Quantcast
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live

Фәния Хуҗәхмәт: “Татар мөселман календаре"милләтебезгә, динебезгәниндидер бер этәргеч булды” #6920

13.11.2012 Дин
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы студиясендә “Татар мөселман календарьлары, аларның халыкка белем бирүдәге әһәмияте”нә багышланган видеоконференция узды. Бу темага мөрәҗәгать итүебезнең сәбәбе шунда: 10 ноябрьдә 17 ел рәттән "Татар мөселман календаре"н чыгарып килгән татар матбугаты аксакалы Миншәех Харис улы Зәбировның тууына 80 ел тулды.

Студиягә, татар мөселман календарьлары, гомумән, татар календарьларының әһәмияте, халыкны агартудагы роле турында сөйләшү өчен, Миншәех Харис улы Зәбировның хәләл җефете һәм "Татар мөселман календаре"н бергәләп чыгарудагы фикердәше Фәния Хуҗахмәтне һәм КФУ галимәсе - татар календарьларын тарихи нигездә өйрәнгән филология фәннәре кандидаты, доцент Резидә Зәйнине чакырдык. Хәзер укучыларыбызга Фәния Хуҗахмәт булган әңгәмәне тәкъдим итәбез.

 

- Фәния апа, “Татар мөселман календаре”н чыгару эше ничек башланды, аның идеяләрен кем бирде?

 

Ф.Х.: “Социалистик Татарстан” газетасында эшләгән вакытта мәчеткә интервью алырга баргач, мине хаҗга тотып киттеләр. Бу - бик сирәкләргә генә эләгә торган бәхеттер. Миңа менә шундый бәхет елмайды. Без хаҗдан үзгәреш кичереп, бөтенләй икенче кеше булып кайттык. Минем ирем Миншәех Зәбиров (Шәех абый инде ул безнең) татар календарен чыгара иде, ул һәр өйнең бизәге иде, һәр өйнең түрендә эленеп тора иде. Менә шушы календарьны ул егерме елдан артык төзегән, фәнни редакторы булган. Татар календаре бер чорда 400 мең тираж белән чыкты. Хаҗдан кайткач, милләткә, халкыбызга хезмәт итәсе килә: без, шулай итеп, “Татар мөселман календаре”н чыгарырга алындык. 1993 елның 17 декабрендә коеп-коеп кар, боз яуды һәм бу көнне без беренче календарьны алып кайттык. Ул милләтебезгә, динебезгә ниндидер бер этәргеч булды. Чөнки ул шулкадәр кызык чор иде. Бәлки минем дөньяга тууым да шуның өчен генә кирәк булгандыр. Мин университетка кердем, анда Мөхәммәт Мәһдиевнең укучысы булдым. Ул Каюм Насыйриның календарьлары турында курс эшләре яздырды. Мин календарьларны да шунда өйрәндем.

 

 

- Фәния апа, чыга башлаганда бу календарьларны халык ничек кабул итте? Бу зур яңалык иде бит инде...

 

Ф.Х.: Халыкның аны ничек кабул итүен шуннан белергә була: әгәр ул шул вакытта 100 мең тираж белән чыгып, татар яшәгән бөтен төбәкләргә таралып бетеп барган икән, әйбәт кабул иткәндер дип уйлыйм инде.

 

Шунысы кызыклы: безнең календарьны татар яшәгән бөтен төбәкләрдә дә беләләр. Быел Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Зиннур улы Закиров Владивостокка барды. Сабантуйларга барганда һәрвакыт шул төбәктә яшәгән милләттәшләребезгә бүләкләр алып баралар. Алар да бик күп бүләкләр алып барганнар һәм тегендә безнең календарьны сораганнар. Шуннан Ринат әфәнде үзенең хезмәткәрләренә ничек тә булса “Фәния календаре”н табып җибәрүне сораган. Мин “Азат хатын” (хәзер “Сөембикә”) журналында эшләдем һәм шул вакытта, менә безне чит илдә укыйлар, дип әйтәләр иде. Мин исә анда безнең кирилл хәрефен белмиләр, бик укый алмыйлар дип уйлый идем. Үзем Америкага баргач, күрдем: беләләр икән. Календарьларны Канадан да, Финляндиядән дә, Америкадан да - төрле җирләрдән сорыйлар. Алар сорый икән, Красноярск белән Владивостоктан сорыйлар да сорыйлар инде. Аннан соң безнең халык, башка халыкларга караганда, активрак. Без бик күп хатлар алабыз. Беренче елларда халык бик сусаган иде: безгә егермешәр мең хат килә иде. Алар бер милләттә дә булмаган өч төрле шрифт – гарәп, латин һәм кирилл белән язалар. Мин монда халкымның шулкадәр укымышлы, гыйлемле, галим икәнлеген күрдем.

 

- Бу хатларда киңәшләрен дә бирәләрдер инде...

 

Ф.Х.: Әлбәттә инде, киңәшләрен дә бирәләр. Чөнки безнең календаребез - ул дин генә түгел. Безнең динебез – татар дине, татар милләтен саклап калган дин һәм безнең киңәшчеләребез бик күп. Укучыларыбыз да күп безнең. Профессорларыбыз да, академикларыбыз да, яшьләребез дә, өлкәннәребез дә бар. Әгәр инде без 2012 ел календарен Хәтер көненең 460 еллыгына багышлаганбыз икән, 2013 елныкын Болгар тарихына, Болгарга багышладык. Әлхәмделиллә шөкер, календарьлар тарала. Халык әле укый.

 

- Календарьларны төзегәндә кемнәр белән хезмәттәшлек итәсез?

 

Ф.Х.: Бүгенге көндә бу календарьны “Фәния календаре” дип йөртсәләр дә, аны Шәех абый уйлап тапты, Шәех абый эшләде. Ул мине, күрәсең, бу календарьны 2022 елга кадәр чыгарыр дип уйлагандыр. Шул елга кадәр календарьларның канвасы эшләп куелган. Безнең беренче ярдәмчеләребез, киңәшчеләребез Мирза Мәхмүтов, Әбрар ага Кәримуллин иде. Мөхәммәт абый мине күтәреп кенә алмады. Газетада эшләгәндә дә бер мәкаләсен бастырган идем, ул аның кырыена “Хуҗахмәт, үз юлыңа чыктың, шуннан тайпылма”, дип язып куйган. Бу миңа иң зур орден-медальләрдән дә кадерле сүзләр. Дин галиме Равил абый Үтәбаев бар иде. Хәзер Уфадагы “Ихлас” мәчетеннән Мөхәммәд хәзрәт бар. Шулай ук мондагы хәзрәтләр бар. Аннан соң безнең төп консультантыбыз - Җәлил хәзрәт Фазлыев. Без аңа теләсә кайчан шалтыратабыз, теләсә кайчан өенә барабыз. Нинди соравыбыз булса да, аңа мөрәҗәгать итәбез.

 

- Фәния апа, календарьны чыгара башлаганда куйган максатыгызга ирештегезме? Бу календарьларыгыз белән сез дин белеме бирергәме, әллә инде халыкның милли үзаңын үстерергә теләдегезме?

 

Ф.Х.: Кызыклы сорау бу. Милли үзаңны үстерү диннән аерым була алмый. Чөнки диннең тәрбиясе бар, ә тәрбиясез, әхлаксыз, динен белмәгән кешенең милли үзаңы үсә алмый ул. Безнең бөтен максатыбыз – шул милләтебезне матур итү, тарихны, динне белү. Шул максат иде безнең.

 

- Сез шул максатыгызга ирештегез дип уйлыйсызмы?

 

Ф.Х.: Әгәр минем календаремны яшьләр укый икән, әгәр алар миңа дин турында шигырьләрен тәкъдим итә икән, әгәр яшь һәм талантлы шагыйрь Рифат Сәләхләр мине календаремны карап бара икән, әгәр әдип Ркаил Зәйдулланың әнисе миңа сәлам әйтеп җибәрә икән, бөтен журналистлар белән ниндидер элемтәбез бар икән, әлхәмделиллә шөкер. Максатка ирештек дип булмый ул, минем максатым – һәр татар баласы татар булсын, мөселман булсын. Ә моның өчен әле безгә эшлисе дә эшлисе.

 

- "Татар мөселман календаре" зур тираж белән чыга. Аны таратуда нинди алымнар кулланасыз?

 

Ф.Х.: Без үзебез генә таратып бетерә алмыйбыз аны. Әбиләр-апалар, пенсиясен ала да, килә дә бер бәйләм календареңне алып китә, шуларны үзенең дусларына, туганнарына сөйли-сөйли таратып йөри. Һәм чит төбәкнең байлары бар. Алар бер машина календареңны алып китә дә рәхәтләнеп тарата. Мин үзем таратмыйм календарьны, ул үзе тарала.

 

- Моны, алайса, “Фәния календаре” дип кенә түгел, “халык календаре” дип тә атарга мөмкиндер...

 

Ф.Х.: Урыслар әйтмешли, теләсә ничек атасыннар, мичкә генә куймасыннар. Теләсә ничек әйтсеннәр, Зәбиров календаре, диләрме, Фәния календаре, диләрме – кемнеке дисәләр дә, укысыннар гына, таралсын гына, һәр йортка барып җитсен. Берәү бүген ачып карый да, иртәгә җомга икән, өйне җыештырырга, тәмле әйберләр пешерергә кирәк, ди. Менә өч көннән Корбан бәйрәме җитә, ди. Димәк, бәйрәмгә әзерлек эшләрен башларга кирәк – шундыйрак кулланма инде ул. Ул йортта үзеннән-үзе кирәкле әйбер.

 

- Фәния апа, Шәех абыйның тууына 80 ел тулуга әйләнеп кайтып, аның хөрмәтенә Казанда нинди чаралар узуы турында сөйләп үтсәгез иде.

 

Ф.Х.: Шәех абый Зәбиров – татар журналистикасының алтын баганаларыннан берсе ул. Чөнки Шәех дөньяга килүе, яшәеше белән үк шушы миссияне үтәргә алынган кеше кебек күренә. Шәех абый 1932 елның 10 ноябрендә туган. Сугыш бетеп, 47 нче еллар җитә, ачлык, ялангачлык һәм Сталин партиясе каядыр ялгыш юлга китеп бара һәм шушы вакытта Лениногорск районының Сарабиккол авылы малайлары “Ленин юлыннан” бер оешма оештыралар, лозунглар да язалар, рәсемдә Сталинның да бер күзен төртеп чыгаралар. Максат – халыкны яхшырак яшәтәсе, тормышны үзгәртәсе килү. Алар листовкалар тараталар һәм шушы вакытта Шәех абыйга редактор дигән кушамат тагыла.

 

Ул Казан дәүләт университетына килә, филологияне үзләштерә һәм гомер буе газетада эшли. Аның беренче эшләгән газетасы “Татарстан яшьләре” булды. Ул анда редактор да булды. Әле Исмәгыйль Шәрәфиев тә: “Бу көннәрдә Шәех абыйның ул чорда чыгарган газеталарын карап утырам. Гаҗәп инде, ди, хәзер язып була ул, ә ул вакытта ничек шулай яза алдылар икән”, - ди. Аннан соң Шәех абый чирек гасырдан артык “Социалистик Татарстан”да эшләде һәм ул, чыннан да, эш ягыннан бәхетле булды. Ул табиблар өч ай гомере калды дигәннән соң, терелеп, бик матур китаплар язып калдырды. “Һәр авыруга дәва бар” дигән китап шәригать хөкемнәрен белергә, пәйгамбәребез киңәшләрен тотарга, гасырлар буена тупланган халык медицинасыннан хәбәрдар булырга чакыра. Без бит үләсене әйтсәләр, барыбыз да дингә якынлашабыз, ул да динне өйрәнә башлады һәм 23 ел буена бик рәхәтләнеп татар матбугатына хезмәт итте. “Шәһри Казан” газетасын оештыручыларның берсе булды. “Социалистик Татарстан”да эшләгән вакытта “Әллүки” дигән кушымта бар иде. Җомга көнне әдәбият һәм сәнгатькә багышланган газета чыгара идек. Шушы кушымтаны аерым газета итеп чыгару мөмкинлеге туды һәм язучыларның “Мәдәни җомга” газетасы барлыкка килде. Шәех абый анда да 15 елга якын эшләде, аның да оештыручыларының берсе булды. Ул эшне гаҗәп дәрәҗәдә яратып башкара иде. Аның шәкертләре күп булды, янында һәрвакыт яшьләр кайнап торды. Ул вакытта “Социалистик Татарстан” 200 мең тираж белән чыкты, “Мәдәни җомга” да 11 меңгә җитте. Ул янып яшәде. Үзеңдә булганны халыкка җиткерү шулкадәр көчле иде Шәех абыйда. Әлхәмделиллә шөкер, 23 ел безгә ир белән хатын булып яшәргә, бергә намаз укырга туры килде, бергә хаҗ кылып кайту мөмкинлеген Аллаһы Тәгалә насыйп итте. Шәех абыйның вафатына да менә өч ел ярым булып китте. Мин рәхәтләнеп аның китапларын чыгарам: менә “Пәйгамбәрләр солтаны. Мәүлид китабы” - нинди матур китап. Безнең халык хәдисләр өйрәнә башлады. “Күркәм холыклар” дип исемләнгән китапта да хәдисләр туплап бирелде.

 

Әлхәмделиллә шөкер, Шәех абый турында үзе язганнарны һәм аның турында язганнарны туплап “Безнең Шәех” дигән китап чыгардык. Ул бик матур китап булып чыкты, моңа бик сөенәм. Бу китапта Җәлил хәзрәт Фазлыевның, Ркаил Зәйдулланың, Ислам Әхмәтҗановның бик матур мәкаләсе бар. Асия Юнысова Шәех абыйның 70 яшьлегенә “Ак җилкән” дигән бик матур мәкалә язган иде. Бездә талантлы гына кешеләр газета дөньясына кереп китәләр дә, йә редактор була, йә җаваплы секретарь. Шәех абый да редактор да, җаваплы секретарь да булды. Ул үзенең остазы дип Шәмси ага Хамматовны саный иде, аны сагынып искә ала иде. Иртәгә дә (10 ноябрь) "Казан" милли мәдәният үзәгенә җыелырбыз, дип уйлыйбыз. Шәех абыйның дуслары күп, бергә җыелып искә алырбыз, истәлекләр сөйләрбез, чәйләр эчәрбез, дип уйлыйм. Ничек тә менә ул салган орлыклар дәвам итсен иде.


Римма ГАТИНА

№ |

Әлмәт театрыныңноябрь афишасы #6921

13.11.2012 Мәдәният


 

 

 

 

 

 

 

 

 

Image may be NSFW.
Clik here to view.
 




№ |

Әхмәт Гадел вафат #6922

13.11.2012 Җәмгыять
Тагын бер күңелсез хәбәр. Танылган татар язучысы Әхмәт Гадел арабыздан китеп барды. Әдипне иртәгә Балык Бистәсе районы Олы Әшнәк авылында күмәләр (бу зиратта аның әти-әнисе күмелгән). 8.00 сәгатьтә Язучылар йорты каршыннан автобус китәчәк.

 "Милләттәшләр.ру" сайты Әхмәт Гадел турында менә ни яза:

Родился 2 февраля 1942 года в деревне Ак Чишмә (Белый источник) Мамадышского района Татарской АССР. До окончания Великой Отечественной войны живёт в родной деревне.

В 1946 году, после возвращения отца из Армии, всей семьей переезжают в Абдинское лесное хозяйство Сабинского района. Вообще говоря, его отец, будучи специалистом лесного хозяйства, вынужден был постоянно переезжать с места на место, а потому и Ахмет узнаёт всё новые и новые районы Татарстана. Поэтому свои знания он получает в разных русских и татарских школах республики. В 1959 году после окончания Котлы Бүкәшской средней школы в Рыбной Слободе, он получает специальное образование в Лубянском лесном техникуме. С 1962 по 1965 год служит в Советской Армии.

С 1946 по 1982 год работает корреспондентом Нижнекамской районной газеты, в Шымыртбашской восьмилетней школе - преподавателем немецкого языка, в Ташкентской области Узбекистана - инструктором производственной гимнастики, в городе Тольятти - слесарем-монтажником, в Нижнекамске - трактористом и компрессорщиком, на Казанском телевидении и в Доме творчества Республики Татарстан - переводчиком, в Министерстве Культуры - методистом и корреспондентом газеты «Социалистик (социалистический) Татарстан».

В 1977 году заочно заканчивает Московский литературный институт имени Максима Горького.

В 1983—84 годах он — директор Татарского отделения Литературного фонда СССР.

Ещё во время учёбы в средней школе он уже увлекается литературной деятельностью. А в период службы в Армии был издан на русском языке сборник его стихов «Поиск» о солдатской жизни. Формирование его как поэта приходится на семидесятые годы. В этот период появляются содержательные лирические благозвучные стихи, богатые жизненными деталями, характерные для его личности. В 1978-85 годах издаются его четыре сборника: в Ташкенте «Нарат (Сосновый бор)» на крымско-татарском языке (1978), в Казани «Яшьлек урамы (Улица молодых)» (1978) «Көмеш кылган җырлары (Песни серебряного ковыля)» (1982) и «Яшьлегем былбыллары (Соловьиная молодость)» (1985). Его отдельные произведения в переводе на русский язык печатаются в журналах «Октябрь» и «Молодая гвардия», а также в «Литературной газете». Он известен как автор публицистических статей и очерков, разносторонне освещающих жизнь.

В 1979 году становится членом Союза писателей СССР.


---

№--- | 13.11.2012

Ак болытлар буйлап яшьлек ага #6923

14.11.2012 Җәмгыять
(Шигырьләр)

* * *

Әй Кырым,

Карама миңа кырын,

Гамьле еллар аша таныш

Синең кайгылы җырың!

 

Кайгылар уртак булган шул,

Борчулар уртак булган.

Тәхет кенә очкан-киткән,

Әйтерсең юртак булган.

 

Гүяки аргамак булган

Гасырлар чабып үткән.

Татарлар Казан, Кырымда

Кан түккән дә яшь түккән...

 

Кимсетелгән, җәберләнгән,

Кагылган һәм сугылган,

Көчләп чукындырылган да,

Ватаныннан куылган.

 

Куылган шул, кусалар да

Китәргә теләмәгән.

Илен баскан хуҗаларны

Ул бер дә өнәмәгән.

 

Рәхәтләнеп яшәр идең

Динеңне кысмасалар,

Туган телең, тарихың бел,

Дип һаман кыстасалар...

 

Гасырлар буе изелеп

Яшәгән кеше генә

Җаны белән якын тора

Чал тарих ишегенә.

 

Кеше нәрсә? Монда милләт

Юкка хөкем ителгән.

Кара җирне тырный-тырный

Соңгы чиккә җителгән.

Әй Кырымым, Кырымым!..

Казанда кыбырсып яткан

Мин синең бер җырыңмын!

 

Пайтәхетләр очкан-беткән,

Бар ирек — ярты карыш.

Елларда югалып калган

Юртакны эзләп барыш.

 

* * *

Кырымда төркиләр җыелды,

Үз итеп бу изге җыенны.

