Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live

"Дөрес"варенье кайнатабыз

$
0
0
28.06.2016 Киңәш-табыш
“Сакчыл кеше, бәхетле кеше”, ди халык мәкале. Бу канатлы сүзләр җәйге чорда төрле җиләк-җимеш вареньелары кайнатып, кышка запас хәзерләүче хуҗа­бикәләргә дә кагыла. Билгеле, варенье кайнатуның үз серләре бар. Әйтик, кайбер варенье саклаганда йә әчи, йә шикәрләнә башлый. Әчегәне — пешеп җитмәгән, ә шикәрләнгәне артык кайнатылган дигән сүз. Кыскасы, сыйфатлы варенье кайнату өчен аның әзер булу вакытын дөрес “тотып алырга” кирәк.
Мәсәлән, моны түбәндәгечә билгеләп була: суыткычка ике стакан су куеп суытыгыз да, варенье әзер булыр алдыннан һәр стакандагы салкын суга шуның тамчысын тамызып карагыз. әгәр варенье тамчысы ташсыман булып стакан төбенә утырса, варенье әзер дигән сүз. Варенье тамчысы суга төшү белән эри башласа, димәк, вареньеның кайнавы җитеп бетмәгән.
Үз согындагы бакча җиләге. Юылган җиләкләрне сөзгечкә салып суын саркытыгыз. Аннары җиләкләрне, өстенә шикәр комы сибә-сибә, бер литрлы банкага тутырыгыз. һәм банканың капкачын ябып, сулы мунчада ун минут стерильләштерегез. 3 килограмм җиләккә 900 г шикәр комы кирәк.   Чияле җиләк вареньесы. Юылган җиләкне изгәләп, боламык ясагыз, шикәр комы өстәп, салмак утта шикәре эрегәнче тотыгыз. Аннан соң юып, төше әрчелгән чияләрне шул кайнап торган җиләккә салып болгатыгыз.  10-15 минут кайнатыгыз. Шуңа лимон согы белән вакланган лимон кабыгы  өстәп,  та­гын бер кат кайнатып чыгарыгыз. әзер вареньены стерильләштерелгән банкага тутырып, капкачлагыз. 2 кг төче чиягә (черешня): 1 кг вак бакча җиләге, 3 кг шикәр комы, ярты лимон согы һәм кабыгы кирәк.   “Ассорти”. Бакча җиләге, кура җиләге һәм кара бөрлегәнне изгәләп, төнгә суыткычка куегыз. Иртәгесен суга шикәр комы салып, сироп ясагыз. Сироп кайный башлауга изгәләнгән җиләкләрне, изелмәгән кара карлыганны салып болгатыгыз. Дөрес кайнатылган вареньеның сиробы үтә күренмәле булырга тиеш. Вареньены шул килеш бер тәүлек бүлмәдә тотыгыз да, банкага тутырып, салкын урында саклагыз. Варенье өчен: 500 г бакча җиләгенә 500 г кура җиләге, 500 г кара карлыган, 500 г кара бөрлегән, 3 кг шикәр комы, 1,5 стакан су кирәк.   Крыжовниктан желе. Пешеп җитмәгән каты крыжовникны юып кәстрүлгә салыгыз да, берничә кашык су өстәп, өстен томалап пешерегез. Аннары крыжовникны иләк аша уздырыгыз. Шул барлыкка килгән катнашмага шикәр комы салып, 20 минутлап кайнатыгыз. Варенье пешеп җитәр алдыннан кызыл карлыган согы кушып болгатыгыз. 1 килограмм крыжовникка: 500 г шикәр комы, 3 аш кашыгы кызыл карлыган согы кирәк.
Кара карлыганнан мармелад. Юылган кара карлыганны табага салып, кайнар мичтә кайный башлаганчы тотыгыз. Шул кайнар катнашманы бераз суытып, иләк аша чыгарыгыз һәм шикәр комы кушып болгатып, кабат табада 200 градус кызулыктагы мичкә куегыз. әлеге җиләк катнашмасы кайнап чыккач, болгата-болгата, 15-20 минут кайнатыгыз. Аннары шул җылы карлыган катнашмасын тигезләп фольга яисә пергамент кәгазьгә җәеп, бүлмә температурасында киптерегез.  60 градус кызулыктагы мичтә дә киптереп алырга мөмкин. Кип­терел­гән карлыган катламын кисәк-кисәк кискәләгез. 1 кг карлыганга 300 г шикәр комы (1,5 стакан) кирәк.
---

--- | 27.06.2016

“Хезмәт ветераны” исемен бирү тәртибенә үзгәрешләр кертелде

$
0
0
28.06.2016 Җәмгыять
Бүген Татарстан Дәүләт Советының XIX утырышында “Хезмәт ветераны” исемен бирү тәртибе һәм шартлары турында”гы ТР законына үзгәрешләр кертү хакында” 242-5 нче номерлы республика закон проекты 3 укылышта кабул ителде. Бу, Татарстан законын федераль закон белән тәңгәл китерү максатыннан, эшләнә.
1 июльдән алып, “Хезмәт ветераны” исеме СССР һәм РФ орденнары һәм медальләре белән бүләкләнгән гражданнар гына түгел, Россия Президентының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хаталарын алучыларга да биреләчәк.   Хезмәтендә аерым дәрәҗәләргә ирешүчеләр, ведомство билгеләре алучылар һәм кимендә бер өлкәдә 15 ел эшләүчеләргә дә “Хезмәт ветераны” исеме биреләчәк. Пенсияне билгеләү өчен хатын-кызларның 20 ел, ә ир-атларның 25 ел хезмәт стажы булу шарт. Моңа кадәр “Хезмәт ветераны” статусын алуда стажга бәйлелек юк иде.
Лилия ЛОКМАНОВА

--- | 28.06.2016

Алинә Даутова яшь бала белән "урак өсте"ндә!

$
0
0
28.06.2016 Шоу-бизнес
Июнь ае – эстраданың чибәр җырчысы Алинә Даутова өчен "урак өсте". Мәгълүм булганча, җырчы Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында читтән торып белем ала. Алинә иҗтимагый-мәдәни эшчәнлек факультетының 4 курсын тәмамлый.

– Кечкенә бала белән читтән торып уку бик уңайлы. Ә инде сессия вакытында кызымны чиратлашып әниләребез караша. Әле ярый дәү әниләр бар, Ходай аларны сәламәтлектән аермасын! Сәфинәгә 8 ай булды. Тешләре чыга, шуңа бу арада бераз көйсезләнеп тора, – дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Алинә Даутова.

Сәфинә кечкенә булса да, Алинә инде күптәннән концертларда катнашып йөри. "Концертлардан тыш, төрле мәҗлесләрдә дә чыгыш ясарга чакыралар. Баш тартканым юк, тәкъдимнәрне кабул итәм", – ди җырчы.
 


Эльвира ШАКИРОВА

--- | 28.06.2016

"Татмедиа" җитәкчесе Андрей Кузьминның кыз туганы "Mrs. Planet-2016" конкурсында җиңү яулады (ФОТО)

$
0
0
28.06.2016 Мәдәният
Бүген Андрей Кузьминның туган көне. Әлеге җиңү – иң зур бүләкләрнең берсе булгандыр. Татарстан тарафыннан бу мәртәбәле конкурста җиңү – әлегә тәүгесе.

Рада Кузьмина Украина, Македония, Сербия, Эстония, КАР, Һиндстан, Австралия, Малайзия, Болгария һәм Сингапурдан килгән катнашучылар арасында матурлыгы һәм таланты белән алдынгылыкка чыкты.

Җиңү таҗын алучы илдә киләсе елда әлеге бәйгене уздыру каралган, димәк, киләсе елга Татарстанның "Mrs. Planet-2017" бәйгесен уздыру урыны булуы да бик мөмкин.


 


---

--- | 28.06.2016

Истанбулда теракт вакытында Чаллының балалар ансамбле дә шунда булган (ФОТО)

$
0
0
29.06.2016 Җәмгыять
Истанбулның Ататөрек халыкара аэропортында булган теракт аркасында 36 кешенең гомере өзелде, 150ләп кешенең сәламәтлегенә зыян килде.

Ишеткән булсагыз, аэропортта кичә кич – Мәскәү вакыты белән сәгать 10нар тирәсендә, өч шартлау булды. Фаразлар буенча ике кеше үз-үзен шартлаткан. Теракт аркасында Төркия гражданнары гына түгел, чит ил кешеләре дә зыян күргән булырга мөмкин. Бу хакта илнең премьер-министры Бинали Йылдырым җиткерде. Ул Истанбулга шартлау булган урынга килгән.

    Гадәттән тыш хәл вакытында аэропортта Чаллының "Бисеринки" балалар бию ансамбле дә булган. 15 кыз һәм аларның укытучылары Болгариягә конкурска барган һәм анда 1 урын яулаганнар. Төркия аэропортында алар икенче самолетка күчеп утырырга тиеш булаган. Билгеле инде, рейс күчерелгән. Бәхеткә, аларга зыян килмәгән.   Сүз уңаеннан, теракт вакытында аэропортта Тукай районы Кече Шилнә авыл җирлеге депутаты Максим Федоров та булган. бу хакта ул үзе социаль челтәрләр аша хәбәр иткән.
---

--- | 29.06.2016

Төркиядә теракт булу сәбәпле тоткарланган 15 Татарстан кызы тиз арада өйләренә кайтарылачак

$
0
0
29.06.2016 Хәвеф-хәтәр
Теракт вакытында Истанбул аэропортында булган Чаллы «Бисеринки» балалар бию коллективының 15 катнашучысы тиздән өйләренә кайтарылачак. Хәзер бу мәсьәләне хәл итү белән Татарстан Президенты Аппараты һәм шәхсән Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев шөгыльләнә.

Ә Истанбулда - Татарстан вәкиллеге һәм Россия Тышкы эшләр министрлыгының консуллык хезмәтләре әлеге мәсьәлә буенча эш алып бара, дип хәбәр итә Татарстанның Президент Аппараты матбугат хезмәте.
Балаларга хәзер куркыныч янамый, алар кунакханәгә урнаштырылганннар.

Якындагы сәгатьләрдә Чаллы хакимиятендә шәһәр һәм район җитәкчелеге Истанбулда балалары тоткарланган ата-аналар белән очрашып сөйләшәчәк.

Кичә төнлә Истанбул аэропортында булган өч шартлау нәтиҗәсендә, 36 кеше үлгән һәм тагын 147 кеше яраланган. Болгариядән конкурстан кайтучы Чаллы балалар коллективы бу вакытта Истанбул аэропортында булган. Коллектив зыян күрмәгән. Әмма аэропорт бинасыннан эвакуацияләнгән балалар һәм төркем җитәкчесе чит илдә акчасыз килеш калган.

Бүген язган идек: Истанбулда теракт вакытында Чаллының балалар ансамбле дә шунда булган (ФОТО)

 


---

--- | 29.06.2016

Казанда мәктәп укучылары акылга зәгыйфь кызны көчләгән

$
0
0
29.06.2016 Криминал
Казанда 16 яшьлек кызны көчләү буенча тикшерү органнары тарафынанн җинаять эше кузгатылган. Тикшерү фаразларына караганда, әлеге хәл 22 июньдә булган. Казанның Айдаров урамындагы бер йорт подъездында мәктәп яшендәге дүрт үсмер – 7-10 сыйныф укучылары психоневрологик диспансерда исәптә торучы 16 яшьлек кызны көчләгән.

Алар кызның акыл ягыннан артта калган булуыннан явызларча файдаланган, диелә.

Зыян күрүчедән гариза өч көн узгач кына кергән. Шикле үсмерләрнең барысы да тоткарланган. Аларга 15 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм итү яный.
 


---

--- | 28.06.2016

Теракт аркасында Төркиядә калган Чаллы кызлары әти-әниләренә сәлам юллый (ВИДЕО)

$
0
0
29.06.2016 Хәвеф-хәтәр
Истанбул аэропортында булган теракт аркасында Төркиядән вакытында кайта алмый калган Чаллының "Бисеринки" ансамбле кызларына куркыныч янамый. Алар әти-әниләренә сәлам юллаган. Туган җирләренә сәлам юллаган видеоязмадан аңлашылганча, кызларның кәефләре шәп – камерага кул болгыйлар, көләләр һәм шатланалар. Алар янында озата баручы ике кеше дә бар.

Алар кичкә Казанга очарга тиеш. Билетлар сатып алынган, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәм итте, дип язган Президентның матбугат сәркатибе Эдуард Хәйруллин Facebook челтәрендәге битенә.


---

--- | 29.06.2016

Казанда яшәүче Галия апа фатирын мәчет төзелеше өчен васыять иткән

$
0
0
29.06.2016 Хәйрия
Казанда яшәүче Галия Фролкина үзенең бердәнбер бер бүлмәле фатирын "Вакф" фондына васыять иткән. Пенсия яшендәге хатын-кыз үтенече буенча, аның үлеменнән соң, торак сатудан кергән акча Татарстанда мәчет төзелеше өчен тотылачак.

