Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live

Нижнийда Фәезханов укулары #6940

$
0
0
17.11.2012 Дин
7 ноябрь көнне Түбән Новгородта IX “Фәезханов укулары” регионара фәнни-гамәли конференция үтте. Аның оештыручылары – өлкә татарлары милли-мәдәни автономиясе, өлкә мөселманнары диния нәзарәте, Россиянең Европа өлеше диния нәзарәте, Фәезханов исемендәге ислам институты, Н.И.Лобачевский исемендәге дәүләт университеты һәм өлкә хөкүмәте.

Конференциядә Мәскәү, Түбән Новгород, Казан һәм кайбер башка шәһәрләр галимнәре Россиядә ислам мәгърифәтенең тарихы, бүгенге хәле, дини һәм дөньяви мәгариф учреждениеләренең үзара бәйләнеше һәм башка актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Төрле темаларга докладлар укылды. 




№45 | 09.11.2012

«Иделем акчарлагы - 2012» (ВИДЕО һәм ФОТОрепортаж) #6941

$
0
0
17.11.2012 Җәмгыять
Шушы көннәрдә Казанда "Иделем Акчарлагы-2012" яшь язучылар бәйгесе узды. Анда Татарстан районнарыннан һәм Башкортстан, Удмуртия, Свердлау төбәкләреннән 94 кешенең язма эшләре катнашты.

 

 

  

 

 

 

 "Азатлык" радиосы видеосы:

 Vk.com фотолары:

Фото # 1

Фото # 2

Фото # 3

Фото # 4

Фото # 5

Фото # 6

Фото # 7

Фото # 8

Фото # 9

Фото # 10

Фото # 11

Фото # 12

"Иделем акчарлагы - 2012" бәйгесенең НӘТИҖӘЛӘРЕ.


---

№--- | 17.11.2012

Гафиулла Газиз - "Азатлык"ныңтынгысыз җаны #6942

$
0
0
17.11.2012 Матбугат
Бу исем радио тыңлаучыларга күптән таныш. Гафиулланың Чаллы каласыннан җиткергән хәбәрләрен җир шарының төрле почмакларында яшәүче милләттәшләребез көтеп ала. Ул милли тормышны, халкыбызның ирек даулап көрәшкә күтәрелгән ул-кызлары хакында даими сөйләп тора, радио аша татар рухын миллионнар иркенә җиткерә. Ә бит республикабызның Балтач районы, Югары Субаш авылында туып-үскән егет журналист булырмын дип хыялланмаган да.

Туган авылында сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач, Гафиулла һөнәр училищесына укырга керергә уйлый. Совет заманында урта белем алу мәҗбүри дигән партия күрсәтмәсе нигезендә күрше Чепья мәктәбендә урта мәктәпне тәмамларга туры килә аңа. Утыз өч авылдан килеп гыйлем эстәүчеләр: мари, урыс, удмурт балалары белән аралашып укый. Шунысы үзенчәлекле – бу мәктәптә һәр милләт үз туган телендә белем үзләштерә. Гафиулла журналистикада беренче адымнарын да шунда ясый, күңелсез дәресләрдә үз уйларын кәгазьгә теркәп бара, урысчадан тәрҗемәләр ясый. Ә инде 8нче сыйныфта комсомол сәркатибе вазифасын башкарганда макулатура, тимер-томыр җыю турында беренче хәбәре район газетасында басылып чыга.

​​Урта мәктәпне тәмамлап чыкканда аның кулына комбайнер-тракторчы һөнәрен үзләштерде дигән таныклык та бирәләр. Яшь егет тракторга утырып җир сөрә, күрше Мари Иле республикасы басу-кырларында да хезмәт куя. Аннан армия сафларына алына, 18 яше тулмаса да аны ялгышлык белән алып китеп солдат итеп куялар.

Исән-сау хезмәт итеп кайткач, Гафиуллада читкә китү теләге уяна, ләкин аны авылдан җибәрмиләр. Ул чакта яшьләрне колхоздан җибәрмәскә дигән партия карары чыккан була. Ничек итсә итә егет, Казанга барып элемтә техникумына укырга кереп кайта, шулай итеп авылдан “ычкына” ул. Саладан китү чарасын тапкан егет башкалада озак тоткарланмый, укуын ташлый да, гигант төзелешкә – Чаллыга китә. Башта СМУ-71дә эшли, аннан Камазда хезмәт хакы югарырак булуны күздә тотып, пресс-рам заводына урнаша. Двигательләр ремонтлау заводы сафка баскач шунда күчә, 1979 елда була бу. Гафиулла заводта өченче разрядлы җыючы-слесарь булып эшли башлый. Торган саен осталыгы арта, аңа иң югары бишенче разрядны бирәләр. Соңыннан остаз-мастер итеп билгелиләр.

Уңганның даны тиз тарала дигәндәй, Гафиулланың булдыклыгын двигательләр заводыннан ЗРДга килеп йөрүче җитәкчеләр күреп ала, аны һәм тагы берничә шундый шәп хезмәткәрне үзләренә эшкә чакыралар, акчаны да мулрак бирербез, фатир алырга да ярдәм итәрбез дип ышандыралар. Бу вакытта Гафиулла Казан дәүләт унивеситетының журналистика бүлегенең читтән торып уку бүлегенә кергән була. Ул эштән соң тулай торакта язу-сызу белән мавыгып китә, төрле мәкаләләр, хәбәрләр язып республика газеталарына юллый. Әдәби әсәрләрне тәрҗемә итү дә аның яраткан шөгыльләренең берсе була. Шулай итеп, үзе дә сизмәстән күңел түрендә яткан якты теләгенә тартыла.

1989 елның ахырында аны Камазның партия комитетына чакырып алалар. “Син журналистика бүлегендә белем аласың, безнең Камаз радиосына татар телендә тапшырулар алып баручы һәм мөхәррир кирәк”, дип яңа эш тәкъдим итәләр. Риза була Гафиулла, җиң сызганып эшкә тотына. Заводларда хезмәт иткән меңнәрчә милләттәшләребез белән очраша. Милли күтәрелеш елларында туган тел, азатлык, халык язмышы турындагы тапшырулары белән эшчеләргә рух өсти. Моңарчы урыс телендә генә сөйләгән радио татарларга да үз телләрендә тапшырулар биреп, йөрәкләрдә милли горурлык хисләре уята.

Тәҗрибә туплаган журналист Гафиулла Газизне 1992 елда чыбыклы шәһәр радиосына эшкә дәшәләр. Ул китеп күп вакыт та үтми, двигательләр заводында янгын чыга. Камазның радиосы да, типографиясе дә нәкъ менә шушында урнашкан була. Әйтерсең Гафиулланы Ходай үзе бу афәттән саклап калган.

Ул шәһәр радиосында хезмәт куя башлый, төрле темаларга тапшырулар, әңгәмәләр оештыра. Шәһәр телерадиокомпаниясе генераль директоры Рахман Шәфигуллин аны радио буенча үзенең урынбасары итеп билгели. Шушы елларда Гафиулла Газиз “Азатлык” радиосына хәбәрләр бирә, Чаллыда булган милли хәрәкәт катнашындагы вакыйгаларны бөтен дөнья татарларына җиткерә. Рахман әфәнде телерадиокомпаниядән киткәннән соң, шәһәр түрәләренә аның ике “фронт”ка эшләве ошамый, икесенең берсен сайла: йә радиода каласың, йә “Азатлык”ка китәсең дип ультиматум куялар. Ул милләт турында кайгыртучы радиостанцияне сайлый.

1998 елдан Гафиулла “Азатлык”ның үз хәбәрчесе статусында эшли башлый. Әмма хезмәт хакының кечкенә булуы өстәмә эш эзләргә мәҗбүр итә. Аны “Шәһри Чаллы”газетасына хәбәрче итеп кабул итәләр. Ләкин биредә дә журналистка тынгылык бирмиләр, шәһәр хакимиятенә чакырып: ”Энем, болай булмый, син “Азатлык” радиосына бер төрле сөйлисең, газетага икенче төрле язасың – кит моннан, ике йөзле булма”, дип кистереп әйтәләр. Гафиулла үз фикерен әйтеп, аңлатып карарга тырышса да, өстәгеләрнең карары үзгәрми. “Азатлык”ны инде җаны-тәне белән яраткан каләм остасына тагы газета редакциясен калдырып чыгып китәргә туры килә.

Республикабызда “Яңа гасыр” радиосы ачылып, анда “Азатлык” радиосы тапшырулары трансляцияләнә башлагач, халыкка тыңлау өчен бик уңайлы була. Гафиулла ул елларны искә алып болай ди: "Милләттәшләр “Азатлык”ның эфирга чыгуын көтеп алалар иде. Соңыннан миңа шалтыратып фикерләрен җиткерделәр. Кызганычка каршы, “Яңа гасыр” дулкынында “Азатлык” тапшырулары бетерелде. Ә бүгенге көнгә килсәк, интернетта “Азатлык” радиосының сайты бар, ул торган саен популярлаша. Анда Прагадан тапшырылган соңгы тапшыруларның аудиоязмасы белән бергә фотолар куелган текстларны да укып була. Милләттәшләребез турында видеолар да урын ала. Фикер алышырга да уңайлы".

Гафиулла Газиз кул кушырып өйдә утырмый, тынгысыз җан “Туганайлар” керәшен газетасында да эшләп ала. Аны биредә дә “Азатлык”та эшләгәне өчен эзәрлеклиләр, ике хезмәтнең берсен генә сайларга  киңәш итәләр.

Журналист торган саен усаллана, аның тормыш һәм иҗат тәҗрибәсе тагын да арта, каләме үткенләнә. Бүгенге көндә ул “Мәйдан” журналы белән дә хезмәттәшлек итә. Ләкин “Азатлык” – журналист Гафиулла Газизнең яшәү рәвеше, ул инде ансыз яши алмый.

"Хәзер материалларны турыдан-туры Прагага җибәрәбез, ә кайчандыр язмалар радионың Казан бюросы аша китә иде, ул чагында күп хәбәрләрнең төшеп калган чаклары шактый булды. Бүген интернетта үз сайтыбыз булу күпкә отышлы, тик менә өлкән кешеләр анда кереп укый алмыйлар, авылларда бигрәк тә", ди ул.

Гафиулла бүген Татарстанда тәүлек буе сөйләп торучы радиоларның җыр-моңга, мәзәк сөйләүгә генә корылган булуына борчылу белдерә. "Халык тормышы, тарих, милли проблемнарны күтәрү юк", дип борчыла ул.

Гафиулланың шәхси тормышына килгәндә, тормыш иптәше Наилә белән ике ул тәрбияләп үстерәләр. Өлкән улы Булатны Чаллыда 2011 елда татар теле буенча бердәм дәүләт имтиханын уңышлы биргән укучы итеп беләләр. Ул хәзер Камаз машиналарының хәрби төрен йөртүне үзләштерә. Кече улы Азат татар гимназиясендә белем ала.

Гафиулла үз хезмәте өчен бүләк сорап йөри торган кеше түгел, ул "туган халкыма хезмәт итәм, миңа шул зур бүләк", ди. Шулай да берничә күкрәк тамгасы бар һәм ул шәһәр хакименең рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.

”Азатлык” радиосыннан Чаллы төбәгеннән килгән хәбәрләр яңгыраган саен, йөрәктә горурлану хисләре уяна. Безнең хакта ишетәләр, беләләр. Без моның өчен тугры сүзе белән егерме елга якын “Азатлык”ка, милләткә хезмәт иткән журналист Гафиулла Газизгә рәхмәтлебез. Аңа бүген 55 яшь тулды. Бәйрәмең белән коллега! “Азатлык” байрагын югары тот!


Мирһади РАЗОВ

№--- | 17.11.2012

Google бәйгесендәтатар рәсеме катнаша #6943

$
0
0
18.11.2012 Интернет
Google ширкәтенең Русиядәге вәкиллеге мәктәп укучылары өчен «Google өчен дудл» дип аталган бәйге оештыра. Бәйгенең икенче турына 30 рәсем чыкты. Алар арасында татар милли бизәкле "дудл" да бар.

Нәрсә соң ул - дудл? Google ширкәтенең һәркемгә таныш логотибы бар. Ширкәтнең дизайнерлары вакыт-вакыт нинди дә булса вакыйга уңаеннан шул логотип нигезендә тематик рәсем әзерли һәм аны ширкәтенең баш битенә куя. Менә шул рәсем дудл дип атала. Гадәттә, дөнья күләмендәге вакыйгалар, бәйрәмнәр, шәхесләр сайлап алына.

Быел Google-ның Русиядәге вәкиллеге “Минем шәһәрем. Минем илем” дигән дудллар бәйгесе оештыра. Анда 6 яшьтән алып 17 яшькә кадәр мәктәп балалары катнаша. Алар өч төркемгә бүленгән: 6-9 яшьтәгеләр; 10-13 яшьтәгеләр һәм 14-17 яшьтәгеләр.


