Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live

Татарда кушамат ничек кушыла?

$
0
0
30.11.2015 Җәмгыять
Сугыштан соңгы бик авыр еллар. Фәгыйлә әби, балалар ачтан үлмәсен дип, чуваш авылларына дога укып өшкереп йөрергә чыгып китә. Заманына күрә бер генә дога белсә дә, ул аның ахырын бик әйбәт теләкләр белән тәмамлый торган була. Бервакытны малае Сәлимне дә үзе белән алып бара.
– Мәтүки, мәтүки, сидики-сидики, буки-буки, әпсен-төпсен, бөтен авыруың бетсен, каян кердең шуннан чык, – дип, күп итеп кабатлап, куллары белән ышкый-ышкый, төкереп өшкерә башлагач, малае көлеп җибәрә. Әби, башын күтәрмичә генә: “Көлмә-көлмә, Сәлим улым! Сиздерәсең, бер пот оннан биздерәсең, түзсәң түзеп тор, түзмәсәң, чыгып тор!” – ди. Нәтиҗәдә боларга “Мәтүк” кушаматы тагылып кала.   «Америк Сөләйман» Сөләйман абый сугыштан, бер үлгән нимеснең аягыннан салдырып, өр-яңа ботинка киеп кайта. Авылда бар кеше дә, бу ботинкага кызыгып: “Кайдан алдың?” – дип сорыйлар. Сөләйман абзыйның ниместән салдырдым дип әйтәсе килми. – Американский ботинка – миңа “америклар” бүләк итеп бирделәр, – дип мактана. Шуннан “Америк Сөләйманы” дигән кушамат үзенә дә, балаларына да тагылып кала.
«Ир булдык Әсхате» Көннәрдән бер көнне 17 яшьлек Әсхать әнисенә: “Минем тавык ите ашыйсым килеп китте, әллә ир булдым инде”, – ди. Авыр вакыт, юк замана. Әнисе ни әйтергә дә белмичә, моң-зарын күршесенә сөйли. Кушамат дигән нәрсә ул бик тиз ябыша бит. Шулай итеп, “Ир булдык Әсхате” кушаматы Әсхатькә генә түгел, нәселенә дә тагылып кала.   «Шүрәле абыйсы» Мәктәптә татар теле дәресе бара. Укытучы Наҗия апа: “Балалар, РОНОдан комиссия килергә тиеш, әгәр дә Габдулла Тукай кем ул дип сорасалар, берүк аптырап калмагыз: “Су анасы”н, “Шүрәле”не язган олы шәхес һәм шагыйрь ул”, – дип аңлата. Күп тә үтми, комиссия килеп төшә. Дәресне авыррак үзләштерүче Габделәхәттән РОНО вәкиле: “Габдулла Тукай кем ул?” – дип сорый. Габделәхәт бер дә аптырамыйча: – Шүрәленең абыйсы, – дип җавап бирә. Шул вакыйгадан соң Габделәхәт урамда күренсә, “Әнә, Шүрәле абыйсы килә”, – дип кенә җибәрә башлыйлар.   Фәнис НУРЕТДИНОВ. Чаллы.
---

--- | 19.11.2015

Татарстанда 76 яшьлек бабай чаңгы шуарга киткән җиреннән батып үлгән

$
0
0
30.11.2015 Фаҗига
Чистай шәһәре янында моннан берничә көн элек югалган 76 яшьлек пенсионерның үле гәүдәсен таптылар. Ул 28 ноябрь көнне Мебель фабрикасы бистәсе янында Прость елгасында чаңгы шуган җиреннән юкка чыга. Алексеевскиның 3нче зона эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре Эчке эшләр министрлыгы белән берлектә юкка чыккан бабайны эзләргә керешә.
Аның үле гәүдәсен судан тартып чыгаралар һәм Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренә тапшыралар. Соңыннан аңлашылганча, юка боз бабайны “күтәреп тора” алмаган һәм ул су төбенә киткән.
---

--- | 29.11.2015

Кыямәт көнендә Аллаһның рәхмәтенә ирешәчәк 7 төрле кеше

$
0
0
30.11.2015 Дин
Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)нең бер хәдисендә кыямәт көнендә Аллаһның рәхмәтенә ирешәчәк җиде төрле кеше күрсәтелә. Кемнәр алар? Укып белегез.
Шуның беренчесе – гадел җитәкче. Икенчесе – мәчеттә укылган намаздан яңадан анда керү теләге белән чыккан кеше. Өченчесе – гыйбадәт кылучы егет. Дүртенчесе – ахирәт дуслар, Аллаһ ризалыгы өчен дуслашкан кешеләр. Бишенчесе – сәдаканы яшерен бирүче кеше. Алтынчысы – аулакта бер Аллаһның ризалыгын өмет итеп кенә намаз укып, күзләреннән яшь чыгарып гыйбадәт кылучы. Соңгысы – берәү бозык юлга чакырганда, Аллаһтан куркып, үзен шушы бозыклыктан тыеп кала алган кеше.
---

--- | 27.11.2015

Башкортстанда телсез-чукрак егетне кешеләр күз алдында кыйнаганнар

$
0
0
30.11.2015 Криминал
Бу хәл Башкортстанның Сибай шәһәрендә көпә-көндез кешеләр күз алдында булган. Мескен егет авылдан шәһәргә акча эшләп алырга килгән. Егетнең әтисе үлгән, әнисе инвалид икән.
Ике яшь кеше аны үзләре белән сөйләшмәгән өчен кыйнаган. Ә егет телсез-чукрак булып чыккан. Кыйнау нәтиҗәсендә егетнең аркасына зыян килгән, дип хәбәр итә "Әлмәт таңнары" газетасы.
---

--- | 30.11.2015

Финляндиядәге татар мәхәлләсе имамы Рамил хәзрәт Беляев терактлар турында җирле телеканалда чыгыш ясаган (ФОТО)

$
0
0
30.11.2015 Җәмгыять
Парижда булып үткән терактлар бөтен дөньяны мәш килергә мәҗбүр итте. Андагы мәхшәр көне (13 ноябрь) турында видеосюжет күрсәтмәгән телеканал, французларның кайгыларын уртаклашмаган радиостанцияләр, бу турыда язып чыкмаган газета-журналлар калмады диярлек. Ә инде интернет турында сөйләп торасы да юк.

