Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live

Исраф итмәгез! #7201

$
0
0
09.01.2013 Дин
Аллаһы Тәгалә Адәм баласына акыл биреп, башка тере затлардан өстен кылу белән беррәттән, аңа төзелеше буенча хайваннарныкыннан әллә ни аермасы булмаган бәдән биргән. Башка хайваннар кебек үк, кеше дә тереклек итәр өчен органик матдәләр белән тукланып торырга мохтаҗ.

Изге Рамазан аенда Аллаһ ризалыгы өчен ураза тоткан чагыбызда шул “ризык” дип аталган органик матдәләргә карата уй-фикерләребез дөресләнә төшә. Уразаның тәүге көннәрендә үк күп кардәшләребез азык киштәләренә, суыткычка карауларын ачыкканлыктан түгел, ә нәрсә дә булса чәйнәү һәм йотуның бер гадәткә әверелгән икәнлеген аңлаганнары хакында фикер алмашалар. Югыйсә, организмны энергия – көч-тәкать белән тәэмин итәр өчен күп азык кирәкми бит. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам бер хәдисендә бәндәнең буй-сынын тотар өчен нибары берничә йотым ризык җитүе хакында әйтә. Хәдиснең дәвамында исә, андый аз микъдар белән генә канәгатьләнмәгән очракта, ашказанын өч өлешкә “бүлеп”, шуның бер өлешен генә ризык белән тутырырга, икенче өлешен – сыекча-эчемлеккә, өченче өлешен – һава өчен, ягъни буш калдырырга кирәклеге хакында әйтелә.

 

Янә дә Коръән-Кәримдә “әл-Әгъраф” сүрәсенең 31 нче аятендә: “Ашагыз, эчегез, ләкин исраф итмәгез, чынбарлыкта Ул (Аллаһы Тәгалә) исраф итүчеләрне сөйми”, – диелә.

 

Кирәгеннән артык ашамлык әзерләп, файдаланмыйча чүплеккә ташлау гына түгел, хәтта туйган өстенә ашауның да исраф икәнлеген онытырга ярамый.

 

Статистика мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә дөньяда яшәүче 7 мил-лиард халыкның 1 миллиарды чамадан тыш гәүдә авырлыгыннан, симезлектән интегә һәм, шул сәбәпле, ел саен 2,8 миллион кеше дөньядан китә икән. Шул ук вакытта ачлыктан, тиешле дәрәҗәдә тукланмаудан һәм ачлы-туклы яшәгәнлектән килеп чыккан авырулардан көн саен 24 мең кеше вафат була.

 

Ә дөньяда җитештерелгән азык-төлекнең 30 проценты  (2,7 миллион тонна) чүплеккә ыргытыла, АКШта җитештерелгән ризыкның 40 проценты чүплеккә озатыла. Нью-Йорк кына да көн саен 123 тонна ризыкны чыгарып ташлый икән. Бөекбритания исә ел саен 3,6 миллион тонна ашамлыкны чүплеккә озата, шуның 60 проценты төргәге дә (упаковкасы) ачылмаган хәлдә чүп контейнерына эләгә икән. Мәскәүдә сатып алынган ашамлыкның 23 проценты ташлана. Русия гражданнарының өчтән бере азык-төлекне кирәгеннән артык сатып ала. Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) тагын бер хәдисен искә төшерик: “Бер кешенең ризыгы – ике кешегә, ике кешенеке дүрт кешегә җитә”.

 

Югарыда искә алып үтелгән күңелсез күренештән чыгу юлы бары тик бер – бәндәне юктан бар иткән, аның ике дөньяда да бәхетле булуы өчен туры юл күрсәткән, илчеләрен җибәргән һәм китапларын иңдергән Аллаһы Тәгаләнең диненә әйләнеп кайту гына. Югыйсә, Аллаһ динен тотмаган кешелекнең яшәеше кем күпме эләктерсә – шул чаклы ашый торган, көчсезләрне якын җибәрми торган ерткыч хайваннар өере тормышыннан бер аермасы да калмый.

 

"Бөгелмә авазы"

 


Булат хәзрәт ӘХТӘМОВ

в„– | 27.12.2013

Галиәсгар Камал театры Мәскәү шәһәренә гастрольләргә җыена #7202

$
0
0
09.01.2013 Мәдәният
Галиәсгар Камал театры январьның 10сыннан 15енә кадәр Мәскәү шәһәрендә гастрольләрдә. Малый театр бинасында (Театральный проезд, 1) театрның иң популяр спектакльләре һәм премьералары:

10 январь 19.00  "Бабайлар чуагы"

11 январь 19.00  "Хан кызы Турандык"

12 январь 12.00  "Җанкисәккәем"

               19.00  "Ут күршеләр"

13 январь 12.00   "Кечтүкле уен"

               19.00  "Йөзек кашы"

14 январь 19.00   "Мулла"

15 январь 19.00  "Зәңгәр шәл"

Телефоннар: (495) 624-40-46, 623-26-21, 625-48-59 




в„– | 09.01.2013

«Матбугат.ру»да оптимизация һәм модернизация #7209

$
0
0
10.01.2013 Интернет
Сайтыбыз заманадан калышмый. Яңа елга кергәндә без дә оптимизация һәм модернизация үткәрергә булдык. Гади тел белән әйткәндә, каникулда ял итмәдек, “генераль уборка” ясадык. Нидер өстәлде, нидер бетерелде, нидер үзгәртелде. Сайтны актара торгач, үзегез күрерсез. Ә бәлки, күрмәссез дә. Чөнки үзгәрешләрнең күбесе сайт организмының эчке дөньясына кагыла. Менә тышкы үзгәрешләрнең кайберләре:

- Хәзер комментарий язганда код кертү кирәкми
- “Якташлар”да үз авылыңны күрсәтергә мөмкин
- “Китап базары” дигән яңа бүлек эшли башлады
- Рубрикалар, бүлекләрнең урыннары үзгәртелде
- Фото-фокус, сораштыру, твиттер-лента белән хушлаштык
- һ.б.