Көн саен күрешеп булмый ла,

Күңелләр сөенә, уйный ла...

 

Без — күбәү, чәчелгән, сибелгән,

Яуланган, киселгән, тибелгән.

Барыбер яшибез, без — исән!..

Без — моңлы, без — тапкыр, без — чичән!..

 

Үткәннәр үрелгән бер төпкә,

Күңелләр киң һәм тиң бөркеткә.

Барыбыз бергәләп утырдык,

Уйларны күзләрдән укырлык!..

 

Тарих бер, язмыш бер, телләр бер,

Үткәндә - без тоткан илләрдер...

Үзара дус булып, мең яшик!

Берләшик!..

                        Берләшик!!.

                                    Берләшик!!!

 

* * *

Җил дә исми. Тынчу һава...

Түзеп карыйк тагын да бер.

Мөгаен бу сафлануга,

Пакьләнүгә — яңгыргадыр?

 

Өметләник, аның саен

Дөрләп янсын өмет уты!..

Бу дөньяда яшәүләрнең

Кадерле бит һәр минуты...

 

Бүген көләч, шома йөзгә

Сырлар куна, җыерчыклар.

Без картаймый кем картайсын,

Хәтта тына сыерчыклар.

 

Елык-елык кара чәчкә

Ялтыр-йолтыр көмеш куна.

Вакыт шулай, чыра кебек,

Гомерләрне телә, юна...

 

Өмет кирәк, аннан башка

Яшәүләре мөмкин түгел.

Без күпләрдән, бәлкем, артык,

Кимсенерлек бер ким түгел!

Җан түренә оя корсын

Хиснең сафы, шаян-муты...

Аның саен күңелләрдә

Дөрләп янсын өмет уты!

 

* * *

Әниемә

 

Көннәр әкрен көзгә якынлаша,

Тик әлегә чып-чын көз түгел.

Күңелләргә җәй җылысы якын,

Көзге салкын бер дә үз түгел.

 

Җәй җылысы, җан җылысы кебек,

Әллә каян тарта үзенә.

Көзгә кергән саен, агачлардан

Берәм-берәм яфрак өзелә.

 

Бөтерелеп очкан яфракларны

Талгын яуган яңгыр аралый.

Торган саен, күңел җылы сорый,

Кояш сорый, аңа карамый.

 

Яктылыкка кереп елыша җан,

Караңгыны, әйе, өнәми.

Юкка гына һаман өзгәләнми,

Көз күренү белән йөдәми.

 

Ак болытлар буйлап яшьлек ага,

Самими һәм ихлас балалык.

Көзгә генә бирешерлек түгел —

Хатирәләр белән ара нык!

 

Көннәр әкрен көзгә якынлаша,

Тик әлегә чып-чын көз түгел.

Күңелләргә җәй җылысы якын,

Йөрәк тулы мәхәббәт, моң, ялкын —

Көзге салкын шуңа үз түгел!

 

* * *

Флера апа Сафиуллинага

 

Декабрьнең моңсу салкын көне,

Бөтен дөнья инде гел актан.

Милләтемнең асыл кызы булган

Галимәне эзлим ерактан.

 

Бураны да бүген тынып калган...

Кемдер чыкты тулай торактан.

Татарымның йөз аклыгы булган

Остазымны күзлим ерактан.

 

Тел язмышы җирдә аунаганда

Кайтып килү түгел кунактан.

Күңелемнең нечкә кылы булган

Ак апамны эзлим ерактан.

Казан буйлап җил-җил чаба иде —

Бауман, Кремль, уң як Болактан...

Милләтемә гомер бүләк иткән

Фидакарьне күзлим ерактан.

 

Декабрьнең моңсу салкын көне

Бер дә китмәс төсле бу яктан...

Кайтмаска дип мәңгелеккә киттең,

Мин кул болгап калдым... ерактан.

 

Комедия тәмам!

Finita la comedia

 

Агач очларында җилләр

Котырына һаман.

Күкләрдән килә кайтаваз:

«Комедия тәмам!»

 

Әйтәләр бит: ач кешенең

Ачуы, дип, яман.

Кемнәрдер анда ачына —

«Комедия тәмам!»

 

Көн-таң атса, өстерәлеп

Йончыдык бит тәмам.

Татарлар бар да гөж килә —

«Комедия тәмам!»

 

Күптән вакыт борылырга

Гел кояшка табан.

Урамда халык кычкыра:

«Комедия тәмам!»

 

Ярыкка кысылуны да

Оештырды заман.

Урманнан Шүрәле дәшә:

«Комедия тәмам!»

 

Сак-Сок булып сугылулар

Үткәннәрдән калган.

Бүген бар да үзгәрәчәк —

«Комедия тәмам!»

 

...Сез үзегезгә карагыз,

Мин пәрдәне ябам!

 

* * *

Хәлең ничек, урыслашкан кавем,

Кырыслашкан кавем?..

Төркилектән һаман качасыңмы,

«Мин — урыс!» дип һаман шашасыңмы?.. —

Хәтер сорый үзенекен, геннар сорый,

Кем соң әйтте: хәтер үлә, хәтер корый!?

Кан хәтере яши, җан хәтере,

Күңелеңдә татарлыгың һаман тере!

Аннан качып, баш тартып булмый шул,

Җан барыбер канны тыңлый шул!

Күпме генә телең йотылмасын,

Миллилегең изелмәсен, сытылмасын,

Күпме генә үткәнеңне җиргә күммә,

Йөрәгеңне кыбырсыта тик бер җөмлә:

«Син — татар!..» — Уңга китсәң дә, сулга...

Салсаң да син татарлыгың утка, суга...

«Син — татар!..» — Телең татар булмаса да,

Заман синең үзаңыңны урласа да!

«Син — татар!..» — Төшләреңә кереп уятамы?

Башка милләт арасында күзеңдәге

Нур сатамы? Маңгайдагы җөй сатамы?.. —

Юк! Бу сафсата да түгел, бу — өн!

Язмыш сиңа әйткән: син бет, бүлен,

Юкка чык, башка милләтләрне үрчет!..

Кулыңда барыбер калган бер җеп —

Төркилектән, татарлыктан килгән хәтер...

Тыңлап кара, уйлап кара — ул ни әйтер?..

 

Мин Сәйдәшне тыңлыйм...

Мин Сәйдәшне тыңлыйм кабат-кабат,

Мин Сәйдәштә күрәм үткәнне.

Җаным белән тоям,

                                   нигә халкым

Йөрәгендә аны йөрткәнне.

 

Ул, татарның бер бәгыре булып,

Килеп чыга минем каршыма.

Аның көе — язгы ләйсән яңгыр,

Талгын гына яуган кар сыман.

 

Аның моңы, якты кояш кебек,

Нурландыра җанны, күңелне.

Менә тагын мин Сәйдәшне тыңлыйм —

Бар халәтем нурга күмелде.

 

Сәйдәш бит ул — халкым күңеленең

Чыңлап торган моңлы бер кылы.

Мин татарның яшәешен күрәм

Сәйдәш язган көйләр аркылы.

 

Ә ул көйләр киләчәккә әйди...

Күз яшьләрем тама. Елмаям...

Аны тыңлый-тыңлый үсә татар,

Сәйдәш белән бергә олгая.

 

Ул татарга озын гомер юрый,

Юраулары, шөкер, юш килә.

Мин Сәйдәшне тыңлыйм кабат-кабат,

Күңелемә Сәйдәш хуш килә! 


Ленар ШӘЕХ

№11 |

"Апанай"мәчетенәӘмирхановлар җыела #6924

14.11.2012 Мәдәният
15 ноябрьдә Казанның “Апанай” мәчетендә чираттагы тапкыр татар халкы тарихында зур эз калдырган нәсел варислары җыела. Пәнҗешәмбе көнне мәчеттә узачак кичәгә Әмирхановлар килә. Узган атнада бирегә Апанаевлар җыелган иде.

Әлеге чараны “Апанай”  мәчете, "Иман" мәркәзе, “Мөслимә” иҗтимагый оешмасы уздыра. Оештыручылар хәбәр итүенә караганда, танылган Әмирхановлар нәселеннән 20 гә якын вәкил килер дип көтелә. Шулай ук кичәгә татар галимнәре, зыялылары чакырылган.

 

Әмирхановларга багышланган кичә сәгать 14.00 дә башлана




№ | 13.11.2012

“Татар телен онытмагыз, саклагыз!” #6925

14.11.2012 Милләт
Сүрия ханым ГАЙНУЛЛИНА Самарага ерактан, Америка Кушма Штатларының Нью-Йорк шәһәреннән Бөтенроссия күләмендә инде бишенче тапкыр үткәрелүче “Түгәрәк уен” фестивален күрергә дип махсус килгән. Самара татар радиосы хезмәткәрләре аны үзләренең студияләренә чакырып алып, әңгәмә оештырдылар. Шул сөйләшүне “Бердәмлек” газетасы укучыларына да тәкъдим итәбез.

- Сүрия ханым, сез үзегезне безнең радиотыңлаучыларыбыз белән кыскача гына таныштырсагыз иде.

 

- Мин үзебезнең илдә дә биофизика белән шөгыльләнә идем. Гомерем буе рак күзәнәкләре культурасын өйрәнү, тикшерү өстендә эшләдем. Шуның өчен мине Американың Сток-Брук институтына эшкә чакырып алганнар иде. Менә хәзер күп еллар инде шунда яшим. Хәзер пенсиягә дә чыктым инде.

 

Минем бу тормышта яраткан хоббием да бар. Мин шигырьләр яратам - русчаларын да, татарчаларын да, хәзер инде инглизчәләрен дә. Күптән түгел генә менә шул татарча язылган шигырьләрне русчага тәрҗемә итү белән шөгыльләнә башладым. Беренче дөнья күргән кечкенә генә китапчыгым шактый гына уңышлы килеп чыкты диделәр. Казанда нәшер ителүче “Түгәрәк уен” журналы мөхәррире, танылган шагыйрә Илсөяр Ихсанова белән танышып, аның белән дуслашып киткәч, икенче шигырьләр китабымны әзерләргә алындым. Бу Илсөяр ханым шигырьләренең татарчадан русчага тәрҗемәсе булачак. Нәкъ менә Илсөяр ханым Ихсанова мине бирегә, Самарага, “Түгәрәк уен” фестиваленә чакырып китерде дә инде.

 

- Америкада сез яшәгән Нью-Йорк шәһәрендә татарлар, аларның милли оешмалары бармы? Булса, алар белән аралашып яшисезме, нинди кичәләр, бәйрәмнәр оештырыла?

 

- Әйе, Нью-Йорк шәһәрендә татар клубы бар. Мин дә шунда ун еллар инде әгъза булып торам. Дөрес, очрашулар, кичәләр, бәйрәмнәр бик еш үткәрелми. Ураза, Корбан гаетләре уздырыла, ел саен Яңа елны каршылау кичәләрен дә үткәрәбез.

 

Без бер-беребез белән бәйрәмнәрдә генә түгел, көндәлек тормышта да гел аралашып яшибез, сөйләшәбез, ярдәмләшәбез.

 

Биредәге татарларның күпчелеге кайчандыр Россиядән күчеп килгән кешеләрнең дәвамчылары – Кытайда, Төркиядә туганнар. Алар сөйләшкәндә беркайчан да Россия, Татарстан димиләр. Алар өчен Россия дә, Татарстан да Ил төшенчәсен аңлата. Минем Россиягә, Татарстанга, Самарага һәм Казанга барачагымны ишеткәч: “Син нинди бәхетле кеше, син Илгә кайтасың”, - диделәр.

 

Хәзер биредә Россиядә туучылар бөтенләй калмады диярлек инде. Шулай да туган - татар телләрен онытмыйлар, барсы да - карты-яше, үзара гел татарча гына сөйләшә, чөнки гаиләдә бәләкәйдән туган телләренә өйрәнеп үсәләр. Бу искиткеч хәл һәм күренеш.

 

Татар клубына йөрүчеләрнең барсы да тормышта уңышка ирешкән кешеләр - араларында табиблар, юристлар, эшкуарлар бик күп.

 

- Сез йөргән татар клубында ничә әгъза бар?

 

- Клуб эшендә 300ләп кеше актив катнаша. Һәр әгъза үзе белән берәр генә кеше булса да алып килергә тиеш. Мин дә үзем белән шулай берничә дустымны алып килгән идем. Әгәр дә инде клубка килеп эләксәң, сине онытмаячаклар, киләсе кичәләргә, бәйрәмнәргә чакыру кәгазьләре җибәрелә.

 

- Безнең Самараның интернет сайтыннан татар радиосын күбрәк яшьләр тыңлый. Араларында катнаш никахта торучылар да юк түгел. Ә Америкада мондый очраклар бармы?

 

- Бар, әлбәттә. Беркемне дә көчләп булмый бит. Тик катнаш никахларда торучылар да бер-берсенең милләтләренә хөрмәт белән карыйлар. Әгәр ире яисә хатыны татар милләтеннән икән, балаларын гаиләдә кечкенәдән татарча сөйләшергә өйрәтәләр. Россиягә, Татарстанга барганда, барсы да биредән татарча китаплар, җырлар язылган дисклар, кассеталар алып кайталар.

 

- Самарада үткәрелүче “Түгәрәк уен” фестиваленнән сез үзегез белән нәрсәләр алып китәргә уйлыйсыз?

 

- Бөтен чараларны да видеога төшереп барам. Оператор дус кызым да килергә бик теләгән иде. Адвокат белгечлеге буенча эшләве сәбәпле, бик ашыгыч эш килеп чыгып килә алмады. Аның үзе белән Россиядә һәм Татарстанда яшәүче хәзерге татарлар тормышы турында документаль фильм төшерергә уйлаган идек. Менә хәзер миңа берүземә барсын да башкарырга туры килә - камерага да төшерәм, кешеләр белән әңгәмәләр дә оештырам. Хыялыбыз барыбер тормышка ашар дип ышанам. Менә Самарадагы “Түгәрәк уен” барышында күп мәгълүмат җыйдым да инде.

 

- Радиотыңлаучыларыбызга, гомумән, Самара төбәге татарларына нинди теләкләр әйтер идегез?

 

- Исән-имин яшәгез, үзегез дә, балаларыгыз да, оныкларыгыз да үзара татарча гына сөйләшегез.

 

Татар телен яхшы белү, башка телләрне өйрәнергә нык ярдәм итә. Бигрәк тә инглиз теленә татар теле бик тә охшаган. Бу минем фикерем генә түгел, бик күпләрнең фикере. Нью-Йорктагы татар клубындагы дусларым биш-алты телдә сөйләшәләр, моңа безгә татар теле ярдәм итте, диләр. Шуңа күрә туган телебезне онытмагыз, саклагыз.


Ирек НУРИЕВ

№ |

Кеше кыйммәте белән кем хаклашыр? #6926

14.11.2012 Җәмгыять
Глобальләшү миграция процессын да көчәйтте. Ә диннәр, милләтләр төрлелеге күзәтелгән мохиттә низаглар булмый калмый. Соңгы арада халыкара проблемалар күбәюен исәпкә алып, кеше хокукларын яклауга да игътибар артты.

Сентябрь ахырында Россия Дәүләт Думасы дин тотучыларның хокукларын яклау йөзеннән Җинаять кодексына үзгәрешләр кертүне хуплады. Яңа канун буенча дингә инанган гражданнарны мыскыл итүчене 300 мең сумга кадәр штраф көтә.

 

Мөслимәләргә сүз катарга ярамый?!

 

«Бу үзгәрешләр әле гамәлдә түгел. Ләкин алар тормышка ашырылса да, ачыктан-ачык мыскыллау күзәтелмәгәндә, кемнең хаклы икәнен исбатлау һәм башка шундый нечкәлекләр проблема булып калачак», - дип саный Казанда яшәүче Язилә Гыйбадуллина.

 

Мөслимә кыз үзенең дин тотуы сәбәпле җәмәгать урыннарында кимсетелүгә дучар ителә. «Бервакыт шулай кибеттә товарга акча түләгәндә, банк картамны суздым, - дип сөйли кыз. - Кассадагы хатын миңа дорфа гына: «Сезнең кебекләргә әнә тегендә язылган", -  дип, мине чират торган кешеләрне этеп, икенче яктагы язуны укырга мәҗбүр итте. Язуда исә «Вакытлыча банк картасы кулланылмый» диелгән. Мин кабат кассирга килеп: «Гафу итегез, сез мине сүз белән дә кисәтә ала идегез», - дигәч, сатучы ханым ярсуланып: «Яулыклы кызлар алар синең кебек каршы эндәшеп йөрмәскә, акчасын түләп, шыпырт кына чыгып китәргә тиеш», - дип мыскыллады».

 

Язилә бу хакта кибет администраторына хәбәр итсә дә, күңелендә авыр хис калган. Аның сүзләренә караганда, бүген раса, милләт, дини низаглар тудыру очраклары шактый күп, якындагы кешегә хөрмәт юк. «Минемчә, бу иң беренче чиратта кешенең тәрбиясеннән тора. Эшем буенча шактый дәрәҗәле кешеләр арасында йөрим — ник берсе яулык япканыма бәйләнсен. Киресенчә, нинди ризыкка өстенлек бирүемә кадәр борчылалар. Ә менә транспортта, сәүдә урыннарында тик торганнан мыскыл итү объектына әйләнәм», - ди мөслимә кыз.

 

Законнарны өйрәтергә кирәк

 

13 ноябрьдә Казанда җыелган кеше хокукларын яклау буенча белгечләр дә раса, дин, милләтара түземсезлек очракларын киметүне кешеләрнең культура дәрәҗәсен күтәрүдә күрә. «Этник һәм конфессия буенча эзәрлекләүне бетерү» дигән халыкара фәнни семинарда Дәүләт Советы депутаты Шакир Яһудин әлеге эшне кешеләрне законнар белән таныштырудан башларга тәкъдим итә. Моннан тыш кануннарның үзләрен дә бу мәсьәләдә тәгаенләү зарур. Чөнки еш кына бер кешенең хокукларын яклыйм дип, икенче берәүгә зыян салына.

 

Бүген читтән килгәннәр хокукларыңны кыса

 

Берләшкән милләтләр оешмасының Россиядә кеше хокукларын яклау буенча баш киңәшчесе Ришард Коменда сүзләренә караганда, соңгы арада илебездә Азия дәүләтләреннән килүчеләр саны үсә. Бу, әлбәттә, мигрантларның да хокукларын яклау, эш белән тәэмин ителеше, укыту мәсьәләләрен кайгыртуга кискен ихтыяҗ тудыра. Икенче яктан, җирле халык үзе дә күчеп килгәннәрдән күпмедер зыян күрә. Хәзер проблеманың шул ягын да күз уңыннан ычкындырмау зарур.

 

Татарстанның кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская әйтүенчә, хакыңа керсәләр, дин тотканың, ниндидер милләт, расадан булганың өчен кыерсытсалар, моны яшереп калдырырга ярамый.

 

«Хәзер аралашу мөмкинлекләре киңәйде, зыян күргәннәр Интернет аша да мөрәҗәгать итә», - дип ассызыклады омбудсмен. 2010 елда Татарстанда бер мөслимә кызны эштән чыгарган булганнар. Сәрия ханым сүзләренә караганда, бу кызның мөрәҗәгате каралып, аны тулысынча яклап чыгуга ирешелгән. Шуңа үз хокукларыңны белергә, аларны якларга тартынмаска кирәк.


