Quantcast
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live

Гомеремне сезгә багышладым (бер ир-егет язмышы турында ХИКӘЯ)

18.02.2015 Җәмгыять
“Гомеремнең иң матур, иң кадерле елларын сиңа бирдем!”. Рәхәтен дә, кыенын да тигез бүлеп, гомер юлын бергә үткән парлар, күңел хәтирәләрен барлаганда, бер-берсенә шулай диешәләр. Кемдер кабатланмас яшьлеген газиз балаларына бирә, алар өчен яши. Парлы булып та бәхетсез булганы гомеренең заяга үткәне өчен ачына. Һәркем тормышыннан, яшәешеннән үз мәгънәсен эзли.
Үз тормышы турында уйланганда ир уртасы яшенә җиткән Фәнүрнең акылына төрле уйлар килә. Кемгә бирдем яшьлек елларымны? Кем өчен яшәдем? Дөрес яшәдемме? Кайда ялгыштым? Ялгыштыммы? Иллене куып барган ирнең ни үз гайләсе юк, ни балалары булмады. Бу бит дөрес түгел кебек. Ир-егет иң башта гайлә терәге, бала атасы булырга тиеш. Әйе, бу шулай. Шулай да, Фәнүр үзен бәхетсез тоймый. Юкка яшәдем, дип ачынмый ул үткән тормышы турында уйланганда. Карашын түбән төшермичә, чиста намус белән кешеләр күзенә, дөньяга туры карый ала. Әти-әнисенең тыныч картлыгын үз бәхете бәһасы белән түләде уллары. Кеше җилкәсендәге иң зур, иң изге бурыч – ата-ана хакын кылган гамәлләре белән раслады. Еллар буена, үз тормышы турында уйламыйча, ата-анасына булган бурычын кайтарды. Шуңа күрә, яшьлек елларым заяга үтте, дип әйтә аламы Фәнүр? Юк! Киресенчә, ул шушы Ходай җибәргән сынауларны күтәрә алып, азаккача кеше булып кала алуына, ата-анасының алты баласы арасыннан бердәнбер игелекле бала булып кала алуына сөенә. Ә гайлә бәхете килер ул бервакыт... Балалары да булыр. Менә бу йөрәктәге яралар гына әзрәк төзәлсен әле...    Фәнүр тугыз балалы зур гайләдә, авылда туып үсте. Әнисе Хәтимә, ходай биргән һәр баланы шөкер итеп кабул итә-итә, үз бәхетен шул балаларны үстерүдә, кеше итүдә күрде. Әтиләре Галимҗан, көченнән килгәнчә, балаларның бәхетле балачагын тәэмин итәргә тырышты. Аяусыз чир өч балаларын алды. Хәтимә белән Галимҗан алты бала үстереп, тигез тәрбия биреп, кеше иттеләр. Ходай һәр кешегә беркемгә дә охшамаган, кабатланмас йөз-бит, холык, күңел бирә. Алты бала арасыннан төпчек малай Фәнүр дә башка туганнарыннан аерылып тора иде. Бәләкәйдән үк нечкә күңелле бала күңеле җыр-моңга сусап үсте. Кылдай нечкә күңеленә өстәп, ходай аңа башкалар җанында нидер уятырлык моңлы тавыш та бирде. Йөрәгенә сыймаганны шигырь юлларына салды. Кешеләргә әйтәсе килгәнне, сәхнәгә менеп, җыр-моң аша әйтте. Хәрби хезмәттән кайткач, югары уку йортын бетереп, авыл мәктәбендә балалар укытты.    Алты туганы булып та, бу дөньяда ялгыз гына икәнлеген Фәнүр беренче тапкыр әнисе ныклап чирләп киткәч тойды. Моңа хәтле ару гына йөреп яткан Хәтимә карчык, кинәт кенә чиргә бирешеп, урынга диярлек ятты. Үз йомышына торып йөри алса да, елдан ел сүнә барган әбинең тормыш көтәргә хәле юк иде. Фәнүр егерме ел буена сырхау әнисен карады. Егет кеше үз куллары белән әнисенең керләрен юды. Ашарга пешерергә өйрәнде. Анасын күтәреп алып барып, мунчада юындырды. Бала урынына тәрбияләде. Арада бердәнбер кыз туганы, килеп, әнисенең яулыгын да юып бирмәде. Фәнүр гомеренең иң кадерле елларын әнисен тәрбияләүгә бирде. Үз бәхете, үзенә гайлә төзү турында уйламады. Ул дөрестән дә үз гомеренең шушы өлешен әнисе белән әтисенә бирде. Алар өчен яшәде. Булдыра алганча әнисенең гомерен озайтты.    Үстергәндә тигез күргән кебек, ата-ана үскәч тә балаларын тигез ярата. Картайгач та, ата-ана баласы турында уйлавыннан туктамый. Аларга балаларының барсыннан да тигез игътибар, тигез тәрбия күрәсе килә. Ата-анасы алдында һәр баланың биреп, түләп бетерә алмаслык бурычы бар. Тик шул бурычны алты туганның берсе генә үз өстенә алганда бик авыр шул. Хәтимә белән Галимҗан да, картаеп көчсез калгач, төпчек улларыннан гына түгел, башка биш балаларыннан да шәфкать, мәрхәмәт көтмәделәр түгел. Тик олыгайгач, гәүдәне сырхау баскач, кеше кулына калгач хәлсез, көчсез ата-ана намуслы балага гына кирәк. Бик тә авыр чакларында Фәнүрнең йөрәге сулкылдаган чаклары да булды: “Мин генәме соң әти-әни улы? Ә апа-абыйлар аларга бала түгел?”. Шул сорауны туганнарына да биргәне булды. Тик аны ишетеп, ярдәмгә килүче булмады. Бердәнбер кыз туганы булган апасы никтер бәләкәйдән каты күңелле булды. Калган дүрт ир туганы да үз тормышларына чумып, картайган ата-аналарын оныттылар. Әйе, алар читтән караганда кешечә яшиләр кебек – үз гайләләре, балалары, үз тормышлары бар. Тик Фәнүр, үз бәхетен уйлап, туганнары кебек ата-анасыннан читләшмәде, соңгы елларында аларны ташламады. Сырхау әнисен карап, гайләсез калса калды, кешелеген югалтмады. Ата-ана – уртак бәхет. Аларны соңгы көннәренә хәтле карап, тәрбияләү дә балалары өчен уртак бурыч булырга тиеш. Тик бу аңлаган кеше өчен шулай. Ә туганнары бу хакыйкатьне аңламадылар. Бәлки, аңларга теләмәделәр.   Әнисен тиешенчә тәрбияләп җир куенына биргәч, Фәнүргә ходай тагын да зуррак сынау җибәрде. Картлыктан акылы зәгыйфьләнгән Галимҗан карт улы кулына калды. Туганнары аталарын карарга ярдәмләшмәделәр. Алай гына да түгел, гайләсеннән аерылып кайткан абыйсы, башка барыр урыны булмагач, кайтып, минем монда яшәргә хакым бар, дип тавыш чыгарды. Туганга кул күтәрүне мөмкин санамаган Фәнүр чигенде. Башы суккан якка, Зәйгә чыгып китте. Тик абыйсының аталарын карамаганлыгын күреп, Галимҗан картны үзе янына алды. Биш ел буена Фәнүр тагын әтисен карады. Картайган әтисе белән йортсыз-нисез интегүләрен үзе генә белә Фәнүр һәм ходай гына белә. Ә туганнар, аталары үлгәч, ызгыша-ызгыша, судлаша-судлаша ата йортын бүлештеләр.    Ата-анага килгән чир аша ходай аларга гына түгел, ә балаларга сынау бирә. Һәркем шул сынау каршында үз йөзен күрсәтә. Тугыз бала табып, шуларның алтысын үстереп кеше иткән әти белән әни балаларының тик берсенә – иң намуслысына гына кирәк булдылар. Калганнары ул сынауны, имтиханны тота алмадылар. Ә бит барысы да бер ата-ана күзәнәгеннән яралган. Бер карыннан чыккан, бер ана сөтен имеп үскән балалар иде. Һәркемнең дә картаясы бар, хәлсезләнәсе, соңгы юлга әзерләнәсе. Менә шул вакытта үзең ата-анаңа күрсәткән карашың алдыңа килеп баса. Чөнки балалар барысын да күреп-аңлап, сеңдереп үсәләр.   Үзенә калса, Фәнүр туганнарына күптән рәнҗеми. Ул үзен аларга хөкемдар санамый. Һәр кылган гамәлебез өчен безгә бары Ходай хаким.  Ә Фәнүргә әти-әнисе фатихасын, хәер-догасын тулысынча калдырып киттеләр. Ул, иң кадерле елларын әти-әнисенә бирсә дә, калган гомерен тыныч күңел, үтәлгән бурыч тойгысы белән яши ала. Зәйдә күңеле теләгән эшне таба алды. Сәхнәдә ул – халык җырчысы. Эшли торгач, фатир сатып алды. Әйе, ярты гомерен Фәнүр әти-әнисен тәрбияләүгә бирде. Үз бәхете барәбәренә язмышын әти-әнисенә багышлады. Тик ул үкенми. Туры килсә, тагын шул хәтле карар идем, ди ул аларны. “... Әти, әни, әткәй, әнкәй... Кеше өчен иң кыйммәтле, иң кадерле сүзләр бу. Әниең сине күкрәк сөтен имезеп үстергән, әтиең белән икесе төннәрен дә, көндезләрен дә синең өчен борчылган. Алар нинди генә эшкә тотынсалар да − барысы да синең өчен дип, синең хакка дип эшләнә. Әти белән әнидә кояш җылылыгы да, йолдызлар нуры да бар. Ачулансалар, шелтәләсәләр дә, без ул илаһи затларга ачу һәм үпкә сакларга тиеш түгелбез. Чөнки аларның шелтәле сүзләре дә син әйбәт булсын өчен әйтелә. Күңелләребездән, күз алдыбыздан аларның нурлы йөз сурәтләре китмәсен, югалмасын иде. Гомеребез буе әнкәй, әткәйләрнең җылы карашлары безне озата барсын иде...”    Җыр-моңлы, шигъри җанлы, чын йөрәкле ир-егетнең үз-үзен сүрәтләве:    “Авырлыклар китереп кыскан чакта Йөрәгемнең иң-иң түреннән,  Мин яшәргә дип алга атлыйм ,  Яшәр өчен гомер бирелгән.  Сабырлык бар әле, миндә яши.  Начар уйлар күптән күмелгән.  Мин яшәргә дип алга атлыйм,  Яшәр өчен гомер бирелгән.  Нинди генә кыенлыклар килеп,  Тотып алса тагын изүдән,  Мин бирешми һаман яши бирәм.  Яшәргә бит гомер бирелгән!” 

 


Физәлия ДӘҮЛӘТГӘРӘЕВА

--- | 18.02.2015

Данир Сабировка кунакханәдә урын калдырмаганнар (ФОТО)

18.02.2015 Шоу-бизнес
Күптән түгел пародия остасы Данир Сабиров Чаллыда чираттагы сольный концертларын оештырды. Гадәттәгечә, шәһәргә килер алдыннан администраторы телефон аша сөйләшеп, кунакханәдәге бүлмәләрне алдан “броньлап” куя. Әмма 14 февраль көнне концерттан соң, сөйләшенгән кунакханәдәге бүлмәнең буш булмавы ачыкланыла.

- Гадәттә, төркемебез белән без концертлар куйган урында фатирга кереп торабыз. Нишләптер бу юлы Чаллыда кунакханәдә тукталырбыз дип уйладык. Әмма нәкъ менә 14 февраль көнне кунакханәдәге алдан алып куелган бүлмәләрнең бүтән кешегә бирелүе ачыкланды. Аннан соң Чаллының башка кунакханәләренә чыктык. Шулай ук бер урын да калмавы гаҗәпкә калдырды. Әйтерсең лә, бөтен Чаллы нәкъ менә 14 февраль көнне бер-берсенә гашыйк булган (көлә). Фатирга кереп торырбыз дип, милек агентлыкларына шалтыратырга тотындык. Шулай ук фатир калмавы ачыкланды. Икенче көнгә генә: “Фатир бушады”, - дип шалтыратып әйттеләр. Рәхмәт яусын беренче көнне концертыбызга килгән тамашачы апага. Гадәттә, концерт тәмамланганнан соң, безнең яныбызга фотога төшәргә менәләр. Фотога төшүче апаның берсе безнең тормыш иптәшем, администраторым Миләүшә белән ду килеп кая куну мәсьләсен хәл итеп торуыбызны күрде дә: “Әллә кая йөрмәгез, безгә кайтыгыз. Без ирем белән икәү генә торабыз. Балаларыбыз өйдә юк”, - дип үзләренең 4 бүлмәле фатирларына чакырды. Бик кунакчыл апа булып чыкты. Ризыкка хәтле пешерәм дип торды. “Мәшәкатьләнмәгез, апа. Адресыгызны гына калдырыгыз”, - дип без төркемебез белән аларга кунарга гына кайттык. Тору мәсьәләсе буенча проблема килеп чыкканы булмады. Гомердә истә калыр инде. Шуннан төркем белән кафеда Гашыйклар көнен билгеләп алдык, - диде Данир Сабиров.

Image may be NSFW.
Clik here to view.

1

Image may be NSFW.
Clik here to view.

2

Image may be NSFW.
Clik here to view.

3


Эльза ГАЗИЗОВА

| 17.02.2015

Якташыбыз истәлегенә шахмат турниры үтте (ФОТО)

18.02.2015 Спорт
Нижгар өлкәсе Сечен спорт комплексы бинасына Сергач, Сечен, Кызыл Октябрь һәм Пильна районнарыннан СССРның атказанган тренеры Рәшит Гибәт улы Нәҗметдиновның истәлегенә багышланган шахмат турнирына өлкәннәрдән һәм яшүсмерләрдән торган командалар җыелды.

Олы кунаклар арасында Сечен һәм Кызыл Октябрь районнарының җирле үзидарә башлыклары Алексей Кутырев һәм Халит Сөләйманов, өлкә татарлары конгрессы рәисе Гаяр Хәсәнов, РНКАТНОның Уразавылдагы даими вәкиллеге җитәкчесе Илдус Абдуллин, җирле район Земство җыены депутаты, Сечен агротехникумы директоры Вафа Айсин, Россия Федерациясенең атказанган физкультура хезмәткәре Зәки Валемеев, Сечен районының хөрмәтле гражданины Юрий Шекуров һәм Красный Остров авылы китапханәчесе Кадрия Армиханова бар иде. Турнирны бөек шахматчының авылдашы, Краснай авылы администрациясе башлыгы Максут Алимов тантаналы рәвештә ачып җибәрде һәм кунакларга сүз бирде. 

