Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live

Педофилны полиция дә эзли, халык та

$
0
0
02.10.2015 Җәмгыять
Казанда кыз балаларга һөҗүм итүче педофилны эзләү дәвам итә. Әлегә аның кем икәне билгесез. Татарстан Эчке эшләр министрлыгында әти-әниләрне куркуга салган өч очракны рәсми рәвештә расладылар. Ә менә Интернетта хәбәрләр гел яңарып тора. Аларны кем таратканын хокук саклаучылар үзләре дә белми.

Балалары мәктәптә укучы әти-әниләр арасында коткы таралды: Интернетта Казан урамнарында педофил пәйда булу турындагы мәгълүмат кына җитмәгән, “кә­рәзле телефон”нарга көн дә куркыныч эчтәлектәге хәбәрләр килеп тора. Кайбер мәгълүматларга караганда, зыян күрүче кыз балалар саны бишкә җиткән. Тик Татарстан Эчке эшләр ми­нистр­лыгының Җинаятьчеләрне эзләү идарәсе башлыгы Павел Серов өч очрак барлыгын гына сөйләде. Алар нигездә бер-берсенә охшаш. Шуңа күрә җинаять кылучы да бер үк кеше булырга мөмкин дигән нәтиҗәгә килгәннәр.

“Сентябрь аенда балаларга һөҗүм итүгә бәйле булган җинаять очракларын берләштереп карыйбыз, – диде кичә полковник Серов. – Кызларга карата җенси характердагы гамәлләр кылучы кешенең кем икәне билгеле түгел. Аны ачыклау өчен махсус эш төркеме төзелде. Җинаятьчеләр­не эзләү бүлегенең эше кө­чәйтелде. Хокук саклаучылар даими рәвештә урамнарны күзәтә. Учас­ток полиция вәкилләре дә халык белән эшли”. Павел Серов сүзләренә караганда, җинаятьче турында ул Интернет челтәреннән файдаланучылар бел­гән кадәр генә хәбәрдар.

Мәгълүм булганча, “дөнья пә­рәвезе”ндә зыян күрүчеләр сурәт­ләве буенча ясалган фоторобот бар. Педофил торак йорт­ларның берсендә урнаштырылган камерага да эләккән. Интернетка әлеге видеоны да куйганнар. Әлеге мәгъ­лүматлар Интернетка каян килеп эләккән? Бу сорауга җавап юк. Бер яктан, әти-әниләрнең хәбәрдар булып торуы яхшы, әлбәттә. Тик социаль челтәрләрдә зыян күрүче кызларның исем-фамилияләре, туган еллары турындагы мәгълүмат та бар. Югыйсә, соңгысы тикше­рүчеләргә генә билгеле булырга тиеш. “Безнең идарәдә эш тәртибе үзгә, – диде Павел Серов.

– Мондый җинаять эшләрен тикшергәндә, документта зыян күрүчеләрнең исем-фамилияләре гомумән язылмый. Әлеге эшне бер без генә алып бармыйбыз бит”. Социаль челтәр­ләрнең берсендә низаг та чыккан. Җинаятьчене тизрәк эзләп табарга теләүчеләр тикшерү эшен үзләре башлаган. Алар фотороботка охшаган егетне дә тапканнар хәтта. Аның фотосын да урнаштырганнар. Ә Лаеш районында яшәүче 23 яшьлек егет яла ягулары турында полиция бүлекчәсенә гариза язган. Аннан гафу үтенгәннәр инде.

Өч очрак та бер-берсенә ох­шаш. Җинаятьче кечкенә кызлар артыннан лифтка керә. Аннары ул алардан югалган мәчесен эзләргә ярдәм итүләрен сорый. Баскыч янында киемнәре “пычрануы”н күреп ала һәм сөртергә тәкъдим итә. Шундый беренче очрак Оренбург трактындагы күпкатлы йорт­ларның берсендә теркәлгән. Узган ялларда исә Фучик урамындагы 86 нчы йортта булган коточкыч хәл турында да хәбәр таралды. Камера да әнә шул йорт янәшәсен­дә булган. Видеотасмада җинаять­ченең кыз бала артыннан күзәтеп баруы күренә. Ә шул ук урамдагы 22 нче йортта ике кыз бала педофилдан качып өлгергән.

Хокук саклаучылар буе 170-175 сантиметр, 22-30 яшьләр тирә­сендәге, ябык гәүдәле, коңгырт-сары чәчле ир-атны эзли. “Аны якын арада ук кулга алачакбыз”, – дип ышандырды Павел Серов.

Ул арада полиция вәкилләре башкаланың Совет районында әбиләргә һөҗүм итүченең дә эзенә төшкән. Мәгълүм булганча, узган атнада гына да урамда дүрт карчык зыян күрде. Әбиләрнең иң өлкәненә – 86 яшь. Җинаятьче аларның башына суккан һәм ке­сәдәге акчасын, кыйммәтле әйбер­ләрен урлаган. Әбиләрне талау нигә кирәк булгандыр? Барлык очраклар буенча зыян күләме сигез мең сум тәшкил иткән. Хокук сак­лаучылар моңарчы хөкем ителгән Казанда яшәүче 42 яшьлек ир-атны кулга алган. Ул гаебен таныган.


Эльвира ВӘЛИЕВА

144 | 02.10.2015

Хәлил ролен башкаручы: «Хәлил белән Галиябану язмышын Ходай язмасын»

$
0
0
02.10.2015 Мәдәният
Моннан берничә ел элек кенә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына килгән Фәннүр Мөхәммәтҗанов «Банкрот», «Мәхәббәт FM», «Хуҗа Насретдин», «Авыл эте Акбай», «Ричард III» спектакльләрендә уйнарга өлгерде.

Яшь артистка бу сезонда тагын бәхет елмайды. Режиссер Илгиз Зәйни аңа үзе куя торган Мирхәйдәр Фәйзинең «Галиябану» спектаклендә Хәлил ролен тапшырды. Бүген Фәннүр Мөхәммәт­җанов белән укучыларыбызны якыннан таныштырабыз.

– Фәннүр, кайсы төбәкнең чишмә суларын эчеп үстең син? Театр юлыннан китәргә нәрсә этәрде?

– Мин Мамадыш районының Урта Кирмән авылыннан. 6 нчы сыйныфта укыганда Тукайның «Шүрәле»сен укытучы кушмаган килеш үзем ятлаган идем. Бүлмәгә бикләнеп, үземчә әсәрне рольләргә бүлеп укуым истә. Мәктәптә сыйныф җитәкчем Ренат Хәйруллин – мине иҗатка тарткан кешеләрнең берсе. Казанга килеп шигырь бәйгесендә катнашкан чакларым булды. Әнә шул шигырь, әдәби әсәрләр яратуым нәтиҗәсендә сәнгатькә тартылганмын инде.

– Мәктәптә ир баланың шигырь ятларга бик исе китми. Балачактан шигърият белән мавыгуыңның сәбәпләре бардыр бит.

– Мәктәптә укыганда үзем дә шигырьләр язгаладым. Алар район газетасында басылды. Аннары минем әтинең әнисе Хәлимә әбием электән үк мөнәҗәтләр яза торган иде. Ачлык елларын искә төшереп, үз язмышына багышлап яза иде ул аларны. Әтием 49 яшендә фаҗигале төстә арабыздан китеп баргач, аңа багышлап та чыгарды.

– Димәк, сәнгатькә тартылуың очраклы түгел.

