Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live

Өлкәдә булмаган уңыш (ИНТЕРВЬЮ)

$
0
0
16.11.2015 Авыл
Октябрьнең соңгы көннәрендә Пильнада авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү промышленносте хезмәткәрләре көне уңаеннан оешты¬рылган тантанада “Володарск милчәсе” предприятиесе вәкиле милләттәшебез, Сафаҗайның Киров исемендәге СПКсының баш агрономы Рәис Аймалетдиновны һәм аның йөзендә барча хуҗалык хезмәткәрләрен югары җилемчәле (клейковина) уҗым бодае үстергән өчен бүләкләде.

Кировчылар үстергән “Москов¬ский 39” сортлы уҗым бодаеның җилемчәсе 39 процентка тигез булган. Түбән Новгород өлкәсе бу¬енча бу иң югары күрсәткеч икән. Әлбәттә, без бу фактны әйләнеп уза алмадык һәм алдынгы хуҗалыкка юл тоттык. 

СПК идарәсендә безне хуҗалык рәисе Шамил Нуриманов һәм Рәис Аймалетдинов (фо¬тода) һәрвакыттагыча җылы каршы ал¬дылар. Беренче сорауны хуҗалык рәисенә юлладым. 

- Шамил Әнәсович, сез җитәкләгән хуҗалык Пильна районында иң алдынгыларның берсе, аеруча иген үстерүдә зур уңышларга ирешкәнсез. Моның сере нәрсәдә?  - Берсүзсез, туган җирен яра¬тып хезмәт иткән игенчеләрдә, терлекчеләрдә һәм Рәис Әнвәр улы кебек югары квалифика¬цияле белгечләрдә. Заманча технологияләр дә, яңа техника да түгел, ә нәкъ менә алар бүгенге авыл хуҗалыгының терәге, нигезе булып тора.   - Югары җилемчәле иген үстерүне сез максат итеп куйган идегезме?  - Юк, игеннең аерым клейковинасын гына үстерергә көч куймадык, зур күләмдә уңыш алу өстендә эш алып барылды. Безнең хуҗалык белгечләре җир эшкәртүдә барлык агрономик ысулларны кулланырга омтылалар, яңалары белән дә тиз арада коралланалар. СПКда практикаланган җир эшкәртү кагыйдәләре белән сезне баш агроном тирәнрәк таныштырыр, ә мин бүгенге темага кагылган бер кызыклы очракны сөйләр идем.    Гадәттәгечә, яңа уңышны алгач ук, без игенне лабораториягә биреп, аның сыйфатын тикшертәбез. Быелгы нәтиҗә безне дә, белгечләрне дә шаккатырды. Тикшерүчеләр карамагында булган приборларның без җитештергән уҗым бодаеның җилемчәсен билгеләргә көче җитмәгән, прибор угы шкаладагы иң зур күрсәткечтән дә югарырак сикергән. Әлегә кадәр мондый прецедент күзәтелмәгәнгә булса кирәк, лаборатория хезмәткәрләре прибор эштән чыккан дип уйлаганнар. Соңрак безнең игенне “Володарск милчәсе”нең заманча җиһазландырылган лабораториясендә тикшерделәр һәм шунда гына бодайның клейковинасы 39 процентка тигез икәне ачыкланды. Моңа кадәр без хуҗалык кырларында 32 процент җилемчәле шул ук “Московский 39” сортлы бодай үстергәнебез бар, ләкин аның быелгы күрсәткече барлык өметләрне дә узды һәм регионда иң югары булды.    Шушы сорауларга җавап кайтарганнан соң, СПК рәисе безне Рәис әфәндегә калдырып, эшләре буенча китте. Аңлашыла, җитәкченең эш графигы тыгыз. 
- Рәис Әнвәрович, бөртек җилемчәсе нәрсә ул?  - Гади телдә әйтсәк, җилемчә ул онның аксымы (белок муки), бу күрсәткечкә карап, игеннең сорты билгеләнә, хакы куела. Югары җилемчәле игеннән он күбрәк чыга. Без җитештергән бодай, әлбәттә, югары сортлы һәм анардан азык- төлек продукциясе әзерләнер, ипи пешерелер. Күпкә булмаса да, хакы да югарырак бу игеннең.    - Югары җилемчәле иген үсте- рүнең сере нәрсәдә?  - Моңа берничә фактор йогынты ясый. Беренчедән, җирне тиешле агрономик технологияләр кулланып эшкәртү мөһим. Без, мәсәлән, җирне сабан белән тирән сөрүгә өстенлек бирәбез, чәчү әйләнешен төгәл үтәргә тырышабыз. Ашламалар кертү процессы да җайга салынган. Ә иң мөһиме – тоташ тәэсирле гербицид (гербицид сплошного действия) куллану зур уңышка нигез салды. Чүп үләннәрне дә, зарарлы бөҗәкләрне дә бердән агулап юкка чыгара бу матдә. Нәкъ менә трипс кебек зарарлы бөҗәкләр игенгә, аеруча бөртекнең җилемчәсенә зыян китерә. 
- Башка хуҗалыклар да за¬рарлы бөҗәкләр белән көрәшә, ләкин сезнең кебек югары җилемчәле иген үстергәннәре ишетелгән юк. Моны нәрсә белән аңлата аласыз?  - Агулар төрле була, без чәчүлекләрне агулау процессын “АгроРусТат” оешмасына тапшы¬рабыз. Бу оешма белгечләре нәкъ менә шушы яңа тоташ тәэсирле гербицид кулланалар.    - “Московский 39”дан гай¬ре, бүтән сорт иген җитеш- терәсезме?  - Әйе, “Бирюза” һәм “Казанский 285” бодае чәчәбез. Бу ике сорт мул уңыш бирә, ләкин җилемчәләре “Московский 39”га караганда түбәнрәк. Быел 870 гектар уҗым бодае чәчкән идек, шул мәйданнан 2255 тонна иген алдык, һәр гектар, бункер үлчәмендә, уртача 25 центнер уңыш бирде. Моның шактый өлешен “Володарск милчәсе” сатып алды. Киләсе елга бу культурага 1100 гектар җир бирергә планлаштырабыз. Бүгенге уҗым сортлары суыкка чыдамлы, шуңа күрә алар яхшы кышлый. Яз җиткәч уҗымның су астына калып тончыгуы яки кинәттән туң сугуы гына куркыныч тудыра.  Без язгы чәчүне дә, көзгене дә башка хуҗалыклардан иртәрәк башлыйбыз. Иртәрәк чәчкән орлык җирдәге дымны үзенә алып өлгерә. Бу безнең хуҗалык эшчәнлегенә хас булган үзенчәлек. Май айларында күбесе очракта туфрак коры була бит инде.    - Эшчәнлегегездә халык сына¬мышларын кулланасызмы?  - Юк диярлек, югары уку йортында алган махсус белемем һәм озак еллар дәверендә туплаган тәҗрибәм беренче ярдәмчем минем. 1984 елдан бирле хуҗалык кырларының бөтен үзенчәлекләрен өйрәндем инде. Шуңа да карамастан, уңышка прогноз ясарга авыр, чөнки ел елга туры килми. Кыр паспортлары нигезендә эшчәнлек алып барсак та, һава торышы үз коррективаларын һәрвакыт кертә. Ләкин, Аллаһы ярдәме белән, һәр ел мул уңышка ия булабыз.    - Рәис Әнвәрович, әңгәмәгез өчен рәхмәт, уңышлар сезгә.    Рәис әфәнде СПКдан гайре шәхси хуҗалыгында да нәтиҗәле эшчәнлек алып бара: ике дистәгә якын бозау, ике ат, санап бетергесез каз һәм тавык асрый. “Туар-кара үрчетергә җиңел бүген, чөнки игенне, печәнне СПК бирә. Иренмичә кара гына үзләрен”, - ди ул.  Алар тормыш иптәше Әлфия ханым белән ике ир бала тәрбияләп үстергәннәр. Рафаил белән Рамил Мәскәүдә яшәп, дәүләт учреждениеләрендә хезмәт итәләр. Икесе дә югары белемле белгечләр. “Кызганычка каршы, улларым авылда калмады”, - ди ата кеше.  Борчылмагыз, Рәис әфәнде, дөрес тәрбия алган, авылда эшкә чыныгып үскән татар егетләре башкалада да сынатмас. 
Ринат СӨННӘТОВ

--- | 13.11.2015

Татарстан хастаханәсендә шартлаткыч эзләделәр

$
0
0
16.11.2015 Криминал
Кукмара районы үзәк хастаханәсендә бүген гадәттән тыш хәл игълан ителгән. Вакыйганың шаһитлары әйтүенчә, Кукмара район хастаханәсендә ят кара сумка ятуы шик тудырган. Халыкны тиз арада бинадан чыгарганнар, оператив җаваплы хезмәткәрләр эшкә керешкән...

Бактың исә, әлеге шикле сумканы хастаханәгә килгән авыруларның берсе онытып калдырган булган. Анда бернинди дә шартлаткыч табылмаган. Хәзер хастаханә гадәти режимда эшли.  Бүген иртәнге сәгать җиделәр тирәсендә район эчке эшләр бүлегенең дежур частендә үзәк дәваханәнең регистратура бүлеге янында хуҗасыз сумка тора, дигән хәбәр алына, дип яза Кукмара район газетасы.

13 ноябрь, җомга көнне исә киез итек-киез комбинатының кибетеннән дә саклау камерасында рюкзак калдырылган, дигән хәбәр алынган булган. Шулай ук тиз арада тикшерү эшләре башкарылган. Рюкзакның 12 ноябрь көнне итек алырга килгән Кизнер кешесе онытып калдырганлыгы ачыкланган.


---

--- | 16.11.2015

Равил Әхмәтшин: “Ваһапов фестивален Мәскәүдә ел саен үткәрергә кирәк" (ФОТОрепортаж)

$
0
0
16.11.2015 Мәдәният
Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры фестиваленең чираттагы гала-концерты зур уңыш белән Мәскәү шәһәрендә үтте. Мәскәүнең бүгенге көндәге иң затлы һәм заманча җиһазландырылган концерт залларының берсендә - “Русская песня” театрында җыелган тамашачыларны һәм фестивальдә катнашучыларны Татарстан Премьер-министры урынбасары – Татарстанның Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин сәләмләде.

“Ваһапов фестивале бөтен дөнья буйлап атлый, милләттәшләребезне җыр-моң тирәсенә туплый. Бу затлы, зыялы фестиваль инде 12нче ел барса да, Мәскәүдә ул әле икенче тапкыр гына үткәрелә. Бу һич тә дөрес түгел, Ваһапов фестивален Мәскәүдә ел саен үткәрергә кирәк!” – диде вәкил. Ул шулай ук проект авторы Рифат Фәттаховка “милли традицияләребезне саклап калуга, югары сәнгатьне пропагандалауга, яшь талантларны үстерүгә керткән зур казанышлары өчен” Рәхмәт хаты тапшырды.

Бәйрәм концертында Зөһрә Шәрифуллина, Рамил Курамшин, Фердинанд Сәләхов, Фәдис Ганиев, Хәлидә Бигичева, Ринат Вәлиев, Илһам Вәлиев кебек күренекле сәнгать осталары, Ваһапов фестивале лауреатлары Рөстәм Асаев, Марсел Вәгыйзов, Руслан Сәйфетдинов, Айгөл Хисмәтуллина, Гөлсирин Абдуллина, Рәнис Габбазов, Азат Абитов, Артур Шөгәепов катнашты. Аларның чыгышларын тамашачы кайнар алкышларга күмде, артистларны кат-кат сәхнәгә чакырды. Мәскәү шәһәре вәкилләре – Найля Фатехова, Ринат, Гөлнара Марат Яруллиннар, Гүзәлия, концертта катнашып, бәйрәмне бизәде.

Гала-концертны Замирә Гәрәева алып барды.

Проект авторы Рифат Фәттахов әйтүенчә, инде киләсе елдагы фестиваль концертына әзерлек башланган. Ул шулай ук ноябрь аенда үтәр, дип көтелә.

 

 


---

--- | 16.11.2015

Америкада берәү җенесен алыштыргач йөккә узган

$
0
0
16.11.2015 Могҗиза
Филадельфиядә яшәүче Кэйден Коулман җенесен хатын-кызныкыннан ирләрнекенә алыштырганннан соң 10 ел үткәч йөккә узган. 29 яшьлек трансгендер инде 2013 нче елда ук бәбиләсә дә, җәмәгатьчелеккә тик хәзер генә сөйләргә батырчылык иткән.

"Газета.ру" сайты хәбәр итүенчә, Коулман һәм аның иптәше Элайджа авырлы икәнлекләрен аңламаганнар да.

Ир бик озак гормоннар эчүен, берни дә сизенмәвен һәм йөклелекнең 21 нче атнасы киткәч кенә барысына да төшенүен сөйләгән. Хәзер әлеге пар  кызларыннан башка тормышны күз алдына да китермиләр икән. Ләкин башка бала табарга җөрьәт итмәячәкләрен дә яшермиләр.

Кэйден Коулман бәбиләгән бердәнбер трансгендер түгел. 2007 елда Орегон штатыннан булган Томас Бити ясалма орлыкландыру ысулы белән бәби тапкан иде.