Алар Рәшит Нәҗметдиновны күп яктан җылы сүзләр белән искә алдылар. Кадрия ханым Армиханова Рәшит Гибәт улының тормыш юлы турында кыскача сөйләп үтте.    Аннары түгәрәк система буенча 3 турдан торган шахмат турниры башланды. Яшүсмерләр арасында беренчелекне Сергач командасы яулады, икенчедә Сечен, өченчедә Кызыл Октябрь командалары булды. Ә өлкәннәр арасында җирле команда җиңеп чыкты, икенче-өченче урыннарга сергачлылар һәм кызыл- октябрьлылар лаек булды.    Ике категориядә дә гомум команда нәтиҗәләре буенча Сергач командасы җиңүче дип табылды, икенчедә Сечен, кызылоктябрьлылар өченче булды. Пильна районы данын яклап килгән Сафаҗай авылы шахматчылары актив катнашучылар буларак билгеләнде.    Беренчелекне алучы ике команда Сечен районы хакимияте тарафыннан исемле кубоклар һәм дипломнар, призлы урыннарга ирешүчеләр мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. Гаяр Хәсәнов һәм Илдус Абдуллин үзләренең иҗтимагый оешмалары исеменнән бүләкләр алып килгән иделәр. Халит Сөләйманов, үз чиратында, актив катнашучыларга һәм “җиңүгә омтылучы” дип табылган Кече Рбишча мәктәбе укучысы Нуршат Хәйретдиновка бүләкләрен тапшырды.    Турнирдан соң оештырылган табын артында Кызыл Октябрь районы командасы җитәкчесе Мирсат Диянов һәм тренеры Камил Хәйретдинов ярышларның әйбәт оештырылуын югары бәяләделәр, киләчәктә дә шундый чараларга җыелырга теләкләрен белдерделәр.    Турнирның төп иганәчесе һәм оештыручысы Максут Алимов РНКАТНО, өлкә татарлары конгрессы һәм Краснайдан “Якубов В.А.” КФХсы исемнәренә материаль ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәтле.    * * *   Белешмә: Рәшит Гибәт улы Нәҗметдинов 1912 елның 15 декабрендә Казакъстанда урнашкан Актүбә шәһәренә Түбән Новгород өлкәсе Красный Остров авылыннан эш эзләп килгән ярлы крестьян гаиләсендә туа. Биш яшендә ата-анасын югалта һәм ерак туганнарында тәрбияләнә. 1921 елда, ачлык вакытында балалар йортына эләгә.   1922 елда өлкән абыйсы Кави энесен үз янына Казанга ала. 1930 елда мәктәпне тәмамлагач, Рәшит Казан химия-технология институтының эзләнү факультетына укырга керә. Язучы абыйсы кулга алынганнан соң, Одессада яши, аннары Казанга кайта. 1937 елда Казан дәүләт педагогика институтының физика-математика факультетына укырга керә. Институтны 1940 елда тәмамлаганнан соң Кызыл Армия сафларына алына. Икенче Бөек Ватан сугышын “кече политрук” Нәҗметдинов Берлинда тәмамлый. Халыкара дәрәҗәдә шашка һәм шахмат остасы, СССРның атказанган тренеры, шахмат буенча биш тапкыр РСФСР чемпионы (1950, 1951, 1953, 1957, 1958 еллар), Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе. Татар телендә шахмат уены турында беренче китап авторы, ә Казан шахмат мәктәбе Рәшит Нәҗметдинов исемен йөртә.   «Сабантуй мәйданыннан - Олимпия уеннарына» дип аталган китап 17 спорт төрендә дан казанган 48 татар һәм Татарстан спортчысының язмышын колачлый. Әйтик, автор китапта данлыклы шахматчы Рәшит Нәҗметдиновны беренче битеннән таныта. «Һәр шахматчының бәхетле саны була. Рәшит Нәҗметдинов өчен андый сан — бишле. Ул биш тапкыр РСФСР чемпионы була, биш мәртәбә икенче урыннарны ала. Биш тапкыр СССР чемпионатының финалында уйный. Халыкара турнирларның бишесендә алгы урыннарга чыга. Дөньяның биш чемпионы белән уйнап, дүртесен ота, берсе белән уртак нәтиҗәгә килә», дип яза китап авторы.    Интернеттан алынды.   Image may be NSFW.
Clik here to view.
  1   Image may be NSFW.
Clik here to view.
  2   Image may be NSFW.
Clik here to view.
  3   Автор фотолары.   
Ришат РАМАЗАНОВ

|

Рөстәм Миңнеханов алдында хуҗалык җитәкчесе шигырь сөйли (ВИДЕО)

19.02.2015 Икътисад
Сәүдә базарында бәяләр тотрыклылыгын саклау һәм товар төрлелеген киметүгә юл куймау – кризиска каршы көрәштә иң үтемле чараларның берсе. Шул ук вакытта авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең эш хаклары турында да онытырга ярамый. Аларны хәзерге дәрәҗәдә саклау гына җитми, арттыру юнәлешендә дә эшләргә кирәк.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясендә әнә шул хакта хәбәр итте. Чарада Премьер-министр Илдар Халиков һәм Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты.

- Без бүген үз-үзебезне күп кенә товарлар белән тәэмин итә алабыз. Шуңа күрә республикабыз бәяләрнең уйнавын һәм продукциягә кытлыкны башка төбәкләр белән чагыштырганда җиңелрәк кичерә. Хәзер төп максат – сәүдә базарында тотрыклылыкны тәэмин итү һәм товар төрлелеген киметүгә юл куймау, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.   Президент  ил икътисадына санкцияләрнең йогынтысы турында да әйтеп үтте.   - Бу күренешнең уңай яклары да бар, әлбәттә. Шулай да, соңгы вакытта тискәре ягы күбрәк күренә. Нефть бәяләре дә, валюта курсы да, төп ставкаларның күтәрелүе дә авыл хуҗалыгы тармагы өчен билгеле бер авырлыклар тудыра. Шуңа күрә аларга ярдәм итү юллары эзләнә дә инде, - ди Президент.   Корылык комачау итмәгән булса...   Җаваплы идарәчелекнең 2014 елгы нәтиҗәләре белән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов таныштырды.  Җитәкче сүзләренчә, узган елның ике аенда сакланган эссе һава торышы кырлардагы уңыш күләмен 1,5 тапкырга киметкән. Нәтиҗәдә, 2014 елда барлыгы 3,4 миллион тонна бөртекле ашлык җыеп алынган.   - Бу - Татарстан ихтыяҗларын тулысынча канәгатьләндерә анысы. Беркайчан да читтә ашлык сатып алган юк һәм бу безнең төп өстенлегебез. Соңгы вакытта бодайның бер тоннасы якынча 12 мең сум торуын исәпкә алганда, моның әһәмияте бермә-бер арта. Мәсәлән, әгәр дә узган ел 1 миллион тоннага күбрәк ашлык җыеп алган булсак, хәзерге вакытта бездә чәчү кампаниясе белән бәйле проблема күзәтелмәс иде. Бодайны читкә сату ярдәмендә бу эшне бернинди кыенлыксыз тормышка ашырыр идек, - дип ассызыклады Марат Әхмәтов.   Өстәвенә, узган ел сентябрь шактый коры килгәнлектән, республикада шикәр чөгендере җитештерү күләме дә кимегән. Ә менә яшелчәчелек тармагы, киресенчә, 8 процентка арткан.   Кредит ставкалары киметелә   Чыннан да, хәзерге вакытта республиканың авыл хуҗалыгы тармагындагы иң мөһим проблема — чәчү кампаниясен уңышлы уздыру. Җитәкчеләр, илдәге катлаулы финанс-иктисади вәзгыять нәтиҗәсендә, бу өлкә быел зур авырлыкларга дучар булачак, дип белдерә.   Марат Әхмәтов китергән мәгълүматларга караганда, 2015 елда чәчүне уңышлы тәмамлау өчен 15 миллиард сум акча кирәк. Бу узган ел белән чагыштырганда 4 миллиард сумга күбрәк. Әлеге акчаларның 6,6 миллиардын - минераль ашламалар, 1,8 миллиардын – үсемлекләрне саклау чаралары, 1,3 миллиардын – орлыклар, 1,5 миллиардын – ягулык, ә 2,3 миллиардын хуҗалыкларны запас частьләр белән тәэмин итүгә тотарга уйлыйлар. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә эш хакы өчен 1,5 миллиард сум акча кирәк.   Шул рәвешле, чәчү кампаниясен кредитлардан башка гына үткәреп булмаячагы көн кебек ачык. Шулай булуга да карамастан, бүгенге көндә кредит акчалары җәлеп итмәгән районнар саны һаман да югары булып кала. Хәзерге вакытта әлеге муниципаль берәмлекләрнең гомуми саны – 18. Араларында Азнакай, Аксубай, Актаныш, Әлмәт, Баулы, Балтач районнары да бар.   - Бүгенге көндә чәчү кампаниясен уздыру өчен әлегә нибары 2,04 миллиард сумлык кредитлар гына алынган. 2014 елда ул 4,2 миллиард сум тәшкил итте, - дип ассызыклады Марат Әхмәтов.   Рөстәм Миңнеханов чәчү кампаниясен уңышлы үткәрү өчен тиешле барлык чараларны күрергә боерды.   - Киләсе атнадан районнарны банклар белән очрашуларга чакыра башлаячакбыз. Дәүләт ярдәме нигезендә кредитларны ташламалы шартларда алу мөмкинлеге бар. Чәчү турында онытырга ярамый. Бу эш өчен күп дигәндә берничә атна бирелә. Бәлки соңыннан акча да табылыр, ә вакытны кире кайтарып булмаячак, - дип район җитәкчеләренә мөрәҗәгать итте Президент.   Марат Әхмәтов тиздән чәчү кампаниясен уңышлы үткәрү өчен хуҗалыкларга 6-7 процент ставка белән кыска вакытлы кредитлар бирелә башлаячак, дип белдерде.   - Банк кредитларының ставкалары дәүләт ярдәме нигезендә киметеләчәк. Март аенда хуҗалыкларга дәүләт программаларында каралган бөтен акчалар барып җитәчәк, - дип ышандырды ул.   Татарстан - беренче дүртлектә   Бактың исә, 2014 елда авыл хуҗалыгын үстерүдә терлекчелек тармагы аеруча зур роль уйнаган икән. Хуҗалыкларда кош һәм терлекләрнең баш саны элеккечә сакланган, җитештерелгән сөт күләме 2013 ел белән чагыштырганда 1 процентка арткан. Ә менә йомырка җитештерү тармагында үсеш 3 процентка югарырак булган.   - Терлекчелек тармагындагы күрсәткечләр буенча без Россия күләмендә дүрт иң яхшы төбәк арасына керәбез. Ә бит уйлап карасаң, бездәге һава шартларын Кубань, Ставрополь, Ростов кебек төбәкләрдәге шартлар белән чагыштырып та булмый, - диде министр.   Шул рәвешле, 2014 елда Татарстанда авыл хуҗалыгында җитештерелгән тулаем продукция күләме 188,8 миллиард сум тәшкил иткән. Бу 2013 ел белән чагыштырганда 2,3 процентка күбрәк. Аларның 100,3 миллиард сумы (53 процент) - терлекчелек тармагыннан кергән табыш.   - 2008 ел авыл хуҗалыгы өчен иң уңайлы ел булган иде. Узган ел һәр өченче хуҗалык тулаем продукция күләмен, 2008 ел белән чагыштырганда, шактый арттыруга иреште. Тукай, Яшел Үзән, Питрәч, Әтнә, Саба, Актаныш һәм Буа районнары аеруча игътибарга лаек, - диде Марат Әхмәтов.   Шул ук вакытта елны шактый начар күрсәткечләр белән тәмамлаган районнар да юк түгел. Аксубай, Чүпрәле, Әлмәт, Апас, Менделеевск, Бөгелмә һәм Кама Тамагы - әнә шундыйлардан.   Кризиска каршы көрәштә авыл хуҗалыгы ярминкәләре дә зур роль уйный. Билгеле булганча, биредә халык авыл хуҗалыгы продукциясен шактый арзан бәядән сатып ала. Кайбер товарларның хакы кибеттәгедән 25 процентка арзанрак. Шунысы мөһим: ярминкәләр алга таба да дәвам итәчәк. Әле алай гына да түгел, Рөстәм Миңнеханов: “Ярминкәләр буйлап шәхсән үзем йөреп, бәяләр белән танышачакмын”, – дип белдерде.


Рәмзия ЗАКИРОВА

| 18.02.2015

Татарстанда полиция хезмәткәрләренә ыргылган селәүсенне атып үтергәннәр

19.02.2015 Җәмгыять
Үткән төндә Зәйнең Иске Зәй бистәсе урамнарында полиция хезмәткәрләре шәхси секторга килеп чыккан селәүсен (рысь) белән көрәште, чөнки бистәдә яшәүчеләрнең йокысын качырган селәүсен полиция хезмәткәрләренә ыргылгач, аны атып үтерергә туры килә, дип хәбәр итә “Зәй офыклары”.

17 февральдә иртәнге 2 сәгать 30 минутта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Зәй бүлегеннән полициянең дежур частена Макаров урамындагы йортларның берсенең хуҗаларыннан ишегалларында ерткыч җәнлек булуы турында хәбәр алына. Оператив төркем тиз арада чыкса да, аның эзенә тиз генә төшү мөмкин булмый. Яңадан селәүсеннең ишегалларында пәйда булуы турында иртәнге сәгать 4ләр тирәсендә билгеле була.

“Машинадан чыгуга, безне күреп алган селәүсен ыргылып безгә таба килә башлады. Инде иртәнге сәгать бишләр җитү сәбәпле, урамның теге башында эшкә барырга чыккан кешеләр күренә иде, кыргый хайваннан зыян күрү куркынычы булуын истә тотып, мин аңа аттым. Тик селәүсен сикереп куйды да тагын да ырылдап, минем өскә килә башлады, тагын бер тапкыр аткач, куркып биек койма ягына сикерде, әмма яраланып хәле киткән иде, койманы сикереп чыга алмады. Бер-бер артлы тагын ике тапкыр аттым, шуннан соң гына ул егылды”, - дип сөйли оперуполномоченный Алексей Муханов.   Әлеге вакыйганың шаһиты булган Иске Зәй бистәсе участок инспекторы Рамис Минһаҗев та хәлнең шактый кискен булуын әйтә. Ул селәүсенең шул дәрәҗәдә усаллануын, юлында кеше очраса өзгәләп ташлау куркынычы булуын ассызыклый. Ә кыргый җанварның кайдан килеп чыгуы белән кызыксынуга каршы ул: “Селәүсен безнең урманнарында бар. Бу турыда аучылардан еш ишетергә туры килә. Тик моңа кадәр әле аларның торак пунктларга килгәне юк иде. Моның сәбәбен ачыклау бик мөһим”, - ди.   Район баш ветеринария табибы Фоат Исламов әйтүенчә, җанварның шәхси секторга килүе юкка түгел. Аның фикеренчә, селәүсен я котыру чире белән авырый, я ул - ач. Ничек кенә булса да, ветеринарлар селәүсенне Чаллыдагы махсус лабораториягә илтеп тапшыралар. Анда ул тикшерү үтәчәк.   “Селәүсендә котыру чире ачыкланмаса да, ул тулысынча үтилләштереләчәк. Чөнки кыргый хайван чирләмәсә дә, ул әлеге вирусны йөртүче булырга мөмкин. Шуңа күрә аның тиресен дә кулланырга ярамый. Гомумән, соңгы вакытта Иске Зәй территориясендә без ике котырган төлкенең хуҗалыкларга килү очрагын теркәдек. Бистәдәге барлык этләргә дә алдан ук котыру чиренә каршы прививка ясалды”,- дип аңлатма биргән баш ветеринар.


| 18.02.2015

«Танцы со звездами» татарча: эстрада йолдызлары үзләрен биюдә сынады (ФОТО)

19.02.2015 Шоу-бизнес
18 февраль кичендә "Корстон"да урнашкан барларның берсендә кызыклы бәйге узды. Татар эстрадасы йолдызлары һәм танылган тамадалар үзләрен бию сәнгатендә сынап карады. Бер атналап репетициягә йөргәннән соң.

 

 

 

 

Image may be NSFW.
Clik here to view.

1

Image may be NSFW.
Clik here to view.

2

Image may be NSFW.
Clik here to view.

3

Image may be NSFW.
Clik here to view.

4

Image may be NSFW.
Clik here to view.

5

Image may be NSFW.
Clik here to view.

6

Image may be NSFW.
Clik here to view.

7

Image may be NSFW.
Clik here to view.

8

Image may be NSFW.
Clik here to view.

9

Image may be NSFW.
Clik here to view.

10

Image may be NSFW.
Clik here to view.

11

Image may be NSFW.
Clik here to view.

12

Image may be NSFW.
Clik here to view.

13

Image may be NSFW.
Clik here to view.

14

Image may be NSFW.
Clik here to view.