– Минем концертлар алып баручы буласым килде. Шуңа да 9 нчы сыйныфтан соң театр училищесына киттем. Ә хәзер театр дөньясына килеп эләккәч, аның бөтенләй башка икәнен аңладым.

– Укуны тәмамлауга, Сезне курсыгыз белән Әтнә театрына җибәргәннәр иде. Ул чакта баш режиссер Фәрит Бикчәнтәевнең Казанга чакыруын ничек кабул иттең?

– Мин башта Фәрит абый ча­кыргач аптырап калдым. «Монда сине беләләр, әйдә эшләп кара», – диде ул. Студент чакта «Зәңгәр шәл»дә уйнаган идем инде. Һәркемнең бу театрда каласы килә, чөнки ул – үлмәс театр. Шул чакта баштан аякка кадәр бөтен күзәнәкләрем сөенде. Менә бу театрда дүртенче сезонымны башлап җибәрәм.

– Моңа кадәр уйнаган роль­ләрең арасында күңелеңә кайсы якын?

– Аларның барысы да җиде кат тир түгеп эшләнгән. Шуңа күрә һәркайсы якын. «Мәхәббәт FM»дагы Илдус роле белән тамашачыга күрендем. Ә инде «Хуҗа Насретдин»дагы Чәчтарашны иң кызыклысы дип саныйм.

– Режиссер роль биргәч тә, шатлыгыңны иң элек кемгә җиткерәсең?

– Иң беренче әнигә шалтыратам. Ул мин уйнаган спектакльләрне карарга да килә. Диск­ка яздырып, әбигә дә күрсәтәбез. Алар миңа: «Улым, эшеңне ташлый күрмә, андый театрда бөтен кеше дә эшли алмый», – диләр.

– Һәр артист хыял белән яши. «Галиябану» куеласын ишеткәч: «Их, Хәлилне уйныйсы иде», – дигән уй килмәдеме үзеңә?

– Хәлил булып уйнау башымда да юк иде. Илгиз абый: «Менә сиңа Хәлил роле», – дигәч, шаярта дип уйладым. Аңа да: «Ялгышмыйсызмы соң?» дигән сорау бирдем. Классик әсәрдә уйнау шулкадәр җаваплылык өсти бит ул. Аннары үземне Хәлил итеп күз алдына китерә башладым.

– Хәлил белән нинди уртаклыкларыгыз бар соң?

– Икебез дә авыл балалары. Икебез дә байлар түгел. Оялчанлык, хөрмәт хисе, тапкан мәхәббәтеңне югалтудан курку – икебезгә дә хас.

– Әлеге рольне уйнау өчен үзеңә шундый мәхәббәт утларында яну кирәкме? Үзеңнең дә мәхәббәтең бардыр...

– Уйнаган вакытта бер-берең өчен янарга да, көяргә дә тырышасың. Аны кыланып кына эшләп булмый. Хәлилнең кичерешләрен аңлата белергә кирәк бит. Репетиция башлангач, партнерым Гүзәл Гюлвердиевага якын килергә дә ояла идем. Ул бик үткен, әйткәнне тиз эләктереп ала белә. Аның белән уйнау рәхәт. 20 яшьтән узгач, мәхәббәтнең дә нәрсә икәнен аңлыйсың. Мәхәббәт утында янсаң, аны үз каһарманың кебек уйныйсың. Минем яраткан кызым бар. Ул да сәнгать кешесе. Әмма театрда эшләми. Мин үземә Хәлил белән Галиябану язмышын Ходай язмасын, дип телим. Арага Исмәгыйльләр керүен теләмим.

– Әгәр үзеңә Исмәгыйль ролен биргән булсалар...

– Уйнаган булыр идем. Тис­кәре рольдә уйнау җиңелрәк тә әле ул.

– Мәктәптә «Галиябану» әсәрен укыган чакларың хәтердәме соң?

– Ул чакта без ул әсәрне аңлап җиткерми идек.Телевизордан караганда да Исмәгыйльне җенем сөйми иде. Ул караш хәзер башкача. Һәр кеше үз бәхете өчен көрәшергә тиеш.

– Репетиция вак­ытында нинди кыенлыклар белән оч­раштың?

– Үземне психологик яктан җиңәргә туры килде. Мәхәббәтне уйнау җиңел түгел. Җырлау өчен Айгөл Хәйридән вокал дәресләре алдым. Гармунда уйнавымны шомартырга туры килде.

– Анысына кайчан өйрәнгән идең?

– Минем бабайның ­энесе гармунчы иде. 5-6 нчы сыйныф­ларда үзем дә уйнарга өйрәнә башладым. Аннары мәктәптә гармунда уйнау серләренә төшендерделәр.

– Бүген авы­лдашларыңның үзең белән горурлануын сизә­сеңме?

– Әйе, укытучыларыбыз да безнең белән горурлана, дип уйлыйм. Без җырчы Гөлсирин Абдуллина белән бер сыйныфта укыдык. Авылдашлар Равил Шәрәфиев, Ринат Таҗетдинов кебек өлкән артистлар турында сорашалар.

– Үзең өлкән буыннан нинди сыйфатларын алырга тырышасың?

– Алардагы тырышлык, үз эшләрен ярату кебек сыйфатлар сокландыра мине.

– Тормышта нинди шигарь белән яшисең?

– Минем күңелгә Муса Җәлилнең:
«Көчлелегең белән горурланма,
– Кешелегең белән горурлан», – дигән юллары якын.


Люция ХӘБИБУЛЛИНА

--- | 02.10.2015

Якташыбыз “Давай поженимся!” тапшыруына барып кәләш эзләмәкче

$
0
0
02.10.2015 Ир белән хатын
Чаллыдан Владислав Волковны "Беренче канал"дагы “Давай поженимся!” тапшыруында катнашырга чакырганнар, дип хәбәр итә “Әлмәт таңнары” газетасы.

52 яшьлек ир бер тапкыр өйләнгән булган. БМоннан 5 ел элек аерылышканнар. Улы аның белән яши, 27 яшьлек кызы чит илдә карьера ясый. “Акыллы, зифа гәүдәле, коңгырт чәчле тормыш иптәше эзлим. Ул Чаллыда яшәргә риза булырга тиеш, чөнки улым лицейда укый һәм аңа уку бик ошый. Без әлегә берни үзгәртергә дә җыенмыйбыз”, – ди кәләш эзләүче ир.

Тапшыруны 5 октябрьдә төшерәчәкләр.


---

--- | 02.10.2015

Көзге чакырылыш башланды. Солдатларны Сүриягә җибәрмәсләрме?

$
0
0
03.10.2015 Җәмгыять
Кичә Россиядә хәрби хезмәткә көзге чакырылыш башланды. Солдатларны хәрби хәрәкәт урыннарына, аерым алганда, хәзерге вакытта сугыш барган Сүриягә җибәрмәсләрме? Бүген баласын хәрби хезмәткә озатырга җыенган ата-аналарны иң борчыган сорау бу. Кичә Татарстанның хәрби комиссары Сергей Погодин мондый шик-шөбһәләргә нокта куйды.

“Хәрби хезмәттәге егетләр хәрби хәрәкәт урыннарына җи­бәрелмәячәк, – дип ышандырды ул. – Бу хакта инде моннан берничә ел элек – бер еллык хәрби хезмәткә күчкәч үк әй­телде. Чакырылыш буенча солдатка киткән егетләр хәрби хәрәкәтләрдә катнашмый, анда контракт нигезендә хезмәт итүчеләр генә җибәрелә”. Погодин сүзләренә караганда, узган ел армия сафларында булган егетләр барысы да туган якларына исән-сау әйләнеп кайткан.

