Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live

“Мин мондый эшләргә йөрәгенә йон үскән­нәр­нең күңелен кузгатып булмас микән дип тотынам”

$
0
0
13.12.2015 Җәмгыять
28 ноябрь – шимбә көнне таң тишегеннән шагыйрь дустым Рөстәм Зәкуан шалтырата: “Ни эшләр бетереп ятасың, абзый?” – ди. – Туфан абый белән сөйләшеп утырам әле, – дим. – Әче таңнанмы? – Кичә дә кара төнгә хәтле гәпләштек.
Моннан өч ел ярым элек бакыйлыкка күчкән Туфан абый белән ничек сөйләшеп утырып булуны үзе дә бик яхшы аңлый иде Рөстәм.   26 ноябрьдә, аңа ияреп, яңадан Туфан абый нигезенә кайтып килдем. Монысында бер төркем иҗат кешеләре белән. Ә икенче көнне ул, мин сорагач, әдипнең “Утырып уйлар уйладым” дигән китабын биреп торган иде. “Югалта күрмә берүк!” – дип кисәтеп тә куйды. Чөнки китапны аңа Туфан абый үзе бүләк иткән булган, “Рөстәм туганга дус итеп изге теләкләр белән...” дип язып та куйган. Рөстәм үзе дә әдипнең китапларын еш кулга ала икән. “Туфан абый белән сөйләшеп-киңәшеп утыргандай булам”, – ди. Туфан абый белән булган очрашуларын, аның белән сәгатьләргә сузылган әңгәмә корганнарын сагына ул...    Кемнәр ул – “Казан кешеләре”?   Быел исә үзе эшләгән “Таттелеком” милли элемтә компаниясе һәм бер төркем иганәчеләр Туфан Миңнуллинның өч ел эчендә тузып, кеше карамаслык хәлгә килгән нигезен торгыздылар. Ул хакта моннан алда чыккан “Җанкисәккәй” дигән язмамда шактый гыйбрәтләр сөйләгән идем инде. Әмма олуг әдипнең туган нигезенә икенче гомер биргән миһербанлы затларның исемнәрен, нинди оешмадан икәннәрен язмаган идем. Хәер, язган идем, әмма бу изге эшкә алынган депутатыбыз Лотфулла Нурислам улы Шәфигуллин, кулъязмамны газетага биргәнче үк Рөстәм дус аркылы сораттырып алып, бөтен исемнәрне сызып ташлаган иде. “Мин бу эшне дан өчен эшләмим”, – дип кырт кискән. Андый сәер гадәте элек-электән бар иде аның. Кай­бе­рәүләр өч тиенлек эш эшләп, өч тәңкәлек сөйләп йөриләр. Ә ул: “Кемдер эшләргә тиеш бит инде”, – дип кенә куя. Анысы шулай да, әмма бу заманда шул “кем­дер”ләрне табуы да кыен бит әле.     Лотфулла Шәфигуллин Туфан аганың туган сеңлесе Венера апам күршесе Хәмит белән     Юкса, акчалы кешеләребез, бай оешмаларны җитәкләгән депутатларыбыз да аз түгел. Мин үзем дә Л.Шәфигуллинның нәкъ менә тарих, милләт, шәхес­лә­ребез язмышы белән бәйле олы эшләргә алынуын һаман да аң­лап бетерә алмыйм. Үзеннән сорасам, ул дәшми, йә: “Әй, ярар инде”, – дип кенә куя. Аның бу сәерлеген заманында Туфан абый да аңлап бетермәгән. 2010 елда Лотфулла Нурислам улы фикердәшләре белән бергә Иске Казандагы тарихи корылмаларны торгызган иде. Анда хәзер ел саен “Түгәрәк уен”, “Иске Казанда милли моңнар” һ.б. бик күп сәнгать бәйрәмнәре уза. Изге җиребез – Иске Казанга Туфан абый бармый каламы соң?   Лотфулла белән киткәннәр болар. Туфан абый борынгы шәһәрдә сокланып-гаҗәпләнеп йөргән дә: “Сәер кеше син, Лотфулла”, – дип әйтеп куйган ди. Ә Лотфулла һәрвакыттагыча дәш­ми калган. Моны миңа Рөстәм әйтте. Шефының сәерлегенә үзенә күрә бер аңлатмасы да бар аның. Күңеле ачылып китеп, бер мәртәбә Лотфулла: “Мин мондый эшләргә йөрәгенә йон үскән­нәр­нең күңелен кузгатып булмас микән дип тотынам”, – дигән. Заманында Тукаебыз: “Милләт халык файдасын һәртөрле үзенең шәхси монафигыннан вә корсак файдаларыннан өстә тота торган, милләт файдасын күз өс­тен­дәге кашы дәрәҗәсендә гаҗиз тота торган милләт арысланнарына мохтаҗ...” – дип язган иде. Ан­дый арысланнар, сирәк булса да, бүген дә очрыйлар әле, шөкер.   Язмамның шактый өлешен Л.Шәфигуллинга багышлавым аңа дан җырлау, ярарга тырышу булып аңлашылмасын иде. Бе­ренчедән, әгәр Туфан абый ни­гезендә җилләр генә сызгырып утырса, Олы Мәрәтхуҗага аяк басучы да калмас иде. Икенчедән, “Җанкисәккәй” дигән беренче язмамда әдипнең нигезен тер­гезүчеләрне “Казан кешеләре” дип кенә атаган идем. Мәкалә чыгуга, дус-ишләрдән, танышлардан, гомумән, “ВТ” укучыларыннан: “Нәрсә, Казан кеше­ләренең исемнәре юкмы әллә? Язарга ярамый идемени? Шуннан сер ясап кыланган буласың...” кебек сүзләр ишеттем. Өчен­чедән, Туфан ага нигезен торгызган егетләргә аның хатыны Нәҗибә апаның, кызы Әлфиянең, авыл халкының, тантанага кайткан әдипләребезнең олы рәх­мәтен җиткерүне тиеш санадым. Бары тик шул гына. Лотфуллага әле Туфан абыйны белгән, хөр­мәт иткән бөтен татар, бөтен төрки халыклар да рәхмәт укырлар дип уйлыйм.   Шунысы гаҗәп: Лотфулла Нурислам улы нинди генә изге эшкә алынса да, аның янына үзе кебек “сәер” фикердәшләр җы­ела... Туфан аганың нигезен тәр­типкә китерү нияте тугач та, әдипнең күрше авылы Атабайда туган төзүче Мөдәрис Сәйфет­динов янган нигез йортын төзек­лән­дерүгә үзе сорап алынган. “Таттелеком” компаниясе­нең Буа идарәсе җитәкчесе Петр Белов, Кама Тамагы элемтә бүлеге җитәкчесе Миңнур Нәбиуллин һәм аларның хезмәттәшләре әлеге проектта бик теләп катнашканнар һәм алдагы елда да төзекләндерү эшләрен дәвам итәргә җыеналар. Миңнурны исә Туфан утарының “коменданты” итеп билгеләп куйганнар. Алар Туфан аганың күршесе Хәмит белән (шушы егет Туфан аганың шәхси әйберләрен читкә җи­бәрмичә саклап калган) бүген йорт-җиргә күз-колак булып торалар. Алдагы язмада искә алган, Туфан абыйның өченче буын сеңлесе Венера апа, 80 яшьлек Мөслимә апа, бәрәңге пешереп, чәй кайнатып, ай буе төзүчеләр янында мәш килгәннәр. Газиз Туфаннары кире нигезенә кайтты бит...
Туфан йортына хуҗа табылырмы?    Дөресен әйткәндә, Олы Мә­рәтхуҗага икенче мәртәбә кай­туыбызның максатын баштарак бик үк аңлап бетермәгән идем. Р.Зәкуан да әллә ни әйтмәде: “Язучыларны, Туфан абыйның хатыны Нәҗибә апа белән кызы Әлфияне дә алып кайтабыз”, – дию белән генә чикләнде. Мө­гаен, әдипнең икенче тормыш башлаган нигезен шагыйрь халкына күрсәтергә телидер дип уйладым.     Кунакларны каршы алу мизгелләре     Олы Мәрәтхуҗага әлеге кайтуыбыз исә Туфан абыйга 80 яшь тулуны туган нигездә бәйрәм итү тантанасына әйләнде. Авыл урамнарына җыр тарала, кунакларны гадәт буенча чәкчәкләр белән зурлап каршы алдылар. Әдипләр чыгыш ясый торды, халык кул чапты. Аннан соң Туфан аганың бүген инде авыл күркенә әйләнгән йортларын карап чыктылар. Кайткан саен үзе яшәгән һәм иҗат итәргә яраткан йорты музейга әверелгән. Янгын чыгу сәбәпле хәрабәгә әйләнгән нигезне дә яңадан торгыздылар. Бу йорт нәрсәгә хезмәт итәр, аларны карап торучы хуҗа табылырмы? Ишетүемчә, Камал театры артистлары да, биредә музей булдыру мәсьәләсен хәл итүне сорап, Президентыбызга хат юллаган булганнар. Җавап уңай булыр дип өметләнәбез. Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбанга рәхмәт, сәфәргә Туфан абыйны яхшы белгән, аның белән аралашып яшәгән каләм ияләрен дәшкән. Шуңа күрә әдип утарының алдагы язмышы хакында рәхәтләнеп, чишелеп китеп сөйләштек. Авылга район башкарма комитеты рәисе урынбасары Елена Владимировна Сороковнина килү дә әйбәт булды әле, шагыйрь халкының фикер-тәкъдимнәрен, түкми-чәч­ми, рай­он башлыгына җит­керергә вәгъ­дә бирде. Ә фикер-тәкъ­димнәр күп булды. Вахит Имамов район хуҗаларына Мамадыш районына, Шәйхи Ман­нурның туган авылы Тулбайга барып кайтырга киңәш итте. Ул авыл да бетүгә хөкем ителгән булган. Әмма шагыйрь нигезе саклану авылны коткарып калган, хәзер матур гына яшәп яталар икән. Шәйхи Маннур үзенең музей-йортын үзе эшләтеп калдырган. Хәзер ул – музей-китапханә буларак, дәүләт карамагында. Һәр елның гыйнвар аенда, шаулатып-гөрләтеп, кышкы “Шигырь бәй­рәме” уздыралар. Шәхеслә­ре­без­нең туган нигезен саклау – бу заманда бигрәк тә тансыкка әй­ләнгән тәрбия чарасы да бит әле ул.   Ябулары җиңел, ачу гына...   Шагыйрь Зиннур Мансуров үзенең сүзен ерактан башлады. Әдәбиятыбыз тарихын мең еллар белән саныйбыз, күпме шә­хесләребез бар, әмма, хәтта Кол­галинең дә туган нигезен тәгаен генә белүче юк, фаразлар белән генә яшибез. Кая Колгали, Гариф Ахуновның, Рөстәм Миң­галимов­ның да авыллары бетеп, исем­нәре хәтердән юыла бара. Гәү­дәләре дә, әдәби мираслары да төрле җиргә чәчелгән. Башка халыклар шәхесләрне пантеонда җирли­ләр, әдәбият музейлары булдыралар. Сибгат Хәким бервакыт: “Безнең берничә халыкка җитәр­лек бай әдәби мирасыбыз бар, әмма без аның өстеннән таптап йөрибез”, – дигән булган. Бер уйлаганда, Зиннур күтәргән мәсьә­ләләр яңалык түгел. Әдә­бият музее кирәклеген Дәүләт Советы утырышында Разил Вә­лиев тә күтәреп чыккан иде. Әле күптән түгел пантеоннар булдыру, ягъни күренекле шә­хес­лә­ребезне бер урында җир­ләү турында зур гына сөйләшү дә булган. Әмма без һаман да сөй­ләшүдән уза алмыйбыз. “Әдәбият – бөтен сән­гать­нең анасы. Еллар узган саен әдәби мирасыбыз югала бара, аны саклау өчен аерым бер дәү­ләт программасы булса иде”, – дип борчыла Зиннур Мансуров.       