Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live

"Исмай кал": "Операторны Лаешка алып барганчы, кәҗәне Лаештан алып килү отышлырак булды"

$
0
0
22.10.2015 Шоу-бизнес
Интернетта зур шау-шу уяткан "Исмай кал" җырын башкаручы кызларның кем икәннәрен күпләр беләсе килде. ТНВ каналындагы "Яшьләр-Онлайн" тапшыруы редакторлары яңа "йолдызларны" эзләп таба алды.

21 октябрь көнне төшерелгән тапшыруда Резидә (кара чәчлесе) һәм Миләүшә (сары чәчлесе) дә бар иде. Резидә - студент кыз, тумышы белән Чаллыдан. Миләүшә исә икътисадчы булып эшли, Әлмәт кызы. Икесе бергә "Инкыйраз" төркеме дип йөртеләләр икән.

Әлеге трэш клипны Казанда төшергәннәр. Алсу төстәге кәҗә бәтие Лаешныкы. Кәҗә исән-сау. Пищевой буяуга манылган төп герой төшерү вакытында зыян күрмәгән.

Клиптагы образларыннан аермалы буларак, кызлар студиядә үзләрен бик тыйнак тотты. Бу клипларын төшерергә бик озак җөрьәт иткәннәр. Тәвәккәллек җитмәде, диләр. 

"Ни өчен авыл турындагы клипны дачада төшердегез?" дигән сорауга: "Операторны Лаешка алып бару кыйммәткә төшә, кәҗәне Лаештан Казанга алып килү отышлырак булды", - диделәр. Сүз уңаеннан, саккаллы дусларын Казанга җиңел машина салонында алып килгәннәр.

Интернетта утыручаларга җырның тексты бик ошаган иде. Аны хәтта гениаль дип әйтүчеләр дә булды. Белеп торыгыз: клипның сүзләрен Миләүшә үзе язган (сары чәчлесе инде!).

"Инкыйраз" кызлары төшкән "Яшьләр-Онлайн" тапшыруын шушы көннәрдә ТНВ каналыннан карый аласыз. Пультларыгызны югалтмагыз! 

 

Сүз уңаеннан, әлеге видео интернетта 30 меңнән артык карау җыярга өлгергән.

Моңарчы язган идек: Ит, бал, май! It’s My Life җырының татарча КЛИБЫ - бомба!


---

--- | 22.10.2015

Аня-Әнисә (ХИКӘЯНЕҢ АХЫРЫ)

$
0
0
22.10.2015 Әдәбият
Хикәянең башын 2000гә якын кеше укыды. Дәвамын да шуннан ким булмас, дип ышанабыз.

Хикәянең башы: http://matbugat.ru/news/?id=12852

Аптырый күршем. Аннан соң:   - Хәзер яшьләрнең тормышы безнеке кебек түгел шул, - дип акларны аклап та ала.   Тора-бара Әнисәнең китүләре тагын да ешайды, бер генә кичкә түгел, берничәшәр көн дә кайтмый башлады. Тормышларының рәте бөтенләй китте. Шулай да ун елдан артык яшәп интектеләр әле. Хәйдәрдән дә тиз генә аерылып бетә алмады.    Тик барыбер һәр нәрсәнең ахыры була. Акылга утырып, очраклы хатын-кызлардан туеп, инде тотрыклы гаилә тормышында яшәргә тәмам өлгереп җиткән Хәйдәр үзе Аня - Әнисәне кире кайтарыр өчен берничә талпынып карады әле. Ә Аня әнисенең фатирын сатып, кредитка батса батты, ике катлы зур йорт сатып алды, кабат кияүгә чыгып барысы да бергә шунда яши башлады.    Аңа карап элекке кайнанасы белән арасы өзелмәде. Ул аңа элекечә яратып, “әни”, дип эндәште, Әминәсе дә еш килеп йөрде, татар мәктәбендә укуын дәвам итте.    Аняның малае туганын белгәч, Хәйдәр дә бүтәнгә өйләнде. Начар кыз түгел, тик Аня белән чагыштытрганда җир белән күк арасы инде. Кайчагында Хәйдәр:   - Бигрәкләр дә надан инде, бер җитди сүз дә сөйләшеп булмый, -диештерә, әнисе:   - Акыллысының кадерен белмәдең, үзең сайладың, яшә, хатын белән өйдә политика турында сөйләп утырмыйлар инде, - дип кенә куя. Хәйдәргә авыр сулаудан башка чара юк.   Кырык яшьлек Хәйдәрнең дә дүрт яшьлек улы бар. Бик ярата ул аны. Хатынының зур акча эшләрдәй белеме булмавы да, тәмле итеп ашарга пешерә белмәве дә ул хәтле әһәмиятле түгел хәзер. Бүтән начар гадәте юк бит. Аня кебек үк булмаса да, тәмле итеп пешерергә үзе дә өйрәнде, ул пешергән пылауларны, кәтлитләрне хатыны да улы да бик яратып сыпырта. Гаиләсен җитәрлек тәэмин итәрлек акчаны үзе дә эшли ул хәзер. Бары тик Әминәсе, дә бу хатыныннан туган улы да исән генә булсын, мохтаҗлык кичермәсеннәр. Алардан башка тормышын күз алдына да китерә алмый. Дөрес, вакыт –вакыт бусы да юктан гына үпкәләп әнисе янына киткәли. Тик озакка түгел...    Бер көн дустым керде. Бик дулкынланган.   - Теге чагында : “Өч гаиләне туйдырам”, - дип шикләнүем дөрес булып чыкты бит, - диде ул күз яшен сөртеп. – Без сеңелесе дип уйлаганыбыз Аняның кызы булган бит.   - Кемнең?   - Аняның. Үз кызы! Мәктәптә укыганда көчләгән булганнар аны. Шул сәбәпле дөньяга килгән бала икән ул. Тугач, әти-әнисе үз исеменә яздырып, үз кызлары итеп үстергәннәр .Менә ни өчен алардан аерыла алмаган ул!    Туй вакытындагы бер сөйләшү кылт итеп искә төште. Әтисе белән биегән идек. Шунда мин Аняның нинди акыллы кыз икәнен, аны барыбызның да яратуын әйткәч, ул авыр сулап:   - Вакытында без аз хәсрәтләнмәдек , ахыры начар тәмамланмавы сөендерә инде, - диюен бераз салмыш булуыннан гына күргән идем. Менә нәрсәне күздә тоткан икән ул!   - Каян белдең? – дим.   Дустым табибә минем.    - Яңарак кына бер авыруның өенә барырга туры килде. Карасам Аняның рамга куелган зур фоторәсеме тора. Белмәгәнгә сабышып:   - Бу чибәр кыз кем? – дип сорадым.   - Улымның яшьтән үк яраткан кызы , - диде ул. – Бик авыр язмышлы бала булды ул. Уналтысы тулмас борын көчләделәр аны. Ничек итеп җүләрләнми калгандыр. Шуны онытыр өчен фатирларын алыштырып, бүтән җиргә күчеп тә карадылар. Онытырсың, бар!    - Улыгыз да бик кайгыргандыр.    - Булды инде. Ул чагындагын сөйләп бетерерлек түгел. Аннан соң да , артыннан күпме йөрде. Ә ул бер җилбәзәк егеткә гашыйк булды да шуннан башка күзенә беркем дә күренмәде. Ә тегесе барыбер кадерен белмәде. Улымны күпме кызлар белән таныштырып карадык, берсен дә ошатмады.    - Ә хәзер улыгыз ничек?   - Аллага шөкер. Хәзер инде җаны теләгәне белән бергә . Оныгыбызга биш яшь . Тиздән үзләре дә килергә тиешләр . Юлыгызга очрарлар да әле.    Тизрәк китү ягын карадым. Ул чагында белгән булсам, сәбәбен улыма әйтмичә, ничек тә гаиләсен саклап калдырырга тырышкан булыр идем. Хәер, кайсы килен инде кайнанай белән мондый хәл турында сөйләшсен? Әнисеннән түгел, шул кызыннан аерыла алмаган ул. Менә ни өчен үзе ашаган ризыкның барысын да өенә ташыган. Хәер, Аня- Әнисә акыллы кыз иде, бу хәл кайчан да бер беленсә, улым күңел җәрәхәтенә кагылмыйча калыр иде микән? Үзенә әйтмичә балага узганы өчен дә озак кына теңкәсенә тиде әле. Башта ук яшермәгән булса, бәлки кем белә?..   Икебезгә дә куе итеп сөтле чәй ясадым, тәм-том куйдым. Барыбер начар хәбәр түгел бит бу. Төн ничек кенә караңгы тоелмасын, кояш чыкмыйча калмый. Аня-Әнисә белән дә шулай. Ул бәхетле икән, дустымның оныгы Әминә дә бәхетле дигән сүз бит. Без бертөсле уйлыйбыз, ә башкача була да куя... Тормыш шулай алга бара... Менә шундый табышмак...    Июнь, 2015 ел.  

