Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live

Бүген Сәйдә Мөхәммәтҗанова "Голос.Дети" финалында көч сынаша

$
0
0
17.04.2015 Шоу-бизнес
Беренче каналда туры эфирда "Голос.Дети" проектының финалы бүген була. Тамашачылар тырышлыгы белән финалга узган Казан кызы Сәйдә Мөхәммәтҗановага бүген ярдәм аеруча кирәк. "Су буйлап" җырын башкарып, жюрины һәм тамашачыларны таң калдырган Сәйдә җиңәргә мөмкин.

Бүген кич иң күп тавыш җыйган катнашучы җиңүче булачак. Тапшыру "Время" яңалыклары беткәч башлана. Теләге булган бар кеше смс ярдәмендә Сәйдә өчен тавыш бирә ала. 

Алдарак язган идек:

Бүген Сәйдә Мөхәммәтҗанова “Голос. Дети”ның финалына чыга ала! (ВИДЕО)
---

--- | 17.04.2015

Казанлыларны Камал театры каршына иртәнге гимнастикага чакыралар

$
0
0
17.04.2015 Спорт
8 апрельдә 10.00 сәгатьтә сезне Фәнис Җиһанша белән бергәләп камал театры каршында иртәнге зарядка ясарга чакырабыз!
Күптән түгел Камал театры "Язны йоклап үткәрмә" дигән акция игълан итте. Акция кысаларында төрле чаралар, конкурслар, флеш-моблар үткәрелеп килә. http://kamalteatr.ru/document/campaighns_tat.html   Сезне Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһанша белән бергәләп бер атнага җитәрлек энергия һәм көч тупларга чакырабыз. Мондый зарядкалар алга таба атна саен кабатланачак һәм аларны төрле артистлар үткәрәчәк.   БЕЗНЕҢ БЕЛӘН БЕРГӘ БУЛ - ЯЗНЫ ЙОКЛАП ҮТКӘРМӘ!


|

Әлмәттә дүртенче каттан сикергән егет Волгоградның югалган кешесе булган

$
0
0
17.04.2015 Фаҗига
16 апрель төнендә Әлмәтнең Ленин урамындагы йортта 28 яшьлек бер егет 4 нче кат балконыннан сикереп төшеп үлгән. Ул Волгоградта югалган егет булып чыга.

Һәлак булган егет берничә тапкыр үз-үзенә кул салачагы хакында язган булган. Социаль челтәрдәутыручылар полицейскийларның фатирдан-фатирга йөреп, йортта яшәүчеләрдән әлеге фаҗигале хәл турында сораштыруларын язалар, дип белдерә “Әлмәт таңнары” басмасы.




| 17.04.2015

Имам да үзе, фермер да

$
0
0
17.04.2015 Авыл
Т.Новгород өлкәсе Спас районы Татар Моклокасында да фермерчылык хәрәкәте әкрен генә баш күтәрә. Мәсәлән, биредә бу тармакның пионеры дип Ринат хәзрәт КУКАЕВны (фотода) санарга мөмкин. Югары дини белемне ул Мәскәү университетында алган, хәзер үзәк мәчет имамы буларак, Түбән Новгородның “Маһинур” мәдрәсәсендә квалификациясен үстерә.

Ринат хәзрәт җитәкләгән крестьян-фермерчылык хуҗалыгы, билгеле, Пильна районының татар авыллары гигантларыннан калыша, әлбәттә, ләкин руслар әйтмешли, лиха беда начало.

Бүген Моклока фермеры 30 гектар җирдә арпа, солы үстерә. Хуҗалык эшчәнлегенең төп юнәлеше терлекчелек булганлыктан, җитештергән иген фуражга тотыла. Дүрт гектар мәйданда люцерна да чәчкән. Сыерлар, үгезләр, тайлар асрый ул. Җитештергән сөтле ашамлыкларны, итне авыл халкы сатып ала икән. Югары сыйфатлы, экологик чиста продукциягә сорау зур. Барлык кыр эшләре Ринат әфәнде җилкәсенә ятса, терлекчелек белән күбрәк аның хатыны Гализә шөгыльләнә: сава, ашата. Аңа бу эштә кызлары булыша. “Өч кызыбыз – безнең яшәү дәртебез, куанычыбыз. Алар кече яшьтә булсалар да, бар эштә дә ярдәм итәләр. Киләчәктә дә алар беренче ярдәмчеләребез булыр дип ышанабыз”, - ди Ринат. Фермер карамагында арендага алынган җирләр дә бар. Биш пай үзенеке булса, калганнарын аңа туганнары биләмәгә биргән. “Пайчыларым белән яңа уңыш алгач ук санашам. Бүгенгә алар канәгать дип уйлыйм”, - ди фермер. 

Ринат хәзрәт яңа терлек каралтысы төзергә җыена. Бу максатка ике гектар ярым җир дә булдырган. “Алла бирсә, озакламый планлаштырган корылманы төзи башларбыз. Өлкә максатчан программасы кысаларында торгызалсак, бигрәк әйбәт булыр иде. Киләчәктә, бәлки, өлкә хөкүмәте ярдәме белән техника паркын да яңартып булыр. Хуҗалыкта иген комбайны, тәгәрмәчле трактор, тагылма агрегатлар бар барын. Ләкин, терлек санын үстерсәк, чәчүлек мәйданын да арттырырга кирәк булыр. Ә зур күләмдә җир эшкәртер өчен техник парк көчле булырга тиеш”, - ди ул.    Максатчан программаларга фермерның ышанычы бар, чөнки “Белгечләргә ярдәм чаралары» программасы кысаларында аңа яңа йорт төзергә 2 миллион 700 мең сум акча бирелгән. “Яңа йортка узган елда ук нигез салып калдырган идек. Аллаһы ярдәме белән очына чыгарбыз. Форсаттан файдаланып, авыл администрациясе хезмәткәрләренә һәм шәхсән Салех Щегалевка зур рәхмәтләремне белдерер идем, бар эшемдә дә алар зур ярдәм күрсәтәләр”, - ди Ринат хәзрәт.    Ә авыл башлыгы Салех Щегалев язма герое турында болай ди: “Ринат хәзрәт Татар Моклокасының иң абруйлы кешеләренең берсе. Ул авылга кайткач ук минем беренче ярдәмчем булды - мәет җирләү мәшәкатьләрен үз өстенә алды, бүтән эштә дә гел булышып тора. Бүген үзәк мәчет имамы буларак ул мөһим эш башкара. Фермерчылык эшчәнлеге дә башкаларга үрнәк булып тора”.    Әйе, уңай тәҗрибә зур роль уйный фермерчылык үсешендә. Татар Моклокасында һәм башка Рангы буе авылларында Ринат хәзрәт үрнәге белән канатланган фермерлар саны артыр дип ышанасы килә. Бу бит авыл үсешенә дә гарантия булып тора.     
Ринат СӨННӘТОВ

|

Казан артистлары Самараны “кыздырды”

$
0
0
17.04.2015 Шоу-бизнес
5 апрельдә Самараның Киров мәйданындагы Мәдәният сараенда Казан артистларының “Зур концерт”ы тулы залда гөрләп узды.

- Минем буем кечкенә булганга күрә залны “кыздырырга” чыгарып җибәрделәр, көнләшеп торсыннар әле, көчлерәк алкышлагыз, - дип тамашачыларны көлдерде сәхнәгә беренче булып чыккан “Татар җыры-2013” бәйгесе лауреаты Илназ Гарипов. Һәм ул  чынлап та үзенең “Яратам!” дигән җыры белән залны “кабызып” җибәрде. 

Аңардан соң сәхнәгә чыккан Ленар Сәйфиевнең “Көтәм сине, көтәм”,  Эльвира Хамматованың “Рәхмәт сиңа” җырларын да самаралылар көчле алкышларга күмеп озаттылар. Автор-башкаручы Нияз Җәләловның “Кило ярым прәник” җыры мәзәк булып тоелса да, бу мизгелләрдә һәркем үзенең әнкәсен исенә төшереп утыргандыр. Һәрберебезне алар сагынып көтеп алалар, кунак итәләр, суыткычта һәм базда булганның барысын да төяп җибәрәләр, ә икенче кайтуыбызга тагын әзерләп куйган булалар инде. Моның өчен бездән аларга кило ярым прәник...     Ә менә татар җырларын һинд көенә башкаручы Индира, минемчә, бу матур җырларны үз көйләребезгә салып җырласа, тагын да матуррак булыр иде кебек. Хәер, һинд  кинофильмнарын яратып караучылар өчен җырчының чыгышы зур бүләк булгандыр. Индираның һинд кызларына охшатып биюен һәм җырлавын “браво” дип кычкырып озаттылар.    Татарстан Республикасының атказанган артистлары,  ирле-хатынлы җырчылар Динә һәм Рафаэль Латыйповларны самаралылар күптән беләләр һәм һәрвакыт бик җылы кабул итәләр. Алар үзләрен сәхнәдә тота беләләр, җыр-биюләре дә сокландыргыч була.   Яшь җырчы Морат Гайсин да дәртле “Яз килә!” җыры белән алдан җырланган “Якыннарым”нан алган моңсу тәэсирләребезне таратып, кәефебезне күтәреп җибәрде. Сәхнәгә бер-бер артлы чыгып торучы Эльвира Сөләйманова, Булат Нигъмәтуллин, “Артур һәм Марат” дуэты, Ләйсән Гыймаева кебек танылган артистлар залны тәмам “кыздырып” бетергәч чыккан яшь җырчы Илгәрәйгә зал да кушылып җырлады.   Концертны алып баручылар Гөлназ Сәфәрова һәм Әйваз Садыйров та: “Сәхнәдә төтен! Янабызмы, әллә концерт шулай кызу барамы?!” - дип шаяртып, “кызган” концертка үз өлешләрен керттеләр.   Чыгыш ясаган һәр артист самаралыларга карата сәламнәрен җиткереп, яратуын белдереп торды, ә тамашачылар кайнар алкышлар белән җавап бирделәр.   Ләкин тамашаның ахыры гына ямьсез килеп чыкты: алып баручылар “Зур концерт”ның ахырына якынлашуын игълан итәргә дә өлгермәделәр, ә Самараның “рәхмәтле” тамашачысы инде дәррәү кубып гардеробка таба ыргылды.  Шулай итеп, Казаннан ерак араны якын итеп килгән артистларга ярымбуш залга баш ияргә чыгарга туры килде. Үзебезне “культурный” кеше дип санап, концерт карарга килгәнбез икән, тагын биш минут кына түзеп, артистларны тиешенчә озатсак, яхшырак булмас идеме икән? Артист халкы бик нәзакәтле, нечкә күңелле, үпкәчән халык бит ул.    Дөрес, бу кичәдә ниндидер сәбәпләр аркасында чишенү бүлмәсендә тамашачыларга ике кеше генә хезмәт күрсәтә иде. Шуңа күрә чират та зур булды. Тик, яхшылабрак уйласаң, сәхнәгә хушлашырга чыккан җырчыларга, өч сәгать буе уйнаган инструменталь ансамбль егетләренә шундый ял кичәсе бүләк итә белгәннәре өчен рәхмәтебезне белдерергә әллә ни күп вакыт та кирәкми иде бит.  Казан артистлары ни уйлагандыр, белмим, ә менә кайбер тамашачыга бу бер дә ошамады.    Римма НУРЕТДИНОВА фотосурәте.   
Алия АРСЛАНОВА

16 | 18.04.2015

З.Кадыйрова, Н.Гыйматдинова, Г.Галимуллина - «Ел китабы» җиңүчеләре (ИСЕМЛЕК)

$
0
0
17.04.2015 Җәмгыять
Бүген Татарстан Милли китапханәсендә «Ел китабы-2013» республикакүләм бәйгесенең җиңүчеләрен атадылар. Бәйгегә 219 китап тәкъдим ителгән булган. 47се – татарча проза, 29ы – татарча шигъри җыентыклар, 46 балалар китабы, 49ы – рус телендә бастырылган матур әдәбият, 48е - публицистика һәм фәнни-популяр әсәрләр (шуларның 22се татарча, 26сы русча). Иң укыла торган китаплар исемлеге Татарстанның 1541 муниципаль китапханәсе биргән мәгълүматларга карап төзелгән.
«Татарча проза» 1 урын: Зифа Кадыйрова «Бәхеткә юл кайдан?» 2 урын: Нәбирә Гыйматдинова «Үзем генә беләм...»  3 урын: Гөлсинә Галимуллина «Күгәрчен оя корганда» Кызыксындыру бүләге: Факил Сафин «Гөлҗиһан»   «Татарча поэзия»  1 урын: Габдулла Тукай «Актык тамчы яшь» (төзүчесе Ленар Шәех) 2 урын: Кол Гали «Кыйссаи Йосыф»  3 урын: Флера Гыйззәтуллина «Яну дәверләрендә»  Кызыксындыру бүләге: Ләис Зөлкарнәй «Мәңгелектән исә җил»    «Татарча балалар китабы» 1 урын: Хәкимҗан Халиков «Сакчы күркә»  2 урын: Нур Әхмәдев «Мырауҗанның туган көне»  3 урын: Шәүкәт Галиев «Шәвәли Маҗаралары» Кызыксындыру бүләге: Алмаз Гыймадиев «Телефонлы кәҗә»    «Рус телендә бастырылган матур әдәбият» 1 урын: Зөфәр Фаткудинов «Бегущий от ада или господин уголовник»  2 урын: «Кот воркот, Котофей Котофеевич – Мырау Батыр» (төзүчесе - Люция Гыйззәтуллина) 3 урын: Әлфия Ситдыйкова һәм Вера Хәмидуллина «Радуга Сабантуя - Сабантуй балкышы»  Кызыксындыру бүләге: Альбина Абсалямова «Живая вода»    «Татар телендә публицистика и фәнни-популяр әдәбият» 1 урын: «Татар китабы» (төзүчеләре Раиф Мәрданов һәм Ирек Һадиев) 2 урын: Равил Фәхретдинов «Татар тарихы» 3 урын: Әнвәр Хәйри «Әхмәд ибн Фадланның 921-922 нче елларда Болгар дәүләтенә сәяхәте вакытында язылган хикәяте»   «Рус телендә публицистика и фәнни-популяр әдәбият»  1 урын: «История татар с древнейших времен» 2 урын: Булат Хәмидуллин һәм Лилия Мөхәммәдиева «Гази Загитов, Григорий Булатов – знаменосцы Великой Победы».  3 урын: «Татарстан из века в век»
---

--- | 17.04.2015

Сәйдә Мөхәммәтҗановага "Голос"та җиңәргә әз генә җитмәде (ВИДЕО)

$
0
0
17.04.2015 Шоу-бизнес
"Голос.Дети" проекты тәмам. Сәйдә Мөхәммәтҗанова Пелагея командасыннан 40,9% тавыш белән беренче булса да, финалның соңгы этабында җиңә алмады. 1 урын - Сабина Мостаевада. Менә Сәйдә чыгышлары:

 

 

 

 

 

 

 


---

--- | 17.04.2015

Хәзер “КАМАЗ”ны Әзербайҗанда да җыялар

$
0
0
18.04.2015 Икътисад
Татарстан – Россиянең аеруча көндәшлеккә сәләтле төбәкләренең берсе. Моның шулай булуын Россия Хөкүмәте генә түгел, ә чит ил вәкилләре дә ассызыклый. Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов шәхесе исә чит ил вәкилләренә үзара хезмәттәшлекнең ышанычлы һәм нәтиҗәле булачагына гарантия бирә.

Бу аңлашыла да, чөнки Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов чит илләр белән элемтәләрне җәелдерү, әлеге төбәкләрдә Татарстан товарларын таныту һәм республикага инвестицияләр җәлеп итү белән шәхсән үзе шөгыльләнә. Бу эшчәнлек аеруча мөһим юнәлешләрдән санала һәм, илдә катлаулы икътисади вәзгыять хөкем сөрүгә карамастан, уңай нәтиҗәләргә китерә.

Мәсәлән, Татарстан лидерының бу атнада Әзербайҗанга кылган эшлекле сәфәрен генә алыйк. Алар Әзербайҗан Президенты Илһам Алиев белән үзара хезмәттәшлекне ныгыту турында фикер алышты. Шунысын билгеләп үтү кирәк, Татарстан һәм Әзербайҗан арасындагы эшлекле мөнәсәбәтләрнең тарихы шактый озын. Хәзерге вакытта ике арада сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек буенча хөкүмәтара комиссия эшли, Әзербайҗанда Татарстан вәкиллеге булдырылган. Әле алай гына да түгел, Казан һәм Баку арасында турыдан-туры авиаочышлар оештырыла. Эшмәкәрлек тармагына килгәндә исә, бүгенге көндә Татарстанда Әзербайҗан инвестицияләре катнашында 25 предприятие эшли.   — Татарстан һәм Әзербайҗан арасында үзара хезмәттәшлекне җәелдерү өчен бик зур мөмкинлекләр бар. Сәнәгать тармагы белән бәйле элемтәләрне ныгыту аеруча мөһим дип саныйм. Нефть һәм химия, машина төзелеше, авыл хуҗалыгы һәм көнкүреш техникасы җитештерү тармакларында да тәҗрибә уртаклашу кирәк. Хәзерге вакытта төп максат – бердәм көч белән сәүдә әйләнешен арттыру һәм аны тагын да киңәйтү, — дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.   Шулай да, әлеге сәфәрнең иң мөһим өлеше – Гянджин машина заводында “КАМАЗ” машиналары җыю линиясен эшләтеп җибәрү булгандыр, мөгаен. Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, әлеге яңа юнәлеш халыкны тотрыклы эш урыннары һәм яхшы хезмәт хакы белән тәэмин итәчәк.   Рөстәм Миңнеханов, гомумән, “КАМАЗ”ның позицияләрен халыкара дәрәҗәдә ныгытуга аеруча зур игътибар бирә, чөнки әлеге завод йөк машиналары җитештерү буенча Россиядә беренче урынны тота. Бу эшчәнлек “КАМАЗ”ны үстерү һәм камилләштерүдә дә зур роль уйнаячак. Шунысын да исегезгә төшерәбез: күптән түгел Казанда уздырылган Россия-Индонезия форумында Рөстәм Миңнеханов Индонезиядә дә “КАМАЗ” җитештерә башлау тәкъдиме белән чыккан иде, дип хәбәр итә "Интертат".


| 16.04.2015

Бергәлек эш бәрәкәтле

$
0
0
17.04.2015 Җәмгыять
21 апрель көне көнне җирле үзидарә хезмәткәрләре үзләренең профессиональ бәйрәмнәрен билгеләп үтәрләр.