Быел Татарстанда яшәүче 4 меңнән артык егет солдат шулпасы эчәчәк. Россия күләмендә исә 147 мең егет хәрби хезмәткә алыначак. Армиягә чакыры­лу­чыларның күбесе (40 процент) Коры җир гаскәрләренә озатылачак, 12 проценты – Россия Эчке эшләр министр­лыгының эчке гаскәрләренә, 11 проценты Хәрби диңгез флотында хезмәт итәчәк, 8 проценты – Стратегик билгеләнештәге ракета гаскәр­ләренә, 7,7 проценты Хәрби һава көчләренә һәм башка частьларга озатыла. Респуб­ликаның югары уку йортларында эшләп килүче кафедраларда укучылар саны да кимеми. Быел биредә 1 меңнән артык студент егет белем ала. Ә менә альтернатив хезмәткә баручылар күп түгел – нибары 35 кеше генә.

Татарстанның хәрби комиссары сүзләренә караганда, булачак солдатларның яңа киемен исәпкә алмаганда, быелгы чакырылышта әллә ни үзгәреш юк. “Офис” формасы дип аталган әлеге хәрби киемне офицерлар инде ике ел рәттән кия. Хәзер солдатларга да чират җиткән. Яшерен-батырын түгел, солдат­лар­ның элеккеге киеменнән канәгатьсезлек белдерүчеләр шактый иде. Күпләр аны кышын – туңдырган, җәй көне артык эссе булганы өчен яратмады. Нә­ти­җәдә, солдатлар арасында, салкын тиеп, госпитальдә ятучылар саны да шактый булган. Погодин исә мондый хәлләр башка кабатланмаячак, дип ышандырды. “Шулай да кырдагы күнекмәләр, физик күнегүләр өчен солдатларга элеккечә үк камуфляж биреләчәк”, – ди ул.

Армия сафларына китүче­ләргә елдагыча кәрәзле телефон белән банк картасы да тапшырылачак. Аңа ай саен 2 мең сум күләмендә акча кү­череләчәк. Ятимнәр өчен аның күләме 3 мең сумны тәшкил итә. Банк картасына солдатның ата-анасы да акча күчереп тора ала. Очрашуга килгән жур­налист­ларның берсе өч ел элек армиядә хезмәт иткән энесеннән казарманы төзеклән­дерү өчен акча сорауларын да искә төшерде. Казан хәрби гарнизоны прокуроры Андрей Сысолятин, казармаларның торышыннан зарлану очраклары тер­кәлмәде, дип белдерде. “Быел хәрби частьларның чисталыгы, аша­туның начар булуы яисә җылы суның булмавыннан зарланучылар булмады. Солдатлар яшәгән урыннарны даими тикшереп торабыз. Балаларының нинди шартларда көн күрүен әти-әниләр үзләре дә килеп карый ала”, – диде ул.

P.S. Хәрби чакырылыш буенча сораулары булганнар түбән­дәге номерлар буенча шалтырата ала:
264-23-51 – Казан гарнизоны хәрби прокуратурасының “кайнар линия”се;
05216, 221-60-06 – Татарстан Хәрби комиссариатының “кайнар линия”се.


Динә ШӘКҮРОВА

--- | 02.10.2015

Рөстәм Вәлиев каберенә таш куелды (ФОТО)

$
0
0
02.10.2015 Мәдәният
Бүген Казан янындагы Киндерле зиратында танылган музыкант, виртуоз баянчы, Татарстанның халык артисты Рөстәм Вәлиевның каберенә таш куйдылар. Әлеге чарада Рөстәм әфәнденең туганнары һәм иҗатташ дуслары катнашты. Фотолар карыйк:

 

 

 

 

 

 

 

 

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29


Шамил АБДЮШЕВ фотолары

--- | 02.10.2015

Фәнис Яруллин көндәлекләре: 2000 ел минем өчен нәрсә бирде?

$
0
0
03.10.2015 Әдәбият
Фәнис Яруллинның "Хәтер төпләрендә утлы күмер" дигән көндәлекләр китабыннан өзекләр бирүне дәвам итәбез. Бу китапны сатып алырга теләүчеләр 89274419318 телефоны аша шалтырата ала.

2000 ел

3 декабрь. Лечениеләр шулай дәвам итә. Файдасы да, зыяны да күренми. Туйдырды инде. Тагын бер атнадан кайтып китәбез, Алла боерса. Сәүия һәркөн килеп йөри. Аның практикасы иде. Ләкин ул да практика урынына больницага йөрде өч атна буе. Аягына разработка ясатып йөрде. Аннары аның инвалидлыгының срогы чыккан иде. 3 нче группаны пожизненно биргәннәр. Иртәгедән ул практикага йөри башлый. Квартирга ордер турында шалтыратучы булмаган һаман. Теге пенсиянең дә рәтле-башлы килгәне юк. Сентябрь аена алган килеш. 

