Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live

Бу Яңа ел #7181

$
0
0
04.01.2013 Җәмгыять

Бу Яңа ел... Шик-шөбһәләр югаладыр,

Яңа елда яңа өмет уянадыр,

Искеләрен еллар кая куялардыр,

Ниләр алып килер икән бу Яңа ел?

 

Барыбыз да өметләнеп юанадыр...

Яңа өмет тимер түгел, пыяладыр,

Ул кайвакыт төшеп китеп уаладыр,

Абынырлык таш булмасмы бу Яңа ел?

 

Өметләрнең кайберләрен тыялардыр...

Буш өметтән барыбыз да моңаядыр,

Хөр бәрәкәт эстәп кемгә Ил таяныр?

Тагын өмет алып килә бу Яңа ел.

 

Бар ул Бәхет, йөри адашып каядыр,

Зиһененә, тәүфыйгына Ил таяныр,

Үз язмышын тырыш кулларына алыр,

Өметләрне өзмә генә, и Яңа ел!

 

Башыбызда төрле уйлар чуаладыр,

Өметләр дә төрле төскә буяладыр,

Яше-карты бәйрәм итә, куанадыр,

Мәрхәмәтле булчы безгә, и Яңа ел!


Рәниф ШӘРИПОВ

№1 |

Тарихи-мәдәни мирас елы: нәтиҗәләр һәм бурычлар #7182

$
0
0
04.01.2013 Мәдәният
Республикабызда тарихи-мәдәни мирас елы төгәлләнде. Шул уңайдан без берничә сорау белән Татарстан республикасы Мәдәният министры Айрат Миннемулла улы Сибагатуллинга мөрәҗәгать иттек.

– Айрат Миннемуллович, Мәдәният министрлыгы сайтында республикабызда Тарихи-мәдәни мирас елы уңаеннан кабул ителгән чаралар планы үтәлеше турында тулы мәгълүмат бар. Шушы чараларны тормышка ашыру алдагы елларда мәдәният өлкәсендә нинди юнәлешләрнең мөһим икәнен күрсәтте, нинди яңа проектларга башлангыч бирде? Якын киләчәктә Сез җитәкләгән министрлык тарафыннан тарихи-мәдәни мирасны саклау өлкәсендә нинди эшләр планлаштырыла?

 

– 2012 елның Тарихи-мәдәни мирас елы булуы юкка түгел – тарихи мирасыбызга һәм милли кыйммәтләребезгә сакчыл караш Татарстан Республикасы дәүләт милли сәясәте концепциясенең ни­гезенә салынган. ТР Министрлар Ка­бинеты раслаган Тарихи-мәдәни мирас елын үткәрү буенча чаралар планы җәмәгатьчелек игътибарын әлеге актуаль темага юнәлтте. Ә инде быелгы мөһим проектларга килгәндә, «XXI гасырда мәдәни мирас: саклау, файдалану, популярлаштыру» дип аталган фәнни-гамәли конференция уңышлы үтте. Без аны ел саен оештырырга ниятлибез. Беренче мәртәбә «Бөтендөнья мирасы комитетының яшьләр моделе» Халыкара яшьләр форумы үткәрелде, икенче зур чара – «ЮНЕСКОның Бөтендөнья мәдә­ни һәм табигый чараларын саклау конвенциясенең киләчәге» консультатив утырышы. «Татарстанның мәдәни мирасы: борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрчеге» комплекслы проекты буенча эш дәвам итә. Киләсе елга Болгар цивилизациясе музеен ачу планлаштырыла. 2012 елда мәдәни мирас объектларыннан Татарстан Язучылар берлеге бинасы реставрацияләнде, Бо­ратынский утары, Л.Н.Толстой, А.М.Горький, В.И.Ульянов-Ленин һәм Г.Тукай музейларына рес­таврация-төзекләндерү эшләре башланды.

 

Быел 2013-2016 елларга «Мирас-Наследие» максатчан программасы кабул ителде. Әлеге программа кысаларында археологик, фольклор һәм сәнгатькә кагылышлы экспедицияләр оештырылачак, аеруча әһәмиятле тарихи биналарны төзекләндерү-яңарту эшләре уздырылачак, музей фондындагы әйберләр, архив документлары реставрацияләнәчәк.

 

Программаның үзенчәлеге Татарстан Республикасының туристлык маршрутларында урнашкан мәдәни мирас объектларын саклауга юнәлтелгән булуда.

 

– Казан шәһәре – татар халкының рухи һәм мәдәни мәркәзе. Шәһәребездәге тарихи һәм архитектура һәйкәлләрен төзекләндерү эше бер­никадәр җайга салынды. Бу эшләр Универсиада үткәннән соң туктап калмасмы? Гомумән, киләчәктә Казан каласында татар рухын саклау өчен ниләр планлаштырыла?

 

– Мәдәни мирас объектларын саклау мәсьәләләре Татарстан Рес­публикасы Президентының аерым контролендә. Тарихи һәм архитектура һәйкәлләрен төзекләндерү эшләре, әлбәттә, Универсиададан соң да туктап калмаячак, әйткәнемчә, «Мирас-Наследие» максатчан программасы кысаларында дәвам итәчәк. Агач архитектура һәйкәлләрен торгызу – күчемсез мәдәни мирасыбызның аеруча четерек­ле өлеше. Ул Президентыбызның игъ­тибар үзәгендә. Мәдәни мирас булган агач йортларны Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы учреждениеләре төзекләндерә. Мәсәлән, алар тарафыннан Галиәсгар Камал, Шиһабетдин Мәрҗани йортлары төзекләндерелде, янган Бәхтиев йорты торгызылды.

 

Татар рухын саклау дигәндә, беренче чиратта, башкалабыз үзәгендә урнашкан Иске Татар бистәсе турында сүз бара. Ул уникаль мәдәният, мәгариф, һөнәрчелек һәм сәүдә үзәге булган. Иске Татар бистәсенең тарихи-архитектур йөзен комплекслы саклау өчен, аңа аерым статус бирү турында сүз бара. Хәзерге вакытта бистәне дәүләт саклавына кую максатыннан, документлар әзерләнеп, нәтиҗә чыгару өчен Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтына юлланды.

 

– Болгарда һәм Зөядә башкарылган тарихи-мәдәни ядкәрләрне саклау өлкәсендәге уңышларыбыз күз алдында, алар һәрьяктан игътибарга лаек. Бүгенге көндә Урта Идел төбәгендә иң эре өяз шәһәрләренең берсе булган, сәүдәгәрләре белән мәшһүр Чис­тай шәһәрен музейлаштыру буенча нинди эшләр башкарыла? Бу яктан Чистайның потенциалы Алабуга шәһәренә караганда берничә тапкыр зуррак бит.

 

– Чистай шәһәренең һәм райо­ны­ның мәдәни мирасы уникаль – биредә 144 мәдәни мирас объекты, 250 археология һәйкәле бар, А.М.Бутлеров, В.М.Мол­чанов, Б.Л.Пастернак, А.А.Фадеев, К.А.Фе­дин, Л.М.Леонов, В.Ф.Боков, М.В.Исаковский, Е.А.Долматовский, К.А.Тренев исемнәре шәһәр тарихына язылган. Чистайны «Мәдәни Афина» дип атаулары юкка түгел. Бөек Ватан сугышы елларында бирегә 200дән артык язучы һәм мәдәният эшлеклесе эвакуацияләнеп, совет язучылары берлеге ачылган. Чистайдагы Әдәби фонд интернатында 500ләп язучы баласы, шул исәптән Т.Гайдар, А.Баталовлар яшәгән.

 

Бүгенге көндә шәһәрнең тарихи үзәге тарихи йөзен һәм ландшафт тирәлеген саклап кала алган. Быел сентябрь аенда Чистай муниципаль районы җитәкчелеге шәһәрдәге Музей берләшмәләре базасында дәүләт музей-тыюлыгы ясау инициативасы белән чыкты. Хәзер бу мәсьәлә Татарстан Республикасы Хөкүмәтендә карала.

 

– Татар теле, татар мәдәнияте, гореф-гадәтләр, нигездә, авылларда сакланды һәм саклана. Хәзерге вакытта авылларда мәдәният йортларын, аерым мәктәпләрне төзекләндерү буенча план тормышка ашырыла. Татарстанда авылларны үстерү буенча кимендә ун елга исәпләнгән комплекслы программа кабул итәргә кирәк түгелме икән? Мондый программа кабул ителсә, Сез, министр буларак, авыл җирлегендәге мәдәният өлкәсендә нинди юнәлешләргә, проектларга өстенлек бирер идегез?

 

– Чыннан да, халык мәдәнияте авылларда саклана һәм кыйммәтле мирасыбыз буыннан-буынга тапшырыла килә. Авылларны саклап калу өчен мәктәп, клуб, фельдшерлык-акушерлык пунктлары кебек социаль әһәмияткә ия объектларның эшләп торуы зарур. Без республиканың «Авыл клублары төзү программасы»на зур өметләр баглыйбыз. Аның нигезендә салынган клублар күпфункцияле булачак. Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән бүгенге көндә республиканың һәр районында бер авылда мәдәният йорты салынды. Бу эшкә 500 млн сум акча тотылды. Торак пунктын сайлаганда, беренче нәүбәттә, авылның киләчәктә үсеш мөмкинлекләренә игътибар бирелде.

 

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты боерыгы белән 2013 елда муниципаль районнарда төзеләчәк мәдәният йортлары исемлеге расланды. Алар, һичшиксез, заман таләпләренә җавап бирәчәк, мәдәниятне, халыкның иҗади сәләтен үстерүгә ярдәм итәчәк. Программа 2014 елга да каралган. Алга таба да дәвам иттерү респуб­лика бюджетының мөмкинлекләренә бәйле.

 

– Классик язучыларыбызның күптомлыкларын чыгару һәрвакыт Мәдәният министрлыгының махсус заказы белән башкарылды. Бу максатта киләсе елларга нинди эшләр планлаштырыла?

 

– 2009-2010 елларда Фатих Кәрим, Таҗи Гыйззәт, Нәкый Исәнбәт, Габдрахман Әпсәләмов, Мөхәммәт Мәһдиев, Һади Такташ, Галиәсгар Камал, Һади Такташның «Сайланма әсәрләр»е дөнья күрде.

 

2012 елда Рөстәм Кутуйның өчтомлыгы, Рөстәм Мингалимнең дүрттомлыгының I томы, Мөсәгыйт Хәбибуллинның алты томлыгының I томы, Габдрахман Әпсәләмовның рус телендәге I томы басыла. «Сайланма әсәрләр»нең дәвамын киләсе елларда нәшер итү планлаштырылган.

 

– Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребезгә ярдәм итү юнәлешендә Мәдәният министрлыгы тарафыннан ниләр эшләнә, бу юнәлештәге мөһим эшчәнлек буенча рес­публика программасы бармы, чараларны финанслау ничек тормышка ашырыла?

 

– Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребез белән эшләү – Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының төп юнәлешләреннән берсе. Бөтендөнья татар конгрессы, Россия төбәкләрендәге Татар федераль милли-мәдәни автономияләре белән берлектә милли мәдәниятебезне саклауга һәм үстерүгә бәйле чаралар үткәрелә. 2012 елда Төрекмәнстанда, Төркиядә Татарстан көннәре узды. Читтәге милләттәшләребезне берләштерүдә зур роль уйнаган милли бәйрәмебез Сабантуй быел Россия Федерациясе төбәкләрендә 147 урында үтте, чит илләрдә 64 урында, мәсәлән, Ташкентта, Алма-Атыда, Нью-Йоркта, Кытайда, Чехиядә, Эстониядә үткәрелде. Төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребезнең бәйрәмнең әһәмиятен абруйлы сүз белән ышандырырлык итеп аңлатып бирә белүләре Сабантуйны уздырырга нык ярдәм итә. Шуның белән бергә Татарстанның һәм Президентыбызның абруе, бәйрәмне уздыруга ярдәм күрсәтүе дә уңай нәтиҗә бирә. Хәзер киләсе елда узачак Сабантуй бәйрәменә әзерлек бара. Федераль Сабантуйны Төмәндә үткәрәчәкбез, ә Бөтенроссия авыл Сабантуен уздыруны Пермь өлкәсенең Барда авылы кабул итәргә әзер.

 

Читтәге милләттәшләребезне татар китабы белән тәэмин итү юнәлешендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе максатчан эшли. Китапханәнең халыкара һәм төбәкара китап алмашу бүлеге татарлар яшәгән төбәкләргә китапларны килешү нигезендә дә, бүләк итеп тә тарата. 2011 елда 28 төбәкнең 46 китапханәсенә 4 мең экземпляр басма һәм электрон китап җибәрелде. Татар әдипләре әсәрләрен АКШ, Канада, Финляндия, Болгария, Казахстан, Литва һәм башка илләргә дә илтеп җиткерә алдык. ТР Милли китапханәсе Татарстанда басылган татар газета-журналларын 20 адрес буенча чит ил китапханәләренә, татар ассоциацияләренә һәм иҗтимагый үзәкләренә тарата. ТР Мәдәният министрлыгының Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге «Түгәрәк уен» журналы аша чит илләрдәге милләттәшләребез белән аралашып тора, быел журналда Америкада һәм Кытайда яшәүче милләттәшләребездән килгән язмалар дөнья күрде. Киләчәктә «Чын мирас» журналына да бу юнәлештә нәтиҗәле эшләр теләп калам.


Илдус ЗАҺИДУЛЛИН

№--- |

Күрми күргән ир бит ул #7183

$
0
0
04.01.2013 Ир белән хатын
Җәйге ялыбыз вакытында кызык пар белән танышкан идек. Башларында мөгез үсмәгән үсүен – бары тик хатыны иреннән унөч яшькә зур. Ун яшьлек уллары бар үзләренең. Кызыгы исә кырыкны узган хатынның бала булып күренергә тырышуында. Кызганычы – ул иренең саруын соң дәрәҗәгә җиткереп кайната иде...

Пар тек пар инде, дип башта игътибар да итмәдек. Әмма бераздан күз үзеннән-үзе аларга төшә башлады. Курганнан килгән әлеге ир белән хатын икесе ике полюс белән бер. Хатын мунча миллеге яфрагы кебек иренә ябышып диярлек йөри, бертуктаусыз нидер сөйли, тегесе исә үз чиратында, чирканган кыяфәт чыгарып, теш арасыннан сөзеп кенә җавап бирә. Үзенең күзендә кешеләрдән кыенсыну димме, оялумы –  әмма хатыны белән аралашу аның өчен җан газабы икәне йөзенә язылган. Башта хатынкайдан ял иткән һәр кеше диярлек көлде бугай – арттан пионер, алдан – пенсионер дигән уй кемнең генә башына килмәде икән? Инде яшьлек матурлыгы шактый артта калган хатынкайның яшьләрне, мәктәп балаларын уздырып кып-кыска күлмәк-шортылар киюе, йөзенә балалык гөнаһсызлыгы ягарга тырышып йөрүе ирен читенә елмаю кундыра иде. Шактый юкарган чәчен баш түбәсенә койрык итеп җыеп куя да ике зур колагы тырпаеп кала... Һәр яшьнең үз кысалары шул. Матур тыгыз тән булмаса, аны инде күрсәтүдән күрсәтмәвең артык дигәндәй. Ир, бахыр, шуны аңлапмы, «Ник тагын бу күлмәгеңне кидең, үзеңне көзгедән күрдеңме?» – дип, үртәлүен күрсәтеп тә тора. Соңрак билгеле булганча, иргә әле күптән түгел генә утыз тулган икән, хатынкай – Оксанага яңа ел төнендә 44 туласы.

 

– Утыз яшемә якынлашып та кияүгә чыга алмый тилмердем, – дип  Оксана язмышын көтмәгәндә бәян итте. – Әлбәттә инде, моны мин ир күрмәгән кеше, дип аңларга кирәкми. Ул яктан күңелне күрүчеләр табыла иде, аннан, син яхшы, дип ашыга-кабалана хатыннары янына чабалар иде. Мендәргә елап туйдым, ялгызы гына мине үстергән әнием, язмышың шулдыр, күн, дип нервыга тия җитмәсә. Ник күним ди мин? Үземнең яшьтәгеләрдән өмет өзгәч, максат куйдым – берәр яшьрәкне табам да, булган тәҗрибәм белән башын әйләндереп, өйләндерәм. Васяны мин күреп, әһә, бу миңа кирәкле кеше дигәндә, аңа унҗиде яшь иде. Әни, кеше баласын әрәм итмә, барыбер бергә торып бетерә алмыйсыз, диде. Кеше язмышын кайгыртканчы, минем әле үз язмышым бар! Мин моның белән аралаша башладым. Маңка гына малай булса да, һаман башка ир-атлар кебек кулланмакчы гына була мине. Юк, дидем, бу юлы алай итә алмассың. Бергә булганда бар назымны бирәм дә моңа, бер-ике айга югалып торам – телефонны алмыйм, очрашуга бармыйм. Тилмерә бу балакай. Шулай өч-дүрт тапкыр булгач, моңа әйтәм: «Безнең балабыз була, ахры, аборт ясатырга булыш әле». Ә бу үзе дә бала бит – калтырап төште. Бала үтерттерә алмыйм, бергә яшәп карыйк ише җөмләләр төзи. Мин моңа: «Синең язмышыңны ботарлый алмыйм, әниләрең мине мәңге кабул итмәячәк», – дип лирика тезәм. Өйрәтеп куйганнар иде – ир кешене әлеге алым «ала». Алды – әниләре янына, теләсәгез-теләмәсәгез өйләнәм, дип алып барды. Әнисе акаеп карады инде, ә миңа аның әнисе ни, әбисе ни... Ир булсын! Булды! Шөкер, корсакка уза алмый интекмәдем – тиз уздым. Бер ел дигәндә, малай туды.

 

– Ирең белән яшәүләре артык җайлы түгел кебек күренә, – диюгә исә:

 

– Булса соң, – ди Оксана. – Аның сытык чыраеннан укам коелмый минем. Иң мөһиме – ул минем ир. Безнең бала бар. Ә мин хәзер бала-чага түгел инде – ирне ничек тотарга икәнен бик яхшы беләм. Малайны да шул ук эшкә җигәм. Күрми күргән ир ул, болай гына аерылышу да, башка хатынга китү дә булмаячак.

 

– Эт түгел ич ул, бәйдә тотарга, – дип елмаешабыз аны тыңлаган өч-дүрт хатын.

 

– Мин теләсәм, эт тә булыр, – дип зәһәрләнергә тырыша хатынкай. – Минем бәхеткә хакым юкмы әллә? Аңа ошыйм, дип кияүгә чыкканнан бирле рәхәтләнеп ашаганым да юк – гел диетада дигәндәй. Көен көйлим, өс-башын карыйм, бөтен хезмәт хакымны целлюлитка каршы массажга тотам. Колакларыма да акча җыям әле – операция ясатсам, курчак кебек булачакмын.

 

Әйтәм бит, кызык та, кызганыч та булды Оксана белән аралашу. Ирле булам, дип шундый корбаннарга бар әле син! Иргә ошыйм дип, үзең теләгән ризыгыңны да ашама! Ире чыгып китсә, Оксана белән ни буласын уйлау да куркыныч. Күрми күргән ир бит ул, дип кенә сөйкемсез сөяк булу кебек куркыныч зәхмәттән Ходай Тәгалә үзе сакласын иде гүзәл затларны. Без бит һәрберебез яратуга мохтаҗ...


Гөлнара ҖӘЛИЛОВА

№--- |

Татар кызы Канада гаиләсендәбәхетле (ВИДЕО) #7184

$
0
0
04.01.2013 Җәмгыять
Русанна үзен татар дип саный. 22 ел элек бер-берсеннән аерылган ана белән бала әле дә күрешмәгән. “Ачу юк, ләкин ярату да юк”, диде ул Азатлыкка.

Тугыз яшендә Самар шәһәреннән асрамага алынган хәзер Канаданың Квебек төбәгендәге Римуски каласында яшәгән 22 яшьлек татар кызы Русанна Бриссон үз әнисен дүрт ел элек тапкан булса да, әле дә аны кайтып күрә алмаган. Русанна өчен ана теле – француз теле. Инглизчә барган сөйләшү вакытында кыска-кыска гына җаваплар биргән, хисләргә бирелмәгән бу яшь кызның үз гомерендә инде күпләрне күргәне сизелә иде. Шулай ук ул Русиядә булып яткан хәлләрдән хәбәрдар.

 

​​– Русиядә яшәгән еллардан ниләр хәтерлисең? Ни сәбәпле балалар йортында тәрбияләнгәнеңне беләсеңме?

 

– Мин әниемне белми үстем. Өч ел элек кенә әнине табарга ярдәм иттеләр. 5-6 яшемдә мине кечкенәләр йортыннан зуррак балалар булган ятимнәр йортына күчергәннәр. Беренче тапкыр мине асрамага Русиядә бер гаилә алды, ләкин алар белән яшәп булмады.

 

– Нигә?

 

– Андагы "әти" бик сәер иде. Хәзер белмим дә инде. Мин әле мәктәпкә йөрми идем. Шуннан алар мине кире балалар йортына кайтарды. Анда мәктәптә укый башладым, шунда икенче сыйныфны башлаганда Канададан килгән бер гаилә алып китте.

 

– Алар белән очрашу ничек булды?

 

– Ул гаилә минем рәсемнәрне күргән булган, мине алырга дип Квебектан килгәннәр. Канадага 9 яшь тулганда киттем. Мин французча да, инглизчә дә сөйләшә белми идем. Бары тик русча гына, телләрне өйрәнергә ике ел кирәк булды.

