Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live

Профессор Альберт Әбделмәнов: «Ришвәт тәкъдим иткәч, «5»лелек белгән студентларга «3»ле куйдым»

$
0
0
20.04.2015 Мәгариф
«Җир кешесе түгел ул. Бөтен физиклар шундый буламы икән, һавада оча сыман, акча, байлык, затлы кием-салым да кызыксындырмый аны, яраткан фәне – физика белән генә яши», – ди якыннары 77 яшьлек Альберт абый турында.

Чынлап та шулайдыр бу. 50 елдан артык Казанның төрле югары уку йортларында студентларга белем биргән галим әле берәр ел элек кенә лекцияләр укудан туктаган. Репетиторлык эшен дә хәзергә калдырып торырга туры килгән әле аңа. Барысы да докторлык диссертациясен язу максатыннан.

Альберт абый Әбделмәнов тумышы белән Казаннан. Кечкенәдән физика, химия белән кызыксынып үскән. Шуңа да мәктәпне тәмамлауга, Казан дәүләт химия-технология институтына укырга кергән.   Профессор үз гомерендә бер тапкыр да ришвәт алмаган. Берсендә студентлар акча тәкъдим иткәч, хәтта «биш»легә генә укучыларның да зачет кенәгәләренә «өч»ле куеп чыгарган. Шул рәвешле егетләргә, кызларга «сабак» биргән. Альберт абый яшь чагында Казахстанда Химия-технология  институтында да ректор вазифасын башкарган. «Ул чакта да сессия, укырга керү вакытлары башлангач, йә командировка алып китә идем, кеше күзенә күренмәскә тырыштым, ришвәт тәкъдим итмәсәләр ярар иде дип күп очракта качып йөрергә туры килде», – дип искә ала.    – Тишек носки белән йөрсәм йөрим, әмма кешенең бер тиененә дә кагылмыйм, – ди ул.    Альберт абый үзе турында сөйләгәнне, мактаганны бер дә яратмый. Гадел, намуслы булу кебек сыйфатлар, мөгаен, аңа әтисеннән күчкәндер.   Әтисе Гата ага Бөек Ватан сугышы елларында Казан дары заводында баш инженер булып эшләгән. Аның күпләгән автор таныклыклары әле бүген дә Альберт абыйда саклана. Эшендә күрсәткән уңышлары өчен  маршал Жуковтан рәхмәт хаты да бар.    Сугыштан соң Гата ага Татарстан май комбинатының директоры булып эшләгән, аннары озак еллар Татарстанның сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары булган.    Альберт абый көн саен диярлек китапханәгә бара, минем белән дә озак сөйләшеп тора алмады ул, китаплары янына ашыкты,   имтиханнар тапшырып йөри икән. «Диссертация­не уңышлы яклап чыксам, тагын бер максатыма ирешер идем», – ди.   Фотода: Альберт абый хатыны Әнвәрә апа белән.
Эльвира МОЗАФФАР

|

Венера Ганиева: Сәхнә теләсә кем урыны түгел

$
0
0
20.04.2015 Мәдәният
Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Венера Ганиева татар эстрадасындагы хәлләргә объектив бәя бирү белән генә чикләнмичә, мәсьәләне хәл итү юлларын да күрсәтә. Юбилей көннәрендә халыкның яраткан җырчысы, шәкертләренең үткен остазы нинди уй-фикерләр белән яши? Әңгәмәдә ул шул хакта да бәян итте.

– Иҗатташ дусларыгыз Сезне хисчән, хәтта беркадәр дуамал, әгәр иҗатын чагылдырыр өчен яңа алым уйлап чыгарылса, ул, һичшиксез, аны башкарып чыгачак, диләр. Сез килешә­сезме?

