Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live

Матбугат конференциясенә "Казан егетләре" үзләренең "игезәк" курчаклары белән килде (ФОТО)

$
0
0
13.11.2015 Шоу-бизнес
Бүген Казанның «АМАКС Сафар-отелендә» "Казан егетләре" төркеменең матбугат конференциясе булды.

Анда шулай ук төркемнең продюсеры Рафаэль Мәҗитов, Илсөя Бәдретдинованың продюсеры Илфак Шиһапов, Казан Дәүләт консерваториясенең «Tatarica» оркестры дирижеры Ринат Халитов, тенор җырчы Эдуард Туманский да катнашаты.  Безнең фоторепортаж:

1

  2     3     4     5     6     7     8     9     10     11     12     13     14     15     16     17     18     19     20     21     22     23     24     25     26  
---

--- | 13.11.2015

Казанлылар нәниләренә Николетта, Алиана, Марфа һәм Кирам дигән исемнәр кушканнар

$
0
0
13.11.2015 Җәмгыять
Узган атнада Казанның ГХАТ бүлекләрендә 470 сабый – 226 малай һәм 244 кыз туу очрагы теркәлгән. Туган вакытта иң җиңел һәм авыр бала авырлыгы күрсәткечләре – 720 һәм 4910 грамм. Казандагы иң яшь анага – 18, иң олы яшьтәгесенә – 44 яшь.

Бу атнада иң еш кушылган балалар исемнәре – Камил, Софья, Матвей, Ралина, Самир, Артем, Камилла. Әти-әниләр кушкан иң сирәк исемнәр – Николетта, Алиана, Дилә, Аркадий, Зифа, Марфа, Кирам, дип яза Казан мэриясенең рәсми сайты.

Шул ук чорда шәһәрнең ГХАТ бүлекләрендә 163 пар никахларын рәсмиләштергән. Атнаның иң яшь кияве белән кәләшенә – 19 яшь, иң олыларына – 84 һәм 74, дип хәбәр итә Казанның ГХАТ идарәсе.


---

--- | 13.11.2015

ФАҖИГА: Әлеге минутларда Парижда стадион янында шартлау, концерт залында заложниклар

$
0
0
14.11.2015 Фаҗига
Әле берничә минут элек Парижда Stade de France стадионы янында Франция-Германия футбол матчы вакытында шартлау булды. 40 ка якын кеше һәлак, дип хәбәр ителә. Матчта Франсуа Олланд, Лоран Фабиус, Франк-Вальтер Штайнмайер бар иде. Bataclan концерт залында якынча 100 кеше заложник итеп алынды.

Шулай ук әлеге минутларда ресторанда, сәүдә үзәгендә, Лувр янында атыш бара дигән хәбәр таралды.

Тулырак биредә:

Террористы удерживают в концертном зале Bataclan в Париже 100 человек   Взрывы и стрельба в Париже: погибли не менее 40 человек (ВИДЕО)   Очевидцы сообщают о перестрелке в центре Помпиду   В Париже идет перестрелка в торговом центре  
---

--- | 14.11.2015

Финанс пирамидалары: вәгъдәләргә ышанырга ашыкмагыз!

$
0
0
14.11.2015 Җәмгыять
Татарстанда финанс пирамидалары белән бәйле вәзгыять һаман да шактый катлаулы булып кала. Кагыйдә буларак, халык әлеге оешмаларга төрле реклама һәм игъланнар аша “килеп каба”. Мондый рекламалар белән Татарстанның Монополиягә каршы көрәш идарәсе шактый актив һәм уңышлы көрәшә.

Чыннан да, хәзерге вакытта халыкка чат саен “зур табыш китерәчәк” кулланучылар заемнары, автокредит һәм кертемнәр тәкъдим итәләр. Кызганыч, мондый мәгълүмат һәрвакытта да закон таләпләренә туры килми. Мәсәлән, агымдагы елда гына да республиканың Монополиягә каршы көрәш идарәсе Милли банк белән берлектә финанс хезмәте тармагында шактый гына закон бозу очракларын ачыклаган. Нәтиҗәдә, алар намуссыз компанияләргә карата 50дән артык эш ачкан. Штарфлар күләме 400 мең сумнан да артып киткән.

Экспертларның төп максаты – реклама базарындагы дөрес булмаган, намуссыз рекламаны юкка чыгару. Алданган халыкка алар берничек тә ярдәм итә алмый. Шуңа күрә Монополиягә каршы көрәш идарәсе вәкилләре татарстанлыларны сак һәм игътибарлы булырга чакыра.

- Кешеләр, беренче чиратта, процент ставкасына игътибар итсен иде. Хәзерге вакытта илдә кертемнәр буенча ставканың уртача күләме 12 процент тәшкил итә. Әгәр дә рекламада 20 процентлы яки аннан да зуррак тәкъдимнәргә тап буласыз икән, уйланыгыз. Кагыйдә буларак, хәзерге шартларда андый керем тәкъдим итү мөмкин түгел, - дип ассызыклый Татарстанның Монополиягә каршы көрәш идарәсе җитәкчесе урынбасары Игорь Павлов.

Игътибарлы булыгыз

Әлеге орган тарафыннан кузгатылган эшләргә килгәндә, аларның барысы да диярлек “Реклама турында”гы законның 1нче пункты 7нче маддәсен бозу белән бәйле. Канун буенча финанс базарының профессиональ катнашучылары рәтендә тормаган оешмалар (кредит, микрофинанс оешмалары, кредит-куллану кооперативлары) кешеләрдән акча җыю, аларга кредитлар бирү һәм заемнар тәкъдим итү белән шөгыльләнә алмый. Бу исә алар үз эшчәнлеген рекламаларга да тиеш түгел, дигән сүз.

Мисалларга килгәндә, күптән түгел Казан газеталарының берсендә махсус игълан басылып чыга. Биредә компания процентлар түләү хисабына кертемнәр кабул итү турында хәбәр бирә. Үзләрен исә “Опора кооперации” оешмасы әгъзалары дип таныштыралар. Кооперативка керү өчен 100 сум акча түләү таләп ителә икән, янәсе... Монополиягә каршы көрәш идарәсе вәкилләре әлеге фирманың узган елның декабреннән бирле дәүләт реестрына кертелгән бер генә кредит кооперативында да теркәлмәвен ачыклый.

- Тагын шунысы мөһим: финанс оешмаларының барысы да бертөрле хезмәтләр күрсәтергә тиеш дигән сүз юк. Мәсәлән, кредит кооперативы үзидарә оешмасы әгъзасы булып саналырга бурычлы. Шулай булмаса, алар халыктан акча җыя алмый, - ди җитәкче.

Монополиягә каршы көрәш идарәсе ярдәмгә килә

Рекламадагы тагын бер хокук бозу очрагы игъланда финанс оешмасы тарафыннан тәкъдим ителә торган хезмәтнең барча шартлары да күрсәтелмәү белән бәйле. Әлеге компанияләр халыкка кредитларның дөрес бәясен әйтми. Төрле комиссияләр нәтиҗәсендә аның чын бәясе бермә-бер артыграк булырга да мөмкин икән.

Зур банклар артына “яшеренгән” намуссыз кредит оешмалары да юк түгел. Әлеге компанияләр банкның товар билгесен куллана. Шул рәвешле, алар үз клиентларын алдый.

- Төрле килешүләргә кул куяр алдыннан әлеге документлар белән җентекләп танышырга кирәк. Карарлар һәрвакыт алдан мең кат уйлап һәм тикшереп кабул ителергә тиеш. Әгәр дә намуссыз рекламага тап булгансыз икән, безнең идарәгә мөрәҗәгать итегез. Моның өчен игъланның урнаштырылган урынын һәм белдерүнең эчтәлеген хәбәр итү сорала, - дип татарстанлыларга мөрәҗәгать итә Игорь Павлов.


Рәмзия ЗАКИРОВА

--- | 12.11.2015

Туфан Миңнуллинның иҗатташ дуслары аның туган ягына кайткач, авылына кереп тә тормаганнар

$
0
0
14.11.2015 Язмыш
Туфан Миңнуллинның бакыйлыкка күчкәненә дә өч ел тулды. Быел аның 80 яшьлеген дә билгеләп үттек, иҗатына багышланган декада да игълан ителде, сәхнәләрдә Туфан абый пьесалары буенча куелган спектакльләр уйналды. Бер төркем дуслары, хезмәттәшләре әдипнең туган ягы – Кама Тамагы районына да барып кайттылар. Әмма туган авылы Олы Мәрәтхуҗага кереп тә тормаганнар. Ни өчен? Чөнки анда карар-күрер нәрсә калмаган, диделәр.

Тукаебызның туган көне уңаеннан һәр елны Арчага ба­руларым искә төште әле. Район үзәгендәге мәйданда моңсу бер тамаша уза, анда танылган язу­чылар, шагыйрь­ләр чыгыш ясый. Аннан соң, Тукайны искә алу мәҗлесе, гадәттә, Кырлайга күчә. Менә шул вакыт Туфан абый: “Ничек инде Кырлайга? Кушлавычка бармыйбызмыни?” – дип пыр туза башлый иде. Аңа Кушлавычка бармауның сәбә­бен аңлатырга маташалар. Янә­се, маршрутта каралмаган, ан­нан соң кире як бит, ә кунаклар өчен автобус та берәү генә...

Ык-мыкка нигезләнгән мон­дый аңлатулар Туфан абыйның ачуын кабарта гына төшә. Әлбәттә, ул Тукайны искә алу уңаеннан уздырыла торган мондый чараларны оештыру­чылар белән бәхәсләшеп тор­мый, чөнки сүз көрәштерүнең мәгънәсез икәнен аңлый иде. Шуңа күрә: “Ярый, Кырлайга ба­ра торыгыз, мин Кушлавычка ки­ттем. Арчага килеп, Тукайның кендек каны тамган җиргә ба­рып, аның нигезендә бер дога да укыма инде, җә...” – дип сөй­ләнә-сөйләнә, аерым ма­шинага утыра, үзе белән, гадәттә, мине дә ала иде. “Син Тукайның ту­ганы да түгелме соң әле?” – дип төрттереп тә куя иде.

Туфан абый Кушлавычны санга сугып бетермәүне гайре табигый хәл, кыргыйлык дип кабул итте. Туган нигезне изге урын санады ул. Тукайны исә татарга Аллаһы Тә­галә тарафыннан бү­ләк итеп җибәрелгән пәйгам­бәргә тиңләде. Үзе исә татар җанының аерылгысыз бер өле­ше, җанкис­әккәе иде Туфан абый.

Заманында кайберәүләр Тукайны авыл мужигы шагыйре дип мыскыл итсә, Тукай үзе, “онытмаслар бәрәңгемне минем” дип язды. Туфан абый да Казанда яшәгән авыл малае, ә Мәрәтхуҗа аның өчен Мәккәгә тиң иде.

Үзе исән чакта Туфан абыйның туган авылына юлым төшмәде. Кайчак: “Бер алып кайтырмын әле, Гыйлемхан”, – дип әйткәли иде үзе. Их, ул чакларда бүгенге акылларым булса! “Туфан абый, кайчан кайтабыз?” – дип теңкәсенә тиеп беткән булыр идем. Бүген исә әдипнең тәмам туздырылып юкка чыгу дәрәҗәсенә җиткән нигезенә үземә генә кайтырга туры килде.

“Аллаһы Тәгалә мине ишетте, ахрысы”

Баштарак Туфан абыйның ни­гезенә аның өченче буын туганы Венера апа Сәлимуллина күз-кол­ак булып торган. Әмма хәзер элекке кебек йөгереп йөри алмый шул, яшь бара, сәламәтлек какшый. Ә абыйсының биләмәсе кечкенә тү­гел: өч йорт тора, зур гына бакчасы да бар. Җиләк-җимеш агачлары, яшелчә утыртырга Туфан абый: “Си­нең кулың бик җиңел, сеңлем”, – дип, гел Венераны дәшә торган була.

“Авылга кайтканда безгә керми калмый иде. Менә шушы диванга ятып ял итә, йоклап ала иде”, – дип сөйләнә-сөйләнә Венера апа безне өйнең түр бүлмәсенә алып керде. Күңел­ләре тулып еламсырап алды. “Нигезенә көн саен барам. Бер­көнне: “Абый, җанкисәгем, үзең кешеләргә гел ярдәмчел, мәр­хәмәтле булдың, инде нигезеңне тәртипкә китерергә үзең кебек мәрхәмәтле кешеләр табылсын иде!” – дип теләкләр тели-тели кайт­тым. Аллаһы Тәгалә мине ишеткән, ахрысы, бер көнне Казан кешеләре килеп төште”, – диде Венера, кем икәнлекләрен төгәл белмәсә дә, аларга елый-елый рәхмәтләр укыды.

Мин килгәндә Туфан абый нигезе чүп-чардан арындырылып, тимер рәшәткә белән әйләндереп алынган иде инде. Алдарак әйт­кәнемчә, бу нигездә өч йорт тора. Аның берсен Туфан абый мәктәпкә биргән булган. Узган ел ул йорт ут чыгып янган, таш стеналары гына утырып калган. “Казан кешеләре” аны яңадан аякка бастырып, идән-түшәмнәр җәеп, тәрәзәләр куеп түбә астына кертергә өлгер­гәннәр. Туфан абый үз куллары белән салган, шунда иҗат итәргә яраткан дүрт стеналы яшел йортны һәм Туфан абый үзе язучылар өчен иҗат йорты итәргә теләгән шактый зур гына өченче йортны да “кеше кыяфәтенә” кертеп киләләр иде инде.

Бүген Олы Мәрәт­хуҗада нибары 54 йорт бар, кеше яшәгәннәре – 24. Халык саны йөзгә дә тулмый. Балалар булмау сәбәп­ле, моннан 3 ел элек мәктәп тә ябылган. Туфан абый бүләк иткән мәктәп бинасы янгач, җитәкчеләр: “Авылны ямь­сезләп кенә тора, әллә сүтеп кенә ыргытыйкмы?” – дигәннәр. Моны Туфан абыйның кызы Әлфия әйтте. Бик хәтере калган Әлфиянең. “Алай булса, бульдозер китерегез дә өч йортны да җир белән тигезләгез!” – дигән. Кемдер берәү район хакимиятенә барып Туфан абый йортын музей итү турында сүз кузгаткан булган, кычытмаган җирне кашып йөр­мәскә киңәш иткәннәр. Хаки­мияткә кем барган, аңа кем шундый киңәш биргән – бу хакта сүз озайтып тормыйм. Шунысы гына куркыта, вафатына нибары өч ел тулып, Туфан абый рухын рән­җетерлек сүзләр ишетелә башлаган икән, тагын өч елдан ниләр ишетербез, ниләр күрербез.

