Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live

Татарстанда балыкчыны ток суккан

$
0
0
27.06.2016 Хәвеф-хәтәр
Урыссу хастаханәсенә электр җәрәхәтеннән соң бик нык пешкән балыкчы китерелгән. Фаҗига район үзәгенә якын урында булган. Ир кеше зур булмаган сулык ярына, югары вольтлы линия астына утырган. Кармак белән саксыз селтәнеп, электр тапшыру линиясенә тигән һәм аны ток суккан. Тәне алтмыш биш процент дәрәҗәдә пешкән. Бу хакта “Ютазы таңы” газетасы хәбәр итә.
"Бу районда беренче генә очрак түгел. Үтенечле рәвештә киңәш итәбез – югары вольтлы электр үткәргеч линияләр астында балык тотмагыз, балыкка ялгызыгыз йөрмәгез, электр үткәргеч линия терәкләренә менмәгез. Андый очракларда дугадан да, токтан да җәрәхәт алу куркынычы бар. Әлеге ир кеше, күрәсең, кармак буйлап узган токтан җәрәхәт алгандыр", - дип сөйләгән районның баш табибы Ренат Фатыйхов.   Табиб икенче бер очракны да искә төшергән. Яшь егет, алкогольле эчемлекләр куллангач, фотога төшү нияте белән электр үткәргеч линия баганасына менгән. "Ул безгә йөз процент мәйданда тәне пешеп һәм аяклары сынып китерелде. Ике көннән соң ул үлде. Электр җәрәхәте алган очракта, токның тәэсирен куркынычсыз чаралар белән туктату мөһим, ашыгыч рәвештә авыртуны баса торган дарулар кабул итү һәм җәрәхәтлене хастаханәгә илтү мәҗбүри. Шулай ук Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бүлеге хезмәткәрләрен чакыру зарур, чөнки разряд вакытында да ток килү автоматик рәвештә туктамаган линияләр бар”, - дип сөйләгән баш табиб.
---

--- | 25.06.2016

Имтихан белән дөнья бетми

$
0
0
27.06.2016 Мәгариф
Ниһаять, БДИ беткәч, чыгарылыш укучыларының күбесе җиңел сулап куйды. Рәхәт бит, имтиханыңны бирә алмыйсың дип куркытып торучы укытучылар да, әти-әниләр дә юк. Тик 11 ел буе укыганның файдасы тиярме-юкмы, белеп булмый. Кайбер фәннәрдән нәтиҗәләр июль башларында гына билгеле булачак. Ә вузларда абитуриентларны кабул итә башладылар инде. Бу ел да кем өчендер шатлыклы, ә кемгәдер кызганыч вакыйгалар белән төгәлләнде.
Хәзерге вакытта начаррак укучы балалар, шулай ук аттестатсыз калучылар “икеле”ләрен  төзәтү  белән мәшгуль. Андыйлар инде, нигә яхшырак укымадым икән, дип үкенә. Ә менә БДИны дөнья тоткасы дипуйлап, юләр гамәл кылучыларны кире кайтарып булмый. Шул исәптән Кубаньдагы Кущевск районында белем алган укучы кызны да. Аны районхастаханәсенә кичке якта дару эчеп агуланган хәлдә китерәләр. Ләкин табиблар гомерен саклап кала алмыйлар. Бу адымга ул БДИның нәтиҗәсе начар булган өчен барган дигән фараз бар. Имтиханда, әгәр җәмгыять белемен начар бирсәм, бу дөньяда яшәмәячәкмен, дип әйткән булган. Хокук органнары  әлеге фаҗиганең сәбәпләрен тикшерә.   Татарстан  укучылары имтиханнарны ничек бирде? Шушы көннәрдә генә җәмгыять белеменнән сынау нәтиҗәләре билгеле булды. Быел бу фән күпләр өчен авыр булган, ахры. Аны 7 мең 274 укучы сайлаган иде. Шуларның 334е 80-99 балл җыйса, 600дән артыгы бирә алмаган. 100балл  туплаучылар  бөтенләй юк. Дөрес, башкафәннәргә караганда чик  балл да зуррак – 42. География:  имтихан тоткан 150 укучының алтысы иң югары балл җыйган. Ә 3 укучыга уңыш елмаймаган.Рус әдәбияты: республикада 846 укучы тапшырган булса, шуларның икесе100 балл туплаган. 19 укучыбирә алмаган.Рус телен 16 мең 165укучы тапшырды. 100 баллны узган ел 57 укучы тупласа, быел бу сан – 87. Сиксән һәм аннан югары балл җыючыларның саны – 5мең 497. Андыйлар мең ярымга күбрәк.   Аттестаталу өчен 24 балл кирәк иде.Аны дүрт укучы җыя алмаган. Ә профильле вузга баручылар өчен чик балл –36. 45 кешенең моңа белеме җитмәгән.Математикадан база өлеше: барлыгы 10 мең675 укучы имтихан тотты. Аны “5ле” билгесенә 5 меңукучы тапшырган. “2ле”алу чылар – 135, бу сан узган ел 30 га кимрәк булган.  Математикадан профиль дәрәҗә: имтиханда11 мең 157 кеше катнашкан. 13 укучы – 100, 593е 80 балл җыйган. 80 һәм аннан югарырак  баллык  нәтиҗәләр – 5497. 883 укучы (7,91 процент) чик баскычны уза алмаган.   Казандагы 11 нче сыйныфта өйдә торып белем алуга күчкән 18 нче мәктәп укучысы Земфира АЙБЕДУЛЛОВА:   – Олимпиадаларга йөреп, күп дәресләр калдырырга туры килде. Шуңа күрә, өйдә торып, үзем белем алырга булдым. Имтиханнарны тапшыргач, БДИның ул кадәр куркыныч булмавын аңладым. Юкка куркыталар икән. Бу сынауны бирә алмыйсың икән, дөнья җимерелә дип хис итәргә ярамый. Ул тормышта очраган бер каршылык кына. Алда бит әле әллә нинди сынаулар көтә. БДИ белемне гадел бәяли, теләгән уку йортына керергә мөмкинлек ача.
Сәрия МИФТАХОВА

--- | 25.06.2016

Татарстанда 6 яшьлек бала күз алдында әнисе белән энесе машинада су төбенә киткән (ФОТО)

$
0
0
27.06.2016 Фаҗига
Фаҗига 25 июньдә Татарстанның Биектау районында була. Казансу елгасы буенда Яңа Мамонино авылы борылышында "Дэу Нексия" машинасы суга төшә. Машина эчендә 4 кешелек гаилә була.
Ир кеше белән 6 яшьлек улына гына исән калырга насыйп була, хатыны белән 2 яшьлек сабыйны коткара алмыйлар – алар машинада су төбенә китә. 15 минут эчендә коткаручылар килеп җитә, тик ана белән баланы коткару мөмкин булмый.  
---

--- | 27.06.2016

Кайсы вузга керер өчен ничә балл кирәк? (ИСЕМЛЕК)

$
0
0
27.06.2016 Мәгариф
20 июньдә республиканың барлык югары уку йортлары кабул итү кампаниясен ачык дип игълан итте. Чыгарылыш сыйныф укучыларының күпчелеге бердәм дәүләт имтиханнарын инде тапшырып бетерде инде. Әмма нәтиҗәләр күпчелек предметлар буенча әле билгеле түгел. Шуңа да егет-кызлар дулкынлану белән балларын игълан иткәнне көтә. Билгеле, аларның күпчелеге Казандагы югары уку йортларына керергә исәп тота.
          Казан федераль университеты     КФУда быел гуманитар белгечлекләргә бюджет урыннар киметелгән. Беренче чиратта, бу юриспруденция, икътисад, менеджмент юнәлешләренә кагыла.  Юрфакка түләүсез урыннар 40 %ка киметелгән,  икътисадчыларны  5,7 тапкырга азрак санда кабул итәчәкләр, менеджерларга да сорау кимегән: бюджетка кабул итү саннары 4 тапкырга азайтылган. Вузның беренче проректоры Рияз Минзарипов сүзләренчә, бу – ил күләмендә алып барыла торган сәясәт. Аның каравы, бүген ихтыяҗлы булган  инженер-техник белгечлекләргә урыннар бераз арткан.   Гомумән алганда, КФУга 5316 бюджет урының бүленгән. Бу, узган ел белән чагыштырганда, бераз күбрәк. Әмма бакалавриат программалары буенча бюджет урыннары саны 167гә киметелгән. Үсеш исә магистратура программаларына кабул итүгә күзәтелә – урыннар саны 218гә арткан.   2015 елда КФУга керүчеләрнең уртача баллы 76,4 булган   Казан илкүләм тикшеренү техник университеты – КАИ     Бу вузда бюджет урыннары ел саен, күпкә булмаса да,  арта бара. Абитуриентларның да социогуманитар юнәлешләрдән табигый фәннәргә таба йөз белән борылуы күзәтелә. Әлеге уку йортының ректоры Альберт Гыйльметдинов сүзләренчә, соңгы 3 елда КАИга гариза тапшыручылар саны 20-23 процентка арткан.   - Ил күләмендә күзәтелгән системалы өтенлекләр үзгәрешен без ачык күрәбез. Һәм бу дөрестер дә. 90 еллларда социогуманитар һәм техник юнәлешләр арасында дисбаланс барлыкка килде. Хәзер барысы да үз урынына кайта бара, – ди КАИ ректоры.   Быел Казан илкүләм тикшеренү техник университетында 1719 бюджет урыны исәпләнә.   2015 елда КАИга керүчеләрнең уртача баллы 68 булган   Казан дәүләт энергетика университеты     Соңгы 4 елда гына да әлеге вузга кабул итү саннары 37 процентка арткан. Быел 774 бакалавриат и 440 магистратура урыны каралган. КДЭУны тәмамлаучыларның 100 проценты эшкә урнаша – нәкъ менә бу билгесе әлеге уку йортының төп горурлыгы булып тора.  Вуз даими рәвештә белем бирүнең сыйфатын үстерү юнәлешендә эшли – студентлар заманча лабораторияләрдә өйрәнүләр уза ала. 80 процент студентлар биредә — башка шәһәрләрдән килүчеләр. Шуңа да аларны мөмкин кадәр уңайлы яшәү урыны  белән тәэмин итү шулай ук мөһим фактор.   ˜– Безнең вузда белем алучыларга тулай торакта 2000гә якын урын исәпләнгән. Быел менә бер тулай торакта капиталь төзекләндерү бара. Һәм безнең студентларыбыз тулысынча уңайлы яшәү шартлары белән тәэмин ителәчәк, – дип белдерде КДЭУ ректоры Эдвард Абдуллаҗанов.   2015 елда КДЭУга керүчеләрнең уртача баллы – 64,6   Казан илкүләм тикшеренү технологик университеты – КХТИ     КХТИ шулай ук соңгы елларда бюджет урыннарын арттыруга ирешкән. Быел вузга 4365 бюджет урыны бүлеп бирелгән: 2201е – бакалавриат, 159ы – специалитет, тагын 2005е магистратура программаларына. Уку йорты предприятиеләр белән тыгыз эшли. Яхшы элемтәләр «Газпром», «Лукойл», «Татнефть», «Амоний» компанияләре белән җайланган. Моның белән бәйле рәвештә студентларның өстәмә стипендияләр алу мөмкинлеге бар.   2015 елда КХТИга керүчеләрнең уртача баллы – 62,1   Казан дәүләт медицина университеты     Быел КДМУда 2100 бюджет урыны каралган: 1,2 меңе – бакалавриат һәм специалитет, калганнары – интернатура, ординатура, аспиратура программалары буенча. Әлеге вузның төп үзенчәлеге – максатчан кабул итүнең югары дәрәҗәдә булуы. Специалитет программалары буенча, әйтик, 65 процент студентлар алына. Интернатура программасы буенча максатчан кабул итү 100 процент тәшкил итә.   Вузга урта махсус белем бирү йортларын (медицина көллият һәм техникумнарын) тәмамлаучыларны җәлеп итү буенча җитди эш алып барыла. Алар  арасында аерым имтихан уздыру гадәткә кереп бара.   2015 елда КДМУга керүчеләрнең уртача баллы – 85,2   Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты     КДАТУ быел 749 студент җыя алачак. Бюджет урыннары саны бу вузда күп еллар үзгәрешсез диярлек кала. Вуз аңлы рәвештә филиаллар, яңа юнәлешләр ачудан баш тарта. Шул рәвешле КДАТУга ел саен югары конкурс саклана. Уку йортының ректоры Рәшит Низамов сүзләренчә, вуз республикабызга кирәкле булган кадәрле генә белгечләр әзерли, студентларына иң сыйфатлы белем бирә.   2015 елда КДАТУга керүчеләрнең уртача баллы - 72,8   Казан дәүләт аграр университет     Кабул итү 16 бакалавриат юнәлеше, 9 магистратура юнәлеше буенча алып барыла. Бюджет урыннары узган елдагы дәрәҗәдә калган: 395 студентны – көндезге бүлеккә, 326 студентны читтән торып ук бүлегенә кабул итәчәкләр.   2015 елда КДАУга керүчеләрнең уртача баллы – 60,8   Казан дәүләт ветеринар медицина академиясе     Бу вузга бюджет урыннары күп түгел. Узган елда академия 350 абитуриентны алса, быел кабул итү саннары 10 процентка арткан – 385 кешене җыячак. Берникадәр үсеш санкцияләр һәм импортны үзебездә җитештерелгән белән алмаштыру ихтыяҗы белән бәйле. Студентларның шактый өлеше максатчан кабул ителә – аларга 10 мең күләмендә өстәмә стипендиялр түләнә. Биредә белем алучылар 100 процент тулай торак белән тәэмин ителгән.   2015 елда КДВМАга керүчеләрнең уртача баллы – 50,3.  
Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА

--- | 27.06.2016

Аллаһ ярдәм бирә: күзе күрмәүче Аяз Хәлимов Коръән уку буенча узган Бөтенрусия бәйгесендә беренче урын алган

$
0
0
27.06.2016 Җәмгыять
Күзе күрмәүче Аяз кечкенә чакта дәү әнисе аңа догалар өйрәткән. Якыннарының хәерхаклы мөнәсәбәте, үзенең тырышлыгы, укытучылары ярдәме белән Аяз төрле дини һәм фәнни бәйгеләрдә катнашып, җиңү арты җиңү яулап кына тора хәзер. Әле август аенда Чечня башкаласы Грозныйда күрмәүчеләр арасында Коръән уку буенча узган Бөтенрусия бәйгесендә беренче урынны алды ул!

– Дус хатыныннан “Сөләйман” мәчетендә күрмәүче балалар өчен лагерь эшләвен ишетеп, әни 2008 елда мине шунда алып килде, – дип сөйли Казанда күрмәүче балалар белем ала торган 172 нче махсус мәктәптә, 7 нче сыйныфта укучы Аяз. – Бу вакытта миңа сигез яшь иде, 20 көн шул лагерьда яшәп, дин сабаклары алдым. Биредә миңа бик ошады һәм лагерьга өч җәй рәттән йөрдем. Шулай ук әлеге мәчетнең якшәмбе мәктәбендә укыдым. Хәзер мәктәптәге дәресләрдән соң атнага өч тапкыр “Ярдәм” мәчетенә укырга йөрим.

– Аяз күңеленә дин сабакларының беренче орлыкларын дәү әнисе белән дәү әтисе салды, – ди Аязның әнисе Гүзәл ханым. – Ә Брайль ысулы (гади генә әйткәндә, күрмәүчеләр кабарынкы төрткеләр рәвешендә язылган хәрефләрне бармаклары белән тоеп укыйлар – Н.С.) буенча укырга, өй эшләрен мөстәкыйль әзерләргә Лаештагы күрмәүчеләргә белем бирә торган мәктәптә өйрәттеләр. Аяз беренчедән өченче сыйныфка кадәр шул мәктәптә укыды. Без андагы укытучыларга бик рәхмәтле. Аннан Аязны Казандагы 172нче мәктәпкә бирдек. Хәзер улыбыз сыйныфында алты бала, барысы да малайлар. Гадәти мәктәптәге кебек барлык фәннәрне дә өйрәнәләр. Брайль ысулы буенча укыйлар. Башта “Сөләйман” мәчетендә укыткан, хәзер менә “Ярдәм” мәчетендә белем бирүче укытучыларга да рәхмәтле без, күрмәүче балаларга гарәп әлифбасын, Ислам дине нигезләрен, догалар өйрәтәләр. Балаларны гына түгел, безне – мәчеткә балаларын йөртүче ата-аналарны да шәригать кануннары белән яшәргә чакыралар. Аязны мәктәпкә, мәчеткә йә мин, йә әтисе (ул төзүче) – кем өйдә, кемнең вакыты бар, шул алып бара, алып кайта. Аяз – гаиләдә икенче бала. Беренче улыбыз Дамир үзе әти инде хәзер, Булат исемле улы бар. Дамир белән Аязның яшь аралары – 19 ел. Беренче бала туганнан соң шулкадәр вакыт үткәч бирде безгә Ходай Аязны.