Бу канкойгыч вакыйгаларга дин әһелләре дә каршы чыкты, безнең имамнар да моңа карата үз аңлатмаларын масса-күләм иноформация чараларында бирделәр, шул исәптән чит илләрдәге рухи лидерларыбыз да. Мәсәлән, Финляндия татар мәхәлләсендә ун елдан артык мөселман җәмгыятенең баш имам вазифасын башкарып килүче мөхтәрәм якташыбыз (Сафаҗай) Рамил хәзрәт Беляев MTV 3 дигән фин телетапшыруында туры эфирда чыгыш ясаган. Безнең хәзрәттән тыш, бу тапшыруга фин чиркәвенең атакае Карле Каллияла һәм яһүд мәхәлләсе рәисе Ярон Надборник чакырылганнар.

Рамил хәзрәткә килгәндә, ул Парижда булган террорчылар һөҗүмен, Ислам кануннарына тая¬нып, кешелеккә каршы олы гөнаһ икәнлеген исбатлаган.

“Әгәр бер кеше бер гөнаһсыз икенче кешене үтерсә, ул бөтен дөньядагы кешелекне үтергән кебек булачак”, - дип әйтелгән изге Коръәндә. Чөнки безнең Рамил хәзрәт әйтмешли, кеше гомере Аллаһының аңа биргән иң олы бүләге һәм аңа кемнең дә тияргә хакы юк. Нәкъ менә шул турыда фин телевидениесендә фин татарлары имамы сөйләгән дә. Моның белән, әлбәттә, башка дин әһелләре дә килешкән.

- Бу эфирда мультикультуризм мәсьәләсе дә күтәрелде. Кайбер сәясәтчеләр фикере буенча: “Күпмәдәниятчелек Европада капма-каршылык тудыра, ул бездә ияләшмәячәк, шуңа ки зур проблемалар да килеп чыга, - диләр алар. Шәхсән мин Финляндиядә йөз елдан артык башка милләтләр белән тату яшәп килгән татарлар мисалында бу фикерне кире кагарга тырыштым. Татарларның теле, дине, мәдәнияте башка булса да, без фин җәмәгатьчелегенә сыеша алдык, хәтта утлы сугышларда катнашып, Финляндиянең бәйсезлеге өчен үлеп калучыларыбыз да бар. Бүген дә милләттәшләребез Финляндия дәүләтенең социаль-экономик хәлен тазарту һәм ныгыту өчен кыйммәтле хезмәтләр башкарып килә, дидем үз чыгышымда. Илдә дөрес сәясәт алып барылганда, социаль тетрәнешләр булмаганда, төрле милләт һәм дин вәкилләре үзара дус яшәячәк. Һәм моны раслаган мисаллар өчен ерак йөреп торасы юк. Үрнәк итеп безнең Татарстанны һәм Түбән Новгород өлкәсен китерергә мөмкин, - диде Рамил хәзрәт безнең белән корган әңгәмәдә.


О.ХӨСӘИНОВ

--- | 29.11.2015

«Мишәрләрем» проектының уңышы нидә?

$
0
0
30.11.2015 Шоу-бизнес
5 декабрьда узачак «Мишәрләрем» проектына билетлар 2 атна эчендә, күз ачып йомганчы, сатылып та бетте. Буген исә инде 13 декабрьда УНИКС залында узачак «Мишәрләрем» проектының өстәмә концертына да билетлар санаулы гына калды. Бу проектның шундый зур уңышы нидә икән соң?

Бәлки чыгыш ясаучы артистлардадыр? Проектның "йолдызлы" составында да уттай кызу йөрәкле мишәрләр бит: Халидә Бигичева, ИлСаф, Динә һәм Рафаэль Латыйповлар, Илсөя Бәдретдинова, Шамкай, Гөлназ Сәфәрова һ.б, һ.б.

Ә бәлки уңыш идеянең үзендәдер? Татар эстрадасында бит әле моңарчы бик күпләргә шулай үз, якын булган "мишәрләр" темасын яктыртканнары юк иде!.

Бәлки аның сере бөтенләй башкададыр? Сез ничек уйлысыз?
Фикерләрегезне көтеп калабыз!


---

--- | 30.11.2015

"Эссе күтләр"нәселе турындагы коммент - ноябрьнең соңгы көне җиңүчесе

$
0
0
30.11.2015 Интернет
Иң кызыклы комментларны билгеләүне дәвам итәбез. Бүген җиңүче - кызыклы кушамат иясе.

 

 

 

 

 

 

 

 


---

--- | 30.11.2015

Түбән Новгородта татар конференциясе узды (ФОТО)

$
0
0
01.12.2015 Мәдәният
21 ноябрьдә Т.Новгородның Тимерьюлчылар мәдәният йортында Нижгар татарларының Региональ милли-мәдәни автономиясенең (РНКАТНО) исәп-хисап конференциясе булып үтте. Безнең татарлар үз иткән Тимерьюлчылар мәдәният йортының махсус конференцияләр уздыру залына төбәгебезнең милләттәшләребез яшәгән һәр районыннан татар җәмәгатьчелеге вәкилләре, кайбер район, авыл башлыклары, Земство җыены депутатлары, милли хәрәкәт активистлары җыелган иде.

Тавыш бирергә хокуклы делегатлар саны 60тан узып китте, бу хакта конференцияне алып баручы, РНКАТНО Советы рәисе урынбасары Шамил Мансуров хәбәр итте. Ә әлеге чараны Т.Новгородның иҗтимагый палата әгъзасы, Россиянең атказанган төзүчесе, “Иске Түбән Новгород” территориаль инвестицион компаниясенең ябык типтагы акционерлык җәмгыяте генераль директоры Валерий Камальдинов ачып җибәрде, делегатларны җылы тәбрикләде һәм беренче сүзне өлкә Законнар чыгару җыены депутаты Исхак Ягудинга бирде. Ул өлкә хөкүмәте һәм өлкә Законнар чыгару җыены исеменнән залда утыручыларны конференциягә җыелулары белән тәбрик итеп, файдалы эшләр башкару буенча кирәкле карарлар һәм гамәлләр кабул итүдә уңышлар теләде. 

Кызыл Октябрь һәм Сергач районнарында яшәүче татарларның кайнар сәламнәрен Рафаил Ильясов белән Рушан Идрисов делегатларга ирештерделәр һәм өлкә татар җәмәгатьчелеге ихтыяҗларын кайгыртуда РНКАТНОга һәрьяклап ярдәмнәрен ышандырдылар. Пильна районы татарлары исеменнән шушы районның администрация башлыгы Сергей Бочканов чыгыш ясады һәм татар мохитында дөрес исламны, хак динебезне пропагандаларга чакырды. 

