Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live

Айгөл Миңнуллина Искәндәр Хәйруллинны күргәч: «Их, шушы егет ирем булса иде» дигән

$
0
0
20.01.2016 Мәдәният
Театрда хатын-кыз артистлар хыялланган рольләр күп. Әмма хыялланып та, һәркем башкара алмый торганнары бар. Камал театры артисты Айгөл Миңнуллина быел «Хафалы биюләр»дә әнә шундый роле белән күңелгә кереп калды.
– Айгөл, фамилияң күренек­ле драматург Туфан Миңнуллинныкы белән аваздаш кына да түгел бит әле синең...   – Әйе, әтием Альберт – Туфан абыйның бертуган энесе. Араларында әти белән Өммия апа гына исән-сау хәзер.     – Артист һөнәрен сайлавыңда Туфан абыйның да йогынтысы тими калмаган алайса.   – Анысы да булгандыр. Әмма юл күрсәтүче әти иде. Мәктәптә укыганда, мин телевидениедә барган «Әлли-бәлли-бәү» тапшыруында катнашып йөрдем. Анда чыгыш ясаулар күңелемә кереп калды. Әмма мәктәптән соң ни өчендер театр училищесына барырга курыктым. Казан дәүләт технология институтына укырга кердем. Бер ел ярым укыганнан соң өйгә кайттым да: «Минем башка укырга барасым килми», – дидем. Шул чакта әтинең мине театр юлыннан җибәрәсе килде. Шулай итеп, мәдәният университетына укырга кердем. Туфан абый да бу адымымны хуплады.   – Аның әсәрләре буенча куелган спектакльләрдә уйнарга өлгердеңме әле? Үзе синең уйнаганыңны күрә алдымы?   – Туфан абыйның «Дуслар җыелган җирдә» әсәре безнең диплом спектакле иде. Ул аны бик яратып кабул итте. Үзе фотоларга төшереп, аларны миңа да бүләк итте. Ә инде театрда эшли башлагач, Зөлфәт Хәкимнең «Искән җилләр көенә» спектаклендә миңа Фәнисә ролен бирделәр. Туфан абый да аңа бик шатланды. Очрашкан саен: «Премьераны карарга киләм әле», – дип йөрде. Кызганыч, үзе, премьерага ике атна кала, арабыздан китеп барды. Ул минем театрда уйнавымны күрә алмый калды.   – Үзенчәлекле рольләреңнең берсе – Илгиз Зәйниевнең «Мәхәббәт FM» спектаклендәге Энҗе белән Айгөл Миңнуллина арасында берәр уртаклык бармы?   – Бүгенге яшь буынга хас юмор, пародияләр, яшәү һәм аралашу рәвеше белән сугарылган, яшьләр аудиториясенә юнәлтелгән бу спектакльдәге Энҗе – миңа бөтенләй капма-каршы кеше. Безнең характерлар арасында бер генә охшашлык та юк, ләкин ул рольне мин бик яратып башкарам. Сәхнәдә үз-үзеңне уйнау, миңа калса, профессиональ яктан әллә ни үсеш бирми.     – Айгөл, син «Хафалы бию­ләр»дәге ролең белән бигрәк тә истә калдың. Алмаз Гәрәев белән икәүләшеп циркта уйнау­чы гимнастларны хәтерләттегез. Үзегезне куркыныч астына куеп уйнау куркытмадымы?   – Цирктан килеп, безне махсус өйрәттеләр. Биеклектәге ул бию­ләр башта килеп чыкмый аптыратты. Елап беттем. Тик тырышлык бушка китмәде, минемчә. Егылып төшү бераз куркытса да, күктә очу рәхәт!   – Бию белән кайчан мавыга башладың?   – Химиклар мәдәният сарае каршындагы «Салават күпере» ансамбленә дүрт ел йөрдем. Бию серләренә ныклап шунда төшендем.   – Театр артисты өчен иң мөһиме нәрсә дип саныйсың?   – Иң элек режиссер сүзенә колак салу, аның ышанычын аклау кирәк. Артист ролен җиренә җиткереп башкарырга тиеш. Миңа режиссер никадәр күбрәк кисәтү ясаса, шулкадәр әйбәтрәк кебек.   – Мәдәният университетында Фәрит Бикчәнтәев җитәкләгән сезнең төркемдәге егет-кызлар театрда бик дус һәм бердәм булулары белән аерылып тора. Төркем белән бергә эшләү ничек?   – Безнең студент елларындагы дуслык әле дә дәвам итә. Бер-беребезгә ярдәм итәргә тырышабыз. Мин егетләрдән киңәшләр еш сорыйм.     – Айгөл, син күренекле артистлар Алсу Гайнуллина белән Илдар Хәйруллиннар гаиләсенә килен булып төштең. Алар ничек кабул итте үзеңне?   – Яратып. Мин дә аларны хөрмәт итәм. Һәрвакыт якты йөз, җылы сүз белән каршы алалар. Файдалы киңәшләре белән гел ярдәм итәләр.   – Беренче мәртәбә Искәндәр Хәйруллин дигән артистны кай­чан күрдең?   – Әле дә хәтеремдә, бишенче сыйныфта укыганда, әти-­әни белән Туфан абыйның «Гөргөри кияүләре» спектаклен карарга бардык. Шунда иң беренче Искәндәргә күзем төште. Аннары берәр елдан соң «Әни килде» спектаклендә күрдем. Спектакль тәмамлангач, без әти-әни белән Туфан абыйны көтеп торганда, Искәндәр безнең яннан тиз генә узып китте. Шулчак башымнан: «Их, шушы егет ирем булса иде», – дигән уй йөгереп үтте. Ходайның «амин» дигән сәгатенә туры килгән, ахрысы.   – Әгәр гаиләгез белән берәр спектакльдә уйнарга туры килсә, син анда нинди роль башкарыр идең?   – Шулай булган очракта, килен яисә кызлары булып уйнарга гына кала инде.   – Спектакльдән соң беренче тәнкыйтьчең кем?   – Искәндәр. Ул миңа һәрвакыт җитешсезлекләрне әйтә. Тән­кыйть күзлегеннән карарга ярата ул. «Хафалы биюләр»дән соң «молодец» тан кала башка сүз әйт­мәде.   – Балаларыгызга исемнәрне кайсыгыз сайлады?   – Аязга хәзерге вакытта 5 яшь. Аны Искәндәр сайлады. Кызыбыз бер атна исемсез йөрде. Аннары Зәйнәп исеме икебезгә дә ошады.   – Аяз ниләр белән мавыга?   – Ул төрле костюмнар алдырып, шуларны өйдә киеп, мультфильм персонажлары булып уйнап йөри. Ул үзебезнең театрдагы балалар спектакльләрен дә яратып карый, бигрәк тә тискәре образлар ошый аңа.   – Үзеңне якын киләчәктә ниндирәк рольдә күрербез икән?   – Илгиз Зәйни «Әлли-бәлли-бәү» дигән пьеса язды. Ул аны үзе куя да. Шунда суррогат ана ролен уйнарга җыенам.   – Бик ошаган роль булса, режиссердан сорап ала алыр идеңме?   – Эх, шул рольне уйнарга иде дигән чаклар булды. Әмма минем сорап алырга кыюлыгым җитмәс иде.
Люция ХӘБИБУЛЛИНА

--- | 18.01.2016

"Баласыз каласымны ике атна алдан сизенә башладым"

$
0
0
20.01.2016 Язмыш
“Күңелем сизенгән иде аны”, “Төштә күргән идем мин моны”... Гадәттә, берәр вакыйга булгач, күпләр шулай дияргә ярата. Танышым Гөлзифа да әнә, баласы туып берничә ай узгач, шулай ди. “Баласыз каласы булганмын икән, ике атна алдан сизенә башладым бит. Йоклый алмадым, үрсәләндем, җит­мәсә, мәрхүм әти төшкә кереп йөдәтте”, – ди.
– Ике баламны корсакта килеш югалткач, инде булмас, тапмыйм, тырышмыйм да бүтән, дип уйладым. Соңгысын югалту бигрәкләр дә авыр булды. Зур иде инде. Ә УЗИга баргач, ул кымшанмый, үлгән, диделәр. Табиб бүлмәсен­нән ничек чыкканымны хә­терләмим, – дип сөйли Гөл­зифа. – Аннан соңгы хаста­ханә хәлләре дә ак томан эчендәге кебек кенә истә калды. Ә озын-озакка сузылган тернәкләнү чоры аеруча авыр булды. Депрессия басты. Җитмәсә, антибиотиклар да булышмады, терелә алмыйча тилмердем. “Нәр­сәгә азапланам соң әле, язмагандыр”, – дидем дә кул сел­тәдем барысына да. Баштанаяк эшкә чумдым. Табиб килергә куш­кан көнне дә хастаха­нәгә бармадым. “Ки­мендә ярты ел балага узарга ярамый сиңа”, – диде ул миңа.   Нинди ярты ел, бүтән бө­тенләй узмыйм, болай тил­мерү рә­хәтме әллә?  Шулай да, ике айлап вакыт узгач, янына барып кайтырга булдым. Эчтә бар да тәртиптәме икән, дим. Ни дисәң дә, дару күп эчәргә туры килде бит. Барсам, табибым: “Тугыз атналык кө­мә­нең бар”, – дип әйтмәсен­ме! “Ничек инде, – дим, – кайчан, кайдан?” Табиб кө­леп үк җибәрде: “Анысын ирең­нән сорарсың инде”, – ди. Шулай итеп, өметсез уйларымнан кире кайтып, янә хыялланып яши башладым.   Тугыз ай җиңел генә уз­мады. Бер курку алгач, гел искә төшеп, күңелне шомландырып тора икән ул. Атна саен табиб янына йөр­дем. Ул инде мин килгәнгә аптырамый да башлады. “Сабирова, тагын синме?” – дип кенә каршы ала, чиратсыз гына кертә иде УЗИга да. Янәсе, озак борчылып утырмасын, тынычлансын да кайтып китсен, дип. Ноя­брь­нең беренче ун көнендә та­барсың, Алла боерса, ди бу.   Октябрь җитте. Күңеле­мә гел икеле саны килә бит. Егермеләре тирәсендә табам микән дип уйлыйм. Хас­та­ха­нәгә бару өчен бөтен кирәк-яракны алдан әзерләп куйдым. Балага дигән бөтен әйбер сатып алынды. Памперска кадәр алып куйдым. Бала тудыру йортына барып, бала таптырачак табибым белән дә танышып кайттым. “Бер дә борчылма, бар да әйбәт булыр, теләсә кайсы вакытта шалтырат”, – дип кайтарып җибәр­де ул мине. Бер атнадан мин аны борчый да башладым. Башта интернет аша гына языш­тык. “Те­гендә төр­тә, мон­да авыр­та”, – дим. “Кил әйдә, карыйм”, – дип чакыра башлады. Шулай өч тапкыр барып кайттым бала тудыру йортына. Инде табибым ачу­лана ук башлады: “Тизрәк та­басың килә си­нең, вакыты җитмәгән әле!” Янә­се, мин вакытны бушка уздырып йө­рим. Ә бит эч поша. Нәрсәдер тынгылык бир­ми.   Ике атна шулай тынычлана алмыйча йөрдем. Ирем дә ачулана: “Ник ашкынасың? Бар да яхшы бит. Көне җит­кәч, барып та­басың гына калды”, – ди. Аны да аңларга була инде. Эшеннән чакырып кайтарам да бала тудыру йор­тына җыенып китәбез. Ярты сә­гатьтән тагын өйгә кайтабыз. Бишенче тапкыр баруда: “Әй­берләреңне алып тормыйк, барыбер кире әйләнеп кайтасы була”, – ди ирем. “Юк, дим, алыйк әле, дөнья хәлен белеп булмый”. Ок­тябрьнең егермесе иде. Ике рәкәгать намаз укып, тәсбих тарттым, белгән догаларымны укып, барысы да хәерле үтсен иде, дип теләк теләдем. Шуннан соң табибым янына киттек. Ул инде миңа иялә­шеп бетте. Килгән килгән инде дип, чираттагы процедураларны үткәрә башлады. Ләкин баланың йөрәген тың­лый башлагач, йөзе чытылды. Тиз генә УЗИга җибәр­де. Анда да табиб­лар чыш-пыш килә башлады. Юк, мин сине кайтарып җи­бәрә алмыйм, әйдә, әзер­лән, хәзер балаңны таптырабыз, димә­сенме! Ничек, дим, тулгагым юк бит.   “Тулгак көтәр чак түгел. Ярып алабыз”, – ди бу. Тиз-тиз әзер­лек эш­ләре күрделәр дә, икенче катка алып менеп тә кит­теләр. Ә ярты сәгатьтән ире­мә шалтыратып: “Кайтып кит, улыбыз туды”, – дидем. Менә шулай итеп мин әни булдым. Ә бит баламны үзем табар өчен күпме әзер­ләнгән ­идем! Берничә көн узгач: “Чак өлгердек. Балаң буыла башлаган иде. Соң­гылыгың өзелгән, оеш-оеш кан иде эчеңдә”, – диде табиб. Бала ике атна элек УЗИда куелган авырлыгы белән туды. Ди­мәк, ике атналап минем балага туклыклы матдәләр килмәгән. Ә бит хастаханә юлын таптый башлаганга да ике атна! Исемә төште. Шул чакта төш тә күргән идем әле. Мәрхүм әтигә әйтәм икән: “Ач инде ишекне, бер ир баланың керәсе килә бит”, – дим. Ә әти ачмады. Бала исә ишек төбендә тик кычкырып тора. Шулай уянып киттем...
Гөлгенә ШИҺАПОВА