Бу әлегә яшь бәйрәм, өченче тапкыр гына билгеләнә. Җирле үзидарә - ул халык белән хөкүмәт арасындагы күпер дисәк тә, дөрес булыр, алар бик күп нәрсә өчен җаваплы, бигрәк тә авыл җирендә. Авыл бит ул зур бер хуҗалык, һәм ул хуҗалыкның төзеклеге, ныклыгы хуҗадан тора. Ә хуҗа ролен, әлбәттә, авыл администрациясе башлыгы үти. Безнең төбәктәге татар авыллары башлыклары бүгенгә барысы да үз вазифаларын намус белән үти торган эшчән, гадел, лаеклы җитәкчеләр һәм һәркайсын язып чыгарга була. Бәйрәм уңаеннан без Спас районындагы иң зур авыл – Татар Моклокасы башлыгы Салех Щегалев белән әңгәмә кордык. Ул 14 ел инде авылны җитәкли. Һәм әңгәмәбез дә шул дәвердә эшләнгән эшләр, авыл тормышы турында барды.

- Салех Сафинович, 2001 елда сез бу урынга сайланганда авылда халык саны күпме иде һәм хәзер күпме?   - Мин февральдә сайландым, ул чакта авылда 1650 кеше яши иде. Бүгенгә даими яшәүчеләр саны якынча 800, ә теркәлгәннәр 1120. Картлар вафат була, яшьләр китә, шулай халык саны кими бара. Туйлар юк диярлек, булса да, биредә туй итеп, яшәргә шәһәргә китәләр, туучылар саны да бик аз, быел нибары бер бала туып тора. Аяныч, әлбәттә, әмма без хәл итә торган мәсьәлә түгел шул бу.    - Сезнең авыл районда иң зурымы?   - Әйе, мәйдан буенча да, халык саны буенча да безнең авыл ра-йонда гына түгел, тирә-якта да иң зур дип санала. Авылның мәйданы 270 гектарга якын. Бүгенгә барлык социаль объектлар – мәктәп, поч-та, китапханә, мәдәният йорты, көндезге стационар уңышлы гына эшләп киләләр. Ике мәчетебез, янгын депосы бар. Халыкка ике райпо һәм биш шәхси кибет хезмәт күрсәтә.   - Колхоз юк бит инде хәзер, халык ничек итеп көн күрә?   - Бездә балтачылар күп бит, алар бригадалар булдырып, авылларда эшләп йөриләр, Мәскәүгә китеп вахта буенча эшләүчеләр дә бар. Авылның социаль объектларында байтак кеше эшли, хатын-кыз арасында район үзәгенә йөреп эшләүчеләр дә аз түгел, терлек асрап көн күрүчеләр дә бар.   - Авыл тулаем газлаштырылганмы, сулар, юллар ни хәлдә?   - Газлаштыру безнең авылда әле 1999 елда башланса да, бер урамга гына газ кергән иде, ә тулаем бу эш берәр ел элек кенә тәмамланды. Барлык документацияне администрация эшләде, халык соңгы имзаны гына куйдырды, болай итү күпкә уңайлырак булды һәм эшне тизәйтте. Проектлар халык исәбенә, ә урам газүткәргече тулаем өлкә бюджеты биргән акчага эшләнде.    Юлларга килгәндә, күбесе урамнарга вак таш түшәлде инде, быел “Җирле инициативаларга ярдәм” программасы кысаларында Новая урамына вак таш түшәлер (818 м.). Школьная урамының 540 метры әлегә бернисез, анда да вак таш салырбыз. Шул программа буенча үткән елда мәдәният йортын ремонтладык. Нибары 1 млн. 400 мең сум акча тотылды, шуның 360 меңен спонсорлар, 480 меңен район, калганын өлкә бирде. Суүткәргечнең озынлыгы 22 километрдан артык һәм искергән инде, анысын да акрын гына ремонтлыйбыз, 5 км. инде алышынды.   - Салех Сафинович, эшегездә нинди иң зур проблемалар килеп чыга?   - Иң зур проблема – финансларның җитешмәве. Шулай да туган мәсьәләләрне чишә барабыз, халык бездә аңлаучан, эшләп була аның белән. Спонсорлар да ярдәм итә тора, рәхмәт үзләренә. Әле менә Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек эшләре алып барабыз – күптән түгел мәктәптә ветераннарга медальләр тапшырдык, һәйкәлгә декоратив ремонт ясалыр. Сугыш ветераннары бездә өчәү генә калды, ә мин эшли башлаганда аларның саны 17 иде.   Клуб, китапханә, мәктәп белән тыгыз элемтәдә эшлибез, әлбәттә. Менә мәктәп белән бергә Җиңү аллеясы утыртырга планлаштырабыз. Авылны төзекләндерү эшләре даими алып барыла, җәйгә клумбалар эшләргә дә ниятләнәбез. Иң мөһиме – халык белән бергәләшеп эшлибез, шундый эш кенә бит бәрәкәтле була. Җиңү бәйрәме узгач, сабан туена әзерләнә башларбыз, ул бездә 12 июньдә узар   - Салех әфәнде, әңгәмәгез өчен рәхмәт, киләчәк бәйрәмегез белән котлап, сезгә һәм администрация хезмәткәрләренә уңышлар телибез.   Ахырда Салех Сафа улының үзе турында да берәр сүз әйтеп үтик әле. Ул биредә туып-үскән, авылының чын патриоты. Горький авыл хуҗалыгы институтын тәмамлагач, 1984 елдан алып колхозда баш инженер булып эшләгән, аннары халык аңа авыл язмышын ышанып тапшырган һәм ул бу ышанычныбүгенгә тикле аклап килә, шулай булмаса, кабат сайламаслар иде үзен. Хатыны Рәйханә белән ике бала тәрбияләп үстергәннәр, алар гаиләләре белән шәһәрдә яшиләр. Әби-бабай да булып өлгергәннәр инде.   Салех әфәнденең оештыру сәләте зур, намусы пакь, ул бигрәк киң күңелле, кунакчыл кеше, шуңадыр да биредә еш кына өлкә күләмендәге төрле милли-мәдәни чаралар да уза. Алар клубтамы, мәктәптәме була – глава һәрчак беренче ярдәмче һәм вакыйганың уртасында кайный. Менә шундый җитәкчеләрнең тырышлыгы белән авылларыбыз гөрләп яши әле.  
Наилә ЖИҺАНШИНА

|

Самарада XIX төбәкара “Татар балалары җырлый” фестивале үткәрелде (ФОТО)

$
0
0
18.04.2015 Мәдәният
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чараны өлкә мәдәният министрлыгы, Самара шәһәре мәгариф бүлеге, Халыклар дуслыгы йорты һәм татар милли мәдәни оешмалары ярдәмендә Самара шәһәренең милли-мәдәни автономиясе оештырды. Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәткәрләре фестивальгә кадерле кунаклар буларак чакырылган иде.

“Яктылык” татар мәктәбе әзерләгән “Безнең бурыч” дип аталган хореографик- вокаль композиция Сабан туе күренеше белән башланып китте. Бу Камышлыда булган хәл, чөнки сугыш башланган якшәмбе көнне - 22 июньдә анда гына түгел, башка татар авылларында да сабантуйлар гөрләгән бит.  Бәйрәмчә киенгән халык мәйданда шау-гөр килә. Кемдер бии, кемдер милли уеннарыбызны уйный. Шулчак: “Сугыш башланган!” - дигән хәбәр ишетелә, халык тынып радиоалгычтан Молотовның шомлы сүзләрен тыңлый...

Ир-егетләр саубуллаша,  Бар да китә сугышка. Кулларына корал алып, Басалар алар сафка... Мәйдан зар-елау, җыр һәм гармун тавышларына күмелә.  Озатып вокзаллар                                 каршында,  Маңгайдан үптеләр аналар, Тузанлы юллардан үттеләр  Дөньяны күрмәгән балалар ...   «Яктылык»лыларның беренче ноталарыннан ук зал җитдиләнеп китте, һәркем үзенең сугыш кырыннан кайта алмаган туганнарын исенә төшерде. Ә сәхнәдә вакыйгалар яшен тизлегендә үзгәрә тора. Менә инде ирләрен озаткан хатыннар башларын иеп, кырыс йөзләрен җиргә төбәделәр. Берничә секундка залда да, сәхнәдә дә тынлык урнашты. Берсүзсез аңлады халык: “Нишләргә?! Ничек яшәргә хәзер?!” - дип уйлый ялгыз хатыннар. Ачу һәм нәфрәт тулы күзләр залга төбәлә, ә аяклары дөбер-дөбер тыпырдый башлый... Бу тыпырдауда көне-төне эшләү гайрәте тә, сугышны җиңәрдәй көч тә, дошман белән көрәшкә киткән ирләрен мәңге көтәргә әзер булу нияте дә бар иде.    Шул мизгелдә сәхнәдә ак күлмәк кигән егетләр пәйда була. Каен кебек зифа егетләр арасында “Ана” (башлап биюче Әдилә Рәхимова) йөри...   ...Каеннарны кочты ана,  Каенлыкта ул адашты, Кайрыларын сыйпый-назлый  “Балам” диеп ул саташты...   Бу мизгелләрдә залда күз яшьләрен яшерергә тырышучы бер мин генә түгел идем. “Ана” башын тотып-тотып елады, кулларын күтәреп Ходайга ялварды, каеннар арасыннан улын эзләде, ә ул кайтмады...   Безнең халык бердәм булып, Күтәрелде дошманга. Тар-мар итеп илбасарны, Куып китте Берлинга...   Радиоалгычтан Левитан тавышы ишетелә:”...Германия полностью разгромлена”, ә сәхнә артыннан: ”Кайталар, кайталар!” тавышы ишетелә. Шул мизгелләрдә сәхнәгә медальләрен ялтыратып чын сугыш ветераннары күтәрелде. Бу уңышлы алым гамәл белән сәхнәдәгене кушып җибәргәндәй булды. Укучылар ветераннарга бүләкләр тапшырганнан соң да әле картлар аларның кулларыннан тотып, җибәрергә теләмичә күз яшьләре аша рәхмәтләрен җиткерделәр. Бу вакытта зал урыныннан кубып кул чапты.   Җиңү! Нинди зур бәйрәм бу! Ничек инде “Ярмәк вагы”на сиптермичә түзәргә! Китте бию, китте җыр! Ничек килештерәләр бит “яктылык”лылар! Иске Ярмәкнең “Ак каен” ансамблен уздыралар дип әйтеп булмаса да, чамалары килгән! Бу мизгелләрдә залның нишләгәнен күрсәгез икән!    “Аулак өй” күренешенә кертелгән күпсанлы татар гореф-гадәтләре, уеннары һәм җыр-биюләр дә, совет чорын тасвирлаучы “Яблочко” да, 3 - 4 сыйныф балаларының “Бәхетле балачак” биюе дә, мәктәпкәчә әзерлек төркеменә йөрүче нәниләрнең чыгышы да, җырлар да, сугыш турындагы шигырьләр дә бер тында, бер рухта үтте. Тәнәфессез, озак сүз куертып тормыйча, номерларны игълан итмичә генә сәхнәгә йөгереп чыккан, йөгереп кергән балалар артыннан күз иярмәде. Менә бу фестиваль! Менә бу триумф булды!    Ә иң мөһиме - арабызда утырган рус һәм башка милләт кешеләре дә бу композицияне аңлап, фестивальнең ахырына кадәр йотлыгып карадылар, ә ахырда Самараның берләштерелгән мәгариф идарәсенең өзлексез коллекцион белем бирү бүлеге җитәкчесе Евгений Астахов, Халыклар дуслыгы йортының информация бүлеге хезмәткәре Светлана Воробьева фестивальгә зур бәя биргәннәр, татар мәктәбен шәһәребезнең иң яхшы иҗат мәктәпләре белән тиңләгәннәр, дип әйтүчеләр булды.    Бөек Ватан сугышының 70 еллыгына шундый зур һәм катлаулы теманы күтәреп, тулы һәм эчтәлекле хореографик-музыкаль композиция әзерләгән “Яктылык” татар мәктәбе укытучылары - идеясен биргән Асия СӘЙФЕТДИНОВА, сценарийны язучы Линар АБСАТТАРОВ, биюләрне сәхнәгә куючы хореографлар Инзилә ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА һәм Алия ГАЗИЗОВА яңа программа турында менә ниләр сөйләделәр.   Асия СӘЙФЕТДИНОВА: “Фестивальне караганнан соң директорыбыз Радик Рифкать улы Газизов: “Киләсе елларда нәрсә белән гаҗәпләндерә алырбыз инде, белмим. Моңардан яхшырак булырга мөмкин дә түгелдер”, - дигән иде. Ләкин яңа идеяләр туа башлады инде, Аллаһы кушса, аларны да тормышка ашырырбыз. Ә бу композиция 2014 елның мартында ук башыма килде.   Казан телевидениесеннән “Аулак өй” фольклор композициясен карап утырам. Сугыш вакыты. Кем бәйли, кем чигә, кемдер җыр суза. Ә бер хатын (үзе яза белми, күрәсең) яшүсмер баласыннан фронтка хат яздыра. Шул мизгелдә күз алдыма үзебезнең мәктәп балалары килеп басты. Әһә, ана роленә Ирида Йосыпова туры килер иде. Ә чигү-бәйләүне безнең “Йолдыз” бию театры балалары бик оста булдыра...   Шул төнне мин йокламадым диярлек. Ә иртән мәктәпкә килү белән Линар Сәгыйровичны эзләп таптым да барысын да түкми-чәчми сөйләп бирдем. “Әле вакытыбыз юк, чыгарылыш кичәләре уздырырга кирәк. Ләкин башыңа оеткы салам, уйлый тор”, - дидем.   Бу уку елы башында ул миңа инде әзер сценарий китереп тоттырды. Мин аны үзем укыйм, үзем елыйм, шундый эчтәлекле, шундый матур. Ә ахырда: “Юк, Линар, булмый бу. Безнең ярымтатар, ярымрус телендә сөйләшүче балалар моны булдыра алмас. Безгә җырлы-биюле композиция кирәк”, - дигәч, ул тагын уйларга китте. Ике атна эчендә икенче, менә нәкъ сез күргән сценарий туды. Безнең Линар - бик талантлы егет бит ул, зәвыклы, нечкә күңелле, матурлыкны күрә белә торган кеше”.   Инзилә ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА: “Без Алия Газизова белән сценарийны укыдык та “аһ” иттек. Мин күп еллар “Ялкынлы яшьлек” ансамблендә хореограф булып эшләгән каенатам  Рәшит Гыйззәтуллинны һәм энемне ярдәмгә алып килдем. Балачагымда Түбән Кама шәһәренең “Нәүрүз” бию театрында шөгыльләнгәндә өйрәнгәннәрем дә кирәк булып чыкты. Сез алда әйтеп үткән дөбер-дөбер бию - ул “сухопляс”  дип атала. Чыннан да, аның тәэсире зур булды кебек, барыбызга да бик ошады. Вак-вак басып дөбердәү ул сугыш вакытында тылда эшләүче, балалар үстерүче аналарның эчке халәтен тасвирлады. Укучы балаларга чын күңелемнән рәхмәт әйтәсем килә, ял көннәрендә, каникулларда беркая да китмичә көн саен репетицияләргә йөрүләре, биюләрнең яңа алымнарын тырышып-тырышып өйрәнүләре, шундый зур программаны, 230 бала катнашындагы фестивальнең барлык биюләрен чиста итеп, ялгышсыз башкаруларын зур уңыш дип саныйм. Ә алар берсе дә гади генә түгел бит. “Ярмәк вагы” гына да ни тора!"   Асия СӘЙФЕТДИНОВА: “Безнең мәктәптә Салават Хәкимов исемле малай укый. Ул үзе бик талантлы, ләкин репетицияләргә йөрергә яратмый. Җәйге каникулларга Иске Ярмәктә яшәүче әбиләренә кайтып киткәндә мин аңа әйттем: “Салават, ярар, биергә теләмисең икән, без сине җәйге экспедициягә җибәрәбез. Син авылдан “Ярмәк вагы”н өйрәнеп кайт, аннары безгә дә өйрәтерсең!”   Салават Иске Ярмәктә яшәүче Мәрьям Маннан кызы Шәфигуллина янына йөреп, барысын да төгәл өйрәнеп, хәтта видеога яздырып алып кайтты һәм Инзилә апасына биюнең бөтен алымнарын күрсәтте. Үзе дә биергә риза булды.  Шуннан соң без, “Ак каен” ансамбленнән рөхсәт сорап, балаларыбызны да вакка биергә өйрәтә башладык. Нәрсә килеп чыкканнын күрдегез инде".   Линар АБСАТТАРОВ: “Иҗат кешеләре барысы да шундыйдыр инде. Асия Гусмановна башыма “оеткы” салып куйганнан соң, мин китап укысам да, кино карасам да, телевизорны кабызсам да, күземә яңа композициябезнең детальләре күренә иде. Информация тупланган саен ул тулы композициягә әверелә барды. Бирелгән темага мәгълүмат башыма үзеннән-үзе килеп керә сыман. Менә композициябезне “Безнең бурыч” дип атау да очраклы хәл түгел бит. Чөнки безнең бурыч - ул балаларыбызны дөрес итеп тәрбияләп үстерү, гореф-гадәтләребезне саклап яшәү, җыр-биюләребезне буыннан-буынга күчереп бару, сугыш һәм хезмәт ветераннарыбызны хөрмәтләү һәм ярдәм итү...”    Асия СӘЙФЕТДИНОВА: “Сугышка китү күренешен, сугыш вакытындагы авыр тормышны тасвирлаганда алты-җиде ел элек тектергән иң иске костюмнарыбызны табып алдык. Шуның белән композициябез отты гына. Ә ялгыз ана (Ирида Йосыпова башкаруында) малаен беренче сыйныф укучысы Руслан Сәлахов шулкадәр оста уйнады ки, аны күреп, барысы да елады. Ә бәлки ул уйнамагандыр, чыннан да сугыш башлана дип куркып, Ириданың итәгенә чытырдап ябышкандыр, шул мизгелдә зур зәңгәр күзләреннән мөлдерәп яшьләр агып чыккандыр...”   Самара шәһәренең татар милли-мәдәи автономиясе рәисе Рифкать ХУҖИН: “Мин ул малай турында чын артист бу, дип уйлап куйдым. Аның күз яшьләрен күргән залдагы бер кеше дә битараф кала алмады, минемчә.   Чыннан да, быелгы фестиваль башка еллардагыга караганда эчтәлеклерәк, матуррак үтте, дип саныйм. Монда татар оешмаларының оештыру эше һәм матди ярдәме генә тигәндер. Ә калганын мәктәп укытучылары һәм укучылары башкарып чыкты. Шуның өчен “Яктылык” мәктәбе җитәкчелегенә, шушы бәйрәмне сәхнәгә куйган хореографлар Инзилә Гыйззәтуллина һәм Алия Газизовага, сценарий язучы, гармунда уйнаучы, җырчы һәм әдәби талант иясе Линар Абсаттаровка, хор белән җырларга өйрәтүче Алинә Шәмсетдиновага, идеясен уйлап чыгаручы, балаларны “Ярмәк вагы” биюенә читек чолгавычлары, кулъяулыклар чигәргә өйрәтүче Асия Сәйфетдиновага һәм чиксез талант ияләре - “Яктылык” мәктәбе укучыларына рәхмәтләремне белдерәм. Киләсе фестивальләргә кадәр!"   Югарыдагы фотода Әдилә РӘХИМОВА.      Мәктәпкәчә яшьтәге балалар биюе (башлап биюче Әминә КАНЮКАЕВА).     "Ярмәк вагы".     Автор фотосурәтләре.  
Эльмира ШӘВӘЛИЕВА