 

​​– Тугыз яшеңдә булган бу хәлне инде бик яхшы хәтерлисеңдер.. Бәхетле идеңме?

 

– Бик яхшы хәтерлим. Туктый алмыйча еладым, бик күп еладым. Мин аларның гаиләсенә "керә алмадым", алар минем белән якын була алмады. Туры килмәдек бер-беребезгә. Шуннан соң алар мине кире социаль хезмәтләргә тапшырды. Мине үстергән гаилә Русиягә барып алучылар түгел.

 

– Хәзерге гаиләң - кемнәр алар? Алар сине кайдан тапты?

 

– Квебекта DPJ (Direction de la protection de la jeunesse) дигән бер оешма бар. Бу балалар һәм яшьләр хокукларын яклаучы хөкүмәт оешмасы. Алар балаларны гаиләдә көч куллану, җенси эзәрлекләүдән яклый һәм ярдәм итә.

 

– Сине Русиядән килеп алган гаилә ничек тә булса эзәрлекләдеме? Басым ясадымы?

 

– Русиядән килеп бер ай узгач бу гаилә мине шул оешманың балалар йортына китерде. Моның сәбәбен мин беркайчан да белмәдем. Ләкин мин алар белән барыбер яши алмас идем. Анда китерелгән балаларга яңа гаиләләр эзлиләр.

 

– Кардәшләрең бармы бу яңа гаиләдә?

 

– Әйе, ике сеңлем бар. Берсе Кытайдан асрамага алынган, икенчесе бу гаиләнең үз кызлары. Миңа 22 яшь, сеңелләремә 18 һәм 21. Без бергә яшәмибез. Әти-әниләребез аерылган. Мин әтием белән яшим. 18 яшьлек сеңлем бер атна әнидә, бер атна безнең белән тора. Олырак сеңлем Квебек шәһәрендә тора, ул анда укый. Бу бездән бер 3 сәгатьлек юл. Без барыбыз да университетларда укыйбыз.

 

– Әниеңне кайчан эзли башладың?

 

– Мин үземнең татар икәнемне белеп яшәдем. Үземне хәтерли башлаган чактан бирле татар икәнемне белдем. Балалар йортында барысы да сары чәчлеләр, мин генә кара чәчле, кара күзле идем, миңа "син татар" дип әйтә иделәр. Мине асрамага биргәндә тапшырылган кәгазьләрдә дә "татар" дип язылган иде. 15 яшь тулгач интернетта татарлар турында мәгълүмат эзли башладым. Шунда Ирек Биккининның татарлар турындагы мәкаләләрен таптым. Аның шул мин туган якларда яшәвен дә укып белдем, шуннан соң ярдәм сорап аңа яздым. Әниемне табарга ул булышты.

 

– Әниеңнең кем икәнен, кайда яшәгәнен кайчан белдең?

 

– Миңа 18 тулган иде.

 

– Сез әле аның белән әле очрашмаган дип беләм. Сөйләшәсезме? Хат алышасызмы?

 

– Юк сөйләшмибез, хат та язмыйбыз. Мин урысчаны оныттым, ул инглизчә сөйләшми. Татарча мин беркайчан да белмәдем, минем белән татарча сөйләшүче булмады, балалар йортында минем белән урысча гына сөйләштеләр.

 

– Әниең сүзләренә караганда, аңа имеш, син туганда үлгәнсең дип әйткәннәр. Табиблар аңа шулай дип әйткән.

 

– Әйе, имеш шулай. Моңа ышаныргамы? Белмим. Ләкин минем исән икәнне белгәч, нигә әнине эзләп тапмаганнар? Шуңа бик ышанмыйм мин моңа.

 

​​– Әниең тугач та сиңа Резедә исемен биргән булган, сиңа Резедә дип дәшүче булдымы?

 

– Юк сездән беренче ишетәм.... (нык гаҗәпләнде - А.К.) Юк, белмәдем, балалар йортында мине Русанна дип дәштеләр.

 

– Әтиеңне дә табарга телисеңме?

 

– Әйе, аны да табасым килә. Ләкин аның исемен генә беләм, башка берни белмим. Аның исеме Василий Вәлиев.

 

– Ни өчен әлегә кадәр Русиягә кайтмадың?

 

-- Документларны ясау бик авыр. Русия илчелеге - Монреальдә. Бу бездән алты сәгатьлек юл. Алар көненә өч кенә сәгать эшли. Минем анда барырга вакытым әлегә юк, укыйм, эшлим. Аннан соң минем очрак шулкадәр катлаулы. Мин инде ничә гаилә алмаштырдым. Гаиләне алмаштырган саен фамилиям үзгәртелде. Моның өчен бик күп яңа кәгазьләр эшләнде. Аларга моны ничек аңлатырга да белмим. Русия паспортын алырга телим, шунда туган кеше буларак моңа хокукым бар. Канада ватандашы буларак барсам, анда бер генә ай кала алам, бер ай минем өчен бик аз. Русиягә барсам, озаграк торасым килә. Яңадан рус телендә сөйләшәсем, аны искә төшерәсем килә.

 

– Русанна, Русиядә булган яңалыкларны, соңгы хәлләрне карап барасыңмы?

 

– Әйе, Твиттерда.

 

​​– Русиядә ятим балаларны АКШ гаиләләренә асрамага бирүне туктату турында канун кабул ителде...

 

– Беләм. Бер әйбер искә төшә. Русиядән килеп алган беренче гаилә мине Канадада ташлагач, алар илкүләм телевидениегә чыгып бер тапшыруда бу турыда сөйләделәр. Бөтен Канадага. "Яшүсмерләре асрамага алмагыз, алар белән проблема күп була" дип сөйләделәр алар. Төрле гаиләләр була. Канадада да, АКШта да. Балаларны асрамага алу бизнесында бик күп ришвәтчелек, алдау да була торгандыр. Канадада асрамага бала алган гаиләләргә социаль ярдәм бирелә, аңа кызыгып алучылар да була. Ләкин сез әйткән бу канун күңелләрне болгата. Балаларның бер гаебе дә юк. Мескен ятим балаларны зурлар акча эшләр өчен куллана, хәзер менә тагын аларны сәясәттә дә кулланалар. Яхшы ниятле гаиләләр бик күп. Алар күбрәк. Алар балаларны алып мәктәптә укыта, кеше итә, аларга яхшы тәрбия бирә.

 

– Башкортстанга әниең янына кайтуны ничек күз алдыңа китерәсең? Аның белән нәрсә турында сөйләшергә телисең?

 

– Үзем турында чынбарлыкны беләсем килә, әлбәттә. "Ни өчен ташладың мине?" дип сорыйсым килә.

 

​​​​– "Әнине яратам" дип әйтә аласыңмы?

 

– ...яратаммы? Яхшы сорау...Мин аның кем икәнен дә белмим бит. Әйе, ул мине бу дөньяга китергән. Моның өчен генә кешене яратып була микән? Белмим...Ул бит мине теләмәгән, калдырып киткән. Мин аның өчен бер хата булганмын...Менә ике энемне яратам дип әйтә алам. Аларны әле күрмәсәм дә, нык сагынам. Ярый әле мине Канадага алып киткәннәр, мин монда бәхетле. Алар шактый ярлы яши кебек күренә.

 

– Синең спортта уңышларың турында ишеттем...

 

– Әйе, мин сигез ел каратэ белән шөгыльләндем. Дөньяга булган ачуны эчемнән чыгарырга каратэ булышты. Элек ачу күп иде. Кара билбау алдым, халыкара ярышларда катнаштым, бүләкләр алдым.

 

– Яңа елга планнарың нинди?

 

– Мин гап-гади студент, хыялларым да бик гади. Укыйм, төннәрен эшлим. Быел укуны тәмамлагач, Русиягә виза артыннан йөрергә җыенам. Мәскәү университетында укыйсым килә. Мәктәпне бетергәч сәяхәт итәсем килә. Элегрәк максатлар югары иде, хыяллар күп иде.Соңгы елларда үзгәрде.

 

Фотода Русанна (уңда) Канададагы әнисе, Мари Ли һәм Габриэлла исемле сеңелләре белән

 

* * * *

 

2010 елның җәендә Азатлык хәбәрчесе Ирек Биккинин Башкортстанның Балтач районы Комъязы авылына барып 1999 елдан бирле Канадада асрамада яшәүче Русанна Бриссонның әнисе һәм энеләре белән очрашты. Русанна аларны шушы видеодан гына күреп белә.

 

 


Алсу КОРМАШ

№ | 03.01.2013

“Татарча инженерлар” сынатмады #7185

$
0
0
05.01.2013 Мәдәният
Түбән Новгород дәүләт инженер-экономика институның безнең Кнәген филиалында татар егет-кызлары күпләп укый һәм алар, гадәти буларак, укуда да, спортта да, җәмәгать эшендә дә һәрвакыт алдынгылар сафындагы иң актив студентлар. Менә күптән түгел генә “Битва хоров” дигән мәдәни чара уздырылды.

Анда төрле факультетлардан хорлар катнашты. Безнең инженерлар факультетын "Татарча инженерлар” дип аталган татар егетләреннән торган хор лаеклы итеп күрсәтте. Хорның составында Марат Хөсәенов, Фердинанд Сәйфелмлюков, Марат Жамалов, Рөстәм Фатехов, Рамис Хәсәнов һәм Максим Скатов иде, барысы да Кызыл Октябрь һәм Сергач районнарыннан. Хорлар дүрт номинациядә – “Иң яхшы видеоролик”, “Иң яхшы башкаручы”, “Иң яхшы солист” һәм “Иң яхшы хор” номинацияләрендә ярыштылар.

 

   Безнең татар егетләре матур, моңлы татар җырлары башкарулары белән ки-чәнең  йөзек  кашы булдылар. “Татарча инженерлар” беренче номинациядә беренче, ә калган өчесендә икенче урыннарны алдылар. Әмма, тамашачылар фикеренчә, “Иң яхшы хор” номинациясендә алар беренче урынга лаек иде һәм тамашачылар симпатиясе призы да “Татарча инженерлар”га тапшырылды. Бусы инде җиңүдән дә мөһимрәк булды.

 


Найлә ЖИҺАНШИНА

№52 | 28.12.2012

Ур-ра, ур-ра, вперёд! #7186

$
0
0
05.01.2013 Ир белән хатын
Аллаһы Тәгалә җир йөзенә бар тереклек иясен пар-пар итеп яраткан бит. Ике гаиләдә, төрле мохиттә тәрбияләнеп үскән, холык-фигыльләре төрле булган, әти-әни янында тормыш нужасын татымый, рәхәттә яшәгән егет белән кызга яңа тормышка, бер-беренә күнегеп яшәүләре бик читен нәрсә.Чөнки үзең теләмәгән нәрсәләр белән килешеп, бер-береңә юл куеп, никахыңның гомерен саклап калырга зур сабырлык, нык ихтыяр көче таләп ителә.

Мин хәзер сезгә бер яшь гаиләнең бер көнлек яшәү тарихын бәян итәргә телим.

Шәһәр егете Алмаз авылда туып үскән, нык бәдәнле, эштә ныгып, үз-үзенә нык ышанган Вәсилә исемле чибәр кызга гашыйк булды. Озак та үтмәде, җир йөзендә, мәхәббәт кичерешләрендә корылган тагын бер яшь гаилә барлыкка килде.

Шәһәрдә яшәргә авыр булгач, Вәсилә ире Алмазны һәм мәхәббәт җимешләре – Ирекне ияртеп, авылдагы якын туганнарының буш торган нигезенә кайтып урнашты. Яшь хатын йорт эшләрен башкарып, иренә ашарга пешереп, кечкенә улын тәрбияләп, хуҗабикә роленә кереште. Алмаз авылдан берничә чакрым ераклыктагы шәһәргә эшкә йөри башлады.

Көннәр бер-берсен алмаштырып кына тордылар. Беркөнне, гадәттәгечә, Алмаз эш сәгате тәмамлангач, машинасына утырып, өенә кайтырга чыкты. Нәкъ шулчагында ни күрсен ул, әллә бәхеткә, әллә бәхетсезлеккә, дигәндәй, урам читендә басып торучы классташы Эдуардны күреп алды. Үзенең ничек итеп тормозга китереп басканын сизми дә калды Алмаз.

Ике сыйныфташ бертуганнардай кочаклашып күрештеләр һәм якындагы кафега кереп утырдылар. Билгеле инде, шундый сагынулы очрашу килеп чыккач, эчемлексез генә утырып була димени! Шактый ук кызмача Эдуард үз тормышы, бирегә нинди эш белән килеп чыгуы турында сөйли дә сөйли генә. Менә ул тагын Алмазның рюмкасын тутырып куйды. Алмаз үзен өйдә хатыны, улы көтеп торуы турында әйтергә авызын ачып маташса да, файдасы булмады. Эдуард бер сүз белән аның авызын томалады:

- Дустым! Сабыр ит бераз, хатын ул барыбызда да бар, беркая да китмиләр лә алар. В конце-концов син ир кешеме юкмы? Безгә һәркөнне болай очрашып утыру бәхете татымый ла ул!

Алмаз өенә бары тик ярты төн узгач кына кайтып керде. Тәрәзәләрдәге ут яктысын күрүгә, өйдә буран булачагына шиге калмады аның. Өйгә килеп кергәч, эчми-эчкәнгәме, шактый ук мәлҗегән Алмаз нигәдер абынып китеп, бүлмә уртасына килеп төште. Җайсыз бәрелүдән күбеп чыккан, авырткан маңгаен уып утырганда, шунда ирен көтеп арыган, һөҗүмгә әзер булган, ярсудан чәчләре тузгыган, күзләре маңгаена менгән хәләле - Вәсиләсе ул өйгә килеп кергәч, ялгыш абынып китеп мәтәлеп төшкән, аның киемнәре тутырылган чемоданны аягы белән аңа таба тибеп җибәрде дә, бөеренә таянып:

- Нәрсә сөйрәлчек! Миннән дә яшьрәк, баерак кәнтәйләр таптыңмыни?! Өеңдә сине көтеп утыручы хатының белән улың барлыгын оныттыңмыни? Хотя жена не стена, и отодвинуть можно, диләр. Әйт, хәзер, кем белән булдың?! Мине алмаштырырлык хатын-кыз кем ул?! - дип ысылдады, төкрекләрен чәчеп.

Бичара ир үзен яклап, бары тик сыйныфташы белән генә очрашуы турында сөйләргә тотынмакчы иде дә, каһәр суккан очкылыгы башланды. Һык та һык килеп, сөйли алмый интеккән иргә ачудан шашар дәрәҗәгә җиткән Вәсилә авыз ачарга ирек бирмәде шул инде.

Озак та үтмәде, Алмаз өстенә туйга салынган, бер оя чынаяклар очып килеп төште, аннан соң башка төрле нәрсәләр оча башлады. Сөйгәненең мондый кыланышларын гомерендә дә күрмәгән яшь ирнең горурлыгына тиде күрәсең. Шулчак көч-хәл белән сөйрәлеп кайтып кергән Алмазга әллә кайдан көч-куәт килеп кергәндәй булды, ул сикереп торып, иң беренче күзенә чалынган, өстәлдә рама эченә ясап куелган туй карточкасын җәһәт кенә эләктереп алып, Вәсиләсе өстенә ыргытты. Ә хатын бер дә аптырап калмады, тормыш иптәше туган көненә бүләк иткән стенадагы көзгегә утыргыч белән томырды. Нәфрәттән ярсыган ике яшь йөрәк, чылтырап коелып төшкән пыяла тавышына аптырап, башларын күтәреп, бер-беренә карашып, бермәлгә тынып калгандай булдылар. Тик бәхетсезгә вакытсыз, дигәндәй, тынлык бик озак дәвам итә алмады. Иң беренче Вәсилә аңына килеп, маңгаена тирләп ябышкән чәч бөдрәсен тирән сулышы белән өреп җибәрде дә:

- Вперёд! - дип кычкырды һәм тәрәзә төбендә үзе яратып, тәрбияләп үстергән гөлләрне бер-бер артлы корбаны өстенә күтәреп бәрде.

Алмаз гаиләсендә хатын-кызга кул күтәрү гөнаһ, ирләр эше түгел, дип тәрбияләнгән кеше буларак, аның яраткан хатынына кул күтәрү уе башына да килмәде. Ул инде хәзер миңа ни эшләргә кала, кая барып тотыныйм, дип каранып торгач, Алмазның күзе стенадагы үзе тырышып-тырмашып ябыштырган обойларга төште. ЭҺ, дип әйткәнче, ул аларны умырып та ташлады.

Бераз вакыттан соң өй эчендә ватыласы әйберләр ватылып, бүлмә сугыштан калган кыяфәт алгач, ачулары сүрелә төшкән, тиңдәшсез сугышта арыган-талган, идән уртасында басып, бераз юашланып калган ир белән хатын аптырашып бер-беренә күтәрелеп карадылар. Ә шулай да, Вәсилә ире турында үзе уйлап чыгарган “хыянәт” турында онытып бетермәгән булган, күрәсең. Шулчак ул йөгереп барып, тәрәзәгә эленгән пәрдәләрне өзгәләргә кереште. Хатынының акылга утырмаганлыгын аңлап алган Алмаз “Война тек война”, диде дә аңа барып кушылды. Нәкъ менә шул чагында Ходайның рәхмәте, могҗиза булды. Алмаз белән Вәсилә тәрәзә пәрдәләрен ерткаларга керешкәндә әллә кайдан гына: “Ур - ра, ур - ра! Вперёд!” дигән сүзләр ишетелде. Хәлдән тайган яшь әти белән яшь әни аптырашып артларына борылып карадылар. Һәм шунда гына алар, йокыдан уянып, үзенең караватында басып, аларның сугышуларын күзәтеп торган, яңа гына сөйләшә башлаган дөньяда уллары Ирекнең барлыгы, аның турында бөтенләй исләреннән чыгуы турында аңлап алып, аңнарына килеп, бер-беренә карашып торалар иде. Ирек янә сакауланып, кулларын чәбәкләп, әтисе белән бергә уйнаганда аңа яратып, әйтә торган: “ Ур - ра, ур - ра! Вперёд” дигән сүзләрне кабатлады. Көтелмәгән хәлдән Алмаз белән Вәсилә янәдән бер-беренә карашып алдылар да кычкырып-кычкырып көләргә керештеләр, аларга кечкенә сабыйлары да кушылды.

Әйе, алар бер-беренә ымлап, бик озак көлделәр әле. Көлмәслек тә түгел шул: шундый каты, әмма кыска гомерле, бөтен проблемаларны хәлиткеч булган сугышта Алмазның маңгае зәңгәрләнеп, күбеп чыккан, Вәсиләнең өстендәге халат итәге умырылып төшеп, шәрә тәне күренеп тора, күз-керфек тирәсендәге буяулары бите буйлап, сузылып-сузылып төшкән, чәчләре мич пумаласыдай тузгыгын иде. Шулай булса да, Алмаз бернигә дә карамастан, үзенең хәләлен бик ярата шул, гомердә дә аны башкага алыштыра алмас иде. Ул челтерәп аккан чишмә тавышыдай көлүче хатынын беренче тапкыр күргәндәй, аңа бераз сокланып, сөеп карап торгач, кочаклап ук алды.

Бераздан соң зур сугыш кичергән кечкенә генә дәүләт, җиңүчесе билгеле булмаган яшь гаилә өйләрен җыештырып, Вәсилә пешергән тәмле ашлар белән сыйландылар да йокларга яттылар. Ә иртәгесе көнне аларны зур сынаулы, үзенең авырлыкларында чыныктыручы олы тормыш көтә иде... 


Нурзилә ХӘЛИМОВА

№ |

Мәңге сүнмәс өмет #7187

$
0
0
05.01.2013 Җәмгыять
Һәрбер кеше бәхеткә омтыла. Адәм балалары бер-берсеннән яше һәм җенесе, милләте һәм акылы, зәвыгы һәм мәсләге, нияте һәм дөньяга карашы белән аерылырга мөмкин, ләкин бер максат барлык кешеләр өчен уртак булып тора. Ул да булса – бәхет эзләү: законнарга итагать кылучы һәм җинаятьче, Аллаһка ышанучы һәм кяфер – боларның һәммәсе дә бәхетле булырга тели. Ләкин нәрсә соң ул бәхет? Бу төшенчәнең асыл мәгънәсе нидән гыйбарәт соң? Моны аңлау бик тә мөһим, чөнки күпләр бәхеткә илтүче юлны сайлаганда ялгыша һәм ахыр чиктә бәхетсезлеккә юлыга. Бу мәсьәлә хакында уйлану һәр чорга, һәр милләткә, һәр кешегә хастыр. Безнең әби-бабаларыбыз да: "Бәхет бит ул гөлләр түгел, сулар сибеп үстерергә..." – дип юкка гына җырламаганнардыр.

Бүгенге җәмгыять кешеләренә килгәндә, алар еш кына күршеләренә, хезмәттәшләренә, "хәлле" танышларына игътибар итәләр һәм тышкы тәэсирләргә генә нигезләнеп уйлыйлар: «Ни өчен мин дә болай яшәмим соң? Әгәр мин дә шулай яшәгән булсам, һичшиксез, бәхетле булыр идем…»

Чынбарлыкта исә, әгәр тышкы яктан бәхетле булып күренгән кешеләрдән: "Сез тормышыгыздан канәгатьме?" – дип сорасаң, күп очракта алар тискәре җавап бирәчәкләр. Дөрестән дә, кайберәүләр бай, ләкин авыру (кайчакта зур акчага алынган дарулар һәм кыйммәтле курортлар да булышмый). Әгәр кемдер бай да, сау-сәламәт тә ди, бу әле барыбер ул бәхетле дигән сүз түгел, чөнки аның хатыны (ире) яки балалары бозыклык, фәхешлек юлында йөрергә, ә эш урынында ниндидер җитди күңелсезлекләр булырга мөмкин. Мәшһүр шагыйребез Габдулла Тукай да әйткән бит:

"Дөнья киңлегендә ни шатлык бар,

Аягыңны чабатаң кысса".

