Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live

Татар идеясе #7161

$
0
0
29.12.2012 Милләт
Хәзерге глобальләшеп барган дөньяда үз-үзен саклап калырга тырышкан һәр милләтнең ниндидер үз милли идеясе булырга тиеш. Мәсәлән, русларның, алар тарафыннан бөтен дөнья­ны рухи яктан коткарырга дәгъва итүче «Рус идеясе» бар. Ул идея Ф.Достоевский тарафыннан уйлап чыгарылган һәм менә шундый фикерләрдән гыйбарәт иде: материаль яктан ярлы Россия киләчәктә үз рухилыгы белән череп барган Европа цивилизациясен коткарып калырга тиеш иде. Рус халкы, үз йөрәгендә Раббыны саклаучы һәм христиан динен башкаларга таратучы буларак, башка халыклар белән берләшеп бөтендөнья күләмендә гадел бер җәмгыять төзергә тиеш иде.

Төрекләрнең төп идеясе – Төркияне бәйсез, көчле һәм көнчыгыш халыклары арасында тәэсирле бер дәүләт итеп төзү иде.Бу идеяне тормышка ашырыр өчен, кәмалчелек (кәмализм) идеологиясе кулланылган.Кәмалчелек исә Кәмал Ататөрек күзлегеннән аңлатылган төрек мил­ләтчелегенең һәм теләктәшлегенең (солидаризмының) катнашмасыннан барлыкка килгән бер доктрина иде.Хәзер дә бу идеология Төркия Конституциясенең нигезе булып тора.

Яһүдләрнең идеясе – Израиль ярдәмендә бөтен еврейларны рухи яктан берләштерү һәм шуның аркасында дөньяга тәэсир итү (Библиядә яһүдләр бөтендөнья халыкларына укытучы булырга тиеш һәм алар Раббы (Бог) тарафыннан сайланган халык, дип язылган).Израильнең конституциясе булмаса да, бу эштә аларга Тәүратка һәм Талмудка нигезләнгән борынгы милли традицияләре ярдәм итә.

Англосаксларның (инглизләрнең  һәм америкалыларның) идеясе – үз илләрендә кеше хокукларын һәм демократияне саклау һәм ныгыту, шул өлкәдә бөтендөнья өчен үрнәк булып, бу кыйммәтләрне башка халыкларга тәкъдим итү.

Англиянең дә Конституциясе юк, ләкин аларда тарихи демократия традицияләре бик борынгыдан килә һәм алар, шулар нигезендә тәрбияләнеп, яхшы гына яшәп киләләр. Шул уңайдан бөтен дөньяга мәшһүр «Инглиз холкын (характерын)» гына искә төшерергә мөмкин.

Минемчә, менә бу ике борынгы милли традициягә (яһүди һәм инглиз традицияләренә) нигезләнеп, хәзерге вакытта АКШ дөньяның иң көчле дәүләтенә әйләнде.

Русларның, инглизләрнеке кебек, тарихи демократия традицияләре юк.Шуңа күрә дә «совет халкы» һәм Советлар Союзы дигән нәрсәләр тиз арада юкка чыкты.

Ә татарның милли идеясе бармы? Уйлавымча, татарның төп идеясе ул – милли азатлык идеясе.

Милли азатлыкка һәр халык үз дәүләтен төземичә дә, чын федерация (Швейцария кебек) тәшкилендә (составында) да, ирешә ала. Ләкин унитар дәүләт яки ялган федерация тәшкилендә аңа ирешеп булмый.

Киләчәктә татар идеясен тормышка ашыруда милләтебез нык һәм бердәм булырга тиеш. Шуны башкарыр өчен милли идеологиябез кирәк.

Идеология нинди булырга тиеш соң? Әүвәл татарның тарихына күз салу мөһим.

Ш.Мәрҗанигә кадәр (XIX гасыр уртасы) татарның колониализмга каршы көрәше дини азатлык идеясе нигезендә алып барылган. Россия шартларында ул чордагы мөселманның лозунгы:

«1. Кадими (ортодоксаль) исламга таянып яшәү;

2. Хатын-кызларны укытмау;

3. Европа цивилизациясе казанышларын (төгәлрәк әйткәндә, рус культурасы казанышларын) үз­ләштермәү һәм рус телен өйрәнмәү» була.

Татарны көчләп чукындыру сәя­сәтенә каршы көрәштә мондый рухи юнәлеш шул заман шартларында уңай йогынты ясаган. Ә инде XIX гасырның икенче яртысында, Россиядә буржуаз мөнәсәбәтләр киңәйгән чорда, татар буржуазиясе рус капиталистлары бе­­лән ярыша алырлык хәлдә булыр өчен, яңа идеологиягә ихтыяҗ туа.

Нәкъ шушы вакытта Ш.Мәрҗани өч яңа идея тәкъдим итә:

1. Иске догмалардан арынган һәм яңача аңлатылган исламга таяну.

2. Татар телен һәм тарихын өйрәнү һәм үз-үзеңне татар итеп тану.

3. Европа казанышларын үзләш­терү һәм рус телен өйрәнү.

Бу карашны бөек галимнең тү­бәндәге сүзләре дәлилли: «Дөньяда­гы төрле телләрне белергә, белем тупларга ислам дине каршы түгел... Фәкать иң элек исламны яхшы аңларга, иманны ныгытырга кирәк. Иман нык булса, русча уку гына зарар итмәс. Мөселманча (татарча) белмичә, русча укып калу ярый торган эш түгел».

Кыскача итеп әйткәндә, Ш.Мәр­җани исламлашу (исламчылык), татарлашу (татарчылык), заманчалашу (заманчалык, модернизация, ягъни дөнья цивилизациясе казанышларын үзләштерү) дигән өч элементтан (яки принциптан) торган яңа идеологик система тәкъдим итә. Аны кыскача идеологик өчлек дип тә атарга була.

Ш.Мәрҗанинең татарларны руслар белән ярыша алырлык, заманча бер халык итеп күрәсе килгән. Минемчә, заманча булу – ул, үз заманыңнан артта калмыйча, алга китү һәм берьюлы үз милли йөзеңне дә саклап калу дигән сүз. Моның ачык мисалы – япун милләте.

Соңрак Ш.Мәрҗани тәкъдим ит­кән идеологик «өчлек»не башка төрки галимнәр һәм сәясәтчеләр дә күтәрә башлый.

Мәсәлән, шул ук өч элементтан торган идея турында 1905 елда «Хәят» гәзетасында азәрбайҗан галиме Хөсәен Али болай дип яза: «Без, төркиләр, исламга инанырга, төрки тойгылар белән рухланырга һәм Европа цивилизациясе җимешләрен үзләштерергә тиешбез».

Аның бу мәкаләсенең исеме дә «Төркиләшү, исламлашу һәм аурупалашу» дип атала.

1923 елда төрек социологы Зыя Гөкалп, шушы өч принципка таянып, «Төркичелекнең нигезләре» дигән китап яза.

Кәмал Ататөрек, шул китапның эчтәлеген үз фикерләре белән баетып, кәмализм идеологиясен иҗат итә. Ләкин ул әлеге идеологик өчлекнең исламчылык принцибына бик каты чикләр куя һәм өчлек икелеккә генә кайтып кала (төркичелек һәм заманчалык принциплары гына кала).

ХХI гасыр башында Рәҗәп Әрдоган хөкүмәте исламчылык принцибы идеологиясенә яңадан мөрәҗәгать итә: «икелек» «өчлек»кә әйләнә.

Мин бу «өчлек» системасын бик дөрес дип табам, чөнки аның фәлсәфи бер нигезе бар. Барлыкның (бытие) бөтен матди һәм рухи әйберләре бу принципка нигезләнә. Мәсәлән, физикада – су «сыекча, боз һәм бу» рәвешендә була. Геометриядә һәр аралыкның (пространствоның) озынлыгы, киңлеге һәм биеклеге бар. Философиядә – тезис, антитезис, синтез. Җәмгыятьтә – хасса (затлылар, элита), урта сыйныф һәм гавам (халык массасы).

Хәзер инде яңадан татар мохитенә кайтыйк. 1917-1918 елларда татар идеясе халкыбызның милли-мәдәни автономия рәвешендә Россиядә төзелүе күздә тотылган чын Федерация структурасына керү иде. Ләкин большевиклар хакимиятне яулап алгач, бу планнар чәлпәрәмә килде.

Аннары, ХХ гасырның 20 нче ел­ларында татар коммунистлары «мил­ли коммунизм» байрагы астында большевистик режимның кысаларын­да ниндидер, чикләнгән булса да, милли азатлыкка ирешергә теләгәннәр иде. Ләкин Мәскәү 1930 елда бу юлны да япты.

Хәзерге заман татарлары белән ча­гыштырганда, Ш.Мәрҗани һәм Г.Ту­кай чорында яшәгән татарлар күп­кә ныграк һәм бердәмрәк иде. Аларның бер теле (рус телле татарлар юк дәрәҗәсендә иде), бер дине (атеистлар бик аз иде) булган. Социаль планда да татарлар бердәмрәк иде, чөнки аларның байлары халыкның мәгариф, дин, хәйрия вакыфлары (фондлар) кебек институтларын тәэмин итәр өчен, үз акчаларын сарыф кылганнар.

Хәзерге чор татарына караганда, Совет илендә яшәгән татар да бердәмрәк иде. Телдә бердәмлек әле саклана иде. Мәсәлән, 1953 елда Татарстанда бөтен татар балаларының 95%ы татар мәктәпләрендә укыган. Ислам дине урынына халыкны коммунистик идеология укмаштырып тора, кешеләрнең эш хаклары бер-берсеннән нык аерылмый торган чор иде.

Шуңа күрә 1990 елда, коммунизм идеясен милли-азатлык идеясе алмаштыргач, социаль яктан бердәм татар халкы суверенитетка иреште. Чөнки хасса һәм халык бердәм иде. Ул елларда идеологик «өчлек»нең фәкать ике принцибы («икелек») – татарчылык һәм заманчалык эшләде. Исламчылык читтә калды.

Шунысын да ассызыклап әйтү мөһим: татар җәмгыятендә капитализм чоры башлануга милли рух белән сугарылмаган компрадор буржуазия,  хасса барлыкка килә, һәм бу социаль катлам халыктан ерагая бара. Бер үк вакытта Мәскәүнең басымы көчәя. Шушы факторлар аркасында милләтнең бердәмлеге какшый һәм без суверенитетны югалтабыз.

Хәзерге татар иҗтимагый тормышында идеологик «өчлек»нең ике принцибына – заманчалык һәм исламчылыкка өстенлек бирелә.Та­тарчылыкка яки милләтчелеккә килгәндә, бу тармак Мәскәү тарафыннан бик нык чикләнә, чөнки ул, кагыйдә буларак, бәйсез дәүләт идеясе белән тыгыз бәйле.

Бүгенге милләтебез нык таркау хәлдә, чөнки, беренчедән, социаль планда ул череп баеганнарга һәм ярлыларга бүленә, икенчедән, аралашу өлкәсендә татар телле һәм рус телле татарлар барлыкка килде, өченчедән, дин өлкәсендә, бер яктан – мәчеткә йөрүче мөселманнар, икенче яктан, дөньяви зыялылар бар (мөселманнарның үз арасында да бүленеш бара), дүртенчедән, татар милләтен төрле этник төркемнәргә бүлергә тырышучылар да юк түгел.

Бу таркаулыкны бетерүдә, минем­чә, әлеге «өчлек»кә, ягъни татарчылыкка, исламчылыкка һәм заманчалыкка нигезләнгән идеология төп роль уйнаячак. Бу өч принцип һәр татарның йөрәгендә бер-берсенә сыенып яшәргә тиеш. Бер принципка гына таянып, без бернәрсә дә эшли алмаячакбыз.

Мәсәлән, татарчылык принцибына нигезләнеп, татар мәктәпләре, булачак Татар университеты, мәдәният учреждениеләре һәм, гомумән, бөтен дәүләт аппараты эшләргә тиеш булачак. Шул ук принцип безгә тел өлкәсендә таркаулыкны һәм руслашуны туктатырга ярдәм итәр иде. Шуның белән без татар телен теориядә генә түгел, ә гамәлдә дә дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрер идек.

Хәзерге Россия шартларында тел мәсьәләсе – сәяси проблема. Россиягә татарның көчле һәм югары мәдәнияте кирәкми, дип раслыйм. Башкача булса, бердәм дәүләт имтиханын татарча бирүне тыймаслар иде.

Кайбер яшьләрнең радикаль исламга китү сәбәпләренең берсе, ми­немчә, җөмһүриятебездә татарчылык юнәлешен тиешле дәрәҗәдә үстермәүдән килә. Әйтик, бөтенләй татар телен, мәдәниятен белмәгән татар егете үзен чын татар итеп хис итә алмый. Ул үзен рус дип тә санамый, ләкин аңа үз-үзен барыбер ничек тә булса билгеләргә кирәк, нәтиҗәдә, яшь кеше үзен мөселман дип саный башлый. Мондый руслашкан татарларның шактые татар теленә, традицияләренә игътибар бирмәгән радикаль ислам төркемнәренә тартыла. Шуңа күрә Татарстанда татар телен, рухын һәм мохитен яңа баскычка күтәрергә кирәк. Сүз «югары татар культурасы»н булдыру турында бара.

Хәзерге заман яшьләренең күп­челеге мәгълүматны телевидение аша һәм интернеттагы электрон газеталардан ала. Алар татар тапшыруларын безнең телевидение рус телевидение­се белән ярыша алырлык дәрәҗәдә булган очракта гына караячак. Нишләп безгә телевидениедә җитди һәм аналитик тапшырулар оештырып, аларга тирән һәм оригиналь фикерләүче галимнәрне чакырмас­ка? Андый белгечләр Мәскәүдә генә түгел, бездә дә бар.

Татар телевидениесенең тематикасын һәм сыйфатын күтәрмичә, аңа яшьләрне җәлеп итү мөмкин түгел. Бу аяныч хәл татар теленең кулланыш даирәсен тарайта. Бездә сәясәт, икътисад, хакимият кебек темалар телевидениедә юк, күбрәк «тамаша» күрсәтәләр. Чөнки түрәләребез «без сәясәт белән шөгыльләнмибез, өстенлекне икътисадка бирәбез», дигән фикерне халыкка сеңдерергә тырыша. Җитәкчеләребез сәясәтне инкарь итсәләр дә, ул үзе безнең  ишеккә терактлар белән шакый, ә без һаман: «Без сәясәтчеләр түгел!» – дип сөйләнәбез.

Кайбер кешеләр: «Балабызга татар теле кирәкми, чөнки аның белән югары белеем алып булмый, акча эшләп, карьера ясап та булмый», – дип әйтәләр. Минемчә, дуңгызның да ашарына бар, аны түбәсеннән су  акмый торган җылы фермада тоталар. Ләкин ул үз табагына борыны белән төртелеп ашаганда, күктәге йолдызларны күрә алмый, чөнки ул – дуңгыз. Ләкин без бит кешеләр, «йолдызга мохтаҗ кешеләр»!..

Рус мәктәбендәге рус балаларына караганда, татарча укыган укучыларыбызга уку йөге зуррак һәм авыррак булыр, ләкин белемнәре дә киңрәк булыр, дигән фикер белән мин килешәм.

Безгә, татарларга, бер генә юл кала: татар мәктәпләрендә укып та, рус телен русларның үзләреннән ким белмәскә.

Бу уңайдан карьера турында шунысын әйтәсем килә: Беренче Президентыбыз М.Шәймиев һәм хәзерге Президентыбыз Р.Миңнеханов та татар урта мәктәбен бетергән кешеләр һәм алар менә дигән карьера ясаганнар. Хикмәт бәлки баланы фәкать рус мәктәбендә укытуда түгел, башка нәрсәдәдер?

Татар теле мәсьәләсен дәүләткә генә аударып калдыру ярый торган эш түгел. Бу эшкә һәрберебез катнашырга тиеш. Шундый кайбер чаралардан түбәндәгеләрне тәкъдим итәсем килә: гаиләдә татарча гына сөйләшү, руслар арасында да татар кешесе белән туган телдә сөйләшү, катнаш никахларга каршы булу, базарда-кибеттә татарча сөйләшкән сатучыга өстенлек бирү, татар эшмәкәренең фирмасына эшкә күбрәк татарны алу һәм эшне татарча алып бару, бай татарларга торакларны бер тирәдәрәк сатып алу һәм шул тирәне татар кварталына әйләндерү – бу татар бакчаларын, мәктәпләрен, мәчетләрен оештыру эшен җиңеләйтер.

Татар теле ешрак эштән соң, ял вакытларында уздырылган чараларда яңгырый, шуңа күрә татарга күбрәк аралашырга, иҗтимагый эшләрдә активрак булырга кирәк. Балаларны да андый чараларга алып бару мәслихәт, алар, рус мәктәбендә укып, рухлары белән ата-аналардан аерылмасыннар иде.

Исламчылык принцибына килсәк, аның нигезендә татар милләтен ныгытучы ислам юнәлешен тарату һәм мөселман интеллигенциясенең  киң социаль катламын булдыру мөмкин.

Мөселман интеллигенциясе булмыйча, «югары» ислам да барлыкка килмәс. Хәзерге зыялыларның күпчелеге формаль мөселманнар гына. Алар бөтен нәрсәне рациональ фикерләү аша гына аңларга өйрәнгән, исламга да карашлары шундыйрак. Шуңа күрә аларны дингә тарту өчен, Ислам аша гыйбадәткә генә түгел, ә фән, логика һәм фәлсәфәгә дә бору кирәк.

Практик яктан бу мәсьәләне хәл итәр өчен, мәчетләр янында мөселман мәдәни үзәкләре эшләргә тиеш. Анда татар һәм чит телләре өйрәнү курслары, ислам фәлсәфәсе, мәдәнияте һәм сәнгате буенча лекторийлар, төрле түгәрәкләр эшләргә тиеш. Биредә конференц-зал, спортзал, бассейн һәм кафе да артык булмас иде. Мондый мәдәни үзәккә намазга басмаган кешеләр йөри башлап, алар әкренләп намазга да басарлар. Шулай итеп, интеллигенциябезне мөселманнар белән бераз берләштерер идек.