Конференциянең көн тәртибенә чыгарылган беренче сорау буенча чыгыш ясаучы РНКАТНОның башкарма директоры Рамил Салихҗанов иң баштан татар халкының гореф-гадәтләрен, милли мәдәниятен һәм ана телен саклауга һәм үстерүгә зур өлеш керткән “Туган як” һәм “Авылым хәбәрләре” газеталары редакцияләрен автономия исеменнән Рәхмәт хатла¬ры белән бүләкләде. Шундый ук Рәхмәт хатлары Шөбиле авылының аксакалы Арсланбек Аляутдиновка, Пильна һәм Спас районнары администрацияләре башлыклары Сергей Бочканов белән Татьяна Бирюковага да тапшырылды.   Рамил Әхмәтович РНКАТНОның эшчәнлегенә исәп-хисап биргәндә: “Аның бөтен гамәле, юнәлеше һәм максаты – барлык Нижгар татарларын берләштерүгә һәм бүтән регионнарда яшәүче милләттәшләребез белән элемтә, дустанә мөнәсәбәт урнаштыруга корылган”, - диде.  Шуннан соң ул үзенең шактый зур һәм эчтәлекле чыгышында РНКАТНОның иң мөһим һәм халкыбыз файдасына башкарылган иң әһәмиятле проектларына, уздырылган чараларына тукталып үтте, өлкә хөкүмәтенең эчке сәясәт министрлыгы, фин татарлары белән тыгыз элемтәдә эшләүләрен әйтте, Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан хөкүмәте белән үзара уртак тел табуларын ассызыклады, милли хәрәкәткә күбрәк яшьләрне җәлеп итәргә кирәк, диде. Әлбәттә, РНКАТНОның уңышлары турында Рамил Әхмәтович аеруча сөенеп сөйләде. Монысы аңлашыла да, чөнки тулыр-тулмас ике ел эчендә халкыбыз өчен автономия зур эшләр башкарды һәм башкарачак: бу иҗтимагый оешманың үзалдына куйган иң олы планнары бар. Ә алар түбәндәгедән гыйбарәт – өлкә Җәмигъ мәчете янында “Ислам үзәге” бинасын, цирк янәшәсендә ярминкә мәчетен торгызу һәм Пашат белән Семочки арасындагы мемориаль комплексны яңадан үзгәртеп кору.    Автономиянең киң кырлы иҗтимагый эшчәнлеген БТКның башкарма комитеты да югары бәяли һәм шул уңайдан ул Рәхмәт хаты да юллаган.   “...Т.Новгород өлкәсе татар сәнгатенә бик күп танылган сәнгать әһелләре биргән төбәк. Бүгенге көндә дә борынгы бабаларыбыздан якты мирас булып калган телен, моңын, күркәм бәйрәмнәрен, матур гореф-гадәтләрен саклап, нижгар татарлары олы бер милләт булып яши икән, димәк, бу эштә сезнең автономиянең фидакарь хезмәте әйтеп бетергесез зур. Шуңа күрә дә без сезнең белән хаклы рәвештә горурланабыз...” – диелгән БТК рәисе имзалаган әлеге хатта.    Исәп-хисап чыгышыннын соң фикер алышу булды. Өлкә “Туган як” милли-мәдәни үзәге рәисе Марат Кадерович Юнисов ана телебезне, милли мәдәниятебезне саклап калу өчен үзәк оештырырга кирәклеген раслады, авылларда каберлекләрне, клубларны, истәлекле урыннарны тәртиптә тотар өчен, иҗтимагый күзәтү советы төзергә чакырды. Шул ук вакытта ул шәһәрлеләрне “Туган як”ка язылырга өндәде. Аның әйтүенчә, Нижгар татарларының 60 проценты Т.Новгород белән Дзержинскта яши, ә бердәнбер өлкә милли басмабыз бу шәһәрләргә ике кул бармаклары белән санаулы күләмдә генә килә, диде хөрмәтле җәмәгать эшлеклебез.    Сергач Земство җыены депутаты Харис Хакимов дөньяда җәелеп барган террорчылыкны күзаллап, динебезнең хаклыгын раслаган агарту секцияләре оештыруны үтенде, Сергачта мәчет төзү ту¬рында да уйланырга вакыт, дип искәртте һәм бу конференцияне татарларның гимнына әверелеп барган “Туган тел” җыры белән тәмамларга кирәклеген исбатлады.    Илнар Колясов милли хәрәкәтебезне экономик яктан ныгыту өчен автономия каршында “Бизнес-клуб” ачарга тәкъдим итте.  Берара фикер алышканнан соң, делегатлар исәп-хисапны берта¬выштан кабул иттеләр һәм икенче сорау буенча контроль-ревизион комиссиясе рәисе Наилә Шигинаны тыңладылар.    Өченче сорау буенча РНКАТНО Советына әгъзалар кабул ителде. Аның составына 20 кеше керде һәм киләчәктә бу санның артып китүе ихтимал, чөнки Пильна районы администрациясе башлыгы Сергей Алексеевич шушы районда булган өч татар авылы администрацияләре башлыкларын да Советка кертәргә кирәк, дигән тәкъдим белән чыкты. Совет әгъзаларының исемлеге белән укучыларыбызны киләсе саннарыбызның берсендә таныштырырбыз. Ә хәзергә түбәндәгеләр белән чикләнәсем килә.    РНКАТНО Советы рәисе итеп тагын бер елга Надир Мансур улы Хафизов сайланды. Аның урынбасарлары да үзгәрешсез калды: өлкә Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров һәм Валерий Камальдинов белән Шамил Мансуров. Әйтергә кирәк, соңгысы бүген К.Октябрь районының Земство җыены депутаты да. Рамил Салихҗановны да делегатлар бертавыштан икенче срокка РНКАТНОның башкарма директоры итеп сайладылар. Ә ревизион комиссияне Рөстәм Билялов, Илнар Колясов һәм Наилә Шигина (комиссия рәисе) тәшкил итәр. Автономиянең киләчәк планнары белән башкарма директорның урынбасары Илдус Абдуллин таныштырды.    Яңа тарихта беренче тапкыр шундый рәсми чара “Туган тел” җырын күмәк башкару белән тәмамланды.  Без, делегатлар, конференциядән чыкканда, Тимерьюлчылар мәдәният йортының фойесы халык белән шыгрым тулган иде инде. Алар IV “Милли көй” регионара фестиваль-конкурсның гала-концертына җыелу уңаеннан, бик теләп күргәзмәләр карап йөри иделәр...           ФОТОЛАРДА: конференц-залда Ш.Нуриманов, Х.Хакимов, Х.Исмаилов һәм К.Иксанов; президиумда С.Бочканов, Р.Идрисов һәмм Р.Ильясов; Фойеда В.Камальдинов һәм И.Ягудин фикер алышалар.  Р.Сөннәтов фотолары.  
О.ӘНДӘРҖАНОВ