15

Image may be NSFW.
Clik here to view.

16

Image may be NSFW.
Clik here to view.

17

Image may be NSFW.
Clik here to view.

18

Image may be NSFW.
Clik here to view.

19

Image may be NSFW.
Clik here to view.

20

Image may be NSFW.
Clik here to view.

21

Image may be NSFW.
Clik here to view.

22

Image may be NSFW.
Clik here to view.

23

Image may be NSFW.
Clik here to view.

24

Image may be NSFW.
Clik here to view.

25

Image may be NSFW.
Clik here to view.

26

Image may be NSFW.
Clik here to view.

27

Image may be NSFW.
Clik here to view.

28

Image may be NSFW.
Clik here to view.

29

Image may be NSFW.
Clik here to view.

30

Image may be NSFW.
Clik here to view.

31

Image may be NSFW.
Clik here to view.

32

Image may be NSFW.
Clik here to view.

33

Image may be NSFW.
Clik here to view.

34

Image may be NSFW.
Clik here to view.

35

Image may be NSFW.
Clik here to view.

36

Image may be NSFW.
Clik here to view.

37

Image may be NSFW.
Clik here to view.

38

Image may be NSFW.
Clik here to view.

39

Image may be NSFW.
Clik here to view.

40

Image may be NSFW.
Clik here to view.

41

Image may be NSFW.
Clik here to view.

42

Image may be NSFW.
Clik here to view.

43

Image may be NSFW.
Clik here to view.

44

Image may be NSFW.
Clik here to view.

45

Image may be NSFW.
Clik here to view.

46

Image may be NSFW.
Clik here to view.

47

Image may be NSFW.
Clik here to view.

48

Image may be NSFW.
Clik here to view.

49

 


Шамил АБДЮШЕВ фотолары

--- | 19.02.2015

Китап укыйлар әле

19.02.2015 Җәмгыять
Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбанов Кабарда-Балкар Республикасына барган. Анда төрле халыклар вәкилләрен җыйганнар. Үзләренең халык шагыйрьләре Тәрзилә Җумагулова һәм Зубер Тхагазитовның 80 яшьлек юбилей тантаналарын бәйрәм иткәннәр. Безнең халык: “6 яшьлек юлдан кайтса, 60 яшьлек хәл бе­лергә бара”, – ди. Күрәсең, журналист Ил­сөяр Хәйруллинаның да бу сәяхәт турында сөй­ләтәсе килгән­дер. Чыннан да, кызык бит бу.

Татарстан белән чагыштырганда бик ярлы булып тоелган республика шундый бәй­рәм ясап ятсын әле! 80 яшьлек ша­гыйрә­ләрен зурлыйлар, хөр­мәтлиләр. Ләкин Берлек рәисенең бу турыда сөйләшәсе килми. Кабинетына беренче мәр­тәбә килеп кергән журналистка күрмәгәнен күрсәтә. Үзе утырган бүлмәнең “сылап ясалган бизәк­ләр төше­релгән искиткеч гүзәл түшәм “келәм”ен күрсәтеп аһ итте­рә”. ”Штабы шундый урында урнашкан өчен генә дә карендәш берлекләр безгә көнләшеп карый”, – ди кабинет хуҗасы.

Уу, дустым, төрки халыклардан кемнәр килеп күрде икән сезнең кабинет түшә­мен. Дөрес, татар иҗтимагый үзәге оешкан елларда, беренче корылтайларга Нальчиктан язучылар килде. Араларында бездән бераз гына өлкән­рәк ша­гыйрә­лә­ре дә бар иде.  Тел­ләре дә охшаш, рухларында да ур­таклык сизелә. Чөнки, әйткә­немчә, Кав­казның күп кенә кеч­кенә милләт­ләрен гому­миләш­тереп кавказ татарлары дип йөртәләр.  Әйе, килешәм, чыннан да башка “татарлар” безне тү­шәмгә ябыштырылган гипс чәчәк дип түгел, күктәге йолдыз дип беләләр. Бүген Татарстан татарларына бирелгән мөм­кинлек башка бер җирдә дә юк. 

Бүген татарны, шул исәптән иҗат әһелләрен, бигрәк тә язучыларын тар күңеллелек, мин иң яхшысы дигән мактанчыклык, ялкаулык, көнләшү харап итә. Ә инде хатын-кыз язучыларга булган мөнәсәбәт башка бер милләттә дә юк. Бөтен милләттә дә хатын-кыз халык язучылары, шагыйрәләре бар, ә татарда юк. Чөнки ирләр көчле, хатын-кызга ирек бир­ми­ләр. Егерме тугыз халык язучысы һәм шагыйре бар. Барысы да – ирләр. Берәү әйткән ди бит: “Халык үзенең шундый язучысы барын беләме соң?” – дип. Мәдинә Маликова белән Нәбирә Гыйматдинова дигән язучыларын бик яхшы белә. Фәүзия Бәйрәмова да бик күптән халык язучысы. Яраткан язучысы.   Менә бу егерме тугыз халык язучысының егерме алтысының тулы җыентыклары – сайланма әсәрләре дөнья күрде. Ник хатын-кызларны шул ук язучы ирләр кешегә санамый? Хатын-кыз бит ул әниең, апаң, сеңлең, хатының һәм кызың. Шуларны яратмаган, шуларны зурламаган язучы әдип була димени? Әдип белән әдәп бер тамырдан. Әдәпсез әдипләр  янәшәдәге иҗат­ташла­рына көн дә күрсәт­миләр, чын, матур татар хатыны образларын да тудыра алмыйлар. Хәтта тарихка керсәләр дә, үз патша­би­кә­ләрен пычракта әвәлиләр. Аннары тоталар да халыкка яла ягалар. Янәсе, халык китап укымый. Укый, ничек кенә укый әле! Нәбирә Гыйматдинова ире Рифат Бикчуров белән 3 томлык сайланма әсәр­ләрен чыгарганнар иде, бездә санаулы гына китап калды. Мәдинә апа Маликова да елга бер роман яза, мең бәлаләр белән чыгара, үзе сата. “Мәдинә апа, китап бетте, 2-3 төргәк китер әле”, – дисәң, һич каршы сүз әйтмәс, китереп җитке­рер. Югыйсә ул үзе дә бер роман кебек шәхес.   Мондый уңган, зирәк, булдык­лы хатыннар, әлбәттә, татарда бер­ генә түгел. Ул бит иң-иңнәр арасында. Әле 78 яшендә “Башваткыч” тапшыруында катнашып, үзе­нең кемлеген  һич арттырусыз күр­сәтте. Шагыйрь Равил Фәй­зул­линның шәп йөзгәнен язганыбыз бар. Әгәр Мәдинә апа Маликова белән Иделдә йөзү ярышына чыксалар, Мәдинә апа һич тә калышмас кебек. Быел аңа да 80 яшь тула. Быел икеләнмичә әйтә алам, аның да күп томлыкларын (9-10 том бар да бар инде) чыгарырлар, халык язучысы исемен бирерләр, зурларлар, хөрмәт­ләр­ләр. Нальчикка барып, Рафис әфән­де ничек зурлаганнарын, хөрмәт­ләгән­нә­рен кү­реп кайткандыр. Ә инде Тукай премиясенә килгәндә, Язучылар берлеге рәи­се үзенә алыр.   Гамьле әңгәмәгә килгәндә, җавап бирүче сорау бирүчеләргә караганда азрак белә кебегрәк килеп чыккан. Шуңа күрә дә ул үзе күбрәк сөйли. “Рухият” фондын мактый. Ак кәгазьгә төшкәч, “Татнефть” акционерлык җәмгыяте­нең иҗат әһелләренә карата башкарган эшләре дә бик “пыжык” булып кала. “Республиканың күре­некле әдипләре иҗатын укучыларга җиткерү буенча да мактаулы эш башкара”, – ди рәис. Ә китап­лары “Рухият”тә чыккан авторларга хезмәт хакы ничек тү­ләнде икән? Саҗидә Сөләйма­нова исемендәге утызар меңлек премиянең дә бәясен кү­тәр­гәннәр. Иллешәр мең булган. Аны бит язучы үз гомерендә бер ала. Әгәр премия алдым дип кунак чакырса, шунда кияргә бер күлмәк алмакчы булса...   Татарстан Язучылары берлеге рәисенең тагын бер зур сөенече бар икән. Бауман урамындагы “Матбугат йорты” тиздән кунак­лар, сәфәрчеләр кабул итәчәк икән дә кунакханәнең кон­фе­рен­цияләр залына татар язучы­ла­рының портретларын эләчәкләр икән. Шөкер, татар халкы сурәт­ләргә табынмый. “Тәкъдимнәр көтәбез”, – ди Рафис Корбанов. Тәкъдимне аны кулыннан эш кил­гәннәргә генә әйтеп була. “Мат­бугат йорты”на хуҗа булып алган егетләргә тәкъдимнәр бар,  әл­бәттә. “Матбугат йорты”ның беренче катын Китап музее ит­сеннәр иде алар. Татар халкы андый ук дәрә­җәдә лаек булмаса, һич югы татар китабын идән астыннан (подвал) чыгарып, китап кибете ясасыннар, менә булырлар иде данлы, дә­рәҗәле, затлы байлар. Безнең милләттә, шө­кер, байлар күп, юмартлар кирәк, юмартлар.
Шәехҗан Фәния ХУҖАХМӘТ

22 | 13.02.2015

«ШК» журналисты Казанның уңайлы районнарыннан фатир эзләде

19.02.2015 Җәмгыять
ңа ел алдыннан көндәлек кирәк-яракка булган ажиотаж турында күп яздык инде. Телевизорда әле һаман да алган икенче, өченче, дүртенче телевизорларын, холодильникларын һәм башка техникасын комиссион кибетләрдә өчләтә-дүртләтә арзанрак сатучылар турында сюжет күрсәтеп торалар. Көнкүреш техникасы алырга туры килмәсә дә, күчемсез милек өлкәсендә ниләр бар икән дигән уй белән, декабрь аенда махсус газеталардан һәм сайтлардан шәһәребезнең уңайлы районнарыннан бер бүлмәле фатир эзләдем.

Дөресен генә әйткәндә, бу өлкәдә дә шуның кадәр  зур ажиотаж  дип башыма да китермәгән идем. Берничә көн эчендә дистәләгән номерга шалтыратып теге яисә бу фатирны карарга килергә теләвемне белдердем. Әмма ни кызганыч, карарга чакыручы булмады. Кайсыбер риэлторлар трубкаларын алмады, кайсыберләре “инде сатылды”, “залог керттеләр” дип кырт кисте. Яңа газетада өр-яңа чыккан белдерүләр буенча шалтыратып карадым, күпчелеге саткан булып чыкты. Ниһаять, берничә көннән соң Чуйков урамында урнашкан фатирны карарга чакырдылар. Бәясе дә башкалары белән чагыштырганда бик үк кыйммәт түгел иде. “Ничек моны алмый калганнар” дип  уйлап та куйдым әле. Килдем, карадым, ә дөресендә сатып алучылары бар икән - нәкъ минем артымнан ук килеп җиттеләр. Хуҗа фатирны миңа сатырга да риза иде, акчаны кем тизрәк бирә, фатирны шул ала. Ә теге кешеләрнең районнан инде ничәнче тапкыр килүләре фатир сатучыны аз гына да борчымый. Сүзеңдә тору дигән нәрсә бар бит әле. Берсенә сатам дип ышандыр да, икенчесенә сат, имеш. Әлбәттә, мин баш тарттым.

Бер атна дәверендә  берничә фатир барып карадым.  Артык кыйммәтле, яхшы ремонт ясалган фатирлар түгел иде аларның берсе дә. Андыйларның бәясе дә берничә йөз меңгә артык. Мине шаккаттырган нәрсә - халыкның яшәү рәвеше иде. Кайсы гына фатирга кермә –  обойлары аерылып төшкән, 20 еллап ремонт күрмәгән... Әлбәттә, евроремонт ясатырга кирәк, дигән сүз түгел бит әле бу. Шул ук вакытта, диварыңнан салынып төшкән обойны ябыштырып була бит инде,  фатирны сатырга уйлагач булса да.  Берсенең фатирында бүлмәара ишекләрдә зур-зур тишекләр иде, күбесенең фатирлары исә караңгы һәм күңелсез тоелды. Кыскасы, күпме генә арзанрак саналган фатирларга барсам да, шул гел бер күренеш. Шуңа башкалардан арзанрак инде алар, диярсез. Шулаен шулайдыр, әмма кеше гаиләсе, балалары белән шундый караңгы, күңелсез, гади генә булса да ремонт ясалмаган җирдә ничек яшидер – шуны аңламыйм. Эштән кайтып кергәч тә, йорт-җирең күңелеңне күтәрергә, җаныңа рәхәтлек бирергә тиеш бит инде.   Күчемсез милек сатып алганда, икенче бер мәсьәлә – риэлторлар эше. Бүгенге көндә риэлтор булып теләгән бер кеше эшләп китә ала. Шулай эшлиләр дә. Ә чын юридик белемле, катлаулы чакта ярдәмгә килә белүчеләр, эш ваклыкларын аңлаучылар күп түгел. Миңа берничә тапкыр риэлторлар төзегән сатып-алу буенча килешү кәгазен күрергә туры килгәне бар. Андагы күзгә ташланган хаталарны күрсәгез! Юкса шул бер үрнәк буенча эшләнгән килешүне күпме кулланалар бит. Ике битлек язманы, берәрсеннән тикшертсеннәр иде, үзләреннән булмаса. Ә инде гади кеше белә торган кагыйдәне белмәү – риэлтор өчен гафу итмәслек хата. Күптән түгел бер гаилә фатир сатып алды. Алар менә нәкъ шундый белемсез риэлторга эләктеләр дә инде. Фатирны бер кешегә яздырганда, ире яисә хатыныннан нотариуста рәсмиләштерелгән ризалык кәгазе кирәк, диде ул. Әлеге гаилә вакытларын һәм акчаларын әрәм итеп, нотариуска бардылар, ризалыкны алдылар, ә дөресендә, аның кирәге дә булмады. Инде бер ел тирәсе теркәү палатасы андый кәгазь сорамый икән. Бу риэлтор ел бу ничек эшләде икән дигән сорау туа.   Дөресендә, фатир сату-алуда риэлторның бер кирәге юк. Әлбәттә, сатып алучыны үзең таба алган очракта. Милек теркәү процессы авыр түгел һәм үрнәк килешүне һәрбер уртача акыллы һәм укыган кеше үзе төзи ала. Иптәш кызым фатирын риэлторсыз гына сатты һәм риэлторга бирәсе 50 мең сум акчасы үз кесәсендә калды.
Эльмира КӘРИМОВА

|

Конгресс укытучыларны бүләкләде

19.02.2015 Мәгариф
Нижгар татарлары конгрессы советы Уразавылда узган киңәйтелгән утырышында халкыбызның бөек җырчылары, күренекле якташларыбыз Рәшит Ваһапов (Актук) белән Хайдәр Бигичевка (Чүмбәли) мил¬ли район үзәгендә һәйкәл куюдан тыш, мәктәпләрдә татар телен өйрәнүгә дә кагылып үтте.

Бу тема буенча төп докладны Уразавыл балалар иҗаты йорты директоры Рушания Алеева ясады. Әлбәттә, ул К.Октябрь районы мәктәпләрендә ана телебезнең бүгенге торышы турында сөйләде. Аның сүзләренчә, районда 908 мәктәп укучысының 530ы татар телен өйрәнә.