– Иҗат кешесе эзләнмәсә, нинди дә булса яңалыкка омтылмаса, үсүдән туктар иде. Тавышка килсәк, ул ниндидер тембрны эзләү булыр иде. Йә булмаса үзеңне төрле жанрда сынап карап була. Менә шундый максатларың булмаса, тормышның кызыгы калмый. Максатыма ирешер өчен җирне сөреп алга барам. Уңышка ирешү юллары катлаулырак булган саен кызыграк. Төрле жанрда эшләү – тавышны бөтен яктан сынап карау дигән сүз. Ә нигә сынамаска? Опера җырчысы 20 елдан лаеклы ялга озатыла. Ләкин бит дәрт ташып торганда, эшләргә теләк булганда иҗатка нокта куеп булмый. Бу хакта алдан ук уйлана идем: опера сәнгате белән генә чикләнмичә, романслар, халык җырлары, классик һәм заманча әсәрләр дә җырладым. Иҗади тәҗрибәләр истә калырлык булды. Әйтик, Камал театрының легендар режиссеры Марсель Сәлимҗанов мине “Риголетто” премьерасында күреп алып, “Зәңгәр шәл” спек­таклендә Мәйсәрә роленә чакырды. Спектакльне Камал театрының яңа бинасы ачылу тантанасында куйдык. Бу – иҗатымны баеткан бик матур бер мизгел булды.   – Мәйсәрә – тавыш мөмкин­лекләрен, шул ук вакытта артистлык сәләтен сыный торган образ. Кызганыч, замана Мәй­сәрәләрендә тавыш булса, артистлык сәләте ярлы яисә киресенчә була...   – Артистлык сәләте бөтен кешегә дә бирелми. Ә бит җыр да кечкенә спектакльне хәтерләтә. Сәхнәгә чыккансың икән, синдә тамашачыны җәлеп итү, сихерләү сәләте булырга тиеш. Тамашачыны үз артыңнан ияртеп бару көче булмаса, сәхнәгә чыгуның кирәге бармы икән?
– Туган көн бәйрәмегез дәвам итә. Дусларыгыз, хө­күмәт тарафыннан бу кадәр игътибар булыр дип көткән идегезме?   – Яшәүнең бик матур чорына килеп җиттем. Миңа бик зур хөрмәт күрсәтелде. Дуслар, туганнар тарафыннан гына түгел, хөкүмәт тарафыннан да игътибар зур булды. Республика башлыгы Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт йортында кабул итте, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, ТӨРЕКСОЙ оешмасы тәбрикләде. Бу бит утыз елдан артып киткән иҗатыма бәя бирү, тәҗрибәмне хуплау дигән сүз. Гомер буе бюджет оешмаларында эшләдем һәм эшлим, бизнес белән шөгыль­ләнмәдем. Бүген мин опера театрында яшь та­лантларның кураторы, аларны спектакльләргә әзерләүдә катнашам һәм шушы эшемнән зур канәгатьлек алам. Мәдәният университетында шәкертләрем белән эшләү дә тормышымны баета.   Менә шул хезмәтемә бәя алу – ул алга таба эшләргә көч, дәрт бирә. Бик күп котлаулар кабул иттем. Америкадан, хәтта Австра­лиядән һәм башка илләрдән котлау телеграммалары килде. “Пирамида” күңел ачу комплексында узган концертыма да чит төбәк­ләрдән килгән кунаклар шактый иде. Шул көнне Теләче районының мактаулы гражданы иттеләр, анысы да күңелле булды. Әле дә котлыйлар. Игътибар кирәгеннән күб­рәккә китте бугай инде. Хө­күмәтебезгә, җитәкче­леккә, мил­ләттәшләремә бик зур рәхмәт. Бу – тагын да рухланып эшләргә этәр­геч булды. Шушы күтәренке рух 22 апрельдә М.Җәлил исе­мендәге опера һәм балет театрында узачак иҗат кичәмдә ярдәм итәр дип уйлыйм. Бу инде классик юнәлештәге чара булачак. Анда “Башмагым”, “Шагыйрь мәхә­б­бәте”, “Риголетто”, “Тра­виата” спектакльләреннән өзек­ләр тәкъ­дим ителәчәк. Кызыклы һәм эчтәлекле кичә көтелә. Бик дулкынланам. Чөнки күңелгә чал төс кермәсә дә, яшь дигәнең бара.
– Рөстәм Миңнеханов Сезне тәбрикләп машина ачкычы тапшырды. Утырып караганыгыз бармы әле?   – Аның төсе, җиңеллеге, уңайлыгы миңа бик ошады. Үзем руль артына утырмыйм. Иремә баштан ук, үземә үзем шофер буласым килми, әйдә, мин җырчы гына булып калам, дигән идем. Ул ризалашты һәм көндәлек эш графигын миңа җайлаштырып төзи башлады. Аңа ике энем дә ярдәм итә. Бу яктан мин бик бәхетле, өч шоферым бар (көлә). Алай да машинаны авылга кайтканда йөртеп карадым – бик ошады. Әмма машина йөртү – ирләр эше дип саныйм.   – Беренче остазыгыз Нәҗип Җиһановны искә алыйк әле. Сез аны язмышымда бик зур роль уйнады дип әйткән идегез.   – Нәҗип Җиһанов турында ярдәм итте дип әйтү генә аз булыр иде. Ул бит минем киләчәгемне хәл итте. Консерваториягә керү имтиханын “икеле”гә бирдем. Документларны кире алырга килгән җирдән күреп алды ул мине. Аның өметен акладым дип уйлыйм. Әйбәт укыдым, аннан опера театрына алдылар. Нәҗип Җиһанов белән очрашуны Аллаһ Тәгаләнең бер рәхмәте дип кабул итәм.   –  Сез үзегез дә шундый ук эш эшлисез бит. “Сандугач” республика бәйгесе оештырып, анда җиңүчегә бюджет урынына укыр­га керү мөмкинлеген би­рәсез.   – Һәрбер җырчы үз исемендәге бәйге оештырырга хыялланадыр инде ул. Ләкин аны башкарып чыгар өчен бик зур тәҗрибә таләп ителә. Оештыру җиңел эш түгел. Әмма ул саваплы гамәл. Быел “Сандугач” икенче мәртәбә узды. Узган елны Гөлсирин Абдуллина җиңгән иде. Быел Башкортстаннан Алия Карачурина шушы бәхеткә иреште. Катнашучылар күп булды, Россиянең төрле төбәкләреннән, хәтта Кытайдан да катнашырга теләк белдерүчеләр бар. Сәләтле балаларның барысын да барлап, билгеләп үтәргә тырыштык. Лауреат, дипломант булдылар, бүләкләр алдылар. Бәйгене оештыруга Мәдәният министрлыгы, Татарстан Президенты каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды ярдәм итте. Бу җәһәттән Әсгать Сәфәровка, Айрат Сибагатуллинга, мәдәният һәм сәнгать университеты җитәк­челегенә рәхмәтемне белдерәм.   – Иң яраткан партияләр янәшәсендә күңелгә бик үк ошап бетмәгәннәре дә була. Шуларны искә төшерик әле.   – Нинди генә партиягә алынсаң да, син шуның эчендә яши, шул образ кебек кылана, фикерли башлыйсың. Бер караганда, бу бик җиңел, шул ук вакытта авыр эш. Мәсәлән, Джильда ролен уйнаганда мин Венера Ганиева түгел инде. Виолетта, Марфа, Разина һәм башка рольләр белән дә нәкъ шулай ук. Сәхнәдә башка язмышны уйнау, җырлау бик зур җаваплылык таләп итә. Син тамашачыны Джильда бул­ганыңа инандырырга тиеш. Кайвакыт рольгә шулкадәр биреләсең ки, бер генә мизгелгә “уянып” китеп, абау, Венера, синме соң бу, дип сискәнеп китәсең. Рольгә ачкыч таба белү – остазларымның да хезмәте. Нияз Даутов, Валентина Лазько, Клавдия Щербинина – алар барысы да миңа ышанды һәм көчләрен кызганмады. Бүген ирешелгән кадәресендә аларның да өлеше зур. Күңелгә ятып бетмәгән образ исә Римский-Корсаковның “Снегурочка” операсындагы Кар кызы иде. Табигатем белән кайнар кеше булгач, хисле рольләрне үз итәм. Ә бу – салкын, дөньяга бернинди хис белдерми, мәхәббәтнең нәрсә икәнен дә белми торган образ. Мәхәб­бәтнең асылына төшенгәч кенә эреп юкка чыга. Йә, нинди партия инде бу? Эчке халәтемә бөтенләй туры килми, холыкны чагылдырып булмый. Шулай да, тора-бара бу партия дә ошый башлады. Ә иң яраткан рольләрем исә – “Травиата” операсында – Виолетта, “Риголетта”да – Джильда, “Царьская невеста”да – Марфа.   – Ә “Шагыйрь мәхәббәте”?   – “Шагыйрь мәхәббәте” – ул аерым бер тарих. Мин бу әсәрне үзгә бер хис, наз белән кабул иттем. Зәйтүнә роле миңа бик якын. Ул минем соңгы партияләрнең берсе иде. Дөрес, аны әле дә җырлый алам, ләкин җырламыйм. Чөнки Зәйтүнәгә 13 яшь, ә Венера Ганиевага 60 инде... Яшь арасы бик күп, шуңа күрә аерым кичәләрдә “тәм­ләп” өзеген башкару белән генә чикләнәм. Гәрчә яшьләргә караганда хислерәк, образны аңлабрак җиткерә алсам да. Минем бурыч  татар халкына якын Зәйтүнәне иҗат итү иде. Ә бу телнең бөтен нечкәлеген тоеп, милләтеңнең үзенчәлеген белеп, үткәнен-бү­генгесен күзаллаганда гына барып чыга. Сүзнең бер иҗеген генә дөрес әйтмә, мәгънә үзгәрә, татар хәрефләрен әйтә белмәсәң, җыр имгәнә.   – Үзегез кебек үк тәҗри­бә­дән курыкмаган, кыю шә­керт­ләрегез бармы?   – Шәкертләргә, җырчы мобиль булырга тиеш, дип гел әйтеп киләм. Уңышка ирешәсең килсә, бер өлкә белән генә чикләнергә ярамый. Эстрадада гына да күпме жанр бар: ретро җырлар, классик әсәрләр, заманчасы һәм башкалар. Әмма тавыш классик әсәр­ләрдә ныгый. Укучыларымның һәрберсе үзенчәлекле. Опера театрында, дәүләт хорында, җыр һәм бию ансамблендә, фольклор ан­самблендә эшләүче шәкертләрем байтак. Эстрада юнәлешен сайлаган укучыларым Раяз Фасыйхов, Марсель Вәгыйзов, Лилия Муллагалиева, Алсу Хәбибуллина һәм башкалар – һәрберсе үзенчәлекле, төрле алымнарны уңышлы кулланалар. Әйтик, Раяз халык җыр­ларын да, заманчасын да үтемле башкара, классик әсәрләр, романс­ларны да яратып җырлый. Мөнир Рахмаевны карагыз: сикерә-си­керә тамашачыны кыздыра да акапелла башкарып уйга сала, Рөстәм Яхин әсәрләре белән сокландыра.   – Киң кырлы шәхес булып ирешсен өчен булачак артист белән ничек эшләргә, нинди алымнар кулланырга соң? Юкса тавышы белән остазын кабатлаудан узмаучылар байтак бездә...   – Аның юлы бер генә: укучыны шәхес итеп кабул итү, табигать тарафыннан салынган күркәм сыйфатларны үстерергә тырышырга кирәк. Гадәттә кешене ватып, аны яңача төзергә омтылалар. Сындырылган кешедән артист әвәләп булмавы ахырда ачыклана үзе. Тик ул вакытта соң була инде.   – Эстрада хәлен халыкара бәйгеләр аша аңлап була. “Евро­видение”гә омтылу, “Тө­рек­видение”дәге чыгыш халә­тебезгә анализ ясарга мөм­кинлек бирде. Сез нинди кимче­лекләр күрдегез, киләсе елда катнашсак, нәрсәләргә игътибар итәргә кирәк булачак?   – “Төреквидение” бәйгесе беренче тапкыр Төркиядә үткәрел­гән иде. Анда минем шәкертем Алинә Шәрипҗанова дүртенче урынны алды. Узган ел Казанда Айдар Сөләйманов икенче урын алды. Беренче урынны алган Казахстан кызы белән чагыштырганда, ул башкарган җырда тавыш мөмкинлеген күрсәтү аз иде. Ә бит ул – бик сәләтле, музыкаль егет. Шуңа күрә бу бәйгегә бүгеннән әзерләнә башларга кирәк дип саныйм. Юбилей уңаеннан кабул иткәч, Рөстәм Миңнеханов та эстрада турында сүз кузгатты. Икенче урында торган зур милләт дип әйтәбез икән, безгә эстраданы күтәрергә һәм аның дәрәҗәсе төрки кардәшләр алдында горурланып күрсәтерлек булырга тиеш. “Төреквидение” мисалында мин мәсьәләне болай хәл итәр идем: җырчылар арасында кастинг үт­кәреп, аларны башкару осталыгы, артистлык җәһәтеннән бик зур өйрәтү эшләрен башлап җибә­рергә.  Артист бит ул тама­ша­чы­ның күңелен ачудан бигрәк, тәр­бия эшен башкарырга тиеш. Зә­выкны исә җырлый белгән һәрбер кеше дә тәрбияли алмый. Без – моңлы һәм җырлый белә торган халык. Әмма җырлый бел­гән бар кеше дә сәхнәгә менә алмый. Тиеш тә түгел. Кызганыч, бездә әлегә әзерлеклесе дә, чиле-пешлесе дә сәхнәдә. Болай дәвам итә алмый. Фонограмма мәсь­әләсен генә алыйк, югары сыйфатлы фонограммалар бармак белән генә санарлык. “Төрек­видение”гә килсәк, кием дизайнерлары, ша­гыйрьләр, композиторлар, аран­жировка ясаучылар арасында да бәйге үткәрмичә булмый. Арзанлы такы-токы җырлар, ташка үлчим башкару, зәгыйфь тавышлар чоры үтте инде.   – Бу мәсьәләне хәл иткәндә үзегез ничек катнашыр идегез?   – Президент кабул иткән көнне дә бу мәсьәлә күтәрелгәч, аны хәл итүдә катнашырга бурычлымын дип саныйм. Худсоветның рәисе булыр идем һәм бөтен көчемне, тәҗрибәмне кулланыр идем.
Гөлинә ГЫЙМАДОВА

56 | 17.04.2015

Театрда нәрсә рөхсәт ителү һәм нәрсә рөхсәт ителмәү турында сөйләшү булачак

$
0
0
20.04.2015 Мәдәният
Камал Театры һәм “Смена” заман мәдәният үзәге “Театраль лекторий” дип аталган уртак проектларын дәвам итә. Әлеге проект кысаларында Камал театрының әдәби бүлек мөдире Нияз Игъламов һәм театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев белән очрашулар үткән иде.

29 апрельдә 18.00 сәгатьтә “Смена”да театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов һәм дин әһеле, ТРның Җәмәгать Палатасы әгъзасы Рөстәм Батров катнашында “Театрда нәрсә рөхсәт ителә һәм ителми?” дигән темага әңгәмә-бәхәс үтәчәк.

Соңгы арада Россия театрлары хакында халыкта төрле фикерләр йөри: бөтенесенең телендә  Мәскәүнең Театр.doc хәлләре, Новосибирск опера һәм балет театрының “Тангейзер” спетакле хакындагы каршылыклы фикерләр, Кирилл Серебренниковның  Гоголь Үзәгенә сәнгать җитәкчесе итеп куелуы белән бәйле тавыш-гаугалар... Казанда әлегә мондый күренешләр күзәтелми, ләкин аның кайбер билгеләре инде сизелә. Камал Театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәевны соңгы спектакльләреннән соң милли театрны “үтерүдә” гаеплиләр. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: мондый гаепләүләрдән Казанның башка театрлары да читтә калмый.  Театрда нәрсә рөхсәт ителә һәм ителми? Иҗатчы өчен чикләр куелганмы? Сәнгатьтә гомумән чикләр булырга тиешме? Камал Театрының әдәби бүлек мөдире, театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов һәм дин әһеле Рөстәм Батров әлеге сораулар хакында ачыктан-ачык фикер алышырга чакыра.  


|

Тукай каберендә дә хата булгач инде... (ФОТО)

$
0
0
20.04.2015 Мәдәният
Күптән түгел бер төркем татар язучылары һәм зыялыларының Тукай каберенә чәчәкләр салуыннан фоторепортаж элгән идек. Роза Мифтахова исемле укучыбыз бер детальгә игътибар иткән.
"Татарча хатасыз" акциясенә мисал җыючыларга Тукай каберенең фотосын да аласы иде. Башка очракта тыныш билгеләренә күз йомарга да була, тик бу бит Тукай кабере!" - дип яза ул.   "Тукай үзе ул өтерләрне куймаган, дип акланырлар иде, ләкин бит алар русча текстта да куелмаган!" - дип аптырый Роза ханым.