Казаннан Аделина Чернова ясаган рәсем

31 октябрьдә бәйгегә гаризалар кабул итү тәмамланды. 1-8 ноябрьдә Google хезмәткәрләре иң яхшы 300 рәсемне сайлап алды. 8-15 ноябрьдә икенче тур узды, анда махсус хөкемдарлар иң яхшы 30 рәсемне билгеләде, һәр төркемдә ун рәсем.

Өченче турга чыккан 30 рәсем арасында татарларны кызыксындыра алганнары да бар. Алар арасында чын татар дудлы – Казаннан Аделина Чернова тәкъдим иткән рәсем. Бу рәсемдә татар милли бизәкләрен чагылдырган келәм сурәтендә милли ризыклар табыны. Әлеге рәсем Facebook-тагы татар яшьләре тарафыннан да уңай бәяләнде.

 15-22 ноябрь көннәрендә интернетта шушы 30 рәсем арасында сайлап алу туры үткәрелә. Тавышны бу биттә биреп була.

Бәйгедә милли төсмерле башка рәсемнәр дә катнаша. Мисал өчен, Башкортстанның Мәләүез шәһәреннән Альберт Кәримов ясаган рәсемдә логотипның беренче хәрефе өстендә Мәләүез гербындагы лачын утыра, калган өч хәрефкә урыс, татар һәм башкорт милли баш киемнәре кидерелгән, тагын бер хәреф курай рәвешендә ясалган, арткы планда Русия байрагы. 


Башкортстанның Мәләүез шәһәреннән Альберт Кәримов ясаган рәсем

Рәсемнәрнең күбесендә урыс бизәкләре һәм символлары төшерелгән, шулай да, араларында чуаш иҗатын да күреп була.


Чуашстанның Урмары авылыннан Аннета Прохорова ясаган рәсем

Тавыш бирү 22 ноябрьдә тәмамлана. Шуннан соң һәр категориядә бер җиңүче билгеләнә. Һәр җиңүчегә ноутбук бүләк ителәчәк. Соңгы турда жюри шушы өч рәсем арасыннан бер абсолют җиңүчене игълан итәчәк. Аңа әти-әнисе белән Google-ның АКШтагы баш-фатирына сәфәр бүләк ителәчәк. Ә җиңүче укыган мәктәпкә заманча җиһазландырылган компьютер бүлмәсе куелачак.

 Ниһаять, 10 декабрь көнне җиңүченең рәсеме google.ru сайтының баш битендә урнаштырылачак. Миллионнарча кеше кергән бу сәхифәдә татар рәсеме урын алырмы? Тавышыгызны бирегез!
 


Рашат ЯКУПОВ

№--- | 18.11.2012

Икенең... өченчесе - ул кем? #6944

$
0
0
19.11.2012 Юмор
(Лимонизмнар)

Яшьлегем – кызык, картлыгым – мыжык.

Бибәл Норел

Безнең татарда... өч бөек... шагыйрь бар...

Беләсез инде... аның берсе – Тукай...

икенчесе – Туфан...

Өченчесе... эһем-эһем... әйдәгез... шулар хөрмәтенә!

(Хактырмы, юктырмы, Сибгат ага Хәким (1911-1986) бер мәҗлестә шундый «тост» әйткән, имеш.)

Ләммим ЛӘБИБИ

Ике язучының берсе – язмаучы, икенчесе – Язучылар берлеге әгъзасы, өченчесе... Ну язып та торам инде – кәгазь генә чыдасын!

* * *

Ике шагыйрьнең берсе – такмакчы, икенчесе дә шигырь язмый, өченчесе... Әйе шул, чын шагыйрьләр бик аз бездә – аларны санау өчен бер бармак та җитә.

* * *

Ике драматургның берсе – артист, икенчесе – сәхнәдә үзе уйный, өченчесе... Дөресен әйтү кирәк, минем үземә дә мәктәп сәхнәсендә күп уйнарга туры килде.

* * *

Ике тәнкыйтьченең берсе үзен прозаик дип, икенчесе шагыйрь дип уйлый... Җөмләдән, мин үзем уйлыйм да, язам да.

* * *

Балалар өчен язучы ике әдипнең берсе чынлап та балалар өчен язам дип уйлый, икенчесе үзе язганын хәтта үзе дә укымый, өченчесе... Уф, арыдым балалардан килгән хатларга җавап яза-яза!

* * *

Үзен бөек дип санаучы ике язучының берсе – Заһид Мәхмүди, икенчесе дә – Заһид Мәхмүди. Ә мин дөньяга килгәнче үк үземнең бөек икәнлегемне белә идем.

* * *

Ике Мөдәрриснең берсе – Әгъләм, икенчесе – Салих Маннапов. Ә мин – Мөдәррис түгел.

* * *

Ике яшь җырчының берсе – көй язучы, икенчесе – такмаза язучы. Ә мин, беренчедән, яшь түгел, икенчедән – тыңлаучыларны жәллим.

* * *

Ике көйязарның берсе җырлый-гырлый һәм үзен-үзе алкышлый, икенчесе дә үзен җырчы дип саный.  Мин дә гырлыйм анысы, әмма сәвсим шыңшый белмим!

* * *

Ике татар рәссамының берсе татарча белми, икенчесе урысча гына сөйләшә. Миңа, мәсәлән, рәсем ясаган чакта татарча белүемнең бернинди дә зыяны тигәне юк.

* * *

Ике автоузышчының берсе – президент, икенчесе – җырчы, өченчесе... Өченчесе дигәннән, автоузышта җиңүем белән котлап, ГИБДДдан көн саен «сәлам хатлары» килә – җавап биреп өлгерәлмим генә бит.

* * *

Ике юбилярның берсе – талант иясе, икенчесе – исән әле. Еллар узган саен миңа да талант өстәлә бара – бер нишли алмыйм.

* * *

Урысча сөйләшүче ике татарның берсе – урыс, икенчесе – бөтенләй татарча белми. Ә мин, җүләр, урысча да, татарча да шәп белүем өстенә, башкортса да һыптырам.

* * *

Ике җырчының берсе – шорты киеп, икенчесе кыска итәктән җырлый. Мин дә ыштансыз җырламыйм шикелле. 


Сәхифәне Ләбиб ЛЕРОН әзерләде

№ |

«Матбугат - лайт» - сайтта яңа бүлек ачылды #6945

$
0
0
19.11.2012 Интернет
«Матбугат.ру»дан ял итү урыны бу. Монда җиңелчә яңалыклар, неформат язмалар, кызыклы видео һәм фото, юмор әсәрләре урнаштырылачак. Көн дәвамында кергәләгез, кызык булачак:

http://matbugat.ru/lite/ һәм бу адресны истә калдырыгыз.
 


---

№--- | 19.11.2012

Ил халкының 51 проценты “дәүләт бездәберенче һәм төп алдакчы” дигән фикердә #6946

$
0
0
19.11.2012 Җәмгыять
Росбизнесконсалтинг“ дип аталучы мәгълүмат агентлыгы сораштыруларыннан күренгәнчә, ил халкының 51 проценты “дәүләт бездә беренче һәм төп алдакчы“ дигән фикердә икән. Икенче урында – сатучылар (14 процент халык шулай уйлый). Өченчесе – метеорологлар (11 процент).

Сатучыларның алдашуында олы фа­җига юктыр анысы. Алар күбрәк алдатканны, хәрәмне истә-уйда тотмаганнарны, яки әйдә, ярар инде, ике-өч сум өчен нервы бозып тормыйм дип, дәшмичә китеп барганнарны алдыйлар. һушлы сатып алучыны алар ерактан күрәләр. Метеорологлар исә үзләре дә ничарадан бичара. Алар алдашырга теләмәгәндә дә бераз шыттырмый кала алмыйлар, чөнки фаразлар белән эш итәләр. Иң яраткан сүзләре – “урыны бе­лән”. Эзләп табып кара син картадан ул “урын”ны.

 

Дәүләт дип аталучы структураның алдашуы, безне гомер буе төп башында тотуы, анысы инде – бүтәнрәк нәрсә. Биредә сүз җитәкчеләребезнең югары трибуналардан яхшы, лаеклы тормыш менә-менә килеп җитә дип сөйләнүләрендә генә тү­гел. Сүз гамәлләрдәге хәрәм турында. Төп алдашу – дәүләтнең халыкка тиешле дәрә­җәдә хезмәт итмәвендә, хезмәт итәргә теләмәвендә, киресенчә, безне күпме ки­рәк, шул кадәр үз хаҗәтләрендә файдаланып торуында бит.

 

Алдашу ул безнең белән идарә итеп килүчеләрнең үзсүзлелегендә, мин-минле­гендә, гади кешене бик санламыйча, аның тамагын туйдырып, өстен бөтәйтмичә, үзләренең глобаль мәнфәгатьләрен кайгыртуда да. Социаль юнәлешләрне “онытып”, бар булган байлыкларны тудыручы “эш атлары” белән исәпләшмәстән, алар фикерен, ихтыяҗларын санга сукмастан, шул ук саклану-кораллануга, көч хезмәт­ләренә, космоска, геосәяси мәсьәләләргә ифрат та күп финанслар түгеп килүендә. Союз заманнарындагы кебек җитәкчеләре­безнең күңеленә хуш килгән режимнарга булышып торуында. Укытучының, мәдәни­ят хезмәткәренең, табибның хезмәт хаклары ташка үлчим булуын Мәскәү әллә белмиме? Бик яхшы белә! Тик, җитеп торыр әлегә аларга, ачтан үлмиләр ич, ди. Акчаны кесәсеннән чеметеп кенә чыгара. Башка­ланың үзеннән башка җирләрдә бу мәсьә­ләне бүтән кире әйләнеп кайтмаслык итеп хәл итеп куярга ашкынып торучылар бер дә күренми.

 

Дәүләтнең безне алдавы – шул ук миллион ярымлы бюрократик аппарат, аны тотуга киткән чыгымнар да. Ул гөнаһлы аппаратның бер яккарак, күбрәк үзе өчен эшләве, үз мәнфәгатьләрен кайгыртуы да. Дәүләтнең ул аппаратның коточкыч кор­рупцияләшүенә юл куюы. Дәүләтнең үз институтларының зәгыйфьлеге белән килешеп яшәве. Шуның аркасында халыкның һаман да хокуксыз булып калуы да.

 

Кыскасы, без барыбыз да – дәүләтнең тыңлаучан һәм тугры хезмәтчеләре әле. Кырыкмаса-кырык төрле салымын ничек түли аласың – шулай түлә. Армиясенә бар, бушка хезмәт итеп кайт. Дәүләт чыгарган чиле-пешле законнарга буйсын. Җитәр-җитмәс хезмәт хакы, пенсиясе белән дә килеш. Үзен демократияле дип атаган дәүләт бү­ген дә безнең белән ни теләсә шуны кыландыра килә. Ә бит ул, ягъни мәсәлән, дәүләт, чын демократияле, ипле илләрдәге кебек, киресенчә, үзенең бар булган чиновниклар армиясе белән халык өчен тир түгәргә, гражданнар дип яшәргә тиештер. Әмма юк, Россиядә гади кеше дәүләтнең шытырдатып кыса, үзенә кирәк­тә аз гына бушайта торган кечкенә бер шөребе ролендә яшәде һәм яши. Чөнки күбебез шул “шөреплек”кә бик разый.

 

Шулай итеп медальнең әле икенче ягы да бар дигәнгә дә килеп җиттек. Безне акыртып ЖКУлар талый. Талатабыз! Кухняда штукатурка коелырлык итеп сүгенеп алсак алабыз, соңыннан акчасын барыбер илтеп бирәбез. Талаучылар янына барып, алар­ның оятсызлыгын, туймас тамаклыгын исбатлап тавыш куптармыйбыз. Иренәбез. Судка да йөгермибез. Суд аша дөреслек, гаделлек таба алуга ышанып җитмибез. Дәү­ләт тә без аңа, аның судына ышансын өчен әллә ни тырышмый. Безнең пошмаганлык һәм булдыксызлык – чиновниклар өчен бал өстенә май. Безне полициягә алып китеп, бер гаепсезгә ябып куярга да мөмкиннәр. Протест – кайткач, янә фатирда. Өй­дә хатын янында без – геройлар.

 

Дәүләтебез халык белән ни теләсә шуны кыландыра алды һәм әле дә кыландырып килә дибез икән, ул безнең телсез­лектән, дәшмәүдән бит. Элек-элек­тән дәү­ләт изү, буйсындыру, файдалану аппараты булды. Чөнки гавам караңгы, карусыз һәм надан.

 

Сатучының алдавында олы фаҗига юк дип язсак та, сатучы белән дәүләтнең алдашуында охшашлык шактый. Һәр ике очракта да алдатканга алдыйлар безне.

