгьваларыбыз да юк. Һәр тәкъдим, фикерләребезгә колак салалар. Үзгәртеп кору, яңарыш чоры вакытында, үзегез беләсез, тарихка игътибар көчәйде. Элек тә белеп тора идек, тик җүнләп тикшерергә һәм ачышларыбызны пропагандаларга ирек бирмәделәр. Безнең бит тарих Болгар чоры белән генә чикләнми. Алтын Урда, Казан ханлыгы да бар. Болгарлар VIII гасырда килгән. Аңа тикле кайда яшәгән? Азов, Кара диңгез буйларында яшәгәннәр. Ә анда алар каян килгән соң? Бусы хуннар чоры белән бәйләнгән, димәк, чынында, колачны киңрәк җәяргә кирәк. Без - дәүләтле халык, дибез. Бөтен халыкның да дәүләте булмаган бит. Бигрәк тә Болгар дәүләте кебек. Димәк бездә цивилизация булган. Менә шул цивилизацияне өйрәнү без галимнәргә генә түгел, гомумән, дәүләт кешеләренә кирәк. Борынгы байлыкны җирдән тартып алабыз да, менә дип күрсәтәбез. Шунысы куандыра: хәзер үз тарихы белән горурланмаган кеше юк диярлек. Ә элек аны белмиләр дә иде.

Казан Кремлен казыганда карт кешеләр килеп, борынгы ташларны сыйпап китә иделәр. Безнең бабайларныкы бит бу, аларның кулы тигән бит дип. Шулай итеп алар тарихка орыналар. Ә бит бар инде заманнар: казыйбыз, бер кеше кызыксынмый. Язган мәкаләләребезне дә үзебез шикелле археологлар гына укый иде. Мәктәптән укытып килгәч, бу өлкәдә үземнең кирәксезлегемне дә тоя идем.

- Хәзер археолог һәм тарихчы галимнәр Болгар белән Зөядә генә кайнаша кебек, Биләрнең язмышы ничегрәк булыр соң?


- Биләрне аердык шул. Заманалар үзгәрү, анысы, әйбәт. Советлар Союзындагы кайбер яхшы алымнарны җимерделәр. Элек бездә, әйтик, бер теманы эшләү өчен казырга кирәк. Казу өчен дәүләт акча бирә иде. Хәзер дәүләт бер тиен акча бирми. Ләкин икенче яктан, мәсәлән, Казанда, кайсы җирдә төзелеш эше башлап җибәрелә, башта без анда казырга тиеш. Казанның үзенең территориясендә 60 алтын археологик һәйкәл бар. Шуларның берсен казый башларга мөмкиннәр. Без казыйбыз, төзүчеләр безгә акча күчерә. Петербургтан башлап, Мәскәү, Татарстан аркылы Пекинга автомобиль юлы төзиләр. Ялгышмасам, 7 полосалы була, дип әйтәләр. Археологик истәлекләрне җимермәс өчен, закон буенча, төзүчеләр кайсы юлдан баруларын безгә күрсәтергә тиеш. Фәкать безнең рөхсәт белән генә эшлиләр. Борынгы авыл җирләре аша юллары кисешкән очракта, беренче археологралар тикшереп чыгарга тиеш. Шуңа күрә Биләребез һаман калып тора. Анда төзелеш көтелмәгәч, тарихи мәгълүмат югалмый кебегрәк килеп чыга инде.

- Биләр серләренә төшенү сезнең хыял булып кала бирә димәк?


- Тиздән Болгарда эшләребезне төгәлләп, Биләрне дә күтәрергә теләк бар. 2015 елда археологлар Биләргә дә игътибарларын арттырырга ниятләп тора. Биләрдә тарихи-археологик, табигать музей-тыюлыгы эшләп тора.

Заманында мин Биләрнең үзәген өйрәнгән идем. Монда мәчет ачылган, аның янында зират табылган. Анда ханнар җирләнгән, димәк шул тирәдә үк хан сарае да булган. 1973-75 елларда Биләрне самолеттан фотога төшергән булалар. Аэрофото планында борынгы бинаның эзләре ачык шәйләнә. Биләр әлегә бер процентка гына тикшерелгән. Монда да якын киләчәктә тикшерүнәләрне Зөфәр Шакиров белән бергә яңартып җибәрергә исәп бар.

