Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live

Фәрит Бикчәнтәев лекциясеннән 10 цитата (+ВИДЕО)

$
0
0
22.02.2015 Мәдәният
21 февральдә Казанда “Смена” заманча сәнгать үзәгендә Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәевнең лекциясе узды. Режиссер үз чыгышын милли һәм гади театр темасына багышлады. Очрашу түләүле булуга карамастан, шактый күп кеше җәлеп иткән. Чара урыс телендә барды. Менә Бикчәнтәевнең лекциядә әйткән ун төп цитатасы.
  1. Театрның теле - берәү генә.   2. Мин үземне милли спектакльләр куям дип әйтмәс идем.   3. Гастрольләргә чыкканда үзебезне милли театр итеп күрсәтәсебез килми. Без дөнья процессында катнашырга телибез. Мәсәлән, Колумбиягә барганда без милли принципка таянып, аерылмыйча башка театрлар белән бер рәттә булырга тырыштык.   4. Милли театрларга дәүләт мөнәсәбәтенә килгәндә, күптән түгел Мари Иле милли театрына бардык. Аның бинасына 1961 елдан бирле ремонт ясалмаган. Янында купшы опера һәм курчак театры биналары тора. Актерларның хезмәт хакы - 15 мең сум.   5. Камалга 1989 елда килдем. Минем беренче спектакль “Бичура” иде. Ул вакытта мин ниндедер фаҗига, тамырлардан аерылу хисе тоя идем. Ләкин минем өчен барысы шуннан башланып китте.   6. Тамашачыны сәхнәдә нәрсә сөйләгәннәре кызыксындырмый. Аның өчен гамәлләр, нәрсә эшләнгәне мөһим. Сүзләр мөһим түгел. Моны “Бичура” мисалында аңладым.   7. Минем иң яраткан спектакль - “Банкрот”, чөнки Камалның драматургиясе әлегәчә актуаль.   8. Камалның драматургиясе татар актерларының табигатенә турыдан туры бәйле. Камал үзе Мольер драматургиясендә тәрбияләнгән. Татар актерлары исә Камал драматургиясендә тәрбияләнгән. Иң мөһиме текст түгел, ә уен. Уен театры - татар актерының табигате.   9. Чеховны куйганда, бер кызык фикер әйткәннәр иде: татар теленең структурасы һәм яңгырашы Чехов текстын төгәл яктырта ала.   10. Камал һәм Зәйниев арасында аерма аз. Ә Туфан Миңнуллин татар совет театрының локомотивы булды. Без студентлар белән аңа нигезләнеп сюжетның логик үсешен өйрәнәбез.    

 


Илдар ГАБИДУЛЛИН

--- | 22.02.2015

Исән йөрегез, балам (ХИКӘЯ)

$
0
0
23.02.2015 Җәмгыять
Күптән уянса да, күзләрен ачарга иренеп яткан Айгөл, өй эченә тәрәзәдән әкрен генә йомшак таң яктысы шуышып керә барганын тоеп ята-ята, әнисенең кыбырсый-кыбырсый урыннан торганын ишетте. Хәдичә карчык, үзалдына пыш-пыш килеп, догаларын пышылдады да, торып, кече яктагы утны кабызды.

Ачык ишек аша идәнгә бер көлтә якты сарылып ятты. Айгөлнең күңеленә шушы иртәнге ярым караңгы мизгелләр бик якын. Әйе, бу татлы халәтнең төп сәбәбен яхшы аңлый Айгөл. Таңнан торып, олы як утын кабызмый гына кече якта кыштыр-кыштыр килеп йөрүче әнисен йокыга салышып тыңлап яту бәләкәйдән шундый ошый Айгөлгә. Шушы тып-тын минутларда, уяныр-уянмас кына изрәп, янда, якында гына әниең барлыгын тоеп-сизеп, балаларча иркәләнеп ятуы җан-тәнеңне әйтеп бетергесез рәхәткә төрә. Кызы йоклый дип белгән карчык, сак кына баса-баса, газ плитәсенә чәй куйды. Ә Айгөл, шушы балаларча кечкенә, садә ялганына сөенеп, кадерле мизгелләрне сузарга тырышып ята бирде. Карчык килеп, сак кына итеп, аның ачылган юрганын төзәтеп китте. Шушы бөтен тәненә таралган рәхәт тойгы Айгөлгә балачагыннан таныш та, газиз дә. Әнкәй өстеңә юрган япкан чакның җылы тәме... Иңнәреңә әнкәй япкан юрганның йомшаклыгы... Тәнеңә аның назлы куллары кагылып китүе... Шундый чакларда иллесен узган Айгөл үзен бәп-бәләкәй кыз итеп сизә. Әнкәй җаным, сиңа сиксән-туксан тулсын, син бар чакта без әле бала гына... Бар гына бул, әнкәем... Бар гына бул!