Кылт искә төште: моннан бер­ничә ел элек Азнакайның татар театр сәнгатенә Әзһәр Шакировны, Туфан абыйның хатыны Нәҗибә апаны биргән Ташлыяр авылы нигезенә таш куйдылар. Анда фәләненче елларда бу урында фәлән авыл яшәве язылган иде. Авыл зиратын рәшәткә белән әйләндереп алганнар, кабер ташларын яңартканнар. Авыл урынында исә бүген гади бер басу. Менә шул басуда Нәҗибә апа белән Әзһәр абый: “Монда фәлән урам иде, менә монда фәлән кешеләр яшәде, менә монысы безнең урам...” – дип саташып йөрделәр.

Туфан нигезе кемгә кирәк?

Инде Туфан абый авылын, аның нигезен дә шулай саташып эзләп йөрергә калмасын иде, дип куркам.

Танылган шагыйрь һәм прозаик, Тукай бүләге лауреаты Марсель Галиевнең “Туфан – Туфан инде ул” дигән истәлек язмасында “Менә ул тагын Парижына – Мәрәтхуҗага кайтырга җыена” дигән җөмлә бар. Марсель Мә­рәт­хуҗаны кайчандыр дөнья мәркәзе исәпләнгән Париж белән чагыштырып, Туфан абый өчен авылның ни икәнен кыска һәм оста итеп әйтте дә бирде. Чыннан да, ул үзе дә: “Тумышым белән дә, уйларым белән дә – мин авыл кешесе”, – дип язып калдырган.

Әдипнең моннан 13 ел элек Разил Вәлиевкә биргән бер интервьюсын тапкан идем. Разил Туфан абыйга: “Син бик зур акчалар кереп баеп китсәң, шул акчаларны ничек тотар идең?” – дигән сорау биргән булган.

Туфан абыйның җавабын фаразлап карагыз әле! Миннән булмады, чөнки җавап минем өчен көтелмәгән иде. “Мәрәтхуҗаны өр-яңадан төзер идем”, – дигән булган Туфан абый. Кызык өчен генә, уйнап кына әйткән сүз түгел бу. Чөнки галәмәт зур акчалар кер­мәсә дә, Туфан абый үз авылына кулдан килгәнчә булышып яшәде. Авыл җирлеге башлыгы Хәлим Ибәтов һәм заманында колхозның партия оешмасы секретаре, аннан колхоз рәисе булып эшләгән Миңнур Нәбиуллин бармак бөгә-бөгә санап киттеләр. Туфан абый авылга килә торган дүрт чакрым юлны күтәрттереп асфальт җәй­дер­гән, 3 күлне чистарттырган, 2 чишмәне төзек­ләнд­ерткән, Олы Салтык авылында урта мәктәп салырга, район үзәгендә китапханә төзергә, Олы Мәрә­тхуҗа зиратын рә­шәткә белән әйләндереп алырга, мәчет төзергә ярдәм иткән. Әңгәмәдәш­ләрем әйтүенчә, авыл­да кы­йшык-мыйшык йортлар күреп, Туфан абый бик гарьләнә, “Безнең авыл кешесе болай яшәргә тиеш түгел”, – дип әйтә торган булган. Әйтеп кенә калмаган, 12 кешегә йорт салырга булышкан. Әлбәттә, акча белән генә түгел. 1990 елларда кирпеч-такта гына түгел, бер кило кадак та табып булмаган заманда төзелеш материаллары кайтартып, “шалкан бәясенә” халыкка сатуны оештырган Туфан абый. Миңнур әйтә: “Ул безнең пропуск сымак иде, һәр җирдә сүзе үтә иде. Аңа ияреп теләсә кайсы оешмага, теләсә кайсы җитәкче кабинетына керә идек”, – ди.

Туфан абый булмаса, бәлки, Олы Мәрәтхуҗа да күптән картадан сызылып ташланган булыр иде. Инде хәзер авыл аны яшәтергә тиеш. Ничек итеп? Мин моңа анык кына, кыска гына җавап бирә алмыйм. Шуны гына әйтә алам, бу авылны, димәк, Туфан абый рухын саклау, аерым бер кеше, йә авыл җирлеге башлыгы, яисә Кама Тамагы районы җитәкчелеге эше генә дә түгел. Аллага шөкер, Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә Туфанның исемен мәң­геләштерү буенча республикабызда күп эшләр башкарылды: Казан шәһәрендә бер урамга, Түбән Кама шәһәрендәге татар театрына Т.Миңнуллин исеме бирелде, район үзәгендә музей ачылды. Әмма лә­кин Туфан эзләре калган Мәрәт­ху­җа, аның өчен изге җир булган туган нигезе – татар дөньясы өчен изге урынга әверелергә тиеш...

“Казан кешеләре” Туфан нигезен торгызу буенча үз бурыч­ла­рын үтәр, йортлар, бакча да, “авыл йөзен” бозып тормас, ә авылның күркенә әйләнер.

Ә шуннан соң нәрсә? Туфан биләмәсен кем карап тотар да йортлары ни-нәрсәгә хезмәт итәр? Әйтүләре буенча, әдип үз нигезе язмышын хәл итәр өчен кайбер чаралар күрә башлаган булган. Нигезен саклап-карап торучыга айлык хезмәт хакы да тапкан булган. Тик менә каян, ничек итеп? Бу хакта тәгаен генә әйтүче юк. Монысы инде иң югары дәрәҗәдә хәл ителергә тиеш.

Заманында Олы Мәрәтхуҗага килгәч, Камал театрының мәш­һүр режиссеры Марсель Сәлим­җанов: “Кояш чыга икән, ул бөтен җир йөзен яктырта, талант туа икән, ул – бөтен халкыбызның уртак бәхете”, – дигән булган. Олы Мәрәтхуҗа исә әнә шул уртак бәхетебез, татарның җан­кисәккәе Туфан Абдулла улы Миңнуллин туган җир.

P.S. Язмамны газетага әзер­ләп бетергәндә, авылга Миң­нурга шалтыраттым. Сөенече эченә сыймый: “Кайтты, кабат кайтты Туфан ага үз нигезенә... Риман абый, сезгә дә берничә фоторәсем җибәрәм. “Казан кешеләре” башлаган эшләрен бетереп киттеләр”, – ди. Вәгъ­дә­сендә торды. Әлеге фоторә­семне сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез.


Риман ГЫЙЛЕМХАНОВ

171 | 13.11.2015

Аерылам мин, башка түзә алмыйм...

$
0
0
14.11.2015 Ир белән хатын
“Кияүгә чыкканыма ике ел булды. Беренче вакытта бар да әйбәт кебек иде. Бала көткәндә дә бер генә авырлык та күрмәдем. Ирем сүземнән чыкмады. Нәрсә кушсам, шуны эшләде. Теләгән ризыгымны алып бирде. Хәтта пешереп тә ашата, юа да, җыеш­ты­ра да иде. Ул вакытта хан кызы кебек яшәдем. Бала тугач, хәлләр үзгәрде.

Дөрес, ирем миңа ярдәм итү­дән туктамады. Баланы күбрәк ул карады. Декретта утырсам да, минем матур киенәсем, тәм­ле ашыйсым килә. Акча туздырырга яратам. Әллә шуңа инде соңгы арада ирем миңа карата салкынайган кебек булды. Ачуланмыйча бер генә дә тормыйбыз. Бер-беребезне бө­тен­ләй аңламыйбыз хәзер. Соңгы ярты ел җәһәннәмгә тиң булды. Әле ул гынамы, берәр нәрсә әйтсәм, ирем кулын күтәрә башлады. Бер көнне түз­мәдем – аның әти-әнисенә дә, үзем­некеләргә дә шалтыратып, бар­ысын да сөйләп бирдем. Иремә карата бер генә хисем дә калмады. Башка бергә яшисем килми. Тик нишләргә дә белгән юк. Бала да кызганыч. Түзәсем дә килми”.

Айсылу, 21 яшь. Алабуга

Статистика мәгълүматларына караганда, иң катлаулы чор беренче биш ел санала. Аерылышу оч­ракларының 36 проценты шушы вакытка туры килә. Былтыр Татарстанда таркалган 15 мең 457 га­иләнең 60 процентының тормыш корып яши башлауларына 10 ел да тулмаган булган. Шу­ның аркасында 10 меңнән артык бала әтисез яки әнисез яшәргә дучар.

ТФАнең Гаилә һәм демография фәнни-тикшеренү үзәге катнашында үткәрелгән тикшеренү нәтиҗә­ләренә ышансаң, аерылышуга ки­тергән төп сәбәпләр булып ир яки хатынның мөнәсәбәте канә­гать­ләнерлек булмау (38,7 процент), матди мәсьәләдә авырлыклар (30 процент), хыянәт (23,4 процент), эчүчелек (23,4 процент), гаи­лә эш­ләренә туган­нарының тык­шынуы (19,3 процент) санала.

Шунысы да бар: республикада иң күп аерылышулар 2000 еллар башында күзәтелгән. Андый хәлләр 2002 елда күп булган: 21 меңнән артык очрак теркәлгән. Ул чорда язылышкан 3 парга аерылышкан 2 пар туры килгән.

Альбина Шәвәлиева (Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе җитәкчесе):

– Соңгы арада аерылышучылар саны бераз гына булса да кимеде. 2014 елда 32 мең 547 никах рәсми рәвештә теркәлгән булса, 15 мең 106 пар аерылышкан. 2015 елның 9 аенда исә 9856 пар аерылышырга өлгерде. Узган ел белән чагыштырганда азрак, әмма бу сан да аз түгел. Беркайчан да кызуында сукмаска кирәк. Акыллырак хатыннар әллә нинди гаугалы вакыйганы да онытып, гаиләне сак­лап калырга тырыша.

Психолог Эльвира Сафина җавап бирә:

– Тормышны бозып ташлау тиз ул. Ә менә кабат торгызу, хисләрне яңадан җайлау бик авыр булачак. Хатны кат-кат укыдым. Ялгыш хата кылганчы, үзара аңлашылмаучанлыкны уртага салып сөйләшергә кирәк. Бәлки, гаеп үзегездәдер. Хатын-кыз тор­мышны җайлап торырга тиеш. Гаиләнең ныклыгы бер-береңә булган хөрмәттән дә тора. Гаилә корып яши башлагач, күп кенә күңелсезлекләр баш калкыта. Әмма аларны уздырып җибәрә белергә кирәк. Гаиләдә табак-савыт шалтырамый тормый. Бер­гә яши башлагач, үзегезнең гаи­ләгезгә чит кешеләр сүзен керт­мәгез. Күп вакытта булган хәл­ләрне читкә дә чыгарырга ярамый. Ирегезнең ни өчен кул күтә­рүен дә чамалый аласыз. Әгәр сез аны гаепсезгә кул күтәргән дип саныйсыз икән, бу турыда аңа әйтегез. Ә инде үзегез чыгырдан чыгарсагыз – зарланудан мәгънә юк. Кайчакта бер-береңә юл да куя белергә кирәк. Тормыш башлаганда, бер-берен аңламыйча, гаиләсен таркаткан парлар күп була. Яшьләр никтер үзләрен генә уйлап ялгышалар. Арада бала да бар бит. Бу хакта да онытмас­ка кирәк.

Рамил Шириев: “Иман нуры” мәчетенең имам-хатыйбы:

– Дин буенча хатын-кыз балалар үстереп, гаиләнең җылысын югалтмыйча саклап торырга тиеш. Ә хәзер башкачарак хәлләр күзәтелә. Бер тавышланып кына аерылып китәргә ярамый. Алла­һы Тәгаләдән сезгә ярдәм итүен сорагыз. Динне хөрмәт иткән ха­тын-кыз ирне дә хөрмәт итә бе­лергә тиеш. Бала үстерү мәшә­кать­ләре җиңел түгел. Әмма хә­зерге заманда мал табу да кыенлашты. Ирегез тормышыгызны алып бара икән, шуңа шөкер итегез. Гаи­ләдәге ыгы-зыгыны хатын-кыз көй­ләп җибәрергә тиеш. Ирне сан­ла­мыйча, аңа хатын-кыз эш­ләре өеп, сез аны кимсетәсез ге­нә. Бәл­ки, үзегезгә үзгәрергә ки­рәк­тер. Белеп булмый, гаеп атта да, тәртә­дә дә булырга мөмкин.


Гөлгенә ШИҺАПОВА

171 | 13.11.2015

Данил Салиховның Комедияләр китабы дөнья күрде

$
0
0
14.11.2015 Әдәбият
Данил Салиховның сигезенче пьесалар җыентыгы дөнья күрде. Авторның тәүге җыентыгында тамашачы яратып өлгергән комедияләре тупланган.

 

 

 

 

 

 

 


---

--- | 14.11.2015

Үз туган көнендә КАМАЗ астында үлгән (ФОТО)

$
0
0
14.11.2015 Фаҗига
Әлеге фаҗига 13 ноябрь көнне Алабуга шәһәрендә килеп чыккан.

Үз туган көнен бәйрәм итүче хатын-кыз юл аша чыкканда ялгыш таеп егылган, тик торырга җитешми калган. Узып баручы йөк машинасы аны күрмәгән. Нәтиҗәдә, КАМАЗ арткы тәгәрмәчләре белән хатын аша чыккан.

Кызганычка каршы, табиблар аны коткарырга җитешмәгән. Күпсанлы җәрәхәтләрдән хатын җан биргән.


---

--- | 14.11.2015

"Адымнар"Раяз Фасыйховның иҗади остаханәсендә булып кайткан (ВИДЕО)

$
0
0
14.11.2015 Җәмгыять
Әлеге һәм башка сюжетлар "Адымнар"ның бүгенге чыгарылышында.


---

--- | 14.11.2015

Иртәгә бик салкын булачак

$
0
0
14.11.2015 Киңәш-табыш
Иртәгә Татарстанда салкын һава торышы көтелә. Һава температурасы 14 градуска кадәр салкынайтырга мөмкин, дип хәбәр итә Татарстанның гидрометеорология һәм әйлән-тирәне күзәтү идарәсе.

Гомумән, ял көне Татарстанда болытлы булачак. Һәр районда диярлек кар явачак. Шул ук вакытта кайсыбер районнарда давыл чыгуы да ихтимал. Төнлә һава температурасы 4 градустан башлап 14 градуска кадәр салкын булачак. Көндез исә җылырак: 2 градустан башлап 7 градуска кадәр салкын.


---

--- | 14.11.2015

Ирләр гаиләдән нигә китә, яки «Мәхәббәт, кәҗә һәм башкалар» тагын ниләр күрсәтте?

$
0
0
15.11.2015 Шоу-бизнес
Узган ел бер төркем эстрада артистлары, чын мәгънәсендә, мөгез чыгарды. Раушан Шәрифнең «Мәхәббәт, кәҗә һәм башкалар» исемле спектаклен сәхнәләштерделәр.

Спектакльне һәр җирдә тулы зал, көчле алкышлар белән җылы кабул иттеләр. Һәм менә яраткан тамашачылар өчен янә сөенечле хәбәр: спектакльнең икенче кисәге дөнья күрде. Артистлар аны Казан тамашачысына 10 ноябрь көнне Халыклар дуслыгы йортында бушлай күрсәтте.