--- | 01.12.2015

Максуд һәм Мәрвәрид туй итте

$
0
0
01.12.2015 Шоу-бизнес
29 ноябрьдә татар эстрадасының популяр җырчысы Максуд Юлдашевның туе булды. Максуд үзе бу хакта бөтен җир шарына сөйләргә теләмәсә дә, туйда булган дуслары интернет челтәренә мәҗлестән фотолар урнаштырырга өлгерде инде. Әлеге истәлекле вакыйга белән котлап, Максудның үзенә шалтыраттык.
"Туебыз Казан үзәгендәге ресторанда узды. Мәҗлескә 80ләп кунак килде, күпчелеге - туганнар. Шулай ук остазым, Татарстанның халык артисты Венера Ганиева, иҗатташ дусларым - Азат һәм Алсу Фазлыевлар, Нурзадә, Илнар Ялалов, Илгиз Шәйхразиев котларга килде. Туйны шоумен Илдус Закиров алып барды. Барлык кунаклар да канәгать калды. Мин исә чиксез бәхетле!" - дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Intertat.ru хәбәрчесенә Максуд Юлдашев.   Җырчының тормыш иптәше Мәрвәрид чыгышы белән Урта Азия якларыннан, әлегә уку йортында белем ала. Аларны Максудның туганнары таныштырган. Максуд белән Мәрвәрид ярты ел очрашып йөргәннән соң кавышкан. Яшь гаилә Казанда егетенең әти-әнисе йортында яшәячәк.
Эльвира ШАКИРОВА

--- | 30.11.2015

Гадәттән тыш хәлдә документларны сумкага тутырып куярга, азык һәм су запасы әзерләргә, балаларны авылга җибәрергә?

$
0
0
01.12.2015 Җәмгыять
Башкаланың “Азино” микрорайонында яшәүчеләрнең күңеленә шом төшкән. Барына да күпкатлы йортларда пәйда булган игълан сәбәпче. Анда гадәттән тыш хәл чыккан очракта нишләргә кирәклеге турында мәгълүмат язылган.

Киңәш буларак документларны сумкага тутырып куярга, азык һәм су запасы әзерләргә, кибет­ләргә йөрмәскә, балаларны һәм карт әби-бабайларны авылга җи­бәрергә тәкъдим иткәннәр хәтта. Артыгын кыланып атмаганнармы? Әлеге сорауга җавапны “Ватаным Татарстан” хәбәрчесе дә эзләде.

“Мондый эчтәлектәге игълан­ны очраклы рәвештә генә эл­мәгәннәр, – дип борчыла Казан­ның Мамадыш тракты урамында яшәүчеләр. – Дөньядагы хәлләр­не көн дә телевизордан күрсәтеп торалар бит. Әллә сугыш куркынычы яныймы икән?” Ике табак биттә урын алган әлеге мәгълү­мат белән шактый кеше танышырга өлгергән инде. Арада халыкны махсус рәвештә куркыталар, дип фикер йөртүчеләр дә бар. Әлеге белеш­мәне кем таратуы турында бернинди мәгълү­мат та язылмаган. Мәсьәләгә ачыклык кертү өчен Татарстан Эчке эшләр министрлыгына шалтыраттык. “Бу бездән чыккан мәгълүмат түгел”, – дип аңлат­тылар министрлыкның матбугат хезмәтендә. Шуңа күрә рәсми рәвештә аңлатма бирүдән дә баш тарттылар.

Татарстан Гадәттән тыш хәл­ләр министрлыгында исә, террор куркынычы турында ише­түгә үк, сөйләшүдән баш тарттылар. “Әле­ге мәсьәлә белән ЭЭМ һәм Федераль иминлек хезмәте генә шө­гыль­ләнә”, – дип җавап бирү белән чикләнделәр ми­нистр­лыкның матбугат хезмәтен­дә. Тик уң кул ниш­ләгәнне сул кул белми булып чыкты, ахры. “Без профилактика чарасы буларак Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тәкъдим иткән белешмәлекне бастырып тараттык кына, үзебез уйлап тапкан нәрсә түгел”, – дип аңлатты “Азино-1” идарә комп­ания­сенең бүлек җитәкчесе Ләйсән Мортазина. Борчылмаска да киңәш итте. “Диварда мондый игъланнар пәйда булу – ниндидер куркыныч яный дигән сүз түгел. Халык гадәттән тыш хәл чыккан очракта нишләргә кирәк­леген алдан ук белеп торырга тиеш. Моның бернинди дә зыяны юк”, – диде Ләйсән Мортазина.   “Татарстанның экстремизм, дискриминация һәм ксенофобияне өйрәнү үзәге” коммерцияле булмаган иҗтимагый оешмасы рәисе Вадим Козлов та шул ук фикердә. Аның әйтүенчә, дәүләт оешмалары тараткан хәбәрдән куркырга кирәкми. “Белү – бел­мәүдән яхшырак, – диде ул. – Га­дәттән тыш хәл теләсә кайчан теләсә кайсы урында чыгарга мөмкин. Моннан беркем дә сак­ланмаган. Сүз теракт очраклары турында гына бармый. Табигать бәла-казасы да булырга мөмкин”.   Гомумән, мондый төр мәгъ­лүматларны кискен кабул итәргә ярамый, ди Вадим Козлов. Ялган мәгълүмат таратып, халыкны кур­куга төшерергә тырышучылар да әнә шуңа өмет итә бит. “Күптән түгел генә социаль чел­тәрләрдә Татарстанга 18 террор­чының килүе турында ялган хәбәр таралды. Бу халык арасында коткы тарату, психологик вәзгыятьне катлауландыру өчен махсус эшләнә. Чөнки куркуга төшкән кешенең холкы үзгәрә, ул тиз кызып китүчәнгә әйләнә. Ә коткы таратучыларга шул гына кирәк”, – ди Козлов.   Теракт әзерләнү турында шигегез булса, гомумән, гадәттән тыш хәлләр турында кая хәбәр итәргә?   Телефоннан мөмкин кадәр тыныч сөйләшегез. Үзегезнең кем һәм кайдан булуыгыз, нәрсә табуыгыз турында әй­тегез. 01 – Янгын сагы һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы 02 – Полиция 8 (843) 291-48-21 – Казан шә­һәре буенча эчке эшләр ида­рәсенең дежур бүлеге 052 – Криминаль мәгълүмат­ның аноним бюросы 03 – Ашыгыч ярдәм 8 (843) 231-45-55 – ТР буенча РФнең федераль куркынычсызлык хезмәте 112 – Бердәм коткару хез­мәте (кесә телефоныннан шалтырату өчен)
Эльвира ВӘЛИЕВА