---

--- | 16.11.2015

Бер айну тарихы

$
0
0
17.11.2015 Язмыш
Эчүчелек. Күпме аналарның бәхетсезлеге, хатын-кызларның челпәрәмә килгән өметләре, исерек ата-анадан гарип туган сабыйлар язмышы, юл һәлакәтләре һәм үлем-китем сәбәпчесе ул. Беренче тапкыр авызына хәмер алган ваемсез яшь кеше бу турыда уйламый, әлбәттә. Ләкин берникадәр вакыттан соң бу адымының ялгыш булуын аңлый, ләкин эчүчелек тозагыннан ычкына алмыйча, башта җәмгыять тормышыннан төшеп кала, ә аннары вакытсыз дөнья куя...
Ләкин алкоголизмны җиңәргә була, дип саный бер милләттәшебез һәм башкаларга да бу юлны күрсәтергә тели. Чибәр, зәвык белән киенгән, күзләреннән ихтыяр көче сирпеп торган бу егет тә алкоголизм авыруын җиңә алмыйча озак газап чиккән. Ә бүген ул айнык. Сигез ел буе шулай: иртән уяна да, үз-үзенә бүген эчмәскә сүз бирә.    Кызганычка, бик күп татар гаиләләрендә эчүчелек проблемасы бар. Дамирның тәҗрибәсе, бәлки, башкаларга да ярдәм итәр дип, аның айну тарихын укучыларыбызга да сөйләргә булдык.   - Минем исемем Дамир. Һәм мин алкоголик, - дип башлады ул сүзен. - Бер шешәдәшем: “Минем бары тик ике проблемам бар: эчкән вакытым һәм эчмәгән вакытым”, - дип әйтергә ярата иде. Бу бөтен алкоголикларга да кагыла. Кай¬берәүләрдә “стоп-кран” дигән нәрсә юк бит. Эчә башладык исә, тормышның иң түбән бас¬кычына төшеп җитмичә, туктый алмыйбыз.    Мин оялчан, дәшмәс бала булып үстем. Кеше белән танышып, ачылып сөйләшә алмый идем. Никтер мин үземне ниндидер китек, башкаларга ошамаган кеше дип хис итә идем. Ә 11 яшемдә беренче мәртәбә исерткеч эчемлек эчеп карадым, һәм бу миңа бик ошады. Төне буе косып чыгуым да, икенче көнне авырткан баш та киртә булырлык түгел иде миңа. Эчкән көнне минем дөньям төсле буяулар белән бизәлә иде сыман. Карагыз, ничек матур итеп биим, нинди акыллы сүзләр сөйлим, нинди кызык¬лы кеше мин, ничек кызларга ошыйм! Бу минем “Алкоголизм” иленә таба беренче адымнарым булган икән. Соңрак китте дискотекалар, курсташларым белән сыра эчүләр. Эшли башлагач та эчүдән туктамадым. Чөнки мин әти эшләгән фирмага урнаштым, ә ул минем исереп йөргән көннәремне каплап, җитәкчеләрдән яшереп килде.  Ләкин еллар үткән саен аракы бирә торган җиңеллек, башкаларга кызыклы була белү сыйфатларым кими башлады кебек. Кичен эчеп аласың да, каядыр караңгылыкка очасың. Иртән торып тагын эчәсең дә, тагын югаласың. Көн артыннан көн эчеп йөреп, тәмам кешелектән чыктым. Бөтен тәнем авырта, урамга чыга алмавым аркасында (кемнеңдер телефонын урлап сатканмын икән, милиция эзли) ялгызлык кимерә, гел нәрсәдер җитешми, шуның аркасында бөтен дөнья¬ны, туганнарыңны, әти-әниеңне күралмыйсең. Алар бит сиңа никтер акыл өйрәтәләр, врач¬ларга, сихерчеләргә сөй¬рәп йөртәләр, синнән нидер көтәләр, нәрсәгәдер өмет¬ләнәләр. Көне-төне зу-зу-зу-зу... Ә минем башта бер генә уй: кайдан аракы табарга?   Ә бервакыт мине апамнарга илтеп куйдылар. Ике ай буе эчмичә, тартмыйча яшәп карадым. Шундый рәхәт булып китте миңа. Эчүемне бөтенләй ташлап, кеше сыйфатына кайткандай булдым. Ләкин шәһәргә кайту белән дускай янына кереп чыгу теләге туды, ә ул миңа, гадәттәгечә, “салып” бирде. Мин аңа “башкача эчмим” дип әйтә алмадым һәм тагын караңгылыкка мәтәлләдем. Алкоголь миннән көчлерәк булып чыкты. Мин аңа бирештем. Үләсем килә башлады.    Ләкин әнием бирешмәде. Ул мине кулымнан тотып төрле инстанцияләргә йөртте, үгетләде, өметләнде. Аның хәсрәтле йөзен күреп, үзем дә кайгырдым, барысын да үземнән коткару өчен Ходайдан үлем сорадым. Аптырагач, үземә-үзем кул салдым. Ләкин барып чыкмады. Инде икенче тапкыр үлемнән калгач, әни мине, бәйләп диярлек, 70 көнгә ябык хастаханәгә илтеп салды.   Анда миңа авыруым турында сөйләп бирделәр. Син инде беркайчан да гади кеше булмаячаксың, алкоголик буларак, аңлы рәвештә беренче рюмканы эчмәскә тиешсең, дип өйрәттеләр һәм Аноним Алкоголиклар төркеменә йөрергә куштылар. Мин, берни дә аңламыйча, ихтыярсыз рәвештә алар кушкан җиргә йөрдем, нәрсә турында сорасалар - сөйләдем, башкалар ни эшләсә - шуны эшләдем. Алкоголиклар үзара ниндидер 12 адым турында сөйләштеләр, мине ниндидер “спонсор”га беркеттеләр, беренче адымым турында язарга куштылар...   Шулай бер ел вакыт үтте. Мин ничектер ансат кына алкоголизмнан сикереп чыктым бугай. Эш таптым, күп кенә акча эшләп, машина сатып алдым, матур гына кыз белән танышып киттем. Бар да яхшы кебек иде, ләкин мин үзем сатып алган беренче машинама да, айнык вакытта хатын-кыз белән якынлык кылып, булдыра алганыма да шатлана алмадым. Аноним Алкоголиклар биргән китаптагы беренче адымда бу хәлем турында: ”Без үзебезне алкоголь алдында көчсез дип таныйбыз, чөнки тормышыбыз белән үзебез идарә итә алмыйбыз”, - дип язылган икән. Ләкин мин ул китапны күңел биреп укымадым бит.   Ә алкоголь алдында көчсез кешенең тормышы, йөгәнсез ат кебек, юлны белештермичә чаба икән. Үзем ничек телим, шулай яши алам, дип уйлаган идем. Барып чыкмады. Юк, мин чыннан да авыру кеше икәнмен һәм бу чирдән дару әле табылмаган.  Инде бик күп вакыт эчмичә торсам да, хәлем тик начарая гына барды. Хәзер инде айнык вакытта нәрсәдер җитешми, күңел борчыла, эч поша, бер нәрсәне дә күралмыйм, әти-әнинең сүзләре нервыга тия, мин алар белән талашам, нәрсәдер таләп итәм, миңа яхшы тәрбия бирә алмауларында гаеплим... Эштә дә күпләр минем белән сөйләшми, хәтта исәнләшми башладылар.  Мин үз-үземне күрә алмаган чакларда Аноним Алкоголиклар төркеменә барып, эчемне бушатып кайта идем. Ләкин анда да миңа ярдәм итә алмадылар. Эчәсем дә килми, эчмичә дә булдыра алмыйм. Үләсе генә килә...   Менә шул вакытта мин аракыны җиңгән бер кешене искә төшереп, аңа шалтыраттым. Ул минем тормыш дилбегәсе тәмам ычкынырга торуын аңлап, хәзер үк килеп җитәргә кушты. Мин машинама сикердем дә бер сәгать эчендә 100 километр араны уздым. Вакытында барып җиткәнмен икән, температурам - 38. Аның кулында да Аноним Алкоголиклар китабы. Ул да миңа аны укый башлады. Ә мин бу вакытта нәрсә кушсалар, шуны эшләргә риза идем, тик коткарсыннар гына.    Ул укыган саен күңел күзем ачыла барды сыман. Анда бит ачык итеп язылган: “Йә син үзеңнең бу хәлеңнән чыгу юлын табалмыйча үлемгә та¬ба сөйрәләсең, йә рухи азык алырга риза буласың”. Мин бу сүз¬ләрне аңлап бетермәгәнмен бит!  Спонсорым белән икәү¬ләшеп ике ай эчендә китапны ахырына хәтле укып чыгып, 12 адымны җиренә җиткереп үтәдек. Шул адымнар мине тормышка кайтарды да инде. Гаилә әгъзаларыннан, дусларымнан, кемне рәнҗеткән булсам, шулардан гафу үтенгәч, бурычларымны кайтаргач, алар мине кичерделәр һәм ара¬ларыбыз җылынып китте. Хәзер инде гаиләбез дә минем терелүемә ышанды һәм мин дә алар тормышында актив катнаша башладым. Аноним Алкогликлар арасыннан үземә ышанычлы дуслар таптым, без үзебезнең төркемне булдырдык һәм көн саен диярлек очрашып бер-беребезне куәтләп торабыз. Шул ук вакытта эчүен ташларга теләүче башка алкоголиклар белән дә очрашабыз. Безгә аларны наркология бүлекләреннән, төрле ши¬фаханәләрдән эзләргә ту¬ры килә. Юк, без аларны үгет¬¬ләмибез. Тик алкоголик кына алкоголикны аңлый ала. Алар¬ның хәлен үзебез дә яхшы белгәнлектән, киләчәктә нәрсә буласын, бәладан котылу юлларын аңлатабыз. Без үз үрнәгебездә башка юл юклыгын күрсәтәбез. Бер-ике кешене генә бу сазлыктан коткарсак да, аның ачык йөзен күрүне, рәхмәтен ишетүне бәхет дип саныйбыз.    Ходай үзең турында артык уйламаска, башкаларга ярдәм итәргә кушкан бит. Шундый  рухи хезмәт, үз-үзеңне аямыйча, авыр хәлдә булган кешеләрне кай¬гыртып яшәү бөтен кешелек өчен иң туры юл икәнлеген аң¬лаудан да хәерлерәк хәбәр юктыр.  Терелергә теләгегез булса, мин ярдәм итәргә әзер. Телефоным редакциядә.   Сигез ел буе айнык яшәүче Дамир. Самара шәһәре.
---

--- | 17.11.2015

“Еллар һәм язмышлар” нәрсә турында сөйли?

$
0
0
16.11.2015 Мәдәният
Камышлы районының Иске Усман авылында яшәүче Лифкать ага Балтаев туып-үскән җире турында китап язган. Сөйләшүебезне ул үзенең балачагыннан башлап җибәрде.
- Балачагым бик авыр үтте. Әтиемә ике сугышта катнашырга туры килгән. Соңгысында бер кулын югалтып кайтты һәм озак авырап азаплангач, үлеп тә китте. Мин әнкәйнең уң кулы булып калдым һәм, әле бик яшь булуыма карамастан, үземә өй салдым. Авылыбыз мәктәбендә укытучы булып эшләүче яшь кызга - Зөһрәгә өйләнгәч, тормыш йөген бергәләп тарта башладык. Бер-бер артлы дөньяга килгән кызларыбыз Римма, Лилия, Земфира да хәзер үз ояларын кордылар инде. Мин колхозда зоотехник, ферма мөдире булып эшләп, лаеклы ялга чыктым.    Алдан әйтеп үткәнемчә, бала чагымда күргән нужалар, тормыш юлында җыелган тәҗрибәләр миңа туган ягымның асыл кыйммәтләрен тирәнтен аңларга ярдәм иттеләр һәм миндә авылым, аның кешеләре турында китап язу теләге туды.  Шушы изге эштә миңа ярдәм итүче авылдашларыма, гаиләмә һәм “Бердәмлек” газетасының штаттан тыш хәбәрчесе Мәгърифә ханым Гыйльфановага, китабымны бастыручы “Камышлы хәбәрләре” редакциясенә зур рәхмәтемне белдерәсем килә, - дип сөйләде миңа Лифкать ага.   “Еллар һәм язмышлар” кита¬бының, өлкәннәр әйтмешли, исеме җисеменә туры килеп тора. Биредә авторның шигырьләре, истәлек язмалары, нәсел шәҗәрәсе урын алган. Аның туып үскән авылы Иске Усман турында да күп мәгълүмат тупланган, Камышлы, Бозбаш, Иске Ярмәк авыллары, андагы елга-күлләрнең атамалары, беренче күмәк хуҗалыкларны оештыручылар турында язылган. Иске Усман авылы мәчетендә төрле елларда имамлык иткән хәзрәтләргә багышланган материаллар да шактый. Китапта авыл хуҗалыгында эшләгән тырыш хезмәткәрләр - сыер савучыларның, меха¬низаторларның, укытучы¬лар¬ның, башка шәхесләрнең рәсем¬нәре, кыскача белеш¬мәләре тупланган.   “Һәр кеше өчен туган ягы ямьле дә, матур да. Минем Иске Усман авылым, аны халык телендә  Мәтеби дип тә атыйлар, 1742 елда барлыкка килгән. Биредә  беренче булып чукынмаган чуваш – Матвей гаиләсе йорт кора. Аның артыннан башкалар да килеп урнаша башлыйлар. Ә байтак гомер үткәч, шушы авылга Татарстаннан ике улы белән яртылаш башкорт, яртылаш татар булган Усман исемле кеше килеп, тормыш учагын кабызып җибәрә, - дип яза китап авторы. – Алар атлар үрчетә башлыйлар. Беркөнне югалган малларын эзләргә чыккач, болар тауларга сыенып әкрен генә агып ятучы Сок елгасы буендагы бик матур әрәмәлеккә, яшел, сусыл, хуш исле печәнле болынга килеп чыгалар. Табигатьнең гүзәллеге ир-егетләрне әсир итә һәм алар бирегә күчеп киләләр. Шулай итеп, Яңа Усман авылы барлыкка килә. Ә Иске Усман авылында Матвей исемле карт янына җыелган рус, чуваш, мордва халкы Никиткино, Рус Байтуганы кебек авылларга барып урнаша. Соңрак бу кешеләр төрле җирләргә күчеп китсәләр дә, Матвей картның исемен татарчалаштырып, Мәтеби дип йөртәләр.    Иске Усман татарлары күп итеп терлек, умарта үрчетеп, иген игеп, елгадан балык тотып гомер кичерәләр. Алар  җитен үстереп, тукып, киндер тукымасы ясаганнар, тире эшкәртеп, туннар, толып¬лар тегеп дөнья көткәннәр”.     Лифкать ага китапта борынгы татар өенең эчке күренешен тасвирлый: “Бүлмәнең яртысын ап-ак итеп акшарланган зур мич алып тора. Кояш нуры чагылдырган тәрәзә төпләрендә аллы-гөлле чәчәкләргә күмелеп гөлләр үсә. Тәрәзә башларына кулдан сугылган сөлгеләр, челтәрләр элеп куелган. Мич яныннан өйне икегә бүлеп сузылган бүлмә тактасы буенда күпертелгән ястык-мендәрле, суккан палас җәелгән агач карават басып тора. Шунда ук хуҗа тарафыннан  ясалган шома, калын аяк¬лы урындыклар, ә түр башында, киҗе ашъяулык ябылган өстәл өстендә, җиз самовар җырлап утыра”.    Лифкать ага Балтаев авыл урамнарына бирелгән исемнәргә дә тукталып үтә, һәр елга-күперне дә барлап чыга. Колхоз гөрләп торган елларны да искә төшерә. Шуннан соң ул туган авылының киләчәге өчен борчылып, болай дип яза:  “Авылыбызда күмәк хуҗалык таркалгач, авылдашларыбыз арасында чит җирләргә чыгып китүчеләр саны артты. Шулай, без авылыбыз тарихын, нәселебезне югалтабыз түгелме соң? Без үзебезнең балаларыбызга, онык¬ларыбызга нинди үрнәк күрсәтәбез?! Алар алдагы тормышта зиратка килеп, әти-әниләренең, әби-бабаларының каберләрен барларлармы, бездән соң авыл мәчетенең ишеге ябылмасмы? Авылда Коръән укучы кеше табылырмы икән?! “Исәннәрнең - кадерен, үлгәннәрнең каберен бел”, - дип тикмәгә генә әйтмәгәннәр икән шул”.    Китабын тәмамлар алдыннан автор яшь буынга мөрәҗәгать итә: “Туган авылым! Бер хәсрәтсез, яланаяк йөгереп үскән минем урамнарым, рәхәтләнеп балык тотып, су коенган елгаларым, җиләк җыеп, печән чапкан чәчәкле акланнарым! Мәңге оныта алмам мин сезне! Туган як беркайчан да ямьсез була алмый ул. Шуның өчен белик аның кадерләрен!!”   Менә шундый инәлү катыш үгет-нәсыйхәт бирү белән тәмамлана Лифкать ага Балтаевның  китабы. Шушы хезмәте белән ул яшьләр һәм тормыш тәҗрибәсе туплаган өлкәннәр арасына да якты юл салган, үрнәк итеп, гыйбрәт алырлык олы буын кешеләре  сүзләрендә зур хаклык барлыгын аңлатырга тырышкан.  Хезмәт ветеранының  иҗат җимешенә сокланырлык һәм  зур бәя бирерлек.
Нурзилә ХӘЛИМОВА

--- | 14.11.2015

Тормышны ноталар белән сурәтләүче Эльмира Галимова заман классик музыкасын сөючеләргә нинди сюрприз әзерли?

