Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live

Нурбәккә: «Икенче Нуриев булачаксың», - дип кем әйткән?

$
0
0
16.12.2015 Мәдәният
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Халыкара «Һөнәр» фестивалендә Нурбәк Батулла «Минем Нуриев» дигән бер кешелек спектакль күрсәтте. Ул – Санкт-Петербургтагы театр сәнгате академиясенең IV курс студенты. Әлеге спектакльне Нурбәк үзе әзерли башлаган, соңрак аңа режиссер Галина Жданова ярдәм иткән.
Нурбәк әтисе Рабит Батулла әсәре буенча төшерелгән «Рудик» фильмында яшь Нуриевны уйнаган иде инде. Аны балачактан ук Рудольф Нуриев биюче буларак әсир иткән. Хореография училищесында укып йөргәндә, күренекле артист Әзһәр Шакиров та аңа, тикмәгә генә: «Икенче Нуриев булачаксың», – димәгәндер.     Нурбәк спектакль башланганчы ук әле сәхнәдә, әле тамаша залында үз-үзенә сөйләнеп йөрүе белән гаҗәпләндергән иде. Ә инде уйный башлагач, тамашачыны уйланырга да, сок­ланырга да мәҗбүр итте. Спектакль нигезендә – Нуриевның биографиясе. Ул рус, татар, инглиз телләрендә туктаусыз сөйли. Спектакльдә Мөдәррис Әгъламның «Кабатланачакмы бу кичә» дигән шигырен дә яңгырата. Анда пантомима да, акробатика да бар. Соңыннан Нурбәкнең бергә укучы иптәше Рәхмәтулла Әмировның азан әйтүе бик уңышлы килеп чыккан.   Театр тәнкыйтьчеләре әлеге спектакльнең киләчәге булуын ассызыклады. Алар Нурбәк Батуллага Нью-Йоркта, Литвада, Мәскәү һәм Пермь шәһәрләрендәге фестивальләрдә катнашырга тәкъдим итте.
Люция ХӘБИБУЛЛИНА

--- | 15.12.2015

“Их, кырыкка кадәр яшәсәң иде ул!” дигән язма чыгып, бер-ике көн үтүгә, телефоным шалтырады

$
0
0
16.12.2015 Язмыш
Күптән түгел бик тә гыйбрәтле язмышлы Балтач кызы Гөлназ турында язган идем. Дистә елга якын өметсез, яман авыру белән көрәшсә дә, сабырлыгын җуймаган, тормышны яратып туймаган, “Их, кырыкка кадәр яшәсәң иде ул!” – дип хыялланса да, утыз яше туларга санаулы көн кала бакыйлыкка күчкән Гөлназның фамилиясен белсәм дә, язмаган идем. Исәбем аның турында кемгә дә булса искәртү, искә төшерү түгел, ә башкаларга гыйбрәт өчен, сабырлык өлгесе буларак язуым иде. Язма басылып чыгып, бер-ике көн үтүгә, телефоным шалтырады.
Кешелекле укытучы гомергә онытылмый     – Сеңлем, сез безнең Арча көллиятендә укыган Гөл­наз турында язгансыз. Фамилиясен белмисезме? Аның шулай авырганын ничек белми калдык икән? Мөгаен, без киткәч, авырый башлагандыр... Группа җитәк­че­ләре, укытучылары белдеме, аралаштылармы, яр­дәм ит­теләр­ме икән, бе­лешәм әле, – диде элекке танылган дикторларча ачык дикцияле, бәрхет тавышлы ир-ат. Ул үзе белән таныштырмады, мин сорамадым, Гөл­назның фамилиясен әйттем дә саубуллаштык. Трубканы куйганнан соң уянып киткәндәй булдым. Нигә­дер, бу тавыш бик тә таныш кебек тоелды. Бераздан исемә төште. Аның турында ТНВдан әллә тапшыру булды, әллә әңгәмә, анысын хәтерләмим, әмма шул чакта бу кешенең сөйләменә, тавышына ихлас соклануым хак. Үзе дә әлеге уку йортын тәмамлаган, язмам герое Гөлназлар белән Балтачта күршеләр булып яшәгән бертуган апама шалтыратам.   – Көллияттән Гөлназ турында сорашып шалтыраттылар, – дип аны да гаҗәп­ләндерәм. – Сез укыганда директор булган Илдус абый Сәгъдиев иде бугай. Телевизордан күр­гәнем бар иде, тавышы ш­уңа ох­шаган... Берничә көннән апам мине шаккатыра.   – Әйе, Илдус абый булган ул. Гыйльмулланы (Гөл­наз­ның әтисен) шаккатырыйм дип кергән идем, үзем аптырап чыктым... Табышканнар, сөйләшкәннәр алар...   Баксаң, Илдус абый ми­ңа гына түгел, башка танышларына да шалтыраткан икән (их, белгән булсам, миндә Гыйльмулла абый­лар­ның өй телефоны бар иде бит, кем уйлаган?!). Алар Гыйльмулла абыйга хәбәр салган... Ә Илдус абый әле Гөлназны әйбәт хәтерли булып чыккан...   Килешәсездер, болай эш­ләргә – кайчандыр үзе эшлә­гән, укыткан уку йортында белем алган уку­чысы­ның язмышы өчен якын кешеседәй кайгыртырга, бор­чылырга фәкать Укытучы галиҗәнап кына сәләтле! Күпләр ту­ганының хәлен белешергә вакыт тапмый яшәгән бу заман өчен гайре табигый адым да бары аңарга хас...   – Без менә шундый укытучыларда укыдык шул, – диде үзе дә кырык елга якын балалар укытып, лаек­­лы ялга чыккан апам. – Педучилищедагы группа җи­тәк­чебез Мө­нирә Әх­мәтов­нага да гомер буе сок­ландым. Элекке укучылары белән һәрчак элем­тәдә булды. Бездән соңгы уку­чылары практикага кайтканда, һәрберебезгә шалтыратып, ярдәм итегез, конт­роль­ләгез дип, хәбәр сала иде...   Ә мин әле Мөнирә апа­ның әнине һәм безне бәйрәм саен котлап язган күпсанлы открыткаларын әйбәт хәтерлим. Апам укып бетергәч тә онытмады ул безне. Мондый укытучылар үзләре дә онытылмый. Бәхетемә, үземә дә университетта бик тә кешелек­ле укытучылар белән аралашырга туры килде. Беренче язмаларыбызга югары бәя биреп үсендергән, студентларга бик тә хөрмәт белән караучы, “Уважаемые товарищи!” дип үзен­чәлекле итеп мөрәҗәгать итүче (әле аның бер лек­циядә бу сүзтезмәне ничә тапкыр кабатлаганын санап барганым да булды) Тәлгать абый Миннебаев, кечкенә генә аңлашылмау­чан­лык, берәр проблема бул­са да, һәрчак ярдәм итә­сенә ышанып, мөрәҗә­гать иткән Флорид абый Әгъза­мов (икесе дә мәр­хүмнәр, сү­зебез дога булып ирешсен), безнең хәлгә керү өчен кайчакта безнең хилафлыкларга күз йомарга сәләтле Хатыйп абый Миңнегулов...   Флорид абый безне дә исемләп, районлап хәтерли иде. Бездән соң укучылар аркылы сәламнәр әйтүенә, уртак танышлардан минем хакта, әни хакында сорашуына гаҗәпләнә, дөресен әйткәндә, кайчакта ышанып та бетми идем. Бөтенебезне ничек хә­тердә тотып булсын дип аптырый идем чөнки. Үкенеч, укып чыккач, күпме талпынсам да, барырга, күңел тулы рәхмәтләремне иреш­терергә насыйп булмады. Догамнан калдырмыйм дип юансам гына инде... Укытучылар турында сөйләшеп киткәч, райондагы бер танышым баласы шөгыльләнгән репетиторларга шаккатуын мисалга китерде. “Аларны акча өчен генә эшли диләр, әмма, беләсеңме, без бел­гән әлеге ике укытучының икесе дә баламның язмышы өчен шулкадәр кайгырдылар. Һәр пробный имтиханны ничек эшләүләре, кайда хата җибәрүләре дисеңме, бөтенесен белешеп тордылар. Балам икесеннән дә югары балл җыйды. Үз укытучылары котламады да, ә репетиторлары үз баласыдай сөенде, тагын да югарырак була ала иде, их, бер дә ялгышмаган урында хата ясаган, дип көенде. Юкса аларның берсе күптән инде лаеклы ялда, икенчесе дә өлкәнәеп бара...”. Болар да “теге заман” укытучылары шул дисәк кенә инде. Хәер, сөенечкә, бүгенгеләр арасында да, сирәк булса да, баш хәрефтән язылырга лаеклы укытучылар бар әле. Алар да булмаса, бүген ыгы-зыгы белән шыплап тулган мәктәп тормы­шы­ның, мәгариф система­сы­ның бер мәгънәсе дә булмас иде кебек.
Гөлсинә ХӘБИБУЛЛИНА

--- | 16.12.2015

«Күп көләргә гадәтләнмә, күп көлү күңелне үтерә...»