16 | 18.04.2015

Балабыз тугач, ирем белән мөнәсәбәтләр әллә нишләде...

$
0
0
18.04.2015 Ир белән хатын
Мин Зөфәргә яратып чыктым. Утыз ел элек булды бу хәл. Ул вакытта матур хыяллар, изге теләкләр белән кавыштык. Әмма бала тугач, арадагы мөнәсәбәтләр әллә нишләде. Зөфәр салгалый башлады. Өйдә әле ыжгырып торган каенана да бар. Бер дә үзебез теләгәнчә яшәп булмады.

Кайчак эштән иртәрәк кайтып, ятып та торасым килә иде. Ирем белән үзебезчә генә яшәр­гә теләсәк тә, Зөфәр әнкәсен ташлап китә алмады. Арабызга әнкәй җитәрлек тыкшынды. Ирем эчүен дәвам итте. Анысына да ияләнеп беткән идем инде. Ә бер көнне күгемне кара болыт каплады. Зөфәр билгесез кеше­ләр белән сүзгә килгән дә, алар аны кыйнап ташлаганнар. Бу хакта безгә хәбәр ишетелгәндә, Зөфәрнең тәне суынган иде инде.

  Ирем  үлгәч, кая барырга да белмәдем. Каенанам да бергә яши алмаячагыбызны әйтте. Авылга үз әти-әнием янына китәр идем дә, анда гаиләсе белән абый яши. Шулай итеп, урам чатында калдым. Баламны җитәк­ләп автобус көтеп торганда, бер машина килеп туктады. “Яңгыр бит. Әйдә, утырыгыз”, – диде руль артындагы ир-ат. Без дәшми генә кереп утырдык. “Кая барасыз?” – ди бу. “Барыр җирем юк. Ирем үлде. Әткәй белән әнкәй янына кайтып карыйм инде”, – дим. Шофер күрше генә авылныкы булып чыкты. “Мин синең апаңны беләм”, – ди бу. Фаяз безне туган авылыма озатып куйды да  кире кайтып китте.   Ә кичкә таба әнисен ияртеп өебезгә килеп керде ул. Шулай итеп, мин күрше авылдагы Фаязның хатынына әйләнеп куйдым. Матур гына яшәп киттек. Бер-бер артлы ике балабыз туды. Олы улым Айзат та бу йортта кимсетү күрмәде. Тормыш үз көенчә  барганда ишегебезне тагын кайгы җиле шакыды. Айзат суга батып үлгән. Бу хәсрәтне бик авыр кичердем. Бар юанычым булып кече улым белән кызым калды.   Гел елап утырмас өчен, кеше арасында булыйм дип, эшкә чыктым. Гөнаһ шомлыгына, беренче көннән үк бер ир-атның миңа күзе төшкәнен сизеп алдым. Аның белән бик тиз дусларга әйләндек. Бер елдан соң мин Ринатсыз яшәүне күз алдына да китерергә курка башладым. Бу хәлләр иремә ишетелгән икән. Ул аны-моны әйтеп тормады, каядыр чыгып югалды. Ике көннән бакча башында асылынган гәүдәсен табып алдык. Иремнең минем аркада үз-үзенә кул салганын белгәнгә, бу хәсрәтне кичерү бик тә авыр булды. Менә шулчакта миңа бернинди Ринат та кирәк түгеллеген аңладым. Мин бит авыр чагымда ярдәм кулы сузып, мине гаиләсенә алган, баламны яратып, тәрбияләп үстергән, ике сабыемның әтисен генә яратам икән. Иремнең ашлары узгач, Ринат белән араларны өзәргә булдым. Аның гаиләсе, балалары бар. Ул бер сүз дә әйтмичә китеп барды. Ә өенә кайтканда Ринат машинасы белән каршы як полосага чыгып, “КамАЗ” астына кергән. Фаҗига булганмы бу, әллә ул да үзен үземе...    Ә мин үземнең кайгы-хәсрәт алып килүче хатын икәнемне аңладым. Бу хәлләрдән соң сәламәтлегем начараеп, урын өстенә калдым. Башымда бер генә агармаган чәчем дә калмады. Кулларым калтырый торганга әйләнде. Хастаханәдә ятканда күршем Наҗия апа мине аякка бастырды. “Син бик күп гөнаһ кылгансың. Яшисең килсә,  изгелек кыл”, – ди бу. Аның сүзләре миңа көч бирде. Хастаханәдән чыгуга Ринатның хатыны янына барып гафу үтендем. Күңелгә бераз җиңел булып китте. Шуннан соң мәдрәсәгә укырга кердем. Догалар өйрәнә башлагач, дөньяга бөтенләй башкача карый башладым. Узган ел авылда ятим калган 10 һәм 12 яшьлек баланы үземә тәрбиягә алдым. Хәзер шулар белән мәш килеп яшим.   Ял саен үземнең балаларым да кайтып йөри. Олыгаеп барган мәлдә, күңелемә бераз тынычлык таптым. Элек белми һәм белеп кылган гөнаһларым өчен бик үкенәм. Минем язмышым башкаларга гыйбрәт булсын иде. Янәшәмдәге ирләрнең гомере аянычлы тәмамлануына әле дә үземне гаеплим. Беренче иремә бераз игътибарлы булып яшә­сәм, бәлки без гомер көзләренә бергә керер идек. Ялгыз калган чакта әллә ниләр уйлыйм. Әмма башымдагы кирәк­мәгән уйларны янымда бөтерелеп йөрүче чәчәк кебек ике кызым, “әбием” дип торган оныкларым куып тарата. Тик...   Рәмзия.
---

--- | 18.04.2015

Ни өчен урыс балалары, мәктәптә дистә ел татар теле өйрәнеп тә, татарча сөйләшә алмый?

$
0
0
18.04.2015 Мәгариф
Татар теле шундый катлаулымы, әллә соң өйрәтә белмибезме? КФУдагы татар теле укыту кафедрасы доценты, Казандагы 41нче мәктәптә һәм 27нче гимназиядә татар теле укытучы Николай Максимов янына беренче чиратта әлеге сорауларга җавап эзләп килдем. Әңгәмә барышында бүтән сораулар да туды.

– Флера Сафиуллина белән Игорь Литвиновның урыс балаларына татар телен өйрә­түгә багышланган дәреслек­ләре бар иде. Укыту метод-ысулла­ры­ның аермасы нәрсә­дә? Нинди кимчелек­ләре бар?

  – Дөресен әйтим: Сафиуллина да, Литвинов та аның методын эшли алмады. Чөнки ул эшнең беренче этабы гына, тиз-тиз генә дәрес­лекләр булдырырга кирәк иде. Җентекләп эшләргә аларның вакыты да булмады. Укытучылар да юк иде. Дәреслекләр язылды, ләкин бер дәреслеккә дә методик яр­дәмлек эшләнмәде. Литвинов дә­реслеге сөйләм үрнәкләре булуы белән аерылып тора. Флера ханымныкында да диалог дип бирелгән үрнәкләр бар. Ләкин алар сорау-җавап, сорау-җавап­тан гына тора. Бу диалог түгел, сорау алу булып кына кала. Диалог булсын өчен, син җавап бирәсең дә, аңла­ганыңны раслап, сорау да бирәсең. Әйтик, синең исемең ничек, дип сорагач, минем исемем – Рәшит, дип җавап бирәсең дә, ә синең исемең ничек, дип кайтарып со­рыйсың. Менә шулайрак оештырылырга тиеш аралашу, әңгәмә. Кыскасы, сөйләм яңалыгы кертелеп барылырга, сөй­ләм үс­те­релергә тиеш. Әгәр шулай корылмаса, ул диалог-әңгәмә булмый. Баштан ук диалог формасына китерүче булмады. Тел өйрәтергә алынучыларның төп хатасы бу.   – “Ана теле” он-лайн программасы буенча уку тәрбия­челәргә, укытучыларга мәҗ­бүри куелган дип ишеткәнем бар. Моны ничек аңларга?   – Бөгелмәгә, Азнакайга семинарга баргач, татар теле укытучы­ларының миңа беренче соравы шул булды: әлеге “Ана теле” он-лайн электрон дәреслеген төзүдә Сез катнаштыгызмы? Юк, дим. Шулай дигәч, нигә Казан безне мыс­кыл итә, дип аптырыйлар. Чынбарлыкта, әлеге программага кереп, аны өйрәнүчеләр бик аз. Ләкин Мәгариф министрлыгы кеше­лә­ренә дә, аны эшләүчеләргә дә анда кереп шөгыльләнәләр дигән күр­сәткеч-сан кирәк. Чит илләрдән берән-сәрән керүче­ләрне исәпкә алмаганда, аңа урыслар да, мәктәп балалары да керми. Шулай аз кергәч, татар теле укытучыларына “нагрузка” биргәннәр. Әйтик, 15-20 ел эшләгән татар теле укытучысы шул мәктәптәге урыс хатын-кы­зының исем-фамилиясе белән керә дә, шуның өчен эшли. “Тугыз дә­рәҗәгә хәтле эшләргә кирәк, төн­нәр буе шуны эшләп утырабыз”,– дип зар елый укытучылар. Әле бер генә түгел, ике урыс кешесе исе­меннән эшләргә кирәк. Тәрбияче­ләргә дә шулай куелган: татар тәрбиячесе урыс тәрбиячесе өчен эшли. Мәгариф министрлыгы районнарга “йөк­ләмә” җиткерә: сезнең районнан быел шуның хәтле кеше әлеге программага керергә тиеш. “Ана теле” он-лайн програм­ма­сының эш нәтиҗәсе бу. Күз буяу дип кенә әйтү аз моны.   – Ә менә Чехиядә берничә тел укыту бик яхшы куелган диләр.   – Анда балалар полилингваль программа буенча укый. Әнә Татарстанда ачылган төрек лицей­ларының да программалары шун­дый иде. Татар теленә – дүрт сә­гать, инглиз теленә уналты сә­гать бирәләр, бөтен фән­нәрне диярлек инглиз телендә укыйлар иде. Нигә татар теленә дүрт кенә сәгать, чөнки укучы­ларның барысы да диярлек татар балалары. Төрекләр полилингваль про­грам­ма буенча укытты.   – Казанда күп тел өйрәтүгә корылган андый программа буенча эшләүче мәктәпләр күп­ме?   – Министрлык мәктәпләргә дүрт төрле программа буенча эшләргә рөхсәт итә. Мәктәпләр үзләре сайлап ала. Шунысы кызганыч: мәктәпләр татар теленә иң аз сәгатьләр бирелгән программаны кабул итә. Хәзер бер генә мәктәп-гимназиядә дә атнасына биш сәгать татар теле укытучы калмады бугай инде. Шулай булгач кайдан килеп полилингваль мәктәп булсын ул?!   – Сингапур методы турында нәрсә әйтерсез?   – Чынбарлыкта андый метод юк. Министрлык дәрәҗәсендә өстән төшерелә ул. Сингапур укуларына мәктәп директорларын, завучларын чакыралар да, шуның буенча эшләгез, диләр. Хәзер укытучы буталып бетте. Сингапурдан килеп укытып йөргән кешеләр дә аның нәрсә икәнен белми. Ул методмы, методикамы, технологияме дип сорыйсың – нәрсә икәнен үзләре дә белми. Ул дәрестә, билгеле бер этапта кулланыла торган элемент кына. Гадәттә татар теле укытучыларына махсус курслар үткәрелә. Укытучылар, мәктәбенә кайткач, шуның буенча эшләргә тиеш. Дүртәрләп утырталар да, имеш, лидер әзерлиләр. Тик дүрт баланың берсе генә эшли. Калганнары рәхәтләнеп утыра. Балаларны надан калдыруның бер юлы гына бу. Файдасына караганда, аның зыяны күбрәк. Укытучылар шул форма белән эшләмәсә, яңалыгы юк булып чыга, урын ала алмый. Татар телен укыту методикасы кайда? Укытучыда милли горурлык булырга тиеш. Киресенчә, безнекеләр үзләре Сингапурга барып ничек укытырга кирәклеген өйрәтә ала.   – Укучыларны катлаулы кушма җөмләләргә анализ ясый белергә өйрәтү нәрсәгә кирәк? Әмирхан Еники, Лев Толстой тәрбиялибез дип уйлыйлармы икән?   – Алар да грамматиканы белеп язмаган. Мин кушма җөмлә синтаксисын бөтенләй әйтмим. Ләкин бала беренче сыйныфтан башлап кушма җөмлә кулланып сөйли. Мин Казанда яшим, мин яшәгән шәһәр бик матур, дип әйтә ул. Бу инде синтетик иярчен җөмләле кушма җөмлә. Аның терминны белүе мәҗбүри түгел, ләкин бу җөмләне әйтә белергә тиеш. Аны анализларга да тиеш түгел, минемчә. Мәсәлән, мин язам, Марат укый, дип әйтә бит ул сөй­ләшкән вакытта. Бу инде тезмә кушма җөмлә. Ул үзеннән-үзе килеп чыга. Әйтик, мин беләм: әни миңа бүләк алып кайта, ди бала. Бу да кушма җөмлә. Аны өйрәтергә генә кирәк. Интонация белән бирелә ул. Җөмләне анализлый белү тормышта кирәк түгел. Ул татар теле, урыс теле укытучылары өчен, филолог­ларга кирәк. Ике яшьлек бала сөйләшә башлый. Грамматиканы белмәсә дә, дөрес итеп әйтә. Җип-җиңел ул – сөй­ләшергә өйрәтү. Мәктәп дәрес­лекләрен карагыз: башта теория, аннан күнегүләр бирелә. Урыс баласына да материал шундый тәртиптә өйрәтелә. Шул ук вакытта татар балалары да матур, дөрес итеп сөйләшә белергә тиеш. Дәреслектә сөйләм юк бит. Укучы балалар гына түгел, студентлар да үзе турында яза белми. Грамматиканы үтә ул, әмма аны сөй­ләмендә кулланмый. Сөйлә­мендә кулланмагач, өйрәтүдән файда юк. Төп максат – баланы матур сөйлә­шергә, фикер йөртергә өйрәтү. Сөйләшә белү – ярты бәхет ул. Кеше матур итеп аралаша, фикерен җиткерә белергә тиеш. Шул чагында гына ул дәрәҗәгә ирешә. Күл­мәгеңә карап түгел, сөйләмеңә карап бәя бирәләр. Кеше сөйләшә белә икән, димәк, яза-анализлый да белә.   – Сез, урыс баласына, татарча аралашу өчен, 700 сүзне, телебездә булган утыз сөйләм калыбын белү җитә, дисез. Үз технологиягезне кыскача гына аңлатып китегез әле. Әллә аны метод дип әйтү дөресрәкме?   – Телгә өйрәтү ысул-метод та, методика да түгел, технология ул. Технологик процесс. Беренче класста татар телен өйрәнә башлаган бала унберенче класстан татарча яхшы аралаша, дөрес итеп яза белүче кеше булып чыгарга, технологик күренеш-хәл менә шулай тәмамланырга тиеш.   – 700 сүз кирәклеген кайдан исәпләп чыгардыгыз?   – Бу бик гади. Татар телендә ничә сорау сүз бар? Кем, нәрсә, нинди, кайсы, ничек, ничә, нигә, кайчан, нишли, нишләми. Бетте. Сүзлеккә ничә мең сүз тупланса да, шул сорауларга гына җавап бирә. Сөйләм процессында иң еш кулланыла торган сүз – фигыль формасы ул. Фигыльләрне берләш­те­рергә кирәк. Әйтик, хәрәкәтне белдерүче фигыльләр бар. Бару, кайту, керү, чыгу, менү, төшү, килү, китү, эшләү, ясау. Бетте, башка юк. Монда бөтен нәрсә хәрәкәтне белдерә. Кемдер каядыр бара, чыга, эшли, менә, төшә, кайта... Гел шул түгәрәктә. Төп фигыльләр болар. Хәрәкәтне белдерә торган фигыльләргә тукталыйк. Әйтик, барам – кайчан, кем белән, нәр­сәдә, ничәдә, ничек. Менә шушы сорауларга алда телгә алган фи­гыльләр җавап бирә. Тагын бер­ничә калып – уйлау, мөнәсәбәт фигыльләре бар. Менә шуларга нигезләнеп сөйләм калыбы тө­зелә. Болар бөтенесе утызга сыеп бетә. Мәсәлән, телче галим Зәкиев, 52 калып бар дип, мине­келәрне бераз киңәйтергә тәкъ­дим итте. “Синтаксик нигездә генә сөй­лә­шергә өйрәтергә мөм­кин. Яшьрәк вакытым булса, синең эшне дәвам итеп, урыс балаларына дәреслек төзергә үзем дә алыныр идем. Элек дәреслек төзергә алынучылар синтаксик нигезне аңлап бетермәде”, – дип үзенең хуп­ла­вын җиткерде.   Мөнәсәбәт фигыльләре турында аерым әйтеп китәсем килә. Яратам, яратмыйм, хөрмәт итәм, хөрмәт итмим. Икәү генә алар. Мин хөрмәт итәм. Кемне? Әтиемне, әниемне, бабамны, дустымны. Ни өчен? Менә кушма җөмлә. Әбием булган өчен. Бабаем булган өчен. Менә шулай утыз калып килә дә чыга. Сүзләр 700дән арта да алмый. Бер үк сүзләр кабатлана гына. Дөрес, синонимнар күп инде. Ә менә Сафиуллина төзегән программаларда, бала ел саен 1500 сүз өйрәнергә тиеш, диелгән. Ун елга тапкырласаң, 15 мең сүз килеп чыга. Шул хәтле сүз ятлауның нигә кирәге бар? Бу бит сөйләм теле.   – Беренче дәрестә үк татарча сөйләштереп буламы?   – Була. Теләсә кайсы ауди­ториягә кереп, беренче көнне үк мин аларны татарча сөйләштереп чыгып китәм. Әйтик, беренче дәрестә үк, мин яратам, дип яздырам. Кемне яратасың? Әниемне, әтиемне, абыемны, апамны, энемне, сеңлемне, күршемне, Марияне, Светаны. Сөйләм калыбы өч этаптан тора. Сөйләм калыбында беренче этап – беренче затның сөйләме ул. Ул үзе турында сөйли, сөйләгәндә фикерләргә дә өйрәнә. Икенче этапта, монолог нигез итеп алына да икенче зат килеп керә, диалог башлана. Беренче зат, мин әтием­не, әниемне, энемне, сеңлем­не... яратам, дип бөтенесен әйтеп бетерә дә икенче заттан сорый: Саша, син әниеңне яратасыңмы? Монда инде әңгәмә башлана. Әйе, әйе, мин әниемне, чынлап та, яратам, дип җавап бирә тегесе. Беренче зат белән икенче затның роль­ләре алышынып тора. Кем сорау бирә – ул беренче затка әйләнә. Рольләрне алмашып, бер-берсен тулыландырып, аралашу китә. Биредә, әйе, юк кебек сүзләр, кереш, эндәш сүзләр, ымлыклар килеп керә, сөйләм матурая. Сөйләм матурайгач, сөйләшәсе килә башлый. Өченче этапта өчен­че зат катнаша. Ул таныш кеше дә, чит кеше дә булырга мөмкин. Әйтик, тукталышта дустыңнан тыш тагын бер кеше басып тора. Аңа мөрәҗәгать итеп, зинһар, әйтегез әле: Камал театрына ничәнче автобус бара икән, дип сорыйсың. Ул да театрга бара икән, сөйләмгә аның – өченче затның да катнашып китәсен көт тә тор.   – Димәк, сөйләмнең өч этабын да беренче класста ук өйрәтә башларга кирәк?   – Әйе, өч этап та беренче класста ук үтелә. Класстан класска сөйләмне катлауландырып кына була. Сыйныфта текст, кайсыдыр бер әсәрдән өзек, шигырь бирелә. Укытучы шушы шигырь текстын да сөйләм калыбына сала. Әйтик, Роберт Миңнуллинның “Әни кирәк” дигән шигыре бар. Мин тактага, кемгә, дип язып куям. Укучы, миңа, энемә, сеңлемә... дип тутыра башлый. Шигырьдә, әни кирәк, дип кенә язылган. Укучы, әти, бабай, әби... кирәк, дип тутыра башлый. Менә сөйләм калыбына салу җиңелме?!   – Димәк, балаларга татар телен генә түгел, инглиз, француз, немец телләрен дә, сүз ятлатып түгел, шушылай – сөйләм калып­ларына нигезләнеп өйрәтергә кирәк? Димәк, Сез уйлап тапкан технология – универсаль технология?   – Әйе, дөрес әйтәсез. Чит телләрне дә өйрәтә белмиләр. Әгәр без инглиз телен дә шушылай – минемчә өйрәтсәк, зур уңышларга ирешер идек. Чынлап та, бездә инглиз телен укыта белүче юк. Инглиз телен ятлатып өйрәтәләр. Ятлатып сөйләшергә өйрәтеп булмый. Бу технология теләсә кайсы телгә бара.
Рәшит МИНҺАҖ

