Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live

Бездәкунакта - БашкортстанныңЭстәрлебаш районы әдәби берләшмәсе #6960

$
0
0
21.11.2012 Мәдәният
Мин, Ибраһимова Фәнирә Габделхәй кызы, 1956 елда Тәтер-Арслан авылында туганмын. Урта мәктәпне тәмамлагач, БДУның филология факультетында белем алдым. Юнәлтмә белән Благовар районына килеп, озак еллар шунда укытучы булып эшләдем.

Европада татар җыры

 

Мәңгелек җәй илен сискәндереп,

Гүзәл бер сер булып дөньяга,

Татар гына җырлар, татар гына сөйләр,

Татар гына көйләр моң ага.

 

Тальян сыздыруын чит аһәңнең

Алыштыра алмас йөз, меңе.

Исең китәр: бер уч кассетага

Сыеп беткән татар күңеле.

 

Сайлап кына көйгә сүз тезелгән,

Һәр тибешен тоеп йөрәкнең.

Шулай язган: күңелләрне айкар

Җыры-моңы булган милләт мин.

 

Татар җырлый үзәкләрне өзеп,

Татар җырлый җанны эретеп,

Татар җырлый биетерлек итеп

Кыйтгаларның барын бер итеп.

 

Гибралтардан «Сарман буйкайлары»н

Ялгыз ай да тыңлый үрелеп.

Без китәрбез. Татар җырын сагынып

Кипарислар елар түгелеп.

 

Борынгы кунак

 

Ышанмаган, әйдә, ышанмасын,

Ышанганнар, тыңлап карагыз.

Безгә кунак булып килгән, имеш,

Борынгы бер ерак бабабыз.

 

Әйткән, имеш, сезне күрер өчен

Сайладым, дип, юлның авырын.

Бик күрәсем килде сезнең чорның

Техник могҗизалар авылын.

 

Үзе болай буйчан, бик таза ди,

Затлы тиреләргә төренгән.

Безнең халык аның тирәсендә

Үтә фәкыйрь булып күренгән.

 

Могҗизалар эзләп күп йөрсә дә,

Очратмаган һаман кирәген.

Аптыраудан кинәт катып калган,

Күреп гади бакча көрәген.

 

— Бу бит минем көрәк. Ул соң әллә

Сезнең музейларда торамы?

Киләчәге аңа җавап биргән:

Бу, дип, безнең төп эш коралы.

 

Балта күреп, бабай гаҗәпләнгән,

Тырма күреп авыр сулаган.

Чалгы, китмән күргәч, башын кашып,

Озак кына нидер уйлаган.

 

Сизми калган хәтта тораташтай

Юл өстендә кинәт туктавын,

Күреп алгач авыл хатынының

Дүртаяклап басу утавын.

 

Әйткән, имеш, авыр ыңгырашып:

— Ник гасырлар үттем алданып?

Шушымени сезнең космик үсеш?

Шушымени сезнең «алдалык»?

 

Сезнең чорда күргән «техника»ны

Үзем ясап эшкә җиктем мин.

Үз коралым түгел, сезнең эшне

Күрер өчен сәфәр чыктым мин...

 

Юатканнар. Бераз тынычланган

Кешелекнең ерак бабае.

Шунда салмак кына тамак кырып

Сүз алган ди авыл агае:

 

- И борынгы бабай, матди яктан

Нульгә тигез икән арабыз.

Яшәү өчен син дә көрәшкәнсең,

Җан асрыйк дип без дә чабабыз.

 

Минем сиңа бик шәп тәкъдимем бар:

Килгәч, үтеп күпме дәверне,

Әллә, тәвәккәлләп, үзең генә

Шефка аласыңмы авылны?

 

Кайда безнең депутат?

 

«Кандидатны каршылагыз!» —

 Тыпырдата хуҗабыз.

Каршылыйбыз, ничек инде

Хуҗабыздан узабыз?

 

«Тавыш бирсәгез, отарсыз,

Калмассыз ялгыз, ятим!» —

Кандидатка мактау җырлый

Ярдәмче Локман хәким.

 

Кандидат гади зат түгел,

Хәернас улы икән.

Хәернас улы Ходаның

Почти уң кулы икән.

 

Аны сайласак, дөньябыз

Оҗмахка әйләнәчәк,

Авыл хуҗалыгы, үсеп,

Космоска бәйләнәчәк.

 

Сайлау көне үзе рәхәт,

Җитәкчеләргә рәхмәт.

Кемне сайларгасын төртеп

Күрсәтә рәис Әхмәт.

Сайлыйбыз, чөнки һәркемнең

Оҗмах күрәсе килә,

Тәмле оҗмах җимешләре

Ашап үләсе килә.

 

Халык наказлары белән

Алдар капчыгын төяп,

Мәскәүгә китте депутат...

Калганын язмыйм... Оят...

 

Өч ел үтте. Буш кырларны

Кызганып җилләр тарый.

Авыл тиеннәрен саный,

Мәскәүгә карый-карый.

 

«Кайда син, ник югалдың?» — дип

Кычкырсак та җиде кат,

Тавыш бирми. Адашкандыр,

Ахры, безнең депутат.

 

Мәскәүләрдә фатир алган,

Кырымда - вилла диләр.

Фатиры да, вилласы да

Бик хәтәр, җилле диләр.

 

Тагын сайлау. Мескен авыл

Сәясәт колы икән.

Бүген кандидат килә ди,

Бусы кем улы икән?

 

Татар теленә

 

Сиңа мәдхияләр җырламадым,

Зурламадым сине табында.

Мин беркайчан кулга сүзлек тотып

Өйрәнмәдем сине танырга.

 

Табигатем мине туганда ук

Синең кызың итеп яраткан.

Өлешемә тигән көмешем син,

Анам белән тигез яратам.

 

Ә анага булган мәхәббәт ул

Һәрбер күзәнәктә, тамырда.

Яшәешең шуннан тора икән,

Ник дөньяга сөрән салырга?

 

Кайсы телдә яшәү җайлырак дип

Мин бервакыт план кормадым.

Беркайчан да «Фая» булмадым мин.

Беркайчан да «мама» булмадым.

 

Бу дөньяда тәүге сулышымнан

Язмышым һәм моңым син минем.

Балигъ булгач, гомерлеккә сайлап

Алган хезмәтем дә син минем.

 

Башка телләрне, юк, түбәнсетмим,

Безнең якта андый гадәт юк.

Бар телне дә бик өйрәнер идем,

Тик өйрәнеп булмый — сәләт юк.

 

Мин беркайчан зур сүзлекләр тотып,

Өйрәнмәдем сине танырга.

Мин туганда татар булып тудым,

Татар каны минем тамырда.


Фәнирә ИБРАҺИМОВА

№11 |

Мулла авылы үз көенәяши... #6961

$
0
0
21.11.2012 Авыл
(Туган якка кайткач күргәннәрем hәм бу хакта уй-фикерләрем)

Балачагым үткән назлы

бишек,

Моңлы да ул, иркә, ягымлы.

Еллар үткән саен

горурланып,

Искә алам туган ягымны...

Кошлар да бит үз оясын

эзләп,

Кире кайта очып, сагынып.

Туган авылым, мин дә сиңа

кайтам,

Хисләремнән ташып,

ашкынып.

Минем кече Ватаным -туган авылым бик матур Мулла исемен йөртә. Бу җирләргә беренче күчеп килүчеләр арасында бик укымышлы Әлимбәк исемле мулла булган, диләр. Шуңа күрә авылга да аның исеме бирелгән.

Муллага нигез салучылар өскә авып үскән урманнан агач кисеп, үзләренә йортлар корганнар. Бүген дә авыл төрле яктан яшел урманнар, киң болыннар белән уратып алынган, аның табигате матурлыгына hич чама юк.

Ахыргы халык санын исәпкә алу буенча Муллада бүген 315 кеше яши. Шуларның 148се - олы яшьтәге кешеләр. Яшьләр аз булса да, алар бар. Менә мәктәбебез быел тагын ишекләрен ачты, авылда ике нәни бала туды. Димәк, Мулла авылы үз көе белән яши бирә...

Ике гасырга сузылган гомере эчендә Мулла халкы күп кыенлыклар күргән. 1909 елда 206 йортлы авылда янгын чыгып, бөтен каралты-куралар янып бетә. Аларны торгызып та өлгермиләр, беренче бөтендөнья сугышы башлана, һәм авылның бар булган ир-атлары сугышка китә. Күбесе шунда ятып кала. 1917 елгы Февраль hәм Октябрь революцияләре дә күп кешенең башына җитә. Җитмәсә, бу тетрәнүләрдән айнып бетмәгән халык өстенә 1921 елгы ачлык ябырыла.

1931 елда биредә колхоз оештырыла. Аның беренче рәисе итеп Нетфулла ага Каhировны сайлап куялар. Тик күмәк хуҗалык эшләрен җайга салып җибәрергә дә өлгермиләр, Бөек Ватан сугышы башлана. Бу юлы да авылның ике йөздән артык ир-егетләре сугышка китеп бара. Шуларның 89сы гына кире кайта, калганнары сугыш кырларында ятып кала.

Ә 1944 елда авыл халкы септик ангинадан кырыла. Бер ай эчендә 150ләп кеше вафат була. Фронттан отпускка кайткан Шәрифулла Фәткулловны өендә Баян атлы эте генә каршы ала: әтисе, әнисе, ике энесе, өч сеңелесе - барысы да гүр ияләре. Мондый мисалларны күп китерергә була. Сугышның бөтен җәзаларын күреп, туган авылына кайткан яралы солдатларны да жәлләми ангина. Безнең авыл халкының тормышы, хәер, башкаларныкы кебек үк, 60нчы елларда гына җайга салына башлый. Авылга электр уты кертелә, су колонкалары куела, яңа мәктәп бинасы төзелә.

Мәктәбем язмышы

Мулла авылы, шундый авырлыклар кичерүенә карамастан, hәрвакыт алдынгылар сафында барган. Биредә 1885 елда ук халык көче белән беренче мәктәп салынган. Анда балалар гарәп әлифбасы нигезендә укырга, язарга өйрәнгәннәр. Хәтта зур Тупли авылындагы мәктәп тә соңрак, 1901 елда гына ачылган.

Ә Мулла авылының бүгенге кирпечтән салынган мәктәп бинасы 1966 елда сафка баса. Матур, койма белән уратып алынган мәктәпне кайчандыр утыртылган каеннар буйга узып киткәннәр инде. Шушы каеннарны утыртучыларның берсе - Шамил Ибраhимов авылга кайткан саен: «Кара әле, без картаябыз, ә 40 ел элек утырткан каеннар һаман яшәреп,  шаулашып утыралар», - дип соклана. Элек җәйге каникуллар вакытында балалар биредә яшелчә, җимеш үстерәләр иде. Хәзер дә мәктәп бакчасында эш җитәрлек, ләкин анда хәзер закон буенча 14 яшьлек балалар гына эшли ала, hәм аларга хезмәт хакы түләнә.

Безнең авыл мәктәбендә 1968 елга кадәр бөтен фәннәр дә татар телендә генә укытылган. 40 ел элек татар авылларында яшәүче балалар рус телен бөтенләй белмәгәннәр, шуңа күрә балаларга шәhәргә китеп, югары уку йортларына керүе бик авыр булган. Элек заманда бу актуаль проблема булса, бүген, киресенчә, туган телне өйрәнү ят нәрсәгә әйләнеп бара. Татар мәктәпләрендә татар теле дәресләрен төшереп калдыручылар да бар бит. Конституция буенча, hәр милләт вәкиле үз телендә укырга, динен, тарихын, гореф-гадәтләрен өйрәнергә хаклы. Ә чынында эш закон буенча бармый. Ата-аналар да балалары телне белмәгәнгә артык кайгырмыйлар кебек. Татар авылында балалар хәзер рус телендә сөйләшә, чөнки мәктәптә алар тик рус телен генә ишетеп үсәләр.

Россия мәгариф системасы мәктәпләргә акчаны бала санына карап бирә хәзер. Әле җитмәсә финанслау ел саен 25 процентка киметелә дә бара икән. Нәтиҗәдә авыллардагы аз санлы урта мәктәпләр тугызъеллык уку йорты, ә тора- бара башлангыч мәктәп итеп калдырылган иде. Хәзер инде аз комплектлы мәктәпләрне ябу, балаларны күршедәге зуррак авыл мәктәпләренә йөртеп укыту процессы бара. Бу турыда Мулла мәктәбе директоры Рамил Сәлимҗан улы ХУҖИН белән фикер алыштык:

- Өч ел инде мәктәбебезне ябарга телиләр. Ләкин, Ал-лаhыга шөкер, хәзергә аны тугызъеллык итеп саклап кала алдык. Без Елховка белем бирү үзәгенең филиалы булып саналабыз. Филиал дип аталуы бик мөhим түгел, мөһиме - авылда мәктәп булу.

Үткән елда беренче класс-ка килүчеләр бөтенләй юк иде. Быел, Аллага шөкер, ике бала булды. Хәзер биредә барлыгы 17 бала укый. Якты, иркен мәктәптә төрле фәннәр кабинетлары, китапханә, хәтта җылы бәдрәф тә бар. Күрше бинада ашханә эшләп тора, балаларны ашату өчен акчаны ата-аналардан җыялар, 350 сумы компенсация буларак аларга әйләнеп кайта.

Мәктәп, кечкенә булуына карамастан, заман шаукымында яши. Үткән елдан башлап биредә дә яңа стандартлар кертелә башлады, җитәрлек итеп дәреслекләр кайтарылды. Җиде укытучының алтысы беренче категорияле педагоглар, аларның хезмәт стажы зур, шуңа күрә укучыларга бирелә торган белем дәрәҗәсе дә югары.

Мәктәбебездә татар теле дәресләре, фән буларак, башлангыч сыйныфларда гына укытыла. Аларга атнасына ике сәгать бирелә, ә 5- 9 сыйныфларда татар теле hәм татар әдәбияты бары факультатив рәвешендә генә өйрәнелә.

Башлангыч мәктәпнең дүр-тенче сыйныф укучылары быелдан башлап яңа фән - «Диннәр культурасы hәм дөньяви әхлак нигезләре»н укый башлаганнар. Әйтүләренчә, биредә төрле милләт балалары укыса да, алар татар теле дәресләренә дә, ислам мәдәнияте нигезләренә дә бик теләп йөриләр икән.

Урта белем алырга те-ләүчеләр Елховка мәктәбендә укуларын дәвам итә алалар, ләкин андыйлар бик сирәк. Быел, мәсәлән, тугызынчы сыйныфны тәмамлаучыларның барысы да Самара техникумнарына кергәннәр. Ә Ирек Насыйров Самараның «Нур» мәдрәсәсендә укырга теләк белдергән. Шунысы уңайсыз: имтихан тапшыру өчен балалар Кызыл Яр яки Кошки район үзәгенә барырга тиешләр.

Балаларыбыз, төрле олимпиадаларда, фестивальләрдә, конкурсларда катнашып, призлы урыннар алып торалар. Алдынгылар арасында Пәрвәз Әкбаров, Ләйсән Әхмәтова, Аделина Әхмәтова, Әлинә Адрәхимованы атар идем. Мәктәпнең гел "бишле"гә генә укый торган укучылары да бар, бу Рузилә Минибаева hәм Аделина Әхмәтова. Балаларның осталыкларына күңел сөенә.

Җәйге каникулларда балаларны экскурсияләргә алып баралар. Мәсәлән, үткән елда эшкуар Румил Фәхретдинов балаларны һәм укытучыларны Санкт-Петербургка үз акчасына алып барган.

Көнкүреш

Мулла авылы күрше Әврәли белән күп еллар бер хуҗалык булып эш алып бара, ә 1988 елда инде таралып барган хуҗалыктан ул аерылып чыга һәм мөстәкыйль рәвештә яши башлый. Аның җитәкчесе итеп Рафаэль Салюков сайлана. Шул вакыттан Мулланың икенче сулышы ачылып киткәндәй була. Кыска гына вакыт эчендә авыл башына кадәр асфальт юл түшәлә, газ кертелә, яңа биналар үсеп чыга.

 1991 елда Рафаэль Габдрахман улы авылдашларын мәчет салырга күндерә, һәм ике елдан соң иске мәчет урынында манаралы яңа мәчет бинасы күтәрелә. Хәзер мәчетнең имамы булып Гомәр хәзрәт Әхмәтвәлиев эшли. Бабайлар hәм олы яшьтәге ирләр мәчеткә бик теләп намазга йөриләр. Рамазан hәм Корбан гаете көннәрендә биредә басарга да урын калмый, чөнки бәйрәмгә Муллада туып үскән кешеләр барысы да диярлек кайтырга тырышалар.

Менә авыл халкы аякка бас-ты, дигәндә генә хуҗалыкның хәле тагын мөшкелләнә. 1991 елда авыллар түгел, Советлар Союзы да таркалган иде бит. Биш ел эчендә Мулла авылында дүрт җитәкче алмашына - Наил Мәҗитов, Әнвәр Әхмәтов, Зөфәр Ибраhимов, Хәниф Әбдрәхимов. Алар ничек тә хәлне җиңеләйтергә, колхозны аякка бастырырга тырыштылар: кредитлар алып, яңа сортлы орлыклар чәчтеләр, терлек санын арттырдылар, үзебезнең механизаторлар, хисапчылар эшли белми дип, күрше авыллардан белгечләр дә китереп карадылар. Ләкин хәлне бернәрсә дә төзәтәтерлек түгел иде. Шулай итеп, алган кредитларны түли алмыйча, колхозыбыз банкротка чыкты...

Шул вакыйгалардан соң 20 елга якын вакыт үтеп киткән инде. Ничек яши соң бүген Мулла авылы? Шушы уйлар белән авылның икенче башына фермаларны карап кайтырга чыгып киттем.

Заманында җылы пар күтәрелеп, силос һәм сөт исен бөтен авылга аңкытып торган фермаларның хәзер урыны да күренми. Халык биналарны акрынлап сүтеп бетергән: рәтлерәк такталардан йортына койма койган, начарын утынга яккан. Ул елларда фермаларга кайчан да булса терлек кайтасына өмет сүнгән иде бит инде. Данлыклы Мулла авылында терлекчелекнең шундый хәлгә калуында кем гаепле?

Мин бу сорауны элеккеге сыер савучы Кадрия Шәрәфетдиновага бирдем.

- Хуҗалык муеннан бурычка батты, черек техника белән җәфа чикте, терлек ашатырга азык юк иде. Еллар буе тупланган колхоз байлыгы тиз арада туздырылды, җимерелде. Безгә хезмәт хакын терлек яки иген белән түлиләр иде...Халык колхоз таркалганга күптән күнде инде. Хәзер һәркем үз йортында мал-туар асрап көн күрә: сөт сата, кош-корт, умарта кортлары тота.

Әйе, гаҗәеп сабыр, хезмәт сөючән, булдыклы татар халкы яңача яшәргә өйрәнеп килә: «Җиребез булганда, ачтан үлмәбез, сәламәтлектән Ходай аермасын», - диләр алар. Колхоз таралганда hәр кешегә җир пайлары бирелгән булган. Булдыра алганнары хәзер үз җирләрен үзләре эшкәртә, булдыра алмаганнары «Биатон» оешмасына сатып җибәргән, ә башлыраклары Ильяс Фәхретдиновка арендага биргән. Ул бүгенге көндә 1500 гектар җирне эшкәртә, ел ахырында җирләре өчен пайчыларга үсемлек мае, иген белән түли. Шул ук вакытта күп кенә авылдашларын эш белән дә тәэмин итә әле ул.

 Фермер хуҗалыгы хәзер бер Госман Насыйровта гына калган. Ул күп иттереп терлек асрый, үз кырларын гына түгел, халыкныкын да арендага алып эшкәртә, малларына азык әзерли.

Элек авылга кайтып, сөт, май, каймак ашамыйча китеп барырга да мөмкин иде. Халык сыер асрауны керемсез дип, сөт бәяләре түбәнлеге белән аңлаталар иде. Хәзер Мулла авылында олы яшьтәге әби-бабайлар гына мал асрамый, ә яшьләр 3- 4 баш мөгезле эре терлек тота. Кичен авыл шау-шуга күмелеп, 200 баш сыер көтүен каршылый. Малларны көтүгә чыгару, каршы алу - татар авылының яшәү тәртибе бит ул. Күпләр ит hәм сөт сатып тормыш алып баралар. Бу турыда Фәнүзә апа Туктарова болай ди: «Без атна саен Самара базарына сөт ризыклары белән сату итәргә йөрибез. Бер килограмм эремчекне базарда 100-120 сумнан, 1,5 литр сөтне 30- 40, ярты литр каймакны - 100, 1 кг ак майны 300 сумнан сатабыз. Кемгәдер коры эремчек ошый, кемгәдер йомшак, кемдер әчкелтем, кемдер төчкелтем ярата... Каймакны да берәүләр кайнатып, сыек ясап килергә сорыйлар, икенчеләре куе каймак сорап интектерә. Шулай да,  яраклаштык: минем үз клиентларым бар, алар мине атна саен көтеп алалар. Шул акчага яшибез инде».

Яхшы кешеләр

Авылда картларга социаль хезмәт күрсәтү эше дә киң колач җәйгән. Зөлфия Рәфыйкова, Кадрия Шәрәфетдинова, На-илә Әхмәтова hәм Руфия Сәйфуллова әби-бабайларның көен көйләп кенә торалар. Аларның кайберләре әле йөреп, үзләрен-үзләре карый алса, икенчеләре ятып кына торалар. Андыйларга аш-су пешерергә дә, урын-җирен юарга да туры килә. Кызларның эшләре җиңел түгел, ләкин алар авырсынмыйлар, ихлас күңелдән, мәрхәмәт күрсәтеп эшлиләр.

Менә биш бала анасы Бахәрә әби авылда беръялгызы яши. Аны караучы Зөлфия Рәфыйкова: “Мин Бахәрә әби янына кайвакыт көненә өч мәртәбә дә керәм. Ашарына пешерәм, кибеткә барам, җыештырам. Эшем шул булса да, мин әбекәйләргә ярдәм итәргә гел шат, аларның рәхмәт сүзләреннән башка миңа ни дә кирәкми. Бахәрә әбинең догалары белән минем бөтен эшләрем дә уңа», - дип сөйли.

Ә Мәрьям әби Әбделманова ялгыз торса да, аның балалары, оныклары авылда яши. Ул, кирәксә, аларны кесә телефоны аша гына чакырып ала икән.

Мулла авылында, кечкенә генә булса да, фельдшер-акушерлык пункты бар. Анда Лилия Әбдерәхимова хезмәт итә. Ачык күңелле, йомшак сүзле Лилия апа hәр кешегә дә игътибарлы. Ул кич дими, төн дими, гаиләм бар дип тормый, авыручы булса, ярдәмгә ашыга. Ә Лилия апаның үз гаиләсе дә кечкенә түгел бит. Ире Марат абый белән алар биш бала тәрбияләп үстерәләр, иң кечеләре Вил әле ике яшендә генә. Лилия апага хөкүмәтбез Герой-ана исеме биргән.

Авылда үз балаларын гына түгел, ятим балаларны да кайгыртып яшәүче гаилә дә бар: Фәүзия апа белән Гомәр абый Әбдерәшитовлар. Үзләренең балалары оядан чыгып, үз тормышлары белән яши башлагач, алар тәрбиягә 3 ятимне алалар. Шуларның иң кечесе - беренче сыйныфта, өлкәннәре дә мәктәптә укыйлар әле. Алар бөтенесе бергә зур, матур гаилә булып яши.

Ә күбесенең балалары мәктәпне тәмамлап, авылдан китә. Яшьрәкләрнең, авылның киләчеге булмас дип, каядыр чыгарып җибәрү өчен бала табасылары килми. Ә бит балалар күп булса, мәктәпләр дә ябылмас, авыл да таркалмас иде кебек.

Проблемалар

1988-1996 елларда колхоз рәисе булып эшләгән, авыл хуҗалыгын алдынгы урыннарга чыгарган Рафаэль абый Салюковларга да сугылмый булдыра алмадым. Ул хәзер лаек-лы ялда булса да, авыл тормышында бик актив катнаша. Картларның хәленнән килми дип, мәчет тирәсен, зиратны чиста тотарга, килеп чыккан проблемаларны чишәргә тырыша. Җәмәгать эшлеклесенә авылның киләчәге, проблемалары турындагы сорауларымны бирдем:

- Мин авылыбызның килә-чәге бар дип уйлыйм, чөнки биредә яшәү өчен бөтен шартлар да тудырылган. Авыл уртасында манаралы матур мәчет басып тора. 2008 елда аңа капиталь ремонт ясалды. Намазга йөрүчеләребез дә байтак. Хуҗасы Мулла авылыныкы булмаса да, кибет эшләп тора. Анда инде күңелең нәрсә тели, шул бар. Ипине хәзер салып, үзеңә пешереп торырга кирәкми, мичтән яңа гына чыкканны иртән-иртүк китереп куялар.

Авыл башына кадәр асфальт юл салынган, газ, ут, су кергән. Су үткәргәндә иң яхшы торбалар куеп калдырган идек, алар күп елларга җитәрлек әле. Халык, бездә су проблемасы бар, ди. Бу дөреслеккә туры килеп бетми: түбән урамнарда яшәүчеләр көне-төне су агызып ятмасалар, ул бөтен йортларга да җитәр иде.

Һәр сишәмбедә клуб бинасында җыелыш үткәрелә. Халык кирәк язуны, төрле документ эшләрен, проблемаларны чишәргә шунда килә.