$
0
0
16.12.2015 Дин
Пәйгамбәрнең сәхабә­ләре һәрвакыт күрше хакын үтәргә тырыштылар, хәтта күршенең башка диннән булуы да алар өчен күрше хакын зурлауга киртә булмады. Гомәрнең улы Габдуллаһ өенә кайтып, сарык суелганны күрде һәм: «Яһүд күршебезгә күчтәнәч керттегезме?» – дип сорады. Монда янә бер ­кызык нәрсә бар: шәригатьтә бер кешегә карата өстебездә берничә хак торырга мөмкин.
Мәсәлән, күршең мөселман булса, синең өстеңдә аның ике хакы тора: күрше һәм кардәш хакы. Әгәр ул туган булып чыкса, туган хакы өстәлә. Әгәр туганың да, кардәшең дә булмаса, өстеңдә барыбер күрше хакы кала.   Авылдан шәһәргә күчеп килгәч, сәер нәрсәгә тап булдым: авылда бөтен кеше бер-берсен белә, әллә кайдан сәлам бирешәләр. Ә шәһәрдә бер авыл халкы бер йортта өелешеп яшиләр, әмма бер-берсен белмиләр дә, танымыйлар да. Ярый ла берничә ел элек бер күршебезнең торбасы тишелеп, бөтенебезнең фатирларын су бастырды, төн уртасында барыбызны үзенең ишек төбенә җыеп таныштырды. Сөекле пәйгамбәребез: «Шулпа пешерсәң, суын күбрәк куш. Күршеңә дә кертерсең», – диде. Хатының, коймак пешергәндә, ике кашык онын күбрәк кушсын, шуннан чыккан өч коймакны балаларың күрше әбигә кертерләр. Кечкенәдән игелекле булырга өйрәнерләр. Берничә ел элек балалар белән күршедә торган рус әбисенә корбан итеннән күчтәнәч кертүне гадәткә керткән идек, хәзер әбинең гел тозлы гөмбәләрен һәм вәринҗәләрен ашап торабыз.   Булачак киленеңнең (яки киявеңнең) кем булуын белергә теләсәң, күршесеннән сора, дигәннәр. Туган туганын сатмаска яки белеп бетермәскә мөмкин. Ә күрше күпне белә, күпне күрә, кызның ничәдә йокысыннан торып чыкканын да, бакчада ниләр эшләгәнен дә сөйләргә мөмкин. Гомумән, Пәйгамбәребез: «Үзеңнең кем булуыңны да күршеңнән сора», – дигән. Пәйгамбәребез бер кешегә: «Изге адәм бул», – диде. Ул: «Үземнең изге эштәме, әллә явыз эштәме икәнемне ничек белим?» – дип сорады. Пәйгамбәр: «Әгәр күршеләрең синең турында: «Изгелек кылды», – дисәләр, димәк, син изгелек кылдың. Әгәр: «Яман эш кылды», – дисәләр, димәк, син яманлык­та», – диде (Әхмәт ибн Мәҗәһ риваятьләре). Күрше ­хакына аңа игелек кылу һәм аның явызлыкларына сабыр итү дә керә. Риза хәзрәтләре: «Күрше кирәк яхшы вә кирәк усал булсын, аңа карата яхшы мөгамәләдә булу, «күрше хакы бар!» дип аның яманлык күрсәтүләренә күз йому, әлбәттә, иманлы булуның билгеседер», – диде.   4. «...үзең өчен сөйгән нәрсәләрне башкалар өчен дә сөй, мөселман булырсың»   Гадәттә, кеше үзен ярата һәм үзе өчен гел яхшысын тели. Чөнки һәр кешенең эчендә нәфес-нәпсе-МИН дигән зур зат утыра. Кеше ни генә кылмасын, кая гына бармасын, нәфеснең соравы бер: «Миңа моннан нәрсә була?» Күңеле керләнергә өлгермәгән сабыйга да ике алма сузсаң – берсе матур, икенчесе черегән – ул үзе өчен яхшысын сайлый. Кешенең йөрәгендә булган иманы аның нәфесенә аркылы төшеп, үзенә теләгәнне башкаларга теләтә. Монсыз камил иман иясе булып булмый. Шуңа күрә Пәйгамбәребез: «Үзеңә теләгәнне кардәшеңә теләмичә, берегез дә чын иманлы булмассыз», – диде (Бохари, Мөслим риваятьләре).   Иман иясе үзенә теләгәнне кардәшенә тели, үзенә теләмәгәнне кардәшенә дә теләми. Үзенә нәрсә биргәннәрен теләсә, кардәшенә дә шуны бирә. Башкаларның аңа карата яман эшләр кылуын теләмәгән кебек, башкаларны да үз яманлыкларыннан имин кыла.   Имам буларак, никах мәҗлесләрендә йө­рергә туры килә. Әлбәттә, никахта гаилә кыйммәтләре, ир-хатын хаклары турында сөйлисең. Шунысы кызык, ирләргә хатын хакын сөйли башласаң, бөтен хатыннар йотылып тыңларга тотына, ирләр йокыга тала. Ә бит хатын хакы ирләргә сөйләнә. Ә хатыннарга ирләр хакын сөйләргә тотынсаң, ирләр йокыларыннан уянып, шундук тураеп утыралар. Хатыннар йокларга тотына. Нишләптер, һәркемнең дә үз хакын гына ишетәсе килә. Менә монда кешенең ихлас иманы ярдәмгә килә. Әгәр үз хакыңны яратып та, башкаларның хакын да ярата алсаң, аларның хакларын үзеңнекеннән өстенрәк күрсәң, димәк, йөрәгеңдә иман бар.   Риза хәзрәт: «Бер кешегә карата нәрсәдер кылырга теләгән кеше шул эшне иң элек үзенә үлчәп карасын. Әгәр үзе яратырлык булса, кешегә карата да кылсын, әгәр дә үзе яратмаслык булса, кешегә карата да яраклы күрмәсен», – диде.   5. «...күп көләргә гадәтләнмә, күп көлү күңелне үтерә»... Көлү һәм елау – Аллаһының нигъмәтләре. Әлбәттә, әлеге хәдистән: көлү – хәрам, көлмәгез! – дип аңларга ярамый. Һәркемгә, һәр эштә күркәм үрнәк булган Пәйгамбәребез шат күңелле булды, ул үзенең сәхабәләре белән көлә, вакыты-вакыты белән шаяра да иде. Бервакыт Пәйгамбәр янына бер карт әби килә һәм: «Минем өчен җәннәт сорап, дога кыл әле», – ди. Пәйгамбәр аңа: «Карт әбиләр беркайчан да җәннәткә кермиләр», – ди. Әлеге сүзләрне ишетеп, әби елап җибәрә. Шулвакыт Пәйгамбәр көлеп, аның җәннәткә беркайчан да карт әби булып түгел, бәлки яшь кыз булып керәчәген әйтә (Тирмизи риваяте).   Пәйгамбәребезнең сәхабәләре дә үзара шаярышып, көлешеп яшәделәр. Корырак холкы белән танылган Гомәр дә гаиләсенә, хатыны-баласы янына кайтса, сабый балага әйләнә торган булган. Гомәр: «Без урамда арысланнар булсак, өйдә куяннар булдык», – диде. Бүген күп «ирләр» өйдә арыслан булып йөрсәләр, урамга чыккач, йомшак куянга әйләнәләр. Гомәр еш кына дуслары белән сөйләшеп утырганда илһамланып шигырьләр дә сөйләп алган. Көлгәндә утырган җиреннән артка егылып китә торган булган. Динебез безгә җимерек чырай, җыерылган каш белән, баш-аяк кайгыга чумып яшәргә кушмый. Киресенчә, Пәйгамбәребез Аллаһыдан, кайгы һәм күңел төшенкелегеннән сакла, дип, дога кыла торган булган.   Әмма һәр нәрсәнең үз тәртибе һәм чамасы булырга тиеш. Шәригать буенча, кешенең көлүе башка кешене мыскыл итүгә, кимсетүгә әйләнергә тиеш түгел. Пәйгамбәр: «Кешегә мөселман кардәшен кимсетүе явызлык буларак җитә», – диде (Мөслим риваяте).   Көлгәндә, шаярганда алдашырга ярамый. Күпләр шаярту белән алдашуны аерып тормыйлар. Соңыннан, мин шаярып кына әйттем бит, диләр. Пәйгамбәребез шаярды, әмма алдамады. Еш кына берәр булган хәлне сөйләгәндә дә үзеңнән өстисе, бераз су кушасы килә. Пәйгамбәребез: «Хәс­рәт булсын кешеләрне көлдерү өчен ялган сөйләүчегә, хәсрәт аңа, хәсрәт аңа!» – диде (Әхмәт, Әбү Даут, Тирмизи...)   Табиблар көлүне файдалы диләр, әмма бик файдалы нәрсә дә күпкә китсә, зыянлыга әйләнә. Аллаһ биргән хәләл ризыклар да файдалы, тәнгә көч өсти, әмма артыгын ашасаң, зарарлы, киресенчә, көчең китә. Йоклау тәнне ял иттерә, артыгы китсә, баш авырта. Дару төймәсен чама белән эчкән – авырудан терелә, учы белән эчкән агулана. Риза хәзрәт: «Көлү сәламәтлек өчен файдалы дип әйтсәләр дә, күп булып китсә, килешми вә акылсызлык галәмәте була башлый. Күңел уяу вакытында адәм баласының күп көләргә яратмавы табигый», – диде.   Бөтен тормышны уен-көлкегә әйләндерү дә дөрес түгел. Кайчак кешеләрдән бөтенләй җитдилек китә, бөтен очрашулар көлкегә, «иха-хай-миха-хайга» гына кайтып кала. Акыл иясе көләсе урында көлсен, әмма елыйсы урында көлү ахмаклык булып тора. Аллаһы Тәгалә ашау-эчүдә, йоклау, мал туплауда гына түгел, хәтта гыйбадәттә дә исраф итүне, чиктән ашуны тыйды. Әлбәттә, уен-көлке дә исрафка әйләнергә тиеш түгел. Гали ибн Әбү Талип: «Ашаганда ничек ризыкка тоз кушсаң, сөйләгәндә дә шулай көлке куш», – дигән. Тозсыз ризыкның тәме булмаган кебек, уен-көлкесез тормышның яме юк. Әмма шулпага тозның артыгын салсаң да, ризыкның тәме китә.   Раббым, безгә сөекле Пәйгамбәребезнең васыятьләрен ишетеп, аларны тормышыбызда кулланырга насыйп әйләсен. Безгә дөньяда да, ахирәттә дә бәхет-сәгадәт бирсен.   Йосыф хәзрәт Дәүләтшин, Түбән Кама Үзәк мәчете имам хатибы
---

--- | 14.12.2015

Бәхетем кайда йөри?