--- | 18.04.2015

«Язмышыңның бирче яртысын» (АХЫРЫ)

$
0
0
18.04.2015 Язмыш
"Күземнән яшьләр килеп, бер тында укып чыктым. Бик йөрәкне кузгата торган әсәр", - дип яза укучыбыз Зөлфирә Гафиуллина Зиннур Тимергалиевнең иҗат җимеше турында. Бүген, ниһаять, әсәрнең ахырын эләбез.

«Язмышыңның бирче яртысын» әсәренең

башы: http://matbugat.ru/news/?id=11544 

дәвамы: http://matbugat.ru/news/?id=11562

Ахыры:

 * * *

Хәйдәр ишек төймәсенә баскан тавышка уянып китте. Кабат башы авырта, кичә хатын кайтмады, ул шуңа иркенләп тузан суырткычын бер литр аракыга алыштырып, акчасына эчеп егылган иде. Уф, кем инде ул туктамый шалтырата, башка гына бәрә.   - Кем ул анда?   Җавап бирүче юк, һаман шалтырата бирәләр. Ул барып фатир ишеген ачты.   - Нәрсә кирәк сезгә?   Ишектән, аны кырыйга этеп, ике таза гәүдәле егет килеп керде, алар артыннан бер абзый үтте.   - Хәйдәр синме инде ул?   - Әйе, мин булам.   - Фу, икенче якка карап сөйләш әле.   - Сиңа ни кирәк?   - Сиңа түгел, сезгә ни кирәк, дияргә кирәк, энем, анаң бер дә өйрәтмәдемени сине?   - Юк, туктагыз әле, сез шулай кеше фатирына бәреп кереп, нишләмәкче буласыз?   - Миңа Сиринә белән малаең Рамилнең документлары кирәк, паспорт, туу турында таныклык, дигәндәй. Ә, загс кәгазен дә бир, кирәге чыгар.   - Нәрсә, нинди документ, ди сиңа, чыгып ычкын моннан!   Гомәр янында торган егетләргә ым каты. Нишләргә белми торган Хәйдәрнең колак артына яхшы гына итеп тамыздылар. Ул идәнгә барып төште. Нәрсә бу, аны кыйныйлар түгелме соң? Юк, алай булырга тиеш түгел, ул гына бит кыйнап килде барын да. Каушап китте Хәйдәр, эченә курку йөгерде.   - Сез нишлисез ә, кеше фатирына кереп, кеше кыйныйсыз.   Аны якасыннан тартып торгыздылар да, касыгына китереп суктылар. Хәйдәр бөгелеп төште.   Абзый кеше аның өстенә иелде:   - Менә шул, энем, мин ике кабатларга яратмыйм, кайда документлар?   - Әнә стенкада, өске тартмада,– дип Хәйдәр башы белән төртеп күрсәтте.   Дөрес аңлады ул, абзый ике сөйләшми, боларга каршы килмәү яхшырак.   Бер егет документларны алып, Гомәр абый каршысына куйды.   - Менә бит, булды бу, монда икән барысы да,–диде Гомәр, кирәкле документларны табып алгач, һәм Хәйдәр каршына килеп басты,–энем, син полиция чакыртма инде, аңладыңмы?   - Аңладым.   - Бик авыртмадымы, энем?   - Колак арты сызлый.   - Ну, ярар инде, ачуланма, егетләр кайнар холыклы минем, катырак тамызганнар. Мә, дәваланып алырсың,–дип идәнгә бер мең сум акча ташлады.    - Сиринә кайда?   - Сиңа, энем, иң яхшысы, Сиринәне эзләү түгел, хәтта кайда икәне турында да уйламаска кирәк, аңладыңмы?   - Аңладым.   - Бик яхшы, әйдәгез, егетләр.   Алар чыгып киткәч, Хәйдәр идәннән акчаны алды да кибеткә чапты, бүген яшәп була, болай булгач.   Кич белән документлар Сиринә кулында иде инде. Аның сораулы карашына Гомәр:   - Участковый алып бирде, таныш егет ул,–дип җавап бирде.   - Рәхмәт, Гомәр абый, сезнең изгелекне мәңге онытмам,–дип аны чәй эчәргә дәште Сиринә.   Бу фатирны алуын алды Гомәр, тик анда беркайчан да кунмады, инде сатармын, дип уйлап йөри иде. Тик менә эшләр үзгәреп китте бит әле. Аның бер көе генә барган тормышына, кечкенә Рамил белән Сиринә килеп керде. Язмыш кочагына ташлыйсы килмәде аларны. Аннары, нигәдер бу яшь хатын үзенә тарта аны. Ул, билгеле, тол ир, кызлар белән дә чуалып карады, үзе кебек ялгыз хатыннар белән дә. Барысы да начар булды, дип тә әйтә алмый. Алар менә шулай Сиринә кебек җайлы һәм тәмле итеп чәй агыза белмәделәр микән? Үзендәге үзгәрешне аңлый ул, билгеле, тормышның бар сукмагын үткән кеше. Саубуллашып кайтып та китәргә кирәк инде. Тик аның нигәдер кузгаласы килми, ә кирәк, әдәп саклап, бу яшь хатынны кимсетмәс өчен ул китәргә тиеш.   - Ярар, мин кайтырмын инде,-дип теләр-теләмәс кенә урыныннан кузгалды Гомәр.   Яшь хатын аңа күтәрелеп карады, тик кал, димәде.   - Сау булыгыз, Гомәр абый.   - Сау булыгыз, мин иртәгә Илдарны күреп сөйләшермен,–дип чыгып китте ир.    * * *   Илдар район үзәгенә иртүк үк килеп җитте. Атасының “Москвич”ында түгел инде, кыйбатлы джипта. Эшләре тауга таба Илдарның. Үстергән малларын урнаштырып кайткач, аңа авылдышлары:    - Илдар, үгез бар иде урнаштырып бир әле, яки казлар, үрдәкләр,–дип мөрәҗәгать итә башладылар.   Башта шикләнеп куйса да, тотынып карамаган эш бит. Шулай да базарда үзенә бер урын алды да, сатучы табып эшкә тотынды. Авыл халкы хайван асрап кына алга бара ала хәзер. Шуңа аңа чиратка язылды халык, авылдашлар гына түгел, күрше авыллар да аны эзләп килә башлады. Ит сатасы иде, дип тә, эш тә сорап килделәр. Илдар эшчеләренә чын акча түли шул, шуңа аңа килеп эшләргә теләүче күп. Тик менә күп эшче кирәк түгел аңа. Ул аларны кире бора килде. Ә иткә килгәндә, аңа районда танылган эшмәкәр Гомәр Гәрәевич киңәш бирде.   - Тагын базарда бер-ике нокта алам, дип йөрмә инде син, энем. Әйдә, үзеңнең яшелчәңне дә, итеңне дә сатарга бер зуррак кибет ачып җибәр.   - Булыр микән, Гомәр Гәрәевич? Эше күптер аның?   - Җиңел түгел инде, берәр нәрсә барып чыкмаса, миңа шалтырат,- дип аңа визит карточкасын калдырып китте.   Тырыша торгач, Гомәр абый ярдәме белән барып чыкты үзе. Сатучылар табуы читен булмады, тик менә директор ягыннан тукталып калды. Үзе ышанган кеше куясы килде аның. Кичә төш вакытында аңа район башлыгы шалтыратты, иртәгә иртүк минем янга сугыла алмассың, микән дигән иде. Билгеле инде, аңа каршы килеп булмый, ул шуңа машинасын район хакимияте каршында туктатты да ашыгып бина эченә атлады. Аның район башлыгы белән берничә тапкыр очрашканы бар инде, кибет мәсьәләсен чишкәндә, кабинетына кереп сөйләште. Болай яхшылап эш планын аңлата белсәң, җайлы кеше ул үзе Раян Надирович.    Илдарның ишектән килеп кергәнен күреп алган сәркатиб кыз, кабинет ишегенә ишәрәләп, кулын селкеде.   - Барыгыз, Илдар абый, керегез, сезне көтә ул.   Илдар, ишекне ачып, кабинетка үтте. - Исәнмесез, Раян Надирович!   - Ә, Сабиров,–дип елмайды район башлыгы,–уз әйдә, молодец, бик тиз килеп җиткәнсең.   - Ара ерак түгел бит.   - Шулай дисеңме, ярар, алайса, анда кибет ничек, буламы инде?   - Булды, дисәң дә ярый, Раян Надирович, бүген-иртәгә ачармын, дип торам. Менә директор таба алмыйм әле.   - Директор дигәннән, Гомәр Гәрәевич шалтыратты, сине килмәдеме, дип сорады, директор тапкан бугай ул сиңа.   - Начар булмас иде, Гомәр абый һаман булышып тора.   - Сезнең кебек егетләргә ярдәм итсәң дә ярый. Әнә район үзәге үсеп килә, халык арта, ит тә, яшелчә дә күп кирәк. Синең кибет менә дигән инде халыкка. Тик бәяләр белән артык уйнама, яме. Халык та бизәр, үзең дә читен хәлгә калырсың.   - Бәяләрне шул базар бәясеннән арттырмаска исәп инде.   - Ярар, минем сине монда чакыруым кибет турында түгел.   - Берәр нәрсә булмагандыр ич, Раян Надирович?   - Булган, күптән булган, үз хуҗалыгыгыз хәлен беләсеңдер инде?   * * *   Әйе, хуҗалыкның исеме генә калды, әллә ничә рәис алышынып карады, файдасы гына тимәде. Таралып бетте хуҗалык. Бар булган байлыгы ишелергә торган ике сыер фермасы. Ике трактор эшләп йөргән була. Шул тракторчылар тырышлыгы белән генә инде. Аларның авылы зур түгел, барлы-юклы илле хуҗалык. Тик шул хуҗалык кешеләренә дә эш юк анда. Илдарга килеп үтенәләр. Җәй кеше җыйса да, кышын ул тарата эшчеләрне. Кыш айларында күп эшче кирәк түгел. Аңа да риза инде халык.   - Җимерелеп бетте инде ул, Раян Надирович.   - Бетте шул, шул сезнең кебек авыллар районда бишәү. Синең инвесторлар турында ишеткәнең бар инде, шулаймы, менә шул бай инвесторлар таза хуҗалыкларны алып бетерделәр, яхшы гына эшләп киләләр, зарланмыйм. Тик менә сезнеке кебек җимерелеп беткән хуҗалыкка кызыгучы юк. Гомәр Гәрәевич киңәш итте миңа сезне. “Эшли белер ул Сабиров”,- диде, аннары үзең дә шул авылныкы булгач, халык белән дә аралашу да җиңелрәк. Шул авылың хуҗалыгын үз кулыңа алмассың микән, дип чакырган идем. Белемең бар, зоотехник. Аннары авыл хуҗалыгы институтына укырга кергәнсең, белештем.   - Үз кулыма дип, авылны күтәрәсем килә дә инде, Раян Надирович.   - Дөрес әйткән икән Гомәр Гәрәевич, эшләргә теләгең бар дип.   -Тик бит аңа акча кирәк, күп акча. Мин кулдагысын тотып бетердем, дисәм дә була, өч мең башлык кошчылык фермасы салып куйдым бит. Инкубаторы да бар. Бәбкәләрне үзебездә чыгарырга иде исәп.   -Фермаң әзер булгач, яхшы инде ул, акчага килгәндә, булышырбыз. Син эш планын китер миңа, аннары районнан ташламалы кредит алырсың. Тик җавап хәзер кирәк. Авыл хуҗалыгы, үзең беләсең, озак уйлаганны түгел, ә эшләгәнне ярата.   - Риза мин, Раян Надирович.   Район башлыгы җиңел сулап куйды.   - Эш кешесе җавабы, тик мактар, дип көтмә. Аякка бастыр башта хуҗалыкны, аннан мактармын.   - Килештек, Раян Надирович.   - Ширкәтнең исемен ничек диярсең икән?   Илдар авыз ерды:   - “Морза” ширкәте диярмен.   - Морза, нигә морза?–район башлыгына кызык булып китте,–шулай да нигә алай дип кушасың, энем?   - Миңа авыл халкы “Морза Илдар” дигән кушамат такты.   Район башлыгы, креслога утырып, рәхәтләнеп көлеп җибәрде.   - Алай, ярар алайса, морза Илдар Рәйханович, башлыйк эшне,–дип Илдарга кулын сузды.   -Башлыйк, Раян Надирович! – дип Илдар аның кулын кысты.   Глава кабинетыннан Илдар авылга баш булып чыгып китте.   * * * Үзенең кибетенә килеп кергәндә аны Гомәр Гәрәевич көтеп тора иде инде. Кибеттә сату башланган. Яңа кибетне карарга кергән берсе буш чыгып китми. Сәүдә яхшы гына башланып киткән икән.   - Ой, малай, район башлыгы янында озак булдың, әй, - дип каршы алды аны Гомәр.   - Әйе, озаграк булдым шул, Гомәр абый.   - Ну, ничек соң, риза булдыңмы?–Гомәр район башлыгы белән сүз ни турыда барганын белә иде.   - Булдым, тотынам мин ул эшкә. Рәхмәт Гомәр абый, сез киңәш биргәнсез икән.   - Ярар сана, минемчә, авылны бары тик шул авыл кешесе генә аякка бастыра ала.   - Әйе, кем анда килеп эшләсен инде.   - Менә мин сиңа директор таптым, авыл хуҗалыгы эшенә кереп киткәч, кибетне карап торырга кеше кирәк инде сиңа.   - Тик ышанычлы кеше кирәк, Гомәр абый.   - Ышанычлы, чынлап әйтәм, син риза булырсың. Мин аңа кайбер документларны күрсәтеп бирдем, кабинетыңда инде өйрәнеп утыра.   Алар шулай кибет директоры кабинетына таба атладылар. Ишек ачуга, Илдар имәнеп китте. Өстәлдәге кәгазьләргә иелеп, Сиринә утыра.   - Сиринә?!   Хатын күтәрелеп карады. Илдарны күргәч, ярамаган эш өстендә тотылган кебек кызарып китте.   - Исәнме, Илдар, менә документларны өйрәнеп утыра идем.   - Син ничек монда, район үзәгендәмени хәзер, ә гаилә? Хәйдәр кайда?   - Улым минем белән, Гомәр абый бакчаны сөйләшәм, диде, калганын соңыннан инде, яме, Илдар.   Кайчандыр шушы кызга гашыйк булып йөрде бит. Йөрәген ачып салган өчен, урынынан тормаслык булып гарипләнеп калган иде. Чибәр, горур Сиринә бик ябыккан. Күз төпләрендә шешләр. Язмыш аны да кыйнаган, димәк. Менә кайчандыр аерылышкан юллар кабат кисеште. Кабат мәхәббәт уяныр, дип уйламады Илдар. Юктыр инде, яшь, кайнар мәхәббәт тиз кабына да, тиз суына. Вакытлыча шашып гашыйк булу кемнең башыннан үтмәгән. Ачу да саклый алмый, гарип калуында Сиринәнең бер гөнаһы да юк. Юк, кабынмас инде мәхәббәт. Бала-чага түгел икесе дә. Аннары узган көз Рәсимә егет йөрәгендә очкын калдырып китте. Һаман күрешеп сөйләшә алганнары юк. Илдар хуҗалык, дип чаба. Кыз кич чыкмый, өйдә утыра, Илдарны көтә. Тик менә көтә-көтә армас микән? Юк, озакка сузмый, кыз белән ничек тә булса сөйләшергә кирәк, дип уйлап куйды Илдар, Сиринәне күргәч.   - Я, ничек сиңа директор, энекәш? – Гомәр абый уйга баткан егетне уятып җибәрде,–аласыңмы эшкә?   - Бер сүзсез, Гомәр Гәрәевич, нәкъ миңа кирәкле, ышанычлы кеше тапкансыз.   -Тәк, менә бик яшы булды бу, алайса. Сиринә, әнә Илдар - синең нәчәлнигың. Мин бакчаны әйләнәм әле. Кечкенә кешене урнаштырасы бар,–дип чыгып китте Гомәр.   