- Безнең районда 12 гомум белем бирү учреждениесе эшләп килә һәм шуның унысында татар теле һәм әдәбияты укытыла. Бу фәннәрне тәҗрибәле һәм югары белемле укытучылар алып бара. Шуларның өчесе югары категорияле педагоглар, ә икесе – Президент грантын отучы мөгаллимнәр: Семочки мәктәбеннән Дина Мостафина һәм Кече Рбишчадан Хамисә Шәрәфетдинова. Әле узган елда гына Дина Үмәровна Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы исеменнән “Мәгърифәттә тәкъдир ителерлек хезмәте өчен” дигән күкрәк билгесенә лаек булды, ә Хамисә Мәсүмовна татар теле укытучыларының район метод- берләшмәсен җитәкли.    Укучыларыбыз татар теле һәм әдәбияты буенча мәктәп, район һәм региональ олимпиадаларда уңышлы катнашалар, бүләкле урын алучылар да бар. Билгеле, бу барысы да татар теле укытучыларының казанышы. Әйтергә кирәк, аларның һәрбересе һөнәри тәҗрибәләрен һәм белемнәрен үстерү буенча үз алларына нык шөгыльләнәләр, квалификацияләрен үстерү буенча даими рәвештә Татарстанда курсалар узалар.    Мәктәпләребез яңа стандартларга туры килгән һәм җавап биргән уку-укыту әсбаплары белән тәэмин ителгән. Татар теле һәм әдәбияты буенча ярдәмне Казан китап нәшриятыннан күрәбез, алар белән тыгыз хезмәттәшлек урнаштырылган. Ел да китаплар фонды матур әдәбият белән тулыландырыла, шул исәптә татар телендә дә.    Уразавыл урта мәктәбендә татар телен фән буларак өйрәнергә теләүчеләр өчен 5-9 класс укучыларына еллык план төзелгән. Аның нигезендә татар теленә атнага ике сәгать бирелә. Биредә татар телендә драмтүгәрәк эшли. Ә районның башка татар авылы мәктәпләрендә татар теленә атнага 3-5 сәгать бирелә. Укучылар һәм укытучылар татар телендә чыгып килгән район һәм өлкә газеталары белән хезмәттәшлек итәләр, - дип сөйләде Рушания Әхмәтовна һәм чыгышын йомгаклап, татар телен өйрәнүдә проблемалар юк дигән нәтиҗә ясады. Әмма ләкин моның белән, беренче чиратта, Казаннан килгән күренекле якташыбыз Рифат Фаттахов килешмәде. “Искитәрлек хәл: татар телен саклау буенча Татарстан президенты үзе чаң сукканда, безнең районда бу мәсьәләнең урынсыз булуы мөмкин түгел”, - диде Рифат Әхмәтович.    Аннары бу докладка өстәмә аңлатмалар белән районның мәгариф комитеты рәисе урынбасары Равил Арибҗанов, район башлыгы Халит Сөләйманов һәм Уразавыл мәктәбе директоры Фәрит Хәйруллин чыктылар. Аларның фикеренчә һәм раславынча, районда татар телен өйрәнүдә бернинди каршылыклар даюк, барысы да әти- әниләр ихтыярында, диделәр алар. Ә конгресс рәисе Гаяр Хәсәнов: “Татар телен өйрәнүдә, саклауда һәм үстерүдә булган проблемалар шул мизгелдә хәл ителә торганнардан түгел”, - диде һәм нибарына шөкерана итеп булса кирәк, татар теле укытучыларының хезмәтенә югары бәя бирде һәм үзе җитәкләгән милли оешма исеменнән аларга рәхмәт хатлары белән кыйммәтле бүләкләр тапшырды. Әйтергә кирәк, Сергач, Спас, Пильна районнарының татар теле укытучылары да конгресс игътибарыннан төшеп калмаган иде. Барлыгы 18 укытучы бу көнне бүләкләнде. Әмма ләкин конгресс советы утырышы шушы күңелле котлау мизгелләре белән генә тәмамланмады. Татар телен саклау һәм үстерү өчен укытучылардан торган эш төркемен булдырдылар. Аның составына Хамисә Шәрәфетдинова (ул бу көнне Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы исеменнән хөрмәт грамотасы белән бүләкләнде), Дина Мостафина, Фаилә Таҗетдинова (З.Рбишча), Мәрзия Харрәсова, Гүзәл Минаҗетдинова (Уразавыл), Рәшит Билялов (З.Рбишча), Зәкия Юнисова (Т.Моклокасы), Гөлнара Нәвретдинова (К.-Пожар), Рамил Мусин (Сафаҗай), Гөлнара Гимранова (Яңа Мочали) кертелде.   Гаяр Абдрахманович әйтүенчә, якын киләчәктә шушы составтагы эш төркемен конгресс К.Октябрь район мәгариф комитеты каршында җыяр һәм алар иң баштан үзләренә рәис сайларлар, аннары ана телебезне саклау һәм үстерү буенча максатларын билгеләрләр, эш планын төзерләр.    Беренче карашка, ана телебезне саклау буенча ниндидер хәрәкәт башланды кебек. Күптән түгел Сергачта Сергач районы татарлары ана телебезне кайгыртып, Кочко-Пожар мәктәбен этно-мәдәни компонентлы итәргә кирәк дигән тәкъдим буенча фикер алышты. Монысын үз карамагына РНКАТНО алган булса, әле менә конгрессыбыз да ана телебезне саклау буенча конкрет чаралар күрәсен белдерде. Бу башлангычлар сүздә генә калмаса ярар иде. Чөнки татарча укый-яза белүчеләр бетсә, “Туган як”ның да татар телендә чыгуының кирәге калмаячак!    Ә утырыш матур концерт программасы белән тәмамланды. Уразавыл мәдәният йорты сәхнәсенә бу көнне 30лап мәктәп укучысы чыкты. Пашат, Семочки, Уразавыл, Зур һәм Кече Рбишчаның яшь талантлары тамашачыларны татар җыр-биюләре белән сөендерделәр, ә конгресс рәисе, үз чиратында, сәләтле бер егет- кызны да бүләксез калдырмады.    Фотода: Куйсуы Укытучылар йорты мөгаллимәсе Рамилә Хәсәнованы конгресс рәисе Гаяр Хәсәнов бүләкли.   
О.ӘНДӘРҖАНОВ

|

Әлмәт районы башлыгы эшеннән китте

20.02.2015 Сәясәт
Мәҗит Салиховка төзелешнең технологияләр һәм бәя мәсьәләләрен контрольда тотучы махсус структураны җитәкләргә тәкъдим ителгән.

Татарстан  Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәт муниципаль районы Советының һәм Әлмәт шәһәр Советының 39 нчы сессиясе эшендә катнашты. Чарада Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов, «Татнефть» ААҖ генераль директоры, бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Наил Маганов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Шәфәгать Тәхәутдинов һәм башкалар катнашты.

Депутатлар төп өч мәсьәләне карадылар: Әлмәт муниципаль районының 2014 елдагы эшчәнлеге һәм 2015 елга бурычлары; Әлмәт муниципаль районы башлыгы вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату; Әлмәт шәһәре башлыгы, Әлмәт шәһәр Советы депутаты вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату.   Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов хәбәр иткәнчә, үткән 2014 ел Әлмәт муниципаль районы һәм анда яшәүчеләр өчен нәтиҗәле ел булды. «2014 елда уртак эшебез нәтиҗәсе буларак, муниципаль район икътисады үсешендә уңай нәтиҗәләргә ирешелде. Әлмәт районы 2014 ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре арасында социаль-икътисади үсеш буенча икенче урынны алды», - дип билгеләп үтте Мәҗит Салихов   Район башлыгы хәбәр иткәнчә, Әлмәт районында уртача хезмәт хакы 2014 елда 34 527 сум тәшкил иткән, бу, үткән ел белән чагыштырганда, 9,1 процентка артык. Районда 6362 кече һәм урта бизнес субъекты теркәлгән (4 445 шәхси эшмәкәр һәм 1917 юридик зат), шуларның 47 проценты сәүдә өлкәсендә эшли.   Аннары Рөстәм Миңнеханов сүз алып: «Бездә төзелеш күләмнәре зур, шуңа күрә без Татарстанда махсус структура оештырабыз, ул төзелешнең технологияләр һәм бәяләр мәсьәләләрен тикшереп торачак, - диде ул. – Сезнең башлыгыгызның төзелеш буенча югары белеме бар икән һәм территориядә эшләү тәҗрибәсе зур. Без аны шул эшкә чакырдык».   Депутатлар Мәҗит Салиховның Әлмәт мунициципаль районы башлыгы һәм Әлмәт шәһәре башлыгы сыйфатында вәкаләтләрен вакытыннан алда туктау өчен тавыш бирделәр.   Бу хакта, Әлмәт муниципаль районы сайты материалларыннан файдаланып, ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.


| 19.02.2015

2 тапшыру саен 2-3 килога ябыгучы Җәвит "Башваткыч"тан китмәскә булган (ИНТЕРВЬЮ)

20.02.2015 Шоу-бизнес
Хәтерләсәгез, шушы араларда “Башваткыч” тапшыруының алып баручысы Җәвит Шакиров эшеннән китә икән, дигән сүз чыккан иде. Алай гына да түгел, аның урынына яңа алып баручының исеме дә телгә алынды.

Җәвит Шакиров урынына шоумен, җырчы Зөлфәт Зиннуровны “димләделәр”. Бу хәбәрдән соң Intertat.ru сайтында Зөлфәтнең үзе белән әңгәмә дә дөнья күрде. Шулай да, Җәвит Шакиров ни өчен китәргә булган соң? Моңа нәрсә сәбәпче булган да һәм ни өчен ул яңадан “Башваткыч”та калырга уйлаган? В-ә-т б-а-ш-в-а-т-к-ы-ч! Моны “чишәр” өчен Intertat.ru хәбәрчесе Җәвит Шакиров белән элемтәгә керде.

- Җәвит абый, сезнең китү-китмәү мәсьәләсе чынлап та башваткыч булды бит әле!   - (Көлә.) “Башваткыч” тапшыруын алып барырга чакыргач, бер елга дип сөйләшкән идек. Бер ел узды, инде өч ел да узып киткән. Гомер узганын шулай сизми дә каласың икән. “Минем урынга бәлки берәрсен табарсыз? Мин китәм”, – дигән идем “хуҗа”ларга. Алар озак кына уйлашканнан соң, минем урынга Зөлфәт Зиннуровны сайлаганнар. Шуннан соң минем китүем һәм минем урынга яңа алып баручы килүе турындагы мәгълүмат бөтен халыкка таралды. Бу хакта сораучыларга үзем дә шулай дип әйтеп килдем. “Зөлфәт Зиннуров алып бара алыр микән?” – дигән сүзләр дә чыкты. “Башваткыч” – “ТНВ”да иң яхшы рейтинглы тапшыруларның берсе. Бу тапшыруны түрәләргә хәтле карыйлар. Алар белән очрашырга туры килгәч: “Татарча баш ватырга өйрәтә торган иң яхшы тапшыруларның берсе”,– дигәннәр иде.   - Яңа алып баручы килгән очракта да, сезнең кебек оста алып баручы булмастыр, мөгаен? Сезнең шунда җырлап, биеп алуларыгыз да ни тора бит!   - Анысы өчен рәхмәт (көлә). Мәсәлән, “Җырлыйк әле” тапшыруын Айдар Фәйзрахманов алып бара башлаган иде. Кызыгы шунда: халык тапшыруны беренче алып баручыга күнегә. Айдар Фәйзрахманов киткәннән соң, тапшыруны кемнәр генә алып бармады. Әмма халыкның әйтүе буенча, барыбер Айдар абыйны сагыналар. Чыннан да, ул үз эшендә “йөзә” иде. Әгәр яңа алып баручы үзеннән яңалык алып килеп тамырыннан ук үзгәреш кертмәсә, ул тапшыруның беренче алып баручысы белән чагыштыра башлыйлар. Менә “Башваткыч”ның бер тапшыруын төшерер өчен безнең команда 3 сәгать буе эшли. Алып баручы буларак миндә импровизация һәм биргән сорауларның җавапларын белү дә кирәк. Бөтен әдәби мирасыбызны өйрәнү дигән сүз. Хуҗалар уйлашканнан соң, “Җәвит, рейтингны төшерәсебез килми. “Башваткыч”ны бөтен халык яратып карый. Китмә инде син”, – дип кабат миңа эшемне дәвам итәргә тәкъдим ясадылар. Зөлфия апагыз белән гастрольләрдә дә йөргәч, вакыт дигәннәре аз кала. Аннары ял итеп тә аласы килә. Сөйләшә торгач, Миләүшә Айтуганова төшерү вакытларын гастрольләргә туры килмәгән көннәрдә эшләрбез, диде.   - Гастрольләргә еш чыгасызмы соң?   - Аена без 10-12 концерт бирәбез. Ә гастрольләрдән өйгә иртәнге сәгать 4-5 ләрдә генә кайтып керәбез. Икенче көнгә инде тапшыру төшерәсе. Бик авырга туры килә. Нишләтәсең инде, концертлар куймыйча да булмый. Яшәргә кирәк бит. Көненә ике тапшыру да төшергәнебез бар. Әле ял итеп тә өлгермичә, кеше белән аралашырга, фикер тупларга кирәк дигән сүз. Тапшыруга нинди генә кеше килми. Араларында бик авыр кешеләр дә бар. Хәтта көлә дә, елмая да белми торган. Ул телевизордан караганда бер, ә анда килеп баскач, аларның дулкынлануларын күрсәгез! Шуңа да аларны  “селкетергә”, төрле яктан “подход” ясарга туры килә.    Image may be NSFW.
Clik here to view.
  - Димәк, күп нәрсә тапшыруның алып баручысыннан тора?   - Әлбәттә. Зөлфәт Зиннуров үзе дә: “Җәвит абый, сез китсәгез, сездән соң миңа алып баруы авыр булачак”, – дигән иде. Бик җаваплы эш икәнен икебез дә беләбез. Бу бит концерт кына алып бару түгел.  Шулай ук уйнаучылардан кала, тапшыруда җанатарлар да утыра.   Алар арасында ниндиләре генә утырмый. Олы яшьгеләр дә килә. Алар бит сиңа энергия бирми, ә киресенчә – ала. Көнгә ике тапшыру ясасам, 2-3 килограмм авырлыкны югалтам. Чын! Менә шуны күз алдыңа китерәсеңме? “Башваткыч”та бик көчле команда эшли. Бөтенесе тир түгә. Күпме камера, күпме ут астында янып-пешеп алып барасың. Шулай эшләмәсәң, тапшыруның нәтиҗәсе юк дигән сүз.   - Тапшыруда бирелә торган сораулар белән сезне алдан таныштыралармы? Һәрбер сорауга сезнең әзер фикерегез бар сыман.   - Болайрак башлыйм. Беренчедән, “Башваткыч”ка уен дип кенә карарга түгел. Икенчедән, ул бик җитди тапшыру. Уенда катнашырга теләүчеләр арасында: “Нәрсә инде ул “Башваткыч”. Бик гади һәм примитив булган сораулар бирәләр”, - дип әйтүчеләр дә бар. Ә менә шунда студиягә килеп баскач, гади генә сорауга да җавап бирә алмыйча басып торалар. Сорауларны махсус кешеләребез төзи. Тапшыру башланырга 15-20 минут кала гына шушы сорауларны минем кулыма бирәләр. Шул вакыт эчендә мин аңа әзерләнәм.   - Җәвит абый, шулай да телетапшыру алып бару осталыгына сезнең сәхнә кешесе булуыгыз да зур роль уйнамый калмагандыр?   - Заманында Башкортстаннан Казанга килеп, Филармониядә эшли башлагач, мине телевидениегә эшкә чакырдылар. Урта һәм өлкән буын кешеләре бүген дә хәтерлидер. Ул чагында “Зәлидә” дигән тапшыру чыгып килде. Без аны танылган диктор Эльвира апа Хамматова белән алып бардык. Мин әлеге шәхестән күп нәрсәгә өйрәнеп, тәҗрибә тупладым. Шул ук вакытта тапшыру алып барып чирканчык та алган кеше мин.   - Тапшыруны 3 ел алып барасыз. Ә шулай да “Башваткыч”та үзегезне нинди яктан ачтыгыз?   - Уйлау, фикерләү, тамашачы белән якыннан аралашуны бирде бу тапшыру. Зөлфия Шакирова белән үзебезнең сольный концертларыбыз белән йөрибез. Шул рәвешле без анда да тамашачы белән аралашып кайтабыз. Бу – зур мәктәп. Бу очракта тапшыруны алып бару да миңа авырлык тудырмый. Бары шул ял итеп өлгермәү генә. Монда бит үзеңне формада да тотарга кирәк. Тапшыруга киеп чыккан барлык кәчтүмнәр дә үземнеке. Зөлфия апагыз белән бергәләп тектерәбез. Әгәр дә формада булмасам, ул кәчтүмнәр миңа ярамаска мөмкин. Ничә ел инде 95 килограмм авырлыкта йөрим. Һәрвакытта да формада булырга кирәк. Чөнки телевизор ул болай да кешене олыгайтып, юанайтып күрсәтә.   - Алып барган тапшыруыгызны телевизордан карыйсызмы?   - Юк, карамыйм. Аның каравы 2 яшь тә 6 айлык оныгыбыз Самира телевизордан мине күрсә, “Карт әтәй, карт әтәй”, - дип сөенә инде. Таный үземне (елмая). Зөлфия апагыз бигрәк тә тәнкыйть күзлегеннән карый. Үзенә дә, миңа да шундый ул. Хәтта Зөлфия апагыз өйдә булмыйча, тапшыруга кәчтүмемне үзем генә сайлап китсәм, “Нишләп монысын кидең? Икенчесен кияргә иде”, - дип тирги (көлә). Ул һәрвакытта мине киендерүче. Дөресен генә әйткәндә, носкиның нинди үлчәмле икәнен дә белмим. Носки алып кигән кеше түгел мин. Хатын-кыз ир-атны шулай карап торырга тиештер дә инде. Зөлфия апагыз сәхнәгә чыгар алдыннан үзен дә, мине дә энәсенә-җебенә кадәр тикшереп чыга.   - Җәвит абый, сезнең телевизордан тапшыру алып барганыгызны карарга яратмавыгыз ачыкланды. Ә менә  пародия остасы Данир Сабировның сезнең “Башваткыч”ка ясаган пародиясен күрә алдыгыз микән?   - Күрдек. Бик шатландык (көлә). Данир Сабиров безне үзе Зөлфия апагыз белән концертына чакырган иде. Әмма безне сюрприз көтәсен белмәдек. Бер мәлне Данир “Башваткыч” тапшыруына ясалган пародия белән сәхнәгә чыкты. Миңа пародия ясый башлагач, Зөлфия апагыз бөтен залны яңгыратып көлде. Үзем дә “от души” көлдем. Тамашачы Данирны тыңлый, ә барысы да безгә борылып-борылып карап утырды. “Күзләреңне йомып күрсәткәннәреңә кадәр сине кылана”, - диде миңа Зөлфия апагыз. Данир Сабировның концертыннан рәхәтләнеп ял итеп кайттык. Бик талантлы егет. Рәхмәт аңа!   Image may be NSFW.
Clik here to view.
  -  Җәвит абый, “Башваткыч”та без сезне тагын күпме күрә алачакбыз?   – Хуҗаларның тәкъдиме – тапшыруны дәвам итәргә. Әмма тагын күпме алып барасымны әлегә әйтә алмыйм. Аннары тапшыруның рәте бетеп, рейтингы төшсә, үземә дә кыен булыр дип, башка кешегә бирәсе дә килмәде. Ул бит миңа балам шикелле. Көчем тагын күпмегә җитәр, алып баруны шулкадәр дәвам итәрмен.
Эльза ГАЗИЗОВА

