Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live

Казан Плюшкины (ФОТО)

$
0
0
12.10.2015 Язмыш
Журналистлар урамы, 20 нче йорт тирәсеннән үткән саен күрәм мин аны. Кызыл кепкасын кыегайтып кия дә фатирына әйбер ташый ул. Кием-салыммы, тимер-томырмы, савыт-сабамы – күңеленә ошый икән, барысын да өенә алып кайта. Пенсия яшендәге бу әбигә моның кадәр чүп-чар нигә кирәк икән дип, үзен күреп сөйләшергә булдым.

Күршеләре алдан ук кисәтеп куйды, ул кеше белән сөйләшми, усалланырга, сугарга да мөмкин. Шулай да тәвәккәлләргә булдым. Чүп җыючы әби Роза исемле икән. Берничә ай сагалап йөргәннән соң, ниһаять, Роза әбине өендә «тоттым».

«Кеше әйбернең кадерен белми»

Ишекне ачып җибәрүгә, нидер барып төште. фатирда түшәмгә кадәр өелгән киемнәр, табуретка, такта кисәкләре, әрҗәләр, ипи сыныклары, тагын әллә нәрсәләрне күреп гаҗәп­ләнеп калдым. Гогольнең Плюшкины бер якта торсын. Чүплекләрдә генә була торган ис, өй тулы вак чебен.
– Хәзер үзем чыгам, урамда сөйләшәбез, минем фатирым җыелмаган әле, – диде хуҗа.

Роза Абдуллина үзе Бөгелмәдә туган икән. Югары белеме дә бар. Казан химия-технология институтын тәмамлаган. 23 ел буе шул уку йортында лабораториядә эшләгән.

– Мин бу фатирны уйламыйча сатып алдым. Баксаң, монда берьюлы ике кеше үлгән булган икән. Монда яшәргә ярамый сиңа, дип әйтүчеләр дә булды. Тик кая барыйм инде. Ирем белән аерылыштык. Начар кеше түгел иде үзе. Тик эчә башлады, миңа кул күтәрә иде. Улымны ялгызым үстердем, медицина өлкәсе буенча югары белем алды. Табибларның акчасы аз дип, бизнеска кереп китте. Хәзер үз гаиләсе бар, Төркиядә дә фатир алды хәтта, мин генә кирәкмим аңа. Үз янына чакырган иде дә, анда барасым, килен белән яшисем килми. Уйладым-уйладым да улымны алиментка бирергә булдым әле, ярдәм итсен миңа, – ди Роза әби.

Әбинең фатиры ике бүлмәле. Үзе әйтүенчә, газдан, судан файдаланганы юк, торбалардан су тама, газ плитәсе янмый. Аның каравы, утны беркайчан да сүндергәне юк.

– Барыбер утны исәпләү җайланмасы эшләми, норматив буенча түләттерәләр, рәхәтләнеп яндырам, – ди Роза әби. 8800 сум пенсиясенең яртысын коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә тота. – Яшәргә акча бөтенләй диярлек калмый, шуңа да чүплектән әйбер ташыйм, – дип аклана.
Чүп-чарны моннан 15 еллар элек өенә җыя башлаган Роза Абдуллина.

– Үтеп барганда чүп­лектәге матур нәрсәләрне күреп, кызганып куям. Менә өстемдәге күн куртканы да чүплектән алып кайттым. Өч ел киям инде, таушалмый да, кепкамны да матур диләр, ыштаным да нык. Алар бөтенесе чүп­лектән табылган бит. Кешеләр хәзер әйбернең кадерен белми, әти-әнисе үлсә дә, тизрәк фатирны бушату ягын карый. Өр-яңа әйберләрне чыгарып ата, – ди Роза әби.

Аның әйтүенчә, ул алып кайткан әйберләр Бөгелмәдән күченеп килергә тиешле сигез туганы өчен дә кирәк булачак. Балаларын Казандагы югары уку йортларына урнаштырырга теләгән туганнары ерактан кием-салым ташып йөрмәсләр бит, имеш.

Ул да түгел, Роза әбине күршеләре әйләндереп ала. «Кайчан туктыйсың чүп ташуыңнан, түзеп булмаслык ис килә бит, йортның бер кырыен тәмам череттең», – дип зарланалар. Роза әби, исе китми генә: «минем ­пенсия акчасына яшәсәгез, сез дә җыяр идегез әле», – ди. Үзе әйтүенчә, акча җитмәгән вакытларда, кайбер әйберләрне ул 20, 30 сумга Пио­нер базарына да алып чыгып сата. Акмаса да тама, ярап куя, ди. Аның шикелле чүп-чар җыючылар тагын бар икән. Әнә күрше йорттагы берәү суыткыч тимерләре җыя. Тимер тапшырып, акча эшли. Пластмасс сыра шешәләренең берсе 50 тиен тора.

«Бүләккә пәлтә бирәм, ал әле»

Өенә кеше кертми Роза әби, хәер, ишектән үтеп тә булмый. Ничек кирәк алай, тәрәз төбенә менеп, кухнясын күрә алдым. 79 яшендә булса да, тәрәзәгә агач баскычтан җәһәт кенә үрмә­ләде үзе. Чүплектән алып кайткан әйберләрен күрсәтә башлады. «Менә монысы рюкзак, аркалар авыртмасын өчен ортопедик сумка асып йөрергә кирәк, ике ватык сәгатьне төзәтеп җибәрсәң – менә дигән, ватык пыялалар тәрәзәне алыштырганда ярап куя, пәрәвезләнеп беткән ваза бүләккә әйбәт, корый башлаган кактуска су гына сибәсе бар, кечкенә буш әрҗәләр өйне җыештырганда кайбер чүп­ләрне салып куяр өчен кирәк!» Әби миңа кухнядагы газ плитәсен күрсәтергә теләгән иде дә, чүп-чар арасыннан аны табып кына булмады. Түшәмдәге лампочкага чак тимәгән, биек булып өелгән чүп арасында күмелеп калган ул. Кухняның ишегеннән башка бүлмәләргә чыгу юлы да капланган.

– Соң сез нәрсә ашап гомер итәсез? – дим.

– Социаль ашханәдә тукланам. Мунчага да бушлай талон биреп торалар. Әле менә бер баруымда ирләр көненә туры килдем. Килүем бушка булмасын дип, ирләр белән булса да юындым инде, ярый душларының ишекләре ябыла, ике сәгать су астында тордым, – ди Роза әби.

Йоклау урыны да шул чүп арасында. Хаҗәтен үтәргә, гадәттә, тышка чыга. Юыну бүлмәсе, бәдрәф кием-салым белән тулган.
Роза әби дөнья яңалыклары белән дә кызыксына үзе. Үз хокукларын белеп сөйли. «Фатирны да 250 меңгә иминиятләштердем, – ди, – караклар керә калса дип...» Казанның истәлекле урыннарында булырга ярата.

– Мин укыган елларда татарча сөйләшсәм, «не балакай» дип кенә җибәрәләр иде, ә хәзер урамнарда ана телебездә сөйләшкәннәренә горурланам. Татарстанны читтә дә беләләр, күпме турист бездә ял итә, нинди сөенеч, – ди.
– Чүп җыюдан туктарга уйламыйсызмы соң?

– Юк, әлбәттә, әйберләремне җыеп чыгып китсәләр дә туктамыйм, чүп­лектән тагын алып кайтам.
Елга вокзалы тирәсендәге элек заманда алып куйган гаражына да чүп җыя икән әле ул. Китәр алдыннан Роза әби: «Тукта әле, сиңа бүләк бирим», – дип, өеннән бер пәлтә алып чыкты. Размеры туры килми дип чак котылдым аннан. «Алай да чүплектән берәр матур нәрсә тапсам, сиңа бүләк итәм әле», – дип озатып калды ул мине.

Журналистлар урамы, 20 нче йорт караган «Сервис-Гарант» идарә итү компаниясендә дә Роза Абдуллина турында беләләр. Күршеләрдән шикаятьләр гел килеп тора икән. Бер тапкыр улы ярдәме белән Роза әбинең фатирыннан чүпне түккән булганнар. Былтыр исә идарә итү компаниясе, үз хисабына экскаваторлар белән төяп, өч трактор арбасы чүп чыгарткан.

– Санитар таләпләрне үтәү буенча подъездны тычканнардан, тараканнардан даими эшкәртеп торабыз. Әмма, Роза әбинең ишеге ачылган саен алар чыккач, ни мәгънә. Ә фатирга рөхсәтсез үтеп керү – законга каршы бару. Шуңа да үз ризалыгыннан башка, фатирны җыештыра алмыйбыз. Күршеләре судка биргән очракта гына бу мөмкин булачак, – дип аңлатты «Сервис-Гарант» идарә итү компаниясе юристлары.

Сүзен-сүзгә

Рамил Гарифуллин, психолог-психотерапевт:

– Әлеге күренешне психиатриядә деменция авыруы дип аңлаталар. Баш миенә зыян килүдән, гадәттә, олы яшьтәгеләр үзләренә карата игътибарсыз, чисталыкка битараф була башлый. Кешедә зоопсихологик кичерешләр чагыла, ягъни хайваннарча тормыш алып бару, яшәү өчен көрәш инстинкты барлыкка килә. Кешенең өенә урамнан теләсә нәрсә ташуын Плюшкин синдромы диючеләр дә бар, ләкин бу очракта психиатрлар дәваларга тиешле җитди авыру турында сүз бара.