Үзгәрешләр булу сәбәпле, ниндидер кимчелекләр табылырга да мөмкин. Аларны matbugat@mail.ru адресына яки шушы язма астына языгыз. “Генераль уборка” вакытында качып калган нәрсәләр дә була бит.

Рәхмәт. 2013 елны да бергә үткәрик!
 


admin

в„–--- | 10.01.2013

Равил Фәйзуллинның яңа шигырьләре #7210

$
0
0
10.01.2013 Җәмгыять

Рәнҗү
Эх, бабайлар!..

Әйтмәкче булалар;
«Кошлар бит сезнеңчә сайрамый...
Агачлар сезнеңчә шауламый.
Төтен дә сезнеңчә аунамый...»

Сызланып, үртәлеп
эчемнән мин дә әйтәм:
яшьләрнең күбесе
телемнең асылын, аһәңен аңламый!..

Бу җиргә сөлектәй ябышкан
килмешәк турында әйткән юк...

 «Ник алай? Ник болай?» дип уйлап,
әрнүгә сабышкан чакларда,
искән җил кистереп яңакка сыдырды –
«Җиңелмәскә иде!»

Күп җирләр йөрелә.
Күп илләр күрелә...
Чагыштырасың да күргәннәрне,
күпчак
читнекеннән безнең ким чыга...
Сәбәпләрен кем ди төпченсен!
...Чит күзләрдә горур өстенлек:
«Җиңелмәскә иде!»

Төштә, имеш, бер йомгакны
әй сүтәм, әй сүтәм!..
Килеп чыкмасынмы бер мәлне,
гүяки сихерче төене эченнән,
кан белән тырналган бер язу –
«Җиңелмәскә иде!»

...Көч барда, акылга хаҗәт юк.
Беркемнең беркемгә әҗәт юк...
Күпме ул рәнҗелгән кавемнәр
хәмердә ысланган бу илдә!
Коллыкка тарылган өнеңдә...
Зарланма! Шыңшыма! –
Тел юк дип, рух юк дип...
«Җиңелмәскә иде!»

Ишетәм саңгырау өннәрне
Ерактан-ерактан:
 урманнан,
  даладан,
   курганнан...
«Сезгә бик авырдыр,
 авырдыр, оланнар!...»

...Сабантуй мәйданы ягына
баһадир бер егет ашкына урамнан.
«Җиңелмәскә иде бу юлы!
 Җиңелмәскә иде!»

Элек һәм хәзер

Укучылар күп иде элек,
язучы сирәк иде.
Әсәр — рухи азык булып,
гавамга кирәк иде.

Хәзер укып вакланмыйлар,
һәммәсе «иҗат» итә!..
Китап башын «китап» ашый
торган заманга җиттек.

Яшьләрдә — экран-китап.
Кызык та ул, яңа да.
...Кәгазь-китап охшап калды
рәнҗетелгән анага.

Аккош күле урманында

Урманымда япа-ялгыз калып,
сабый кебек үксеп еладым.
Тома ятим хәзер... Ераклаша
әти-әни исән елларым.

Күпме дуслар китте соң елларда,
бу җирләрнең асыл уллары!
Сылу каеннарның шәүләсендә
күрәм сыман йөргән юлларын...

...Исәрләнеп йөрим әрле-бирле,
кәүсәләргә килеп сарылам.
Йөзләремә бәргән сагыш җиле
исә сыман кыйбла ягыннан.

Язлар-көзләр кабатланып тора.
Гомер фасыллары бер генә!
Яшьлек үткәч, шәфәкъ офыгында
Картлык дигәннәре күренә.

...Күпме югалтулар!.. Ә тапканнар?
Ачыкларга гомер бардырмы?..
Вакыт үтүләре кызган саен,
әкеренәя бара адымнар...

Агачлар да ава. Үсә яңалары.
Урман үзгә күренә эңгердә.
Кешеләрдән кешеләргә күчкән
шатлык-кайгы гына мәңгедер.

Урманымда япа-ялгыз калып,
сабый кебек үксеп еладым.
...Бер юаныч: күрәм улларымның
күзләрендә килер елларым.

Һәммәсе якыннар...

Яшәлгән гомерләр,
язылган китаплар,
күрелгән шәһәрләр,
яраткан хатыннар —
һәммәсе якыннар!

Кырдагы игеннәр,
иртәнге ак карлар,
судагы дулкыннар,
уттагы ялкыннар —
һәммәсе якыннар!
Ай-кояш, йолдызлар,
тургайлар, былбыллар,
дус-ишләр, көндәшләр,
җырчылар, акыннар —
һәммәсе якыннар!

...Үзем генә үз-үземә
чит-ят кебек карап торам.

Замана

Күкне иңли көчле канат!
Җиргә сеңгән зәгыйфь каурый...

Биеклеккә карый-карый
кемдер үрли... Кемдер арый...

...Җирдә ята каты канат.
Күктә оча йомшак каурый...

Пентатоника

Бер заман монгол илендә
булдык без кунакта.
(Моңарчы нигәдер юлым
төшмәгән бу якка).