С пектакль башланыр алдыннан, автор һәм режиссер Раушан Шәриф тамашачыны беренче кисәкнең эчтәлеге белән таныштырып үтте һәм үзенең кайбер фикерләрен җиткерде:

– Боларның нишләве инде бу, килешми дип кырт кисүчеләр дә булыр. Әмма эстрада артистларының үзләрен башка өлкәдә, башкача сынап карарга теләве бу. Шуңа күрә ни килеп чык­канын үзегез күрерсез. Шуны әйтәсем килә: талантлы кеше теләсә нинди өлкәдә үз булдыклыгын күрсәтә ала.

Дөрес, без моның шулай икәненә тамаша вакытында ышандык. Бер төркем авыл хатыннары ирләрен төрлечә сынап туйгач, заманга ияреп тәрбияли: диетага утырта. Берсе спортка өстенлек бирә, икенче гаилә кытай кухнясына күчә, өченчесе яңа препарат уйлап табарга тели, шунлыктан сөекле ирен «тәҗрибә үткәрә торган куян» сыйфатында күрә. Дүртенче хатын исә үзен йөкле дип алдый. Дүрт хатын, берләшеп, ирләреннән үч ала, кыскасы. Күптән инде бу йортларда аш, бәрәңге пешми, бәлеш, өчпочмак кебек татар халык ризыклары кара исемлектә тора. Ачка тилмергән ирләр бергәләшеп урманга чыгып китә. Менә шуннан соң инде ирсез калганлыкларын аңлаган хатыннар аларны эзләү эшенә керешә. Әмма кайдан табарга?

Дөнья картасын алып, Америка, Антарктидаларга да «сәяхәт кыла» ярык тагарак алдында калган хатыннар. Әмма шул вакытта Айгөлнең башына гениаль фикер килә: Рәсим урманындагы аулак урынны бары тик кәҗә белә. Мәхәббәтләрен эзләп табуда нәкъ менә кәҗә ярдәм итә дә инде. Ирләрен өрмәгән җиргә дә утыртмаска, көн саен таба ашы пешерергә вәгъдәләр биреп, хатыннар ирләрен өйгә кайтырга күндерә. Бу авылда Сабантуй көннәре була.
Артистлар залда чын Сабантуй оештырды. Тамаша залына төшеп, халыкны атта да чаптырды, йомырка кабып та йөгертте.

Спектакльнең исемендә кычкырып торгач, кәҗәнең сәхнәгә чыгуын тамаша буе көтеп утырдым, әмма, тавышын ишетүдән гайре, кәҗәне күрү бәхете тәтемәде.
Артистларның уенына килгәндә исә, Лилия Муллагалиевага тиңнәр булмады. Аның йөзе, кыяфәте генә түгел, хәрәкәтләре, мимикалары да уйный. Азат Фазлыев оста биюче икән. Рәсим Низамов белән Айгөл Бариева исә тамашачыны җыр-моңнары белән ял иттерде. Калган артистларның нәрсәгә сәләтле икәнен үзегез барып күрегез.


Ландыш КӘБИРОВА

--- | 14.11.2015

100 яшьлек Хуснул-Хатимә апаның озак яшәү сере

$
0
0
15.11.2015 Язмыш
Сүзем Спас районы Ишавылда гомер итүче Хуснул-Хатимә апа Ислямова турында. Ул патша заманында туып, бер гасыр гомер кичергән: ачлык, советлар хөкүмәте барлыкка килү, раскулачить итү, репрессияләр, колхозлар оешу, Бөек Ватан сугышы, аннан соңгы авыр еллар һәм башка тарихи вакыйгаларның тере шаһиты.

16 ноябрьдә ул үзенең 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк, Алла боерса. Шушы олы яшьтә булуына карамастан, ул әлегә аяк өстә, зиһене әйбәт, сәламәтлеге картларча, соңгы вакытларда гына колакларының бераз начар ишетә башлавына зарлана. Өйләрендә бар уңайлыклары бар, тормышлары мул. Бер түбә астында яшәгән кызы Рәхилә белән кияве Әббәс аны кадер-хөрмәттән өзмиләр.

- 100 яшь бит инде, - дип кабатларга ярата язмам герое, – Ходайга шөкер, бүгенге матур, җитеш тормышны да күрергә насыйп булды. Без яшь чак¬та мондый сый-нигъмәтләр турында хыяллана да алмый идек, бер кисәк кара ипигә тилмергән вакытлар искә төшкәч, йөрәк кысылып куя, ә бүген бит ризыктан табын сыгыла, - ди юби¬ляр.

Хуснул-Хатимә 1915 елда Татарстанның Мөслим районы Мәл- ләтамак авылында ремесленник Әфләтүн һәм Аскабжамал гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә. Гаилә башлыгы кареталар, өстәлләр, урындыклар эшләп сата, терлек үстерү белән дә шөгыльләнә. Хуҗабикә үзен балалар тәрбияләүгә багышлый, һәр эштә иренең беренче ярдәмчесе була.

Хуснул-Хатимәгә дүрт яшь ча¬гында фаҗигале рәвештә әтисе ва¬фат була. Гаилә төп кайгыртучысын югалта, Аскабжамал өч бала белән ялгыз кала. Олы кызы Миңлекамалга ул чакта ун яшь, төпчекләре Низам әлегә туган гына була.

Гаилә өчен авыр тормыш башла¬на. Хәзер генә дүрт яшен турырган Хуснул-Хатимә җилкәсенә олы вази¬фа – нәни туганын тәрбияләү ята. Әй, бу дөнья, аны әлегә үзен карау өчен дә берничә кеше кирәк бит. Тик башка хәл юк. Әнисе белән туганы Миңлекамал гаиләне ашатырга ризык кайгырта.

Тормыш дәвам итә. Ана кеше авыр¬лыклар алдында сыгылып төшми: ба¬лаларын хезмәткә өйрәтеп үстерә, һәркайсына белем бирергә тырыша. Нарасыйларын ач-ялангач итмәс өчен, Аскабжамал җиң сызганып колхозда эшли, терлек асрый, йон эрләп бияләйләр, оекбашлар бәйләп сата, кайберләрен башка әйберләргә яисә ризыкка алмаштыра.

Сигез яшен тутырып, Хуснул-Хатимә авыл мәктәбенә укырга керә. Белем алырга теләге көчле булганга, һәр нәрсәне бик тиз отып ала, шуның белән дә яшьтәшләреннән аерыла ул. Дүрт классны тәмамлап, укуын авылдан 7-8 чакрым ераклыкта урнашкан район үзәге Мөслим мәктәбендә дәвам итә. Көзме, кышмы, җил-яңгырмы, ике араны якын итеп шунда йөри. Бик әче салкыннарда гына ят авылда бер белмәгән йорт ишеген шакып, кунарга сорала. Ул вакытларда халык бик гади, кунакчыл булганлыктанмы, яшь кунак- ны бер дә кайтармаганнар.

Мәктәптә Хуснул-Хатимә рус, татар, латин, гарәп телләрен өйрәнә, мате-матиканы яхшы үзләштерә. Өйгә кайтып йорт эшләрен алып бара: энесен дә карый, оекбаш-бияләйләр дә бәйли, сыер да сава, икмәк тә пешерә.

7 класста укыган чакта, укытучылар җитешмәү сәбәпле, Хуснул-Хатимәне зирәк, тырыш укучы буларак баш¬лангыч класслар укытучысы итеп билгелиләр. Мәктәпне тәмамлап, укытучы һөнәрен үзләштерү теләге белән ул Пермь шәһәренә юл тота. Тик яшәргә урын булмаганлык¬тан, әлеге хыялыннан баш тартырга мәҗбүр була. Гаиләсенә бераз гына ярдәм итим дип, 19 нчы самолетлар җитештерүче заводына эшкә урнаша, көннәр буе станок артында тимер оч¬кыч элементлары җыя. Хезмәт хакын, билгеле, әнисенә җибәрә.

Өч елдан соң туган авылына кайтып, авыл балалар бакчасына тәрбияче булып урнаша Хуснул-Хатимә. 17 яшен тутырып, чибәр, буйчан Зөфәр Афзаловка тормышка чыга. Ул Пермь якларыннан, мулла гаиләсендә туган бердәнбер бала була. Озакламый яшь парның бәхетләрен тулыланды¬рып ике балалары – уллары Фаиз һәм кызлары Фаизә туа. Афзаловлар бик бәхетле яшиләр, гаилә башлыгы да, хуҗабикә дә даими эшли, гаиләләре бернидән дә мохтаҗлык күрми.

Тик “кайгы кычкыра килми”, дигәндәй, Афзаловлар гаиләсенә дә көтмәгәндә зур кайгы төшә: кинәттән, дүрт яшен тутырган уллары чирләп үлә. Ә озакламый тыныч тормыш күген сугышның кара болыты каплый. Ир-атларны бер-бер артлы фронтка озата башлыйлар. Билгеле, чират Зөфәргә дә җитә. Яраткан тормыш иптәше, баласының ягымлы атасы белән саубуллашу бик авыр була. Ә инде бу соңгы очрашулары булуын берсе дә уйламагандыр мөгаен.

Шулай итеп, Хуснул-Хатимә кызы Фаизә белән берьялгыз кала. Әмма үзеңне жәлләр чор түгел – җигелеп колхоз арбасын тартасы, кич утырып сугышчыларга җылы киемнәр бәйлисе бар... Барлык чордашлары кебек, иң катлаулы сынаулар аша узарга туры килә аңа: кырда да эшли, урман да кисә. Техника булмаганлыктан, бар эшне кул белән башкаралар, билгеле.

Менә шулай үз-үзләрен жәлләмичә Бөек Җиңүне якынайту өчен тылда көнне-төнгә ялгап тир түккән хатын-кызларыбыз. Намуслы тырыш хезмәте өчен Хуснул-Хатимә күп мактау кәгазьләре, медальләр белән бүләкләнә.

Ниһаять, өзелеп көткән Җиңү көне җитә, барча халык фронттан якыннарының исән-сау кайтуларын көтә. Тик Хуснул- Хатимәгә шатлыклы хәбәр алырга насыйп булмый – аның тормыш иптәше сугыш кырында үлеп кала.

Сугыш тәмамлана, әмма тор¬мышлар җиңеләйми. Ялгыз бала күтәрү бик авыр була, шул өскә аның җилкәсендә әнисе белән кече туганы, туганының баласы Факия дә була.

Көн күрер өчен Хуснул-Хатимә төрле эшләрдә хезмәт итә, Казан базарларында сөт, май, йон сата. Шулай бервакыт биредә Амрулла исемле ир-ат белән таныша. Ул чы¬гышы белән Түбән Новгород өлкәсе Ишавыл авылыннан тол ир була, ял-гыз ике кыз бала тәрбияли: олысы Софиягә 15, Мәллимәгә 10 яшь була. Шактый вакыт аралашканнан соң, Амрулла Хуснул-Хатимәгә кияүгә чыгарга һәм бергәләшеп Ишавылга кайтырга тәкъдим ясый.

Ишавылга күченеп яши башлау белән үк Хуснул-Хатимәне бары¬сы да бик җылы каршы ала һәм Хатимә апа дип йөртә башлыйлар. Амрулланың кызлары да аны бик тиз үз итә һәм әни дип эндәшәләр. Хатимәгә ул чакта 28 яшь була.

Ислямовлар гаиләсенә килен бу¬лып төшкәндә, бу гаилә раскулачить ителгән була, йортларын, терлекләрен, милчәләрен колхозга бирәләр. Үзләре балчыктан ясалган, җир идәнле са¬райда яшиләр. Шуңа да карамастан, авырлыклар язмам героен куркытмый. Тырыша торгач, күрше рус авылыннан арзан хакка йорт сатып алалар. Аннары ваклап түләү ысулы белән сыерлы да булалар. Шулай итеп гаиләнең түбәсе, сөте һәм мае була. Артып киткәнен Хуснул-Хатимә базарда сата, Горький¬га бәрәңге белән дә йөри. Гаилә башлыгы армый-талмый колхозда эшли. Шулай алар әкрен генә бурычлардан арыналар.

Күп тә үтми, гаиләнең бәхетен ту¬лыландырып уллары Хайдәр дөньяга килә. Инде тормышлар җайланды дигәндә, ата-ана башына зур кай¬гы төшә – дүрт яшьлек уллары каты чирләп дөньяны ташлый. Берничә елдан соң Ходай аларга тагын бер сабый бирә – кызлары Рәхилә туа.
Еллар үтә, балалар үсә. София белән Мәллимәне кияүгә бирәләр, оныклар туа. Еш кына әнисенең хәлен белергә кызы Фаизә кайтып йөри, Факия дә апасын онытып куймый.

1972 елда Ислямовлар гаиләсенә тагын бер кайгы төшә – гаилә баш¬лыгы Амрулла бакыйлыкка күчә, Хуснул-Хатимә 57 яшендә тол кала. Бу вакытта кызлары Рәхилә сәүдә техникумы тәмамлый һәм бер ел¬дан тормышын Әббәс Хамзин белән бәйли, яшь гаиләнең ике ягымлы кызлары - Равилә белән Сылу туа. Хамзиннар икесе дә колхозда эшли. Рәхилә башта МТФда лаборант булып хезмәт итә, ә Васильсурскта ветеринар белгечлеге алгач, ферма җитәкли, зоотехник була. Район депутаты вазифасын да намуслы алып бара. Нинди генә эштә булса да, үзенең төп бурычы итеп әнисен тәрбияләүне күрә.

- Әни безне үстергәндә гел берне кабатлады: гомер барыгызда урла¬магыз, алдамагыз, кешеләргә авырлык китермәгез, кемгә дә усаллык теләмәгез. Үзе бер дә кычкырмады, сукмады, аның тыныч кына әйткән бер сүзе җитте. Бүгенге көндә әнине янәшәмдә сау-сәламәт күрә алуыма Ходайга мең рәхмәтле мин.

Аның озын гомерле булуын мин аның сабырлыгында, гомер буе Аллаһыга ышанып яшәвендә дип уй¬лыйм. Әни бар нәрсәгә дә түзә бел¬де, Ходай кушкан, дип яшәде. Элек тә, бүген дә сәламәт яшәү рәвеше алып бара, вакытында сыйфатлы ризык белән туклана, ял итә, гимна¬стика ясый.

Ул бер дә үләм дип әйтми, Ходай биргән гомерем, ди. Кайчак миңа: “И, кызым, сине газаплыйм инде. Мине шулай тәрбияләгәнең өчен рәхмәт, үзеңә дә шулай хөрмәттә яшәргә язсын”, - ди. Ә мин аны дөньядагы иң югары кыйммәт – ана хакы өчен тәрбиялим, хөрмәт итәм. Ходай Тәгалә һәркемгә дә шундый озын гомер язсын иде.