$
0
0
16.12.2015 Язмыш
Язмыш бирде кирәгемне. Ниләр генә күрмәдем мин. Иң элек үз тракторы астында калып, әтиебез үлеп китте. Төшке ашны ашарга дип туктаган да, тракторын төзәтеп алмакчы булып, астына кергән. Ә трактор кузгалып китә, әтинең өстеннән таптап үтә. Бу хәсрәтне әнием Сания бик авыр кичерде. Беребездән-бе­ребез кечкенә өч кыз идек. Әни елады да елады. Аннары сә­ламәтлеге какшап китте.
Әмма безне үстерер өчен кулдан кил­гәннең барысын да эшләргә тырышты. Туганнарының үгетлә­венә дә карамастан, сыер савудан туктамады. Шул эше харап итте дә аны. Аны фермада сыер сөзеп үтергән. Шулай итеп, тома ятим калдык. Ярый әле апабыз батыр йөрәкле булды. Безне балалар йортына тапшыртмас өчен барысын да эшләде. Эшкә дә урнашты, тораклы да булды. Ә аннары безне Минзәләдән Казанга алып китте.   Тик бер бәхетең булмагач, булмый икән ул. Шәһәр безне колач җәеп каршы алмады. Кешегә хезмәтче булып та эшләдек, бер генә пычрак эштән дә куркып тормадык. Артыннан йөри торгач, апабыз икебезне дә заводка урнаштырып куйды.   Озак та үтмәде, мин бер егет белән очраша башладым. Биектау ягыныкы иде ул. Карап торышка ис китәрлек булмаса да, үзенә тарта торган бер мөлаем­лыгы бар. Аңа өзелеп гашыйк булдым. Ә ул исә, мине ташлап, сеңлемә өйләнеп куйды. Күз алдына китерәсезме ниләр кичер­гәнемне? Тик сер бирмәдем, ничек тә бу хисләрне онытырга теләп яшәдем. Тора-бара туганым белән аралар ерагайды. Апа­быз да Чувашстанга кияүгә китеп барды. Бер ялгызым калдым. Нурисламнан башка бер кешене дә ярата алмадым. Шулай гомер уза торды. Утыз яшемне тутыргач, мине димләп кияүгә бир­деләр.  Тик парлы тормыш озак бармады. Улыма 2 яшь тулгач, ирем фаҗигале төстә үлеп китте. Тагын ялгызым утырып калдым. Ярый әле, күршедәге Мәрзия апа ярдәм кулы сузды. Ул минем баламны карап торырга риза булды. Эшкә чыктым. Баламны кеше итим дип көн-төн эшләдем. Тик үсеп буйга җиткәч, ул да өметләремне акламады. Башта бер кыз белән яши башлады. Аннары аны ташлады да өйгә марҗа алып кайтты. Монысы белән язылыштылар. Ә ул бик акыллы хатын булып чыкты. Өйдәге мөл­кәтнең яртысын үзе белән алып чыгып китте. Гомер буе эшләп алган фатирымннан да өлеш чыгарырга туры килде. Аптырагач, улымны куып чыгардым.   Әмма күрәселәр алда булган икән әле. Әллә никадәр банктан кредит алган булып чыкты ул, миңа шуларны түләргә туры килде. Суд приставлары, түләмә­сәгез, фатирыгызны алабыз, ди­ләр. Ничек инде урамда калыйм ди? Әле дә пенсиямнән бурыч түлим. Улымның кайдалыгын белгән кеше юк. Бер пенсия акчасы гына җитмәгәч, идән юарга эшкә урнаштым. Шулай итеп картлык көнемдә дә тынычлыгым юк. Әллә инде берәрсе рән­җедеме икән миңа? Башкалар­ның бер ягы китек булса да, башка ягы түгәрәк. Ә минем узган юлым гел хәсрәтләрдән, күз яшьләреннән тора. Үлгәнче, бәхетле көннәрем булырмы икән?
Фәүзия ХАЛИКОВА

--- | 16.12.2015

Артем Хохорин Татарстанда мотоциклчының башы өзелгән юл һәлакәте турында фикерен әйтте

$
0
0
16.12.2015 Криминал
Бүген Татарстан Республикасы Эчке эшләр министры Артем Хохорин Биектау районында булган юл һәлакәте турында «Коточкыч вакыйга» диде.

Фаҗигада Range Rover джибы мотоциклга бәрелеп, 26 яшьлек егетнең башы өзелгән иде. Министр Range Rover йөртүченең исерек булын раслады, дип хәбәр итә  «БИЗНЕС Online».

Алдарак хәбәр иткән идек:

Балтач егете Пенсильваниядә "TATAR"дигән автомобиль номеры алган (ФОТО)

$
0
0
17.12.2015 Җәмгыять
Белүебезчә, Америка кушма штатларында цифр һәм хәрефләрдән торган гына түгел, ә тулы бер сүзне тәшкиль иткән автомобиль номерларын теркәп була.

Пенсильвания штатының зурлыгы буенча икенче урында торган Питтсбург шәһәрендә яшәүче һәм шунда укучы Балтач егете үзенең автомобиленә "TATAR" дигән номер теркәгән. Фотодан күренгәнчә, Ленар Мөхәммәдиев моңа бик шат.

Америкада безнең якташлар ничек кенә кыланмый. Менә карагыз:

 

 

 

 

 

 

 


---

--- | 17.12.2015

Пычак кем кулында, яки каз чалырга кайткан Марат Кәбиров чак кына дөнья белән хушлашмый калган