Миләүшә ЗАКИРОВА

№ | 14.11.2012

Күпләр арасында мактаулылар... #6927

14.11.2012 Мәгариф
Түбән Новгород өлкәсенең Сергач районы Богородское урта мәктәбе җиде авыл балаларын бер түбә астына сыйдырды. Бүген биредә 118 укучы. Анды, Мөтеравыл балалары да биредә укыйлар – Андыдан бер, Мөтеравылдан унбер укучы. Ике ПАЗ автобусы, ике ГАЗель авыллардан шәкертләрне йөртә.

Ничек яши төрле авыл, төрле милләт балаларын берләштергән бу мәктәп, уртак тел табылганмы, барлык шартлар тудырылганмы, татар балалары ана телен бөтенләй онытмаганмы? Шушы һәм шундый сорауларга җавап алу нияте белән Богородское мәктәбенә юл тоттык.

 Мәктәпнең ишегалдыннан ук тәртип-чисталык күзгә бәрелде - беркая чүп юк, матур балалар мәйданчыгы, тигез үлән. Дүрт сары автобус тезелеп баскан. Бина эче чиста, матур. Төрле стендлар эленгән коридорлар, якты класс бүлмәләре, тиешенчә җиһазланган кабинетлар. “Мәктәпнең горурлыгы” дип язылган стендта берничә татар баласының фотоларын күрү горурлык хисе уятты – менә бит безнекеләр нинди, беркая да сынатмый!

 “Татар балалары үзләренең чамадан күбрәк тәртипле, тәр-бияле, тыйнак булулары белән бүтәннәрдән күпкә аерылып торалар. Укуда да тырышлар. Бүтән укучыларыбыз тәртипсез дигән сүз түгел бу, барысы да яхшылар. Шулай да Анды, Мөтеравылныкылар уңай якка аермалы. Мәктәпнең класстан тыш тормышында, мәдәни чараларда да актив катнашалар. Төрле район чараларында, спорт ярышларында да алар мәктәпнең данын яклап уңышлы чыгыш ясыйлар һәрвакыт. Алсу Идрисова 3 класста укый, безнең нәни йолдызчыгыбыз. Ул оста итеп халык биюләре башкара. Сигезенче класстагы Лилия Жалилова белән Альбина Шариповага да җыр-биюдә тиң юк. Динар Идрисов 9 класста укый. Аның җырлавын ишетмәгән кеше юктыр инде районда, ә татарча җырлавын мәктәп чараларында да кат-кат сорап алкышлыйлар”, - диде директорның укыту буенча урынбасары Альбина Бариновна.

 Бүтән укытучылар да шундый фикердә. Без Альбина Николаевна белән сөйләшеп утырганда, тәнәфескә кыңгырау шалтырады. Коридорлар укучылар белән тулды. Үзара аралашалар, көлешәләр, без татарлар, яисә без бүтән авылныкы дип төркемнәргә бүленү юк, барысы да бергә. Шул арада безнең үтенеч буенча татар балалары яныбызга җыелды.

 “Әлбәттә, үз мәктәбебезне бераз сагынабыз, ләкин биредә укуы күңеллерәк, чөнки класста кеше күбрәк, шулай булгач кызыграк, үзеңне күрсәтергә дә, бүтәннәрдән үрнәк алырга да мөмкинлек бар”, - диде Динар Идрисов.

 “Апа, без биредә үзебезне өйдәге кебек хис итәбез, үзара татарча сөйләшәбез, кем дә бездән көлми, киресенчә, татар сүзләрен өйрәтүне сорыйлар”, - дип кушылды аның классташы Руслан Шарипов.

 Әйе, иң мөһиме – балалар ана телен онытмыйлар. Татар теле һәм әдәбияты укыту програмасына кертелгән, икесенә дә атнага икешәр сәгать бирелгән.

“Әти-әниләр дә каршы түгел, балалар үзләре дә бик теләп өйрәнәләр ана телебезне. Ул соң безгә нигә кирәк, дигән сүз түгел, фикер дә ишеткәнебез юк. Мәктәп дирекциясе укыту өчен бөтен шартларны тудыра”, - дип сөйләде татар теле укытучысы Наил Сәйфуллин.

Шулай итеп, 7, 8, 9 классларда укучы балалар татар телен программа буенча тулаем өйрәнәләр (бүтән классларда татар балалары юк). Ә башлангыч классларда татар теле атнага бер тапкыр факультатив рәвештә кертелә, андагы дүрт укучыга аны башлангыч класслар укытучысы Венера Фәйзрахманова өйрәтә.

“Мин хәзер мәктәптәге иң зур класс – дүртенче классны укытам, анда унбиш бала. Барысы да үзара бик дустанә, ярдәмләшеп торалар. Безне алырга Мөтеравылга автобус һәр көн вакытында йөри, бернинди проблема юк”, - диде Венера ханым.

 Менә шундый уңай фикерләр, уңай карашлар барысында да. Әлбәттә, чын татар мәктәпләре калмау кызганыч, тик булмаган баланы каян да алып булмый бит. Бер дистә укучы өчен тулы штат белән мәктәп тотып булмаганны да һәрберебез аңлый. Ә теләк булганда үз телеңне, үз динеңне теләсә кайда да саклап була. Биредә укучы татар балалары беркайчан да үзләренең татар икәнлекләрен онытмыйча, үз милләтләре белән горурланып яшәүләренә шикләнмичә кайттык без бу мәктәптән. Ә алар: “Апа, сау булыгыз!” - дип озатып калдылар. Сау булыгыз, кадерле дуслар, уңышлар сезгә!

Фотода: татар укучылары укытучылары белән.

Автор фотосы. 


Н.АМАНУЛЛИНА

№45 | 09.11.2012

Ирек Шәрипов: БезнеңДуслык йорты белән Европа кунаклары да соклана... #6928

15.11.2012 Җәмгыять
Казанда Халыклар дуслыгы йорты күптән түгел генә яңа бинага күчте. Оешманың яңа җитәкчесе итеп Удмуртия татарларының милли-мәдәни мөхтәриятен һәм Татар милли дәүләт оешмасы булган “Яңарыш” матбугат-мәгълүмат үзәген җитәкләгән Ирек Шәрипов билгеләнде.

Казандагы хезмәт юлын Бөтендөнья Татар конгрессы оешмасыннан башлаган Ирек Шәрипов белән әңгәмәне газет укучыларына да тәкъдим итәбез.

- Ирек әфәнде, Удмуртиядән Татарстанга күченү авыр булмадымы? Ни дисәгез дә, анда бит инде тормышыгыз көйләнгән, яраткан эшегез бар иде...

- Мин Бөтендөнья Татар конгрессына рәис урынбасары буларак килдем. Һәм Казандагы беренче эш чорым шул булды. Мин гомерем буе милли сәясәт өлкәсендә эшлим, нигездә татар милли сәясәте өлкәсендә. Удмуртиядә дә бу эшләрнең иң югары даирәләрендә идек инде. Турыдан-туры Президент белән эшләп, Удмуртия татарларының милли-мәдәни мөхтәриятен җитәкләп Удмуртиядәге татар милли дәүләт оешмасы булган “Яңарыш” матбугат-мәгълүмәт үзәгенең башында тора идем. Әмма Казанга чакырылу бу очракта  федераль масштабта шөгыльләнү мөмкинлеге дигән сүз. Бөтендөнья Татар конгрессында эшләү мине үстерде, дияр идем. Казанга күчү белән, тормышчан критерийлар ягыннан гына карасаң, мин хәтта күп әйберләрне югалттым да. Без анда ике катлы бик зур таш өйдә тора идек. Хәзер гап-гади фатирда яшибез. Әйтик, кечкенә республика булгач, татар оешмасы җитәкчесе һәм шул матбугат-мәгълүмат мәдәният үзәге директоры сыйфатында бәлки минем анда тоткан урыным зурырак та булгандыр. Әмма Казанда, әйткәнемчә, эш масштаблары башка. Беренчедән, һөнәри кызыксыну буларак, бу - бер үсеш баскычы. Икенче яктан, без - татар кешеләре, шуңа мөмкинлек булганда, чакырып торганда ничек Татарстанга килмисең инде? Әлбәттә, бик теләп Казанга күчтек. Балаларыма да, хатыныма да ошый. Ә менә Дуслык йортын җитәкләргә миңа Татарстан Халыклар Ассамблеясы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үзе тәкъдим итте, менә бу юнәлешне сез алып барсагыз иде, дип. Һәм, әлбәттә, бу минем өчен һөнәри яктан да бик кызыклы, зур эш иде. Дуслык йортына күчү - минем тормышымда уңай күренеш.

- Халыклар дуслыгы йорты умарта оясын хәтерләтә. Биредә төрле милләт вәкилләреннән торган делегацияләр еш була ахырысы?

- Әйе, көнгә 3-4 делегация кабул итәбез. Егерме тугыз яшемдә үк Удмуртиядә “Яңарыш” газетының баш мөхәррире итеп билгеләгәннәр иде. Шул ук вакытта телевидениедә дә, татар милли хәрәкәтендә дә катнаштым. Көненә 12 сәгать эшләргә яшьтән үк өйрәнгән идем инде.Үз өстеңә җаваплылык аласың икән, һәр кылган гамәлеңне җиренә җиткереп башкарырга кирәк! Ә инде Дуслык йортының әле яңа оешма икәнен исәпкә алып, яңа бинада утыруыбызны күз уңында тотып атнада эшнең 7 көн булган чаклары да ешайды.

- Халыклар дуслыгы йортының мәсләге нидә? Ни өчен милләтләр дуслыгы йорты дип аталмый? Безнең республика күп милләтле бит...

- Без бу халыкларга ничек дус булырга, ничек яшәргә кирәклеген өйрәтмибез, акыл өйрәтү безнең бурыч түгел. Безнең вазифабыз - аларның хокукларын тормышка ашырыр өчен шартлар тудыру, аларга закон, гомумкешелек кагыйдәләре буенча гадел караш булдыру. Һәркем бит инде бу дөньяга яшәү хокукы белән туа, гаилә корырга, белем алырга, балалар үстерергә хаклы, милләтләрнең менә шушы хакларын тормышка ашырырга ярдәм итүдә без үзенчәлекле механизм булып торабыз. Мәсәлән, якшәмбе мәктәбе бар икән, без аларның балаларының укыту хокукын тормышка ашыруга ярдәм итәбез дигән сүз. Безнең сәхнәбез бар, төрледән-төрле түгәрәкләребез эшли, ансамбльлар оештырылган - бу аларның мәдәниятләрен саклап калу өчен эшли торган чара. Сәяси яктан, 35 халыкның милли оешмасы бар икән, алар бит бу оешма аркылы үзләренең фикерләрен, хәтта дәүләткә карата булган таләпләрен җиткерәләр дигән сүз. Аларны дәүләткә җиткерү - ул безнең бурычыбыз. Татарстанның Халыклар Ассамблеясы һәм Дуслык йорты халык белән хөкүмәт арасында арадашчы һәм күпер ролен үти дә инде.

- Сездә нинди чаралар уза? Аларны ничек оештырасыз? Төрле милләтнең абруйлы шәхесләре белән очрашулар үткәреләме?

- Чараларның форматы төрле. Үз бүлмәләрендә 5-6 кеше җыелып, кечкенә генә очрашулар уздырудан башлап, киң күләм күргәзмәләргә кадәр оештырыла. Хәзерге вакытта биредә биш зур күргәзмә эшли. Алар бөтенесе дә милли мөнәсәбәтләргә багышланган, төрле халыклар турында сөйли, шул исәптән безнең татар халкы турында, шулай ук Татарстанда, Россиядә яшәүче халыклар хакында. Һәрбер оешманың үзенең бүлмәсе бар. Һәрбер бүлмә - ул музей дип әйтергә мөмкин. Халыклар дуслыгы йортына килгән һәр кеше бүгенге көндә Россиядә һәм Татарстанда яшәүче халыклар турында шактый тирән мәгълүмат җыеп чыгып китә һәм турыдан-туры бу халыкларның вәкилләре белән аралаша ала. Әле моннан тыш без “түгәрәк өстәл”ләр уздырабыз. Иң еш уза торган чаралар ул милли оешмаларның җыелышлары, түгәрәк өстәлләр, конференцияләр, күргәзмәләр, концертлар һәм Дуслык йортының үзендә генә түгел, шәһәрдә үтә торган чаралар (аларны да без уздырабыз). Гомумән алганда, безнең еллык эш календарендә 500ләп чара каралган! Дуслык йортында көн саен ким дигәндә 2-3 чара узып тора.

- Халыкларның гореф-гадәтләрен, йолаларын сездә әйбәт белергә тиешләр. Галимнәр, тарихчылар, әдәбиятчылар белән аралашасызмы?

- Халыклар дуслыгы йортына без әзерлекле белгечләр тупларга тырышабыз, чөнки син никадәр генә белемле, укымышлы булсаң да, әйтик, әрмән халкын, төркмән, таҗик халкын үз вәкиле дәрәҗәсендә белеп бетереп булмый. Шуңа күрә, директор буларак, мин үзебездәге хезмәткәрләрне туплаганда, биредә төрле милләттән булган белгечләрне алырга тырышам. Әгәр дә шул ук балетмейстер - грузин, ә хормейстер үзбәк булса, ул үзенең бөтен бурычын да үти; һәм шул ук вакытта бер милләтнең вәкиле буларак бу милләтнең бөтен нечкәлекләрен белгән хәлдә уртак эшкә профессионализм, тирәнлек кертеп җибәрә.

- Балалар өчен теге яки бу мәдәният, тарих, архитектура белән танышу программалары каралганмы?

- Безнең Дуслык йорты каршында милләтара якшәмбе мәктәбе эшләп килә, монда 20ләп халык үз телен өйрәнә. Мәктәптә 600дән артык бала шөгыльләнә Ул дәүләт тарафыннан финанслана торган оешма. Укыту класслары безнең бинада урнашкан. Казан шәһәре хакимияте бу укытучыларга хезмәт хакы түли. Ягъни, кайсыдыр халык вәкилләре үз телләрен өйрәнергә теләк белдерә икән, алар балалар җыялар, укытучысын табалар икән - бөтен чыгымнарны Татарстан хөкүмәте үз өстенә ала. Мин үзем милли сәясәт өлкәсендә озак еллар эшләсәм дә, мондый уңайлы шартларны очратканым булмады. Шушы көннәрдә генә бездә Грециядән милли эшләр буенча белгечләр булып китте. Алар да, ЮНЕСКО вәкилләре дә бездәге Дуслык йортын күреп, аеруча якшәмбе мәктәбе белән танышып, гаҗәпләнеп киттеләр. “Европада мондый әйбер булганын белмибез, бу ниндидер яңалык. Зур эш башкарасыз икән”, - дип сокланып киттеләр.

- Ирек Илдусович, хәзер базар заманасы дибез. Сезнең оешма үз көнен үзе күрәме?

- Россия Халыклары Ассамблеясы дигән оешма да бар бит. Аны Рамазан Гаджимурадович Абдулатипов җитәкли. Аның мондый сүзләре бар: ”Дешевая национальная политика очень дорого обходится государству”. Әгәр дә син милли сәясәткә, балалар тәрбияләүгә аз игътибар бирәсең, аның белән шөгыльләнмисең икән, нәтиҗәләре күпкә аянычлырак була. Халыклар дуслыгы йорты эшчәнлегенә,  Татарстан халыклары ассамблеясы эшчәнлегенә, дәүләт күләмендә алганда, артык зур чыгымнар китә дип булмый. Бу бит милли сәясәт юнәлешенә тотыла торган акчалар, ә милли сәясәт - ул шул ук социаль сәясәт. Ягъни бу эшләсәң - була, эшләмәсәң була торган эшләр түгел.  Кешене кайгыртмыйча ярамый. Дәүләт бит кешене кайгырту өчен оештырылган. Бүгенге көндә Дуслык йортын нәкъ менә шушындый зур, уңайлы итеп, эшләргә бөтен шартлары булган бина итеп күргәне өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка зур рәхмәт. Татарстан хөкүмәте милли сәясәткә шундый карашта тора икән, моңа без дә, биредә эшләп килүче 35 оешманың вәкилләре дә рәхмәтле.

- Яңа бинагыз бик матур һәм бик зур. Халыклар дуслыгы йортыннан кала монда башка оешмалар бармы?

- Юк, әлеге бина тулаем безнеке генә. Биредә 35 оешма бүлмәләре генә түгел, конференц-заллар, репетиция заллары, концерт залы бар. Дөрес, безнең бина күп функцияле, заманча, бик зур, ләкин без башкарган эшләр бу бинага караганда да күбрәк. Аерым бер бинаны тулысынча бер генә максатка буйсындыру дөрес адым, дип саныйм.

- Интернет чыганакларыннан Президентыбыз тарафыннан Халыклар дуслыгы йортына 1 млн. сум күләмендә акча бүленеп бирелгән дип укыдым. Әлеге акча халык уен кораллары һәм милли костюмнар алуга каралган. Алар музей экспонатлары кебек булачакмы яисә төрле ансамбльләргә биреләчәкме?

-Үз тормыш тәҗрибәмнән чыгып, акчаның була мәгънәле һәм мәгънәсез тотылганы, дип әйтәсе килә. 1миллионны да бик зур файда китерерлек, бәрәкәтле итеп тотарга була, 10 миллионны да бер файдасызга юкка чыгарырга мөмкин. Шуңа күрә Президент биргән 1 миллионга без бик рәхмәтле һәм әлеге көнгә кадәр аның бер тиенен дә тотмадык. Ни өченме? Чөнки Халыклар дуслыгы йорты әле аякка басып кына килә. Бу бинада безнең эш юнәлешләребез киңәйде, бу акчаны бик бәрәкәтле итеп файдаланасыбыз килә. Без бүгенге көндә белгечләр белән киңәшләшәбез, кайсы проекталарның безнең өчен өстенлекле булуын билгеләргә тырышабыз һәм шуннан соң гына бу акчаны ничек сарыф итәчәгебезне күзаллаячакбыз. Әлбәттә, бу акчаларны без музейда эленеп торган һәм берничә кеше генә күрә алган проектларга җибәрмәбез. Алар ниндидер көн саен халыкка хезмәт итә торган, күп кеше күрә, бөтен республикага күренә һәм хәтта Татарстанның йөзен бөтен Россиядә күрсәтә торган берәр саллы проектка тотылачак. 


Айназ КАМАЛ

№ | 15.11.2012

Әлмәт театрына яңа баш режиссер билгеләнде #6929

15.11.2012 Мәдәният
Әлмәт татар дәүләт драма театрына баш режиссер итеп 2007 елдан театрда режиссер булып эшләүче Ильяс Гәрәев билгеләнде.

Гәрәев Ильяс Сәхипгәрәй улы Башкортостан республикасыннан. Ул 1951 елда Балтач районы Усман авылында туа. Уфа сәнгать институтын тәмамлагач Мәдәният техникумында укыта, үзешчән сәнгатьтә эшли. 1990 елда Туймазы шәһәрендә татар дәүләт драма театры оештыру эшенә билгеләнә. Баш режиссер һәм театр директоры була.