--- | 20.01.2016

«Шәһри Казан» иң күп укыла торган китаплар һәм авторлар исемлеген төзеде

$
0
0
20.01.2016 Җәмгыять
Узган ел «Шәһри Казан» газетасында «Әдәби марафон» дигән махсус сәхифә чыгып килде. Марафон кысаларында язучылар, журналистлар, артист-җырчылар, сәясәтчеләр, гомумән, төрле катлау кешеләре үзләре укыган китаплар турында сөйләде. Чүлмәкчедән күрмәкче дигәндәй, телгә алынган кайбер китапларны үзебез дә эзләп алып укыдык.
Иманыбыз камил, газета укучыларыбызны да битараф калдырмады «Әдәби марафон». Инде килеп, шул китап­лар исемлеген тупладык. Исемлекне сезгә дә тәкъдим итәбез.   Рабит Батулла «Бию җене кагылган егет» Галимҗан Гыйльманов «Албастылар» Гөлсинә Галимуллина Зифа Кадырова Татьяна Веденская «Загадай желание» Фәнис Яруллин «Хәтер төпләрендә утлы күмер», «Урман кызы» Харуки Мураками (япон язучысы) «Послемарк» Агата Кристи Гадел Кутуй Мольер «Сайланма әсәрләр» Алекс Росс «Дальше – шум» Реза Амир-Ханин «Ее я» (Иран язучысы) Булат Сәләхов «Яратылмый калган ярлар» Хозе Аргуэльс «Фактор Майя» Каку Митион «Физика будущего» Фирүзә Җамалетдинова Мөсәгыйт Хәбибуллин Флүс Латыйфи «Ишелеп төшкән бәхет» Сергей Довлатов «Компромисс», «Чемодан» Уильям Пол Янг «Хижина» Кадыйр Сибгатуллин шигырьләре Фатих Хөсни Габдулла Тукай Грегори Дэвид Робертс «Шантарам» Колин Маккалоун «Прикосновение» (Австралия язучысы) Дэн Браун «Ангелы и демоны», «Код Да Винчи» Равил Фәйзуллин «Яңа гасыр иртәсе» Аяз Гыйләҗев Надир Дәүләт «Милләт белән Совет арасында» Ибраһим Нуруллин Нәбирә Гыйматдинова Марат Кәбиров Илдар Юзеев Федор Достоевский «Униженные и оскорбленные» Нурихан Фәттах Мөдәррис Әгъләм Ленар Шәех «Җылытасы килә дөньяны» Рифат Сәлах Ибраһим Нуруллин «Тукай турында монография» Жюль Верн «80 тысяч верст под водой» Жорж Бизе «Кармен» Лев Толстой «После бала» Әмирхан Еники Мәдинә Маликова «Югалган якутлар», «Чәчкә балы» Габдрахман Әпсәләмов «Ак чәчәкләр» Мөхәммәт Мәһдиев Мәхмүт Галәү «Мөһаҗирләр» Гюстав Флобер «Мадам Бавари» Эмиль Золя (тәнкыйди мәка­ләләр) Виктор Гюго Антон Чехов Михаил Булгаков «Белая гвардия» Рөстәм Зәкуан «Синдә калам» Наил Касыймов «Күңелем кояшы» Артем Каменистый «Земли хайтаны» Роман Злотников «Грон» Гариф Ахунов Хәсән Туфан Федор Тютчев Александр Пушкин Пауло Коэльо «Вероника решает уметь» Бальзак әсәрләре Владимир Маяковский Марина Цветаева Анна Ахматова Антуан де Сент-Экзюпери «Маленький принц» Фатих Сибагатуллин «Татары и евреи» Карен Армстронг «Мухаммад. История Пророка» Николай Островский «Как закалялась сталь» Нәкый Исәнбәт «Мәкальләр», «Хуҗа Насретдин» Харрас Әюп «Йөз яктысы» Габделхәй Сабитов «Ай сукмагы» Марсель Галиев «Көлә беләсеңме?», «Оҗмах ачкычы кемдә?» Хәсән Сарьян «Бер ананың биш улы» Николай Коклюгин «Нижние Вязовые: история рабочего поселка» Таҗетдин Ялчыгол «Риссаләи Газизә» Вахит Имамов «Безнең төбәк тарихы» Роберт Миңнуллин Резеда Вәлиева Җәүдәт Дәрзаман Наҗар Нәҗми Әнгам Атнабаев Салават Рәхмәтулла Рим Идиятуллин Ркаил Зәйдулла Газинур Морат Адлер Тимергалин Зөлфәт Каюм Насыйри «Халык авыз иҗаты» Фридрих Ницше «По ту сторону добра и зла» Михаил Шолохов Антон Чехов Чыңгыз Айтматов Валентин Распутин Василь Быков Шәмсия Җиһангирова Флёра Тарханова Решат Нури Гюнтекин «Чалы кошы» Камил Кәримов «Тургайлы болытлар» Лена Шагыйрьҗан «Кәрәз төбе каты бал» Наилә Яхина Туфан Миңнуллин «Тормышым-булмышым», «Утырып уйлар уйладым» Рәшит Минһаҗев «Урындагы кешеләр – урынсыз сораулар» Разил Вәлиев «Җанга уелган уйлар» Факил Сафин «Саташып аткан таң» Илдус Гыйләҗев Роберт Әхмәтҗан Мансур Хәсәнов «Временем признанный» Евгений Евтушенко Сергей Есенин Миргазиян Юныс Рөстәм Мингалим Кол Гали Рәдиф Гаташ Зигмунд Фрейд Фридрих Ницше Фәүзия Бәйрәмова Мәхмүт Хәсәнов «Язгы аҗаган» Фоат Садриев Илсөяр Иксанова Саҗидә Сөләйманова Йолдыз Миңнуллина Луиза Янсуар Орхан Памук Рэй Брэдбери Джером Дэвид Сэлинджер Иосив Бродский Анна Ахматова Фирдәвес Хуҗин «Күкләр шаһит» Атилла Расих Габделхак Хәлимов Йолдыз Шәрапова «Сәяхәтче чемодан» Нәҗибә Сафина Габриэль Гарсиа Маркес «Сто лет одиночества» Чыңгыз Айтматов «Ак пароход» Уильям Голдинг «Повелитель мух» Зөлкарнәй Розалина Шаһиева Милорад Павич «Хазарский словарь», «Внутренняя сторона ветра» «Мең дә бер кичә» (гарәп халык әкиятләре) Шарма Робин «Монах, который продал свой «Феррари» Эмили Бронте «Грозовой перевал» Шарлотте Бронте «Джен Эйр» Рафаэль Мостафин «По следам оборванной песни» Искәндәр Гыйләҗев «Российские солдаты-мусульмане в германском плену в годы Первой мировой войны», «Галимжан Ибрагимов» Хәлил Ибраһим Өздемир (төрек язучысы) «За туманами» Рәмзия Габделхакова Ли Керолл «Путешествие домой» Чак Паланик «Невидимка», «Бойцовский клуб», «Проклятые» романнары Джек Лондон Эрих Мария Ремарк «Триумфальная арка», «Три товарища», «Гем» Ринат Мөхәммәдиев «Үз кешеләр» Ник Вуйчич «Любовь без границ» Мөхәммәд Гашыйк «Ислам шәригате» Ибн Кәсир «Коръән тәфсире» Гүзәл Яхина «Зулейха открывает глаза» Павел Санаев «Похороните меня за плинтусом» Эрнест Хемингуэй «Старик и море» Нияз Акмал «Яңгырдан соң» Фирая Зыятдинова «Утның яшисе килә» Рифкать Закиров
---

--- | 18.01.2016

Мәдинә Тимерҗанова Илшат Әминовның урынбасары булачак, дип яза "Бизнес Online"

$
0
0
20.01.2016 Мәдәният
10 ел дәвамында KZN телаканалын оештыручы Мәдинә Тимерҗанова Илшат Әминовның мәгълүмати тапшырулар буенча урынбасары булачак. Сәяси өлкәдә дә, тамашачы арасында популярлыгы буенча да ул үзенең яңа җитәкчесеннән калышмый.
"Бизнес ONLINE" хәбәр итүенчә, Мәдинә Тимерҗанова кандидатурасының яңа урынга күчү хәбәрен кичә рәсми рәвештә АО «Татмедиа» гендиректоры Андрей Кузьмин раслаган. Шул ук вакытта ул «Казан» телерадиокомпаниясенең таркалуы турындагы имеш-мимешләрне дә кире каккан.    ТРК «Казан»ның яңа җитәкчесе кем булачагы әлегә билгесез. Кузьмин сүзләренә караганда, берничә кандидатура арасыннан сайлаячаклар.
---

--- | 20.01.2016

Татар эстрадасын ни дәрәҗәдә беләсез? (ШАЯН ТЕСТ)

$
0
0
20.01.2016 Шоу-бизнес
Татар эстрадасы һәм шоу-бизнес - "Матбугат.ру"да иң популяр темаларның берсе. Шуны исәптә тотып, укучыларыбыз өчен кызыклы тест үткәрергә булдык. Уены-чыны бергә! Үзегезне сынап карагыз һәм кәефегезне күтәрегез:

 

 

 

 

 Игътибар: искерәк браузерларда һәм кайбер мобиль җайланмаларда бу тест эшләмәскә мөмкин. Башкасыннан кереп карагыз.