Хәдичә әби, ишекне сак кына ачып, тышка чыгып китте. Газ плитәсендәге чәйнүк, кайнап чыгып, оят түгелме сиңа әлегә чаклы иркәләнеп ятуы? дигәндәй ысылдый башлагач, Айгөл теләр-теләмәс кенә урыныннан торды. Әйе, бүген еракка юлга чыгасы көн. Улы Ратмирны да уятырга кирәк. Машинасын караштырсын. Әнә әнкәй алып китәсе әйберләрен кичтән үк җыеп куйды, рәхмәт яугыры. Сиксәннән узган карчыкны шәһәрдә кызында кыш чыгарга ризалатуы җиңел булмады, дөресен генә әйткәндә. Алты йөз чакрымны узып, авылга еш кайтырга Айгөлгә дә гел генә җай чыкмый. Карлы бураннарда, ачы салкыннарда әнкәй ничек ялгызы ята икән, дип уйлый-уйлый күңел тынычлыгы калмады инде моңа хәтле. Болай әнкәй янда булгач, аңа да җиңелрәк, үзебезгә дә тынычрак булыр... Ни дисәң дә, яше арта бара. Ялгызына кыш чыгуы елдан елга авырлаша бара. Айгөл улын уятты да, үз-үзе белән өнсез генә киңәшкәндәй, уйлана-уйлана юлга хәзерләнә башлады. Моны онытмаска, тегене истә тотарга кирәк... Кече якка чыгып, алып китәсе сумкаларын хәстәрләп маташканда Айгөлнең күзе тәрәзә аша ишек алдында йөргән әнисенә төште. Хәдичә карчык, мал тотмагач бушаган абзар янында бераз башып иеп басып торды да, ишекләрен ябык куллары белән сыйпаштырып, әкрен генә мунча ягына атлады. Үзалдына нидер сөйләнгәндәй, иреннәрен кыймылдата-кыймылдата, искергән мунчага карап торды. Айгөл тәрәзә аша әнисеннән күзләрен алмады. Хәдичә карчык, таягына таянып, җимеш бакчасына керде. Җиргә өзелгән алмаларга басмаска тырышып, карт алмагачның кәүсәсен бармаклары белән учлап тотты. Алмагач төбендәге өстәлгә коелган яфракларны учы белән сөртеп төшерде дә, шундагы эскәмиягә утырып, бакчасына күз ташлады. Әйе, Айгөл аңлый иде әнисен, бик яхшы аңлый иде. Хәдичә карчыкка гомер иткән йорт-җирен ташлап китүе бик тә кыен иде. Тамырларын кисүе бик авыр иде... Нишләргә соң, әнием, бөтенләйгә китмисең бит. Язлар җиткәч бер кайтырбыз, теләсәң...   Тыштан кергән әнисенең күңеле төшенке икәнлеге йөзенә чыккан иде. Өчәүләп утырып чәй эчкәндә Айгөл әнисенең кәефен күтәрер өчен үзендә ничек рәхәтлеген тагын бер кат бәйнә-бәйнә сөйләде. Әнкәем, бер дә кайгырма, янәсе. Бер үзеңә бер бүлмә. Тыныч башың. Суга барасың юк, мунча ягасың. Бар да өйдә. Өебез чиста, җылы. Киявең дә, балалар да сине ярата. Телисең икән, мәчет якын гына. Телисең икән, татар концертына барырбыз. Һич тә кайгырма, әнкәем... Хәдичә карчык, кызы сөйләгән көйгә сүзсез генә башын селкеп, күзләрен алдындагы чынаягыннан алмыйча, чәй эчте. Айгөл җай гына дәвам итте: “Чит кешегә бармыйсың бит, әнкәй. Үз балаңа барасың. Менә күрерсең, ияләшеп киткәч, кайтасың да килмәс әле...”. Хәдичә карчыкның уйчан карашы йорт эчен капшап чыкты . Әбекәй авыр көрсенде: “Шулаен шулай да, балам. Ничек ташлап китәргә инде гомер үткән дөньяны. Кешенең дә төрлесе бар. Зыян гына салмасынннар иде”. Айгөл әнисен тынычландырырга тырышты. Әнә йортка күз-колак булырга күршеләр һич тә каршы түгел. Урам аша яшәгән Рәйхана әбигә кичә үк ачкычны кертеп бирделәр. Карап торыр, һич тә кайгырма, әнкәем... Шулай да, гомергә бергә яшәп, көннең көнендә хәл белешеп, күрешеп, сөйләшеп торган күршесе Рәйхананы исенә төшергәч, Хәдичә карчыкның төшенке кәефе тагын да төште, булса кирәк. Әйе, ни дисәң дә, шәһәрдә бар нәрсә дә бар, ә Рәйхана юк...Мондагыдай җанны ачып сөйләшкән изге күршеләр юк... Шушы гомере үткән җылы агач йорты юк. Шушы дөньясы юк. Ни дисәң дә, анда кызының дөньясы... Балалары, рәхмәт төшкерләре, әниләре өчен өзелеп торалар да бит. Кызына кунакка барганы бар аның барлыкка. Шулаен шулай да, анда барып кына Газраилдан котылып булмас. Вакыты җитсә, анда да табар, монда да... Һич кенә дә аягы тартмый шул аның шәһәргә барырга. Сагынуымнан саргаеп, күпмегә түзәрмен икән?.. Нишләргә инде? Кыстыйлар бит. Эх, үз өйкәемдә үләргә язмадымы икәнни?.. Мәрхүм картым янына барып ятарга?..   Хәдичә карчык, икеләнә-икеләнә генә булса да, юлга дип кичтән әзерләгән киемнәрен киенде. Менә бит, үзе белән күпме генә ала? Көндәлеккә алмашка кигән күлмәкләре дә, бер киелмәгән яңа киемнәре дә өелеп кала. Карчык, кием шкафында актарына торгач, уртача зурлыктагы, ак яулыкка бәйләнгән төенчек тартып чыгарды. Айгөлнең сораулы карашын күреп, аңлатты: “Монысы соңгы юллык киемем. Кәфенлегем. Сал бер җиргә. Әллә кайтып була, әллә юк...”. Айгөл әллә нишләп китте: “Кит инде, әнкәй. Килешмәгән сүз сөйләмә. Шундый уй белән юлга чыгалармы?”. Хәдичә карчык эндәшмәде.    Юлга чыгарга бар нәрсә дә әзер кебек иде. Ратмир күптән, маен-фәләнен тикшереп, машинасын кыздырып куйды. Айгөл саласы әйберләрне тутырды. Тик Хәдичә әби генә, булмаган йомышын бар итеп, өй буенча йөрде дә йөрде. Гөлләргә су сипте. Чоландагы балалары үскән иске бишекне тотып-тотып карады. Өч ел элек үлгән картының эленеп торган киемнәрен нигәдер бер чөйдән бер чөйгә элде. Бер сәбәпсез базга төшеп менде. Мич алдындагы көлне себерде. Савыт-сабаны бер урыннан икенче урынга күчерде. Юк эшен бар итеп, Хәдичә әби үзе дә аңламастан вакытны суза иде. Үзен шушы йортка бәйләгән җепләрне бер мизгелдә шартлатып өзә алмый иде Хәдичә карчык. Менә шулай кинәт кенә чыгып китә алмады ул гомер иткән йортыннан. Әйе шул, кем белә... Әллә кайтып була, әллә юк... Өенең һәр бүрәнәсе, һәр тактасы, ташлыйсыңмы инде безне? дигәндәй ятимләнеп, хуҗабикәләренә төбәлгәннәр... Әнә дивардагы зурайтылган сүрәтеннән мәрхүм ире, мине калдырма, дигәндәй карап тора. Газиз әниләре исән булып, дүртесе дүрт якка таралышкан балаларын туган өйләрендә ябык капка, йозаклы ишек каршыласынмы?   Оныгы Ратмирның түземсезләнеп машина гудогын гүелдәткәнен ишеткән Хәдичә карчык тәрәзә аша тышка күз салды. Әйе... Балалар юлга ашыга... Вакыт... Хәдичә карчык, әкрен генә атлап, ишек алдына чыкты да, нигәдер үзен гаепле тойгандай, гаҗәпләнеп карап торган кызына: “Балам, китәсе булсагыз, китәрсез. Мин бармам инде. Алла ярдәм бирер әле. Үз җаегыз белән кайтырсыз әле. Исән йөрегез, балам”, – диде. 
Физәлия ДӘҮЛӘТГӘРӘЕВА