Чыннан да, Габдулла Тукай кабер ташында язылган шигъри юлларда тыныш билгеләрен куеп тормаганнар. Татар вариантында да, рус вариантында да. Әллә бу хәзер хатага саналмыймы? Ничек уйлыйсыз? 

 

 

Казанда Габдулла Тукайны искә алу чарасыннан ФОТОрепортаж: matbugat.ru/news/?id=11560

Шамил АБДЮШЕВ фотолары.

 


---

--- | 20.04.2015

Татарстанда көчле җил һәм юеш карлы ҺАВА ТОРЫШЫ сакланачак

$
0
0
20.04.2015 Җәмгыять
Татарстанда бүген көчле җил, буран һәм юеш кар күзәтелде. Аномаль һава торышы республика территориясендә көньяк-көнбатыш циклонлы өермә көчәю белән бәйле. Төнлә көчәйгәндә җилнең тизлеге секундына 21-26 метрга кадәр җитәчәк.
"Циклонлы өермәнең республика хәрәкәте барышында циклон тирәнәйгән һәм активлашкан. Андый актив хрәкәт, кагыйдә буларак, көчле җил, катнаш явым-төшемнәр, шулай ук тимерчыбыкларга һәм агач ботакларында юеш кар ябышу, кыска вакытлы бураннар, күз күреме начарлану белән үрелеп бара", - диелгән ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсенең ашыгыч хәбәрендә.   Иртәгә көндез дә көчле җил саклана, көчәйгәндә секундына 17-22 метрга кадәр җитәчәк. Вакыты белән юеш кар һәм яңгыр рәвешендән явым-төшемнәр күзәтелергә мөмкин. Төнлә республикада 4 градус җылыдан 1 градуска кадәр салкын, көндез 4-9 градус кадәр җылытачак.   22 һәм 23 апрельдә тотрыксыз һәм салкын һава торышы саклана, вакыты белән катнаш явым-төшемнәр көтелә. Төнлә һәм иртән юлларда бозлывык барлыкка килергә мөмкин. Көндез термометр баганалары 3-10 градус җылыны күрсәтәчәк. 
---

--- | 20.04.2015

Татарстанда биш кешене үтерүдә гаепләнүче яшьләрнең берсе гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителде

$
0
0
21.04.2015 Криминал
Казанның Юдино битәсендә яшәүче Уваровлар гаиләсен һәм 2 таксистны үтерүдә шикләнелүчеләр гаепле дип табылды

Татарстанның Югары суды Казанның Юдино битәсендә яшәүче Уваровлар гаиләсен һәм 2 таксистны үтерүдә гаепләнүче 4 татарстанлыга хөкем карары чыгарды. Әлеге җинаять эше буенча төп гаеләнүче 21 яшьлек Николай Мокосеев гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителде. Рәхимсез үтерүнең икенче катнашучысы 23 яшьлек Руслан Мәмәтов 22 елга ирегеннән мәхрүм ителде. Аларның тагын 2 үсмер кулдашын Васильев һәм Сафиуллинны суд 9,8 һәм 7 елга ирекләреннән мәхрүм итте.

2014 елның 8 мартында Казанның Юдино бистәсе Тимер юлчылар урамында урнашкан йорт фатирында 40 яшьлек аңсыз хатын-кыз табыла. Аның башы тишелгән була. Зыян күрүче хастаханәгә озатыла, әмма биредә ул, аңына да килмичә, җан бирә.   Җинаять урыныннан талаучылар фото һәм видеоаппаратура, плазмалы телевизор һәм ноутбук алып китә. Шулай ук хуҗаларның “Лада Калина” машинасы юкка чыга.   Җинаять эшен тикшерү барышында полицейскийлар 8 мартка каршы төндә ханымның 40 яшьлек ире һәм 16 яшьлек улының юкка чыгуын ачыклый. Җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре яшүсмернең мәетен икенче көнне Юдино бистәсендәге Иске татар зиратыннан ерак түгел урында табып ала. Үтерүчеләр аның йөзенә һәм кулларына берничә дистә яра салган була. 10 март көнне исә бу урыннан ерак түгел урнашкан урман посадкасында малайның әтисенең үле тәне табыла. Кар астына күмеп куелган ирнең баш мие җәрәхәтләнгән булуы ачыклана.   Җинаятьчеләрне эзләү төнлә дә туктатылмый. Нәтиҗәдә, шикләнелүчеләр, коточкыч җинаятьтән соң 4 көн узгач, тоткарлана. Аларның 16 яшьтән 23 яшькәчә 4 татарстанлы булуы ачыклана. Алар үтерүнең төп сәбәбе дип акчаны атый.   2014 елның 7 мартында җинаятьчеләр 16 яшьлек үсмерне ирексезләп Юдино бистәсендәге агачлыкка алып чыга. Биредә алар аны кыйный һәм үзләренә 250 мең сум акча тиеш булуы турында расписка яздыра. Шуннан соң үсмер егет урлаучылар кушуы буенча ярдәм сорап әтисенә шалтырата. Бу теләкләрен үтәү белән, җинаятьчеләр аны отвертка белән суккалап үтерә.   Үсмернең әтисе килгәч, алар аңа ташлана, бита һәм отверткалар белән җәрәхәтләр сала. Аннан соң җинаятьчеләр ир-атның фатирына юнәлә. Биредә алар үтерелүченең йоклап ятучы хатынына тап була. Хатын-кыз да шундый ук җәзага дучар ителә. Фатирдагы кыйммәтле әйберләрне үзләштереп, хөкем ителгәннәр качып китә.   Полицейскийлар аларның 2 таксистны үтерүдә катнашы барлыгын ачыклый. 2013 елның 16 декабрендә Казандагы “Адмирал” сәүдә үзәге янында җинаять эше фигурантлары такси туктатып, йөртүчедән үзләрен Юдино бистәсенә алып баруын сорый.   Залесный бистәсенә барганда, җинаятьчеләрнең берсе аның йөзенә отвертка белән җәрәхәт ясый һәм үзе рульга утырып, зыян күрүчене Беляев зираты янына алып китә. Ул вакытта әле исән булган ирне урман эченә алып кереп, кар белән күмеп куялар. Автомобильне исә Аракчино бистәсенә, җинаятьчеләрнең берсенең әнисе яши торган йорт ишегалдына илтеп куялар.   Икенче таксистны исә җинаятьчеләр 2014 елның февралендә үтерә. Алар шулай ук Казанның Пушкин урамында такси туктатып, йөртүчедән үзләрен Юдино бистәсенә алып баруын сорый. Залесный бистәсе чатында пассажирлар йөртүченең муенына элмәк сала, бер үк вакытта отвертка белән җәрәхәтләр ясый.   Такси йөртүчесе үзен үтермәүләрен сорый, пин-кодлары белән бергә банк карталарын бирергә тәкъдим итә. Шуңа да карамастан, җинаятьчеләр аны рәхимсез рәвештә үтерә. Шуннан соң алар аның машинасын урламакчы була, әмма ул карда батып кала һәм хөкем ителгәннәр аны яндыра.   Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.


| 20.04.2015

Бармы соң ул патриотлар?

$
0
0
21.04.2015 Авыл
Милләттәш чордашым А.Хәлим, авыл халкын бик зурлап, йөрәктәшләрем, бавырдашларым дип тикмәгә генә әйтми. Үзе дә төбе-тамыры белән авылныкы ул. Шулай булсаң гына, гомерең буе татар авылын, аның кешеләрен хөрмәт итеп, мактап язарга була.

Әле җәй көне Игәт урманы тирәсенә җиләккә бардык. Уңдырышлы кара туфракта котырып алабута, билчән, әрем, шайтан таяклары үсеп утыра: уңганнар кебек, куаклыкка охшап торалар. Басу юлларыннан машина белән үткәндә тәрәзәләргә саллы башлары белән бәргәлиләр. Чүп үләннәренең сөенүләре, ә газиз җиребезнең нишләттегез мине, дип ачулануы микән? Шулкадәр уңдырышлы җиребезне чүплеккә әйләндердек. Мирзанур комбайнда эшләгәндә, ашын-чәен төйнәп, монда килгәнем бар: ул елны бер гектардан 35 центнер бодай чыккан иде. Безнең пай җирләре дә моннан ерак түгел, 3-4 ел инде анда да чүп үләне гөрләп үсә. Җитәкчеләргә күпме әйтсәк тә, чишелеше юк. Ә бит алдагы елларда бодаен, йә акчасын бирәләр иде. Беркемгә дә җир кирәкми. Әткәйләр «Туган җир өчен!» дип сугышка керделәр. Менә шуларны искә алып, күзләремә яшь килде, йомшардым-сагышландым. Тракторчы, комбайнчылар янына агитатор булып, гәзит тотып, хәлләрен белергә килгәч, алар да горурлана, без сөенә идек. Игенчеләр кадерле иде, без аларга: «Исән-саулармесез, кыр батырлары!» – дип эндәшә идек.

