Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live

Асия Юнысова. Алкалы чәчәкләр

$
0
0
15.12.2015 ЯҢА КИТАПЛАР
Балалар өчен шигырьләр

 

 

 


---

--- | 15.12.2015

Данил Салихов. Уч төбендә өч егет

$
0
0
15.12.2015 ЯҢА КИТАПЛАР
Әлеге китапка драматургның төрле елларда иҗат ителгән комедияләре туплап бирелде.

 

 

 

 


---

--- | 15.12.2015

Фәридә Кудашева: мәкаләләр, истәлекләр, әңгәмәләр, хатлар, шигырьләр, мәзәкләр

$
0
0
15.12.2015 ЯҢА КИТАПЛАР
Төзүчесе - Р. Миңнуллин. Әлеге китапка татар һәм башкорт халкының бөек җырчысы Фәридә Кудашеваның тормышы һәм иҗатына багышланган мәкаләләр, истәлекләр, әңгәмәләр, шигырьләр, мәзәкләр, аңа язылган хатлардан үрнәкләр туплап бирелде, фотосурәтләр дә урын алды.

 

 

 

 


---

--- | 15.12.2015

Гөлназ Сафиуллина. Бер – күп. Зур – кечкенә.

$
0
0
15.12.2015 ЯҢА КИТАПЛАР
Әти-әниләргә һәм тәрбиячеләргә 2–3 яшьлек балалар белән эшләү өчен методик ярдәмлек («Уйный-уйный өйрәнәм» сериясе)

 

 

 


---

--- | 15.12.2015

Иң матур сүз. Балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм әти-әниләр өчен хрестоматия

$
0
0
15.12.2015 ЯҢА КИТАПЛАР
Нәниләрнең яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып төзелгән әлеге китап 2012 елда дөнья күргән «Иң матур сүз» хресто матиясе нигезендә эшләнде. Ул мәктәпкәчә тәрбия-белем бирү учреждениеләрендә 2014 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә кергән «Федераль дәүләт мәктәпкәчә белем бирү стандарты»на нигезләнеп, бүгенге көн шартларына, заман таләп ләренә ярак лаштырып иҗат ителде. Китап балалар бакчаларында эшләүче педагогларга, әти-әниләргә юллана.

Төз.-авт. К. В. Закирова.

 

   
---

--- | 15.12.2015

Татар баянчылары

$
0
0
15.12.2015 ЯҢА КИТАПЛАР
Төзүчесе К. Сатиев. Әлеге китапка иң оста баянчыларыбыз турында язмалар туплап бирелде.

 

 

 

 


---

--- | 15.12.2015

Р. Ф. Ахунҗанова. Шәһре Биләрдә кунакта

$
0
0
15.12.2015 ЯҢА КИТАПЛАР
Авторның тарихи Биләр шәһәренә багышланган әлеге әсәре урта һәм югары мәктәп яшендәге балаларга тәкъдим ителә.

 

 

 

 


---

--- | 15.12.2015

Вахит Имамов. Сөләйман солтан: тарихи кыйсса

$
0
0
15.12.2015 ЯҢА КИТАПЛАР
Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Вахит Имамовның өр-яңа әсәрендә 1520–1566 елларда Госманлы империясендә хакимлек иткән һәм Төркия тарихында иң югары сәяси көчкә ия булган Сөләйман Кануниның тормышы сурәтләнә.

 

 


---

--- | 15.12.2015

Казанда ветакадемия ректорын эшеннән азат иттеләр

$
0
0
15.12.2015 Мәгариф
Россия авыл хуҗалыгы министрлыгы боерыгы нигезендә Казан дәүләт ветеринария академиясе ректоры Галимҗан Кәбиров эшеннән азат ителде. Бу турыда уку йортының рәсми сайтында хәбәр ителә.

Ректор вазыйфасын вакытлыча Али Волков башкарачак.

Галимҗан Кәбиров 22 октябрьдә кулга алынган иде. Аңа карата җинаять эше ачылды.