Аңлашыла ки, биредә "чабата" сүзен туры мәгънәдә генә түгел, киная рәвешендә дә аңлатып була: "чабата кысуы" – ул, мәсәлән, өйдә, гаиләдә тынычлык-татулык булмау, эш яки уку урынындагы проблемалар һ. б.

Шулай булгач, кайда икән соң ул бәхет чыганагы? Кайларда яшерелгән ул һәммәбезгә дә кирәк булган бәхет? Ошбу сорау-мәсьәлә буенча мин шактый күп таныш-белешләрем белән сөйләштем, төрле-төрле фикерләрне тыңладым, ләкин күңелемә хуш килердәй тулы җавапны гап-гади татар авылында, гап-гади бер карчыктан ишеттем.

Әбекәй нәсихәте

Мамадыш районында минем бабамның бертуган апасы яши. Олы яшьтә булуына карамастан, Нурания әби әле дә аяк өстендә, әкрен генә булса да йөри, чәйләр әзерли, саташмыйча ипләп кенә сөйләшә һәм бик еш тирән мәгънәгә ия хикмәтле фикерләр әйтеп куя. Кайчакта, шушы 92 яшьлек карчыкта шундый зиһен һәм фәлсәфи мантыйк ничек сакланган икән дип хәйран каласың. Әйтергә кирәк, Нурания әби шактый авыр һәм михнәтле гомер кичергән: сугыш, ачлык, авырулар, көчтән килмәслек эш, иң якын туганнарны югалту... Шулай да әбекәй диннән аерылмаган, намазларын калдырмаган.

Бәхет турында уйланып йөри башлагач, мин Мамадыштагы әбинең дә фикерен белергә теләдем һәм җай туры килеп, аның белән гәпләшеп алдым.

-  Нурания апай, син ничек уйлыйсың, нәрсә ул бәхет?

- Бәхетме? Кемгә ничек инде ул, – дип ерактан башлады абыстай. – Һәркемнең үз карашы, үз аңлавы. Менә минем оныгым: "Машина сатып ала алсам – бик бәхетле булыр идем", – ди, килен исә телевизордагы киноларын вакытында караса, зур бәхеткә ия булгандай "очып" йөри. Ә мин алар яшендә тормыш иптәшем Хәбибулланы сугышка озаттым һәм соңыннан көн саен: "Йә Раббым, хәләл җефетемне ярты сәгатькә генә булса да кайтарсаң иде, бик күрәсем килә", – дип ялвардым. Сорый торгач, кабул булды бит догам: ирем каядыр үтеп барышлый 20 минутка гына йортыбызга сугылып чыга алды. Шуннан соң кайтмады, бер елдан һәлак булуы турында хәбәр килде. Ләкин шуның кадәр яраттым Хәбибулламны – шул 20 минутка кереп күрешеп китүе, аның сагыш тулы күзләренә карау минем өчен аңлатып бетерә алмаслык зур бәхет булды.

Бераз уйланып дәшми торганнан соң, әби сүзен дәвам итә:

- Моны инде гыйбрәт дип, мисал өчен генә сөйлим, чөнки кешенең күбесе бәхет туклык-муллык һәм иминлек булган җирдә генә йөри дип уйлый бит, улым. И-и, чынлыкта алай булсамы...

- Шулай да, толлык, ачлык һәм юклыкны бәхет галәмәтләре дип атап булмый бит инде, әби.

- Анысы да хак, әмма хикмәт мөнбәреннән караганда, муллыкта да бәхетсезләр юк дисеңме әллә? Кайгыны, күңелсезлекне акыл-сабырлык белән тиешенчә кабул итә алсаң, Аллаһ билгеләгән тәкъдиреңә буйсынучанлык күрсәтсәң, бәхетсезлек хисе үзеннән-үзе кими, басыла ул. Аллаһы Тәгалә биргән сынауны үти алсаң, бу олы дәрәҗә инде, улым. Дөньяда ул сынау – хәсрәт, авырлык, ләкин ахирәт мәгънәсендә – бәхеткә бер адым ясау мөмкинлеге. Тагын шуны исеңнән чыгарма: Аллаһны, ахирәтне онытып, бу дөньяга һәм кешеләргә генә өметләнә башласаң, тормыш авырлыкларын  җиңүләр ай-һай... Фани дөнья өметләре – сабын куыгы кебек инде ул...

Шушы урында әби авыр итеп көрсенеп куя да, хатирәләр сандыгыннан нәрсәләрдер актарып алып, дәвам итә:

- Ирем сугышта һәлак булып кире әйләнеп кайтмады – бер өметем сүнде. Соңрак улым вафат булды – икенче өметемне җуйдым. И-их, ул юк булган өметләр...

- Әбекәй, ә шул авыр вакытларда, йөрәгеңне әрнетеп өметләр өзелгән чакта нәрсә яшәтте соң сине, нәрсә рухи көч биреп торды?

- Иман яшәү көче бирде, улым, иман... Башкаема төшкән авырлык – ул Раббым биргән сынау икәнлеген аңлау, моңа инанып сабыр итү тормыш авырлыкларын күтәрергә бик тә ярдәм итте миңа. Яшьтән үк тормышымдагы бар өметемне Аллаһка багладым, Раббыбыз вәгъдә иткән ахирәтне истә тотып, һәрбер гамәлемне Аллаһ риза булырлык итеп башкарырга тырыштым, инде кабуллардан гына булсын, йә Рабби...

Карчык чәчәкләре уңа төшкән яулык япкан башын күтәрә һәм тоныкланган  күз карашын каядыр читкә һәм бераз өскә юнәлдереп, дерелдәп торган тавыш белән җырлап җибәрә:

"Сабыр итик, сабыр итик,

Сабыр колдан шайтан качар.

Сабыр булган җәннәт ишеген

Үз куллары белән ачар...".

Тынлык. Бары тик стенадагы сәгатьнең текелдәве генә гомер агышының туктамаганлыгын искә төшерә кебек. Ә мин яшь булсам да, аңлыйм: әбинең бүгенге көндә тыныч-тавышсыз калган иске йорты заманында сәгать текелдәвен генә түгел – дәһшәтле гомер давыллары, язмыш гарасатларын да ишеткән, ләкин иман-тәкъвалыгы, гыйбадәте, сабырлыгы Нурания апаны шайтан тәэсиреннән, күңел төшенкелегеннән саклаган, тормышында нык терәк булган.

Кызганыч, динсезлектә тәрбияләнгән, хәрам белән хәләлне аермаган (һәм аерырга теләмәгән) хәзерге җәмгыять кешеләре сынау итеп бирелгән язмыш зилзиләләрен еш кына кичерә алмыйлар. Бу бигрәк тә ир-атларга хас күренеш. Алар гадәттә андый вакытларда эчүгә сабышалар, ягъни авырлыкны шайтан белән бергә "җиңәргә" маташалар, ләкин... шайтан аларны коткарырга түгел, ә киресенчә, хәрамга ияләшкән гөнаһлы хәлләрендә ахирәткә озатырга тырыша башлый һәм Аллаһтан тәмам читләшкән, якты өметен җуйган шул бичара үз-үзенә кул сала. Нәтиҗәдә, бу дөньядан ахирәткә җәһәннәм әһеле булып күчә. Ә шайтанга нәкъ шул кирәк тә инде, чөнки ул үзе – өметсез, ягъни җәннәткә мәңге кермәячәген белә һәм шундый өметсез, бозыклык кылучылар гаскәрен мөмкин кадәр арттыру – аның төп максаты. Шуңа да әбинең мөнәҗәтендә искә алынган сабырлык сыйфаты шушы аяныч, бәхетсез хәлгә дучар булмас өчен бик тә зур әһәмияткә ия. Әлбәттә, әлеге сабырлык Аллаһ ризалыгы өчен булса. Ә Аллаһы Тәгалә авырлыктан соң һичшиксез җиңеллек бирелер дип Үзе вәгъдә итә.

Шулай уйланып, бераз дәшми утырганнан соң, сөйләшүебезне дәвам итәбез.

- Нурания апай, инде гафу ит, ләкин сорыйсым килә: шушы син кичергән хәсрәт-михнәтләр язмышыңнан ризасызлык, Аллаһы Тәгаләгә карата ниндидер үпкә-рәнҗү хисләре тудырмадымы?

- И-и, кая инде ул рәнҗүләр, барысы да тәкъдир бит. Бер көнне  кояш елмайса, икенче көнне, болытлар куерып, яңгыры коеп үтә, шуның шикелле кеше гомерендә дә сөенече белән көенече алышынып торырга тиештер инде ул. Аллаһы Тәгалә бит һәр кешене сынап карый: шатлык, байлык килгәндә шөкеранә кылырмы, хәсрәт, юклык вакытында сабыр булырмы. Ничек кенә булса да, безне бар кылган Яратучыга тугрылыклы калу – һәр Адәм баласының бурычы, шуңа да мөселман өчен яхшылык та нигъмәт, авырлык та нигъмәт. Әгәр кеше Раббысы белән тиешле мөнәсәбәт булдырса, уйлары пакь, күңеле гел тыныч булыр. “Бәхет нәрсә ул?” дип сорау биргәниең бит, баксаң, бу сорауга җавап кыска гына һәм бик тә гади: күңеле тыныч булган кеше генә чын бәхетле була ала. Ә моның өчен Аллаһы Тәгаләне гел дә истә тотарга, Аның ризалыгын алырга тырышып яшәргә кирәк. Шулай булса гына кеше үзе һәм әйләнә-тирә белән килешер, күңелендә тынгылык урнашыр.  

-  Димәк, үпкәләмисең, үкенмисең дә?

- Юк, улым, юк... Гыйбадәтемне азрак кылганмын бугай дип кенә үкенсәм инде. Шөкер, Аллаһы Тәгалә миңа озын гомер биргән, тагын күпме яшисе калгандыр, шулай да үземне Раббым хозурына күчәргә әзер кебек хис итәм. Күңелем тыныч минем, улым, Аллаһка шөкер, тыныч...

Шушы мизгелдә, сәер бер дулкынлану хисе кичереп, әбекәйнең күңелендәге тынычлыкка зыян салмыйм диптер инде, мин басынкы тавыш белән, пышылдап диярлек сорыйм:

- Шулай булгач, Нурания апай, син бәхетле?

Әби бермәл уйга калып дәшми утыра, аннары исә әкрен, әмма ныклы, ышанычлы тавыш белән җавап бирә:

- Анысы, балакаем, ахирәттә билгеле булачак. Үлемне каршылау, ахирәткә күчү вакыты һәркемгә дә килеп җитәчәк, барыбер килеп җитә ул көн, килеп җитми калмас. Шуңа да Аллаһның барлыгына-берлегенә ышану, Ул риза булырлык итеп яшәү, Аңа сыену – бик зур нәрсә ул, үскәнем. Моңа инану, моның асылын, хикмәтен аңлау иман була да инде...

Гыйлем – офык кебек

... Һәрбер кеше бәхеткә омтыла. Әмма һәркем аны үзенчә аңлый. Нурания апа шушы төшенчәнең асылын менә ничек гади дә, тирән мәгънәле итеп тә аңлата белгән бит! Бәхет сере аның өчен фани дөнья максатларына ирешүдә түгел. Һәр нәрсәнең ахыры хәерле булуы һәм нәтиҗәдә Аллаһ ризалыгына ирештерүе мөһим, ди хикмәтле әби. “Раббың белән мөнәсәбәт булдырсаң, уйларың пакь, күңелең исә тыныч булыр...”

Шулай итеп, бәхетле булу өчен Аллаһ риза булырлык итеп яшәү, Аңа сыену, Аның барлыгына-берлегенә ихлас ышану, ягъни Иман кирәк икән бит безгә! Ә хакыйкый иман иясе булу өчен ни кирәк?..

Дөрестән дә, гыйлем ул офык кебек. Аңа якынайган саен, ул синнән ерагая башлый сыман. Әмма шунысы хак: бу дөньяның, барлык тере һәм тере булмаган мәхлукларның, шул исәптән кешенең дә Яратучысы бар. Шушы мәхлукларның һәммәсе дә шул Яратучы билгеләгән кануннарны үти, Адәм балаларына гына, сынау максаты белән ирек бирелгән. Шулай да кешеләр адашып-саташып, нәфес вә шайтанга алданып харап булмасыннар өчен, бөек Раббыбыз Үзенең әмер-тыюларыннан торган “дин” дигән олуг Канун биргән безгә. Кеше булган вакытта дин дә булачак, чөнки дин ул – бәхеткә илтүче бердәнбер дөрес юл, тормышыбызда терәк һәм шатлыклы өмет. Мәңге сүнмәс өмет... 


Ришат хәзрәт КУРАМШИН

№ |

Төннәр озын, көннәр кыска (“Сәхнә”. 2010 ел, декабрь) #7188

$
0
0
05.01.2013 Җәмгыять
Елның бүтән айлары каршында бер гаебе булмаса да, декабрьне мин өнәп бетермим (гафу ит, декабрь). Төп сәбәбе балачак белән бәйледер. Иртә караңгы төшә, без йокларга ятарга мәҗбүр. Ә минем укылып бетмәгән кызыклы китабым бар. Лампа яндырыр идең, керосин юк. Аннары шунысы да бар әле – мин кечкенәдән үк караңгыны яратмыйм. Элек караңгыдан курка идем, хәзер никтер шомлы. «Караңгыны карак ярата» дигән әйтем миңа бик ошый. Караңгы чырайлы кешеләрне дә яратмыйм. Кара мәче юлымны киссә дә кәефем китә. Хәтта кара кара белән дә язмаска тырышам. Әллә Туфан исемен яки фамилиясен йөрткән кешеләргә кара төс килешмиме икән? Татарның бөек шагыйре Хәсән Туфан да шигырьләрен яшел кара белән яза иде.

Безнең әти дә яратып бетерми иде бугай декабрьне. Стенадагы кадакка элеп куелган числалыкның (бездә календарьны шулай диләр) битен ертып ала иде дә «Кыскара әле», – дип, ертылган битне икенче кадакка «кигезеп» куя иде. Бу сүзне ул декабрь ае буена әйтә иде. Нәрсәнең кыскарганын без белә идек. Хәер, шул ук декабрьдә көннәр озыная башлагач:

– Бүген бер минутка озынайды, – дип елмая иде. Озынайды дигәннән, бер әкәмәт вакыйга искә төште. Өлкәнрәкләрдән үрнәк алып, без дә (14-15 яшьтәгеләр) кышкы аулак өйләргә кич утырырга җыела идек. Бөтен фурмысын китереп утырабыз: үзебезгә күрә күз төшеп йөргән кызларыбыз да бар. Шулар белән чоланга «кәҗә карарга» чыгабыз. (Әй, бүгенге заманның кәттә кызлары, «кәҗә карау»ның ни икәнен белмәсәгез, әбиләрегездән сорагыз). Миңа да бер кыз белән «кәҗә карарга» туры килде.

– Барыгыз, кәҗә бәрәнләмәдеме икән, карап керегез, – диделәр дә, бер кызны алып, чоланга чыгып киттем. Чыгуын чыктык та, нишләргә белмибез. Ишеткән бар анысы – «кәҗә карарга» чыккан кызны кочаклыйсың икән. Безнең заманда кызлар кочаклау зур егетлеккә санала иде. Торабыз шулай. Караңгы булса да, кызның янымда икәнен тоям – җылысы сизелә. Ләкин кочакларга оялам. «Нишлисең, оятсыз», – дип әйтер төсле. Әйтергә сүз табылмый. Шунда әтинең иртән әйткән сүзе искә төште.

– Көн бер минутка озынайды, – дип сүз башладым. Кызымның да теле ачылды:

– Әйдә керәбез, туңам, салкын, – диде.

Шунда, «Җылытыйммы?» дип әйтәсе дә, кочакка аласы гына бит. Их, хәзерге тәҗрибәм булса... Әй, яшьлек! Әллә нинди вакыйгалар онытылган, бу онытылмый. Декабрь елның соңгы ае шул, үткән елга йомгак ясый торган ай. Киләчәктә искә алып сөйләрлек ниләр булды соң әле бу айда? Сәясәткә керәсем килми. Туйдырды, ялкытты. Бәяләр күтәрелә дә күтәрелә. Газга, электрга. Нигә икәнен аңлатып бирүче юк.

– Газга ник күтәрелә? – дип сорасаң,

– Электрның бәясе артты, – диләр.

– Электрныкы нигә артты? – дисәң,

– Газ бәясе артты, – диләр.

Юк, кирәкми, сәясәт тә, икътисад та кирәкми. Декабрь ае иң караңгы ай, якты истәлекләрне искә төшереп юану яхшырактыр. Башка елларның декабрендә нинди истәлекле вакыйгалар булган соң әле?

Уйлап-уйлап тордым да, декабрьдә татар тарихына бәйле зур вакыйгалар булмаган шикелле. Россия тарихында иң истә калганы – декабристлар восстаниесе. Рәсәйдәге тәртипсезлеккә, деспотизмга риза булмыйча, хәтта дворян малайлары баш күтәрә. Баш күтәрүчеләрнең бишесен асалар. Күпләрен Себергә сөрәләр. Болар гаҗәп түгел. Күтәрелгән башны кисү гадәткә кергән нәрсә инде. Ә менә Себергә сөрелгән ирләре артыннан хатыннары китү – монысы гаҗәп. Ул хатыннар бит безнең авыл хатыннары кебек ат урынына җигелеп, ишәк урынына эшләп каешланганнар түгел, аларның нәфис куллары кашык тотса да кабара торган булган. Киткәннәр, ирләре артыннан Себергә – сөргенгә киткәннәр. Димәк, көчле рухлы булганнар. Бүгенге кызларыбыз нишләр иде икән? Хәер, андый сынауны үтәргә язмасын.

Декабрь тагын Россия империясен алыштырган СССР төзелү белән дә истәлекле. Тик бу яңа империянең гомере кыска булды. Истәлеккә «Союз нерушимый» дигән сүз генә калды. Юкә бау белән генә бәйләп куелган Союз тиз өзелде. Россиядәге гарип милли сәясәтнең яшәү сәләте юк шул. Ул сәясәт бүген дә дәвам итә – ахыры ни белән бетәрдер, Ходай үзе генә белә. Бүгенге яшьләр 5 нче декабрьнең кайчандыр бәйрәм көн булганлыгын да белмиләр. Без бәйрәм итә идек. СССР Конституциясен (төп закон) кабул иткән көн иде ул. Патша указлары белән генә яшәргә күнеккән ил төп закон нигезендә көн итәргә тырышып карады. Ләкин ул төп закон эшләмәде диярлек. Декабрь аенда эшләгән эш хәерле булмый, күрәсең. Хәер, декабрьдә кабул ителмәсә дә, Россия Конституциясе дә үз вазыйфасын үтәп җиткерми шикелле. Декабрь ае узган елга йомгак ясау ае да бит. Ничек яшәдек соң әле 2010 елда? Бу сорауга барыбыз да «корылык үзәккә үтте», дияр. Әйе, шулай. Андый афәтне Ходай бүтән күрсәтмәсен инде. Корылыкның кайберәүләргә файдасы да тигәндер. Эшләргә тиешле эшләребезне табигать кәпризләренә сылтап, судан коры чыга белүче илдә яшибез ләбаса. Күбрәк зарлана башладым. Әлеге дә баягы декабрьне өнәп бетермәвем аркасындадыр.

Ходайның биргәненә шөкер, яшибез бит әле. Менә Яңа ел да җитә. Котлашырбыз бер-беребезне. Көннәр дә озынаер, дөнья да яктыра төшәр. Котлы булсын Яңа ел! Котлы булсын!

 


Туфан МИҢНУЛЛИН

№12 |

Сирень Якупова хикәяләре #7189

$
0
0
06.01.2013 Җәмгыять

Җанның ялангач чагы

Җәй көне бөтен агачлар да бертөсле, яшел була. Һәрхәлдә, беренче карашка шулай тоела. Ә кышын, яфраксыз чакта күрегез: каеннар ап-ак, кайбер агачларның кәүсәләре соры йә яшькелт, ә кайберләре бөтенләй кап-кара булып тырпаеп утыра. Яфраксыз чакта... Без кешеләр дә шулай түгелмени? Адәм баласының чын йөзен, асылын, үзәген танып белер өчен аның җанының, күңеленең шәрә калган мәлен күрергә кирәктер. Җанның ялангач чагын...

***

— На-а-а, малкай! Аллага тапшырдык...

Курчак өе кебек матур, яңа авыл өенең ишегалдыннан җигүле ат кузгалып китте. Аны озатып калган аксыл чәчле үсмер малайның сагышлы карашы арба артыннан бик озак ияреп барды. Юлаучылар бөтенләй күздән югалгач, яшь белән мөлдерәп тулган зәңгәр күзләр, түгелер өчен ышык урын эзләгәндәй, ашыга-ашыга койма буенда үскән кычыткан өсләреннән, сары вак чәчәкләр белән чигелгән яшел чирәм эченнән йөгереп уздылар да, ахыр чиктә, нәни сәдәфләр булып сибелгән песи борчаклары арасына кереп чумдылар... Дөньяда бу минутларда сипкелле түгәрәк йөзне көйдереп аккан пар чишмәне туктатыр көч табылмас кебек иде. Кинәт янбакча ишегеннән, яше өч яшьләр чамасы булыр, малай шикелле үк сипкелле кызчык атылып чыкты.