Беренче проблема - зират . Без аны зурайтып койма белән тотып алдык, артык биек булып үскән үләннәрне дару сибеп, бетердек, ә быел ул җирләрне сөреп калдырырга уйлыйбыз. Иске каберләр арасын зур-зур агачлар басып алган. Аларны кисәргә кирәк техникабыз да бар, тик менә буш куллар гына юк. Мин бу турыда «Бердәмлек» газетасында да язган идем, бәлки, мине кем булса да ишетер? Кыш җиткәнче тәртип булдырасы килә бит.

Икенчесе - авылның матур болыннарына, елгаларына чүп-чар ташлап калдыру. Безнең кешеләр табигатъне саклый белмиләр. Авылның эче чиста, матур булсын өчен, чүп-чарны елгаларга илтеп ташлыйлар. Авыл тирәсендә, урман эчләрендә буш шешәләр, кәгазъ аунап ята. Бу ни хәл инде? Авыл советы җыелган саен бу проблеманы күтәрәбез, 1000 сум штраф салудан башка чарабыз юк.

Авылыбыз шәһәрдән ерак булмаганлыктан, биредә дачалар да төзи башладылар инде. Табигать матур, һава саф дип, бөтенләйгә күчеп килүчеләр дә бар. Менә Хәлифә апа белән Тәлгать абый Усмановлар да шәһәрдәге фатирларын сатып, Муллада өй алганнар, картайган көннәрендә яңа тормыш башлыйлар.

Әйе шул, авылда туып үскән кешенең күңеле барыбер туган җиренә тартыла. Күпләребез пенсиягә чыккач, туган авылында тормыш көзен каршыларга җыенадыр. Тик менә авылга яшьләрнең дә кайтуын күрәсе килә. Эш күп бит анда. Эш күп...

 

 

Заманында җылы пар күтәрелеп, силос һәм сөт исен бөтен авылга аңкытып торган ферма урынында чүп өемнәре.

Мәктәп директоры Рамил ХУҖИН.

Мәрьям ӘБДЕЛМАНОВА кызлары Кадрия һәм Наилә, оныклары Ләйсән, Аделина һәм оныкчыгы Ренат белән. 


Гөлләр ХАЛИКОВА

№ |

Апасмы, әлләПарижмы? "Пусть говорят"та татар баласын бүлешәләр (ВИДЕО) #6962

$
0
0
21.11.2012 Ир белән хатын

 

 

 

 

 

 

 

 

 


---

№--- | 21.11.2012

Дөньядан аерылган себер татарлары тормышы - ФОТОларда #6963

$
0
0
22.11.2012 Милләт
Төмән өлкәсендә саз арасында даими утсыз, юлсыз яшәүче алты меңләп кешенең күбесе татарлар. Лайтамак, Күкрәнде, Ләчек, Ачир, Аусак, Биек, Кече Уват, Ягутум, Кыскыркүл яз башыннан кыш башына кадәр олы дөньядан аерыла. Тик кайберләренә генә атнасына бер тапкыр очкыч йөри. Даими электр уты булмаганга күп авылларда әлегә кадәр суыткыч, телевизор да юк. Алар өлкә хакимиятеннән ярдәм көтә.

 

 

 

 

 

1) Кыскыркүл авылының очкычтан күренеше 

2) Авылга очкыч килде. Аны каршыларга гадәттә бөтен авыл чыга 

3) Күп урыннардан, тирән булмаган сулыклардан бары тик машинада гына үтеп була

4) Махсус тәгәрмәчле техникаң булмаса беркая да барып булмый

5) Күкрәндедә әле дә халык телендә "уфалла" дип аталган арбасыз яшәп булмый 

6) Себер агае

7) Җәен көймә, кышын чана юлга чыга

8) Себер татарлары балык тота торган төрле-төрле ятмәләрен һәрвакыт тәртиптә тота 

9) Сазлыклар арасындагы авылларда әле дә кул сөт аергычлары

10) Кибеткә тавар кайтты. Башта аны олы җирдән көймә белән китерәләр, аннары күтәреп басмалардан кибеткә ташыйлар 

11) Балыгы да эчәр суы да, күлдән. Кыш көне күлнең бозын кисеп эретеп эчәләр 

12) Суга көянтә белән
 

13) Колхозлар беткәч, балык тоту артельләре таралгач, күлләр хосусыйлаштырылгач күпләр эшсез калды 

14) Балык тоту өчен иң җайлысы каек көймә. Ул тоташ бер агачтан ясала. 

15) Кара ция (караҗиләк, черника) себердә бик уңа 

16) Авылларда кул осталары да бар. Нурмөхәммәт Тимербулатов өй кашагалары да, тәрәзә бизәкләре дә ясый 

17) Җиңел машина, арбалы ат һәм мотоцикл өчен салынган махсус юл 

 18) Очкыч

19) Бу якларда көтү көтү дигән эш юк. Мал-терлек үз рәхәтендә

 20) Кускургуль

21) Атнага бер йөри торган очкычта бер вакытта да урын булмый. Пилотлар кешеләрне кызганып күбрәк тә алырга мөмкин. Бу очкычлар да бик тузган инде 

22) Һәркемнең үз печәнлеге бар. Печән әзерләгәндә кайтып тормас өчен монда өй сыман бер корылма да салып куялар. Бу якларда терлекләргә печәнне кыш кергәч, сазлыклар каткач трактор белән сөйрәтеп алып кайталар. 

 23) Авыл

24) Аусак авылы балалары

25) Саз циядән (мүк җиләге, клюква) шәңгәләр - себер татарларының яраткан ризыгы

26) Күкрәндедә бер күлдән икенче күлгә йөри торган кечкенә елгачыкларны авыл халкы сазлыкларда кайчандыр үзе казыган

27)

28)

29)

30)

31) Сазлыклар арасында яшәүчеләрнең тормышы күргәзмәгә килгәннәрне хәйран итте. Бу рәсемнәрне "Тюменская область сегодня" хезмәткәрләре Валерий Бычков һәм Дмитрий Ткачук төшерде. 


---

№--- | 21.11.2012

“Сатуга куелган” аналар #6964

$
0
0
22.11.2012 Җәмгыять
Бүгенге көндә Татарстанда үзләре бала таба алмый торган парларга ата-ана булу бәхетен бүләк итүче суррогат әниләр хезмәте бер миллион сумга төшә.

Баланы тапкан өчен түләнгән акчадан тыш (550-600 мең сум), генетик ата-ана ай саен суррогат әнигә торак, кием-салым, азык-төлек, витаминнар, медицина хезмәтләре өчен чыгымнарны да кире кайтара. Безнең хәбәрчебез әлеге үзенчәлекле хезмәтләр өлкәсендә кемнәр эшләвен, нинди законнар һәм принципларның гамәлдә булуын белергә тырышты.

“Экологик яктан чиста хатын-кыз сезгә бала табып бирә...”

Бер ел элек без “Инкубатор-әни кирәк” дигән язма бастырган идек, анда суррогат аналар турында балага уза алмау проблемасын хәл итү ысулы буларак сөйләдек. Безне бу язмага нинди эчтәлектәге кайтавазлар алуыбыз (алар әле дә килә) гаҗәпләндерде. Яшь аналар ачыктан-ачык, оялып та тормыйча акча хисабына бала табып бирү хезмәтен тәкъдим итә, үзләренең телефон номерларын күрсәтә һәм нинди сәламәт бала табуларын сөйли (кагыйдәләр буенча суррогат ананың үз баласы булырга тиеш).

Мин үзләрен потенциал клиент дип таныткан ике хатын-кызга шалтыраттым. Берсе, Казанда яшәүче Резеда хәзерге вакытта минем шалтыратуның үзе өчен актуаль булмавын әйтте, чөнки ул клиентлары өчен карынында бала йөртә икән инде. Әмма шундый әни булырга теләгән икенче кешене таба алмасам, ул Яңа елдан соң үзенә шалтыратырга тәкъдим итте.  Ул вакытка баласын табачак һәм икенче заказны кабул итәргә әзер булачак икән. Мин шалтыраткан икенче хатын-кыз Ангелина исемле булып чыкты, ул Көньяк Сахалинда яши икән. Суррогат ана булырга теләүче килешкән очракта, баласын да үзе белән алып, вакытлыча Казанга күчеп килергә әзерлеген әйтте. Әмма мин яшәгән өчен, юл бәясен, шулай ук Көньяк Сахалинда калачак ире белән сөйләшкән өчен дә түләргә тиеш булам. Ангелина сүзләренчә, ул рәхәт тормыштан гына суррогат әни булырга ризалык бирми икән.

- Безнең ипотека буенча бурычыбыз бик зур, әгәр без аны түләмәсәк, фатирыбызны тартып алачаклар, - ди ханым. – 500 мең шуңа түләргә җитәчәк.

Ангелина кыскача гына үзе белән таныштырды. Ул сау-сәламәт, зарарлы гадәтләре юк икән. 25 яшенә ике тапкыр кияүдә булырга өлгергән инде, ике никахтан ике улы туган. Беренче ире кул күтәрергә яраткан, шуңа да аның белән аерылышкан. Икенче ире чагыштырмача тыныч булса да, акчаны аз эшли икән.

- Әгәр без сезнең белән “хезмәттәшлек итсәк”, мин алдан килешүгә кул куяр идем, - диде Ангелина минем белән сөйләшкән вакытта. – Чөнки дус кызым хәлендә калырга теләмим. Ул заказ бирүчеләргә бала табып бирде, тик килешүләре сүздә генә булган. Ул игезәк бала тапты, сабыйларның берсе бала тудыру йортында үлде. Һәм алар аңа бер бала өчен генә түләде. Мин моны дөрес түгел дип саныйм... Ул бит аны тапканда исән булган!

Интервью – бары акчага гына

Республика клиник хастаханәсенең Гаиләне планлаштыру һәм репродукция үзәгендә ышандыруларынча, Татарстанда, башка төбәкләрдән аермалы буларак, суррогат әниләр программасы бернинди өзеклекләрсез һәм хилафлыкларга юл куймыйча күптән җайга салынган схема буенча эшли. Әйтик, суррогат әнинең кире уйлап, баланы үзендә калдырган бер генә очрак та күзәтелмәгән. Чөнки кеше баласын карынында йөртеп табарга теләгән хатын-кызга сабый түгел, ә акча кирәк... Игезәк балалар туган очракта (ЭКО очрагында бу шактый еш күзәтелә) ата-аналарның икенче сабыйдан баш тартуына бәйле очраклар да булмаган. Беренчедән, алар суррогат әни белән төзелгән килешү нигезендә моны эшли алмый, ә икенчедән, балага уза алмаудан газап чиккән парлар игезәк балаларга сөенә генә, шуңа да “өстәмә” сабыйлар өчен 30 яки 60 процент акчаны өстәп тә түли.

Белгечләр сүзләренчә, бу “базарда” тәкъдимнәр күп булуга карамастан, медицина, социаль һәм психологик критерийлар буенча туры килә торган суррогат аналарны табу (20 дән 35 яшькә кадәр, кесарев кисүеннән башка бала тапкан һ.б.) җиңелләрдән түгел. Статистика буенча, алты кандидатның бишесе туры килми. Республика клиник хастаханәсенең Гаиләне планлаштыру һәм репродукция үзәгендә әйтүләренчә, алар суррогат аналарны гаммәви мәгълүмат чараларында “таләп ителә” дигән бүлектә тиешле белдерү биреп табарга тырыша. Әмма еш кына үзәккә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән баласыз парлар суррогат аналарны үзләре таба. Йә махсус агентлыкларга мөрәҗәгать итә...

Казанда андый агентлык (Татарстанда бердәнбер) алты ел эшли икән инде, ул “Әти, әни, мин!” дип атала. Аның директоры, өч бала әнисе Алла Максимова үзенең эшчәнлегендә бернинди начарлык та күрми.

- Иң элек мин көнкүрештә ярдәмчеләр: няня, гувернантка, бакчачылар сайлау буенча кадрлар агентлыгы ачтым, - дип искә ала Максимова. – Безгә бер тапкыр үзенә “эш табуны” сорап суррогат ана килде. Шул чакта миндә юнәлешне үзгәртергә дигән фикер туды. Әйтергә кирәк, башта шактый кыен булды, чөнки алты ел элек Казанда суррогат әниләр турында белүче аз иде әле. Безгә кешеләр шикләнеп карады. Тәҗрибә туплар өчен Мәскәүгә бардым, андагы агентлыкның эше белән таныштым. Миңа ул ошамады: ниндидер караңгы ишегалдында тәмәке төтененә күмелгән офис... Мин барын да башкача оештырырга булдым. Бүгенге көндә без бу өлкәдә әйдәп баручылар рәтендә саналабыз. Безгә Россия төбәкләреннән, хәтта чит илләрдән дә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр.

Максимованың офисында (эшлекле үзәкләрнең берсендә кечкенә генә бүлмә) бар да пастель төсендә. Кая карама – бөтен җирдә йомшак уенчыклар. Журнал өстәлендә – чәйнек һәм кәнфитләр салынган ваза. Танышырга теләгән очракта генетик ата-ана белән суррогат ана очрашуы әнә шундый шартларда уза. Кайчагында клиентлар андый хезмәт тәкъдим итүченең анкетасын өйрәнү белән генә дә чикләнә. Бу очракта агентлык суррогат ананы үз канаты астына ала.

Алла Максимова җәмгыятьтә суррогат ана булу гаеп дигән стереотип яшәп килүен таный. Максимова моның белән килешми: “Киресенчә, бу мактаулы, күп түләнә торган һәм кирәкле эш, ул яхшы акча бәрабәренә баласыз парларны бәхетле итү мөмкинлеген бирә”.

Мин агентлыкта бер суррогат ана белән сөйләшеп булмасмы дип кызыксынгач, алар бары акча түләсәң генә интервьюга риза булачаклар, дип җавап бирделәр.

Аларда – закон, бездә дин әһелләре тыя

Гаиләне планлаштыру һәм репродукция үзәгендә хәбәр итүләренчә, 2005 елдан башлап аларның ярдәме белән суррогат аналарда 120 дән артык бала дөньяга килгән.

Шул ук вакытта Европа илләренең күпчелегендә суррогат аналар закон нигезендә кискен тыелган. Әйтик, Алманиядә “туганнан соң баладан баш тартырга әзер хатын-кызга ясалма аталандыру яки кеше эмбрионын имплантацияләү” җинаять санала. Шулай ук закон суррогат аналар белән арадашлык итү һәм аны рекламалауны да тыя.

Бүгенге көндә бар нәрсә сатылган һәм сатып алынган Россиядә суррогат аналарны бары дин әһелләре генә гаепләп чыга.

- Бу табигатькә каршы килә, - дип саный ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең нәшрият бүлеге башлыгы Камил Сәмигуллин. – Ислам һәрчак фән яклы булса һәм баласыз мөселманнарга ясалма аталандыру рөхсәт ителсә дә, динебез суррогат аналарны кабул итми. Хатын-кыз баланы никахлы иреннән табарга тиеш. Суррогат аналар очрагында бала әтисенең хатыны булмаган кешедән туа – бу дөрес түгел. Бу гаилә өчен дә, суррогат ана өчен дә начар тәмамланырга мөмкин.

- Суррогат аналар никахның әхлакый сафлыгын боза, - дип саный Казан митрополиясенең медицина бүлеге башлыгы Роман Модин. – Ул шулай ук кеше тормышының табигый законнарын да боза. Үз эмбрионыңны башка хатын-кыз карынында йөртү әхлаксызлык. Бу изге никахка куркыныч тудырып кына калмый, әлеге куркыныч бизнеска кергән ана өчен дә көчле  психик яра сала. Беләсезме, суррогат аналар соңыннан чиркәүләргә килә, тәүбә итә, психотерапевтларга йөри. Чиркәү гадәттә суррогат аналар хезмәтеннән файдаланырга теләгән парларга гөнаһ кылмаска һәм башка хатын-кызның тормышын бозмаска киңәш итә. Беренче чиратта, андый ата-аналар башкалар алдында үзләрен тулы гаилә итеп күрсәтү өчен бара. Бу масаю, мактанырга тырышу. Иң яхшысы, сабыйны балалар йортыннан алу һәм аны бәхетле итү. Иртәме-соңмы бу табигый юл белән тумаган баланың холкында һәм язмышында чагылыш тапмый калмаячак. Минем андый балаларны күргәнем бар. Алар башка төрле... 


Венера БЕЛЯЕВА

№ | 21.11.2012

"Татарстанга латин һәм гарәп әлифбасы – көн таләбе" #6965

$
0
0
22.11.2012 Милләт
Татарстан үзендә латин һәм гарәп әлифбасын куллану мөмкинлеге тудыручы канун кабул итәргә җыена. "Татар телен дәүләт теле буларак куллану турында" дип аталган бу канун өлгесе 21 ноябрьдә Дәүләт шурасының мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитетында каралды.

Дәүләт шурасының мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты җитәкчесе Разил Вәлиев Азатлыкка комитет әгъзаларының барысының да бу канунны хуплавын белдерде. Канун 29 ноябрьдә Дәүләт шурасы сессиясендә беренче укылышта кабул ителер дип көтелә.

 

"1999 елның 15 сентябрендә Татарстан дәүләт шурасында татар язуын латин әлифбасына кире кайтару турында канун кабул ителгән иде. Әмма Русия думасында телләр турындагы канунга үзгәрешләр кертелде һәм бары тик кириллица гына кулланылышта булырга тиеш дигән таләп куелды. Бу таләп беренче чиратта үзләренең милли телләрен дәүләт теле дип игълан иткән республикаларга кагылды. Шуннан соң Татарстан прокуратурасы безгә протест белдерде, әмма без аңа колак салмадык. Алар мәхкәмәгә мөрәҗәгать итте. Татарстан югары мәхкәмәсе карары белән латин язуына кайту турындагы канун гамәлдән чыгарылды. Бүген исә без дәүләт теле буларак кириллдан кала бер генә башка имланы да куллана алмыйбыз.

 

​​Ни генә булмасын, латин язуы татар халкына кирәк, бу хакта без гел әйтеп киләбез. Бер генә мисал китерәсем килә, татарларның күпчелеге Татарстаннан читтә яши, шул исәптән бер өлеше Урта Азия республикаларында. Бүген аларның күбесендә латин имласы кулланылышта. Татарлар Төркиядә, Финляндиядә һәм башка чит илләрдә дә яши. Анда да шул ук латин язуы. Алар Татарстан дәүләт шурасына яисә бүтән дәүләт оешмаларына мөрәҗәгать итә икән, үзара языша икән, латин имласында язачаклар.

 

Без Татарстан Конституциясенең 14-нче маддәсендә Татарстаннан читтә яшәүче татарларга ярдәм итү турында язып куйдык. Аларның имлаларын аңламагач, без телләрен, мәдәниятләрен үстерергә ничек ярдәм итә алачакбыз соң? Боларның барысы да исәпкә алынды һәм яңа канун өлгесе әзерләнде. Татарстанда латин һәм гарәп әлифбасын гомумән ничек куллану, йә булмаса фәнни, иҗади максатларда, кешеләр үзара аралашканда ничек куллану турында бу канун. Бу канун өлгесе бераз киңәйтелгән. Монда латин язуын гына түгел, ә гарәп язуын куллану турында да сүз бара. Галимнәргә ничек итеп латин һәм гарәп язуын файдалану мөмкинлекләре турында да бу канунда бик тәфсилләп язылган.

 

Әгәр бу канун кабул ителә калса, башка төрле хокукый актлары да чыгарылыр, хөкүмәтнең карарлары да булыр, Фәннәр академиясе дә бу эштә үзенең өлешен кертер дип уйлыйм мин. Бу канун безгә бүген бик тә кирәк. Күпме генә каршылыклар булса да, без бу өлгегә артык кул тидермичә кабул итәргә тырышачакбыз", диде Вәлиев.

 

Татарстан Фәннәр академиясенең гыйльми сәркатибе, филология фәннәре докторы, профессор Дания Заһидуллина фикеренчә, бу канун кабул ителсә, дөнья фәне Татарстан, татарлар турында күбрәк хәбәрдар булачак, республика фәненә дә таяначак. Бу документ фән үсешенә дә яңа этәргеч бирәчәк.

 

​​"Татарстанның дәүләт теле буларак татар телен куллану турындагы бу канун өлгесе фән өлкәсендә эшләүчеләр, төрки-татар һуманитар фәннәре белән шөгыльләнүчеләр өчен бигрәк тә кирәк дип саныйм мин. Бу канунга кушымта итеп татар телендәге кирилл хәрефләре белән бирелгән авазларның латин һәм гарәп әлифбасындагы вариантлары да кертелгән.

 

Алар ни өчен кирәк соң? Әгәр без Татарстанда соңгы 20 ел эчендә басылып чыккан фәнни хезмәтләргә игътибар итсәк, озак вакытлар гомумән билгесез булган, йә булмаса киң катлам укучыларга кайтарыла, фәнни әйләнешкә кертелә алмаган хезмәтләр, чыганаклар кабат бастырылды. Алар эчендә гарәп графикасы иркен кулланыла. Бигрәк тә кайбер мәчетләр каршындагы нәшриятларда, аерым бер шәхси кешеләр әзерләгән китапларда гарәп графикасының гарәп илләрендә, йә булмаса XIX гасырда эшләнгән вариантларын куллану еш күренә. Мондый текстларда хаталар да бик күп. Бу вариантлар татар теленең фонетик үзенчәлекләрен исәпкә алып төзелмәгән. Шуңа күрә татар зыялылары XX гасыр башында татар теленең фонетик үзенчәлекләренә туры килгән гарәп хәрефләренең иске татар язуы вариантын эшләгәннәр.

 

Элекке канунга Татарстан фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре эшләгән вариант менә шушы XX гасыр башы татар зыялылары вариантына нигезләнде. Бу фәнни хезмәтләрдә бердәмлеккә, унификациягә китерер дип көтелә. Әгәр без Татарстанда гарәп имласын кулланып китаплар бастырабыз икән, ул шул ук имла белән эшләүчеләр өчен аңлаешлы булырга тиеш. Еш кына гарәп графикасын яхшы белән кешеләр дә әлеге китапларны аңламый утыралар. Бу канун - 20 ел эчендә кайтарылган мирас күзлегеннән караганда көн таләбе дип карыйм мин.

 

Безнең тарихи, мәдәни, иҗади мирасыбызның аерым бер өлеше латин графикасында сакланган. Латин графикасын Европа галимнәре белән фәнни багланышлар урнаштырганда да иркен файдаланабыз. Латин графикасын куллану һуманитар фәннәрдә мәҗбүри булган хәл дә бар.

 

Без XX гасырда фольклор текстларын транскрипциядә чыганак буларак бирү мәсьәләсе белән очраштык һәм очраша киләбез. Безнең фольклор үрнәкләре җыелган китапларыбызны караганнан соң Европа галимнәре: "Әгәр латинда транскрипция ясалмаган икән, бу текст информаттан язып алынган вариантта бирелгән булса да, чыганак булып санала алмый, чөнки бөтен Европада шулай кабул ителгән", дип әйтә. Әгәр шулай икән, димәк, без иртәгә, йә булмаса 10 ел үткәннән соң әлеге фольклор үрнәкләрен Европада кабул ителгән стандартлар буенча тәкъдим итәргә тиеш булачакбыз.

 

Латин графикасы да фән теле буларак Татарстанда галимнәргә кирәк дип саныйм мин. Бу канун яшьләргә йөз тотып кабул ителә. Фәннең киләчәге, аның үсеше, аның нинди дәрәҗәдә, нинди сыйфатта булуы - ул яшьләр белән бәйләнгән. Ләкин шул ук вакытта аларга фәнне үстерү өчен шартлар да тудырырга тиеш. Мин бу канунның әһәмиятен нәкъ шушы яссылыкта да күрәм. Фән юлына баскан яшьләргә төрле графикаларны куллану ул бер яктан чыганакларны кайтару, аларны өйрәнү, аларны саклау һәм популярлаштыру өчен кирәк булса, икенче яктан, шәхси бәйләнешләрдә, хәтта гади генә хат алышкан вакытта да бик мөһим", диде Заһидуллина.

 

Заһидуллина сүзләренчә, татар аһәңенә, татарча әйтелешкә яраклаштырылган латин графикасы Европа һәм башка чит ил галимнәренә укыганда кыенлык тудырмаячак, киресенчә, төрле илләрдә яшәүче галимнәр татар чыганакларына күбрәк игътибар итәчәк.


Наил АЛАН

№ | 22.11.2012

«Зиначы хатынныңйөзен күрсәтми, улымныңҗанын алма!» #6966

$
0
0
22.11.2012 Дин
Күптән түгел бер авылга барып вәгазь сөйләп кайтырга насыйп булды. Бер-ике көннән соң бер апакай телефоннан рәхмәт әйтергә шалтырата: «Атна буе балаларны чакырдым, килмәделәр, вәгазьдән соң икенче көнне өелешеп килеп, бөтен эшләремне эшләп киттеләр», – ди. Сөйләгән сүзең бер генә ананың сөенечен арттырса да, димәк, заяга түгел. Шул вәгазьдә гыйбрәт итеп китергән кыйссаны сезгә дә тәкъдим итәргә булдым.

Моннан берничә мең ел элек, Бәнү Исраил халкында Җөраеҗ исемле бер егет яшәгән. Ул башкалар кебек гади бер егет булган, әмма үзенең Аллаһка күп гыйбадәт кылуы белән аерылып торган. Җөраеҗ сәүдә белән шөгыльләнгән. Кайвакыт, сәүдәсе файда китергән, кайвакыт, күңелен төшергән. Шулвакыт, егет һәр заман табышлы булган ахирәт сәүдәсенә күчәргә уйлый һәм авылдан ерак түгел бер тау өстендә балчыктан кечкенә генә гыйбадәтханә төзеп, шунда китә. Безнеңчә әйткәндә, монах тормышын сайлый. Гыйбадәтнең чын тәмен татыган егет шул бина эчендә көне-төне намазлар укый, зикер-тәсбихләр әйтә... Ризыгын да чикли, аз йоклый...

