Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live

Кияү белән кәләш начар фотолар өчен туй фотографын судка биргән (ФОТО)

$
0
0
18.12.2015 Җәмгыять
Уфада яшәүче яшь пар туй фотографын судка биргән. 13 меңен үз хезмәте өчен алган фотограф эшенең сыйфаты һәм туй көнен истәлеккә калдыру мизгелләренең композициясе турында уйлап, мәшәкатьләнеп баш ватмаган.
Тормышындагы иң бәхетле көненең шулай истәлеккә калдырылуын Юлия Мясина күз яшьләрсез генә сөйли дә алмый, чөнки тиздән туганнары килергә тиеш. Алар, әлбәттә, беренче чиратта туй фотолары турында сораячак. Ә 600 фотоның нибары утызлабы гына кешегә күрсәтерлек икән. Юлия белән Станислав фотографның өенә барып караганнар, тик ул ишеген ачмаган. Шуннан соң яшьләр полициягә мөрәҗәгать иткәннәр.        
---

--- | 18.12.2015

Самарада "Мөселманнар хәзерге дөньяда" дип аталган яшьләр форумы узды

$
0
0
18.12.2015 Дин
Күптән түгел Самараның Җәмигъ мәчетендә "Мөселманнар хәзерге дөньяда" дип аталган яшьләр форумы үткәрелде. Аны Самара өлкәсе губернаторы администрациясе ярдәмендә өлкә мөселманнарының региональ Диния нәзарәте оештырган иде. Форумның төп максаты итеп оештыручылар буыннан-буынга күчеп килгән традицион исламның рухи байлыгын саклап, аны бүгенге һәм киләчәк буыннарга тапшыру мәсьәләләрен билгеләгәннәр.

Җыелучыларны - хакимият органнары, иҗтимагый оешмалар вәкилләрен, мәдрәсә шәкертләрен өлкә администрациясенең җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү департаментының милли һәм конфессиональ сәясәт идарәсе баш консультанты Роман Кирсанов, өлкә мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин сәламләделәр.

Дөньяда Аль-Каида, ИГИЛ  кебек байтак кына шикле оешмалар барлыкка килде. Аларның эшчәнлеген һичкем контрольдә тота алмый. Шуңа күрә, бөтен дөнья буенча террорчылык актлары дәвам итә. 2001нче елның 11 сентябрендә АКШта Аль-Каида оештырган террорчылык гамәлендә өч мең биш йөз кешенең гомере өзелгән иде. Күптән түгел  Мисырдан Санкт-Петербургка юнәлгән очкыч та шартлатылып, Россиянең 224 кешесе һәлак булды. Һәм мондый хәлләр еш булып тора.    Форумда Уфа ислам университеты проректоры, профессор Ринат Кәлимуллин толерантлык, мәрхәмәтлелек, сабырлык кебек сыйфатлар турында юкка гына сөйләмәгәндер.    Мөселман кешесен террорчылыкка нәрсә этәрә соң? Кеше үтерү кебек явыз гамәлнең кемгә кирәге бар? Бу темага Казан ислам университетының теология факультеты деканы Сәет Дамир Шаһавиев тукталды. Аның әйтүенчә, заманында гарәп журналисты - язучы Сәеткул Корьәнгә таянып язган бер тәфсирендә дүрт төрле аңлатма биргән булган. Анда:  “Һәр мөселман кешесе ислам дәүләтендә яшәргә тиеш, шул очракта гына ул шәригать законнарына буйсынып яши ала. Мондый дәүләт хәлифәт дип аталырга тиеш”, -  диелгән. Һәм бу аңлатмаларны бик күп ислам төркемнәре хәзер үзләренә өлге итеп алганнар. ИГИЛ төркеме исә террорчылыкка таянып, моны тормышка ашырмакчы.   Агымдагы елның ноябрендә Парижда булган террордан соң Россиянең Федерация Советы әгъзалары, Дәүләт Думасы депутатлары һәм җирле парламент җитәкчеләре шушы гамәлгә каршы җыелыш үткәрделәр. Анда Татарстан пар¬ламенты җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин дә чыгыш ясады.    - Хәзер нинди генә  радикаль ислам төркемнәре юк! Моннан берничә ел элек Казанда да Татарстан мөфтиенә һәм аның фикердәшенә һөҗүм ясалды. Бу фаҗигада мөфти каты җәрәхәтләнде, ә аның фикердәше, ислам белгече, һәлак булды. Мондый хәлләр киләчәктә дә килеп чыкмасын өчен Якын Көнчыгыш, Урта Азия  илләреннән мәкерле радикалларны Россиягә кертмәскә, моның өчен барысын да эшләргә кирәк, - диде ул.   Чечня президенты Рамзан Кадыйров ИГИЛ террорчыларын “шайтан” дип атады, чөнки алар ислам динен кимсетүчеләр, турыдан-туры аңа каршы баручылар. Радикаль оешмаларның ислам диненә бернинди бәйләнешләре булмавы турында Самараның Җәмигъ мәчетендә үткән форумда да сүз барды.   - Бу оешмаларны контроль астына алырга, аларны хөкемгә тарту, юк итү юлларын эзләргә, - диде чыгышында Самара өлкә эчке эшләр министрлыгының полиция подполковнигы Алексей Михайлов.   Залдан аңа сораулар бирүчеләр дә булды: - Радикаль төркемнәр психотроп матдәләр кулланалармы? - Әлегә юк, - дип җавап бирде Алексей Николаевич. Ә менә: “Самара төбәгеннән “игил”чылар рәтендә ничә кеше бар?” - дигән сорауга ул төгәл җавап кайтармады, бары тик: “Алар төрле милләт кешеләреннән тора”, - дип кенә әйтә алды.   Җәмигъ мәчетендә яшьләр эшләре белән җитәкчелек итүче Радик Газизов әйтүенчә, форумда барлыгы 350 кеше катнашты. Шуларның алтмышы “Яктылык” татар мәктәбе укучылары, 30лап мәдрәсә шәкертләре, ә калганнары - урта һәм өлкән яшьтәге апалар-абыйлар, әби-бабайлар иде.   Киләчәктә шундый мөһим проблемалар күтәрелгән чараларга өлкәнең башка шәһәрләреннән дә, татар авылларыннан да яшьләр килсә, яхшы булыр иде.  Бу очрашу башлыча яшьләр өчен оештырылган иде бит. Үз фикере булмаган, күп очракта традицион исламны радикаль исламнан аера белмәгән яшьләрне ИГИЛ кебек оешмаларга тарту күпкә җиңелрәк. Шуңа да форумда: “Яшьләрне  тәрбияләгәндә ислам динен дөрес аңлатуны максат итеп куярга кирәк”, - дигән фикерләр яңгырады.   - Чын мөселман башка милләт, дин кешесенә зыян китерми. Күптән түгел Мәскәүдәге Җәмигъ мәчетен ачу тантанасында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин да: “Исламны терроризм белән бутарга кирәкми”, - дип әйткән иде". - дип сөйләде Самара өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин.   Бу форумны яктырткан Похвистнево районы телевидениесендә Самара өлкәсендә дә радикаль исламның баш күтәрергә маташуы турында сөйләгәннәр.   Шулай, 2013 елда, Гали авылына читтән килеп урнашкан берничә мөселман гаиләсе әгъзаларының кыяфәтләре, сөйләшүе авыл халкында шик тудыра.   - Ир-атларының сакал-мыек үстерүләре бер хәл. Алар безнең традицион исламга каршы килеп, яшьләребезне хөкүмәткә  каршы котырта башладылар. Ә без илебез белән дә, президентыбыз белән дә канәгать. Шуңа да бу кешеләрдән тизрәк котылу юлларын эзләдек, төрле җирләргә хатлар язып, аларны авылыбыздан китәргә мәҗбүр иттек, - дип сөйли Минтаһир хәзрәт Сыйраҗев.   Ярый ла Гали авылында ислам динен яхшы белүче, гыйлемле кешеләр яши. Вакытында чаң сукканнар. Шундый хәлләр башка урыннарда да булмасын өчен, балаларга дөрес тәрбия бирергә, проблемаларны уртага салып сөйләшергә кирәк. Яшьләребез дә активрак булып, бу чараларда катнашсалар иде. Күп очракта проб¬лемалар сөйләшмәгәнгә, ва¬кытында дөрес фикерләр әйтел-мәгәнгә күрә хәл ителми кала. “Сөйләшмәсәң, сүз чыкмас, чапмасаң йомычка очмас”, - дип татар халкы юкка гына әйтмидер.   Бу мөһим чараны үткәрү турында үземнең фикеремне дә әйтәсем килә. Сүз дә юк, бу бик тә кирәк нәрсә. Тик ашык-пошык, төпле әзерлексез, очраклы кешеләр катнашында мондый “форумнар” (исеме шәп яңгыраса да, җисеменә туры килеп бетми кебек) үткәреп кенә, яшьләребездә традицион исламны тәрбияләп булырмы икән? Алга таба бу юнәлештә эш алып барганда ныклап әзер¬ләнеп эшләсәк хәерлерәк булмас микән?      Уфа галиме Ринат КӘЛИМУЛЛИН чыгышы     Залда күбрәк олы яшьтәге апа-абыйлар, әби-бабайлар булды.  
Исхак АПАНАЕВ