Безгә дип концерт куйдылар
ерак бер аймакта.
Сәхнәдән агыла җанга
шундый якын көйләр!
әллә Сарманда утырам,
әллә, дим, Әлкидә!..

Идел шавын да ишетәм,
дала җилләрен дә...
Шул көйләрдә тибрәнә ди,
Кытай илләре дә!

...Җыр тәэсиреннән бер мәл
бу җир улы булдым.
Үзем сизмәстән, билләһи,
татар-монгол булдым.

Ураза

Бүген кемгә ни яхшылык
эшлием? дип уянсам —
таң алды сәхәрем шул.

Азгын ләззәттән ваз кичеп,
яза-яза яна алсам —
вазифа уразам шул.

Төшләр
Хәерле төн! Тәмле төшләр!

Йоклаганда һәммәбез дә тигез.
Ярымүлем халәт тигезли.
Төшләр юллап, Бөек илаһи Көч
күңелләребездән ни эзли?

Татлы төшләр Аның бүләге ул.
Тик алары кыска булучан.
Яман төшләр саташтыра, баса,
тән изелә, тыпырчына җан...

Ни булса да, төшләр насыйп безгә.
Яшәүнең бу үзгә хикмәте.
Вакытларны кире кайтарырга
тик төшләрнең җитә кодрәте.

Кайчак яшьлекләргә кайтып була.
Очратып була әткәң-әнкәңне.
Ишетергә мөмкин тәүге ярның
назлы, татлы сүзләр әйткәнен...

Төш юраулар, белмим, язык микән,
Язмыш синең белән уйнаса...
Ә уйласаң, безнең гомерләр дә
бер кыска төш кенә ләбаса.

Кайтып төшә...

Туа бәндә.

Ята башта
биләвендә.
Тәпи йөргәч,
уйный аунап
идәнендә.
Исәйгәчтен
сабак ала
мәктәбендә,
ирешмәкче
максат куйган
дигәненә.
Балигъ булгач,
чыгып китә
дөнья буйлап
биләменә.

...Ә бер заман
түзалмыйча
сынауларның
иләвенә,
кайтып төшә
ләхеттәге
биләвенә...

Бер бәхете —
гомеренең
финал-ахырын
белмәвендә.

* * *

СССР чакта төзедек коммунизм.
Хәзер ни төзибез? — кем белә?..
Рәсәй милләтеннән димәкчеләр,
татар булып тугач, мин - бәла?

Үз телеңдә белем алу өчен
ялынырга, рөхсәт сорарга?
Мәҗит Гафурича сорау туа:
нәрсә карыйсың син, и Алла!..

Саталар...

Саталар һәм сатылалар...
Бар дөньясы сатуда!
Аерма шул: сату сүзен
кем ничек аңлатуда.

Саталар грам-мыскаллап,
саталар илләтә дә!
Кемнәрдер яшерен сата,
кемнәрдер — күрәләтә.

Саталар тәнен-гыйффәтен,
саталар урын-постын...
Сатасыңмы, сатыласыңмы —
син ни статуста, дустым?

... Һәммә кеше андый түгел
уеңда, дисең, хата.
Ышанмыйсың? Әнә чатта
кемдер гайбәтең, сата.

* * *

Томаннар эчендә югала еллар!..
Догасыз үтелгән шактые.
Уянса күңелдә үкенеч,
күзләргә яшь килә. Шат көе.

Офыклар артына күмелә еллар!..
Озата урманнар, үр-кырлар...
Яшь буын безнең чор турында
ни телдә, ни көйләр, ни җырлар?

Рәшәләр өстендә тибрәнә еллар!..
Хәтердә калмаган күп юллар...
Киләчәк түреннән безгә дип,
бер сыңар сәламне кем юллар?

* * *

Зарланырлык, үртәлерлек
Идел-Йортта хәлләр күп!..

Кара көчләр бассалар да,
барыбер түзәм! Кимсенмим!
Мондый чакта күпләр әйтер:
«Нишлием мин, нишлим мин?..»

Башны ияр чакларда да,
баш күтәреп эшлим мин!
... Җирдә ике татар калса,
шул икенең – берсе мин!


Равил ФӘЙЗУЛЛИН

в„–12 |

Елан елы (2013 елга шаян-астрологик фараз) #7211

$
0
0
10.01.2013 Юмор
Яңа елга аяк бастык, җәмәгать. Алда безне ниләр көтә, Елан елы ни-нәрсәләр вәгъдә итә? Быел кемнәргә бәхет күктән ишелеп төшәр яисә кайсыларыбыз байлыкка чыдаша алмыйча интегер икән?

Ат, Үгез, Күсе, Дуңгыз, Аждаһа, Сарык, Әтәч, Маймыл, Юлбарыс, Куян, Эт елларында туганнарга Еланның  мөнәсәбәте нинди булыр? Мәрхәмәтлелек күрсәтерме ул аларга?  Әйтик, мәсәлән, гаилә, мәхәббәт, саулык-сәламәтлек, финанс мәсьәләсендә. Җә, әйтегез, күпләрне борчыган әлеге сорауларга кем дә булса ачыклык кертә аламы?