 

Көннәрдән беркөнне аның янына авылдан әнкәсе килә. Газиз әнинең улыннан башка беркеме дә булмый. Бәлки, ананың берәр хаҗәте төшкәндер, улының ярдәме кирәк булгандыр. Бәлки, ул баласын сагынгандыр. Тау итәгенә килеп, ана улына эндәшә: Җөраеҗ, улым, Җөраеҗ! Әнисенең тавышы бөтен күңелен биреп намаз укучы улының колагына барып җитә. Шулвакыт, ул аптырашта калып: «Йа Раббым, кайсын сайлыйм? Әниемнеме, намазымнымы?» – ди һәм тәмләп укыган намазын өзмәскә уйлый. Улына эндәшеп тә, җавапны ишетмәгән ананың күңеле төшеп, ул авылга кайтып китә.

 

Улының хатасы нәрсәдә булды? Әгәр укыган намазы нәфел-өстәмә намаз булса, ул шәригать буенча, намазын өзәргә тиеш иде. Әгәр әнисе фарыз намазны укыганда эндәшсә, намазны бераз тизләтеп, соңыннан әни янына ашыгырга була. Егет гыйбадәтенең, намазының хакын белсә дә, әмма ата-анага итагать итүнең дә иң зур гыйбадәтләрдән икәнен аңламый.

 

Икенче көнне ана янә улы янына тау итәгенә барып: «Җөраеҗ, Җөраеҗ!» – дип кычкыра. Намаз укып торучы егет әнисенең сүзләрен ишеткәч: «Йа Раббым, әниемме, намазыммы?» – ди һәм тагын намазын өзә алмый. Бу юлы да улының җавабын ала алмаган ана кәефсезләнеп, өенә кайтып китә. Тугыз ай карынында күтәреп, күпме михнәт аша дөньяга китереп, күпме хәсрәт белән үстереп, кеше иткән балаң синең чакыруыңа җавап бирмәсә, әлбәттә, күңел төшәдер инде ул. Бәлки ана йөрәге: «Әйе, улым гыйбадәт кыла», дип үзен юатырга, баласын акларга тырышкандыр. Әмма, улымның миңа итагать кылуы гыйбадәт түгелмени, дип тә борчылгандыр...

 

Өченче көнне дә ана, баласының тавышын ишетергә өметен өзмичә, тау янына килеп баса да: «Җөраеҗ, Җөраеҗ», – дип кабатлый. Җаны-тәне белән намазга чумган улының бу юлы да намаз уку ләззәтен өзәсе килми. Өч көн баласы янына килеп тә җавап ишетмәгән ананың күңел төшенкелеге рәнҗешкә әйләнә һәм ул Аллаһ Тәгаләгә дога кыла: «Йа Аллаһ. Зиначы хатыннарның йөзләрен күрсәтми, улымның җанын алма». Газиз ана баласына, зина кылсын, фахешлеккә чумсын, димәде. «Анасының йөзен күреп сөенмәгән, зиначының йөзен күреп көенсен», – диде. Дөньялыкта анасы йөзен күрергә теләмәгән адәмгә йөзләрнең иң яманы булган бозык хатын йөзе насыйп була. Кызганыч, бүген күпме ир-егетләр шатланып, көне-төне зиначыларның йөзләрен күреп куаналар. Кайбер улларга: «Сөяркәңме, әллә газиз әнкәңме?» – дисәң, ул сөяркәсенең йөзен якынрак күрә.

 

Шулай итеп, Җөраеҗ, үзе дә сизмәстән, үз өстенә анасының рәнҗешле догасын алды. Ә бит ана ике көн сабыр итте. Өченче көнгә генә, эчендәге үпкәсен тыя алмады һәм аның теленнән Галәмнәр Раббысына рәнҗешле дога китте... Әгәр гади кешеләрнең догалары күк ишекләрен шакып керсә, ана догасына фәрештәләр ишекләрне ачып тора. Пәйгамбәребез: «Өч төрле дога – рәнҗетелгән кешенең догасы, мосафирның догасы һәм ата-ананың баласына кылган догасы, һичшиксез, кабул була», – дигән.

 

Вакытлар үтте, егетнең гыйбадәте тагын да артты. Авыл кешеләре аның диндарлыгы турында сокланып, балаларына үрнәк итеп сөйли башладылар. Бу сүзләр авылда яшәүче бер бозык хатынга иреште һәм ул: «Әгәр мин аны үземнең матурлыгым, хәйләм белән туры юлдан яздырсам, миңа нәрсә бирерсез?» – диде. Зина бәласенә чумган хатынга да кешеләрнең Җөраеҗ турында сокланып сөйләүләре ошамый иде. Зиннәтләнеп, ясанып, ул тау башына, егетнең кечкенә гыйбадәтханәсенә юл тотты. Җөраеҗ тыныч кына намазын укып утыра иде. Зиначы аның янына килеп, киемнәреннән дә арынды, сөйләштереп тә карады, әмма йөрәген Аллаһка биргән һәм ләззәтне гыйбадәттән генә табучы егет аңа күзен дә күтәреп карамады. Үз гомерендә шактый ирләрнең башына җиткән хатынның яшь, сәламәт егеткә көче җитмәде, тешләре үтмәде. Ул, ачуыннан котырып, гыйбадәтханәдән чыгып китте. Әмма ерак та китәргә өлгерми, шайтан аның күңеленә яңа мәкерле план салды. Таудан ерак түгел бер егет көтү көтә иде. Хатын аны фетнәләндереп, көтүче белән зина кылды һәм аннан балага узды...

 

Баласы тугач та, хатын аны күтәреп урамга чыкты. Ул заманнарда бозык хатыннар балаларын тапкач та урамга күтәреп чыгып, аның атасының исемен әйтә торган булганнар. Хатын белән бала тирәсенә бөтен авыл халкы җыела. Ирләр: «Кайсыбызны әйтер икән?» – дип аптыраштылар. Хатын аларның түземсезлекләрен күреп: «Бу баланың атасы кем икәнен беләсезме?» – дип сорады. – Аның атасы – Җөраеҗ. Сезнең сокланып сөйли торган изге кешегез», – диде зиначы. Шулвакыт, арадан берничә кешенең: «Ул ялганчы булган, мөнафыйк! Безгә үзен изге итеп күрсәтте, үзе зиначы булып чыкты», – дигән сүзләрне кычкырулары була, бөтен халык аларга иярә. Менә бу – халык инде, җәмәгать. Ничә еллар ул егеттән изгелектән башканы күрмәсәләр дә, бер зиначы сүзе белән кешене юкка чыгардылар.

 

Авыл халкы көтү булып тауга барып, үз мәчетендә намаз укып утыручы Җөраеҗнең гыйбадәтханәсен җимерә башлыйлар. «Әй, кешеләр, нәрсә булды?» – дип аптырый егет. «Син үзең зиначы икәнсең. Әнә ул хатын синең балаң белән мактана», – дип кычкыралар аңа. Егетне өстерәп чыгарып кыйный ук башлыйлар. Кемдер кулы белән суга, кемдер аягы белән тибә. Аягы-кулы җитмәгәннең теленнән: «Ялганчы, монафыйк!» – дигән сүзләр оча. Гыйбадәтханәне җимереп ташлыйлар, хәлсезләнгән егетне аягыннан өстерәп авылга, җәза бирергә алып китәләр.

 

Егетне аягыннан сөйрәп, авыл буйлап барганда зиначылар җыелган өй тирәсенә җитәләр. Йорт эчендәге зиначы хатыннар: «Нәрсә булды икән?» – дип тәрәзәдән карыйлар. Шулвакыт Җөраеҗ аларның йөзләрен күрә һәм анасының догасын исенә төшерә: «Йа Аллаһ. Зиначы хатыннарның йөзләрен күрми, улымның җанын алма». Әйе, анасының теге вакытта кылган догасы күкләрдән хәсрәт булып төште. Җөраеҗ: «Җәзамны биргәнче, ул баланы китерегез әле», – дип үтенә. Баланы күргәч, ике рәкәгать намаз укый. Үзенең хатасын аңлап, Аллаһ Тәгаләдән ярдәм сорый. Намазын укыгач, баланы кулына алып, бармагы белән аның эченә төртә дә: «Әй, бала! Кем синең атаң?» – дип сорый. Кешеләр гаҗәпләнәләр: «Яңа туган бала кайдан атасын белсен, ул ничек сөйләшә алсын?» Шулвакыт Аллаһ кешелек тарихында өч кенә мәртәбә булган могҗизасын күрсәтә – балага тел бирә. Яңа туган сабый: «Минем атам – Фүлән, көтүче», – ди. Кайбер риваятьләрдә, сабый бармагы белән атасына төртеп күрсәтте, диелә.

 

Бу хәлне күргән кешеләр үз хаталарын аңлап: «Җөраеҗ, син безне гафу ит инде. Без сиңа алтыннан гыйбадәтханә салып бирәбез, шунда намазыңны укырсың», – диләр. Бүген күпме егетләр һәм кызлар «мөһим» эшләр белән мәшгуль булып, газиз әти-әниләренә вакыт таба алмыйлар.

 

Күпме әти-әни балаларына эндәшә, ә ул телевизор карый, компьютер артында утыра, дуслары белән футбол уйный... Аларга нинди бәла-казалар төшәр икән? Раббым, безгә әти-әниләребезнең рәнҗешле догаларын алырга язмасын.


Йосыф ДӘҮЛӘТШИН

№ |

Габделфәт Сафин: «Әти турында кино төшерер идем» #6967

$
0
0
22.11.2012 Мәдәният
Татарстанның халык артисты Габделфәт Сафин белән Земфира Гыйльметдинова әңгәмәсе

– Габделфәт әфәнде, һәр кешенең гомерендә, кемнеңдер иртәрәк, кемнең соңрак, артка борылып карар, нәтиҗәләр ясар, кылган гамәлләренә бәя бирер вакыты җитә. Сез бу халәтне уздыгызмы, әллә нәтиҗәләр ясар өчен әле бераз иртәрәк дип уйлыйсызмы?

 

– Минем хәзер нәкъ шундый чорым. Башымны тулысынча артка бормый гына, нәтиҗәләр ясыйм. Әйе, чыннан да күп хезмәт ителгән. Мин берәүдән дә курыкмыйм дип әйтер идем, мин курка торган, безне күзәтүче, гамәлләребезне язып торучы югары көч – Ходай бар. Мин аннан гына куркам дияр идем... Юк, әле мин тагын артка борылып карарга куркам икән. Карыйсың икән – андагы хаталар, ялгышлар... санап кына бетер. Бер гади авыл баласы шул «хаталары» белән ничек җан тырмашып алга үрмәләде икән, дим хәзер. Мин – Аллаһ колы. Шуңа да Ул мине төрле ялгышлар аша уздырып, чыныктырып эшләткәндер инде.

 

– Сез җырлаган бер җырда: «Яп-яшь чаклар,матур чаклар, җилле чаклар бар иде», дигән сүзләр бар. Кеше зур дәрәҗәләргә ирешеп балда-майда йөзгәндә дә, нигә һаман ачлы-туклы шул яшь чагын сагына икән?

 

– Яшьлегем, әгәр искә төшерсәм – үзе бер кино кебек. Дүртенче сыйныфтан алып унынчыга кадәр, иртәнге биштә торып, биш чакрым ераклыктагы Кырлай мәктәбенә йөреп укуларны, кышын чылбырлы тракторга тагылган чанага салам җәеп утырып, туңгач шул чана артыннан Кырлайга кадәр йөгереп баруларны, мәктәптән кайтканда тагын җәяү кайтуларны, Казан инженер-төзелеш институтында стипендиясез, ачлы-туклы укып чыгуларны саный башласаң, әлеге җырны бик җырлыйсы килми. Безгә кадәрге чор кешеләренең дә яшьлеге шулай узган. Авырлыкларны күрми, аларны җиңәргә өйрәнми генә кеше булып булмыйдыр ул.

 

– «Акчарлак» газетасын чыгара башлаганда аның халык арасында популярлык казаначагына, үзен финанс ягыннан да, мәгънәви яктан да аклаячагына ышанычыгыз ни дәрәҗәдә иде?

 

– Нинди эшкә алынсам да, сметалар төзеп, файдасы булырмы дип уйлап утырганым булмады. Ният кылып, максат куеп, чын күңелдән эшләгәнеңнең һәрчак әҗере була. «Акчарлак»ның халыкка кирәкле газета булачагына Рузилә (Рузилә Сафина – «Акчарлак газетасының баш мөхәррире. – ред) кебек сәнгатьне дә, журналистиканы да яхшы белүче кеше янымда булганда, бу эш безгә җиңел биреләчәгенә шигем булмады.

 

– Шәхси газетагыз Сезгә дуслар гына түгел, дошманнар да «табышты». Кайсылары күбрәк?

 

– Минем дошманнарым да, көндәшләрем дә юк. Теләктәш коллегаларым гына бар. Кешеләрне яратам, һәркемгә уңышлар телим.

 

– Берара «Габделфәт Сафин сәхнәдән китә», дигән сүзләр йөрде. Бу рус җырчыларыныкы кебек бер пиар адым булдымы, әллә...

 

– Шундый бер чорым булды. Җырлыйсы килми башлады. Ул чорым күптән үтте инде.

 

– Сәхнәнең беренче таләбе – артистның һәрчак формада булуы. Формада булу өчен Сез ниләр эшлисез?  

 

– Үз өстемдә күпме эшләвемне үзем генә беләм. Яшь арткан саен ул эшләр күбәйгәннән күбәя. Менә хәзер мин тренажерлар залыннан килдем. Анда йөрергә вакыт җитмәгәндә, өйдәге «беговая дорожка»да шөгыльләнәм. Йортыбыз янындагы басуда ике сәгать җәяү йөрим. Көненә сигезәр чакрым атлаган чакларым да бар. Руль артында күпме вакытны үткәрсәм, җәяү дә шул хәтле үк йөрергә кирәк дигән ниятем бар. Уфага гастрольләр белән барсак та, андагы администраторым миңа аерым йорт алып куя. Чөнки шәһәрдәге кунакханәләр тирәсендә табигатьтә йөрергә мөмкинлек юк. Зәңгәр күл дә онытылмый. Көн саен 15-20 минут өйдәге бассейнда йөзәм. Аның суының җылылыгын 25 градустан арттырмыйм. Нагорный белән Дәрвишләр бистәсе арасында кышын чаңгы юлы ясыйлар, шунда кыш буе чаңгы шуам.

 

– Ир-атларны бизи торган иң төп сыйфат нинди ул?

 

– Ир-атларны бизи торган иң төп сыйфат – ир-ат була белү.

 

– Без теләк теләгәндә үзебезгә дә, якыннарыбызга да иң беренче саулык, бәхет, җан тынычлыгын телибез. Ләкин, барыбер, күбрәк байлык артыннан чабабыз кебек. Туктамый дөнья куган кешенең җаны тыныч була аламы икән?

 

– Ала. Аллаһы Тәгалә Үзе дә Китабында дөньяны куыгыз, булдырганча, хәлегездән килгәнчә эшләгез, ләкин Мин барын онытмагыз дигән.

 

– Сез, күп җырчылардан аермалы буларак, китап укый торган җырчы. Соңгы елларда психологиягә кагылышлы китаплар белән мавыгасыз, дип беләм.

 

– Луиза Хей, Поль Брэгг, Лиз Бурба, Валерий Синельников кебек авторлар белән таныш мин, алар белән интернет аша да аралашырга теләк бар. Коръән тәфсирен укыдым. Рамил Юныс китапларын укып барам. Миңа психология темасына китаплар кызым Әдилә аша килеп керде, ул алар белән бик кызыксына. Хәзер төрле психологик тренинглар да бик популяр, аларга йөрү дә зыянга булмас.

 

– Сез җырчы да, нәшер дә. Шактый саллы китап та чыгардыгыз. Эшләп карамаган эшләрегездән кино төшерү генә калды кебек. Әгәр башыгызга андый уй килсә, Сез төшергән кино ни турында булыр иде?

 

– Әти турында кино төшерер идем. Аның күргәннәрен яза башласаң – бер роман килеп чыгар иде. Муса Җәлил белән аралашкан. Ике тапкыр немец концлагерыннан качкан, репрессияләнгән... Татарстанда мондый фронтовик калмагандыр да инде. Әтигә хәзер 90 яшь.

 

– Сез эстрада өлкәсен дә, журналистлар дөньясын да яхшы беләсез. Бу ике өлкә арасында нинди охшашлыклар, аермалар бар һәм аларның кайсысында үзегезне комфортлырак хис итәсез?

 

– Бу ике өлкәдә эшләүче һәркем белән сак кыланырга кирәк. Алар бик нечкә күңелле кешеләр. Үзләре янында алар кебек булганны яраталар. Шул кагыйдәне үтәсәң, үзеңне комфортлы хис итү кыен түгел.

 

– Татар дөньясында нәрсәләрне үзгәртергә кирәк дип уйлыйсыз?

 

– Татар дөньясын үзгәртер өчен, һәрберебез үзгәрергә тиеш. Һәркем үзеннән башласа иде ул. Бердәм булып, бер-беребездән көнләшми генә, ярдәм итешеп яшәсәк иде. Кызганыч, боларны аңлау безгә олыгая барганда гына килә шул.

 


Земфира ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА

№11 |

Дини белем – яктылыкка илтүче юл #6968

$
0
0
22.11.2012 Дин
Похвистнево районының Гали авылында “Мөселман мәгарифе. Тәҗрибә һәм перспективалар” дип аталган регионара фәнни-гамәли конференция булып үтте. Ул “Гали” мәдрәсәсенең 20 еллыгына багышланган иде.

Чарада хөрмәтле кунак-лар булып Россия мөсел-маннарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, баш мөфти Шәйхелислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Самара өлкә администрациясенең депутатлар корпусы һәм җәмәгать берләшмәләре белән хезмәт-тәшлек итү идарәсе җитәкчесе Дмитрий Холин, Самара губерна Думасы депутаты Александр Ларионов, Похвистнево районы башлыгы Юрий Рябов, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәтенең баш казые, мөфти Вагыйз хәзрәт Яруллин, Самара өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Оренбург өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Барый Хәйруллин, Ульяновск шәһәренең “Биләр” мәдрәсәсе ректоры Илдар Сафиуллин һәм башкалар катнашты.

Чараны ачып җибәргән “Гали” мәдрәсәсе ректоры Минтаһир Сираҗев бу дини уку йортының тарихына тукталды. Гали авылында мәдрәсә 1860 еллардан бирле эшли. 1926 елга кадәр биредә төрле төбәкләрдән килеп белем алганнар. Шул ук елда мәдрәсә бинасында мәктәп ачыла, ә 1975-1985 елларда анда Нугай һәм Красный Мост авылларыннан килеп йөрүче укучылар өчен интернат, шулай ук балалар бакчасы урнаша. 1991 елда авыл аксакаллары Мөҗәһит Латыйпов, Лотфулла Йосыпов, Рәфгать Бадукшин һәм башкаларның тырышлыгы белән балалар бакчасы ябылып, мәдрәсә бинасы яңадан кайтарыла.

“Гали” мәдрәсәсе үз эшен 1992 елда башлап җибәрә. Ул вакытта илдә мондый дини уку йортлары аз булганга, биредә СССР ның төрле почмакларыннан: Әстерхан, Ульяновск, Пенза, Саратов, Самара һәм башка өлкәләрдән, Башкортостан, Татарстан, Мәскәү, Төркмәнстан, Кырым, Казахстан, Литва якларыннан килүчеләр укый.

Мәдрәсәнең беренче ректоры булып Габделәхәт хәзрәт Мингачев билгеләнә. Аннан соң бу вазифаны Илгизәр хәзрәт Сәгъдиев, Мөҗәһит Латыйпов, Рәфкать Бадукшин, Наил Курмаев башкаралар.

Елдан-ел мәдрәсәдәге шартлар камилләшә бара. 2009 елда биредә капиталь ремонт ясала. Бүгенге көндә ул дини уку йорты булып кына калмый, монда шулай ук дини бәйрәмнәр дә, олылар һәм балалар өчен төрле чаралар да уздырыла.

Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, баш мөфти Шәйхелислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдин мөселманнар өчен гыйлемнең нинди мөһим урын алып торуын билгеләп үтеп, мәдрәсәгә матди ярдәм күрсәтеп торучы Расих һәм Мөдәррис Латыйповларга, Равил Мостафинга, Дания Туловага, Җавит Төхбәтшинга, шулай ук мәдрәсә ректоры Минтаһир Сираҗевка Рәхмәт хатлары тапшырды.

Конференциядә Акмулла исемендәге башкорт дәүләт педагогия университетының педагогика кафедрасы доценты Ринат Кәлимуллин, Россия Ислам университетының уку-методик идарәсе җитәкчесе, тарих магистры Ирина Ардаширова, Россия Ислам университеты ректоры, профессор, сәясәт фәннәре докторы Рәфыйк Мөхәммәтшин “Исламда толерантлык”, “Мәд-рәсәдә укытуны оештыру”, “Ислам мәгарифе, аны гамәлгә ашыру юллары” дигән мөһим темаларга докладлар ясадылар.

Самараның “Яктылык” татар мәктәбе директоры Радик Газизов динлелекнең сәламәт яшәү рәвешен алып баруда һәм әхлаки тәрбия бирүдә төп нигез булып торуы турында сөйләде. Ә Камышлы һәм Кләүле районнары мөхтәсибе Рамил Кәримов - Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәримов мәдрәсәгә шәкертләрне туплау проблемасын хәл итү юлларын тәкъдим итте. Чувашстандагы Шыгырдан авылының “Гулистан” мәдрәсәсе ректоры, мөфтинең яшьләр белән эш итүче урынбасары Наил Ямалетдинов яшь буынны тәрбияләүдә мәхәллә роле турында сөйләп үтте. Ә Самараның “Дуслык” иҗтимагый татар җәмгыяте җитәкчесе киңәшчесе Идеал Галәүтдинов гомуми белем бирү мәктәпләрендә “Ислам культурасы нигезләре” предметын укыту турында доклад ясады һәм шулай ук “Дуслык” җәмгыяте президенты Фәхретдин Канюкаевтан мәд-рәсәгә акчалата бүләк тапшырды.

Конференциядә фикер алышкан мәсьәләләр ислам мәгарифе үсешендә мөһим урын алып торалар. Һичшиксез, әлеге чара Россия мөселманнарының бер-ләшүендә, дини мәгариф өлкәсендә бердәм принцип-лар булдыруда, дәүләт, башка конфессияләр, төрле социаль катлам вәкилләре белән нәтиҗәле хезмәттәшлек урнаштыруда зур роль уйный. Чарада катнашучылар киләчәктә дә хезмәттәшлек итәргә һәм дини мәгарифтә тәҗрибә уртаклашырга теләк белдерделәр.

 

 


Римма НУРЕТДИНОВА

№ |

Татарстан язучылар берлеге интернетка беренче адымын ясады #6969

$
0
0
23.11.2012 Интернет
Татарстан язучылар бергенең интернетта үз сәхифәсе барлыкка килде. Әмма йөзе, беренче бит урыс телендә ачыла.

Ярты ел элек Татарстан язучылар берлеге җитәкчесе вазифаларына керешкән Рәфис Корбанның беренче уңышлары күренә башлады. Шушы көннәрдә пәрәвездә оешманың рәсми сайты пәйда булды. Киләчәктә аны даими рәвештә тулыландырып торырга ниятлиләр. Сайтның адресы - www.sptatar.ru.

Моңа кадәр татар әдәбияты заманча технологияләр белән дуслашырга ашыкмады. Бәлки, язучыларның күпчелеге олы буын кешеләре булгангамы, яисә ихтыяҗ юклыктанмы, күпләр бу адымга бармады. Татар язучылары интернетны, әсбапларны, электрон китапларны тулысынча инкяр итеп, кәгазьгә игътибар бирүне кулай күрә иде. Берничә урта һәм яшь буын язучыларыннан тыш, пәрәвездә татарча әсәрләрне табу күпләр өчен шактый авыр.

Бу хакта яшьләр гел әйтеп килә иде. Мәсәлән, бер яшь язучы һәм драматург Азатлык радиосына биргән әңгәмәдә пәрәвезгә чыгуны замана таләбе дип атады. Соңгы корылтайда да шулай ук ошбу мәсьәләгә тукталдылар. Язучылар каршында чыгыш ясаган Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов каләм осталарына интернет киңлекләрендә сайтлар, блоглар булдырырга киңәш иткән иде.

Ул вакытта язучылар берлеге рәисе Рәфис Корбан Миңнеханов тәкъдимен уңай кабул итте. Хәзер менә эшкә керешкән. Ул язучыларның халык белән аралашып торачагына өметләнә. Рәфис Корбан белдерүенчә, сайтның максаты укучыларны мәгълүматлаштырудан гыйбарәт.

​​“Хәзерге заман сулышы белән яши торган һәр оешманың сайты булырга тиеш. Язучыларның бигрәк тә! Язучылар алар безнең милләтне кайгыртып иҗат итәләр. Шуңа күрә сайт аша аларның нәрсә уйлап яшәүләре, борчулары ирешелеп торырга тиеш. Сайт беренче чиратта мәгълүмат алу чыганагы булып тора”, диде Рәфис Корбан.

Киләчәктә сайт кысаларында интернет-кибет тә ачылыр дип көтелә. Шулай ук электрон китапларны да аннан алып булачак.