--- | 18.12.2015

Татарстанда янгында йорт хуҗасы янып үлгән (ФОТО)

$
0
0
18.12.2015 Фаҗига
Теләче районы Лесной бистәсендә яшәүче 1934 елгы Николай Хохловның йорты янып көлгә әйләнгән. 13 декабрь кичендә – 20.35 сәгатьтә чыккан. Һәрхәлдә,Теләче янгын күзәтчелеге бүлегенә хәбәр шул вакытта керә. Янгын урынына беренчеләрдән булып килеп җиткән “Лесной” ирекле янгын күзәтчелеге бүлекчәсе утның күрше йортларга күчүен тоткарлап кала, ләкин Николай Хохловның йортын инде ут чолгап алган була. 21.15 сәгатьтә янгынны камап алалар,1960 елда төзелгән иске агач йорт тулаем янып бетә...
Янгынны туктатуга, коткаручылар ишелгән һәм янган өемнәр арасыннан йорт хуҗасының тәнен эзләргә керешә, ләкин берничә янган сөяктән тыш берни таба алмыйлар. Саба һәм Теләче районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге баш белгече Ленар Тимерханов әйтүенчә, башта табылдыкларны кәҗә яки берәр мал калдыгы түгел микән дип уйлаганнар, чөнки алар бик вак сыман тоела, авылдашлары да дядя Коляны Казанда яшәүче улы үзенә алып китмәде микән дип әйтә, бәлки йорт хуҗасы исәндер дигән фикер туа. Ни кызганыч, 15 декабрь көнне экспертиза нәтиҗәләре, янгында табылган калдыкларның кеше сөякләре булуын раслый...   – Беренче нәтиҗәләр буенча янгынның килеп чыгу сәбәбе, электр җиһазларын куллануда техник кагыйдәләрне үтәмәү, – ди Ленар Тимерханов.   Теләче районында быел 10 янгын булган. шуларның тугызы – торак йортта.
---

--- | 18.12.2015

Рөстәм Миңнеханов Наилә Гәрәевага "Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен" ордены тапшырды (ФОТО)

$
0
0
18.12.2015 Мәдәният
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Наилә Гәрәевага тантаналы рәвештә "Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен" ордены тапшырды.

 Рәсми кәгазьдә «купьеллык иҗади эшчәнлек һәм татар театры сәнгатененең үсешенә зур өлеш керткән өчен» диелә. 

Тантаналы бүләкләү Татарстан Республикасының Хөкүмәт йортында үтте. Чарада Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Президент ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Г.Камал ис. Татар дәүләт Академия театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев,  Г.Камал ис. Татар дәүләт Академия театры директоры Илфир Якупов катнашты.   Рөстәм Миңнеханов Наилә Гәрәевага тырыш хезмәте өчен зур рәхмәтен белдереп, алга таба ныклы сәламәтлек һәм уңышлар теләде.   Исегезгә төшерәбез: бүген 19:00 сәгатьтә Камал театрының зур сәхнәсендә Россиянең атказанган, Татарстынның халык артисткасы Наилә Гәрәеваның юбилей кичәсе була. Кичәдә 20 декабрьдә булачак “Исәнме, улым!” премьерасыннан өзек тә күрсәтеләчәк.           
---

--- | 18.12.2015

Татарстанның юл-патруль хезмәткәрләре Казанда урланган ир-атны коткарган (ВИДЕО)

$
0
0
18.12.2015 Криминал
Кичә Яр Чаллыда юл-патруль хезмәткәрләре куркытып акча таләп итү нияте белән кеше урлауда шикле 3 затны тоткарлаган. 16 декабрьдә көндезге 11ләр тирәсендә ир-атлар төркеме Казанда “Kazan-Arena” стадионы парковкасыннан, көч кулланылып, 56 яшьлек казанлыны урлый, аннары , үтерү белән янап, аны “Тойота Камри” автомобилендә тотып торалар.
Шуннан соң арендага алынган фатирга алып киләләр. Биредә ир-атны кыйныйлар һәм аннан акча таләп итәләр. Шул ук автомобильгә утыртып, Яр Чаллы аша Уфага алып китәләр. Әмма аларның юлына хокук саклау органнары хезмәткәрләре каршы төшә. Ир-атның куркытып акча таләп итү нияте белән урланганлыгы ачыкланган. Урлауда шикле затларларның башкортстанлылар булуы билгеле.   Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.


---

--- | 18.12.2015

Кукмара дәвачысы Шамил: "Яман шеш авыруы күбәйде дибез, аның туксан проценты – бозымнан"