Соңгы елларда галимнәрне археология һәм экология мәсьәләләре дә кызыксындыра башлады. “Ул чорларда да бит инде урманнарны кисү гаҗәеп дәрәҗәдә көчәеп китә. Биләр шәһәрен төзегән чорда бигрәк тә. Биләр эчке һәм тышкы шәһәрдән тора. Эчке шәһәр ике кат стена белән уратып алынган. Бер каты - 5 километр, икенче каты - 5 километр, димәк барысы 10 чакрым. Тышкы шәһәр өч кат валлар белән уратып алынган. Аның озынлыгы 10 километрдан артык. Димәк ки, барысы 40 километр. Аның өчен күпме төзелеш материалы кирәк. Урманнар ни өчен беткән дигән сорауга күпмедер дәрәҗәдә җавап бу.

- Казан кирмәнендә шактый зур масштабта казу эшләре узды, ханнар каберлеге табылды. Сөяк калдыкларына ДНК анализы ясалдымы?


- Минем белүемчә, юк. Без аны тикшерергә тырышабыз. Әле тикшерелеп бетмәде. 1977 елда аларны Альфред Халиков ачкан иде. Ул чагында бу хакта язарга да ярамады. Без аның материалларын, үзебезнекен дә өстәп, 1997 елда гына чыгара алдык. Чыннан да, кем сөякләре бу? Кемнәр күмелгәнен белергә теләп, язма чыганакларны өйрәндем. Казан ханлыгында 13 хан булган. 13нең 6сы - Казанда күмелгән, 7се - читтә. Димәк, кайсы кем икәнен 6 хан арасыннан эзләргә кирәк. Соңгы вакытта сораулар килеп туды. 2004 елда казыдык. Альфред Хәсәнович каберлек кечкенә генә бер төрбәдә тупланган дип уйлаган иде. Бер төрбәдә алты хан ята. Башта, Аллага шөкер, алтысы да монда дип уйлаган идем. Казып бетерергә туры килмәде. Дөресрәге, казыйсы да килмәде. Җир өсте, чокыр казыйлар. Табут ике катлы. Матур итеп күн белән көмеш кадаклар кагып тышланган. Аны күмәләр дә, пирамида формасында таш корылма ясап куялар. 2004 елда казып чыгара башладык. Бер ташны алган саен планга төшерәбез, номерлап куябыз, яңадан җыясы була бит. Миңа әллә нәрсә булды. Нәрсәгә ачабыз инде, анда кабер инде, дим. Барыбер язуы юк, белеп булмый, мин әйтәм. Туктаттым. Иртәгә казый башлыйбыз дигән көнне Мәскәү радиосыннан Аксак Тимернең Сәмәркандтагы төрбәсе вакыйгасын тапшырдылар. Мин андый хорафатларга ышана торган кеше дә түгел үзем. Сәбәпләр эзли башладым, антрополог та юк, калдырып торыйм әле, дидем. Дөрес эшләгәнмен. Кирәк булса, теләсә кайчан ачарга була бит. Үзем генә ачсам, анда кем дигән сорау туар иде. Язылган ташы булса да сакланмаган, җимергәннәр. Икенчесен казыганда хатын-кыз баш сөяге чыкты. Һич көтмәгән идек. Сөембикә түгел инде, ул монда күмелмәгән. Хан янына хатынын да күмәргә мөмкиннәр. Димәк, монда алты хан булып чыкмый. Киңәергә рөхсәт сорап йөрдем. Бирмәделәр. Киңәйсәк, Сөембикә манарасына килеп терәләсең, җимерелер дип дәлилләделәр. Иң борынгы каберлектәгесе Мәхмүт хан булып чыкты. XV гасырның 60нчы еллары. Яше дә туры килә. Икенчесендә Мөхәммәтәмин булырга тиеш. Альфред Хәсәнович аны Сафагәрәй түгелме дигән иде. Сафагәрәй түгел, ул яшь була, кырык та юк. Ә бу карт, Казан ханнары арасында иң карты - иллеләр булгандыр. Сөякне Мәскәү антропологлары тикшерде. Тешен, башын, кул-аякларын җентекләп өйрәнделәр. Бик нык авырган, аяклары йөрмәгән, остеохондроз да булган. Ә язма чыганакларда көлебрәк язып калдырганнар. “Ул үләр алдыннан ике ел авырып ятты. Янына кереп тә булмый иде, исле”, - дип. Аягы чери башлаган булган - туры килә. Шул сөякләрне күчереп күмергә картлар 1977 елдан бирле бик сорадылар инде. Шул урынга. Быел эш башланды. Ханнар зираты булган урында баскыч, ишек кереп китә. Шул подвалда күмәр өчен урын ясыйлар. Күмеләчәк ул, Алла бирса. ДНК тикшеренүләре бездә дә булачак, ул практикага кереп бара.