– "ТР Вакф" фонды үз эшчәнлеген Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте күзәтүе астында алып бара һәм бернинди дә астыртын эшләргә юл куймый. Галия Фролкинаның васыятендәге бөтен шартлар да Россия кануннарына туры китереп башкарылачак,  – дип ачыклык керткән Фондның генераль директоры Рөстәм Хәбибуллин. – Галия ханымның гамәлләре – барлык мөселманнарга үрнәк һәм нәсихәт. Аллаһы Тәгаләгә үз йөрәге аша мәхәббәт саклап, әлеге сөйкемле ханым Аллаһ ризалыгы өчен изге гамәл кылырга – сәдака бирү генә түгел, ә мәчет төзелешенә ярдәм итәргә көч тапты.

Сүз уңаеннан: Галия апа 2009 елда Түбән Новгород өлкәсе Бор шәһәрендәге Ихсан мәчете төзелеше өчен 400 мең сум акча күчергән булган инде.
 


---

--- | 29.06.2016

Казандагы төп Ураза гаетен уздыру урыныны һәм вакыты билгеле булды

$
0
0
29.06.2016 Дин
Татарстан Президентының "2016 елда Ураза бәйрәме һәм Корбан бәйрәме көннәрен билгеләү турында"гы указы белән 5 июль көнне Ураза гаете билгеләп үтелә. Россия Федерациясе Хезмәт Кодексының 95нче маддәсе буенча бәйрәм алды көнне яки 4 июльдә эш көне яки смена 1 сәгатькә кыскартыла. Шулай итеп, 2016 елның 5 июле - эш көне булмаган бәйрәм көне.

Ураза гаете көнне Татарстанның барлык мәчетләрендә бәйрәм намазлары укыла. Бәйрәм вәгазе 6:30 сәгатьтә, 7:00дә гает намазы укыла. Казандагы төп бәйрәм чарасы Галиев мәчетендә була. Ул Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында уза.

Мәчетләргә барырга мөмкинлеге булмаганнар Ураза гаетен "Татарстан - Яңа гасыр" телеканалыннан карый ала, ул турыдан-туры трансляцияләнәчәк.


---

--- | 28.06.2016

Мәңгелек хәрәкәт (Зиннур Тимергалиев хикәясенең ДӘВАМЫ)

$
0
0
29.06.2016 Әдәбият
ГИБДД да үзенең иске машина йөртү таныклыгын яңасына алыштыргач, пенсия бүлегенә китте. Монда документлар белән эш кичкә кадәр сузылды. Дөрес чамалаган икән, кайнар ноктада булган, берничә батырлык медале, аннары яраланган өчен, Дәнәфкә саллы гына пенсия килеп барачагын әйттеләр. Ә менә табибларга керә алмады, кич җиткән иде инде.

(Хикәянең башы монда.)

Ул авылга кайта торган юл чатына чыгып басты да юл уңае туры килгән машина туктату исәбе белән кулын күтәрде. Машиналар” выж да-выж” узып китәләр. Туктарга исәпләре юк, машина алмый булмас ,дигән фикергә килде Дәнәф. Озак торырга туры килде аңа, җәй ае шуңа көне тиз карангыланмый. Шулай да монда төне буе басып торуың да бар икән, сигезенче китте бит инде. Дәнәф  узып киткән машиналарны кулын күтәреп сәламләмәс булды. Шулай ир өметсезлеккә бирелеп басып торганда, кинәт аның яныннан выжлап узып киткән тугызлы машинасы шатырдап тормозларына китереп басты. Көпчәкләр чинаган тавышка Дәнәф артына борылып карады. Тугызлы машинасы, ул арада артка чигенеп, Дәнәф каршына килеп туктады. Машинаның ишеге ачылып китте дә аннан утыз яшьләр тирәсе чибәр генә ханымның башы күренде.