 Җавапларның дөреслеген белер өчен ахырдан менә шушындый төймәгә басарсыз:

 

Нәтиҗәләрегез нинди булды? Кайсын дөрес белә алмадыгыз? Комментарийларда языгыз ))

 

 

 

 

 


---

--- | 20.01.2016

Камал театры сайтыннан уртача алганда көн саен 40тан артык электрон билет сатып алалар

$
0
0
20.01.2016 Мәдәният
2015 елда Камал театрында электрон билетлар алдагы ел белән чагыштырганда 1,5 тапкырга күбрәк сатылган. Үткән ел нәтиҗәләре буенча театр сайты аша барлыгы 15 мең билет сатылган, бу барлык сатылган билетларның 13% тәшкил итә. 2014 елда – 9,4 мең тирәсе билет һәм 8,3%.
Исегезгә төшерәбез, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында билетларны онлайн сату проекты 2013 елның 13 сентябрендә гамәлгә керде. Камал театры Татарстан театрлары арасында беренче булып билетларны онлайн сата башлады. Беренче айларда сатылган билетлар саны йөзләр белән генә исәпләнсә, хәзер Камал театры сайты аша һәр ай саен меңнән артык билет сатыла. 2016 елның беренче 10 көнендә 1978 электрон билет сатылган – бу рекорд күрсәткеч.    Камал театры директоры Илфир Якуповның сүзләренә караганда электрон билетларның көн-көннән күбрәк сатылуы аның уңайлы булуы белән аңлатыла. «Спектакльгә килү өчен кассага барырга яки алдан бронь ясап, аннары килеп алырга кирәк түгел. Тамашачының спектакльгә барасы килү теләге белән спектакльгә килү юлы сизелерлек дәрәҗәдә кыскарды. Моның өчен театрның сайтына кереп “билет алырга” төймәсенә басу да җитә», – ди Илфир Илшат улы.   Алай гына да түгел, сайт аша билетларны Камал театрының Казандагы спектакльләренә генә түгел, башка шәһәрләрдәге гастрольләр спектакльләренә дә алырга мөмкин, шулай ук Казанга килгән башка театрларның спектакльләренә дә. Мәсәлән, хәзерге вакытта камаллыларның Яр Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама һәм Санкт-Петербург шәһәрләрендә булачак гастрольләренә сайт аша актив рәвештә билетлар сатыла.   Тамашачыларның уңайлыгы өчен Камал театры шулай ук интернет-кибет тә ачты. Әлге кибеттә үзенчәлекле видео, аудиоматериаллар, китаплар, истәлекле сувинирлар сатып алырга мөмкин. Материалларны электрон форматта да алып була.  
---

--- | 19.01.2016

Телсез-чукрак булу ир белән хатынга, гаилә корып, уртак тел табарга комачауламый

$
0
0
20.01.2016 Ир белән хатын
Моннан дүрт ел элек кавышкан Инзилә һәм Данис Садыйковлар бер-берсен очратуына шулкадәр сөенеп яши. Аларның тагын да бәхетле буласы килә. Эшкә урнашырга, фатир алырга, кыскасы, җитеш тормышта яшәргә хыялланалар.
Инзилә   Инзиләгә – 23, Даниска –  25 яшь. Яшьләр Казандагы 6 нчы махсус мәктәпне тәмамлап, Казан илкүләм тикшеренүләр  техник унверситетта (КАИ) радиотехник белгечлеге үзләштерә. Бишенче курста белем алалар. Студентлар иртән парлашып университетка чыгып китәләр,  кич гөрләшеп кайтып керәләр. Уллары Рәмисне әлегә Инзиләнең әти-әнисе тәрбияләп тора. Башта алардан, Рәмисне карарга булыша алмыйсызмы, дип рөхсәт сораганнар. Аннан гына  баланы әби-бабасы янына кайтарганнар. Укудан соң исә нарасыйларын  күрергә Арчага юл тоталар. Машинаны исә чиратлашып йөртәләр. Бакчага чират җитү белән Рәмисне Казанга алып китәргә җыеналар.  Яшьләр менә шул минутларны сагынып көтә.   – Алар бер вакытта  да зарланмый. Эшлибез, булдырабыз, диләр. Тормышны шулкадәр яраталар.  Дөрес, кайчак, пенсия аз, дип әйтеп куялар. Билгеле, айга бишәр  мең сум акча белән ерак китеп булмый. Стипендияләре – 4,5 мең сум. Кибеткә йөрергә ярат­салар да, акчаны сакчыл тоталар. Берничә мәр­тәбә барып кайткач кына кирәкле әйберләрен сатып алалар, – ди кызның әнисе Ризәлә апа Фәйзул­лина.   Инзилә кечкенә чакта чия компотыннан агуланган булган. “Шул вакытта ялгыш укол кададылар дип шикләндек. Чөнки аңа кадәр сабыебыз тавышны ишетә иде. Табибларны да гаепләп булмый. Бәлкем, тумыштан шулай булгандыр. Белмибез бит. Районда Инзиләне, биш яше  тулгач,  бакчага урнаштырырга куш­­тылар. Алайса, Бөгел­мә­гә җибәрәбез, диделәр. Шуннан куркып, Казандагы бакчага урнаштырдык. Аннан мәктәпкә  укырга керде. Башта укыйсы килмәсә дә,  соңыннан  яхшы укыды”, – ди Ризәлә ханым.   Әти-әниләренә, сеңлесе Ләйсәнгә аның белән аралашу башта авыр булган. Бергәләшеп алфавит өй­рән­гәннәр. Мәктәптә укыганда Инзиләнең теле ачылмасмы дип  көткәннәр. Шактый сүзләр әйтергә өйрән­гән ул. Ләкин  өмет­ләре ак­ланмаган.    Данис   “Данис Инзиләне бик нык ярата. Бер бакчага йөрсәләр, бер мәктәптә укысалар да, 11 нче сыйныфта гына  аралаша башладылар. Инзиләне кунакка чакыра идек. Данис аңа эш кушканны  өнәп бетерми. Миңа: “Идәнне үзең ю, өстәлне үзең сөрт”, – дип әйткәли. Ул бит – минем хатын, мин бит аны яратам, ди. Инзилә бик тырыш. Бик яхшы тегә, бәйли, тәмле итеп ашарга пешерә. Аны гел мактап торам. Улым да чибәр,  озын буйлы. Бер начар гадәте дә юк. Аңа,  ха­тыныңны ярат, сакла, башкаларга күз төшермә, дип киңәш бирдем. Без бик матур яшибез, – ди Дания апа.  – Баласы авылда булгач, Инзилә бигрәк тә бәргәләнә. Авыр инде аңа. Балаларга  шәһәр белән авыл арасын таптарга туры килә”.   Данисның әтисе күптән үлгән инде. Апасы Ризидә Петербургта яши, сау-сә­ламәт. Данис исә өч яшьтә грипп белән авырып чук­рак калган. Аңа кадәр  сөй­ләшә торган булган.  Хәзер дә әнисенә үз фи­керләрен әйтә. Әмма ишетми генә. Дания апага башта Инзилә белән аңлашу авыр булган. Инзилә ишетә, әм­ма сүз­ләрне авырдан әйтә, ди. Хәзер җиңел аңла­шалар. Дания апа үзе пенсия яшендә  булса да, сигез ел буяучы булып эшли. Бала­ларының тормышы җиңел булсын дип тырыша. Даниска 18 яше тулгач,  машина бүләк иткән. Әле күптән түгел яңаны сатып алганнар. Туйларын да гөр­ләтеп уздырганнар. Дусларын  ча­кырып, матур итеп бәй­рәм иткәннәр. Инзилә башка кәләшләр кебек ап-ак туй күлмәге кигән.   Данисның үз зәвыгы бар. Кечкенә чактан ук, базарга баргач, бары үзенә ошаган киемне генә алдырта торган булган. Белеме, тел байлыгы ягыннан да мактый аны әнисе. Кечкенә чактан ук хатасыз язарга тырышкан. Мәктәпне тә­мам­лап, училищеда балта остасы һөнәрен үзләш­тер­гән. Җиһазларны бик әйбәт ясый. Плитәләр ябыштыра. Кул эшләренең һәркайсын  булдыра.   – Җәмгыятьтә үзебезне яхшы хис итәбез. Кешеләр аптырап карамыйлар. Чөн­ки безнең кебекләр күп. Үпкәләтүчеләр дә юк. Балабыз белән бергәләшеп цирк­ка, башка күңел ачу  урыннарына баргалыйбыз. Бер-беребезгә бүләкләр бирергә яратабыз. Хыялыбыз – социаль ипотека программасы буенча фатир сатып алу. Ләкин моның өчен эш кирәк. Диплом алып, заводка эшкә урнашасыбыз килә, – ди алар.
Сәрия МИФТАХОВА

--- | 20.01.2016

“Алконавт”лар (Булган хәл)

