Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live

Беренче мәхәббәт (яңа романнан өзек)

$
0
0
18.01.2016 Җәмгыять
Минем нишләргә дә белмичә аптырап йөргән көннәр иде ул. Шундый шимбәләрнең берсендә, хатын йокыдан уянганчы дип, урыннан тордым да, графиндагы җылымса суны авызыннан гына тамчысына кадәр эчеп бетергәч, тиз-тиз киенеп, урамга чыктым. Иртә дигәнем бик үк иртә түгел икән инде, ишектән чыкканда, түрдәге сәгатькә күз төште: ун тулып ята.
Кичә ишегалдындагы эскәмиядә җыелышып сыра чөмергән күршеләр янында басып торган идем, кемдер хуш исле, кипкән балык алып чыккан, сыра эчүчеләр янында хәйран вакытлар торып, хәтта минем дә баш шәрифләре шактый кызган иде. Сырасын йотып карамасам да, башны колмак исе томалады бугай. Хәзер бездә сыраны порошоктан гына ясыйлар, берәр тустаган эчкәч, күңелне болгата башлый, ди. Ләкин бу сыраны күрше подъездда яшәүче дальнобойщик», сары чәчле, ак мыеклы Валера каяндыр чит илдән алып кайткан икән. Эчми торып шулай тәэсир иткәч, эчкән кешенең иртәгесен хәлләре ничек булганын күз алдына китерү дә кыен!..   Безнең ишегалдындагы бер­дәнбер намазлы Фатыйма карчык балконнан: «Балаларны котыртып утырмасагыз анда! Мәчеткә барсагыз, яхшырак булыр иде!» – дип тә әрләде әрләвен. Башкаларга кушылып, әүвәл мин дә аның сүзләреннән көлгән булдым. Тик, шунда уйнап йөргән малаемны күргәч, имәнеп киттем һәм, улымның кулыннан тотып, тиз генә өйгә ашыктым. Минем үз гомеремдә хәмерне кабып та караганым юк. Ләкин компаниядә теләктәш була алам, андый чакта рәхәтләнеп балык койрыгы суырам. Кичен өйгә кергәч, хатын, гадәттәгечә: «Шул ишегалды алкашлары белән эчеп йөрмәсәң!» – диде. Үземне дә «алкаш» дияргә күп калмаган иде – дәшмәдем, мин җавап кайтармагач, ул да тынды.   Безнең ишегалдында, нигездә, гади халык тора, подъезд төбен дә полиция сакламый, өстәвенә ир-атлар эштән кайтышлый, өйләренә дә кереп җитә алмыйча, эскәмияләрдә җиңелчә кабымлык белән табын оештырган күршеләргә кушыла. Мин алар янында озак тоткарланмыйм, ләкин, үзеңне әллә кемгә санап, күрешмичә узып та китеп булмый. Әнә Фатыйма түти нәрсә ди бит! Үзем эчмәсәм дә, балам шул ишегалдында уйный ласа! Бу тагын да зыянлырак түгелме соң!?   Хатынның «ишегалды алкашлары» дип әйтүенең серен яхшы беләм, ул күршеләрне түгел, яхшы йорттан фатир ала алмаган ирен кимсетергә тели. Тел төбен аңлыйм. Нәрсә әйтәсең инде аңа, югыйсә Казан читендәге күл буенда ике катлы йорт салып ятканны да белә. Бер мәртәбә хәтта, малайны ияртеп, төзелешне дә карап кайтты. Баруының сәбәбе йорт урынын күрү генә түгел, минем эштән соң кайларда йөрүемне тикшерү дә иде булса кирәк. Бар кешегә дә булачак коттеджның урыны ошаганын беләм, янәшәдә генә күл, урман, үзе шәһәр читендә генә. Өстәвенә нәни улым, зурларча итеп: «Абау, әтием, ничек салып бетерерсең моны? Кайдан шуның кадәр акча табарсың?!» –дип, мине балаларча кызганып та куйды. Хатыннан да берәр сүз көтәм, хәзер менә: «Бирәм дигән колына, чыгарып куяр юлына!» – дияр төсле. Тик бер сүз дә әйтмәде, бары, кәефне төшерәсе килеп: «Бу күлнең суы җәй көне сасый торгандыр инде!» – дип кенә куйды. «Анда ел саен кыр үрдәкләре килә! Суы начар булса, җәһәннәмдәге җылы яклардан үз күлләрен эзләп килмәсләр иде!» – дидем мин ачу белән һәм машинага таба атладым.   Үч иткәндәй, иске машина кабынмый азаплады. Хатын тагын: «Җәяү килүең яхшырак булган икән!» – дип төрттереп алды. Малай гына, егетләнеп, машинадан сикереп төште дә капутны ачты (дүртенче сыйныф баласы машинаның кай җирен аңласын ннде?! Шулай да минем моңа күңел булды.) һәм: «Әтием!» – дип, мине чакыр­ды. – Син капутны тотып тор! – диде ул һәм үзе машина янына чыгып, тәгәрмәчкә тибеп куйды, үзәк ут чыбыклары тоташкан урынны кыймылдатып алды. – Тагын кабызып карале, әтием!   Мин, малайның ихтыярына буйсынып, ачкычны борсам, машинабыз гөрләп эшли башламасынмы! Бу хәл минем генә түгел, хәтта хатынның да кәефен күтәрде, ул пырхылдап көләргә кереште. Тик аның кәефе күтәрелүе бу юлы үземә ошап бетмәде:  – Малаем үземә охшаган, ичмаса! – дип куйдым мин.   – Һай, шулайдыр инде! – дип пошкырды хатын кәлимәсе. Өйгә кайтып кергәндә, малай күтәргән кәеф тагын «нуль»гә төшеп утырган иде. Төшмичә соң! Мәгънәсез хатын! Бер-ике генә булса да мактау сүзе әйтәсе иде бит ул агач авызга! Ире нинди йорт салып ята! Шәһәргә якын! Эһ дигәнче кайтып та җиттек!   Эчтән генә хатынны сүгү,аның белән күңелдән генә «әйткәләшү» озакка бармады, мин кул селтәдем дә урамга чыгып киттем. Үз кәефемне үзем күтәрергә өйрәнгән инде мин. Урамга чыгуга, элеккеге сабакташым Үтәш әйткән яңалык искә төште. Беркөнне телефоннан шылтыратып: «Зөһрәне Казанда күрдем!» – дигән иде ул. Үзләре янындагы кибеттә аны беренче булып Үтәшнең хатыны Ләйлә ханым очраткан, – ул да безнең сабакташ, таный, – аннан соң, чыннан да шул микән дип, Үтәш үзе чыгып караган. «Шул иде! Кызы белән. Кызы үзенә охшаган. Суйган да каплаган инде менә! Күзләре дә әнисенеке кебек кара карлыган!» – дип, минем сөенечне уртаклашмакчы булды ул. «Алай бик сөенеч уртаклашасың килсә, шундук шылтырат идең, нигә дип ул күрешүдән соң ике-өч көн үткәнен көттең!» – Мин дустымны эчтән генә әрләп алдым. Зөһрә дигәнем яшьлектә үлеп гашыйк булган ярым иде. Һәй, бик гади генә әйтеп куйдым! Ярым гынамы соң? Бер күрүдә баш-аягым белән гашыйк булган идем ласа! Һәм менә ничәмә-ничә еллар узуга карамастан, аны уйламаган көнем булдымы икән? Үкенечле яр ул минем! Студент чакта күрдем мин аны беренче мәртәбә. Ул миннән берничә курс түбәнрәк укыса да, бәхеткә, икебез дә институтның Губкин урамындагы биш катлы тулай торагында торабыз. Беренче күрүдә үк башымны югалттым! Ул чактагы күп нәрсәләр хәзер онытылгандыр да инде, хәтер төпсез чиләк түгел, ләкин Зөһрәгә булган хисләр, еллар үтү белән, акрынлап томан артына күмелә барса да, минем аны уйламаган сәгатем юк диярлек. Мәхәббәт дигәнең йөрәктә мәңгелек утлы яра булып калды.   Баштарак, байтак ара, мин аңа сүз кушарга җай тапмый йөрдем, бәлки, капылт кына йөрәгемне ачып салсам, кире кагар дип курыкканмындыр; хәер, чыннан да, курыктым бугай, чөнки ул күңел түренә шулчаклы тирән үтеп керде ки, аның кире кагуы минем өчен үлемгә тиң булачак иде. Әле дә истә болар, әле дә күңел түрендә бу хатирәләр!.. Безнең төркем егетләре, чиратлашып, тулай торак вахтасында бераз сәмән хакына кизү тора иде. Зөһрә дә көн саен шуннан үтеп йөри бит инде. Ике дә уйламастан, мин дә «вахта»га эшкә кердем, дөресрәге, төркемдәшне алыштырдым бугай, бушка, акчасы да кирәкми, монда төнлә тыныч, минем укыйсы китапларым күп иде дип хәйләләдем. Шулай... эшләр җайланырга тора: мин көн саен вахтада утырам, Зөһрәм көн саен шуннан кереп-чыгып йөри, бик ягымлы исәнләшә, иң мөһиме, матур итеп елмая. Шул рәвешле миңа гына елмаядыр кебек!   Көн саен, бүген кинога чакырам, дип уйлыйм. Шулай йөри торгач, бер көн узды, өч көн, бер атна, һаман кыюлык җитми бит йөрәкне ачып салырга, һич югы кинога чакырырга. Югыйсә, Себер тракты урамындагы «Дружба» кинотеатры да бер тукталыш ара гына, анда көн саен шәп фильмнар әйләндерәләр. Вакыт уза торды, ә курку хисе көчәйгәнннән-көчәя генә бара. Аны күргәч, сүз әйтәм дип авыз ачылуга, йөрәк дөпелди башлый! Йөрәкнең шулчаклы чамасыз сикерүенә сүз түгел, ымлык та чыкмый авыздан. Ниһаять, бу «пожар»дан исән калып булмас, шул килеш кенә янып бетәрмен, ахры, дип уйлап йөргәндә, каяндыр күктән кыюлык иңде дә, бүген кич вахтадан узганда  туктатып сүз кушу гына түгел, бүлмәсенә үк барып, кинога чакырырга дигән катгый карарга килдем.   Ниһаять, шакыдым ишеген. Ай кебек балкып Зөһрәм үзе чыкты, башта матур итеп... юк, юк, яратып елмайды, аннары, карлыгандай кара күзләрен мөлдерәтеп (яратып!), йөземә күтәрелеп карады һәм минем сүз башлавымны көтте. Әйттем сүземне, кинога чакырдым. Тик ул минем тәкъдимне кире какты, мин бүген кинога чакырулы инде, диде. Гафу үтенгәндәй, тагын елмайды. Шулай да тиз генә бүлмәсенең ишеген япмады әле, нәрсәдер көтте шикелле, бәлки, кыставымныдыр, бәлки, иртәгә чакырырсың дияргә теләгәндер? Ләкин бу вакытта мине «пожар» тәмам чорнап алган иде. Аяк буыннарым хәлсезләнеп, калтырана башладым, Зөһрә каршында такта идәнгә шапылдап егылырмын дип курыктым. Шүрләдем, кыскасы... Нидән, нәрсәдән – анысын инде хәтерләмим.   Шулай аек исерек килеш үзем яшәгән икенче катка төшеп киттем. Бәдрәф янында кемнәрдер кара канга батып сугышып ята иде, кайсыдыр мине туктатты да: «Царицыннар безнекеләрне кыйный!» – дип сөрән салды. «Кыйнасыннар», – дип мыгырдандым да бугай әле. Үзем уйлыйм икән: «Царицыннар түгел ич, «мед» (күрше торакта яшәүче медицина институты студентлары) малайлары белән сугышалар!» Аннан соң: «Самат кайда соң?» – дип, тирә-юньгә күз ташладым. Чөнки безнең тулай торакта Самат атлы сугыш чукмары бар, кушаматы да Әтәч иде аның, берүзе унбишләп «мед» малаена каршы тора һәм өеп кыйнап та чыгара иде. Берзаман бүлмәсеннән Самат күренде, ул күренүгә, «медлар» тараканнар кебек төрлесе төрле якка ташланды, кайсысы ишектән чыгып шылды, ишеккә сыешмаганы икенче кат тәрәзәсеннән урамга сикерде. Калганын хәтерләмим, мин ятагыма кереп аудым да, берүзем, бөтен барлыгым, гәүдәм, күңелем, йөрәгем белән, «янгын» эчендә калдым. Шул килеш иртәнгә чаклы урынымнан да тормадым. Таң атты, радиодан Советлар Союзы гимнын уйнаттылар. Ләкин миңа барыбер иде, минем кояшым инде сүнгән, гимн да матәм маршы кебек яңгырый иде. Мин үлгән идем, сүнгән идем.
Зиннур ХӨСНИЯР

--- | 16.01.2016

Казанда репетиторлар бәясе күпмедән йөри?

$
0
0
19.01.2016 Мәгариф
Яшьләрнең барысы да диярлек югары белем алып, “чис­та” урында эшләргә хыяллана. Шулай булгач, репетиторларга да эш бетмәячәк. Киресенчә, аларны яллау елдан-ел кыйммәтләнә генә бара. Әйтик, инглиз теленнән белемеңне ныгытырга теләсәң, Казанда сәгатенә 400-1500 сум акчаңны чыгарып салырга туры килә.