 

Россиядә дәүләт һаман да алдакчы, көчләүче һәм изүче. Аның бюрократиясе, чиновнигы әле бүген дә түрдә, нигъ­мәт­ләрдән сыгылып торган өстәл артында. Мескенлектән котыла алмаган халык кына элеккечә бусага янында һәм төп башында.


Наил ШӘРИФУЛЛИН

№228 | 17.11.2012

“Шаян концерт” шәп булачак! #6947

$
0
0
19.11.2012 Шоу-бизнес
Тамашачының зәвыгына туры килү бик кыен инде ул, җәмәгать. Төрлебезгә төрле нәрсә ошый: кемдер мәгънәле, тирән эчтәлекле җырлар тыңлап, моңланып утырырга ярата, берәүләр “шаккатыргычский” тамаша дип үлеп китә, көлергә ярата. Менә шуны истә тотып, тиздән өр яңа проект тормышка ашачак – ул “Шаян концерт”.

Алдарак атап узган тамашачылар төркеменә керүчеләр бер дә борчылмасын, чөнки бу тамашага алар да рәхәтләнеп, шикләнмичә килә ала. Чөнки анда юморитслар гына түгел, ә сез яраткан җырчылар, эстрада йолдызлары да балкыячак. Алар: Хәмдүнә Тимергалиева, Мунир Рахмаев, Элмира Сөләйманова, Ришат Фазлыйәхмәтов, Динә һәм Рафаэль Латыйповлар, Илсөя Бәдретдинова, Ландыш Нигъмәтҗанова... Ә көлергә яратучы, юмор сөюче дусларны Әбри Хәбриев, Фәрит Гәлиев, Рәшит Шамкай, Алмаз Хәмзин, “Рәвешләр” театры, Раил Садриев, Хаҗия, Илдар Ямалиев, Ризат Рамазанов, Мирхәт Гайсин сөендерәчәк. Кыскасы... кыскасы, шәп булачак! Онытма, дустым, бу өр яңа проект! Син моны күрергә тиеш!

 

21, 22 ноябрь көнне кичке сәгать җиденче яртыда Филармонияда очрашабыз!

 




№ |

Тырышып акча җыялар #6948

$
0
0
19.11.2012 Мәгариф
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәпләрдә һәм мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләрдә законсыз акча җыю очракларын ачыклау өчен әле чәршәмбе көнне генә ачкан “кайнар линиягә” көн саен ата-аналардан җиде-сигез шалтырату кабул ителә. Шулай итеп, яңа министр Энгел Фәттахов алдагы җитәкчеләрнең көче җитмәгән социаль явызлыкны җиңәргә ниятли.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Алсу Мөхәммәтова хәбәр иткәнчә, Актаныш районы башлыгы вазифасыннан министр кәнәфиенә утырган Энгел Фәттаховны республика мәктәпләрендә акча җыю күренеше бик гаҗәпләндергән (ата-аналардан алынган шикаятьләр көн саен диярлек аның өстәленә куела), - чөнки ул җитәкчелек иткән районда андый проблемалар булмаган.

 

Энгел Нәвапович фикеренчә, барысы да мәктәп директорларын һәм балалар бакчасы мөдирләрен билгеләүче муниципалитет җитәкчесеннән тора, - ди Алсу Мөхәммәтова. - Актаныш башлыгы булганда ул әгәр районда берәрсенең ата-аналардан акча җыйганы ачыкланса, шунда ук эшеннән алам дип әйткән. Нәтиҗәдә, мондый күренешләр күзәтелмәгән. Ә бит андагы балалар бакчалары да, мәктәпләр дә Казанныкыннан ким түгел.

 

Шуңа күрә дә яңа министр Актаныш мәгариф учреждениеләренең алдынгы тәҗрибәсен бөтен республикага таратырга ниятли. Яшерен яман күренеш белән көрәшү максатында ул хәбәрдарлыкны сайлаган. Фәттахов башлангычы белән министрлык шикаятьләр кабул итү өчен “кайнар линия” ачкан. Хәзер (843) 292-80-46 телефоны эш көннәрендә 10.00-17.00 сәгатьләрдә эшләячәк, ә һәр сишәмбе 14.00-16.00 сәгатьләрдә министр үзе гражданнарны кабул итәчәк. Алдан язылу өчен телефон номеры: (843) 292-92-12. Моннан тыш сорау, шикаять һәм теләкләрне министрлыкның www.mon.tatarstan.ru интернет-кабул итү бүлмәсенә язып җибәрергә мөмкин.

 

Министр “кайнар линия” номерын игълан иткәннең икенче көнендә безгә 8 шалтырату булды, - дип сөйли Алсу Мөхәммәтова. - Бүген дә шалтыраталар. Күпләре балалар бакчасында акча җыюга зарлана. Анда, имештер, хуҗалык эшләренә һәм каравылчыларга дип, аена 350-500 сум җыялар икән. Тәрбиячеләр балаларны иртәрәк - 17 сәгатькәчә бакчадан алырга мәҗбүр итә, дип зарланучылар да бар. Андый очракта әти-әниләре соңга кадәр эшләүчеләрнең балаларына “дежур” төркем оештыралар да, ата-аналардан “дежур” тәрбиячегә хезмәт хакына акча җыялар. Мондый хәлләрдән канәгать булмаган ата-аналар, гаилә керемнәре чагыштырмача югарырак Казаннан һәм башка эре шәһәрләрдән генә түгел, авыл районнарыннан да шалтырата. Мәсәлән, Питрәч районыннан шундый шикаять алынган.

 

Министрлыкта вәгъдә итүләренчә, “кайнар линиягә” килгән хәбәрләр барысы да тикшереләчәк, ә аның нәтиҗәләре ай саен ведомство сайтына язып эленәчәк. Моннан тыш, ата-аналардан акча җыючы учреждениеләрнең “кара исемлеге” хокук саклау органнарына тапшырылачак.

 

Сингапурга - ата-ана акчасына

 

Моңа кадәр балалар учреждениеләрендә законсыз акча җыю күренешләренә каршы көрәшү өчен “кайнар линия”не Казанның хокук саклаучылары гына файдалана иде. Соңгы дүрт елда алар ата-аналарның килгән шундый зарларны туплап, тикшерү өчен прокуратурага юллады.

 

Аерым алганда, күптән түгел Казанның 19 нчы гимназиясендә тикшерүләр тәмамланды. Идел буе районы прокуратурасыннан хәбәр итүләренчә, әлеге уку йортында бар кеше лаек һәм бушлай урта гомуми белем алу буенча гражданнар хокукын бозу очраклары ачыкланган.

 

Биредә гимназияне үстерү иҗтимагый хәйрия фонды бар икән. Аңа 2012 елның 1 гыйнварыннан 15 октябренә кадәр ата-аналардан 5 миллион 992 мең 255 сум акча күчкән. Хисап документларына караганда, фондның күпчелек акчасы – 949 мең 173 сумы - гимназияне компьютерлаштыруга тотылган: сервер җиһазларын карап тотуга, “Укучының электрон көндәлеген” булдыруга, укучылар өчен мәгълүматлаштыру өлкәсендә семинарлар үткәрүгә һ.б. Икенче шундый зур күләмле чыгымнар мәктәп бинасын җыештыруга киткән. Клининг компаниясе хезмәтләре ата-аналарга 788 мең 794 сумга төшкән. Алай дисәң, әгәр дә әти-әниләрнең мәктәп тәрәзәләрен юасы килмәсә, профессоналларны ялларга хокукы бар.

 

Ә менә ата-аналарның хәйрия взносларын укытучылар кирәгенә тоту һич тә ярамый. Ләкин бюджеттан тыш фонд чараларын файдалану буенча прокурор тикшерүләре күрсәткәнчә, быелның 19 июнендә директор юлламасы белән укытучыларны Сингапурда укыту өчен “ЛингФорт скул” ҖЧҖ исәбенә 300 мең сум акча күчерелгән. Чынлыкта исә аларның Азиядә түгел, ә Европада - Швейцариядә укуы беленгән. Укытучылар исә анда үз хисабына баруын әйтә. Гимназия директоры тикшерүчеләргә Сингапурга баруны ел азагына күчерүен, шуңа күрә “ЛингФорт скул”дан акчаларны кире кайтаруны таләп итмәвен белдерә. Шулай ук ата-аналар фондыннан 96 мең сум укытучыларның берсенә Мәскәүдә “Эшлекле администраторлык остасы” курсларында укырга бирелгәнлеге ачыкланган. Уку 2 елга исәпләнгән, бу хезмәт 378 мең сум тора икән.

 

Беренче сыйныф өчен илле мең

 

Шул ук вакытта 19 нчы гимназия укучылары ата-аналары һаман саен кесә капшарга мәҗбүр. Прокуратура тикшерүенә караганда, биредә 1 сыйныфка укырга керү өчен рәсми булмаган “такса” 50 мең сумны тәшкил итә. Быелгы уку елы барышында, мәсәлән, 2 “Г” сыйныфы укучылары ата-аналары гимназия фондына үз теләге белән 294 мең сум акча күчергән, 6 “Б” - 191 мең, ә 8 “А” - 164 мең сум. Тикшерүчеләр белән аралашканда кайбер ата-аналар гимназия фондына акчаларны алар “үз теләкләре” белән кертергә мәҗбүр булуын әйткән, чөнки гимназия җитәкчелеге һәм укытучыларның балаларга начар мөнәсәбәтеннән курыккан. Шул ук сәбәптән, ата-аналар гимназиядә акча җыюлары турында язмача күрсәтмә бирүдән баш тарткан, нәтиҗәдә җинаять эшләре кузгатылмаган. Ләкин прокуратура Казан мэрына 19 нчы гимназия директоры Нияз Гафиятуллинны дисциплинар җаваплылыкка тарту турында күрсәтмә җибәргән.

 

Әйтергә кирәк, 19 нчы гимназия җитәкчелеге ата-аналардан акча җыйганы өчен моңа кадәр дисциплинар җаваплылыкка тартылган булган. Элеккеге директор Ренат Заманов хәйрия фондына ата-аналардан акчаларны исемлек буенча һәм алдан билгеләнгән суммада җыйган, аңлашыла ки, шул рәвешле иреклек принцибы бозылган... Үткән ел Ренат Заманов югарырак урынга күчте - Татарстан Министрлар Кабинетының югары, урта һөнәри белем бирү бүлеге җитәкчесе вазифасын алды, ә менә ул башлаган эш әле дә дәвам итә булса кирәк...


Елена МЕЛЬНИК

№ | 19.11.2012

Филүс Каһиров – 5 ел сәхнәдә! (Яңа программа) #6949

$
0
0
19.11.2012 Мәдәният
18-19 декабрь көннәрендә Казанда, Татар дәүләт филармониясе бинасында Филүс Каһиров яңа концерт программасын тәкъдим итә. Ул быел Филүснең профессиональ сәхнәдәге 5 еллык иҗатына багышлана. Программа быел шактый үзгәртелде, баетылды. Аны сәхнәгә артист-режиссер Радик Бариев куя, сценарий авторы - Илтөзәр Мөхәммәтгалиев. Филүс концертларында шулай ук яшь җырчы Ришат Төхвәтуллин, “Мирас” инструменталь ансамбле, биючеләр төркеме катнаша. Программаны ТНВ дикторы Замирә Гәрәева алып бара.

Билет бәяләре: 300-1000 сум.

Шулай ук VIP урыннар да бар (1500 сум.).

Белешмәләр өчен: 296-06-27 (фонд), 277-18-22 (филармония) .

Шулай итеп, хөрмәтле тамашачылар, сезне Филүс Каһировның яңа концерт программасын карарга чакырабыз.

Рәхим итегез!

 

 




№ |

Илназ Фазуллин («Безнеңспорт») Сочидагы зур төзелешне үз күзләре белән күреп кайтты (ФОТО) #6950

$
0
0
20.11.2012 Спорт
Илназның Олимпиада кабул итәсе шәһәрдә күргәннәрен һәм фотоларын сезгә дә тәкъдим итәбез:

СОЧИДА КҮРГӘННӘР...

Россия зур спорт чараларын каршы алырга җыена. Киләсе ел Казан өчен Универсиада кысаларында дөнья җәмәгатьчелеге алдында имтихан бирү чоры булса, 2014 елда Сочи шәһәре Кышкы Олимпиаданы кабул итә. Әлбәттә, мондый чаралар матбугатта һәрдаим яктыртылырга хокуклы. Универсиада хакында яңалыклардан Татарстан матбугаты тынып тормый анысы, ә Сочи Олимпиадасы турында хәбәрләр күп түгел.