$
0
0
17.12.2015 Җәмгыять
Соңгы араларда авылга кайткан саен диярлек ниндидер чир килеп чыга башлады. Йә аксаклап киләм, йә кулны имгәтеп. Бу юлы эч авыртырга тотынды. Элегрәк үзләренең авыруын җентекләп, әллә нинди төсмерләр белән сурәтли белгән кешеләргә беркадәр сокланыбрак карый идем. Әллә ни зур сере юк икән аның, бер үзәгеңә үтте исә, гел сөйлисе килеп кенә тора икән.
Казлар суярга дип кайту иде... Вәт шул. Казларны эш итәргә дип кайткан идем. Өмәгә килә алырлык кыз-кыркынны белешкәнче, башка вак-төякләрен караганчы, көн үтте. Иртәгә өмә ясыйбыз дип тынычланып кичке чәйне эчәргә генә торганда, эч авырта башлады. Эч авырта дип әйтү ул бернәрсә дә аңлатмый торган бик пүчтәк сүз икән. Эчтә бомба шартлаган сыман. Болай да тулы түгел әле, лилипутларның ике гаскәре үзара сугышкан сыман. Бөтен дөнья ут эчендә, ук-сөңгеләр оча, туплар шартлый... Көчлерәге җиңсен дә сугыш бетсен иде... Тик ул бетми, мең төсмерләргә кереп, көчәя бара. Мин иртәнгә кадәр түздем дә... «ашыгыч ярдәм» чакырырга уйладым һәм такси номерын җыйдым. Бик күп районнарда, гадәттә, ашыгыч ярдәм хезмәтендәгеләр: «Үзегезнең транспорт юкмы соң, бездә машиналар җитешми, озак көтәргә туры киләчәк», – дип җаваплыйлар. Таксига утырганда тагын: «Кемне генә табарлар инде каз чалырга», – дип уйлап куйдым. Бәлки авыртуны баса торган укол гына алып кайтыргадыр...   Хастаханәгә килеп кергәч тагын әлеге уйны ныгытып куйдым. Регистратурада халык мыжгып тора, тиз генә чират тияр димә. Әмма даруханәләр сәгать ярымнан соң гына эшли башлая­чак икән. «Ашыгыч ярдәм»дә чират юк иде. Бүлмәдәге ике ханым мине җитди генә тыңладылар да, тегесен-монысын сораштырып, документ тутырырга тотындылар. Паспорт янымда түгел, «страховой полис» дип аталган нәрсәне дә алыштырырга кирәк икән. Шайтан алгыры! Мин монда үлеп барам, ә алар документ тутырып утыра. Өлгерерләр иде әле. – Берәр нәрсә эшләтегез инде, кызлар, – дип ялындым мин. – Җиңелрәк үтерә торган укол булса да ярый.   Хәлнең мөшкел икәнен күреп кызгандылармы, фамилиянең туры килүе коткардымы, кызлар артык сүз озайтып тормады, бөтен игътибарны миңа юнәлттеләр. Берничә урынга шалтыратып алдылар. Кайдадыр докторның эше бик тыгыз, кайдадыр операция, кайдадыр планерка... Беркемне дә тапмагач, берсе, мине ияртеп, сырхауханәдә кабул итүче табиб янына китте. Ишек төбенә җитүгә үк, чиратта торучыларның кара карашына юлыктым: «Тагы бер әрәмтамакны чиратсыз кертергә уйлыйлар инде...» – дип караган күзләр алдында авырту югалып калгандай тоелды. Әмма ияртеп килгән санитарка тиз чыкты. Табиб мине кабул итәргә риза булмаган. Шул рәвеш­ле берничә кабинетның ишек төбендә ыңгырашып торганнан соң, кабат «ашыгыч ярдәм» бүлегенә кайттык. Ул арада бая чакырылган терапевт ханым төшеп җитте. Ул мине кушеткага яткырып, анда-монда баскалап карады да ФГС һәм УЗИ үтәргә күрсәтмә бирде. Аннан соң: «Монда хирург кирәк»,– дип китеп барды. УЗИ ишек төбендә дә чират. – Чиратсыз үткәрмибез. Менә мин дә эштән сорап кына киттем, – дип чәйнәнеп алды бер ханым. Аны хуп­лап, тагын берничә кеше мине каргарга тотынды. Дәшмәдем. Сөйләшерлек хәл юк. Бары тик болар алдында ыңгырашмас­ка тырышып, тешне генә кыс­тым. Көнең боларга калса, табиб ишек төбендә тәгәрәп үлүең дә бар. Үләргә туры килмәде. «Ашыгыч ярдәм»нән шалтыратканнар, күрәсең, мине чакырып алдылар. ФГС ишек төбендә дә шундыйрак хәл кабатланды. Күңелдә бераз төер калган кебек булды. Бу тормышта беркемнән дә бернәрсәсе белән дә артык аерылып тормаган гадидән гади кешеләрне шулкадәр агулы була алалардыр дип уйламый идем. Аңлашыла инде, аларның да хәле бик әйбәт түгелдер, табиб янына керүне түземсезлек белән көтәләрдер. Тик минем аякта көчкә басып торганны күрәләр ич инде. «Ашыгыч ярдәм» аша килгәнне дә күреп торалар. Язылган канун буенча да, язылмаганы буенча да, авыр хәлдәге кешене алдан уздырырга тиеш икәнлекләрен дә беләләр. Эшне бетереп «ашыгыч ярдәм» бүлегенә килүгә, хирург төште. Монысы мине таный икән, елмаеп дигәндәй күреште дә, тагын кушеткага яткырып, анда-монда баскалап карады. Бераздан ниндидер анализлар бирергә кушты. Һәм минем авыр сулаганны күреп: – Озак булмый ул. Бераз утырып тор, хәзер үзләре төшәр, – дип китеп барды.   Чынлап та озак булмады. Гомумән, мине таныган хирург белән очрашкан мизгелдән җир шары тизрәк әйләнергә тотынды. Лаборантлар шундук килеп җитте. Бармактан да, тамырдан да кан алдылар һәм лаборатория­гә чаптылар. Берничә минуттан нәтиҗәсе дә билгеле булды. Ул арада хирург төште. Анализлар белән танышуга ук: «Операцияга әзерләгез», – дип китеп тә барды. Аның артыннан ук мине палатага урнаштырдылар. Яхшы палатага. Авыртуның чиге булмаса да, алай-болай була калса, дип, мин тиз генә душ коенып чыктым. Һәм, сөлгене элүгә, култык­лап алып та киттеләр.   Операция өстәленә ятуга ук, ак халатлы кешеләр сырып алды. Йөзләре каплаулы булгач, мин аларны танымадым. Күбесенчә хатын-кызлар. Ни өчендер алар миңа каз өмәсенә килгән авыл хатыннары шикеллерәк тоелып китте. Күзем стенадагы сәгатькә төште. Сәламәт чагым булса, нәкъ менә шушы вакытларда мин казлар чалырга тиеш идем. Ә хәзер... Хәзер үзем пычак астына ятам... Ул арада наркоз бирделәр. Бер мизгелгә дөнья яктырып китте. Ниндидер сихри нур иленә күчтем. Бары тик кайдадыр еракта җан авазы белән казлар каңгылдашканы ишетелде. Бераздан шул тавышлар арасыннан кемнеңдер моңлы җыры калкып чыкты да билгесезлеккә китеп югалды: Каз канатларын санарсың Тезелеп кагынганда...
Марат КӘБИРОВ

--- | 15.12.2015

Татарстанда торак йорт янында өч метрлы елан тапканнар (ВИДЕО)

$
0
0
17.12.2015 Җәмгыять
Чаллы шәһәренең бер йорты янындагы чүплектә яшүсмерләр үле елан - өч метрлы питон тапкан. Башы изелгән питонны чүплеккә кем ташлаганлыгы билгесез.

Күрәсең, бу еланны янәшәдәге йортта яшәүчеләрнең берсе фатирында асраган, дип хәбәр итә "Челнинские известия" газетасы.


---

--- | 17.12.2015

Руслан Трапезников "Россия 1" каналына килеп, хатынын тазалыкта гаепләгән (ВИДЕО)

$
0
0
17.12.2015 Шоу-бизнес
Татарстан җырчысы Руслан Трапезников "Россия 1" телеканалында чыгучы "Туры эфир" тапшыруына хатыны Евгения Калинина белән килеп, бөтен ил алдында хатынын тазалыкта гаепләгән.
Трапезников ташыру барышында хатынының тазалыгы белән килешәсе килмәвен белдергән. Русланнан 11 яшькә олы булган Евгения исә сало белән суган ашарга яратуын сөйләгән. 


---

--- | 17.12.2015

Зур юл һәлакәтендә ике татарстанлы һәлак булган (ФОТО)

$
0
0
17.12.2015 Фаҗига
Минзәләдә М-7 трассасының 1099 нчы километрында бүген иртән юл һәлакәте булган: «ВАЗ-2114» белән «Тойота Королла» "маңгайга-маңгай" бәрелешкән.
Беренче мәгълүматлар буенча, ике машина йөртүче дә урында һәлак булган. Бер пассажирка Яр Чаллы шәһәренең хастаханәсенә озатылган, дип яза "Челнинские известия" газетасы.    
---

--- | 17.12.2015

Комментарийлар бәйгесендә яңа җиңүче

$
0
0
17.12.2015 Интернет
16 комментарийлары арасында шушысын билгеләп үтәбез. Дилә - җиңүче.

 

 

 

 

 

 

 

 

 


---

--- | 17.12.2015

Путин белән матбугат конференциясен ТУРЫ ЭФИРда карагыз

$
0
0
17.12.2015 Сәясәт
Әлеге минутларда Россия Президенты Владимир Путин туры эфирда сорауларга җавап бирә.

Мондый форматта аралашуны Владимир Путин 2001 елда башлады. Очрашулар 2008 елның маеннан 2012 елның маена кадәр Путин премьер-министр булып эшләгәндә тукталып торды.

Иң озын конференция 2008 елда 4 сәгать 40 минут дәвам иткән иде.

 

 


---

--- | 17.12.2015

Гәрәй Рәхим: “Аерылышкач, хатынымны кияүгә бирдем” (ФОТО)

$
0
0
17.12.2015 Мәдәният
Гәрәй Рәхим үз гомерендә дүрт йорт сала: Казанның Вознесение бистәсендә, Лаеш районы Саралан авылында, Аккош күлендә һәм Идел буенда – 774 чакрымда.

– Гәрәй абый, беренче хатыныгыздан ник аерылдыгыз?

