Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live

Зифа Кадыйрова: «Минем көчем – көчсезлегемдә» (ИНТЕРВЬЮ) #7228

$
0
0
12.01.2013 Җәмгыять
Зифа Кадыйрова исеме бүген китап яратучы һәркемгә таныш. Ул профессиональ язучы түгел, сюжет-композиция төзелешендә әдәби нормалар искә алынмаган дигән сүзләр ишетелә тора, аның белән кемдер авыз чайкый икән – сөенергә генә кирәк. Димәк, ул кемнеңдер кытыгын китерер дәрәҗәдә иҗат итә белә.

«Сагынырсың, мин булмам», «Көтеп узган гомер», «Язмыш сынавы» китапларының үз укучысын булдыруының сере үз эченә яралы язмышларны сыйдыруы белән бәйле. Шәхсән минем инде бик күптән аерыла алмыйча, төн йокысын калдырып китап укыганым юк иде. Минем бик күптән моның кадәр тетрәнгәнем, рухи чистарынуга этәргән әсәргә юлыкканым булмаган икән.

Сыер имиенә ябышып үстем

– Нинди язучы булу турында хыяллану ди, башыма да кергәне булмады, – диде Зифа Кадыйрова «Шәһри Казан»га кунакка килгәч, аны каләмгә китергән иҗат юлы турында сөйләшеп утырганда. – Мәктәптән кайтышка сумканы болгап атам да фермага йөгерәм. Сыер имиенә ябышып үстем, киләчәгемне дә аннан башка күз алдыма китерми идем мин. Туган авылым Башкортстанның зур Ахун авылыннан башка ничек күзаллыйм ди мин киләчәкне? Терлек карармын, кияүгә чыгып балалар үстерермен дип уйлый идем. Шуңа укырга да яратмаганмындыр инде. Мәктәптә укыганда әти-әнине «биш»леләр белән куандырмадым. Миңа тизрәк табигать кочагына чыгып китүләр, ялгызым калып, хыял киңлегендә очулар күпкә кадерлерәк иде. Әни сыек чыбык белән эзли чыкканчы, өйгә кайту юк. Дус табып, кем беләндер уйнаулар да миңа хас түгел иде. Уйный да белмәдем кебек мин. Минем дөнья – Ахунның урман-аланнары булгандыр. «Сагынырсың, мин булмам» әсәрендә дә мин шул туган авылым турында язам. Без үскәндә авыл искиткеч иде бит ул – бия савулар, елкы көтүе көтүләр. Шомырт өлгергән вакытларда шомыртның һәр ботагында бер бала утыра иде. Урам тулы кеше, капка төпләрендә дөнья хәлләре турында гәпләшү дисеңме... Ә хәзер? Моннан бер ел элек тау башына менеп утырган идем – авыл урамнарында кеше юк. Авылда ир заты күренми. Берәр борылмадан ат җиккән берәрсе килеп чыкмасмы дип күпме көтсәм дә, берәү дә күренмәде. Сугыштан соң да һәр йортта икешәр ир-ат булган, ә хәзер ирләргә кытлык...

– Ул вакытта кичләрен сукыр лампа каршысында китап укулар да үзе бер кадерле истәлек буларак саклангандыр?

– Китап укып үстем дип мактана алмыйм. Мин укырга яратмадым. Сигез чакрымны йөреп укый идем, шул араны техникага утырмаска, кешегә иярмичә генә тәпиләп кайтырга яраттым. Үзалдыма гына хыялланып кайта идем. 1978 елда Чаллыга килеп эләккәч тә китап белән дуслык булмады. Ә язасы килү теләге һаман озата барды. Каләм кешегә авыр чорда котылу чарасы икән ул. Яшьрәк чакта моны аңлаган булсам, җиңелрәк тә булыр иде. Миңа исә 48 яшемдә генә кулыма каләм алырга туры килде...

Спонсорым – ике кулга бер көрәк

– Бишенчедә укыганда өй эше итеп инша биргәннәрен хәтерлим. Мин дә нәрсәдер язып алып килдем инде – аңа 5/2 куйдылар. Шуннан укытучы, менә бит, син дә булдыра аласың, дип, мине мактап, торгызып бастырды. Әллә нәрсә булды миңа – торып басуын бастым, әмма шуннан соң үз-үземә шым гына утырырга сүз бирдем.
Балалар тугач, иремә әллә нигә бер, язасы килә, дия башладым. Күңелне бушатасы килә иде. Мин бит соңгы ун елда ирләр арасында эшлим. Әмма эшемне һәрвакыт яраттым, әһәмият биреп эшләдем. Маляр булып эшли башлаганны хәтерлим, буяу исеннән исергәнмен, организм әлеге агулануга елау белән реакция кайтара – елый-елый автобуста кайтып киләм. Әмма бу эшне дә яратып башкарырга өйрәндем. Бу эшнең минеке түгел икәнен дә чамалыйм инде. Әмма кара эштән китәргә тырышу түгел иде ул. Мин хәзер дә китап басу өчен типография сораган акчаны шул кара эш белән шабаш эшләп җыям. Аның каралыгы мине оялтмый. Ә урамда калган вакытларны хәтерләгез сез. Бер тапкыр хезмәт хакын алты тәгәрмәчләтә бирделәр. Машина юк, көпчәк бар. Берсендә ике әрҗә аракылата бирделәр – аны кая куясың ди, кайгыдан эчеп бетерсәң генә. Ул яктан караганда авыр иде авырын. Әмма каләмгә тотынасы килү кешегә нидер күрсәтү, кеше укыту өчен түгел, үзем өчен булды. Шулай бер төнлә торып утырдым да өстәл янына килдем. Хат языйммы икән, дим? Үзеннән-үзе Сөмбел язмышы языла башлады. Иртән шаккаттым – үзем дә сизмәстән мин үз кулыма кеше язмышы алган булып чыктым. Сорау калкып чыкты – ничек бу кешене бәхетле итәргә? 540 битлек әлеге кулъязманы башта күрше сорап торып укып чыкты, аннан китте-китте, соңрак караламамны көчкә табып алдым. Соңрак электромонтажник булып эшкә урнаштым. Шунда инструктаж узганда, багана башында янып үлгән ир-ат язмышы турында сөйләделәр. Икенче әсәремә тотындым.

– Моңарчы бит инде беренче китап үз укучысын эзләп тапкан иде?

– «Сагынырсың, мин булмам» китабын мин башта 100 данәдә генә чыгардым. Ул минем юбилейга килгән кунаклар, балалар өчен генә дип каралган иде. Аз санда булгач, аның хакы ат бәясенә төште. Юбилейдан соң ук аның Казан аръягына барып чыкканы ачыкланды. Китап сорый башладылар – мин китапны нинди бәягә чыкты, шул хакка куйдым. Китап кибетендә китаплар 20-30 сум тора. Минеке – 200 тәңкә. Алмаслар инде моны, дип кайтып киттем. Әмма хикмәти Хода, алар бер тында таралып бетте. Хәзер ун меңнән артык тираж белән чыгардым. Җитәрме, юкмы, белмим. «Сагынырсың, мин булмам»ны хәзер рус теленә тәрҗемә иттеләр.

– Ат бәясенә төшкән беренче китапны чыгаруда ярдәм итүчеләр табылмады инде?

– Беркемнең дә ярдәме булмады, бүген дә безне кредитлар яшәтә. Спонсорым – ике кулга бер көрәк, дип көләм. Әмма алай да башлаганда ярдәмсез үк булмады. Язмаларыма Айгөл Әхмәтгалиева алынмаса, «Мәйдан» журналында басылмаса, алар кеше арасына чыкмас иде. Журналда басылу реклама булды. Тик шулай да бер нәрсә эчне пошыра – интернет-кибетләр рөхсәтсез сату итә, район газеталары ничә ел рөхсәтсез бастырып кулланалар. Ә минем исә берәүгә дә ярдәм сорап барганым юк. Үзебезнең өстә – ирем белән бергәләп тырышабыз. Татарстанга да, Башкортстанга да китап нәшриятларына барып карадым үзе. Хатасы күп, дип җавап кайтардылар да кулъязма тузан җыеп ятуын белде. Надан китаплар белән йөри, диючеләр табылды. Мин бүген дә Татарстан белән Башкортстан арасында эленеп торган язучы – теге якка да кирәкми, бу якка да дигәндәй. Алай да «Сагынырсың, мин булмам» китабын быел башкорт теленә тәрҗемә иттеләр, быел аны «Агыйдел» журналы бастырырга җыена.

Мин кухнядан чыга алмыйм

– Балачакта китап укымавыгыз турында хөкем итеп булмый, хәзер исә үзегез дә каләм тибрәтүче кеше буларак, әдәбият белән кызыксынып барасыздыр бит?

– «Мәйдан», «Агыйдел» журналларын күзәтеп барам, Фәүзия Бәйрәмова кебек документаль жанрда эшләүче язучыларны укып барырга тырышам. Дөресен әйткәндә, башкаларны укымыйм. Яшь вакытта сырлап агач ясарга өйрәнгән хәтердә. Янәшәдә минем белән бергә ясаучыныкын күрдем дә аныкы матуррак тоелды. Нәтиҗәдә, аныкына охшатырга тырышкангамы, ул кешенеке дә барып чыкмады, минеке дә. Миңа әлеге сабак гомерлек булды.

– Маляр, кондуктор, ташчы, юлчы... Хәзер беренче урында иҗатмы инде?

– Иҗат минем өчен беренче урында тормый. Мин бит кухнядан чыга алмый торган зат. Аннан җаваплылык хисе дә чабудан тарта. Халык миннән әллә ни көтә – бирә алмам дигән курку яши. Әмма икенче яктан, тормышны күзәтү тәҗрибәсе бар, әйтер сүзләр күп. Хәзер менә нинди заманда яшибез без – ата-ана кадере китә бара, бәясе төшә. Балаларга көчебез җитми. Ә хатын-кызларыбыз нинди? Гараждан алып чыгып машинасын кабызып куя ул, бидон-бидон сөтен үзе төйи, чәче кыркылып киселгән. Өйдән озата чыгучы иренә, ашны пешереп куй, дип әмер бирә дә кузгалып китә. Теге ир хуҗалыкта кирәкле берәр нәрсә сорап кергән күршесен: «Хатын кайткач, сорарсың», – дип борып чыгара. Ә безнең әбиләр нинди зирәк булган, әйеме? Ир өйдә булмаганда бусаганы чит ир-ат атлап та кермәгән, ирдән узып җавап бирү тыелган. Менә шул нәрсә җитми бүген хатын-кызга. Хатын-кызның бит көче – көчсезлегендә. Традицион гаилә нигезләре юкка чыга. Ә мин әсәрләремә матур үрнәкләр кертеп, матурлыкка өндәргә тырышам. Ирләр гаилә башлыгы булу вазифасын өсләреннән төшермәсен, хатыннар исә дилбегәгә үрелмәсен иде.

– Сез моны гомерегез буе ир-атлар арасында эшләүче хатын-кыз буларак та күзәтәсездер?

– Төрлесен күрәсең инде. Йөргән кызын «телка» дип атаучысын да, «иркәм» дип дәшүчесен дә күргән бар. Мин тискәре, колакка ятышсыз сүзләр ишетсәм, читкә китеп басам. Әмма тәгаен беләм – матур итеп дәшкәненең тормышы да матуррак, бәхете дә түгәрәгрәк була.

– Түгәрәк бәхет дигәннән, «Көтеп узган гомер»дәге онкология темасы, аның бәхетсезлеге Сезне дә урап узмаган дип беләм?

– Кагылды, мине дә урап узмады... Онкология белән күзгә-күз очрашкач, хатын-кыз иң элгәре нәрсә эшләп калдырырга кирәк, дип баш вата. Өеңне җыештыру булсынмы ул, балаларыңны тизрәк башлы-күзле итүме, иреңне кем кулына тапшырасы. Юк, көлке түгел, кайсы иптәш кызга калдырырга икән, дип уйлыйсың. Иреңнең кемгә калуыннан балаларыңның да киләчәге тора бит. Бу уйлар барысы да минем баштан узды.

– Укучылардан һәрвакытта мактау, рәхмәт сүзләре генә ишетәсезме?

– Төрлесе була. Әле менә күптән түгел генә бер үзешчән театрның минем «Сагынырсың, мин булмам» әсәре буенча сәхнәләштергән спектаклен карадым. Актерлар елый, зал елый, аларга карап, мин елыйм дигәндәй. Бер бушану, тугарылу димме... Килеп рәхмәт әйтүчеләр шактый булды. Бер кешенең: «Укый алмыйм мин аның китабын, авыр», – дигән сүзен дә ишеттем. Мин сөендем – бу җирдә тормышта бернинди авырлык күрмәгән хет бер кеше булса да бар икән!.. Мәзәк хәлләр дә булгалый. Бер сиксәннең үр ягындагы әбекәй безнең уртак таныш аша: «Әйтегез әле шул Кадыйровага, мәхәббәт турындагы урыннарын тәфсилләбрәк язсын», – дип әйтеп җибәргән. Әбиләргә дә мәхәббәт җитми.


Ир хакы, бала хакы

– Хатын-кызга үзе теләгәне белән шөгыльләнсен өчен иң әүвәл ир фатихасы кирәк. Әдәби дөньядан моңарчы ерак яшәүче хатынының кинәттән генә каләмгә үрелүенә ирегез ничек карады, Зифа апа?

– Язасы килү теләгемне мин иң элек ирем Марсельгә әйттем. Ул, яз, диде. Улыбыз Руслан авариягә эләгеп, әни кеше өчен иң авыр вакытларның берсендә мин каләмгә тотындым. Ирем башта тавыш-тынсыз гына мине күзәтте. Әзер булгач, укырга дип, кулъязманы аңа тоттырдым. Бу юлы читтән мин күзәтәм – бу башта кырын ятып укый, аннан торып йөренә башлый, аннан балконга тәмәке көйрәтергә чыгып китә. Укып тәмамлагач, миңа: «Яз, синең барып чыга», – диде ул. Марсель гомумән, бик белемле, киң эрудицияле кеше. Омар Хәйямнәр, Дәрдемәндләр иҗатына гашыйк. Шуңа да миңа зур терәк була белде, без очрашуларга да бергә йөрибез, китап бастыру проблемасы да уртак.

– Димәк, бергә узган еллар заяга узмаган?

– Тормышта уртак адымнар беркемнең дә, беркайчан да җай гына, рәхәт кенә бармый. Бик күп күз яшьләре аша яулап алынган иң төп аңлашуга кадәр гаилә әле ныклап тамыр җәйми дип исәплим мин. Безнең дә андый аңлашу булды. Инде хәзер икебезгә дә 54әр яшь. Шөкер, безнең иртәнгә кадәр сөйләшеп чыгарлык уртак сүзебез бар. Улыбыз Руслан, кызыбыз Регина да шул уртак бәхеткә керә.

– Зифа апа, әңгәмә ахырында, кайчан укучыларны яңа китап белән сөендерәсез, дигән сорауны бирми калдырсам, мине кичермәсләрдер...

– Киләсе ел ул минем юбилей елы. Шуңа да яраткан укучым китапсыз калмас дип уйлыйм. Әлегә исеме сер булып калсын.
 


Гөлнара ҖӘЛИЛОВА

в„–--- | 12.01.2013

“Сәрдария” ансамбле җитәкчесе Салават Гобәев белән интервью #7229

$
0
0
12.01.2013 Мәдәният
1958 елда Сәрдария исемле нәфис кыз үзе белән бергә педагогия институтында укыган Әкрәм Нигъмәтовка кияүгә чыга, һәм яшь пар егетнең туган авылына - Свердловск өлкәсендәге Әрәкәй авылына эшкә кайта. Тора-бара Әкрәм мәктәп директоры булып китә, ә иҗат җене кагылган хатыны үз тирәсенә җирле талантларны туп¬лый башлый. Сәрдария җырчыларны, музыкантларны, биючеләрне кадерләп тәр¬бияли, аналарча кайгыртып, һәрьяклап ярдәм итә, талантларын үстерүдә булыша. Ул үзе дә еш кына сәхнәгә чыга, һәм андый мизгелләрне халык бик яхшы хәтерли: иҗатташлары арасында таҗның иң кыйммәтле ташы булып ялтырый Сәрдария. Әмма Сәрдария Җават кызының гомере кыска булып, ул 1997 елда фани дөнья белән саубуллаша...

Аның кулында ныгыган коллектив үзенә “Сәрдария” исемен алып, эшен бүгенге көндә дә уңышлы дәвам итә. 55 ел вакыт эчендә алар Кремль сәхнәсендә дә чыгыш ясаганнар, чит илләргә гастрольләргә дә чыгып йөргәннәр, Россия һәм өлкәкүләм конкурсларда да җиңүләр яулап өлгергәннәр. 1974 елда алган “Халык фольклор ансамбле” исемен алар ел саен аклап киләләр. Ә “Түгәрәк уен” фестивале уздырыла башлагач, алар тагын да зуррак популярлыкка ия булдылар. 2010 елгы “Түгәрәк уен”да җиңгән өчен Татарстан президенты аларга автобус та бүләк иткән иде бит әле.

Хәзер “Сәрдария” коллективы белән дә, Әрәкәй авылында күптән түгел ачылган Милли-мәдәни комплекс белән дә балачактан шушы коллективта тәрбияләнеп үскән Салават Гобәев җитәкчелек итә. Самарада гөрләп үткән V Бөтенроссия “Түгәрәк уен” фестиваленә соңгарыбрак килеп җиткән бу кешене залдагылар шатлыклы гүләү белән каршы алгач, аның белән сөйләшеп алырга кирәклеген колагыма киртләп куйган идем. Свердловск татарлары чыгышыннан соң бу ниятемдә ныгып, Салават Сәгыйтьдин улы ГОБӘЕВНЫ эзләп киттем.

- Салават Сәгыйтьдинович, танылган “Сәрдария” коллективы быелгы “Түгәрәк уен”да катнаш¬маска булдымыни?

- Свердловск өлкәсендә алтмышка якын татар үзешчән сәнгать коллективы эшләп килә. Шуларның тугызысы “Халык” яисә “Образцовый” исемен йөртә. Ә Свердловск өлкәсенең Түбән Сырга районы - татар һәм башкортлар күмәкләшеп яшәгән бердәнбер район. Безнең районның Татар милли-мәдәни үзәгенең 16 филиалы бар. Ул авыллардагы алты Мәдәният йортын һәм 10 китапханәне берләштерә. Һәр авылның үз фольклор коллективы эшләп тора. Быел менә “Түгәрәк уен”га Әрәкәй авылының “Ак калфак” фольклор ансамблен алып килдек.

Күргәнегезчә, безнең як татарларының костюмнары үзенчәлекле: куе итеп тамбур белән чигелгән күлмәкләр, көмеш тәңкәләрдән торган күкрәкчәләр, аякта галуш һәм йон оекбаш... Күкрәкчәләрнең күпчелеге йөз ел элек ясалган, һәм алар буыннан-буынга күчеп килә. Безнең райондагы һәр авылның үз төсе, чигү үрнәге дә бар бит әле.

- Искиткеч матур итеп чигелгән күлмәкләр һәм алъяпкычлар. Алар да борынгы заманныкыдыр инде?

- Безнең якларда чикмиләр, ә каералар. Чөнки бу бизәкләр крючок белән җепне тискәре яктан каерып чыгарудан килеп чыга. Кияүгә чыга торган һәр кызның бирнәсендә милли кием, сөлгеләр, тастымаллар булырга тиеш. Бирнәне кыз әнисе белән бергә әзерли, шуңа күрә традицияләребез сак¬ланып, буыннан-буынга кү¬чеп килә.