Вакытыннан иртәрәк туган улыбызның берни күрмәвен мин аңа биш ай ярым вакытта абайлап алдым һәм сырхауханәләргә йөртә башладым, ләкин табиблар безгә ярдәм итә алмадылар... Бик ягымлы, тыңлаучан, тырыш бала ул. Күрмәүчеләр – мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр дип йөртелсәләр дә, Ходай кешегә яшәү, уку, камилләшү өчен барлык мөмкинлекләрне биргән бит. Кемдер ул мөмкинлекләрдән файдалана, ә кемнәрдер – юк. Безнең балалар һәм без – аларның әти-әниләре, кешеләрнең мөмкинлекләре чикләнмәгәнлеген исбатларга тырышабыз. Аллаһ ярдәм бирә. Аяз 2010 елдан бирле “Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” дип аталган конкурста катнаша. Балаларга Коръәнне дөрес укырга өйрәтү, аларны әхлакый-рухи яктан үстерүгә юнәлдерелгән әлеге бәйге быел уналтынчы тапкыр үткәрелде инде. Анда Русиянең төрле төбәгеннән 4 яшьтән алып 18 яшькәчә балалар Коръәнне, ислам нигезләрен ни дәрәҗәдә белүләрен күрсәтеп, үзара көч сынашалар. Аларга шулай ук ислам тарихы һәм танылган тарихи шәхесләр турында сораулар бирелә. “Сөләйман” мәчетендәге тернәкләндерү үзәгенә йөрүче инвалид дүрт бала, шул исәпттән безнең Аяз да, Коръәннән озын сүрәләр белүләре, аларны көйләп, матур итеп укулары белән конкурста жюрины таң калдырганнар иде.

“Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” конкурсында Аяз 2011 елда – беренче, быел икенче урынны алды. Ул шулай ук музыка мәктәбенә йөри – флейтада уйнарга өйрәнә. “Хрустальное сердце мира” дип аталган Халыкара фестиваль-конкурста флейтада уйнап, былтыр – икенче, быел өченче урынны яулады. Былтыр шулай ук Казан федераль университеты Даль сүзлеге буенча үткәргән фәнни-тикшеренү конференциясендә катнашып, өченче урынны алды. Бик актив ул, укырга, дисклардан төрле догалар, кызыклы мәгълүматлар тыңларга ярата, күрмәүчеләр өчен махсуслашкан ике китапханәгә йөри, спорт яңалыкларын бирелеп тыңлый, бик күп спортчыларның исемнәрен белә.

Улыбызның быел 24 августта Грозный шәһәрендә күрмәүчеләр арасында Коръәнне Брайль ысулы буенча гарәпчә уку конкурсында беренче урын алуы безнең өчен зур вакыйга булды, билгеле. Ул дәрәҗәле бәйгедә илнең төрле төбәгеннән (Ингушетия, Дагыстан, Чечня, Ставрополь, Татарстан һ.б.) килгән 20дән артык конкурсантны шактый күренекле дин әһелләре тыңлаган. Мин конкурска бармадым. Безнең республикадан балаларны Русия ислам университеты карамагындагы Коръән-хафизларны әзерләү үзәге җитәкчесе Ибраһим Сабиров алып барды һәм конкурста хөкемдарларның берсе булды. Аяз гарәпчә язылган Коръәнне тулысынча укый, 95 битен яттан белә – магнитофоннан өйрәндек, гомумән, магнитофон – безнең аерылгысыз “дус” ул.   Грозныйда узган конкурста җиңүе белән котлап, Татарстан Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты башлыгы Александр Терентьев Президент исеменнән Аязга күрмәүчеләр өчен махсус программасы булган ноутбук бүләк итте. Аязның күңелсезләнеп, төшенкелеккә бирелеп утырырга вакыты юк, ул гел нәрсә белән дә булса мәшгуль. Интернетта “Вконтакте”да үз “бите” бар, анда фотоларын куябыз, электрон почтасына килгән хәбәр-язмаларны махсус программадан тыңлый. Ураза, Корбан Гаетләрендә әтисе белән мәчеткә бара. Киләчәктә Аллаһ ярдәме белән намаз укырга да, мәктәпкә һәм мәчеткә мөстәкыйль йөрергә өйрәнер дип ышанабыз.   Рәсемдә: Аяз Хәлимов Грозныйда Бөтенрусия конкурсында чыгыш ясый. 
Назилә САФИУЛЛИНА

--- | 16.06.2016

ВИП-тамада Айдар Садыйков хатын-кызлар турында нинди фикердә?

$
0
0
27.06.2016 Ир белән хатын
Ир-ат һәм хатын-кыз. Бер үк галәмгә без бит очраклы гына эләкмәгән... Шулай булгач, нигә соң бер-беребезне күп вакыт аңламыйбыз? Гамәлләребезне, теге яки бу адымыбызны, әйткән сүзләребезне... Үзара тартылуны «җиңеп», арага каршылыклар керә дә куя... Ә ир-атлар үзләре бу хакта ни уйлый икән? Сүзне аларга бирик әле.
Айдар САДЫЙКОВ, Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле солисты, «Миллениум» радиосы алып баручысы, ВИП-тамада; өйләнгән; гаилә стажы – өч бала атасы.
Иң элек хатын-кызның нәрсәсенә игътибар итәсез: киеменә, буй-сынына, күзләренә, чәченә... – Теләсә кайсы ир-ат иң элек хатын-кызның буй-сынына игътибар итәдер дип уйлыйм: күкрәкләренә, аякларына... Оча тирәсе киң икән, димәк, ир-атка бу бер хәбәр – мондый хатын-кыз дөньяга сау-сәламәт бала китерәчәк. Дулкынланып торган озын чәчләргә шулай ук күз төшә: андыйлар һәрвакыт башкалардан аерылып тора. Толымнарын җилгә таратып та җибәрсәме?!. Гүя ул сиңа: «Матурым, миңа кара! Күр, нинди чибәрмен! Сине бары тик мин генә бәхетле итә алам, туачак балаларыңның әнисе мин булырга тиеш!» – ди. Ир-ат иң элек хатын-кызның эчке дөньясына, рухи байлыгына гашыйк була диючеләргә ышанмагыз. Акылдан бигрәк яшьлек, матурлык, ташып торган сәламәтлек кирәк ир-атка. Бу – табигать кануны!   Хатын-кызның кайсы сыйфатларын гафу итәргә була? – Бөтен нәрсә өчен дә гафу итәргә була аны: машинаны бәрдергәнен дә, ашы тозлырак булганын да... Әмма нидер укыганда бүлдерсәләр яратмыйм менә!    Ә нәрсә өчен сез бик якын хатын-кызны да гафу итмәс идегез? – Хыянәт! Якын кешесенең үзенә хыянәт итүен ишетүдән дә авыр хәбәр юктыр ир-атка. Бәхетем – мин моны кичермәдем. Чын фаҗигагә әйләнер, мин-минлегемә шактый нык тәэсир итәр иде бу хәл.
Хатын-кызлар икегә бүленә: ир-атны илһамландыручы алиһәләр һәм аңа өйдә комфорт тудыручы хуҗабикәләр. Сезгә аның кайсы якынрак?  – Һәркем өчен аның җәмгыятьтә тоткан урыны, башкаларга ни дәрәҗәдә кирәк булуы бик мөһимдер. Бу уңайдан минем үземә Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев белән аның җәмәгате арасындагы мөнәсәбәтләрне күзәтү бик кызык. Әйе, ул – лидер. Сәкинә ханым күп вакыт аның күләгәсендә кала. Әмма рәсми булмаган чараларда Минтимер ага һәрвакыт иң элек сүзне хатынына тапшыра. Үз-үзен тотышы, күз карашы, хәрәкәтләре белән ул аны ни дәрәҗәдә хөрмәт иткәнен гел күрсәтеп, сиздереп тора – бу Минтимер аганы тагын бер баскычка югары күтәрә.    Хатыны эшләргә, ниндидер уңышларга ирешергә омтыла икән, ире аңа, һичшиксез, ярдәм итәргә бурычлы. Кызганычка каршы, тормышта еш кына моның киресен очратасың. «Шундый-шундый хыялым бар иде, ул эшкә тотынырга ирем рөхсәт итмәде», – дип зарланган хатын-кызларны ишеткәндә, шаккатам: хәләлебезгә бу тормышта үз урынын табарга без, ир-атлар да ярдәм итмәсә, тагын кемгә таянырга кала аңа?! Мин үземнекен белемен күтәрергә Мәскәүгә дә җибәрдем, фоторәссамнар курсына да йөрттем. Машина йөртергә дә ул миннән алданрак өйрәнде. 
Ир кеше өчен аның хатыны дус та була аламы?  – Ничек дус кына булсын, ул бит – саклаучы фәрештәң! Янымда шундый кеше барлыгы өчен язмышыма гел рәхмәтлемен, чөнки беләм, ул мине теләсә нинди хәлемдә дә ташламаячак – бер тиенсез калсам да, авырып урынга егылсам да. Хатыным – һәрнәрсәдә иң беренче киңәшчем. Мәкалә язсам – тыныш билгеләрен булса да карап чыгуын сорыйм. Аннан башка аватарка өчен фоторәсем дә сайламыйм. Мин – экстраверт. Күңелемдә туган уй-фикерләрне, хисләрне үземдә тыеп тора алмыйм: ул тыңласа да, тыңламаса да, миңа сөйләү, бушану кирәк. Хәер, ишетә бугай, мин сөйләгәндә башын кагып куйгалый анысы.   Туйлар, юбилейлар күп үткәрәм бит, күрәм: башка ир-атлар да миннән әллә ни аерылмый. Зур-зур генераль директорлар, министрлар юбилейларын ничек уздыруны иң элек хатыннары белән киңәшләшә. Туйларда да шул ук хәл. Бәйрәмнең 90 процентын – кәләшләр, калганын кияүләр һәм әти-әниләр оештыра. Сорауларны, гадәттә, гел кәләшләр яудыра: «Ә нинди бәйгеләр оештырасыз? Костюмыгыз нинди төстә булачак? Ә күзенең төсе, минем чәчәк бәйләмем белән туры килсен өчен, кияүгә нинди бутоньерка сайларга?» Кияү егете бу вакытта баш кагып кына утыра...   Хатыныгызга ничек тәкъдим ясаганыгызны хәтерлисезме әле?  – Башта кыска гына бер риваять. Аксакал янына яшь кенә егет килә: «Бер кызны очраттым, гашыйк булдым... Сездән киңәш сорарга теләгән идем: өйләнимме икән аңа?» Аксакал уйлап та тормыйча җавап бирә: «Юк, өйләнмә!» «Нигә алай дип әйтәсез?» – дип аптырый егет. «Сорап торганга күрә!» – дип сүзен тәмамлый ил агасы...    ...Мин аны инде иртүк эшкә озата бара идем. Ул күздән югалып биш минут үтүгә шалтырата башлыйм: тавышын булса да ишетәсем килә. Кичке сәгать биштә эш сәгате бетә: мин кабат аны ишек төбендә каршы алам. Бар да булды безнең: чәчәкләр дә, конфетлар да, көнләшүләр дә... Ничекләр итеп көнләштем мин! Акылдан шашам дип торам!    Берсендә аны көтеп тукталышта ике сәгать басып тордым! Ул чакта туңуларым! Азрак җылыныйм дип, урам җыештыручыга әллә никадәр кар көрәштем – ә ул юк та юк! Соңыннан ачыкланды – эштән ул көнне иртәрәк кайтып киткән икән. Гашыйк булганда, яратканда организм допамин дигән матдә эшләп чыгара: андый чакта, яратканы кешесен күрмичә кеше тынычланмый, диләр. Минем белән дә шулай булды. Бәхеткә каршы, безнең хисләр уртак иде, «кавышабыз» дигән теләк икебездә берьюлы туды. Ә кайда таныштык дип уйлыйсыз? Әлбәттә, туйда инде! Ул кәләшнең дус кызы иде, ә мин, гадәттәгечә, алып баручы. Бер күрүдән дә гашыйк булырга мөмкин икән... Мин шунда, туйда, барлык кунаклар алдында аңа Пушкинның бер шигырен сөйләдем. Әйтергә теләгәннәремнең һәммәсе шул шигъри юлларга сыйган иде. Миңа ул чакта – 43, аңа – 20 яшь... Ул көннән соң дүрт ел узды инде менә. Улыбыз Арслан үсә. Мин тагын кызыбыз, аннан тагын бер улыбыз тууын телим. Калганын – киләчәк күрсәтер. Хәзерге көндә бик бәхетлемен. Әкияттә яшим! 
Ир кеше хатын итеп әнисенә охшаган кызны сайлый диләр, шулаймы? – Әлбәттә, шулай. Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил хәзрәт Гайнетдинның ике кызының да туен мин алып бардым. Мәҗлес барышында бу фикерне ул да берничә тапкыр кабатлап: «Җәннәт – аналарның аяк астында» – дигән иде. Абый белән мине әни ялгыз үстерде. Әтисез калганда миңа җиде генә яшь иде. Шуңа күрә әни минем өчен кадерле дип кенә әйтү дә аз... Бәндә хаталардан хали түгел – аның кайбер нәрсәләрдә ялгышуын күрсәм, үзем хәтта тәнкыйтьләсәм дә, әнидән берәүгә дә ялгыш та кыек сүз әйттерәсем килми. Андый хәл булса чыгырымнан чыгам! Кайчак ир-атларга әниләренә берсүзсез буйсыну кыенлык та тудыра. Әни «тозагыннан» котылып, хатыным белән икебезгә генә кагылган сорауларны үзебез генә чишә башлау, яшермим, миңа да җиңел булмады. Акыллы, эшлекле һәм... шактый хәйләкәр кеше ул безнең әни.    Күптән түгел бер туйны алып бардым менә. Бер ай да үтмәде, яшь килен елап шалтырата: «Кайнанам улын гел миңа каршы котырта. Ирем – зомби кебек: көн саен әнисе янына бара, ул нәрсә куша, шуны гына эшли...» – ди. Сер түгел бит, әйе, әти-әниләр, бигрәк тә, әниләр, балаларын гел үз кубызларында гына биетергә тели. «Мин сине таптым... Үстердем... Бөтен тормышымны сиңа багышладым. Ә син?» – диләр. Бу халәттән, бу бәйлелелектән ничек тә котылырга кирәк. Циалковский: «Жир – Кешелекнең бишеге», – дигән бит әле, ана куены да безнең өчен бишек инде ул, әмма гомер буе бәллүдә ята алмыйсың. Әти-әниеңне күпме генә яратсаң да, үзеңдә көч табып, бу җепне өзәргә, үз фикерең белән яшәргә кирәк. Сиңа бит хатының белән көн итәсе – аны рәнҗетергә ирек куярга ярамый. 
Хатыннары ирләреннән күбрәк мал тапкан гаиләләр бар. Ир кеше бу очракта үзен ничек тотарга тиеш? – Беренче хатынымның миннән күбрәк акча эшләгән чаклары бар иде. Бик күпкә! Үртәлә идем... «Нигә болай? 25 яшьлек көче ташып торган ир-ат бит мин!» – дия идем.  Аннан менә, бәхеткә каршы, иҗатка кереп киттем. Һәм барысы да үзгәрде!
Гашыйк булуын хатын-кыз үзе белдерүгә ничек карыйсыз? – Бер танышым кулындагы фоторәсемне күрсәтә: «Карале, сыйныфташымның баласы быел инде мәктәпкә керә икән... Ә миңа 30 яшь, әле балам түгел, ирем дә юк!» – ди. Аннан искә төшерә башлады: «Мине ошатып йөргән егет тә бар иде бит. Ул да миңа ошый иде... Тик горур идем шул. Дискотекада аның ягына күз дә салмаска тырыша идем. Юк, горур түгел, җүләр булганмын мин!» Һәрнәрсәнең үз вакыты шул, бик озак сайлансаң, көтеп кенә утырсаң ялгыз калуың да бар. Кызлар беренче адымны үзләре дә ясый белергә тиеш. Минем үземә дә беренче хатыным мәхәббәтен башлап үзе аңлаткан иде. Горурлык булды ул минем өчен! 
Хатын-кызларны ир-атларда иң беренче чиратта нәрсә җәлеп итә дип саныйсыз? – Теләсә кайсы хатын-кыз иң элек ир-атның матурлыгын, яшьлеген күрәдер: озын буен, киң җилкәләрен, сәламәтлеген... Әтиләренә охшаса, балалары да шундый булачак бит аның! Аннан аңа терәк, таяныч кирәк, димәк, ул аягында нык басып торган ир-атны сайлаячак. Нәфес галәмәте түгел бу: булачак әни кеше туачак балалары турында гына кайгырта: аларны бит ашатасы-эчертәсе, киендерәсе, укытасы бар...   Хатын-кызларның үзегезнең кайсы якларыгызга игътибар итүен көтәсез? – Кыя кебек дивар артында ир-атның шактый нечкә күңеле яшеренүен күрсен иде алар. Саксыз кагылсаң, аны бик тиз яраларга мөмкин икәнен аңласыннар иде. Мактау сүзләрен кызганмасыннар иде. Хәтта ул хаклы булмаганда да, учакка май өстәмичә, ирнең тынычлануын көтсеннәр, аннары гына үз фикерләрен әйтсеннәр иде.    Ир-атны артык чибәр һәм көчле хатын-кызлар куркыта, диләр. Бу, чынлап та, шулаймы? – Чибәр кызлар белән танышудан беркайчан да курыкмадым. Якыннан аралашып китәбез икән – бик әйбәт, кире борсалар да, бернәрсә югалтмыйм... Шуңа күрә хатыным яшь тә, чибәр дә минем!    Ир-ат һәм хатын-кыз логикасы дигән төшенчә бар. Алар сезнеңчә бер-берсеннән нәрсә белән аерыла? – Без аналитик акылга ия, фикер йөртүебез – колачлырак, ә хатын-кызда интуиция көчле, алар безнең уйга да кермәгән нәрсәләр хакында төпченергә сәләтле. Шактый зур урын биләгән җитәкчеләр өчен төрле чаралар үткәргәч,  нинди карарлар һәм аларны ничек кабул иткәннәрен күрергә туры килә.   Мәсәлән, Илшат Шәех улы Фәрдиев, кызын кияүгә биргәндә, туй белән бәйле төп сорауларны үзе хәл итте. Кызы һәм кияве Шамилнең теләкләрен искә алып, билгеле.   Минем клиентлар арасында миллиардерлар, «Форбс» журналы әгъзалары да бар. Эшкуарлар, сәясәтчеләр, министрлар... Алар аш-су мәсьәләсендә дә шактый хәбәрдар, хәтта үзләреннән югарырак җитәкчеләрнең нәрсәне күбрәк яратуын (яки яратып бетермәвен дә) белә. Артистларны да таный. Шуңа күрә юбилейлар әзерләгәндә төп сүзне алар үзләре әйтә. Әмма түрдәге өстәлгә куелачак чәчәк бәйләменә заказны һәрвакыт хатыннары бирә!     Ир-ат белән хатын-кыз икесе ике галәмнән икәне билгеле инде. Кайчакларда аларның бер-берсен аңламаулары шуннан килеп чыга да инде. Хатын-кызның нигә нәкъ менә шулай эшләгәнен үзегез аңламаган берәр очракны искә төшерегез әле. – Берсендә туй барганда кемдер, шаяртырга уйлап, кәләшне урлады. Туйларда була торган гадәти күренеш инде бу. Кунакларга кызык, ә бу кияү – чыгырыннан чыкты. Өстәлләрне әйләндереп каплый башлады: «Ул килеп урынына утырмыйча, туйны дәвам итмибез!» – ди. Качкан җиреннән йөгереп чыкты кәләшебез. Гомерлек сабак алгандыр ул бу көнне. Иренә әйтмичә, беркая  аяк та атламас...    Хаклы икәнегезне яхшы беләсез, әмма хатыныгызның үз туксаны туксан, хаклык аның ягында дип саный. Мондый очракта нишлисез? Үзегезнең хаклы икәнегезне исбатларга тырышып карыйсызмы, әллә инде юл куясызмы?  – Тыныч юл белән хәл итеп булмаган проблема юк ул. Зур-зур дәүләтләрнең дә сәясәтчеләре уртак тел таба. Ә гаилә шул ук дәүләт инде ул... Мин – юл куя белә торган кеше. Әмма арага боз салкынлыгы керә, сине кеше буларак хөрмәт итми, күрми башлыйлар икән, юлларның аерылуы хәерлегә генәдер. Мондый вакытта дөньяга карашлар да, без үзебез дә үзгәрәбез. Һәм бу үзгәрешне никадәр тизрәк сизеп аласың, аңлыйсың, шулкадәр әйбәтрәк. Аннан инде бөтен ихтыяр көчеңне туплап: «Аерым яшәү синең өчен дә, минем өчен дә дөресрәк булыр», – дип әйтү кирәк... Без, татар ирләре, күп вакыт үзебезне дөньяның кендеге дип саныйбыз шул. Без – хуҗа, шулай булгач, нишләсәк тә, үзебезне ничек тотсак та килешә, янәсе! Мәҗлестән соң, юбилейны оештыруда ярдәм иткәне өчен бер җитәкченең хатынына рәхмәт әйтә башлагач, ул мине шунда ук туктатты: «Хатын-кызны  мактарга ярамый!» Тагын бер очрак истә. Банкеттан соң, юбилярның хатынына рәхмәтләремне җиткердем. Бәйрәм иренең исендә калсын өчен бик тырышты ул. Икенче көнне шул ханым миңа шалтырата: «Җылы сүзләрегез өчен рәхмәт сезгә! Күңелем булды... Ирем белән 30 ел яшибез – аның мине бер тапкыр да мактаганы юк...» – ди.   Шундый очракны күзаллыйк әле: сез ачыгып, арып-талып эштән кайтып керәсез, ә өйдә ашарга пешмәгән. Хатыныгыз, мин ардым, дип, диванда кырын ятып тора.  – Улыбызга ике яшь кенә әле. Бәләкәй бала белән каян эләксен ул диванда ятып торулар?! Тәгәрмәчкә эләккән тиен сыман мондый вакытта хатын-кыз... Ә инде ятып тора икән, димәк, чынлап та, бик арган яки авырып киткән. «Роллар гына китертик», – дип мин аңа үзем үк тәкъдим итәчәкмен.
Сер түгел, берәр җиргә җыена башласак, без, хатын-кызлар, соңга калучан.  – Ялгыш фикер бу. Минем хатыным, мәсәлән, күпкә алданрак җыенып куя. Ә мин каһвә эчәм, интернеттан яңалыклар карыйм, тагын каһвә пешерәм, аннан кабат интернет... Юк, хатын-кызлар безгә караганда бу мәсьәләдә төгәлрәк, оешканрак дип уйлыйм. Минем үземне юлга, гомумән, кечкенә баланы җыендыргандай әзерләргә кирәк: ашау-эчүне кайгыртырга, күлмәгемне үтүкләргә...   Хатын-кызлар еш кына бүләк сайлауда ялгыша: ир-атка ошамастай бүләк бирә.  – Иң ошаган бүләк? Швейцар сәгатедер, мөгаен. Шактый кыйммәт иде ул. Аны алганда биргән купонга без әле Мисырга сәяхәт тә откан идек. Еш кына мин үземә нинди бүләк кирәген алдан ук әйтеп куям. Гадәттә, сәнгать буенча берәр затлы китап була ул: яхшы кәгазьдә басылган, рәсемнәр белән бизәлгән, аз тираж белән чыккан... Антиквар әйберләрне дә бик яратам. Әмма иң яхшы бүләк – үз кулы белән эшләгәне: теккән, бәйләгән әйберләр – оекбаш, шарф... Көн дә кирәк булган бүләкләр дә ошый миңа – күлмәк, футболка, свитер... Ир-атка хатын-кызның иң зур бүләге исә – балалар! Минем алар өчәү! 
---