“Әле бу сайтның башы гына. Тиздән сайтта интернет-кибет, электрон китапханә булдырырга ниятлибез. Укучы үзенә кирәкле китапны безнең сайт аша эзләп таба алачак дип уйлыйм. Бүген интернетның мөмкинлекләре галәмәт күп. Шуңа күрә үзебезнең эшчәнлекне күрсәтү өчен бөтен ысулларны файдаланырга ниятлибез. Китапларны акчалата гына түгел, ә ирекле рәвештә тарату ысуллары да булыр. Гомумән алганда, замана таләпләренә туры китереп эшләнелгән сайт булачак”, ди җитәкче.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: әлегә сайтның рәвеше әллә ни мактанырлык түгел һәм киләчәге өметле күренми. Беренчедән, аның адресы шик уята. Sptatar.ru адресында урнашуы ук “Союз писателей Татарстана” дигәнгә ачыктан-ачык ишарәли.  Язучылар берлегенең күпчелеген татарлар тәшкил иткән оешма өчен үзләрен “Союз писателей Татарстана” дип таныштыру татар җанлы укучыларга бик ошамаска да мөмкин.

Бәлки сайт эшләнелеп бетмәгәнгәдер, сайтка керүгә үк безне урысча зур итеп язылган “Союз писателей Татарстана” дигән язу каршы ала. Түбәнгәрәк карасак, “Главная”, “Новости”, “Члены СП РТ”, “Литжизнь”, “Литафиша” һәм башка туган телдә язылмаган бүлекчәләргә тап буласың.

Рафис Корбан сайтның бу рәвешен үзенчә аңлата. Аның сүзләренчә, сайт ясалганда татар телен белмәгән яшьләр дә исәпкә алынган. Шуңа күрә урысча бүлекчәләр эчендә татарча мәгълүмат ята.

“Хәзерге яшьләр барыбер урыс телен актив кулланалар. Урыс теле бит инде ул республикада да, Русиядә дә халыкара, милләтара аралашу теле булып санала. Шуңа күрә түрәләр дә сайтның татарчасын ачмаячаклар да, укымаячаклар да. Аларның фикерләүләре дә урысча бит. Берәр нинди киңәшмә барганда, итәгатьне саклап башта “Хөрмәтле дуслар” дип татарча әйтү еш күзәтелә”, дип аңлатты бу мәсьәләне язучылар берлеге рәисе.

“Казан утлары” журналының баш мөхәррире, шагыйрь Равил Фәйзуллин интернетның зарары да, файдасы да булырга мөмкин ди.

​​“Интернет ул безнең дустыбыз да, шул ук вакытта конкурент та, чөнки рухи таянычыбыз һәм юлдашыбыз булган басма китаптан аерыласы килми. Ләкин замананың таләпләренә буйсынмыйча да булмый, шуңа күрә мин үзем икесенә дә игътибарны тигез бүлеп бирергә кирәк дип саныйм. Әлегә язучылар берлеге сайтын күрмәдем. Безнең үзебезнең журналның да сайты бар бит. Бәлки алар бер-берсен тулыландырып торырлар”, дип саный шагыйрь.

Равил Фәйзуллин шәхсән үзе китап вариантын сайлый, чөнки кәгазь басма мәңгелек дигән фикердә.

“Беренчедән, интернет бит ул санакка, электрга тоташкан әйбер Ә китап ул гомерлек юлдаш. Аны үзең белән йөртеп, ерак юлларга алып, теләсә кайда укып була. Минем фикеремчә, интернет яхшы, әмма китапны алыштыра алмый”, ди Равил Фәйзуллин. 


Ленар МӨХӘММӘДИЕВ

№ | 23.11.2012

Кремльнеңаерым сайтларны финанслау тәкъдименәтатар интернетчылары ничек карый #6970

$
0
0
23.11.2012 Интернет
Русия президенты Владимир Путин яңа төзеләчәк иҗтимагый әһәмияткә ия сәхифәләрне сайлап алып аларны финанслаучы фонд булдырырга тәкъдим итте. Татар интернет белгечләре бу сәхифәләрнең гади халык мәнфәгатьләрен кайгыртачагына шик белдерә. "Демократияне авызлыклауга чираттагы адым", дип бәяләүчеләр дә бар.

Путин сүзләренчә, бу фонд иҗтимагый әһәмияткә ия булган проблемнарны чишүдә катнашкан интернет сәхифәләргә акча биреп торачак һәм алар алдан сайлап алыначак. Президент шулай ук бу фондка акча табуда үзенең ярдәм итәчәген дә әйтә.

Matbugat.ru сәхифәсенең нәшире Данил Сәфәров, бу хәл сүз ирегенә зыян китерергә мөмкин, дип белдерә.

"Иҗтимагый диюгә үк минем күз алдына иҗтимагый телевидение килеп басты. Аның турында да сүзләр бик күп, әмма шул ук вакытта дәүләт каналарыннан иҗтимагый телевидение ясарга беркем дә комачауламый. Нигә шуларны үзгәртмиләр? Яңа велосипед та уйлап табасы юк. Бу сайтлар белән дә шулай ук эшләргә була дип уйлыйм мин. Кызганыч, Русиядә бер төрле сөйләнә, әмма икенче төрле эшләнә. 

Бу сәхифәләр контрольдә булса һәм финанс яктан кызыксындырылса сүз ирегенә зыян килергә мөмкин. Мондый контрольдәге сайтлар булу нормаль күренеш түгел ул, әмма Русия өчен гадәти модель. Интернет сайтлар матбугат чаралары кебек үк шундый бер тармак һәм хәзер башка матбугатта нәрсә күзәтелә, интернетта да шулар күзәтелә дип уйлыйм мин.

Минемчә, дәүләткә инде аякка баскан һәм яхшы гына эшләп килгән сайтларга игътибар бирергә кирәк. Бүген бик күп сәхифәләр иҗтимагый әһәмияткә ия булган, кирәкле эш башкара. Алар дәүләтнеке түгел, әмма дәүләт аларны еш кына күрмәмешкә салыша. Без үзебез төрле сайтлар ясыйбыз, яңа проектлар эшләтеп җибәрәбез, әмма моның өчен дәүләттән акча алмыйбыз. Төрле проектлар ачкач төрле оешмаларга пресс-релизлар җибәрәбез. Бер заман безгә бер информагентлыктан бер хәбәрче шалтыратты. "Бик шәп проект башлагансыз, сезне котлыйбыз! Әйдәгез, шәп итеп языйк әле!", дип бөтен нәрсәне сораштыргач һәм безнең дәүләт сайты булмаганны белгәч, шалт итеп телефон трубкасын куйдылар. Аларга безнең эш бик кызыклы булса да, дәүләтнеке булмагач, безгә хәер-фатиха юк, безне күрмәмешкә салышалар. Бүген түрәләрдән, дәүләт оешмаларыннан менә шундый караш. Ул интернетка гына кагылмый. Ул бөтен тармакларга да үтеп керде. Дәүләтнеке булмыйсың икән, сине күрмәмешкә салышалар.

Шул ук вакытта дәүләт миллионнар, миллиардлар түгеп үз проектларын эшләп ятарга мөмкин. Бу интернет өлкәсендә дә шулай ук. Дәүләт акчасына ясалучы интернет сәхифәләргә килгәндә, анда сүз миллионнар турында бара, әмма ул барып чыкмаска да мөмкин әле.

Бу иҗтимагый әһәмияткә ия сәхифәләр булдырырга теләү, иҗтимагый телевидение кебек үк бер адым. Иҗтимагый телевидение юк. Бүгенге шартларда ул җәмгыять теләгән формада була алмаячак та. Сәхифәләр булдыру да шул хәлгә ошап тора", диде Сәфәров.

Belem.ru интернет порталы җитәкчесе Раил Гатауллин сүзләренчә, моңа кадәр тәнкыйть белдереп килгән сайтлар юкка чыгарга мөмкин.

"Бу иҗтимагый әһәмияткә сәхифәләрнең булуы яхшы, әмма күп әйбер аның ничек эшләвеннән торачак. Президент контролендәге фонд аша финансланучы бу сәхифәләрнең тарафсыз фикер белдерүе шик тудыра.

Русиядә тәнкыйть белдерә ала торган иҗтимагый әһәмияткә ия сайтлар болай да җитәрлек. Хәзер кешеләргә булыша торган, җәмгыятькә булыша торган, тискәре күренешләрне кискен тәнкыйтьләүче, мисал өчен Neterpi.ru кебек, сәхифәләр бар. Мондый яңа сәхифәләр булдырылып тәнкыйть юкка чыгарылыр, демократия буылыр дип куркам", диде Гатауллин.

"Безнең гәҗит" басмасының нәшире Илфат Фәйзрахманов фикеренчә, Кремль инде интернетны да үз кулына алырга җыена.

"Бүген Русиядә радио-телевидение хакимият кулында, аның җырын гына җырлый. Кайбер газетларны һәм радиоларны санамаганда, тулы күләмдә демократия бар дип әйтә алмыйм. Аларын да, бәлки, бездә менә мондые да бар дигән өчен генә тота торганнардыр.

​​Әле моңа кадәр интернетта ирек иде. Ул бүгенгә кадәр ирекле мәгълүмат чыганагы булды. Минем уйлавымча, бу гамәл артында интернетны кулга төшерү ятарга мөмкин. Ошамаганнарны кысрыклап чыгарырга, бары тик хакимият теләгәннәрне генә калдырырга теләмиләр микән, дигән фикер туды.

Балалар мәнфәгатен кайгыртучы интернет сәхифәләр, матбугат хөкүмәт аша финансланырга тиеш дип уйлыйм мин. Хөкүмәттән ярдәм дигәндә дә, ул хөкүмәт тә шушы ук халык акчасына яши бит. Ул хөкүмәт акчасы түгел, халык акчасы бит ул. Хөкүмәт әһелләре дә безнең хезмәтчеләр булырга тиеш. Кызганыч, әмма бездә киресенчә.

Русиядә ниндидер финанс агымнары бары тик хөкүмәт җырын гына җырлаучыларга, демократияне авызлыклаучыларга, түрәләрнең мәнфәгатьләрен кайгыртучыларга гына бирелә. Бу сәхифәләргә килгәндә дә шулай булырга мөмкин", ди Фәйзрахманов.


Наил АЛАН

№--- | 23.11.2012

“Һәр балама намаз саен теләк телим” (Фәүзия Бәйрәмованыңәнисе – үзе турында үзе) #6971

$
0
0
23.11.2012 Җәмгыять
Саба районының Миңгәр авылында яшәүче Сәлимә апа ипле, итагатьле, ун баланың барысын да тигез ярата торган гап-гади карчык икән. Хәер, гади түгел, нәкъ Әмирхан Еники сурәтләгән Ак әби ул. Бәхетле язмышлы Ак әби. Күптән түгел генә ул 90 яшен тутырган.

Улак кырыена боз катканда туганмын

 

Сәлимә апа туган көне турында аз сөйләде. Беренчедән, татарда туган көнне бәйрәм итү гадәте булмаган. Икенчедән, аның дөньяга аваз салган көне дә төгәл билгеле түгел икән. Авылда ут чыгып, янгын телләре кән­сәләрне йотканлыктан, авыл метрикәсе дә көлгә әйләнгән. Туган көне төрле документларда төрлечә язылган, балалары исә 5 ноябрьне әниләренең туган көне итеп исәпли. Сәлимә апа безнең сораулы карашларны күреп, җайлап кына гомер йомгагын сүтә башлады:

 

– Әни, улак кырыена боз катканда тудың, куллар өшеде, бик салкын булды, дип сөйли торган иде. Әтием – мәзин, әни дә бик дини кеше. Әтиемне озын сырлы таяклы, тезгә җиткән казакилы, ак чалмалы килеш истә калдырганмын. Аңа ияреп мәчеткә йөри идем. Әти белән әни кызу урак өстендә дә уразасын калдырмадылар. Урактан кайтып, кар базына төшеп утырулары истә калган. Мин баз капкачыннан карыйм да, аптырыйм. “Чыгыгыз инде монда”, – дип дәшәм. Алар эсселектән әлсерәп, хәл алырга төшкәннәр икән. Икенче көнне тагын кырга чыгасы. Әни жбан белән су ала. Шунда яулыгын чылатып, башына бөркәнә икән. Әни итәк тулы балаларымны үс­тергәндә янымда булды. Сабый­ларымның кендек әбисе дә әле ул. Колхоз эшенә дә йөрисе, бер-бер артлы туган балаларны да тәрбиялисе бар. Шундый авыр мәлләрдә әни миңа, кызым, ба­ла­ларың күп, бас намазга, дип өнди торган иде. Дини мәҗ­лесләрдә булырсың, намаз рәтен белмәгәч, нишләрсең, дип үзенчә үгетләгәне истә. Мин исә, менә синең эшең беткән, укы инде, дип әйткәнмен. Шул сүзләрем әле дә тынгылык бирми. Аллаһы Тәгаләдән вакыты җиткәч намазга өйрәндем. Әни кечкенәдән оеткысын салган, догаларын бе­лә идем инде. Шуңа күрә дин юлына кереп китүнең бер авырлыгы да булмады.

 

“Әүхәдине жәлләп кияүгә чыктым”

 

– Тумышым белән Сабай авылы кызы мин. Тормышка да шушы авыл егетенә чыктым. 17 яшь иде, мәхәббәтнең нәрсә икәнен бел­мәдем. Әүхәди исә мине үги абыем Сәүбәннән сораган. “Сә­лимәнең тормышка чыгарга уе юк, ә миңа өйләнергә кирәк. Ничек итсәң ит, күндер аны, юкса урлап булса да алып китәчәкмен”, – дигән. Абый мине, егетнең анасы бүген-иртәгә өзелергә тора, хәленә кер, дип үгетләде. Ипле, тәртипле, “грамотный” егет дип ризалаттырды. “Грамотный” ди­гәне – 4 класс белем инде ул. Әүхәди мине кошевкага утыртып, югары очтан түбән очка алып төште. Анасы бер ел да тормады, гүр иясе булды. Үзем бердәнбер бала булганмын. Кем уйлаган бит итәк тутырып бала үстерермен дип. Тормышка 1940 елның 3 ноябрендә чыктым. 67 ел бергә бик тату яшәдек. Авылда бөтен кеше әйтә ала: бездә беркайчан да тавыш-низаг булмады. Балалар бар бит. Алар алдында ничек ямьсезләнәсең: елтыр күзләре белән күзәтеп, һәрнәр­сәне күңел­ләренә сеңдереп баралар, үзләрен алдагы тормышка әзерлиләр. Шөкер, берсе дә йөзгә кызыллык китерә торганнардан түгел. Берсен дә аерып әйтмим, барысы да – үз урынында. Әүхәдине 88 яше­нәчә бала караган кебек карадым. Аның киткәненә дә биш ел була икән инде. Авырлыкны күп күр­дем. Бәлки, Ходай картлык кө­неңдә рәхәт яшәтермен, дигәндер. Игезәк сыңарларының берсе Розалиям, бәхетемә, күрше авылда Миңгәрдә төпләнеп калды. Мине бүген ул кадер-хөрмәттә яшәтә.

 

Үзәкләргә үткән ясмык

 

– Тыныч тормышта бер ел гына яшәп калдык, дәһшәтле сугыш башланды. Әүхәди 1943 елга кадәр колхоз рәисе булып эш­ләде. Ирләрсез, атсыз калган колхозны ничекләр генә җи­тәк­ләде икән ул, ничекләр түзде икән – хәзер дә шаккатам. Мин төрле эшкә йөр­дем. Ат белән Сабага сөт ташыдым. Ул вакытта сыер башына мәҗбүри түләү бар иде. 265 литр сөтне хө­күмәткә тапшырасы. Бу ир­тәнге 4тә торып, сөтне Сабага иртәнге 6га илтеп тапшырасы дигән сүз. Анысы түзәрлек, ә менә Арча заготзерносыннан чәчү өчен ясмык алып кайту үзәккә үтеп калган. Алты хатынга өч “уфалла” арбасы тоттырып чыгарып җибәр­деләр безне. Бардык, кайтыр юлга чыктык. Юл аркылы чыкканда арбабызның тәгәрмәче тузып китте бит. Аны шул килеш урыс Чокырчасына кадәр сөйрәп бардык. Авыл башындагы иң беренче йортка кереп урыс мужигына хәлне аңлатабыз. Мин аз-маз русча сукалыйм, иптәш хатын бө­тенләй дә белми. Бу урыс безгә ясмыкны икегә бүлеп котомка ясарга кушты. Иптәш хатынга катомка бавы бирде, ә миңа – юк. Нишләргә? Утыз чакрым араны, йөкне аркага асмасаң, үтеп бул­мая­чак. Башны иеп торам шулай. Күзем биш бала итәкле күлмәккә төште. Бала итәген сүттем дә, катомка бавы ясадым бит. Көч-хәл белән кайтып егылдык. Соңга калганлыктан авыл халкы безгә каршы чыккан иде инде. Ул вакытта уртак хәсрәт кешеләрне берләш­терде. Аннан машина әйләндереп бодай сугу, көлтә ташу дисеңме – барысы да баштан үтте инде. Аларны сөйләп бетерә торган түгел, җитте инде...

 

“Укыгыз! Укымасагыз, дуңгыз карарсыз”

 

– Балаларым бик тәртипле булдылар. Аталары янында кара-каршы эшләделәр. Әүхәди сугыштан кулын имгәтеп кайтты бит. Мине өс-башыбыз юк, теге кирәк, бу кирәк, дип борчымадылар. Яхшы укуларын гына бел­деләр. Укыгыз, дип үземә дә әйтергә туры килде. 1946 елда туган кызым Вәсиләне әтисе дуңгыз карарга фермага урнаштырды. 7 класс тәмамлаган гына иде әле. Эшкә чыгарырга башка кеше тапмады. Вәсиләнең иптәш­ләре 8 класста да укып йөрделәр, аларны күргәч, кызымның күзләре яшьләнә иде. Шуннан, балалар, тагын кеше кирәк булса, атагыз сезне дә фермага урнаштырыр, ничек тә укырга тырышыгыз, дидем. Сү­земне тыңладылар. Авылда дүрт класс укыдылар, 8 класска кадәр өч чакрым ераклыктагы Олы Шы­ңарга йөреп укыдылар, аннан тагын 3 класс Сабада укыдылар. Иң беренче Сабага укырга Тәс­лимәм чыгып китте. Җәяү йөреп укыды, бер тапкыр да, арыдым, туйдым, дип әйтмәде. Аннан Нурания, Нурулла, Фәүзия укыдылар. Фәүзия арада иң шаяны, чәтерәне иде. Олы Шы­ңарда укыганда ук редакция белән дуслашып, шунда ук эшли дә башлады. Менә шулай бер-берсеннән күреп, тырышып укыдылар. Минем генә, бураннарда исән-сау кайтсалар ярар иде, дип котларым чыга иде. Бигрәк тә Тәслимәне жәл­ләдем. Казанга иң беренче китү­че дә ул булды. Беркемне бел­мәгән килеш, күрше хатынның адресын юнәтеп чыгып китте ул. Аның артыннан Ленин университетына башкалары да тартылды. Алты балам шулай итеп югары белемгә ия булды.

 

Хәсрәт агач башыннан йөрми

 

Сәлимә апага бала югалту ачыларын да татырга туры кил­гән. Язмыш сынауларына, дин кушканча, сабыр иткән ана, эчендә вулканнар кайнаса да, аны безгә күр­сәтмәде:

 

– Өч балам гүр иясе булды. Мин инде исәннәрен исәнчә, үл­гәннәрен үлгәнчә искә алып дога кылам. Ходайдан ил-көнгә тынычлык, балаларыма игелек, тәү­фыйк, бәхет сорыйм. Фәү­зиямә ерак сә­фәрләргә кузгалганда хәер-фати­хамны биреп дога кылып калам. Киявем Җәү­дәтне инсульттан соң бала карагандай тәрбияләгән Тәс­лимәгә сабырлык, саулык телим. Мине җәннәттә яшәткән иге­зәк сыңары Розалиягә (Розалия Хә­бибрах­манова – Саба районы Миң­гәр авылының мак­таулы укытучысы) Ходай мине зурлагандай зурласын иде дип телим. Һәр балама да намаз укыган саен теләкләр телим. Хәзер күзләрем бик күрми, укый алмыйм. Аның каравы телевизордан ил-көн яңа­лыкларын тыңлап, күзәтеп барам. Авыл кеше­сенең, кара җир­дә эшләүчеләрнең кадере бет­кәнгә үртәнәм. Юкса иписез бер көн дә яши алмыйбыз.

 

Йомгаклау сүзе

 

Ак әни – Ак әби турындагы кыйссаны тәмамлаганда гына бер вакыйга турында сөйлә­де­ләр. Аны исән чагында Г.Камал театры директоры Шамил Закиров тет­рәнеп тә, сокланып та искә ала торган булган. Алар Җәүдәт Дәр­заман бе­лән мәктәп укучылары өчен бер­ничә җирдә очрашу, иҗат кичә­ләре оештырганнар. Җәүдәт абый ничек итсәк итик, очрашу вакытын булса да кыскартыйк, ләкин Казанга әни­не күр­мичә китмим, дигән булган. Шулай иткәннәр дә. Соң булса да Миңгәргә кагылып чыкканнар. Сәлимә апа да бу очрашуны хәтерли икән. “Бу бит Җәүдәт белән соңгы күрешүебез булды. Бик озак утырды ул, ничектер китәсе дә килмәде кебек. Чыккач та, нидер әйтәсе килгән кебек каерылыплар карады. Шуннан аны инсульт аяктан екты. Күңеле сизенеп ашкынгандыр инде”, – диде ул. Инде Розалия һәм Рөстәм Хәбиб­рахмановлар корган оя-ни­гез турында да берничә сүз. Ачык кү­ңелле хуҗалар татарның ничәмә-ничә ул-кызын кунак итеп каршы алган, серләре белән уртаклашкан икән. Соңгы вакытларда Шәү­кәт Биктимеров та аларга кайтып йөр­гән. Каршыларында гына үз нигезе булса да, мәшһүр артист нәкъ менә Хә­бибрахмановлар йортында җан тынычлыгы тапкан. Менә шундый балалар үстер­гән Сәлимә апа. Күңеле белән юка гәүдәсенә сыеша алмыйча һәр­берсенең янына барып кайта ул. Ана кү­ңеле балада шул.


Гөлинә ГЫЙМАДОВА

№231-232 | 23.11.2012

Явурай (Тормыш язган хикәяләр) #6972

$
0
0
23.11.2012 Мәдәният
(Бездә кунакта - Башкортстанның Эстәрлебаш районы әдәби берләшмәсе) Хисаметдин Шәрәфетдин улы Исмәгыйлев 1953 елны Гөлем авылында туган. Хәзер Турмай авылында яши. Гомере буе ветврач булып эшләгән. Районның татар иҗтимагый үзәге җитәкчесе.

* * *

 

Институт тәмамлап, «Искра» колхозында эшли башлаган мәл. Идарә кырыннан үтеп барышлый колхоз рәисе Кунафин Габделхак абзый чакырып алды да:

 

— Исмәгыйлев туган, бар әле, тиз генә Тәтербаштан теге Ягарны алып кил, — диде.

 

— Ярый, тик кайда яшәгәнен белмим бит, — димен.

 

— Склад мөдире Клавдий сине көтеп тора, аңардан сорарсың, — ди бу.

 

Ат шәп. Үзем мал духтыры булгач, колхозның иң ару атлары арасыннан сайлап алдым. «Ә» дигәнче Тәтербаш авылы уртасында урнашкан кибет кырына килеп тә җиттем. Тәтербаш Тормай авылына өч кенә чакрым. Кибет алдында берничә ир һәм хатын басып тора. Алар белән исәнләштем дә, хатыннар ягынарак борылып:

 

— Миңа склад мөдире Клавдия апа кирәк иде, — дим. Тәүдә шаркылдап көлделәр, аннан үзара чуашча сөйләшеп, чөкердәшеп алдылар. Мин аптырабрак калдым, ничектер уңайсыз булып китте. Әллә дөрес әйтмәдемме, әллә инде кушаматы белән дәштем микән дип. Чөнки хатыннар ирләр белән басып торган бер абзыйга күрсәттеләр. Вәт, малай, нигә инде миңа аның исемен кыстырырга? Склад мөдире дигән булсам да, җиткән бит инде. Теге абзыйдан:

 

— Сез склад мөдире буласызмы? — дип сорыйм.

 

Ул җавап биреп тормады, баш кына какты.

 

— Ә сез яңа мал духтырымы? — дип сорап куйды аннары.

 

— Әйе, — дим.

 

— Алайса, бар, Явурайны ал да, складка килегез, мин шунда булам, — ди бу.

 

— Ярый, шулай да сезнең атыгыз ничек соң, абзый? — дип сорамый түзәлмәдем.

 

— Бәй, әле үзең әйттең дә инде. Мин ни, шул Алексеев Клавдий булам, — ди бу. Мин аптырап:

 

— Ә чын исемегез? — дим.

 

— Чын исемем дә, юри исемем дә Клавдий минем, әтиләр шулай кушкан, — дип, тагын аптыратты. Теге мин алып килергә тиешле Егоровның исеме Явурайдыр дип чамаладым. Боларның кайсысы чын исеме, кайсысы ләкаб икәнен белмим бит инде. Үземчә болар барысы да чуаш исемнәре дип уйлыйм. Үзем аптырыйм: чуаш исемнәре йә Николай, йә Геннадий, йә Александр кебек урыс исемнәре булырга тиеш. Соңрак кына белдем: чуашларда Рәшит тә, Финур да, Еварис та бар икән...

 

Склад мөдиренә:

 

— Явурайның өен белмим бит әле, — дим.

 

— Кемнән сорасаң да, әйтерләр. Зур капкалы, зәңгәр тәрәзәле өйдә тора ул, урамның сул ягында.

