Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live

Камал театрының Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт шәһәрләренә гастрольләре (АФИША)

$
0
0
28.11.2015 Мәдәният
11-18 февральдә Яр Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәттә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының традицион гастрольләре үтә. Гастрольләр афишасында 6 спектакль, шуларның икесе – 110 сезон премьералары. «Галиябану». 110нчы сезонның беренче премьерасы. М.Фәйзинең әлеге пьесасы Камал театры сәхнәсендә 24 елдан соң кабат куелды. Режиссеры – Илгиз Зәйниев.
«Кәҗә, Сарык һ.б.». Премьера! Режиссер-дебютантлар Сәлимә Әминова һәм Илдус Габдрахманов тарафыннан сәхнәләштерелгән әлеге пьесаны Илгиз Зәйниев Г.Тукай әкиятләренә мөрәҗәгать итеп язган. Энергияләре ташып торган яшь артистлар башкаруындагы җырлы, биюле, музыкаль әкият балаларны да, аларның әти-әниләрен дә битараф калдырмас.   «Гөргөри кияүләре». Туфан Миңнуллин пьесасы буенча куелган Камал театырының әлеге спектаклен тамашачылар бик яратып кабул итә. Бу музыкаль комедия инде 20 сәхнәдән төшми. Режиссеры – Марсель Сәлимҗанов.   «Мәхәббәт FM». Яшьләр аудиториясенә адресланган эстрада-джаз комедиянең авторы һәм режиссеры - Илгиза Зәйниев. Спектакль бүгенге яшь буынга хас юмор, пародияләр, яшәү һәм аралашу рәвеше белән сугарылган. Әмма олы яшьтәге тамашачы да яраткан җырчылары Илһам Шакиров, Хәмдүнә Тимергалиева, Салават Фәтхетдинов һәм башка башкаручыларның җырлары белән үрелеп барган тамашага битараф калмас.   «Җанкисәккәем». Бу спектакль инде 20 ел буе бара һәм тамашачылар тарафыннан яратып кабул ителә. Режиссеры – Фәрит Бикчәнтәев.   «Сөясеңме, сөймисеңме…». 109 сезонның беренче премьерасы. Төп рольләрдә Равил Шәрәфиев һәм Дания Нуруллина. «Бу пьеса – мәхәббәт хакында. Хәер, башка күп кенә пьесалар кебек үк, тик алардан аермалы буларак, кыска вакытлы шаулы мәхәббәт хакында түгел, ә көчле, бер гомер озынлыгына тиң сөю турында, - ди пьеса авторы Ф.Бүләков.
---

--- | 26.11.2015

Аның яратып һәм яратылып яшисе килде...

$
0
0
28.11.2015 Фаҗига
Якын күршеләребез – Ульяновск өлкәсе халкы тирән кайгыда. Узган җомгада Африканың Бамако шәһәрендә (Мали республикасы) террорчылар, төбәктәге иң яхшы дип саналган кунакханәдәге 170 кешене әсирлеккә алып, 19ын атып үтергәннәр, шуларның бишесе – Ульяновскидан, берсе Түбән Новгородтан булган.
Террорчылар һөҗүм иткән кунакханәдә Ульяновскидагы «Волга-Днепр» авиакомпаниясенең 12 хезмәткәре булган. Алтысы төшке ашка төшкәндә, боевикларның күзенә беренче булып чалынган, болар: 52 яшьлек штурман Александр Кононенко, 40 яшьлек бортрадист Владимир Кудряшов, 56 яшьлек бортинженер Константин Преображенский, 52 яшьлек лоуд-мастер Сергей Юрасов, авиамеханиклар – 42 яшьлек Станислав Думанский белән 27 яшьлек Павел Кудрявцев. Үтерүчеләр, форма кигән экипаж вәкилләрен сак хезмәткәрләре дип уйлап, ике дә уйламыйча аткан булса кирәк. Өч экипаж вәкиле самолетны очышка әзерләргә киткән булган. Тагын алтысы, шул исәптән самолет командиры, икенче катта үз номерларында бикләнеп утырган.   Ульяновск егетләренең Малига барып чыгуы бер дә гаҗәп түгел. Компания карамагындагы 12 АН‑124 «Руслан» йөк самолетлары зур йөкләрне ерак арага илтергә сәләтле. Андый самолетлар шундый санда бүтән бер компаниядә дә юк. Шуңа да заказлар дөньяның бөтен почмакларыннан килә. «Волга-Днепр» самолетлары кайларга нинди генә товар ташымаган: Байконур космодромына – космик аппаратлар, Яңа Гвинеяга газ эшкәртү заводы өчен – сәнәгать җиһазлары, Америкадан Россиягә – асфальт заводы, ООН һәм Кызыл Хач халыкара оешмасы заказы буенча, цунами, гарасатлардан зыян күрүчеләргә – гуманитар ярдәм... Ә бу юлы Норвегия башкаласы Ослодан Малига төзелеш техникасы илткән булганнар.   Авиатехник Павел Кудрявцевка 27 яшь кенә булган. Дусты Николай Малышев аны бик гади, эчкерсез һәм җаваплы кеше иде дип искә ала. – Пашаның эшлисе, яратып һәм яратылып яшисе килде, әмма тәкъдире башкача язылган булгандыр, күрәсең, – ди дусты.   Павелның социаль челтәрдәге битенә кердем. Анда төрле илләрдә төшкән фотолары күп: Япониядә, Америкада, Көнчыгыш илләрендә... Егетнең әти-әнисе, сеңлесе һәм йөргән кызы калган. Хезмәттәшләре сүзе буенча, Станислав Думанский, җиде кат үлчәп, бер кат кисеп, соң гына өйләнгән. Гаилә белән чөкердәшеп озын гомер кичерербез, дигән хыял чәлпәрәмә килгән... Станиславның хатыны тол, ике яшьлек баласы ятим калган. Сабый әтисен фотосурәтләрдән генә карап беләчәк инде.   Сергей Юрасовның улы Александр, тормышын авиация белән бәйләргә теләп, авиация технологияләре институтына кергән. Александрның классташлары сөйләвенчә, аларның гаиләсе һәркемгә үрнәк булган. Озакламый Сашаның туган көне җитә, әмма бу юлы бәйрәм булмаячак инде...   Владимир Кудряшов та туганнары хәтерендә инсафлы һәм итагатьле кеше булып калыр. Нинди һөнәр сайларга, дип баш ватып тормаган – әтисе авиация өлкәсендә эшләгән, шуңа да Владимир кечкенәдән күкләрне иңләү турында хыялланган. Әнисе, хатыны һәм өч яшьлек кызы калган. Сабый әтисенең ни өчен командировкадан кайтып кермәвен әле аңлап та бетермидер.   Константин Преображенскийның бертуганының кызы Анастасия сөйләгәнчә, аның абыйсы кебек кешеләрне хәзер көндез чыра яндырып эзләсәң дә, табып булмый.   – Костя спорт белән күп шөгыльләнде. Күптән түгел туган көненә хатыны снегоход алып бирде. Ул сабый шикелле куанды. Командировкадан кайткач, яңа уенчыгын сынарга җыенып йөри иде. Әнисе исән. Ул хәзер көннәр буе тәрәзәгә карап, эндәшмичә елап утыра. Абыемның бөтен гаиләсе авиация белән бәйле: улы – аэробус командиры, әнисе стюардесса булды, әтисе дә очты, килене – стюардесса, бертуган абыйсы белән племяннигы да авиациядә эшли, – дип сөйли Анастасия.   Өлкә губернаторы Сергей Морозов сүзләренчә, үз тарихында «Волга-Днепр» компаниясенең беркайчан да хезмәткәрләрен югалтканы булмаган. Үтерүчеләрне табып, җәзасын бирергә кирәк, диде губернатор. Якшәмбе көнне исән калган тугыз экипаж вәкиле туган якка кайтып төшкән, әмма самолетлары, куе томан аркасында, утыра алмыйча, аэропорт өстендә бер сәгать әйләнгән. Һәлак булучы ватандашларыбызның җәсәдләрен иртәгә Ульяновскига алып кайтырга тиешләр. Экипаж журналистларның бер соравына да җавап бирми. Ульяновск буенча Тикшерү комитеты теракт буенча җинаять эшен кузгаткан. Якын арада тикшерүчеләр экипаж вәкилләрен сораштырып, вакыйгага ачыклык кертеләчәк.   Халык «Волга-Днепр» авиакомпаниясе офисы янына бүген дә чәчәкләр, иконалар һәм кечкенә самолет макетлары китерә. Социаль челтәрләрдә дә меңләгән кеше кайгы уртаклаша. «Кудрявцев Павелны шәхсән белә идем. Ул минем укучым. Ник шундый яхшы кешеләрне алалар соң?» «Террорчылар бөтен дөньяны шартлатырга алынды! Фронттагы сыман көн дә кайгылы хәбәр килеп ирешә. Очучылар белән гади халыкның нинди гаебе бар соң?»   Ульяновск өлкәсе губернаторы терактта һәлак булучылар хөрмәтенә һәйкәл куйдырырга һәм, туганнары рөхсәт итсә, экипажны «туганнар каберлеге»нә җирләргә тәкъдим итте.   Төрле чыганаклардан Линар Закиров әзерләде
---