| 19.02.2015

Таҗи Гыйззәтнең оныгы Гүзәл ханым: Әти эшен дәвам итү – минем бурыч

20.02.2015 Җәмгыять
Бик саллы әсәрләр язып та онытылган язучылар бар. Ник дигәндә, мирасларын киләчәккә җиткерерлек дәвамчылары булмый. Ә Гыйззәтләр нәселенә кагылмый бу. Күренекле драматург Таҗи Гыйззәт эшен улы Казбек Гыйззәт дәвам итә. Хәзер бу эш Таҗи Гыйззәтнең оныгы, филология фәннәре докторы Гүзәл ханым кулына күчкән. Аның максаты – ата-бабаларының мирасын саклап калу.

– Гүзәл ханым, күптән түгел матбугатта әтиегез, фәлсәфә фән­нәре докторы, профессор Казбек Гыйззәтов турында ис­тәлекләр басылып чыкты. Ялгышмасам, әти­егез дә заманында әтисе – язучы Таҗи Гыйззәт турында истәлекләр язган. Ул да “Отец, каким я его помню...” дип атала иде.

– Әйе, әти дәү әти турында бик күп язды. Шуларның берсен сез телгә алдыгыз да инде. Ул бу китап­ларга “Әти минем юлымда якты маяк булып яши” дигән эпиграф куя иде. Мин дә, һич икеләнмичә, шул сүзләрне кабатлый алам. Ул миңа тормышта һәр яктан үрнәк булды.   – Быел күренекле драматург Таҗи Гыйззәтнең тууына – 120, әтиегез Казбек Гыйззәтнең тууына 90 ел тула. Россия күлә­мендә игълан ителгән Әдәбият елында бу олпат шәхесләргә игътибар җитәрлекме? Әлеге истәлекле даталар уңаеннан нәрсәләр эшләнә?   – Мәдәният министрлыгы бу даталарга зур әһәмият бирде. Әле бит быел Бөек Җиңүнең 70 еллыгы да. Әти 18 яшьтә Бөек Ватан сугышына алынып, Совет Армиясендә 12 ел хезмәт иткән. Дәү әти каты авырып китеп, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Гомәр Бәширов СССР хәрби көчләр министрына үтенеч хаты юллагач кына әтине демобилизацияләделәр. Шулай итеп ул дәү әти белән бәхил­лә­шергә өлгерде. Таҗи Гыйззәт, Казбек Гыйззәт халык хәтерендә. Моны күреп, сизеп яшәве рәхәт. Фән даирәсе кешеләре бигрәк тә игътибарлы. Әйтик, академик Рүзәл Йосыпов бик мәгънәле һәм кызык мәкалә язды. Декабрьдә мәдәният һәм сәнгать университетында Гыйз­зәтов укулары оештырылды. Шушы чара кысаларында Казбек Гыйззәтовка багышланган төбәк­ара фәнни-гамәли конференция узды. Әтинең фәнни эшләре төрле яктан өйрәнелгән иде. Аның турында җылы хатирәләрне тың­лавы да күңелгә рәхәтлек бирде.   – Әти миңа һәр яктан үрнәк булды, дип язасыз. Үрнәк ир нинди булырга тиеш?   – Әти турында хатирәләрем, еллар узса да, бала чактагысына тәңгәл килә. Кабинет, язу өстәле, эшләп утырган әти. Ул һәрвакыт эшли иде. Ләкин янына кайчан гына килеп кермә, елмаеп каршы ала, хәлләрне белешә, киңәше белән ярдәм итәргә тырыша иде. Мин беркайчан да: “5 кенә минут көтеп тор, вакытым юк”, – дигәнне ишетмәдем. Бу үземне белә башлаганнан бирле шулай булды, соңгы көннәренәчә әти шундый булып калды. Алтмышынчы елларда ул аспирантурада укыды һәм гаиләбезнең матди хәле авыр булганга “Татария коммунисты” журналына эшкә керде, анда фәлсәфә бүлеген җитәкләде. Ә гаиләдә 9 кеше: әти белән әни, мин һәм сеңлем Гөлназ, әтинең энесе Рубин абый гаиләсе һәм дәү әниебез белән аның сеңлесе Әминә апа. Шушы 9 җаннан әти белән әни генә эшли иде. Мин аның өстенә нинди җаваплылык алуын, аңа ничек читен булуын күз алдына китерәм. Әмма әти сер бирә торган кеше түгел иде. Бар яктан да килгән, матур һәм матурлыкны күрә белә торган кеше булды. Аның Татарстанда беренче эстетика (әти аны нәфасәт дип атады һәм кулланышка кертеп җибәрде) фәннәре докторы булуы да, мөгаен, очраклы түгелдер. Әни һәрвакыт, ул мине иң бәхетле хатын-кыз итте, дип әйтә килде. Алар бик матур яшәделәр. Әти көчле, кабатланмас, батыр, шул ук вакытта нечкә күңелле иде.   – Аны ялганны, коррупцияне сөйми торган туры сүзле кеше дип әйтәсез. Бу сыйфатларны ул балаларында да тәр­бия­ләгәндер.   – Аның холкы безгә дә күчкән. Ул беркайчан да кешеләрне бусы түрә, бусы гади кеше дип бүлмәде. Миңа да бөтен кеше дә бертигез. Ул ялганны күтәрә алмады. Аны ничектер җайларга тырышсалар, сүзне шундук кырт кисә иде. Әмма кеше хәленә керә белде, ярдәмчел булды. Бер генә мисал китерәм, аны ул үзе сөйләгән иде. Әти – офицер, 1953 елда гаиләсе белән Сахалиннан Казанга ялга кайткан. Пароходта  Сталин үлеме уңаен­нан амнистиягә эләккән тоткыннар баш күтәргән. Иректән башлары әйләнгән тоткыннар белән бер суднода 4 көн үткәр әле?! Ә тоткыннар кызганнан-кыза. Үзләренә куелган конвойны трюмга куып кертә. Алар шуннан чыгарга базмый, экипаж да авызына су капкандай дәшмәүне хуп күрә. Өске палубада хәрбиләрдән бер әти генә була. Ул зекларның үзе белән бик кызыксынуын сизә. Әтием каршына банда башлыгы Николай килеп баса. Ул үзен төрмәгә алып киткәндә өендә бәләкәй кызы калуын әйтә.  Аның кызына да  минем кебек бер яшь булган икән. Николай баласын бик сагынган, шуңа мине кулына алып кочаклыйсы килә икән. Әти борттан аска карый. Кораб бөтен куәтенә Амур­ның кара-кучкыл дулкыннарын урталай ярып алга омтыла. Шуннан соң карашын Николайга кү­черә: аның пиджагында гаскәр-гаскәр бет йөри. Ләкин ул мине Николайга тоттыра. Банда башлы­гының мине кочаклап үпкәндә күзеннән бертуктаусыз яшь ага. Мине әтигә кире тапшырганда: “Син чын егет, Казбек”, – дип әйтә.   – Әти ата-анага мөнәсәбәттә дә миңа үрнәк булды дидегез. Бу нәрсәдә чагыла?   – Ул үз мисалында өлкәннәр фи­кере белән исәпләшергә өй­рәтте. Демобилизациядән соң дәү әти янында аның соңгы көннә­ренәчә булды. Алар аның киләчәге турында да сөйләшкәннәр. Әти офицер һәм техник фәннәр белгече буларак (ул Ленинград артиллерия училищесын тәмамлаган), техник югары уку йортына ке­рергә теләгән иде. Әмма үлем түшәгендә яткан әтисе янында ике ай тору тормышын кискен үзгәртә. Соңыннан: “Әти гомере буе шө­гыльләнгән эшкә мөнәсәбәте булган өлкәне сайларга кирәклеген аңладым. Шулай итеп, мине гуманитар өлкәгә илткән юл бераз урау­рак булды”, – дип язды. Аның әти-әнисенә булган мөнәсәбәте безгә дә тәэсир итми калмады. Әти хезмәт сөючәнлек, гаиләгә тугрылык җәһәтеннән дә үрнәк булды. 1970 нче елларда ул МДУ каршында белем күтәрү институтында укыган. Анда остазы – бөтен илнең махсус факультетлары студентлары укый торган “Оратор осталыгы” дәреслеге авторы – Грант Ап­ресян булды. Әти – өметле уку­чыларының берсе. Бервакыт Грант Захарович аңа: “Казбек Та­җиевич, сезнең урын МДУда”, – дип әйтә. Ул бу тәкъдим белән үзенә бик зур ышаныч белде­рүләрен аңлый, шуңа рәхмәтен җиткерә. Әмма, минем урыным Казанда, чөнки анда әти-әнием кабере, дип әйтә.   – Казбек Гыйззәтнең татар телендәге фәлсәфә дәреслеге Кытайдан килеп укучы, рус телен бөтенләй белми торган татар студентлары өчен бердән­бер уку әсбабы булган.   – Дөрес. Моннан берничә ел элек әтинең югары уку йортлары өчен язылган “Философия” һәм “Нәфасәт” дәреслекләре басылып чыкты. Һәркайсы ике китаптан торган күләмле хезмәт (барлыгы ике меңгә якын бит), һәркайсы – зур һәм мөһим иҗади проблема. Бу эшкә ни өчен алынуы турында ул болай яза: “Дәреслек язарга тотынуга татар теленә үсү өчен мөмкинлекләрне юкка чыгара бару, язуда латиницаны тыюдан күңелдә эчке каршылык этәргеч бирде, дияр идем. Татар теле Татарстанда дәүләт теле статусы алса да, фәннең бөтен өлкәсендә дә милли телдәге дәреслекләребез җитәрлек дип булмый бит. Ә минем үзем хезмәт куйган өлкәдә туп­лаган тәҗрибәм бар: без Көн­батыш философларын, алар­ның хезмәтләрен өйрәнәбез, ә үзебез­некеләр гел күләгәдә кала. Философия тарихына, фәнни хезмәт­ләрдә беренче мәртәбә буларак, татарларны да шул рәткә кертәм. Мәсәлән, Курсави, Мәрҗани, Күл­тәси...” Әлеге дәреслекләрне өй­рән­гән галим Рүзәл Йосыпов, “мондый зур эшне академик тик­шеренү институтлары гына” җиңеп чыга ала, ә аны бер кеше башкарган, дип язган иде. Китапны тәкъдим иткәндә галимнәр, бу – татар халкы алдында кылган батырлык, дип бәяләделәр. Дәрес­лекләр Министрлар Кабинеты заказы буенча эшләнде. Чөнки татар студентлары без фәлсәфә фәнен үз телебездә укыр идек, дип мө­рәҗәгать ит­кәннәр. Бүген исә Кытай татарлары белән кыенлык килеп чыкты. Татар студенты рус дәреслегеннән файдалана ала әле. Ә менә Кытайдан килгәне – юк. Университетта фәл­сәфә фәнен укыткан сеңлем, аларга китап­ха­нәдән әтинең дә­рес­лек­ләрен алырга киңәш итә. Бәхеткә, бу китаплар КФУ китап­ханәсендә бар булып чыкты. Алар имтиханнарны бик яхшы биреп чыгалар. Шул­кадәр аңлаешлы, гади тел белән язылган дип, сеңлемә кат-кат килеп рәхмәтләрен әйтә­ләр. Әлеге студентларның сең­лемдә укуларында да мин бер мәгънә күрдем. Бу хәлне әтинең фәнни хезмәт­ләренең яңа сулыш алуы дип бәялим.   – Мин гаилә традицияләрен дәвам итүне үз өстемә алдым дидегез. Конкрет нинди эшләр башкардыгыз?   – Әти гомере буе Таҗи Гыйззәт мирасын өйрәнү һәм пропагандалау белән шөгыльләнде. Бу аның юбилей кичәләрен оештыру, спектакльләрдән соң фикер алышуларда катнашу, әсәрләрен укучыга җиткерү кебек эшләр иде. Әтинең соңгы китабы “Заман һәм кешеләр” дип аталды. Анда ул Таҗи Гыйззәт – кем иде ул, ни өчен аның иҗатын күрмәмешкә салышалар кебек сорауларны күтәрде, иҗатын, тормыш юлын бәян итте. Әти шулай ук сәнгать проблемаларына аерым тукталды. Берничә дистә эшен иҗтимагый проблемаларга багышлады. Әлеге уникаль китапны без үз көчебез белән чыгарган идек, быел аны Татарстан китап нәшрияты кабаттан бастырырга җыена. Чөнки Таҗи Гыйз­зәтнең дә, Казбек Гыйззәтнең дә юбилей еллары. Өстәвенә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы, әти исә сугыш кичкән офицер. Әти һәр биш ел саен Таҗи Гыйззәтнең юбилеен үткәрүне башлап йөрде. Бу эшне мин дәвам итәргә тиеш дип уйлыйм. Гаилә традицияләрен дәвам итү мине татар телен саклап калу проблемаларын өйрәнүгә этәрде. Мин үзем Аграр университетта чит телләр кафедрасын җитәклим. Белемем буенча чит телләр белгече булсам да, тора-бара татар мәдәнияте белән күбрәк кызыксына барам. Соңгы елларда инглиз телендә татар мәдәнияте, теле турында фән­ни эшләр яза башладым. Ул Амстердам һәм Нью-Йорк шәһәр­ләрендә нәшер ителәчәк моно­графиядә урын алачак. Анда тугыз автор катнаша. Татар те­ленең юкка чыгу проблемалары турындагысын мин яздым. Быел Парижның Сорбонна университетында да татар теле фразеологиясе һәм телне саклап калу чаралары турында доклад ясадым.Дөнья­ның иң алдынгы универ­ситетларының берсендә татар телендә чыгыш беренче тапкыр яңгырады. Июньдә Испаниядә оештырылачак фәнни конферен­циядә дә татар милләте, аның теле турында чыгыш ясаячакмын. Татар теленең “Фразеологик идеографик сүзлеге”н төзи башладым. Аны безнең атаклы галимнәребез Мирфатыйх Зәкиев һәм Рүзәл Йосыпов бик кирәкле эш дип бәя­ләгәннәр иде.   – Татар телен ничек саклап калырга? Сез нинди юллар күрәсез?   – Бу җиңел генә хәл ителә торган мәсьәлә түгел, махсус зур программа нигезендә эшләнә торган эш. Мин монда безнең татар галимебез Рүзәл Йосыпов фикеренә кушылам: “...мәгълүмат чараларында, әдәбиятта татар халкының, аның тарихының, мәдәниятенең, теленең, традицияләренең күр­кәм­леген, уңай якларын, казанышларын калку итеп күрсәтеп тору кирәк”, – дигән иде ул. Әти­нең дә бер фикерен китерәсем килә: “Ниһаять, тагын бер мәсьәлә. Без­нең Казан урамнарыннан үт­кәндә, үзеңне теләсә нинди чит дәүләт шәһәрендә кебек тоя баш­лыйсың. Кибетләрнең исем­нәрен генә алыйк. Анда “Торис”, “Олгуд”, “Скво”, “Фэймос”... тагын әллә нинди шайтан таягыдай атамалар хөкем сөрә. Без кайда соң? Рио-де-Жанейродамы яисә Детройтта, Калькуттада, Сиднейда яки Нью-Йорктамы? Нишләп безнең Татарстан башкаласында татарча исем белән аталган кибетләр, ашханә­ләр, рестораннар юк диярлек? Без нәрсә, Мольерның Журдены булып беттекмени инде? Кайда соң безнең милли хисебез, милли горурлыгыбыз?..” Таҗи Гыйззәт теле­нең образлыгы турында китап язу эшенә дә алындым. Болар барысы да – әти үрнәгендә эш­ләнә торган эшләр. Әлбәттә, әти турында истә­лек китабы да дөнья күрер дип ышанам. Әти үз әтисе турында гомере буе ничек язса, мин үз әтием турында язачакмын. Бу – баланың атасы алдындагы бурычы.
Гөлинә ГЫЙМАДОВА