  Өченче көн монда Гөлчәчәк һәм Әхмәт Галиевлар килеп китте. Тукай-Кырлайга чакырган булганнар. “Казан утлары”нда чыккан “Тулгак” повесте буенча очрашу уздырганнар. Шәплеген сөйләп бетерә алмыйлар.   Монда санаторий китапханәсендә очрашуга беркөнне мине дә чакырырга керделәр. Күңел тартмаса да, ризалаштым инде. Киләсе атнакичтә, ягъни 7 се көнне булырга тиеш. Шул ук көнне “Заман” газетасыннан Язилә Кадырова килгән иде. Мәкалә кирәк, ди. Алар халык язучыларыннан шулай мәкаләләр яздыралар. Аяз Гыйләҗев, Ш.Галиев, Р.Фәйзуллиннарның мәкаләләре чыкты, ә Г.Афзал: “Мин мәкалә яза алмыйм, шигырьләремне генә басыгыз”, – дип, шигырьләрен җибәргән. Мәкаләләр арасында иң саллысы – Р.Фәйзуллинныкы, иң йомшагы Ш.Галиевныкы иде. Мәкалә бит чорлар алмашу турында барырга тиеш. Ә Шәүкәт үз районындагы очрашуны, хакимият башлыгына атап язылган шигырен биргән һәм, гомумән, мәкаләсе бераз фәлсәфи төс алсын өчендер инде, шигырьләр белән сипләп барган. Халык язучыларыннан Нурихан Фәттах, “Заман”га язмыйм, дигән. Ә миннән язма сорауларының сәбәбе: мине Халык шагыйренә тәкъдим иткәнне ишеткәннәр дә, бу мәкаләсен язганчы указ чыгар, дип уйлаганнар. Ул указ чыгар өчен, әле һаман документларны Язучылар союзының әзерләп җибәрә алганы юк. Мәкаләсе язылуын язылса, анысы, кайсы газет булса да бастырыр иде, Халык язучысы булмасам да. Аны ничек һәм кайчан язарга: хикмәт шунда.    5 декабрь. Бүген бер дә кәеф юк. Җитмәсә, кичке сәгать 7 гә санаторий клубына очрашуга чакырдылар. Бер дә барасым килми инде бу очрашуга, хәерле булсын. Ике-өч тапкыр кереп, очрашу ясыйк инде, дигәч, нишләптер, риза булдым. Көне дә суык. Салкын тидермичә урап кайтып булса ярый инде. Коляска белән шактый барасы.    Китапханәчеләре Фәүзия Солтан дигән хатын икән, шул бик нык чат ябышты. Үзе дә шигырьләр яза икән. “Учымдагы җиләк” дигән шигырьләр җыентыгы чыгарган. Спонсоры – курорт директоры Юрий Ефимович Сәхәбетдинов. Бүген Нурсөя белән шуның шигырьләрен укып яттык. Бер генә дә образлы шигыре юк инде. Сүз башын Нияз Акмал язган. Нияз үзе әйбәт кенә шагыйрь бит инде. Язабыз шул, бигрәк тә чибәррәк хатын-кызга отказ бирә алмыйбыз.    Нурсөянең лечениеләре күп әле. Мин, массаждан кала, башкаларын туктатырга куштым.    6 декабрь. Кичә “Казан” санаториенда дәваланучылар белән очрашу ясадык. 2 сәгать дәвам итте. “Бик тә кызыксыз очрашу булыр инде бу”, – дип, теләмичә генә барган идем, ярыйсы гына килеп чыкты шикелле. Утыра-утыра кызыксыну артты. Мин кичәне башлап җибәргәндә: “Монда минем иҗатны белүчеләр юктыр инде. Кичәбез кызыксызрак килеп чыкса, гаепләмәгез. Ә шулай да, әгәр минем бер генә әсәремне укыган кеше булса да залда бар икән, яки кулларыгызны күтәрегез, яки басыгыз”, – дигән идем, почти бөтен кеше диярлек торып басты. Алып баручылары артык әзерлексез килгән иде. Ни минем иҗат белән таныштыру юк, ни нинди жанрда эшләүче икәнемне әйтүче юк. “Менә бүген сезнең белән легендар шагыйребез очрашырга килде”, – дигән кебегрәк кирәкмәгәнрәк сүзләр белән башлап җибәрде. Аннары минем шигырьләрне “Мәдәни җомга” газетасыннан тапканнар да, шуны бик мәгънәсез генә итеп укый башладылар. Санаторий китапханәсендә минем бер китап юк. Очрашу буласын ишеткәч, халык китап кибетләрендә дә йөреп кайткан. Бер китапны да тапмаганнар. “Рухия т” нишләп кибетләргә чыгармый яткырадыр аларны. Үзебез дә бары тик берне генә алып килгән идек, ансын санаторий китапханәсенә бүләк итеп калдырдык. “Йөз аклыгы” белән “Көзге моң”ны, иске дус буларак, Әлфия Шакировнага бүләк иттем.    Кичәдә сорау бирүчеләр һәм чәчәкләр менгерүчеләр дә булды. Бер букетны Аяз Гыйләҗевка керттек. Ул бара алмады. Көн бик суык иде. 24 градус диделәр. Ярый әле салкын тидерми генә кайттык бугай.    7 декабрь. Кичә минем “санитарный” көн иде. Нигездә, вакыт шуның белән узды. Процедуралардан массаж, гимнастика, иглоукалывание дигән нәрсәләрне һаман алам. 9 ы  көнне кайтып китәрбез, дип торабыз, Алла бирсә.    Бүген Аяз Гыйләҗевлар кереп утырды. Аның да хәле бик шәптән түгел инде, хатыны җитәкләп кенә йөртә.    Сөйләшә киткәч, керәшеннәр турында сүз чыкты. “Мин 5 яшьтән керәшен авылында үстем бит. Шуңа күрә үзебезнең йолаларны бик белмим. Яшьтән җаныңа сеңгән йолалар күңелгә якынрак була икән”, – ди.    Бүген Сәүия китаплар китереп китте. 1 пачка. Монда алырга теләүчеләр бар иде. Сатылмый калсалар, кире алып кайтырбыз.    Бүген бер шигырь яздым. Яза башлаган мәкалә дә шул килеш тора әле. Әлфия Шакировна турында берәр кечкенәрәк әйбер язармын дип, бүген аңардан кайбер мәгълүматлар язып алдым. 1962 елдан бирле таныш бит. Хәзер медицина фәннәре кандидаты булган.    24 декабрь. Өч ручка алып утырдым, берсе дә язарга теләми. Менә, ниһаять, кызыл каралысы язып китте. Димәк, миңа югарыдан ниндидер көчләр бу юлларны кызыл кара белән язарга кушадыр. Яңа гасырга кереп баруыбыз турында язмакчы идем. Яңа гасырның сукмаклары безнең өчен бик кыска булыр, билгеле. Шулай да 20 нче гасырдан 21 нче гасырга күчүнең эчке мәгънәсе бар сыман. Чорларны тоташтыручы буларак бу көннәргә кадәр яшәгәнбез икән, димәк, яңа дәвернең капкасы артында ни барлыгын иң беренче без күрергә тиешбез. Чорларны чорга безнең шигырьләр тоташтырыр, безнең рух, безнең тавыш, безнең гамь.   Кичә аспирантураның 1 нче курсында укучы Ләйлә Дәүләтова дигән кыз килде. Диссертация темасы итеп, минем иҗатны тикшерергә, өйрәнергә нияте. Җитәкчесе – Әмир Мәхмүтов, Фәннәр академиясеннән. Ләкин бу кыз миндә әлегә бер дә ышаныч уятмады. Таныша тор, дип, өч китабымны биреп җибәрдем. Берәр мәкалә кирәк, ди. Журналистика бүлеген бетергән, ләкин автор белән әңгәмә корырлык та әзерлеге юк. “Сез миңа ярдәм итәрсез инде”, – ди. Үзендә бер дә булмаса, ярдәм итеп кенә бетереп булмас.    Шул ук көнне Сәүиянең укытучысы Әнвәр Хуҗиәхмәтов килде. Сәүияне быел аспирантурага (педагогика буенча) кертергә исәп. Ул да минем иҗатны тикшерергә исәпли. Әнвәр әфәнде аның җитәкчесе булачак һәм хәзердән үк Сәүиягә кайбер нәрсәләрне, мәсәлән, книгохранилищега барып, минем био-библиографияне яза башларга кирәк, диде. Боларның барсына да үземә ярдәм итәргә туры килсә, үземә фәнгә күчәргә туры килмәгәе.    29 декабрь. Яңа елны каршы ала башладык. Кичә “Татнефть”тән Рәфикъ Кәбирович Баязитов килгән иде. Күчтәнәчләр белән. Бик шәп коньяк (канадский) алып килгән. Шешәне консервы савыты кебек калай савытка утыртып томалаганнар. Консервы ачкычы белән генә ачтык. 700 граммлы коньяк. Коньягы әйбәт. Өчтән берен эчтек. Тагын шулар өстенә электр белән кырыну әйбере, бер коробка шоколад конфет һәм бер банка кызыл икра. Күптән авызга аракы ише нәрсәләр алган юк иде. Икенче көнне чирләтәчәген белсәм дә, эчтек. Бераз гына йомшарып аласы килде. Юкса бу арада эшләр күбәеп киткән иде.    Язучылар союзыннан кичә Шаһинур Мостафин шалтыраткан иде. “Халык шагыйре”нә документларны тутырып җибәрмәгән әле һаман. “Синең исемең ничек языла әле, Фанизмы, Фәнисме?” – ди. Һәркөн берәр әйбер сорап язып куя инде ул. Я китап исемен, я кайсы елда нинди награда алганлыкны. Исенә төшкән саен берәр нәрсә язып куя торгач,  идарәдә тәкъдим иткәннән соң да 4 ай вакыт үтеп китте инде.    31 декабрь. 20 нче гасырның соңгы көне. Кайчандыр бу гел килеп җитмәс, килгән очракта да башка елларга караганда бөтенләй бүтәнчә булыр, бик зур вакыйгалар алып килер сыман иде. Ә урамда гадәти көн. Ике көн инде карлар эри, яңгыр да явып алды. Язга охшаган кыш. Пычрак, җепшек, кояшсыз.    2000 ел минем өчен нәрсәләр бирде соң?   1. “Яралы язмышлар” дигән китабым чыкты. Өч телдә: татар, рус, инглиз телләрендә.    2. “Бүләк” дигән повесть яздым. Хәзер ул “Идел” журналының 12 нче санында басылып ята.    3. Шактый  күп шигырь һәм берничә хикәя язылды.    Бу әсәрләрне язарга, бастырып чыгарырга күпме көч, күпме күз нурлары түгелгән! Язучыга ял да, бәйрәм дә юк. Кайвакыт төшеңдә дә нидер язасың. Бу – баер өчен дә, дан-шөһрәт яулау өчен дә эшләнми. Көн саен җыела барган күңел байлыгын үзеңнән соң килгән буыннарга калдырасы килүдән эшләнә бу эш.    4. Саба, Апас, Баулы районнарында һәм “Казан” санаториенда очрашулар булды. Өйгә килгән балалар турында әйтеп тә тормыйм. Кыскасы, халык белән аралашу өзелмәде. Иҗат, Аллага шөкер, тукталмады. Күп кенә мәкаләләр язылды. Һәм, кешеләр әйтүенә караганда, иҗатым түбәнәймәде. Үземә дә шулай тоела.    21 нче гасырга алып керерлек иҗат бар. Әсәрләрнең гомере күпме булыр, ансы инде – киләчәк эше. Хәзер, ел кибәнен очлап куйганда, барлык эшләрне искә төшереп бетереп тә булмый. Иң мөһиме – җанны тетрәндерерлек кайгылар булмады. Тамак тук, гаиләдә татулык, иҗатта әкренләп хәрәкәт итү, кешеләр, иҗатташлар алдында дәрәҗә төшмәү, язган әйберләремә карата матур гына фикерләр ишетү булды.    Картайган саен, әллә нинди биеклекләр яулау турындагы хыяллар кими. Ансы табигый. Дуслар кимеде, дошманнар артты, дип әйтә алмыйм. Дуслык төшенчәсенә хәзер мин тирәнрәк карыйм һәм һәр аралашкан кешене дус дип әйтә алмыйм. Бик якын дусларым, бәлки, юктыр да. Ләкин райондашлар, андагы хакимият башлыклары, нефтьчеләр һаман якын итәләр. Әле бу Яңа елны да “Татнефть” күчтәнәчләре белән башлап җибәрдек. 29 декабрьдә районнан хакимият башлыгы урынбасары Алмаз Мотыйгуллович белән бәйрәмне дәвам иттек. Ул да күчтәнәчләр алып килгән иде. Кичә берничә укытучы котлап китте. Вак-төяк тоелган эшләр белән бу елны тәмамлап, 21 нче гасырга аяк басарга торабыз. Әле иртәнге ун. Без 5 тә торган идек, чөнки йоклап булмый. Бәлки, Яңа елны каршылап утырмабыз да. Без каршыламасак та килер инде ул, иншалла.     
---