 

— Ярый алайса, хәзер алып киләм, — дидем дә, киттем зур капкалы, зәңгәр тәрәзәле өйне эзләп. Минем әле Тәтербашның бу зур үзәк урамыннан беренче тапкыр гына үтүем. Барам шулай, ә капкалар, малай, барысы да зур, киң һәм матурлар. Бизәкләп-бизәкләп, агачны сырлап ясалган. Үзенә бер төрле матур, әллә ничек, нур сибеп торалар кебек. Әйтерсең лә чуаш кызлары матур итеп киенеп, капка урынына үзләре чыгып басканнар да, елмаеп, «безгә кунакка кер», дип чакырып торалар. Чуаш халкын уңган диләр иде, менә кайда раслана икән бу.

 

Шулай уйлана-уйлана, капкаларга сокланып барам. Каршыга бер апа килә. Үзем чуашча бер сүз белмәгәч, урысчалап исәнләштем дә, Явурайны сорыйм. Апам томыраеп миңа карап тора, шуннан нәрсәдер исенә төшергән кебек:

 

— Урысча белмәп, — диде дә, тагы кабатлап, «урысча незнам» дип, күзләрен челт-челт йомып миңа карап тора. Аптырагач, татарча:

 

— Егоров кайда тора? — дим. Шуннан апам мине аптыратып:

 

— Үзепеснең татар икән, нигә аны пашта ук шулай әйтмисең, — дип куймасынмы! Мин Егоровның йортын сорыйм.

 

— Пестә Егуровлар пик күп, кайсы Егуров кирәк сескә? — ди хәзер бу. Мин:

 

— Явурай Егоров, — дим.

 

— Өе менә каршыгызда, әнә, үзе дә йортында йөри, — дип, биек урыс капкалы йортны күрсәтте дә, китеп тә барды. Рәхмәт әйтергә дә өлгермәдем. Ә теге йорттагы ир безнең сөйләшкәнне ишетепме, әллә бүтән сәбәп беләнме, үзе капка төбенә чыкты да, мине күрмәмешкә салышып, арты белән борылып, капкасының тотка-биген боргалап, шак та шок китереп төзәтергә тотынды.

 

Мин бу ир янына килдем дә, тамак­ны кырыбрак:

 

— Миңа Явурай абзый кирәк иде, аны председатель чакырта, — дим. Бу минем якка борылмый гына бик катгый, кырыс, мин әйтер идем, түрә тавышы белән, юк, алай гына да түгел, армиядәге командирлар тавышы белән, урысчалап:

 

— Беренчедән, исәнмесез, яшь кеше. Икенчедән, мин Явурай түгел, ә Еврей. Өченчедән, мин Егоров Андрей Михайлович. Ә син мин Тормай авылында төзеткән ветеринария участогында яшисең, — дип турайды да, минем якка борылып, хәрбиләрчә честь биреп сәламләде, елмаеп, кулын сузды һәм: — Менә нәрсә. Мине ярат һәм ихтирам ит, чөнки мин Эстәрлебаш районында мал духтырларының иң өлкәне, — дип, минем кулны бик озак кына кысып, селкеп торды. Аннары: — Йә, сөйлә, яшь кеше, — дип, татарчага күчте.

 

Ә мин аптыраудан ачылган авызымны да ябарга онытып, миңгерәү кеше кебек басып торам. Чөнки бу бит элек-электән безгә, Гөлем авылына килеп, бездә кунып, ашап-эчеп йөргән кеше, ягъни әткәйнең Ягур пелеше. Алар бер-берсен баҗа дип тә йөртәләр иде әле. Колхоз икегә аерылгач, соңгы елларда гына безгә килми башлады бит әтинең Ягур пелеше. Бу бит — үзебезнең Әндри абзый. Ә Әндри абзый сорауларны яудыра гына.

 

— Үзең кайсы яктан?

 

— Гөлем авылында туып-үстем, — дим.

 

— Кайда укыдың, нәрсәләр бетердең? — ди. Монысын да сөйләп бирдем. Ә ул һаман сораша.

 

— Ә фамилияң? — Мин фамилиямне әйткәч, Әндри абзый, «Син Шәрәфи малаемы?» — диде.

 

— Әйе, — дим инде.

 

— Ә мине таныйсыңмы?

 

— Таныдым. Мин сезне әткәйнең Явурай Әндри пелеше дип беләм, — дим. Әндри абзый:

 

— Явурай түгел, Еврей дип әйттем бит инде, — ди.

 

Миңа шулай итеп әтинең пелеше Егоров Андрей Михайлович белән яңадан якыннан танышырга туры кил­де. Хәзер инде очрашкан саен Әндри абзый әтигә күп сәламнәр әйтеп кала. Әти дә үз чиратында аның турында сорашып кына тора һәм сәламнәр әйтә.

 

Әндри абзый һәрвакыт:

 

— Минем баҗа ни хәлдә? Миннән күп сәлам әйт, — дип кала торган иде. Ул әтине «баҗа» дигән саен мин эчтән генә: «Вәт чукынган чуаш, ничек инде минем әти аңа баҗа булсын. Минем әни — башкорт, әти — татар, ә Әндри абзый һәм аның хатыны Вера түти — чуашлар бит дип уйлыйм. Мөгаен, алар икесе дә бер хатын-кыз тирәсендә чуалганнардыр. Сугыштан соң ир-ат аз. Ул вакытта бит ун хатын-кызга бер-ике ир-егет туры килсә, бик хуш инде. Тормышның бер почмагына басып карасаң, гаиләле ирнең ялгыз хатын­нар янына йөреп, ирләре сугышта һәлак булган һәм ир-ат назыннан мәхрүм калган хатыннарның әзме-күпме күңелен күреп, аларны иркәләүләре гөнаһтыр да ул. Тик үзләренең ялгыз, ир-ат назыннан мәхрүм булып гомер итүләренә алар гаеплеме? Юк, әлбәттә, юк. Моңа каһәр суккан сугыш, шул сугышны оештырган ил башлыклары гаепле бит.

 

Шулай Әндри абзыйлар белән кол­хозда терлекчелек тармагында эшләп йөрибез. Ул һаман гел әткәйгә — баҗага сәлам әйтеп кала... Җәй башлары. Без Әндри абзый белән җәйләүдәге башмакларга укол кадап, эш бетергәннән соң ял итеп ятабыз. Күктә кояш кыздыра, бөтен җир ямь-яшел. Һавада сирәк-саяк, төрле-төрле сурәткә кереп, эреле-ваклы болытлар ялкау гына агыла­лар. Сабан тургайлары сайраша. Ко­яш безне җылысы белән иркәләсә, битне салмак кына искән җил назлый. Сәхрә инде, сәхрә!.. Шунда мин Әндри абзыйга үземне күптән борчып йөргән сорау­ны бирдем. Чөнки аны әтидән сорап булмый бит инде.

 

— Әндри Михайлович, ә нишләп әле минем әти сиңа баҗа була ул? Әллә яшьрәк чагыгызда бергәләп яшь түтиләр янына гөнаһ кылырга йөрдегезме? — дим.

 

Әндри Михайлович чалкан яткан җиреннән миңа борыла биребрәк ят­ты да, елмаеп-көлеп куйды.

 

— Анысы да булырга бик мөмкин, без бит ирләр. Ә сугыштан соң, үзең беләсең, — дип, нидер уйлап туктап калды да, аннары сүзен дәвам итте. — Юк, син яшьрәк шул әле, белеп бетермисең. Синең әниең белән минем хатыным Вера түтәң — икесе дә Авыргазы районыннан. Берсе — Бәгәнәш, берсе күрше Талник авылыннан. Бер елга суын эчеп, бер җирнең икмәген ашап үскәннәр. Менә шул яклап ул миңа баҗа була... — Әндри абзыйның кәефе әйбәт. Шуны чамалап, тагын бер сорау бирдем:

 

— Әндри абзый, нишләп сине бөтен Тәтербаш, хәтта бөтен «Искра» колхозы Явурай дип йөртә? — дим.

 

— Әйттем бит, Явурай түгел, ә Еврей. Явурай дип әби-сәбиләр, дөресрәге, олылар әйтә. Чөнки чуаш халкы кайбер авазларны үзенчә яраклаштыра һәм татарчасы бөтенләй бозылып ишетелә. Менә сине дә бит Хисами дип түгел, ә Кичәми диләр. Ә Еврәй кушаматын миңа әтине тәмугтан алып кайткан елны райкомда куштылар. — Тавышы ничектер үзгәреп, карлыгып китте абзыйның. Аңа күземнең кырые белән генә карыйм. Әндри абзыйның йөзе дә каралып, җитдиләнеп китте. Бераздан ул, уфтанып.

 

— Әй, улым, улым. Бар иде заманалар, искә төшерәсе дә килми, — дип, мине шулай «улым» ук дия башлады, һәм, ничектер, сагышлы итеп:

 

— Их, малай, — диде дә, тынып калды.

 

Аның авыр уйларын бүләсем килмәде. Әндри абзыйга шундый тоз­сыз сораулар биреп газаплы хатирәләрен уятуым өчен әллә ничек үземә дә уңайсыз булып китте. Чалкан борылдым да, теге ялкау болыт­ларны һәм аларга тия язып сайрый-сайрый очкан сабан тургайларын күзәтәм. Ә Әндри абзый уфтана да уфтана. Мин дәшмим. Шулай бераз яткач, Әндри абзый карлыккан тавыш белән әкрен генә сүз башлады. Абзы­емның тавышы ничектер тоныкла­нып, моңсуланып калган иде.

 

— Мин үзем сугыштан 1947 елны гына кайттым. Германиядә булдым. Немецлар алдында ару күренер өчендер инде, безне бик яхшы ашаталар. Өстә ПШ гимнастерка, аякта яловый итекләр. Ә өйгә мин хәтта күн плащ-пальто киеп кайттым. Трофейный әйберләр дә хәтсез генә. Дөресрәге, штабта хезмәт иткәнгә акчаны да мул гына түләделәр. Күн пальто киеп, чумаданнар күтәреп шулай кайтып төштем, малай, авылга. Үземнең уй буенча авылдашларның һушын аласым килгән иде. Киресенчәрәк булып чыкты шул. Авылда шундый хәерчелек. Сугышта җиңелгән немец авыллары белән безнең җиңгән авыллар арасында җир белән күк арасы. Дөрес, авылдашлар аптырамады түгел, аптырадылар. Эстәрлебаштан бер тарантас яллап кайткан идем. Шул тарантаска утырып авылның бер башыннан керүгә урамда карт-коры түгел, хәтта бала-чагаларга кадәр юк булды. Авыл тып-тын. Күрәм инде, тәрәзә пәрдәләре һәм капка ярыкларыннан гына мине күзәтәләр. Авыл мине шау-гөр килеп каршы алыр дип уйлаган идем. Киресенчә килеп чыкты. Азактан гына белдем: алар мине районнан, йә Эстәрлетамактан килгән берәр уполномученный налог җыючы, йә берәр оешма кешесе дип белгәннәр икән.

 

Өйгә кайтып кердем. Өй дисәң, хәтере калыр, инде яртылаш җиргә сеңгән, кыйшаеп беткән бер мунча инде. Ә өйдә авыру әни белән кырык ямаулы күлмәк кигән сеңелкәш. Соңгы кәҗәне бүре егып киткән, ә әтине ике кат Себергә озатканнар. 58нче статья белән. Үзең беләсеңдер инде моның нинди статья икәнен, тагы да пункт А-10.

 

Нинди статья икәнен белмәсәм дә, яткан җирдән генә «әйе, әйе», дип, белгән кеше кебек баш кагам. Ә Әндри абзый сөйли дә сөйли.

 

— Ике контузия һәм берничә яралану галәмәте инде. Шулар булмаса, армия сафында тагын хезмәткә калырга иде әле. Сәламәтлек шәптән булмагач, мине демобилизовать иттеләр дә инде.

 

Шулай колхозда җиңел-җилпе эшләрдә йөрим. Контузияләрне исәпкә алып, мине клуб мөдире итеп куйдылар. Матур гына эшләгән булам. Өйне әзрәк зурайтып, төзек­ләндереп җибәрдем. Кулдан килгәнчә колхоз эшләрен дә башкарам. Өйдә икмәк, он күренә башлады. Бер тана үстереп, сыерлы булдык. Яңа гына мәктәпкә укытырга килгән Вера түтәңә өйләнеп җибәрдем.

 

Әмма, кемнең күзе тигәндер инде, малай, әллә көнләшүдән микән, мине авыл бригадиры күрә алмый башла­ды. Әллә шуңардан, әллә бүтән сәбәп булды, мине клуб мөдирлегеннән бушаттылар. Янәсе, мин — халык дош­маны баласы. Мин нинди халык дош­маны баласы булыйм ди. Күкрәк тулы орден-медальләр. Сталинның бит әйткән сүзе бар. Улы атасы өчен җавап бирми, дигән. Киттем райкомга. Анда да шул сүзне сөйлиләр. Хәтта Вера түтәңә дә: «Ни эшләп син халык дошманы баласына кияүгә чыктың, аерыл, аерылмасаң, үзеңне дә мәктәптән куабыз, — дип әйтәләр икән. — Социализм балаларын укы­тырга хакың юк», — дип әйткәннәр, малай. Шулкадәр гарьләндем. Райкомнан чыгып, Учитель тавын турыга мен­дем дә, Эстәрлебашка карап уйланып утырам. Бөтен авыл уч төбендәге кебек күренеп тора. Елыйсылар килде, малай. Шунда ничектер әти искә килеп төште. Ул да, бахырың, шулай нахакка рәнҗетелде бит. Моңа кадәр аның юньләп искә дә төшкәне юк иде. Башта кулак дип сөрделәр, умартасы күп иде. Чөнки аннан кайтып озак та тормады, умарталарын юри үтергән дип тагын җибәрделәр. Соңгысында инде, халык дошманы дип, бөтенләйгә алып киткәннәр. Анда мине сугышка алган­нар иде инде.

 

Шул Учитель тавында үземә сүз бирдем: дөреслекне табарга. Шуннан башланды инде минем маҗаралар. Тегеннән белешмә кәгазе, моннан пичәтле кәгазь, култамгалар җыям. Уфага да берничә тапкыр бардым. Юк кына бит, малай, син халык дошманы баласы, бетте-китте. Җитмәсә, шулай дөреслек эзләсәң, әтиең янына җибәрәбез, дип тә куркыталар. Үзеңне дә алып китәләр бит дип әни белән сеңелкәш елашалар. Ул хатын кайгыра. Сөй­ләмә инде, малай, искә төшсә, әле дә тәннәр чымырдап китә. Уфада да эш барып чыкмагач, җыендым да Мәскәүгә киттем бер көнне. Ни булса, шул булыр дип. Кесәдә бер йөк белешмә, пичәтле кәгазь. Ярый әле күрше Безгин авылыннан ике дус фронтовик абзый миңа белешмә язып биреп, үзләренең имзаларын куярга курыкмадылар.

 

Шулай Мәскәүгә килдем. Сорашам, белешеп йөрим, ничек Кремльгә, Сталин янына керергә икән, дип. Юк, малай, булмый гына бит. Вокзалда кунып йөрим. Үзем кебек берәү көн саен төрле вокзалда кунарга кирәклеген өйрәтте. Алайса, ди, хәзер үзеңне яшереп куяр­лар, кем икәнеңне дә оны­тырсың, ди. Бер айдан тәки милиция эләктерде, и ябып та куйды­лар. Бөтен документларны алдылар. Бетте баш, дип уйлыйм. Ике тәүлектән соң гына иртән бер түрәгә алып керделәр. Ә аңа кадәр кайгыру­ларны үзем генә беләм дә, Алла шаһит. Бөтен кәгазь-белешмәләрне энәсеннән җебенә кадәр укып чыктылар. Теге түрә сораша, мин сөйлим. Мине, дим, бер гаепсезгә эшемнән алдылар, мин фронтовик, әнә орден-медальләр, дип өстәлдә яткан орденнарга күрсәтәм. Теге һаман:

 

— Монысын ни өчен бирделәр дә тегесен ни өчен бирделәр? — дип сорый. Мин әйтәм инде.

 

Әйбәт кеше булып чыкты. Үзе дә фронтовик икән. Мине тыңлады, чәй эчерде, ничегрәк Кремльгә керергә, ничек пропуск яздырып алырга өйрәтте. «Син, — ди, — Сталин янына керә алмассың. Ул зур илнең бүтән зур мәшәкатьләре белән мәшгуль. Шуңа да син иң яхшысы: йә Руденкога, йә бүтән берәр түрә башлык кырына керергә тырыш», — дип, миңа акыл өйрәтте. Һәм мин аның акылын тотып эш иттем. «Әтиең турында ләм-мим, алайса, чынлап та, туган авылыңны бүтән күрә алмассың», — дип тә кисәтте. Менә шулай итеп йөри торгач, Руденко янына керергә про­пуск алуга ирештем. Ә бит пропускны да болай гына бирмиләр. Иң тәүдә син мунча кереп килергә тиешсең. Шулай чиратка бастым. Ха­лык күп. Көн саен төрле вокзалда кунам, аннан Кремль кырындагы Кызыл мәйдан артында мунча керәм һәм, юынганга белешмә алып, пропускка чиратка торам. Ә мунча без­нең кебек ерак өлкәләрдән килүчеләрне юындыру өчен икән. Имеш, тегенди-мондый чир алып кермәсеннәр Кремльгә. Мунчадан соң костюм-чалбар, эшләпә, ботинка­ сатып алып кияргә куштылар. Шу­лай итмәсәң, пропуск юк. Барлы-юклы акчага киендем, малай, ни эшлисең бит. Миңа бит ничек булса да үземнең бер гаепсезгә эштән куылганны исбат итәргә кирәк. Югыйсә миңа туган авылда гына түгел, районда да эш бирмәячәкләр. Эш бирмәү генә түгел, яшәтмәячәкләр. Изаланып йөри торгач, тагын бер ай үтеп китте. Ә эч яна, авылда чәчү бетте, печән чаба башладылар. Минекеләр ничек икән, бәрәңге утырта алдылар микән, печән хәлләре ничек икән? Юньләп йоклаган да юк. Уйлана-уйлана шыр сөяккә калыр идем, ярый әле, пропуск алгач, Кремльдә очсызга гына, артып калганчы ашаталар. Мин хәтта азрак матурланып, түгәрәкләнеп тә киттем. Шулай йөреп, күп кешеләр белән танышып-дуслашып беттем. Күп нәрсәләр белеп, күп нәрсәләр күреп, күп нәр­сәләргә өйрәндем. Безнең чуаш хал­кы бит болай карап торуга гына юаш. Ә без хәйләкәр бит. Шундый булмасак, күптән милләт булудан туктап, үлеп беткән булыр идек. Шулай астан гына күзәткәләп йөрим, малай. Анда да НКВД шымчылары бар, әй, һушың китәр. Бер бетеренгән генә ир кисәге елап-елап үз кайгысын әле бер кешегә, әле икенчесенә сөйли. Кайбер башлыкларны сүккәләп тә ала, үзе дә колак салып, тыңлап йөри. Бер-ике кеше җыелып сөйләшә башласа, мыштым гына шунда барып баса да, тыңлап тора. Бер-ике атна югалып тора. Ә аның урынына икенчесе йөри башлый. Менә шулай, туган. Бар бит кешеләр, ә?

 

Безне аерым бер бүлмәдә Руденко янына кергәч нинди тәртиптә сөйләргә, нинди сорауларга ничек җавап бирергә күнекмәләр ясаттылар. Әгәр ялгышсаң, тагын бер атна чират көтәсең. Менә шундый хәлләр. Әкият инде, әкият.

 

Руденкога язылган булсам да, мине аның бер урынбасарына кертеп җибәрделәр. Ник икәнен сөйләп тор­мыйм, барыбер «шыттыра бу Еврей» диярсең. Килеп кердем. Теге урынбасар миңа шундук ошамады. Кычкыруын кычкырмый, әмма һушны алды.

 

— Нишләп йөрисең кызу печән өстендә? Сиңа колхоз да, ил дә кирәкмимени? Үзеңне генә кайгыртасың, — дип китте, малай. Мине күзенең агы белән утыргычка кадаклап та куйды. Үзәкләргә үтеп керә, мин сиңайтим. Күзе белән турырак караса — йөрәк чәнчи, баш чатный башлый. Читкә карасаң, «миңа туры гына кара», ди, шун­дый тыныч итеп. Ә әйткән сүзе миләргә барып бәрелә. Үземнең ник туганыма да, ник монда килгәнемә дә үкенә башладым. Әтине монда да искә төшереп алдылар. Баш зыңлый башлады. Хәзер егылам, хәзер егы­лам, ничек тә түзәргә кирәк, дип утырган чагымда, бүлмәгә кечерәк буйлы, үзенә бик килешеп торган прокурор формасы кигән бер кеше килеп керде. Теге урынбасар тынып калды, каушап та китте. Яңа килеп кергән бәндә миннән сорау ала башлады: кем мин, кайдан, ни йомыш? Урынбасар минем өчен җавап бирә башлаган иде, аны кул селтәп туктатты да, ниндидер эш кушып, бүлмәдән үк чыгарып җи­бәрде. Орден-медальләрне күзеннән үткәрде. Сугышны кайда тәмамлаганны сорады. Мин барысын да сөйләп бирдем. Тик үземнең иң соңгы чиктә генә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә ала торган урыным бар икәнен генә әйтмәдем. Бу — сер иде.

 

Миңа әлеге түрә бик таныш кебек тә, таныш түгел дә кебек тоелды, кем икәнен үзеннән сорарга кыюлыгым җитмәде. Шушы кеше миңа:

 

— Бар, кайт, үзең кайтып җитүгә билгеле булыр, хәбәр бирербез. Эшеңә кире урнашырсың, — дип мине шатландырды. Бу хәбәрдән соң мин бөтен дөньяны кочаклап алырдай булып, дәртләнеп киттем һәм, әтине дә азат итәргә кирәк иде, дип авыз гына ачкан идем, теге бәндә кырт кисте.

 

— Бездә гаепсезләр утырмый, ул — җинаятьче, һәм гаебен аклаганчы утырачак, — дип, сүз беткәнен аңлатып, ишеккә күзе белән генә ишарәләде дә, телефоннан кемнедер кыздырырга да кереште. Мин рәхмәтләр әйтеп өстәлдәге үзем җыйган төрле белешмә-кәгазьләр тутырган калын папкага үрелгән генә идем, бу адәм, миңа карап та тормыйча, папканы бармаклары җәелгән учы белән каплады. Бармаклары ничектер хатын-кыз бармаклары кебек йоп-йомры. Мин, саубуллашып, чыгып киттем. Үҗәтлек бит инде, алгы бүлмәдәге ярдәмчедән барыбер сорадым. Кем була бу кеше, дип. Ярдәмче, миңа күзен алартып карады да, аптырап:

 

— Син нәрсә?! Кем белән сөйләшкәнеңне дә белмәдеңме? Бу бит Руденконың үзе, — дигәч, күз алларым караңгыланып, тез буыннарым калтыранды. — Әйе, хәзер үзем дә таныдым, бу чынлап та Руденко иде. Менә хәзер искә төште. Тик гәзит-журналларда һәм стенадагы плакатларда ул яшьрәк һәм матуррак күренә иде.

 

Менә шулай минем Мәскәүгә сәяхәтем азагына җитте һәм мин икенче көнне поезд белән үзебезгә — Башкортстанга кайтып киттем.

 

Өйгә кайтып керергә дә өлгермәдем, мине райкомга чакырттылар. Анда мине бик яхшылап пешекли-пешекли «тәрбияли» башладылар.

 

— Нишләп син башбаштакланып Мәскәү кадәр Мәскәүгә киттең? Хөкүмәт башлыкларын җәфалап-бимазалап йөрисең? — дип кыздыралар гына, малай. Мин дәшмим. Болар бөтенләй кызып киттеләр.

 

— Без хәл итәрлек эшне Мәскәүгә җиткергәнсең. Районның данын сатасың. Бу эшне без бер сәгатьтә хәл итә идек, — дип һаман төкерек чәчәләр. Мине тагын куркыта башладылар. — Киләсе атнада бюро була, шунда синең тәртибеңне тикшерәбез, сине партия сафыннан чыгарабыз, әзерләнеп тор, — дигәч, минем түземлегем бетте. Тынычрак булырга тырышып тирән итеп тын алдым да:

 

— Сез мине партиягә алмадыгыз һәм мине партиядән чыгара да алмассыз, — дидем. — Мин сугышта кан коеп йөргәндә сез, тыл күселәре, монда җылыда хатыннарыгыз куенында яттыгыз. Мине куркытмагыз. Мин иптәш Руденкога үзем кердем һәм ул киләсе елның шушы вакытына мине тагын чакырды, — дип тә өстәп куйдым. Монысын инде арттырыбрак җибәрдем. Шулай итмәгәндә болар миңа барыбер тыныч кына эшләргә ирек бирмәячәкләр иде. Озак уйлап тормыйча, ишекне шапылдатып яптым да, чыгып киттем.

 

Сәркәтип кыз кием шкафы янында арттан куып җитеп, мине яңадан эшкә алулары турындагы боерыкны тоттырды һәм пышылдап кына:

 

— Сез, абзый, бик кайнамагыз, аларга да җиңел түгел. Кичә генә үзләрен Уфага чакыртып, бик каты кыздырдылар, — диде дә, борылып, тек-тек басып китеп тә барды.