– 25 яшемдә өйләндем. Дәртем котырган чак, әмма безнең арада мәхәббәт булмады. Рухи яктан якынлык та юк иде. – Ничә ел яшәдегез? – 20. “Мин китәм”, – дидем дә калак та алмыйча чыгып киттем. – Балагыз бар идеме? – Кызыбыз туды. Ул хәзер Мәскәүдә, шактый бай тормышта яши. Киявем бик зур бизнеста эшли: йортлар, кунакханәләр төзи. Миңа да ярдәм итеп торалар. Мәскәүгә барсам, тулысынча киендерәләр, акча да бирәләр. Машина алганда да ярдәм иттеләр.  – Аерылышкач, гаиләгезгә ярдәм иттегезме соң? – Бик нык! Мәскәүгә эшкә киткәндә Казандагы фатирымны кияү белән кызыма калдырдым. Алар аны сатып Мәскәүдә бәләкәй генә фатир алдылар. Беренче машинамны да аларга бирдем. Аерылышкач, кызым белән бергәләп хатынымны кияүгә бирдек. Ул ялгыз яши, ә мин хатын-кызлар белән йөрим, мине каһәрләмәсен, рәхәт яшәсен дип уңышлы гына кияүгә бирдек үзен. – Кемгә? – Аның сеңлесе бар иде, авариягә эләгеп һәлак булды. Сеңлесенең ире белән кавыштылар. Хәзер Лениногорскида бик матур яшиләр. Очрашып торабыз. – Икенче хатынга өйләнү ничек булды? – Миңа 50 яшь иде. Беренче хатын белән аерылганнан соң бик озак хатынсыз яшәдем. Авыр булды, әлбәттә. Әмма үзем бик әйбәт кулинар, китаптан карамыйча гына өр-яңа ризык әзерли алам, әйбәт итеп кофе пешерә беләм. Берәр хатын-кыз ошаса: “Миңа кереп кофе эчеп чыкмыйсызмы?” – дип әйтә идем, кайберәүләре керә, кофе эчәргә кергән җирдән кунып та киткәләделәр...   Ул вакытта “Шәһри Казан” газетасында эшлим, тираж кирәк. Тиражны арттыру өчен плакат ясаганнар. Плакатта бер кыз борынгы болгар киемнәре киеп төшкән. Карадым да: “Моннан да матуррак кыз тапмадыгызмыни?” – дидем. Бу плакатны газетага да бирдек, шуннан егетләрдән хатлар килә башлады: “Бу нинди чибәр кыз, адресын бирегез, таныштырыгыз әле”, – дип. Аптырадым. “Бу кызны редакциягә чакырыгыз әле”, – дидем. Килде, шулхәтле чибәр, ә минем өйләнәсе килеп йөргән көннәр, эчем кайный башлады. Башкортстаннан Диләрә икән. “Өем монда гына, кофе эчәргә кермисезме?” – дидем. Кофелар эчтек, караңгы төште. “Сеңлем, кайтып йөрмә, миндә кун”, – дидем. – Урынны бергә җәйдегезме соң? – Юк. “Син түрдәге бүлмәгә ят”, – дидем. – Әй, аерым яттыгызмыни? – Аерым яттык. Икенче көнне: “Телефон кертергә киләләр, кал инде, мин эшкә барам”, – дидем. Шуннан соң ул миннән китмәде, калды. – Аның торыр җире юк идеме әллә? – Бар. Апасы, җизнәсе монда. Үзе татар теле укыта иде. Архивта эшләде. Хәзер өйдә утыра инде. – Сезгә 50ле, аңа ул вакытта ничә яшь иде? – 28. – Сез Лаеш районы Саралан авылында да яшәдегез, аннан ник киттегез? – Бик матур, борынгы авыл, әмма Казанга көн дә барып-кайту кыен, ерак. Ләкин шәһәр фатирында яши алмыйм. Борынгы Казан ханына азык-төлек әзерли торган урында, Нокса елгасының теге ягында Вознесение бистәсендә йорт төзеттем. Казанга бик якын, машина белән 12 минутта үзәккә килеп җитәсең. 11 сутый җире бар. Ул йортны төзегәндә Казанда фатирым бар иде, аны саттым. Ике улым бар, хәзер алты кеше бер өйдә яшибез. Өлкән улым Давыт татар кызына өйләнде. – Килен, каенана, каената ничек яшисез, проблемалар чыкмыймы? – Юк. Аларга ике бүлмә. Урамга чыга торган ишекләре аерым. Кечкенәсе Кубрат 11не бетерде, университетның фәлсәфә бүлегенә укырга керде. Давыт – юрист. Хәзер юристлар күп, эш табу кыен. Төзелеш министрлыгында эшли.  – Акчасы әйбәтме соң? – Юк. Хатыны банкта бәләкәй бер бүлекнең җитәкчесе. Икесенең дә акчалары 20шәр мең, бөтенләй күп түгел. Икесенең дә машиналары бар, аңа да китә. Мин аларга ярдәм итәм. 75 яшькә җиттем, эшләмичә торган көнем юк, кешеләргә, оешмаларга китап чыгарам. Бай кешеләрнең юбилейларына китап эшлим. Илһам Шакиров турында китап эшләдем, аннан 60 мең гонорар алдым. – Кода-кодагыйларга тукталсак... – Татарлар, бик әйбәт кешеләр. Столбище бистәсендә үз йортлары белән яшиләр. – Сез бит Лениногорск районы (элеккеге Шөгер) Федотовка авылыннан. Йортыгыз исәнме? – Исән, йортны саттык. Дүрт бала идек, таралыштык. Сеңлем Вера Әлмәттә яши. – Авылдашыгыз, Пермь өлкәсенең баш прокуроры Вадим Антипов Федотовкада керәшен чиркәве салдырды, халык йөриме? – Вадим Иванович бик булдыклы кеше ул. Дөресен әйткәндә, ул кадәр зур, затлы чиркәү салу артыграк дип саныйм. Үлем-китем, дини бәйрәмнәрдә чиркәү кирәктер анысы... Чиркәүне Президент ачты, күп прокурорлар җыелды. Әмма чиркәүдә эшләргә керәшен побы юк. Чит авылдан китерттерәләр, татарча белми, ә авыл кешеләре русча  аңламый. Вәгазь уку, дини эшләрне алып бару шактый катлаулы. Халык күп йөрми, бәйрәмнәрдә генә киләләр. Авылыбыз бик диндар түгел, бездә православие диненә караганда тәңречелек зуррак урын алып тора. Тәңречелек төркиләрнең дине булган. Авыл халкының телендә, горефендә, бәйрәмнәрдә борынгы төркилек чагыла. – Авылыгызда чиркәү дә бар һәм шул ук вакытта Федотовка коммунистлары авылда беренчеләрдән булып Россия коммунистларының филиалын ачтылар.  – Гомерем буе дини тәрбия алган кеше түгелмен. Сталин вакытында, коммунистлар чорында безгә динне бөтенләй якын китермәделәр. Әмма диннең халык тормышында тәрбияви ягы бар икәненә һәм Аллага ышанам. Ә коммунистлар партиясе бетте һәм ул кире кайтмаячак. – Авылыгызда оешты бит? – Ул нәрсәләр вакытлыча гына. – Дәүләт Советында 25 ел эшләдегез, гади язучылар сездәйләрне бик яратып бетерми... – Әлбәттә, хакимияттә эшләү¬челәрне яратмаучылар шактый, әмма аларның күбесе үзләре зур эшләрне булдыра алмый, шуңа күрә безне хурлыйлар.  – Сез бит әле Мәскәүдә әдәбият институтында да укыгансыз.  – Аннары РФ Язучылар союзы идарәсендә төрки әдәбиятлар буенча консультант булып эшли башладым. Мине Сергей Михалков эшкә алды. Бик ярата, “татарин” дип кенә йөртә иде. Соңыннан Казанга хат язып миңа фатир бирдертте. – Сез Мәскәүдә эшләгәндә иң күп шикаять Татарстаннан килгән, Сергей Михалков: “Безграмотно язалар, Татарстандагы язучыларга “жалоба секциясе” оештырырга кирәкмиме?” – дигән, имеш. – Сергей Михалковка күбрәк “Фатирым юк, миңа ярдәм итегез”, – дигән хатлар килә иде. Күп язучыларга фатирлар бирдерттем, китапларын чыгарттырдым. Михалков имзасы белән Обкомга хат яза идем.  – Колхоз рәисе малае булгач, сез балда-майда гына йөзгәнсездер? – Безнең әти үтә кызыл коммунист иде. “Колхоз рәисе авылдашларыннан начаррак, ярлырак яшәргә тиеш. Рәис бөтен байлыкны үзенә җыя дип әйтмәсеннәр”, – диде. Без авылда иң ярлы гаилә булып яшәдек. Әни колхозчы иде. Мин 4нче класстан ат җигеп колхозда эшли башладым, 10нчыны чабата белән бетердем.  – Сезнең бер үпкәгезне кисеп алганнар икән? – Әйе, үпкә белән авыргач, Ялтада яртысын кисеп ташладылар. Операциядән кайтуыма Рөстәм Мингалим, Илдар Юзеевлар бәләкәй генә мәҗлес оештырды. Йөз грамм эчтек, сүз бармый, тагын иллене эчтек тә: “Әй, егетләр, болай утырмыйк әле, Гәрәй бик шаян кеше бит, хәзер нәрсә әйтсәң дә үпкәли алмый, чөнки аның үпкәсе юк”, – ди Илдар Юзеев. Шуннан уен-көлке китте. – Шигырьләр язасызмы? – Хәзер шигырь беркемгә кирәкми, күп вакыт үзем өчен генә язам. Үземә ошый икән, мин бәхетле. – Сөйләшүебезнең ахырында хатыныгызга мәхәббәт сүзләре әйтеп китегез инде.  – Диләрәне бик яратам. Аның яратмаслык бер җире дә юк. Кыяфәте матур, акыллы, эшчән. Аны һәрвакыт сагынып яшим. Саф мәхәббәтебезне саклап яшәргә язсын иде.      

 


ГАБДЕРӘХИМ

--- | 17.12.2015

Ләйсән Мәхмүтова нинди роль турында хыяллана?