|

Ватанны саклаучылар көнен ничек бәйрәм итәсез?

$
0
0
23.02.2015 Бәйрәм
"Матбугат.ру"га керүче ир-атларны чын күңелдән бәйрәм белән котлыйбыз! Сезнең гаиләдә бу бәйрәмне ничек билгеләп үтәләр? Нинди хатирәләрегез бар бу көн уңаеннан?

Языгыз әле шуны.


---

--- | 23.02.2015

Культурно спортивный комплекс «КАИ ОЛИМП» приглашает посетителей (УСЛУГИ)

$
0
0
23.02.2015 Спорт
Культурно спортивный комплекс «КАИ ОЛИМП» - это: торжественно открытый в 2010 году плавательный бассейн «КАИ ОЛИМП» площадью 11000 м2 с одним из лучших в Европе плавательном бассейном (ванна 25х50 м, игровой зал 840 м2, зал «сухого плавания» 240 м2, тренажерный зал 220 м2).

 

Приглашаем Вас посетить наши новые услуги:

Кислородный коктейль; Фитосауна "Кедровая бочка"; Инфракрасная сауна; Чайный бар; Медицинский осмотр для посещения бассейна. Всю интересующую информацию можно уточнить у администраторов крытого плавательного бассейна по тел.: 562-03-85.
Универсальный спортивный зал:     Открытый в 2007 году универсальный спортивный зал площадью 4000 м2 (с игровым залом 32 х 48 м, тренажерным залом 500 м2, залом единоборств 18 х 24 м).     Всю интересующую информацию можно уточнить у администраторов универсального спортивного зала по тел.: 231-02-39.
Футбольный стадион:     Футбольный стадион с искусственным покрытием, беговыми дорожками и трибунами на 1500 мест. На его открытии в 2010 году присутствовали инспекторы FIFA.   Всю дополнительную информацию можно уточнить по телефонам:  Рабочий: 562-03-80 Мобильный: 8-900-322-8824, 8-937-280-2262 - Гумеров Рамиль Зарифович.  

Рөстәм Асаев: "Халыкка затлы, зәвыклы җырлар күрсәтергә кирәк" (ВИДЕОИНТЕРВЬЮ)