–– Дәнәф абый?! ––Әйе, мин. ––Авылгамы? ––Авылга иде шул.    Дәнәф текәлеп карады. Нигәдер үзен танып эндәшкән ханымны танымый иде ул. ––Әйдә, утырыгыз, минем дә авылга кайтыш!   Ир, ялындырмый, җәһәт кенә машина салонына кереп утырды, район үзәгенә чыгып киткәндә өстенә бары тик футболка гына кигән иде, кичкә эченә бераз суык үткән икән, җылыга кереп утыргач, бераз чирканып китте.   ––Озак торгансыз ахыры, Дәнәф абый, туңгансыз,–дип, аңа кабат үз итеп эндәште ханым, кузгалып киткәч. ––Әйе ,суык үткән икән. ––Яз суыгы әле үтеп бетмәгән, җире җылынмаган, шуңа кичкә җирдән бераз суык бәрә. ––Ахыры шулай,–Дәнәф кабат ханымга текәлеп карады. Кем соң бу аны танып туктаган  җир кызы?   Аның текәлеп каравын ханым да тойды. ––Нәрсә, таныйсызмы Дәнәф абый? ––Кичерегез, танымыйм шул, озак вакыт авылга кайткан юк бит минем. ––Әйе, сез юкка чыккан идегез шул, Раушан абый:” Кайтсын гына, сугышын күрсәтәм мин аңа”,- дигән иде, эләктердеме бераз кайткач.   Ир көлемсерәп куйды. ––Кичә колакны борды. Ханым рәхәтләнеп көлеп җибәрде. ––Әй әйбәт иткән икән.   Аңа кушылып, Дәнәф тә көлде. Бу ханым үзләренең авылныкы димәк, әтисен дә белгәч. ––Ник әйбәт булган дисең. –– Туган йортка кайтмый йөргәнгә. ––Менә кайттым бит. ––Тагын чыгып китәсеңме аннары? ––Юктыр инде.–Ир, кабат ханымны хәтерләргә тырышып, текәлеп карап тора башлады. ––Тәки таный алмыйсыз мине Дәнәф абый? ––Юк,–дип җавап бирде ир, ханымны танудан өметен өзеп. ––Ну, ярар алайса, исегезгә төшерәм. ––Әйдә, тырышып карагыз. ––Гөли-Гөли гөлдергән, Гөли күкәй чәлдергән,–дип такмаклап алды ханым.   Дәнәф көлеп җибәрде. ––Рашат абый кызы Гөлия. Соң, әйе, Гөлия бит инде, Раушан абый белән Гөлиянең әтисе авылда балта эшләрен бергә эшлиләр иде. Шул Рашат абый кызын да ияртеп килә торган иде. Аңа кушылып ,ханым да көлде.   ––Әйе, Гөлия. Ну ачуым да килә торган иде, сез шулай үчекләгәч. Син үзең күкәй карагы, дип әйтә идем, исеңдәме Дәнәф абый? ––Исемдә билгеле, мин солдатка киткәндә, син бит кечкенә идең бит әле. ––Өченче класста идем, әле Илүзә апага үпкәләп тә йөрдем. ––Нигә? ––Сиңа кулъяулык чигеп бирмәгәне өчен, ә мин чиккән идем. ––Ник бирмәдең соң? ––Син бит иртүк киттең, мин йоклап калганмын, еладым аннары. ––Озак вакыт үтте шул, егерме ел эчендә кечкенә кызлар үсеп җитә инде алар. ––Сезнең кайтканны көтмәдек билгеле, үсеп җиттек тә менә. ––Шулай булган шул, ә хәзер син кайдан болай килеп чыктың? ––Кайдан булыйм инде мин, хәзер яшьләрнең бер генә юлы- шәһәр дә авыл. ––Ә шәһәрдә эшлисең инде алайса Гөлия? ––Әйе, кулинар булып, бер атна эшлим, бер атна ял итәм. ––Эштән авылга кунакка кайтыш алайса. ––Кунакка дип, Дәнәф абый, бер атна ялны авылда үткәрәм. Ә шәһәрдә, бергә эшләгән дүрт кыз сөйләшеп, бер бүлмәле квартира снимать итеп торабыз. Бер атна ике кыз тора, бер атна калган икебез. Унике сәгать бара смена. Анда йокларга гына кайтабыз. Дүртәү булгач, түләп бару да кыйбатка чыкмый. ––Ә ирең сүз әйтмиме соң, алай атна буе кайтмый йөргәч. ––Белмим,–дип ,елмаеп ,иңнәрен җыерды Гөлия,– булса, бәлки алай йөрмә дигән булыр иде, булмагач, сүз әйтүче юк. ––Ничек? ––Шулай, кияүгә чыгып караган юк әлегә, Дәнәф абый,–дип, кабат елмаеп куйды кыз. ––У-у-у, бик озак кыз булып йөрисең икән инде, нигә чыкмыйсың соң кияүгә? ––Очрамый бит юньле кияү, Дәнәф абый. Безгә дигәне әллә үсеп җитмәгән, әллә картаеп үлгән, ә бәлки сезнең кебек кайтырга юл таба алмый адашып йөридер. –– Юл кырыенда басып каладыр бәлки,–дип елмайды Дәнәф,–тагын утыртмый китте дип елыйдыр аннары. ––Юк, Дәнәф абый, юлда кеше утыртырга куркам мин, сезне дә танымаган булсам туктатмый идем. ––Әйе, анысы да бар, заманасы шундый. Әти-әниең исәннәрме соң? ––Исән икесе дә, Аллага шөкер, ике апа да кияүдә инде күптән, шул ук шәһәрдә торалар, мин менә ике арада эленеп калдым әлегә,–дип, кабат көлеп куйды кыз.    Дәнәфнең дә күңеле күтәрелеп китте,  Гөлиянең матур итеп елмаюын ошатты  инде әллә . Кыз бер дә төшенкелеккә бирелә белми ахыры. Ул читтән кызны күзәтә башлады. Причёска астыннан күренеп торган матур колак, аңа тагылган алка җем-җем итеп балкып ала. Озын керфекләр, җыйнак кына борын, күпереп торган иреннәре бар. Аккошныкы кебек шома ап-ак муен. Киң иңбашлары, калку күкрәкләр кыз сулыш алган саен бер күтәрелеп, бер аска төшеп торалар, алардан көчкә күзен аерды Дәнәф. Аскы якта машина караңгылыгына риза булмыйча, итәк астыннан ике йомры тез башлары ялтырып чыгып торалар. Дәнәфнең битләре кызышып китте, ул оялып кызның көләч йөзенә кабат күтәрелеп карады да башын читкә борды. Аны кыз күз кырые белән күзәтеп барган ахыры, машина көзгесенә күтәрелеп үзенә карады да елмаеп куйды. Нәрсә, күрдеңме, без нинди!   –– Ник тынып калдыгыз Дәнәф абый. ––Болай гына,–дип, җаваптан котылды ир. Кыз елмаеп куйды, ярар болай гына булгач.  Шулай бер-берсенә кырын караш ташлый-ташлый, авыл чатына да  кайтып җиттеләр.   ––Менә кайтып җиттек ,Дәнәф абый. Дәнәф кызга акча сузды.   ––Рәхмәт, Гөлия. ––Китегез инде, сездән ничек акча алыйм ди инде мин,–дип, карышып, кулын селкеде кыз. ––Әҗәтле булып калам бит. ––Ярар алайса, әҗәтле булып каласыгыз килмәсә, безгә кунакка килегез, әти ярата иде сезне, кереп хәлен белсәгез, әйбәт булыр иде. ––Ярар, керермен, әти дигәч искә төште, әти:” Кибеткә кереп, тәмәке ал”,- дигән иде, мин онытканмын. ––Әйдәгез, мин дә сезнең белән,–дип, машина эченнән чыгып басты кыз,–авыл кибетенә күптән кергәнем юк, сезнең белән кереп карап чыгыйм әле, нәрсәләр бар икән.    Кибет киштәләрен сөртеп чыгармын да  бикләп кайтып китәрмен дип, кулына чүпрәк алып торган Илүзә ишек ачылган тавышка, күтәрелеп, шул якка таба борылып карады. Ишектән, уен- көлке сөйләшә-сөйләшә, Дәнәф белән Гөлия килеп керделәр. Аларны күреп алган кибетче хатын чак кибет прилавкасына тотынып калды. Нәрәсә-нәрсә, менә шулай була ала дип, башына китергәне булмады аның. Аныңча, кыз алдында авызын җыя алмый торган ир бары тик аныкы гына була ала. Инде күпме вакыт узган, үзенең ике кызы да үсеп җиткәнен онытып җибәргән иде ул, Дәнәф белән очрашкач. Ул, кызны күзләре белән ашарлык булып, прилавка артында тураеп басты.    ––Исәнме, Илүзә? ––Исәнмесез, Илүзә апа. ––Ярый, үлмәгән, исән,-дип, төксе генә җавап бирде хатын. ––Әти тәмәке кирәк дигән иде, Прима.   Илүзә алып бирде. ––Сиңа нәрсә кирәк?–дип, кыздан сорады кибетче хатын. Тик сорау” Сиңа ни калган аның янында” дигән кебегрәк яңгырады. ––Мин болай гына кергән идем Илүзә апа, карап кына чыгыйм дип. ––Алайса кара инде. ––Ярар, башка вакытта,-дип, ишеккә таба борылды Гөлия, кибетче хатынның дорфалыгына хәтере калып. Аңа Дәнәф иярде. ––Ярар, хуш Илүзә, –дип саубуллашты да кыз артыннан чыгып китте.   Илүзә, атылып, тәрәзәгә килеп капланды.   Юк ,бергә китмәделәр. Әнә кыз машинасын кабызды да үзе генә кузгалып китте, ә Дәнәф өйләренә таба җәяү генә атлап китте. Илүзә, борылып, кибет стенасына сөялде. Бәлки алай ук куркыныч түгелдер. Әйе, шулай бит, Дәнәф район үзәгенә киткән иде бүген, эше күп булган да соңга калган. Аннары Рашат кызына туры килеп утырып кайткан. Әйе, бары тик шул гына, шул гына.   Туган йортка төн ката гына кайтып керде Дәнәф. Раушан абый белән Рауза апа йокларга ятканнар икән инде. Ул, әти- әнисен уятмаска тырышып, плитә янына килде дә, чәйнеккә су салып, кайнатырга куйды. Аннары өстәл артына килеп утырып тынып калды. Гаҗәп ,Гөлиянең көлгән тавышы әле дә колагыннан китми тора иде.  ––Солдафон.    Бар тормышын солдат хезмәтенә бәйләгән ир, дөньяның иң гүзәл заты- хатын- кыз барлыгын да оныткан мәллә? Юк, хезмәт иткән җирләрендә очрашып йөргән кызлары булды аның. Тик бүген машина белән янына килеп туктаган кыз икенче. Валлаһи икенче, аерым бер алиһә зат.    Аның чәй куеп йөргән тавышына Раушан абый да уянган икән,  урыныннан торып, улы янына чыгып утырды ата кеше. ––Соңладың. ––Шулай килеп чыкты шул әти, документ эше пенсионныйда озаграк барды. ––Ничек кайттың? ––Рашат абыйның төпчек кызы очрады. ––Ә-ә-ә, яхшы булган. Рашат дусның өч кызы да акыллы кызлар булып үстеләр. К-х-м, улым, сиңа сүзем бар иде. ––Тыңлыйм, әти. ––Ни, теге элек инженер булып эшләгән Галәү абыеңны хәтерлисеңдер инде? ––Әйе, хәтерлим. ––Шул менә, күптән зиратта инде ул. Балалары берсе дә авылда калмады. Быел март айларында әниләрен дә җирләделәр. ––Урыннары оҗмаһта булсын. ––Әйе, шулай булсын. Шул менә, балалары әтиләре торган йортны сатарга йөриләр икән, к-х-м. ––Аңламадым, әти, Галәү йортын аласың килә мәллә, синекеннән артык җире юк бит ул йортның. ––Юк ла. Ул мыштым Галәү нинди заман якынлашканын яхшы сиземләгән. ––Сизенеп нишләгән инде ул? ––Колхоз гаражында инженер иде бит. ––Сузма инде әти. ––Сузма дип, ничек булдыра алгандыр, бер Белорус тракторын үзенә алып кайтты ул колхоздан,  үз исеменә яздырткан аны. Аннары сука, тырма, күлти, копалка кебек нәрсәләрне дә үзенең гаражына җыеп тутырган иде. ––Соң? ––Соң дип инде, балалары барысын да бергә сатабыз, диләр. Син хәтсез акча белән кайттым дигәнгә генә әйтүем. ––Алыйк дисең инде алайса әти? ––Алсак, хуҗалыкка ярап куяр дим инде, кешегә ялынасы булмас иде. ––Күпме сорыйлар? ––Йөз илле мең. ––Ник арзан? ––Арзан дип, ул мәнсезләр техниканың кадерен белмиләр, аннары тимердән котылып тизрәк йортны сатып җибәрәселәре киләдер. ––Ярар әти, иртәгә барып алырбыз. Арбасы бармы соң тракторның? Раушан абый җанланып китте. ––Бар-бар, арбасы да үзе күтәртә торган арба. ––Ярар әти, алырбыз.   Раушан абый, торып ,улының иңбашынан  кагып куйды да: ––Рәхмәт улым,–дип, кире бүлмәсенә йокларга кереп китте.    Икенче көнне әйткән сүзендә торды Дәнәф. Иртүк үк барып, тракторны сатып алып кайттылар, җир эшкәртә торган агрегатларны шул трактор арбасына салып ташыдылар. ––Ай Аллам, бала башын катырып, карт җүләр, гаражыңдагы гына тимер җитмәгән идеме сиңа?–дип сукранды бу гамәлләрне күреп торган Рауза апа.    Тик Рушан абый корткасына ачуланырлык хәлдә түгел иде бүген.  Кайтканнан бирле улының бер алдына, бер артына төшеп йөргән хатынына матур гына җавап бирде: ––И ярар инде әнисе, менә кешегә ялынып йөрмәбез, үзебез бакчаны эшкәртербез. Үзегезгә дә печәнне чабып алып кайтырбыз. ––Нәрсә дисең? ––Үзегезгә печән алып кайтырбыз дим,–дип кычкырып кабатлады Раушан абый. ––Ишетмим. ––Әй бар сана, синең белән сөйләшкәнне аргы як урамннар да ишетте инде,–дип, Рауза апаны йортка таба куалады Раушан абый,–бар, чәеңне куй, хәзер керәбез.   Әти -әнисенең үзләренчә сөйләшкәннәрен Дәнәф, елмаеп, читтән карап тыңлап торды.  Алдагы атнасын Дәнәф әтисе белән техника янында үткәрде. Сигезенче класстан  әтисе янында комбайн ярдәмчесе булып эшләгән, аннары кышкы, җәйге каникул  көннәрендә шулай ук трактор белән җенләнгән Дәнәф ничектер үзенең югалткан бик кадерле нәрсәсен тапкан кебек тойды бу атнада. Тракторны да, җир эшкәртү агрегатларын да аталы-уллы алар кабаттан бер карап, төзәтеп, майлыйсы җирен майлап, чистартып юып куйдылар. Күптәннән шундый эшләр белән шөгыльләнмәгән Раушан абый, әйтерсең, егерме елга яшәреп китте. Яңадан бер карап чыккан техниканы гараж янына тезеп тә куйдылар. Менә бит ни җитмәгән икән Раушан абый хуҗалыгына, бар тормышын аның белән бергә барган хуҗалык техникасы.   ––Эх!– Раушан абый, яшәреп китеп, бер кулы белән Рауза апаны кочып алды. ––Кит, нишлисең инде карт җүләр,–дип, күңеле булып кеткелдәп куйды хатыны, –картаеп беткәч, ишек алдында кочаклашып торасың. ––И-и-и әнисе,аңламыйсың да инде, ә?! Менә бит алар җанашларым рәттән тезелеп басып торалар. ––Һай Аллам инде, шушында череп тә бетәрләр, нишлисең инде болар белән, шул елына яз- көз ике сәгатькә кирәге чыгар инде аларның. Бакчаңны да әйтер идем, яртысына печән чәчкән.   Бу сорау Дәнәфне дә борчыды, атасының күңеле булсын дип ризалашты да. Тик бит техника уенчык түгел, техника  гел хәрәкәттә булырга тиеш. Бу турыда аның үзенең фикере туып килә иде инде. ––Әти, безнең пай җирләре шул килешме ул?    Раушан абый, яшен суккан кебек, ерык авызын җыеп куйды. ––Ник аны сорыйсың улым, шул килеш ул җирләр, документка кертеп межаланмаган. Тик колхозга арендага бирелгән булып саналып тора.     Каенлык өстендәге басу, син аны үзең дә беләсең. ––Әйе, беләм, барып карадым мин ул басуны. ––Аның нәрсәсен  карыйсың. Ун елдан артык ни сука, ни культи кергән юк ул басуга, чүп басып ята. Башта колхоз сыерлары шунда йөри иде көтүдә. Хәзер деловал дигән нәрсә салып куйгач, көтү дә чыкмый. Исең китәрлек: сыерлар көтүдә йөрсә, сөтләре аз була икән. Әнә соңгы сыерым абзарда ятмады, көтүгә йөрде, сөтен савып бетерерлек түгел иде. Анаң картайгач бетердем сыерны, бер үгез калды . Анысын да өйдә тик ятып тилегә чыкмас өчен генә асрыйм. Әниеңнең дә, минем дә элеккеге кебек умырып ит ашарга тешләр калмады инде күптән. ––Ә безгә күпме тиеш инде ул пай җирләре?    