$
0
0
17.12.2015 Шоу-бизнес
"Зөләйлә" триосы җырчысы Ләйсән Мәхмүтова "Мәхәббәт тамчылары" җырына шаян клип әзерләгән. Мәхәббәт, хатын-кыз бәхете темасына багышланган клипны җәй көне Питрәч районының Шәле авылында төшергәннәр. Тик Ләйсән клипның телеканал экраннарына чыкмау ихтималы бар, дип борчыла. Ни өчен?
- Мәхәббәт темасына булгач, кочаклашкан, үбешкән мизгелләрне дә кертәсе килде. Әмма татар телевидениесендә андый клипларны кабул итмиләр. Шуңа гына бераз борчылам. Җырга килгәндә, ул татар энциклопедиясеннән алынган татар халык сүзләренә иҗат ителде. Яхшы һава торышы булмау сәбәпле, клип төшерү эшләре берничә тапкыр кичектерелде. Ул арада хәтта Мисырга барып ял итеп тә кайттык. Гомумән, клип кызык килеп чыкты. Яңа елга кадәр чыгарга тиеш.
- Яңа ел рухы сизеләме? Корпоративларга чакырулар кабул итәсеңме?   - Бик чакырмыйлар. Быел Яңа ел мәҗлесләрен оештырырга рөхсәт юк икән. Бу, әлбәттә, артистлар өчен начар хәбәр, чөнки җырчыларга Яңа ел - урак өсте кебек. Ә Яңа ел концертлары булып тора, катнашып йөрибез.   - Ләйсән, син шактый гына татар сериалларына сценарийлар яздың. Үзең дә аларда профессиональ дәрәҗәдә матур рольләр башкардың. Тик барлык рольләрең авыл тирәсендә - гади авыл хатын-кызы. Үзеңне башка төрле рольдә сынап карыйсың килмиме?   - Минем һәрвакыт театрда "Казан егетләре" спектаклендә уйныйсым килде. Гади генә киенгән, капка төбендә көнбагыш ашап утырган авыл кызы образын башкарырга хыялландым. Тик миңа андый рольне бирмәделәр, шуңа күрә ул хыялны башка төрле итеп тормышка ашырырга туры килде. Дөресен генә әйткәндә, идеяләр күп, аларны гамәлгә ашырырга вакыт җитеп бетми. Мин берәр хәрби кеше образын уйнар идем. Форма киясем килә. Электән бу һөнәр кешеләренә сокландым, эшләре авыр, һәрвакыт гаделлек сагында торалар дип ышанып яшәдем. Яшь чакта армиягә барырга тели идем. Әгәр андый рольгә чакырсалар, бик теләп ризалашыр идем.
- 17 декабрьдә туган көнең була, ничек үткәрергә уйлыйсың?   - Әле өйдә ремонт бара, дөресрәге - залда. Йосыф обойларга рәсемнәр ясагач, залның яме китте, кунак чакырырга да әллә ничек. Аны туган көнгә кадәр матурларга иде. Якыннар белән өйдә генә утырырга исәп.
Эльвира ШАКИРОВА

--- | 16.12.2015

"Шәһри Казан"журналисты Яңа елда акча эшләү ысулларын өйрәнде

$
0
0
17.12.2015 Җәмгыять
Яңа ел ул – акча туздыру бәйрәме, дип уйлаучылар ялгыша. Бик теләгәндә, бәйрәм чорында акча да эшләп калып була. Ничек итепме? Бу язма шул хакта.
Кыш бабай Иң сыналган акча эшләү ысулы – Кыш бабай һәм Кар кызы булу. Социаль челтәрдә үз игъланыңны бирергә дә, әлеге юнәлештә эшли торган агентлыклар белән хезмәттәшлек итәргә дә була. Бәйрәм алдыннан аларның заказлары күп, артык Кыш бабайлары булып тору комачауламый. 1996 елдан бирле Кыш бабай ролен башкаручы Артем Забалуев та үз агентлыгын булдырган. Заказлар күп, биш кешем бар, кайсын кая җибәрергә дә белгән юк, ди. Бәяләренә килгәндә, Кыш бабай белән Кыр кызын өеңә чакыру, көненә карап, 1500 сумнан алып 2000 сумга кадәр төшә (ярты сәгатьлек программа). Балалар бакчаларына барып котлаган өчен, шул ук ярты сәгать өчен, уртача алганда, 3000 сум сорыйлар. Сез сумманы азрак төшереп куйсагыз, безнең халык арзанлы әйбер ярата ул, чакырмый калмаслар.   Прокатка карнавал киемнәре Бәйрәмгә кияр өчен балага алган костюмнардан да акча эшләүчеләр бар. Татьяна Дубинина да шулай итә. Костюмнарны прокатка 150-1500 сумга биреп тора. – Баланың аю, төлке, елан костюмнары бар, аларны ул бары бер тапкыр гына киде. Шуларны ел саен прокатка биреп торам. Арзан бәягә сатып та алгаладым. Яңа ел алдыннан шулар белән акча эшләп калам, – ди ул. Бер тапкыр кияр өчен балалар бакчасында «утренник»ка костюм алырга туры килә дип сукранган әниләрне күп ишеткән бар, шкаф киштәләрендә яткан костюмнарыгызны прокатка биреп торсагыз, акча да эшләрсез, башкаларга да ярдәмегез тияр.   Открытка ясау Соңгы вакытта кулдан ясалган эшләнмәләр модада. Танышым Лилия Моратова открыткалар, альбомнар, блокнотлар, паспорт тышлыклары ясый. Яңа ел открыткаларын 100 сумнан башлап 300 сумга кадәр сата. – Интернетта открытка ясарга өйрәтә торган мастер-класслар күп. Азрак тырышсаң, һәр кеше эшләп чыгарлык. Кирәкле материалларны Казан кибетләреннән табып була, – ди ул.   Сувенир эшләү Ел символын футболкага, чашкага төшерергә, магнитлар да эшләргә мөмкин. Кулдан ясалган чыршылар, чыршы уенчыклары да яхшы сатыла. Кул эшләре осталары бергә җыелып, халык күп булган урыннарда ярминкә дә оештыра ала.   Каз пешереп сату Яңа ел алдыннан чит илләрдә имбирдан прәннекләр пешереп саталар. Соңгы вакытта андыйлар бездә дә барлыкка килде. Регина Балашова прәннекләрне үзе пешерә, аларны төрле төстәге кремнар белән бизәп, махсус кечкенә тартмаларга тутырып сата. Алты прәннек салынган тартмачык 1 000 сум тора. Прәннек урынына торт та пешерергә мөмкин. Район җирләрендә Яңа елга дип казны махсус пешереп сатучылар турында да ишеткән бар. Узган елны казлар 2 500 сум торган.   Яңа ел бүләге Төрле кәнфитләр алып, картон тартмаларга тутырып сатучылар да бар. Бу өлкәдә сезнең төп көндәшләрегез– кибетләр, әлбәттә, әмма фантазиягезне эшкә җигеп, халыкны берәр кызыклы «мөгез» чыгарып җәлеп итә алсагыз, акча эшләми калмассыз. Зур пред­приятиеләрнең, гадәттә, хезмәткәрләренә бүләк сайлап йөрергә вакытлары калмый, аларга барып тәкъдим итеп карагыз.   Арендага йорт яки дача биреп тору Бушлай игъланнар сайтында Яңа елга дача, коттеджларын арендага бирүчеләрнең саны арта бара. Уртача алганда, дачаны көненә 2 000 сумга, коттеджларны 5 000 сумга бирәләр. Дачасы булган кешегә бу яхшы идея.   Фотограф Кулыңда яхшы фотоаппарат булып, оста итеп фотога да төшерә белсәң, менә дигән акча эшләү ысулы. Казан буенча фотосессия ясау – якынча 2 000 сум.
Такси хезмәте Яңа ел көнендә такси хезмәтен күрсәтергә мөмкин. Таксист булып эшләгән Альберт сүзләренчә, бер сменага 7 000 сум акча эшләп була ди.   Тамада Тамадалар күп, әлбәттә, әмма Яңа ел корпоративлары вакытында аларның эшләре бик тыгыз була. Бәлки әле сезгә дә берәр заказ булып куяр.   Тегүче Тегә белсәң, Яңа елга карнавал костюмнары яки бәйрәм атрибутлары тегеп тә акча эшләп була.   Официант, бармен Яңа ел корпоративларына ресторан-кафеларга, гадәттә, официантлар, барменнар кирәк була. Ә табак-савыт юуга ничек карыйсыз?   Кыш бабай булып фотога төшү Кыш бабай костюмын киеп, үзәк урамга чыгасың да акчага фотога тө­шәсең.   Кар кешесе «Матбугат» порталында Актаныш районыннан берәү әнә кар сыннары, балалар өчен боз шәһәрчекләре, таулар ясыйм дигән. Соңгы елларда әлеге шөгыль аеруча популярлашып китте, махсус бәйгеләр дә оештыра башладылар хәтта. Тәвәккәлләп карыйсызмы соң әллә?! Яңа елыгыз кызыклы һәм керемле булсын!   Чыршы сату Чыршыны сатып кына түгел, өйгә китереп бирү хезмәтен дә күрсәтү.   Дилбәр Гарифуллина әзерләде
---

--- | 17.12.2015

Илдар Кыямов: «Язучы булырга хыялланган идем» (ФОТО)

$
0
0
17.12.2015 Мәдәният
ТНВ каналында 2003 елдан бирле «Манзара» һәм «Татарлар» тапшыруының җомга чыгарылышын алып баручы Илдар Кыямовны бөтен дөньяга сибелеп яшәүче милләттәшләребез яхшы белә. Җитмәсә ул әле халыкара һәм федераль дәрәҗәдәге сабантуйларны, концертларны да алып бара.