24 | 20.02.2015

Качалов театры артисты Рамил Төхфәтуллин: “Боз әле кузгалмады”

20.02.2015 Мәдәният
Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рамил Төхфәтул­линның Качалов исемендәге Казан Рус зур драма театрында эшли башлавына төрлечә караучылар булды. Кемдер ничә еллар театрдан югалып торган, тамашачының сөйкемле сөягенә әверелгән татар актерының, ниһаять, сәхнәгә чыгуына сөенеп бетә алмады. Ә кемдер татар театрында Рамил Төхфәтул­линга урын булмауга кайгырды. Гайбәтләргә урын калдырмыйча, актер белән нәкъ шул хакта гәпләшеп алырга уйладык.

– Рамил әфәнде, чал гасырлы татар театрының тарихи битләренә күз салсак, әйдәп баручы актерлар арасында татар театрыннан урысныкына кү­чеп киткән актерлар хакында ишеткән юк иде әле. Димәк, татар театры сәхифәсендә Сез беренчеләрдән булып яңалык кертүче артист булып кереп каласыз...

– Андый мисаллар, чыннан да, юк кебек. Әгәр дә урыс те­атрын­да татар актерларына ихтыяҗ туса, андый мисаллар күп булыр иде. Минем Качалов театрында эшли башлавым, чын мәгънәсендә, зур яңалык тудырды. Дөрес, татар актерлары арасында төрле проектларда катнашкан актерлар булды. Әмма урыс театрында куелган тирән мәгънәле, фәлсәфи, катлаулы “Скрипач на крыше” кебек дра­матургиядә уйнау – зур дә­рә­җә. Пьеса – бер яһүди сагасы турында гына түгел, ә дөньякүләм, барлык халыкларга да кагыла ­торган гыйбрәтле әсәр. Театрның “визит карточкасы”на әверелгән спек­такльдә төп рольне башкару, әлбәттә, тарихи сәхифә кебек. Татар театрында куелган “Зәңгәр шәл”дәге Булатны уйнарга урыс актерын чакырган кебек инде бу. “Скрипач на крыше”дагы Тевье ролен тормыш тәҗрибәсеннән башка уйнап булмый. Әлеге әсәрдә бүген безне борчый торган бик күп мәcьәләләр күтәрелә. Гореф-гадәтләр, традицияләр – татар халкының да иң авырткан җире. Уйнар алдыннан рольне куркыныч астына куйдыгыз дию­челәр, икеләнүчеләр дә булмады түгел. Уйный аламмы, юкмы дигән шик-шөбһәләр дә бар иде. Урыс теле кыек китмәсме, акцент си­зелмәсме, дигән курку хисе үзем­дә дә булды. Әмма барысы да уңышлы килеп чыкты бугай.   – Соңгы вакытта Камал театры репертуарыннан фәлсәфи, тирән эчтәлекле ике әсәр төшеп калды кебек. Берсе – “Курчак туе”, икенчесе – “Телсез күке”. Халык аз йөри, диләр. Театрлар шулкадәр җиңел холыклы әсәр­ләргә күчте ки, хәзер инде “Телсез күке” кебек әсәрләрне язучысы да калмады бугай аның...   – Минем хәтеремдә: “Телсез күке”не беркайчан да тулы булмаган зал алдында уйнаган булмады. Әгәр кеше йөрми дигән дәлил табалар икән, бу – чеп-чи ялганга якын. “Телсез күке” кебек әсәрләр бик сирәк туа. Ф.Бур­нашның “Та­һир-Зөһрә”сендә “Эх, татар, татар, бер-берсенә ук атар”, – дигән бер җөмлә бар. Ә Зөлфәт Хәким (бу хакта мин аның үзенә дә әйткән бар) – бу аксиоманы җимергән дра­­матург. “Телсез күке”дә, ни­һа­ять, татар татарга атмый. Мил­ләттәшен исән калдырыр өчен үзен корбан итә. Безнең халык өчен шулкадәр кирәкле фикер бу. Кирәкле мәгъ­нәне читкә этәреп, халык йөрми дип дәлилләп кую дөресме икән? Миңа калса, репертуар сәясә­тен­дә халык фикеренең дә тәэсире булырга тиеш.   “Курчак туе”на карата минем үз фикерем бар. Гаяз Исхакыйның зур мәгънәгә ия әсәрләренең берсе булып тора ул. Татар сәүдә­гәрләренең бер катлавын күрсә­теп, аларның яшәү рәвешен бәян итә. Мәгълүмати яктан бик кы­зык­лы, әлбәттә. “Телсез күке” – фәл­сәфи әсәр, әмма “Курчак туе”н алай ук дип әйтә алмыйм. Әйе, татар кызының язмышы, аның фа­хишә булып китүе хакында язылган. Әмма аның бит сайлау мөм­кинлеге булган. Берәүне дә беркем мәҗбүр итә алмый, тормышта кешенең һәр­вакыт сайлау мөм­кинлеге бар. Шуңа күрә “Курчак туе”н бик тирән эчтәлекле, фәл­сәфи әсәр сафына кертмәс идем. Монда героиняның фа­җигасе сурәтлән­гән, әлбәттә. Әсәр­­ләрнең фәлсә­филеге хакында сөйләгәндә, бер мисал ки­те­рәсе килә. Кызганычка, татар халкында талантлы сүзе артык еш кулланыла. Талант – бик си­рәк кешегә генә бирелә торган сыйфат ул. Әлбәттә, сәләт­леләр күп. Сәләтле кеше чын талантка әверелсен өчен коры тырышлык кына җитми, аның өчен җиде пот тоз ашарга кирәктер, мөгаен. Кызганыч, талантлы кеше­ләр сирәк туа.   – Яшь вакытта Булат, Та­һир, Хәлил кебек мәхәббәт геройларын уйнаган, ә бүген ир уртасы булган Рамил Төхфә­туллин үзен нинди рольләрдә күрергә тели? Бервакыт илле яшьлек актриса: “Хатын-кыз­ларга бу яшьтә роль бирмиләр. Драматурглар яшьләр һәм әби­ләр өчен генә пьесалар яза”, – дигән иде. Ә ир-атлар?   – Кыен сорау. Ир уртасы дибез, менә шул ярты гасыр вакыт эчендә шактый гына тәҗрибә туп­ланган. Драматургия булмаса, театр спектакль куя алмый, әлбәттә. Ә бүген драматургиябез мактанырлык түгел шул. Драматург теләсә нинди әсәр, теләсә нинди яшьтәге образлар тудыра ала. Шуңа пьесаны 50-60 яшь­тәгеләр өчен язмыйлар дип әйтү дә дөреслеккә туры килми. Драматургны нинди тема кызыксындыра, ул шундый әсәрләр яза. Әйтик, Илгиз Зәйниев өлкән яшьтәгеләр өчен дә пьеса язды. Бүгенге яшь­ләр турында да күпләрне борчый торган проблемаларны күтәреп, кызыклы әсәр язарга мөмкин. Ә нинди рольләр уйнар идегез, дигән сорауга, беренче чиратта, милли әсәрлә­ребезне күздә тотып әйтәм. “Портфельле кияү”дә Хисбулланы уйнар идем. Заманында аны Наил Әюпов уйнаган иде һәм әлеге спектакль гөрләп барды. Бүген дә үз асылын җуймаган төп герой шактый чәнечкеле, үткен фикерле, хәзерге вакытта сәхнә өчен бик тә кирәкле әсәр. Шулай ук “Тапшырылмаган хат­лар”да миңа роль табылыр иде дип уйлыйм. Аяз Гыйләҗевнең “Өч аршин җир”ен­дә Мирвәлине уйнарга мөмкин. Татар театрында шактый рольләр башкарылган. Монысын уйнамадым, монысын уйныйсы килә дигән үкенү хисе юк. “Скрипач на крыше” спектак­лен­дәге Тевье роленә кайтсак, аның эчендә мин уйнарга теләгән берничә образны табарга була.   – Соңгы вакытта Сезнең турыда гайбәтләр күп йөри. Татар театрына кертмиләр, роль бирмиләр икән, диючеләр еш очрый. Әйтегез әле, Камал театры режиссеры белән бу хакта ачыктан-ачык, чәй өстәле янында утырып сөйләш­кәнегез булдымы?   – Бар, әлбәттә. Ниндидер уңай карарга килгән дә бар шикелле. Әмма боз әле кузгалмады. Миңа андый сорауны еш би­рә­ләр. Аларга ничек дип җавап би­рергә дә белмим. Кызганыч, ми­ңа карата мондый мөнәсәбәт аң­лашылмый. Бәлки ачыктан-ачык фикер әйтү­ем ошап бетмидер.   – Туры әйткән туганына ярамаган, ди бит халык. Хәтер­лим әле, “Зәңгәр шәл” премьерасы дөнья күргәч, Сезнең тәнкыйди фикер­лә­регезне бик үк өнәп бетермәделәр...   – Бәлки аларга әйткән фикерем үпкәләү хисе белән әйткән кебек тоелгандыр. Бу дөрес түгел. Фикер әйтү – бик табигый күре­неш. Сиңа ошыймы, ошамыймы – бу бер мәсьәлә, әмма тән­кыйтьне күтәрә белергә ки­рәк. Гел мактап кына торасы килә дә бит?! Сәхнәдә татар милли рухы идарә итәргә тиеш. Шуңа күрә дә ул татар театры. Татар хал­кының классик әсәрләрен куйганда, артык үзгәртүләр бе­лән мавыгу, бүгенге заманга ярак­лаштыру бик үк дөреслеккә туры килми кебек. Чөнки классик әсәрләрне мәктәп балалары карарга килә бит. Элекке мохитне нәкъ менә сәхнәдән күрергә тели. Бу бигрәк тә яшь буынның тәрбия­сенә тәэсир ясый. Әгәр әсәр кемнедер көл­дерү максатыннан, залда йөз­ләгән кеше хихылдап алсын өчен куелган икән, гафу итегез, мин эшләпәмне салам. Кәрим Тинчу­ринның “Зәң­гәр шәл”ен татар халкының милли асылташы дип саныйбыз. Ул беренче чиратта халык авыз иҗа­тына, гореф-гадәтләргә, йолаларга нигез­лән­гән, шул за­манның мохитен су­рәтли торган әсәр. Әл­бәттә, театр музей түгел, әмма һәр эштә чама булырга тиеш. Мар­сель Сәлим­җанов: “Килер бер заман, ишанны кроссовкидан сәх­нәгә чыгарырлар”, – дип әйтә торган иде. Үз хал­кыңның эчке дөньясын аңлау, тоемлый белү зарур. Бүген халык дингә, иманга кайта икән, бу юнәлешне хупларга, аңа ярдәм итү кирәк. Татар театрын татарлар арасында яратмаган кеше юктыр, шуңа күрә ул аның өчен борчыла да, кайгыра да, шатлана да, бөтен җаны-тәне белән ярата.   – Татар театрлары бүген читтән режиссер чакыртып спек­такль куйдыру дигәнне бө­тенләй онытты диярлек. Көн­дәшлек юк. Әйтик, нигә әле Башкорт театрында эш­ләүче талантлы, яшь режиссер Айрат Әбүшахмановны чакырмаска ди?   – Күптән түгел “Минем исемем Кызыл” спектаклен куйдылар. Минем белүемчә, тамашачы бу спек­такльне өнәп бетермәде. Димәк, читтән чакырылган режиссер яхшы спектакль куя дигән сүз белән дә килешеп бетеп булмый. Әмма сез хаклы, ре­жиссерларның полифониясе булырга тиеш. Спек­такль­ләр төр­ле почерк белән куелырга тиеш.   – Сез уйнаган “Скрипач на крыше” спектакленә кире әй­ләнеп кайтыйк әле. Татар җыр­чысы урыс җырын башкарганда, милли бормалар керткән кебек, Сезнең образдан да татарлыкны эзләүче булмадымы? Режиссер, труппа тәнкыйть утына тотмадымы?   – Дөресен әйтим, ялгышуымны, акцентны, татарлыкны кайбе­рәүләр көтеп торгандыр. (Көлеп җибәрде.) Әмма бернәрсә дә булмады, хилафлык җибәрмәдем. Бу бит артистның тоемлавыннан ки­лә. Яһүдиләрнең җырларын тың­лаган бар һәм аны шулай башкардым да. Мин җырлаганда, зал гөр­ләтеп кул чапты. Аннан яһүдиләр турында күп әсәрләр укып чыктым. Мансур Гыйләҗев гаиләсе белән ике тапкыр карарга килде инде. Кабат-кабат карарга килү­челәр бик күп.   – Кырым татарлары “Хайтарма” фильмын Казанда күр­сәт­кәч, кайберәүләр: “Менә ичмасам фильм! Без нигә шундый фильм төшермибез?” – дигән иде. Күрәсең, күпләр Сез тө­шергән “Зөләйха” фильмы турында белми дә әле...   – Берьяктан, ул дөнья күлә­мендә танылды. Мисырда, Гер­маниядә, Финляндиядә, Япо­ния­дә узган фестивальләрдә җиңү яулады. Статистик мәгъ­лү­мат­ларга таянсак, аны 15 миллионга якын тамашачы караган. Диск­лар чыкты. Кайбер районнарда “Зөләйха” фильмын күр­сәткәндә, милиция конвойлары торды хәтта. Түбән Камада ыгы-зыгы купты. Әзәрбай­җан, Ерак Көн­чыгышта тавыш чыкты. Ә “Зө­ләйха” фильмында хакыйкать­нең бер бөртеге генә. Хәзер яңа кануннар чыкты. Әлеге фильмны күрсәтергә рөхсәт итмәсләрдер дип уйлыйм. Ниш­ләтәсең, хал­кы­бызның да, әсәр­ләребезнең дә, бу фильмның да язмышы шундый. “Түгәрәк өстәл”янына утырып, ашыкмыйча, киңәшләшеп бүгенге халәтебезгә бәя бирергә мөм­кинле­гебез булачакмы? Ки­ңәшле эш таркалмас, дигән борынгылар. Һәрбер кеше аерым хуҗалык булып, утрауда яши икән, бу яхшылыкка алып бармаячак. Бүген Татарстанда күпме татар театры бар, аларның эчке халәте ничек, нинди фикер белән яшиләр? Моны даими рәвештә күзәтеп торырга, күрсә­тергә кирәк. Аннан татар театрларын беренче, икенче, өченче сортлыларга бүләргә ярамый. Без бер татар халкына хезмәт итәбез. Ә халык – безнең иҗатка бәя бирүче. 
Алсу ХӘСӘНОВА