 - “Ак калфак” ансамбле күрсәткән “Кич утыру” йоласы бик үзенчәлекле булды. Уйнаучылар түгәрәк ясап, идәнгә утырдылар да тез астыннан йомгак тә¬гәрәттеләр. Алып баручы йомгакны кемнән табып ала, шул бии яисә җырлый. Үзенә күрә шобага инде, әмма башка беркайда да алай уйнамыйлар бит!

- Әйе, безгә фольклор материал эзләп ерак йөрисе түгел, үзебезнең авыллардагы бай материалга таянып эшлибез, һәм сәхнәгә куелган бу күренеш элек гадәти хәл булган.

- Свердловск өлкәсе татарларының уникаль гореф-гадәтләрен китапларга, тас¬маларга язып калдыру эше алып барыламы?

 - Татарстан Респуб¬ликасының фәннәр академиясе безнең якларда берничә экспедиция үткәрде һәм шуның нәтиҗәсе буларак “Татары Среднего Урала и Свердловской области” исемле китап басылып чыкты. Өлкә фольклор үзәге дә еш кына авылларга чыгып йөри. Шулай итеп, “Красноуфимские татары” китабы дөнья күрде.

55 ел дәверендә “Сәрдария” коллективы да байтак фольклор материал туплады: җирле йолалар, җыр һәм бәетләр эш¬кәртелеп сәхнәгә чыгарылды.

- Безнең якларда бала¬ларның фольклор белән кы¬зыксынмау, телне белмәү проблемалары калкып чыкты. Ә сезнең як балалары фольклор коллективларга те¬ләп йөриләрме?

- Кич җитү белән әби-бабай, әти-әни, бала-чага гаилә-гаилә булып клубка репетициягә агыла. Бергә җырлап, биеп, ата-бабаларыбыздан килгән рухны кечкенәдән сеңдереп үскән балалар халык җыр-биюләренә, гореф-гадәтләренә беркайчан да битараф була алмый инде. Карагыз инде, Әрәкәй авылында яшәүче 500 кешенең йөздән артыгы ансамбльдә катнаша. Бу күрсәткеч түгелмени?



Рәсемдә: “Ак калфак” ансамбле башкаруында кичке уен.

Хәмзә МОРТАЗИН фотосурәте.
 


Эльмира ШӘВӘЛИЕВА

в„– | 12.01.2013

Анна Гөлишәмбәрова: «Начар музыка булмый, начар башкаручылар гына бар» #7230

$
0
0
12.01.2013 Мәдәният
«Яңа музыка» оркестры дирижеры белән Рузилә Мөхәммәтова әңгәмәсе

Тамашачы аларның Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле белән бергә Радик Сәлимовның «Җиде энҗе» мюзиклын башкаруын хәтерлидер. Татар дәүләт филармониясенең джаз-оркестры белән бергә Американың суперйолдызы, джаз җырчысы Джейми Девис концертында уйнауларын да яратып калгандыр. Яңа гына Казан дәүләт консерваториясе белән бергә опера чыгардылар. Хөкүмәт концертларындагы зәвыклы чыгышлар да – аларныкы. Зур концертлар залындагы абонемент концертлары да аншлаг белән үтә. Сүзем – моннан ун ел элек Софья Гобәйдуллинаның Заманча музыка үзәгендә оешкан «Яңа музыка» оркестры турында.

Таныш булыгыз – «Яңа музыка» оркестры дирижеры Анна Гөлишәмбәрова. Әнә, ул «тылсымлы таягы» белән музыкантлары каршында басып тора. Кул хәрәкәтләренә буйсынып, көй дулкынына кушылып, затлы озын күлмәге өстеннән ябылган үтә күренмәле япмасы да канаттай җилфердәп куя. Залга көй агыла…

– Анна, заманында Фуат Мансуров, Сезне журналистларга тәкъдим итеп, үзегезгә матур киләчәк юраган иде. Ни өчен нәкъ менә сезне сайлады икән ул?

– Оркестрыбызда аның укучылары да, симфоник оркестрда бергә эшләгән музыкантлар да бар. Барыбыз да аны сагынабыз. Бервакыт Консерваториягә килдем дә, каршысына басып дирижерлык итә башладым. Бик гаҗәпләнгән иде ул. Баштарак: «Тавык кош түгел, хатын-кыз дирижер түгел», – дип каршыласа да, соңрак ассистенты итеп алды. Аның гастрольләр графигы бик тыгыз булганга, мин алданрак барып оркестрны әзерли тора идем. Шулай итеп әкренләп оркестрлар белән таныштым, тәҗрибә тупладым. Ул остазым, укытучым иде… Ә менә ничек ышаныч тудыра алуым турында аның үзеннән сорыйсы иде дә бит… Бәлки үземне ул киңәш иткәнчә тотканмындыр, бәлки… белмим…

– Быел Фуат Мансуровның тууына 85 ел тулу уңаеннан остазыгызны искә төшерик әле. Бигрәк тә нинди киңәшләре хәтерегезгә уелып калды?

– Чын укытучы иде. Ул безне яшәргә өйрәтте. Дирижер бит ул үзеңнекен көчләп тагу кебек. Аның өчен музыкада гына түгел, бөтен яктан авторитет булырга кирәк. Фуат Шакирович баш миенә күнегү буларак, шигырьләр ятларга, чит телләр өйрәнергә куша иде. Үзе дә без хәлдән таеп репетицияләрдән өйгә кайтып киткәндә, бик күп телләр белсә дә, испан, итальян телләрен өйрәнергә утыра иде. Арымады. Бәлки, арганын сиздермәгәндер.

– Анна, оркестрыгыз шулай аталганга сорыйм: нәрсә ул яңа музыка?

– Оркестр София Гобәйдуллина исемендәге заманча музыка үзәгендә барлыкка килде. Шуңа күрә юнәлешебез дә яңа музыка булырга тиеш иде. Ягъни, заманча музыка. Әмма тамашачының бездән төрле музыка көткәнен күреп, исемебезне «тирәнәйтеп», яңа музыка, ягъни, музыканың яңа «укылышы» дип тәкъдим иттек. Үзегез дә күрәсез: яңа коллективлар белән берлектә яңа проектларыбыз туа. Димәк, бу яктан да без – яңа.

– Ә музыкант буларак, скрипкагызга вакыт каламы?

– Егерме ел шөгыльләнгән скрипкамны ташлый алмыйм. Безнең оркестр базасында «Яңа музыка» исемле кыллы квартетыбыз бар. Мин аның «беренче скрипкасы». Скрипкама кагылганда, язмышым – скрипка, дип уйлыйм. Дирижер таякчыгы алгач, «бу язмышым» дим.

– Мин Зур Концертлар залына, сезнең «Брависсимо» абонемент концертларына йөрергә яратам…

– Ул зур уңыш белән икенче ел рәттән бара. Концертларның режиссеры – Татарстанның халык артисты Светлана Захарова. Абонемент концертларының беренчесе быел Россиядә Германия елына багышланган иде, икенчесе Фуат Мансуров хөрмәтенә, өченчесе белән Сергей Рахманиновны искә алачакбыз. Февральдәге һәм марттагы концертларга да билетлар сатылып беткән.

– Соравымның дәвамы буларак, тамашачыгыз турында белешермен дигән идем. Концертларыгызда өлкән буын интеллигенцияне һәм яшьләрне күрәм, ә яшьтәшләрем – урта буын юк. Җитди музыка безнең буынны югалтты дип аңларгамы, әллә аларның эш белән мәшгуль булып, вакытлары гына юкмы икән?

– Бу аерым зур тема. Алар, чыннан да, югалды. Бәлки, саклап калу өчен без дә нидер эшләп җиткермәгәнбездер. Бәлки, илнең икътисади хәле шул хәлгә җиткергәндер. Алар тормыш башлаганда илдә музыка кайгысы түгел иде шул. Ә бәлки, без урта буынга кызыклы продукт чыгармыйбыздыр?.. Әмма аларны читтә калдырырга ярамый, алар бүгенге яшь буынны тәрбияләүчеләр. Хәзер беренче чиратта яшь буынны югалтмаска кирәк – анысы тагын да әһәмиятлерәктер. Анысын да ычкындырсак, тагын да куркынычрак булачак.

– Татар эстрадасына мөнәсәбәтегезне ишетәсем килә, чөнки берничә ел элек «Татар җыры» фестивалендә «Яңа музыка» оркестры да катнашуын хәтерлим.

– Биредә халык сәнгате зур үсештә: кеше чын күңелдән җырларга омтыла. Татарстанда бу милли программа югарылыгына куелган: конкурслар күп, татар эстрадасының дәрәҗәсе шактый югары. Россиянең башка шәһәрләрендә мондый зур омтылыш сизелми. Татар эстрадасына чит илдә нинди мөнәсәбәттер – анысын фаразлый алмыйм. Миңа калса, татар эстрадасының үзенә бу әһәмиятле дә түгел. Чөнки аның тыңлаучысы шушы җирдә. Татар эстрадасы чыгарган товарның кулланучысы үзебездә.

– Игътибар итсәгез, алда әйтелгән урта буын шушы эстрада залларына күчеп бетте бит. Димәк, җитди музыка тамашачысын эстрада файдасына югалтты…

– Шулай булып чыга, күрәсең. Бәлки безнең үзебезгә алар янына килергәдер… Миңа калса, начар музыка булмый, начар башкаручылар гына бар…

– Анна, сезне оркестрыгызның беренче юбилее белән котлыйм. Репертуарында милли көйләребезгә дә зур урын тапкан коллективка зур уңышлар телим.

1

2
 


Рузилә МӨХӘММӘТОВА

в„–1 |

14 яшьлек Кукмара кызы белән Россиянең күп кенә хоккей клублары кызыксына (ФОТО) #7231

$
0
0
13.01.2013 Спорт
Казанның «Форвард» хатын-кызлар хоккей командасы һөҗүмчесе, Ухта шәһәренең «Арктик-Университет» хоккей клубы белән өч елга контракт төзегән. Фәнүзә Кадырова Кукмара районы Сәрдекбаш авылыннан. Хоккей белән 7 яшьтән бирле шөгыльләнә. Башта Саба районының хатын-кызлар хоккее җыелма командасы составында уйный. Аннары Казанның «Форвард» командасына күчә.

Фәнүзә белән Россиянең күп кенә хоккей клублары кызыксына. Тик Ухта шәһәре җитезерәк булып чыга. 14 яше тулуга беренче булып чакыру җибәрә. Берничә ел элек татарча көрәш белән шөгыльләнүен дә яшерми кыз. Бу сәләт аңа нәселдән килгән. Әтисе Фәһим Кадыров та танылган кеше. Татарча көрәш буенча атказанган спорт остасы.

 Фото # 1

 Фото # 2

 Фото # 3

 Фото # 4

 Фото # 5

Фото # 6


---

в„–--- | 13.01.2013

DJ ShAKeRTнең татар дискәтүкләреннән ник гайрәте чиккән #7232

$
0
0
13.01.2013 Шоу-бизнес
Ничәмә еллар танцполны дәртле җырлар белән кыздырган Рөстәм Исхаковның татар дискотекаларыннан күңеле кайткан. Яшьләрнең үз-үзләрен тотышы белән дә килешми.

Рөстәм:

- Татар дискотекаларының яшьләргә файдасы юк, дигән нәтиҗәгә килдем.Меңләгән кеше йөри татар концерт, дискәтүкләренә генә, шул халыкка бераз юнәлеш биреп илдәге хәлләргә битараф калмаска кирәклекне җиткерә алсак зур адым булыр иде. Тагын бер юл, алып баручыларның, сөйләмгә бәйле чыгышларынаа кирәкле оеткы салу. Яшьләргә заманча татар лидерлары, үрнәк эшмәкәрләр, карап иярә алырлык шәхесләр кирәк. Бүген татар дискәтүкләре коры акча эшләүгә кайтып калды, "татарча ял итик" дисәләр дә, танцполда русча сөйләшәләр, сәхнәдән генә татар җырлары яңгырый, "братан", "брат", "подружка"лар күңел ача анда. Элегрәк татар дискәтүкләре акча эшләү максаты белән ачылмады, "Барс-Медиа" үткәргән дискотекалар да кызык үтә иде. Ул дискәтүкләрнең берсендә мин булачак тормыш иптәшемне очраттым да инде. Тик бу хәлләргә 5 ел вакыт үткән, бүген татар дискәтүге урыслаштыра, эчертә, чишендерә, татар егет кызларының дәрәҗәләрен төшерә. Безгә, "татарлар, татар теле бетә" дип түгел, төгәл, югары максатлар куеп яшәргә кирәк. Бетә дисәң, бетеп тә куярга мөмкин, ә менә нидер булдыру, милләттәшләребезнең рухын күтәрү бездән тора.


---

в„–--- | 13.01.2013

Күз тиюдән бөти коткарамы? Үзеңне өшкереп буламы? Рөстәм хәзрәт белән ИНТЕРВЬЮ #7233

$
0
0
14.01.2013 Җәмгыять
Соңгы вакытларда телевизор экраннарында яки интернетта «Күз тиюдән коткарам, күз тиюдән сакланыр өчен бөтиләр ясыйм» дигән рекламалар ешайды. Күз тиюдән бөти коткара аламы, бернинди шарлатанга мөрәҗәгать итмичә генә күз тиюдән үзеңне үзең өшкереп буламы? Аның өчен нинди сүрәләр укырга кирәк? Әлеге сораулар белән без Казанның «Котдус» мәчете имам хатибы Рөстәм хәзрәт ВӘЛИУЛЛИНга мөрәҗәгать иттек.

– Рөстәм хәзрәт, нинди кешегә күз тиючән була?

– Кешегә күз тию дигәнне аның матурлыгына, байлыгына, булдыклылыгына һәм башка шундый күзгә бәрелеп торган сыйфатларына күз тию дип аңларга кирәк. Шулай ук аның мал-мөлкәтенә дә күз тияргә бик мөмкин. Расүлебез (с.г.в.) аның хак икәнлеген әйткән, ягъни, күз тию – хак, дигән. Шуңа без күз тиюнең барлыгына ышанабыз.

– Кеше үзенә күз тигәнне сизәме?

– Сизәргә мөмкин. Арыганлык, сүлпәнлек сизелү, гел йокымсырау, Коръән һәм намаз укыганда иснәнү, Коръән укырга теләк булмауны күз тиюнең билгеләре дип карарга кирәк.

– Кеше үз-үзен өшкерә аламы? Күз тиюдән нинди дога укырга кирәк?

– Әлбәттә. Ул Пәйгамбәребез (с.г.в.) тарафыннан да әйтеп калдырылган. Кеше үз-үзен Коръән-Кәримдәге аятьләр белән өшкерә ала. «Бисмиллаһ» әйтеп тәһарәт аласың да кулыңны күтәреп, учыңа белгән сүрәләреңне укыйсың һәм тәнеңне сыпырасың. Күз тиюдән аеруча файдалы сүрәләр – «Фәләкъ» һәм «Нәс» сүрәсе.

– Күз тиюдән сакланыр өчен булавка кадап куючылар, миләш ботагы тагып йөрүчеләр бар. Балага, күз тимәсенгә, ике каш арасына иннек тә сөртеп куялар, болар чынлыкта да саклыймы?

– Аларның көче юк. Кеше моның файдасы бар, ул мине саклый дип ышанса, бу – гөнаһ, ырымга ышану дигән сүз. Безне бары тик Аллаһы Тәгалә генә саклый. Ә менә аларны тагып йөрү тыелмый. Әйтүләренчә, кешенең иң элек күзе шуңа төшә. Үзен күз тиюдән саклар өчен Расүлебез (с.г.в.) дә күзгә бәрелеп тора торган ачык төстәге кием кия торган булган бит.

– Кечкенә балаларга бигрәк тә күз тиючән була...

– Мин, гадәттә, бала өстенә дүрт тапкыр «Фатиха» сүрәсен, дүрт тапкыр «Аятел-көрси»не, аннан «Ихлас», «Фәләкъ» һәм «Нәс» сүрәләрен кычкырып укыйм.

– Рөстәм хәзрәт, ә нинди кешенең күзе тия?

– Күз тию ул – каршылыклы мәсьәлә. Бик ихлас, яки, киресенчә, бик тә кара эчле кешенең күзе тиючән. Ихлас кеше, чын күңелдән сокланып, «сөбханалла»сын әйтергә онытып, кеше өстенә нәрсә дә әйтсә, аның күзе тияргә мөмкин. Андыйларга һәрдаим «сөбханалла» дип әйтергә, шул сүзне әйтүне гадәткә кертергә кирәк. Бар кара эчле, көнче кешеләр. Алар, үзләренең күз көче тәэсирен белеп, максатчан күз тидерергә дә мөмкиннәр. Болары инде тәүбәгә килергә тиеш. Югыйсә ул моның өчен барыбер җәзасын алачак. Аллаһы Тәгалә, сихер белән шөгыльләнүчеләрнеке кебек, аның үлем мизгелен авырайта.

– Күз тиюдән коткарам дип, үзләрен рекламалаучылар бар. Аларга ышаныргамы?

– Аларга ышанырга кирәкми. Бу бизнес кына. Иң яхшысы, әйткәнемчә, белгән сүрәләреңне укып, үз-үзеңне өшкерү. Ярдәм итми дисәгез, үзеңнән ихласрак, тәкъварак, намазлы, ихлас күңелле, уразалы кешене табып, аның укуын үтенегез.

– Күз тиюдән сакланып буламы?

– Әгәр дә үз тирәңдәге берәүнең күзе төшүчән икәнен белсәң, аны «Сөбханалла»ңны әйт дип кисәтергә курыкмагыз. Аллаһы Тәгаләгә: «Йа Раббым, күзе тиюдән сакла», – дип ялварырга кирәк. Булган әйберләрегез, мал-мөлкәтегез турында сөйләп мактанмагыз, чөнки көнче кешегә син мактанган саен авыр. Күз тиюгә җиңелчә генә карарга кирәкми, ул бик җитди нәрсә. Ниндидер бер вакыйга уңаеннан Пәйгамбәребез (с.г.в.), бер-берегезгә күз тидерүдән, күз тидереп бер-берегезне үтерүдән сак булыгыз, дигән. Күз тию аркасында кайберәүләр бөтенләй авыруга сабышырга мөмкин. Күз тигән кеше, хәле авыр булгач, табибларга барырга, ә табиблар авыруының сәбәбен таба алмаска мөмкин. Анализлары да яхшы кебек. Тик ул теге яки бу җирем авырта дип зарлана. Аның сәбәбе шул күз тию яки сихер булуы бар. 


Дилбәр ГАРИФ

в„– |

"Ана теле" проекты эшли башлый #7234

$
0
0
14.01.2013 Милләт
"Ана теле" проекты татар телен үзләштерергә теләүчеләргә яңа мөмкинлекләр ача. Әлегә ул сынау режимында эшли, 15 гыйнварда рәсми ачылышы көтелә.

Узган елның 7 августында Рөстәм Миңнеханов Education First ширкәте җитәкчелеге белән очрашып интернетта татар телен өйрәтү проекты турында сөйләшкән иде. Дөньяга билгеле бу ширкәт татар сөйләм теленә өйрәтүнең заманча ысулларын тәкъдим итте. Бу эш Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгына йөкләнде. Проект дәүләт акчасына башкарыла.

“Ана теле” әлегә сынау этабын уза. Интернетта инде анда теркәлеп телне үзләштерә башлаучылар да бар. Уңай кайтавазлар инде ишетелә. Элекке министр Альберт Гыйлметдинов башлаган эшне Энгел Фәттаховка дәвам итәргә туры килде. Министрлыкның милли мәгариф һәм чит төбәкләр белән элемтә бүлеге башлыгы Раиф Зиннәтуллин “узган елның сентябрендә башланган эш бер көнгә дә тоткарланмады, җәйгә тулысы белән тәмамланып, эшли башлаячак” дип белдерә.