$
0
0
20.01.2016 Юмор
Мөхтәр абзый кунаклар җыеп, пирәшләп утырырга ярата. Тик моның бер начар ягы бар: авызына керсә, ул, ычкынып китеп, атналар-айлар буе эчә. Әле менә Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне уңаеннан абзыебыз, хезмәттәш дуслары, мактаулы механизаторларны җыеп, бер сөйләшеп, сыйланып утырырга уйлады.
Тик моңа карчыгы Сабира һәм әле яңа гына армиядән кайткан улы Әхтәм каршы иде.   Әхтәм, әтисен бу шөгыленнән ничек биздерергә икән дип, баш ватты. Һәм... тапты... Иртәгә бәйрәм дигән көнне Мөхтәр Дәүләтбаевка телеграмма килеп төште. Матур, симез хәрефләр белән “Мәскәү. Кремль. Президент” дип язылган. Иртәдән үк кәефләнеп алырга өлгергән Мөхтәр абзый телеграмманы укып чыкты. “Набираем бригаду механизаторов для работы на Луне. Как лучший механизатор, Вы включены в бригаду. Если будут желающие, включите в список. Завтра же сообщите” диелгән иде анда. “Мине Русия президенты каян белә икән?” – дип аптырады Мөхтәр абзый. Улының хәйләсен сизенгән Сабира түти салпы якка салам кыстырырга ашыкты: “Бәрәч, картым, сине белмәгән кеше бармыни ул? Иске тракторың белән бөтен авылның бәрәңге бакчасын сөреп бирәсең. Иң беренче башлап йөргән тракторыңны, һәйкәл сымак итеп, тау башына меңгереп утыртып куйдылар. Данлыклы механизатор... Гәҗиттә сурәтең басылып чыкты...” – дигәч, күңеле тынычланды. Юкә чөй кемгә килешмәсен. “Анысы шулай инде, – дип кәперәеп китте карт тракторчы. – Әбекәем, син аш-су әзерлә, мин дус-ишләрне дәшеп килим әле”.   Совет заманының мактаулы механизаторлары, көттермичә, бик тиз килеп җиттеләр. Телеграмманы укып чыккач, һәркайсының Мөхтәр белән Айга механизатор булып барасы килде.   – Президент теләсә-кемне җибәрмәс. Айга безнең кебек җимертеп эшләүчеләр кирәк, – диде Мөхтәр абзый, чирекле көмешкә чыгарып. Шул вакыт дус-ишләре белән улы Әхтәм кайтып керде. – Нинди бәйрәм? – дип кызыксынды ул. – Менә телеграмма килде. Безне Айга җибәрмәкче булалар. – Әти, андый җитди эш алдыннан аек баштан утырып уйланырга кирәк, – диде Әхтәм. – Кемгә эләгә мондый мәртәбәле тәкъдим? Сабира түти дә улын хуплады: – Әй, әтисе, куйчы шул шайтан сидеген! – Алайса, нишләтәбез бу күз яшедәй хәзинәне? – Айга алып китәрбез, – дип көлде берсе. Икенчесе такмаклап җибәрде:   ...Айга менгән көтүче, Мин дә Айга менәр идем, Булса арттан этүче.   Бөтенесе дә көлеп җибәрде. Көмешкәне алып кит дигәнне аңлатып, Сабира түти улына ымлады. Әхтәм чирекле шешәне тиз генә эләктереп алып, чоланга алып чыгып китим дигәндә генә, ул “ялгыш”, кулыннан төшеп китеп, почмакта яткан гантель белән чәкешеп, челпәрәмә килде. Бөтенесе дә “ах!” дип куйды. Аннан үле тынлык урнашты. Нәкъ менә шул мизгелдә ишек ачылды һәм аннан Түбән очның Рәхимҗан агай килеп керде. – Туктагыз, таралмагыз, хәзер мин сезнең бөтенегезне дә кызымның туена алып китәм, – диде ул, керә-керешкә. – Юк, алар бармый, чөнки хәзер аларның берсе дә эчми, – дип каршы төшмәкче булды Сабира түти. – Ә без эчермибез дә, чөнки безнең “әлкәгүлсез туй”. Әйдә, киттек, егетләр! Һәм ул өстерәп диярлек, бөтенесен дә туйга алып китте... Менә ул “әлкәгүлсез туй!” Аны төшерергә хәтта телевидениедән дә төркем килгән. “Аек авыл” сюжеты буласы икән. Әнә, берничә олы-олы җитәкче дә утыра... Менә туй башланды. Котлау-тәбрикләү сүзләре әйтелде. Бүләкләр бирелде. Ләкин болар бөтенесе дә күңелсез генә барды. Кемдер биергә чамалап карады, кемдер җыр сузып маташты. Тик аларның рәте-чираты булмады. Берәвесе көенә туры китерә алмый, җырчысының моңы юк. Ни өчен икәне аңлашыладыр... Тик бу хәл озак дәвам итмәде. Бер мәлне, туйлы йортның шомлы тынлыгын бозып, җыр яңгырады:   ...Исердем, кая барыйм, Искердем, кемгә ярыйм...   Менә сиңа мә! Өстәлдә исерткечнең әсәре дә юк, ә кода-кодачаларның, бигрәк тә яшьләрнең кәефе сәер рәвештә күтәрелә бара! Моның серенә Мөхтәр абзый тиз төшенде. Бер арада бая җыр сузган ир, тәмле аракы исе бөркеп, аның колагына пышылдады: “Бар кече якка, үзеңнекен кара. Мин үземнекен карадым...” Мөхтәр абзый шул якка турылады.   – Кода, бик күңелсез күренәсең ләбаса, – диде бер чибәркәй, як-ягына каранып. – Менә шушыны кәгеп җибәрсәң... – дип, ак борчаклы кызыл касә сузды. Бетереп-бетереп!.. Менә шулай! Әлкәгүлсез туй өчен!.. Аннары Мөхтәр абзый янында утырган механизаторның колагына пышылдады... Тегесе – күршесенә... Шулай, чират буенча, китте, китте, китте!..   Кыскасы, берзаман Рәхимҗан абзыйларның капкасыннан кочакланышкан “алконавт”лар төркеме килеп чыкты: җырлары “На пыльных тропинках далеких планет” түгел, ә “Әйттер-типтер, сыптыр-сүттер, дөнья үзебезнеке” иде.   Марс АХУНОВ. Казан. 
---

--- | 20.01.2016

Гөлсинә Хәйруллина тәрбиягә алган улы турында: «Ул – минем Ходай биргән сынавым»

$
0
0
20.01.2016 Җәмгыять
Мин килгәндә, Гөлсинә апа коедан су алып кереп бара иде. Өйләрендә төзекләндерү эшләре бара икән, шуңа да әлегә су өйгә үк кереп җитә алмаган. Ләкин Гөлсинә апа аптырап тормый, мал-туарга суны йортлары каршындагы коедан ташыса, эчәргә чишмә суы алып кайталар, хәтта автомат кер юу машинасын эшләтү җаен да тапканнар.
Аның өчен махсус су багы ясап куйганнар. Кер юу машинасының тавышыннан ук, нәрсә кирәген сизә уңган хуҗабикә. «Әнә «киленем» су сорый», – дип, бакка су өстәп килә. Үзебез көлешәбез, краннан су килеп тормаса да, автомат машинаны эшләтү җае табылган бит...   Кама Тамагы районының Чаллы авылында яшәүче Гөлсинә Хәйруллинаны авылдашлары хат ташучы буларак белә. 18 елга якын фермада сыер сауганнан соң, ул элемтә бүлегенә эшкә кергән. Хәйруллиннарның кызлары Илсөя белән Диана инде буй җиткәннәр. Олы кызы кияүдә, ике бала үстерә, Дианасы бишенче сыйныфта белем ала. Балалар бик актив, моңлы җырлыйлар, чараларда актив катнашалар.     Гөлсинә апа белән Рамис абый кызлары янына нәсел дәвамчысы – бер малай алып кайтырга гел хыялланалар. Инде авырга узып, малай туасын белгәч тә, бәхетле ананың сөенече эченә сыймый. Көмәне 7 айлык вакытта, Гөлсинә апаны хастаханәгә илтәләр. Бала туарга, якты дөньяны күрергә ашыга. Әмма 4 сәгать кенә яшәп кала. Бу хәсрәтне бик авыр кичерә әни кеше. «Улым урынына ул алып кайтачакмын», – дип, Рамис абый белән балалар йортына юл тоталар. Күп сабыйлар арасыннан нәкъ менә яшь тә ике айлык Самат үзенә җәлеп итә аларны.   – Бала белән авыл җирендә авырга туры килер, аның буыннары ныгып бетмәгән, гел массаж ясатып торасы булачак, – дип кисәтә табиблар. Тик Саматка авыл һавасы килешә, ул матур, шук малай булып үсә. Йөгерә, сикерә, бии, уйный. Әмма... 7 яше тулса да, сөйләшми.   – Улымның теле ачылганын ничә ел көтәбез инде, бармаган табиб, күренмәгән өшкерүче калмады. Сырхауханәдән сәла­мәтлеге яхшы дип кайтаралар, әбиләр, сөйләшәчәк, дип ышандыра, – ди Гөлсинә апа.   Ана белән бала сүзсез дә аңлашырга өйрәнгәннәр. Күз карашыннан гына Гөлсинә апа улына су кирәклеген, конфет сораганын да аңлый. – Авылдашлар арасында, ник кире илтеп бирмисең аны, авыру бала карап вакыт уздырма, диючеләр дә бар. Андыйларга ачуым килә. Ул минем улым, мин аны сайладым. Ходай миңа шундый сынау биргән. Түзәргә кирәк. Бәлки нәкъ менә шул балам миңа рәхәт тормыш бүләк итәр, иң зур бәхет китерер, без аны яратабыз, – ди Гөлсинә апа.   Әлегә Самат балалар бакчасына йөри, яшьтәшләре мәктәпкә керсәләр дә, теле ачылмагач, баланы тагын бер елга калдырып торырга булганнар. Гөлсинә апаның киң күңеллелегенә сокландым. 49 яшьлек хатын барысына да өлгерә. Машина йөртергә дә өйрәнгән. – Иң зур таянычым, төп терәгем ирем Рамис, аның ярдәмен тоеп яшәү авырлыкларны җиңәргә булыша, – ди ул.
Сүзен-сүзгә
«Уллыкка алынган баланы кире кайтару – үз балаңнан баш тарту белән бер»   Республиканың Уллыкка алу, опека һәм попечительлек үзәге директоры Диана Хәбибуллина: – Ата-аналар баланы уллыкка яки кызлыкка алырга телиләр икән, баланың сәламәтлеге белән таныштыру мәҗбүри, әлбәттә. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының 369нчы карары нигезендә (1995 елның 25 декабреннән), балалар йортларында, приютларда, дәвалану үзәкләрендәге сабыйларны гаиләгә тапшырганда, аларның тулы медицина белешмәсе булырга тиеш. Монда баланың үсүе турында, прививкалар хакында мәгълүмат, сәламәтлеге турында медицина нәтиҗәсе тупланган була. Баланы алырга теләгән ата-ана әлеге документларны укый, алар белән танышуы хакында имзасын да куя.   – Баланы уллыкка алган гаилә, күпмедер вакыт узгач, аны кире кайтарырга уйласа, бу мөмкинме? – Уллыкка алуның кагыйдәләре буенча, син баланы үзеңнеке итеп рәсмиләштергәнсең икән, ул туган балаңа әйләнә. Баланы кире кайтарып бирү – үз сабыеңнан баш тарту кебек. Уллыкка алынган балага син милкеңнән дә өлеш чыгарырга тиеш, чөнки ул гаилә әгъзасына әйләнә. Кыскасы, баладан аерылу психологик, рухи кыенлык кына тудырмый, материаль яктан да катлаулы процесс булуы бар. Уллыкка алынган баладан баш тарту бары суд тәртибендә генә мөмкин.   – Ә балалар йортыннан алынган баланы гаиләдән кире алу очраклары бармы? – Бар. Ата-аналар кире кайтарган, балалар үзләре качып киткән очраклар да була. Әйткәнемчә, әлеге процесс бары суд карары белән генә хәл ителә. Бу очракта судның һәрчакта да балигъ булмаган бала яклы икәнен онытмаска кирәк. Гаилә баланы уллыкка алып та тиешенчә тәрбияләмәсә, балага карата артык усал, кырыс булсалар яки әти-әниләрнең эчкече, наркоман икәнлеге ачыкланса, бала алардан канәгатьсез булса, суд баланы яңа гаиләдән аерырга хокуклы.
Эльвира МОЗАФФАР

--- | 18.01.2016

Кәҗә елының шатлыклы мизгелләре...