--- | 26.11.2015

Фердинанд Сәлаховны тыңлаган музыка белгече: «Бу егетнең тавышы юк, булырга да мөмкин түгел» дигән

$
0
0
28.11.2015 Мәдәният
«Талантлы булу бәхет кенә түгел, фаҗигадер дә. Күңелендә шул чаклы моң саклаган кешенең күңел кыллары да бик нечкәдер. Ул без сизмәгәнне дә сизәдер, без тоймаганны да тоядыр. Ә дөнья, тормыш, вакыты-вакыты белән, шактый ук тупас. Шушы тупаслык талантның нечкә кылларына килеп бәреләдер дә кылларының берсе шартлап өзеләдер.
Бәргәләнгәч, вакытлыча гына булса да онытылып тору өчен «синдәй-миндәй бозаулар» түбәнлегенә төшеп, бүтәннәр сыманрак кыланып карарга мәҗбүр буладыр. Талантлар сирәк...»   «Бу егетнең тавышы юк!»   Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлаховның 60 яшьлек юбилее уңаеннан Филармония концертлар залында узган тамашадан соң, нигәдер Туфан аганың әлеге юллары кылт итеп күңелдә яңарды. Шыгрым тулы залны бер тән, бер җан итеп, 3 сәгать тә 45 минут (!) буе илаһи бер рухта яшәткән әнә шундый сирәк талантларның берсе белән очрашты тамашачы. Җырчының бөтен тормышы күз алдыннан узгандай булды.   ...Менә ул – кечкенә малай, койма буена өелгән бүрәнәгә утырган да беренче тамашачылары – дус малайларына үзенчә концерт бирә. Үсә төшкәч, кичләрен авыл урамнары буйлап җырлап уза. Ул да булмый, Апас урта мәктәбен тәмамлаган 17 яшьлек егет, җеп сеткага тарих китаплары тутырып, Казанга үз бәхетен эзләп чыгып китә. Аны тыңлаган музыка белгече: «Бу егетнең тавышы юк, булырга да мөмкин түгел», – дигәч, нишләсен – медицина институтына укырга барып керә.     – Шушы бер җөмлә гомеремнең биш елын саташып йөрүләр белән уздырды, – ди җырчы.   Ә инде ярты елдан, җырлаганын ишетеп, «Консерваториягә кил, икенче курска алабыз», – диләр. Тик институтны ташлап, консерваториягә килсә, армия­гә алып китәчәкләре көн кебек ачык – анда хәрби кафедра юк. Ни тегесе, ни бусы дигәндәй, ярты юлда өзелеп калачак. Язмыш аны барыбер үз юлына чыгара – 1977 елда армиядән кайтуга, Казан дәүләт консерваториясендә Нәҗип Җиһанов белән очраша. Егетне тыңлаганнан соң, Җиһановның педагогларга күрсәтмәсе шундый була: «Бик музыкаль. Тавышын үстерергә. Моңына тимәскә!» Шул килүдән, ул, махсус программа белән, профессор Зөләйха Хисмәтуллина классында укый башлый. Өченче курста укыганда ук халык көйләрен үз иткән егетне филармониягә эшкә чакыралар.   Шунысы бар, тормышта нинди генә каршылыклар очрамасын, ул бервакытта да бая әйткән «бүтәннәр» рәтенә төшми. Ул үзгә. Үз мөмкинлекләрен, тормышта үз урынын, үз дәрәҗәсен белә. «Халык җыры җырлап тамак туйдырып булмый» диючеләргә дә шуның киресен дәлилләп килә. Була! Чүпне чүбектән аермаслык түгел безнең тамашачы. Аера! Шуңа күрә дә бөтен җырчыга да эләкми ул басып алкышлаулар. Репертуарыңда «Эскадрон», «Ах, җаныем Бибисара», «Ах, Ырымбур кала» кебек бәгырьдән чыккан моң белән сугарылган дистәләгән затлы җыр булса, бигрәк тә... Дөньяның 37 илендә башкара Фердинанд Сәлахов ул татар халык җырларын. 37 илдә гастрольдә булган тагын кемнәр бар икән татар җырчылары арасында?   – Читтә гел фольклор, гел халык җырлары сорыйлар. Бөтен дөнья тере музыкага җырлый. Чөнки сентизатор җырның бөтен мәрҗәнен коеп бетереп, шәрәләндереп калдыра. Халык көйләрен бигрәк тә инде. Без җырда сузып торырга тиешле урыннарны «фермато» дип атыйбыз. Ә сентизаторга җырлаганда, син ул урыннарны атлый-йөгерә узарга тиеш буласың. Синең белән урамда күрешкәндә, хәл белеп сөйләшеп тору яхшымы, әллә сәлам дип узып китүме? Сентизаторда бөтен ноталар да тиз-тиз «сәлам биреп узып китү» ягын гына карый, – ди ул. Менә шундый көтелмәгән чагыштырулар белән сөйләшә Фердинанд Сәлахов.   Булганнан бар да була   Җырчының юбилей концерты өчен сценарийны кем язды икән дип кызыксыну да беркатлылык булыр кебек. Әлбәттә, үзе. Шул исәптән концерт барышында алышынып торган 8-9 костюмны тегүче дә ул үзе. Шактый җырны Ярамир белән «Бер аваз» дуэтында башкарганлыктан, кайсыбер номерларга икешәр костюм тегәргә туры килгән булса кирәк әле... Концертның алып баручысы да, нигездә, үзе булды. Шулай булмый ни, Казан телевидениесендә тапшырулар алып барган кеше ләбаса Фердинанд Сәлахов. Үзе алып барган «Түрдән узыгыз», «Киң күңел», «Кара-каршы» (соңгысын «ШК» ның баш мөхәррире Гөлнара Сабирова белән бергәләп алып бара иделәр) тапшыруларын бергә тупласаң, җәмгысы алты еллык стажы бар аның телевидениедә.   Ни генә эшләсә дә, әлбәттә, Фердинанд Сәлахов иң беренче чиратта – җырчы. Сүзнең кадерен, моңның бәһасен белүче җырчы. 