 

2007 елның сентябрендә Әлмәт театрында режиссер булып эшли башлый. Ф.Садриевнең “Тәрәзәгә егет килгән”, Д.Салиховның “Сәер кеше”, “Капчык”, К.Тинчуринның “Назлы кияү” спектакльләрен сәхнәләштерә.


Әнисә ТАҺИРОВА

№ |

Рәшит Сүнәев: “Авыр чакта гел Казанга ялганам...” #6930

15.11.2012 Милләт
Академик Рәшит Сүнәев белән әңгәмә

Рәшит Гали улы Сүнәев татарның иң олы галиме булса кирәк. Һәрхәлдә, иң олы ике галимнең берсе. 1974 елдан алып ул СССР Фәннәр академиясенең (соңрак Россия Фәннәр академиясе) Космик тикшеренүләр институтында эшли. 1994 елдан башлап Германиядә Макс Планк исемендәге җәмгыятьнең Астрофизика институты директоры да. Россия Фәннәр академиясеннән тыш АКШ, Европа, Нидерланд академияләренең һәм Бөекбритания Король җәмгыятенең дә әгъзасы. Алган алтын медальләре һәм саллы-саллы премияләре генә дә егермеләп икән.

 

Бу шанлы галимне күптән күрәсем килеп йөри иде. Ләкин Германиягә кадәр үк барырга, йомшак кына итеп әйткәндә, һич җай чыкмый иде. Күктән көткәнне җирдән бирде дигәндәй, Казанга ул үзе киләсе иткән. Үзе дип, үзе генә дә түгел: астрофизика буенча биредә зур халыкара фәнни конференция үткәрергә ниятләгән икән олуг галимебез. Конференциянең биш көн буе барасын белгәч, әһә, хәзер минем кулда бит бу дип тантана итсәм дә, алай булып чыкмады шул. Һәр тәнәфестә дөнья галимнәре чолгап алган Рәшит әфәндене биш көндә мин нибары өч тапкыр 25 минутлык «кофе-брейк»ларда гына эләктерә алдым. Анда да әле басып сыйланган коллегаларыннан йолкып диярлек алып китеп, түрдәге өстәл янына утырткач кына. (Үпкәләмәде, шөкер, «мин кем!»лек чиреннән азат гади-ихлас кеше икән бит бөегебез!)

 

Беренче сөйләшүебездән өч сәгатьләп алда, 5 сентябрь иртәсендә, Сүнәевнең Шаляпин кунакханәсендәге номерында телефон шалтырый. «Рашит Алиевич, здравствуйте!» — ди телефоннан көчле акцентлы, сәер тавышлы берәү. Сүнәев исәнләшкәч, сузып кына әйтелгән һәр сүзеннән соң пауза ясап, һәр җөмләнең соңгы сүзенә көчле генә басып төшереп, дәвам итә теге: «Я посланец планеты, которая вам неизвестна. У нас просьба. Предоставьте слово на конференции для оглашения предложения об установлении контакта меҗду нашими планетами». Сүнәевнең җавабы исә тыныч һәм кыска була: «Я спешу. Скажите, что вам на самом деле нужно?»

 

Әңгәмәбезне мин әнә шул телефон сөйләшүеннән башлап җибәрдем.

 

— Рәшит Галиевич, бүген иртән сезгә бүтән планета вәкиле шалтыратты. Ләкин сез моңа ышанмадыгыз. Ни бу, мин тиешенчә уйнап җиткермәдемме, әллә сезнеңчә мондый хәл бөтенләй дә була алмыймы?

 

— Галәм кунакларының миңа шалтырату ихтималы нульгә тигез. Бүтән цивилизацияләр бардыр ул анысы. Ләкин аларның безгә охшау ихтималы бик-бик аз шул. Аннан, безнең ярдәмнән башка алар безнең телләрне дә үзләштерә алмаячак. Нинди икәнен белмибез, ләкин аларның аралашу ысуллары гел башкача инде. Шуңа күрә сезнең ул планетаара контакт дигәнегез бик тә катлаулы нәрсә.

 

— Башка цивилизацияләр нинди планеталарда була ала соң?

 

— Соңгы гасырлар дәвамында безгә бары Кояш системасындагы планеталар гына мәгълүм иде. Хәзер исә бик-бик ерак йолдызлар тирәсендә әйләнә торган 700ләп планетаны беләбез. Әле кайчан гына без табыласы планеталар шул безнең планеталар кебек үк булыр дип ышанып яшәдек. Ләкин табылган яңа дөньяларның планеталары нык кына аерыла икән. Алар арасында гигант планеталар, Юпитер кебек газ шарлары гаять күп. Ә менә безгә охшаш организмнар яши алсын өчен иң кирәкле шартлар — су (боз түгел!), атмосфера һәм каты өслек.

 

— Адәм балалары шунсыз яши алмаган шартлар кайбер башка җан ияләренә кирәк булмаска мөмкин дигән фикер дә бар түгелме соң?

 

— Сез хаклы, бар андый «җан ияләре». Бактерияләрнең атом-төш реакторы стеналарында яши ала торган төрләре дә бар әнә. Ләкин алар бактерияләр генә бит. Алар сезнең кебек миңа телефоннан шалтырата алмаслар шул (көлә): Ниндидер зуррак, атлый-йөгерә ала торган җан ияләре яшәрлек планеталарны эзлибез без.

 

— Уйлый да ала торганнарны инде.

 

— Әйе, уйлый торганнарны. Менә шундый планеталарны эзләп табу — күзәтү планетологиясенең иң мөһим өлеше инде хәзер.

 

Шушы урында мин академик алдына бер кәгазь бите салдым. Анда Сәйф Сараиның «Сөһәйл вә Гөлдерсен» дастаныннан ике юлны төшергән идем:

 

«Сөһәйлне күрде-йү әйләнде бер тик —

Көнәш гирдендә йөргән мисле җир тик».

 

Ягъни шагыйребез кызның егет янында әйләнүен генә түгел, Кояш тартуындагы Җир кебек әйләнүен дә язган! Инде 1394 елда ук! Аска Коперник белән Галилейның туу елларын да куйган идем: 1473 һәм 1564. Академик бу «әдәби-астрономик» фактны да, Мәкъсуд әл Болгари (ХIII гасыр) кебек мөнәҗҗимнәребез (астрономнар) булганлыгын да белә икән. Адлер Тимергалинның «Идел» журналында (2000, №№ 7, 8) чыккан «Татар күге» мәкаләсен, бигрәк тә андагы Зур һәм Кече Җидегән йолдызлыкларының сурәтен (йолдызларның татарча исемнәре белән) күрүгә исә журналны миннән суырып диярлек алды.

 

— Әти миңа бу йолдызлыклар турында бәләкәй чакта ук сөйләгән иде. Мине бигрәк тә Поляр йолдызның «Тимер Казык йолдыз» дигән исеме әсир итте. Бөтен башка йолдызларның сарыклар күк шушы Казык тирәсендә әйләнеп йөрүләрен күз алдына китердем... Венераның да татарча нинди матур исеме бар әнә: «Чулпан!».

 

— «Зөһрә» дә бар бит әле!

 

— «Зөһрә»се татарга гарәптән кергән исем инде.

 

Бу журнал сезгә кирәк булырмы, дип сорагач, моңарчы русча сөйләгән бөек галим сөенепләр «Алам!» диде.

 

— Йөз елдан Җирдә, Җир фәнендә ни буласын күз алдына китерә аласызмы?

 

— Беренче эш коралларын ясый башлаган, сөйләшә-аралаша алган адәм балалары инде меңнәрчә еллар элек үк яшәгән. Радиолы, электрлы, машиналы чын цивилизация исә ике гасырлап элек кенә килгән. Телефон станциясендәге кызлар сораган номерны ялгап утырган чаклар әле кайчан гына? Ә хәзер әнә бәп-бәләкәй балалар да урамда кесәгә телефон тыгып йөриләр. Әниләр балаларын телефон аша контрольдә тота.

 

— Балаларын гына түгел, ирләрен дә!

 

— Анысы да бар, әйе (көлә). Безнең оныклар компьютерны ничек тиз өйрәнде әнә! Үсеш тизләнү шулай дәвам итсә, җирдә-күктә йөз елдан түгел, 20-30 елдан ни буласын да иң бөек фантастлар да әйтеп бирә алмастыр.

 

— Ә сез фантастиканы укыйсызмы соң?

 

— Күптән укыган юк. Чөнки безне ураган дөнья кеше уйлап чыгара алганга караганда күп кызыклырак, баерак. Фән хәзер шундый да тиз алга чаба, фантастика инде аны уза алмый башлады. Дөнья хәзер шундый матур ки, аны безгә өйрәнәсе дә өйрәнәсе әле.

 

— Хәзерге заман Җир дөньясы турында минем үзгәрәк фикерем бар. Тик монысы калып торсын. Ә менә Галәм дигәне... Минем космик темага поэма да язганым бар. Ләкин мин төнге күккә бакканда сез тойганның меңнән берен дә тоймыймдыр. Әгәр дә мин Галәмне, аның серле балкышларын сезнең кебегрәк тойсам, бәлкем, төннәрен бөтенләй йоклый да алмас идем... Әйтегез әле, сез ничек бу фани дөньяда аның соры көнкүрешенә, ваклыкларына да орынып, галәми нурда да коенып Җир белән Күк арасында яши аласыз?

 

— Беренчедән, бу — ваклыклар түгел. Сезнең белән безнең тормышыбыз бу (көлә). Без — кешеләр, һәм кешеләрчә яшибез дә. Һәм без эш белән мәшгульбез. Сез менә гадәттән тыш мөһим эш белән шөгыльләнәсез. Мин бит заманында «Казан утлары»н алдырган кеше.

 

— Кайчан бу?

 

— 70нче, 80нче елларда. 15 ел рәттән алдым. Хатыным «Азат хатын»га языла торган иде. Аннары ничектер Мәскәүдә яздырмый башладылар да, өзелеп калдым инде. Сез миңа журналның «Сүнмәс утлар балкышы» дигән гаҗәеп китабын бүләк иткәч, игелекле утның һаман әле сүнмәвен-сүрелмәвен тойдым. Бик шәп!

 

Беләсез бит инде, тормышта төрле хәлләр була. Кәеф кайвакытны күтәрелә, кайчакта төшә. Кайвакыт нык кына арыйсың да. Бик тә авыр чакта, кайда гына булсам да, Интернет аша ТНВ каналын җибәрәм. Казан вакыты белән аерма төрлечә була, ул бигрәк тә Америкада зур. Төрле кинофильмнар, боевикларга тарымыйча, җайлы гына эләксәң, кемнәрдер чыгып, татарча сөйләшә башлыйлар. Кайчакны бу районнардан килгән кешеләр була. Ничектер хәлең җиңеләя башлый, рәхәт булып китә. Тагын әле җырлап та җибәрсәләрме! (Бу мәлдә рәхәтлек галимнең чыраена һәм тавышына ук чыкты!) Бәләкәй чагыма кайткан кебек булам. Бу телеканалның тәүлек буе һәм бөтен планетага эшләячәген белү бигрәк тә сөендерде... Татар дөньясына, җыр-музыкасына Интернет программалары аша да ялганам әле мин. Вакытым күп түгел, бер 20 минутлап тыңлагач, тагын эшкә тотынам... «Казан утлары» кулда чакта да шулай була торган иде. Актаргалыйсың, укыштыргалап та куясың, һәм шунда нәни чакта әбиләрем белән сөйләшеп алган кебек була...

 

— Боларны ишеткәч, миңа да рәхәт булып китте, рәхмәт сезгә, Рәшит әфәнде. Ләкин тормыш гади нәрсә генә түгел. Безнең менә Нәҗип Җиһанов дигән бөек композиторыбыз бар иде. Әмирхан Еникине беләсез бит инде, гәпләшкәнсез. Миңа сезнең турыда әйбәт фикердә калуын да әйткән иде ул. Менә шул бөек әдибебез Нәҗип Җиһановның ике тапкыр өйләнеп, икесендә дә марҗаны алуы турында борчылып сөйләгән иде.

 

— Аңлыйсыздыр инде, миңа бу турыда фикер әйтүе бик читен. Олы эш эшләгән кешеләрне без теләмәгән кешегә өйләнгәне өчен генә гаепләү дөрес микән ул? «Любовь зла...» дигән сүз дә бар бит әнә. Җиһанов татар культурасына зур өлеш керткән кеше. Тагын бер нәрсә бар. Без кешенең нинди шартларда яшәгәнен белмибез. Аңа нинди басым ясалганын. Аннары инде безнең арада булмаган кешене гаепләү кадәресе дә...

 

— Мин сезнең белән килешеп бетмим, Рәшит Галиевич. «Үткәннәргә карап гыйбрәт ал», ди мәкаль. Үлгән кеше турында йә әйбәт сүз генә сөйлә, йә бөтенләй сөйләмә дигәнне тотсак, без Сталин турында да, Гитлер турында да ләм-мим бер сүз әйтмәскә тиеш булабыз. Бу — кечерәк масштабта да шулай. Яхшы кешеләрнең хаталары да безгә гыйбрәт булырга тиештер. Инде Җиһановка килсәк, ул бит хәтта малаена да «Иван» дип исем кушкан. Аңлыйсыздыр инде, сүзем бу бер шәхеснең гамәле турында гына түгел.

 

— Әйе, ансы да бар шул. Милләтара никахлар халкыбызның санын киметә. Хәзер бигрәк тә хәтәр бу.

 

Халкыбызның язмышы гади генә түгел. Мин үзем Ташкентта туганмын. Гаиләбез әүвәл Пенза губернасында гомер кичергән (хәзерге Мордовия бу). Бабамның бөтен гаиләсен, кулаклар дип, Себергә сөргәннәр. 12 һәм 13 яшьлек туганнан туган ике апам анда ачлыктан үлгән. Алардан балалар калмады бит инде, димәк, нәсел җебен сузу безнең өстә. Һәм күпме кешенең газап чиккәнен онытмаска, хәтерне киләчәккә алып барырга тиешбез. Татар халкы ул заманда бик нык чәчелгән-сибелгән. Күпләр Урта Азиягә китеп котылган. Безнең белән бер телдә диярлек сөйләшкән үзбәкләр, казакълар, кыргызлар (дин дә бер бит инде), шөкер, ярдәм иткәннәр. Күп татарлар анда җиңел генә укытучы булып киткән. Минем әти 17 яшендә Ташкентта эш эзләп үзбәк газетасына килгән. Баш мөхәррир, тикшереп-сынап карагач, болай дигән: «Син гарәп шрифтын шәп беләсең, ә менә үзбәк телен белмисең икән. Ярар, берәр атнадан корректор булып эшли башларсың». Анда татарларга мөнәсәбәт әле дә начар түгел үзе. Үзбәкстан аерылып чыкканнан соң анда урыслар саны 4,5 тапкыр кимесә, татарларда бу сан күпкә азрак. Ләкин барыбер меңнәрчә кеше бит. Яшьрәкләре күбрәк тә китә әле. Бик мөһим нәрсә бу: бирегә кайтканнарын үз итеп, болар да татарлар бит дип каршы алсалар иде, сәләт-мөмкинлекләрен ачарга юл куйсалар иде.

 

— Гап-гади тоелса да, чынлыкта четереклегә дә әйләнгәли бу мәсьәлә. Юкса үз милләттәшләреңә мөнәсәбәттә үзбәкләрдән дә калышырга кирәкмидер инде, әйе.

 

Рәшит әфәнде, 1960-66 елларда сез Мәскәүдә Физик-техник институтта укыгансыз. 17 яшьтә килеп. Андагы ымсынулы-йогышлы тормыш күп нәрсәләрне оныттыра бит. Берәүләргә хәтта — милләтен дә. Сез мондый шаукымны тоймадыгызмы?

 

— Юк, тамырлардан өзелеп торганым булмады. Бер тапкыр шулай Союзлар йортының Колонналы залында татар язучылары, зыялылары катнашында зур бәйрәм тантанасы үткәрелде. 1966да булса кирәк. Тукайның юбилее уңаеннан иде кебек бу. Шунда Чыңгыз Айтматов та чыгыш ясады. Бик тә күңелем булды шуңа. «Җәмилә»сеннән башлап бөтен әсәрләрен дә бик яратып укып барган идем. Ул чордагы бөтен татар язучыларыннан да данлыклырак әдип бит инде ул.

 

— Татар язучыларыннан гына микән? Украинада чыга торган «Рабочая газета» 1971 елны үзенең укучыларына «Иң яраткан язучыгыз кем?» дигән сорау биргән. Беренче урынны, Шолохов, Симонов кебек «пәһлеваннарны» да җиңеп, Айтматов алган (әңгәмәдән соң аныкладым: Шолохов — 1180, Симонов 450 тавыш җыйса, Чыңгыз агайны беренче урынга 1830 кеше куйган. Безнең Әпсәләмов та сынатмаган: В. Кожевников, Б. Полевой, Г. Марковларны узып, 8нче урынны алган — 400 тавыш).

 

— Әйе, кызык бу. Ә мин, ул чакны әле бер студент кисәге генә, тәнәфестә әлләкемләнеп Айтматовны эзләп таптым да, болай дидем: «Килүегезгә бик-бик зур рәхмәт, бу безнең барыбыз өчен дә гаять мөһим! Татар әдәбиятына шулай ярдәм күрсәтүегезгә рәхмәт!» Шунда ул миңа текәлеп карады да, «Әниемә вәгъдә биргән идем. Шуңа күрә монда мин», — диде. Соңрак мин бу бөек язучының әнисе татар икәнлеген белдем...

 

— Кыргызстанда туган икән Нәгыймә апа. Чыңгыз ага гомеренең азагында бабасы Хәмзәнең туган авылы Мәчкәрәгә кайтып килергә ниятли. Әмма Кукмара районына кайтып җитә алмый шул.

 

— Әйе, беләм. Казанда кунакханәдән — хастаханәгә, аннан дәваланырга Германиягә алып китәләр аны. Шунда дөнья куя...

 

Миңа шефым Зельдович белән Айтматовның өендә булырга да туры килде әле. Ерак юлга җыенган чаклары икән. Әдипнең яшь хатыны керә-чыга, керә-чыга, безнең сүзне бүлдереп, юлга нәрсәләр алырга икәнен сорый. Мин боларның бөтен сүзен аңлап торам. Моны Зельдович чыккан чакта Чыңгыз Терегулловичның үзенә дә әйткән идем. Ул, көлеп, «Сезнең аңлаганны чамалыйм мин, ә менә Зельдович безне, кыяфәтебезгә карап, бик тә олы мәсьәләләр хәл итә болар дип уйлагандыр инде», — диде.

 

— Рәшит әфәнде, сезгә татар мәктәбендә уку, татар җирлегендә яшәү тәтемәгән. Шуңа күрә гади генә булмаган, фәнгә дә кагылышлы бу әңгәмәбез рус телендә бара. Ләкин сүз сөрешегездән татарчаны ару гына белүегез дә чамалана. Европада яшәгән дөньякүләм данлы галимгә татар теле нигә кирәк ул? Татарстанда яшәүче әти-әниләр арасында да, балабыз татарча белә күрмәсен, юкса надан калыр дип тәшвишләнүчеләр юк түгел бит!