Физика, математика, химия фәннәреннән белем биргән педагоглар да акчага кытлык кичерми.
  
Ә менә биология, география, рус теле, җәмгыять белеменнән имтиханга әзерләү 300-700 сумга төшә. “Яхшы, шул ук вакытта артык комсыз да булмаган укытучыны табуы җиңел түгел. Интернет аша бик яхшы укытучыны таптык дип шатланган идек. Әмма озакка булмады. Башта күп акча сорамый дип, 400 сумга ризалаштык. Улым да дәресләрен тиз үзләштерде. Ләкин бер айдан соң укытучы бездән баш тартты. Сәбәбен аңлатып тормады. Баксаң, бәяне күтәреп, сайтка яңа белдерү куйган икән. Без түләгән акча гына җитмәгән, күрәсең. Улым мәктәптә дәресне аңлап җиткерми, бил­геләре дә төшә башлады, шуңа кабат репетитор ялламыйча булдыра алмыйбыз. Хәзер башканы эзлибез”, – ди  Айсылу.
 
Шунсыз булмый. Югары уку йортына керү өчен аерым шө­гыль­ләнергә кирәк. Күпчелекнең фикере әнә шундый. “Математикадан 1,5 сәгать шөгыльләнгән өчен – 750, ә рус теленнән 700 сум түлибез. Яшь кенә булсалар да, теманы бик яхшы аңлаталар. Атнага бер тапкыр үзләре өйгә килә. Бу бәяне кыйммәт дип санамыйм. Әтисе яман шеш белән авыргач, кызыбызга узган ел репетитор яллый алмадык. Хәзер баланың пенсиясе шуңа китә, – ди Альбина Әүхәдиева. – БДИ ришвәтчелеккә юл куймый, диләр. Дөресен әйткәндә, ул укытучыга акча эшләү мөмкинлеге бирә. Башта репетитор бәяне азрак куя, аннан арттыра бара. Ә мескен әти-әни кая барсын – ризалаша инде. Кызыбыз югары уку йортына керергә  хыяллана бит”.

“БДИ бирү өчен репетитор белән шөгыльләнү кирәктер инде. Мин авылда  атнага бер тапкыр математикадан репетиторга йөрдем. Безнең белән пенсия­дәге укытучы шөгыль­ләнде. Уз­ган ел 1,5 сәгате 250 сум иде. Бу белем миңа вузга укырга кер­гәндә булышты”, – ди студент Әлфия Хафизова.

Ә укытучылар үзләре бу турыда ни уйлый?

Укытучылар каршы килми. “Укытучы дәрестә бер төрле аңлатса, ә репетиторның үз алымнары бар. Дәрестә теманы аң­ла­мыйча, кабат сорарга оялган укучылар да очрый. Ә репетитор аңдыйларга белмәгәненә  ачык­лык кертергә булыша. Әгәр укучы уртача баллга риза икән, аңа репетитор кирәкми. Ә инде югары билгегә өметләнгән очракта, аерым сабак алмый булмый. Бер укучы белән генә шөгыльләнү һәрвакыт яхшырак нәтиҗә бирә”, – ди Наталья Николаева.

“БДИ  ул – лотерея кебек,  шу­ңа күрә  репетитор да кирәк. Әгәр укучының уку теләге бар икән, ул БДИны болай да яхшы бирәчәк. Укытучы һәрвакыт ярдәм итәчәк. Вузга укырга керү өчен яхшы баллар кирәк. Шуңа күрә түләп укыганчы, репетитор яллау очсызга төшә”, – ди  укытучы халкы.

Дөрес, БДИны репетиторсыз да уңышлы ерып чыккан  укучылар  аз түгел. Ә менә  үз белеменә шикләнгәннәр яки тагын да яхшыракка өмет иткәннәр әлеге мөм­кин­лектән файдаланып калырга тырыша. Ятып калганчы, атып ка­луың яхшырак бит.


Сәрия МИФТАХОВА

--- | 15.01.2016

Яны­на үз аягы белән килмәгән бик авыр хәлдәгеләр дә тернәкләнеп китә, диләр

$
0
0
19.01.2016 Могҗиза
Кайбыч районындагы Олы Тәрбит авылына барасыбызны белгәч, район хакимияте башлыгы урынбасары Рәмис Хәя­лиев, Лиза апаны күрмичә кит­мәгез, бөтенебез аның янына дәваланырга йөри, дип шаккатырган иде. Һәр җирлекнең үзе­нә күрә бер дәвалый торган бил­геле кешесе була бит.

 85 яшьлек Елизавета Кошкина яны­на үз аягы белән килмәгән бик авыр хәлдәгеләр дә тернәкләнеп китә, диләр.

Кызыксынуыбыз көчле булганга, дәвалаучы Лиза апа яшәгән йортның ишеген шакыйбыз. Апа исә безне матур бизәкле алъяпкычын киеп каршы алды. Ул да булмады, каба янына утырып йон эрли башлады. Үзе сөйли, кулы эшли, диләр бит. Лиза апа да шулай. Үзе безнең белән сөйләшә, кулы исә авыртуны дәвалый. “Башта мондый хикмәтне белмәдем бит. Авылда бер тай аягын авырттырган иде, аның аягын утырттым. Авыр хәлдә калган үгезгә ярдәм күрсәттем, ул вакытта кулга инә тотып тегәргә дә туры килде. Соңрак малай печән чапканда кулын имгәтеп кайтты. Кулбашын чыгарган булган, утыртып куйдым. Бу хәлләрне ишетеп, башкалар килә башлады. Хәзер 500 чакрымнан ук килдек диючеләр бар. Чүпрәле, Канаш, Мәскәүдән дә еш киләләр. Кайчак алып та китә­ләр. Бервакыт шулай Мәскәүдә торып кайттым”, – дип сөйли тыныч кы­на Лиза апа. Дәвалаучы ападан ничегрәк эшләвен дә сорамыйча кала алмадык.

– Кулым белән тоям. Йомшартам да, шул урынны сихәтләп тә ку­ям. Кемгә нинди дәва кирәк бит”, – дип җаваплый ул. – Бер хатын ун ел бала таба алмаган булган, шул күптән түгел малаен күрсәтергә алып килде. Ба­ла­ларның елауларын да, куркуларын да бете­рәм. Әле бүген иртән дә икәү килеп китте. Машина астында калып имгән­гәннәргә дә ярдәмем тиде. Синең кебек башка беркем дә юк, диләр.

– Лиза апа, кайбер авырулардан соң хәлегез дә калмыйдыр. Үзегезне ничек дәвалыйсыз?

– Ятып алам, ял иткәч, үзеннән-үзе үтә ул. Үләннәр эчәм. Сәла­мәт­лек өчен үләннәр һәм гөлләр­нең шифасы күп. Күп кеше баш авырта дип килә. Аларга мунчага керергә берничә сәгать кала башларына май куярга кушам. Тавык-казның эч майларының шифасы зур. Хәзер бит чәчне теләсә нинди шампунь белән юалар, ә башны дәвалауны, аны тукландыруны уйламыйлар да. Камфара мае белән чигәләрне, маңгайларны уу да күп вакыт баш авыртуларын бете­рергә ярдәм итә.

Лиза апа яшәгән йортта төрле гөлләр үсүенә дә игътибар итми мөмкин түгел. Алоэ, алтын мыекча кебек гөлләрнең һәрберсенең хик­мәтен белеп сөйли ул. Сихәт­ләнергә килүчеләргә яфракларын да биреп җибәрә икән. Алай гына да түгел, урман-кырларга үләннәр җыярга йөри. Бигрәк тә май ае үләннәренең, май аенда җыелган яфракларның шифасы барлыгын әйтә. Гөмбәгә дә йөрергә ярата икән. “Әни дә заманында кеше күзенә кергән чүпне алып җибәрә иде, бөтенесе аның янына йөрде”, – дип искә ала үткән заманны Лиза апа. Мөгаен, дәвалау хикмәте әнисеннән үк күчкәндер.

Тормышта исә аңа бүген кеше­ләрне дәваларлык ныклы беләкле булыр өчен күп эшләргә туры килә. “Эшләмәгән эш калмады, урманын да кистек, терлеген дә карадык. Ирем Иван дәдәгезнең үлгәненә дә 43 ел булды, – ди ул. – 20 ел бергә яшәдек. Ул вафат булгач, 7 бала белән калдым, кечесенә 2 яшь иде. Ике ул, биш кыз үстер­дем. Барысын да укытып булмады. Эшләп үстеләр. Бер малай, ике кызым – авылда, кал­ганнары – еракта. Бүген улым Алексей, киленем Светлана белән яшим. Оныгыбыз Игорь – студент”.

...Лиза апага рәхмәт әйтеп, си­хәт алып китүчеләр бик күп. Дәва­лаучы апа әнә шулай бик күпләрнең күңелләрендә өмет чаткысы уята.


Рәсимә МУЛЛАЯНОВА

--- | 15.01.2016

Якташлар Уразавылга кайтачак (ФОТО)

$
0
0
18.01.2016 Мәдәният
Узган елның 30 январендә нәкъ шулайрак язып чыккан идек. Чөнки төгәл бер ел моннан элек Нижгар татарлары конгрессы советының Уразавылдагы киңәйтелгән утырышында аның рәисе Гаяр ага Хәсәнов күренекле якташларыбызга, татар халкының бөек җырчылары Рәшит Ваһапов (Актук) һәм Хайдәр Бигичевка (Чүмбәли) К.Октябрь районы үзәгендә һәйкәл кую инициативасы белән чыккан иде.
Ул чакта бу тәкъдимне халык та, өлкә “Туган як” мәдәни үзәге дә, Нижгар татарлары автономиясе дә күтәреп алдылар, Милли район хакимияте бу изге эштә һәрьяклап ярдәм ышандырды.   Бер ел эчендә, читтән ярдәм көтеп тормыйча, бу өлкәдә без түбәндәге эшләрне башкардык. Иң беренчедән, булачак композицион һәйкәлнең урыны белән билгеләндек. Ул Уразавыл мәдәният йортының уң ягындагы паркында урнашачак. Район хакимиятенә, аеруча район башлыгы Халит Мөхәммәтович Сөләймановка зур рәхмәт, бу эшләрдә нык булышты. Махсус исәп-хисап счёты ачтык, конкурс игълан иттек. Менә шул көннәрдә генә безнең игътибарга эскиз рәвешендәге өч иҗади хезмәт тәкъдим ителде. Аның беренчесен Мәскәүдәге якташыбыз Хафиз Әхмәтҗанов (Суыксу) китереп тапшырды. Шулай ук башкаладан тагын ике милләттәшебез – Фәнис Миннибаев белән Таһир Сөбханкулов үз эшләрен тәкъдим иттеләр. Якын арада комиссия туплап, без шул өч хезмәтнең берсен сайлап алачакбыз.    Әлбәттә, ул эскизлар “Туган як”та дөнья күрсә, тагын да әйбәтрәк булыр иде, чөнки безгә халыкның фикере аеруча мөһим, - диде Нижгар татарлары конгрессы рәисе Гаяр Абдрахманович Хәсәнов. Кадерле газета укучыларыбыз, шушы эскиз рәвешендәге хезмәтләр буенча фикерегез, тәкъдимегез бар икән, аларны К.Октябрь районының архитектура комитетындагы 8(831-94) 2-13-76 телефон номерына шалтыратып белдерә аласыз. Дөреслек хакында әйтергә кирәк,бу идеяне тормышка ашыру өчен Казанда Рифат Фаттахов, Мәскәүдә Хафиз Аляутдинов зур иҗтимагый эшләр башкарып йөриләр.   Мәсәлән, Хәйдәр Бигичевның тормыш һәм иҗат юлын өйрәнүче Хафиз әфәнде скульпторларны бөек якташларыбызның туган якларына, туган авылларына алып кайткан, аннары алар белән Казанга барып чыккан. Мәркәзебездә Хәйдәр Бигичев хезмәт иткән опера һәм балет театрында булганнар, Хәйдәр абыйның хәләл җефете Зөһрә апа белән күрешкәннәр, җырчы-якташларыбызның каберләрен барып караганнар һәм дә шушы мәртәбәле якташларыбызның исемнәрен мәңгеләштерүгә зур өлеш керткән Рифат Әхмәтович Фаттаховта кунакта булганнар, 174 номерлы мәктәптә Хәйдәр Бигичевның урнашкан музеен карап чыкканнар, артистларны белгән кешеләр белән күрешкәннәр һәм шуннан соң гына аларның уй-хыялларында туган образлар эскиз рәвешендәге хезмәтләренең нигезенә яткан.       P.S. Оештыручылар фикеренчә, һәйкәл быел җәй көне Түбән Новгород өлкәсендә узачак Федераль сабан туе көннәрендә ачылса, нур өстенә нур булачак. Рәшит Ваһапов та, Хәйдәр Бигичев та – безнең якташларыбыз, Түбән Новгород өлкәсенең милли горурлыгы. Икесе дә гомере буе Татарстан Республикасына, татар халкына хезмәт иттеләр. Димәк, бу бөек шәхесләргә һәйкәл салу эшендә Татарстан Республикасы һәм Түбән Новгород өлкәсе хакимиятләре дә, Бөтендөнья татар конгрессы да, өлкәбезнең барлык (!) татар оешмалары да, киң җәмәгатьчелек тә ак- тив катнашыр, дип өметләнәбез. Бергә булыйк – бердәм булыйк!  
Олег ХӨСӘИНОВ

--- | 18.01.2016

Танылган җырчы гаиләсендә берьюлы ике югалту

$
0
0
18.01.2016 Шоу-бизнес
Бер тәүлек эчендә танылган Канада җырчысы Селин Дион ике яраткан кешесен югалткан. Җырчының ире һәм туган абыйсы рактан үлеп киткән. Иң беренче Селин Дионның ире – 74 яшьлек Рене Анжелил үлеме турында билгеле булды. Ул Лас-Вегастагы үз йортында җан куйган.
Аның Селин Дион белән уртак өч баласы һәм башка мөнәсәбәтләрдән өч баласы калган.   Соңрак Селин Дион гаиләсенә тагын бер кайгы килеп төшә – 59 яшьлек туган абыйсы Даниэльны югалталар. Анда баш мие, тел  һәм тамак яман шеше булган.
---

--- | 17.01.2016

Татарстанда түләү терминалларыннан 4 млн сум акча урлаган каракны эзлиләр (ФОТО)

$
0
0
18.01.2016 Криминал
Казан фирмаларының берсендә техник булып эшләүче 33 яшьлек Дмитрий Шарков башкаланың кырыклап түләү терминалыннан 4 млн 200 мең сум күләмендә акча алып юкка чыккан.
Татарстанның Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итүенчә, аңа карата җинаять эше кузгатылган. Каракны эзләү дәвам итә.    Шарковның кайда булуы турында ни дә булса белүчеләрне 291-30-45, 02 яки 052 (аноним) телефоннары буенча шалтыратулары сорала.