--- | 27.11.2015

Каратэга йөрүче кызның әтисе тренерны атып үтергән

$
0
0
01.12.2015 Фаҗига
Кичә Саратовта спорт мәктәбендә бер ир-ат тренерны атып үтергән. Ул спортзалга килеп кергән һәм пистолеттан ут ачкан. Нәтиҗәдә тагын ике ир-ат җәрәхәтләнеп, хәзер хастаханәдә дәвалана.
Җинаятьче - әлеге спорт мәктәбендә шөгыльләнүче кызның әтисе Расим Кәримов - соңрак үзе полициягә бирелгән.   Рәсим Кәримов сүзләре буенча, каршылык инде күптән туган. Кыз тренировкалардан тәне күгәреп кайта. Баланың күзе астында чираттагы гематоманы күргәч, Кәримовның түземлеге бетә. Ул гаделлек эзләп тренер янына юнәлә.   Кәримов үз гаебен тулысынча таныган, үкенүен белдергән.    Тулырак монда укыгыз.
---

--- | 01.12.2015

Мөнир Рахмаев аркасында Айрат Ильясов банкетларда бушка җырларга мәҗбүр

$
0
0
01.12.2015 Шоу-бизнес
«Эссе» төркеме солисты буларак танылган Айрат Ильясов соңгы елларда бик матур итеп концертлар алып бара башлады. Халык яратты. Инде ул кабат яңа эштә – «Татар радиосы»нда алып баручы. Айратның уңыш сере нидә? Аның белән шул хакта сөйләштек.
–  «Татар радиосы»нда алып баручы эшенә ничек килдең? – Көннәрдән бер көнне радионың мөхәррире Айваз Садыйров: «Яңа тапшыру әзерлибез, аны син алып бара алмассыңмы?» – дигәч, ике дә уйламадым, ризалаштым. Без аның белән күп кенә концертларны бергә алып баргач, бер-беребезне ярты сүздән аңлыйбыз. Шулай итеп, сентябрьдән радио штурвалы артына утырдым.
– Конферансье буларак, тамашачы Айрат Ильясовны яратырга өлгерде. Билет сатучылардан: «Концертны Айрат алып барамы?» –  дип сораучылар да бар икән. Матур сөйләү, тамашачыны күзгә карап тоту сәләте кайчаннан килә? – Конферансье буларак эшли башлаганга сигез еллап бардыр. Беренче чыгышым Гөлназ Сәфәрова белән Мамадышта булды. Тора-бара «Татарча солянка»ларны алып баруны ышанып тапшыра башладылар. Элек залда алып баруны өнәп бетерми идем, күңелемә күбрәк диско-форматлар туры килә. Хәзер, олыгая барган саен, концертлардан тәм алам. Һәр эш алдыннан да, аннан соң да, ике-өч көн борчылып йөрим. Башта «хәлдән килер микән» дип уйланасың, аннан «ошаттылар микән» дип борчыласың. Концертта тамашачы белән чикне тоярга кирәк. Сүз булсын дип кенә теләсә ни сөйләсәң, конферансье карьераңа тамашачы үзе үк нокта куя.   – Радиода үзеңне бик кыю тотасың, әллә ничә ел эшләгән ди-джейлар кебек... – Үзем өчен бер әйбер аңладым: кайда гына эшләсәң дә, курыкмыйча алынырга кирәк. Курыкмыйча эшләсәң, барысы да була. Үземне әллә ни текә ди-джей дип уйламыйм, ләкин соңгы арада: «Синең алып баруны яратканга гына тыңлыйбыз», – дип әйткән кешеләр булгалады.   – Айрат, бик матур гына башланып, шактый популярлык казанган «Эссе» төркеме соңгы арада яңа җырлар белән куандырмый. – «Эссе» төркеме әлегә ялда. Әмма Нияз («Эссе»нең солисты Нияз Вәлиев. – авт.) биш яңа җыр язам дип вәгъдә бирде.   – Үзеңнең генә аерым җырлау теләгең юкмы соң, төркем була торып та, аерым җырлаучылар шактый бит! – Теләк бар, әмма ялкаулык көчле. Хәтта бер-ике җыр да әзер инде. Тамашачы хөкеменә чыгара гына алмыйм.   – Хатының Ләйсән белән (җыр­чы Ләйсән Сөнәгатова. – авт.) ике матур кыз үстерәсез. Син нинди ир һәм әти? – Нинди әти дип? Бик юаш мин. Ир буларак та шулай инде. күп вакытымны гаилә белән уздырырга тырышам, ләкин килеп кенә чыкмый.   – Балаларыгызның нинди һөнәрләре бар? – Олы кызыбыз Ралина беренче сыйныфта укый. Бик күп йөкләмәләр өяргә тырышмыйбыз әле. Мәктәптә булган түгәрәкләргә генә йөри. Кечкенәсенә ике яшь. Теле ачылып кына килә. Апасы биесә – бии, җырласа, аңа кушылып җырлый. Болай бик актив үзләре.   – Ләйсән соңгы елларда сәхнәдә күренми. Ул тормыш мәшәкатьләренә генә күмелеп, кухня җырчысы булып калмас­мы? – Ләйсән ике елдан артык декрет ялында утыра. Милли-мәдәни үзәккә эшкә чыккач, ул кабат җыр дөньясына чумачак. Иске җырларын исенә төшереп, яңа җырлар яздыру өстендә эшли. Әле беркөнне Марат Мухин белән озак кына иске җырларын барлап утырдылар. Зөфәр Хәйретдинов та концертларга чакырып  тора. Кухня җырчысы итеп кенә калдырасым килми минем аны. Моңа кадәр күренеп йөргәч, җыр­лар дип уйлыйм.   – Айрат, Мөнир белән бәхәсләшеп, хәзер бушка банкет алып барасың икән дип ишеттем. – «Тәмле көрәш» тапшыруында чыкты бу бәхәс. Мөнир белән тапшыру башланганчы ук килештек. Мин җиңсәм, Мөнир  бәлеш пешереп, тапшыруны әзерләүчеләрнең бөтенесен өенә кунакка чакыра, Мөнир җиңсә, мин ун банкетны бушка эшлим дип. Мөнир җиңде. Шуны ишетеп, күпләр: «Безнең туйны алып барыгыз әле», – дип шалтыраталар. Банкетны башыннан ахырына кадәр алып бару түгел иде ул. Казандагы бер чарага килеп, ике җыр җырлап китәм. Әле тагын биш заказ калды.
Ландыш КӘБИРОВА

--- | 30.11.2015

Вьетнамга сәяхәт: эт ашыйлар, мәче сөймиләр, мусанг тизәгеннән җыеп киптерелгән каһвә өчен 100 меңнәрен түлиләр...