Раушан абый иңнәрен җыерды. ––Минекен, анаңныкын да кушып, син монда пропискада булгач, сиңа тиешлесен дә кушсаң, унбиш гектар чыга. ––Әллә әти, межалап, үзебез эшкәртеп карыйбызмы? Әти кешенең күзләренә гөлт итеп очкыннар кунды. ––Ай ул җирләр, ипигә ягып ашарлык. Нәрсә утыртабыз инде анда? ––Бәрәңге димәс идем әти, монда эшкәртүе кыйбат, сатсаң, акчасы бик аз, диделәр. ––Юк, бәрәңгенең файдасы юк. Аннары аны бит вакытына алып та бетерергә кирәк. Кем чүпли аны бушка? ––Ә көзгә, сөреп, арыш чәчеп калдырсак? ––Арыш дисең инде, мал тоткан кеше, килосын бер сумга гына төшерсәң дә, фуражга сатып алып бетерәчәк. ––Ничек әти, тырышып карыйкмы? ––Кәгазь эше күп бит аның, көзгә кадәр өлгерерсең микән? ––Вакыт бар, өлгерермен. Кара әти, синең чалгылар исәнме алар? ––Әйе, кая китсеннәр инде алар, яз саен эш юктан карап куям шунда. Тоткан юк аны хәзер, акчасын түләсәң ,печәнне тюгы белән китереп бирәләр. Бер үгезгә күп кирәкмени?! ––Каенлык астындагы болынлыкка төшкән идем, печән билдән булган. Анда барып караган кеше бөтенләй юк ахыры? ––Кем барсын анда, яшьләр юк, картлар чалгы селтәп йөрми хәзер. Ә чишмәне күрдеңме, бурасы ничек? ––Череп беткән әти. ––Эх, Рашат ахир белән курчак өе кебек ясап куйган идек. ––Барып, бераз печәнен чабып карыйм дигән идем. ––Болын печәненең исе дә үзгә инде аның, колхоз печәне түгел. Хайван өчен меңләгән витамин бар. Бар, артың кычытса. Барыбер тик йөрисең, әнә гараж чормасында алар.    Чалгылар караштырып йөргән вакытта, Дәнәф янына әнисе Рауза апа килеп басты. ––Улым, кая җыенасың? ––Каенлык астындагы болынга иде әни.   Рауза апаның Дәнәф кайтканнан бирле улын йорттан чыгарып җибәрәсе килми, гел улы янында булырга , аны күз алдында тотарга тырышты. ––Йөрмисең мәллә улым, аягың да сызлый, аннары уң як күкрәгеңне дә күрдем.- Әни кеше улының күкрәгенә кулын куйды.- Авырттымы улым? ––Юк әни, бик аз гына авыртып алды ул, тиз төзәлде. Чынлыкта, бу ярадан исән калу икеле иде, тик Дәнәф аякка баса ала алды,  хәрби комиссия белән ул вакытта кычкырышып бетте. Аны шул беренче ярасыннан ук пенсиягә чыгармакчылар иде инде. Ә ул менә хәрби хезмәттә кала алды. Кайтып китәргә вөҗданы кушмады, чөнки бик хәтәр вакытлар. Егетләрне калдырып, тыныч тормышка күчү- аның өчен хаинлек белән бер иде.   –– Улым, йөрмә, авырлык килер тагын үзеңә. ––Борчылма әни, аз гына авырта башласа да, чалгыны ташлармын да кайтып китәрмен. ––Бик көчәнмә алайса, әнә сумкага әйрән тыгам,чишмә суына баруга утыртып куй. Тик артык суык булса, шундук эчә күрмә. ––Ярар әни,-дип, Дәнәф әнисенә рәхмәт әйтте дә, чалгысын алып, болынга таба атлап китте.   Карт каенга ,оя корып ,күкәй басып утырган тилгән дә, җәйге җилдә иңсерәп утырган йомран да, карт сөякләрен кояшта җылытып, агач башында йокымсырап утырган козгын да - барсы бергә сискәнеп киттеләр.   ––Чож … .  Нәрсә бу? Тик торганда, кем аларның тыныч тормышын боза әле монда. Алар барсы  бергә тавыш килгән якка борылып карадылар.  Тавыш кабат кабатланды. ––Чож… , чож, чож.   Инеш суында коенып күңел ачкан су күселәре дә ,ярга чыгып ,арт аякларына басып, тавышның хуҗасын күзәтергә тотындылар.   Дәнәф аларның берсен дә күрмәде, билгеле.Чалгысын ике куллап тоткан да селтәнә бирә. Печән әле чәчәктә генә утыра, нәкъ чабып ала торган вакыты. Аның артыннан яңа чабылган хуш исле пакус кала. Авыл баласы, күпме ел үтсә дә, чалгыны онытмый икән. Аның куллары да, тәне дә, әйтерсең, Дәнәф кичә генә печән чабып кайткан кебек, барысын да бик оста эшләделәр. Сагынылган икән. Ир, печән чабу ләззәтеннән туктый алмый, чалгы белән селтәнде дә селтәнде. Пакус янына пакус килеп ятты: берәү икәү, өчәү... Ул, чапкан җиреннән туктап, маңгай тирен сөртеп алды да каен күләгәсендә калдырган әйрәнне барып алды. Чабыласы печән җирен таптап, әйрәнне чишмәгә төшереп куясы килмәде аның.   ––Би-и-и-п.  Дәнәф, сискәнеп китеп, артына борылып карады. Гөлия машинасы белән килеп туктаган икән. Ян тәрәзәсеннән башын чыгарып, Дәнәфне сәламләде кыз.   ––Алла куәт бирсен печәнчеләргә. ––Сәламәт бул. Каян килеп чыктың монда? ––Әни бәрәңге чүбен утарга кушкан иде. Арт бакчага чыксам, болынлыктан чалгы тавышы килә. Нинди юләре чалгы белән печән чаба икән дип күрергә килдем.    Кыз маташтыра, алар бакчасыннан болынлык уч төбендә кебек күренә, шулай булгач, чалгы белән печән чапкан юләрне күрү өчен, аның монда киләсе юк. Тик Дәнәф кызны ялганда тотмады. ––Күрдеңме? ––Күрдем, ник чалгы белән селтәнәсең Дәнәф абый, хәзер бит моторлы чалгылар бар. Әтидән сораган булсаң биреп торган булыр иде. ––Юк инде, чалгыга җитми Гөлия, аннары тәнне дә яздыра. Әйдә, чык машинаңнан, кил монда, әйрән эчертәм.    Кыз, машинасыннан чыгып, ишеген япты да Дәнәфкә таба атлап китте. Ай җаным, йөрешләре дә инде шунда, күз алмалы түгел. Гөлиянең килеп җиткәнен каен төбенә аякларын сузып утырган килеш көтеп алды Дәнәф. –– Кая, бирегез, эчеп карыйм, Рауза апаның әйрәне тәмле микән?-дип эндәште кыз, килеп җиткәч. ––Утыр инде,-дип, ир аны үз янына каен төбеннән урын күрсәтте.    Гөлия Дәнәф кебек аның янына аякарын сузып утырды да ул сузып торган әйрәнне кулыннан алып эчеп куйды. ––Уфф, тәмле икән,- аннары, каенга аркасын терәп, тирә- якны күзәтергә тотынды кыз, - монда матур икән,Дәнәф абый. ––Әйе, тыныч та, матур да монда. ––Минем монда әтиләр чишмә бурасын ясап куйганнан бирле килгәнем юк икән. Бакча башыннан күренеп тора бит безгә болын, шуңа бик ис китмәгән. Әнә тегендә- кыз чишмә ягына таба төртеп күрсәтте - ике аягым белән дә ләмгә тездән кереп баткан идем. Раушан абый, күреп, тартып чыгарган иде. ––Нигә  ләмгә килеп  кердең соң? ––Әти анда кыр үрдәгенең оясы бар кашмышлар эчендә дигәч , күкәйләрен карарга кергән идем. ––Менә бит, димәк ,белеп үчекләгәнмен, күкәй карагы икәнсең,- дип кеткелдәп куйды ир. ––Әй Дәнәф абый, көлмәгез инде. ––Көлмим, тик бер шарт белән. ––Тыңлап карыйк шартыгызны абзый. ––Миңа башка абый димичә, Дәнәф кенә дип эндәшергә.    Кыз башын кырын салып уйлангандай карап торды да: ––Ярар алайса Дәнәф абый, башка абый дип әйтмәм,-дип җавап  бирде. ––Килештек алайса.   Кыз, уйнап, иргә уң кулын сузды. ––Килештек Дәнәф абый. Кабат көлешеп куйдылар. ––Ярар килешкәч,-диде Дәнәф, кызның кулын учыннан чыгарасы килмичә, - печәнне дә чабарга кирәк. ––Ә ник чапкан печәнне таратып бармыйсың Дәнәф? ––Бераз чабыйм инде Гөлия, аннары таратырмын. ––Әйдә үзем таратам. ––Ә бакча чүбе. ––Әй, барлы- юклы ун буразна, бер сәгатьлек эш, өлгерәм. ––Ярар алайса, син булышсаң, мин аңа шат кына. -  Шат кынамы соң Дәнәф, яраса, кызны үзеннән бер адым да читкә җибәрмәс иде. ––Мин хәзер, машинадан яулыкны гына алып киләм , көне эссе, башка кагар тагын,-дип, кыз машинасы янына йөгерде.    Дәнәф кабат чалгысына тотынды. Менә хәзер чабып күрсәтер ул сезгә. Янында Гөлия барында ул болынның бар печәнен туктамый чабып чыга ала. ––Дәнәф абый. Ул артына борылып карады, Гөлия килеп баскан икән. ––Мәгез. ––Кулъяулык. ––Әйе, кулъяулык, кызчык чагымда сезгә дип чиккән идем, алыгыз, бизәге матур булмаса да, дүрт ягын төйнәп, башыгызга киеп куегыз, көне эссе, башыгызга капмасын. ––Кызлар чиккән кулъяулыкның бизәге ямьсез булмый инде ул. Дәнәф кызның кулыннан кулъяулыкны алды да, почмакларын төйнәп, башына киеп куйды. ––Менә бит, киткәндә бирә алмагансың, аның каравы кайткач бирдең, рәхмәт Гөлия. ––Дәү үсегез.    Кыз шулай сүзне уенга борып җавап бирсә дә, бу иргә кулъяулыгы белән бергә аңа йөрәген биргәнен дә аңлады. Кыз пакус саен, йөгерә- йөгерә, печән таратырга тотынды. Эшләве дә бик рәхәт, җиңел, болын өстендә күбәләк булып очасы килә. Аннары тау башына басып, Дә-н-ә-ф дип кычкырасы килә. Тагын, билдән өстен чишенеп, печән чапкан ирнең артыннан йөгереп килеп кочып аласы, чаларган чәчләреннән назлыйсы килә. Аннары, аннары әллә нишлиселәр килә. Күңел төбендә яралган мәхәббәт ялкыны аңа бертуктаусыз “Син бәхетле” дип кабатлап тора. Бу таныш түгел хискә бирелеп, шашып-шашып көләсе килә башлый, аннары кинәт утырып елыйса да килә шул ук вакытта.   Хисләр ташкынына бирелеп, болында күбәләк кебек очынып йөргән кыз күрми калды.  Дәнәф, кыз каршында гайрәтен бар көченә биреп, печән чапканда кинәт: ––Ай! –дип,арттан Гөлиянең чырылдап кычкырып җибәргән тавышы яңгырады. Ул артына борылып карады, кыз, уң аягын тездән түбән балтырын тотып, пакус өстенә ауган. ––Гөлия, ни булды?- Ир, чалгасын ташлап, аунап яткан кыз янына йөгерде.    Еларга җитешеп иреннәрен тешләгән кыз үлән арасына төртеп күрсәтте, анда шушып кара елан качып бар иде. ––Елан, Дәнәф, чакты,-дип, көчкә телен әйләндереп әйтә алды кыз.  Дәнәф, кызның кулларын ычкындырып, аның аягына күз салды. Гөлиянең  балтырында ике теш эзе күренеп тора.   “Тәк-тәк, Хәсәнов смирно!-дип, үзенә-үзе команда бирде Дәнәф, прекратить панику. Синең мондый хәлләргә тарыган солдатларны коткарганың бар”.    Ул ,ярага авызын тидереп, тиз-тиз ярадагы канны суырып төкерергә тотынды. Аннары башыннан кыз биргән кулъяулыкны алып, жгут ясады да, аркылы таяк тыгып, шуны бора-бора, яралы аякны кысып бәйләп куйды.   ––Дәнәф абый!- Кыз, авыртуга чыдый алмый, печән өстендә бәргәләнде. Ир кызны кулына алды. ––Түз Гөлия, түз бәгърем, шунсыз ярамый, юкса агу канга таралачак.  Гөлия аның муеныннан кочып алды. ––Дәнәф, нигә шулай? Мин бит сине сагынып көткәнмен. Син кайттың, ә мин? Нигә дөреслек юк Дәнәф абый,- дип пышылдады аңын югалта барган кыз.    Дәнәф кызны күтәргән килеш  машина янына йөгереп килеп җитте дә, Гөлияне, саклынып кына, машинаның арткы утыргычына салып куйды. Аннары, руль артына утырып, зур тизлек белән кузгалып китте. Ул өлгерергә тиеш, өлкән пропорщик Хәсәновның өлгермәскә хакы юк , өлгермәсә, бу тормышның бернинди дә яме калмаячак аның өчен. Әйе ул өлгерәчәк,  һичшиксез өлгерәчәк.     Бүген төнне Дәнәф, авылга кайтып китмичә, кыз янында палатада кунды. Врачларга бик үтенеп ялваргач, рөхсәт бирделәр. Ике якка да шалтыратып, әти-әниләрне тынычландырды. ––Гөлиянең температурасы юк, йоклый, сулышы тыныч,-диде ул аларга.      Өстенә ак халат салып,  тумбочка янындагы табуреткага килеп утырды да, бер кулына башын салып, урамны күзәтергә тотынды. Больница ишек алдында искитеп күзәтеп утырырлык берни дә юк. Шуңа гамьсез рәвештә үз уйларына гына бирелде. Таулар арасында аяк астына карамый йөргән егетләрне кобра чаккан вакытларын искә төшерде. Анда, таулар арасынада, хушсыз калган егетләрне алып кайту җиңел түгел, ярый елан чаккан булса. Аяксыз- кулсыз, эчләрен пуля тишеп кергән егетләрне күпме үз җилкәсендә ташыды ул. Ә үзен ике тапкыр шулай күтәреп алып чыктылар вертолёт төшәрлек җиргә. Их-х-х адәм баласы, ниләр генә күрмисең син?! Ә монда тыныч, сине туктамый борчып торган киеренкелекнең эзе дә юк. Шушыңа халыкның шулай гамьсез тынычлыгы өчен күпме егетләр көн-төн сакта торалар?! Аяксыз-кулсыз калалар, калай табутта туган нигезләренә кайталар. Юкка түгел бит, кем-кем, ә боларның барсы да юкка түгел икәнен үз күзләре белән күргән Дәнәф бик яхшы аңлый. Солдатка бармый калган егетләр дә җитәрлек, юк егетләр түгел- җебекләр. Туган илне сакларга тиешле егет итәк астында качып кала. Билгеле, берәүнең дә башын саласы килми, ә бит алар илне сакламасалар, кем саклар соң алайса? Мондагы тыныч тормыш минут эчендә юкка чыгачак бит, башкача булса. Шуның өчен ирләр дә бит инде без, илне саклар өчен, ир булып туганбыз, хатын белән түшәк өстендә аунар өчен генә түгел.    ––Дәнәф Гөлия уянган икән, син мондамыни? ––Әйе ,монда Гөлия, беркая да китмим, синең янда гына утырам бүген. ––Китмә! Бүген дә, иртәгә дә,  гел янымда гына бул, яме? ––Гел яныңда гына булам Гөлиям, синнән беркая да китмәм.  Кыз, үрелеп, ирнең кулын учларына алды. ––Китмә, яме?!- Кыз кабат йоклап китте.     Дәнәф, Гөлиянең хәлен белер өчен, көн саен больницага сугылды. Ә көн саен район үзәгендә булыр өчен сәбәбе дә бар: җир пайларын закон нигезендә үзенә теркәтү өчен, авыл белән район үзәге арасын хәтсез чабарга туры килде. Устав буенча барсы да тәртиптә, аңлаешлы.   Ә тормышта исә Дәнәфкә гранит фундаментта утырган бюрократия белән көрәшүе бик авыр булды. Кайчак  ниндидер документ сорыйлар, алып килеп бирәсең, ә ул документ аларга нигә кирәк, чиновниклар үзләре дә аңламыйлар. Башта ул тавышланып карады, кая ул, тавыш чыгарган саен, документ эше арта гына торды. Соңыннан прапорщик Хәсәновны бюрократия барыбер җиңде. Беркая да барып зарланып булмый икән. Бар җирдә дә таныш- белеш, туган –тумача , ул-кыз дигәндәй, бюрократик клан булып, бар идарә креслоларына менеп утырганнар. “Юк” дигән сүздә дә ике хата ясаган миңгерәвенә кадәр чиновник. Дәнәф, риза булып, озын чиратларда торырга өйрәнде, беркарусыз алар сораган документлар артыннан чапты.Утырып чабарга  машинасы да булмагач читен. Миңа әлегә кирәкми дип, үзенең тугызлы машинасына доверенность язып,машина ачкычын кулына тотыттырды Гөлия. Бусы бик ярап куйды, юлда йөрү азап булмый башлады.    Гөлия белән Дәнәф турындагы хәбәрне авыл халкы минуты белән кибеткә китереп җиткерде. “Тагын шул кыз белән булган икән,”- дип уйлады Илүзә. Дәнәф аның өчен түгел икәнен ул кабул итә алмый иде һаман. Ялгыз тормышта кабынган өмет уты сүнми гел пыскып торды. Кызлары да бар бит , гел кайтып әниләренең хәлен белеп торалар. Олысы кияүгә дә чыгып куяр кебек  сиземли. Очрашып йөргән егетен алып кайтып күрсәтте. Тик бу башкача шул, ялгыз күңел парын эзли, әле бит карт түгел йөрәк, сөясе-сөеләсе генә килеп торган чак.   Ахыры җомга көнне.  