$
0
0
23.02.2015 Шоу-бизнес
Җырчы Рөстәм Асаев башка җырчыларда тыйнаклыгы, зәвыклыгы белән аерылып тора, ди аны тыңлаучы тамашачы. Ул үзе тирәсендә шау-шу булдырмыйча, тыныч кына үз эшен-иҗатын халыкка күрсәтеп яши. Хәзер инде кызы Гөлназ да әтисе кебек зур сәхнәгә менде, үз тыңлаучысы бар.
Рөстәм читтән аз сүзле булып күренсә дә, татар сәнгатенә, эстарадасына карата үз фикере барлыгын әйтте. Сүзебез хәйрия чараларыннан башланды, чөнки ул үткән ел “Ярдәм” вакыфы оештырган чараларында катнашып үзенең мәрхәмәтле җырчы булуын күрсәткән иде.   –​ Еш катнашасызмы хәйрия концертларында һәм сезнең өчен бу чаралар нәрсә бирә?   – Әлбәттә, мөмкинчелек булганда, вакыт булганда мондый чараларда катнашырга тырышабыз. Ярдәм кирәк булган кешеләргә кул сузуны бернинди үлчәүләргә дә салып булмый. Без артистлар арасында да еш ярдәм кулын бер-беребезгә сузабыз, ярдәм кирәк булганда акчалата да, концертлар ярдәмендә дә кеше тормышында булган авыр ситуацияләрдән чыгарга ярдәм итәбез.   – Менә сез Татарстанның атказанган артисты, артист белән җырчы кайсы ягы белән аерыла?   –​ Элек артистлар санаулы гына булганнар, фонограмманың нәрсә икәнен дә  белмәгәннәр бит инде. Мин үзем дә иҗатымны үз тавышым белән имтихан биреп кердем, студияләрнең нәрсә икәнен белми идем дә әле. Кечкенәдән гармунда уйнадым, шуннан җырлый башладым. Кечкенә чакта бик оялчан идем, апалар гармунда уйнарга сораганда, чаршау артына гына кереп уйнап җырлый идем.   –​ Синең кызың Гөлназны тамашачы “Балалар солянкасы”ннан күреп белә. Күптәннән иҗат белән мавыгамы?   –​ Кызым беренче тапкыр өч яшендә сәхнәгә менде. Кече вакыттан видеокасеталардан концерт карап үсте. Әнисе шулай ук Башкортстанның филармония җырчысы, артисты Лилия Биктимеровадан да бәлки күреп үскәндер. Ун яшендә Ялтада үткән “Сөембикә варислары” конкурсында береннче урынны алды. Үткән ел Әүхәдиев исемендәге музыкаль көллияткә укырга керде. Кечкенә кызларым да җырларга бик яраталар.   –​ Рөстәм, синеңчә урыс телле җырчылар татар җырларын, халык җырларын җырлый алалармы?   – Җырлый алалар. Җырлый алалар нота белән, ләкин күңел белән юктыр. Моң ул бөтен халыкта бар һәм һәр милләтнеке дә бар. Ләкин моң сүзенең тәрҗемәсе юк. Мин үземне бик моңлы ук дип әйтә алмыйм. Чөнки мин академик, классик җырчы.   –​ Бүген җырчылар нинди идеология белән яши, җырчылар арасында идеология бармы ул?   –​ Акча эшләү, йолдыз буласы килү беренче урынга чыкты бит хәзер. Бер нотаны бер ай яздыралар да, шуны чыгып җырлыйлар. Җырның затлылыгы, зәвыклылыгы артта кала бара.   –​ Сәнгать кешесе буларак Казанда нинди мәдәни үзәк җитми дип уйлыйсың? Әллә барысы да бармы инде.   –​ Безнең Казаныбыз искитмәле бик матур булып үзгәрде. Бөтен әйбер дә бар, ләкин, мин теләр идем бер музыкаль театр булдырырга. Татар әсәрләрен, операларын данлыклы итәсе килү теләге бар миндә. Яшьләребезгә урын булдырып, иҗатларын күрсәтерләр иде.   –​ Сине халыкара җырчы дип тз әйтергә була, ерак гастрольләрдә йөрүеңне беләбез. Кайларда, кайсы илләрдә чыгыш ясыйсың?   – 2006 ел 15 майда филармониягә эшкә килгәч, мин иң беренче тапкыр Курганга бардым. Бөтен Русия һәм Урта Азиядә, Американың Сан-Франциско, Нью-Йорк шәһәрләрендә булып кайттым. Соңгы тапкыр Финляндиядә сольный концертымны бирдем.   –​ Чит илдә булганда нинди хисләр кичерәсең? Андагы тамашачы кайсы ягы белән аерыла?   –​ Без читтәге татарлар, милләттәшләр өчен ерак илләргә барабыз. Телне аңламаган очракта, музыканы сүзсез дә аңларга була. Чит ил татарлары алар әдәби телдә шундый матур сөйләшәләр. Мин аларның һәммәсенә дә бик рәхмәтлемен.  

– Телевидение белән элемтәдә торасызмы. Бигрәк тә "Яңа Гасыр" каналы белән, анда яңа чыккан җырчыларны күп күрсәтләр кебек?   – Әйе, элемтәдә торабыз. Ләкин, телевидениегә килгәндә сорауларым бик күп. Ни өчен телевидение бер төрлегә генә әйләнә? Бер төрле өч ноталы җырларны гын күрсәтәләр. Бөек Сәйдәшләр, Яхиннарны күрсәтмиләр. Классик җырчыларны күбрәк халыкка ишеттерсеннәр иде, татар халкының киң иҗатын күрсәтсеннәр иде. Халыкны телевизор алдына җыеп көлдерер өчен генә бу эшләр эшләнмәсен иде. Юморның да төрлесе бар бит. Юмор бөек, культуралы булсын иде. Рәхәтләнеп көлдерә торган һәм уйландыра торган юмор булганда татар халкын бөек халык диюнең зур ноктасы булыр иде. Әйтәсе сүзләр бик күп алар, фикерләремне, теләкләремне халыкка җиткерергә ярдәм иткәнегез өчен сезгә зур рәхмәт.    