1

2

3

4


Эльвира МОЗАФФАР

--- | 12.10.2015

Туфан Миңнуллинны искә алу кичәсеннән ФОТОрепортаж

$
0
0
12.10.2015 Мәдәният
Татарстанның халык язучысы Туфан Миңнуллинны искә алу кичәсе 11 октябрь көнне Галиәсгар Камал театры бинасында узды.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

32

33

34

35

36

37

38

39

40

41

42

43

44

45

46

47

48

49

 


Шамил АБДЮШЕВ фотолары

--- | 12.10.2015

Авыл кешесен ниләр көтә?

$
0
0
12.10.2015 Авыл
“Бердәмлек” газетасында Эльмира Шәвәлиеваның “Авыл халкы яклауга мохтаҗ” дип аталган язмасын укыгач, бераз уйланып йөрдем дә үз фикерем белән уртаклашырга булдым.

Авыл халкы гомер-гомергә гел төрле үзгә¬решләр кичереп яши. Революциядән соң бичара авыл кешесенең гомер буе ата-бабаларыннан мирас буларак күчеп килгән җир кишәрлекләре таланып алынган, хәлле¬рәкләре сөргеннәргә сөрелеп, актыккы көннәрендә гаиләләре белән хушлаша алмый, каты газаплар кичереп, шунда һәлак булганнар. Ә кайберәүләр бөтен гаиләләре белән авылдан куылганнар.
Менә шундый зур югалтуларга дучар ителгән халык язмышы аша, аның мал-мөлкәте белән күмәк хуҗалыклар төзелгән. Аннан соң бик озак еллар үткәч, тормыш көйләнеп, колхозчылар, ниһаять, эшләгәннәре өчен акча алып яши башлагач, бу күмәк хуҗалыклар да таркатылып, халык эшсез калды. Ә яңа тормыш җаена кушылып, әкрен генә үз көннәрен үзләре күрергә өйрәнеп килгән вакытта, “биш сыер асрасаң, салым салынырга тиеш булачак” дигән сүзне хәзер бөтенләй аңларлык түгел.

Миңа төрле авылларга барганда моны кешеләрнең хәсрәтле йөзләреннән үк укып була. Чөнки һәркем алдына киләчәктә ничек яшәрбез? Балаларыбыз нишләр? – дигән сораулар килеп баса.

Әле күптән түгел генә күршем Рөстәм абый Гарифуллин белән сөйләшеп тордым. Ул гомере буе йортын тутырып терлек, хәтта ат асрап яшәгән кеше буларак, кырт кистереп: “Мин мондый закон белән килешмим”, - диде. Ул әтиләребезнең Бөек Ватан сугышы кырларында башларын салуларын, әнкәйләребезнең, без ачтан үлмәсен, илебездә кабат тыныч тормыш урнашсын өчен, көне-төне колхоз кырларында, фермаларында эшләүләрен, шәхси хуҗалардагы сыерларга, сарыкларга гына түгел, хәтта тавыкларга да салым түләгән чакларны искә төшерде.

- Ул вакытларны аңлап та була, чөнки андый авырлыклар илебез бәйсезлеге, безнең тыныч тормышыбыз өчен эшләнде бит. Ә хәзер моның кирәге бармы икән? Без олыгайдык, сыер асрый алмыйбыз инде. Сөт кәҗәсе генә тотабыз. Кәҗәләргә дә салым түләтә башламасалар ярыйла. Авыл җирендә гомер буе эшләп, хәзер авыру кешеләргә сөткә дә тилмереп яшәргә туры килмәсме? - диде Рөстәм абый нык борчылып.

Дөрестән дә, авыл кеше¬ләренең кайгыга төшүләрен аңлап була. Минем бала чагымда шәхси йорт хуҗалыкларында ат асрау да катгый тыелган иде. Ул вакытларда ярый әле колхоз абзарларында ат күп, йортыңда эш-фәлән кузгатылса, аннан сорап алып тору гадәте бар иде. Ә хәзер авылда ат дигән хайван калмады диярлек. Булса да бөтен авылга алар берничәү генә. Шәхси хуҗалыкларда мон¬дый терлек санын чикләү авыл халкын финанс яктан гына түгел, әхлак ягыннан да үтерәчәк.

Бер елны авылыбызда алма агачларының санын да алып йөргәннәре исемдә әле. Һәр агач саен салым салыначак, дигән хәбәр сәгате-минуты белән бөтен авылга таралып өлгерде. Икенче көнне иртә белән йокыдан уянганда, биредәге алмагачларның саны икеләтә, өчләтә кимегән иде инде. Чөнки болай да тормышны очын-очка ялгап яшәүчеләр, алма агачлары өчен дә салым түләп торып булмый, дип кисеп ташладылар аларны. Хәзер сыерларыбыз да шушы алмагачлар язмышына дучар ителмәсләрме икән соң? - дигән урынлы сорау туа.

РЕДАКЦИЯДӘН. Күптән түгел Премьер-министр Дмитрий Медведев, хөкүмәт шәхси хуҗалыкларда терлекләр санын чикләргә җыенмый, дип белдерде. “Бернинди закон да әзерләнми! Ышанмагыз! Буш, мәгънәсез сүзләр генә ул, өстәвенә аны оппозициядәге “дусларыбыз” эләктереп алып, арттырып сөйләп йөриләр, - диде хөкүмәт рәисе Рязаньда халык белән очрашуда. - Сүз дә юк, 15 мең баш сарык асрап, салым түләмәсәләр, бу дәүләткә карата бик матур күренеш түгел. Ләкин хәтта бу да уйланылмаган җүләр карарлар кабул итәргә нигез булырга тиеш түгел, безнең халык болай да 60нчы еллардагы шундый карарның аяныч нәтиҗәсен яхшы хәтерли әле”.

Россия Федерациясенең Авыл хуҗалыгы министрлыгы да шәхси хуҗалыкларда терлекләр санын чикләүгә каршы чыгыш ясаган иде. Министрлыкта моны илдә җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясенең 40 проценттан артыгы нәкъ менә шундый хуҗалыкларга туры килү белән аңлаттылар, әгәр дә мал-туар санына чикләүләр кертелсә, җитештерү кимиячәк, бу санкцияләр чорында куркыныч гамәл диделәр.
Әмма моңа кадәр ике атна элек кенә авыл хуҗалыгы министры А.Ткачев Россиядә шәхси хуҗалыкларда терлекләр һәм кош-кортлар санына чикләүләр кертеләчәк дип белдергән иде. Мондый чаралар санитария нормаларын һәм экологик хәлне тәртиптә тоту өчен кирәк дигән иде ул.
Гаҗәп, башта халыкның башын бутап, бертөрле сөйләделәр, аннары кинәт кенә үз сүзләренә үзләре каршы килә башладылар. Аңламассың бу түрәләрне... Шулай да, соңгы сүзләре дөрес булса, моңа шатланырга гына кала.

 


Нурсинә ХӘКИМОВА

--- | 12.10.2015

Түбән Новгородта Советлар Союзы Герое Абдуләхәт Әббәсовка бюст ачтылар

$
0
0
12.10.2015 Милләт
Т.Новгород өлкәсе Пильна районы Яңа Мочалида күренекле авылдашлары – Советлар Союзы Герое контр-адмирал Абдуләхәт Үмәр улы Әббәсовка (1929-1996) бюст ачтылар.

Ул гади крестьян гаиләсендә дөньяга килә. 1946 елда Сергей Киров исемендәге Ленинград юнгалар мәктәбенә укырга керә. Аны тәмамлаганнан соң, хәрби- диңгез әзерлек училищесында укый, урта белем ала. 1950 елда су асты йөзү Югары хәрби-диңгез училище-сына керә һәм аны 1954 елда уңышлы гына тәмамлый.

Абдуләхәт Әббәсовның хәрби хезмәте тулаем Төньяк флот белән бәйле. Ул дизель су асты көймәсенең мина-торпедо өлеше командиры, көймә командиры ярдәмчесе булып хезмәт итә. Аннары атом су асты көймәсе командирының баш ярдәмчесе була. Ә инде 1962 елдан үзе атом су асты көймәсе белән җитәкчелек итә.

1981 елда хәрби бурычын уңышлы үтәгән өчен I ранг капитаны Абдуләхәт Әббәсовка Советлар Союзы Ге¬рое исеме бирелә һәм 1983 елда ул контр-адмирал дәрәҗәсенә лаек була. 1983 елдан алып, 1988 елга кадәр СССР Хәрби-диңгез флотының (ВМФ) сугышчан әзерлек бүлеген җитәкли, Мәскәүдә җирләнгән.

Бу мәгълүматлар газетабызның беренче һәм хөрмәтле редакторы Рифат абый Ибраһимовның “Нижгар татар¬лары. Биографик сүзлек” китабыннан алынды.