Шулай итеп, ике сыйныфташ кибет эшенә төшенә калды. Илдар Сиринә язмышы турында да белергә өлгерде. Тик авылга кайтып сөйләп йөрмәде. Хәер, гайбәт сатарлык җай юк әле монда. Илдар ишелергә торган ике ферманы төзекләндерү эшен башлап җибәрде. Аннан бер генә булса да яңа трактор, яңа агрегатлар алырга кирәк. Яз килеп тә җитәр. Менә шулай Рәсимә белән сөйләшергә һаман җай чыкмады. Тик аларны тормыш үзе очраштырды.    * * *   Алсу белән Сиринәнең энесе Марат арасындагы мәхәббәт өйдәгеләргә дә, авыл халкына да күптән сер түгел. Марат институтны кызыл дипломга тәмамлады. Егетне нефтьчеләр шәһәренә эшкә чакырганнар, фатиры да буласы икән. Белмим, әллә Маратның кызны калдырып китәсе килмәде, әллә егетнең үзе генә чыгып китүенә кыз каршы төштеме, ничек кенә булмасын, яшьләр сөйләшеп, вәгъдәләр бирешкәннәр инде. Сабантуй аллары иде. Илдар төшке ашка кайткан. Ирләр тыныч кына өстәл артында чәй эчә. Алсу белән Фәридә апа гына ара-тирә тәрәзә аша капкага күз төшереп ала. Кыз әнисенә серен чишкән, Фәридә апа борчулы күренә. Аларның кыяфәтләренә Рәйхан абзый да игътибар итте:   - Сез нәрсә монда аналы–кызлы тәрәзә саклыйсыз әле?–дип сорады.   Фәридә апа белән Алсу бер-берсенә карап куйдылар да урыннарына утырдылар.   Тик тынлык озак бармады: капка келәсе ачылган тавыш ишетелде. Аннан башта Сиринәнең әнисе күренде, аның артыннан башын иеп, Марат килеп керде. Иярсең дә башыңны. Бервакыт капка төбендә Алсуны көтеп утырган егет янына Рәйхан абый килеп чыкты. Чыга чыгышка Маратның борын төбенә бала башы кадәр йодрыгын китереп куйды:   - Менә моны күрдеңме?   Марат башын иде.   - Күрдем,–дип җавап бирде.   - Күрсәң шул, әгәр матур гына йөрмисез икән, икегезнең дә башын сугып ярам.   - Аңладым, Рәйхан абый.    Аңламассың, Рәйхан абыйның характерын бөтен авыл белә. Шуңа Марат Рәйхан абзый йортына шикләнеп кенә килеп керде.   - Исәнмесез, ни хәлләрдә яшәп ятасыз?–дип бик матур гына исәнләште Маратның әнисе.   -Ярый-ярый, Гөлсинә, бер килеш кенә менә яшәп ятабыз әле, - дип ашыгып җавап бирде Фәридә апа, - әйдә, түрдән узыгыз, бусагада басып тормагыз инде.   -Узмыйча да булмас, менә бик зур йомыш белән килгән идек әле сезгә, -дип Гөлсинә күзе белән улына Алсуга ишәрәләде.   Аңлады егет, шыпырт кына Алсу янына барып утырды. Ике яшь йөрәк аска карап тынып калды. Рәйхан абзый да чамалап алды инде нинди йомыш икәнен. Илдар авызын ерды, Мартка карап күзен кысты.   - Алай икән,–дип куйды Рәйхан абзый,- ярар, йомыш белән килгәнсез икән, әйдә, утырыгыз. Гөлсинә, әйт йомышыңны.   - Менә шул, Фәридә, Рәйхан, без бер авылда яшибез, бар тормышыбыз кеше күз алдында. Улым да менә яхшы гына укып бетерде. Аннары сез дә бик гадел кешеләр. Әнә, Илдар улыгыз бар авылга баш, халык гадел булганы өчен бик ярата аны. Алсуны да бик тәртипле, уңган кыз итеп тәрбияләдегез. Улым белән кызыгызның очрашып йөрүенә каршы килмәдегез, рәхмәт. Яшьләрне вакытында, үзебез исән вакытта, башлы-күзле итеп калдыру ата-ана өстендә инде. Шуңа менә сезнең кызыгыз Алсуны улыма килен итеп бирүегезне сорап, башым иеп килдем.   Рәйхан абзый тыныч кына, бүлдерми гына тыңлап бетерде аны. Аннары тын гына утырган яшьләргә күз ташлап алды. Әйе, бу көн кайчан да булса килеп җитәсен белде инде ул. Яшьләр кайчан да булса кавышырга тиешләр. Бу турыда Фәридә белән балалар югында аз сөйләшмәде алар.   - Олы башыңны кече итеп безгә шундый йомыш белән килгәнең өчен рәхмәт, Гөлсинә. Әйе, бар да халык күз алдында. Сез бик тәртипле нәсел, анысын да беләбез. Шуңа балалар очрашып йөрүенә каршы булмадык. Марат та синең бик булган егет, акыллы, тыйнак. Тапкан – баккан баланы бирү, билгеле, җиңел түгел, тик инде яшьләр шулай килешкәннәр икән, ни кылмак кирәк? Алар бит сабыйлар түгел, каршы килеп нишлисең. Менә бит, әтине әти итеп, әнине әни итеп, хәер-фатыйха көтеп утыралар. Яшьләр бәхетенә каршы килмибез, аларга тигез тормыш теләп, шулай ук әти–әниләрне, ике якны да тигез итеп яшәсеннәр, дип, хәер-фатихабызны бирәбез.   Өйдәгеләр җиңел сулап куйды, кырыс холыклы булса да, бала бәхетенә нигә каршы төшсен инде ата кеше? Фәридә апа, килеп, Алсуның башыннан кочып алды. Менә бит бердәнбер кадерләп үстергән кызының да, ата-ана йортын калдырып, очып китәр вакыты җиткән. Аннары икенче кулы белән булачак киявенең аркасыннан кагып алды.   - Сез барыгыз инде, балалар, калганын үзебез сөйләшеп бетербез,–дип ишеккә таба этәрде аларны.   Яшьләргә шул гына кирәк, җитәкләшкән килеш урамга чыгып йөгерделәр.   - Эх, яшьлек,–дип куйды Рәйхан абзый алар артыннан.   Олылыр туй мәшәкатьләренә күчте. Туйны озакка сузмаска кирәк икән. Маратны инде булачак эшендә көтәләр, ди. Шуңа Сабантуйлардан соң озак сузмый уздырырга кирәк, дип таптылар. Илдар, аларны калдырып, басуга чыгып чапты. Ә картлар чынаяк артыннан чынаяк бушатып, озак сөйләшеп утырды. Сиринә турында сүз булып алды. Суфия малаеннан аерылган икән. Тагын шундый тормыш-көнкүреш хәлләре турында фикер алышкан булдылар. Менә шул, ике гаилә дә туйга әзерләнә башлады.   * * *   Башта теплицаларда эш башланып китте, Сабантуйга кадәр яшелчә өлгертергә кирәк. Аннары язгы чәчүгә тотындылар. Күп басуларны чүп үләне басып алган, яхшылап эшкәртергә туры килде. Техникага кошчылык фермасында меңләгән каз-үрдәк бәбкәләре тавышы кушылды. Фермаларда нәселле сыерлар мөгерәде. Әйләнә-тирә авыл халкы, һәр иртәне әтәчләр белән бергә торып, “Морза” ширкәтенә эшкә агылды. Алсуның туен әзерләүдә акчадан башка берничек ярдәм итә алмады Илдар. Иртүк чыгып китте, кич кайтып егылды. Өстәвенә, электән эшләп килгән баш хисапчы инде олы яшьтә, моның кадәр зур күләмле эшне алап бара алмый. Алар белән дә Илдарның үзенә утырырга туры килә. Хисапчыны да язгы эшләр беткәнче генә китми торырга күндерде. Ул бары тик туй көнне генә, туй башланыр алдыннан гына килеп җитәргә өлгерде.    Туй матур гына башланып китте. Кияү дә, кәләш тә бик матурлар. Өстәл түрендә табын күрке булып утыралар. Алсу сеңлесе аккош кебек. Матур да була соң туй киеменнән кызлар. Шаһидә итеп үзенә күрше кызы Рәсимәне алган, ул да табын түрендә. Тамадага акча кызганмаган кияү, бик матур алып бара, истәлеккә видеога да төшерәләр. Бар да булды инде, иң изге теләкләр дә, матур җырлар да, уен көлке.    Соңгы тәнәфестә барысы да җыелып урамга чыкты. Җәйге төн, шундый җылы, рәхәт. Барысы да күкрәкләрен тутырып сулыш алды. Тамада да инде үзенең соңгы вазифасын үтәп:   - Талгын бию,–дип белдерде, аның артыннан музыка агылды.   Илдар Рәсимә каршысына килеп басты.   - Биибезме, Рәсимә?   Кыз елмаеп куйды да:   - Ничә еллар танцевать итәбез, дип алдалап йөргәч, тәки йөрәгең җитеп, биергә чакырасыңмы, Илдар абый? Бии беләсеңме соң?   Илдар аны кочагына алды да:   - Бәлки, бии белмимдәдер, тик менә сине, Рәсимә, башка кочагымнан ычкындырмам...   Кыз башын егет күкрәгенә салды:   - Аның өчен башта кызның синең кочактан чыгып качу теләге булырга тиеш. Минем бер дә чыгып качасым килми бит.   - Теләсәң дә кача алмаячаксың, мин сине беркая да җибәрмим.   - Нишләтмәкче буласың инде син мине?   - Рәсимә, ничек уйлыйсың, туйда безнең булу мәҗбүриме хәзер?   - И-и-и, кем-кемне күрсен, барысы да арып бетте инде, әллә без бар монда, әллә юк.   - Әйдә, алайса, шыпырт кына чишмә янына сыпыртабыз.   - Чишмә янына мин риза, артык кызган булсаң, сине улакка төртеп төшереп, суытып булыр,–дип көлде кыз.   - Ай, шушы үчекләшүең,–Илдар кочагыннан чыгармый гына аны чишмә янына алып китте.   Яшьләрнең бер-берсенә әйтәсе сүзләре бик күп җыелган булган икән. Таң атканчы, бер-берсенә сыенып, чишмә янында утырдылар. Кем-кемгә кайчан гашыйк булган, ничек бер-берсен сагынганнар... Юк, тукта, мин әйтәм, юк, мин, мин, дип, матур гына сүзгә килеп алулар, күңелләрендәге иң изге серләрен бүлешүләр, беренче тапкыр сарылып үбешү-барысы да булды. Гашыйклар өчен вакыт туктады.   Туйлар үтте, Алсу иренә ияреп еракка чыгып китте. Фәридә апа елап калды, Рәйхан абый түзде, сиздермәде. Тик кызы өчен аның җаны тыныч. Ышанычлы кеше кулына тапшырды Гөлсинә апа йортында берүзе утырып калды. Билгеле, кызы Сиринә улы белән шимбә саен кайтып тора. Ә менә “Морза” ширкәтенә хисапчы итеп яшь кыз эшкә алынды. Кем ул дисезме? Кем була алсын инде тагын, күрше кызы Рәсимә инде. Яшьләргә аралашу өчен менә дигән сәбәп.    * * *   Сиринәнең дә тормышы җайлашып китте. Яңа эшенә тиз төшенде, иреннән күптән инде законлы аерылышты. Судка Хәйдәр килеп йөрмәде, фатир өчен түләмәгәнгә, суд приставлары өендәге бар җиһазны алып чыгып киткәннәр икән. Сиринә һаман да шул Гомәр фатирында торды, акча бирәм дисә дә, хуҗа аннан бер тиен дә алмады. Кич саен ул Сиринә янына килеп чыга торган булды, китә алмый азапланды. Аның килгәненә кечкенә Рамил дә бик шат. Хәзер алдына менеп утыра. Сиринә дә шушы ирне күрми торса, сагына башлаганын тоя. Әйе, Гомәр төпле ир, яшь аермасы да куркытмый яшь хатынны. Аннары Гомәрнең кызлары белән бер-ике очрашып сөйләшкәне бар, кызлар әтиләренең яңабаштан башлы-күзле булырга исәбе булса, каршы түгеллекләрен белдерделәр. Әтиләренә иптәш кирәк, акыллы кызлар, аңлыйлар.   Беркөн кич Гомәр яңадан Сиринә яшәгән фатирга килеп керде. Яшь хатын аны шатланып каршы алды, чәй өстәленә чакырды. Эх, шушы Сиринә ясаган чәйне теләсә кайчан, күп итеп эчә ала ул. Сиринә кулыннан агуны да шулай тәмләп эчәр иде. Шимбә көн, Рамил бакчага бармаган, шуңа көндез йокы күрмәгән бала, бераз көйсезләнеп йөрде дә, олылар янында йоклап та китте.   - Сиринә!.. - дип эндәште Гомәр,–ул нәкъ яшь малайлар кебек каушаган.   - Нәрсә, Гомәр абый?   - Сиринә, мин, билгеле, яшь кеше түгел, тик шулай да ярата беләм, яраткан кешемне кадер-хөрмәткә күмә беләм. Минем бертөрле генә барган ялгыз тормышыма язгы чәчәкләр булып килеп кердең син. Мин сине күргәннән бирле һәр көнемнең кадерен белеп яшим. Сиринә, син миңа һава кебек, су кебек көн дә кирәк. Мин ялгыз ир, син дә ялгыз. Ике ялгыз җан бергә кушылып, бер бөтен булып, бергә атлап китсәк иде, Сиринә, Сиринәм... Язмышыңнын яртысын бирче, мин яратам сине. Әгәр минем тормышымнан китеп барсаң, белмим, мин синсез бер көн дә яши алмам. Чык миңа кияүгә!..   Сиринә бүлдерми генә тыңлап торды Гомәрне. Ул кыз чагында, аның алдында мәхәббәт аңлатып күп егетләр егылыр, дип уйлаган иде. Менә еллар үтте. Бары икенче ир мәхәббәт турында сөйли аңа. Бу яшь егетнеке кебек ялкынлы, каушаган сүзләр түгел. Бу инде тормышның бар сукмагын үткән, ачысын да, төчесен дә татыган ир сүзләре. Юк, уен сүзләр түгел, төптән уйланып, чын йөрәктән чыкканнар. Ир белән ирне аера белә хатын. Бу акыл аңа күз яшьләре аркылы керде. Инде бетте, барысы да бетте, дигәндә, язмыш аның каршысына шушы ирне чыгарып бастырды. Бәлки, бу Ходайның Сиринә өчен бүләгедер? Әйе, көтте ул бу сүзләрне Гомәр абыйсыннан. Каршы килә алмаячагын да белде. Тик...   - Гомәр абый, минем улым бар бит, ул нишләр?   - Сиринә, Рамилне авылга әниең янына кайтару турында уйлама да, ул бала кулымнан ипиемне тартып алып ашамас. Ашаса да, каршы килмәм. Ике баланы аякка бастырдым. Рамилгә дә әти була алам мин.   Сиринә акрын гына килде дә, Гомәрнең күкрәгенә башын салып, бераз тын торды, аннары яшьле күзләрен күтәреп, иргә эндәште, беренче тапкыр үз итеп, исеме белән:   - Гомәр, авылга кайтып әнинең фатихасын алып килик.   Бу минутларда Гомәрдән дә бәхетле кеше бар иде микән бу дөньяда? Аннан гына эш тормас, билгеле. Ул сөюгә сусаган иреннәре белән, сөйгәненең иреннәрен эзләп тапты.   Кайдадыр җир ярылып, туфан калкадыр, кайдадыр диңгезләрдә таудай дулкыннар корабларны йомычка урынына чөеп йөртәдер. Кайдадыр бөек кешеләр, трибуналарга басып, озын-озын нотыклар сөйлиләрдер. Ике гашыйк өчен болар берсе дә кирәк түгел бу минутларда. Алар хәтта тәрәзә яныннан узып киткән машиналарны да ишетмәделәр. Алар бүген җир шарында тик икесе генә, бары тик икесе...