Мөхтәрәм кунаклар Туфан ага авылында     Безнең сөйләшкәннәрне үзе тыңлап торса, Туфан абый ни дияр иде икән? Хәер, гомере буе милләт кайгысы белән яшәгән әдибебез моннан чирек гасыр элек үк “Утырып уйлар уйладым” дигән китабында: “Арттан килгән буын үзеннән алда килгәннәрен сызып ташласа, ул җәмгыятьтә тәртип булмаячак. Без бүген шундый халәттә бугай...” – дип язган иде инде.   Әле Рафис Корбан да сөйләп торды: бүген Биектау районында Кече Салабаш авылында Солтан Габәши, Өбрә авылында Салих Сәйдәшев музейлары да эшләми икән. Ремонт ясыйбыз дип сүткәннәр дә һаман җыя алмый яталар икән. Рафис, гомумән, Казан артында “Алтын боҗра” туристлык маршруты булдырырга хыяллана, бу хакта югары даирәләргә дә җиткергән булган, тик өстән ың-шың ишетелми нигәдер. Ә бит бер Казан арты гына да күпме бөек шәхесләрне биргән, Татарстанга килгән кунак­ларны бер көн эчендә шул “Алтын боҗра” буйлап сәфәргә алып чыгып кереп булыр иде. Шушы “боҗра” булдырылса, бөеклә­ре­без рухын саклаучы авыллар шәбәеп, юллар тө­зекләнеп китәр иде.   Әлбәттә, бу – галәмәт зур, җаваплы эш. Моңа Лотфул­лалар­ның гына көче җитми. Дәүләт казнасында акчага кытлык булса, бәлки, бу эшкә, Тукай әйтмешли, милләт арысланнарын күбрәк тартыргадыр. Мәсәлән, Казах­стан­ның Уральск каласында яшәү­че татар эшмәкәре Ришат Хәйруллин Тукай музеен карап тота, анда эшләүчеләргә хезмәт хакы түли. Әле музейны үз акчасына төзеткән дә. Казахстан кайда да, без кайда? Алар өчен Тукай кем дә, безнең өчен кем? Сүз уңаеннан әйтим әле: быел “сәер” Шәфигуллин күп сөйләшми, дөньяга шауламый гына Кырлайда Тукаебызның 130 еллыгына да күптән әзерлек башлаган. Монда кайткан саен, газиз Тукаебызны ач үлемнән коткарып калган Сәгъди абзыйның йортына кермичә калганым юк минем. Ләкин кергән саен авыр уйлар белән кайтам. Инде күпме еллар сүз барса да, кечкенә Тукайның эзләре сакланган әлеге нигез нигәдер һаман игътибарсыз читтә кала... Ә бит ераклардан килгән милләттәшләребез, туристлар иң беренче шушы изге җир белән кызыксыналар. Үзем шаһит: бервакыт чит илдән Тукай музеена килгән кунаклар, безгә Сәгъди абзый йортын күрсәтегез, дип теңкәгә тиделәр. Музей кызлары җайлап кына каршы килде. Олы кунакларга күрсәтерлек түгел иде шул әлеге йорт. Җимерек хәлгә килгән каралты-кураларны, чүп баскан ихата һәм су буйларын үз күзләре белән күргәч, “сәер полковник” Лотфулла түзмәгән, эшкә тотынган. Иң элек авыл зиратына ак мәрмәрдән Сәгъди абзыйның кабер ташын ясатып куйган, кереп, аның рухына дога кылырлык изге җиргә әйләндергәннәр. Сәгъ­ди абзый­ның бакча башында чишмәле кое эшләткәннәр. Ул чишмә Тукай заманында ук булган, бә­ләкәй Апуш һәм авыл халкы шуннан су эчкән. Тик еллар үтеп, караучысыз калган чиш­мәнең юлы ябылып, аны онытканнар иде. Лотфулла Нурислам улы чишмә юлын таптырып, буралы кое ясатып, аңа “Апуш коесы” дип исем дә кушканнар. Авыл халкы яңадан суга йөри башлаган.   Авыл Туфансыз була алмый   Әле тагын, Тукаебызның туган көненә биредә шагыйрьнең үлем­сез әкият геройларын чагылдырган шәһәрчек булдырабыз, дип йөриләр икән. Гадәт­тәгечә, әлегә бу сер итеп саклана. Әмма ләкин Лотфулла егетләре тотынган әлеге эшләрнең тормышка ашасына шигем юк минем.     Музей урнашкан йорт     Без үзара “телисеңме, телә­мисеңме – ә теләргә кирәк” дип сөйләшкәлибез. Туфан абый нигезе язмышы турында сүз чыккач та “теләүче” һәм “теләмәүче” ике төркем барлыкка килде. “Һәр авылда язучы музее нәрсәгә кирәк ул?” – дип тә җиффәрделәр. Бу хакта өздереп кенә үз сүземне әйтә алмыйм, әмма Олы Мәрәт­хуҗага килсәк, авылны – Туфансыз, Туфанны авылсыз күз алдына китерә алмыйм мин. Бу җәһәттән олуг әдибебезнең “кыланмышлары” турында ниләр генә сөйләмиләр. Туфан абый яшьләргә гаять игътибарлы булган, өметле шагыйрь­ләрнең авыл­ларына еш барган. Янәсе, яшь алмаш ниндирәк авылда яши, ата-анасы кем? Чуашстанга барып, Ркаил Зәйдулланы эзләп тапкан. Ркаил генә түгел, бөтен авыл халкы да тәмам аптырашта калып, бу чыннан да Туфан Миң­нуллин үзе микән дип, тотып-то­тып караганнар. Газинур Мо­рат­ның туган ягы Кукмарага да барып чыккан Туфан абый. Зур Сәрдектә яшәп ятып, “Үзебез сайлаган язмыш” дигән пьесасын язган.   Разил Вәлиев әйтүенчә, Туфан абый язучыларыбыз туган бөтен авылларга барырга ният кылып, аерым бер маршрут та төзеп куйган булган. “Өлгерә алмый гына калды”, – дип уфтанды ул.   Заманалар буталып, авылларга бетү куркынычы яный башлагач, инде мин телгә алган Рөстәм Зәкуанов Азнакайдагы Илбәк авылын “үлем тырнагы”н­нан алып калган иде. Тезләнгән җиреннән күтәрелеп, аякка нык басып, гөрләп яши башлады Илбәк. Бу хәлләрне ишетеп, Туфан абый да, Азнакайга килгән саен, журналист-персидәтелнең ниләр эшләгәне белән кызыксынып торган, сөенеп йөргән. Рөстәм әдип белән бергә төшкән бик күп фотоларын бүген кадер­ләп саклый.   Авылга шулкадәр мөкиббән киткән, алай гына да түгел, татар авылын саклап калу өчен җанын бирердәй итеп яшәгән тагын берәр әдип бар микән ул? Ай-һай... Марсель Галиев сөйләгән­нәрне искә төшереп, моңсу гына елмаеп утырам әле. Туфан абый авылда бөтен эшне үзе эшләргә яраткан. Аның кечкенә генә бер тракторы да булган. Маркасын бел­миләр, “пырт-пырт” дип йөрт­кәннәр. Беркөнне ике көп­чәкле арба тагып, бидоннар төяп, чиш­мәгә суга киткән болар. Бер борылышта Марсель, Ркаил, Газинур бидоннар белән бергә арбадан коелып калганнар. “Без­нең юклыкны чишмәгә барып җиткәч кенә күргән Туфан абый. Ул, гомумән, артына борылып карамый иде, артка чиге­нер­гә дә яратмый иде. Трак­торның арткы тизлеге дә юк иде бугай. Аннан соң, техника аңа бик ят нәрсә кебек иде, тракторга утыру килешми дә килешми иде инде, ну, җигүле атта йөрергә яратты”, – дип сөйләде Марсель. Бер елны Азнакайдан Казанга ат белән кайтканнар болар. Машина заманы бит әле! Юбилей уңаеннан Азнакайда якташлары Нәҗибә апага ат бүләк иткән булганнар. Аны Казанга ничек алып кайтырга? Туфан абый: “Әйдә, ат җигеп кайтабыз”, – ди­гән. Арбасын да тапканнар. Бу – бернинди кылтаю да, мөгез чыгарып халыкны шаккатыру да түгел, ә чынбарлык.     Монда бар да Туфан аганы хәтерләтә (музейның эчке күренеше)     Туфан абый: “Казанга машинада кайтсак, юл өстендәге татар авылларын “выжт” итеп узып китәчәкбез, әйдәгез, халык белән очрашып кайтыйк әле”, – дигән. Шулай итеп һәр авылга кер­гән­нәр, очрашулар оештырганнар, болыннарга төшеп, атка печән чапканнар. Бөтен барлыгы белән авыл кешесе, милләт баласы иде Туфан абый. Аны авылдан аерсак, рухы беркайчан да тынычлык тапмас кебек. Безнең бөтен әдип­ләребез диярлек авыл җи­рен­нән. Авылларда аларның ни­гезләре яшә­сен, музейлары бул­дырылсын. Һич югы, мәктәпнең берәр бүл­мә­сендә сыеныр урын табылсын иде. Минем әле тагын бер хыялым бар: Туфан Миңнул­лин, кабатланмас образ булып, Камал театры сәхнәсенә дә менсен иде. Тәкъ­димемне Олы Мәрәт­ху­җага кайткан әдипләре­безгә дә әйт­тем. Алар арасында драматурглар Мансур Гыйлаҗев, Рәдиф Сәгъди, Ркаил Зәйдулла да бар иде. Дәшмәделәр. Димәк, ризалар. Ә пьесага сюжет өчен Олы Мә­рәт­хуҗаның үзендә дә күпме гый­брәтләр табып булыр иде. Авылда Туфан абыйның туганнары, сабакташлары, аны якыннан белгән кешеләр исән әлегә. Әдип­нең без белмәгән-күрмәгән әллә нинди сыйфатлары халык күңе­лендә яши. Татар театр сән­гатенең тулы бер чорын тудырган бөек әдип үзе дә сәхнәгә менәргә хаклы, минемчә.   “Бездә генә мондый ай”   Инде язмама нокта куяр алдыннан, янә Туфан аганың “Утырып уйлар уйладым” исемле китабына күз салдым. “Ай кемнеке?” дигән бер язмасында мондый юллар бар: “Их, авылга кайт­саң иде хәзер! Безнең авылның ае ничек икән? Ямансу түгел микән үзенә? Безнең авылның ае кебек ай бер җирдә дә юк. Идел тавы өстеннән килеп чыга, тау башына утырып ял итеп ала, бизәнә, ясана да, көлеп-елмаеп, күккә күтәрелә. Мин, тиле, үзе­безнең авыл аен Мәскәү күгеннән эзләп маташам. Ул бит минем шикелле ахмак тү­гел шәһәргә килеп буталып йө­рергә. Үз кадерен үзе белә ул без­нең авыл ае...” Бүтән бер сүз дә өстәмим, күңелем болай да тулды.
Риман ГЫЙЛЕМХАНОВ