Алдарак хәбәр иткән идек:

Казанда югары уку йорты ректорын кулга алдылар
---

--- | 15.12.2015

“Матбугат.ру” аша танышып-кавышып, 2 бала үстереп ятабыз” (МӘХӘББӘТ ТАРИХЫ)

$
0
0
15.12.2015 Ир белән хатын
"Матбугат.ру" аша табышкан парлар шактый икән. Бөтен татар егетләре дә укучыбыз Фәнил Мөбарәкшин кебек чая һәм тәвәккәл булса, матур татар гаиләләре күбрәк туар иде. Фәнил һәм Рузиянең мәхәббәт тарихы бик кызык һәм гыйбрәтле. Менә үзегез укып карагыз:

Мин үзем тумышым белән Балык Бистәсе районыннан, тормыш иптәшем Рузия Апас якларыннан. 2012 елның 01 апрелендә кич белән, эштән кайткач компьютер артына утырдым. Ялгызым гына торам. Йөргән кызым юк иде. Ятам төрле сайтларны караштырып. Караштыра торгач "Матбугат" сайтына килеп кердем. Күзем танышу игъланнарына төште. Караштырам игъланнарны – күңелгә ятканы юк. Тоттым да үзем язып куйдым үзем турында. Ярты сагать узгандырмы - юкмы, смс килеп төште бер кыздан. "Мин дә танышыр идем татар егете белән" дигән бу. 

Ул көнне язучылар куп булды монысы, белмим нигәдер, күңелгә ятып калды. Ул кичне смс аша гына аралаштык. Икенче көнне шалтыратышып сөйлаштек. Кичке сагать җидегә мин свидание билгеләдем. Эштән кайтып төштем, сәгать җиденче ярты булып килә иде инде. Сизенеп торам, җидега барып жита алмыйм. Шалтыратам, телефонынын алмый. Хәтерләсәгез, Универсиада алды бөтен шәһәр пробкалар белән тулы чак иде. Мин Сафиуллин урамында торам, ул Ибраһимов проспектында. Сәгать җиде тулганда кире шалтыратты бу миңа. Мин әйтәм өлгермим дим. Ярар алайса, булмас инде очрашып бүген ди. Мин үз сүземдә торам, мин киләм димен. Ярар, ризалашты. Киттем чыгып, 3 сәгатькә якын бардым Ибраһимов урамына кадәр. Мин алар йорты янына барып җиткәндә сәгать ун тула иде инде. Шалтыратам, тагын алмый телефонын, яңадан шалтыратам, алмый. Бер 15 минут көтеп утыргач, киредән шалтырата бу миңа, мин чыгам ди. Шуннан чыкты, күрештек. Шуннан күңелгә кереп ятты бу кыз.    14 апрель көнне көндез очраштык. Минем дә эшем иртә бетте, ә Рузиянең ял көне иде. Паркларда йөрдек, караңгы төшеп килә. Мин Рузияне машинага утырттым да, авылга әти-әни янына алып кайтып киттем. Казаннан кузгалганда әтиләргә шалтыратып хәбәр бирдем, кунак алып кайтам дип. Әти көлә, әллә өйләнәсеңме ди. Күптән көтәләр иде инде мин өйләнгәнне. Мин әйтәм өйләнәм дим. Менә шулай әтиләр белән таныштырып алып килдем әти-әни белән Рузияне.    Көн дә киләм Рузия янына, сәгать кичке унмы, җидеме барыбер киләм. Ул да чыга минем янга. Көн саен очрашып йөрдек. Май бәйрәмнәренә Рузия 10 көн ял алды да авылга кайтып китте. Балалар бакчасында тәрбияче булып эшли ул минем. 29 апрель кичендә мин 10 көнгә авылга китәм, башканы табып куя күрмә ди бу миңа. Мин аптырап тормадым, мин дә синең белән кайтам дим. Аптырап калды бу. 30 апрель көнне килеп алдым да утыртып алып кайтып киттем Рузиямне авылларына. Безгә төпчек балдыз иярде, апаны үзен генә җибәрмим ди, мин дә сезнең белән кайтам ди. Кереп алдык балдызны. Кайтып төштек авылга. Әби белән бабай көтеп торалар иде. Шулай итеп әби-бабай белән танышып килдем.    Киткәндә мин 9 майга сине алмага кайтам, үзем генә килмим, әтиләр белән киләм дип киттем. Ул ышанмыйча калды. Көненә 80-90 смс языша идек, 30-40 мәртәбә көненә шалтыратыша идек ул авылда вакытта. Телефон юньләп тотмый авылларында. 8 май көнне шалтыратып әйттем иртәгә көтегез дип. Рузия һаман ышанмый. Соңыннан әйтте, сүзләренә ышанмасам, да күңелем белән көттем ди.    9 май көнне иртән әтилар килеп җиттеләр авылдан. Әзерләнеп көтеп торалар иде. 9 июнь көненә никах билгеләдек. Никахыбыз “Кол Шәриф” мәчетендә узды. Туй көнен билгеләп утырабыз. Минем энем шалтырата, мин ди туй көнегезне билгеләдем ди, мин ничек димен? Ул ЗАГС сайтына кереп анда буш вакыт тапкан да, язылып та куйган. Ул көн 13 июль иде, Рузиянең туган көне көнне булды. Шулай итеп, үзебез дә уйламыйча бер юлы ике бәйрәм бергә кушылды. Ул көн әле шуның өстенә пятница 13 булып чыкты. Безнең гаиләдә төрле ышануларга табыну юк анысы. Туебызны Татарстанның, Башкортстанның атаклы пародисты, тамадасы Мирхәт Гайсин алып барды. Аңа булган рәхмәтебезнең иге-чиге юк, бик матур алып барды.    Менә шулай, “Матбугат.ру” сайтында табигатьнең иң матур, яшәреп килгән вакытында таныштык, 4 ай эчендә ямьле җәй айларында кавыштык. Бер елдан14 июнь көнне Олы улыбыз Солтан туды. Нәкъ ике елдан, бөтендөнья балаларны яклау көнендә 1 июньдә кече улыбыз Исламны алып кайттык. Менә шулай итеп, дүртенче елыбызны яшәп ятабыз.   Фәнил Мөбарәкшин                    
---