$
0
0
20.01.2016 Мәдәният
Үтеп киткән 2015 ел вакыйгаларга бай булды. Начар хәбәрләр еш ишетелеп торса да, бүген яхшыларын гына искә аласы килә. Бөтен ил белән Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм иттек. Аңа багышлап гаиләм белән үзем эшләгән Байтуган авылы медпункты тирәли 70 төп агач утырттык.
Шәхси тормышымда да шатлыклы мизгелләр байтак булды. 2015 елда яраткан газетам “Бердәмлек”нең 25 еллык юбилее булып узды. Аның битләрендә минем язмаларым да даими басылып тора, аларны яратып укучылар да шактый: “Мәкаләләрең тирән мәгънәле, ешрак яз”, - диләр миңа. Газетаның юбилей тантанасында Губернатор администрациясенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнүем зур шатлык булды.    Ә апрельдә өлкә губернаторы Николай Меркушкин “Ел профессионалы” региональ бәйгесендә җиңүчеләрне җыйды, алар арасында мин дә бар идем. “Бу җиңү сезнең өчен генә түгел, сез эшләгән районга да, коллективыгызга да зур дәрәҗә”, - дип кулымны кысты регион башлыгы. Миңа, сугыш һәм тыл ветераннары кызына, Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан мактаулы исемгә лаек булуым икеләтә горурлык иде.   Җәй башында берничә авылдашым һәм Камышлы районы делегациясе белән Татарстанның Арча район үзәгенә дә бардык. Анда без Әлифба китабына һәйкәл ачу тантанасында катнаштык. Безне, дәреслек авторы Сәләй Вагыйзовның авылдашларын, бик җылы кабул иттеләр. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советының фән, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр буенча комитет рәисе Рәзил Вәлиев, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары Данис Шакиров, шагыйрь, “Казан утлары” журналының баш редакторы Илфак Ибраһимов, галимнәр Нурмөхәммәт Хисамов, Рәсимә Шәмсетдинова һәм башка шәхесләр белән танышырга насыйп булды.    Бу очрашу-танышулар үз җимешләрен дә бирде. Рәзил Вәлиев белән сөйләшкәндә, Байтуган авылында Сәләй аганың музеен булдыру, әмма матди ярдәм кирәклеге турында сөйләдем. Ул дикъкать белән тыңлады да: “Бик күп эш башкаргансыз, Нурания ханым. Хәзер, ярдәм сорап, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов исеменә хат языгыз. Ул туган телне саклап калу һәм үстерүгә зур әһәмият бирә, сезгә ярдәм итми калмас”, - дип киңәш бирде. Мин: “Язсам да, сезнең тәкъдимегез белән дип язармын инде”, - дигәч, Рәзил әфәнде ике дә уйламый: “Языгыз”, - диде.   Моңа кадәр дә матди ярдәм сорап төрле идарә итү органнарына мөрәҗәгать иткән идем инде. Әмма алар яхшы нәтиҗә бирмәде. Ә менә Арчадан кайту белән Рөстәм Нургали улына язган хатка җавап озак көттермәде. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетыннан килгән хатта: “Камышлы районы Татар Байтуганы авылында Әлифба дәреслеге авторы Сәләй Гата улы Вагыйзовның исемен мәңгеләштерү уңаеннан музей ачу фикерегезне тулысынча хуплыйбыз. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты музейны торгызу өчен ясатылган смета белән бу проектны финанслау мөмкинчелеген сорап, Татарстан Республикасы президенты Аппаратына хат юллаячак. Мактауга лаек изге гамәлләрегез өчен сезгә олуг рәхмәтләребезне белдерәбез”, - дип язылган иде. Шунда ук башкарма комитет рәисе Ринат Закировның Рәхмәт хаты да куелган.    Шул көннән алып мин берничә ай Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты белән телефон аша элемтәдә яшәдем. Һәм ноябрь азагында Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары Марс Тукаев шалтыратып, куанычлы хәбәр җиткерде. “Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миннеханов һәм Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты Камышлы районы Татар Байтуганы авылында Әлифба дәреслеге авторы Сәләй Гата улы Вагыйзовның музеен ачу өчен сезнең исәп-хисапка 1 миллион 280 мең сум акча күчерә”, - диде ул.   Бу байтуганлылар өчен зур шатлык булды. Музейны торгызу эшләре башланды да инде, Аллаһы теләсә, аны 20 октябрьгә - Сәләй Гатат улы Вагыйзовның 108 ел тулган көненә өлгертергә тырышачакбыз. Казаннан да кунаклар күп килер дип көтелә.    Үткән ел менә шундый вакыйгалар белән истә калачак.  2016 ел да кызыклы, яхшы гамәлләр белән үтәр, дип өметләнәм.   Нурания АБЗАЛОВА. Байтуган авылы, Камышлы районы.     Нурания АБЗАЛОВА (сулдан алтынчы) Әлифба китабына һәйкәл ачу тантанасында.  
---

--- | 20.01.2016

«Безнең мәхәббәт мәңгелек булыр»

$
0
0
20.01.2016 Язмыш
Данияр мине үзенең ярдәмчел булуы белән җәлеп итте бугай. Чынлап әйтәм, ул миңа башлангыч сыйныфтан бирле ошый иде. Кеше ишетсә, шаркылдап көләр, билләһи. Ул яшьтә яратып буламыни, дип әйтерләр сыман. Ә миңа барыбер, Данияр гына янәшәмдә булсын.
Авылда мине Чибәркәй дип йөртәләр. Юк ла! Каян килсен ди ул чибәрлек! Ходай кешеләргә чибәрлек өләшкәндә мине читләтеп үткән. Шулай да мин үземне бәхетле саныйм. Чи­бәрлек туйда гына кирәк, диләр бит. Эчке дөньяң гүзәл булсын!   Даниярның изгелекләре өчен гомерем буена аның каршында елмаеп торырга риза мин. Ул бит мине якын итә...   Күпме генә өметләнсәм дә, Даниярдан, беренче булып, «яратам» дигән сүзне ишетмәмдер инде. Бәлки, әйтергә ояладыр? Ул бит кызларга караганда да оялчанрак, шуңа күрә ул сүзне кайчандыр әйтеренә дә шикләнәм. «Яратам» сүзен беренче булып кызлар әйтсә ни була ди?! Унынчыны тәмамлап килгән чак. Май урталары иде. Мәктәптән авылга алты чакрым чамасы ара. Без һәр көн шулай ике араны җәяүләп йөрибез. Ә бүген, дәресләр тәмамланып шактый вакыт үтсә дә, тиз генә кайтырга куз­галмадым. Данияр да мине көтә. Башкаларга иярәсе килмәде, икәүләп кенә кайтасы иттек.   Урамда шундый рәхәт. Кояш кыздыра, күктә тургайлар тавышы ишетелә. Уҗымнарның баш калкыткан чагы. Борынга басуның хуш исе бәреп керә. Бигрәк матур инде бу язгы табигать. Сулыш алулары да рәхәт. Без сүзсез генә атлыйбыз да атлыйбыз. Тагын шулай күпме барган булыр идек әле, билгесез, шулай да бу тынлыкны үзем бозарга уйладым. Барган җирдән кинәт кенә туктадым да:   – Данияр, әйдә, Мишә буйлатып болын аша кайтабыз, – дим. Ул да, минем әйткәнне генә көткәндәй:   – Әйдә киттек, мин үзем дә шундый тәкъдим ясамакчы идем, икебез дә бертөрле уйлыйбыз икән, – диде.   – Уйлагач, нигә алданрак әйтмәдең соң? – Әллә инде... кире кагарсың дип уйлаган идем...   – Юләр дә инде син, Данияр, шундый тәкъдимне кире кагалар димени? Синең белән әллә кайларга барырга да риза мин, – дим аңа. Шундый инде ул, кызлар кебек оялчан...   Аягымдагы чүәкләремне салып кулыма тоттым да, яланаяклап, басу аша турыга гына киттек. Тургай сайрауларына кушылып, әкрен генә шыңшып та алдым әле. Җырларга яратам мин. Бәйрәмнәрдә гел җыр­латалар үземне.   – Бигрәк моңлы инде тавышың, – дип, Данияр мактап та куйды. – Рәхмәт инде.   Даниярдан андый сүзне ишетү – зур бәхет ул... Менә без болынга килеп тә җиттек. Нинди генә чәчәкләр юк биредә! Алар миңа болын күзләрен хәтерләтәләр. Безне күрәсезме, дияләр сыман. Ничек күрмисең ди сезне, матуркайларым!   – Сиңа нинди чәчәк ошый? – ди Данияр. – Барысы да, – дим. – Син аларны өзә күрмә, зинһар, мин аларның елауларын теләмим...   – Ә мин өзәргә уйламыйм да, – ди Данияр, оя­лыбрак. Шунда мин Даниярның кулларыннан алдым да:   – Әйдә әйләнеп уйныйбыз, – дим. – Әйдә, – ди ул.   Без, ике исәр, көлешә-кө­лешә әйләнергә тотындык... И рәхәтләнеп әйләнәбез, «ялгыш» кына аңа җилкәм белән кагылып та алам. Ул тагын уңайсызланып аска карый, колак яфракларына кадәр кып-кызыл була. Бу киеренкелекне бетерим дип, мин аны кабат тиз-тиз әйләндерә башлыйм.   Тәмам арыдык, бераз ял итик дип, без сусыл үлән өстенә утырабыз. Утыргач, болын чәчәкләре белән бизәлгән тирә-як бигрәк матур булып күренә. Янәшәдә очып уйнаучы күбәләкләр дә, менә утырам-утырам дигәндәй, безнең янда әйләнәләр. Аннан, бар кыюлыгымны җыеп: – Данияр, мин сине яратам бугай, – дим.   Ул да миңа якынрак елышып утырды. Башын иңнәремә салды да үземне әкрен генә кочып алды. Бу татлы мизгелне күпме көттем икән?! Бөтен болынны яңгыратып, мин бәхетле, күрегез, дип кычкырасым килә. Без Данияр белән беренче мәртәбә үбештек. Икебез дә оялабыз, бер-беребездән күзләребезне яшерәбез.   Кайтыр юлга борылгач, Данияр капылт кына борылды да: – Фәридә, син беләсеңме, минем әти белән әни аерылышырга йөри бит әле, – диде.   – Юкны сөйләмә, Данияр, бөтен авылга үрнәк гаилә бит сезнекеләр, – дим. – Тыштан гына шулай. Әтинең йөргән кешесе бар икән, район үзәгендә...   – Әниең ни ди соң?.. – Кит, ди. Әни нишләсен, аның артыннан китә алмый бит инде.   – Ә син үзең әтиең белән сөйләшеп карамадыңмы соң? – Сөйләштем... Файдасыз... Син тыгылма, мин үзем беләм, ди.   – Мин бит аларның үз балалары түгел... Мине алар «олы юлдан» табып алганнар, – ди Данияр, уңайсызланып. – Ни сөйлисең син, Данияр?! Мине дә әниләр чишмәдән алып кайткан, бәлки, мин дә... Юк, юк, нигә алай булсын ди...   – Шулай инде, аны бөтен авыл белә. Әти үзе дә әйтте... Син үзең дә, икенчегә күчкәч, шулай дигән идең бит... – Мин хәтерләмим, Данияр... – Аның бу сүзләренә каршы башка берни дә әйтә ал­мадым. Андый чакта юатырлык сүзе дә табылмый бит аның. Кулын учларыма алдым да: – Шулай да син кайгырма, бәлки, татуланышырлар, – дидем.   – Миңа барыбер хәзер. Китсә, яхшырак та әле, өйдә тынычрак булыр. Әнине жәллим, – диде Данияр. Миңа күңелсез булып китте. Күпме бергә укып, эчке дөньясын белми яшәгәнемә уңайсызландым.   – Гафу ит, Данияр, – дим аңа. – Ни өчен, мин бит боларны сиңа якын итеп, үз кешем итеп сөйләдем. Башкаларга эч серемне сөйли алмас идем. Мине тыңлаганың өчен рәхмәт. Калганын алар үзләре хәл итсен, анысы алар эше, без андый булмабыз, яме, Фәридә, – диде Данияр.   – Ә син мине бик-бик яратырсыңмы? – дим аңа. – Әлбәттә! Безнең мәхәббәт мәңгелек булыр, үзебезгә дә, балаларыбызга да җитәрлек...   – Рәхмәт! – Бүгенге серләрне шу­шында калдырыйк, яме, Фәридә, – диде дә бит алмаларымнан үбеп алды...   Без авылга кергәндә, көтү кайта иде инде. Кичке уенда очрашырга сүз куешып, без Данияр белән үз урамнарыбызга таба борылдык. Рәхәт тә, моңсу да иде. Ләкин без икебез дә бәхетле идек!..   Дания Гайнетдинова.
---