Сөю, назга сусаган яшь тән, тәҗрибәле ир назыннан камыр кебек язылып китте. Ир аның муеннарын рәхәт кытыклады. Иң башларын үбеп үтте, тыгыз күкрәкләрне , аннары ак мәрмәрдәй төз аякларын назлады. Аның һәр хәрәкәтенә, хатын ыңгырашып җавап бирде. Үзе дә назга бирелеп, ирне иркәләде, аның һәр хәрәкәте ул бары шушы ир өчен генә яралган икәнен раслап торды. Бар хатын-кыз назын шушы иргә бирде. Шушы ир кочагында, “яраткан ярың кочагында балдай эрерсең“ дигән сүзләрнең хак икәнен аңлады хатын. Шуңа күрә кабат-кабат аның кочагына ташланды. Алар таңга кадәр бер-берсен яраттылар, ахырга ике җан, ике тән бер–берсен кочагыннан ычкындырмый йокыга талдылар.  Алар өчен күкләрдә никах укылды бүген, аларның алдагы тормышлары, сөю, наз белән үтәчәк.   Шулай итеп, Сиринә белән Гомәрнең дөньялары түгәрәкләнде дә куйды. Сиринә инде Гомәрнең ике катлы йортына күченде. Хезмәтчеләр булса да, өйне үз тәртибе буенча җыештырды, кулына чүпрәк тә алды, тузан суырткычны да кабызды. Йортта пешекче булуга карамастан, Гомәрне тәмле ашлары беләш каршы алырга да онытмады. И, рәхәт хәзер Гомәргә! Эштән кайтып керсә, иң беренче Рамил йөгереп килә, өстенә матур күлмәген киеп, яшь хатын каршы ала. Аннары кичке ашны бергәләп ашыйлар. Өенә кайтырга ашыкмый йөргән Гомәр хәзер ничек булса да иртәрәк эштән бушарга тырыша. Авылга кайтып, Гөлсем апаның фатихасын да алып килделәр. Каршы килмәде әби, кияүнең яше олы булуга сүз әйтмәде. Эш яшьтәмени, йөрәктә бит. Туй мәсәләсенә килгәндә, Гомәр дә, Сиринә дә язылышып кына кайтырбыз да шуның белән шул булыр, дип уйлаганнар иде. Тик туган-тумача, район эшмәкәрләре, хәтта район башлыгы да каршы төште.   - Нинди кача-поса килен төшерү ди ул?-диде Раян Надирович,–берничек кабул итмим. Гомәр Гәрәевичның туе бар район халкы шаккатарлык булырга тиеш, - диде.   Туй район үзәгенең иң яхшы ресторанында үтте. Районның бар зыялылары чакырылды. Илдар да килде дусты туена, билгеле, үзе генә түгел, Рәсимә белән. Туй–туй инде ул, күңелле була, ә Гомәр Гәрәевичныкы барысына да баш. Кәләш өстендәге туй күлмәге генә ни тора, бәясен белеп алганнар, телләрен шартлатты:   - Кара, нинди чибәр, яшь кәләш тапкан, ә?   Әйе, Сиринә тулы бәхеттән чибәрләнеп китте, күпләр сокланырлык шул. Бу Гомәрнең дәрәҗәсен тагын да арттырды. Туй бик соңга калып кына тәмамланды. Кунакларны озаткач, Гомәр Илдар янына килде.   - Я, ничек, сезгә ошадымы?   - У-у-у, Гомәр абый, мондый туйларны күргән юк иде әле, рәхәтләнеп күңел ачып, ял итеп утырдык,-дип җавап бирделәр Илдар белән Рәсимә.   - Нәрсә әйтергә телим,- диде Гомәр аларга,- менә сезгә ачкыч, минем бер бүлмәле фатир ачкычы. Элек Сиринә яшәгән иде, Илдар, син беләсең аның кайда икәнен, бүген соң, караңгыда юлга чыкмагыз инде, шунда куныгыз. Баш селкемә, Илдар, бер көндә генә синең ширкәтеңә әллә ни булмас. Барыгыз әйдә. Минем монда эшләрем бар әле.   Шулай итеп, Илдар белән Рәсимә, бер бүлмәле фатирга килеп керделәр. Чәй эчеп алгач, туй турында сөйләшкән булдылар. Бу каушау ике арада ут сүндергәнче генә барды. Ә менә ут сүнгәч, егет белән кызны бүлеп торучы стена юкка чыкты, алар бер–берсенең кочагына ташландылар, тәҗрибәсезлектән каушап туктап та калдылар, киемнәренә буталып беттеләр. Тик меңәр ел буе килгән табигать инстинкты һәм мәхәббәт барсын да җайлады.   Гашыйкларга күкләр никах укый торган булып чыкты әле бу Гомәр фатиры. Гомәр Гәрәевич, димче фатирны беркайчан сатмаячакмын, дип үзенә сүз бирде.    Икенче көнне Илдарның кәрәзле телефоны шалтырады, Гомәр икән.   - Әй, ничек анда сез,тавышсыз гына ятасыз.   - Йоклый идек әле,–дип җавап бирде Илдар.   - Ник, төнлә йоклап булмадымыни?- диде кеткелдәгән тавыш.   - Юк, туй озак барды бит.   - Шулайдыр, шулайдыр, туйга сылта, көндезге унике инде.   - О, мин будильникны ишетмәгәнмен икән.   - Ай, Аллам, эшем кешесе, башында будильник моның. Әйдә, Рәсимәне куеныңа кыстыр да, марш минем өйгә. Чәй эчеп китәрсез.   - Сез йокламыйсызмыни?   - Хе, син ул йоклап ятасың шундый вакытта, тиле. Без ятмадык әле. Әйдәгез, көтәбез сезне.   Гомәрнең йортында төшке ашны ашап алдылар. Сиринә Рәсимә йөзендә бары тик хатын-кыз гына күрә ала торган нур балкуын күрде. Бары тик сөйгәне кочагында, бар назны ала алган хатын-кызда гына була андый нур. Ахирәте өчен, Илдар өчен куанып куйды Сиринә. Әйдә, күптән вакыт инде аларга, йөриләр шунда вакыт сузып. Кызлар ирләргә табын әзерләде. Үзара ниләр турындадыр серләшеп, көлешеп алалар. Ирләр сөйләшүе һаман бизнес турында инде. Әтисенең алдына менеп утырып, кечкенә Рамил дә ирләр янында акыллы кыяфәт ясаган.   - Әйдәгез, утырыгыз инде,- дип энәште аларга Сиринә,- нинди бетмәгән эштер боларда.   - Менә Рамил улым уенчык кибете ачарга исәп, ди, шуны сөйләшеп алдык әле,–диде Гомәр баланы кулына алып.   Шулай уен-көлке белән утыра торгач, кабат кич җитте. Илдарлар юлга чыгарга җыенды.   - Эш, дип дөньягызны онытмагыз, куна килегез,–дип әйтеп калды Гомәр яшь кәләшен бер кулы белән кочаклап.   * * *   Юлда кайтканда Илдар белән Рәсимәнең сүзләре бергә башланып китәчәк тормыш турында барды. Илдар иске мунчаны сүтеп, Рәйхан абый йорты каршына күптән инде зур итеп ике этажлы йорт күтәргән иде. Мунчасы да, гаражы да шунда бергә. Газы да, суы да кертелгән. Илдар ялгыз булганлыктан, анда яшәүче генә юк иде. Шунда күченик дигәнгә, Рәйхан абый белән Фәридә апа, торган йортлары болай да таза, өйләнгәч, үзең торырсың, дип баш тарттылар.   Менә Илдар белән Рәсимә инде авылга якынлашып килә. Рәйхан абзый йортында кабат туй мәшәкатьләре чыгарга тора. Абзый күптән көтә инде. Рәсимә күз алдында үсте бит аның, күршедә генә. Бик акыллы, булган гаиләдән. Ни тырышты ул улын кабат аякка бастыру өчен. Улы түшәмгә генә карап ятканда, җаны сызламады, дисезме аның. Сызланды, билгеле. Тик ул аны кешегә күрсәтмәде. Бар көчен улын кабат аякка бастыруга юнәлдерде. Табиб Фәтих Кәримовичка мең рәхмәтле булып яшәде. Менә хәзер шул бала бар авылга баш булды. Инде менә тагын олы мәшәкать, туй хәбәре якынлашып килә. Юк, каршы килмәс Рәйхан абзый, буразнадан аягы чыгып бара инде абзыйның, картлык ишек шакый.   Шунда алар кинәт фаралар яктысында юл кырыенда берәү ятканын күрделәр. Илдар тормозга басты.   - И, Аллам, кемне бәреп киткәннәр инде?- диде Рәсимә.   Машинадан төшеп, әлеге кеше янына чүгәләделәр. Юл кырыенда яткан карачкы Хәйдәр булып чыкты. Ләх исерек. Хәйдәр үзе генә яши белми. Шуңа шәһәрдә озак тора алмады. Исерек улын Суфия үзе барып алды. Килененә дә рәҗемәде, нишлисең, малай үзе гаепле. Билгеле, ана сөте белән керә алмаган, тана сөте белән керми. Хәйдәр үзе белгән “рәхәт” тормышын дәвам итте. Аңа берәү дә кирәк түгел: киткән хатын да, бала да, хәтта әнисе дә. Әнисе аның өчен бары акча табучы вазифасын үтәүче генә. Менә шулай өрмәгән җиргә дә утыртмый үстергән бала белән гомер буе изаланып яшәргә калды Суфиягә. Ни чәчсәң, шуны урырсың, дип юкка әйтмиләрдер шул.   - Хәйдәр, исерек,–диде Илдар.   - Әйдә, ташла шуны, киттек.   Рәсимә егетнең җиңеннән тартты. Хәйдәр күзләрен ачып, өстенә иелгән кешеләргә карап торды да, аннары танып алып:   - О-о-о, Илдар, брат.   - Синең белән туган булырга язмасын.   - Их, малай, яшьти,- исерек лыгырдавын белде,–шәп яшәдек синең белән, әйеме?   - Син шәп яшәдең, мин түгел, барысы да истә.   - Кара әле, брат, мине өйгә генә кайтарып куйчы, пожалуйста.   - Син мине урыннан тора алмаслык иттең, Хәйдәр, хәзер миңа брат, дисең. Юк инде, яшьти, әнә шул мүкәләгән килеш яшә инде син.   Алар кузгалып китте, йөзләренә бернинди кызгану хисе чыкмады. Хәйдәр юл буенда мүкәләп калды.   * * *   Бүген Рәйхан абый йортында кабат халык мәш килә. Иске йорт белән яңа салынганы арасында яулыкларын артка чөеп бәйләгән, алъяпкыч кигән хатын-кызлар чабыша. Бүген яшь килен булып күрше кызы төшә. Кәләш ерак тормый, керәсе дә кулыннан җитәкләп кенә алып чыгасы. Юк инде, “Морза” ширкәте хуҗасы Илдар Рәйханович Сабиров бик зурдан купкан. Әнә, күршедәге кәләшен кереп алу өчен зур ак машинаны да бизәп яталар. Шулай булмый ни, район үзәгенә барып язылышасы, аннан су буена күңел ачарга китәсе бар. Илдар ике арада ярылырга тора, әледән-әле телефоны шалтырый, хуҗалык ансыз бер нишли алмый, диярсең.   Кыз ягында да хатын-кызлар чабыша. Анда да әзерлек бара. Рәсимәне бер көтү кызлар сарып алган, киендерәләр, чәчен ясыйлар, ахирәтләре авылның бер дигән егетенә кияүгә чыга бит. Их, мондый бәхеткә авылның теләсә кайсы кызы риза булыр иде. Ә ул менә берсенә дә карамады. Рәсимәдән башка бер кыз да кирәк түгел аңа. Ике як күрше хатын-кызлары тәрәзә аркылы бер–берсенә карашып ала, янәсе аларда ничек. Капка төбенә чыгып бассалар, уен көлке китә.   - Әй, кияүгә әйтегез, акчасын күп итеп алсын! Бездә бушка бирә торган кыз юк.   - Әйтербез, әйтербез, акчага аптырый торган егет түгел безнең Илдар. Сез әнә яшь киленне кер юарга өйрәтә торыгыз.   - Ай, белмибез шул, бездә керне күптән машина белән генә юалар. Карагыз әле бу ялганчыларны, кияүнең акчасы күп, дигән булалар, кер юа торган машина да алмаган икән бит.   Шулай уен-көлке белән туйга әзерлек бара. Бер Рәйхан абый гына үзенә урын таба алмый йөри. Ул иртүк инде яңа чалбарын, итәкләрен чыгарып яңа күлмәген, башына чиккән түбәтәен киеп куйды. Иртәдән кичкә кадәр гомерен эш белән үткәргән Рәйхан абзый үзен бик уңайсыз тотты. Беркая барып булышыр җай юк, яшьләр үзләре барын да эшли. Ул, өйгә кереп, бишектә уйнап яткан оныгы - Алсуның улы Алмаз янына барып утырды. Ичмасам, еламый да бит, бер эш булыр иде. Бабай гомер иткән әбисенә аз гына көнләшеп карый бүген.  Әби иң кирәкле кеше бүген йортта. Дөрес, Фәридә апа табын әзерләми. Тик яшьләр менә аның тирәсендә бөтерелә. Барысына да Фәридә апа кирәк.   - Фәридә апа, суганнарың кайда,бәрәңге, кишер кирәк иде. Тәлинкәләр кая икән? Фәридә апа, аш салырга зур аш чүмече кирәк,- дигән сүзләр явып кына тора.   Юк, Фәридә апасыз барыбер эш бармый. Юкка үпкәләп утыра бабай. Әле аңа килене берсе артыннан, берсе таза, матур оныклар табып бирәчәк, алар янына менә Алмаз җәйгә кайтачак. Сиринәнең улы Рамил, әнисе кебек кечкенә, чибәр Самира исемле сеңелесен җитәкләп килеп җитәр. Юкка бала-чага кебек үпкәләп утырасың, Рәйхан абзый, көне буе балалар белән кайнашасы көннәрең алда әле. Әлегә җае чыкканда, ял итеп кал.   Табын да әзерләнеп бетте, кунаклар да җыелды. Бар урам яхшы машиналар белән тулды. Килен белән кияүне дә алып кайттылар. Аларны йомшак мендәр салып каршы алды әби белән бабай. Догалар укып, изге теләкләр белән табынның иң түренә утырттылар. Туй башланды. Туй авылда тиз генә бетми. Таң атканчы авыл халкы йокы күрмәде, туйны күзәтте. Бары тик беренче әтәчләр тавышы ишетелә башлагач кына, таралды кунаклар. Менә шулай Рәйхан абзый белән Фәридә апа балаларны башлы-күзле итеп, картлыкка таба атлады. Ә картлыкның иң зур бәхете балалар бәхете була да инде. Аларга да мондый көннәрне күрергә насыйп булды.   Иртәнге сигез инде, төп йорттагылар әллә кайчан уянды. Ара-тирә каршыдагы ике катлы, кияү белән кәләш кунган йорткка күз салгалап алалар. Анда шылт иткән тавыш та юк. Авылда барысыннан да алда торып эшкә керешкән Илдар Рәйханович баскычка да чыгып карамады әле, тынлык. Нишлиләр соң алар анда, дисезме? Йоклыйлар, кияү белән кәләш бер-берсенең кочагына чумганнар да йоклый бирәләр. Әйдә йокласыннар. Бер көндә генә хуҗалыкка әллә ни булмас. Аларның әле алда эшләре муеннан. Шуңа күрә кавышкан көннәрендә аз гына артыграк йоклап алу гаеп түгел инде.   Ишек алдында өрергә итенгән әнчек алдына Рәйхан бабай ярты чиләк сөяк китереп салды.   - Өрмә, йокласыннар!   Без дә дусларым, аларга шушы урында,тыныч тормыш теләп калыйк инде.   - Тссс! Тавышланмагыз, йокласыннар!   01.2015 ел.    