---

--- | 18.01.2016

“Мин дүрт сәгать алдарак яшим,”- ди "попутка"белән 6 илне гизгән Казан егете Рәйхан Халитов

$
0
0
18.01.2016 Җәмгыять
Интервью вакытын килештергәндә, “мин дүрт сәгать алдарак яшим” дип кисәтеп куйды ул. Автостоп, безнеңчә әйткәндә, “попутный” белән юлга чыгып, алты илдә булырга өлгергән Казан егете Рәйхан Халитов чит җирләрдә вакытны әнә шулай билгели икән. Шактый акчаны янга калдырып, сәяхәт итү серләрен дә белеп бетергән егет.
“ВТ” хәбәрчесе бер елга якын сәяхәттә йөрүче илгизәр белән аралашканда, ул Вьетнамда тукталган иде.
– Рәйхан, иң элек дөнья буйлап сәяхәт итәргә карар кылган көнеңне хәтердә яңартыйк әле.   – Америкада укыганда япон егете белән таныштым. Аның белән аралашып торабыз. Шулай бер көнне Япониягә виза алырга мөмкинлек чыкты. Кесәдә 70 мең сум тирәсе генә акчам бар иде. Ә Казаннан Япониягә очарга якынча 40 мең сум кирәк. Шуңа күрә мин Хабаровскидан ун меңлек билет сатып алдым да Казаннан Хабаровскига кадәр автостоп белән барырга булдым.   – Бу вакыйганы әти-әниең ничек кабул итте?   – Япониягә барырга җай чыкты дигәч, әни: “Синдәге мөмкин­лек, сә­ләт белән мин синең яшьләрдә инде әллә кайларда булыр идем”, – дип куйды. Шул сүз җитә калды. Башта 1 мең сум акча алып, автостоп белән Мәскәүгә виза алырга барып кайттым. Шушы акчага юл чыгымнарын да каплап, Мәскәүдә бер атна яшәп карарга да уйладым. Нәтиҗәсе мин көткәннән дә яхшырак булды. Мәскәүгә барып кайту миңа нибары 850 сумга төште. Казаннан Хабаровскига якынча маршрут төзегәч, юлга кузгалдым. Бөтендөнья татар конгрессының ярдәме дә зур булды. Яшьләр форумы рәисе Тәб­рис Яруллин конгрессның башка шә­һәрдәге бүлекчәләре белән элем­тәгә керде. Шул рәвешле мине шушы төбәкләрдә яшәүче татарлар каршы алып, кунак итте. Бу юлы, Россияне гизәргә дип, биш мең сум акча алган идем. Аның да 3,5 мең сумы гына тотылды. Хабаровскига барып җитү өчен 3 атна вакыт кирәк булды. Аннары Япониягә очтым.   – Шулай да син Япония бе­лән генә чикләнмәскә булган­сың.   – Сәяхәткә чыгар алдыннан картаны өйрәнә торгач, сәфәрне Япониядән соң да дәвам итеп, Ав­стралиягә кадәр барып җитәр­гә булдым. Нәтиҗәдә, Япония – Көнь­як Корея – Кытай – Вьетнам – Ав­стра­­лия яңа маршруты төзелде. Мин дүрт илгә – АКШ, Япония, Австралия һәм Канадага беркайчан да бара алмам дип уйлый идем. Ник дигәндә, анда үтеп керү кыенрак. Чынлыкта исә миңа, АКШта ике тапкыр булып, шунда бер ел яшәргә туры килде. Япониядә дә булдым, хәзер Австралиягә юл тотам. Киләчәктә Канаданы да күрергә исәп.   – Ә хәзер кайларда йөри­сең?   – Моңа кадәр мин Лаоста булдым. Вьетнамның Дананг шә­һәрендә инде дүртенче аемны яшим. Тагын бер айдан Тайланд, Малайзия, Индонезиягә юл тотачакмын. Аннары, ниһаять, Австра­лиягә барып җитәргә ниятлим. Анда бик көчле татар диаспорасы бар. Шулар белән элемтәгә кереп, ярдәм сорарга уйлап торам.   – Анда кайда яшисең?   – Шәһәрдәге кунакханә­ләр­нең берсендә, чорма өлешен арендалап торам.   – Димәк, акча кирәк. Вакытлыча булса да эшкә урнаш­мадыңмы?   – Мин инглиз телен бик яхшы беләм. Шуңа Дананг шәһәрендә яши башлагач, инглиз телен өйрә­тү үзәгенә эшкә урнаштым. Монда бу хезмәт өчен бик яхшы түлиләр. Дүрт айда 300 мең сум акча эшләдем.   – Вьетнам халкын ничек тасвирлар идең?   – Вьетнам халкы бигрәк хыялый. Аларның бернинди проблемалары юк, һәрчак елмаеп йөри­ләр. Шуңа ошыйлар да. Гәрчә вьетнамнар бик ярлы халык. Хезмәт хаклары безнекеннән 1,5-2 тапкыр тү­бән­рәк. Вьетнам­нарның ак тәнле ке­ше­гә акча янчыгы итеп карый торган гадәтләре дә бар. Җае чыккан саен күбрәк акча “кысарга” гына торалар. Монда “гопник”лар да, Тайландтагы кебек трансвеститлар да, урамда чабып йөри торган этләр дә юк. Очып йөри торган зур тараканнар гына бераз борчый.     – Россияне биш мең сумга да гизеп була, дидең. Шулай да чит илгә чыгу шактый чыгымнар таләп иткәндер.   – Әйткәнемчә, минем 70 мең сум акчам бар иде. Шуның 10 меңе Хабаровскидан Япониягә билет алуга тотылды. Тагын 10 меңенә рюкзак, палатка ише кирәк-ярак сатып алдым. Калган 50 мең сум акчага мин алты ай сәяхәт иттем. Шул акчага өч авиабилет сатып алдым һәм дүрт татуировка ясаттым.   – Татуировка димәктән, ялгышмасам, син аны үзең булган һәр илдә ясатасың, ахрысы.   – Менә әле берничә сәгать элек кенә Вьетнам сурәтен ясаттым. Дөрестән дә, үзем барган бер генә илдә дә татуировка ясатмыйча калганым юк. Бу – бик кызык фикер. Аны интернеттагы блогымны күзә­теп баручылар да хуплады. Бу татуировкалар аркасында кешегә сөй­ләрлек җим бар. Ә блогымда сәя­хәт вакытымда үзем күргән-бел­гәннәр­не, үзем тап булган маҗара­лар­ны тасвирлап барам. Кеше аны нәкъ китап укыган кебек күзәтеп бара ала.
– Сәяхәттә иң истә калган урын, вакыйга яки күренешне дә искә төшереп кит әле.   – Шулай диюгә, төнлә урман аша берүзем бөек Кытай стенасына менүем искә төшә. Ул бик озын һәм туристлар аның бер өлешен генә күрә. Калганы җимерек хәлдә. Мин аның нәкъ менә шул урынына килеп чыкканмын. Япониядәге Фудзияма тавы таң калдырды. Япония үзе дә бик ошады. Токиога барганда үземнең нәкъ менә шушы җирдә басып торуыма бик озак ышана алмыйча тордым. Барысы да төш кебек кенә тоелды.   – Сәяхәткә киткәнче Relax Сi­nema кинотеатрын да оештыр­дың, дизайн, видеолар төшерү белән дә шөгыльләнгәнсең. Киләчәктә, әтиең (танылган галим   Нияз Халитов – авт.) юлыннан китеп, үзеңне фән өлкәсендә дә сынап карыйсың килмиме?   – Кистереп кенә “юк” дип әйтә алмыйм. Вакыйгалар бик тиз үз­гә­рә бит. Әлегә мин бернинди план­сыз яшим. Бернинди җаваплылык та, үз-үзеңне ниндидер кысаларга кертү ихтыяҗы да юк. Рәхә-ә-әт! Бөтен нәрсә үзгәргәндә мин шул үзгәрешнең уңай ягын табам да шул плюслар белән яшим. Нәтиҗә­дә бернинди тискәрелек сизмим. Теләсә кайсы негативтан үземә позитив ясыйм. Мисал өчен бер көнне мотоциклда барганда арткы тәгәрмәче төшеп калды. Башка вакытта бу күре­неш­кә кәефем кырылыр иде. Ә монда, иң мөһиме үземә берни дә булмады,  дип сөендем дә, шуның белән оныттым. Тагын да куркынычрак хәл килеп чыгарга мөмкин иде бит.   – Сәяхәткә чыгып киткәнеңә дә тугыз ай булган. Шул вакыт эчендә ниләр үз­гәрде? Сәяхәт­тән соң Казанга нинди Рәйхан кайтачак?   – Әллә ни үзгәрдем дип әйтә алмыйм. Аның каравы, чын дөньяны күрдем. Ул матур һәм телевизордагы дөньядан бик нык аерыла. Анда сөйләнгәннәрдән чыгып фикер йөртсәң, бөтен дөньяда ниндидер конфликтлар бара кебек. Ә чынлыкта дөньяда бернинди конфликт та юк. Кешеләрнең бер-берсе бе­лән сугышасы килми. Болар бар да сәяси уеннар гына. Барысы да бер-берсенә ярдәм итәргә генә тора. Кемгәдер зыян салу дигән нәрсә уйларында да юк. Шәхсән үземә дә бик күп ярдәм иттеләр. Россиядән икәнемне белгәч, киресенчә, хөр­мәт белән карыйлар.
– Австралиядән соң кайларга юл тотарга планлаштырасың?   – Австралиягә барып җиткәч, берәр лайнерга яки йөк корабленә волонтер, йә булмаса, эшче сыйфатында эшкә урнашып, Тын океанны бушлай йөзеп чыгарга хыялланам. Аннары сәяхәтем Көньяк Америкада дәвам итәчәк.
Динә ШӘКҮРОВА

--- | 16.01.2016

Вадим Захаровның авызында... энә онытып калдырганнар

$
0
0
18.01.2016 Шоу-бизнес
– Бу арада үтереп тешем сызлады. Түзә алмагач, төнге икенче яртыда түләүле клиникага киттем. Теш табибы – яшь кенә егет. «Хәзер ярдәм итәм», – дип ышандырды.
Укол кадады, кырды, инәләр тыкты шунда, мышьяк салды. 1500 сум акча алды. Кабат чакырды. Әзрәк тынычланып кайтып киттем. Концертлар белән йөреп, мышьяк бөтенләй истән чыккан. Тагын сызлый башлады. Республика клиника хастаханәсенә бардым. Табиб апа котымны алды: «Тешеңдә энә сындырып калдырганнар», – ди. Менә шуны алып, тешне дәвалатып кайтып киләм, – диде Вадим.
Ландыш КӘБИРОВА

--- | 16.01.2016

Табиблар бала тапкан хатын карынында җәймә калдырган (ВИДЕО)

$
0
0
18.01.2016 Криминал
Санкт-Петербургның академик Павлов исемендәге беренче дәүләт медицина университетында гадәттән тыш хәл килеп чыккан - табиблар авыру эчендә җәймә онытып калдырганнанар.
Кесареводан соң эче авыртуга түзә алмаган яшь әнине табиблар өенә кайтарып җибәрәләр, ләкин 25 көннән соң ул янә операция өстәленә эләгә. Бу юлы Хәрби-медицина академиясе хирурглары аның эченнән... кесареводан соң онытылып калган җәймә ала.   Бу хәлгә карата табиблардан ачык җавап ала алмаган Юлия прокуратурага мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр була, дип хәбәр итә Вести.ру.   Хата җибәргән университетта комментарийлардан баш тарталар. Бүгенге көндә тикшерү дәвам итә. Юлия исә тернәкләнү үтә.