Атаклы тел белчеге вә мөтәгалим, бик күп антипопуляр академикларыбызның, үз өлкәсендә профан профессорларыбызның, фәһемсез фән докторларыбызның мәгълүмати остазы һәм мәгънәви киңәшчесе Габделмокыт ага Пәчиев әйтмешли, сүзнең алтын мөгезеннән эләктереп, үз соравыма үзем җавабын да бирим әле: ачыклык кертә алучы андый иптәш бар. Җөмһүриятебез башкаласында гаять тыйнак, артык җыйнак, шул ук вакытта, үтә зиһенле, тирән белемле, салкын акыллы, кайнар йөрәкле, киң эрудицияле, югары зәвыклы, сабыр холыклы, сизгер күңелле, күркәм кыяфәтле бер астролог яши. Мактанмыйча, сабырсызланмыйча һәм әрсезләнмичә генә әйткәндә, алдан санап үтелгән уңай сыйфатларга чынлап та ия булган ул иптәш-әфәнде мин фәкыйрегез була инде.

Кереш сүзем озын булды, гаеп итмәссез, шуңа күрә, фаразлавымны кыска тотарга тырышырмын. Ат елында, икенчеләй әйтсәк, җылкы җылында туган егет-җилән белән кыз-кыркын быел да бөтенләй тугарылып бетәр, нужа камытын кигән ир Атлар да, арбага ныклап җигелгән хатын Атлар да Елан елында гаилә йөген бердәй тигез дәрәҗәдә тартыр. Үгез елында туган яшь җилкенчәкләрне дә быел тәртә арасына кертеп булмас. Ир-егетләрнең бер ише үзләрен ел буе мир үгезе итеп хис итәр, хатын-кызларның күбесе исә, шул үгезләргә мөгез кую эше белән мәшгуль булыр. Күсе елында туганнар өчен Елан елы уңыш китерер: гаилә җанлы Күселәр, кайда нәрсә күрсә, шуны өйгә эләктереп кайтыр. Тамаклары тук, өсләре бөтен булган Күселәрнең гаиләләрендә ел дәвамында гармония тантана итәр. Эт елында дөньяга килгәннәр, ниһаять, быел әллә ни этләнмәс. Ошбу Елан елында аларның бәйдән ычкынган чаклары еш булыр. Әмма гаиләдә тәртип сакланыр, суыткычларда, туңдыргычларда сөяк-санак мул булыр, ирле-хатынлы Этләрнең бер-берсенә өрүләре сирәк күренешкә әйләнер. Тумышлары Сарык елына туры килгәннәр быел, китап укуга һәвәс булып, Тукайның «Шүрәлесе»н, Такташның «Мокамай» әсәрен, Кутуйның «Рөстәм маҗаралары»н, Туфанның «Юкмыш бабай» әкиятен, Батулланың «Тычкан баласы Чикыл»ын ятлап, якыннарын таң калдырыр. Юлбарыс елында туганнар быел да, масаеп, башларын горур тотып яшәр. Саклану турында онытып җибәргән кайбер Үгезләргә, Сарыкларга, Атларга һәм Куяннарга Юлбарысның көтмәгәндә һөҗүм итүе ихтимал, сак булыгыз! Куян елында туучыларга Елан елында куркыныч янамый. Елан авызына керергә куяннар үзләре атлыгып тормаса, әлбәттә. Быел барча Куянга да тумыштан ук килгән курку хисеннән арыну зарур. Йөрәк авыруыннан интеккән Куянга исә, суга барырга ярый, әмма сулга йөрергә киңәш ителми. Әтәч елында дөньяда пәйда булганнарның кайберләре быел да әтәчләнеп, хатыннары яисә ирләре күп булуына масаеп яшәр. Башкаларга алардан көнләшергә кирәкми. Булдыралсагыз, үзегез дә шулай гомер итәргә тырышып карагыз. Булдыралмасагыз, ничу көнләшергә! Бер иш Әтәчләрне ялкаулык белән йокы басар. Шуңа күрә, алар, таң вакыты җитүгә карамастан, атылып торырга ашыкмас, артист халкы сыман, төш авышкач кына ятактан кузгалырга маташыр. Маймыл елында туганнарга быел маймылланудан тыелырга, айга кимендә бер мәртәбә зоопаркка яисә циркка барырга, макака, шимпанзе, горилла, орангутанг ише маймылларның кыланмышыннан гыйбрәт алып кайтырга киңәш ителә. Аждаһа елында дөньяга аваз салучылар әүвәлгечә авызларыннан ут чәчеп гомер итәр. «Бер баш яхшы, өч баш тагы да шәп!» дигән шигарь нәкь менә аларга туры килә. Моңарчы: «Хатын түгел, аждаһа!» – дип яшәгән ирләргә быел хатыннарның: «Ир түгел син, дуңгыз!» – дип җавап бирүе ешаерга мөмкин. Дуңгыз дигәннән... Дуңгыз елында туган мөселманнар быел хәрам ризыктан бөтенләй баш тартачак. Андыйлар Елан елында аерым пачутта булачак. Елан елында туганнар, аеруча хатын-кызлар, быел кадер-хөрмәткә тиенеп яшәячәк. Актаныш төбәгендә яшәгән Кобра (Көбрә) исемле хатыннарга аптекадан елан агуы сатып алган чакта ун процент ташлама ясалачак. Сүз уңаеннан, елан агуының дәвалау үзлеге, шулай ук аның авырткан урынга тәэсир итү көче Елан елында бермә-бер артачак.

Кыскасы, Елан елында һәркемгә елмаеп-көлеп кенә яшәргә язсын!


Ләбиб ЛЕРОН

в„– |

Әлфинә Әзһәмова өр-яңа программалы концертына чакыра! #7212

$
0
0
10.01.2013 Шоу-бизнес
Татар һәм Һинд культурасы бер сәхнәдә! Яхшы таныш һәм яңа җырлар, күз явын алырлык костюмнар, матур биюләр... Килми калма!!!