--- | 23.06.2016

"Скорлупино-2016" фестиваленнән татарча ВИДЕОрепортаж

$
0
0
27.06.2016 Мәдәният
25 июнь көнне Питрәч районында беренче тапкыр "Скорлупино-2016" йомырка фестивале узды. Фестивальдә кошчылык тармагында хезмәт куя торган 9 команда катнашты. Өченче урынга "Ак Барс" холдинг ширкәте лаек булса, икенчегә – "Чайка" фермер хуҗалыгы. Ә төп бүләк "Чаллы-бройлер" ширкәтенә тапшырылды.

 


---

--- | 27.06.2016

Улыбыз өйләнми, ә без аерылышабыз

$
0
0
27.06.2016 Ир белән хатын
Кеше гомере өч туйдан тора. Аларның икесен кеше үзе хәтерләми. Ә менә яшьлек яме – кызыл туйны гомер буе сагынып сөйли. Казансу буендагы Казан ЗАГСы янындагы затлы туй машиналарыннан чыккан аккош төсле кәләшләргә, лачын кебек кияүләргә карагач та, «Бәхетегез гомерле булсын!» дип теләк теләмичә калганым юк. Әмма яшьлекнең яме шушы алтын балдаклы, өрфиядәй ак күлмәкле кызыл туй булса да, замана яшьләре, бигрәк тә егетләр, муеннарына камыт кияргә бик ашыгып тормыйлар.
Әллә җаваплылыктан куркалар, әллә инде гаилә арбасын тартып барырга хәлләреннән килми башлаган. Экраннар каршында үскән замана егетләренең буыннары сыек булса да, гаҗәп түгелдер. Аннары хәзер бит кызлар да күпне өмет итә: егетнең машинасы, аерым фатиры, югары белем турында дипломы, әйбәт хезмәт хакы түли торган эше булырга тиеш. Шулай сайлана торгач, яраткан кешеңнең оекбашын юу да олы бәхет икәнен белмичә утырып та калалар. Егетләр дә берничә тапкыр күңелләрен ачып карыйлар да, җавап тапмагач, ялгызлыкны кулайрак күрә башлыйлар. Аннары бит хәзер хатын-кыз да машинасын да йөртә, акчасын да ирләрдән ким эшләми. Егетләр дә матур кызларны көйләмичә генә, җил шикелле ирекле булырга тели. Авыл җирендә, әйтик, ата-аналары нигез казыгым дип үстергән егетләр аларның соңгы өметләрен өзеп, бәхет эзләп шәһәргә дә китә алмый кала, ә авылда кызлар юк. Шул рәвешле иясез бәхет – буйдак булып картаялар. Ә калалардагы тулай торакларда күпме авыл кызлары әйбәт кияү турында хыялланып ялгыз гомер уздыра. Быелның биш аенда Татарстанда 5938 генә яңа гаилә оешкан. Генә дим, чөнки бу, узган елның шул ук чорына караганда, 1094 парга кимрәк. Ныклабрак уйлап карасаң, бу күрсәткечне күпмедер дәрәҗәдә «гражданский брак»лар да киметә.   Әйе, яшьләр хәзер, нишләптер, тормышка, гаилә коруга бармак аша гына карыйлар. Ике-өч тапкыр кинога барып, берәр аулак урында төн уздыралар да, «Бер-беребездән башка яши алмыйбыз», – дип, чәчләрен-чәчкә бәйләргә карар кылып, интернет аша гына ЗАГСка гариза да биреп куялар. Бер күршебезнең улы нәкъ шулай итте. Башта яшьләр экран каршында утырып кына гариза биргәннәр. Аннары гына бу хакта әти-­әниләренә җиткерделәр. Мескен әти-­әни ниш­ләсен инде, муеныннан бурычка батып булса да, йоласына туры китереп, кыз да сорады, никахка да барды, гөрләтеп туен да үткәрде. Тик бер-берсеннән башка мизгел дә яши алмаслык булып кушылган яшьләрнең арасыннан бик тиз кара мәче йөгереп үтте. Аерылыштылар. Әти-­әни бу вакытта бурычларын да түләп бетермәгән иде әле. Балаларының бәхетсезлеге тәҗрибәле гаиләнең дә көймәсен комга китереп терәде. Гаепне бер-берсенә аудара-аудара күпмедер генә яшәделәр дә, алар да аерылыштылар. Әгәр бер түбә астында яшәп калсалар, быелның биш аенда ЗАГСларда аерылышулары теркәлгән 5644 парның берсе булса да кимрәк буласы иде.   Ә болай аерылышучылар саны елдан-ел арта бара. Күпме бала сыңар канат белән үсәргә мәҗбүр ителә. Ә бер канат белән генә биеклеккә күтәрелү җиңел түгеллеген әнием мисалында беләм. Әтисез үстем. Шуңа да ЗАГС хезмәткәрләре, мәхәббәтләре сүнеп, юллар чатында аптырап басып торган гаиләләргә ярдәм итү максатыннан, төрле проектлар оештыра башлаганнар – тәҗрибәле психологлар гаиләдәге кризисның сәбәбенә төшендереп, бергә яшәп калу юлларын күрсәтә. Кызганыч, теге 5644 парга әллә инде акыллы киңәш бирүче булмаган, әллә алар аны тыңлауны кирәк дип санамаганнар – ялгышларын язмышка сылтаганнар да, һәркем үз юлы белән киткән.   Тирә-юньгә карасаң, бер-берсен ярты сүздән, күз карашыннан аңлашып, санлашып яшәүчеләр дә шактый, шөкер. Танышларым арасында да бар андыйлар. Үзем сокланган бер гаилә турында сезгә дә җиткерәсем килә. Гомер буе байлык­ка кызыкмый, бары – бергә, югы – уртак диеп, булганына риза булып, хәләл хезмәт белән гомер итте алар. Үзләре шикелле уңган-булган, тырыш өч бала үстерделәр. Кызлары узган ел тәртипле мөселман егетенә кияүгә чыккан иде, ел башында танышларымны бик бәхетле әби-бабай итте. Инде менә олы улларының да игез балалары тугач, әби белән бабайның дөньялары тәмам түгәрәкләнде. Җитмәсә, алар улларының гаиләсе белән бергә яшиләр, шуңа да, очрашкан саен, оныкларын сөйләп туймыйлар. Хәзер алар һәр иртәне сабыйларына игелек-шәфкать, бәхет теләп, дога кылудан башлыйлар. Аларга карыйсың да кешенең бәхете үз кулында икәнлегенә тагын бер тапкыр инанасың. Быелның биш аенда Татарстанда 22549 сабый туган икән, өчесе – бу бәхетле әби-бабайларның яраткан оныклары, рәхәтләнеп туган телләрен өйрәтеп, исән-сау үстерсеннәр генә.   Ә бит гомер шундый кыска, шуңа да аның һәр мизгеленең кадерен белеп калу кирәк. Быелның биш аенда гына да әнә 19017 кеше, фани дөнья белән алыш-бирешен бетереп, бакыйлыкка күчкән. Үлем үкенечсез генә булмый инде, алар арасында ашын ашаган, яшен яшәгән өлкәннәр белән бергә, әле гомерләре бөреләнеп кенә килгән яшьләрнең дә булуы үзәкләрне өзә. Кадерлеләрен югалтканны юатуы авыр булса да, быелгы үлем-җитемнең узган елның шул вакыты белән чагыштырганда, 5,8 процентка кимрәк булуын белү бераз булса да тынычландыра. Үлүчеләр арасында да, нәкъ туучылар шикелле үк, ир-атлар чак кына күбрәк. Ирләрне саклагыз дип әйтү артык булмас бу урында.
Йолдыз ШӘРАПОВА

--- | 27.06.2016

Әтнә механизаторы сукалау буенча Россия чемпионатында өченче урын алды

$
0
0
27.06.2016 Авыл
Сукалау буенча V Россия чемпионатының җиңүчеләре билгеле булды. Бу хакта Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итә. 19-25 июньдә Төмән өлкәсендә үткәрелгән чемпионатта Россиянең 29 регионыннан килгән 33 механизатор көч сынашты. Әтнә районы механизаторы Ирек Галиев җир сөрү, трактор белән идарә итү кебек турнирларында катнашып, 10 кешелек финалга үтте. Конкурс барышында җир сөрү осталыгы 14 күрсәткеч буенча бәяләнгән.
Чемпионатта беренче урынны ике ел рәттән Удмуртиядән Вадим Зарецких алган. Икенче урында Рязань өлкәсеннән Андрей Шаль, өченче урында – Әтнә районы “Күңгәр” хуҗалыгы механизаторы Ирек Галиев.    "Татар-информ" агентлыгына биргән интервьюсында “Күңгәр” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы башлыгы Илнар Галиәхмәтов Ирек Галиевне Әтнә районының иң алдынгы сукачысы дип әйткән иде.   Ирек Галиевкә - 38 яшь. Ул трактор йөртү таныклыгын мәктәптә укыганда алган. Тракторда 20 яшеннән – армия сафларында хезмәт итеп кайтканнан бирле эшли. Хезмәтем авыр, әмма яратып башкаргач, җиңеләя, ди көн дә иртәнге 3тән эшкә керешүче Ирек Галиев. Беренче тракторы чылбырлы “ДТ-75” булган, икенчесе – “Беларус-1221”. Әлегә икесендә дә эшли: берсендә терлекләргә азык ташыса, икенчесендә җир эшкәртә. Кыр алдынгысының яраткан бәйрәме дә – Сабан туе.   Чемпионатка барыр алдыннан Ирек Галиев: “Чемпионатта җиңәрмен дип өметләнмим. Шулай да, барып, катнашып карыйсы килә. Язгы чорда авылдашларымның бәрәңге бакчаларын сукаладым. Чемпионатка әзерлек һәм төп тренировка шул булды”, – дигән иде.     
Рәмис ЛАТЫЙПОВ әзерләде

--- | 25.06.2016

Чулпан Йосыпова сабыена нинди затлы исем кушкан? (ФОТО)

$
0
0
27.06.2016 Шоу-бизнес
Күпләрнең йөрәген үзенең моңлы тавышы белән яулаган Чулпан Йосыпова 3600 граммлы "егет" тапкан иде. Җырчы ире Арсен белән бер сүзгә килеп, аңа бик затлы исем дә кушканнар. Чулпан бала белән декрет ялында булуга карамастан төрле чараларда, мәҗлесләрдә катнашудан баш тартмаска җыена икән.