Яңа мәдәният йорты ачылды. Чыгышымда: «Шатлык тулы түгел инде, иптәшләр. Фермалар үле хәлдә – сыер мөгрәгәннәре ишетелсен иде дәЙ Әнә теге якта басу – трактор, комбайн гөрелтеләре ишетелмиЙ» – дидем. Әле шул тавышларга атларның кешнәве дә кушылса – үзе бер симфония булыр иде. Икмәк булса, җыр да була дип белеп әйткәннәр. Күмәк хуҗалык таралды шул. Тарату тиз, кабат җыештыру, төзү тиз генә булмас.   «Авылны макта, шәһәрдә тор» диләр. Җәй көннәре урам тулы машина, кеше дә күп. Ташпулатларына кайталар Чаллыдан. Төзиләр, яшелчәсен, җиләк-җимешен үстерәләр. Әле ярый авылыбыз ташландык түгел дип аңа да сөенеп куясың. Айдар Хәлим авылга туган җирен өзелеп сөйгән патриотлар кайтырга тиеш дип, бик дөрес әйтә. Бар микән соң ул патриотлар? Булса да бик аз инде. Кайбер хуҗалыкларда – ызандашларыбыз Калмия, Күзкәй һ.б. авылларда эшләп тора әле ул колхозлар. Менә шуларда инде ул туган авылларының патриотлары. Сагындырып искә төшкән чаклар: мәктәптә хезмәт, «терлекчелек нигезе» дәресләре. Бер класс бүлмәсендә ДТ тракторына кадәр кертеп урнаштырылды. Әй, яратты инде малайлар шунда актарынырга. Нәтиҗәсе уңай: югары уку йортына китәргә теләмәгәннәр механизатор булдылар, гаилә кордылар, урта мәктәптә 300дән артык бала укыды. Җәйге ялда укучы кызларыбыз сыер савучыларны ялга чыгардылар, ындыр табагында хезмәт куйдылар. Минем улым 2 җәй рәттән колхоз сыерларын көтте. «Терлекчелек нигезләре» укыган һәм фермада практика үткән кызларыбыз район савымчылары ярышларында I, II нче урыннарны алдылар. Менә шундый тулы канлы тормышта яшәгән чаклар, туган авыл патриотларын тәрбияләгән чорлар иде. Авыл, авыл дип авыз суын корытабыз, ә ел саен җитәкчеләр зарлана: авыл хуҗалыгы техникасы алырга, ашламаларга акча җитми диләр. Быелгы чәчү эшләренә 15 млрд. сум акча каралган, кыска вакытлы кредитлар бирелә башлана диелә. Аллага тапшырдык, ачыгырга язмасын инде. Җир – кешегә Аллаһы Тәгалә бүләк иткән иң зур хәзинә; җир базарлары барлыкка килде соңгы вакытта. “Ныклап тыңласаң, Җирнең “уфылдаган” тавышы да ишетелә бит: аңа да авыр, җәй буе күпме үсемлек үстерәсе бар... Яшь бозауларга классларда уҗымнар да үстереп карадык бит вакытында – күпме хезмәт куйдык. Мәктәп ашханәсе өчен бозаулар да үстердек.   Тәрбия сәгатьләре, кичәләр күбрәк авыл хуҗалыгы эшчәннәренә багышланды. “Икмәктә хикмәт” дигән кичәдә никадәр матур, кирәкле сүзләр әйтелде, “Күктә кояш, җирдә Икмәк мәңгелек” дигәнен 11 класс укучысы сөйләде. Колхоз агрономы Җ.Шәфигуллин хуҗалыкның җир картасын элеп куеп, бик эчтәлекле чыгыш ясады. Укучылар туган җиребез турында шигырь, хикәяләр иҗат иткәннәр иде... Газетадагы сводкалар аша да балаларга хезмәт тәрбиясе биреп, патриотлык тәрбияләдек, ә хәзер уку елы башыннан башлап, азакка кадәр БДИгә әзерләнәләр. А.Хәлим татар авылларының югалачагын сизә, чаң суга, мөрәҗәгатьне хупларга кирәк. Хуплап кына булмый әле ул, аны хөкүмәтнең дәүләт программасына кертү зарур – бу дәүләткә, депутатларга мөрәҗәгать! Җыелышып юкны-бушка әйләндереп ятканчы, менә бу иң зур тема. Авыл халкын яңадан авылга кайтару өчен байларның миллиардер улларын авылга кайтарырга кирәк, авылны күтәрсеннәр: игеннәр игелсен, фермалар төзелсен. Татар кешесе бик эшчән, башлы бит ул – татар авылын саклап калырга кирәк. Йортларыбыз ятим булып утыралар. Тәрәзәдән карыйм: минем өй каршындагы өч өйнең уты юк – и-и, ямансу да соң...   Хыялланасың инде ул. Уйлап карасаң, гаҗәп бит: безнең байларның балалары чит илләрдә укыйлар, шунда төпләнеп калалар. Татар авыллары турында алар хәбәрдар дисезме? М.Шәймиев президент булып торганда, зур авыл Күзкәйдә бөтен мөмкинлекләре булган больница ачылды. Әй, шатландык инде. 12 авыл кешесе, шунда дәваланып, сәламәтлекләрен ныгыттылар! Шатлык берничә елга гына барды. Хәзер ул стационар гына. Андагы уңайлыклар: палаталар җитәрлек, намаз бүлмәсе, ял итү бүлмәсе гөлләргә күмелгән... Казаннан бер бай кайта икән, пансионат ача икән дигән сүз дә һавада эленеп калды.   Туган авылын мактап кемнәр генә нәсер, шигырь язмаган, җырлар җырламаган. Хисләнеп китеп, мин дә яздым әле:   Бик яратам авылымны, Чирәмле, төз урамнарын. Кышкы, карлы бураннарын, Чикләвекле урманнарын.   Уйларымда – күршеләрем. Монда минем нигез ташым. Парлы, җырлы уеннары, Яланаяклы, әй, Күлбашым.   А.Хәлим, үзәк өзгеч язмагыз өчен рәхмәт. Мүкләнгән күңелләрне уятырлык булган бу. Елның дүрт фасылында да авылыбыз гөрләп торсын, бәрәкәтле ризыклар ашап, иманлы булып яшәргә язсын. 
Гөлфия ӘҺЛИЕВА

14 |

Илфак Шиһапов белән Габдрәхим интервьюсы

$
0
0
21.04.2015 Матбугат
- Илфак, “Тишек” дигән газета чыгара башлыйсың икән. Ниндиерәк газета була ул?

– Җитди газета.

– Бу җитди газета ни хакында язачак?   – Сәяси-иҗтимагый темага. “Татлы тишек” дигән сәхифә дә булачак. Гади, җиңел тел белән язылган, юморга игътибар бирелгән газета.    – Сафлыгы югалткан кызларны “тишек” диләр. Бу хакта сүз булачакмы?    – Юк. Синең кебек бозык кешеләр генә шулай уйлый. Калганнар алай фикер йөртми.   – Андый өлкәгә кермәгәч, тулы газета булмый бит инде ул?   – Юк, юк! “Тишек” дигәндә андый пычрак уйлар уйламыйм.   – “Кызлыгыңны кайчан бирдең” ише интервьюлар булмаячакмыни?   – Әгәр дә синең кебек талантлы кеше яза икән, әлбәттә, андыйлары да булыр.    – Газетаңа кешеләр җыйдыңмы инде?   – Иң көчле татар журналистлары, язучылары белән танышмын. Ярдәм итәргә, материал язарга әзерләр. Кемнәрдер инде язып утыра. Универсаль газета булачак.   – Тираж җыя алмам дип курыкмыйсыңмы?   – Моның хәтле тираж җыям, шуның хәтле акча эшлим дию – үзмаксат түгел. Бүген миңа газета чыгару кызык, татарга мондый газета кирәктер дип саныйм. Мин акчага мохтаҗ түгел, миңа күп акча кирәкми, андый уйлар белән кайгырып йөрмим.    – Тәңречелек сиңа якын темамы?   – Бик якын. Халкыбызның иң бөек, иң көчле чагы, ул аның үз фәлсәфәсе, үз гореф-гадәтләре, үз яшәеше. Һәм бөтен Европаны дер селкеткән татар идеологиясе.   – Тәңречелеккә кайчан килдең?   – Тумыштандыр. Килергә һәм китәргә ул бит яһүд дине түгел.   – Интернетта сиңа: “Дешевый әйбер эзләп йөргәнче җитди темаларга алынуыңны телим. Арзанлы проектлар эшләмә инде, Илфак”, – дип язганнар.    – Менә шул кеше тотсын да үзе җитди проектлар эшләсен. Күңелемә нәрсә якын, шуны эшлим. Татар тарихы буенча елына ике-өч китап чыгарам. Газетада эшлим. Һәрберсенә җитди дип карыйм, татар телен саклауга өлеш кертәм.    – Тарих буенча китапларга ничек әзерләнәсең?   – Һәр көнне эшлим. Мәскәү, Казан, Уфа, Самара, Оренбург архивларында утырам.   – Илсөя сине хатын-кыз буларак кызыксындырамы?   – Ничек кызыксындырмасын инде!   – Канәгатьләндерәме?   – Канәгатьләндермәсә, мин аның белән яшәмәс идем.   – Кем белә, бәлки проект яшәсен дип кенә бергә торасыздыр.   – Юк, мин андый кеше түгел.   – Сөяркәң бармы?   – Юк.   – Ник алай, нәрсә булды?   – Алай ярамый.   – Акчаң бетте мәллә?   – Бөтен җыйган акча газета ачуга китте...   – Ничә сум?   – Шаяртып әйтәм, акча җыя торган кеше түгел мин.   – Әллә дәрт-дәрманың кимедеме?   – Нәрсәкәйгә дисең?   – Сөяркәләргә.   – Зарланмыйм.   – Илсөя зарланмыймы?   – Анысын үзеннән сорыйсың инде.   – Сиңа әйткәне юкмы?   – Юк әлегә...   – Тазарасың, аннары ябыгасың. Үзеңне кулда тота алмыйсыңмы?   – Бер тазарып, бер ябыгып торганым юк. Гомеремдә беренче тапкыр ябыгуым.    – Ничек ябыктың?   – Һәр көнне спортзалга йөрим. Яшьтән штанга күтәрдем, бокс белән шөгыльләндем.   – Төнлә ашамыйсыңмы?   – Ашыйм. Иртәнге дүрттә генә ятам бит мин. Төне буе язам, эшлим. Аерым диеталар тотып азапланганым юк алай.   – Тартуыңны ташларга җыенмыйсыңмы?   – Моңа хәтле ике пачка тарта идем, хәзер берне генә.   – Тагын бер бала алып кайтырга уйламыйсызмы?   – Андый исәпләр юк түгел.  
ГАБДЕРӘХИМ

|

Мәхәббәт ул яшькә карамый

$
0
0
21.04.2015 Җәмгыять
Гашыйклар көнендә беренче сыйныфта укучы кызым йөрәк формасындагы открыткалар сатып алуымны сорап теңкәмә тиде. “Бездә андый бәйрәм юк”, – дип тә карыйм. Үз туксаны – туксан. Тәки үзенекен эшләде – кәгазьдән йөрәкләр ясады. Баксаң, дусларына өләшергә икән. Ул вакытта моңа артык игътибар бирмәгән идем. Замана баласы бит...