Аның телне, мәдәният-сәнгатьне яхшы белүе, фәйләсуфларның һәм акыл ияләренең канатлы сүзләрен, шагыйрьләрнең шигырьләрен яттан укуы тамашачы күңеленә хуш килә. Әле шулар өстенә Илдар җырлый да! Үзешчән генә түгел ул, ә Казан дәүләт университетының журналистика факультетыннан соң консерваториянең татар музыкасы факультетын да тәмамлаган, «Ягымлы яз» (1993), Сәйдәшев исемендәге (1998), Илһам Шакиров исемендәге конкурсларда (2003) лауреат исемен алган кеше дә. Шуңадырмы, дуслары: «Илдар, син – җырчылар арасында иң әйбәт алып баручы, алып баручылар арасында иң яхшы җырчы», – дип тә шаярткалыйлар. Соңгы вакытта Илдар туган авылы тарихы хакында китап әзерләү белән мәшгуль.

 – Илдар, син тумышың белән мишәр ягыннан, Чирмешән районыннан булсаң да, сөйләмеңдә мишәр акценты бөтенләй сизелми. Нәрсә бу – озак вакытлар күнегүләр нәтиҗәсендә сөйләмне камилләштерүме яисә нәселегезнең әлеге төбәккә читтән килеп урнашуын аңлатамы? – Риваятьләр буенча Чирмешән районындагы Кара Чишмә дигән авылга 16 нчы гасырда чукынырга теләмичә Тәтеш районыннан килгән татарлар нигез салган. Аннан инде башка төбәкләрдән дә килүчеләр булган. Мин, архивларда эзләнә торгач, бабаларымның бирегә хәзерге Чүпрәле районыннан күчеп килгәнлеген ачыкладым. Мишәрлегем телдә әллә ни чагылмаса да, миндә аларга хас үҗәтлек, тырышлык кебек сыйфатлар җитәрлек, Аллага шөкер. – Кара Чишмә дигән исем беренче карашка сәеррәк яңгырый. Ни өчен кара? – Миңа бу сорауны бик еш бирәләр. Тарихчы Габделхак Ислаев кара дигән сүзне бу очракта чын чишмә, асыл чишмә дип аңлата. Әйтик, кара урман, карурман дип атыйлар бит әле. Димәк, зур урман, чын урман булып чыга.  Авылдашым, күп кенә җырлар авторы Шәрига Таһирова туган авылыбыз хакында «Кара Чишмә» дигән җыр язгач, аңа шунда ук: «Исемен үзгәрт, кара чишмә булмасын», – дип әйткәннәр. Ул, җыр югалмасын диптер инде, кара сүзен бәллүр дип үзгәртеп язган. – Син тагын бер танылган авылдашың – атаклы баянчы, мәшһүр «Саз» ансамбле җитәкчесе Рифкать Гомәров турында «Моңлы саз, моңлы гомер» дигән истәлекләр китабы туплап чыгардың. Ни кызганыч, арабыздан иртәрәк киткән бу шәхесне күреп, аралашып кала алдыңмы? – Нибары өч тапкыр. Беренчесендә Казан университетында укыганда бер авылдашым белән Рифкать абый эшли торган клубка барып: «Без сезнең авылдашларыгыз, журфакта укыйбыз», – дип әйткәнемне хәтерлим. Бер биш минутлар чамасы сөйләшкәнбездер. Икенче очрашу тегесеннән соң бер еллап вакыт үткәч булды. Чаллыдан Рафаил абыем килгән иде, ул инде Рифкать абый белән таныш, киттек аның янына. Рифкать абый мине шунда ук танып алды: «О, син бит әле теге журналист малай», – дип кулын бирде. Бу очрашуда атаклы музыкант мине җырлатып та карады һәм, ни бәхет: икенче көнне бер клубта үтәчәк концертында җырларга да чакырды. Бардым, җырладым. Концерттан соң Рифкать абый: «Ничава җырладың, әгәр дә алга таба да җырларга уйласаң, сиңа музыкаль белем дә алырга кирәк», – диде. Аның әлеге киңәшен дә истә тотып, мин университеттан соң консерваториягә укырга кердем һәм аның хакында истәлекләр китабы әзерләдем. Анда мин бу шәхеснең масштабын күрсәтергә теләдем. Хәйдәр Сафин дигән баянчы бар бит әле. Ул очрашкан саен әйтә: «Бу китабың белән син Рифкатькә һәйкәл куйдың, – ди. – Мин елыйсы килгән вакытымда гел синең китабыңны кулыма алам». Ул бу сүзләрне шаяртып түгел, ә чын күңеленнән әйтә. – Илдар, алып баручы синең өчен һөнәрме, әллә мавыгу гынамы? Ул нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?  – Алып баручы аерым бер һөнәрдер инде ул. Элегрәк, әнә, Әзәл Яһүдиннар булган, Айрат Арслановлар. Алып баручы укымышлы һәм тирән мәгълүматлы булырга тиеш дип саныйм. Әгәр халыкка, тамашачыга әйтер сүзең юк икән, сәхнәгә менеп тә торасы түгел. Соңгы вакытта мин шуңа игътибар итә башладым: безнең халык ятлаган сүз сөйләгәнне өнәми. Әгәр дә коры гына чыгып ятлаган текст яисә шигырь укысаң, син алар алдында беркем түгел. Ә инде шунда чын күңелдән гади генә: «Хәлләр ничек?» – дип сорап куйсаң, сине шунда ук үз кешегә әйләнәсең. Әлбәттә, халыкка якынаям, дип очсыз мәзәк яисә мәгънәсез сүз сөйләү түбәнлегенә дә төшмәскә тиешсең. Телевизион эфир һәм зур сәхнә тамашачыны тәрбияләү урыны икәнен онытмаска кирәк. – Сөйләшкәч-сөйләшкәч, бүгенге эстрадабызның аяныч хәленә дә тукталыйк инде. Әлбәттә, ара-тирә чын талантлар да күренгәли, әмма сәхнәне, кем әйтмешли, шырдый-бырдый җырчылар басты... – Чыннан да, бүгенге эстрада – авырткан җир инде ул. Элегрәк ичмасам худсоветлар бар иде. Алар теләсә нинди җырны да сәхнәгә үткәрми иде, җырчыны да. Ә хәзер, әнә, акчасы булганнар клибын да эшләтә, экраннан да күренә, ә чын талантлар күләгәдә кала. Сәхнәдәге зәвыксызлык бик тирәнгә китте. Үзешчәннәр сәхнәдән төшми, профессионаллар ни эшләргә белми карап утыра. Моны тамырдан үзгәртү өчен ниндидер дәүләт программасы кирәктер дип уйлыйм. – Илдар, гаиләң белән дә танышып китик инде. – Тормыш иптәшем Мөршидә дә журналист. Баштарак «Шәһри Казан» газетасында эшләде. Хәзер «intertat.ru» электрон газетында эшли. Олы улыбыз Идел театр училищесын тәмамлады. Миңа охшаган – нәфис сүз остасы булмакчы. Тинчурин театрында эшли иде, әле менә бүген армиягә китте (Илдар белән безнең бу әңгәмә 19 ноябрь көнне булды – А.Г.) Балтыйка флотына алдылар. Икенче улыбыз Ихтыяр үзебезнең яндагы 33 нче мәктәптә укый, абыйсыннан ун яшькә кечерәк. Музыкаль мәктәпкә йөри, саксофонда уйный. Аның аналитик фикер йөртүе көчле, бәлки безнең шикелле гуманитар булмас, математика, техника юнәлешеннән китәр. Улларыбыз икесе дә татар телен камил беләләр, Идел 2010 елда «Татар егете» конкурсында катнашып, лауреат исемен яулады. – Илдар, син телевидениедә эшләвеңнән тыш концертлар да алып барасың, мәҗлесләр, туйлар, корпоративларга еш чакыралардыр. Буш вакытларыңда ниләр эшлисең? – Атнасына ике концерт, өч туй дигәндәй, буш вакытым юк. Буш вакыт барлыкка килсә архивка кереп утырам, китаплар укыйм, кечкенә-кечкенә хикәяләр, юлъязмалар, парчалар язам. Бакчам, машинам юк, зур ялларда күбрәк хатын ягына – Яшел Үзән районының Олы Шырдан авылына кайтабыз. Мөршидәнең әнисе (минем әби була инде) Нурдидә ханым исән әле, Аллага шөкер.  – Дингә дә кереп киткәнсең икән. Моңа нәрсә этәрде? – Яшьрәк чакта да денсез түгел идем анысы, әмма намазга 2006 елда бастым. Шул елның ноябрендә Чирмешәнгә банкетка кайтканда каты авариягә эләктек. Бер җырчы кызыбыз вафат булды (урыны оҗмахта булсын!), ә миңа берничә көн сырхауханәдә ятарга туры килде. Менә шунда яшәү мәгънәсе хакында ныклап уйлый башладым һәм намазга бастым. Шуннан бирле биш вакыт намазны калдырмаска тырышам. – Калдырмаска тырышам дип әйтүе генә җиңелдер. Син бит гел кеше арасында, аннан соң бездә намаз укыр өчен шартлар да тудырылмаган. – Бу – безнең мөселманлык вазыйфасы. Хәтта автобуста барганда укырга мөмкин намазны. Утырган урыныңда укыйсың. Чыннан да, бездә дин тотучылар өчен бер читен як бар – җылы сулы бәдрәфләр аз. Әйтик, Төркиядә ул яктан җайлы, гарәп илләре хакында әйтмим дә инде. Әмма теләгәндә, Аллаһы Тәгаләгә инанганда бөтен кыенлыкларны да җиңәргә мөмкин. – Көн саен диярлек телевизордан күренеп торгач урамда да таныйлардыр... – Булгалый. Күпләр туктатып: «Карале, син теге ни бит әле...» – дип сүз ката. Мин андый вакытта: «Юк, мин теге ни түгел», – дип тизрәк китү ягын карыйм. Мин эшкә көн саен базар аша Шамил Усманов урамыннан узам. Беркөнне тәмле перәннекләр сатылуын күреп чиратка бастым. Сатучы ханым: «Сезнең йөзегез бик таныш», – ди. Мондый очракта минем шаяра торган гадәтем бар, Шамкай мәзәген уйнарга керешәм: – Ханым, сезнең ирегез Мамадышның беренче секретаре булып эшләмәдеме? – Юк. – Алайса бер ай элек Бәкердә бергә ял иткәнбез инде. – Юк, юк. – Ә-ә-ә, аңладым. Әле генә мин сездән перәннек бәясен сораган идем бит, димәк, мине шунда күргәнсез, –дим. – Юк, мин чынлап сорыйм. Син полициядә эш-ләмәдеңме? – Юк. – Кайда эшләдең? – НКЦда. – Инкассациядәмени?  Сөйләшә торгач, бу апаның полициядә эшләгәнлеге ачыкланды. Кыяфәтемне телевидениедән күргәләгәч, ул мине дә полиция дип уйлаган. Сине таныйлармы дигәннән бер вакыйга искә төште. Үзебезнең Чирмешән районының Туймәт авылына концерт белән кайттык бервакыт. Концерт алдыннан бер апаларга чәйгә дәштеләр. Боларның ишегалларына килеп керүгә бәйдәге этләре безгә өрепме-өрә. Мин инде: «Син нәрсә, Шарик, безгә өрәсең. Әллә якташларыңны танымыйсың?» – дигән булдым. Шунда хуҗабикә гениальный сүзләр әйтте: «Эт сезне каян танысын ди. Ул бит ТНВ каналын карамый!» – Әйе, һәр мәзәк тормышның үзеннән килеп чыга. Сиңа юлда байтак артистлар белән йөрергә туры килә. Шундагы кызыклы хәлләрне язып бармыйсыңмы? – Язгалыйм, әлбәттә. Әйтик, Илһам абый Шакиров кайчагында берәр күренеш яки берәрсе әйткән җөмлә уңаеннан берәр сүз генә әйтеп җибәрә, авызлар үзеннән-үзе ерыла да куя. Артистларның күбесе бик җитди тоелсалар да, арада юморны аңлаучылары да җитәрлек. Мәсәлән, баянчы Кирам Сатиев мәзәкләрне, кызыклы хәлләрне, афоризмга тиң җөмләләрне минем кебек куен дәфтәренә теркәп бара. Күптән түгел генә ул үзе уйлап тапкан бер җөмләсен укып күрсәтте. «Кайчагында сатып алган тавык бүләк итеп бирелгән тавыктан арзанракка төшә» дигән җөмлә иде ул. Шәрехләп бирүен сорагач, ул моны болайрак аңлатты: «Менә сине концерттан соң берәрсе тавык суеп өенә кунакка чакыра. Барасың, сыйланасың. Әмма шул сыйлану бәрабәренә син аңа кич буе гармунда уйныйсың яки җырлыйсың, ә кунакка барасы урынга буфеттан пешкән тавык сатып алып, кунакханә бүлмәсендә ашап, ял итсәң, күпкә арзанрак килеп чыга. Аңладыңмы инде!» – ди. Аңладым, мәйтәм. – Малай чакта кем булырга хыялландың? – Хыялым язучы булу иде. Әле мәктәптә укыганда ук дәреслекләрдәге язучыларның портретларын кисеп алып, өйнең диварына ябыштырып чыктым. Район газетасына миннән дә күбрәк мәкалә язучы булмагандыр. Балта остасы гына булса да, әтием Әгъләметдин бик күп укый иде. Авылда иң күп газета-журнал алдыручы булып безнең гаилә саналды. Исән- вакытында мин әтидән үзем белмәгән, әмма кызыклы шәхесләр хакында байтак истәлекләр сөйләтеп калдым. Булачак китапка алар үзгәртмичә диярлек керделәр. Хәзер дә язуымны ташлаганым юк, Аллага шөкер. Бигрәк тә сәфәрләрдә йөргәндә, ял вакытларында шигырьләр, парчалар, нәни хикәяләр туып тора. Бүген менә туган авылым хакында китап әзерлим. Шулай итеп, хыялымны күпмедер дәрәҗәдә тормышка ашырдым. Илһам дип аталган хис ташламасын да, Ходай Тәгалә каләмнән аермасын!        
Атлас ГАФИЯТОВ