- Фаяз абый, 30 август, ягъни шәһәр туган көн Татарстанның суверенитет бәйрәмен урлады дип уйламыйсызмы?


- Башта игътибар бирми идем. Хәзер уйлана башладым. Ике бәйрәмне бергә куштык шул. Минемчә, 1005 ел - шартлы дата. Төп-төгәлен әйтә алмыйбыз, X гасырның ахыры–XI гасырның башы – археологлар биргән дата шул. 1005тә дә нигез салынырга мөмкин. Гадәттә, шәһәргә көз якынлашканда түгел, яз көне нигез салалар, йортларны да яз көне сала башлыйлар. Иң төгәл вакыт яз булырга тиеш иде. Хәзер инде ул датаны үзгәртеп булмый. Шәһәр көне бернәрсә булса, суверенитет көне икенче нәрсә шул. Бер яктан карасаң, суверенитет дигән бәйрәмне саклап калу өчен әйбәт ул.

- Шәһәрнең мең еллыгын кузгатсак, ул заманнарда сезнең фикерләргә каршы чыгучылар да шактый булды...


- Ул фикерләрне авыр кабул итмәдем. Без - Казан археологлары аерым изоляциядә эшләмәдек. Альфред Хәсәнович заманында андый мөмкинлекләр юк иде, ул үзе генә эшләп чыкмакчы булды. Без 1994 елда казый башладык. Чит төбәкләрдәге таныш археологларны да үзебезгә кушылырга чакырдык. Килүче булмады казыганда, әмма материалларны карарга килделәр. Мәскәүнекеләр беренчеләрдән булып 1995тә үк килеп җитте, Петербург галимнәре дә килде, Аллага шөкер.

Россия академиясеннән академик Валентин Седов бераз шикләнебрәк йөрде. Үзе казый башлады, чөнки борынгы катлам киткән иде. Озак та казымады, Болгар чүлмәге китеге табып чыгарды да, көрәген ыргытып: “Бернинди шигем юк” - диде. Чын археолог өчен бер чүлмәк китеге дә җитте! Аннан соң Миркасыйм Усманов белән Рафаэль Хәкимовның алдан күреп эшләгәнлеге булды, дип саныйм. Без халыкара конференцияләр үткәрә башладык. 22 илдән галимнәрне чакырдык, 3 конференция үткәрдек. Җәй буе казыйбыз, кыш буе табылдыкларны өйрәнәбез. Конференцияләрдә беренче доклад белән чыгыш ясыйм. Фикер алышу китә, азактан барысы да безнеңчә уйлый башлады, чөнки материал бар. Ә тегенди-мондый ышанмаучылар, янәсе, “сез аларны үзегез ташлагансыз”, дигәнрәк сүзләрне инде журналистлар чыгара, коллегалар түгел. Чех акчасын кайдан алыйм ди мин аны? Борынгы чех акчасы - ул дөньяда берәү генә!

Ярар, әйберне ташларга да була, ди. Шәһәр кадәр шәһәр булсын өчен аның катламын табарга кирәк бит, дим. Катламны инде китереп ташлап булмый. Катламда йорт-хуҗалык калдыклары, һөнәрчелек мастерскойлары саклана. Борынгы шәһәр ул ныгытылган була, димәк ныгытмалары да килеп чыгарга тиеш. Чүлмәк китеге янында барысы да булырга тиеш. Аларның бөтенесе дә бар иде. Казанга мең генә түгел, мең дә илле, мең дә бер йөз ел түгелме икән, дим. Ул X гасыр башы булып чыга. Аннан да элегрәк мөмкин түгел, чөнки тугызынчы гасырда әле шәһәрләр юк. Болгар шәһәрләре Х гасырда барлыкка килә башлый. Болгарның үзәге - Каманың теге ягы. Сувар, Биләр, Җүкәтау – шул тирәләр. Әкренләп бу якка таба үтеп керә башлый, XI гасырга таба Казансуга җитәләр. Бу - Болгар дәүләтенең чиге була инде. Анда аннары удмуртлар, марилар. Болгарлар далада яшәргә өйрәнгән, ә тегендә урманнар, тайга башлана. Алар анда яши алмый, шуңа тукталып калганнар. Гарәп дирһәме, чех монетасы, венгр акчасы, урыслардан килгән әйберләр, иран савыт-сабасы. Авылда андый әйберләр булмый, төрле илләр белән сәүдә иткән шәһәрдә генә була. Монда Идел буенда сәүдә үзәге булган.