Ә икенче очрак игътибарлырак булырга өйрәтте. Озак та үтмәде, кызымның туган көнен уздырдык. Иң якын дус кызларын чакырдык. Бергә җыелгач, бо­ларның сөйлә­шеп сүзләре бет­мәде. Баксаң, малайлар турында сөйләшә икән бит җиде-сигез яшьлек кызлар. “Минем егетем юк әле. Ә менә Нуриянеке дә, Алсуныкы да бар. Таңсылуны исә берьюлы ике егет ярата”, – ди берсе. Сүзгә Айгөл исемлесе кушылды. “Мин башта кечкенә Алмазны ярата идем. Хәзер яратмыйм. Миңа Камил күбрәк ошый. Аларның машиналары да яңа”, – ди бу.

Әле көчкә укырга, язарга өйрәнгән сабыйларның мәхәббәт турында сөйләнеп утыруы бераз гаҗәпкә дә калдырды. Кечкенә вакытта без әле ярату турында белми идек. Бары тик үсә төшкәч кенә бу хакта сөйләшә башладык. Ә бу балалар яратуны да беләләр, әле бер-берләренә роза чәчәкләренә ка­дәр бүләк итешәләр икән. Бу хакта укытучыларыннан да сорарга булдым. “Үләм инде  бу балалар белән. Моңарчы алар 4 нче сыйныфта гына бер-берләренә ярату белде­рәләр иде. Хәзер исә беренче сыйныфтан ук бүләк бирешәләр, хатлар язышалар. Үзгәрә бу дөнья, үзгәрә”,– ди ул.   Психолог Альбина Сафина исә хәзерге балаларның тиз өл­герүен ассызыклый.   – Балалар арасында бакчада ук бер-берләрен ошату була. Бу вакытта бала әле мәхәббәт, ярату турында белми дә. Ул бары тик әти-әнисеннән күреп кенә капма-каршы җенес арасында бер-бер­сенә карата җылы мөнәсәбәт яшә­гәнен чамалый. Ә беренче сыйныфларга килгәндә, аларга мә­хәб­бәт турында сөйләнергә иртәрәк әле. Бу балалар уку турында уйларга тиеш. Хәзер мәгълүмат киң таралган заманда яшибез. Балага телевизор, компьютер аша бик күп кирәкмәгән мәгълүмат килә. Менә шунлыктан алар иртә өлгерә дә инде. 7-8 яшьтә балалар арасындагы яратуга юл куймаска кирәк. Бу хакта гаиләдә сөйләшү булырга тиеш. Хәер, ул сабыйларның әти-әниләре дә замана балалары бит. Әмма бу гыйшык-мыйшыкның күңелсез хәлләргә дә китерүе бар. Баштарак: “Әле алар сабый гына бит”, – дисәк, тора-бара соң булырга да мөмкин. Балаларның үскәне сизелми дә аның. Вакытыннан алда кызык­сынуның ахыры күңелсез тәмам­ланырга мөмкин. Һәр нәрсәнең  үз вакыты, дибез. Шуңа күрә сабыйларны әлегә бу хисләрдән ерак тотарга кирәк.   ӘЙЕ Сәрия Мифтахова (“ВТ” журналисты):   – Балалар арасында бер-берләрен ошату табигый хәл. Үзем дә кечкенә вакытта гашыйк булгалый идем. Аңа карап кына тәр­типсез булмадым. Безнең замандагы чәчтән тарту хәзерге бала­ларның бер-берсенә шоколад, сок бирүе кебек инде ул. Кечкенәдән чәчәк бүләк итә белгән бала киләчәктә хатынын да хөрмәтли беләчәк. Кызганыч, бүген күпчелек гаиләләргә нәкъ шул сыйфат җитми шул. Улыбыз үсеп килә. Аннан: “Сыйныфыгызда нинди кыз ошый?” – дип гел сораштырып торам. Балаларның үз фикере, үзенә ошаган яки ошамаган дуслары булырга тиеш дип саныйм. Аның тел төбен беләсем килә. Минемчә, ярата белү начар түгел.   ЮК Лилия Ибраһимова (Казан шәһәренең 167нче балалар бакчасы тәрбиячесе):   – Әле бу яшьтә ярату турында уйларга иртәрәк. Балаларның бер-берләренә бүләк бирешүен, кызларга карата егетләрдә булган хөрмәтне күрергә туры килә. Мин мондый сабыйларны тәр­бияле дип саныйм. 7-8 яшьлек балаларның мәхәббәт турында сөйләшү түгел, башка шөгыле булырга тиеш. Бу яшьтә кызлар өчен сугышырга иртәрәк әле. Кечкенәдән башланган дуслык хисләре бары тик яшүсмер чакта гына мәхәббәткә әйләнә ала. Ата-аналарның балаларына вакыты бик җитми торган заманда яшибез. Әмма сабыйларны дө­рес тәрбияләр өчен вакытны кызганмаска кирәк. Бәлки, шул чакта бала кайчан үзен укырга багышларга, мәхәббәт хислә­рендә кайчан янарга ярыйсын белеп үсәр.   Белеп тор!
Түләмәсәң яшь чакта...   Россия Дәүләт Думасындагы хатын-кыз депутатлар Елена Мизулина, Ольга Алимова, Ирина Чиркова яңа закон проекты тәкъдим иткән. Баласына алимент түләмичә йөргән ата-аналар картлык көннәрендә аларның матди ярдәменнән калачак. Гаилә кодексында моңа кадәр баланы ата-ана тәрбияләргә тиеш, ә алар картайгач балалары ярдәм күрсәтергә бурычлы диелгән.   Елена Мизулина сүзләренә караганда, яңа закон проекты кабул ителүнең сәбәбе – алименттан качып йөргән ата-аналарга сабак укыту. Хәзерге көнгә Рос­сиядә 2 миллионнан артык бала алимент ала алмый икән. Әлеге сан арта гына бара. Заманында ба­ласына бер тиен дә ярдәм күр­сәтмәгән, хәтта сабыйлары балалар йортында үскән ата-аналар да картайгач, алардан ярдәм өмет итә икән. Әлеге закон проекты хупланылырмы – әлегә билгесез.


57 | 17.04.2015

Галимҗан Гыйльманов: Мин балалар әдәбиятын билгеләүнең бик җайлы ысулын уйлап таптым

$
0
0
22.04.2015 Мәдәният
Ни хикмәт, хәзергә кадәр “балалар әдәбияты” дигән төшенчәгә төгәл генә билгеләмә бирә алганыбыз юк. Кемдер балалар иҗа­тын шушы төркемгә кертеп карый, кемдер өлкәннәр­нең балалар өчен язган яисә балалар тормышыннан алып сурәтләгән әсәр­ләрен әлеге сүзтезмә белән аңлатмакчы була. Мин балалар әдәбиятын билгеләүнең бик җайлы ысулын уйлап таптым.

 Балалар әдәбияты ул – Габдулла Тукай, Бари Рәхмәт, Җәвит Тәрҗеманов, Хәким­җан Халиков, Шәүкәт Галиев, Илдар Юзеев, Җәүдәт Дәр­за­манов, Роберт Миң­нул­лин белән Рәшит Бәшәр иҗаты, прозада – шул ук Тукай, аннары Абдулла Алиш, Гариф Гобәй, Әминә Бикчәнтәева белән Ләбибә Ихсановалар, Фаил Шәфи­гуллин һәм Габ­делхәй Сабитов иҗаты... Бу исем­нәрне атагач, “ни өчен?”, “ничек?”, “нигә?” ди­гән сорауларга урын да калмый. Бөек Тукаебызның игелек­ле иҗа­тына барып тамырланган бу иҗатларны мин чын-чынлап БАЛАЛАР ӘДӘ­БИЯТЫ дип әйтер идем.