 


Сәмига СӘҮБАНОВА

--- | 22.10.2015

Татарстанда 10 градуска кадәр суыта

$
0
0
22.10.2015 Җәмгыять
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, 22 октябрьдә, алмашынучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.

Явым-төшем көтелми, көньяк-көнбатыштан талгын җил исә. Республика буенча уртача һава температурасы төнге сәгатьләрдә – 3-8, көнчыгыш районнарда 10 градуска кадәр суыта. Көндез 1 градус салкыннан 4 градуска кадәр җылы булачак.

Казанда шулай ук явым-төшем көтелми. Төнлә – 3-5 градус салкын, көндез 2-4 градус җылы булачак.


---

--- | 22.10.2015

Илгиз Зәйниев һәм Резеда Гобәеваның ике яшь ярымлык кызлары озын-озак итеп романнар укый

$
0
0
22.10.2015 Мәдәният
Китапларны бер тында, бер сулышта укырга яратам, тәүлек буена бүленмичә укый алам. Тагын бер начар ягым да бар – китапның урта бер җирендә озак вакытка бүленсәм, укуымны кире дәвам итә алмыйм. Андыйларын күпмедер вакыт үткәннән соң яңадан укыйм. Соңгы арада татар авторларын яңа баштан укып, яңа күзлектән бәяләү белән мавыгам.

Кичә генә Мәхмүт Хәсәновның «Язгы аҗаган» китабын тәмамлап, бик тирән тәэсирләр алдым. Нишләптер соңгы вакытта мине халкыбызның сугышка кадәр, сугыштан соңгы чорлары, шул чордагы яшьләрнең тормышы, мәхәббәте бигрәк тә дулкынландыра.

Татар авторларыннан Әмирхан Еники, Фоат Садриев, Аяз Гыйләҗев, Мәхмүт Хәсәнов, Мөхәммәт Мәһдиев һәм Гадел Кутуйны аерып әйтер идем. Шигърияттә өстенлекне Илсөяр Иксанова, Саҗидә Сөләйманова, Хәсән Туфан, Рәшит Әхмәтҗанов, Йолдыз Миңнуллина, Луиза Янсуар иҗатына бирәм. Рус һәм чит ил әдәбиятында – Орхан Памук, Рэй Брэдбери, Джером Дэвид Сэлинд­жер, Реза Амир-Хани, Сергей Есенин, Иосив Бродский, Анна Ахматова... Саный китсәң, күп инде... «Менә бу яраткан китабым» дип аерып әйтә алмыйм, чөнки күңел һәрбер халәтенә туры килердәй әдәбиятны үзе сайлый һәм ул һәрвакыт төрле.

Безнең гаиләдә китапның кадере зур. Бәйрәмнәрдә дә нәрсә бүләк итәргә дигән сорауга җавап гади: Китап! Өйдәге китапханәбезгә өстәлгән яңа китапларны ирем белән чиратлап укыйбыз. Кайвакыт ул укый башлый да мин үзе югында, урлашып, аннан алдарак укып чыгам. Андый чак­ларда һәрвакыт беренче булырга яраткан иремнең бераз кәефе кырыла. Хәзер ике яшь ярымлык кызыбыз да, безнең китап тотып утырганны күрсә, кулына китап алып, үз телендә озын-озак итеп романнар «укый». Гомумән алганда, китап кеше күңеленең иң тирән кылларын тибрәндерергә, үзе аңлап һәм сизеп тә бетермәгән иң нечкә хисләрен айкарга сәләтле дип саныйм. Китап ул – якын дус та, киңәшче дә, менә дигән юлдаш та, – диде Резеда.


---

--- | 22.10.2015

Радик Юльякшин нигә Татарстанга килергә икеләнгән?

$
0
0
22.10.2015 Шоу-бизнес
Популяр җырчы Радик Юльякшинның (Элвин Грей) Татарстан буйлап гастрольләре гөрли. Җырчы үзе яңа программа белән Татарстанга бик озак җыенганын белдерде. "Программа башкорт телендә барганга күрә, Татарстанга килергәме-юкмы, дип бик озак икеләндем", – ди Радик.

Борчылуы юкка булган: Татарстан халкы Радикны колач җәеп каршы алды, алкышларга күмде. Җырчы егетне һәр районда көтеп алалар һәм яңадан чакырып калалар. Радикның үзенә генә хас ниндидер сөйкемле сөяге бар бит. Яраттылар аны!

– Минем чыгышымны, җырларымны татарстанлылар җылы кабул итте. Мин моңа бик сөендем. Хәтта өстәмә концертлар бирә башладык, – диде Intertat.ru хәбәрчесенә Радик Юльякшин. "Тамашачың биргән иң истәлекле бүләк нинди булды?" дип сорагач, җырчы "Залдан алган әйтеп бетергесез уңай, рәхәт энергетика", дип җавап бирде.

Быел Радик Юльякшинның "Елама, ярсыма" җыры "Татар җыры-2015" Халыкара эстрада фестивалендә "Иң яхшы танцеваль проект" номинациясендә катнаша. Радикның татар, башкорт телләреннән тыш, шулай ук рус телендә дә җырлавы билгеле. Күптән түгел ул хит булган "Ашкына гомер" җырын да рус телендә җырлый башлады. "Җырны Белоруссиядә яшәүче Анастасия Лебедева исемле кыз тәрҗемә итте. Сүзләрен ошаттым да, җырлый башладым", – диде Радик.

Моннан тыш, Радик Юльякшин иҗатына гашыйк булучылар арасында Instagramда бәйге игълан итте. Катнашырга теләгән һәр кеше җырчының популяр җырын үзенчә башкарырга тиеш. Рус телендә ул "кавер" дип атала. "Бәйгенең максаты - кызыклы һәм профессиональ булмаган вокал табу. Җырның дәвамы 15 секунд булырга тиеш. Аны Instagramга урнаштырырга кирәк. Гадәттә, башкаручының үзенчәлеге беренче ноталардан ук күренә. Җиңүче минем концертларымда үзе генә яисә минем белән чыгыш ясаячак", – дип сөйләде Радик Юльякшин.


Эльвира ШАКИРОВА

--- | 21.10.2015

24 яшьлек кызны үтерүдә шикле казанлы тоткарланган

$
0
0
22.10.2015 Фаҗига
Казанда 24 яшьлек кызны үтерүдә шикле егетне тоткарлаганнар, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе матбугат хезмәте.

17 октябрьдә ТР башкаласының Коллективная урамындагы йорт янында үтерү билгеләре булган 24 яшьлек кыз мәете табыла. Әлеге очрак буенча РФ Җинаять кодексының 105нче маддәсе (“Үтерү”) буенча эш кузгатыла.

Тикшерү гамәлләре һәм оператив-эзләү чаралары барышыныда 25 яшьлек казанлы тоткарлана. Егет җинаять кылуга катнашы булуын тулысынча таный. Тоткарланучы сүзләренчә, кыз белән 13 октябрь көнне таныша һәм аны өенә кунакка чакыра. Шуннан соң алар арасында җәнҗал чыгып, егет кызны буып үтерә һәм чыгып китә. Берничә көннән өенә кайтып, мәетнең башына пакет кидерә һәм тәрәзәдән урамга ташлый.

Тикшерүче соравы буенча шикле егет сак астына алынган. Дәлилләрне җыю һәм ныгыту юнәлешендә эш алып барыла. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.