— Абый, абый, капканы яп инде! Күбәләк чыгып китә бит!

Сеңлесенең куркынган әче тавышына койрыгын чәнчеп чапкан бозауның аяк тавышы да килеп кушылды. Малай күлмәк җиңе белән җәлт кенә яшьләрен сөртте дә, почык борынын тарта-тарта, өйләре шикелле үк яңа, челтәрләп ясалган урыс капкага барып ябышты. Гадәттә җырлап кына ачылып ябыла торган капка бүген әллә нинди моңсу тавышлар чыгаргандай тоелса да, «абый кеше», ни генә булмасын, ничек кенә булмасын, капканың эчке ягында да, тышында да тормыш дәвам итәчәген аңлап өлгергән иде инде...

***

Җигүле ат урман авызына якынлашты. Арбада ир белән хатын. Хатын алда, дилбегә тотып утырган, ә ир кеше, зур мамык мендәргә терәлеп, чәчәкле юрганга төренеп, ярым яткан хәлдә бара. Берсе икенчесенең йөзен күрми. Шуңа да битлекләр салынган — йөзләрдә сүз белән аңлатып булмаслык чарасызлык, моңсулык, күзләрдә газап, сагыш, тагын әллә ниләр...

Өйдән чыкканнан бирле ләм-мим бер сүз дәшмичә барган юлчылар, ниһаять, икесе бертыннан: «Урманга җитәбез», — дип пышылдадылар. Тик шунда ук янә һавада, һавада гына түгел, җаннарда да авыр тынлык, бушлык урнашты. Әлеге, җанны сытып сыгарлык тынлыктан котылу өчендер, мөгаен, кинәт хатын болай да ярыйсы гына тизлектә юртучы атның сыртын талчыбык белән «сыйпап» үтте. Аннары кирәкмәгән, гаепле эш кылганын аңлагандай, ак яулыклы башын түбән иде. Моны күреп торган ир, тирән итеп сулыш алды да, тынлыкны үзенчә җиңәргә омтылып, арба дыңгырдаган җайга үзәк өзгеч моңлы тавыш белән җыр башлады:

Кар-ра гына ур-р-ман, караңгы төн-н,

Яхшы атлар кирәк лә-ә үтәргә-ә-ә...

Җырны шул урында бума ютәл өзде.

— Т-р-рр!

Хатын күз ачып йомганчы арбадан сикереп төште. Ашыга-кабалана, суынмасынга дип мендәр астына тыгып куелган шешәдән чынаякка үлән төнәтмәсе агызып, иргә эчерде. Ир бераз тынычлангач, алъяпкыч кесәсеннән кулъяулыгын чыгарып, ипләп кенә аның ирен читләреннән агып чыккан алсу канны сөртеп алды.

— Нишләвең инде бу? Терелгәч җырларсың әле, Алла теләсә. Ярамый бит сиңа, духтырлар кушмый.

— Духтырларыңны әйтер идем. Башта алар минем зарымны тыңламадылар, дәваламадылар. Инде мин аларны тыңламыйм. Тыңлаудан узган инде монда.

— Алай димә әле син. Әйдә, төренебрәк ят. Һәм, гүпчим, оста барда телең тый дия иде минем әби. Ишетәсеңме, кошлар ничек матур сайрый. Урман шавында да әллә нинди серле моң бар. Авылыбызга бер оста җырчы булсаң да, син аларны «едыва» уздырырсың, әтисе.

Бу сүзләрне әйткәндә, хатынның йөзенә, соңгы ярты елда беренче тапкырдыр, саран гына елмаю ятты. Ни хикмәттер, шул елмаю ирнең дә күңеленә шифалы тамчы булып тамды, сызлаган йөрәгенең иң түренә үтеп керде...

Җигүле ат инде урман юлыннан атлый. Арбадагылар бертуктамый сөйләшә, көлешә. Иргә аркасы белән утырган хатынның биленә төшеп торган пар толымы, ул борылып сүз әйткән саен, әле уңга, әле сулга чайкалып, хәтер инешләрен айкый.

— Сал әле шул яулыгыңны, йөз ел сине яланбаш, чәчең тузгыган килеш күргән юк.

— Минем синең алда чәч тузгытып кайчан йөргәнем бар?

— Кияүгә чыкканчы инде.

— Ә?!

— Нурислам абзыйның бөтен урам малайларын шүрләтеп торган «атаман» кызын беренче тапкыр кич тәрәзә пәрдәсе читеннән күрдек лә без. И йөрисең, мин сиңа әйтим, яланаяк идәнгә дөп-дөп басып, сачларыңны иңнәреңә таратып. Ялгышмасам, күлмәкнең дә бик үк озыны түгел иде өстеңдә.

— Аһ, оятсыз! Ордин-мидалләреңне елтыратып мине сорарга килгәндә әүвәл бисмилла күргән кебек кыландың бит әле. Белгән булсаммы!

Тагын көлештеләр.

Чыннан да, язмыш сукмакларының кай тарафка борыласын, алда нинди авыр сынаулар көтәсен белгән булса, авылда «урман җене кагылган» дигән аты чыккан ятим егеткә кияүгә барырга ризалык бирер иде микән иркә, төпчек кыз? Юктыр, билләһи, юктыр...

Ә бүген... Бүген аның унөч ел гомер иткән ирен урманы белән хушлашырга алып килүе. Соңгы тапкыр ауга барам дип мылтыгына кадәр янына куйдырды бит. Куян-мазар очрамый калмас дип ике патрон да корды. Күр, арбага утырганнан бирле уң кулын мылтыктан алмый. Песи баласын иркәләгән кебек сыйпаштырып та куя бугай.

— Йә, туктап бераз ял итикме? Аланы да җиләкле күренә, җиләк булмаса, әнә мәтрүшкәсен җыярмын.

— Туктыйк. Мин яраткан алан бу. Чирләгәнче гел шушында утырып тамак ялгый торган идем. Кечкенә кызыма куян күчтәнәчләрен дә нәкъ менә биредә төреп кесәмә сала ием бит. И-и-их!

— Бүген дә күчтәнәч көтеп калды кызыбыз. Куяннары гына күренми. Хәтереңдәме, көне буе йөреп тә буш кул белән кайткан чакларыңда, күрше бабай: «Нәрсә, аучы егет, бу юлы куяннарны агачка бәйләп куймаганнармы әллә?» — дип көлә иде үзеңнән. Син шул сүзләргә үпкәли дә идең әле, сакаллы сабый.

Хатын, чыннан да, бүген бик нык ябыгып, гәүдәсе сабый баланыкы кебек җиңеләеп калган ирен сак кына арбадан күтәреп диярлек төшерде дә, алдан әзерләп куйган урынга утыртты. Иңнәренә мамык шәл япты. Аның: «Мылтыкны, мылтыкны бир!» — дип өзгәләнүенә бераз аптыраса да, каршы килмәде, кабат арбага үрелде. Тик куллары тимергә тиюгә тәне буйлап ниндидер бер шомлы дерелдәү узуын тоеп гаҗәпләнде...

— Юк, юк! Ашыйсым да, эчәсем дә килми. Бар, син җиләк җый, ә мин урман һавасын сулап утырам. Атны читкәрәк бәйлә, бу килбәтсез арба миңа, кем әйтмешли, бөтен манзараны каплый. Шундый матур хатынны күз уңыннан җибәрәсем килми. Йә урман пәрие урлап китәр үзеңне.

Үлемнең җан өшеткеч салкын сулышын якында, инде бик якында тойган ир, балалары «әти битуны» дип йөрткән кып-кызыл мәк чәчкәләре төшерелгән ак эмаль савытны селки-селки, җитез адымнар белән алан уртасына атлаучы хатынын сокланып бераз күзәтте дә, күзен йомды.

Йә, Аллам! Мең үлемнән калдырдың бит, мең үлемнән. Сугышның беренче көннәреннән алып соңгы минутларына кадәр мине пуля-снарядлардан саклап, исән-имин туган авылыма кайтардың. Бердәнбер абыйсын да яу кырында югалткан ятимеңне башлы-күзле иттең. Тупырдап торган ике ул, фәрештәдәй кыз бала биреп сөендердең. Бер ел элек һәрбер бүрәнәсен менә шушы кулларым белән юнып, һәр тактасын сыйпап, шомартап, бизәкләп яңа өй җиткездем. Яшәргә дә яшәргә иде бит исәп. Ник мине үтерәсең, Ходаем? Ник бүген? Ник бер утыз-кырык елдан соң түгел? - Ирнең бите буйлап яшь тамчылары тәгәрәде. Аннары ул авырлык белән генә күзен ачты һәм җылы кояш нурларында иркәләнә-иркәләнә мәтрүшкә өзүче хатынын күзәтә башлады. Әйе, хатынның асылын насыйп итте аңа язмыш. Чибәр, уңган, булган, сабыр... Ниндидер могҗиза булып терелсәме? Юк инде, юк! Могҗиза булмаячак. Әнә, чарасызлыктан тәмам гаҗиз булган хәләленең Мәскәүгә, Кремльгә хат язып салуына ун көн дигәндә өйдән пырылдатып машина белән килеп алып киткәннәр иде үзен Казан больницасына. Тик бер атнадан ничек алып киткән булсалар, шулай кайтарып та куйдылар. «Соң инде...» дигән сүзләрен үз колаклары белән ишетте ул. Ишетмәскә тиеш булса да, ишетте.

Кинәт ир, сул кулы белән кискен хәрәкәт ясап, күз яшьләрен сыпырып төшерде. Ә уң кулы мылтыкка үрелде. Аның йөзенә усал тәвәккәллек билгеләре чыккан иде. Мишәр башы белән нишләп җебеп утыра соң әле ул бүген? Өч көн элек барысын да хәл итте бит инде. Мылтыгында ике патрон. Хатыны һәм үзе өчен. Ә балалар? Балаларны ил ташламас, үсәрләр. Ә хатынын ул читләргә ташлап китә алмый, теләми дә. Бергә үләчәкләр, нәкъ менә шушы аланда... Ир корылган мылтыкны күкрәгенә кысты, көпшәсен аланга таба юнәлтте. Шул чакны, нидер сизенгәндәй, яшь хатын бар гәүдәсе белән ире утырган якка борылды һәм елмаеп аңа карап тора башлады. Бил тиңентен үскән чәчәк-үләннәр арасыннан ул мылтык көпшәсен күрмәде. Шартлап кан чыкканчы иреннәрен тешләгән ирнең шашынган күзләре: «Карама, зинһар, миңа, артың белән борыл, борыл!» — дип кычкырдылар. Ул саташыр дәрәҗәгә җитте...

Нәрсә, иптәш сержант, кыенмы газиз кешеңнең йөзенә туп-туры карап йөрәгенә атулары, ә? Аркасы белән борылганын көтәсеңме? Хәтерлисеңме икән сугышның беренче елында немец разведчикларына әсирлеккә төшүеңне. Озак кына сорау алгач, бер олырак солдатның сине атарга алып баруын онытмадыңмы? «Йөгер! Йөгер!» — дип ымлагач, йөгереп китүең исеңдәме? Һәр адымың соңгысы булып тоелган иде бит. Һәр мизгел мәңгелек булып тоелган иде. Тик ул чакта фашист булып фашист син малакасусның аркасына түгел, читкә, куаклыкка атып калды. Язмыш үзеңне кызганды. Кайтып бәхет тәмен татысын, оя корсын, балалар тудырсын диде. Ә син?! Ә син бүген Ходай бүләге өч балаңның анасын вәхшиләрчә атып үтерергә җыенасыңмы? Яңа гына дөньяга аяк баскан газизләреңне тома ятим калдырырга телисеңме?

Ир, үзен-үзе белештерми, терәлеп утырган агачка башын бәрә-бәрә, ярсып кабатларга тотынды:

— Юк! Юк! Юк! Бу мөмкин түгел! Кичер, Аллам! Кичер мин диванаңны. Кичерә күр!

Ире белән нидер булганын аңлаган хатын кулыннан җиләкле савытын төшереп җибәрде. Шул арада, урман һавасын ярып, бер-бер артлы ике ату тавышы яңгырады...

— Ходаем, нәрсә булды? Хәлең начарайдымы әллә? Кай җирең авырта?

Дары төтене эчендә утырган ир:

— Нәрсә булсын, куяннарны бәйләмәгәнсең бит. Качтылар әнә, — диде дә, хәлсез генә елмаеп куйды.

 

Мичче кызы

Сәвиянең әнисе мич­че. Җәй­гә керүгә, дөрес­рәге, май аен­нан ук, иртәдән кич­кә кадәр өй борын­ча йөреп мич чыгару, мор­җа­лар төзәтү белән мәш­гуль ул. Билгеле инде, куелган чират, сөй­ләшен­гән бәя буенча. Сәвия белә, бер мич чыгару унбиш тәңкә тора, ә абыйсына был­тыр җәй сатып алынган лисәпид өчен әнисе нәп-нәкъ дүрт мич бәясе, ягъни алт­мыш сум түләгән. Әлеге лисәй­нең күп­ме тор­ган­лыгын йок­лаган­да да аяк­ларын пидәл әй­лән­дер­гән кебек сел­кетеп ятучы абыйсы Ша­мил, Сәвия һәм аларның энекәш­ләре Фәнис кенә түгел, ә абыйсының иптәш малай­лары да, күр­ше-күлән дә көненә бер­ничә тап­кыр ише­тә булыр. Әниләре Мәрьям кыч­кырыб­рак сөй­ләшә шул. «Ир дә, хатын да — үзем. Кычкыр­сам да, сүгенсәм дә гөнаһ түгел», — дип кенә аклана ул бөтен­ләй үк кызып кит­кән чак­ларын­да. Ни генә бул­масын, Сәвия өчен әнисен­нән дә матур, әнисен­нән дә ях­шы кеше юк бу дөньяда. Шу­ңа да кич­тән аның «струментлар» салын­ган иске кара күн сум­касын бар­лавын күр­сә, йөрәге өзелеп төшәр­дәй була кыз­ның. Ир­тәгәсен тагын адашкан бәб­кә төс­ле ял­гыз­лары ишек алдын­да, кап­ка төп­ләрен­дә, йә бул­маса ян­бак­чада каңгырып йөриселәре бар икән. Абый­лары болын­да, йә кыр­да чак­та өй ише­ге дә йозак­ка бик­ләнә бит әле. Игезәк­ләр­дәй охшаш, борын аслары каралып бет­кән сип­кел­ле йөз­ле балаларының мун­ча идәненә аяк­ларын бөк­ләп уты­рып бакалар сай­раш­кан көй­гә көненә ике мәр­тәбә ипи белән сөт кенә ашап торуларын белә дә соң әниләре. Ба­рыбер сары бал­чыгы мәңге юы­лып бет­мәс «мас­тирогын», кеч­кенә бал­тасын, шомарткыч так­тасын алып, чакыр­ган җиргә китеп бара шул. Җәй тиз үтә, кыш чыгар­лык акча юнәтәсе бар, ди. Их, әтиләре исән бул­самы!

Хәер, күр­ше Әс­ма, Са­җи­дә апа­лар­ның да көн­дез өй­дә тор­ган­нары юк. Ярый әле әниләр­нең кай­сын кыр­дан, кай­сын урман­нан, ә Сәвиянең әнисен һа­ман да шул бал­чык-кир­печ ара­сын­нан өй­гә ашыктыручы «көтү кай­та» дигән тыл­сым­лы сүз бар. Мань­калар­ны, Зурь­калар­ны савасы бул­маса, яз туган Күбәләк, Йолдыз­лар су кушыл­ган җы­лы сөт сорамаса, бил­ләһи, җәй буе балалар ана­ларын бер күрер­гә тил­мерер иде...

Куе кара чәчле түм-түгәрәк нәни башына төшкән менә шун­дый уйлар­дан оеп утырган кыз­чык кинәт дерт итеп кит­те:

— Сәвия-ү-ү! Ач кап­каны!

Мал-туарларының авылга кер­гәч тә исән-имин абзар­га ябылуы өчен җа­вап­лы абыйсы Ша­мил тавышы бу. Хәзер аңа сыерлары да кушылачак:

— Му-у-у-у!

Сәвия абы­на-сөртенә йөгереп урыс кап­кага барып ябыш­ты. Капканы ачып җибәрүе бул­ды, әнисе мичтән чуенлы бәрәңге ала тор­ган «ухбат»тан да зур­рак мөгез­ле сыерлары килеп кер­де. Аның артын­нан тузан­лы мамык кисәкләрен хәтерләтеп сарык-бәрәннәр атылды. Иң соңыннан инде авы­зы ерылган, әнисе әйтмеш­ли, «Берлин­ны алган кыяфәттә» Ша­мил абыйсы күрен­де. Ул Берлин­ны алуы ни буладыр, күрше Сәлим абый да хатыны Са­ния апа­ны кап­ка төпләрендә шулай җырлап кар­шы алганын еш ишетә кыз:

Са­ниякәй эштән кай­та

Берлин­ны алган кебек.

Сәлим мес­кен кар­шы ала

Плин­га кал­ган кебек...

Тик Сәвиянең бер дә «плинга калып» өйдә уты­расы кил­ми әле мон­да. Аның үзе генә белгән сере, үз «эше» бар җәй­ге кояш бае­шының бу сих­ри мәлен­дә. Кы­зый еш кына, әнисе болын­нан ияреп кайткан кигәвеннәрне куа-кар­гый сыер савар­га керешкәч тә, аягына иске чүәген эләктерә дә, чиләккә чаж да чож төшкән сөт тавышын тыңлый-тыңлый, тык­рык­тан ындыр артына йөгерә. Бүген дә нәкъ шулай бул­ды. Сөт тавышы ише­тел­ми баш­лагач, Сәвия кулын­дагы кыс­ка таяк белән кой­мага сугып үзе көй чыгарып барыр­га тотын­ды. Кы­зык бит... Тык-тек, тык-тек, тек-тек-тек... Койма ярыгын­нан үрелеп аны гаҗәпләнеп күзәткән кояш нур­лары белән качыш­лы да уйнап маташ­ты әле ул. Тик алардан качып буламы соң! Тыкрык бетеп ачык урынга килеп чыгуы бул­ды, алсу нур­лар аны: «Эләктеңме, шук кызый!» — дип кочып ук алдылар. Сәвия нур яңгыры астын­да чирәм урт­лаган, бөтен ындыр артын тутырып тарал­ган сарык­лар янына кил­де. Аннан: «Ник өйләрегезгә кайтмый­сыз, хуҗала­рыгыз көтәдер сез­не, вәчкәйләр» — дип әбиләрчә так­мак­лый-так­мак­лый көтү ара­сын­нан яшь бәрәннәрне эзләргә кереш­те. Кыз белә, гадәттә алар ада­шып, әниләреннән аеры елап, бәэл­дэп йөриләр, баш­сыз­лар. Менә, әйтте бит, күр инде: бер­се ап-ак, икенчесе аклы-каралы, шун­дый матур­лар, бөдрәләр үзләре! Кычкыра-кыч­кыра тавыш­лары кар­лыгып беткән мес­кенкәйләрне Сәвия кулы белән этә-төртә көтү тарал­ган ындыр буй­лап куа­лап кит­те. Ә очлы күзләре чирәм ашау кай­гысы бул­маган ял­гыз әни сарык­ны эзләде. Ул каядыр шун­да гына булыр­га тиеш, шун­да гына. Нинди әни, балаларын таш­лап, тыныч кына абзар­га кай­тып печән күшәсен ди. Менә хәзер килеп чыгачак сарык, менә хәзер... Кыз ял­гыш­мады. Кинәт бер «вәчкәй» бәрәннәргә таба ыргыл­ды. Ул да бул­мады, бәләкәчләр дә әниләрен танып алдылар. Һәм ике­се ике як­тан йөгереп килеп кой­рык­ларын про­пел­лер кебек зыр-зыр әйләнде­рә-әй­лән­дерә сарык­ны имә баш­ладылар. Сәвиянең йөзен елмаю бал­кыт­ты. Булды бүгенгә! Ул олы­лар­ча шалт-шолт кулын кул­га сук­калап куй­ды. Әни белән бала аерыл­мас­ка тиеш, шулай гына рәхәт. Әтиләре бул­са, Сәвиянең әнисе дә гел өйдә торыр: көненә әллә ничә тап­кыр тәмле аш пешерер, ян­бак­чада матур чәчәкләр үсте­рер иде. Ак­ча дигәнен әтисе апкай­тыр иде әле... Һич югы, бер генә тап­кыр әниләре энекәше белән ике­сен үзе белән алып бар­сын икән дә бит. Юк шу-у-л... Сәвия башын иеп моңсу гына тык­рык­тан өйләренә таба атлады. Ку­лын­дагы таяк­чыгы кай­дадыр төшеп кал­ган, кой­мага сугып көй чыгару уе да эреп дигәндәй юк­ка чык­кан иде кыз­ның.

Могҗиза димә, шул кич­не йок­лар­га ят­кан­да әниләре иртәгәсен Түбән урамда яшәүче Рәсыйх абзый­лар­га Сәвия белән Фәнис­не дә ияр­теп төшәр­гә вәгъдә бир­де. Үзе:

— Ир­тәгә без­нең урам буй­лап чегән­нәр җырлап-биеп, кан­цирт куеп йөриячәк­ләр икән. Бәл­ки, абы­е­гыз белән өй­дә генә калыр­сыз? Күр­ше Рәшидә әбие­гез дә хәл белер­гә керер­мен дигән иде, — дип сөй­лән­де. Тик кая ул әнисенең хәй­ләкәр карашын күрү дә, соңгы әй­тел­гән сүз­ләр­не ише­тү! Бу минут­та балалар­ны тәмам бәхет бас­кан иде.