ЖУРНАЛИСТЛАРГА ИГЪТИБАР ЗУР

Шулай да Сочи тулы куәткә Олимпиаданы каршы алырга әзер-ләнә. «Безнең спорт» хәбәрчесенә шушы көннәрдә 2014 елда Кышкы Олимпиада узачак җирлектә «РИА Новости» медиахолдингы, «Р-Спорт» агентлыгы, Россия Олимпия Комитеты һәм «Сочи-2014» Оештыру комитеты уздырган спорт журналистларының II форум-семинарында катнашырга насыйп булды. Төрле төбәкләрдән җыелган 150 ләп спорт хәбәрчесенә ике көн эчендә чит ил матбугат агентлыклары вәкилләре семинарлар уздырды. Agence France-Press, Reuters, AIPS кебек тәҗрибәле матбугат ширкәтләренең Олимпиадаларны яктыртуда үз юнәлешләре, тәҗрибәләре бар. Россиянең яңа тарихында тәүге тапкыр узачак Кышкы Олимпиадада аларның ярдәме, һичшик-сез, урынлы булачак. Бүгенге көн матбугаты яңа интернет техноло-гияләренең үсеше белән турыдан-туры бәйле. Телевидениене исәпкә алмасак, ярыштан соң берничә секунд эчендә интернет чараларына фото һәм видеомәгълүмат урнаштырыла, ә мондый тизлектә сыйфат турында да онытмаска кирәк. Кыскасы, спорт журналистикасы да заман белән үзгәреш кичерә. Бигрәк тә фото, видео юнәлешендә эш иткән хәбәрчеләр һәрвакыт хәрәкәттә булырга тиеш. Сочи Олимпиадасы чорында журна-листларның эш тәртибен оештыру да мөһимнәрдән санала.

Олимпиадада эшләр өчен матбугат әһелләре 2 төркемгә бүленә: аккредитацияләнгән һәм аккре-дитацияләнмәгән журналистлар. Беренче төркемгә чит ил журна-листлары һәм Россиянең федераль матбугат чаралары карый. Алар барлык ярышларда эшләү хокукуын ала, ә тору урынын оештыручылар тәкъдим иткән кунакханәләрдән сайлый. Сүз уңаеннан, матди чыгым-нар һәр кешенең үз өстендә. Мәсәлән, кунакханәдә бер кич куну 160-400 доллар булачак. Журналистлар эшләячәк матбугат үзәге турында да әйтми мөмкин түгел. Бу бина кечкенә генә шәһәрчекне хәтерләтә, чөнки кафе, магазиннардан тыш монда банклар, чәчтарашханәләр, ял бүлмәләре һәм башка корылмалар булачак.

Икенче төркемгә исә калган журналистлар керә: төбәкләрдән үз көчләре белән килгән матбугат әһелләре, Сочи журналистлары. Бу категориягә караган журналистларга шулай ук ярышларга керү мөмкинлеге бирелә, тик тору урынын һәм туклануны алар үзләре кайгыртырга тиеш булачак. Лондонда, мәсәлән, мондый журналистларга шәһәр транспортында йөрү өчен ташлама-лар булган, шулай ук спортчылар белән очрашулар да оештырылган. Аккредитацияләнмәгән журна-листлар эшен оештыру шәһәр түрәләре өстендә булган, чөнки алар күбрәк Уеннарны башка яктан ачу максатын күз алдында тота. Сочида да мондый категория журналистлар булыр дип көтелә. Ә шәһәр хакимияте, Сочины туризм ягыннан башка ил-ләргә дә танытырга ниятләгәндә, нәкъ шушы журналистлар белән күбрәк эш башкарыр дип көтелә. 

СУБТРОПИКТА УЗАЧАК КЫШКЫ ОЛИМПИАДА

Олимпиада, гомумән, ике җир-лектә узачак. Беренчесе – Сочи шәһәре биләмәсенә караган Красная Поляна бистәсендә. Туристлар арасында Красная Поляна моңа кадәр тау чаңгыларында шуу курорты буларак билгеле иде. Кара диңгез ярыннан 50-60 чакрым ераклыкта тауларда урнашкан әлеге бистәдә Олимпия уеннарының ачык һавада үткәрелә торган төрләреннән ярышлар булачак. Чаңгыда шуу, трамплиннан сикерү, биатлон, бобслей – шундыйлардан. Җирле халык сүзләренә караганда, монда кыш көне (ә кыш гыйнвар-февраль айларына гына туры килә) 20-30 см калынлыкта кар ята һәм 15 градуска кадәр суык була икән. Бүгенге көндә тау кластерында төзелеш эшләре тулы куәтенә бара. Спорт корылмаларыннан тыш кунакханәләр торгызу, юллар салу һәм башка инфраструктур яңартулар алып барыла. Бигрәк тә таулар аша уза торган тоннельләрнең күплеге хәйранга калдырды. Җит-мәсә тизйөрешле электричка марш-рутында да караңгы тоннельләр бар. Шуларның иң озыны 11 чакрымга сузылган. Уеннар вакытында тимер юлы белән аэропорттан Красная Полянага ярты сәгатьтә барып җитеп булачак икән, ә бормалы машина юллары белән бу араны, гадәттә, бер сәгатьтә үтәләр. Ә кыш көне кар ишелсә, гомумән, йөреп булмый. Җирле халык сүзләренә караганда, элегрәк бу бистәгә кыш көнендә бары тик вертолет белән генә үтеп булган, алар өчен берничә көн изоляциядә утыру гадәти күренеш исәпләнгән. Сүз уңаеннан, Олимпиада уздыру билгеле булганчы күп кеше Сочи шәһәрендә яшәргә хокук алыр өчен пропискага Красная Полянада кергәннәр. Үзәктән ерак урнашкан бистәдә җирнең дә бәясе очсыз булган, монда кыргый хайваннарга караганда дуңгызлар күбрәк үрчегән. Шуның өчен дуңгызларны «Красная Поляна куяннары» дип йөрткәннәр. Хәзер исә җир хакы ун тапкырга арткан, халык исә дуңгыз үрчетүдән форель балыгы үстерүгә һәм умартачылыкка  күчкән.

Олимпиада ярышлары булачак икенче урын – диңгез ярында. Ябык бинада уза торган спорт төрләре корылмалары комлы диңгез буе кластерында урнашкан. Ул аэропорт-тан бары тик 10 чакрым ераклыкта, монда җәмгысе 6 спорт корылмасы бар: Зур Боз Сарае (аны тышкы охшашлыгы буенча «Тамчы» дип йөртәләр), Кечкенә Боз Аренасы («Алка»), Керлинг Үзәге («Бозлы куб»), Үзәк Стадион, Кышкы спорт төрләре сарае («Айсберг»), «Адлер-Арена». Шулардан иң зурысы – «Тамчы» дип аталган Боз Сарае. Аның эчендә периметр әйләнәсендә хәтта автобус та йөриячәк. Әлбәттә, тамашачылар өчен түгел.

Моннан тыш әлеге кластерда матбугат үзәге, Олимпиада авылы һәм башка корылмалар да булачак.  Ә иң шаккатырганы – территориянең нәкъ үзәгендә урнашкан зират. Дөрес, оештыручылар сүзләренчә, ул биек койма белән әйләндереп алыначак һәм түбә астына кертеләчәк. Шулай да таш монумент эчендә зират барлыгын белгән кешенең йөрәгенә шом кермичә калмастыр. Җитмәсә, Халыкара Олимпия Комитеты әгъзалары өчен нәкъ диңгез ярында махсус салынган кунакханәдән теләсә кайсы спорт корылмасына чыга торган җир асты юлы бар, дигән сүзләр ишетелде. Җир асты юллары әрвах-лар яткан урыннан үтми, дигән өметтә калыйк.

КЫЗЫЛ ТҮБӘЛЕ СОЧИ

Башка шәһәрләрдән килгән журналистлар өчен Сочиның үзендә һәм Олимпиада объектларында барган төзелеш масштабы игътибар үзәгендә булды. Ә Казанда инде 3-4 ел төзелеш эшләре алып барыл-ганга, безнең өчен сәер тоелмады. Аермалыкка килгәндә, Олимпиада корылмалары барысы да шәһәрдән читтә урнашкан, шуңа да карамастан Сочиның үзендә дә юллар салына, шәһәргә бара торган трасса да яңар-тыла. Шуңа игътибар итәргә кирәк: юллар җирне тигезләп асфальт җәеп куюдан гына гыйбарәт түгел, ә җирдән 40-50 метр биеклекктә күтәртелеп эшләнгән катлаулы конструк-цияне тәшкил итә. Сочи җирлегенең таулы төбәк икәнен исәпкә алсак, юл салучыларның никадәр зур эш башкарганын аңлап була.

Казандагы кебек анда да торакны яхшырту эшләре алып барыла. Тик бездә Универсиада маршрутында булган йортларның алгы якларын буяу һәм пластик балконнар урнаштыру белән шәһәр хакимияте шөгыльләнсә, Сочи районнарында шәхси йорт хуҗалары үз хисабына бертөрле койма тотарга һәм кызыл төстәге түбә ябарга тиешләр. Бу эшләрнең төгәлләнү вакыты яңа елга кадәр генә икән. Бездә күп кеше балконнарның тиешенчә урнаштырылмавыннан зарланса, Сочи халкына гаепләргә кеше булмаячак, чөнки барлык эшне дә үзләре башкарган булачаклар. Сүз уңаеннан, коймалар инде тотылып беткән, күпчелек түбәләрне дә кемдер буяп, кемдер яңасына алыштырырга өлгергән. Ә бездә, ялгышмасам, Универсиада киләсе елда ук булуына карамастан, әле күп йортларның фасадалары әзер түгел.

Универсиаданы да Сочи Олим-пиадасын да, беренче чиратта, социаль проект итеп карарга кирәктер. Сүз дә юк, спорт нәтиҗәләре дә мөһим, тик татар бит мәкальдәге кебек, тотып карап кына ышана. Бу очракта Уеннардан соң халыкка кулланышка калган спорт биналары, яңартылган юллар, яңа корылмалар безнең халыкка күбрәк файда ките-рәчәк. Гәрчә катнашучылар саны Универсиадада ике тапкыр артык булса да, федераль үзәк өчен Сочи Олимпиадасы мөһимрәк. Бу шулай ук Олимпиаданың Универсиадага караганда күпкә дәрәҗәлерәк Уеннар булуыннан һәм Сочиның туризм нисбәтеннән мөмкинлекләре мулдан булуы белән бәйледер. Ничек кенә булмасын, Казан шәһәре беренче булып дөньякүләм спорт ярышларын кабул итәчәк, ә Сочи исә безнең тәҗрибәгә нигезләнәчәк.


ДИҢГЕЗ БУЕ КЛАСТЕРЫНА КАРАГАН ОБЪЕКТЛАР:

КЕЧКЕНӘ БОЗ АРЕНАСЫ – «АЛКА» («ШАЙБА»)
• 7000 кеше сыйдырышлы;
• 2013 елның апрелендә беренче тест ярышы узачак (яшүсмерләр арасында хоккей буенча дөнья чемпионаты);
• Олимпиада вакытында хатын-кыз хоккее һәм ирләрнең берничә кичке уеннары узачак;
• Сүтеп-җыела торган бина, алдагы язмышы билгесез.

ҮЗӘК ОЛИМПИК СТАДИОН – «ФИШТ»
• 40000 кеше (Олимпиада узгач – 45000);
• 2013 елның ноябрендә төзелеп бетәчәк, ачылу-ябу тантаналарының репетицияләре булачак;
• Олимпиада һәм Паралимпиаданың ачылу һәм ябу тантаналары узачак;
• Футбол стадионы, 2018 елгы дөнья чемпионатында куллланылачак.

КЫШКЫ СПОРТ ТӨРЛӘРЕ САРАЕ – «АЙСБЕРГ»
• 12000 кеше;
• 2012 елның декабрендә фигуралы шуу буенча Гран-При Финалы булачак;
• Олимпиада вакытында фигуралы шуу, шорт-трек ярышлары узачак;
• Олимпиададан соң вело-трек ярышлары өчен үзгәртеләчәк.

ТИМЕРАЯКТА ШУУ ҮЗӘГЕ – «АДЛЕР-АРЕНА»
• 8000 кеше;
• 2013 елның мартында тимераякта шуу буенча дөнья чемпионаты узачак;
• Олимпиада вакытында тимераякта шуу ярышлары;
• Олимпиада узгач сату һәм күргәзмәләр оештыру комплексы итеп үзгәртеләчәк.

КЕРЛИНГ ҮЗӘГЕ – «БОЗЛЫ КУБ»
• 3000 кеше;
• 2013 елның февралендә коляскада хәрәкәт итүчеләр арасында керлинг буенча Дөнья чемпионаты узачак;
• Олимпиада вакытында керлинг буенча ярышлар үткәреләчәк;
• Күпфункцияле спорт комплексы итеп үзгәртеләчәк.