--- | 15.12.2015

Миллиардер малаен “Корстон” отелендә әнисен үтерүдә гаеплиләр (ВИДЕО)

$
0
0
15.12.2015 Криминал
10 декабрь көнне Казандагы “Корстон” отелендә 44 яшьлек ханымны үтерү факты буенча җинаять эшен тикшерү дәвам итә. Искәртеп узабыз, җинаять кылуда шикләнелеп, зыян күрүченең 19 яшьлек улы тоткарланган иде.
Аның Россия олигархы, “Старик Хоттабыч” кибетләре челтәре хуҗасы һәм OBI акционеры Игорь Сосинның улы булуы билгеле булды.   Тикшерү фаразлаганча, үтерү низаг аркасында булган. Җинаять эше буенча суд-психиатрия, биологик һәм физик-техник экспертизалар билгеләнгән. Видеокүзәтү камералары язмалары каралган, алар буенча үтерү булган номерга бары тик гаепләнүче һәм зыян күрүче генә керүе күренә. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе.    

  Тулырак укырга: Сын миллиардера Егор Сосин объяснил, почему убил мать в Казани (ВИДЕО)   Убийство женщины в отеле «Корстон» совершено на почве ссоры – СКР
---

--- | 15.12.2015

"Матбугат.ру"да премьера! "Сабантуй"газетасы баш мөхәррире Айдар Гыймадиев клипта төшкән (ВИДЕО)

$
0
0
15.12.2015 Матбугат
Җәлилдә яшәп иҗат итүче дуэт Алия һәм Илнур Сәхбетдиновларның "Пар канат безнең иңдә" дигән җырларына клип төшерелде. Анда "Сабантуй" газетасының бар мөхәррире Айдар Гыймадиевне дә күреп була.

Клипны Айдар Шәймәрданов җитәкләгән PIXEL студиясе төшергән. Клипны карагыз да фикерләрегезне языгыз. Кайсы җире ошады, кайсы җире ошамады?

 

 

 


---

--- | 15.12.2015

Артем Тюрин "Татарстан"журналыннан китә

$
0
0
16.12.2015 Матбугат
"Татарстан" журналының баш мөхәррире Артем Тюрин озак еллар эшләгән урыныннан китүе турында белдерде.

Фейсбуктагы битендә ул менә ни дип язган:

"Ну что ж, сегодня был последний день моей работы в журнале "Татарстан". Бесценный опыт, бесценное общение, бесценные люди. Спасибо прекрасной команде, которую удалось: 1. Сохранить, 2. Собрать, 3. Сплотить. Дальше - больше. А пока - отдыхать... отдыхать... Всехъ съ наступающимъ!!!"


---

--- | 16.12.2015

Татарстанда яшерен ау барып чыкмаган

$
0
0
16.12.2015 Криминал
Полиция подполковнигы Раил Рәхмәтуллин, районара аучылык инспекторы Илһам Галимҗанов, Шура аучылык хуҗалыгы инспекторы Николай Баранов төнлә үткәрелгән рейд вакытында Түбән Оры басуында фара яндырып әрле-бирле йөргән “Нива” машинасын туктаталар. Мылтыклы пассажирлар хәзер Яшел Үзән районында яшәүче Чикәнәстән Васил Җамалетдинов, Марий Элдан Виктор Андреев әле нәрсә дә булса атарга өлгермәгән булганнар.
Икесенә дә беркетмә төзедек, штраф түләттек, ди Илһам Галимҗанов.   Яңа закон буенча, аучы хокукыннан мәхрүм ителә, дип яза “Арча хәбәрләре” газетасы.
---