 


Зиннур ТИМЕРГАЛИЕВ

--- | 18.04.2015

Пять причин заказать пластиковые окна в компании «Окна для всех»

$
0
0
17.04.2015 Җәмгыять

«Окна для всех» — один из самых видных игроков на рынке. Эта компания была основана в 1999 году. С тех пор она завоевала доверие и симпатии потребителей за счет пяти главных приоритетов.

Высокое качество. В каталоге компании «Окна для всех» вы не найдете образцов, которые вызывают вопросы, сомнения и недоверие. Она представляет окна от ведущих европейских производителей. Один из них – немецкий бренд GEALAN, для которого характерно:

- отличное качество;

- легкий монтаж;

- продолжительный срок службы;

- приемлемая цена.

Оперативная доставка. Если вы оформили заказ на портале http://www.okna-dlya-vseh.ru/, вам не нужно запасаться терпением. Новые окна будут доставлены в течение 2-3 дней.

Выезд замерщика. Точные замеры – одно из главных требований при установке пластиковых окон. Но порой заказчики ошибаются – они предоставляют замеры с погрешностью в 1-2 см, а это – критическая отметка для пластиковых окон. Из-за этого маленького «недостатка» установка окон может быть отложена на неопределенный срок. Поэтому, если вы сомневаетесь в себе, вы всегда сможете воспользоваться услугами замерщика компании и, получить пластиковые окна, которые идеально подойдут для комнат и балкона в вашей квартире, загородном доме или в офисе.

Широкий спектр услуг. В компании «Окна для всех» вы сможете не только приобрести окна, но и рассчитывать на:

- их установку и демонтаж;

- остекление балконов и лоджий;

- отделку балконов и лоджий.

Приемлемые цены. Лояльная ценовая политика – конек компании «Окна для всех». Стоимость пластиковых окон на 10-15% ниже, чем у их конкурентов. Это – шанс для потребителей приобрести достойный образец по доступной цене.

«Окна для всех» — ваш верный стратегический партнер в обустройстве квартиры, загородного коттеджа или офиса.


---

--- | 17.04.2015

Интернет-бәйлелектән туйган Айгөл Бариева бөтен аккаунтларын бетереп аткан

$
0
0
19.04.2015 Шоу-бизнес
Хәзерге заманны Интернеттан башка гына күз алдына да китереп булмый. Бигрәк тә социаль челтәрләрдән. Татар җырчылары да аралашу, иҗат һәм шәхси тормышта булган яңалыклары белән уртаклашу, реклама урнаштыру максатларында шәхси битләрен ача. Ә менә Айгөл Бариеваның барлык социаль челтәрләрдән китүе гаҗәпкә калдырды. Intertat.ru хәбәрчесе җырчының үзе белән элемтәгә керде.

- Айгөл, социаль челтәрләрдән бөтенләй битләрегезне алып аткансыз. Моның сәбәбе нидә? 

- Социаль челтәрләрдән китүемнең сәбәпләре берничә. Беренчедән, виртуаль тормышта яшәвемнән туйдым (көлә). Чын тормышта яшисем килә башлады. Бу Интернет дигәннәре  вакытымны күп ала. «Зависимость»ка әйләнде! Иртән торуга телефонга тотынабыз. Көн шуның белән башлана да, шуның белән тәмамлана дигәндәй. Тере аралашу бетте. Вакытны күпкә файдалы эшләргә сарыф итәсем килде. Театрларга йөрергә тотындым. Кешеләр белән якыннан аралашам. Шул ук туганнар белән дә тере аралашу аз иде. Һаман шул ук телефон, Интернет аша гына. Социаль челтәрләргә реклама да урнаштырабыз бит. Төрле концерт афишаларын эләбез һәм башкасын. Минем турындагы мәгълүмат болай да җитәрлек дип уйлыйм. Интернетта исемемне җыюга фотоларым, җырларым чыга. Ул яктан проблема булмас дип уйлыйм (елмая).     - Ә социаль челтәрләрдәге битләрегезне даими рәвештә алып баручы ярдәмче булдырырга ният юк идеме? Рус шоу-бизнесы җырчыларының әлеге эшләрен башкаручы аерым бер кешеләре бар бит...   - Андый ярдәмчеләрем бар дисәм дә була. Чөнки “Вконтакте” сайтындагы махсус миңа багышланган рәсми төркемемне ачкан кешеләр бар. Алар минем турындагы мәгълүматны җыеп, миннән дә тизрәк яңалыкларымны, фотоларымны урнаштырып баралар. Хәзер “Вконтакте”да шәхси битем ябык. Рәсми төркеме генә “эшләп килә”. Аның өчен фанатларыма рәхмәтлемен. “Instagram”нан да киттем, “Facebook”тан гына ахыргача китә алмадым, чөнки паролен оныттым (көлә). “Одноклассники” сайтында бер адәм минем исемнән бит ачып, рәхәтләнеп “мин” булып утыра. Анысына бөтенләй шаккаттым. Ә иң кызыгы: бөтен булган челтәрләрдән киткәч, ниндидер бер җиңеллек алуым. Китүемнең икенче сәбәбе - китаплар  укый башлау. Минем күптәннән кулыма китап алып укыганым булмады.   - Нинди китаплар укыйсыз?   - Нинди китапларны укып чыгарга тиешлегем өчен махсус исемлек төзедем. Хәзер мин классик язучыларның китапларын укырга керештем. Мәсәлән, мәктәптә укыган әсәрләрне яңартып алырга булдым. Ничектер бу яшьтә аларны бөтенләй башка күзлектән укыйсың икән. Бүгенге көндә У.Шекспирның «Ромео һәм Джульетта»сын укыйм. Интернеттагы битләремне япканнан соң, бөтен дусларым, танышларым: “Кая югалдың? Бөтен яңалыкларны шуннан белә идек. Хәзер сезне күреп тә булмый”, - дип шалтыраталар. “Мине күрәсегез килсә, шалтыратыгыз, чакырыгыз, очрашырбыз”, - дип әйтәм. Бәлки Интернетта минем белән кызыксынучылар, аралашучылар күп булу сәбәпле, бераз ял итеп алырга да тиеш булганмындыр. Ничек итеп аңлата да алмыйм...
Эльза ГАЗИЗОВА

--- | 19.04.2015

Эш табарга ярдәм итүче Лилия: Борщ пешерә, кер үтүкли белсәң – эшсез калмассың...

$
0
0
19.04.2015 Җәмгыять
Сез үзегезне аш-су остасы дип саныйсызмы? Тикшереп карыйк соң. Тиз генә ун төрле аш исеме санап китегез әле. Әмма кисәтеп куям: токмач, дөге, карабодай, борчак ашларын аерым-аерым санарга кирәкми, алар бөтенесе бергә ярмалы аш дип атала. Ничәү булды? Минеке тугызау гына... Өй персоналын сайлау агентлыгы директоры Лилия Гафиятуллина, чын пешекчеләр кимендә унбиш төрле аш исемен атый, ди. Балыктан нәрсәләр әзерлисез дигән сорауга да оста пешекче иң әүвәл, нинди балыктан, дип сорый икән.

Лилия белән аралашу барышында мин әле киемнәрне дә дөрес итеп үтүкләргә өйрәндем... 

  – Лилия, шәхси өй хез­мәткәре булырга те­ләүчеләр күпме?   – Күп. Танышларым, соңгы вакытта эшсез калучылар байтак булды, синең мәгълүмат банкың тулгандыр инде, диләр. Юк мин әйтәм, эшсез калучылар арасында сәүдә өлкәсендә эшләүчеләр, офис хезмәткәрләре күп булды бит, ә мин фәкать медицина, педагогик, пешекче, тегүче белемнәре булган кешеләр белән генә эшлим, дим. Андыйларын да бик нык сайлап алырга туры килә әле.    – Сезгә мөрәҗәгать иткән кеше тиз һәм ансат кына эшкә урнашып куймый алайса...   – Юк. Без аларны бик озаклап өйрәнәбез, җентекләп тикшерәбез, чөнки бу бик җаваплы, җитди эш. Өй җыештыруның ние бар, тузанын сөрттең, идәнен юдың да вәссәлам, дип уйлыйлар. Ул эшне башкара беләме-юкмы – анысын гына тикшермибез, эчке дөньясын, холкын, психологиясен дә өйрәнәбез. Тыныч, сабыр, басынкы, кешеләргә яхшы мөнәсәбәттә булу, игелек кыла белү кебек сыйфатларың булмаса, син хезмәт итә алмыйсың. Син кемнеңдер өенә килеп, аның хезмәтен җиңеләйтергә, тормышын уңайлы итәргә тиешсең бит. Горур кешеләр була, кайсыдыр очрак өчен ул бик уңай сыйфат, әмма безнең өлкәдә түгел.    – Сезгә килгән кеше бит, тизрәк эшкә урнашу өчен, мулла песие кебек кенә дә утырырга мөмкин.   – Ә аның өчен бездә психологлар эшли. Аралашу барышында психологлар ул кешенең яшәү рәвешен, аның нинди гаиләдә тәрбияләнгән булуын, үткән тормышын, кайда укуын, нинди белгечлек алуын, кайда эш­ләүләрен тикшерәләр. Гомумән алганда, аларны «сканер аша уздырабыз». Шул ук вакытта сәламәтлегенә дә зур игътибар итәбез. Тән тиресе, тырнак төсе нинди булуга карап та кеше турында мәгълүмат алырга була. Без аларны хәтта иснибез дә. Яшерен-батырын түгел, социаль тигезсезлек дигән нәрсә дә бар. Югары дәрәҗәдәге кешеләр гаиләсенә барып эшли башлагач, кемдәдер үч алу, көнләшү хисләре туарга мөмкин. Махсус тест уздырып, җайсыз сорау­лар да биреп, кеше турында нәрсә белергә мөмкин, берсен дә күз алдыннан ычкындырмыйбыз, чөнки алар өчен без җаваплы.    – Хезмәткәр сорап ки­лүчеләр алар алдына нинди таләпләр куя?    – Бу сорауга төгәл генә җавап биреп булмый, һәркайсының үзенчә. Без алар санап чыккан таләпләргә туры килә торган кешене – булачак хезмәткәрнең идеаль портретын төзеп, андый кешене үз базабыздан эзлибез дә аларга тәкъдим итәбез.    – Алар өчен булачак өй хезмәткәрләренең югары белемле булуы мәҗбүриме?   – Күпчелек очракта – әйе. Алар аны интеллект белән бәйли. Андый кеше белән тиз аңлашып була, диләр. Ә кайберәүләр, киресенчә, миңа гадирәк кеше булсын ди.   – Сездә өй персоналы булырга теләүчеләр өчен махсус укыту курслары оештырыламы соң?   – Оештырабыз, әмма үз акчаларын түләп укыйсы булгач, укырга теләмиләр. Өй җыештыра, ашарга пешерә беләм, диләр. Син өеңдә үзеңчә җыештырасың, ә синнән башкача таләп итәргә мөмкиннәр. Өй хезмәткәре алучылар, гадәттә, зур фатирларда, йортларда яши. Аның кадәр мәйданны ничек тизрәк җыештырырга, эшне нәрсәдән башларга кирәк, аларның көнкүреш техникасы синеке кебек булмаска мөмкин, алар белән эшләргә өйрәнү дә комачауламый. Ирләр күлмәген үтүкләү хатын-кызларныкыннан аерыла. Иң оста хезмәткәр ир-ат күлмәген үтүкләү өчен дүрт минут ярым вакытын уздыра. Бу иң дөресе санала. Борщны да бик сирәк кеше дөрес итеп пешерә белә...    – Лилия, хезмәткәрне агентлык аша эзләүнең нинди өстенлекләре бар?   – Бердән, кандидатлар һәрьяклап өйрәнелә, аларның документларын да, соңгы тапкыр эшләгән урыннарын да, медицина белешмәләрен дә җентекләп тикшерәбез. Бу эшкә хәтта куркынычсызлык хезмәте дә җәлеп ителә. Икенчедән, заказчыларның эшен җайлаштырабыз, алар кандидатлар белән үзләренә уңайлы вакытта һәм урында очраша ала. Сөйләшүләргә аларның таләпләренә туры килгән, кат-кат сайлап алынган кандидатлар гына килә. Шул ук вакытта хезмәт килешүләрен юридик яктан дөрес итеп төзеп бирәбез. Теге яки бу сәбәп­ләр белән хезмәткәрне алыштырырга туры килсә, аны бушка эшлибез. Даими клиентларга ташламалар ясыйбыз. Өй персоналлары буенча иң зур мәгълүмат банкы да бездә санала, чөнки әлеге өлкәдә уналты ел эшлибез. Психологлар, менеджерлар белән эшлибез – бу да үзенә күрә бер гарантия. Иң таләпчән заказчыга да ярарга тырышабыз. Бала караучыны төрле юллар белән: таныш-белешләр аркылы да, шәхси белдерүләр буенча да, шулай башка агентлыклар ярдәмендә дә эзләргә була. Әмма аларның барысының да үз уңай һәм тискәре яклары бар. Әйтик, бала караучыны таныш-белешләр аша эзлисең ди. Уңай ягы – аның белгән кешең аркылы булуы, димәк, булачак бала караучының көчле һәм көчсез якларын беләсең. Тискәре ягы исә – ул бала караучы алдына куелган таләпләргә тулысынча туры киләме-юкмы, шуны билгели алмыйсың. Шунысы да бар – ул кеше синең проблемаларыңны танышларына да сөйләп йөрергә мөмкин. Игъланнар аша эзләүнең уңай ягы: сайлап алу мөмкинлеге күп, арадашчыларга да түләргә кирәкми. Тискәре яклары: һәр кандидатны өйрәнү озак вакытны ала, кеше турында дөрес мәгълүмат алу өчен кирәкле сорауларны бирә белергә кирәк һәм иң мөһиме – ул кеше өчен беркем дә җавап бирми. Агентлык аша эзләгән очракта кыйммәткәрәк чыга, әлбәттә, аның каравы, агентлык сезгә зур гарантия бирә.   – Кризис чорында күп кешеләр эшсез калды. Сез аларга нинди киңәшләр бирер идегез?   – Эшсез калу, эштән кыскартылу ул көтмәгәндә була, әлбәттә, әмма паникага бирелеп утырырга кирәкми. Тиз җайлаша белә торган кеше ота, диләр, шуның кебек, тизрәк башка һөнәр үзләштерү ягын карагыз. Югары белем алу турында бармый сүз, гади, халык арасында кирәкле булган һөнәр алырга кирәк. Эш сорап кая да булса баргансыз икән, киемеңә карап каршы алалар дигән сыман, йөз-кыяфәтегез пөхтә булсын. Ниндидер катлаулы прическа ясарга кирәкми, иң мөһиме – чәчең чиста булу. Тырнакларыгызны да карагыз.  Киемнең дә кыйбатлы булуы зарур түгел, чиста-пөхтә булсын. Урамда нинди һава торышы булуга карамастан, аяк киемең чиста күренсен. Бер банк хуҗасы үзенә өй эшләрен башкаручы кеше эзләп килде. Аның иң беренче әйткән сүзләре: мин иң беренче чиратта кешенең аяк һәм өс киеменә карыйм. Аяк киеме белән өс киеме каралмаган кеше синең өеңне тәртиптә тота белми, диде ул. Кичә генә кафеда танышымны көтеп утырырга туры килде. Телефоным гел шалтырый, сөйләшүемнән официант кыз нинди өлкәдә эшләвемне аңлап алды да үзен бала караучы итеп эшкә урнаштыруын сорады. Мин, сине алмаслар шул, тәмәке тартасың, бала караучыга ул килешми бит, дидем. Кеше үзенә үзе бәя дә бирә белсен, шуңа лаеклы да булырга тырышсын. Булдыклы кеше беркайчан да югалып калмый, аны меңнәр арасыннан да табып алып була.  
Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА

--- | 19.04.2015

Күбрәк югалтабыз бит

$
0
0
19.04.2015 Мәгариф
2011 елның көзендә мин ”Оптимальләштерү: нәтиҗәләр һәм перспективалар” дигән язма әзерләдем. Ул ”Ватаным Татарстан” газетасының шул елгы 16 ноябрь санында басылган иде. Нәкъ менә шул елда мәктәпләрне оптималь­ләштерү сәясәте бездә үзенең иң югары ноктасына җитте: мәктәпләр ябылды, урта белем бирү мәктәпләре төп мәк­тәпләр итеп үзгәртелде.
Урыннардагы җитәк­че­лек уку йортлары башын кыюны белем бирү сыйфатын яхшырту максатыннан эш­ләнә дип аңлатты. Мин исә язганмын: ”Зур классларга куып кертелгәч (әйтик, иртәнге сәгать дүрттә йокыдан торып), белем сыйфаты артыр дип бик әллә ни өметләнергә кирәкми, билгеле, чөнки белем алу коллектив эш түгел, ул – индивидуаль эш”. Ул елны минем ике балам да туган авылдагы менә дигән мәк­тәпне калдырып, күршедәге зур авылның зур мәктәбенә йөреп белем ала башладылар. Алар инде чыгарылыш классларына килеп җиткән­нәр иде, шуңа күрә зур мәк­тәптәге белем бирү сыйфаты безнең эчне бик пошырды. Йомшак кына итеп әйткәндә, ул тиешле югарылыкта түгел иде. Мин һич кенә дә күрше мәктәп укытучыларын гаеп­ләргә теләмим, алар үз эш­ләрен намус белән башкарырга тырыштылар, әмма төрле авыллардан җыелган параллель сыйныфлардагы күпсанлы балалар белән нә­тиҗәле эшләү мөмкин түгел иде һәм укытучылар төп игътибарларын уртачадан түбән балаларга юнәлттеләр. Безгә исә БДИда югары баллар ки­рәк иде, шуңа күрә балалар­ның белемен ”кондициягә җит­керү эшен” туган мәктәп­нең элекке укытучыларына тапшырырга туры килде. Репетиторлар тырышты, балалар да кечкенәдән ияләнгән үз укытучыларын ярата иде­ һәм икесе дә имтиханны йөз һәм йөзгә якын баллар белән тапшырдылар. Шунысы кызык: уңышлары белән аларны өйгә шалтыратып та, кү­реп тә ”кыерсытылган” туган мәктәпләрендәге элекке директорлары һәм укытучылары котлады, ”үги мәктәп” исә эндәшмәде, тын калды.   Мин 2011 елгы язмада белем сыйфатыннан бигрәк, опти­маль­ләш­те­рүнең матди зыяны, икътисадый югалтулары ту­рын­да сүз алып барган идем. ”Оттырдылар районнар мәктәп­ләр­не опти­маль­ләш­тереп, икъ­тисадый яктан югалтулар ки­черде­ләр. Моны яшер, яшер­мә – кара акыл белән исәпләү үк чыгым­нар­ның артуын әй­теп тора. Сүзне югал­туның күпме булуы турында алып барырга кирәк”, – дип язганмын. Ул чакта минем кулда конкрет саннар юк иде, чөн­ки финанс бүлекләре һәм мәгариф ида­рәләре сорауга җавап би­рүдән баш тарттылар.   Соңгы көннәрдә Россия Федерациясенең Хисап палатасы, медицина өлкә­сен­дә, мәгарифтә һәм мәдәният оеш­маларындагы опти­маль­­ләштерүнең ничек баруын тикшереп, нәтиҗә­ләрен игълан итте. ”Учительская газета” сайты бу хакта: ”Результаты шокируют”, – дип язып чык­ты. ”Оп­тимальләштерү”, тулаем алганда, системаны иң яхшы хәлгә китерүче га­мәлләрне күз алдында тотса, чынлыкта, ул хезмәт күрсә­түнең түбәнәюенә һәм белем сыйфатының начараюына ки­терде”. Белгечләрнең нә­тиҗәсе шундый.   Хисап палатасы 2011 елда мин кара исәп белән генә ясаган югалтуларны да раслый. ”Моннан тыш, – дип әй­телә аудиторларның чыгышында, – опти­маль­ләш­те­рү нәтиҗәсендә 36 төбәк­тә белем бирү оешмаларын тоту чыгымнары кимемә­гән­, ә үс­кән. Мәсәлән, Сахалин өлкә­сендә – 155 процентка, Татарстан һәм Мордовиядә – 146 процентка, Удмуртиядә – 125 процентка”. Акчаны күп тотып, түбән нәтиҗәгә ире­шү өчен зур акыл кирәкми, билгеле. Әмма акчаны да ки­метсәләр, хәлләр бө­тенләй мөшкел булачак.   Мәгариф өлкәсендә дә, башка тармакларда да эш­ләрнең торышын яхшырту өчен оптимальләштерү кебек перспективасыз эшләр бе­лән шөгыльләнергә ки­рәк­ми, ә күз буяулы ялган күрсәт­кечләрдән генә арынырга кирәк. Күз буяу урынына реаль эшләр белән шө­гыль­лә­нергә керешелсә, бюджеттагы хәзерге акча белән генә дә салымнарны киме­тергә, хез­мәт хакларын арттырырга, бәя­ләрне төше­рергә, бушлай медицинаны кире кайтарырга, кризисның бар икәнен дә онытырга мөмкин булыр иде.   Ә болай оптимальләш­тер­гән саен күбрәк югалтабыз, югалткан саен күбрәк оптимальләштерәбез. Укыту­чыларның хезмәт хакын арттыру эпопеясын гына алып карыйк. Кыскартулар хисабына, эш сәгатьләрен арттырдылар, күп эшләгән­лек­тән, түләү дә зуррак чыкты, билгеле, әмма эшнең сыйфатына моның тискәре тәэсир итәсен алдан күрү өчен зур акыл кирәкми. Хисап палатасы исә педагогик хезмәт­кәр­ләрнең саны кимүен белдерә, ә кыскартылган хезмәткәр­ләрнең 52,8 проценты гына эшкә урнаштырылган. Бу эшсез калучыларның үз проблемасы гына түгел, чөнки Росстатның демографик фаразлары буенча, 2021 елда белем алырга тиешле балалар саны 2,5 миллионга артачак икән. Димәк, мәктәпләр санын арттыру таләп ителә­чәк, әмма шуңа карамастан, Россиядә 2018 елга кадәр тагын 870 мәктәпне юк итү планга салынган инде. Өч елдан соң укытучыларны каян алырга, мәктәпләрне ничек җиткерергә, дигән сорау әлегә беркемне дә борчымый.
Рәшит ФӘТХРАХМАНОВ

--- | 19.04.2015

"Ак Барс" кубокны СКАга бирде

$
0
0
19.04.2015 Спорт
Бүген СКА Гагарин кубогы финалының бишенче матчында 6:1 исәбе белән "Ак Барс" командасын тар-мар итте. Бу – Санкт-Петербург клубының беренче тапкыр Гагарин кубогына ия булуы.
Дүртенче матчтагы кебек казанлылар бүген дә бик тиз үз капкаларына алка керттерде. Матчның 73 нче секундында ук исәп 0:1 иде инде. Шуннан соң "Ак Барс"ның кәефе крылдымы, әллә СКА артык көчле идеме, исәп беернче период азагына инде 0:4 булды. Бүген плей-оффта беренче тапкыр капкага чыккан Эмиль Гариповны да (ул 5 голдан соң Нильссонны алмаштырды) коры калдырмадылар.   Шулай итеп, 2009, 2010 елларда "Ак Барс", 2011 елда "Салават Юлаев", 2012, 2013 елларда "Динамо" (Мәскәү, 2014 елда "Металлург" (Магнитогорск) командаларыннан соң СКА тәүге тапкыр Гагарин кубогын яулады.   Гагарин кубогы. Финал. 5 нче матч.   "Ак Барс" (Казан) – СКА (Санкт-Петербург) – 1:6 (0:4, 1:1, 0:1).   Голлар: 0:1 Эрикссон (01:13), 0:2 Ковальчук (Панарин, Шипачёв, 06:31, күплектә), 0:3 Дадонов (10:44), 0:4 Поникаровский (Хохряков, А.Белов, 14:05), 1:4 Глухов (Врана, Медведев, 21:17), 1:5 Ковальчук (Торесен, 22:03), 1:6 Червенка (Панарин, А. Белов, 58:57).   Капкачылар: Нильссон (Гарипов, 23:09) – Коскинен.   Гомуми исәп: 1 - 4 (2:4, 0:1, 2:1, 2:3, 1:6).
---

--- | 19.04.2015

Уенчык мылтык җинаятьче тәрбиялиме?

$
0
0
20.04.2015 Җәмгыять
Уенчык мылтыкларның тышкы кыяфәте чын утлы коралга охшамаска тиеш. Бу көннәрдә Россия Иҗтимагый палатасының социаль сәясәт, хезмәт мөнәсәбәтләре һәм халыкның тормыш дәрәҗәсе буенча комиссия башлыгы Владимир Слепак балалар уенчыклары җитештерү һәм сату турындагы законга шундый үзгәреш кертергә тәкъдим итте.

Проект авторы фикеренчә, хәзерге уенчык мылтыкларның күбесен чын коралдан аеруы кыен. Шуңа күрә алардан караклар да оста файдалана. Слепак фикеренчә, мондый уенчык мылтыклар бала психологиясенә дә начар тәэсир итә: агрессия уята, җинаятьче сыйфатларын тудыра. Ничек уйлыйсыз, уенчык мылтык җинаятьче тәрбияли аламы?

Наилә БӘШИРОВА, “Жасмин” психология үзәге белгече:   – Өч яшендә әле бала үзенең нинди уенчык белән уйнавын тиешенчә аңлап бетерми. Мылтыкмы ул, әллә инде машинамы – бала аны фәкать уенчык итеп кенә кабул итә. Бу чорда әле ба­ла­ның дөньяны кабул итү дә­рәҗәсе тиешенчә формалашып бетмәгән була. Уенчык мылтыктан атканда да ул аны кемгәдер начарлык эшлим, авырлык китерәм дигән уй белән эшләми – кулына уенчыгын ала да ата. 14 яшьлек бала турында сүз барганда, ул моны ниндидер явыз ният белән эшләгәндер дип шик­ләнергә була әле. Компьютердагы атышлы уенна­р­ның зыяны бик зур. Сәгать­ләр буе компьютер каршында кем­гәдер атып, кемнедер яралап утырган баланың психикасында тайпылышлар булмый калмый. Ә менә гади генә уенчык мылтыкның бер­нинди зыяны да юк.   Алия ИСРАФИЛОВА, җырчы:   – Минем улым машиналар белән уйнарга ярата. Машина моделе чын прототибына күбрәк охшаган саен, ул аны ярата төшә. Ин­глиз­ләрдә, бала тәрбияләп, вакытыгызны бушка уздырмагыз, алар барыбер сезгә охшаячак, шуңа иң элек үзегезне тәрбияләгез, дигән әйтем бар. Уенчыкларга карата күп­тән ниндидер үзгәреш­ләр кирәк иде. Кибет киш­тәләрен әллә нинди куркыныч хә­шәрәт геройлар бас­кан. Мыл­тыкларны үзгәртеп кенә яхшы нәтиҗә булыр дип уйламыйм. Әмма балалар тәр­бияләүне медиа-тирә­лектән алып кибет киштә­ләренә кадәр җыештырудан башларга кирәк.   Рөстәм ГАЙЗУЛЛИН, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты, ике малай әтисе:   – Мылтык белән уйнаудан гына җинаятьче булып үсәләрме икән?! Бәлки, ки­ресенчә, балачагында уенчыклардан мәхрүм ителгән­нәрнең психикасы дөрес формалашмыйдыр? Аннан мылтык, пистолетны җина­ять­челәр генә түгел, полиция, солдат, хәрбиләр дә куллана. Үзебез дә – мылтык тотып уйнап үскән малайлар! Бер дә җинаять кылу теләге туганы юк. Малаймы, яшүс­мерме ул, ир-егетме – барысына да корал җене кагылгандыр инде. Улларыма килгәндә, алар, әлбәттә, пистолет, мылтык белән уйнарга ярата. Полиция хезмәт­кә­ре булып, бер-берсен куып йөриләр йә миңа килеп, документ тикшергән булалар. Тик бер кагыйдә бар. Коралны кешегә төзәргә ярамый! Бу хакта гел аңлатулар үт­кәрәм. Компьютерда атыш­лы, канлы уеннар уйнауны тыям, бездә моңа рөхсәт юк. Мылтык белән уйнаудан тыш улларым лего җыярга да ярата.   Рәзинә СИБГАТУЛЛИНА, тәрбияче (Нурлат районы):   – Уенчык мылтык бала психологиясенә тискәре йогынты ясый дип кистереп кенә әйтеп булмый. Бу мәсьәләнең ике ягы бар. Мылтык белән атып та, сакланып та уйнап була бит. Кечкенә чагында улымның уенчык мылтыклары бик күп иде. Аларның берсен дә үзебез алмадык, бүләк итеп бирделәр. Тик баланың аларга электән үк исе китмәде. Бер яшеннән бирле конструкторлар җыеп уйный иде ул. Эре детальле легодан башлаган идек, соңрак вак детальлесенә күчтек. Бу мавыгуы мәктәпкә кергәч тә дәвам итте. Бүген ул мәк­тәптәге лего җыю түгә­рәгенә йөри.


56 | 18.04.2015

“Башымны кисәргә бирәм...”

$
0
0
20.04.2015 Җәмгыять
Ике ел элек Италия хирургы, танылган трансплантолог Серджио Канаверо кеше башын күчереп утырту буенча дөньяда беренче операция ясарга әзер булуын белдергән иде. Һәм тиздән шундый операция ясалачак. Хирургның беренче пациенты Русия кешесе – Владимир шәһәрендә яшәүче 30 яшьлек Валерий Спиридонов булачак.

Валерий – тумыштан гарип, аның аяк-куллары йөрми, ул бары тик башын һәм кул бармакларын гына бераз селкетә ала. Табиблар аның әти-әнисенә балагыз ике яшькә җиткәч үләчәк дигән булганнар. Ләкин ул һаман яши. Алай гына да түгел, Валерий мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган, университетның көндезге бүлегендә укып чыккан. Бүген ул өеннән чыкмыйча гына Мәскәүнең бер компаниясендә программачы булып эшли һәм үз шәһәрләре өчен шактый югары хезмәт хакы ала. Моннан тыш егет Владимир өлкәсе думасы депутаты ярдәмчесе дә.

“Профессор Канаверо турында ишеткәч, мин интернеттан аны эзләп таптым һәм хат яздым. Бәхеткә, инглизчә яхшы беләм. Ул нәкъ минеке кебек диагнозлы кеше эзләгәнлеге турында әйтте. Шуннан бирле без аның белән аралашып торабыз. Хирург бу операциянең куркыныч булуы турында кисәтте, үлеп китүең бар диде. Ләкин мин ризалаштым, чөнки болай да үлемгә таба барам бит, сәламәтлегем һаман начарлана”, – ди Валерий.

Операция 36 сәгатькә сузылачак икән һәм аны барлыгы 150ләп кеше берничә сменада башкарачаклар. Аннары егет бер ай комада ятачак, тагын бер ел тернәкләнүгә китәчәк. Валерийның башын гәүдәсеннән өзеп алачаклар да, башы имгәнүдән үлгән кешенең яки асып үтерелгән берәр җинаятьченең гәүдәсенә ялгап куячаклар. Операциянең уңышлы чыгу ихтималы бик кечкенә: 17 мең очракка 1 генә. Әлеге уникаль тәҗрибә 12 миллион долларга төшәчәк икән (әлбәттә, спонсорларны җәлеп итәчәкләр). Быелның җәендә профессор үзенең бу проектын АКШта узачак нейрохирурглар конгрессында тәкъдир итмәкче. Анда ул Валерийны да чакырган. Операция көне шуннан соң билгеләнәчәк.   Сүз уңаеннан. 1926 елда профессор С.Брюхоненко этнең башын гәүдәсеннән аеру тәҗрибәсе уздырган. Ясалма кан әйләнеше аппараты ярдәмендә әлеге баш гәүдәдән башка 1 сәгать 40 минут яшәгән. Ул хәтта ризык кисәге дә ашаган. 1954 елда икенче бер хирург Владимир Демихов этнең башын сау-сәламәт икенче эткә күчереп утырту эшенә керешкән. Шул рәвешле ул берничә ел эчендә ике башлы 20ләп эт ясаган. Иң уңышлы дигәне – ике башлы бер эте бер ай яшәгән. 


14 |
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>