Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live

“Подслушано в Актаныше”ның яңа төркеме ачылды

$
0
0
19.10.2015 Интернет
Актаныш – «Матбугат.ру»ның якташлар бүлегендә иң актив районнарның берсе. Әмма аноним комментарийлар тыелгач, аралашу кими төште. Шул сәбәпле “В контакте”да “Подслушано в Актаныше” төркемен ачтык. Рәхим итегез:
Менә ул төркем, шушында басыгыз: https://vk.com/overheardaktanish    Төркемгә кереп, “Подписаться” дип бассагыз, Актаныш турында иң кызыклы хәбәрләрне белеп барырсыз.    “Подслушано в...” дип башланучы төркемнәр һәр төбәктә, һәр районда диярлек бар. Шуңа күрә алар һәрвакыт халык телендә. Актанышта да бар мондый группалар. Әмма күбесе эшләми диярлек.    Безнең төркем исә бик актив һәм кызык булачак. Сез дә анда үз хәбәрләрегезне язып торыгыз. Бергә булыйк, актанышлылар!  

 


---

--- | 19.10.2015

Чираттагы "Голос.Дети" сезонында мөгаллимнәрнең ИСЕМЕ билгеле булды

$
0
0
19.10.2015 Шоу-бизнес
Әлегә кадәр интрига булып сакланган сер чишелде. Беренче канал Твиттерда "Они вернулись!" дигән сөенче таратты.

Алдагы сезоннарда тамашачыларның да, катнашучыларның да күңелен яулаган Максим Фадеев урынына Леонид Агутин килә.

Твиттердагы хәбәрне тәрҗемәсез бирәбез: "Они вернулись! Дима Билан, Леонид Агутин, Пелагея — наставники шоу #ГолосДети 3".

 
---

--- | 19.10.2015

Әлфинә Әзһәмованың блондинкага әйләнүен улы кабул итә алмаган

$
0
0
19.10.2015 Шоу-бизнес
Танылган җырчы Әлфинә Әзһәмова "Ерактагы йолдызым" җырына клип төшергән. Ләкин гадәттә көнчыгыш стилендә күрергә өйрәнгән җырчыбыз анда бөтенләй башка образда күренә. Әлфинә Әзһәмова - "блондинка" булган! Әлфинә ханым, чыннан да, чәчен буятканмы, юкмы - бу хакта үзеннән сорадык.

– Клипны диңгез буенда төшердек. Аны төшерүче егетләр образымны үзгәртүемне, ягъни чәчемне буятуымны сорады. Ә мин "блондинка"ларны бик өнәп бетермим, шуңа да теләмичә генә ризалаштым. Әзер клипны карагач та, рәхәтләнеп үземнән көлдем. Хәтта клипны төшергән егетләр дә, мине чәч буятырга күндерә алгангамы, бик канәгать калды. Клипта чәч кенә түгел, макияж да, киемнәрем дә башка. Мин бит, гадәттә, төсле, ташлы, ялтырап торган киемнәр киям, ә клипта бертөсле, аксыл киемнән төштем, – дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Әлфинә Әзһәмова.

Җырчы клипны төшереп бетергәч тә, чәчен яңадан караңгы төскә буяган. Аның яңа образын башкалар ошатып өлгерсә дә, улы Ильмир кабул итә алмаган. "Балалар минем чәч төсемә күнеккән инде. Алар хәтта чәч кистерүемә дә каршы", – ди Әлфинә Әзһәмова. "Клипны караганнан соң, тамашачы "блондинка" булуыгызны сораса, нишләрсез?" дип сорагач, "Тәмле әйбер күп булмый ул", – дип шаяртып җавап бирде җырчы.

"Ерактагы йолдызым"да яшь җырчы Индива Әлфинә ханымның яшь чагын, ә Индиваның егетен Башкортстан җырчысы Гайсар Миндегулов уйный. Анда Әлфинә ханым яшь чагында капитан булып эшләүче сөйгән ярын диңгезгә озата һәм еллар буе аның кайтуын көтеп яши... Клипның сценарий авторы - Индива. Индива шулай ук Әлфинә ханым белән башкара торган "Кичер, балам" җырының клибына да сценарий язган. Анысын Тукай районы Биклән авылында төшергәннәр. Клипның эчтәлегенә килгәндә, Әлфинә ханым кыз бала, ягъни Индиваны таба һәм әнисенә калдырып, башкалага "йолдыз" булырга дип чыгып китә. Ятимлектә үскән бала буй җиткәч кенә әнисе белән күрешү бәхетенә ирешә.

Билгеле булганча, күптән түгел Чаллыда Әлфинә Әзһәмованың концерты булды. Тамашаны халык та, җырчы үзе дә бик ошаткан, канәгать калган. "Индива, Радик Юльякшин да катнашкангамы, концерт бик матур, күңелле узды. Концертта чыгыш ясарга теләсә кемне чакырып булмый бит, ә Радикның җырлары минем күңелемә якын. Аның сыйфатлы башкарылган аранжировкаларында көнчыгыш алымнары бар, җырлары бәлки шуңа да якындыр миңа. "Сине халык шулай кабул иткән икән, үзең булып кал, беркемне дә тыңлама", дидем Радикка. Чөнки халыкка ярап булмый. Мин дә күлмәкнең тарын да, киңен дә, озынын да, кыскасын да киеп карадым, барыбер ошатмадылар. Дөрес, араларында матур диючеләр дә бар", – диде Әлфинә Әзһәмова.


---

--- | 17.10.2015

Илшат Рәхимбайның әти-әнисе турында язма (ФОТО)

$
0
0
20.10.2015 Язмыш
Моннан дистә ел чамасы элек мин көтмәгәндә-уйламаганда Рәхимов Рәфгать Галим улы белән таныштым. ...“Мәдәни җомга” газетасы редакциясенең Бауман урамындагы Матбугат йортында көн күргән чагы. Язмаларымны тәүге мәртәбә газетага алып килүем. Шунда журналист Шәех абый Зәбиров (хәзер инде мәрхүм) белән танышып-сөйләшеп киттем.

“Син Балтачтан теш технигы Рәхимов Рәфгатьне беләсеңме?” – дип сорады ул. Аннан бер кочак фотолар күрсәтә башлады. “Уникаль шәхес, кызыклы әңгәмәдәш, белмәгәне юк. Бакчасы ботаника тыюлыгын хәтерләтә, керсәң, тиз генә әйләнеп чыгармын димә. Танышып, аның турында язма әзерләп җибәрә алмассыңмы?” – диде Шәех абый. Менә шулай газета белән танышырга кергән җирдән эш алып кайттым. Шәех абый аның турында шулкадәр сокланып сөйләде, минем бу шәхес белән тизрәк очрашасым килә башлады.

Кайтуга элемтәгә кереп, очрашуга рөхсәт алдым да, Ринатым белән Балтачка кунакка киттек. Менә ул яшеллеккә чумган йорт, капка-кура. Табигатьне җаны-тәне белән сөюче, аны тагын да гүзәл итәргә омтылучы мәрхәмәтле җаннар яши икән бу җылы ояда. Өй эченә үтүгә затлы хуш истән күңелләр яктырып китте. Лимоннары чәчәк аткан икән! Әфлисун, гранат, абрикос, хөрмә, мандарин, инжир, ананас ише затлы үсемлекләрнең тәрәзә төбенә сыймаганын идәнгә тезеп куйганнар. Киви да үстереп караганнар, тик анысын песиләре ашаган.

Өйнең бер як стенасында китаплар. Әтиләре Рәфгатькә кечкенәдән китап җене кагылган. Бакча үстерү шөгыле белән әниләре Сәрия, балалары Гөлназ, Гөлшат, Илшат та мавыгып киткән.

Тагын бер мавыгулары – тирә-якның урман-кырларына сәяхәткә бару. “Без җәяүләп тә, велосипедка атланып та еш кына табигатькә чыгабыз, – дип сөйләде олы кызлары Гөлшат. – Безгә әти-әни белән бергәләп ял итү, уеннар уйнау, үзебез әзерләп барган салатлар белән сыйланып, кошлар тавышын тыңлау әйтеп-сөйләп бетермәслек рәхәтлек бирә. Бер җиләк, бер гөмбә, бер чикләвек тапмасак та, күңелләребез күкнең җиденче катында була”.

Яшь гаиләләргә гыйбрәт өчен язам. Ата-ана алны-артны белми байлык җыя, хан сарайлары төзи, затлы машиналарда җилдерә, балаларын кыйммәтле уенчыкларга, киемнәргә күмә. Тик аның баласы белән кара-каршы утырып сөйләшергә, башыннан сыйпап, шатлык-борчуларын тыңларга вакыты калмый. Ә менә Рәфгать балаларын табигатькә, әти-әнигә мәрхәмәтле булырга, туганнарын яратырга эш-гамәле белән өйрәтә. Әтисе турында сөйләгәндә Гөлназның күзләре тула, тавышы калтырап китә. Гаилә корып яши башлагач, йорт-җирне әтиләре күршесеннән сатып алганнар һәм анда оҗмах бакчасы ясаганнар. Төп йорттагы гадәт – ун оя умарталары да бар.

Ул чакта Рәфгать гаиләсе белән очрашу истәлеге булып бакчамда бүген дә виноград, япон абрикосы, себер зелпесе, кытай лимоннигы, андыз тамыры үсә. Тик алтын тамыр, гибискус (какао чәе) дигәннәрен үстерү серләренә төшенә алмадым, берничә ел үстергәч, корыдылар.
Язмам “Мәдәни җомга”да басылып чыкты. Ә бу гаилә белән танышлык гомергә калды. Гөлшат үстергән ананас белән сыйлану да насыйп булды (ананас өлгерү өчен ике ел вакыт кирәк).

Үтә гомерләр... Егетләрдәй җитез, чибәр Рәфгатькә дә 60 тулган! Алтмыш яшь – алтын яшь, ул гомернең көзе, ә көз – җимешләрне татый торган чак. Кемнең җимеше татлы, кемнеке ачы. Рәфгатьнең җимешләре татлы. Ул үзе дә мул җимешле алтын көзләрдә Арча районының Мирҗәм авылында дөньяга аваз салган кеше. Җиде балалы ишле гаиләдә туганнары югалту ачысын да кичерә: бер туганы сабый чакта авырып, икенчесе унынчы класска барасы көнне фаҗигале төстә бакыйлыкка күчә. Ә биш бала бер-берсенә ярдәмләшеп, әти-әнигә булышып үсә. Рәфгать бик бәхетле – 86 яшьлек әнисе бүген дә исән-имин, ул төп йортта кече улы һәм килене тәрбиясендә гомер кичерә.

Мәктәптә яхшы укыган егет укуын тәмамлагач, еракка китми, шофер һөнәрен үзләштереп, туган төбәгендә кала. Аннан армия. Туган якларын сагына ул. Иптәшләренә шаяртып: “Солдаттан кайтканда беренче очраган кызга өйләнәм”, – ди. Сүзләре фәрештәләрнең амин дигән чагына туры килә. Армиядән кайтышлый Балтачның Карадуганга китүче юл чатындагы кибетенә күчтәнәч алырга керә. Чибәр, мөлаем йөзле, аз сүзле сатучы кызга сүз ката. Шул ук көнне кичен оялчан елмаюы белән күңеленә кереп утырган Сәриясе янына юл тота (Мирҗәм – Балтач арасы 30-40 чакрым). Бу 1975 ел була. Төнне апасында кунган егет көн тууга почтага эшкә урнаша. Әнисе: “Солдаттан кайтып бер көн ял да итмәдең”, – дип шелтәләсә дә, күңелендә мәхәббәт бөреләнеп килгән егет эш белән ялны бергә башкара. 1976 елда Сәриясенә тәкъдим ясый. Туберкулез диспансерына шофер булып күчә. Яшь гаиләгә диспансер янындагы иске өйне бирәләр. Торырга яраксыз диярлек йортны егет өч айда, мич чыгарып, тәрәзәләрен алмаштырып, җылытып, яшәргә яраклы хәлгә китерә. Хезмәттәшләре дә гаҗәпкә кала. Рәфгатьнең кулыннан килмәгән эше юк, нәрсәгә тотынса шуны коеп куя.

Гаиләдә мәхәббәт җимеше Гөлназ тугач, яшь әти хыялын тормышка ашыру хәстәренә керешә. Сәриянең әти-әнисеннән ерак түгел генә җир кишәрлеге алалар. Урманнан агач кисүгә язу алгач, кышкы салкын бураннарда туганнар, дуслары белән бүрәнәләрне кисеп, булачак нигезгә тарттыралар. “Урамда күргән ташны да өй нигезе булачак урынга алып кайта идем”, – дип сөйли Рәфгать. Ниһаять, шыгырдап торган бүрәнәләрдән курчак өедәй матур йорт төзеп, гаилә шунда күченә. Әмма гадәти аккан тормышка нидер җитми төсле. Авылдаш егетнең: “Әйдә, Рәфгать, укыйк без, тагын бер һөнәр алыйк”, – дигән тәкъдиме аны җилкендереп җибәрә. Егетләр тәвәккәлләп, медицина училищесына имтиханнар тапшыралар. Сүзгә оста, тәвәккәл, логик фикерләү сәләтенә ия Рәфгатькә бәхет елмая. Яхшы укый, стипендия акчасына яши дә, атна саен күчтәнәчләр дә алып кайта (көндезге бүлектә белем ала).

Өч елдан ул Балтач сырхауханәсенә дипломлы теш технигы булып кайта. Кырык еллык хезмәт юлының 33 елы шушы эштә. Теш технигы – ул күзгә ташланмый торган һөнәр. Кеше гадәттә бу хезмәтнең нәтиҗәсе өчен табибларга рәхмәт әйтә. Ә ясалма тешләрне нәфис, нык, уңайлы итеп ясау техникның осталыгына бәйле. Күп клиентлар уңайлы протезлар өчен Рәфгать бүлмәсенә кереп, рәхмәтләрен җиткерәләр. Коллектив та уңышларын таный аның: ярты гасырлык гомер бәйрәмен зурлап үткәрәләр, Төркиягә юллама бүләк итәләр. Сәриясе белән ял итеп кайталар.
Бу гаилә өчен җиләк-җимеш, чәчәкләр үстерү – рухи ләззәт чыганагы. Ягъни аларга табыш түгел, ә безнең яклар өчен ят әйберләрне үстерү серләренә төшенеп, башкалар белән тәҗрибә уртаклашу мөһим. Бакчаларына гаҗәпләнүчеләр күп, алардан кеше өзелми.

Ә мине Рәфгатьнең әти буларак балаларга мөнәсәбәте, тәрбия алымнары сокландыра. Олы бала Гөлназ белән әңгәмә корабыз. Гөлназ югары белемле икътисадчы, 17 ел Балтач үзәк поликлиникасында эшләгән, өч бала әнисе, бүген төпчек улы Динар белән ялда.

“Сеңлем дә, мин дә егетләр белән очрашсак, аларны әти белән чагыштыра, аларда әтидә булган күркәм сыйфатларны эзли идек. Гомерлек яр итеп әтигә охшаган ир-егетне сайладык. Әти әле дә безнең төп киңәшче, безгә бала тәрбияләүдә әни белән икесе төп терәк. Олы улым Данилның (ул өченче класста укый) уңышларында әтинең өлеше зур”, – ди ул. Данил гимназиядә бик яхшы уку белән рәттән, музыка мәктәбенең курай һәм думбра классларында гел бишле билгеләренә генә укый икән. Республикакүләм, Бөтенрусия бәйгеләрендә катнашып алган грамота-бүләкләре балалар бүлмәсенең стеналарында тезелеп киткән. Өстәвенә, кечкенәдән Рәфгать бабасы белән шахмат, шашка уйнап үскән малай, бүген бабасын егып кына сала. “Шахмат уйнаган бала тормышта катлаулы хәлләрдән чыгу юлын таба белә, югалып калмый, төшенкелеккә бирелми”, – ди Рәфгать. Иң яшь катнашучы булса да, дәрәҗәле шахмат-шашка ярышларыннан гел зур бүләкләр белән кайта икән. Гаилә балаларын әтиләре үрнәгендә тәрбияләргә тырыша. “Безнең әти бөтен тапканын балаларының сәләтен үстерүгә тота иде, – ди Гөлназ. – Энем белән сеңлемне музыка мәктәбенә йөртү өчен машина алды. Әти-әни минем өчен бакчаны чистартып, су сибеп, шугалак ясадылар. Мәскәүдән махсус заказ белән тимераяк һәм роликлар кайтарттылар. Асфальт булмагач, роликларында әллә ни йөри дә алмадым, ә менә тимераякта бөтен урам баласы чиратлашып, әти ясаган бозлавыкта шуарга өйрәндек. Әле кечкенә идем. Бервакыт әти үзе катнашкан үзешчәннәр спектаклендә уйнарга кечкенә кыз кирәк булгач, мине үзе белән ияртте. “Дөньяда яшәп кал” дигән ул спектакльне без 36 тапкыр уйнадык. Казанга спектакль белән баргач, бер абзый безгә елый-елый рәхмәтләр әйтте. Сәләтемне күргән әти мине театр түгәрәгенә йөртте. Мин әтигә охшаган. Ә менә энем белән сеңлемнең музыкага сәләте әни ягыннан”.