Икенче мәсьәлә – ул традицион һәм радикаль исламның каршылыгы.

Әйтик, ваһһабилектә яшь мөселман Коръәнне һәм төп хәдисләрне өйрәнә дә алар нигезендә бөтен нәрсә турында үз хөкемен чыгара ала, хәтта Мөхәммәд пәйгамбәр турында да. Аның өчен беркем дә авторитет түгел, хәтта мөфти дә. Яшь кеше өчен нинди чиксез ирек һәм мөстәкыйльлек! Менә шул нәрсәләр яшьләрне радикаль исламга тарта да инде.

Исламны фәлсәфә аша аңларга тырышу омтылышым минем «Милли идеология һәм дин», «Почему нет мусульманской интеллигенции?» дигән мәкаләләремдә чагылыш тапкан. Аларны интернеттан укып була.

Ә традицион исламда хәлләр ничек тора? Анда яшь мөселман үз мөстәкыйль фикерен әйтер алдыннан, Коръәннән башка бер абруйлы мөселман фикерен, аннары – имамның, аннары – мөфтинең, аннары – ТР Президенты каршында эшләүче диннәр буенча киңәшчесенең – МВД һәм ФСБ фикерләрен өйрәнергә мәҗбүр. Традицион исламның «вертикале» менә шушындый яшь мөселманны ирекле фикерләүдән мәхрүм итә.

Мөфтиләребез чиновникларга әйләнеп баралар. Хәтта МВД белән хезмәттәшлекләрен газеталарда рек­ламалаштыралар. Ә бу күренеш аларга яшьләр арасында популярлык өстәми.

Әлбәттә, мин җәмгыятебездә иминлек һәм кануннарны үтәү тарафдарымын, ләкин һәрнәрсәнең чамасы булырга тиеш. Безнең илдә теоретик планда булса да дин дәүләттән аерылган. Ә гореф-гадәт белән бәйле булган ислам (традицион ислам) дәүләт басымы астына эләккән. Традицион ислам иреккә, мөстәкыйльлеккә сусап ята, ул ирекле булмаса, исламның башка агымнарына тәгаен оттырачак.

Радикаль ислам тарафдарлары, нигездә, ярлы, белеме аз булган социаль катлам вәкилләре. Радикаллар (фундаменталистлар) исламнан фәлсәфәне, фәнне, сәнгатьне һәм мистиканы, ягъни теологиядән тыш бөтен нәрсәне алып ташлыйлар. Шулай итеп, исламның бөтен төрлелеге, бөтен байлыгы һәм Коръәннең төп идеяләре (яшәеш кануннарын өйрәнү, игелекле эшләр башкару һәм гадел җәмгыять төзү) онытыла.

Ә бит урта гасырлардагы гарәп-мөселман цивилизациясенең рухы бу цивилизацияне тәшкил иткән культураларның, диннәрнең һәм этносларның төрлелегеннән гыйбарәт иде.

Минемчә, мөселман илләренең артта калуы да аларда культураның һәм фәннең түбән дәрәҗәдә булуы белән бәйле. Алар, бәйсезлек алып та, беренчел исламның рухилыгыннан, аның хөр фикереннән файдалана алмаганнар. Шуңа күрә аларның дәүләт структуралары я дөньяви милләтчелекнең тупас диктатурасы, яисә бик тар кысаларда аңлатылган теология (клерикализм) нигезендә төзелә иде. Хәзер инде диктатура да һәм тар теология дә үз потенциалларын тулысынча югалткан.

Хәзер гарәпләр алдында ике юл: беренчел ренессанс исламның рухына кайту яисә Европа юлыннан китү.

Күптән түгел булган гарәп революцияләре гарәпләрнең шул бөек борылыш чатында торуын раслый.

Бездә, татарда, андый проблема бармы? Минемчә, юк, чөнки татар милләте ул борылышны инде Ш.Мәрҗани заманында ук (ХIX гасырның урталарында) ясый башлаган. Милләтебез өч принципка таянган идеология буенча алга бара һәм  гарәпләрдәге кебек чиктән-чиккә сикерергә ихтыяҗ юк.

Шулай итеп, татар исламында өч юнәлеш шәрехләнә: 1) рациональ фикер йөртүче зыялы мөселманнар; 2) традицион хәнәфи мөселманнар; 3) радикаль мөселманнар. Традицион мөселманнарга фикер­ләү­дә мөстәкыйльлек, ә радикаль мөселманнарга исламның бай мира­сын белү һәм исламга интеллект күз­легеннән бәя бирү җитми. Ләкин бу өч юнәлештә фикер йөрткән мөселманнар үзләрен бер­дәм татар милләте вәкилләре итеп тоеп, аларның фикер төрлелеге һәм бәхәсләре милләткә зыян китермәсә, менә шундый исламчылыкны һәм исламны татар исламы итеп атарга була, һәм шундый исламчылык безгә кирәк тә.

Заманчалык (модернизация) ди­гән­дә, мин Д.Медведев кебек, алдынгы фән (Сколково), техника һәм технологияләрне генә күздә тотмыйм. Минемчә, заманчалык принцибының күпкә мөһимрәк ягы бар. Бу принцип нигезендә урта сыйныфны зур социаль катлам итеп үстерү һәм шуның нигезендә татар милләтенең социаль бердәмлеген булдыру мөмкин. Ә күпсанлы урта сыйныф вәкилләре барлыкка килү белән, хәзерге вәхши капитализм социаль капитализмга әйләнә башлаячак. Мәгълүм булганча, кешелек тарихында урта сыйныф бөтен илләрдә дә иң милләтче сыйныф булып саналган.

Бу өч принципны чынбарлыкта гамәлгә кертеп буламы дигән сорау туарга мөмкин.Минемчә, бу идеологик «өчлек» нигезендә «татар җыеннары» системасын төзеп була.Әлеге җыеннар татар халкының милли-мәдәни һәм кайбер социаль проблемаларын хәл итә алыр иде.Һәр җыенның башында өч инициатив һәм абруйлы кеше торырга тиеш.Алар халык тарафыннан сайлана.Татарчылык юнәлешен – укытучы яки галим, исламчылык юнәлешен – мулла яки исламны белгән кеше, заманчалык юнәлешен эшмәкәр алып барырга тиеш.

Бу иҗтимагый оешмалар БТК һәм дәүләт органнары белән дә элемтәдә торырга мөмкин, ләкин аның җитәкчеләре дәүләт органнарының курчакларына әйләнергә тиеш түгел, югыйсә, бу идеянең тамырына балта чабу булыр иде.

Менә шундый җыеннар татарның тормышында милли гражданлык җәмгыятен һәм демократияне үстерү өчен мөһим нигез булып тора ала.

Йомгак ясап, шуны әйтәсем килә: әлеге өч принциптан торган идеология хәзерге татар милләте өчен иң оптималь булыр дип уйлыйм. Татар халкын укмаштыра торган анык һәм җыйнак идеологик тәгълимат кирәк.Иманым камил, без бөтенебез дә шул туры һәм дөрес юлдан барсак кына, татар идеясен, һичшиксез, тормышка ашырачакбыз.

(Җыен турында тагын да җентекле мәгълүмат алу өчен, интернетта «Татарская община как выход из тупика» дигән мәкаләмне укыгыз).

Рафаэль Мөхәммәтдинов,

тарих фәннәре кандидаты, Ш.Мәрҗани исемендәге 

Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре 


Рафаэль МӨХӘММӘТДИНОВ

№10-11 | 29.12.2012

Агулыйлар #7162

$
0
0
29.12.2012 Җәмгыять
“Рен-TV” каналыннан сирәк кенә булса да “Жадность” тапшыруын карыйм. Русиядә халыкка көндәлек тормышта кирәкле товарларны сатуда ничек хәрәмләшүләрен, алдашуларын күрсәтеп тә бирәләр соң! Кайсыбер предприятиеләрдә безгә азык-төлек җитештерүчеләрнең ничек эшләгәннәрен күрсәткәндә чәчләр үрә тора. Шул ризыкларны ашап, без ничек үлмибез икән дип гаҗәпләнеп утырасың.

Бигрәк тә ит, сөт ашамлык-эчемлекләренә ниләр кушып сатуга чыгарганнарын белгәч, кибетләрдән шундый ризыкларны ялгыш алмадым микән дип куркып куясың. Кайсыдыр өлкәдәге ит комбинатында ничек итеп колбаса, пилмән ясаулары, алып баручының сөйләве күз алдымнан һич китми. Җитештерүчеләр үләт базыннан егермеләп сыерның үләксә итләрен алып кайтканнар, хәтта кортлый башлаган башларын да алып кайтып идәнгә тезгәннәр. Бөтен җирдә кан, лайла, кортлар үрмәли, тараканнар чабыша. Менә шушы шакшы үләксәләрне әллә ниләр кушып эшкәртеп, пилмән ясыйлар һәм шуларны чиста-тәти пакетларга тутырып, кибетләргә озаталар. Нәзберек кеше бу тапшыруны караганда коскандыр яки телевизорын сүндереп куйгандыр, мөгаен.

Лицензия сатып алып, сөт эшкәртеп сату белән шөгыльләнүче хуҗаларның ничек эшләүләрен дә күрсәтәләр. Әзер продукцияләрен алып китеп лабораторияләрдә төрле анализлар ясатып карадылар. Йә, Хода, сөт ризыкларының кайберләрендә сөтнең дәһеле дә юк икән! Организмга зыянлы әллә нәрсәләр кушып, ниндидер сыеклыкны алартып, агартып дигәндәй, чәчәкле-елтыравыклы пакетларга агызып, рәхәтләнеп сатуга җибәреп яталар. Ит ризыклары җитештерүчеләрнең беренчеләре пилмән, колбасаларны үләксәләрдән ясаса, колбаса җитештерүче икенчеләре тагын да “башлырак” булып чыктылар. Аларның колбасаларын җентекләп тикшергәннәр иде, анда итнең әсәре дә табылмады. Тапшыруны алып баручы сүзләренә караганда, лабораториядә анализ ясаучылар да әлеге колбасаларның нәрсәләрдән оештырылуларына төшенә алмаганнар. Комбинат сакчылары телерепортерларны төп җитештерү цехына үткәрмәгәннәр. Корреспондентлар: “Ашап карагыз”, – дип, комбинат җитәкчеләренә үзләрендә җитештерелгән колбасаларны бирделәр, тегеләре, билгеле, ашамады! Менә шулай, Марс Ахунов язганча, хәзер колбасада ит түгел, соя оны да юк икән шул...

Балык эшкәртү цехларындагы әкәмәтләрне дә күрсәттеләр. Кибет киштәләрендә озак яткан кыйммәтле балыкларны (ат бәясенә аларны кем алып ашасын?) майлап-матурлап, кабат сатуга кую “серләрен” дә чиштеләр. Аларны агулы химикатлар, препаратлар белән майлап “яңарталар” икән.

Чит илләрдән кайткан җиләк-җимешне әйткән дә юк инде. Сабагыннан әле генә өзелгәндәй күренүче ул матур җимешләрнең эчләрендә ниләр барлыгын бер Аллаһ та, җитештереп озатучы үзе генә белә инде. Геннары үзгәртелгән, иң хәшәрәт корт-бөҗәкләр дә тешләп карарга курыккан җиләк-җимешне ашыйбыз бит, туганнар...

Инде килеп төп ризыгыбыз – ипи турында. Үз газетабыз “Т.Я.” язганча, бетте бит ул саф бодай, арыш оныннан күпереп пешкән, колмак чүпрәсе исе аңкып торган ипекәйләр. Мал-мөлкәткә туймас алыпсатарлар шул газиз ризыгыбызны да ярымясалмага әйләндерәләр. Бер тәүлек эчендә кайсы ипи әчи, кайсы күгәреп чыга, кайсы мамыклана ук башлый. Мондый ипиләрне эт, мәче, кош-корт та ашарга курка бит. Шундый сыйфатсыз була торып, ипи бәяләре атна саен диярлек үсеп тора, ә күләме, авырлыгы кими.

Менә шундый сыйфатсыз ризык ашаган, агулы эчемлекләр эчкән, шуның өстенә әллә нинди агулы көнкүреш товарлары кулланган кеше ничек озын гомерле була алсын?! Йөрәк-кан тамырлары авырулары, рак, ашказаны-эчәк, үпкә чирләре кыра бит адәм балаларын. Үзебез утырткан бәрәңгегә кадәр агулап ашыйбыз лабаса!..

Шунысына хәйран калам: халыкның сыйфатсыз, агулы ризык ашауларын күрсәтеп, сөйләп, язып торалар, ә җаваплы кешеләрнең ник бер кыллары селкенсен! Шушы алдау-елдауларга каршы дәүләт күләмендә көрәшү чарасын күрергә кирәк бит инде! Эт өрә торыр, бүре йөри торыр дигәндәй, “мал кортлары” халыкны алдауларын, агулауларын дәвам итәләр.

Дәүләт җитәкчеләре, үтә бай катлам без ашый торган ризыкларны кабып та карамыйдыр шул. Совет заманында ук югары җитәкчеләр өчен аерым иген басулары, мал фермалары тоталар дип ишетә идек. Хәзерге байларның хатыннары үз самолетларында үз очучылары белән сыйфатлы ризык алып кайту өчен көн саен чит илгә очалар, имеш. Кемнең кулында – шуның авызында. Без нәрсә ашасак та, алар нәрсә генә ашасалар да, беребез дә мәңгелек түгел, ахырда барыбызга да бер үк җиргә барасы...

Чаллы. 


Рәҗәб ӘХМӘТОВ

№ |

Бөек Ваһапов варисы #7163

$
0
0
29.12.2012 Мәдәният
Актукта туып-үскән Марат ЯРУЛЛИН (фотода) газета укучыларга яхшы таныш дип беләм, чөнки без аның хакта берәр тапкыр язганыбыз бар инде. Марат музыкаль гаиләдә туган – аның әтисе Максут әфәнде, абыйсы Ринат, апасы Гөлнара – барысы да матур җырлый, төрле музыкаль инструментларда уйный. Әниләре Рафия ханым төп киңәшчеләре, рухландырып торучылары. Ә Марат сәхнәдә үскән дисәк тә дөрес булыр. Зур сәхнәгә ул беренче тапкыр ике яшь ярымда чыккан – Түбән Новгородның Кремль концертлар залында татарча җырлаган.

Мәктәптә укыганда ул мәктәп, район чараларында һәрвакыт актив катнашты, төрле зональ, региональ конкурс-фестивальләрнең дипломанты, лауреаты исемнәрен яулады. Ун яшендә Ялтада “Наследники” Бөтенроссия конкурсында катнашып икенче урынга лаек булган иде, унөч яшендә Сочида узган “Роза ветров” халыкара музыкаль конкурста җиңеп чыкты.

Бигрәк яшь булуына карамастан, аның казанышлары бик күп. Сәхнәдән гайре бүтән җирдә ул үзен күз алдына да китермәгән һәм булачак һөнәрен дә, әлбәттә, шуңа бәйләп сайлаган. Хәзер Марат Мәскәүдә Дәүләт мәдәният һәм иҗат университетының режиссерлык факультетында 3 курста укый. Укуы белән беррәттән төрле дәрәҗәле музыкаль проектларда уңышлы катнаша. 2010 елда “Маугли” мюзиклында төп рольләрнең берсен башкарган, 2011 елда Эстониядә төшерелгән “После школы” проектында катнашкан (ул күптән түгел генә беренче каналда күрсәтелде), Лина Арифуллина куйган “Три колдуньи и Наргиз” татар мюзиклында катнашты. Шулай ук музыкаль төркемдә җырлау, клипларда төшү – барысына да өлгерә Марат.

 Алла Пугачева оештырган “Фактор А” проектында катнашып, иң яхшы егерме җырлаучы арасына кергән, чираттагысында да катнашырга җыена. Ә хәзер ул бер елга исәпләнгән зур проектта – Уолт Диснейның “Русалочка” әкияте буенча куелган мюзиклда катнаша. Анда ул баш геройларның берсе – Флаундерны уйный. Бу легендар әкият буенча мюзикл беренче тапкыр 2007 елда Бродвейда куелган булган. Мәскәүдә бу мюзикл өчен шәһәр үзәгендәге “Россия” кинотеатрын махсус үзгәртеп корганнар, аны “Дисней” компаниясе сәхнәләштергән, ә продюсерлары, режиссерлары – чит илләрдән (барлыгы биш илдән). Артистлар барысы да безнеке, аларны йөзләгән кеше катнашкан кастингта сайлаганнар. Менә шул кастингны Марат уңышлы узган һәм октябрьдә булган премьерада да нәкъ ул уйнаган. Бер ел буе әзерләнгән мюзикл зур уңыш белән бара, билетлар берничә ай алдан сатылып бетә икән. Мюзиклда бик күп махсус эффектлар кулланыла, йөзләгән костюм тегелгән, 150 парик кына, бик күп декорацияләр. Актерлардан да зур чыдамлык һәм түземлелек таләп ителә. Мәсәлән, Маратка тамаша барышында биек сәхнәнең түшәме астында “очарга” туры килә, төрле каскадер трюкларын да үзе башкара, һәм, әлбәттә, үзе җырлый да. “Мин бик кызыксынып катнашам бу проектта. Дөрес, җиңел түгел, әмма биредә зур тәҗрибә тупларга, актерлык осталыгын шомартырга мөмкинлекләр зур. Репетицияләрдән кайчак хәлдән китеп кайтсаң да, чыгышлар арты булган канәгатьлек хисе барысын да оныттыра”, - ди Марат.

 Бу тырыш, максатчан, чын мәгънәсендә сәхнәдә үскән егетнең бөек артист булуында шик юк. Чулпан Хаматова, Марат Башаров кебек күренекле милләттәшләребез белән горурланган кебек, аның белән дә горурланырбыз әле һәм бу бит безнең Марат, Актукныкы диярбез. Рәшит Ваһапов кебек бөтен дөньяга билгеле булган мәшһүр җырчы туып-үскән авылның талантлары бетмәгән әле, күрәсең, аның һавасы да ниндидер аерым, илһамландыра торган. Афәрин, Марат, уңышлар сиңа, Актукның данын тагы да бер тапкыр яңгырат. 