$
0
0
17.11.2015 Шоу-бизнес
Эльмира Галимова бүген республикабызның иң талантлы, күренекле композиторларының берсе. Ул үзенең иҗатын Россия күләмендә генә түгел дөньяда таныткан шәхес. Эльмира симфоник әсәрләре белән дәрәҗәле фестивальләрдә катнашып җиңүләр яулап килә.
Әйтик, Нәҗип Җиһанов исемендәге халыккара композиторлар конкурсында, Словакия һәм Австрия илләрендә үткән, ISCM дип аталган, дөнья күләм мәртәбәле композиторлар фестивалендә Эльмира республикабыз исеменнән бердәнбер композитор буларак финалга үтте.   Гала концерта аның «Җаным көндәлеге» дип исемләнгән фәлсәфи әсәре яңгырады. 2013 елда, Эльмира зуркүләмле әсәрләре өчен Татарстан Республикасының Муса Җәлил исемендәге дәүләт премиясе лауреаты исеменә лаек булды. Ә 2014 елда, «Мәдәният өлкәсендәге казанышлар өчен» Татарстан Республикабызның Мәдәният министрлыгы Эльмира Галимовага күкрәк билгесе тапшырды. Тиздән, 9 декабрьдә Казанның Салих Сәйдәшев исемендәге зур концерт залында «Тормышны ноталар белән сүрәтлим», дип аталган IV авторлык программасы була. Республикабызның Александр Сладковский җитәкчелегендәге дәүләт симфоник оркестры музыкаль әсәрләрен уйнаячак. Бу концертны югары сәнгатьне яратучы бөтен җәмәгатьчелек көтә.   – Эльмира, син һәрвакыт хәрәкәттә, эше бик тыгыз кеше. La Primavera камера оркестры башкарма директоры, Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел һәм сәнгать институты фәнни хезмәткәре, күркәм генә гаиләң бар. Яңа әсәрләр иҗат итәргә, җитди музыка һәм эстрада җырлары язарга вакыт табасың. Әгәр дә син композитор булып китмәсәң, кем булыр идең? Бу турыда уйлаганың булдымы? – Булды. Мин мәктәптә укыганда ук сәнгатьне ярата идем. Балалар театрында уйнадым. Журналистика белән кызыксындым, мәкаләләр яза идем. Ә җыр-музыкага бөтенләй мөкиббән булдым. Тугызынчы сыйныфта укыганда булачак һөнәремне күз алдыма китердем. Ул вакытта мин музыкасыз яши алмавымны төгәл белә идем. Чөнки конкурсларда катнашып алган дипломнарым бик күп иде, Я р Чаллы шәһәр стипендиаты исеменә дә лаек булдым һәм үзем язган җырларым да шактый иде. Әгәр дә минем музыкага талантым булмаса, мөгаен күп балалы ана булыр идем кебек. Миңа калса әни булу хатын-кызның тормыштагы төп роле. Бүген мин күпкырлы шәхес булуым белән бәхетле. Композитор булу белән бергә фәнни хезмәткәр, оештыручы вазыйфаларын башкаручы булу җиңел түгел әлбәттә. Мин көндез Казанның La Primavera оркестрының мөһим проблемаларын хәл итү белән беррәттән, концертларны оештыру эшләрен башкарам. Кич белән өйгә кайткач кызым белән дәресләр әзерлибез, аннан каһвә эчеп алгач, музыка язарга яки фәнни эш белән шөгелләнергә планлаштырам. Берсен дә ташлыйсым килми.    – Ничек уйлыйсың, хәзерге заманда гади кеше тормышында музыка нинди урын алып тора? – Бу, каядыр ашыккан тизлек заманында, кеше һәрвакыт киеренке хәлдә яши. Бигрәк тә зур шәһәрләрдә. Күпләр бары тик музыка тыңлап кына тынычлык табалар, үзләренең күңелендәге бушлыкны тутыралар. Кайчакта кешеләр концерт залыннан чыккач җанына шифа алып күптән хәл ителмәгән сорауларына җавап табалар. Шуңа да мин үземне бәхетле итеп сизәм, чөнки музыка дөньясына китеп онытылып иҗат итә алам, ә бит бу бар кешегә дә бирелмәгән. Шуның өчен Аллаһыга рәхмәтем бик зур. Иҗат иткәндә проблемалар онытыла, мин үземне генә тыңлыйм.   – Эльмира, хәзерге заман яшьләре классик музыканы ничек кабул итә. Гомумән, яшь буын кызыксынамы? – Мин классик музыка яңгыраган залга һәркемне алып килергә мөмкин дигән карарда торам. Әгәр дә музыкаль әсәр югары профессионал дәрәҗәдә башкарылган икән кеше кабат бу концертны карарга киләчәк. Бүген тамашачыны бер музыка белән генә гаҗәпләндерермен димә. Шуңа күрә дә сәнгаттә синкретизм актуаль булып кала. Бу театр, музыка һәм хореография сәнгатьләренең кисешүе дип әйтер идем, классик концерт программаларының яңа төр алымы буларак. Әйе, кайчандыр музыканы элита, ягъни дәрәҗәле кешеләр генә тыңлаган дигән фикер бар иде. Хәзер алай түгел, яшьләр төрле якап үсәләр, кызыксынуларына чик-чама юк.
– Үзең классик музыкадан башка матур-матур җырлар иҗат итәсең. Аларда халкыбызның борынгыдан килгән аһәңнәре чагыла, синең җырларда миллилек чагыла. Татар эстрадасындагы бүген хәлне ничек бәялисең? – Бүгенге татар эстрадасының ошамаган якларын күбрәк күрәм. Соңгы елларда үзем бу өлкәдә азрак иҗат итәм. Ялтыравык “ум-па-па” лардан туеп, аннан китәргә вакыт. Миллилекне саклап Европа музыкасы юнәлешендә эшләргә кирәктер. Моны эшли алырбызмы? Вакыт күрсәтер. Татар эстрадасы минем өчен иң авырткан урын. Без тормыш иптәшем Илнар Гәрәев белән дуэтлар җырлыйбыз, аерым концертлар бирәбез. Татар эстрадасында булган зәвыксыз иҗат итүчеләр очен йөрәк әрни, без аның белән кайчакта бу хакта бәхәскә дә кереп китәбез. Эстраданы чистартуны үз кулына Мәдәният министрлыгы алырга тиеш, лицензия бирү тәртибен кертергә кирәк. Шул чагында иләктә компьютер тавышлы, музыка белеме, моңы булмаган һәм халыкның зәвыгын бозучы ялган җырчылар сөзелеп калачак. 
– Эльмира музыканы тудыру өчен күп көч, илһам кирәк, син үзеңнең иҗат итү серләрен ачмассыңмы? – Әйткәнемчә мин музыкага кечкенәдән гашыйк. Өч яшьтә әти-әнием миңа пианино, ноталы китапчык алып бирде. Пианиноның телләренә баскалап “Һәрвакыт булсын кояш” җырының көен уйный башладым. Аннан соң укыган һәрбер шигырьне көйләп җырларга тырыша идем. Музыка мәктәбендә укыган вакытта, өйгә эш итеп җыр язарга бирделәр. Мин үземнең яраткан песием турында яздым. Укытучым гаҗәпләнде, аннан бәлкем әниең хакында язарсың, аны яратасыңдыр бит, диде. Мин, Әхмәт Рәшит сүзләренә «Ана зары» җырын яздым. Ул җыр бик күңелләрне тетрәндергеч моңлы булып чыкты. Ә бит миңа 9 гына яшь иде. Мин көй язырга утырган саен, күңелемдә кемдер музыка уйнап әйтеп тора төсле. Бу хәзердә шулай. Музыканы инструментсыз компьютерда иҗат итәм, нота станын күрүгә эчемдә көй яңгырый башлый. Бу нигә шулай, аңлата алмыйм. Мин татар композиторы булуыма сөенеп бетә алмыйм. Шуңа да әсәрләремдә милли төсмер өстенлек итә. Халкымның тарихына, йола традицияләренә мөрәҗәгать итәм. Республикабызны югары дәрәҗәдәге фестивльләрдә күрсәтүем белән горурланам.
– Үзегез иҗат иткән әсәрләр хакында да сөйләп китсәгез иде. – 2010 елда Рөстәм Абязов белән симфоник концертта танышкан идем. Ул минем әсәрләремне тыңлап, аларга зур бәя бирде һәм алга таба төрле жанрларда язып, үз өстеңдә эшләргә кирәк диде. Шушы елны С. Сәйдәшев исемендәге зур концертлар залында минем беренче авторлык концертым булды. La Primavera оркестры һәм Миләүшә Таминдарова җитәкләгән хор белән «Изге Ядкәр» исемле ораториям куелды. Саксафон һәм камера оркестры өчен «Этно-фантазия» һәм дүрт бүлектән торган «Камерная симфония» әсәрләремне тамашачылар яратып кабул иттеләр. Икенче авторлык программам «Сөембикә канаты» арт-операсы булды. Бу музыкаль әсәр бөтен сәнгать дөньясын шаулатты, чөнки ул яңалык алып килде. Өченче концертымны Израиль композиторы, маэстро Бениамин Юсупов белән бергә оештырдык. Аның белән мин «Европа - Азия» фестивалендә танышкан идек. Инде менә Казанда 9 декабрьдә чираттагы IV концертым булачак. Әлеге концертны мин 20 еллык иҗатымны барлау билгесе буларак үткәрәм. Аның музыкаль программасы бик бай булачак, чөнки Италия, Германия, Казахстан илләрендә башкарылып зур ужыш казанган, үз урыннарын тапкан симфоник әәсәрләрем яңгыраячак: «Дүрт гарасат», «Күкләр-көзгеләр», «Симфоник аллегория», һ.б. «Сөембикә канаты» арт-операсыннан вокаль-симфоник картиналарны халык ара конкурслар лауретлары Артур Исламов һәм Эльза Заяри башкарачак. Симфоник программаның мәртәбәле кунагы, якташыбыз, пианистка буларак 20 дән халык ара бәйгеләрнең җинүчесе, Лондон музыка көллиятенең профессоры Софья Гуляк Казанга кайтачак. Мин аның иҗатына махсус багышлап Фортепиано һәм симфоник оркестр өчен, өч кисәктән торган Концерт иҗат иттем. Әлеге кичәмнең зур премьерасы булачак. Барлык минем иҗатымны һәм симфоник музыка сөюче тамашачыларымны шунда чакырам.   Әңгәмәдәш Мирһади Разов
---

--- | 17.11.2015

Җәйге көпчәкләрен кышкыга алыштырмаганнарга – ШТРАФ

$
0
0
17.11.2015 Җәмгыять
1 декабрьгә кадәр машина йөртүчеләргә җәйге көпчәкләрне кышкыга алыштырырга кушалар. Таможня берлегенең шул хактагы «Тәгәрмәчле транспорт чараларының куркынычсызлыгы турында» техник регламенты таләпләре гамәлгә кергән. Кагыйдә буенча, машина кышкы өч айда (1 декабрьдән 1 мартка кадәр) кышкы тәгәрмәчләр, җәйге өч айда (1 июньнән августка кадәр) җәйге резиннарда булырга тиеш.
Татарстанның ЮХИДИ идарәсе хәбәр итүенчә, машинага берьюлы шиплы һәм шипсыз тәгәрмәчләр куярга ярамый. Шулай ук төрле размердагы, конструкциядәге, төрле рәсемле протекторлы тәгәрмәчләр белән дә машинада йөрү тыела. Көпчәк протекторларының тирәнлеге 6 миллиметрдан да азрак булып, тузган булса, юлда куркынычсызлык таләп­ләре үтәлми булып санала.   Россия­нең Административ хокук бозу кодексы буенча, шиналарга кагылышлы таләпләрне үтәмәгән өчен, 500 сум күләмендә штраф каралган.
---

--- | 16.11.2015

Җәвит Шакиров "Зөлфиякәй" рестораны ачканмы?

$
0
0
17.11.2015 Шоу-бизнес
Татарстанның халык артисты, нәфис сүз остасы Җәвит Шакиров "Зөлфиякәй" исемле ресторан ачкан, дигән хәбәр яшен тизлегедәй таралды. Бу яңалыкны артистларның туганнары да, дуслары да белми калган һәм хәтта бераз үпкә дә белдергән икән.
"Шушы көннәрдә "Яңа гасыр" телеканалында Яңа елга багышланган тамаша төшерелде. Анда мин - "Зөлфиякәй" ресторанының директоры ролендә. Чит җирләрдә яшәүче татарлар белән халкыбызның һәм татар эстрадасының тарихында популяр булган җырларны туры эфирда экран аша башкарабыз. Бу - тамашаның кыскача эчтәлеге. Аның рекламасын телевизордан күрсәткәч, күбесе ышанган. Бик күп туганнар, дуслар шалтыратып: "Безгә әйтмичә генә ресторан ачып йөрисезмени әле?" дип шелтәләп тә алды", - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Җәвит Шакиров. Әлеге тамашаны исә Яңа елга каршы төндә "Яңа гасыр" каналыннан карап булачак.   Тиздән Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар Россия буйлап гастрольләргә чыгып китәргә җыена. Программа Татарстанның халык артисты Зөлфия Шакированың юбилеена багышлана. Җәвит әфәнде әйтүенчә, артистлар 22 декабрьгә кадәр концертлар куячак. "Яңа җырлар иҗат итәбез, клиплар төшерәбез. Әле күптән түгел генә "Соңлап килгән мәхәббәт" җырына клибыбыз дөнья күрде", - диде Җәвит Шакиров.
Эльвира ШАКИРОВА

--- | 15.11.2015

Татарстанда боз астына киткән балыкчыны коткарганнар (ФОТО)

$
0
0
17.11.2015 Фаҗига
Әлеге хәл кичә төштән соң, сәгать 3ләр тирәсендә булган. Коткаручылар килгәндә балыкчы тәмам күшеккән була инде. Балыкчы ир-ат Минзәлә елгасында ярдан 250 метрлап ераклыкта боз астына киткән. Коткаручылар килеп җиткәнче ул шулкадәр нык туңган, хәтта селкенә алмас дәрәҗәгә җиткән була.
Үзлегеннән хәрәкәтләнә алмаган балыкчыны аркан һәм баскычлар ярдәмендә ярга чыгаралар.   Аягына баса алмаган балыкчыны, ашыгыч ярдәм машинасы ул урынга үтеп керә алмаганлыктан, янгын сүндерү машинасында хастаханәгә озаталар. Ул реанимация бүлегенә салына.       ФОТО: www.menzela.ru  
---

