Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live

«Тамада-шоу»дан ФОТОрепортаж

$
0
0
14.04.2015 Шоу-бизнес
Бүген Казанда моңарчы күрелмәгән тамаша булды. «Тамада-шоу» фестивале татарның иң танылган тамадаларын бер сәхнәгә җыйды. Филармония залыннан безнең эксклюзив фоторепортаж:

 

 

 

 

 

 

 

 

 

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

32

33

34

 


Шамил АБДЮШЕВ фотолары

--- | 14.04.2015

Илназ Минвәлиев: “Миңа түзгән хатынга рәхмәт” (ФОТО)

$
0
0
15.04.2015 Шоу-бизнес
Җырчы Илназ МИНВӘЛИЕВ сәхнәдән бер ел чамасы югалып торган иде. Хәзер яңадан иҗатка чумган. Шалтыраткач: “Күрешеп сөйләшик әле бер. Хәбәрләр шактый җыелды”, — диде ул. Әйтелгән урынга төгәл вакытка килеп бастым. 40 минут көттереп, Илназ да килеп җитте.

— “Бөке”дә утырдым. Әй, ачуны чыгара да бит. Шул бетерә инде сәламәтлекне. Бөтен авыру нервлардан. Эмоциональ кеше бит мин. Шоферларын әйтер идем... — дип сөйләнә-сөйләнә Илназ белән эчкә уздык. — Бассейнга йөри башладым. Шуннан килешем. Гел руль артында, хәрәкәт юк диярлек. Ә тик яту минем эчне пошыра, гел кыймылдап торырга кирәк. Ерак юлдан кайткач, бассейн, сауна иң рәхәте. Су тынычландыра, ял иттерә. Алайса үләм нервыланып...

“Авылдан бер тиен акчасыз чыгып киттем”
— Илназ, бу ел синең өчен түгәрәк даталарга бай икән. Сәхнәдә  төркем туплап җырлый башлаганга 10 ел, үзеңә 35 тула...   — Сүзне ерактан башлыйм әле. Җырчы Илназ Минвәлиев буларак танылганчы, тормышта шактый каезланырга туры килде миңа. Заманында туган авылым Олы Солтаннан (Балык Бистәсе районы — Л.Й.) чыгып китүе бер дә җиңел булмады. Казанга “бутый” белән киткәнемне һич онытмыйм. Акча юк. Әти-әни ничек киткәнемне белми дә калды. Бер тиен бирмәделәр. Ертык чалбар, ашарга юк... Укытучым Рәүф абый мотоциклга утыртып КДПУның спорт факультетына китерде. Әмма анда керә алмадым. Кире кайтып та китәсе килми. Торыр урын юк. Подъездларда яшәдем, подвалларда кунып йөрдем. Бераз акча эшләр өчен, иртүк базарга барып карбыз бушата идем, идән дә юып йөрдем. Берсе өчен дә оялмыйм. 
— Алайса пешекче белгечлеге син теләп сайлап алган һөнәр булмаган?   — Спорт факультетына ныклап әзерләндем. Бөтенесе “блат” белән кереп бетте. Ә мине, “бутый”дан килгән егетне, бер балл җитми дип, борып җибәрделәр. Авылга кире кайтмыйм, дип чыгып киттем бит. Нишләргә? Трамвайга утырган идем, Родин урамы тукталышына җиткәч, ватылды. Менә шунда очраклы гына һөнәри училище янына туры килдем, танышлар очрады. Озак уйлап тормадым, укырга кердем. Бишкуллап алдылар. Урамда яшәгән малайга училищеның тулай торагы җәннәт булып күренде. Нинди генә очракта да елый белмәдем, кечкенәдән шундый идем. Алты ай эчендә ниләр генә күрмәдем анда. Ә хәзер шул авыр чакларны сагынып та искә алам әле. Чыныктырды мине ул еллар.    Укый башлагач, Казан малайлары белән “разборка”лар тотынды. Стипендияне талыйлар иде. Мине берсендә юеш подвалга бикләп куйдылар. Анда дым, пычрак... Шуннан каты авырдым. Бу сынау да юкка булмаган икән. Шуннан соң хатыным Динара белән якыннан таныштым да инде. 
— Аның белән бергә укыдыгызмы?   — Әйе, төркемнәр генә аерым иде. Ул мине бик карады. Кызлардан игътибар күп булды. Ә Динара кайгыртучанлыгы белән алдырды. Яшермим, артык наз күргән егет түгел идем. Өйдә алай бик майлап, баштан сыйпап тормадылар. Ә Динара җылы сүзләрен кызганмады, күңелемне йомшартты. Ничектер рәхәт булып китте. Нәтиҗәсе — 17 яшебез тулыр-тулмас өйләнештек. 
— Пешекче булып эшләргә туры килдеме соң?   — Мин башкармаган эш калмады. Бер-бер артлы өч бала туды. Көн-төн чаптым. Кафеда пешердем, ит чаптым... Тормыш бөтен куәтенә басты. Яшьлек белән уйланылмаган инде. Юньле торыр урының да булмаган килеш, өч бала алып кайтылган бит. Ресторанда эшләгәндә, бәхет дими ни дисең, Хәмдүнә апа Тимергалиеваны күреп, якыннан танышу насыйп булды. Ул безгә ашарга кергәли иде. Оялып тормадым, янына килеп: “Хәмдүнә апа, мине үз канатыгыз астына алыгыз әле. Җырлыйсым килә”, — дидем. Ул миңа тормышта юл күрсәтте. Тыңлап карагач: “Булдыра аласың син. Әйдә, кил, бергә эшлибез”, — диде.    Тормышымда ике хатын-кызга аеруча рәхмәтлемен. Башта Хәмдүнә апа юл күрсәтсә, өйләнгәч терәгем Динара булды. Бөтен ирешкәннәрем аның ярдәме белән. Баштарак Динарага авыр иде. “Миңа пешекче егет, элекке Илназ кирәк. Мин аңа гашыйк идем. Артист кирәкми”, — диде. “Элекке Илназны сагынам”, — дип әйткәли иде. Мин өйдә юк, бөтен мәшәкать үзенә генә. Өч бала. Берсе авыру булып туды бит әле. Эшләр белән китәм дә барам, китәм дә барам... Сәхнә тормышына чумдым. Аннан хатын акрынлап шушы режимга ияләште. Миңа түзгәне өчен мең рәхмәт аңа! Үзенә җылы сүз әйткәнем юк. Ә дусларга аны гел мактап йөрим.    Артист юлын сайласам да, поварлыкны тулысынча ташламадым, гастрольләрдән кайткан-киткән арада барып эшли идем. Ресторанда ит чабып машина алдым (хәзер Илназ 38 (!) енче машинасында йөри — Л.Й.). Әфлисун төсендәге “бишле” иде ул.    “Мин бик кырыс әти”
— Илназ, хәтерлим, өч малайны учларыңда гына биетә идең син. Хәзер үстеләр инде. Әле дә балаларга кырысмы?   — Иркәләп тормыйм. Әйе, һаман шулай кырыс. Күп әйбер алып та азындырмыйм. Тыңласагыз гына алам, дим. Каты тоткач, нәтиҗәсе бар. Балаларым акыллы, бик тырыш. Спорт белән шөгыльләнәләр. Каратэга йөриләр. Күп уңышларга ирештеләр.    Миңа әти коры булды. Үзем дә улларыма шундыйрак тәрбия бирергә телим. Сугып җибәргән вакытларым да бар. Балаларның берсен дә аермыйм. Эләктерсәм, өчесенә бергә эләктерәм. Эшне дә барысына тигез бүлеп бирәм. Үпкәләмәсеннәр дим. Елаганнарын күргәнем юк. Үзем дә әтигә беркайчан күз яше күрсәтмәдем. “Чыгарасы яшьләрегезне мәктәптә калдырып кайтыгыз”, — дим малайларга.    Ике улым баянда уйный, хорга йөриләр. Берсе Анапага барып чыгыш ясап кайтты. Уңышларына куанам.    — Үзең 17 яшьтә өйләнгәнсең. Олы улың Алмазга да 16 тулган икән инде. Әтисе кебек, иртә өйләнәм, дисә... Каршы килерсеңме?   — Юк, каршы килмим. Моңа җиңел караячакмын. Алар җитди, бик тырыш. Җебегән егет булып үсмәделәр. Әтиләре кебек, тормышны яшьтән тартып бара алырлар, дип ышанам.    “Кыңгыраулы ат популяр була, апаем”
— Илназ, заманында Хәмдүнә апаны очратмасаң, бүген, бәлки, берәр ресторан хуҗасы булыр идең?   — Юк. Алай дип әйтә алмыйм. Авылдан килгәч, бәлки, юлдан язып, берәр карак булыр идем. Вакытында тиешле кешеләре очрап торды.    2005 елда, Хәмдүнә ападан рөхсәт сорап, хәер-фатыйхасын алып, аерым чыгыш ясый башладым, шул елны Камал театры сәхнәсендә беренче “сольный” концертымны бирдем. “Минем биткә кызыллык китермә”, — дип озатты ул.    Ун ел иҗат гомерендә күпме юллар кичелгән. Бүген Илназ Минвәлиев булып йөрим икән, кабатлыйм, бу хатыным тырышлыгы. Тормышта аның көчле булуы ярдәм итте. Сәхнә кешесе тегендә дә, монда да йөри.    — Синең хакта гайбәтләр дә аз булмады...   — Әллә нәрсәләр сөйләделәр. 150 хатын-кызның ире булдым инде мин. Бандит та ясап бетерделәр үземнән. Булганын-булмаганын, кирәген-кирәкмәгәнен сөйләделәр. Кайчак Хәмдүнә апага бушана идем. Ул шәп кеше бит: “Кыңгыраулы ат популяр була, апаем, борчылма. Кыңгырауны асып торсыннар. Популярлаша гына барасың”, — дип кабатлый, мине тынычландыра иде.    — Хыянәт турында сүзләр ишеткәч, Динараның йокысыз төннәре дә аз булмагандыр... Кычкырып әйтмәсә дә, эчтән янгандыр...   — Янды инде. Аның күңел халәтен аңлыйм. Көнләшкән чаклары да күп булгандыр. Үзе генә белә. Тик миңа бер тапкыр да кычкырмады, каршымда еламады. Әмма яшерен генә күз яше түккән чакларын күргәләдем. Күпме генә усал, коры булсам да, хатын-кыз елаганга болай гына карый алмыйм, күңелемә авыр. Өстәвенә минем гаеп белән булганда. Кызулыгым белән авырлыклар да китергәнмендер, теңкәсенә дә тигәнмендер. Эш белән өйгә кайтып кермәдем. Гел түзде ул миңа, әле дә шулай. Минем өйгә кайтып балаларга кычкырудан башка тәрбия биргәнем юк (көлә). Динара миңа Аллаһы Тәгаләнең зур бүләге.    — Дингә күчүе дә тынычлык эзләп булгандыр әле...   — Дүрт ел бардыр, Динара дингә килде, яулык яба башлады. Биш вакыт намаз укый. Баштарак, ияләшмәгәнгә, авыррак булды. Аннары ниндидер рәхәт хис биләде.       — Илназ, сәхнәдән бераз читләшеп тордың. Концертлар куймадың. Бу нәрсә белән бәйле иде?   — Нинди генә усал күренсәм дә, кырыс булырга тырышсам да, миндә дә күңел бар. Иҗат кешесенең эчке халәте чебеннеке кебек нечкә. Төрле вакыт булгандыр инде. Аллага шөкер, яңадан эшкә чумдым, яхшы төркем тупладым. Режиссерым — Тинчурин театры артисты Зөфәр абый Харисов, алып баручым Алсу Җиһангирова бик оста, баянчым Венер Мөбарәкшин дә бик шәп кадр. Барысы да көчле. Элекке төркем таркалды бит. Шуннан соң оста сәнгать әһелләрен озак эзләдем. Бер ел буе җырламадым. Кәеф булмаган килеш, эшлим, дип тамашачы каршына чыгып басуны кирәк тапмыйм. Бер ел эчендә күп уйландым, тырыштым. Хәзер илһам да бар, состав та көчле. Аллага шөкер, эшләр гөрли.    Ун ел сәхнәдә кемнәр белән генә эшләмәдем. Әмма һәрвакыт үземә-үзем хуҗа булып калдым. Продюсерым да булмады, төрле компанияләрдә дә тормадым, министрлык кулы астында да эшләмәдем. Үзем тормыш диңгезен ерып, алга барам да барам.       1       2      3     4     5     6     7     8     9  
Лилия ЙОСЫПОВА

|

Уразавылда хор коллективлары ярышты (ФОТО)

$
0
0
15.04.2015 Мәдәният
Белгәнебезчә, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан өлкә районнарында төрле чаралар уздырылып килә. Кызыл Октябрь районы хакимияте, мәсәлән, мәдәният, спорт һәм яшьләр эше буенча комитет белән берлектә, 27 март көнне Уразавыл мәдәният йортында өч этаптан торган “Битва хоров” конкурсының беренче турын оештырды. Аның икенчесе апрель урталарына, ә финалы 8 майга билгеләнгән.

Конкурста районның өлкән яшьтәге гражданнарын һәм инвалидларны социаль тәэмин итү үзәге, халыкны социаль яклау идарәсе, мәдәният һәм мәгариф комитетлары, район үзәк кастаханәсе, Уразавылдагы Мансур Хафизов урамы, Пильна агропромышленность техникумының Уразавыл филиалы, Чүмбәли, Кечас, Салган, Кече Рбишча һәм Уразавыл мәктәпләреннән 12 хор коллективы катнашты.

Жюрины Кызыл Октябрь районының мәдәният, спорт һәм яшьләр эше буенча комитет рәисе Максут Яруллин җитәкләде. Аның урынбасары булып Земство җыены аппараты җитәкчесе Ринат Абдрахманов, ә жюри әгъзалары итеп мәгариф комитеты белгече Ольга Дианова, Нижгар татарлары конгрессы рәисе Гаяр Хәсәнов, мәгълүмати-мәдәни үзәк директоры Фәрит Абдрахманов, “Ядкарь” төркеме солисты Рауф Ярмөхәммәтов һәм район газетасы корреспонденты Ирина Сорокина билгеләнделәр. Өлкә үзәгеннән килгән вәкилләр, мәдәният министрлыгы консультанты Николай Туркин белән милләтара хезмәткәрлек бүлеге мөдире Наталья Храмова, Кызыл Октябрь районы җитәкчеләре Халит Сөләйманов белән Ринат Җәләлов, Гаяр Хәсәнов белән Максут Яруллинның чыгышларыннан соң конкурс ачык дип игълан ителде. “Алма төшәрди урын калмады” дигәндәй, зал шыгрым тулды. Ярышны социаль тәэмин итү үзәге коллективы сугыш чоры җырлары белән башлап җибәрде. Ә тәнәфесләр вакытында Казаннан бүләкле урын алып кайткан Кочко-Пожар кызы Лилия Юнисова матур иттереп биеде, Рәшит Ваһапов исемендәге конкурслар лауреаты Рафаил абый Каюмов татар җырларын башкарды. 

Беренче турның нәтиҗәсе буенча, мәдәният комитеты һәм социаль яклау дәүләт учреждениесе коллективлары төгәл алтышар балл белән алга чыктылар. Чара бигрәк мавыктыргыч һәм күңелле булып үтте. Килгән халык санына карата, бу үзе бер мәдәни сабантуй, үзе бер бәйрәм концерты иде. “Битва хоров”ның алдагы турлары да шундый зур оешканлык белән югары дәрәҗәдә үтүенә ышанасы килә.     1     2   Автор фотолары.
Р.РАМАЗАНОВ

|

Язучы Рәмзия Габделхакова белән әңгәмә

$
0
0
15.04.2015 Мәдәният
Бәлки, исегездәдер, без, өлкәбезнең татар авыллары мәктәпләрендә укуче бер төркем кызлар һәм егетләр, туксанынчы еллар башында “Бердәмлек” газетасы редакциясе чакыруы буенча кышкы каникуллар вакытында бер атнага якын Самарада журналистика серләрен үзләштерү белән шөгыльләнгән идек. Кайберәүләребез шуннан бирле газеталарга язу өстендә күбрәк эшли башлап, мәктәпне тәмамлаганчы “Бердәмлек” белән тыгыз элемтәдә яшәде, “Яшь журналистлар” клубы дигән рубрика астында байтак кына язмаларыбыз да “Бердәмлек” битләрендә дөнья күрде.

Бүгенге көндә дә безнең шушы клуб әгъзалары яратып өлгергән шөгыльләреннән аерылмыйлар. Мәсәлән, Камышлы мәктәбен тәмамлаган Раилә Садретдинова-Гайнетдинова - хәзер “Камышлы хәбәрләре” газетасының танылган хәбәрчеләренең берсе. Мин үзем дә педагогия институтын тәмамлаганнан соң, Татарстанның Лениногорски шәһәрендә берникадәр вакыт “Яшьлек иле” газетасында эшләп алдым, хәзер дә төрле газета-журналларга, шул исәптән яраткан “Бердәмлегебез”гә, шәһәребезнең “Заман сулышы”  газетасына да төрле язмалар язгалап торам, хикәяләр дә иҗат иткәләдем. Аларның кайсылары Татарстан газеталары битләрендә дә дөнья күргәләде.