--- | 03.10.2015

Их, кая минем валидол?..

$
0
0
03.10.2015 Җәмгыять
Халык сырхауханәләрнең киметелүенә риза түгел, ул табибларга елдан-ел сирәгрәк йөри, “Ашыгыч ярдәм” чирлеләр янына килүдән еш кына баш тарта... 7 сентябрьдә узган Бөтендөнья халык фронты форумында шундый фактлар яңгырады. Форумда катнашкан Владимир Путин да безнең ил медицинасында хәл ителгән мәсьәләләргә караганда чишеләселәренең күбрәк булуын әйтте. Шулай инде, шулай...

Сәламәтлек саклау өлкәсендә соңгы вакытта тәртип урнаштырырга тырышалар да кебек, югыйсә. Элек керергә куркыныч булган, искергән, тузган поликлиникаларны, сырхауханәләрне сиплиләр-ремонтлыйлар. Табиб ишек төбендә сәгатьләр буе чират тормыйм дисәң, аңа интернет аша язылырга була. Авырулар бу нинди хәл дип чәүчәләкләнгәч, бахилга кадәр түләүсез бирә башладылар. Заманның иң кәттә техникасы белән шыплап тулган, эчтән дә, тыштан да ялт итеп торучы галәмәт затлы клиникалар ачылды. Ә иң мөһиме – бездә үтә катлаулы операцияләр ясаучы искиткеч оста табиблар бар. Кыскасы, ил медицинасын бетереп ташлап булмый. Форумда президент үзе дә, илнең сәламәтлек саклау министры да үзебезнең клиникаларда дәвалануларын әйттеләр. Хәлләр алай ук начар түгел, димәк?

Ләкин... Киров өлкәсеннән күп балалы ана бер баласын ортопедка күрсәтү өчен акча түләргә, ягъни түләүле кабинетка керергә туры килүен әйтте. Русиянең баш педиатры, хирург, медицина фәннәре галиме Леонид Рошаль бездә педиатрия хезмәте искиткеч яхшы диде. Педиатрлар, балаларны тикшерүче, дәвалаучы белгечләр, чыннан да, бик шәфкатьле, профессиональ, чын табиблар (һәрхәлдә, безгә тап булганнары). Ләкин табибларга гына бәйле булмаган мәсьәләләр дә бар. Мәсәлән, кадрлар кытлыгы. Әйтик, бушлай хезмәт күрсәтүче аллергологка, массажчыга, күз табибына чират булганлыктан, баласын түләүле клиникага җитәкләп китүче аналар азмыни? Ник дигәндә, аларга дәва берничә атнадан түгел, ә кичекмәстән кирәк. Хәер, поликлиникаларда регистратурада ук башланган чираттан, табиб ишеге төбендә дөрт итеп кабынырга торган авырулардан, фәлән кабинетка кереп, фәлән кадәр анализ тапшырулардан өркеп, үзебез дә түләүле клиникаларга тәпиләмибезмени?

Аннан... Форумда чит илдә дәваланучы түрәләр тәнкыйтьләнде. “Чиновникларның чит илдә дәваланулары – аларның үзебезнең ил банк системасына ышанмыйча, чит илдә исәп-хисап счеты ачуларына яки балаларын чит илдә укытуга тиң проблема, димәк, алар үзебезнең илдә тиешенчә эшләргә теләмиләр”, – диде Путин. Әйе, халык дивана түгел, түрәләрнең үз балаларын чит илдә укытуларын-эшләтүләрен дә күреп-белеп тора, алар без йөргән бүлнисләргә йөрмиләрдер, акчаларын “оек балтырында” сакламыйлардыр дип тә шикләнә. Бу – җитәкчеләрнең, байларның туган илне ярату-яратмаулары, үзебезнең медицинаны хөрмәт итү-итмәүләре, балаларын яшәтү өчен туган җирне лаеклы дип санау-санамаулары кебек бик зур темаларга үрелеп китә торган мәсьәлә. Ярар, бүген анысына ук кереп батмый торыйк. Соңгы вакытта җаннарны әрнеткән күренеш киң тарала бара: балаларын чит илдә дәвалату өчен акча җыючы ата-аналар саны арта. Туганнары, якыннары акча җыеп чит илгә операциягә алып барганны сызланып көтеп ятучы егетләр, кызлар, ирләр, хатыннар да бар. Океан артларыннан нинди генә кыйммәтле, заманча аппаратуралар кайтарылса да, безнең медицина “тегеләр”некеннән күпкә көчсез, димәк? Һәм гади кешенең читтә укырга, дәваланырга хокукы гына бар, димәк. Ә мөмкинлеге бик-бик чикле...