24 | 20.02.2015

Ульян өлкәсе татарларының “Өмет” газетасы 25 еллык юбилеен билгеләде (ФОТО)

20.02.2015 Матбугат
Россия төбәкләрендә демократия җилләре исә башлагач, илле еллар чамасы тукталып торган татар басмаларыннан беренчеләрдән булып 1989 елның 30 декабрендә Ульян өлкәсе татарларының “Өмет” газетасының тәүге саны дөнья күргән иде. Аның артыннан бер-бер артлы башка өлкәләрдә дә – Самарада - “Бердәмлек”, Кировта - “Дуслык”, Оренбургта - “Яңа вакыт”, Төмәндә “Яңарыш” газеталары нәшер ителә башладылар.

Беренче булу бик җиңел түгел, әлбәттә. Тик менә Ульянның “Өмет”е беренчелеген әле беркемгә дә биргәне юк һәм бирергә дә теләми. Газетаның бүген дә элеккеге кебек үк укучылары саны кимеми, гел тотрыклы булып, 6 мең данәдән дә артыграк тәшкил итә.

“Өмет” үзенең 25 яшьлек юбилеен да беренчеләрдән булып билгеләп үтте. Бу көнне өлкә үзәгенең Нариманов урамында урнашкан Татар мәдәнияте үзәгендә аның күпсанлы укучылары җыелган иде. Юбилярны тәбрикләргә өлкә җитәкчеләре – губернатор, өлкә хөкүмәте рәисе Сергей Иванович Морозов үзе һәм законнар чыгару җыелышы рәисе Анатолий Александрович Бакаев килде.   Өлкә губернаторы бәйрәм сәхнәсенә чыгып, 25 ел буе “Өмет” газетасын җитәкләүче Исхак Хасибулла улы Хәлимовка үзенең зур рәхмәтен белдергәннән соң, басманың өлкәдә беренчеләрдән булып “Халыклар дуслыгы” медале белән бүләкләнүе турында шатлыклы хәбәрне җиткерде. Аннан соң ул Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре һәм Ульян өлкәсе массакүләм мәгълүмат чараларының атказанган хезмәткәре исемнәрен йөртүче баш мөхәрриргә редакциягә яңа заманча компьютер техникасы комплексын сатып алу өчен сертификат тапшырды. “Өмет” журналистлары - җаваплы секретарь булып эшләүче Рузия Хәлимова, Кулаткы районы буенча газетаның үз хәбәрчесе Римма Алькаева губернаторның Мактау грамотасы һәм Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.   “Өмет” газетасы менә күп еллар инде өлкә губернаторы һәм хөкүмәте канаты астында автономияле өлкә учреждениесе буларак яши һәм өлкә бюджетыннан финанслана. Әнә быел да, бөтен илдә финанс кризисы күзәтелгәндә, күп урыннарда массакүләм мәгълүмат чараларына ярдәм итү киметелгәндә, “Өмет” газетасына өлкә бюджетыннан акча 30 процентка күбрәк бүлеп биреләчәк. Баш мөхәррирнең бу турыда әйткән сүзләрен бәйрәмгә килүчеләр көчле кул чабулар белән каршы алдылар.   Казаннан килгән җырчыларның берсе Татарстанның халык артисты Равил Харисов рус телендә бөтенебезгә дә – русына да, татарына да, башка милләт халыкларына да яхшы таныш булган композитор Александра Пахмутованың “Надежда” җырын башкарганда халык шулай ук тамаша залын көчле алкышларга күмде. “Өмет” русчага тәрҗемә итсәң, нәкъ “Надежда” дигәнне аңлата да бит инде. Чыннан да, “Өмет” газетасының киләчәге шактый өметле күренә бүген.   Юбилей кичәсендә җирле шагыйрә Наҗия Шагаева, композитор Илдар Сәлахетдинов иҗат иткән Татарстан Республикасының атказанган артисты, Ульян өлкәсенең атказанган мәдәният хезмәткәре исемнәрен йөртүче Әлфия Рамазанова башкаруында “Өмет” газетасы гимны да бик тә урынлы яңгырады.   Татарстан башкаласы Казаннан килгән мөхтәрәм кунакларның – Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының мәгълүмат идарәсе җитәкчесе, “Халкым минем” газетасының баш мөхәррире Гөлназ Шәйхинең, “Шәһри Казан” һәм “Без - бергә” газеталарының баш мөхәррире Гөлнара Сабированың тәбрикләүләрен дә Ульян тамашачысы бик җылы каршылады. Гөлназ ханым Исхак әфәндегә Бөтендөнья татар конгрессының иң зур бүләген – "Татар халкына күрсәткән хезмәтләре өчен" медален, ә Гөлнара ханым "Татмедиа" агентлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.   Ульян өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, баш имам-ахун Илдар хәзрәт Сафиуллинның әле шушы көннәрдә генә Исхак әфәнде Хәлимовка Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәтенең истәлекле медален бирү турында карар кабул ителүе турында хәбәрне ирештерде һәм бу бүләкнең милли бәйрәмнәребезнең берсендә бөтен халык алдында тапшырылачагын белдерде.   Ә сәхнәгә күтәрелгән татар эшкуарлары, хәйриячеләре үзләренең яраткан “Өмет” газетасына, аның журналистларына күп зур бүләкләр алып килгәннәр иде. Мәсәлән, Иске Кулаткы районында туып үскән, Саратовның “ГЭКСАР” заводы генераль директоры, шулай ук туган районының башлыгы булып та эшләүче Эдуард Әнвәр улы Ганиев “Өмет”кә саллы акчалата ярдәм күрсәтеп кенә калмыйча, илледән артык мохтаҗларны яраткан газеталарына яздырырга да өлешен чыгарды. Өлкәнең Фәрит Әюпов, Расих Гатауллин кебек танылган эшкуарлары да бу изге гамәлдән читтә калмадылар.    “Өмет”не котлау өчен Ульян өлкәсе татарларының татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Рамис Сафин, районнарның һәм шәһәрләренең алты-җиде җирле автономияләре вәкилләре дә күп җылы сүзләр табып, саллы бүләкләрен тапшырдылар.   Без, “Өмет” газетасының дуслары, Самара өлкәсенең “Бердәмлек”, Оренбургның “Яңа вакыт”, ульянлыларның ут күршеләре Татарстан Республикасының Чүпрәле районы газетасының баш мөхәррирләре Рәфгать Әһлиуллин, Фәннүр Гайсаров, Резеда Җамалетдинова да каләмдәшләребезгә яхшы теләкләребезне алып килгән идек, бүләкләребезне дә бирдек.   Тәбрикләүләр, котлаулар, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар тарафыннан башкарылган җырлар, дәртле биюләр белән үрелеп барды. Яңа Малыклы районының танылган мәдәният хезмәткәрләре – ирле-хатынлы Гакыйль һәм Рәисә Шәкүровлар бүләккә шулай ук матур җырлар, шигырьләр әзерләгәннәр иде. Гакыйль Шәкүров юбилей кичәсендә үзенең “Өмет”кә багышланган яңа җырын башкарды.   Николаев районының педагогия хезмәт ветераны, шагыйрь Мәүлүт Саюков “өмет”леләргә теләкләрен шигъри юллар аша әйтеп бирде. Аның әйткән сүзләре, фикерләре “Өмет”кә югары бәя, киләчәктә тагы да текәрәк үрләр яуларга этәргеч буларак яңгырадылар. Бигрәк тә егерме биш ел буе коллективка җитәкчелек иткән Исхак Хәлимовка карата әйтелгән сүзләр игътибарга лаек, минемчә.    Син капитан, Исхак, рулевой                        да, Синең кулда "Өмет" язмышы. Яшәт үзен, маяк булып                      янсын Халкым күңелендә балкышы.   Менә шулай Ульян өлкәсенең татар җәмәгатьчелеге вәкилләре, өлкә һәм җирле хакимиятләр белән берлектә кулга-кул тотынышып, яраткан “Өмет” газеталарына ныклы терәк булып, аны киләчәктә саклап калу өчен зур эшләр, изге гамәлләр башкаралар. Шуңа да “Өмет” газетасының киләчәге бүген өметле күренә дә инде. Безгә, самаралыларга да, ут күршеләребезгә тигезләнергә кирәктер, мөгаен.   СҮЗ АХЫРЫНДА: губернатор Сергей Иванович Морозов Ульян өлкәсенең югары бүләген - "Халыклар дуслыгы" медален икенче көнне 1200 кеше сыйдырышлы Ленин мемориалында үткәрелгән зур очрашуда тамашачыларның алкышлары астында "Өмет" газетасының баш мөхәррире Исхак Хәлимовка тапшырды. Моңа кадәр мондый зур бүләкнең өлкәнең бер генә басмасына да бирелгәне булмаган.   Югарыдагы фотода Фәридә-Алсу дуэты буенча таныш булган Татарстанның танылган җырчысы Алсу СӨНГАТУЛЛИНА.   Image may be NSFW.
Clik here to view.
  Сергей Иванович МОРОЗОВ Исхак ХӘЛИМОВны тәбрикли.   Image may be NSFW.
Clik here to view.
  Күрше төбәкләрдән килгән мөхәррирләр – (уңнан сулга) Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН, Фәннүр ГАЙСАРОВ, Резеда ҖАМАЛЕТДИНОВА каләмдәшләрен сәламлиләр.  
Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН

8 | 21.02.2015

Бүген Әнисә Таһированың йөрәге тибүдән туктады

20.02.2015 Җәмгыять
Бүген иртән Әлмәт театрының әдәби бүлек мөдире Әнисә Таһирова якты дөньядан китеп барды. Иннә лилләһи вә иннә иләйһи раҗигун.

Әнисә ханымның авыр чире турында 10 көн элек язган идек. Редакциябезнең дусты иде ул. Берничә ел "Матбугат.ру" укучыларын Әлмәт театры яңалыклары белән таныштырып барды. Әнисә ханым ачык күңелле, итәгатьле, кешелекле шәхес булып мәңгегә күңелләребездә калыр. Урыны җәннәттә булсын.

Туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.  


---

--- | 20.02.2015

Канадада татар ризыкларын тәкъдим иттеләр

21.02.2015 Милләт
Фестивальдә Мисыр, Марокко, Әфганстан, Канада, Италия, Кения, Бангладеш, Ливан, Йемен, Сомали һәм Африканың бүтән илләреннән килгән халыклар үзләренең милли ризыкларын тәкъдим иткән. Кунаклар бәйрәмгә керү өчен махсус билетлар сатып алган, аннары ул билетларны төрле тәмле ризыкларга алыштырган. Бөтен җыелган акчалар соңыннан Торонтодагы мәчеткә тапшырылган.

«Милли ризыкларны жюри бәяләде. Иң күп билетлар җыйган, матур итеп бизәлгән һәм ризыклар төрлелеге белән шаккаттырган өстәлләргә өстенлек бирелде. Нәтиҗәдә фестивальнең җиңүчеләре дип Сомали аш-су осталары танылды. Икенче урында – Әфганстан, өченче – кениялеләр.

Кызганыч, татарлар бердәм түгел, бик үк оешкан булып чыкмады. Шуңа да «Татар өстәле» урын ала алмады. Аның каравы, халык безнең тәм-томнарны бик ошатты. Кунакларның барысы да диярлек безнең өстәл янында фотога төште”, дип сөйләде фестивальне оештыручыларның берсе булган Ләйсән Харисова.  


| 21.02.2015

Талак, талак, талак - бу сүзләрне хәзер смс белән генә җибәрәләр икән

21.02.2015 Ир белән хатын
Бүген аерылышу да заманча төсмер алган икән. Бер ханымның ире телефоннан аңа хәбәр язып җибәргән. “Талак, талак, талак. Мин синнән аерылам”.

Хатынының йөкле булуына да карамастан, чит ханым янына яшәр­гә киткән дә барган. Ба­ланың туганын да күрмәгән, бала табу йортына да барып алмаган, бер тиен акча да бирмәгән. Соңгы вакытта йөкле хатыннарын ташлап китүчеләр шактый күбәйде, әлбәттә. Әмма “талак” сүзен тел белән әйтмичә, телефон аша гына язып җибәрү дөресме соң?