--- | 19.01.2016

Татарстанда ярсыган песи баланың башына ташланган

$
0
0
20.01.2016 Фаҗига
Кешеләрнең дүр аяклы дусты булырга тиешле йорт хайваныннан 8 яшьлек бала зыян күргән. Шәһәрнең бер фатирында ярсыган йорт песие баланың башын тырмый. Урынга килгән табиблар балага ярдәм күрсәтә алмый – песи аларга да ташлана.
Шуннан табиблар Гадәттән тыш хәлләр буенча хезмәткәрләрне чакырта. Коткаручылар песине тотып, санэпидемстанция вәкилләренә тапшыра. Ярсу йорт хайванын йоклатачаклар.
---

--- | 20.01.2016

Буранда адашып, туңып үлә язган 9 яшьлек малайның хәле яхшырган

$
0
0
21.01.2016 Фаҗига
Егорның исән калуын күпләр могҗизага тиңли. Көндез чыгып киткән 9 яшьлек малайны икенче көнне таң алдыннан гына, карда йоклаган килеш табып алалар. Ул дәү әнисенә кунакка барырга чыккан җиреннән буранда адашып, йоклаган була. Егор үзе Яшел Үзәннән, әтисе белән генә яши. Шимбә көнне әтисенең эчеп кайтканын күргәч, ул башта якында гына яшәгән апаларына бара.
Апасын өйдә туры китермәгәч, Албаба станциясендә гомер итүче дәү әнисенә кунакка барырга уйлап, тимер юл станциясенә юл тота. Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча бүлеге матбугат үзәге җитәкчесе Лилиана Куликовадан алынган мәгълүматлар буенча, баланы Зөягә кадәр бер юлчы машинада алып кайтып куя. Шуннан Егор тимер юл буйлап Албабага кадәр җәяү атларга уйлый. Баксаң, җәй көне әбисе янына ул гел шулай кайтып йөргән икән. Ул юлдан үземнең дә шактый йөргәнем бар. Дөресен әйткәндә, ара якын түгел, поезд белән дә 20-30 минут тирәсе кайтасы. Ничек кенә булмасын, кыш көне, караңгыда, буранда, 9 яшьлек бала тәпиләп үтәрлек юл түгел.   Ул көнне көчле буран була, малай тимер юлда адашып, Чувашия ягына китә. Бик туңгач, ниндидер өйләр күреп, ял итеп алырга уйлый. Нәтиҗәдә, Чувашия Республикасы белән чиктәш, Яшел Үзән районына кергән Кече йорт (Малые Юрты) авылына килеп чыга. Бу авылга гадәттә җәен бакчачылар гына кайтып йөри. Баланың бәхетенә аның тимер юл буйлап барганын поезд машинисты күреп калган була. Сәгать төнге уникедә полиция хезмәткәрләренә хәбәр аңардан килеп ирешә. Яшел Үзән эчке эшләр бүлегенә караган Түбән Карамалы участок полициясе Фирнат Борһанов белән Россия Эчке эшләр министрлыгы Казан транспорт линия идарәсенең хезмәткәре Евгений Андреев, тимер юл эшчеләре Егорны иртәнге дүртләр тирәсендә генә табып алалар. Бала бер йорт рәшәткәсе янында кар өемендә йоклаган була. Полиция хезмәткәрләре балага беренче ярдәм күрсәтә, тәнен аракы белән ышкый, үзләре белән алган бушлатка төрә. Баланың аяклары нык өшегән була, аны тиз арада хастаханәгә илтәләр. “Тагын 15-20 минут эзләгән булсак, соңга калуыбыз бар иде”, - ди коткаручылар.   Егорның хәлен белер өчен без Яшел Үзән балалар хастаханәсенә шалтыраттык.   - Куркырлык бернәрсә дә юк, күбесе арттырып сөйли, ажиотаж тудыра. Баланың хәле әйбәт, ул йөри дә башлады, бармаклары исән-сау, бары ике аягында да үкчәләре икенче дәрәҗәдә өшегән. Әтисе, апасы малайның хәлен белеп торалар, Татарстан сәламәтлек саклау министры карары белән тиздән аны Республика балалар клиник хастаханәсенә күчерәчәкләр - диделәр “ШК”га хастаханәнең хирургия бүлегендә.   Әтисе улының югалганлыгын полиция хезмәтәрләреннән генә белә. “Баланы әтисенә бирәчәкләрме соң?”дигән сорауга, Яшел Үзәннең Эчке эшләр бүлеге матбугат үзәге җитәкчесе Лилиана Куликова:   – Гаилә начар хәлдә яшәүчеләр исемлегендә түгел, исәптә тормый, әти кеше эчкәли анысы, ләкин мондый күңелсезлек беренче генә очрак. Аңа карата баланы контрольдә тиешенчә тотмаган өчен беркетмә төзелде, ләкин бала үз әтисенә кайтарылачак, - диде.
Эльвира МОЗАФФАР

--- | 20.01.2016

Мөршидә һәм Илдар Кыямовларның улы Идел: “Армиядә әни бәлешен сагынып үтә вакыт” (ФОТО)

$
0
0
21.01.2016 Мәдәният
Армиядә хезмәт итүчеләр белән рәхәтләнеп интернет аша хат алышып, көндәлек телефоннан аралашып була хәзер. Идел Кыямов әле күптән түгел генә театр училищесын тәмамлады, диплом алды. Ә хәзер диңгезче булган. Армия сафларында ул үзен ничек хис итә? Гомумән, армия тормышы, көнкүреше хакында нинди тәэсирләре бар - үзеннән сорашырга булдык.
- Идел, кайда хезмәт итәсең, ияләнүе авыр булдымы? - Калининград өлкәсендә без. Беренче көнне Калининградтан Балтийск шәһәренә озаттылар. Анда ике атна буе яшь солдатлар курсы үттек. 5 декабрь көнне Ант биргәч, икенче батальонга җибәрделәр. Менә монда инде бер айдан артык. Күнектем, әлбәттә. Адәм баласы һәрнәрсәгә ияләнә. Баштарак билгесез иде. Чегәннәр сыман бер җирдән икенче җиргә күченеп йөрдек.   - Яшәү шартлары ничегрәк? - Искитәрлек димәс идем, армия бит инде бу. Күмер белән ягалар, җылылык сирәк бирәләр. Салкын су. 45нче елда төзелгән казармаларда яшибез. Казармалар элеккеге киноларда сыман. Гомумән, табигать, тирә як искиткеч монда. Ни дисәң дә, Европа.    - Салкынга ничек түзәсез? - Морпех ич без! Монда диңгез пехотасын шулай йөртәләр һәм көлеп “Морпеху не холодно, морпеху свежо!” диләр. Аның каравы, һәр шимбә мунча керәбез.   - Киемнәрегез җылымы соң? - Киемнәр җылы, һава торышы салкынча. Тик озакка түгел. Тиздән яз башланыр. Җәйне монда кызу ди егетләр.     - Ашау ягы ничек? Әни бәлеше сагындырадыр? - Монда әни бәлеше генә түгел, дәү әни бәлеше дә, барлык туган апаларның бәлешләре дә сагындыра! Шулай да, ашату яхшы дияр идем. Мөселманнар өчен сыер ите, тавык ите бар.   - Намаз да укыйсыңмы әллә син? - Әлегә юк, ләкин догаларның телдән төшкәне юк.    - Армия дигәч, элек “дедовщина” дигән төшенчә искә төшә иде. Ул нәрсә әле дә бармы? - Тәгаен әйтә алмыйм, чөнки “дед”лар китеп беткән, ярты ел хезмәт иткән егетләр калды. Алар белән яхшы мөнәсәбәттә. Хөрмәт итәләр.
- Армия син күз алдына китергән шикелле булып чыктымы? - Армия киноларда, сериалларда гына гел бер төсле, җиңел кебек тоела. Ә чынбарлыкта авыр. Ләкин үз романтикасы бар. Безнен җәй көне полигоннар башлана. Менә анда күрмәгәнне күрәчәкбез инде, Аллаһы бирса. Күптән түгел дә менә атулар булды.    - Улларын армиягә хезмәт итергә озаткан әниләргә нәрсә дияр идең? - Кайгырмасыннар! Горурлансыннар! Балалары бу юлны сайлаган барлык аналарга шулай дип әйтәсем килә. Димәк, улларыгыз рухи яктан көчле егетләр. Бик авыр мизгелләрдә Ленинград чолганышын искә төшерсеннәр. Без барлык көчне йодрыкка җыеп хезмәт итергә тиеш. Бер елны гына ерып чыксалар, чын яугирләр булалар. Бер ел үтә дә китә ул. Ә монда булган хәтирәләр, дуслар йөрәкләрдә мәңгегә уелып калачак.   - Идел, чынлап әйт әле, армиядән качу, “откосить” итү теләге булмадымы? - Андый фикерләрем булса, бу әңгәмә дә тумас иде. Укуны тәмамладым да Мәскәүгә эшләргә китмәкче идем, тик повестка килде дә, тукта әле, мин әйтәм, җиде ел качып йөргәнче бер елымны Туган илемә багышлыйм дидем. Туган ягымда гүзәл затлар иркен сулап,  кулларында чәчәкләр тотып тора алсын өчен, без илебезнең икенче почмагында мылтык тотып торырга тиеш.   -  Уку дигәннән, синең укуда алган күнекмәләреннең анда кирәге чыкканы булдымы? - Тормышта җыйган барлык сәләтләрең кирәк армиядә. Минем артист осталыгым Яңа ел төнендә кирәк булды – ротага концерт куйдым.   - Ничек кабул иттеләр соң? - Ошаттылар. Үзем оештырдым. Биючеләрне биеттем, җырлый белә торганнары җырлады. Мин шигырьләр укыдым.   - Әле күптән түгел туган көнең дә булды бит – аны искә алучы булдымы? - Әйе! Туган көндә строй каршына чыгарып рота белән котладылар, өч тапкыр “Ура!” кычкырдылар. Казармада һәр егет кулны кысып, котлап матур сүзләрен әйтте.    - Синең китап укырга яратканыңны беләм. Анда укырга җай чыгамы? -  Тырышкан кеше таба, аеруча армиядә. Хәзерге вакытта  Жюль Верн китабын укыйм. Әле көндәлек тә алып барам. Уй-фикерләремне терким. Сер итеп әйтәм, мин монда канцеляриягә урнаштым, командирларга документлар тутырышырга ярдәм итәм.    - Бер ел тиз үтә – кайткач, кайда эшләрмен дип ниятләп торасың? - Дембель дә җитәр, кайтырбыз. Киләчәктә телевидениедә эшләргә җыенам. Гомумән, үземне шоу-бизнеста күрәм. Армиягә баргач һөнәремә карашым үзгәрер дип уйлаган идем, әлегә үзгәрмәде. Туган як моңына сусадым. Музыканы сагынам. Алмаз Хәмзин армиядә хезмәт иткәндә радиодан очраклы рәвештә “Саз” ансамблен ишеткән сыман, мин “Су буйлап” җырын ишеттем. Җаныма май булып ятты.   - Кызык хәлләр дә булгайлыймы соң?  - Була. Осетиядән ярты ел хезмәт иткән егет бар монда. Минем взводта сержант булып санала. Үзенең ханыты, баласы бар. Бер көнне минем янга килде дә гыйшык хаты язарга кирәк ди. Мин әйтәм хатыныңамы? Юуук, сөяркәмә ди. Яздым. Ошатты. Берничә көннән тагын килде бу. Тагын шул кызга язаргамы дип сорыйм. Юк, бусы икенче сөяркәмә ди (көлә). Менә язам инде. Син матур язасың, сөйлисең ди. Нишлим инде, артист, журналист баласы булгач, үзем артистлыкка укыгач, язам инде.   - Гаиләң белән хәбәрләшеп торасыңмы? - Әйе, әти-әни, туганнар белән аралашам. Сөйләшкәч, хезмәт итү җиңеләя кебек. Татар мәдәниятенә кагылышлы яңалыкларны сорашам. Хатлар алу да рәхәт икән. Илһамланып укыйм. Әти-әни, дус кыз үз куллары белән туган телдә язалар. Бик сөенәм. Бар да яхшы. Аллаһыга шөкер. Армиядә булуыма шат!   P. S. Егет туган якларны бик сагына булса кирәк – “ВКонтакте” сайтында үзенең сәхифәсендә ул кайда хезмәт иткәнен күрсәтеп, миңа хатлар языгыз дип, адресын да күрсәткән. Вакытыгыз булса, сез дә түбәндәге адрес буенча Иделгә сәлам хаты юллый аласыз:  Калининградская обл, г. Черняховск, ул. Гагарина 3, индекс 238150. В/ч 06017  Киямову И. И. Анкета:  Туган көне – 1995 елның 3 январе Белеме – Казан Театр училищесы Әтисе – “Татарстан – Яңа гасыр” каналында “Манзара” тапшыруы алып баручысы Илдар Кыямов,  Әнисе  - “Intertat.ru” электрон газетасы журналисты Мөршидә Кыямова  Энесе – Ихтыяр, 11 яшь Гаилә хәле – өйләнмәгән.                       .   