--- | 11.12.2015

Изге теләкләр белән сугарылган бәйрәм (ФОТО)

$
0
0
13.12.2015 Матбугат
Тормыштагы булачак мөһим вакыйгаларны барыбыз да алдан әзерләнеп, көтеп алабыз, аны истә калырдый итеп уздырырга тырышабыз. Менә газетабызның 25 еллык юбилеена да без ел буе ди-ярлек әзерләндек, оештыру эшләре алып бардык, ә ул бер матур мизгел кебек узды да китте. Хәзер инде юбилей чаралары тарихи вакыйга, әмма күпләрнең күңелендә аңа бәйле хатирәләр әле озак сакланыр.
“Туган як”ның туган көне итеп 7 декабрь санала, нәкъ шул көнне чирек гасыр элек, 1990 елда аның беренче саны дөнья күрде. Ә инде 7 декабрь дүшәмбе булганга, юбилей чараларын җомга, 4 декабрь көнне оештырдык.    Тантаналы өлеш Сергач мәдәният йортында булды. Ул 14.00 сәгатькә билгеләнгән булса да, халык күпкә алдан җыела башлады һәм билгеләнгән вакытка зал шыгрым тулы иде – яраткан газеталарының туган көненә төрле авыллардан укучыларыбыз күпләп килделәр. Арада яшьләре дә, олы яшьләрдәге алмайлар-агайлар да бар иде. Ерак араларны якын итеп килгән өчен барчасына да зур рәхмәт. Фойеда өстәлгә куелган “Туган як”ның юбилейлы номеры, газетаның логотибы төшерелгән матур календарьлар барысына да истәлекле бүләк булды.    Бәйрәмебез газета, аның тарихы, редакция коллективы турындагы берничә минутлык фильмнан башланды. Аннары сәхнәгә Түбән Новгородның “Туган як моңнары” артистлары чыкты. Бу ансамбльне безнең татар авылларында яхшы беләләр, җитәкчеләре Дамир Фәйсханов та Камка егете булганлыктан, халык аларны кайнар алкышлар белән каршы алды. Берничә җыр яңгырагач, алып баручы Альбина Әндәрҗанова “Туган як”ның баш редакторы Олег Әндәрҗановка сүз бирде. Олег Хөсәинович барча халыкны, хөрмәтле кунакларны чын күңелдән бәйрәм белән котлады. “Туган як” турында бик күп сөйләргә һәм кыска гына әйтеп тә чикләнергә була. Мин соңгысын сайлыйм, ник дисәң, безнең бөтен эшебез сезнең күз алдыгызда. Без замана белән бергә атлар өчен бар тырышлыгыбызны куеп эшлибез. Күргәнегезчә, газетабыз төсле итеп чыга башлады, битләре артты, яңа елдан рус кушымтасын даими чыгара башларбыз. Ә бүген барчагызга да олы рәхмәтләремне белдерәсем килә, бу залда утыручыларга аеруча рәхмәт. Шулай ук газетаны гамәлгә куючы өлкә хөкүмәтенә зур рәхмәт. Һәм, әлбәттә, редакция коллективына иң җылы рәхмәт сүзләрен әйтәсем килә. Без бер команда булып эшләгәнгә генә бүгенге нәтиҗәләргә ирештек”, - диде Олег әфәнде һәм юбилей уңаеннан лауреат исемен яулаучыларга дипломнар тапшырды.   Кави Нәҗми исемендәге публицистик премия лауреатлары исеменә “Онытылган геройлар” очерклары сериясе өчен Әббәс Назеров һәм төрле очерклар сериясе өчен Мансур Хакимов лаек булдылар. Һади Такташ исемендәге әдәби премия күп кенә шигырьләр, “Язмыш сынаулары” китабы авторы, каләмдәшебез Ришат Рамазановка тапшырылды. Күп санлы газета укучыларының фикере буенча, “Ел кешесе-2015” исеменә өлкә татарлары автономиясенең башкарма директоры Рамил Салихҗанов лаек дип табылды. Аннары Олег Хөсәинович сәхнәгә “Туган як”ның беренче, хөрмәтле редакторы Рифат абый Ибраһимовны чакырды һәм редакция исеменнән аңа истәлекле бүләк тапшырды.    Бәйрәмнең иң олы кунагы – өлкә хөкүмәтенең информацион технологияләр, элемтә һәм масса күләм информация чаралары министры Сергей Кучин иде. Ул үзенең чыгышында газетаның өлкә татарлары тормышында уйнаган зур ролен билгеләп үтте, редакция коллективының эшчәнлегенә югары бәя бирде. Шулай ук Сергей Валентинович өлкә хөкүмәтенең, шәхсән губернаторның котлау сүзләрен җиткерде һәм Валерий Шанцевның редакциягә исемләнгән Хөрмәт грамотасын тапшырды. Өлкә хөкүмәте грамоталарына һәм Рәхмәт хатларына бер төркем редакция хезмәткәрләре дә лаек булды – газетаның беренче көненнән диярлек хезмәт итүче корректор-хәреф җыючы Гүзәл Гаязетдинова, җаваплы секретарь Наилә Жиһаншина һәм верстальщик- дизайнер Лилия Хәсәнова өлкә Законнар чыгару җыены исеменнән Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде, Олег Хөсәиновичка, аның урынбасары Ринат Сөннәтовка, реклама буенча менеджер Дина Хөсәиншинага, яшьләр бүлеге редакторы Румия Хамзинага һәм информация бүлеге редакторы Илнар Садековка Сергей Валентинович матбугат министрлыгының  Хөрмәт грамоталарын тапшырды. Ә редакциягә министр кыйммәтле бүләк бирде. Сергей Валентинович безнең коллегабыз икән – ул хезмәт юлын журналист буларак башлаган, аннары редактор булган һәм, ниһаять, министрга хәтле үскән. Ул үзе шигырьләр дә яза – бабай белән оныкның сөйләшүе турындагы шигырен бигрәк сәнгатьле итеп сөйләгәнен халык йотылып тыңлады.    “Туган як моңнары” артистлары тагы да берничә номер белән халыкның күңелен күтәргәч, сәхнәгә Сергач, Кызыл Октябрь, Пильна һәм Спас районнары администрацияләре вәкилләре менде. Сергач шәһәре мэры Александр Лаптев, Кызыл Октябрь районы администрациясенең мәдәният комитеты җитәкчесе Максут Яруллин, Пильна районы администрациясенең хокукый идарәсе җитәкчесе Надирә Абдулганиева һәм Спас районы администрациясендә шул ук вазифаны башкаручы Елена Максимова редакция коллективы исеменә бик күп җылы сүзләр әйтеп, истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Редакциянең хисапчылары Диана Войтова һәм Валентина Брунова Сергач районы администрациясе исеменнән Хөрмәт грамоталары белән бүләкләнделәр, ә корреспондент Ришат Рамазанов белән йөртүчебез Рушан Мостафинга Кызыл Октябрь районы администрациясе исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырылды. Шулай ук Рамил Салихҗанов, Әббәс Назеров, Мансур Хакимов та җылы сүзләр әйтеп, редакциягә бүләкләр тапшырдылар.    Бүләкләүләрдән, рәхмәт сүзләреннән соң концерт дәвам итте. “Туган як моңнары” ансамбленең төп составы артистлары Дамир Фәйсханов, Марат Муллин һәм Алсу Латыпова матур чыгышлары белән сөендерделәр, яшь җырчы-биючеләрне дә тамашачы алкышларга күмде. Татарстан артисты Раниф Вахитов көчле, матур тавышы белән халыкны таң калдырды. Ахырда артистлар Олег Хөсәинович белән бергә газетага багышлап үзгәртелгән “Туган як” җырын башкардылар.    Юбилей табынсыз булмый инде һәм безнең бәйрәм дә ресторанда табын артында дәвам итте. Биредә дә редакция коллективы һәм шәхсән баш редактор исеменә күп кенә котлау сүзләре әйтелде. Мәскәүдә яшәүче билгеле якташыбыз, шагыйрь, халыкара журналист, Россия һәм Татарстан язучылар Союзы әгъзасы Әхмәт Саттар, Нижгар татарлары конгрессы рәисе Гаяр Хәсәнов, Пильна районы пенсия фонды җитәкчесе Мирзәхләм Абдулганиев, Сечен районы вәкиле, Красный Остров авылы администрациясе башлыгы Максут Алимов, Сергач районы администрациясенең авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Рушан Идрисов, ООО “Ачка” хуҗалыгы рәисе Харис Хакимов, “Континент” сәүдә үзәгенең генераль директоры Фаил Хамзин, төбәгебездә татар радиосын булдыручы Харис Камалетдинов, билгеле табиб Ринат Айсин, ПАО “Сергачские электросети” җитәкчесе урынбасары Ханнән Насибуллин, ОАО “Принт-Медиа” директоры Алексей Скворцов, Дзержинск татарлары автономиясе рәисе Мостафа Фатыхов, билбаулар белән өлкә көрәш федерациясе президенты Максут Сәмиуллин, танылган спортчы, Россиянең атказанган тренеры Зәки Валемеев, “Молочное дело” сөт заводлары челтәренең чимал белән тәэмин итү директоры Надир Вахитов, газетаның якын дусты Илһам Жиһаншин ихластан котладылар һәм бүләкләр, Рәхмәт хатлары тапшырдылар. Шулай ук кичә буе “Туган як моңнары” ансамбле һәм Раниф Вахитов җырлап, кунакларның күңелләрен күтәреп тордылар, җырлаттылар, биеттеләр.    Менә шулай күңелле генә үтте “Туган як”ның юбилеена багышланган мәдәни чаралар. Без аларны оештырырга ярдәм иткән күп санлы спонсорларыбызга олы рәхмәтләребезне белдерәбез, юбилей чаралары һәрчак ярдәм кулы сузарга әзер булучы дусларыбызның күплеген тагы бер тапкыр исбатлады. Рәхмәт, дуслар! Туй пинәсез булмый дигәндәй, бәлки, үпкәләүчеләр дә булгандыр, алар алдында гафу үтенәбез.  Хөрмәтле күп санлы укучыларыбыз, сезгә дә “Туган як”ка тугры булып калганыгыз өчен зур рәхмәт, болганчык елларда зур авырлыклар белән бул-дырылган милли басмабызның абруен төшермичә, тиражын киметмичә, бердәм булып эшлик һәм яшик.    . Фото 1: Әлеге редактор Олег Әндәрҗанов беренче редактор Рифат Ибраһимов белән.     Фото 2: “Туган як” коллективы өлкә министры Сергей Кучин белән.   
Наилә ЖИҺАНШИНА

--- | 11.12.2015

Ялларда җиңү яулаган комментлар

$
0
0
13.12.2015 Интернет
Бер комментарийны шимбә көн өчен, икенчесен якшәмбе өчен бүләклибез. Һәркайсының телефонына 100әр сум акча.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 


---

--- | 13.12.2015

Газета-журналларга онлайн язылыр өчен ярты көнем узды – языла алмадым

$
0
0
13.12.2015 Матбугат
Июнь яки декабрь җиттеме, бер бәла төшә башка – газеталарга язылу. Авылда яшәгән кеше өчен бу зур проблема түгел, чөнки почтальон апа барысын да үзе эшләп бирә. Шәһәр халкы исә почтальонн күргәне дә юк. Бу очракта ярдәмгә интернет килә. Басма матбугатка, теориядә, берничә сайт аша язылып була. Һәркайсыннан язылып карадым – берсеннән дә языла алмадым.