Аерылышу хакында яки талак дип фәкать ир-ат кына әйтә ала. Коръән буенча хатын-кызга андый хокук бирелмәгән. Ул үзенең мәнфәгатьләрен бары тик үзенең әтисе, абыйлары ярдәме белән  генә якларга мөмкин. Әгәр ир хатынына карата дөрес мөгамәләдә булмаса, аерылышу мәсьәләсен­дә мөселманнар хөкемдары – имамга мөрәҗәгать итәләр. Һәм ул гаиләдәге низагны хәл итәргә ярдәм итәчәк.   Аерылышу сүзе ачык ише­те­лергә тиеш. Гарәп теленнән кер­гән “талак” сүзен яки аның тәр­җе­мәләрен әйтергә мөмкин. Мә­сәлән, “мин синең белән аерылышам”, “сиңа – талак”, “син ирекле” дигән сүзләр ярый. Өч тапкыр талак әйтү аерылышу өчен нигез була аламы? Дин белгечләре үзләре дә бу хакта шактый бәхәсләшә. Кемдер аерылышу өчен өч тапкыр талак әйтү генә җитми, бу процесс өч тапкыр кабатланырга яки “син ирек­ле” дигән сүзне тугыз мәртәбә кабатларга кирәк дип уйлый.   Коръәндә шунысы мәгълүм: ир-ат хатынына талак әйткәннән соң өч ай көтәргә тиеш. Хатын-кызның өч тапкыр күреме кил­гәнче, ул аның хәләл җефете булып исәпләнә. Ә ир шул өч ай эчендә хатынын ашатырга, эчер­тергә, киендерергә тиеш. Әгәр инде хәләлен кире кайтарырга тели икән, шул өч ай эчендә хәл итәргә кирәк.   Билгеләнгән вакыт узып кит­кәннән соң ир-ат кабат хатынына кайта аламы соң? Әлбәттә, юк. Әгәр алар кавышырга телиләр икән, ислам кануннарын үтәргә тиешләр. Әйтик, хатын башка ир-атка кияүгә чыгарга тиеш була. Ә ире аны аерылгач кына кабул итә ала. Ислам динендә аерылган һәм күпмедер вакыттан соң хатынын кире кайтарырга теләгән ир-ат әнә шундый катлаулы юл үтәргә тиеш. Чөнки исламда никах­ла­шуның изге гамәл икәне кат-кат әйтелә.   Кызу канлылык белән әйтелгән талак дөресме?   “Без икебез дә кызу канлылыгыбыз белән өч тапкыр талак әйттек. Шуннан соң минем йөкле булуым ачыкланды. Бу аерылышу дөрес була аламы?” – дип кызыксына бер ханым.   Дин белгечләре фикеренчә, колагың нәрсә әйткәнне ишет­мә­гән вакытта талак әйтәсең икән, ул аерылышу дөрес булып исәп­ләнми икән. Кызу канлылык бе­лән өч тапкыр “сиңа – талак” дип әйткәннән соң ир-ат сүз­ләренә үкенеп йөри икән, бу аерылышуны да хак дип әйтергә нигез юк.   “Йөкле вакытта “талак” дип әйтергә мөмкин, – ди дин әһеле Мөҗәммил Сыйдыйки. – Әмма әти кеше йөклелек вакытында бөтен чыгымнарны капларга, бала тугач, аңа бөтен кирәк-яракларны алырга тиеш”. Белгечләр фикереннән тыш безнең бит әле пәйгамбәребез хәдисләре дә бар. Ибн-Гомәр хатыны белән күрем вакытында аерылышкан. Мөхәммәд пәйгамбәр моны ишеткәннән соң: “Хатының­ның күреме беткәннән соң, ул чис­та вакытта аерылышырсың. Шулай ук хатын-кызның йөк­ле­леге бетеп, бала тапканнан соң аерылышу зарур”, – дигән.   Коръәннең “Ән-Ниса” (Хатыннар) сурәсенең 1 нче аятендә болай диелә: “Әй, барча инсаннар! Сезне бер җаннан яраткан вә аңа хатынны бар иткән, аларның ике­сеннән ир җенес вә хатын җене­сен үрчеткән Раббы каршында гөнаһ кылудан куркыгыз. Исемен теләкләрегездә куллана торган Аллаһ алдында гаепле булудан һәм кардәшлек җепләрен өзүдән сакланыгыз. Шик-шөбһәсез ки, Аллаһ сезне күзәтеп торучыдыр”.   Шуңа күрә Коръән кушканча яшәү һәм үзең сайлап алган ярың белән гомер кичерү хәерлерәк. Белгечләр болай дип әйтте, имам шундый фикер җиткерде дип сафсата сатып, кешенең башын бутаучылар болай да күп. Талак турында да, аерылышу дәрә­җә­сенә җиткәннәргә ничек итеп үзара мөнәсәбәтләрне җайларга да Изге китапта язылган. Телефоннан “Талак, талак, талак” дип язып җибәрүчеләр дә җавапны Коръәннән таба ала.

 




24 | 21.02.2015

Илшат Рәхимбай: "Көтүче мин. Яңа чорны, яңа ачышларны көтүче" (ВИДЕО)

21.02.2015 Мәдәният
Татар кинорежиссеры буларак танылып килүче Илшат Рәхимбай 18 февраль Камал театрында үткән "Калеб" кичәсенең төп каһарманы булды. Ул татар яшьләренә караңгылыктан курыкмыйча, үз-үзеңне эзләп яшәүнең өстенлеген аңлатырга тырышты.

Әлеге “Калеб” очрашуы үзенең атмосферасы белән үк башкаларыннан нык аерылып торды. Күрәсең, төп кунак – кинорежиссер Илшат Рәхимбай бу кичәдә максималь рәвештә эчке дөньясын күрсәтергә теләгән. Сәхнәдәге кытайча чәй церемониясе, серле музыка, Илшатның шәхси әйберләре – һәрберсе аны яңа яктан ачарга ярдәм итте. Үткән елларны бергә эшләгән барлык иҗатташ дуслары да Камал театрының кече залына җыелган иде. 

  Алып баручы Альберт Шакиров кичәне тамашачыларны кызыксындырган төп сораудан башлады: “Кем ул – Илшат Рахимбай?”   “Көтүче мин. Профессия күзлегеннән караган көтүче түгел. Ә яңа чорны, ачышларны, очрашуларны көтүче кеше. Һәрбер кешенең яңа туган көне үткәненә охшамаска тиеш. Көн дә без нинди дә булса яңалык эзләргә, үзебезне рухи яктан баетырга тиешбез.   Хәзерге вакытта кешегә үз-үзен табу кыен. Кем дә булса сиңа ышана, син дә кемгәдер яки нәрсәгәдер ышанасың. Киләчәккә өмет белән карарга кирәк”, ди ул. Режиссер буларак, өметне Илшат сүз белән генә түгел, ә залны каядыр өскә алып китеп, һәркем сизәрлек итеп аңлатырга тырышты.   “Күз алдына китерегез. Сез үзегез генә караңгы бүлмәдә. Бер кем, бер нәрсә юк. Сез һәм караңгылык, бер ут та булмаган бүлмә. Күп кеше курка, шулай бит? Әгәр син караңгы дөньяда үз-үзең белән калырга курыкмыйсың икән, димәк, синдә өмет бар”, ди Рәхимбай.   Илшатның мавыгулары турында “Калеб”челәрнең күбесе белә. Велосипед, серфинг, музыка. Ул алар ярдәмендә тормышның ямен эзләвен әйтте. Яңа җир – яңа эмоцияләр, уйланулар, яңалыклар, кешеләр.   “Мин – кинестет. Миңа әйберне тотып карарга кирәк. Мин аны сизәм һәм аңа якынаям”, дип җөпләде сүзен кичәнең төп каһарманы.
Байбулат ДӘҮЛӘТ

--- | 21.02.2015

Мәхәббәтнең яше юк... (Камал театры Самарада)

22.02.2015 Мәдәният
Узган атнада Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры Самарада яшәүче милләттәшләребезгә ике спектакль тәкъдим итте. Шуларның беренче көнне күрсәтелгәне - Илгиз Зәйниевнең “Мәхәббәт FM”.

Әле шактый яшь булса да, инде 30дан артык сәхнә әсәре язарга өлгергән талантлы драматургның спектакле самаралылар тарафыннан аеруча зур кызыксыну белән каршы алынды. Жанры буенча эстрада-джаз комедиясе дип аталучы бу спектакль хәзерге заман яшьләре мәхәббәте турында булса да, тамашага төрле яшьтәге милләттәшләребез килгән иде. Хәер, мәхәббәтнең яше юк бит аның! 

Спектакль башлану белән тамашачы баштанаяк мәхәббәт дөньясына чумды, дисәң дә ярыйдыр. Комедиянең төп геройлары - Ильяс (Эмиль Талипов) белән Чулпан (Ләйсән Рәхимова) радиода эшлиләр. Берсе- ди-джей, икенчесе - тавыш режиссеры. Яшьләр бер-берсен яратсалар да, бу турыда белдермиләр.    Тормышында килеп чыккан төрле авырлыкларны юмор аркылы хәл итәргә өйрәнгән егет Чулпанның башка кешегә кияүгә чыгуын да шаяру итеп кенә кабул итә. Тик аның хисләре турында элек тә сизенгән кыз туйда: “Уеннан уймак чыгарасың бит син”, - дип аянып кычкырып җибәргәч кенә, Ильяс боларның уен булмавын, Чулпанын чын-чынлап югалтуын аңлап ала.    Спектакльда юмор аша бүгенге заман өчен  мөһим проблемалар да күрсәтелгән. Мәсәлән, ГАИ хезмәткәре Илдусның (Илнур Закиров) иптәшләреннән дә ришвәт алуы безнең бүгенге тормыштан түгелмени?! Шулай да ул милли җанлылыгы (әнә, татар киносын төшерәчәкмен, дип хыялланып йөри бит), дустына сөйгән кызын Чулпанны кайтарырга ярдәм итүе белән тамашачының күңелендә яхшы тәэсир калдыра.    Ә Чулпанның кияве Фирзәттән (Ирек Кашапов) бер яктан - рәхәтләнеп көләргә, икенче яктан -  кызганырга гына кала. Ул мәхәббәтнең нәрсә икәнен дә белми, бу хис аның өчен үз-үзеңне күрсәтү, ә матур кәләш – бары тик башкалардан ким булмау билгесе генә. Кызганычка каршы, бүгенге байларга, акча белән иркәләнгән яшьләребезгә хас сыйфат бу.    Гомумән, тормыштагы кебек, “Мәхәббәт FM” комедиясенең геройлары мәхәббәтне һәркайсы үзенчә аңлый. Студент кыз Рәзиләгә (Ләйсән Фәйзуллина), мәсәлән, меңләгән кызларны үзенә гашыйк иткән кумиры Иләс Миләсев, ягъни Ильяс, белән бергә аз гына булу да җитә,  Зәйнәпкә (Нәфисә Хәйруллина) мәхәббәт, “бер-береңнең кочагына ташланып, иреннәрне тешләп үбешү”дән гыйбарәт икән. Ә инде кафеда Ильясның иптәшләре белән танышкач, бу кызларның да тирән хисләрне тоярга сәләтле булулары ачыклана.    Рольләр махсус алар өчен язылгангамы, яшь артистларның барсы да сәхнәдә искиткеч яхшы уйнадылар.    Шулай да тамашачының дикъкате спектакльнең төп герое Ильяста булды, һәм ул ике сәгать ярым буена егетнең кичерешләре, хисләре белән “яшәде”. “Мәхәббәте турында Чулпанга әйтергә үзендә кыюлык табармы бу егет? Тормышта җитди мәсьәләләрдән көлке-уен артына качып, аларны хәл итеп булмаганын аңлармы?” Ә инде яшь йөрәкләр бергә кушылгач, тамашачы аларны алкышларга күмде. Йөзендә һәрвакыт елмаю булган, танышлары белән шаярып сөйләшкән героеның эчке хисләрен үзенең уйнавы белән күрсәтә белгән Эмиль Талипов Салават Фәтхетдинов, Айдар Галимов, Илдар Хәйруллин, Айдар Фәйзрахманов кебек танылган артистларга, Татарстан җитәкчеләренә шәп пародияләр ясавы белән дә чын күңелдән сокландырды.    Киендерүчеләр, гримерлар ярдәмендә артистларның образлары тагын да тулырак,  көчлерәк күренә. Бушка диярлек эшләгән, татар милләте өчен янып-көеп йөргән тарихчы ханым Фәридә апа (Миләүшә Шәйхетдинова) яңа гына инәдән киенгән “деловой” Фирзәттән әллә каян аерылып торуы, чибәрләрдән чибәре Нәфисә Хәйруллинаның соры “ботаник” Зәйнәпкә әйләнүе дә аларның хезмәте.  Ә яшь кәләш белән кияүнең номерына килеп кергән “кытай кызлары”ның он белән агарткан битләрен күргәч, залдагы тамашачы тагын да рәхәтләнеп көлде.    Бу кичне камаллылар Самарада яшәүче милләттәшләребезгә чын ләззәт бүләк иттеләр. Спектакль тәмамлангач залда яңгыраган “браво”, һичшиксез, моңа дәлил булгандыр.   Югарыдагы фотода: Ильяс (Эмиль Талипов) һәм Рәзилә (Ләйсән Фәйзуллина).   Image may be NSFW.
Clik here to view.
  Уңнан сулга - Энже (Айгөл Миңнуллина), Венер (Илнур Закиров), арткы планда - Илһам (Раил Шәмсуаров).  
Алия АРСЛАНОВА

|

72 елдан соң туган авылына “кайтучы” солдат

22.02.2015 Тарих
22 февральдә Татарстанга 1943 елның суык кышында Бөек Ватан сугышы чорында Орлов өлкәсендә һәлак булган кызылармеец Иван Шестериковны алып кайталар. Эзтабар отрядлар сугышчының гәүдәсен узган ел тапты. Ватан өчен гомерен биргән кызылармеец 72 елдан соң туган авылының туфрагында сыену табачак...
Тумышы белән Иван Шестериков Татарстанның Лаеш районы (элеккеге Столбище) Тарлаш авылыннан. 41 яшьлек кызылармеец 1943 елда Орлов өлкәсенең Болхов районы Кукуевка авылы янында барган сугышларда 22 февральдә һәлак була. Аның исеме Татарстанның Хәтер китабында да урын алган. Әмма күмелгән урыны моңа кадәр билгеле түгел иде. 2014 елда 20 июльдән 5 августка кадәр Болхов районында оештырылган чираттагы халыкара “Хәтер вахтасы”нда Россия Федераль суд приставлары хезмәте Татарстан буенча идарәсенең “Ак Барс” эзләү отряды да катнашкан иде. Бөек Ватан сугышы елларында яу кырына әверелгән бу җирдә Федераль суд приставлары хезмәте җитәкчесе Артур Парфенчиков бер сугышчының үлем медальонын тапты. Татарстанның эзтабар отрядларын берләштерүче “Отечество” берләшмәсе” яшьләр иҗтимагый оешмасы белгечләре әлеге медальонның кәгазен укырга булышты. Нәтиҗәдә, аның иясе – 356нчы укчы дивизиядән рядовой кызылармеец Иван Гаврилович Шестериков икәнлеге ачыкланды. Туганнары белән сөйләшкәннән соң, сугышчының җәсадын быел туган авылы Тарлаш зиратына аның һәлак булган көнендә – 22 февральдә җирлиячәкләр.   Image may be NSFW.
Clik here to view.
  Татарстанда эзтабарлар отрядлары эшчәнлек алып барганга инде 50 елга якын. Аларның иң өлкәне – Казан дәүләт университетында оешкан “Карлы десант” отряды. 1993 елда аның нигезендә “Отечество” берләшмәсе” яшьләр иҗтимагый оешмасы төзелде. Бүгенге көндә ул Казан, Чаллы, Түбән Кама, Чистай, Зәй, Баулы, Бөгелмә, Менделеевск, Алабуга, Яшел Үзән, Аксубай, Алексеевск, Кукмара, Лаеш, Спас, Югары Ослан, Мамадыш, Әлки районнарыннан барлыгы 52 эзтабар отрядны һәм клубны берләштерә. Эзтабарлар Новгород, Ленинград, Волгоград, Смоленск, Псков, Ростов, Мурманск өлкәләре, Краснодар крае, Карелия Республикасы һәм Белоруссиягә экспедицияләргә йөри. 1994 елдан “Отечество” берләшмәсе инде 213 экспедициядә катнашып, Совет Армиясенең 8160тан артык сугышчысын табып җирләде, медальоннар, исемле әйберләр һәм архив документлары буенча аларның 1400нең исемнәрен ачыклады. Бөтен мәгълүматлар “Солдат медальоннарындагы исемнәр” китабында тупланып бара. 2005-2014 елларда 6 том дөнья күрде. Аларда 14280 сугышчының исеме мәңгеләштерелде. “Отечество” берләшмәсе Татарстанда Бөек Ватан сугышы елларындагы каберлекләр каталогын да төзеде. Болардан тыш, эзтабарлар сугыш вакытында Татарстан территориясендә һәлакәткә очраган хәрби очкычлар һәм аларның экипажлары турында мәгълүматлар туплау белән дә мәшгуль.
Лилия ГАДЕЛШИНА

--- | 21.02.2015
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live