$
0
0
18.12.2015 Җәмгыять
Кукмара районының Күкшел авылында яшәүче Шамил абыйда дәвалау сәләте күптән түгел генә ачылган.
Шаман – Моннан өч ел элек кенә дәвалый башласам да, кешеләргә ярдәм итә алуым турында ничектер сизенә идем. Бала вакытта үзем дә белештермәстән әйткәннәрем дөрес туры килеп барды. Төшемдә күргәннәрем дә чынга аша иде. Урамдагы малайлар шуннан соң миңа Шаман дигән кушамат та такты. Яшь вакытта бер кешегә улы белән нәрсә буласын алдан күреп әйткән идем, ул чынга туры килгәч, бәхетсезлекләрендә мине гаепләде. Шуннан бирле, күрсәм дә әйтмим, – дип сөйли ул.   Күрү дигәннән, Шамил абыйның күзләре начар күрә. Әлеге авыруы нәселләрендә бар икән. Дәвалау сәләте исә әбисеннән килә. Ул кешеләрне өшкереп дәвалаган, төш юраган. Шамил абый тугач та, күзләренә озак кына карап торгач, «бу – безнеке» дигән.   – Әби, туганда ук сөннәтле булып тудың, ди иде. Мине ул үзе карап үстергән. Дәвалау сәләтемнең ачылачагын әниемә әйткән булган, аның турында минем үземә 42 яшь тулгач кына әйтергә кушкан. 43 яшемдә сәламәтлегем начарланды, өч атна буе кан басымым югары торды, бернинди дә дару булышмады. Акрынлап хәл кереп китте, бармак башларында ниндидер энергия барлыкка килде. Шуннан дәвалый башладым. Мамадышта яшәгән вакытта, кан басымым күтәрелде, даруыгыз юкмы дип, күрше әби керде. Аны утырттым да массаж ясадым. Әби хәлем аруланды дип чыгып китте. Шуннан соң ярдәм сорап кешеләр килә башлады.   – Сез массаж ясарга махсус укымагансыз да, аны ничек ясыйсын кайдан беләсез соң? – дигән соравыма, ул:   – Үзем дә аңлата алмыйм, куллар массаж ясарга кирәкле нокталарны үзләре тоя. Кулың тиюгә, рәхәт булып китә, диләр. Дәвалаган вакытта мин әле көйләп тә җибәрәм. Анысын да аңлата алмыйм, үзеннән-үзе көйләтә, – дип җавап бирде.   «Бозым-сихер күп» Шамил абый бөтен авырулардан да диярлек булыша. Астмадан җәфаланучылар, ашказаны авыртканнар, кан басымы югары булганнар, аяклары йөрмәүчеләр дә килә аңарга. – Күтәреп алып керәләр, үз аяклары белән чыгып китәләр. Актаныштан ике таяк белән генә йөри алган бер апа килде. Сызлавын гына булса да бас әле дигән иде, массаждан соң таяксыз чыгып та китте.   – Бозымнардан, сихерләрдән дәвалыйм, дисез. Андыйлар да күпме, Шамил абый? – Бик күп. Яман шеш авыруы күбәйде дибез, аның туксан проценты – бозымнан. Өй, мирас өчен тарткалашалар, ир бүлешә алмыйлар, туганнар үзара бозылышып бетә, сихергә кадәр барып җитәләр. Кеше авырый, сәбәбен белмиләр, ул тора-бара шешкә әйләнә. Бозым куелган кешеләрне тиз күрәм мин. Алар белән сөйләшергә тотынгач та, коса, елый, йөткерә, әллә нинди тавышлар чыгарып шыңшый башлыйлар. Бер авылга чакыр­дылар. Авылга җитәргә ун чакрым калгач, бозык китерми башлады. Машинаны каршы як полосага чыгара, чак кына күпердән очып төшмәдек, машина йөртүче, башым әйләнә, бара алмыйм, ди. Авылга шалтыратып, икенче машина китерттек. Бер хатын эченә үлгән иренең өрәге кереп утырган булып чыкты, шул китертмәгән безне.   Яңарак кына бер кызны алып килделәр. Яшисем килми, асылынам, дип әйтә ди. Моны күршедәге бер егет яратып йөргән булган. Җавапсыз мәхәббәттән егет асылынып үлгән. Әнисе малаен юган үлек суын кызга эчерткән. Шуннан соң кыз эчендә өрәк яши башлаган. Өрәкне сөйләштерә башладым. Ире, әти-­әнисе белән килгән иде кыз. Алар да тыңлап утырды. Өрәк булып кыз үзе сөйли. Аның үз тавышы нечкә, өрәк сөйләгәндә, тавышы калыная. Мин аны асып үтерәм, ди. Гаиләсе, ире, баласы, бар бит дим. Калын тавыш белән көлеп, мин баласын да үтерәм, берсен үтердем инде, ди. Кызның авыры төшкән булган икән. Мин кызны яратам, үзем белән алып китәм, ди. Өрәкне кызның эченнән чыгаргач та янында бөтерелеп йөрде. Әле берәр ел аптыратып йөрия­чәк ул аны. Кыз хәзер уңайланды инде.   Бер кызны апасы алып килгән иде. Бездән киткәч, сеңлесе косасым килә дип, машинаны туктатырга кушкан. Посадкага туктаганнар. Косып та җибәргән, тып-тын посадкада кабан көтүе йөгереп үткән, самолет очып киткән тавышлар ишетелгән. Җеннәре чыккан икән. Боларның бөтенесен язып барсаң, блокбастерың читтә торсын, – ди Шамил абый.   «Кашпировский диләр мине» Шамил абый тумышы белән Лаеш районыннан, хатыны Валя белән кавышканнан соң, Мамадышта яшәп алганнар. Моннан ике ай элек кенә Кукмарага күченгәннәр. Яшәрлеге калмаган бер ирне аякка бастырган ул. Шуннан дуслашып киткәннәр. Авылга кайтып яшисем килә дигәч, әлеге ир аларны үз якларына – Кукмарага чакыра. Монда йорт сатып алып яши башлыйлар. Дәвачы турында бер газетага язып чыккан булганнар.   – Шуннан бирле телефонның тынганы юк. Газетаны укыган кешеләр шалтырата да, берсе, язмагызны укыгач та баш авыр­туым бетте, ди, икенчесе, укый башлагач та коса башладым, ди. Сез Кашпировскиймы әллә, диләр. Газетада чыккан фотода минем баш өстендә кәләпүшкә охшаган ак әйбер тора. Ул вакытта башыма бернәрсә дә кимәгән идем. Бер әби, синең фәрештәңдер ул, ди. Алай идеаллаштырыр­га кирәкми мине, булыша алган кадәр булышам. Ярдәмгә мохтаҗ сырхау кешеләр арабызда бик күп, – ди ул.
Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА

--- | 18.12.2015

Чаллыда батырларча үлгән малайның гаиләсенә ике фатир бүләк ителгән

$
0
0
18.12.2015 Җәмгыять
Садыйковлар гаиләсенә икенче фатир бирелгән. Аларның 12 яшьлек уллары Данил Садыйков 2012 елда фонтанга егылып төшкән баланы коткарган вакытта вафат булган иде. 2012 елның 5 маенда булган фаҗига әле күпләрнең хтерендәдер. Фонтанга егелып төшкән 9 яшьлек Андрей Чурбановны коткарырга теләп, Данил Садыйков та суга сикерә.
Менә шул вакытта малайларның икесен дә ток суга. Авыр хәлдә булган Андрейның гомерен саклап кала алсалар, Данилның гомере өзелә. Үлеменнән соң аны Батырлык ордены белән бүләкләделәр. Ә гаепле табылган "Горзеленхоз" хезмәткәрләрен шартлы рәвештә өч елга ирекләреннән мәхрүм иттеләр.   Әлеге хәлләрдән соң берничә ай вакыт узу белән ТР Дәүләт торак фонды Садыйковлар гаиләсенә көнкүреш җиһазлар белән 69,3 квадрат метр мәйданлы өч бүлмәле фатир тапшырды. Гаиләдә тагын бер бала тугач, аларга бушка тагын бер бүлмәле фатир бирелгән.   Моннан тыш, шушы еллар эчендә Татарстан Тикшрү идарәсе Садыйковлар гаиләсенең яңа ел каникулларына Мәскәүгә сәяхәтен, шифаханә һәм медицина үзәгендә дәвалануны да оештырган.   Сүз уңаеннан: Данил укыган 9 нчы мәктәп хәзер батыр малай исемен йөртә.
---

--- | 18.12.2015

Мөмкинлекләре чикле хатын-кызлар өчен республикакүләм Матурлык конкурсыннан ФОТОрепортаж

$
0
0
18.12.2015 Җәмгыять
Инвалид хатын-кызлар өчен махсус оештырылган республикакүләм Матурлык конкурсында Казан, Арча, Яр Чаллы, Кукмара, Балтач, Чистай һәм Актаныштан 12 кеше катнашты.