Лениногорски шәһәренең каләм тибрәтүчеләре, өлкәннәр дә, яшьләр дә, еш кына бергә җыелышып, үзебезнең иҗат җимешләребез белән уртаклашабыз, кирәк булганда бер-беребезне мактыйбыз да, тәнкыйтьлибез дә. Яшьләр өлкән яшьтәге Альберт Хәсәнов, Рәмзия Габделхакова кебек тәҗрибәле язучылардан үрнәк алалар, алардан язу серләренә өйрәнәләр.   Узган елда без каләмдәшебез Рәмзия Габделхакованың 55 яшьлек юбилеен билгеләп үттек. Ул безнең Шенталы районы белән чиктәш Татарстанның Чирмешән районында туып-үсеп, баштан Казанның кооперация техникумын, аннан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлаган, хәзерге вакытта Лениногорски шәһәренең балалар йортында китапханә мөдире булып эшли.    Үткән гасырның туксанынчы елларында ныклап иҗат белән шөгыльләнә башлап, Рәмзия ханым бер-бер артлы биш китап чыгарган. Аларның барсын да укучылар яратып кабул иттеләр.    Туган көне, юбилее уңаеннан әлеге шагыйрә һәм прозаик, Татарстан Язучылары һәм Татарстан Журналистлары берлекләре әгъзасы Рәмзия Гайса кызы Габделхакова (Юнысова) белән әңгәмә кордым. Ул “Бердәмлек” газетасы укучыларына да кызыклы булыр, язучының иҗаты белән кызыксынучылар саны артыр, дип уйлыйм.   * * *   Көз аенда тугангадырмы, журналист, шагыйрә һәм прозаик Рәмзия Габделхакованың  иҗаты елның шул фасылы сыман төсләргә бай, мул уңышлы. Агачлар төрле төстә булган шикелле, аның да иҗаты күптөрле төсләр белән балкый: шигырьләре - алсу нурлы, проза әсәрләре - саргылт-алтын... Ә ул драматург буларак та танылды әле. Казанда Тинчурин исемендәге театрда аның  пьесасы буенча куелган “Өзелгән яфраклар” спектакле гөрләп барды.    - Рәмзия апа, сез нинди генә әсәр язарга алынсагыз  да, прозамы ул, шигырьме, мәкаләме, алар шундый җиңел, гади һәм аңлаешлы килеп чыга. Тел байлыгы,   сүз матурлыгы сезгә каян килә?   - Җиңел укыла торган һәр уңышлы әсәрнең төбендә сәләт кенә түгел, зур хезмәт ята. Эзләнүләр, уйланулар. Язган әйберне мин кат-кат укыйм, артык булып тоелган сүзләрдән, җөмләләрдән арындырам. Бераз “суыткач” кабат карап-төзәтеп чыгам. Шулай камилләштерә торгач, “Тау артында кояш бар” романын 25 биткә кыскарттым. Әсәрнең эчтәлегенә генә түгел, теленә дә игътибарлы булырга кирәк. Чөнки сүз - язучының төзелеш материалы. Тел байлыгы, сүз матурлыгы әби-бабайдан, әти-әнидән, мәктәптә алган белемнән һәм әдәбиятны яратудан киләдер. Без бит китап укып үскән буын.   - Хикәя - повесть сюжетларын кайдан аласыз?   - Тормыштан, кеше язмышларыннан. Буш урында яхшы әсәр тудыру кыен. Язучы фантазиясе дә кушыла, әлбәттә. Ләкин башлап җибәрү өчен таяныр нокта кирәк.    - Хикәя, романнар ничек һәм күпме вакыт языла? Иң озак язылган әсәрегез кайсысы?   - Хикәяне мин башта күңелдә язам. Аннары, җай булганда компьютерда җыям да ераккарак алып куям. Бераз вакыт үткәч, кабат алып укыйм, төзәтәм, үзгәртәм. Күңел риза калса, моның өчен бер-ике ай вакыт җитә. Әгәр  юк икән, хикәяне тагын “ял иттерәм”. Бастырырга кыймыйча, еллар буе үз вакытын көтеп яткан әсәрләрем бар. Өч ел элек язылган бер хикәямне быел гына тәвәккәлләп матбугатка тапшырдым. Иң озак язган әсәрем “Тау артында кояш бар” романы булды. Мин аны 1994 елда башлаган идем, бүленә-бүленә яза торгач, бары 2008 елда гына тәмамлый алдым.   - Быел сезнең “Нишләттегез Гөлкәйне?” китабы дөнья күрде. Аны кайдан табып алырга була?   - Ул китап әлегә Казанда Бауман урамындагы “Нур” кибетендә генә сатыла бугай. Безнең Лениногорскиның “Китаплар йорты” киштәсендә минем бер китабым да күренмәде.   - Мин генә түгел, башка кешеләрдән дә: “Көзге яшен”  исемле китабыгызны өстәл китабым итеп тотам”, дип ишеткән бар.  Күңел төшкән вакытларда шигырьләрегез җанга шифа бирә, чынлап та, ниндидер сихер-тылсымы бар, ахыры. Кайда соң ул тылсымлы кое, илһам кайдан килә?    - “Тылсымлы кое”, ягъни күңел байлыгы әби-бабайлардан, әти-әнидән биреләдер, мөгаен. Ә илһамның кайдан килгәнен белсә, бар кеше шунда йөгерер иде. Ләкин аның койрыгын тоту авыр, чакырганда килми, уйламаганда-көтмәгәндә ишек кага. Иҗат сер инде ул, кеше - үзе дә сер. Минем бер шигыремдә мондый юллар бар:   Серле юллар күбрәк калсын Мең киртәле язмышыңнан. Теләгәннәр танып алсын  Сине йөрәк тавышыңнан...   - Яңа шигырьләр җыентыгы чыгару теләге юкмы?   - Теләк бар, ләкин шигъри җыентыкны туплап-әзерләп чыгару өчен шактый вакыт кирәк. Ә ул һаман  җитми. Яңа шигырьләр байтак җыелды югыйсә. Үткән ел Татарстан гимны сүзләренең авторы, фронтовик шагыйрь Рамазан Байтимеровның тормыш һәм иҗат юлы турында китап әзерләп үтте. Әдипнең тулы биографиясен ачыклау, иҗади мирасын барлау, фото-документлар, истәлекләр туплау, китапны төзү шактый озакка сузылды. Нефтьчеләр ярдәме белән “Рухият” нәшриятында басылган әлеге китап шагыйрьнең юбилеена зур бүләк булды, Рамазан аганың рухы шат булсын.    - Үзегез язганнарны укырга яратасызмы?   - Язганда кат-кат укырга туры килә. Ә китап булып чыккач, укыйсы килми. Чөнки анда синең өчен бернинди яңалык юк. Бары укучыны гына яңалык көтә.   - Кемнәрнең әсәрләрен  укыйсыз?   - Күңелгә уелып калган әсәрләр бихисап: Габдрахман Әпсәләмовның “Мәңгелек кеше”се, “Алтын йолдызы”ы, Салих Батталның “Сигезенчесе кем?”, Нәби Дәүлиның “Яшәү белән үлем арасында”, Шәриф Хөсәеновның “Мәхәббәт сагышы”, Эдуард Касыймовның “Гомер ике килми” әсәрләре, Гаяз Исхакый, Әмирхан Еники, Фатих Хөсни хикәяләре, Хәсән Туфан, Нияз Акмал, Саҗидә Сөләйманова шигырьләре... Барысын да санап бетерү мөмкин түгел. Шуны  гына әйтә алам, китап укымаган кеше язучы була алмый. Минем остазларым китаплар булды.   - Үзегезне драматург булып та сынап карадыгыз. Казанда Тинчурин исемендәге театрда сезнең  пьеса буенча куелган “Өзелгән яфраклар” спектакле гөрләп барды. Бу сезнең өчен шатлыктыр.   - Көтелмәгән шатлык. Ул әсәрне мин үзебезнең яшьләр театры өчен генә язган идем бит. Аның җитәкчесе Зөмәррә Шәрәпова очраган саен миннән пьеса сорап аптыраткач, язмый чара калмады. Шөкер, ул спектакль үзебездә зур уңыш белән үтте, аны авыл сәхнәләрендә дә куйдылар. Халык яратып кабул иткәч, күңелдә ышаныч уянды. “Өзелгән яфраклар”ны интернет аша Казанга Тинчурин исемендәге театрга җибәрдем. Биш ай дигәндә премьерага чакырдылар, бу хәбәргә башта ышанмый тордым. Минем өчен бер могҗиза булды ул.   - Кешеләрдә нинди сыйфатны иң өскә куясыз?   - Намусны. Намуслы кешегә бар яклап та ышанып, таянып була. Чөнки Намуска бары тик яхшы сыйфатлар гына иярә.   - Сезне ничек гаҗәпләндереп булыр иде?   - Ихласлык һәм риясыз ярдәм белән. Хәзерге заманда болар бик сирәк күренеш.    - “Бердәмлек”не укучыларга әйтер сүзләрегез, киңәшләрегез юкмы?   - Халык язмышын аңлап, озак еллар буе милләткә тугры хезмәт итүче “Бердәмлек” газетасы коллективына рәхмәт әйтәсем килә. Талантлы авылдашым Дания Әгъзамовага (кызганыч, хәзер мәрхүмә инде) һәрчак игътибарлы булып, аңа рухи көч биреп торулары өчен дә рәхмәтем зур. Әсәрләре “Бердәмлек” газетасында күренсә, Дания апа бик сөенә иде...   Барчагызга да уңышлар, өметле киләчәк телим. Дөньялар имин булсын.   - Бик зур рәхмәт! Сезгә дә корычтай нык сәламәтлек, “тылсымлы” коегыз саекмасын, тагын да яңадан-яңа әсәрләрегез белән укучыларыгызны озак еллар сөендереп яшәргә язсын!  
Зилә МӨДӘРРИСОВА (Хәсәншина)

|

Казанның Совет районы суды читтән торып миллиардер Алексей Семинга арест салды

$
0
0
15.04.2015 Җәмгыять
Кичә Казанның Совет районы суды "Адмирал" сәүдә үзәгендәге янгын турындагы җинаять эше фигуранты, "АС Менеджмент" идарәче компаниясе" Директорлар советы рәисе Алексей Семинны читтән торып сак астына алу турында карар чыгарды.

Суд тикшерүчеләрнең гаепләнүчене арест салу турындагы гаризасын канәгатьләндереп, аны агымдагы елның 11 маена кадәр сак астында тоту турында карар чыгарды. "Сак астында тоту вакыты РФ территориясенә экстрадицияләү вакытыннан санала башлый", - дип аныклап узды судья, шул рәвешле, прокуратура таләбен канәгатьләндереп.

Суд утырышы вакытында прокурор ассызыклаганча, Семин чит илдә булганлыктан, аңардан сорау алып булмый - андый сорау алу гамәлдә булмый.   Семинның адвокаты суд залында якланучысының Россиядән фаҗигале хәлләргә кадәр үк киткәнен һәм Франциядә дәваланганын, ә тикшерүчеләрдән качып ятмаганын әйтте. "Ул гаепләүләр турында белә һәм мәгълүмат бирергә әзер, әмма әле килгәне юк. Ул үзенә карата җинаять эше кузгатылганны белә, ул чит илдә", - дип билгеләп үтте прокурор. Моңа каршы адвокат, берәүнең дә Семинны сорау алуга чакырганы юк, чакыруны һәм мәгълүмат бирүдән баш тартуны раслаган дәлилләр юк, дип билгеләп үтте.   Искәртеп узабыз: 13 апрель көнне тикшерүчеләр Алексей Семинга  Җинаять кодексының дүрт маддәсе буенча гаепләү белдерде. Кичә Татарстан тикшерү органнары Алексей Семинны халыкара эзләүгә игълан итте. Җинаять эшен тикшерү кысаларында «АС Менеджмент» идарәче компаниясе” ЯАҖ нең милке, төгәлрәге, Россия Федерациясендәге 400 күчемсез милек объекты һәм җир участогына арест салынган. Компания әлеге карарга карата шикаять белдерде.     Хәзерге вакытта "Адмирал" сәүдә үзәге янгыны буенча җинаять эше буенча 12 кеше тикшерү уза.  
Юлия РЕВИНА

| 15.04.2015

Юллар начар түгел лә! Үзебез йөри белмибез

$
0
0
15.04.2015 Авто
Бу бит – әле яңа гына түшәлгән асфальт! Инде юлларда ярыклар хасил булган, изелгән, җимерелеп төшкән урыннар шактый. Таныш күренешме? Язга чыккач, яңа гына салынган юлларның йөзе китү – бездә гадәти хәл. Бу шәһәргә дә, районнардагы юлларга да хас. Юлларны сала торалар, ә алар җимерелеп тә бара... Төзе­лешкә киткән миллиардлаган сум акча җилгә оча. Юл хуҗалыкларын сүгеп телгә алу гадәте бар, әмма түрәләр салынган юлны тәртиптә тотарга куша.

Сер түгел, ел саен, яз җитте исә, юллардагы йөк машиналары хәрәкәтен чик­лиләр. Аларны язгы салым белән “куандыралар”. Бүген­нән, ягъни 15 апрельдән бу  чикләү гамәлгә керә.  Ул бер ай дәвам итәчәк. Чамадан артык авыр йөк машиналарына төбәк юлларында йөрүне чик­лиләр. Йөкләрнең чиге билгеле: бер күчәрле йөк транспорты өчен бу 6 тоннаны тәшкил итә, ике күчәр­леләргә – 5 тонна, өч күчәр­леләргә  – 4 тонна. Юллардагы чикләү автобусларга, азык-төлек, дару, орлык, ашлама, почта, ягулык, хайваннар һ.б. ташучы транспортка кагылмый. Башка авыр йөк машиналары, бары тик аерым рөхсәт кәгазе алынган очракта гына йөри алачак. Ул очракта да юлларга зыян китерәбез дип кул куеп, акчасын да чыгарып салырга тиеш булалар. Шарты шундый. Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин сүзләрен­чә, быел  бу түләүнең уртача күләме  –  5 – 15 мең сум. 

Сүз уңаеннан, ЮХИДИ мәгълүматларына караганда, 2014 елда 9 мең рөхсәт кәгазе бирелгән. Күпмерәк күләмдә акча җыелганын белеп булмады, бу турыда Татарстан Финанс министрлыгы белә дип әйтелде, әмма барлык җыелган акча юлларны тәр­типтә тоту өчен тотыла дип ышандырдылар.   Чикләүсез булмый, ди тү­рәләр. Югыйсә икътисадый кризис вакытында пред­прия­тиеләргә, эшмә­кәрләргә чикләү түгел, күбрәк эшләргә мөмкинлек бирергә кирәк. Вакытлыча булса да ябып тору аларның да керемнәрен киметә. Әмма түрәләр моны мәҗбүри чара дип аңлата.   “Татарстанда яки Рос­сиядә генә мондый галәмәт дип уйламагыз, юлларда йөк машиналары йөрүен вакытлыча тыю АКШ, Канада, Швеция белән Финляндиядә дә бар. Алар да юлларын шул рәвешле саклый. Кышкы салкыннар, аннары яз көне булган дымлы һава торышы юлларны җимерә. Йөк машиналары да еш йөрсә, түшәлгән асфальтлардан берни дә калмаячак”, – дип аңлата Чукин.   Юлларның гел-гел җи­мерелүе, бәлки, аларны начар салуга бәйледер? Мондый  дәгъвалар Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына  еш бел­дерелә. Ә Татарстан ЮХИДИ башлыгы Рифкать Миң­не­ханов алар ягына таш атарга ашыкмаска чакыра.   “Авыр йөк маши­нала­рының хәрәкәтендә тәртип урнаштырмыйбыз икән, яхшы юллар бервакытта да булмаячак! Имеш, начар юллар салына, диләр. Менә дигән төзүче оешмалар тарафыннан  салынган юлларда да йөк машиналарының авырлыгыннан 8 сантиметр­лы колеялар барлыкка ки­лә. Универсиадага төзел­гән юлларда шундый хәл. Әле яңа гына ялт итеп торалар иде, ә бүген чо­кыр-чакырлы алар. Юлларга иң күп зыян ки­те­рүчеләр ул – “Вольво”,  Кытайда җи­теш­терелгән һәм “КамАЗ” йөк машиналары. Кайберәү­ләр чамадан тыш йөк төйи, бу очракта нинди юллар чыдасын ди? Бу – күптәнге проб­лема. Күзәтү, тикшерү эшен җайга салмыйбыз икән, без юл төзүчеләрне сүгүдән туктамаячакбыз. Юлларны яхшы салалар, үзебез дөрес йөри белмибез”,  – диде  ул.   Аның сүзләренчә, март аенда Татарстанга караган юлларда йөргән 854 мең 524 йөк машинасы тик­шерелгән. 17 мең 528 ка­гыйдә бозу очрагы теркәлгән, шулар­ның 12 мең 507 очрагында – рөхсәт кәгазьләре булган, ә 5 мең 21 очракта машиналар рөхсәтсез йөргән булып чыккан. Кагыйдәләргә буйсынмаучыларга штраф каралган: йөртүче тотылган очракта 2 мең сум түләячәк, вазыйфаи затлар – 15-20 мең сум, ә юридик затлар – 400-500 мең сум. Аерым очракларда машина йөртү хокукыннан да мәхрүм итәргә  мөмкиннәр.   Сүз уңаеннан, йөк машинасыннан нинди күләмдә зыян булырга мөмкин? Гадәти “КамАЗ”ны алыйк: ком, таш кебек йөк салсаң, коры һава булган чорда да  100 чакрым юлга  зыяны чама белән 10 мең 500 сум тәшкил итә. Шул ук йөк машинасы яз көне юллардан җилдерсә, 100 чак­рым юлга инде 33 мең 500 сум күләмендә зыян килә. Аерма бармы? Бар. Әле бит бер генә йөк машинасы турында сүз бара. Ә юллардагы йөзләгән йөк машинасын санасаң һәм бер чакрым асфальт юлны ремонтлауның 8 млн сумга төшкәнен истә тотсаң, түгәрәк сумма килеп чыга. Шуңа күрә йөк машиналарында эшләүчеләргә язгы чикләүләргә һәм язгы салымнарга түзеп тору хәер­лерәк, ди түрәләр.  Аннары барлык пред­приятие­ләр, оешмалар бу чикләү­ләрнең кертелүе турында алдан кисәтелгән, төзү материалларын тупларга  бер ай вакыт бирелгән.
Римма БИКМӨХӘММӘТОВА

54 | 15.04.2015

Психолог Рамил Гарифуллин "Голос.Дети" турында: Балалар тапшырулары сексуальлек ягы­на басым ясап ялгыша

$
0
0
15.04.2015 Шоу-бизнес
Соңгы вакытта халык­ның Сәйдә Мөхәммәт­җа­нова язмышы белән кызыксынуы артты. “Голос. Дети” тапшыруында татарча җырлаган озын толымлы тыйнак кыз самимилеге белән татарлар күңеленә генә хуш килмәгәндер. Ник дигәндә, ул финалга үтә алмагач, “Беренче канал” җитәкчелегенә ризасызлык белдерүчеләр саны Россия буенча шактыйга җыелган.