 

— Телебез миңа аяк чалмады гына түгел, киресенчә, үсәргә ярдәм итте. Әтием аша туган телемдә күп мәгълүмат алдым мин. Аннан, туган телен белгән кеше башка телләрне тизрәк өйрәнә бит. Татарча әйтелеш үзе генә дә миңа немец һәм инглиз телләрен өйрәнүне җиңеләйтте. Соңрак киң дөнья белән аралашканда да кирәге чыга иде әле аның. Телебезнең миңа чын мәгънәсендә ачкыч та булганы бар. Бер тапкыр шулай АКШның Милли академиясе әгъзалары һәм Германиянең институт директорлары белән Кытайга барган идек. Уйгыр җирендә бик матур бер мәчет янына килеп чыктык. Боларның мәчетне эчтән дә күрәселәре килде. Ләкин кертмәделәр. Шунда мин рөхсәтне татарчалатып сораган идем, керттеләр бит! Безне озатып йөргән кытайларга гына юл ябылды. Тагын бер кат үтенгәч, «Ярар, керсеннәр, сез теләгән бөтен кешене дә кертәбез», — диделәр.

 

— Безнең мәдәниятне, мәгърифәтне түбәнсетү омтылышлары да бар. «Аргументы и факты» газетасы хәтта татарлар Октябрь революциясеннән соң гына әлифбалы булган дип тә шаккатырган иде. Ягъни шуңарчы язу дигән нәрсәне без бөтенләй белмәгәнбез. Бу — Мәкъсуд әл Болгари кебек астрономнары, Коперник-Галилейлар дөньяга килгәнче үк гашыйк кыз Кояш тирәсендә әйләнүче Җиргә тиңләнгән дастан язган Сәйф Сараилары булган халык турында бит!

 

— Мәгарифебез турында Ленин бик шәп әйткән. Татар халкында бөтен балалар да мәктәптә укый, дигән. Бу бит Россиядә хәтта урысларның үзләрендә дә тулы гомум белем бирү системасы булмаган чакта әле.

 

— Казан университеты ректоры, немец галиме Карл Фукс та шәп әйткән бит: «Читтән килгәннәргә Казан татарларының хәтта кайбер Европа халыкларына караганда да белемлерәк икәнен белү сәер тоела... Укый-яза белмәгән татарны үз якташлары да санга санамаган һәм ул гражданин буларак та ихтирамга лаек булмаган». Сезгә биргән китапның 58нче битендә, Рәшит Галиевич, өч катлы зур һәм матур бер бинаның рәсеме бар. Оренбургтагы «Хөсәения» мәдрәсәсе бу. Өч бертуган Хөсәеновлар салдырган аны. Бер мәкаләмдә мин, хәзерге кайбер ректорлар да кызыгырлык бина бу, дип язган идем. Рас килгән бит: йөз дә ничә яшьлек ошбу йортны яңа бер институт үзенә оя иткән!

 

— Хәзер татарча уку мөмкинлеге чикләнгәннән чикләнә бара. Моны мин Мәскәүдән дә чамалыйм. Мондый хәлдә ата-аналар балалары туган телне белсен өчен үзләре бик нык тырышырга тиешләр. Бу шактый четерекле эш. Телне начар белгән балалар гадәттә сөйләшергә оялалар. Юкка оялалар. Монда аларның гаебе юк.

 

— Русчалатып әйтсәк, «это не их вина, а их беда».

 

— Әйе, шулай. Бу — без олыларның гаебе. Шуңа күрә аларны әлеге халәттән чыгарырга кирәк, хәйләсен-җаен табып, туган телләренә ялгарга кирәк. Бу рус телен өйрәнүгә зыян сала дип куркасы юк. Һәр тишектән ишетелеп торган телне балалар бик тиз отып ала ул. Безнең кече улыбыз Гали Германиягә күчкәндә шәп кенә инглизчә, русча, бераз татарча белә иде, немецча исә бер авыз сүз белми иде.

 

— Гафу итегез, Рәшит әфәнде, Германиягә күчү ничек булды ул?

 

— Германиядә институт директоры итеп билгеләнгәч, без гаилә Мәскәүдә яшәп, Германиягә барып кына килгәләргә дигән идек. Әмма немецлар, әгәр алар минем белән яшәсә, налогка эш хакымның — 30 проценты, Мәскәүдә яшәсәләр, 57 проценты тотылачагын әйттеләр. Шуны белгәч, хатыным...

 

— Исеме кем?

 

— Гүзәл. Гүзәл Тәлгатовна. Ул, акчаны 27 процентка күбрәк алган җирдә яшәячәкбез, дип кырт кисте. Үзем дә эшкә урнашырмын, диде. Врач ул.

 

— Хәзер Галигә әйләнеп кайтыйк инде. Әтиегезнең дә исеме Гали бит сезнең. Ничек кушасы иттегез?

 

— Зельдовичтан башланган эш бу. Ул шалтыратты да, әйтте. Еврей гаиләләрендә, әгәр бабай үлеп, оныгы туса, аңа бабасының исемен кушалар, диде. Сүзне дәвам итик. Мин мәктәп директорын аны укырга немецча шулай бер сүз дә белмәгән килеш алырга күндердем. Бик тиз өйрәнәчәк, дидем. Күпмедер вакыт укып йөргәч, бер көнне башын иеп кайтып керде бу. Еламый гына. «Али! Али!» дип бөтенесе минем исемнән көләләр, ди. Димәк, мөнәсәбәт шәптән түгел инде. Бабаң шушы исем белән гомер кичерде, беркем дә көлмәде, дидем. Көчле рухлы булсаң, бирешмәсәң, үтәр бу, әйбәт, мәгънәле исем, дидем. Бер елдан ул безнең барыбызны да мәктәп театрына чакырды. Ниндидер роль башкара икән. Минем җай килмәде, Гүзәл белән кече балабыз — кызыбыз Зөлфия бардылар. Эшләремне эшләп өйгә кайтсам, Гүзәл елап утыра. «Ни булды, нигә елыйсың?», — дигәч, «Кызыбыз сөйләсен әнә», — диде. Зөлфия сөйләде инде. Гали чыккан да, спектакльдә тиеш булганча, зал каршында ялкынлы нотык тоткан. Һәм шунда залдагы немецлар, алкышлап, «Али! Али! Али!» дип кычкырганнар. Ул чакта инде немецчасы да ару гына иде. Менә бит, максат куеп эшләгәндә нибары бер ел эчендә дә нәрсәгә ирешеп була икән!

 

— Хәзерге көндә ни майтара егетебез?

 

— Хәзер ул — Кельн университетының компьютер фәннәре профессоры.

 

— Тагын ике улыгыз бар бугай бит.

 

— Олы улым Шамил Америкадагы Гарвард университетында кеше генетикасы профессоры. Малае — Рәүф, кызы Гадилә исемле. Уртанчы улыбыз Госман зур булмаган бер банкта автоматика бүлеге башлыгы. Зөлфиябез Мюнхендагы Людвиг-Максимиллиан университетының медицина факультетында 5нче курста укый.

 

Туган тел турында сөйләнгәннәргә өстәп шуны да әйтим әле. Мине Американың фәлсәфә җәмгыятенә әгъза итеп алганнар иде. Аның утырышларына да чакыра башладылар. Минем һич тә барасым килмәде. Чөнки СССР фәлсәфәчеләренең хакимияткә ничек хезмәт иткәннәрен белә идем. Ләкин бу җәмгыятьнең әгъзасы булу бик тә абруйлы икән. Һәм аның утырышлары да кызыклы үтә икән. Үзем катнашкан беренчесендә үк күңелемә бик тә хуш килгән доклад тыңладым. АКШта яшәүчеләр арасында испан теллеләр күп бит. Шулардан яшьләрнең бер өлеше төрле җинаятьчел төркемнәргә тартыла икән. Һәм Америкада, болар инглиз телен юньләп белмәгән, өйдә бары испан телендә генә сөйләшкән, яшьләр дигән фикер яшәп килгән. Кубада университет тәмамлаган, аннары Фидель Кастродан качып башта Аргентинага, аннары Америкага килгән, анда Принстон университеты профессоры, АКШның Милли академиясе әгъзасы булган галим әлеге мәсьәләне шәпләп өйрәнгән. Киресенчә, теге бандаларга нәкъ менә өйдә инглиз телендә сөйләшүчеләр тартыла икән бит. Әти-әниләренең чит телдә аны вата-җимерә акыл өйрәтергә маташуларын тыңлап үскән балаларда аларга ихтирамның әсәре дә калмый икән. Ягъни бу балаларга тәрбия керми, киресенчә, әти-әниләре кире тәрбия бирә булып чыга. Ә менә испан телендә сөйләшкән әти-әниләренең инглиз телен белеп җиткермәвен балалар беркадәр кимчелек дип санасалар да, булган бөтен гыйлем-мәгълүматны, ерак бабаларына ук барып тоташкан бай тормыш тәҗрибәсен саф туган телләрендә шәп итеп җиткерә алулары моны бише белән кайтара икән. Нью-Йорктагы теге олы 11 сентябрь фаҗигасеннән соң моны инглиз-гарәп телләре җәһәтеннән тагын бер кат тикшереп караганнар. Һәм тагын нәкъ шундый нәтиҗәгә килгәннәр: гаиләдә үз телеңдә, туган телеңдә сөйләшергә кирәк!

 

— Күренекле фантаст язучыбыз һәм галимебез Адлер Тимергалинның сез яңарак кына күз салган «Татар күге» дигән мәкаләсе үткән заман казанышлары турында. Хәзер исә Галәм киңлекләренә беркайчан да булмаганча күптин-күп татар күзе текәлгән. Теге «ерак планета вәкиле»нең контакт мәсьәләсендә нәкъ менә Казанга шалтыратуы да тикмәгә түгелдер, бәлкем? Галәмне өйрәнү буенча биредә 2001 елдан башлап үткәрелгән дөньякүләм конференцияләрнең бишенчесе бит инде бу! Шул җәһәттән танылган күкбагарларыбызны барлап чыгу да дөрес булыр иде.

 

— Гафу итегез, бүлдереп булса да әйтим әле. Галәмне өйрәнүчеләрнең бик азы гына хәзер күккә телескоп аша бага.

 

— Шулайдыр, әйе. Күпчелек күккә хәзер физика, химия, математика фәннәре күзе белән багадыр. Сез дә бит менә астрофизик. Асыл «күкче»ләрне барлауны исә Роальд Сәгъдиевтән башларга тиешбездер. Ул — 19нчы мәктәптә укыган, Шәйхи Маннур белән шахмат уйнарга яраткан чын Казан баласы бит инде. 36 яшендә үк, ягъни СССРда иң яшь академик булган кеше. Аның турында журналыбызда очерк та басылган иде.

 

— 1972 елны СССР Фәннәр академиясенең Космик тикшеренүләр институтына килү белән мин, әле аспирантурадан соң 5-6 еллап кына эшләгән кеше, институт директоры Роальд Зиннуровичның шәп йогынтысын тоеп, аның ышыгында үстем. Бик-бик көчле галим ул. Миңа АКШның Сан-Диего университетында дөньяның иң олы физикларыннан берсе Розенблюд белән очрашу насыйп булды. Ул чакта вафатына бик аз вакыт калган булган икән инде. Галим миңа Сәгъдиевне Максвелл премиясенә тәкъдим итеп язган хатын укытты. Хатның эчтәлеге әле дә сүзгә-сүз диярлек хәтеремдә. «Хәзер дөньяда яшәүчеләр арасында электроннар, зарядлар дөньясын, магнит һәм электр кырларын Роальд Сәгъдиевтән дә шәбрәк белгән бер генә кеше дә юктыр. Максвелл премиясенә аннан да шәп кандидатны белмим мин...» Сезгә исә бу бәянең мәгънәсен ачыбрак бирәсем килә. Розенблюд кебек бөек зат, үзен дә кертеп, дөньяда бүтән мондый кеше юк дип әйтә икән, бу инде гаҗәеп зур бәя. Һәм — дөрес бәя. Тагын шунысын да әйтим. Роальд Зиннурович СССРдагы иң шәп оештыручыларның берсе иде. Ул Космик тикшеренүләр институты директоры чакта гаҗәеп киң колачлы, искитмәле проектлар гамәлгә ашты.

 

— Сәгъдиев Америкага китеп баргач, аның урынында Альберт Галиев калды бит.

 

— Галиевне мин бик шәп белә идем, без дуслар идек. Әмма, кызганыч ки, Альберт Бакиевичның хәзер хәле авыр, бик каты авырый. Ә болай ул космос плазмасы буенча дөньякүләм танылган галим һәм бик әйбәт кеше...

 

— Милләттәшләребез әлеге конференциядә катнашучылар арасында да бар бугай.

 

— Бар, әйе. Аларның берсе — шул Космик тикшерүләр институты профессоры Марат Равилович Гыйльфанов. Казанда туып, мәктәп тәмамлаганнан соң Мәскәүдә шул мин дә укыган Физик-техник институтта укып, минем янга әле студент килеш үк килде. Хәзер ул — дөньякүләм танылган бик көчле галим.

 

— Сезнең йогынты шундый булгандыр инде.

 

— Юк, минеке генә түгел. Бу — беркайда да югалып калмый торган кеше (көлә). Фәннең әлеге өлкәсенә килүендә өлешем бардыр, әйе. Ләкин ул кайсы юлдан гына китсә дә көчле, бик көчле галим булачак иде. Бүгенге доклады да шәп, тәэсирле булды әнә.

 

Конференциягә Россия Фәннәр академиясенең Ландау исемендәге Теоретик физика институтының сектор мөдире Наил Галимович Иногамов та килде. Ул газ динамикасында да, гидродинамикада да дөньяга танылып өлгергән галим. Хәзер генә докладын тыңладык әнә. Принстон институтының профессоры Роман Равилович Рафиковны да тыңладык инде. Докладында гел Иногамовның эшләренә таянды ул.

 

Конференциядә Илдар Хәбибуллин да чыгыш ясады. Бу — Башкортстанның бәләкәй генә шәһәрендә мәктәпне алтын медальгә тәмамлаганнан соң Космик тикшеренүләр институтында, Сергей Сазонов җитәкчелегендә аспирантура үткән егет. Бергәләп ике мәкалә дә язды алар.

 

— Сез дә бер мәкаләгезне Зельдович катнашында язгансыз бит. Һәм фәнгә «Сүнәев-Зельдович эффекты» дип кергән гаҗәеп теориягез кәгазь битләренә генә түгел, йолдыз томанлыклары белән күккә дә язылгандыр сыман.

 

— Арттырмыйк, яме. Сез әллә фантаст та инде? (көлә). Сүз бит бәләкәй татар шәһәреннән калкып чыккан 22 генә яшьлек егет турында, аның искиткеч шәп мәкаләләр язуы хакында. Бу — көчле, төгәл, анык гакылга ия менә дигән кеше. Туры сүзле, ялгышсаң, «юк, алай түгел ул!» дип чәпәргә дә күп сорамый (көлә). Кыскасы, бик шәп бу, мин канәгать.

 

Биредә, Казанда, бер бик әйбәт фәнни мәктәп барлыгы сөендерә. Бу — КФУның астрономия кафедрасы мөдире, Татарстан Фәннәр академиясе академигы Наил Абдуллович Сәхибуллин мәктәбе. Әлеге мәктәпне дөньяда бик күпләр белә. Казан университеты профессоры Бикмаев Илфан Фәритовичны аерып әйтәсем килә. Ул әлеге конференцияне оештыручыларның берсе. Бу — бик тә югары кимәлдәге күзәтүче. Ул бик күп нәрсәләрне аңлый, һәм шәп аңлый. Электр-магнит нурлары объектларын космостан башка диапазоннарда күзәтүләргә ул җирдән оптика белән күзәтеп ярдәм итә. Һәм Европаның «Интеграл» ясалма иярчене программасында ул гаҗәеп бер роль уйный. Бикмаев Американың берничә иярчене программасы буенча күзәтә. Күптән түгел аны «Планк» иярчене коллоборациясенең ассоциацияләнгән әгъзасы итеп чакырдылар. Бу — бик тә олы, гаять мөһим космогологик иярчен. Сез аңлап җиткерәсез микән: менә биредә, Казанда, югары дөнья кимәлендәге, бөтенесен дә үзе булдыра ала торган гаҗәеп кеше эшли!

 

— Мин моңарчы аның дөньяда барлыгын да белми идем шул.

 

— Белегез инде менә! (Көлә).

 

Шушы урында ул, Сүнәев, гафу үтенеп, суынган кофесын бу юлы да эчеп бетерә алмыйча, торып басты. Очрашу тагын кайчан насыйп булыр инде. Сораулар күп калды бит әле.

 


Рәфикъ ЮНЫС

№11 |

Универсиада турында иңяхшы җырга бәйге игълан ителде #6931

15.11.2012 Мәдәният
Казан һәм 2013 елда узачак җәйге Универсиада турында иң яхшы җырга бәйге игълан иттеләр. Бәйге 2013 елның 1 февраленә кадәр дәвам итәчәк. Анда теләгән һәр кеше катнаша ала. Иң яхшы 13 җырны композитор Игорь Крутой рәислегендәге жюри сайлап алачак.

Җиңүчеләр “Казан турында иң яхшы җыр”, “Универсиада турында иң яхшы җыр”, “Спорт, син – тынычлык” дигән номи­на­цияләрдә билгеләнәчәк. Ә Гран-при иясенең җырына видеоклип төшереләчәк һәм аны Универсиада көннәрендә күрсәтәчәкләр.




№225 | 14.11.2012

«Безнеңхалык психологка йөрергәәзер түгел» #6932

15.11.2012 Җәмгыять
Телевизордан яңалыкларны күзәтергә дә куркыныч хәзер. Фәлән җирдә берәү фәлән хәтле кешене атып үтергән, ире хатынына пычак белән кадаган, әни кеше баласын суйган, яшүсмер әбисен көчләгән... Әле узган атнада гына Мәскәүдә 29 яшьлек Дмитрий Виноградов дигән егет фармацевтика компаниясе офисында алты хезмәттәшен атып үтерде. Әйтүләренчә, егетне кызы ташлаган булган һәм ул депрессиягә бирелгән. Ә бер-ике ай элек кенә Казанда да психикасына зыян килгән бер ир башта хатынына, аннан үзенә пычак кадаган иде. Әлеге коточкыч хәбәрдән айнып кына өлгермәдек, Казанда шуңа охшаш тагын бер җинаять очрагы булды. Евгений Колмыков хатынын һәм 9 яшьлек улын суеп үтерде.

Моның ише хәбәрләрне ишеткәннән соң, ирексездән әллә инде соңгы вакытта кешеләрнең психикасы үзгәрдеме дип уйлый башлыйсың. Әгәр чынлап та шулай икән, бу нилектән? Безне шундый коточкыч җинаятьләр эшләргә нәрсә этәрә? Әлеге сорауларны без ТРның атказанган табибы, медицина фәннәре кандидаты, «Минбар» медицина үзәге генераль директоры Лилия Мәхмүт кызы МИҢНЕТДИНОВАга бирдек.