Найлә ЖИҺАНШИНА

№52 | 28.12.2012

Хуш, иске ел! #7164

$
0
0
29.12.2012 Юмор
Мөхтәрәм гаилә әгъзалары – газиз әнием, кадерле әтием, сөекле хатыным Индира, сөекле хатынымның кадерле әнисе Гөлмәрфуга, һәм дә ки, яраткан улым Арбитр белән киленем Агафья, кызларым Тереза белән Флорида, кияүләрем Амаяк белән Лиу Хи, оныкларым Эллари, Ашот, Кинг Шан!

Исәнмесез! Әссаләмегаләйкүм! Здравствуйте! Барэв дзез! Нихао!

Кадерлеләрем, Яңа ел инде ишек шакый. Үткән елга йомгак ясар чак җитте. Гаилә президенты буларак, сезгә әйтәсе сүзләрем бар. Белгәнегезчә, узган ел башында мин, сезнең вазифаларыгызны кабаттан раслап, чираттагы указымны чыгарган идем. Хәзер шул указны яңартып-раслап тормыйча гына үз көчендә калдырам. Шул нисбәттән, вазифаларыгызны искә төшереп үтәм. Әти эчке эшләр министры булып калачак. Ул, һәрвакыттагыча, гаиләдәге тәртип өчен җаваплы кеше. Эчке эшләр министрының тырышлыгы нәтиҗәсендә, коррупция белән ришвәтчелек – безнең гаилә өчен ят күренеш. Хәтә, оныгым Ашот, фатирыбызның бер бүлмәсен шәхсән үзенеке итү өчен, атасыннан әллә айфонга, әллә айпатка, әллә смартфонга дип акча алып, финанс министрына, ягъни Индира әбисенә, шуны төртергә маташкан. Ярый әле бу хәлне эчке эшләребезгә тыкшынучы министрыбыз, ягъни хөрмәтле Гөлмәрфуга Маратовна, вакытында күреп алып, бик тиз чарасын күргән. Форсаттан файдаланып, Гөлмәрфуга Маратовнаны Кызыл хач билгесе белән бүләкләргә рөхсәт итегез! Ашот улым, авызыңны турсайтырга ашыкма. Кем әйтмешли, тиздән синең урамга да бәйрәм килергә тора: Кинг Шан туганың тиздән әти-әнисе белән бергә Кытайга кайтып китәргә җыена. Лиу Хи кияү, КПРФ әгъзасы сыйфатында, туган илендә бер еллык командировкада булачак. Бездән үрнәк алып, анда да берсәк дөнья бутап алырга исәбе. Чү, сөенечеңнән ул кадәрле үк сикермә, Ашот улым, кытайский гамактан мәтәлеп төшүең бар!

Газиз гаиләм минем! Вазифаларыгызны искә төшерүемне дәвам итәм. Улым Арбитр – фатирыбызның мэры. Бик булдыклы. Эшен яратып башкара. Тышта зәмһәрир кыш булуына карамастан, бу араларда өйдә гөл утырту эшен җанландырып җибәрде. Күрегез, хәзер кая карама – шунда яшеллек.

Тик бераз тәнкыйть сүзләре әйтмичә булмый үзенә. Игътибар иткәнсездер, фатир буйлап йөрүләр кыенлашты. Бер бүлмәдән икенчесенә тиз генә барып җитеп булмый. Бөтен җирдә – кухняда, залда, ванна, сауна һәм туалет бүлмәсендә, балконда капиталь ремонт бара. Ремонт 31 декабрьгә төгәлләнергә тиеш иде. Эшнең әле очы-кырые күренми. Туалет, дигәннән... Көн саен иртә белән аңа барасы юлда «бөке» хасил була. Мэр әйтә, туалетка баруны түләүле итәргә кирәк, ди. Шул чакта гына «бөке»дән котылачакбыз, ди. Ай-һай, котылырбыз микән. Мин, шәхсән, моңа шикләнеп карыйм. Ярты елдан тагы зур бәйрәм – сабантуй җитә. Аңарчы бер-ике өмә оештырып, фатирны рәткә китерергә кирәк. Инде килик социаль яклау министры вазифасын алып баручыга. Бу эшне әни (минем өчен – әни, сезнең күбегезгә – дәү әни) бик теләп һәм яратып башкара. Аңа рәхмәттән башка сүзем юк. Кызым Тереза – фатир советы депутаты, минем ышанычлы киңәшчем. Амаяк кияү – Әрмәнстанның безнең гаиләдәге вәкаләтле илчесе. Безнең гаилә белән Әрмәнстан арасында менә ничә еллар инде ныклы элемтә һәм дустанә мөнәсәбәт яшәп килә. Монда, әлбәттә, Амаяк кияүнең өлеше әйтеп бетергесез. Флорида кызым безнең гаиләдә, Кытай халкы санын арттырып, үзеннән зур өлеш кертергә җыена. Ул шулай ук минем тугрылыклы киңәшчем, Кытай буенча зур белгеч, Лиу Хи кияү белән безнең арада менә дигән тәрҗемәче. Барысын да алдан хәстәрен күреп эш иткәндә, аның эшчәнлеге бүгенге көндә бик мөһим.

Лиу Хи кияүгә килсәк, ул – эшмәкәр. Фатирыбыздагы ике бүлмә Кытайда эшләнгән ширпотреплар белән шыгрым тулы. Эшләр болай барса, тиздән кытай-вьетнам базары тулаем безнең фатирга күчмәгәе. Ары китеп, бире килдек. Киленем Агафьяның вазифасы – бик җаваплы, бик җитди. Ул фатирыбыз мэры Арбитр Әфләтуновичның керемнәрен һәрдаим күз уңында һәм үзендә тотучы уңган хуҗабикә. Мэриянең финанс балансын нульгә кадәр төшереп, ул еш кына фатир халкын телсез-өнсез калдырырга ярата. Афәрин, Агафья! Шул кирәк безгә!

Быел зур эшләр башкардык. Тел мәсьәләсендә бераз проблема булып алды анысы, әйе. Быел да яраткан телебезне үзебезнең табынга хәстәрләп куя алмадык. Агафьяның теләге үтәлде: бу юлы да керәшен сарыгы теле белән канәгать булып калдык. Кыскасы, син дә, мин дә – тел остасы, дигәндәй... Йомгаклап шуны әйтәм: без исән, без бар, без булдырабыз, о кей!

Барыгызны да Яңа ел бәйрәме белән котлыйм! Игътибар белән тыңлаганыгыз өчен рәхмәт! Спасибо! Шноракалутюн! Сесе! Фэй чһан ган се!

Сүзлек:

Барэв дзез – исәнмесез (әрмәнчә).

Нихао – исәнмесез (кытайча).

Шноракалутюн – рәхмәт (әрмәнчә).

Сесе – рәхмәт (кытайча).

Фэй чһан ган се – зур рәхмәт (кытайча). 


Ләбиб ЛЕРОН

№ |

“Казанда Сөембикәгәһәйкәл куярга күптән вакыт инде” (ФОТО) #7165

$
0
0
29.12.2012 Җәмгыять
Сәнгать белгече Розалия Нургалиева, Казан тимер юл вокзалы янында Сөембикә һәйкәле булырга тиеш, дип белдерә. Сынчы Асия Миңнуллина фикеренчә, Татарстан башкаласы кунакларны тарихны чагылдырган һәм шул ук вакытта киң күңеллелекне, кунакчыллыкны күрсәткән һәйкәл белән каршы алырга тиеш. Вокзал янында куеласы һәйкәлгә бәйге дәвам итә. 15 эшнең унысы икенче турга үткән.

Татарстанның сынлы сәнгать музее мөдире Розалия Нургалиева да, танылган сынчы Асия Миңнуллина да Казанның тимер юл вокзалы янына куеласы һәйкәл өчен тәкъдим ителгән эшләрне бәяләү төркемендә. Бу төркемгә (жюрига) 12 кеше кергән. Араларында архитекторлар, төзелеш университеты вәкилләре, сынчылар, сәнгатькәрләр дә бар.

Бәйгенең сәркатибе Диана Шахова сүзләренчә, жюри бәйгегә килгән 15 эш арасыннан унысын сайлап алган һәм икенче тур үткәрергә карар кылган. "Жюри эшләрне камилләштерергә кирәк дигән нәтиҗәгә килде", ди Шахова.

Розалия Нургалиева, бәйгене ачык, ягъни кем тели шул катнаша ала торган итеп түгел, ә бу эшкә һәйкәл ясау тәҗриҗбәсе туплаган һөнәр ияләре, иҗат төркемнәре, күренекле сынчылар җәлеп ителергә тиеш иде, дигән фикердә. “Ни әйтсәң дә, Татарстан башкаласының капкасы, Казанга килүчеләрне каршы ала торган җир бит ул”, ди Нургалиева.

​​Асия Миңнуллина да нәкъ шундый ук фикердә. “Тәкъдим ителгән һәйкәл рәсемнәренең күбесе студентларныкы булырга охшый, гадәттә алар мондый бәйгеләрдә теләп катнаша. Кайвакыт яңалык та алып киләләр үзләре”, диде Миңнуллина.

Сынчы, гомумән алганда, бу бәйгенең дөрес итеп оештырылмавын әйтә. Һәйкәл куеласы вокзал алдындагы мәйданның нинди буласы алдан ук кәгазъгә эшләнеп куелган инде. Ул зур булмаган декоратив агачлар һәм гөлләр утыртылган бакча, ял итү урыны итеп күзаллана. Аның авторы – Тимур Нугаев. Миңнуллина да, Нургалиева да алдан бу урынның нинди буласын эшләп куеп, аңа ниндидер һәйкәл утырту - ике идеяне чәкештерү, дип әйтә. Күп очракта идеяләр бер-берсе белән аһәңдәш булмый. “Мондый зур эшне башлаганда, шәһәр капкасына тотынганда, һәйкәлне генә түгел, ә мәйданны тулысынча иҗат төркеменә тапшырырга кирәк иде”, ди Миңнуллина.

Нургалиева исә, вокзал алды мәйданына тагын да киңрәк карый. "Ул тирәдәге биналарның тышкы кыяфәте шулкадәр начар ки, алар күптән төзекләндерелмәгән. Шул тирәләрдә архитектура чүбе, ягъни архитектураның бернинди кысаларына сыймаган корылмалар да җитәрлек. Башкалага керү урынының архитектура-төзелеш кыяфәте тулысынча кеше рәтенә китерелми торып, һәйкәл кую турында нинди сүз алып барырга мөмкин?" ди Нургалиева.

Аның фикеренчә, беренчедән, монда ниндидер бакча, һәйкәл ясау кыланчыклык булачак. Ул бакча дигән әйбер җәй җитсә генә илһам биреп торачак, ә кыш көннәрендә бакчага кеше таптаган пычрак кар өячәкләр. Икенчедән, вокзал алды киң, якты һәм юлчыларга кулай булырга тиеш. Нургалиева әле күптән түгел генә Һолландиядә булып кайткан. Аны тимер юл вокзалы янындагы мәйданның җайлы итеп эшләнүе, нинди поездлар килүен, китүен күрсәткән зур таблолар торуы, шәһәрдә кайда, ничек баруны аңлаткан язуларның һәм тамак ялгау, ял итү урыннарының заманча булуы хәйран иткән.

​​Һәйкәл кую дигәннән, җитәкчеләр гадәттә белгечләр фикеренә дә, җәмәгатьчелек сүзенә дә колак салмый. Ерак барасы түгел, бурят сынчысы Даши Намдаковның “Саклаучы” сыны республикада зур шау-шу тудырды. Әле бүгенгә кадәр, халык каршы булуга карамастан, ул сын Болгарга куелмаячак, дип өздереп әйтүче юк. Күрәсең шау-шу ахырына кадәр тынганны көтеп яталар.

Казан вокзалы янына һәйкәл кую бәйгесен оештыручылар: "Ак барс Девелопмент" исемле җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять тә, Казан башкарма комитетының архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе дә, белгечләр әйтүенчә, әнә шулай алак-шалак итеп, һәйкәл кую эшен дәвам итәргә охшап тора. Башта оештыручылар бер тур гына үткәреп бу бәйгене йомгакларга, 3 декабрь көнне нәтиҗә ясап, беренче урынны алучыга 100 мең, икенчегә 70 мең, өченчегә 50 мең сум акча бирергә планлаштырган иде.

Бәяләүче төркем тәкъдим ителгән рәсемнәрне кискен тәнкыйтьләде. “Эшләргә күз салуга, сайлап алырлык, күңелгә хуш килгән рәсем дә күрмәдем", ди Нургалиева. Шунлыктан икенче тур үткәрү карарына килгәннәр. Шахова сүзләренчә, икенче турга таләпләр әлегә тулысынча әзерләнеп бетмәгән. Яңа ел бәйрәмнәреннән соң ук бәйгедә катнашучы авторларны җыеп тәкъдимнәр һәм таләпләр белән таныштырачаклар. "Аларның эшләрендә нәрсә җитешмәгәнлеген әйтәчәкбез. Бу очрашуда жюри да катнашачак", ди Шахова.

Миңнуллина, һәйкәл куелган очракта, вокзал янында татар тарихы белән бәйләнештәге, халкыбызның киң күңеллелеген, кунакчыллыгын тасвирлаган һәйкәл булырга тиеш, дип белдерә.

“Без Сөембикәгә кайчан һәйкәл куялар дип көтә-көтә арып беттек. Анда үзенең баласы белән Сөембикә булырга тиеш. Ул тарихи яктан да туры килер иде. Аны тәҗрибәле сынчы ясарга тиеш”, диде Нургалиева.

​​Беренче турга тәкъдим ителгән эшләр арасында Казан ханлыгына нигез салган Олугъ Мөхәммәд ханга да (1405-1445) һәйкәл бар иде. Авторы аны ат өстенә утырган итеп күзаллаган.

​​Әлеге рәсем икенче турга үтмәде. Шулай да урыс милләтчеләре тегермәненә генә су коеп утыручы “Регнум” әлеге рәсемгә каршы чәчрәп чыкты. “Мөхәммәт Түбән Новгородка, Мәскәүгә канлы яулар оештырган... вокзал мәйданында шәһәрләрне яндырган һәм талаган ханны искә төшереп торачак тере хәтер калкачак. Кем әйтмешли, Татарстан башкаласына рәхим итегез!”, дип язды “Регнум”. Бу хәл тагын бер кат урыс милләтчеләренең татарларның үткәненә дә, бүгенгесенә дә (татар теленә каршы күтәрелү) рәхимсезлеген, татар тарихын да, бүгенге миллилеген  дә юкка чыгару эшләре дәвам иткәнлеген күрсәтеп тора.

Миңнуллина да, Нургалиева да Казанда Олугъ Мөхәммәдкә һәйкәл кирәклеген әйтә. Алар фикеренчә, вокзал алдындагы кечкенә генә мәйданда ат өстендәге Мөхәммәт килешми, сыймый ул анда. “Кечерәеп калачак, ә койрыгы кайсы якта булачак”, ди белгечләр. Алар фикеренчә, Мөхәммәт киң, иркен һәм биек урынга урнаштырылырга тиеш.

 

Бәйгегә тәкъдим ителгән эшләрнең берсе

 

Олугъ Мөхәммәд ханга һәйкәл рәсеме 


Наил АЛАН

№--- | 27.12.2012

ДинәГарипова – «Голос» проекты җиңүчесе! (ВИДЕО) #7166

$
0
0
30.12.2012 Шоу-бизнес
Бүген 1 каналның туры эфирында зур популярлык яулаган «Голос» бәйгесенең җиңүчесе билгеле булды. Ул - Яшел Үзәннән Динә Гарипова. Проектың финалына дүрт кыз көч сынашты. 1 һәм 2 урында – милләттәшләрбез Динә Гарипова һәм Эльмира Кәлимуллина.

Эльмира финалда Пелагея белән дуэт башкарганда татарча куплет та җырлады.

Афәрин, кызлар!



 

 


---

№--- | 29.12.2012

Рәшит Әхмәтов: “Звезда Поволжья” ябылса, башка газет ачам” #7167

$
0
0
30.12.2012 Матбугат
Татарстан Роскомнадзор идарәсе “Звезда Поволжья” газетын экстремизм чагылыш тапкан мәкалә бастыруда гаепли һәм кисәтә.

Татарстанның Роскомнадзор идарәсе “Звезда Поволжья” газеты нәшире һәм баш мөхәрирре Рәшит Әхмәтовны экстремизм чагылыш тапкан мәкаләләр бастырмаска дип кисәтә. Мәгълүмат чараларын контрольдә тотучы оешма газетта басылган “Россия глазами татарина” мәкаләсе экстремизмга тартым дип бәяләгән. Мәкалә авторы – техник фәннәр докторы, милли хәрәкәт әйдәманнарының берсе, язучы Зәки Зәйнуллин.

Роскомнадзор җибәргән хатта мәкаләне Мәскәүдә белгечләр тикшергән дип әйтелә. Лингвистик тикшерү үткәргән белгечләр Зәйнуллин язмасында милләтара низаг чыгаруга сәбәпче булган җөмләләр барлыгын раслаган.

“Әгәр басма ел дәвамында тагын бер кисәтү ала икән, мәкхәмә киңкүләм мәгълумат чарасы буларак теркәлү таныклыгын гамәлдән чыгарачак”, диелә Роскомнадзор хатында.

Мәкалә әле дә “Звезда Поволжья”ның интернет сәхифәсенншн алынмаган һәм аны һәр кеше ирекле рәвештә кереп укый ала. Бу язмада Зәки Зәйнуллин Русиянең проблемнары турында фикер йөртә. Аерым алганда, Русиядә тәртип юк, чөнки сәнәгатьчелек, авыл хуҗалыгы, фән, армия таркалган һәм якын арада үзгәреш көтелми, дип яза Зәйнуллин.