Гөлшатның җыр-биюгә осталыгын күреп, әтисе аны музыка мәктәбенә укырга бирә. Гаилә мең сумга (ул вакытта бик зур акча) балаларга синтезатор алып бирә. Аннан фортепьяно, баян, видеокамера... Бакчада көндез йоклаудан качып, апасы Гөлшатка ияреп очраклы рәвештә музыка мәктәбенә килгән биш яшьлек Илшатны тыңлап караган укытучы малайны музыка мәктәбенә яздырырга тәкъдим итә. Апа-эне берьюлы фортепьяно һәм курай классларына йөри һәм һәр икесен кызыл дипломга тәмамлыйлар. Гөлшат КДУның чит телләр бүлеген тәмамлап, балалар бакчасында нәниләрне инглиз телендә сөйләшеп-аралашырга өйрәтә. Бүген үзе дә ике бала әнисе.

Әтиләре өченчегә зур өметләр белән малай көтә. Теләге кабул була. Төпчек бала Илшат – гаиләнең горурлыгы. Ул дүрт яше тулганчы укырга өйрәнә. Яшьтәшләре аның бакчага килүен түземсезләнеп көтә. Ул аларга әтисе алып кайткан әкият китапларын кычкырып укый. Сәләтле бала районның йөзек кашына әйләнә. Ул катнашып җиңгән бәйгеләрне санап бетерү мөмкин түгел. Мәктәпне тәмамлауга КФУның музыка факультетына укырга керә, икенче курсны тәмамлаган елны Мәдәният институтында кинематография бүлеге ачылуын ишетә һәм, тәвәккәлләп, документларын шунда тапшыра. Ә яңа уку елыннан берьюлы ике югары уку йортында укый башлый. Һәр икесен дә кызыл дипломга тәмамлый. Илшат иҗади гастрольләрдә ярты дөньяны гизгән егет. Еш кына сәяхәтләренә әтисен дә чакыра. Шулай булмый ни – кечкенә чакта улының талантын, сәләтен үстерү өчен әтисе вакытын, көчен, акчасын кызганмыйча бер генә бәйгедән дә калдырмаган, үсү өчен бөтен шартларын тудырган бит.

Бик кечкенә чагында “Йолдызлык” фестивалендә Минтимер Шәймиев егетнең талантына сокланып кына калмый, затлы фотоаппарат бүләк итә. Кырымда “Сөембикә варислары” фестивалендә орчык кадәр малайның сәләтенә таң калган Гөлзада Сафиуллина, кызыксынып, сораштыра башлый. Сөйләшә торгач, Гөлзада ханым белән Илшат әниләре ягыннан туганнар булып чыга һәм гаиләләр аралашып яши башлый. Бүген Илшат Татарстанның талантлы кинорежиссеры. Мөселман киносы фестивалендә кыска метражлы фильмнар номинациясендә һәр елны бүләкләүгә лаек була. Быелның сентябрендә Казанда Мөселман киносы фестивален ачу тантанасында хатыны Язгөлне култыклап, кызыл келәмнән горур атлаган Илшатны бөтен гаилә дулкынланып күзәтә. Аның “Ишекне шапылдатып япты” фильмы берьюлы ике номинациядә (иң яхшы кыска метражлы фильм һәм иң оста ир-егет ролен башкаручы) бүләкләнүчеләр исемлегенә керә. Бүген Илшат зур документаль фильм – “Татарстанда Ислам” әсәре өчен материаллар җыя.

Әти-әнинең иң зур байлыгы – иманлы, игелекле балалар. Рәфгать балаларын әти-әнине хөрмәт итәргә, алар мәнфәгатен үзеңнекеннән өстен куярга өйрәткән.

Рәфгатьнең юбилей көне искиткеч үзенчәлекле үтә. Күңелләренә нык уелып калганы – Илшатның Нурания Җамалый белән бергәләп эшләгән, әтисенә багышланган өч кисәкле фильмы. Ул “Ә кем әле матурлык дөньяны коткармас дип уйлый?” дип атала. Әйе, Рәфгать төсле игелекле, иманлы, милләтен сөюче, туган теленә тугрылыклы, ата-анага мәрхәмәтле балалар үстерә алырдай аталар никадәр күбрәк булса, дөнья шулкадәр матур, күркәм булыр.

Туган көнендә теләнгән барча теләкләр тормышка ашып, Рәфгать белән Сәриягә тигезлектә, татулыкта, сәламәтлектә яшәргә язсын!


---

--- | 19.10.2015

Бүген Татарстанда буран, бозлавык, көчле җил булачак

$
0
0
20.10.2015 Киңәш-табыш
Татарстан һәм аның башкаласында һава торышы шартларының начараюы көтелә. Бүген 21-нче октябрьдә республика буенча кыска вакытлы буран булуы көтелә, күз күреме 1-2 чакрымга кадәр начарланырга мөмкин.

Җил төньяк-көнбатыштан, төньяктан, 20-нче октябрь көнне иртән һәм көндез көчәйгәндә секундына 15-20 метрга (Казанда секундына 15-18 метрга кадәр), 21-нче октябрь төнендә секундына 17 метрга кадәр җитәчәк. Юлның кайбер өлешләрендә бозлывык булуы ихтимал, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

  Төнлә Казанда температура 1 градус салкыннан 2 градуска кадәр җылы булачак, көндез исә 0 градустан 3 градуска кадәр җылыта. Төнлә кар явачак. Алмашынучан болытлы һава.   Чәршәмбе, ягъни 21-нче октябрьдә республикада болытлы һава, урыны белән бераз кар яварга, кыска вакытлы буран булырга мөмкин. Көндез явым-төшемнәр көтелми. Төнлә төньяктан, төньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр тизлектә җил, вакыты белән җилнең тизлеге 17 м/с булырга мөмкин. Төнлә һава температурасы 3-8 градус салкын булачак, көндез исә 3 градус җылыдан 2 градуска кадәр салкынайтачак, юлларда урыны белән бозлавык.
---

--- | 20.10.2015

Татарстан басмаларына бюджеттан 1,18 млрд сум биреләчәк

$
0
0
20.10.2015 Матбугат
2016 елда Татарстанда җирле вакытлы матбугат чараларына ярдәмне арттырачаклар. Ярдәм күләме 1,18 млрд сумнан 1, 168 млрд сумга кадәр үсәчәк.

Бу Татарстан Хисап палатасы мәгълүматларыннан күренә. Аерым алганда, телевидениега 604 млн сум, вакытлы матбугатка һәм нәшриятларга 560,7 млн сум биреләчәк. "Татмедиа" үзәк аппаратына 16 млн сум сарыф итү планлаштырыла, дип хәбәр итә "Коммерсант" газетасы.

Бөтнросссия халык фронты (ОНФ) дәүләт басмаларына зур чыгымнар сарыф итүне тәнкыйтьләп чыккан иде инде. Халык фронты мәгълүматлары буенча, Татарстан матбугат чараларына тотылган бюджет чыгымнары буенча лидер булып тора. Мәгълүмат хезмәтләренә Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Ямал-Ненец автоном округы һәм Санкт-Петербург кына Татарстаннан күбрәк акча тоткан.

 

 
---

--- | 20.10.2015

Казанның Чехов базары ябыла

$
0
0
20.10.2015 Җәмгыять
ТР Югары суды шундый карар чыгарды. Төгәлрәк әйткәндә, Вахитов районы судының карарын үз көчендә калдырды.

Хәтерләсәгез, май аенда Вахитов район суды Чехов базары бинасын янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәгәнчегә кадәр файдаланудан тыю турындагы карар чыгарган иде. Бу объектта "Адмирал" сәүдә үзәгендә чыккан янгыннан соң үткәрелгән тикшерү барышында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозуның 21 очрагы ачыкланды. Әмма бу объектны файдаланучылар суд карарына дәгъва белдереп, мәнфәгатьләрен якларга тырышып карады. Инде хәзер суд приставлары хөкем карарын үтәттерү эшенә дә керешә ала.


---

--- | 20.10.2015

7526 сум - Татарстан пенсионерларының яшәү минимумы

$
0
0
20.10.2015 Җәмгыять
Бүген бишенче чакырылыш Дәүләт Советы депутатлары 12 нче утырышта беренче укылышта һәм тулаем "2016 елга пенсиягә федераль социаль өстәмә күләмен билгеләү өчен ТРда пенсионерның яшәү минимумы күләмен раслау турында"гы закон проектын бер тавыштан кабул итте. Аерым алганда, киләсе елга Татарстанда пенсионерның яшәү минимумы күләме 7526 сум итеп билгеләнә.

ТР икътисад министры Артем Здунов сүзләренчә, пенсиягә федераль социаль өстәмәләр пенсионерның матди тәэмин ителешенең гомум күләме Россия субъектларында пенсионерның яшәү минимумы зурлыгына җитәрлек итеп билгеләнә.

"Пенсияләренә социаль өстәмәләрне хезмәт хаклары турында архив мәгълүматлары сакланмаган, эш стажлары биш елдан кимрәк булган һәм элек хезмәт хакы аз түләнгән тармакларда эшләүчеләр, шулай ук туендыручыларын югалту сәбәпле пенсия алучы балалар керә", - диде министр.

Ул билгеләп узанча, агымдагы елның 1 сентябренә Татарстанда пенсияләренә федераль социаль өстәмәне 44 мең пенсионер ала, бу барлык пенсионерларның 4 процентын тәшкил итә. Агымдагы елның 8 аенда федераль бюджеттан федераль социаль өстәмәгә чыгымнарның гомум күләме 453 млн сум тәшкил иткән. "Бу быелга закон белән расланган пенсионерның яшәү минимумы күләменнән 19,3 процентка яки 1216 сумга артыграк. Искәртеп узам: ул 6310 сум тәшкил итә", - дип аңлатып узды А.Здунов

Докладчы сүзләренчә, 2016 елга Татарстан пенсионерның яшәү минимумы күләмен санаганда, быел азык-төлек товарларына фактив бәяләр үсеше һәм киләсе елга фаразланган инфляция үсеше исәпкә алынган. Агымдагы елга Россия буенча тулаем алганда пенсионерның яшәү минимумы күләме 7161 сум тәшкил иткән.

2016 федераль бюджет проектында Россия буенча тулаем пенсионерның яшәү минимумы 8803 сум күләмендә билгеләнгән.

"Татарстанда пенсионерның яшәү минимумы суммасы федераль дәрәҗәдән артмаганлыктан, республика законын кабул итү ТР бюджетыннан өстәмә чыгымнар таләп итмәячәк", - дип сүзен йомгаклады ТР икътисад министры.


Надежда ГОРДЕЕВА

--- | 20.10.2015

Психолог Светлана Макаренко: «Педофил сүзеннән качарга кирәкми»

$
0
0
20.10.2015 Җәмгыять
Бу арада Казанда ата-аналарның телләрендә гел бер сүз: шәһәрдә педофил йөри.

Бала блән бу темага ничек сөйләшергә? Аңа сак­лану кагыйдәләрен ничек аңлатырга? Әлеге четерекле тема хакында без академик ­В.М.Бехтерев исемендәге Респуб­лика клиник психиатрия хастаханәсенең медицина психологлары бүлеге мөдире, психология фәннәре кандидаты Светлана Макаренко белән сөйләштек.

– Светлана Львовна, гадәттә, балаларга педофиллар турында кисәткәндә, бер усал абый бар, дип аңлата башлыйбыз...

– Суд эксперты өлкәсендәге тәҗрибәмә таянып әйтә алам, балалар, читләтеп әйтүгә караганда, төгәл терминнарны дөресрәк кабул итә. Шуңа да педофил сүзеннән качарга кирәкми. Аның нинди кеше икәнен аңлатып бирсәң, яхшырак. «Хәзер куркыныч заман, урамда педофиллар йөри. Педофил ул олы, зур кеше, ир-ат, яшь егет, бабай да булырга мөмкин. Ул кызларны, малайларны тота да кеше йөрми торган урынга алып китә. Тәнеңне сыйпарга, тотарга мөмкин. Җенси органнарың (балага алай катлаулы итеп түгел, үзе бу органнарны ничек атарга ияләнгән, шул сүзләр белән аңлату мөһим) белән кызыксына. Үзенең ят җирләрен күрсәтергә дә мөмкин. Сиңа сугарга, авырттырыр­га мөмкин, бу хакта башкаларга сөйләмәсен дип, сине үтерә дә ала. Шуңа да урамда ялгыз йөрмәскә, серле, караңгы урыннарга бармаска, теге төзегән штабыгызга да (күп балалар кеше йөрми торган урыннарда штаб булдыра) керми торырга кирәк. Бу хакта дусларыңа да әйт», – дип, җайлап кына аңлатырга кирәк. Бала белмәгән кеше белән сөйләшергә ярамаганлыгын аңларга тиеш. Хәтта сүз башларга да кирәкми, чит кеше әңгәмә корырга тели икән, бала: «Гафу итегез, ашыгам яки әни көтә», – дип тизрәк китү җаен карасын.

– Педофиллар күбесенчә кызлар яки малайларны күзлиме?

– Аларны җенси аерма кызыксындырмый. Гадәттә, 12 яшьләргә кадәр кызлар, малайлар тышкы яктан җенси билгеләр белән әллә ни аерылып тормый, фәндәгечә әйтсәк, җенессез булалар. Педофил өчен иң мөһиме – бала булсын. Фән белән дәлилләнгән: педофиллар психик яктан җитлегеп бетмәгән, алар кечкенә вакытта үзләре сексуаль көчләү корбаны булырга мөмкин. Шуңа да күңелләрендә шул мизгел саклана, фиксацияләнеп калган шул кичерешләр тынгылык бирми, мондый кешеләр балаларны мәсхәрәләп ләззәт ала. Икенче төркем психологлар фикеренчә, педофил үзенә каршы тора алмаган корбан эзли. Көчсез балага зыян салу аның өчен берни тормый. Ул үзеннән куркуларыннан рәхәтлек ала, үз-үзенә ышанмау хисен балаларга һөҗүм итүе белән канәгатьләндерә.

– Ә балаңны саклап кала алмасаң? Ул, Алла сакласын, барыбер педофил кулына эләксә?

– Шунысы куркыныч: педофил бала белән уртак телне тиз таба. Карап торырга бик ягымлы, аралашучан, гади кеше. Әгәр баланы чит кеше үзе белән ияртеп китә башлый икән, ул мөмкин кадәр тирә-юньдәгеләрнең игътибарын җәлеп итәргә тырышсын – шуны аңлату кирәк. Кычкырсын, пычракка булса да утырсын, үтеп баручының киеменә ябышсын. Ә менә икәүдән-икәү генә калганда, бу гамәлләр чын педофилны дәртләндерәчәк кенә. Педофиллар рәтенә үк кермәгән акылга сай кешеләр дә очрый. Болары җенси теләкләрен канәгатьләндерү өчен үзләренә көчсез объект эзлиләр, пенсионерлар, балаларга һөҗүм итәләр. Андыйларны әле куркытып була, полициягә әйтәм, әнине чакырам, абый монда дисәң, алар шүрләргә мөмкиннәр.

– Казанда йөрүче педофилны әле дә тотмадылар. Шуңа да күп әти-әниләр балаларын мәктәптән үзләре барып ала. Ә гомумән, баланы ничә яшьтән үзен генә чыгарып җибәрергә була дип саныйсыз?