Аны ялгыз калдырмастан, шәһәргә китү теләгеннән баш тарттык. Баштарак кызларым Сылу белән Равилә әни ялгызлыктан интекмәсен өчен, бер-бер артлы янында куна иделәр. Күпме генә бергә яшәргә чакырсак та, ахыргысына кадәр гомер иткән йор¬тын калдырып китәсе килмәде, - дип сөйләде юбилярның кызы Рәхилә.

- Безнең баштан ниләр генә үтмәде, әмма үземне бүгенгә бик бәхетле тоям. Тормышның матурлыгына, балаларым, оныкларым, аларның ба¬лалары уңышларына куанам, мине кадер-хөрмәттән өзмәгәннәренә мең рәхмәт, - ди йөзьяшәр әбекәй.

Хуснул-Хатимә алмайны мин чынбарлыкта бәхетле дияр идем. Чөнки аның 16 оныгы, 26 онык баласы бар. Ул озын, катлаулы тормыш юлы узганына, йөз яшенә җитүенә карамастан, әлегә аяк өстә, үз акылында. Яратып газета-журналлар укый, те¬левизор аша төрле яңалыклар белән таныша, дөньялары тыныч, якынна¬ры имин булсын өчен дога кыла.

Аеруча өй тутырып онык-онык- чыкларының җыелганын көтеп ала. Алар аны барысы да яратып “Кечерүк әни” дип кенә йөртәләр икән. Анысын ник шулай дип сорагач: “Мин балала¬рыма, онык-оныкчыкларыма һәрвакыт кечерүкләрем дип дәшә идем. Шуннан яшь буын мине дә “Кечерүк әни” дип йөртә башлады”, - дип җавап кайтарды елмаеп Хатимә апа.

Күршеләре, авылдашлары ара¬сында да олы ихтирамга лаек ул. Элек тә, бүгенге көндә дә аның гаиләсе ярдәм сорап килгәннәрне, мохтаҗларны кире кайтармый. Үзе табигать, хайванннар ярата. Тугыз дистә яшенә кадәр бакча эшләре алып барган, гөл-чәчәкләр үстергән.
16 ноябрьдә олы бәйрәме белән кот¬ларга илебезнең төрле төбәкләреннән Хуснул-Хатимә апаның якыннары, туганнары җыелачак. Шул уңайдан корбан чалырга да планлаштыралар Ислямовлар.

Без дә Хуснул-Хатимә апаны 100 яшь¬лек күркәм юбилее белән котлыйбыз, Аллаһы Тәгалә сезне сәламәтлектән аермасын, һәр яңа туачак көнегез шатлык, бәхет алып килсен.

 


Р. ХАМЗИНА

--- | 15.11.2015

Шигый белән сөнни сугыша, янәсе

$
0
0
15.11.2015 Җәмгыять
Кайбер газеталарны укыйсың да хәйран каласың. Имеш, шигыйлар белән сөнниләр сугыша. Имеш, ислам дөньясындагы иң зур каршылык шул, моның иң ачык билгесе – Сүрия... Шушы көннәрдә Казанда чыга торган бер басманың берничә санында Иерусалимдагы Көнчыгыш хезмәттәшлек институты җитәкчесе Авраам Шмулевич белән уздырылган әңгәмәдә (“Война шиитов и суннитов” дип атала ул) әлеге фикер ярылып ята.

Үзебезнең “Ватаным Татарстан” газетасында да күптән түгел бер хөрмәтле депутатыбыз: “Сү­риядәге хәрби бәрелешләр дә – дин аркасында килеп чыккан низаглар, дип беләм. Шигыйлар белән сөнниләр үзара тыныша алмый”, – дип язып чыкты.

Шушы хата фикерне куертып, кайбер сәясәтчеләр, Россия үзен сөнни илләргә каршы куя, шигыйларны яклап, Сүриядә сөнниләргә каршы сугыша, дип лаф ора. Әйе, Сүриядә Россия гаскәриләре, очкычлары бар. Әмма ул анда американнар, яһүдләр, төрекләр, фарсылар кебек үз мәнфәгатен яклап сугыша. Кыскасы, әлеге гарәп илендәге конфликтның нигезендә дини каршылыклар түгел, сәяси сәбәпләр ята. Әгәр дәүләт хакимиятенә, идарә итү структураларына илдә күп­челек­не тәшкил иткән сөнниләрне (мәгълүм булганча, алар арасында җирле төрекмәннәр дә шактый күп) пропорциональ рәвештә керткән булсалар, шәт мондый ыгы-зыгы, кан коеш килеп чыкмаган булыр иде. Ни кызганыч, шигыйларның галәвиләр тармагына караучы Бәшәр Асад үз вакытында бу тәкъдимне кабул итмәде, хәзер нишләргә белми.

Россия, Иран кебек дәүләтләр, Асад – илнең сайлап куелган, законлы җитәкчесе, дигән пози­циядә торса, АКШ, Төркия сыман дәүләтләр, ул хакимияттән кит­мичә, илдә тынычлык урнашмаячак, дип тәкрарлый.
Озын сүзнең кыскасы, сәяси яссылыкта ята торган конфликт бу. Үз заманында ислам дөнья­сының сөнни, шигыйга бүле­нүе­нең дә сәбәбе дини каршылыклар түгел, кәнәфи бүлешә алмау, хакимлеккә омтылыш булган лабаса. Пәйгамбәрдән калган кә­нәфидә утырырга теләүчеләр, безнең имамнарыбыз хаклырак, белемлерәк, дип кулына корал алган, Рәсүлебез варисларының канын койган.

Чынбарлыкта ислам дөнья­сын­дагы төп каршылык – традицион ислам белән саф исламчылар, ягъни сәләфчеләр, тәкфир­челәр (башка мөселманнарны кяфирлектә гаепләүчеләр) арасындагы каршылык ул. Исламның сафлыгын “кайгыртучылар” Коръ­ән­нең рухына түгел, хәрефенә ябышып ята, шул рәвешле, аңлапмы-аңламыйчамы, глобальләштерүчеләр тегермә­не­нә су коя, ислам хәлифәте корырга хыяллана. Югыйсә бер-бере­безне танып белү өчен Раббыбыз безне аерым халыклар, аерым кабиләләр итеп яралткан. Коръ­әннең яхшы мәгълүм әлеге сүрәсен күрәләтә кире кагарга маташу – сәләф­че­ләрнең бөтен мөселман өммәтен, барча кешелекне бер байрак ас­тында тупларга тырышулары; ха­лыкларның милли, җирле үзен­чәлекләре белән санлашмаулары ул.

Менә шушы чатаклыкларны исәпкә алып һәм сафларыбызны тәртипкә салу максатында, Татарстан Президенты Рөстәм Миңне­ханов дүртенче ноябрь көнне Болгарда ислам академиясе булдыру, Казанда Мәрьям Ана иконасы соборын торгызу турында фәрман кабул итте. РИУ ректоры, Татарстан мөфтиенең фән, уку-укыту эшләре буенча урынбасары Рәфыйк Мөхәммәтшин Болгарда оештырылачак академиядә югары ислам уку йортларын тәмамлаганнардан илаһият магистрлары әзерләячәкләрен, мо­ның өчен мөселман дөньясында танылган күренекле галимнәрне җәлеп итәчәкләрен белдерде. Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан исә Мәрьям Ана иконасы табылган җирдә Богородица монастыре торгызылган сурәттә, баш иеп, тәүбә итеп, ярдәм сорау өчен башкалабызга христиан дине тотучылар агылачагын җит­керде. “Монастырь дөньяның бар­ча христианын җәлеп итеп торачак”, – дип сөйләде митрополит.

Шөкер, гыйльми даирәлә­ребез дә тик тормый. Ислам динен өйрәнүче галимнәребез 5-6 ноябрь көнне “Күп мәдә­ниятле дөньяда ислам” дигән халыкара җыенга җыелды. КФУ мөгаллим­нәре быел бишенче тап­кыр оештырды аны. Анда мө­селман­на­рыбыз яши торган рес­публика-өлкәләрдәге дини вәз­гыять тикшерелде, киләчәккә фаразлар җиткерелде. Кырым, Мордовия республикаларындагы, Әстерхан өлкәсендәге мөсел­ман өммәте­нең хәзерге халәте буенча аеруча тулы чыгышлар яңгырады анда. Әйтик, Симфе­ропольдән килгән сәясәт фәннә­ре кандидаты Эльмира Моратова, Кырымтатар Милли Мәҗлесе җитәкчеләре сәяси сәхнәдән читләштерелгәч, теләпме-теләмичәме, Кырым татарлары Диния нәзарәте бу вазыйфаны үз җилкәсенә ала башлады, дип аңлатты.

11 ноябрьдә “Татмедиа” агентлыгында уздырылган матбугат җыелышында КФУ мөгал­лим­нәре 18–23 ноябрь көннә­рендә “Мәхәл­лә” мөселман әйдәмәннәре мәк­тәбе кысаларында биш көнлек лекция һәм тренинглар курсы эш­ләя­чәген бәян итте. Мөселман әйдә­мәннәре булырлык яшьләрне җә­леп итү, радикализмга җирлек калдырмау, ачыктан-ачык фикер алышу мәйданчыгы булдыру максатында оештырыла әлеге курслар.


Рәшит МИНҺАҖ

172 | 13.11.2015

Яшьли үлгән Фәрит Төхбәтуллинның тагын бер ХИКӘЯсе

$
0
0
15.11.2015 Әдәбият
"Хөрмәтле "Матбугат.ру"! Сезгә моннан биш елга якын элек яшьли генә вафат булган газиз улым Фәритнең хикәясен җибәреп карыйм, бәлки, укучылар хөкеменә тәкъдим итәрсез", - дип хат юллаган иде безгә Нурания Төхбәтуллина. Фәритнең беренче хикәясен сайттан мең ярым кеше укыган. Бүген тагын бер әсәрен эләбез.

ВЕЛОСИПЕД

(Исәнбай авылының М. абый сөйләгәннәрдән)

1 нче бүлек

Бу Сәпәрәйнең (аның чын исеме Сәфәргали) авызына, билләһи, шайтан төкергәндер. Тәнәфестә җыештыручы Мөшәрәфә апаның ишектә күренүе булды, Сәпәрәй җитди генә :

- Ни хәлләр соң, Мөшәрәфә апа, кәҗә тәкәңне суйган идең, бульоннар ашап буламы? – ди.

Тегесе:

- Бульоннар ашарга тешләр юк әле, - дип, чынлап та тешсез авызын җәя. Без көлешәбез. 

Беләм мин Сәпәрәйнең җыештыручы ападан нигә шулай көлгәнен. Узган атнада шимбә көн өч малай, бер кыз – мин, Сәпәрәй, Гата, Клара – сыйныф идәнен юарга калган идек. Сәпәрәй идән юган суларны ишек алдына гына түккән дә, шуңа Мөшәрәфә апа аңа:

- Улым, пычрак суны аяк астына түкмә, пумайкага илт, - дигән иде шул. Клара алдында ясалган бу кисәтү, күрәсең, Сәпәрәйгә авыр тоелган, шуңа да Мөшәрәфә ападан көләргә уйлагандыр инде.

Дәресләр бетүгә, кайтырга кузгалдык. Сәпәрәй гадәтенчә велосипедының (яңгырлы көн инде югыйсә, көз бит, шулай да сәпит белән килгән, мактанчык) алдына – рамга – Клараны, арттагы багажнигына Гатаны утыртып, олы урамга юнәлде, мин алар артыннан үртәлеп карап калдым да үзебезнең урамга – инеш буена төшеп киттем. Эх, шушы велосипедның булмавы! Велосипедым булсамы? Ике дә уйламый Сәпәрәйдән Клараны тартып алып, алдыма гына утыртып, ялт итеп өенә илтеп куяр идем дә соң... Нишлисең, велосипедым юк. Ә Сәпәрәйнең – гәүдәле таза малайның- бар да бар: бригадир әтисе, шәһәрдә апасы, абыйсы, өстәвенә менә шул апа-абыйсы алып биргән велосипеды. Ә минем... әни дә, чирләшкәрәк сеңелем. Үзем дә, буйга озын булсам да, гәүдәгә юка, дөресен әйткәндә, Сәпәрәй белән ярышырлык көч-куәт юк, ул инде узган ел ук Сабан туенда үсмерләр арасында батыр калды. Аның урынына Сәпәрәй укудан әллә ни булдырмый, үзе әйткәндәй, физкультура белән хезмәттән кала бөтен алган билгесе “международный” ягъни “өчле”. Хәер, мин үзем дә математика, физика кебек фәннәрдән генә “биш”  кә укыйм, рус теленнән “өч”ледән дә арттыра алмыйм хәтта, калганнардан “дүрт”ле. Ә менә Клара бөтен фәннәрдән гел “биш”кә генә укый. Шулай булмый ни, ул бит сыйныфта, мәктәптә бердәнбер (ә минем өчен дөньяда бердәнбер), МТС директорының кызы, әнисе Наилә апа сыйныф җитәкчебез. Әй-е, ни генә дисәң дә Клара - шомырт кара күзле, алсу йөзле чибәр кыз- миңа бер яктан да тиң түгел шул. Тик ни хәл итим, акылым белән тиеш булмаганга үрелергә ярамаганын аңласам да, йөрәк бит, акыл кушканны аңламый, һаман Кла-ра, Кла-ра дип тибә. Билгеле, мине - әтидән калган иске кәчтүм – чалбарлы, соры күзле ябык малайны - ул бар дип тә белми. Алар – Клара, Сәпәрәй, Кларалар күршесендә яшәүче Гата- гел бергә. Мин инде аларга тәк ияреп йөрүче генә. Гатаның ( аның исеме журналга Гатис дип язылган) әтисе кырыгынчы елны Себергә куылган латыш композиторы, әнисе татар булган. Гата да минем кебек үк сыек сәлам, катырак җил дә аударырдай арык гәүдәле, өстәвенә күзлекле. Укуы да әлләкем түгел. Тик шунысы бар, ул скрипкада уйный. Гата безнең белән беренче елын гына әле, аңарчы ул гаиләләре белән кайдадыр Себердә яшәгән. Әти-әнисе шахтадагы авариядә һәлак булганнан соң, Зөлайха әби барып алып кайткан аны. Гатаның әнисе аның сеңлесе булып, кайчандыр , әле сугышка кадәр үк, аларны гаиләләре белән Себер сөргән булганнар. (Зөләйха әбинең ире гражданнар сугышында кызыллар ягында сугышкангамы, аңа тимәгәннәр.) Гатаның татарчасы шәптән түгел, ул бик сөйләшми. Ә минем исә Клара барында, башым эшләп җиткермәгәндәй, фикерем чуала, шома гына сөйләшә алмыйм. Шуңамы, күбрәк Сәпәрәй сөйли, вакыт-вакыт, матур иреннәрен тибрәндереп, сүзгә Клара да кушыла.