--- | 16.11.2015

Татарстан фермеры Әлфия Слесарева елына 12 миллион табыш ала

$
0
0
17.11.2015 Авыл
Әлмәт районы Бишмунча авылында яшәүче Әлфия Слесарева хуҗалыгында 130 сыер мөгри, 150 үрдәк бакылдый, меңнән артык каз каңгылдый, ике меңнән артык тавык кыткылдый, берничә йөк машинасы белән трактор гөрелди. Гаилә фермасында эшләүчеләр Әлфия апаны «мамочка» дип атап йөртә. «Минем яшьтәгеләр телевизор карап ята, ә мин ферма төзеп ятам», – ди ул, шаяртып. 59 яшьлек ханым «Лексус» машинасында җилдерә..
Халыкка канат та, йон да кирәкми   Әлфия апа Слесареваның ватанпәрвәр икәнлеген ерактан ук күреп алдык – калын курткасының түшендә эре хәрефләр белән Russiа (Россия) дип язылган. Үз гомерендә шактый уңышка ирешсә дә, эреләнә торганнардан түгел. Эшкуар ханым Әлмәт районы Мактама авылында туган, яшьлеге мал-туар арасында үткән. Райондагы эре оешмада баш инженер, БТИ башлыгы булып эшләгәндә дә ире белән бик күп мал тотканнар, шуңа да, үзе әйтүенчә, акчага интекмәгәннәр. Күпмедер тәнәфестән соң, биш ел элек Әлфия апа кабат терлек, кош-корт тота башлаган.     – Болары муларды дип атала,– ди Әлфия апа, миңа үрдәкләрен күрсәтеп. – Үрдәкләрнең әллә нин­ди­ләрен асрап карадым. Индо­үрдәкләрнең анасы 1,5 килога гына, аталары 4,5 килога җитә, әмма никтер ата үрдәкләр сирәк эләгә. Гадәтиләре нык майлы. Ә болары менә дигән, августта алган идем, ноя­брь ахырына әзер дә булырлар, – дип сөйләде ул.   Биредә көн дә каз өмәсе. Ирләр кош-кортны шәригать кануннары буенча суя. Без килгән көнне өч хатын 12 казны йолкый иде, кайвакыт 20не, 30ны да эш итәләр.   – Ай башында казлар шырпылырак. Шырпы булмаганда, кызларыбыз тизрәк маташа. Бүтәкә, муен, тәпиләр, йөрәк, бавыр һәм баштан аерым комплект ясап, 200 сумнан сатабыз. Каз белән үрдәк түшкәсенең килосы – 400 сум, ата казларыбыз биш килога да җитә. Казларны августтан башлап, ноябрь азагына кадәр суябыз. Әлмәт районының бөтен туйларына бездән килеп алалар. Кызларга берсен йолкыганга 150 сум түлибез, – дип сөйләде Әлфия апа.   – Канат сорап килүчеләр бармы? Авыл җирендә идәнне шуның белән себерергә яраталар бит, – дим. – Апаем, хәзер халык байлыгыннан чери. Канат та, йон да кирәкми аларга, – диде әңгәмәдәшем.   Уңганнарга – әзер йорт   Сыерлар фермасына кергәч, Әлфия апа: «Бездә колхозлардагы сыман билдән пычрак ермыйлар. Әнә туфлидән генә йөрисез», – диде. Дөрестән дә, минем белән иптәшкә дип барган дустым Рамил туфли кигән иде. Бер килмешәк сыер да юк, барысы да үзебезнеке – Холмогор токымлы, Балтачтан алып кайтканнар. – Ник чит илнекен асрамыйсыз? Алар бит нәзберек тә түгел, сөтне дә күбрәк бирә, диләр, – дип төпчендем.   – Апаем, тәмле итеп ашатсаң, матур сүзләр әйтеп сыйпасаң, безнекеләр дә 40 литр сөт бирә. Бер сыер башына уртача 17 литр туры килә. Җәй көннәрендә берсеннән 35 литр алган чаклар да була. Сөт җыючылар бер литрын 18 сум 20 тиен исәбеннән килеп ала. Бодай, арпа, бераз вика, тоз, акбур, төрледән-төрле витаминнар бирәбез. Ярты сыер ташланды инде. Бозауларга көчләре булсын дип, бер сыер башына 200 грамм энергетик бирәбез, бозаулаганнан соң тагын ике атна азык­ка шуны өстибез. Энергетикның мичкәсе 33 мең сум тора. Дарулар да алабыз, үзебезнең мал табибы бар. Акчаны жәлләмибез, чөнки нәтиҗәсе дә яхшы, – диде Әлфия Слесарева.     Мөгезле эре терлек ти­рәсендә алты кеше – управляющий, ике сыер савучы, бозаулар караучы, тракторчы белән көтүче кайнаша. Соңгысының аты да бар. Быел Слесаревлар  37 гектар җир алып, көтүне шунда чыгаралар. Монда эшләүчеләргә хәтта йортлар салып биргәннәр. Сыер савучы булып эшләүче Римма Долгова гаиләсе – ире һәм ике баласы белән ярты ел элек Ямаш авылыннан күченеп килгән. Машиналары белән ял көннәрендә Әлмәттәге кызларына барып йөриләр. Өч бүлмәле йортларын мин дә кереп карадым.   Римма ханым – 27 сыер тәрбия­чесе. Сөтлебикәләрне үзе түгел, робот сава. Рябина, Красавица, Цыганка, Черемуха – Римма ханымның аеруча үз иткән сыерлары, әмма барыннан да бигрәк ул, тыныч, матур һәм мөгезсез булганга, Марья Ивановна кушаматлысын ярата. Аңа эндәшкәч, малкай, колакларын тырпайтып, «му-у-у» дип сәлам бирде. Сосун кушаматлы картаеп беткән үгез – сакаллы сабый, мин сиңа әйтим, һаман да сыерларны имеп йөри.   Сыерларны көнгә ике мәртәбә – иртәнге һәм кичке биштә савалар. Зөһрә ханым әйтүенчә, маллар үпкәли дә белә, анысы күз карашларыннан беленә. Чамалап алгансыздыр, Слесаревлар фермасында замана арбасына ябышып эшлиләр. Әйтик, магнитофон куеп, сыерларга берара симфония тыңлатканнар. Әлфия апа әйтүенчә, Шопен, Штраус, Моцарт әсәрләрен тыңлый торгач, малкайлар сөтне дә күбрәк бирә, үзләре дә симерә башлаган.   Биш ел элек бу урында бөтен нәрсә җимерек булган: йортның ни тәрәзәсе, ни ишеге булмаган, түбәсендә тупыл агачы яткан, ферма түбәсе дә тишкәләнеп беткән. Каркасы гына утырып калган ташландык икенче бер ферма бинасын тулысынча торгызып, утын да, суын да керткәннәр, җиһазландырганнар. Агарту эшләре генә калган. Йөз баш сыерны монда ноябрь азагында кертергә җыеналар. Анда, симфонияләр тыңлату өчен, дәү-дәү колонкалар эләргә җыеналар. Сөтле елгаларның ташыйсы чаклары алда әле...   «Ә хәзер мин сезне селәүченнәр йортына алып керәм», – дип шаккатырды экскурсоводыбыз. Әлфия апа мартта Чаллыдан 200 мең сумга 50 тартма Калифорния селәүчене сатып алган. Алар тирестән искиткеч яхшы ашлама эшкәртеп чыгара.   – Киләсе елда теплицалар белән шөгыльләнә башлыйбыз. Чит-ят ашлама кертмичә, үзебезнекен кулланачакбыз. Быел 100-150 тонна тирес эшкәртелсә, киләсе елда селәүченнәребезнең 500-600 тоннага теше үтәр, дип өметләнәбез. Аларга караңгы кирәк, шуңа да бүлмәләрендәге утны сүндереп йөрибез.  Махсус кешебез тиресне эшкәрткән селәүченнәрне яңа тартмаларга урнаштыра бара, – дип сөйләде Әлфия Слесарева.   «Берегезнең дә колхозны ташлап качканы юк»   Эшчеләр өчен ашханә дә бар, аш-су остасы аларга үзләре теләгән ризыкларны пешереп бирә. Көненә нибары 150 сум түлиләр. Быел бик күп гөмбә җыйганнар, теплицаларда кыяр белән помидор да ишелеп уңган, йөзләгән банка тоз­лап куйганнар. Егет-кызларыбыз яхшы ашый, диде «мамочка»лары. Слесаревлар Яңа елга эшчеләренә менә дигән бәйрәм табыны да әзерләп бирә. Егет-кызлар ялга чиратлашып чыга, мунча да керәләр. Хезмәт хакына килсәк, тракторчылар җәй көне кулга 30 меңнән дә күбрәк ала, сыер савучыларныкы 15 меңнән ким чык­мый. Вакытлыча гына килеп эшләүчеләргә тулай торак та салып куйганнар.   Әлфия апа без килгән көнне 40 банка тушенка әзерләргә җыенып йөри иде. Кыш буена 700не (!) хәстәрләп куя. Студентлар чират торып ала, ди. Эшкуар ханым казларны да үзе тозлый. Былтыр бу эшне кешегә тапшырган, әмма канәгать булмаган, шуңа да дилбегәне быел үз кулына алган.   – Казларны ыслатырга Кә­ләй авылына алып барабыз. Киләчәктә үзебездә дә шундый цех ачарга ният бар. Ноябрь азакларында казларны ала башлыйлар да, Яңа елга барысы диярлек «очып китә». 31 декабрь иртәсендә килеп сораучылар да күп. Былтыр бер мең каздан 115е генә калган иде. Без аларны берәм-берәм чутлап кына торабыз, – дип елмаеп куйды ул. – Әлфия апа, ирләр өс­теннән җитәкчелек итү авыр­мы? – Баш инженер булганда, кул астымда барысы да ирләр иде. Сүземне тыңлыйлар, чөнки төгәл һәм эш буенча гына сөйләшә, күзне йомган килеш, теләсә кайсы торбаның диаметрын ачыклый ала идем, – диде ул. «Мамочка» коммерция сере дип тормады, ке­сәләренә күпме акча кергәнен дә әйтеп салды. Фермадан елына – 12 миллион сум, шуның 8-9 миллионын мөгезле эре терлек китерә. Слесаревларның хуҗалыгында көне-төне төзелеш барса да, табыштан үзләренә дә өлеш чыга.   – Мин авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә башлаганда, колхоз рәисләре: «Кемнең табыш алганы бар инде?!  Колхоз – бетле тун бит инде ул», – диделәр. «Бер урында ничә ел эшлисез, нинди йортларда торасыз, нинди машиналарда йөрисез? Берегезнең дә колхозны ташлап качканы юк әле», – дидем. Районда иң югары уңышны без алдык: бер гектардан уртача – 30,3, урыны белән 43-44 центнер чыкты. Атаклы колхозлар да безнең кадәр ала алмады. Бөтен нәрсәне үзем контрольдә тотам. Мин булдыра алмасам, малаем белән киявем килеп җитә. Алар китсә, кызым килеп баса, – диде Әлфия Слесарева.   «Алга, бары тик алга!» шигаре белән эшләүче һәм яшәүче фермер безне озатып, казларын тозларга ашыкты.
Линар ЗАКИРОВ

--- | 16.11.2015

Татарстанда җинаятьчегә әбисен кыргыйларча үтергән өчен хөкем карары чыгардылар

$
0
0
17.11.2015 Криминал
Казанда әбисен үтергән өчен 28 яшьлек ир-атны хөкем иттеләр. Аның инде моңа кадәр дә җинаять җаваплылыгына тартылганы булган. Казанның Совет районы прокуратурасы А.Минсабировка карата кузгатылган җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклап чыкты. Ул РФ Җинаять кодексының 105 нче маддәсе 1 нче бүлеге (үтерү) буенча гаепле, дип табылды.

Суд тарафыннан ачыкланганча, быелның 25 июлендә Минсабиров, аек булмаган хәлдә, Казандагы бер фатирда, ике арада килеп туган бәхәс аркасында әбесен төртеп җибәрә, аяк-куллары белән күп тапкырлар типкәли һәм тәненең төрле җиренә суга. Аннары өлкән яшьтәге әбисен буып үтерә.  

Шунысы игътибарга лаек: әлеге хәлгә бер атна алдан гына Минсабиров әбисен кыйнаган өчен шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителгән була инде. Ул үз гаебен тулысынча таныган. 

Суд тарафыннан Минсабиров 11 елга ирегеннән мәхрүм ителде һәм кырыс режимлы төзәтү колониясенә озатылды.
---

--- | 16.11.2015

ФСБ Мисырда самолет һәлакәте теракт булуын раслады

$
0
0
17.11.2015 Криминал
Синай ярымутравында лайнер калдыкларында шартлаткыч матдә калдыклары табылган. "Интерфакс" хәбәр иткәнчә, Россия Куркынычсызылык советы утырышында Александр Бортников бу турыда әйткән.

Мисырда Россия лайнеры һәлакәтен теракт дип исәпләргә була дигән ул. 

Россия җитәкчелеге элеге вакыйгага катнашы булган террорчылар турында мәгълүмат өчен $50 миллион вәгъдә итә.

Россия туристлары утырган очкыч кисәкләре табылды

 

 
---

--- | 17.11.2015

Чит балага бирер ирем юк...

$
0
0
17.11.2015 Ир белән хатын
Мамадышта «Әтиләр клубы» эшли башлаган. Мамадыш шәһәре башкарма комитетына клуб эшчәнлеге нидән гыйбарәт икәнлеген сорап мөрәҗәгать иттек. М амадыш шәһәре мәктәпләрендә укучы балаларның 10 проценты тулы булмаган гаиләдә тәрбияләнә. Яшьләрдә чын ир‑ат турындагы идеаллар югала бара, аның дәрәҗәсен күтәрү, балаларга егетлек сыйфатларын төшендерү максатыннан, октябрь аенда «Әтиләр клубы» оешкан.
Бу фикерне мәктәптә ата-аналар җыелышында әйткән булганнар. Әтиләр исә бердәм рәвештә хуплаган. Актив әтиләр үз балалары белән, башкаларны да ияртеп, балыкка барырга, җиһаз ясарга, төрле вак‑төяк эшләрне башкарырга ниятлиләр. Иң мөһиме – һәр бала әти төшенчәсен аңларга, кимсенмәскә тиеш.   «Әтиләр клубы» Татарстанда яңалык түгел. Түбән Кама шәһәрендә, авылларында мондый оешма инде 2003 елдан бирле эшләп килә, анда барлыгы 1000гә якын әти йөри. – 12 ел дәвамында әлеге иҗтимагый оешма эшчәнлеге уңай нәтиҗәләр күрсәтте. Балалар әтиләре белән бергә төрле бәйгеләрдә актив катнаша, тәрбия эшләренә багышланган конференцияләр уза, яшьләргә клиникалар белән берлектә сәламәтлекне саклауга кагылышлы лекцияләр укыла. Каникуллар вакытында бильярд буенча турнирлар уза. Ай саен диярлек спортның алты төреннән спартакиада оештырыла. Кайбер мәктәпләрдә балаларны агач эшенә өйрәтү түгәрәкләре эшли. Балалар да канәгать, әтиләр дә тәрбия эшләрендә теләп катнаша, – ди Түбән Кама шәһәре 10 нчы мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Зөлфия Зәйнуллина.   Вологодский, Архангельск, Ростов өлкәләрендә дә әтиләр клублары эшләп килә икән. Интернеттагы кайтавазларны укыганнан соң, кайбер хатын-кызлар ирләренең чит кеше балаларын тәрбияләүдә катнашуларына ризасызлык белдергән, югары сыйныф кызлары арасында клубтагы әтиләргә гашыйк булучылар да бар икән.   Булат Бәйрәмов, «Татар радиосы»нда ди-джей: – Әти кеше беренче чиратта, әлбәттә, үз баласына игътибар бирергә тиеш. Әгәр клубта ятим балалар, әтисез сабыйлар бар икән, андый очракта әти үрнәге күрсәтер өчен, бала үзен ким хис итмәсен дип тәрбия эше алып барырга буладыр. Бу мәсьәләгә ике яклы карарга кирәк.   Нияз Сабиров, Татарстанның Диния нәзарәтендә пропаганда бүлеге җитәкчесе: – Һәр әти үз баласы өчен җаваплы, бала Ходайдан әманәт итеп бирелгән. Һәр сабый дөньяга иман белән, саф күңел белән килә, шул сыйфатларны саклау – ата-ананың бурычы. Атадан балага кала торган иң зур мирас ул – яхшы тәрбия, диелгән бер хәдистә. Әтинең үз баласына гына түгел, башка сабыйларга да игътибары җитә, ул тәрбия эше алып бара ала икән, бу әҗерле гамәл, саваплы эш. Әтиләр клубларының оешуына сөенергә генә кирәк. Гаиләләрдә әтиләрнең дәрәҗәсе күтәрелсен иде.   Алинә Кәримова, яшь әни: – Мин иремнең «Әтиләр клубы»на барып йөрүен теләмим. Хәзер балалар бик чая, аеруча кызлар ир‑атның муенына үзе сарыла. Әти назы бирәм дип, ирем чит бала карап йөрсенме? Ятим дигәч тә, ул баланың әнисе исән бит, уртак әти уртак иргә әйләнүе бар. Чит балага бирер ирем юк...
Эльвира МОЗАФФАР

--- | 16.11.2015

Казанда офис бинасының түбәсе яна (ВИДЕО)

$
0
0
17.11.2015 Фаҗига
Казанның Островский урамындагы дүрт катлы офис бинасының түбәсе яна. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә белдерделәр.

“Янгын турындагы хәбәр 11.04 сәгатьтә ГЛОНАСС +112 системасы буенча килде”, - дип белдерде агентлык әңгәмәдәше.