Байбулат ДӘҮЛӘТ

--- | 22.02.2015

Хатын-кыз күңелендә йөрткән идеаль ир нинди була ул? (Cораштыру)

$
0
0
24.02.2015 Җәмгыять
Ә нинди була соң ул чын ир заты? Без гүзәл затларыбызга шул сорау белән мөрәҗәгать иттек.

Алинә Гиззатуллина, «Татар кызы” бәйгесе җиңүчесе, Су спорт төрләре дөнья чемпионатына Татарстан вәкиле:
- Идеаль ир затын көчле, тәвәккәл дип күз алдыма китерәм. Ул янәшәңдә булганда тормышның бар авырлыкларына да чыдыйсың, бер нәрсә дә куркыныч түгел. Ир-ат физик яктан гына түгел, рухи яктан да көчле булырга тиеш дип саныйм. Теләсә нинди очракларда да аңа таянып булсын. Ир заты тыныч, кеше алдында үз-үзен тота белгән, курку белмәс, батыр, шул ук вакытта кайгыртучан да булырга тиеш. Идеаль ир солтанын менә шундый әкияти принц кебек күз алдына китерәм мин.

Люция Хәмитова, Татарстанның атказанган артисты: - Һәр кешенең үз идеалы буладыр инде. Минемчә, ир кешенең тышкы кыяфәтенә караганда, аның эчке, рухи дөньясы мөһимрәк. Ул акыллы булырга, сәнгать белән кызыксынырга тиеш. Ир баланы үстергәндә ата-анасыннан бирелгән тәрбия дә бик мөһим. Ата кеше - гаиләдә авторитет. Бала һәрвакыт атасыннан үрнәк ала бит. Шуңа да ана кеше дә йортта атаның бөеклеген, аның тормышта зур роль уйнаганын күрсәтергә тиеш. Атасы улына яхшы үрнәк күрсәтсә, улы да шундый булып үсә.   Альбина Кыямова, Татарстан Дәүләт Советы депутаты ярдәмчесе: - Ир-ат көчле булырга, янәшәсендәге хатын-кызны хөрмәт итәргә, аны кимсетмәскә тиеш. Ир кеше - гаиләнең терәге, шуңа да ул якыннарын да сакларга, тормыш кыерсытуларына бирешмәскә тиеш. Актив, перспектив, эш сөючән булуы да мәҗбүри. Һәм иң мөһиме, әлбәттә инде, ул ир яратырга, үз хисләрен сиңа кызганмаска тиеш.   Гөлназ Сәфәрова, “Татар радиосы” ди-джее: - Иң беренче чиратта, ир-ат акыллы булырга тиеш, акыл булгач, аның материаль яктан тәэминлеге дә була инде. Тышкы кыяфәткә игътибар итмим дип әйтә алмыйм, шуңа да икенче урында аның тышкы кыяфәте тора. Өченчедән, ир-атның харизмасына игътибар итәм. Кайбер кешеләр үзләренә ниндидер бер энергетикасы белән тартып китерә. Хатын-кыз, гомумән, ирне үзенең атасына охшаганны сайлап ала диләр. Минем очракта да шулай булды. Кияүгә чыкканчы берәр авыр ситуациядә калсам, һәрвакыт әтидән киңәш сорый идем, хәзер инде икеләнә торган очракта иремә мөрәҗәгать итәм.   Ләйлә Дәүләтова, шагыйрә, җырчы: - Минем өчен ир кеше белән күңелле булырга тиеш. Безнең холкыбыз да, эчке, рухи халәтебез дә охшаш булса, тагын да әйбәтрәк.


|

Финляндия татарлары мәхәлләсенә 90 ел

$
0
0
24.02.2015 Милләт
Туксан ел эчендә мәхәллә нинди генә көннәр күрмәгән, ни генә кичермәгән, ләкин якташларыбыз тарихи туган җиреннән еракта яшәсәләр дә, туган телне, изге динне һәм гореф-гадәтләрне югалтмаганнар. Бүгенге көндә дә инде бишенче буын үз кемлеген саклап килә

Оешманың тарихы бай һәм ул һәрбер милләттәшебезгә кыйммәтле. Шуның өчен алар шимбә көн 7 февральда мәхәлләнең олы тантанасын үткәрер өчен бәйрәм чараларына җыелдылар. Бәйрәм Хельсинки мәркәзендә урын- лашкан татарларның зияратында мәрхүмнәрне яд итү белән башланды. Мәхәллә имамы 90 ел эчендә мәңгелеккә күчкән милләттәшләребез, аеруча мәхәлләне оештырып, аның эшчәнлегенә зур өлеш керткән милләттәшләребезнең рухына догалар кылдылар. Борынгы мәкальдә «Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрең каберен бел» дип тикмәгә генә әйтелми. Бәйрәм чаралары икенде намазы укып дәвам ителде. Дини вазыйфа- лар үтәлгәч, бәйрәмнең тантаналы өлеше бәйрәм залында башланды. Мәхәллә рәисе бәйрәм чыгышы белән халыкка мөрәҗәгать итте. Ул чит илдә азчылык булып яшәгәндә мәхәлләнең кыйммәтен белү, дингә һәм ана теленә хөрмәт күрсәтү турында сөйләде.