"Мисс Татарстана" исеменә Балтачтан Нурсинә Галиева, 2 урынга - Кукмарадан Гөлназ Саләмова, 3 урынга -  Чаллы кызы Анастасия Мәрданова лаек булды.

#1

#2

#3

#4

#5

#6

#7

#8

#9

#10

#11

#12

#13

#14

#15

#16

#17

#18

#19

#20

#21

#22

#23

#24

#25

#26

#27

#28

Шамил АБДЮШЕВ фотолары.


---

--- | 18.12.2015

Миңназыйм Сәфәровның Путин белән матбугат конференциясеннән кайткач язган материалы

$
0
0
18.12.2015 Сәясәт
Патшаларны Русиядә үлеп яраталар. Аларга өметләнәләр, аларның кодрәтенә ышаналар, ярдәмнәренә өмет итәләр. Соңыннан, ул өметләр челпәрәмә килгән очракта да (тарихта андыйлары күбрәктер) патшаның яңасын тагын да шулай ук үлеп ярата башлыйлар. Элек-электән шулай булган.

Әйтик, моннан 180 ел элек Сембергә Николай патша киләчәген ишеткән гавамның, 2-3 көн алдан килеп, патша үтәсе юл буена тезелүе турында бер тарихи истәлек укыган идем. Бүген дә шулай. Журналистларның Путин белән очрашуы унберенче кабат үткәрелгән­лек­тән, бу эшнең бөтен нечкә­лекләре дә күптән билгеле кебек. Каләм ияләре кайда нинди тикшерү, тентү буласын алдан белә hәм моңа әллә ни гаҗәпләнми дә.

Лә­кин очрашу буласы залга алданрак кереп, алгы рәтләргә утырып калу өчен ярышның беркайчан да сүрелеп торганы юк. Шуңа да безнең бә­гырьгә нык сеңгән чиратларсыз булмый инде. Бу юлы да су буе чират тезелгән иде. Чи­ратны үзегез беләсез: те­лисеңме-юкмы, тирәң­дә­ге­ләрнең сүзе колакка керми калмый. “Төн буе шул хакта уйлап баш ваттык, – дип телефонына сөйли арттагы күрше ханым. – Бөтен шәhәр белән бергәләп баш ватканнан соң тәки уйлап таптык үзе...“ Сүз, билгеле инде, Президентка сорау бирү бәхе­тенә ирешү өчен башкаларныкына охшамаган аерым бер билге уйлап табу турында бара иде. Сөенечен уртак­лашучы күршемнең Хабаровскидан килүе hәм алдан әзерләнгән плакатларына чик баганасы ясаганлыклары билгеле булды. Шул баганага өч сорау “бәйләгән” булып чыкты ханым. Алга китеп булса да әйтим: залдагы жур­на­листларның иҗат мөмкин­лекләрен ул ханым башына да китерә алмаган иде. Плакатлардагы “Мин авырлы. Сүзне чиратсыз бирүегезне сорыйм!”, “Бүген минем туган көнем – сүз бирегез!”дән алып глобус, чәчәкле-чуклы яулык, язулы футболка, шарф ише әйберләр күтәрүчеләргә кадәр бар иде меңнән артык кеше сыйдырышлы ул залда. Һәм аларның берсенә дә Путинның үзе белән сөйләшә алу мөмкинлеге тәтемәде ди­ярлек. Диярлек дим, чөн­ки Президентның борын тө­бендә теге чәчәкле-чуклы шәлен болгап утыручы ханымга Путин сүз бирми булдыра алмады – ул аңа фикерен тупларга бик тә комачаулый иде.
 
Сүзебез чират турында бит әле. Менә шул чиратта залга керергә атлыгып торучылар арасында мәгълүм Ксения Собчакның барлыгын да абайлап алган журналистлар аны шунда ук фотога төшерү белән мәш килә башлады. Җәнҗал яратучы ханым тавыш чыгармады: танылу кемгә ошамасын ди инде. Аның өстендәге костюмы гына безнең татар карчык­ларының буй-буй сызыклы намаз ыштанын хәтерләтә иде. Тагын да алга китеп әйтергә туры килә: шушы киеме белән дә аңа бу юлы сүз бирмәделәр. Әмма Собчак сөенә ала: Путин беренче сорауга җавап биргәндә, ак hәм кара полоса турындагы мәзәген аның киеменә карап сөйләмәдеме икән дигән фикер калды. Собчакны сөен­дергән тагын бер факт: гавам чиратында торганда, аны оештыручылар күреп алды hәм, билгеле инде, чиратсыз гына залга үткәрделәр. Без­нең чират җиткәндә инде залда иң отышсыз, Путинга иң ерак булган урыннар гына калган иде. Беренче рәт­ләрдә, үз дәрәҗәләрен белеп, әледән-әле борын төп­ләренә микрофон китереп терәүләргә канә­гатьсез­лек­ләрен дә сиздереп куючы Мәскәүнең Кремль пулы дип аталган даhилары утыра иде. Теләсә нинди әтрәк-әләм килеп утырмасын өчен, буш урындыкларга “Резерв” ди­гән язулар куелган. Залдагылар аңлый: барысы да Пес­ков (Президентның матбугат сәркатибе) теләгәнчә булачак. Ә инде Президент галиҗәнаплары боерса, сорау бирү бәхете нәкъ менә гади (әлбәттә инде, берәр килеш-кыяфәте белән аерылып торган) журналистка да ишелеп төшәргә мөмкин.

Президент бу юлы да үзен бик иркен тотты. Авырыбрак торуына карамастан (экран аның (салкын тию­дән­дерме), яргаланган ирен­нә­рен аермачык күрсәтсә, Пре­зидентның әледән-әле тамак кырып азаплануы моны тагын да ныграк раслый иде), аның кәефе начарлардан түгел иде. Бәлки шуңа­дыр да ул күп кенә сорауларга урап килеп, җәелебрәк җавап бирде. Нәтиҗәдә алдан әзер­ләнгән Кремль журналистларыннан соң бик азларга гына насыйп булды сорау бирү мөмкинлеге. Илдә­ге кризис, социаль проблемалар, Төр­кия hәм Украина белән мөнәсәбәтләр, Сүрия­дәге сугыш, илнең хәрби көче hәм кызының кайда эшләве-эшләмәве турында бик яратып, тәфсилләп сөй­ләгәннән соң (аңлашыладыр: ул сорауларның барысын да диярлек Мәскәү журналистлары бирде) Путин залдагы шамакайларга кызыксынуын югалткан кебек тоелды миңа. Моның өчен Президент урынына үзеңне куеп карау да җитә торгандыр. Нинди генә плакатлар юк иде алар арасында! Әмма Путин шулар арасыннан үзенең күңеленә якын булганнарын гына (“оборонка”, “Диңгез флоты”, “Украина, “пенсия”) тартып чыгарды.

Бу аңла­шы­ла да – hәркем үзенә якын булган, күңеленә хуш килгән нәрсәләр турында сөйләргә күнеккән. Ә залда, алдан килештермичә ге­нә, үз проблемаларын Президент яр­дәме белән хәл итәргә дип өметләнеп килгән меңләгән журналист утыра. Бик телә­гән очракта да, Президент бөтен кешене дә бәхетле итә алмый иде. Ә алда сүз чыккан теге яулык болгап утыручы хатыннан котылам дип бирдергән соравы гына Президентның авырткан җи­ренә тиде, ахрысы. Ханым илдәге “бардак”, шул исәптән ил прокуроры Чайканың улы, губернатор Турчакның журналистны кыйнатуы турында әйтеп, Сез боларны тыярга җыена­сызмы, дип сорагач, Путин: “Ә Чайкага кил­сәк, ә Чайкага килсәк... Тагын кемгә килсәк әле...” – дип, фикерен туплар өчен вакыт отмакчы булды. Бик ераклардан урап килеп булса да, сораудан соң залның кул чабуын истә тотыптыр инде, Чайка малаена караган эш белән Кремльнең контроль идарә­се шө­гыль­ләнгәнлеген әй­тер­гә мәҗбүр булды. Югыйсә бит залда төрле зурлыктагы хәрефләр белән язылган “Чайка” плакатларын Президент бик яхшы күрә иде.