Бу хакта тулырак итеп “Звезда Поволжья” нәшире Рәшит Әхмәтовтан сораштык.

– Рәшит әфәнде, сезгә бу кисәтү турында кайчан әйттеләр?

– Берничә көн элек билгеле булды. Күптән түгел операция кичергән идем, шуңа күрә ике хатын-кыз бу кәгазьне өемә үк алып килде. Кабул итү документын имзалагач, ике битлек кәгазьне тоттырдылар да киттеләр. Әмма алып килгән кәгазьнең эчтәлегендә мин бернинди дә белгечләр нәтиҗәсен күрмәдем. Анда күбрәк гомуми сүзләр белән әйтелгән, ә инде төгәл нәрсә өчен гаепле булып калу турында берни юк иде. Киләчәктә бу документны таләп итәргә кирәк булыр. Кемнәр газетны гаепли? Конкрет нинди сүзләр канунга каршы килә? Бу хакта берни язылмаган.

Кисәтү турында билгеле булгач, дистәдән артык кеше шалтыратып ярдәм кулы сузарга әзер булуларын белдерде. Электрон хат хезмәтенә язган бер иптәш “Орда” фильмы белән чагыштырды. Ул фильм да бит антитатар рухны алга сөрә, милләтара низаг тудыра, ни өчен прокурорлар аны Русиядә тыймыйлар?

– Бу тикшерү берәр физик затның шикаяте нигезендә башкарылганмы?

– Шикаять белдерүче турында мин дә сораштырдым, әмма төгәл җавап ала алмадым. Өстәвенә, бу мәкалә берничә ай элек басылган иде инде. Ни өчен тикшерү барышы шул кадәр зур вакыт алган? Гомумән алганда, бу бик серле эш кебек тоела. Әйтерсең, махсус шундый боерык булган. Хатны алып килгән хатыннарга Яңа елдан соң үзем килеп белешермен дип әйттем, ләкин алар теләгемне кире кагып, кәгазьне бүген үк тапшырырга кирәк дип белдерделәр. Гадәттә, Яңа ел алдыннан кешеләрнең мәшәкатьләре күп була, ә бу кәгазь өйгә үк китереп бирелде. Тагын бер кисәтү алсам, газетка ябылу куркынычы яный. Аңлавымча, хәзер анализ бара. Әгәр инде чыннан да ябыла икән, дуслар ярдәме белән яңа газет ачарга ниятлим. Исемен “Татарская правда” яки “Татарская свобода” дип атап яңасын ачам. Бер дә булмаса, тулысынча интернет кырына күчәргә ният бар. Укучыларыбыз бихисап, саннар дистә меңнән артып китә. Абүнәчеләр хат язып гел рәхмәтләр әйтеп торалар, ә бу инде газетка ихтыяҗ булуны аңлата.

– Сезнең газетта моңарчы да кискен карашлы мәкаләләр басылганы булды. Ә игътибарны хәзер генә юнәлттеләр.

– Бу хәлгә кадәр дә дәгъва белдерүчеләр булды булуын, ләкин мин язмаларны артык кискен карашлы дип әйтмәс идем. Гадел дип бәяләсәм, дөресрәк булыр. Әйе, кайбер мәсьәләләргә игътибар бирелмичә кала. Ләкин алар турында сүз барганда, һәр кешегә үз фикерен белдерү мөһим. Һәръяклы караш булырга тиеш. Киресенчә, проблемнар турында сөйләшмәгәндә милләтара низаг туарга мөмкин. Эчтән килгән агрессивлык кына бу хәлне бозып куя ала, әмма мондый фикерләр күбрәк интернетта күзәтелә. Безнең максатыбыз – һәр кешегә сүз әйтергә мөмкинлек бирү. Безнең газетта урыс, татар милләтчеләре, коммунистлар, либераллар, хакимият ягында торучылар да үз фикерен белдерә ала. Матбугатның асылы да шуннан гыйбарәт. Ләкин вәзгыятьтән күренгәнчә, тәнкыйтьтән курку бар. Газет тирәсендә чыккан хәл белән бер үк вакытта татар телен латин имласына күчерү мәсьәләсенә чик куелды. Миңа калса, бу хәлләрнең туры килүе юкка түгел. Аңлавымча, халыкның канәгатьсезлеге артканга күрә, хәзерге вакытта актив мониторинг башланды. Шуңа күрә бу хәрәкәтне бастырыр өчен ниндидер примитив чаралар күрелә.

– Кисәтүдән соң Зәки Зәйнуллин һәм башка авторларның язмаларын басуны дәвам итәчәксезме?

– Әлбәттә, дәвам итәчәкбез. Сайттан күренгәнчә, безне Мәскәүдә бик еш укыйлар. Моннан тыш, дөньяның 35 иле сәхифә эшчәнлеген күзәтеп бара. Бу кисәтүләр безне куркыту өчен психологик басымга охшап тора. Мәсәлән, диссидентларны кыйнадылар да, төрмәгә дә утырттылар, ягъни төрле хәлләргә юлыктылар. Без хәзер нишлик инде? Почмакта куркып-посып ятыйкмы? Безнең газетның шигаре “Дөреслек һәм Ватан өчен!” дип атала. Бу юлдан тайпылырга җыенмыйбыз. Газет төрле яклы фикерләр өчен ачык.

– Соңгы арада Татарстанда милли һәм дини низаглар ешая башлады. Газетка игътибар арту бу хәлләр белән аваздаш дип уйламыйсызмы?

– Алдан әйтеп үткәнчә, каршылыклы фикерләр тудырган оешмаларга игътибар артты. Путинның бу хакта берничә тапкыр әйткәне булды. Милли стратегия кабул ителде, ә анда милли республикаларны җиңел генә бетерү сәясәте турында сүз бара. Башта Татарстан Конституциясен гамәлдән чыгару, аннан соң президент статусын бетерүгә дә барып җитәрләр. Билгеле, бу хәлләргә каршы торганнарның авызларын ябарга тырышачаклар, чөнки алар комачауларга мөмкин. 


Ленар МӨХӘММӘДИЕВ

№ | 28.12.2012

Халык – дельтаплан артыннан ияргән торна көтүе түгел... #7168

$
0
0
30.12.2012 Җәмгыять
XX йөз азагы – XXI гасыр башы, гомумән, вакыйгалар куелыгы белән аерылып торган кебек, узып баручы 2012 елга да тарих дәреслекләрендә шактый урын бирелер кебек.

Ел башында илдә беренче төп сәяси вакыйга Президент сайлау иде. Аның беренче үзенчәлеге – сайлау Путинның Кремльгә яңадан әйләнеп кайтуы дип аталучы, иртән кояш чыгуы кебек үк алдан билгеле хәлне легитим итте, законлаштырды. Ирекле, хөр илләр өчен шактый сәер, тик Россия өчен гадәти нәрсә – алдан белә торып та, белмәгән булып кылану янәдән кабатланды.

Ә менә ел азагындагы “дөнья бетә” дип саташу шуның киресе булды төсле. Белмәгән, аңлама­ган көе белдекле булып, уйдырма гарасатка чын-чынлап ышанып, шырпы, шәм артыннан чиратка тезелүләр. Юк-барга ышану халыкның хәтсез өлеше­нең болай да бик ачык һәм анык булмаган зиһенен тагын да томалап, аны сәяси, иҗтимагый мәсь­әләләрдән кабат читләш­тереп торды. Бу шаукым сатылган шул шәмнәре, дизель-гене­ратор­ла­ры, төзелгән бункерлары белән биредәге халыкның беркатлылыгын, мәгълүмат чаралары, имеш-мимешләр аша бик яхшы идарә итеп, аны миңгерәүләтеп булганлыкны тагын бер кат раслады. Елгыр сәясәтчеләр, төрледән-төр­ле алдакчы, провокаторлар, без­дәге гавамның үзгәрмәвенә сөе­неп, бу хәлләрдән соң янә кулларын уганнардыр, шәт.

Еллар үтә, 2012 ел да тарихта калырга тора. Без – россиялеләр, һаман да җитлекмичә сабыйлыкта, сәерлектә, наданлыкта калабыз кебек. Россия дигән илдә мондый куанычсыз нәтиҗәне, кызганыч, үткән һәрбер елның азагында ясарга, чыгарырга мөмкиндер.

Хронологияне бик сакламас-тан, сүзне ел азагындагы вакыйгалар белән дәвам иткәндә, кор­рупциягә каршы капылт кына көчәеп киткән көрәш турында да искәртмичә ярамастыр. Бире­дә бер нәрсә аңлашылмый: отставкалар, кулга алулар – масштаблы көрәшнең башымы, әллә чираттагы тузан кагып алу гынамы? Шикләнергә сәбәпләр юк түгел. Миллиардлар һаман да кемнәр­неңдер кесәләренә шуган чакта, Илбашы, үзе үткәргән матбугат конференциясендә, күзен дә йоммыйча, андый фактлар ту­рын­да (“Оборонсервис”тагы хәл­ләр хакында) белмим, дип тора. Мондый гамәл ришвәтчелекне   күпмедер аклау түгелме? Петр I­не искә алып, барысы да урлаша, чиновникларны утыртып бе-­тер­гәндә эшләр кеше калмаячак, дию дә президент сүзе була алмый. Бу – чиновник һәм караклык сүзләрен синонимлаштыру, хәт­та әйтер идем, бюрократиягә астыртын карт-бланш бирү дә бит. Ни өчен, мәсәлән, шул ук Европада чиновник намуслы була ала, ә Россиядә – юк?

БСОга керү. Тырыша, тыпырчына торгач, Россия, ниһаять, анда үтте. Кирәкле, күптән көтелгән вакыйгамы? Белмим. Таможня пошлиналары югары сикер­мә­гәндә, бәяләрнең акрынлап аска төшүе көтелә көтелүен. БСО – гомуми унификациягә, стандартлаштыруга кушылу. Ясый бел­мәгән көе, үҗәтләнеп, велосипед уйлап табып, аны үзебездә ясап утырасы булмаячак. Җитештерә белгәнне җитештереп, дөнья базарында үзебезнең киштәне табарга туры киләчәк. Тик көндәш­леккә юньләп каршы тора алмаган, болай да көч-хәлгә җан асрап килгән бездәге ярымреликтив җитеш­терү тәмам аягын сузарга да бик мөмкин. Хәер, чималчылыкны күп елларга кыйбла итеп алгач, моңа кайгырып утырасы да юктыр. Бу спектакль “Үзебез сайлаган язмыш” дип атала.

Мәскәүдәге Болотная мәйда­нындагы вакыйгалар. Алардан соң митингларга, пикетларга каршы катгый законнар кабул ителү. Илдә сәяси активлык кимү. Көч структуралары хезмәткәр­ләренә түләүләрне, эш хакларын арттырып кую. Болар – илдә авторитарлык дәвам итүне аң­латкан бер үк чылбырның игезәк буыннары.

Коммуналь хезмәтләргә тү­ләүләрдә кискен өскә сикереш. Халыкның бу сикерешне сүзсез генә йотып куюы. Безнең бер яңакка чабалар, икенчесен куеп торабыз. Бу да чын рос­сияле­ләрчә – мескенлек белән буй­сынганлыкның дәвам итүе.

Крымск фаҗигасе. Бу вакыйга ил хуҗалыгындагы хәтсез объект­­ларның ярым ташландык хәлдә булуын исбатлады. Совет чорында тудырылган инф­ра­струк­­тура таушалды, тузды. Яңа­сын булдырырга, озак вакытка исәплә­нелгән проектларга алынырга беркем дә атлыгып тормый.

Халыкның гражданлык активлыгы артмый. Тормыш-көнкүреш дәрәҗәсе бик акрын яхшыра. Сүзләр күп сөйләнелсә дә, күп­тармаклы, югары технология­ләргә нигезләнгән җитештерү һаман киләчәккә күчерелеп ки­ленә. Өндәүләр белән генә массаларны бөек казанышларга кузгатып булмый. Халык – дельтаплан артыннан ияргән торна көтүе түгел...

Төп нәтиҗә, бәлки, шундыйдыр: дәүләт җитәкчеләре үзлә­рен һәм үзләре кылган гамәл­ләрне шактый уңыш­лыга санап йөрсә дә, Россия, башка еллардагы кебек, тотрыклылык белән торгынлык арасындагы тар коридордан хәрәкәт итүен 2012 елда да дәвам итте.

Бар булганны караңгы төс­мерләрдә генә сурәтләп утыру да бик үк дөрес түгелдер. Җитәк­челәребезнең, халыкның 2012 елдагы төп казанышы – ил, бик акрынлык белән булса да, алга бара. Агым уңаена бару, ягъни  дрейф дигән нәрсә юк. Олы тетрәнүләр, гарасатлар, тормыш хәлләре кисәк начараеп китүләр көтелми.

Татарстаныбызга килгәндә, төп вакыйганы, кызганыч, уңай тамга белән билгеләп булмый төсле. Ул да булса республика мөфтиенә һөҗүм һәм аның элекке урынбасарын үтерү. Россия мәгълүмат чаралары, Татарстан турында сүз чыкканда, “толерантлык” терминын бик кулланмыйлар хәзер. Республика­ның дәрәҗәсе, биредәге мил­ләтләр, диннәр дуслыгы күпме­дер шик астына алынды дию дә дөрес булыр кебек. Бу – Татарстан ки­чергән сәяси югалту. Республика күләмендә әһәмият­ле урын алып торган ике министрлыкта (Эчке эшләр, Мәгариф һәм фән министрлыклары) җи­тәк­челәр алышынуны да ел вакыйгасына кертергә буладыр. Ә икътисадка килгәндә, шактый тотрыклы эш­ләүче җитештерү системасы, егәрлекләрнең яңар­тылып, яналарын булдырып тору, шулар тәэмин иткән эзлекле үсеш 2012 елда да дәвам итте дияргә мөмкин. Авыл хуҗалыгы өчен дә узган ел уңышсыз дип булмый.

...Яшәгән саен дөнья катлаулана, ул гына да түгел, анда гомуми активлык, Гумилевча әйтсәк, пассионарлык арта тора. Хәтта вакыт та тизләшкән кебек тоела. Мондый шартларда илдә дә, республикада да, икътисадый як булсын, сәясәт булсын, иминлек, ирек-хөрлек, демократия торышы булсын, башкалардан артта калмау бик кирәк.

Барыгызны да туачак яңа 2013 ел белән тәбрик итәм! 


Наил ШӘРИФУЛЛИН

№257-258 | 28.12.2012

Дини эш-гамәлләргә, ел дәвамында булган вакыйгаларга йомгак #7169

$
0
0
30.12.2012 Дин
Зәмһәрир суыкка карамыйча, Казандагы мөселманнар пикетка чыккан, диләр. Әлеге хәбәрне ишеткәч сөенергә дә, көенергә дә белмәдем. Чыршы сатып алмагыз, яңа елны каршылау мөселман бәйрәме түгел, дип таләп итә икән өммәттәшләребез.

Бер караганда алар хаклы кебек. Гайсә пәйгамбәрнең тууына бәйле бәйрәм бу. Миляди ел исәпләве дигән гыйбарәдәге миляд сүзенең беренче мәгънәсе дә туган көн дигәнне аңлата. Икенче яктан караганда, без – мөселманнар Мөхәммәд пәйгамбәргә кадәр килгән башка пәйгамбәрләрне дә таныйбыз лабаса. Шәт таныйбыз икән, бу бәйрәмгә дә каршы булмаска тиешбездер. Шуңа күрә бәйрәм өстәлендә хәләл ризык кына куелсын иде дигән теләктә калыйк.

"Иман" сәхифәсенең бу саны – 2012 ел тәмамланганда дөнья күрүче ахыргысы. Шунлыктан дини эш-гамәлләребезгә, ел дәвамында булган вакыйгаларга беркадәр йомгак ясау урынлы булыр. Ни үкенеч, шактый четерекле булды узып баручы елыбыз. Аңлагансыздыр инде: Рамазан ае башланыр алдыннан, июль аенда булган тетрәндергеч вакыйгаларны күз алдында тотуыбыз. Кайберәүләр бу фаҗигале хәлләрне мөселманнарыбызның үз арасындагы ыгы-зыгыга, мәнфәгатьләр каршылыгына кайтарып калдырса һәм гаеплеләрне шул даирәдән эзләргә чакырса да, ярты ел узуга карамастан, җинаять кылучыларның тотылганы һәм хөкем ителгәне юк. Әлеге җинаять өченче көчләр тарафыннан оештырылды, дип фаразлаучылар шактый хәзер. Шуңа күрә бу җинаятьнең кайчан да булса ачылуы икеле. Бу шомлы вакыйгалар нисбәтендә Колшәриф мәчетенең төзекләндерүгә ябылуы да сораулар тудырды.

Фаҗигале июль вакыйгаларыннан соң, ни үкенеч, республикабызга, динебезгә, милләтебезгә кара ягулар артты; милләттәшләребез, өммәттәшләребез өстеннән әләк язулар күбәйде. Үзләрен дини, милли эшләрдә эксперт санаучыларның әле дә тынычланып бетә алганы юк. Әле тагын да яманрак булырга мөмкин, дип һаман өркетеп тора алар. Бу хәлләр дини яңарышка зур зыян салды. Шуларның берсе, ап-ачык күренеп торганы – мәдрәсәләребезгә кереп укырга, дин әһеле булырга теләүчеләр азайды. Мәчетләргә намазга йөрүчеләр кимеде дип тә ишеттек. Мәчетләрнең абруе кимегәнгә, яшьләр аерым фатирларда җыелып намаз укый, дип сөйләүчеләр дә бар. Миңа калса, монда бернинди хилафлык юк. Телиләр, шулай дөрес, уңайлы дип табалар икән, җыелсыннар да укысыннар. Яман юлларга гына кереп китә күрмәсеннәр. Хәер, махсус хезмәтләр дә йоклап ятмыйдыр. Каршыдагы йорттан видеога төшерүе әллә ни кыен түгел бит. Тавышны яздырып алу җайланмалары да күп төрле хәзер. Бу җәһәттә янә бер мәртәбә гади генә хакыйкатьне искәртәсе килә. Китап укып кына дингә тирән кереп булмый, остаз кирәк. Әлбәттә, остаз дигән¬нәре мәчетләребездә эшли торган имамнар булса иде. Ягъни популяр имамнарны вазыйфасыннан алганчы, әйбәтләп уйларга кирәк: аны үз итүчеләр, остазы итеп санаучылар шул кешенең вәгазен көтеп торачак, киңәш кирәк чагында аны эзләп табачак бит.