– Раиф әфәнде, тест рәвешендә эшләүче “Ана теле” проектының нинди өлеше башкарылып бетте?

– Татар телен дистанцион укыту проекты әле эшләнеп бетмәде. Бу проект тугыз дәрәҗәдән торачак. Һәрбер дәрәҗәдә сигез бүлек бар. Һәрбер бүлектә дүрт дәрес каралган. Әлегә  беренче дәрәҗәнең беренче бүлеге тулысынча башкарылып чыкты. Ләкин бу эшнең башы гына. Барлык тугыз дәрәҗәне дә август аена кадәр эшләп бетерү дигән максат куелды. Һәр ай саен проект зурая барачак, көн саен нидер өстәлә, урнаштырыла. 1 августта ул тулы көченә эшли башлар дип өметләнәбез.

Анда эшләүнең тәртибе бик гади. Адрес буенча кереп кеше теркәлергә тиеш. Ул үзе татар телен ни кадәр белү дәрәҗәсен билгели. Кемдер берни белми яки бераз аңлый, башка кеше ярыйсы гына сукалый ди, ләкин телен чарлыйсы килә. Шунда ук ул биредә укып, нинди дәрәҗәгә җитәргә теләвен дә билгели алачак. Шуннан чыгып автоматик рәвештә кулланучыга үз дәрәҗәсе ачыклана, телне өйрәнүнең күләме билгеләнә һәм ул биремнәр аша өйрәнә дә башлый.

– Ата-аналар мәктәптә гел татар теле катлаулы дәрәҗәдә өйрәтелә, грамматика белән баланың башын бутыйлар дип зарланалар. “Ана теле” тагын әдәби татар теленә өйрәтүгә кайтып калмасмы?

– Englishtown-ның принцибы – инглизнең сөйләм теленә өйрәтү, аралашу телен үзләштерү. Бездә дә фән буларак телне өйрәнү максаты куелмый. Аралашырга өйрәтәбез. Инглиз теле инде сынаулар үткән, бу система шомарган, тотрыклы, шул нигездә кешеләр татар телендә гади һәм аңлаешлы итеп сөйләшергә өйрәнә алыр дип ышанабыз.

Ул бик отышлы формада эшләнгән. Һәрбер дәрәҗәдәге дәресләр  видеолар белән баетылган, алар төрле темага төшерелде, тормыштан алынган төрле вакыйгаларга корылган, бик күп фоторәсемнәр ярдәмгә килә, аудиоязмалар урнаштырылган. Биремнәр мавыктыргыч формада башкарылган. Белемне тикшереп карау өлеше зур, тестлар ясалды. Төрле тел лабораторияләре дә бар, сүзлекләр ярдәм итеп торачак. Киләчәктә бу система катлауланачак, онлайн режимда укытучы белән элемтәгә кереп уку, сыйныфларга бүленеп, тел үзләштерү дә каралган.

– Бу эшне кемнәр башкара?

– Ике яктан да команда төзелде. КФУ укытучылары, Чаллыдан тел белгечләре җәлеп ителде. Шулай ук  Татарстан китап нәшрияты хезмәткәрләре бар, алдынгы мәктәп укытучылары бу эштә катнашты. Барлыгы 27 кеше. Бу гына көч җитми. Вакыт аралары кыска, эшне тизрәк һәм сыйфатлырак башкарыр өчен тагын белгечләр кирәк булачак. Ширкәт ягыннан кешеләр интернет сәхифәсен булдырып, аны тулыландыра.

Бу – зур эш. Әлегә көнгә 96 дәрес эшләнде, 96 видеофильм, 5064 аудиоязма, 6888 фоторәсем ясалды, өч дәрәҗәдәге тестлар әзерләнде, һәрбер тест 30-50 биремнән тора. 

Моңа кадәр мондый система буенча телне укыту, өйрәтү юк иде. Гади дәресләрдән аерылып тора. Ул билгеле бер урынга беркетелмәгән, һәр кеше мөстәкыйль рәвештә өйрәнә ала. Теләк белдергән кешеләр өчен менә дигән мөмкинлек. Шундый кызык әйберләре бар аның. Кеше теркәлеп, укый башлый, аннары вакыты юк. Бер көн, икенче көн керми, шул вакытта “Ана теле” кулланучысын юксынып, емайл адреска хат җибәрә. “Сез дәресләрне калдырасыз. Без сезне көтәбез, дәвам итик” дип хәбәр сала.

Татар телен инглиз, урыс, татар теле аша үзләштереп булачак. Өч телле итеп ясалды, кеше үзенә уңайлысын сайлап ала.

– Русиядәге урыс булмаган милләтләр Education First ширкәте белән бу эшне башкарамы?

– Юк, һәрхәлдә ишеткәнем булмады. Ширкәт вәкилләре җыелышларга да килә. Бары тик Испанияне беләм, алар да Englishtown нигезендә испан телен өйрәтү эшен башлаган, алар да безнең кебек аны башкару этабында. Безне мактадылар. Испаннар 6 ай дәвамында эшләгәнне без бер айда башкарып чыкканбыз булып чыкты, видеофильмны 6ны эшләгән булсак, испаннар берне. Бездә эш кызурак бара.

Моңа карамастан, президент Рөстәм Миңнеханов тагын да зуррак бурычлар куйды. Мәктәпкәчә балаларга да телне өйрәтергә кирәк дип әйтелде. Тугыз дәрәҗә белән генә чикләнмәскә, тагын да югарыракка күтәрелергә кирәк диде. Инглиз теленең уналты дәрәҗәсе бар, безгә дә омтылырга, тырышырга урын бар.

Кыскасы, теләсә кайсы җирдә яшәп ятучы татар кешесе интернет аша телне үзләштерә торган уңай программа.

– Englishtown аша инглизчә өйрәнү курслары арзан түгел. Татар телен өйрәнү ничек булачак? Бу дәүләткә ничә сумга төште?

– Төрле сүзләр булды, фикерләр, ләкин татар телен бу проект аша өйрәнергә теләүче кулланучы өчен  бушка булачак. Һәрхәлдә шулай планлаштырыла.

Бу арзан эш түгел, аның сметасын төгәл әйтә алмыйм, чыгымнар байтак, ләкин алар үзен аклаячак, чөнки бу бик кирәкле проект.

– Милли телләргә һөҗүм һәрдаим барганын күреп торабыз, телне өйрәнү мотивациясе дә юк дәрәҗәсендә. Татарча өйрәнәм диючеләр аз җыелып, бу проект нәтиҗәдә үзен акламас, кирәксез булып чыгар дигән курку бармы?

– Өйрәнерләрме, юкмы дип кул кушырып та утыра алмыйбыз, бу – дәүләт башкарырга тиешле проект. Без шартлар, мөмкинлекләр тудырырга бурычлы. Һәрбер кеше телне белми, ләкин аз гына булса да милли үзаңы булган кешенең телне өйрәнергә теләге туар дип ышанасы килә.

Татарстанда начармы, яхшымы, телне өйрәнүгә шартлар бар. Мәктәпләр эшли, мәгариф кануны гамәлдә. Ләкин татарлар читтә дә күпләп яши. Ярый, Татарстан татар телен дәүләт теле буларак укытыр да, ә башкалар нишли? Республикадан читтә 1500 тирәсе татар телен өйрәтә торган уку йорты бар, ә алар булмаган урыннар күпме?! Анда татар телен өйрәнәбез диючеләр юк түгел, бар. Бу интернет-проект алар өчен су кебек кирәк. Чит милләтләр кешеләре арасында да татарча өйрәнергә теләк белдерүчеләр күп. Урыслар шактый. Шушы көннәрдә “Ана теле” сәхифәсендә теркәлүчеләр арасында урыслар – күпчелек.

Дистанцион ысул белән татар теленә өйрәтү омтылышлары моңа кадәр булды, ләкин бу энтузиастлар көче белән генә башкарылды. Дәүләт татар телен өйрәтүдә чит ил тәҗрибәсен беренче тапкыр куллана, булса кирәк. Һәм бу инглиз телен өйрәтә торган билгеле халыкара белем бирү үзәге белән берлектә башкарылуы зур өмет уята.

Татар телен онлайн режимда “Татар иле” проекты аша да өйрәнелеп булачак дип әйтелгән иде, әлегә бу эш күренми.
 


Римма БИКМӨХӘММӘТОВА

в„– | 14.01.2013

Татарстан композиторлары антологиясе Казанга кайтты #7235

$
0
0
14.01.2013 Мәдәният
Татарстан композиторлары иҗатыннан торган антология Казанга кайты. Александр Сладковский җитәкчелегендәге Татарстан дәүләт симфоник оркестры әзерләгән диск-җыентыкны тәкъдим итү кичәсе 23 гыйнварда С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында узачак.

 Музыкаль җыентык Казанның Зур концерт залында яздырылды һәм Sony Music һәм RCA Red Seal Records лейбллары белән чыкты. Мәгълүм булганча, дәүләт симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Александр  Сладковский мондый күләмле һәм дәрәҗәле музыкаль проект хакында күптәннән хыялланган. Проектны тормышка ашыру өчен оркестрда ике ел буе тынгысыз хезмәт барган.
 
Җыентыкка Татарстан композиторлары – Нәҗип Җиһанов, Салих Сәйдәшев, Фасыйл Әхмәтов, Алмаз Монасыйпов, Фәрит Яруллин, Рәшид Кәлимуллин, Шамил Тимербулатов, Анатолий Луппов, Ренат Еникиев, Радик Сәлимов, Мәсъгүдә Шәмсетдинова, Алена Анисимова, Резидә Ахиярова, Зөлфия Раупова, Александр Миргородский иҗаты кергән. Дискларга шулай ук Сергей Рахманиновның “Остров мертвых” һәм Александр Чайковскийның “Стан Тамерлана” әсәрләре дә керәчәк. Барлыгы өч диск дөнья күрә.
 
“Минем өчен җыентык чыгару мөһим мәсьәлә. Безнең төп максатыбыз - милли-мәдәни мирасыбызны саклап калу һәм башкаларга таныту. Татар музыкасының дөньяда киң танылуын телим. Чөнки милли музыкабызның яңгырашы башкаларныкыннан нык аерылып тора”, - ди Татарстан дәүләт симфоник оркестры җитәкчесе Александр Сладковский.
 
Диск-җыентыкны тәкъдим итү тантанасына Sony Music Entertainment компаниясенең директоры Ян Хендерсон һәм “B-Sharp” Берлин студиясенең продюссеры Филипп Нидель килүе көтелә. Концертны Россиянең халык артисты Святослав Бэлза алып барачак.
 
Татарстан композиторлары антологиясе сәүдә нокталарына чыгарылмаячак. Республиканың музыкаль мәдәниятен күрсәтүче дисклар Универсиадага килгән кунакларга, чит илләргә сәяхәт кылганда таратылачак. Шулай ук, үзенчәлекле музыкаль җыентык 23 гыйнвар көнне дискны тәкъдим итү концертына килүчеләргә дә бүләк ителә.


Мөршидә КЫЯМОВА

в„– | 14.01.2013

Камалда премьера: “Җәйнең бер көнендә” #7236

$
0
0
14.01.2013 Мәдәният
8 февральдә Камал театрының Кече сәхнәсендә Норвегия драматургы Йон Фоссе пьесасы буенча “Җәйнең бер көнендә” спектакленең премьерасы була. Әлеге пьеса Россиядә тәүге мәртәбә куела. Спектакльнең режиссеры – Фәрит Бикчәнтәев.

Йон Фоссе – танылган Норвегия язучысы, драматург һәм шагыйрь. Аны бөек Хенрик Ибсен белән чагыштыралар, ә әсәрләре бөтен дөнья театрларында куела, шул исәптән Россиядә дә.

“Җәйнең бер көнендә” пьесасы 1999 елны язылган. Аны пьеса дип атау да кыен. Фоссега хас булганча ритмлы проза теле белән иҗат ителгән бу әсәрдә тыныш билгеләре юк, кабатлаулар һәм паузалар күп. Бер үк сүзләрнең һәм җөмләләрнең еш кабатлануы текстның ритмын һәм эмоциональ нигезен тәшкил итәләр. Пьесаның теле, геройларның сөйләме бик гади һәм шул ук вакытта музыкаль дә.

Пьесаның сюжеты катлаулы түгел – героиня, иренең ни өчен аның тормышыннан югалуын аңларга тырышып, яшьлегендә булган вакыйгаларны искә төшерә. һәр кеше тормышында диярлек язмышын төптән үзгәртердәй вакыйгалар була. Алар кабат-кабат үткәннәргә әйләнеп кайтырга, күңелдә таш булып яткан һәм истәлекләр чоңгылына тарткан бик күп сорауларга җавап эзләргә һәм шул хәлләрнең сәбәпләрен анализларга мәҗбүр итәләр.

Спектакльдә нибары 6 персонаж. Фоссеның геройлары исемсез, автор тарафыннан алар бик саран сурәтләнгән - бу кешеләр кемнәр, ни белән шөгыльләнәләр, нинди профессиягә ия – бу турыда һәркемгә үзенә фаразларга кала. Персонажларны гади генә итеп Хатын, Аның дус кызы, Дус кызының ире, Хатын яшьлектә һәм башка шундый исемнәр белән генә билгели автор. ХАТЫН ролендә Татарстанның халык артисткасы Люция Хәмитова. Шулай ук рольләрдә Алсу Каюмова, Ләйсән Фәйзуллина, Гөлчәчәк Гайфетдинова, Илнур Закиров һәм Алмаз Гәрәев.

Спектакльнең режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, әлеге пьесага алынганда: “Юбилеема үз-үземә бүләк ясыйм”, - дип әйткән иде. Пьеса өстендә эшне ул инде 2012 елның көзендә үк башлады. Ә гадәти булмаган бу материал өстендә эш чыннан да үзенчәлекле бара. Режиссер артистлар белән берлектә төрле тренинглар һәм күнегүләр ярдәмендә текстның “асылына” төшенү юлларын эзли.

“Җәйнең бер көнендә” пьесасы үзенчәлекле әсәр, Россиядә ул тәүге мәртәбә куела. Премьера, эксперименталь спектакльләр мәйданына әйләнеп баручы  Камал театрының Кече сәхнәсе өчен махсус әзерләнә.

Спектакльнең премьерасы 8, 9, 10 һәм 19 февраль көннәрендә.




в„– |

Динә Гарипова һәм Эльмира Кәлимуллинага Рөстәм Миңнеханов фатир бирде (ФОТО) #7237

$
0
0
14.01.2013 Мәдәният
Бу турыда Татарстан Президенты матбугат үзәге хәбәр итә. “Голос” проектында җиңгән кызлар белән очрашуда Рөстәм Миңнеханов аларга һәр яктан ярдәм итәчәген белдерде. Уку өчен спонсорлар кирәк булса да, табырбыз, диде Президент.

 

 

Тулырак: http://www.tatpressa.ru/news/8670.html

 

 

 

 

Фотолар Татарстан хакимияте сайтыннан


---

в„–--- | 14.01.2013

Сафаҗайда“Иң яхшы укучылар – 2012” (ФОТО) #7238

$
0
0
14.01.2013 Мәгариф
Кышкы каникуллар вакытында Сафаҗай урта мәктәбендә авылның яшьләр хәрәкәте әгъзалары һәм җитәкчеләре – ике туган Илдар һәм Ринат Аляутдиновлар инициативасы белән оештырылган “Иң яхшы укучылар – 2012” дип аталган бәйге булып үтте. Аның төп максаты – уңган, булган, зирәк, тырыш һәм иҗади укучыларны билгеләү, халкыбызның телен, динен, гореф-гадәтләрен, тарихи үткән юлын хөрмәт итәргә өйрәтү.

Беренче тапкыр уздырылган әлеге конкурста мәктәпнең 5-11 класс укучыларыннан торган сигез команда катнашты. Конкурс өч номинациядә оештырылган иде: мәктәп программасын үзләштерү, ислам дине кануннарын белү һәм иҗади номер. Беренче этапта һәр команда татар һәм рус әдәбиятлары, тарих һәм авыл тарихы буенча төзелгән сорауларга җаваплар кайтарырга тиеш иде (һәр командага үз уку программалары буенча биремнәр әзерләнгән). Икенче этапта укучылар дин, Коръән белән бәйле булган сорауларга җаваплар кайтардылар. Жюри әгъзалары: мәктәп директоры Рамил Мусин, авылның аксакалы Вафа Камалетдинов һәм Сафаҗай яшьләр хәрәкәте җитәкчесе, имам-хатиб Илдар Аляутдинов һәр җавапның төгәл, интонация белән, һәркемгә аңлашырлык итеп әйтелергә тиешлеген белдерде. Югыйсә, дөрес булган җавап өчен дә баллар киселде. Хәрәмнәр булмады.

Иҗади конкурсны 11 класс укучылары “Дога кылыйк” дигән җыр белән башладылар. Шулай ук “Әнием”, “Ак каен” җырлары да яңгырады сәхнәдән бу көнне. ”Шалкан”, “Сыер сату” әкиятләре сәхнәләштерелде. Гадәттәгечә, татар кызы биюе дә оста итеп башкарылды.

Үз мәктәпләрендә иң-иң дип табылган укучыларны жюри әгъзалары бәйге дәвамында төрле яклап сынады, ә һәр команда, үз чиратында, булган белемнәрен, көчләрен җыеп биремнәрне тиешенчә үтәргә тырышты.

Биремнәр үтәлгәннән соң, жюри җиңүчеләрнең исемнәрен атады. Нәтиҗәдә, 40 балл җыеп беренче урынны 11"а” класс командасы яулады, алар кыйммәтле смартфоннар белән бүләкләнде. Икенче урынны яулаган 8 класс укучылары (аларда 37 балл) лазерлы принтерларга ия булды. Өченче урынны билгеләгәндә, укытучылар, әти-әниләр арасында бераз бәхәсләр дә чыкты. Тигез балл җыйган 5 һәм 10 класслар командаларына жюри өстәмә сораулар бирде. Беренчесенә ике команда да дөрес җавап кайтарды, ә менә икенчесендә 10 класс өстенрәк булды. Һәм өченче урын бүләкләре – цифрлы фотоаппаратлар аларга булды. Билгеле, бакыр урынга бер адымда булган 5 класс командасының кәефләре төште. Кайбер балаларның битеннән яшьләре дә тәгәрәде. Әлбәттә, балалары өчен кайгырырга килгән әти-әниләр дә бу вакытта күз яшен яшерә алмады.

“Бәйрәм бит, Яңа ел! Каникуллардан соң ук, өченче урынга тиң булган бүләкләр мәктәп директорының өстәлендә булыр”, - дип шул вакыт балаларның йөзенә нур өстәде Илдар Аляутдинов һәм бәйрәмне оештыруга, балаларны әзерләүгә көч куйган укытучыларга, финанс яктан ярдәм күрсәткән мәчетләр имамнарына зур рәхмәтләрен белдерде.

Бәйгенең хөрмәтле кунагы Вафа Камалетдинов шигырьләрен укыды. Рамил Мусин, үз чиратында, җиңүчеләрне котлады. “Уку – бүген сезнең төп эшегез. Киләчәктә мәктәпне уңышлы тәмамлап, үзегез теләгән югары уку йортларына кереп, җәмгыятебезнең лаеклы гражданнары булырга язсын“, - диде. Шулай ук зур рәхмәтләрен Илдар белән Ринат Аляутдиновларга белдерде. Киләчәктә шушы бәйгене үткәрү гадәткә керсен иде, дигән теләктә калды ул.

Конкурста катнашкан барлык укучылар да грамоталар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнеп, бик канәгать булып өйгә таралыштылар.