Һәлакәт урынына янгын сүндерүчеләр җибәрелгән.    
Юлия РЕВИНА

--- | 17.11.2015

Чыңгыз Айтматовның әнисе татар, әмма ник ул Татарстанда бер дә булмаган? (Тарихи ФОТОлар)

$
0
0
17.11.2015 Милләт
Дөнья язучысы Чыңгыз Айтматовның әнисе татар милләтеннән. Моны күбе­без белә, әмма, кем ул Нә­гыймә апа, ни өчен ул Татарстанда бер тапкыр да булмаган, кебек сорауларга беркем дә анык кына җавап бирә алмады. Ни­һаять, язучы, тарих фән­нәре кандидаты Фәүзия апа Бәйрә­мова­ның “Ана” дигән китабы дөнья күрде һәм Нәгыймә апа шәхесе тирәсендәге күп кенә сорауларга ачыклык керде.
Бу китапка Нәгыймә Габ­делвәлиева-Айтматова яз­мы­шы гына түгел, кыргыз-казах далаларына чыгып китеп, шунда төпләнеп калган милләттәшләребезнең дә шатлык-фаҗигаләре сыйган. Язучы әйтүенчә, ул Ана образы аша татар тормышына анализ ясаган, милләт тарихындагы табышларны, югалтуларны барлаган, нәсел сак­лап калуда ана ролен чагылдырган.     Китап язар­га алынуы турында Фәү­зия апа менә ниләр сөйләде: – Нәгыймә апаның әтисе Хәмзә абый Кукмара районы Мәчкәрә авылыннан 1880 нче елларда Ефәк юлы буенча чыгып киткән. Алар Кытайга кадәр барып җит­мә­гәннәр, Ыссыккүл буйларында төп­лә­неп калганнар. Хәм­зә абый­ның ишле гаи­ләсенең сөекле кызы ул Нәгыймә апа. Аның турында китап язу идеясен Бөтен­дөнья Татар конгрессы башлыгы Ринат Закиров әйтте. Аңарда мондый фикер Кыргызстанга барып кайткач туган. Бу хакта ишеткәч мин югалып калдым. Чөнки Нә­гыймә апа турында материал юк дәрәҗә­сендә иде. Кыргызстанга чыгып китәр­гә ашыкмадым, Кукмара төбәк музеенда булдым, Мәчкәрә авылы халкы белән сөйләштем, зиратларына бардым. Чыңгыз Айтматов нәселенә караган 22 кабер ташы саклана анда... Аннан шул чор архив материаллары сакланган Киров (Вятка), Малмыж шәһәрлә­рендә булдым. Андагы архив документлары белән танышканнан соң гына, Бөтендөнья Татар конгрессы Ркаил Зәй­дулла белән мине Кыргызстанга җибәрде. Без Нәгый­мә апаның 110 еллыгын бил­ге­ләп үткән көннәргә туры килдек.   Кукмара районындагы төбәк музеенда Ләбүдә апа Дәүләтшина эшли. Заманында Мәчкәрәдә Ишмән шәҗә­рәсе барлыгын ачыклаган һәм, Чыңгыз Айтматов белән очрашып, анасы нәселе турында сөйләгән шәхес ул. Ләбүдә апа – Фәүзия апага да Ана образын тудыруга ярдәм иткән кешеләрнең берсе. Язучы белән очрашкан миз­гелләрне ул болай искә ала:   – Кукмарада эшмәкәрләр җыены бара иде. Фәүзия ханым белән шунда очраштык. Мин аңа Ишмән шәҗәрәсен күрсәттем, аның сораулары туды. Китап язарга тәкъдим итүләрен, икеләнеп калуын әйтте. Алайса мин сезне Мәч­кәрәгә алып барырмын, ул сезгә әлеге темага кереп китәргә ярдәм итәчәк, дидем. Көне буе Мәчкәрә авылы урамнарында йөреп, кеше­лә­ре белән очрашканнан, зиратында булганнан соң, аның икеләнүе таралды. Без бу китапны шатланып көтеп алдык.   Фәүзия апа исә татар кызларының казах-кыргыз генофондын төзеп бирүне исән калуның бер юлы булган дип атый: – Кыргызстанда кемнән генә сорама, татарга мөнә­сәбәте бар кебек тоелды миңа. Күбесе минем әбием татар булган дип сөйләде. Татар кызы зыялы, берничә тел белә, менә дигән ана бит ул. Ә Нәгыймә апаны тормыш бер күтәрә, бер җиргә бәрә. Мәдрәсә-гимназия­ләр­дә укыган татар кызы, дүрт бала анасы әнә шулай сынала. Иренең атып үте­релгәнен дә белмичә күпме яши. Баш өстендә болытлар куерганын сизгән гаилә башлыгы аңа туган ягына кайтырга куша. Ирнең туганнары шушы дүрт баланы бүреләр кебек сак­лап үсте­рәләр. Үзләре ачтан үләләр, халык дошманы балаларын сыендырдың дип кулга алыналар, җаннары кыела, әмма Нәгыймә апаны, балаларын урамда калдырмыйлар, кыек карамыйлар. Бу яктан без кыргыз халкына рәхмәтле булырга тиеш.     Ринат Закиров Кыргызстанда яшәүче татарларны конгрессның иң актив әгъ­залары диде: – Нинди генә мәсьәләне күтәрсәк тә, иң беренче алар җавап бирә. Һәр елны Казанга укырга 40-50 татар баласын югары белем алырга җибәрәләр. Ул балалар ике арада тотрыклы элемтә урнаштырды.  Филология фәннәре док­торы, профессор Фәрит Йосыпов “Ана” китабын тәкъ­дим иткәндә үзенең Чың­гыз Айтматов белән очрашуын телгә алды.     – Чыңгыз Айтматов бе­лән үз гомеремдә шактый гына очрашкан булды. Әмма аның иң мәгънәвие 1989 елны Биш­кәк шәһәрендә, тюркология корылтаенда булгандыр, мө­гаен. Корылтайны оеш­тыру­да, алып баруда Чың­гыз Айтматов гаҗәеп активлык күр­сәт­те. Кунаклар таралгач, бер мизгелдә Айтматов ялгыз калды һәм без Тәлгать Галиуллин белән аның янына бардык. Без: “Чың­гыз әкә, сез бөтен дөньяны әй­ләнеп чыктыгыз, укучыларыгыз белән оч­раштыгыз. Инде Казанга, Татарстанга да кил­сәгез иде. Сезне бит татарлар да көтә”, – дип әйттек. Ул акрын гына кә­газьләреннән башын кү­тәрде, шактый уйланып торды. Тыныч тавыш белән: “Идел буйларына килеп китү планымда бар. Төрки кар­дәшләремнең тормышы бе­лән бик танышасым килә”, – диде. Ул беркайчан да ашыгып сөйләми иде. Күп­медер уйланып торганнан соң гына: “Миндә бит күп­медер дәрә­җә­дә татар каны бар, минем әнием – татар кызы”, – дип өс­тәде. Без моны белә идек, әлбәттә. Ләкин Чыңгыз Айтматовка, сездә бит татар каны да бар, ниш­ләп Казанга ки­ләсегез килми, дип әйтәсе­без кил­мәде. “Ана” китабын укыганда болар бер-бер артлы хәтердә яңар­ды. Чыннан да, Нә­гый­мә апа бай гаиләдә үскән. Ә бай татарларның кыргызларга карашы икенче төр­лерәк булган. Хәмзә абый да йөзек кашы кебек кадерле кызын кыргызга кияүгә теләп бирмә­гәндер дип уйлыйм. Нәгыймә апа исә туган туфрагына кайтырга бик җы­ена. Ләкин шул вакытта бик нык авырып китә. Фәүзия ханым хак әйтә, Чыңгыз ага­ның рухи һәм җисми үлеме дә Казанда, меңьеллыкка кайткач булды. Очкыч аны Герма­ниягә аңсыз хәлдә алып китә. Татарстан Милли китап­ха­нәсенең директор урынбасары Ирек Һадиев исә дикъкатьне кабер ташларына юнәлтте. Аларның сакланышын кайгыртсак иде, диде ул һәм шушындый авыл­ларның тарихын аерым өйрәнергә кирәк дигән фикере белән дә бүлеште.   Тарихи-мәдәни мирас елы игълан ителгәч, “Ватаным Татарстан” газетасы хә­бәрчесе дә Мәчкәрә авылы белән кызыксынды һәм борынгы мәчетне төзеклән­де­рүдә шактый кимче­лек­ләр булуы хакында ачынып язып чыккан иде. Әлеге мә­четтә әле дә эш төгәллән­мәгән, авыл хал­кы данлыклы нәсел­гә караган башка биналар да юкка чыкмасмы дип борчыла. Бәлки, бу китап Татарстан җи­тәкчелеген Чың­гыз Айтматов әсәрендәге Найман ана яулыгы кебек сискән­де­рер һәм әлеге биналарга, ни­һа­ять, йөз белән борылырлар.  Китапка чыгыш ясаучы­ның һәрберсе югары бәя бирде. Фәрит Йосыпов зал­дагыларның күңелен тырнап торган мәсьәләне дә күтәрде. “Ана” тагын таралып бетәр, аны яңадан бас­тыру хаҗәте дә туар. Бу очракта аның полиграфиясен яхшырту, ките­релгән документ, шәҗәрә­ләрне укылырлык, фотоларын танырлык итү ягын да кайгыртсак һәм шушы аб­руй­лы эшне Тукай бүләгенә тәкъ­дим итсәк иде, диде ул. Бу фикер алкышларга күмел­де. Фотолар: www.proza.ru
Гөлинә ГЫЙМАДОВА

--- | 03.11.2015

Зәмирә Рәҗәпованың әнисе: “Президент гаиләсендәге юбилейларны да алып бара ул!” (ФОТО)

$
0
0
17.11.2015 Шоу-бизнес
Зәмирә Рәҗәпова — татар эстрадасындагы иң якты йолдызларның берсе. Ул танылган алып баручы да, үзенчәлекле тавышлы җырчы да, режиссер да, сценарий язу остасы да, шагыйрә дә, шоу-вумен да, улына — аның өчен җан атып торучы әни дә, иренә — хәстәрлекле тормыш иптәше дә, әнисе өчен иң ныклы терәк-таяныч та.

Аллаһы Тәгалә Зәмирәгә чибәрлекне дә, үҗәтлекне дә, тырышлыкны да, сәләтне дә мулдан биргән. Нәрсәгә тотынса, шул кулыннан килә аның.”Талантлы кеше бар яклап та талантлы була” дигән гыйбарә нәкъ менә аңа гына төбәп әйтелгәндер кебек.

Шунысы кызык һәм кызганыч: Татарстанда ул бик популяр булса да, үзе туып-үскән Башкортстанда әле аны бик үк белеп бетермиләр. Шуңа да без бүген бу хатаны “төзәтергә”  Илеш районы Торачы авылында яшәүче әнисе Зинфира Арсланованың үзеннән  кызы Зәмирә турында сөйләтергә булдык.

Нәсел тамырлары

“Мин Илеш районы Торачы авылында дүрт кызлы гаиләдә туып-үстем. Барыбызда да  бәләкәйдән үк җырларга-биергә яраттык. Бу сәләт безгә әнкәебез Бибиәсмадан киләдер, дип уйлыйм. Бигрәк тә озын көйләрне яратып суза иде ул, такмаклар да чыгара иде. Сепарат әйләндереп утырган җиреннән:

“Нихәл генә итмим инде,  Сепарат әйләнмәгәч?  Гашыйк булу беләнмени, Чәч чәчкә бәйләнмәгәч” дип, такмак чыгарып, үзалдына җырлап утырулары бүген дә истә әле.   Җыр-моңга маһирлыгыннан тыш, аш-суга да бик оста иде безнең әнкәебез.  Туйларга 100әр йомыркадан чәкчәк пешерергән чаклары бар иде аның.  Ул чәкчәкләрнең тәмлелеген, мамык кебек йомшаклыгын белсәгез сез!  Авылдашлар, әнкәйне хөрмәт итеп, “Чәкчәк апа” дип йөртәләр иде. Әткәем  Хуҗагали дә булдыклы кеше иде. Тик Аллаһы Тәгалә аңа гомерне генә санап биргән булып чыкты. Моннан кырык ел элек ул мәңгелеккә күзләрен йомды.    Фәрхәт белән очрашу   10нчы сыйныфны тәмамлагач,  арытабангы язмышымны сәнгать дөньясы белән бәйләү максатында, Казан музыка училищесына документларымны илтеп тапшырдым. Тик, конкурстан үтә алмадым. Анда керә алмагач, Стәрлетамактагы мәдәният-агарту техникумына барып тормадым. Бер туганыма ияреп Ижау шәһәренә чыгып киттем һәм икмәк комбинатына эшкә урнаштым. Тәүге  мәхәббәтемне дә нәкъ шунда очраттым.    Үзбәк егете Фәрхәт белән очраклы  рәвештә генә  танышып киттек. Ижау тирәсендә урнашкан хәрби частьләрдәге солдатлар безнең комбинатка икмәк алырга киләләр, мин нәкъ шул чакта икмәк җибәрүче булып эшли идем. Бер көнне пекарьняга  кап-кара чәчле, кап-кара күзле бер чибәр генә егет килеп керде. Керде дә, кадаклангандай миңа карап тора башлады бу. Моңа кадәр беркемнең дә болай текәлеп карап торуын тойганым булмаганлыктан, оялудан карашымны тиз генә түбән төшереп, тиешле документка  имзамны куйдым да, сүзсез-нисез генә икмәкле лотокны  егетнең кулына тоттырдым. “Мин Фәрхәт булам. Иртәгәсен дә шушы вакытта киләм. Көт, яме”, — дип, артына борылып карый-карый чыгып китте бу. Икенче көнгә дә, өченчесенә дә килде  солдатым. Сүзгә сүз ялганды, күзгә күз, дигәндәй. Күңелемдә сөю чәчкәсе бөреләнә башлавын сизми дә калдым мин ул чакта. Шулай күпме дәвам итәр иде, белмим,  ярый әле   Фәрхәтнең  хезмәтен тутырыр вакыты җитте. Танышуыбызга атна-ун көн үтүгә ул: “Озакламый килеп алам сине”, —  дип  Үзбәкстанына кайтып китте. Сүзендә торды Фәрхәтем: икеме-өчме атна үтүгә, артымнан килеп тә җитте. Авылда минем өчен ут йотып яшәгән әнкәйнең хәер-фатыйхасын алмыйча чит җиргә чыгып китеп буламыни? Шул ук көнне сөйгәнем белән Торачыга — әнкәй янына кайтып киттек.    Әнкәйнең чит якларга мине бер дә җибәрәсе килмәде. Тик, сөю күбәләге кереп оялаган яшь күңел үзенекен итте: күз яшьләре аша әниемнең хәер-фатыйхасын сорап алып, сөйгәнемә ияреп, 19 яшемдә Үзбәкстанга юлландым. Анда барып төшүгә исә күңелемне ачы сагыш биләп алды. Әле дә исемдә,  туган авылымны, әнкәемне, Ләлә апамны, Зиләрә белән Дилүсә сеңелләремне сагынудан үзәкләрем өзелә иде.   Фәрхәтләр Төркмәнстан белән чиктәш урнашкан бер кышлакта  яшиләр иде. Телләре безнекенә якын булганлыктан, мин дә тиз арада үзбәкчә сөйләшергә, аларча аш-су әзерләргә  өйрәнеп алдым. Тик, күпме генә тырышсам да,  күңелдәге туган якны, туган йортны, әнкәйне, туганнарымны сагыну хисен баса алмадым. Ул арада —  1979 елның 13 октябрендә кызыбыз Зәмирә дөньяга килде. Зәмирә коеп куйган әтисе иде. Ул шомырттай кара күзләр, кара кашлар, чем кара чәчләр дисеңме! Үзенә ике тамчы су кебек охшаганга күрәдерме,  Фәрхәт аны кулыннан да төшермәде. Исемне дә ул кушты. Ул елларда театр сәхнәләрендә “Диләфрүзгә дүрт кияү” спектакле гөрләп бара, шунлыктан  кызыма бик тә “Диләфрүз”  исеме кушасым килә иде. Ләкин мин әти кешенең сүзенә каршы бара алмадым.    Зәмирә бәләкәйдән үк бик теремек бала булып үсте: бер яше тулар-тулмастан ук  тәпи китте, теле дә үзбәкчә ачылды. Бер яше тулуга без аны балалар бакчасына бирдек. Үзбәк балалары белән чатнатып үзбәкчә сөйләшеп йөргәне, шул телдә җырлар җырлаганы хәтердә уелып калган. Ике ел үтүгә икенче кызыбыз Фирүзәбез дөньяга килде. Иң кызыгы шул, Фирүзә Зәмирәгә тамчы да охшамаган, минем кебек сап-сары чәчле, зәп-зәңгәр күзле кыз булып туган иде. Икенче кызыбыз тугач, дөньябыз тагын да түгәрәкләнеп киткәндәй булды. Тик,  күңелдәге  сагыну тойгысы  гына барыбер басылмады. Көннәрдән бер көнне, бар кыюлыгымны җыеп, Фәрхәткә шул турыда сүз куштым.  “Мин сине кайтарып  җибәрер өчен алып килдеммени? Зинһарлар өчен, кала күр. Синнән, кызларымнан башка ничекләр генә яшәрмен  соң?”  — дип, алдыма тезләнепләр кайтып китмәвемне үтенде Фәрхәт. Тик мин генә биредә — җиде ят җирдә торып кала алмадым — 1983  елда, кызларымны алып,  туган авылыма  кайтып киттем. Бер ай үтүгә Фәрхәт тә безнең арттан килеп җитте. Ул күпме генә ялынса-ялварса да,  мин инде башкача Үзбәкстанга бармадым — туып-үскән авылым Торачымда гына торып калдым.    Туган авыл   “Дөньядагы иң матур авыл кайсысы икән ул?” — дип сорасалар,  мин һич икеләнмичә: “Торачы!” — дип җавап  бирер идем. Безнең авылның матурлыгын сүз белән сөйләп, каләм белән язып кына да бетерерлек түгел. Җиләк-җимешле урманнарга, йөгерек сулы чишмәләргә һәм елгаларга бай авыл ул безнең Торачыбыз.    Авылыма кайтып төшүгә, йөрәгемне әйтеп аңлата алмастай рәхәтлек тойгысы биләп алды. Үзбәкстанның җанны куыра торган эссе һавасыннан соң сулышларым ачылып-киңәеп  киткәндәй  булды. “24 яшеңдә генә ике бала белән бер ялгызың торып калдың. Нишләрсең икән, балакаем?  Ярый әле яннарыңда мин бар”, —  дип  әнкәй, мине жәлләп, ара-тирә сулкылдап елап алса да,  мин бәхетле, чиксез бәхетле идем. Алай гына да түгел, бу минутларда  үземне читлектән очып чыккан ирекле кош сыман тоя идем.   Туган якка кайтуга өйдә озаклап утырмадым —  район үзәгендәге  “ПМК -95” оешмасына  эшкә урнаштым. Аннан соң бераз Яр Чаллы шәһәрендә дә эшләп алдым. Кызларымнан башка яшәү бик авыр иде. Шуңа да туган авылыма кайтып, декрет урынына гына авыл клубы мөдире булып эшкә урнаштым.  Биредә ел ярым эшләгәннән соң  фермага бозау караучы булып кердем. Авыл клубында   урын бушауга тагын шунда килдем. Шул килүдән 23 ел клуб мөдире булып эшләп,  узган ел гына хаклы ялга чыктым. Бүгенге көндә мал-туар, кош-корт асрап, бакча карап, кызларыма   оныкларны карарга ярдәмләшеп яшәп яткан көнем.    Бәләкәй әртис   Зәмирәнең үскәч артист булып китәчәге  бала чактан ук төсмерләнә иде.  Үзбәкстаннан күченеп кайткан мәлләрдә  күрше-тирәләрне, туган-тумачаларны үзбәк телендә җырлар башкарып шаккаттыра иде ул. “Зәмирә, теге матур җырыңны җырлап күрсәт әле?”—  дисәләр:   “ Духтыр, духтыр, духтырҗан, Монда бер касәл (авыру) ята.  Исеме аның кугырчак (курчак), Фамилиясе  уенчак”,  дип шундук Үзбәкстаннан отып алып кайткан  җырын җырлап җибәрә торган иде. “Бигрәкләр матур җырлыйсың. Үскәч  әртис булырсың әле”, — дип,  аркасыннан сөеп, кемдер аңа ялтыр тышлы кәнфит, кемдер баллы прәннек тоттырып китә иде.    Мәктәптә укый башлаган елларыннан ук сәхнәдән төшкәне  булмады Зәмирәнең. Биергә оста иде ул. Бер концертта дүртешәр-бишешәр төрле бию башкара иде. Бигрәк тә һинд, чегән биюләрен килешле итеп бии иде. “Чабаталы кызы” да бик матур килеп чыга иде.  Бишенчеме-алтынчымы сыйныфта укыган чагы иде булса кирәк. Клубта концерт бара. Шәп көйгә биегән җиреннән, чабатасы  кадакка эләгеп, лап итеп идәнгә барып төште бу. “Инде нишләр икән?”  дип уйларга да өлгермәдем, тиз генә торып басып, өстен-башын каккалады да, кабаттан биеп китте ул. Бу егылу шулкадәр табигый килеп чыкты ки, залдагыларның күбесе хәтта моны шулай егылырга тиеш булгандыр, дип кабул итте. Бию тәмамлануга тамашачыларның: “Һай булдырдың, Зәмирә!” — дип ду китереп кул чабулары да хәтердә калган.   Биюгә аларны математика укытучысы  Фирая Газетдинова өйрәтә иде. Математика фәнен бик үз итеп бетермәсә дә, укытучысын бик ярата иде Зәмирә. Аның өчен җан атып торучы, төрле чараларда катнаштыручы мәктәп директоры Дамира Әшрапованы да  бик хөрмәт итә иде.  Торачыда мәктәп  тугыз еллык кына булганлыктан, 10-11нче сыйныфларны кызым район үзәгендәге 1нче мәктәптә укыды. Нәкъ шул чакта район “Маяк” гәзите каршындагы “Яшь хәбәрчеләр” мәктәбендә шөгыльләнде. Мәктәп җитәкчесе Айсылу Хәйретдинова үткәргән занятиеләргә йөреп, журналистика серләренә төшенде.  11нче сыйныфта укыганда район күләмендә узган “Нәүрүз гүзәле” бәйгесендә катнашып, икенче урынны яулады. Беренче урын исә авылдашыбыз,  танылган җырчы  Дамира Сәетовага бирелде. Алга китеп шуны да әйтим, Дамира белән кызым бүген бик дуслар. Очрашсалар, сөйләшеп  сүзләре бетми. Аларның авылдашлар гына түгел, җан дуслар да булуына үзем дә сөенеп бетәлмим.   Шушы урында тагын бер нәрсәгә тукталып узасым килә. Дамира белән Зәмирә әллә ничә ел рәттән авыл сабантуен оештырдылар. Анда килгән һәр кеше: “Бәп-бәләкәй генә  авылда да сабантуйны шушылай ямьле итеп оештырып була икән”, —  дип сокланып кайтып китәләр иде. Клуб мөдире булып эшләгән елларда Зәмирә минем уң кулым булды.  Шуның өчен мин аңа бик тә рәхмәтлемен.   Үсеш баскычлары    11нчедә укып йөргән чакларында Зәмирә: “Артистлыкка укыйсым килә” — дип сөйләнә башлады. Акчага кытлык булган 1996 ел иде ул. “Артист та булдымы эш? Әнә, укытучылыкка бар. Аңа беркайчан да эш бетми”,  —  дип кызымның теләгенә кискен каршы төштем. Сүземне тыңлады кызым: кайтып йөрергә дә якын булыр дип, Яр Чаллы дәүләт педагогика инситутының филология факультетына укырга керде. Зуррак крсларда укыганда җырчы Азат Тимершәех төркемендә биюче булып та эшләп йөрде. Институтны тәмамлауга исә Айсылу Хәйретдинованың чакыруы буенча район “Маяк” гәзитенә эшкә кайтты. Ләкин, ни сәбәпледер, район үзәген бер дә ошатмады. Бер көнне эштән кайтты да: “Әни, минем Казанда яшисем һәм эшлисем килә. Анда мөмкинлекләр дә күбрәк бит”, — дип  ипләп кенә сүз башлады. “И, кызым, Казанда сине кем көтеп тора инде? Ниятең булгач, әйдә инде, барып кайт.  Күңелеңдә калмасын”, —  дип, кулына 1000 сум акча белән әткәй яклап өч туган апамның адресын  тоттырып, Казанга чыгарып җибәрдем аны.   Зәмирәнең “Казанда яшисем һәм эшлисем килә” дигән сүзләре фәрештәләрнең “амин” дигән чагына туры килгән булгандыр инде, күрәсең.  Казанга барып җитүгә туп-туры Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия драма театрына юлланган ул.  Фойеда моның каршысына Салават Фәтхетдинов очраган. Азат Тимершәехтә эшләгәнлектән, алар Салават белән таныш булганнар икән. Ул аны танып алып: “ Ни эш бетереп йөрисең, Зәмирә? Концерт белән килдегезме әллә?” — дип сораштыра башлаган. Зәмирә укуын тәмамлап диплом алуы, Азат Тимершәехтән китүе,  район гәзитендә эшләп алуы турында бер тында сөйләп биргән дә Казанга нинди максат белән килүен әйткән. “Кайда эшлисең килә соң?” — дип сораган аннан Салават.”Телевидениедә!”— дип ике дә уйлап тормастан җаваплаган Зәмирә. Салават шул ук минутта телевидениедә эшләүче кемнеңдер телефон номерын җыйган. “Роберт Миңнуллинның якташына эш кирәк. Хәбәрче итеп урнаштыра алмассызмы?” — дип сораган. “Роберт Миңнуллиның якташы түгел, Минтимер Шәймиевның кызы булса да, яза белмәсә, ул бездә озак эшли алмаячак. Иртәгә килсен, карарбыз”, — дип җаваплаганнар телефон трубкасының теге башында.    Шулай итеп, 1996 елның октябрендә Зәмирә Татарстан телевидениесенең “Хәбәрләр” программасында танылган журналист Илфат Фәйзрахмановның кулы астында хезмәт юлын башлап җибәрде. Берничә ел хәбәрче булып эшләгәннән соң “Мәдәният дөньясында” дигән авторлык тапшыруын алып бара башлады. “Бирегез — мәйдан”, “Ретро концерт”, “Җырлыйк әле”, “Татар моңы”, “Зәңгәр ут” яңа ел кичәсенең алып баручысы буларак зәңгәр экраннарга чыкты. Тора-бара аңа “Ел җитәкчесе”,  “Нәүрүз”,  “Масленница”,  “Безнең йортыбыз — Татарстан” кебек  республика күләмендәге мөһим чараларны, шәһәр һәм район сабантуйларын алып баруны да ышанып тапшыра башладылар. Татарстанның эре  оешма-предприятиеләре җитәкчеләре дә төрле даталар, һөнәри бәйрәмнәр уңаеннан концертлар, һәртөрле чаралар алып бару өчен аңа еш мөрәҗәгать итәләр.   Бүгенге көндә Күршедәге Пермь, Удмуртия, Чувашия, Башкортстан, Мари Эль республикларында, Себергә генә түгел, Мәскәүгә дә еш чакырулы ул. Аның “Дәүләт Кремль концерт залы”, “Крокус сити холл”  кебек Мәскәү сәхнәләрендә концертлар алып барганы булды. Берничә тапкыр Марат Бәшәров, Максим Шәрәфетдинов белән концертларны алып барды.  Соңгы  ун ел эчендә Зәмирәнең режиссерлык таланты да ачылды. Филүс Каһиров, Зөхрә Шәрифуллина, Ришат Төхвәтуллин  кебек танылган эстрада артистларының концертларының режиссеры  булды ул.    Быел исә үзенең карьерасындагы иң зур проектларның берсен — “Тамада-шоу”ны оештырды. Бүгенге көндә ул  “COOPER продакшн”  видео-студиясенә җитәкчелек итеп,  концертлар, шоулар оештыру һәм алып барудан тыш, аерым җырчыларга  клиплар төшерү өчен сценарийлар язу белән дә шөгыльләнә. Моннан тыш, Р. Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры фестиваленә дә  режиссерлык итә, бер үк вакытта Русиянең төрле төбәкләрендә узучы әлеге концертларны алып та бара.    Кызымны, тамада буларак,  туйларга-юбилейларга да еш чакыралар. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев та тормыш иптәше Сәкинә ханымның 70 яшен алып баруны, әллә ничә тамада арасыннан сайлап алып, фәкать аңа ышанып тапшырды.  Әле Зәмирә Казанда 21 декабрьдә узачак “Top12eventkazan” проектында катнашырга  әзерләнә. Ул анда Казанның иң танылган алып баручылары белән бер сәхнәдә  чыгыш ясаячак. Шул ук вакытта легендар баянчы Кирам Сатиевның юбилей кичәсен әзерли. Киләсе елның гыйнварендә исә якташ шагыйребез Әнгам Атнабаевның якты истәлегенә багышланган хәтер кичәсен үткәрергә планлаштыра. “Бу кадәр идеяне кайлардан алып бетерәсең?” — дип еш кына сорыйлар икән аннан. “Кайдан булсын — баштан! Миндә күп әле ул андый идеяләр. Тик барысын да тормышка ашырырга вакыт кына җитми”,  — дип җаваплый андыйларга Зәмирә.   Начар гадәте   Вакыт, дигәннән. Зәмирәнең бер генә минут буш вакыты да юк. Улы Аязны хоккей түгәрәгенә  илтергә була  иртәнге биштә үк йокыдан тора. Аны мәктәпкә илтеп куюга эшенә китә (Бүген Зәмирә Татарстан “Халыклар дуслыгы” йортында режиссер вазыйфасын башкара), аннан кайтуга нинди дә булса чараны алып барырга чыгып китә. Чарадан арып-талып кайтып керүгә  чираттагы сценариен язарга утыра. “Кайбер көннәрне  2-3 сәгать кенә йоклаган чакларым була”, — ди. Ул шулай дигән саен минем үзәк өзелә. “Бәбекәем, нигә берүзеңә шулкадәр күп эш аласың? Кешегә ял да кирәк бит. Имән кебек шартлап сына күрмә”, — дим. Зәмирәнең үзенә мөрәҗәгать иткән кешегә ”юк” дип әйтә белми торган бер начар гадәте бар. Аның өчен җир йөзендә бер генә начар кеше дә юк. Кызганычка каршы, кайчакларда шул кешегә тиз ышанучанлыгы, беркатлылыгы аркасында кыенрак хәлләргә дә юлыга. Ләкин бер генә вакытта да югалып калмый, нинди генә мәсьәләдән дә чыгу юлын таба белә.   Шәхси тормышы   Зәмирә тәүге тапкыр 26  яшендә кияүгә чыкты. Беренче карашка ире Фәрит бар яклап килгән, булдыклы кешегә охшаган илде. Ләкин, ни сәбәпледер, тормышлары барып чыкмады. Дүрт ел яшәгәч юллары аерылды. Зәмирә өч яшьлек улы Аяз белән бер ялгызы торып калды. Оныгымның ике яшеннән үк хоккейга мөкиббәнлеге сизелә башлады. Биш ел инде хоккей клубында шөгыльләнә. Мин дә аның бәләкәйдән үк спортны үз итеп үсүенә сөенәм. Аяз җәйге каникулларын  гел минем янда үткәрә. Әнисе кебек ул да авылны ярата. Уку вакытында исә, Зәмирә гастрольләргә киткән чакларда,  Аяз янына мин барам. Былтыр сентябрь аенда, яңа ел чорында Казанда унбишәр көн  торып кайттым. Әле менә тагын Зәмирәнең чакыруы буенча  Казанга чыгып китәргә торам.  Аллаһка шөкер, бүгенге көндә кызым шәхси тормышы белән дә бик бәхетле. Быелгы җәйдә Максим исемле татар егете белән никах укытты. Мине иң сөендергәне шул:  Максим  Аязны  үз улыдай якын күрә. Зәмирә эштә булган чакларда Аязны  мәктәптән һәм тренировкалардан еш кына ул каршы ала.         Игелекле һәм эшсөяр бала ул   Мин Зәмирәнең игелекле бала булуына сөенәм. Соңгы вакытта  аннан күргән игелекне санап-сөйләп кенә дә бетерерлек түгел. Узган ел ул миңа   мунча салдырганда, быел  газ керткәндә, веранда эшләткәндә матди яктан булышты. Югыйсә үзенең дә чыгымнары җитәрлек: ипотека да түли, улын тенировкага йөртергә дә түгәрәк кенә сумма чыгып китә. Бу хакта әйткән идем: “Шуның өчен бирелә ул ипотека. Башка кайгың булмаса, әни, монысы өчен борчылма”, —  дип, шундук күңелемне тынычландырып куйды.    Игелекле булудан тыш, бик тырыш һәм уңган да минем Зәмирәм. Фирүзә сеңлесе белән икесен мин кечкенәдән үк эшкә өйрәтеп үстерергә тырыштым. Өйдә ир-ат заты булмаганлыктан, печән-салам, утын хәзерләү кебек авыр эшләр башлыча алар җилкәсенә төште.   Безнең өйдә беркемнең дә   кул кушырып, тик кенә утырганы булмады. Зәмирәнең бүгенге уңышларының артында фәкать тырышлыгы, бәләкәйдән эш яратып үсүе ятадыр, дип уйлыйм. Зәмирә үзенә юлны үзе ярды. Аның беркайчан да артыннан этүчесе дә, кулыннан җитәкләп йөртүчесе дә булмады.                   Торачысыз тора алмый    Кайчандыр мин Торачымны сагынып кояшлы Үзбәкстаннан кайтып киткән булсам, Зәмирә дә Торачысыз бер генә минут та тора алмый. Эше никадәр күп булуга карамастан, ике атнага бер тапкыр булса да авылга кайтырга тырыша. Буш вакыты һәм мөмкинлеге булса,  көн дә кайтып урар иде, билләһи. Зәмирәнең авылга кайткач та бер минут та тик торганы юк. Яулыгын чөеп кенә бәйләп ала да: “Әни, ни эшләргә әмер бирәсең?” — дип солдат кебек каршыма килеп баса. “Кызым, син тәмле пешерәсең”, —  дип башта мин аңа ашарга пешерергә кушам. Аннан бакчада эшләргә алып чыгып китәм. “Мин — йолдыз. Кара эш эшләмим”, — дип бер дә борын чөйгәне юк кызымның: бәрәңгесен дә дә алыша, чөгендерен дә кисешә,  казларны да йолкыша, тавыкларны да тазартыша ул. Кайчагында эшеннән туктап кесәсендәге  көзгесенә күз салып ала да: “Әни, тамашачылар мине шушы халәттә күрсәләр шаккатырлар: “Кит, синме бу,  Зәмирә?” —  диярләр  иде,  әйме?” —  дип кычкырып көлеп җибәрә. 
Дәү әни тәрбиясе     Минем әнкәй бик йомшак холыклы, изге һәм ак күңелле кеше иде. Өч яшеннән Зәмирә дә аның тәрбиясендә үсте. Чөнки без Үзбәкстаннан  туп-туры әнкәй яшәгән йортка кайтып төштек.Әнкәй аларда әдәплелек,  тыйнаклык кебек кызлар өчен аеруча кирәк булган сыйфатларны тәрбияләргә тырышты. Зәмирә югары уку йортына укыргач кергәч: “Ул укып бетергәнче генә яшәсәм ярар иде, берүзеңә авыр булыр бит”, —  дип теләде.  Аның теләкләрен Аллаһы Тәгалә кабул кылды: газиз кешебез нәкъ Зәмирә укып бетергән елны якты дөньядан китте. Әле шул хакта уйлыйм да: “Их, нигә  әнкәй “Оныкларымның игелеген күргәнче яшәсәм иде”, —  дип теләмәде икән дип уфтанам. Зәмирәнең бүгенге уңышларын күрсә, аннан да ныграк сөенгән кеше булмас иде, мөгаен.      Бибиәсма дәү әнисе кебек Зәмирә дә бәләкәйдән үк  шигырьләр язды. Аның күп кенә шигырьләрен  композиторлар көйгә дә салды. Әле күптән түгел  генә якташыбыз Мөдәрис Газетдинов “Әнкәй чәе” дигән шигыренә көй язган да популяр җырчы  Гүзәл Уразовага биргән. Гүзәл исә улы җырны яңа программасына керткән. Кичә радиодан ишетеп калдым, бик матур һәм моңлы җыр килеп чыккан.  Зәмирә — иҗади  шәхес булудан тыш, аш-суга да бик оста. Бу сәләте дә аңа дәү әнисеннән бирелгән. Яшерен-батырын түгел: мин үзем әнкәй үлгәнчегә кадәр өстәл янына якын да килмәдем: гел тышта эшләдем. Зәмирә дә,  дәү әнисенә охшап, казан тирәсендә кайнашырга ярата. Бөтен төр ашларны да, камыр ризыкларын да бик тәмле пешерә. Ул аның яңа ел табына кыздырган  казын,  ит бәлешен,  гөбәдиясен күрсәгез! Кайнатмасын эшләргә дә, компотын ябарга да, гөмбәсен тозларга вакыт таба ул. Барысына да ничек өлгерәдер,  үзендә каян шулкадәр көч-куәт табаладыр? Инде, берүк, үзенә күзләр генә тимәсен димен инде!   Күз тиюдән — догалар саклый!   Миңа еш кына: “Бу кызың катнаш никахтан туганга күрә шулай сылудыр инде”,  — диләр.   Дөресен әйтәм, кызымның өстенә әйткәннәрен бер дә өнәмим. Өнәр идем дә, бәлки, күз тиюдән куркам. Ә кеше күзе тия, бик тия.  Бәләкәйрәк сыйныфларда укый иде булса кирәк. Ниндидер концерттан соң күзе гөбедәй шешеп чыкты кызымның. Дәваханәгә алып барырга чыккан җирдән әнкәй аны җитәкләп  өшкерүче әби янына алып китте. Ул вакытта әбинең ярдәме чыннан да  тиде, икенче көнгә шешнең эзе дә калмады. Шушы вакыйгадан соң әнкәй аңа күз тиюдән саклый торган бер дога өйрәтте. Зәмирәнең бүген  дә шуны укымыйча зур сәхнәгә чыкканы юк. “Кол Шәриф” мәчетенә дә еш йөри ул. Үзләрендә Коръән,  Ифтар ашларын да ел да бик зурлап уздыра. Бер сүз белән әйткәндә, дини йолаларның барысын да төгәл үтәргә тырыша. Шуңадырмы, соңгы вакытта  аны никахларны уздырырга да еш чакырылар. Никах ашы үткәннән соң:”Зәмирә, синең йөзең генә түгел, күңелең  дә гүзәл икән”, —  дип соклануларын белдерәләр. Гүзәллеген төп сере дә әнә шунда —  күңеленең чиста һәм пакъ,  һәркемгә ачык буллуында  түгелме икән әле?   Иң зур теләгем   Әни кеше баласына нәрсә теләсен инде? Иң беренче чиратта мин  кызыма исәнлек-саулык, иҗади уңышлар, гаилә бәхете  телим. Минем кебек үзенә дә балаларының-оныкларының игелеген күреп яшәргә язсын, тормышы һәрчак мул  һәм бар эшләре дә бүгенгедәй уң булсын, димен!                              “Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе Венера МӘҖИТОВА язып алды. Гаилә архивыннан алынган һәм автор ФОТОлары.   Зинфира Арслановадан үзбәкчә пылау рецепты Мин пылауга итне дә, суганны да, кишерне дә күп итеп салам. Ә менә суны, киресенчә, чама белән генә (күп салган очракта дөгесе таралып тормый, боткага әйләнә). Икенчедән,  суы кайнап чыгуга кәстрүлнең өстен ачып куям. Су беткәндәрәк кенә капкачын кире ябам. Ләкин кәстрүл яныннан китмим. Капкач эченә җыелган суны чиләккә түгә барам. Монысын мин капкачтагы су дөге өстенә акмасын өчен шулай эшлим. Пылауга тоздан башка бер генә тәмләткеч тә салмыйм. Аның каравы,  итне кыздырганда көнбагыш мае янына бармак башы кадәр генә туң май салам. Шушылай итеп пешергәндә генә дөге таралып тора, пылау да тәмле була.
---