$
0
0
01.12.2015 Җәмгыять
Кая сәяхәт итәргә икән дип шактый уйлангач, Вьетнамны сайларга булдык. Танышлар арасында Казандагы вьетнам базарын белүчеләр күп булса да, Вьетнам иленә баручылар юк диярлек. «Вьетнамга килдек әле» дип СМС хәбәр язгач та, күпләр безне базарда дип аңлаган.
«Мяу» хәерчелекне аңлата   Җылы, йомшак һавасы белән каршы алды безне Камрань шәһәре аэропорты. 20 минутлап горур тауларга сокланып баргач, Нячанг курорт шәһәренә килеп җиттек. Россиялеләр бирегә соңгы өч елда гына күпләп килә башлаган. Хәзер, шаяртып, шәһәрне русча сөйләшә башлаган, диләр. Туристлар аңласын өчен, һәр җирдә элмә такталар рус телендә дә мәгълүмат бирә. Хәтта кибеттә бер сатучы егет, русча сөйләвеннән тыш, безнең татар икәнне белеп, «Рахмат» дип тә өстәде.   Беренче көннәрдә юлларда мотобайк, скутерларның тәртипсез йөрүләренә исебез китте. Юл аркылы чыкканда, тыз-быз чапкан транспорт чараларын кулыңны күтәреп туктатырга кирәк. Алар исә туктамый, ышкылып булса да узып китәләр. Ни хикмәт, юл һәлакәтләре дә сирәк була. Монда юлда иң мөһиме кеше түгел – машина. Шулай да автомобильләр күп түгел, ел саен машинага салым түләү күпләрнең хәленнән килми икән.   Кафеларга кергәч, иң беренче крокодил, бака, страус итен тәкъдим иттеләр. Үзебез ашарга кыймасак та, татып караганнар: «Бик тәмле, тавык итенә охшаган», – диделәр. Аларда эт ите деликатес булып санала икән. Аны аерым рестораннарда гына табып була ди. Шуңа да этне бик яраталар, ә менә песиләрне, киресенчә. Чөнки «мяу» вьетнам телендә хәерчелекне аңлата икән. Ишек төбендә табаклардагы суда йөзеп йөрүче төрле балык, моллюскаларны сатып алсаң, шунда ук кыздырып бирәләр. Без мидиядан авыз итәргә булдык. Матур итеп бизәп бирсәләр дә, ашарлык булмады. Тәме, исе буенча, су буендагы ләмне хәтерләтә. Комлыкта бер хатынның лобстер (кысласыман диңгез продукты) белән зур креветкалар кыздырганын күреп, тагын кызыктык.     Пляжда әбиләр креветка һәм лобстер кыздыра.   Тәме без ашарга ияләнгән креветканыкына охшамаса да, шундый булырга тиеш дип уйладык. Тамак та туйды, аксым бит ул, дибез. Соңыннан гына белдек: ул махсус үстерелә торган суалчан икән. Аппетит качты. Теге хатын белән бер-беребезне аңлый алмау бәласе! Шуннан соң рус кухнясыннан ерак китмәдек инде. Шөкер, монда ул яктан сайлау мөмкинлеге зур. Хәтта Горький исемендәге парк та бар. Һәр кич рус кызы җырлары белән сөендерә, диңгез буендагы ачык һавадагы ресторан иң яраткан урыннарның берсенә әйләнде. Берсендә, ни күрик, ресторанда өстәлдән урындыкка бер бака сикереп йөри. Шундагы ир-атлар официантларга: «Тотыгыз да кыздырып бирегез, безнеке ул», – дип күрсәтмә бирде. Гомумән, монда иркенләп йөргән кәлтә, күсе, зур тараканнар – еш күренеш.   Вьетнам халкы шундый ризык кына ашаганга гәүдәгә ыспай, күрәсең. Шулай да гидыбызның әйтүенә караганда, корсак үссә, алар өчен бик зур дәрәҗә икән. Кайбер ир-атлар озын тырнак үстерә. Бу – авыр эштә тир түкмәү билгесе. Тәннәре ак булсын өчен киенеп, битләрен яртылаш битлек белән каплап йөрүчеләр күп. Кайберләре сату урынында ашыйлар, җиргә куелган табакларда кием, табак-савыт юалар, гамак эләләр дә, шунда ук йоклыйлар. Бер чәчтарашханәдә киселгән чәчләр өстеннән йөрүләрен күреп, исебез китте – палас­мыни.   Вьетнам халкының 80-90 проценты укымышлы икән. Азия илләре өчен зур күрсәткеч бу. Шулай да, дәүләт тарафыннан уку йортларын финанслау начар булгач, IX сыйныфтан соң күп әти-әни баласын укыта алмый. Пенсияне бюджетта эшләгән кешеләр белән хәрбиләр генә ала. Шуңа да олы яшьтәге вьетнамлыларның төрле нәрсә сатып акча эш­ләп йөргәнен күрергә була. Безне гаҗәпләндергән тагын бер нәрсә – халык һәр бинада берәр почмакта Аллаларына ашарга куя. Бу дин түгел, йолалар жыелмасы, «тхо кунг то тьен» –ата-бабага табыну дип атала икән. Шуңа да, статистика буенча, әлеге дәүләттә халыкның 80 проценты атеист санала.   Диңгез өстендә... йөздек   Ялыбызның бер көнен Хон Че дигән утрауга багышладык. Анда эләгер өчен 12 минут буе канат юлы белән барырга кирәк. Гиннессның рекордлар китабына кертелгән әлеге юл дөньяда иң озыны һәм биеге булып санала. Диңгез өстеннән 40 метр өстә талгын гына «йөзеп» бару – искитмәле күренеш. Әйтерсең син кош кебек очып барасың. Әлеге утрауны Винперл дип тә йөртәләр. Монда тәкъдим ителгән уен аттракционнарыннан башлар әйләнә. Океанариумга кереп, балыклар карап чыгарга да, дельфиннар чыгышын кү­зәтеп, алар белән бергә йөзәргә дә була. Миңа тауга алып менеп төшә торган электр чаналарында йөрү бик ошады! Тау өстеннән ачылган гүзәл күренешне, җил тизлегендә аска томырылуны сүз белән аңлатып булмый. Бер мизгелгә балачакка кайткандай буласың. Вьетнам, Кытай халкының да яраткан урыны бу.     Октябрь аеннан гыйнварга кадәр биредә һава торышы ял итәр өчен бик кулай түгел. Җил булырга, туктаусыз яңгыр яварга мөмкин. Без балык тотарга, көймәләрдә йөзәргә тыныч утрауга бардык. Теплоходта барганда яр буенда урнашкан балыкчылар авылларын, берән-сәрән утырган алачык сыман өйләрне күрергә була. Диңгез буенда яшәүче халыкның төп кәсебе – балык, төрле моллюскалар сатып көн күрү. Гид әйтүенчә, хәзер аларның барысын да махсус үс­терәләр икән. Кафеларда тәкъдим ителә торганнары да сулыклардан тотылмаган. Кибетләрдә күпләп тәкъдим ителә торган энҗе таш белән дә шул хәл. Шулай ук кибетләрдә каһвә белән чәйнең дә чыны бәхетлеләргә генә эләгәдер. Вьетнамның үзендә җитештерелсә дә, туристларга тәкъдим ителә торган дөньяда иң затлы саналган кофе – лювакның 98 проценты ялган ди. Әлеге төр каһвә мусанг дигән җәнлек тизәгеннән җыеп алып киптерелә. Шуңа да бик кыйбат йөри. Чынының 500 граммы, безнең акча белән, кимендә, 100000 сум булырга тиеш ди.     Урамда такси ролен үтәүче велосипед йөртүчеләр бик күп. Кирәк урынга шунда ук алып барып куялар.   Күңелле сәяхәтебезнең ахыргы көннәрендә табигать кенә түгел, үзебез дә еладык. «1 канал»дан Мисырдан очкан самолет шартлавын ишеткәч, йөрәк жу итте. Ходай кушмаган эш булмас, күрәчәк булмасын, дип кенә үзебезне тынычландырдык.   Соңгы көнне урамда су ерып йөрдек, диңгезгә якын да барырлык түгел иде. Шуңа да ул көнне ял итү, сәламәтлекне ныгыту үзәгенә бардык. 39 градуслы эссе минераль чишмә суларында, шарлавыкта коенып, балчык белән сыланып утырганда коеп яуган яңгыр сизелмәде дә. Аннан чыкканда, үзеңне яңадан туган кебек хис итәсең.   Ялда рәхәт булса да, туган як һавасы үзенә тарта. Икенче көнне Казаныбыз урамы буйлап машинада барганда, и рәхәт тә яшибез, бар җир матур, төзек, юлларда тәртип дип, татар җырларын тыңлап сөендем.     Коеп яуган яңгырдан урамнарда елгалар хасил булды.   Лилия Гатауллина, Казан
---