Язманы шушы урынга ка­дәр укырга түземлеге җит­кән укучылар арасыннан берсе булса да: “Ә соң үзең нинди сорау бирергә җыен­ган идең?” – дип сорар. Мин Президентка федераль үзәк­тәге кайбер ка­рагруh дәүләт чиновникла­рының, милли мәгарифнең тамырына балта чабу өчен, Дәүләт Думасына чираттагы закон проекты әзерләп ятулары турында әйтеп, ул закон кабул ител­гән оч­ракта Конституция гаранты аңа кул куярга җые­намы, дип сорамакчы идем. Беренче канал журналисты ул соравымны камерага да яздырып алды алуга. Ләкин мин аның телевизор экранына чыгасына бер дә ышанмыйм. Чөнки бүген гавамга милли мәга­риф проблемаларына караганда ниндидер сенсацион, кызыклы бер хәл ки­рәгрәк. Әйткә­нем­чә, мең­нән артык журна­лист­ның сорауларына Президент, бик те­ләсә дә, җавап биреп өл­герә алмас иде. Аннары, залда бөтен кеше дә ничек булса да сорау биреп калу өчен төрлечә кыланганда, кем дә булса тыңлап та утырырга тиештер бит.

Мин игътибар белән тыңла­дым әлеге сөй­ләшүне hәм бирелми кал­ган соравыма да җавап ишеттем. Хә­тер­ләсәгез, Путин Татарстан жур­налис­ты­ның “Татарларга сүз бирегез” дигән язуын берен­че­ләр­дән булып кү­реп алды hәм шунда ук: “Татарларсыз буламыни инде ул!” – диде. Ул бу очракта да бик ихлас иде. Тарихны яхшы белгәнгә генә түгел, бү­генге Русиядәге Татар­стан­ның ролен эчтән тоемлаганга шулай дип әйт­те ул. Югый­сә залда аршынлы хәрефләр белән язылган “Уфа”, “Коми” ише язулар да җитәрлек иде. Чыннан да, Путин әле­дән-әле искәртеп тормаса да, без белергә тиеш: Татарстан җитәкчесен ничек атавыбыз да, милли мәга­риф­тәге проблемаларны хәл итү-итмәү дә безнең үзебез­дән тора. Бөтен проблеманы да үзәктән торып бер кеше генә хәл итә алмый Русиядә. Хәтта ул бик яхшы патша булса да.


Миңназыйм СӘФӘРОВ

--- | 19.12.2015

Комментарийлар бәйгесендә яңа җиңүчеләр

$
0
0
19.12.2015 Интернет
17 декабрь өчен Америкада "TATAR" номерына ия булган Балтач малаеның әтисе калдырган комментны бүләклибез. Ул сайтта көтмәгәндә килеп чыкты һәм 9 лайк җыйды. Ә 18 декабрь өчен менә кем җиңүче:

 

 

 


---

--- | 19.12.2015

Муса Маликов өйләнмәскә булган?!

$
0
0
19.12.2015 Мәдәният
Дистә елдан артык Германиядә яшәп ятучы Муса Маликовны белмәүчеләр сирәктер. Карьерасына «Әссәламәгаләйкүм» җыры белән килеп кергән бу егет чит җирләрдә дә менә дигән итеп иҗат итеп ята.

– Муса, ни хәлләрең бар? Нишләп ятасың?
– 17-24 октябрьдә Япониядә Татарстан көннәре булып узды. Мин сәнгать әһелләре төркемендә чыгыш ясадым. Токиодан Хельсинкига  киттем. Анда татар оешмасының 80 еллык юбилей чарасында шәрәфле кунак буларак катнаштым. Super Tatar дигән группада уйныйм. Шул группа белән Хельсинкида диск яздырдык. Продюсеры –  фин татары Дэнис Бәдретдин. Концертларда даими катнашып торам. Август аенда Венера Ганиева белән Америкада Сабантуйда булдык, шундагы татарлар өчен концерт бирдек.

– Шәхси тормышта нинди яңа­лык­ларың бар?

– Сәнгать кешесенең иҗаты турында күбрәк сөйлисе килә шул аның. Чөнки бу – көн саен үзең өстендә эшләп, инә белән кое казып ирешкән үрләр.

– Тамашачыга артистның сәхнә арты да кызык бит.
– Мин – Германиянең та­тар җәм­гыяте әгъзасы. Шуңа күрә Европа татар егетләре-кызлары белән аралашып торам.

– Буш вакытларың ничек үтә?

– 10 еллап, атнага ике тапкыр, фитнеска йөрим. Сә­ламәтлек өчен файдасын күрәм. Театрларга, бигрәк тә операга йөрергә яратам.

– Казанга еш кайтасыңмы?

– Туган як бик тә сагындыра. Сагынганда, утырам да кайтам.  Гадәттә, ул елга ике тапкыр була.

– Әти-әниең, туганнарың белән еш аралашасыңмы?
– Хәзер интернет һәр телефонда бар. Шуңа күрә уңайлы, һәр көн шалтыратышып торабыз.

– Киләчәккә нинди планнарың бар?
– 2016 елның иң зур планы – төркем белән диск чыгару. Диск, Алла боерса, Финляндиядә чыгачак.

– Кайчан өйләнәсең, Муса?
– Яшь бит әле мин. Һәр әйбернең үз вакыты бар.


Ландыш КӘБИРОВА

--- | 17.12.2015

Мәскәү түрәләре бердәм дәүләт имтиханнарын туган телдә тапшыру мөмкинлеген бетереп кенә тынычланмады, күрәсең

$
0
0
19.12.2015 Мәгариф
Мәскәү түрәләре бердәм дәүләт имтиханнарын туган телдә тапшыру мөмкинлеген бетереп кенә тынычланмады, күрәсең. Алар тәкъдим иткән яңа кагыйдәләр рус телен үстерүдән бигрәк, милли тел­ләр­не кысрыклый. Әлеге мәсьә­ләне Дәүләт Советында кат-кат тикшерүләре шуңа бәй­ле.

Бу тәкъдимнәр белән республика җитәкчелеге дә, парламент та, Мәгариф министрлыгы да килешергә җыенмый.

Милли мәгарифнең бер генә минут та тынычлыкта калганы юк. Әле федераль министрлык яңа таләпләр уйлап таба да, дәррәү кубып, реформа уздыра башлыйбыз, әле үзебездәге әти-әниләр, минем бала русча яки татарча гына укырга тиеш, дип үз хокукларын өстен куя. Милләт өчен янып йөрүчеләр татар сыйныфларында белем бирүче укытучыларның ничә сүз русча әйтүен саный. Бу исә шәһәр җирендә яшәүче рус телле әти-әниләрнең ачуын чыгара. Алайса, балабызны татар сыйныфыннан алып рус төркеменә бирәбез, балалар дәресне аңламаячак, диләр. Һәркемнең үз туксаны – туксан. Кыс­касы, бүген вәзгыять шундыйрак. Инде менә тагын бер яңалык турында сүз куерталар. Федераль органнар тарафыннан рус теле һәм әдәбиятын ил мәктәпләрендә укыту турында концепция проекты әзерләнгән. Әгәр аңа үзгә­реш­ләр кертелмәсә, балалар бакчаларында, мәктәп­ләрдә татарча укыту һәм тәрбия бирү бөтенләй тыелмагае. Күптән түгел Дәүләт Советында бу мәсьәлә буенча “түгәрәк өс­тәл” узган иде. Ул хакта газе­та­бызның 1 декабрь санында “Һаман бүки эзлиләр” дип аталган язма чыккан иде. Бу көннәрдә Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьә­лә­ләр комитеты утырышында авырт­кан мәсьәләне кабат күтәрделәр.
 