110 җыр кергән дискын тыңласаң, шуларның 34е халык җырлары булуын искәрми калмыйсың. Барысы да артистның тавыш мөмкинлекләрен күрсәтеп торган җырлар. Шуның өстенә, үзенең бар булмышы белән, тамашачының зәвыгын да тәрбияли җырчы. Бүгенге көндә артистлар арасында күпләр стилист ярдәменә таяна, әмма Фердинандның бу яктан да үз фишкасы. Ул үзе стилист, үзе модельер, үзе тегүче. Әле шуның өстенә бик яхшы бәйләгәнен дә беләм. Юк, юк, бернинди махсус курслар түгел... Үзе әйтмешли, нужадан. Әбисе өйрәтә бәйләргә.   – Мин бит 13 яшемдә әти-­әни урынына калган кеше. Әти вакытсыз вафат булды. Әнкәй авырып, хастаханәдә ятты. Апа Мәскәүдә укый иде ул чакта. Без – өч малай – 83 яшьлек әби белән калдык. Күрше авылга 7 чакрым йөреп укыйм. Носки тетелә дә төшә бит инде ул. Әби йон эрләр иде – үзенең күзе күрми. Мин бәйлим... Консерваториягә килгәч, пианистка әйтә: «Бәйләп кара әле син. Бәйләм энәсенең бармакларны хәрәкәтләндерергә файдасы бар!» – ди. Ул мине пианинода уйнарга өйрәтә алмады, аның каравы, мин аны бәйләргә бик тиз өйрәттем. Ул чагында улым Маратка комбинизон бәйли идем, – ди Фердинанд әфәнде.   Татарны уятып кайта торган җырчы   Һәр башкаручы сәхнәгә үз җыры белән килә. Фердинанд Сәлахов репертуарында да үзе табып, үзе казып чыгарган, могҗиза белән кулга кергән җырлар шактый. «Алма-Атаның алмалары», әйтик, Казахстанда яшәүче Халит ага Галиәкбәров белән очрашу истәлеге буларак кадерле җырчыга. Халит ага репрессиягә эләгеп, Алма-Ата янындагы Талгар шәһәрендә төрмәдә утыр­ган. Әсирләр еш кына шушы җырны җырлый торган булганнар. Хәзер әнә «Алматаның алмасы»н бөтен дөнья җырлый. «Яна йөрәкләр», «Бардым урманга» да шундый «үз тарихы» булган җырлар аның өчен. Җырны юлдаш итеп, башка җырчылар аяк басмаган Сахалинга кадәр барып җиткән Фердинанд Сәлахов. Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелеге исә: «Фердинанд Сәлахов, кая гына барса да, татарны уятып кайта торган җырчы. Шуңа күрә кайда авыр участок, кайда проблема бар – без аны шунда җибәрәбез», – ди.       – Проблеманы без аны үзебез китереп чыгарабыз. Өч татар булса, биш партия төзи. Сахалинда да әнә шундый конфликтлы вазгыять иде. Мохит шундый, шуның өстенә Дашкалар, Манькалар булып урыслашып та беткәннәр. Бер атна буена эшләдек без алар белән. Без киткәндә, үз исемнәренә, үз асылларына «кайтып» калды алар, – ди җырчы. – Син аның белән дус булма, менә моның белән кодагый бул дип кенә мөнәсәбәтләрне җайга салып булмый, ә менә ҖЫР белән тәэсир итәргә була. Мин аларның нәрсәдән елаганнарын, нәрсәдән көлгәннәрен бик яхшы беләм. Сара Садыйкованың «Әйләнеп кайталар киткәннәр»ен җырлап җибәрәсең...   Туган ил, туган җир сыймый шул, сыймый шул Яулыкка төйнәгән туфракка, туфракка... Яки Рамазан Байтимеров сүзләренә «Сагыш»ын: Баш очымда салып калдырырга Туфраккаен йөрттем кесәмдә...   Менә шуларга барысы да ярсып елыйлар. Узган ел Бишкәктә эшләдек. Наил Сәгъдиев исемле безнең дус музыкантыбыз тальянда уйнаганда, кәләпүшен битенә каплап елап утырды бер абзый. Җырда сүз тәэсире, сүз көче бар, моң бар... Кеше күңеленә зур сәнгать белән генә үтеп кереп була.   Балалар йорты яки «песня абый»   Әгәр дә моннан 25 еллар элек бөтен барлыгы белән җәнҗаллы бер тапшыру карамаган булса, Фердинанд Сәлаховның сукмагы ул тарафларга салыныр идеме икән? Очраклылык? Ай-һай, бу юл үзенә теләсә кемне китерер микән? Фәрештәләр дип атыйлар андый балаларны чит илләрдә. Нәкъ менә шундый үзгә булганга әти-әниләре баш тарткан да инде алардан. 102 бала. Шулардан бөтен дөньясы йөз җыерган бер мәлдә, детдом хезмәткәренең: «Тимәсеннәр алар безнең балаларыбызга», – диюе аны өнсез итә. Шуларга безнең балаларыбыз дип әйтер өчен нинди кеше булу кирәк, дип озак уйлана. Түзми – бара. Һәм менә 25 ел буе ул әлеге сабыйларның дустына – «песня абый»ларына әверелә. Алар белән дөньясын онытып бии, җырлый. Елның елында хәйрия концертлары оештыра. – Андагы хезмәткәрләрнең балаларны юганын, чистартканын карап торсаң, син үзеңнең беркем түгеллегеңне аңлап кайтасың... – ди җырчы.   Тормыш сынаулары   Ходай Тәгалә, яраткан бәндәмә сынауны күп бирермен, дигән. Ике елда өч операция уздырырга туры килә аңа. Соңгысы бу елның 24 июнендә генә була әле. Табиб эшләмәскә, сакланырга дип киңәшләрен биреп утырганда, Фердинанд Сәлахов, инде нинди репертуар алып, кайчан гастрольләргә чыгып китәргә икән, дип, үзенчә план кора. Авырып йөрүләр, өч энекәшен вакытсыз югалту... Һәрберсе ныклык та, сабырлык та таләп итә аңардан. – Мине җыр, җырлыйсы килү теләге коткара. Читтән караганда, пафослы яңгырыйдыр бәлкем, әмма бу чыннан да шулай иде. Минем бик җырлыйсым килә! БИК!!!
Расиха ФӘИЗОВА