 


---

--- | 29.06.2016

Россия туристларына Төркиядә ял итәргә рөхсәт ителәчәк

$
0
0
29.06.2016 Сәясәт
Россия ягы инициативасы белән белән бүген ил Президенты Владимир Путин Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган белән телефон аша сөйләште. Бу хакта Кремль рәсми хәбәр белән чыкты. Россия Президенты Истанбул аэропортында булган теракт уңаеннан хәсрәт килгән гаиләләрнең тирән кайгысын уртаклашуын белдерде, зыян күрүчеләрнең тизрәк сихәтләнүен теләвен җиткерде.
Ике як та террорга каршы көрәштә халыкара хезмәттәшлекне көчәйтү мөһимлеген искәртте.   Владимир Путин ассызыклавынча, Төркия Президентыннан алынган хат халыкара һәм җирле проблемалар буенча уртак эшләрне, гомумән, Россия-Төркия мөнәсәбәтләренең тулы комплексын кабат җанландыруга этәргеч булган.   Россия лидеры, сәүдә-икътисадый һәм башка тармакларда хезмәттәшлекне торгызу өчен Россия Хөкүмәтенә Төркиянең җаваплы идарә тармаклары белән сөйләшү алып бару эшен йөкләячәген хәбәр итте. Аерым алганда, Россия туристларына Төркиягә бару буенча чикләүләр бетереләчәге ассызыкланды. Дөрес, Төркия ягы да куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча өстәмә чаралар кулланырга тиешлеге әйтелде.   Ил башлыклары якын арада очрашырга сүз куешты.
---

--- | 29.06.2016

Елан чакса, нишләргә? (КИҢӘШЛӘР)

$
0
0
29.06.2016 Киңәш-табыш
Июнь ае эссе килү сәбәпле, татарстанлыларны гади кара елан (гадюка обыкновенная) чагу очраклары арткан. Табигать кочагында ял итүчеләрне дә, җиләк җыючыларны да бу афәт сагалап торырга мөмкин. Шуңа күрә белгечләр сак булырга киңәш итә. Быел гади кара елан Балык Бистәсе, Тәтеш, Буа районнарында аеруча еш очрый.
Тик бу җирлекләрдә генә түгел, ә Идел буендагы тар үзәнлекләрдә дә, су буйларындагы дымлы урыннарда, чокырларда булырга мөмкин ул. Әгәр бер урында ул быел күп булса, киләсе елда башка җирдә шактый булуы ихтимал. Кара елан шулай ук Казанда да очрый.   – Май башыннан, гади кара елан чагу сәбәпле, 6 кеше безнең хастаханәгә китерелде. Ә 26 кеше консультация ярдәме сорап мөрәҗәгать итте. Алар арасында республиканың район хастаханәләре белгечләре дә, гади халык та бар. Безгә Балык Бистәсе, Алабуга, Биектау районнарыннан мөрәҗәгать итүчеләр булды, – дип сөйләде Казан шәһәре 7 хастаханәсе каты агуланулар бүлегенең токсикология табибы Алия Насыйбуллина.
Дача тирәләрен урап алыгыз!   Әлбәттә, халыкны бу төр еланның кеше сәламәтлеге өчен ни дәрәҗәдә куркыныч булуы кызыксындыра. Татарстан республикасының Хайваннар дөньясы объектларын саклау идарәсе белгечләре гади кара еланның куркыныч дәрәҗәсен уртача, дип билгели. Тик аның чагуы кешене гади тормыш рәвешеннән чыгара ала.   - Елан чаккан 10 кешенең тугызы табибларга мөрәҗәгать итми. Чөнки авыл кешеләре моның алай ук куркыныч түгеллеген белә. Кара елан яши торган районнарда дачалары булган кешеләр игътибарына шуны әйтәсе килә: елан чакмасын өчен участокны урап алырга кирәк. Мисал өчен, Казанның Студенцы бистәсендәге бер кеше, иске линолеумны 50 сантиметрлы өлешләргә кисеп, койма янына җиргә казып куйган. Әгәр Студенцыдагы дачалары булган кешеләргә кара елан һөҗүм итсә, бу кешенең андый проблемасы, гомумән, булмады, – дип белдерде Татарстан Хайваннар дөньясы объектларын саклау идарәсенең әйдәп баручы киңәшчесе, биология фәннәре кандидаты Юрий Павлов.   Кара елан мәче, керпеләр булган участокка якын да килми. Ләкин шуны да истә тотарга кирәк: заманча токымлы мәчеләр кара еланга берничек тә тәэсир итми икән.   Чаккан кешегә киңәшләр...   Сакланганны Ходай саклар, диләр. Белгечләр исә гади кара елан максимум тезгә кадәр генә чага ала, ди. Шуңа да озын кунычлы резин аяк киеме, тәнгә сыланып тормый торган чалбар елан чагуыннан сакларга мөмкин. Табигатьтә ял иткәндә, палатканы, йокы капчыкларының елан керү-кермәвенә тикшерергә кирәк. Әгәр елан сезне күреп, ыслый башласа, бу очракта кискен рәвештә хәрәкәт итмичә генә, кыргый хайван яныннан ераккарак китәргә кирәк.   Әмма бу киңәшләрне тыңларга соңга калып, инде кара елан чакса, нишләргә?   1. Беренче мизгелдә яра кырыйларын кысып һәм аңа гел төкереп, агуын суырып ташларга тырышыгыз. Ләкин авыз эчендә вак яралар булса, суырып ташлау тыела; 2. Хәрәкәтләнмәскә; 3. Аллергиягә каршы дару эчәргә; 4. Күп итеп сыеклык эчәргә; 5. Махсус сыворотка кертер өчен хастаханәгә барырга.   Шул ук вакытта елан чаккан урынга бау бәйләргә яки алкоголь кулланырга ярамый.
Ләкин, ни кызганыч, кеше берүзе булганда, хастаханәгә барып җитә алмаска мөмкин. Бу очракта нишләргә соң?   1. Чакканнан соң, шунда ук агуны суырырга тотыныгыз (ләкин бу ысул беренче минутларда гына булыша); 2. 5-10 минуттан исә дару эчегез. Аптечкада новокаин 2%, киң спектрлы антибиотик, мәсәлән, доксициклин булырга тиеш.   Үзлектән ничек дәваланырга?   1. Чаккан урынны йогышсызландырырга; 2. Шул урынны новокаин кадарга (3-4 укол). 3. Әгәр дә шеш барлыкка килә башласа, кырыйларына кадарга. Димедрол һәм кордиамин уколларын ясарга. 4. Тешләү урынында сепсис һәм ялкынсынуны булдырмас өчен, антибиотик эчәргә. 5. Суны регидрон белән бутап эчәргә.   Кара еланны үтермәгез!   Шунысы да истә тотарга кирәк: кара елан Татарстанның Кызыл китабына кертелгән, ул – сирәк очрый торган хайван. Республикада ничә еллар буе саклап килү сәбәпле, аларның саны арткан. Җитмәсә, бу ел кара еланнар өчен уңышлы ел икән.   –   Татарстанлыларны кара еланны үтермәскә киңәш итәм. Чөнки еш кына кара елан дип, тузбаш, җизбаш еланны (веретеница) үтерәләр, – ди Юрий Павлов.   Соңгы биш ел дәвамында Россиядә елан чагудан үлүчеләр булмаган. Кара еланның муен яки иңбашына ябышкан очракта гына үлем янарга мөмкин. Ничек кенә булмасын, елан чага калса, һичшиксез, ашыгыч ярдәм бүлегенә мөрәҗәгать итү кирәк.
---

--- | 29.06.2016

Фитыр сәдакасын бирергә онытмагыз!

$
0
0
29.06.2016 Дин
Фи­тыр сә­да­ка­сы без­нең өм­мә­те­без­гә хас үзен­чә­лек бу­лып то­ра. Ул һиҗ­ри­нең икен­че елын­да — Ура­за бәй­рә­ме­нә ике көн ка­ла мәҗ­бү­ри бул­ган. Ал­ла­һы Тә­га­лә та­ра­фын­нан үтә­лер­гә ку­шыл­ган әле­ге гый­ба­дәт­нең хик­мә­те шун­да ки, әле­ге сә­да­ка­ны тү­ләү бе­лән без ура­за ва­кы­тын­да җи­бә­рел­гән ха­та-ким­че­лек­лә­ре­без­дән һәм ял­гыш­лык­ла­ры­быз­дан азат бу­лыр­быз, Ин­шә Ал­лаһ.
Кемнәр бирергә тиеш?   Әнәс би­не Мә­лик­тән кил­гән хә­дис­тә бо­лай ди­ел­гән: «Ра­ма­зан ура­за­сы җир бе­лән күк ара­сын­да эле­неп то­ра, һәм фи­тыр сә­да­ка­сын бир­гән­нән соң гы­на ул күк­ләр­гә аша­чак» (Имам Дай­ла­ми). Фи­тыр сә­да­ка­сын мө­сел­ман бул­ма­ган­нар­дан һәм фә­кыйрь­ләр­дән тыш, бар ке­ше дә би­рер­гә ти­еш. Мө­сел­ман бул­ма­ган­нар бу сә­да­ка­ны үз­лә­ре ка­ра­ма­гын­да бул­ган мө­сел­ман­нар өчен тү­ләр­гә ти­еш.   Фә­кыйрь­ләр — үз­лә­ре­нә һәм га­и­лә­лә­ре­нә ашар­га ри­зык­ла­ры җит­мә­гән ке­ше­ләр. Ри­зык бер бәй­рәм кө­не­нә җи­тәр­гә ти­еш (бәй­рәм та­бы­ны исәп­кә алын­мый). Ти­еш­ле ри­зык кү­лә­ме һәр га­и­лә әгъ­за­сы­на 1 мүдд яр­ма хи­са­бын­нан исәп­лә­нә (1 мүдд = 650 грамм). Әгәр дә ке­ше фа­тир­га ке­реп яшә­гән өчен тү­ли икән, бу йорт­та яшәп то­рыр­га ки­рәк бул­ган ак­ча­дан фи­тыр сә­да­ка­сы тү­лән­ми. Ка­рау­чы­сыз йө­ри ал­ма­ган һәм та­биб­лар яр­дә­мен­нән баш­ка то­ра ал­ма­ган сыр­хау ке­ше­ләр — та­биб­лар­га, ка­рау­чы хез­мә­те­нә һәм да­ру­лар өчен тү­ләр­гә ти­еш бул­ган ак­ча­дан фи­тыр сә­да­ка­сы тү­лә­ми­ләр. Бу­рыч­ла­ры бул­ган ке­ше­ләр, әгәр дә бу­рыч тү­ләү­не ки­чек­те­реп то­ра ала­лар икән, фи­тыр сә­да­ка­сын би­рер­гә ти­еш­ләр.   Фи­тыр сә­да­ка­сы тү­ләү­нең шарт­ла­ры: мө­сел­ман бу­лу, ра­ма­зан һәм шәү­вәл ай­ла­рын­да исән-сау бу­лу. Ра­ма­зан ае­ның соң­гы кө­нен­дә ко­яш ба­е­гач ва­фат бул­ган ке­ше өчен фи­тыр сә­да­ка­сы би­ре­лә, ә ко­яш бат­кан­чы үл­гән ке­ше өчен би­рел­ми. Ра­ма­зан ае­ның соң­гы кө­нен­дә ту­ган һәм ко­яш ба­е­ган­чы исән бул­ган ба­ла өчен дә фи­тыр сә­да­ка­сы тү­лә­нә.   Фи­тыр сә­да­ка­сын га­и­лә баш­лы­гы бар­лык га­и­лә әгъ­за­ла­ры һәм аның тәр­би­я­сен­дә бул­ган ке­ше­ләр өчен үзе­нең ке­ре­мен­нән тү­ли.   Ире фә­кыйрь бул­са яки эш­лә­мә­сә, ә ха­ты­ны бай бул­са яки эш­лә­сә, ул үзе, ире һәм аның тәр­би­я­сен­дә бул­ган­нар өчен фи­тыр сә­да­ка­сын би­рә ала, әм­ма мәҗ­бү­ри тү­гел. Бу — ха­тын-кыз өчен сөн­нәт тә тү­гел. Ул те­лә­ге бу­ен­ча үзе өчен ге­нә яки га­и­лә­нең бер әгъ­за­сы өчен ге­нә дә тү­ли ала. Әгәр дә аер­ган ха­ты­ны йөк­ле икән, ире аның өчен зә­кят тү­ләр­гә ти­еш, чөн­ки ул ба­ла ту­ган­чы ха­ты­нын тә­э­мин итеп то­рыр­га (тәр­би­я­ләр­гә) ти­еш.   Тол ха­тын­нар һәм ае­рыл­ган­нар өчен фи­тыр сә­да­ка­сын опе­ку­ны (кем­не дә бул­са опе­ка­га ал­ган ке­ше) тү­ләр­гә ти­еш. Әгәр дә опе­ку­ны бул­ма­са, үзе тү­ли. Ба­ла­лар өчен фи­тыр сә­да­ка­сын тү­ләү бу­ры­чы алар­ның ата­ла­ры яки га­и­лә­дә­ге баш­ка ир-ат­лар өс­тен­дә. Алар бу бу­рыч­ны үтә­мә­гән оч­рак­та да, фи­тыр сә­да­ка­сын ба­ла­лар өчен ха­тын-кыз тү­ләр­гә ти­еш тү­гел.   Ба­лигъ бул­ма­ган ба­ла­лар­ның үз ке­ре­ме бул­са да, алар­дан зә­кят тү­лән­ми. Ир ба­ла ба­лигъ бу­лу­га, ул үзе өчен фи­тыр сә­да­ка­сын үз ке­ре­мен­нән тү­ләр­гә ом­ты­лыр­га ти­еш. Ан­дый мөм­кин­че­ле­ге бул­ма­ган оч­рак­та, бу бу­рыч га­и­лә­дә­ге баш­ка ир-ат­лар өс­те­нә тө­шә. Ха­тын-кыз­ның һәм аның ба­ла­ла­ры­ның опе­кун­на­ры бул­ма­ган оч­рак­та, бу бу­рыч аның ба­лигъ бул­ган һәм эш­ли баш­ла­ган өл­кән улы­на йөк­лә­нә.   Кем­нәр­гә би­рер­гә була?   Зә­кят­не үзең бе­лән бер җир­лек­тә яшәү­че ке­ше­ләр­гә би­рер­гә ки­рәк. Ул җир­лек­тә зә­кят та­ра­ты­лыр­га ти­еш­ле ке­ше­ләр бул­ма­са гы­на баш­ка җир­лек­тә би­ре­лә ала. Имам ки­ңә­ше бе­лән баш­ка авыл­га да кү­че­рер­гә мөм­кин.   Фи­тыр сә­да­ка­сын 8 төр ке­ше­ләр­гә би­рер­гә бу­ла. Коръ­ә­ни-Кә­рим­дә Ал­ла­һы Тә­га­лә алар­ны са­нап үтә: «Сә­да­ка (зә­кят) Ал­лаһ­тан бер фа­рыз бу­ла­рак, ба­ры тик юк­сыл­лар­га, мес­кен­нәр­гә, (зә­кят эш­лә­рен баш­ка­ру­чы) йо­мыш­чы­лар­га, кү­ңел­лә­ре (Ис­лам­га) ят­кан­нар­га, (ирек­кә чы­гу өчен җан ат­кан әсир­ләр­гә) кол­лар­га, бу­рыч­ка бат­кан­нар­га, Ал­лаһ юлын­да көч са­рыф итеп, җи­һад­та кат­наш­кан­нар­га, юл­чы­лар­га би­ре­лер­гә ти­еш. Ал­лаһ ба­ры­сын да бик ях­шы бе­леп то­ру­чы һәм хик­мәт­ләр ия­се­дер». ("Тәү­бә" сү­рә­се, 60 нчы аять).   Фи­тыр сә­да­ка­сын алыр өчен алар тү­бән­дә­ге шарт­лар­га ту­ры ки­лер­гә ти­еш­ләр:   Ирек­ле (азат) һәм мө­сел­ман бу­лыр­га.   Мот­та­либ һәм Ха­ши­мит нә­се­лен дә­вам ит­те­рү­че­ләр бул­мас­ка ти­еш.   Үз акы­лын­да һәм ба­лигъ бу­лыр­га. Имам Нә­ва­ви исә ба­лигъ бу­лып та, на­маз укы­ма­ган ке­ше­гә сә­да­ка би­рер­гә рөх­сәт ит­мә­гән, ба­ры тик аның опе­ку­ны­на би­рер­гә куш­кан. Ба­ла­лар һәм үз акы­лын­да бул­ма­ган ке­ше­ләр­гә би­ре­лә­чәк сә­да­ка бе­лән дә эш­не шу­лай хәл итәр­гә ки­рәк. Әгәр дә опе­ку­ны бул­ма­са, ул бар­лык­ка кил­гән­че зә­кят тү­лән­ми. Лә­кин ба­лигъ бул­гач на­маз укый баш­ла­ган, соң­рак аны таш­ла­ган ке­ше­гә сә­да­ка би­ре­лә. Фа­сыйк­лар­га, әгәр дә алар аның яр­дә­мен­дә гө­наһ эш­ләр кыл­мый­лар икән, шу­лай ук сә­да­ка би­ре­лә ала.   Сә­да­ка алу­чы­ның сә­да­ка­ны би­рү­че тәр­би­я­ләр­гә ти­еш бул­ган ке­ше бул­ма­вы (ата-ана­сы, ба­ла­ла­ры һ. б.) шарт. Бу фи­тыр сә­да­ка­сы бу­лып са­нал­мый, чөн­ки без алар­ны бо­лай да ка­рар­га ти­еш.   Баш­ка ке­ше­нең ата-ана­сы һәм ба­ла­ла­ры­на сә­да­ка би­рү мәсь­ә­лә­се­нә кил­гән­дә, ике шарт бар: әгәр дә алар­га опе­кун­на­ры бир­гән җит­сә, фи­тыр сә­да­ка­сы би­рел­ми, җит­мә­сә — би­ре­лә, чөн­ки бу оч­рак­та алар фә­кыйрь­ләр рә­те­нә ке­рә. Фи­тыр сә­да­ка­сын сез тәр­би­я­ләр­гә ти­еш бул­ма­ган ту­ган­на­ры­гыз­га би­рү хә­ер­ле­рәк. Бу — әгәр дә алар зә­кят би­ре­лә ала тор­ган ке­ше­ләр исә­бе­нә ке­рә икән — эне­ләр, се­ңел­ләр, абый­лар, апа­лар һәм алар­ның ба­ла­ла­ры һ. б., дип яза almet-rt.
---