- Казан Кирмәнендә казу эшләре алып барганда ханнар хәзинәсенә дә юлыкмый калмагансыздыр әле?


- Андый хәлләр булгалады. 1996 елда Кол Шәриф мәчете урынында казу эшләре алып барганда, бер көнне эшебезне төгәлләп ятканда бер егетебез акча тапты. Карана торгач, учлап ук чыга башлады. Исәпләп карасак 1500 көмеш акча. Кечкенә генә акчалар. Мәскәүдә тикшерттек - Иван Грозныйга тиклем сугылган урыс акчасы. Казан ханлыгының үзләренеке булмаган. Бер якта урысча, икенче якта гарәп хәрефләре белән иде. 1480 елда урыс князьләре Алтын Урда ханнары кул астында була. Ханнар безнең тамганы куясыз дип таләп иткәннәр. Икенче көнне тагын 500ләп тәңкә таптык.

- Казанның меңъеллыгын исбатларга ярдәм иткән данлыклы чех монетасы турында да сөйләп узыгыз әле... Бәйрәм көннәренә сувенир итеп аның күчермәләрен дә чыгармадылар...


- Алып кайтып бикләнми дә торган өстәл тартмасына куйдым, бер-ике ел сакланды. Камил Исхаков сорады, кайда, ди. Татарстан банкына сакларга тапшырдык. Сувенирлары чыкмады шул. Чех монетасы музейда тора хәзер. Белмим, чынмы, копияме? Ул көмеш тә түгел әле, аккургаштан ясалган. Иң борынгы катламнан табылды. Йорт калдыгы урыныннан, 3 метр тирәнлектән чыкты. Аны бик озак тикшерделәр - ел ярым-ике еллап. Аның буенча Чехиядә халыкара симпозиум үткәрелде. Мин дә бардым, беренче докладны укыдым.

- Татарстанда, башлыча Казанда туризмны җәелдерергә кирәк дигән фикерләрне еш яңгыратабыз. Фаяз абый, ә чит ил кунакларына күрсәтеп, мактанырлык тарихи-мәдәни байлыгыбызны тиеш дәрәҗәдә барлаган дип әйтеп булмый бит...


- Казан - меңъеллык шәһәр, башкала. Меңъеллык икән, һәр чор ниндидер һәйкәл калдырырга тиеш. Архитектура һәйкәлеме ул, башка төрлеме... Безнең ханнар төрбәсен матур итеп калдырдык. Колшәриф мәчетенең нигезен матур итеп калдырырга була иде. Аны күмдереп куйдылар. Мәскәү архитекторлары проектын үзебез бушлай ясыйбыз дип тордылар, күммәгез генә дип. Безгә күмәргә дигән фәрман булды. Мин әле өметләнәм. Кремльдәге баш архитектор Рөстәм Зәбировка да, аны яңадан казып чыгарырга да, матур итеп бер почмагын булса да күрсәтергә кирәк дим. Ул бит Колшәриф мәчетенең борынгы нигезе. Иң борынгы таш стена күренеп тора. 12 гасырда төзелгән саклау стеналары 20-30 смга күтәртелеп, күренеп торсын иде. Ул скверда беркемгә комачаулык итми, ә экскурсоводка тагын бер күрсәтерлек әйбер була. Аннан соң изге чишмә - Тайницкий ключ дибез. Күпер ягында, Казансу ягында Тайницкая башня бар, шунда чишмә булган. Эзләгән дә идек, табалмабызмы дип. Ләкин су да китте. Чишмә таптык дисәк, Казансу елгасы тигезлегенә җиткәнбез икән. Аны шартлы итеп барыбер куярга була. Агып ятсын шунда. Урыны билгеле, бәлки тора-бара су да чыгар иде. Сусаклагыч астында калган ул. Тагын бер объект бар. Таһир мунчасы борынгы кулъязмаларда телгә алына. Шуннан торып шартлату эшләре алып баралар. Ул цирк каршысындарак булган. Якынча аның урынын беләбез, болгар мунчаларының нинди икәнлеге билгеле. Шунда кечкенә генә мунча төзеп куй да, XVI гасырның беренче яртысында Таһир мунчасы булган дип язып куй. Берничә елдан чишмә “изге чишмә”гә әйләнер иде.