--- | 17.11.2015

Хәлләрен белергә дип өйләренә барсам, салкыннан куырышкан гөнаһсыз сабыйлары елаша

$
0
0
17.11.2015 Җәмгыять
"Очрашу билгеләгән ке¬шенең өенә барганчы, иң элек аның күрше¬сенең хәлен бел", дигән гыйбарә бар. Шуңа таянып мин дә Равилә Минәхсән кызы Жукованың тормышы белән танышу алдыннан Камышлы районының Яңа Усман авылы җирлегенә юл тоттым. Биредә мине җитәкче урынбасары Раилә Рәшит кызы Маннапова каршы алды. Нәкъ менә аңардан Равилә ханым турында белешеп, тормышы турында сораштым да инде.
- Равилә бик тә уңган кеше ул. Тик, бичара, көне-төне эшләп тә, өен һаман төзеп бетерә алмый әле. Чөнки хезмәт хакы түбән, өстәвенә хөкүмәттән бирелә торган ярдәм дә килеп җитми, - дип сөйләде Раилә ханым. - Үткән елны газга түләргә акчасы җитмәгән һәм газ оешмасыннан килеп, торбаларын кисеп киткәннәр...  Хәлләрен белергә дип өйләренә барсам,  салкыннан куырышкан гөнаһсыз сабыйлары елаша, ә Равилә шуларга карап үзе елый. Аллаһының ризалыгы өчен дип, үземә ярдәм кулы сузарга туры килде. Авылда андый аз керемле, эшчән, уңган гаиләләр байтак. Эчеп, тәртипсезләнеп тә йөрмиләр, ә шулай да тормышлары алга бармый. Ә хөкүмәт ташламалары аз керемле кешеләр өчен эшләнмәгән.    Шулай  сөйләшеп утырганда бүлмәгә өлкән хисапчы булып эшләүче Лилия Солтангалиева килеп керде. Безнең ни турыда сөйләшүебезне ишеткәч, ул да сүзгә кушылды. - Мин үзем “Яшь гаилә программасы” нигезендә 2014 елда яңа өй төзү өчен 1 миллион 400 мең сум акча алдым. Ә хәзергесе вакытта дүрт кешедән торган гаиләләр - 1миллион 700 мең сум, ә күп балалы гаиләләр 2 миллион сум акча ала алалар. Тик моның өчен өеңнең нигезе инде корылган булырга тиеш.     Рәсми кәгазьләрнең барсын да  тутыру өчен әле тагын егерме мең сумнан артык өстәмә акча кирәк, чөнки коммерция оешмасы белән эш итәргә туры киләчәк.  Кайберәүләр шушы чыгымнардан куркып, бу эштән бөтенләй ваз кичәләр.  - Үз өебезгә кеше алып керергә оялып гомер үтә инде, - дигән сүзләр белән каршы алды мине Равилә Минәхсән кызы Жукова. Дөресен әйткәндә, без аның белән улы Равил яшәгән  йортта очраштык. Бераз алга китеп әйтәм, Равил өйләнгән, тормыш иптәше Руфинә белән бергәләп уллары Ренальне, Радильне, Ранилне үстерәләр. Хуҗа кеше эштә иде, шуңа аның үзен күрә алмадым. Ә Равилә үзенең тормышы турында сөйләде дә сөйләде.    - Гаиләбездә балалар күп, ә тормыш авыр булу сәбәпле, әти-әнием мине (әткәй авыру иде) уналты яшемнән Бакай авылына Дамир исемле егеткә кияүгә бирделәр. Ләкин сигез ел бергә яшәгәч, аерылышырга туры килде. Аңардан улым Равилне алып кайттым. Улыбызга әтисе алимент түләмәде, шуңа тормыш нужасын берүземә тартырга туры килде. Өч ел ташкүмер ташып, кочегеркада мич ягучы булып, аннан соң да пычрак, авыр эшләрдә көч түктем. Мәктәпне тәмамлагач, улым табиб һө¬нәрен үзләштерергә теләгән иде. Тик, акча булмау сәбәпле, укыта алмадым, улым хәзер токарь булып эшли.   Тагын бер кат кияүгә чыгып караган идем. Урыс кешесе Владимир белән дә озак яши алмадык, аерылыштык. Аңардан авырлы булып кайттым һәм кызым Эльвина туды. Аңа да унике яшь инде. Соңрак  Марат исемле кеше белән гаилә кордык. Хәзер аның белән уртак улыбыз Булатны үстерәбез. Маратның беренче хатыны дөнья куйгач, ун яшьлек кызы Радмиланы да үз куеныбызга сыендырдык. Ул инде хәзер Бөгелмәдә үз гаиләсе белән яши. Ә Аннаны дүрт яшендә ятим¬нәр йортыннан тәрбиягә алган идем. Ул да кияүдән уңмады, кызы Оксананы күтәреп  кайтты. Аңа мулла бабайдан Әминә дип исем куштырдык.   Маратым белән бер-бере¬безне аңлап  яшәвебезгә  унике ел була инде. Гаиләбез белән җирле нефть оешмасында хезмәт итәбез. Әле 1998 елда ук Дәүләт Думасы депутаты Виктор Казаковка торак мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать иткән идем. Очрашу вакытында ул Президентыбыз Владимир Путинга хат яздырды һәм шуны үзе белән алып та китте. Тәрбиягә алган кызым Анна кечкенә иде әле. Озак та үтмәде миңа җавап хаты килде. Анда: “Бераз көтегез, берничә елдан ярдәм күрсәтелер”, - дип язылган иде. Тик мин көтеп тора алмадым, иске өй сатып алып, шуны ремонтлап кердем. Равил дә үсеп җитеп өйләнде, сабыйлары туды (ул вакытта Марат белән кушылган идек инде). Яшьләр аерым яшәсеннәр дип,  өебезне аларга калдырдык. Бераздан улыбыз белән киленебез ана капиталына агач бура сатып алып, шул иске өйне киңәйтеп төзеделәр. Без дә улыбыз Булат тугач, ана капиталына иске генә өй сатып алып, аңа тагын бер зур бүлмә өстәдек.  Тик әле һаман акча җитешмәгәнлектән ремонт эшләрен тәмамлап чыга алганыбыз юк.   Әйтеп үткәнемчә, хәзер кызыбыз Эльвина, улыбыз Булат, тәрбиягә алган кызыбыз Анна һәм оныгыбыз Әминә - барыбыз бергә шул ремонтланмаган кечкенә өйдә яшәп ятабыз. Бөтен акчабыз шушы балаларны ашатуга, киендерүгә китеп тора. Әминәнең әтисе алимент кына да түләми бит. Анна да эшкә әле яңа гына урнашты .  Шушы авыр хәлдән чыгу юлларын эзләп, төрле урыннарга, хәтта Самара өлкәсе хөкүмәтенә кадәр барып, мө¬рәҗәгать итеп карадык, ләкин безнең файдага яраштырылган канунны эзләп таба алмадык.  Бик аптырагач, яңа программа нигезендә субсидия алып терлек асрый башладык.  Кызганычка каршы, маллар авыру булып чыкты һәм суеп сатарга туры килде. Кирәкле урынга бу турыда хәбәр иткәч тә, файдасы тимәде. Бераздан, терлекләребез инде булмаса да, салым түләргә документ китерделәр, хәзер менә шуларны түлибез инде.    Әйтерсең лә, тормыш җиле безгә бары тик каршы исә! Ничә елдан бирле сыер сатып алырга ниятләсәк тә, бу хыялыбызны тормышка ашыра алмыйбыз. Балаларыбыз әле һаман сөттән, майдан мәхрүм булып яшиләр. Равилә белән сөйләшкәч, өйләрен күрергә бардым. Дөрестән дә, биредә хәлләр бик шәп түгел иде. Үзләренең начар тормыш шартларын күрсәтергә оялган хуҗалар башка берни әйтмәсәләр дә, әрнүләре йөзләрендә чагыла иде. Әйе шул, һәркемнең үз язмышы, үз өлеше дигәндәй. Берәүләргә бәхет капкасы көн дә ачылып тора, ә менә авыр хезмәттә бил бөксәләр дә, Равилә белән Марат тормышында алга китеш күренми.   Мин аларны рәсемгә төшереп торганда  кинәт чи¬ләктән койгандай көчле яңгыр яварга тотынды. Әйтерсең лә, Табигать-ана үз балаларының күңел кичерешләрен аңлый иде! Бу яңгыр Равилә белән Маратның борчу-мәшәкатьләрен юып алырга теләгәндәй тоелды миңа.    Ә мин күңелемә кешеләр язмышыннан җыелган тагын бер авыр йөкне төяп, кайтыр юлыма кузгалдым... Кем ярдәм итәр икән инде бичара бу бәндәләргә, йа Ходаем?!
Нурсинә ХӘКИМОВА

--- | 14.11.2015

«Әлфия Авзалова кызы булу рәхәт тә, кыен да...» (уникаль ФОТОлар)