  Сүзем бүгенге татар әдәбиятында иң ихлас һәм иң ачык фикерле, самими хисле шагыйрьләрнең берсе – Рафис Корбан хакында. 2013 елда Татарстан китап нәшриятында басылып чык­­кан “Шигырьләре”нең бөек Тукаебыз исемен йөрт­кән дәүләт бүләгенә тәкъдим ителүе үзе үк хакыйкатьне тану, укучы­ла­ры­бызның да, язучыла­ры­бызның да, мәдә­ният өл­кәсендә эшләүче дәүләт әһелләренең дә кабат иманлы, гөнаһсыз-садә балалыкларына кайтуы кебек аңлашыла миңа.   Мантыйкның очы һа­ман шул Тукаебыз иҗатына барып ялгана. Әлеге бүләккә исемен биргән Тукай үзе дә татар балалар әдәбиятына нигез салган, аның ныклы диварларын төзегән, бу диварларга гөмбәз утырткан әдип ләса. Балалар тормышы, балалар фикерләве белән бәйле үзенчәлекле “образ­лы-поэтик энциклопедия” булдыручы да (“Шүрәле”, “Су анасы” һ.б.), һәр тарихи дәвердә татар баласы өчен актуаль булып калган, милли тәрбия кодексына нигезләнгән “тәр­бия-сабак методын” эшләү­че дә (ата-анага хөрмәт, милләткә туг­рылык, белем­гә омтылыш, әхлакый сафлык, иманлылык, шәф­кать­лелек һ.б.), ниһаять, татар балалары­ның рухи кыйбласын бил­геләп, “Туган тел” гимнын язып калдыручы да “туры Тукай” бит... Шулай булгач, аның исе­мендәге дәүләт бүләгенең иясен иң элек балалар әдипләре арасыннан барлау үзе үк хак гамәл түгелмени?!   Мин үзем Рафисны 1974 елдан беләм. Бергә ши­гырь­гә, әдәбиятка килдек. Казан дәүләт университетында “Әллүки” иҗат түгә­рәгендә бергә чыныктык, кичәләргә, очрашулар­га йөрдек, кычкырып шигырь укый-укый төзелеш отрядларында кирпеч артыннан кирпеч тездек... Аннары яры­ша-ярыша балалар өчен пьесалар яздык, хәтта иҗат иттек... Мин үзем әдә­бият дөньясында берничә тапкыр төр­лән­дем, башка яшь­тәшләребез дә ким куймады, ә менә Рафис дустыбыз һаман да “туры Тукай” булып калды, балалар әдә­биятыннан кит­мәде. Чынлап та, искиткеч туры сүз­лелеге һәм гаҗәеп самимилеге өчен без аны шулай дип атап йөртә идек.   Рафис Корбанның Татарстан Язучылар бер­легенә җитәкче итеп сайлануы да аңлашыладыр. Үзе теләгән өчен генә эшләнгән адым түгел бу. Катлауланып киткән чорыбызга хас булганча, соңгы елларда язучыларыбыз арасында кыйбласын таба алмаучылар, заманыбыз галәмәт-шау­кым­нары каршында апты­рабрак­ калган каләм әһел­ләре күбәеп киткән иде. Шактый таушалган, таркалган әдәби процесска бер “туры Тукай” кирәк тә кирәк иде. Бу әдипнең балалар әдәбияты вәкиле булуы да бик мөһим иде. *** Рафис Корбанның балалар шигърияте турында берничә мәртәбә ныклап уйланганым, хәтта язып чыкканым булды. Бу иҗат­ны барлаганда иң элек шул күзгә ташлана, шул күңелгә тәэсир итә: шагыйрь шигырьне иҗат итми, ул анда яши, гомер кичерә... Аның әдәбия­тында гаҗәеп хәл­ләр, әкия­ти хыяллар, сабак-гыйб­рәтләр, самими хис-киче­решләр гаять дәрә­җәдә тормышчан һәм җете сурәтләр­дә, образларда, де­тальләрдә тасвирлана. Балаларча табигый фикер­ләүгә корылган, сабыйларча чагыштыру-метафо­ра­ларга нигезлән­гән, зиһен­нәрне уятып җи­бәрерлек көтелмәгән ачышлардан туп­ланган шигъри парчалардан тора Рафис­ның иҗа­ты.   Балалар күңеле күпь­яклы булган кебек, Р.Корбан шигырьләрен дә бер­ничә төркемгә бүлеп карарга мөмкин.   Әйтик, табигать ши­гырь­ләре. Рафис иҗатының күпчелеген тәшкил иткән бу төр әсәрләрне пейзаж шигырьләре дип кенә уйласагыз, нык ялгышырсыз. Ниндидер тормыш мәгъ­нәсе, яшәү сабагы төреп бирә бу төр шигырьләргә Рафис. Һәр шигырьдә гаҗә­еп бер ачыш ясала. Бала күңелен тәрбияли алырдай, аны игелеккә, изге­леккә якынайта алырдай ачыш ясала.   Тәрәзәдән җимлек элдем Кошка мин. Гүя шулай җылы өрдем Кышка мин. (“Кышны җылыттым”)   Икенче төр әсәрләр – ма­җаралы (сюжетлы) ши­гырь­ләр. Бу очракта да Р.Корбан иҗатында үзенчә­лек күзә­телә. Беренчедән, бу маҗа­ралар бары тик балалар белән генә була ала. Икен­чедән, Рафис дустым иҗа­тында сурәтләнгән вакыйгалар – гади тормыш-яшә­еш күренешләре генә түгел. Ниндидер хикмәтле фикер, балаларга гына хас зирәк­лек сала белә шагыйрь үзе тасвирлаган тормыш ситуа­цияләренә. “Балалар шигыре гади булырга тиеш” дигән дөм ялгыш фикерне һәр әсәрендә, һәр шигырь юлында кире кагып бара ул.   Өченче төркемгә сабак-шигырьләрне кертергә булыр иде. “Әйбәт һәм начар турында”, “Автомат”, “Көйсез гармун”, “Мин песине кызганам”, “Чикләвеккә баргач”, “Әни эш кушып тора”, “Идән себерсәгез”, “Әләк­ләшү була бит”, “Сөйлә­шергә өйрә­тәм”, “Сарага рәхмәт”, “Туры килә”, “Килешми” һәм башка шигырь­ләрендә Р.Корбан үзен шактый нечкә тоемлы педагог, тәҗрибәле психолог итеп тә таныта.   Р.Корбан үз иҗатында бөтен тормыш-яшәешне иңләп алу бурычын куймый. Әмма ул балалар күңеле өчен мөһим булган бер генә өлкәне дә күз уңыннан ычкындырмый. Шул рәвешле аның иҗа­тында вак-вак шигъри цикл­лар, тупланмалар барлыкка килә. Мәсәлән, ул “Әлиф­ба-шигырьләр”дә һәр хәрефне балалар зи­һене төшенерлек итеп образлаштыра, моны хәтта башваткыч рәвешендә эшли (“Хәбәрләр ташып тора, Араны Тоташтыра”), “Зоо­парк-шигырьләр”ендә исә һәр балага таныш хайваннарга, җәнлекләргә, кошларга ниндидер бер поэтик детальне күпер­тебрәк характеристика биреп чыга. Балалар әдибе ничек инде табышмаксыз, әкият­сез булсын ди?! Бар, Рафис­та да бар алар – табышмак­лар, әкиятләр...   Әлбәттә инде, һәр әдип­кә хас булганча, Рафисның яраткан темалары, сурәт-метафоралары, геройлары бар. Кайчандыр аның ка­ләменә Каюм исемле малай бик якын булып киткән иде, минемчә, Рафиска бу геройны тагын да ныграк җан­ландырып җи­бәрәсе бар. Әйе, каләмен тулысынча балалар әдәбия­тына багышлаган әдипләрнең истә кала торган образ-герой­лары – малайлары-кызлары булырга тиеш. Шул ук Шә­вәли кебек. Мин үзем Самат дигән малай, Алсу исемле кыз хакында күп яздым. Ничектер мондый таныш геройлар иҗатны бөте­нәйтә, “бер төенгә төйни” кебек...   Каюм – шул ук Шәвә­линең туганы инде! Үзе зирәк, үзе мәзәк бер малай! Әнә ул урманнан кайтып килә: “Урманнан кайта Каюм. – Башмагың кайда, Каюм?” Ә бит аңа берни дә булмаган. Адашмаган да ул. Башмагы гына адашкан. Башмак нәрсә, баш исән булсын, шулай түгелмени?! *** Кырык елдан артык белгән каләмдәшем хакында бары тик җылы сүзләр генә әйтә алам. Җаны-тәне, бөтен барлыгы белән әдәби иҗатка, балалар шигыренә бирелгән шагыйрь дустым. Шактый гына төшенеп тә алган инде ул иҗатның сер­ләренә. Бу серләргә үзенең дә сер­ләрен өстәгән. Әйе, бү­генге татар әдә­биятында Рафис Корбан дигән ша­гыйрьнең үз урыны бар. Бу урынны ул һәрдаим раслап, дәлилләп тора. Аны укучылар ярата, аның шигырь­ләре дәрес­лек­ләргә кергән. Аның пьесалары сәхнә­ләр­дә куела, аның җырларын танылган җырчылар җыр­лый, лирикасы исә күңелне җилкен­дерә, күз төпләрен дымландыра... Ул, “Илһам” дигән поэтик исемле китап нәш­рияты булдырып, ка­ләм­дәш­ләренең китапларын нәшер итә, балалар өчен менә дигән журналлар чыгара, мәктәпләрдән, авыл­лардан кайтып керми, татар әдәбиятын пропагандалап, дөнья гизеп йөри... Үзенең бер шигырендә әйткәнчә, “шәһәрнеке дә түгел инде ул, авылныкы да түгел”. Ул – күпсанлы укучыларыныкы, аның иҗа­тын күңелләренә алып яшәүче балаларныкы, иҗатташ дусларыныкы, меңьеллык татар әдәбия­тыныкы, чын шагыйрьләргә хас булганча, сагышлы да, бәхетле дә язмышныкы.   Мәңгелек балалык тойгысына һәм якты сагышка, өметкә, хыялга гына түгел, бәхеткә дә лаек Рафис-шагыйрь. Тукай исемен­дәге дәүләт бүләге аны әнә шул иҗади бәхетенә тагын да ныграк якынайтсын иде.
Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ

--- | 22.04.2015

Адлер Тимергалин.Сайланма әсәрләр. Том 2

$
0
0
22.04.2015 ЯҢА КИТАПЛАР
Адлер Тимергалин әсәрләренең бу томына аның публицистик язмалары һәм мәкаләләре туплап бирелде.

 

     
---

--- | 22.04.2015

Хәлим Җәләй. Әкиятләр

$
0
0
22.04.2015 ЯҢА КИТАПЛАР
Хәлим Җәләйнең әлеге китабында татар халык әкиятләренә нигезләнеп язылган шигъри әкиятләр тәкъдим ителә.

 

 

 


---

--- | 22.04.2015

Сәйдә Мөхәммәтҗанованың "Голос.Дети"га әзерлеге ничек булган? (ФОТО)

$
0
0
22.04.2015 Шоу-бизнес
Узган атнада татар дөньясы “Беренче канал”дагы “Голос. Дети” проектында катнашкан Казан кызы Сәйдә Мөхәммәтҗанова өчен тавышларын бирде. Финалда ул “Нет, я не жалею ни о чём” җырын башкарып, өченче урынны яулады. Ә җиңүче булып Сабина Мостаева сайланды. Intertat.ru хәбәрчесе Сәйдәнең әнисе Зилә ханым Мөхәммәтҗанова белән әңгәмә корып алырга булды.

- Зилә ханым, икенче сезон “Голос. Дети” проекты да тәмам. Сәйдә өченче урынга чыкты. Нинди хисләр кичердегез?