Бүген дәрестән соң тиз генә капкалап килдек тә мәктәп ишек алдында утын кисәбез. Алтынчы, җиденче сыйныфта укучы һәр балага берәр кубометр кисәсе. Җыештыручы апалар ярып, әрдәнәгә өеп торалар. Әй бу Гатаны, пычкы да тарта белми, әллә көче җитми шунда. Аның шүрәленекедәй озын нечкә бармакларында нинди көч булсын соң? Барыбыз өчен дә Сәпәрәй белән миңа выж да выж пычкы тартырга туры килде, курчактай Клараны утын кистереп чиләндермәссең бит инде. Гата белән Клара киселгән түмәрләрне читкә тәгәрәтә тордылар.

Октябрь бәйрәмнәре җитте. Мәктәптә драмхор дигән түгәрәк эшли, шуның әгъзалары зур концерт әзерләделәр. Сәпәрәй белән мин мондый эшләрдән читтәрәк йөрибез, нигә дисәң, ни бии, ни шигырь сөйли белмибез, җырлау юк та юк инде. Шуңа да без тамашачылар рәтендә. Клара безне юаткан булып маташа: “ Ярар инде, карап торырга да кеше кирәк бит”,- ди, үзе, бит очларын уймакландырып, чырык-чырык көлә.

Концерт башланды. Хор чыгышыннан соң ук,озын толымнарын тибрәндереп, сәхнәгә Клара чыкты. Мин инде сәхнәсе-ние белән Клараны йотардай булып карап утырам. Клара сәхнә кырына ук килде дә ниндидер кайгылы тавыш белән: “Муса Җәлил. Вәхшәт”, - диде. Бераз тын торгач: “Алар... алар җыйнап аналарны, Балаларны кырга кудылар...” дип, тамагына төер утыргандай, сулышын кыенлык белән алып, авырдан гына сөйләп китте. Ул сөйләп бетергәндә, безнең тирәдәге апа-әбиләр мышык-мышык елыйлар, Сәпәрәй белән минем күзләрдә дә яшь иде.

Бераздан Клара безнең янга төшеп утырды. “Булдырдың, молодец, Клара” дип, Сәпәрәй аның кулын кысты, ә мин күзле бүкән булып утырам шунда, башка бер акыллы сүз килми.

Менә сәхнәгә, скрипкасын тотып, Гата чыкты. Тамашачыларга башын иде дә: “Крейцер. Этюд № 1, скрипка өчен соло” , - диде. Скрипкасын җайлап куеп, таягын сызып җибәрде. Зал өстенә миңа таныш булмаган ниндидер көй агылды.

Ну бу бии, танцевать итә белмәүнең бәласе! Яңа ел кичәсендә баянчының аякларын тибә-тибә вальс уйнап җибәрүе булды, Гата Клараны биергә алып, алар икесе зал буенча пар күбәләкләр кебек бөтерелә дә башладылар. Басып торабыз шулай Сәпәрәй белән мин, каккан казыктай. Нишлисең, бии белмәгәч, син яратканнар башкалар кочагында әйләнә шул. Мин - мин инде ул, түзәм, Сәпәрәй исә тешләрен шыкырдатып: “Тапкан инде Клара да, шушы суалчан белән биемәсә”, - ди.

Аның урынына кар эрер-эреп бетмәстә, әллә апрель урталарында ук инде, Сәпәрәй тагын Клара белән Гатаны велосипедына утыртып йөртә башлады.

Эх, шул сәпитле булырга! Мин инде хыялымда, Клараны сәпитемә утыртып, авыл урамын йөз генә әйләнмәгәнмендер. Тик яңа чалбар-күлмәклек тә акча юк бит, велосипедка җитәрлеген (Сәпәрәй аны дүрт йөз туксан сум тора диде) каян алмак кирәк?

Ә хәзергә ... хәзергә клуб алдындагы чирәмлеккә волейбол уйнарга килгән җирдән Клара белән Гатаны Сәпәрәй утыртып алып кайтып китә. Өстәвенә мактана, велосипед ул, малай, кырмыска кебек, үзеннән унике тапкыр авыррак йөкне күтәрә, ди. Безнең якка кайтсаң, сине дә утыртыр идем әле, ди. Белмим, кайсы төшенә утыртырга җыенадыр. Хәер, Сәфәргалигә үпкәлисе юк, Клара клуб янына килми калган кичләрдә, йөрергә өйрәнергә дип сорагач, сәпитен һич жәлләми биреп торды.

Бу арада, кара тиргә батып, утын әзерлим. Ишле буена төшәм дә язгы ташкын белән ярга якынлашкан бүрәнә, такта, сайгак, агач кисәкләрен багор белән (алай-болай янгын чыга-нитә калса, безнең хуҗалык багор белән килергә тиеш; капкадагы багор рәсеме шул турыда кисәтеп тора) ярга тарттырып чыгарам, аннан уфаллага –кул белән тартып йөри торган ике тәгәрмәчле арбаны без шулай дибез- төяп, өйгә ташыйм. Соңыннан лапаста аларны ярып, әрдәнәләп куям. Утыныбыз шактый булды инде, әни әйтә, кышлар бик суык килмәсә, мартларга кадәр җитәрдер, ди. Күрше Шәмсенур әби безнең утынга бик кызыга: “Их,- ди ул,- улларым, газизләрем, сугышларда туфрак булып калдылар шул. Бераз акчалары килә килүен дә, утын саткан кеше күренми бит әле. Узган ел да Идел бозы каткач, аръяктан китереп сатмасалар, кышны чыга алмый идем”.

Әһә, Шәмсенур әбигә утын сатып акча юнәтергә була икән бит. Тик Ишледә язгы ташу шактыйдан басылганга, анда хәзер утын әзерләрмен димә. Әрәмәдән генә ташымасаң инде. Анда да юньле-башлы утыны юк: тал чыбыклары да, стакан юанлыгы зирек, каеннар гына, юанракларын күптән кисеп ташып бетергәннәр шул аның. Эт чокырында ауган коры чыршылар күренештерә дә күренүен, чокыр төбеннән өскә ничек сөйрисең ди ул кадәр юан агачларны.

Кирәк тирәкне ега диләрме әле? Менә мин дә, уйлый торгач, дәрт итәргә булдым: балта, пычкы, мунчаладан үзем ишкән ун метрлы бауны уфаллага салдым да Эт чокырына юнәлдем. Озынчага шактый еракка – ике йөз метрларга – сузылган бу чокырның авыл ягыннан килгәндәге яры шактый текә. Арбаны өстә калдырып, куе гөлҗимеш, балан, дүләнә (безнең якта аны камыр агачы диләр) эт шомырты куакларын, аларны чорнап алган колмакларны аралый-аралый, тәгәрәп диярлек, чокыр төбенә көчкә төшеп җиттем. И- и, малай, монда, төптә, әллә ничә чыршы аркылы-торкылы ауган, кис тә алып кит. Һе, кис тә алып кит, имеш. Әйтүе генә ансат!

Җайлырак яткан кебек күренгән чыршының ботакларын балта белән чабып төшереп, кисә башладым. Бераздан пычкым кысылып калды, ни тегеләйгә, ни болайга тартып булмый. Инде нишләргә? Сузылып яткан чыршыга аптырап карап тора торгач төшендем: агачның ике башы да җиргә тиеп тора, бер башын күтәртергә кирәк. Шул тирәдә үскән яшьрәк каенны балта белән кисеп аударып, ботакларыннан арындырып, күсәк ясадым да шуның белән агачның бер башын күтәрттем. Маташа торгач, чыршыны тәки метр ярым-ике метрлы кисәкләргә кискәләп бетердем бит. Утырып ял итеп алдым. Өйдән кыстырып килгән ипи кыерчыгын кимереп, шунда чокыр төбендә челтерәүче чишмәдән кушучлап боздай салкын су да эчеп җибәргәч, арыганнар беткәндәй булды.Утын кискәләрен үзебезнең авыл ягындагы текә ярга берничек тә күтәреп булмаслыгын исәпләп, чокырның күрше авылга таба сузылган сөзәк ягыннан барып, уфалланы алып килдем. Утынны арбага төяп, берничә җиреннән бау белән тарттырып бәйләдем дә кайтыр юлга кузгалдым. Авыр. Чокыр юлы (юл дип, юл да түгел әле ул, әллә инде узган елдан ук калган атлы арба эзләре) сөзәк кебек булса да, үр менәсе шул. Такыр басу юлына чыкканчы, аркам манма су булды. Нишлисең, әйләнечтән юл туры диләр, Мамадыш через Париж булса булды, әмма утынны чокырдан алып чыктым бит тәки.

Утыннны тумраннарга кисеп, ярып, яңадан да уфаллага төяп, Шәмсенур әбигә керткәнче, тагын ике көн узды.

Утынга көн саен йөреп булмады. Хуҗалыкта да эш-мәшәкать чыгып тора,  имтиханнарга да әзерләнәсе бар (җидене бетерәбез бит). Ул арада шаулап –гөрләп Сабан туйлары җитте. Тормыш җитеш түгел дип тормыйсың, аңа да хәленчә әзерләнәсең: абзар- кура, ишек алдын җыештырасың, себерәсең, ватык-китек күренгән җирләрне төзәткәлисең.

Ул җәйне ай ярымлап вакыт эчендә (печәнгә төшкәнче) шул чокырдан уфалла арбасы белән ун йөк утын ташыдым. Алты-җиде арбасын кисеп-ярып, Шәмсенур әбигә керттем, калганнары үзебезгә булды.

Кулда биш йөз сум акча. Ничек кенә Сарапулга барырга? Һич җай чыкмый. Ниһаять колхозның шиферга баручы йөк машинасының әрҗәсенә утырып, юлга кузгалдым һәм шул ук көнне караңгы төшкәндә “Прогресс” дигән маркалы өр-яңа ялтырап торган велосипедымда, багажнигыма ике буханка ипи, бер батон салынган бәз капчыкны бәйләгән килеш, алтмыш чакрым араны үтеп, өйгә кайтып та җиттем.

Сеңелем белән мин велосипед өчен никадәр куансак, әни шулкадәр көенде. “Их, бала, бала, ипи сатып калач ала. Чеметеп җыйганыңны шулай учлап тотып бетерәләр ди мени? Бу нәмәрсәкәең җил куудан башкага ярамас инде, ичмасам, үзеңә кәчтүм-чалбар алган булсаң, өс-башың бөтәер иде”.

Әйе, шушы яшемә җитеп, әнигә һич каршы әйткәнем, аны тыңламыйча, үземчә эшләгәнем юк иде. Минем, аның белән киңәшмичә, шул кадәр акчаны, әни әйткәндәй, суга салуым гомер күрелмәгән хәл шул. Нишлисең, яратуым шулай җилкетә, шундый кирәкмәгән эшкә этәрә, күрәсең. Әнигә моны аңлатудан гаҗиз идем, шунлыктан, ул күпме тиргәсә дә, башымны түбән иеп тордым, бер сүз дәшмәдем.

Аның каравы... Кичен клуб янында мин герой идем. Барысының игътибары минем сәпитемдә. “Шә-ә-п!” “Каян алдың?” “Кем бирде?” диләр. “Чынлап та үзеңнекеме?” дип шик тә белдерәләр. Тоткалап, сыйпап, шалтыравыгын шалтыратып карыйлар, кайсы-берсе йөреп - әйләнеп килергә дә сорый. Клара да, минем сәпитемә утырып, клуб ишек алдын әйләнеп килде. (Каян йөрергә өйрәнгән диген? Сәпәрәй өйрәткәндер инде.) Тик хыялымдагыча, Клараны сәпитемә утыртып, өенә озатып куя алмадым. Гата белән икесен һаман шул Сәпәрәй алып кайтып китте.

Колхоз печәнгә төште. Клуб алдына чыгып йөрүләр бетте. Ишленең аръягындагы болыннар ерак, бик соң кайтыла. Иртән иртүк йокыдан торасы килмәсә дә, арбаның ике ягына малайлар, кызлар тезелешеп утырып кузгалып киткәч, әллә дөбер-дөбер килгән арба тәгәрмәчләре тавышыннан, әллә әкертен искән иртәнге җиләс җилдән, әллә нурланып балкыган кояштан йокылар ачылып китә.Ишле аша салынган күпер аша әйләнеп бара торгач, без болынга килеп җиткәндә, кояш инде шактый күтәрелгән, үләннәрдәге көмеш чыклар җем-җем уйнаудан туктап, кибеп бетә язган булалар.

Кызлар тырма белән агач-куаклар арасындагы ачыклыклардагы печәнне җыялар, без, малайлар, чаука тарттырабыз – шул печәннәрне эскерткә я кибәнгә өяргә ачык болынга ташыйбыз. Зур болыннардагы печәнне атлы җыйгыч белән җыялар. Эш эш инде, бик рәхәт түгел: көннең эсселеген әйтәсеңме, атка тынгылык бирмәгән кигәвеннәрнеме, әле өстәвенә агач-куакларга эләгеп, печәнең төшеп кала, яңадан төйисең була. Шулай да җанга рәхәтлек биргән, еллар үткәч тә сагынып сөйләрлек хатирәләр калырдай чаклары бар аның печән өстенең!

 Көндезен иң рәхәте – төшке аш вакыты. Биш-алты чиләк сыешлы корымга батып беткән казаннан аш пешерүче Җәмилә түти агач саплы чүмеч белән, калай җамаягыңны тутырып, итле аш сала, аннан карлыган яфраклары тәме килеп торган куе такта чәй эчәсең. Бермәлгә тәннәрең йомшап, таралып киткәндәй була, хәтта күзләр йомылып, черем итеп аласы килгәндәй итә. Ләкин кая ул йоклау! Егет башың белән көпә-көндез аунап ятмассың бит инде. Әнә олылар ул, кая бераз нәвен базарына барып кайтыйм дип, күләгәдә үзләренә урын көйләп маташалар. Ә без, яшь- җилкенчәк, су коенырга дип, Ишлегә йөгерәбез.

Һәй, эссе көндә суның рәхәтлеге! Колач салып йөзәм, бераздан аркага әйләнәм, аякларымны селкеткәләп, кулларым белән суны салмак кына ишеп, чалкан яткан килеш биек, зәп-зәңгәр күккә карап, әкрен генә дулкыннар өстендә тирбәләм. Каяндыр чыр-чу килгән тавыш килә. Ә-ә, Сәфәргали икән, кызларны ( алар Ишленең дугаланып, болынга таба эчкәрәк кереп торган җирендә коеналар) шаяртып кычкырта. Мин анда бармыйм, аягым да тартмый, күңелем дә теләми. Ник теләсен, Клара юк ич анда. Ул инде, МТС директоры кызы булгач, безнең кебек көйдергеч кояш астында печән җыеп йөрми, диңгез буенда - “Орленок” - та ял итә. Хәер, эчем пошканга, аны сагынганга гына шулай үпкәләп әйтүем, путевканы гел бишлегә укыганга биргәннәр аңа.