Яңа Мочали¬да булган шушы тарихи вакыйгага кайтканда, Советлар Союзы Герое Абдуләхәт Әббәсовка бюст ачу тантанасына Пильна районы башлыклары Виктор Козлов белән Сергей Бочканов, районның сугыш, тыл һәм хезмәт ветераннары советы рәисе Надежда Завьялова, крайны өйрәнү музее директоры Алексей Помчалов, районның хәрби хезмәт ветераннары комитеты рәисе, отставкадагы II ранг капитаны Әнвәр Саберов, районның хөрмәтле граж¬данины Нәим Абдуллин, шулай ук Петрякс һәм Сафаҗай авылларыннан да делегацияләр бар иде. Ә истәлекле чараны Яңа Мочалиның авыл советы депутаты Абдулхак Әбельханов алып барды һәм берен¬че итеп сүзне авыл мулласы Равил хәзрәт Шамуковка бирде. Ул сугыш кырыннан кайтмаучы авылдашлары һәм дә Советлар Союзы Герое рух¬ларына Коръән-шәриф сүрәләре укыды, дога кылды.

Район башлыклары шундый Ге¬ройлар белән горурланырга чакыр¬дылар, киләчәк буынны патриотик рухта тәрбияләүдә аларны мисал итеп күрсәтергә кирәклеген ассы¬зыклап үттеләр һәм Виктор Ивано¬вич Козлов якташ Героебыз бюстын ясаучы Хафиз Әхмәтҗановка Рәхмәт хаты тапшырды. Аларның сүзләреннән аңлаганыбызча, милләттәшебез Абдуләхәт Әббәсов Пильна районының унынчы Герое булып тарихка керде.

Шушы бюстны булдыру инициа¬тивасы белән чыккан Әдхәм (Аду¬гам) Аймалетдинов үз чыгышында бер кызыклы вакыйганы искә алды. Мәдәнә мәктәбе каршында эшләп килүче Нижгар татарларының эт¬ник музеен булдырган мәрхүм Фәрит Беляев район газетасында Әббәсов турында бик эчтәлекле һәм гыйбрәтле материал басты¬рып чыгара. Шунда якташ Герое¬бызга туган авылында һәйкәл төзү кирәклеген дә әйтеп уза һәм бу тәкъдимне Әдхәм абый күтәреп ала, аны тормышка ашыру инициа¬тивасы белән кайнап йөри башлый. Әтисенең бу адымын, идеясен До¬модедовода яшәүче улы Рәшит тә хуплап чыга һәм һәрьяклап ярдәмен ышандыра. Шулай итеп, аталы- уллы Аймалетдиновлар мәрхүм Фәрит Абдрахмановичның үтенечен канәгатьләндерделәр һәм бу көнне Абдуләхәт Әббәсов белән аның рухы да шатлангандыр.
- Герой авылдашыма бюст бул¬дыруны оештыру эшен бик теләп башкардым, чөнки мин үзем дә диңгез флоты офицеры һәм аның исемен мәңгеләштерүне үземнең гражданлык бурычым дип кабул иттем, - дип сөйләде үз чыгышын¬да Рәшит Аймалетдинов.

Бюстны тасма кисеп тантаналы рәвештә Әдхәм абый Аймалет¬динов, Нәим абый Абдуллин һәм районның җирле үзидарә башлы¬гы Виктор Козлов ачтылар, мәктәп укучылары чәчәкләр, ә районның су асты диңгезчеләре венок куйдылар.


Олег ХӨСӘИНОВ

--- | 12.10.2015

Төнге юлда һәлакәт: никахка баручы кияү егете үлгән (ФОТО)

$
0
0
12.10.2015 Фаҗига
Коточкыч һәлакәт 9 октябрь кичендә Башкортостанның Дәүләкән шәһәреннән ерак түгел урында булган.

Вакыйганың шаһитлары әйтүенчә, "Лада Гранта" автомобиле алда барган машинаны узарга чыга һәм югары тизлектә йөк ташучы "Газель"гә бәрелгән. Узып баручы башка машиналардагы кешеләр тизрәк ярдәмгә ашыккан, ашыгыч ярдәм һәм полиция хезмәткәрләрен чакырткан.

Кызганычка каршы, яшьләр утырган җиңел машинадагы ике егетне коткара алмыйлар. Тагын бер егет белән ике кызны авыр хәлдә хастаханәгә озаталар.

Әлеге һәлакәт турында социаль челтәрләр аша да актив рәвештә фикер алыштылар. Аңлашылганча, вафат булучыларның берсе – Миәкә районында яшәүче Азат исемле егетнең никахка барышы булган. 10 октябрьдә сөйгәне белән кавышасы урында, бер көн узгач егетне соңгы юлга озатканнар.

Якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.


---

--- | 12.10.2015

Динне сәясәткә һәм бизнеска әйләндермәгән кешеләрне эзлик

$
0
0
12.10.2015 Дин
«Намаз укый идем, ташладым, чөнки намаз укуым рухи ләззәт бирми. Нәрсә киңәш итәсез?»

«Шамил» мәчете имам хатибы Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдин:

– Дөресен әйткәндә, намазны бөтенләй укымаучы белән сыйфатын гына китереп укучыларның әллә ни зур аермалары юк. Кайвакыт, сәхнәдә тамаша күрсәтер өчен генә, бөтенләй Аллага ышанмаган кешене дә намаз укырга өйрәтеп була, ләкин артист барыбер артист булып кала. Намазны чын күңелдән укырга өйрәнгән кеше аны ташларга теләсә дә, ташлый алмаячак. Чөнки ул аның җан ризыгына әйләнәчәк. Ашамыйча яшәп булмаган кебек, чын күңелдән намаз укырга өйрәнгән кеше үзенең намазсыз яши алуын күзаллый алмаячак. Ач калган кеше ашарга теләгән кебек, бер генә намазын булса да калдырган кеше рухи ачлык сизәчәк.

Тагы бер аяныч хәлне искә төшерү урынлы булыр дип саныйм. Ахмак мөселманнар гасырлар буе намазның хәрәкәтләре турында бәхәс алып баралар. Намазда кулны ничек күтәрергә, кулны тәкбирдән соң кая куярга, бармакны кайсы җирдә селкетергә һәм башкалар... Һәрберсе үзенең дәлилен китергән булып, бер-берсен уздырып, бәхәс алып бара. Кулны кайсы җиргә кадәр күтәрү мәсьәләсендә ике сәҗдә әһеле, бер-берсенең хатасын раслар өчен, шайтан дигән кушаматларга кадәр бирәләр, һәм, ни гаҗәп, бу мәгънәсез хәл ике көн түгел, бәлки гасырлар буе дәвам итә. Шәхсән мин үзем егерме ел дәвамында дин китапларын өйрәнәм, элеккеге һәм бүген язылган китаплар арасында мәгънәле, хикмәтле, файдалы, калебне үзгәртә торган эчке дөнья турында сөйләгән китаплар юк дәрәҗәсендә аз, аларның күбесе мәгънәсез бәхәс боткасы, ул ботканы ашаган саен косасы килә, ягъни ул китапларны уку Аллаһ мәхәббәтен һәм кешелеклелек сыйфатларын арттырмый. Киресенчә, бер мәгънәсезлек чокырына төшеп батасың.

Югарыда яңгыраган сорауга кире кайтыйк һәм шулай дип әйтик: әгәр дә чын мәгънәсендә намаз укырга өйрәнергә теләсәк, Аллаһны сөйгән, динне сәясәткә һәм бизнеска әйләндермәгән кешеләрне эзлик. Аларның чабуына ябышыйк. Андый кешеләрне табу – динебез төбендә мәрҗән эзләү бәрабәрендә. Шуңа күрә, таба алмасак, беренчедән, намазның тышкы сыйфатын өйрәнүдән туктыйк. Аның эчтәлеген аңлаткан китапларны укырга тырышыйк, ихласыбызны, иманыбызны, Аллага булган мәхәббәтебезне, хөрмәтебезне арттыра торган китапларны эзлик. Икенчедән, намазыбызны шөкрана нияте белән укыйк.


---

--- | 09.10.2015

"Син сүләмә Нияз, ерла гына"

$
0
0
12.10.2015 Шоу-бизнес
«Чистайда Нияз Җәләловның концерты булырга тиеш иде, әмма ни өчендер концерт булмый, диделәр. Төгәл кайчан буласын Нияз Җәләловның үзеннән белешә алмассыз микән?» дип мөрәҗәгать итте безгә Чистайда яшәүче укучыларыбыз. Тугры укучыларыбызның гозерен үтәп, Нияз Җәләловның үзе белән элемтәгә кердек.

 – Чистайдагы концерт билгеле бер сәбәпләр аркасында февральгә күчерелде, – дип җавап бирде Intertat.ru хәбәрчесенә Нияз Җәләлов. Хәзерге вакытта җырчы төрле төбәкләрдә сольный концертлар куеп йөрүен белдерде. "Тиздән Башкортстан якларына чыгып китәбез. Төркемебездә җырчы Фәнзирә Хаюмова, алып баручы Нияз Сабиров, биючеләр дә бар. Тамашачыга кызыклы программа тәкъдим итәбез. Кайбер район-авылларга кат-кат чакыралар. Мәсәлән, Аксубай районы Иске Ибрай авылында 7 тапкыр булдык", – диде Н.Җәләлов.

Нияз шулай ук күңелле итеп мәҗлесләр алып баруы белән дә билгеле. Исегездә булса, җырчының Чувашиянең Батыр районы Шыгырдан авылына бер туйга чакырылуы турында язган идек. Ул вакытта Нияз өчен махсус вертолет җибәргәннәр иде. "Чит төбәкләргә аеруча яратып барам. Шушы көннәрдә генә Түбән Новгородта туй үткәреп кайттык. Мәскәүгә чакыру кабул иттем. Чит җирдә яшәүче татарлар киң күңелле, кунакчыл булуы белән аерылып тора. Анда алып баручылар өчен дә сыгылып торган табын әзерлиләр. Мондый күренешкә Нижгар якларында да тап булдык. Андагы мишәрләр "Син сүләмә Нияз, ерла гына" дип мишәрчә әйтеп көлдерде дә әле", – дип сөйләде Нияз Җәләлов.