---

--- | 18.01.2016

Якташыбыз җырчы МакSим танымаслык булып үзгәргән (ФОТО)

$
0
0
19.01.2016 Шоу-бизнес
Instagramдагы фотосыннан якташыбызны танырмын димә: чөнки бик тырышып "фотошопланган" фотосурәттә МакSимның бер генә чалымы да калмаган. Фотокоррекциясез җырчы күпкә чибәррәк күренә, әлбәттә. Бу хакта җырчыга битараф булмаучылар комментарийлар да язып калдырган.
Май ботканы бозмый дисәләр дә, артыгы китсә, ул да ботканы ашамаслык итә шул.   Чибәр, мөлаем, түгәрәк йөзле, битендәге "мәхәббәт чокыры" белән теләсә кемне әсир итәрлек  МакSим бәлки бераз "юкартырга" кушкандыр да үзен, тик менә ни килеп чыккан бит. Ә тамашачы бит аны ничек бар шулай ярата.  
---

--- | 19.01.2016

Авырган укучылар өчен ГТО бирү мәҗбүриме?

$
0
0
19.01.2016 Мәгариф
Татарстан мәктәп­ләрендә ГТО (“Хезмәткә һәм оборонага әзер!”) нормативлары бирүнең икенче этабы башланды. Күпчелек балалар аны сөенеп тапшырса, шикаять белдерүче әти-әни­ләр дә аз түгел. Шулай да укучыларның физкультура белән дуслыгы артканмы икән соң?

– Узган ел ГТО үтәүдә 260 меңгә якын укучы катнашкан. Шуларның 203 меңгә якыны аны уңышлы үтәгән. Бүген автоматлаштырылган мәгълүмат системасында 276 меңнән артык укучы тер­кәлгән. Анда һәр укучының нәтиҗәләре туплана, – дип белдерде ГТОга багышланган семинарда Татарстан Мә­гариф һәм фән министрлыгы вәкиле Жанна Соркина. – 30 мартка кадәр чыгарылыш сыйныф укучылары, быел урта һөнәри белем бирү йортларын тәмамлаучы студентлар физик тәрбия нормативларын тапшырырга тиеш. Уңышка ирешкәннәр вузга укырга кергәндә өстә­мә баллардан файдалана алачак.

– Беренче этапта алтын медальләр булмады. Ул вакытта аны кем тели, шул бирә иде. Хәзер бөтен бала, шул исәптән сәламәтлеге буенча белешмәсе булганнар да катнашырга тиеш. Әти-әниләр исә моның белән риза түгел. Төрле чирләрдән авыручылар бар. Әйтик, йөрәк­лә­рендә, умырткалык баганасында тайпылышлар булганнар. Белешмә алып килүче­ләр күбәйде дип әйтеп булмый. Элек ничек иде, хәзер дә шул чама. Йөзәргә балалар бассейнга йөри. Кайбер укытучылар аларны сыйныфлап алып бара. Әти-әниләр арасында, балага салкын тия, диючеләр дә очрый. Мәктәпнең автобусы юк, – ди Казанның 113 нче мәктәбе директоры урынбасары Илсия Хәсәнова.   Әлеге мәктәпнең физкультура укытучысы Александр Рыжовтан нормативлар турында сораштык. “9 нчы сыйныфтан башлап укучылар турникта яхшы тартыла. Ә кечкенәрәкләрдә физик көч җитеп бетми. Кызлар исә башлангыч сыйныфта яхшы йөгерсә, 8 нче сыйныфта ялкаулана башлыйлар. Монда гәүдә авырлыгы комачаулый. Нормативлар совет чоры белән чагыштырганда күпкә җиңелрәк. Шуңа күрә үти алмаслык бер нәрсә дә юк. Республикада ату, йөзү буенча проблемалар бар. Мәктәпләрдә тирлар эшлә­ми. Шәһәрдә бассейннар тө­зелсә дә, балаларның 10-15 проценты гына йөзә белә”, – ди укытучы.   Башкаланың 134 нче мәктәбе директоры Александр Петров укучыларның нормативларны теләп тапшыруын әйтә. Тик кәгазь эше генә мәшәкать тудыра икән. Чөнки нәтиҗәләрне вакытында электрон системага кертергә кирәк. Ә авылларда хәлләр ничек икән?   – Йөгерүдән кала барлык нормативларны теләп үти­ләр. Йөгергәндә хәлләре бе­тә, бәлкем, теләкләре дә юктыр. Өлкәнрәк сыйныфларда нор­мативларны үтәүнең ки­рәк­леген яхшырак аңлый­лар. Әгерҗедә ГТО фестивале узган иде. Анда безнең мәктәп кызы икенче урынны алды. Авырган балалар нормативларны тапшырмый. Чаңгы базабыз юк. Шуңа күрә балалар аны өйлә­реннән алып килә. Башка җиһазлар җитә, – ди Әгерҗе районындагы Иж-Бубый мәк­тәбенең физкультура укытучысы Илдус Чуков.   Авырган укучылар өчен ГТО бирү мәҗбүриме? Бу мәсьәләгә ачыклык кертү өчен республика Мәгариф һәм фән министрлыгына шалтыратып, ачыклык кер­тергә булдык.    – Әгәр баланың җитди авырганлыгы турында табиб белешмәсе бар икән, ул аны тапшырудан азат ителә. Ә инде, әйтик, грипп яки башка авыру белән чирләүчеләр аны башка көнне бирергә мөмкин, – дип аңлаттылар министрлыкта.
Сәрия МИФТАХОВА

--- | 19.01.2016

Татарстанда буранда адашкан 9 яшьлек малайны кар көртеннән табып алганнар

$
0
0
19.01.2016 Фаҗига
Татарстан һәм Чувашстан чигендә полиция 9 яшьлек малайны табып алган. Әбисенә чыгып китеп, буранда адашкан бала ярымһушсыз хәлдә кар көртендә яткан. Әлеге хәл турында Россия Эчке эшләр министрлыгының транспорт идарәсе мәгълүматларына таянып, prokazan хәбәр итә.
Идарә тармагында әйтүләренчә, буранда адашкан малайны беренчеләрдән булып поезд машинисты күреп ала. Ул Шырдан станциясеннән ерак түгел урында адашкан баланы күрүе хакында полициягә хәбәр итә. Полиция һәм тимер юл хезмәткәрләре буранда биш чакрымнан артык ара узгач кына бакчачылык ширкәтенә илтүче эзләрне күреп ала. Бераздан карда ятучы бала да табыла. Ул хастаханәгә озатылган.   Тикшерү барышында баланың әтисе һәм әбисе белән яшәве ачыклана. Көндез ул икенче әбисенә чыгып китә – очраклы машинага утырып станциягә кадәр бара, электричканы көтеп тормыйча, тимер юл буйлап китеп бара һәм адаша.   Тикшерү эше дәвам итә.
---

--- | 19.01.2016

Дуңгыз гриппы Татарстанга да килеп җитте (КИҢӘШЛӘР)

$
0
0
19.01.2016 Киңәш-табыш
Казанда дуңгыз гриппы таралган дигән сүзләр йөри. Авыру бик катлаулы бара, еш кына үпкә ялкынсынуына китерә, диләр. Әлеге имеш-имешләргә ачыклык кертү өчен Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгына мөрәҗәгать иттек. Министр урынбасары Сергей Осипов әйтүенчә, узган атна азагында Казанда дуңгыз гриппының ике очрагы теркәлгән. Бер бала белән олы кешенең хәле хәзергә уртача дип бәяләнә.
А(Н1N1)2009. Дуңгыз гриппын медицинада әнә шулай атыйлар. Ул катлаулы йогышлы авыру булып санала, дуңгыздан кешегә, кешедән кешегә йога. Әлеге вирусны 1930 елда ук ачыклаганнар. Мексикада дуңгыз фермасы янында хезмәт итүче Америка кушма штатлары солдатлары әлеге авыруны йоктырып, эпидемия дәрәҗәсенә җиткән, ә вирусны “дуңгыз гриппы” дип атый башлаганнар. Авыруның билгеләре гадәти грипптагы кебек үк, аермасы - дуңгыз гриппы вакытында авыруның икенче, өченче көнендә үк өзлегү күзәтелә. Кеше дә вируслы пневмония барлыгы ачыклана. Үпкә ялкынсынуы вакытында кешенең хәле начарлана, авыру йоккан беренче тәүлектә үк тын юллары кысылу, сулыш җитмәү сизелә.   Күп очракта “дуңгыз гриппын” өлкән яшьтәгеләр, кечкенә балалар, авырлы хатын-кызлар, хроник авырулардан интегүчеләр (астма, шикәр диабетлы, йөрәк-кан тамырлары авырулы кешеләр), иммунитеты көчсезләнгәннәр эләктерә. Быел әлеге вирус Адыгей, Ханты-Мансийск, Липецк шәһәрләрендә дә теркәлгән. Авыруны вакытында, тиз арада дәваласаң, барысын да табиблар кушканча эшләсәң, вирусны җиңәргә була дип саный медицина хезмәткәрләре.   Роспотребнадзор идарәсе грипптан саклану буенча киңәшләрен дә җиткерде. Дуңгыз гриппы вакытына түбәндәге кагыйдәләрне үтәү мөһим.    Кагыйдә №1    Кулны ешрак сабын белән юарга кирәк. Бу микробларны үтерә. Әгәр мөмкинлек юк икән, кулны инфекцияләрдән арындыра торган салфетка белән сөртеп алу да файдалы. Бүлмәне ешрак җилләтеп, җиһазларны, ишек тоткычларын көнкүрештә кулланыла чаралар белән дезинфекцияләргә кирәк.
Кагыйдә № 2   Авыру кешегә якын килмәскә тырышыгыз. Табиблар, грипп йоктырган кешедән кимендә 1 метрга ерактарак торырга куша.   Кеше күп җыелган урыннарда булмавың хәерле. Төчкергәндә, йөткергәндә авызны, борынны кулъяулык белән капларга онытмагыз. Борын, күзләрне, авызны кул белән тотмаска тырышыгыз. Авыру йоктыру куркынычын киметү өчен, махсус битлек кияргә онытмагыз.   Кагыйдә №3   Сәламәт яшәү рәвеше алып бару шулай ук төрле вируслар йоктырудан саклый. Кеше үзен сәламәт хис итсен өчен тиешенчә йокларга, аксымнарга бай продуктлар ашарга, минераль матдәләр, витаминнар күбрәк кулланырга, физик активлыкны арттырырга тиеш.   Грипп йоктырган кешегә нишләргә соң?   Авырый башлагансыз икән, тиз арада табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.  Күбрәк сыеклык эчәргә тырышыгыз.  Авыру кеше аерым бүлмәдә дәваланса яхшырак. Грипп белән күпләп авыру гадәттә, гыйнвар урталарына туры килә. Вирус салкынны яратмый, һава температурасы 4-7 градуска җитүгә, гриппның А төркеме көчәергә мөмкин. Шуңа да бүлмәне ешрак җилләтеп торырга кирәк ди, белгечләр. Иммунитетны ныгыту өчен табиблар натураль сөт продуктлары, әйтик, майсызландырылган йогырт, әйрән эчәргә киңәш итә, цитруслы җиләк-җимеш, С витаминына бай ризыклар ашау файдалы. Шулай ук кара карлыган, бөрлегән, мүк җиләге морслары да уңай нәтиҗә бирә. Иң мөһиме, алар артык баллы булмаска тиеш, шикәр организмның вируслар белән көрәшүенә комачау итә. Күбрәк аксымга бай продуктлар ашарга кирәк, мәсәлән, күкәй, тавык ите, балык.   Казанда дуңгыз гриппыннан дәваланучы ике кеше дә гриппка каршы прививка ясатмаган булган. Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Сергей Осипов: - Грипп эпидемиясе була калса, кирәкле аппаратларның запасы тупланган. Алар ярдәмендә биш көн дәвамында берьюлы 300 меңнән артык кешене дәваларга мөмкин. Дуңгыз гриппына килгәндә, берьюлы ун мең кешене дәвалау мөмкинлеге бар. Хастаханәләрдә 1724 койка урын, 510 ясалма сулыш алдыру аппаратлары әзер, - диде. Суык тиеп авырган балаларны балалар бакчаларына, мәктәпләргә җибәрмәскә киңәш итә, министр урынбасары. Көз көне Татарстанда гриппка каршы милионнан арты кешегә вакцина салынган. Хәзер прививка ясатырга инде соң, һәркем мөмкин булганча авырудан  саклансын иде, ди ул.   Роспотребнадзор идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, дуңгыз гриппының иң еш очрый торган билгеләре түбәндәгеләр: югары тән температурасы (97 процент) йөткерү (94 процент) томау төшү (59 процент) тамак авырту (50 процент) баш авырту (47 процент) сулыш ешаю (41 процент) мускуллар, тән сызлау (35 процент) конъюнктивит, күз эренләү (9 процент) Сирәк очракта ашказаны кайнату системасы эшчәнлеге бозылу, күңел болгану, косу, эч китү дә күзәтелергә мөмкин.   Белеп тор   Температураны төшерү ысуллары   -  Дәвамлы температура булганда, 10 грамм укропны яисә аның орлыгын 200 мл суда төнәтеп, бүлмә температурасындагы суга кушып эчәргә. - 300 грамм арпаны кайнатып, суын эчү, һәртөрле сырхауда температураны төшерә. - Чәйне дөрес пешергәндә (кайнар су белән чәйнекне чайкаткач, чәй белән 1 шакмак шикәр салырга һәм чылатырлык кына кайнар су агызып, 15-20 минут томалап төнәтергә, аннары гына кирәк кадәр су салырга) андагы шикәр чәйдә була торган котехоломинны аерып чыгарыр. Ә ул организмны салкын тиюдән саклый һәм тамырларны сафландыра. - 10 грамм нарат бөресен эмаль савытка салып, 200 мл кайнар су агызырга һәм, өстен ябып, сулы кастрюль эчендә 20-30 минут кайнатырга. Аннары сөзеп, ашаганнан соң 30-40 минуттан көненә 2-3 тапкыр 0, 5 стакан эчәргә.   Сулыш юллары ялкынсынудан, ютәлдән   - Сулыш юллары ялкынсынганда 60 грамм прополис, 40 грамм яңа балавызны пыяла яисә алюминий савытка салып, кайнап торган су эчендә тотарга. Прополисны сөзеп, өстенә катыргы кебек нәрсәдән бүрәнкә ясап, парын суларга. Процедураны 10-15 минут иртә һәм кич кабатларга. -  1 аш кашыгы бал, 1 аш кашыгы гөлҗимеш, 1 аш кашыгы карлыган һәм 1 аш кашыгы кура җиләге катнашмасына 1 л кайнар су салып, 30 минут термоста төнәткәннән соң, ач карынга көненә 3 тапкыр 0,5 стакан эчәргә. - 1 литр суга кабыгы белән 1 суган, 1 алма, 1 бәрәңге салып кайнатасың да,  көненә ярты стакан эчәсең, ютәлдән бик нәтиҗәле чара.  
Эльвира МОЗАФФАР