--- | 29.06.2016

Казан мәдрәсәсе бал кортлары кәрәз белән "Аллаһ"сүзен язган (ФОТО)

$
0
0
29.06.2016 Могҗиза
Гадәти булмаган хәлне беренчеләрдән булып Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсендә умартачылык буенча укытучы Тимур Ибраһимов күреп алган. Югары ослан районы Кызыл Байрак авылындагы умарталыкларны тикшереп йөргән вакытта ул кәрәз ясап төшерелгән әлеге хәлне күреп ала.
Гарәп бизәкләре белән анда "Аллаһ" дип язылган була.   Рамазан аеның соңгы ункөнлегенә туры килгән әлеге хәлне умартачы Аллаһы Тәгаләдән җибәрелгән билге буларак кабул итә. Аның сүзләренчә, мөселманнар мондый төрдәге могҗизаларда ахырзаман билгеләрен күрә, имеш.   Әлеге кәрәзле рамны мәдрәсә музеена урнаштырмакчылар.       Фото: "БИЗНЕС Online"
---

--- | 29.06.2016

Венер Сәлимов сөйгән кызы белән аерылышуның сәбәбен атаган

$
0
0
30.06.2016 Шоу-бизнес
– Венер, узган ел Питрәч районындагы “Царево” бистәсеннән фатир алган идең. Күчендеңме әле? – Әйе, ипотекага алдым, бүген шунда яшим. Әти-әниләр, дуслар ярдәме белән ремонт эшләрен үзем очлап чыгып киләм. Монда рәхәт, тыныч. Фатирлар да яхшы. Казанга да якын. Алырга “стоит”!
– Фатир булгач, өйләнәсе генә калган инде хәзер! – Әле миңа язган кыз күренми. Алты ай яратып йөргән кызым белән ташлаштык. Үзебезчә туйлар турында сөйләшә башлаган идек инде. Моны яшьлек хатасы дип кабул итәм. Икебез дә гаепле. Бер-беребезгә юл бирмәдек, ишетмәдек, тыңламадык. Абыйлары белән хәзер дә аралашабыз. Дуслар гына да түгел, туганнар кебек якын мөнәсәбәттә без.   – Әле күптән түгел генә бергә Кырымга барып кайттыгыз бугай? – Шуннан кайткач озак йөрмәдек инде. Бик ярата идем. Булачак хатыным кебек күрә идем.   – Венер, соңгы арада ИлГәрәй белән иҗади тандем булдырдыгыз. Сез күптәнге дуслармы? – Лаеш районының Хәерби авылында очраклы гына концерт куярга туры килде. Әйбәт чыкты кебек. Шуннан уйлаштык та бергәләп концерт программасы эшләргә булдык. Тормышта да, сәхнәдә дә ИлГәрәй яхшы дус. Кеше белән сүзгә килергә, гомумән, яратмыйм. “Рәвешләр” юмор  театры белән яхшы аралашабыз. Илназ Баһ белән дә яхшы мөнәсәбәттә.
– Сине еш кына әрмән малае дип йөртәләр. Тамырларың Әрмәнстан белән бәйлеме әллә? – Тумышым белән Әгерҗе районының Кырынды авылыннан мин. Каралыгым белән әтигә охшаганмын. Элегрәк аны да әрмән белән бутыйлар иде.
– Венер, синеңчә халыкка танылу өчен нинди сыйфатлар кирәк? – Мин сәхнәгә чыккач бөтен энергиямне тамашачыга бирергә тырышам. Танылу өчен тырышлык һәм астыртынлык кирәк.   – Синдә алар бармы? – Барысы да бар.
---

--- | 29.06.2016

Айдар Галимов: "Күпчелек депутатлар акча өчен эшләми. Киресенчә, мин күбрәк үземнең кесәмнән чыгарам" (ИНТЕРВЬЮ)