---

--- | 20.10.2015

"Кол Шәриф"мәчете конструкторын дөньякүләм танылган интернет-кибет сата (ФОТО)

$
0
0
22.10.2015 Милләт
"Кол Шәриф" мәчете макеты конструкторын дөньякүләм танылган CubicFun интернет-кибете сата. Әлеге макет данлыклы мәчетебезнең ике тамчы су кебек охшаш миниатюр копиясе.
Конструктор 159 элементтан тора, иллюстрацияләнгән инструкциясе дә бар. Барлык детальләргә дә тәртип саннары сугылып чыккан.  Кечкенә балалар макетны мөстәкыйль рәвештә җыяр өчен хәтта клей белән кайчы да кирәкми - детальләр алардан башка да бик җайлы алына һәм бер-берсенә бик җиңелдән беретелә.     
---

--- | 22.10.2015

Гөлнара Җәлилова икенче тапкыр әни булды (ФОТО)

$
0
0
22.10.2015 Матбугат
“Чын-чынлап хатын-кыз булып икенче баладан соң гына формалашасың икән! Мин моны икенче кызымны алып кайткач кына аңладым. Ниһаять, үзеңне олы кеше итеп хис итәсең, моңарчы олы кызым Мәрьям сеңлем кебек кенә булган”, - ди шагыйрә һәм журналист Гөлнара Җәлилова.

Икенче кызлары 09.09.2015 дигән матур датада Казанның перинаталь үзәгендә дөньяга килгән. 2950 гр. һәм 49 см булып туган кызга исемне дә матурны сайлаганнар - Әминә. 

  “Әминә ике тамчы су кебек апасына, ә апасы әтисенә охшаган, - ди Гөлнара, - әмма холкы миңа тартачак ахры - тавышы каты (көлә). Мәрьямнең соңгы өч елда кыш бабайдан сораган бүләге сеңел иде, аны бәхет күмеп китте. Әмма бу әти бүлешү мәсьәләсенә һич кагылмый - әгәр әти 15 минут Әминәне күтәреп йөри икән, шул ук кадәр аны да күтәреп йөртергә тиеш, һәр “пәп” итүдән дә аңа өлеш шул кадәр үк”.    Олы баланы күбрәк, кечкенәне кечерәк яраталар дигән сүз бар. Гөлнара да моны истә тота. Шуңа да олы кызлары әллә ни борчылмый ди. Игьтибар азрак тәти башласа, монда мин дә - олы тәмлүшкә дә бар, дип өстәргә дә мөмкин икән.   “Ә мин Аллаһка мең шөкер укып, икенче кат шушындый зур бәхет татырга насыйп иткәне өчен Әлһәмдүллиләһ дип, эйфория халәтендә яшим. Сез эшкә ашыгасыз, каударланасыз, ә мин рәхәтләнеп мес-мес килгән бәбием белән урамда саф һава сулап йөрим... Аллага шөкер!” – ди Гөлнара.   Ишле гаиләне чын күңелдән котлыйбыз. Алга таба да шулай бәхетле яшәгез!     Мәрьям һәм Әминә     Һава сулау    
---

--- | 22.10.2015

Минтимер Шәймиевка Европада һәйкәл куялар

$
0
0
22.10.2015 Сәясәт
Ингушетиядә Назрань шәһәрендә Минтимер Шәймиев исемендәге урам бар инде.

Гагаузия башлыгы Ирина Влах Казанга эшлекле визит вакытында Молдавиядә Комрат шәһәрендә (Гагаузия башкаласы) Дан аллеясында Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев бюсты куелу турында хәбәр иткән.

Комратта гагауз халкы өчен күренекле булган шәхесләрнең аллеясы бар. Анда Россия, Төркия, төрки телле илләрнең сәяси эшлеклеләре искә алынган. Ирина Влах бюстны урнаштыру өчен Татарстан җитәкчелегеннән рөхсәт сораган, дип хәбәр итә "Коммерсант" газетасы.

 

 
---

--- | 22.10.2015

70 меңлек эш таптым, тик... югалттым да бугай

$
0
0
23.10.2015 Җәмгыять
Кызык кына абзый ул үзе. Ихлас. Сөйләшкәндә дә ничектер рәхәт итеп, сүзнең тәмен тоеп сөйләшә. Шулай да исемен атап тормыйм, чөнки әлеге бәян артык мактанырлык нәрсә турында түгел. Зуррак хезмәт хакы түләнә торган эш эзләгән ул. Һәм тапкан... Хәер, сүзне үзенә бирик әле.

– Бер мәлне, телевизор карап утырганда, шундый белдерү күреп калдым. Эшчеләр таләп ителә. Хезмәт хакы – 70 мең сум. Күз маңгайга менде. Минем ярты еллык хезмәт хакы ләбаса! Озакка сузмый гына шалтыраттым монда. Барысы да дөрес икән, эше генә бераз авыррак – стропальщик. Йөкче була инде безнеңчә. Ярый, акчасын бирүче булса, эштән курыккан юк.

Фирманың кадрлар бүлегендә матур гына ханым каршылады. Башта моңарчы кайларда эшләвем белән кызыксынды. Аннары эшнең тәртибен җентекләбрәк аңлатты. Төрле шәһәрләрдә эшләячәкбез икән, яшәү шартлары да гел уңайлы гына булмаска мөмкин, чөнки яшерен-батырыны юк – тораклар эконом исәбеннән сайлана. Анысы да хак инде, шулай тиештер дә – кеше бит ял итәргә түгел, акча эшләргә чыккан. Сакчылрак кыланыр­га тиеш.

Рекламага 70 мең дип язсалар да, бу акча кулыңа тулысы белән керми икән әле. Аннан әнә шул тулай торак бәясен тотып калалар икән. Бу 15 мең тирәсе. Кулга тияре 55 мең була. Җитмеш үк түгел, әлбәттә, шулай да ярамаслык хак түгел. Мин шатланып ризалаштым инде бу эшкә. Ни генә әйтсәң дә, бер җирдә дә өеп куймаганнар мондый хезмәт хакы бирә торган эш урыннарын. Һәрхәлдә, миңа очраганы юк иде. Беренче айда тагын бер әтнәкәсе бар икән – тулай торак өчен алдан түләп куярга туры килә. 55 мең янында пүчтәк кенә акча инде бу. 15 кенә мең бит. Һәм бары тик беренче айда гына. Соңыннан эш хакыннан тотып барачаклар. Ярый, булсын. Бәхеткә, кесәдә акча бар – фатирга линолеум алырга дип җыйган акчаны банктан яңа гына алып чыккан идем. Фатир бераз көтеп торыр инде. Килешү төзеп, акча түләгән өчен квитанцияне алып урамга чыкканда, кәеф күтәренке, киләчәккә ышаныч зурдан иде. Бер ай чамасы көтәргә кирәк инде анысы... Ләкин мондый эш өчен озаграк та көтәргә була. Аннан соң ул бер айда да тик кенә ятмыйсың ич инде.

Әмма сөйләшенгән вакытта шалтыраткач, тагын аз гына көтәргә куштылар. Аннан соң – тагын. Мин инде төшенкелеккә бирелә башлаган идем – үзләре шалтыратты. Тагын азрак көтәргә куштылар. Яңа сүз ишетмәсәм дә, үзләре башлап шалтыраткач, күңел күтәрелеп китте. Шик-шөһбәсез генә тагын бер ай көттем. Аннан – тагын... Берсендә начальниклары ялда булып чыкты, соңрак трубканы алмый башладылар.

Аптырагач, боларның офисына яңадан бардым. Барысын да хәл итеп, әгәр булырлык булмаса, тулай торак акчасын алып кайтырга кирәк. Ләкин мине монда беркем дә көтеп тормый иде. Теге фирма инде юкка чыккан, аларның кайчандыр монда булуын да беркем хәтерләми...

* * *
Абзый тәртип сакчыларына мөрәҗәгать итәргә тели. Табарлар, бәлки, акчамны кире кайтарырлар, дип өметләнә. Бирсен Ходай!
Ә эш тәкъдим итеп төп башына утыртучылар буа буарлык! Һәм бу абзыйны эләктергән ысул да яңа түгел. Ул алдауның иң киң таралган юлы дип әйтергә дә ярыйдыр әле. Кайчагында аз гына үзгәртеп кулланалар. Әйтик, эш тәкъдим итүче белән әңгәмә үткәрәсең, нәтиҗәсен көтәсең. Берничә көн. Һәм күңелең сүрелә башлагач, сиңа шалтыратып эшкә алынуың турында хәбәр итә­ләр. Әлбәттә, түбәң күккә тия. Һәм шул куаныч дулкыны белән беркадәр акча түләргә кирәк икәненә игътибар да итеп тормыйсың. Бу сумма, гадәттә, күп булмый – 200-1000 сум тирәсе. Һәм аны эш урыны әзерләү, эш киеме алу яки башка чыгымнар өчен дип аңлаталар. Акчаңны түләгәч, бераз көтәргә кушалар һәм юкка чыгалар... Юкка чыкмасалар, биргәнеңне кире кайтармаска теләп, ниндидер бүтән сәбәп табалар.