Берничә көннән, синең кебек гәүдәле малай чаука тарттырып йөрмәс дип, бригадир сәнәк тоттырды. Мин дә Сәфәргали кебек олылар белән бергә эскерт янына, сәнәк белән күтәреп, печән ташый башладым. Кичкә таба алҗыта. Сәпәрәй кояшта каралып чыккан беләкләрен угалап: “ Да, малай, бу сиңа диңгез буенда ял итү түгел инде”,- ди. Күрәсең, ул да Клараны уйлый,сагына. Безнең янда Гата да юк . Әбисе: ”Минем улым музыкант, аның бармакларына авыр эш ярамый”,- дип бригадир белән чәкәләшсә чәкәләшкән, Гатаны болынга җибәрмәгән. Әй, Гата, Гата, көзге чебеш, печән дә әзерләргә ярамаган бармакларың белән алга таба ничек яшәмәк кирәк!

Кичен, арбаларга төялешеп, кайтыр юлга кузгалабыз. Инде шактый эскерт куелган, шактый кибән коелган икән. Без баштагы көннәрдә эшләгән яланнарда ямь – яшел курпы күтәрелгән. Кояш байый, һава тын, җил-мазар юк, көндезге әлсерәткеч эсселек инде сүрелгән; тирә-як болын чәчәкләренең, җир җиләкләренең, чабылган печәннәрнең хуш исенә чумган. Болын юлында тузан да юк диярлек, хуш исле һава күкрәкләрне киңәйткәндәй тоела. Көн буе эшләп арган арык гәүдәлләребез белән бер-беребезгә сыенышып, аякларыбызны арбадан асылындырып, арба барган көйгә чак кына чайкалып кайтабыз шулай. Атлар алга бара, юлның ике ягы буйлап яшел хәтфә булып җәелгән курпылы болыннар белән бергә безнең үсмерчак та каядыр артта кала, югала, ә без исә алга, еракка китә барабыз.

 

2 нче бүлек

Әй, бу гомер юллары! Кайларга гына илтми дә, кайларда гына яшәтми.Менә мин Казанда яшәп ятам. Институтларның берсендә югары математика укытам. Сәфәргали авылда колхоз рәисе булып эшли. Рәис булып эшләү өчен яхшы укулар кирәкми, күрәсең. Хәер, дустым, читтән торып, Минзәлә авыл хуҗалыгы училищесын тәмамлаган. Тырышлыгы, үҗәтлеге булган, димәк. Сәфәргали белән Сабан туйларында, минем җәйге ялларда очрашкалап торабыз. Еш кына Клара белән Гатаны искә алабыз, тик аларның исәнлекләрен дә, кайда яшәгәнлекләрен дә белмибез.

Теге җидене бетергән җәйдән соң күрмәдек без аларны. Клараның әтисен Казанга эшкә алдылар да, алар шунда күчеп киттеләр, ә Гатаны көз башында  әтисенең энесе Ленинградтан  килеп алып китте.

Мин Казандагы тормышыма авыр, урау юллар аша килдем. Җидене тәмамлагач, фермада терлекче булып эшләдем, кичке мәктәптә укыдым. Азәрбәйҗандагы Шамхор шәһәрендә десант частьларында хезмәт итеп кайткач кына, Казанга юл тоттым. Каравыл торып, йөк төяп, йөк бушатып укып чыктым мин пединститутны.

Казанга керү имтиханнарына килгәч, беренче эшем итеп Клараны эзләдем. Белешмәләр бюросыннан, утыз тиен түләп, аның адресын алдым. Париж Коммунасы, сигезенче йорт, бишенче фатир. Казан үзәгендә үк икән бит. Ә дигәнче эзләп таптым. Тик... Клара күптән түгел Ленинградка кияүгә чыгып, алар әнисе белән шунда күчеп киткәннәр икән. Минем гаҗиз булып:”Ә әтисе? “ –дип соравыма күршеләре марҗа әби:” Әтиләре күптән инде, әле кызлары мәктәптә укыганда ук, яшь хатынга өйләнде бит”,- дип һушымны алды. Әй-е, әни әйткәндәй, бу дөньяның эшләре, шык-шык итә тешләре диярсең.

Клараны мин егерме биш елдан соң күрдем. Юрмалада – Балтыйк диңгезе буендагы шәһәрдә - булды ул очрашу.

Хатыным Кәримә музыка мәктәбендә укыта. Ел да авыл булмас, барыйк инде шул Юрмалага – музыкантлар, артистлар, рәссамнар, шагыйрьләр җыела торган шәһәргә - дип колак итемне ашапмы ашады бит. Тәки күнәргә туры килде.

Ригадан егерме биш чакрым гына Рига култыгы белән Лиелупе елгасы арасындагы киңлеге өч, озынлыгы утыз ике чакрымга сузылган җиргә урнашкан бу шәһәр ак комлы пляжлары, курортлары, концерт заллары белән атаклы икән.

Ригадан Юрмалага автобуста ярты сәгатьтә узасы юлны диңгез буйлап ике сәгать ярым килдек. Кәримә сүзе белән йөрсәң шул инде ул, имеш, романтика.

Икенче көнне шәһәр белән танышып йөрдек. Юрмаланы шәһәр – парк дисәң дә була. Үзенчәлекле архитектуралары белән үзенә җәлеп итеп торучы, күпчелеге икешәр катлы булган йортлары яшеллеккә баткан, күрер күзгә таррак урамнары яшел газоннар, чәчәклекләр белән бизәлгән, җәяүлеләр йөри торган сукмакларга плиткалар түшәлгән, кунакханәләр, рестораннар, кафелар күплеге күзгә ташлана.

Килеп ике-өч көн үтмәде, Кәримә аптырата башлады:”Әйдә. Дзинтарига концертка билет алыйк”,- ди. “Нинди концерт?”- дим. “Симфоник”,- ди. Бар икән күрәселәр, дөресрәге, ишетәселәр. Ул симфоник концертның нәрсәсен аңлыйм инде мин. “Юк, - мин әйтәм, - КВН- мазарга барырбыз әле”.

Кәримәне җиңәрсеңме инде, тәки симфоник концертка ике билет алып кайткан. Аталы-уллы атаклы Петерсоннар скрипкада кыллы оркестр белән чыгыш ясаячаклар, ди.  Аңа ул атаклы, минем ишеткәнем дә юк. Бәхеткә, күрше бүлмәдәге марҗа да симфоник музыкага мөккибән артистка икән. Алар Кәримә белән концертка киттеләр, без теге марҗаның ире белән шахмат уйнап калдык.

“Юкка бармадың,- ди хатыным концерттан кайткач,- искиткеч булды. Вивальдиның беренче дүрт концертын – ул “Ел фасыллары” дип атала – Петерсоннар гаҗәеп оста башкардылар, ишетсәң, хәйран калыр идең!”

Икенче көнне Кәримә, без теге артистка хатын белән кибетләргә йөрергә сөйләштек дип, йоклап калды, мин җәяүлеләр генә йөри торган Йомас урамы буйлап пляжга юнәлдем. Урам мине биек наратлар белән каймаланган ак кварц комлы пляжга алып чыкты. Һавада ылыс исе, диңгез исе аңкый. Бераз йөргәннән соң монда адым саен очрап торган кафеларның берсенә кердем. Бер стакан сок алып эчә генә башлаган идем, күрше өстәл артында утыручы ике хатынның берсенең: ”Ах, ты, Кларочка!”- дигәненә дерт итеп киттем. Борылып карасам - Клара!

Күрештек. Хәйран калып, алиһәмә текәлдем. Ул шундый гүзәл ханымга әйләнгән! Өнемме бу, төшемме дип, аягымда чак басып торам. Клара да соң, дәрәҗәдә гаҗәпләнеп, хәтта нишләптер бераз оялган кыяфәттә:”Синме соң бу Мөдәррис?”- дип миңа карап тора. Клараның иптәш хатыны, халәтемне төшенеп булса кирәк, мине үзенең урындыгына утыртып, каядыр читкә китте.

Клара, авылдан киткәч, мәктәпне тәмамлаганнан соң, мединститутта укып, терапевт белгечлеге алган. Гатага кияүгә чыккан. Гата белән элемтәне алар авылдан киткәч тә өзмәгәннәр. “Аны яратмау мөмкин түгел иде”,- ди Клара. Ә мин эчемнән генә, ул сорхәнтәйне ничек яратырга була иде , дип аптырап торам. Менә Айварс исемле бер ул үстереп яталар икән. Аталы-уллы музыкантлар, скрипкада уйныйлар, концерт-фестивальләрдән кайтып кергәннәре юк”,- ди Клара, бераз горурланып. (Менә кемнәр икән ул Петерсоннар, Гатаның фамилиясе Петерсон иде, ләбаса, дигән уй миемне телеп үтте.)

- Иртәгә төштән соң безгә рәхим итегез,- диде Клара, минем дә хәл-әхвәлләрне белешкәч. Ул үзе терапевт булып эшли, бүген кичкә хастаханәгә кизү торырга бара икән. “Я онытырсың,”- дип, блокноттан ертып алынган биткә адресларын язып бирде.

Петерсоннар Лиелупе районында агачлар, чәчәклекләр, яшел газоннар белән уратып алынган зур гына бер катлы агач йортта торалар икән. Клара белән әнисе Наилә апа безне кочак җәеп каршы алдылар. (Гата белән улы Франциянең Канны шәһәренә ниндидер фестивальгә киткән булып чыктылар.) “Урамда күрсәм, һич кенә дә танымас идем сине, Мөдәррис, нинди чибәр артист дип карап үтәр идем”,- дигән була элекке сыйныф җитәкчем, мин аңа купшы чәчәк бәйләме белән тортны биргән арада. Күрешми торган егерме биш елда Наилә апа әллә ни үзгәрмәгән. Бары тик артка таба сузып бәйләгән ак батист яулыгы гына аны сөйкемле генә татар карчыгы итеп күрсәтеп тора. Бәрхет обойлы диварларына ниндидер миңа таныш булмаган картиналардан берничә репродукция эленгән, ишектән керүгә уң кулда китап шкафы,түр почмагында кара рояль торган, гөлләр белән бизәлгән зур гына залда күңелле генә гөрләшеп, сөйләшеп утырдык. Бераздан минем игътибарымны китап шкафының өске бүлегендә торган Тукай портреты җәлеп итте. Диварларда Ленин, Маркс портретын гына күрергә гадәтләнгән минем ише кешегә бу бераз гаҗәбрәк тоелды. Минем гаҗәпләнүем, ахрысы,йөземә чыккандыр, Наилә апа:” Мин Тукайиҗатына гашыйкмын. Минем өчен аннан да зур шагыйрь юк. Чын менә, аның шигырьләрендә тормышның, яшәешннең барлык мәсьәләләре күтәрелгән кебек. Бигрәк тә милләтебез өчен сызлана ул. Бу җәһәттән мин аны хәтта Пушкин белән Лермонтовтан да өстенрәк куям, гәрчә Тукай үзе:”Пушкин илә Лермонтовтан үрнәк алам, Әкрен - әкрен югарыга үрләп барам”,- дип, аларны остазлары итеп санаса да,”- диде. Шулайдыр, укытучым хаклыдыр. Чыгышлары белән дворян булган Пушкин, Лермонтов милли изелүне дә, ярлы халыкның җәфа чигеп яшәвенә сызлануны да белмәгәннәрдер, мөгаен. Ә Тукай... Җиденче буын мулла баласы булса да, фәкыйрьлекне дә татыган, милләтенең кайгы-хәсрәтен дә йөрәге аша үткәргән шул.

Бераздан Наилә апа безне ашханәгә чакырды. Шулпалы вак бәлеш әзерләгән. Өстәл артында сүз күбрәк авылдашлар турында барды. Наилә апа әниемне дә хәтерли икән, аның исән-саулыгына сөенечен белдерде. Клара сыйныфташлар турында сораштырды. Казанга күчеп киткәч, Сәфәргалидән хатлар алуын исенә төшерде. (Ах, шома балык, каян адресын тапкан диген! ). Болай үзләренең хәзерге тормышларыннан бик канәгать икәннәр. “Ходай исәнлек –саулыктан гына аермасын”,- ди Наилә апа.

Ашап-эчеп, бераз сөйләшеп утыргач, фотоальбомнар карадык, Клара аңлатмалар биреп барды. Күпчелек фотоларда Айварс велосипедка утырып яки велосипед янында төшкән иде. Клара әйтә, улым велосипед спорты белән мавыга иде дә, әтисе музыка белән шөгыльләнергә вакытың әз кала дип, туктатты, ди.

Велосипед! Ах, ул велосипед дип хыялланган чаклар! Чиләнеп акча юнәтеп, велосипед алулар... һәм барысы да бушка. (Әле ул велосипед хәзер дә авылда келәт стенасына сөяп куйган килеш тора. Әнигә әйтәм, берәр бала-чагага бир, дим. Бирми генә тор әле, ди әни карчык, үзеңнең улың белән кызың йөрер. Тик минекеләрнең велосипедка һушлары китми, алар нишләптер машинада утырып йөрергә ярата.) Клара - Гатис Петерсон хатыны. Моннан егерме биш ел элек кем уйлаган чибәр Клара баһадир гәүдәле Сәфәргалине дә, мине инде әйткән дә юк, аңга-санга алмыйча, шул ябык кына, өтек кенә, күзлекле Гатаны яратадыр дип. Ни хәл итмәк кирәк, мәхәббәтнең үз кануннары, күрәсең. Хәер, фотоларда хәзерге Гата күркәм генә ир булып күренә, бераз тазарган, тулыланган. Ә малае тач үзе: шундый ук чандыр гәүдәле, озын буйлы, соры күзле, аксыл чәчләре әтисенеке кебек үк дулкынланып тора.

Клараларны үзебезгә Казанга кунакка чакырып, җылы гына хушлаштык.

Кларалардан кайткач, Кәримәм әйтә:” Классташың чибәр, акыллы хатын, тик нигәдер күзләре бик моңлы, ул да, әнисе кебек үк, туган якларны сагына микән?”- ди. Кем белә инде аны. Һәрхәлдә Сәфәргали белән мине түгелдер. Ә күңел... күңел сагынсын иде, ди.

Хатыным һәрвакыт үзе белән йөртә торган “Альпинист” транзисторын “Маяк” радиостанциясе дулкынына көйли. Ниндидер концертның язмасын бирәләр. Алып баручы:

-Петр Ильич Чайковский. Вальс для скрипки с оркестром. Исполняют Гатис и Айварс Петерсоны”,- дип белдерә.

Кәримәм йотлыгып, концерт тыңлый башлый, мин исә, әрнегән җанымны кая куярга белмичә, маңгаемны тәрәзә пыяласына терәп, күңелем белән үткәннәргә - Кларалы үсмерчагыма кайтам.

Фәрит Төхбәтуллин.

Авторның тагын бер әсәрен укыгыз: http://matbugat.ru/news/?id=12699

 

 

 
---

--- | 15.11.2015

"Бик күпне кичерсәк тә, каешланмаган күңел" - Илфак Шиһапов башкаруында икенче җыр әзер (АУДИО)

$
0
0
15.11.2015 Шоу-бизнес
Продюсер Илфак Шиһаповның аптырагач, үзе җырлый башлавы турында язган идек. Менә аның башкаруында икенче җыр да әзер. Тыңлыйбыз:

 

 

  

 

 

 

Җыр ошадымы? Аста фикерләрегезне языгыз. 