– Бу сорауга җавап бирүе авыр. Үз баламны 8 яшеннән ялгызын гына йөртә башладым. Әмма хәзер замана башка. Авыл җирендә балалар күп очракта мәктәпкә үзләре генә бара-кайта анысы, ә менә шәһәрдә?! Бала психологиясендә мөстәкыйльлек чоры дигән нәрсә бар. Андый вакытта бала һәр эшне үзе башкарырга, мөстәкыйль булырга омтыла. Контрольдә тотуны өнәми. Шул вакытны сизми калып, балага ирек бирмәсәң, алга таба аңарда мөстәкыйльлекне тәрбияләве шактый кыенга туры киләчәк. Шуңа да баланы мәктәптән каршы алганда, мин сине тикшереп тору максатыннан түгел, ә куркынычсызлыгыңны кайгыр­тып каршы алам дип аңлатсаң, яхшырак.

– Ата-анага баланың ышанычын яулап алу өчен нинди киңәшләр бирә аласыз?

– Баланы беркайчан да шәхесен кимсетә торган сүзләр әйтеп ачуланырга кирәкми. «Тиеш» дигән сүздән дә качу хәерле. Беркем беркемгә тиеш түгел. Бала бигрәк тә. Баланың үзенә түгел, ә гамәлләренә бәя бирергә кирәк. Нәрсәдер дөрес эшләмәгән икән, шул эше өчен ачулан, әмма син «дурак» дип үзен кимсетергә кирәкми. Еш кына балалар берәр нәрсә кылсалар, әти-әни орышыр, дип, барысын да үз эчләрендә калдыралар, ачылмыйлар, сөйләмиләр. Кечкенәдән гаиләдә уртага салып сөйләшү, баланы аңлау булса, бу алга таба да шулай дәвам итәчәк.

Ничек сакланырга?

Бәхетсезлеккә юлыгудан беркем дә беркайчан да тулысынча саклый да, саклана да алмый. Шулай да кайбер нәрсәләрдә уяурак булу, гади генә кагыйдәләрне үтәү күп очракта ярдәм итә. Белгечләр менә нинди киңәшләр бирә:

1. Баланы караучысыз калдырмаска тырышыгыз. Дуслары турында белегез, кая киткәнен, кайчан кайтачагын онытмагыз.

2. Чит-ят кешеләр белән аралашудан, алар чакырган җиргә барудан, алар биргән нәрсәне алудан тыегыз.

3. Балага исеме белән дәшкән һәрбер кеше таныш яки дус түгел икәнен аңлатыгыз. Гадәттә, балалар уйнаганда бер-берсен исем белән атый һәм алар янында аз гына торган кеше дә кемнең кем икәнен белә ала. Ә үз исеме белән дәшкән кешегә бала, үзе дә сизмәстән, ышаныч белән карый.

4. Җинаятьче һәрвакыт монстр кыяфәтендә булмавын төшендерегез. Ул шат күңелле абый да, әнигә яки яраткан укытучыга охшаган әйбәт апа да булырга мөмкин.

5. Алкоголик, наркоман, фахишә, төрмәдә булучылар һ.б. шикле кешеләр белән аралашуын чикләгез. Хәтта болар арасында туганнарыгыз булса да.

6. Кыйммәтле бизәнгечләр, ачык киемнәр җинаятьченең игътибарын тарту чарасы икәнен онытмагыз.

7. Сез өйдә юкта бала беркемгә дә ишек ачарга тиеш түгел. Хәтта полиция хезмәткәренә дә.

8. Башка балаларга да игътибарлы булыгыз. Әгәр алар янында шикле кеше күрәсез икән, тыныч кына узып китмәгез.


Эльвира МОЗАФФАР

--- | 19.10.2015

Сөмбел Билалова: "Фердинанд Сәлахов сүзенә үпкәләмим"

$
0
0
20.10.2015 Шоу-бизнес
Татар эстрадасының талантлы һәм чибәр җырчысы Сөмбел Билалованың иҗатын күптәннән күзәтеп барам. Ул - акыллы, тырыш, максатчан, һәр башлаган эшен җиренә җиткереп башкара торган кеше. Мәктәп чорында ук "Татар кызы" исеменә лаек булган, укуын алтын медальгә тәмамлаган. Бүгенге көндә Мәскәүдә яшәсә дә, татар халкына хезмәт итүен дәвам итә, яңа җырлар иҗат итә. Быел җәй ахырында җырчы "Сайра, былбыл" җырына халыкчан клип төшерде.

- Сөмбел, клип өчен милли киемнәрне кайдан табып бетердегез? Гомумән, клип төшергәндә нинди авырлыклар булды?

- "Сайра, былбыл" җырының сүзләрен – Гөлфия Шакирова, көен Гүзәлия иҗат итте. Клипны М7 трассасында урнашкан "Татар авылы" этнопаркында төшердек. Минем күптән татар халык киемнәрен киеп, әмма заманча рухта клип төшерәсем килә иде. Бу идеяны режиссер Айдар Габдрахмановка җиткергәч, бергәләшеп сценарий яздык. Айдар белән бергә эшләү теләге дә күптән бар иде. Авырлыкларга килгәндә, милли киемнәр табу мәсьәләсе бар иде. Аларны клипта төшкән "Сәйдәш" халык бию театры җитәкчесе Таһир Латифуллин һәм Г.Камал театры тәкъдим итте.

- Клипны төшерү, һава торышы бозылу сәбәпле, берничә көнгә кичектерелгән икән?

- Чыннан да, беренче килгән көнне аны төшереп булмады. Таң аткан чакны төшерергә кирәк булгач, төнге икедә торып чыгып киттек. Болытлы көн булгач, клип төшерүне кичектерергә туры килде. Нәкъ менә без җыенган көнне кояш чыгып, көннәр матурланып китте. Клипны бер көн эчендә төшереп бетердек.

- Бу клибыңда әниеңне дә, бертуган апаң Гөлшатны да күрәбез...

- Әни бер күренештә генә төште. Апамның 6 яшьлек кызы Энҗе дә клипта төшәргә ризалашты, тырышып уйнады. Аннан соң Гөлшат исемле тагын бер туганыбыз да төште. Ә төп рольне, тимерчене Илгиз Бәдертдинов исемле егет уйнады. Минем тагын халыкка билгеле, танылган йөзләрне дә клипка кертәсе килде. Зөлфәт Зиннуровка рәхмәт, берсүзсез риза булды. Бәлки иң авыры аңа туры килгәндер, чөнки ул иртүк килеп, аның катнашындагы күренешләрне төшергәнне кичкә кадәр көтте.

 

- Клип турында нинди фикерләр әйтелде? Халык ничек кабул итте?

- Аллага шөкер, бары уңай фикерләр генә ишеттем. Интернетта да мактау сүзләре генә язалар. Хәтта чит илдә яшәүче татарлар да теләк-фикерләрен җиткерде. Ләкин тәнкыйть сүзләре дә ишетергә туры килә. "Яңа гасыр" телеканалындагы "Музыкаль дистә" тапшыруына килүче кайбер кунаклар тискәре фикер әйтә. Әйтик, Фердинанд Сәлахов клипның җыр сүзләренә туры килмәвен белдерде. Мин андый сүзләргә үпкәләмим, чөнки кеше үз фикерен җиткерә икән, димәк, ул битараф түгел, һәркемнең үз фикере булырга тиеш. Ә миңа тәнкыйть сүзләре тагын да тырышып эшләргә этәргеч бирә.

- Сөмбел, "Сайра, былбыл" җыры өчен ничек тавыш бирергә була?

- Клипны ай дәвамында һәр атна саен шимбә көнне иртәнге унда "Яңа гасыр" телеканалындагы "Музыкаль дистә" тапшыруында күрсәтәләр. 5066 номерына 239 санын СМС-хәбәр итеп юлларга кирәк, СМС бәясе нибары 10 сум. Әгәр клип ай дәвамында беренче өчлектә торса, җыр ел ахырында узачак "Болгар радиосы" милли музыкаль премиясенә лаек булачак.

- Синең быел юбилей елы да бит әле. Җәй көне үзеңә 30 яшь тулды, сәхнәдә җырлавыңа - 10 ел. Бу вакыйгаларны ничек билгеләп үттең?

- Туган көнем Ураза аена туры килгәч, аны Казанда әти-әниләр өендә генә билгеләп үттек. Концертка килгәндә, әлбәттә, минем Казанда да һәм хәтта Мәскәүдә дә концерт оештырасым килә. Мин ни өчендер аны Мәскәүдә түгел, ә Казанда оештыру авыррак дип уйлыйм. Беркемгә дә сер түгел, концерт оештыру - бик чыгымлы эш, әлегә аны башкарып чыга алырдай мөмкинлекләрем юк.

- Руль артында йөрүеңә дә тиздән 10 ел тула. Шушы вакыт эчендә ничә машина алыштырдың?

- Барлыгы 4 машина алыштырылды. Хәзер соры төстәге "Honda Accord" машинасында йөрим. Казанга кайткач әтинекендә йөрим, чөнки аныкы икәү. Үзем генә булсам, Казанга поезд белән кайтам, ирем белән булсак, машинада кайтабыз.

 

- Казанны, әти-әниеңне гел сагынып яшисең. Тормыш иптәшең Рафаэльнең Казанга күченергә теләге юкмы?

- Бу хакта уйлаган чаклар булды. Ул каршы түгел. Ләкин бу - мөһим адым, бик ныклап уйларга кирәк, чөнки Рафаэльнең эше Мәскәүдә. Монда күченер өчен иң элек яхшы эш урыны табырга кирәк. Мин ничек җырлаган булсам, җырлармын анысы, мәҗлесләр дә алып барыр идем. Шунысы сөендерә: Казан кайткан саен күзгә күренеп үзгәрә. Юкка гына аны Россиянең өченче башкаласы дип әйтмиләрдер. Минемчә, Казан - яшәү өчен иң уңайлы шәһәр. Казанда озаграк торсам, китүләре бик авыр. Кайвакыт поездга утыргач, елап та алам...

- Казанда сәнгать мәктәбендә эшләдең. Мәскәүдә дә балалар өчен бәйрәм оештыру оешмасында эшләп алган идең. Рәсми эш урының бармы анда? Син бит әле икенче югары белемең буенча - юрист.

- Юк, бер кая да эшләмим, ләкин балаларны, алар белән эшләргә яратам. Шуңа күрә бәлки кайчан да булса балалар белән бәйле үз эшемне дә ачырмын, Ходай кушса. Әлегә мәҗлесләр оештыру белән генә шөгыльләнәм. Аннан соң Мәскәүдә татарлар өчен оештырыла торган чараларда еш катнашам. Узган ел Татар яшьләре көннәрен үткәрдек. Ә юрист буенча эшләргә теләгем юк әлегә, чөнки ул миңа кызык түгел. Бәлки киләчәктә дипломның кирәге чыгар, булып торуы мөһим, ашарга сорамый бит ул.

- Сине Мәскәүдә таныйлармы?

- Татарлар булган урыннарда танырга мөмкиннәр. Әйтик, "Бәхетле" кибетендә танып эндәшәләр. Ә болай юк. Һәм мин моңа сөенәм генә, чөнки урамга бизәнмичә чыккан чаклар да була. Ә Казанда һәр бишенче кешенең берсе таный.

- "Үземдә йолдыз чирен кузгатырга телим" дигәнең истә. Хәзер Сөмбел Билаловада бармы ул "йолдыз чире"?

- Артист кешедә "йолдыз чире" алай ук көчле дә булмасын, әмма ул үзенең бәясен белергә тиеш. Әлбәттә, йолдыз булгач, кайвакыт баш күтәреп йөргән чаклар була. Минем өчен бу – табигый күренеш. Миңа да бит бернәрсә дә җиңел генә бирелмәде, ярдәмчеләрем булмады, барысына да үз тырышлыгым аркасында ирештем. Миндә үз дигәнемә ирешү көчле, оештыру сәләтем бар. Мәҗлесләр алып барганда, ул бик нык ярдәм итә, чөнки кайвакыт хәтта 200 кунакны үземә каратып тотарга туры килә.

 

- Сөмбел, моннан берничә ел элек рәсем ясарга өйрәнергә теләвең турында әйткән идең. Бу хыялыңны тормышка ашырдыңмы әле?

- Кызганыч, ул теләгемне һаман тормышка ашыра алмыйм. Берничә тапкыр рәсем ясау өчен кирәк-яраклар да алганым булды. Теләсә кемне рәсем ясарга өйрәтеп була, диләр, шуңа да өметемне өзмим. Минем рәсем ясауга бөтенләй кулым ятмый.

- Ә нәрсәгә кулың ята? Аш-су өлкәсендә нинди хуҗабикә син?

- Ашарга пешерергә яратам, аеруча озын ялларда. Еш кына интернеттан өйрәнәм, ләкин үземчә пешерәм. Камыр ризыклары да пешергән чаклар була. Белмәгәнен әнидән шалтыратып сорыйм. Мин инде, гадәттә, бәлеш пешерәм. Ул бәлешне Мәскәүдәге барлык дусларыбыз да ашап карады. Хәзер махсус аны ашау өчен киләләр. Мәскәүдә милли ризыкларны бик пешермиләр. Анда, мәсәлән, гөбәдиягә корт табу бик авыр.


Эльвира ШАКИРОВА

--- | 20.10.2015

Иреңне ничек бәхетле итәргә?