– Бу Концепция Россиядә милли мәгарифне юкка чыгаруны күздә тота. Мин үзем рус телен төп фән буларак укыткан мәктәптә белем алдым. Әгәр авыл булмаса, гаиләдә татарча сөйләшмәсәләр, татарчаны белмәгән дә булыр идем, – ди “Яңа Гасыр” каналы җи­тәкчесе, депутат Илшат Әминов.

Депутат, Казандагы 102 нче гимназия директоры Ирина Бакова белдергәнчә, әлеге концепцияне болай кабул итәргә ярамый. “Без балаларда татар теленә кызыксыну уяту өчен озак тырыштык. Хәлләр яхшыра бара иде инде. Гимназиядә укучыларга татар телен яңача ысул белән өйрәтәбез. Татар телен, киресенчә, пропагандаларга кирәк”, – ди ул.

Рус теле сынавын икегә бүләләр

Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов чыгышыннан күрен­гәнчә, концепция рус теле һәм әдәбиятын өйрәнүгә игътибарны арттыру, яңа дәреслекләр әзерләү, рус телен һәм әдәбиятын бер фән буларак өйрәнү, БДИны база һәм профиль өлешләренә бүлүне күздә тота. Вузларга филология һәм лингвистика юнәлеше буенча укырга керүчеләргә имтиханга яхшырак әзерләнергә туры киләчәк.

Татарстан Фәннәр академиясе президенты Мәкъзүм Сәлахов бел­дергәнчә, татар фольклоры, филология буенча фәнни эшләр совет заманында татар телендә якланган, хәзер монысы да рөхсәт ителми. “Татар грамматикасы буенча диссертацияне ничек инде русча язып була?” – ди аптырый ул, милли мәгарифтәге кимче­лекләрне санап.

Баксаң, яңа кагыйдә әзерләү­челәрне ил төбәкләрендә яшәүче балаларның рус телен начар белүе борчый икән. Хәер, бу яктан Татарстанга дәгъва белдереп булмый. Чөнки бездә рус теле сынавы нәтиҗәләре уртача ил күрсәт­кеч­ләреннән яхшырак. Комитет рәисе Разил Вәлиев тә татар мәктәп­ләрендә укыту сый­фатының югары булуын ис­кәртте. “Татар телендә укытыла торган мәктәпләр көннән-көн кими бара. Моңа БДИны русча бирдерү сәбәп булып тора. Әти-әниләр балалары русча укы­маса, алга таба имтихан бирергә авыр булачак, дип шөбһәгә калды. Казандагы 2 нче гимназиядә бөтен фәннәр дә татарча укытыла. Бу гимназияне тәмамлаган балалар рус теле һәм башка фәннәрне дә яхшы белә. Аларның күпчелеге вузларга керә. Монда күп нәрсә укытуның сыйфатына бәйле. Без халыкны тулы канлы, уңышлы итеп күрергә телибез икән, бөтен фәнне дә татарча укытырга омтылырга тиеш”, – ди Разил Вәлиев.

Ике телдә укыту – безнең казанышбыз

БТК башкарма комитеты рәи­се Ринат Закиров бу проблеманың безнең өчен яңалык булмавын бел­дерде. “Татарстанда туган тел­ләрне, рус телен бердәм укыту айдан төшкән проблема түгел. 1990 нчы елларда меңәрләгән ха­лык­ның урамнарга чыгып, туган телне укыту мәсьәләсен күтәрүен һәркем хәтерли. Ике телдә укыту – безнең казанышбыз. Урам сәя­сәтен тынычландыру өчен барлыкка кил­гән үзара аңлашу иде бу. Концепция авторлары төбәк­ләр тормышын белми. Алар мәк­тәпләрдә рус теле начар өйрә­телә дигән сылтау тапканнар. Без­дә яшьләр күпкә алдынгы карашлы, белемлерәк. Моны олимпиада, БДИ нәтиҗәләре дә дәлил­ли. Татар халкы әлеге кон­цеп­циянең эчтәлеге белән килешә алмый. Бөтендөнья татар конгрессы да, үз фикерен белдереп, эшче төр­кем җитәкчесе, РФ Дәү­ләт Думасы Рәисе Сергей Нарышкинга хат юллады”, – диде Ринат әфәнде.

Россия үз-үзенә каршы килә

– Концепциянең кирәкле урын­нары булса да, безне канә­гатьләндермәгән өлешләре дә бик күп. Без мәктәпләрдә рус телен камилләштерүгә, тагын да югарырак дәрәҗәдә укытуга һич тә каршы түгел. Әмма анда бик тә куркыныч маддәләр бар. Россия мәктәпләренең барысында да төп фәннәр бары рус телендә генә укытылырга тиеш. Бу Россия Кон­сти­туциясенә, телләр һәм мәгариф турындагы законнарга каршы килә. РФның теләсә кайсы гражданы туган телендә белем алырга хокук­лы. Хокуклы булгач, ничек инде бөтен фәннәр дә русча укытылырга тиеш? Туган телне бары әдәбият дәресендә генә өйрәнеп бетереп булмый, – дип аптырый Разил Вә­лиев. – Совет чорында, револю­циягә кадәрге мәдрәсәләрдә дә хәтта төрле телләр, фәннәрне туган телдә өйрәнгәннәр. Инде бүген демократик чорда туган телдән читләшергә мәҗбүр булабыз. Бу – татар, башкорт телләренә яки башка халыкларга гына түгел, Россиянең үз-үзенә каршы эшли торган документ. Россия – күп­милләтле дәүләт. Безнең сүзне Мәс­кәүдә ишетерләр дип уйлыйбыз. Тәкъдимнәрне эшче төркем җи­тәкчесе Нарышкинга җибәрдек. Әлегә җавап көтәбез. Әгәр ул уңай булмый икән, без үзебезнең фи­керләрне тагын да югарырак дәрәҗәдә җиткерергә әзербез.

Рус теле һәм әдәбиятын укыту концепциясе эшләнгән очракта, төбәкләрдә милли телләр, әдә­би­ятны укыту кагыйдәләре дә тө­зелергә тиеш. Мәскәүләр тәкъдим иткән документны исә Чуашстан, Удмуртия һәм башка төбәкләрдә дә хупламыйлар. Бу хәлне арттан килеп упкынга этеп төшерүгә тиң­лиләр. Милли мәктәбе, мәга­ри­фе булмаган милләтнең киләчәге дә юк. Әллә бу шуның өчен эшләнәме?


Сәрия САДРИСЛАМОВА

--- | 19.12.2015

Маймыл елын каршылаганда нәрсә кияргә һәм табынга нәрсә куярга ярамый?

$
0
0
20.12.2015 Бәйрәм
Бу көннәрдә һәрберебез бәйрәм алды мәшәкатьләре белән мәшгуль. 2016 ел – Маймыл елын нәрсә киеп каршыларга, табынга нәрсәләр куярга? «Елны ничек каршы алсаң, шулай узар», – дигән ышану да бар бит әле.