Сәвия ничек елмаеп йок­лап кит­кән бул­са, иртән шулай елмаеп уян­ды да шикел­ле... Ә инде менә төш җиткән­дә кыз­ның йөзенә «ник тудым?» кыяфәте чык­кан иде. И-и-и, бер генә дә күңелле түгел икән бит әнисенең эшен­дә. Сәвия белән Фәнис күр­гән бөтен игъ­тибар — иртән Рәсыйх абзый хатыны Рәсимә апа­ның ашы­гып алар учы­на сал­ган ике­шәр эш­ләпә кән­фит белән берәр прән­нек бул­ды. Ан­нан кит­те ыгы-зыгы: кир­печ ташу, измә изү, ком иләү. Юл­да тор­магыз, имгәнер­сез, әние­гез­не аптырат­магыз — балалар­ның олы­лар­дан ишеткән сүз­ләре әнә шун­нан арт­мады.

— Мәрьям апа, авырдыр инде сиңа бу балалар белән, авырдыр, — дип башын чай­кады ара­дан бер­се.

Әнисе дә, Сәвияне гаҗәпкә кал­дырып:

— Сөй­ләмә дә генә инде, күр­шекәем, бик авыр. Үзем генә беләм, — дип куй­гач, кыз түз­мәде:

— Әни, ник авыр дип торасың, син бит без­не күтәр­мисең, яныңнан үзебез йөрибез! — дип әй­теп сал­ды. Китте көлеш... Берни аңламаган кыз үпкәләп читкәрәк китеп утын түмәркәсенә барып утырды. Ул чын-чын­лап кап­ка төп­ләрен, өй­ләрен сагын­ды. Югый­сә әнә йортлары матур булып әл­лә каян күренеп тора, тык­рык­тан гына менәсе дә уңга борылып керәсе. Ял­гыз­ларына гына кай­тыр­га әниләренең рөх­сәте юк шул. Чү! Җыр-гар­мун тавыш­лары да ише­телә түгел­ме? Әл­лә чын­нан да чегән­нәр килгән инде? Их, ник кенә әнисенә ияр­деләр алар? Ал­тын­су ком­нан гараж ясап, трактор тимерен машина итеп тыныч кына уйнап утырган Фәнискә дә ачуы гына чык­ты кыз­ның. Ул сикереп тор­ды да рәшәткәле кап­касы ярым ачык кал­ган бак­чага кереп кит­те.

У-у-у, мон­да матур икән! Кыз түтәлдә тирбәлгән чәчәкләргә аһ итте. Эскәмиягә чыгарып тезелгән чүлмәкләрдәге куп­шы яран­нар да искитмәле иде. Сәвия шул­чак сулы зур тагарак янын­дагы яшел «ләйкә»не күреп алды. Әһә, кыз­га да эш булыр­га тора әле биредә. Та­гарак кояш­та көмешләнеп ял­тырап ят­кан җылымса су белән туп-тулы. Кы­рын­да чүмеч тә бар. Менә шулай... Кызның батырып су алырга җыен­ган чүмеч­ле кулы һава­да эленеп кал­ды. Күр, су өстендә бер­ничә бөҗәк тыпыр­чынып ята түгел­ме? И бичаралар! Эчәселәре килеп бат­кан­нар инде болар. Сәвия тиз генә үлән кыягы өзеп алды да бөҗәкләрне кот­кару «опе­рация» сенә кереш­те. Менә бер­се корыга чыгарыл­ды, аннан икенчесе, өчен­чесе. Бе­рен­чесе шун­дук очып та кит­те! Кызның күңелен шат­лык биләп алды. Ул үзен бик тә кирәкле, ях­шы эш эшләгән кебек хис итте. Ин­де «ләйкә»гә су тутырыр­га да була. Кинәт кой­ма буендагы зур бул­маган агач корыл­мадан нин­дидер тавыш ише­телгәндәй бул­ды. Сәвия сак кына атлап шун­да юнәлде. Бу корыл­ма-чит­лек­нең кояш­ка карап тор­ган ягын­да әлүмин рәшәткә генә икән. Кыз якын­рак кил­де һәм эчтә ап-ак куян күреп өнсез кал­ды. Аның тере куян­ны берен­че күрүе иде. Озын колак­ларын арт­ка салып кызыл күзләре белән Сәвиягә карап уты­ручы бу җәнлек китап битеннән сикереп төшкәндер кебек тоелды. Кичә абыйсы укы­ган китап­тан инде.

Ку­ян, син кай­да?

Яшел тугай­да...

Түгел шул, тугай­да түгел, Рәсыйх абзый­лар­ның бак­часын­да булып чык­ты куян­кай. Сәвияне тәмам бәхет бас­ты. Ул ак йом­гак­тан күзен ала алмады. Аның һәр хәрәкәтен: оясының бер поч­магын­нан икенче поч­магына күчеп йөрүен, әле кәбестә яф­рагын, әле кишер сабагын иснәп карау­ларын рәхәтләнеп, дөньясын оны­тып күзәтте...

— Хайт, кызый­ны!

Сәвия көтелмәгән тавыш­тан сикереп куй­ды.

— Ку­рык­ма, әнә куян курык­сын. Син бит куян түгел, аучы кызы.

Кып-кызыл йөзенә елмай­ган кыяфәт чыгарыр­га тырыш­кан бу абзый­ны Сәвиянең кай­дадыр күргәне бул­са да, аның кем икәнен тәгаен исенә төшерә алмады.

— Ау­чы кызы түгел мин, мич­че Мәрьям кызы!

Күзләре төсен кояш алган­дай тонык­ланып кал­ган абзый сүзен дәвам итте.

— Әйе, әниең мич­че, ә менә әтиең тирә-як­ка бер аучы иде. И-и аның атып алган үрдәкләренең, мин сиңа әйтим, санын бер Хо­дай үзе генә беләдер. Ях­шы кеше иде атаң. Моңлы итеп җырлый иде, патамуш­ты ятим бала булып үскән. Ә әниең усал, каман­дир!

— Усал түгел минем әни!

Сәвия нишләргә белмәде. Ка­ян килеп чык­ты соң әле бу абзый? Әллә ниләр сөйләнә, кырын­маган, ямьсез.

— Яңа гына мине бөтен күршеләр алдын­да рис­вай итте анаң. Ял­кау имгәк, исе­рек түмгәк, имеш. Кыска буй­лы булуы­ма мин гаеплеме? Төтен юлын дөрес кал­дыр­мый­сың, астарак бул­ган, кеше биеклегендә кирәк иде дигән идем, менә шулай изүемнән эләкте­реп алды да мич янына китереп тә бас­тыр­ды. Син үзеңне кешегә чут­ламый­сыңмы әллә, синең буе бит, күр дип миннән кыч­кырып көлә дә баш­лады. Киңәш итәргә дә ярамаган. Бөтен күршеләр алдын­да рис­вай итте. Сез ятимнәрне дә кагып-сугып үстерәдер әле. Кыйный­мы әние­гез дим?

Кыз абзый сөйләгәннәрдән соңгы ике сүзне генә аңлады.

— Кыйнамый! Ул усал түгел, матур күлмәкләр тегә, тәмле бавыр­сак пешерә!

— Ник балага бәйләнәсең, Га­ли?

Аш­ка турар өчен суган кыягы өзәргә дип бак­чага чыгып килүче хуҗа хатын Рәсимәнең тавышы кырыс яңгырады.

— Нинди бәйләнү ди, күрше. Гәпләшәбез әле менә сеңелкәш белән. Күз караш­лары да сурьезный, сөйләшүләре дә гел олы­лар­ча бу баланың.

— Синдә генә ул бала акы­лы да юк. Бе­раз гына Рәсыйхка булышыр идең, ичмасам, измә изеп кул­лары тал­ды әнә.

— Юк инде. Бе­рен­чедән, миңа авыр эш эшләргә ярамый, дух­тыр куш­мый, икенчедән, телчән Мәрьямегез­не киламитрдан әйләнеп уза­чак­мын дип яңа гына үземә сүз бир­дем.

Рәсимә апа куян чит­леге янына кил­де дә кинәт Га­лигә борылып:

— Ку­ян бәлеше аша­мыйм дип тә сүз бирмәгәнсеңдер бит?

Га­ли сап-сары тешләрен күрсәтеп ыржай­ды.

— Шту син? Ах­мак мәллә мин!

— Алай­са, хәзер үк менә бу куян­ны суеп туна. Кичке ашка бәлеш булыр, Ал­ла боерса.

Рәсимә Сәвиянең зур итеп ачылган күзләренә карап, аклан­ган­дай:

— Ял­гызы гына бит. Ба­лалар­ның да исләре кит­ми хәзер, аша­тыр­га-эчер­тергә дә оны­талар. Баштагы мәлне генә көне буе янын­да бөтерел­деләр, — дип өстәде дә, Сәвияне чәйгә чакырып, ашы­гып бак­чадан чыгып кит­те.

Га­ли канәгатьлек белән кул­ларын уды.

— Бер тавык та бер савыт дигәндәй, бәлеш янына ак башы да булыр кебек әле мон­да, мич­че кызы! Хәзер үткен пычагым­ны гына алып киләм дә, кых-х-х куян­ны, — дип муе­нына сызып күрсәтте дә юк бул­ды.

Сәвиянең йөзе кой­ма буенда үскән ромаш­ка таҗыдай ага­рып чык­ты. Нишләргә? Ку­ян­ны ничек кот­карыр­га?! Ул озак уйлап тор­мый агач бор­гыч­ны борып чит­лек ише­ген ачты да:

— Кил тизрәк. Тырмаш­ма, — дип, куян­ны колак­ларын­нан эләкте­реп алды. Ни гаҗәп, куян бераз тыпыр­чын­гач, кыз­ның кочагын­да тыныч­лан­ган­дай бул­ды. Сәвия аркылы-тор­кылы киртәләр белән генә бүленгән бәрәңге бак­часына таба кит­те. Җайлы гына итеп ике киртә ара­сын­нан шуып чык­кан кыз, шау чәчәк атып утырган бәрәңге сабак­ларын ерып, йөгерергә үк тотын­ды. Бакча уртасына җиткәчрәк, бураз­нага сузылып ят­ты, үзе бер­тук­тамый куян­ны сый­пады. Дөп-дөп-дөп... тип­те куян­кай­ның йөрәге. Кызның йөрәге дә аны­кын­нан калыш­мады. Шулчак Сәвия борын төбендә генә сел­кенгән яф­рак­та ял итеп уты­ручы кам­каны күреп алды: «Камка тутай, ирең килә кам­чы белән кый­нар­га. Оч та кит!» Шул сүзләрне генә көткән кебек, кызыл­лы-каралы яп­ма ябын­ган бөҗәк очып та кит­те. Их, минем дә канат­ларым бул­са, дип уйлады кыз. Ми­нут эчендә үзебез­нең ишек алдына очып төшәр идем. Ку­ян белән өйгә кереп бикләнер идек. Әни кайткан­чы ишекне бер­кемгә дә ачмас идек...

Калганы кур­кыныч төштәге кебек кенә бул­ды. Олы йон­лач кул­лар Сәвиядән куян­ны тар­тып алдылар. Кәкре симез аяк­лар бәрәңге чәчәкләрен тап­тый-тап­тый алпан-тилпән абзар­га таба атлады. Бу­раз­нага ятып үксегән, аклы күлмәге кара бал­чык­ка буялып беткән кыз­ның кай­нар чишмә булып аккан күз яшьләрен күрмәс өчен кояш болыт артына йөзен яшер­де дә әкрен генә офыкка таба тәгәрәде. Са­бый­ны әле чәчләреннән сый­пап, әле кул­ларын­нан үбеп юа­тыр­га теләгән җәйге йом­шак җил дә арып-талып янәшә ятып йок­лап кит­те...

— Кы­зым, син кай­да-а-у?..

— Сәвия-ү-ү!

— Син кай­да-а-а?

— Яшел тугай­да, — дип елмай­ды Сәвия йокы ара­лаш, әнисенең җылы кочагын­да тирбәлә-тирбәлә.

— Ку­ян­каем, йом­шак күңелкәем, — дип уфтан­ды ана. — Бу каты бәгырьле дөньяда ничекләр яшәрсең икән син?!

 

Өстәгеләрдән дә өстә

— Бахх! Ба-бах! Тук-тук!

— Йә, Ходаем, йоклап кына китәм дигәндә! Нишләтергә инде бу өстәгеләрне?

Зөләйха күзен ачты. Өстәлдәге сәгатьнең янып торган саннары: «Әһә, сиңа да йокы юкмени?» — дигәндәй, хатынны үртәп биешеп алдылар да төнге берне күрсәтеп, тынып калдылар.

Икенче катка яңа күршеләр килеп урнашканнан бирле Зөләйхалар фатирында тынычлык бетте. Көндез дә тавыш, төнлә дә. Ә ял көннәрендә әйтерсең лә шайтан туе котыра. Өч баласы булган әлеге урыс гаиләсе белән ире дә сөйләшеп карады, Зөләйха үзе дә берничә кат оялтып төште, барыбер файдасы тимәде. Валлаһи, тормыш түгел бу, тәмуг! Утыр инде менә хәзер төн убыры булып, ни йокы, ни ял күрми, чирек гасыр тир түгеп алган таш читлектә. Их, авыл өендә яшәсәң икән лә ул! Шушы теләк-хыялы хатынның йокысызлыктан кызарган күзләрен мөлдерәмә яшь белән тутырды...

Авыл өе дигәндә, Зөләйха, билгеле инде, иң әүвәл Дим авылындагы газиз әбисенең йортын күз алдына китерде. Нарат бүрәнәләрдән генә өелгән, шуңа да хуш исле һавасын сулап туймаслык өйдә үтте энесе Фәнис белән Зөләйханың балачак, үсмер еллары. Ул өйнең буяу ише әйбер белән бөтенләй таныш булмаган киң идән такталарына һәрвакыт кулдан тукылган буй-буй җәймәләр җәелгән булыр иде. Ишекләренә, мич аралыкларына аллы-гөлле чаршау-кашагалар эленгән, тәрәзләрен, җәен-кышын шау чәчәктә утыручы яраннарны күз тимәслек кенә итеп бераз каплап торучы ап-ак челтәр-пәрдәләр бизәр. Ә инде өйнең иң асыл, иң затлы бизәге булып, әле түр якта, әле олы мич тирәсендә мәш килеп, бәләкәй генә гәүдәле, йомшак күңелле, эшсез торуның ни икәнен дә белмәс Рәйсә әбиләре йөрер. Күршеләре әйтмешли, Рәйсәттәй.

Бирсә дә бирер икән Ходай адәм баласына сабырлыкны! Авылда әбиләренең фәрештәдәй холкына сокланмаган, аны ихтирам итмәгән кеше булмагандыр, мөгаен. Менә шушы һичбервакыт гайбәт сөйләмәс, сүз белән түгел, карашы белән дә кеше рәнҗетмәс әбиләре көтмәгәндә нык кына авырып китте. Аллаһының рәхмәте белән, терелеп, аякка басты-басуын, тик ялгызы гына булганда, кемнәрнедер бик каты ачуланып сүгә торганга әйләнде.

— Әшәке җаннар! Кайчан безне тынычлыкта калдырырсыз икән? Яшәргә ирек бирмисез!

Бу әле әбисенең билгесез затларга яудырган каһәрләүләренең йөздән бер өлеше генә иде.

Кайчагында әбисе сизмәгәндә мәктәптән кайтып кергән Зөләйханың, аптырап:

— Әй, әби, кемнәрне генә шулай ачуланасың соң син? — дигән соравына Рәйсәттәй, тыныч кына:

— Кемнәрне булсын, өстәгеләрне инде, — дип җаваплый килде. Ул чакта кыз: «Самолетта очучыларны әйтәсеңме, әллә вертолеттагыларынмы? Бәлки әле чит планетадан килүчеләрнедер? — дип көлгән булса, бүген ул, күпме гомер узгач, гади авыл карчыгының әлеге сүзләрендә тирән мәгънә ятуына төшенгәндәй булды...

Өстәгеләр, өстәгеләр... Уйлары Зөләйхага һич тынгылык бирмәде. Алар аны тагы да еракка, сабый чагына ук алып киттеләр. Хатын аларга иярмәскә теләп ничек кенә карышса да, барып чыкмады. Зөләйха аңлады: иртән эшкә керфек тә какмаган килеш барачак...

Аның күз алдына ерак Урал таулары, ел әйләнәсенә сөрем эчендә утыручы туган шәһәре Түбән Тагил килеп басты.

Түбән Тагилда да алар үз өйләре белән яшәделәр. И-и ул яңа өйнең биеклеге, иркенлеге! Әллә биш яшьлек Зөләйхага гына шулай тоелды микән? Сары чәчәкле аланны хәтерләткән идәндә энесе Фәнис белән колыннар кебек уйнаклап, кояш куяннары белән куышып йөгергәннәре әле дә исендә. Бигрәкләр дә нурлы иде, якты иде ул чакта дөнья! Балачак күгендә әниләре кояш, әтиләре ай булып балкыгангадыр. Шулайдыр. Зөләйха ирексездән:

Кояш, кояш, мәңге балкый,

Мәңге нур сибә... –

дип көйләде. Аннан, кычкырып елап җибәрмәс өчен, юрган почмагын тешләде дә күзен йомды...

***

— Иртәгә тимер юл вокзалына төшеп, Мәскәү поездына билет алып кайтасы булыр. Тәвәккәлләп, атна көн юлга чыгарбыз дип торам. Тире-күн ише әйберләр дә берничә тун тегәрлек кенә калып бара, башкала татарларының ушын ала торган казылыкның да самый өлгергән чагы. Күрше хаклы, безнең чормадан килгән тәмле ит исе бөтен Тагил мәчесенең йокысын качырды инде. Шулаймы, кызым? Кем әйтмешли, сатасын сатарбыз, аласын алырбыз, исән булсак.

Бу — әтисенең тавышы. Кулындагы ялык-йолык килеп торган зур кайчы тирегә акбур белән сызылган эзләр буйлап йөгерә. Өлгергән арыш төсендәге чәч-кашлары арасыннан күк чәчәк төсендәге шаян күзләр елмая.

— Ярый соң, мин риза. Ходайга тапшырырбыз. Балаларны, гелдәгечә, Сания апа карап торыр.

Тавышның монысы, бәрхеттәй йомшак, ягымлы-назлысы, тегү машинасы артында утыручы әнисенеке. Келтер-келтер, келтер-келтер...

— Бүген мунча ягып кертәсе иттем әле үзегезне. Суын ташып, кабызып та җибәрдем инде!

Әлеге чатнап торган тавыш иясе — ишектән суык һава белән җитәкләшеп килеп кергән, алардан берничә йорт аша гына яшәүче Сания апалары бугай. Әйе, нәкъ үзе. Чү! Иреннәре бертуктаусыз елмая, ә күзләре никтер усал карый. Карашы гел тычкан аулаган мәченеке шикелле, өйнең бер почмагыннан икенчесенә йөгерә.

— Әй, апа, нишләвең инде бу? Иске авыздан яңа сүз дигәндәй. Өченче көн генә мунча юындык түгелме? Көннәр бик салкын тора бит, балаларны чирләтербез йә. Иркенләп, тәмләп җизни белән икәү парланырсыз инде бүген. Мәтрүшкәле себерке — бездән. Хәзер чормадан алып төшәм.

— Ә мин коймак пешереп торырмын. Мунчадан туры монда кайтырсыз, баллап чәй эчәрбез.

— Юк, юк! Сезнең өчен генә дип яктым. Үпкәлим, мәгәр, бармасагыз! Туган итмисез, димәк...

Йөрәген тырмый-тырмый сүтелгән хәтер йомгагының җебе шул турыга җиткәч, Зөләйха, кисәк кенә, үзен-үзе белештерми, өстеннән мамык юрганын алып атты һәм караватына торып утырды. Әйтерсең лә, моннан кырык биш ел элек түгел, ә нәкъ менә бүген, хәзер аларның язмышлары, киләчәге хәл ителәчәк иде. Ул мизгел эчендә, теге ерак кыштагы шикелле, әнисенә елышып еламсыраган кызчыкка әйләнде дә:

— Әнием, бармыйк мунчага, минем инде йокым килә. Әнә Фәнис тә күзен уып утыра. Бармыйк, әнием, яме? — дип такмакларга тотынды.

— Бармыйк мунчага, бармыйк, әнием! Тыңлама Сания апаны. Тыңлама әтине...

Шулчак чиксез дулкынланган хатынның колагына әтисенең ягымлы тавышы ишетелеп киткәндәй булды:

— Апаның хәтерен калдырмыйк инде, кызым. Әниең белән тиз генә юынып кайтыйк. Ә сез энекәшең белән икәүләп тәрәзәдән карап безне көтеп торыгыз, яме?

Зөләйха шул тавышка буйсынып, ни сәбәпледер кичтән бүлмә уртасында торып калган урындыкка абына-сөртенә, тәрәзә каршысына ашыкты. Урамда бүген дә, ул чактагыдай, ап-ак кыш, күбәләктәй кар бөтерелә иде...