 


Әдилә СӘФӘРОВА

--- | 21.01.2016

Кайберәүләр фатирларын алыштырырга тели, әмма өрәкләрнең тынычлыгын бозган "Эрмитаж"бакчасы яныннан торак сатып алырга теләүчеләр юк

$
0
0
21.01.2016 Җәмгыять
Шәһәребезнең үзәгендә урнашкан “Эрмитаж” бакчасы үзенең исемен берничә тапкыр үзгәрткән: “Износков”, “Александров”, “Изге Николай” бакчасы һ.б. Тирә-яктан ул Щапов (Иске Чүлмәкле), Некрасов (Эт тыкрыгы) һәм Маяковский (Аркылы Чүлмәкле) урамнары белән чикләнгән. Мәйданы 4 гектар чамасы.
XIX гасырда бу урында Ворожцов фамилияле дво­рянның утары торган. Ул кешенең каты куллы булуын күпләр белгән. Берәр ялгышлык эшләгән өчен,  хез­мәтчеләрен (крепостнойларны) камчы бе­лән кыйнап үтергән һәм аларны бакчадагы чокырлы, ерымлы җирләргә үзе күмеп куйган. Шундый коточкыч җи­наять­ләрне кү­реп торган улы бу турыда полиция хез­мәт­кәр­ләренә әй­тергә җы­ен­­ган, әмма әтисе аны да үтереп, шул ук бакчага җир­ләгән. Во­рож­цов­ның бер кызы үлгән, икенчесе качып кит­кән. Дворян­ның вафатыннан соң, аның хатыны үз өен ташлап монастырьга күч­кән. Ниндидер сә­бәпләр аркасында янгын чыгып, 1848 елда бу йорт тулысынча янып беткән. Караучысыз калганга күрә, утар­ның бакчасы чытырманлыкка әве­рел­­гән. Караңгы төш­кәннән соң, бакча аша кайтучы ке­шеләргә  өрәкләр кү­ренә башлаган (үтереп күмелгән мәетләрнең ­җан­­нары явыз рухларга – өрәкләргә әве­релгән, ди­гәннәр). Ул бакча аша йөрми башлаганнар, аны, шикле, начар урын, дип атаганнар. Утар озак вакытлар ташландык хәлдә торган, аннары шәһәр җи­тәк­челәре бу урынны тиешле дәрәҗәдә чистартып, ял итү бакчасы иткән­нәр...   1906 елда бакчаны “Эрмитаж” дип атый башлаганнар. Ул шәһәрнең үзәк мәдәният һәм ял паркына әверелгән. Анда җәйге театр, ачык эстрада мәйдан­чыгы, җәйге китапханә барлыкка кил­гән. “Начар урын” төшенчәсе (бигрәк тә яшь­ләр арасында) онытыла баш­­­лаган. Сугышка кадәр анда цирк труппалары кил­гән, җырчы Ф.Шаляпин, композитор С.Сәйдәшев үзенең оркестры белән чыгыш ясаган. Бакчага керә торган җирдә, баскыч төбендә, бер-берсенә гыйшык тоткан яшь­­ләр очрашырга сүз куешканнар...   “Эрмитаж” бакчасы сугыш елларында бик авыр чор кичерә: андагы агач корылмаларны сүтеп, ташып бетерәләр, караусыз, хуҗа­сыз калган бакча яңадан ташландык хәлгә килә.   Тарихи язмаларда аң­латыл­ганча, “Эрмитаж” бак­часыннан ерак булмаган Профессор тыкрыгындагы агач йортларда XIX гасыр­ның атаклы вәкил­ләре, зыялылары, акыл ияләре – Император университеты һәм шәһәр гим­назияләре мөгал­лимнәре, профессорлары яшә­гән. Кызганыч, ул агач йортлар да, анда торган ке­шеләр дә онытылган...   Казу эшләрен кызыксынып өйрәнүче З.Фәтхет­динов хәзерге Кремль урамы ягыннан “Эрмитаж” бакчасына серле җир асты юлы булуы турында язып үткән иде...   1950 нче елларда җәйге кинотеатр һәм балалар мәйданчыгы кабат сафка баса. Якын-тирәдәге мәктәп укучыларының физкультура дәресләрен шунда үткәрә башлыйлар. “Эрмитаж”ны рекон­струк­цияләү проекты 1961 елда төзелә, әмма ул ахырына кадәр тормышка ашырылмый кала. Соңрак бакча эчендәге сукмак-юлларны рәтлиләр, яңа агач-куаклар утырталар...  1990 нчы елларда “Эрмитаж” бакчасындагы “Фил” сынын ваталар, эскә­мия, фонарь баганаларын металлоломга тапшыралар. Вандаллар бакчадагы барлык корылмаларны җиме­реп йөри башлыйлар. Бакча янәшә­сендәге йортларда торучы кешеләр Ленин һәм Киров бюстларын үзлә­ре­нең ишегалдына урнаштыралар (ватылудан саклап калалар). “Эрмитаж” бакчасы янында күпкатлы йортлар төзи баш­лыйлар, ә кайбер җи­тәкчеләр аның бер өле­шен хосусыйлаштыра. Мондый тискәре күренеш­ләр­гә башкалабыз Казан­ның меңь­еллык бәйрәме (юбилее) тоткарлык ясый. Ни­һаять, “Эрмитаж” бакча­сының тарихи объект булуын аңлап, бакчаны төзек­ләндерә башлыйлар. Тора-бара моңа 2012 елдагы “100 сквер (бакча)” шәһәр программасы да булышлык итә.   “Эрмитаж” бакчасы бе­лән танышып йөргәндә, бакча янындагы йортлар­ның берсендә яшәүче үзе­нең фикерен белдерде: “Ка­занның шәһәрне яшеллән­дерү һәм су хуҗалыгы (“Горводзеленхоз”) хез­мәткәр­ләре реконструкция ясап, бакчада яшәүче өрәк­ләрнең тынычлыгын боздылар. Янәшәдәге йортларда тору­чыларның кайберләре фатирларын сатып китәргә телиләр, әмма ул “начар урын”нан торак алырга атлыгып тормыйлар. Аномаль күренешләрне өйрә­нүче “Космопоиск” төр­кеменә дә мөрәҗәгать ителде, алардан килгән парапсихолог бак­­чаны тик­шер­гәч, анда берничә аномаль урын барлыгын әйтте“.   2015 ел – Татарстанда Парклар һәм скверлар елы иде, шуңа күрә “Эрмитаж” бакчасы да кабат яшәр­де, кеше­ләрне үзенә күбрәк җәлеп итә башлады.  Дөрестән дә, бакча бик нык үзгәрде, ямьләнде. Яңа асфальт юллар салынды, матур эскәмия­ләр куелды, күп кенә яктырту җайланмалары урнаштырылды. Агач-куак­лар утыртылды, хәзер алар­ның саны 500дән артып ки­тә. 2013 елдан башлап бакчада Wi-Fi эшли, ә Некрасов урамында “Эрмитаж” исемле ашханә (кафе) ачылды. Бакчада хәзер заманча эш­ләнгән балалар мәйдан­чыгы бар. Яшьләр, студентлар өчен дә төрле уңайлык­лар тудырылган. Өлкән яшь­тәгеләр дә саф һава сулап, тигез аллеялар буйлап йөри­ләр...   “Эрмитаж” бакчасы үзе­нең яшьлеген кабат кичерә сыман: ул яңадан шәһәр­дәге­ләрнең һәм килгән кунак­ларның яраткан ял итү урынына әйләнде.
Нияз БИШБАЛТА

--- | 20.01.2016

Зур йортым, яраткан хатыным, ике чит ил машинасы, нәселле йорт мәчесе һәм этебез бар - нигә безгә бала?

$
0
0
21.01.2016 Җәмгыять
Казанга барганда чиста, ялтырап торган чит ил машинасына утырып барырга туры килде. Руль артында 55 яшьләрдәге чәчләренә чал кереп баручы ир-ат. "Нәрсә, бер иренмичә, салкыннан курыкмыйча шәһәр белән авыл арасында аңгыраеп йөрисезме?". Әти-әни янына кайту аңгыраю түгел дигәч, ул көлеп куйды: "Балаларым юк, кирәксенмәдек тә".

С. абый (билгеле шартлар буенча исеме күрсәтелми) аралашучан булып чыкты. ин аңа юл буе бәхәсләшерлек бер сорау гына бирә алдым: «Балаларыгыз булмауны ник шулкадәр сөенеп, горурланып әйтәсез?».