Нәрсә кияргә?
Маймыл елын каршы алганда табигый тукымалардан тегелгән киемгә өстенлек бирергә киңәш итәләр. Ул бәрхет тә, органза да, ефәк тә, атлас та булырга мөмкин. Төсенә килгәндә, кызыл, чия, сары, җирән, әфлисун төсендә булуы шарт. Кыйм­мәтле ташлы зәргәр эшләнмәләрегезне алып киегез. Ни өчен дигәндә, аксессуарларның да, кием кебек үк, бу төндә табигый ташлардан ясалганын кулланырга кирәк.

Прическа да табигый матурлыгыгызны күрсәтергә тиеш. Хатын-кызлар чәчләрен җилкәләренә салып яки гади генә итеп артка җыеп куйсын.
Ирләргә классик караңгы яки алтын төсендәге костюм кию отышлы булыр. Оригиналь галстук яки күбәләккә Маймыл аеруча шат булыр.

Кайда каршы алырга?
Яңа елны кайда каршыласаң да ярый, аерым «күрсәтмәләр» юк диярлек. Иң мөһиме – ул күңелле, шау-шулы җир булсын. Мәзәкчән Маймыл елында бераз «маймылланып» алу артык булмаячак. Кунаклар чакырудан тартынып тормагыз, кеше күп булган саен, күңеллерәк була. Фейерверклар, салютлар, серпантин, бенгаль утларын алып куярга онытмагыз. Йортыгызны күп итеп гирляндалар, ялтыравыклар белән бизәгез.

Табынга нәрсә куярга?
Бу юлы гранат соусында пешерелгән күркә, гөмбә һәм сыр белән пешерелгән тавык ите, эченә алма, кара җимеш тутырылган казлар турында онытып торырга туры килә. Маймылның тәмлетамак булуын истә тотып, өстәлгә тәм-том, кәнфитләр, туңдырма, чикләвек, яшелчә һәм җиләк-җимеш, бигрәк тә бананны күбрәк куегыз. Маймыл экзотик җимешләрдән дә баш тартмый.


---

--- | 17.12.2015

"Татар җыры"н карадыгызмы? Нинди фикерләр?

$
0
0
19.12.2015 Шоу-бизнес
Казанның "Пирамида"сында зур бәйрәм - "Татар җыры - 2015" тәмамланды. Карадыгызмы? Ниләр ошады? Ниләр ошамады?

Комментарияләрегезне көтәбез. 


---

--- | 19.12.2015

Абугали Галимов: Шайтан таягы бал бирәме?

$
0
0
20.12.2015 Юмор
Беркөнне хатыным ярминкәдән, дәвалый торган дип, шайтан таягы балы күтәреп кайткан. Бал сыек түгел, каты, сыр кебек шакмаклап, пленкага төрелгән. Күпме яшәп, күпме бал ашап, минем андый балны тотып карау түгел, хәтта күреп ишеткән дә юк иде. Миндә умартачылыкка багышланган китапчык бар. Шуны ачып, шайтан таягы балын эзлим, ник бер сүз булсын!

“Татарстан яшьләре”нең “Бакчачы почмагы” рубрикасын алып баручы Хәмидә Гарипова да газетаның бер санында шайтан таягының тамыр, сабак, яфрак һәм орлыкларыннан төрле дарулар, төнәтмәләр ясау турында язып чыккан иде, тик ул да андый бал хакында бер сүз дә әйтмәгән.

Китапчыкны укыганда үземнең бал турында күп нәрсәләрне белмәвемне ачыкладым. Шуларның кайберләрен укучыларга да бәян итим әле.

Бал кортлары кешелеккә кадәр күп миллион еллар элек барлыкка килгәннәр. Балны кыргый кешеләр азык итеп тә, дәвалану чарасы буларак та кулланганнар һәм хәзер дә шулай. Аны электән галим-фәлсәфәчеләр дә, табиблар да данлаганнар. Урта гасыр галиме, шагыйре, табибы Әбугалисинә: “Әгәр яшьлегеңне сакларга теләсәң, бал аша”, – дип язып калдырган (сүз уңаеннан әйтеп китим әле, кайбер якын күрүчеләр, минем исемне әзрәк үзгәртеп, Әбугалисинә дип йөртәләр).

Мин кортлар балны чәчәкләрдән генә җыялардыр дип уйлый идем, юк икән, аны яфраклардан да җыялар икән. Шуңа балны чәчәк балы белән яфрак балына аерып йөртәләр. Юкә, карабодай, сәрби, гәрчич, мамык һәм көнбагыш – чәчәк баллары. Аларның кайсысы бал составында күпчелекне тәшкил итсә, бал шул исем белән аталып йөртелә. Чәчәк балы ике төрле була. Беренчесе монофлер (латин сүзе) дип атала һәм ул бары тик бер төрдәге чәчәкләр нектарыннан гына җыела. Ә икенчесе – полифлер дигәне күп төрле чәчәкләрдән җыелган нектарлардан ясала. Бер төрле чәчәкләрдән генә җыелган бал сортлары бик тә сирәк очрый, ә безнең Татарстанда ул бөтенләй булмый ди.

Ә яфрак балын умарта кортлары гөбләләр, яфрак бөрчәләре һ.б. кайбер бөҗәкләрнең татлы бүлемтекләреннән һәм эссе көн азагында имән, өрәңге, тупыл, каен, чикләвек агачлары яфраклары бүлеп чыгарган татлы чыкны җыеп эшлиләр икән.

Умарта балының тагын агулы, ягъни исерткеч бал дип аталган төре дә була икән әле. Кортлар агулы үсемлекләрдән нектар җыйганда аларның агулы матдәләре ияреп кайта. Умарталык тирәсендә агулы үсемлекләр күп булганда агулы, ягъни исерткеч дип аталган бал барлыкка килә дә инде. Андый бал кортларның үзләренә зыян салмый – кешеләргә генә. Агулы балны ашагач, кеше үзен исергәндәй хис итә, башы әйләнә, күңеле болгана, көзән җыера, ләкин ике тәүлектән агулану үзеннән-үзе бетә ди.

Китапчыктан шайтан таягы балы юклыгын белгәч, киттем ярминкәгә агу сатучыны эзләп. Таптым ул ир-атны. Берничә хатын-кыз җәмәгатенә шайтан таягы балының файдасы турында нотык сөйләп тора. Өстәленә зур итеп әлеге балның нинди чирләрдән дәва икәнлеге язып куелган. Янына килеп: “Табигатьтә андый бал юк!” – диюем булды, ул мине куарга тотынды. Китмәгәч, өстәле артыннан чыгып, этә-төртә үк башлады. Тазарак булсам, мин ул алдакчыны якасыннан эләктереп, балын тоттырып, сыйфат тикшерүчеләр каршына алып барып бастырыр идем, тик Ходай тәгалә миңа ни буен, ни көчен бирмәгән. Шуңа бәладән баш-аяк дидем дә, бер читкәрәк барып басып, сатып алучыларга: “Алмагыз, андый бал булмый”, – дидем. Ир тәмам чыгырыннан чыгып: “Кит моннан!” – дип минем якка бал кисә торган пычагын ялтыратып алды. Әгәр дә аның балы чын булса, ул мине кумас, ә бәхәскә кереп, үзенең һәм балның хаклыгын-чынлыгын исбатлар иде.