1. “Випиши.ру” дигән сайт. Башта шунда кердем. Татар газеталарына язылыйм дигән идем, баксаң, онлайн рәвештә түләп булмый икән. Система сиңа квитанция ясап бирә һәм шуның белән син... почтага барырга тишсең! )) Почтага барсам, мин аны инде болай да язылып кайтам, сайтның кирәге калмый. Күрәсең, теге мәзәктәге сыман, “алай итсәң дә була, болай итсәң дә була” диләрдер инде. (Мәзәк: бер абзый базарда кандала даруы сата икән. Моны ничек кулланырга соң дип сорый икән сатып алучы. Кандаланы тотасың да авызына саласың, ди абзый. Соң аны тоткач бәреп үтереп тә була бит инде??? Алай итсәң дә була, болай итсәң дә була инде, - дигән тапкыр сатучы). Соңыннан гына белдем: “Выпиши.ру” сайты аша Татарстаннан читтә яшәүчеләр татар матбугатына онлайн языла ала, ә Татарстан халкы юк икән.  

Сүз уңаеннан: “Випиши.ру” сайтыннан татар газета-журналларын эзли башласаң, гомер таба алмаячаксың! Чөнки алар анда менә болай язылган: “Ирек мђйданы”, “Татарстан яшьлђре”, “Сљембикђ”. Ә “Безнећ гђќит” исә, гомумән, танымаслык хәлдә (“Җәһәт” шрифтын уйлап чыгаручыга кайнар сәлам). Ә газеталарны ул сайтта йөзәр мең басма арасында эзләгеч (поисковик) буенча эзлиләр. Димәк, потенциаль язылучыларның никадәре яраткан басмасын таба алмый дигән сүз.   2. Алга таба эзлим. Максатым – почтада 1-2 сәгать вакыт чират тормый гына онлайн язылу. “Портал госуслуг”. Татарстанның бу проекты турында бик күп сөйлиләр. Үзем дә бик күп функциясен даими кулланам. Бу юлы шушы сайт аша газеталарга язылып карарга булдым. Әмма бары тик 2016 елның февраленнән генә килүче номерларга языла алам икән. Гыйнварга инде соңга калганмын. 10 февральдә язылу тәмамланган. Ә бит язылуның иң актив чоры декабрь уртасы һәм ахыры. Димәк, ничәмә-ничә абунәче абунәсез кала дигән сүз. Башка татар газетасын эзләп караган идем – анысына гыйнвардан да язылырга була. Ни өчен болай бу? Ни өчен кайбер татар газеталарына тулы яртыеллыкка 10 декабрьгә кадәр генә язылырга була, ә кайберләренә 10 декабрьдән соң да “гыйнвар-июнь” тулы комплектына язылу мөмкинлеге бар? Бу сорауга җавап тапмадым. Бәлки, сез беләсездер? Зинһар, комментарийларда языгыз.   3. Инде берәү “Татпост” сайты адресын бирде. Кирәкле газеталарны эзләп таптым, кәрҗингә салдым, банк картасы белән төенчегемне әзерләп куйдым. Каһәр суккыры, бу сайт та “оплата наличными на почте” дигән язу чыгарды. Астарак карасам, онлайн түләү мөмкинлеге дә бар икән. Әмма теркәлү үткән кулланучылар өчен генә. Үттем теркәлү. Подписканы түлим дисәм, мин теркәлү узган арада  кәрҗин бушап калган! Сайтка яңадан кереп яңадан үземә кирәкле газеталарны эзләргә тотынмакчы идем, сайт мине кертми башлады! “403 - запрещено. Доступ запрещен. Предоставленные учетные данные не дают права на просмотр этого каталога или страницы.” – ди. Менә сиңа мә! Система минем ФИОны, адресларымны, электронкаларымны алды, әмма персональ данныйларны куллану рөхсәте сорамады – һәм качты! Бу сайтка мине бүтән кертми ))) Миңа “не дают права на просмотр этого каталога”. Ни өчен? Белмим.   Бу маҗараларымны Фейсбукка элеп бардым. Анда бу тема зур шау-шу уятты. Гаделлек өчен әйтергә кирәк, Алсу Исмәгыйлева шул арада “Татпост” сайты аша “Ирек мәйданы”на языла алды. Акчасын да банк картасы аша түләде, әмма квитанция-фәләне юк. Ә иң кызыгы: акчасын алгач, Алсуга да “Доступ запрещен. Предоставленные учетные данные не дают права на просмотр этого каталога или страницы” дигән вердикт чыгарылды. Хәзер Алсу үзенең 519 сум акчасы өчен борчыла инде)) Кулда квитанция юк, сайтка кертмиләр. Газета килерме-юкмы – киләсе елда гына билгеле булачак.   Татар газета-журналларына онлайн рәвештә язылырга маташып, ярты көнем узды. Языла алмадым. Әле мин компьютерны, интернетны әзме-күпме беләм, дип саныйм үземне. Компьютер белән дус булмаган абунәчеләргә басма матбугатка интернеттан язылырга Аллаһы Тәгалә көч һәм түземлек бирсен!    Фото: prikolnews.ru
Данил СӘФӘРОВ

--- | 13.12.2015

Татарстанда ир-ат сәүдә йортындагы эскалатордан егылып төшеп үлгән

$
0
0
14.12.2015 Фаҗига
Кичә кич Казанның "Бәхетле" сәүдә үзәгендә фаҗига булган. 54 яшьлек ир-ат 3нче каттан эскалаторда төшкәндә ялгыш басып, астагы кешеләр өстенә егылган.
Алган тән җәрәхәтләреннән ул урында ук җан биргән, аста калган тагын бер ир умрау сөяге сынып һәм башы селкенеп хастаханәгә озатылган, дип хәбәр итә "Татар-информ".   Тикшерү комитеты бу факт буенча эш ачкан.
---

--- | 14.12.2015

Казанда чыршы утларының кайчан кабыначагы билгеле булды

$
0
0
14.12.2015 Бәйрәм
Казанның Меңъеллык паркында урнашкан төп яңа ел чыршысы утлары 28 декабрьдә кабына. Бу хакта шәһәр мэриясенең эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә билгеле булды. Быел шәһәрнең төп чыршысы башкача бизәләчәк.
Чыршының конструкциясе үзгәрешсез калса да, ылыслы агачка бик күп яңа ел бизәкләре эленәчәк, аны бизи торган “Төнге шәһәр утлары” дип аталган яктылык иллюминациясе тулысынча яңартылачак, дип хәбәр иткән иде “Казгорсвет” берләшмәсе җитәкчесе Рөстәм Габделхаков. Бизәү өчен классик бизәкләр белән бергә традицион утлар да кулланылачак. Шуңа да быел төп яңа ел чыршысын шәһәр халкы “калдыклардан тегелгән одеял” белән чагыштыра алмас, дигән иде әлеге җитәкче.   Быел аны бизәүгә 8 миллион сумнан артык акча сарыф ителүе хакында да әйтелде.   Тулы ПРОГРАММА белән монда таныша аласыз.
---

--- | 14.12.2015

Чаллыда пенсионер тарафыннан үтерелгән табибны соңгы юлга озаттылар (ФОТО, ВИДЕО)

$
0
0
14.12.2015 Фаҗига
Кичә, 13 декабрьдә, Чаллыда Андрей Железнов белән хушлаштылар. Чаллының танылган табиб-травматолог-ортопедын шәһәр зиратына җирләделәр. Табиб белән хушлашу 4 нче номерлы хастаханәдә оештырылган иде.
Аны соңгы юлга озатырга килгән йөзләгән кеше табибның әнисе – Мария Александровна, тол калган хатыны Светлана Ильинична, бердәнбер кызы Анастасиянең тирән кайгысын уртаклашты... Хатын-кызларны гына түгел, ир-атларны да елатырлык авыр кайгы иде бу, дип шәрехли хушлашу чарасын әлеге вакыйганың шаһитлары. Барысы да бер тавыштан, бик яхшы кешенең гомере иртә өзелү белән килешә алмавын җиткергән...         Исегезгә төшерәбез, Андрей Железнов 11 декабрь иртәсендә хастаханә баскыч төбендә атып үтерелде. Әлеге җинаятьне кылуда шикле кеше – 85 яшьлек Мисбах Сәхәбетдинов сак астына алынды. 


---

--- | 14.12.2015

“Әтиле тормыш рәхәтен күрмәдек” язмасына кайтаваз

$
0
0
14.12.2015 Язмыш
Бу мәкаләне мин “matbugat.ru” сайтындагы “Бердәмлек” сәхифәләреннән табып алдым. “Әтиле тормыш рәхәтен күрмәдек” дип аталган язмада Роза ханым Шәйхетдинова-Гарипова үзенең авыр балачагы, әтисе Мөхсиннең Днепр елгасы янындагы каты сугышларның берсендә батырларча һәлак булуы, ә аның хатыны Рәхбәриянең колхоз эшендә эшләп, иреннән калган бердән-бер кадерле истәлеге – кызы Розаны карарга да вакыты булмавы турында укыгач, бик тәэсирләндем.
Минем әти дә бит сугыш кырында ятып калган батыр кеше, шуңа күрә Роза ханымның халәтен бик яхшы аңлыйм.   Мөхсин Шәйхетдинов турында күбрәк белергә теләп, интернеттагы “Подвиг народа” (podvignaroda.mil.ru) сайтына кереп, аның турында күп мәгълүмат таптым. 1913 елда туган красноармеец Шайхутдинов Мухасим (гафу итегез, документта шулай язылган) Эшче-крестьян Кызыл армиясе сафларына (РККА) 1940 елда Куйбышев өлкәсе, Камышлы районыннан алына. Хезмәт итү урыны "7омпомб СтепФ, 2 УкрФ", дип язылган. Сугыш барышында ул Кызыл Байрак һәм Кызыл Йолдыз орденнары,  III дәрәҗә Богдан Хмельницкий, I һәм II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы орденнары, “За отвагу”, “За боевые заслуги” медальләре белән бүләкләнгән.   Командиры язган донесениедә мондый сүзләр бар: “Шайхутдинов Мухасим в батальоне с первых дней Отечественной войны. На Белгородско-Харьковском направлении личной отвагой увлекал на успешное выполнение задач по переправке наших войск. Особо отличился при форсировании реки Днепр в районе села Карпенки. Под интенсивным артиллерийским огнем противника в составе понтонного расчета отлично справился со своими обязанностями по сборке мостового парома. Без отдыха и сна он в течение трех суток нес боевую вахту на переправе. Состоя в комендантском наряде по содержанию наплавного моста через реку Днепр 28.09.1943 года оставался на боевом посту якорного. При налете вражеской авиации осколком первых сброшенных вражескими пикировщиками были пробиты понтоны. Красноармеец Шайхутдинов, сняв свое обмундирование, устраняет течь понтонов, стараясь спасти мост от затопления. Но последующие бомбы постигли его на боевом посту. Он умер смертью героя, не покинув боевую вахту без приказа командира”.    Роза ханым, Сез әтиегез белән горурлана аласыз. Сугыш кырында моның кадәр орден-медальләр алучылар бик сирәк. Исән кайткан булса, аны Герой дәрәҗәсендә йөртерләр иде. Ләкин батыр әтиләребез үз-үзләрен сакламаганнар шул. Роза ханым, сез хәрби комиссариатка барып, әтиегезнең сугышчан орден-медальләрен эзләтә аласыз. Оборона министрлыгының үзәк архивындагы до¬ку¬ментларының номерларын һәм элект¬рон почтам адресын “Бердәмлек” редакциясенә хәбәр иттем. Авылыгызда яисә мәктәбегездә музей булса, ул документларны шунда биреп саклау яхшырак булыр.   Рәфгать ЗАРИПОВ.  
---