--- | 26.11.2015

"Кадак", МММ+ һәм башка кызык сюжет һәм сәхифәләр "Адымнар"ның бүгенге чыгарылышында

$
0
0
28.11.2015 Җәмгыять
Җитәкчеләр, урындагы кешеләр, артистлар һәм башка кешеләр бу атнаны нишләгән? Карыйбыз:

 

 

 

 

 

 

 

 

 


---

--- | 28.11.2015

Бүгеннең иң кызыклы коммент авторы Халидә Фәйзрахмановага 100 сум җибәрдек

$
0
0
28.11.2015 Интернет
Ялларыгыз шәп узсын. Шимбә-якшәмбедә безгә кергәненез, комментлар язгалаганыгыз өчен рәхмәт. Ә бәйге дәвам итә!

 

 

 

 

 

 

 

 

Бүгенге җиңүче


---

--- | 28.11.2015

Ял итәргә кая барырга?

$
0
0
29.11.2015 Җәмгыять
Төркиягә сәяхәтләр татарстанлылар тормышына куркыныч тудырырга мөмкин. Шуңа күрә республиканың туризм буенча комитеты халыкны әлеге илгә барудан баш тартырга чакыра. Билгеле булганча, СУ-24 самолеты белән бәйле вакыйгалар Россия һәм Төркия арасында аңлашылмаучанлык тууга китерде.
Россиянең тышкы эшләр министры Сергей Лавров исә Төркиядә террор актлары куркынычы зур булу турында белдерде. Шуңа бәйле рәвештә туризм буенча федераль агентлык үзенең рәсми сайтында россиялеләр өчен махсус мөрәҗәгать бастырды. Аның максаты – россиялеләрне төрле куркынычлардан саклап калу гына түгел, ә хәзерге вакытта Төркиядәге россиялеләрнең иминлеген тәэмин итү дә.   Татарстанның туризм буенча агентлыгы да татарстанлыларны әлеге мөрәҗәгатьләргә колак салырга чакыра.   Төркия белән Россия арасында килеп туган катлаулы вәзгыять әлеге илдәге Россия гражданнарын саклауны, аларга ярдәм итүне авырлаштыра. Хәзерге вакытта бу илдәге россиялеләргә куркыныч янарга мөмкин, - дип белдерәләр туризм буенча федераль агентлыкта.   Әлеге вәзгыятьне күздә тотып, җаваплы идарәчелек Россия туроператорларыннан Төркиягә туристик путевкаларны сатуны һәм башка хезмәтләр тәкъдим итүне туктатуларын үтенә. Кешеләр исә туроператорлар белән төзелгән килешүләрен өзәргә һәм алардан акчаларын кире кайтаруын үтенергә хаклы.   Туризм буенча федераль агентлык, үз чиратында, халыкны Төркиягә барудан баш тартырга чакыра. Алар фикеренчә, хәзерге вакытта әлеге илдә кешенең сәламәтлеге һәм тормышына гына түгел, ә милкенә дә куркыныч яный.
---

--- | 26.11.2015

Мехендины ирләр ник ясата?