1

2

3

4

Фотоларда: бәйгедән мизгелләр.
Автор фотолары.


Р.ХАМЗИНА

в„–1 | 11.01.2013

Никах килешүе - ышанмаучанлыкмы яисә бәхетле, тыныч тормышка баскычмы? #7239

$
0
0
15.01.2013 Ир белән хатын
«Байлыгымны сөйгәнем белән бүлешәсем килми. Аерылыша калсак, Аллам сакласын, әллә ниләр уйлап чыгарыр тагын. Хатын-кыз андыйга оста ул». Танышларым арасында шушы рәвешле фикерләүче егетләр дә, кызлар да җитәрлек.

Өйләнешер алдыннан никах килешүе (брачный договор) төзү яшь парлар арасында көннән-көн популярлаша бара. Гаилә кодексының әлеге бүлеге турында белмәгән кеше юктыр. Тик бу пункт күп еллар дәвамында яшь парларның күз уңыннан читтә кала бирде. Ничек инде өйләнешергә дә өлгермәгән яшь парлар аерылышу турында уйлый алсын ди?

Гаилә кору өчен яшьләргә байлык кирәк?

Бүгенге яшьләрнең күбесе бераз булса да байлык тупламый торып өйләнешүне күз алдына да китерми. Гаилә тормышын башлап җибәрү өчен ким дигәндә фатир һәм машина булырга тиеш, дип саный алар. «Байлыкны бергәләп туплау», «иңне-иңгә куеп, бер-береңә терәк булып акча эшләү» кебек сүзтезмәләр көннән-көн искерә бара.

Илсур инде берничә ел дәвамында адвокат булып эшли һәм нәкъ менә мал-мөлкәт белән бәйле эшләр белән шөгыльлләнә. «Мин булачак хатынымны бик яратам. Шулай да, дөнья булгач, төрле хәлләр була. Аерылыша калсак, үзем туплаган байлыкны аның белән бүлешеп утырырга теләгем дә, көчем дә юк», - ди Илсур.

Гаилә - бар, ә байлыкны һәркем аерым туплый

«Әле берничә ел гына эшләвемә карамастан, әллә нинди хәлләр белән очрашырга туры килде. Гаилә корганда егет белән кызның күзләре томаланган була, берни турында уйламыйлар, мәңге шулай бәхетле яшәрләр сыман тоела. Төрле сәбәпләр аркасында гаилә җимерелә башлагач, бер-берсен күрә алмас дәрәҗәгә җиткәч, башлана инде хәлләр. Шуңа күрә, аерылышу тыныч узсын өчен алдан ук артын уйлап эш итәргә, ягъни никах килешүе төзеп куярга кирәк. Мин ирем яки хатыным белән беркайчан да аерылышмаячакмын дип беркем дә әйтә алмый. Мин хәзер әлеге контрактның ни дәрәҗәдә мөһим булуын ачык аңлыйм», - дип сөйли егет.

Никах килешүе гаиләне тарката

Хәер, әлеге төр килешүнең, киресенчә, гаилә таркалуга китерүен, парларның бер-берләренә булган ышанычын киметүен, аңлашып яшәргә комачаулавын дәлилләүче мисаллар да бар. «Безнең күршедә генә яшь гаилә тора. Алар өйләнешкәнче үк мал-мөлкәтләрен бүлеп куйганнар иде. Тик озак та үтмәде, гаиләләрендә тавыш-гауга китте. Машина алсалар да, берәр төрле кыйммәтрәк көнкүреш кирәк-ярагына акча тотсалар да аны кем исеменә яздырырга кирәклеге турында бәхәсләшәләр. Тормышлары һаман да шул рәвешле дәвам итә. Гаиләме инде шул», - дип уртаклаша бер танышым.

Парларның никах килешүе төзергә атлыгуын галимнәр хатын-кызларның ир-ат канаты астында гына утырмыйча, карьера ясарга омтылулары, хәзерге яшәү рәвешенең башка еллар белән чагыштырганда күпкә яхшырак булуы белән аңлата. Шулай да, әлеге төр контрактны төзүгә һәр гаиләнең үз сәбәбе бардыр, мөгаен. Ничек кенә булмасын, мал-мөлкәтне үзара бүлү-бүлмәү - һәркемнең үз эше. 


Рәмзия ЗАКИРОВА

в„– | 14.01.2013

Казанда татар мәктәбеннән урысныкына күчүчеләр арта #7240

$
0
0
15.01.2013 Сәясәт
Казанда татар телендә белем алучы укучыларның күбесе 7-8нче сыйныфка җиткәч, урыс мәктәпләренә күчә. Моны берәүләр БДИ белән аңлатса, икенчеләре татар мәктәпләренең начар биналарда урнашуы белән аңлата.

Казанның 2нче татар гимназиясендә белем алган Азат Кудашев 7 сыйныфка җиткәч, якындагы 122нче инглиз гимназиясенә күчкән. Азат бу адымын беренче чиратта инглиз телен тирәнтен өйрәнергә теләү белән аңлата-аңлатуын, әмма сәбәп монда гына түгел икән.

“Тиздән Бердәм дәүләт имтиханын бирәсе бар, ә ул урысча. Икенче гимназиядә алгебра, геометриядәге терминнарны, теоремаларны без татарча өйрәнә идек, ә имтиханда мин аны ничек языйм?”, ди ул.

​Азат кебек татар гимназиясеннән китүчеләр тагын бар икән.

“Минем сыйныфтан тагын өч кеше башка мәктәпкә күчте”, ди ул.

Әгәр ул укыган татар гимназиясендә бер сыйныфта 19 кеше булса, яңа мәктәптә 27 икән.

Бәлкем балалар азрак булгангадыр, Азат татар гимназиясендә укытучылар укучыларга игътибарлырак булуын әйтә.

“Татар гимназиясендә укытучылар яхшырак, дәрестә теманы аңламасаң һәм соңыннан килеп сорасаң, сиңа барысын да яхшылап аңлата, ә монда алай түгел. Бу мәктәптә ике смена укыйлар, шуңа күрә укытучыларның вакытлары юктыр. Бу гимназиядә кеше күп”, ди ул.

Азат элекке мәктәп укытучыларын мактап искә алса да, яңа мәктәптәге сыйныфташлары күбрәк ошый икән.

“Алар белән аралашуы кызыграк”, ди ул.

Татар телендә уку авыр

Казанда 18нче татар-инглиз гимназиясендә белем алган Айгөл 7нче сыйныфта 24нче гомумбелем бирү мәктәбенә күчүне татар телендә укуы авыр булуы һәм бинаның начар булуы белән аңлата.

“Татарча математика авыр булды, өй эшләре эшләргә кыен иде. Аннары 18нче гимназиядә 1-4 сыйныфлар элекке балалар бакчасы бинасында укый, ә өлкәннәр 42нче мәктәпнең өченче катында. Шул бөтен дәресләр өченче каттагы бер кабинетта уза, ашханә исә башлангыч сыйныфлар укыган бинада урнашкан, ашыйсың килсә, урамга чыгып икенче бинага йөгерергә кирәк, спорт залы да бик кечкенә”, ди Айгөл.

​​Ул яңа мәктәпнең инглиз телен тирәнтен өйрәнү сыйныфын сайлаган. Монда күбрәк инглизчә аралашуга өстенлек бирүләрен әйтә.

“Калган сыйныфлар урыс телен тирәнтен өйрәнү белән бугай. Татар мәктәбендә урыс теленә таләпләр алай югары түгел иде, ә монда урыс теле авыр. Шуңа билге төшеп китте”, ди Айгөл.

18нче мәктәптә 16 кеше белем алса, хәзер укый торганында - 27 укучы.

“Ул мәктәптән бу мәктәпкә күп кеше күчте. Быел гына да минем белән укыган ике кеше күчте. Бүтән сыйныфка тагын ике малай белән бер кыз күчте. Энекәшем дә быелдан күчәм дип тора”, ди Айгөл.

Бүген татар мәктәпләре урыс, инглиз телләрендә белем биргән уку йортлары белән көндәшлеккә чыдый алмый, балалар санын тутыра алмый азапланалар. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты башлыгы Ринат Закиров “әгәр дә Казандагы татар мәктәпләре яңа заманча биналарда урнашкан һәм анда белем бирү югары дәрәҗәдә булса, татар гимназиясенә балаларын укыту өчен чират булачак”, дип әйткән иде.

“Казанда татар мәктәпләре нинди биналарда урнашканын сез үзегез дә беләсез. Җимерек хәлдәге, спорт залы, актлар залы булмаган мәктәпкә нинди ата-ананың баласын бирәсе килсен? 177нче санлы мәктәп ачылды, ә шунда, ичмасам, татар сыйныфы да булдырылмады. Аннары татар мәктәбендә балаларны югары профессионал һәм эшенә иҗат белән караган оста, сәләтле, заман белән бергә атлаган мөгаллимнәр укытырга тиеш. Менә шушы шартлар үтәлсә, татар гимназиясенә эләгер өчен зур конкурс узарга туры киләчәк. Универсиаданы каршылап, Казанда Универсиада авылы янында IT мәктәп ачылды. Татар гимназиясе ник заманнан калышырга тиеш?”, диде ул.

Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Данил Мостафин барыннан да бигрәк милли мәктәпләрнең кимүен Бердәм дәүләт имтиханнарының рус телендә тапшырылуы китереп чыгаруын әйтте.

“Бу ата-аналарны үз балаларын рус мәктәпләренә укырга кертүенә этәрә һәм милли мәктәпләргә ихтыяҗны киметә”, диде ул.


Ландыш ХАРРАСОВА

в„–--- | 14.01.2013

Зөләйха Кыдашева “Голос” проекты һәм аның йолдызлары турында #7241

$
0
0
15.01.2013 Мәдәният
Берьюлы ике татар кызының “Голос” проектында финалга чыгуы һәм берсенең Русиянең иң яхшы тавышы дигән исемгә лаек булуы татар халкына үзен янә бер тапкыр ак һәм пакь, искитмәле матур һәм сәләтле итеп күрсәтергә форсат бирде.

Без үзебезнең кем һәм нинди милләт икәнебезне болай да беләбез белүен. Әмма, каһәр суккыры, әлеге дә баягы, бөек-державачыл империядә яшәвебез аркасында, Тукайча әйтсәк, шул халыкныңмы хокукка хаккы юк, дип һәрдаим бәргәләнүебез сәбәпле, Русия йә дөнья галәмендә бер-бер уңышка ирешсәк, горурлыктан күкләргә ашабыз! Әле шушы арада гына прокатка чыккан “Орда” фильмында күрсәтелгән татар кайда да, без кайда — күрсеннәр, чагыштырсыннар авыру фантазияле кешеләр.

Татар баласы буларак, менә инде атна-ун көн, Динә Гарипованың “Голос” телевизион проектында җиңеп чыгуына куанып бетә алмыйча, исерткеч рәхәт шатлык халәтендә йөрим. Югыйсә, уйлап карасаң, әлеге җиңү — татарлыгыбыз күрсәткече түгел дә инде... Динәбез проекта татарча җырлап җиңмәде бит. Җиңүне урыс романсларын, инглизчә көйләрне, француз җырын бердәй матур, сыйфатлы итеп башкарып яулады. Ләкин, ул үзебезчә җырлап күрсәтмәсә дә, “без менә болай да булдыра алабыз!” дигән кебегрәк горурлык били бүген күңелне. Аннары, горурланып-сөенеп йөрүебез бер Динә өчен генә дә түгел: 1 нче канал проектында, минем күзәтеп баруымча, татар-төрки фамилияле алты яшь җырчы катнашты! Болар — Новосибирск вәкиле Алексей Исмаилов, Уфадан Динә Гарифуллина һәм Злат Хәбибуллин, Ульяннан Иделия Мөхәммәтҗанова, инде килеп, икәүләшеп финалга чыккан Казан кызлары (берсе Яшел Үзәннән, икенчесе Түбән Камадан булса да, безнең өчен барыбер Казан вәкилләре инде алар асылда) Динә Гарипова белән Эльмира Кәлимуллина. Шушы яшьләрнең ничәсендә татар яки башкорт каны барлыгы мөһимме, әллә инде аларның үз-үзләрен шул милләт балалары итеп тоюларымы? Безгә, әлбәттә инде, соңгысы. Алар, бер Эльмираны санамаганда, татарлыкның дәһелен дә күрсәтмәде дияргә була. Ә Эльмира һәр чыгышында, мөмкинлек туган саен, үзенең татар кызы икәнен раслап барды, татарча җырлап та күрсәтте, үз Татарстанын телгә алмый калмады. Гәрчә ул да шәһәр “продукты”, булса да, туган халкына тартылуы, милләтенә хөрмәте аны Русия тамашачысына чын татар итеп күрсәтте. Өстәвенә, табигый чибәрлеге, сөйкемлелеге, акылы, тыйнаклыгы (әлеге сыйфатлар Динәгә дә хас!) телевизор каршындагы һәрбер татар кешесенә: “Без менә шундый! Русиянең тарих дәреслекләрендә шовинист-галимнәр сурәтли торган кыргый кавем түгел без. Күрегез, исегездә калдырыгыз!” дип горурланып утыру бәхете китерде.

Бүтән конкурсларда, гадәтемчә, тавыш мөмкинлекләрен, җырчы яшьләрнең үзебезчә моңга ияме-түгелме икәнен шәрехләргә яратам. Ә бу юлы никтер туп-туры “политика”га кереп киттем әле, ягъни Русиянең җыр сәясәтендә үзебезнең — татарларның тоткан урыны турында уйлануга. Хәер, бармы ул андый урын? Татарның гына түгел, урысларның да урыны күптән юк инде анда. Чын урыс җыры, милли төсмерле сәнгате моннан егерме еллар элек, нәкъ менә Советлар Союзы таралып төшеп, Русия үзенең суверенлыгын игълан иткән көннәрдән башлап юкка чыкты. Парадокс түгелмени? Югыйсә, нәкъ киресенчә булырга тиеш иде кебек. Русиянең телевидение каналларында инде менә ике дистә елдан артыграк теле белән урысча, ә көе-рухы белән — америкача җырлаучылар өстенлек итә. Жанрына карамастан — джазмы ул, рокмы, рэпмы, шансонмы — барысы да Көнбатыш, бигрәк тә Америка җырлары үрнәгендә язылган, аранжирланган ритмнар ташкыны өйләргә чакырусыз-нисез агып кереп тора. Аларны башкаручыларның күбесе яһүдләр, монда яшәсәләр дә, финанслары, күптәннән Америкада төпләнгән кандашларының капитал һәм сәяси көче ярдәмендә, шул илгә тартылып торучылар. Алар бүген Русиядә урыс булып күренсә, шартлар, вәзгыять үзгәрү белән үк, АКШ йә Израильдә, теләсәләр Франция йә Швециядә үзләрен өйләрендәгечә хис итә алучы, бер-берсенә тотынып, бүтәннәр үтеп керә алмаслык ныклы боҗра хасил итүче бердәнбер милләт. Яһүдләрнең мондый уңганлыгына сокланырга да ярый — безнең менә шуны булдыра алган юк бит әле! Алар күптән сыналган ысулда эш итәләр: үз араларына, урысча әйтсәк, для разбавки, берничә татарны (әйтик, Алсуны, Тиматины), берничә урысны йә булмаса урыс булып уйнаучы бүтәнне (сәясәттә — Жириновский кебегрәк) кушып-бутап җибәрәләр дә, телевизион интернационал килеп чыга. Кемнедер өстәп җибәргәннән генә теге яки бу индустриянең эчтәлеге үзгәрми диярлек, үзләре теләгәнчә бара бирә. Шуңа күрә дә без Мәскәү каналларыннан һәрдаим бер үк чырайларны карап утырабыз. Бу инде норма итеп кабул ителә. Ә “Голос”, “Фабрика звезд” “Фактор А” кебегрәк конкурслар исә шул бер үк тусовка эчендә аз гына кан яңартып алу, өстәвенә, әлеге дә баягы “йолдыз”ларның, примадонналарның теге яки бу каналда, оештыручы-остазлар сыйфатында, күренеп торуын, зур акчалар эшләвен тәэмин итә. Дөрес, һәр каналда да диярлек, онытканда бер, “Русская песня”сы белән Надежда Бабкина, йә “Золотое кольцо”лы мукшы-марҗабыз, якташыбыз Надежда Кадышева күренгәләп ала. “Урыс җыры кайда, нигә безне кысалар?!” дип кычкыручыларның авызын томаларга менә шул бер-ике дежур команада җитеп тора. Ә бүтәннәре? Бүген кайсы каналда “Березка” бию ансамблен, Пятницкий хорын, йә булмаса Себер урыс хорын, бүтән милли коллективларны кемнең күргәне бар? Урысның милли җыр-биюләре Якубович алып бара торган “Поле чудес” тапшыруында аз-маз гына күренеп киткәли. Шуның өчен дә маҗаралар кыры бит ул, дөньяда инде юк дип саналучы нәрсәләр дә булгалый анда! Урыслар юк димәдем, алар бар: безнең исәпкә, ягъни урыс түгел, әмма котчыкмалы тизлектә урыслашып баручы милләтләр исәбенә, һаман арта торалар. Ләкин илдә сәясәт боткасын пешерүчеләргә бу илдә бернинди милләтнең дә яшәве кирәкми. Интернационалның чын мәгънәсе дә шул бит инде, асылда.

Җырга, телевидениегә әйләнеп кайтсак, монда да бая әйткән вектор өстенлек итә — миллилеккә юл ябык. Татарлар, башкортлар, чуашлар һәм бүтән йөзләгән милләтләр сәнгате турында инде әйткән дә юк. Дистәләгән милли ансамбльләребез, дәүләт коллективлары эшләп тора, алар юкка чыкмаган, ләкин һәр милләт үз республикасына куып кертелгән, аларга ил дәрәҗәсендә күренергә рөхсәт юк! Телебез дә, җыр-биюебез дә үз өебездә генә кирәк (республика — шул өебез инде, анысын да күпсенә башладылар). Күренәсең килә икән, урысча гына сөйлә, урысча йә инглизчә җырла! Илдәге һәр төрле сәясәтне — сәнгатьтәме ул, мәгарифтәме, кинодамы, әллә фәндәме — шуларны үз кулында тотучы Русия җитәкчелегенең тыгыз бер төркеме, әнә шулай итеп, безгә үз казаныбызда гына кайнап торырга “шартлар тудыра”. Бүген һәр милли республикада һәм аннан читтәге милли гавамда зур борчылу белән телгә алына торган, мәктәпләрдә милли компонентны юкка чыгаручы 309 нчы канун да, милли авылларны бетү куркынычы астына куйган оптимальләштерү дигәне дә, медицина реформасы да, ничек кенә сәер тоелмасын, әлеге темабызга — музыка-җыр сәнгатенә һәм аның сәясәтенә дә турыдан-туры килеп ялгана. Ә менә милли чыгышыңа карамастан, “аларча” җырлыйсың икән, әйдә, тырыш — илгә күренү ихтималың юк түгел.