Абыйның фикерләвен шәхсән мин кабул итә алмадым. Хәзер Сезгә барысын тәфсилләп аңлатырга тырышам.

Сеңлем, беләсеңме, мин күп балалы гаиләдә үстем. Әти-әниемә безне тәрбияләү җиңел булмады. Яланаяк та йөрдек, абыйлардан калганны да кидек. Мин шулвакытта ук үземә: «Байыйм, рәхәт яшим», — дип максат куйдым. Максатыма ирештем дә. Шәһәр читендә зур йортым, яраткан хатыным бар. Икебездә ике чит ил машинасы, нәселле йорт мәчесе һәм эт. Кыйммәтле рестораннарда ашыйбыз, ял итәргә йөрибез, чиста киенәбез.Нигә безгә бала? Хатыным, өйләнешкән чакта бала хакында әйтмәде түгел, тик ул чакта байлык юк иде әле: «Хәерче үрчетәсе юк!»- дидем. Тора-бара бөтенләй бала теләмәвемне әйттем. Ул мине ярата, каршы килмәде. Беләсеңме, бала минем өчен ул нәрсә?   С.абый фикеренчә, бала — ул: артык мәшәкать (балаң булса, анда-монда баруны көйләргә, алдан уйларга кирәк); стресс (минем күз маңгайга менде!) тиз картаю (5-6шар балалы аналарны беләм, алар гел кызлар кебек, ә бу абый картая икән); акча әрәм итү (имеш, аны киендерәсе, ашатасы, эчертәсе, укытасы бар, акча күп китә. Әмма бу абый хатын белән икебез аена 150 мең тирәсе эшлибез, диде); өйдә һәрвакыт тавыш, тәртипсезлек, хаос (сүзем юк).   Бу тормышта күп нәрсәне аңлый алам, әмма яраткан хатыны белән муллыкта, тынычлыкта яшәүче, сау-сәламәт кешенең баласы булмавын аңламыйм. Бала таба алмый тилмереп йөрүчеләр бар, аларның газаплары бу ир-атның фикерләренә капма-каршы… Аптыраган.   — Сезнең бит авылда әти-әниегез булган, алар баласыз гаиләгезгә нәрсә диделәр? — Башта гел онык көттеләр. Әмма ахырдан мин гаеп үземдә, хатыным таза-сау дип ялганга бардым. Хатынымны җәлләделәр, аннан хөрмәт итә башладылар. — Хатыныгызга хыянәт иткәнегез бармы? — Юк, ул хакта уйламадым да. Башка хатыннар миннән бала табу юлын табар идем, ә мин алдан ук бала кирәкмәвен аңлаучы хатын сайладым. — Сез инде гомер көзенә кереп барасыз, үзегездән соң нәсел калмавына, тапкан байлыгыгызның җилгә очуына үкенмисезме? — Сеңлем, сез бик акыллы күренәсез, әти-әнисе үлгәч байлык бүлгән балалар хакында ишеткәнегез бармы? Адәм көлкесе бит! Үкенмим. Безнең нәселнең фамилиясе кала. Ә байлыгымны туганнарыма бүлеп яздырдым. Алар белән мөнәсәбәтләр бик яхшы. — Авыра калсагыз, сезне кем карар? — Акчаң булса, караучы табылыр.   Әлеге сүзләрне искә төшергәндә дә каным кайный башлады. Аңлыйм, һәркемнең үз эше. Тик ничек шулкадәр эгоист булырга мөмкин? Балаңның тәүге тавыш бирүе, елап җибәрүе, тәпи китүе, сөйләшә башлавы нинди матур мизгелләр бит! Акчага, ял итүләргә алмаштыру кирәкме икән баланы? Аңламассың бу тормышны…   Балтач районы мәгълүмат порталыннанан алынды.
---

--- | 21.01.2016

Бала ялгышлык белән әтисенең пистолетыннан атылган

$
0
0
21.01.2016 Фаҗига
Фаҗига Мәскәүдә булган: 11 яшьлек бала әтисенең травматик пистолетыннан башына аткан һәм шунда ук җан биргән. Тикшерү фаразлары буенча, корал илтифатсыз сакланган, бала аны табып алган һәм ялгышлык белән башына аткан.
Хәзер тикшерү органнары күңелсез хәлгә китергән сәбәпләрне ачыклау белән шөгыльләнә. Шуның нәтиҗәләре буенча коралны саклау өчен җаваплы кешеләрнең гамәлләренә хокукый бәя биреләчәк.
---

--- | 21.01.2016

Татарстанда балалары сукырайган әниләрен ташлап калдырган (ВИДЕО)

$
0
0
21.01.2016 Җәмгыять
Нижнекамскта гомер итүче Антонина Садованың НТР редакциясенә мөрәҗәгәть итми башка чарасы калмаган. Шикәр чире аркасында әби яңа ел төнендә сукырайган. Табиблар аны Казанга түләүле операциягә барырга үгетли, әмма карчыкның моңа акчасы юк.

Антонида Владимировнаның НТР редакциясенә сөйләве буенча, бер күзенә операцияне ул 2015 елда кичергән инде. Аның нәтиҗәсе булмаган. Инде менә хәзер уң күзе дә күрми башлаган.  

Ике олы улы әниләре янында узган елның мартында булып, башка күренмәгәннәр.Телефон номерларын үзгәрткәч тә, аңа бу хакта хәбәр итмәгәннәр. Үз балаларына кирәк булмаган бичара карчык бүген чит кешеләрдән ярдәм сорарга мәҗбүр.    Шикәр чиреннән сукырайган әбигә ихлас күңелдән ярдәм итәргә теләүчеләр 8 (8555) 40-07-70 номерына шалтыратсын иде.    
---

--- | 21.01.2016

«Казан» телекомпаниясендә яңа җитәкче билгеле булды

$
0
0
21.01.2016 Матбугат
"Татмедиа" АҖ филиалы булган "Казан" телерадиокомпаниясендә яңа җитәкче билгеләнде. Кичә Мәдинә Тимерҗанованың ТНВ каналына күчүе билгеле булган иде.

Бүген «Татмедиа» АҖ генераль директоры Андрей Кузьмин коллективны яңа җитәкче белән таныштырды, дип хәбәр итә "Татар-Информ" мәгълүмат агентлыгы. Моңа кадәр "Казан" телекомпаниясендә генераль директор урынбасары булып эшләгән Марина Коновалова хәзер җитәкче вазыйфасын башкарачак.

Тулырак укырга

Алдарак язган идек:

Мәдинә Тимерҗанова Илшат Әминовның урынбасары булачак, дип яза "Бизнес Online"  
---

--- | 21.01.2016

Марат Кәбиров: «Безнең җырларның барысы да фәкать акча турында»

$
0
0
21.01.2016 Юмор
Игътибар иткәнегез бар микән... Менә әйтеп карагыз әле, безнең җырлар күбесенчә нәрсә турында? Әйе, әниләр, мәхәббәт, туган як... Юк, җәмәгать, безнең җырларның барысы да фәкать акча турында. Нәрсә, әллә ышанмыйсыз?!
Сикереп төштем бакчага, Бастым бакыр акчага...   Яки менә:   Яратамы-яратмыймы, Әйтегезче, ромашкалар. Акчаң булса, яратыр дип, Җавап бирә миңа алар.   Ярый, болары аңлашыла инде, акча сүзе бар. Кил каршыма, туган авылым... Монысы да аңлашыла. Ашарына акчасы беткән, ә билет хакларының күпме торганын үзегез дә беләсез. Шуңа теге авылын чакырып ята. Рәхәт бит.   Кил каршыма, туган авылым, Өзелеп сине сагындым. Бәрәңгесен, итен, сөтен Күтәреп кил, авылым.   Яки менә тагын: Там, там, тамчы, там. Тамганыңны яратам.   Бу да аңлашыла. Акчасы булса, самогон тамганын көтеп утырмас иде инде. «Трояр» алып эчәр иде. Менә тагын бер җыр. Салават җырлый бит әле.   Төннәр буе йоклый алмый ятам. Канишны йоклый алмый. Акчасы күп булгач...   Бөтен җырлар да акча турында. Ни өчен шулай. Моның сәбәбен инде шагыйрьләрдән сорарга ки­рәктер. Шагыйрь дигәннән... Бик талантлы, бик популяр бер шагыйрь күршем бар минем. Шул шагыйрьдән бер чит ил журналисты интервью алганны карап тордым.   – Сез бик популяр ша­гыйрь бит инде, сез бик күп гонорар аласыздыр инде, – ди журналист. – К.Т., – ди шагыйрь, елмаеп.   – Шулай булгач, сез бик байдыр инде, бик матур сарайда яшисездер, машиналарыгыз күптер. – К.Т., – ди шагыйрь, елмаеп.   Мин түзмәдем. – Күрше, – мәйтәм, – ник син, утырган тавык сыман, гел кыткылдап торасың, нәрсәне аңлата соң синең К.Т. дигәнең? – Нигә, ул теге ике сүзнең баш хәрефе инде, – ди. – Капчыгыңны тоттыралар дигән сүз.   Менә шагыйрьләр жалкы миңа, җәмәгать. Әй жәл­лим хәзерге шагыйрьләрне, әй кызганам. Тотып кына язарлык нәрсәләре дә калмады бит хәзер. Менә агачлар... Җырга кермәгән берәр юньле агачны беләсезме? Каеннар, баланнар, миләшләр, чаганнар, наратлар, имәннәр... һ.б., һ.б... Хәтта телеграмм баганасына тиклем бар. Басып торган, үсеп утырган нәрсәләрдән җырга кермәгән бер таяк кына калды. Анысын да калдырмаслар иде, Тяккаем, әйтче миңа, Бармы әллә зарларың?! –   дип булса да язарлар иде. Халыктан куркалар. Безнең халык гади бит ул, турыга аңлый.   Турыга аңлау дигәннән... Кошлар турында да җырлар күп бит инде. Пар аккош, сандугач, былбыл... Хәтта та­выкның да төрле сорты бар: ак тавык, кара тавык, чебиләрем-чебиләрем... Хәтта чыпчык турында да җыр бар икән, җәмәгать. Габделфәт Сафин җырлый икән. Бер мәлне радиодан туры эфирда музыкаль котлаулар тапшыруы бара. Кешеләр, радиога шалтыраталар да, туганнарын, якыннарын котлап, җыр сорыйлар. Хәниянең «Әлдермеш»ен сорадылар, Салаватның «Салкын чәен» һәм Габделфәтнең «Кычыткан чыпчыгы»н. Әйе, прәме шулай дип сорадылар: «Сеңлебезне туган көне белән котлап, Габделфәтнең кычыткан чыпчыгын бүләк итмәссез микән?» – диделәр.   Яки менә авыллар. Туган авыл да туган авыл дип язып туйгач, шагыйрьләр, авылларның исемен кертеп, җыр язарга тотынды, һәм бер-ике ел эчендә Татарстанның һәм Башкортстанның җырга кермәгән адәм рәтле бер генә авылы да калмады. Ну, калды ул, җәмәгать, берничә авыл. Мин аларны сезгә санап та күрсәтә алам. Башкортстанда – Кендек, Җонлы... Татарстанда – Күки, Баскан, Ерыклы, Аналык һәм юкка чыккан авылларның берсе – Мәчти...
---

--- | 20.01.2016
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>