--- | 14.12.2015

Армиядәге Татарстан егете телетапшыруда акча откан

$
0
0
16.12.2015 Җәмгыять
Бүген Ульяновск өлкәсендә хәрби хезмәттә булган татарстанлы Рафаэль Мөхәммәдиев гел юктан гына табышлы булган, дип хәбәр итә Азнакайның “Маяк” газетасы. “Что? Где? Когда?” интеллектуаль уенына егет Набоков иҗатына бәйле сорау юллый да үзе ноябрь аенда хәрби хезмәткә китеп бара.
Һәм нефтьче һөнәре алып, район предприятиеләренең берсендә бераз гына эшләп өлгергән башлы Азнакай егетенең соравына зирәк акыллы уенчылар җавап таба алмый.   Нәтиҗәдә, отыш Рафаэльгә эләгә. Аның бу уенга сорауны беренче генә юллавы түгел икән, дип горурлана җирле басма.
---

--- | 16.12.2015

Бароннары качып китсә дә, Карамалы Таудан чегәннәр ник күченергә уйламый? (ФОТО)

$
0
0
16.12.2015 Җәмгыять
Яшел Үзән якларында чегәннәр күптәннән яши. Студент чагымнан да хәтерлим әле: тимер юл вокзалына кергән саен, кат-кат итәк кигән, балаларын иярткән чегән хатыннары: «Дорогой, позолоти ручку, всю правду расскажу», – дип теңкәгә тияләр иде. Төпләнеп яши торган урыннары – Әйшә авылы һәм Карамалы Тау бистәсе. 1987 елларда алар бирегә таборлары белән килеп урнашканнар, тиз генә китәргә дә җыенмыйлар бугай.
Карамалы Тауда 265 чегән яши, диләр. Тормышлары белән якыннанрак танышу өчен, бистәгә барырмын дигән идем дә, юлым бүленде. «Яшел Үзән» газетасының баш мөхәррире Илсөя Завилейская­га, эш буенча, чегәннәр янында булырга туры килгән. «Башка беркайчан да бармыйм, шундый күршеләр белән янәшә яшәргә мәҗбүр булган халык кызганыч», – диде ул. Илсөягә, әллә фотога төшергәненә ачулары килеп, йодрык та кизәнгән берсе, икенче чегән хатыны балта да тотып чыккан. «Безнең җиребездән китегез», – дип куганнар. Чак кына фотоаппаратларын ватмаганнар. Кыскасы, бәласеннән баш-аяк дип, чегәннәр тормышы турында Илсөя белән генә сөйләшергә булдык.   Җирле халыктан чегәннәргә карата бик күп шикаять, зар килгәч, Яшел Үзән шәһәренең Роспотребнадзор бүлеге, опека органнары вәкилләре, янгын сүндерүчеләр, медиклар, полиция хезмәткәрләре Карамалы Тау бистәсенә барган. Илсөя ­Завилейская да аларга кушылган.   – Фанерадан ясалган, өйгә охшаш нәрсәләр. 35ләп шундый корылма. Барысы да соры, пычрак, – ди Илсөя, йөзләрен җыерып. –Баксаң, аларны чегәннәр үзләре төзегән икән, түбәне мөмкин кадәр тәбәнәк ясаганнар. Ызбалары кечерәк булган саен, җылытырга җайлырак, күрәсең. Андагы исне, мохитне, бөтен кичерешләремне газета битләрендә генә чагылдырып булмый. Бу фанер өйләргә су кермәгән, әлбәттә, «Бәдрәфегез бармы?» дигән сорауны аңламадылар да шикелле. Соңрак ачыкланды: ул аларга кирәкми дә икән, «җил уңаена гына җиффәрәләр!» «Гел бер җирдә генә йомышны үтәргә димәгән», – дип кенә җавапладылар. Баксаң, нинди суыкта да кайбер чегән хатыннары эчке киемсез йөри. Кат-кат итәк булгач, аякка җылы итек кигәч, туңдырмый, имеш.     Бер йортка кердем. «Мичкә нәрсә ягасыз?» – дим. «Күршедә бер йорт янды, коры агач яхшы яна», – диләр. «Ә күршегез янып киткәнче, нәрсә яга идегез?» «Урман якында гына бит, агач күп, без ялкау түгел, кисеп алуның бер авырлыгы да юк», – диде бер егет, күзен дә йоммыйча. 1987 елда ук Яшел Үзән районы Карамалы Тау шәһәр тибындагы бистәнең Халык депутатлары советының башкарма комитеты карары нигезендә, чегән гаиләләренә тугыз җир участогы бүлеп бирелгән булган. Ә болар, рәхмәт урынына, халык рәхәтләнеп ак гөмбә җыя торган каенлыкны йортларын җылыту өчен кисеп бетергән.     Карамалы Тау башкарма комитеты мәгълүматларына караганда, чегәннәр күп очракта өйләрен законсыз төзи, торак-коммуналь хезмәтләр өчен дә, салым да түләми, «Татэнергосбыт» белән дә бер кеше – Андрей Михай гына килешү төзегән. Аның каравы, утсыз утырмый үзләре, таборлары белән шул Михайдан үзләренә электр чыбыгы сузганнар, ди. Әлеге законсыз факт буенча эш судка җибәрелгән.   Ә бер йортта идәндә ярым­ялангач утырган кыз баланы күреп, Илсөя бөтенләй гаҗәпләнеп калган. – Ул йорт санитар-гигиена таләпләренә бөтенләй җавап бирми. Идәндә, пычрак арасында трусикчан гына бер кыз баланы күреп, ис-акылыбыз китте. Алдына эткә биргән кебек бер савытка ашарга салганнар. Чегән кызы түгел. Үзләре аны Малина дип йөртәләр. Кыз көлми дә, еламый да. Кем чакыра, шуңа бара. Үзләре, бу кызның әнисе тәртипсез тормыш рәвеше алып бара, баласын вакытлыча калдырып китте, дигән булалар. Баланы җиңел бирделәр анысы. Бүген кыз район хастаханәсендә табиблар күзәтүе астында. Чегәннәр белән ул җиде айлап яшәгән. Әлегә әнисе кем икәнлеге, үзенең шәхесе дә ачыкланмаган, – ди Илсөя.     – Яшел Үзәндә чегәннәр арасында А гепатиты таралган дигән сүзләр дә йөрде, бала сәламәтме соң? – дип кызыксынам.   – Аларда берәр бәйрәм булса, бөтен кавемнәре белән җыелу гадәте бар, чит төбәкләрдән дә киләләр. Менә шундый бәйрәмнәрнең берсендә, ялгышмасам, туй вакытында, читтән килгән кунаклар А гепатитын ияртеп киткән, имеш. Шөкер, баланың анализлары яхшы, аңа зыян килмәгән.   Бөтен чегәннәр дә кәкәй дип, барысын да бер чыбыктан сөрү – хата. Алар арасында да үрнәк кешеләр, җитәкче урыннарында эшләүчеләр җитәрлек. Татарстанда чегәннәр чагыштырмача аз, шуңа үзләренең диаспоралары, берләшмәләре дә юк. Җитештә яшәүчеләре чегән дип атаганны өнәп тә бетерми, бу алар өчен кимсетү кебек, үзләрен рома дип таныштыралар. Әйтик, «Нова Рома» эстрада ансамблен Татарстаннан читтә дә беләләр. Алар банкетларда чыгыш ясый, концертлар куеп йөри. Төп солистлары Танита Петрова Татарстанның атказанган артисты исеменә дә лаек булган. Сүз уңаеннан, ромалылар урамда хәер сорашып, урлашып йөргән чегәннәрне рома дип атамый, «Алар хәтта телебезне дә белмиләр, чын чегән түгелләр, без аралашмыйбыз», – диләр.   Илсөя Завилейская фотолары        
Язгөлем МӨДӘРИСОВА