Ә бәхетле әни үзенең в контактедагы битендә: "Бүген, 26 июнь көнне, улым Солтан белән өйгә кайтуыбызга 1 ай булды. 23 июнь көнне Солтаныма 1 ай булды. Улым, таза-сау, сәламәт, акыллы булып ус!" – дип язган.


---

--- | 27.06.2016

Саба районында микроавтобуска бәрелгән автомобиль хуҗасы йөрәге авыртудан зарланган булган

$
0
0
27.06.2016 Фаҗига
"Hyundai" автомобиле йөртүчесе, юлда 8 кешенең гомерен өзгән транспорт һәлакәте булганчы, рульгә утырыр алдыннан йөрәге авыртудан зарланган булган. Моннан тыш, җиңел машина йөртүчесе соңгы елда юлда йөрү кагыйдәләрен бозган өчен 64 тапкыр административ җаваплылыкка тартылган. Бу хакта бүген брифингта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсе башлыгы - республиканың юл хәрәкәте иминлеге баш дәүләт инспекторы Рифкать Миңнеханов хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, микроавтобус йөртүчесе дә юл йөрү кагыйдәләрен бозган - ул 120км/сәг тизлек белән барган, шулай ук 8 пассажир урынына 9ны утырткан. Тугызынчысы һәлак булган малай булган, ул, бәрелешү нәтиҗәсендә, микроавтобус салоны буйлап "очкан", диде Рифкать Миңнеханов.   Кроссовер йөртүчесе 26 июньдә иртән Сабага пассажир буларак кайткан, аннары рульгә утырып, трассага чыккан.   Искәртеп үтик: кичә, 26 июньдә 9.40 сәгатьтә, Саба районында Казан-Шәмәрдән автомобиль юлының 86 нчы чакрымында "Hyundai ix35" кроссоверының 44 яшьлек йөртүчесе юл кагыйдәләрен бозып, каршы як юлга чыккан һәм "Citroen" микроавтобусы белән "маңгайга-маңгай" бәрелешкән.   Юлда транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, кроссоверның йөртүчесе һәм пассажиры, шулай ук микроавтобусның йөртүчесе һәм пассажирлары (1957, 1976, 1978, 1988, 2009 елгы) тән җәрәхәтләреннән җан тәслим кылган. Микроавтобусның тагын 4 пассажиры хастаханәгә озатылган.   ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, транспорт һәлакәтендә 8 кеше үлгән. Зыян күрүчеләрнең 1се хастаханәдән чыгарылган.
Максим КИРИЛОВ, Гөлүзә ВАСИЛОВА

--- | 27.06.2016

Татарстан сугыш чоры балалары турында закон кабул итү инициативасы белән чыгарга мөмкин

$
0
0
28.06.2016 Җәмгыять
Бүген ТР Дәүләт Советы депутатлары 19нчы утырышта "Сугыш чоры балалары" федераль закон проектын Дәүләт Думасына кертү буенча парламентның закон инициативасы турында фикер алышачаклар. ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, инициатива КПРФ фракциясеннән депутатлар Артем Прокофьев, Хафиз Миргалимов һәм Александр Комисаров тарафыннан кертелгән һәм 19 майда Татарстан парламентының социаль сәясәт комитеты утырышында каралган.
"Федераль закон проекты балачактан өлкәннәр белән бергә завод-фабрикаларда, колхозларда эшләгән һәм сугыштан соң безнең илне торгызуга өлеш керткән гражданнарга карата гаделсезлекне бетерү максатыннан эшләнгән.   "Тар-мар ителгән Германия сугышта катнашучыларга бурычын кайтарды, концлагерь тоткыннарына компенсация түләде. 2006 елдан башлап Украинада сугыш чоры балалары законы гамәлгә керде. Россиядә 16 төбәктә генә сугыш чоры балалары турында закон кабул ителгән, әмма аерым законнар бар җирдә дә гамәлдә түгел, кайдадыр закон актларына социаль яклау турында ярдәм итү нормалары кертелгән", - диде депутат.   Закон проектында, аерым алганда, 1928 елның 22 июненнән 1945 елның 9 маена кадәр туган гражданнарның яшь категориясе бүленә. Бу категориягә сугыш башлаганда 14 яше тулмаган, шулай ук сугыш чорында туган балалар керә. Россиядә бу категориягә керә торган 12 миллионнан артык кеше яши, аларның 2,3 миллионы сугыш чоры балалары бернинди ташламага да ия түгел.   Артем Прокофьев искәрткәнчә, закон проекты Дәүләт Советына кертелде, әмма хупланмады. Аның сүзләренчә, бу категория федераль дәрәҗәдә танылырга тиеш.   "Сугыш чоры балалары" закон проекты елга бер тапкыр бервакытлы түләүләр алу, барлык төр шәһәр транспортында бушлай йөрү, РФ субъекты медицина учреждениеләрендә диспансеризация һ.б. ташламалар бирү карала.   ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова проектны эшләп бетерү зарурлыгын белдерде.
---

--- | 27.06.2016

«Ак чәчәкләр»дәге "Мансур"га операция ясаганнар (ФОТО)

$
0
0
28.06.2016 Мәдәният
Тамашачыга “Ак чәчәкләр”дәге Мансур образы аша таныш – Динар Хөснетдинов хастаханәдә. – Сул аякның бармагын сындырган идем, сөяге чыккан.
Менә шуңа операция ясадылар. Бар да уңышлы узды, хәлем яхшы, – ди Динар.  
---

--- | 27.06.2016

Илназ Гариповның җәе ничек уза?

$
0
0
28.06.2016 Шоу-бизнес
Күпчелек артистлар җәйне ял итеп үткәргәндә, бик күп кызларны үзенә гашыйк иткән җырчы Илназ Гарипов җиң сызганып эшли. Хәзерге вакытта Илназ Татарстан, Башкортстан буйлап гастрольләрдә йөри. "Ял эләкми, туры килгәндә төшкә кадәр йоклыйм. Каядыр ял итәргә бару турында уйлаган да юк", – ди ул.
– "Алабута" җыры белән шау-шу тудырган Айсылу Габдинова концертларымда чыгыш ясый. Тамашачы яратты үзен, кая барсак та, алкышларга күмәләр. Бүген Бәкердә Айсылуның тәүге сольный концерты узачак. Мин исә көздән башланачак яңа программага әзерләнәм. Казандагы концерт 28 ноябрьгә билгеләнде. Яңа җырлар, яңа фикерләр булачак. Өченче ел рәттән концерт куячакмын, Алла теләсә, – дип сөйләде Илназ Гарипов Intertat.ru хәбәрчесенә.   "Мәхәббәт өлкәсендә яңалыклар юк, бар да элеккечә", - дип җавап бирде җырчы.
Эльвира ШАКИРОВА

--- | 27.06.2016

“Түгәрәк өстәл” янында сөйләшү: милли мәктәпсез булмый

$
0
0
28.06.2016 Милләт
КФУ татар мәктәпләренә укытучылар әзерләү вазифасын үз җилкәсеннән төшерү сәбәпле, милли мәктәпләребездә татарча укытучы белгечләргә кытлык сизелә башлады. Шушы куркынычны тирәнтен аңлаган зыялыларыбыз – Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Рафаил Хәкимов, КФУ профессоры, ТФА академигы Индус Таһиров, җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллин, ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, ТФА академигы, Казан дәүләт педагогика университетының элеккеге ректоры Рүзәл Юсупов, тарихчы галим, БТК башкарма комитетының бюро әгъзасы Дамир Исхаков, җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиевләр, “Ватаным Татарстан” газетасы редакциясенә җыелып, әлеге проблеманы уртага салып сөйләште.

Сөйләшүгә КФУ һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчеләре дә чакырылган иде. Ни сәбәптәндер, алардан вәкилләр булмады.

Сөйләшүне “ВТ”ның баш мөхәррире Минназыйм Сәфәров башлады.