 

Шулай итеп, мин яңадан кызыл йортта, ягъни клуб мөдире булып эшли башладым. Миңа авыл халкы да, колхоз җитәкчеләре дә хәзер «халык дошманы» баласы дип әйтмиләр. Миңа караш бөтенләй үзгәрде. Әмма кемнәрдер барыбер астыртын гына аяк чала, явызлык эшли. Йә клуб тәрәзәсен ватып китәләр, йә йозакның ачкыч тишегенә мәте тутыралар. Бер юньсезе хәтта төнлә кыекка менеп, мичнең морҗасын яртылаш сүткән. Ә мин биреш­мим. Шулай тарткалашып эшләп йөргәндә, әни исеменә Красноярск шәһәреннән бер сәер хат килеп төште. Хат эчендә әллә нинди хәбәр юк. Исәнлек-саулыкны, һава торышын сорашкан, бездә суыклар башланды, дигән һәм шуның ише юк-бар. Әтидән дияр идем, әтинең кай тарафларда утырганын да белмибез. Әллә исән, әллә... Әмма хатта: «Почетка кунакка килегез», — дип чакырган бер грузин. Хатның язылу вакыты бик сәер. Әле ул вакыт җитмәгән. Анда 1951 ел, 31 декабрь дип язылган һәм астына беленер-беленмәс кенә сызып куйганнар. Ә хат тышындагы пичәттән карасаң, хат сентябрь азагында язылган һәм бу вакытның астына да сызып куйганнар. Укып чыктым кат-кат. Безнең таныш грузин да юк бит. Аптырадым. Мин Германиядә маршал Чуйков Ва­силий Ивановичның штабында хезмәт иттем. Шуның өчен әлләни кыенлык тудырмады бу хатны укып, гру­зинның нәрсә язарга теләгәнен аңлавы. Төрле шифровкалар белән таныш бит инде мин. Хатны кирегә дә укып чыктым. Юл аша да, сүз аша да укы­дым. Ә астагы язылу вакытын куеп укырга соңыннан гына башка килде. Укып чыксам, анда болай дип язылган: «әтиегезне килеп алыгыз, ул үзе генә кайта алмый». Ә әти яза да, укый да белми. Гаҗәп бу! Хатны кем язган соң?

 

...Әндри абзый сөйли дә сөйли. Ә мин, чалкан ятып, болытлар күзлим һәм тыңлый бирәм. Миңа кызык...

 

— Алла бар ул, улым, мин хатны укый алдым, ә укый алмасам ни була иде? Минем бу хатны укый аласымны кем белгән икән? Гаҗәп, бик гаҗәп. Аллаһы Тәгалә мине дә, теге хатны язган адәмне дә үзе эшкәрткән. Менә шуннан соң үзең аңла инде...

 

Германиядән алып кайткан трофей кием-салымны, сыерны сатып әз-мәз акча җыештырдым да, үз исәбемә ял алып дәваланырга барам дип чыгып киттем. Мин бит ике тап­кыр контузия алган кеше. Яралар да бар. Себернең үзенә — Красноярск каласына матур гына барып җиттем. Аннан Канскига бер грузовикка уты­рып киттем. Тышта ноябрь азагы. Суыклар кырык градуска җитә. Кански дигәннәре бер район үзәге икән. Ту­ры НКВДга кердем. Руденкога пропуск бар иде, шуны күрсәттем. Бик ярап куйды.

 

— Менә, дим, мин Руденконың үзендә булдым. Анда әтинең Почет дигән поселокта икәнен белдем, аны күрергә барам, дим. Озак сөйләшеп тормадылар. Архивларында бөтен кәгазьләр һәм документлар бар. Шуннан карадылар, әтинең нинди лагерьда икәнен әйттеләр. Чынлап та, әти Почет дигән поселоктан ерак түгел бер лагерьда икән. Ә анда барырга юл юк. Нишләргә? Яхшы кешеләр әйттеләр, аена бер тапкыр анда почта бара икән. Почтага барып сөйләштем. Ун көннән генә кузгалачаклар икән. Ә сине алмыйбыз, рөхсәт юк, диләр. Киттем яңадан НКВД бүлегенә. Андагы түрәнең үзенә бер «ярты» алып кереп эчкәч кенә «ышанычлы» дигән кәгазь алдым. Шуннан соң гына этләр җигеп йөри торган бер тунгус кешесе ризалашты. Чөнки мин барасы җиргә тик эт белән генә барып була икән. Менә шунда инде мин беренче тапкыр эт җиккән чанага утырдым. Утырдым дип әйтүе генә рәхәт. Чумадан белән биштәрне генә чанага салдык. Ә кал­ганын йөгерә-атлый җәяүлибез. Тау төшкәндә генә утырабыз. Шулай итеп, ике йөз чакрымнан артык араны бер атна дигәндә үтеп, җәһәннәмнең әллә кайсы почмагына урнашкан Почет поселогына килеп төштек. Карга күмелеп беткән, Алла тарафыннан бөтенләй онытылган бер шайтан оясы инде. Кыскасы, тагын өч көн үткәч кенә әти булырга тиешле лагерьны эзләп таптым.

 

Үзем алып килгән иң яхшы яловый итекне, хром пальтоны киеп, лагерь канцеляриясенә килеп, үзем белән таныштырдым. Башта аптырадылар, мине тикшерергә килгән берәр түрә дип уйладылар, ахры. «Сакчы солдатларыгыз кайда?»— дип сорыйлар миннән. Лагерь түрәсе үзе каядыр киткән икән. Ярдәмчеләренә әйтмәгән булган минем киләсене. Доку­ментларны күрсәткәч кенә тынычландылар, шулай да бик үк ышанып бетмәделәр. Мине лагерь идарәсе урнашкан йортның бер башындагы бүлмәгә урнаштырдылар. Лагерь начальнигы белән икенче көнне генә таныштым. Ару гына кеше икән. Мине әйбәт кабул итте.

 

Лагерь дигәнең озын-озын барак­лар инде. Бер унлап барак булыр. Чәнечкеле тимерчыбык белән уратып алынган алынуын, тик вышкаларда сакчылар гына юньләп күренми. Ла­герь начальнигы аңлатты: кыш көне бер зек та качмый икән, шуңа да аларны сакламыйлар да. Тик Почет поселогына гына җибәрмиләр. Нишләп бу авылга Почет дип исем биргәннәрдер, монда «Почет»ның әсәре дә юк. Себернең иксез-чиксез киңлекләрендә югалып, Алла тарафыннан онытылган, тирә-ягын тайга басып алган, карга күмелеп беткән бер авыл инде. Электр уты да юк монда. Бу «поселок»та бары лагерьда гына иске паровозга көйләнгән электр генераторы һәм ике агач яру җайланмасын эшләтә торган дизель двигателе бар икән.

 

Лагерь түрәсеннән соң канцеляриягә кердем, Егоров Михаиллар өчәү булып чыкты. Берсе 1949 елны ук азат ителгән. Ул кайдадыр шушы тирәдәге бер авылда яши диделәр. Берсе миннән чак кына олырак. Ә өченчесен күптән түгел генә агач басып үтергән икән. Шулай да теге гру­зин кешесе язган хат йөрәккә җылы бирә һәм мин, бер солдат ияртеп, әтине бараклар буйлап эзләп киттем. Табып чакыртып китерәбез дигәннәр иде дә, әтине үзем эзләп табасым кил­де.

 

Әйе, малай, Германиядә Бухенвальд һәм Освенцим, Дахау концлагерьларын күргән кешегә мондагы күренеш бер дә чит түгел. Барысын да сөйләсәм, бу Совет хөкүмәтенә «яла ягу» булыр иде. Ке­реп күрдем теге Егоровны. Юк, әти түгел. Ә лагерьда эшкә чыкмаган зеклар миңа бер кыргый җанварга караган кебек карыйлар. Хәтта берсе минем яннан үтеп киткәндә хром пальтоны тотып, сыпырып карарга да өлгерде. Миңа лагерь лазаретына барырга куштылар. Киттем шунда. Дару исе сеңеп беткән бер барак инде. Стеналары известька буялган. Салам матрацлар. Карап чыктым. Минем әтигә охшаган бер кеше дә юк. Мине дә беркем танымады. Егоров Михаил дигәннәре бер шәүлә инде. Кәкрәеп каткан тере бер скелет. Мин тегеләй дә, болай да сораштырып карыйм. Юньләп сөйләшә дә алмый. Бу бичара күп торса бер-ике көн торыр, ахры. Врач әйтүенчә, күптән ята икән. Паралич суккан. Безнеңчә, зәхмәт суккан була инде. Монда өченче ай ята, ди. Шунда мин теге кесәдәге хатны шушы врачка күрсәттем.

 

— Әйе, бу элекке врачның почер­кы, менә ул тутырган журналлар, — ди. — Тик ул көз көне үк азат ите­леп, икенче урынга күчеп китте. Мөгаен, кайтып киткәндер, — ди. — Мине аның урынына яңарак кына китер­деләр..

 

Шуннан По­чет поселогына кабат киттем, теге 1949 елны ук азат ителгән Егоров­ны эзләп. Мине монда хәзер танып торалар, абзагызга монда ихтирам һәм хөрмәт! Өстә нинди киемнәр икәнен беләсез. Анысыннан да бигрәк әле мин бу тайга эчендә, таулар арасында урнашкан шушы шайтан оясына әтисен эзләп килгән иң беренче кеше икән. Урамда бер карчык туктатып, мине кочаклап елады да хәтта. Сүзен дә әйтәлми, минем аркадан сыпыра. Чак-чак аңладым тегене. Мине улына охшаткан икән. Ике улы, ике кызы бар икән. Тик алар әбидән баш тартып, икенче фамилиягә күчкәннәр. Әби, үзем шулай куштым, ди. Аны да килеп алачакларына һаман ышана. Ул да сугыш беткән елны ук азат ителгән булса да, бу җәһәннәм оясыннан кай­тып китәргә ни акчасы, ни сәламәтлеге юк икән.

 

Әбидән чак котылдым. Яныннан кинәт кенә китеп барырга вөҗданым җитмәде. Арттан ияреп тә әле күпме елый-елый килде. Теге Егоров Миха­ил йортын тиз эзләп таптым. Бер бәләкәй генә авыл йорты инде. Тик өй бикле, өй түбәсен кар басып киткән. Монда күптән кеше яшәмәгәнлеге күренеп тора. Күршеләреннән сораштым. Картны бәрәңге чыгарганда зәхмәт суккан. Әле ул лагерь лазаретында ята диделәр. Авылда бүтән дәваланыр урын юк бит. Шулай булгач, лазаретта үләргә яткан теге карт шул булып чыга инде.

 

Әйе, малай, мине тәмам төшенкелек биләп алды. Нишләргә дә бел­мим. Мөгаен, теге агач басып үтергән Егоров минем әтидер дип уйлыйм. Барып каберен карар идең, зекларны төркем-төркем ямнарга гына күмәләр икән. Алай дисәң, сентябрь азагында теге грузин докторы язган хатта бит: «Әтиең исән, килеп алыгыз», — диелгән. Аңламассың инде.

 

Авылдан лагерьга җәяүләп киттем, бер ун чакрымлап булыр бу. Көн кичкә авышты. Чатнама суык, әмма җәяүләгәч бик сизелми. Бик тә авыр хисләр белән үзем-үземне тоймыйча атлыйм. Беренче тапкыр әтине алып киткәндә миңа ун яшьләр чамасы иде. Шуннан аны юньләп күргән булмады. Шуңа күрә минем — әтине, әтинең — мине күреп танымавы да гаҗәп түгел. Ишеткәнем бар иде, зеклар кайчакны үзләренең уты­ру вакытларын киметү өчен үлгән зекларның исем-фамилияләрен алалар икән. Әллә шулай булдымы бу?

 

Их, әти, әти! Алтмыш умартаңны колхозга биргән булсаң. Анда үтереп бетерерләр дип курыктың шул...

 

Караңгы төште. Лагерьда прожекторлар «ялт» итеп тора. Зеклар эштән кайткан, кичке барлауга тезелгән.

 

Кемнәр генә юк монда: мыек та чыкмаган үсмерләр дә, картаеп, чак-чак таякка таянып йөргән ап-ак баш­лы бабайлар да бар. Мин тәүдә боларның берсен дә игътибарга алмадым. Минем үз кайгым көчле, болар барысы да халык дошманнары, хыянәтчеләр, караклар, барысы да без­нең совет хөкүмәтенә аяк чалучылар дип уйлыйм бит инде.

 

Мине күрүгә, «гү» килеп торган лагерь тып-тын калды. Ике як вышкадагы ике прожекторның рәхимсез ут баганаларын миңа төбәлде. Шул кадәр тын һәм якты ки, хәтта канцеляриядән ерак булмаган под­валдан теге электр энергиясе бирә торган паровоз калдыгының авыр сулап ухылдавы да ишетелеп киткәли. Кинәт мин «Смирно!» дигән тавышка айнып киткәндәй булдым. Бөтен лагерь үрә катты. Кизү торган офицер шунда:

 

— Совет хөкүмәтенең дөрес, туры, акыллы политикасында тәрбияләнеп үскән һәм иректән үзенең зек әтисен күрергә килгән гади совет фронтовигы иптәш Егоров Андрей Михайловичка тигезләшергә! — дип ярып салмасынмы! Әллә ничекләр булып китте. Баштан аяк табаннарыма кадәр сәер бер көч мине калтыратып үтте. Соңыннан гына белдем: лагерь начальнигы керәсе урында нәкъ шул минутта капкадан мин килеп кергәнмен һәм теге кизү офицер, үзе дә көтмәгәндә, күңелендәге ихтирамны бөтен лагерьга ярып салган.

 

Йөрәгем туктап калгандай булды. Аңыма һаман барып җитәлми тора бу күренеш. Биш меңнән артык зек миңа карап үрә каткан. Барысы да ялан­баш. Мин зеклар алдыннан китеп барам. «Шылт» иткән тавыш та юк. Хәрби гадәт буенча, мин дә күк­рәкне киереп, уң кулны бүреккә — чигәгә куеп, честь биреп барам. Ми­нем хром итекләр генә тынлыкны бозып, шыгыр-шыгыр итеп каткан кар­ны таптыйлар.

 

Кизү офицер килеп минем колакка пышылдый:

 

— Аларга честь бирмәгез. Алар бит халык дошманнары, хыянәтчеләр, Совет хөкүмәтенә каршы кешеләр, — ди. Минем кулны тартып төшерергә чамалый. Мин исә бирешмим, мин аны ишетмим һәм сизмим дә. Мин шулай зеклар сафлары алдыннан шап-шоп атлап, бөтен лагерьга хәрбиләрчә честь биреп барам. Бу шундый сәер бер күренеш булды. Әллә мин парад кабул итәм, әллә зеклар миңа хәрби осмотр үткәрәләр — һичкем аңларлык түгел. Теге кизү офицер, минем кулны төшереп булмаячагын аңлап, кулын селтәп китеп барды. Зекларның үрә каткан сафларын честь биреп үтүгә, тирә якны өч тапкыр озак итеп яңгыраган «ур-ра!» тавышы тетрәтте. Суык­тан лагерь кыекларына кереп яшеренгән чыпчыкларга кадәр куркышын, пырхылдап очып чыктылар. Мин эчтән генә, монда да чыпчыклар бездәге кебек икән, дип уйлап куйдым. Шул чыпчыклар гына миңа чын тормышны искә төшерергә ярдәм итте. Югыйсә, инде саф­лар күптән үтелгән булса да, мин һаман честь биреп барган булыр идем.

 

Аннары инде, башымны иеп, алар яныннан китеп бардым һәм үземә бирелгән бүлмәгә кереп аудым. Кичке ашны да ашап тормадым. Әллә ике йөзләп чакрымны этләргә ияреп йөгерә-атлый үткәнгә, әллә үткән көннәрдәге кичерешләр миңа авыр йогынты ясаганга, авырып кит­тем. Өч көн тора алмый яттым. Ла­герь начальнигына рәхмәт инде, бөтен лагерьны аякка бастырып, мине дәваладылар. Бераз хәл кергәч, аерым бүлектәге НКВД хезмәткәре теге «парад» өчен кирәкне бирер дип шөлләгән идем дә, алай-болай тавыш булмады. Лагерьдагы офицерлар көн дә килеп минем хәлне белгәләп тордылар. Олы җирдә нинди үзгәрешләр булуы, халыкның ничек яшәве турында сорашалар иде. Офицер хатыннары һәм лагерьдагы ирекле эшчеләрнең хатыннары үзләре пешергән тәм-том, тайгада үскән гөмбә һәм җиләк кайнатмалары белән сыйлыйлар. Лагерь түрәсе күрше лагерьлардан да сораштырган. Анда да минем әтигә охшаган һәм минем әти булырлык кеше юк икән. Ә монда лагерьлар мин ишетеп белгәннәре генә дә алты-җиде, ә белмәгәннәре әллә ничәүдер әле.

 

Шулай хөр дөньядан килеп әтине эзләп йөрү бөтен лагерьга ниндидер бер көч-куәт бирде. Айлар, еллар буена бертөрле лагерь тормышыннан туйган зеклар өчен ниндидер шаккатмалы яңалык иде бу. Тоткыннар көндәлек эш күләмен арттыра баш­лаганнар. Бу хәл лагерь түрәләренә дә уңай тәэсир итми калмады: бөтен лагерь «гү» килә: барысы да мине сөйлиләр, мине тикшерәләр. Хәтта күрше лагерьлардан да мине күрергә дип офицерлар килеп китте. Мин, күрәсең, барысының да күңелендә яшерен өмет уятканмын. Хәтта адәм сый­фатлары чак-чак сакланган зекта да. Аларны да килеп алырлар, аларны да якыннары шулай искә төшерәләрдер дигән өмет инде бу.. Ә өмет бит ул бик-бик зур нәрсә. Тик менә әтием генә юк. Аны белеп, аның турында сөйләрдәй кешене дә тапмадым, ичмасам.

 

Бераз хәл кереп, аякка баскач, кайтып китәргә җыендым. Ничек кенә кыен булмасын, миңа кайтып китәргә кирәк. Соңгы көнне үземне дәвалаган доктор белән сау­буллашыйм дип лазаретка киттем. Авылдан алып килгән дуңгыз маен һәм ярманы аларга калдырырга бул­дым. Үзем һаман ышанмыйм, ничек инде әти эзсез югалырга тиеш, дип уйлыйм. Теге грузин докторы язган хат миңа барыбер ышаныч бирә. Хат сентябрь аенда язылган. Әле декабрь урталары. Бер дә булмаса, җәен иркенләп килеп эзләрмен дип, уйлана-уйлана лазаретка таба атлап барам. Юлда очраган зеклар мине үрә катып, баш киемен салып исәнләшеп оза­тып кала. Көндез бөтен лагерь урман кисә, лагерь эчендә карт-коры, чир­ле-чорлылар гына төрле вак-төяк эшләрне эшләп йөри. Минем уйларымны бер карт зек бүлде:

 

— Рәхмәт инде, улым, үз гомеремдә күпме төрмә-лагерьларда утырдым. Патша вакытында революцион эш­ләрем өчен утырттылар, ә хәзер контрреволюцион эшчәнлегем совет хөкүмәтенә комачаулый дип утыртты­лар. Аңламассың бу дөньяны. Тик миңа, безнең кебек зекларга ихтирам белән честь биргән беренче кеше — син булдың, улым. Дөньяда әле безне кешегә санаучылар да бар икән, — ди бу. — Без, алтынчы барак зеклары, әтиеңнең табылуын бөтенебез дә телибез һәм сиңа ярдәм итәргә тырышачакбыз, — дип, ул минем кулны озак кына кысып торды. Минем әтине табуымны бөтен лагерь тели иде, күрәсең. Бу карт зектан ипләп, бик итагатьле булырга тырышып аерыл­дым. Ә бабай чын­лап торып елый, күз яшьләрен миннән яшерми дә. Бите буйлап агып, кырынма­ган сакалына төшеп барган яшьләрен сүтелеп-тузып беткән бушлат җиңе белән сөртә-сөртә китеп барды бу.

 

Лазаретка кереп тагын бер тапкыр карап чыктым. Юк, мине таныган һәм мин танырлык бер кеше дә юк. Булган өметләр сүнде. Лазаретка килгәндә дә бик шәптән булмаган кәефем тәмам кырылды. Ә бөтен авырулар һәм лазаретта эшләгән медицина хезмәткәрләре, шунда төрле эш баш­карган зеклар миңа шундый өмет белән, ышаныч белән карап торалар. Әйтерсең дә мин Гайсә пәйгамбәр, әйтерсең дә баш очымда изгелек нурлары балкып тора.. Ә үземнең эчемдә нинди утлар янганын нинди котып җилләре боз булып йөрәкне ялаганын Ходаем белән үзем генә беләбез. Мин төшенкелек дигән диңгезнең иң төбендәмен.

 

Алла юк диләр. Син, улым, моңа ышанма. Алла бар ул. Мин шушы гарип-гораба, авыру карт-коры зекларга карап:

 

— Тизрәк терелегез һәм түзегез, озакламый сезне дә азат итәрләр. Менә мин килдем бит, сезне дә туганнарыгыз искә төшерәләрдер, юксына-сагыналардыр. Вакыты җиткәч, сезне дә улларыгыз, туганнарыгыз килеп алырлар, — дип, зекларның күңелләрен күтәрергә, аларда өмет уятырга тырышып, соңгы тапкыр нотык сөйлим. Тагы нәрсәләр сөйләгәнмендер, хәтерләмим. Кырымда басып торган доктор хатын җиңемнән тартып, мине туктатты. Бераз икеләнебрәк торгач:

 

— Гафу итегез, сез нинди телдә сөйлисез? Без сез сөйләгәннең бер сүзен дә аңламадык, — дип, мине чынбарлыкка кайтарды. Үземнең чуаш телендә сөйләгәнемне шунда гына аңлап алдым. Ә бит авылдан чыгып киткәннән бирле чуашча бер авыз сүз әйткән булмады. Туктап калдым һәм бертуктаусыз тамак кырам. Тамагыма нидер тыгылды, күздән менә-менә яшь тәгәрәп төшәр төсле. Сөйләгән сүзләремне урысча кабатлыйм. Моңа кадәр гел урысча сөйләшеп, монда, лазаретта, үзем дә сизмәстән чуашча сөйли башлавым үзе бер могҗиза түгелмени? Күземнән менә-менә тәгәрәп төшәм дигән яшьне кешегә күрсәтмим инде, борылып чыгып китим дип кузгала башлаган гына идем, тагын бер могҗиза булды. Моңа кадәр паралич сугып, сүзен дә юньләп аңлата алмаган карт торып басмасынмы! Аяклары-куллары таяк юанлык кына, эче аркасына ябышкан бу карт... атлап китте һәм чайкала-чайкала миңа таба юнәлде. Ике кулын алга сузган, чәче ап-ак. Лазарет нарында ятканда гына бәләкәй төсле күренгән икән. Үзе озын, үзе сөяк тә тире. Бары ике күзендә генә яшәү чаткысы бар. Ялгыз күрсәң, котың очар. Мин әле хәзер дә шөрли төшеп, артка чигеп куйдым. Минем янга килеп җитәргә бер-ике адым кала бу скелет карт кулларын сузып гөрселдәп ауды. Мүкәйләп килә, малай, миңа таба! Куркудан ничек чыгып йөгермәдем дә, ничек йөрәгем ярылмады. Ходай нинди көч биргәндер, ничек үземне-үзем тыеп калганмындыр. Юкса үзем куркак та түгелмен. Сугышта үлемнең күзенә караган кеше, тик монда әллә нәрсә булды. Шулай да, куркуны җиңеп, бу сөяк тә тирегә калган картны күтәрергә тырышып карыйм, юк, булмый. Ә карт минем итекләрне үбә, үзе бертуктаусыз нәрсәдер мыгырдый, нәрсәдер аңлатырга тырыша, ярты-йорты сүзләрен һич аңларлык түгел. Игътибарлабрак тыңласам... бу да чуашча сукалый түгелме соң?! Чынлап та, чуашчалатып: «Улым да улым», — ди ич! Минем исемне дә әйткән кебек бит. Тик минем һаман әле шушы скелетның әти булуына ышанасым килми. Шулай да картны күтәреп алдым. Бу минем битләрне сыйпый, аркадан сөя, үзе бертуктаусыз чуашча: «Улым, бәгърем!», — ди. Мин һаман моны бүтән кеше, тик чуаш кешеседер дип уйлыйм. Лагерьда күпме кеше мине кочаклап: «Улым, рәхмәт тә рәхмәт», — дип яратып елаштырып алды әнә. Шундый картларның берседер дип уйлыйм инде. Картның зур күзләреннән исә бер­туктаусыз яшь ага. Ул тагын «Әндри», дип, минем исемне кабатлый. Әнинең һәм сеңелкәшнең исемен әйткәч кенә, «бу бит минем әти!» дигән уй миемне ярып, яшен суккан кебек булды. Мин дә түзмәдем, елап җибәрдем. Икәүләп елашабыз. Әти мине кочак­лаган, аркадан сөя. Мин дә әтине кочаклап алдым. Бу хәлне күреп торган медицина хезмәткәрләре дә, поселоктан килгән авырулар һәм зеклар да безгә кушылып елыйлар икән. Тик әлегә мин боларны күрмим. Дөньяда әти белән без икәү генә шатланышып елаша­быздыр кебек иде. Бөтен лазарет елаганын миңа икенче көнне генә әйттеләр. Ә мин әтине, кадерле әтиемне күтәрдем дә, бөтен лагерь аша канцелярия кырындагы бүлмәмә алып киттем. Бөтен лагерь аша елый-елый әтине күтәреп барам...

 

«Их, малай», — дип, Әндри абзый көрсенеп тамагындагы төерне йотарга тырышса да, булдыра алмады. Бераздан тагын сөйләп алып китте. Ә мин күккә карап, кым­шанырга да кыенсынып ятам.