--- | 18.01.2016

Тиңсез яр (ХИКӘЯНЕҢ ДӘВАМЫ)

$
0
0
19.01.2016 Әдәбият
Зиннур Тимергалиев әсәрләрен сайтыбызда икешәр, өчәр мең кеше яратып укый. Бүген "Тиңсез яр" хикәясенең дәвамын эләбез. Рәхим итеп, укыгыз:

 

Башы: http://matbugat.ru/news/?id=13634

Дәвамы: http://matbugat.ru/news/?id=13665

––Нишлибезме, хәзер безгә кайтабыз. Кодагыең аш пешергәндер, ашап алырбыз, аннары моның төбенә төшмәдек бит әле–дип, Шәйһетдин авызын ерды.

  ––Шулай дисеңме? Ярар, мин бик риза.   Ике бабай, лачыктан чыгып, ишекне тыштан бикләп куйдылар да авылга таба атлап китеп бардылар.    Шәйһетдин дә, Дамир да, авылга кайткач, булган хәлләрне берәүгә дә сөйләп йөрмәделәр.    Флүрә апа чынлап ашын өлгерткән икән инде, ике бабай да шаулап кайтып кергәч, аларны өстәл янына чакырды.   ––Нишли ике кода, табыштыгызмыни? –дип сорады ул бабайлардан.   ––Һе, шундый көнне дә табышмый буламыни инде кодагый, онык бар бит,-дип, Дамир өстәлгә яртылаш бушаган шешәне чыгарып куйды.   ––Ууу, бусы да бармыни? –дип җавап бирде аңа кодагые.   ––Бар, менә кода беренче оныкка  алган әле–дип   аклангандай  итте Шәйһетдин.   ––Ярар, әйдәгез, өстәл артына  утырыгыз, ике бабай, кеше көлдереп, алачыкта эчеп утырасы түгел иде инде.   ––Бүген ярый кодагый, бүген көне шундый, таза–сау, әти-әни тигезлегендә үссен инде онык.   ––Амин, шулай булсын, бусын шушы төп йортта тәгәрәп үссен дим инде кода.   ––Үсәр, кияү дә, кыз да китәбез дип сөйләнмиләр бит. Сезнең әнә өй тулган кеше, мин бер- үзем генә калдым менә, сөйләшергә кешем дә юк.   ––Кара әле ,кода ,бәлки, безгә күчәрсең ә? Өй зур,сиңа гына  бер почмак табылыр әле, аяклар да бик начар инде синең.   ––Юк, юк, син нәрсә кода, таякка таянып йөри алганда нинди кеше йортында тору ди ул, үз йортым үземнеке инде, нишләсәң дә.   Кодасының характерын белгән Шәйһетдин артык бәйләнмәде, файдасыз.   ––Ярар кода, тик бөтенләй аяксыз калсаң, үзем йолкып алып киләм мин сине монда.   ––Анысы Ходай кулында инде.   Шулай кодалар өстәл артында, сөйләшә-сөйләшә, шешәнең төбенә төшеп киләләр иде, ишектән Рифат кайтып керде.   ––У, менә кияү дә кайтты.   ––Ничек анда улым балаларның хәле? –дип, улыннан сорады Флүрә апа.   ––Ярый, икесе дә таза-саулар.   ––Ярый, бик әйбәт, әйдә утыр, ашап алырсың–дип, әни кеше өстәл артына чыкырды улын.    Рифат өстәлгә күз салды, инде бушап калган шешәгә күзе төште.   ––Сез монда бушаткансыз икән инде.   ––Сине көтеп тормадык  кияү– дип, бабасы авызын ерды.   ––Мин үзем дә алган идем, менә–дип, Рифат өстәлгә тагын бер шешә коньяк чыгарып куйды.   ––Ууу, болай булгач, бәбинең тәпие бөтенләй юылып бетә икән кияү–дип кеткелдәп алды бабасы.   ––Әй, кая, нишлисез сез? Бусы тагын күтәреп кайткан, җитте сезгә–дип, Флүрә апа шешәне үрелеп  алды–Булды, сиңа да улым олы кешеләр янында авыз күтәреп эчеп утырасың юк.   ––Соң, әнисе, онык бит инде.   ––Онык, кода әйтсә, каршы әйтә алмас идем, синең дүртенче онык, онык саен исереп егыласы юк.   ––Ярар, кодагый, чынлап алып куй, аяклар болай да аллага шөкер, кайтып җитә алмый, урамда аунап ятып булмас.    Ашап-эчеп алгач, аталы- уллы кабат алачыкка китеп бардылар. Дамир кодалары йортта кодагые янында утырып калды, бер сөйләшергә тансыклаган кода эчен бушатып бетермәгән иде әле.   ––Улым, малайның исемен кем дип кушасың? –дип сорады Шәйһетдин улыннан, алачык ишеген ачып ятканда.   ––Радилә Кәрим  кушыйк, ди, мин каршы килмәдем.   ––Ярар, сезнең бала, үзегез беләсездер, Кәрим- матур исем, шушы төп йортта тәгәрәп үссә, бик әйбәт булыр,-дип, малаена күз кырые белән карап алды ата кеше.   Рифат берни дә җавап бирмәде. Хатынына карата аның бернинди дә җылы хисләре юк. Тик менә роддом тәрәзенә карап торганда, шәфкать туташы аңа ,елмаеп, тәрәзәдән улын күтәреп күрсәтте. Үзенең баласын күргәч, әллә нишләп китте ата кеше. Бу бит аның баласы, аның каны, ул- җан биргән кеше. Радилә белән араны өзү аңа бер дә кыен түгел, ә бала, үзенең баласы. Бала үсеп җиткәч, аның каршында җавап тотудан бигрәк тә, кечкенә Кәримне үзеннән читтә үстерәсе килми, шулай итеп яратмаган хатын белән гомер итәсе булыр микәнни.    Шул уйлар белән, алачык эченә керми, ишек төбендә кайнашкан Рифатның күзе юлга төште. Анда басу юлы буйлап колхоз рәисенең машинасы якынлашып килә икән.   ––Әти “под сәке” малае безгә таба килә.   Алачыктан чыгып, Шәйһетдин абый да басу юлына күзен  төшерде.   “Под сәке” Хәлим аның  кордашы, нәселләре белән кыланчык кешеләр, алар гел үзләрен авылдашларыннан өстен дип санап яшиләр. Шул кыланчык холыклары күп мәртәбәләр көлкегә дә калдыргалый үзләрен. Хәлим кордашы өч ел солдатта хезмәт итеп  кайтып төшә шулай. Матрос булып хезмәт иткән, дөнья күреп кайткан егет,  туган йортының бусагасын атлап керүгә, үзенең тегенди -мондый малай гына түгел икәнен күрсәтергә тели,  имеш, урысча да бик яхшы өйрәнгән. Ишектән  килеп керүгә, чемоданын идәнгә куя да эчкә таба тибеп җибәрә бу.   ––Мама, положи чемоданны под сәке.   Кич солдттан кайткан егетне күрергә килгән күрше-күлән, туган -тумачаның да котын ала Хәлим. Улым бер ныклап ашасын дип, әнисе солдат каршына олы гына кисәк пешкән ит китереп куя. Ит зур кисәкле, турамыйча ашап булмый.   Шунда дөнья күреп кайткан егет тагын әйтеп куя.   ––Мама, дай нож, зарежу.   Шуннан бирле Хәлим авылда” под сәке Хәлим” булып калды. Егет бик төшеп калганнардан түгел икән, хезмәт иткән вакытында партиягә кереп кайткан. Башкалардан уздырам дип, егет укуын да яхшы укыган  иде. Башта партияле егетне бригадир итеп куйдылар, шуннан карьера үсә башлады да инде аның.Килгән түрәләр каршында ялкынлы чыгышлар ясарга яратты. Авыл халкына акыл өйрәтергә дә бик яратты. Туксанынчы елларда колхоз рәисе вазыйфасын башкара башлады, заманына карап, коммунистларны сүгә-сүгә, бер- ике тапкыр мәчеткә кереп, догалар да укыган булып утырды. Соңыннан, колхозны таратып, авылдашларын кәкре каенга терәтте дә авылдан чыгып качты.   Хәзер депутат булып утыра, инвесторлар заманы киткәч менә малаен туган авылына инвестор итеп кайтарды. Тик улы Самат  акыл ягыннан барыбер шул “под сәке Хәлим”нән ерак китә алмаган. Тач атасы кебек кыланчык кеше, сез кем дә-мин кем, аның халык каршында үзен тотышы.   Алачык каршына килеп туктауга ук ,исәнлек- саулык сорашу урынына, тимерчеләргә кычкырып эндәште рәис.   ––Нишли аталы –уллы, эшлисе урынына көне буе тәмәке тартабызмыни?   ––Тарттык ни, тартмадык ни,  синең ни эшең бар анда.   ––Минем эшем бар җирдә дә бар–дип җавап бирде аларга үзен авылның кендеге дип санап йөргән Самат– Әнә, сезнең эшегез булмаса, колхозга чыгыгыз, карга санап торасы юк монда.   ––Ие, чыгарбыз, ярты елга өч сум акча эшләргәме? –дигән җавап булды рәиснең сүзенә карата.   ––Нәрсә, акча кирәкмени, ә ипине кем үстерергә тиеш?   ––Кем үстерә инде ул ипине энем?   ––Менә мин, иртәдән кичкә кадәр басудан кайтып кергән юк, көне буе карга санап йөрергә вакыт юк минем.   Бу малайның шулай кылануына Шәйһетдиннең ачуы чыга башлады, кем әле син шуның кадәр.   ––Кем синме ипи үстерәсең? Бар, кибеткә кереп кара, анда Алтайдан китергән он саталар, пешереп китергән ипи дә шул оннан, ипи үстерә имеш, акча эшлим дип, аталы-уллы бөтен басуны агулап бетердегез, үскән ашлыктан ипи пешерерлек түгел, чып-чын агу.   ––Син беләсең инде, иеме, монда карга санап, бик күп акыллар җыйгансың икән– дип җавап бирде Самат.   ––Мин генә түгел, бөтен авыл белә.   ––Беләсез буг... .    Саматка авылда каршы әйтүче юк, чөнки барсы да диярлек кохозда эшли, карышып торсаң, бакча сукалар өчен тракторын да бирми, фураж, печәнен дә бик аз тоттыра. Яртышар ел акча күрмәгән авыл халкы шул хайван асрап кына алга бара ала. Шуңа рәискә каршы әйтмиләр.   ––Ярар, монда сезнең белән такылдап торырга килмәдем мин, тимерчелекне сатып алам, Шәйһетдин абый документларыңны әзерлә, иртәгә барсын да хәл итәрбез.   ––Ә сиңа кем сата соң әле алачакны, энем?   ––Син.   ––Мин, менә кызык, сатам дип уйнап та әйткәнем юк бит әле минем.   ––Сатарсың, сатмый хәлең юк.   ––Ярар-ярар, бик кызык булып китте әле бу, күпмегә сатып аласың инде алачыкны?   ––Утыз мең синең ишелергә торган алачыкның бәясе.   ––Утыз мең, ә ишелергә торгач, нигә сатып аласың алайса?    ––Анысы синең эш түгел, нишләтәсен үзем белермен.   Шәйһетдингә бу сатулашу кызык булып китте.   ––Юк, Самат туган, бик арзан бит, кара әнә миче, сандалы бар дигәндәй, утызга риза түгел.   ––Күпме сорыйсың инде?   ––Унбиш миллион–дип сүзгә кушылды Рифат та.   Шәйһетдин абый түзеп тора алмый көлеп җибәрде.   ––Нәрсә унбиш миллион, ычкындың мәллә син. Нишлисең син ул хәтле акча белән, мич кадәр хатының өйгә сыймый мәллә, шуңа зур итеп гараж саласың мәллә?   Юкка  Самат тимерчеләр белән шулай сөйләште, алар бит аның эшчеләре түгел, баш иеп эндәшми торырга. Тапкыр сүз әйткәненә күңеле булып авыз ерып торган рәиснең кинәт күз алларында очкыннар чәчрәде, икенче аңышканда, машина көпчәге янында аунап ята иде Самат.    Улыннан мондый елгырлыкны көтмәгән ата кеше:   ––Син, улым, чамалап–дип кенә әйтә алды.   Рәис, яткан җиреннән торып, өс- башын какты, тиз генә як-ягына каранып алды, кеше күрмәдеме, машинасына барып утыргач, борылып ,йодрыгын селкеде.   ––Иманыңны алам әле мин синең.   Рифатның кабат машинага таба бара башлаганын күреп, ишеген шап итеп япты да тиз генә кузгалып та китте.   ––Сугасы юк иде, улым.   ––Ничава, белеп торсын, бөтен кеше дә аны каршында тезләнеп тормаганын.Нигә безнең тимерчелекне алырга теләгән әле бу.   ––Үзе түгел, атасыдыр, бусының андыйга башы эшләми. Ташландык хәлдә булганда, Хәлимгә кирәк булмаган, менә ремонтлагач, кирәге чыккан. Кулыннан килсә, бар дөньяга хан булып алыр иде–дип, атасы улына алачык эчендә төшкә кадәр булган хәлләрне сөйләп бирде.   ––Димәк, аларны Самат җибәргән, безне куркытып, алачыкны саттырырга, имеш ,безне коткаручы итеп күрсәтә үзен.   ––Шулай булып чыга,башлары түгәрәк” под сәке”ләрнең.    Машина руле артында җене чыгып барган рәис, тиз генә телефонын алып, кирәкле номерны җыйды.   ––Ие, тыңлыйм сезне.   ––Сез нәрсә, мин әйткәнне эшләмәдегез мәллә?   ––Бардык без анда.   ––Соң шуннан.   ––Они нам навешали по полной.   ––Кемнәр.   ––Ике бабай иде анда.   ––Тьфү имгәкләр, бабайлардан кыйнаттыгызмыни, кара аны акчасын алдың.   ––Ярар, булыр шеф.     Төп йортка сабый бала кайтып төшүгә, моңарчы үз җае белән барган тормыш бераз җанланып китте. Олылар чират торып диярлек бала янында бөтерелделәр. Әби белән  бабай өчен бигрәк тә зур шатлык, чөнки калган өч оныгы үзләреннән читтә үсә. Ә бусы менә янда, рәхәтләнеп кайчан телисең, шул вакытта кулга алып тупылдатып сөеп була. Әти кеше булып китү Рифатны үзгәртте. Ул инде үзен чын семья башы итеп тота башлады, хатынына карашы үзгәрмәде билгеле. Бала багу- җайлы эш түгел. Кәрим төнлә дә елап уяна, бу вакытта өйдәгеләр тревога биргән кебек барысы да капыл уяналар. Көндез дә борчылып ала, бала –бала инде, Радилә тартылып ябыгып китте. Моңарчы күзгә күренмәгән бил дигән җире дә күзгә чалына башлады, организмга бала тәэсир биргән, ике ай эчендә яшь хатынның сипкелләре бөтенләй юкка чыктылар. Кыскасы, олы гәүдәле чибәр генә ханымга әйләнеп килә Радилә. Бу үзгәрешне каенанасы сизеп алды.   ––Кара, әтисе, Кәрим суыра гына киленне.   ––Малай кеше тамакка таза, суырмый калмас инде, син бөтенләй чырага кала торган идең–дип кеткелдәп куйды бабай кеше.   ––Үз кызым кебек бит атасы.   ––Анысы шулай ,киленнән уңдык, тик малай менә нишләр, киленне чит итә бит.   ––Белмим, атасы, бала ата-ана арасын җайлап бетерә ул, бәлки Ходай кушып килешеп китәрләр.   ––Булсын гына, булсын гына –дип кабатлады Шәйһетдин абый–Ничек килен белән шушы баланы өйдән чыгарып җибәрмәк кирәк.   ––Китмәс килен, китмәс дип ышаныйк инде.    Вакыт үтә тора, вакытка ияреп кечкенә Кәрим дә зур булып үсәргә тырыша, инде тотынып торып баса да йөреп китәргә итенә, тик әлегә барып чыкмый, шап итеп артына утыра.    Шулай иртәнге ашны ашап утыралар иде.   ––Мин шәһәргә барып кайтам–диде барсына Рифат.   ––Нәрсәгә? Тик торганда шулай–дип сорады Шәйһетдин улыннан.   ––Йомышым бар.Җавап шундый кыска булды.    Радиләнең җаны аяк астына төшеп тәгәрәде, Рифат аны күрергә бара- Гүзәлияне. Димәк, барысы да бетте.   ––Бүген кайтасыңмы? –дип сорады Флүрә улыннан.   ––Юктыр, йоклый калам– Бу юлы агарып калган хатынына карап эндәште Рифат.   Ир тиз генә чәйләп алды да җыенып юлга да чыгып китте.   Рифат чыгып киткәч, Радилә үзенең көчсезлегеннән, берни үзгәртә алмаячыклыгын аңлап, кая барып бәрелергә белмәде. Күпме калды аңа ир хатыны булып яшәргә? Күп булса, көн ярым.   ––Килен тегендә–монда сугылып ни эзлисең?.   Радилә башына иң беренче килгән сүзе белән җавап бирде каенанасына.   ––Ташлы күлгә җиләккә бармакчы идем. Капкачлы чиләкне эзлим.   ––Ник, әнә кулыңа тоткансың бит кызым.   ––Менә сизмәгәнмен дә–дип, көчәнеп елмайган булды килен кеше–Әни син Кәримне карап тор инде.   ––Бар, бар кызым, бераз йөреп кайт, карап торырмын берни дә булмас, бала дип бөтенләй ябыгып беттең инде. Борчылма кызым, бар. Ял итеп кайт.    Ташлы күл белән кояш күптән дуслар. Радилә күл буена килеп җиткәндә, күл кояш белән кара-каршы нурлар атышып уйнаулары иде, күлгә карап  булмаслык күз чагыла. Радилә килеп җитүгә, чиләген җиргә куйды да тезләрен куллары белән кочаклап утырды. Монда тыныч, уйларны берәү дә бүлми.    Менә бәхет дигәннең соңгы көне дә килеп җитте. Иртәгә булмаячак инде, дөресе, башка беркайчан да булмаячак, бетте, барысы да бетте. Радилә бу көннең киләсен белеп торды, шуңа вакытны озаграк сузасы, аны туктатып торырга тырышты, ә ул аның хәленә кермәде, язмыш бүләк иткән бәхетле көннәр үттеләр дә киттеләр. Инде нишләргә? Иртәгә баланы җыеп, кулына төенчеген алып, кире атасы йортына кайтып китәчәк ул. Бәлки вакытны шушы ташлы күленең ярында мәңгегә туктатып булыр. Әйе, менә хәзер, озакка сузмый. Радилә тәвәккәлләп торып басты, аннары, күзләрен чытырдатып йомып, ташлы күлгә табан таудан йөгереп төшеп китте. Менә хәзер барысы да бетәчәк: җан сызлавы да,  әрнүе дә. Әйе, ташлы күл аны кочагына алыр, ул аңлар аны, берәү дә күрмичә дә калыр.    ––Ташлы күүүүл, коткар, ал мине үзеңең кочагыңа, берәү дә таба алмаслык итеп яшер–дип, җан ачысы белән кычкырып җибәрде бәхетсез хатын.    Бишектә анасыннан тыныч кына   йоклап калган  кечкенә Кәрим кинәт чырлап кычкырып елап җибәрде.   ––Улым ни булды? Кинәт кенә нәрсә булды сиңа? –дип, әбисе баланы кулына күтәреп алды.   Кәрим туктамады, сыны катып, елавын белде. Бу хәлдән ни кылырга белмәгән Флүрә тәрәзә аша ишек алдында йорт эшләрен карап йөргән иренә кычкырды.   ––Атасы дим, атасы, балага әллә нәрсә булды, сыны катып елый.   Ишектән атылып, Шәйһетдин абый килеп керде.   Ниләр генә эшләп карамады әби белән бабай: имезлек каптырып карадылар, Кәрим төкереп ташлады, су биреп карадылар, бала эчмәде. Тирбәтеп җырлап карадылар, биеп карадылар бала каршында- берсенең дә файдасы булмады. Бала ярсыпмы-ярсый, инде күгәреп чыкты.   ––Ходаем, ниләр генә булды соң, нинди гөнаһларыбыз өчен бу, барысы да яхшы була күрсен. Ходаем, коткар безне бу бәладән, балам тынсыз калып бара, Ходаем, ятим итмә безне –дип, бертуктаусыз кабатлады Флүрә апа .   Күлнең суы Радиләнең биленә җитеп килә иде инде, кинәт аның колагына, ап -ачык булып,сабый бала елаган тавыш килеп керде. Ул туктап калды, сабый бала елый түгелме соң?Ул як –ягына каранды. Кайда соң ул бала? Тукта, улы Кәримнең тавышы түгелме соң, каян ишетелә аның тавышы? Ие, минем кечкенә улым бар бит, тукта, нишлим әле  мин, Кәримне кемгә калдырып китә алам соң мин.   ––Радилә, кызым, җаным–дигән тавышка хатын артына борылып карады.   Күл эченә Гөлҗамал карчык кереп бара икән, киемннәрен дә салмаган әбинең инде су күкрәгенә җитеп килә, тик туктарга исәбе юк әби кешнең, һаман эчкә– Радиләгә таба килә бирә.   ––Кызым, йөрәк парәм, нишләргә җыенасың? –дип ,әби, килеп җитүгә, хатынның беләгенә чытырдап ябышты– Киемнәрең белән бергә суга кереп барасың бит, җибәрмим, бер адым да башка атламыйсың, синең белән бергә батып үлсәм үләрмен, гөнаһы сиңа булыр.   Инде күлнең суы, әби кешенең күкрәген узып, муенына ук җитеп килә, үзе гыж-гыж килеп сулый. Ул яшь хатынның култык астына башын тыкты да, аны күтәреп, ярга өстерәгәндәй итте.   ––Кызым, әйдә, ярамый, гөнаһ кылма, улың кем кулында калыр.   Хатын берсүзсез әбинең сүзен тыңлады, ярга таба борылды.   ––Менә шулай акрын гына, җайлап атла кызым.   Радилә әбине сөйрәп, Гөлҗамал карчык  яшь хатынны сөйрәгәндәй итенеп, икесе дә ярга чыгып бастылар. Әби кеше хатынны һаман күлдән ераккарак алып китәргә тырышты.   ––Туктама кызым, туктама, әйдә читкәрәк китик–Ахыр чиктә икесе дә, хәлсезләнеп, чирәмгә тәгәрәде.     Шулай бераз, гыж-гыж килеп, тын алып яткач, әби кабат телгә килде.   –– Мәтрүшкә җыярга дип килгән идем, зәңгәр мәтрүшкә шушында бик күп булып үсә. Бер заман кемдер кычкыра, күтәрелеп карасам, син киемнәрең белән суга кереп барасың бит, әй.  Карт исәр синең арттан йөгереп кереп киттем бит суга, имеш, сине күтәреп чыга алам, уфф аллам, чак җаным чыкмады.   Радилә торып утырды, аның артыннан Гөлҗамал әби дә торып утырды.   ––Менә тиле хатын, суга батып үләсе, әй.   Моңарчы берсүз дә әйтми әбине тыңлап утырган Радилә Гөлҗамалның юеш итәгенә капланды да сулкылдап елап җибәрде.    ––Ела, кызым, ела–дип, әби кеше хатынның чәченнән сыйпап куйды –Елый гына күр, бушат эчеңне балам, без  хатыннарга елап эчне бушатырга язган Ходай, рәхәтләнеп, эчең бушаганчы ела.   Радилә елады да елады, озак елады хатын, эчендәге бар сагышын, җан әрнүләрен чыгарып бетергәнче елады. Әби кеше аны бүлдермәде, бары тик аның чәченнән генә сыйпап утыра бирде. Ниһаять, Радилә сулкылдап кына ята башлады.   ––Җаның тынычландымы кызым?   Радилә, ие дигәндәй, башын селкеде.   ––Әйдә, күтәрел кызым, юеш кием белән  җирдә озак утырып булмас, чирләрсең, аннары бу килеш кайтып та керә алмыйсың.   Өсләрен салып, кояшта киптергәч, хатыннар кабат киенеп кайтырга чыктылар.   ––Чиләк–диде Радилә, шактый җир киткәч.   ––Нинди чиләк кызым? –дип сорады Гөлҗамал карчык.   ––Чиләгем тау башында калды.   ––Иии, синең чиләк калган, минем менә, суга мәтәлә -кадала кергәндә, ике галушым да төшеп калдылар.   Радилә әбинең аякларына күз салды. Чынлап, Гөлҗамал әби оекчан гына икән бит. Яшь хатын көлеп җибәрде.   ––Менә шулай кызым көлеп кенә тор, ә галушлары иске иде инде аның–дип, әби яшь хатынның аркасыннан сөеп алды.   ––Гөлҗамал апа, мин сиңа яңаларын алып бирермен.   ––Бирерсең кызым, бирерсең, башың гына исән була күрсен берүк, исән булсак, барысы да була: галушы да, читеге дә дигәндәй–дип сөйләнә-сөйләнә Гөлҗамал карчык яшь хатынны авылга таба әйдәде..    Радилә өйгә кайтып кергәндә, кечкенә Кәрим тынычлынып йоклап киткән иде инде, килененең ишектән килеп керүен ишеткән каенана бүлмәсеннән чыкты.   ––Килен, кызым,  Кәрим әллә нишләп, алганны-салганны белми, туктамый елап алҗытты. Нишләргә белмәдек әткәең белән. Шөкер, тынычлап йоклап китте. Каенанасының сүзенә каршы, ие шулай дигәндәй, Радилә башын гына селкеде.   Флүрә киленнең күзләренә игътибар итте, кызырып чыкканнар, кабат елаган икән килен. Үз кызы кебек күргән  каенанасына Радилә берни дә сөйләми, зарланмый, үз эченә бикләнә кайчак. Моңа иялште инде ул, Флүрә кабат килененең күзләренә карады. Радиләнең күзләрендә элеккеге кызлар очкыны бөтенләй калмаган, каенана каршында тормышка туры карый алган, бар уй-хыялларыннан арынган хатын басып тора иде.    ––Кызым, баланы ашатып алырсың инде.   Радилә, кабат берсүз дә әйтми, башын гына селкедә дә бала янына кереп китте. Кәрим инде күптән тынычланып йоклаган, ара-тирә саташкандай итенеп тартышып кына ала. Хатын ими башын баланың борынына китерде. Шуны сизеп, Кәрим күзләрен ачты, янында әнисе икәнен күреп елмаеп җибәрде, аннары ,ими башын эләктереп алып, ими ашарга кереште. Бүген Рифат чит хатын куенында куначак, ул хатын Радилә кебек түгел инде. Дүрт саны төгәл, бар җире дә килгән. Чишенеп ташлагач, тагын да матур булып күренер аның иренә. Билгеле, Рифатка башка Радиләнең кирәге калмас. Ә бүген менә улы белән төн куначак, улы бар бит әле аның. Кем-кем - улы! Аңа беркайчан хыянәт итмәс.    Бүлмәдән бернинди дә тавыш килмәгәч, Флүрә шыпырт кына ишек аркылы алар ягына башын тыгып күз салды, аннары шулай сакланып кына башын тартып алды. Ишектән Шәйһетдин абый килеп керде.   ––Әнисе, ничек сез? –дип сорады ул хатыныннан.   ––Тсс. Йоклыйлар икесе дә.   Шәйһетдин хатынына кулын изәде.   ––Әйдә урамга, борчыма инде.   Рифат Гүзәлиянең кайсы банкта эшләгәнен бик яхшы белә, шуңа, шәһәргә килеп җитүгә, шул банкка китте. Барып җиткәч, охранникның хәйран гына башын да катырып алды. Кассир Гүзәлия эшләми икән бит банкта, озак аңлаша торгач, очына чыкты тагын. Юк, чынлап, кассир Гүзәлия юк, ә менә өлкән бухгалтер Гүзәлия Идрисовна бар икән.   Аспирантура бетергәч, Гүзәлия бар көчен карьера баскычы буйлап күтәрелергә куйды. Укымышлы, тырыш кызны банк җитәкчесе дә күреп алды, кызны гел карьера буенча күтәрә килде. Менә инде кыз өлкән бухгалтер дәрәҗәсендә эшли. Хезмәт хакы бик яхшы, үзенә банк хуҗасы машина алып бирде, эш белән йөрергә шофёрын да билгеләде. Акрынлап квартира ягын да җайлады кыз, шәһәр уртасында өч бүлмәле фатиры бар, кыйбатлы чит ил машинасы тагын. Гүзәлиянең тормышы ал да гөл дияргә була, зарланмый. Үз эшен бик яхшы белә, тик менә мәхәббәт ягыннан гына җае чыкмый. Билгеле, кызның куенында егетләр дә, ирләр дә кунгалады, тик бу кыз теләгән мәхәббәт түгел. Әле бер егет белән дә чынлап тормышын бәйли алмады, аннары эш, карьера мәсьәләсе вакытны күп ала. Гүзәлиянең иң зур теләге- үзе эшләгән банкта генераль директор дәрәҗәсенә кадәр күтәрелү. Охранник аңа:   ––Гүзәлия Идрисовна, сезне Рифат исемле бер кеше сорый–диде.   Кыз әллә нишләп китте.   ––Рифат–аңа үч итеп, мичкә Радиләгә өйләнгән иде, яратмаган хатын белән тора алмаган, күрәсең .Гүзәлияне эзләп килеп җиткән.     Заманына карап, соңгы мода буенча киенгән Гүзәлия Рифат каршына килеп басты. Чибәр кыз, чынлап чибәр. Үзе, мин кирәк булдыммыни хәзер дигәндәй ,башын югары тотып басып тора.   ––Исәнме.   ––Исәнме, ни йомыш иде?   ––Синең янга килдем.   ––Күрәм.   ––Менә шул.   ––Нәрсә шул?   ––Сөйләшәсе иде.    Чынлап аны күрергә килгән Рифат үз вакытында аның белән бергә шәһәргә чыгып китмәде, өйләнгән булды тагын.  Кызның Рифатка аның нинди тормыштан мәхрүм калганын күрсәтәсе килде.   ––Ярар, син аз гына көтеп тор, аз гына эшләремне карыйм да аннары миңа кайтырбыз–дип, Рифатны калдырып китеп барды.   Озак көтәргә туры килмәде, кыз эшләрен тиз төгәлләде, аннары Рифатны үз квартирасына алып кайтып китте.    Әйе ,кызның квартирасы бик зур икән, өч бүлмәле бит, алай гына да түгел, квадрат метрлары бик зур, зал бүлмәсе ишегалды кадәр.   Җиһаз бай булса да күп түгел.  Шкаф, диван дигән нәрсәләр-барсы да зәвык белән үз урынында күренеп тора, барсы да кыйбатлы, бик кыйбатлы. Рифат Гүзәлиягә күзен төшерде, кыз, менә күрдеңме дигәндәй, масаеп басып, ирне күзәтеп тора иде.   ––Рифат, мин душ кереп чыгам, аннары ресторанга шалтыраттым, ашарга китерсәләр, менә акчасын түләп алып кал, дип иргә бер уч акча сузды. Кыз душка кереп китте. Рифат башта ашыкмый гына квартираны карап чыкты, әйе, бай квартира, тик менә ул теләгән җылылык кына юк монда, ниндидер бер бик кирәкле әйбер җитмәгән кебек тоела. Ишектә звонок шалтырады, Рифат барып ачты, рестораннан икән. Ул акчасын түләде дә кулына тоттырган картон тартманы залдагы күн диван янында торган кечкенә өстәлгә китереп куйды.   ––Рифат кем иде ул? –Гүзәлия душтан чыккан икән инде.   ––Рестораннан ашарга китерделәр–дип, күн диванга барып утырган җиреннән күтәрелеп, кызга карап җавап бирде Рифат.   Гүзәлия ваннадан өстенә кыска итәкле халат киеп чыккан, сөлге белән чәчләрен урап куйган, ирнең аны күзәтә башлавын тоеп тураеп басты.    Рифат күзәтүне кызның аякларыннан башлады: туры төз аяклар, балык кебек шома ап-ак ботлар, кыска итәк чак каплап торган йомры янбашлары, нечкә бил, халатның өске ике сәдәфе юри төймәләнми калынган, аннан зур булып ике күкрәк ташып чыгып торалар, Рифат нәрсә-нәрсә, ә кызның күкрәкләре белән таныш, элек мондый зур түгел иде бугай алар, нәрсәдер эшләткән ахыры. Ул кызның күзләренә карады. Гүзәлия “күрдеңме, менә мин нинди, ничек яшим, кара, күр, нидән колак кактың син “дигән масаюлы караш белән иргә карап тора. Кинәт күзләр алышынды, Рифатка каяндыр яратып, үз итеп, җылы нурлы, мин бары тик синеке генә дигән  Радиләнең карашы  төшкән кебек булып китте. Ир ток суккандай тартылып китте. Күзләр  кабат масаюлы Гүзәлиянең карашына әйләнделәр.   ––Ашарга алып килгәч, нигә ачып тарата тормадың, мине көтәсеңмени?   “ Кая,  әтисе, үзеңә кайнар аш салып бирим әле, ашыйсың киләдер инде күптән.”   Рифат як -ягына карынып алды, әллә ычкына башлады инде.   ––Мин  чыгып тартып керәм––дип, кызга кулларының калтырый башлаганын сиздермәс өчен, тиз генә балконга чыгып китте Рифат.   * * *  ИГЪТИБАР!   Хикәянең ахырын түләүле итәргә булдык. Нибары 49 сум. Сездән килгән акчаларга Зиннур Тимергалиев яңадан-яңа китаплар чыгарачак, ә "Матбугат.ру" сайты яңа әсәрләр тәкъдим итәчәк.   "Тиңсез яр" әсәренең текстын сатып алу шушы форма аша башкарыла. "Яндекс"ныкы ул, курыкмагыз, ышанычлы түләү! "Купить" дип баскач, электрон адресыгызны кертәсе була. "Тиңсез яр" әсәрен шул электрон адреска җибәрәчәкбез. Word-та ачыла торган doc форматында берничә сәгать эчендә килер. ЭЛЕКТРОНКАГЫЗНЫ КҮРСӘТЕРГӘ ОНЫТМАГЫЗ, ЗИНҺАР! Электрон почта адресы күрсәтелмәсә, файл килмәячәк, чөнки кая җибәрәсен белмибез.   Түләү ысуллары:

1) банк картасы белән - комиссия 0%

2) "Яндекс.деньги" кошелегы аша - комиссия - 0% 

    

Игътибар! Сатып алынган әсәрне тарату (хат белән җибәрү, форумнарга, вконтактеларга элү) катгый рәвештә тыела!

Түләү белән проблема килеп чыкса (аңлашылмый, түләдем-килмәде, түләү кабул ителми һ.б.) - "Вконтакте"дагы Руслан Матбугатов аккаунтына яки matbugat@mail.ru адресына языгыз. Һичшиксез, хәл итәрбез. Рәхмәт!

 


Зиннур ТИМЕРГАЛИЕВ

--- | 19.01.2016

Татарстан табиблары буранда өшегән баланың аякларын коткару өчен тырыша

$
0
0
19.01.2016 Фаҗига
Татарстанда 9 яшьлек малай буранда әбисенә кунакка барган җиреннән адашып, кар көртендә чак кына өшеп үлмәгән. Россия Эчке эшләр министрлыгының Идел буе федераль округы буенча транспорт буенча идарәсендә хәбәр итүләренчә, 17се төнге 3тә Шырдан станциясе тирәсендә тимер юл буенда адашып йөргән бала турында хәбәр килеп ирешә.
Татарстан полицейскийлары һәм тимер юлчылар тимер юл буенча 5 чакрымлап ара уза, әмма баланы тапмый. Берничә сәгать эзләгәннән соң гына, алар бакчачылар ширкәтенә илткән яртылаш кар каплаган эзләрне күреп ала. Әлеге эз буенча барып, кар көртендә ярым өшегән хәлдәге малайны табалар.   Соңыннан ТР буенча ЭЭМ матбугат хезмәте ачыклык керткәнчә, малай аңы китәр хәлгә җиткән, аның аяклары бик нык өшегән була. Полицейскийлар аны үз бушлатларына төрә, беренче ярдәм күрсәтә һәм хастаханәгә илтеп сала. Малайны караган табиблар аның аяклары III дәрәҗә өшегәнлеген раслый.   Балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторлар ачыклаганча, 17 гыйнвар кичендә малай Яшел Үзәннән Албаба станциясе янында гомер итүче икенче әбисенә барырга чыккан, электричкага соңга калганга, җәяүләп сәфәр чыккан булган.   Моңа хәтле язган идек: Татарстанда буранда адашкан 9 яшьлек малайны кар көртеннән табып алганнар
---

--- | 19.01.2016

Камал һәм Качалов театрлары, Дәүләт ансамбле, Дәүләт симфоник оркестры, Филармония, "Татаркино" һәм "Бәрмәнчек" 263,9 млн сум грант алачак

$
0
0
19.01.2016 Мәдәният
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2016 елда республикада мәдәният, сәнгать һәм кинематография өлкәсендә грантлар тапшыру турындагы указны имзалады. Грантларның тулаем суммасы 263,9 млн сумны тәшкил итәчәк.
Әлеге документ нигезендә, Камал һәм Качалов театрлары, Дәүләт ансамбле, Дәүләт симфоник оркестры, Филармония, "Татаркино" һәм "Бәрмәнчек" 263,9 млн сум грант ала алачак.    Һәрберсенә тигән грантның конкрет күләмен республиканың Министрлар кабинеты билгеләячәк, дип яза "Реальное время".
---

--- | 19.01.2016

Татарстанның баш онкологы Рөстәм Хәсәнов: «Кыяр, помидор ашап кына ракны җиңеп булса икән!»