$
0
0
27.11.2015 Җәмгыять
Соңгы вакытта күпләр татуировка урынына мехенди ясата башлады. Аның турында күптән ишетеп белсәк тә, шушы бер-ике елда ул аеруча популярлашып китте. Яңа танышым Ландыш Гарифуллина да аңа баштарак хобби буларак кына караса, хәзер ул аның төп эшенә әверелгән.
– Ландыш, нәрсә соң ул мехенди? – Кына ярдәмендә тәнгә рәсем төшерү сәнгате, ягъни мехенди, моннан биш мең ел элек Африка, Һиндстан, Төньяк Азиядә барлыкка килгән. Ул баштарак бер йола буларак кулланылган. Әйтик, гарәп хатыннары мехенди бәхетсезлектән саклый дип ышанган. Хәзер исә без аңа фәкать тәнне бизәү чарасы буларак кына карыйбыз. Россия йолдызлары арасында да кына белән рәсем ясатучылар бар. Җырчыларның клип­ларында күрергә була аларны.    
– Ә кына тәндә күпме вакыт саклана? – Ике-өч атна. Аннары әкренләп юыла башлый. Соңыннан аны мунчала белән яхшылап ышкып юып төшерәсең. Кына дигәндә, кайберәүләр чәч буйый торганын күз алдына китерә, ә рәсем төшерә торганы аның аерым була.       – Рәсемнәрне каян табасыз? – Элегрәк интернеттан ала идем, хәзер тәҗрибәм арта, үзем уйлап чыгарам, фантазиямне эшкә җигәм. Төрле җәнлекләр, елан, балык, күбәләк сурәтләрен ясауны сорыйлар, әмма ислам динендә аларны ясау тыелганга күрә, андый эшкә алынмыйм. Гарәп хәрефләре белән дә язуны хупламыйм. Чәчәкләр, шәрык стилендәге бизәкләрне кулланам.    
– Кынаның зыяны бармы? – Табигый кынаның юк. Ул җирән төстә була, аның белән ясалган рәсем коңгырт төскә керә. Ә менә кара, ак, зәңгәр, яшел һәм башка төсле кыналарга буяу кушалар. Ул аллергия бирергә мөмкин, диләр. Кынаның куллану вакыты чыкса, дөрес сакланмаганга да булырга мөмкиндер ул. Шунысы да бар, төсле кына биш кенә көн тора, аннары юылып төшә.   – Рәсемнәрне күбрәк тәннең кайсы җиренә ясаталар? – Кул чугына, аякларга, муенга, аркага ясаталар. Дөресен әйткәндә, сезонга карап, кышын кул чугына һәм муенга. Җәен, әлбәттә инде, кайда нинди ачык урын бар, шунда.   Ландышның әйтүенә караганда, мехендины күбесенчә матур күренергә теләгән кызлар, ирләренә сюрприз ясарга уйлаган ханымнар, татуировка ясатырга кыюлыгы җитмәгән, аны эшләтергә әниләре рөхсәт итмәгән яшьләр ясата, хәтта ирләрнең дә килгәне бар ди. Моңа аптырарга кирәкмидер дә, һәркемнең үзенчәлекле күренәсе килә бит. Шуның өстенә мехендиның зыяны да юк, тәнгә бернинди авыр­туларсыз төшерелә, туйдырырга да өлгерми. Үземнең дә нигәдер мехенди ясатып карыйсы килеп китте. Кызык­тым!          
Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА

--- | 26.11.2015

Лилиана Ирназарова нәрсә ачарга җыена?

$
0
0
29.11.2015 Шоу-бизнес
Җырчы Лилиана Ирназарованың бер үзенчәлекле ягы бар: ул үзендә булган бөтен потенциалны дөрес юнәлештә куллана белә. Башкортстанның Дүртөйле шәһәрендә аның балалар өчен ачылган театр-студиясе уңышлы гына эшләп килә. Тырыш һәм уңган Лилиана хәзерге вакытта шушы студия янында балалар өчен кафе ачу белән мәшгуль.
- Лилиана, ничәнче кафеңны ачып йөрисең? Дүртөйледә тормыш иптәшең белән ачкан башка кафеларыгыз да бар бит әле.   - Монысы өченче кафе. Алар кызыклы дизайн һәм үзенчәлекле меню белән аерыла. Барысы да минем идея белән башкарылды. Сентябрьдә ачылган "Националь" исемле гаилә кафесы, мәсәлән, сары һәм шәмәхә төстә. Кинотеатр янындагы балалар кафесы апельсин төсендә. Гыйнварда ачылачак кафе исә зәңгәрсу төстә булачак, диварларында мультфильм геройлары сурәтләнәчәк. Анда балалар өчен уен мәйданчыгы, туган көннәр уздыру өчен аерым бүлмәләр булачак. Әлегә анда ремонт эшләре бара.   - Яңа елны кафеда үткәрү өчен заказлар кабул итәсезме?   - Яңа ел бәйрәмнәренә мәш килеп әзерләнәбез. 20-30 декабрь көннәре заказлар белән тулды. Яңа ел мәҗлесләрен үзем алып барам, җырлыйм. Шулай ук башка танылган артистлар да булачак.
- Лилиана, әле төпчек улыңа 3 ай гына. Аны кемгә калдырасың?   - Беркемгә дә калдырмыйм, няняларга ышанмыйм. Баланы йоклатып машинага салам да үз эшләрем белән шөгыльләнәм. Ирем дә ярдәм итә. Тәнәфес вакытында ашатып алам. Мин балага күкрәк сөте кирәк дигән фикердә. Олы улым Назарны да 1,9 яшенә кадәр имездем.
- Балага Таир исемен кушарга теләгән идең, ләкин башка исемдә тукталгансыз.   - Әйе шул. Балага исем сайлау бик кәмит килеп чыкты. Мин инде аңа Таир дип эндәшә башлаган идем. Тик иремә ул исем бер дә ошамады. Шулай итеп, улыбыз Диар булды.
Эльвира ШАКИРОВА

--- | 26.11.2015

"Ирләр дә сабыр итә белә" язмасындагы Динар белән танышасым килә"

$
0
0
29.11.2015 Җәмгыять
"Ватаным Татарстан" газетасында чыккан "Ирләр дә сабыр итә белә" дигән язманы "Матбугат.ру"дан 900гә якын кеше укыган. Бүген редакциябезгә менә мондый хат килде.

Мәүлия исемле чибәр генә кыз яза:

"Сезгә язуымның сәбәбе "Ирләр дә сабыр итә белә" язмасы. Ул язманы укыганда йөрәгем телгәләнеп китте. Безнең заманда хатын-кызлар балаларын мусоркага сала. Даниярга сокланмыйча мөмкин түгел, берүзе ике бала тәрбияли". Минем чын күңелдән аның белән танышасым килә. Аңа минем номерымны бирсәгез, мин бик шат булыр идем".

Мәүлиянең номеры редакциядә. Әгәр Данияр безнең белән элемтәгә чыкса, бик теләп тапшырырбыз.

P.S. "Ирләр дә сабыр итә белә" дигән язманы моннан укый аласыз: http://matbugat.ru/news/?id=13212


---

--- | 29.11.2015

Айдар Галимов "Яшьләр on-line"да башлап җибәргән акциягә Зәйнәб Фәрхетдинова да кушылды (ФОТО)

$
0
0
29.11.2015 Шоу-бизнес
Шушы көннәрдә "ТНВ" каналында чыгучы "Яшьләр on-line" тапшыруында Айдар Галимов кунак булды. Телевизион әңгәмә барышында җырчы кызыклы гына бер идея әйтте.

 "Безгә һәрвакыт сәхнәгә чәчәкләр алып менәләр. Без тамашачыларга моның өчен бик рәхмәтле. Әмма мин кайвакыт уйлыйм, әгәр чәчәкләр урынына уенчыклар алып менсәләр, мин аларны балалар йортларына тапшырыр идем", - диде. 