- Дулкынлану һәм зур бер җаваплылык кичердек. Сәйдә үз гомерендә зур масштабтагы конкурста һәм туры эфирда чыгыш ясады. Бигрәк тә “Беренче канал”дан. Әлбәттә, Сәйдә дулкынланды. “Җырлаганда бик борчылдым”, дип әйтеп килде ул һәрбер башкарган җырыннан соң. Әни буларак, аның һәр чыгышы өчен борчылганмындыр инде. Ләкин Сәйдә молодец! Үз-үзен тота белде. Җырлый алды! Аның өчен без бик шатбыз. Безнең өчен җан биреп, тавыш биргән Татарстанга рәхмәтләребезне әйтәсебез килә. СМС-тавыш биргән һәркемгә! Сәйдәнең өченче урынга чыгуы – безнең уртак җиңүебез. Рәхмәт барысы өчен дә!   - Сәйдәнең татар телендә башкарган “Су буйлап” җыры һәркемне таң калдырды дип уйлыйм. Бигрәк тә “Беренче канал”дан моны ишетү бер горурлык иде.   - Сәйдәнең татар җыры белән “Голос. Дети” сәхнәсенә чыга алыр дип бер дә уйламаган идек. Сәйдәнең беренче сезон проектына чираты җитмәү беркемгә дә сер түгел. Беренче сезон сайлап алу турын үтеп, безгә бары чират җитмәде. Шуңа күрә без икенче сезонга калдык. Сәйдә беренче сезонга барганда ук: “Татарча җырласам ярыймы? Наставникларның миңа борылмауларына да ризамын”, - дигән иде әлеге проектның редакторларына. Аларга “Сахралар” җырын җырлап күрсәтте. “Татар телендә сине Пелагея, Дима Билан, Макс Фадеевлар аңламаячаклар”, - диделәр. “Төрле инглиз, итальян, француз телендә башкарылган җырларны бөтен кеше дә аңламый бит”, - дип бераз әйткәләшеп тә алды Сәйдә (көлә). Беренче сезонда аңа татарча җырларга барыбер рөхсәт бирмәделәр. Башка бер җыр бирделәр. Икенче сезонга баргач, “Татар җырын җырласам буламы?” - дип сүзендә нык торды. “Мин бит гран-при алдым”, - дип тә әйткән булган ул редакторларга. “Әйдә, җырла”, - дигәннәр аңа. Иң беренче сайлап алу барышында катнашкан балаларның әти-әниләреннән башка гына керәләр. Бар да катгый анда. Мин ишек артында тордым. Сәйдә аларга “Су буйлап” җырын башкара башлаганда беренче куплеттан туктарга теләгән. “Әйдә-әйдә җырыңны дәвам ит”, дип җырын ахыргача тыңлап бетергәннәр. Аннары “Су буйлап” җырының аранжировкасын сорап, проектның Сергей Сергеевич Жилин җитәкчелегендәге оркестрга тапшырдылар. Кызыбызга оркестр ярдәмендә “Су буйлап” җырын татар телендә җырларга насыйп булды.   - Сәйдәнең һәр чыгышка әзерләнүе ничек барды? Сәхнә киемнәрен кем сайлады һәм наставнигы Пелагея турында да берничә сүз.   - Сәйдәнең һәр чыгышына җитди әзерләндек. Репетицияләре наставнигы Пелагея, аның әнисе Светлана Ханова һәм, әлбәттә, оркестр ярдәмендә барды. Әйтергә кирәк, вокал буенча күбрәк Светлана Ханова шөгыльләнде. Сәйдәнең финалдагы соңгы җырына Мәскәүдәге француз теле укытучысын эзләп таптык. Ул укытучы финалга бер атна кала диярлек көн саен Мәскәүдә яшәгән җиребезгә килеп, кызыбызның телен шомартты. Сәхнә киемнәренә килгәндә, бер чыгышка Светлана Ханова үзе текте, ә калганнарына үзебез махсус тегүчеләрдән тектердек. Ак күлмәген бөтенләй бер көн эчендә тектерергә туры килде. Барлык сәхнә киемнәрен башкарылачак җырына туры китереп, Светлана Ханова алдан ук рәсемен сызып бирә иде. Сәйдәнең наставнигы Пелагеяга килгәндә, ул бик ачык йөзле, ярдәмчел, шул ук вакытта үзенең эшенә җитди караучы. Кызыбыз алдан ук аның төркеменә эләгергә теләгән иде бит.     - “Голос. Дети” проектында катнашучылар өчен вакытлыча яшәү урыны бирелдеме, әллә тору мәсьләсен үзегез хәл иттегезме?   - Торакны катнашкан балаларның әти-әниләре үзләре тапты.   - Финалдан соң Сәйдә үзен ничек хис итә?   - Хәзер ял итә. (елмая). Эмоциональ яктан бик арыды. Бик нык борчылды шул. Финалга бер көн кала салкын да тигән иде. Тамагы авыртты. Табибка күренеп, тамагына дарулар тамыздылар. Мондый каршылыклар булуына карамастан, барысына түзеп, барлык кеше алдында лаеклы чыгыш ясады. Өченче урынны алуына бик шатланды. “Миңа беренче урын кирәкми. Сабина Мостаева беренчелеккә чыгарга хаклы”, - диде Сәйдә. Сабина белән бик дуслаштылар алар. Гел бергә булдылар. “Сабина, мин бары синең җиңүеңне телим”, - дип әйтә иде аңа Сәйдә.       - Финалдан соң барлык катнашучылар белән җыелу булдымы?   - Андый җыелу булмады. 17 апрель көнге финалдан соң, икенче көнгә Казанга кайтып киттек. Ялгышмасам, шул финал көнне җиңгән Сабина Мостаева “Беренче канал”да баручы “Вечерний Ургант” тапшыруына китеп барды. Пелагея финалда калганнарны үзенең грим бүмәсенә җыйды. Рәхмәт әйтеп, үзеннән истәлекле бүләкләр тапшырды. Җәй көне Пелагеяның Санкт-Петербургта сольный концерты була. Менә шунда Сәйдәбезне чакырып калды.   - Сер булмаса, Пелагея үзеннән Сәйдәгә нинди бүләк ясады?   - Сер түгел. Көмеш алкалар бүләк итте.   - “Голос. Дети” проектына булган фикерләрегез, теләкләрегез?   - Беренче сезон башланганда ук гадел түгел дип уйладык. Татар кызы Сәйдәне финалга чыгармаслар, дидек. Барысы да гадел булып чыкты. Хәтта СМС-тавыш биргәндә дә. Барысы да үз күзләребез алдында барды. Әле хәзер дә өченче урын яулап алуыбызга куанып бетә алмыйбыз. Алда әйтеп үткәнемчә, бу безнең уртак җиңүебез. Барлык Татарстанга чиксез рәхмәтлебез! Әлбәттә, “Голос. Дети” проектының оештыручыларга, наставникларга һәм анда хезмәт куйган барлык кешеләргә дә! Бу чыннан да зур проект. Аның артында күпме кеше хезмәте. Сәйдәнең шулхәтле татар телендә җырлап, финалга үтәсе килде. Аллага шөкер, теләге тормышка ашты. Зур җиңү белән котлау йөзеннән, 23 апрель көнне Сәйдәне Казанның “TEATRO” клубында узачак “Tatar Star” кичәсенә чакырдылар. Анда ул тамашачы яратып өлгергән җырларын башкарып, котларга килгән кунаклар белән якыннан аралаша алачак.  
Эльза ГАЗИЗОВА

| 21.04.2015

Камил Кәримов. Карурманда кара песи

$
0
0
22.04.2015 ЯҢА КИТАПЛАР
Китапка язучы Камил Кәримовның төрле елларда иҗат ителгән повестьлары һәм хикәяләре тупланган. Автор үсмерләр белән өлкәннәр арасындагы киеренке мөнәсәбәтне, беренче мәхәббәт хисләрен, туган як табигатенә соклану кичерешләрен үзенчәлекле образлар аша йөгерек тел һәм лирик юмор белән сурәтли.

 

 

 


---

--- | 22.04.2015

Ренат Харис. Без кунакка барабыз

$
0
0
22.04.2015 ЯҢА КИТАПЛАР
Балалар өчен шигырь.

 

 

 

 


---

--- | 22.04.2015

Роза Әдиятуллина: Бәби көткәнемне тамашачы сизми дә калды

$
0
0
22.04.2015 Җәмгыять
20 апрель көндезге 11дә “Аулак өй” тапшыруы алып баручысы Роза Әдиятуллина икенче тапкыр әни булды. Күпләр аның бәби көткәнен белми дә калды, чөнки Зөлфәт Зиннуров белән алар тапшыруларны алдан яздырып куйганнар. Бәхетле әнине котларга ашыктык һәм үзенә шалтыраттык.

- Роза, чын күңелемнән тәбриклим! Кызың Алисәгә иптәшкә кемне алып кайттыгыз?

- Улым туды. Авырлыгы 4180 грамм, буе 57 см. Чын егет! Үземне бик яхшы хис итәм. Аллаһ ярдәме белән ике баламны да үзем таптым. Менә безнең гаилә дә түгәрәкләнде инде.   - Исем уйлап куйдыгызмы соң?   - Әйе, Алихан дип кушарга ниятләп торабыз. Мәгънәсе олы хан дигәнне аңлата.    - Әле шушы атнада гына “Аулак өйдә” бик зифа күренә идең бит? Бәби ничек шулай качып утырган?   - Җитәкчеләремә рәхмәт. Хәлемә кереп тапшыруларның шактыен алдан төшерергә рөхсәт иттеләр. Шуңа күрә бик күпләр безнең бу хәбәргә әле ышанмый да тордылар. Эфирда мин гел зифа күренәм. Соңгы вакытта гына түгәрәкләнә башладым. (Көлә) Тамашачы йөкле булуымны сизми дә калды.    - Бәбине кем карашачак? Казан читендә иреңнең әти-әнисе белән тора идегез бугай.   - Без Казанга күчендек бит инде. Фатир алдык. Элек эшкә йөрүе шактый читен, вакыт күп китә иде. Ә хәзер сөенеп туя алмыйм. Эшкә 10 минут җәяү йөрим. Бик рәхәт! Балалар бакчасы да өй каршында гына. Бала карашучым үсеп җитте бит инде. Кызым тиздән беренче сыйныфка бара, иншаллаһ. Үзем укыган Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2нче гимназиягә бирергә ниятләп торабыз. Әлегә бассейнга йөрибез, бию белән шөгыльләнәбез.   - Син декретка чыгып торырсыңмы соң, яисә тагын съемкаларда катнашачаксыңмы?   - Анысын тәгаен әйтә алмыйм, вакыт күрсәтер.   - Шатлыклы хәбәреңә рәхмәт, Роза! Исән-сау үсегез!   
Әдилә СӘФӘРОВА

|

Сабада 10 яшьлек малай әбисен үтергән һәм әнисен җәрәхәтләгән - балаларда агрессия ничек туа?

$
0
0
22.04.2015 Җәмгыять
Сабада 10 яшьлек малай әбисен үтергән һәм әнисен җәрәхәтләгән. Хокук саклау органнарыннан алынган мәгълүматлар буенча, малай башта телевизор карап утырган дәү әнисенә пычак белән кадаган, аннары әнисенә ташланган. Сабалылар сүзләренә караганда, бала психиатрия хастаханәсендә исәптә тормаган, шулай да психиатрга баргалаган булган. Имеш, аңа гиперактив бала дигән диагноз куйган булганнар. Хәзер тикшерү эше дәвам итә.

Кулына пычак алганда, малайның башында нинди уйлар булганын Алла белсен, ә менә балаларның ни өчен шундый усал, каты бәгырьлегә әйләнүләре борчый мине. Сабыйларда агрессия кайдан барлыкка килә соң? 