ЗУР БОЗ САРАЕ – «ТАМЧЫ»
• 12000 кеше;
• 2013 елның апрелендә яшүсмерләр арасында хоккей буенча дөнья чемпионатын кабул итәчәк;
• Олимпиада вакытында тулысынча диярлек ирләр арасында хоккей матчлары, хатын-кызларның финал һәм ярымфинал уеннары узачак;
• Күп функцияле комплекска әвереләчәк, һәртөрле спорт ярышлары, концертлар уздыру өчен кулланылачак.


Болытлар арасындагы таулар

Тоннель эчендә

Без торган отельдә

Монысы да шунда

Казан делегациясе легендар хоккейчы Сергей Макаров белән

“Тамчы” (“Капля”) дигән Зур Боз Сарае

“Алка” (“Шайба”) Кечкенә Боз Сарае

Формула-1 трассасы

“Айсберг”

Бик матур

Кызыклы билге

Шорт-трек ярышлары биредә узачак

Мондый юлларны безнекеләр озак эшләр иде микән?


---

№--- | 20.11.2012

“Бердәмлек”неңгомере озын булачак #6951

$
0
0
20.11.2012 Матбугат
Татар авылларында “Бердәмлек” газетасын бик яратып укыйлар. Шундый кешеләрнең берсе - Похвистнево районының Иске Мәчәләй авылында яшәүче хезмәт ветераны Шамил Әхмәтзыя улы МАМЫШЕВ. Соңгы елларда ул “Бердәмлек”нең иң актив авыл хәбәрчеләренең берсенә әверелеп китте. Аның газетада басылган мәкаләләре – барысы да туган авылы турында. Мәчәләйнең бүгенге һәм киләчәк тормышы Шамил абыйны битараф калдырмый, гел яңа темалар табуга илһамландырып тора.

“Бердәмлек”нең төньяк районнары буенча үз хәбәрчесе Нурсинә Хәкимова Шамил ага белән күрешеп, уй-фикерләре белән уртаклашуын соралды.

- Шамил абый, сезгә “Бердәмлек” газетасы ошый-мы? Аның нинди сәхифәләрен билгеләп үтәр идегез?

- Әйе, газета миңа да, гаиләмә дә бик ошый. Без аның килүен өзелеп көтеп алабыз һәм һәр санын яратып укып барабыз. Хәзер Похвистнево шәһәрендә яшәүче улыбыз Эмиль, киленебез Гүзәлия, оныкларыбыз Марат белән Равил дә “Бердәмлек”не укый башладылар инде.

“Бердәмлек” - ул могҗиза тудырырга сәләтле басма. Мин пенсиягә чыкканда татарча юньләп укый-яза белми идем. Чөнки миңа туган телемдә укырга-язарга өйрәнү бәхете насыйп булмады. Мин рус мәктәбендә белем алдым. Аннан соң армия хезмәте, югары уку йортында белем алу еллары. Татар кешесе балачагында ук туган телен өйрәнергә тиеш, дип саныйм. Ә минем өчен “Бердәмлек” газетасы олыгайган көнемдә Әлифба ролен үтәде. Мин бу турыда бер дә шикләнмичә әйтә алам.

Ә сәхифәләргә килгәндә, газетада миңа күбрәк татар авылларының киләчәк язмышы турындагы язмалар ошый. Конкрет мисалларда ясалган хаталар, бу баткаклыктан чыгу юллары күрсәтелә.

- Киләчәктә газетада нинди темаларга күбрәк өстенлек бире-лүен теләр, нинди үзгәрешләр тәкъдим итәр идегез?

- Мин күбрәк гыйбрәт алырдай кеше язмышларына, яшь-ләргә үрнәк итеп куярлык, авыр тормыш чоңгылларыннан күтәрелгән гади кешеләр турындагы язмаларга, авыл тарихларына күбрәк өстенлек бирер идем. Ә, гомумән, үзгәрешләр дигәндә, минемчә, “Бердәмлек”кә үзгәрешләр дә кирәкми. Чөнки мин, мәсәлән, спорт белән кызыксынам. Димәк, андый мәкаләләр бик урынлы, дип әйтер идем. Минем авылдашларым газета битләрендә бер-берсен котларга бик яраталар. Шуңа да авылдашларның, өлкәдә яшәүче туганнарның туган көннәре, юбилейлары турында вакытында белеп торабыз.

Дини сәхифәләр өлкәннәр өчен генә түгел, яшьләр өчен дә бик файдалы. “Бердәмлек”тә даими басылып торган шигъри сәхифәләр дә берсеннән - берсе матур эчтәлекләре белән аерылып торалар. Андый тормышчан шигырьләргә кем генә битараф калыр икән?! Телевидение программасы да бик урынлы. Бигрәк тә “ТНВ-Татарстан”, “ТНВ-Планета”, “Башкортстан” телеканалларының программалары да безгә бик файдалы. Тулаем алганда, мин “Бердәмлек” газетабыз бе-лән горурланам, аның һәр уңышына ихлас күңелдән сөенәм. Минем фикеремчә, өлкәдә үткәрелгән милли чаралар, бәйрәмнәр ярдәмендә, аларның “Бердәмлек”тә киң яктыртылулары сәбәпле, Самара якларында яшәүче татарлар татарлыкларын югалтмыйча, чын татар булып күпкә кызыграк яшиләр.

- Сезнеңчә, “Бердәмлек” газетасының Татарстанда нә-шер ителүче газеталардан аермасы бармы?

- Минемчә, Татарстанда нәшер ителүче газеталарның күпчелеге эчтәлек ягыннан бай, матур итеп эшләнгән. Ә шулай да “Бердәмлек”тә һәр тема тулырак итеп, аерым алып тасвирлана. Ул бәйсезрәк фикер йөртә, шуңа күрә күп проблемалар ачылыш таба. Вазгыять һәм тормыш дөрес гәүдәләндерелә.

- Газетаның гомере озын булыр дип күзаллыйсызмы?

- “Бердәмлек”нең гомер юлы башланып кына китте бит әле. Ул бүгенге көндә ата-баба йоласын, гореф-гадәтләребезне, динебезне, телебезне сак-лап тора. Ә яшьләребез аны ныклап укырга керештеләр генә. Алар элек шәһәрләрдә автобус-троллейбусларда утырып йөргәндә үзара гел урысча гына сөйләшәләр иде, ә хәзер дин, тел иреген аңлап алып, татарлыкларына горурланып, рәхәтләнеп үз телләрендә аралашалар. Сөекле шагыйрь-ләребез – Габдулла Тукай белән Муса Җәлилнең кем икәнлекләрен исләренә төшерделәр, сабыйларын татар мохитында тәрбияләргә тырыша башладылар. Минем оныкларым да быел Самарадагы мөселман лагеренда ял итеп кайттылар, бокс, милли татар көрәше белән кызыксыналар.

Алдан әйтеп үткәнемчә, “Бердәмлек”газетасы - балаларыбызга Әлифба урынына бик кирәкле басма. Аның әле озак еллар буена укучылары кимемәс, ә киресенчә, арта гына торыр дип өмет итәм.

- Киләчәктә милли газета-бызга, аның хезмәткәрләренә ниләр теләр идегез?

- Бүгенге көндә “Бердәмлек” газетасы югары биеклекне яулады. Алга таба да ул шулай тормыш дулкыннары арасында югалып калмасын, үз кыйбласын югалтмасын иде. Ә анда эшләүче хезмәткәрләргә зур рәхмәтемне белдереп, иҗади уңышлар, иксез-чиксез зур түземлек, ныклы исәнлек һәм бәхетле тормыш телим.

РӘСЕМДӘ: “Бердәмлек”-нең актив хәбәрчесе Шамил ага МАМЫШЕВ. 


Нурсинә ХӘКИМОВА

№ | 17.11.2012

Шамил Закиров (“Исемнәре исемдә” рубрикасы) #6952

$
0
0
20.11.2012 Җәмгыять
«Cәхнә» журналының нәшер ителә башлавына ун ел тулган көннәрдә мин бер кешене сагынам, ул да булса камал театрының элеккеге директоры Шамил Зиннур улы Закировны. Татар театры сәнгатенең ныклы баганасы иде ул.

 Патша Россиясе заманыннан  бирле татар сәнгатенең хөкүмәткә кирәге булмады. Элек тә сәнгатебез аерым шәхесләр – милләт уллары-кызлары, меценатлар җилкәсендә иде. Өлкәннәр ТАССР вакытында мәдәнияткә игьтибарның  зуррак булуы хакын-да сагынып сөйлиләр сөйләвен. Бәлки шулай булгандыр да. Бу очракта мин тулаем мәдәният хакында әйтә алмыйм, ләкин, соцреализм һәм  цензура булуга кармастан, әдәбияткә, шул исәптән драматургиягә игьтибар зуррак иде ул заманнарда.

 

 «Сәхнә»гә нигез салып йөргәндә без Шамил абый белән еш очраша һәм бу темаларга да шактый сөйләшә торган идек. Аның исламга хөрмәте искиткеч зур иде. Бервакыт ул корбан ашына барганлыгы һәм анда Гарәбстаннан белем алып кайткан яшь мулланың зыяратка барып йөрүләр мәҗбүри түгел дигән фикер әйтүе хакында ачынып сөйләгән иде.  Моңа бик рәнҗегән иде ул. «Гарәпләр тоткан ислам динендә, бәлки, шулайдыр да, әмма каберләрне хөрмәтләп карап тору безнең халыкның канында! Дин ирек алды, анысы өчен бу заманга рәхмәт! Тик карап торам да, дин өлкәсендәгеләр таякны артык бөгеп ташламасыннар дип куркам. Сәнгатьне коммерциягә әйләндереп ятабыз бит инде. Шуның кебек...», – дигән иде. Шамил абый әүлия булган икән! Ул таяк бүген бөгелде генә түгел, шартлап сынар дәрәҗәгә җитте.

 

 Шамил абый Коръән китаплары җыярга ярата иде. алардан театр фойесында күргәзмә дә оештырды. мин килеп кергәндә ул ниндидер китап актарып утыра иде, миңа шуны күрсәтеп: «Җиһад сүзенең мәгънәсен бөтенләй белмичә сөйләшәбез икән. Мөхәммәт пәйгамбәр: «Җиһад ике төрле: кече һәм олы, – ди. – кече җиһад потларга табынучыларга каршы кулга корал тотып көрәшү булса, олы җиһад адәм баласының рухи дөньясына гына кагылышлы»,– диде. Без ул чакта Шамил абый белән күбрәк рухи газават, рухи тәрбияне актив рәвештә бар җәмгыятькә җәелдерү хакында сөйләштек. моның исә төп сыналган ысулы – әдәбият-сәнгать, бу очракта театр иде. Татар театры сугыш вакытында да ябылмыйча эшләгән. Хәзер, чат саен стадионнар калыккан заманда зур шәһәрләрдә эшләүче ике татар театрының рәхәтләнеп  эшләрлек үз биналары юк! Ә бит ул шәһәрләрдә күпме яшьләр бар!

 

 Шамил абый белән иркенләп сөйләшәсең килсә, театрга якшәмбе көнне барырга кирәк иде.  Алны-ялны белмичә эшләде ул. Аллага шөкер, бүген аның эшен  дәвам итәргә алынган режиссер Фәрит Бикчәнтәев тә, театрның яңа директоры Илфир Якупов та – Шамил Закиров мәктәбен узган егетләр. Аларга уңышлар теләп, мин шушы урында татар сәнгатенең алтын баганасы, театрларыбызның  бер пәйгамбәре булган Шамил Закиров хакындагы язмама нокта куям. Рухы шат булсын...


Зиннур ХӨСНИЯР

№11 |

Татар әдәбияты музее нинди булырга тиеш? #6953

$
0
0
20.11.2012 Мәдәният
Казанда Татар әдәбияты музеен булдыру мәсьәләсе озак еллар дәвамында хәл ителмичә сузылып килә. Милли музей җитәкчелеге бу проблемнан чыгу юлы итеп Островский урамындагы Шәриф Камал музей-фатирын совет заманы, соцреализм чорының татар язучылары музее итеп оештырырга тәкъдим итә. 15 ноябрьдә Шәриф Камал музеенда шушы мәсьәләгә багышланган очрашу үтте.

Татар әдәбияты тарихы музеен булдыру карары инде 2007 елның 16 февралендә ук чыгарылган. Аның рәсми атамасы — “Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камалның музей-фатирын булдыру”. Милли музей мөдире Гөлчәчәк Нәҗипова сүзләренчә, бу карарны хәзер үзгәртеп булмый, чыгарылган фәрманга нигезләнеп, юрганга карап аякны сузарга туры килә.

 

“Татар әдәбияты музее турында төрле фикерләр, аның концепциясенең берничә варианты булды. 2008 елда бу уңайдан түгәрәк өстәл дә уздырылган иде.  Марсель Әхмәтҗанов концепциясен эшләде. Шәриф Камал музей-фатиры белән чикләнмичә Аккош күлендә зур әдәбият музее ачарга дигән тәкъдимнәр дә яңгырады.