– Мондый хәлгә калмас өчен бер нәрсәне онытмаска кирәк, – дип аңлата белгечләр. – Эшкә урнашу белән бәйле бөтен чыгымнар (шул исәптән, эш киеме, тулай торак, хезмәт кенәгәсе сатып алу һ.б.) хезмәт урыны тәкъдим итүче исәбеннән булырга тиеш, яраклы һәм хәвефсез эш шартлары тудыру – аның турыдан-туры бурычы (РФ Хезмәт кодексы).

Алданмыйча гына урнашырга, эшләргә һәм баерга язсын сезгә.


Марат КӘБИРОВ

--- | 21.10.2015

Бүген - Гашура көнендә изгелек кылырга ашыгыгыз

$
0
0
23.10.2015 Дин
Мөхәррәм – изге ай. Ул ай Коръәндә һәм сөннәттә искә алына. Мөхәррәм – 4 хәрам айларының берсе. Коръән Кәримдә болай дип әйтелгән: Аллаһ хозурындагы китапта айлар саны унике, җирне һәм күкләрне яраткан көннән бирле, ул унике айдан дүртесе сугыш хәрам булган айлар (Зөлкагъдә, Зөлхиҗҗә, Мөхәррәм, Раҗәб айлары).

Ошбу хөкемнәр туры дин, ул дүрт айда үзегезгә золымлык кылмагыз (“Тәүбә” сүрәсе, 36 аят). Ибн Габбас (Аллаһ аннан разый булса иде!) әйткән: “Аллаһ бөтен айларда золымлык эшләүне тыйды, әмма Аллаһ дүрт ай турында ассызлыклап әйтте, начар гамәл кылсаң, гөнаһ арттырылып языла, изгелек кылсаң, әҗер-савап арттырылып бирелә”.

Бу айда бер бик олы көн бар – Гашура көне. Ул Мөхәррәм аеның 10 нчы көненә туры килә (быел милади календарь буенча 23нче октябрь). Гарәп теленнән “гашура” дигән сүз “унынчы” дип тәрҗемә ителә. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм Мәккә-Мөкәррәмә шәһәреннән Мәдинә-әл-Мөнәввәрә шәһәренә һиҗрәт кылганнан соң, шушы шәһәрдә яшәгән яһүдләрнең бу көндә ураза тотканнарын күргән һәм алардан моның сәбәбен сораган. Шунда яһүдләр җавап биргәннәр: “Бу көнне Аллаһы Тәгалә пәйгамбәребез Муса галәйһиссәләмне Фиргавеннән һәм аның гаскәреннән коткарган. Шуңа күрә без бу көнне олылап ураза тотабыз”, – дип әйткәннәр. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм аларга болай дип җавап биргән:"Сезгә караганда Муса пәйгамбәр безгә якынрак”,– дигән. Рәсүлебез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәссәлам шушы көнне уразада булган. Ул үзенең өммәтен, мөэмин-мөселманнарны да бу көндә ураза тотарга өндәгән. Гашура көнендә күп кенә башка бөек вакыйгалар булган. Бу көнне Бөек Раббыбыз дөньяны, Адәм галәйһиссәләмне яраткан, Нух галәйһиссәләмнең көймәсе тауга килеп җиткән, Ибраһим галәйһиссәләм туган һәм мәҗүсиләрнең учагыннан коткарылган, Әйюб галәйһиссәләм авыруыннан терелгән, Йосыф галәйһиссәләм олы дәрәҗәләргә ия булган һ.б. олы вакыйгалар булып үткән.

Сөекле Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйткән: “Рамазан аеннан соң ураза өчен иң хәерле ай – ул Мөхәррәм ае”, – дигән (Мөслим). Ураза – бөек гыйбадәт. Аллаһы Тәгалә кодси-хәдистә әйткән: “Ураза – Минем өчен хас гыйбадәттер. Аның әҗерен Үзем бирермен”, – дигән (Бохари, Мөслим). Намаз, зәкят һәм хаҗ гыйбадәтләре дә Аллаһ өчендер, ләкин уразаның үзенчәлеге – Аллаһ белән мөэминнең арасында сер булуында, шуның өчен аның әҗере дә олы. Ни өчен уразаны Аллаһы Тәгалә белән мөэмин арасындагы яшерен гыйбадәт дибез соң? Намаз укысак, зәкят бирсәк, хаҗга барсак, моннан адәмнәр хәбәрдар була, әмма ураза тотканыбызны фәкать үзебез һәм Аллаһы Тәгалә генә белә. Шулай булгач, кардәшләрем, ураза гыйбадәте аша без Раббыбызның чиксез рәхмәтенә ирешә алабыз.

Мөхәррәм ае да, Раҗәб, Шәгъбән айлар кебек үк, изге-шәрәф ай булып санала. Әгәр дә ай буе ураза тоту хәлебездән килмәсә, без унынчы (Гашура көне) һәм унберенче көннәрендә генә булса да ураза тотарга тырышырга тиешбез. Ә иң хәерлесе – рәттән өч көн тоту: Мөхәррәм аеның 9 нчы, 10 нчы һәм 11 нче көннәрен ураза белән уздырсак, Аллаһның чиксез рәхмәтләренә ирешербез.

Ләкин без уразаларыбызны нәрсә өчен тотабыз соң? Әлбәттә, гөнаһлардан арыну, пакьләнү өчен. Кайберәүләр: “Ни өчен һаман шул гөнаһлар турында гына сүз алып барасыз”, – дип әйтергә мөмкин. Моңа җавап итеп Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең бер хәдисен китерәсе килә: “Адәм балаларының кылган гөнаһлары, эшләгән хата-кимчелекләре аркасында аларның җилкәсенә бәла-казалар, хәсрәтләр килә. Ләкин кеше үзенең хатасын танып, Аллаһ Раббыбыздан гафу үтенеп, шул гөнаһларыннан тәүбә кылса, шуның белән аның бәла-казалары да китәр”, – дип әйткән. Адәм баласы үзенең башына кайгы-хәсрәт килгәч, гаепне үзеннән күрергә теләмичә, башкалардан эзли. Ләкин күпчелек вакытта адәм баласының үзе кылган гөнаһлары аркасында аның башына бәла-казалар килә. Шуңа күрә Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнән: “Мөхәррәм аеның Гашура көнендә ураза тотсаң, нинди савапларга ирешергә була соң?” – дип сорагач, ул: “Узган елыгызның гөнаһларын, хата-кимчелекләрен Аллаһы Тәгалә гафу итәр, истигъфар кылыр”, – дигән (Мөслим).

Бу изге айда кылынган гамәл-гыйбадәтләребезнең, игелекле эшләребезнең әҗер-савабын Аллаһы Тәгалә бик күп мәртәбәләргә арттыра һәм аның хакыйкый әҗерен без Аллаһы Раббыбыз хозурындагы Кыямәт көнендә генә аңлаячакбыз. Ләкин, шул ук вакытта, адәм баласы гөнаһ кылса, аның гөнаһлары өчен дә җәза булачак. Шуны истә тотсак иде. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Киләсе елның Мөхәррәм аен күрә алсам, һичшиксез, ураза тотар идем”, – дип әйтә торган булган. Газиз дин кардәшләрем! Менә безгә Аллаһы Раббыбыз быелгы Мөхәррәм аен күрергә насыйп иткән икән, ураза тотып, гамәл-гыйбадәттә булып, Раббыбызның чиксез рәхмәтенә – шушы дөньяның да, ахирәт тормышының да бәхет-сәгадәтенә ирешергә һәркайсыбызга да насыйп булса иде, дип хәбәр итә ТҖ МДН нең дәгъвәт бүлеге.


---

--- | 23.10.2015

Рабит Батулла: Тәнемдә 1 метр да 40 сантиметр пычак ярасы (ФОТО)

$
0
0
23.10.2015 Язмыш
Язучы Рабит Батулла (ул вакытта әле Роберт) Мәскәүдә укыганда әти-әнисенә: “Мин марҗага өйләнәм”, – дип телеграмма суга. Авылдан: “Үзеңә кара”, – дигән җавап килеп төшә. Ул вакытта Робертка 20 яшь була.

– Рабит абый, ни өчен марҗага өйләндегез?