Балалар елый-елый шешенеп беткән йөзләрен бозлы тәрәзәгә терәп, мунча сукмагыннан күзләрен алмыйча, әтисе белән әнисенең кайтуын озак көтте. Тик ул төнне өйнең бусагасын күрше әбине иярткән Сания апалары гына атлап керде. Һәм нәкъ менә шушы әбекәйдән сабыйлар иң беренче тапкыр, моңарчы ишетмәгән, ул минутта аңламаган да, ләкин инде моннан соң аларны гомер буе озата барачак «ятимнәр» сүзен ишеттеләр... Өстенә бик тә авыр йөк алган бичара карчык, яшьле күзләрен Зөләйха белән Фәнистән яшерергә тырышып, башларыннан сыйпый-сыйпый аларны юатканда, йокларга үгетләгәндә Сания апалары, әтисенең бертуган апасы, ни гаҗәп, өйнең астын-өскә китереп нидер эзләвен генә белде. Тапты да бугай, аның куенына төенчекләр кыстырып, әледән-әле урам якка чыгып йөгергәне шәйләнде. Зәңгәр ишек, сулкылдаган тавыш чыгарып, һәр ачылып ябылган саен ике пар нәни күздә дә өмет чаткысы кабынып сүнгәнен күрдеме икән соң ул? Юк, күрмәгәндер. Аңын-җанын томалаган комсызлык, чит байлыктан көнләшү аны дөм сукыр иткән, тәмам таш бәгырьгә әйләндергән төн иде бу...

— Бах! Ба-бахх!

— Йә, Ходаем! Йоклап кына киткәннәр иде, бәгырькәйләр.

Чормадан килгән тавышка сискәнеп уянган Фәнис, аннан инде Зөләйха да, кычкырып елап, кабат әниләрен чакыра башладылар. Бу хәлләргә йөрәге әрнүдән гаҗиз булган күрше әби, өзгәләнеп, яшь катыш нәфрәт тулы күзләрен түшәмгә төбәде:

— Имансызлар! Гөнаһысын кая куярсыз икән?

Өстәге дөбердәү таңга кадәр тынмады...

Зөләйха, ул кара төнне энесе белән икесенең котын алган, куркудан куырылырга мәҗбүр иткән әлеге тавышларның, мунчада ис тиюдән үлеп яткан әти-әнисенең хәләл малын бүлешүче, дөресрәге, урлап ташучы ерткыч туганнарының аяк тавышлары булуын еллар узгач кына белде. Белде һәм мәңге кичермәячәген аңлады. Аның йөрәгендә, канлы таш-төер булып, чиксез рәнҗү, аяусыз язмышка үпкә торып калды. Әлеге төерне, меңнәрчә чакрым юл үтеп, үксез оныкларын татар иленә алып кайткан һәм хәленнән килгәнчә тәрбияләгән Рәйсә әбисенең йомшак сүз-гамәлләре дә, газиз әнисенең сеңлесе, аңа ике тамчы судай охшаш Мәүлия апасының якты йөзе, назы да, башка туганнарының, күршеләр, авылдашларының искиткеч яхшы мөнәсәбәте дә эретә алмады...

— Зең-ң-ң!

Зөләйха дерт итеп китте. Кыңгырау шалтырый! Аның башыннан яшен тизлегендә: «Кем булыр бу? Ире төнге сменада, кызы Гүзәл күптән үз бүлмәсендә йоклап ята», — дигән уй үтте. Ул сак кына басып ишеккә якынайды һәм шалтырауның кабатланганын көтеп, тынып калды. Тик тавыш башка кабатланмады. «Әллә саташам инде? Шайтан эшедер бу. Тьфу, тьфу, тьфу!« Шулчак Зөләйха мәрхүмә әбисенең дога китабын байтактан кулына алмавын искәрде. Хәер, ул андагы догаларның күбесен яттан белә бит.

Хатын ипләп кенә, инде сап-салкын булып беткән, урын-җиргә барып ятты. Күзен йомды. Керфек очларына эленеп калган, шулай ук суынырга өлгергән яшь тамчылары йөзе буйлап тәгәрәде: «Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. Әлхәмдү лилләһи раббил гәләмин. Әррахмәнир-рахим...» Зөләйханың моңлы, аһәңле тавышы фатир эченә генә сыешмыйча, бөтен урамга, алай гына да түгел, бөтен җиһанга таралды, күкләргә ашты. Шуның белән бергә яралы, таш-төерле күңеле, барча галәмне тәрбия кылучы, яшәтүче, бөтен өстәгеләрдән дә өстә һәм өстен булган, рәхимле вә изгелекле Аллаһы Тәгаләнең кодрәте белән, бушый, иркенәя, сафлана барды... Озакламый ул тирән йокыга талды. Эшкә уянырга нәкъ бер сәгать вакыт бар иде. 


Сирень ЯКУПОВА

№1 |

Авыл-районнар кар сыннары белән тулган чак (ФОТО) #7190

$
0
0
06.01.2013 Бәйрәм
Бу фотоларны безгә Гөлүзә ГАРИПОВА җибәрде. Арча районы Яңа Кенәр авылындагы кар сыннары бу. Хәер, мондый хәл бәйрәм көннәрне һәр район һәм авылда күзәтелә. Исегезгә төшерәбез, кызыклы фото һәм видеолар өчен без акча түлибез.

 

 

 

 

 

 

Шартлары монда: http://matbugat.ru/news/?id=3766

Фото # 1

Фото # 2

Фото # 3

Фото # 4

Фото # 5

Фото # 6

Фото # 7

Фото # 8

Фото # 9

Фото # 10

Фото # 11

Фото # 12

Фото # 13

Фото # 14

Фото # 15

Фото # 16

Фото # 17

Ә сездә мондый сыннар бармы? Аларны кемнәр ничек ясый? ))


---

№--- | 06.01.2013

Шамил Хамматов: «Пьер Ришар мине аңламады» #7191

$
0
0
06.01.2013 Мәдәният
7 гыйнварда Россия кинотеатрларында «Продавец игрушек» фильмы күрсәтелә башлаячак, анда төп рольне Чулпан Хамматованың энесе Шамил башкара. Фильмда шулай ук француз актеры Пьер Ришар катнаша.

Безнең якташыбыз танылган актер белән уртак тел таба алмаган икән. Моның сәбәпләре хакында Шамил Татарстан башкаласында фильмны премьерага кадәр журналистлар игътибарына тәкъдим иткән вакытта сөйләде.

Апа белән сирәк күрешәбез

Шамил Хамматов белән очрашу «Мир» кинотеатрында үтте. 27 яшьлек актер өчен тамашачылар белән бу рәвешле аралашуның әле яңалык булуы күренеп тора иде. Ул үзен кыюсыз тотты һәм провокацион сорауларга ни дип тә җавап бирергә белмәде.

Шамил 2005 елда Мәскәүнең Россия театр сәнгате академиясен тәмамлаган. Хәзерге вакытта «Современник» театрында эшли, ә менә кино һәм сериалларда күптән түгел генә төшә башлаган.

- Әлбәттә, мин апам ярдәмендә актерлык һөнәрен сайладым, - диде Шамил Хамматов. - Мин Мәскәүгә аның янына еш кунакка бара, аның рольләргә ничек әзерләнүен, киң җәмәгатьчелектән яшерелгән театр тормышын күзәтә идем. Мине андагы иҗади мохит таң калдырды. Үземнең дә шул дөньяда яшәп карыйсым килде.

Шамил сүзләренчә, апасы беркайчан да үз каланчасыннан торып аны тәнкыйтьләргә ашыкмый, киресенчә, ярдәм итәргә тырыша:

- Ул бу һөнәрнең бөтен нечкәлекләрен дә белә. Соңгы нәтиҗәнең тырышып эшләвеңә генә түгел, ә башка күп кенә кешеләрнең гамәленә дә бәйле булуын аңлый. Шуңа күрә ул тәнкыйтьләми, ә киңәш бирергә тырыша. Өстәвенә, без Чулпан белән Мәскәүдә бик сирәк күрешәбез. Башкала үзенең энергиясе, тизлеге белән сине тулысынча “йота”. Ләкин безнең күркәм гадәт бар. Җәй саен бөтен гаиләбез белән Казан янындагы дачага җыялабыз, менә шунда мин үземне иң бәхетле кеше итеп тоям. Шундый вакытларда тормышта иң мөһиме гаилә икәнен аңлыйм. Мәскәүдә интектергән артык уйлар, ялган кыйммәтләрдән котылам. Минем менә дигән хатыным бар, тик әлегә балаларыбыз юк, гаиләм әле тулы түгел дип саныйм. Инде бу юнәлештә эшләячәкбез.

Тәрҗемә кыенлыклары

«Продавец игрушек» фильмында Шамил үзенең нәсел-нәсәбе русларга барып тоташкан французны уйный. Аның герое Николя Берсен Парижда уенчыклар сатучы булып эшли. Әнисе дә, Парижның кондитер «патшасы» (аны Пьер Ришар уйный) кызы булган кәләше дә Николяның эшен яратмый. Ни дисәң дә, аның Сорбонна университеты дипломы бар, һәм теләгән очракта ул бу тормышта зур үрләр яулый алыр иде. Ләкин Николя үз эшеннән болай да канәгать. Шулай ук ул тарихи ватанына кайтырга, үзенең ата-бабалары турында күбрәк белергә хыяллана, һәм менә Раштуа алдыннан аның бу хыялы тормышка аша...

Мондый романтик фильмнарны гадәттә бәйрәм ялларында яратып карыйлар. Ләкин бу фильмның DVD дискларда таралуын, яисә телеэкраннарга чыгуын көтсәгез дә, берни дә югалтмассыз. Эш шунда ки, фильмның зур чыгымнар таләп итмәве һәм эчтәлеге белән әлләни аерылып тормавы ахыргы нәтиҗәгә шактый нык йогынты ясаган. Бу фикер белән Шамил Хамматов та килешә.

- Миңа театр кинога караганда күбрәк ошый. Чөнки театрда репетиция процессы бик кызык, анда үз ролеңә төрле мәгънә салып уйнап була, герой холкына кирәкле яңа буяулар өстәргә мөмкинлек бар. Ә бүген кинода андый мөмкинлек юк. Төрле сәбәпләр аркасында репетицияләр үткәрелми. Камера алдына тиешле ракурста басып текстыңны укыйсың да, эшең бетә. Кайвакыт хәтта режиссер белән аның миннән нәрсә көтүе турында да сөйләшеп булмый. Бөтен җирдә янга калдыралар, бөтенесен ашык-пошык эшлиләр, ә аннан соң ул «шедеврны» тамашачылар игътибарына тәкъдим итәләр.

Шулай да Шамил дөньякүләм танылган йолдыз белән эшләү бәхете насыйп булуына куана:

- Пьер Ришар төшерү мәйданчыгында үзен бик иркен хис итә, бирелгән вакытны белеп файдалана. 10 минутлык тәнәфес игълан ителгәч, ул шунда ук хәл җыю өчен кәнәфидә черем итеп ала.

Пьер Ришар Шамил Хамматовка әйткәнчә, ул үз телендә уйнап та, аңа француз телендә кайтарган җавапны аңлый алмаган беренче шундый очракка тап булган икән.

- Эш шунда ки, сценарий буенча мин Парижда чагында кешеләр, шул исәптән Пьер уйнаган герой белән француз телендә сөйләшәм, - дип аңлата Шамил. - Мин бу телне белмим, ләкин кино төшергәндә дүрт дәрес үткәрделәр, анда мин гади әйберләрне ятларга тиеш идем. Әлбәттә, бу гына җитмәде. Кино төшергәндә тәрҗемәче эшләде, тик ул нигәдер кирәк чагында янәшәмдә юк иде. Шуңа күрә кадрда Пьер Ришарның миңа нәрсә әйтергә теләгәненә үземә төшенергә туры килде. Ә ул мин ни әйттем икән дип баш ватты. Чөнки мин сөйләшкән тел француз теленнән бик ерак тора иде.

Шамил Хамматовка күптән түгел зомбилар турындагы фильмда роль тәкъдим иткәннәр. Тик Шамил риза булмаган...

- Россиядә бу жанрда әле бер лаеклы эш тә күргәнем юк, - ди актер.

Яңа елны Шамил Мәскәүдә эштән бушаган арада гаиләсе белән каршы алачак - 31 декабрьдән 2 гыйнварга кадәр Хамматов спектакльләрдә уйнаячак, шуңа күрә аңа Яңа ел каникуллары турында хыялланырга гына кала. 


Олег ПЛАТОНОВ

№ |

Камәрия Хәмидуллина: “Ана телендәукыту файдалы” #7192

$
0
0
07.01.2013 Мәгариф
Милләтне саклап калуда, яшәтүдә телебез һәм динебезнең роле турында күп сөйләнелә. Әмма, бүгенге чынбарлык шартларында телне саклап калу, үстерү юллары җитәрлек дәрәҗәдә анализланмый. Төрле дәрәҗәдәге чыгышлар вакытында халыкның аңын бутый торган, уйланылмаган очраклы җөмләләр, фикерләр әйтелеп, яшәешебездәге төп кыйммәтләребезне җуябыз, кадерсезлибез.

Шундый кыйммәтләрнең берсе – ул милли мәктәп.

“Милли мәктәп бүген кирәкме? Ул нинди булырга тиеш? Бала ничә ел милли мәктәптә укырга тиеш? Татар теле Сакмар күперенең аръягына чыкканчы гына кирәк, нигә аңа вакыт сарыф итәргә? БДИ – урыс телендә, нигә татар телендә укытырга? Чит илдәге милләттәшләребез телне гаиләдә саклый, бездә дә шулай булсын, телне өйрәнү өчен башлангыч мәктәп тә җитә” һ.б., һ.б.

Соңгы 20 елда иң күп яңгыраган сораулар, шигарләр әнә шундыйлар булды.

Моннан 90 ел элек язылган сүзләр бүген дә актуаль. Тарих кабатлана. Күренекле галим Газиз Гобәйдуллин әлеге мәкаләсендә үзе куйган сорауга үзе үк җавап бирә: “Мин бер дә өркемичә, бер дә мәсьәләгә сәясәт катыштырмыйча әйтә алам: татарча укыту файдалы!” – ди ул.

Аңа ияреп, нәкъ 90 елдан соң,  башкалабыз Казанда ана телендә эшли торган  гимназиянең җитәкчесе буларак, кабатлый алам: “Ана телендә укыту файдалы, алай гына да түгел, ана телендә укыту отышлы ул, алай гына да түгел, ана телендә укыту һәм тәрбияләү бүген милләтебез өчен иң җитенкерәмәгән әйберләрнең берсе”.

Дөньяга сибелгән милләттәшләребез, чит илләрдәге милләттәшләребез ана телен гаиләдә өйрәтә, саклый. Афәрин, кардәшләр! Әмма чит илләрдә дә әдәби телебезне өйрәтү проблемасы бар, телнең чисталыгын, байлыгын, матурлыгын кайгырту мәсьәләсе анда да актуаль.

Ә менә Русия җирлегендә гаиләләрдә ана телен саклау бүген, ни кызганыч, авыр хәлгә әйләнде. Сәбәпләре бик күп, тирән һәм саллы. Шуларның берсе – ул бүген бала үстерүче әти-әниләрнең үз ана телләрен нигездә җуеп бетерүендә. Сәбәпләре – милли мәктәпләрнең, нигездә, юкка чыгып, бүгенге әти-әниләрнең  урыс телендә генә белем һәм тәрбия алып,  милли үзаңнары тәмам зәгыйфьләнгән булуында һәм соңгы 60-70 ел эчендә буыннарны бәйләп торган, “Ана теле” дигән алтын җепнең нәзегәеп, өзелү хәленә җитүендә.

Шушындый шартларда 1990 елда безнең гимназиябез ачылган иде. Казанда нибары бер татар мәктәбе калган иде ул елларда. Татар гимназиясе эшчәнлегендә концептуаль принцип итеп предметларны ана телендә укыту принцибын алдык. Без бүген дә барлык предметларны ана телендә укытып, барлык тәрбия чараларын ана телендә уздырып, милли әхлак тәрбияләү юлында. 570 укучыбыз бар, 60 бала әзерлек төркеменә йөри. 60ка якын мөгаллим ана телендә белем бирә.

1нче сыйныфтан башлап ике дәүләт телен - урыс һәм татар телләрен укытабыз, 2нче сыйныфтан, халыкара аралашу теле буларак, инглиз телен кертә башлыйбыз, ике тел җирлегенә өченче тел ятышлы килеп чыга, 5 нче сыйныфтан балаларга милли-рухи мирасыбызны саклаган, Мәрҗаниләр, Ризаэтдин бине Фәхретдиннәр иҗат иткән тел –  гарәп телен өйрәтә башлыйбыз. Гарәп телен Казан дәүләт университетын тәмамлаган укытучылар укыта. Өч тел җирлегенә дүртенче тел ята. Шулай итеп, балаларыбыз өчен уникаль полилингваль мохит тудырыла. Аның уникальлеге шунда ки, монда доминанта булып ана теле тора, ана телендә предметлар укытыла. Дәүләт теле – урыс теленә аерым игътибар бирелә. Урыс телен укыту начар икән, гимназиянең абруе бетә, балалар килми, ә инглиз теле әти-әниләрне халыкара аралашу теле буларак үзенә тарта. Гарәп теле исә гимназиянең әхлакый базасын формалаштыруда үз ролен уйный. Полилингваль мохит балага яхшы үсеш җирлеге тудыра, табигый сәләтен ачу өчен ачкыч ролен үти. Концептуаль принципларыбызның икенчесе менә шушы. Төп принципларның өченчесе – химия, физика, математика кебек предметларны ана телендә яхшы укыту, аларны ана телендә укыта алырлык мөгаллимнәр туплау, нәтиҗәлелекне тәэмин итү.

Тагын бер принцибыбыз бар, ул – татар теленә аңлы мөнәсәбәт булдыру буенча даими эш алып бару. Үз халкыңның тарихы, мәдәнияте, көнкүреше белән горурлану тәрбияләү. Нинди юллар белән эшләргә соң моны? Менә хикмәт нәрсәдә.

Гимназиябездә милли үзаңга көчле тәэсир ясый торган класстан тыш чаралар системасы булдыра алдык. Барлык укучыларыбыз ел саен халык җырлары фестивалендә катнашып, 11 уку елында 11 халык җырының сүзләрен, көен өйрәнеп, сәхнәдән үз сыйныфы белән башкарып чыга. Барлык ир балаларыбыз диярлек, татар көрәше белән мавыга. Татар музыка мәктәбебездә һәр ике баланың берсе белем ала. 400ләп берәмлек сынлы сәнгать, скульптура, графика әсәрләреннән торган фондыбыз һәм шушыларның бөтенесен хәрәкәткә китерә алырлык мөгаллимнәр коллективы балалар хозурында. Бөртекләп җыйган байлык бу. Шулар нәтиҗәсендә, шөкер, 20 ел эшләү дәверебездә балаларыбызның хокук саклау органнарында теркәлү очраклары булмады. Элеккеге укучыларыбыз дөньяның төрле илләрендә бездә өйрәнгән инглиз теле белән эш йөртә, дәүләт телләрен яхшы белүләре нәтиҗәсендә хөкүмәт структураларында хезмәт куя.

Мондый мисаллар китерерлек милли мәктәпләр тагын да бар, әлбәттә. Тик андый мисалларга караганда башкалары күбрәк. Безне бүген Русиядәге татар мәктәпләренең тоташ ябылып килүе хафага сала. Менә, кичә генә диярлек, Башкортстандагы татар авылының татар мәктәбе ишегенә тагын тимер йозак эленде. Ә инде үткән гасырның 70 нче елларында безнең дусларыбыз «Идегәй» дастаннарының кулъязмаларын эзләп экспедициядә йөргән Иркутски өлкәсендәге су буйларына җептәй тезелгән татар авыллары инде юкка чыгу гына түгел, аларның исемнәре дә җуелды. “Реорганизация”, “оптимизация” кебек, милләтләр тәнендәге чирләр башта мәктәпне, аннан авылны, соңра милләтнең  үзен йота бара. Бу чирләр, әлбәттә, Русиянең бөтенлегенә яный торган хаталар. Русиядә 100дән артык милләт бар. Милли программаларны, бигрәк тә милли мәгарифне, уңай хәл итә торган  илләр тәҗрибәсе шуны күрсәтте: милләтара чын татулыкка, камил шәхес формалаштыруга, бер милләт оештыру аша түгел, һәр милләтнең үсеше өчен уңай шартлар тудырып, бер-беренең телен, мәдәниятен өйрәнеп, танып, хөрмәт итеп кенә ирешергә мөмкин.

Без әле шушындый тоташ кыскарту реформалары барган шартларда да аз-маз, берән-сәрән эшләп ята торган мәктәпләребездә фәннәрне ана телендә укытудан баш тартабыз. Ана телендә фән укытылмаган мәктәп беркайчан да милли мәктәп була алмый. Без үзебезне, милли фольклор өйрәтеп, каз өмәсе ясап, балаларга карга боткасы ашатып, милли мәктәп ясыйбыз, дигән иллюзияләрдән арындырырга тиеш. Ана теле гамәлгә куелмаган мәктәп милләт  мәнфәгатьләренә хезмәт итә алмый, ул аерым кешеләрнең бүгенге мәнфәгатьләренә генә хезмәт итә торган оешмага әйләнә. Аны ябу да, кыскарту да, кушу да, тәнкыйтьләү дә бик җиңел гамәлгә әверелә. “Русия төбәкләрендә милли мәктәп ачып, фәннәрне татарча укытып буламыни?” –  диярсез. Яхшы, әйдәгез, уйлап карыйк: һичьюгы бер генә  фәнне, мәсәлән, табигать белеме фәнен укытып буламы? Була! Бу эш нәрсә бирәчәк? Бала өчен ул искиткеч тәэсир ясаячак, аның психологиясенә, аңына йогынты ясаячак, телгә мөнәсәбәт тәрбияләячәк. Ике фәнне укытуны да оештырып була. Мәсәлән, ОБЖ предметын  (Основы безопасности жизнедеятельности). Авыр эшме бу? Әйе, авыр эш. Ә җиңеле упкынга илтә.