 

​​Фикерләр күп, ләкин алга китеш юк. Яңа музейлар ачканчы ,булганнарын аякка бастырырга кирәк. Шәриф Камал музее бар, бүген ул авария хәлендә, ябылган. Безгә аны ничек тә эшләтеп җибәрәсе иде. Хөкүмәтне аны төзекләндерүгә этәрергә кирәк, әмма башта концепция кирәк. Шунысын аңларга кирәк, кайчандыр Шәриф Камал яшәгән бәләкәй йортка бөтен татар әдәбиятын сыйдырып бетереп булмый, шуңа булган материалны кулланып нидер майтарып чыгарга кирәк”, ди Гөлчәчәк ханым.

 

“Бабамның үрнәге яңа концепция уйлап чыгарырга этәрде”

 

Яңа түгәрәк өстәл уздыру ниятенә язучы Габдрахман Әпсәләмованың оныгы, урыс телендә иҗат итүче Альбина Әпсәләмова сәбәпче булган. Ул күптән түгел Милли музейга эшкә кергән икән һәм Шәриф Камал музей-йортын ничек яңартып булганын сөйләде. Кыска вакыт эчендә ул үзенең концепциясен булдырган, хәзер җәмәгатьчелек хозурына тәкъдим итә, фикерләшергә чакыра.

 

Альбина Әпсәләмова Татар әдәбияты музее аерым бер чорны алырга тиеш дип саный. Бу совет заманында иҗат итүчеләр, соцреализм чорын гәүдәләндергән музей булса, отышлы булачак дип саный ул.

 

​​“Соцреализм вакыты күпләрдә зур кызыксыну уята.  Минем дә бабам шул вакытта иҗат иткән кеше, аның замандашлары игътибарга лаек. Бабамның шәхси кабинеты мине совет заманындагы татар язучыларының тормышын, яшәешен күрсәтергә кирәк дигән фикергә этәрде.

 

Экспозицияләрнең темалары төрле: 1920-30нчы елларда татар әдәбияты үсеше, матбугат торышы. Ул вакытта Муса Җәлил түгәрәге эшли, ТАССРда Язучылар берлеге барлыкка килә, шуларның тарихын чагылдырган материаллар байтак. Бу вакытта репрессияләр дә була. Мөһәҗир язучыларыбыз күп. Алар белән таныштырырга кирәк.

 

Икенче зур тема – сугыш еллары. Фронтта чыккан татар гәзитләре. Бу музейда татар язучыларының иҗат лабораториясен булдырып, кешеләргә күрсәтергә мөмкин. Язучыларның эш кабинетлары нинди булган, кызык бит! Бездә төрле кешеләрнең шәхси әйберләре бар: язучыларның эш өстәле, лампа, каләмнәре, мөһерләре... Төп нөсхәләрдән торган соцреализм вакытында яшәп иҗат иткән татар язучысының эш урынын күрсәтсәк, караучыларда кызыксыну уятырга мөмкин.

 

Бу музейда 1970-80нче еллар язучылары, аларның иҗатлары – аерым тема.

 

Кешеләрне кызыктырган тагын бер “формаль” булмаган тема – язучыларның шәхси тормышына кагылышлы экспозиция булачак. Алар гашыйк булган, гаилә корган яраткан кешеләре була, балалары... Киң җәмәгатьчелеккә билгеле булмаган, язучыларның тормышларын чагылдырган хатлар бар. Кәрим Тинчурин, Һади Такташ, Фатыйх Кәрим, Таҗи Гыйззәт, Кави Нәҗми, Гариф Ахунов, Габдрахман Әпсәләмовларның шәхси әйберләре Милли музейда саклана, ләкин күбесе гаилә архивларында кала бирә.

 

Совет заманы язучыларының  иҗтимагый эшчәнлеге, депутатлык, язучылар һәм аларның иҗат каһарманнары дигән аерым экспозицияләр дә каралган концепциядә.  Музейда бу почмак – фәлән  язучыныкы, бусы - тегесенеке дигән әйбер булмый. Язучыларыбыз аркылы ул чорның тулы картинасын чагылдарасыбыз килә ”, дип сөйләде үз күзаллавын Альбина Әпсәләмова.

 

Татар әдәбияты музеен оештыручылар биредә медиаүзәк булыр дип көтә, язучыларга бәйле аудио, видео архивны тыңлап, карап булачак диләр. Музей әдәби  салон буларак та эшләячәк. Яңа концепция тәкъдим итүчеләр музейда тәрҗемә үзәге булырга тиеш дип саный.

 

“Үзбәкстан белән Казакъстан - Татарстанга үрнәк”

 

Гөлчәчәк ханым совет заманы белән бөтен дөньяда кызыксыналар диде. Мисал итеп Казандагы социалистик көнкүреше музеен китереп, монда кеше агымы зур дип билгеләде. “Бу музейга кеше кереп, татар әдәбиятының бер чоры белән танышсын, аһ итсен, китап сатып алсын, укысын. Яшьләрне жәлеп итәрлек булсын иде ул”, дип хыяллана Милли музей мөдире. Читтәге татарлар бу музей белән интернет аша таныша алачак дип әйтелде.

​​

​​Татар әдәбияты музее концепциясе турында фикер алышуда язучылар, галимнәр, артистлар катнашты. Разил Вәлиев, Роберт Миңнуллин, Ренат Харис, Фоат Галимуллин, Нурмөхәммәт Хисамов, Әлфәт Закирҗанов һәм башкалар бар иде. Китап укымаучы яңа буынны музейга тартып китерү турында хыялланучылар арасында бер генә дә яңа заман вәкиле юк иде. Ә беренче чиратта өлкән буын кешеләренең түгел, ә аларның фикерен тыңлыйсы иде.

 

Татарстан дәүләт шурасының мәдәният, мәгариф, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты җитәкчесе Разил Вәлиев түгәрәк өстәлдә бу сөйләшүдә Татарстан мәдәният министрлыгы вәкилләре булмауга аптырап чыгыш ясады. Концепция турында фикерләшүне даими алып барырга кирәк дип әйтте. Тәкъдим ителгән концепциягә уңай яки тискәре мөнәсәбәтен белдермәде. Моны дәүләт шурасы утырышында тикшерергә кирәк дигән фикер җиткерде.

 

Роберт Миңнуллин Үзбәкстан, Төркмәнстан, Казакъстан, Кыргызстан мисалларын китереп, татар әдәбияты тарихы музее нинди булырга тиешлеге хакында әйтте. “Навои музее бар, Абай музее бар, искиткеч зур бай музейлар! Татар әдәбияты музее зур сарайларда урнашырга тиешле”, диде һәм Альбинага башлангыч эшендә уңышлар теләде.

 

“Татар әдәбиятын бер чор аша күрсәтеп булмый”

 

Фикер алышуның икенче якка борып җибәрүче, каршы фикер белән чыгыш ясаучы тел галиме Фоат Галимуллин булды.

 

​​“Совет заманы – татар әдәбияты өчен бик кысан, тар чор. Бу вакытта бернинди дә үсеш турында сүз алып барып булмый. Торгынлык чоры бит ул, татар әдәбиятының хәле дисәгез, бер хәл... Пропаганда вакытында вазгыятьтән чыгып, иҗат ителгән. Мондый музей була икән, ул вакыттагы чынбарлыкны күрсәтергә кирәк. Аннары без татар әдәбияты дигәндә берьюлы Кол Гали, Мөхәммәдъяр, Габдулла Тукайны күрсәтә алмыйбыз икән, ашыгып мондый музей ясап, ялгышырбыз дип уйлыйм”, диде Фоат әфәнде.

 

Аның фикерен Ренат Харис та хуплады. “Татар әдәбияты музеен 67 квадрат метрга кертеп булмый. Ерак китәргә кирәкми, күршедә яшәгән чуашларны алыйк. Аларның әдәбият музеенда булганым бар, яратам ул музейны. Керәсең, борынгыдан башлап бүгенге көнгә кадәр барлык язучы, шагыйрьләре белән танышасың. Чыкканда чуаш халкының бөеклегенә инанасың. Ә монда ни булачак? Кунаклар киләчәк, аларны шушы музейга алып керәчәкбез, аларда татарлар шушы совет заманында гына иҗат итә башлаганнар дигән фикер туарга мөмкин”, диде Ренат әфәнде.

 

Казанда геноцид яки оккупация музеен ачу мөмкинме?

 

Шунысы кызык, оештыручылар хисләнеп "соцреализм чоры белән бөтен дөньяда барысы да кызыксына" дигәндә, чит илләрдәге музейлар фотоларын күрсәтелде. Мисал итеп, Мажарстанның Будапешт каласындагы Террор музее фотолары тәкъдим ителде, Вильнюстагы КГБ геноциды корбаннары, Таллинн белән Ригадагы Оккупация музейлары күрсәтелде. Бәйсезлек алган, Советлар берлеге афәтеннән котыла алган дәүләтләр соцреализм вакытын бары тик бер яктан – халыкка, милләткә килгән афәт итеп күрсәтә. Ә Казанда совет вакытлары белән җирсүдән интегүчеләр Социалистик көнкүреш музее белән мактана. Һәм, ни үкенеч, моның белән генә чикләнмәскә ошаган.

 

​​Дөрес, совет заманында да татарча иҗат итү була, миллионлаган тиражлар белән китаплар басыла. Ләкин совет чорының татар әдәбияты дип аерым бер музей оештыру дөресме? Совет заманында тоталитар режим шартларында язмышлары пыран-заран килгән репрессия корбаннарының гына гомум саны 30-40 миллионга кадәр җиткән дигән статистика бар. Бу вакытта татарларның гомерләре тегермәндәге кебек тарттырыла. Нахакка гаепләнеп атып үтерелгән, төрмәләрдә черетелгән татар язучылары, милли зыялылар, руханилары аша милләт фаҗигасен күрсәтә алабызмы бүген? Ихтыяр көчебез җитәме?

 

Дөрес, бүген кечкенә Шәриф Камал музее бар һәм аны ничек тә булса эшләтеп җибәрергә кирәк, ләкин нинди булырга тиеш ул дигән сорау ачык кала.

 

Милли музей хезмәткәрләре Шәриф Камал музей-фатирын төзекләндерү өчен берничә дистә миллион акча кирәк дип әйтә. Ләкин хакимият акча салып бирергә ашыкмый.

 

Кызык факт: бүген Казанда Лев Толстой, Максим Горький, Евгений Баратынский, Владимир Ленин музейлары төзекләндерелә. Аларга акча табылган. Ләкин татарга кагылышлы музейга акча юк. Татар шәхесенә кагылышлы музейга  финансларны табу сират күпере аша узуга тиң. Сорый белмиләрме? Әллә хөкүмәтнең татар мирасына карата мөнәсәбәте шундыймы? Ни дисәң дә, безнең йөзек кашы булырдай Тукай музеена капиталь ремонт ясалмады, ике дистәдән артык вакыт узды, ә экспозиция яңартылмый. Кәгазьдән ясалган Казанның XX гасыр башы күренешен авыл әби-бабайларына да карау кызыксыз.


Римма БИКМӨХӘММӘТОВА

№ | 19.11.2012

Ире үлеменнән соңхатыны шартлы рәвештәике елга хөкем ителгән #6954

$
0
0
20.11.2012 Җәмгыять
Теләче районының Шәдке авылында яшәүче Равил абый Шәмсетдинов редакция белән үзе элемтәгә керде: “Килен малаемны кыйнап үтерде. Шартлы рәвештә ике елга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Оныкны жәлләп, ахырына кадәр йөрмәдек инде. Ярар, киленне утыртудан безгә файда юк, дидек. Әмма ул бездән бер тапкыр да килеп гафу үтенмәде, хәзер кешеләр аша, онык та безнең малайныкы түгел, дип ишеттереп, янап ята. Шуңа йөрәк әрни”, – диде.

Эчте инде, яшерен-батырын түгел

 

Равил абый белән Нурия апа биш бала тәрбияләп үстергән. Мәрхүм булган Рифат – өченчесе.

 

– Гөлнара икенче хатыны иде аның, – дип сөйли Нурия апа. – Иң башта, 19 яшендә үк өйлән­дердек без аны. Беренче хатыны Арча ягыннан. Аннан ике баласы бар. Әмма торып китә алмадылар. Аерылыштылар. Гөлнара бе­лән ун ел яшәделәр. Бер уллары бар. Эчте инде Рифат, яшерен-батырын түгел. Эшләмәгән чак­лары да булгалады. Тормыш булгач төрле чак була, ачу да килә. Исерек белән яшәве рәхәт булмагандыр. Ул яктан киленне яманлый алмыйм. Тик менә оныкны безнеке түгел, дип сүз ишеттерүләре бер дә рәхәт түгел, – ди ул, күз яшьләрен сөртеп.