Кеше тормышы берни тормый

– Лилия Мәхмүтовна, соңгы вакытта психик тайпылышы булганнар арасында төрле җинаять кылулар аеруча күп күзәтелә. Андый җинаятьләр элек тә күп булып, аны бездән яшереп килделәрме, әллә алар хәзер генә шулай күп кылынамы?

– Җинаятьләр саны хәзер артты. Мин моны социаль-икътисади хәл белән бәйләп карар идем. Тормыш авырлашты, тотрыклылык юк. Күпләр эшсез. Укырга да кирәк, эшен дә табарга кирәк. Барысы да түләүле. Шул ук медицина ярдәме дә хәзер түләүле бит. Шунлыктан стресслар күбәйде. Бу исә төрле психик тайпылышларга китерә. Ә психикасы бозылган кеше бүген йә иртәгә җинаять кылмас дип кем әйтә ала. Шунлыктан андыйлар арасында да җинаятьләр күп күзәтелә хәзер. Алар турында мәгълүматны да киң яктырта башладылар, әлбәттә. Массакүләм мәгълүмат чаралары тиз генә эләктереп ала да киң җәмәгатьчелеккә җиткерә. Хәбәр итеп кенә калмыйлар, ә булган хәлне тәфтишләп, киң планда яктырталар. Бу исә кешеләргә тәэсир итми калмый. Ул бигрәк тә яшүсмерләргә йогынты ясый. Үсеп килүче буынның психикасына тискәре тәэсир итә. Халык иртәгәсе көне турында, мондый җәмгыятьтә ничек яшәргә кирәк дип борчыла башлый, күңеленә курку-шом керә. Моның ише борчылулар эзсез калмый. Андый төр җинаятьләр элек тә булган, тик алар хәзер ешайды диясем килә. Җинаятьләр дә авыррак була башлады. Моны экология белән дә бәйләп аңлатырга була. Хәзер эчкечеләрдән, наркоманнардан туган буын үсеп килә. Алардан нинди балалар тууын күз алдына китерү авыр түгел. Бу балаларның нерв системасын сәламәт дип әйтеп булмый. Ата-аналарының аракы эчүләрен, наркотик куллануларын күреп үскән бала әйләнә-тирәсендә бернинди дә уңай нәрсә күрми. Социаль тигезсезлекне күпме генә юк дисәләр дә, бар ул. Аны әйтергә генә яратмыйлар. Бу да үз чиратында стресслы ситуация барлыкка китерә.

– Телевидение, интернетның да йогынтысы юк түгелдер?

– Кинофильмнар, тапшыруларда кан күп күрсәтелә. Киноларда үтерү очраклары күп. Һәр кадрда диярлек кеше үтерәләр. Бу исә кеше тормышы берни дә тормый дигән фикер калдыра. Шул фильмнарда тәрбияләнеп үсә бит инде яшь буын.

Яшисе килми!

– Депрессия аркасында җинаятьләр күп кылына дип әйтеп буламы?

– Була. Депрессиядәге кеше әйләнә-тирәсендәге бөтен нәрсәне дә шулкадәр начар күрә башлый, бу начар дөньяда яшәргә бернинди көч таба алмый, үз-үзенә кул сала. Үзен генә түгел, ә гаиләдәгеләр, янәшәдәгеләр дә җәфаланмасын дип, аларны да үтерә. Шул рәвешле якыннарын авыр тормыштан коткарам дип уйлый. Чынлыкта ул депрессия халәтендә була. Депрессия ул начар кәеф кенә түгел, ул аппетит булмау да, эшкә сәләтлелек кимү дә, тиз кызып китүчәнлек, алдагы көнгә өмет-ышаныч булмау, тормыштан ямь тапмау.

– Депрессия төрлечә була бит. Кемнеңдер өч көндә үтә, кемнеңдер ай буена сузыла дигәндәй...

– Моны начар кәеф белән бутарга ярамый. Ниндидер күңелсезлек була да кешенең кәефе төшә. Күпмедер вакыттан соң ул үтә. Бу ситуацияне уйлап, кеше үзе өчен билгеле бер нәтиҗә ясарга мөмкин. Шуның белән оныта да. Ә инде начар кәеф өчен сәбәп булмаса, алда әйтеп үткән симптомнар күренсә, бу инде депрессия. Моңа авыру кебек карарга кирәк. Эшсез калган, якын кешесен югалткан кешенең, әлбәттә, күңеле төшенке була. Бу нормаль реакция. Сәбәпсез булса яки инде сәбәбе булып та, шул халәттән һаман чыга алмаса, моңа авыру итеп карарга кирәк.

– Үз вакытында психологка мөрәҗәгать итмәсәң, ул психик тайпылышка китерергә мөмкинме?

– Ул халәт озакка сузылып, аны дәваларга кирәк хәлгә җитсә, әлбәттә. Беренче этапта психотерапия белән, ягъни сөйләшеп, сүзләр белән генә дәваларга мөмкин булса, процесс һаман дәвам итсә, ул вакытта дарулар белән дәваларга кирәк була.

– Билгеле бер җинаять эшләгәнче кешенең психикасы тәртиптә түгел икәнлекне билгеләп буламы? Әллә ул сизелмиме?

– Якын кешең бернинди сәбәпсез начар кәефтә булса, эшкә кулы бармаса, тиз арыса, еш еласа, тиз кызып китсә, аңа үзеңне кулга ал, проблемаларың турында оныт инде дияргә кирәкми, ә психологка барырга киңәш итегез. Кызганычка, шул халәтне күпләр ялкаулык белән тиңли. Кеше көннәр буе ята, бернәрсә эшләргә теләми. Чынлыкта бу ялкаулык түгел, ә депрессия билгесе булырга мөмкин. Бу сүзләрне әйтеп, ситуацияне катлауландырырга гына мөмкинсез.

Психологка барырга мин җүләр түгел

– Бездә халык психологка барырга өйрәнмәгән бит. Ни өчен без психологка барырга куркабыз?

– Безнең халык моңа әзер түгел әле. Учетка куярлар, янәшәдәгеләр белеп алыр дип курка. Аңлыйм, психиатрга бару кибеткә чыгып керү түгел. Тик һәр авыруны да учетка куялар дигән сүз түгел бит әле. Аноним кабинетларда кабул итүче психологлар да күп хәзер. Участок психиатрына барырга курыкса, шәхси кабинетларда кабул итүчеләргә барырга була. Дәүләтнеке булган «Сердәш» аноним хезмәте дә бар. Аларның кайнар линияләре эшли. Анда шалтыратып, аноним ярдәм алырга мөмкин.

– Халыкның психологларга йөрмәвенең сәбәбе бәлки аның мәгълүматлы булмавыннандыр?

– Әйе, мәгълүмат та җитмидер. Тагын бер зур сәбәп – безнең халыкның үз сәламәтлеге турында кайгырту культурасы юк. Бездә сәламәтлекне саклау дигән нәрсә юк. Температурасы булган килеш алар эшкә йөрергә мөмкиннәр. Моны алар норма дип саный. Ә янәшәдәгеләргә авыру йоктырам дип уйлап та карамыйлар. Соңгы көченә кадәр ул эшләп йөри. Һәм шулай тиеш дип тә саный. Психик сәламәтлек тә физик сәламәтлек белән бер. Физик сәламәтлекне аңлап була әле. Кулың, башың авыртса, аны тоясың. Тизрәк даруын эчәсең. Ә психика бозылу күпкә куркыныч.

– Наркоман белән эчкечене хастаханәгә мәҗбүри алып барып булмый. Ә психик тайпылышы булган кешене үз теләгеннән башка дәваларга ярыймы соң?

– Закон нигезендә, мәҗбүри дәваларга ярый. «Психиатрия ярдәме һәм аны күрсәтү хокуклары гарантиясе турында»гы законда кайсы очракларда психиатрга мәҗбүри алып барырга мөмкин булуы турында төгәл язылган. Ул үзе һәм янәшәдәгеләргә куркыныч тудырса, ярдәмгә мохтаҗ булса һәм дәваланмаган очракта сәламәтлегенә зыян киләсе булса – менә шушы өч очракта аның ризалыгыннан башка гына да психиатрга алып барырга ярый. Калган очракларда инде аның ихтыярында кала.

– Күп кенә җинаятьләр кылынганнан соң, әйтик, ире хатынын кыйнап үтерсә, соңрак, ул элек тә кул күтәрә иде, өйләрендә гел тавыш-гауга булды, дип сөйли башлыйлар. Боларны булдырмау максатыннан, гаиләдә агрессив кеше булганда, кая мөрәҗәгать итәргә соң?

– Ире хатынын кыйнаса, полициягә, әлбәттә. Ә инде ул хатынын көнләсә, хыянәт итәсең дип бәйләнсә, чынлыкта исә моңа бер сәбәп тә булмаса, һичшиксез психиатрга мөрәҗәгать итәргә. Бу көнләшүдән саташа башлаган дигән сүз, ягъни психикасы какшаган. Ягъни мәсәлән, гаиләдә берсе сәбәпсезгә кычкыра, кул белән уйный башласа, аның шулай ук психикасы какшаган булырга мөмкин. Психиатрга мөрәҗәгатъ итүдән хәл тагын да начарланмый бит. Киресенчә, психиатр ярдәмендә ачыкларга була – аның психикасы какшаганмы, әллә ул каршы әйтмәгәнгә, бу гамәлләре өчен җавап бирәсе булмаганга шулай кыланамы. Миңа калса, бу психик патология.

– Агрессив кеше белән үзеңне ничек тотарга киңәш итәсез?

– Агрессиягә этәрергә, аның белән бәхәсләшергә кирәкми. Агрессиягә бирелүчән кеше булганда, гаиләдәгеләр аны нәрсә ачуын китергәнен белә, әлбәттә. Ул темага сүз башлаудан тыелып тору яхшы булыр иде. Аңа каршы әйтмәскә тырышыгыз. Сүзне икенчегә борыгыз.

Психик авырулар арта

– Хәзер балалар арасында да агрессивлары күп дип әйтәләр. Бу шулаймы?

– Балалар арасында агрессивлары күп дип әйтә алмыйм. Әмма шунысы бар, алар гиперактив булулары белән аерылалар. Андыйлар бернәрсәне дә ахыргача эшләмиләр, күп хәрәкәт итәләр, күп сөйләшәләр, сугышырга яраталар, уенчыкларын ваталар. Ләкин бу белгечкә мөрәҗәгать итәргә кирәкми дигән сүз түгел. Андыйларны балалар психиатрына күрсәтергә кирәк. Балалык вакытында булган нәрсәләр үсә башлагач югалырга да мөмкин. Ә сабый вакытында беленмичә, яшүсмер булгач сизелсә, психологка һичшиксез барырга. Ул күчеш чорында үтәргә дә мөмкин, ә үтмәсә?

– Нинди кешеләр психик авыруларга бирешүчән?

– Ул ситуациядән, нинди мохиттә яшәвеңнән тора. Әгәр дә кеше үз-үзе белән, янәшәдәгеләр белән гармониядә яшәсә, ул, билгеле, авырмаячак. Көчле характерлы кешенең гел психикасында уйнап торсалар, ул да чирләргә мөмкин.

– Гаиләдә чыккан фаҗигаләрне күз уңында тотсак, кешенең психик авырумы-юкмы икәнлеген гаилә корганчы белеп буламы?

– Беленмәскә дә мөмкин. Чөнки авыр психик тайпылышлар 25-33 яшьләр тирәсендә аеруча үсеш ала.

– Авыру кешене ахыргача дәвалап буламы?

– Психик авыруларның тулысынча дәвалап була торганнары бар. Билгеле бервакыт дару эчеп, аннары бик күп еллардан соң кабат авыруы кискенләшкән очракта гына дару эчүчеләр дә бар. Хроник авыруларны инде билгеле бер дарулар ярдәмендә басып торырга мөмкин. Хәзер авыруны дәвалый торган яхшы дарулар бик күп.

– Соңгы вакытта психик авырулар арту күзәтеләме?

– Шизофрения, эпилепсия кебек психик авырулар һәрвакытта да бертөрле процентка ия. Бу саннар гел тотрыклы булып кала бирә. Ә менә авыр булмаган психик авырулар, ягъни стресслар белән бәйле авырулар арта. Моны икенче төрле кече психиатрия дип тә әйтәләр. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы китергән саннарга караганда, депрессия белән бәйле авырулардан халыкның утыз проценты интегә. Бу саннардан чыгып, газета укучыларга бер генә теләгем бар: психиатрлардан курыкмагыз, балаларыгызга карата игътибарны киметмәгез. Аларның үз-үзләрен тотышында үзгәрешләр сизелүгә үк психиатрга бару ягын карагыз. 


Дилбәр ГАРИФ

№ |

"Иделем акчарлагы": Максат – милләткәхезмәт итү #6933

16.11.2012 Мәдәният
14 ноябрьдә "Иделем Акчарлагы-2012" яшь язучылар бәйгесенең җиңүчеләре билгеле булды. Быел Гран-при алучы булмаса да, иҗатларыннан чыгып алдынгы урыннар билгеләнде. Өч көн барган бу чарада танылган язучылар һәм яшьләр телендә: "Максат – милләткә хезмәт итү" дигән фикер еш яңгырады.

“Иделем акчарлагы-2012” бәйгесенә Татарстан районнарыннан һәм Башкортстан, Удмуртия, Свердлау төбәкләреннән җәмгысе 94 кешенең язма эшләре килгән. “Идел” яшьләр үзәге мөдире вазифаларын башкаручы Ләйсән Төхвәтуллина белдерүенчә, шуларның 46сы бәйгенең йомгаклау өлешендә катнашкан.

309нчы канун “акчарлакларны” да куркыта башлаган

​​“Элек чит өлкәләрдән бик күп киләләр иде, бүген 309нчы канун үз эшен бик "әйбәт" эшли, төбәкләрдә килүчеләр азая. Болар күңелебезне бик борчый. Мәгариф системындагы тискәре күренешләр “Иделем Акчарлагы”нда да чагылыш таба. Шул рәвешләре яшь язучыларның сыйфаты кими. Бу вакытлы гына күренеш булсын иде, тарих бит боҗра буенча бара диләр, яңадан 90нчы еллардагы бер күтәрелешне дә күрәсе килә”, ди шагыйрә Илсөяр Ихсанова. Ул татар язучысына татар милләтен саклап калу бурычы куелуын да әйтте, бу фикерләрен яшьләргә дә җиткерде.

“Бу юл бит әле синең әдәби иҗат белән шөгыльләнү генә түгел, милләтеңә хезмәт итү юлы да булып торырга тиеш. Шуңа күрә, бу авыр миссияне дә аңлап әдәбиятка киләләр икән, бу – бик зур куаныч”, ди Ихсанова.

​​“Баш өстендә кылыч торганда, үз дәүләтебез булмаганда, чит төбәкләр белән аралашу сүнеп бетәргә дә мөмкин”, диде шагыйрь Ләбиб Лерон “Иделем акчарлагы” катнашучылары алдында чыгыш ясап. Илсөяр Ихсанова да, Ләбиб Лерон да әлеге бәйгенең жюри әгъзалары. Алардан тыш яшь каләм тибрәтүчеләрнең эшләрен берничә ел рәттән язучылар Марат Закиров, Ркаил Зәйдулла, Газинур Морат, Әлфәт Закирҗанов та тикшерә, бәя бирә.

Яшь язучыларда тапталган мәхәббәт, мөшкел татар авылы

“Мәхәббәт өчпочмагы” сюжеты сезнең яртыгызда. Мәктәп, студентлар тормышында күп кабатланган әйбер булганга яза торгансыз инде”, дип Әлфәт Закирҗанов яшь язучыларның мәхәббәт, сөю хакында еш язуларын, тапталган тема һәм тарихларга мөрәҗәгать итүләрен билгеләп үтте. Егет-кызлар арасында Татарстан авыллары язмышы өчен борчылучылар да бар икән.

​​“Минем авырткан тема – авыллар. Быел без бүлек белән экспедициягә Биектау районының Әтнә белән чиктәш авылларына чыктык һәм күрдек – алар бик мөшкел хәлдә, бигрәк тә татар авыллары. Сала 13 йорттан тора, табиблар юк, анда өлкәннәр генә яши һәм аларның тормышы бик авыр. Шушы күренешне мин үземнең әсәрдә яктыртырга теләдем. Моңа ирешкәнменме, юкмы, анысы әлегә караңгы. Ләкин авыллар язмышы тетрәндерде”, ди Арча районыннан Чулпан Гобәйдуллина. Ул КФУның өченче курсында татар теле бүлегендә укый. Әлеге бәйгедә өченче ел катнаша икән.

Казанда туган, университетның соңгы курсында укучы, “Иделем акчарлагы”на икенче ел килүче Алмаз Мансуров милләт проблемаларын күтәрәм дип зурлап сөйләргә яратмавын әйтте. Аныңча гади эш-хәрәкәтләр дә файда китерә.

​​“Барысы да тәрбиядән тора, мин әти-әниемә рәхмәтлемен. Алар миңа кечкенәдән татар теленә мәхәббәтне, милли хисләрне сеңдереп тәрбияләделәр. Шуңа күрә иҗатка тотынгандырмын. Моны ниндидер зур вакыйга дип санамыйм, кулга каләм алып өстәл артына утырып кәгазь битенә карасаң, илһам үзеннән-үзе килә.

Милләт гади әйберләрдән төзелә. Милләт ул – мәхәббәт, милләт ул шул ук дуслык, көндәлек тормыш, автобуста бару, каядыр йөрү. Шуңа күрә аерым күтәреп, милләт проблемы дип сөйләргә яратмыйм. Барысын да гадидән башларга тырышам, күбрәк лирик шигырьләр язам”, ди Алмаз Мансуров.

“Иделем акчарлагы”на Башкортстаннан беренче тапкыр килгән Денис Мансуров киләчәктә бу бәйгене Уфада оештырып булмасмы дип уйлый. Ул Башкорт дәүләт университетының татар филологиясен тәмамлый.

“Татар милләтен күтәрү юлы итеп сәхнә тормышын сайларга телим. Татар мәдәнияте аша милләтемне саклыйсым, аның мәнфәгатьләрен яклыйсым килә.

​​Башкортстанда язучылар берлегендә татар телле язучылар берләшмәсе дә бар. Тукаебыз да бит инде 100 ел элек Уфага килгән, бездә Мәҗит Гафурилар, Шәехзадә Бабичлар иҗат иткән, Галимҗан Ибраһимов “Гаилә” мәдрәсәсендә укыткан. Татарның икенче башкаласы дип Уфаны да санап була. “Иделем акчарлагы” бәйгесенең киләчәктә Башкорстанда да үтүен теләр идем”, ди Денис Мансуров.

Яшь язучылар белән очрашырга килгән Татарстан дәүләт шурасы депутаты, шагыйрь Разил Вәлиев милләт дигәндә атаклы драматург Туфан Миңнуллинның сүзләрен искә алды.