---

--- | 12.10.2015

Татарстанлыларны "Хафалы биюләр" көтә

$
0
0
13.10.2015 Мәдәният
25 октябрьдә Камал театрының Кече сәхнәсендә Салават Юзеев пьесасы буенча “Хафалы биюләр” спектакленең премьерасы. Режиссеры – Рамил Гәрәев.

Сюжет беренче карашка гади күренә – игълан буенча чакырылган, бер-берсен бөтенләй диярлек белмәгән түрәләр өчен күңел ачулар оештыручы өч ир-ат чиновникларга, я бизнесменнарга, я политикларгадыр (төгәл генә әйтелми) мәҗлес оештыралар. Геройлар “профессияләренең” үзенчәлекләре, кино, хатын-кызлар турында гәп саталар. Соңрак аларга чакыру буенча килгән биюче (бәлки стриптиз биючедер) кыз да кушыла...

Спектакльдә нибарысы 4 кеше катнаша. Атабай ролендә – Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Наил Дунаев, Руфин ролендә – Татарстанның халык артисты Илдус Габдрахманов, Раян – Алмаз Гәрәев, Кыз – Айгөл Миңнуллина.

Камал театрының әдәби бүлек мөдире, театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов әйтүенчә, Юзеевның әлеге пьесасы метафора, цитата, аллюзияләргә бай. “Хезмәтче - хезмәт итүче генә түгел, аерым тормыш фәлсәфәсен җиткерүче дә. Биюче кыз да гади генә кыз түгел, ул – язмыш, фатум, хыял... Пьесада иҗтимагый сатира беренче булып күзгә ташлана һәм ул кайбер урыннарда гротескка кадәр үстерелә. Ләкин автор иҗтимагый гаделсезлек белән артык мавыкмый - үзсүзле, узынган “кинәтбайлар” бары тик фон гына. Пьесаның төп фикере кешенең гомер буе сайлау шартында яшәве: я үзеңне югалтасың, яки ирекле буласың...” – ди Нияз Игъламов.

Куелган сорауларның катлаулылыгы, төгәл генә җавапларның булмавы, бай характерлар һәм образларның күпкатламлыгы белән әлеге пьеса театрны җәлеп итте. Режиссер Рамил Гәрәев нәрсә белән шаккаттырыр һәм Салават Юзеевның метафоралар белән язылган, җитди сораулар күтәргән драмасын тамашачыга ничек тәкъдим итәр – бу хакта 25 октябрьдә белә алачакбыз.

“Хафалы биюләр” спектакле премьерасы - 25, 26, 27 октябрьдә 18:00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Кече сәхнәсендә. Билет алырга: http://kamalteatr.ru/repertories/1871?locale=ru, касса телефоны: 293-03-74. 

***

1906 елның 22 декабрендә Казанда татар телендә беренче спектакль уйнала. Бу көн татар театрының туган көне булып исәпләнә. 1907 елда беренче профессиналь татар труппасы оеша. 1926 елда театрга “Академия”, ә 1939 елда татар драматургиясе классигы Галиәсгар Камал исеме бирелә.

Бүгенге көндә театр репертуарында татар, рус, чит ил классикасы, заман драматургиясе буенча 25тән артык спектакль бар.

Камаллылар еш кына Россия һәм чит илләргә гастрольләргә йөри. Казахстан, Кыргызстан, Әзербәйҗан, Литва, Латвия, Эстония, Германия, Финләндия, Төркия, Бөекбритания, Колумбия, Испания, Кытай, Венгрия һ.б илләрдә тамашачылар театрны яратып кабул итәләр.

1998 елдан башлап театр Төрки халыкларының “Нәүрүз” халыкара театр фестивален, 2003 елдан “Яңа татар пьесасы” конкурсын, 2009 елдан “Һөнәр” яшь татар режиссурасы фестивален, 2010 елдан “Нәүрүз” халыкара театраль-белем бирү форумын үткәреп килә.


---

--- | 12.10.2015

"Уаз"да берьюлы батып үлгән 7 егетнең берсенә нибары 18 яшь булган (ФОТО, ВИДЕО)

$
0
0
12.10.2015 Фаҗига
Актанышта 7 ир-атның фаҗигале рәвештә машина эчендә суга батып үлүенә җәйге резина сәбәп булган. Моны Татарстанда ЮХИДИ идарәсенең пропаганда бүлеге хәбәр итте.
«УАЗ» фургонының тәгәрмәчләре җәйге резинадан булган, машина йөртүче исә идарә итүдә контроль югалткан - бу сәбәпләр фаҗигага китергән дә.   Вафат булучыларның иң өлкәне 1984 елгы булса, иң кечкенәсе 1997елгы икәнлеге билгеле. Бүгенге көндә барсының да шәхесләре ачыкланган. Үлгән егетләрнең берсенә исә нибары 18 яшь. Ул Актанышның үзендә гомер кичергән.                 Фото: aktanysh-rt.ru. Видео: Татарстан Эчке эшлэр министрлыгы матбугат хезмәте.
---

--- | 12.10.2015

Премьер-министр килер алдыннан җыелган мамыкны кире сабагына ябыштыртканнар

$
0
0
12.10.2015 Җәмгыять
Үзбәкстанның Фәргана өлкәсендәге бер районда премьер-министрлары Шәүкәт Мирзияевның килүен ишеткәч, юлларны тәртипкә китереп кенә калмаганнар, ә эшчеләрне җыйган мамыкларын кире сабагына ябыштыртканнар, дип яза "Газета.ру".
Шундый ысул белән җирле хакимият кунак алдында үзенең ап-ак мамыкка бай кырлары белән мактанырга уйлаган.   Өлкәнең мэры Шөхрәт Ганиев шәхсән үзе эшчеләргә мамык кырларын идеаль тәртипкә китерергә карар биргән, диләр. Ләкин мэриядә бу сүзләрне кире кагалар.   Ничек булуга карамастан, 400дән артык ир-ат һәм хатын-кыз кыр буйлап мамыкны ПВА клее белән кире сабагына ябыштырып йөргән.   Иң кызыгы исә шунда: Үзбәкстан премьер-министры әлеге районга килмәгән.

 


---

--- | 12.10.2015

Татарстанда 1,5 айлык кызын өстәлгә бәреп үтерүдә шикләнелгән атаны хөкем итәчәкләр

$
0
0
13.10.2015 Криминал
Татарстан Республикасы буенча Тикшерү комитеты 23 яшьлек Антон Лабенскийга карата җинаять эшен карауны тәмамлады. Ул үзенең 1,5 айлык сабыен кыргыйларча - башы белән өстәлгә бәреп үтерүдә гаепләнә.
Тикшерүдә күрсәтелгәнчә, 2015 елның 20 маенда Лабенский, Казанда күршесенә кунакка керә. Хәйран гына эчеп утырып исергәннән соң, Антон бергә яшәүче хатынын һәм хатын кулындагы кечкенә сабыйны кыйный башлый. Ул гына җитми, ир-ат кулына табуретка алып, берничә тапкыр шуның белән балага суга.   Күршесе аны тартып алып араларга маташса да, Лабенский котыруын дәвам итә генә: кызын хатыны кулыннан тартып алып, аякларыннан тоткан килеш башы белән өстәлгә китереп бәрә дә идәнгә ташлый. Сабыйның еламый башлавын ишетеп, бу ерткыч үзе үк ашыгыч ярдәм машинасын чакырта. Тик табиблар сабыйның гомерен саклап кала алмый. Бер гаебе булмаган бала берничә көннән хастаханәдә вафат була.    Антон Лабенский үзенең гаебен тулысынча таныган. Хәзер әлеге ерткычка карата судның нинди хөкем чыгарасын көтәсе генә кала.   Тулырак укырга.  
---

--- | 13.10.2015

Чаллыга кайтып баручы ир-ат машинасы белән елгага төшеп үлгән

$
0
0
13.10.2015 Фаҗига
52 яшьлек Гөлүс Фәрхетдиновның үле гәүдәсе табылды. Ул 29 сентябрьдә Иске Имән авылыннан Чаллыга эшкә киткән җиреннән юкка чыккан иде.

Аның "Nissan Qashqai" автомобиле елгада табылган. Фаразлар буенча, ул идарәсен югалтып, машинасы белән елгага төшеп киткән.

Исегезгә төшерәбез, бу инде соңгы атнада автомобиль белән елгага төшеп үлүнең Татарстанда өченче очрагы. Башта фура белән Чаллы кешесе нократ елгасына төшеп үлгән иде. Аннары Актанышта 7 егетнең үле гәүдәсе табылды.


---

--- | 13.10.2015

Ландыш Нигъмәтҗанова Фәрит Таишев белән бергә булуын ник яшереп йөргән? (ФОТО)

$
0
0
13.10.2015 Шоу-бизнес
Танылган җырчы Ландыш Нигъмәтҗанова белән әңгәмә укырга тәкъдим итәбез.

– Ландыш, өч бала әнисе булу ничегрәк?