--- | 14.12.2015

Гөлназ Сираеваның гаиләсе "ишәйгән"

$
0
0
14.12.2015 Шоу-бизнес
– Тормышыбыздагы иң зур яңалык: өебездә песи барлыкка килде. Балачакта да безнең өйдә песи булганы юк иде. Дөресрәге, мин алардан уттан курыккан кебек курыктым. Үсмер чакта исә аларны күралмас дәрәҗәгә җиттем. Әмма еллар узу белән, бу йомшаккайларга карата мәхәббәтем уянды.
Икетуган сеңлемнең песие балалагач, берсен үзем эләктереп калдым. Озын йонлы британ песие. Туган йортында аны Дымка дип йөртсәләр, мин Миучиа дигән исем куштым. Хәзер алты айлык булды. Безнең баш очына ятып йоклый. Ике-өч көнгә китәсе булганда, ашарына күп итеп салып, фатирда калдырабыз. Безне бик сагынып көтеп ала, ди Гөлназ.
---

--- | 14.12.2015

Пенсионерларны байга һәм мохтаҗга бүләчәкләр

$
0
0
14.12.2015 Җәмгыять
Киләсе ел башыннан хезмәт ветераннары икегә бүленәчәк: күп керемле байлар һәм аз керемле мохтаҗлар. Акчасы болай да күп дигән ярлык сугылганнарга социаль ташламалар буенча акчалата түләүләрне киметмәкчеләр. Түрә­ләребез шулай итеп акчаны янга калдырмакчы. Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева матбугат кон­фе­ренциясендә әйткәнчә, моңа кадәр һәр хезмәт ветеранына бертөрле социаль ярдәм күрсәтелсә, киләсе ел башыннан үзгәрешләр булачак.
Ноябрь аенда Дәүләт Советы “РТ халкына адреслы социаль ярдәм ту­рын­да”гы Татарстан законына үз­гә­решләр керткән закон кабул итте. Шулай ук Министрлар Кабинеты 2004 елның 17 декабрендә чыгарган “Пенсионерларга юл хакы өчен айлык акчалата түләү турында”гы карарга да үзгәрешләр кертелде. Бу ике норматив акт буенча, һәр ташламага ия пенсио­нерның кереме аерым тикшере­ләчәк, һәм мох­таҗ дип саналганда гына кирәгенчә ярдәм оештырылачак. 2015 елда республикада 1,5 миллионнан артык кеше социаль ярдәмнән файдаланган. Аларның 1,3 миллионына акчалата түләү оештырылган. “Бо­ларның айлык кереме дә, мохтаҗ булу-булмау­ла­ры да исәпкә алынмады”, – ди Н. Бутаева.    Ташламалар, акчалата тү­ләүләр 2016 елга кадәр билгеләнгән пенсионерлар тынычлап йоклый ала, чөнки “льгота”лар шул килеш калачак. Яңалык күбрәк киләсе ел башыннан лаеклы ялга чы­гучыларның күңеленә коткы салыр, мөгаен. Аларга айлык керем 20 мең сумнан артмаган очракта гына социаль ярдәм күрсәтеләчәк. Респуб­лика законына кертел­гән үзгәрешләр нәкъ менә алар кесәсенә сугачак. Төгәл әйт­кәндә, айлык кереме 20 мең сумнан артучыларга торак-коммуналь чыгымнарга 50 процент ташлама ясалмаячак, бушлай колак аппараты алу, теш куйдыру мөм­кинлеге бетәчәк һәм транспортта йөрү өчен айлык акчалата түләү кимеячәк, аның суммасы 280 сум гына булачак. Ә керемнәре аз булганнарга “социаль проездной” акчасы 427 сум каралган. Ел саен хезмәт ветераннары сафына 9,5 мең кеше өстәлә. 1,5 мең пенсио­нерның айлык кереме 20 мең сумнан артып китә.   Киләсе елдан башланучы үзгәрешләр, әлбәттә, бөтен пенсионерларда да кызыксыну уятачак. Үзгәрешләр булган очракта ул хактагы барлык мәгълүмат исәп-хисап фактураларында язылачак икән. Аңлашылмау­чылыклар да шактый булачагын алдан ук фаразлыйлар, шул җәһәттән 200дән артык телефон шалтыратулар кабул итәчәк,  диләр. “Әгәр сезгә беркем дә үзгәрешләр хакында хәбәр итмәгән икән, димәк, социаль ташламалар элеккечә сакланган, – ди Наталья Владимировна. – Ә янга калган акчаны дәүләт мохтаҗларга ярдәм итүгә юнәлдерәчәк”.
Фәния АРСЛАНОВА

--- | 12.12.2015

Татарстанда туйларга да тикшерүчеләр килүе ихтимал

$
0
0
14.12.2015 Җәмгыять
Полиция һәм дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре сәүдә нокталарын, хәтта җәмәгать туклануы предприятиеләрендә – кафе, рестораннарда барган банкетларны ныклап тикшерергә кереште, дип хәбәр итә “Безнең Чирмешән” газетасы. Бу чаралар 10 декабрьдән 20 декабрьгә кадәр дәвам итә. Хикмәт шунда, бу чорда легаль булмаган алкоголь белән көрәш буенча ункөнлек игълан ителгән.
"Әгәр табыннарда контрафакт спиртлы эчемлекләргә юлыгабыз икән, административ тикшерүдән соң, гаеплеләрне штрафлар көтә.   Гражданнар өчен аның күләме – 4-5 мең сум. Өстәвенә, легаль булмаган алкоголь кеше сәламәтлеге өчен зыянлы да булса, закон бозучылар җинаять җаваплылыгына тартылачак", – дип кисәтә дәүләт алкоголь инспекциясенең райондагы белгече Лилия Мортазина.
---

--- | 14.12.2015

Ринат Таҗетдинов: Яшь чагымда ничава егет идем...