$
0
0
20.10.2015 Киңәш-табыш
Гаилә учагы ныклы, җылы һәм уңайлы булсын өчен бик күп тырышырга кирәк. Ир-ат үз бурычларын, хатын-кыз да үз вазыйфаларын үтәргә тиеш. Ә бүгенге яшьләр арасында вазыйфалар да, бурычлар да буталып бетте: хатыннар көне буе эштә югала, ирләр өйдә бала карый, өй җыештыра, ашарга пешерә.
Аллаһы Тәгалә кешеләр арасында туачак һәр проблеманы алдан күреп аларны будырмау өчен җавапларны Коръәни Кәримдә әйтеп калдырды. Бу гаилә мәсьәләсенә карата да шулай. Китабыбызның алдагы сәхифәләрендә хәерле ир, хәерле хатын сайлау турында сөйләшкән идек. Бу бүлектә Ислам дине өйрәткәнчә, гаилә эчендә мөнәсәбәтләрне җайлаштыру, тормыш иптәшеңне саклап калу һәм ничек бәхетле итүгә кагылышлы кайбер киңәшләрне җиткерәбез.   1. Психологлар раславынча, гаилә бәхетенең 80 проценты хатын-кыздан тора. Хатыннар моны аңлап, гаилә учагының җылылыгы өчен үзләрен җаваплы итеп тоярга тиеш. Бер хәдистә әйтелгәнчә, “Иреңнең синнән риза булуы – сине җәннәткә кертәчәк”.   2. Иреңнән аның көче җитмәслек әйберләрне сорамаска. Мәсәлән, берәр кыйммәтле нәрсә алырга яки ул яратмаган җиргә барырга ярамый.   3.  Бервакытта да ирдән бар камил булган әйберләрне таләп итмәскә кирәк, чөнки һәрбер кешенең кимчелеге була. Ләкин үзең теләгән сыйфатларны җайлап кына, йомшаклык белән әйтергә була.   4.  Ир кеше хатынының танышкан, өйләнгән вакыттагы хәлен, образын күз алдында тота. Шуңа күрә хатын кешегә үзен танышкандагы кебек мөлаем хәлдә, яхшы булырга кирәк. Гүзәл тышкы кыяфәттә, итәгатьле мөгамаләдә калырга. Өйне дә, үзеңне дә матур итеп сакларга, зиннәтләндерергә кирәк.   5. Ирегез көнләшерлек кыяфәттә башка ирләр янында күренмәскә киңәш ителә, чөнки бу ирнең ачуын китерергә мөмкин, ә моннан сакланырга кирәк.   6.   Ир кеше өйдә булганда күбрәк аның янында булырга тырышыгыз. Ул сезнең янәшәдә булмаганыгызга ияләнмәсен. Барлык эшләрегезне дә ул өйдә булмаганда эшләп куярга яисә бергәләп эшләргә кирәк.    7. Өйне бик гүзәл итеп тәртипләргә киңәш ителә. Һәр ике атна саен өйдә берәр нәрсәне үзгәртсәң яхшы. Ир рөхсәтеннән башка өйгә кеше чакырмавыгыз хәерле.   8. Яшь чакта хыялланган романтик хисләр белән мавыкмагыз, көн дә алай булмас. Өйләнешкәч тормыш алып барырга кирәк. Кыенлыкларсыз булмый.   9. Ирегезнең байлыкларын саклагыз. Малын аның рөхсәте белән генә сарыф итәргә кирәк.   10. Әгәр әҗәтләре булса, үзеңнең акчаңны биреп торырга кирәк - уңышлы вакытта да, кыен чорларда да ярдәм итәргә әзер торганыгызны ирегез белсен.   11. Кадерле вакытыгызны озак итеп телефоннан сөйләшеп, телесериаллар карап исраф итмәгез. Укыйсыгыз килсә дә, тормыш, гаиләгез өчен файдалы әйберләрне өйрәнсәгез яхшы.   12. Ирегезне сәламәт яшәү рәвешенә өйрәтегез. Сез аның сәламәтлеген кайгырткан өчен ул сезне хөрмәт итәр һәм ныграк сөяр.   13. Гаиләдәге проблемаларны сөйләшергә уңайлы вакытны сайлагыз. Мәсәлән, эштән ял иткәч, ашагач, сөйләшергә әйбәтрәк.    14. Балаларыгыз алдында ирегезнең кимчелекләрен әйтмәгез. Киресенчә, балалар алдында ирнең дәрәҗәсен күтәрергә, “Әтиең нәрсә әйтер?”,  - дип гел аннан рөхсәт соратырга кирәк. Ирегезгә дә балалар хакында зарланмагыз, чөнки аларны сез тәрбиялисез, аларның тәртипсезлегендә үзегез гаепле.   15. Көнчелектән һәм үпкәләүдән сакланыгыз. Көнчелек талакның ачкычы булса, үпкәләү – ирнең мәхәббәтен югалта. Юк әйбердән проблема ясамагыз.   16. Ирегезгә авыр сүзләр әйтмәгез. Ир-ат көчле булса да, йөрәге күпкә йомшаграк. Үссүзле, кире сөйләүче булмагыз. Үзегезне баш итеп куймагыз.   17. Ирегезне әти-әнисеннән көнчеләнмәгез. Ислам дине өйрәткәнчә, ир кеше иң әвәл Аллаһы Тәгаләне, аннары Пәйгамбәрне с.г.в., әнисең, әтисең, сеңлесен, аннары гына хатынын яратырга тиеш. Аларга бүләк алса, сүз әйтмәгез. Әти-әнисен аңа яманламагыз. Аның әнисенә гел “Әйе, әйе”, - дип тору киңәш ителә.   18. Гаиләгездә чыккан проблемаларны әти-әниегезгә барып сөйләмәгез, чөнки аларның сезнең өчен йөрәкләре авыртуы мөмкин. Сез дуслашырсыз, ә әти-әнидә борчу калачак. Бар очракта да гаиләгезне, ирегезне матур итеп күрсәтергә тырышыгыз.      19. Әти-әниегез хөрмәтлерәк яисә сез акчаны ирегезгә караганда күбрәк эшлисез икән, бервакытта да үзегезне ирегездән өстен куймагыз – ирнең моңа күңеле бик сызлый.   20. Ирегезгә көндез дә, төнлә дә итәгать кылыгыз. Юкса, үзен генә кайгырткан хатынга фәрештәләр ләгънәт кылыр.   21. Әлбәттә, гаиләне матди яктан ир тәэмин итәргә тиеш, ләкин бар нәрсәне дә акчага кайтармагыз.  Хатын берәр эштә эшли һәм өйдә хезмәтче тоткан очраклар да булгалый. Ләкин ирегезгә һәм балаларга сез үзегез кирәк.   22. Ананы имү – ул баланың хакы. Әнисенең сөте ясалма сөткә берничек тә тәңгәл килә алмый.   23. Беркайчан да ирегезнең эшеннән качмагыз. Мәсәлән, керләрне юмыйм, ашарга пешермим дигән сүз булырга тиеш түгел. Һәрбер эшегез өчен сезгә әҗер-савап язылачак, чөнки сез ирегезне шатландырасыз. Ә инде кайчак  сезгә бу авыр икән, әгәр матур сүзләр белән сорасагыз, ирегез сезгә үзе үк ярдәм итәчәк.     24. Әгәр хатын кеше Аллаһының һәм иренең ризалыгын уртага куйса, ул бөтен авырлыкларны үтәчәк.   25. Исегездә тотыгыз: мәхәббәт, гүзәллек, бер-береңне мактаулар, тәмле аш белән тулган өй мәхәббәтсез, ялгызлык һәм байлык белән тулган өйгә караганда күпкә яхшырак.         Әлбәттә, бу исемлекне дәвам итәргә мөмкин, мөхтәрәм укучыларыбыз. Тик әлеге киңәшләр мөгаллимнәр тарафыннан иң әһәмиятлеләре дип санала. Алар Коръәни Кәримгә, хәдисләргә һәм дин белгечләре фикерләренә таянып тупланды. Әйе, боларда камил гаилә төзү өчен үрнәкләр китерелә. Ләкин шушы кануннарның берничәсен генә үтәп яшәсәгез дә, гаилә тормышыгыз бәхетле һәм куанычлы булыр, иншалла. Һәрбарчабызга да бу савапка ирешергә һәм бәхетле гаилә тормышы корырга насыйп булсын. 
---

--- | 20.10.2015

Уфада Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивале гала-концерты үтте (ФОТО)

$
0
0
20.10.2015 Мәдәният
Фестиваль соңгы елларда татар җыр сәнгатенең иң чая вакыйгаларының берсенә әверелде. Дөньяга Рәшит Ваһапов, Илһам Шакиров, Хәйдәр Бигичев, Сара Садыйкова, Фәридә Кудашеваларның традициясен дәвам итүче яшь “йолдызларны” ачкан өчен генә түгел. Һәр илдә, һәр төбәктә халык сөюен яулаган чара татар телен, татар рухын, татар мәдәниятен саклап калуга зур өлеш кертә.

Фестиваль Җир шары буенча атлый. Финляндия, Швеция, Германия, Польша, Литва, Эстония, Украина, Казахстан, Кытай, Америка Кушма Штаталары сәхнәлерендә татар җырлары, татар моңнары агыла. Русиянең Казан, Мәскәү, Екатеринбург, Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Ижау, Чабаксар, Йошкар-Ола, Самара, Ульян, Пермь шәһәрләре халкы фестивальдә катнашучылар чыгышларын түземсезләнеп көтә. Ә инде Уфа тамашачылары аерым игътибарга лаек. Башкортстанда татар халкының күпләп яшәгәне өчен генә түгел. Фестивальдә Башкортстан вәкилләре даими көчен сыный һәм югары казанышларга ирешә. Бу юлы да, алкышларга юмарт Уфа тамашачылары якташлары өчен горурланып утырды.

– Безне җылы каршы алып, хөрмәт күрсәткәннәрен өчен төбәк җитәкчелегенә, Башкортстанның мәдәният министрлыгына рәхмәт сүзләре җиткерәм! – диде фестиваль проектының авторы һәм җитәкчесе, Татарстанның һәм Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Рифат Фәттахов. – Фестивальнең соңгы елларда Русиянең 51 төбәгендә һәм дөньяның 11 илендә оештырылды. Кунакчыл Башкортстан җирендәге бүгенге кичәбез дә күңелле үтсен.

Рифат Фәттахов әлеге киң масштаблы проектны гамәлгә ашыруда Татарстан җитәкчелегенең, аерым алганда, Президент Рөстәм Миңнехановның, Татарстан мәдәният министрлыгының зур ярдәмен билгеләп үтте.

Сүз унаеннан, фестиваль гала-концерты исеменә Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм Башкортостан мәдәният министры Әминә Шәфикованың котлау хатлары килеп иреште, бу исә әлеге чараның иҗтимагый яңгырашын көчәйтте.

Шуннан соң Рифат Әхмәт улы фестивальне оештыруга, аның танытуга зур өлеш кертүчеләргә рәхмәт хатлары тапшырды.

Ниһаять, концерт башланды. Гала-концертны «Рамай» җыры белән Ранис Габбазов ачты. Татар халкының язмышы, тарихы белән тыгыз бәйле булган бу җырны тамашачы яратып кабул итте. Шуннан соң сәхнәгә бер бер артлы якташларыбыз чыкты. Иң элек, Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестиваленең гран-при иясе, Башкортстан дәүләт филармониясе солисты Руслан Сәйфетдинов чыкты. Ул «Күңелемдә яз», «Сандугач» җырларын югары осталык белән башкарды. Ваһапов фестивале 2015 конкурсында «Халыкчан башкару» номинациясендә I урын яулаган яшь җырчы, З. Исмәгыйлев исемендәге мәдәният һәм сәнгать академиясе студенты Рифат Шәрәфетдиновның моңлы тавышы да тамашачыларның күңел дулкыннарын тибрәтте. Якташыбыз «Тын сукмакта» җырын башкарды.

Кичә лирик чигенешләр белән үрелеп барды. Татар-башкорт халкының мәшһүр җырчысы Фәридә Кудашева җылы сүзләр, якты хатирәләр белән искә алынды һәм аның башкаруындагы «Гөлҗамал» җырыннан өзек яңгырады.

Арытаба, шушы ук җырны татар-башкорт сәхнәсенең популяр җырчысы Айгөл Сагынбаева башкарды. Сәхнәдәге артистлар гына түгел, җыр сүзләре һәм көйләре дә Башкортстан белән бәйле булуы игътибарга лаек. Фестиваль лауреаты Азат Абитов башкарган “Сиңа тагын мин бер киләм әле” җырын гына алып карыйк. Наҗар Нәҗми сүзләренә Рим Хәсәнов көй язган. Җырның әле дә сәхнәдән төшмәве, яшь башкаручылар репертуарында лаеклы урынны биләве күп нәрсә турында сөйли. Шуннан соң кичәне Октябрьск музыка көллиятенең «Аяз нуры» ансамбле чыгышы бизәде.

Гала-концерт сәхнәдә берьюлы төрле буын җырчыларының чыгуы белән дә истәлекле булды. Яшь башкаручылар Башкортстанның халык артисты Фәдис Ганиев чыгышын осталык дәресе буларак тыңлагандыр.

Айгөл Хисмәтуллина Гөлйөзем ариясен һәм «Казах кызы» җырларын башкарганда зал төзеклеге өчен бераз борчылырга туры килде. Айгөл Хисмәтуллина йөрәгеннән ургылып чыккан чиста һәм көчле моңга пыяла корылмалар чыдамас төсле тоелды. Тамашачылар бу кадәре көчле моңның чибәр кыз күңеленнән чыгуына таң калып, сокланып утырды. Бу яшь җырчыны гала-концертның ачышы дисәк тә, һич ялгыш булмас.

Лирик чигенеш тамашачыларны янә тарих буенча сәяхәткә алып китте. Татар халкының мәшһүр җырчылары Хәйдәр Бигичев белән Рәшит Ваһапов искә алынды. Ике шәхеснең дә ир уртасы чагында арабыздан китүе, Хәйдәрнең гомере буе кесәсендә Рәшит Ваһапов фотосын йөртүе, Казанда аларның исемен йөрткән урамнар янәшә торуы игътибарга алынды. Түбән Новгородта икесенә дә һәйкәл куелачагы тамашачылар күңеленә сары май булып ятты. Шушындый сүзләрдән соң сәхнәгә Хәйдәр Бигичевның бертуган сеңлесе, популяр эстрада җырчысы Халидә Бигичева чыгуы истәлекле булды. Аның башкаруындагы «Озату», «Хәйдәр» җырлары тамашачылар күңелен йомшартып, күпләрне кул яулыгын алырга мәҗбүр итте. Кичәнең беренче өлеше сюприз белән тәмамланды. Сәхнәгә концерт программасына кермәгән мәшһүр җырчы Венера Ганиева һәм аның шәкерте Марсель Вәгыйзов чыктылар. Алар «Ялгыз аккош күлләрдә» җырын башкарды.

Тәнәфестән соң кичәне Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәләхов дәвам итте. Ул уфалыларга «Уел», «Ахун авылы көе» җырларын бүләк итте. Шуннан соң Гөлназ Асаева башкаруында “Мәтрүшкәләр” җыры яңгырады. Кичәгә килүчеләр яңадан яңа сәләтле якташлары белән таныша алды. Октябрьск музыка көллиятен тәмамлап, бүгенге көндә Казан дәүләт консерваториясендә белем алучы Артур Шөгәепов чыгышы да истә калырлык булды. Аның “Мәдинәм» җырын видеорәттәге клип та бизәде.

Гөлсирин Абдуллина тамашачыларга чая, патшабикәләрнеке сыман җирдән сөйрәлүче күлмәген белән генә истә калмады. Ул башкарган «Кашыңның каралары” җыры залдагы һәр йөрәккә ачкыч тапты.

Югарыда әйтеп үтүебезчә, фестиваль татар җыр сәнгате традициясен дәвам итүе белән дә үзенчәлекле. Мәгълүм булуынча, кара каршы, ягъни дуэт җырлауны заманында Рәшит Ваһапов белән Җәваһирә Сәләхова профессиональ сәхнәгә күтәргән иде. Күркәм традиция дәвам ителүенә уфалылар шаһит булды. «Асылъяр» татар халык җырын Гөлсирин Абдуллина белән Ранис Габбазов башкардылар. Тамашачылар алкышлавы дуэтның уңышлы килеп чыгуына ишарә ясый.

Татарстанның халык артисткасы Зөһрә Шәрифуллина “Су буенда учак яна” җыры белән тамашачыларны туксанынчы елларга сәфәргә алып кайтты. Көче, энергиясе ташып торучы татар эстрадасы примадоннасының “Бер вакыт кына” җыры да тамашачыларны күңеленә һуш килде. Залда җыр авторы Зифа Нагаеваның да утыруы игътибарга лаек.

Чираттагы лирик чигенеш татар халкының җыр сәнгатен югары дәрәҗәгә күтәргән Илһам Шакировка багышланды.

Кичәне Башкортстанда туган, Русиянең “Алтын битлек” театраль премиясе лауреаты, Башкортстанның атказанган артисты Илһам Вәлиев чыгышы тәмамлады.

Артистлар Татарстанның атказанган артисты Рәсим Ильясов җитәкчелегендәге «Казан нуры» оркестры башкаруындагы моңнар астында чыгыш ясады. Чыгышларны видеорәтләр, клиплар бизәде. Барыннан да бигрәк, кичәгә килүчеләр татар җыр сәнгатенең урынында туктап тормавына, үсүенә ышанып кайтып китте. Фестиваль ачкан яшь «йолдызлар»ның якты януы шул хакта сөйли.

Бәйрәмгә килгән кайбер дәрәҗәле кунакларның фикерләрен дә җиткерик.

Зифа НАГАЕВА, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор:

– Уфада Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивале гала-концертын карау бәхетенә ирештем. Татарымның үткән тарихына, сәнгатенә, мәдәният дөньясына битараф булмаган җан иясе буларак бу кичәдән тирән уйланып, дулкынланып, моңланып, горурланып кайттым!
Кечкенә чакларыма, әниемнең яшьлегенә кайтып килгәндәй булдым. Безнең өйдә ул вакытларда патефон иң күркәм урында ,, әллә кем ,, булып утыра иде. Әйләнеп уйнаган кызыл билле кара пластинкада Рәшит абыйның әллә күпме җырлары бар иде. ,,Җырлап карап өйрән, кызым,, дип әни миңа гармун тоттыра иде. Соңрак пластинкаларны сорап килүчеләр дә булды. Әнием ,,Гаиләбезнең зур байлыгы,, дип берсен дә кешегә бирмәде. Гаиләдәге төрле вакыйгалардан соң патефон да, Рәшит абыйлы пластинкалар да безнең өйдән китте. Язмалары безнең өй эченнән китсә дә, моңнары бәләки генә татар кызының йөрәгендә мәңгелеккә калган булып чыкты. Аннары Музыка-педагогия училищесына кергәч стипендия акчамны җыеп әнигә көй уйнаткыч алып кайтып бүләк иттем. Илһам Шакиров һәм башка бик күп җырчыларның язмаларын кайтардым.

Кичә дә шушы хатирәләрне искә төшереп, күңелем тулып утырдым. Әйе, башка милләтләрдән бер генә дә ким булмаган татар халкының җырлары да мәңгелек. Мин дә байтак еллар дәвамында җырлар иҗат итәм, ләкин һәр икенче хәзер үзен композитор, хәр икенче җырчы дигән заманда, бер көнлек җырлар, беркөнлек җырчылар мәйдан тоткан дәвердә бездән калыр мирас булырмы? Татар моңының бөеклеге үткәннәребездә генә дан тотармы? Әле бу уйлар да башта йөгермәс иде, һаман шул көндәлек казаныбызда кайнап яшәр дә яшәр идек.