“Берничәсе шигырьләрен укып китте. Күбесе бүгенге көндә күктә йөзә. Ул шулай булырга тиеш. Без кайвакыт, шагыйрь-язучылар җирдән чыксын дип әйтәбез. Җирдән чыгарга тиеш ул, әмма ләкин яшь чагында да күккә менмәгәч, картайгач анда менү авыррак шул. Башта ул күккә менә, аннан җирдәге тормышны аңлый башлый.

​​Бүген мин яшьләр каршында сөйләгәндә дә Туфан ага Миңнуллинның һәрвакыт әйтә торган бер сүзен искә алдым: “Һәрбер язучының төп максаты – милләткә хезмәт итү. Һәр язуның, һәр иҗат кешесенең күңелендә, милләт язмышы, милләт тормышы ятарга тиеш. Ул шул вакытта гына милләткә хезмәт итә, шул вакытта гына милләт аны үзенеке итеп кабул итә” дип әйтә иде ул”, диде Разил Вәлиев.

“Иделем акчарлагы”на беренче тапкыр Татарстанның Буа районыннан килгән яшь шагыйрә 25 яшьлек Лилия Сәлахетдинова өчен иң мөһиме - үзенең гариплегеңнән оялмыйча кеше арасына чыгу. Ул өч көн буе сау-сәламәт егет-кызлар белән бәйге кысаларындагы барлык очрашуларда катнашкан, яңа дуслар, онытылмаслык хис-кичерешләр алган.

“Мин өйдә торып шагыйрьләрне күреп белми идем, монда алар белән кара-каршы утырдык. Яшь шагыйрь, шагыйрәләр белән таныштым.

​​Иң беренче үзеңне кызганырга, мин авырыйм инде, инвалид килеш нәрсәгә кешеләр арасында йөрергә дип уйларга ярамый. Киресенчә, гадәти яшәү тормышын алып барырга кирәк. Үзеңнән оялмау, кешеләр арасына чыгудан оялмау бик мөһим. Иҗаттамы яки башка өлкәдәме үзеңне үстерергә тырышырга кирәк”, ди Лилия. Аның өчен бу бәйгедә катнашып дөньяга чыгу, яңа иҗатташ дуслар табу ниндидер урын алуга караганда да кадерлерәк икән. Башка яшь каләм ияләренә жюри әгъзалары әйткән тәнкыйтьләрдән соң язуны туктатмаска киңәш итә.

“Мәсәлән, кемнедер артык тәнкыйтьләп атырлар да, минем иҗатым аларга инде ошамый, нәрсәгә миңа иҗат итәргә дип язуны ташларга мөмкин. Минемчә, тәнкыйтьсез иҗат булмый. Аннан чыгып фикер йөртеп күтәрелергә, башка теманы сайларга кирәк. Киләсе елда яңадан катнашып үзеңне тикшерергә кирәк. Үзем дә янә монда килер идем”, диде Лилия Сәлахетдинова. Ул “Иделем акчарлагы”нда “Поэзия” юнәлешендә махсус бүләккә ия булды.

15 ноябрьдә Лилия Буага кайтып җитүгә үк Контакт интернет битендә яшь язучылар бәйгесен бик ошатып кайтуын хәбәр итте.

“Бик зур рәхмәт барчагызга да! Бәйгенең йомгаклау этабы искиткеч булды. Кичерешләр әйтеп бетерерлек түгел. Тиздән фотосурәтләр булачак”, ди ул.

“Иделем акчарлагы-2012” җиңүчеләре

Бәйгенең өч этабын үтеп җиңүчеләр исемлегенә керүчеләр:

"Драма" номинациясе

• II урын – Чулпан Гобәйдулина (Арча)

"Балалар әдәбияты" номинациясе

• Кызыксындыру бүләге – Ләйсән Исмәгыйлева (Арча)

• Кызыксындыру бүләге – Сөмбел Вәлиева (Саба)

• I урын – Ләйсән Галимҗанова (Арча)

​​"Проза" номинациясе

• Кызыксындыру бүләге – Энҗе Ибраһимова (Казан)

• Кызыксындыру бүләге – Зөһрә Вилданова (Кукмара)

• Кызыксындыру бүләге – Гүзәл Фарсыева (Актаныш)

• III урын – Илүсә Гайнетдинова (Апас)

• II урын – Алсу Нургатина (Аксубай)

• I урын – Алмаз Мансуров (Казан)

"Поэзия" номинациясе

• Махсус бүләк – Лилия Сәлахетдинова (Буа)

• Кызыксындыру бүләге – Сиринә Мөхәммәтҗанова (Балык Бистәсе)

• Кызыксындыру бүләге – Алина Акмалова (Мөслим)

• Кызыксындыру бүләге – Илнар Нотфуллин (Кама Тамагы)

• III урын – Нурлан Ганиев (Башкортстан)

• II урын – Руслан Сулейманов (Башкортстан)

• I урын – Лениза Валиева (Яр Чаллы)

"Иделем акчарлагы" конкурсы 2000 елның беренче сентябреннән бирле уздырыла. Йомгаклау өлеше 12-14 ноябрьдә Казанда, “Идел” яшьләр аланында уза. Аны Татарстанның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы белән берлектә "Идел" яшьләр үзәге оештыра. Биредә татар телендә иҗат итүче 14-30 яшьләрдәге яшь язучылар, шагыйрьләр, драматурглар катнаша ала.

Оештыручылар белдергәнчә, “Иделем акчарлагы” бәйгесенең максаты – яшь буын арасыннан сәләтле каләм тибрәтүчеләрне эзләү, барлау, аларга киләчәктә үзләрен күрсәтү һәм үсү өчен шартлар тудыру.

Бәйгедә иң яхшы дип табылган яхшы әсәрләр "Иделем акчарлагы" әдәби җыентыгында урын алачак. 


Рөстәм ИСХАКЫЙ

№ | 15.11.2012

Нәзер, шөкер, гакыйка корбаннары: ничек һәм кайда чалырга? #6934

16.11.2012 Дин
Мөселманнар Корбан бәйрәме көнне сарык чалырга тиеш. Аңардан тыш, нәзер, шөкер, гакыйка һәм башка корбаннар да бар. Болары ел әйләнәсендә эшләнә.

Нәзер корбаны – шуларның беренчесе. Нәзер - Аллаһы Тәгаләгә биргән вәгъдә. Бу шулай ук вәҗиб корбан дип атала. Ягъни кеше корбан чалам дип Аллаһы Тәгаләгә вәгъдә бирә. Нәзер корбанын чалган кеше, аның гаиләсе ашый алмый. Аны мескеннәргә таратырга кирәк.

 

Шөкер корбаны хаҗ кылган кешегә мәҗбүри, ягъни вәҗиб санала.

 

Җәза корбаны хаҗ вакытында кылырга ярамаган эшләрне кылган өчен чалына. Бу корбан шулай ук вәҗиб. Аны икенче төрле бүләк дип тә атыйлар.

 

Нәзер, шөкер, җәза корбаннары вәҗиб корбаннар булды. Хәзер өстәмә, ягъни нәфел корбан турында мәгълүмат бирик.

 

Гакыйка корбаны бала тугач чалына. Бала тугач, гакыйка корбаны - чалу Мөхәммәд Пәйгамбәрдән (с. г. в.) калган сөннәт гамәл. Баланың башындагы чәчләрен гакыйка дип атыйлар.

 

Ифрад хаҗ кылган шулай ук нәфел корбаны чала ала. Бу аның үзенең теләгеннән тора.

 

Билгеле булганча,Корбан бәйрәменнән тыш, теләсә кайсы вакытта Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт белдереп, корбан чалып була. Хәзер моның өчен шәһәр җирендә дә бөтен шартлар тудырылган. Мисал өчен, Казанның Левченко бистшсендәге “Сөләйман” мәчетендә һәрвакыт корбан чалып була. Мәчет печән, он сатып алып, мөселманнар өчен сарыкларны гел асрап тора. Өстәвенә, “Сөләйман” мәчетенең сукырларны тәрбия кылуын бөтен Россияда беләләр. Аларга ярдәм итү шулай ук зур саваплы гамәл була ала. Нәзер, шөкер, гакыйка һәм башка корбаннарны чалырга теләүче мөселманнар сарыкларга (843)512-03-77 телефоны аша заказ бирә ала. Корбанны мәчеттә чалып, эшкәртеп бирү дә каралган.

 

 www.tatar-islam.com


Тимер СӘГЫЙТОВ

№ | 15.11.2012

Исламда җыр тыеламы? Кайберәүләр динебез музыканы, җыр-биюне тыя дип уйлый #6935

16.11.2012 Дин
Үзенең моңлы тавышы, матур җырлары белән сәхнәдә чыгыш ясаган Эльнара НУРМӨХӘММӘТОВА күптән түгел яулык бәйләгән. "Без ике фәрештә", "Авыл киче", "Нигә", "Ялындыр" кебек җырлары белән танылырга өлгергән җырчыбыз сәхнәдән бөтенләй киткән.

Мәчеттә вәгазьләр тыңлап, дингә бирелгән кыз үзенең шө¬гыленә икенче күзлектән карый башлый. "Әти-әнием сәхнәдән китүемне теләмәсә дә, мин үземә башка юл сайладым. Ислам буенча хатын-кызга сәхнәдә җырлап йөрү килешми. Аның өчен Аллаһы Тәгалә алдында җавап бирәсе бар бит әле. Башка ирләр алдында гаурәт күрсәтеп җырлап тору ярамый. Дин юлын сайлавыма сөенеп бетә алмыйм. Биш вакыт намазга басканнан соң, дөньяга карашым үзгәрде. Аллаһы Тәгалә күңелләрне ачты",– ди ул.

 

Күп кенә кешеләр намазга баскач, концертка йөрми башлый, музыка тыңламый. Динебез бу мәсьәләдә нәрсә рөхсәт итә һәм нәрсәне тыя соң?

 

Бу сорау белән Залесный бистәсендәге "Сәлихҗан" мәчетенең имам ярдәмчесе Зөлфәт хәз¬рәт САБИРҖАНОВка мөрәҗәгать иттек. Аның әйтүенчә, ислам динендә музыкага ике төрле караш яши:

 

– Беренчесе музыканы тыя, икенчесе, гомумән алганда, рөхсәт итә. Ләкин икенче очракта да шуны искәртеп үтәргә кирәк: музыканың мәгълүм кысалары булырга тиеш. Әгәр дә музыка, җыр начар гамәлләргә (мисал өчен, фахишәлеккә, зиначылыкка, җинаятькә) өндәми, кешенең физиологиясенә (төгәлрәге, шәһвәтенә) тәэсир итми, гомумән, гөнаһка этәрми икән, аны тыңлау тыелмый.

 

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.) туй мәҗлесләре, бәйрәм¬нәр вакытында музыка тыңлауны тыймаган. Моңа кагылышлы бер хәдис тә бар. Гает көнне сәхабәләр бер йортка барып керәләр дә, музыка уйнаган тавышны ишетәләр. Шуннан берсе: "Нәрсә бу?! Сүндерегез әле шайтан сыбызгысын!" – дип кычкырып җибәрә. Пәйгамбәребез исә: "Калдырыгыз аларны. Бүген бит безнең бәйрәм", – дип әйтә. Без Корбан яисә Рамазан гаетен ничек үткәрәбез? Мәчеткә киләбез, гыйбадәт кылабыз һәм таралышабыз. Үзенә күрә күңел ачу, балаларны сөендерү, шатлык хисләре юк. Ә бит пәйгамбәребез бу бәйрәмнәрдә күңел ачуны тыймаган. Шулай ук рәсүлебез сугышка барган вакытта гаскәрне дәртләндерү, рухландыру максатыннан музыка һәм җырны рөхсәт иткән.

 

Җыр яки музыка кешегә гөнаһлы ләззәт бирергә, психикасын бозмаска тиеш. Шулай ук музыкага мөкиббән китәргә, аны бар нәрсәдән дә өстен куярга, төп шөгыль буларак кабул итәргә дә ярамый. Әгәр җыр яки музыка кешене намаздан, фарыз гамәл¬ләрдән, өстендә булган вазыйфа, бурычлардан аермый, ерагайтмый һәм аның эчтәлеге, мәгънәсе шәригатькә каршы килми икән, аның бер зыяны да юк.

 

– Татар эстрадасы сәхнәсендә кайбер хатын-кызларның ярымшәрә чыгыш ясаулары, үз-үзен тотышлары ислам шәригатенә бөтенләй туры килми.

 

– Динебез хатын-кызның Аллаһы Тәгалә каршында булган вазыйфаларын ачык билгеләгән. Ул да булса – әти-әнисенә игелек кылып яшәү, иренә яхшы мөгамәләдә булу, балаларына яхшы тәрбия бирү, дус кызларына үгет-нәсыйхәт сөйләү, аларны ислам диненә өндәү. Һәр мөселман хатын-кыз иң элек шушы юлны сайларга тиеш. Ирләр алдына чыгып җырлау хатын-кызларның вазыйфаларына керми. Чөнки аларның бу эштән дә олырак, әһәмиятлерәк, дәрәҗәлерәк бурычлары бар. Хатын-кызга сәхнәдә җырлау ни өчен кирәк соң? Ниндидер дәрәҗә алыр өченме? Әллә акча эшләү өченме? Нинди максат белән бу гамәлне башкара ул? Иң элек шушы максатны аңларга кирәк. Хатын-кызларга мәхрам туганнары – әтисе, абыйсы, энесе, улы алдында җырлау рөхсәт ителә. Лә¬кин җыр нинди генә эчтәлекле, мәгънәле булса да, хатын-кызның чит ирләр алдына чыгып җыр башкаруы әдәп-әхлак, тәрбия ягыннан бик үк дөрес түгел, – ди Зөлфәт хәзрәт Сабирҗанов.

 

"Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.) бер хәдисендә: "Шундый көн килер: кешеләр хәмер эчемлекләрне, музыканы, ефәкләрне хәләл итәрләр", – дип әйтә".


Гөлгенә ШИҺАПОВА

№226-227 | 16.11.2012

Конгресс корылтаенда татар халкын саклау концепциясе кабул ителә #6936

16.11.2012 Милләт
6-9 декабрьдә Казанда булачак Дөнья татар конгрессы корылтаенда "Татар халкының этник үзенчәлекләрен саклап калу концепциясе" һәм аны тормышка ашыру програмы кабул ителәчәк.

Бу концепция дөнья, Русия һәм Татарстан кануннарына туры китереп әзерләнә. Програм биш елга исәпләнгән. Документ миллилекне саклауның бөтен юнәлешләрен дә үз эченә алган. Дөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары Ренат Вәлиуллин Азатлык радиосына: "Әле моңа кадәр мондый җитди документ кабул ителгәне булмады", дип белдерде.

– Бу бишенче корылтайда да алдагы җыеннардагы кебек үк резолюция дә кабул ителәчәк. Резолюциядә алдагы биш елга конгресс эшчәнлегендәге төп максатлар, эш юнәлешләре һәм нинди мәсьәләләргә күбрәк игътибар итәргә кирәклеге күрсәтеләчәк.

Шушы резолюция белән бергә конгрессның яңа бик җитди програмын эшләп бетереп киләбез. Аны без корылтайга өлге (проект) буларак тәкъдим итәчәкбез. Мондый зур документ беренче тапкыр әзерләнә. Ул "Татар халкының этник үзенчәлекләрен саклап калу концепциясе" ("Сохранение этнической идентичности татарского народа") дип атала. Бу концепцияне тормышка ашыру програмы да эшләнеп бетеп килә. Бу програм биш елга каралган. Безнең корылтайлар биш елдан биш елга үтеп килгәнгә, бу документ та 2013 елдан 2017 елга кадәр вакытны үз эченә ала торган итеп эшләнде.

– Бу ике өлештән торган документны кемнәр әзерләде?

– Дөнья татар конгрессы башкарма комитеты бу документны эшләү тәкъдиме белән чыкты. Концепцияне конгресс, Татарстан фәннәр академиясе, Тарих институты, мәгариф һәм фән министрлыгы, мәдәният министрлыгы бергәләшеп эшләдек. Милли проблемнар өстендә эшләгән күренекле галимнәрнең бер төркеме дә әзерләште. Ул шактый гына күләмле һәм эчтәлекле документ булып дөнья күрергә тиеш.

– Концепция нинди юнәлешләрне үз эченә ала?

​​– Беренчедән, хәзер бара торган глобальләшү чорында һәм алдагы биш еллыкта татар милләтен үзенчәлекле халәттә саклап калу юллары күрсәтелә. Әйтик, татар этник берәмлеге буларак милләтне ничек бердәм халәттә саклау өчен ниләр эшләү кирәклеге барлана.

Татарларның бары тик дүрттән бере генә Татарстанда яши. Шул уңайдан читтәге татарлар, алар белән эшләү, аларның милли, мәдәни мәнфәгатьләрен ничек саклап калу юллары – барсы да бу документка кертелгән.

Тагын шул ягына да игътибар итү кирәк, бу концепция дөньякүләм, Русия һәм Татарстанның кануннарына нигезләнеп эшләнде. Бу кануннарны без бик ныклап тикшердек. Безнең стратегия концептуаль яктан караганда барлык хокук нормаларына да туры килә торган итеп эшләнде. Озакламый Русиядә милли сәясәт стратегиясе кабул ителәчәк. Бу Русия стратегиясе үзенчәлекләрен дә үзебезнең документка керттек.

– Сез Русиянең милли сәясәт стратегиясен телгә алдыгыз. Татарстанда кабул ителәчәк бу документ Русия стратегиясендә татар милләтен саклауда игътибар биреп җиткермәгән якларны үз өстенә ала дип аңларга мөмкинме?

– Мәскәүдә үткән утырышта Татарстанның үз сәяси позициясе, бу милли сәясәт стратегиясенә нинди үзгәрешләр кертергә теләве, нинди урыннары белән килешмәве турында җиткерелде. Русия стратегиясе һәм безнең документның икесен бергә алып караганда, алар икесе ике максатта әзерләнгән. Безнең концепция татар милләтенең этник үзенчәлекләрен саклап калу турында, ул бик глобаль мәсьәләне күтәрә, милләтне тулаем саклап калу турында сүз бара. Инде әйтеп киткәнемчә, бу беренче тапкыр шундый зур күләмле һәм мөһим документ дөнья күрә һәм без барыбыз да аны тормышка ашыруда бергәләп эшләрбез дип өметләнәм. Бу татар милләте өчен үзенчәлекле бер этап булачак.

– Татар дөньясы төрле. Русияне генә алган вакытта әстерхан татарлары үз үзенчәлеге белән яши, себер татарларының үз үзенчәлеге, казан арты татарлары башкача. Саный китсәң бу исемлекне дәвам итәргә мөмкин. Бу документ эшләнгәндә үзенчәлекләр һәм шул ук вакытта төрле татарлар алдында торган проблемнар бар яктан да да исәпкә алындымы?