– Ничек дип... Хатын-кыз бала табарга тиеш. Без бит үзебез өчен яшәмибез. Балалар өчен яшибез. Мин өч балалы гаиләдә үскәнгә, үземнең дә өч балам булуын теләдем. Менә шулай бер-бер артлы таптым. Әнвәргә – 5 яшь, Ләйләгә – 1 яшь ярым, Гомәргә 5 ай булды.

– Гомәр туып, бер атна узгач, сине янә сәхнәдә күрдек. Фигураң бер дә үзгәрмәгән...

– Балаларымның өчесен дә әйбәт йөрттем. Ни дисәң дә, йөкле вакытта хәрәкәтләнү кирәк.

– Балаларны кем карый? Нянягыз бармы?

– Бөтенебез дә карый. Нянябыз да бар. Мин Казанга укырга кергәндә үк әти-әнием белән күченеп килгән идек. Әти-әнием һәрчак яныбызда.

– Балаларыгызның фотоларын беркайда да күргән булмады. Шулай да, улың Әнвәрнең коеп куйган әтисе икәнлеген ишетеп беләм.

– Күз тиюдән куркам. Интернетка бөтенләй куймыйбыз. Куйган очракта да, йөзләрен күрсәтмичә генә. Шуны әйтә алам: алар барысы да Фәриткә охшаган.

– Фәрит һаман шул урында эшлиме? Яңадан сәхнәгә әйләнеп кайтасы килмиме?

– Әйе, шунда ук – Казан медицина җиһазлары заводында. Иҗаттан китте инде.

– Беренче хатынының балалары белән аралашамы?

– Әлбәттә!

– Алимент түлиме?

– Түли.

– Заманында сине кыска күлмәктән сәхнәгә чыга дип тәнкыйтьләделәр.

– Күлмәкләремне җырның көенә карап сайлыйм. Кыскасы да, озыны да бар. Кыска күлмәктән чыгуның бер начар ягын да күрмим. Нәрсә кушалар, сәхнәгә шуны киеп чыгабыз. Контракт буенча эшлибез бит. “Мин алай эшләмим”, – дип әйтергә тиеш түгелбез. “Татар җыры” фестивалендә шортыдан чыккач, тәнкыйть сүзләрен күп ишеттем. Матбугатта да ул турыда күп язылды.

– Ландыш, ник син Фәрит Таишев белән бергә булуыңны озак кына яшереп йөрдең?

– Яшермәдем. Ул хатыныннан аерылган, ирекле кеше иде. Аны “афишировать” итәсем генә килмәде. Белгән кеше белде. Ә менә журналистлар ни тели – шуны язды. Язсыннар, мин каршы түгел. Интервьюлардан баш тартмый идем. Уңай һәм тискәре интервьюлар да булды. Заманында сезнең журналист Габдерәхим дә “бомба” итеп язып чыкты.

– Фәрит Таишевны беренче хатыныннан тартып алгансың дигән сүзләр дә йөрде бит...

– Андый сүзләр гел булачак. Алар хәзер дә бар. Инде миңа Фәрит Таишев белән бергә тормыйбыз дигән сүзләр дә килеп җитте. Имеш, бәрелеп үлгәнмен дигән сүз дә чыккан. Анысы Уфадан килеп иреште. Балаларымны балалар йортыннан алганмын дигәнен дә ишеттем. Төрле гайбәт сүзләр бар. Кем тели, шул ышана. Нәрсәдер исбатларга теләмим.

– Каенана (җырчы Римма Ибраһимова) белән мөнәсәбәтләр ничек?

– Бик әйбәт! Ул бик акыллы, ачык хатын. Үзенең улын бик әйбәт белә. Күз тимәсен!

– Оныкларын карашамы?

– Үзе дә өч җирдә эшли. Килә, әлбәттә. Карый, булыша. Бик ярата үзләрен.

– Ландыш, репертуарыңда эстрада җырлары күп. Алар янына берәр татар халык җыры башкарыр идеңме?

– Кайбер фанат әбиләрем: “Ни өчен син татар халык җырларын җырламыйсың?” – диләр. Һәр артистның үз стиле. Кабатланасым килми. Аннары, татар халык җырларын җырлау нәрсәгә кирәк? Тавышны күрсәтер өченме? Җырлый ала микән дип тикшерергәме? Яшь, танылган җырчылардан Филүс Каһиров кебек матур итеп татар халык җырларын башкаручы бар микән?! Татар халык җырлары нигә кирәк миңа? Киләчәктә сольный концертларымда бер-ике номер итеп күрсәтә алам мин аны.

– Чын Ландыш Нигъмәтҗанова социаль челтәрләрдә утырамы?

– “Instagram”да гына утыра. Минем исемнән “Вконтакте”да утыручы “Ландыш Нигъмәтҗанова”ларга зур рәхмәт!

– Фәрит белән язылышканыгызга күпме булды инде?

– 8 ел. Фәрит белән беркайчан да талашмадык та, аерылышып та тормадык. Алла боерса, андый әйберләр булмаячак. Әгәр дә ул синең үз кешең булып, кызыксынулар туры килә икән, аерылуга урын юк. Минем өчен Фәрит – идеаль кеше. Үземне бик бәхетле дип саныйм. Балаларым, яраткан ирем бар. Аллага шөкер, гаиләбез нык.

Балалары

Килен һәм каенана

Фәрит һәм Ландыш

 


Эльза ГАЗИЗОВА

--- | 13.10.2015

Мамадышта 30 метрлы күпердән төшкән йөк машинасын елгадан чыгардылар (ФОТО)

$
0
0
13.10.2015 Фаҗига
8 октябрьдә 17:08 сәгатьтә М-7 трассасының 973 нче чакрымында йөк машинасы Нократ аша күпердән елгага төште.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, фураның йөртүчесе һәлакәт урынында ук вафат булган. Аның гәүдәсен 23:55 сәгатьтә водолазлар тапты.

Һәлакәтне күпердәге видеокүзәтү камералары төшереп барган.

Бүген баткан йөк машинасын елгадан сөйрәп чыгардылар, дип хәбәр итә "Нократ" сайты. 

 

 

Фото: mamadysh-rt.ru.


---

--- | 13.10.2015

Гакыйль Сәгыйровның тормыш һәм иҗат юлына багышланган китап дөнья күрде

$
0
0
13.10.2015 Милләт
Менә, ниһаять, күптәнге хыялыбыз тормышка ашты – каһарман якташыбыз, күренекле татар шагыйре, рәссам Гакыйль Шәрифулла улы Сәгыйровның тормыш һәм иҗат юлына багышланган китап дөнья күрде.

Озак еллар өлкәбезнең Кошки районы Иске Фәйзулла (Иске Җүрәй) авылында яшәгән һәм 16 яшендә каты авыруга дучар булып, аяк һәм куллары хәрәкәтсез калгач, каләмен тешләре арасына кабып, шигырьләр, хикәяләр язган, рәсемнәр ясаган талантлы бу шәхес - сигез китап, күпсанлы рәсемнәр авторы. Ул Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Гаяз Исхакый, Шәйхи Маннур, Сахаб Урайский, Габделҗаббар Кандалый әдәби бүләкләре, рәссамнарның халыкара “Филантроп” премиясе лауреаты иде.

Өч төбәк - Татарстанның Нурлат районындагы Әхмәт авылы (ул анда туган) Самара өлкәсенең Кошки районындагы Иске Фәйзулла (Иске Җүрәй) авылы (биредә аның яшүсмер еллары үткән, биредә ул чын шагыйрь, ир-ат булып җитлеккән) һәм, ниһаять, гомеренең соңгы елларын уздырган Ульян өлкәсенең Димитровград (Мәләкәс) шәһәре - һәрберсе Гакыйль Сәгыйровны үзенең якташы дип саный, хөрмәт итә.
Гакыйль Сәгыйров 71 яше белән барганда, 2011 елның 29 июлендә вафат булгач, соңгы васыяте буенча аны Иске Фәйзулла авылы зиратына алып кайтып җирләгән идек.

Ә аның тормыш һәм иҗат юлы турында китап язу һәм Иске Фәйзуллада ул яшәгән йортта музей ачу теләге әле үзе исән чагында ук туган иде. Менә беренче хыялыбыз - китап язу теләге тормышка ашты да инде.

Сентябрь ахырында Сама¬раның “Медиа-Книга” нәшрия¬тында затлы кәгазьдә, төрле елларда төшерелгән аклы-каралы һәм төсле рәсемнәр белән бизәлгән 700 данәдә, 320 битле китап басылып чыкты. “Гакыйль Сәгыйров. Үзе турында һәм барысы да аның турында” дип исемләнгән бу китап Самара өлкәсе хөкүмәтенең өлкә татар милли-мәдәни автономиясенә биргән мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге губерна гранты акчасына нәшер ителде.

Китапта язучының үзе турында, әти-әнисе, туганнары, бергә укыган сыйныфташлары, авылдашлары, фикердәшләре, ярдәмчеләре турында язылган документаль хикәяләре, публицистик язмалары, аның турында күп истәлекләр урын алган.

Бөтен язмаларны бергә җыйнап, аларны нәшер итү өчен әзерләргә миңа, “Бердәмлек” газетасының баш мөхәррире Рәфгать Әһлиуллинга, насыйп булды. Ә шул язмаларны китап итеп, дөньяга чыгаруны басмабызның журналистлары һәм техник хезмәткәрләре үз өсләренә алып, уңышлы башкарып чыктылар.