– Бер ел эчендә татарчага өйрәтермен, “бисмилла” әйтә башлар дип уйлаган идем, ялгышканмын. “Динемне алыштырырга дип чыкмадым мин сиңа”, – диде. Төп конфликт шул.

– Яратышып өйләнештегезме?

– Әйе. Әмма конфликт ераклата, суынасың. Упкын. “Мин яратам” дигән сүз сузынкы бит ул, аны җыеп бетереп булмый. Мең тапкыр “мин сине яратам” дип әйтә, ә чынлыкта ул аны яратмый. Яратмаганын яшерер өчен генә “яратам” дип әйтә ир кеше.

– Шулаймыни?

– Ә нигә гел әйтеп торырга соң ул сүзне? Яратырга гына кирәк. Заһидә апа Тинчурина (Кәрим Тинчуринның хатыны): “Бервакытта да бер-беребезгә яратам дип әйткәнебез булмады, без бер-беребезне ярата идек”, – дип әйтә иде. Чукына-чукына вәгъдәләр биреп, 150 меңлек туй үткәргән кешеләр 150 көн дә тормый аерылыша. Бу нинди ярату булсын? “Яратам” дигән кеше ул инде мәхәббәтне үтерде дигән сүз. Аннан соң судлар, нәфрәт, бер-береңнең йортын яндыру китә. Шул да булдымы мәхәббәт? Безнең әби-бабайларыбыз “яратам” дип төчеләнеп тормаган, бер-берсен гади генә яратканнар. Ун бала тапканнар. Аларны балалар бәйләгән. Яратмыйча чыккан кешесен дә ярата башлаган, мәхәббәт, нык тормыш барлыкка килгән.

– Марҗа белән тормыш күпме дәвам итте?

– Күп яшәдек. Торыр урыным юк иде, беркая чыгып китеп булмады, тулай торакта тордык. Фатир тапкан булсам, һичшиксез, беренче елда ук аерылыр идем. Фатир алу белән аерылыштык.

– Хәзер исән-саумы ул?

– Исән-сау. Аннан ике балам бар. Марҗаны хурлый алмыйм, балаларны миңа каршы котыртмады. Андый ахмак хатын булмады. Шимбә, якшәмбе һәрвакыт балаларны үземә алдыра идем. Без кешечә аерылыштык. Бер-беребезне каргамадык, гайбәт сөйләмәдек, яман сүз ишеттермәдек. Без ул мәсьәләдә чиста.

Икенче хатыным Рузия белән 32 ел яшибез. Беренче никахтагы балаларым килгәндә чырае ачык, ул аларны беркайчан да кыерсытмады. Ике хатыныма да рәхмәтлемен. Балаларыма каршы котыртып, дошманга әйләндерсә, ул җаныма тынычсызлык бирер иде. Иҗат итә алмас идем. Иң күп эшләгән вакытым татар хатыны белән яшәгәндә булды. Иллегә якын китап чыгардым. Өеңдә иминлек булмаса, аны кайчан язып бетерәсең?

– Хәзер марҗа хатын белән аралашасызмы?

– Балалар мәсьәләсендә бик сирәк кенә шалтыратышабыз. Балаларның берсенә – 51, икенчесенә 48 яшь инде. Икесе дә Казанда яши.

– Улыгыз Байбулат марҗа алып кайтам дисә, каршы килер идегезме?

– Вакыты җиткәч каршы килеп булмый, чынбарлык алдында калдыңмы – беттең! Әкрен генә алдан, бәләкәйдән әйтергә кирәк. Үзеңнең хәлеңне сөйләргә. “Менә мин башка диндәге кешегә өйләндем, барыбер аерылдым”, – дип башларына сеңдерергә кирәк.

– Улыгыз Нурбәк татар кызына өйләнмәде бит, аңа әйтмәдегезме?

– Килен – керәшен.

– Керәшен бит инде ул...

– Ул бит татар кешесе.

– Диннәре башка бит?

– Никахта ул Исламны кабул итте.

– Әти-әниләре риза булдымы?

– Риза булдылар.

– Кода белән сөйләшер сүзегез бармы?

– Сөйләшеп сүз бетми: дин, тел, көмешкә...

– Икенче тапкыр өйләнгәндә шундый әйбәт хатынны ничек таптыгыз?

– Кем әйтте әле сиңа аны әйбәт дип?

– Үзегез мактап утырдыгыз бит?

– Мактамадым. Хатынны мактамыйм да, яманламыйм да. Борынгыдан килә торган гадәт бу. Мин аңа рәхмәтле, дидем. Ул мактау түгел, ул – хакыйкатьне әйтү. Ни өчен хатынны мактамыйм? Кешеләр кызыкмасын дип. Ни өчен мин аны яманламыйм? Дошманнарымны сөендермәс өчен. Дошманнарым арасында хатыннары белән бик әйбәт тормаучылары да бар. “Мин генә түгел, Батулла да юньсез хатын белән тора”, – дип сөенә ул. Ир кеше ирләр мәҗлесендә хатын турында сүз кузгатырга тиеш түгел. Вәсвәсәгә тарта бу.

– Заманында Камал театрында сезнең “Кичер мине, әнкәй” әсәре бик популяр иде. Ник соңыннан Туфан Миңнуллин кебек драма әсәрләре язуыгызны дәвам итмәдегез?

– Үземне зур драматург дип санамыйм. 22ләп пьеса язып куйдырдым, 7-8ләбе куелмаган. Драманы бик читен язам. Туфан, Ризван, Шәрифләр җиңел яза, саллы әсәрләре бар. Драматургиядә җитди дип әйтерлек әсәр яза алмадым, гәрчә пьесаларым уңыш казанса да. Үземне ирексезләп язам. Проза, әкият, документаль әсәрләр язу җиңелрәк.

– Сезне “әкиятче” дип тә әйтәләр.

– Әкиятче булганга күрә әйтәләр. Мин романчы, драматург, әкиятче дә. Шигырь генә яза алмыйм. Кемдер мине “әкиятче” дип хурлый икән, ул аның эше. Димәк, ул мине, сәләтемне күрергә теләми. Мине бөтенесе белә. Бәләкәй чакта тәмәке тартканны, кыяр урларга кергәнемне дә беләләр. Колхозчы балаларының атлары тугарылмаган, ә минеке тугарыла иде, алар миннән көләләр иде. Кара эшкә бик хирыс түгел мин. Алар армый-талмый физик эш белән шөгыльләнә, аның каравы, мин китаплар яза беләм. Алар мин эшләгәнне бөтенләй эшли алмый. “Әкиятче” дигән сүз “булдыксыз ул, аннан бернәрсә дә чыкмый” дигән фикердән килеп чыга.

– Реанимациядә булгансыз икән?

– Реанимациядә күп мәртәбәләр булдым. Йөрәк. 11 операция кичердем. Ашыгыч ярдәм килеп өлгерде, Ходайның рәхмәте, котылып өл¬гердем. Тәнемдә 1 метр да 40 сантиметр пычак ярасы.

– Күпләр картлыктан зарлана...

– Картлыктан зарланган кешене аңламыйм. Аллаһы Тәгалә сиңа картаерга мөмкинлек биргән икән, рәхмәтле булырга кирәк. 77 яшь миңа, шаккатам! Күпме операцияләр кичереп тә һаман яшәвемә сөенәм. Ничек итеп риза булмаска кирәк! Әни исән, аңа 101 яшь, әти генә иртәрәк үлде. Сугышта әсирлектә булган, кайткач төрмәдә утырган.

– Яшьлегегезне сагынасызмы?

– Сагындың ни, сагынмадың ни, үткән бит инде ул! Яшьлекне искә алырга, хаталары булса елмаерга, уфтанырга, үкенергә мөмкин. Кайтсам, кайбер ялгышларны кабатламас идем.

– Корбан чалганыгыз бармы?


– Һәр елны кемгәдер атап чалабыз. Гел бер кешедән чалдырабыз. Әти мал суючы иде, аның кулы тәмле була, дип әбиләр тавыкларын култык астына кыстырып әтидән чалдырырга киләләр иде.

– Хаҗда булганыгыз бармы?


– 1996 елда булдым. “Сөембикә”, “Тукай” романнары өчен Тукай бүләге алдым, ул акчаны шунда кулландым. 24 көн булдым. Һира тавына мендем, Пәйгамбәребезнең (г.с.) Җәбраил (г.с.) белән күрешкән җирендә булдым. Өч чакрымлы тауга җәяү мендем. Мәдинәдә дә булдык. Гаиләм белән дә барасым килә.