Ярый шундый татар җанлы шәхесләребез, күкрәкләрендә татар рухын йөрткән егетләребез бар! Проектның алыштыргысыз җитәкчесе Рифат Фәттаховка ,,Рәхмәт!,, дисәк берни дә әйтә алмадык дигән сүз. Тыныч кына яши биргәнгә, яки киресенчә, үз милләтенең булмышына ваемсызга, миңа тимиләр мин дә тимим дип яшәүчегә, җыр кайгысы юк дип баш төшергәнгә - бүгенге белән яшибез дигәнгә ,, Уят, татар моңлы йөрәгеңне, синдә татар каны! Үткәнең юк икән - бүгенгең юк, бүгенгең юк икән - иртәгәң юк!” дип кыл тартылды, моң ярсыды кебек бу көнне. Яшь тавышларның өлкән буын, күренекле җырчылар белән чиратлашуы да, тере уен кораллары яңгырап бәйрәмгә берөзлексез ямь бирүе дә, ике тугандаш милләт – татар-башкорт җырларының бердәм үрелеп ишетелүе дә күңелне иркәләде. Аеруча сәхнә бизәлеше – экранда әледән-әле мәшһүр җырчыларыбызның пәйдә булуы, аларның язмаларыннан өзекләр китерелүе дә игътибарга лаек. Уфадан соң фестиваль яңа сәфәрләргә чыга! Алдан ук анда катнашыр тамашачыларны уйлап ак көнләшүләрдәмен. Ә Башкортостаныбызда исә ул һәр елны милләтара татулыкка әйдәүче моң әләмедәй ике Республика арасында дуслык җепләрен ныгытучы көтеп алынган чара булып калсын иде.

Рим ХӘСӘНОВ, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты:

– Гала-концертта катнашучыларның күпчелеген яшьләр тәшкил итүе куанычлы. Шулай ук концертта танылган җырчылар да чыгыш ясады. Күпчелек чыгышларны «Казан нуры» оркестры бизәде. Гомумән, кичә бары тик якты хатирәләр генә калдырды.

Рамил ЧУРАГУЛ, шагыйрь, популяр җырлар авторы, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе:

– Бүгенге заманда шагыйрьләр дә, җырчылар да күп. Иҗат кешеләре артуына шатланырга гына кирәк. Мондый күренеш – халкыбызның сәләте, тырышлыгы турында сөйли. Ләкин яшьләр сәхнәдә яшьләр белән, өлкәннәр – өлкәннәр белән, урта буын – урта буын белән генә чыгыш ясаса, беркем дә үсешмәс иде. Рәшит Ваһапов фестивале яшьләргә танылган җырчылардан өлге алып, алар дәрәҗәсенә үсәргә мөмкинлек бирә. Нәтиҗәдә, яшьләр дан артыннан кумый, үзләренә югарырак таләпләр куеп, камиллеккә омтыла башлый. Салават күпере, болындагы төрле исле, төрле чәчәкләр сыман сәхнәдән төрле тавышлар яңгыравы матур күренеш. Мондый максатка ирешә алганбыз икән, димәк, сәнгатебез үсештә.

Мидхәт ӘБДЕЛМӘНОВ, шагыйрь һәм композитор:

– Фестивальдә күңелгә үтеп керердәй җырлар яңгырады. Кичәне Рәшит Ваһаповның һәм башка мәшһүр җырчыларның биографияләре белән баету да отышлы. Мондый чигенешләр концертны эчтәлек ягыннан баетты.

Дилә БУЛГАКОВА, шагыйрә, җырлар авторы:

– Бүгенге кичә безгә дөнья мәшәкатьләреннән арынып, моң дәрьясына чумарга, дусларыбыз белән аралашырга мөмкинлек бирде. Гала-концерт – Башкортстан белән Татарстынның, башкорт белән татар халыкыларының дустанә мөнәсәбәттә яшәвенең ачык дәлиле. Хәтер дәфтәремне дә актардым. Яшь чагымда Зөһрә Сәхәбиевага кунакка барып йөредем. Бүген Хәйдәр Бигичевны исән килеш күргәндәй булдым. Концертны оештыручылар мондый максатка ирешү өчен зур көч салаган. Фестивальгә озын гомер телисе генә кала!

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21


Минңлегалим ӘХМӘТОВ

--- | 20.10.2015

Ипи салу (Мөхәммәт Мәһдиевнең “Алтын хәзинәсе”ннән)

$
0
0
21.10.2015 Җәмгыять
...Кара ипи ашау бәхете бары тик безнең илдә генә. Менә дөньяның мин булган шәһәрләреннән берничәсе: Каһирә, Никозия, Алжир, Истанбул, Рим, Неаполь, Искәндәрия, Фамагуста, Хомс, Дәһли, Бомбей, Мадрас, Калькутта, Коломбо, Париж, Марсель, Авиньон, Хельсинки, Тампере, Таһран, Карачи... Бу шәһәрләрнең берсендә дә кара ипи юк. Булганы – ак ипи, аны да юка итеп телеп, майда кыздырып кына бирәләр.

Бу шәһәрләрнең рестораннарында син өстәмә итеп тавык, балык, әфлисун, кофе сорый аласың, китереп бирәләр, әмма инде бер кабарлык ипи сорама, аны бирмиләр. Көнбатышка баруымның берсендә мин күчтәнәч итеп Мәскәүдән ике ипи алдым. Үземне кунак итәргә җыенган ике гаиләгә мин боларны бүләк иттем. Шул гаиләләрдә ике кич бер-бер артлы кичке ашка чакырылдым, өстәлдә нинди генә затлы ризык юк иде! Әмма берсе дә теге ипине табынга чыгармады. «Үз илләрендә алар моны теләгәнчә ашый ала» дип уйлап, әрәм итмәскә булганнардыр инде...

Соңгы елларда, халыкның көнкүрешен яхшырту максатында, авыл җирендә пекарнялар салынды. Хатын-кыз рәхәтләнә: сумка тотып кибеткә торып йөгерә дә, “ә!” дигәнче ике ипи алып та кайта. Пекарня ипиенә теләсә нинди яңалыкка бик тиз ияләшә торган Казан арты халкы ныклап ябышты. Берәр сәбәп аркасында кибеткә ипи кайтмый калса, хатын-кыз кара кайгыга бата. Көне буе шул турыда гына сөйләшәләр, хуҗалык-йортның рәте китә, сугыш башланганмыни? Актаныш якларында, бәхеткә каршы, хатын-кыз әле өендә ипи сала икән. Берәр кеше турында яман сүз әйтәсе булса, актанышлылар менә болай диләр:

– Һи-и, әллә кем булып утырган була, әҗәткана. Хатынын белсен; кибет ипие ашап торалар бит соң алар...

Бу – бик зур хөкем икән.

Шулайдыр, чөнки ипи салу дигән матур, шигъри, рухи бер хезмәт турында бара бит сүз.

Ипи салу... Сугыш вакытында яки аннан соңгы авыр елларда халык телендә шундый зур хәбәр йөри иде:

– Хәбирнекеләр ипи салып яши...

Бу хәбәрнең көчен, куәтен бүгенге нинди төшенчә белән чагыштырып була икән? Чама белән менә мондыйдыр:

– Хәбирнекеләр кече малайларына да «Волга» алганнар. Әле кичә генә киленнәре Мәскәүдән япон телевизоры алып кайткан иде, утыз сигез меңлек...

Ипи салу... Дөньяда иң игелекле, мәгънәле, иҗади бер эш ул. Ипи салу – хатын-кызның бер тәүлеккә сузылган эше. Бу тәүлектә йортта зур, тыныч шатлык, тынлык, тантана. Ипи салган тәүлектә ир белән хатын арасында ызгыш-талаш булмый. Ыбыр-чыбырлы бала-чага да бу тәүлектә тынып тора. Беләләр: әни ипи сала. Татар халкында әни белән ипи сүзе бергә йөри, аларның мәгънә кондицияләре бертигез. Халык үзенең телен ясаганда ук иң газиз әйберләргә ике яки өч кенә аваз сарыф итеп сүз ясаган. Ике яки өч авазлы сүзләр – халкыбызның иң беренче, димәк, иң кадерле сүзләре, әни, әти, бал, ил, сөт, әби, май, ит, су, апа, чәч, ут, өн, уй, аш, көн, төн,
көз, кыш, яз, җәй, баш, кан, кул, күз, он, ипи, аяк, җыр...

Бераздан икенче дәрәҗәдәге әйберләргә сүзләр ясалган: җизни, җиңги, күмәч, ыштан, мотоцикл, мобилизация, транзистор, милитаризация.
Ипи салу... Ул – ничек? Аңа ниләр кирәк? Кирәк әйбер күп түгел. Иң беренче – эш ярата торган, бай күңелле хатын кирәк. Аннан кала, яккан утыныңнан тиешле эсселек тудыра алырлык уңышлы, игелекле мич кирәк. Әлбәттә, коры утын кирәк. Кара чыршы, каен, имән утыны. Калганнары – зирек, юкә, ак чыршы, нарат – ярамый. Ләкин аларның да үз урыны бар: әйтик, коймак, кабартма пешергәндә, юкәсе төшерелгән сөян – Казан артында «сөям» – кирәк. Тагын ниләр? Күәс чиләге. Юан юкә агачының төп буен җирдән җитмеш сантиметр чамасы югарырак кисеп аласың. Карт юкәнең эче черегән була. Оста куллы ир әнә шул черекне чыгара, юкә агачының исә тышкы ягы гел таза була. Әнә шуны төплисең, астан һәм өстән тимер кыршау кидертәсең. Ипи бары тик юкә агачыннан эшләнгән күәс чиләгендә генә чын ипи була!

Күәс чиләгенең төбен кырып бетермичә анда ачы камыр калдырасың. Күәс чиләге мәһабәт булып атна буе мич башында утыра. Менә беркөнне өйдә тантаналы зур сүз әйтелә:

– Бүген ипи изәсе бар...

Хуҗа хатын шул мизгелдән соң патша хатынына әйләнә. Бетте, дөнья ваклыклары юкка чыкты, чөнки:

– Бүген ипи изәргә кирәк.
Ир кеше, йөзенә бик горур кыяфәт биреп (әйтерсең, халыкара мәсьәләне хәл итәр өчен Женевага чыгып китә), келәткә таба юл ала, бераздан дәшмичә генә чиләк белән он алып керә, аны җилпучка сала, тау итеп, матур итеп сала. Хатын күәс чиләгенең төбенә җылы су сала, ипи калагы дигән хикмәтле агач калак белән электән күәс төбендә калган ачы камырны туглап җанландыра. Бу – баш дип атала. Баш күперә тора, бераздан мич башындагы җилпучта он да җылына, хуҗа хатын он иләргә әзерләнә. Ләкин моны төнлә, ялгыз калып эшли ул. Хатын моңа тотынганчы йорт хуҗасы ир абзар-кураны бер әйләнеп керергә тиеш, бала-чага, сәкедә байтак сугышып алгач, «биз памяч» йокыга тәгәрәргә тиеш. Хуҗа хатын шул вакытта хуш исле арыш оны белән күзгә-күз ялгыз кала.

Һәм шунда шигърият башлана. Бу шигърият он иләү дип атала. Иләк берничә төрле: юкә иләк ондагы чүп-чарны гына тотып кала, кайвакытта шуннан иләп тә ипи пешерәләр: шәп! Хуш ис! Җиз иләк. Чәч юанлыгында гына җиз чыбыктан эшләнгән, саргылт-алтын челтәрле иләк. Моннан уздырылган он гел кершән генә була иде. Борынгы бабаларның хатыннары ирләргә ошар өчен битләренә шуны ягынганнардыр дип уйлыйм мин. Кыл иләк. Йа Хода! Монысы инде онның илле процентын гына аска төшерә. Безнең халыкта вакчылрак берәр җитәкче турында сүз барса, «кыл иләктән уздыра инде» дип сөйлиләр. Иләк әнә шулай өчәү иде.

Фәлән хатын турында матур сүз әйтергә кирәк булса, безнең Казан артында менә болай:
– Җиз иләктән ипи пешергән...
– Кыл иләктән генә иләп коймак пешергән. Телеңне йотарсың...
Әлеге «баш» бит әле... Он җылынгач, иләнгәч, кайнаган җылымса су салып, күәс чиләгендә ипи изелә. Бер күәс чиләгеннән алты-җиде ипи чыгарга тиеш. Тук-тук-тук... Хатын төн уртасына хәтле шулай ипи изә. Йортка әчкелт камыр исе чыга, бу ис канны сафландыра, бу искә чыдап булмый. Хатын-әнидән башка бөтен кеше шул искә изелеп йоклый. Йокламаска мөмкин дә түгел: тук-тук-тук...
Шулай төн җитә. Иртәнге якта, йокыдан уянып, хатын да, ир дә рәхәтләнеп тыңлап ята, мич башына куелган күәс чиләгендәге камыр сулыш ала, яши, күперә:

– Пыт... Пыт...
Хатын йокысыз ята, тора, юына, бисмилласын әйтеп күәс чиләге янына килә. Анда! Тормышның үзе! Камыр сөйләшә, күтәрелә, җаныкаем, хуш ис тарата. Ул арада ир дә киерелә-киерелә йокысыннан тора, җылы су белән әйбәтләп юына (юынмаган көе ипи, он, камыр янына килергә ярамый), мычкылдап утырган күәс чиләген кочаклап күкрәгенә ала да сәкегә китереп куя: ипи басасы бар. Ирнең шуның белән әлегә вазифасы тәмам. Хатын исә чәчләрен төреп яулык астына тыга, җылы су, сабын белән беләкләрен юа, озаклап юа, озаклап сөртенә һәм... күпереп утырган күәскә беләген тыга. Шулай «ипи басу» башлана.

Камыр сөйләшә, хуҗа хатын белән фикер алыша: кул хәрәкәтенә җавап биреп «кошт, кошт» дип ала. Йортка әчкелтем хуш ис чыга. Хатын ипи баскан арада, ире кочагы белән коры утын алып керә, чыра телә, булыша. Иртәнге чәй әзерләп, бала-чаганы мәктәпкә озаткан арада, баскан камыр күтәрелеп тә өлгерә. Хатын инде мич томалап йөри, сәгатькә караштырып ала, күәс чиләгендәге камыр да бит тик ятмый, холык күрсәтә – өскә таба күтәрелә, ташып чыкмакчы була. Һәм хатын ашыга башлый: зур театрның режиссеры премьера алдыннан шулай дулкынланадыр дип уйлыйм мин. Сәхнә артын минем бер тапкыр да күргәнем юк, чама белән генә сөйлим. Мич томалана, «кисәү агачы» дигән хикмәтле корал белән күмер тартыла, мич пумаласы хәрәкәткә килә: аңа су бөркисең дә кайнар мичнең төбеннән кайнар көлне әвәләп, пумала мунчаласына аласың. Мич төбе әзер. Кайнар, чиста. Шул вакытта режиссер пәрдәне ача. Әлеге хатын... Юылган чиста куллары белән күәс чиләгеннән учлап камыр ала да, әпе-төпе китереп, ачы камырдан ипи ясый. Бу ипи әвәләү дип атала. Безнең өйдә бу процесс башкачарак иде: әти Арча базарыннан җиде бадьян алып кайткан. Ни өчен бадьян дип аталган ул агач савытлар? Моңа кем җавап бирер? Бадьян – чәчәк исеме бит инде. Ләкин безнең өйдә агач станогында юкәдән кырып ясалган җиде бадьян – ипи савыты бар. Ачы камырны әни шуларга сала да, күпереп маташканда гына әйләндереп, ипи көрәгенә куя һәм мич төбенә озата. Гадәттә, җиде ипи. Соңгысы – күәс төбе, агач саплы тимер кыргыч белән күәс чиләген кырып җыелган камырдан пешкән кечкенә ипи. Монысы – иң тәмлесе. Монысы – төпчек, иркә бала. «Күәс төбе» дип атала ул.
Хуҗа хатын, әпе-төпе китереп, ипи әвәли. Хуҗа хатын ашыга: мәсьәләне минутлар хәл итә.