«Киләчәктә сез, яшьләр, һәммәсенә хуҗа булып калачаксыз. Кайчакта күңелемә шик төшеп куя. Сез бу матди вә мәгънәви барлыкларның кадерен белерсезме? Сезгә бабаларыбыздан калдырылган рухи көчне яшәтеп, дәвам итеп мөкәммәл рәвештә үз бала-чагаларыгызга тапшыра алалырсызмы? Мин сезгә, яшьләргә, ышанам! Сез безнең эшләрне лаеклы дәвам итәрсез, ләкин мин сездән үтенер идем, әле бу көнге фикерләр турында җитди уйлагыз! Халкыбызның дини вазыйфаларын олы тәҗрибәләрен үзегезгә нык кына сеңдерү турында уйланыгыз!» – дип тәмамлады сүзен Атик әфәнде.

Әлбәттә, бәйрәм күңел ачмыйча үтмәде. Яшь кызлар төркеме халкыбызның матур җырларын Бату Алкара гитарасы моңына кушылып җырладылар. Финляндия татарларының легендар җанлы музыка төркеме «Башкарма» бу бәйрәм өчен махсус җыелып халкыбыз яраткан көйләрне уйнадылар. Бәйрәм уңаеннан мәхәлләне төрле шәһәрләрдә яшәүче милләттәшләребез тәбрикләде. Тампере, Турку һәм Раума шәһәрләреннән тәбрикләр яңгырады. Тампере татарлары мәхәлләсе рәисе Вахит Вафин «Татарлар киләчәктә дә Фин җирендә татулыкта яшәп, әби-бабайларның юлын дәвам итәргә тиеш», — дип белдерде. Милләтебез тормышында гореф- гадәтләребезнең мөһимлеге турында мәхәллә имамы Рамил хәзрәт дини чыгышында сөйләде. Бәйрәм азагында Финляндия ислам җәмәгате эшчәнлегенә зур ярдәм күрсәткән, күп еллар оешманың башкармасында хезмәт иткән милләттәшләребезне мәхәллә мактаулы фәхри агъзә исеме белән бүләкләде. Татар кешесенең язмышы бик бормалы. Кайбер милләттәшебез туган- үскән җирендә көн күрә, кайбере ризык эзләп зур шәһәрләргә китеп бара, ә кайберләрен язмыш чит илләргә алып китә. Милләттәшләребез кайда гына яшәмәсен, тарихи ватанга, матур ана телебезгә, изге динебезгә мәхәббәт сүнмәс төсле.
Рамил БЕЛЯЕВ

| 20.02.2015

Альберт Гадел. Кырлай кызы Айсылу

$
0
0
24.02.2015 ЯҢА КИТАПЛАР
Әлеге китапка авторның төрле елларда язылган пьесалары һәм балалар өчен иҗат ителгән әсәрләре туплап бирелде.

 

 


---

--- | 24.02.2015

А. С. Пушкин. Әкиятләр

$
0
0
24.02.2015 ЯҢА КИТАПЛАР
А. С. Пушкин. Әкиятләр

 

 

 

 

 


---

--- | 24.02.2015

К. Җәмит. Килмешәк

$
0
0
24.02.2015 ЯҢА КИТАПЛАР
Язучы Кадим Җәмит бу әсәрендә килмешәк хәленә төшкән адәм баласының катлаулы язмышын тасвирлый. Аның тормыш сазлыгыннан чыгып үз юлын табуын, матурлык, сәнгатькә ябышып һаман алга баруын, һичкайчан югалып калмавын маҗаралы итеп сурәтли.

 

           
---

--- | 24.02.2015

Ленар Шәех. Алдамыйм!

$
0
0
24.02.2015 ЯҢА КИТАПЛАР
Балалар өчен шигырьләр, табышмаклар, әкиятләр

 

 

 

 


---

--- | 24.02.2015

Р. Миңнуллин. Мыек астыннан гына...

$
0
0
24.02.2015 ЯҢА КИТАПЛАР
Р. Миңнуллин. Мыек астыннан гына...

 

 

 

 


---

--- | 24.02.2015

Р. Вәлиева. Йолдызстан батыры

$
0
0
24.02.2015 ЯҢА КИТАПЛАР
Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, күренекле шагыйрә Резеда Вәлиеваның бу китабына аның төрле елларда язылган шигырьләре, җырлары, әкиятләре һәм поэмалары тупланды. Шаянлыкка, тапкырлыкка нигезләнгән кызыклы һәм гыйбрәтле шигырьләр туган илгә мәхәббәт хисе, табигатькә сакчыл караш тәрбияли, хайваннарны һәм кош-кортларны рәнҗетмәскә, олыларны ихтирам итәргә өйрәтә.
Мавыктыргыч әкиятләр укучыны серле һәм тылсымлы маҗаралар белән таныштыра, ялкаулыкны, көнчелек һәм куркаклыкны хурлый, батырлыкка, тырышлыкка дан җырлый. Шагыйрәнең туган иленә, халкына, аның батыр улларына багышланган поэмалары күңел сафлыгына, рухи матурлык, батырлык һәм ватанпәрвәрлеккә мәдхия булып яңгырый. Dиңел аңлаешлы, нәзакәтле, матур тел белән язылган бу әсәрләр укучы күңелен туган телебезгә якынайта.    Китап  балаларга, ата-аналарга, тәрбиячеләргә, укытучыларга һәм татар әдәбияты белән кызыксынучы киң даирә укучыларга адреслана.        
---

--- | 24.02.2015

С. Якупова. Кар юлы

$
0
0
24.02.2015 ЯҢА КИТАПЛАР
Шагыйрә Сирень Якупованың бу китабына тормышка, яшәүгә мәхәббәт хисләре белән сугарылган фәлсәфи-лирик шигырьләре туплап бирелде.