--- | 14.12.2015

ШТКның Татар лигасы уенында 1/4 финал нәтиҗәләре билгеле булды (ФОТО)

$
0
0
16.12.2015 Мәдәният
Казанда Шаяннар һәм тапкырлар клубының Татар лигасы уеннарының нәтиҗәләре билгеле булды. Командалар сәламләү һәм триатлон конкурсларында көч сынашты.
Жюри составында Татар лигасы җитәкчесе Рамил Агдеев, ШТК директоры Илдар Фәттахов, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисеТәбриз Яруллин, «Tatar Radiosi» баш мөһәррире Айваз Садыров, Татарстанның атказанган артисты Салават Миңнеханов, татар этрадасының популяр җырчысы Гөлназ Батталова һәм иң романтик җырчысы Илназ Сафиуллин бар иде/, дип хәбәр итә Шаяннар һәм тапкырлар клубының матбугат хезмәте.   Нәтиҗәләр:   1-2. «Экэмэт», КГАУ – 4,6+0,8=5,4   1-2. «Марат», НИСПТР – 5,0+0,4=5,4   1-2. «Биш бармак», Мамадыш районы – 4,4+1,0=5,4   3. «Татар team», ИФМК КФУ – 4,7+0,6=5,3   4. «ВВК», НЧИ КФУ – 4,0+0,2=4,2                          
---

--- | 16.12.2015

"Матбугат.ру" аша табышкан пар турында укыганда күзләремнән яшьләр килде"

$
0
0
16.12.2015 Интернет
Укучыбыз Дилә Булатова шулай дип яза. Без исә шул ук яңалыкка калдырган башка комментарий авторын бүләкләргә булдык.