Яңа елдан имам-мөхтәсиб¬ләргә генә түгел, гади имамнарга да Төркиядәге кебек хезмәт хакы түли башлаячаклар дигән хәбәр йөри. Миңа калса, мондый хәл имамнарның бюрократлашуына гына китерәчәк (имамны мәхәллә халкы, һич югы байлар тотарга тиеш). Әлеге дә баягы Төркиядә фатирларда җыелып намаз укучыларның күп булуы нәкъ менә имамнарның чиновникка, бюрократка әйләнүенә бәйле. Нәрсә генә әйтсәләр дә, имам ул – горизонталь багланышлардагы бер буын, гражданлык җәмгыяте билгесе булырга тиеш.

Инде күңеллерәк гамәлләргә күчик. ТР Диния нәзарәте "Таян Аллага!" иҗат конкурсына йомгак ясап, иң уңышлы әсәрләрне билгеләп үтте. Нишлисең, Вәлиулла хәзрәт Якуб башлап җибәргән ярышка нәтиҗә ясау хәзер инде аңардан башка гына уза. Нәзарәт 2012 елны "Коръән елы" дип игълан иткән иде. "Коръән елы" кысаларында башкарылган эшләргә дә бәя бирелде. Хәер, безнең һәр елыбыз Коръән елы булырга тиеш. Өммәттәшләребез атна-ун көн элек, Камал театрында җыелып, "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе ачылып эшли башлауның 130 еллыгын билгеләп үтте. Чынлап та, ислам мәгарифен җәелдерүдә зур эш башкара бу уку йорты.

Менә кулыбызга Шәех абый Зәбиров һәм Фәния Хуҗахмәт нәшер итә торган "Татар-мөселман календаре"ның егерменче чыгарылышы (2013 ел өчен) килеп керде. Бу да – күңелле вакыйга. Юк, мин ялгышмадым. Шәех абый вафат булса да, аның рухы исән. Аның йогынтысы һаман сизелеп торгач, ничек инде искә алмыйсың! Фәния ханымга иҗа¬ди уңышлар, бәрәкәтле озын гомер телибез!

Сүзебезне мәхәббәткә мәдхия белән тәмамлыйсы килә. Күптән түгел генә 80не тутырган бер хаҗиебызның өйләнүен ишетеп куандык. Хикмәт шунда: өйләнмичә 80 гә җиткән иде ул. Менә бит сәгате сукты: башлы-күзле булды. Тик шунысы бар: әбинең балалары, оныклары яңа өйләнешкәннәр белән аралашырга теләми, ди. Янәсе, өлкәнәйгәч, намазлык өстендә генә утырасы урында, әллә ни кыланасыз! "Нинди эш инде бу?!" – дип балалары дәгъва белдергәч, сөбханалла, әби дә югалып калмаган, мин аны гомерем буе яраттым, дип җавап кайтарган. Картаямыни соң йөрәк?! – дип әйтәсе килә бу очракта. Мәхәббәтегезне гомер буе саклагыз, күңелегез гел яшь булсын, кардәшләр, өммәттәшләр!


Рәшит МИНҺАҖ

№--- | 29.12.2012

Фирдүс Тямаев. Җырчымы, әлләтупас мәзәкләр сөйләүчеме? #7170

$
0
0
30.12.2012 Шоу-бизнес
Самараның Литвинов исемендәге Мәдәният сараенда автор-башкаручы Фирдүс Тямаевның концерты булып узды.

“Кара әле, яраталар икән Фирдүсне Самарада!” – дип уйлап куйдым халык белән шыгрым тулы залга килеп кергәч. Иң арттагы бер-ике рәттә генә сирәк-мирәк буш урыннар күренә иде. Салават, Айдар Галимов, Хәния Фәрхи кебек “йолдызлар”ның концертлары гына бездә, гадәттә, шулай уза. Хәзер шушы сафка Фирдүс Тямаев та басты булып чыгамы? Ә бу аның Самарада икенче тапкыр гына чыгыш ясавы бит әле.

Җырчыны халык көчле алкышларга күмеп каршы алды. Берничә җырын башкаргач, сәхнәгә чәчәк бәйләмнәре белән дә күтәрелә башладылар, колагына пышылдап, ниндидер үтенечләрен дә белгерттеләр.

Сүз дә юк, ягымлы инде үзе Фирдүс. Елмаеп-көлеп кенә сөйләшә, күзләре янып тора, костюмнары тыйнак, зәвык белән тегелгән. Ә дәртлелеге белән ул бөтен залны җанландырып җибәрә, үзе иҗат иткән җырларын җанын-тәнен биреп, йөрәге аша үткәреп башкара, тавышы да йөрәк түренә үтеп керерлек моңлы, матур.  Һәм боларның барысы да, һичшиксез, мактауга лаек. Тик менә аның җырлары гына барысы да бер калыпта, ягъни бер көйгә язылган төслерәк, такмак сыманрак тоелды.  Әйе, алар матур, дәртле, тик менә аеруча тирән тәэсирләр калдырып,  озакка истә кала торганнардан түгел. Җыр сүзләрендә дә артык мәгънә күренми кебек. Танылган шагыйрь, тәнкыйтьче Рөстәм Закиров үзенең блогында “Макетчылык кәсафәте” дигән мәкаләсендә:

“Сөям, җаным, өзелеп сөям,

Сөю бар ул дөньяда! - өметле башлам. Әмма калган ике юлы, бер авылдашым әйтмешли, “хараплар итә балага дигән боламыкны”:

Ышан, җаным, син булмасаң,

Авыр миңа бу дөньяда!

(“Дөньяда”ны һич югы “җон яза” дип рифмалаштырып булыр иде...") - дип яза.

Ләкин Фирдүсне барыбер яратты тамашачы. Бәлки, ул үзен сәхнәдә бик тә гади тотканга һәм тамашачыларны үз иткәнгәдер. Тик кайчак бу гадилек бик үк яхшы да түгел икән. Менә Фирдүс тә бигрәк тә гади булып чыкты. Аның тупас мәзәкләреннән тамашачыларның кайберләре “егылып-егылып” көлде.  Күпләргә бервакытны Башкортостанга гастрольләр белән барган Фирдүснең һәм аның төркемдәшләренең кымыз эчеп, эчләре китүе шулкадәр ошады ки, алар артистның бу сүзләрен көчле алкышларга күмеп тыңладылар. Ә инде шул көнне ап-ак костюмын кигән Тямаевның сәхнәдә чыгыш ясаганда “эчендәге кымызның атуы” (бу җырчының сүзләре) турында ишеткәч, миңа инде аның өчен бөтенләй оят булып китте. Аның шушы “атудан” соң чыккан исен сәхнәдә аның артында басып торучы музыкантлары ике сәгать буена иснәп торуы турында да бик тә ләззәтләнеп сөйләде Фирдүс. Күпме концертларга йөрергә туры килде, ә бу кадәре тупас юморны беренче тапкыр ишетүем!

Яшь, ягымлы бу җырчы урынында миңа мондый хәлләрне (алар уйлап чыгарылган булсалар да) якын дусларга да әйтергә уңайсыз булыр иде, ә ул бу турыда 500гә якын кеше утырган зал алдында сөйләп тора! Ә бит тамашачылар арасында яшь кызлар да бар иде. Ичмасам, алар алдында оят булырга тиеш булгандыр бит инде аңа. Бер абый түзмичә, залдан чыгып китеп:  “И, Аллам, бу нинди юмор инде. Теләсә нәрсә сөйлиләр. Башка рәтлерәк мәзәкләр табып булмый микәнни?!” - дип сыкранды.

Тора-бара тагын да “кызыграк” була башлады. Сәхнәгә юмор осталары Әбри-Хәбри белән Фәрит Галиев чыгып, халыкка “төнге күбәләкләр”, “таза ботлы хатыннарга соклану”, “җилбәзәк Машка” турында җырлар башкардылар, мәзәкләр сөйләделәр. Аларның “Син утырсаң яннарыма, җан керә чалбарыма” дигән такмагы да кайберәүләргә, аеруча хатын-кызларга, хуш килде. Мондый әшәкелек зәңгәр экраннарда да, тормышта да җитәрлек. Хәзер инде менә кешеләрдә культура тәрбияләргә тиеш булган урыннарда узган тамашаларда да без шушындый билдән түбән мәзәкләр тыңларга мәҗбүрме? Бәдрәф, гафу итегез, темасыннан ерак булган кешене уйланырга мәҗбүр итүче, әхлакый нормалар тәрбияли торган акыллы, тирән мәгънәле, фәлсәфи мәзәкләр дә бетмәгән бит дөньяда!

Фирдүс Тямаев шушы мәзәкләре урынына күбрәк җырларын яисә концертта чыгыш ясаган шул ук “Сәйдәш” бию ансамбле матур-матур биюләрен башкарса, яхшырак булыр иде түгелме? Ә бит “сәйдәш”леләрнең бик тә оста биючеләр икәнлеге күренеп тора. 

Шушы күңелсез мизгелләрне бераз оныттырып, концертны яшь җырчылар Рәфис Кәлимуллин белән Резеда Әхмәтвәлиева бизәделәр. Бигрәк тә Рәфиснең шулкадәр саф, тигез, моңлы тавышы сокландырды. Бу егетнең җырчы буларак киләчәге өметле булырга охшаган.

Фирдүснең тәнәфес ясамавы да кайберәүләргә ошап бетмәде. Ике сәгатьтән артык урындыкта утырган күпләр инде түзә алмыйча, чыгып-чыгып та керделәр. Балалар да шаулый башлады. Бу тирә-якта утырган тамашачыларга комачауламый калмады, билгеле.

Ә менә Фирдүснең концерт ахырында “Чәчәкләр язмышы” дигән җыры күңелгә ятты. Монда инде, шөкер, ямьсез сүзләргә дә, шакшы мәзәкләргә дә урын юк иде. Җырның сүзләрен аның әнисе, ә көен ул үзе иҗат иткән. Бу тирән эчтәлекле, мәгънәле җыр булып чыккан. Һәм аны башкарганда Фирдүс тә ничектер җитдиләнеп, тормыш, язмыш турындагы уйларга чумып, акыллы фикерләр әйтте.

“Күпме кеше - шулкадәр фикер” дигәндәй, әлбәттә, язмадагы бу уйлар белән килешмәүчеләр күп булыр. Әнә бит, җырчының концертында зал тулы халык үзен бик тә яратып кабул итте. Әмма кызык: ул аның шакшы мәзәкләренме, әллә җырларынмы күбрәк яратты икән? Тик без, журналист буларак, җыен юк-бар сөйләүчеләрне түгел, ә халыкта әхлакый сыйфатлар тәрбияләүче зыялы, зәвыклы җырчыларны пропагандаларга тиеш. Шуңа күрә Фирдүс Тямаев үзенең концертларыннан арзан сыйфатлы, тупас мәзәкләрен алып ташлап, концертларын югарырак дәрәҗәгә күтәрсә иде дигән теләк юк түгел. Һәм, гомумән, җыр-моң, бию тамашаларында андый юмор бөтенләй кирәкме икән соң?!  Һәрнәрсәдә дә чама дигән төшенчә бар бит. Шуңа күрә популярлык артыннан куып, шул чаманы онытып җибәрмәскә кирәктер, мөгаен. Югыйсә, зәвыклы тамашачының мондый түбән юморлы, такмактай җырлы концертларга килми башлавы да мөмкин...

Автор фотосурәте. 


Миләүшә ГАЗИМОВА

№ | 29.12.2012

Яңа ел белән, хөрмәтле матбугатрулылыр! #7171

$
0
0
31.12.2012 Бәйрәм
Бүген елның соңгы көнендә барыгызны да Яңа 2013 ел белән котлыйбыз. Безнең белән булганыгыз өчен зур РӘХМӘТ Сезгә! Иске елда сезгә уңай хис-кичерешләр китергән булсак - без бик шат. Әгәр теге яки бу сәбәп буенча сезне үпкәләткәнбез икән - ГАФУ үтенәбез. Бар негатив иске елда калсын. Һәрберегезгә бәхет, сәламәтлек һәм уңышлар телибез. Яңа ел белән!

admin

№--- | 31.12.2012

"Татарлар"тапшыруыныңЯңа ел чыгарылышы: Камчатка, Австралия, Европа, Америка, Татарстан (ВИДЕО) #7172

$
0
0
31.12.2012 Бәйрәм
Карыйбыз:

 

 

 

 

 

 

 

 

 


---

№--- | 31.12.2012

Казанга кунакка Великий Устюг Кыш бабае килде (ФОТО) #7173

$
0
0
31.12.2012 Бәйрәм

 

 

 

 

 

 

 

 

Фото # 1

Фото # 2

Фото # 3

Фото # 4

Фото # 5

Фото # 6

Фото # 7

Фото # 8

Фото # 9

Фото # 10

Фото # 11

Фото # 12

Фото # 13

Фото # 14

Фото # 15

Фото # 16

Фото # 17

Шамил АБДЮШЕВ фотолары.


---

№--- | 31.12.2012

Юбиляр Ринат Таҗетдинов: Гомерем буе Отеллоны уйнарга хыялландым (ИНТЕРВЬЮ) #7174

$
0
0
01.01.2013 Мәдәният
Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры үзенең тарихы, дәрәҗәсе белән мәртәбәле. Алай да түгел, ул, беренче чиратта, үзенең бөек артистлары белән данлыклы. Мин шундый бөекләр белән шәхсән таныш булуыма бәхетле. Ринат абый Таҗетдиновны, аның җәмәгате Рәйсә апаны, олы кызларын Руфинаны якын итәм. Бик мөлаем, сөйкемле, итәгатьле кешеләр. Һәм, әлбәттә, Ринат абыйны бөек артист буларак хөрмәт итәм, яратам. Бүген 1 гыйнвар көнне ул гомер бәйрәмен каршы ала. Үзе искә алмаса, бу 75 яшен аңа биреп тә булмый кебек. Шундый ук хәрәкәтчән, елмаюы элеккегечә йөзендә балкып тора...

- Очрашуга әзерләнгән вакытта сезнең белән булган әңгәмәләрнең шактыен укыдым да, безнең бүгенге сөйләшүне башкачарак булсын иде дип уйлап куйдым. Сезнең хактагы биографик белешмәне теләгән кеше әңгәмәбез ахырында да укый ала. Шуңа күрә, каршы булмасагыз, сөйләшүебезне ниндидер “сорау-җавап” кысаларына кертмик, ничек бара – шулай барсын. Сүз башы өчен Интернетта бер тавыш бирү турында сөйләп китим әле. Күптән түгел мин иң матур татар ир-атлары топ-рәте туплаучы сайтка юлыктым.

- Ой-ой...

- Анда мин таныган, мин танымаган кешеләр дә бар: Марат Сафин, Марат Башаров һ.б.. Яхшы белгәннәрдән, мәсәлән, Г.Камал театры артисты Фәнис Җиһаншинны күреп куанып алдым. Шунда: “Ринат Таҗетдиновны кертергә кирәк!” – дигән җөмлә дә күрдем, Сезнең Муса Җәлил ролендәге фоторәсемегез дә тәкъдим ителгән. Мин дә моны күтәреп чыккан кеше белән килешәм, моңа татар тамашачысы да тулаем кушыладыр: Сез татар сәхнәсенең иң сөйкемле артистларының берсе. Ә менә үзегез моңа ничек карыйсыз?

- Мин үзем Интернетны белмим, балалар керәләр, карыйлар. Ләкин факт кызыклы. Кайвакыт яшь чакта төшкән киноларны карап, “ничего” гына булганмын икән дигән уй килә. (Көлә). Кемнең башына килгәндер инде мине мондый исемлеккә кертү...

- Моны Сезне белгән кеше эшләгәндер...

- Олы яшьтәге артист өчен бу куркыныч әйбер түгел, миңа калса, әйбәт әйбер. Шулай да сәнгать яшьлекне ярата. Театр сәнгате алай ук түгел, анда яшьләр дә, олылар да кирәк, урта буын да бик кирәк. Ә менә олы җырчыларны тыңлавы әллә ничек, аларны карамыйча гына тыңларга була. Әлеге топта Фәниснең булуы бик яхшы: ике метрлы, кыяфәте бик чибәр. Өстәвенә ул бик яхшы актер да булып килә. Шуңа күрә болай дип әйтим, бу хәбәргә әллә ни сөенмәдем, көенмәдем дә. Искә алалар икән, димәк, кешеләр күңелендә ниндидер эз калган.

- Сезне яшьләр беләләр дигәнне аңлата бит. Чөнки Интернетта күбесенчә яшләр утыра...

- Шулай анысы. Әле Муса Җәлил ролендәге рәсем дидең, анысы очраклы түгелдер. Ул чор, Муса Җәлил ролен уйнаган еллар театрның бик нык гөрләгән чагы, Туфан Миңнуллин һәм Марсель Сәлимҗановның бергә эшләп, бергә күп шедеврлар иҗат иткән вакытлары. Онытырлык та түгелдер, чөнки тамашачылар ул вакытларны һаман да искә алалар. Күп кешедән ишетергә туры килә, безнең яшьтәге әбиләр дә очрый инде, бетте бит инде театрыгыз дип сөйлиләр. Яшьләр юк, менә хәзер сез дә китсәгез, сезнең буын китсә, нәрсә кала уйнарга...

- Бәлки, алар күбрәк үз яшьлекләрен сагыналардыр?

- Ләкин бу фикерләр белән килешә алмыйм. Һәр дәвернең, һәр вакытның үз кешеләре туа, һичшиксез шулай ук артистлары да туачак. Талантлы кешеләр туа тора. Фәриткә (Бикчәнтәев) күп сүз әйтелә, тик бит бездә Фәрит дәрәҗәсендәге, аның белән чагыштырырлык башка режиссер юк.