Зурдан кубып сөйләсәк, әлеге проект та шул ук сәясәтнең бер чылбыры гына, билгеле. Югыйсә, анда катнашырга ният иткән ун мең җырчы арасында, ә соңгырак этапта, төп ярышка керү бәхете тәтегән иллеләп кешедән бер-икесе генә булса да үз милләте телендә үз җырын башкарган булыр иде, ә бит — юк. Үзләрен бик тә хөрмәт итүче, милли дәүләтчелеккә ия булган халыклардан әрмәннәр, грузиннар, украиннар да бар иде бит анда. (Ә, гафу: берсе украинча җырлады.) Инглиз телендә җырлаучылар исә буа буарлык булды. Әйтерсең лә, җыр бәйгесе Русиядә түгел, ә Америкада яки Англиядә бара! Димәк, проектның шартларында шул шарт, шул юнәлеш ята булып чыга. Үзенә күрә, Русияне “бетлелек”кә сынау кебегрәк тә килеп чыкты әле бу, минемчә. Телевизор караучыларның тавышлары (смс-лары) нигезендә сайлау этабына килеп җиткәч, ил тавышы ни күрсәтер — америкача җырлауга ияләшеп беткәнме ул, әллә үзенең “музыкаль суверенлыгын” югалтырга өлгермәгәнме әлегә? Һәм менә нәрсә ачыкланды: чит-ят җырларны галәмәт тә зур көч, хәтта ки агрессия белән җырлаучы, шәп тавышлы Позоян да, Тина Тернер кебек киң бугазлы Спиридонова да, америка орчыгыдай Ольга Кляйн һәм үзе дә, тавышы да искитмәле хәрәкәтчән Мария Гойя да, ахыр килеп, иң соңгы этапта төшеп калдылар. Ә тыныч, бәрхеттәй йомшак авазлы Динә Гарипова һәм югары зәвыклы, теләсә кайсы нотаны да сак һәм оста итеп ала белүче Эльмира Кәлимуллина җиңү сызыгына чыктылар. Димәк, илдә чын йөрәктән, хисеңне салып җырлауны тансыклау бетмәгән икән әле. Соңрак, берничә көннән соң күрсәтелгән Малаховның “Сегодня вечером”ында җырчы Сергей Захаров ничек диде әле: “Динәдә гламурның эзе дә юк, ул чиста, гыйффәтле (целомудренна — З. К.) — диде. — Проектта күпләрнең чит җырлар башкаруына бер дә ихласым юк, алар чит ил җырчыларына охшатып кына җырладылар. Ә менә Динә җырлап җибәрүгә, йөрәгем көчлерәк тибә башлады. Без чын, асыл сәнгатькә сусаган идек, һәм ул килде!”

“Голос” — 1 нче каналның үз проекты түгел, ә хокукы читтән сатып алынган конкурс. Каналның продюсеры Юрий Аксюта сөйләвенчә, әлеге проект берьюлы илле илдә бара икән. Иң интригалы урыны шул — башлангыч этапта жюри әгъзалары җырчыларны күз белән күрмичә, аларга арка белән утырып тыңлыйлар. Бу — “сукыр тыңлау” дип атала. Проектның шушы өлеше экраннар каршындагы тамашачыга, чыннан да, бик кызыклы күренгәндер. Һәрхәлдә, миңа искитмәле кызыклы тоелды. Моның бик мөһим бер ягы бар, ул да булса — тулысынча гаделлек, объективлык галәмәте. Җырчыларны күрмәгәч-белмәгәч, жюри әгъзалары бары тик үз колакларына гына ышана, җырчының тавышы ошаса — аңа йөз белән борыла, ошамаса — юк. Әлбәттә, күп нәрсә бәяләүчеләрнең зәвыгына, нинди стильгә өстенлек бирүенә дә нык бәйле. Әйтик, Дима Биланга бер төрле, ә Пелагеяга — икенче төрлерәк җырлау манерасы ошый. Градскийның үз сайлавы, Агутинныкы янә үзенчәрәк. Миңа калса, проект жюриена, дүрт остазның берсе сыйфатында, Пелагеяны чакырулары — үзе бер яңалык. Ник дигәндә, аның урынында чираттагы берәр рок йә попса җырчысы, әйтик, Одесса кызы Долина йә Лолита утыра ала иде. Ә монда — урысның фольклор музыкасын җаны-тәне белән яратучы, шундый репертуарны җырлаучы кеше! Үз милли музыкасын белгән, яраткан җырчы бүтән милләтләрнекен дә аңлый ала, хөрмәт итә, минемчә. Ә Градскийны, Агутинны, Биланны милли җырчылар дияргә тел әйләнми, алар — урыс-телле космополитлар. Көнбатышның музыкаль стильләрен үз итүләре иҗатларында да чагыла һәм аларны, асылда, милләтсез итә. Кушма Штатлардагы милләтсезлек сымаграк.

Пелагеяның безнең Эльмирадан татар көен җырлатып каравы, ә бер турда, икәүләшеп җырлаганда, испан, урыс һәм татар җырларын бергә үреп, бик тә үзенчәлекле дуэт барлыкка китерүләре күңелемә сары май булып ятты. Пелагеяның үзенең бу проектка чакырылуы исә соңгы вакытта Русиядә көч ала баручы яңа сәяси юнәлешкә — Путин һәм Медведев тәкрарлап торган УРЫСЛЫК ягына борылуга бәйледер, мөгаен. Югыйсә, Эрнст әфәнденең, җил-яңгырдан саклаучы уртак чатырлары эчендә тупланган бәгырь кисәкләре, уен кәртләре колодасы кебек, үзләренә җитәрлек бит инде. Алай да, телевидение башында торучылар Русиядәге яңа шаукымны, сәясәтнең кая таба барганын аңламаслык ахмак түгелләр, билгеле. Урыслык ягыннан зур дулкын килгәндә исән калырга теләсәләр, аларга да җил уңаена борылырга, шәхси-корпоратив мәнфәгатьләренең нәни генә бер кисәген булса да корбан итәргә туры килә...

Динәгә әйләнеп кайтыйк. Татарстанның игътибарлы тамашачысына ул күптәннән — бала чагыннан ук таныш булырга тиеш. Яшел Үзән кызчыгының “Йолдызлык-Созвездие” фестивалендә катнашып, югары урыннар яулаганын хәтерлисездер. Анда ул татарча да, урысча да җырлый торган иде. Дөресен әйтик: Динәнең гаилә тәрбиясеннән килгән татарчалыгы бигүк сизелми. Ә бүгенге Динәне инде тулысы белән урыс, Русия җырчысы дип атарга буладыр, чөнки ул проектта башкарып күрсәткән җырларның күбесе — урыслар яратып җырлый торган репертуардан. Һәм, гомумән, Динә аларны күбрәк классик урыс романслары өслүбендә башкара. Бая аталган тапшыруда атаклы юморист Хазановның, әлеге проектта нәкъ менә татарларның алга чыгуына ишарәләп: “Русия халкында бернинди дә бөек урыс шовинизмы юк, бу Федерациянең дә җиңүе”, — дигән сүзләрен без сак кына кабул итәргә тиешбез. Бердән, бу сүзләрне Эстрада театры җитәкчесенең Русия хакимиятенә лояльлеге билгесе, үзенә күрә, бер пиар ясавы дип аңлыйк. Икенчедән, урысча гына җырлап торган татар — асылда татар түгел бит инде ул. Үз җырын белмичә, читләр арбасына утырып, алар җырын җырлауның милләткә әллә ни кирәге юк. Гәрчә татарларның бүтән милләтләргә һичбер тарлыгы булмаса да (без дә, чын сәнгатьчә булганда, урыс җырын да, французныкын да, грузин, әрмән, украин халыкларының көйләрен дә, яһүд музыкасын да яратып, күңел биреп тыңлый беләбез). Ә проекттан соң ук Татарстанның атказанган артистлары исеменә лаек булган кызларның татарча җырлавын да ишетербез әле дип өметләник. Татарчалыклары безнең колакка ярарлык булып чыкса, билгеле. Аларның татарчасын Мәскәү илгә күрсәтер дигән өмет кенә бәләкәйрәк. Кыскасы, “Голос” проектының безгә файдасы, кызларның, илкүләм җиңү яулап, татарның матур йөзен илгә һәм дөньяга күрсәтә алуларында түгелме икән әле?! Анысы өчен дә рәхмәт, кызлар!


Зөләйха КЫДАШЕВА

в„–3-4 | 15.01.2013

Марат Моратов «Вамин»ның башкарма директоры итеп билгеләнде #7242

$
0
0
15.01.2013 Икътисад
Президент аппараты җитәкчесенең беренче урынбасары, “Татмедиа” агентлыгының элеккеге җитәкчесе “Вамин-Татарстан” ачык акционерлык җәмгыятенә башкарма директор итеп билгеләнде. Бүген премьер-министр Илдар Халиков аны коллективка тәкъдим итте.

---

в„–--- | 15.01.2013

Фоат Зарипов: Кумасалар, театрдан китмим! (ФОТО) #7244

$
0
0
15.01.2013 Мәдәният
Әлмәт театрының башлангыч чорларын хәтерләүчеләр ничектер, труппаның соңгы ун елдагы иҗатын күзәтеп баручы тамашачы буларак мин аның турында «театрның иң мөлаем артистларының берсе», дияр идем. Табигый талант, эчке интуиция һәм шул сөйкемле сөяге аңа тормышчан образлар иҗат итәргә, тамашачы күңелен яуларга булышадыр, мөгаен.

Фоат Зарипов. Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты февральдә 60 яшьлеген билгеләп үтә. Аның Әлмәт театрында эшли башлавына да 40 елдан артык вакыт узган. Шушы чор эчендә классик һәм заман репертуарыннан күпме образ иҗат итүен артист үзе дә хәтерләп бетермидер. Ул бит труппага театрның иң кызыклы иҗади чорында, 70нче елда килеп керә.

Агроном яки артист булам дип йөргән егет уттай урак өстендә Әлмәт театрына яшьләр җыю турында ишеткәч тәвәккәлләп карый һәм оттырмый. «Чыбыклыдан халык артисты чыгуы нинди горурлык», – дип кыстап җибәрүчеләрдә дә күрәзәлек сыйфаты булгандыр. Ул театрда, бу – аның театры. Фоат Зарипов театр бусагасын атлап кергәндә Гали Хөсәеновның баш режиссер булуы шундый нәтиҗә ясауга сәбәпче. Үткен күзле режиссер Фоат Зариповның артист киләчәген күреп кала. Һәм аның сәләтен ача, үстерә. Артист үзе дә Гали Хөсәенов турында «бик яхшы педагог иде, ул бик танылган артистларны тәрбияләгән шәхес», дип рәхмәт сүзләре һәм ихтирам белән искә ала. Баштарак режиссёр ярдәмчесе булып йөргән егетне 1976 елда төп составка артист итеп күчерәләр. Иҗат биографиясен Фоат Зарипов Чыңгыз Айтматовның «Анам кыры»нда Җанбулат образы белән ачып җибәрә. Шуннан китә дә инде берсеннән-берсе кызыклы рольләр, иҗади эзләнүләр. Ф. Садриевның «Эх, сез... егетләр...»ендә Рәшит, М.Әблиевның «Шәмсекамәр»ендә Галим, Ю.Әминевның «Сафура бураннары»нда Флорес, Ю.Сафиуллинның «Менә без дә үсеп җиттек» комедиясендә Физат... Аның бу ролен Туфан Миңнуллин ошаткан, диләр. Шуның нәтиҗәсе булса кирәк, танылган драматург 1982 елда махсус аның өчен «Бәйләнчек» пьесасын яза. «Актерның герое Абдуллин эшлексезлеккә, акыл сатуга каршы чыга, дөреслек эзләп һәрнәрсәгә «тыкшына», шуңа күрә тирә-юньдәгеләр аны эчпошыргыч бәйләнчеккә саный, һәрнәрсәне мөмкин кадәр яхшырак итү теләге кешеләрнең ачуын чыгара», – дип яза актерның бу образы турында Ильтани Илялова.

Иҗаты шома гына барган вакытта Фоат Зарипов театрдан китə. Күрəсең, артист хезмəтенең хакы түбəн булу кыз бала тəрбиялəүче гаилə башын Себергə «куа»: анда ул бораулаучы, кара алтын табу операторы һөнəрен үзлəштерə. Ике елдан машина алу максаты белəн Себергə чыгып киткəн артист-нефтьче ниятенə җитəрлек акча эшли. Тик заманасы шундый: янчыктагы акчага товар табуы авыр. Шул вакытта аңа Туфан Миңнуллин ярдəм итə. Биш ел дигəндə, 1990 елда Фоат Зарипов кире театрга кайта. Тəгам ризыгы рухи азыкка сусавын баса алмаганга, эшлəгəн акчалар күңелен җылытмаганга кайта. Шулай итеп аның иҗат тормышының зур, җитди рольлəргə бай икенче этабы башлана.

Ул бəхетле артист. Бер генə амплуа рольлəрен башкармау сəбəпчеме, талант югарылыгымы – аның иҗатына торгынлык хас түгел. Аның рольгə кытлык кичергəне юк. 1990 елдан алып репертуар тарихына күз ташлау да җитə. Ел саен бер, ике, кайвакыт өч спектакльдəн өлеш чыга аңа. Фоат Зариповка комик рольлəр дə, драма образлары да бер үк дəрəҗəдə җиңел бирелə. Тискəре һəм уңай геройларны да бер үк дəрəҗəдə оста башкара. Минемчə, ул бер иш образларын иң əүвəл тышкы сүрəтлəр белəн кора, соңыннан төрле алымнар белəн аның эчке дөньясын тулыландыра.

Фоат Зарипов дигəч тə, күз алдыма Данил Салиховның «Узып барышлый» драмасындагы (режиссёр Илдар Хəйруллин) Шəйхулла килеп баса. Сəхнəдə Шəйхулла-Зарипов пəйда булу белəн бөтен тирəлек «тула». Чөнки бу артист героеның эчке тойгыларын, психологик кичерешлəрен бөтен тирəнлеге белəн күрсəтə алучы талант. Ул уенын башлаганда син дə гади тамашачы булуыңны онытасың. Гүя ыгы-зыгы, юл биштəрлəре, поезд көтеп йончыган юлчылар арасында син дə бар... Көлəч йөзле, якты карашлы, зур йөрəкле карт фронтовикны күзəтəсең. Шəйхулла иң матур сыйфатларны үзенə туплаган: җыр-моң ярата, өздереп гармунда уйный. Җитмəсə хəйлəсез, самими. Дустының үлем хəбəрен алган фронтовик Смоленскийга сəфəр чыккан. Башкалар да үзе кебек эчкерсез, игелекле, дип ышанган бабай тимер юл вокзалында чит-ят урыс арасында ике миллəттəшенең ялган тозагына элəгə. Гомере буенча кешелеклелек кануннары буенча яшəгəн карт акчасыз, документларсыз, гармунсыз калгач та, «бомж» хəлендə дə яктылыгын җуймый. Шуның белəн үзен бүгенге тормышта киң таралган мəрхəмəтсезлеккə каршы куя. Фоат Зарипов 2003 нче елда Кама аръягы театрлары фестивалендə шушы образы белəн «Ир-ат ролен иң яхшы башкаручы» номинациясендə җиңү яулады.

Туфан Миңнуллинның «Монда тудык, монда үстек» спектаклендəге нефтьче карт Саттар Биккинин да Фоат Зарипов сəхнəдə «тугарылып» уйнаган рольлəрнең берсе. Үзе дə нефть төбəгендə туган, үскəн, хəтта нефтьче булып эшлəгəн артист образының кичерешлəрен бөтен тулылыгы белəн тамашачы күңеленə ирештерде. Саттар бабай – эшче намусын туплаган, зирəк, шаян, дөньяга аек карашлы карт – гаилəсенең терəге, өмете. Ул яшəешебездəге уңай яклар өчен куана, тискəре күренешлəргə каршы чыга: «Син минем җиремə тимə! Җиремне пычратма. Нефтесен ал, лəкин пычратма. Үзеңə җир тап та, əйлəндер-болгандыр, тозла... Мин монда тудым, монда үстем, монда күмəчəклəр. Минем син пычраткан җир астында ятасым килми. Синең улыңа да тозлы су эчертəсем килми», – дип тормыш фəлсəфəсен ишеттерə.

«Кыяфəте турында сүз йөртсəң, аны чибəр ир-егет дип булмый. Шуңадырмы, Фоат беркайчан да классик мəхəббəт каһарманнарын уйнамады. Уртача буй, базык гəүдə, калын карлыккан тавыш... һəм яктылык сирпелеп торган, ягымлы күзлəр», – дип характерлый аны театр белгече Ильтани Илялова. Пафослы классик мəхəббəт герое калебенə кермəде, ə тирəн кичерешлəргə бай образ – Хəбирне (Туфан Миңнуллин «Гөнаһсыз-гөнаһлылар», режиссёр Илдар Хəйруллин) уйнап күрсəтте ул. Табигый мөлаемлеге һəм кайнар темпераменты белəн Фоат Зарипов гаилəле Хəбирнең Əнисəгə карата хислəрен, эчке тойгыларын, сөйгəненең аерылышу нияте хəбəреннəн соңгы кичерешлəрен, «ярату гөнаһмы?» дигəн сорауга җавап эзлəп бəргəлəнүен бөтен нечкəлеклəре белəн ачып салды. Дин əһеллəреннəн «никахсыз ярату гөнаһ», дигəн җавап ишетсə дə, əхлак кануннары өстен булуын аңласа да, тамашачы күңеленнəн Хəбир-Фоатны аклады. Ихлас яратуына ышандыра алганга яклады. Фоат абый үзе дə «ярату гөнаһ түгел!» – ди.

Артист уйнаган мəхəббəт тарихлары төрле. Хəбире шашып яратса, Сөлəйманы (Фатыйх Əмирхан «Тигезсезлəр», режиссёр Байрас Ибраһимов) хислəрен тыярга мəҗбүр. Акыл утырткан Сөлəймəн яшь Рокыяга карата мəхəббəтенең озын гомерле була алмаячагын аңлый. Фаот абый героеның эчке дəртен тыйган хəлдə күңел кичерешлəре тирəнлеген тамашачы күңеленə сала алды.

2010 ел Фоат Зариповның иҗат биографиясенə өч спектакль белəн язылды. Г.Камалның «Банкрот»ындагы Җамалетдины, И.Зəйниев əсəре буенча куелган «Туган-тумача» спектаклендəге Мирзасы һəм Данил Салиховның «Баязит» трагифарсындагы Баязиты арасында соңгысы күлəмлесе һəм катлаулысыдыр, мөгаен. Режиссёр Фаил Ибраһимов бу спектакль турында: «Драматург белəн бергəлəп рəссамның үз иҗаты өчен җаваплылык проблемасын хəл итəргə тырыштык», – ди. Баязит – 80 яшендəге язучы. Картаймыш көнендə ялгызы калган бу карт – заманында партия кушканны мактап, ул хурлаганны яманлап язган «рухи кол». Соңлап булса да язучы талантын юкка сарыф итүен аңлый. Шуны таныган намусы бəргəлəнə. Пəрие-Намусы, үткəннəн кайткан үлгəн хатыны, балалары образлары, геройлары алдында үзен акларга тырыша. «Баязит» уйнарга түгел, карарга авыр спектакль. Фоат абый да бу роле турында: «Җиңел түгел, лəкин мин аны яраттым», – ди. Ялгышларын аңлаган героен акларга да тырышкан ул. Баязит-Фоат сəхнəдə шулкадəр табигый, əйтерсең, актер үз кичерешлəрен сурəтли.
Комедия жанрында да шундый ук осталыкка ия бу артист. Хəтергə нык уелганы Туфан Миңнуллиның «Əрəмəлек кияүлəре»ндəге (режиссёр Илдар Хəйруллин) Галим образы. Унбиш ел читтəн торып укыган, үзен бик укымышлы дип санаган һəм шуңа басым ясап һəрвакыт мəкальлəр белəн сөйлəшкəн Галимне уйнаганда ул тамашачыны «сыгып» көлдермəде, көлкеле булып та кыланмады. Образы өчен сөйлəм манерасын, хəрəкəтен, кыланышларын, эчке һəм тышкы темпераментын төгəл күзаллавы нəтиҗəсендə тамашачыны күзлəреннəн яшьлəр бəреп чыгарлык итеп ихлас көлдерде. Т.Миңнуллинның «Исəнмесез»ендə Ирек, М.Кəримнең «Кыз урлау»ында Əҗмəгол, Г.Камалның «Банкрот»ында Җамалетдин, Д.Салиховның «Капчык» спектаклендəге Борһан образларын тудырганда да ул шул юнəлештə иҗат итте. Мөлəемлеге, таланты аның һəр образының ачкычы.