--- | 30.11.2015

Татарстанда 3 айлык оныгын идәнгә бәреп, чүп чиләгенә ташлаган әбине хөкем итәләр

$
0
0
01.12.2015 Криминал
Казанда 51 яшьлек Р.Г.-га карата җинаять эшен тикшерү тәмамланды, дип хәбәр итә Тикшерү комитеты. Әби кеше үзенең 3 айлык оныгын үтерергә җыенуда гаепләнә.

Тикшерү комитеты белдергәнчә, Р.Г.  2015 елның апрелендә Р.Г. исерек хәлдә 3 айлык оныгын кафель идәнгә бәрә. Аннан соң сабыйны балконга алып чыгып, чүп чиләгенә ташлап чыгып китә.

Туганнары ярдәме белән баланы хастаханәгә илтәләр. Табиблар аның сәламәтлегенә зур зыян килгән дип белдерә.

Үз гаебен җинаятьче әби өлешчә генә таныган.

Тулырак итеп монда укыгыз.


---

--- | 01.12.2015

Ярамир никахны ник әти-әнисеннән башка гына укыткан? (ФОТО)

$
0
0
01.12.2015 Мәдәният
Күптән түгел редакциябезгә Апас районы Карабай авылыннан хат килеп төште. Хатта: “Фердинанд белән Ярамирны бик яратабыз. Сәхнәдәге хәрәкәтләре, “Ак каен” җыры гына да ни тора! Аларның концерты үзе бер спектакль шикелле. Ярамирның тормышын, иҗатын “Акчарлак”та яктырта алмассызмы? Эшегездә уңышлар теләп, Рәйхан, Наилә, Зәйнәб, Мәсхүдә, Рәмзия, Рамил, Мәфрүзә, Хөллия”, – диелгән иде хатта.

Укучыларыбызның гозерен искә алып, яшь җырчы Ярамирның үзе белән сөйләштек.

– Ярамир, бу синең чын исемме, әллә псевдониммы? – Чын исемем. Әти-әнием кушкан исем. Кояшлы дөнья, мәхәббәт патшасы дигән мәгънәдә йөри. – Казанда күптәннән яшисеңме? – 2012 елдан бирле. Казан мәдәният һәм сәнгать универ¬ситетының театр факультетына укырга кергән идем. Әмма беренче елында ук аннан китәргә булдым. – Нигә? – Бар да татар телендә иде чөнки. Руслар арасында яшәп үскәнгә, авырга туры килде.  – Ялгышмасам, син Курган өлкәсеннән... – Әйе, Курган өлкәсенең Юлдус авылыннан. Безнең авылда 90% кеше татар телендә аралаша.  – Әйе шул, Ярамир, сөйләмеңдә ниндидер бер акцент сизелә. – Сизеләдер. Безнең үз диалектыбыз бар. Мәсәлән, суган бездә – “пыяз”, кишер – “сәрдәк”... – Бүген ниләр белән мәшгульсең? – Хәзер уемда гел уку. Казан дәүләт консерваториясенең вокал факультетында II курста укыйм.  – Әти-әниең кемнәр? – Укытучылар нәселеннән мин. Әнием Изольда гомере буе башлангыч сыйныф укытучысы булып эшләде. Аның туганнары да укытучылар. Әнием әле дә укыта. Әби-бабаларым да укытучы булганнар. Бертуган сеңлем Стефания дә укытучы. – Әтиең нинди һөнәр иясе? – Үз әтием Эдгарның эше командировкалар белән бәйле. Үги әтием Станислав авыр һәм җиңел техника йөртә. – Үзеңнең әтиең нихәлдә? – Аллага шөкер, исән. Әтием белән әнием миңа 5 яшь вакытта аерылышканнар. Үги әтиемне дә үз иттем. Ике әтиемә дә бик зур рәхмәтлемен. Икесен дә тигез күрәм. – Әти-әниләреңдә рус исемнәре. Әллә ул якларда шундый исемнәр кушу модадамы? – Ю-ю-к... Туган авылыма кайтсагыз, монда татарлар яши дип уйламаячаксыз. Күбесендә рус, чит ил исемнәре. Бу безнең руслар арасында урнашуыбызга бәйледер. Иң мөһиме: кешенең күңелендә иман булырга тиеш дип саныйм. – Сез гаиләдә ничә бала? – Икәү. Бертуган сеңлем Стефания белән яшь аермабыз – 7 ел. – Өйләнгән икәнлегеңне беләм. Хатының белән дә таныштырып китсәң иде. – Эльвира – Азнакай кызы. Бер банкетта чыгыш ясаганда таныштык. Биюче. Бик матур бии. Быел сентябрьдә Болгарга барып никах укыттык. Анда бару идеясе – минеке. Башта Казандагы мәчетләргә чыктым. Әмма бөтен җирдә дә аренда өчен акча түләргә кирәк: 2000 – 2500 сум. Ул акча миңа жәл түгел үзе, ә кемгәдер 2000 сум да зур акча булырга мөмкин. – Болгарда аренда өчен акча алмыйлармы? – Миннән алмадылар, башка кешеләр турында белмим. Күп кеше Болгарга барып никах укытканыбызны текәлек дип әйтергә мөмкин. Ә чынлыкта ул алай түгел. Минемчә, мәчеттә аренда өчен акча түләнергә тиеш түгел. Ул – Аллаһ йорты. Сәдаканы аңлыйм, анысын калдырабыз... – Никахта кемнәрегез булды? – Болгарга бер машинага гына утырып барганга, бик аз кеше идек. Хатыным Эльвирадан кала, фотограф белән ике кеше генә сыя иде. Ара ерак булганга, үз әти-әнием никахка килә алмады. – Ара күпме? – 1400 чакрым.  – Эльвира белән холыкларыгыз туры киләме? – Ул тыныч, ә мин тиз кызып китеп, шунда ук сүнә торган кеше. Кайчакта соңыннан үкенеп тә куям. Эльвираның тыныч булуы әйбәт тә үзе. – Тамашачы сине танылган җырчы Фердинанд Сәләхов белән күреп ияләнде. Нишләптер соңгы араларда бергә күренмисез?  Аннары, икегез турында әллә нинди гайбәтләр дә йөрде... – Бергә күренмәвебезнең сәбәбе бар. Быелның августыннан бирле бергә эшләмибез. Финанс буенча сүзгә килдек. Гайбәтләргә килгәндә, артист халкын ничек тә булса сөйләргә кирәк булганга, халык риваятьләр уйлап чыгара инде. Фердинанд абый белән бергә күренмәвебезнең икенче сәбәбе – консерваториядә укып йөрим. Концертлар икенче планда. Максатым – опера җырчысы булу. Хәйдәр абый Бигичев сыман опера җырчысы булып, татар халык җырларын башкарасым килә.        
---