– Кабан күлендәге ханнар хәзинәсе табылыр микән?

– Миңа калса, бу – риваять. Риваять булмаса да, ул алтын күптән “очкан” инде. Ул хәзинә мәкерле эзләнүчеләрнең кулында эретелгәндер дип уйлыйм. Табиев вакытында күл сасыды, японнар әйтте: “Чистартып бирәбез, ләкин чыккан әйберләр безгә була”, – диделәр. Безнекеләр риза булмады. Сөембикә үзенең байлыгын һәм китапханәсен икегә бүлеп җибәргән: берсен Кырым ягына, икенчесен Кабан күленә ташлаган, дип әйтәләр. Кырымга таба киткән китапханә Грозный кулына төшә, аны әле дә таба алмыйлар... Ул кадәр зур алтыннар булды микән?! Ничә еллар сугыш бара, кайда нинди алтын хәзинә калсын?! 11 сугышның 7се Казан капкасы төбендә була бит...

– Безнең бабайлар төрки халыкларны берләштереп, Туран иле корырга уйлаганнар. Ул эш ник тормышка ашмаган?

– Дәүләт җитәкчеләре тәдбир (алдагын уйлап эш итү) кора белмәгән. Казанның 4 тубы була, Иван исә 150 туп, 150 мең гаскәр белән килә. Безнекеләрнең 4 тубы да атмый, дарысы чыланган, аңа Шаһгали су сипкән була. Борынгы бабаларны гаепләү бүгенге көндә җиңел эш. Үзләре белгәннәрдер. Татар бугазыннан алып Ла-Маншка кадәр ат тоягы бастырган безнең бабаларыбыз. Бөтен Европа кан калтырап торган. Татар халкының күп дәүләтләре булган. Соңгы ханлыклар: Касыйм, Кырым, Әстерхан, Казан, Себер – барысы да татар дәүләтләре. Әмма бердәм булмаганга җиңелгәннәр.

– Дәүләт төзи алыр микән татар халкы?

– Иң элек балаларыңны татарча тәрбияләргә кирәк. Үзеңнән башларга! Һәр гаиләдә бала татарның йоласын, җырын, гадәтләрен, җиде бабасының исемен, тарихын, “Сак-сок” бәетен, Сөембикәне белергә тиеш. Белүче бармы? Ничек итеп дәүләт төзесен татар: исем кушкан саен Альберт, Робертлар бит. Луизалар, Экземалар...

– Сезгә дә “Роберт” дип кушканнар ич.

– “Роберт” бик матур исем, ләкин татарныкы түгел. Әтинең наданлыгыннан килгән әйбер ул. Исеменнән качкан халык дәүләт төзи алмый. Үз исеменнән оялган кеше горур була алмый, мескен була. Әтигә дә әйттем: “Тапмадыңмыни башка исем?” – дип. Миңа 17 яшь иде, энекәш туды, җан талашып “Рәсим” куйдырдым. “Эдуард” кушмакчылар иде. Башка бер генә милләт тә үз исеменнән баш тартмый.

– Ә татар ник баш тарта?

– Мескен булганга.

– Ник мескен?

– Күп кыйналганга. Сине “җүләр-җүләр” дип башыңа сугып торсалар, чынлап та җүләргә әйләнәсең.

– Арынып буламы ул мескенлектән? Без дә татар, димәк, сез дә, мин дә мескен дигән сүз бит инде ул?


– Дөрес. Гаиләдә ана теле өчен сугыш – беренче мөһим адым. Азатлык өчен көрәш бу, балта күтәреп чыгыгыз димим. Гаиләңне татар итеп тәрбиялә. Мин үземнең гаиләдә президент. Гаиләмдә –татар теле, урамда хет немецча сөйләшсеннәр.

 

Әнисе һәм уллары белән

Кодалары белән

 


ГАБДЕРӘХИМ

--- | 23.10.2015

"Главная наша задаща" хитын башкаручы егет "Исмай кал" кызлары белән дуэт яздырмакчы (ВИДЕО)

$
0
0
23.10.2015 Шоу-бизнес
Инде хәбәр иткәнебезчә, ТНВ каналындагы "Яшьләр-Онлайн" тапшыруының бер чыгарылышы татар интернетында зур шау-шу тудырган видеоларга багышланды. Проектның редакторлары "Главная наша задаща" хитын башкаручы егетне дә эзләп тапканнар.

Интернетта юктан гына зур популярлык яулаган роликларны "вируслы видео" дип атыйлар. 2010 елда узган "Татарстанның иң яхшы урман хуҗалыгы хезмәткәре" бәйрәмендә яңгыраган җырның видеоязмасы вируслының да вируслысы. Баксаң, аны Мамадыш районы егете Рәмис Сәлимов башкара икән. Текстын һәм көен исә аның энекәше Хәйдәр язган. Бу видеодан соң Рәмис инде урман хуҗалыгы өлкәсеннән киткән, армиядә хезмәт итеп кайтырга өлгергән, хәзер төзелеш өлкәсендә эшли. Шулай да сәхнә тарта Рәмисне. Мөмкинлеге булганда теге яки бу чараларда җыр башкармый калмый.  

"Әлеге видео турында сорап, туйдырып бетерделәр инде", - ди Рәмис. Аны гына түгел, хәтта ул эшләгән оешманы да туйдырып бетергәннәр. Аның каравы, Рәмис "Яшьләр-Онлайн" тапшыруына килергә оялмады. Үз видеосын карап, үзе дә елмаеп утырды. 

"Бәлки "Исмай кал" җырын башкаручы кызлар белән дуэт башкарыргадыр сезгә?" дигән тәкъдимгә Рәмис: "Бик теләп!" дип җавап бирде.

"Яшьләр-Онлайн"ның бу чыгарылышы тиздән эфирга чыгачак. Күзәтеп барыгыз.

 


---

--- | 23.10.2015

Казанда хәбәрсез югалган 15 яшьлек Анна Журавлеваны эзлиләр

$
0
0
23.10.2015 Җәмгыять
Казанның “Япеев” полиция бүлеге хезмәткәрләре хәбәрсез югалган 15 яшьлек кыз баланы эзлиләр. Ижау каласында яшәүче Анна Журавлева 2014 елның ноябрь уртасында өеннән чыгып китә һәм бүгенге көндә аның кайда икәнлеге билгесез.

Соңгы тапкыр кызны Казанда күргәннәр. Ул Казанга юлда хәрәкәт итүнең автостоп төре белән килгән. Оператив хезмәткәрләр кыз Татарстан Республикасы һәм Россия шәһәрләре буйлап шул ук хәрәкәт төре белән йөрергә мөмкин диләр.

Кызга карап торышка 16-17 яшьләр тирәсе, тән төзелеше уртача, буе 160 см, чәчләре җилкәсенә кадәр төшеп тора, җирән кызыл төскә буялган. Башында бәйләнгән, кара юлы ак башлык, өстендә зәңгәр төстәге кышкы куртка, якасы мехлы, кызның өстендә ак блузка, кара кофта, кара чалбар һәм ботинка.

Анна Журавлеваның кайда икәнлеген белүчеләр булган очракта, аларның “Япеев” полиция бүлегенең кизү бүлекчәсенә тәүлек буе эшли торган 221-46-02 телефон номерына мөрәҗәгать итүләре сорала, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе матбугат хезмәте.


---

--- | 23.10.2015

“Идән асты”ннан хәмер сатып ятучыларга көн бетәчәк

$
0
0
23.10.2015 Җәмгыять
Тиздән республикада “идән асты”ннан хәмер сатып ятучыларга көн бетәчәк. Татарстанда спиртлы эчемлекләр җитештерү һәм сату тармагын ныклы күзәтү астына алырга җыеналар. Үзгәрешләр авыл кибетләренә дә барып җитәчәк хәтта. Аракы сатып акча эшли башлаганчы, бәясе 200 мең сумга кадәр җиткән махсус җиһаз сатып алырга мәҗбүр итәчәкләр.

Татарстанда Бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат сис­темасы гамәлгә керәчәк. Яңа­лык күпләп һәм ваклап сату белән шөгыльләнүче алкоголь базарына кагыла. Киләчәктә ил күләмендә эшләячәк системаны тәҗрибә рә­вешендә республикада сынап карарга булганнар. Бу хакта кичә Татарстан Хөкүмәт йортында узган очрашуда мәгълүм булды. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миң­неханов һәм Алкоголь базарын тәртиптә тоту федераль хез­мәте җитәкчесе Игорь Чуян да катнашты. Яңа системаны гамәлгә кертү өчен әзерлек эшләре якын арада ук башланачак.