$
0
0
19.01.2016 Җәмгыять
Хәзерге заманда яман шеш авыруы турында көн саен диярлек ишетергә туры килә. Ишетәсең дә: «Йә Аллам, үзең сакла», – дип куясың. Элегрәк безнең авылда өлкәннәр, бәласеннән башаяк дип, бу сүзне хәтта кычкырып әйтергә дә кушмыйлар иде. Яман шеш авыруы белән авыручылар саны елдан-ел арта бара.

Статистика буенча, бүген 100 мең халыкның 370ендә онкология ачыклана. Аның каравы 6-7 еллар элек «биш ел яшәү чоры»н узган авырулар 46 процентны тәшкил итсә, бүген бу сан 56 процент булган. Гади итеп әйткәндә, рак белән авыручыларның гомер озынлыгы арта бара. Ракка каршы вакцина дигәннәре нәтиҗәлеме, әлеге авыруны кисәтү юллары бармы, кайсы очракта табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк? Болар хакында Идел буе федераль округының һәм Татарстанның баш онкологы, Казан дәүләт медицина академиясе ректоры профессор Рөстәм Шамил улы Хәсәнов белән сөйләштек.

– Рөстәм Шамилевич, бүген рак иң куркыныч авырулардан саналамы?

– Куркыныч булып санала шул. Уйлап карасаң, йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлүчеләр саны күпкә артыграк. Әмма бу авыруны дәвалау, кисәтү юллары төгәл билгеле. Яман шеш белән хәл башкачарак. Бу әле ахыргача өйрәнеп бетерелмәгән өлкә. Чит ил галимнәре дә ракның нәкъ менә нәрсә аркасында килеп чыкканын төгәл генә аңлата алмый.

– Яман шешнең билгеләре бармы? Кайсы очракта табибка барырга кирәк?


– Хикмәт тә шунда. Беренчел стадияләрендә, күп очракта, рак авыртусыз, билгеләрсез уза. Күп очракта, кеше табибларга мөрәҗәгать иткәндә, авыру соңгы стадиясенә җиткән була. Хәзер медицина шактый алга киткән, ракны беренчел стадияләрендә билгеләргә мөмкинлек биргән аппаратлар, җиһазлар җитәрлек. Моннан файдаланырга кирәк. Башлангыч чорда, гадәттә, авыруны 90 процент очракта дәваларга була. Шуңа да кеше һәрчак үзенә игътибарлы булсын иде. Көзгегә ешрак карарга, тәндә үзгәрешләр юкмы, моңарчы булмаган миңнәр, таплар, шешләр барлыкка килмәгәнме – күзәтергә кирәк. Кеше машинасын җентекләп карап тора бит, һәр сызыкны, сыдырылган урынны күреп ала, техосмотр өчен фәлән кадәр акча түли, ә үзенә вакыт тапмый. Югыйсә, үз вакытында организмны тикшертеп торсаң, авыруларны вакытында ачыклап, дәваларга мөмкин. Кешегә гади генә тикшерүләр узу да җитә: эчке органнарны УЗИга төшерү, рентген ясату, анализ тапшыру. 20 яшендә хатын-кызга аналык җиңсәсен, күкрәген тикшертү мөһим. Үзеңне кайгыр­тырга кирәк. 2013 елдан бирле эшләп килгән диспансеризация программасы бу мәсьәләдә нык ярдәм итә. Анда билгеле бер яшьтә кешеләрдә еш ачыклана торган авыруларны билгели торган барлык анализ, тикшерүләр дә кертелгән. Нәтиҗәдә бу авыруларның рак китереп чыгаруы да ихтимал. Күп нәрсәне кеше күзе генә күреп бетерә алмый, медицина тикшерүе кирәк, авыртканны көтәргә ярамый, вакытында тикшеренсәң, үзеңнең җаның тыныч.

– Анысы шулай, тик кайбер кешеләр медицинага ышанып бетми, Ходай биргән гомерне яшәрмен әле, дип, табибка күренмиләр.

– Мин бер генә нәрсә әйтә алам, медицинаның алга китеше, үсеше ярдәмендә, Татарстанда кешенең уртача гомер озынлыгы 73 яшькә җитте. Медицина алда бара, дәүләт сәламәтлек өлкәсенә зур игътибар бирә, ракны дәвалауның да яңа ысуллары уйлап табыла.

– Ракка каршы вакцина дигәннәренә ничек карыйсыз?

– Рак ул вирус түгел, лабаса. Аңа каршы нинди вакцина була алсын? Әлбәттә, бу күз буяу гына. Моны кеше папиломасы вирусына каршы вакцина дип кабул итәргә кирәк. Әлеге вирус рак китереп чыгарырга мөмкин, әмма ракка каршы вакцина түгел бит инде. Гомумән, теләсә кайсы авыру да рак китереп чыгара ала. Һәр ракның «рак алды» авыруы була, ди галимнәр. Ягъни вакытында дәваланмаган авыру – ракка бер адым.

– Помидор, алма рак күзәнәк­ләрен үтерә дигәннәре дә дөреслеккә туры килмиме?

– Кешедә күзәнәкләр күп. Кайбер факторларга бәйле рәвештә, ул чынлап та ракныкына әйләнергә мөмкин. Һәр кешедә рак күзәнәкләре бар дигәне дә уйдырма. Кыяр, помидор ашап кына авыруны җиңеп булса икән! Теләсә кайсы авыруның килеп чыгышын яки, киресенчә, аны кисәтүне яшелчә белән бәйләргә була. Бу халыкның игътибарын җәлеп итү алымы гына. Әлбәттә, дөрес туклану, бигрәк тә яшелчә, җиләк-җимеш ашау организм өчен файдалы.

– Бер маммолог әңгәмә вакытында, гормональ саклану чаралары күкрәктәге яман шешне кисәтә, дип аңлаткан иде.


– Мин бу фикер белән килешеп бетә алмыйм. Гормональ сак­лану чараларын кулланганда, организм үзгәреш кичерә. Саклану чарасын сайлаганда, табиб белән киңәшләшү бик мөһим, һәр кешенең организмы үзенчәлекле бит.

– Үз-үзеңне ышандыру да зур көчкә ия, шулай бит?

– Әлбәттә, кеше күңелсезләнеп, төшенкелеккә бирелеп йөрсә, рагы да, башка авырулары да килеп чыгарга мөмкин. Шуңа да тормышны яратырга, позитив яшәү рәвеше алып барырга, күршеләр, туганнар белән дус булырга кирәк. Гомумән, турсаеп, күңелсезләнеп йөрү – гөнаһ, минемчә.

– Яман шеш авыруына китерә торган сәбәпләр бармы?


– Нечкәлекләренә кадәр белеп бетереп булмый. Шулай да тәмәке тарткан кешеләрнең 70 процентында үпкә рагы күзәтелергә мөмкин, аз хәрәкәтләнү, дөрес тукланмау, нерв күзәнәкләре еш ярсу, стресс сәламәтлеккә файдалы түгел. Барысы да кешенең организмына бәйле. Ракның кайбер төрләре, әйтик, күкрәктәге яман шешнең кайбер формалары нәселдән дә күчәргә мөмкин. Рак кешедән кешегә иярми.

– Бүген Татарстанда яман шешне дәвалау бушлаймы?

– Дәвалануның база өлеше бушлай. Дәүләт өчен бу аз акча булмаса да, халыкка мөмкин кадәр ярдәм итәргә тырышабыз. Татарстанда 70 беренчел онкология кабинеты эшли. Башта кеше теркәлү урыны буенча тикшерү уза, ниндидер билгеләр ачык­ланса, җентекле тикшеренү өчен, онкологларга юллана. Еш кына авыруы турында белгән кеше нык дулкынлана, миңа хәзер үк, бүген үк кирәк, дип, үз чиратын көтәргә теләми, сабырсызлана. Дәваланыр өчен үзе акча чыгарып бирергә әзер тора. Әнә шундыйлар бушлай дәвалану юк дип сөйләргә мөмкиннәр. Шунысын да әйтергә кирәк, бик кискен хәл булмаса, ракны секундында ук ашыгып, кабаланып дәвалый башлауда мәгънә юк. Бу авыру еллар буе дәвам итә. Беренче билгеләре ачыкланганчы да авыру организмда шактый вакыт яшәгән бит, сабыр булырга, тиешенчә дәваланырга кирәк. Авыруны беренчел дәвалау методлары билгеле, барысы да Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан расланган. Яман шеш белән пациент үзе генә түгел, бөтен ил, җитәкчеләр, дәүләт, табиблар белән көрәшә.

Исеңдә тот!

Диспансеризация ракка сәбәпче булырга мөмкин авыруларны ачыкларга ярдәм итә.
 
Үз-үзеңә диагноз куярга кирәкми.
 
Рак дәвалап булмаслык авыру түгел.
 
Йөрәк-кан тамырлары авырулары аркасында арабыздан китүчеләр саны, рактан үлүчеләр белән чагыштырганда, күбрәк.
 
Беренчел стадиядә яман шешне 90-100 процент очракта дәваларга була.
 
Вакытында дәваламаган авыру ракка китерергә мөмкин.
 
Гел күңелсезләнеп йөрү, төшенкелеккә бирелү төрле авырулар китереп чыгаруы бар.


Эльвира МОЗАФФАР

--- | 18.01.2016

"Улымның фаҗигале үлеменнән соң күрәзәчегә ышанган булсам, туганнарым белән дошманлашып беткән булыр идем"

$
0
0
20.01.2016 БӘЙГЕ
18 һәм 19 гыйнвар комментарийлары арасында җиңүчеләр билгеле. Икесе дә акыллы, гыйбрәтле язмалар. Менә укып карагыз әле:

 Җиңүчеләрнең һәркайсына 100әр сум җибәрәбез. Һәм бу бәйге көн саен дәвам итә.

 

 

 

 

 

 

 

 

 


---

--- | 20.01.2016

Филүс Каһиров Яңа елга яңа машина белән кергән (ФОТО)

$
0
0
20.01.2016 Шоу-бизнес
Моңлы җырчы Филүс Каһиров Яңа елга үзенә үзенчәлекле бүләк ясаган! 2016 елга җырчы яңа тимер ат белән кергән. 30 декабрьдә "Hyundai Santa Fe" машинасын алып, шул ук төндә Филүс гаиләсе белән Яңа елны каршы алырга Башкортстанга юл тоткан. Үткән ел Филүс Каһиров өчен аеруча уңышлы ел булды.
Беренчедән, ул "Татар моңы" Халыкара телевизион яшь башкаручылар конкурсында тәүге тапкыр жюрида утырды. "Яшь башкаручылар арасында өметлеләре дә бар. Ләкин андый талантлар еш булып тормый, шуңа да конкурсны ел да үткәрергә кирәк микән, дигән фикерләр булды. Икенче яктан, "Татар моңы"н югалтмау, саклап калу бурычы да бар", – дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Филүс.   Моннан тыш, җырчы "Татар җыры" XVI Халыкара эстрада фестивалендә "90нчы еллар хиты" номинациясендә беренче тапкыр "Алтын барс" сынына ия булды. "Соңдыр шул, соңдыр" җырын заманында Салават Фәтхетдинов та, Хәйдәр Бигичев та башкарды. Аның сүзләрен Роберт Миңнуллин, көен Илгиз Закиров иҗат иткән. Мин бу җырга яңа сулыш бирер өчен алындым һәм максатыма ирештем дип уйлыйм", ˜– диде Филүс Каһиров. Хәзерге вакытта исә җырчының "Кайда син?" җыры популяр. Аның клибының идеясен Филүс үзе уйлаган.   Бу көннәрдә Филүс Каһировның Татарстан, Башкортстан һәм Россиянең төрле төбәкләре буенча гастрольләре төгәлләнде. Ретро һәм эстрада җырларын чагыштыру тематикасында узган тамаша халык күңеленә хуш килгән. Шуңа да күпсанлы тамашачылар соравы буенча 17 мартта Казанда Филүс Каһировның өстәмә концерты узачак.  
Эльвира ШАКИРОВА

--- | 19.01.2016

Татарстанда бураннар көтелә

$
0
0
20.01.2016 Җәмгыять
20 гыйнварда, Татарстанда болытлы һава. Кар, төнлә һәм иртән урыны белән буран булачак. Җил көньяк-көнчыгыштан, төнлә һәм иртән көчәйгәндә секундына 15-17 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе хәбәр итә.
Синоптиклар фаразына караганда, төнлә һава температурасы 6-11, көндез 2-7 градус салкын булачак. Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре саклана.   Казанда төнлә болытлы һава. Температура 6-8, көндез 2-4 градус салкын көтелә.   21 гыйнварга каршы төндә Татарстанда аязучан болытлы һава. Күпчелек районнарда бераз кар, урыны белән буран. Җил көньяк-көнчыгыштан, көчәйгәндә секундына 17 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Һава температурасы 6-11, аязган вакытта 14 градуска кадәр салкын булачак. Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре саклана. 
---

--- | 19.01.2016
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>