$
0
0
14.12.2015 Мәдәният
Россия һәм Татарстанның халык артисты Ринат Таҗетдинов “Алтын битлек-2016” Россия милли театр премиясе лауреаты исемен яулады. Ул әлеге абруйлы бүләккә “Театр сәнгате үсешенә зур өлеш керткәне өчен” дигән номинациядә лаек булды. Дуслары яратып аны “Таҗи” дип йөртә, шулай дип эндәшә икән. Таҗи...
Бабасы Таҗетдиннең исемен кыскартудан килеп чыккан. Кушамат ук булып бетмәсә дә, ятышып тора үзе. Исем кешенең асылын, ниндидер илаһи-сакраль хасиятен билгели. Кушамат исә шулай ук адәм баласының үзенчәлеген ачып бирергә сәләтле. Дуслары Ринатны Таҗи дип “олылау” белән үзләре дә сизмәстән, аңа бәхетле, таҗлы киләчәк әзерләгән. Бүген Ринат Арифҗан улы Таҗетдинов чын мәгънәсендә  татар театрының таҗы булып тора.   Татарстанның Чүпрәле яклары табигате үзе үк моңлы җырны хәтерләтә. Ренат абый туган ягыннан Казан консерваториясенә укырга керү нияте белән чыгып китсә дә, нота танымаган, әле җитмәсә, “цекелдәп” торган мишәр авылыннан килгән егетне аннан кире борып чыгаралар.   Язмыш Ринатка икенче бер олуг вазифа йөкләгән икән: үз вөҗүдеңне драматург уйлап тапкан образ өчен җирлек итә белү. Икенче төрле әйтсәк, кеше фикерен, табигатен үзеңнеке итәргә өйрәнү. Җае да чыгып куя: 1956 елда татар академия театры өчен милли кадрлар әзерләү максатыннан, Мәскәүдә беренче тапкыр Татарстаннан студентлар җыеп укытырга ниятлиләр. Щепкин исемендәге Югары театр училищесында белем алырга дип төрле авыллардан җыелган бер төркем яшьләр арасында Чүпрәле районының Кече Чынлы авылыннан Ринат исемле егет тә була.   Алар зур өметләр баглап Югары театр училищесында сәхнә серләрен үзләштерергә керешә. Авыллардан җыелган яшьләрнең Россия башкаласында укый башлавы - ул заман өчен акылга сыймаслык бәхет һәм мөмкинлекләр. Бу хакта щепкинчылар үзләре дә бик еш искә ала...       Ринат Таҗетдинов бәхетле сәнгатькәрләрдән – ул ярты гасырдан артык иҗат гомерендә кайнар темпераментка ия, киң диапазон сорала торган саллы төп рольләрне башкарды; тирән мәгънәле тарихи һәм үзенчәлекле замана геройларының образларын тудырды. Режиссер нинди рольне ышанып тапшырса да, ул аны тамашачы мәхәббәтен яуларлык итеп, төбенә төшеп, эзләнеп башкара. Аның иҗат биографиясендә романтик, комик, тетрәндергеч, тарихи образларны санап бетерерлек түгел. Үзенә генә хас эчке хис-кичерешләре, табигый җан җылысы белән тамашачыны үз дөньясына бөтереп алып кереп китә белүенә тамашачылар гына түгел, театр цехындагы хезмәттәшләре дә, тәнкыйтьчеләр дә инанган инде.   – Ринат абый, актерны үзенең башкарган рольләре белән бутау гадәте бар. Сезнең иҗат дәверегездә андый  вакыйгалар булмадымы?   – Артистның тормышы кеше күз алдында, аңа сәхнәдә дә карыйлар, тормышта да күреп торалар. Әллә нинди талантлы артист булсаң да, гел-гел баштан сыйпап кына да тормыйлар: тәнкыйтьлиләр дә, сүккәлиләр дә, берәр тискәре роль башкарсаң, яратмаска да мөмкиннәр! Фатыйма Ильская, мәсәлән, тискәре, ямьсез образларны гәүдәләндерүдән һәрчак баш тарта: “Юу-у-у-к! Бөкре хатынны уйнарга, мин бит чибәр хатын!” - дия торган иде. Актерны, чыннан да, башкарган роле белән бутау гадәте бар. Әйтик, безнең бөек актерыбыз Шәүкәт Биктимеровны “Әлмәндәр карт” дип атап йөрттеләр. Халык күңеленә ул шулай кереп калды да. Бервакыт аңа режиссерыбыз Фәрит Бикчәнтәев Лир патшаны уйнарга тәкъдим итте. Ләкин Шәүкәт абый: “Юк инде, мин шул Әлмәндәр булып калыйм”, - дип баш тартты. Шәхсән мине Туфан Миңнуллинның “Моңлы бер җыр”ындагы Муса Җәлил образы өчен якын иттеләр. Ул әсәр безнең театрда гына куелды. Аны, әлбәттә, куярга талпынучылар да табылды, тик булдыра алмадылар. Никтер миңа Мусаны уйнавы бик рәхәт булды. Шунысы да бар бит әле: элегрәк Җәлил шәхесенә сакчыл караш яшәде. Муса Җәлил образы минем каныма сеңде. Җәлил белән бергә эшләгән кешеләр, язучылар минем тышкы кыяфәтемне дә Мусага охшата иде.   – “Сүнгән йолдызлар”дагы Мәхдүм образын ничек үзегезгә якынайта алдыгыз? Сезнең башкаруда ул телевидение фондында да саклана. Татар тамашачысы өчен бу эталон уен диясе килә...   – Чыннан да, театр сәнгатен сөючеләр күңеленә бу образым аша кереп калуыма да шатланам. Һаман искә алалар икән, бик сөенечле хәл. Бу рольне олыгайганчы башкардым: спектакль сәхнәдә егерме еллап баргандыр. Образны физик яктан да биреп бетерүе авыр, өстәвенә, җырларга да кирәк. Кайберәүләр аны тискәре образ ди. Ләкин ул алай түгел, Мәхдүм - мулла малае, гарип булгач, аңардан кызлар курка. Гариплегеннән нык ояла, ләкин нишләсен, йөрәкне тыеп буламыни, ул Сәрвәргә үлеп гашыйк. Халык та аны шуңа күрә үз итте, уңай образ итеп исендә калдырды. Юкка гына биш йөз тапкыр уйналмагандыр инде!   – Ринат абый, сез - киң диапазонлы актер. Моның чишмә башы Мәскәүдә укыган чордан киләме әллә сезне театр үзе шулай шомарттымы?   – Мәскәүдә безнең укытучыбыз бик шәп иде - Михаил Николаевич Гладков. Яһүд кешесе, гаҗәеп талантлы, тәртипле шәхес иде ул. Соңрак та очрашып тордык, Казан аркылы каядыр барса, каршы алып озатып кала идек. Актерны бит укыган чакта гына шәп артист итеп әзерләп булмый. Аны тормыш үзе чарлый, шомарта. “Сез уйнарга өйрәнерсез, сезнең театр - актерлар театры, милли театрлар арасында да иң көчле артистлар сездә”, - ди торган иде остазыбыз. Дөресен генә әйткәндә, ул безне яшәргә, чын кеше булырга өйрәтте. Тормыш хикмәтләренә дә төшендерде, акыл бирде. Берара бокс белән шөгыльләнә башлаган идем. Көчле егет буласым килгәндер инде, күрәсең. Бер тапкыр минем яңакка бик каты “ямадылар” да, аңымны җуеп егылдым. Репетициягә бара алмагач, хәлемне укытучыга җиткергәннәр. “Анда тагын барсаң, Казаныңа кайтып китәсең!” – диде ул. Шулай да, Мәскәүдән әзер артист булып кайттык, дип әйтүе читен, без биредә чарландык. Бөек артистларыбыздан күреп, үзебезне сәхнәдә тотарга өйрәндек. Алар әллә кайларда укымаса да, табигать тарафыннан бирелгән талантлары белән дан тоталар иде. Безнең уңышлар режиссерыбыз Марсель Сәлимҗановка бәйле. 60нчы еллардан башлап, 2000 елларга кадәр Камал театрында “Марсель эрасы” булды.   – Сез беркайчан да рольсез утырган актер түгел, гел иҗатта булгансыз. Шулай да, Татарстан Театр әһелләре берлеген дә озак еллар җитәкләдегез...   – Әйе. 90нчы елларда саклап та калдык әле без аны. “Әйдәгез, Мәскәү белән араны өзик”, диючеләр булды. Шул вакытта Марсель Сәлимҗанов белән моңа каршы чыктык. Бинабызны да саклап кала алдык, Мәскәү белән араны да өзмәдек, чөнки театр - үз казаныңда гына кайнауны өнәми. Мәсәлән, Молдавиянең театры Мәскәүдән аерылды. Үзе генә калды һәм ...театр бетте. Аралашырга, барып уйнарга, тәнкыйтьчеләр чакырырга бернинди күпер калмый бит инде. Рус театры, ни генә әйтсәк тә, иң алдынгы театрларның берсе. Алар белән аралашмасак, киңәшләшмәсәк, без дә алга китә алмыйбыз. Берлек әнә шуңа кирәк тә инде! “Ринат белән Марсель русларны яклый” дигән сүзләрне ишетсәк ишеттек, ләкин Актерлар йортын һәм Театр әһелләре берлеген саклап калдык. Сугышта катнашкан артистлар өчен бүләкләрне дә Мәскәү аша юллап ала идек. Монда ярдәм итәргә бик атлыгып тормадылар.   – Соңгы елларда актер һөнәренең дәрәҗәсе төшә кебек, әллә талантлар кимиме - гомер буе сәхнә тоткан шәхеснең бу уңайдан фикерләрен беләсе килә...   – Юк, абруе төшмәде, төшмәс тә, Алла боерса. Безне яшь чакта куркыталар иде: имеш, олы артистлар картаеп үлеп бетә дә, театрда уйнарга кеше калмый. Фатыйма Ильская, Гәүһәр Камаловалар киткәч, кем кала инде, дип кайгырыштылар. Менә бит, табылды! Бездән соң да шулай булачак. Мин бик шатланып әйтә алам: безнең яшьләребез арасында талантлар бар. Әллә ниләр уйлап чыгарып, кирәкми дип, театрны сызып кына ташламасыннар. Ул вакытта инде зур фаҗига булачак. Театр начарлыкка өйрәтми, Тукаебыз әйтмешли, “яктылыкка, нурга илтә!”   – Ринат абый, сезгә еллар әллә ни кизәнә алмаган, яшь егетләр кебек балкып торасыз. Яшь вакытта артыгыздан кызлар өерләре белән йөргәндер...   – Андый хәлләр дә булды. Яшь чагымда ничава егет идем. Чыңгыз Айтматов әсәре буенча куелган “Гүзәлем Әсәл” спектаклендә (режиссеры - Ташхуҗа Ходжаев) Наилә Гәрәева, Шаһсәнәм Әсфәндиярова белән бергә уйныйбыз. Барыбызның да яшь һәм матур чакларыбыз. Наилә ханымның артыннан егетләр калмый. Минем арттан да кызлар ияреп кайта. Берничә ел рәттән бер кыз бала ияреп йөрде. Туктап: “Артымнан йөрмә, минем гаиләм бар. Спектакльләргә генә килә аласың”, - дим. Кызлар, әлбәттә, сәхнәдәге образга гашыйк була, шәхсән үзеңне белми бит ул. Сәхнәдә мәхәббәт образларын башкарган вакытта: “Сез партнерыгызга гашыйк буласызмы?” - дип сорау бирәләр. Алай булмый ул. Кинода, бәлки, бу мөмкин хәлдер, чөнки анда барысы да ачыктан-ачык, чын булырга тиеш. Мәсәлән, үбешәсең икән, чынлап үбешергә туры килә, ә театрда күп нәрсә хәйләгә корылган бит. Наилә белән безнең хакта да “Әһә, болар бергә икән, тормышта да бер-берсен ярата икән”, дигән сүзләрне еш ишеттерәләр иде. Тормышта гашыйк булмасаң да, тамашачыны ышандырыр өчен, сәхнәдә чын гашыйкны уйный белергә кирәк.   – Мәскәү сезгә белем генә түгел, гомерлек тормыш юлдашы, хатын да биргән кала бит әле... Сездәй гайрәтле ирне “йөгәнләп” торуы аңа җиңел булмагандыр?   – Яшьрәк вакытта эшеннән елап кайткан чаклары да булмады түгел. Телевизордан да мәхәббәт геройларын уйнаган спектакльләрне күрсәтәләр. “Ничек син бөтен Татарстанга кызлар кочаклап күрсәткән ир белән торасың?” - дип теңкәсенә тияләр икән. “Син, давай, аларга җавап бирергә өйрән”, - дия торган идем. Бервакыт өйдә телефон шалтырый. Берәү: “Хатыныгыз яныгыздамы?” – ди. “Янымда”, - дип, трубканы Рәйсәгә суздым. Ә телефоннан хатын-кыз тавышы ишетелә: “Рәйсә ханым, минем бит Ринаттан балам бар!” Ә хатыным мишәр белән яши-яши шомарган, җавабын шунда ук бирде: “Молодец икән, сезгә дә көче җиттемени? Кара, нинди гайрәтле ир белән торам икән мин. Бик яхшы булган!” - ди. Мондый җаваптан соң, гаилә бозарга теләүченең сүзе бетте.   – Сез бер дә “Баскетболист”тагы Сократка охшамагансыз. Тормышта конкрет ир кебек тоеласыз. Әмма бу героегызга карата эчке хөрмәт уяна...   – Бу - Марсель Хәкимовичның соңгы спектакле. Мансур Гыйләҗев “Баскетболист”ны, автор буларак, үзе язганча гына куйдырырга теләсә дә, режиссер аңа идея өстәде, татарлыкны алга сөрде, сәясәтне дә чеметеп алды. Образым шактый катлаулы иде. Сәхнәдә миңа йөгереп йөрергә, гел хәрәкәттә булырга туры килде. Залда кайберәүләр: “Бу Ринатыгыз күптәнге артист бит инде, ничек шулай йөгереп йөри ала соң ул?” - дип пышылдаша икән. Ролемне бик яратып башкардым, аннан тәм таба идем. Ул Марсель биргән соңгы роль буларак та кадерле. Ә тормышта, чыннан да, мин бик гади, тыныч кеше. Шуны да әйтәсем килә: мин - бик бәхетле артист. Теләгән рольләрне уйнадым. Әлбәттә, бөтен шәп образларны да башкарып бетереп булмый. Укыган чагымнан ук Шекспирның “Отелло”сын уйнарга хыялланган идем…
– Театр тарихыннан билгеле булганча, лицедейларны, актерларны һәм шул һөнәргә якын кешеләрне үлгәннән соң, зират коймасының тышкы ягына күмә торган булганнар. Валентин Гафт та изгеләрне уйнап җаныбызга гөнаһ алабыз, ни өчен актерлар иҗат газабында янарга әзер соң, дигән сорау куя. Чыннан да, актер һөнәре нәрсәсе белән җәлеп итә икән? Газаплы хезмәт бит.   – Театр шундый нәрсә - ул шулкадәр үзенә җәлеп итә. Роль алганнан соң сабый кебек куанасың, ә аннары ничек уйнарга, сәхнәдә үзеңне ни рәвешле тотарга, авторлар теләген ничек халыкка җиткерергә дигән газаплы иҗат процессы башлана. Актерның фантазиясе бай, зиһенле, түземле, хезмәт яратучан булуы бик мөһим. Әле бит талантны, дан-шөһрәтне күтәреп тору сәләте дә кирәк. Күкрәк сугып, чәчелә башласаң, бик тиз юкка чыгасың. Егерме җиде яшемдә Г.Тукай бүләге бирделәр, кая анда масаеп йөрү, киресенчә, уңайсызландым, иптәшләрем ни әйтер, алар лаек санармы, дип уйлый идем.   – Театрдан китәсе килгән чакларыгыз булмадымы?   – Театрдан китүе бик авыр. Бик талантлы артистларның эштән киткәне булды, кайберләре эчүгә сабышып, газапланып юкка чыкты. Яшьрәк вакытта минем дә китү турында уйланган чакларым булды. Балабыз тугач, тормыш итүләре кыенлашты. Балага сөт алырга да акча җитми башлагач: “Мине Мәскәүгә җибәрегез”, - дип министр янына кердем. Ләкин китәргә туры килмәде. Хатыным да: “Мәскәүгә китсәк, русча да начар, нишләрсең, театрсыз үләчәксең бит”, - диде. Чуаш якларындагы мишәр авылында үскән малай, революция булмаса, Мәскәүгә барып укый алыр идеме икән? Шул хакта еш уйланам. Әтием бик акыллы, зирәк кеше булган, ул безне кыйнап-кыйнап укыта иде: “Мин исән чакта укыгыз!” - ди торган иде. Аллага шөкер, алтыбыз да югары белем алдык.
Мөршидә КЫЯМОВА

--- | 13.12.2015

Татарстанда олы яшьтәге ир-ат мылтыктан атылган

$
0
0
14.12.2015 Фаҗига
10 декабрьдә Кумарада үз йортларының верендасында 1932 елгы олы яшьтәге ир-атның мәете табыла.
Беренчел фаразлар буенча, ул теркәлү узмаган ТОЗ-8 кечкенә калибрлы мылтыктан атылган, дип яза Кукмараның "Хезмәт даны" газетасы.   Хәзерге вакытта тикшерү эше бара, дип хәбәр иткән рйаон эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамиль Нургалиев. 
---

--- | 12.12.2015

Татарстанда юл һәлакәтендә мотоцикл йөртүченең башы өзелгән (ФОТО)

$
0
0
14.12.2015 Фаҗига
12 декабрь көнне кичтән Татарстан юлында коточкыч һәлакәт булган. "Land Rover" машинасы белән идарә иткән исерек ир каршы якка очып чыгып мотоциклны бәрдерә.
"ИЖ Планета-5" мотоциклында барган 26 яшьлек егет шунда ук һәлак була. Бәрелүдән аның хәтта башы өзелеп чыккан, дип хәбәр итә "Бизнес Онлайн" газетасы. Авариядә гаепле исерек ир исә зыян күрмәгән.    
---

--- | 14.12.2015

Журналист Эльвира Фатыйхованың машинасына атканнар (ФОТО)

$
0
0
14.12.2015 Матбугат
Гадәттән тыш хәл! Соңгы вакыт "Сираҗи сүзе" газетасында баш мөхәррир урынбасары булып эшләүче Эльвира Фатыйхованың бүген машинасына атканнар.