Бу "туйдырды чәчкләрегез" дигән сүз түгел. Һич юк! Һәр тамашачы чәчәкләрне чын күңелдән бүләк итә. Айдар Галимов моны аңлый һәм зур рәхмәтен белдерә. Сүз бары тик бүләкләрне тагын да файдалырак итү турында. Бер яктан җырчыга ихтирам, икенче яктан, мохтаҗ балаларга ярдәм.

Бу фикер, бәлки, "Яшьләр on-line" кысаларында гына калыр иде дә, әмма тапшыруның алып баручысы Венера Иванова, озак уйламый, һәм Айдар Галимовның Казандагы концерты вакытында сәхнәгә чәчәк бәйләме түгел, ә уенчык алып менә. "Ну ничек, Айдар абый, башладыкмы акцияне?" - ди ул. Җырчы, әлбәттә, сүзнең нәрсә турында икәнен тиз эләктерә, һәм идеяне күтәреп ала, тамашачыларга аңлата. 

 

Шушы көннәрдә эстрадабызның тагын бер олпат җырчысы Зәйнәб Фәрхетдинова да әлеге акцияне хуплады һәм аңа кушылырга риза булуын әйтте. Сәхнәгә чыккач, Айдар Галимовка ул чәчәк түгел, ә йомшак уенчык бүләк итте. "Бик шәп акция! Без артистлар аңа барыбыз да аңа кушылырбыз әле!" - диде Зәйнәб апа.

Бу фото Зәйнәб Фәрхетдинованың Фейсбуктагы битенннән

Сүз уңаеннан, Айдар Галимов катнашкан "Яшьләр on-line" тапшыруы тиздән эфирга чыгачак. "Бу тапшыруга куркыбрак килдем", - диде җырчы. Ни өчен икәнен тапшыруны карагач аңларсыз.

 


---

--- | 29.11.2015

Бүген Әниләр көне!

$
0
0
29.11.2015 Бәйрәм
Әнкәйләрегезгә хөрмәт йөзеннән шушы язма астында әниегезнең исемен языгыз!

  


---

--- | 29.11.2015

Бүгенге көннең җиңүчесе - Наил Гатауллин

$
0
0
29.11.2015 Интернет
Аның телефонына 100 сум ыргытабыз. Кем әле аңламады - без кич саен "Матбугат.ру"ның иң кызыклы комментариен билгелибез.

 

 

 

 

 


---

--- | 29.11.2015

"Татар моңы"ннан ФОТОрепортаж

$
0
0
29.11.2015 Мәдәният
Бүген "Пирамида"да "Татар моңы" проектының финалы узды. Күрмәгәннәр - күрегез:

 

 

 

 

 

 

 

 

 

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

32

33

34

35

36

37

38

39

40

41

42

43


Шамил АБДЮШЕВ фотолары

--- | 29.11.2015

Ленар Яшен җитди юл һәлакәтенә юлыккан

$
0
0
30.11.2015 Шоу-бизнес
Яшь җырчы Ленар Яшен укудан өенә кайтып барганда җитди юл һәлакәтенә юлыккан. Шөкер, үзе исән-сау, берничә көн хастаханәдә дәваланганнан соң өенә кайткан. Әлеге күңелсез хәл турында Ленар әле дә дулкынланып сөйли.
"Мин Балтачтан Арчага йөреп укыйм. Машинада өчәү идек, мин арткы утыргычка утырдым. Арчадан кузгалып ерак та китмәдек, кинәт руль артында утыручы ир-ат сүгенә башлады һәм машина болганып, мизгел эчендә килеп тә бәрелде. Без утырган машина каршы як полосага чыккан булган. Мин шунда ук аңымны югалтканмын. Кешеләрнең акырган, ыңгырашкан тавышына, төтен исенә айнып киттем. Кичекмәстән дустыма шалтыратып булган хәлне сөйләдем. Ул арада "ашыгыч ярдәм" килеп, безне хастаханәгә алып китте", - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Ленар Яшен.   Ленарның күкрәк читлегенә зыян килгән, шуның аркасында сулыш алуы авырлашкан. Юл һәлакәтенә очраган башка кешеләр дә җитди зыян күргән, икенче машинаның йөртүчесе авыр хәлдә реанимациягә китерелгән. "Өч көн буе селкенә дә алмыйча түшәмгә карап яттым. Күкрәк урынына гипс куеп булмый бит, ә ул хәтта сынган булган. Ятып кына тордым. Яңа киемнәремне кызгандым, әле алган идем генә, ертылып беттеләр. Хәер, анысы мөһим дә түгел, әнә бит берсе үлем белән көрәшеп яткан, аның язмышын әле дә белмим. Шуңа күрә тән сызлануларына гына түзәргә була. Хастаханәдә ятканда, бик күп туганнар һәм дуслар яныма килде, көтмәгән кешеләр дә хәлемне белде, шунысына сөендем", - ди Ленар.   Кеше һаман каядыр ашыга, чаба, "вакыт җитми", ди. Ленар да: "Гел вакыт юк дип зарлана идем. Менә хәзер вакытым күп. Өйдә ятканда, тормышка бөтенләй башка күзлектән карыйсың, яшәүнең ямен күрәсең икән. Ара-тирә өйдәге студиядә утырам, йөргән кызыма багышлап позитив рухта яңа җыр язам", - ди җырчы. Әлеге күңелсез хәл аркасында Ленар Яшен филармониядә узган концертта чыгыш ясый алмаган. Ә менә декабрьдә узачак Яңа ел солянкасына ул терелеп сәхнәгә чыгарга сүз бирде.  
Эльвира ШАКИРОВА

--- | 27.11.2015

Чулпан Хамматова үз-үзенә кул салырга тырышып караган

$
0
0
30.11.2015 Мәдәният
Чулпан Хамматованың электән характеры катлаулы булуы, бигрәк тә яшүсмер чорда үз-үзенә кул сала язып әти-әнисен хафага салуы турында да яза, "OK!" журналы. – Мин дару төймәләре дә эчтем, үз-үземә кул салырга да тырышып карадым. Ә ни өчен алай эшләгәнемнең сәбәпләрен хәтерләмим, – ди актриса.

Чулпан үзе өч кыз үстерә, алар белән уртак тел табу якташыбызга шулай ук җиңелләрдән түгел. Ул психологиядән китаплар укып, үзенә файдалы якларын алып тормышта куллана икән.

– Юлия Гиппенрейтер китабын укыйм. Аннан балага һәрчак тыюны кулланмаска өйрәндем. Нәни балага иң биек таучыкка менәргә дә рөхсәт бирергә кирәк икән, ул аны үзенең зур җиңүе итеп кабул итәчәк, – ди бала тәрбияләүгә зур игътибар бирергә тырышучы Чулпан Хамматова.