Ә беренче җырын моннан тыңлый аласыз: http://matbugat.ru/news/?id=13045


---

--- | 15.11.2015

Фәйрүзә Мөслимова: "Яшьлеккә кайтасым килми, хаталары да күп булды"

$
0
0
16.11.2015 Мәдәният
Фәйрүзә Мөслимова үзен үрдәк белән чагыштыра: журналист та, шагыйрь дә, прозаик та ул. Күптән түгел Абдулла Алиш премиясенә лаек булды. Аны балалар әдәбияты үсешенә өлеш кертүче әдипләргә бирәләр. Фәйрүзә ханымның сөенечләре моның белән генә чикләнми: җәй көне үзенең туган көнендә килене онык алып кайткан, ә улы Татарстан китап нәшрияты директоры булып куйды.
«Ярты ел Ашхабадта яшәп, татарчаны оныттым»   – Фәйрүзә ханым, каләмегезне кайчан кыштырдата башладыгыз? – Мин Актаныш районындагы үзебезнең Иске Балтач авылындагы башлангыч мәктәптә, аннары – Иске Кормашта, 8-10 нчы классларны Актаныш урта мәктәбендә белем алдым. баланың сәләтен укытучы күреп алып, аны үстерә белергә тиеш. Миңа ул яктан әдәбият укытучыларым белән бәхет елмайды. Математиканы да үлә язып яраттым. Укытучыбыз Әминә Муллаәхмәтовна теоремалар сыза башласа, аларны ничек исбатларга кирәклеген алдан белә идем. Ул мине мәктәптән соң математика буенча  китәрмен, дип уйлаган. Әдәбиятны сайлап, начар эшләдем, дип уйламыйм.   1972 елда Казан университетының татар журналистикасы бүлегенә укырга кердем. Татар төркемендә дүрт кыз һәм алты егет идек. Бүген дә бер-беребезнең ничек яшәгәнен белеп торабыз.   – Әдәби хисләрегез журналистикага комачау итмәдеме? – Юк, борын-борыннан килгән «Әллүки» әдәби берләшмәсенә дә йөрдек. Очрашуга язучыларны, шагыйрьләрне чакыра, бер-беребезнең иҗатын тикшерә идек. Берсендә минем шигырьләр буенча фикер алышу оештырылды. Хәйдәр Гайнетдинов, тегесе дә начар, монысы да начар, дип, бөтен язганнарымны тетеп салды. Берләшмәнең ул вакыттагы җитәкчесе Мөдәррис Вәлиев: «Фәйрүзәнең бер уңай ягын да тапмадыңмыни?» – дип сорады. «Бар, ләкин мин кимчелекләренә генә тукталдым», – дип каушап калды.   Мәктәптә укыганда Актанышның «Игенче даны» газетасына барып йөргәндә, мәрхүм журналист һәм шагыйрь Рифкать Закиров миңа эшнең җаен аңлатып, юнәлеш күрсәтүче кеше булды. Әдәбиятка кереп китүең кемгә юлыгуың һәм аралашуыңнан тора. Фәннүр Сафинның машинкада басылган шигырьләре үзе яшәгән тулай торак бүлмәсенең тәрәзә төбендә аунап ята иде. Ә мин әсәрләремне дәфтәргә, куен дәфтәренә язып, аларның машинкада басылуына кызыктым.   – Шәһәргә күченеп килгән авыл баласы, гадәттә, башкалар арасында акцентлы сөйләшүеннән, киенүеннән, үз-үзен тотышыннан берара кимсенеп йөри. Сездә дә андый комплекс булдымы? – Булмады, русчаны гомергә әйбәт белдем. Өченче класста укыганда ярты ел әнкәйнең туганнарында Ашхабад шәһәрендә яшәдем. Шул вакыт эчендә татарчаны оныттым. Шуңа кимсендем. кышын әнкәй алырга килгәч, ул миңа татарча әйтә, ә мин русча җавап бирәм. Туган телемдә сөйләшә алмам, дип курыктым. Авылга кайтып җиткәнче, бер сүз татарча эндәшмәдем. Барлык туганнарыбызга күчтәнәчкә уенчыклар алган идек. Шуларның берсенә баргач, туганнан туган сеңлем Фәүзиянең колагына: «Бе–ез сез–гә–ә ал а–йу ба–ла–сы а–лып кайтты–ык», – дип иҗекләп әйттем. Шуннан ул: «Әни, әни! Нәни апа татарча сөйләшә бит», – дип кычкырды. Хәзер русча яза алсам да, акцент белән сөйләшәм.   «Балаларым укырга тиешле әсәрләрне үзем укып, эчтәлеген сөйли идем»   – Өченче курста укыганда кияүгә чыккансыз. Кая шулкадәр ашыктыгыз? – Ул вакытта тулай тораклар аз һәм бик сирәк кешегә эләгә иде. Мин Париж Коммунасы урамында танышларыбыз Гайшә апа һәм аның кызы Регинаның бер бүлмәле фатирында тордым. Алар мине үз кызлары шикелле якын күрде. Әнисе белән кызы – бер караватта, мин икенчесендә йокладым. Ике елдан чыгып киттем. Кияүгә чыксам, тормыш көйләнер, ир кеше җаваплылыкны үз өстенә алыр кебек тоелды. Тормыш иптәшем Камил белән Бауман урамында тавышы беткән, пенсиягә чыккан җырчы Рәшидә апа Таминдарованың кечкенә фатирында яшәп тордык. Аннары Кызыл Маяк урамыннан берәүләрнең утын белән ягыла торган йортына күчтек. Камил телевидениедә эшләп йөрде. Әнкәй Казанга гел килеп торды, ул вакытта Актанышка самолет оча торган иде. Колхоздан Казанга машина барасы булса, бәрәңгесен дә, башкасын да төяп җибәрә иде.   – Яшьлеккә кире кайтасыгыз киләме? – Кайтасым килми, хаталары да күп булды. Яшьлектә акыл булмый, акыл булгач, яшьлек булмый, диләр.   – Балаларыгызга җитәрлек дәрәҗәдә тәрбия бирә алдым, дип уйлыйсызмы? – Син теләгәнчә генә тәрбияләп бетереп булмый. Кешенең үз акылы, карашлары бар. Аталар һәм балалар арасында һәрвакыт нечкә конфликт була. Әнкәйнең дә таләпләре һәм тәрбиясе кырыс булды.   – Ни дәрәҗәдә кырыс? – Аның мине бервакытта да кочаклап үпкәне, иркәләгәне булмады. Бер караганда, ул бит миңа ахирәт түгел, әнкәй. Аның белән килешмәгән очракта, алай түгел, дип каршы әйтә алмыйсың. Үләренә күп тә калмаган иде, бервакыт икәү диванда утырабыз. Ул иелде дә аягымны сыйпап куйды. Миңа әллә ничек булып китте, җыерылып, аякны алып куйдым. Аның үзенчә иркәләве булган икән. Әнкәй, нишлисең, дип куйдым. Нәзһәрия кызларын иркәли бит, диде. Безнең каршыда Нәзһәрия апалар тора иде, ул кызларын гел кочаклап, үбеп каршы ала иде. Әнкәй дә аларны күзәтеп торган, күрәсең. Ул бит Нәзһәрия апа, дип кенә әйтә алдым. Үз балаларымны артык иркәләдем сыман тоела. Хәзер оныклар белән кочаклашам.   – Балаларыгызны китапка ничек ияләштергән идегез? – Улым Илдар белән кызым Диләрәнең арасы алты ел. Илдарга Советлар Союзы гимнын көч-хәл белән ятлаткан идем. Рус телендә калын булып татар халык әкиятләре басылып чыккач, Илдар шуның аша уку белән мавыгып китте. Университетта укыганда, аның өчен кайбер әсәрләрне укыйм да эчтәлеген сөйли идем, Диләрә белән дә шулай булды. Җыр китабын актарып, өчәүләп бөтен җырларны суза идек.   «Татарстан гимнын сөйләмәгән өчен, «ике»ле алды»   – Оныкларыгыз татар телен су урынына эчәме? – Эчмиләр шул. Ник шулай булганына үзем дә гаҗәпләнәм. Илдар белән Диләрәгә, сез татар телен белү аркасында кеше булып йөрисез бит, дим. Дүрт оныгымның берсе – Азалия белән татарча сөйләшеп була әле. Илсинәгә берсендә Татарстан гимнын ятларга кушканнар. Беренче көнне сөйләмичә, «ике»ле алган. Шигырь ятлаганда, гадәттә, һәр сүзне тәрҗемә итеп, мәгънәсен аңлатам. Бервакыт Илсинәне мәктәптән алып, өйгә кайткач, ишекне эт дигән идем, миңа сәер генә карап куйды. Нәрсә булды, дим. Собака дип әйттең бит, диде. Диләрәнең улы Сәетне хоккейга яздырганнар. Берсендә аны алырга бардым. Чишенү бүлмәсендә эскәмиягә менеп басып, хоккей киемнәрен сала башлады. Сәетнең тешләре алышынган вакыт. Теш ничек, дип сорагач, ул төште тә утырды. Аптырап куйдым. Син миңа үзең слезай, дип әйттең, диде.   – Үзегезне үрдәк белән чагыштырам, дидегез. Шулай да балалар өчен әсәрләрегез иҗатыгызда нинди урын алып тора? – Балалар өчен үз балаларым кечкенә булган чакта яздым. Соңыннан фотограф Ильяс Гыйләҗетдиновның «Сабантуй» газетасына мәктәп тормышыннан төшерелгән фоторәсемнәрен анда эшләгән Фәридә Вәгыйзова миңа бирә дә шуларга рәсем аслары уйлап чыгарырга куша иде. Мин аларны вакыйга итеп шигырь белән яздым. Бик күп җыелды. Аларны үземнең «Бүләк» китабыма да керттем. Китапның беренчесен Фәридәгә бүләк иттем.   Балалар өчен «Алтын капка» китабым Чаллыда «Аргамак» журналы нәшриятында чыгарга тиеш иде. Аны әзерләделәр, рәсемнәрен ясадылар, макетка салдылар, әмма КАМАЗдагы янгында журнал цехы да янып, китабым чыкмыйча калды. Күпмедер вакыттан соң аны «Аргамак» журналы кушымтасында чыгардылар.   – Сезне «Ялкын» журналыннан башка күз алдына китереп булмый. Хезмәттәшләрегез сүзенә ышансаң, үзегезне динозавр дип атыйсыз икән... – «Ялкын»да 1982 елдан бирле эшлим. «Яшь ленинчы»дан соң өч ел 22 нче авиация заводы газетасында эшләп алдым. Эшчеләр газетага балалар сыман илаһиландырып карамый. Аннары яңадан балалар матбугатына кайттым. «Ялкын»да эшләгән дустым, якташым Эльмира Закирова, декретка китеп, мине үз урынына чакырды.
Линар ЗАКИРОВ

--- | 15.11.2015

Язучы өчен барыбер “обидно”...

$
0
0
16.11.2015 Мәдәният
Татар әдәбиятын башка укымыйм. Редакциягә килгән бер ханым әнә шулай дип белдерде. Ни өчен укымыйсыз, дигән сорау­га исә, чөнки анда эчтәлек кенә түгел, исемнәр дә кабатлана, диде. Саллы дәлиле дә бар: “Ком сәгате” дигән ике китап алып килгән. Берсе – Камил Кәримовныкы, икенчесенең авторы Ләис Зөлкарнәй.
Үзем дә шундый кабатлауларга еш тап булам. Әйтик, Мәдинә Маликованың “Юкә чәчәк аткан чак иде” дигән романы бар. “ВТ” да Илдус Диндаровның “Юкә чәчәк атканда” дигән хикәясе чыгып килә. Соңгы вакытта “Кайту” дип исемләгән өч хикәя укып чыгарга туры килде. Авторлары Нәсимә Сипова, Хәмит Әскәров, Шамил Бикчурин. Баксаң, мондый кабатланулар укучының күңеленә шырпы булып кадала, ачуын чыгара икән бит. Ә авторлар үзләре бу хакта ни уйлый соң? Исем, сюжет кабатлану плагиатлыкмы?   Кабатлануларның иң күбе шигърияттә, бигрәк тә җырларда икән. Бу җәһәттән авторлар иҗат җимешләрен яклау максатыннан нинди дә булса эш башкарамы? Бу хакта Россия автор хокукларын яклау җәмгыятенең Татарстан бүлеге рәисе Зөфәр Хәйретдинов менә ниләр сөйләде:   – Плагиатлык эшләрен тик­шерү белән шөгыльләнмибез. Авторлар хокукларын суд аша үзләре яклый. Без аларның әсәрләре телевидениедә, радиода яңгы­раганда, концертларда, спектакль­ләрдә файдаланганда, гонорар түләү мәсьәләсен кайгыртабыз. Минем җырны урлаганнар, дип шалтыратучылар бар. Әмма бер­сенең дә әлегә кадәр эшне судка кадәр җиткергәне юк. Үзләштерү очраклары бик күп. Үземнең дә, композитор буларак, андый хәл­ләргә тарыганым булды. Күптән түгел композитор Эльмира Галимова да, Вил Усманов җырымны үзләштергән, дип әйткән иде. Вил исә үзенең әсәренең урланмаган, ә мөстәкыйль әсәр булуын раслый алды.   “Казан утлары” журналының проза бүлеге мөхәррире Камил Кәримовның исем охшашлыгы һәм үзләштерүгә карата үз фикере:   – “Ком сәгате” әсәренә кил­гәндә, Ләиснең китабы соңгы елларда гына чыкты. Минем бу кабатлануга әллә ни исем китмәде. “Кайту” дип аталган әсәрләр буенча гына да мин сиңа сигез автор әйтә алам. “Югалту”, “Сагыш” дигәннәре дә шактый. Бу исем­нәргә бит беркем дә патент алмаган, аны теләсә кем куя ала. Аннан килеп, бөтен дөньяда сюжет кабатлана. Ләкин бит һәркем үзенчә рәссам һәм үз әсәрен яза. Бөтен нәрсә кабатлана, бары тик Малевичның “Черный квад­рат”ын гына кабатлаучылар юк әле. Кабатлану татар әдә­бия­тында гына түгел, бөтен дөньяда бара. Гап-гади сюжет: бер егет кызга гашыйк була, әмма бергә була алмыйлар. Бу темага кагылышлы “Ромео – Джульетта”, “Йосыф – Зөләйха”­лар­дан алып бү­генгәчә күпме әсәр иҗат ителгән! Һәркем үзенчә сурәт­ләгән. Истә калырлык итеп язу исә автор сәләтеннән тора. Ә вакыйгалар бер-берсенә охшаш, чөнки бө­тенебез шушы тормышта яшибез. Ләкин һәркем бер үк вакыйганы төрлечә күргән. Шуңа күрә “нәрсә яза” дигән сорау түгел, “ничек яза” дигәне әһә­миятлерәк. Ә истә калырлык итеп яза бел­мәгән, фикерен бе­рәгәйле итеп әйтә алмаган иҗатчылар ни әйтмәс?! Бу андый кешеләрнең бәхетсезлеге. Булдыра алган кеше иҗат иткән, жалу язу белән шө­гыльләнмәгән. Мөхәммәт Мәһ­диев­нең жалу язуы турында ишет­кәнегез бармы?   Камил Кәримовтан, ә сезнең әсәрегезне үзләштерсәләр, авторлык хокукларыгызны яклап йө­рерсезме, дип тә сорадык. Ул исә, исе китмичә генә:   – Нишләп йөрим?! Күчерәләр икән, димәк, мин классикка әй­ләнгән, әсәрләрем халык авыз иҗа­тына кергән булып чыга. Шәү­кәт Галиевнең никадәр шигыре халык авыз иҗаты дип йөртелә. Үзе дә белә иде ул аны, минем шигырь бу, дип әйтеп куя иде. “Исәннәрнең кадерен, үлгәннәр­нең каберен бел” дигән шигарьне кайда гына күрмибез. Без аны мәкаль дип кабул иттек, ул Шәүкәт абыйның шигъри юллары булган икән. Шуңа күрә мин дә, рәхәт­лә­неп күчер­сеннәр, дим. Халык авыз иҗаты – үлемсезлекнең бер юлы ул.   Күчерү мәсьәләсе үз агымында калыр, мөгаен. Авторларның исе китми, берлекләр, җәмгыятьләр бу эш белән шөгыльләнүне кирәк тапмый. Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан да бу мәсьәләдә бернинди ачыклык юк дип белдерә:   – Кайсы яктан карасаң да, язучыларның хәле мактанырлык түгел. Гонорарлар түләнми, әсә­реңне бастырырлык басмалар да юк диярлек. Карап торган бер­дәнбер газета “Мәдәни җомга” да юнәлешен үзгәртте. Ул тарихи темаларга өстенлек бирә. Иҗат кешесенә ярдәм йөзеннән төрле бәйгеләр оештырырга тырышабыз. Авыл хуҗалыгы белән бер­лектә үткәрелгән бәйге бар. Төрки пьесалар бәйгесе дә оешты. Эшләр бара, әмма сез күтәргән проблемаларны берлек кенә хәл итә алмый. Алар югарыда җай­ланырга тиеш.   Редакциягә килгән ханым исә ике китапның кайсысы беренче җөмләсеннән үк алып кереп киткәнен үзе үк әйтеп тора. Менә дигән сайлау мөмкинлеге бу, дигәч, бермәлне аптырап калды үзе. Шулай шул, бәрәңгенең дә төрлесе була, яратканын сайлыйбыз бит, дип килешкән кебек тә булды. Шулай да, үз сүзен җөпләп, яраткан язучы өчен барыбер обидно,  дип хушлашты.
Гөлинә ГЫЙМАДОВА