М. С. – Хәзерге вакытта республикабызда 800дән артык татар мәктәбе эшләп килә. БДИ куйган кырыс шартларда да алар, шөкер, укытып ята. Ләкин бүген безгә: “Алар өчен педагогик кадрлар әзерләү мәҗбүри түгел. Чынлыкта бөтен фәннәр дә диярлек урысча укытуга күчеп бара,” – дип әйтә башладылар. Бу очракта татар җәмәгатьчелеге, табигый, тел яшереп, авыз йомып утыра алмый. Милли мәгарифебезнең иртәгәсен бүген кайгыртмасак татар милләте буларак юкка чыкмабызмы? Шушы хакта сезнең фикерләрегезне ишетәсебез килә, җәмәгать.   Р. Х. – Дөресен әйткәндә, уйлаганымны мин берничә мәртәбә матбугатта халыкка җиткердем инде. Табигый, бу проблема бөтен халыкны – татарны гына түгел, урысны да борчый. Биредә бер фикерне басым ясап тагын кабатлыйм. Университет федераль булса да, ул безнең акчага яши. Без салым түлибез. Имеш, акчаны Мәскәү бирә. Ул бит башта республика-өлкәләрдән җыя. Бездән табышның кимендә 73 проценты Мәскәүгә китә. Шул акчаларга университетларны тоталар. Шулай булгач, ул Татарстанны гына түгел, бөтен татарны кайгыртырга тиеш. Минемчә шулай, “федераль» дигән сүзнең мәгънәсен башкача ничек аңлатасың?! Мәскәү кайдандыр – һавадан акча тапмый, бездән җыя. Хәзер донор республикалар күп калмады.   Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов та, нигә сез бездән салым алып, аны резерв фондына яшерәсез, кайтарыгыз, экономикага кертегез, дип дөрес әйтте. Шуның өчен КФУ җитәкчеләренең, без – федераллар, безгә кагылмагыз, үз мәнфәгатьләрегезне безнең җилкәгә салмагыз, дип әйтүе – зур хата ул. Үз университетыбызны булдырырга кирәк. Билгеле, бүген аны оештыру җиңел булмас, вакыт та кирәк. Инде КФУ эчендә аерым институт булдырырырга, анда татарга кагылган бөтен кафедраларны, барча төгәл фәннәрне, гуманитар юнәлешләрне тупларга мөмкин.   Милли мохит кору өчен, аның аерым бинада булдырылуы да мөһим. Аерым уку йорты булганда, аның зурлыгы мөһим түгел. Дөньядагы иң яхшы университетларда гадәттә биш мең кеше укый. Әле аларның кайберләрендә студентларга караганда аспирантлар күбрәк. Шундый вуз зарур. КФУ эчендә дә менә шундый татар университеты оештырырга була.   И. Т. – Монда һичшиксез татарлыкны беренче урынга куя торган кешеләр җыелган. Дөрес, кайбер вакытта кайберләребез әйтергә курка, читләшә. Инде Рафаил турыдан-туры дөресен әйткән, кайвакыт катырак та бәрелгән икән, аңа һич кенә дә үпкәләргә ярамый. Туры әйткән туганына ярамый, диләр бездә. Юк, ярарга тиеш. Монда бит без шәхси мәнфәгатьләребезне түгел, милләтне алга куеп сөйләшәбез. Фикерләр бәрелешеп, татарлык беренче урында, башкалар өчен өлге булып торырга тиеш. Әгәр бүген федераль университет турында мәсьәлә килеп чыккан, КФУ эченә кертелгән педагогия университеты бүген юк дәрәҗәсенә калып бара икән,  әлбәттә, без барыбыз да моңа борчылырга тиеш. Шуның өчен ул институтның директоры йә булмаса җаваплы кешесе бүген монда катнашырга тиеш иде. Монда бер-беребезне хурлау өчен түгел, аңлашу өчен җыелдык. Качып йөрү, күренмәскә тырышу дөрес түгел. Инде мәсьәләне хәл итүгә килгәндә, федераль дигән сүз шул ук дәүләт дигән мәгънәдә. Элек тә Мәскәүнеке иде ул. КДУ турыдан-туры СССР Югары белем министрлыгына буйсына иде.   Татарстанга буйсынмыйбыз дигән сүз белән дә килешеп булмый. Без кем генә булсак та, нинди генә юнәлештә эшләсәк тә, шушы җирлектә яшәгәч-торгач, Татарстанга буйсынырга тиеш. Чөнки бу – татар җире, татар иле. Менә табыш иллегә илле бүленергә тиеш дип куйдылар. Әле ул алай гына да булырга тиеш түгел.  Заманында без кайбер вәкаләтләрне Мәскәүгә бирдек. Без менә шул вәкаләтләрне башкарганнары өчен генә түләргә, калганы тулысынча үзебездә калырга тиеш иде. Ә без бүгенге көндә Россиянең башка субъектлары дәрәҗәсенә төшеп барабыз. Туксанынчы елларда без Татар гуманитар институты оештырган идек. Педагогик кадрлар әзерләү өчен һич югы шуны торгызырга кирәк. Шушы институтны аякка бастырып, киләчәктә аны гомумән университет дәрәҗәсенә күтәрергә була.   Бүгенге университет кемнәрне әзерләргә тиеш?  Федераль булгач, без монда татарны, чуашны, мукшыны да бертигез дәрәҗәдә күрергә тиеш дип белдерүчеләр бар. Яз, әйт, әмма үз мәнфәгатьләреңне онытма. Биш йөз кеше гариза биргән икән, шулар арасыннан үзебезгә кирәкле кешеләрне алуны максат итеп куй. Совет чорында шулай иде бит.   Ф. С. – Сәясәттә начар вәзгыять булмый. Һәр вәзгыятьне уңай якка файдаланып була. Университет мәсьәләсендә уңай гына вәзгыять килеп чыкты. Үзебезнең югары уку йортын булдыру зарурлыгы соңгарак калып булса да хәзер бик яхшы ачыкланды. Шуны булдырмыйча, татар мәгариф системасын коткарып калып булмаячагы күренеп тора. Бүгенге университетта татар фәне, теле, мәдәнияте яши алмый. Совет заманында үтми торган, бозык товарларны кушып-өстәп саталар иде. Университетның татарга карашы менә шул бозык товарга мөнәсәбәтне хәтерләтә. Ректор, КФУ – Татарстан университеты түгел, Россия мәнфәгатьләрен кайгыртучы вуз, дип әйтә. Бу нәрсә дигән сүз? Әгәр татар, Татарстан мәнфәгате Россия мәнфәгатенә карамый-керми икән, димәк, ректор, Татарстан – Россия түгел, ул Россиягә керми дип әйтмәкче. Бу бит – сепаратизм!   Римзил В. – 25 ел инде Казан-Мәскәү мөнәсәбәтләре федерализм нигезендә бара иде. Хәзер бу вуз Татарстан белән федераль үзәкне сугыштыра торган әйбергә әйләнә, мәнфәгатьләр каршылыгы китереп чыгара. Мәскәүне  Казанга каршы кую, провокация бу!   Ф. С. – Әйе, Татарстанны Россия субъекты дип танымау бу. Әгәр татар халкы мәнфәгате федераль мәнфәгатькә керми икән, димәк, татар халкы, Татарстан – Россия түгел. “БДИ урыс телендә булгач, без дә урыс теленә күчәргә тиеш булабыз,” – диде бер чыгышында КФУ ректоры. Димәк, ул ректор, галим, ТР Дәүләт Советы депутаты булса да, безгә каршы юнәлтелгән телебезне кысучы законнарны дөрес дип таный.    Р. В. – Фәндәс агай, безнең Дәүләт Советы бердәм дәүләт имтиханнарын урыс телендә генә бирүгә каршы чыкты. Димәк, ул, депутат буларак, ТР Дәүләт Советы карарын хупламый булып чыга.    Ф. С. – Шулай. Димәк, Гафуров чигенүне дөрес дип таный. Ни кадәр күбрәк кыссалар, син шул кадәр чигенергә тиеш, дигән идеяны үткәрә ул. БДИне урысча тапшыру мәҗбүрияте – бүгенге университеттагы хәлдән дә куркынычрак нәрсә. Физика, математиканы гына түгел, син урыс теле һәм әдәбиятын да гомуми Россия программасы нигезендә тапшырырга тиеш. Димәк, син урыс телен дә ана теле дәрәҗәсендә белергә тиеш. Ә синең ана телеңдә мәктәпләрдә имтихан юк. Турыдан-туры һәм ирексезләп урыс булмаган балаларны үз теленнән ваз кичәргә, урыслашырга мәҗбүр итү дигән сүз бу.   Мондый дискриминацион закон дөньяда башка бер илдә дә юктыр. Укуыңны дәвам итәргә телисең икән, урыс кешесе бул дигән мәгънә чыга моннан. Югыйсә, бала урыс телен институтларда белем алырлык, Россия гражданы хокукларын һәм бурычларын аңларлык дәрәҗәдә белсә, җитә дә инде. Әнә чит илләрдән килгән яшьләргә башта бер ел урыс теле өйрәтәләр. Бәлкем Милли университет идеясына кире кайтыргадыр, бәлкем педагогия университетын торгызыргадыр. Кире кайтуның хокукый нигезе бар. 1994нче елның 20 июлендә Югары Советыбыз татар милли дәүләт университеты булдыру турында карар кабул иткән иде. Хәзер дә гамәлдә булган телләрне гамәлгә ашыру турындагы законда бу зарурлык танылган. Бу идея БТК башкарма комитетының икенче корылтаенда да хупланды. Халыкара хокук нормалары да моңа мөмкинлек бирә. Яңа закон буенча без болай да җирле уку йортлары булдыра алабыз.    Р. В. – Моннан өч ел элек чыккан закон нигезендә (Татарстан Дәүләт Советының төзәтмәсе иде ул, аны башкалар да хуплады), хәзер РФ субъектлары үз уку йортларын булдыра ала.   Ф. С. – Баштагы мәлдә ул кечкенә генә булырга мөмкин. Петербург университеты ачылган мәлендә, анда 18 генә студент булган. Аның тугызы качкан. Уку елы беткәндә 17 профессорга бер генә студент калган. Дөрес, анда башта немец һәм латин телендә укытканнар... Шулай башланган. Һәр курска йөзәр студент алсак та, биш курска биш йөз кеше җыела. Элита булырлык яшьләр чыгара алсак, җитә ул. Татар университеты – татарча гына укыта торган уку йорты түгел ул. Бер фән – татарча, икенчесе – инглизчә, өченчесе – урысча, дүртенчесе гарәпчә укытылсын. Әмма син татарча белмичә укырга керә, имтиханнарны бирә алмыйсың. Дөньяның барча университетлары шулай эшли. МГУда барча дөньядан килеп укыйлар, әмма урыс телен белмичә син анда керә алмыйсың. Университет булдыру – телне саклау һәм үстерү дигән сүз ул. Телне гаиләдә өйрәнергә кирәк дип тәкърарлаучылар бар. Әлбәттә, кирәк. Әмма гаиләдә  аңлашу өчен биш йөз, өч йөз сүз, кайберләрендә йөз илле сүз дә җитә. Шуннан артмый. Дәүләт тоткан, берничә миллион кешесе булган халыкның теле фән, мәдәният, әдәбият, сәнгать, ил белән идарә итү теле булырга тиеш. Шул дәрәҗә булганда гына тел саклана дип әйтеп була. Бүген иң үткен мәсьәлә шул: КФУдан аерылып башка чыгарга, үзебезнең югары уку йорты системасын булдырырга, БДИгә каршы чыгып, аны татарча бирдертергә ирешергә кирәк.    Р. В. – Мин әле генә Таулы Алтай Республикасында йөреп кайттым. Анда халыкара конференция булды. Анда без бүген сөйләшә торган милли мәгариф мәсьәләләре дә күтәрелде. Мин инде милли мәсьәлә белән күптәннән шөгыльләнәм. Бу яшькә җиткәч мин бер нәрсәне аңладым. Милли мәгариф системасы булмаган халыкның киләчәге өметле түгел. Халык бөтенләй юкка  чыгарга мөмкин. Кайбер искәрмәләр бар-барын.   Әмма безнең балалар бакчасыннан алып югары уку йортына кадәр милли мәгариф системабыз булмаса, милләтебезнең киләчәге бик куркыныч. Алтайда, сез бик тырышасыз, Россия җитәкчеләренә дә мөрәҗәгать итәсез, әмма үзегез генә зур нәтиҗәләргә ирешә алмаячаксыз, безгә бергә булудан, бергәләшеп көрәшүдән башка юл юк, дип әйттеләр. Чынлап та, безгә, милли республикаларга бер йодрык булып тупланырга кирәк. Таләпләребезне бергәләп куймасак, безне тыңламаячаклар, ишетмәячәкләр. Якутиядә Евразия хәрәкәте дигән бер оешма төзегәннәр, хәзер Таулы Алтайда да шуны оештырдылар, инде шундый тәкъдим белән Татарстанга килергә җыеналар. Өч республика бергәләп, башкаларны да чакырып, киңәшмә үткәрергә ниятләп тора алар. Бәлкем киләчәктә барча милли республика вәкилләрен туплап торган бер үзәк булыр.   Күптән түгел мин депутат буларак авылларда йөреп кайттым. Шунда бәгырьгә кан сауган кебек авыр тәэсир калдырган мәлләр булды. Туган авылымда, башка авылларда да урамдагы балалар урысча сөйләшеп йөри. Шаккаткыч хәл. Мәгариф идарәсе башлыгыннан бу хәлнең сәбәпләрен, аерым алганда, Түбән Кама шәһәренең икенче гимназиясе татарныкы дип саналса да, нигә фәннәрне туган телдә укытмыйсыз, нигә татар тәрбиясе сизелми, дип сорадым. “Кая укытучыларыгыз? Без химия, математика, физика фәннәрен татарча укытучыларны эзлибез, таба алмыйбыз. Казанда  укытучылар әзерләнми бит, сез безне бик авыр хәлгә куясыз,” – дип җавап бирде ул. Мин моңа каршы бер сүз әйтә алмадым.   Бер ай элек Уфада булып, аларга көнләшеп, сокланып кайттым. Анда бүгенге көндә педагогика университеты гөрләтеп эшләп ята. 12 мең студентлары, татар теле һәм әдәбияты кафедрасы да бар. Аларга да төп университетка кушылырга тәкъдим булган, хәтта мәҗбүр итәргә тырышканнар. Әмма алар баш тарткан. Шунысы да бар: соңгы вакытта ата-аналар үзләре дә балаларын милли мәктәпкә азрак бирә башлады.   Моның сәбәпләрен беләсез инде: мәктәпне тәмамлаганда балаларының БДИне фәкать урысча гына тапшыруын сылтау итә ата-аналар. Бу – төп сәбәпләрнең берсе. Без инде, БДИгә каршы чыгып, ТР Дәүләт Советы исеменнән РФ Президентына да, Дәүләт Думасына да мөрәҗәгатьләр җибәрдек, әмма һаман нәтиҗәсе юк. Хәтта бер ата-анабыз халыкара судка да мөрәҗәгать итте. Аның да азагына кадәр барып җитә алганы юк. БДИне урыс телендә генә тапшыру мәҗбүрияте – турыдан-туры РФ Конституциясенә каршы килә торган гамәл. Анда, һәммә гражданин, ватандаш туган телендә белем алырга хокуклы, дип язылган. Югыйсә, БДИ – белем алуның, шуңа хисап, нәтиҗә ясауның иң җаваплы чоры. Болар РФ мәгариф һәм фән министрының әмере буенча БДИне мәгариф системасыннан алып ташладылар. Судка бирүнең дә мәгънәсе юк, чөнки алар сәяси карар кабул итә. Мөгаен, икенче зур сәбәп – татарда милли аңның шактый түбән дәрәҗәдә булуыдыр. Әле моңа заманында Тукай да зарланган. Без хәзер шул заманнан да түбәнрәк дәрәҗәдә. Әгәр милли мәктәп булмаса, милли әдәбият та булмаячак.   Милли мәктәпнең сакланышы – бүгенге көндә иң төп мәсьәлә. Бүген барча татар мәктәпләре юкка чыкса, ун-егерме елдан бер укучыбыз да калмый дигән сүз. Димәк, язучыларыбыз, шагыйрьләребез, драматургларыбыз булмый дигән сүз. Милли мәктәп булмаса, милләт бетә дигән сүз. Тагын бер җитди сәбәп бар. Ата-аналар баласын бирсен өчен, мәктәптә укыту, тәрбия дәрәҗәсе югары булырга тиеш. Менә татар-төрек лицейлары бар иде, анда баласын бирергә ата-ана чират тора, бер урынга 4-5 бала, зур конкурс иде. Димәк, анда укыту, тәрбия дәрәҗәсе югары булган. Димәк, мәктәпләребездә тәрбия мәсьәләсе дә бик үк югары дәрәҗәдә түгел әле. Аннан соң шәһәрләрдәге татар мәктәпләре ашык-пошык ачылды. Кайберләре элеккеге балалар бакчасы бинасында ачылды, кайберләренең спорт заллары яки ашханәләре юк. Янәшәдә яхшы мәктәпләр ачылганда, ничек инде ата-ана баласын шундый мәктәпкә бирсен?! Соңгы өч-дүрт елда Казанда нинди шәп, зур мәктәпләр ачылды, тик аларның берсен дә милли мәктәп ясамадылар.    Балаларда туган тел өйрәнүгә ихтыяҗ юк диләр. Моның өчен җәмгыятьтә шартлар, таләпләр булырга тиеш. Әйтик, ни өчен Татарстан Президенты гына ике дәүләт телен белергә тиеш?! Ни өчен министрлар, депутатлар, муниципаль хезмәткәрләр белергә тиеш түгел?! Шушы нәрсәне хәл итә алсак, күпмедер дәрәҗәдә алга китәр идек. Шул чагында  ата-ана, балам татар телен белсә, шул урыннарда эшли ала, дип уйлар иде.    Чынлап та, бүген педагогика институты яки университеты ачудан башка юлыбыз юк. 40-50 мең студентлы вузның бер почмагында бер кечкенә генә татар бүлеге ачу мәсьәләне хәл итмәячәк. КФУның теләсә кайсы институтына барып керәсең, корридорда барысы урысча сөйләшеп йөри. Анда татар рухы була алмый. Татар агаеның түбәтәен киеп, намазлыгын тотып, чиркәүгә кереп намаз укыган шикелле бу. Шуның өчен безгә аерым университет кирәк. Татарстан фәкыйрь республика түгел, берничә мең студентлы педуниверситет кына тотарлык хәле бар. Нефть институты бар бит. Дөрес, анысы да кирәк, әмма татар институты бүген мөһимрәк. Әйе, без чыгышларда, республикабызда 800дән артык татар мәктәбе бар, дип әйтәбез. Әмма алар барысы да чын мәгънәсендә милли мәктәпме?! Хәзер Россия законнары буенча милли мәктәп дигән төшенчә гомумән юк. Бер генә карарда, законда да, хәтта элмә такталарда да милли мәктәп дип язарга ярамый. Әлеге дә баягы икенче гимназиягә милли гимназия дип язарга ярамый. Милли дигән нәрсәне бутар өчен милли проект дигән нәрсә керттеләр.   Милли сүзенең эчтәлеген бөтенләй оныттырырга телиләр, Европалаштырмакчы булалар. Әмма аны безнең баштан, телдә чыгарып ташлау бик авыр булачак.   Телне гаиләдә өйрәнергә кирәк дип кат-кат әйтәләр. Шулай дөрестер. Әмма бүген шәһәрләрдә күпме ата-ана үз баласына милли тәрбия бирә аларлык татарча яхшы белә икән?! “Звезда Поволжья» газетасының баш редакторы Рәшит Әхмәтовны гына алыйк. Милли җанлы кеше ул. Малаен татар гимназиясендә укытты. Хәзер малае әтисен татарчага өйрәтә. Киресенчә, улы әтисен өйрәтә. Әле җитмәсә, Татарстан, Башкортстаннан кала башка респубика-өлкәләрдәге татарларның 70-80 проценты өйләрендә татарча сөйләшми диләр. Ничек алар үз балаларын татарчага өйрәтсен?! Шуңа күрә өйдә өйрәтергә чакыру өлешчә генә дөрес. Чынлап та, 1994 нче елны ТР Дәүләт Советы милли университетны торгызу буенча карар кабул иткән иде. Әлеге карарны әле беркемнең дә гамәлдән чыгарганы юк. Ул карарга таянып та эшләргә була. Гомумән, безгә бу мәсьәлә буенча югарырак дәрәҗәдә, җитәкчелек дәрәҗәсендә киңәшмә үткәрү башлангычы белән чыгарга кирәк. 