Шоу-бизнесның үз законнары. Финалга үтәр өчен өстәмә этап халык үтенеченә карап кына оештырылмагандыр. Ни генә булса да, Сәйдә җанатар­ларында өмет уянды. Ләкин әлеге этапның турыдан-туры эфирын караучылар арасында Сәйдә үтә алмас инде дип борчылучылар да шактый булды. Чөнки кызыбыз үтә тыйнак, тамашачыга мөрәҗәгать иткәндә дә миңа тавыш бирегез дип чәчрәп – чыкмады. Сүзен: “Без бит – балалар, ниндидер роботлар түгел, елыйбыз да...” – дип йомгаклады ул. Әмма барысын да шаккатырып 56 балл җыйды.

Сәйдәнең иҗади үсешен психолог Рамил Гарифуллин да күзәтеп бара икән. Ул менә шундый балалар өчен бәйгеләр кирәк дигән фикердә: – Җиңүгә омтылышлары бик каты көчле булган балалар бар. Алар үзләрен бү­ләкләүләрен, бәяләү­ләрен көтә. Бу бит – иҗатка зур этәргеч. Әлегә баланың иҗатын бәяләүдә конкурс­тан кала берни дә уйлап чыгарылмаган. Әйтик, бала, чыннан да, зур талантка ия, ә ул бәяләнми икән – бу да яхшы нәтиҗә түгел. Шулай итеп, бәйгеләр балалар уңышын бәяләүнең традицион ысулы булып тора. Әмма монда бер чиктән икенчесенә ташланмаска кирәк. Еш кына ата-аналар балалары җиңсен өчен куркыту ысулын куллана. Алар фикеренчә, ел саен беренче урын булырга тиеш. Алай түгел икән, бу – чын мәгъ­нәсендә афәт. Сабый бәй­гене курку, тәшвишләнү бе­лән көтеп ала. Еш кына сабый сына. Җиңелгән бала­ның үз-үзен тотышы үзгәрә. Ул депрессиягә бирелә яки чыгырыннан чыгучанга әй­ләнә”.   Психологның борчылуы юкка. Сәйдәнең әти-әнисе ба­лаларының күңеленә иман орлыгы салган, максатка сабырлык аша ире­шүне алга сөрәләр. Бу бәй­гедә катнашыргамы-юкмы дигән сүз чыккач та, Айрат хәзрәт, кызының “Беренче канал”дан татар җы­ры яң­гырата алуына көче җитә дип саный. Шулай итеп тә­вәккәллиләр дә. Юра­ган­нары юш килә. Безгә артыгы кирәк түгел иде ди ул һәм бүген Сәй­дәнең сәла­мәтлеге өчен бик нык борчылуын җит­керде:   – Туры эфирдан соң бер көн ял итте дә, Сәйдәбез Мәскәүнең Кремль Сараендагы чарада катнашты. Ул анда яратып җырлый торган “Су буйлап” җырын баш­карды. Аннан финал өчен Сергей Жилин белән бер репетиция ясадылар. 17се көнне тагын бер репетиция була да, кич белән эфирга чыгачак. Сәйдә финалда татарча җырлыйсым килә дигән иде. Әмма ка­налның үз кагыйдәләре, нинди җыр тәкъдим итсә­ләр, шуны башкарырга туры килә. Бүген без җиңү турында уйламыйбыз, бу зур сынаудан Сәйдәнең исән-имин чыгуын телибез. Бу – бала өчен бик зур стресс, камера алдында үзен тыныч тотса да, эчендә ни кайнаганын бер Алла гына белә. Сәйдәбез ябыгып бетте. Дөресен генә әйткәндә, финалга үтмәгәч, хәтта шатланган да идек.   Ни өчен Сәйдә “Беренче канал” тамашачысы мәхәб­бәтен яулады соң? Ни сә­бәп­ле ул иң күп тавышны җыйды? Чөнки ул тапшыруга балалык самимилеген өстәде. Башкалардан аермалы буларак, Сәйдә зурларча кыланмый. Рамил Гарифуллин да балалар тапшырулары сексуальлек ягы­на басым ясап ялгыша дип саный. Мисалга ул “Беренче канал”дагы “Утренняя звезда” тапшыруын китерде. Аныңча, тапшыру финалга эләкмәгән балаларга психологик җәрәхәт салу сәбәпле ябылган. “Юрий Николаев, чыннан да, зур проблемаларга юлык­ты. Беренчедән, балаларда сексуальлек күрсәт­кече зур иде. Алар өлкән­нәргә охшап калды. Икен­чедән, балалар психикасына зыян салынды һәм күпме акча сарыф ителеп тә, нәтиҗәсе булмады, дип ата-аналар зур тавыш куптарды”, – диде ул. Сәйдәнең көндәшләрендә дә сизелде бу галәмәтләр. Зурларча ярышып та, җиңә алмаганны күтәрә алмыйча үксеп чыгып китүләре Рамил Гарифуллин әйткән психологик җәрәхәткә ишарә дә инде. Татарстанның халык артисты Венера Ганиева исә Сәйдә Мөхәммәт­җанованы талантлы һәм үтә чыдам бала дип саный.   – Көчле, чөнки тамыры нык, иманлы, милли җанлы бала. Мин аны гел күзәтеп киләм. Алты яшеннән сәх­нәгә менгән, “Йолдызлык” бәйгесенең иң зур бүләген алган бала ул. Аеруча халык җырларын аң­лап, көйгә кү­ңелен­дәгесен салып башкара ала. Мин аңа татар сән­гатенә хезмәт итү­че шәхес булыр дигән өметләр юрыйм.   17 апрельдә тапшы­ру­ның финалы. Сәйдә Мөхәм­мәтҗановага уңышлар һәм нык сәламәтлек теләп калабыз.

 


Гөлинә ГЫЙМАДОВА

54 | 14.04.2015

Казанда Габдулла Тукайны искә алдылар (ФОТОрепортаж)

$
0
0
15.04.2015 Мәдәният
Моннан бер гасыр элек 1913 елның 15 апрелендә Габдулла Тукай якты дөньядан киткән. Бүген Казанда бөек шагыйрьне искә алдылар. Чарада язучылар, музыкантлар, артистлар һ.б. иҗат әһелләре бар иде.

 

 

 

 

 

 

 

 

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

 


Шамил АБДЮШЕВ фотолары

--- | 15.04.2015

Татарстанда әни кеше яңа туган баласын чиләктәге суга батырган

$
0
0
15.04.2015 Фаҗига
Әгерҗе район суды Азево авылында яшәүче 25 яшьлек Татьяна Мерзляковага карата хөкем карары чыгарды. Ике бала әнисе өченче сабыен үтерүдә гаепле дип табылды һәм 3 елга (шул ук вакытка сынау шарты белән) шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителде.
Суд ачыклаганча, 8 гыйнварда тулгак тота башлагач, әлеге хатын-кыз үзлегеннән бала табарга була – ишегалдындагы мунчага керә һәм бернинди санитария шартлары булмаган урында бала таба. Соңрак ачыкланганча, бала дөньяга сау-сәламәт, җитлегеп туган була. Ләкин баласын күкрәгенә алып җылытасы, тизрәк табибларга мөрәҗәгать итәсе урында, ул сабыйны үтерү теләге белән сулы чиләккә салып калдыра.  Әлеге хәл турында хатын-кыз үзен начар хис итеп, табибларга мөрәҗәгать иткәч кенә билгеле була. Ул балага узуын якыннарыннан һәм табиблардан да яшереп йөргәнлеге ачыклана.   Хөкем ителүче гаебен тулысынча таныган.
---

--- | 15.04.2015

«Язмышыңның бирче яртысын» (ДӘВАМЫ)

$
0
0
15.04.2015 Язмыш
"Матбугат.ру"ның даими авторы Зиннур Тимергалиевның бер генә әсәре дә укучыларны битараф калдырмый. Соңгы эленгән әсәренең башын мең ярым кеше укыды. Бүген дәвамын эләбез. Ахыры - алдагы көннәрдә. Әсәрне укыгач, үз фикерләрегезне язсагыз, бик рәхмәтле булыр идек.

«Язмышыңның бирче яртысын» әсәренең башы монда: http://matbugat.ru/news/?id=11544 

Дәвамы:

* * *

  Айдан артык больница палатасында аунады Илдар. Каты ятакта селкенми генә ятарга куштылар. Унсигез яшьлек егет өчен бу газап. Яшьтәшләре җәйнең бар матурлыгын тоя алдылар: җыелышып, капка төпләрендә утырдылар, су керделәр, урманнарга барып йөрделәр. Гашыйклар сөйгәннәренә айлы җылы кичләрдә мәхәббәт аңлаштылар. Боларның барысыннан да мәхрүм калды Илдар. Аңа бары ап-ак түшәмгә генә карап яту насыйп... Озак ятканнан аркасы бозыла башлады. Аның аркасын, сак кына кузгатып спирт белән чистарттылар. Ул үзе бер газап, арка кайчак чыдамаслык булып кычыта башлый. Иң читене - йомышын больница чүлмәгенә йомышлау. Аны күбрәк Фәридә апа төн куна саклады, кайчак әнисен ял иттерү өчен сеңлесе Алсу да калгалады. Яшь булса да, тормыш итәргә өйрәнде кыз. Авылның бар хуҗалык эше шул кыз өстенә төште. Сыйныфташлары Марат белән Рәсимә кулдан килгән кадәр булыштылар, билгеле. Тик алар да авыл балалары, үз хуҗалыкларында әти-әниләре эшне табып кына тора. Әнә шулай бер ай вакыт узды. Илдар янына берничә тапкыр тикшерүче килеп китте.    Тик Илдар кул селтәде, Хәйдәргә шикаять язмады.   - Ярар инде, улым, кадалып китсеннәр, – диде Фәридә апа.   Илдарга утырырга ярамагач, Бикмурзин ашыгыч ярдәм машинасы белән кайтарырга кушты. Малаен алырга килгән Рәйхан абзый аңа турыдан сорау бирде:   - Доктор, малай ничек буласы минем, тик боргаланмый, турысын әйтегез, кыек-мыек сөйләгәнне яратмыйм, үзем дә сөйләмим.   Бикмурзин Рәйхан абзыйның күзләренә карады. Ул инде күп кешеләр белән аралашып, психолог булып беткән. Әйе, мин нинди генә хәбәр ишетсәм, аякта басып калачакмын, дип әйтәләр иде Рәйхан абзыйның күзләре.   - Абзый, улыгызның кабат аягына басар, дигән ышаныч бары 20 процент кына.   - Егерме булса да бар, димәк.   - Бар.   - Булды, миңа шул җитә, димәк ышаныч бар, рәхмәт сезгә, доктор. Авылга килсәгез, безгә дә сугылыгыз.   - Авылыгызга ике атнага бер киләчәкмен, әле күзәтергә кирәк егетне. Суык тидермәгез. Башы, куллары эшли башлады, аяк бармаклары авыртуны сизә. Өзлекмәсен, кирегә китүе бар.   - Аңладым. Сау булыгыз.   - Сау булыгыз.   * * *   Илдарны түр бүлмәгә урнаштырдар. Сарайда электән сакланып калган агач ятак бар иде. Бик ярап куйды. Бер-ике көн күрше-тирә кергәләп, хәл белешеп алды да, аннары бер төрле көннәр башланды. Фәридә апа, пенсия яшендә булса да, акча кирәккә эшләп йөри иде. Эшен ташлады, аннары ярты ел буе Илдарга группа артыннан чапты. Аның нинди газап икәнен группа алырга йөргәннәр генә белә инде.   Күрше тирәләрдән бары Рәсимә генә, Алсу янына кергәч, Илдар бүлмәсенә сугылды.   - Исәнмесез, Илдар абый.   Кызның һәрвакыт йөзе көләч була.   - Менә дигән, синең белән танцага барырга торам әле,–дип шаярткан була Илдар.   - Барам, Илдар абый, бары синең белән генә барам, яме! Бар егеткә шулай диярмен, яме,–дип көлә кыз.   - Син аларга әйт, Илдар абый киргәгегезне бирә юкса, диген.   - Ярар, шулай диярмен.   Рәсимә күренеп алгач, Илдар өчен ниндидер бер ямь кала бүлмәдә. Егет урыннан тора алмаса да, кызлар игътибары барыбер кызлар игътибары инде .   Январь ае иде. Тышта буран. Рәйхан абый эшкә чыкмады. Фәридә апа кибеткә киткән. Әтисе борылып Алсу кызына эндәште.   - Бар, өйдә утырма, Рәсимә янына кереп, өй эшен әзерләп чык.   - Әти, кичкәрәк керермен инде.   Рәйхан абзый кызына яндырып карап куйды. Алсу белә: әтисе ике сөйләшми.   Ул тиз генә җыенды да күршегә йөгерде.   - Үскән саен каршы әйтәләр, иртә әле сезгә атагыз белән бәхәсләшергә.   Юк, ачуланып әйтмәде ул. Тиз кабынса да, тиз суына Рәйхан абзый. Борын астыннан көлемерәп кенә куйды. Балалар үсеп җиттеләр бит. Аннары ул Илдар яткан бүлмәгә килеп керде. Малайның урыннан тора алмаганына эчтән сызланса да, тыштан күрсәтмәде. Көйләүгә калса, бала шуңа ияләшәчәк, үзен көйләтәчәк бит.   - Ничек синең хәлләр?   - Ярый әти, менә ятам.   - Күпме ятарга җыенасың инде шулай?   - Әлегә бер ел диделәр бит.   - Әлегә бер ел. Бил турысы ничек?   - Сызламый инде, әти.   - Ярар, сызламагач, бик яхшы, - дип әти кеше ятакка утырды, аннары сакланып кына малаеның аркасына кулын кертте.- Авыртамы ?   - Юк, әти.   Рәйхан абзый көчле кулы белән курчак кебек кенә ябык гәүдәне өскә сак кына күтәрә башлады.   - Әти...   - Авыртамы?   - Юк.   - Шулай булгач, нәрсә дип шыңшыйсың?   - Ярамый, диделәр бит.   - Алтмыш килолы егеткә ярамый инде, кырык килолы скелетка ярый, шыңшыма!   Илдар үзе дә күптән туйган инде тик ятып. Аның, аз гына булса да, күтәреләсе килде тагын.   - Әй, үзең көчәнмә, иртә әле, малай актыгы, сине генә күтәрер егәр бар әле минем.   Шулай сакланып кына улын күтәреп утыртты Рәйхан абый, аннары аркасына мендәр кыстырып куйды.   - Авыртамы?   - Юк, әти.   Илдарның гел, ятып торган җирдән күтәрелгәч, башы әйләнә. Тик аның күптән утырып карыйсы килә иде инде. Шуңа күңеле күтәренке.   - Менә атна буе шулай, әлегә көн саен, бишәр минут утырачаксың. Тик үзең көчәнәсе булма!   - Ярар, әти, – дип бала рәхмәтле күзе белән атасына карады.   - Тәк, әйдә балавыз да сыкмыйбыз, сине балавыз сыгып урында ятсын өчен үстермәдем мин.   Ике ир шулай килештеләр. Фәридә апага да, Алсуга да бер сүз әйтмәделәр.   Сер озак тора алмады, билгеле. Малайны күтәреп азапланган Рәйханны күргәч:   - Рәйхан, нишлисең син? Бетерәсең бит баланы, – дип кычкырды Фәридә апа.   - Бетәсе булса, беткән булыр иде инде, атнадан артык утырып тора инде малай.   Менә сиңа яңалык. Тавышка йөгереп кергән Алсу, абыйсына яшьле күзен күрсәтмәс өчен, Фәридә апа артына сыенды.   Март башында йортка Бикмурзин килеп керде.   - Кая, ничек сез, Сабиров? – дип бүлмәгә узды.   Илдар утырып тора иде.   - Алай, менә сиңа кирәк булса, кем торгызды инде сине?   - Әти торгыза, үземә көчәнергә кушмый тик.   - Анысы яраган икән әле, - диде табиб һәм янында басып торган Рәйхан абзыйга борылып эндәште:   - Кая, абзый, сак кына йөзтүбән әйләндерик әле, мин карарга тиеш, зыян булмаган микән?   Авыруны карап чыккач:   - Тәртип бар да, утыра башлагач, утыр инде син, үзең көчәнмә, атаң сүзен тыңла, энем.   Бикмурзинны капкага кадәр Рәйхан абзый озата чыкты.   - Димәк, егерме процентка ышаныч куйдың инде, абзый.   - Куймадым, куям, ышаныч булмаса, адәм баласы ышанычсыз-өметсез нигә яши?    - Абзый, зинһар, бик сак булыгыз.   - Беләм “пытыр Рәйхан “ булсам да, җүләр түгел мин.   Доктор Рәйхан абзыйның җилкәсеннән какты да саубуллашып чыгып китте.   Рәйхан абзый, өйгә кире кергәч, Фәридә апа сорап куйды:   - Фәтих Кәримович нәрсә диде?    - Нәрсә дисен, җитте аңа урына өстендә аунарга, - диде, һәрвакыттагы кебек кырыс кына.   Кырыс булса да, сак кына кагылды балага. Бердәнбер улы бит, нәсел дәвамы. Ул инде Илдарга тезләрен дә бөгәргә куша башлады. Ни гаҗәп, аяклары егетне тыңлады. Шулай ата белән баланың тырышлыгы үзенекен итте. Илдар май башында капка төбендә кинәнеп утыра иде инде. Билгеле, үз аягы белән чыкмады. Аны Рәйхан абзый күтәреп чыгарды.   - Утыр әйдә монда, өйдә ятасың юк.   Май ае. Бер ел вакыт узып киткән икән инде. Нинди газаплы ел узды. Илдар, мондый бәхет үзенә тәтемәс, дигән иде. Менә атасы тырышлыгы белән насыйп булды бит. Сиринә исенә төште. Ел буена бер тапкыр да, аның янына килеп, хәлен белмәде кыз. Шәһәргә укырга кергән, диделәр. Гарип егет нигә инде аңа? Җавапсыз мәхәбәттән йөрәге кысылып куйды егетнең. .   - Ай, Илдар абый, танцага иртә бит әле, кич килерсең, нигә көндез көтеп утырасың әле мине?   Рәсимә Илдарны капка төбендә күрү шатлыгын яшерми, йөзе балкыган кызның.   - Миңа кадәр башка егетләр күреп өлгермәсен дип, алдан ук чыктым, – дип егет тә авызын ерды.   - Юк, килмәсләр, мин аларга, Илдар абый кирәгегезне бирә, дидем инде күптән. Кич чыгар җай юк әле монда. Имтиханнар борын төбендә. Алсу өйдәме, Илдар абый?   - Өйдә, сине көтә.   Кыз капкадан кереп китте.   Җәй айларын капка төбендә үткәрде егет. Үзең генә бүлмәдә яту түгел инде ул, ара- тирә күрше-күлән үткәләп китә. Туктап сөйләшеп тә алалар. Кара көз айлары җиткәч, тагын Бикмурзин килеп чыкты. Авыруны карап чыккач, Рәйхан абзыйга борылды:   - Нәрсә дим инде, абзый, тәртип әлегә бар да.   - Доктор, малайны аякка бастырырга кирәк.   - Мин култык таякларын китерергә кушармын. Инде елдан артык вакыт үтте, чатнаган җир төзәлеп беткән. Йөрәкле кеше икәнсез, Рәйхан абзый, минем сезгә хөрмәтем зур.   - Сезгә рәхмәт, Фәтих Кәримович, сез карап, ышаныч биреп тормаган бусагыз, көчем җитмәс иде алай.   - Аллага тапшырдыкмы?   - Әйдәгез, доктор.   Алар ике яклап утырып торган Илдарны култыклап алдылар да аягына бастырдылар.   Аяклар калтырап торсалар да, басып калырга тырышып көчәнәләр. Димәк, атлап китәргә теләкләре бар, егәр генә кирәк.   - Ничек? - Бикмурзин егеткә карады.   - Көч юк, доктор.   - Көче килер тик ятмасаң, инде үзеңә тырышырга кирәк булыр. Тик яткан ташка мүк үсә.   - Мин аңладым сезне.   - Бик яхшы, аңлагач. Рәйхан абзый, берәр ай шулай ярдәм итеп, бастырып торыгыз, аннары үзе басып тора башласын.   - Тик ятарга ирек бирмәм, доктор.   - Кемгә-кемгә, сезгә ышанам.   Аякка басу озак барды. Башта аяклары арып, кире урынга төшәргә итенде. Тик янында басып торган Рәйхан абый ирек бирмәде.   - Бас, бас малай актыгы. Утырырга тизрәк,  алтмыштагы атаң муенына менеп утыр тагын...   Шулай вакыт узган саен Илдар, култык таякларын да ташлап, бары бер таякка гына таянып йөреп китте.   * * *   Тормыш шулай акрын гына ага торды. Алсу белән Рәсимә дә, шәһәргә барып, укырга керделәр. Программист булырга исәпләре. Шәһәр ерак түгел, бары унбиш чакырым гына. Илдар да алардан калышмады, читтән торып авыл хуҗалыгы техникумында укый башлады. Зоотехника бүлегендә. Шулай яз айлары иде. Илдар дәресләрен карап утыра. Өйгә Рәйхан абзый килеп керде дә Илдарны күзе белән эзләп табып эндәште:   - Малай!   Илдар күтәрелеп карады.   - Әйдә әле минем белән.   Өйдә әтигә каршы эндәшү юк, Илдар, торып, атасы артыннан тышка чыкты. Ата кеше малаен көтеп тормады, сарайга кереп китте. Илдар, аннан калышмыйча, артыннан атлады.   - Менә кара!   Кышкы сарай идәнендә өч баш куян кайнаша иде.   - Әти, ник алып кайттың аларны?   - Өйдә тик кенә утырмассың бит инде, менә карарсың.   - Тик утырма, дип инде, әти, мин бәрәңге бакчасының бераз җиренә ике парник ясап куймакчы идем, син ничек уйлыйсың?   - Начар фикер түгел, колхозда эшләп, ыштан киеп булмый хәзер. Алсуны да укытып бетерергә кирәк. Ул кыз кеше, әнә ноутбук сорый. Ссуда алдым бүген. Базарга сугылган идем, берсе куян сатып тора. Кызыгып алып кайттым. Такта, брусларга да заказ бирдем, иртәгә китерәселәр. Тотынып карыйк әле, улым.   - Тик менә бу таякны ташлап бетереп буламы, юкмы?   - Ташларсың, муеннан эшкә батсаң, таяк түгел, тамак та онытыла,–диде киңәшер кешесе барлыгына күңеле булып Рәйхан абзый.   Шулай иттеләр дә. Билгеле, Рәйхан абзый такта, брусларны үзе ташыды. Барыбер малайга артык күтәртергә курыкты. Шуның кадәр тырышып, аягына бастырды.Тик менә, электр пычкысы булса да, кулына ике куллы пычкы алды, икенче башын Илдарга тоттырды. Кадак- чүкеч тә малай кулында булды.   Шулай итеп, хуҗалыкта куяннар өчен оялар да булды, ике зур гына парник та үз урынын алды. Фәридә апа, борчылса да, Рәйхан абзыйга каршы төшмәде.   - Тәк, әнисе, бар, ашыңны кара әле, монда ирләр өстендә торма!    Әни кеше йортка кереп китсә дә, тәрәзәгә күз салгалап торды.   Бердәм эш таркалмас, ди. Илдар җәй буе парниклар, куяннар белән булышты. Укуын да ташламады. Алсу да каникулда абыйсына ярдәм итте. Ике баланың шланг белән бер-берсенә су чәчрәтеп уйнавын карап тору күңелле иде ата-анага. Аннары Илдар, якын-тирәдән әйбер барып алу өчен, таякка тотынмый башлады. Таяк онытыла төште. Физик хезмәт Илдарны аягына бастырып бетерде. Беләгендә көч тә иңде. Көрәшче “пытыр Рәйхан малаена“ атасы төсе йогуы сизелде. Шулай итеп, ничә ел гаилә өстендә торган кайгы аларны калдырып китеп барды. Йортка ямь иңде, күз яшьләрен яшьләрнең көлгән тавышлары алыштырды. Алсу, Рәсимә, ике яктан басып, Илдарны компьютер серләренә өйрәтергә тотынды.   Әле җәй башы гына булуга карамастан, күрше авыл кибетләренә Илдар үстергән кыяр, помидорлар сатуга чыкты инде.Үз авылындагы Суфия кибетенә яшелчәне илтмәде ул. Алай да җәй буе саткан яшелчәдән кергән акча, яхшы гына мая тупларга ирек бирде.   Алсу да инде көзгә, мода буенча киенеп, кабат укырга китә алды. Авыл кызы, димәссең. Аның артыннан сыйныфташы Марат атлады, ул да укый, геолог булырга. Ике яшь йөрәкне мәхәббәт җепләре бәйләп килә. Ярар, ата-аналар каршы түгел. Маратның апасы Сиринә әнә Суфия малаена кияүгә чыкты. Шәһәрдә торалар икән. Суфия фатир алып биргән. Илдар, Сиринәнең кияүгә чыгуын ишеткәч, йөрәге кысылып куйса да, ничек бар, шулай кабул итте. “Мин дә сине яратам, Илдар җаным, - димәде бит егеткә.“   Шулай итеп, кара көз дә җитте. Ата белән малай керем белән чыгымны исәпләде.   - Әти, бу куяннар үрчесә дә, әллә ни файда булмады.   - Шулай икән шул, аларны үрчетеп файда юк.   - Яз башында биш үгез алсак, ничек булыр икән, аннары мин авыл советыннан яныбыздагы буш җирне сорадым әле. Тагын өч парник куярга исәп.   - Нәрсә диделәр соң?   - Салымын түләсәң, ал, диделәр.   - Шулай инде, тик яткан җиргә берәү дә игътибар итми, кешегә булса, акча бир аларга.   Кичке ашны ашагач, Илдар капка төбенә чыкты. Таяк күптән онытылды. Шул вакыт арасында укып, права да алды инде. Бер “Газель» машинасы алырга исәбе Илдарның. Хуҗалык зурайган саен, техника кирәге үзен ныграк сиздерә башлады. Парниклар да арткач, яшелчәне төяп илтергә кирәк, тирә - як кибет хуҗалары әнә, әле кыш җитмәгән, Сабантуйга яшелчә булмас микән, дип сораштыргалыйлар. Үз уйларына чумып чыгып килгән Илдар караңгыда капка төбендә утырган карачкыны күреп сискәнеп китте.   - Абау...   - Нәрсә, кызлардан куркасыңмыни, Илдар абый?   Күрше кызы Рәсимә икән.   - Кара телогрейка киеп чыккансың да.   Кыз рәхәтләнеп көлеп җибәрде.   - И-и-и, мине танцага чакырган булды, кайтканда каршыга мәче чыкса, ташлап качарсың син.   Аңа кушылып Илдар да көлде.   - Юк, качмыйм.   - Ярар, сүздә батыр инде сез шулай.   - Ник берүзең генә утырасың?    - Кем белән утырыйм инде мин тагын, Алсу белән Марат клубка киттеләр.   - Ник син бармадың?   - Мине алып барырга кеше юк бит, бер егет бар да, тик ул караңгыда өеннән чыгарга курка, – дип Рәсимә тагын көлеп җибәрде.–Менә, мин әйтәм, капка төбеннән керергә куркыр, болдырына кадәр озатмыйча булмас инде, дим.   - Үчекләшмә инде.   -Үчекләшсәм, нәрсә булган. Бәлки, сиңа ачуым килеп утырамдыр.   - Миңа? Ни өчен?   Рәсимә торып басты да, егеткә туры карап эндәште:   - Син больницада ятканда, төнлә кемдер килеп, Хәйдәр абый машинасының бар тәрәзә пыяласын коеп төшергән иде.   - Ишеттем мин аны, кем ватканын белә алмадылар бит.   - Мин коеп төшердем аны, караңгы дип куркып тормадым, әти-әни йоклап калды, тәрәзәдән сикереп төштем дә...   Рәсимә кырт итеп борылды да, үз йортларына таба атлап китте.   Илдар авызын ачкан килеш аны карашы белән озатып калды. Башта аякка басарга дип тырышты, аннары менә хуҗалыкны күтәрәм дип чапты. Баксаң, әнә нинди кыз үсеп җиткән күршедә генә. Рәсимәнең башын туры тотып атлап барганын сокланып күзәтте. Кара нинди сылу! Буй-сыны нинди төз! Кара, аның Сиринәдән соң бер кызга да күз салганы юк икән бит! Илдар кызны капкаларыннан югалганчы күзәтеп торды да өйгә кереп китте.    Кыш буе хуҗалыкта эш кайнады.   Яз башында инде сарайда дүрт үгез тора иде. Ике парникка өстәп, авыл башында тагын да зуррак, заманча эшләнелгән дүрт теплица калкып чыкты. Аларны карарга, билгеле инде, үзләренең генә көче җитмәде, дүрт авыл хатыны ялларга туры килде. Кредит аласы булды, тик кире кайтару авыр булмаячак, керем яхшы.   “Мин нәрсә, тик утыраммыни?”–дип Фәридә апа зарлангач, хуҗалыкка йөз баш каз бәбкәләре өстәлде. Көчеңне кызганмый эшләсәң, тормыш авылда да яхшы бара. Илдар, кызык өчен шул авыл башына койма тотып, бераз виктория дә утыртты.   Авыл халкы да күрде инде бу үзгәрешне. Шуңа күрә чирле Рәйхан малаен “Морза Илдар”дип атый башладылар.   - Кара син бу малайны, аякка басмас дигәннәр иде. Нинди басмаган! Әнә хуҗалыклары ничек үсеп килә, тик тормый бер дә. Чып-чын Морза инде!   Алсу белән Рәсимәнең компьютерга өйрәтүе ярады Илдарга. Компьютер белән исәп–хисап алып баруы җиңел икән. Яшелчә ташырга “ГАЗель» машинасы да алып җибәрде.    * * *   Шәһәр квартирасында бүген инде дүртенче көн ялгызы, кечкенә Рамил белән үзе генә куна Сиринә. Ир канаты -Хәйдәр әнисе Суфия апаны озатырга чыгып киткәннән бирле өйгә кайтып кергәне юк. Бу хәлләргә ияләште инде Сиринә. Хәйдәр, тартып керәм, дип чыгып киткән җиреннән дә шулай икешәр көн юкка чыгып тора. Аннары сакалга батып, шешенеп кайтып керә. Бик каты махмырдан була. Баш төзәтергә акча сорый башлый, таптыра, булмаса, кул да күтәрергә күп сорамый. Болай ул югында өйдә тынычрак та әле. Ичмасам, чыгып киткән җиреннән башка кайтмаслык булып юкка чыксын иде, дип аз гына теләмәде хатын.   Күпме көндәшләрне узып, авылның бер дигән егетен кулына төшерде бит Сиринә. Бик бәхетле итеп сизде үзен. Менә дигән таза гәүдәле, мода буенча киенгән, машиналы егет иде бит Хәйдәр. Үзен җиңүче итеп тану Сиринәгә тагын да горурлык өстәде. Их, тиле яшьлек! Яшьлекнең күзе сукыр була икән, аңлады моны хатын, тик соңга калып аңлады.   Башта бар да яхшы иде кебек. Хәйдәрнең әти-әнисе фатир алып бирде. Авылдан чыгып китеп, кемнең шулай тиз генә фатирлы булганы бар? Сиринә каршыдагы мәктәпкә укытучы булып урнашты. Бераздан Хәйдәрнең сәер яклары күренә башлады. Ул никтер эшкә урнаша алмады. Шәһәр буйлап эзләп йөргән булды, урнашып та карады, хәтта берничә җиргә, тик эшли алмады. Әллә нинди сәбәпләр табып бетерде: кайсында эше авыр, аз түлиләр, кайда коллективта җыен җүләрләр җыелган була. Шулай өйдә генә утыра бирде. Сиринә эшкә дә чапты, гаиләне дә карады. Ул кайтышка Хәйдәр ашарга пешереп кую түгел, савыт-саба да юмаган була. Әле мәхәббәт парыннан айнып бетмәгән Сиринә, кайтуга ирен көйләргә тотына:   - Көне буе ач утырдыңмыни, җаным, хәзер ашарга пешерәм, чәй куеп җибәрәм.   