“Мичкә ипи тыгу” дигән бөек бер эш башлана. Бу вакытта хуҗа хатынның янына килергә ярамый: ник шунда, кабердән торып, җиде буын бабасы кайтып төшми! Берләшкән Милләтләр Оешмасының утырышын шулай зур әһәмият белән ачалардыр кебек миңа. Алты-җиде ипи мич төбенә урнаштырылды, мич капкачы ябылды, мич томаланды, учакка тартылган күмернең куәте әрәм китмәсенгә, казанга су салынды, пар биреп казан кайный башлады. Шул вакыт хуҗа хатын, олы якка чыгып, стена сәгатенә күз ташлады:

– Унбер тулып чирек, – диде ул үз-үзенә. Бу – хәтердә калсын өчен әйтелә, димәк, ипине фәлән сәгать фәлән минуттан аласы: йөзе көймәсен... Ипине мичтә нәкъ сәгать ярым тотасы.

Хуҗа хатын, яулыгын артка чөеп, хәл алырга урамга чыга. Күрше-тирә белеп тора инде: бүген ул ипи салды. Чөнки кичә генә, кич Хәернисага кереп, әҗәткә бер кыерчык (түгәрәк ипинең соңгы, төп кисәге) ипи алып торган иде – авылда гел шулай, ике «ипи салу» арасында бер өзеклекне «әҗәткә кереп» ялгыйсы; бу – күршелекне беркетеп торучы гаять әһәмиятле бер хәл. Икенче төрлесе дә була: фәлән җиңги күәс чиләгендәге башны саклый алмаган. «Баш»ны суык тешләгән. Моны бөтен күрше белә. Бер-береңә кечкенә чүлмәк, савыт тотып «баш» алырга керү гаять тә җаваплы дипломатик аралашу алымнарының берсе иде. Чөнки һәркемнең үз күәс тәме, үз «баш»ы бар, боларны күрше-тирә исеннән, рәвешеннән сизә.

Ләкин озак тормый хуҗа хатын урамда, ашыгып өенә кереп китә, мич капкачын ачып, ипиләргә күз салырга кирәк: ипинең йөзе килгәнме? Көеп китәрлек булса, мич капкачын ачып, ипигә бераз хәл кертәсе. Шулай герле сәгать белән мич арасында йөреп тора ул, ул арада күәс чиләген алдагы атнага әзерләргә кирәк, әгәр бу ипи уңышлы – күзәнәкле, әчкелтем, тышкы яктан кетердәвекле булып чыкса, димәк, күәс төбендә аның «нәселен» калдырырга кирәк. Аннан төш вакыты җиткәндә, самавыр куеп, кайнар ипине кыерчыкларга сындырып (беренче чәйгә ипине пычак белән кисәргә уңайсыз да, алай ямьсез дә чыга), бөтен гаиләңә бәйрәм ясап чәй эчертергә. Ләкин бу әле бәйрәмнең башы гына. Бала-чага белеп тора: почмак якта чүлмәктә ике көн инде борчак бүртә, бүген кич, һичшиксез, борчак чумары булачак, чөнки әни ачыган ипи камырын «чумар» өчен бераз алып калды. Кичен әти кеше, аш өлгерер алдыннан гына кар базына төшеп, такта әбәт чиләгеннән бер савыт катык алып менәчәк, ачкылтым чумарлы борчак ашын ашаганда, авыл кешесенең физиологик канәгатьлеге шул дәрәҗәгә җитә ки, зур-зур отельләрдә, кафе-рестораннарда виски эчеп, сигара тартып утыручы бизнесменнар «без генә рәхәт чигәбез» дип никадәр ялгышканнарын белмиләр!
Ә кичке аш өлгергәнче әле вакыт бар, ипиләр бераз суына төшкәч, хуҗа хатын аның иң матурын урталай, дүрткә кисеп, кыерчык ясап, бер-ике күршесенә кичәге, бүген иртәнге әҗәтен түләр. Әҗәт түләү – дипломатик пассажларның берсе – моны үтәгәндә хатын-кыз «чисти» вәкаләтле һәм гадәттән тыш... тагын әллә кемнәргә әйләнеп бетә – янына килмә дә... Әҗәт түләргә керер алдыннан бик чиста киндер тастымал алыныр, ипи аңа зур саклык белән төрелер, моны әле хуҗа хатын зур саклык белән чиста, матур алъяпкычының уң як итәген бераз күтәреп каплар һәм... урам буйлап, матур итеп атлап, әҗәт түләргә китәр. Бүген аның ипие уңган, бүген ул –шушы урамда королева, патша хатыны, ханша, тагын әллә кем. Һәм әҗәтне түләгәндә һич тә мактанмаячак ул, үз ипиен тәнкыйть итә-итә күрсәтәчәк:

– Менәтерәк, мич башым салкынрак булган. Изеп куюым булды, төнге унбер иде, күәс чиләгемне утыртуым булды, йөрәгем жу-у итеп китте. Ай, минәйтәм, мич башымда җылылык җитәрлек түгел бит. Ай, минәйтәм, камырым харап була бит. Менә шул: камырымны суык тешләгән...
Күршесе:

– И-и, Миңкамал, алай димә син. Синең ипи әйбәт була, аны бөтен күрше белә. Әнә бит, Хәмденисаның бер дә уңмый. Аның өчен – Хәмдениса иске чүпрәдән баш ясый. Чүпрәсенең куәте беткән. Аннан әнә Шәмсенисаны кара: ипие гел кайраклы (ягъни, ипинең өске яки аскы катысы янында ике сантиметр чамасы калынлыкта күзәнәксез камыр) була. Алай димә син...
Бәхетле, рухи яктан киң, тирән мизгелләр...


---

--- | 20.10.2015

Марат Кәбировка: «Үзегез дә тыңлый алмагач, ник яздыгыз соң ул җырларны?» дигәннәр

$
0
0
21.10.2015 Мәдәният
Җәйге матур кич. Капка төбендә көйрәтеп утырам. Бер ят машина урамнан пипләтеп уза, туктый һәм чигенеп, минем янга килеп баса.

Ачык тәрәз аша минем шигырьгә язылган җыр ишетелә. Хәния. «Китмик әле яшьлек иленнән» Ишек ачылуга ук, бала күтәргән яшь ханым төшә һәм сабыен миңа суза:

– Тот әле.
Гүзәл ханымнарга ни кылса да килешә, ә моның тәвәккәллеге дә та­шып тора. Ике яшьләр тирәсендәге кыз баланы җайлабрак күтәрүгә, ханым «шалт-шолт» фотога төшереп ала һәм руль артындагы иргә эндәшә:
– Чык, давай, нишләп утырасың анда.

Кыюсыз гына күренгән иренә авыз ачарга да ирек бирмичә эткәләп-төрткәләп минем янга китереп бастыра да тагын фотога төшереп ала. Эшен бетергәч, сабыен алып миңа бора:

– Карап кал, кызым. Нык итеп кара. Тере Марат Кәбиров бу! – һәм минем аптырабрак калуны күреп, төшендерә: – Синең менә бу дискыңны ярата, елавыннан туктап тыңлый. Шуңа бала чагының бер истәлеге булсын дим. Ул үсеп җитүгә әллә үләсең, әллә каласың әле.

«Тере» дигән сүзнең мәгънәсе ачылгандай була. Елмаям.

– Кая, икегез бергә дә төшегез инде, – ди ире, аны терсәгеннән алып.

– Кит әле, – дип ханым терсәген тартып ала. – Мин аның поклоннигы түгел. Исем дә китми. Әйдә, кузгалдык...

Мин көлүдән туктаганчы, алар китеп тә өлгерә. Болар таныш түгел, бәлки, кунакка гына килгән кешеләрдер. Үзебезнекеләр болай итмәс иде. Хәер...

Бер мәлне кибеткә килеп керсәм – үлчәм янында «Бердәнбер һәм кабатланмас» китабы ята. Яңарак кына чыккан булса да, таушалып беткән.

– Бетергәнсез бит китапны, – дип шелтәләгән булам сатучы ханымны. Ә аның исе дә китми:

– Әйбәт китап чибәр кызлар кебек инде ул, тиз туза, – дип елмая. – Кулдан-кулга йөри бит.

Үз авылыңда китабыңны кулдан-кулга йөртеп укулары бик начар күренеш түгел. Елмаюны йөздән куып җибәреп булмый.

– Рәхмәт, сөендердең, – дим, авызны җыеп алыр өчен генә.

– Үзем дә сөендем әле синең өчен, – ди ул, аналарча кайгыртучанлык белән. – Наканисты, язарга өйрәнеп киләсең.

– Моңа кадәр начар идемени?

– Адәм укырлык нәрсә язганың юк бит инде. Кайда сары йорт, кайда табут. Берсенә дә теш үтәрлек түгел.

– Теш үтәрлек түгел дип... – мин ни әйтергә белмичә туктап калам.

– Мин сиңа кибеттән каткан икмәк биреп җибәргән кебек була бит инде бу. Икмәкне әле хет җебетеп ашарга мөмкин.
Моңа каршы берни дә әйтеп булмый. Ул үзенчә хаклы. Гомумән, авыл кешесе гади генә, сабыйларча беркатлы гына итеп дөресен әйтә белә. Һәм аның белән бәхәсләшеп тә, үпкәләп тә булмый. Аның үз аршыны.

Бер җәйге кичтә яшьләр җыелып алганнар да безнең капка төбендә генә магнитофон акырталар. Бу юлы да минем шигырьләргә язылган җырлар. «Гомер буйлап барам», «Без сезгә кирәк әле» һ.б. Бик үк начар түгелләр бит инде. Башта яратып тыңлыйсың, йокы баса башлагач, ялкыта төшә, ахыр чиктә күпкә китә башлый. Өстәвенә үзләре дә кушылып китәләр... Мин түзеп яттым-яттым да болар янына чыктым:

– Егетләр, йә тавышын ябыгыз, йә бераз читкәрәк китегез...

Тавышын яптылар. Үзләре дә бераз тынычланып калды. Мин тәмәкене сүндереп, керергә җыенганда, берсе тыныч кына әйтеп куйды:
– Марат абый, үзегез дә тыңлый алмагач, ник яздыгыз соң ул җырларны?..

Һәртөрле төче сүзләргә, мактау-хуплауларга өйрәнә башлаган колак өчен мондый сүзләр бәхет китермидер, әлбәттә. Ә бер карасаң, шундый гадел тәнкыйтьчеләрең булу уен эш түгел. Һәм иң кызыгы, шәһәрдә яшәвемә инде егерме биш елдан артык, ә авыл мине һаман тәрбияли. Үз аршыны белән.


Марат КӘБИРОВ

--- | 19.10.2015

Безнекеләр Беренче каналда: ветеран әбине вәхшиләрчә кыйнаганнар

$
0
0
21.10.2015 Фаҗига
Тиздән “Пусть говорят” тапшыруыннан Татарстанда булган коточкыч вакыйга турында сөйлиячәкләр.

Чаллыда Бөек Ватан сугышы ветеранын үтергәнче кыйнаганнар! Моны әбинең оныгының дусты эшләгән. Аңа бернинди дә җәза бирелмәгән, ваемсыз егет әле дә иректә. Бу фаҗига белән 1 канал журналистлары кызыксынган. Тиздән тапшыру эфирга чыгачак, дип хәбәр итә "Әлмәт таңнары".


---

--- | 21.10.2015

Рәшәткә артындагы “мәктәп”... (ФОТО)

$
0
0
21.10.2015 Җәмгыять
Агымдагы уку елыннан Татарстандагы төзәтү колонияләрендә пешекче, икмәк пешерүче һәм аяк киеме тегүче һөнәрләренә өйрәтә башлаганнар. Хөкем ителүчеләр арасында моңа кадәр эретеп ябыштыручы һөнәре бик популяр булса, хәзер аш-су осталыгына өйрәнергә теләүчеләр күп икән.

Төрмәдә – уку мәҗбүри

Бүгенге көндә Татарстан территориясендәге җинаять-үтәтү системасына караган 16 учреждениедә 12 меңнән артык кеше тимерчыбыклы диварлар артында яши. Ел саен исә төрмәләрдән 4,5-5 мең кеше иреккә чыга. Кылган җинаятьләре өчен еш кына яшьлек иртәсендә хөкем ителеп, дистәләгән еллар рәшәткә артында үткәргән кешеләрнең ирекле тормышка яраклашуы гомер-гомергә авыр мәсьәлә булып кала бирә. Гадәттә, беренче чиратта, алар яшәү һәм эш урыны табу кебек кыенлыклар белән очраша.

– Элек предприятиеләргә төрмәдә утырып чыккан кешеләрне эшкә алырга мәҗбүр итүче кануннар бар иде. Кызганычка, хәзер эш бирүчеләр алдында андый сорау куелмый. Югыйсә, бу – федераль дәрәҗәдә дәүләт тарафыннан хәл ителүне таләп итүче көнүзәк мәсьәлә. Бүген төзәтү колонияләрендә хөкем ителгән кешеләргә белем бирү, яңа һөнәрләр үзләштерү өчен бөтен шартлар тудырылган. Закон буенча, төзәтү учреждениесенә эләккән 30 яшькәчә кешеләрнең барысы да урта белем алырга тиеш. Республикадагы төзәтү учреждениеләрендә урта белем бирүче мәктәпләр һәм һөнәри училищелар эшли. Училищеларда 42 белгечлеккә укыталар, алар – җинаять-үтәтү системасы учреждениеләрендә һәм шулай ук республикада кирәкле белгечлекләр. Теләкләре булганнар дистанцион уку формасында югары белем дә алырга хокуклы, – дип сөйли РФ Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенең хөкем ителүчеләргә урта һөнәри белем бирү һәм һөнәри әзерлекне оештыру төркеме өлкән испекторы Рафис Мифтахетдинов.

Бүгенге көндә Татарстандагы төзәтү учреждениеләрендә җәзасын үтәүчеләрнең 0,2 процентында бернинди белем юк, 0,8 проценты – башлангыч сыйныф белеме, 17 проценты – тугыз класс белем, 39 проценты – урта белем, 16 проценты – башлангыч һөнәри белем, 23 проценты – урта һөнәри белем алган кешеләр. Ә 12 проценты бернинди һөнәр дә үзләштермәгән.

– Төзәтү учреждениеләрендәге һөнәри училищеларда әзерләнүче белгечлекләргә өстенлек алардагы җитештерүләрнең нинди сәнәгать тармагына махсуслашуына карап бирелә. Агач эшкәртүгә бәйле җитештерүләр өчен столярлар, тимер эшкәртүгә бәйле цехларга токарь кебек эшче һөнәрләр әзерләнә. Быелгы уку елыннан пешекче, ипи пешерүче һәм аяк киеме тегүче һөнәрләренә дә укыта башладык. Моңа кадәр эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштерергә омтылучылар шактый иде, хәзер пешекче осталыгына өйрәнергә теләүчеләр дә чиратка тезелде. Татарстан Хөкүмәте хөкем ителүчеләр иреккә, һичшиксез, берәр нинди эшче һөнәрне үзләштереп чыгаруны бурыч итеп куя. Быел республика бюджетыннан 3 миллион 700 мең сум күләмендә бүлеп бирелгән акчага төзәтү учреждениеләрендәге һөнәри училищеларның тегү җиһазлары операторы һәм эретеп ябыштыручы белгечлекләрен әзерләү буенча матди-техник базасы яңартылды. Уку-укыту программаларын раслату юнәлешендә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы да безнең учреждениеләр белән тыгыз элемтәдә тора, – ди Рафис Мифтахетдинов.

 

Башта эшләргә өйрәтергә кирәк

– Хөкем ителүчеләрнең күпчелеген, гомумән, эш эшләргә өйрәтергә кирәк. Гомерендә бер тамчы тир түкмәгән кешеләр очрый. Закон буенча, хөкем ителгән һәр кеше эшләргә тиеш, әгәр эшләми икән аңа законда тыелганнардан тыш җәзасы күрелә, – ди Татарстанның Яшел Үзән районы Түбән Карамалы бистәсендә урнашкан 5нче төзәтү колониясе башлыгы, эчке хезмәт полковнигы Юрий Арбузов. “Аңлашыла, әгәр дә колониядә эшләү шартлы рәвештә вакытыннан алда азат ителүгә йогынты ясаса, эшләргә атлыгып торучылар күбрәк булыр иде”, – дип тә өсти ул.

Бу атнада республика гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләрен 5нче төзәтү колониясендәге һөнәри училище эшчәнлеге белән таныштырдылар. Биредә авыр җинаятьләр өчен беренче тапкыр хөкем ителгән кешеләр утыра: 1700дән артык кеше.