Гакыйль Сәгыйров кебек каһарман шәхеснең тормышы, иҗаты турында язу, аны укучыларга җиткерү ансат түгеллеген, мин, китапның авторы һәм мөхәррире буларак, әле хәзер генә ныклап аңлый, төшенә башладым кебек. Шулай да булган мәгълүматларны, шагыйрьнең үзе турында, якыннары, бергә яшәгән, аралашкан кешеләр турында язып калдырган истәлекләре, хатирәләре укучыларыбызга кызыклы булыр, дип өметләнәм. Аның турында башкаларның әйткән уй-фикерләре дә, күрсәтелгән мәгълүматлар да халык күңеленә барып җитеп, үз урынын һичшиксез табачак әле.

Бәлки, киләчәктә Гакыйль Сәгыйров кебек феномен турында башкача, тулырак итеп, аның кичерешләрен ныграк чагылдырган язучылар да булыр. Шуңа күрә китапта кимчелекләр табучылар да табылыр, чөнки бу олуг шәхеснең тормышы турында язу, моны бүгенгесе көнне аягына гына баса башлаган, бу дөньяга киләсе сабыйларга да җиткерү безнең барыбызның да изге бурычы булырга тиеш.

Гакыйль Сәгыйровның үткән гасырның алтмышынчы еллары ахырында, язмыш тарафыннан зур фаҗигагә дучар ителгәннән соң, көндәлекләрендә язып калдырган тормыш турындагы уйлары гына да тетрәндергеч. Менә шул юлларның бер¬никадәрен биредә сезгә дә җиткерәсе килә:

“Нәрсә ул тормыш? Нәрсә ул яшәү? Бу сораулар гасырлар буена кешелекне борчып килгән. Зур галимнәр, акыл ияләре аның күптөрле ягын ачып күрсәткәннәр, мәшһүр язучылар калын-калын китаплар язганнар. Николай Островскийның да ул турыда әйтелгән канатлы сүзләре бар - ул һәркемгә билгеле. Кеше туа. Һәрнәрсәнең дә чиге булган кебек – гомер дә ул сыйфаттан читтә кала алмый. Кеше яши һәм беркөнне юкка чыга. Бу гасырлар буена шулай дәвам иткән һәм итәчәк. Безгә кадәр Җир өстендә күпме кеше яшәп киткән, без яшибез. Бездән соң мең ел үтәр, кешеләр ул вакытта да яшәячәкләр. Әмма без ул көннәрне күрмибез дә, хыялыбызга да китерә алмыйбыз. Ул кешеләр безне гомуми исем белән генә - егерменче гасыр кешеләре дип атаячак¬лар, ул көннәргә безнең дәвер кешелек дөньясыннан берничә йөз кешенең исеме генә барып җитәчәк. Ә без бүгенге дөньяда 3 млрд. кеше яшибез бит! Йөрибез, эшлибез, көләбез, шатланабыз, биибез, елыйбыз, укыйбыз, кайгырабыз һәм әле тагын иксез-чиксез эшләр эшлибез, хыялланабыз, уйлар уйлыйбыз. Боларның барысын да, безнең һәр адымыбызны вакыт агымсу кебек үзенең төпсез хрусталь чоңгылына алып китә бара. Без эшләгән эшләребезне, уйлаган уйларыбызны, кино карагандай, күз алдыннан үткәрә алабыз, тик аларның сурәтләре нур булып аңга сеңеп калган, ә җисемнәрен вакыт урлаган була. Җыр кыска булса да дөрес әйтә:

Үткән гомер кире кайтмый,
Сулар борылып акса да.

Вакыт - аяусыз рәссам, аны алдау, аның игътибарыннан читтә калу мөмкин түгел. Безнең планетабыз бик кечкенә, тик үзебезгә җитәрлек, акыллы булганда. Җир өстендә һәр кешегә дә бәхетле тормыш кичерергә мөмкинлек бар. Бер-береңә яхшы мөгамәләдә булу, икенче берәүгә һәрвакыт кирәк булу, күңелеңдә дуслык, туганлык хисе саклау! Бу турыда кемнәр генә язмады, кемнәр генә сөйләмәде! Яшәлгән һәр минутың гомереңнең бер кисәкчеге бит ул. Син башкаларның шатлыгын сак¬ларга, үзең дә шуннан ләззәт табарга тиешсең. Шушы кыс¬ка гына гомеребезне күбрәк башкаларга файдасы тиярлек итеп яшәргә тиешбез. Гомернең озынлыгы, яшәүнең мәгънәсе шунда. Дусларың, туганнарың, кешеләр кү¬ңелендә үзең турында яхшы истәлек, җир өстендә матур эшләрең калса, үләргә дә куркыныч түгел. Кешенең гомере калган истәлеккә, кылган эшләренә бәйләнгән. Без - егерменче гасыр кешеләре, тарихка шул гомуми исем астында керәчәкбез. Тик безнең һәрберебезнең үз шәхесе бар, үз туганнары, үз дуслары, үз кайгысы, үз тормышы бар: үз иле, үз туган җире бар...”

Менә нинди тирән мәгънәле сүзләр әйтеп калдырган безгә шагыйрь. Аның һәр шигырендә дә зур фәлсәфә ярылып ята. Шуларны укыйсың да, уйга чумасың: “Киләчәктә безнең туган илебез нинди булыр?” Шунда ук күңел бу сорауга җавап та бирә: “Бүгенге сабыйлар кем булып үссәләр – үзләренең тамырларын белеп үссәләр яисә манкортка әйләнсәләр, илебез дә шундый булыр”.

Илебезнең, халкыбызның киләчәге үз кулыбызда. Барыр юлыбызда каһарман якташыбыз - Гакыйль Сәгыйровның күпләребезгә үрнәк булырлык тормышы якты маяк булып янарга тиеш. Ә моның өчен аның тормышын, иҗатын ныклап өйрәнергә, исемен мәңгеләштерергә һәм киләсе буыннарга да түкми-чәчми җиткерергә кирәк.

Кешелек дөньясы яшәгән вакытта тарих дәвам итә. Безгә алмашка киләчәк буын кешеләре Гакыйль Сәгыйров феномены турында тулырак итеп, аңлаешлырак итеп тә язарлар әле, дип ышанасы килә.

Ә бу беренче китапны язуда, төзүдә һәм дөньяга чыгаруда ярдәм итүчеләргә, бигрәк тә өлкә хөкүмәтенә чын күңелдән рәхмәт әйтергә кирәк.
Хәбәр иткәнебезчә, китап губерна гранты акчасына нәшер ителде. Аның тиражы да артык зур түгел, нибары 700 данә генә. Башлыча ул татарлар күпләп яшәгән өч төбәкнең – Татарстан Республикасы, Самара һәм Ульян өлкәләренең шәһәрләре һәм татар авыллары китапханәләренә, мәчет¬ләренә җибәреләчәк. Бу бигрәк тә әдип озак еллар яшәгән Самара өлкәсенең Кошки, Татарстанның Нурлат районы, Ульян өлкәсенең Димитровград шәһәре укучылары ихтыяҗларын исәпкә алып эшләнәчәк.

Киң татар җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашында китап¬ның тәкъдир итү кичәлә¬рен оештырырга да ниятлибез. Беренче шундый кичәне октябрьнең ахыргы көннәренең берсендә Самараның Халыклар дуслыгы йортында йә Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә үткәрергә планлаштырабыз. Белдерүләрне татар басмаларында, интернет-сайтларында карап барыгыз.


Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН

--- | 13.10.2015

Яңа ел белән!

$
0
0
13.10.2015 Дин
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, мөхәррәм ае һәм һиҗри буенча яңа 1437 ел башлану уңаеннан, мөселманнарга мөрәҗәгать итте.

“Бисмилләһир-рахмәнир-рахим!
Әссәламү галәйкүм вә рахмәтуллахи вә бәрәкатүһ!
Мөхтәрәм мөселманнар!

14 октябрь көнне изге-шәрәф ай - мөхәррәм ае белән яңа 1437нче һиҗри елга керәбез.

Хиҗри ел исәбе 622 елдан, Аллаһның әмере буенча, Сөекле Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең Мәдинәгә күчкән вакытыннан башлап алып барыла. Мәдинә-әл-Мөнәввәрәдән иман, ислам һәм Коръән нуры бөтен дөньяга тарала. Яңа елның тәүге көнендә дөнья мөселманнары мәчетләргә җыелалар, гыйбадәт кылып Коръән укыйлар, вәгазьләр сөйлиләр.

Мөхәррәм – изге ай. Аллаһы Сөбхәнәһү вә Тәгалә 4 айда (рәҗәб, зөлкагдә, зөлхиҗҗә, мөхәррәм) төрле бәхәсләрне, сугышларны, явызлык кылуларны тыйган. Коръәни-Кәримдә һәм хәдис-шәрифләрдә әлеге изге айның фазыйләтләренә зур урын бирелә.

Коръән Кәримдә болай дип әйтелгән: “Аллаһ хозурындагы китапта айлар саны унике, җирне һәм күкләрне яралткан көннән бирле, ул унике айдан дүртесе сугыш хәрам булган айлар. Ошбу хөкемнәр туры дин, ул дүрт айда үзегезгә золымлык кылмагыз” (“Тәүбә” сүрәсе, 36 аят). Шулай ук Коръәндә язылган: “Аллаһ Кояшны яктылык чыганагы итеп кабызды, айны нурлы итеп яралтты, елларның санын вә хисабын белер өчен аңа (айга) фасыллар тәгаенләде. Аллаһ боларны хакыйкать өчен яралтты” (Юныс сүрәсе, 5 нче аять).