– Һичшиксез. Бу безнең өчен иң мөһим әйберләрнең берсе иде, чөнки шушы ук концепцияне тормышка ашыру програмын эшләгәндә ул барлык үзенчәлекләрне дә күз алдында тотып әзерләнде. Монда татар халкының этник төркемнәре турында китаплар булдыру, фольклор әсәрләрен җыю, ул якларга экспедицияләр оештыру, фото һәм рәсем күргәзмәләре үткәрү, төбәкләрдә төрле түгәрәкләрне эшләтеп җибәрү һәм башка бик күпләгән чаралар каралган. Бу програм бик зур күләмле һәм әйтергә кирәк, барлык милли үзенчәлекләрне дә исәпкә алган.

Шулай ук төрле төбәкләрдә яшәгән милләттәшләребезнең һәрберсенең дә мәнфәгатьләрен кайгыртуны истә тотып эшләнде бу документ. Бу җиңел генә, бары тик хисап бирү өчен генә эшләнә торган әйбер түгел. Моның безнең милләтебезгә кирәклеген аңлап коллегиаль рәвештә фикер алышып әзерләдек. Әйткәнемчә, аны әзерләгәндә бик күп кеше катнашты.

– Соңгы вакытта Русиядә милли телләрне, шул исәптән татар телен өйрәнү дә нык авырлашырга мөмкин. Русия думасы милли телләрне өйрәнүне ата-аналар теләгенә генә калдыра торган канун кабул итәргә әзерләнә. Татар халкының этник үзенчәлекләрен саклау документында киләчәктә татар телен  өйрәнүгә нинди игътибар бирелә? Бу мәсьәләдә мәгариф министрлыгыннан нинди тәкъдимнәр булды?

– Төбәкләрдәге татар теленең хәле, укыту безнең өчен иң җитди мәсьәлә булып тора. Үзебезнең чараларыбызга төбәкләрдә "Тел көне"н үткәрү, төбәкләрдә якшәмбе мәктәпләрен ачу, төбәкләрдә эшләп килгән мәктәпләрнең саннарын арттыру һәм зур шәһәрләрдә татар этно-мәдәни мәктәпләрен яңадан ачу юлларын булдыру турында да керттек. Бу мәгариф министрлыгы белән бергә эшләнде. Министрлык бу эшләрне хәзер дә алып бара, әмма без бу мәсьәләләрне документта яңадан күтәрдек. Әлеге мәсьәләләр корылтайда да күтәрелер дип уйлыйм. Төбәкләрдә укыта торган үзебезнең укытучыларны Казанга җыеп белемнәрен арттыру мәсьәләләре дә карала бу документта. Болар барсы-барсы да бер комплекслы эш буларак бара.

Һәр чараны аерым-аерым санау күп вакыт алыр иде. Аларны бер яссылыкта карау кирәк. Әйтик, шул ук татар мәктәпләре һәм шулай ук төбәкләрдә чыгып килүче татар газетлары, балалар бакчалары - боларның барсын да саклап калу гына түгел, ә үстерү юллары да програмда урын тапты.

– Бу програм ничә бүлектән тора?

– Әлеге документны эшләп бетерүнең ахырына җитеп киләбез. Төгәл итеп бүлек исемнәрен әйтү урынлы ук булмас, чөнки моны тәгаенләп бетерү өстендә эш бара.

– Бу програм Татарстан хөкүмәте белән килешенәчәкме, аның фатихасын алачакмы?

– Һичшиксез. Безнең конгресста каралганнан соң без аны хөкүмәткә кертәчәкбез. Анда ул ниндирәк документ буларак дөнья күрер, озак вакыт узмас, билгеле булыр дип уйлыйм. Ә хәзергә безнең төп максатыбыз – аны хокук белгечләре, министрлыклар белән камил халәттә эшләп бетерү.

– Бу документ кабул ителсә, аны финанслау да кирәк булачак?

– Әлегә финанс ягы турында сүз йөртү иртәрәк. Без моны корылтайга проект буларак тәкъдим итәбез. Ул чарага килгән делегатларга таратылачак. Делегатлар үз фикерләрен белдереп, төзәтмәләрен керткәч, чын мәгънәсендә җитлеккән, ягъни дөньядагы бөтен татар милләтенең 800 вәкиле тарафыннан каралып хупланган бер документ булачак. Шуннан соң без финанс мөмкинлекләре һәм бүтән яклары турында да алга таба фикер йөртә алырбыз дип уйлыйм. 


Наил АЛАН

№ | 15.11.2012

Казанда театр фестиваленеңЛенин мәдәният сараендагы өлешен Яңавыл йомгаклады (ФОТОрепортаж) #6937

16.11.2012 Мәдәният
9-15 ноябрьдә Казанда "Идел-йорт" театр фестивале узды. Игътибарыгызга соңгы спектакльдән фоторепортаж. Башкортстанның "Хәят" халык театры (Яңавыл). "Шомбай".

 

 

 

 

 

 

Image may be NSFW.
Clik here to view.

Фото # 1

Image may be NSFW.
Clik here to view.

Фото # 2

Image may be NSFW.
Clik here to view.

Фото # 3

Image may be NSFW.
Clik here to view.

Фото # 4

Image may be NSFW.
Clik here to view.

Фото # 5

Image may be NSFW.
Clik here to view.

Фото # 6

Image may be NSFW.
Clik here to view.

Фото # 7

Image may be NSFW.
Clik here to view.

Фото # 8

Image may be NSFW.
Clik here to view.

Фото # 9

Image may be NSFW.
Clik here to view.

Фото # 10

Image may be NSFW.
Clik here to view.

Фото # 11

Image may be NSFW.
Clik here to view.

Фото # 12

Image may be NSFW.
Clik here to view.

Фото # 13

Image may be NSFW.
Clik here to view.

Фото # 14

Image may be NSFW.
Clik here to view.

Фото # 15

Image may be NSFW.
Clik here to view.

Фото # 16

Image may be NSFW.
Clik here to view.

Фото # 17

Image may be NSFW.
Clik here to view.

Фото # 18

Шамил АБДЮШЕВ фотолары.


---

№--- | 16.11.2012

Кадерле вәкыйммәтле скрипкалар #6938

16.11.2012 Мәдәният
Тиздән Александр Сладковский җитәкчелегендәге Дәүләт симфоник оркестры Татарстан композиторлары антологиясен тәкъдим итәчәк. Ул бик дәрәҗәле Sony Music һәм RCA Red Seal Records лейблларына яздырылды һәм өч дисктан торачак. Бу лейблларга язылу дөнья каталогына кертелү дигән сүз.

Sony Music Элвис Пресли, Майкл Джексон, Барбра Стрейзанд тавышларын яздырган булуы белән дан тота. Ә RCA Red Seal Америка компаниясе (Sony Music Entertainmentның бер тармагы) классик музыка буенча махсуслашкан. Аларның фирма билгесе булган кызыл мөһерне Монтсеррат Кабалье, Энрико Карузо, Ван Клиберн, Пласидо Доминго, Сергей Рахманинов, Галина Вишневская, Святослав Рихтер һ.б. дискларында очратырга мөмкин. Кыскасы, бу лейблларга бөтен оркестрлар да үтә алмый. Дәүләт симфоник оркестрының матбугат үзәге хәбәр итүенчә, барысына да оркестрның сәнгать җитәкчесе Александр Сладковскийның шәхси танышлыгы аша ирешелгән.

Антологиянең режиссеры – Германия продюсеры, «Grammy» һәм «Echo» премияләре лауреаты Филипп Нидель. Өч дискның беренчесенә татар музыкасының классикасына әверелгән милли композиторларыбыз Салих Сәйдәшев, Фәрит Яруллин, Нәҗип Җиһанов, Фасил Әхмәтов, Алмаз Монасыйпов кертелсә, икенчесендә – Рәшит Кәлимуллин, Шамил Тимербулатов, Анатолий Луппов, Ренат Еникеев, Радик Сәлимов. Өченче дискта хатын-кыз композиторларыбыз: Мәсгудә Шәмсетдинова, Резеда Әхиярова, Зөлфия Раупова, Елена Анисимова. Антологиядә Сергей Рахманиновның «Остров мертвых» һәм Александр Чайковскийның «Стан Тамерлана» әсәрләреннән өзекләр дә урын алган. «Стан Тамерлана» – оркестрның визит карточкасына әверелгән, әлеге музыканы Президентыбыз да ярата диләр.

Александр Сладковский җитәкчелегендәге Дәүләт симфоник оркестры Татарстан композиторлары антологиясен өр-яңа уен кораллары белән яздырды. Күптән хыялланган антологиянең чыкканын көткән арада оркестрның бүгенге хәле белән таныша торыйк, сөенечләрен уртаклашыйк.

Коллективка яңа сәнгать җитәкчесе килгәч, соңгы берничә елда оркестр турында еш сөйләнә һәм языла башлады: яхшысы да, начары да… Моңа, әлбәттә, Дәүләт симфоник оркестрының икенче ел рәттән Президент грантын алуы да сәбәпче булгандыр. Яратабыз ла без кеше акчасын санарга…

Италия скрипкалары, немец гобойлары…

Акчасы булгач, оркестрның күзгә күренерлек эше дә бар. Мәсәлән, Дәүләт симфоник оркестры тарафыннан дүрт фестиваль гамәлгә куелды. Оркестр баштан-аяк киенде һәм «коралланды». Бу юлы сүзебез нәкъ менә соңгысы – ягъни, кием-салым һәм «кораллар» турында. Төгәлрәге, хәзер оркестр музыкантлары яңа фрак, ялтырап торган затлы ботинкалардан чыгыш ясый. Хәтта ир-атлар муенындагы «күбәләк»ләр дә фрак-күлмәк-ботинкалар белән бергә махсус заказ белән Италиядә тегелгән.

Инде уен коралларына күчик. Болары «республика карамагында саналган матди кыйммәтләр» дип атала. Инструментлар алырга каралган бюджет – 1 миллион евро. Бу берничә уен коралына җитә. Быел Кремоннан ике скрипка, бер альт һәм бер виолончель кайтартылган. Кыллы уен коралларын оркестрның сәнгать җитәкчесе Александр Сладковский һәм концертмейстер Сергей Емельянов (үзе дә скрипкачы) барып сайлап алганнар. Безнекеләргә ярдәмгә, кыллы уен коралларын сайлашырга, Европа оркестрыннан альтист һәм виолончелист килгән. «Былтыр 16 кыллы уен коралы кайтарган идек. Быел «Ла Скала» театрын уен кораллары белән тәэмин итә торган остаханәдән былтыргыга караганда да кыйммәтлерәк уен кораллары сайладык. Виолончель Михаил Платнер тарафыннан XVIII гасыр уртасында, альт Себастьян Бернардер тарафыннан XIX гасыр уртасында ясалган. Бер скрипка – Гальяноныкы, берсе – Тесторидан. Бу осталар кыллы уен кораллары ясаучылар нәселеннән. Аларга осталык сере буыннан-буынга күчкән», – дип сөйли оркестрның пиар-менеджеры Наталья Лукина. Танылган музыкантлар Виктор Третьяков һәм Юрий Башметларның шушындыйрак дәрәҗәдәге уен коралларында уйнаганын һәм әлеге коллекцион уен коралларының республика байлыгы булуын ассызыклап үтәргә дә онытмыйк.

Әйе, бу уен кораллары, чыннан да, кыйммәтле. Әмма дөньяда тагын да кыйммәтлерәк скрипкалар һәм виолончельләр бар. Татарстанга кайтартылган «итальяннар» «уен кораллары базарында» уртача бәяле булып санала. «Аларын – кыйммәтрәкләрен, без беркайчан да алалмабыз», – ди Наталья. Ә менә флейта, труба, гобойларның иң кыйммәтлеләре сайланган. Аларын алманның иң танылган осталары эшләгән. Үзләре уңайлы, механикасына да тел-теш тидерерлек түгел. Кыскасы, без күреп өйрәнгән Кытай товары түгел инде.

Бүгенге көнгә оркестр өрмә уен кораллары белән тулысынча, кыллы уен кораллары белән камера өлеше тәэмин ителгән. Әлбәттә, уен коралларының иң шәп дигәннәре солистларга тапшырыла. Аларныкы башкаларга күчә. Гаиләдә абыйсының кечерәйгән күлмәген энесе кигән кебегрәк диимме…

Казаныбызга «пропискага» кергән кыйммәтле уен коралларының биредәге тормыш-көнкүрешенә күз салсак, алар барысы да иминиятләштерелгән, тиешле температура һәм тиешле дымлылыкта саклау өчен Дәүләт симфоник оркестры урнашкан бинада махсус бүлмәләр каралган. Мин килгәндә Гоголь урамындагы бу бинада төзекләндерү бара иде. Нәзәкатьле инструментларга тегенди-мондый урын ярамый, әлбәттә. Алар бит эченә банка белән су утыртып дымландырыла торган «Сюита» пианинолары гына түгел. Кыйммәтле агачтан ясалган скрипкалар, альтлар һәм виолончельләр сигнализация астында саклана. Музыкант үз уен коралы өчен «башы белән» җавап бирә, кул куеп ала, юлга чыкса, «коралын» бала караган шикелле кадерләп йөртә. Автобусларда барганда виолончельләргә музыкант янындагы урынга билет алына. Ә скрипкалар музакантның кочагында тирбәлеп баралар. Якын-тирәдәге ачык һавада булган концертларга кыйммәтле инструментлар бөтенләй барып тормаска да мөмкин. Андый чыгышларга дөнья күргән иске скрипкалар йөри.

Бөтен язучыларының бай фотоархивын туплаган мәрхүм фотохәбәрче Николай Седовның: «Яхшы фотограф стакан төбе белән дә төшерә», дигән бер сүзе бар иде. Оркестрның пиар-менеджеры Наталья Лукина бу фикер белән килешми. «Әлбәттә, мәсәлән, миңа, музыкант булмагач, нинди скрипка бирелсә дә, уйный алмас идем. Безнең музыкантларыбыз теләсә нинди инструментта яхшы уйнарга сәләтле. Шулай да, затлы инструментта уйнау бөтенләй башка инде ул! Тавышы, тембры, дисеңме… Аклы-каралы сурәтне буяган шикеллерәк. Сез аларның яңа инструментны кулга алуларын күрсәгез иде! Музыкантның таланты әһәмиятле, әмма уен коралы да зур роль уйный».

…Һәм Казан музыкантлары турында

Оркестрга уен кораллары Европадан кайтартылса да, музыкантлар үзебезнеке. Аларның күпчелеге Казан Дәүләт консерваториясен тәмамлаганнар, берничәсе күрше-тирә республикадан килгән. Хәтта читкә бәхет эзләп чыгып киткәннән соң да, кызыгып кире кайтучылар бар. Чакырылган солистлар (Хибла Герзмава, Софья Гобәйдуллина, Николай Луганский, Денис Мацуев, Дмитрий Хворостовский) безнең оркестрның югары дәрәҗәдә уйнавын, хәтта репетицияләргә дә зур ихтыяҗ булмавын әйтәләр ди. Андый солистлар белән бер сәхнәдә эшләү үзе үк мастер-класска тиң. Мөмкинлеге булганнар чит илләргә стажировкага да баралар. Монысын оркестр җитәкчелеге мәҗбүри итеп куймый һәм грант хисабыннан башкарылмый. Аның каравы, Александр Сладковский һәрдаим тыңлаулар үткәрә. Кыскасы, ирешәсенә ирештем, дип тынычланырлык түгел. Үзеңнең оркестрга кирәклегеңне көн саен раслап торырга туры килә…

Сезон башында Татарстан республикасы Дәүләт симфоник оркестры автоном оешма буларак журналистлар алдында хисап тотты. Оешманың күзәтү советы рәисе, ТР Мәдәният министры урынбасары Ирада Әюпова оркестрның эшен саннар аша «күзәтте» һәм уңай бәяләде.

Оркестрның иң олы хисабы – алда, чөнки яңа сезон ачылды. Ә иң олы күзәтүче – галиҗанәп тамашачы!   


Рузилә МӨХӘММӘТОВА

№11 |

Рөстәм Мингалим: “Яратам шул бу дөньяны...” #6939

17.11.2012 Мәдәният
Казанда Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының зур тамаша залында Самара өлкәсенең Камышлы районында туып үскән күренекле якташыбыз - Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, Татарстанның халык шагыйре Рөстәм Гали улы Мингалимовка 75 яшь тулуга багышланган иҗат кичәсе үткәрелде. Ни кызганыч, озакка сузылган авыруы аркасында, моннан биш ел элек 70 яшьлеген үткәргәндәге кебек үк, бу юлы да юбиляр үзенең гомер бәйрәменә килә алмады. Кичәдә аның хатыны Илүсәр ханым, кызлары Айсылу белән Алсу, кияве Сөләйман катнаштылар.

Самарадан бәйрәмгә ша-гыйрьнең якташлары – өлкә “Дуслык” татар җәмгыяте пре-зидентының киңәшчесе Идеал Галәүтдинов, оешманың интернет-сайты мөхәррире Римма Нуретдинова, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте директоры Данияр Сәйфиев һәм мин, “Бердәмлек” өлкә татар газетасының баш мөхәррире Рәфгать Әһлиуллин, бардык.

Камышлыдан район башлыгы урынбасары Минсәгыйть Шәйхетдинов, районның мә-дәният бүлеге мөдире Раилә Сафина, Камышлы авылы җир-леге җитәкчесе Заһит Сафин килгәннәр иде.

Без юбилярның кичәдә була алмаячагын белгәч, чара башланыр алдыннан якташыбызны өенә барып котладык, акчалата бүләкләребезне тапшырдык.

Идеал Галәүтдинов үзенең тальян гармунына кушылып җырлап, шагыйрьгә җыр бүләк итте. Бу мизгелләрдә Рөстәм аганың йөзе тагын да нурланыбрак, яктырыбрак киткәндәй булды. Ул туган авылында яшәгән балачак, яшүсмер елларын, әти-әнисен, туганнарын, авылдашларын хәтеренә төшергәндер, мөгаен.

Үзенең бер шигырендә ул болай язган иде:

Яшем арткан саен арта барып,

Зурайды шул бәхетем бик күпкә;

Бер кешенең бәхете, бәлкем, җирдә

Тиң түгелдер минем бәхеткә.

Һич бетәрлек түгел минем,

Минем бәхетем - Җиргә килүемдә.

Минем бәхетем - бөтен бәхетсезне,

Бөтен бәхетлене сөюемдә!

Әйе, бәхетне төрле кеше төрлечә аңлый шул ул. Кемгә зур байлык, дәрәҗә бәхет булып күренсә, ә Рөстәм агага, түшәк өстендә авырып ятканда, туган якларыннан хәбәрләр, җырлар ишетү үзенә күрә бер зур бәхет иде.

Камал театрының зур тамаша залын тутырып килгән тамашачы алдында берничә дистә нәфис сүз осталары, җырчылар катнашында ике сәгатьтән артык дәвам иткән шагыйрьнең иҗат кичәсе сизелмичә дә үтеп китте.

“Бердәмлек”нең киләсе саннарының берсендә якташы-бызның “Яратам шул бу дөньяны...” дип аталган гомер бәйрәме турында без фоторәсемнәр белән бизәп, тәфсилләп язарга планлаштырабыз.

РӘСЕМДӘ: Рөстәм МИНГАЛИМ һәм аның гаилә әгъзалары юбилярны котларга Самарадан килгән якташлары белән. 


Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН

№ | 17.11.2012
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>