--- | 03.12.2015

Владимир Путин: "Татарстан җитәкчесенең атамасы ничек булачагын сез үзегез хәл итегез"

$
0
0
17.12.2015 Сәясәт
Әлеге минутларда Мәскәүдә бара торган Владимир Путин пресс-конференциясендә Татарстан Республикасы Президенты атамасы турында сорау бирелде.
"Республика җитәкчесенең атамасы ничек булачагын, минемчә, халык хәл итәргә тиеш. Мәсәлән, горур Чечня халкы, илдә бер генә Президент булырга тиеш дип, республикаларында үзләре теләгән атаманы сайладылар. Татарстанда да бу мәсьәләне сез үзегез хәл итегез", – дип җавап бирде Владимир Путин.
---

--- | 17.12.2015

Чаллыда 3 метрлы питон шкафны ачкан кызларга ташланган

$
0
0
17.12.2015 Җәмгыять
Чаллы шәһәренең бер йорты янындагы чүплектә яшүсмерләр үле елан - өч метрлы питон тапкан, дип язган идек. Бүген башы тишелгән питонны чүплеккә кем чыгарып ташлаганлыгы ачыкланды.

Шушы йортта яшәүче Карен Арушанян сүзләренә караганда, фатирларның берсендә яшәүче егет экзотик елан асраган. Ләкин күптән түгел ул күченеп киткән, ә питонны әллә оныткан, әллә ни сәбәпледер алмаган. 

Егеттән соң фатирга күченеп килгән ике хатын-кыз елан турында берни белмәгән. Шкафны ачуга, елан алар өстенә ташланган. Кызлар куркудан аның башын тишеп, урамдагы чүплеккә чыгарып ташлаган, дип сөйләгән Карен Арушанян "Татар-информ" сайтына.

Моңа кадәр язган идек: Татарстанда торак йорт янында өч метрлы елан тапканнар (ВИДЕО)

 


---

--- | 17.12.2015

Күлмәктән туган: табиблар баланың күкрәгеннән ишек тоткасы алган (ВИДЕО)

$
0
0
18.12.2015 Җәмгыять
Әлеге хәл Екатеринбургта булган. Мәктәптә куыш уйнап йөргән балаларның берсе ишек тоткасына килеп бәрелгән. Канга баткан балага тиз арада укытучылар ярдәмгә ашыга, табиблар чакыртыла. Бала үзе "шок хәлендә идем, дип аңлата.
Шулай булмый ни, ишек тоткасы 3 нче сыйныф укучысы Славаның сәламәтлегенә каты зыян сала. Табиблар аның гомере өчен көрәшә – катлаулы операция ясала.   Бу хакта тулырак видеоязмадан карый аласыз.


---

--- | 17.12.2015

Жанна Фрискеның гаиләле дусты үзен нәни Платонның әтисе дип белдерде

$
0
0
18.12.2015 Шоу-бизнес
Жанна Фрискеның яман шештән авырып гомере өзелүгә ярты ел булды. Шул кыска вакыт эчендә генә дә аның гаиләсендәге ызгыш-талашка, гаугага күнегеп килә башладык кебек.

Башта гаиләдә җырчыдан калган мирасны һәм кечкенә Платонны бүлешергә керештеләр. Мирас өчен барган көрәшкә хәтта Русфонд оешмасы да кушылды. Хәйрия фонды нотариуска гаризаны 14 декабрьдә үк тапшырган. Хәзер җырчының якыннары тотылган барлык акча буенча хисап ясарга, яисә шул акчаны кире Русфондка кайтарырга тиеш булачак.

Инде янә гауга: кечкенә Платонның "яңа әтисе" пәйда булган. Жаннаның әтисе Владимир Фрискеның дусты Радик Гущин баланың Дмитрий Шепелевныкы түгел, ә үзенеке булуын игълан итте. Имеш үзенең авырлы булуы турында аңа Жанна әйткән. Радик Гущин өйләнгән, балалары бар. Үзенең әти булуын исбатлар өчен ул судка гариза тапшырган. 

Тулырак укырга:

Русфонд борется за имущество Жанны Фриске 

Женатый друг отца Жанны Фриске оспаривает отцовство Шепелева: «Платон — мой сын!»

     

 


---

--- | 18.12.2015
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>