- Фаяз абый, балаларыбыз кенәз Владимирның кем икәнен белеп үсә, ә менә Кубрат хан, Алмыш хан һ.б. турында дәһеле дә юк. Чөнки алар хакында, гомумән, тарихыбыз хакында балаларга адресланган әдәби әсәрләр, китаплар юк бит...


- Чыннан да, шулай, күпме безнең тарихи шәхесләребез бар. Кубрат хан, хәттә Атилладан башлап ханнарга һәйкәл куясы иде. Аларның барысына да һәйкәл кирәк. Рәссам Рушан Шәмсетдиновны гына алыйк. Ул бөтен ханнарның да рәсемнәрен ясады да чыкты. Ханнарның портретын күргәч, бөтенләй икенче төрле кабул итәсең бит. Без бит рус кенәзләрен, императорларын барысын да беләбез. Аларның һәркайсы кылган гамәлләре белән тарихта эз калдырган. Язсын язучыларыбыз, тарихи фактлар бик үк дөрес булмаган очракта да, алар зур хезмәт башкарачак бит. Ни кызганыч, без галимнәрнең тарих китапларын киң катлам халык укымый бит. 


Мөршидә КЫЯМОВА

| 08.01.2015

Резеда Шәрәфиеваның кызы үзенә охшамаган (ФОТО)

$
0
0
08.01.2015 Шоу-бизнес
Җырчы Резеда Шәрәфиеваның кызы Зөләйха 9 яшен тутырды. Әле кайчан гына тәпи йөреп киткән сабыйның үсеп килүен Резеда ханым үзе дә сизми калган. Шулай ук Зөләйханы әтисе белән ике тамчы су кебекләр, дип тә өстәде. Әмма тормыш иптәше Фәнис әфәнденең массакүләм мәгълүмат чарасында күренгәне юк.

Шоу-бизнестан читтә йөрүне өстен күрә, гәрчә Резеда ханым анда кайнаса да. Туган көн үзе кафеда да, башка урында да түгел, ә нәкъ менә өйдә туганнары, гаилә дуслары, аларның балалары янәшәсендә узган. 

  - Кызыбыз Зөләйханың табу вакытын табиблар үземнең туган көн - 10 гыйнварга билгеләгәннәр иде. Әмма аңа алданрак, 7 гыйнвар көнне мәрхүм әтием Дамирның туган көненә туарга насыйп булган. Ул вакытта әтием исән иде әле. Зөләйхабыз бөтенебез өчен дә көтеп алынган бала булды. “Резеда, кызың бигрәк үзеңә охшамаган бит. Коеп куйган әтисе булган да куйган инде менә! Бәхетле бала булыр”, - дип әйтәләр кызымны күргәннәр. Чыннан да, кызым үземә охшамаган (елмая). Бәхетле, исән-сау бала булып үссен инде. Үзем өчен дә кадерле, бердәнбер бит инде ул. Ни дисәң дә, 40 яшемдә дөньяга китергән мәхәббәт җимешебез. Туган көнен ел саен көтеп ала ул. Кичә дуслары белән мәш килеп уйнадылар. Алып килгән бүләкләренә сөенеп туя алмады. Әтисе белән нәрсә бүләк итәргә дип, бик озак уйладык-уйладык та, телефон алып бирдек, - диде Резеда Шәрәфиева.     Алма алмагачтан ерак тәгәрәмәгән кебек, 2 нче сыйныфта укучы Зөләйха да җырга-моңга мөкиббән. Бию, рәсем түгәрәкләренә йөри. Элегрәк шахмат уйнау белән дә мавыгып алган. Ә менә узган ел Резедә Шәрәфиева белән Равил Галиевларның “Бәхетле балачак” исемле концертларында җырлап барысын да шаккатырган. Үзе дә, аннары Равил әфәнденең улы Сәйдәш, кызы Әминә белән триода да җырлаган.
Эльза ГАЗИЗОВА

--- | 08.01.2015
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>