Сəхнəнең «с» хəрефен дə белмəгəн əнисе гади, лəкин зирəк авыл хатыны артист булырга хыялланган улына «йөрəгеңнəн чыкса гына халык күңеленə барып җитə», дип нəсыйхəт итə. Əйтүенчə, Фоат Зарипов үзенə бик талəпчəн. Образ тудырырга керешкəндə һəрвакыт үзен «бездарь, нишлəп йөрим монда», дип битəрлəү гадəте бар. Артист хыялсыз булмый ди. Тинчуринның «Сүнгəн йолдызлар»ындагы Надыр Мəхдүмне, Шекспирның Ричардын уйнарга хыялланган. Бүгенге көн режиссёрлары өстенлек биргəн яңа стильдə иҗат итəргə ашкынып тормыйм, ди. Залда тамашачы күп булуны хуп күрə. Авылны ярата. Туган авылында йорт тергезгəн. Пенсиягə чыккач шунда кайтырга исəбе. «Кумасалар, театрдан, китмим», дип шаярта. Чөнки яшəвенең мəгънəсе – театр.

 

1

2

3

4

5
 


Ләйләгөл МИНАЕВА

в„–1 |

"Татар иле" ни сәбәпле көрчеккә терәлгән? (ВИДЕО) #7245

$
0
0
16.01.2013 Интернет
Татар җәмәгатьчелегендә зур кызыксыну уяткан, күп акчалар тотылып та, һаман ачылмаган "Татар иле" социаль челтәре җитәкчесе Раил Гатауллин "Азатлык" сорауларына җавап бирде.

"Татар иле" дип аталган социаль челтәр башта 2011 елда ачыла дип вәгъдә ителгән иде. Соңрак ул 2012 елның апрель аена, Тукай көненә кичектерелде. Анда да ачылмаган проектны 2012 елның декабрендә татар корылтае көннәрендә ачарга вәгъдә иттеләр. Корылтайда тәкъдим итү чарасы булса да, проект әлегәчә тулы көченә эшләп китмәгән. Хәзер аны 31 мартка вәгъдә итәләр. 

Шушы тоткарлыкның сәбәбе нәрсәдә, проектның нинди проблемнары бар, дигән сорау белән Азатлык хәбәрчесе "Татар иле" социаль челтәре җитәкчесе Раил Гатауллинга мөрәҗәгать итте.

Раил Гатауллин сүзләренчә, “Татар иле” интернет проектының озакка сузылуы аның киң масштаблы проект булуына бәйле. “Безнең вакытны проектта файдаланылган ресурсларның авторлык хокукларын хәл итү алды”, дип белдерде ул.

Раил шулай ук проектның финанс мәсьәләсенә кагылышлы сорауга да җавап бирде. Аның сүзләренчә, проектка бүленгән 15-17 миллион сум (Раил үзе 14.8 миллион дип төзәтте -- Р.Ш.) акчаның яртысы “Татар иле” интернет челтәренә тотылган, ә калганы мобиль телефоннар өчен Андроид операцион системасын татарчага тәрҗемә итүгә, энциклопедия эшләүгә, “Татар иле” проекты кысаларында интернет челтәренә татар китапларын урнаштыруга, Татар конгрессының техник базасын булдыруга һәм башкаларга тотылган.

Бүгенге көндә “Татар иле” проектының төп проблемы итеп Раил проект такымының тулысынча тупланып, эшнең җайга салынып, механизмының эшли башламавында күрә. Социаль челтәрнең киләчәктә модерациясен алып баруны да шулай ук уйлап җиткерәсе бар икән.

Раил Гатауллин проект берара Татар конгрессы канаты астында эшләгән вакытта бигрәк тә финанс проблемнарына тап булуларын, җәй көне бу мәсьәләләрне чишүне сорап Татарстан министрлар кабинетына мөрәҗәгать иткәч, Татар конгрессының бу проекттан читләшергә теләвен дә әйтеп үтте.

Хәзер проект җитәкчесе “Татар иле” социаль челтәренең 31 мартта тулы көченә эшли башлаячагын белдерде. “Без үзебезгә март ахырына кадәр татар халкына “Татар иле”ндә теркәлеп, татарча аралашу, үз төркемнәрен җыеп сөйләшү мөмкинлеген тудыруны максат итеп куйдык”, диде ул.

Гатауллин Татарстанда дәүләт дәрәҗәсендә татар интернетының проблемнарын аңлап, аны үстерүгә ярдәм итә торган фонд булырга тиеш дип саный.

9 гыйнварда Татарстан Министрлар кабинетында премьер-министр Илдар Халиков җитәкчелегендә “Татар иле” социаль челтәренә кагылышлы зур гына киңәшмә үтте. Журналистлар өчен ябык узган бу киңәшмәдә Халиков бу проект белән кызыксынуын һәм проблемнарны тиз арада чишәргә кирәклеген әйткән.


Райнур ШАКИР

в„–--- | 16.01.2013

“Җырлыйк әле” үзгәрә #7246

$
0
0
16.01.2013 Мәдәният
Татарстанны иңләп-буйлап талантларны эзли һәм халыкка таныта торган “Җырлыйк әле” тапшыруы җитди үзгәрешләр кичерә. Ул хәзер бәйге форматында эшли башлаячак. Тапшыру ни өчен кыйбласын үзгәртә? Ул тагын нинди яңалыкларга баеган? Бу хакта “Җырлыйк әле” проектының авторы Нәҗип Бәдретдинов менә ниләр сөйләде:

– Барлык тапшырулар кебек үк “Җырлыйк әле” дә үзгәрә, бу исә – ул бер урында таптанмый дигән сүз. Берен­чедән, тапшыруның йөзе –алып баручылар алмашынды. Икенчедән, бизәлеш үзгәрде. Ул хәзер элегрәк паркларда булган кабырчык сыман ясалган сәхнәне хәтерләтә. Шулай ук җырларга әзерләнгән видеосюжетны карар өчен экран да эленде. Билгеле, режиссерларга эш өстәлде. Аларга һәр җырга туры килә торган видео әзерләргә кирәк. Әлегә бу өлкәдә камил­ләштек дип әй­теп булмый. Видеосюжетлар базасы булдыру исә көнүзәк мәсьәләгә әйләнде. Бу проблемалар хәл ителмәслек түгел, киләчәктә тапшыру тышкы бизәлеш һәм техник яктан тагын да камил­ләшер әле. Шулай ук мине эчтәлекне яңарту ягы да борчыды. Мәсьәләнең чишелешен таптык та кебек. Җитәк­челек бе­лән берлектә Яңа елдан тапшыруны үзеш­чән башкаручы­ларның телевизион конкурсы итеп игълан итәргә булдык.

– Аның асылы нидән гыйбарәт булачак? Безнең “Татар моңы” дигән телевизион конкурс бар бит инде, ул аны кабатламасмы?

– Конкурсантлар исемле­генә күз салсак, барысы да аңла­шы­лыр. Бәйгедә яшьләре буенча өч төркем катнаша. Беренчесе 7 яшьтән 17 яшькә кадәр­геләр арасында бара. Аңла­шыла ки, болар – мәктәп укучылары. Икенче төркемгә – ве­тераннар, ә өченче төр­кемгә урта буын вәкилләре, ягъни 30-60 яшьлек җыр сөючеләр керә. Ни өчен катнашучылар арасында 17дән 30га кадәр булганнар төшеп калды дип сорасагыз, алар өчен нәкъ менә сез искәрткән “Татар моңы” һәм башка күп кенә конкурслар каралган. Тапшыру җыр­чылар белән генә чикләнми, ул халык музыка уен коралларында оста башкаручыларны да эзли. Бүген алар бик аз калып бара. Булганнарын, ачыклап, халыкка күрсәтәсе иде. Бу җәһәттән Яңа ел көннә­рендә берничә тапшыру әзерләргә дә өл­гердек. Анда Әтнә һәм Мамадыш районы үзешчәннәре кат­нашты һәм шушы ике районның осталары аерым тапшыруда кара-каршы җыр­лады.

– Димәк, “Җырлыйк әле” бәйгесе берничә этаптан торачак?

– Нәкъ шулай. Беренче этап районда уза. Анда мә­дәният бүлеге җитәкчеләре белән берлектә сайлап алу туры үткәрәбез. Бу турдан үткәннәр белән районның талантларын тәкъдим итүгә багышланган тапшыру әзер­ләнә. Аннан жюри алдагы этапка чыгучыларны сайлап ала. Әйтик, беренче тапшыруда Әтнәдән 15 кеше катнашса, икенче тапшыруга аннан 6 кеше сайлап алынды, Мамадыш үзешчәннәре дә шушы ук юлны үтте. Өченче, ягъни кара-каршы җырлау этабы телевизор караучыларга билгеле бер җирлектә мәдәниятнең торышын бәя­ләргә дә мөмкинлек бирә. Ул шунысы белән кызыклы да. Соңгы турда иң яхшы җыр­­чылар белән бергә эс­трада сәхнәсендә гала концерт үтәр дип уйлыйм.

– Бәйге нинди вакытка исәпләнгән?

– Мин бер елдан да ким булмас дип уйлыйм. Чөнки Татарстанда дүрт дистәдән артык район бар. Һәрбер­сендә талантлар һич югы ике дистәгә җыелыр. Аннан район белән район ярышыр. Нә­тиҗә 2014 ел башында ясалыр дип планлаштырып торабыз. Шунысын да ис­кәртик әле: бу бәйге талантларны ачыклау йөзеннән генә үткә­релми. Ул барыннан да бигрәк хезмәт кешесенең күңелен күрер өчен оештырыла. Чөнки җырлый белгән кеше өчен хис-кичерешләре белән зур сәхнәләрдә уртак­лашу – зур бәхет. Тапшыру гади кешегә, авыл кешесенә шундый шартлар тудыра да. Аңа миллионлаган тамашачы алдында осталыгын күрсәтү җае чыга.

– Бәйгенең шартларын тагын да ачыклап китик әле. Катнашучылар нинди җыр­лар башкарырга тиеш? Эч­тә­лекне халык җырлары гы­на тәшкил итәчәкме, әллә заманча җырларны да алырга ярыймы?

– Тапшыруның төп максаты – халык җырларын һәм элегрәк популяр булган, әмма бүген онытылып барган ретро җырларны яңадан ха­лыкның исенә төшерү. Ретро җыр­ларга мин сиксәненче елларга кадәр иҗат ителгән әсәр­ләрне кертәм. Аларның текстлары чын шигърият үр­нәге бул­са, көйләре татар халкы тради­цияләренә нигез­ләнеп иҗат ителгән. Шуңа күрә алар­ның кайберләре бүген дә яши. Әмма күбесе яңгырамый. Әле күптән түгел Мамадыш үзеш­чәннәре “Кыр казлары киткән­дә” (Р. Гәрәй сүзләре, Ә.Бакиров көе) җырын башкарды. Ул 12 яшьлек тапшыруда беренче тапкыр яңгырады. Югыйсә нинди матур һәм заманында бик тә танылган җыр иде. Ә шундый тирән мәгънәле һәм онытылган җырлар шактый безнең. Халык җырлары исә – безнең ядкәрләребез, үткәне­без, тарихыбыз. Аларны көн саен җырлатып торсаң да артык булмас иде. Бу җәһәттән мисалга башкорт телевидениесен китерергә була. Башкорт дәүләт телевиде­ниесен­дә халык иҗатына бик зур игътибар бирелә.

– Талантларга бәя би­рүче жюри турында бер­ничә сүз.

– Жюри рәисе Татар­стан­ның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Мәсгут Имашев була. Әмма төп сүзне барыбер тамашачы әйтәчәк. Өченче этапта ике район ка­ра-каршы ярышканда җиңү­челәр смс тавыш бирү юлы белән ачыкланачак. Кайчан һәм нинди номер белән тавыш бирү турында алдан хәбәр ителәчәк.


Гөлинә ГЫЙМАДОВА

в„–7 | 16.01.2013

“Самара татарлары” татар журналымы? #7247

$
0
0
16.01.2013 Матбугат
Яңа ел алдыннан “Самара татарлары” дип аталган журналның беренче саны дөнья күрде. Ул “Самара өлкәсе татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе”нең матди ярдәме белән басылган. Затлы кәгазьдән эшләнгән, фотосурәтләргә бай, төсле басма рус һәм татар телләрендәге язмалардан тора. Журналда Самара өлкәсе татарлары тормышындагы аерым вакыйгалар, милли хәрәкәттә кайнаучы шәхесләр, милләтара мәсьәләләр турында мәкаләләр, әңгәмәләр, тарихыбызга, мәдәниятебезгә, гореф-гадәтләребезгә кагылышлы мәгълүматлар урын алган.

Шунысы да күзгә ташлана: һәр бит саен диярлек милли оешмалар башлыкларының фотосурәтләре, алар белән корылган әңгәмәләр. Шул ук вакытта бу язмаларның күбесе рус телендә язылган. Татар журналы булгач, ул ана телендә булырга тиештер бит?

“Мда.. Каты безне урыс кысты. Аларның  «Яңа ел»ларын каршы алып, аерыла алмыйбыз үзләреннән. «Мне бы не хотелось, чтобы татарский язык постигла участь умирающих языков». Минәхмәт Хәлиуллов урыс телендә кайгыра. Татар теле татарлар арасында гына сакланыр. Тупланып яшәргә кирәк, сибелеп түгел. Урыс телле журналлар чыгарып, татар теле сакланмас”, - дигән комментарий калдырган берәү “Азатлык” радиосы сайтында бу журнал турында бастырылган мәкалә астында. 

- Шагыйрь, журналист Илфак Шиһапов әйткәнчә, Интернетта татарның бер генә дошманы бар - ул татарча язмаучы татарлар. Димәк, татар сайтларында да, татар газета-журналларында да безгә ана телебездә язарга кирәк, - дип уртаклашты журнал турында үз фикере белән “Бердәмлек” газетасының баш мөхәррире Рәфгать Әһлиуллин да. 

Ә “Матбугат.ру” сайтындагы комментарийларның бер¬сендә:  «Татар журналы түгел» дигәнгә тагын бер дәлил - беренче санның тышлыгында ук журнал исеме һәм «С Новым годом!» сүзләре чиркәү шрифты белән бирелгән. Гомумән, «татар матбугаты» басмаларында мондый шрифт(лар)ны белер-белмәс куллану еш очрый башлады. Журнал кадәр журнал чыгарырга алынып, шуны гына да исәпкә алмаска инде... Әлләни зур акыл да кирәк түгел кебек шрифтларны аерырга...”, - диелгән. Моның белән килешми мөмкин түгел, әлбәттә. Белгечләр әйтүенчә, бу шрифт “ижица” дип атала һәм аны, чыннан да, башлыча христиан басмаларында кулланалар икән.

Бәлки, журналны чыгарыр алдыннан бу эштә бай тәҗрибәсе, осталыгы, белгечлеге булган кешеләрдән булачак басма турында төрле уй-фикерләр, киңәшләр белдерелсә, “чиркәү шрифты” кебек һәм башка хаталар китмәгән дә булыр иде. Журналның, гомумән, концепциясе, редколлегиясе бармы дигән сорау туа. 

Чыннан да, бердәмлек җи¬теп бетми шул безгә бүген.  Әйтик, яңадан-яңа журнал-га¬зеталар уйлап чыгарганчы, инде күп еллар буена басылып килгән, халыкка яхшы таныш, азмы-күпме тиражлары булган шул ук “Азан”, “Бердәмлек”  газеталарын хуплау, аларга матди ярдәм күрсәтү  дөресрәк булмас идеме икән? Аларны да бит төсле итеп, затлы кәгазьдә, зур фотосурәтләр белән бастырырга һәм журналда урын алган шушы ук мәкаләләрне урнаштырырга була, аларның кайберләре шул газеталарда басылганнар да бит инде. Тик бу очракта тагын бер өстенлек – бу газеталарның тотрыклы язылучылары бар инде.

Шунысы да күзгә ташланды: журналдагы аерым татарча язмалар, әйтик,  Бөтендөнья татар конгрессының бишенче корылтае, “Түгәрәк уен” фестивале турындагылары  нигәдер “Азатлык” радиосы сайтыннан күчереп бастырылган. 

Әйе, меңгә якын данә белән бастырылган журналны бушлай таратып чыгарлар да бит. Тик менә бушлай әйбернең кадере булмый, диләр. Шуңа күрә язылучылары булырга тиеш шул мондый басмаларның. Ә бүгенге көндә халык газета-журналларга язылырга ашкынып тормый. Шулай “Азан” белән “Бердәмлек” газеталарына да үз тиражларын елдан-ел саклап калыр өчен күп көч куярга туры килә. Ә инде төсле, затлы, кыйммәтле журналның хакын, тиешлечә аңа язылырга теләүчеләр санын күз алдына китерергә мөмкин.

“Самара татарлары” журналын квартал саен чыгарырга ниятлиләр икән, киләчәктә аны тулысынча татар телендә һәм анда гади халык, аның көндәлек тормышы, проблемалары турында да аналитик язмалар күрергә насыйп булсын иде.
 


Фәнил ХИСМӘТОВ

в„– |

Йосыф Акчура шәрехләвендә ХХ гасыр башы татар милли мәктәбе #7248

$
0
0
16.01.2013 Җәмгыять
Йосыф Акчураны бүгенге укучы, беренче чиратта, ХХ гасыр башының күренекле җәмәгать эшлеклесе, үзенең иҗтимагый, фәнни эшчәнлеге белән татар-төрек мәдәни багланышлары үсешенә зур өлеш керткән галим, Төркиядә гомер иткән елларда Анкара, Истанбул университетлары профессоры буларак белә.

Йосыф Акчура татар байлары нәселеннән. Аның әтисе Хәсән Акчурин – күренекле Сембер фабриканты, атасы Сөләйман Акчуриннан мирас итеп алган тупас йон тукыма җитештерүче өч фабрика хуҗасы. Әнисе Бибикәмәртбану – Казан сәүдәгәре Габдерәшит Юнысов кызы.

Уллары Йосыф 1876 елда туа. Фабрикалары бурычка батып, төрмә, Себер белән белән куркытылган хуҗабикә, улын алып, 1883 елда Төркиягә качарга мәҗбүр була. Шулай итеп, Йосыфның балачагы һәм үсмер еллары Истанбул шәһәрендә үтә. Биредә ул 1883-1886 елларны башлангыч мәктәптә, 1886-1892 елларны тулы булмаган урта (рөшдия) мәктәптә белем ала.

1892-1896 елларда хәрби мәктәптә укып, лейтенант дәрәҗәсе белән училищены тәмамлый. 1889 елга кадәр туган ил белән элемтәләр хат язышу аша гына була. 1889-1890 елларда беренче тапкыр Россиягә кайтып, туганнар белән аралашу, авылда һәм Казанда яшәү, төрле шәһәрләргә сәфәр кылу рәвешендә үтә. Шул кайтуында ул Каюм Насыйри, Шиһабетдин Мәрҗани, Кырымда Исмәгыйль Гаспралы белән таныша, фикерләшә. Бер сүз белән әйткәндә, Йосыф Акчура татар дөньясында башланып килгән европалашу хәрәкәтенең барышыннан яхшы ук хәбәрдар була.