9 февраль. 17.00. "УНИКС".

Билетлар бәясе: 400-850 сум.

Белешмәләр өчен телефон: 297-43-77

 




в„– |

Кариев театрына яңа директор билгеләнде #7213

$
0
0
10.01.2013 Мәдәният
Ул Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Икътисад фәннәре кандидаты Ярмиев Мансур Зиннур улы.

Кариев театры сайтыннан алган кыскача белешмә:

Ярмиев Мансур Зиннур улы

1964 елның 13 мартында Татарстан Республикасы Саба районының Явлаштау авылында туа.

1991елда музыка укытучысы белгечлеге буенча Казан дәүләт педагогика институтын тәмамлый.


---

в„–--- | 10.01.2013

Иске Усман яши әле, ә менә мәктәп бетеп бара... #7214

$
0
0
10.01.2013 Мәгариф
Мин Камышлы районының Иске Усман авылына барып кергәч, иң әүвәл мәктәпкә юнәлдем. Баскычтан күтәрелгәндә, биредәге тынлыкка эчем пошып, шуннан үтеп баручы бер ир кешедән: - Биредә кеше бармы икән? - дип сорагач, ул: - Юк шул. Мәктәп ябылды бит. Ул башлангыч итеп кенә калдырылып, балалар бакчасы бинасына күчерелде, - дип җавап бирде.

Туп-туры ерак та булмаган шул бинага юл тоттым.

- Күргәнегезчә, үткән елда бездә зур үзгәрешләр булып алды. Яңа Усман авылы мәктәбенә беркетелеп, филиал итеп калдырылган тугызъеллык мәктәбебез ябылды. Хәзер ул балалар бакчасына беркетелеп, аз комплектлы буларак, башлангыч мәктәп итеп кенә калдырылды, - дигән сүзләр белән каршы алды мине, биредә беренче сыйныфтан дүртенчегә кадәр сигез укучыга белем бирүче бердәнбер укытучы Гөлия Гыйззетдин кызы Нуретдинова.

Яңа укыту стандартлары таләп иткәнчә, Гөлия ханым биредә укыту эшләреннән тыш, рәсем, хезмәт, спорт буенча төрле түгәрәкләр дә алып бара икән. Монда компьютер кабинеты да, китапханә дә мәктәптә укучыларга һәм балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә хезмәт күрсәтүче ашханә дә бар.

Шунысы исемдә калган: 2011 ел башында мин Иске Усманга килеп, мәктәп җитәкчесе Хәдит Әхмәдуллин, татар теленнән белем бирүче Фидания Нуретдинова һәм башка укытучылар белән күрешеп, сөйләшеп кайткач, “Түземлекнең чиге кайда?” дип аталган язмамны язган идем. Ул интернет челтәрендә урнаштырылгач, аны 2445 кеше ачып, укып, 41се үз фикерләрен дә белдергән иде. Язмамда авылда эш булмавы, яшьләрнең чит җирләргә китүләре, мәктәп Яңа Усман авылы мәктәбенең филиалы итеп үзгәртелгәч, ул рус мәктәбенә әйләнеп, биредә татар телен укытуга нибарысы ике сәгать кенә бүлеп бирелүе бәян ителгән иде. Бу проблема кызыксыну уяткач, шундый ватанпәрвәр милләттәшләребез булганда мәктәп яшәячәк әле, дип өметләнгән идем.

Юк шул, кызганыч ки, ул кайсыбер яшь әти-әниләр теләге белән инде ябылып та куйган. Янәсе, аларның балалары спорт залы булган, “пристижный” мәктәптә, зур коллективта белем алалар! Әйтерсең лә, көчле теләгең булганда бу хәлне башкача хәл итү мөмкин түгел! Бу турыда сүз чыккач, мин Похвистнево районының Иске Мәчәләй авылындагы мәктәпне саклап калган әти-әниләрне үрнәк итеп куясым килә.

Ә менә Иске Усман мәктәбенең укытучылар коллективы һәм өлкәнрәк яшьтәге әти-әниләр, күпме генә тырышсалар да, берни кыла алмаганнар. Элеккеге төпле белем бирүче, нык эш тәҗрибәсе туплаган укытучылар эштән кыскартылып, хәзер өйләрендә утыралар. Авыл кешеләре әйтүенчә, һәр көнне иртән таңнан, теләсә нинди һава шартларында утызга якын баланы ике зур һәм кечкенә автобусларда күрше Яңа Усман авылына ташыйлар икән.

Ярый, балаларының иминлеге өчен борчылмаган ата-аналар турында әйтеп тормасак, ә соң ул автобуслар йөртүнең чыгымнарын, юлда йөрү мәшәкатьләрен исәпкә алганда, бәлки, авыл мәктәбен япмау күпкә отышлырак та, хәерлерәк тә булгандыр?!

Аннан соң мин балалар бакчасында эшләүче хезмәткәрләр белән дә очрашып сөйләштем. Биредә барлыгы 17 сабый тәрбияләнә. Авылда эш булмау, шуңа күрә әниләренең өйдә утырулары сәбәпле кайберәүләр балаларын бакчага йөртүдән баш тартканнар. Өлкән тәрбияче ярдәмчесе Тәнзилә Хисаметдинова сүзләренә караганда, 17 сабыйның берничәсе хәзер авырый икән.