Монда иң мөһиме шул – Русиянең Конституциясе дә, мәгариф турында моңарчы булган кануны да ана телендә белем һәм тәрбия бирүне чикләми. Киресенчә, моңа хокук бирә. Дөрес, 2009 елда кабул ителгән 309 нчы федераль канун милли компонентын өйрәтүне чикләде, әмма иң югары канун – Русия Конституциясе безнең ана телендә укыту хокукларыбызны чикләми. Эшеннән азат ителгән Русия мәгариф һәм фән министры Фурсенко әфәнде халыкның милли үзаңына балта чаба торган боерык чыгарды. Аның нигезендә, Русиянең барлык балалары, белемне ана телләрендә - татар, башкорт, чуаш, хакас телләрендә алуга  карамастан, БДИне урысча гына бирергә хокуклы булып калды. Моннан өркеп,  укытудан ана теле янә куылды, ата-аналарны тагын моннан 90 ел элек бимазалаган сораулар борчый башлады. Алар арасында әлеге боерыкны юкка чыгаруны таләп итеп, Русия Югары судына мөрәҗәгать итүчеләр дә табылды.  Бу очракта мин Камалова ханымны күздә тотам. Ул, әлбәттә, Русия судында оттырды. Бүген аның мөрәҗәгате  кеше хокуклары буенча Аурупа судында ята. Кабул ителгән хәлдә.

Нәкъ шушы урында, әйдәгез, мөхтәрәм җәмәгать, бердәм дәүләт имтиханнары – БДИгә бәйле бер мәгълүматка күз салыйк.

Математика һәм урыс теленнән Русиянең барлык 11 сыйныф укучылары да имтихан тапшыра. Менә миллионнан артык кеше яши торган шәһәрләр һәм ул шәһәрләрдә укучылар җыйган уртача баллар:

Шәһәрләр                    Математика  Урыс теле

Казан                             49,0                 66,8

Мәскәү                           50,4                 67,5

Санкт-Петербург                        45,8                 63,48

Чиләбе                           49,67                61,04

Уфа                               49,4                 60,4

Чабаксар                        49,65                65,5

Түбән Новгород              44,63                64,67

Самара                           46,5                 64,9

Красноярски                   41,7                 61

2 нче татар гимназиясе   51,51                66,04

Менә математиканы 1нче сыйныфтан 11 нче сыйныфка кадәр татар телендә укыткан гимназия, имтихан урыс телендә, уртача балл –  51,51.

Без әлеге күрсәткечне тәҗрибәле мөгаллимнәрнең математика фәнен ана телендә укыту нәтиҗәсе, дип бәялибез. Ана телендә укыту – кимчелекле укыту түгел, ул – өстенлекле укыту. Монда Казан шәһәре күрсәткече дә аерым игътибарга лаек. 20 ел дәвамында ике дәүләт теле шартларында тәрбияләнеп, полилингваль мохиттә белем алган балаларның күрсәткече бу. Татарстандагы мәгариф системасын Русиянең башка төбәкләреннән аерып тора торган төп үзенчәлек – ул полилингваль мохит. Без 20 ел буе балаларыбызга тигез күләмдә ике дәүләт телен укытабыз, укытырга тырышабыз. Бу исә - яшь буынга менә дигән үсеш җирлеге.

Дөньяда милли булмаган мәктәпләр юк. Урыс телендә эшләүче мәктәпләр - алар урыс милли мәктәпләре. Бу мәсьәләдә иллюзиядән арынырга кирәк. Урыс мәктәбендә урыс кешесе тәрбияләнә һәм ул урыс культурасын гына үстерә ала. Әлеге чыгышымда мин, үзем җитәкләгән уку йорты эшчәнлегенә таянып, милли мәктәпләрнең яшәргә сәләтле булуын аңлата алганмындыр, дип уйлыйм. Алай гына да түгел, алар яшәргә лаеклы, алар милләтне саклауда – хәлиткеч фактор. Милли мәктәпләрнең санын арттырырга, географиясен киңәйтергә, эчтәлеген тирәнәйтергә, сыйфатын яхшыртырга кирәк. 


Камәрия ХӘМИДУЛЛИНА

№--- | 25.12.2012

Сафаҗайныкын сатып ал #7193

$
0
0
07.01.2013 Җәмгыять
19 декабрьдә Сафаҗайда уңышлы эшләп килгән “Камалетдинов” фермерчылык хуҗалыгында казылык (колбасный) цехы ачылды. Тантанага Пильна районы җитәкчеләре, күрше хуҗалыклар рәисләре килгән иде.

Цех белән танышканнан соң, Пильна районы администрациясе башлыгы Виктор Козлов: “Бу цех безнең районда җитештерү промышленностеның «беренче карлыгачы». Камалетдиновлардан уңай үрнәк алып, башка фермерлар һәм эшмәкәрләр дә шул юлга басар, дип ышанасы килә”, - диде.

- Хуҗалыгыбыз зур, әлегә 500 баш мөгезле эре терлегебез, 100 баш атыбыз, шулкадәр үк сарыгыбыз бар, - дип сөйли башлады әлеге фермерчылык хуҗалыгының җитәкчесе. - Бүгенге авыл хуҗалыгының терлекчелек тармагы җитештергән продукцияне сату зур кыенлык тудыра. Тир түгеп асраган терлекне, кайда сатыйм икән дип, көннәр буе баш ватып йөрисең. Реализация шактый көчне дә, вакытны да ала. Җитмәсә, хакы да канәгатьләндерми крестьянны. Бу хакта гаилә белән җыелып киңәштек тә, казылык цехы төзергә булдык. Һәм бер ел эчендә булдырдык без аны. Якты, зур, заманча җиһазландырылган цехта хәләл сосиска, сарделька, пешергән, ысланган казылык һәм казы җитештерәбез. Казыларыбыз, башкаларныкына караганда, сыйфатлы, сертификация узган. Продукцияне ислам кануннары кушканча җитештерергә тырышабыз. Мал-туарны чала торган урын да кыйблага юнәлгән.

Цехның җитештерүчәнлеге зур булганга, без шәхси хуҗалыклардан, фермер-лардан, СПКлардан терлек сатып алырга җыенабыз. Иң мөһиме, авылыбызда унбиш кешегә яңа эш урыны булыр, - дип белдерде хуҗалыкның җитәкчесе Хәмзә Камалетдинов.

- Әлегә ашамлыкларны цех кибетендә сатып алырга мөмкин, ә тиздән аларны районнарда урнашкан “Spar“, “Магнит” кебек зур кибетләрдә дә күреп булыр. Киләчәктә үз продукциябез белән өлкә һәм чит регионнарга чыгарга тыры-шырбыз, - диде Хәмзә улы Хасил Камалетдинов.

Илебездә авыл хуҗалыгы авыр көннәрен кичерә: совет чорыннан калган иске техника, кадрлар дефициты, БСО дигәне дә куркыта крестьянны. Әмма бу факторлар Камалетдиновларга кагылмый. Берсе кызганыч, безнең геройлар шикелле фермерларны бер кул бармакларында санарга була.

Козлов әфәнденең: “Камалетдиновларның әлеге тәвәккәл адымы башкаларга уңай үрнәк булсын иде”, - дигән сүзләре белән килешми мөмкин түгел. Шулай булсын. Пильна районында авыл хуҗалыгы продукциясе, аеруча ит белән сөт, күп җитештерелә. Бу юнәлештә алар өлкәдә беренчелекне тоталар.

Форсаттан файдаланып, әйтергә кирәк, Пильна районы, аеруча авыл хуҗалыгы предприятиеләрен җитәкләгән милләттәшләребез өлкәнең Агропромышленность комплексын күтәрүгә махсус булдырылган программ-маларда иң беренчеләрдән катнашырга теләк белдерделәр. Шул ук Сафаҗайдан Киров исемендәге СПКны 18 ел уңышлы җитәкләп килгән Шамил Әнәс улы Нуриманов терлекчелек каралтыларын заманча үзгәртеп коруда һәм аны яңа җиһазлар белән тәэмин итүдә Пильна районында “беренче карлыгач” иде. Аның шушы адымын, нәтиҗәсен күреп, райондагы хезмәттәшләре, Шамил Әнәс улы үрнәгендә, җиң сызганып мал-туар каралтыларын, өлкә программасы кысаларында, төзүгә керештеләр һәм үз районнарын әлеге күрсәткечләр буенча да өлкәдә беренчеләр сафына чыгардылар.

Гомумән, сафаҗайлылар, петрякслылар, мочалилылар Пильна районы авыл хуҗалыгының тотрыклылыгында, аның заман таләпләре буенча үсүендә, яңа технологияләр кулланып, яңа адымнар белән авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүдә төп рольләренең берсен башкаралар.

Бүген без “Покупай нижегородское” дигән чакыруны үзебезчәгә ярак-лаштырып, “Сафаҗайныкын сатып ал” дип әйтә алабыз. Чөнки биредә экологик чиста ашамлыклар җитештерәләр.

Хәмзә абый, башлаган эшегез хәерле һәм табышлы булсын. Яңа елда Сезгә яңа уңышлар телибез.

Шамил абый артыннан атлаучылар табылган кебек, Хәмзә абый адымын кабатлаучылар да булыр дип ышанабыз.

 

ФОТОЛАРДА: Хәмзә һәм Хасил Камалетдиновлар.

Автор фотолары.

 


Ринат СӨННӘТОВ

№51 | 21.12.2012

Совет заманы Яңа еллары сагындыра... (ОТКРЫТКАЛАР) #7194

$
0
0
07.01.2013 Бәйрәм

 

 

 

 

 

 

 

 

 Фото # 1

 Фото # 2

  Фото # 3

  Фото # 4

 Фото # 5

  Фото # 6

  Фото # 7

  Фото # 8

  Фото # 9

  Фото # 10


---

№--- | 07.01.2013

Баласы өчен еламаган көне юк #7195

$
0
0
08.01.2013 Язмыш
Бу дөньяда җан газабыннан да авыр нәрсә юктыр ул. Саимә инде ничә еллар буе әнә шул халәттә яши. Җитмәсә үзен белгән һәркем аны ялгыш адым ясавында гаепли.

Саимә авылга әбиләренә кунакка кайткан җиреннән күрше егете Нәгыйм  белән танышып очраша башлый. Икесе дә утыз яшьтән узгангадыр, туганнары аларның өйләнешүләренә дә каршы килми. Туйлар үткәргәннән соң егет тә шәһәргә күчеп китә. Ананы атна саен кайтып сөендәрәсе урынга, Нәгыйм елга бер генә кайтып китә башлый. Гөлҗиһан апаның күрше хатыны белән сөйләшкәндә: «Бу Саимә улымны әллә нишләтте», – дигән сүзләре яшен тизлегендә киленгә дә барып ирешә. Саимәгә шул сүз җитә кала. Шуннан соң Нәгыймне дә авылга өч ел аяк бастырмый. Энесе, аның янына барып: «Абый, сиңа ничек оят түгел, йөз чакрым гына юл бит, ичмаса безнең белән әнинең хәлен белеп килер идең», – дигәч кенә, олы улы белән кайтырга  була.

Саимә ирен бер-бер  артлы дүрт бала табып сөендерә. 50 яшенә җиткәндә бишенчесен дә алып кайтырга җыенуын әйткәч, Нәгыйм аңа каршы килә. Шул чакта туганнарының, иренең сүзенә дә колак салмыйча тәвәккәлли ул. Моннан унсигез ел элек июнь аенда, таң алдыннан аның нарасые дөньяга аваз сала. Беренче мәртәбә үзенең кулына тоттырган сабыен ул шунда ук  уртанчы улына охшатып кала. Температурасы күтәрелеп китү сәбәпле, Саимәгә икенче көнне баласын китермиләр. Өченче көнне исә шәфкать туташы кулыннан баланы алуга, йөрәге «жу» итеп китә аның. Язылган кәгазен дә кат-кат укый. «Бу минем бала түгел бит», – дип, шунда ук кычкырып та җибәрә. Аннары табиб янына барып башка балаларны да күрсәтүләрен үтенә. Әмма беренче көнне кулларына алып имезгән баланы башка күрми ул.

Бала тудыру йортыннан чыгуга ук ире белән икесе дә ДНК анализы биреп тикшертсәләр, баланың аларныкы булмавы ачыклана. Әмма алга таба үзләренең хокукларын яклап йөри алмый алар. Баланың даун чире белән  авыруы билгеле була. Нәгыйм аны инвалидлар йортына бирергә кушса да, Саимә ризалашмый. Гөнаһыннан курка.

Бервакыт бер мәҗлестә янында утырган хатын-кызның сөйләшүе аның  колагына керә. Моннан ике ел элек танышларының бала тудыру йортыннан  үзләренең  балаларын алыштырып  чыгулары турында сөйли ул. Шунда Саимә  әлеге гаиләнең кайда яшәвен сорашып, икенче көнне аларга юл тота. Ике катлы коттедж янында баласы белән йөргән хатыннан әлеге йортта кемнәр яшәвен сораша башласа, хуҗа хатын үзе булып чыга. Шулчак арбада яткан  баланың үз балаларына охшаган булуына игътибар итә ул. Саимә үткән хәлләрне сөйли башлауга, хатын өенә ашыга. Ул аның башка үзләрен борчып йөрмәвен үтенә. Бу хакта Нәгыймгә дә әйтми Саимә.

18 яшенә кадәр авыру карау Нәгыймне дә, башка балаларын да туйдыра. Ата кеше бер улы белән гаиләдән китеп бара. Кызлары кияүгә чыга. Саимә исә унсигез ел буе тәрбияләп авыру бала авызыннан бер генә юньле сүз  ишетмәвенә борчылып яши. Еламаган көне юк аның. Авыл халкы, каенанасы Гөлҗиһан апаның рәнҗеше төшкәндер, дип тә сөйләнә. Саимә баласын эзләүне ярты юлда калдыруына үкенеп бетә алмый. Ә хәзер аны табып, үзе белән очрашу мизгелләрен күз алдына да китерми ул.


Люция ХӘБИБУЛЛИНА

в„–--- | 07.01.2013

Гади авыл агае Роберт Шәймәрдановныңинтернетка элгән шигырьләре йөзләгән лайк җыя (ИНТЕРВЬЮ) #7196

$
0
0
08.01.2013 Җәмгыять
Ул танылган шагыйрь дә, язучы да түгел үзе. Иҗатка гашыйк гади бер авыл агае. Аның “Вконтакте”га элгән шигырьләре көненә йөзләгән лайк җыя. Кем ул Роберт Шәймәрданов? Якыннанрак танышырга булдык.

- Роберт абый, шигырьләрегез бер сулышта укыла торган. Кем илһамландыра сезне?

- Илһамга килгәндә, мин табигатькә гашыйк кеше. Ялтырап кояш чыкса,  кояш белән бергә янам, ак кар бөртекләре җиргә төшкәнгә сабыйларча куанам. Балачакның югалмас мизгелләре, яшьлекнең кабатланмас көннәре, хәзерге тормыш шатлыгы, кайгылы чаклары шигъри юллар булып дәфтәргә агылалар.

- Нәрсә борчый сезне?

- Халкыбызның милли, мәдәни хәле борчый. Алдап, күз буяп кылган “изгелекләр”не күккә чөю нык тетрәндерә. Акчага корылган заманда “Шигырь язып акча керми, тормыш алып барып булмый”, “Күпме акча бирәләр синең бу шигырьләрең өчен”, дип әйткән, сораган кешеләрне аңламыйм. Мәдәниятне, шигъриятне аңламау мине борчый. Җан ризыгын кабул итеп, сәнәгатьне аңламагач, санламагач безгә хайван булып, корсакны төеп абзарга кереп ятарга гына кала.

- Сезнең иҗатка битараф калучылар да бар, димәк?

- Якыннарымның кайберләре иҗатымны өнәп бетерми шул.

- Иҗатыгызда күңел борчуы, ялгызлык ачык сизелә. Хатыныгыз бармы сезнең?

- Бу сорауны төшереп калдырып кына булмыймы соң? Өйләнгән дисәм нәрсәсе кызык, өйләнмәгән дисәм ни була?

- Шигырьләрегездә җавапсыз мәхәббәт исе сизелә. Беләсем килә...

- Гаилә богаулары белән бәйләнгән кырыкны уздым. Мин бит хатын-кыз күзлегеннән дә шигырьләр язам. Алайса мин хатын-кызмы? Мин урмандагы үскән агач та була алам, җилләр булып исәм. Йөрәктәге кытыршылык, әйткәнемчә, якыннарымның иҗатымны өнәп бетермәүләрендә. Битараф булсалар да, мин бик бәхетле кеше. Шигырьләрем халыкка кызык, яратып укыйлар. Күп кеше рухи азык, җанына дәва ала. Миңа шул җитә, башкасы кирәкми.

P.S. Роберт Шәймәрданов шигырьләре белән танышыгыз.


---

в„–--- | 08.01.2013

Самарада татар журналы чыга башлады (ФОТО) #7197

$
0
0
08.01.2013 Матбугат
Ул «Самар татарлары» дип атала. Моңарчы шәһәрдә бердәнбер татар журналы 1908-1913 елларда чыккан була. Ул Мөхәммәтфатыйх Мортазинның «Икътисад» дигән басмасы. Һәм менә 2013 елда Яңа елга бүләк - «Самар татарлары» журналы.

 

 

 

 

 

 


---

в„–--- | 08.01.2013

Яратабыз сине, Әлфия апа! #7198

$
0
0
09.01.2013 Мәдәният
Ничә генә яшен тутырса да, ул һаман яшь кызлар кебек дәртле, моңлы, серле, кайнар. Ходай аны ничек яраткан булса, ул әле дә шундый — матур, чибәр, сөйкемле, ягымлы. Аның тавышы да тынгысыз елга сыман шаулап ага, кайчагында йомшак җәйге җил кебек исә, ләйсән яңгыр сибәләгәндәй иркәли, яшен кебек күкләрне иңләп күкри. Шулай аны тыңлап гомер кичерәбез, тормыш диңгезләрендә йөзәбез, җыр дулкыннарында чайкалабыз. Җырла, Әлфия апа, җырла — сиңа тиңнәр әле аз икән.

Чыннан да, җыр сәнгатендә Әлфиядәй колачлы җырчылар сирәк. Аның өчен Әлфия кебек михнәтле гомер кичерү кирәк микәнни? Яшьтән ятим калу бәрабәренә генә, интегеп, ач-ялангач яшәп кенә моң-сагыш тула микәнни ул үзәкләргә. Татар җырының таң атышларында Әлфиядәй кояш ник чыкмый? Гаҗәпләндерә.

Ул үзенең концертларын «Мәңге яшисе килә» дигән җыры белән башлап җибәрә. Сизелә, һәрвакыт башта бераз каушый, дулкынлана. Җыры тәмамлангач, акланып та ала: «Сигезенче дистәне тутырганда кем инде сольный концерт бирә? Җүләр! Моннан соң әзергә-бәзергә генә йөриячәкмен», — дип үзен тынычландыра. Янәсе, кем чакыра, шуның концертларында гына катнашачак.

Әлфия апа сөйләнә-сөйләнә җырлап ала. Җырлаган саен тавышы ачыла, үзенә-үзе ышанычы арта, кәпрәебрәк җиппәрә.

— Хәзерге яшьләр интегеп җырлап йөрмиләр (тавыш режиссерына күрсәтеп), тегендә «тегермән» (магнитофон) әйләнә. Салават белән әле күптән түгел кырыкка якын концерт куеп кайттым. Үземчә турыдан җырладым. Кәрим ике бармагы белән уйнап тора, минем бер шушы авызым яшәсен. «Таңда сүнсә, кич кабына» җырын яңгырата.

— Әлфия апагыз әле ул таңда да сүнми, — ди дә, «Танец живота» ясап ала. Ничек эшли ул аны? Сиксән түгелме соң инде апакаема?.. Җырын бетерә дә, тагын кеше күңелен күтәрә.

— Әстәгъфирулла тәүбә! Дөньяны хатын-кыз баскан. Әйбәт түгел бу. (Залдан ирләр эзли) бер, ике бар икән. Берәгәйлеләр, боларына каш сикертсәң дә ярый. Мин гомер буе биеп җырладым, хәзер бик биеп булмый, — дигән була. Үзе «Картаямыни соң йөрәк» дигән җырны кыстырып куя. Белеп җырлый, юри җырлый, тамашачыны әзерләп — оста инде!

Картаямыни соң йөрәк,

Маңгайлар сырланса да.

Үтте яшьлек җүләрлек дип

Җырларда җырланса да.

Җырын җырлады да, кинәт туктап, музыкантлары Кәрим Габидуллинга, Фәрит Хатыйповка Кирам Сатиевка «бәйләнә» башлады.

— Әй, әй, туктагыз әле, төрлегез төрле якка талкыйсыз бит!

Дөрес туктатты ул аларны. Шундый дәртле җырны иренеп кенә уйный башладылар бит. Дөресен генә әйткәндә, Фәрит белән Кирамга хас нәрсә түгел инде ул сүлпәнлек. Кәриме дә онытылып киткәнме? Эзгә кертте бит Әлфия апа боларны. Дәртләнеп уйнап җибәрделәр. Апабыз элеккечә канатланып җырлап бетерде һәм, билгеле, үзенең сөйләм телендә булган «козырь»ларына күчте.

— Мәскәүдә мишәрләр. Чәчәк бирәләр дә чәчәк бирәләр. Эх, мәйтәм, цәцәк янына «яшел кәгазь» дә кыстырсагыз, дим. Көләләр.

Мәскәүләрдә, тагын әллә кайларда бик озак гастрольләрдә йөреп кайттым. Эләктерде бит Путин, каптырды. Биш айга фатирга түләнмәгән. Судка бирмиләр әле. Бер унбиш көнгә төрмәгә кереп чыгам, мәйтәм. Исән булсак — түләрбез, булмасак — үләрбез.