1896 елда ул Төркиядә Генераль штаб каршындагы югары хәрби уку йортына укырга керсә дә, анда берничә атна гына укый. Яшерен «Яшь төрекләр» хәрәкәтенә тартылган була, заговорда катнашуда гаепләнеп, 1897 елда кулга алына һәм үлем җәзасына хөкем ителә. Тиздән мәхкәмә карары Ливиядәге Сахара ком чүленә гомерлек сөрген белән алыштырыла. Триполи шәһәрендә төрмәдән чыгарыла, аңа ирекле яшәү мөмкинлеге бирелә: гаскәриләрдә писарь һәм мәктәптә укытучы булып эшли. Күзәтүнең йомшаруыннан файдаланып, 1899 елда бер төркем хәрбиләр белән көймәдә Туниска кача.

Йосыф Акчура Парижга килә һәм 1899-1903 елларда Сәяси фәннәр мәктәбендә укый. Европа тарихчылары, философлары, сәясәтчеләре, социологлары хезмәтләре белән таныша, күренекле галимнәрнең лекцияләрен тыңлый, алар белән аралаша, француз һәм төрек газеталарында мәкаләләр бастыра. Парижда яшәү аңа Европа халыклары тарихы һәм үсеше белән чагыштыру аша төрки халыкларның дөньяда тоткан урыннары, киләчәк язмышы турында уйлау мөмкинлеге тудыра.

1902 елны Париждагы Сорбонна университетына укырга Садри Максуди килә. Фатыйх Кәрими аңа баргач та Й.Акчура белән танышырга киңәш иткән, хат язып та милләттәшләрне дуслашырга чакырган була. Бу да Й.Акчураны берникадәр татар мохитенә якынайта. 1903 елны Кырымда, Бакчасарайда, «Тәрҗеман» газетасының 20 еллык юбилеен үзләре башлап оештыралар. Кунакка килгән күренекле татарлар белән танышалар, алар белән милләтнең киләчәге турында фикер алышалар.

Шулай итеп, төрек урта һәм югары мәктәпләрендә белем алган татар егете, Европа югары уку йортын уңышлы тәмамлап, 1903 ел азагында Россиягә кайтканда, татар дөньясы турында берникадәр формалашкан була. Габдеррәшит Ибраһимов Россия мөселманнарының сәяси партиясен оештыру эшенә алынган көннәреннән аның янәшәсендә бу эшне оештыруда катнаша. Шуның нәтиҗәсе буларак, Мөселман иттифакы партиясенең Үзәк комитет сәркатибе итеп сайлана.

Йосыф Акчура Париждан Сембер губернасындагы Акчуриннар фабрикалары урнашкан Зөябаш авылына кайткан була. 1904 елда Казанга килеп, Галимҗан Барудиның «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә тарих, география, төрек әдәбияты укытучысы булып урнаша. 1908 елда Төркиядә «Яшь төрекләр» революциясе башлангач, реабилитацияләнә. Россиядә хөкемгә тартылган Й.Акчура, чираттагы төрмә, сөргеннән качып, 1908 елның октябрь башларында Төркиягә китә. Революция көннәрендә ул Оренбургта нәшер ителә торган «Вакыт» газетасының махсус хәбәрчесе булып эшли. Революция хәрәкәте тәмамлангач, эшсез калган белгеч кабат укытучылык эшенә кайта: үзе кулга алынган хәрби мәктәптә, соңрак ятимнәр йорты мәктәпләрендә тарих укытучысы булып эшли. 1909 елда Истанбул университетының әдәбият факультетында белем бирә [1]. 1911 елдан университетта сәяси тарих укыта башлый. Й.Акчура 1912 елда «Төрек учаклары» җәмгыятен оештыруда башлап йөри һәм җәмгыятьнең матбугат органына әйләнгән «Төрек учаклары», «Төрек йорды» исемле фәнни-популяр журналлар мөхәррире буларак хезмәт итә.

1912-1913 елларда Балкан сугышында катнаша. 1916-1917 елларда «Кызыл Ай» җәмгыятенең Германиядәге мөселман-төрки әсирләр арасындагы илчесе, 1919-1923 елларда кәмаллылар революциясе ягында көрәшә. 1925-1933 елларда – Анкара хокук мәктәбендә, 1933-1935 еллар арасында Истанбул университетында укыта. Галим 1935 елның 11 мартында вафат була [2].

...«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә тарих укыта башлагач, Йосыф Акчура шәкертләренә кулланма рәвешендә, татар шәкертләрен һәм тарих укытучыларын Европадагы яңа тарих фәне методологиясе белән таныштыру максатында, «Голум вә тарих» исемле фәнни-теоретик хезмәт яза, аны 1907 елда бастырып чыгара...

1908 елның 16 сентябреннән октябрь урталарына кадәр – бер ай вакыт дәвамында – Төркиягә китәр алдыннан, «Вакыт» газетасында теоретик эчтәлекле, зур булмаган, хәтта тезислар рәвешендәрәк язылган мәкаләләр циклы бастыра. Цикл дүрт мәкаләдән тора. Аларның исемнәре: «Тел сугышы», «Милли мәдрәсәләр һәм әдәбият», «Мәдрәсәләрдә тарих дәресе укыту турында», «Мәдрәсәләр һәм гарәп теле». Мәкаләләр азагында авторның имзасы юк. Беренче ике имзасыз мәкаләләрнең «Вакыт»та редакцион мәкалә итеп урнаштырылуын исәпкә алып, бу язмалар тарих фәненә зур игътибар биргән редактор Ф.Кәриминең яисә мәшһүр галим Р.Фәхретдин хезмәтләре түгелме икән дигән фикер дә туа. Өченче мәкаләдә авторның: «Бу ике мәкаләмдә», – дип искәртүе хезмәтләрнең алдан ук бер цикл итеп эшләнүенә ишарә ясый. Язмаларда Й.Акчураның стиле, фикерләү-язу рәвеше, лексикасы шик калдырмаслык дәрәҗәдә күзгә бәрелеп тора.

Йосыф Акчура мәкаләләре татар милли мәктәбен эчтән белеп, Европа социология һәм педагогика фәне югарылыгында язылган. Ул еллардагы күпсанлы мәктәп-мәдрәсә темасына багышлап вакытлы матбугат битләрендә дөнья күргән кырыс тәнкыйди реализм стилендәге язмалардан аермалы буларак, автор, эмоцияләргә бирелмичә, үз фикерен дәлилләр ярдәмендә укучыга җиткерә.

Әлбәттә, Йосыф Акчураның хезмәтләре ХХ гасыр башы татар милли мәктәбен күздә тотып, аны киләчәктә реформалау юлларын билгеләргә омтылып язылган. Балаларга туган телдә белем бирү, милли әдәбият, тарих укыту өлкәләрендә бүген, йөз елдан соң, аларда күтәрелгән мәсьәләләрнең бер өлеше инде күптән хәл ителде.

Бер үк вакытта Йосыф Акчураның туган тел, милли әдәбият, тарих укытуның милли тәрбия һәм үзаң тәрбияләүдәге мөһим урыны турындагы фикерләре бүген дә игътибарга лаек. Ислам динендә милләтләр (милләт – үзе милләт) юк, «татар теле әшәке тел» дип сөйләнүче кадимче муллаларның сүзләренә каршы килеп, Йосыф Акчура: «Мәктәп һәм мәдрәсәләрдә үз телләренең ка¬гыйдәләрен өйрәнмәгән, үз тел¬ләренең кадерен белмәгән бер халыкта күпме миллият хисе булсын? – дигән сорау куя. – Күп милләтләр яшәгән җәмгыятьтә һәр халыкның туган телендә белем алуы киләчәген билгели, ул сәяси мәсьәләгә тиң», – дип ассызыклый.

«Милли мәдрәсәләр һәм әдәбият» исемле мәкаләсендә автор балаларны милли мәктәптә укыту теләгенең нигезендә аларны «үз кешебез, милли кеше итеп үстерү теләге» ята, дип билгеләп үтә. Аның милли мәктәптән, башлыча, әдәбиятыбызга хезмәт итүчеләр чыгарга тиеш дигән фикерен үстерсәң, милли мәктәп, беренче чиратта, гуманитар юнәлештә булырга тиеш дигән нәтиҗә барлыкка килә сыман.
«Мәдрәсә вә тарих дәресләре» исемле өченче мәкаләдә Й.Акчура тарих фәнен «гыйлем өйрәнүчене үз милләтен яклаучы итәр өчен җайланган дәресләрнең иң тәэ¬сирлесе. Бу тәэсирдә иң көчлесе тарих дәресләре икәнендә шөбһә юк», – дип ачыктан-ачык яза. «Шуңа күрә милли мәдрәсәләребездә, тарихи вакыйгаларны үзебезчә тикшереп, үз ноктабыздан карап укытылырга тиеш». Икенче зур бурыч итеп автор татар галимнәренә туган халкы тарихын язу мөһимлеген куя.

Бер үк вакытта күп халыклар арасында яшәгән татарларның милли уку йорты күршеләрнең тарихы һәм мәдәнияте белән таныштыруны, күпмәдәниятле җәмгыятьтә алып торган үз урыннары хакында күзаллау булдыруны игътибар үзәгендә тотарга тиеш дигән фикерне дә уздыра.


Әдәбият:

1. Яңа төрек дәүләтенең уңчылары. – 1928. – Б.14.

2. Гиндогду Габдулла «Йосыф Акчурага көрә бүюк көчләр вә Османлы дәүләтенең екылышы. – Истанбул, 2010. – Б.20.
Йосыф Акчура

Тел сугышы

Әгәр милләтләр аз гына уяна башласалар, алар «тел сугышы» башлыйлар. Македо¬ниядә болгар, серб, әүлаһ [румин], грек кебек халыкларның хәзергә кадәр булган барлык сугышлары тел өчен булганы кебек, моннан соң Төркиядә иң мөшкел булган мәсьәлә – тел мәсьәләсе булачак. Чөнки бер милләтнең ана теле, милләтнең рухы ул – милләтнең хәяте, ул – милләтнең киләчәге. Тел бетү – халык бетү, инкыйраз бу¬лу димәктер. Төркиядә шуның өчен хөрриятнең иң беренче көннәреннән үк тел һәм милләт мәсьәләсе кузгалды. Төркиядәге болгарлар, греклар, әрмәннәр үз телләрендә башлангыч, урта һәм югары мәктәпләр ачарга телиләр. Төрекләр моңа разый булмыйлар. Башлангыч мәктәпләрдә ана телендә укытыра рөхсәт бирсәләр дә, урта һәм югары мәктәпләрдә төрек телен мәҗбүри итәргә тырышалар. Бу мәсьәлә барган саен кискенләшәчәк. Бераз милли хисләре кузгалу белән, Төркиядә, үз алдына, аерым яши торган арнаудлар [албаннар], гарәпләр, көрдләр дә үз телләрендә укытыр¬га, үз телләрендә сөйләшергә, мәхкәмәләргә үз телләрен кертергә таләп итәчәкләр. Әгәр моны төрекләр бирсәләр, хаким милләт үз кул астындагы төрле милләтләрне үзенә бәйләп, бер фикерлелеккә, бер хискә җыя алмаячак. Чөнки фикер һәм хис телгә буйсына. Әгәр бирмәсәләр, тел һәм миллият низагы, бетмәс-төкәнмәс дәвам итеп, илнең үсешенә һәм күтәрелешенә киртә булачак. Германиядә полякларга мәктәпләрдә дин дәресләрен дә үз телләрендә укыттырмыйлар, җыелышларында үз телләрендә сөйләштермиләр. Французлар Җәзаир гарәпләрен башлангыч сыйныфларыннан ук французча укыталар. Французлар, сан ягыннан күп, икенче яктан, мәдәният ягыннан да ул кавемнән өстен. Әмма төрекләр, Төркия дәүләтенең төрле халкы арасында 30-35%тан артык түгел. Мәгариф, мәдәният өлкәсендә дә греклар, болгарлар, әрмәннәрдән күп алда түгелләр. Македониядә «тел сугышы» өчен үз партияләрен булдырып, канлы көрәшкә күтәрелеп килгән төрле кавемнәрне «госманлылык», «төреклек» кул астына җыю үтә кыен эш. Төркиянең Милләт мәҗлесе – парламенты ачылгач та, бу тел һәм милләт сугышы бик нык сәхнәгә чыгачак. Төркиягә бик күп уңайсызлыклар китерер кебек күренә. Аеруча, Балкан ярымутравында, ничек булса да, тынычлык булмавын, төрекләрнең Европадан куылуын тели торган кайбер чит дәүләтләр бу тел һәм миллият мәсьәләсен аякландырырга тырышачаклар, һәм, хәзер дә нык тырышулары дикъкатькә алынса, Русиянең «җир мәсьәләсе» урынына Төркиянең тел мәсьәләсе аякка калкуы бик ихтимал. Балкан кавемнәренең «ана теле» өчен җан фида итәргә әзер торуларына карап, татар голәмәләреннән кайберәүләренең «Татар теле әкъбахел лисан» [әшәке тел], дигәннәрен күз алдына китерсәк, без сәясәттән ни дәрәҗәдә гафил [надан], миллияттән никадәр ерак булганыбыз бик ачык күренәчәк. Мәктәп һәм мәдрәсәләрендә үз телләренең кагыйдәләре өйрәтелмәгән – үз тел¬лә¬ренең кадерен белмәгән бер халыкта күпме миллият хисе булсын?! Әгәр газета мөхәррирләре андый сүзләрне «картайган» һәм акчасыз шәкертләргә генә каратып әйтсәләр, әлбәттә, Галимҗан әфәнде хаклы булыр иде. Ләкин картайган һәм акчасыз шәкертләрдән башка, угылларын, энеләрен иске мәдрәсәләргә җибәреп укытырга һәм шул эшкә шактый күп акча тотарга әзер торучы һәм акча тотучы татар байлары да аз түгел, һич булмаса, баштагы вакытта шуларның балалары гыйлем, фәннәр, сәнгатьләр һәм сәүдә мәктәпләрендә укып чыксалар, картайган һәм акчасыз шәкертләргә ярдәм итүчеләр җитешә башлар иде. Әмма моңарга да өмет күренми.

(Вакыт. – 1908. – № 370. – 16 сентябрь.)

Милли мәдрәсәләр һәм әдәбият

Гәзитәләрдә мәдрәсә ислахы, мәдрәсәләрнең җитешмәгәнлеге хакында шулкадәр күп язылды ки, укучылар инде ул темага язылган мәкаләләрне укымастан ташлап үтәргә мәҗбүр була торганнардыр.

Мәдрәсәләр турында сөйләү күп булса да, сөйләнгән сүз [проблемалар] ул кадәр күп түгел. Мәдрәсәләр [бу сүзләр нәтиҗәсендә] үзләре алга китмәгән шикелле, алар турында язучылар да һаман бер урында әйләнәләр: иске мәдрәсәләрдә «Мохтасар» яки «Хөләса» укучылар, һәр көз сабакларын «Китабет-тәһарәт вә ән-нәҗасәт»тән башлаганнары кебек, мәдрәсә турында язучылар да әллә ничә еллар элек язылган нәрсәләрдән уза алмыйлар.

Искитмәслек түгел: мәдрәсәләребездә үз әдәбиятыбыз укытылу мәсьәләсе әлегәчә тиешенчә язылмаган, хәтта күтәрелмәгән! Һәммә җанлы, тере милләтләр берсе икен¬чесеннән башка үзләренә махсус мәдрәсәләр салдыралар. Боларда укытыла торган гомуми фәннәр барысында да бертөрле: хисапта, һәммәсендә ике икең – дүрт. Җәгърәфиядә, һәммәсендә, җир – биш кыйтга [материк]. Ни өчен һәр милләт үз мәктәбенә сарыла? Үз мәктәбе өчен тартыша, талаша – җиһад кыла? Тел өчен түгелме?! Рус мәктәпләрендә, иң мөһим дәрес – урыс теле, урыс әдәбияты. Немец мәктәпләрендә – немец теле, немец әдәбияты. Гарәп мәктәпләрендә – гарәп теле, гарәп әдәбияты. Фарсы мәктәпләрендә – фарсы теле, фарсы әдәбияты. Бер учлык [кечкенә] милләтләр – әрмән, норвегияле, даниялеләр мәктәпләрендә – һәммәсендә иң мөһим дәрес – үз телләре, үз әдәбиятлары. Без мескеннәрнең исә ислах ителгән мәдрәсәләребездә дә, атнага бер дәрес булсын, үз әдәбиятыбыз укытылмый! Яңа ысул милли мәдрәсәләребезне тәмам иткән егетләрнең үз әдә¬биятыбыздан хәбәрдарлыклары – мөгаллимнәреннән рөхсәтсез укыган әкиятләр һәм газеталар аркылы гына түгелме? Яңа мәдрәсәләребез кануннары да укучыларының үз әдәбиятыбыз белән шөгыльләнүен теләми. Түбән сыйныфларда да сарыф төрки (төрки грамматика һәм имля [орфография] кагыйдәләре икенче дәрәҗәдәге дәресләр арасында, вак-вак нәрсәләр дип кенә күрсәтелгәнен инкяр итә алмыйбыз. Ә бит шул «әһәмиятсез нәрсәләр» ысул җәдитчеләрнең язуларын искеләрнеке [кадимчеләр] белән чагыштырып булмас дәрәҗәдә төзәтте. Әмма шуның белән генә чикләнеп калырга тиеш түгел иде.

Безнең мәдрәсәләребезнең иң әһәмиятле дәресе – үз телебез булырга тиеш. Балаларны ни өчен безнең мәдрәсәләргә бирәләр? Фән күрү, мәгърифәт хасыйл итү булса, рус һәм хөкүмәт мәктәпләре безнекеннән ун өлеш файдалылар. Балаларны, динле булсын өчен, безнең мәдрәсәләргә тапшыручылар да бу елларда күп булмаса кирәк. Чөнки мәдрәсә тәмамлаган кешеләрнең әхлак һәм динлелекләре, иманнары башлангыч мәктәп белән генә чикләнгән кешеләрнекенә караганда ныграк икәнен исбат итү читен. Күрәсең, балаларны милли мәдрәсәләребезгә бирүнең максаты – гадәттәгечә, фәннән хәбәрдар һәм мәгълүматлы булулары белән бергә үз кешебез, милли кеше итеп үстерү теләге күз алдында тотып эшләнә. Ә моның өчен барлык милләтләр тоткан юл – үз телен, үз әдәбиятын төпле итеп өйрәтү сорала. Кешеләрне яңа фикерләр белән баетуга да әдәбиятның тәэсире зур. Шуңа күрә шәкертләргә үз әдәбиятыбызны укыту аларның күңелләренә милләт һәм дин рухы сеңәчәгенә, хезмәт итәчәгенә шигебез юк. Моның өстенә без мәдрәсәләребездән кемнәр чыгуын көтәбез? Яңарган мәдрәсәләребезнең шәкертләре муллалыкка бик үк ихлас илә китмиләр. Ихлас илә яки мәҗбүри рәвештә сәүдәгәрлеккә китүче шәкертләр күп булса да, безнең яңа мәдрәсәләрнең сәүдәгәрлеккә файдалылыгы муллалыкка файдалылыкларына караганда ким дәрәҗәдәдер.
Безнең мәдрәсәләребездән, башлыча, әдәбиятыбызга хезмәт итүчеләр чыгарга тиеш. Әдипләребез җитешер өчен иң мөнасиб [яраклы] урын – мәдрәсәләребездер. Казан, Оренбург, Уфадагы зур мәдрәсәләр, һәркайсы, әдәбият өчен бер әнҗемән [җәмгыять, түгәрәк, клуб] ролен уйнарга тиеш.