Сиринә ул вакытта Хәйдәрнең бөтенләй тормыш итәргә яраксыз кеше икәнен аңлап бетерми иде шул. Бай гаиләдә бердәнбер бала, кадер-хөрмәттә үсте. Башка авыл балаларына эләккән кебек, аңа хәтта бакча чүбе дә тәтемәде. Ашыйсы килсә, ашарына пешкән, өсте-башы һәрчак чиста. Шуңа ул ничек тә булса тормыш алып барырга кирәген бөтенләй уйлый белмәде. Ике атнага бер әнисе килеп торды. Малаеның кулына учлап акча тоттырды. Тик ул акчалар инде үзенә генә түгел, ә гаиләсенә кирәк, дип башына да китермәде ир кисәге. Ул шулай өйрәнгән, әти-әни кулына акча тоттыра, һәм ул акчаларны бары үзе генә туздыра. Бу турыда Сиринәгә бер сүз әйтмәделәр. Шулай булмый ни, киленгә акча турында әйтсәң, үзенә тартып алыр. Хәзерге киленнәр барын булдыра.   Шулай барган тормыш, Сиринә бәбәй алып кайткач, тагын да авырайды. Инде иргә игътибар кимеде, күп вакытны бала алды. Вакытында ашарга да пешми кала, декрет акчасы да күп түгел. Ашамлык, квартира өчен түләү дә кыенлашты. Сиринә Хәйдәргә эш турында әйтә башлады. Тик бу Хәйдәргә ошамады:   - Нәрсә, минем муенда утырыргамыни исәбең?–дип җавап кайтарды.   Билгеле, елдан артык хатын җилкәсендә утырдым, дип уйлый белмәде. Хәйдәр әти-әнисе һәм янында бөтерелеп йөргән кызлар тарафыннан үзен генә көйләргә ияләнгән шул. Сиринәгә дә ул бар кызларга караганда үзен яхшырак көйләгән өчен генә өйләнде, монда мәхәббәтнең бер катнашы юк. Тик менә хатынның игътибарын бала хәзер күбрәк үзенә тарта. Ул моңа риза түгел инде билгеле. Хәйдәрнең Сиринәгә карашы үзгәрде.    Бала төн уртасында да елап уяна. Сиринә, торып, баласын карый, кабат йоклатыр өчен, бишек җырын көйли. Бу ирнең ачуын гына кабарта.   - Бар әле, кухняга кереп шыңшы! –дип кенә җикеренә.   Шулай тормыш акрын гына артка тәгәри башлады. Бервакыт алдына пешкән ит китереп куймаган өчен дә Хәйдәр тавыш чыгарды:   - Мужикмы мин, юкмы, ботка ашап утырырга. Нәрсә миннән көләсең?–дип кычкырды.   Мужик булгач, эшләргә, ит алырлык акча табарга кирәк.Ул аны уйлый белмәде.   Авылда яшәгән әнисеннән ярдәм сорарга оялды хатын. Бөтен авылга таралыр, элеккеге Хәйдәрне эләктерә алмый калган көндәшләр бот чабып көләрләр, дип уйлады. Ризыкны чак җиткереп килгән чибәр Сиринә бик биреште, ябыкты, элеккеге чибәрлек юып алган кебек юкка чыкты. Балага да ими сөтен җиткерә алмады. Ир бала тамакка таза. Ясалма сөт алып кайтасы иде, аннары төрле җиләк-җимеш каптырасы иде дә Рамилгә, тик акчасы юк бит, каян аласың, ди аларны?   Ишек ачылып китте, башта фатир эченә сасы махмыр исе таралды, аннары ир канаты килеп керде. Суфия биргән акчаларны туздырып бетергән, шешенеп, сакалга батып беткән. Бик зур эш майтарган кебек кайтып керде. Дөресрәге, ашыйсы килгәч, хатын исенә төшкән. Исәнме-саумы юк, бала турында да сорамады.   - Ашарга бармы?   - Бар, кухняда.   Аз булса да тамак ялгап алырмын дип, Сиринә калган ярмадан ботка пешергән иде.    - Тагын ботка, әйеме, кайчан аш була инде өйдә? Бөтенләй ялкауга әйләндең әле син, аш та пешерә белмисең.   - Итен, бәрәңгесен алырга акча юк, иртәнге якта суд приставлары белән коммунальщиклар килделәр. Әҗәт күп җыелган, түләмәсәгез, опись яыйбыз, диделәр.   - Түлә шулай булгач, ник түләмисең?   Хәйдәр минут эчендә ботканы сыпыртып куйды. Үзең ашадыңмы, баланың карыны ач түгелме, диеп сорау юк.   - Каян, нинди акчалар алып түлим ди мин аны?   - Кешеләрнең хатыннары ничек түли син дә шулай түлә.   - Кеше хатыннарына ирләре уч тутырып акча алып кайтып бирә.   - Тагын тотынасыңмы? Нигә әле мин сиңа акча табарга тиеш, ә? Син кем шулкадәр ир муенында утырырга?   - Ничек ир муенында утырыйм, ди мин, декрет акчасына яшисең бит син үзең дә.   - Ә алаймыни, син баймыни әле, кая, алайса, баш авырта, бер яртылык акча бир.   - Ул акча алган көнне үк тотылып бетә бит!   - Мин сине әле жәлләп килә идем, мә алайса!    Хәйдәр, кизәнеп, Сиринәгә сугып җибәрде.   Әйләнеп барып төште хатын, ул мондый кыйнауларны күп күрде инде. Исеңдәме, Сиринә, сыйныфташ малайларга ул шулай сугып җибәрә иде, нинди көчле, дип Хәйдәргә сокланып карый идең. Мәктәп коймасын тибеп сындырганда, көлеп тордың. Берәүне дә кызганмаган бәндә, сине кызганыр, дип белдеңме? Башың кайда иде синең, башың? Ни уйлап, шушы Хәйдәр артыннан чаптың? Сыйныфташың Илдарны нишләтте ул? Урыныннан тора алмаслык итеп имгәтте, башта куркып йөрсә дә, соңыннан ни диде? “Бик яхшы акыл керттем мин аңа,”–дидеме? Хәлсез хатын, торып, аягына басты.   - Алай да аңламасаң, әйдә киен, Рамилне дә киендер.   Сиринә куркып сорады:   - Нигә?   - Менә хәзер икегез дә чыгып ычкыныгыз моннан, бер ярты тапмыйча кайтып керәсе булмагыз! Алга таба менә шулай булыр өйдә.   - Нишлисең, Хәйдәр, кич якынлаша бит инде, нинди ярты ди ул, каян табыйм мин аны?   Хәйдәр тагын сугап җибәрде.   - Ике минут, юкса якагыздан тотып болгыйм ишектән, бер яртысыз кайтып керәсе булмагыз!   Сиринә тиз-тиз өстенә элде, аннан баланы киендерде, буш ими суырган кечкенә Рамил көйсезләнә, елый ук башлады.   - Ычкыныгыз тизрәк, махмыр өстенә тагын аның шыңшыганы гына җитми монда.   Шулай итеп, кич якынлашуга карамый, ач бала белән ач ананы урамга куып чыгарды җәфа ир.    * * *   Шәһәр буйлап баласын күкрәгенә кыскан килеш хәлсез хатын атлый. Аның кулында баласыннан башка берни дә юк. Бар байлыгы - өсләренә кигән киеме. Барлык көчен җыеп, авылга кайтасы була. Юл чатына таба атлаган ханым, баласын күкрәгенә кыскан да саташкан кеше кебек сөйләнә, карыны ач бала аның күкрәген талкып елый.   - Елама улым, елама, менә хәзер әби янына кайтабыз. Анда барысы да бар, тәмле сөт тә, алмалар да күп анда, безнең әбинең алмалары шундый тәмле. Улым рәхәтләнеп ашар менә, еламас та улым. Әбисе тәмле итеп ботка да пешереп бирер, матур күлмәкләр дә күп булыр, Алла боерса.   Сиринә шулай сөйләнде, әллә үзен юатты, әллә баласын. Тик инде ул бер карарга килгән, башка ире янына әйләнеп кайтмаячак. Ул бары арттан Хәйдәр куа чыкмасын дип кенә курыкты, шуңа күрә кызу–кызу атлап, юл чатына чыгып җитәргә ашыкты.   - Менә, улым, килеп җиттек, хәзер берәр машиналы абыйны туктатабыз да...   Бала елап арган, ара-тирә сулкылдап кына куя.   Кичкә таба шәһәр белән авыл арасында машина аз йөри. Сиринә кулын күтәреп озак басып торса да, ара-тирә узып киткән машиналар туктамыйлар гына бит. Законнар катгый, сабыйлар өчен махсус утыргыч булмаса, зур гына штраф түлисе. Берәүнең дә алай юкка гына акча чыгарып саласы килми. Озак торды хатын шулай. Кулдагы баланы куярга урыны да юк бит, ичмасам. Сиринәнең беләкләре арып бетте. Инде менә егылам–егылам, дип торганда, каршысына кыйбатлы чит ил машинасы килеп туктады. Руль артында кырык биш–илле  яшьлек ир:   - Кая кайтасыз, кайсы якка? –дип сорады.    Сиринә аңлатып биргәч:    - Ул якка түгел шул, район үзәгенә кадәр генә идем. Ярар, утырыгыз әйдә, ерак авыл түгел икән, кич бала белән кайчан кайтып җитәсең әле, - диде.    Сиринә рәхмәтле күзләре белән иргә карады:   - Рәхмәт абый, бик зур рәхмәт сезгә,- диде кабинага кереп утыргач.   - Абый дип, алай картайтма инде мине, бер дә абый буласы килми эле,- дип көлеп куйды ир.–Гомәр исемле булам мин, Гомәр диген.   - Юк инде, ничек сезгә алай дип әйтим?   Сиринәнең шаярыр җае юк. Үтереп карыны ачкан. Ботканы Хәйдәр ашап бетерде, кечкенә Рамил дә кабат борчыла башлады.   - Ярар, әйтмәсәң үпкәләмим,–дип тагын авыз ерды ир,–бу бандит нигә еларга маташа әле монда?   - Ашыйсы килә аның.   - Улаймыни, кая әле менә сумкамда яңа алган батон бар иде, каты җирен сындырып бирик әле, тик суырсын шунда. Курыкма, без менә тастар башын суырып үстек, пычак та булмады,- дип сумкасын ачып җибәрде ир.   Яңа пешкән ипи исе кабинага таралды, ул Сиринәне кызганмый борынына ук үтеп керде. Ачлыктан хәлсезләнгән хатын, бу искә башы әйләнеп, аңын җуйды.   - Сеңелем, сеңелем ни булды? Балаң төшеп китә бит.   Гомәр ана кулыннан төшеп барган баланы күтәреп алды.   Чит кеше кулына килеп кергәнен Рамил сизде дә елый башлады.   - Ай, Аллам, ни булды соң?–Гомәр, аяк астыннан үрелеп, су алды да хатын авызына салды.   Сиринә йотылып су эчте, аннары күзләрен ачты:   - Абый, аз гына шул ипи кисәген миңа сындырып бирегезче, зинһар өчен.   - Сеңелем, синең ашаганың юкмыни бүген?   Сиринә башын селкеде, бүген аның ризык капканы юк.   - Алай, мә, сеңелем, суны тагын эч, моннан ике километр кафе булырга тиеш, шунда тукталырбыз.   - Минем анда керерлек акчам юк.   - Кирәкми, сеңелем, акчам бар минем.   - Аны кабат кайтарып бирә дә алмам әле, абый.   - Тәк, сеңелем, сөйләшми генә тик утыр, яме!    Гомәр, бер кулы белән бала тоткан килеш, машинасын кабызды, аннары бер кулы белән генә идәрә итеп кузгалып китте. Баланы кабат әнисе кулына тоттырырга шикләнде. Бу хәлсез хатын аяк астына төшереп җибәрер тагын.   Кафе янына ук килеп туктатты ул машинаны.   - Тәк, кая әле, егет,– Гомәр баланы арткы утыргычка салып куйды,–тик кенә ят яме? Сеңелем, карап тор, төшеп китмәсен,- дип кафега кереп китте.   Кире чыкканда, бер кулына җылы шулпа гына салган пластмасса тәлинкә белән ике кашык, икенче кулында балалар өчен кечкенә савытта җимеш пюресе иде.   - Мә әле, сеңелем ашап ал,- дип Сиринә кулына шулпа тотырды да, кабат кафедан әйләнеп, чәй күтәреп чыкты.   Аннары, пюрене тотып, арткы утыргычтагы бала янына кереп утырды, Рамилне алдына алды:   - Кая әле, егет, бер ашап алыйк.   Сиринә, шулпага ябышкан җиреннән туктап, Гомәргә эндәште:   - Абый, мин аны үзем ашатыр идем.   - Хе, сеңлем, мине бала карый белми дисеңме әллә? Ике тишек борын үстердем инде мин. Ике кызым бар, кияүдә инде алар икесе дә, берәр оныгым бар. Бала бакканым бар минем, сеңелем. Син, әйдә, аша- аша, сумкадан батон да сындырып ал.   Сиринә батон сындырып алды да кабат ашарга тотынды. Рамил Гомәр абзый аз-азалап каптырган пюрене сыпырта барды.   -Хоо, егет, вәт аппетит синдә, таза егет булып үсәрсең, болай булгач.   Шулпа ашап, кайнар чәй эчеп алган Сиринә, Гомәр абыйга чиксез рәхмәтләр әйтеп, машина утыргычы артына сөялде. Бар тәне белән тоеп торды, аның ике күкрәгенә дә шаулап сөт килеп төште. Ике күкрәк тә тыгызлап тула башлады, аларның инде күптән болай тулганнары юк, сызлый ук башладылар.   - Абый, мөмкин булса мин, балага ими ашатып алыр идем.   - Шулаймы, ярар алайса, тәмле әйбер бетте, егет әле туймады да, кая, кашыкны бир, егет, әнә әниең ими ашата хәзер,–дип баланы әнисе алдына куеп, тышка чыгып басты. Рамил ике кулы белән әнисенең тыгыз күкрәген эләктереп алды. Аннары ими ашарга кереште. Ник шунда дөньясы җимерелми, Рамил имине тиз генә ычкындырмаячак инде хәзер.   * * *   Гомәргә кырык сигез яшь, тормыш иптәше белән ике кыз үстерде. Балалар инде үсеп буйга җиткән, кызлар күптән кияүдә. Тик менә әби–бабай булып тигез картаю насыйп булмаган икән шул. Ике ел элек аның хатыны йөрәк өянәгеннән ике кызын, хәләлен калдырып китеп барды. Парлы тормышлары төрлечә булгандыр. Гомәр үзе район үзәгендә туып–үсте. Менә шунда авылдан техникумга укырга килгән кызга өйләнде. Туксанынчы елларда тормышлар чуалып китте. Тик Гомәр җеп очын эләктереп алды, башта үзләренең урам якка карап торган гаражларыннан кечкенә генә автомастерской ачып җибәрде. Халык машина сатып ала башлады, клиентлар күбәйде. Бераз акча кергәч, инде зур автомастерской ачты. Башта үзе эшләде, аннары эш белүче егетләр җыйды. Менә шулай алга китте бизнес. Аның хәзер район үзәгендә өч шундый машина төзекләндерә торган мастеркойлары һәм райондагы зуррак авылларда запчасть сата торган өч кибете, шәһәрдә автосалоны бар.Барын булдырганчы бик күп чабарга туры килде аңа. Ике кызы үскәнен күрми дә калды. Өйгә бик соң гына кайтты. Хатыны  тәрбияләде кызларны, аңа алдына бала утыртып сөю аз эләкте. Менә хәзер инде алай ашыгып чабасы да юк, бар да көйләнгән. Кызлар кияүгә чыгып киткәч, ике катлы йортта да берүзе торып калды. Шуңа өйгә кайтасы да килми аның. Их, улы булмады бит, бик теләде ул малайны, ходай насыйп итмәде. Менә хәзер барысы да бар. Ике катлы йорт, район үзәгендә берничә фатир, шәһәрдә өч бүлмәлесе тагын. Акча ишелеп керә. Нишли инде ул хәзер акча белән? Кызларга ярдәм итәр иде, кияүләр үзләре дә эшмәкәрләр, бабай ярдәменә мохтаҗ түгелләр. Акыллы, төпле кияүләр икесе дә, ике кызы да балда, майда йөзә. Тормышы җитеш.   Менә аның каршысына ике җан иясен чыгарып куйды язмыш. Ул күз кырые белән кабинага карап алды. Бала анасының күкрәгенә ябышкан да ими ашый. Гомәр күтәрелеп күккә карады, рәхәт булып китте. Шул рәхәтлек аңа шушы ике җаннан аерылырга ирек бирми. Ул үзен җаваплы итеп тойды...   - Абый, без булдык, тамак туйды безнең.   - Шулаймы, бик яхшы алайса, - дип Гомәр машина эченә кереп утырды. Баланың тамагы тук, йоклап киткән.   Алар юлга кузгалды. Гомәр күз кырые белән күзәтеп барды. Сиринә, тамагы туйгач, җылы машина эчендә йокы белән көрәшә. Баланы төшереп җибәрермен, дип курка.   - Сеңлем, исемең кем әле синең?   - Сиринә исемле мин.   - Менә нәрсә Сиринә, инде соң, авылга кайтып җитә алмассың. Хәзер бер кибеттә туктап сөт алабыз, чәй-шикәр, чәй эчәргә берәр нәрсә. Менә бу егеткә дә подгузниклар белән ясалма сөт юнәтербез. Минем монда бер бүлмәле фатирым бар, бүген шунда кунарсыз. Анда барысы да бар, курыкма.   - Кирәкмәс, Гомәр абый, авылга кайтырмын инде.   - Нинди авыл, әнә хәзер үк балаңны төшереп җибәрергә торасың. Бүгенгә ял итегез.Иртәгә калганын уйларбыз. Бу күз төпләреңдәге күгәргән эзләрнең тарихын да сөйләрсең, бәлки.   Гомәр аларны бер бүлмәле фатирда калдырып китте. Ике сумка әйбер алып кертеп бирде. Урын-җир кайда икәнен күрсәтеп чыгып китте. Ул, билгеле, үз фатирына да алып кайта ала иде аларны, тик сүз чыгудан шикләнде. Район үзәге, халык бер–берсен белә.    Шулай итеп, ана белән бала чит кеше фатирында төн куна калды. Юк, курыкмады алар, куркырлык та түгел иде, икесе дә алҗыган, чиста урын-җиргә ятып йокыга талдылар. Тамагы тук, асты коры, Рамил дә төнлә әнисен борчымады.   Икенче көнне соң гына уяндылар. Сиринә баланы имезгәч, чәй куеп җибәрде, башта баланы юындырды, аннары үзе юынып алды. Шулай иркенләп чәй эчеп утырганда, ишектән Гомәр килеп керде:   - Я, ничек сез монда?   - Бик әйбәт йокладык, Гомәр абый, еламадык та.   - Бик яхшы, дәү малайлар еламыйлар.   - Авылга кайтып китәрбез инде, Гомәр абый, сезгә бик зур рәхмәт, хәлебезгә кердегез. Безгә әби янына кайтырга кирәк, әйеме, улым?   Гомәр уйга калды, аның нигәдер бу чит хатынны үзеннән ерак җибәрәсе килми башлады.   - Авылга кайтарып куярмын, анысы. Тик син, сеңелем, ничек шул хәлдә бала күтәреп, бер нәрсәсез, акчасыз юлга чыгып киттең?   Сиринә авыр сулап куйды да, бөтенләй чит кешегә үзенең бар тормышын бер тын белән сөйләде дә бирде.   - Алай, тормышта андый хәлләр дә була, син, билгеле, ирең янына кайтамячаксың?   Сиринә, юк, дип башын селкеде.   - Ә авылга чынлап та кайтасың киләме?   Дөресен генә әйткәндә, Сиринәнең болай авылга кайтып бер дә халык каршысында егыласы килми, тик тормыш син теләгәнчә бармый шул, чарасызлыктан шулай эшләргә мәҗбүр, бала хакына горурлыкны җиңәргә. Яшь ханымның уйга калып утырганын, үзенчә хәл итте Гомәр.   - Сеңелем, мондый кыяфәт белән, әйдә, кайтма әле син авылга.   - Кая барыйм абый, минем башка барыр җирем юк.   - Бар, торуың монда булыр.   - Гафу итегез, Гомәр абый, ир иртән иртүк торып киткәндә, аның мендәр астында калдырган акчаларына риза булып торган хатын түгел мин. Авылга кайтам,–дип җыена башлады Сиринә, - ярдәмегез өчен рәхмәт сезгә, бурычларымны түләрмен.    - Тукта әле, сеңелем, алай кызма, акчага килгәндә, мин беренче аен, зинһар каршы килмә, булышырмын. Эш, дигәндә, сезнең авылдан Сабиров дигән эшмәкәр район үзәгендә кибет ачып йөри, аның инде сатучылары бар, тик бер ышанычлы директор кирәк, дигән иде.   - Сабиров дисезме, абый? Сабиров Илдар түгелме?   Сиринә Илдарның кабат аякка басканын да, эшмәкәр булып киткәне турында да хәбәрдар булып торды. Тик аңарда Илдарга карата мәхәббәт хисе булмады, булмас та инде. Ходай язмаган икән, күкләр никах укымый.   - Әйе, Илдар исемле, бик акыллы кеше ул, аны гомер буе урында гына ятарга тиеш, дигән булган табиблар, бик каты кыйнаган булганнар икән аны, ул әнә аягында йөри, эше дә яхшы гына бара. Ярты авылыгыз аңа эшли, дип сөйлиләр.   Илдар кебек кешеләрне хөрмәт итә белде Гомәр, шуңа да, кибет ачам, дип йөргән егеткә бераз үзенең танышлары аркылы булышып торды.    - Классташым ул минем.   Сиринә Илдарның ничек итеп кыйналганын сөйләп бирде.   - Алай икән. Әйтәм бит, бик көчле шәхес ул егет. Ну, ничек, Илдар белән сөйләшеп карыйммы? Авылга кайтып сөйләп йөрмәс, андый кешегә охшамаган. Сыйныфташлар да булгач, бик яхшы инде, килешеп эшләп китү уңай булыр.   - Ни бит, кибет эшен белмим.   - Эшләп карамый кем белә инде аны? Өйрәнерсең, мин дә менә бераз ярдәм итәрмен.   - Гомәр абый, минем бит документлар кулымда юк. Өйдән баланы гына кулыма алдым да чыгып йөгердем. Анда кире барырга куркам мин.   - Тә-әк, болай итәбез, сеңелем, менә сиңа акча, юк, башыңны селкемә, эшли башлагач, кайтарып бирерсең. Бу борын тишегеңә кирәк ул акча,–ул идәндә нәрсә беләндер уйнап, юанып утырган Рамилгә төртеп күрсәтте.–Эшең барып чыкса, аны да көндезгә урнаштырып торырга урын табарбыз. Борчылма, монда минем сүз бар җирдә дә үтә. Документлар дисең, уйлап алырга кирәк булыр, җае чыгарга тиеш. Миңа шәһәрдәге адресыңны язып бирә алмассың микән?   - Нәрсәгә ул сезгә, Гомәр абый?   - Яз, курыкма, әйтәм бит уйлап карыйм дип, җае чыкмый калмас.   Сиринә аның кулына адрес язып тоттырды.   Ул шулай саубуллашып чыгып китте.   Гомәр, машинасына кереп утыргач, кәрәзле телефонын алып, каядыр шалтыратты.   - Әйдә, икәү әзерләнеп торыгыз, шәһәргә барып кайтасы бар, эш чыкты.   Ахыры берничә көннән...  
---