---

--- | 27.11.2015

Эльдар Рязанов вафат

$
0
0
30.11.2015 Мәдәният
Бүген төнлә Мәскәүдә танылган режиссер Эльдар Рязанов үлгән. Аңа 88 яшь иде. Йөрәк авыруыннан үлгән.

Рязанов төшергән иң яраткан киногыз нинди? Шушы яңалык астында языгыз:

 


---

--- | 30.11.2015

Актанышта коточкыч юл һәлакәте: ике фура, бензовоз һәм микроавтобус бәрелешкән (ФОТО)

$
0
0
30.11.2015 Фаҗига
М7 трассасында Пучы авылы тирәсендә коточкыч фаҗига булган. Юл һәлакәте һава шартлары начарлану сәбәпле килеп чыккан булырга мөмкин.

Бозлавык юлда ике зур йөк машинасы, бензовоз һәм микроавтобус бәрелешкән. Хәтта йөк машинасының кабинасы аерылып чыккан. Күреп калучылар хәбәр иткәнчә, нәкъ менә шул фураны йөртүче һәлак булган.

Тулырак укырга

         
---

--- | 30.11.2015

Хәләл тамада мәктәбе ачарга кирәкме?

$
0
0
30.11.2015 Дин
Башкалабыз мәчетләренең берсенә кергән идем. Журналист икәнемне белгәч, бер кардәшебез: “Монда еш буласыңмы соң? Биредә җомга көнне икенде намазы укыганың бармы?” – дип сораштырды.

– Гармун уйнаган, биегән тавыш­лар ишетелә, – дип аңлатты ул соңрак кызыксынуының сәбә­бен. Никах мәҗлесен әйтүе икән. “Хәзрәтләр, шаулашмагыз, дип кисәтеп куйса да, кайберәүләр кызып китеп, бәйрәм бит дип җырлап, тыпырдап та ала”, – диеп кушылды аңа яныбызда торган икенче бер өммәттәшебез. Әлеге хәлгә ачык­лык кертүен сорап, никах мәҗ­лес­ләре оештыру белән шөгыль­ләнү­че, тәҗрибәле тамадаларның берсе, дини җырлар, мөнәҗәтләр башкаручы буларак милләттәшлә­ребезгә яхшы таныш Ильяс Халиковка мөрәҗәгать иттек.

– Әлбәттә, тамадаларыбызның мөселман туйлары, никах мәҗ­лес­ләре оештыруы – сөенечле кү­ренеш. Егерме ел элек мондый хәләл туйлар татарда юк иде. Булса да, берән-сәрән генә булгандыр. Белүемчә, безнең якларда бу эшкә беренче булып Гамил абый кереште. Җәлил хәзрәт Фазлыев та бу җәһәттә күптәннән һәм бик яхшы эшли. Мәсәлән, 2004нче елны без­нең туйны ул алып барган иде. Мәгълүм ки, мондый никах-туй мәҗлесләре мәчеттә, кафе-рес­то­раннарда, өйләрдә дә оештырыла.

Инде мәчеттә шикле мәҗлес­ләр уздыруга килгәндә, бу хәл беренче чиратта хәләл туйларны хәрам тамадалар оештыруга бәй­ле, ми­немчә. Әлеге тамадаларны без көндез никахта күрсәк, кичен алар яшьләр кичәләрендә, кыска итәк киеп, гаурәтләрен күрсәтеп биергә, яки башка көнне башка урында аракылы туй уздырырга мөмкин. Никах ул – дингә чакыру, дәгъ­ватның бер ысулы. Көндез никах мәҗлесе алып бара, кичен аракылы туй уздыра икән, тамада ике төрле сөйли, үз-үзенә каршы килә булып чыга. Билгеле, моның бүтән ягы да бар: хәләл туйлар, никах мәҗлесләре алып бара торгач, бәлкем алар бераздан, Аллаһы Тәгаләне танып, намазга басар. Никах мәҗлесләре алып ба­ру­чы­ларның дини белеме булырга тиештер. Мин үзем 2005нче елны педуниверситетның татар теле һәм әдәбияты бүлеген, 2011нче елны РИУны тәмамладым. Инде дини гыйлемең булмаса, имамнар белән киңәшергә, гыйлемеңне яңартып, тулыландырып торырга кирәк.   Дистә ел элек минем өчен бу эш – бер мавыгу, вакытны мәгънәле һәм файдалы уздыруның бер чарасы гына иде. Хәзер хәләл туйлар, никахлар алып бару төп эшемә әй­ләнеп китте. Репертуарымда – Ал­лаһы Тәгаләне таныту, дингә чакыру, никах турындагы җырлар. Га­дәттә аларның сүзләрен – хатыным Нурфия (хәзерге вакытта ул балалар бакчасында методист булып эшли), көйләрен үзем язам. Үзем­нең иҗат төркемем бар. Табигый, без мәчеттә тантана уздырганда шәригать, мәчет тәртипләрен бозмаска кирәклеген яхшы аңлыйбыз. Азан, намаз вакытында бүленеп торабыз. Бию дигән нәрсә мәчеттә гомумән булмаска тиеш.   Өч ел элек шундый хәл булды: туй беткәч, берәүләрнең өстәл астыннан аракы шешәләре килеп чыкты. Шуннан соң мәҗлес оештыручы хуҗаларны, Аллаһы Тәгалә сүзләрен сөйләгәч, табында исерткеч эчемлекләр булмасын, сизсәк-күрсәк, музыка җиһазларын җыя­быз да кайтып китәбез, без сезне ихтирам иткән кебек сез дә безне хөрмәт итсәгез иде, дип алдан кисәтеп куя башладык. Соңгы елларда Башкортстан, Чуашстан, Пермь якларына чакырып торалар. Үзебезнең Балтач, Кукмара, Мамадыш, Саба, Түбән Кама, Чаллы тарафларына еш юлга чыгабыз. Без инде шушы елларда өч йөзләп хәләл туй, никах мәҗлесе уздырганбыздыр. Әле бу җомгада Чуаш­станның Шыгырдан авылында хә­ләл туй уздырырга җыенабыз (шунысы кызык: анда туй кичке 9да башлана да төнге 2гә, 3кә кадәр бара). Якшәмбе көнне Казанның “Яр­дәм” мәчетендә никах мәҗлесе үткәрәсебез бар. Кеше дин белән кызыксына башлагач, дини гыйлем алгач, балаларын, мөселманча туй ясап, кияүгә бирергә, өйлән­де­рергә тырыша. Яшь гаилә тормышын хәрам кертмичә башлый икән, башкаларга үрнәк, дәгъват та бит әле бу. Иң яхшы реклама – колактан колакка тапшырылган хәбәр ул. Хәләл туйда булганнар туганнарына, күршеләренә, хезмәт­тәш­ләренә сөйли икән, барыбер күңелгә кереп кала.   Сер түгел, кайбер тамадалар, туй белән чагыштырып, никахны шактый түбән куя. Ә безнең аны туйга караганда матуррак итеп күрсәтәсебез килә. Чынлап та, ул туйга караганда өстенрәк, чөнки анда Аллаһы Тәгалә сүзләре еш яңгырый. Никах мәҗлесендә ашаган һәр ризык, һәр теләк Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешеп барадыр дип уйлыйм. Хәрам туйларда, Алла сакласын, ыштансыз да чыгарга мөмкиннәр. Андыйлар­­ның Алла ачуына дучар булуы ихтимал. Безнең максат – никах мәҗ­лесләре, хәләл туйларның дәрәҗә­сен зур югарылыкка күтәрү. Гадәт­тә хәзер әүвәл никах мәҗлесе үт­кәрәләр дә, берничә сәгатьтән, яшь­ләр ЗАГСка барып кайткач, хәләл туй башлана. Туйны да бик матур, хәләл итеп, динебез кушканча уздырып була.   Хәрам тамадаларга каты кагыласым килми. Шәт, алар да фи­керләрен үзгәртеп, ике төрле туйны бутаудан туктар. Моның өчен, минемчә, хәләл (ягъни рөхсәт ителгән) тамадалар мәктәбе ачарга, шуны тәмамлаганнарга “Хәләл” комитетының сертификатын би­рергә кирәк. Әлеге тамада­ларның аракылы мәҗлесләр алып баруы беленсә, “Хәләл” комитеты ул сертификатларны гамәлдән чыгара алсын иде.   Шунысын да әйтми кала алмыйм: мөгаен, никах мәҗлесләрен ир-ат тамадалар гына оештырырга тиештер. Бердән, хатын-кызның мә­четкә керергә ярамый торган көннәре була. Икенчедән, гадәттә бездә фатиханы имам, ир кеше бирә. Яңа гаилә тормышына фатиха бирүче дә ир-ат булырга тиештер.
Рәшит МИНҺАҖ