Биредә Гөлия Кәримова - җитәкче һәм өлкән тәрбияче, Гөлүзә Дәүләтшина - мәктәптә һәм бакчада хуҗалык эшләрен алып баучы, Гүзәл Кәримова - повар, Рәшидә Хисаметдинова - няня һәм шәфкать туташы вазифаларын башкаралар. Гомере буе тәрбияче булып эшләүче, ике бала тудырып үстергән Тәнзилә ханым тәрбиягә алган улы Владикны да чын татар итеп тәрбияләргә тырышкан.

Менә шушы кечкенә генә коллектив белән аралашканда, алар авылда эш булмау, авыл җирлегенә тиешенчә игътибар бирелмәү сәбәпле, яшьләрнең чит җирләргә чыгып китәргә мәҗбүр булулары турында моң-зарлары белән бүлешергә дә онытмадылар.

Балалар бакчасында сөйләшү тәмамлангач, мин авыл буйлап сәяхәтемне дәвам иттем һәм авыл җирлегенә килеп, биредә бик озак еллар җитәкче булып эшләгән Мидхәт Исламетдин улы Шәйдуллин белән әңгәмә кордым.

- Безнең җирлеккә Иске Усман, Никиткино, Хмелёвка, Иске Чаговка, Неклюдово, Дурасово авыллары керә, - дип тезеп китте ул. - Соңгы елларда закон буенча авыл белән идарә итү тулысынча үзебезгә бирелде, ә менә матди яктан ярдәм күрсәтү онытылды. Колхоз - күмәк хуҗалык, таркалмаганда техника ягыннан ихтыяҗ юк иде, ә хәзер авылдагы шәхси хуҗалыклар, фермерлар ярдәменә генә таянырга кала. Кайчакта алар белән үзара килешүләр төзибез.

Шулай булса да яшибез әле, җирлегебез район күләмендә үткәрелгән бәйгедә катнашып, “Авылны төзекләндерү” номинациясендә ел саен беренчелекне алып килә. Үткән елны өлкә губернаторының махсус дипломы белән дә бүләкләндек, Гран-при отып, күчмә вымпел һәм бронзадан эшләнгән ат сынына ия булдык.

Авыл мәктәбенең язмышы турында да сөйләшеп алдык.

- Мәктәбебез әлегә кадәр авылыбызны таркалудан саклап килгән иде, - дип дәвам итте әңгәмәдәшем, - минемчә, әти-әниләр үзара алтын урталык таба алмадылар - икегә бүленделәр. Яшь әти-әниләр балаларын читкә озату ягын карасалар, тәҗрибәле, өлкән яшьтәге әти-әниләр үз авылыбызда укытырга теләделәр. Нәтиҗәдә, тугызъеллык мәктәп ябылып, башлангыч итеп кенә калдырылды. Минем хатыным Рәфидә дә, башка белемле укытучылар белән беррәттән, хәзер өйдә эшсез утыра.

Ә менә Никиткино чуваш авылында агачтан салынган иске мәктәпләрен дә әти-әниләр саклап кала алдылар. Хәзер балалар бакчасы төзү мәшәкатьләре белән йөриләр. Чөнки бу авылга яшьләр кайта башлады.

Тик яшьләребез җиргә бик тартылмый шул. Иске Усман авылына читтән фермер булып Александр Столяров килеп, эшкәртелмичә яткан кырларда ашлык үстерә башлагач, без бик кинәндек. Чөнки чүп үләне астында, буш яткан мәйданнарны күрүе бик кызганыч иде. Бу үрнәккә, бәлки, авылдашларыбыз да кушылыр әле. Әнә Илдус Шәйдуллин да фермер булып ашлык үстерә, терлек асрый, көнбагыш мае чыгара башлады бит инде.

Эштән курыкмаган кеше тырыша, җаен таба белә ул. Мәсәлән, авылдашыбыз Мәхмүт Гыйльметдинов урман кисеп, халыкны төзелеш материаллары белән тәэмин итеп тора. Кем яшим, эшлим дип яши икән, авылда яшәү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар.

2011 елда Мәдәният йортына капиталь ремонт ясалды. Авыл газ, су, ике янгын сүндерү машинасы белән тәэмин ителгән, юлларга таш яки асфальт түшәлгән. Шәфкатьлелек оешмасы, элемтә үзәге, кибет эшләп тора. Рәхәтләнеп гамәл кылырга мәчетебез бар. Зиратыбыз да төзек, чиста.

Авылыбызда ел саен гөрләтеп сабантуйлары, ярышлар, бәйгеләр үткәрәбез. Клуб йортында зур спорт мәйданчыгы төзелеп ята. Әле күптән түгел авыл китапханәсенә Казаннан 200 дән артык матур әдәбият кайтарылды.

Менә шундый каршылыклы фикерләр, уйлар тудырды минем бу юлы Иске Усман авылына баруым, анда булган очрашуларым. Тугызъеллык мәктәп ябылган, ә балалар бакчасы ачылган. Димәк, биредә яшәеш бар әле. Мәктәп бетүгә таба барса да, авыл барыбер яшәвен дәвам итә. Бүген балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр үсеп җиткәч, барыбер мәктәпне яңадан ачарга туры киләчәк. Әнә авыл җирлеге башлыгы Мидхәт Исламетдин улы Шәйдуллин да: “Туган авылыбызны саклап калу өчен бердәмлек кирәк”, - дип сөйли ич.

Төрле уйларга чумып, кайтып барганда, машина руле артында утырган улым Равил:

- Әнкәй! Күр әле, күр, - дип миңа юл чатына күрсәтте. Дөрестән дә, автобус тукталышы янында берничә яшүсмер кыз кулларына пиво шешәләре тотып басканнар да үзара көлешә-көлешә шуны эчәләр иде.