 

– Харап итте малайны, – ди Равил абый. – Дөреслек юк ул дөньяда. Күп тапкыр суккан ул аңа. Улыбыз юк кына нәрсәләр өчен дә икешәр ел төрмәдә утырып чыкты, монда кеше үтергән өчен берни дә булмады. Улыбыз, эчсә дә, безнеке бит. Моргтан алып кайткач, мин аның йөзен беркемгә дә күрсәтмәдем. Аның карарлыгы юк иде. Хатыным чирле минем, йөрәгенә авырлык китерәсем килмәде, – ди каената кеше.

 

– Начар яшәдеме алар? Бу хәл ничек килеп чыккан соң? – дим.

 

– Улыбыз эчсә дә, даими шабашкада йөрде. Гаиләсен туендыру өчен гел акча эшләргә тырышты. Хатын гел акча сорый, дип зарлана иде. Әле үләсе көнендә дә күрештек без аның белән. Ул аек иде. Аның тәнендә бернинди дә бәрелгән, сугылган эзләр юк иде, – ди Равил абый.

 

Суд карарыннан

 

Көн төштән соңга авышкан була. Гөлнара төшке ашка дип өйгә кайта. Әмма бу вакытта ире Рифат залдагы диванга утырып, шешә авызыннан гына аракы эчеп утырган. Хатынның моңа нык ачуы килә, чөнки иренең беренче тапкыр гына эчеп кайтуы түгел. Ул эшкә барган юлдан җәмәгать судьясы янына кереп, аерылышуга гариза яза. Эштән кайтканда Рифат әле һаман да диванда ятып торган. Гөлнара өй эшләренә күмелә һәм суыткычта бер үрдәкнең юклыгын күреп ала. Иреннән: “Кая куйдың?” – дип сорый. Тегесе сүгенә-сүгенә үзенең гаепсез икәнлеген әйтә һәм диваннан торып, хатынга сукмакчы була. Гөлнара аны этеп җибәрә, ачудан иренең яңагына китереп суга.

 

Яңагына китереп сукканнан соң да ир тынычланырга теләми, сүгенүен дәвам итә. Һаман да үрдәк югалуда үз гаебен танымый. Бу вакытта хатынның түзәр чамасы калмый, ул тагын иренең авыз турысына ике тапкыр китереп суга һәм тегесенең авыз-борыныннан кан китә. Ярсыган ир хатынның корсагы турысына китереп тибә, Гөлнара исә ирнең аягыннан тотып алып, диваннан өстерәп төшерә һәм уң күзе ягына тагын бер тапкыр китереп суга. Ир торып басмакчы була, әмма ике тапкыр егылып, башы белән журнал өстәленең чатына килеп бәрелә. Шуннан соң тагын тора, стенка торган якка таба китә, анда да башы белән стенкага килеп бәрелә һәм тагын идәнгә егыла, шунда йоклап та китә. Хатын ирнең аякларына берничә тапкыр сугып, диванга менеп ятарга куша. Берникадәр вакыттан соң ир уянып, тышка чыгарга кирәклеген әйтә. Әмма ишеккә якынлашканда тагын егылып, башы белән торбага килеп бәрелә. Ул янә тора һәм веранда ягына юнәлә. Анда берничә тапкыр шалтыраган тавыш ишетелеп ала, күрәсең, ул тагын егыла. Әмма бик каты тавыш ише­телгәннән соң, Гөлнара үзе дә чыга һәм иренең баскычта аунап ятканын күреп ала. Ирнең аяклары иң өске баскычта, ә башы ярымачылган ишек бусагасында була. Бу хәлләргә өйдәге ун яшьлек малай да йөгереп чыга. Әнисе белән бергә әти кешене алып кереп салмакчы булалар. Әмма көчләреннән килми. Бер­никадәр вакыт узгач, котельный ягындагы тәрәзәдән ул иренең веранда баскычыннан төшеп, тагын җиргә арка ягы белән төшеп, башын бәргәнен күреп ала. Ишегалдына чыгып, ирен өйгә ке­рергә өнди башлый. Әмма тегесе аякларын тыңлата алмый. Башы әйләнгәнгә зарланып, өйгә дүрт­аяклап керә. Кухня ягындагы идәнгә кереп ята. Төнгә таба хатын аның хәле тагын да начарланганны күрә һәм “Ашыгыч ярдәм” чакырта. Өйгә килгән фельдшер беренче ярдәм күр­сәтә һәм аннан соң ирнең үл­гәнлеген әйтә...

 

Суд карарында ул көнге вакыйгалар әнә шулай бәян ителә.

 

Суд барышында Гөлнара иренә сугуы турында яшерми. Судта катнашкан эксперт, әгәр дә баш миенә кан саву кебек җәрәхәт булмаса, хатынның ире битенә дүрт тапкыр сугуы гына аны үтерә алмаган булыр иде, сугу нәтиҗәсендә ирнең йөз-битендә барлыкка килгән эзләр аның сәламәтлегенә җиңелчә генә зарар китерә ала, дип чыгыш ясый. Суд-медицина эксперты чыгарган нәтиҗәдән күрен­гәнчә, ир баш миенә зарар килү нәтиҗәсендә үлгән. Үләсе алдыннан алкоголь кулланган һәм исереклекнең авыр дәрәҗәсен­дә булган.

 

Барлык вакыйгаларны да тикшергәннән соң, суд Гөлна­ра­ның кылганнары кеше тормышына куркыныч түгел, әмма сәла­мәтлегенә белә торып уртача дәрәҗәдә зарар китерү, дип бәя­ли. Хатын шартлы рәвештә ике елга ирегеннән мәхрүм ителә.

 

Асылынасы гына калды инде

 

Күрешү мөмкинлеге килеп чыкмагач, Гөлнара белән телефон аша элемтәгә керергә туры килде.

 

– Дөресен генә әйткәндә, туйдым мин бу хәлләрдән. Тынычлыкта яшисем килә, – ди Гөлнара. – Кылган гаебем өчен суд карары бар. Инде тагын ни кирәк? Минем шәхси тормышка хокукым юкмыни соң? Инде кайчанга ка­дәр дәвам итәр икән бу мәхшәр, асылынасы гына калды инде, – ди ул ярсып. – Мин тагын нишләргә тиеш икән инде? Гафу итәсе кеше әллә кайчан гафу иткән булыр иде. Мин бит ничә ай шалтыраттым аларга. Каената суд барышында улым турында: “Кем әйтте әле бу бала минем онык дип, Рифатныкы түгел ул”, – диде. Ураза аеның соңгы көннәре иде. Ун сум хәер бирәсе урынга, сабый балага кем шулай дип әйтә? Шуны ишетеп торган балага әллә рәхәт булдымы? Күпме йөрәк ярасы алды. Шуннан соң чыннан да шалтыраттым мин: “Рифатныкы булмаса, минеке ул малай!” – дидем. Ә алар әнә ничек әйләндереп каплыйлар. Бер-берсенә бер су тамчысы кебек охшагач, ничек Рифатныкы булмасын инде?!

 

Имеш, мин адвокат яллаган, имеш, мин экспертларны сатып алган. Әллә мин миллионермы шулхәтле? Әйе, адвокат ялладым. Әллә минем хакым юк идеме? Ярты ел буе өлешләп-өлешләп тү­ләдем акчасын. Әле алар бит миңа шалтыратмыйлар. Сеңлемә шалтыратып, әйтәсе сүзләрен аның аша ирештереп торалар. Ник соң ул эчеп йөргәндә, эшләмичә өйдә ятканда борчылмаганнар алар? Миңа өйләнгәч Рифат ике тапкыр төрмәдә утырып чыкты. Ул чакта да мин аны ташламадым. Бурычларга бата-бата төрмәдән коткару җаен эзләдем. Алар исә төрмәгә килеп улларының хәлен дә белмәде. Хатын-кыз шундый юләр инде ул. Дөрес, туйган чакларда: “Бар чыгып кит!” – дип әйтә идем. Әмма Рифат китмәде. Кайчакларда, ичмасам, әти-әнисе йортында яшә­сәк, үзем чыгып киткән булыр идем, дип тә уйладым. Үз әти-әнием бер-бер артлы үлде минем, шуннан без әниләр йортына күчендек һәм шунда яши башладык.

 

Өебезгә килеп-килеп кыйнап китәләр иде Рифатны. Тәртип бозып йөрсә дә, мин аны ир итеп яшәдем. Хәзер исә бөтенесен пычраталар. Сүзләре дә, җавап­лылыкка тартылу да шуның гына кадәр. Миңа инде хәзер 45 яшь. Тик менә бала жәл. Балага кыен булуы бар. Аңа болай да авыр бүген. Әтисен сагына. Рифатның каберенә еш йөрибез, чәчәкләр куябыз. Инде мине тынычлыкта калдырсыннар өчен нәрсә эш­ләргә икән миңа?..


Чулпан ХӘЙРУЛЛИНА

№226-227 | 16.11.2012

Түбән Камада “Бер ай эчендәмиллион” исемендәге акция тәмамланды #6955

$
0
0
20.11.2012 Дин
Түбән Камада мәчет төзелеше буенча оештырылган “Бер ай эчендә миллион” акциясе тәмамланды. Үткәрелгән акция ярдәмендә барлыгы 950 мең сум акча җыелды. Акцияне оештыручылар “акча җыю төп максат түгел иде, кешеләргә игелекле гамәл кылырга мөмкинлек тудыру һәм Гагарин урамындагы мәчет төзелешен активлаштырып җибәрү иде теләгебез”, диләр.

Әлеге максатларга тулысынча ирешелгән.

Хәзерге вакытта манараны күтәрү буенча актив эш алып барыла: кирпеч корылмалары һәр көн диярлек үсә, айны әзерләү буенча төрле оешмалар белән сөйләшүләр бара, рәссамнар мәчет интерьерын әзерләүгә тотындылар.

Сүз дә юк, мәчет төзелешенә акция дәвамында җыелган акчалар гына җитеп бетми, шуңа да Аллаһы йортын сафка бастыруга башкалар да кушыла ала. 


---

№--- | 19.11.2012

Юл буенда һәйкәлләр #6956

$
0
0
20.11.2012 Җәмгыять
Тормышның кызулыгы артканнан арта бара, барыбыз да каядыр ашыга, ашыкмасаң, өлгереп булмый, чабабыз. Һәрбер өйдә машина, күбесендә бер генә дә түгел. Руль артында тәҗрибәле йөртүчеләр дә, сатып алган таныклык белән йөрүчеләр дә күбәйде. Белә торып тәртип бозучылар да байтак. Менә шундыйлар аркасында юл фаҗигаләре күбрәк була да - үзләре имгәнә яисә һәлак була, бүтәннәрне дә харап итә.

Яшүсмерләр катнашы белән килеп чыккан фаҗигаләр саны да зур. Моннан ике ай чамасы гына элек Түбән Новгород өлкәсенең Сергач районында урнашкан Камка авылында булган хәл бөтен авыл халкын тетрәндерде. Өч егет кичен караңгыда шлемнарсыз, утлары янмаган мотоциклда күрше авылга китәләр һәм, юл кагыйдәләрен бозып, каршы килүче тракторга бәреләләр. Берсе җиңелчә җәрәхәтләнә, 23 яшьлек Дамир шунда ук һәлак була, ә 14 яшен генә тутырган Динар әле дә кастаханәдә комада... Менә бит нәрсәгә китерә яшьләрнең “батырлыгы”. Ник 14 яшьлек малай өйдә дәрес хәзерләп утырмаган, көзге караңгы кичтә башына бәла эзләп чыгып киткән? Әти-әниләр кая караган?

Әйе, бездә башка очраклар күбрәк шул. “Минем улым яшьтән үк машина йөртә белә”, - дип авыл эчендә генә булса да улына ачкычлар тоттыручылар юк түгел. Авылларга еш йөргәнлектән, үзебез шаһит ул күренешләргә. Бер мәктәпнең (авылын язмыйм) койма буе тулы машина. Эшебезне төгәлләп аннан чыгу дәресләр тәмамлану вакытына туры килде. Машиналар “хуҗалары” өлкән класс укучылары икән, һәрберсе берәр машина дусларын төяп китте. Ярый әле сак кына өйгә юл тотсалар иде, юк бит, җилдертеп, ары-бире йөреп торалар, юл кырыеннан баручы кызлар якка китеп, сибелеп бетәлми. “Лихач”лар тынмыйча, безнең тәҗрибәле шоферыбыз кузгалмады!

Бу үсмерләрнең әти-әниләре кая карый, ник аларга ачкыч бирә? Кичә генә унсигезен тутырган улларына, кредитка алып булса да, машина бүләк итү модага керде. Аннары инде билгеле мәкальдәгечә: “Үзем тапкан мал түгел, атай тапкан жәл түгел”, дип акны-караны белмичә җилдертәләр генә. Һәм еш кына әти-әни бүләгеннән тимер ватыклары өеме генә кала.