--- | 28.11.2015

“Чаллы ТВ”га яңа җитәкче куйдылар

$
0
0
30.11.2015 Мәдәният
“Чаллы ТВ” телерадикомпаниясе белән җитәкчелек итәргә Татарстанның танылган тележурналисты Зөфәр Дәүләтшин билгеләп куелды. Бу минутларда яңа җитәкчене коллективка “Татмедиа” АҖ генераль директоры Фәрит Шаһиәхмәтов тәкъдим итә.

2015 нче елның июненнән “Чаллы ТВ” телерадиокомпаниясе гендиректоры вазифаларын вакытлыча башкарган Марина Коновалова “Татмедиа” АҖ генерпаль директорының телевидение һәм радиотапшырулар буенча урынбасары вазифасында төп эшчәнлекне алып барачак. Фәрит Шаһиәхмәтов аңа телерадикомпаниядә шушы айлар дәвамында бшкарган эше өчен рәхмәт җиткерде.

Белешмә өчен. Зөфәр Дәүләтшин 1972 нче елның 26 нчы сентябрендә Казанда туган. “Журналистика” белгечлеге буенча Казан дәүләт университетын тәмамлаган (1991-1996 еллар).   Эш этаплары: 1996-1998 еллар – “Эфир” телерадикомпаниясе корреспонденты (Казан шәһәре);   1998-2000 еллар – “Татарстан “ДТРК (Казан) радиосында җиде республиканың берләштерелгән “Между Волгой и Уралом” радиожурналы баш редакторы, яшьләр программалары редакциясе бүлеге мөдире;   2000-2002 еллар – «Пилот МС» ҖЧҖ арт-директоры (PR, видеопроизводство, реклама кампанияләрен эшләү (Казан);   2002 – 2003 еллар – «Эфир» (Казан) хәбәрчесе, «Эфир» (Казан) редактор-алып баручысы;   2004 – 2006 еллар – “Эфир” ҖЧҖ бүлеге (Түбән Камадагы филиалы, яңалыклар хезмәте һәм программалар производствосы җитәкчесе) директоры урынбасары;   2007 – 2008 еллар – Казанда «Коммерсантъ»ЯАҖ, пиар буенча менеджер, «Коммерсантъ» газетасының айлык кушымтасы Quality (Казань) мөхәррире;   2008 ел – «ИРА «Комсомольская правда» ҖЧҖ мөхәрриренең махсус проектлар буенча урынбасары, «Аргументы и факты – Казань» гезетасы шеф-мөхәррире;   2009 елның гыйнварыннан – парламент хәбәрчесе, «Семь дней» сәяси күзәтүчесе, “Яңа гасыр” ТРК” ААҖ нең «Черное озеро» документаль сериалы продюсеры.  
---

--- | 30.11.2015

Россия Мәдәният министрлыгы ТӨРЕКСОЙ оешмасы белән хезмәттәшлекне кичекмәстән туктатырга сорый

$
0
0
30.11.2015 Сәясәт
РФ мәдәният министры Владимир Мединский Татарстан, Алтай, Башкортстан, Саха (Якутия), Тыва, Хакасия республикалары җитәкчеләренә ТӨРЕКСОЙ Халыкара төрки мәдәни оешмасы белән элемтәләрне кичекмәстән туктату турында хөкүмәт телеграммасы җибәргән.
"Россия Мәдәният министрлыгының РФ субъектларының ТӨРЕКСОЙ халыкара оешмасы белән элемтәләрен кичекмәстән туктату кирәклеге турындагы позициясен сезгә җиткерәм", - дип "Известия" телеграмма текстын җиткерә.   Халыкара төрки мәдәният оешмасы (ТӨРЕКСОЙ) төрки дәүләтләрне берләштерә. Оешманың төп максаты - төрки халыкларның уртак матди һәм мәдәни истәлекләрен саклау, үстерү һәм киләчәк буыннарга тапшыру масаты белән, төрки халыклар белән хезмәттәшлек итү. Төрки мәдәниятне һәм сәнгатьне бергәләп үстерү буенча Алматыда 1993 елның 12 июлендә булдырылган. ТӨРЕКСОЙ составына суверен дәүләтләрдән, федераль субъектлардан яки өченче илләрнең автономияле төбәкләреннән 14е кергән.
---

--- | 27.11.2015
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>