Юкса башта ул безне дә куркыткан иде. Аныңча эшләү кыен, күнегелмәгән иде. Бүгенге көн күзлегеннән карап эш итә, эшен нечкә ысуллар белән алып бара. Ювелир кебек ясый ул спектакльләрне.

- Нюансларда күп уйный...

- Һәм бу бик әйбәт. Чөнки без Марсель Хәкимович белән эшләп ияләшкән идек. Ул спектакльне эре-эре “рәсемнәр” белән ясый, үзе давыл кебек иде. Фәриттә башкача, һәм соңгы спектакль (Т.Миңнуллин “Мулла”) моны бик яхшы күрсәтте. Бик күпләр Туфанны дөрес аңламыйлар дип уйлыйм. Туфан бит мулла турында язмаган. Җәмгыятьне бетерүче куркыныч көчләр турында язган ул! Күптән түгел укыган рецензиядә дә моны күпләрнең аңлап җиткермәве сизелә, бөтенләй идеясен дөрес аңламаганнар. Фәрит Туфанны аңлап алган, тик Туфан аны аңлап бетерми иде кебек...

- Без күптән түгел генә Фәрит белән сөйләштек бу темага. Алар бер-берсен саклабрак, үпкәләтмәскә тырышып, артык якынаймыйча аралашканнар. Моның турында әтинең язмаларында укып була. Ләкин “Мулла” спектаклендә алар бер-берсенә якынайганнар кебек тойдым.

- Миңа калса, шулай ул. Фәрит Туфанны, аның ролен тулысынча аңлады кебек. Ныклап уйлап карасаң, татар театрының бер буыны Туфан әсәрләрендә үсте. Мин шәхсән бары тик аның пьесаларында уйнап зур исемнәргә лаек булдым. “Моңлы бер җыр”, “Монда тудык, монда үстек” - шулар өчен мин СССР дәүләт премияләре алдым.

Марсель Туфанны бик яхшы аңлый иде. Алар бергә эшлиләр иде. Ләкин дусларча гына яшәделәр дип әйтмәс идем. Конфликтлары кайвакыт бик каты булды. Бер-берсе белән килешмичә, бәрелешеп алалар иде.

- Аларның темпераментлары бер-берсенә якын... Фәрит башка холыклы. Аннан соң ул бит Казан малае, әти гел авылны алга планга тартып чыгара иде. Чынлыкта исә, аның әсәрләрендә авыл – урын, ә күтәргән проблемалары авылныкы гына түгел, гомумкешелек проблемалар. Ринат абый, әңгәмәбезне икенче яккарак җибәрик әле... “Кол Гали” спектаклен искә төшерәсем килә. Ул үзенә күрә бер революция иде. Шул вакытта киң катлам кешеләр өчен бу спектакль безнең татар тарихы белән беренче танышу иде кебек. Күпләр, мөгаен, кайбер әйберләрне беренче мәртәбә ишеткәндер дә әле.

- Бәлки...

- Сезнең Кол Гали нык тәэсир иткән иде. Бер яктан карасаң, ул герой, каһарман, үз илен яклаучы. Икенче яктан, бик гади, яхшы таныш кебек. Һәм анда Сезгә хас сәхнә сөйкемлелеге.

- Беләсеңме, бу бит Нурихан абый Фәттахның беренче пьесасы. Ул аны килеп укыгач, без шаккаттык. Ул вакытта Кол Галиләр киң катламга билгеле түгел иде. Бу пьеса үзе бер вакыйга булды. Менә дигән язучы, ләкин моңа кадәр пьеса язган кеше түгел бит. Кинәт кенә драма әсәре яза. Трагедия. Марсель Хәкимовичның төп рольне миңа ышанып тапшыруы да гаҗәеп. Кол Гали турында укый башладым. Ул вакытта безнең галимнәребез, язучыларыбыз турында хәзерге кебек китаплар бик күп түгел иде. Бүген менә “Җыен” фонды шундый шәп китаплар чыгара, мин шуларны гына укыйм.

Марсель бик тырышып, бар игътибарын биреп куйды бу пьесаны. Баштарак Кол Галине күбрәк галим, язучы итеп күрсәтергә тырыштык, тик автор аны герой итеп язган. Ул бирешми, сугыша, үз иленең патриоты. Без аны герой гына итеп күрсәтмичә, халкы, теле, дине турында уйлаучы итеп тә, чыннан да сөйкемле кеше итеп бирергә тырыштык. Халык “Кол Гали” спектаклен бик яратты.

- Театр тәрбияли дип әйтәләр, бу сүзләр шул “Кол Гали” кебек спектакльләрне күздә тотып әйтеләдер. Ул вакытта сәхнәдән татарның данлыклы тарихы турында сөйләгәндә, театр мәктәптә укытылырга тиешле тарих дәресләре урынына булган бит инде.

- Туфанның да шундый әсәре бар бит!

- Сез “Канкай углы Бәхтияр”ны әйтәсездер? Мин дә аның турында сорамакчы идем. Сез бу спектакльдә Теләчев ролен башкардыгыз...

- Миңа шундый ошый иде бу роль. Ихластан әйтәм, яратып уйнадым һәм халык тарафыннан әйбәт кабул да ителде. Аннан соң Шәүкәт абый (Биктимиров) белән уйнавы да рәхәт иде. Образ катлаулы, саташып киткән Теләчевның дөрес юлга басуын күрсәтү кирәк иде. Мулла бит ул, ихлас кеше...Дин кешеләре сәясәттән ераграк торырга тырыша, революцион эшләргә катышмыйлар бит. Халык ягына авуы шулкадәр әйбәт язылган... Катлаулы һәм уйлый торган образ, минем өчен якын булды. Аны телгә алмыйлар диярлек, ләкин ул минем өчен кадерле.

- Әтинең тагын бер пьесасын искә төшерик әле – “Диләфрүзгә дүрт кияү”не. Бөтенләй икенче төрле спектакль. Әллә нинди тирән фикерләр салынмаса да, тамашачы күңеленә кереп калган спектакль иде кебек.

- Театр артистлары оркестр чокырына төшеп, тезелеп басып аны кат-кат карыйлар иде. Марсельнең бик уңышлы эше. Анда ул безгә бик зур иркенлек бирде. Туфан кабул итте. Чәчрәп чыккан шампански шәрабе шикелле иде ул спекталь. Хәзер дә онытмыйлар аны. Кайда гына уйнамадык без аны. Татарстанны, Башкортстанны, Урта Азияне шуны уйнап чыктык. Шаккатырлык хәл, хәзер бара торган Диләфрүзне алай кабул итмиләр. Ә бит начар куелмаган – бик әйбәт.

- Андагы һәрбер персонаж – характерлы, ә менә сез уйнаган Җәмил тыйнак, азсүзле. Аны уйнавы кыен булгандыр. Ни өчен Диләфрүз аны сайлаганын исбатларга кирәк бит.

- Бик кыен булды. Карап торам, калганнарның характерлары искиткеч, уйнар өчен актерга бик зур мөмкинлекләр бар. Җәмилне бары тик ихласлылык, сөйкемлелек белән алырга мөмкин иде. Яшьрәк чак, йомшак, шуңа күрә Марсель аны миңа бирде дә. Һәм Җәмилем югалып калмады, аны яраттылар.

- Ринат абый, Сез уйнаган тискәре рольләр нигәдер искә төшми... Булдымы соң алар?

- Училищеда укып кайткач, мин “Көзге ачы җилләрдә” (Аяз Гыйлаҗев) җырлап, гармуннарда уйнап шундый бер матросны уйнадым. Халык аны бик әйбәт кабул итте. Шуннан соң Мостай Кәримнең “Җырланмаган җыр”ында мин бик тә кире газета редакторын уйнадым. Ул шулкадәр әшәке роль иде. (Көлә). Премьерасы үтте, Туфан килде яныма, карале, малай, син чыннан да актер икәнсең, ди. Ышандырдың, ышндырдың, ди. Әле һаман шушы сүзләре исемдә. Чөнки тискәре рольләрне дә уйнау җиңел түгел, уңай рольләрне уйнаудан җиңелрәк булса да. Кешенең тискәре якларын бик тиз эзләп табасың бит! (Көлә) Тискәре образларны мин шактый күп уйнадым. Тик аларны тискәре итеп уйнамаска тырышасың. Станиславский да әйтә бит, һәр тискәре рольдә уңай ягын эзлә, ди. Шуңа иң тискәресендә дә уңай якларын табарга тырышасың.

- Чыңгыз Айтматовның “Гүзәлем Әсәл” әсәрендәге Ильясыгыз тискәрерәк кебек...

- Әйе, ул уңай ук түгел. Әмма ләкин, шул ук вакытта начар кеше дә түгел! Ул чынлап торып ярата, тик... хыянәт итә. Ильясны һич тә кире образ дип санамыйм. Уңай, ләкин ялгышкан кеше генә ул. “Гүзәлем Әсәл” минем иҗатымда аерым урын алып тора. Ул куелган вакытта безнең баш режиссерыбыз Ширияздан абый Сарымсаков иде. Аннан соң директор булып Рәшидә апа Җиһаншина килде. Ул бу пьесаны Ташкентта күргән, ошаткан. Агакиши Ходжаев куйган спектакльне караган булган. Рәшидә апа кайтып Ширияздан абыйга менә шундый әйбәт әсәр бар, шуны куйык әле дип тәкъдим итә. Ширияздан абый килешми, Ильясны уйнарлык артист та юк дип хупламый. Шуннан соң Рәшидә апа Ташкентка шалтыратып килеште, Ходжаев бер айга килеп спектакльне куйды.

Бу әсәр театрда озак барды, һәм шулкадәр яратып карады аны халык. Безнең өчен дә яңалык булды ул. Икенче режиссерның куюы - яңалык. Театрда режиссерлар үзгәрүе, башка режиссер белән эшләү артистлар өчен зур тәҗрибә бирә. Кабатланмый башлыйсың. Инде ясаган, үткән әйберләрне башка режиссер башкача күрсәтә. Иҗатыңда яңа нәрсәләр табасың.

“Гүзәлем Әсәл”не куйдык та, Тукай бүләге дә бирделәр. Премия дигәннән бер кызык искә төшә. Премьера булды, бик шәп узды, киттек режиссер белән бергә Сочига. Ял итәргә. Әйтә бу: “Мин сездә спектакль куйдым, әйбәт бара. Ничек халык ярата – күрдегез. Нәрсә инде - премия мең тәңкә!” Мин әйтәм хикмәт бит акчада түгел, игътибарда. Спектакль чыннан да шәп иде. Анда бит Наилә дә (Гәрәева) искиткеч иде.

- Шаха апа да... (Шахсәнәм Әсфәндиярова).

- Әйе! Шәүкәт абый әйбәт иде. Менә ул анда бик уңай рольдә иде. Шәүкәт абый белән бергә төшкән язмалар да бар. Чыннан да әйбәт булган икән дип карыйм.

- Һәм бу сезнең Фәрит Бикчәнтәев белән беренче дуэтыгыз...

- Шулай шул...

- Фәрит белән тагын бер дуэтыгы искә төшә. Дворецкий “Чит кеше” (“Человек со стороны”). Заман идеологиясенә таянып куелган спектакль булса да, ул сезнең Чешков бик сөйкемле иде. Урысча әйтсәк – “симпатичный”.

- Аны Мәскәү тәнкыйтьчеләре дә шулай яздылар - “симпатичный” дип. Фәрит минем малайны уйнаган иде. Бу спектакль әйбәт кенә барды. Тәрҗемә әсәр булса да.

Шуны әйтергә кирәк, безнең халкыбыз тәрҗемә әйберләрне бик яратмый. Бармый инде. Ләкин тәрҗемә һәм классик әсәрләр бик кирәк. Совет чорының бик әйбәт ягы бар иде. Бигрәк тә сәнгать өлкәсендә. Һәрбер датага без пьеса куярга тиеш идек. Аннан соң бер урыс пьесасы, бер чит ил пьесасы. Шундый күрсәтмә бар иде.

Режиссерларны үстерүдә, актерларны үстерүдә бу бик кирәк. Мәсәлән, Марсельның куюында “Бирнәсез кыз” (“Бесприданница”) гөрләп барды. Островский, гомумән, татар драматургиясенә, татар халкына якын автор. Халыкчан булуы белән якын. Һәм бездә Островский пьесалары бик әйбәт барды да. Островский начар язмаган, аның пьесалары төпле, гомумән урысның драматургиясе көчле, театр өлкәсендә традицияләре зур. Һәм безнең татар драматурглары да шуннан өйрәнгәннәр. Галиәскәр Камал иҗатына Островскийның йогынтысы бик зур. “Банкрот”ны гына искә төшерик.

Бүгенге көндә дә кайбер кызыклы пьесаларны тәрҗемә итеп куярга кирәк дип саныйм. Артистлар остарсын өчен кирәк, бигрәк тә яшь артистлар өчен. Уйнарга мөмкинлек булсын иде аларга. Хәзер әле еш Фәритне гаеплиләр, һаман тәрҗемә куясыз дип. Карасаң, әллә ни куйганы юк бит. Куелганы да фестивальләргә бару өчен генә.

Бездә бара Хугаев әйбере - “Кара чикмән”...

- Аны татар яшләре бик яратып кабул иттеләр бит!

- Гаҗәеп! Осетиннар үзләре килеп уйнадылар аны, ул бөтенләй башка. Фәрит бездә аны шәп куйган. Фәритнең әзрәк кирелеге бар. Мәскәүдә аңа әйттеләр, кыскарт биюләрен, анда кеше күп катнаша дип, кыскартсагыз, сез моны теләсә кайсы илдә барып уйный аласыз диделәр. Спектакль бит мюзикл шикелле.

- Тәрҗемә әсәрләр дигәннән, “Тартюф” искә төште бит. Сезгә Тартюф якынмы? Аның уңай ягын табып булдымы?

- Тартюф миңа якын түгел. Мин андый әшәке кеше түгел. (Көлә). Ләкин актерга уйнар өчен бу образ гаҗәеп. Хуҗасының я кызына, я хатынына бәйләнеп йөрүче иң әшәке дип әһеле образы. Башта Празат абый Исәнбәт нигә моны миңа бирде икән дип аптырадым. Әмма бик матур спектакль иде, озак барды һәм гөрләп барды. Тартюфта да эзләргә кирәк иде уңай якларын, ләкин уңай якларын эзләве бик кыен. Ни генә эшләсәң дә, ул инде Тартюф. Ул минем иҗатымда, әлбәттә бик зур эз калдырды. Мин аны бик яратып уйнадым...

Эзопны хәтерләмисеңдер?

- “Кол” (Г.Фигейредо) мин бик кечкенә булган вакытта куелып уйналган спектакль шул.

- Ул гаҗәеп спектакль иде. Ул пьеса Мәскәү, Ленинград театрларында барды, бик шәп актерлар уйнадылар. Безнең уйнауны Ленинград татарларыннан берсе килеп караган да, аннан бер көтү булып татарлар килеп карадылар. Алар безгә шундый зур бәя бирделәр. Бездәге спектакль ул кадәр үк түгел, сезнеке шәп дип мактадылар. Минем иҗатымда да ул шактый якты эз калдырды. Рәхәтләнеп уйнадым Эзопны. Монда инде чын уңай образ. Анда Шахсәнәм апа да бик шәп иде. Тәрҗемәсе бик үк әйбәт түгел иде. Габдулла абый Шамуков белән репетиция вакытында бергәләп бөтен текстны яңадан язып бетердек. Празат абый Исәнбәт нык тырышты. Шуңа күрә дә озак әзерләдек ул спектакльне.

- “Моңлы бер җыр”ны сөйләшүебезне башында искә алдык инде. Муса Җәлилне Сезнең аша күзаллаган кешеләр бик күп...

- Куярга бик авыр бу пьесаны. Марсель белән Туфан дуслыгы ярдәм итте, әсәр озак итеп, әйбәт эшләнде, бер-берсен бик нык аңлап куелды. Декорациясе искиткеч иде. Хәзер дә ул видеоязмаларда саклана.

Без аны бик күп җирләрдә уйнадык. Мәскәүдә, шулай туры килде, төрле җирләрдән ниндидер конференциягә җыелган татар галимнәре аны карадылар. Шулкадәр спектакль ошаган, академиклар соңыннан сәхнә артына кереп, (Моссовет театрында уйнаган идек без аны) җылап-җылап, кочаклап безне котладылар. “Сибелә чәчәк” халык җыры гимн шикелле дип сөйләгәннәре хәтеремдә.

Пьесага бик кызыктылар. Хәтта Кабардино-Балкариядән бер режиссер карап, куям моны дип китте. Аннан соң әйтә ди, миңа Ринатны биреп торыгыз, миндә андый артист юк дип. Соңыннан уйлаганнарыннан кире кайттылар, чөнки башка телдә уйнау кыен бит. Телләр аңлашылса да.

Бу пьесада Муса Җәлил белән мин икенче мәртәбә очраштым. Һәм ул бөтенләй башка Муса Җәлил. Бүгенге көн шагыйренең Мусага булган карашы. Мусаны бит күп еллар сатлык җан дип атадылар, әле бүгенге көндә дә шуны сөйләп йөрүчеләр булды. Юк инде, сатлык булган кеше мондый шигырьләр яза алмый. Халкына бирелгән кеше генә мондый шигырьләр яза ала.

Менә кызык бит. Без Мәскәүдә укыганда ук әле Муса Җәлилнең хатыны Әминә ханым кызы Чулпан белән безгә гел киләләр иде. Без училищеның (Щепкин исемендәге театр училищесы) 200 кешелек залында кичәләр оештырып, Мусаның шигырьләрен укый идек. Ул вакытта Муса Җәлил турында спектакльдә уйнармын дигән уй башка да килмәгән булса да,мин Җәлил шигырьләрен бик күп укый идем: “Җырларым” һ.б. Ул кичәләр бик матур үткәрелә иде, Мәскәү татарлары җыелып килә иде.Мин бит әле хәтта Муса Җәлил шигырен укып училищега кердем.