Римзил В. – Мәскәү кушты дип үпкәләп утырасы юк. Бу очракта безнең ректор үзе эш итә. Аның максаты – акча эшләү. Хәзер 90 процент бюджет урыны түгел. Хәзер коммерцияле бүлекләр күп. Шул акчаны җыяр өчен кафедраларга матур исемнәр куялар. Татар мәгариф системасын бетерегез дип Мәскәүдән күрсәтмә килмәде.   Р. В. – Минем белүемчә, менә сезгә шуның хәтле бюджет урыны дип, югары уку йортлары ректорларына  гомуми сан бирәләр.  Кайсы белгечлек буенча, никадәр белгеч кирәклеген ректор барып Мәскәүдә аңлатырга тиеш. Ректор ничек әйтсә, шулай була.   Р. Ю. – Быел Казан педагогика университетының төзелүенә 140 ел. Шул уңайдан “Мөгаллимнәр мәктәбе” дигән мәкалә яздым. Мәкалә язганда шул тарихны тагын бер кат барладым. Нәрсә ачыклана: патша вакытында, совет чорында милли мәсьәләдә хакимиятләр демократрак булган икән. Башта Казан укытучылар институты итеп ачалар, соңрак бу исем берничә тапкыр үзгәрә. Казан, Вятка, Сембер, Самара, Әстерхан губерналары кергән Казан округы гимназияләре һәм училищеларына укытучылар әзерләү өчен ачыла ул.   Аның уставында, беренче чиратта җирле халыкларга хезмәт күрсәтергә тиеш, дип язылган була. Бу табигый дә. Көнбатыш Себердән башлап Идел, Урал буе республикаларындагы халыклар укытучыларын бездә әзерләгән.Чуаш, мари, удмурт, әлбәттә, татар теле кафедралары да булган.  Мин моны КФУ ректорына каршы җавап итеп әйтәм. Алар Казан университетына килеп белемнәрен камилләштергән. Монда зур галимнәр эшләгән. 1929-1930нчы елларда төрле белгечлекләр буенча кандидатлык яклау хокукы бирелә институтка.   Бездә ун чит тел укытылды. Без математика, татар мәктәбендә математика укытучысы, физика, татар мәктәбендә физика укытучысы дип,  башка бөтен фәннәр буенча да шулай төрле белгечлекләр буенча укучылар кабул итә идек. Бөтен фәннәрдән дә без татарча укытучылар әзерли идек. Дөрес, 4-5нче курсларда терминнарны урысча да бирә, урыс телле мохиттә эшләргә туры килсә дип, урысча да укыта идек. Ике телне дә үзләштереп, бик әйбәт укып чыгалар иде. Уйланылган система иде, барысын бетерделәр. Менә 2-3 елда гына 245 дәреслек бастырып чыгарылган булган. Чын мәгънәсендә мөгаллимнәр мәктәбе. Чит илләр белән дә мөнәсәбәтләр урнаштырылды. Әле ун ел элек кенә кабул итү имтиханын вуз үзе билгели иде. Татар филологиясенә татар теленнән имтихан бирмичә кер инде! Билгеле, иң куркынычы БДИ булды. Бездә бит ике тел – дәүләт теле. Нишләп без өстән басым ясауларына бик тиз бирешәбез икән?! Бу беренче чиратта вуз җитәкчеләренә бәйле.   Педуниверситетны бетерү зур акылсызлык булды. Россиянең башка республика-өлкәләрендә, зур шәһәрләрдә педагогика уку йортлары бар. Чаллы һәм Алабуга педагогика институтларын кушсалар, әле бер хәл. Безнең педуниверситет татар рухлы иде. Хәзер нәрсә эшләргә? Бүген милли университет ачу бәлкем кемнәргәдер ошап бетмәс. Минемчә, элек булган Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетын кабат торгызырга кирәк. Татарстан аны үз акчасына тотса, бик шәп булыр иде. Менә Лондон университетының эчендә педагогика институты бар. Тик нишләптер бездә вузларны кушканда андый юлдан китмәделәр. Бу ялгышны тиз арада төзәтергә кирәк.   Р. В. – Билгеле, без Россиядән аерылмаган. Безнең югары уку йортларын Россия шулай ук финанслаштырырга тиеш. Әмма Татарстанныкы булса, мөмкинлекләребез күпкә артачак. Дөрес, стандартлар бер үк, әмма аларның төрле вариантлары бар. Кайсын сайлау мәсьәләсен вуз үзе хәл итә. Татар теле, әдәбияты белгече булырга тиешле студентның урыс теленнән имтихан биреп укырга керүен берничек тә аңлатып булмый.   Р. Ю. – Милли рух тәрбияләү урыска каршы дигән сүз түгел бит ул, милләтебезне саклап калу, үстерү өчен аерым бер программа булдыру да кирәктер. Халыкның милли үзаңын тәрбияләү бик мөһим. Укытучыларыбыз да татар телен дөрес укытмый, ничә еллар урыс булмаган балаларга татар теле, әдәбияты укытып,  татарча сөйләшергә өйрәтеп чыгара алмыйлар. Методика дөрес түгел. Җәмгыятьтә татар теленә ихтыяҗ юк дип белдерәләр. Балага ихтыяҗ дип торырга кирәкми.  Без немец, инглиз теле укыдык, ул вакытта беркем дә кирәкме-юкмы дип сорап тормый иде. Сыныкка сылтау эзләү, ялкауга  ял бирү генә бу. Мотивация юк, имеш. Син татар кешесе икәнсең, туган телеңне белергә тиешсең.   Р. Х. – Законлы нигезе бар аның. Законны тормышка ашыру турында карарлар чыгарырга, норматив документлар кабул итәргә кирәк. Мәскәү каршы түгел.   Р. В. – Бу юнәлештә бер хәрәкәт тә юк дип әйтү дөрес булмас. Безнең мәгариф һәм фән министрлыгы республиканың милли мәгариф концепциясен эшләде. Шушы көннәрдә ул Дәүләт Советы каравына керергә тиеш. Без үзебезнең комитет утырышында шушы концеция буенча фикер алышачакбыз. Теләгән кешеләр килеп фикерләрен әйтә ала.Әлеге концепция расланырга һәм аны тормышка ашыру буенча республика программасы кабул ителергә тиеш. Шуннан соң бәлкем боз кузгалыр. Әмма әле бу – эшнең башы гына.   Д. И. – Бүгенге сөйләшүгә безнең оппонентларның килмәве начар. Алар мәсьәләне ахыргача аңлап җиткерми, күрәсең. Әгәр җәмәгатьчелек тотынса, без Гафуровка да мәсьәләнең четереклелеген аңлата алырбыз дип уйлыйм. Минемчә, ул чынбарлыктан артык югары күтәрелгән. Бәлкем әле ул киләчәктә дә депутат булып сайланырга теләр. Аңарчы ук аны эштән алмасалар,  татар җәмәгатьчелеге үз фикерен әйтер дип уйлыйм. Мондый кеше белән эшләп булмастыр. Бүген карала торган мәсьәләнең берничә ягы бар. Без Татарстанда бераз сәеррәк хәлдә калдык. Күрше республикаларның берсе дә пединститутларын бетермәде. Россиядә дә пединститутлар шул килеш сакланды. Без глобализациягә кереп китеп, төптән уйламыйча,  пединститутларны бетереп ташладык. Стратегик яктан ялгыш булган бу. Инде чынлап та татар мәктәпләрендә укытыр өчен төрле фән белгечләре калмады.   Математиканы урысча укытырга әзерләнгән кеше тиз генә татарчага күчә алмый. Бәлки бөтенләй күчә алмыйдыр. Терминнар дигән нәрсә, фикерләү бар. Урыннарда, белгечләр юк, дип зарланалар. Безнең федераль университет чынбарлыкта бу эштән баш тартты. Димәк, без шушы юл белән татар мәктәпләрен бетерүгә кул куйдык булып чыга. Шуңа күрә педуниверситетны торгызу мәсьәләсе көн тәртибендә тора. Шунсыз безнең татар мәктәпләре ябылып бетәчәк. 90нчы елларда Себердә йөзгә якын татар мәктәбе бар иде, хәзер 7-8 генә татар мәктәбе калды, шуның нәтиҗәсендә Төмән һәм Тубыл вузларындагы татар теле һәм әдәбияты кафедралары ябылды. Кадрлар юк, БДИ килеп керде. Шуның нәтиҗәсе бу. Татарстаннан читтә вәзгыять күпкә начаррак. Үзебез дә шул чиккә җитеп киләбез. Мәсьәләнең икенче ягы. Үз вакытында мин федераль университет концепциясен төпченеп өйрәнгән идем. КФУның концептуаль базасына зур кимчелекләр салынган, минемчә. КФУ Идел буе төбәге өчен эшләнгән.   Төбәк федераль югары уку йорты. Идел буе төбәгендә алты милли республика бар. Монда татар, чуаш, башкорт... башкаларның да мәнфәгате бар. Беребезнең дә мәнфәгате КФУ концепциясендә искә алынмаган. Ни өчен әле КФУда фин-угор халыкларының теле һәм тарихы буенча кафедра булырга тиеш түгел?! Мари, мордва, удмуртлар монда укырга керә бит. Алар үз телләре, тарихлары турында биредә бер мәгълүмат та ала алмый. Гомумән, монда төрле халыклар, милли мәнфәгатьләр булуы искә алынмый. Шулай да иң авыры татар башына төшәчәк. Чөнки  күршеләребез берсе дә пединститутларын бетермәде. Концептуаль карамыйча, бу университетның эшчәнлеген үзгәртеп булмый. Мәсьәләнең өченче ягы – университет эчендәге татар мәсьәләсе.   Элек монда татар юнәлеше буенча кайбер шартлар бар иде. Әйтик, тарих факультетында Татарстан тарихын укыталар һәм анда шул юнәлеш буенча махсуслашып та була иде. Совет чоры булса да, иске татар язуын – гарәп шрифтын да өйрәттеләр. Бу яктан караганда артка китеп барабыз. Билгеле, совет чорында милли сәясәт көчлерәк, илнең милли составы да күп төрлерәк иде. Шуңа күрә безгә басым нык булмады. Совет чоры тәҗрибәсен өйрәнеп, университетны дөрес юнәлешкә кертергә кирәк. Болай барып булмый. Университет даирәләре татарны өйрәнү терминын кертеп чынлыкта зур ялгышлык ясады. Монда бит сүз татарны өйрәнү турында түгел, университет эчендә татарның җисемен саклау турында бара. Анда тарих та, ислам цивилизациясен өйрәнү дә булырга тиеш. Әле күптән түгел генә КФУда инглиз телле бер конференция булды. Анда инглизчә чыгыш ясаучы җирле кадрлар бик аз иде. Безнекеләр инглизчә белми һәм башкалар белән чагыштырганда белем дәрәҗәләре дә начар. Ә университет, без бөтенесен дә эшлибез, дип шапырынган була.    Берничә юнәлештә хәрәкәт итәргә була. Безгә башта университетны тәртипкә китерергә тырышып карарга кирәк. Билгеле, ректор каршы булачак. Чөнки ул нәрсә эшләгәнен белеп эшләми. Әйтик, ни өчен университетта татар тарихы кафедрасы булырга тиеш түгел?! Әгәр безгә бөтен илдән, шулай ук Идел буе федераль округыннан, чит илләрдә килеп укыйлар икән, нишләп без аларга татар турында сөйләргә, тарихын аңлатырга тиеш түгел?! Безнең тарихның бер кимчелеге дә юк. Киресенчә, татар тарихын белгән кеше Россия, дөнья тарихын да яхшырак аңлый. Без биредә аларга шул белемне биреп җибәрергә тиеш.   Р. Ю. – Соңгы ике-өч елда КФУда укытуны яхшырту, сыйфатын күтәрү турында сүз булмады. Мин гыйльми советта утыра торган идем. Скопус, ВАК мәкаләсе булсын. Акча! Акча! Бүлеп бирәләр: һәр кафедра елга миллионлап  акча эшләргә тиеш. Скопуста мәкаләң телгә алынсын өчен 20-30 мең сум акча кирәк. Мәкалә чыкса, 100 баллдан 50 балл бирәләр. Скопуста мәкаләң искә алынса, тагын бер-ике балл өстиләр. Ә үзебез язган монографияләргә ике балл бирәләр. Дәреслек язгансың икән, ул бөтенләй исәпкә алынмый. Кемнең Скопуста мәкаләсе телгә алынган, ул киләсе елда да укытырга кала (янәсе, ул акча китерә), булмаса – китә. Анда укытуның сыйфатын кайгыртучы бөтенләй юк.  Скопуста телгә алынган мәкаләләрне ачып укып караганым бар, җыен юк-бар, беркем дә мәкаләнең сыйфатын карап тормый, акча җибәрсәң, кабул итәләр. Шундый караш булганда, ничек укыту яхшырсын?!    Д. И. – Чит илләрдә таныш галимнәрем бар. Анда Скопуска көлебрәк карый. Гадәттә иң яхшы мәкалә анда дөнья күрсен өчен язганы түгел, үзең яратып язганы булып чыга. Киресенчә, без үзебездәге журналларны Скопус дәрәҗәсенә күтәрергә тиеш. Ә кайберәүләр кайдадыр акча түләп бастыру турында сүз алып бара. Әле тагын бер нәрсә бар. ТФА системасында хәзер биш йөзгә якын галим эшли. Күбесе – өлкән яшьтәге кешеләр. Әкренләп кадрларны алмаштырырга кирәк. Бу университеттан чыккан кадрлар безгә ярамаячак. Трихыбыз, этнографиябез буенча студентлар берни белми. Әле бер галимебез, КФУ студентларыннан имтихан алганда, нәрсә ул – Татарстан моделе дип сораган идем, бу – Татарстан сепаратизмы, дип җавап бирделәр, дип сөйләде...   Университет үзебезнең җирлеккә ярашкан булырга тиеш. Әллә кайлардан укырга киләләр дип әйтсәләр дә, барыбер студентларның күпчелеге – үзебезнең татарстанлылар. Ничек инде без үзебезнең сәяси, тарихи ягыбыздан бернинди әзерлексез кешеләр чыгарырга тиеш?! Шуңа күрә безгә, парламент тыңлаулары үткәрепме, бу мәсьәләне парламент дәрәҗәсенә күтәрергә кирәк. Бәлкем бу мәсьәләне Разил әфәнде Комитетында, БТК башкарма комитеты вәкилләре катнашында тикшерергә, анда Гафуровны да чакырыргадыр? Әле бит ул үзе депутат, килми калмас. Аннан соң парламентның югарырак дәрәҗәсенә күтәрергәдер. Бу университет безнең мәнфәгатькә эшләми. 
И. Т. – Монда бер нәрсәне онытырга ярамый. Миллилекне саклау – гомумроссия проблемасы ул. Һичшиксез, безгә башка милли республикалар белән бергәләп эш йөртергә кирәк. Тик алар безгә иярергә ашыкмый. Татар язмышы гына түгел, илдәге урыс булмаган башка милләтләр язмышы турында да борчылып сөйләшү бу. Чынлап та, дәүләт татарча сөйләшсә, эш йөртсә, милли мәктәпне саклау күпкә ансатрак булыр иде. Халык мәнфәгатьләрен кайгыртырга тиешле депутатлар, министрлар һичшиксез татарчаны яхшы белергә тиеш. Ягъни ихтыяҗ-мотивация булдыруны өстән башларга кирәк.   Д. И. – Татар мәктәпләрендә укыту, тәрбия яхшырак булса, ата-анасы баласын бирми калмас иде дигән фикер белән килешергә кирәк. Соңгы вакытта мин Казандагы 15нче гимназиядә музей оештыру белән мәшгуль. Татар мәктәбе ул. Күрше-тирә йортлардагы урыс ата-аналар да шунда балаларын китерә башлаган. ”Монда тәртип яхшырак,” – дип әйтәләр икән. Димәк, әйбәт кенә татар мәктәбе корсаң, татар гына түгел, урыслар да баласын китерәчәк. Димәк, мәгариф министрлыгы эшләп бетерми. Татар мәктәпләренең сыйфатын күтәрергә кирәк. Шуңа күрә татар мәктәбенең язмышы турындагы сөйләшүдә мәгариф министрлыгы да катнашырга тиеш. Университет мәсьәләсен сөйләшкәндә дә министрлык катнашып, үз сүзен әйтергә тиеш. Бу сөйләшүдә министрлыкның катнашмавы бик сәер. 
Ф. С. – Бу мәсьәләне хәл итүдә минемчә ике зур мөмкинлегебез бар. Беренчедән, алда РФ Дәүләт Думасына сайлаулар. Кандидатларга, телебезнең яшәешенә, үсешенә каршы килүче закон-боерыкларга каршы сез нинди чаралар күрергә җыенасыз, дип без катгый таләп куярга тиешбез. Икенчедән, даими эшли торган бер фикер алышу клубы булдырырга кирәк. Өченчедән, көзен, бер генә мәсьәләне – милли мәгариф мәсьәләсен уртага салып сөйләшү өчен, бөтен Россиядән вәкилләр чакырып, БТК башкарма комитетының чираттан тыш зур киңәшмәсен җыярга иде.   Д. И. – Нишләптер безнекеләр үзебезнең югары уку йорты була икән, ул бик кыйммәткә төшә дип уйлый. Хәзер күп вузларда студентларның күпчелеге түләп укый. Шуңа күрә ул әлләни кыймммәтле нәрсә булмаячак. Бюджеттан да, хосусый затларның да акчалары керә ич вузларга. Башлап җибәргәндә, аякка басканчы табышлы булмаса да, нормаль корган теләсә кайсы вуз табышлы булачак, минемчә.   Р. В. – Милли республикалардан вәкилләр – мәгариф министрлыгы вәкилләрен, галимнәрне, сәясәтчеләрне чакырып, милли мәгариф проблемасына кагылышлы “түгәрәк өстәл”ме, гыйльми-гамәли конференцияме, ниндидер бер җитди фикер алышу уздырырга кирәк безгә. Бүген бу өлкәдә Татарстан белән Якутия әйдәп бара, җитди, төпле сүзен әйтә ала. 
Римзил В. – Әгәр монда ректор яки институт директоры булса, ел саен 100-120 татар теле укытучысы чыгарабыз, сезгә тагын күпме кирәк, дип әйтер иде. Әлбәттә, кластерны яңадан санап карарга кирәк. Татар теле укытучыларының күпмесе белемле, күпмесе пенсиядә, аларның сыйфаты ничек? Чынлыкта, кластер юк. Бу – беренче дәлил. Икенчесе – ел саен 40-50  мең студент укыган университетның ун мең кешесе ел саен кая бара икән? Беләм, алар кибетләрдә дә эшли. Бер таныш туташым ВМК бүлеген бетергән, кызыл дипломлы кыз “Альпари” кибетендә эшли. Кластер булмагач, бу 43 мең баланы нигә укытабыз?! Югары мәктәп ул бизнесмы, мәгърифәтме? Әлегә университет аңа бизнес, акча эшләү чарасы, базар дип карый. Хәзер татар милләте 3-4 төркемгә бүленеп бара. Бүген безгә татар булып сакланып калырга теләгәннәрне тупларга кирәк. Шушы тупланган татар гына теге калган өлешен ияртә алачак. Төгәл фәннәрне татарча укыта башлаган кешеләрне “ташлап” калдырдык түгелме соң? Телебезне һәм мәдәниятебезне белгән кешеләрне матди кызыксындыруны арттырырга кирәк безгә.
Р. Х. – Безнең җитәкчеләрнең бөтенесе диярлек авыл хуҗалыгы институты тәмамлаган. Кызык бит.  Университет ул зурлыкка бәйле түгел, сыйфат кирәк. Гуманитар университетны корганда мин шуны аңлата алмадым. Аерым вуз оештырдылар ди. Анда кем укытыр? Без китап язабыз икән, без укытырга тиеш. Бу – гади принцип. Безнекеләр университетның мәгънәсен аңламый. Үз вакытында мин, безнең Тарих институты университетта татар тарихы буенча кафедра ачар иде, дип тәкъдим иткән идем. Тәкъдимем үтмәде. Күпме укытучы кирәк булыр дип исәпләп чыгарырга була. Базар түгел бит бу. Елга йөз кеше укып бетерсен, шулар арасыннан бер Мәрҗани чыкса җитә. Без элитаны әзерләргә тиеш.    Милләтне саклау программасы дигәннән. Милли тиңдәшлелекне ныгыту дигән андый программа бар. Без ике ел анда катнаштык, тик аның нәтиҗәсе юк диярлек. Нигә нәтиҗәсе юк икән дип, алты районда яшьләр арасында социологик тикшеренү уздырдык. Күбесе телевизор карамый. Шактыеның өендә телевизоры да юк.  Миңа ул кирәкми дә, диләр. Газета укымыйлар. Бер-икесе, телевизор карыйм, әмма анда сөйләгәннәргә ышанмыйм, дип җавап бирде. Татарстан тарихы буенча аерым сорау бар иде, берни белмиләр. Коточкыч хәл. Ә безнең институт ел саен күпме монография чыгарды. Без телевизордан сөйли, газетага яза алабыз. Яшьләр бүтән дөньяда яши. Шуннан соң без татарның килеп чыгуы турында кыска гына, биш минутлык кына ролик эшләдек.   Беренче көнне биш мең кеше карады, икенче көнне – ун мең кеше. Хәзер көнгә ун меңнән ким түгел диләр. Караучыларның ун проценты — татарча, калганы – урысча, ингизчә. Хәзер телевидение, радио, газетаның яшьләргә тәэсире бик кечкенә. Калын-калын китап язасың, чыгарасың икән, хәзер шуның сыгынтысын гына алып, 5-10 минутлык ролик ясарга кирәк. Татарлыкны кайтарырга теләсәк, тарихны мультфильмнар аша бирепме, башкачамы, без балалар, яшьләр дөньясына керергә, катып калмаска тиеш.   Д. И. – Татар университеты дигәннән. Дөнья мисаллары шуны күрсәтә: университет ачуга ук ул югары нәтиҗәгә җитә алмас,  башта түзәргә, көтәргә кирәк, 5-10 елдан аның нәтиҗәсе күренә башлаячак.   М. С. – Шушындый вәзгыять килеп чыккан икән, мондый форматта сөйләшү – җәмәгатьчелекнең реакциясе ул. Әлеге вәзгыятьне китереп чыгаручылар, “йотырлар”, дәшми калырлармы дипме, безнең реакцияне көтә. Бүген реакциянең кайтавазын булдыру, аны киңәйтү турында да сөйләштек. Без аның тулысынча вариантын сайтыбызга куярбыз. Билгеле, хәзер нишлисең инде дип, тынычланып калырга ярамый.   Журналистиканың вазифасы – менә шушы вәзгыятьне ничектер кузгатып җибәрү, этәргеч бирү. “Түгәрәк өстәл”гә килмәүчеләрнең реакциясе дә аңлашыла, үзләренә нинди сораулар биреләчәген белә бит алар. Монда катнашмасалар да, алар үз позициясен белдерергә тиеш. Һәрберсе үз вазифасын үти. Шул вазифаны ничек үтәүләре һәм татар мәгарифен саклап калу юнәлешендә нәрсә эшләргә җыенулары турындагы фикерләрен алар барыбер безгә әйтергә тиеш. 
Сөйләшүне Рәшит МИНҺАҖ язып алды