--- | 15.04.2015

10 еллыгын билгеләүче «Мин татарча сөйләшәм!»дә ниләр булачак (ПРОГРАММА)

$
0
0
16.04.2015 Милләт
«Мин татарча сөйләшәм!» акциясе быел 10нчы тапкыр узачак. Быелгы акция берничә чарадан тора: республика мәктәпләрендә бәйге уздыру, «Татар-дозор» квест-уены, «Татарча хатасыз» фотомарафоны, «Тяжело с татарским» антипремиясен тапшыру, Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга шәһәрләре буенча концерт турлары һәм Бауман урамында гала-концерт.
«Мин татарча сөйләшәм!»не Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәмендә Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Татарстнанның Фән һәм мәгариф министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы оештыра. Бу акция, һичшиксез, татар яшьләре тормышында иң зур вакыйга булачак. Беренче тапкыр әлеге чараны 2006 елда зыялы татар яшьләрен берләштергән “YZEБEZ” креатив хәрәкәте уздырган иде.  

 

  Татар – дозор
“Татар дозор-2015” квест-уены 19 апрель көнне узачак. Йөздән артык кеше, командаларга бүленеп, алдан билгеләнгән маршрут буенча йөреп, сәүдә нокталарында һәм кафеларда татар теленең кулланылышын тикшерәчәк. “Татар дозор” уены “Иске Казан” префектурасыярдәме белән үткәрелә. Квестның төп максаты – республиканың икетеллелек канунын куллануны гамәлгә ашыру. Уен барышында элмә такталар, реклама баннерлары, юл күрсәткечләре һәм татар теле кулланылган башка хаталы урыннар фотога төшереләчәк. Квест җиңүчеләре акциянең төп өлешендә бүләкләнәчәк. Башка еллардагы кебек үк чара 26 апрельдә (якшәмбе) Габдулла Тукайның туган көнендә уздырыла. Квест җиңүчеләренә "Вымпелком" ААҖ (Билайн) тәкъдим иткән бүләкләр тапшырылачак. Бу ширкәт соңгы берничә елда чараның төп иганәчеләренең берсе булып тора. Шунысы да кызыклы: "Билайн" элемтә операторы беренчеләрдән булып татар телендә хезмәт күрсәтә башлады.   “Тяжело с татарским” антипремиясе   Оештыручылар тарафыннан акция дәвамында кибетләр, сату нокталары һәм сервис тармакларында татар телен инкарь иткән оешма исемлеклекләре төзелә. Акция оешмаларның эшчәнлегенә уңай тәэсир итә. Әйтик, былтыргы антипремиягә лаек булган оешмалар (Опера һәм балет театры сайты (http://kazan-opera.ru/tat/), Симфоник оркестр сайты (http://tatarstan-symphony.com/tat/) һәм “Әкият” курчак театры сайты (http://tat.puppet-show.ru) татар телен кулланышка керттеләр. Быелгы премия лауреаты әлегә сер булып тора. Аның исеме дә гала-концерт вакытында билгеле булачак.   “Татарча хатасыз” фотомарафоны   “Татарча хатасыз” фотомарафонының беренче этабы 21 февраль көнне – Халыкара туган тел көнендә старт алды. Билгеле булганча, Татарстанда канун нигезендә ике дәүләт теле – татар һәм рус телләре бертигез дәрәҗәдә кулланыла. Хаталарның күбәюе, вакыт-вакыт көлке дәрәҗәсендәге сүзтезмәләренең халык хозурына эленеп куелуы күңелне тырнап тора. Бу вәзгыятьне төзәтер өчен татар яшьләренең актив өлеше әлеге фотомарафонны үткәрү инциативасы белән чыкты. Марафонның максаты – элмә такталар, билбордлар, баннерлар, реклама белдерүләре, мәгълүмат такталары, юл күрсәткечләре, җитештерүчеләрнең товар тышлыкларында татар телендәге грамматик, синтаксик һәм стилистик хаталарын табу, белдерүләрнең ике телдә эшләнгәнен күзәтү. Фотомарафонның икенче этабына иң күп хаталы элмә такталары фотоларын җибәргән катнашучылар узачак. Икенче этап 16 май Казан шәһәрендә була. Стартта һәрбер катнашучыга конвертта биремнәр белән маршрут тапшырылачак. Җиңүчегә бүләк – Iрhone! Бүгенге көнгә, йөздән артык хаталы элмә такталары белән фотосурәтләр Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Бөгелмә, Әлмәт, Кайбыч районнарынан килде.   “ШИКӘрные” дуэты яки Тукай рэп укый!   Быел акцияга “ШИКӘРные” төркеме кушылды. Алдарак, төркем солистлары Ислам Вәлиев һәм Туран Гатауллин Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның туган көненә багышлап клип төшерделәр. Махсус, акция өчен егетләр “Тукай рэп укый” дип атлаган клип төшерде.  

  2015-Татарстан Республикасында парклар һәм скверлар елы
 Билгеле булганча, 2015 ел – Татарстан Республикасында Президент указы белән парклар һәм скверлар елы дип билгеләнде. Бу инициативага кушылып, “Мин татарча сөйләшәм” акциясенең оештыручылары татар хәрефләреннән инсталяция әзерләделәр – Ө, Ә, Ү, Һ, Ң, Җ. Мәгълүм булганча, “Мин татарча сөйләшәм!” акциясенең үзгәрмәс логотибы булып “Ә” хәрефе булып тора. Димәк, татар яшьләре төрле инициативаларны гамәлгә ашыруда, милли компонентның җитешсезлегенә игътибарны җәлеп итәргә тырыша.   Гала-концерт   Акциянең 10 еллыгына багышлап республиканың зур шәһәрләре буенча концерт-турлары планлаштырыла. 24 апрель көнне “Мин татарча сөйләшәм” концерты – Түбән Кама, 25 апрельдә – Яр Чаллы һәм 26 апрельдә Казанда узачак. Шәһәрнең үзәк урамында “тере тавышка” башкарыла торган бәйсез артистлар һәм башка альтернатив татар сәхнәсе вәкилләре катнашында зур концерт үтәчәк. Гадәттәгечә, “Мин татарча сөйләшәм” акциясе 26 апрельдә – татар шагыйре Габдулла Тукай туган көнендә узачак. Бу көнне, Казанның Бауман урамында 15:00 сәгатьтә татар музыкасының яңа буын башкаручылары, төркемнәре катнашында зур бәйрәм концерты булачак. Шулай ук, татар хәрефләреннән инсталяция, урамдагы кешеләргә урысча-татарча сүзлекләр һәм “Мин татарча сөйләшәм” логотибы төшкән түштамгалар, футболкалар таратылачак. Шулай ук, Россияның башка регионнарыннан кунаклар килүе көтелә – Чувашия, Башкортстан, Удмуртия, Мари Иле һәм Киров өлкәсеннән. Музыка өлеше өчен Yummy Music студиясе җаваплы. Бу көнне сәхнәдә Исмаил һәм “Ачы таң” төркеме, K-Ru һәм Ittifaq, Илгиз Шәйхрәзиев, D’ali, Azat Sound System, Рәдиф Кашапов һәм башка альтернатив татар сәхнәсе вәкилләре чыгыш ясаячак. Үзенең яңа альбомын тамашага “Алканат” төркеме  тәкъдим итәчәк. Төркемнең солисты –  Мариин театрының яшь башкаручылар академиясе солисты Артур Исламов. “Беренче канал”ның «Голос. Дети» проектында катнашуына һәм тыгыз графигына карамастан, акциянең гала-концертында яшь башкаручы Сәйдә Мөхәммәтҗанова да чыгыш ясаячак.  
---

--- | 16.04.2015

Богданның яшисе килә!

$
0
0
15.04.2015 Җәмгыять
Богдан Ханнановка Испаниянең “Текнон” клиникасында операция ясату өчен 42 000 евро кирәк. Әнисе малайга “Аллаһы Тәгалә бүләге” дигәнне аңлаткан исем кушып, ул сабыйны барлык бәла-казалардан саклар дип өметләнгән. Әмма табиблар Богданга Веста синдромы, эпилепсия диагнозы куялар.

Авыру нәнинең үсешен нык тоткарлый. Богдан аркасыннан корсагына әйләнергә генә өйрәнгән, ә башын әлегә кадәр тота белми. Сабыйның трахеясы бик нык тар, ә приступлар вакытында ул, гомумән, ябыла, шуңа да ул трахеостомик трубка аша гына сулый.

- Безнең табиблар улыбыз сәламәтләнүгә бернинди өмет бирмәде. Әмма мин бирешмәдем һәм без Испаниядә тикшеренү уздык. Чит ил белгечләре балабызны бары тик баш миеннән эпилепсия чыганагын юк итү генә коткарачак, дип әйтте. Эпилепсиягә каршы препаратлар көзәннәрне тоткарлап кына тора. Димәк, кайчан да бер алар ярдәм итми башлаячак һәм бала үлеп китәргә мөмкин, - ди Богданның әнисе.   Әни кеше улын дәвалауга төрле юллар белән акча юнәтергә тырыша. Операция өчен 67 мең евро һәм анда очу һәм яшәү өчен 4 мең евро кирәк. Малайны ул берүзе тәрбияли һәм мондый сумманы ул җыяр хәлдә түгел. “Зинһар, улымны коткарырга һәм аңа тормыш бүләк итәргә ярдәм итегез”, дип ялвара ана.   Ярдәм итәргә теләүчеләр өчен банк реквизитлары:   Благотворительный фонд «АиФ. Доброе сердце», ИНН 7701619391, КПП 771801001, банк получателя: ОАО «Сбербанк России» г. Москва,   БИК:  044525225, р/с: 40703810838090000738, к/с: 30101810400000000225, назначение платежа: для Ханнанова Богдана.


| 15.04.2015

Зиннәтулла Билалетдинов: «Ак барс»ны татарларның горурлыгы итү өчен тырышам»

$
0
0
16.04.2015 Спорт
Үзләрен бөтен дөньяга таныткан милләттәшләребез арасында иң титуллысы – Зиннәтулла Билалетдинов. Ул алты тапкыр дөнья, сигез тапкыр Европа чемпионы. 1984 елгы Олимпия уеннарында алтын медаль яулаган, ә 1980 елгы Уеннарда көмеш медальгә ия булган СССР җыелма командасында сакчы сыйфатында уйнады.

Тренер буларак та уңышлары сокланырлык. Ул җитәкләгән Русия җыелма командасы 1998 нче елда үткәрелгән Олимпия уеннарында – көмеш, ә 2002 елда бронза медальләр яулады. Баш тренер буларак 2000 елда Мәскәүнең «Динамо», 2006-2008 елларда Казанның «Ак барс» командасын Русия чемпионы итүдә турыдан-туры катнашты. 2007 елда ул җитәкләгән «Ак барс» Европа чемпионнары кубогын, ә 2009, 2010 елларда КХЛ (Континенталь хоккей лигасының) Гагарин кубогын отты. 