"Эштән чыктым, 500 метр чамасы бардым да туктадым. Шунда аттылар да. Эштән чыкканны көтеп торганнардыр инде. Миңа эләкмәде, машинаның арткы тәрәзәсе генә ватылды", - ди Эльвира. Фейсбуктагы битенә ул менә шушы фотоны элгән:

 


---

--- | 14.12.2015

Җиңелергә яратмаучы Рәфинә Ганиуллина «мафия» уйный?

$
0
0
16.12.2015 Шоу-бизнес
Җырчы Рәфинә Ганиуллина исемен ишетүгә: «Ә-ә, теге биш кызның берсе бит әле ул», – диләр. Берсе генә түгел, араларыннан иң олысы да әле. Бүген Рәфинә 11 айлык улы Сөләйманны да тәрбияли, җырчы Габделфәт Сафин белән гастрольләргә дә йөри.
– Бишегез дә җырлый, «Кызлы йорт» проекты белән республиканы да айкап чыктыгыз. Бүген сеңелләрең нинди эшләр белән мәшгуль? – Олысы булгач, кечкенәдән, аларга үрнәк булырга тиеш, дигән хис яшәп килде. Бер-беребезгә карап җырлый башладык. Әни безне Арча педагогия көллиятенә музыка укытучыларын әзерли торган факультетка укырга кертте. Тәмамлап та бетермичә, Казан югары уку йортларына керергә насыйп булды. Резеда белән мин мәдәният университетын тәмамладык, тагын беребез – белеме буенча балалар бакчасы тәрбиячесе, кечкенәбез аграр университетында менеджерлыкка укый. Дүртенчебез – Аиша тәхәллүсе белән сәхнәдә күренеп алган Илсөя, заманында гаиләбезнең мөмкинлеге булса, хирург булыр идем, ди.   – Аиша кая югалды соң әле? Ул башкарган «Бирмим мин сиңа» җыры бөтен дөньяны шаулаткан иде. Ул җырны халыкка чыгарыр алдыннан, сезнең белән киңәшкән идеме? – Илсөя җыр өлкәсендә үзен кабат сынарга җыена, җырлар туплый. Әлеге җыры турында әйткән иде. Без әни белән каршы да төшеп маташтык. Ләкин Илсөя: «Бирмим мин сиңа сөю хисләрен», – дип җырлыйм бит, бернинди начар мәгънә салынмаган», – дигәч кенә, бу җыр да яшәргә хаклыдыр, дип уйладык.   – Сез барыгыз да иҗатта, хәзер әниегез дә журналистикага тартылды. Әмма аңарчы агроном булып эшләгән. Синеңчә, ул иҗади эшме? – Әнинең әйтүенә караганда, иҗади эш. Вакытында чәчәргә кирәк, аларның үскәнен карыйсың, вакыты җиткәч, җыеп аласың. Әнием агроном һөнәрен романтик рухлы булганга сайлаган да инде. Басулар, кырлар буйлап мотоциклда җилдергән, хәтта атка атланып йөргән чаклары да булган. Басуга бернинди техника үтмәгәндә дә, ат белән кереп була. Әнием үз һөнәрен бик яраткан, биш бала табу сәбәпле генә ул эшеннән китәргә туры килгән.
– Малай табу хыялы да булмадымы икән? – Андый хыялы булмаса, биш кыз тапмаган булыр иде. Әти дә малай теләгән. Малайны миңа бүләк итәргә туры килде. Сөләйман бу елның 2 гыйнварында ябалак-ябалак кар яуган вакытта туды. Улыбыз безгә Яңа елны матурлап каршыларга ирек бирде, ирем Рәзил (баянчы Рәзил Камалов. – Авт.) белән икәү генә үткәрдек. Бәйрәм көнендә телефоннан бертуктаусыз шалтыратып: «Бәби юкмы әле?» – дип сораштырдылар.   – Улыгызга бик затлы исем сайлагансыз... – Күп исемнәргә тукталдык: Ибраһим, Искәндәр, Рамазан, Әмирхан... Бала башта тусын, йөзенә карагач, берәрсен кушарбыз, дидем. Тугач ук улыбызның фотосын иремә җибәрдем дә Сөләйман исемен сайладык. Хәзер ул көннән-көн үзгәрә, «быкы-быкы» килеп сөйләшә. Су керергә бик ярата. Соңгы вакытта балага бик күп вакыт китә. Атналар буена гастрольләргә чыгып китеп булмый, бер көндә әйләнеп кайтабыз. Әмма күптән түгел гаиләмнән биш көнгә аерылып, Уфа белән Стәрлетамакка чыгып киттем.   – Синнән кала, Рәфи­нә исемле кешеләрне оч­ратканым да юк. Каян таптылар икән бу исемне? – Мине табар алдыннан, әни Нәбирә Гыйматдинованың «Су» хикәясен укыган булган. Үзем дә кызыксынып укыдым. Андагы баш геройның исеме – Рәфинә. Китап дигәннән, соңгы тапкыр «Ак чәчәкләр»не укыдым. Ул миңа очраклы рәвештә генә килеп керде, нәкъ шул вакытта әсәр буенча кино төшерәләр, дигән хәбәр ишетелде. «Ак чәчәкләр»не мәктәптә укыганны хәтерлим, шул чактагы хисләрне яңартасы килде. Киноның сигез сериясен карадым. Минем күзаллау белән кинодагысы туры килде. Аеруча Әзһәр Шакировның уйнавы ошады. Уйнады, дип тә әйтә алмыйм, ул фильмда яши. Сериал миңа моңсурак тоелды, бәлки аны күңеллерәк тә эшләп булыр иде.   – Үзегезнең гаилә хәлләре ничегрәк? – Мин борчуга тизрәк бирешәм, гаиләдәге кискенрәк вакыйгаларны ирем тигезли. Һәркөнне суыткычка айлык план элеп куя башладык, мәгълүмат күп булганга, кайбер нәрсәләр тиз онытыла. Ирем нарды уйнарга өйрәтте әле. Ул мине җиңсә, тиз кызып китәм, хәтта ярты сәгатьләп сөйләшмичә дә йөрим кайчакта. Никтер җиңелергә яратмыйм. Гастрольләрдә йөргәндә автобуста йә кәрт, йә «мафия» уйнап барабыз.
Линар ЗАКИРОВ