--- | 28.06.2016

Үги әни

$
0
0
28.06.2016 Хатлар
Яңа әни бу йортка көзен яз алып килде. Йортка бәрәкәт, ямь иңде. Чит авылга килен булып төшкәч, ут күршем дә, киңәшчем, таянычым да Әминә апа булды. Җор күңелле, шатланып, җырлап кына йөри торган апа иде ул. Өч улының өзелеп яраткан әнисе, Ядъкәр абыйның тугрылыклы хатыны иде.
Авылда кешеләр, уч төбендәгедәй, бер-берсенең күз алдында. Әминә апалар намус хезмәт белән көн күрүче, ихтирам-хөрмәткә лаек кешеләр иде. Ядъкәр абый урып-җыю чорында комбайнда эшли, кышларын ферма малларын карый. Әминә апа кышын өйдә, җәйләрен колхоз кырында. Авыл җирендә эшне тавык та чүпләп бетерә торган түгел, шуның өстенә, бу авыл элек-электән шәл бәйләү белән шөгыльләнгән, олылары бәйләсә, бала-чага оек сүтә, йомгак урый, мамык ката, киләп сара иде. Әминә апаның да уллары кече яшьтән үк эшкә бик хирыс булдылар, ул аларга: «Минем улларым!» – дип канат куеп, мактап-үсендереп тора иде.    Июнь ае иде. Көн кичкә авыша барган чак. Көтү каршыларга чыккан җиремнән, табигатьнең гүзәллегенә сокланып, тирә-ягым белән хозурланып торам. Кинәт таллык ягыннан колагыма тонык кына булып җыр тавышы килеп керде: Җидегән чишмәләргә йөзек салдым, Җидегән йолдыз күреп калсын, дип...   Үзен күрмәсәм дә, шигем калмады: яңа гына чыккан бу җырны үзәкләрне өзәрдәй моңлы, сагышлы итеп җырлаучы кеше авылда Әминә апа гына. Озакламый балаларын иярткән Әминә апа үзе дә күренде: «Бакчаларны карап, бераз йөреп кайттык әле менә», – диде ул, кыяфәте гомердә булмаганча борчулы иде.   Икенче көнне Әминә апаның төн буе бик нык авырып чыкканын ишеттек. Авылның фельдшеры аны кичекмәстән хастаханәгә алып китәргә кушты. Колхозның йөк машинасы күздән югалгач, өч малай (зурысына сигез, уртанчысына алты, кечкенәсенә дүрт яшь), каршы як бакчаның рәшәткәсенә капланып, бик озак үкседеләр, әниләрен исән килеш күрә алмасларын сабый күңелләре белән сизгәннәрдер инде, күрәсең.   Без аларны өйләренә алып кердек, булдыра алганча юаткан булдык, ашарларына әзерләп бирдек. Әмма алар әтиләре кайтканчы ләм-мим сөйләшмәделәр, ризыкка да кагылмадылар. Әтиләре: «Менә иртәгә әниегез янына бергәләп барырбыз, инде аның хәле яхшыра төште», – дигәч кенә, киемнәрен әзерләп, тынычланып йокларга яттылар. Әйе, бала өчен әнидән дә газиз, әнидән дә мәрхәмәтле зат бармы соң бу дөньяда!   Иртән шау-шуга уянып киткән балаларга әти кеше шуны гына әйтә алды: «Әниегез үлгән, улларым!» Һәм үзе дә сыгылып төште.    ...Өч нарасый, караватта яткан әниләре гәүдәсе яныннан беркая да китмичә, кара кайгыга батып еладылар да еладылар: «Инәй! Инәй! Инәй!» Карап торган кешегә, Әминә апа түзмәс, торып утырыр да: «Минем зур улларым!» – дип, аларны кочагына алыр кебек иде...    Әниләреннән калгач, балалар өчесе дә олыгаеп киткәндәй булдылар, боектылар, кычкырып көлүне оныттылар. Әмма язмышка буйсынмый хәл юк, башкача яшәргә күнегергә кирәк иде.    Без, авылдашлар, инде бу гаиләнең рәте-чираты калмас, дип бик зур хафага төштек. Әмма ялгышканбыз. Ядъкәр абый, вакытлыча эшен ташлап, бөтен барлыгын балаларга бирде. Иң беренче эш итеп һәрберсенә эш йөкләде, өр-яңа велосипед алып кайтып, үзе дә балалар белән мәш килә башлады. Алар һаман да булса нидер сүтәләр, нидер җыялар, яки ат җигеп, урман-кырларга чыгып китәләр, печән, җиләк җыеп кайталар иде. Без дә читтән генә карап тормадык, бу гаиләгә күңел җылыбызны бирергә, тәмле ризык пешергәндә аларга да өлеш чыгарырга тырыштык. Әмма балаларга әни кирәклеген, бу килеш әлләни ерак барып булмаслыгын барыбыз да аңлый идек.   Көз җитте. Рәшит беренче сыйныфка, Нәсих икенче сыйныфка укырга киттеләр. Яңа киемнәр кидереп, китап-дәфтәрләр әзерләп улларын мәктәпкә озатканда ата кешенең күзләрен яшь пәрдәсе каплаган иде. Әйе, аның күңеле бик нык йомшарды. Тормыш аны тирән-тирән уйларга чумарга, тирә-якка күтәрелеп карарга мәҗбүр итте, ниндидер карар кабул итәргә кирәклегенә төшендерде... Һәм ул көн килде. Ядъкәр абыйның Әлфирә исемле хатынга өйләнәсе мәгълүм булды. Әтиләренең яңа әни алып кайтуын икеләнеп тә, шатланып та көтте балалар. Ул көнне ишекләре ябылып тормады, чыктылар да керделәр, чыктылар да керделәр.   Ниһаять, кайттылар! Ядъкәр абый, ишекне киң ачып, алдан Әлфирәне кертте, үзе балаларга күз салды. Барыбыз да телсез калдык: Әлфирә шулкадәр дә Әминә апага охшаган иде! Икеләнеп көтүләр төтен кебек таралды, балалар да Әлфирәне бер күрүдә үз иттеләр.    Яңа әни бу йортка көзен яз алып килде. Йортка бәрәкәт, ямь иңде. Хатын-кыз кайгыртуыннан мәхрүм калган Ядъкәр абыйның да йөзенә нур кунды. Бала­лар беренче көннән үк авыз тутырып «әни» сүзен әйтә башладылар, кечкенә Нәфкать, әнисенең алдына башын куеп, аны ике куллап кочаклап тору гадәтен алды.    Хуҗалыкта мал-туар ишәйде, тәрәзәдән балаларның шатлыклы шау-шуы ишетелә башлады. Әлфирә, авыр эштә эшләсә дә (ул гомере буе сыер сауды), әдәби китаплар, журналлар укырга вакыт таба, алган белемнәрен тормышта да куллана белә иде. Кирәк чакта без дә әлеге сабыр, акыллы күршебез янына киңәш-табыш итәргә керә идек.    Тормыш үз җае белән ага торды. Ядъкәр абый белән Әлфирәнең уртак уллары, соңрак кызлары туды. Биш бала бер йодрык булып үстеләр алар. Нинди эшкә тотынсалар, менә дигән итеп башкарып чыктылар.  Бер-бер артлы урта мәктәпне тәмамладылар. Һәрберсе үзенә һөнәр сайлап, башлы-күзле булдылар. Атна саен кайтып, әти-әниләренең хәлен белеп, ярдәм итеп тордылар.    Гөр килеп яшәп ятканда әтиләре авырып урын өстенә калды. Аны алты ел буена сабый бала карагандай тәрбияләделәр. Күтәреп мунчага алып йөрделәр, күңеле юансын дип, ул чакта әле авылда беркемдә дә булмаган төсле телевизор алып кайтып куйдылар. Ядъкәр абый инде тотынып йөри башлаган иде, әмма хәле кинәт кенә начарланды да көннәрдән бер көнне ул күзләрен мәңгегә йомды. Әлфирә һәм янындагы биш бала, җаннарын бирердәй булып ата кешенең баш очында басып тордылар. «Әни, кайгырма, без сине мәңге ташламабыз», – дип юаттылар алар әниләрен.    Озак та үтмәстән, Әлфирә үзе дә авырый башлады. Балалар җыелышып киңәштеләр дә, аны өлкә хастаханәсенә илтеп салдылар. Операция кирәк, дигәч, бәргәләнделәр, утка-суга төшкән кебек булдылар. Шөкер, әниләре исән калды, ул бүген дә тәрәзәдәге утларын балкытып, балаларын, оныкларын көтеп яши. Аның мәхәббәте барысына да тигез бүленгән, һәрберсе якын, газиз, чөнки ул аларны үзе сөеп үстергән, алар өчен янган, алар өчен көйгән.    «Ана – бөек исем,  Нәрсә җитә ана булуга. Хатыннарның бөтен матурлыгы,  Бөтен күрке ана булуда».   Такташның әлеге юллары нәкъ менә Әминә апа белән Әлфирәгә багышлап әйтелгән кебек...
Хәмидә ИДИЯТУЛЛИНА

--- | 27.06.2016

Кырык беренче хәсрәт

$
0
0
28.06.2016 Җәмгыять
Моңа кадәр җир турында, бигрәк тә пай җирләре турында сүз чыкса, “Яндагы ун сутый җирне дә көч-хәл белән эшкәртәбез, бәрәңге утыртып, табыш алырга өйрәнә алмагач, читтәгеләрен печән җиренә әйләндереп котылдык, җир – минем өчен кырык беренче хәсрәт ул”, – дип кенә җибәрә идем. Күптән түгел бер оешмадан шактый рәсми хат килеп төште һәм әлеге кырык беренче хәсрәт дигәнем берен­чегә әйләнде дә куйды. Бөтен эшне ташлап, җир мәшәкать­ләре артыннан йөри башладым.

Шактый кырыс озын әле­ге хат­ның эчтәлеге якынча болай: “Фәләненче числога фәлә­нен­че номерлы җир учас­то­гыгызның документы белән килергә”. Һәм килмәгән оч­ракта, закон бозулар булган очракта – административ җа­ваплылык турында кисәтү. Үткән ел җир документлары артыннан йөргән искә төште дә тыныч кына алып куйдым. Тик барыр көн җитеп, эзли башлагач, документ дигәнең табылмады. Баксаң, башлаганмын да ташлаганмын икән... Фәкать бер адым калгач, түземлек җитмәгән һәм инде ул документлар быелга ярамый – вакыт та күп үткән, кануннар да, тәртибе дә үзгә...

  Рәсмиләштермәгән өчен штрафлар күләме дә биш тапкыр арткан... Нишлисең, зур суммадагы штрафларны тү­лисе килмәде, яңабаштан баш­ларга туры килде. Берен­чесендә түләгәне белән бер­гә, әлеге баш яулыгы кадәр җирне өч елга арендага рәс­миләштерү өчен, салымнар белән бергә биш мең сум акчаны чыгарып салырга туры килде. Биш мең сумга бернинди хезмәтсез, әзер пе­чән­не сатып алсаң, бишәр центнерлы җиде-сигез рулон тигән булыр иде, минәйтәм. Әле бу чыгымга ике ел буе өчәр кат чаптырганга тракторчыга түләгән 3600 сумны кушарга кирәк... Җирдән бик күп “файда” күрәбез, хөкүмәт безне белеп талый димәкче булам. Тик һаман да шул, бу тиле дөньяны кем белгән дип, ул җирләрдән дә бө­тенләй ваз кичеп бетерәсе килми. Никадәр генә кире­ләнсәң дә, шушы системада яшәгәч, “тәртә” арасыннан бик еракка сикереп булмый...   Хәер, кирелек кенә дә түгел бугай бу. Бар сәбәп – минем “теге” заман кешесе булуда. Документлар артыннан йөрү, нәрсәнедер рәс­миләштерү минем эш түгел. Артта калган, юләр дип гаеп­лиләрме, анда эшем юк – мин барыбер әти-әниең, үзең тилмереп төзегән йорт-җирне, каралтыларны мең­нәр түли-түли, оешмадан-оешмага йөри-йөри рәсми­ләштерү, бер тиенлек тә ярдәм күрсәтмәгән хөкүмәт­кә салымнар түләүне акылым белән дә, йөрәгем белән дә кабул итә алмыйм. Шулай да, 2007 елда, ничек кирәк алай, өй һәм өй янындагы җир документлары артыннан йөреп бетергән булганмын үзе. Дөрес, ул чактагы бик катлаулы бу процессны хәзер хәйран җиңеләйт­кән­нәр икән. Безнең Балтачта бөтен рәсми теркәү оеш­маларының бер үзәккә – өр-яңа бинага туплануы да бер плюс. Чират та теге еллардагы кебек түгел, уңайлыклар да күп, клиентлар белән эш­ләүләре дә ошады. Хәер, сүзем бит бу хакта түгел, “кырык беренче хәсрәт” турында иде.   Хөкүмәт дигәнең безне “кайгыртып”, әлеге “хәсрәт”­ләр­не табып кына тора. Хәзер бит бармак селкеткән саен һәр оешмада акча түли­се, әлеге “хәсрәт”ләр дә, ми­ңа калса, нәкъ менә шул халыкны талау өчен уйлап табыла. Әйтик, шул ук үзе мең газап белән, ачлы-туклы яшәп төзегән йортын әти-әни­ең сиңа бүләк итәргә җыена икән, ул сиңа “почти бушка”, әле нотариус хез­мәт­кәре халыкны аңлап, иң түбән бәя алган очракта да, теркәү белән бергә дүрт мең тирәсенә төшә. Әле алар вафатыннан соң йортны үз исемеңә рәсмиләштерү бер­мә-бер кыйммәткә чыга диләр (элек исә бу үзгәр­түнең бөтен системасын авыл Советы секретарьлары бер мизгелдә хәл иткән – хуҗа­лык кенәгәсен­дәге исем-фамилияне сызып, яңа­­сын язган, акча да ки­рәкми, ыгы-зыгы да, мә­шә­ка­те дә юк...). Җирләрне кү­чертү-рәсми­ләш­терүләр дә шулай ук шактый чыгымлы... Бу мәшәкать­ләрне ерып чыгу өчен ярты еллап вакыт кирәген дә өстәсәң... Юкса салымнарын вакытында түләп бару да җитеп ашар иде, аларның кем исемендә булуыннан нәрсә үзгәрә соң?! Әнә безнең электр энер­гиясе өчен түләүләр мо­ңа кадәр әти исемендә йөргән. Вафатына кырык ел тулганда гына үзгәрттеләр. Аңа карап, кем исемендә, шул түләсен дип утырмаганбыз, ике арада бернинди аңлашыл­маучан­лык чыкмаган...   Әле шушы арада тагын бер башка сыймас документлар диңгезендә кайнарга туры килде. Сыерларга язын-көзен ясала торган вакциналарны язын берьюлы кадат­саң, 300 сумын кире кайтарабыз дип, өстәгеләр авыл халкын сөендергән иде. Аны зур яңалык итеп бик күп сөй­ләделәр, яздылар. Тик менә файдасы гына. Хәер, анысын үзегез чамалагыз.   Әле кайчан гына биш сум булган вакцина бәяләре, елдан-ел космик тизлектә арта торгач, үткән ел 250 сумга менгән иде инде. Быел да, шул исәптән икесе өчен дә дип, бер сыерга 500 сумнан түләде авыл халкы. Вәгъдә ителгән 300әр сумны кире кайтару өчен кирәкле документлар турында ишет­кәч кенә күзләр маң­гайга менде. 3000 турында сүз барса да, бу кадәр аптырамас идең, диештек. Пас­порт, ИНН, саклык ке­нәгә­сенең кү­чер­мәләрен тотып, җирле үзидарәгә килсәм, халык баш күтәрми нидер яза. Баксаң, үзидарә җитәкчесе исеменә гариза язасы, ике данәдә өч яклы (хуҗалык башлыгы, җирле үзидарә һәм район авыл хуҗалыгы идарәсе арасында) килешү тутырасы икән. Аларда ИНН номер­ла­рың­ны, саклык ке­нә­гәсе номерларын, тагын башка мәгъ­лүматларны язасы. До­ку­ментларының кү­чер­мә­лә­ре белән килмәүче­ләр күп, аларны да кире бормыйлар – бер хезмәткәр ксерокс янында гына тора. Әле без­дән соң җирле үз­ида­рәдәгеләр бу документларга хуҗалык кенәгәсен­дәге барлык мәгъ­лү­мат­ларны (исем-фамилия, ад­рес, җир мәй­даны, ничә баш терлек бар, ничәсенә акча ала һ.б.) терки, кабат бөтен мәгълүматларны язып, исәп-хисап ведомосте ясый, һәр кеше тутырган документ­ларның дө­рес­ле­ген тикше­рә, моннан тыш ветстанция исәп-хисап кви­тан­цияләре яза, килешү төзи икән... “Ике көн инде баш күтәрми шушы документлар белән, халык белән эшлибез, ике пачка кәгазь, ксероксның буявы бетте”, – ди кызлар. Ул арада килү­челәрне: “Әле ветстанция документларына имза куярга да чакырасы була”, – дип “сөендерәләр”. Берни­чә сыеры булып, бер кочак кәгазь тутырасы килмәгән­нәр, әллә бу акчаны алмыйм гына микән, дисә дә, баш тартучылар юк үзе...   Ишек тө­бен­дә башка төрле белешмә алырга килгәннәр (хәзер бит бармак селкетәсе булса да үзидарәдән белеш­мә аласы!) дә күренгәли – аларга чират кына җитми... Минем кебек ике “куян”ның койрыгын бергә тотучылар да шактый – быел июль аеннан бездә дә рәсми булмаган авыл чүп­лекләрен ябалар, шунлыктан чүпләрне җыяр­га тиешле оешма бе­лән килешү төзергә кирәк иде. Монысы өчен ху­җа­лыкта яшәүче һәр кеше­нең паспортын алып килү дә җитә, калганын үзидарә кызлары үзләре хәл итә булып чыкты.   Менә шулай, хокукый дәү­ләттә яшәвебез авылда да үзен гел сиздереп тора. Бер караганда, хокукларыбыз күп һәм бөтен нәрсә фә­кать кануннар буенча, безне кайгыртып эшләнә кебек. Тик бу беренче карашка гына шулай, бераз гына уйлап-санап карасаң да, бу гамәл­ләрнең файдасына караганда башкасы күбрәк булуын күрәсең. Бар мәгълү­мат компьютерлашты, кә­газьнең кирәге калмады диюләре дә ял­ган, алар да елдан-ел арта гына...   Ә минем әле файдаланасы тагын ике хокукым – кы­зымның читтән торып алу­чы икенче югары белеме, улым­ның шоферлыкка укыганнары өчен түләгән акча­ның салым өлешен кайтарып аласым бар. Тик алар өчен су буе документлар җыярга, яки меңнәр түләп, яки үзең дек­ларацияләр тутырырга “гына” кирәк. Кырык беренче хәсрәт дип кул селтәр идең, икесенә бергә ярап торырлык сумма чыга, ә документлар туплау ди­гәнен ерып чыгуым “вряд ли”...
Гөлсинә ХӘБИБУЛЛИНА