Зиннәтулла Хәйдәр улының оста уенчы булуын раслый торган берничә фактны әйтми китсәк язмабыз тулы булмас иде. Ул СССР чемпионатларында 588 матчта уйнап, көндәшләре капкасына 63 шайба кертә. Мондый күрсәткеч күп кенә һөҗүмчеләрне дә бизәр иде, ә Зиннәтулла «Динамо»да сакчы сыйфатында уйный! Билалетдиновның спорт биографиясендә Канада кубогы өчен ярышлар аерым урын алып тора. Ул бу мәртәбәле бәйгедә өч тапкыр – 1976, 1981 һәм 1984 елларда катнаша. Безнең хоккейчылар өчен бигрәк тә 1981 ел истәлекле: финалда СССР җыелма командасы канадалыларны 6:0 исәбе белән тар-мар итә. Уеннан соң канадалылар безнекеләрдән капкачы Третьякны, сакчылар Фетисов, Васильев һәм Билалетдиновны иң яхшы уенчылар дип атыйлар. Бәлки менә шушы уены милләттәшебезне соңрак НХЛның, ягъни Милли хоккей лигасының «Виннипег Джетс» командасына тренер итеп чакырылуына этәргеч биргәндер. Аңа кадәр әле бер генә Русия (СССР) тренерын да Америкага остаз итеп чакырганнары юк иде.

Игътибар иткәнегез бардыр: уеннар вакытында бик тә җитди һәм кырыс күренә ул. Командасы җиңеп барамы-җиңеләме, эчендә кайнаган хисләрен йөзенә чыгармый. Ә тормышта ул бик тә ачык күңелле әңгәмәдәш.   – Зиннәтулла Хәйдәрович, сезон башында, ягъни 5 октябрьдә «Автомобилист» белән очрашу Сезнең өчен, тренер буларак, 800 нче уен иде. Ил чемпионатында моның кадәр уен үткәргән остазлар әлләни күп түгел. Ә инде 13 мартта «Авангард» (Омск) белән очрашу алдыннан Сезне 60 яшьлек юбилеегыз белән тәбрикләделәр. Ни кызганыч, шәкертләрегез бу көнне оттырды. Менә мондый даталар, түгәрәк саннар Сезнең өчен нәрсә ул?   – Әлбәттә, 60 яшь тулу кеше тормышында ниндидер мөһим этап: нәтиҗәләр чыгарырга, дусларны җыеп бәйрәм итәргә. Әмма, үзегез күреп торасыз, минем бәйрәм итәргә вакыт юк: бу арада казармадагы хәрбиләр кебек яшибез – режим бозарга да, өйгә кайтырга да ярамый. Сезон башында алдыбызга куйган максат – Гагарин кубогын оту.   – Минем коллегаларым – журналистлар исәпләп чыгарганнар: «Ак барс» белән эшләгән сигез сезон дәвамында туган көнегезнең (13 март) алтысын команда бозда үткәргән. Дүртесендә җиңелгәнсез, бары икесен генә откансыз.   – Мондый статистиканы журналистлар гына «казып чыгара» ала. Мин инде элеккеләрен оныткан идем – рәхмәт, искә төшердегез. Тормыш бит гел җиңүләрдән генә тормый. Алга таба җиңәр өчен бәлки оттырулар да кирәктер. Менә «Авангард»ны да бит, минем туган көннән соң өч тапкыр рәттән җиңеп, ярымфиналга чыктык.   – Сочидагы Олимпиадада медаль яулый алмауны ничек кичердегез?   – Ничек булсын инде, бик авыр булды. Сәбәпләрен санап, акланып торасым килми. Шуны гына әйтә алам: хоккейда ике генә юл бар – җиңү һәм җиңелү. Отсаң – син шәп белгеч, оттырсаң начар кешегә әйләнәсең. Өстәгеләргә нәтиҗә бүген кирәк – иртәгәге көн хакында берәү дә уйламый. Шуңадырмы, әнә, җыелма команда тренерларын бияләй алыштырган кебек алыштыралар.   – Зиннәтулла Хәйдәрович, ничек хоккейчы булып китүегез хакында да әйтсәгез иде?   – Безнең буын (узган гасырның 50-60 нчы елларда туган малайлары хакында әйтәм) ишегалды командаларында футбол-хоккей уйнап үсте. Ул вакытта хәтта Мәскәүдә дә махсус спорт мәктәпләре әлләни күп булмагандыр.   Ә минем әтием Хәйдәр белән әнием Нәймә икесе дә Нижгар өлкәсенең Сергач районы, Пица авылыннан. 1952 елда алар өйләнешеп, Мәскәүдә яши башлаганнар, ә 1955 елда мин туганмын. Җәйләрен авылда әби-бабай янында уздыра идем, кышын исә ишегалдындагы хоккей мәйданчыгында, олылар әйтмешли, «шар суктык». Үзебезнең микрорайонда, округта барысын да отып бетергәч безнең команда «Алтын алка»ның Мәскәү беренчелегендә финалга чыкты. Шунда миңа Аркадий Ларионов дигән тренер игътибар иткән. «Динамо» стадионындагы секциягә чакырды. Соңыннан үзе сөйләгәнчә, аңа минем һөҗүмче сыйфатында да уйнавым, кирәк вакытта капка янына кайтып сакчыларга булышуым да ошаган икән. Шулай итеп, мин 15 яшемдә генә спорт секциясенә килеп эләктем. 1972 елда Аркадий Чернышев белән Виталий Давыдов мине «Динамо»ның яшьләр командасына алдылар, аннан соң ике елдан мин инде Александр Мальцев, Валерий Васильев кебек атаклы хоккейчылары булган «Динамо»ның төп составында уйный башладым.   – Сер түгел: хоккейда сакчыларга аеруча нык эләгә: секундына фәлән чакрым тизлек белән очып килүче шайбаны кәшәкә яисә гәүдәң белән туктатырга да кирәк, көндәшләр белән бәргәләшүләр дә була. Күз төпләре кара көйгән улларын күреп, әти-әниегез: «Ташла шар сугып йөрүеңне», – дип әйтмәделәрме?   – Алай дип әйткәннәре булмады. Чөнки мин мәктәптә дә яхшы укыдым. Ә инде «Динамо»ның яшьләр командасында уйный башлагач, баштанаяк спорт формасына киендерделәр, ашата башладылар, әле өстәвенә ай саен 70 сум акча да түлиләр иде. Аны мин әти-әнигә алып кайтып бирә идем.   – Ә ничегрәк тренер булып киттегез?   – Әле уйнаган вакытта ук «Динамо»ның икенче командасында тренер вазыйфаларын башкара идем. Уеннардан соң дәфтәремә мөһим әйберләрне теркәп бара башладым. Анатолий Тарасов, Аркадий Чернышев, Виталий Давыдов кебек атаклы тренерлар «мәктәбен» үтү дә үз ролен уйнагандыр. Шулай итеп, уйнап туктауга остаз булып киттем. Соңрак мине тренер сыйфатында Америкага чакырдылар. Мин ул хакта хәтта хыялланырга да курка идем. Шунда ук ризалык бирдем һәм җәй көне үк океан артына юл тоттым. Миңа бер айдан инглиз телендә интервью бирә алырлык дәрәҗәдә тел өйрәнергә куштылар. Тырышырга туры килде. Америкада мине барысы да Билл дип йөрттеләр. Анда үзем дә күп нәрсәгә өйрәндем.   – Буш вакытларыгызда нәрсә белән шөгыльләнәсез? Сезне элегрәк театрда да күргәләгән булды, Салават концертында да булдыгыз.   – Кызганычка каршы, быелгы сезонда театрга да, концертларга да барганым булмады, эш тә эш. Хәзер, ягъни плей-офф вакытында бигрәк тә.   – Сезне бильярдны бик яхшы уйный дип сөйлиләр.   – Кем белән чагыштырасың инде. Элегрәк, әле үзем хоккейчы вакытта, атналар буе базада яткан чакта, чыннан да, бильярд суга идек. Ул да шар сугу бит. Хәзер исә бик сирәк кенә уйнаштыргалыйм. Бильярд, чыннан да, нервыларны тынычландыра торган тыныч уен. Ә хоккейда секунд эчендә ниндидер карар кабул итәргә кирәк.   – Күп кенә спорт сөючеләрне тагын бер сорау кызыксындыра. «Рубин»ның баш тренеры Ринат Билалетдинов сезнең берәр туганыгыз түгелме?   – Юк, фамилиядәш кенә. Дөресен генә әйткәндә, аның белән якыннан танышкан да юк әле. Ә болай вакыт булганда Казан командаларының (футбол, волейбол) уеннарын телевизордан күзәтеп барам.   – Сез Казанда ун еллап яшисез. Безнең шәһәр ошыймы?   – Казанны мин икенче туган шәһәрем дип саныйм. Соңгы 5-6 ел эчендә генә дә ул күзгә күренеп яхшы якка үзгәрде.   Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәрипович Шәймиев мине Казанга чакырганда болай дип әйткән иде: «Син «Ак барс»ны бөтен татарларның горурлыгы итәргә тырыш!» Бу сүзләрне гел истә тотам һәм шуның өчен бөтен көчемне куеп тырышам. Шунысы куандыра: биредә җитәкчеләр дә спортның халык өчен ни дәрәҗәдә әһәмиятле икәнлеген аңлыйлар. Мин Казанда үземне бик иркен, рәхәт хис итәм һәм спорт карьерамның нәкъ биредә тәмамлануын телим.      1     2     3

 


Атлас ГАФИЯТОВ

13 |

Хисап бирергә чират торам, алдымда әле алты укытучы

$
0
0
16.04.2015 Мәгариф
Шимбә күпләр өчен ял көне. Әмма сеңлем бу көнне эшли: мәктәптә укыта. Бер шимбәдә кичке сәгать җидедә кесә телефонына чылтыраттым. Бүген кыскарак эш көнедер, гаиләсе янына кайтып, ризыкланып, бераз хәл җыйгандыр, иркенләп сөйләшеп алсак та була, дип уйлавым үземчә. Сеңлемнең:

– Хисап бирергә чиратта торам, алдымда әле алты укытучы бар. Тамагым ачты, башым бик авырта, – дигән җавабын ишеткәч, аптырап калдым.

Кәгазь эшенең исәбе-хисабы юк, төн урталарына кадәр күз чекрәйтеп утырам, дип сөйләгәне бар иде инде. Әмма кичкә кадәр мәктәптә тоткарланып, хисап бирү – башка сыймаслык хәл, минемчә. Урамда инде караңгы, шәһәр буйлап ничек кайтып җитәр икән дип борчылып, кат-кат чылтыратам. Абау, һаман җитмәгән икән чираты! Инде сәгать тугыз тулганда гына хисабын тапшырып, автобус тукталышына киткәнен белдем. Ярый әле, ире каршыларга чыгачак икән. Бу вакытта такси белән кайтсаң да куркыныч бит әле, нинди таксист очрамас...   Әле беркөнне генә ата-аналар җыелышы кичке унга кадәр сузылган. Инде монысы... Шулкадәр мөһим, кичектергесез нинди хисап булды икән соң ул? Сорашмадым бу турыда. Ул язулар берәр киштәдә тузан җыеп ятмас, дип кем ышанып әйтә ала? Тәмам чумдык инде сүз, кәгазь боткасына. Укытучыларга тынычлап укытырга ирек булырмы?   Мәгънәсез хисап-отчетларны үземнең дә биргәнем бар. Сиксәненче еллар башы. Коммуналь хуҗалыкта икътисадчы булып эшләгән чагым. “Югары”дан мондыйрак эчтәлектәге хат килеп төште: “Соңгы вакытта ала каргалар күбәеп, авыл хуҗалыгына зур зыян салалар. Шәһәрегездә күпме карга булуын тиз арада хәбәр итегез”. Ни көләргә, ни еларга белмәдек.   – Хезмәт хакыма өстәп, утыз процент түләсәгез, шәһәр чүплегенә каргаларны санарга үзем барам, – диде бер бухгалтерыбыз. Шаяртып, билгеле. Чама белән дә белерлек түгел бит аларның чутын. Нихәл итмәк кирәк: тоттык та, бер сан “сырлап” җибәрдек инде.   Берзаман оешманың алдагы егерме елга эш планын төзеп бирүне сорадылар. Анысын да уйлап чыгарырга туры килде. Шуннан соң күп тә үтмәде, илдә үзгәрешләр башланып, тормышыбызның асты-өскә килде. СССР таркалып, инде Русия дигән илдә яши башладык. Бик күп оешма-предприятиеләр юкка чыкты, коммуналь хуҗалык урынына башка исемдәгесе төзелде. Йә, алдан күрә ала идекме без бу хәлләрне? Планыбызның язмышы нинди булгандыр инде...   Бүгенге хезмәтем саннар дөньясыннан бик ерак булса да, мәгънәсез хисаплар белән әле дә очрашам. Өстәвенә ул хисапларны: “Фәлән сәгатькә җибәрегез”, – дип кисәтәләр. Шул вакыттан соңга каласы түгел. Нигә шундый ашыгычлык? Гомумән, мондый отчет кемгә, ни өчен хаҗәт икән дигән уй туа. “Өстәге” берәр түрә баласына кәгазь кыштырдатып утыра торган җайлы, зур акчалы эш кирәк булгангадыр, мөгаен. “Ата казыгыз ничә күкәй салды?” дигән хисап сорыйсылары гына калды.   Бухгалтерыбыз һәр ручка, бетергеч, башка вак-төяк өчен хисап тота. Шуларның берсен генә алган хезмәткәргә дә әллә ничә документ тутырыла, имзалар салына. Өч сумлык әйбер өчен никадәр сыйфатлы ак кәгазь, буяу тотылып, әрәм була! Ил байлыгын миллиардлап үзләштерүчеләр генә халык алдында бернинди хисап биреп тормыйлар.   Бер ветераныбыз әйтмешли, хисаплар – кешене куркытып тору ысулы да ул (төп эшчәнлек белән бәйлесе турында әйтмим). Вакытында яки бөтенләй бирми кара син аларны! Бу инде башыңа сугу өчен җитди сәбәп, дигән сүз. 
Галиябану ХУҖИЕВА

13 |

Аның кадәр акчам юк, доктор! - Ә күпме бар?

$
0
0
16.04.2015 Медицина
Түләүсез сырхауханәнең чиратларында талоннар өчен сугышып арыгач, танышым түләүлесенә киткән. Телевизордан көн-төн рекламаланган бер клиникага барып кайткач, андагы хезмәткәрләрне «чегәннәр» дип атады бу.

Фотосурәте клиниканың беренче катындагы «почетлы табиблар» исемлегендә булган хезмәткәр – чын табибларны кимсетмәс өчен, шулай атыйм әле – белән моның аралашуын язам. Пациент белән доктор сөйләшүенә караганда, чүпрәк сатучы чегән белән сатып алучыныкы төслерәк ул. Кайсы җире авыртканын сораган, анализларын караган, бик эшлекле кыяфәт белән клавиатурада нәрсәдер яза ди үзе. Аннары диагнозын әйтеп биргән – бу бик куркыныч чир икән. Әмма дәвалап була. Турыдан бәргән бу:

– Дәвалау курсы 38 мең, хәлегез җиңеләячәк, дөрес, ярты елдан тагы килергә туры киләчәк. Әмма безнең даими клиентларга ташламалар бар...   – Теге ни, доктор, 38 мең бик күп, аның кадәр акчам юк...   Доктор да төшеп калган егет түгел:   – Ә күпме бирә аласың?   Ул арада «үзең белән күпме акчаң бар» дип кызыксына башлаган. Кесәгә генә керми инде ди. Акча юк дигәнне ишетми, дәвалау курсын башлап җибәрүен игълан иткән, рецепт та яза башлаган. Бик сирәк һәм кыйммәтле дарулар, имеш, клиниканың үз даруханәсеннән алса, ташлама белән алып булачак икән. Зур акчадан өреккән танышым да алданмагаем дип, куркуыннан «чегән»не күзәтә икән. Никтер гел компьютер экранына карый ди доктор дигәннәре.   Бәхетенә, кемдер кереп, докторны чакырган. Танышым чыгып качмаска вәгъдә биргәч кенә табиб дигәннәре чыгып киткән.    Танышым бик кызыксынучан кеше буларак, әдәп саклап тормаган, компьютер экраныннан үрелеп, нәрсәләр язганын караган. Караса-а!!! Моның симптомнарын интернеттагы «Яндекс» сайтына язып эзләгән дә диагноз куйган икән бу! Интернеттан карап, диагнозын куйган, шуннан ук даруларын да язып алган.   Качкан бу. Соңрак ачыкланганча, «яндекс диагноз» дөрес булып чыкмаган...   Мондый хәлгә аптырыйсы да юктыр – түләүсез медицина бар ул, әмма сине түләүле медицинага яшәү шартлары төртеп кертә. Ә адым саен ачылган медицина үзәкләренә, ишегалды саен икәү булган стоматология клиникаларына каян табиб табып бетермәк кирәк? Менә җыялар кем эләгә шуны. Ә клиникалар табыш китерсен өчен, күп клиент кирәк тә түгел – андагы бәяләр аз санлы клиентлар белән дә табышка эшләргә мөмкинлек бирә. Ә авыру, чын диагнозын ачыклаганчы, ыштанын салачак, чире тышка бәреп чыккач кына диагнозы беленәчәк.   Дәүләтнең бу өлкәдә тәртип салачагы юк. Андый контрольне көтү дә урынсыздыр.    Скандинавия илләрендә, мәсәлән, мондый өлкәләрне халык контрольдә тота. Һәр кеше нинди дә булса иҗтимагый оешмада әгъза булып тора, нинди дә булса өлкәгә күзәтчелек итә. Бездә моңа ерак – башкалар кылган кыек эшне күрмәскә тырышабыз да, үзебез берәр кыенга тарысак, ришвәт биреп котылу ягын карыйбыз. Клиникаларда жалу кенәгәсе кебек системаны да кертә алырлар иде, анысы да юк.    Шуңа да телисеңме-юкмы, сайлыйсың:  яки озаклап шәхси клиникада эшләүче намуслы табибны табасың, яки түләүсез клиникадагы озын чиратларда көнеңне уздырасың, яки интернеттан үзеңә диагноз куясың, яки аптекага барып, зарыңны сөйлисең – алар табып бирәләр шәп даруны...    Әмма бер нәрсә хак – кеше чынлап торып яшәргә теләсә, түләүле медицина да көчсез.
Рәмис ЛАТЫЙПОВ

|

Татарстанда яңа дәүләт бүләкләре булдырыла

$
0
0
16.04.2015 Җәмгыять
Тиздән Татарстанда яңа төр дәүләт бүләкләре барлыкка килергә мөмкин. Бүген республиканың Дәүләт Советы депутатлары шул турыдагы закон проектын беренче укылышта карады. Әлеге документны парламентка Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов шәхсән үзе керткән.
Гомумән алганда, әлеге закон проекты “Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм турында” һәм “Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре турында”гы законнарга үзгәрешләр кертүне күз алдында тота. Документ кысаларында республикада дәүләт бүләкләренең яңа өч төре барлыкка килергә тиеш.   - Хәзерге вакытта республикада Татарстан алдындагы казанышлар белән бәйле бары тик бер генә орден бар. Билгеле булганча, соңгы елларда республика актив рәвештә камилләшә, россиякүләм һәм халыкара дәрәҗәдә дә аның абруе артканнан-арта. Бу исә Татарстанның дәүләт бүләкләре системасына үзгәрешләр кертү таләбе куя, - дип әлеге закон проектының мөһимлегенә басым ясады Татарстан Президентының дәүләт-хокукый идарәсе җитәкчесе Фәридә Волкова.   “Дуслык” ордены, “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” орден медале, “Татарстан Республикасының Атказанган яшьләр сәясәте өлкәсе хезмәткәре” мактаулы исеме кебек бүләкләргә хәзер тәфсилләбрәк тукталырбыз.   “Дуслык” ордены турында...   “Дуслык” ордены белән Татарстанның халыкара абруен күтәргән, башка төбәк һәм чит илләр белән элемтәләрне ныгытуга зур өлеш керткән затларны бүләкләячәкләр. Бу бүләккә сәүдә, икътисади, фәнни һәм мәдәни тармакларда зур эшләр башкарган, инвестицияләр җәлеп итү өлкәсендә, хәйрия һәм җәмәгать эшчәнлегендә активлык күрсәткән һәм шул рәвешле Татарстанның үсү һәм камилләшүенә ярдәм иткән затлар да лаек була ала. Шунысын да билгеләп үтү кирәк, “Дуслык” ордены белән россиялеләр генә түгел, ә чит ил кешеләре һәм гражданлыгы булмаган затлар да бүләкләнә ала.   Әлеге орденны тагу кагыйдәләренә килгәндә, ул күкрәкнең сул ягына урнаштырыла. Әгәр дә кешенең Россия Федерациясе, СССР орден-медальләре һәм “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” ордены булса, әлеге бүләк алардан соң тагылырга тиеш.   “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” орден медале турында...   Билгеле булганча, хәзерге вакытта “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” ордены республиканың иң югары дәүләт бүләге булып санала. Закон проекты исә шундый ук исемдәге орден-медален булдырырга тәкъдим итә. Шул рәвешле, Татарстанда иң югары статуска ия дәүләт бүләгенә лаек булу өчен, башта “Татарстан республикасы алдындагы казанышлары өчен” орден медале белән бүләкләнү таләп ителәчәк.   - Шәхси затларны орден белән Татарстан каршындагы аерым казанышлары өчен генә бүләкләсәләр, орден медале исә республика дәүләтчелеген үстерү, гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен тәэмин итү, икътисад, мәдәният, сәнгать, спорт һәм башка шундый тармакларны камилләштерүгә зур өлеш керткән өчен биреләчәк, - дип ассызыклады Фәридә Волкова.   Шул ук вакытта, әлеге дәүләт бүләге җәмәгать тәртибен саклаганда, хәрби, гражданлык һәм хезмәт бурычларын башкарганда гомерен куркыныч астына куйган, кыюлык һәм батырлык күрсәткән затларга да тапшырылачак. Җәмәгать һәм хәйрия эшчәнлегендә актив катнашу да әлеге орден медален алуга шарт була ала.   “Татарстан Республикасының Атказанган яшьләр сәясәте өлкәсе хезмәткәре” мактаулы исеме турында...   “Татарстан Республикасының Атказанган яшьләр сәясәте өлкәсе хезмәткәре” мактаулы исеменә килгәндә исә, аны гамәлгә куюның максаты – яшьләр сәясәте өлкәсе хезмәткәрләренең бу эшкә керткән өлешен бәяләү, аларның хезмәт һәм иҗади активлыгын стимуллаштыру.   - Хәзерге вакытта яшьләргә ярдәм итү аеруча мөһим максатларның берсе буларак карала. Аларга үз-үзләрен камилләштерүнең, белем алуның ни дәрәҗәдә мөһим булуын аңлатырга, патриотлык хисләрен уятырга кирәк. Әлеге мактаулы исем нәкъ менә шушы максатларны күздә ота да инде, - дип аңлатты Фәридә Волкова.   Шунысын да билгеләп үтү кирәк, Дәүләт Советы депутатлары әлеге закон проектын беренче укылышта тулысынча кабул итте.    
Рәмзия ЗАКИРОВА

--- | 16.04.2015

Ике ир-ат әни белән кызын көчләп, икесенә дә куркыныч чир йоктырган

$
0
0
16.04.2015 Фаҗига
Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе әлеге коточкыч җинаять эшен тикшерүне төгәлләгән. 30 яшьлек Максим Никитин белән Рөстәм Мусин, кылган гамәлләренә бәйле рәвештә, Россия Җинаять кодексының берничә маддәсе буенча гаепләнелә.
Тикшерү фаразлары буенча, 2012 елның октябреннән 2014 елның маена кадәр Максим Никитин наркотик кулланган хәлдә, Зәй шәһәрендәге фатирында үзе белән яшәүче хатын-кызның 2004 елда туган кызын көчләгән, аңа карата сексуаль характердагы көчләү гамәлләре кулланган.   Моннан тыш, 2014 елның маенда Никитин кыз балага карата шушы гамәлләрен танышы, шулай ук наркотик куллану аркасында исерек булган Рөстәм Мусин белән берлектә кылган. 24 майга каршы төндә алар берничә тапкыр кызның 32 яшьлек әнисенә карата да сексуаль характердагы көчләү гамәлләре куллана.   Икенче көнне әлеге хатын-кыз хокук сакчыларына мөрәҗәгать итә, көчләүчеләр тоткарлана. Җинаять эшен тикшерү барышында Максим Никитинның көчләве аркасында зыян күрүчеләрнең икесенә дә сифилис, кызга моннан тыш С гепатиты йоктыруы да ачыклана.   Никитинның моңа кадәр дә җинаять җаваплылыгына тартылганы булган. Ир-атлар гаепләрен өлешчә генә таныган. Суд тарафыннан алар икесе дә сак астына алынды. Тикшерү органнары җитәрлек дәлил туплап, эшне суд карамагына тапшырган.
---

--- | 16.04.2015

Казанда татар аш-сулары пешерү буенча мастер-класс узды (ФОТО)

$
0
0
16.04.2015 Аш-су
Бүген Казанда «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы татар аш-сулары пешерү буенча мастер-класс уздырды. Безнең фоторепортаж:

 

 

 

 

 

 

 

 

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

 


Шамил АБДЮШЕВ фотолары

--- | 16.04.2015

Айгөл Хәйруллина белән Илфар Кәримов бөтен халык алдында өйләнешүләрен игълан итте

$
0
0
17.04.2015 Шоу-бизнес
Әлеге вакыйга татар шоу-бизнесында тәүге тапкыр оештырылган “Тамада-шоу” проектында булды. Ул көнне бер сәхнәдә Казанның иң популяр 20 тамадасы чыгыш ясады. Ә иң ахырда “Болгар радиосы” ди-джейлары Айгөл Хәйруллина белән Илфар Кәримов нәкъ шул көнне өйләнешүләрен сәхнәдән яңгыраттылар.

Шоу итеп оештырылган тамаша булгач, әлбәттә, барысы да чынбарлыкка туры килеп бетмәскә мөмкин. Intertat.ru хәбәрчесе бу хәбәрнең никадәр дөреслеккә туры килүен ачыклар өчен "гаепле"ләр белән элемтәгә керде. 

"Кияү" Илфар Кәримов:   - Илфар, сезне Айгөл Хәйруллина белән “Тамада-шоу” проектында өйләндерделәр...   - Айгөл Хәйруллина белән без күптәннән бергә эшлибез. Радиода эшләгәнемә дә 10 ел. Төрле юбилейларда, банкетларда, шулай ук сәхнәдә дә бергә алып барабыз. Шуңа күрә күп кешеләр бездән: “Сез ирле-хатынлы мәллә?” - дип сорыйлар. Әлбәттә, ирле-хатынлы түгел. Бары тик коллегалар гына. “Тамада-шоу” проектына әзерлек башлангач, оештыручылар ике популяр алып баручыны өйләнештерергә кирәк, диделәр. Биредә катнашкан тамадаларның күбесе парлы яки гаиләле иде. Өйләнешмәгәннәрдән Айгөл белән без булып чыктык. Ирле-хатынлы булуыбыз турында сүзләр дә йөргәч, безне кәләш белән кияү образларында сәхнәгә чыгардылар. Безнең туйны сәхнәдә уздыралар. Ә килгән тамашачы банкет кунаклары буларак утырды.   - Образ образ белән, кеше алдау түгелме соң?   - Розыгрыш дип әйтик. Кеше алдау дип әйтмәс идем. Минем өйләнүем – шәхси тормышым. Кеше ышана икән - ышана, ышанмый икән - ышанмый. Күптән инде безне өйләнешергә йөриләр дип сөйлиләр иде. Шуңа күрә без ул сүзләргә нокта куярга булдык та, шулай итеп сәхнәдә туй ясадык.   - Айгөл Хәйруллина белән яшь аермагыз да бар түгелме?   - Яшь аермасы... 7-8 яшькә өлкән ул миннән.   - Сәхнәдән сезне Казанның ЗАГСында язылышып, хәзер бирегә киләләр дип тә игълан иттеләр бит...   - Театральләшкән номер иде ул. Розыгрыш! “Тамада-шоу” булгач, туй уздырмый калу мөмкин түгел иде.   "Кәләш" Айгөл Хәйруллина:   - Айгөл, мондый розыгрышка ничек бардыгыз?   - Һәрбер шоуда ниндидер бер кеше ышандырырлык яисә кеше озак итеп сөйләрлек “изюминка” булырга тиеш. “Тамада-шоу”ның да кульминациясе итеп безне өйләндерергә булдылар. Сценарий буенча да сәхнәдә туй барды.  Илфар белән без 10 елдан артык тамада булып йөрибез. Без аның белән дуслар. Ялган өйләнешүебез хакында әти-әниләребезгә әйтеп рөхсәт алдык. Илфар бер тапкыр да өйләнмәгән. Шулай булгач, әле аның өйләнәсе бар. Миңа да кияүгә чыгасы булыр. Минем бит әле 15 яшьлек улым да бар. Бу розыгрышта катнашу рөхсәтен аннан да сорадым. “Әнием, киләчәк эшеңдә, үсешеңдә ниндидер табыш китерә торган юл була икән, мин каршы түгел”, - диде ул.   - Шулай да бу розыгрышка әзерлек ничек барды соң? Күлмәк сайлау, прическа, макияж һәм калганы...   - Хәзер чын-чынлап кияүгә чыга калсам, бу адымга барырга җөрьәт итмәс идем (көлә). Туй күлмәген сайлау гына да катлаулы эш булып чыкты. Ярый без сәхнәгә Илфар белән киенеп-ясанып кына чыктык. Башка яктан фикер йөртсәк, яшь парларга ресторан сайлау, тамада турында да уйларга кирәк. Ә киемгә килгәндә, ул яктан бик җаваплы мин. Гомеремдә дә кием тектергәнем юк. Кибетләрдә 100 тапкыр киеп карап алам. Шуңа туй күлмәген сайлау да җиңелләрдән булмады. Аны мин прокатка алып тордым.    Бу розыгрыш алдыннан уйланулар күп булды, әлбәттә. Репутациямә йогынтысы булмасмы, дип тә уйландым. Илфарның да киләчәктә өйләнәсе бар. Йөргән кызы булыр. Бу тамашаны ишетеп, син бит инде аерылган, дип тә әйтүе бар. Илфар да шоу өчен кирәклегенә төшенде. Без "өйләнешү"ебезне бер кешегә дә әйтмәдек. Хәтта таныш тамадалар арасында да әлеге розыгрышка чын күңелдән ышанучылар булды. Безнең арада бары дуслык кына була ала. Шатлыкларыбызны да, кайгыларыбызны да уртаклашабыз. Хәтта ир кеше эшен эшләргә туры килгәндә кайчакта аңа мөрәҗәгать итәм. Безнең турыда йөриләр алар дип күптән сөйлиләр иде инде. Ир-ат белән хатын-кызны бергә күргәч, халыкта болар йөриләр икән, очрашалар икән, йоклыйлар икән, дигән сүз таралу киң таралган. Ир-ат белән хатын-кыз арасында ниндидер бизнес килешүләр булган сыман, бездә дә нәкъ шулай. Яхшы дусларымны беркайчан да югалтырга теләмим, шуңа күрә дусларым белән йокламыйм да, үбешмим дә (көлә).    Яшерен-батырын түгел, яраткан кешемнән әлеге розыгрышта катнашу рөхсәтен сорадым. Шоу өчен кирәк булгач, ул каршы килмәде. Ә Илфар белән өйләнешүебезне белүчеләрнең күбесе шатланды гына. Сәхнә артындагы тамадалар, “Зө-Ләй-Лә” триосы кызлары: “Сезнең өйләнешүегезне белгән булсак, чәчәкләр алып килгән булыр идек”, диделәр хәтта. Сәхнәдән шигырьләр үк сөйләгәч, чыннан да шулай дип кабул иттеләр.   Проектның авторы Зәмирә Рәҗәпова:    - Айгөл белән Илфарның өйләнешүләренә кемдер ышанды, кемдер юк. Шул ук рус шоу-бизнесын алыйк. Анда бөтен җырчыларны бер-берсенә өйләндереп, кияүгә биреп, хәтта аерып та бетерү очраклары күзәтелде. Ничек кенә булмасын, халыкка бу кызык. Ә безнең очракта уйлап чыгарылган әйбер түгел. Айгөл Хәйруллина белән Илфар Кәримовның бергә булулары халык телендә йөргән әйбер. Чөнки ди-джей эшендә дә, тамада булып та бергә йөриләр. Инде халык ирле-хатынлымы сез дип, үзләреннән үк сорый башлаган иде бит. Ә ни өчен аларның бергә икәненә инандырып, пиар алымы итеп кертмәскә дип уйладык та, без аны эшләдек. Чөнки “Тамада-шоу” проекты туйларга багышланган. Барыбер бу тамашада кәләш белән кияү булырга тиеш иде һәм алар аның фишкасы булдылар да. Ә без, үз чиратыбызда, әлеге розыгрыш өчен барлык халыктан гафу үтенәбез.     1     2
Эльза ГАЗИЗОВА

| 16.04.2015

Латыйпова 317 млн, Әминов 15 млн, Гафуров 9 млн - депутатлар керемнәрен күрсәтте

$
0
0
17.04.2015 Сәясәт
Татарстан Дәүләт Советы депутатлары 2014 керемнәре турында декларацияләрен тапшырды. Мәсәлән, "Бәхетле" кибетләре хуҗасы Мөслимә Латыйпова узган елны 317,4 миллион сум акча эшләгән.
"Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминовның кереме 15,7 миллион сум, ә аның хатыныныкы 25,3 миллион сум.   "ТФБ Холдинг" оешмасы җитәкчесе Роберт Мусин 187,4 миллион сум акча эшләгән.   Майонез җитештерүче депутат Вадим Махеевның узган елгы кереме - 2,1 миллион сумны тәшкил итә.   Ә КФУ ректоры Ильшат Гафуровныкы - 8,9 миллион сум. Гафуровның хатыны исә нибары 615,6 мең сум гына эшли алган.   Чагыштыру өчен: Россия президенты Владимир Путин 2014 елда 7,654 миллион сум акча эшләгән. Илшат Әминовтан ике тапкыр кимрәк.

 


---

--- | 17.04.2015
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>