 

 

 

 


---

--- | 24.02.2015

Т. Нәҗмиев. Саба: елмаюлы тарих

$
0
0
24.02.2015 ЯҢА КИТАПЛАР
Бу – «Саба: елмаюлы тарих» китабының икенче җыентыгы. Биредә язучының хикәя-миниатюралары һәм мәзәкләре туплап бирелде.

 

 

 


---

--- | 24.02.2015

Вәхшиләрчә үтерелгән 8 яшьлек Василиса Галицынага һәйкәл куелды

$
0
0
24.02.2015 Җәмгыять
Моннан ике ел элек Чаллыда вәхшиләрчә үтерелгән 8 яшьлек Василиса Галицынаның мәете табылган урынга (Сарман белән Зәй районнары чигендәге юл буенда) билгесез булып калырга теләгән игелекле кешеләр кызның портреты һәм уенчыклары сурәтләнгән мәрмәр плитә куйганнар.

Василисаны үтерүдә гаепләнгән үзбәк кешесе Фаррух Ташбаев гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителеп, хәзер Оренбург өлкәсендәге төрмәдә утыра. Халык телендә “Кара дельфин” дип йөртелүче аеруча кырыс режимлы бу төрмәгә эләгүчеләр гел видеокүзәтү астында, биредә утны беркайчан да сүндермиләр, җинаятьчеләрне иртәнге алтыда уяталар һәм кичке унга кадәр аларга ятып тору тыела.

Интернет мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, гаебе кирекаккысыз дәлилләр белән исбатлануына карамастан, Фарук Ташбаев җинаятен танымый һәм эшен яңадан карауларын сорап, төрле җирләргә шикаятьләр җибәреп ята икән.


5 |

Гомәр Усманов вафат (ФОТО)

$
0
0
24.02.2015 Җәмгыять
КПССның Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре (1982 - 1989) вазыйфасын башкарган Гомәр Усманов 83 нче яшендә вафат булды. 1989 - 1990 елларда ул КПСС ҮК секретаре, 1989 -1991 елларда СССР халык депутатлары съездында халык депутаты булды. 1966 - 1982 елларда ТАССР Министрлар советы рәисе вазыйфасын башкарды.
1932 елның 16 мартында Чистай шәһәрендә туган. 1966 елда 34 яшендә Татарстан хөкүмәтен җитәкли башлаган.    Гомәр Усманов җитәкләгән елларда Татарстанда актив рәвештә нефть эшкәртү, автомобиль сәнәгате үсеш алды.          Фото ЦГА ИПД РТ фондыннан алынды.
---

--- | 24.02.2015

Ялгызларга яңа танышу ысулы

$
0
0
24.02.2015 Җәмгыять
Самарада инде берничә ел Айшә Җәләлетдинова җитәкчелегендә “Яхшылык уты” (“Свет добра”) хәйрия фонды эшләп килә. Фонд милләтара дуслыкны көчәйтү, гаилә байлыгын саклау юнәлешендә зур эш алып бара, ятим балаларга ярдәм итә һәм изге урыннарга туристлар сәфәрен оештыра.

Күптән түгел әлеге хәйрия фонды Самараның “Солтан патша” дип аталган кафесында көнбатыш илләрендә, ә соңрак Мәскәүдә дә популярлык казанган “Тиз күрешү” (“Быстрое свидание”) проекты белән таныштыру кичәсе уздырды. 

Очрашу бик матур музыкаль чыгышлар белән башланып китте. Таҗик төркеме солисты Җәүһәр Раджапов “Йөрәгегездә яз яшәсен” композициясен башкарды, ә Түбән Новгородтан килгән опера җырчысы, Бөтенроссия бәйгеләре лауреате Рәшит Наумәтов татар, рус һәм испан телләрендә җырлар җырлады. Рәмзия Бахитова башкаруындагы төрек биюе дә тамашачыларның күңеленә хуш килде