Телебезнең кагыйдәгә салынуына, төзәлүенә, матураюына, аны башка телләргә тиң үз бурычын үти алыр хәлгә китерүгә мәдрәсәләребез бурычлы һәм җаваплы. Әдәбият ысулы һәм тарихы турында язылган китапларыбыз юк дип, җиңел җавап белән акланып маташмыйк. Теләк булсын. Мәдрәсәләрдә таләп булгач, хаклы рәвештә йөз төрле гыйльме халь китабы чыгарылганын күреп торабыз.
Җәгърәфия, тарих, риазият [математика] китаплары да, түбән сыйфатлы булсалар да, берсе артыннан берсе агыла башладылар. Акрынлап чибәрләнә дә баралар. Шул тәҗрибәләргә таянып, ышанып әйтеп була ки: әгәр низамлы рәвештә [фәнни принципка нигезләп оештырган] мәдрәсәләребездә телебезнең художество ысулы [поэтикасы] һәм әдәбият тарихы дәрес итеп кертелсә, башта, кимчелекле булса да, укытучылар табылачагы һәм тиздән тиешле китаплар нәшер ителә башлаячагына шикләнмәскә була.

(Вакыт. – 1908. – № 371. – 18 сентябрь.)

Мәдрәсәләрдә тарих дәресе укыту турында

Элеккеге мәкаләбездә милли мәдрәсәләр өчен әдәбиятыбыз укытылуның әһәмиятен бәян итмеш идек. Милли мәдрәсәләрдә әдәбият янында ук мөһим нәрсәләр – тарих дәресләредер. Мәдрәсәләрне миллиләштергән нәрсәләрнең берсе дә тарих китапларының, тарих укытылуның рәвешедер.

Төрле дин әһелләре арасында дин тәгълиматы бер-берсеннән аермалы [башка] булганы кебек, төрле милләтләр арасында тарих тәгълиме дә шулай ук бер-берсенекенә башкадыр. Дин мәсьәләсе буенча ике капма-каршылык: «Берсе изге, рәхмәт яугыры, ахирәттә җәннәтлек. Икенчесе явыз, мәлгунь, тәмуглык», – дип хөкем ителсә, дөнья өчен тарих та шундый ук хөкем чыгарадыр. Бер-берсенә каршы торган ике гаскәрне, ике милләтне, берсен – хаклы, файдага йөргән, икенчесен – хаксыз, зыянга йөргән итеп күрсәтү – тарих эшедер. Хәят [яшәеш] ызгышларны тасвирдан гыйбарәт булган тарих, инглиз мәктәбендә – инглизләрне, немец мәктәбендә немецләрне хаклы итеп күрсәтәдер. Бу күрсәтүләрнең саф калебне яшьләргә тәэсире гаҗәеп дәрәҗәдер. Гыйлем өйрәнүчене үз милләтен яклаучы итәр өчен җайланган дәресләрнең иң тәэсирлесе, бу тәэсирдә иң көчлесе тарих дәресләре икәнендә шөбһә юк. Анда, бер дә сиздерелмәгән бер рәвештә, гүя ки фән һәм хаклык [хакканият] исеменнән бер милләткә – ихлас, икенче милләтләргә нәфрәт хисе кузгатыла. Бу фикер белән бәхәсләшергә мөмкин: фән тәгассебтән [фанатизмнан] югары торырга тиеш. Дөрестән дә, тарихның да миллилектән өстен торган китаплары бар. Һәм аз да түгел. Ләкин, гөнаһ шомлыгына диик, һичбер милләтнең урта дәрәҗәдәге мәктәпләрендә тарих дәресләре милләт тәгасебеннән котылганы юк. Миллият рухы көчәйтелгән дәрәҗәдә, [бер халыкның] тарих китаплары [икенчеләрнекеннән] үзгәрә бара.

«Милләт рухы нигә кирәк?» – дип сораучылар табылыр. Әмма безнең сүзебез милли мәдрәсәләр турысында. Аны торгызырга теләгән кешеләр өчен милләт рухы, ягъни миллият [миллилек] шәхес рухы шикелле үк котылгысыз мәҗбүри нәрсә. Шуңа күрә милли мәдрәсәләребездә тарихи вакыйгаларны үзебезчә мөхакәмә итеп [тикшереп], үз ноктабыздан карап укытылырга тиеш. Мәдрәсәләрдә тарихны милли рухлы итүнең икенче төрле кирәклеге дә бар. Һәр милләтнең тарихын җыеп язу сорала. Бу эш шул милләтнең үзенең эше булырга тиеш. Үзенең нәселе турында сөйләгән бер руска җиде бабасыннан бирле католик бер француз: «Синең нәфрәтләндергеч бабаларың турында тикшеренергә нигә кирәк?! Фәнгә хезмәт булырлык нәрсәдер теркәгәннәр икән, рәхмәт. Әмма алар моны синең тарихың булсын дип эшләмәгәннәр», – ди. Без халкыбыз тарихы булдыру бурычын үзебез үтәргә тиешбез. Моңа без бурычлыбыз. Милләтебез тарихыннан сибелгән, таралган нәрсәләрне үзебез эзлик. Булдыра алган кадәр табып-җыеп, шуларны мәйданга куйыйк. Шул юлда хезмәт итәргә сәләтле, яраклы эзләүчеләрне, алар эшен оештыручы оешмаларны булдырыйк. Шундый эшкә әзерлекле кешеләр тәрбияләү мәдрәсәләребез өстенә йөкләнә. Яңа ысулдагы мәдрәсәләребезне тәмамлаучылар тарихыбыздан, хәзергә кимчелек¬ле дәрәҗәсендә генә булса да, азмы-күпме мәгълүмат алып, тарихи мәгълүматларны ничек җыярга икәнен белеп, күп йөздән берсенең, тарихка бирелгәне табылса, милләткә һәм тарихка зур хезмәт күрсәтүе өмет ителә.

Әлхәмдүлиллаһ! Яңа ысул мәктәп вә мәдрәсәләребездә тарих укытыла башлады. Аз вәкилчелекле укытучылар да, шөбһәсез, бик күп файда китерде. Әмма мәдрәсәләребезнең иң зур кимчелеге һаман тарих укыту өлкәсендә икәнен әйтмичә булмый. Мәктәпләрдә укыла торган «Кыйссасел әнбия» һич тарихка керми. Башка милләтләр моны дин дәресләре арасында гына укыталар. «Ислам тарихы» дип укытыла торган нәрсәләрнең дә исеме генә тарих, «Кыйссасел әнбия» дәвамы дип кенә саналырлык. Хәтта менә шуңардан да, һаваланып, мәдрәсәләргә хәзерге истилахча [термин] «дини мәдрәсәләр» исемен бирүдән тартыналар! Һәвәсе бар мөгаллимнәр христиан мәктәпләрендә христианлык тарихы ничек укытылганын күзәтсеннәр иде!

«Гомуми тарих» исемен зур шатлык белән программаларда күрәбез. Ләкин «исемен күрү» генә җитми. Башка милләт мәктәпләрендәге дәрәҗәдә укытылырга да тиеш. Әмма бездә дин тарихы, милләт тарихын башка милләт мәктәпләрендәге дәрәҗәдә укыту табылмый. Мәдрәсәләребезне тәмам иткән егетләр үз милләтләрен башкалардан яхшырак белә торган булып чыксалар, шулчакта мәдрәсәләребезгә «милли» исемен бирергә ярый.

Әмәвия, Габбасия, Госмания халифәләренең бер-берсенә охшашлы күпкатлаулы исемнәрен күңелдән өйрәнү өстенә, XIII (һиҗри) гасырда исламның ничек яшәгәне, ничек көчәйгәне һәм ничек зәгыйфьләнгәне тәфсыйле җитәрлек дәлилләр [фактлар] илә күрсәтелсә, мәдрәсәләребезгә «диния» сыйфатын тагарга килешер. Мәдрәсәләребез милләтебез тарихының башка милләтләр тарихлары янында урын алуына хезмәт итсәләр, динебез тарихын, башка милләтләрнең үз диннәре тарихын белүләре чамасында үз күзләре белән күреп белүенә васитә булсалар, менә шулчакта алар «милләт мәдрәсәсе, ислам мәдрәсәсе» була алырлар. Юкса мәдрәсәләргә, Гаяз әфәнде таккан «йөдәгәннәр йорты», «им-томсыз авырулар ятагы» исемнәре мәңгегә ябышып яшәячәк...

(Вакыт. – 1908. – № 374. – 25 сентябрь.)

Мәдрәсәләр һәм гарәп теле

Моннан элек язган ике мәкаләдә мәдрәсәләребездә әдәбият һәм тарих дәресләре укыту турында сүз кузгаткан идек. Бу мәкаләне иң күренекле урын тоткан гарәп теле дәресләренә багышлыйбыз. Дин исламның нигез китаплары гарәп телендә булганлыктан, дини мәдрәсәләребездә гарәп теленең әһәмияте мәңгелектер. Төркичә телебездә бик күп гарәп сүзләре бар. Ул гына да түгел, гарәп теле системасы да сизелерлек тәэсир күрсәткәнгә, үз әдәбиятыбызны яхшы төшенер өчен һәм төркичә иркен һәм хатасыз яза белер өчен дә, билгеле бер микъдарда гарәп телен белү сорала. Гарәпчәдән хәбәрдар булмаган мөгаллим хәзерге хәлдә, төркичә яхшы укыта алмаганы кебек, гарәпчә яхшы төшенмәгән шәкертнең имамлыкка һәм дин мөгаллимлегенә дә әзерлеге кимчелекле була. Гыйбадәт һәм догаларны, иман һәм ислам, әхлак турында булган кагыйдәләрне гарәп телендә йөртү бездә гадәткә кертелмәгәнлектән, аңлы мөселман булыр өчен дә гарәпчә белү сорала. Гыйбадәттә ни укыганыңны, Аллага мөнәҗәттә ниләр сөйләгәнлегеңне үзең төгәл аңламасаң, ул камил ышанулы һәм ихласлы дәрәҗәдә була алмый. Гыйбадәт һәм мөнәҗәт иң камил дәрәҗәдә булыр өчен, тел белән күңел арасында иң тыгыз бәйләнеш мөнәсәбәте булуы, телнең – калеб [күңел] сизгән нәрсәне генә сөйләве шарт. Гарәп теле бөтендөнья мөселманнары өчен уртак бер тел булганга, дини мәдрәсәләр өчен аның бу яктан да әһәмияте зур.

Мәдрәсәләребез өчен дин тарихы дәресе кирәклеге турында язган идек. Ислам дине, тарихын яхшы белер өчен, гарәп телен үз ана телең кебек төшенүдән башка чара юк.

Кагыйдәлелеге, нәфислеге, әдәбиятының колачлылыгы ягыннан, Көнчыгыш телләре арасында беренчелеге һәм дөньяның барлык телләре арасында тәфсилләп кагыйдәгә салынганлыгы ягыннан да, дини яктан, күз алдында тотылмаганда да, гарәп телен белүнең никадәр әһәмиятле нәрсә булганы аңлашыла. Шулай була торып та, иске мәдрәсәләребездә гарәп теленә тиешле игътибар каратылмады. 12-15 ел мәдрәсәдә ятучыларның уннан тугызы гарәпчә белмичә, ягъни белемсез чыгулары гаҗәп саналмый иде. Русиядә генә укып «мөтәләгасе чыккан» [белемле] зирәк кешеләргә хәйран калалар иде. Ул замандагы укыту буенча гарәпчә аңлау дәрәҗәсенә ирешү гаҗәп калмаслык та түгел. Гарәп әдәбиятыннан бөтенләй хәбәрдар булмаган кешеләрдән генә укып, гарәпчә белүгә Сибуянең үзенең исе китәр иде. Мәдрәсәләребезнең бу кимчелеге телгә алына, язмаларда күренә башлагач та, голамәләребезнең һәм шәкертләребезнең бу кимчелеккә җитди игътибар каратулары сәбәпле, мәдрәсәләребездәге ислахатьнең [яңаруның] шуннан башлануы бик табигый килеп чыкты. Гарәп телен аңлату өчен, төркичә китаплар языла башлау, гарәп теле мөгаллимнәре арасына гарәп әдәбиятыннан хәбәрдар кешеләр кушылу мәдрәсәләребездә гарәп телен укытуны шактый җанландырды. Дөрес, биредә, туңлыгыннан куптару, урыннан кузгатуда гарәпчә белмәүләрен ишетеп-аңлап гарьләнгән шәкертләрнең иҗтиһад күрсәтүләрен билгеләп үтү тиеш. Укыту ысулының берникадәр җиңеләюе – шул иҗтиһад җимеше. Соңгы 15-20 ел эчендә бик нык тырышып, укыту куәтенең яртысын шуңа сарыф итеп, гарәпчә укыту искедәге түбән баскычтан кузгалды. Әмма камиллеккә ирешүгә әле бик ерак. Бу уңышсызлыкта гарәп теленең барча башка телләргә караганда да читенрәк, кагыйдәләре искерәк, хәзерге кулланышыннан аермалырак булуларының да катнашы бар. Әмма төп сәбәпне укытучыларыбызда, китап [дәреслекләр] язучыларыбызда күрергә хаклыбыз. Чөнки хәзер дә әле гарәп теле мөгаллимнәре арасында гына түгел, укыту китаплары язучылар эчендә дә гарәп әдәбиятын төшенгән кешеләр, өйрәтү теле һәм аның китаплары ничек язылырга тиешлеген белгән кешеләр бик сирәк. Чын хәлне белмәгән кеше – ышанырлык түгел: «Карабаш»ны [иске тәҗвид китабы исеме] гына укып чыгарылган тәҗвид китаплары әле дә булганы кебек, «Будан» [фарсы телендәге борынгы гарәп теле грамматикасы] гына күргән язучылар тарафыннан язылган гарәп теле грамматикасы китаплары бар.

Моның өстенә шәкертләребезнең гарәп телен өйрәнергә керешкәннәрендә дә үз телләре кагыйдәләрен белмәүләре эшне кыенлаштыра. Чөнки ана теленең кагыйдәләрен яхшы белгән шәкерткә генә чит тел кагыйдәләрен аңлату ансат. Гарәп теле шикелле мең кагыйдәле телне начар дәрес китаплары буенча, үз телен белмәгән балаларга төшендерү мөгаллимнең картаюына мәдрәсә һавасыннан да яманрак тәэсир итәдер. Шуларны искә төшергәч, ихтыярсыз, танырга мәҗбүр буласың: яңа ысулдагы мәдрәсәләребездә дә гарәп телен укыту яңартуга бик мохтаҗ һәм түзеп торырлык хәлдә түгелдер. Бер чакта гарәпчә белмәвебездән көлгән заман, инде гарәп телен өйрәнүне төзәтү белән артык та озак маташуыбыздан көлсә кирәк. Безнең тәртипле мәдрәсәләребездә дә гарәп теленә сарыф ителгән кадәр вакыт һәм мәшәкать белән күршеләребез 2-3 чит тел өйрәнәләр. Мәсәлән гимназия һәм реальныйларда рус балаларының французча-немецчә өйрәнер өчен сарыф иткән вакытлары безнең шәкертләрнең гарәп телен өйрәнүгә сарыф иткән хезмәтеннән җиңелрәк һәм кызыграк икәне шөбһәсез.

Билгеле булганча, яңа мәдрәсәләребездә гарәп телен өйрәнүне яңартканда, гарәп теле дәресләренең санын иске мәдрәсәләргә караганда 3-4 өлеш күбәйтергә тырышылды. Дәресләрнең кызыклыгын һәм рәвешен яхшырту урынына өйрәнү вакыты һәм дәресләр саны гына арттырылды. Гарәпчә укытуның күп мәшәкать һәм күп вакыт соравына гына игътибар ителгәч, аны өйрәнергә теләүчеләр саны кимүенә гаҗәпләнергә туры килми. Гарәпчә өйрәнүнең аз матди файда китерүе дә искә алынырга тиеш. Мәшәкате башка телләргә караганда күбрәк. Дөньяда файдасы азрак булган телне савап өчен генә өйрәнүчеләрне табарга җиңел булмас. Гарәпчә бөтенләй белмәгән кешеләрнең дә савапка өметләре аз гына дә ким түгеллеге шәкертләргә дә яшерен түгел. Милләткә хезмәт итәр өчен, гарәпчә белмәгән кешеләргә дә бик күп эш бар. Замананың: «Кирәген кара!» – диюе һәм үзләштерү – уку вакытын кыскартырга мәҗбүр итүе тәэсирендә яшьләребезнең күңеле суынуы якынлыгын да онытмау зарур. Моннан соң ата-аналарның да балаларының гомере бик озак гарәп телен өйрәнеп узуыннан ризасызлануы, балаларына күбрәк файда китерә торган мәктәп эзли башлаулары бар. Мәсәлән, мөфти хәзрәт һәм казый хәзрәтләре, һәм милләтебезнең мәшһүр кешеләре үз балаларын мәдрәсәгә бирмәй, башка урыннарда укытуларыннан гыйбрәт алучылар күбәер. Французларның «Пападан да артык католик була алмассың», – дигән мәкальләрен үзгәртеп: «Мөфтидән артыграк мөселман була алмассың», – дия башларлар, мөселманлыкларын балаларын мәдрәсәгә бирүдән башка гына «җиренә җиткерергә» керешерләр. Мәдрәсәләребездә аз нәрсә өчен күп вакыт сарыф ителгәне яшьләр һәм картлар арасында фаш булып бетсә, аларга кем генә укырга килер? Гарәп телен аз вакытта файда китерерлек өйрәтүнең чарасы табылмаса, аны (госманлы мәктәпләрендәге кебек) милли мәктәп һәм мәдрәсәләребездән бөтенләй чыгарылу ихтималы күңелгә килә. Шуларны игътибарга алгач, мәдрәсәләрдә гарәп телен саклап калуның, гарәпчә укытыла торган мәдрәсәләребезгә заманның яман җилен кагылдырмас өчен, бер генә юл кала, ул да булса: мәдрәсәләрдә гарәп телен иң камил ысуллар белән укытып, бик тиз өйрәтү һәм гарәп телен өйрәтү өчен файдаланыла торган материалларның кызыклы һәм бай мәгьлүматлы булуы. Бу максатка ирешер өчен, гарәп теле кагыйдәләрен өйрәтә торган дәреслекләрне һәм уку китапларын төптән яңарту, моннан да бигрәк, гарәп теле укытучыларының гарәпчә белемнәрен тиешле югарылыкка күтәрү сорала. Өйрәтелүе җиңеләйтелмәсә, гарәп теленең татарлар арасында да юкка чыгасы бәхәссез нәрсә. Замана үзгәрүеннән хәбәрдар булу, аның таләпләренә җавап бирә белү сорала. Гарәп телен белүне Коръәнне аңлауга васита [арадашчы] итү дә, бу телне саклауга ярдәм итәчәк. Ә бит әле һаман: «Гарәп телен шактый озак (4-5 ел) өйрәнмәстән торып, Коръән мәгънәсен аңлар өчен кулланырга ярамый», – дип тыялар.

Гарәпчә укытуның ысул рәвешләре турында язарга бу мәкаләдә урын калмады. Язылган кадәреннән дә төп максат аңлашылса кирәк. Ул гарәпчә укытырга сәләте бар мөгаллим һәм мөдәррисләребезнең бурычы – гарәпчә укытуны бик җиңел яңа ысулга кую. Дәрес материалларын кирәкмәгән нәрсәләрдән арчып, өйрәтү срогын мөмкин кадәр кыскарту дигән таләпкә кайтып кала. Гарәп телен өйрәнүгә татарлар арасында шуннан башка чара юк.

(Вакыт. – 1908. – № 377. – 3 октябрь.)

Кереш мәкаләне һәм текстны басмага филология фәннәре докторы Мәсгут ГАЙНЕТДИН әзерләде.
 


Мәсгут ГАЙНЕТДИН әзерләде

в„–7 |
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>