- Әминә ханым белән Чулпан ханым “Моңлы бер җыр”ны карадылармы?

- Карадылар! Аларга ул бик ошады. “Моңлы бер җыр” театр тарихында онытылмас бер әйбер булып калды һәм калачак. Аның бер вакыты җитәчәк, аны куячаклар. Туфан пьесалары тагын куелачак. “Әлдермештән Әлмәндәр” куелачак һичшиксез. Чөнки ул пьесадан башка татар театры булырга мөмин түгел. Мондый образ башка бер халыкта да юк.

Шәүкәт абый бераз онытылырга тиеш. Ул чын халыкчан артист иде. Ләкин Әлмәндәрне уйнарлык артист табылачак. Икенче төрле уйнарлар, башка төрле. Шәүкәт абый төсле булмас, әлбәттә. Ләкин пьесага кайтырлар. Ул татар театрының данын арттыра торган пьеса, “Моңлы бер җыр” да шундый.

- Ринат абый, хәзер сезнең кинодагы эшләрегез турында сөйләшеп алыйк әле. Сез бит татар артистлары арасында зур киного төшкән...

- Бердәнбер! (Көлә).

- Артист...

- Анда барып эләгү кызык булды. Муса Җәлил турында фильм төшерергә уйлагач, мине килеп карадылар, “проба”га чакырдылар (“Моабитская тетрадь», 1968 ел – Ә.М.). Яшьрәк идем, әлбәттә. Муса Җәлилгә 38 яшь булган, мин 28-29 яшьләремдә генә идем. Шулай да чакырдылар. Киттек Ленинградка. Марсель Сәлимҗанов та безнең белән барды. Аны Шәфи Алмаска дип чакырдылар.

Мине алмадылар. Чернов дигән артист уйнады Җәлилне. Чынлап та мин яшьрәк булганмындыр. Аннан соң уңайсыз гына бит урыслар арасында. Урыс теле - чамалы. Авыл баласы бит, гомер урысча сөйләшмәгән. Мин “зажатый” да булганмындыр инде. Марсель дә узмады.

Бер кызык та булды әле анда. Марсель бит бик шаян кеше иде. Килеп төштек, кунакханәгә урнаштык. Дүртенче катта торам. Астан шылтраталар. “- Сез Муса Җәлилгә пробага килдегезме? - Әйе. - Без газетадан килгән идек. “Вечерний Ленинград”. Сездән интервью аласыбыз килә. Төшмәссезме?” Башыма килми бит, нигә өскә менмисез, менегез дип әйтергә. Тиз генә киенеп төшеп киттем. Үзем уйлыйм, каян белделәр икән, кемнәр икән... Төшсәм, Марсель авызын ерып утыра: “Интервью бирергә төштеңме?” Әх, син... дим, мине шулай алдарга...

Бу Муса Җәлил турындагы фильмны Леонид Квинихидзе төшерде. Ул миңа шул “проба” вакытында, мин сине барыбер төшерәм дип әйткән иде. Һәм ул мине Әфганстан короле Аманулла-хан роленә чакырды (“Миссия в Кабуле”, 1970 ел – Ә.М.). Ул Аманулла хан шулкадәр миңа охшаган икән, шаккаткыч! “Проба”га килеп йөрмәсәң дә була, Әфганистанга китәбез, ди Квинихидзе. Марсельгә кердем, шундый-шундый хәл дип... Бар-бар ди. Алыштырырбыз монда ди. Мин ул вакытта репертуарда бик күп уйнасам да, Марсель мине җибәрде. Ике ай Әфганстанда, бер ай Һиндстанда төшеп кайттым.

Киттем. Барып төштем. Анда урысларның иң танылган кино артистлары. Жаков, Стриженов... Әллә ничек уңайсыз. Мин аларны белмим, алар да мине бөтенләй белми. Кем белсен инде татар артистын. (Көлә).

Менә миңа грим салдылар. Бераз гына борын өстәделәр дә... Аманулла хан каплап куйган инде. Охшаган. Хәтта шундый хәл дә булды. Кунакханәгә урнаштырдылар. Зур, иске, инглизләрдән калган бина, бүлмәсе 50 квадрат метр, караваты киңлегедә 4 метр. Һәм мин үзем генә. Керүгә ялвардым, мин монда куркуымнан үләм бит, сез мине нишләтәсез, алыгыз мине башкалар янына дим. Шул кунаханәдә грим салгач, төшеп барам баскычтан, хуҗа кеше инглизләр заманында солдат булып хезмәт иткән булган. Бу миңа карады да, Аманулла терелгән дип тезләнде. Мине башка кунакханәгә күчергәндә ул елады, нәрсәм белән ярамадым, зинхар китмә дип калды.

Бер көн Квинихидзе әйтә, әфганнар сиңа каршы, без сезнең турында фильм төшереп, Ленинны әфган артистыннан уйнатсак ни булыр дип дәгъвалыйлар ди. Аманулла-ханны безнең артист уйнарга тиеш дип әйтәләр ди. Иртәгә сине карыйлар... Мин ни эшләргә тиеш? Ярар, мине киендерделәр, грим салдылар. Өелешеп әфган министрлары килде. Кунакханә каршындагы мәйданчык кырыена утырдылар. Сорыйм, боларның кайсы кем, башлыклары кайсы. Ул тышкы эшләр министры икән. Чыгарып җибәрделәр – бар. Туктале мин әйтәм. Болай итәм. Шак-шок атлап киттем тегеләргә таба, шул министр каршысына килеп кулымны суздым. Теге сикереп торды. Мин борылдым да шак-шок атлап киттем. Шуннан ярты сәгатьтән йөгереп керде Квинихидзе, Ринат сине калдырдылар дип.

Минем ролем шактый иде – бөтенләй диярлек кисеп бетерделәр. Бер грузин артисты бар иде, минем ярдәмчене уйный иде. Шул минем бөтен текстны алып бетергән имеш. Ярый монысы бетте, хәзер Һиндстанга китәбез. Бер айга. Килдек, карыйм - Квинихидзе юк. Оператор гына. Ничек төшәбез соң? Анда минем эпизодларым күп иде. Атка атланып ауга йөрүләр... Өйгә кайткач, Квинихидзе караган да, мин анда булмагач, әйбәт булмаган дип бөтенесен сыздырып аткан. Шулай итеп минем бик бәләкәй генә роль булып калды ул.

Шулай да йөрдем ике ай Әфганстанда, бер ай Һиндстанда. Ике сүз әйтер өчен. Ләкин бик озак төштем, бик кызык булды. Кызыклы кешеләр белән таныштым. Анда безнең татар артисты да бар иде - Раднэр Муратов (тамашачы аны Василий Алибабаевич роленнән яхшы хәтерли - Ә.М.). Аның белән бик дуслашып киттек. Жаков белән дуслаштык. Шунысы бар, урыс артистлары бик нык эчәләр. Мине Жаков алып бара иде базарга самогон алырга. Мин “Әссәламгаләйкем” дип сөйләшәм, самогон алырга ярдәм итә идем. Эчәләр, исерәләр, төшү көннәре бушка китә. Кызыклы тәҗрибә булды. Башка кинога төшү генә булмады. Зур рольләргә чакырмадылар.

Юк, бер чакырганнар иде “проба”га. 48 көн океанда баржада йөзеп, ачлыктан каешларын, ботинка табаннарын ашап йөргән диңгезче солдатлар турында булырга тиешле иде ул. Мине Җиһаншин исемле татар егете роленә чакырдылар. Леонид Гайдай төшерергә тиеш иде. Ул мине күрде дә. А вы что пришли, посмотри на себя, ты же итальянец, какой ты татарин дип кайтарып җибәрде. (Көлә).

Кызганыч, Татарстанның әле дә үзенең зур киносы юк. Искиткеч әйбәт татар артистларыбыз бар. Теләсә кайсы кинода төшәрлек. Геройлары, чибәр егет-кызларыбыз бар. Ә кинематорграфистлар берлегенең торырга урыннары да юк. Хәзер куып чыгаралар, кая баралар алар – белмим. Игътибар юк. Татарстанга кино кирәк. Татар халкы зур халык бит. Татарлар үзләре кинода күп күбен, операторлары да, режиссерлары да, татар киносы гына юк...

- Сезнең кинематографистлар берлеге проблемаларын искә алугыз очраклы түгелдер, чөнки аларны сез башка кешеләрдән яхшырак аңлыйсыз. Сез бит ничә еллар Театр әһелләре берлегенең Татарстан бүлекчәсен җитәкләдегез.

- Безнең берлек көчле санала иде. Россия күләмендә үз биналары булган берлекләр бик аз. Мин Мәскәүдә дә секретарь булып йөрдем әле. Ульянов вакытында. Аена берничә мәртәбә җыелып, нәрсәләрдер хәл итә идек. Бу эш бик күп әйбер бирде. Әллә ничаклы кеше белән таныштым. Шул ук Хугаев белән шунда йөреп таныштым. Аннан соң аның белән Марсель дә танышты, “Кара чикмән” пьесысын алды.

Мин эшләгән вакытта берлеккә бигрәк тә бернинди ярдәм булмады. Без бик авырлык белән яшәдек. Ремонт юк. Бервакыт бинаның түбәсен алып аттылар, китте яңгырлар, йорт ага дип торабыз. Бетте дип уйладым инде. Менә шуннан соң гына бераз акча бирелде. Кемнәр беләндер эшләнгән килешү... Бездә бит ул шулай. “Откат-откат” - безгә аннан калганы эләкте, иске-москы җәеп, аннан-моннан япкач яңадан су үтә башлады. Шул вакытта театр миңа бөтенләй ярдәм итмәде. Ә театр ярдәме бик кирәк иде. Әйттем, бу бит минем шәхси оешмам түгел, әйдәгез бергәләп эшлик. Талашып беттек. Шамил Зиннурович белән дә талашып беттек, кызганычка каршы. Аңламадылар.

Дөнья үзгәрде бит. Нәрсәдер шунда оештырып, бик күп акча эшли торган урын итәргә тырыштылар. Мәскәү каршы чыкты. Китте талаш. Минем йөрәктә болар шундый начар нәрсәләр калдырды. Мин бертөрле сөйләшәм. Шамил икенче төрле. Нигә ул шулай берлеккә каршы булды, тәки ул үлгәнчегә кадәр шуны белә алмадым. Шулай да берлек эшләде. Шактый очрашулар, төрле чаралар үтте.

- Гел телгә алынып торды...

- Чөнки ул башка берлекләр белән чагыштырганда эшли торган оешма иде. Мәсәлән, Уфада йортлары зур, әйбәт. Алар арендага биреп, акча эшли башладылар. Берлекләре бай оешмага әйләнде. Тик алар театрлар өчен кирәкле бернәрсә эшләмиләр иде. Акча эшләгәч шунысы әйбәт, алар өлкән артистларга шактый акчалата ярдәм бирәләр иде. Бездә андый нәрсә булмады. Шулай да мин Мәскәүгә зур берлеккә язып, сугышта катнашкан олы артистларыбызга акчалата ярдәм бирергә тырыша идем.

Мин анда озаграк утырдым. Иртәрәк китәргә кирәк иде. Китеп тә булмый, ташлап китсәң – бетә. Йортны бик алырга теләделәр. Россия оешмасыннан китәбез, Мәскәү белән элемтәне өзик диючеләр дә булды. Мин моңа катгый каршы чыктым. Үзебездә бикләнеп ятсак, безгә нигә бу берлек? Яңа спектакльләр турында сөйләшү, премьераларга тәнкыйтьчеләрне чакыру – болар барысы да кирәк. Рәссамнар берлеге аерылды, китте, хәлләре бик мөшкел калды. Шулай йөреп сөйләп, чыгышлар ясап без берлекне саклап калдык. Бинаны бирмәдек. Аны ул вакыттагы шәһәр башлыгы Камил Исхаков алырга йөрде. Мине чакыртып алды. Давай, бирегез ди. Сезгә берәр бүлмә калдырабыз ди. Бинаны менә дигән итеп ремонтлыйбыз ди. Мин әйтәм, юк болай булмый. Бина безнеке түгел, ул Мәскәү йорты. Әлбәттә, алар белән әйбәт килешү бар, без анда теләсә нәрсә эшлибез, кичәләр уздырабыз дим. Кичәләр уздырырга бер-ике сәгатькә без сезгә залны биреп торырбыз ди. Без килешә алмадык. Һәм ул да шулай ук ярдәм итмәде. Бары тик Минтимер Шәрипович кына ярдәм итә иде. Мин аңа яза идем, ул ремонтларга, башкасына бераз акча бирдерә иде. Шулай берничә мәртәбә ремонт эшләдек, юкса бина бөтенләй беткән булыр иде.

Йөри торгач, зур ремонтка акча сорап алдык. Бик зур сумма бирделәр. Ләкин безгә түгел. Аңа минем бер катнашым булмды. Акча тендер буенча откан кемгәдер бирелде. Анда үзләренең төрткән кешеләре ота, нәтиҗәдә ремонтка 40 проценты да китми. Китә каядыр. Кая - билгеле инде. Әнә Мәскәүдәге коррупция эшләрен генә карагыз. Шулай сугыша-сугыша ремонт ясаттык. Бик күп көч түгелде. Ниһаять, бу соңгы съезд килеп җиткәч, болай да 25 ел булдым, җибәрегез дидем. Хәзер Мәскәү белән дә аралар начарайды, чөнки алар “безнеке” диләр, ныклап эшләргә бирмиләр - анда миллион нюанс бар. Хәзер яңа кешеләр сайланды. Яңа рәис – Фәрит Бикчәнтәев, Раушания Юкачева – директор. Эш бара башлады, чөнки театр ярдәм итә, акча да бар. Фәрит президентка кереп шактый акча да алды. Элек мин залны да бирә алмый идем. Чөнки акча түләнми, ә электр яна. Аның өчен түләргә акча юк.

Шулай да мин анда эшләвемә шатмын. Чөнки күп артистарның кичәләрен үткәреп, мөмкин кадәр ярдәм иттем. Кулдан килгәнчә эшләдек. Хәзер инде кафены арендага биреп, шуның акчасына гына яшәмиләр, башка керемнәре дә бар. Мин керемнәр ясый белә торган кеше түгел, булдыра алмадым. (Көлә).

- Ринат абый, бик күп артистлар укыталар, ә сез – юк. Бу принципиаль позицияме, туры килмәдеме?

- Туры килде. Бик күп мәртәбә Марсель, башкалар чакырды. Хәзер дә чакыралар.

Элегрәк ничек иде. Мин я театрда, я берлектә. Өйгә кайтырга да вакыт юк. Гел эш тэ эш. Элеккеге ректор Беляев әйтә иде, Ринат, кил инде, син йөрмәссең, синең фамилияң кирәк. Мин әйтәм, ничек инде, Рәис Кыямович, мин студентларны алыйм да, аларны надан калдырыйммы. Минем бит исемем бар, Аллага шөкер, мин укытырга тиеш. Алынам икән, кеше итәргә тиеш. Артист итәргә тиеш. Болай гына бара алмыйм. Сузыла-сузыла вакыт үтте. Хәзер олыгайгач барасы килми. 75 яшь бит инде.

Менә шулай - теләмәгәнгә түгел. Кызганыч, укучылар юк. Теләгән кеше мин уйнаганны карап өйрәнсен. (Көлә).

- Ә театрдагы бүгенге яшьләр арасында иҗади, рухи яктан үзегезгә якын яшь артистларны атый аласызмы?

- Атый алам. Театрда шактый талантлы артистлар күп. Шул ук Фәнис Җиһаншин. Аның җитешсез яклары шактый күп. Тел ягыннан да. Ләкин уңышлы эшләре бар. Искиткеч артист булачак әле ул. Әлбәттә, Искәндәр Хәйруллин. Иң талантлы артистларның берсе дип саныйм мин аны. Чөнки ул уйлый торган артист. Сәхнәгә чыгып сүз генә сөйләми ул. Фикерен тулысынча алып бара. Андый артистлар бик сирәк. Рамил Вәҗиев бар. Бик талантлы артист. Хәзер аларга уйнатырга кирәк Гамлетны, Отеллоны, Ричардны. Сынап карарга кирәк. Марсель алынмады. Күпме язды миңа Ричардны уйнатам дип – уйнатмады. Курыкты алынырга. Артист үз гомерендә әйбәт театрда, ә безнең театр - әйбәт театр, классик әсәрдә уйнарга тиеш.

Бары тик үзебезнең татар әйберләрен кую кирәк дигән әйбер дөрес түгел. Драматургларны, артистларны үстерергә кирәк. Ярый безнең бәхеткә Туфан булды. Хәзер ул юк. Аның дәрәҗәсендәге башка драматургларыбыз әлегә юк. Илгиз Зәйниев бик талантлы егет, әлбәттә. Ләкин ул әле өйрәнергә тиеш. Аның әсәрләре әлегә Туфан әйберләре кебек түгел. Үзебезнең драматургларны үстерү өчен дә дөнья классикларын куярга кирәк дип саныйм мин үземчә.

Мин гомерем буена Отеллоны уйнарга хыялландым. Ләкин куймадылар. Мин үзем ялынып сорап йөрмәдем. Югыйсә, әле укыган чакта ук өзекләр уйнадым. Мин уйнамадым түгел, уйнадым, Аллага шөкер. Эзопларны, Тартюфларны уйнау миңа бик зур ярдәм итте. Чөнки башкача уйлый башлыйсың. Фикер йөртәсең. Менә шушы артистларны, Искәндәрне, Фәнисне үстерергә, классиканы уйнатырга кирәк дип саныйм. Спектакль барамы, бармыймы - куярга, эшләргә кирәк дип саныйм. Репертуарда бара торган спектакльләр арасында сай әйберләр дә бар. Гел Туфан әйберсен генә куеп булмый бит. Сайрак әйберләр дә куялар инде, кеше йөрсен дип. Анысы да дөрес, бер карасаң. Марсель әйтә иде, минем өчен иң мөхиме – тамашачының йөрүе. Дөрес ул, ләкин уйландыра да. Тамашачыны без нәрсәгә өйрәтәбез? Аны бит бераз тартырга да кирәк. Тамашачы да үсәргә тиеш. Яхшы әйберне барыбер аңлыйлар. Әнә бит “Мулла”га ике ай алдан билет сатылган, алып булмый.