--- | 28.06.2016

Елена Сыроватская: “Уяндыкта мәхәббәтемне очраттым!”

$
0
0
28.06.2016 Ир белән хатын
Днепропетровск өлкәсенең Снежное шәһәреннән килеп Башкортстанның Илеш районында яшәүче Елена Сыроватская шулай ди. Елена Сыроватская Илешкә 2014 елның июлендә “Качаклар” программасы буенча күчеп килгән. “Ике ел эчендә Уяндык — икенче йортыма әйләнде. Снежноеда барган сугышлар тукталып, линия фронты көнбатышка табарак күчсә дә, мин туган шәһәремә әйләнеп кайтырга ашыкмыйм”, — ди Елена Михайловна. Ашыкмавының да сәбәбе бар.
Кече кызы Маргарита узган ел Башкорт дәүләт педагогия университетының чит телләр факультетына укырга кергән. Елена Михайловнаны аңларга була: җан җимешен  ташлап ничек туган ягына кайтып китә алсын инде ул? Аннары, Уяндыкка килеп  ярты ел үтүгә,  ул  үзенә иш булырдай ир-егетне  —  Рәүф Галиуллинны очраткан. Монысы да туган ягына кире кайтып китмәс өчен бер сәбәп булган. Өченчедән, Елена Михайловна ике ел вакыт эчендә  Уяндыкны үз итәргә өлгергән. Бүген ул биредә “Алая роза” кунакханә комплексында хезмәт сала, бер үк вакытта Европакүләм  танылулы  җырчы Алсуның Уяндыкта яшәүче әнисе Разия Исхак кызына хуҗалык эшләрендә ярдәмләшә. Елена Сыроватская белән  мин дә  шунда  —  Разия Сафинаның йортында очраштым.   Мин килгәндә түгәрәк кенә гәүдәле, ачык йөзле Елена Михайловна бакчада җиләк утырта иде. Разия Исхак кызы да шунда булаша. Максатлары  —  кышка җитәрлек  экологик чиста яшелчә-җимеш үстерү икән.    — Ике ел вакыт эчендә без Елена Михайловна белән чын ахирәтләргә әйләндек. Бөтен эч серләребез уртак, ашарга да бергәләп пешерәбез, яңа рецептлар уйлап чыгарып мәш киләбез. Елена Михайловна, башка һөнәр иясе булса да, ашарга бик тәмле пешерә. Ул мине җитезлеге һәм күндәмлеге белән сокландыра. Кыскасы, аның белән әллә нинди эшләр майтарырга була,  —  ди Разия Исхак кызы һәм: ” Җиләкләрне үзем утыртып бетерермен, барыгыз, иркенләп сөйләшегез”, —   дип,  безне Европача салынган ике катлы йортына кертеп җибәрә.   —  Елена Михайловна, ике ел вакыт узса да,  туган йортыгыздан чыгып киткән көн бүгенгедәй хәтерегездәдер. Авыр булса да, шул вакытларны искә төшереп китик инде, —  дип сүз башлауга ул, бер ноктага төбәлеп бераз уйланып тора да,  сөйләп китә:  —  2014 елның 25 июле, йортыбыздан җиде чакрым ераклыкта гына Амстердам-Куала Лумпур очкычы шартлап төшеп,  төп-төгәл бер атна вакыт үткән чак иде. Тирә-якта сугыш бара, анда-санда бомбалар төшеп ярыла, очкыларның шомлы тавышы йөрәкне яра, бөтен халык Русиягә таба агыла. Нишләргә белми аптыраган көннәрнең берсендә  танышым шалтыратып: “Русия — Донбассның чыгарылыш сыйныф укучыларына 1500 бюджет урыны тәкъдим итә икән. Маргаритаңны  шунда урнаштырмыйсыңмы соң? Иртәгә юлга кузгалабыз. Ике урын бар, барсагыз, сезне дә алабыз”,  —   дип тәкъдим итүгә, 11нче сыйныфны тәмамлаган баламның арытабангы язмышын күзаллап,  ике дә уйлап тормастан,  Русиягә чыгарга ризалаштым. Ризалашуын ризалаштым, тик биредә калучы әнкәем белән өлкән кызымны (ул бу вакытта инде гаиләле иде) турында уйлап, төн буе керфек тә какмый чыктым. Ахыр чиктә, “Кызымны Ростовтагы Көньяк федераль университетына урнаштырам да, кире кайтам”, дип, үз–үземне тынычландырып, таң алдыннан гына йокыга киттем.    Иртәнге алты тулыр-тулмастан ук  уяндым да, ихатага чыктым. Тирә-як тып-тын. Офыкта кызарып кояш чыгып килә.”И, Ходаем, дөньякайлар шул кадәр матур. Кемнәргә кирәк икән бу сугыш?” дип уйларга да өлгермәдем, көнчыгыш Украина ягыннан бер хәрби очкычның гүләп безгә таба килгәнен ишетеп алдым. “Инде, Ходаем, үзең сакла!”  дип, ашыга-ашыга өйгә кереп киттем, һәм, кызымны йокысыннан уятып,  юлга әзерләнә башладым.    Ул арада безне озатырга әнкәй дә килеп җитте. Капкадан чыгып барганда, сизенгәндәй:   —  Кызым, кире кайтасыңмы? —  дип сорады.   —  Нинди сорау ул, әнкәй? Әлбәттә, кайтам! Маргаританы урнаштырам да, өч көннән кайтып җитәм. Күрәсеңме, әнә, бакчада күпме яшелчә-җимеш үсеп утыра.  Мин булмасам, алардан кем кышка җитәрлек кайнатма-салатлар эшләр соң?  — дидем. Шулай дидем диюен,  әмма газизләрдән-газиз әнкәмә биргән  вәгъдәмдә тора алмадым....   Исән-имин генә чикне үтеп, Ростовка килеп җиттек. Тик биредә безне күңелсез хәбәр көтеп торган булып чыкты. Көньяк федераль  университетында бюджет урыннары тулган икән. Ставропольгә барырга киңәш итәләр. Без,  ерак дип,  анда бармадык,“Укырга керә алмадык, кире өйгә кайтабыз”, дип,  Снежноеда калган өлкән  кызга шалтыраттык. Ул яшь аралаш: “Берүк, кайта күрмәгез. Монда көне-төне атыш. Украина армиясе һөҗүм итә. Без үзебез дә Көнчыгыш Украинага чыгу ягын карыйбыз”, —  дигәч, без чик буендагы  качаклар лагерена барып урнашырга мәҗбүр булдык.   Качаклар лагеренда без бер атналап яшәдек. Бер көнне Русия федераль миграцион хезмәте вәкилләре килеп, Уфага барырга тәкъдим иттеләр. Өйгә кайтыр юл юл ябык булу сәбәпле, безнең ризалашмый чарабыз калмады.   Башкортстан  безне якты йөз белән каршы алды. Уфадан безне һәм Украинадан килгән тагын берничә гаиләне Илеш районына алып киттеләр. Башта һөнәрчелек лицее тулай торагында яшәттеләр, аннан Уяндыкка алып килделәр. Кызым “Ал роза” кунакханәсенә   —  официант,  мин җыештыручы булып эшкә урнаштым. Алга китеп шуны да әйтим, без Башкортстанга килеп җиткәндә югары уку йортларына имтиханнар тәмамланган иде. Шуңа да кызым ул елны укырга керә алмады. Узган ел гына Башкортстан дәүләт педагогия университетына укырга керде.    Уяндык мине иң беренче чиратта саф һавасы һәм күркәм табигате белән әсир итте. Бирегә килеп эшли башлагач, мин Уяндыкның танылган нефть магнаты Рәлиф Сафинның туган авылы икәнлеген белдем. Рәлиф Сафин турында элгәре ишеткәнем юк иде. Ә менә Алсуның  иҗаты белән якыннан таныш идем. Дөрес, Украинада яшәгәндә, “Бер көн килеп, Алсуның әти-әниләренең йортында яшәрмен дә , аларга үз кулларым белән әзерләнгән ризыкларны ашатырмын” дигән уйның ялгыш та  күңелгә кереп чыкканы юк иде.    Ярты ел “Ал роза”да  җыештыручы булып эшләгәннән соң мине Разия Сафина үз йортына эшкә алды. Баягынак ул безнең мөнәсәбәтләребез  турында әйтеп үтте инде. Мин шуны гына әйтә алам: бүгенге тормышымнан бик канәгатьмен! —  дип тәмамлады үзенең хикәятен Елена Михайловна.   —   Бездә, татарларда, “Яхшы  булса да торган җир,  сагындыра туган җир” дигән бик мәгънәле мәкаль бар. Сез дә туган җирегезне сагынасыздыр инде, Елена Михайловна, шулаймы? —  Сагынмаган кая инде ул! Ярты җаным  —  монда, яртысы анда— туган җиремдә  инде минем. Фронт линиясе безнең тирәдән  киткәч, әни һәм  үз гаиләсе белән өлкән кызым кабаттан Снежноега күченеп кайттылар. Бәхеткә күрә, шәһәр уртасында урнашкан булганлыктан, йортларына зыян килмәгән иде. Ә минекенә йорт-җирсез калган танышларым урнаштылар.   Өч көннән кайтып җитәм дип китсәм дә, тугана ягыма кабат төгәл ел ярымнан соң   —  агымдагы елның февралендә генә әйләнеп кайтырга  насыйп булды. Андагы җимерек йортларны һәм биналарны, ачлык-ялангачлыкны, урамнардагы исәпсез-хисапсыз чокырларны,  пычраклыкны күреп исем китте. Бик авыр анда бүген тормыш. Бигрәк тә өлкән  кешеләргә авыр. Минем күршем, мисалга, Донецк халык  республикасы билгеләгән пенсия исәбенә яши. Ә аның  күләме нибары ... 1800 (!) сум! Ә хаклар  Русиядәге кебек үк. Эшсез кешеләрнең ( а Донбасста алар аеруча күп) андый керемнәре дә юк. Алар шул Русиядән килгән гуманитар ярдәм исәбенә һәм  үз бакчаларында үстергән яшелчә-җимеш белән тукланып җан асрый. Почта хезмәте бөтенләй эшләми, мобиль бәйләнеш, ут, су, табигый ягулык белән  өзеклекләр бик еш була.  Белмим,  кайчан аягына баса алыр икән ул безнең Донбассыбыз ? Кайчан тернәкләнер, кайчан гына элекке хәленә кайтыр икән? Туган шәһәремнән мин әнә шундый авыр уйлар белән әйләнеп килдем.
—  Тормышлар бик авыр булгач, нигә әнкәгез белән кызыгызны да үз яныгызга күчермисез соң?    —  Бу сорауны миңа бик еш бирәләр. Ләкин, төптәнрәк уйлап карасаң, бу бик җиңел генә хәл итеп була торган мәсьәлә түгел шул. Чын дөресен әйткәндә, әнкәйнең чит җирләрдә үлеп каласы килми. Кызның да тамырлары шунда бәйләнгән. Аның —   ире, иренең —   әнисе, әнисенең тагын бер кызы, ә ул кызның авыру әнкәсе булган ире бар.  Шулай булгач, монда ничек күченеп килә алсыннар инде алар? Аларны монда алып килү  —    шаулап үсеп утырган агачны төбе-тамыры белән йолкып алуга тиң булыр иде. Иң кызганычы шул, Донецк халык республикасында халыкара банк эшләмәгәнлектән, мин аларга акчалата ярдәм итә алмыйм. Шуңа, бик авыр чакларда, сүз белән юатырга гына кала.   —  Сугыш чыкканчы ничек иде тормышлар?  Сез кайда эшли идегез? —  Бар да әйбәт иде. Мин супермаркетта  мөдир булып эшли идем. Язмыш юлым кискен борылыш ясар да, Русиянең кечкенә, әмма бик тә күркәм бер авылында яшәрмен,  дип һич кенә дә уйламый идем. Маңгайга язылган  язмышым  шулай булгандыр, күрәсең...   — Маңгайга язылган язмыш, дигәннән. Ишетеп белүемчә, сез биредә башлы-күзле дә булгансыз икән.   —Нәкъ шулай. Мин килгәндә Рәүф биредә “Ал роза”да эшләп йөри иде. Бер көнне, район үзегенә барышлый, җиңел машинасына утыртып, мине тукталышка кадәр алып чыкты ул. Сөйләшеп киттек. Сүз ара сүз чыгып, мин аның аерылган ир икәнлеген белдем, үземнең дә кияүдә түгеллегемне әйттем. Ул шундук: “Кабат күрешәбезме?” — дип сорады. Мин каршы килмәдем. Менә шулай очраша башладык. Ел ярым инде бергәбез. Иске Кыргыз авылында яшибез.   —Димәк, Донбасста сугыш юкка гына чыкмаган? — Шулайдыр инде,  —дип тыйнак кына елмая да Елена Михайловна, “Шулай бит!” дигәндәй, мәхәббәтле күзләре белән янында басып торган Рәүфенә карап ала.   Менә шулай, җан өшеткеч сугыш та кайчак кешеләрне бәхетле итә алу сәләтенә ия була икән. Кызык та,  кызганыч та инде бу  дөнья!   Венера МӘҖИТОВА, Русия һәм Башкортстан Журналистлар берлеге әгъзасы. Башкортстан, Илеш районы.    Рәсемдә: 7461 - Елена Сыроватская сөйгәне Рәүф Галиуллин белән.  Автор фотосы.  
Венера МӘҖИТОВА

--- | 28.06.2016

Бу көннәрдә ҺАВА ТОРЫШЫ нинди булачак?

$
0
0
28.06.2016 Экология
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген – 28 июньдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Синоптиклар фаразлавынча, бүген кыска вакытлы яңгырлар көтелә.
Төньяк-көнбатыштан талгын җил исә, яшен вакытында секундына 15-18 метрга җитеп көчәергә дә мөмкин.   Көндезге һава температурасы Татарстанда – 15-20, Казанда 19 градус җылы булачак.   Синоптиклар фаразлавынча, салкынча һава торышы атна ахырына кадәр сакланачак.
---

--- | 28.06.2016

Татарстанның бер авылындагы кош-кортларга билгесез җанвар һөҗүм иткән (ВИДЕО)

$
0
0
28.06.2016 Җәмгыять
Түбән Кама районы Каенлы авылында билгесез җанвар йорт кошларына һөҗүм итә башлаган. Биредә яшәүче берәүнең инде 50 тавык, күркә һәм казын үтергән. Ерткычның авылга килгәли башлавын авыл халкы әле берәр атна элек кенә белгән.
Аучылар, җанварның эзе буенча барып, аның селәүсен булуын ачыклаган. Аны үтерергә аларның закон нигезендә хакы юк икән.        


---

--- | 28.06.2016
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>