Дәүләт клиникаларында эшләүче табибларның акчаларын арттырсалар да, шәфкать туташларының, санитарларның акчалары да бик аз дип беләм. Бу хезмәткәрләргә бетле-кортлы сукбайларны, йомышларын асларына үтәп бетергән исерекләрне чистартып, операция ясарлык хәлгә китерү кебек эшләрне, урын өстендәге чирлеләрне төрле тикшеренүләргә йөрткәндә күтәрү-төшерә-күчерү кебек авыр эшләрне дә үтәргә туры килә, югыйсә. Санитарка, туташларның урын өстендәге туганнарының хәлен белергә килүчеләргә “фәлән сум бирсәгез, туганыгызның астын алыштырам” диюләре шуңа да гадәти күренешкә әйләнеп барадыр, бәлки, хәзер.

Ә чирлеләр бик күп. Медицина алга китте, затлы клиникаларыбыз бар дип ничек кенә шапырынсак та, авыл саен акылдан язган бер яки ике кеше, урын өстендә ятучы яки инвалид арбасында утыручы берничә гарип... Балтач районы, Түнтәр авылында яшәүче даими авторыбыз Рәфхәт Зариповның газетабызның 3 сентябрь санында Малмыж шәһәрендәге “Матурлык салоны”нда эшләүче массажчы Зөлфия Хөсәенова турында “Бармаклары рентген кебек” дигән язмасы басылгач, шул ханымның телефонын сорап, редакциягә бик күп кеше чылтыратты. “Үзебездә дәва таба алмадык, аптыраганнан, шунда барып карыйк мәллә дип уйлаштык”, – диләр...

Мин кайвакыт “Жизнь” газетасын алгалыйм. Аның 8-14 сентябрь санында мондый юллар бар: “Медицинаның бүгенге хәле – коточкыч. Чирлеләр ыңгырашып-кычкырып та ярдәм көтеп ала алмыйлар. Бөтен җирдә бер сүз: “Квота”, “Чиратка бас!”, “Интернеттан язылырга кирәк”... Һәм “акча, акча, акча”... Һәм без кайчандыр иң кешелекле һөнәр вәкилләре дип йөрткән ак халат ияләре үзләре дә нәрсә майтарылганын аңламыйлар кебек. Үзләре белән. Халык белән. Медицина белән... Сез өстәгеләр бу хакта белми дип уйлыйсызмы? Әллә аларга бу хәлләрне җиткереп тормыйлармы? Бәс, нигә хөкүмәт гадәттән тыш утырышка җыйналмый? Министрлар җыелсыннар да, бер-берләренең күзләренә туры карасыннар һәм тиешле нәтиҗәләр ясасыннар. Кешеләр, чыннан да, сызлана бит...”
Их, кая минем валидол?..


Назилә САФИУЛЛИНА

--- | 02.10.2015

"Адымнар"ның бүгенге чыгарылышы (ВИДЕО)

$
0
0
03.10.2015 Җәмгыять
"Казан" телерадиокомпаниясендә эшләнелүче "Адымнар" тапшыруының 3 октябрь чыгарылышы менә ниләргә багышланган:


---

--- | 03.10.2015

Камал театры 110 сезонын ачты (ФОТО)

$
0
0
04.10.2015 Мәдәният
2 октябрьдә, сезон ачылу уңаеннан, традиция буенча Камал театры хезмәткәрләре зиратка барып арабыздан киткән театр әһелләре рухына дога кылдылар. Кич белән, 19.00 сәгатьтә К.Тинчуринның легендар "Зәңгәр шәл" спектакле белән Г. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры 110нчы юбилей сезонын ача!

 

1

2

3

4

5


---

--- | 03.10.2015

Самарада септик ангина корбаннарына һәйкәл куелды

$
0
0
04.10.2015 Милләт
Красный Яр районының Яңа Кызылсу авылы зираты уртасында гадәттән тыш зур һәм күп исемнәр язылган яңа һәйкәл калкып чыкты. Анда 1944 елның язында септик ангина авыруыннан һәлак булган авылдашларның исемнәре язылган.

Бөек Ватан сугышы вакытындагы бу фаҗига Куйбышев өлкәсеннән генә дә 4958 ватандашыбызның гомерен алып киткән. Шуларның 44 проценты – 16 яшькә җитмәгән балалар. Ул вакытта күгәргән башак җыеп пешерелгән икмәктән Ульян, Пенза, Оренбург өлкәләрендә, Башкортостан Рес¬публикасында да меңләгән кеше вафат булган иде бит.

Безнең якларда да, бигрәк тә элеккеге Новый Буян районында, корбаннар саны шактый. Үз вакытында Самараның “Азан” газетасында, соңрак Яңа Кызылсу, Мулла авыллары тарихы турында язылган китапларда җан тетрәндергеч бу хәлләр турында тәфсилләп язылган иде инде.
Септик ангина олыларны һәм балаларны, тулаем гаиләләрне, сугыштан яраланып кайткан инвалидларны – берсен дә жәлләмәгән. Дәүләт тарафыннан күрелгән чаралар да бу чирне җиңә алмаган. Шуңа күрә 1944 елда септик ангинадан вафат булган кешеләрне Бөек Ватан сугышының корбаннары дип санау бик дөрес.

...Кызылсу авылының 72 йортыннан чыккан 51 мәет зиратта бер тирәдә җирләнгән. Аларның кабер калкулыкларының бер биеклектә булуы моңа дәлил булып тора.

Вакыт үтә, яңа буын кешеләре үткәнне яхшы белми. Шуңа күрә туган авылның тарихы белән кызыксынучылар септик ангинадан вафат булган авылдашларының исемнәрен мәңгеләштерергә ният иттеләр. Ниһаять, 2015 елның 26 сен¬тябрендә, Корбан гаетен бәй¬рәм иткән көннәрдә бу ният тормышка ашырылды.

Һәйкәлне “Диамант” фирмасында ясату һәм урнаштыру чыгымнарын авылдашларыбыз Йосыф Мингачев, Мансур Яруллин, Руслан һәм Ринат Фәйзетдиновлар, Рәшит Шәрапов, Шамил Харисов, Хәлил Думбалов, Тәлгать Хуҗин, Минәхмәт Хәлиуллов, Җәүдәт Гайсин, Рәфыйк Майлян, Алексей Рогачев, Игорь Гараев һәм Константин Кийко түләделәр, ә бертуганнар Габделәхәт, Әмирхәт һәм Әхтәм Ситдыйковлар һәм зират караучысы Минегали Хәсьянов кабер ташын урнаштыру белән шөгыльләнделәр. Шушы изге эштә катнашучыларның барсына да Аллаһының рәхмәтләре яусын!