$
0
0
24.11.2015 Мәдәният
Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Әлфия Авзаловага чит илләрдә яшәгән кызы Зөлфия белән озакка аерылып торырга туры килде. Ниһаять, быел ире Равил Нигъмәтҗанов белән алар әниләре янына кайтып яши башладылар. Ноябрьдә генә Америкада тагын бер оныклары дөньяга аваз салып сөендерсә, сентябрь аенда Әлфия апаның олы кызы Гүзәлнең улы Оскар Эльза исемле кыз белән гаилә корып җибәрделәр.
Зөлфия белән кү­решкәч, ул   Америкадагы яшәү рәвешләре белән генә түгел, үзенең күңеленә уелып калган хатирәләре белән дә уртаклашты.   – Зөлфия, Сез гади, эчкерсез булсагыз да, урыны белән бик җитди дә була беләсез. Бу әниегез тәрбиясеме? Нинди таләп­ләр куя иде Әлфия апа Сезгә? Әлфия Авзалова кызы булу Сезне аерым бер кысаларда тоттымы? – Билгеле, әни безнең тәртипле булуыбызны, гореф-гадәтләрне саклавыбызны теләде. Ничек киенүбезне дә тикшереп торды. Ике кызны ялгыз үстергәнгә күрә, ирләр вазифасы да йөкләнде аңа. Үзе ятимлектә авырлык күреп үскәнгә күрә, акчасын бераз кысыбрак тотса да, безне ач-ялангач итмәде. Әлфия Авзалова кызы булу безгә рәхәт тә, кыен да булды. Чөнки кая барма, без һәрвакыт күз уңында. Мәктәптә укыганда, фамилиябез журналда исемлек башында тора, укытучыларның көн саен диярлек дәресне сорамый калганы булмады. Шуңа да һәрвакыт әзерләнеп йөрдек. Сынатмас­ка тырыштык.     Әлфия Авзалова кызлары Зөлфия (уртада), Гүзәл белән   – Әниегез гас­троль­ләргә киткәч, өйдәге эш­ләр дә сезнең җилкәдә идеме? – Әйе шул, әни бик озакка китеп бара. Без әнинең якын туганы Закирә апа белән калабыз. Әни кайтуга дип бөтен җирне җыештырабыз. Ул чисталыкны яратты, шуңа күрә керләрне дә гел кайнатып юабыз. Әни кайтып керүгә: «Кызлар, молодцы! Булдыргансыз», – дип безне сөендерә дә, аннары розетка өстендәге тузанны, бармагы белән сыпырып, безгә күрсәтә иде. Әнә шулай ул безне чисталыкка, пөхтәлеккә өйрәтте. Гүзәл апаның кызы Иделия бу яктан бигрәк тә әнигә охшаган.   – Әтисез үсүнең кыенлыкларын тоймый калмагансыздыр... – Әни белән әти аерылышканда, миңа бер яшь кенә булган. Шулай да ел саен әти минем туган көнемә килә торган иде. Ул миңа һәр елны тимераяк­лар алып килде, чөнки балачакта аяк тиз үсә бит. Апам Гүзәл белән әнине дә тимераякта шуарга өйрәттек.   – Сез йөзгә дә, холкыгыз белән дә әниегезгә охшагансыз. Театр училищесыннан соң сәхнәдә дә бергә эшләп йөрдегез. – Мин филармониядә әни бригадасында концертны алып баручы булып сигез ел эшләдем. Бервакыт Урта Азия якларында гастрольләрдә йөргәндә, мин авырып киттем. Температурам 40 градуска җитте. Шул чагында да әни: «Барыбер сәхнәгә чыгачаксың»,–дип, мине кисәтеп куйды. Ул беркемгә дә концертны өзәргә рөхсәт итмәде. Үзенең дә урын өстендә чирләп ятканын хәтерләмим. Ижау шәһәренә гастрольләргә баргач, кан басымы 220гә кадәр күтәрелде. Тәнәфес вакытында ашыгыч ярдәм машинасы чакыртып, уколлар кадаганнан соң, табиблар рөхсәт итмәсә дә, кабат сәхнәгә чыгып җыр­лады.   – Сез гаилә корып җи­бәргәндә, булачак киявен ничек кабул итте Әлфия апа? – Мин унсигез яшьтә кияүгә чыктым. Әни Равилне бер күрүдә ошатты. Гомер буе хөрмәт итте, «улым» дип йөртте.   – Ни сәбәпле Казаннан китәсе иттегез? – Равил башта Мәс­кәүдә тышкы сәүдә академиясендә укыды. Аннары аны Кипрга җибәрделәр. Без анда ун ел яшәдек.   – Бүген кайберәүләр балаларын чит илгә җибәреп укыту ягын карый. Сезнекеләр кайларда укыды? Бүгенге көндә алар кайда яши? – Кызыбыз Ләйсән мәктәпне Кипрда тәмамлады. Аннары Казанга кайтып, педуниверситетта укыды. Данил исемле егеткә кияүгә чыгып, җиде ай гына яшәп калды. Ире фаҗигале төстә вафат булды. Аннан туган кызы Еваны үзебез үстердек. Кипрдан без Американың Вашингтон шәһәренә күчтек. Икенче кызыбыз Рената мәктәпне шунда тәмамлады. Аннан бирегә кайтып, Казан дәүләт университетының халыкара мөнәсәбәтләр факультетында укый башлады.   – Инде дәү әни дә булгансыз. Кызыгыз Ләйсән дүртенче баласы белән сөендергән үзегезне. Ире Америка кешесе булгач, аларга исемнәр сайлауны ничек хәл итәсез? – Балаларның һәркайсы ике ил гражданы булып санала. Исемнәре дә икешәр. Исемнәренең икенчесе русча булса да, фамилияләрен Нигъмәтҗанов итеп калдыр­дык. Евадан кала, өчесе дә малай булды. Тристан әнинең туган көнендә – 15 гыйнварда дөньяга килде. Ул кичне филармония­дә әнинең туган көненә багышланган концерт вакытында тамашачыга да: «Әлфия Авзалованың оныгы туды», – дип хәбәр иткәннәр.   – Гаиләдә гореф-гадәтләрне дә сакларга кирәк. Киявегез безнең милли ризыкларны үз иттеме? – Безнең өйдә һәр­вакыт «Татар халык ашлары» китабы булды. Ләйсән һәрвакыт өчпочмак, пәрәмәч кебек ризык­лар пешереп тора. Ире башта: «Ни өчен сездә гел камыр ризыклары?» – дип сорый иде. Хәзер ияләште инде. Шулай да, безгә дә чамасын белеп кенә ашарга киңәш итә.   – Оныкларыгыз ниләр белән мавыга? Берәрсенә Әлфия апаның таланты күчмәгәнме? – Безнең Ева матур җыр­лый. Әмма оялчан булгач, әни аңа сәхнәгә чыгып йөрмәскә кушты. Аларның һәркайсы спорт белән шөгыльләнә. Ки­тап­лар укырга бик яраталар. Шимбә көннәрендә рус мәктәбенә йөриләр. Америка мәктәп­ләрендә ел саен Халыкара фестивальләр үткәрәләр. Анда һәр бала үзенең, әти-әни­ләренең туган җирен милли ризык­ла­ры, киемнәре аша күрсәтә. Ләйсәннең балалары, Татарстан белән Россияне тәкъдим иткәндә, һәр­вакыт милли киемнәр киеп, әниләре әзерләгән милли ризыклар белән катнаша ул чараларда. Шуның өчен балаларга яңа милли киемнәр тектердем. Аларны, оныгымны күрергә барганда, Америкага алып китәм. Балалар ел саен җәй көне әбиләре янына кунакка кайталар. Татарча өйрәнергә тырышалар. Иң мөһиме – кайда гына яшәсәк тә, безнең барыбызны да татар мәдәниятенә, халкына, Ватанга мәхәббәт берләштерә.   – Туган җир – алтын, торган җир – көмеш, диләр. Туган җир барыбер үзенә тарта торгандыр. Инде Казанга кайтып төпләнүегезме? Нинди эшкә урнаштыгыз? – Чит илләрдә озак йөрү туйдыра. Кеше өендә яшәгән сыман тоела башлый. Казанга кайтуыбыз бөтенләйгә генә булсын. Равил КФУның экстремаль медицина бүлегендә эшли. Ә мин аның ярдәмчесе.   – Озак еллар ирегез белән бергә дипломантлык эшендә булганда, артист һөнәренең ярдәме тидеме? – Бик ярдәм итте. Чөнки театр училищесындагы укытучыларым Марсель Сәлимҗанов, Наилә Гәрәева, Илдар Хәйруллин безне күп нәрсәгә өйрәтте. Аннары институтта юридик белем алуым да бик булышты. Алган белемнәрем тормышта һәрвакыт кирәк булды.     Зөлфия белән Гүзәл балалар, оныклар арасында.
Люция ХӘБИБУЛЛИНА

--- | 23.11.2015

Данил Сәфәров мастер-классының урыны, вакыты һәм бәясе билгеле булды

$
0
0
24.11.2015 Интернет
“Матбугат.ру”, “Татпресса.ру” проектлары хуҗасы Данил Сәфәров сайтларны популяр итүнең һәм интернетта акча эшләүнең барлык серләрен ачарга җыена. Сайтка керүчеләр санын ничек арттырырга? Социаль челтәрләрдән халыкны ничек җәлеп итәргә? Группаны ничек кызыклы итеп алып барырга? Шушы сорауларга Данил гуманитарийлар аңларлык итеп, татарча сөйләячәк, мисаллар китерәчәк, сез моңарчы белмәгән файдалы сайтларның адресларын бирәчәк.

Мастер-класс беренче чиратта кемнәр өчен файдалы:

- журналистлар - блогерлар - оешма сайтларын алып баручылар - фрилансерлар - иҗади кешеләр   Мастер-класста катнашучыларга диплом биреләчәк!   Үткәрү вакыты:  1 декабрь 09:00дән 18:00гә кадәр (төшке ашка һәм ике тәнәфескә бүленеп).     Үткәрү урыны:  Казан, “АМАКС Сафар-отель”нең “Алтын” дигән конференц-залы (Односторонка Гривки урамы, 1 йорт)   Бәясе: 26 ноябрьгә кадәр түләгән очракта – 1000 сум 29 ноябрьгә кадәр түләгән очракта – 1500 сум 1 декабрьгә кадәр түләгән очракта – 2000 сум Юридик затлар өчен – 3000 сум (1 кешегә)   Игътибар! Ашыгыгыз, катнашучылар саны чикләнгән!   Түләү һәм теркәлүне онлайн рәвештә шушы форма аша башкарасы (Игътибар! 3% комиссия алына):    

  Сорауларыгыз туса, шалтыратыгыз: +7 (843) 2-666-788 яки языгыз matbugat@mail.ru    Бу өлкәдә Данил Сәфәровның тәҗрибәсе: - Бары тик татар телендә эшләүче иң популяр “Матбугат.ру” сайтын булдыру - Төрле оешма һәм шәхси затларга 70кә якын сайт ясау - “Новости Татарстана” запросы буенча поисковикларда “Татпресса.ру” сайтын 1 урынга чыгару - Сайтлар ярдәмендә 10 елга якын акча эшләү - Россиякүләм тренинг һәм мастер-классларда һәрдаим белемне арттыру - Социаль челтәрләрдәге төркемнәрдә 50 меңгә якын кеше җыю   Һәм иң мөһиме!  Данил технарь түгел, ә гуманитарий. Шуңа күрә ул компьютер һәм интернет турында гуманитарийлар аңларлык итеп аңлата белә.   Мастер-класс программасы мондый:   1. Сайт белән ничек акча эшләргә?  - Актив һәм пассив табыш - Сайтта нинди түләүле хезмәтләр күрсәтергә була? - Конверсия нәрсә ул? Ни ул CTR?  - Интернет-бизнеста “воронка продаж” ничек эшли? - Сайтка түләү системасын урнаштыру ысуллары - Электрон акчалар: Яндекс.деньги, вебмани, paypal һ.б. - Контекст реклама, Яндекс.директ - Баннер сату. Баннерларның төрләре - Баннерларны бушка ясап бирә торган ресурслар - Коммерцияле махсус проектлар - Социаль челтәрдә пост сату - “На правах рекламы” дип кую, аны ничек узарга? - Реклама агентлыклары белән хезмәттәшлек итү - Тизерлар һәм информерлар – ни ул? - Саткан товардан процент бирүче партнеркаларны ничек табарга? - Сайтка акча китерә алучы конкрет адреслар   2. Сайтны кызыклы итеп алып бару серләре - Яңалык лентасын оптимальләштерү - Моңарчы билгеле булмаган кызыктыргыч мөмкинлекләр куллану - Баш исемнәрне кую үзенчәлекләре - Баш исемгә сүзләтә анализ  - Эзләү системалары (поисковиклар) нинди баш исемнәр ярата? - Интернеттагы язма газета язмасыннан нәрсәсе белән аерыла?   3. Яңалык эзләү серләре - Имеш-мимешне ничек тикшерергә? - Блогларда кирәкле яңалыкны ничек табарга? - Язманың иң беренче чыганагына ничек барып җитәргә? - Бүген булган хәлнең видеосын ничек тиз арада табарга? - Поисковикта бүгенге яңалыкларны иске яңалыклардан аерып алу   4. Мультимедиа  - Язмада фотолар бирүнең иң отышлы ысуллары - Интернетта кызыклы һәм оригиналь фотолар табу серләре - Фотоны дөрес итеп кисү, пропорцияләрне саклау - Укучыны “фотокармакка” эләктерү - Сайтка видео куярга өйрәнү - Видеоканал ачу тәртибе - Видеодан скриншотларны кайда файдалана алабыз? - Видеоплеер ярдәмендә ничек акча эшләргә? - Видеоплеерның күпләр белмәгән мөмкинлекләре - Аудиофайлны сайтка программисттан башка ничек куярга? - Социаль челтәрләр виджетларын куллану - Инфографика ясап бирә торган ресурслар   5. Интерактив - Сораштыруларны ничек кую отышлы? - Бәйгеләргә халыкны ничек күбрәк итеп җәлеп итәргә? - Тиктомалдан комментарийларда бәхәс тудыру ысуллары - Укучыны сайтка көн саен керерлек итү серләре  - Сезнең язманы репост ясасыннар өчен нишләргә? - E-mail яңалыкларга язылу - Сайтны оффлайн рекламалау   6. Социаль челтәрләр халкын сайтка кертү - Группаны кызыклы итеп алып бару серләре - Социаль челтәрдә кызыктыргыч “кармак” элү - Гиперсылтаманы кеше керерлек итеп ничек куярга?  - Чит төркемнәрдән халыкны безгә җәлеп итеп буламы? - Социаль челтәрләрдә эшләүнең бер өлешен ничек роботка тапшырырга? - Социаль челтәрләрдә эшләүне җиңеләйтүче мөһим ресурслар исемлеге  - Нәрсә ул SMM? - “Вконтакте”, Фейсбук, Твиттер, Инстаграм – аермалыгы нидә? - Мобиль социаль челтәрләр. Ватсаптан да сайтка кешене җәлеп итеп була икән бит!   7. Юридик аспектлар - Текстның авторлык хокукларын ничек сакларга? - Фотоның авторлык хокукларын ничек сакларга? - Язмага сылтама кую: ачык һәм ябык сылтамалар ни ул? - Видеога ничек сылтама бирергә? - Социаль челтәрләрдән алынган материалның авторын ничек дөрес итеп куярга?   8. Эзләү системаларында сайтны алга этәрү  - Нәрсә ул SEO? - Рерайт нәрсәгә кирәк? - Яндекс, Гугл, Яху, Майл, Рамблер һ.б. ничек аерыла? - Эзләү системасы сине яратсын өчен нишләргә? - Эзләгеч өчен баш исемне кую үзенчәлеге - Нәрсә ул ТиЦ? Нәрсә ул Pr? Аларны зурайту ник кирәк? - Ачык һәм ябык гиперсылтамалар - Кодта rel=“nofollow” тамгасы ник кирәк? - Сылтамаларны ничә сумга сатып була? - Эзләү системалары безне банить итмәсен өчен нишләргә?   9. Файдалы сайтлар исемлеге - Эшне җиңеләйтә торган сайтлар адреслары - Бушлай хезмәт күрсәтә торган сайтлар - “Яндекс” мөмкинлекләрен куллану - Безнең сайт өчен Яндексны ничек файдалана алабыз?   10. Сайтның мобиль версиясе - Нәрсә ул сайтның мобиль версиясе? - Нәрсә ул адаптив верстка? - Нәрсә ул приложение? - Мобиль трафикның күләмен ничек белергә? - Мобиль версиягә рекламаны ничек сатарга? - IOS һәм Аndroid    11. Сайтка анализ - Счетчик белән эшләү тәртибе - Счетчик саннарына тулы анализ - Сайтларга анализ ясаучы ресурслар исемлеге   12. Сайтны үзгәртү буенча тәкъдимнәр - Дизайн һәм верстка буенча киңәшләр - Сайтны яңарту буенча ниләр эшләргә була? - Программист ярдәменнән башка ниләр эшләргә мөмкин? - Башка ресурсларан файдалы виджетлар: һава торышы, доллар курсы һ.б. - Яңалыклы сайтлар өлкәсендә нинди мода хөкем сөрә?  - Сайтка тулы анализ ясау  
---

--- | 24.11.2015
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>