$
0
0
30.06.2016 Шоу-бизнес
Итагатьле, горур, гади, сөйкем­ле... Аның белән очрашканда күңел­дә менә шушындый хис-тойгылар уяна. Алар җырчының эчке дөнья­сын баетып, тулыландырып, бербө­тен итә. Ә аның җырлары берчә серле төндәге йолдыз яңгыры булып ява, берчә назлы кызыл розалар кебек алдыңа сибелә, берчә халкы­бызның моңлы җан авазына әйләнә.
Аның күп кенә җырларының халык күңеленә бик озакка үтеп керүе дә очраклы түгел. Ә хит дәрәҗәсенә күтәрелгән җырлары дөнья буйлап таралган, халык җырларын да ул халыкча, күңелгә ятышлы итеп башкара. Сүзем – Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимов турында. Шушы көннәрдә тамашачылар соравы буенча Уфада “Башкортостан” дәүләт концерт залында җырчының иҗади эшчәнлегенә 25 ел тулу уңаеннан оештырылган өстәмә концерты үтәчәк.   Шул уңайдан  "Кызыл таң" газетасыннан Рәзилә Низамова Айдар Галимов белән очрашып әңгәмә корган.   – Айдар, син елның кайсы фасылын ныграк яратасың? Яңа иҗат мизгелен син гадәттә көзге айларда ачып җибәрәсең. Быелгысыннан язга да өлеш чыгаргансың. Бу нәрсә белән бәйле? – Табигатьнең һәр мизгеле матур, дигәннән чыгып, мин аларның барысын да яратам. Карлы кыш та, көз дә үзенең матур төсләре белән якын миңа, ә шулай да язны, балачактагы кебек, ныграк сагынып көтеп алам, ахрысы, сирень чәчәк аткан майлары өчендер...   Концертларга килгәндә, мин аларны елның бер мизгеленә генә бәйләмәс идем. Алар төрлечә, кыш та, яз да башланганнары булды. Дөрес, кайбер ерак төбәкләргә тамашачылар теләген үтәү йөзеннән бер чорда барырга тырышам. Чөнки алар шушы вакытта мин килүгә күнеккән, көтеп торалар. Ә Уфа үзебезнеке, монда кайчан да була. Көзен концертларым шаулап үтте, ә язгысы күп сораулар буенча оештырыла.    Аннары ерак төбәкләрдән яңа фикерләр, кичерешләр белән баеп кайттык. Шуңа бәйле чыгышларыбызда ниндидер үзгәрешләр, сюрпризлар да булачак. Чирек гасырлык иҗатка багышланган бу программаны шушы рәвешле Уфада һәм Казанда тәмам­ларга булдык. 
– 25 ел дәвамында сәхнәдә булу күп нәрсә турында сөйли. Шулай да беренче концертың кайда һәм нинди шартларда үтте?  – Монда кайсы сәхнәне алып карый­сың бит. 3-4 яшьлек чагымда күрше әбиләр урындыкка бастырып җырлат­каннымы, мәктәп хорында солист булганымнымы. Чыгышлар авылның агач клубында да, район үзәге сәхнәсен­дә дә үтте. Ул чакта башкарылган “Алмачуар”, “Ак күгәрчен” җырлары әле дә хәтердән чыкмый. 8нче сыйныфтан соң автотранспорт техникумына укырга кергәч тә “Алло, мы ищем таланты” кичәсендә катнаштым, үзем баян уйнап, “Юрүзән” җырын башкарып, тәүге зур җиңү яуладым. Башкортстан дәүләт опера һәм балет театрында үткән бу ча­рада, мине көчле алкышларга күмделәр. Ул алкышлар әле булса колакта яңгырап тора. Минем сәхнә язмышыма, бәлки, алар да сәбәпче бул­гандыр.   – Юбилей концертында да син баянда уйныйсың бит әле. – Укырга төшкәнче әтидән качып гармунда уйнарга өйрәнгән идем. Ни өчен качыпмы, чөнки ул бик яхшы гармунчы. Әти алдында оят булгандыр инде. 7нче сыйныфта ул миңа баян алып бирде. Һәм бу уен коралы гомерлек юлдашыма әйләнде. Техникумда да, армиядә дә гармун тарткаладым. Ул вакытта гитарада да уйнарга өйрәнеп өлгергән идем.    Армиядән кайтып, БДУның юридик факультетына укырга кергәч тә әле җырчы төп һөнәремә әйләнер дип уйламадым, бу миңа соңрак килде. Шуны аңлагач, музыкаль белемемне камил­ләш­терү, үстерү теләге башта – сәнгать училищесына, аннары иститутка алып килде. Баштагы чыгышларым ничектер яшьлек дәрте белән үзеннән-үзе килеп чыккандыр, дип уйлыйм.   – 25 еллык иҗатыңны синең өчен мөһим этапларга бүлеп буламы? – Ул илебез кичергән чорларга бәйле булыр иде, дип уйлыйм. Чөнки без башта бер җәмгыятьтә яшәдек, аннары бөтенләй башка тормышка күчтек. Андагы үзгәрешләр язмышларыбызда да тирән эз калдырып үтте. Бу аеруча 1991-98 елларда нык сизелде. Ил таралды, ә халык концертларга ургылды. Мин бу очракта милли эстрада турында сүз алып барам. Бу феноменны мөстәкыйль­лек алу, халыкның үзаңы үсүе, сәнгать аша бердәмлеккә омтылуы белән аңла­тырга мөмкиндер. Анда бит артык реклама да кирәкмәде, ихатага афиша элсәң, шул да җитә иде. Ә безнең 3-4 көн эчендә хәтта 9-10 концерт биргән чаклар булды.   Күп кенә эстрада төркемнәре таркалды, 1993 елда оешкан “Айдар” студиясе исә яшәвен дәвам итте. Аның эшчәнлеген җәелдерү минем өчен үзе бер мөһим чор булды. Иҗат юлымда бик күп яңа кешеләр очрады. Рифкать Исрафилов белән очрашуны аерым бер этап буларак билгеләп үтәр идем. Рифкать Вәкил улының киңәшләре бик урынлы булды, аның белән берничә программа эшләдек. Коллективка яңа көчләр килде.   Әлбәттә, шәхсән үзем һәм иҗатым өчен дә бик авыр, аңлашылмаучылык белән тулы сынау чорын да үттем. Үсеш өчен бу да кирәк булгандыр.    Тормышта ир-атка йөкнең авыррагын тартырга туры килә. Монда дәүләт эше дә күз уңында тотыла. Дәүләт җые­лышы-Корылтай депутаты булып киткәч, аны ни рәвешле сәнгать белән бергә алып бару турында уйландым. Шунда безнең программа өстендә эшләүче бер рәссам ханым әлеге ике юнәлешне бер итеп карарга киңәш итте. Чыннан да бу бик дөрес. Минем өчен бу бер эш. Шагыйрь Роберт Миңнуллинның “җырчы­ның да, депутат­ның да микрофоны бер бит”, дигән киңәше дә көчле йогынты ясады. Миңа бит җырчы сыйфатында да мөрәҗәгать итүчеләр күп. Алай да мин нәрсәдер эшләргә тырышам. Хәзер менә шушы ике юнәлешне бер мичәүдә алып барам.   Сүз дә юк, җырчы җырларга тиеш. Әмма шушы ук катлам кешеләренең мәнфәгатьләрен дә якларга кирәк. Депутат статусы аларны чишүдә киңрәк мөмкинлекләр бирә. Әлеге вакытта мин сәламәтлек саклау, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре белән шөгыль­ләнәм. Икенче яклап караганда, бу эшләрне без эшләмәсәк, кем эшләр? Безнең буын мәктәп елларыннан ук шушындый җәмәгать эшләренә өйрә­неп үсте бит. Кулыңнан килгәнне эшли­сең. Әмма монда да кулны тотучы нәрсәләр очрап тора. Бу төбәк депутатларына вәкаләт­ләр җитмәүгә, финанслауга һәм закон­нарның камил булмавына бәйле.    Менә әле алдымда өч хат ята, андагы мәсьәләләрне чишү өчен хөкүмәт вәкаләтләре сорала. Әмма без дә тик тормыйбыз, төрле юллар табарга тырышабыз.   Бер уңайдан шуны да әйтеп үтәсем килә, миннән еш кына депутат буларак: “Күпме акча аласың?” дип сорыйлар. Бездәге күпчелек депутатлар акча өчен эшләми бит, киресенчә, мин күбрәк үземнең кесәмнән чыгарам. Ярдәм­челәрем дә акча алмый. Бездә 110 депутатның 95е үз исәбенә эшли, күбрәк җәмәгать башлангычында.   Әле менә 9 майда Бишбүләктә ветераннар белән очрашу, Миякәдә үс­мерләр арасында футбол буенча республика турниры үткәреп килдем. Призлар тапшырдым, бүләккә гармун алып кайттым. Концертларда җыелган кочак-кочак уенчыкны районда мохтаҗ балаларга тапшырдым. 
– Татар-башкорт яшәгән төбәк­ләр­дә телне онытмыйлармы? Концертларга яшьләр йөриме? Кайсы җырлар­ны ошаталар, сорап алалар? – Кайда да урындагы халыкның көчле йогынтысы сизелә. Латвия, Эстония, Австралиядә дә шулай. Сан-Францискода яшәүче татарлар, мәсәлән, анда үзләрен бер тузан бөртеге итеп санап та телне саклап кала алган икән, милләттәшләр күпләп яшәгән безнең төбәкләрдә телне саклый алмау зур гөнаһтыр ул. Бу яклап Финляндия татарларын үрнәк итеп куярга мөмкин булыр иде. Мин анда беренче тапкыр 1996 елда булдым. Чыңгыз исемле бер абый юлда барганда кесә телефоныннан швед кешесе белән – шведча, финнар белән – финча, ә өйдән шалтыратучылар белән гел татарча гына сөйләшеп таң калдырган иде. Нью-Йоркта шунда туып-үскән Камил исемле бер егет безнең белән үз телебездә генә аралашып, шулай ук, гаҗәпкә калдырды. “Бабам усал иде, өйдә инглизчәне аңламаганга салыша торган булды”, – дип аңлатты безгә. Шуңа күрә монда барысы да үзебездән, гаилә тәрбиясеннән тора, дип әйтер идем. Ә читтә, бездән еракта яшәгән, милләттәшләребездә телне саклап калу теләге көчлерәк. Телебезне буыннан-буынга кадерләп тапшыра белсәк иде.    Аллага шөкер, концертларга яшьләр йөри. Аларны концертларда күреп шатланам, хәтта горурланам. Төрле төбәктә төрле җырны сорыйлар. Кайчак аңлата да алмыйм. Инде бик күп популяр җыр­лар бар кебек. Ә халык “Кызыл розалар”, “Син минем җанымның яртысы”, “Әйтмә син авыр сүз” кебек җыр­ларны һаман сорый. Күңелләре белән кушылып җырлыйлар. Испа­ниядә Хулио Игле­сиасның концертында булган идем, шунда меңләгән тамаша­чының аның җырларын башыннан ахырына кадәр бер булып җырлап утыруын күрү искиткеч күренеш булды. Бу – фантастика!   – Бер елны Куергазы районында юлларыбыз кисешкән иде. Шунда халыкның Айдар Галимовны тезелеп басып ихлас озатканына шаһит бул­ган идем. Чыгышларыгызны кайда ничек кабул итәләр һәм ничек озаталар? – Төрле җирдә төрлечә. Мәсәләң, бу хәл 25 ел элек Федоровка районы­ның Динес авылында булды. Анда район үзәгендә һәм берничә авылда концерт куйдык. Бу авылда инде хушлашып чыгып бара идем, бөтен халык клуб алдында җыел­ган. “Айдар улым, карадык, үз та­вышың белән дә җырла әле”, – дип сорадылар. Шунда тышта микрофонсыз гына җырладым.   Уфада миңа карата җылы мөгамәлә саклана, иҗатымны бәяли беләләр. Казанда җырларымны шулай ук яхшы кабул итәләр. Быелгы концертларда гына да Мәскәүдә дә, Чиләбедә дә чыгып биеделәр, ә Чаллыда матур итеп киенеп килгән әби белән бабай сәхнәдә өздереп биеп алдылар.   – “Айдар” студиясе аша бик күп яшьләр сәнгать дөньясына аяк басты. Алар белән элемтә сакланамы? – Аллага шөкер! Монда беркем дә очраклы гына килми, сәнгать җанлы балалар килә. Алар – миннән, мин алардан күп нәрсәгә өйрәнәбез. Төрлесе төрле якка таралса да, шуңа хәйран калам, инде хәзер төрле коллективларда иҗат итүче яшьләрнең күбесе кайчандыр студиягә йөргән булуы ачыклана. Кемдер бөтенләй араны өзеп киткән икән, димәк, сәнгать аныкы булмаган. Бирегә сәхнә­нең матур ягын гына күреп килүчеләр дә бар бит. Шулай да сәләтле балалар булуы сөен­дерә.    Вәсилә Фәттахова турында аерым әйтеп үтәсем килә. Бу баланың кайчандыр безгә килеп керүе шулай ук очраклы булмагандыр. Ансыз сәнгатьтә нәр­сәдер җитмәгән кебек булыр иде. Аның образы, тавышы, язмышы әле булса күпләрне уйландыра. Ә бит аңа күпне күрергә, кичерергә туры килде. Сынмады, сыгылмады. Вәсилә безне уйландырды, бергә туплады, артист тормышына игътибарны арттыру кирәк­леге турында кисәтте.   Безнең студия аша сәхнәгә килгән, яшьләргә үрнәк булырдай җыр­чылар­дан Эльмир Газизуллин, Гөлнара Хәсә­нова, Рөстәм Асаев, Лилиана Ирназарова, Рөстәм Гыйззәтуллинны билгеләп үтәр идем. Әле минем белән җырлап йөрүче Зилия Бәхтиева да искиткеч талантлы кыз.    – Юбилей концертының исе­мендә үк иҗатыңның яңа бер чоры башлануы турында әйтеп үтелә. Концерт программасы бай һәм бер сулыштан карала. Моның сере нәр­сәдә? – “Яңа сулыш” ул – команданы, иҗади көчләрне туплау, дип әйтер идем. Концертны яшь җырчыларыбыз Зилия Бәхтиева белән Руслан Габбасов тулыландырды, кастинглар үткәрдек, костюмнар әзерләдек. Өч яңа биюче сайлап алдык. Биюләрне сәхнәгә куючы да яңа кеше. Җырларны үзем сайларга тырышам. Сәхнәнең техник яктан җиһазла­нышына да зур игътибар бирелде, экран – үзе бер зур эш. Ул күп акча салуны таләп итте. Ярый әле спонсорларыбыз бар. Әнә шулар барысы да ахыргы нәтиҗәне бирә дә инде. Әмма монда режиссура һәм техник җиһазланыш кына җитми. Ниндидер шоу да тамашачыга барып җит­мәскә мөмкин. Чөнки програм­маның җаны, үзәге булырга тиеш. Һәм аның күңел­дән, йөрәктән чыккан булуы мөһим.    – Айдар, без синең спортка бирелгәнлегеңне дә беләбез. Спорт сиңа сәхнәдә ярдәм итәме? – Спорт – минем яраткан шөгылем. Сәхнәгә чыгар алдыннан иртә белән күнегүләр ясап аласың, йөгереп сулыш­ны ачасың, хәрәкәтләнәсең. Шәхсән мин үзем гастрольләр вакытында да һәр минуттан файдаланырга тырышам. Фитнес залларына йөрергә вакыт калмый. Стадионда да, телевидение аша да мин спортта инде. Хоккей, футбол уйныйм, теннис карарга яратам, тау чаңгысы – минем хобби. Туган авылым Олы-Кәркәледә 7 тапкыр футбол ярышлары оештырдым, быел, форматны үзгәртеп, Кыргыз-Миякәдә планлаштырдык. Анда 7-8 район катнашты. Балаларга медаль­ләр, төрле бүләкләр, сюрпризлар әзер­ләдек. Җырчы дусларым да бу чаралардан читтә калмый. Анда төрле елларда Наил Шәй­мәрданов, Радик Динәхмәтов, Эльмир Газизуллин, Инсаф Галимов, Фәридә һәм Роберт Тимербаевлар, Айгизә кызым катнашты. Балалар спорт белән дус булып үссә, аларның киләчәккә ышанычы арта. Ә без аларга бу юлда ярдәм итәргә бурычлы.   – Кызың Айгизә дә сәхнәдә популярлык яулый башлады. Ул бу концертта катнашамы? Балаларың җырга тартыламы? – Айгизә бу концертта катнашты. Без аны рәссам, я мультипликатор булыр, дип уйлаган идек. Чөнки җырчы юлы кызлар өчен җиңел түгел. Әйе, ул да минем юлны сайлады, күңеле җырга тартыла, әле зур теләк белән шуңа укып йөри. Киләчәкне дә шулай күз алдына китерә. Иң мөһиме – кызым сәламәт, бәхетле булсын. Нишлисең, киләчәк яшь­ләр кулында, алар алдында киңрәк офыклар ачыла, аларның очышы да башкачарак, югарырак булырга тиеш. Балалар бездән уздырырга тиеш бит. Шушы юлдан китә икән, барып чыгардай булсын, югарырак омтылсын, мин башкара алмаган хыялларны, бәлки, ул тормышка ашырыр, дигән өметтә яшим. Олы кызым Гүзәл музыка мәктәбендә укыды, яхшы музыкант, пианинода уйный. Данияр улым, шулай ук, музыкаль белем ала, музыкага бик әвәс. Алар – безнең өметебез һәм ышанычыбыз.   – Айдар булып яшәү җиңелме? – Айдар булып яшәү авыр да түгел, җиңел дә түгел. Аннары мине продюсерлар уйлап чыгармады бит, мин ничек бар, шулай, үзем булып яшим. Әлбәттә, сәхнәнең үз кануннары бар, аларны үтәргә кирәк. Шулай да мин плакаттан, телевизордан төшкән Айдар Галимов булып йөрмим. Айдар ул, аңа үпкәләсәң дә, сөенсәң дә – минем язмышым. Айдар ул – мин үзем инде.
---

--- | 30.06.2016

Газета-журналсыз нишләрбез?