--- | 14.11.2015

Психолог адәм баласының рухи сусавын баса аламы?

$
0
0
16.11.2015 Дин
Мөселман кешесенә психолог ярдәменнән файдаланырга ярыймы? Редакциягә бер укучыбыз әнә шундый сорау белән мөрәҗәгать итте. Чыннан да, ислам әһеленә замана һөнәрләреннән саналган белгеч янына бару тыелмыймы?
“Яшәгән җирегездә табиблар булсын” дигән Пәйгамбәребез. Чөнки саулык - Аллаһыдан бирелгән әманәт. Психолог - ул шул ук табиб бит, димәк, күңел тынычлыгы эзләгәндә без аңа мөрәҗәгать итә алабыз. Язманы әзерләгәндә мөселманнардан мондыйрак фикерләр ишеттем: имам – ул бер үк вакытта психолог та. Алар укыган җирләрендә үк бу юнәлештә әзерлек уза. Һичшиксез, шулай. Имам – ул җитәкче дә, тәрбияче дә, дәгъвәт остасы да, табиб та, хәтта тәртип сакчысы да! Әмма аңа карап бихисап нечкәлекләргә ия психология өлкәсендә ул барыбер киңәшче була алмый.   Намаз укучы кеше Аллаһыга тәвәккәл кылып гомер итә. Аның калебе һәрчак тыныч, ягъни ул психоэмоциональ, биоэнергетик баланста яши. Әлегәчә дин юлына басмаган кешеләргә, гафләттә йөргән меңләгән яшьләргә нишләргә соң? Алар күңел тынычлыгын каян табарга тиеш? Бәлки аларның акыллы мөселман психологы белән очрашуы хак дингә кереп китәргә сәбәп булыр.   Танылган журналист Фәния Хуҗахмәт кайгы-хәсрәт килгән чагында Аллаһы Тәгаләгә сыенырга өнди. “Күңел тулы кайгы-хәсрәт! Нишләргә?... Бер минут та яшисе килми аның. Колагында шул бер сүз генә яңгырап тора. Нишләргә? Бисмиллаңны әйт. Аллаһны искә ал, намазга бас! Бөтен борчу-хәсрәт, кайгылардан бары тик Аңа сыен. Бәхетле буласы килгән кеше Ходайны истән чыгармый. Аллаһының сүзе булган Коръән Кәрим безгә шулай куша”, - ди ул.   Хәтерләсәгез, узган ел Татарстанда мөселманнарның “ышаныч телефоны” эшли башлаган иде. Анда шалтыратып, ислам диненә кагылышлы сорауларга җавап һәм психологик, юридик ярдәм алу мөмкинлеге тудырылды. Проектның максаты – социаль киеренкелекне бетерү, халыкка ислам турында дөрес мәгълүмат бирү, традицион дини кыйммәтләрне популярлаштырудан (һ.б.) гыйбарәт. Проект Россия өчен уникаль, чөнки анда өч эксперт – мөселман психологы, шәригать мәсьәләләре буенча эксперт һәм юрист эшләчәк, диелгән иде. Әмма “ышаныч телефоны”ның гомере кыска булып чыкты. Ул тулы көченә эшләп китә алмады. Югыйсә, ниятләре дә изге иде. Замана кешесенә бүгенге болгавыр чорда хикмәтле сүз, җанны тынычландырырдай ярдәм бик кирәк.     Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе, Апанай мәчете имамы Нияз хәзрәт Сабиров та авыр чакта Аллаһка сыенырга өнди.   Психолог кешенең рухи халәтен, эчке дөньясын өйрәнә, ул аңа күңелен тынычландырырга, гармониягә ирешергә ярдәм итә. Мөселман өчен иң яхшы психолог һәм киңәшче - сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм. Аллаһы Тәгалә һәр пәйгамбәргә мондый сыйфатлар биргән:   “садыйк” – бирелгән сүзгә тугрылык, пәйгамбәрләр беркайчан да алдашмый;   “әманәт” – ышанычлылык, пәйгамбәрләргә төрле эшләрдә таянырга була, алар җаваплы һәм аларга ышаналар;   “фатыйнәт” – пәйгамбәрләр иң акыллы кешеләр;   “гыйсмәт” – пәйгамбәрләр кечкенә һәм зур гөнаһлар кылмый, ләкин алар кеше булганлыктан, алар тарафыннан зур булмаган хаталар ясала, ул гамәлләрне башка кешеләр кылмас өчен, Аллаһы Тәгалә ул ялгышларны төзәтә;   “тәблигъ” – Аллаһы Тәгаләнең сүзләрен кешеләргә җиткерү, алар Аллаһның сүзләрен яшерми һәм үзләреннән бер нәрсә дә өстәми.   Аллаһның рәсүле Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм, пәйгамбәрләр имамы буларак, барлык пәйгамбәрләрнең иң матур сыйфатларын үзендә туплаган. Ул мул сулы елгалар койган диңгез кебек. Һәрбер кеше аның тормышын, яшәү рәвешен, хикмәтле нәсихәтләрен үзенә үрнәк итеп алырга мөмкин. Бу турыда Аллаһы Тәгалә Коръәндә болай дигән:   “Хакыйкатьтә, син – югары әхлак иясе”. (“Каләм” сүрәсе, 4нче аять).   Әгәр мөселман кешесенең тормышында проблемалар туса, беренче чиратта, ул аларны хәл итү юлларын Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең мирасында эзли.   Кешенең җаны курку, хәвеф һәм билгесезлектән азат булырга тырыша, ул яктылыкка омтыла, тынычлыкка һәм бәхеткә ирешергә тели. Мөстәкыйль рәвештә мәшәкатьле тормышта иярергә мөмкин булган, ышанычлы үрнәк табу – бик авыр эш, кайгылардан һәм үкенүләрдән котылу мөмкин түгел. Язучы, фәлсәфәче, психологлар нинди генә акыллы фикер әйтсә дә, кешенең рухи сусавын тулысынча баса алмый. Шуңа күрә, нинди генә дәвердә яшәмәсен, кеше дингә, Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать итә. Аллаһны һәм Аның Пәйгамбәрен ихластан сөючегә Бөек Раббыбыз Үзенең рәхмәтен, бәрәкәтен ирештерә, догаларына җавап бирә. Шул вакытта аның күңеле тынычлана һәм куаныч таба.   Казанның Апанай мәчетендә һәр чәршәмбедә ястү намазыннан соң ислам темасы буенча лекциялар укыла. Шулай ук һәр якшәмбедә 9.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр балалар һәм олылар өчен Коръән дәресләре оештырыла. Мәчет ишекләре һәркем өчен ачык.
Мөршидә КЫЯМОВА

--- | 15.11.2015

Хит аннан?! Ленар Сәйфиев - Айдар Галимов

$
0
0
16.11.2015 Шоу-бизнес
Ленар Сәйфиевнең "Онытмагыз, кайтыгыз" җыры белән Айдар Галимовның "Бәхет бит ул" җырын янәшә куйдык та, менә нәрсә килеп чыкты, тыңлагыз:

 

 

  

 

 

 


---

--- | 16.11.2015

Баладан әнигә 28 наказ

$
0
0
16.11.2015 Җәмгыять
Ислам дине галимнәре “Баланың тәрбиясе ир үзенә хатын сайлаганда ук башлана”, дигән фикердә. Аның ата-бабалары кем булган – моны белү дә комачау итми. Бу аңлашыла да, чөнки балага 75 % тәрбияне ана кеше бирә, калганын җәмгыять, балалар бакчасы, мәктәп бирә. Картаймыш көндә ата-аналар балалары кулына каласын уйласа, бүгенге көндә яшь ханымнар бер кулларына тәмәке тотып икенче кулына баласын җитәкләп йөрмәс иде.

Дөрес тәрбия алган бала гына киләчәктә ата-анасына рәхмәтле була беләчәк. Игътибарыгызга кечкенә баланың әнисенә наказларын тәкьдим итәбез. Бу теләкләр сезгә балаларыгыз белән уртак тел табарга ярдәм итәр дигән өметтә калабыз.

Әни,

1. Мине күп иркәләвең белән бозма, узындырма.   2. Мине озак вакытка бер үземне ташлама, ялгыз калдырма.   3. Минем белән җитди бул, әгәр эшлим дисәң, эшлә - эшләмим дисәң, эшләмә.   4. Мине яман гадәтләр өйрәнүдән тый.   5. Күршеләр, туганнар алдында мине беркайчан да әрләмә. Кеше күрмәгәндә генә әрлә, чөнки мин оялам.   6. Минем эшләгән хаталарымны гафу ителмәгәнен күрсәтмә, гафу итә бел (4-5 көн сөйләшмичә йөрмә).   7. Мине гел кычкырып әрләмә, чөнки мин сине тыңламый башлаячакмын, миңа ул гадәти хәл булып калачак.   8. Әгәр мин синнән берәр нәрсә сорасам, җавап бир, минем белән дус бул. Беркайчан да ялгышмыйм дип әйтмә, ялгышсаң, мин сиңа ышанмый башлыйм.   9. Әгәр мин хата кылсам, гафу ит мине. Гафу ит дип сорасам, мине гафу итә бел, син дә шулай ялгыша идең бит.   10. Мәхәббәт – ул сүз генә түгел, ә гамәл дә. Син миңа күбрәк мәхәббәт күрсәтсәң, мин сине бик яратачамын. Миңа җылылык бир, мин дә сиңа җылылык күрсәтермен.   11. Кеше алдында оят булмасын өчен миңа ашау әдәбен өйрәт.   12. Мине пөхтә итеп киендер, иске киемнәрдән йөртмә.   13. Миңа олыларны, күршеләрне хөрмәт итәргә өйрәт.   14. Мине матур сүзләргә, елмаерга өйрәт.   15. Миңа үземнең хаталарымны танырга һәм “Мин ялгыштым” дип әйтергә өйрәт.   16. Әти, әни, сез нинди – мин дә шундый. Үзегездә булмаган сыйфатларны миннән таләп итмәгез.   17. Миңа мәхәббәтне, йомшаклыкны, мәрхәмәтлелекне өйрәт, саранлыктан тый.   18. Миңа намаз өйрәт. Аллаһыны танырга, Пәйгамбәрне с.г.в. яратырга өйрәт. Савап эшләргә теләк өйрәт. Миңа хәләл ризык кына ашат.   19. Әгәр мин яхшылык эшләсәм, мине рухи яктан макта.   20. Мин ашамасам, мине төрле нәрсәләр белән кызыктырып, алдап ашатма.   21. Миңа рөхсәт сорау әдәпләрен өйрәт.   22. Мине файдалы эшләр белән мәшгуль ит. Вакытымны исрафка үткәрмәскә өйрәт.   23. Миңа эшли алмаслык эшләр йөкләмә һәм аларның үтәлүен миннән таләп итмә - мин бит әле кечкенә.   24. Миңа якын бул, теләкләремә җитди кара, фикерләремне хөрмәт ит.   25. Миңа дус бул, дуслар сайларга өйрәт.   26. Мине караучыга калдырып үзең эшкә китеп барма – синең күңел җылыңны миңа беркем дә алыштыра алмас.   27. Миңа әтине яманлап сөйләмә. Мин аны да яратам.   28. Мине ничек тәрбияләү хакында әти белән алдан сөйләшеп куегыз. Минем каршыда минем тәрбиям турында яисә башка хакта әрләшмәгез.   Мөхтәрәм укучылар, психологлар да, дин белгечләре дә бу теләкләрне дәвам итә алыр иде. Ләкин баланың анасына төп наказлары әнә шундый. Бу киңәшләр нарасыйларыгыз белән аңлашылмаучанлыклар килеп чыгудан сакласын, балаларыгыз динебезгә, җәмгыятькә файдалы кешеләр булып үсеп җитсен, ә сезгә терәк һәм догачы булып калсыннар иде.   Китапның һәр бүлеге сезгә җан тынычлыгы, тән сихәте һәм шифа бирер дип өметләнәбез. Әссәләмүгаләйкүм, вә рәхмәтуллаһи, вә бәрәкәтүһү!
---

--- | 16.11.2015
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>