– Бездә 10-20дән артык елга иректән мәхрүм ителүчеләр – кеше үтерүчеләр, юлбасарлык белән шөгыльләнүчеләр, наркотиклар таратучылар утыра. Хөкем ителүчеләрнең 92 проценты – Татарстан кешеләре. 79 чит ил кешесе, ягъни “гастарбайтерлар” бар. Мондый озак срокка хөкем ителгәч, берничә эшче һөнәрен үзләштерергә мөмкинлек бар. Иреккә чыккач туганнары җилкәсендә утырмасын өчен куллары эш белүе, эш стажы, осталык туплавы һич тә артык түгел. Ел саен бездән 200гә якын кеше иреккә чыга. Россия гражданнарына алар иреккә чыгасы көнгә бөтен документ-паспортларын эшләтеп, кулларына тоттырабыз, – дип сөйли Юрий Арбузов.

 

Колониядәге урта мәктәп – Яшел Үзән муниципаль районы, ә һөнәри училище Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте карамагында эшли. Агымдагы уку елында мәктәптә 141 кеше, училищеда 225 кеше белем ала икән. Укытучылар барысы да югары белемле мөгаллимнәр, шушы колониядә хезмәт итеп, хөкем ителүчеләрнең көнкүреше белән яхшы таныш хезмәткәрләр. Эретеп ябыштыруга өйрәтүче оста, Россиянең һөнәри техник белем бирү отличнигы Владимир Ивановка иреккә чыгып предприятиеләргә эшкә урнашкан элеккеге укучылары әле дә рәхмәт сүзләре әйтеп хатлар яза, ди.

Училище җитәкчесе Алексей Андрещук сүзләренчә, 5нче колониядә токарь, эретеп ябыштыручы, котельный операторы, кран машинисты, электромонтажчы, тегү җиһазы операторы, ипи пешерүче, компрессорлы җайланмалар машинисты кебек белгечлекләргә укыталар.

– 18 яшьтән алып, пенсия яшендәгеләргә кадәр бөтен теләгән кешене укырга кабул итәбез. Укыту һөнәрнең катлаулылыгына карап, 5-9 ай дәвам итә. Училищеның теория дәресләрен бирергә һәм шулай ук белемнәрне гамәлдә ныгытырга мөмкинлек бирүче матди-техник базасы булдырылган. Училищены тәмамлаучылар колониядәге җитештерү цехларына эшкә урнаша. Еллар дәвамында берничә һөнәргә укыйлар, – ди училище җитәкчесе.

5нче колониянең “Хезмәт адаптациясе үзәге” дип атала торган цехлары нигездә тимер кою җитештерүенә җайланган. Цехларда 8 сәгатьлек эш вакыты белән ике сменада 720 кеше хезмәт куя. Хезмәт хаклары иң күп дигәндә 10 мең сумны тәшкил итә. “Билгеләнгән план буенча, 2015 елда безнең колония 197 миллион сумлык товар продукциясе җитештереп сатарга тиеш. Бездә җитештерелгән су башнясы бикләрен, юл, тротуар люкларын Мәскәү, Самара, Тула шәһәрләре сатып ала. Универсиадага әзерлек чорында Татарстан өчен дә күп заказлар үтәдек. Чынлыкта, заказ бирүчеләр бихисап, бары тик бөтенесен дә кабул итә алмыйбыз, чөнки җитештерү көчләребез ихтыяҗларны канәгатьләндерергә җитми”, – ди Юрий Арбузов.

Наркотиклар аркасында җиде елга ирегеннән мәхрүм ителгән Чаллы егете, 28 яшьлек Әсхәт Фәтхетдинов сөйләгәнчә, үзенең беренче һөнәри белгечлеген ул 5нче колониядә алган. Башта эретеп ябыштыручыга укыган, хәзер биредәге җитештерү цехларында полимер-комлы эшләнмәләр ясау линиясе бригадиры булып эшли. “Эретеп ябыштыручы – бик кирәкле һөнәр. Яхшы укыталар, аңлаталар, әле тагын бүтән белгечлекләрне дә үзләштерергә җыенам. Куллар эш белгәч, эш тәҗрибәсе туплагач, иреккә чыккач эшкә урнашырга җиңелрәк булыр дип өметләнәм. Бүтән ялгыш юлга басмаска үземә дә, әнигә дә сүз бирдем. Эш табып, үз гаиләмне корып яшәргә хыялланам”, – дип сөйли Әсхәт.

Инде сигез ел рәшәткә артында яшәгән Казан егете, 34 яшьлек Анатолий Фролов та иң элек эретеп ябыштыручыга, аннан электрчыга укыган. Хәзерге вакытта котельный җайланмалары операторы эшенең үзенчәлекләренә төшенә. “Өйдә әти-әнием, сеңлем көтә. Ике елдан иреккә чыгарга тиешмен. Татарстанда предприятиеләр күп, берәр заводка эшкә керергә тырышачакмын, минем эш стажым да булачак”, – дип планнары белән уртаклаша Анатолий.

РФ Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенең хөкем ителүчеләргә урта һөнәри белем бирү һәм һөнәри әзерлекне оештыру төркеме өлкән испекторы Рафис Мифтахетдинов хәбәр иткәнчә, агымдагы уку елында республикадагы төзәтү учреждениеләре каршындагы мәктәпләрдә 986 хөкем ителүче укый, 1570 кеше – һөнәри училищеларда, 70 кеше югары белем ала.

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13


илия ГАДЕЛШИНА. Рамил ГЫЙЛЬВАНОВ фотолары

--- | 20.10.2015

«Ока яры»нан җан сулышы исә

$
0
0
21.10.2015 Милләт
Җәмигъ мәчетенең йөз еллык тантанасына килгән Россия мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия мөфтиләр советы рәисе шәех Равил хәзрәт Гайнетдин милләтебез файдасына дини-агарту эшләрендәге казанышлары өчен медаль белән Рамил Әхмәт улы Салихҗановны бүләкләде һәм аңа олы рәхмәтләрен белдерде.

Әмма ләкин бүген без Рамил Әхмәтовичның иҗтимагый эшләреннән бе¬раз тайпылып, аның хезмәт юлындагы әһәмиятле баскычларының берсенә – авыл хуҗалыгы белән бәйле булганына тукталып үтәрбез. Тик туган авылы Бозлау хуҗалыгы белән уңышлы җитәкчелек иткән чоры турында түгел, ә бүген юкка чыгарга дучар ителгән уникаль хуҗалыкны ничек торгызуы турында сөйләрбез. Россиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәренең совет чорында туплаган бай тәҗрибәсе яңа шартларда да ярап куйган.

Новинка” сүзен русча¬дан татарчага гади генә тәрҗемә итсәк, ул яңа әйбер, яңа хәбәр, гомумән, “яңалык” төшенчәсенә ия. Әйе, нәкъ шул ният, ягъни авыл хуҗалыгына яңалык кертү максаты белән Горький авыл хуҗалыгы ин¬ститутында алган теорияне практи¬када камилләштерү һәм сынау өчен узган гасырның 70 еллар башында өлкә үзәгеннән ерак түгел Бого¬родск районында дәүләт тарафын¬нан “Новинки” исемле уку-укыту хуҗалыгы булдырыла да.

Кызганычка каршы, үзгәртеп кору җилләренә бу тәҗрибәле-җитештерүчән хуҗа- лык та каршы тора алмый һәм акрын гына банкротлыкка тәгәри башлый, терлек саны кискен кими, сөрү җирләре дә ташландык хәлгә килә. «Учхоз» белән янәшә генә эшчәнлеген уңышлы җәелдергән “Окский берег” торак комплексы төзү компаниясе җитәкчелеге бу күренешкә, аяныч хәлгә тыныч ка¬рый алмый һәм юкка чыга барган хуҗалыкка ярдәм кулы сузарга ка¬рар кыла, заманча әйткәндә, “Учхоз “Новинки” федераль дәүләт унитар предприятиесенә инвестор булып килә һәм агымдагы ел башыннан бу хуҗалыкка вакытлыча директор вазифасын башкаручы итеп Рамил Салихҗановны билгели. Ә Рамил Әхмәтович безнең Нижгар татарла¬рына яхшы таныш – хәзер ул өлкә татарлары автономиясенең башкар-ма директоры, Бозлау авыл советы рәисе, Спас районының Земство җыены депутаты һәм безнең “Туган як” газетасының күптәнге якын дусты. Чираттагы очрашуыбызда без аның белән нәкъ менә шул хуҗалык турында күбрәк сөйләштек тә.

- Әлбәттә, шундый алдынгы һәм көчле хуҗалыкның юкка чыга баруы кызганыч, - дип сөйли башлады Ра¬мил Әхмәт улы, - чөнки “Учхоз”да иң перспектив технологияләрне сынап, аларны өлкәнең авыл хуҗалыгы тармагында киң кулланалар иде, хәтта башка төбәкләрдән дә үрнәк алучылар, тәҗрибә туп- лаучылар булды. Авыл хуҗалыгы миңа ят әйбер түгел, бу өлкәдәге казанышларым район һәм регион, хәтта дәүләт түрәләре тарафыннан югары бәяләнде – Россиянең атка¬занган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исеменә лаек булдым. Шуны истә тотып булса кирәк, “Окский берег” төзү компаниясе директорлары со¬веты рәисе Надир Хафизов миңа бу хуҗалыкны коткарырга йөкләде дә. Дөрес, Мәскәүдә сайлап алу туры үтәргә кирәк иде әле, чөнки авыл хуҗалыгындагы яңарышларны экс¬перименталь рәвештә сынау һәм алга сөрү өчен тудырылган бу пред¬приятиене гамәлгә куючы – Россия авыл хуҗалыгы министрлыгы. Мине башкалада дүрт кеше арасыннан сайлап алдылар һәм бу җаваплы ва¬зифага лаек дип таптылар.

Уку-укыту хуҗалыгының элек¬ке данын кайтару өстендә нык эшлибез, Т.Новгородның дәүләт авыл хуҗалыгы академиясе белән тыгыз хезмәттәшлек урнаштыр¬дык – бөтен эшебезне фәнни нигезләмәләргә таянып башкарыр¬га тырышабыз. Көндәлек мәшәкать һәм хезмәт белән алга да планнар корабыз. Шуларның берсе – ябык җирдә яшелчә үстерү, икенчесе – үзебездә сөт эшкәртү линиясе ачу. Димәк, өстәмә эш урыннары барлыкка килер. “Ока яры” төзү компаниясеннән торак алучыларга автобуслар көтеп, автомобильләр куып шәһәргә йөрисе калмас иде. Шул максатны да күз алда тота¬быз, - дигән аңлатмаларын бирде хөрмәтле әңгәмәдәшем.

- Рамил Әхмәтович, ә бүген Сез җитәкләгән хуҗалыкта ничә кеше эшли һәм хезмәт хаклары канәгатьләнерлекме?

- Февральдән башлап тирән көзгә кадәр 50 кеше бездә хезмәт куя, ә өзлексез рәвештә 25 кеше эшли. Уртача хезмәт хакы хуҗалык буенча 23 мең сум тәшкил итә. 1700 гектар сөрү җиребез һәм 700 гектар су баса торган болын-көтүлекләребез бар, 250 баш мөгезле эре терлек үрчетәбез, шуның 150се – сыер. Әлбәттә, са¬вым көтүен якын киләчәктә 400 башка кадәр үстерәчәкбез, чөнки бу тармактан табыш алып, әйткәнемчә, сөт эшкәртү комбинаты ачарга ният бар. Үз тәҗрибәмнән чыгып әйтә алам, 150 баш сыерга да, 400 баш¬ка да төп чыгымнар бер нисбәттә сарыф ителә, ә табышны, билгеле, күптән күбрәк аласың.

- Рамил абый, сезнеңчә, бу хуҗалыкны аякка бастырыр өчен күпме акча һәм вакыт таләп ителер?

- Акча мәсьәләсен төгәл әйтә ал¬мыйм, әмма безнең инвестор төп бурычларны каплап килә инде, хәтта техник паркны киңәйтер һәм яңартыр өчен дә финансларны кыз¬ганмый сарыф итә. Без өстенлекне үзебездә җитештерелгән техникага һәм тагылма агрегатларга бирәбез, чөнки хәзер бездә дә бу өлкәдә ал¬гарыш нык сизелә.

Аллага шөкер, үзебез дә акча эшли башладык. Сөтнең литрын 25 сумнан сатабыз. Печәннән дә шактый табыш алдык. Иген мул уңыш бирде – һәр гектардан 30 центнер алдык. Безгә кадәр булган күрсәткечне игенчелектә ике тапкыр арттырдык. Икмәкне капчыкларга тутырып та, чәчелү рәвештә дә күпләп сатабыз. Тәгәрмәчтән чыгарылган игенне дә яхшы алалар, терлеккә дигән сусыл азыкка да сорау бар. Саламны да рулоннарга төрәбез, аны алучылар да юк түгел. Ә инде менә тиресне - органик ашламаны атнасына йөз мең сумлык сатабыз, чөнки бакча¬чылар зур шәһәр тирәсендә бик күп яшелчә үстерәләр, бакча белән шөгыльләнәләр, ә без аларга иң якын авыл хуҗалыгы булып торабыз. Органик ашламаны ап-ак капчыкларга тутырып та тәкъдим итәбез. Каралтыларыбызны арендалау¬чы фермерлар да бар, алардан да табыш күрәбез. Безнең җирләр аша су, газ, электр челтәрләре уза, аларның хуҗалары да аренда өчен түли. Аренда түләүләре буенча гына да хуҗалыкка елына 6 млн. сум акча керә.

- Рамил Әхмәтович, Сезне тың- лаганнан соң: “Бу хуҗалык шун¬дый табышлар белән эшләгәндә ничек банкрот булып чыкты икән?” – дигән сорау үзеннән- үзе туа.

- Болар барысы да тәртипкә бәйле. Хуҗалыкта тәртип юк икән, димәк, исәп-хисап та тиешлечә алынып барылмый. Нәтиҗәдә, урлау очрак- лары гадәти күренешкә әверелә. Шуңа күрә без, беренче чиратта, тәртипне булдыруга, аны ныгытуга алындык һәм быел ук елны табыш белән тәмамларбыз дип уйлыйм.

Ун төшкә видеокүзәтү камералары урнаштырдык, ташландык басу¬ларны әйләнешкә кертә башладык. Шундый җирләрне тәшкил иткән 950 гектарның яртысын чәчтек инде, ә калган яртысын сөреп калдыр¬дык. Аллага шөкер, милек базасы нигездә сакланган дип әйтергә була, аларны салмак кына эшкә җигә барабыз. Немецның ике иген саклагыч һәм киптергеч башнялары уракта бик ярдәм иттеләр. Хәзер менә Мәскәүдә үтәчәк “Алтын көз” авыл хуҗалыгы ярминкәсенә ба¬рып, ике чәчкеч һәм бер яңа сабан алырга ниятләнәбез. Соңгысының мөмкинлекләрен өйрәндек, аны Т-150 тракторы артына тагып, тәүлегенә 15 гектар җир сөрергә мөмкин. Бер баруында 3,6 метр җир эшкәртә ала ул сабан.

- Рамил абый, авыл хуҗалыгын- да табышлы эшләп буламы?

- Әлбәттә, тик моның өчен тәртип урнаштырып һәм бөтен агротех¬ник чараларны вакытында башка¬ру белән генә кирәкле эффектив уңышка ирешү авырга туры киләчәк һәм стабиль табыш та булмаска мөмкин, чөнки авыл хуҗалыгында берничә юнәлештә, берничә тармакта эшчәнлекне җәелдерү мәҗбүри.

- Янәдән авыл хуҗалыгы мә- шәкатенә чумып, иҗтимагый эшчәнлек, милли-мәдәни хәрәкәткә вакыт каламы соң?

- Милләтеңә хезмәт итү өчен, әлбәттә, вакыт табыла. Әле менә “Милли көй” Бозлауда үтәчәк, ә бездә гармунда һәм баянда уйнау¬чы юк. Шуңа бу эшне дә үз өстемә алырга туры килде. Ә нишләмәк кирәк, туган авылны тулы тормыш¬лы итеп күрсәтер өчен әллә ниләр эшләрсең! Күп санлы кунаклар кар¬шында туган авылым дәрәҗәсен төшерәсем килми.

- Рамил абый, Сез күпкырлы талант иясе. Күп белгәнгә, күп эшләргә дә туры килә бит бу тормышта. Ничек барысына да өлгерәсез?

- Аллаһы Тәгалә ярдәмен бирә. Җомга көннәрендә мәчеткә ба¬рырга, намаз укырга тырышам. Ә өемдә минем нык тылымны гомерлек ярым Кәримә тәшкил итеп тора. Ходайга шөкер, дусларым күп, фикердәшләрем дә аз түгел. Халкыңа бер генә файда китерсәң дә, күңел мең төрле рәхәтлек кичерә һәм шул хис-тойгылар миңа эшләргә дә, яшәргә дә дәрт биреп тора.