Соңрак намаз вакыты җиткәнен искәртеп, Ибраһим Җәләлетдинов моңлы тавышы белән азан әйтте, ә кичәне алып баручы Мөхәммәт Евлоев җыелган кунакларга аның мәгънәсен аңлатып: “Намазга җыелыгыз, ул уңышка илтә”, - диде.    Кичәдә “Яхшылык уты” хәйрия фонды президенты Айшә Җәләлетдинова да чыгыш ясады.   - Туристлар белән Төркиягә сәфәргә баргач, изге урыннарда берничә мәчеттә булдым. Кемер шәһәренең шәйхе  Абдул Бәкинең офисындагы “Тәүбә агачы” зур тәэсир калдырды. Анда сурәтләнгән агачның ботаклары - эчкерсезлекне, тәрбияне, исламның - 5 һәм диннең 6 терәген үтәүне, Аллаһы Тәгаләгә ышануны аңлата икән, - дип сөйләде Айшә. Ул шулай ук Самараның 1 санлы балалар йортында тәрбияләнүчеләргә Төркиядәгегә охшатып ясалган “Тәүбә агачы” рәсемен дә күрсәтте.   Хәйрия фонды җитәкчесе оешма алдында “Идиллия” дип аталган халыкара танышу агентлыгы эшләп килүен һәм “Гаилә статусын күтәрү” программасы буенча биредә гаилә үзәге ачылуы турында да сөйләде.    - Зур шәһәрләрдә үз парыңны табуы бик кыен. Шуңа күрә күпләр аны әти-әниләре, танышлары, интернет аша эзли. Ә безнең үзәктә ялгыз кешеләр бергә җыелып, аралашып үз тиңнәрен үзләре таба ала, - диде ул.    Айшә ханым кунакларны бер-берсен “Идиллия” никах агентлыгы аша табышып, яңа гаилә корган Айрат һәм Рәмзия Ганиевлар белән таныштырды, аларны котлап,  Коръән сүрәләре язылган шәмаил бүләк итте.   Никах агентлыгыбызда тәҗрибәле психологлар клиентлар белән әңгәмә уздырганнан соң, аларга тиң парлар эзли башлыйлар, ә соңыннан аларны очрашуга чакыралар. Безнең “Тиз күрешү”гә килүчеләр яшьләре, кызыксынулары, социаль статуслары буенча аерым төркемгә бүленәләр һәм бер кичәдә 15әр, 20шәр кеше белән  күрешә алалар. Мәсәлән, өстәлләр артында утыручы туташлар (ханымнар) янына үз парларын табарга теләгән бу төркемдәге ир-егетләр килеп, үзләре белән таныштыралар. Моның өчен аларга 2 минуттан 10 минутка кадәр вакыт бирелә.    - Хәзерге ыгы-зыгы заман кешеләре өчен бу танышу ысулы бик тә уңай: син эштәме, ялдамы - танышу агентлыгы хезмәткәрләре сиңа тиң парны эзли. Бу хезмәт өчен җыелган акча ятим балаларга ярдәм итү хәйрия акцияләренә китә.   Европа илләрендә популяр булган “Тиз күрешү” проекты безнең шәһәребездә дә хупланып, ялгыз милләттәшләребезгә үз парларын табырга ярдәм итсә, әйбәт булыр иде. Чын мөселман гаиләләре барлыкка килсен, бу гаиләләрдә туган балалар ислам динендә тәрбияләнсен иде, дигән теләктә калабыз, - дип дәвам итте сүзен Айшә Җәләлетдинова.   Шунда ук Мәскәүдән килгән яучы Рауза ханым чарага җыелган кунакларга бу танышу ысулын үзләрендә сынап карарга тәкъдим итте. Кунаклар күрше өстәлләр артына утырып, бер-берсе белән аралашып, танышып чыктылар. Кичә бик күңелле узды, килгән кунаклар рәхәтләнеп ял иттеләр. Чара азагында оештыручылар аларга мөселман календарьлары, татлы ризыклар, ир-атларга - түбәтәйләр, ә хатын-кызларга бик матур яулыклар бүләк иттеләр.    Фотода: Кичәне алып баручы Мөхәммәт ЕВЛОЕВ һәм “Яхшылык уты” хәйрия фонды президенты Айшә ханым ҖӘЛӘЛЕТДИНОВА.  
Саҗидә НОГМАНОВА

|

Әбри, Иркә, Асылъяр, Чәчкә, Индиваның чын исемнәре нинди

$
0
0
24.02.2015 Шоу-бизнес
Беләсегез килсә, күп кенә танылган кешеләр тәхәллүс (псевдоним) астына яшеренә. Иң кызыгы: кайберләренеке чын исем-фамилияләре белән бөтенләй дә аваздаш түгел. Әйтик:

Анфиса Чехова  – Саша Корчунова 
Наташа Королева – Наташа Порывай
Валерия  – Алла Перфилова
Ани Лорак –  Каролина Куек
Вера Брежнева –  Вера Киперман 
Кристина Асмус –  Кристина Мясникова
Тимур Родригез  – Тимур Керимов
Алена Апина –  Елена Левочкина 

Иркә – Айгөл Миншакирова

Булат Бәйрәмов – Булат Җиһангәрәев

Асылъяр – Алсу Зәйнетдинова

Чәчкә – Лилия Габделхакова

ИлГәрәй – Илназ Гәрәев

Аиша – Илсөя Ганиуллина

Эльмира Сөләйманова – Эльмира Крапивина (иренең фамилиясе) 

Индива – Регина Вәлиева

Әбри Хәбриев – Данияр Хәбриев

 




|

Казанда III татар шигъри слэмы узды (ВИДЕО)

$
0
0
25.02.2015 Мәдәният
Очрашу нәни шагыйрьләрнең катнашуы белән истә калды. Гөлзадә Сафиуллина оныгы Мурад әл-Анси "Иң эчтәлекле шигырь" номинациясендә җиңү яулады.

22 февральдә Казанда III татар шигъри слэмы узды. Иске татар бистәсендә яңа ачылган Диван каһвәханәсендә узган чарада уннан артык шагыйрь көч сынашты.

Быелгы слэмда нәни шигырь язучылар да, өлкән каләм әһелләре дә катнашты. Аларның сәләтләрен бәяләргә 30-40 тамашачы килде. Чараны Камал театры артисты Фәнис Җиһанша һәм Энҗе Әхмәтҗанова алып барды.   Төп бүләк итеп тамашачылар кәрҗингә җыйган акча билгеләнде. Жюри вазифасы бер тамашачыдан икенчесенә күчеп барды. Слэм нәтиҗәсендә беренче урынны Эльнар Байназаров яулады. "Иң эчтәлекле шигырь" номинациясендә Гөлзадә Сафиуллина оныгы Мурад әл-Анси җиңде. "Дөньяга үзенчәлекле караш" номинациясендә – Хәмид әл-Валиди. Махсус бүләккә Энҗе Әхмәтҗанова ия булды.      


Илдар ГАБИДУЛЛИН

| 25.02.2015
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>