Бер танышыбыз бар. Кызы Ләйсәнгә (исемен үзгәртергә мәҗбүрмен) әлеге дә баягы гиперактив бала дигән диагноз куйды табиблар. Аны гимназиягә укырга да алмадылар хәтта. Янәсе, мондый балага гадәти укучылар янында булырга ярамый. Үзенә дә авыр булачак, уку программасыннан калышачак. Ләйсән башкалардан әллә ни аерылып тормый: кара бөдрә чәчле, чем-кара күзле чибәр генә кызчык. Читтән караганда, андый ук актив икәнен сизмисең дә. Дөрес, вакыты-вакыты белән үзгәреп куя, башка балалар белән уйнаганда ул теләгән уенчыкны бирмәсәләр, суга, тешли, чәчтән йолкырга мөмкин, әнисен дә кыйнарга күп сорамый. Нык кызып китүчән, үпкәли, олыларга каршы әйтә. Кечкенәдән әбисе белән үсте ул бала. Әти-әнисе аерылыштылар. Әнисе, берүзе генә калгач, көне-төне эшләргә мәҗбүр булды, чарасызлыктан,  баласын авылга кайтарып куйды.   – Ләйсән бик тә әнисен сагына иде, тәрәзәдән күзен алмый. Еламый да үзе, ләкин үз эченә бикләнгән, юньләп ашамый, ахырга таба тырнакларын сындыра башлады, гел кулларын уа, шуннан кызыма, алып кит балаңны, сагынудан саргая, юләрләнә бит бу, дидем. Шулай да дүрт еллап миндә торды әле, – ди дәү әнисе.    Табиб баланың шундый усалга әйләнүен үзенчә аңлаткан, вакытында ана назы, игътибар җитмәгән, психикасы бозылган, телевизордан төрле куркыныч мультфильмнар, кинолар карау, компьютерда еш уйнау да шундый нәтиҗәгә китергән. Ләйсәнгә берничә төрле дару язып бирделәр.    Психологлар балаларның тиз кызып китүчәнгә әйләнүләрен берничә сәбәп аркасында дип аңлата. Баш миендә тайпылышлар, интеллект дәрәҗәсе түбән булу белән беррәттән, гаиләдә еш кына ата-­ананың үзара талашулары, бердәм дөрес тәрбия булмау, телевизордан төрле көчләү кадрлары карау, компьютерда атыш-­үтереш белән бәйле уеннар уйнау да балага нык тәэсир итә икән. Балада агрессия билгеләре ничек чагыламы? Психологлар әйтүенчә, ике яшьтә бала, теләгәнен алмаса, теш­ләргә мөмкин. Гаиләсендә әти-әнисенең еш сугышканын, бәхәсләшкәнен күреп, ул шуны кабатлый. Балалар бакчасына йөргәндә кызымның беләген бер бала тешләгән иде. Әнисе: «Әтисеннән күргән инде ул аны», – дигән иде. Ул вакытта моңа әллә ни игътибар бирмәдем бирүен, ә менә балаларыбызга биш яшь булганда, теге кызның әтисе баласы күз алдында хатынын пычак белән кадап үтергәч, ахырдан үзен дә юк иткәч, уйланып калдым.    Бер ата-ана да баласын усал булсын дип тәрбияләми анысы. Игътибарын да бирергә тырыша, тик еш кына көндәлек мәшәкатьләр белән «әкият сөйлә инде» дип килгән баланы, «бар, телевизор карый тор» дип этәрәсең, «урамга чыгыйк инде» дигәненә, «үзең генә уйный тор, ашарга пешерәсем бар», дип, кире кагасың. Шундый вак кына нәрсәләрдән дә җыеламы инде ул агрессиягә китерә торган сәбәпләр? Бер-беребезгә, бигрәк тә балаларыбызга карата игътибарлы булсак иде.   Белгеч сүзе   Нияз хәзрәт Сабиров, Татарстан Диния нәзарәтенең пропаганда бүлеге җитәкчесе: – Бу дөньяга һәр бала да саф күңел белән туа. Пәйгамбәребез (с.г.в): «Һәр бала да иман белән дөньяга килә, әти-әнисе аны христиан, мәҗүси диндә тәрбияләргә мөмкин», – дигән.  Ягъни баладагы иманны ­саклап калу – әти-әнисе җаваплылыгында. Балада агрессия күзәтелмәсен өчен, аны дингә нигезләнеп, шәригать кануннары буенча тәрбияләргә кирәк. Хәрам ризык ашаган, начар кешеләр янында йөргән баладан нәрсә көтәргә? Бала бит ул барысын да кечкенәдән үзенә сеңдерә, шуңа да әйләнә-тирәсендә иманлы кешеләр булу мөһим.    Рамил Гарифуллин, психотерапевт-психолог: – Агрессия ул, беренче чиратта, борчылу, әйләнә-тирә мохиткә реакция белдерә алмау аркасында туган шомлану. Агрессив балалар еш кына кызып китүчән булалар, аларны борчысаң, ачуларын сездә чыгаралар. Артык күп экран алдында утыру, компьютерга бәйлелек тә агрессияне арттыра. Компьютерда утырган баланы уеныннан аерып кара син, бәйлелек көчле икән, ул бөтен фатирга кычкырырга, ярсырга , сиңа җыен  әшәке сүзләр яудырырга мөмкин. Виртуаль дөньяда яшәгән бала чынбарлыкны кабул итә алмый. Бу үз чиратында агрессияне көчәйтә.    Йолдыз Шәрәпова, шагыйрә, биш бала анасы: – Бик куркыныч проблема бу. Балаларга альтернатива юк бит хәзер, үлчәүнең бер башында телевизор, планшет, компьютер, телефон, төрле уеннар, ә икенче ягында нәрсә? 7 яшьлек сабыйлар кара рәсемнәр ясый, ди психологлар. Ни өчен бала дөньяны кара төсләрдә күрергә тиеш әле? Бу – җәмгыятьнең бер чиредер, мөгаен. Без үскән чакта әти-әнисенә кул күтәргән балалар турында бөтенләй ишеткәнебез булмады. Олыларга каршы дәшәргә дә курка идек. Пионерия дигән нәрсә дә балаларга дөрес юнәлеш биргәндер бәлки. Ә хәзер газета-журналлар, телевидение үзе үк агрессив. Хәтерлим әле, бер бала мәктәпкә бармас өчен, анда бомба куелган дип алдалаган булган. Бу хәбәрдән соң аның әтисен полиция бүлегенә чакыртканнар. Әтисе баласы өчен борчылып, йөрәк өянәгеннән үлгән. Шул хактагы язманы газетага бастырганнан соң, улларым аны кат-кат укыдылар. Балага мондый язмалар нык тәэсир итә, димәк. Позитив мәкаләләр тупланган, баланы яхшылыкка өйрәтә торган матбугат кирәк. Телефонын кочаклап йоклаган баланы нишләтәсең инде, каты бәгырьле булып үсмәсен өчен, бәлки анда дингә кызыксыну уятыргадыр? Әнә, «Ярдәм» мәчетендә узган Коръән уку буенча ярышта катнашучы дүрт яшьлек сабыйлардан нур, яктылык бөркелә иде. Китаплар аша тәрбияләргәдер.  Яшьләрнең каената-каенанадан башка, аерым яшәүләрен дә дөрес дип санамыйм мин. Дәү әниләр дә гаиләгә бик кирәк.   Исегездә тотыгыз
Агрессив балага хас сыйфатлар: 3 яшьтә Еш кына төкерә, этә, төртә, усаллана, кычкыра, уенчыкларын тотып ата. Шул рәвешле канәгатьсезлеген белдерә.    4 яшьтә Яхшыны – яхшыга, начарны начарга аера башлый. Бу яшьтә телевизордан караган фильм, мультфильмнарның нәрсә турында булуы мөһим. Үтереш, суеш, кан рә­семнәрен күргән баланың хәтеренә  бу сеңеп кала.    5 яшьтә Физик агрессия күрсәтергә мөмкин. Ул йә нык кызып китә, йә киресенчә, үз эченә бикләнә. Балага кечкенә чагында ук игътибар бирмәсәң, катлаулы холкына күз йомсаң, ул үсә-үсә тагын да усалланырга, каты бәгырьлегә әйләнергә мөмкин, ди белгечләр.
Эльвира МОЗАФФАР

|

Миңназыйм Сәфәровның “Туры сөйләм” тапшыруы кунагы - Зиннур Мансуров

$
0
0
22.04.2015 Җәмгыять
Татарга бүген нинди китап кирәк? Яхшы китаплар бар, начары да буламы? Без Тукайны беләбезме? "Ватаным Татарстан" газетасы белән "Татарстан" Дәүләт телерадиокомпаниясенең уртак проекты булган "Туры сөйләм" тапшыруында Татарстанның халык шагыйре Зиннур Мансуров.




57 |

Майда Татарстан халкы 13 көн ял итәчәк

$
0
0
22.04.2015 Бәйрәм
Май ае гадәттәгечә “эшләми торган” ай булачак. Яз һәм Хезмәт бәйрәме, Җиңү көне бәйрәме уңаеннан өстәмә өч ял көне көтә. Шулай итеп, 31 көнлек айның 13 көне ял булачак.
1 май - Яз һәм Хезмәт көне. 9 май - Бөек Җиңү көне. 9 май шимбә көнгә туры килгәнгә, ял көне дүшәмбегә - 11 майга күчерелә.   Ялларны рациональ куллану максатыннан, 4 гыйнвар якшәмбесенең ял көне 4 май дүшәмбесенә күчерелә.   Шулай итеп, майда 1, 2, 3 һәм 4 майда, шулай ук 9, 10 һәм 11 майда ял итәбез..
---

--- | 22.04.2015

Ышанасызмы, былтыр Казанда уртача хезмәт хакы 31 977 сум булган

$
0
0
22.04.2015 Икътисад
Казан шәһәре Думасының 42 нче сессиясендә 2014 елда социаль-икътисади үсеш программасына йомгак ясалды. Ел нәтиҗәләре буенча, уртача хезмәт хакы 31 977 сум булган.

Үсеш темпы 10,9%, бу планлаштырылганнан бераз кимрәк. Шәһәр халкының акчалата кереме 44 078 сум тәшкил итә. Бу 2013 елгыдан 4 017 сумга күбрәк. Халыкның 91 % өлеше минималь куллану бюджетыннан артыграк табыш ала, ди.

 
---

--- | 22.04.2015
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>