Шул ук ярминкәдә бер умартачыдан: “Шайтан таягы балы буламы?” – дип сорадым. Ул да андый исемле балны белми. “Умарта кортлары ул үсемлектән бал җыялар, ләкин бик аз күләмдә, шуңа аны шайтан таягы балы дип һич тә атап булмый”, – диде ул. Без алган балның килосы бер мең сум торганын белгәч, ул бик тә гаҗәпләнеп: “Без чын балның өч килосын меңгә сатабыз, ул чып-чын шулер, аның балы да шикәрнекедер әле”, – диде.

Хатын-кызлар шайтан таягы үсемлеген даруга кулланганнарын беләләр, ә менә балы булмавын белмиләр, шуңа исеменә алданып алалар һәм кемнеңдер кесәсен калынайталар.


Абугали ГАЛИМОВ

--- | 03.12.2015

Балалар бакчасы өчен түләү 1 гыйнвардан күпмегә кыйммәтләнә?

$
0
0
20.12.2015 Җәмгыять
Киләсе елның гыйварыннан балалар бакчаларында бәяләр артачагын әти-әниләрнең күпчелеге белми әле. Белгәннәре, билгеле, әлеге яңалыкка сөенми. Шулай да чыгымнар кесәгә сизелерлек сугармы? Соңгы вакытта нарасыйларын бакчага йөрткән әти-әниләр Яңа елны әнә шундый “күчтәнәч” белән каршы ала.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, тү­ләүләрнең артуы мәктәп­кәчә мәгариф оешмаларын финанслауга чыгымнар артуга бәйле. Әйтик, тук­лануга бәя­ләр үсә. Го­мумән, бәлә­кәч­­ләрне бакчада тәр­бияләү айга якынча 8 мең сумга төшә. Сабыйны бакчада тоту чы­гымна­ры­ның 70ләп процентын дәү­ләт үзе күтәрә. Тү­ләү­нең кү­ләме мәк­тәпкәчә белем би­рү учреж­дение­сенең төре­нә, эш вакытына, са­быйның яшенә карап бил­геләнә. Мәсәлән, бүген 3 яшьтән зуррак булган бала бакчада 10,5 сәгать булган өчен әти-әниләр айга 2 мең 563 сум түли. Ә киләсе елдан ул 2 мең 770 сум булачак. Димәк, 207 сумга күбрәк килеп чыга. Гомумән, әти-әниләр тү­ләве республика буенча ур­тача 8 процентка артачак. Шул ук вакытта барлык ташламалар һәм компенсация тү­ләү­ләре саклана.
 
– Әлеге үзгәрешләр без­нең гаиләгә кагылмый. Ләй­ләгә – 7, Мөхәммәткә – 3 яшь. Алар бакчага йөрмиләр. Олы­­раклары да бакчага бик аз гына йөреп алды. Мөсел­ман гаиләсе булгач, өйдә тәрбияләргә тырышабыз. Сабыйларыбыз белемсез калмаячак. Аларны төрле әзер­лек төркемнәренә йөртәбез. Олылары мәктәптә яхшы укыйлар, – ди Казанда яшәү­че дүрт бала анасы Айгөл Вафина.

Үзе тәрбияче булып эшләүче Гүзәл Шәрипованың баласына – 2,5 яшь. “Бәяләр ничә сумга артса да, борчый инде. Бөтен нәрсәгә бәяләр күтәрелеп тора бит. Сөенечле яңалык түгел”, – ди Түбән Кама тәрбиячесе. Шул ук вакытта моңа исе  китмәүчеләр дә бар. Алар бәяләрнең бер урында гына тормавын да, тәрбияче эшенең авыр икән­леген дә яхшы аңлый. Балалар исән-сау булсын, диләр.

Тәрбиячеләр арасында, бәя арту турында үзебез дә, әти-әниләр дә белми, дип әйтүчеләр дә шактый. “Узган ел бәя күтәрелгәч, әти-әни­ләр зарланышып алган иде. Бакчага вакытында түлиләр. Киләсе ел турында әле бер сүз әйтүче дә юк. Шуңа күрә бары да тыныч”, – ди Лилия Фәйзуллина.

Ата-аналар түләве арту мәсьәләсен Татарстан мә­гариф һәм фән министры Энгель Фәттахов шәхсән үзе күзәтеп торачак. Проблемалар туганда, аңа Engel.Fattahov@tatar.ru электрон адресы буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Министр­лыкта “кайнар линия” дә эшли. Аңа (843) 294-95-08 телефоны белән эш көннә­рендә иртәнге сәгать 9 дан кичке 6га кадәр шалтыратырга була. Мәктәпкәчә белем бирү бүлеге белгеч­ләре шалты­ратуларның берсен дә игътибарсыз калдырмаска вәгъ­дә итә. Моннан тыш, сорауларны Yolduz.Hisamieva@tatar.ru адресына да юллый аласыз. Сорау бирүчеләрдән телефон номерларын күр­сәтү сорала. Монысы тизрәк җавап алу өчен кирәк.


Сәрия МИФТАХОВА

--- | 19.12.2015

Ләйсән Мәхмүтовага туган көненә бер кәстрүл пилмән бүләк иткәннәр?!

$
0
0
21.12.2015 Шоу-бизнес
17 декабрь көнне Ләйсән Мәхмүтованың туган көне иде. Туган көн туган көн инде – бүләкләрсез генә булмаган. Аеруча бер бүләккә күңеле булган Ләйсәннең.

Ул –  бер кәстрүл пилмән. Социаль челтәрдә Ләйсән: "Ләйсән Закирова миңа райдер буенча положенный бер кәстрүл пилмән һәм стрип биюче малайны буләк итте," – дип язып та куйган.
 


---

--- | 18.12.2015

Башкортстанда 14 яшьтән өйләнешүне рөхсәт итмәкчеләр (ВИДЕО)

$
0
0
20.12.2015 Җәмгыять
"Адымнар" тапшыруында "Кадак" сәхифәсен алып баручы Фәрит Галиев бу кызыклы факт турында сөйли. "Адымнар"ның яңа чыгарылышын тулысы белән карагыз:

 

 

 

 

 


---

--- | 20.12.2015

Волгоградта шартлау! (ВИДЕО)

$
0
0
20.12.2015 Фаҗига
Бүген Волгоградтагы күп катлы бер йортта шартлау булган. 3 фатир җимерелгән. Бу һәвеф-хәтәр газ шартлау аркасында килеп чыккан дип фаразлыйлар.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Соңыннан подъезд да җимерелде

 

 

 


---

--- | 20.12.2015

Фәрит Шаһиәхмәтов «Татмедиа»АҖ генераль директоры вазифасыннан китте

$
0
0
21.12.2015 Матбугат
Фәрит Шаһиәхмәтов «Татмедиа»АҖ генераль директоры вазифасыннан китте. Ул бүген «Татспиртпром» ААҖ нең техник директоры итеп билгеләнде.
"Татспиртпром" АҖ яңа топ-менеджерының төп эш юнәлешләренең берсе – компаниянең җитештерү һәм техник үсеш мәсьәләләре. Фәрит Шаһиәхмәтовнең бу юнәлештә шактый тәҗрибәсе бар:”инженер-механик” белгечлеге буенча уку йортын тәмамлагач, Россиянең иң эре полиграфия предприятиеләренең берсе - “Идел-пресс”та бөтен карьера баскычларын узган, аның баш инженеры булды, соңрак “Татмедиа”да хезмәт куеп аның эшен күз астында тотты, дип хәбәр итә матбугат хезмәте.   Искәртеп үтик, Ф. Шаһиәхмәтов «Татмедиа»АҖ ендә 2013 елның октябреннән җитәкчелек итте.
---

--- | 21.12.2015
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>