Тормышыгыз торсын гөрләп,
Йөгерегез тыз да быз.
Ике улыгыз янына,
Алып кайтыгыз бер кыз.

дип яза Люция Тимербаева.

  Аның телефонына 100 сум акча ыргытабыз.
Игътибар! "Матбугат.ру" сайты көн саен иң кызыклы бер комментарий авторын телефонга 100 сум акча белән бүләкли!     "Матбугат.ру" аша табышкан бәхетле пар турында сез дә укыгыз: http://matbugat.ru/news/?id=13406    
---

--- | 16.12.2015

Яңа елда Казанда ниләр булачак? (ПРОГРАММА)

$
0
0
16.12.2015 Бәйрәм
Казанның баш чыршысы – Меңьеллык паркындагы урман гүзәле – үзенең утларын 28 декабрьдә кабызачак. Башкалада барлыгы 41 чыршы комплексы булдырылачак. "Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наталья Гречанникова яңа ел алды программасы белән таныштырды. Казанның һәр районында чыршы комплекслары әзерләнелә.
Районнардагы төп чыршылар: Вахитов һәм Идел буе районында – Черек күлдә, Татар Дәүләт филармониясе янындагы скверда, Сыртланова урамындагы балалар паркында. Кече чыршылар Җиңү проспектындагы 17 нче, Карбышев урамындагы 61 нче йортлар янына, Дубравная урамына урнаштырылачак. Тынычлык бистәсендә 129 нчы, Кукушкино бистәсендә 17 нче, Отары бистәсендә 100 нче мәктәпләр мәйданында, ә Петровский бистәсендә Үзәк урамда. Бу чыршылар 18 декабрьдән бер-бер артлы кабына башлаячак.   Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районында – «Крылья Советов» паркында (24 декабрь) һәм «Континент» паркында (27 декабрь) булачак чыршы. Авиатөзелеш районының Коры елга, Кадышево, Северный, Борисоглебское бистәләрендәге, ә Яңа Савин районының Әмирхан урамындагы 2 нче, Ямашев проспектындагы 71-73 нче, Гаврилов урамындагы 48 нче йортлар янындагы чыршы комп­лекслары 21 декабрьдән башлап капкаларын ача. Казан моторлар төзү-җитештерү берләшмәсе каршындагы мәйданга да Яңа ел чыршысы урнаштырылачак. Биредә 26 декабрьдә концерт куелачак, коймак һәм кайнар чәйләре белән сәүдә рәтләре дә эшләячәк.   Киров районында Петров паркындагы чыршы 24 декабрьдә ачыла. Мәскәү районында төзек­ләндерелгән «Сосновая роща» паркында Яңа ел шәһәрчеге әзерләнелә. Бирегә Казан органик синтез заводы 20 метрлы ясалма чыршы куя. Киров һәм Мәскәү районнары хакимия­те, «Экоград» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять коллективы белән берлектә, 28 һәм 29 декабрьләрдә «Сосновая роща» паркында кышкы экологик интерактив шоу-тамаша оештырачак. Левченко, Красная горка, Урман аръягы, Юдино бистәләрендә, Жилплощадка торак комплексында, Урицкий исемендәге паркта һәм Адмиралтия бистәсендәге Балыкчы бакчасында Яңа ел шәһәрчекләре 22-28 декабрьләрдә ачылачак.   Совет районында – яңартылган Совет мәйданы Яңа ел бизәкләренә төренәчәк. Азино-1, Азино-2, Танкодром, Үзәк, Егерме беренче гасыр микрорайоннарындагы, Нагорный һәм Вознесенское бистәләрендәге шәһәрчекләр – 19 декабрьдән, ә Дәрвишләр бистәсендәге чыршы 26 декабрьдән утларын кабызачак.   Иске Татар бистәсе 25 декабрьдә Яңа ел ярминкәсенә чакыра, программа киләсе елның 7 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк. Кабан күле буенда шугалак ясала, анда сувенирлар ярминкәсе дә урын алачак.   Мәгълүм булганча, Казан Кремленең Спасс манарасы дивары 23-31 декабрьләрдә 18.00-22.00 сәгатьләрдә зур экранга әвереләчәк. Казанлылар һәм кунаклар 23 яки 30 декабрьдә Беренче май мәйданына килсәләр, экранда үзләрен дә күрә алачаклар.   «Әкият» курчак театры каршындагы мәйданда «Кар патшасы»ның зур боз шәһәрчеге 29 декабрьдә ачылыр, дип уйланыла. Һава торышы үз төзәтмәсен кертмәсә, әлбәттә. – Артистлар 29, 30, 31 декабрьләрдә, шулай ук киләсе елның 1, 3, 5, 7 гыйнварларында биш автобуста Казан паркларында театр-тамашалар куеп йөриячәкләр, – диде Наталья Гречанникова. – Быел да шәһәр башкарма комитетындагы чыршыга интернатларда тәрбияләнүче балаларның Яңа ел үтенечләре язылган хатлары беркетеләчәк. Шундый ук чыршылар эре сәүдә үзәкләрендә дә булачак. Мөмкинлеге һәм теләге булган һәркем хатны укып, интернаттагы балага хыялланган уенчыгын бүләк итә ала.   «Мега Казань» сәүдә үзәге үзләренең каршында – кышкы бакча спорт-күңел ачу мәйданчыгы, ә «NEFIS» компаниясе «Казан-Арена» футбол стадионы янында шугалак оештырачак. Мэр Илсур Метшин башка эшкуарларны һәм предприятиеләрне дә үзләренең офисларын Яңа елга матурлап бизәргә чакырды.
Рәдиф КАРАГАЙ