Ни өчен Татарстан? Бу сорауга Премьер-министр Илдар Халиков ачыклык кертте. “Системаны га­мәлгә кертү өчен теләк һәм ихтыяр көченнән бигрәк, мәгълүмат­лаш­тыруның да югары дәрәҗәдә булуы кирәк, – диде ул. – 16 авылны исәпкә алмаганда, республиканың барлык төбәкләрендә дә элемтә яхшы. Яңа елга кадәр мәгълүмат технологияләре барып җитмәгән авылларда да мәсьәлә хәл ите­ләчәк”. Алга таба барлык күпләп һәм ваклап сату нокталары спиртлы эчемлекләр әйләнеше турындагы мәгълүматны системада тер­кәп барырга тиеш булачак. Күпләп сату оешмаларында әлеге яңалык – киләсе елның 1 гыйнварыннан, шәһәрдәге ваклап сатучыларда – шул ук елның 1 июленнән, ә авыл кибетләрендә 2017 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керергә тиеш.

Система ничек эшләячәк? Җитештерүчеләрнең эшен күзәтү әллә ни авыр түгел. Заводтан чыккан әзер продукция күләме хәзер дә исәптә. Ә менә кибет хуҗа­ларына иң элек Интернетка тоташтырылган компьютер алып куярга туры киләчәк. Әлеге җиһазга махсус программа урнаштыралар. Мон­­нан башка алкогольле эчем­лекләр сату тыела. Сатучылардан штрих-кодлы сканер да таләп итәчәкләр. Мәсәлән, бер шешә аракыны сатканчы, аны программа ярдәмендә тикшерергә кирәк. Шешәдәге мәгълүмат дөрес булса, компьютер чек бастырырга фәр­ман бирә. Әгәр шешәдә язылганнар дөрес түгел икән, компьютер моны шунда ук “тотып” алачак һәм алдау очрагы турында тиешле урынга хәбәр итәчәк. Мәсәлән, аракы шешәсендә аның күләме бер төрле язылган, ә сатучы аны икенче төрле итеп сата. Мондый кибетләргә тикшерүчеләр кил­гәнне көт тә тор! Җитәкчеләргә – 15 мең, оешмаларга исә 200 мең күләмендә штраф каралган. Ә кафе һәм ресторан хуҗалары товар кабул иткән вакытта хисап тотачак.

Хәмер сатып алучыларга исерт­кеч эчемлек белән бергә махсус кәгазь дә тоттырырга җые­налар. Аның ярдәмендә өйдә сис­темага кереп, кибеттән алган аракы турында өстәмә мәгълүмат укырга мөмкин. Хөкүмәт йортында кибетләрне җиһазлау күпмегә төшәчәк икәнен дә фаразладылар. Илдар Халиков сүзләренә караганда, сүз якынча 50 мең сум турында бара. Бу – бер кибетне җиһазлау өчен тотылачак акча. Ә кайбер эшмәкәрләр чыгымнар 200 мең суга кадәр җитәргә мөмкин, дип тә фаразлый.

Нигә кирәк? Рөстәм Миңне­ханов бу сорауга икеләнерлек урын калдырмаслык итеп җавап бирде. “Алкоголь һәм спиртлы продукция сату тармагында тәр­тип салырга кирәк, – диде ул. – Бу – законсыз хәмер белән сату иткән өчен штраф күләмен арттыру, җинаять җаваплылыгына тартуга да кагыла. Иң мөһиме – спиртлы сыеклыклар дәүләт күзәтүендә булырга тиеш. Башка юл юк”. Республика башлыгы сүзләренә караганда, бүген складларда законсыз әйләнештән алынган 78 тонна продукция юкка чыгарганны кө­теп ята. Тиздән бирегә тагын 100 тоннага якын ялган аракы ките­рәчәкләр. Рәсми булмаган мәгълү­матларга караганда, бүген респуб­ликада сатылган хәмернең 40 проценты законсыз исерткечләргә туры килә.


Эльвира ВӘЛИЕВА

161 | 23.10.2015

Ләйсән Таишева әнисе белән абыйсының җырчы икәнен дусларыннан ник яшергән?

$
0
0
23.10.2015 Шоу-бизнес
«Яланаяклы кыз» фильмында Римма Ибраһимованың яшь чагын күреп, тамашачы тел шартлатты. «Ошаса да ошар икән», – диючеләр хәйран булды. Җырчының кызы Ләйсән Таишеваны әнә шуннан яратып калдык. Әмма Ләйсән шул фильмнан соң сәхнәдә балкымады, җырлары ишетелмәде. Бары узган ел гына ул үсеп, тагын да матураеп, «Яңа Гасыр» каналы аша күренде. Инде ул бүген яңа эштә. Ләйсән кайда югалган, бүген ниләр белән мәшгуль?

– Ләйсән, әниең һәм абыеңны күреп, ишетеп беләбез. Башка туганнарың хакында сөйлә әле. Гомумән, балачагың ничек узды?

– Әтием Равил Таишев миңа 7 яшь булганда вафат булган. Мине әни 40 яшендә тапкан. Үземне иркәләнеп үстем дип санамыйм. Иркәләргә әнинең дә вакыты булмады. Ул гел эшләде, әле дә эшләп йөри. Ялгыз бала үстерү әнигә җиңел булмагандыр, әмма мин моны сизмәдем, әни дә сиздермәгәндер. Кечкенәдән миңа «Римма Ибраһимованың копиясе» диләр, шунлыктан мин моңа ияләшкән. Әмма үзем әни белән абыйның җырчы икәнен дусларымнан да яшереп йөрдем.

– Һөнәрең буенча иҗаттан ерак кеше дип беләм. Әмма үзең гел шул казанда кайныйсың.

– Әйе. Мин Фатиха Аитова исемендәге 12 нче татар кызлар гимназиясендә укыдым. Аннан соң Президент аппараты каршындагы муниципаль идарә академиясенә укырга кердем. Ул Казан федераль университетына кушылды, персонал белән идарә итү факультетын тәмамладым. Укыр­га кергәндә, әни белән абыйның киңәшләренә колак салдым, чөнки 17 яшьлек бала әле киләчәкне ачык күзаллый алмый. Кая барырга, кем булырга, нинди һөнәр сайларга кебек мәсьәләләрне бергәләшеп хәл иттек.

«Яланаяклы кыз» фильмында төшкәндә, миңа 17 яшь иде, I курста укый идем. Сюжет буенча Камал театры артисты Алмаз Гәрәев белән ике арада мәхәббәт учагы дөрләтергә тиешбез. Бик оста уйнаганбыз, күрәсең. Фильмнан соң, үземә дә килеп: «Сез Алмаз белән йөрисезме?» – дип сораучылар күп булды. Чынлыкта, без аның белән очрашмадык, якын дуслар да түгелбез.

– Ләйсән, «Яңа Гасыр» телевидениесендә һава торышын алып бара идең, аннан югалдың. Сәбәбе нидә?

– Хезмәт юлымны «Яңа Гасыр»­дан башладым. Башта әлеге каналга концерт администраторы булып урнаштым. Аннан соң «Һава торышы» чыгарылышы алып баручыларына кастинг игълан ителде, шунда көчемне сынап карарга булдым, бу минем күптәнге хыялым иде. Башта аның рус чыгарылышын алып бардым, соңыннан татар бүлегенә күчтем. Майга кадәр эшләдек тә җәйге ялга таралыштык. Ә яңа сезонга исә яңа алып баручылар килгән.

– «Татар радиосы»на әнисе урнаштырган, диләр.

– Мин бу сүзләрне бик тыныч кабул итәм. «Әнисе аркасында урнашкан» дигән сүзләр мине кайда гына эшләсәм дә, гомер буе озатып барачак. Ачуым килми, сөйләсеннәр. Чынлыкта радиога шулай ук кастинг аша килдем. Башта кичке эфирга чыга идем, сентябрьдән «Уян, татар» программасының алып баручысы итеп билгеләделәр.

– Иртәнге эфир алып баручысы булгач, иртәң ничәдә башлана?