 

— Әтине шушылай табуым электән шау-гөр килгән лагерьны бөтенләй аякка бастырды. Икенче көнне зеклар һәр барактан икешәр кешедән торган делегация сайлап, лагерь түрәләреннән ял сорарга барганнар. Ла­герь түрәсе, тәүдә бу хәлгә шик­ләнебрәк караса да, зеклар бик үтенеп сорагач, риза булган. Чөнки зек­лар, лагерь эчендә тәртип булачак һәм бүгенге эш көне күләмен икенче көндә үтәячәкбез, дип вәгъдә бир­гәннәр. Лагерь түрәсе белә: зеклар вәгъдә иттеләрме, алар, күзләре аты­лып чыкса да, вәгъдәләрен үтәячәк. Шулай итеп, ул көнне лагерьда ял игълан ителде. Актив зек­лар бараклар арасына кызыл әләмнәр белән төрле лозунглар язылган транспарантлар элделәр. Хәтта «урка»лар да үз баракларын бизәп, әләм элгәннәр иде. Кичен бөтен лагерь иң зур баракка — клубка җыйнал­ды. Зеклар көче белән әзерләнгән концерт оештырылды. Лагерьның политбүлек түрәсе бер сәгатьлек нотык сөйләде.

 

Минем шатлыгым бөтен лагерь хал­кы өчен олы бер бәйрәмгә әверел­де... Шулай итеп, әтине таптым. Үләргә яткан әти дә җайлап рәтләнә, терелә башлады. Мин әтине лазарет­ның аерым бер палатасына урнаш­тырдым, үзем дә әти янына күчтем. Сөйләшеп сүз бетми. Тик әтинең генә сүзләре параличтан соң бик аңлашылып җитми. Һаман әле ыша­нып бетмим, әйтерсең лә бер тәмле төш кебек. Уянып китеп, төшем өзелмәсә генә ярар иде дип куркып торам. Әтигә шулай аз-азлап хәл керә башлады. Хәзер инде бу җәһәннәм төпкеленнән чыгу ягын кайгырта башладым. Январь үтеп бара. Тышта чатнама суык. Авыру әтине почта йөрткән этләр белән алып чыгу һич мөмкин булмаячак. Аларны да күпме көтәргә кирәк. Ул этләргә утырып чыгарга теләүчеләр күп, анда да чират.

 

Әтинең сөйләвенчә, кулындагы кәгазь дә шуны раслый, ул инде 1949 елны ук иреккә чыгарылган булган. Мин тәүдә барып күргән өй аныкы булган. Үзенең әзме-күпме хуҗалыгы да бар икән. Туган авылга — безнең янга кай­тырга курыккан. Кайтса безгә зыяны тияр дип уйлаган. Бары­бер озак тотмаслар, кире җибәрерләр дип тә курыккан. Әти болай хәлле генә яшәгән. Хуҗалыгында унбишләп умарта, бераз бәрәңге һәм бер сые­р бар. Үзе авырганда сыерны күршеләре карап торган. Шуңа да сыерны аларга очсызга гына бирдек. Бер баз бәрәңгене чиләкләп саттык. Биш баш умартасын лагерь түрәсенә бүләк иткән идек тә, ул риза булмыйча, бераз булса да акча бирде. Калган ун баш умартаны төрле кеше алды. Хәтсез акча җыелды. Тик кайтып китәргә генә бер рәт тә юк. Ары сугылам, бире сугылам, юк, бер нәрсә дә уйлап табып булмый.

 

Шулай төрлесен уйлап, йокысыз төннәр башланды. Һич кенә җаен таба алмыйм бит. Үземнең тормыш юлымны күздән кичереп ятам. Бер төнне шулай «келт» итеп Германиядә маршал Чуйков Ва­силий Иванович кул астында хезмәт иткән чаклар, шунда аның әйткән сүзе искә төште. Безне, бер төркем штаб хезмәткәрләрен демобилизовать иткән чакта, ул безгә ак бәхетләр теләп, бергә яхшы хезмәт иткән өчен барыбызга да исемнәребез язылган кул сәгатьләре бүләк итеп, болай дигән иде:

 

— Дөнья булгач, төрле хәлләр була. Сез иң кыен, иң соңгы чиктә генә менә шушы шифр белән миңа, төн дими, көн дими, берәр тапкыр шалтырата аласыз. Мин сезгә кулдан килгәнчә ярдәм итәрмен, — дигән иде бит! Шифрны беркайда да, бер кәгазьгә дә язарга кушмады. Бары истә калдырырга гына кушты. Бер атна шикләнеп йөрдем. Шалтыратыргамы, юкмы дип. Ләкин бүтән чара калмады бит. Бер көнне лагерь түрәсенә, кемгә шалтыратканны әйтми генә:

 

— Мәскәүгә шылтыратып сөйләшеп алырга иде, — дим. Ризалыгын бирде. Таң белән поселокка киттек. Мин маршал Чуйковны иртән туры китереп булырга тиеш дип исәпләгән идем. Шулай иттек тә. Почта бүлегеннән шалтыратабыз. Биш минутлап вакыт үткәч, телефон «чаж-чож» килде, теге баштан: «Кабул итү бүлмәсе тыңлый, — дип хәбәр салдылар. Мин, үземнең исем-фамилиямне әйтеп, иптәш маршал Чуйков Василий Иванович белән тоташ­тыруны үтендем. Теге тавыш: «Бер минут», — диде дә, тынып калды. Көтә башла­саң, бер минуты да озын бер гомер икән. Василий Иванович кул астын­да хезмәт иткән чаклар кинодагы кебек янә күз алдыннан үтеп китте. Мине сискәндереп, телефон тагын чыжлап алды да:

 

— Маршал Чуйков сезне тыңлый, — димәсенме! Дулкынланудан тавышым бетте, әйтер сүз онытылды. Телефондагы тавыш тагын кабатлап:

 

— Маршал Чуйков сезне тыңлый, — дигәч кенә телгә килдем.

 

Иң тәүдә үземнең исем-фамилиямне атадым. Германиядә хезмәт иткән чакларны исенә төшердем. Тагын нәрсәләр әйткәнмендер инде, лагерь начальнигы:

 

— Йомышыңны әйт, — дип кабыргага төрткәч кенә айнып киттем һәм йомышны әйтә алдым.

 

— Кански районы Почет поселогыннан авыру әтине алып кайтып булмый. Ярдәм итегез, — дидем. Тагын ниләр сөйләшкәнбездер, берсе дә хәтердә юк. Мин шулкадәр дулкынланудан хәлем бетеп, стенага сөялдем. Әлеге шул контузия шаукымы инде.

 

Лагерь түрәсе элемтәче кызлардан бер стакан су белән валерианка сорап алып эчергәч кенә бераз хәл керде. Василий Ивановичның нәрсә әйткәне башта калмаган. Мин тик шуңа ышандым: ярдәм киләчәк.

 

Ял көне иде. Без әти белән җылы лазаретта сөйләшеп утырабыз. Әти авылдагы хәлләрне сорый, ә мин җавап бирәм. Зеклар да бүген ял итә. Иртәнге сәгать уннар тирәсендә нин­дидер бер сәер гүләү тавышы ише­телә башлады. Тәүдә бик зәгыйфь кенә иде. Аннан көчәя төште, тагын акрынайган кебек булды. Мин бу тавышны таныдым. Чөнки сугышта ишеткән бар иде: бу — самолет тавышы бит. Тәрәзәдән карамакчы булган идем дә, тәрәзә туң, бернәрсә күрен­ми. Өстәрәк бер почмагын эретеп, шуннан карыйм. Бөтен лагерь гөрли. Кайда саклау командасы, кайда лагерь идарәсе хезмәткәрләре, кайда зеклар икәнен аңламассың, барысы да мәш килә. Лагерь капкасы бик­ле булганга, зеклар самолет карарга дип чәнечкеле тимерчыбыктан ясал­ган ихата буена тезелгәннәр. Солдат­лар һәм идарә хезмәткәрләре лагерь кырындагы тигез яланга йөгерәләр. Күктәге җиңел самолет лагерь өс­теннән бер-ике урады да, тигез ялан өстенә кар бураны туздырып, лагерьга якын ук килеп туктады. Берәр олы түрә килгәндер, мөгаен. Мин туңа башлаган тәрәзә «күз»еннән карашны алдым да, күңелле генә дөрләп янган учакка утын өстәп, тышка чыгарга булдым. Миңа да кызык булып китте, нинди самолет бу, ни эшләп йөри? Киенеп, лазарет бусагасына чыгып бастым. Бөтен халык урамда. Лазарет бусагасында басып торырга урын юк. Тышта суык булуы­на карамастан, йөри алырдай авыру­ларга кадәр бусагага чыгып тезелгәннәр. Сораштырам, тик нәрсә булганын, ни өчен самолет килгәнен беркем дә белми. Зеклар:

 

— Мөгаен, берәр тикшерү комиссиясе яисә берәр генералдыр, — дип, үзара күрәзәлек кылалар. Чөнки лагерьның яшәү дәверендә монда самолет тәү тапкыр килгән икән. Күпләренең самолетны да беренче күрүләре икән. Мин, ашыгып, яланбаш чыкканмын, шуңа да баш өши башлагач кире кереп киттем. Самолет кына күргән бар бит инде. Мин инде үземчә уйлыйм. Мөгаен, берәр яшерен пакет белән яшерен боерык алып килгәннәрдер.

 

Шулай да, түзмәдем, тыным белән эретеп, теге тәрәзә күзеннән тагын тышка карыйм. Бер төркем зеклар безнең якка йөгерәләр, берничә сол­дат та аларга ияргән. Берсен-берсе узарга тырышып йөгерәләр, үзләре нәрсәдер кычкыралар. Ни булыр икән бу дип тагын лазарет болдыры­на чыгып бастым. Йөгереп килеп җиткән зеклар да, солдатлар да барысы берьюлы бер-берсен бүлдерә-бүлдерә:

 

— Егоров, сезне лагерь начальнигы чакырта, сиңа самолет килгән. Мәскәү хәтле Мәскәүдән , — дип тезеп алып киттеләр.

 

Мин тәүдә аңламый торам. Шуннан, ышанырга да, ышанмаска да бел­мичә, киттем лагерь канцеляриясенә.

 

Лагерь начальнигы мине елмаеп, бусага төбенә үк чыгып каршы алды.

 

— Менә молодец! Менә сиңа чуаш! Урысның кулыннан килү түгел, төшенә дә керми бу эшләр, — дип, мине мактый.

 

Очучыларны ашатып, ял итәргә урнаштырдылар. Аларның үзләре белән сөйләшкәч кенә, безне алырга килгәнлекләренә ышандым. И шатландым да соң! Эчтән генә иптәш Василий Иванович Чуйковка рәх­мәтләр укыйм.

 

Шушы вакыйга уңаеннан иртәгә ял игълан иттеләр. Бөтен лагерь халкы шат. Танышлар, таныш булмаганнар да мине тәбриклиләр, килеп кулны кысалар. Минем түбә күккә тигән. Авыз ерык. Үз гомеремдә мине болай олылаганнары юк иде әле. Һәм булмастыр да инде. Кичергән шатлыктан төне буе йоклый алмадым. Кешегә зур шатлык килсә, үләргә мөмкин дигәннәрен ишеткәнем бар иде, һәм моның дөрес булуына ышандым. Ярый әле доктор бик акыллы кеше икән, тыныч­ландыра торган укол кадады. Барыбер йоклый алмадым.

 

Төнлә бер-ике тапкыр самолетны карап кердем. Тора, малай! Бу төшем түгел, өнем икән дип тагын кереп ятам. Түзмәдем, таң белән самолет янына киттем. Лагерь капкасы башындагы сакчы тәүдә туктаткан иде дә, мине таныгач, рөхсәт итте самолет янына барырга. Самолетның көрткә бата-чума тирә-ягын урап чыктым. Ә самолет тора, чукын­ган! Якын килеп сыйпап-сыйпап та карадым үзен. Менә минем бәхет кайда, менә ул минем шатлы­гым һәм ышанычым!..

 

Таң атуга Почет поселогыннан да, күрше лагерьлардан да халык самолет күрергә дип җыелды. Кара яу кебек. Авылдан хәтта бала-чагалар, карт-корылар атлы чаналар белән килгәннәр. Үзеннән-үзе митинг баш­ланып китте. Тәүдә лагерь начальнигы сөйләде. Аннан — самолет командиры. Совет властеның казанышлары, һава флотының үсеше, киләчәге турында нотык тотты. Аннан сүзне миңа бир­деләр. Мин, киреләнеп, сөйли бел­мим, рәхмәт дип баш тартмакчы бул­ган идем дә, бөтен лагерь «гү» килеп минем сөйләүне үтенде.

 

Мин Совет хөкүмәтенә, Сталинга рәхмәтемне әйттем. Дулкынланып, шатлыктан юньләп сөйли дә алмадым. Митингны шуның белән тәмам­ладык. Көн суык булуга карамастан, халык таралмады. Барысының да кәефе күтәренке, бәйрәмчә. Әйтерсең лә самолет аларны алырга килгән. Шундый хәлләр, улым.

 

Шунда, малай, бер кытай кешесе минем тирәдә бөтерелә бит. Әле алдыма, әле артыма чыга. Мин тәмәке тар­тырга уйласам, шырпыга хәтле кабыза бу. Җаен китереп:

 

— Хөрмәтле Егоров иптәш, мине дә Канскига алып кайтыгыз инде. Мин дә азат кеше бит. Утыру вакытым күптән чыкты. Тик кайтырга рәт һич юк, — ди бу.

 

— Самолетта урын юк, барлыгы җиде генә кешене ала бит, — дим.

 

— Сез рөхсәт кенә итегез, мин канатына утырып кайтырга да риза, — ди.

 

— Юк, булмый, самолет тулы, буш урын юк, — дим. Бу һаман үҗәтләнә:

 

— Самолетның чаңгысына бәйләнеп булса да кайтам, тик рөхсәт ит, — ди.

 

— Суык, туңып үләсең, — дим.

 

— Үлсәм дә үкенмим, тик мине моннан гына алып чыга күр, — ди, ялынып.

 

Мин һаман ризалашмыйм. Кытай минем учка бер янчык тоттыра.

 

— Монда алтын, ал, тик алып кына чык, — ди. — Мин алтынны кире тегенең изүенә тыгам. Кытай, егылып, аякларны кочаклый, үзе акырып елый. Ничек кенә жәл булмасын, аны ничек кенә кызгансам да, үз башларыбыз кадерле. Әгәр рөхсәт итсәм, шушы җәһәннәм төпкелендә торып калуыбыз бар бит.

 

Сәгать берләр тирәсендә күккә күтәрелдек. Зеклар безне күз яшьләре түгеп озатып калды. Само­лет артыннан иң озак йөгереп баручы теге кытай булды. Самолет лагерь өстеннән ике тапкыр әйләнде дә, Красноярскига юл алды. Ике сәгатьтән без Красноярск аэропортында идек инде. Рәхмәт иптәш Василий Иванович Чуйковка, безгә поездга билет алып, урын бронировать итеп куйдырткан. Менә шулай, улым. Шушындый маҗаралар белән март башында, өйдән чыгып киткәнгә биш ай дигәндә, чак кайтып төштек. Район үзәгеннән әтине җилкәгә күтәреп алып кайттым.

 

Кайтып бер атна да тормадым, мине тагын райкомга чакырталар. Шикләнеп куйдым, малай, үземә дә чират җитмәде микән, дип. Ул елны тормыш хәлләре бик шәптән булмыйча, март азакларына колхозның малларын ашатырга ни печән, ни салам калмады. Беркайдан табар әмәл юк. Елга буендагы талларны, урмандагы йола агачларын кисеп ашата башладык. Ферма түбәсендәге салам ашалып бетте. Колхоз рәисе, авырып, Уфада больницада ята. Шунда мине райкомга чакырталар. Бардым. Бюрода безнең колхозны тикшерделәр һәм:

 

— Әйдә, колхозны җитәклә, — диделәр. Мин каршы киләм. Болар:

 

— Син — коммунист, Себер кадәрле Себердән әтиеңне юллап алып кайттың, булдырсаң, син генә булдырасың. Син бит еврей кебек. Хәтта аннан да арттырасың, — диләр.

 

— Юк, мин чуаш бит.

 

— Син — чын еврей. Партия кушкан эштән баш тартырга синең хакың юк, — дип, тәки мине колхоз рәисе итеп тәгаенләделәр.

 

Ул язны һич онытмыйм. Нык тырышырга, көч салырга туры килде. Маллар 1952 елның җәенә исән-имин аяк бастылар. Ә миңа «Еврей» кушаматы ныклап ябышып калды.

 

Әти өйгә кайтып төп-төгәл бер ел яшәде.

 

— Улым, син бит мине тәмугтан алып кайттың, оҗмахта үләм, — дип, кат-кат рәхмәтләр укый торган иде.

 

— Тәмуг эссе түгел, тәмуг ул — Себер суыгы, — ди торган иде мәрхүм, — шулай дип сүзен тәмамлады Әндри абзый.

 

Ул да баш астына кулларын салган. Күккә карап болытларны күзәтә, ә күзе тулы — яшь. Шуларның бер тамчысы җай гына чигәсе буйлап тәгәри... Кояш кыздыра. Сабан тургайлары биеп-биеп югарыда-югарыда очалар, алар күзгә нокта гына булып күренәләр һәм бертуктаусыз сайрашалар. Ялкау болытлар исә җай гына, үз юллары белән ашыкмый гына агалар да агалар. Җәйнең җылы җиле иркәләп бит­ләрне назлый. Тирә-як ямь-яшел. Бер сүз белән әйткәндә, сәхрә-оҗмах инде бу тормыш...


Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ

№11 |

Иске сантехниканы яңарту технологиясе барлыкка килде (ВИДЕО) #6973

$
0
0
23.11.2012 Киңәш-табыш
“Майна! Вира! Су тутыр!” Бик зур ванна белән эш нәкъ шушы сүзләр белән башланыр иде. Ләкин сүзебез фантастик проектлар турында тугел, ә гап-гади ремонт һәм безнең эшне җиңеләйтүче яңа технологияләр турында. Еш кына, ванна булмәсендә ремонт ясаучылар иске сантехниканы нишләтергә белми баш ваталар. Чыгарып ташларга кызганыч, үзе авыр да әле. Ә инде искесен алып, яңа ванна куюга тотылачак чыгымнарны исәпләсән, бөтен кәеф кырыла.

Ә беләсезме, бу эшне җиңеләйтү өчен кешеләр инде күптән наливная-ванна.рф сайтында күрсәтелгән ысулны куллана. Бу ысулны куллану сезнең сантехникагызның эмален яңартырга ярдәм итә. Ваннагыз яңадан ап-акка әйләнә һәм ялтырап тора башлый. Бу технология “Наливная ванна” яки икенче төрле әйткәндә “Экомалировка” дип атала. Ә методның асылы ике компонентлы эмаль кулланудан гыйбарәт: сыек акрил һәм ныгыткыч. Бу ике компонентны кушкач барлыкка килгән состав әкрен генә ваннаның кырыйлары буенча ванна өслегенә агызыла башлый. Акрил калдыклары чыгарыла, өслек резин шпатель белән тигезләнә.

Ике сәгать дигәндә, мастер инде эшен дә тәмамлый.

Аннары нишләргә соң, диярсез. Ванна ике тәүлек дәвамында кибәргә тиеш. Ә инде аннары искиткеч эмале белән ялтырап торган ваннагызны куллана аласыз. Матурлыктан тыш, ванна яңа үзлекләргә дә ия була. Беренчедән, җылылык саклау дәрәҗәсе арта, бу исә температураны гадәти завод эмале булган ваннага караганда берничә тапкырга артыграк сакларга ярдәм итә. Икенчедән, органик полимер исәпләнгән акрил ванна өслеген тотарга ук рәхәт итә. Өченчедән, наливная ванна бәрелүләргә бык чыдам. Шуна күрә душ тоткычы төшеп китсә дә, эмаль куба дип куркырга кирәк түгел.

Эшкә кадәр:

Эшне башкарганнан соң:



Тагын шунысы сөендерә, әлеге технология нәрсәне дә булса капиталь үзгәртү, плитәләрне кубару кебек мәшәкатьләрдән азат итә. Шуңа күрә экомалировканы зур масштаблы ремонт кирәк булмаган очракта да кулланырга мөмкин. Ә экономик яктан файдасы яңа ванна алып кую белән чагыштырганда, 300% ка кадәр җиткән очраклар да була. “Наливная ванна” бүгенге көндә керемнәре бик зур булмаган Татарстан халкы өчен дә уңайлы булыр дип ышанасы килә.

Контактлар:
www.наливная-ванна.рф
Кайнар элемтә телефоны: 8 (800) 775-50-24 (бушлай)
Телефон: 8-962-553-57-99
Телефон: 211-99-33
Бәяләр монда: http://наливная-ванна.рф/price_kazan

Реклама шартларында.


---

№--- | 23.11.2012

Татар кызы Элина Кирәева - Русия гүзәле #6974

$
0
0
23.11.2012 Җәмгыять
Мәскәүдә үткән “Русия чибәре” бәйгесендә җиңгән татар кызы Элина Кирәева "Җир гүзәле" бәйгесендә Русияне вәкиллек итә.

Чәршәмбе кич белән Мәскәүдә “Русия чибәре” бәйгесенә нәтиҗә ясадылар. Русиянең төрле төбәкләрендә җиңү яулаган 60 тан артык кыз гүзәллектә ярышты. Ләкин жюри Башкорстаннан килгән татар кызы Элина Кирәеваны җиңүгә лаек дип тапты. Татарстан данын яклаган Бөгелмә кызы Земфира Шәрәфиева бәйгенең финал өлешенә дә үтә алмады.

 

Күпчелек катнашучылардан аермалы буларак, Кирәева кечкенәдән үк подиумнарны таптамаган. Үзе әйтүенчә, ул беркайчан да модель булырга теләмәгән. Белеме дә фэшн өлкәләсеннән шактый ерак: Элина икътисадчы һөнәрен үзләштерә. Өстәмә рәвештә инглиз телен өйрәнеп, тәрҗемәче белгечлеге ала. Укуын тәмамлагач, хәтта ике ел икътисад өлкәсендә эшләп тә алырга өлгерә, әмма эш ләззәт китермәгәч, сеңлесе эзеннән китәргә уйлый. Элинаның сеңлесе Альбина 2008 елда Русиянең иң яшь чибәре бүләгенә ия була.

 

​​​​22 яшендә модель бизнесына килгән Элина беркайчан да төс-кыяфәте белән шөгыльләнмәгән. Бу хакта ул “Комсомольская правда” газетының Уфа хәбәрчеләренә сөйләгән.

 

“Элек фитнесс-залга еш йөри идем, ләкин соңгы вакытларда фанатизмны читкә куеп сирәк кенә булгалыйм. Гадәттә, бер көн аралаш җәдвәленә нигезләнеп эш итәм. Ашаганда да саграк булырга тырышам: һәр иртәне зәйтүн мае кушылган карабодай боткасы һәм кипкән җимешләр белән башлыйм”, дип сөйли Кирәева.

 

Элинага 25 яшь булса да, әлегә кияүгә чыгу турында уйламый. Киләчәктә үзен телевидение өлкәсендә сынап карыйсы килә. Бу аның күптәнге хыялы икән.

 

175 сантиметр буйлы кыз кечкенә чагын искә төшерә. Яшь чагында еш кына Чишмә районына, авылга кайта торган булган.

 

“Мин үземне беркайчан да шәһәр кызы дип хис иткәнем булмады. Кечкенә чакта күп вакытны Чишмә районындагы авылда, әби янында үткәрә идем. Мин анда сыер да сауганым, бәрәңге җыйганым, миллек бәйләгәнем булды. Авылны бик яратам. Ә иң яраткан ризыгым – кызыл эремчекле баллы гөбәдия ”, дип искә ала Кирәева.

 

Бу җиңүне Элина әнисе Зөлфиягә һәм якыннарына багышлаган.

 

“Мин чип-чиста татар кызы. Русиянең көче күп төрле милләтләр булудан гыйбарәт”, дип белдерде Кирәева көтелгән җиңүче таҗын алгач.

 

Татар чибәре Русия данын “Мисс Җир” бәйгесендә яклаячак. Бәйге 24 ноябрьдә Филиппин утрауларында үтәр дип көтелә.


Ленар МӨХӘММӘДИЕВ

№ | 23.11.2012

Имам яки мулла гына "хәләл"дип әйтәалмый #6975

$
0
0
23.11.2012 Дин
Күршебездә рус милләтеннән булган Таисия әби яши иде. Христианнарның дини бәйрәмнәрен бер дә калдырмый, чиркәүгә йөри. Безне дә мөселман бәйрәмнәрендә котларга онытмый. Пәрәмәчләр, бәлешләр пешергән вакытта аны да сыйлыйбыз. Ул да безгә ризыкларыннан авыз иттерә. Һәм пешергән бәлешләренең хәләл иттән әзерләнгәнен дә әйтергә онытмый.

Менә шул әбинең бер тапкыр да дуңгыз ите ашаганын хәтерләмим. Чөнки үзе үк: "Мин хәләл ит кенә алам. Ул бик чиста һәм тәмле була", – дип әйтә. Соңгы елларда "хәләл ит" мөселманнар өчен генә түгел, ә башка өммәттәге халыкларга да кулланылышка керде. Хәзерге вакытта хәләл продукциягә сорау бермә-бер арткан.

 

Урау юллар Аша  үтәргә кирәк

 

– Бүген бездә җитештерелә торган хәләл продукция чит илгә чыга башладымы әле? – дип кызыксынам "Хәләл" дөньякүләм ислам палатасы мәгълүмат һәм тикшерү үзәге директоры Динар Садыйковтан. Чөнки соңгы елларда товарларны экспортка чыгаруның нечкәлекләрен аннан да яхшы белүче юк бугай.