Караңгы төшеп килүгә карамастан, бу балакайлар мәктәптән кайтканда автобуска өлгермичә, машина “ауларга” чыкканнар бит инде. Аларның нинди кешегә туры килүе турында берсүз дә әйтеп булмый. Минемчә, монда уйланып калырлык сәбәпләр җитәрлек.

Иске Усман авылы җирлеге башлыгы Мидхәт ШӘЙДУЛЛИН.

Менә алар Иске Усманның киләчәге - яңа ачылган балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар һәм башлангыч сыйныфларда укучылар үзләренең тәрбиячеләре һәм укытучылары белән.

Тынып калган элеккеге мәктәп бинасы.

Иске Усман авылы,
Камышлы районы.
 


Нурсинә ХӘКИМОВА

в„–--- | 10.01.2013

Гөлназ Сәфәрова “Кадерле кадр” сәхифәсендә (ФОТО) #7215

$
0
0
10.01.2013 Җәмгыять
Гөлназның фотоларын «кулга төшергәч», редакция кызлары белән аның хакында сөйләшеп утырдык. «Ул – новатор, – диде Рания Юнысова, – татар теленә беренчеләрдән булып Европа аһәңен кертүче». Дөрес, Рания барлык алып баручылар да Гөлназча сөйләшергә тиеш дип әйтми. Тик, вариант буларак, мондый сөйләм шактый күркәм һәм истә кала торган дип саный.

«Гөлназ – креатив фикерләүче, бар килеш-килбәте, сөйләү стиле белән аны ишеткән, күргән мизгелдән үк җәлеп итә белүче алып баручы», – ди Рәйсә Борһаниева. Мин үзем, бу кызлардан, шул исәптән Гөлназдан да өлкәнрәк кеше буларак: «Бу заманның яшьләренә шаккатарлык – үзләре матур, үзләре чая, акылларына да исең китәрлек», – дип кенә өстим әле. Безнең кебек: «Коммунизм килгәч, бар да яхшы булыр...» дип утырмыйлар, тимерне кызуында сугалар. Шәхси тормышларына зыян салмый гына карьера да ясыйлар. Гөлназның әлеге «алтын татар яшьләре»нең лаеклы вәкиле икәнлегендә шик беркемдә дә тумастыр.



1.«Фотода миңа 3 ай да 15 көн. Әбисе белән бабасының беренче оныгы – Гөлназ атлы кызчык булыр бу».



2. «Мин инде шактый үскәнмен, 10 айлык булганмын».



3. «Әни безне һәр елны Камал театрында узучы Яңа ел бәйрәменә алып бара иде. 1992 ел».



4. «Икенче сыйныфта укыган чагым. Прическаларны мин кечкенәдән яратам. Әни миңа көн саен чәчне төрлечә үрә, ике көн рәттән бер үк фасон кабатланмый иде».



5.«Шушындый тулы, матур гаиләдә тууым һәм үсүем өчен мин Ходайга рәхмәтлемен! 1990 ел».



6. «Минем иң яраткан әбием. Без аның белән бер-беребезгә бик охшаганбыз. Холыкларыбыз, фикерләребез бер үк».



7.«Әни мине бик күп түгәрәкләргә йөртте, төрле конкурсларда катнаша идем. Бу фотода бал биюләре өйрәнергә йөргән чагым».



8.«Әни белән. «Синең бөтен серләреңне чәчми-түкми сөйли ала торган дус кызың бармы?» дигән сорауга мин һәрвакыт: «Бар, ул – әни!» дип җавап бирәм».



9. «Ирем Ленар Мухин белән. Фамилиясенә карап, ирең урысмы әллә дип сораучылар бар. Ул, әлбәттә, татар. Заманында бабасының фамилиясен бутап язганнар, шуннан киткән инде...»



10. «Улыбыз Айдан белән. Кыз туса Айсил, ул туса Айдан кушарбыз дип исемнәр әзерләп куйган идек. Айдан туды! Бу фотода улыбызга 1 яшь тә 3 ай. Иң яраткан сүзе «бабай». Минем әтине бик ярата».



11. «Кол Шәриф мәчете. Айданга исем куштыру».



12 «Әнием. Бөтен ирешелгән уңышларым белән мин, иң беренче чиратта, әниемә бурычлымын».



13. «Кеше язган сценарий буенча эшләргә яратмыйм. Үзем язам, үзем алып барам».



14. «Искәндәр Хәйруллин хәзер инде миңа туганым кебек. Бик талантлы һәм шәп кеше».


Ачык йөзле кешеләрне яратам да инде. Әлбәттә, яраткан кешеләрем исемлегендә кояш кебек балкып елмаючы Гөлназ Сәфәрова да бар, һәм елмаеп торган дәверендә ул әлеге исемлектән беркайчан да төшеп калмаячак.
 


Земфира ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА

в„–12 |

“Тыңлачы, сандугач!” – Ришат Төхвәтуллиннан өр-яңа җыр (ВИДЕО) #7216

$
0
0
10.01.2013 Мәдәният
Исегезгә төшерәбез: 13 февральдә күпсанлы сораулар буенча Татар дәүләт филармониясендә яшь җырчы Ришат Төхвәтуллинның өстәмә концерты була. Концертта шулай ук Айгөл Сагынбаева, Фәридә Газзаловалар, биючеләр төркеме, “Мирас” инструменталь ансамбле, “Аяз” фольклор ансамбле катнаша. Программада – инде сез яратып өлгергән хитлар һәм, әлбәттә, өр-яңа җырлар!