– Алтынчы яртыда уяна баш­лыйм. Алтыда торам. Җидедә эфир башлана. унга кадәр вакыт шунда күз ачып йомганчы үтә. Аннан соң җыелышлар булырга мөмкин. Радиодан тыш та кайбер эшләрем бар, тик торырга вакыт юк. Иртән чыгып китәм дә өйгә кич кенә кайтып керәм. Иртәнге эфирда эшләү миңа бик ошый. Иртәләрен дә интегеп түгел, шатланып уянам. Иртә торганга Ходай бирә, диләр бит. Бу сүзләрнең дөреслегенә инандым. Әле Казан уянганчы ук торып басасың, бөтен эш шундый җайлы бара, көн буена әллә ниләр эшләргә өлгерәсең.

– Ләйсән Таишева исемле җыр­чы кыз тарихта гына калыр микән?

– Белмим әлегә. Минем җырлавымны күрү – әнинең иң зур хыялы. Мин җырлауны ташламадым дип әйтә алмыйм, чөнки бик башламаган да идем. Иң беренче җырым – «Яланаяклы кыз» фильмындагы саундтрек. Аннан соң тагын бер-икене кызык өчен генә яздырып карадым – шул гына.

– Абыең Фәрит Таишев белән мөнәсәбәтләрең ничек?

– Аның белән яшь аермабыз – 16 ел. Шулай булуга карамастан, без бик дус, яшьтәшләр кебек. Үпкәләшкән чагыбызны белмим. Гаиләсе белән дә дус, атнага ике-өч тапкыр күрешеп торабыз. Мин аның белән горурланам, ул һәрвакыт төпле киңәшен бирә. Әгәр миннән: «Ир-егетнең идеалы синең өчен нинди?» – дип сорасалар, «Абый!» – дип җавап бирер идем.

– Шундый кешене таптыңмы соң?

– Йөрәгемне яулаган кеше бар. Ел ярым очрашабыз. Ул иҗаттан ерак, офис хезмәткәре, Казан егете. Киләчәккә хыялларым гап-гади: яраткан ирем, балам һәм күңелем яткан эшем булу.


---

--- | 23.10.2015

Рөстәм Миңнеханов һәм Владимир Мединский Казанда беренче велосипед маршрутын ачты (ФОТО)

$
0
0
23.10.2015 Җәмгыять
Бүген Татарстан башкаласында Казан Кремле янында «Гаҗәеп Казан» велосипед маршрутын рәсми рәвештә ачу тантанасы узды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Мәдәният министры Владимир Мединский, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, шулай ук шәһәрнең велосипед клубларының күп санлы вәкилләре катнашты.

Искәртәбез, әлеге проект Россия Мәдәният министрлыгы тарафыннан мәдәни-танып белү өчен җәяүлеләр һәм велосипед маршрутларын оештыру проектларының бөтенроссия конкурсы кысаларында бирелгән акчалата грант буенча гамәлгә ашырылган.

Казан шәһәре башлыгы урынбасары Евгения Лодвигова билгеләп үткәнчә, проектны әзерләгәндә берничә төп шарт исәпкә алынган: велосипед маршруты боҗра рәвешендә булырга, иминлек таләпләренә туры килергә һәм тарихи биналар һәм шәһәр скверлары тирәсеннән узарга тиеш. Быел 5 км озынлыктагы кече боҗра салынган: Казан Кремленнән алып «Черек күл» паркы кырыеннан Казансу елгасы яры буена кадәр. Төп маршрут 28 км булачак.   Тантананы ачып, Владимир Мединский ассызыклаганча, бу – Россиянең тарихи шәһәрләрендә җәяүлеләр һәм велосипед туризмын үстерүнең яңа федераль программасы кысаларында гамәлгә ашырыла торган беренче велосипед маршруты.   Ул әлеге туризм төрен үстерү өлкәсендә Казан тәҗрибәсе илнең башка шәһәрләрендә дә кирәк булыр дип ышаныч белдерде.    Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, велосипедчылар өчен аерым юллар кору турында сөйләшүләр күптән алып барылган. Ул билгеләп үткәнчә, әлеге проектны гамәлгә ашыру Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы һәм шәхсән Владимир Мединский ярдәмендә мөмкин булган. «Федераль үзәк безнең күп кенә проектларны хуплый. Сүз Казан турында гына бармый, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Бүген борынгы Болгар шәһәрен, Свияжск утрау-шәһәрен, Чистай шәһәренең тарихи үзәген үстерәбез».   «Бүген без шәһәребез буйлап ничек йөрергә мөмкин икәнлекне күрсәтәчәкбез», - диде ул.   Танатнадан соң мәртәбәле кунаклар беренче Казан велосипед маршрутын шәхсән сынап карадылар. 1 нче Май мәйданыннан старт алып, Рөстәм Миңнеханов, Владимир Мединский һәм Илдар Халиков Ленин бакчасына кадәр бардылар. Аларны монда Татарстан Республикасы Президенты  ярдәмчесе Наталия Фишман каршы алды. Ул Россия Федерациясе Мәдәният министрына мәдәни микроскверлар проектын тәкъдир итте, алар Казанда  2016 елда төзелә башлаячак, дип хәбәр итә ТР Президенты Матбугат хезмәте.                 ТР Президенты Матбугат хезмәте фотолары.
---

--- | 23.10.2015

Казанда югары уку йорты ректорын кулга алдылар

$
0
0
23.10.2015 Криминал
Бүген Казанда билгеле академия ректорын кулга алу турында мәгълүмат тиз арада таралды. Көн дәвамында вакытлы матбугатта чыккан хәбәрләрне Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә расладылар, дип хәбәр итә "Татар-Информ" агентлыгы.

Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе ректоры Галимҗан Кабировка карата җинаять эше ачылган. Ул кулга алынган.

Тулырак укырга:

Филүс Каһировны һәр концертта микрофонсыз җырлата башлаганнар (ВИДЕО)

$
0
0
23.10.2015 Мәдәният
Хөр тавышка сусаган тамашачы җырчыдан еш кына а капелла җырлавын сорый, ягъни музыкаль уен коралларсыз гына. Бу күренеш татарда да, руста да, дөнья җыр сәнгатендә дә киң таралган. Филүс исә бу юнәлештә тагын да ераккарак киткән – уен коралына кушылу түгел, кулына микрофон да алып тормый ул хәзер.
Бу көннәрдә җырчының иҗат төркеме Башкортстан якларында гастрольдә. Гадәти генә концертлар, һәр җирдә сагынып торучы тамашачы – бар да элеккечә сыман. Әмма бер “фишка” бу гастрольләрне аеруча ямьләндереп җибәрде. Кайсы шәһәрдә чыгыш ясамасын, Филүстән микрофонсыз җырлавын сорыйлар. Тамашачы бу үтенечне сәхнәгә, гадәттә, запискага язып җибәрә. Җырчы каршы килми: табигатьтән бирелгән бөтен тавыш көчен эшкә җигеп, “Сандугач”ны башкара. Зал реакциясе шул хәтле җылы була ки, барлык тамашачылар берничә минут аягүрә басып кул чабалар, “браво” кычкыралар!   Бу матур гадәт, микрофонсыз җырлау марафоны Туймазы шәһәрендә башланып китә. Аннары Филүс кайсы шәһәргә барып чыкмасын – бар җирдә шул ук бер үтенеч. Әйтерсең, төрле шәһәр тамашачыларының үз “агентурасы”, үзара элемтәсе бар. Уфа, Нефтекама, Бүздәк... Бу шәһәрдәге мәдәният сарайлары Филүс Каһировның икенче тапкыр килүенә бөтенләй микрофоннарны алып куймасалар ярый инде, чөнки табигый җырлауны залның ничек кабул иткәнен оештыручылар күреп торды.    “Сарафан радиосы” – халык арасында иң шәп эшләүче радио. Бүген аның “FM-дулкынында” Филүс турында иң беренче хәбәр – Филүс микрофонсыз җырлый башлаган һәм моны күрергә кирәк!  

Туймазы

Уфа

Уфа

 


---

--- | 23.10.2015

Камал театрында “Дон Жуан” спектакленең репетицияләре бара (ФОТОрепортаж)

$
0
0
24.10.2015 Мәдәният
Камал театрында Жан-Батист Мольер пьесасы буенча “Дон Жуан” спектакленең репетицияләре бара. Спектакльнең режиссеры – Фәрит Бикчәнтәев. Премьера 4-5 декабрьдә.

 

 

 

 

 

 

1

2

3

4

5


---

--- | 23.10.2015
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>