 

– Чит илгә чыгару – бик четерекле мәсьәлә. – ди ул. – Ансат кына булса, аны теләгән һәркем эшли алыр иде. Шуңа күрә бу оешма корылган вакытта экспорт мәсьәләләрен беренче планга куйды. Чөнки бу процесска шактый вакыт сарыф ителәчәген бик яхшы аңлый идек. "Хәләл"нең ветеринария таләпләренә, чит ил стандартларына туры килү-килмәве, продукцияне кабул итүче оешмаларның бирегә килеп тикшерү үткәрүе – болар барысы да мәҗбүри.

 

Аннан ике ил арасында сәяси элемтәләр булуы да шарт икән шул. Әйтик, Россиянең без эшләргә теләгән илләр белән алыш-биреше булмаска мөмкин. Бу очракта син "хәләл" продукцияне теләсәң дә чыгара алмыйсың. "Хәләл"  стандартының  документы чит илдә кабул ителүе дә иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Чөнки бүген теләсә кем, мин сертификат бирәм, дип әйтергә мөмкин. Шул ук вакытта чит илләр белән очрашулар оештыру, килешүләр төзү бик күп вакытны ала икән. Динар әфәнде әйтүенчә, бүген күп кенә чикләр узылган, без экспортка әзер, дип әйтергә җирлек бар. Шушы көннәрдә генә бер кошчылык фабрикасына үзенең продукциясе белән чит илгә чыгу мөмкинлеге туган. Бөтен тикшерү нокталарын узган. Яңа елга кадәр экспортка чыгарга исәп тоталар. Бу оешманың Татарстаннан булмавы гына гаҗәп тоела.

 

Нишләптер чит төбәктәге фабрикалар Татарстанга караганда өлгеррәк булып чыккан. Бездәге оешмаларның моңарчы  йоклап ятуы оят, әлбәттә. Үзәккә: "Башта эшләп карагыз, әгәр барып чыкса, без кушылырбыз", – дигән фикерләрен җиткергәннәр.

 

– Әмма алай булмый. Бу эштә син үзең тырышырга тиешсең, – ди Динар Садыйков. – Кемнәрнеңдер авыр чикләрне узып чыкканын көтеп яту һәм шуннан соң гына, мин дә кушылам, дип уйлау – ялгыш фикер.

 

Сер түгел, бу процесста баштан ук Татарстан катнашмаган. Ә мөселман булмаган җитәкче кул астында эшләгән чит төбәктәге оешмаларның, икътисад ягыннан үзләренә табыш керәчәген аңлап, бу эшкә беренче кушылуы безгә үрнәк булып тора. Экспортка чыгу өчен дә урау юллар аша узарга туры килә. Чөнки чит илдән белгечләр китертеп, документларны раслату, дәүләт оешмаларындагы бюрократия баскычларын узып чыгу өчен күпмедер вакытыңны һәм акчаңны да сарыф итәргә кирәк.

 

Хәләл ит лабораторияләрдә тикшерелә

 

Мөселман дәүләтләрендә яшәүчеләр болай да хәләл ит, ризык ашый. Алар безнең хәләл продукциягә мохтаҗмы икән соң дип уйлап куясың. Күрәсең, кирәк булмаса, үзәк мондый четерекле проблемаларны чишәргә алынмас иде.

 

– Дистә еллар элек үзебездәге вәзгыятьне искә төшерсәк, ул вакытта хәләл ризык берәүгә дә кирәк түгел иде, – ди Динар Садыйков. – Җитештерелгән продукция сатылып бетми. Оешмалар да кызыксынмый, сораучы да, алучы да юк, дип әйтәләр иде. Ләкин соңгы өч елда сорау күбәйде. Бүген хәләл продукциягә таләп Россиянең үз эчендә дә үтәлеп бетми хәтта. Халык хәләл ит һәм ризык сорый. Үзебездә продукция җитми, ник сез чит илгә чыгарга омтыласыз, дип кызыксынучылар да күп. Ләкин без бүгенге көн белән генә яши алмыйбыз.

 

Узган елгы статистикага күз салсак, кошчылык фабрикалары продукцияне 50 процентка якын арттырып үти башлаган икән. Янкормалар корып, ит җитештерүчеләр күбәйгән. Киләчәктә шундый тизлек белән эшли башласалар, алар продукциясен кая куярга тиеш? Чүпкә чыгарып ыргыта алмый бит?! Йә алар үзеннән-үзе хәләл ит җитештерүгә күчәчәк, йә экспортка чыгачак. Әлбәттә инде, христиан илләренә, Европага чыгару өчен тырышачаклар. Ә бүген аларга синең тавыгың кирәк түгел, чөнки бу илләр үзләре җитештергән итне безгә сатып ята. Димәк, чыгу юлы фәкать мөселман илләренә генә. Шулай булгач, экспортка чыгу өчен фабрикаларның хәләл ит җитештерүе зарур. Үзенең киләчәген бер-ике ел алдан күргән оешмалар бүгеннән үк эшли башларга тиеш, дип белдерә үзәктә эшләүче экспертлар. Узган ел: "Нәрсәгә кирәк ул сезгә, чит илгә чыгу өчен ихтыяҗ юк бит", – дип әйткән булсалар, быел исә вәзгыять үзгәргән. "Әгәр бүген кошчылык фабрикалары килеп, экспортка чыгарга тели икән, без әзер булырга тиеш, – ди Динар әфәнде.– Бүген эшне башлап җибәреп кенә чит илгә чыгу мөмкин. Халкыбызда бик тә матур әйтем бар: чананы – җәйдән, арбаны кыштан әзерләп куй, ди ул".

 

Без бит кибеткә керүгә үк "хәләл" дигән билгене эзлибез. Күп кенә чит төбәкләрдә исә хәләл продукция җитештерүчеләр, халык безгә ышана, дип сертификатсыз, билгесез эшли бирә. Андый шәхси оешмаларга таләпләр ниндирәк соң? Киләчәктә дә сертификатсыз эшләүләрен дәвам итәрләрме икән?

 

Динар Садыйков әйтүенчә, һәрбер комитет, һәр Диния нәзарәте хәләлнең дөрес ясалганын пропагандалый икән. Бу – аның төп вазыйфасы. Мөселман кешесе ясаган казылык, мин аңа ышанам, дип кенә булмый. Халыкның күпчелеге, шул ук вакытта мөфтиләр, имамнар да ризыкларның нәрсәдән һәм ничек ясалганын белмиләр. Дөрес, элек "бисмилла" әйтеп суелган булса, хәләл була инде, дип фикер йөрттек. Бүген ризыклар алай гына ясалмый. Итне дә әллә нәрсә эшләтеп бетерәләр. Ясалган ризыкларның да 70-80 проценты кушылмалардан тора. "Бүген "хәләл" мәсьәләсен лабораторияләр, технологлар, ризыкның составын ачыклаучы инженерлар тикшерә, – ди үзәк җитәкчесе. – Имам яки мулла читтән торып кына бу хәләл дип әйтә алмый. Әгәр чит ил тәҗрибәсенә күз салсак, Диния нәзарәтләре, мөфтиятләр мөселманлыкка хас булганлыкка фәтва бирә, ә тикшерү эшенә тыгылмыйлар. Аны махсус хак алган, дәүләт тарафыннан расланган, рәсми рәвештә кабул ителгән оешмалар эшли. Әйткәнемчә, бу эш белән технологлар, инженерлар, генетиклар мәшгуль. Мөфтият аның белән эш итәргә тиеш түгел, чөнки ул – мөселманнарның яшәү рәвешен җитәкләп бара торган дини оешма. Алар тикшерү органы белән бергә эшләргә тиеш".


Алсу ХӘСӘНОВА

№231-232 | 23.11.2012

Җәннәт - әниләрнеңаяк астында #6976

$
0
0
24.11.2012 Җәмгыять
Һәркемнең тормышында иң изге кеше ул – әни. Чын күңелдән безне яратучы бердәнбер кеше дә – әни. Ялгышларыбызны, хаталарыбызны һәрдаим гафу итүче, кичерә белүче иң олы йөрәкле кеше дә – әни. Ничә яшебезгә җитсәк тә, безне сабый бала кебек кайгыртып, безнең өчен ут йотып яшәүче дә – әни. Дөньяга аваз салуга ук ул безне җил-яңгырдан саклап үстерә, олы тормыш юлына әзерли, акыллы киңәшләре белән ярдәм итеп тора.

Үсеп җиткәч, без дә аларга бурычыбызны кайтарырга тиешбез. Аларга карата игътибарлы, мәрхәмәтле булсак иде. Әти-әниләр олыгаеп, безнең ярдәмгә мохтаҗ булганда, аларга йомшак сүзләр белән генә дәшсәк иде. Сәламәтлегебез, исәнлегебез булганда әти-әниләребезне карарга, алар янына кайтып йөрергә, хәлләрен белешеп торырга иренмәсәк иде. Ислам дине дә әни кешеләрне олуг дәрәҗәгә күтәрә, хәдисләрендә аңа хөрмәт күрсәтүнең саваплы булуын кат-кат дәлилли. Раббыбыз да аларга «уф!» дип тә әйтмәскә боера бит. Алар алдында тагын нинди бурычларыбыз бар? Шул турында без «Казан нуры» мәчете имам хатибы Алмаз хәзрәт МӨХЛИСОВтан сораштык.

– Ислам динендә әни хакы иң зур хаклардан. Аның турында Коръәндә дә аятьләр бар, чөнки әниләр безне тугыз ай буе карынында күтәреп йөриләр, авырлык белән табалар. Тапканнан соң, ике яшькәчә имезәләр. Бала үскәндә дә күбрәк әни янында. Әти кеше дөньяви эшләр белән мәшгуль. Шуңа да баланы тәрбияләгәндә күп мәшәкать әниләр өстенә төшә. Димәк, аңа әти кешегә караганда да зуррак ихтирам күрсәтергә тиешбез. Берәү Мөхәммәд (с.г.в.) янына килгән дә: «Йә Рәсүлуллаһ, бу дөньяда мин кемгә иң зур хөрмәт һәм ихтирамны күрсәтим?!» – дип сораган. Моңа каршы Пәйгамбәр, әни кешегә, ди. «Аннары кемгә?» дигән сорауга янә, әниеңә, дигән җавапны ала. Өченче тапкырында да Пәйгамбәр кабат, әниеңә, ди. Ә дүртенчегә: «Тагын кемгә?» – дип сорагач, «Әтиеңә» диелә. Әлеге хәдисләрдән аңлашылганча, иң зурысы – ана хакы. Хәтта сәхабәләр вакытында шундый хәл булган. Бер сәхабә үзенең әнисен аркасына күтәреп хаҗга алып барган һәм бер галимнән, әни алдындагы бурычымны үтәдемме инде, дип сораган. Галим исә, син бу эшең белән анаңның сине тапкан вакытындагы бер авырту мизгелен дә түләмәдең, дигән.

– Димәк, әниләр алдындагы бурычны үтәп бетереп булмый?

– Юк. Без алар алдында гомер буена бурычлы. Алар вафат булганнан соң да әти-әниебез турында онытырга тиеш түгелбез. Пәйгамбәр янына бер кеше килгән дә, әти-әнием дөньядан киттеләр, тик мин аларга хәзер дә бер изгелек эшли аламмы, дип сорый. Мөхәммәд (с.г.в.) Пәйгамбәр, биш төрле изгелек кыла аласың, ди. Аның беренчесе – аларның урыны җәннәттә булсын дип, дога кылып тору. Икенчесе – истигъфар кылу, ягъни әти-әниемнең гөнаһларын гафу ит дип Аллаһыдан сорау. Өченчесе – әти-әниеңнең исән вакытларындагы берәр хыялы тормышка ашмаган булса, әгәр дә хәерле яхшы хыял икән, аны гамәлгә ашыру. Дүртенчесе – әти-әни кем белән дус булган булса, аларны хөрмәт итү, алар белән аралашып тору. Бишенчесе – әти-әни ягыннан булган кардәшләр белән яхшы мөнәсәбәттә булу. Болар үтәлсә, аларның рухлары тыныч булачак.

– Гаиләдә берәр проблема килеп туганда, ир-ат кемнең фикерен тыңларга тиеш, әнисенме, әллә хатынынмы?

– Ислам дине буенча, ир кеше өчен иң беренче чиратта әни хакы беренче урында торырга тиешле. Ә хатын өчен – ир хакы. Үзе әни булган, ир бала тәрбияләгән хатын-кыз моны һичшиксез аңлый. Әниләргә изгелек кылу җәннәткә керергә дә бер сәбәп бит ул. Бер сәхабә үлем түшәгендә ята икән. Ул кайчандыр әнисен рәнҗеткән була. Үләр алдыннан сәхабә «лә иләһә иллаллаһ Мөхәммәд рәсүлуллаһ» дип иман кәлимәсен дә әйтә алмый. Аны әйтә алмаган кеше исә җәннәткә керми. Ул вакытта әнисе исән була әле. Әнисенә барып, бәлки гафу итәрсең дип кат-кат сорыйлар. Әни кеше, юк, ди. Шуннан Пәйгамбәр аңа, бер учак ясыйбыз да балаңны шул утка ташлыйбыз, ди. Нинди ана кеше баласының утка керүен тели инде. Ул шул сүзләрдән соң улын гафу итә. Сәхабә дә Аллаһ каршына иман кәлимәсе белән китә. Бу риваятьтән күренгәнчә, әти-әнине хөрмәт итәргә тиешбез. Аларның догасы кабул була, хәерле теләкләре белән без дә бу дөньяда бәхетле булабыз. Мәчеткә килүчеләр арасында, тормышымда кара полоса китте, проблемалардан арынып булмый, хәзрәт, дога кылыгыз әле, диючеләр бар. Без доганы кылабыз, тик алар уйланырга тиеш: берәр кешене рәнҗетмәдеңме, әти-әни хакын үтәдеңме икән син? Аларның хакларын үтәп яшәсәк, авырлыклардан котылырбыз. Сугышка барыр алдыннан Пәйгамбәр (с.г.в.) берәүдән, синең әниең бармы, дип сорый. Теге «әйе» дигәч, «алай булгач, син әниеңне кара, чөнки җәннәт – әниләрнең аяк астында», дип, аны өенә кайтарып җибәрә. Димәк, әнине карау җиһадка барудан да өстенрәк һәм саваплырак. Җәннәт – әниләрнең аяк астында дигәнне дә аларга изгелек кыла алсак, җәннәткә керергә юл ачыла дип аңларга кирәк.

Туарына бер көн кала сабый Аллаһы Тәгаләдән сорый икән:

– Ул дөньяга мин ник киләм?

– Мин сиңа фәрештә җибәрәм, ул сиңа барысын да аңлатыр.

– Ә мин аны ничек аңлармын соң?

– Ул сине үз теленә өйрәтер.

– Фәрештәмнең исеме ничек була?

– Син аңа Әни диячәксең.

Бу дөньяда нәрсә генә эшләсәк тә, бөтенесе дә үзебезгә әйләнеп кайтачак. Әти-әниләребез белән нинди мөгамәләдә булсак, балаларыбыз да безнең белән дә нәкъ шундый ук мөнәсәбәттә булачак. Бу дөньяда бер генә әйбер дә юкка гына булмый, яхшылык – яхшылык белән, начарлык начарлык белән кире әйләнеп кайта.

Әни хаты

 «Кызым! Килер бер вакыт, мин дә картаермын. Олыгайган көнемдә миңа карата сабыр булсаң иде, мине аңларга тырышсаң иде. Ашаганда пычрансам, синең ярдәмеңнән башка киенә алмасам, миңа карата түзем бул. Кечкенә чагыңда минем сине ничек итеп киенергә өйрәткәнемне искә төшер. Синең белән сөйләшкәндә бер сүзне әллә ничә тапкыр кабатласам, минем сүземне бүлмә, ахырга кадәр тыңла. Син сабый булганда, йоклатыр өчен, бер үк әкиятне миңа да әллә ничә тапкыр сөйләргә туры килде. Заманча техниканы аңламасам, аның белән эшли алмасам, миңа ирен чите белән генә елмаеп карама, вакыт бир – өйрәнермен. Нәрсәне дә булса онытсам, сөйләшкәндә сүз очын югалтсам, исемә төшерергә ярдәм ит. Искә төшерә алмасам да, куркыныч түгел. Иң мөһиме – минем нәрсә сөйләвем түгел, ә синең белән янәшә була алуым, синең мине тыңлавың... Ашыйсым килмәсә, мәҗбүр итеп ашатма. Арыган аякларым мине тыңламаса, миңа кулыңны бир. Мин дә шулай беренче адымнарыңны ясаганда кулымны сузган идем. Минем җыерчыклы йөземне күреп тә күңелсезләнмә. Янәшәмдә булырга тырышсаң, миңа шул җиткән. Мин яратам сине, кызым!»

Әти-әниең өчен дога кыл

 «Раббәнә-гфирлии вәли-вәлидәййә вә лиль-мүэминиинә йәүмә йәкуумуль-хисәәбе» (Әй Раббыбыз! Гафу ит мине һәм әти-әниемне, һәм барча мөэминнәрне Кыямәт көнне хисап кылынган чакта) («Ибраһим» сүрәсе, 41 нче аять).

 «Раббир-хәмһүмәә кәмәә Раббәйәәнии сагыйра» (Әй Раббым! Алар мине мәрхәмәт белән тәрбия кылганы кебек, Син дә аларга дөньяда һәм ахирәттә шәфкать кыл!») («Исра» сүрәсе, 24 нче аять).

Гыйбрәт өчен

Картайган әни кеше үзенең улы, килене һәм оныгы белән яши башлый. Аның куллары калтырый, күзләре начар күрә, көчкә генә атлап йөри. Табын артына утыргач та, ризыгы идәнгә чәчелә, чәй эскәтергә түгелә. Киленнең моңа бик нык ачуы килә. Ир белән хатын, озак кына уйланганнан соң, бүлмә чатында аңа аерым кечкенә өстәл куялар.

Беркөнне дүрт яшьлек малаеның идәндә чыра һәм йомычкалар белән уйнап утырганын күргән әти кеше аңардан, нәрсә эшлисең, дип сорый. Моңа каршы улы: «Мин әни белән сиңа кечкенә генә агач савытлар ясыйм. Мин үсеп җиткәч, сез шулардан ашый торган булырсыз», – ди. 


Дилбәр ГАРИФ

№ |

Үлми торырга кирәк #6977

$
0
0
24.11.2012 Җәмгыять
“Атаклы шәхесләребез Туфан Миңнуллин һәм Шәүкәт Биктимеровны җирләргә урын таба алмыйча, көннәр буе зиратның бер башыннан икенче башына каңгырап йөрдек. Болай булырга тиеш түгел”.

Бу фикерне Татарстан Дәү­ләт Советы фән, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьә­ләләр комитетының чираттагы утырышында Разил Вәлиев күтәреп чыкты. Әлеге мәсьәлә Казанның  Яңа татар бистә­се­нә генә түгел, авыл зиратларына да кагыла. Шул ук вакытта халыкның каберлекләргә карата битарафлыгын, “Исән­нәр­нең кадерен бел, үлгән­нәрнең каберен бел” дигән гый­барәне оныта төшүләрен дә танырга кирәктер. Моның сә­бәбен күпләр акчага да бәйләргә тырыша. Чөнки шә­һәр, республика бюджетында каберлекләрне тәртиптә тоту өчен бер тиен дә акча каралмаган.

Сүзебезне Казаннан башлыйк. Чөнки шәһәр зиратларындагы тәртипсезлеккә, баш­баштаклыкка чәчләрең үрә торырлык. Бу бигрәк тә Яңа татар бистәсенә карый. Барлык кү­ренекле, талантлы шәхес­ләр­нең бөек Тукай янәшәсендә күмеләсе килә. Ә аның янында күптән инде урын юк. Гомумән, Яңа татар бистәсендә кыл сыярлык та урын юк дип сөйлә­гәннәренә дистә еллар узып киткәндер, мөгаен. Ә анда әле һаман җирлиләр.

– Бу – безне көн дә борчый торган тема. Татарның бөек ул-кызларын күмәргә башка урын табарга кирәк, – дип чәчрәп чыкты “Яңа гасыр” телевидениесе генераль директоры Илшат Әминов. – Самосыр янында мөселман зираты ачтылар. Әле һаман да судлашудан башлары чыкканы юк. Шәригать кануннары буенча бирегә рәсемнәр куярга рөхсәт ителми, диләр. Бәлки, мөселман зираты аерым, татарныкы аерым булырга тиештер.

Әлбәттә, бу бик тә четерек­ле мәсьәлә. Билгеле, шәхес­ләрне җирләгәндә туганна­рының да, дусларының да аның фотосурәтен беркетеп, зур ташлар куясы килә. Әмма татар яки мөселман зираты дип аерып кую дөрес булырмы икән?!

“Безгә зират булачакмы?” – дигән сорауга Казан шәһәре башкарма комитетының ритуаль хезмәтләр буенча бүлек мөдире Ренат Шөгаепов өз­дереп кенә әйтмәде. “Православие динендәгеләр өчен зиратлар тизрәк тула, ә татарлар мәрхүмнәрен күбрәк авылларга кайтара”, – диде ул.

Кызык икән, урын булмагач, кайда җирләргә соң? Кай­берәүләр чарасызлыктан туган авылларына кайтара торганнардыр. Татарстан мә­дәният министры Айрат Сибагатуллин шәхесләребез күмел­гән кабер­лекләрне гади генә зират түгел, ә мәдәни ядкарь­ләр урыны дип бәяләде. Әлбәттә, биредә ташлардагы га­рәп язулары – гасырларны үз эченә алган чал тарих үзе. Аларны саклау, кадерләп тоту өчен, һичшик­сез, дәүләт ярдә­ме кирәк. Югыйсә, боларның барысын да югалтырга мөм­кин­без.

Архангельск, Арча зиратлары да мәдәни ядкарьләр урыны санала. Бүген аларның биләмәләре дә шыплап тулган. Ә җирләү эшләре һаман бара. Бервакыт каберлекләр хакында язарга уйлагач, Казандагы зиратларны урап чыгарга туры килгән иде. Шулай кызыксынып йөргәндә, зиратта эшләүче берәү миңа кырыс кына: “Монда ятасың кил­мәсә, эч пошырып йөрмә”, – диде.

Үз күзләрең белән күрсәң, биредәге вәзгыятьнең эт – баш, сыер – аяк икәненә исең-акылың китәрлек. Әй­тик, без мәрхүмне күмгәннән соң кырык ел үткәч кенә аның урынына башка җәсәд­не күмәргә ярый дип белсәк, Ренат әфән­де, унбиш ел булырга мөмкин дигән фикерен җит­керде. Әгәр инде вафат булу­чының туган-тума­часы табылмаса, аның кабе­ренә бер елдан соң да җир­ләргә була икән. Нишләтәсең, ритуаль хезмәт­ләр­­нең әнә шундый без бел­мәгән кануннары бар.

Казанда каберлекләр 28 җир участогында урнашкан. Әлеге территория 44 гектар тәшкил итә. Шактый зур биләмә күренсә дә, барыбер урын җитми. “Шуңа күрә үлми торырга кирәк”, – дип шаярган булды депутатлар. Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева Биектау һәм Лаеш якларында яңа зиратлар ачылачагын әйтте. Әмма аларның биләмәләре дә әллә ни зур түгел.

Каберлекләр турында сөйләшә башлагач, күпләрне авылдагы зиратларның бү­генге халәте дә борчый. Чөн­ки агач-куаклар, чүп үлән­нәре баскан чытырманлыклардан каберләрне табу мөмкин түгел. Күптән түгел Чистай районы Яуширмә авылындагы зиратны күреп шаккаткан идем. Шәһәрдән кайткан берәү үз туган­на­рының каберен таба алмый интегеп йөргән. Хәер, бу Яуширмәгә генә хас күренеш түгел, күп кенә авылларда шундый ук хәл күзәтелә. Разил Вәлиев әйтмешли, яшь­ләр­нең күңеле башкада, ә район җитәк­че­легенең ка­бер­лекләр­не тәр­типтә тотарга акчасы юк.

Шушы көннәрдә танылган шәхесләребез Һади Такташ һәм Галиәсгар Камал кабер­ләрен карап кайттым. Горький паркының чокыр кырыенда урнашкан бу кабер­ләрнең язмышлары ничек булып бетәр? Инде исеме генә калган бу ял итү паркындагы каберлекләрнең ташландык хәлдә ятуына кем җаваплы? Монысы – билгесез. Бәлки Язучылар берлегедер, йә булмаса, Диния нәзарәтедер, әллә Казан шәһәреме? Лаештан да, Биектаудан да урын табарбыз анысы, гектарларга сузылган зиратлар да булдырырбыз. Әмма дистә еллар күп шә­хесләребезнең кабер­лә­рен таба алмый интегәбез ләбаса. Кайберләре эзсез югалды. Инде Такташ, Камалларыбызны да җуймасак иде. 


Алсу ХӘСӘНОВА

№233 | 24.11.2012

Көрәш буенча Татарстан чемпионатыннан ФОТОрепортаж #6978

$
0
0
24.11.2012 Спорт
Ә нәтиҗәләр мондый: 1 урын - Теләче, 2 урын - Биектау, 3 урын - Әлмәт.

 

 

 

 

 

 

 

Фото # 1

Фото # 2

Фото # 3

Фото # 4

Фото # 5

Фото # 6

Фото # 7

Фото # 8

Фото # 9

Фото # 10

Фото # 11

Фото # 12

Фото # 13

Фото # 14

Фото # 15

Фото # 16

Фото # 17

Фото # 18

Фото # 19

Фото # 20

Шамил АБДЮШЕВ фотолары.


---

№--- | 24.11.2012

«ТНВ-Планета»да «Татарлар» тапшыруын карагыз (ВИДЕО) #6979

$
0
0
25.11.2012 Милләт
"ТНВ-Планета". Дүшәмбе-җомга. 20:10, 0:15 һәм 11:10.

 

 

 

 

 

 

 

 


---

№--- | 25.11.2012
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>