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең “Рамазан аеннан соң ураза өчен иң хәерле ай – ул мөхәррәм ае”, дигән хәдисе бар. Икенче бер хәдисендә: “Мөхәррәм аенда бер көн ураза тоткан кешегә 30 көн ураза тоткан кадәр савап язылыр”, ди.

Аллаһы Тәгалә яңа елда күңелләребездә булган барлык изге ниятләребезне, максатларыбызны тормышка ашырырга ярдәм итсә иде! Бар дөньяга тынычлык, иминлек язсын! Раббыбыз Татарстанга бәрәкәт бирсен, туган җиребездә традицион рухи кыйммәтләрне саклап, дин юлында зур уңышларга ирешергә язсын.

Аллаһы Тәгалә бу дөньяда һәм ахирәт тормышында да бәхетле булырга насыйп итсә иде!” – диелә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөрәҗәгатендә.


---

--- | 13.10.2015

Дөньяның иң авыр татары 300 килолы Ирек Габдрахманов: “Туган ягыма кайта алмыйм!”

$
0
0
13.10.2015 Язмыш
Ирек Габдрахманов сәнгать кешеләренә яхшы таныш: шигырьләр иҗат итә, җырлар өчен текстлар яза ул. Рәсми рәвештә танылган дөньяның иң авыр татары: авырлыгы 300 кило чамасы. Ни аяныч, Ирек абый күп нәрсәләрдән мәхрүм: мөстәкыйль рәвештә урамга чыгып йөри алмый, юыну, киенү өчен дә кеше ярдәме кирәк аңа.

Иң кызыгы һәм кызганычы: Ирек Габрахмановка туган җирендә ярдәм кулы сузучы табылмаган. Ул бүген Германиядә яшәргә мәҗбүр. Читтә, Европада бер белмәгән кешеләр аны карый, дәвалый.

“7 килолы булып туганмын”

Ирек абый белән телефон, интернет аша аралаштык, үзенчәлекле, гаҗәеп кеше ул. Үзе турында менә ниләр сөйләде:

–Башкортстан татары мин, Бүздәк районының Яңа Актау авылында туганмын. Кечкенәдән таза гәүдәле идем, югыйсә минем кебекләр нәселдә дә юк. Әни минем белән көмәнле чагында каты авырган, шуның нәтиҗәсеме, туганда ук 7 килолы булганмын. Озак яшәмәс дип, хәтта мине теркәмәгәннәр дә: 1962 елда тусам да 1963 елгы итеп яздырганнар.

Мин күргәннәрне сөйләсәң китап язарга була. Нәкъ башкалар кебек ашадым, хәзер дә шулай. Яшьтәшләремә караганда таза булганга, алардан калышмас өчен чын мәгънәсендә тир түгәргә туры килде. Җиде чакрым ераклыктагы күрше Урзайбаш авылы мәктәбенә барып укыдык. Кар көртләрен ерып мәктәпкә бару – зур көч таләп итә иде. Берсендә кырда кар көртендә батып калдым. Шунда катып үләсе идем, бәхетем, якыннарым мине эзләп чыкканнар. Унбер яшемдә 80 кило идем. Кызлар белән дә йөрмәдем, дөресрәге, алар минем белән йөрмәде. Тазалыгым аркасында кечкенәдән менә шундый михнәтләр күрдем.

Шулай да Ирек абый сер бирмәгән. Читтән торып Башкорт авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган. 25 еллык хезмәт стажы бар аның. Колхозда, урман хуҗалыгы өлкәсендә эшләгән, кино куйган. Йөрергә авырлашкач, икенче күңел юанычы тапкан: бүген ул көн саен диярлек шигырьләр яза. Икенче группа инвалид.

–2000 елларда, колхозда баш экономист булганда, хезмәт хакы хисабына тулай торактан 25 квадрат метрлы бүлмә алдым. Ул агач бина, иске, ярым ишелгән иде. Йөри торгач тулай торак бүлмәсе урынына Бүздәк районының Уран авылында иске генә бер йорт бирделәр, шунда ялгызым яшәдем.

2008 елда Октябрьск шәһәрендәге картлар йортына киттем. Үземә генә авыр була башлады: ашарга әзерләргә, киенергә, юынырга... Өч ел анда яшәгәч яңадан Уранга – иске йортыма кайтырга булдым. Әйе, гарипләр йортында яхшы ашаталар, шартлар да әйбәт, ләкин минем өчен түгел икән ул җир. Анда авыру кеше өчен кыенга туры килә, хастәханәдәге кебек шартлар юк. Һәм иң мөһиме – мин иҗат кешесе, тынычлык, илһам алу өчен чыганак кирәк.

Сагынам!

Ирек Габдрахманов хыялый кеше. “Мине мәхәббәт яшәтә”, –ди ул. Хыялында йөрткән кызы бар, тик янында йөргән хатыны гына китеп барган.
–Картлар йортыннан кайткач өйләндем мин, – ди дөньяның иң авыр татары. – Бертуган апам Франциядә яши, 2012 елда хатыным белән шунда киттек. Ниятем – сәламәтлегемне яхшырту иде. Ике ел Франциядә яшәгәннән соң энем янына – Германиягә килдем. Ә хатыным балалары янына кире Башкортстанга кайтып китте. Бүгенге көндә дә Германиядә яшим, энемнең гаиләсе ярдәм итә. Тагын көн саен “Кызыл Хаҗ” оешмасыннан киләләр, минем яраларымны бәйләп, чистарталар. Кан тамырларым шартлап, аякларым бозыла, үлекли, гел карап торырга кирәк. Авыруларга карата бик җылы мөнәсәбәт монда. “Кызыл хаҗ” бушка ярдәм итә. Барысы да әйбәт, күңелгә туган як кына җитми...

Ирек абый яшәргә урыны булмаганга туган ягына кайтмый. Уран авылындагы йорты иске. Мөмкинлекләре чикле булу сәбәпле, аның өчен душы, бәдрәфе өйдә булу кирәк. Торак шартларын яхшыртуны сорап Ирек Габдрахманов кайларга гына мөрәҗәгать итмәгән: Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитовтан башлап Владимир Путинга кадәр. Татарстан Президентына да хат язган, тик җавап кына булмаган.

–Рөстәм Хәмитов минем өчен кием тектерде, – дип сөйләде Ирек абый. – Гәүдәм зур булганлыктан, гади киемнәр ярамый. Өс киемнәрен дә исәпкә алсам, бер тектергәндә 40-50 мең сум акча кирәк. Җитәкчеләрнең башка ярдәмен күрмәдем, югыйсә минем кебекләр Россиядә башка юк.

Татар телендә аралашырга әле ярый интернет бар. Социаль челтәрләрдә үземнең группаларымны булдырдым, иртән йокыдан тору белән эшкә чумам. Килгән хатларга җавап язам, дусларымны туган көннәре белән котлыйм, кайгы-шатлыкларын уртаклашам. Урамга чыгып йөри алмагач бар тормышым компьютер каршысында уза. Тормыштан зарланмыйм, һәркем дөньяга үз ризыгы белән килә. Миңа шулай язылган булгандыр. Хыял-өметләрем яшәтә мине, илһам бирә. Хыялларның берсе – туган ягыма, уңайлыклары булган үз йортыма кайту. Икенчесе – мине аңлаучы хатын-кызны очрату. Өченчесе – шигырьләремне китап итеп бастыру һ.б.

... Менә шундый үзенчәлекле кеше Ирек Габдрахманов. Бу дәү ир-атның йөрәге дә зур кебек тоелды миңа. Һәрхәлдә, шигырьләрен укыгач, үзе белән сөйләшкәч шундый нәтиҗәгә килдем. Көчле энергияле кеше. Ирек абыйга теләгем шул: хыяллары чынга ашсын һәм шигырь язарга Аллаһы Тәгалә озын гомер белән илһам бирсен.

P.S. Немецларның “Кызыл Хаҗ” (“Красный Крест”) оешмасы бөтен дөньяга билгеле. Алар нигездә гарипләргә, карт кешеләргә бушка ярдәм күрсәтәләр. Германия хастаханәләрен кан белән тәэмин итәләр. “Кызыл Хаҗ” оешмасы хәйрия эшләренә ел саен якынча 50 миллион евро акча тота.

Туган илемә!

Мин яратам сине Туган илем,
Төшләремдә күреп сагынам!
Таң атканда сайрар кошлар булып,
Җырлый-җырлый канат кагынам!
Мин яратам сине Туган илем,
Сабый чагым сиңа чакыра!
Җилләр булып кайтып исәр идем-
Балачакның гүзәл таңына!
Мин яратам сине Туган илем,
Искә төшә яшьлек елларым!
Сагындыра хәтта кара таңда,
Мәктәпләргә илткән юлларың!
Мин яратам сине Туган илем,
Синең өчен жаным жәл түгел!
(Кирәк чакта ярдәм итмәсәң дә,
Монсы инде мөһим хәл түгел!)
Мин яратам сине Туган илем,
Синдә калды көчле чакларым!
Кара тирем түгеп, икмәк игеп
Йокламыйча аткан таңнарым!
...Жырлыйм, елыйм Туган илем өчен,
Чын йөрәктән чөнки яратам!
Халкым өчен, газиз илем өчен
Йөрәк җырларымны яңгыратам.