--- | 01.12.2015

Татарстанда 3 кеше янып үлгән, 4 яшьлек баланы коткара алганнар

$
0
0
01.12.2015 Фаҗига
28 ноябрьдә кичке сәгать 6да Зәй районының Иске Тәкмәк авылындагы агач йортта янгын чыгу турында хәбәр алынган. Кызганычка каршы, әлеге янгын 3 кешенең гомере өзелүгә сәбәпче булган. Янгын куркынычсызлыгы хезмәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, ут тәмәке төпчегеннән чыккан дип фаразлана, әлегә тикшерү эше бара.
Янгын чыккан мәлдә йортта йоклап ятучыларның берсе өлкән кеше төтен исенә уянып, өйдән баланы алып чыгып өлгерә. Ә калганнар уяна алмыйча янып үлә. Вафат булучылар – 1981 елгы йорт хуҗасы, аның бергә яшәүче 1992 елгы хатыны һәм 1953 елгы күрше ир-ат. Ут эченнән алып чыгылган 4 яшьлек бала янып үлгән хатын-кызныкы була, дип хәбәр иткән "Зәй офыклары".
---

--- | 01.12.2015

Комментарийлар бәйгесендә яңа җиңүче

$
0
0
01.12.2015 Интернет
Тагын бер җиңүчене каршы алыгыз. Аның телефонына да 100 сум килеп төшәчәк.

 

 

 

 

 

 

 

 

 


---

--- | 01.12.2015

Бүген төнлә "Казан"аэропортында шартлаткыч эзләгәннәр

$
0
0
02.12.2015 Криминал
Бүген төнлә "Казан" халыкара аэропортында шартлаткыч булу турында хәбәр килеп ирешкән. Вакытлыча ябылып торганнан соң, иртәнге якта аэропорт янә гадәти режимда эшли башлый.
ТАСС хәбәр итүенчә, аэропорттан ашыгыч рәвештә барлык пассажирлар һәм хезмәткәрләр эвакуацияләнгән. Бәхеткә каршы, шартлаткыч матдә табылмаган.    Хәзер әлеге фактны тикшерү эшләре бара.
---

--- | 02.12.2015

Артур Салихов кабат әти булды!

$
0
0
02.12.2015 Шоу-бизнес
Җырчы Артур Салихов гаиләсендә күңелле яңалык - Артур икенче тапкыр әти булды! 30 ноябрьдә кичке сәгать 5тә Чаллының бала тудыру йортында җырчының тормыш иптәше Алия ир бала тапкан. Шулай итеп, Салиховларның 5 яшьлек уллары Камил абый булып куйды!

"Баланың авырлыгы - 3500 кг, буе - 50 см. Беренче улыбыз Камилгә мин исем кушкан идем, бу юлы исемне Алия сайлады. Улыбызга Самир дигән исем тәкъдим итте. Миңа да ошады. Камил энекәше тууга сөенде, баланы өйгә алып кайткач, нишләр - көнчелеге бар. Алиямә, үзе теләгәнчә, алтын муенса бүләк итәчәкмен", - диде Intertat.ru хәбәрчесенә бәхетле әти.

Салиховлар гаиләсен чын күңелдән котлыйбыз! Ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете телибез!


Эльвира ШАКИРОВА

--- | 01.12.2015

Ашарга дип биргән кәҗәне юлбарыс дус иткән (ФОТО)

$
0
0
02.12.2015 Юмор
Приморскидагы сафари-паркта Амур исемле юлбарыска азык буларак Тимур исемле кәҗәне биргәннәр. Тик ерткыч дигәнең кәҗәне ашамаган, ә дуслашып аның белән бер читлектә яши башлаган. Паркта эшләүчеләр әйтүенчә, Амур кәҗәгә корбанына караган төсле карамый икән.
Ә кәҗә дигәнең дә аптырамаган: кунак булгач тыйнак булып тормаган, юлбарысны йокы бүлмәсеннән чыгарып анда йоклый икән. Ә Амур мондый кыю кәҗә белән бәйләнешеп торуны кирәк тапмаган.     Тик сафари-паркка килеп йөрүчеләр кәҗәне башка урынга күчерүләрен сорыйлар, чөнки кайчан да булса тамагы бик нык ачып  юлбарыс кәҗәне ашаудан куркалар, дип яза mail.ru.    
---

--- | 01.12.2015
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>