Шамил ГАЛИМОВ

--- | 04.10.2015

Дога кабул була торган вакытлар һәм урыннар

$
0
0
04.10.2015 Дин

Кадер кичендә   Төннең өченче өлешендә   Азан белән камәт арасында   Яңгыр яуганда   Зәмзәм суы эчкәндә   Сәҗдә вакытында   Фарыз намазларыннан соң   Гарәфәт көнендә (хаҗда булучыга)   Рамазан аенда   Золым кылынган вә җәберләнгән кешенең догасы   Ата-ананың баласына карата догасы   Мөсафир кешенең догасы   Ураза тотучының догасы   Авыз ачканда
---

--- | 02.10.2015

95 яшьлек Наилә апага “әби” дияргә тел әйләнми

$
0
0
10.10.2015 Язмыш
Кайбыч районы, Мөрәле авылында искиткеч зирәк акыллы, бик хәрәкәтчән 95 яшьлек Наилә апа Хәмидуллина яши (рәсемдә). Апа дип язам, чөнки аңа әби дияргә тел әйләнми.

 Августта хәлен белергә барган идем: “Укытучыларның август киңәшмәсеннән кайттым әле, – диде ул. – Килеп алдылар, җылы юрган бүләк итеп, китереп куйдылар. 40 ел укыттым бит, хезмәтемне онытмаулары өчен район җитәкчеләренә рәхмәтләр яусын”.
Наилә апа бүгенге тормышына шөкер итеп, ил-көнгә изге теләкләрен яудырып, үткәннәрен дә сөйләп алды.

– 1952 елда бик күп карчыклар җыеп, әни Мәүлет укытты. “Нигә бу кадәр күп кеше чакырасың, әни?” – дигәч: “Җыймый булмый, кызым, үземне дә моңарчы бер чакырмаганнар да чакыра бит, син укытучы булганга дип беләм, балаларына “икеле” куймасын дип әйтүләредер, мөгаен”, – диде. Ашны матур гына үткәреп җибәреп, озак та үтмәде, мине райкомга чакырдылар. Райком секретаре Гариф абый Садыйковны өченче баруымда гына очраттым. Бүлмәсенә кертеп утыртты да, бер бит кәгазь сузды. Шикаять икән: “Әхмәрова Наилә хатыннар җыеп, Мәүлет укытып ята”, – дигәннәр. Өч кеше кул куйган, шул исәптән, авыл советы секретаре дә.

– Мин коммунист түгел, укытучылыктан алсагыз, фермага китәм, әнигә булышып үстем, андагы эшне яхшы беләм, – дидем миңа сораулы караш төбәгән Гариф абыйга. – Әгәр хәзер шушы бүлмәгә бер кулына таягын, икенчесенә хәерче биштәрен тотып, аягына фермада эшләгәндә кигән ертык чабатасын кигән әни килеп кереп: “Мин малай үстергән идем, ул капитан булды, әмма сугышта үлеп калды. Бер кызым Мөрәле мәктәбендә, икенчесе Кошманда укыта, аларга югары белем алырга мин ярдәм иттем, ә миңа кем ярдәм итәр?” – дисә, нишләр идегез? Мин үземне гаепле санамыйм. Әнкәем авыл халкын хөрмәтләп, кунакка чакыра икән, моннан бернинди дә хилафлык эзләргә кирәкми. Әбиләрне ашка үзем өндәп йөрдем, әни алдындагы бурычымны үтәдем.

Гариф абый бүлдерми генә тыңлады, аннан шулчак бүлмәгә килеп кергән иргә: “Минем толыпка төреп, бу кызны Мөрәлегә илтеп куй”, – диде. Шуның белән аш уздыру мәсьәләсенә нокта куелды.

Аннан күрәзәче Әһлисафа әбигә баруым истә калган. Үзебезнең районның Чәчкаб авылы егетенә кияүгә чыгып, аерылып кайткан иптәш кызым белән барган идек без аның янына. Әһлисафа әби иптәш кызыма: “Ирең белән бүтән кушыла алмыйсың”, – диде, сүзе рас килде. Миңа: “Озакламый кияүгә чыгасың”, – диде. Чыннан да, шул көннән күп тә үтмәде, өч кызын ятим калдырып, үлеп киткән дус хатынның иренә кияүгә чыктым. Ирем Борһан бик акыллы булды, уртак улыбыз Равил туды. Хәзер оныкларның балалары бар инде. Ләкин өч кызыбызның икесе дөньядан иртә китте. Розабыз гына исән. Мине ул бик тәрбияли, әни дип өзелеп тора.

Наилә апа газеталар укый, сканвордлар чишәргә ярата. “Их, Ходай барлык кешегә дә шундый саулык, камил акыл бирсә икән!” – дип уйладым мин аның яныннан киткәндә.


---

--- | 09.10.2015

Россия мәктәпләрендә әкият сөйләүче әби-бабайлар барлыкка киләчәк

$
0
0
11.10.2015 Мәгариф
Тиздән Россия мәктәпләрендә волонтер әби-бабайлар эшли башларга мөмкин. Алар озай­тылган көн төркемендә (продленка) тәрбияче вазыйфасын башкарачак. Бу көннәрдә Мәгариф хезмәтләреннән файдаланучылар хокукын яклау җәмгыяте башлыгы Виктор Панин Россия мәгариф министры Дмитрий Ливановка шундый тәкъдим юллаган.

Панин фикеренчә, күп вакытын эшләп уздырган ата-аналар еш кына бала белән дәрес әзерләргә, йә булмаса, катлаулы фәнне үзләштерү өчен өстәмә шө­гыльләнеп утырырга вакыт таба алмый. Ә әби-бабайлар моңа бик теләп риза булыр иде, ди ул. “Һәр мәктәптә дә­рестән соң баланы укырга, язарга өйрә­түче, дәрес әзер­ләргә ярдәм итүче әби-ба­байлар төрке­мен булдырырга кирәк. 7-10 кешедән торачак әлеге төр­кем әгъ­зала­рының яше 50­дән югары булырга тиеш”, – ди проект авторы. “Волонтер әби-ба­бай­лар бик яхшы тәр­бияче дә була алыр иде, – ди Панин. – Башлангыч сыйныф укучыларын зиһенне үс­те­рүче уен­нар уйнатса, яшүс­мер­ләрне исә алар бәхәсле очрак­ларны көч кулланмый гына чишәргә өйрәтә ала”.

Сүз уңаеннан, мондый программа күп кенә чит ил­ләрдә, аеруча АКШ һәм Япо­ниядә уңышлы гына эшләп килә икән инде. Әйтик, 1996 елда АКШта Experience Corps дигән махсус программа эшли башлаган. Аның ниге­зендә теге яки бу мәк­тәпкә бер­ке­телгән өлкән яшьтәге волнтерлар атнасына 15 сәгать буе мәктәптә эшләргә тиеш. Хөкүмәт пен­сионер­ларның юл, ашау өчен киткән чыгымнарын да кап­лаган. Нәти­җәдә, волонтер булып эш­ләгән пенсионерлар үз­ләрен физик яктан гына тү­гел, рухи яктан да яхшырак хис итә башлавын бел­дергән. Бүген инде бу программа дөнья­ның 17 шәһә­рендә эшли. Панин фике­рен­чә, волонтер әби-бабай­лар төркемен туплаганда, социаль яклау ида­рәләренә дә мөрәҗәгать итеп булыр иде.