Ирек ГАБДРАХМАНОВ, сентябрь, 2015.

1

2


Руфия РӘХМӘТУЛЛИНА

--- | 13.10.2015

Ваһапов фестиваленең "Яңа исемнәр"проектыннан ФОТОрепортаж

$
0
0
13.10.2015 Мәдәният
Кичә 12 октябрьдә Казанда Филармония залында Рәшит Ваһапов фестиваленең "Яңа исемнәр"проекты гөрләп узды. Чарадан фоторепортаж карагыз:

 

 

 

 

 

 

 

 

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

 


---

--- | 13.10.2015

Гөлүсә Шаһбанның тәүге китабы дөнья күрде (ФОТО)

$
0
0
14.10.2015 Әдәбият
Шушы көннәрдә "Ак Бүре" нәшриятында Гөлүсә Шаһбан шигырьләреннән торган җыентык дөнья күрде. Китапны инде күп кенә күренекле кешеләр уңай бәяләде. Чаллыда яшәүче каләмдәшебез Нәсимә Садыйкова язмасын тәкъдим итәбез.
                      Көзләр кайчан җылы, якты була?!   ...Җылыны, яктыны тансыклаган соры, моңсу, салкын көз көне. Телевизорны кабызып юанмакчы идем, анда да мәхшәр: Сирия тагы бомбага тотылган, үтерешләр, юлларда һәлакәтләр...   Яхшылыкны, яктылыкны тансыклаган шушы халәттә Гөлүсә Шаһбанның "Кабатланмас безнең сөюләр" китабын кулыма алдым. Кичә генә бер дустым бүләк итеп киткән иде. "Авторы укыган-белгән кеше түгел... Сөю турында шигырьләр күп иде ул..." кебегрәк уйлар баштан үтте.    Китап тышындагы сурәткә дә күз төште: танылган җырчы Закир Шаһбанны, янәшәсендәге сылу гәүдәле, сөйкемле ханымны, урталарында шат елмайган матур кызчыкны күргәч, барысы да аңлашылды кебек: димәк, милли җырларыбызны бәрхет кебек йомшак, моңлы тавышы белән башкарып күңелләргә кергән,үзенчәлекле язмышы белән дә халкыбызның кадерле, сөекле улы булган күренекле җырчының гаиләсе бу. Хатыны Гөлүсә Шаһбан әлеге шигырьләр китабының авторы, димәк...   "Берәр шигырен булса да укып карыйм әле," - дип кызыксынып китапны ачтым һәм... дөньямны онытканмын!   Гөлүсә шигырьләрендәге эчкерсезлек, самимилек, алардагы хисләр өермәсе, күңел бик тансыклаган яктылык һәм җан җылысы мине көзге көннән икенче бер матур, шигъри дөньяга алып кереп китте.   Һәр сүзе хисләр балкышын туплаган менә мондый шигъри юлларга ничек битараф каласың инде?!   Кирәк икән минем сине сагынуым, Синең кебек мәхәббәттә кабынуым, Гомер буе сиңа гына табынуым, -  Ярат кына...
Сүзләремне күңеленә салсын дисәң Яратуым кабул итеп алсын дисәң, Янәшәмдә мәңгелеккә калсын дисәң, - Ярат кына...   ... Күңелдәге көзге халәтне язгы яктылыкка алыштыра ала икән бит бу шигырьләр! Чөнки алар көз сорылыгында да гаҗәеп төсләр балкышын күрергә сәләтле күңел белән язылганнар. Шигырьләрдән аңлашылганча, Гөлүсә беләр Закир үзләре дә көзге яфрак бураннары уйнаган көннәрдә танышканнар икән бит. Шуңа да көз алар өчен гаҗәеп мәгънәгә ия, бу фасыл алар өчен якты, матур, җылы...    Сөю миңа көзләр белән килде, Мин көзләрдә таптым ярымны. Мин көзләрдән язга таба атлыйм Югалтмаска язсын ярымны.
Күңелемә хәзер көзләр якын, Якын аның җиле, яңгыры... Чөнки мине сары көзләр генә Сөю ялкынында яндырды. ("Көзләрдә килгән сөю")   Көзге сарылык кебек үзгә бер балкыш белән тулы сөю яктылыгы күп кенә шигырьләрдә чагыла:   Сары яфракларга күмелдек тә, Көзге яңгырларга чыландык... Икәү кергән идек көзләргә без, Татлы хыялларга уралып.
Сарылары сары сагыш булып Ягылса да бераз йөзләргә, Синең белән мине аермады Рәхмәт инде, рәхмәт көзләргә! ("Без һаман бергә")   Шушы сөю тулы нурлы балкыш минем күңелемә дә күчеп, теге эчпошыргыч көзге халәтне юкка чыгарды бугай бит! Гөлүсә Шаһбан шигырьләрен укып чыккач, бар күңелең белән шуңа инанасың: чын сөю, олы сөю җиңел генә бирелми. Җанның мең төрле халәтен кичерергә кирәк: икеләнүләр, шикләнүләр, көнләшү, яну-көю, ялгышудан курку. Хатын-кызга хас булганча һава торышыдай гел үзгәреп торган хәлдә кичерәсең бу хисләрне. Йә бураны дулый, йә кояшы көлә...   Шагыйрәдәге мең төрле хисләр "Буталып беттеләр уйларым" шигырендә бигрәк тә ачык чагыла:   Бер яшимен кебек, бер үләмен, Йөрәгем бер туктый, бер тибә. Йөзләрем саргая сагыштан Йә кинәт бәхеттән нур сибә.
Бер эзлим, бер качам мин синнән, Бер сузам мин сиңа кулларым. Ялгышмы бу, әллә язмышмы... Буталып беттеләр уйларым.   Сөю туып килгән мәлнең авырлыгы "Исләреңә генә алсаң да" шигырендә дә ачык күренә:   Шатландырмый әле яз җылысы, Язгы җылы гына аз җанга. Салкын әле төннәр, таңнар салкын, Эчтән генә дөрләп янсам да. Бәлки, бераз җылы булыр иде, Исләреңә генә алсаң да...   ...Инде менә ике йөрәк арасына күперләр салынган:   Йөрәк белән йөрәк арасына Салыйк әле, әйдә, күперләр Күңел түрендәге кайнар хисләр Җырлый-җырлый шуннан үтәрләр.   Мәхәббәтнең асылын ачардай төсләр дә табылган:   Сине уйлый-уйлый төсләр сайлыйм, Сары дисәм, җанны сагыш сара, Кызыл дисәм йөрәккә ут каба...   Ике җан бергә кавышып сөю бәхетеннән кинәнә! Кояшлы көндә салават күпере төсләре белән балкыган шарлавык агымыдай дәртле, чиста һәм саф сөю көчен чагылдырган шигырьләре күп Гөлүсәнең.   Йөрәгемә минем килеп кердең Акрын гына атлап, тын гына. Тормышыма ямь өстәүчем минем Җир йөзендә яшә, бул гына!   Бәхет кенә көтсен гомереңдә, Бар теләгем сиңа шул гына. Син булмасаң, мин дә булмам төсле Җир йөзендә яшә, бул гына!   Гөлүсә Шаһбанның авыл кызы буларак (Аксубай районы, Яңа Ибрай авылында туып үскән) табигатьне, авыл тормышын тасвирлаган шигырьләре дә бар бу җыентыкта. Аллаһ Тәгаләнең кешеләргә биргән олы нигъмәте - яшәү мәгънәсе, бәхет, яхшылык турында уйланып язылган фәлсәфи шигырьләре дә җитәрлек.   Гөлүсәнең шигырьләре гадилеге, ихласлыгы белән күңелне тиз яулап алалар. Челтерәп аккан чишмә агышындагы табигыйлек хас аның шигырьләренә. Чишмә агышына карап җан тынычлангандай, бу шигырьләрне укып та күңел чистара, сафлык белән тула.   Миңа шул да бик ошады: Гөлүсә Закир Шаһбан исеменнән дә күп кенә шигырьләр язган. Димәк, ул сөйгәненең җанын да яхшы аңлый:   Гомерем минем - тоташ караңгылык, Ә күңелдә сүнмәс ут яна. Үзем китсәм, килер буыныма Истәлеккә миннән җыр кала.   Кызы Алисә исеменнән язганнары да бар. Хатын-кыз күңеле шулай күпкырлы инде. Кирәк икән ир җанына, кирәк икән сабый күңеленә юл сала.   Гөлүсә Шаһбан укучылары күңеленә дә юл салыр, иншә Аллаһ.   Нәсимә Садыйкова Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре
---

--- | 13.10.2015

Ит, бал, май! It’s My Life җырының татарча КЛИБЫ - бомба!

$
0
0
13.10.2015 Шоу-бизнес
Татар клиплары арасында төрлесен күргән булды. Әмма "Исмай, кал!" клибы кебек видеоны беренче күрүебез. Бон Джовиның легендар хитын кызлар менә ничек тәрҗемә иткән. Һәрхәлдә, юмор һәм ирония өчен 5ле!

 

 

 

 

 

 

 

 


---

--- | 13.10.2015
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>