- Рамил абый, әңгәмәгез өчен рәхмәт. Эшегездә һәм тормы¬шыгызда барысы да ал да гөл булсын.

P.S. Әйе, җәмәгать, “Ока яры”ннан, чын мәгънәсендә, җан сулышы исә. Нәкъ дисәгез, киң җәмәгатьчелеккә ул барча кирәкле инфраструктуралар белән эконом-класс торак төзи. Әле менә үлем түшәгенә яткан хуҗалыкка да җан өрә.


Олег ӘНДӘРҖАНОВ

--- | 21.10.2015

Үлгәннәрнең каберен генә түгел, кадерен дә белергә кирәк...

$
0
0
21.10.2015 Язмыш
Халыкта: «Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел», – дигән гыйбарә яши. Халык әйтсә, хак әйтә инде ул.

Шулай да, шәхсән үзем, бу гыйбарә белән тулысынча ук килешеп бетмәс идем. Үлгәннәрнең каберен белү, аларның каберләрен карап тоту гына аз, минемчә. Үлгән туганнарыңның, дусларыңның, таныш-белешләреңнең исемен, алар башкарган эшләрне мәңгеләштерү, бу юнәлештә мөмкин булган барлык чараларны күрү дә безнең изге бурыч.

Гадәттә, якын кешең дөньядан киткәч, бик озак аңыңа килә алмый йөрисең. Көтмәгәндә ишек ачылыр да, ул елмаеп кайтып керер кебек тоела. Телефон шалтыраса да, бәлки, улдыр дип уйлыйсың. Әмма теге дөньядан кире кайткан бер генә кеше дә юк шул әле. Шулай да үзләрен изге хисләр белән искә алучыларны, дөньялыкта калган хезмәтләренә лаеклы бәя бирергә тырышучыларны җир куенына кергәннәр дә: «Ярый әле син бар дөньяда», – дип әйтәләр кебек тоела миңа.

Фәнис ЯРУЛЛИН

Вафат булган ирләренең иҗатларын бөртекләп туплау, системага салу, халыкка җиткерү, тарихта калдыру өчен тырышып йөргән язучы хатыннарын күп беләм мин. Андыйлар язучыларның уллары һәм кызлары арасында да шактый. Менә әле күптән түгел генә Чувашия нәшрият комбинатында Фәнис Яруллинның «Хәтер төпкелләрендә утлы күмер» дип исемләнгән китабы дөнья күрде. 584 битле бу китапка язучының 1981-2011 еллардагы гомер агышын колачлаган көндәлекләр тупланган.

Әлбәттә, бернәрсә дә җиңел генә эшләнми. Мәрхүмнең гомер юлдашы Нурсия ханымга һәм шагыйрьнең иҗатын өйрәнүче филология фәннәре кандидаты Сәвия Хәкимовага да көндәлекләрне тәртипкә салу җиңел булмагандыр. Аларны китап итеп туплагач та, өстәмә кыенлыклар килеп чыккан. Көндәлекләр Татарстандагы басмаханә мөхәррирләренә, директорларына күрсәтелгәч, алар аерым шәхесләргә ачыктан-ачык белдерелгән тәнкыйть сүзләре алдында кау­шап калганнар. Тәнкыйтьләнгән затларның исем-фамилия­ләрен сызарга киңәш иткәннәр. Әмма Нурсия ханым килешмәгән, көндәлекләрне ботарларга, мәрхүмнең рухын рәнҗетергә теләмәгән. Иренең язмаларын бозмыйча, укучылар хөкеменә җиткерүне кулайрак күргән.

Нәтиҗәдә Нурсия ханымга нәшрият эзләп, күрше Чувашия­гә чыгып китәргә туры килгән. Әлбәттә инде, 4 мең данә тираж белән дөнья күргән әлеге китапның барлык чыгымнарын мәрхүм хатынының үзенә каплатырга туры килгән. Билгеле, шундый мөхтәрәм, зур хөрмәткә лаек язучыларыбызның көндәлекләрен Татарстан китап нәшриятының планына алдан ук кертеп, авторның фикерләренә зыян китермичә, дәүләт исәбенә чыгарырга кирәк иде.

Афзал ШАМОВ

...Язучының тормыш юлын, иҗатын өйрәнүгә, аны халыкка җиткерүгә кызы Әлфия күп көч куя. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек һәм аны үткәрү чорында гына да матбугатта Әлфия ханымның дистәләрчә мәкаләләре басылды. Афзал Шамовка ике сугыш аша үтәргә туры килә. 1919 елда ул үз теләге белән Кызыл армия сафына языла. Үзәк мөселман хәрби коллегиясенең сәяси бүлеге мөдире Шамил Усманов тәкъдиме белән, ул Беренче Казан мөселман пехота командирлары курсларында укый. Ләкин аңа укуны тәмамларга туры килми, чөнки Ленинның «Социалистик Ватан куркыныч астында» дигән чакыруын ишетү белән үк, үзе теләп, 1920 елның августында Гражданнар сугышына китә. Афзал Шамов башта Киевны ак поляклардан азат итүдә катнаша, аннары барон фон Врангель гаскәрләренә каршы сугыша, мәшһүр Перекоп кичүендә катнашырга да туры килә аңа. 1921 елның мартына чаклы Украина далаларында Махно бандасына каршы яуда йөри.

1943 елның февралендә язучы янә үзе теләп фронтка китә. Язмыш аны башта Каменин, аннары Беренче Балтыйк буе фронтларына китерә. Монда ул «Алга, дошман өстенә!» исемле фронт газетасында хәрби корреспондент булып хезмәт итә, газета редакциясе белән зур, авыр һәм данлы тарихи юл уза. Фронт матбугатында капитан Шамов күпсанлы хәбәрләр, репортажлар, очерклар язып бастыра, Әлфия Шамова аларны берәмтекләп туплый. Киләчәктә алар, мөгаен, аерым китап рәвешендә дә дөнья күрер. Моңа шикләнмәскә мөмкин.

Аяз ГЫЙЛӘҖЕВ

Белүемчә, Нәкыя ханым да барлык буш вакытын ире Аяз Гыйләҗевнең архивын тәртипкә китерүгә сарыф итә. Матбугат битләрендә күренгәләгән мәгълүматларга караганда, Аязның архивы бик бай. Анда язучының төгәлләргә өлгермәгән драматик әсәрләре, роман-повестьлары, хикәяләре, публицистик мәкаләләре, истәлекләре, хатларының да булуы мөмкин. Бәлки, якын киләчәктә укучылар алар белән дә таныша алыр.

Таҗи ГЫЙЗЗӘТ

...Талантлы драматург Таҗи Гыйззәтнең исеме татар Совет драматургиясенең беренче битендә язылган. Драматургның улы Казбек әтисенең иҗатын өйрәнүгә күп көч куйды. Үләренә ике ай кала гына, ул миңа «Таҗи Гыйззәт» дигән бик затлы китап бүләк итте. Урыны җәннәттә булсын. Китапка Таҗи Гыйззәт турында истәлекләр, аның әсәрләренә бирелгән бәяләр, галимнәрнең, иҗат әһелләренең фикерләре, фоторәсемнәр тупланган. Китап «Әти минем юлымда якты маяк булып яши» дигән бик затлы, ихлас күңелдән язылган мәкаләләр белән ачыла.

Хәер, Казбек үзе дә татар мәдәния­тен бик яхшы белүче, киңкырлы шәхес иде. Миңа Казбек белән ике ел ярым университетта бергә укырга насыйп булды. Читтән торып уку бүлегеннән көндезгегә күчте ул һәм безнең белән бер төркемдә университетны тәмамлады. Ул безгә караганда күпкә олы. Озак еллар офицер буларак хәрби хезмәттә булган, бәлки шуңадыр да бик төгәл, таләпчән, гаҗәеп ярдәмчел кеше иде. Дүртенче курстан Казбек Таҗи улы Ленин стипендиясен алып укыды. Хәтерем ялгышмаса, ул чорда Ленин стипендиясе университетта бары ике генә студентка бирелә иде.

Университетны тәмамлагач та, без Казбек белән даими аралашып яшәдек. Мин газета-журналларда эшләгәндә, ул минем иң актив авторым булып китте. Казбек Гыйззәтов башта философия фәннәре кандидаты, аннары докторы булды, профессор, Татарстанның атказанган фән эшлек­лесе дәрәҗәләренә иреште, республика фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге бүләген алды. Шул ук вакытта әтисенең тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнүгә дә көчен кызганмады.

Шушы көннәрдә Таҗи Гыйззәтнең тууына 120 ел тулды. Әмма бу дата республикада бөтенләй диярлек билгеләп үтелмәде, нигәдер онытылды.

Рәхим САТТАР

...Бөек Ватан сугышы каһарманы шагыйрь Рәхим Саттар улы Ил татар җәмәгатьчелегенә публицист, галим-философ буларак яхшы таныш. Кызганыч ки, ул безнең арадан иртәрәк китеп барды. Хәзер аның иҗатын барлау, укучыга җиткерү белән тормыш иптәше Сания Гасыйм кызы шөгыльләнә. Сания ханым бабасы Рәхим Саттар иҗатына да мөкиббән. Ул Рәхим Саттарның моңарчы укучыларга аз билгеле яки бөтенләй билгеле булмаган әсәрләрен, фронт хатларын, аның турында истәлекләрен туплап биш китап чыгарырга өлгергән инде.

Касыйм ФӘСӘХОВ, Нурихан ФӘТТАХ, Гариф АХУНОВ, Фаил ШӘФИГУЛЛИН...

Нурҗиһан ханым ире Касыйм Фәсәховның тарихыбызга багышланган поэмаларын җыеп, Татарстан китап нәшриятына тапшырды. Миңа Руфина ханымның ире Нурихан Фәттах, Наилә ханымның әтисе Татарстанның халык язучысы Гариф Ахунов, кызы Раушания һәм тормыш иптәше Эльмира ханымның сатирик язучыбыз Фаил Шәфигуллин архивын өйрәнү, тәртипкә китерү, моңарчы дөнья күргән әсәрләрен бергә туплау буенча зур эш башкарулары мәгълүм.

Бу мәкаләне язу барышында тагын бик күп фактлар хәтергә төште. Ләкин аларның барысын да бер язмага сыйдырып булмый шул. Шулай да үлгәннәрнең эшчәнлегенә лаеклы бәя бирер өчен тырышып йөрүче һәркемнең хезмәте хөрмәткә лаек. Үлгәннәрнең дә кадерен бел, савабы булыр.


Әгъзам ФӘЙЗРАХМАНОВ

--- | 20.10.2015

Көзге төшенкелектән котылуның 5 сере

$
0
0
21.10.2015 Киңәш-табыш
Көзен һич юктан да эч пош­кан чаклар күп була. Яңгыр пыскаклап торса да, ялтырап торган кояш кинәт юкка чыкса да, кәеф китә. Көзге кәефсезлек – нәрсә дигән сүз? Депрессиядән нәрсә белән аерыла ул? Белгечләр әйтүенчә, депрессия авыру булып тора. Көзен күңел төшенкелегенә бирелү исә – кәефнең тиешле күтәренкелектә булмавы гына.

Галимнәр мондый кәеф­сезлекне күпме ачык­ларга тырышса да, кеше­ләрнең көз көне үзләрен начаррак хис итә башлаулары сәбәбен фаразлаудан ары уза алмый әле.

Фаразлары исә болайрак. Беренчесе – кеше табигать­нең бер өлеше булып тора. Көз җитүгә, табигать энергетикасы кими. Үсемлекләр, хайваннар дөньясында да күзәтелә бу. Кеше дә үзендә энергия кимүне тоя башлый. Фа­разның икенчесе энергетика белән түгел, ә хис-тойгылар белән, кешенең бу дөньядан ниндидер уңай нәрсәләр көтүе белән бәй­ле. Ул табигатьтәге моң­сулыкны күреп, фи­кер­ләрен тискәре якка үз­гәр­тергә мәҗбүр була. Шулай итеп, аның кәефе кырыла.

Күпләребез, көзге кәеф­сезлек иң элек иҗат кеше­ләрен, йомшак табигатьле кешеләрне үз итә, дип уйлый. Әмма табигать энергетикасындагы үзгә­реш­ләрне бик тиз сиземләүчеләр болар белән генә чикләнми. Көзге моңсулык язучылар, рәссам­нар гына түгел, бәлки гап-гади эшчеләр күңелен дә биләп алырга мөмкин.

Төшенкелек – авыру түгел

Шулай да кәефсез­лек­нең табигатькә генә түгел, бәлки, депрессиягә бәйле булуын ничек белергә соң? Кәеф төшү белән психик авыру арасындагы чик кайда? Психик авыруның бил­геләре нинди? Күңелегездә һаман ниндидер борчу булып, берни дә эшлисе кил­мәсә, мөнәсәбәтләр сөен­дер­мәсә, кайчандыр үзе­гезгә кызык тоелган әйбер­ләр кызыксызга әйләнсә һәм мондый халәт озакка сузылса, депрессия дигән сүз. Мондый очракта психотерапевтка мөрәҗә­гать итү­дән дә яхшысы юк. Ә инде көзге күңел төшен­келеге озакка бармый торган, организмга бернинди зыян салмау гына түгел, хәтта әле файдасы да булган халәт кенә, дип аңлата белгечләр.

Шуңа күрә көзге моңсу­лыкны ничек җиңәргә, дигән сорау урынсызрак килеп чыга. Көз – табигый процесс. Аны ничек бар, шулай кабул итәргә кирәк. Туктап калып, уйланырга, бу тынлыкта күңеле­гездә­геләрне аңларга тырышырга кирәк. Үз алдыгызга, хә­зер минем тормышым нинди, миңа нәрсәләр җитми һәм аларга ничек ирешергә, дигәнрәк сораулар кую әйбәт. Ягъни бу көзге тынлыктан үзеңә файда эзләргә өйрәнү ки­рәк. Моннан тыш белгечләр, дөрес тукланырга, саф һавада ашыкмыйча гына йөрергә, туйганчы йокларга тәкъдим итә. Төшен­келекне ялгызлыкта кичерү авыр. Шуңа күрә уй-фикер­лә­регезне, хис-той­гыларыгыз, ки­че­реш­ләре­гезне якыннарыгыз белән уртаклашыгыз.

Яхшы кәефнең биш сере

1. Сәламәтлек өчен иң файдалысы – төнге 12гә кадәрге йокы. Тәүлегенә кимендә җиде-сигез сәгать йокларга кирәк. Киеренке эшегез моның кадәр ял итү мөмкинлеге бирмәсә, ял көннәрендә йокы туйдырыгыз.

2. Дөрес туклану. Составында D һәм Е витаминнары булган ризыклар (үсемлек мае, фундук, арахис кебек чикләвекләр, карабодай, йомырка, сөт ризыклары, диңгез продуктлары), омега-3 май кислотасы (балык) һәм фолий кислотасы (яшел тәмләткечләр, кәбестә, көнбагыш) кәефне яхшыртырга ярдәм итә.

3. Спорт. Физик күнегүләр вакытында организмда күп кенә гормоннар, шул исәптән шатлык гормоны – эндорфин барлыкка килә.

4. Шөгыль. Буш вакытыгызны уздырырдай һәм иң мөһиме, канәгатьлек хисе китерердәй шөгыль табыгыз.

5. Аралашу. Дус-ишләрегез белән ешрак очрашырга, туганнарыгыз белән күбрәк аралашырга, проблемаларыгыз белән уртаклашырга, аларны борчыган мәсьәләләрне хәл кылырга ярдәм итегез.


---

157 | 21.10.2015

Камаллылар Буада үтүче театраль декадада катнашты (ФОТОрепортаж)

$
0
0
21.10.2015 Мәдәният
19 октябрьдә Камал театры Буа дәүләт драма театры сәхнәсендә, 14-23 октябрьдә үтүче театраль декада кысаларында, “Мәхәббәт FM” спектаклен тәкъдим итте. Камаллылардан кала декадада А.Н. Островский исемендәге Мәскәү Өлкә драма, Чуаш яшь тамашачылар, Мордовия милли драма, Димитровград драма һ.б театрлар катнаша.

 

 

 

 

 

1

2

3

4

5

6

7


---

--- | 21.10.2015
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>