Алты яшем тулмаган иде — әнием үлде. Үткен булып үстем. Безнең балачак сугыш елларына туры килде бит, шуңа күрә репертуарыма сугыш турындагы «Син кайтмадың»ны керттем.

Сандугачлар килде, аккош кайтты,

Син кайтмадың киткән җиреңнән.

Аккош китәр урман, күлләреннән,

Син китмәссең минем күңлемнән...

Әлфия кызганнан-кызды, тавышы һаман ачыла төшә. Американың Тернерлары бер кырыйда торсын, кая ул Хьюстоннарга аны узу!

— Тирләтә, — дигән була Әлфия апа, — сез дә тирләмәдегезме, хөрмәтле тамашачылар? — ди. — Җырлыйм әле, җырлыйм.

Сагындым авылымны,

Кайчан кайтырмын инде.

Сәлам әйт сөйгән ярыма,

Әткәем, әнкәемә,

Сәлам әйт туганнарыма!

Кәрим, ничек звучание? Тамашачы ни ди? Колакларыгызны тондырмыйбызмы? Бераз кимет әле, Илфират, аппаратура тавышын. Халыкны саклыйк. Хөрмәтле тамашачылар, Кәрим, «нормальный», — ди. Безнең хәзер артистлар «заслуженныйны» бик тиз алалар — чибәр чакта, ә «народныйны» — ялагайланып — җаен табалар инде — оста бүгенге яшьләр... Төн чыкканчы — җон чыга.

Бик гайбәт эчендә яши Әлфия апагыз. Гомер буе обком юлында булдым. Чакыртучыларның күбесе үлде инде. Элекке бер министр үзе гүләйт итте. Аныкын күрмиләр. Минекен бөтен халык белә. Чибәрлегемне кая куйыйм — яшереп булмый бит бу гүзәллекне.

Әй бөтерелә Әлфия апа, әй сыгыла, сырпалана. Зайцев, Зверев модельерлары бер кырыйда торсын. Моны карарга кирәк, күрергә! Язып кына аңлатырлык түгел бу могҗизаны, осталыкны! Күзне ачып булмаслык яшьле шатлык. Бөтен зал шул халәттә. Әлфия бу — Авзалова! Ул беркавымнан безне яңадан сагышка батыра. Язмышы җырларында аның.

Шатлыгымнан күбрәк хәсрәт килде.

Бөгелсә дә башым имәдем.

Соңгы чиккә барып җиткәндә дә

Туйдым синнән, дөнья, димәдем.

Мин нишләрмен, вакытыннан алда

Яшәр чәчәкләрем коелса.

Озайт, Ходай, бераз гомеремне

Яшиселәр килә шулкадәр.

Аллага шөкер, еламыйм әле. Илһаметдингә килик инде. Җитмеш яшенә чакырмады бит. Причинасы бар. Без аның белән яшь чакта бераз «сиптереп» алдык. Бергә булалмадык. Үпкәләгәндер. Үзенә багышлап җыр яздырган идем. «Соңлап килгән мәхәббәт» дип атала ул. Яратам мин аны чүтеки.

Соң булса да инде күрештек,

Бер-беребезгә вәгъдә бирештек...

...Кыен елларда яшибез, туганнарым. Шәһәрдәгеләргә бигрәк читен. Алай-болай булса, эшләр начарга китсә, мин авылга чыгып җырлармын, сез ачтан үлә күрмәгез. Әй, сез (музыкантларга борылып), лыгырдатмагыз, ә, пожалысты! Гөлшат Зәйнашева сүзләре — «Юл җыры».

Бар табигать җырлый башлый,

Кая гына бармыйбыз.

Җырлый-җырлый йөргәч, юлда

Армыйбыз без, армыйбыз.

Барган һәр җиремдә кочаклап каршы алалар, хөрмәтләп озаталар. Мин рәхмәтле үз халкыма. Ходай Тәгалә безне бер-беребездән тиз генә аермасын иде әле. Җырлыйсым килә.

 «Ник моңаеп уйга калдың?

Аерылабыз, дисеңме?

Бәлки әле аерылмабыз,

Аерылмабыз шикелле.

Аерылмабыз әле, Әлфия апа. Чөнки син әле һаман безнең җыр кояшы. Ул сүнсә, җылытмаса, караңгы булыр, туңарбыз. Күпләр сиңа тиңләшеп яши, синнән өйрәнеп иҗатында юл яра. Бу концертыңда да сиңа тамашачың күп итеп сап-сары чәчәкләр бүләк итте. Сары — муллык билгесе. Синдә бар да мул, хәтта күңелеңнән агылып, ташып тора. Шуңадыр халык сиңа гаеп такмый. Бары тик сине «Үзебезнең Әлфия!» — ди.

Яратабыз сине, Әлфия Авзалова!

 

Әлфия Авзалова турында язалар һәм әйтәләр:

...Иң якты йолдызлардан яралган, үзе дә сәхнә йолдызына әверелгән Әлфия Авзалова бар. Әлфия үз талантын ил-халык язмышы белән бәйләде. Хәзер инде татар тарихын Әлфия Авзаловадан башка күз алдына китерүе дә кыен...

Илһам ШАКИРОВ

 

...Читтә яшәүче милләттәшләребезнең һәрбер күзәнәгенә моң алып баручы илче ул...

Айрат АРСЛАНОВ

...Туктаусыз эзләнү, яңа җырлар өйрәнү, үз өстендә эшләү, ирешкән уңышлар белән тынычланып калмау — Әлфиянең иҗат принциплары...

Гөлшат ЗӘЙНАШЕВА

...Әгәр Айда кеше яшәп, татар халкы анда барып чыккан булса, Сезне Айга да чакырмый калмаслар иде...

Харрас ӘЮП

...Татар халкында мәшһүр хатын-кыз җырчылар аз түгел. Әмма Әлфия Авзалованың мәшһүрлеге аерым бер могҗиза... Кайсы халыкта бар шундый могҗизалы җырчы?..

                                                                                                            Рабит БАТУЛЛА

...Аның җырлары яшәргә көч бирә, иң авыр минутларда күңелләргә канат куя. ...Ул озын гомерле җырчы. Әлфия дигән исеме үзе үк «меңьяшәр кыз» дигән мәгънәне аңлата...

Рәшит САБИРОВ

...Җырчының осталыгы хакында күп язып булыр иде. Ләкин моның кирәге юк, чөнки артистка «күкләргә чөйгән» сүзләргә мохтаҗ да түгел...

        Башкортстан. «Кызыл таң» газетасы. 

         Г.РАМАЗАНОВ мәкаләсе

...Своими истоками современная татарская песня исходит из народного творчества. И исполняя ее, Альфия Авзалова подчеркивает глубоко национальные, народные интонации...

       Үзбәкстан. «Сельская правда» газетасы. 

        К.ГАЙДИНОВ мәкаләсе

 

 


Алмаз ХӘМЗИН

в„–1 |

Яңа елмы, Нардуганмы? (Безнеңәби-бабайлар Яңа елны ничек бәйрәм иткәннәр) #7199

$
0
0
09.01.2013 Җәмгыять
Соңгы елларда Яңа ел бәйрәме күпләр өчен шампан шәрабе, өстәл тулы ризык, төне буе уйнап-бию булып күңелдә кала. Бала-чага бакчада, мәктәптә Кыш бабай, Кар кызы белән очраша. Әкрен генә чит ил традицияләре дә ныклап урнаша башлады. Мәсәлән, кайберәүләр бүләкләрне чыршы төбенә күмеп куялар.

Яңа елны каршылау йолаларының да заман белән үзгәрүе – табигый күренеш. Ләкин үзебезнең татар халкына гына хас йолаларны гасырлар бүләге итеп сак­лыйсы иде. Элекке елларда Яңа елны каршылау гореф-гадәтләре бүгенгеләргә охшаганмы? Аларда аерма бармы? Безгә генә хас йолалар яшиме әле? Шул максат белән Аксубай районының Яңа Үзи авылына барып анда яшәүче әби-апалар белән очрашасы иттем.

 

Геройларымның яшьләре бик җитди: Сибгатуллина Фатыйма Минвәли кызына 92 яшь, Вә­лиәхмәтова Миңнеруй әби Шә­фикъ кызы 87 яшендә. Узган гасыр башында туган кешеләр. Бу әбиләр үзләренең олы яшь­ләре, озын гомер итүләре белән генә дә зур хөрмәт уяталар. Аларда ниндидер күңел чисталыгы, гел шөкер итеп яшәүләре белән үзләренә тартып торалар. Яңа ел турында сорау­ла­рыңа җавапны гомер юллары­ның бихисап вакыйгаларына бәйләп сөй­лиләр.

 

Фатыйма әби бүген ялгызы гына, чиста, матур өйдә гомер итә. Аны күршеләре Наҗия һәм Рамил Исакаевлар карап торалар. Сап-сары кәрәз төсендәге, бернинди буяуга батырылмаган ап-ак чиста җылы өйдә, дөнья­сына шөкер итеп, күр­ше­лә­ренә, авылдашларына рәхмәт укып яши әбекәй. Минем Яңа ел турындагы сорауларым әбе­кәй­нең хәсрәтләрен дә кузгатты бугай. Аның өч баласы булган, өчесе дә нарасый вакытларында ук үл­гәннәр. Олы баласын табар вакыт җиткән көннәрдә – Яңа ел ти­рәсендә кер чайкарга төшкәч, аягы таеп китеп, Идел елгасында уелган бәкегә чума ул. Якында эшләүче урыс агайлары тартып та чыгаралар, тик сабые гына исән туа алмый. Ире Шәяздан абый исә сугыштан әйләнеп кайтмый.

 

– Сугышка хәтле Ленинградтан ары Северостройда тордык. Яна елны төрле халык төрлечә каршылый иде. Без – татарлар тыйнаграк идек шул, – ди әбе­кәй.

 

1914 елда туган кешенең бала чагында ниндирәк булды икән соң ул Яңа елны каршылау? Балачак Яңа еллары әби күңелендә инде тоныкланган. Алай да бәй­рәм рухы сеңгән мизгелләр аның хәтерендә җемелдәп алды. “Пе­шеренә-төшеренә иде әни­ләр, без­гә  –бала-чагага тәм-том би­рәләр иде”, – диде Фатыйма әби.

 

Миңнеруй әби Үзи авы­лының фельдшеры булып эш­ләүче кызы Гөлнур Фатыйховада яши. Мин кергәндә әби дисбесен тартып укып утыра иде. Әбисен, әнисен тамашачы итеп Яңа ел шигырь­ләрен сөй­ләүче, Кыш бабай, Кар кызы булып уйнаучы оныгы Нургизә дә бар. Кызыкай икенче сыйныфта гына укый. Әле әбисе, әле әнисен барып үбеп, колакларына нидер пышылдап, бәйрәм шатлыгы белән очынып йөри ул. Әбисе бала чагындагы Яңа ел бәй­рәмен искә төшергәндә аның итәгенә үк менеп, һәр сүзен йотып утырды. 1926 елда туган Миңнеруй әбинең бала чагында узган Яңа ел бәй­рәм­нәре Фатыйма әбинең истә­лекләренә охшаган.

 

– Яңа елны без әти-әниләр белән догалар укып көтә идек. Догаларны аякка баскан беребез әтиләргә карап өйрәнә идек. Үзебез дә Кыш бабай булып киенә идек. Бүләк алганнарымны хәтерлим. Кыш бабай миңа үзе ясаган чәчәкләр (кар бөр­теге) биргән иде. Ул вакытта конфетлар да матур иде. Мин 1927 елда салынган унъеллык мәк­тәптә укыдым. Мәктәптә чыршы куялар иде. Өйдә чыршы куйганны хәтерләмим. Олылар Яңа елны өйдә каршылый. Алар аны Нардуган бәйрәме диләр иде. Яңа елда әни ике таба белән күп итеп мич коймагы, йомырка пе­шерә иде. Без сеңлем белән әтинең тезендә утырабыз. Безгә савыт белән шул коймак­ларны тоттыра иде дә: “Барыгыз, тирә-күршегә шушы күч­тәнәч­ләрне өләшегез, киләсе елда тормышлар мул, тыныч булсын”, – ди. Без карга батып, битлек киеп, бөтен күр­шеләргә йөреп чыгабыз. Ә күршеләр безгә өстенә бәрәңге яккан кабартма, тәм-том биреп чыгаралар. Әни биргән савытларны без тутырып кайтабыз да барыбыз бергә чәй эчәбез. Ә сугыш вакытында әрекмән кой­мак­ларын пешереп, әни күрше­ләр­не сыйлый иде“, – дип сөйләде Миңнеруй әби. Менә бу бәхетле минутларны әбинең хәтереннән кырык өч яшеннән кызы кебек тол калып (Гөлнур ханымның ире Рәшит тә вафат булган), колхоз­ның чөген­дер, суган басуларында узган авыр хезмәт еллары да юа алмаган.

 

Бу гаиләнең ишеге һич ябылмый. Әнә күрше чуаш авылыннан авыру ханым Тамара килеп керде. Аңа табындагы бар нәр­сәдән өлеш чыгарып, сәдака бирделәр. Мин әби белән әңгәмә корган арада Гөл­нур ханым авыру авылдашына барып укол кадап килде. Мәка­ләмдәге әби­ләр­дән безгә – Гөлнур ханым белән минем буыныма, ә бездән исә замана баласы Нургизәгә күчеп килүче, гасырдан-гасырга тапшырылып, татар халкының кунакчыллыгын, татулыгын, рух матурлыгын саклаган матур йоласы   –Нардуганы яшәүгә көч биреп, хәсрәтләрне оныттырып дә­вам итә.


Миңнеруй ГАЙФУЛЛИНА-ХӘБИБУЛЛИНА

в„–1-2 | 07.01.2013

ГөлүсәЗакирова: Нишләп халык язучыларын ипләбрәк укымаска? #7200

$
0
0
09.01.2013 Җәмгыять
Танылган журналист, язучы Гөлусэ Закированы без тынгысыз иҗатчы буларак беләбез. Аның өчен узып киткән ел аеруча уңышлы, нәтиҗәле булды.

2012 елда Гөлүсә Закированың “Бәйрәм бүген!”,”Мөселман календаре”, “Каргауыл” китаплары дөнья күрде. Шулай ук, Гөлүсәнең “Бугенге татар әдәбияты”, “Морт - туган йорт” авыл тарихына багышланган хезмәтләрен дә укыганыбыз бар. Каләмен даими чарлап торучы кызның шигырьләре, хикәяләре белән вакытлы матбугатта танышып барабыз.

 

-  Тарих белән кызыксынганыңны беләбез. Журналист буларак кына тугел, язучы буларак та актив иҗатта. Балалар өчен уздырыла торган чараларга сценарийлар да яздың. Ни өчен нәкъ менә балаларга игътибар итәргә булдын?

 

- Бу - турыдан-туры эшчәнлегем, мәктәпләр, укучы яшьләр, укытучылар өчен нәшер ителә торган “Мәгърифәт“ газетасында эшләвем белән бәйле. Укытучылар еш кына мәктәпләргә сценарийлар житми, һаман бер ук шигырьләр белән кичәләр үткәрергә туры килә дип зарланып мөрәжәгать итәләр иде. Уйлый, эзләнә торгач, чыннан да шулай икәнлегенә инандым. Һәм... узем язып карарга булдым. Килеп чыкты кебек. Китапка билгеле язучы-шагыйрьләрнең дәреслекләргә кермәгән яңа шигырьләрен алырга тырыштым. Никадәр китап укырга туры килде - шунын өчен дә шатланып туя алмыйм.

 

Китап мәктәптә календарь бәйрәмнәр уздыруны күз алдында тота. Яңа ел, 23 февраль, 8 март, 9 май, Сонгы кыңгырау, беренче сентябрь... 14 февраль - гашыйклар көнен дә кертүне кирәк дип санадым. Чөнки яшьлекнен үз таләбе: иләс-миләсләнеп йөргән чакта изге Валентин көнен дә татар бәйрәме итеп оештырырга була. Кайберәүләр дәреслек белән генә чикләнә. Ә анда керми калганнары да житәрлек. Шуңа да китапка календарь бәйрәмнәрдән тыш, язучыларнын ижат кичәләрен уткәрү урнәкләре дә кертелде. Акмулла, Фәнис Яруллин, Фәтхи Бурнаш, Зөлфәт һ.б. - болар да укытучыларга ярдәмлек булып тора, дип саныйм.

 

- Балалар әдәбияты аксый дигән фикер белән килешәсеңме?

 

- Язучылар шул чорның проблемаларыннан читкә китә алмый, китәргә тиеш тә тугел. Ләкин ул узенең фикерләү сәләте белән укучыларын да шуна өйрәтергә, фикерләргә, шул вәзгыятьтән чыгу юлларын курсәтергә тиеш. Эзләнгән кешегә балалар әдәбиятын бай дип әйтергә дә җирлек бар. Көн саен алтын кукәй салмыйлар дигән кебек, көн дә шаһ әсәр булырлык әйбер язмыйлар бит инде. Нигә элеккеге язучыларны - халык язучыларын тагын бер кат ипләббрәк укымаска?

 

- “Морт - туган йорт“ китабының язылу тарихы ничегрәк булды?

 

- Казахстанда эшләүче эшкуар Илдархан Миңгулов шәҗәрәсен ясап бирүне үтенеп мөрәҗәгать итте. Эзләнә торгач, Морт авылында нәсел чылбырлары берничә кешегә барып тоташуы ачыкланды. Әйдә, башкалар да үз әби-бабаларын белсен, диде ул. Игелекле эш эшләде. Китап бастырды, зират янына әби-бабалар рухына багышлап һәйкәл салдырды, чишмәләрен төзекләндерергә булышты. Хәер, Морт авылы сугыш елларында 10 еллап район узәге булган авыл. Бәлки шуна да алар тирә-якта бик мәдәниятле булулары белән аерылып торалар. Урысча сойләшсәләр - урысчалары камил, татарча суз катсалар - анысы зәвыклы, дөрес. Урамнарында чуп атучы юк, махсус чуп савытлары куелган. Кешеләре ипигә барганда да матур итеп киенә, бизәнә...

 

- Үзләре турында китап язылганын авыл халкы ничек кабул итте сон? Упкәләп йөрүчеләр калмадымы?

 

- Китап басылып чыкканнан сон авыл халкы уянып киткән кебек булды. Шәҗәрәләрен төзеп кенә калмыйча, туганлык мөнәсәбәтләрен яңартучылар да булды. Рәхмәт әйтеп шалтыраттылар. Хәтта читтән кайтып, ташландык иске зиратларын төзекләндерүчеләр дә табылды. Мин моңа куанам гына. Минем эшләу рәвешем шундый - алдан ук хәбәр итеп, авыл мәчетендә очрашулар уткәрәм. Әйтер сузләрегез булса, рәхим итегез дип телефон номерымны калдырам. Шалтыраталар, авыл халкы бу мәсьәләдэ оялчан тугел ул. Һәрхәлдә, миңа шулай тоелды. Хәзер кайтсам, сеңелем, тарихта менә мондый хәлләр булганмы, дип узләре сораштыра башлыйлар.

 

- “Мөселман календаре 2012“ (Казан Кремле, Кол Шәриф мәчете)   нәрсәләрне колачлый? Башка дини календарьлардан ул нәрсәсе белән аерыла?

 

- 2012 елга чыккан иде ул календарь. Аның хикмәте - ислам - әдәп-әхлак, тәрбия дине иде. Шуңа бәйле кыйссалар, әйтемнәр, язмалар, хәдисләр тупладык. Бу зур мәсьәләгә кагылышлы уземнең интервьюларны да керттек. Мөхәррире - Кол Шәриф мәчетенең беренче имамы Зөфәр хәзрәт Галиулла.

 

- Ислам календарын төзегәндә үзеңә ачышлар да ясагансыңдыр әле...

 

- Ачышлармы? Ислам дине ул үзе зур ачыш инде, бер ук әйберне укыган саен яңалык ачасын, өйрәнәсең, гыйлем җыясын. Календарь төзу зур жаваплылык. Әмма тәрбияви максатын кузаллаганда, әҗере дә бар, дип саныйм.

 

- Яңа елга аяк бастык. Хатын-кыз иҗатчы буларак яңа елга нинди өметләр, хыяллар белән керәсең?

 

- Яңа ел нәрсә ул?... Мин хәзер иртән уянгач, яна көн туганга сөенәм, сабыемның яңа ачышларына куанам. Үзем дә һәр көнне ачышлар ясыйм. Тере кешегә дөнья искиткеч матур ул. Кадерен белеп, шөкер итеп кенә яши белергә кирәк.

 

Язылмаган хикәяләр белән кунел тулы. Бер повесть язган идем, шул әсәрем җиренә җиткерүне көтеп ята. Әлбәттә, шигырь язуны максатым иткән юк, әмма шигърият тә миннән ерак китмәс инде... Күңелем тулы хис булганда кая барасын? Ә тарих темасына килгәндә, кандидатлык диссертациясе язып “азапланам”. Казан губернасында һөнәрчелекне өйрәнәм. Арча районының Шушмабаш авылы тарихын китап итеп язып бетереп ятыш. Ә аннан соң Актаныш районынын Куян авылын барлап чыгарга исәп. Кайбер мәгълүматлар эзли башладым инде. Тарих шундый әйбер ул - бер “агулансаң”, тереләм димә!   Курәсең, эштән куп эйбер юк, Аллага шокер!

 

- Ялкынлы иҗат сиңа!

 

 

 

1

 

 

2


Мөршидә КЫЯМОВА

в„– | 09.01.2013
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>