Ике туган апамның ике егет улы шәһәрдә яшиләр. Әтиләре зур җитәкче, барлык мөмкинлекләре булса да, югары уку йортларын тәмамлап, берәр ел эшләгәч кенә машиналар алдылар, анда да үз артларына кредитлар эшләтеп. “Без сезне ашатабыз, киендерәбез, ә кредитны үзегез түләгез”, - диде әтиләре. Әлбәттә, егетләр машиналарын саклыйлар, сак кына йөриләр. Менә шундыйлардан үрнәк аласы иде.

Юл фаҗигаләренең тагы бер сәбәбе – исерек хәлдә руль артына утыру. Бу кеше инде икеләтә җинаятьче. Андыйлар аркасында фаҗигаләр күбәя генә. Кагыйдә буларак, үзе исән кала - “исерекне шайтан да алмый”, дип бик дөрес әйтә икән картлар.

Авариягә китерүче сәбәпләр шулхәтле күп, барысын да тезеп бетергесез һәм аларның бик күбендә кеше факторы беренче урында. ООН тарафыннан 2005 елда юл һәлакәтләрендә һәлак булганнарны искә алу көне билгеләнгән хәтта – ул ноябрьнең өченче якшәмбесе, быел унсигезенә туры килә.

Хәзер заман шундый – олысы-кечесе һәр көн юлда. Күбесе авылларда мәктәпләр ябылды, балалар көненә ике тапкыр автобус белән йөрергә мәҗбүр. Эшкә машина белән йөрибез. Йомыш чыкса район үзәгенә дә кем дә җәяү йөрми. Бер Ходайга гына ышанмыйк, иң беренче үзебез сак булыйк, “Сакланганны Алла саклар” дигәнне онытмыйк. Юл буенда һәйкәлләр – һәрберебезгә бик җитди кисәтү. 


Н.ЖИҺАНШИНА әзерләде

№46 | 16.11.2012

Казанда хәләл "МакДоналдс"ачылырмы? #6957

$
0
0
21.11.2012 Аш-су
20 ноябрьдә "МакДоналдс" тукландыру челтәре Русиядә хәйрия чарасы үткәрде. Бу көнне кыздырылган бәрәңге сатудан кергән керем мохтаҗ балаларга ярдәмгә биреләчәк. Ул арада Казан мәкхәмәсе Равил Фәйзуллин исемле Казан егетенең "МакДоналдс"ка шикаятен тикшерә. Равил "МакДоналдс" рестораннарында тәкъдим ителгән ризыкның нәрсәдән пешерелүен игълан итүне таләп итә.

13 ноябрьдә Казанның Совет районы мәхкәмәсендә казанлы Равил Фәйзуллин шикаяте каралды. Ул “МакДоналдс” рестораннарыннан зарланып шикаять язган булган. Равил дөньякүләм танылган фаст-фуд челтәрендә тәкъдим ителгән ризыкның нәрсәләрдән пешерелүен игълан итүне таләп итә. Шикаятьче утырышка килмәү сәбәпле утырыш 6 декабрьгә күчерелгән.

Шикаять октябрь аенда Казанның Совет районы мәхкәмәсенә тапшырылган. Бу эштә Фәйзуллинга “Социум” иҗтимагый оешмасы ярдәм итә. Алар таләп иткән исемлектә 27 ризык бар.

Хәлләр болай башлана: Изге Рамазанда Фәйзуллин Казанның Дәрвишләр бистәсендә урнашкан “МакДоналдс” ресторанына кереп һамбургер ашарга тели. Ул ризыкны сатып алганнан соң бу ашамлыкның шәригать кануннарына туры килүе турында сорап ресторан эшчеләренә мөрәҗәгать иткән. Әмма алар бу сорауга җавап бирмәгәннәр. Фәйзуллин шулай ук “МакДоналдс” челтәренең Мәскәүдәге төп офисына да хат язган, ләкин алар да битарафлык күрсәткән.

“Социум” оешмасы җитәкчесе Тимур Әсхәдуллин белдерүенчә, эш хәләлллектә генә түгел. “Монда сүз хәләллектә генә түгел. Шикаятьчене ашамлыкларның составы кызыксындыра. Аерым алганда, ризык әзерләгәндә махсус кушылмаларны куллану мәсьәләсе борчый”, ди Әсхәдуллин.

“Социум” быелның май аенда оешкан. Тимур Әсхәдуллин сүзләренчә, “Социум” эшчәнлеге керемгә корылмаган, фикердәшләр саны да күп түгел. Оешманың нигезен юридик факультет тәмамлаучылар тәшкил итә. Алар моны фәкать иҗтимагый активлык өчен башкара һәм “МакДоналдс” эшен алар үзләре кызыксынып алган.

“Альфа” юридик ширкәте партнеры Сирин Зарипов, Фәйзуллин ашамлыкның нәрсәләрдән пешерелүен сорауны таләп итә ала, әмма “МакДоналдсны" хәләлләштерү бәхәсендә җиңеп чыга алмаячак, дип саный.

“Махсус канунга нигезләнеп эш иткәндә ризык белән эш итүче һәрбер ресторан яисә кафе продукциянең эчтәлеген күрсәтергә тиеш. Шул исәптән, ризыкны җитештергәндә кулланылган махсус компонентлар, тәмләткечләр, буяулар һәм төрле кушылмаларны да. Бу канун кечкенә кафеларга да, затлы рестораннарга да кагыла. Бу мәсьәләдә Фәйзуллин җиңеп чыга ала.

Хәләл мәсьәләсенә килгәндә, Фәйзуллин “МакДоналдс” җитәкчелегенә йогынты ясый алмаячак дип саныйм. Бүгенге көндә моны таләп итү реаль эш түгел, чөнки кулланучыны билгеле бер кафега барырга мәҗбүр итеп булмый.

Бүген Казанда хәләл-индустрия шактый алда. Мәсәлән, “Ашан”, “Пестречинка”, “Сарман пилмәннәре" кебек танылган брендлар хәләл ризык белән эш итә. Беренчедән, хәләл ризыкның хакы кыйммәтрәк. Икенчедән, аларга ихтыяҗ бар. Бәлки “МакДоналдс” үзе теләп хәләл ит тәкъдим итү турында уйлана башлар дигән өмет бар”, диде Азатлык радиосына Сирин Зарипов.

“МакДоналдс” мәнфәгатьләрен кайгырткан адвокат Олег Улымов сүзләренчә, мәкхәмә утырышына шикаятьче үзе килгән очракта гына “МакДоналдс” ризыкларының ниләрдән әзерләнүен игълан итәргә әзер.

Моңарчы да “МакДоналдс” кебек фаст-фуд рестораннарының хәләллеге белән Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та кызыксынган иде. 28 майда “МакДоналдс” ресторанының Русиядәге президенты Хәмзәт Хасбулатов белән очрашуда Рөстәм Миңнеханов бу турыда сораган иде. Ул вакытта Хасбулатов итнең ислам һәм иудаизм кануннарына туры китереп чалына дип әйтеп китте. Ләкин махсус дога укылмаганын да билгеләп үтте.

Хәләл “МакДоналдс” челтәре барлык мөселман илләрендә дә эшләп килә. Билгеле, бу илләрнең рестораннарында дуңгыз итеннән әзерләнгән ризыкны күреп булмый. Шуңа да карамастан, “МакДоналдс” анда уңышлы гына эшли һәм кулланучылар булмауга зарланмый. 


Ленар МӨХӘММӘДИЕВ

№ | 20.11.2012

Дөнья бетүкемгәкирәк? #6958

$
0
0
21.11.2012 Җәмгыять
Соңгы арада 21 декабрьдә дөнья бетә икән, дигән хәбәрләр йөри башлады. Майя календаре шушы көндә тукталып кала, имеш. Ахырзаман җитү турында имеш-мимешләр һаман саен чыгып тора торуын, ләкин монысы хакында аеруча күп гәп куерталар.

Индеецларның майя кабиләсе календарена ышанып, кешеләр интернет аша төркемнәргә тупланып, дөнья беткәндә нәрсә эшлиячәкләре турында фикер алышалар. Кайберәүләр үзенчә әзерлек чаралары да күрә, әйбер җыя, качып торырга куыш әзерли. Дөнья бетә, дип уйлый-уйлый хастаханәгә эләгүчеләр дә бар икән. Ахырзаман җитү турындагы имеш-мимешләрне чыгару кемгә кирәк соң?

 

Гөлфинә Сафиуллина, пенсионер (Чаллы):

 

– Дөнья бетәсен туганым сөйләде. Ул интернеттан укып белгән. Күңелгә курку керде. Өч көн ут, газ булмый дигәч, күп итеп шырпы, шәмнәр алып куйдык. 15 декабрьдән авылга кайтып китәрмен дип торам. Анда ничек тә яшәп булыр дип уйлыйм. Ашауны да күп итеп алып куйдым. Ишетә торып ничек әзер­ләнмисең инде, яшисе килә бит.

 

Илшат Вилданов, Кукмара юл төзү идарәсе җитәкчесе:

 

– Мин бу хакта уйлап та карамыйм. Нинди дөнья бетү ди ул! Яшисе дә яшисе әле безгә! Алда күпме эшләнмәгән эшләр тора. Элек тә шундый сүзләр йөри иде. Гаиләбез белән моңа ышанмыйбыз. Ул көн­нәрдә чираттагы ялга ки­тәргә җыенып торам әле.

 

Алла МУРАВЬЕВА, Республика клиник-психологик хастаха­нәсенең бүлек мөдире:

 

– Хәзер әйтәсе килгән сүзеңне әйтү мөмкинлеге туды. Элек бит болай эшләп булмый иде. Шуңа күрә ке­шеләр алдын-артын уйлап тормыйча, нәрсә тели, шуны язып, интернет аша тарата башлады. Кешеләр нигәдер гел начарга гына әзерләнә. Дөнья бетә ди­гәнгә бик теләп ышана, баш­касын башына да кертми. Интернеттагылар мондый хәбәр бе­лән үзләренә рейтинг җыя. Кемнеңдер психикасы бу хәбәрне кү­тәрә ала, кемнекедер – юк. Психик авырулы кеше­ләрнең көз айларында болай да хәле кискенләшә. Шуңа күрә ке­шеләр бары тик уңай эмо­цияләр генә алып яшәргә, матурлыкны күрергә, килә­чәккә планнар корырга тиеш. Күңелне кү­тәрә торган итеп кие­нергә, ачык төсләр­гә игътибар итәргә, составында кәефне күтәрә торган витаминнар булган ризыклар – банан, шоколад, сыр, ә җи­ләк-җимешнең ачык төс­ле­л­әрен кулланырга киңәш итәм.

 

Маһинур ГОБӘЙДУЛЛИНА, Мамадыш районы Түбән Яке авылы абыстае:

 

– Кайчан дөнья бетәсен АллаҺы Тәгаләдән башка бер­кем дә белә алмый. Мө­хәммәд пәйгамбәрдән сорагач та, әйтмәгән. Әле бит җиргә Гайсә пәйгамбәрнең төшәсе бар. Җәнҗал кубу да булачак. Бәлки, без ахырзаманга таба якынлашабыздыр, әмма аның тө­гәл вакытын беркем дә әйтә алмаячак. Көн саен ниндидер афәт булып тора бит. Кешеләр диңгезгә ялга китеп тә үлеп кала. Бу Аллаһы Тәгаләнең әмере. Мондый буш сүзне эше булмаган ке­шеләр таратып ята. Биш вакыт намазын укып, Аллаһ кушканнарны үтәп яшә­сә­ләр, мондый сүз таратырга вакытлары калмас иде. Бу дини белемебез юклыктан килә. Һәр туган көнгә рәх­мәт әйтеп яшәргә кирәк.




№226-227 | 16.11.2012

Ул “яңгырны туктата” #6959

$
0
0
21.11.2012 Шоу-бизнес
Ул “яңгырны туктата” һәм “тормыш китабын” укый белә. Ул Сез чакыру белән яныгызга килергә әзер... Чөнки ул иң халыкчан җырчы Ринат Рахматуллин! Ул зур сәхнәгә гомеренең дүртенче дистәсен ваклаганда гына килеп керде. Ләкин үзенең гадилеге, уңышлы җырлары белән бик тиз тамашачыны яраттырды. Быел ул безгә 27 ноябрьдә Филормониядә өр-яңа концерт программасын тәкъдим итә.

Белешмәләр өчен тел.: 2-77- 18-22, 2 97 43 77

 

Билетларны “Билетти” кассаларыннан (kzn.kassir.ru/kzn/txt/3GtTfMcRII.html), “Евросеть” челтәрләреннән, “Уникс” кассасында, “Франт” (Азино), “Тамаша.ру”, "Концерт.ру", “Кольцо” җир асты юлында һәм таратучылардан алып була.

 

 




№ |
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>