--- | 15.12.2015

Гакыйль Сәгыйровның яңа җыентыгын тәкъдир иттеләр (ФОТО)

$
0
0
16.12.2015 Мәдәният
Шушы көннәрдә генә Ульяновск шәhәренең Татар мәдәният үзәгендә каhарман якташыбыз - язучы, шагыйрь hәм рәссам Гакыйль Сәгыйровның тормыш hәм иҗат юлына багышланган - «Гакыйль Сәгыйров. Yзе турында hәм барысы да аның турында» җыентыгын тәкъдир итү кичәсе булып узды.
 Өлкә татар автономиясе, «Өмет» газетасы редакциясе hәм мәдәният үзәге тырышлыгы белән оештырылган әлеге кичәдә җирле шагыйрьләр, мәгариф hәм мәдәният хезмәткәрләре, милли хәрәкәт активистлары катнашты.   Очрашуны өлкe автономиясе рәисе Рәмис Сафин башлап җибәрде. Ул татар халкына бай әдәби hәм рухи мирас калдырган Гакыйль Сәгыйровның тормыш юлына соклану белдереп, уникаль китапны бастырып чыгару максатында бик күп тырышлык куйган өчен Самара өлкәсенең «Бердәмлек» газетасы баш мөхәррире Рәфгать Әhлиуллинга рәхмәт сүзләрен юллады. Ә өлкәнең татар язучылары берләшмәсе рәисе Равил Шәфигуллин яңа гына табадан төшкән китапка югары бәя биреп, үзенең шигырен яңгыратты.    - Миңа Гакыйль Сәгыйров белән озак вакыт аралашып яшәргә насыйп булды. Ул hәрчак кешеләр турында кайгырта иде, беркайчан да авыр язмышына зарланмады, - диде Мәләкәс шагыйре. Димитровградның 22нче санлы мәктәбе директоры Мөнирә Джумаева да кyңел хатирәләре белән уртаклашты.    - Шәhәр мәгариф идарәсендә эшләгән вакытта иганәчеләр эзләп табып, Гакыйль абыйның 60 еллык юбилеен зурлап уздыру мизгелләре бүгенгедәй күз алдымда. Ул мәктәбебезнең мөхтәрәм, көтеп алынган кунагы иде, - диде Мөнирә ханым Джумаева.  Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Иделбикә дә озак еллар дәвамында Гакыйль Сәгыйров белән тыгыз элемтәдә торуы турында бәян итте.  - Минем дүрт китабымда Гакыйльгә багышланган иҗат җимешлeрем урын алды, - диде ул.    «Өмет» газетасының баш редакторы Исхак Хәлимов исә үзенең коллегасы hәм остазы Рәфгать Әhлиуллинга рәхмәт сүзләрен җиткерергә ашыкты. “Әгәр Рәфгать абый, зур тәвәккәллек күрсәтеп эшкә алынмаса, бу китап басылып чыкмаган да булыр иде, мөгаен”,- диде Исхак Хәлимов. Ул аның Самара өлкәсе Кошки районы Иске Җүрәй авылында Гакыйль Сәгыйров музеен булдыру идеясе белән йөрүе хакында да хәбәр итте hәм өлкә автономиясе җитәкчеләрен бу изге эшкә hәрьяклап булышлык кyрсәтергә өндәде.    Мөселман хатын-кызлары берләшмәсе рәисе хаҗия Асия Мөлекованың чыгышы да гыйбрәтле яңгырады.  - Казанның «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укыганда Гакыйль Сәгыйров иҗаты буенча реферат язган идем. Аннары миңа шагыйрьнең үзе hәм  газиз әнисе Хәбибҗамал апа белән күрешергә, бергәләп самавырдан тәмләп чәй эчеп утырырга насыйп булды, - диде ул.    Асия ханым бөтен гомерен улын карауга багышлаган батыр йөрәкле Хәбибҗамал апаны да онытмаска чакырды, Мәләкәс каласында аңа hәйкәл куярга тәкъдим итте. Гакыйль Сәгыйровның бертуган энесе Наил дә бай эчтәлекле китапка карата соклану хисләре белдерде.   - Без Рәфгать ага Әhлиуллинга бөтен гаиләбез белән булышырга тырыштык. Аңа Гакыйль абыйның бик күп кулъязмаларын, фоторәсемнәрен илтеп тапшырдык. Өебездә әле абыйның карандашны теш арасына кыстырып ясаган йөздән артык рәсеме дә ядкарь рәвешендә саклана. «Гакыйль Сәгыйров. Yзе турында hәм барысы да аның турында» дип аталган китапны киләчәктә рус hәм инглиз телләрендә дә нәшер итәргә кирәк, дип әйтәләр. Әгәр бу фикер тормышка ашса, без чиксез шат булыр идек",- диде Наил Сәгыйров.    Мәләкәс районы Мөси авылының «Җидегән чишмә» хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Гөлнәфис Сәхәбетдинова Гакыйль Сәгыйров сүзләренә иҗат ителгән берничә җырны яңгыратып, шулай ук үзенең истәлекләре белән уртаклашты.   - Гакыйль абый минем җан дустым, терәгем hәм таянычым иде. Ул олы, саф кyңелле, hәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер кеше буларак хәтеремдә саклана. Аның белән бергә татар авылларында бик кyп очрашулар үткәрдек. Безнең Мөси мәктәбенә дә еш килә иде ул. Шуңа күрә бу каhарман шәхес турында китап дөнья күрүенә әйтеп бетергесез дәрәҗәдә шатландык, - диде Гөлнәфис Сәхәбетдинова.   Ульяновск мәгариф идарәсенең баш белгече Әлфия Абутдинова исә мәгариф учреждениеләрендә Гакыйль Сәгыйров иҗаты буенча ачык дәресләр үткәрелүе, төрле милләт балаларын шушы легендар, каhарман шәхес үрнәгендә тәрбияләргә тырышулары турында сөйләде. Милли мәгариф hәм матбугат хезмәткәрләре, җирле шагыйрәләр - Гөлфәрия Латыйпова, Рузия Хәлимова, Наҗия Шагаева, Розалия Матросова, Гөлчәчәк Сингатуллова, Гөлсинә Хәнәфи, Роза Гайнуллина Гакыйль Сәгыйровның шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар. Ә Yзәк Җәмигъ мәчете вәкиле Варис хаҗи Равилов 2009 елда бакыйлыкка күчкән Гакыйль Сәгыйровның hәм барча әрвахларның рухларын шатландырып Коръән аяте укыды hәм дога кылдырды.   Очрашу ахырында Ульяновск өлкәсенең Мактаулы кешесе Рифгать Әхмәдуллов өлкe татар автономиясенең Гакыйль Сәгыйров исемендәге әдәби премиясен булдыру турында хәбәр итте. “Әлеге премия җирле каләм осталарына ел саен тапшырылачак”, - диде ул. Ә автономия рәисе Рәмис Сафин очрашуда катнашкан барлык язучыларга hәм мәдәният хезмәткәрләренә Гакыйль Сәгыйровка багышланган китапны бүләк итеп бирде.   Яңа гына нәшер ителгән җыентыкны презентацияләү кичәсен Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре Рәйсә Шәкүрова гаҗәеп дәрәҗәдә матур алып барды. Ул кичәне Гакыйль Сәгыйровның иҗат җимешләре белән бик тә оста итеп бизәде. Ә аның тормыш иптәше – шулай ук Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре, автор-башкаручы Гакыйль Шәкүров Гакыйль Сәгыйров сүзләренә язган дистәдән артык җырын сокланырлык итеп яңгыратты. Аларның икесенә дә олы рәхмәтебезне юллыйбыз hәм Гакыйль Сәгыйровның иҗатын халыкка җиткерүдә яңадан-яңа уңышлар теләп калабыз.     Фотода яңа китапны тәкъдир итү кичәсенә килгән мөхтәрәм кунаклар.  
Рузия ХӘЛИМОВА

--- | 16.12.2015
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>