- Ринат абый, әңгәмәбезнең ахырында сезнең театр сәнгатенә, театр кешеләренә, тамашачыларга теләкләрегезне дә ишетсәк иде.

- Әйтелде инде! Өстәп шуны әйтәсем килә, профессиональ театрларыбыз халык театрлары дәрәҗәсенә төшеп бетмәсеннәр иде инде. Ишетеп торабыз, театрларда режиссерлар, рәссамнар, артистлар җитешми. Бу мине нык борчый.

Белешмә:

Таҗетдинов Ринат Арифҗан улы 1938 елның 1 гыйнварында Татарстанның Чүпрәле районы Кече Чынлы авылында туа.

1961 елда Мәскәүдә Щепкин исемендәге Югары театр училищесын тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый, бөтен гомерен шушы театрга багышлый. Төп рольләр башкара. Зур темпераментка ия, киң диапазонлы, талантлы артист. Аның иҗат биографиясен безнең замандашлар, тарихи шәхесләр, акыл ияләре бизи. Ул аларны үзенә генә хас романтик дәрт белән тормышчан итеп гәүдәләндерә. Шулай ук зур осталык белән комик, тискәре образлар да иҗат итә.

Аның йөрәгеннән калкып чыккан көчле табигый эмоциясе тамашачыларны чынлап торып үзенә җәлеп итә. Ул сәхнәдә киеренке күңел рухы белән яши. Аның һәрбер уңышы — зур хезмәт, театрга бөтен йөрәге белән бирелгәнлеге сизелеп тора.

Рольләре:

Хәнҗәр — «Көзге ачы җилләрдә», Мирвәли — «Өч аршын җир» (А.Гыйләҗев), Дивана — «Ай тотылган төндә» (М.Кәрим), Ильяс — «Гүзәлем Әсәл» (Ч.Айтматов), Искәндәр — «Хуш, Назлыгөл!» (М.Байҗиев), Чешков — «Чит кеше» (И.Дворецкий), Эзоп — «Кол» (Г.Фигейредо), Надир мәхдүм — «Сүнгән йолдызлар», Миңлегали — «Зәңгәр шәл» (К.Тинчурин), Инсаф — «Әни килде» (Ш.Хөсәенов), Тартюф — «Тартюф» (Мольер), Карандышев — «Бирнәсез кыз» (А.Островский), Салих — «Үзеңә хыянәт итсәң» (Д.Вәлиев), Баһави — «Һиҗрәт» (Н.Исәнбәт), Коновалов — «Һаваларда йолдыз» (М.Горький буенча), Антоний — «Антоний һәм Клеопатра» (В.Шекспир), Хафиз — «Мирас» (Г.Каюм), Кол Гали — «Кол Гали» (Н.Фәттах), Җәмил – “Диләфрүзгә дүрт кияү”, Теләчев – “Канкай углы Бәхтияр”, Муса — «Моңлы бер җыр», Абдулла — «Без китәбез, сез каласыз», Хәлиулла — «Илгизәр + Вера», Галимулла — «Хушыгыз!», Нургали — «Шулай булды шул» (Т.Миңнуллин), Идегәй — «Идегәй» (Ю.Сафиуллин), Летренкье — «Тол ханымда тукталып!»(Э.Лабиш), Хәнәви — «Күрәзәче», Әнвәр — «Мин төш күрдем» (З.Хәким), Сократ — «Баскетболист» (М.Гыйләҗев), Чабар — «Кара чикмән» (Г.Хугаев), һ.б.

РСФСРның халык артисты — 1982 ел.

Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты — 1967 ел.

СССРның Дәүләт премиясе лауреаты — 1986 ел.


Әлфия МИҢНУЛЛИНА

№--- | 01.01.2013

Татарстан Президенты Рөстәм МиңнехановныңЯңа ел КОТЛАВЫ #7175

$
0
0
01.01.2013 Бәйрәм

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 kzn.tv


---

№--- | 01.01.2013

Яңа елны "Матбугат.ру" белән каршылаган иңтугры һәм җитез укучыбызны бүләкләдек #7176

$
0
0
01.01.2013 БӘЙГЕ
2013 елда иң беренче булып сайтыбызда комментарий язучы кешегә 300 сумлык акча вәгъдә иткән идек. Бүләккә ия булырга теләүчеләр шактый булды. Бәйгегә нәтиҗә ясыйбыз:

Бәйгенең шартлары монда.

Иң беренче комментарий ЛилияГ дигән никтан килде - 00 сәгать 00 минут 01 секундта!

Җиңүче Лилия Казаннан булып чыкты. Аның белән электрон хат аша элемтәгә кердек. Вәгъдә иткәнчә, телефонына 300 сум акча салдык. Лилия безгә болай дип язып җибәргән:

"Сәлам барыгызга да! Яңа еллар котлы-мөбарәк булсын! Кара әле,  җиңүче булганмын икән бит, көтмәгән идем. Ә мин текстны алданрак язып куйдым да, сәгать курантлары суга башлагач, җибәрдем. Яңа елны Казанда өйдә каршыладык".

Лилияне котлыйбыз!

Яңа елның беренче минутларында "турнир таблицасы" менә шушындыйрак иде:


admin

№--- | 01.01.2013

«Барс-Медиа» башлыгы татарча Gangnam Style турында: Это бред! Здесь нет «моң»а! (ВИДЕО) #7177

$
0
0
02.01.2013 Юмор
"Барс-Медиа" хезмәткәрләре Яңа елга шаярулы бүләк ясаганнар. Популяр Gangnam Style җырына пародиядә үз хезмәткәрләре төшкән. Хәтта компаниянең җитәкчесе Марат Гәрәев.

 

 

 

 

 


---

№--- | 02.01.2013

Windows 8 татар теле белән шатландырды (ФОТО) #7178

$
0
0
02.01.2013 Интернет
Шушы көннәрдә хезмәттәшебез компьютерына 8нче Windows куйды. Аның татарчасына шул хәтле шатланды ул, хәтта интерфейсының сканнарын сезгә дә тәкъдим итә. Карагыз:

 

 

 

 

 

 

Фото # 1

Фото # 2

Фото # 3

Фото # 4

Фото # 5

Фото # 6

Фото # 7

Фото # 8


---

№--- | 02.01.2013

Эльмира Кәлимуллина белән ВИДЕОинтервью #7179

$
0
0
03.01.2013 Мәдәният
"ТНВ-Планета" телеканалының "ТАТАРЛАР" тапшыруында эфирга чыккан әңгәмәне карарга тәкъдим итәбез.

 

 

 

 

 

 


---

№--- | 03.01.2013

Казан университеты китапханәсендәтатар китаплары юкка чыккан #7180

$
0
0
03.01.2013 Мәгариф
Казан федераль университеты татар галимнәре арасында китапханәдән биш Камаз машинасы китап түккәннәр, аның күпчелеге татар басмалары булган икән дигән сүз таралган. Галимнәр университет җитәкчелегенең басма китапларга битараф булуына, уку залларын бетереп анда китапханә өчен ят башка оешмалар килүгә ризасызлык белдерә.

 Казан федераль университетында декабрь ае бу уку йортының китапханәсе тирәсендә туган шау-шу белән үтте. Китапларны Колхоз базары янындагы элек пединститут булган бинага күчереп, Лобачевский исемендәге китапханә залларын коммерция оешмаларына арендага бирәләр дигән хәбәрләр аңа сәбәп булды. Төрле социаль челтәрләрдә университет җитәкчелеге кискен тәнкыйтьләнде. 4 декабрь көнне унлап кеше университетның төп бинасы каршына пикетка да чыкты.

Ректор Илшат Гафуров 20 декабрь көнне “китапханә урынында кала, хәзер китапларны электрон вариантка күчерү генә бара” дип белдерде.

Әлеге шау-шулар вакытында китапханә директоры Евгений Струков та “бүтән бернинди күченүләр булмаячак. Белем бирү оешмаларының дөньяда рейтингын төзегән вакытта китапханәнең һәр метры да исәпкә алына”, дип әйткән иде.

Университет җитәкчелеге сүзләренчә, китапханәдә барысы да ал да гөл кебек, басма китапларны электрон вариантка күчерүгә дә зур игътибар бирелә. Әмма университет хезмәткәрләре дә, галимнәр дә, студентлар да кайчандыр тулысынча өч каты да китапханә булган бу бинадан гыйлем йорты рухы киткәнлеген әйтә.

​​"Китапханәдә хәзер элеккеге кебек иркен каталог заллары юк. Аларны тар гына бер бүлмәгә китереп тыкканнар. Анда эшләүчеләрнең дә кәефләре төшкән. Бу хәл сәламәт акылга сыя торган әйбер түгел", ди галим, филология фәннәре докторы, Казан университеты профессоры Хатыйп Миңнегулов.

Миңнегулов китапханәдән беркадәр китапны алып китүләре турында ишеткән. "Педагогия институты белән кушылганнан соң бер өлеш китапларны, сакланган диссертацияләрне юк иткәннәр икән дигән сүзләр чыкты ул", ди Миңнегулов.

Татарстан Фәннәр академиясенең гыйльми сәркатибе, филология фәннәре докторы, профессор Дания Заһидуллина да китапханәдән бик күп китапны алып киткәннәр икән дигән сүзләр ишеткән. Ул үзе каталоглар залын бетереп, аны башка максатларда файдаланганга борчыла.

"Анда безнең каталоглар залы бик әйбәт иде. Хәзер аны өченче катка менгергәннәр. Ул каталоглар коридорга куелган. Хәзер бөтен игътибар электрон китапларга гына бирелә. Соңгы елларда басылган китапларның электрон вариантлары бар, ә элек чыккан китапларны электрон вариантта табып булмый. Каталогтагылар электронга күчерелмәгән. Каталоглар белән иркенләп утырып эшләп булмый хәзер.

Чит илләрдә китапханәләр электрон каталогларга куып кертелми, ә киресенчә кешеләргә бөтен уңайлыклар тудырыла. Мисал өчен, Германиядә кеше китапханәгә килә, анда заллар шундый зур итеп эшләнгән. Теләгән җиргә утырып эшләү мөмкинлеге тудырылган. Теләгән китапны сканировать итеп үзенең компьютерына электрон адресына җибәрә ала. Болар барсы да бушка эшләнә, залларга заманча җиһазлар урнаштырылган. Дөнья менә шушы якка таба бара. Хәзер Германиянең бөтен китапханәләре берләштерелгән. Син берәр китапханәгә кереп үзең кулланырга теләгән китапны сораткач, әгәр ул анда булмаса, илнең теләсә кайсы китапханәсеннән җибәрергә мөмкиннәр. Син аны бер ай буе куллана аласың. Шулай ук син яшәгән шәһәрдәге китапханәдәге китапны өеңә алып кайтып эшләү мөмкинлеге дә тудырылган. Ягъни китап кешенең кулына керә. Ә без монда кешене китаптан ерагайтабыз. Китаптан гына түгел, хәтта каталогтан да читләштерәбез булып чыга", ди Заһидуллина.

​​Аның сүзләренчә, фәнни хезмәтләр язганда, әгәр эшләнә калса, электрон каталог белән генә әллә кая китеп булмый. Электрон каталоглар беренчедән алып бишенче курска кадәр укучы студентлар өчен генә яхшы ул. “Китапханә – фән эшли торган урын, ә ул хәзер бөтенләй юкка чыгып бара”, ди Заһидуллина.

Китапханәдә “Татар залы” иң беренче һөҗүмгә дучар була. Ике факультетны, педтагы һәм университеттагы татар факультетларын кушу сылтавы белән бу залны бетереп, андагы китапларны филология һәм сәнгать институты урнашкан бинага җибәрәләр. 2008 елдан алып 2011 елның июненә кадәр китапханәнең директоры булып эшләгән, КФУ доценты, тарих фәннәре кандидаты Җәүдәт Миңнуллин университет җитәкчелегенең бу гамәлен татар рухын юк итү буларак бәяли.

"Мин Казандагы төрле нәшриятлар, төрле институтлар белән хезмәттәшлек урнаштырган идем. Бөтенесенә хатлар язып татарга, татар тарихына, әдәбиятка караган китапларны максималь алдырырга тырыштым. Хәзерге директорга болар берсе дә кирәкми. Ул аның турында уйламый да.

“Татар залы" булганда бу залга хәтта һәрбер район газеты да килә иде. Аларны бар кеше дә күрерлек итеп киштәләргә урнаштырып бардык. Студент үз районында булган яңалыклар белән таныша ала иде. Бу залда татар язучыларының һәм башкаларның сурәтләре эленеп торды. Татарның күренекле шәхесләре, татарга караган вакыйгаларга багышлап төрле күргәзмәләр оештырылды. Бу зал безнең мәдәнияткә, әдәбиятка, тарихка караган бер рухи үзәк иде. Компьютерлар белән җиһазланган һәм үз картотекасы булган бу залда 60-лап кеше өстәл артына утырып эшли алды”, ди Миңнуллин.

Аннары, Миңнуллин сүзләренчә, китапханәнең фәнни хезмәткәрләр залы “корбан була”.

"Элек фәнни хезмәткәрләр өчен махсус китапханә залы бар иде. Аның урынына университетның багучылар шурасы һәм гыйльми шураның утырышлар залын эшләделәр. Аңа бик күп акчалар түгелде. Алар хәзер китапханәгә кеше әз йөри, андагы мәйданнар буш тора дигән сәясәт алып бара”, ди Миңнуллин.

​​Миңнуллин директор булган вакытта Лобачевский исемендәге китапханәне гыйлем учагы итеп саклап калырга тырыша. Үз фикерен алга сөргәнгә аны бу урыннан алалар да.

"Дөресен әйтим, мин китапханәне саклап калу өчен каршы торырга тырыштым. Татарча газет һәм журналларны алдыруны да алар бик нык кистеләр. Басма китап алуга каршы булдылар", ди Миңнуллин.

Чыннан да, яңа директор Струков сүзләренчә, китапханәдә киләчәктә басма әдәбиятка артык урын булмаячак. 2013 елда электрон версиягә 20 миллион сум тотарга җыенсалар, басма китап һәм газет-журналларны бары тик 4-5 миллионлык кына алырга исәплиләр.

"Хәзер басма китаплар белән бик эшлиселәре килми. Имеш, урын юк дип әйтмәкче булалар. Урын бар, әмма аларның күңелләрендә китапка урын юк. Китапханәдә басма китапларга урын җитәрлек", ди Миңнуллин.

Каталоглар залын юк итү дә университет җитәкчелегенең басма китаплардан арынырга теләвен күрсәтә. Ә ул мәйданнар исә акча китерә торган эшләргә тотылырга мөмкин. Университет галимнәре, студентлар арасында китапханәнең хәйран гына өлешен Сбербанкка биргәннәр икән дигән сүз таралган. Галимнәр бинаның бу өлешенә бөтенләй үтә алмауларын, анда сакчы куелганын әйтә.

Струков: “Бу банк түгел, ә уку бүлмәләре, анда банк хезмәткәрләре һәм безнең укытучылар да белем бирә”, дип белдерә. Әмма шул ук вакытта Струков, килешү нигезендә, Сбербанкка анда үз тыңлаучыларын да укыту мөмкинлеге бирелгәнлеген яшерми. Бу сүзләр исә китапханәнең бер өлешен банкка арендага биргән булырга мөмкиннәр дигән шик уята.

​​Казан федераль университеты сайтында китапханә бинасына кагылышлы бит бар. Ул “Лобачевский исемендәге фәнни китапханә” дип атала һәм китапханә эшчәнлеге турында сөйли. Менә шул битнең уң ягында “мәгариф-мәдәни комплексы” (образовательно-культурный комплекс) дигән язу тора. Аңа бассаң, тагын бер бит ачыла һәм китапханә бинасы эчендәге залларның төрле чаралар үткәрергә мөмкин булуы тасвирлана. Хәтта “чаралар үткәргәндә кешеләрне төрлечә гадәти театрдагы кебек һәм банкеттагы кебек итеп утыртып булу” мөмкинлеге дә күрсәтелә. Шунда ук бу залларның берәрсен арендага алу юллары да күрсәтелгән. Хәтта ризыклы чаралар үткәрү мөмкин икәнлеге дә язылган.

Китапханә ишекләре элекке елларда студентлар, галимнәр һәм шулай башка югары уку йортлары вәкилләре өчен ачык булса да, киң җәмәгатьчелеккә керү чикләнде. XIX гасырда Казанда яшәгән һәркем дә университет китапханәсенә кереп китап укый алган. Хәзер исә китап укып гыйлемгә чумарга түгел, акчаң булса, берәр юбилей, ризыклы чара үткәрергә теләүчеләргә ишекләр һәркемгә дә ачык булып чыга. Университет җитәкчелеге китапханәне башка максатларда, акча эшләү өчен эшләтергә җыена.

Струков бүген китапханәдә 6,5 миллион китап барлыгын әйтә. Казан федераль университеты китапханәсе Русиядәге югары уку йортлары арасында китап саны белән Мәскәү һәм Петербурдан кала өченче урында тора. Әлегә.

Галимнәр: “Казан үзен дөнья башкаларының берсе буларак танытырга тели икән, анда бик яхшы китапханә булырга һәм ул байый барырга тиеш. Ул мөмкин кадәр заманча һәм хәзерге укучыга яраклы булырга тиеш. Ул китапханәгә барып китап укый алмыйсың һәм укыр җир юк икән, бу фәнне юкка чыгарырга теләүләрен күрсәтә.

Дөньяда бөтен әйбер дә акча китермәскә мөмкин. Шул исәптән китапханә дә. Анда укыган гыйлемле белгечләр киләчәктә күбрәк акча китерәчәк тармакларны җитәкләргә мөмкиннәр. Китапханә халык байлыгы булырга тиеш”, дип әйтә.


Наил АЛАН

№--- | 03.01.2013
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>