$
0
0
30.06.2016 Матбугат
2017 елның беренче яртыеллыгына газета-журналларга язылу тәмамланды. Элем­тәчеләр сүзләренә караганда, тираж­лар бу юлы да бер дә сөендерергә охшамаган. Шөкер, соңгы вакытта бу проблема мөхәррир-жур­налистларны гына тү­гел, хакимиятне дә борчый башлады бугай. Дөрес, түрә­ләр һәм депутатлар арасында фикер­ләр төрле. Бе­рәү­лә­ре бер­ничә елдан интернет кәгазь матбугатны, хәтта телевидениене дә мәгъ­­лүмат кырыннан бө­тен­­ләй кысрык­лап чыгарачак дип ышандырмакчы. Моны, әлбәттә, бө­тенләй үк инкарь итеп тә булмый.
Үземнең балалар һәм оныклардан да күреп торам, алар интернет белән яши. Көндәлек һәм эш өчен ки­рәкле мәгълүмат белән танышу, китап уку, кинофильмнар карау, сату-алу, хәтта аралашу да интернет аша. (3 яшьлек оныкларга кадәр интернеттан әллә ниләр эзләп таба һәм уйный белә.) Гому­мән, хәзер яшьләр дә, үсеп килүче балалар да бар мәгъ­лү­матны да диярлек интернеттан ала. Шунысы куркыныч та инде аның, алар мәгълүмат кына ала шул. Һәм ул әле күп оч­ракта дөрес тә булмый. Ә жур­налистиканың төп баганалары булган – ни булды, ничек булды һәм ни сәбәпле кебек төп сорау-критерий­ларының соңгы­сы­на игътибар итеп тормый. Ягъни нәрсәнең ничек булганын интернеттан белә дә, ни сәбәпле булганлыгы турында уйлап та карамый. Ә бит теге яки бу ва­кыйганың ни сәбәпле булганлыгын һәм моның нинди нәтиҗәләргә китерә­чәген бары тик газета һәм журналлар гына анализлый. Укымаучы яшьләребез әнә шул нәтиҗәләрдән мәх­рүм кала да инде. Шул сәбәп­ле, алар дөрес һәм мантыйк­лы итеп яза да белми, озын текстларны укымый да. Ә нәтиҗәләр турында уйламаучы, анализ ясый белмәүче гавамның ниш­ләве күз алдыбызда, хис-эмоция­ләрен кая куярга белмәгән­лектән, спорт уеннарында ду китереп сугыша, төрле экстремистлар кулына җиңел генә эләгеп, кулына корал ала, канкоеш-үтерештә катнаша.   Кабатлау булса да, язмый кала алмыйм, минемчә, көн­дәлек матбугатның тиражлары кимүдә почта элемтәсе хезмәткәрлә­ре­нең гаебе зур. Казан артындагы авылда яшәп тә, газеталар ала алмый тилме­рүебез хакында мин кат-кат яздым. Проблема белән ТР Элемтә министрлыгы да, “Татарстан почтасы” ида­рәсе дә, Биектау районы аппараты да “шөгыль­ләнде”: редакция­без­гә өчесеннән дә җитәк­челәре имзалаган сү­зен-сүзгә кабатлаган бер үк эчтә­лектәге җавап та килде хәтта. Нәтиҗәсе генә булмады. Ә проблема өч елга якын вакыт узгач, ни­һаять, хәл ителде: хат ташучы алышынуга газеталар вакытында килә башлады. (Күз генә тия күрмәсен берүк!)   Ә шушы вакыт эчендә авылыбыздагы күпме кеше, барыбызга да мәгълүм, бер безнең авылда гына түгел бу хәл, шулар арасында яшьләр һәм балалар да бар, газета-журнал укудан биздерелде. Һәркемгә аңла­шыла лабаса: өйгә килгән газета-журнал­ны өлкәннәр генә түгел, балалар да, укымаса да, карый. Кулына алгач, актара, кызыксынып кайбер язмаларын укып та карый әле. Укуга мәхәббәт әнә шул кызыксынудан башлана лабаса.   Газета-журналларның ти­ражлары кимү, укудан бизү сәбәпле халыкның наданлана баруы хакында журналист­лар даими рә­веш­тә чаң сугып тора. Бу җәһәттән Татарстан Журналистлар берлеге дә төрле семинарлар, “түгә­рәк өс­тәл” янында сөй­ләшүләр, очрашулар уздыра. Киңәш-табыш итәләр, проблеманы хәл итү, алар хакында түрә­ләр­гә ничег­рәк җиткерү юлларын эзлиләр. Чөнки 1991 елда ук кабул ителгән “Матбугат турында”гы Закон инде нык искерде, бүгенге заман таләпләренә җавап бирми башлады.   Журналистлар үз­лә­ре дә, төрле дәрәҗәдәге депутатлар ярдәмендә дә аның яңа проектларын тәкъ­дим итеп карыйлар, әмма аларның ни сәбәпледер берсе дә Россия Хөкүмәте тарафыннан да, Дәүләт Думасы депутатлары тарафыннан да яклау тапмый. Юкса ирекле матбугат, дәүләт матбугаты, коммерциячел матбугат ди­гән төшенчәләрнең асылы да, җисеме дә әллә кайчан үзгәрде инде. Дәү­ләт матбугаты дигән тө­шенчә гому­мән аерым бер структураны финанс­лауда һәм кәгазьдә генә калды диярлек. Дөрес, мең­нәрчә мас­сакүләм мәгълүмат чарасы әнә шул структура аша аз-маз дәүләттән финанс­лана әле, тик ул дотация күләме күлдәге тамчы кебек кенә.   Дәүләтнеке саналган һәр ММЧсы да акча эшләргә мәҗбүр ител­гән. Кайбер­ләре хәйран гына эшли дә. Тик ул акча шул ук матбугатны контрольдә тотучы дәүләт структурасы тарафыннан йотылып та бетә диярлек. Журналистлар инде шундый хәл­гә җитке­релде, кайбер районнарда аларның хезмәт хакы бары 7-11 мең сум тәшкил итә. Алны-ялны белми мәгъ­лүмат эшкәрт­кән журналист акылы һәм иҗатына шулай гына тү­ләнгәч, алардан нинди сыйфат, чын журналист язмасы өмет итеп булсын?   Узган атнада ТР Журналистлар берлеге президиумы әгъзалары Лениногорскида уздырган күчмә утырышта да бу хакта сүз булмый калмады.     Белүебезчә, соңгы елларда республикада ме­диа­бизнес өлкәсе шактый үсеш алды. Аларның үз газета-жур­наллары гына түгел, нәш­рият­лары да бар хәзер. Ә бу өлкәдәге бизнесын 1997 елда 4 битлек “Ярмарка” реклама газетасыннан башлаган Владимир Кожев­ни­­­ковның 20 кешелек коллективы хә­зер инде Нәш­рият йорты статусында эшли. Шунысы да гаҗәп, Владимир Кожевников әле­ге төр бизнес серләрен теләгән һәр кешегә бик рәхәтләнеп өлә­шә. Бу юлы да аларны яшереп тормады. Уңышның сере – ме­диабазарның ха­җәт­лә­рен әйбәт белү, аны көн саен, сәгать саен өйрәнеп һәм шу­ңа яраклашып торуда, кадрларда, аларны әйбәт хезмәт хакы белән тәэмин итүдә һәм тырышлыкта, диде ул. Бер караганда, аның сүзләрендә бернинди дә яңалык юк кебек. Ә икенче яктан, һәр пункты бик күп әйберләрне үз эченә ала. Һәммәсен нечкә­ләп өйрән, үз төбәгеңә яраклаштырып камилләш­тер һәм файдалан гына.
Люция ФАРШАТОВА

--- | 29.06.2016

Төркиядә терактка юлыккан "Бисеринки"ансамбле Татарстанга нинди кәеф белән кайткан? (ФОТО)

$
0
0
30.06.2016 Җәмгыять
"Бисеринки" бию ансамбле Истанбулдан Казанга узган төндә исән-имин кайтып җитте. Самолет җиргә төшеп утыргач һәм аэропортның яшел зонасыннан чыккач, балалар, хореография мәктәбе педагогы Марина Мажуева белән бергә, шунда ук үзләрен көтеп торган автобуска юнәлде.
"Балалар ата-аналарына шалтыратып сөйләште, барысын да тынычландырдык. Без барыбыз да исән-имин кайтып җитүебезгә сөенәбез, мондый катлаулы вазгыятьтә безгә ярдәм иткән өчен Президентка рәхмәтлебез", - диде Мажуева. Кызларны озата йөргән педагог дистәләгән журналистның соравына бары шулай дип кенә әйтә алды.   Кызларны автобуска психологлар озатты, балаларның елмаюлы йөзенә караганда, алар бүген берәүгә дә кирәкмәгәндер.   Искәртеп үтәбез: 28 июнь көнне Истанбулның Ататөрк исемендәге аэропортында теракт булды. Шартлаулар нәтиҗәсендә, 42 кеше үлде, 239ы яраланды.   Шартлау вакытында аэропортның яшел зонасында Чаллының "Бисеринки" бию коллективы калуы мәгълүм булды. 11-12 яшьлек 15 кыздан торган ансамбль, Болгариядә узган "Дөнья, сәнгать һәм диңгез" халыкара бию конкурсында җиңгәннән соң, Истанбул аша өйләренә кайта торган була. Шартлаулардан соң 23.30дагы бию коллективы очарга тиешле рейс кичектерелә һәм балалар укытучылары белән бергә скак астында автобуста эвакуацияләнә.   Кичә кич, Мәскәү вакыты белән 21.50дә (ярты сәгатькә соңарып) балалар "Turkish Airlines" рейсы белән Татарстан башкаласына оча. Самолет "Казан" халыкара аэропортына 0.50дә төшеп утырды. Кызларны республика хакимияте вәкилләре, журналистлар һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы психологлары каршы алды.                         
Максим КИРИЛОВ, Гөлшат ГАНИЕВА

--- | 30.06.2016

Салават Миңнеханов тамашачыларга ике серен чишкән

$
0
0
30.06.2016 Шоу-бизнес
Салават Миңнеханов – талантлы җырчы гына түгел, оста режиссер, продюсер, сценарист та. Салават белән Гүзәлемнең клиплары һәрвакыт сыйфатлы һәм оригиналь булуы белән аерылып тора. Ул шулай ук эстраданың башка популяр артистларына да клиплар төшерә. Хәзерге вакытта Салават һәм аның командасы Иркәгә яңа клип төшерү белән мәшгуль.
-Иркәнең яңа җырына эчтәлекле клип төшерәбез. Күренешләр төрле урыннарда бара: аэропорт, Иркәнең кызы Айсылу укыган мәктәп, кинотеатр, Казансу елгасының яр буе һәм башкалар. Иркәдән соң, Гөлназ Солтанованың җырына клип төшерергә җыенабыз. Анысы авылда Хәмдүнә Тимергалиева, Иркә, Раяз Фасыйхов, Илдар Әхмәтов һәм башка популяр артистлар катнашында төшерелер дип көтелә. Әлегә кайсы авылга баруыбыз төгәл билгеле түгел, бәлки Әтнә районын сайларбыз. Моннан тыш, Гүзәлем белән икәү башкара торган "Син һәм мин" җырына да клип төшерәбез, – дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Салават Миңнеханов.   Җырчы безгә тагын бер серен чиште: артистларның быелгы яңа концерт программасының исеме "Рейс 116" дип аталачак. Беренче программалары – "Парлы шоу", зур аншлаг белән узган икенче программа – "Телепортация" дип исемләнгән иде. "Рейс 116"да исә Салават Миңнеханов белән Гүзәлем  – очучы, ә тамашачы пассажир булачак. Әлегә концертка әзерлек эшләре бара.   Шуны да әйтергә кирәк: Салават Миңнеханов диннән ерак түгел, көн дә ураза тота, изге эшләр башкара. Күптән түгел ул туган ягы – Азнакай шәһәрендә Гүзәлемнең әнисе ярдәме белән ифтар уздырды. Гомумән, эстрада артистлары арасында ураза тотучылар шактый. Алар арасында ИлСаф, "Эссе" төркеме егетләре Айрат һәм Ильяс, Рәсим Фасыйхов, Нияз Җәләлов һәм башкалар бар.  
Эльвира ШАКИРОВА

--- | 30.06.2016
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>