---

148 | 07.10.2015

Әлмәт колониясенә 6 сим-карта алып керергә маташучы хатын-кыз тоткарланган

$
0
0
11.10.2015 Җәмгыять
5 октябрь көнне 36 яшьлек хатын-кыз Әлмәттәге 8 нче төзәтү колониясенә хөкем ителүче белән кыска вакытлы очрашуга килә.

Аны режимлы территориягә тыелган әйберләр алып керергә маташканда ТР буенча Россия УФСИН хезмәткәрләре тоткарлый. Шәхси тикшерү вакытында аның кул сумкасында алты сим-карта табып алалар.

Гамәлдәге законнар нигезендә төзәтү колониясе территориясенә тыелган әйберләр алып керергә маташу өчен 5 мең сумга кадәр штраф күздә тотылган, дип белдерә нефтьчеләр шәһәре газетасы.


---

--- | 08.10.2015

Кадерен белмәгәнмен...

$
0
0
11.10.2015 Язмыш
Эшем буенча очрашуга бардым. Әңгәмә озакка сузылды. Вакыт узганын сизми дә калганмын. Сәгать телләренә күз төшергәндә, кичке ун тулып киткән иде инде. Такси чакыртмыйча чарам калмады.

Озак көттермәде, ике минут дигәндә машина да килеп туктады. Йөртүчесе бигрәк ачык кеше булып чыкты. Әйтерсең, рольләр алышынды. Журналистларны да уздырып, сорау арты сорау яудыра башлады бу. Татар кешесе, Рамил исемле икән. Үзен кызыксындырган сорауларга җавап алып бетергәч, тормышы турында да сөйләп куйды. Тыштан бик бәхетле кеше булып күренсә дә, йөрәге тулы сагыш, әрнү икән үзенең.


"Рубин"да яңа баш тренер билгеле булды

$
0
0
09.10.2015 Спорт
2015/16 елгы сезонның кышкы тәнәфесенә кадәр "Рубин" футбол командасының баш тренеры исеме бүген клубның рәсми сайтында чыкты.
Хәзер Валерий Чалый баш тренер вазифасында "вакытлыча башкаручы" кушымчасыннан башка эшлиячәк. Ул тренерлар штабына 2014 елның җәендә килгән иде. Шул вакыттан башлап ул тренер сыйфатында эшләде. Быелның сентябренән баш тренер вазыйфасын вакытлыча башкаручы булды.   57 яшьлек Валерий Чалый "Рубин"ның баш тренеры вазифасында алты матч уздырды инде.      
---

--- | 09.10.2015

Казанда Азат Абитовның яңа КЛИП презентациясе була

$
0
0
09.10.2015 Мәдәният
Салкын кыш үзен белгертә башлады, ләкин аңа да карамастан, бездә җылы мизгелләр бихисап! Шуларның берсе 12 октябрьда “Филармония” концертлар залында булачак! Нинди җылы мизгел дисезме?

Азат Абитовның “Җәйнең кичләре” җырына төшерелгән өр-яңа клип презентациясе! Ул “Яңа исемнәр” дип аталган концерт кысаларында узачак. Монда шулай ук “Ваһапов фестивале – 2013” лауреаты, һәркемнең дә күңеленә хуш килгән Гөлсирин Абдуллина, яшьләр кумиры, суперпопуляр Мәскәү кунагы Радик Юлъякшин һ.б. яшь җырчылар да катнашачак.

Бу елны музыка белеме булмаган Азат Абитов “Ваһапов фестивале”ндә беренче тапкыр чыгыш ясап, тыңлаучыларны гына түгел, хәтта жюрины да таң калдырган иде! Фестивальнең Гала-концертында исә үзенең сәләте һәм моңы белән ул бөтен залны шаккаттырды! “Сиңа тагын мин бер киләм әле!” җырыннан соң, тамашачы Азатны бик озак җибәрмичә торды! Сәхнәдән киткәч тә, “Афәрин” сүзе белән алкышлар тынмады, ә кайбер хатын-кызларның хәтта күз яше дә чыккан иде! “Менә сиңа мә! Әллә барысы да минем авылдан инде?!” – дип, шаяртып куйды яшь җырчы!   Димәк, 12 октябрьда 18:30 сәгатьтә “Филармония” концертлар залында “Яңа исемнәр” дип аталган концертта очрашканга кадәр!     


Альбина ШИҺАПОВА

--- | 09.10.2015

"Россия 1" каналында Чаллы фонтанында геройларча һәлак булган Данилны искә алдылыр (ВИДЕО)

$
0
0
10.10.2015 Фаҗига
"Россия 1" телеканалы ташыруында 9 октябрь көнне сүз үз гомерләрен аямыйча башкаларны үлемнән коткаручы кешеләр турында барды. Ташыруда Чаллыдан килгән Садыковлар гаиләсе дә катнашты.

Сюжетта аларның уллары - Энтузиастлар бульварында фаҗигале рәвештә үлгән 5 сыйныф укучысы Данил турында сөйләделәр.

2012 елның 5 маенда Данил фонтанга егылып төшкән иптәше Андрей Чурбановны коткара. Ләкин үзе ток сугу аркасында вафат була. Үзе дә, иптәше Андрей да ашыгыч рәвештә КДМЦга китерелә, тик кызганычка каршы табиблар Данилның гомерен саклап кала алмый. 

«Безнең Данил һәрвакыт ярдәмгә килә белде, – дип искә ала газиз улын Наталья Садыкова. – Аннан башка бик авыр. Бернинди Батырлык ордены да улыбызны алыштыра, кире кайтара алмас. Бу зур фаҗига, күрәчәк булган күрәсең».   Шунысы да бик аяныч, Садыковлар һәм Чурбановлар гаиләсе бүген аралашмый. Ләкин Данилның әнисе барыребер Андрейның олыгайгач барысын да аңлаячагына, үзенең гомере белән кемгә рәхмәтле буласын төшенәчәгенә ышана.    
---

--- | 10.10.2015

Мәликә "Главная сцена" сәхнәсендә чыгыш ясады (ВИДЕО)

$
0
0
11.10.2015 Шоу-бизнес
Җырчы Мәликә Разакова "Главная сцена" телевизион проектында Игорь Сарухановның "Скрип колеса" җырын башкарып жюрины да, тамашачыны да таң калдырды.

Михаил Боярский, Валерий Леонтьев, Диана Арбенина һәм Владимир Пресняков составындагы жюри Мәликәнең осталыгын һәм тавышын югары бәяләде. Пресняков хәтта шаярып җырчыны сихерчегә тиңләде һәм җыр тыңлаган вакытта зур хисләр кичереп, елап алуын да яшермәде. Әлеге видеоны сезгә дә карарга тәкъдим итәбез. 


---

--- | 11.10.2015

Актаныш районында "УАЗ"машинасында 7 ир-атның үле гәүдәсе табылган (ФОТО)

$
0
0
11.10.2015 Фаҗига
Әлеге суга баткан "УАЗ" машинасын Актаныш районының Бүләк авылы янындагы елгадан чыгарганнар.

Татарстнның Эчке эшләр министрлыгы китергән мәгълүматларга караганда, машинада 7 ир-атның үле гүдәсе табылган. Алар барысы да җылы киемдә булганнар. Фаразларга караганда, алар - балыкчылар. Аларның үлем сәбәпләре әлегә ачыкланмаган. Хәзерге вакытта әлеге ирләрнең шәхесләрен ачыклау башланган. 

  Фаҗига төнге сәгатьләрдә килеп чыкан дигән фаразлар да бар.  
---

--- | 11.10.2015
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>