--- | 12.12.2015

Пәрәвез дөньясы

$
0
0
15.12.2015 Җәмгыять
Кечкенә вакытта мин “Гостья из будущего” дигән фильмны карарга ярата идем. Андагы кешенең уйларын укый торган миелофон дигән җайланма, кешегә охшаган биоробот, һавада оча торган кабиналар мәңге чынга ашмаслык фантастик әйберләр кебек тоела иде. Әгәр миңа ул вакытта тагын бер егерме елдан тормышыбызда шуның ише нәрсәләрдән файдаланачакбыз дисәләр, мәңге ышанмас идем. Ә бит, чыннан да, килде андый заман!
Технология үсеше шул дәрәҗәгә җитте ки, бүген интернетсыз һәм смартфонсыз өйдә яки эштә генә түгел, ә өйдән эшкә барып җиткәнче дә яшәрлек түгел. Төрледән-төрле кушымталар, гаджетлар, виджетлар ярдәмендә бүген җәһәннәм читендәге кеше белән кара-каршы утыргандай сөйләшергә мөмкин. Машина йөртүчеләргә спутник навигаторлары ярдәмгә килә: алар кеше тавышы белән сиңа кирәкле юлны, маршрутны өйрәтеп баралар. Моны техника могҗизасы дими ни дисең инде? Нәкъ теге фильмдагы кебек! Берәр мәгълүмат беләсең килсә, интернетка кер дә, эзләү системасына клавиатурада соравыңны яз яки ни эзләгәнеңне микрофонга әйт. Бары тик шул гына! Теләсә-нинди сорауга җавап секунды белән пәйда була. Бүгенге балалар без мәктәптә укыганда берәр сүзнең мәгънәсен белү яки берәр мәгълүматны ачыклау өчен көннәр буе китапханәдә утыруыбызны күз алларына да китерә алмыйлар, ә хәзер моның өчен секундлар җитә. Кызыма шулар турында сөйли башласам, ул ышанмыйча рәхәтләнеп көлә һәм миңа исән калган соңгы динозаврга караган кебек карап тора.   Интернет, вай-фай, модем, скайп, сайт, хэштег, ватсап, инстаграм – хәзер шушы сүзләрдән башка яшәү мөмкин түгел һәм алар безнең тормышны могҗизага әйләндерәләр. Могҗизасын могҗиза, ләкин барысы өчен дә түләргә кирәк. Һәм менә шунда иң кызыгы башлана да инде. Социаль челтәрләргә керү өчен интернет парольне һәм логинны сорый. Смартфоннарда кушымталарны эшләтеп җибәрү өчен һәрвакыт аккаунтлар ясарга кирәк. Һәм һәрберсендә истә калсын өчен нинди пароль куярга соң дип аптырыйсың. Бик тә истә калырлык кебекне җыясың анысы, әмма ул нигәдер онытыла. Һәм кабат яңа парольләр, логиннар уйлап табарга кирәк.   Менә күптән түгел “Одноклассники” сайты, җимерүчеләр кергәнлектән, минем битемне блокировкалады. Дошман минем территориягә үтеп, минем биттән, ягъни минем исемнән дусларыма спам-хәбәрләр җибәреп утырган. Блокировканы бетереп, битемә керүне җайга салу өчен берничә көн интектем. Барып чыкмагач, әлеге сайтның белгече ярдәменә таянмый хәлем калмады. “Одноклассники” сайты фонында үземнең шушы белгеч белән хат алышуымны дәлилләүче фотоны электрон почта аша җибәрергә һәм үзем турындагы мәгълүматларны расларга туры килде. Әле ярый электрон почтамны һәм аның паролен яттан беләм. Блокировканы бетерү өчен тагын шул сират күперен узасы: ким дигәндә алты урынлы саннан һәм берәр хәрефтән торган яңа пароль уйлап табып язасы. Әле парольне кабатлап язуны да сорыйлар бит, анысы инде, гомумән, җен ачуларын чыгара. Экранга һәм клавиатурага төбәлеп, ювелир кебек, шушы хәреф-саннарны интегеп җыеп утырасың. Мин инде “Одноклассники”сыз да яшәрмен дип төкермәкче дә идем, ләкин битемне ватучы теге дошман минем исемнән тагын әллә нинди хәбәрләр җибәреп ятар дип, ахыргача барырга булдым.   Моннан гына аңыма килеп маташа идем, “В контакте” сайтында да нәкъ шул хәл кабатланды. Тагын бер бәндәсе минем битне ватарга маташканга, сайт администраторлары блокировка куйганнар. Кабат бөтен мәгълүматларны сорадылар. Кан группасы белән аяк киемем үлчәмен генә сорыйсылары калды, билләһи! Мин шаккатам: кешенең ничек чит-ятлар битен ватасы, анда утырасы килә икән? Мин үземнең пароль-никларны да истә калдыра алмыйм, ә болар чит кешенекен чишеп утыралар. Ә янчыгыңны ачсаң, гомумән, исең-акылың китәрлек! Акча күплегеннән түгел! Нәкъ менә акча юк анда, ә аның урынына кошелек тулы һәрберсенең аерым пин-коды булган карточкалар ята. Кешенең баш мие төрле саннарның меңләгән комбинациясен истә калдыра ала димени?! Робот түгел бит ул! Шуңа күрә үзем белән һәрвакыт парольләр һәм кодлар язылган кечкенә генә блокнот йөртәм. Әле тагын ул карточкаларны бутасаң бетте баш! Банкоматка чит карточканы тыгарсың да, картасыз да, акчасыз да калырсың. Кызганычка, минем белән шундый бер аянычлы хәл булды инде.   Ә инде мәктәпкә кагылышлы сайтларда, гомумән, шпаргалкасыз берни аңларлык түгел. Хәтереңне дә чыныктырасың аларда, сабырлыгыңны да сыныйсың. Ник дигәндә, “Электронный дневник” бүлегенә кереп, балаңның бүген нинди билгеләр алганын тиз генә карармын димә. Анда да, әлбәттә инде, пароль һәм логин җыю сорала. Ә баланың мәктәптә ашаганмы-юкмы икәне “Образовательная карта” сайтында күренә. Ләкин ачтым да карадым түгел: анда баланың туклану картасы номерын, әлбәттә инде, паролен сорыйлар. Паролен ялгыштыңмы, балаңның мәктәптә ашаганын да, ашаган очракта нәрсә белән сыйланганын да белә алмыйсың. Берсендә мин кызымның туклануын карау өчен пароль урынына үземнең машина номерымны җыйган идем.   Боларга өстәп, әле тагын ГТОга кагылышлы яңа сайтта теркәлү барлыкка килде. Бу – мәҗбүри әйбер! Анда һәр баланың спорттагы казанышлары исәпкә алынып бара. Теркәлү процедурасы югарыда сөйләнгәнчә. Бөтен код-парольләрне истә калдыру өчен башың гына чыдасын да, зиһенең генә булсын! Компьютерның хәтерен чистартырга мөмкин әле, ә менә кешенең баш миен шундый чүп-чардан ничек арындырырга икән?   Банк карталарына әйләнеп кайтыйк әле. Безнең тормышны җиңеләйтү максатыннан хәзер фатир һәм газ өчен, штрафлар һәм салымнарны түләр өчен онлайн-түләүләр уйлап таптылар. Мин дә бөтен счетларны хезмәт хакы күчерелә торган картам белән түләргә булдым. Әлбәттә инде, банкның интернеттагы сайтына кереп, түләүләремне башкару хокукы алу өчен парольләштерү һәм кодлаштыру процедурасы аша үтәргә туры килде. Хуш, счет-фактурамны, ГАИ штрафларын түләдем карточкам аша. Бер уңайдан әнинең салымын да түләргә булдым. Бергә яшибез бит, кем түләсә дә ярамыймыни?! Ярамый икән шул! Хәер, мәрхәмәтле интернет миңа түләү мөмкинлеге бирде анысы. Ләкин минем карточкадан әнинең салымы өчен түләгән акча салым органнарына барып җитмәгән, ә һавада эленеп калган. Баксаң, мин карточкам аша бары тик үземнең салымнарны гына түли алам икән, чөнки анда минем мәгълүматлар күрсәтелгән. Шулай итеп, үземә эшне җиңеләйтәсе урында, катлауландырдым гына, чөнки миңа салым инспекциясенә барырга һәм ялгыш күчерелгән акчаны кире кайтаруларын сорап гариза язарга туры килде. Бер караганда, барысы да гадиләштерелгән кебек, ә чынлыкта шулкадәр катлаулы ки!   Күптән түгел кызым, бүтән беркем дә файдалана алмасын дип, үзенең смартфонын блокировкалаган. Ниндидер код номеры керткән дә, ике көннән шул номерны оныткан! Смартфоныннан файдалана алмый интекте. Ахыр чиктә белгечләргә мөрәҗәгать итеп, телефонны яңабаштан “тектерергә” туры килде. Хәер, нигә “тектерү” дип атаганнарын әле дә аңламыйм, югыйсә, программа нигезен үзгәртү процессы ул. Ә тегүне мин кулга энә-җеп алып, берәр тукымадан әйберне тегү дип аңлый идем. Хуш, ничек дисәләр шулай булсын инде, аңлаучылар күп бит. Интернет үзеңнең код-парольләреңне саклау өчен махсус программалар да тәкъдим итә. Мәсәлән, Ластпас яки пассворд. Кызык, әлеге программаларга керү өчен шулай ук пароль-кодлар кирәк микән? Компьютерың яки ноутбук ватылса нишләргә? Кодлар-парольләр язылган программа шунда кала бит һәм бөтен мәгълүмат юкка чыга дигән сүз. Юк инде, мондый программаларсыз да яшәрмен. Парольләрне кечкенә блокноттан да яхшырак саклау урыны юк!   Шул ук вакытта минем блокнот яңадан-яңа парольләр белән тулылана, парольле дөнья үзенә суырганнан-суыра. Тормышыбыз ниндидер уенга әверелеп бара безнең. Табышмак-мәсьәләләрне күбрәк чишкән саен, тагын әллә ниндиләре өстәлә. Һәм бу пәрәвездән инде чыгармын димә. Мин бер генә нәрсәдән куркам: исемеңне әйтергә туры килсә, башта хәтергә керү өчен парольне искә төшереп, исемне шул хәтердән эзләргә туры килмәгәе. Менә шундый заманнан сакласын Ходай! Әлегә исә иң курыкканым – шифр-кодлар, парольләр язылган блокнотымны югалту. Югалтсам, бетте баш! Шуңа күрә тагын берне башладым әле, анысы андый-мондый хәл чыкса дип өйдә ята. Иң мөһиме – аның кайда ятканын онытмаска.   Алсу САФИУЛЛИНА. Казан. 
---

--- | 03.12.2015

Комментарийлар бәйгесендә яңа җиңүче

$
0
0
15.12.2015 Интернет
Кичә йоклап калуыбыз сәбәпле, кичәге өчен бүген бүләклибез. Яңа җиңүчебез - Нурфия Закирова. "Матбугат.ру" көн саен иң кызыклы комментарий өчен 100 сум түли.

 

 

 

 

 

 


---

--- | 15.12.2015

Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең яңа беренче урынбасары билгеләнде

$
0
0
15.12.2015 Матбугат
Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең яңа беренче урынбасары итеп Эльвира Әхмәтова билгеләнде. Искәртеп үтәбез, элеккеге беренче урынбасар Нурия Беломоина бу вазыйфадан 16 октябрьдә китте.

Белешмә өчен:

Эльвира Әхмәтова 1978 елның 9 маенда ТР Әгерҗе районында туган. 2000 елда Алабуга дәүләт педагогика институтын тәмамлаган.

  2000-2004 елларда - “Алабуга радиостудиясе” мәгълүмат хезмәте һәм “Ал-медиа” ААҖ хәбәрчесе, татар редакциясе җитәкчесе, хәбәрләр хезмәте җитәкчесе;   2002-2004 елларда – «Татарстан» радиосының штаттан тыш хәбәрчесе;    2003 -2004 елларда – шул ук вакытта «БИТ–ТВ» телеканалында хәбәрләр хезмәте җитәкчесе;   2004-2012 елларда – “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында әйдәп баручы белгеч, ММЧ бүлеге башлыгы;   2012-2012 елда – ТР «Татар китап нәшрияты» ДУП баш мөхәррире урынбасары;    2013-2015 – “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында эшләр белән идарә итүче;   2015 елның июленнән - “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары.
---

--- | 15.12.2015

"Ак барс"капкачысы Эмиль Гарипов Ильяс Халиков КЛИБЫНДА төшкән

$
0
0
15.12.2015 Дин
"Эмиль Гарипов белән корбан ашында очраштык. "Ислам динен кабул итүгә-1000 ел" исемендәге мәдрәсәдә корбан ашын уздырган иде ул. Эмильне "заманның хавалы малае" дип уйлый күрмәгез. Ул - үзе гади, үзе самими, үзе намаз әһеле булган татар малае," - ди Ильяс.

Ильяс Халиков: 

- Аның һәр матч башланыр алдыннан Аллаһ Тәгаләдән сәҗдә кылып дога соравы турында ишеткәч, мин бөтенләй сүзсез калдым. Интернет челтәре аша Мухаммад Али, Майк Тайсон кебек профессиональ спортчыларның диндә булуларын күреп сөенә идек. Татар милләтеннән булган үзебезнең - татар егетләренең изге юлда булулары аеруча күңелләрне йомшартып җибәрде. Эмильнең бу гамәле - яшьләрне рухи тормышка өндәү, динебезнең аклыгын, сафлыгын аңлату өчен зур йогынты ясавын да аңлата иде бу. Көрәшче егетләрнең намаз укуларын белә идем. Әмма хоккеистлар арасында намаз әһелләре бар икәнен (бигрәк тә татарлар арасында) ишеткәнем юк иде. Әйе, без кайда гына йөрсәк тә, нинди мөхиттә яшәсәк тә, намаз укырга вакыт табып була икән бит. "Синең катнашыңда бер клип төшерик әле" - дигәч, ул ике куллап ризалашты.   Клипның максаты дини гореф-гадәтләребезне саклау, яшь буынны дөрес тәрбияләү, патриотизм хисләрен җиткерү, эчкечелек һ.б замананың начар чирләреннән котылу юлларын күрсәтүне үз эченә алып төшерелде. Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин да: "Бу клипны төшереп, бик дөрес эшлисең, Ильяс" - дип үзенең хәер-фатихасын бирде. "Кил син тәүбәгә" клибы татар клиплары арасында үзенчелекле хезмәтләрнең берсе дип уйлыйм. Ислам дине ул - аклык, сафлык, тынычлык дине. Безнең борынгы бабаларыбыз бүгенге көнгә кадәр аны камиллек белән безгә алып килгәннәр. Безгә дә бу эстафетаны үзебезнең яшь буынга шундый камиллектә тапшырырга насыйп әйләсә иде. Эшләребез хәерле булсын! Клип сезнең фикер алышуыгызны көтеп кала, хөрмәтле милләттәшләр.     


---

--- | 15.12.2015
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>