Билет бәяләре - 300-800 сум. Белешмәләр өчен-2771822 (касса).

Ә бүген исә без сезгә Ришат Төхвәтуллин башкаруында өр-яңа җыр тәкъдим итәбез – “Тыңлачы, сандугач!” (Рәис Ханнанов музыкасы, Илдар Юзиев сүзләре).

Сезнең фикерләрне көтәбез!  

 

 


---

в„–--- | 10.01.2013

Александр Сладковский: "Татарстан композиторлары әсәрләре дөнья музыкасында зур ачыш булачак" #7217

$
0
0
11.01.2013 Мәдәният
Берлинның "B-Sharp" студиясе продюсеры, дөньядагы күренекле композиторларның музыкасы белән эшләгән Филипп Нидель Татарстан композиторлары әсәрләренә таң калган. Бу хакта Азатлыкка Татарстан дәүләт симфоник оркестры җитәкчесе Александр Сладковский белдерде.

"Татарстан композиторлары музыкасы антологиясе"н тәкъдим итү кичәсе 23 гыйнварда Салих Сәйдәш исемендәге зур концертлар залында үтәчәк. Бу чарага Нидель дә чакырылган.

"Татарстан композиторлары музыкасы антологиясе" әзер. Өч дисктан торган тупланма биш мең данәдә Яңа ел бәйрәме алдыннан гына Казанга кайтып җиткән. Татарстан дәүләт симфоник оркестры матбугат хезмәте җитәкчесе Наталья Лукина сүзләренчә, әлеге язмалар килеп төшкән көнне үк 28 декабрьдә антологиянең берсе Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка тапшырылган.

23 гыйнварда әлеге музыка тупланмасын тәкъдим итү кичәсендә катнашучыларга да әлеге дисклар бүләк ителәчәк. Бу чарада антологиягә әсәрләре кергән композиторлар, инде бакый дөньяга күчкән моң ияләренең туганнары, сәнгатькәрләр катнашачак. Антологияне тәкъдим итү кичәсенә "Sony Music Entertainment" компаниясенең башкарма директоры Ян Һендерсон, "B-Sharp" Берлин студиясенең продюсеры Филипп Нидель дә чакырылган.

Оркестр җитәкчесе Александр Сладковский сүзләренчә, дөньяның төрле илләрендә яшәүче күренекле композиторлар, оркестрлар һәм музыкантлар белән хезмәттәшлек иткән Филипп Нидель антологияне эшләгәндә үзгә моңга һәм аны башкару дәрәҗәсенә таң калган. Әсәрләр башта Казанда яздырыла һәм Берлинда "B-Sharp" студиясендә җыела, ягъни тавыш режиссерлары язмаларны иң мөкәммәл дәрәҗәгә җиткерә.

"Нидель татар композиторлары мәктәбенә мөкиббән. Ул үз гомерендә беркайчан да бу музыканы ишетмәгән. Студиядә эшләү бик катлаулы хезмәт, кабат-кабат кайтып тыңлау кирәк, көйгә чумган вакытта ул иң башта аларны бик һөнәри һәм зәвык белән эшләнгән әсәрләр дип бәяләде. Күңелгә үтеп керерлек бик югары дәрәҗәдәге музыка дип тә белдерде.

Ул дөнья күләмендәге бик күп музыка өстендә, оркестрлар, дирижерлар, музыкантлар белән эшләгән, көйләрне үзе яздырган һәм дөньяга чыгарган кеше буларак, аның сүзләре хак. Ул безнең көйләрне ишетеп хәйран калды һәм дөнья музыкасы өчен яңа зур ачыш булачак, дип әйтте.

Кызганыч, әлегә бу көйләрне беркем дә белми. Мин бу эшне башлаганда үзем өчен дөнья Татарстан композиторларның искиткеч һәм кабатланмас әсәрләрен белергә тиеш дигән зур максат куйдым. Без беренче баскычны төгәлләдек. Алга таба барсы да дөньяда бу антологиянең нинди кызыксыну тудыруыннан торачак.

Филипп – ул музыкант, музыканы бик яхшы аңлый һәм аны тоя. Ул әлеге көйләрне бик югары бәяләде. Аңа эш кушканга гына безне мактады дип уйлау кирәкми. Ул музыкага һәм аны башкару сыйфатына бик таләпчән кеше", ди Сладковский.

Антология өч дисктан тора. Беренче дискка классиклар Фасил Әхмәтов, Алмаз Монасыйпов, Фәрит Яруллин, Салих Сәйдәшев, Александр Миргородский, Нәҗип Җиһанов әсәрләре кергән.

Икенче диск үзгә – анда хатын-кызлар иҗат иткән әсәрләр урын алган. Мәсгүдә Шәмсетдинованың “Чыңгызхан”ы, Зөлфия Раупованың “Алтын сарай” дип аталган әсәрләр җыелмасы, Резедә Әхиярованың “Моңлы сазым” һәм Елена Анисимованың “Шудон Гур” әсәре дә кергән.

Өченче диск Анатолий Луппов, Ренат Еникеев, Шамил Тимербулатов, Рәшит Кәлимуллин һәм Александр Чайковский әсәрләреннән тора. “Хәзерге композиторларның әсәрләре урын алган дип белдерелсә дә, бу дискка Александр Чайковскийның “Тамерлан станы” дигән әсәр керде, чөнки ул безнең оркестрның визит карточкасы булып тора”, диде Лукина.

Антология «Sony Music Entertainment» и «RCA Red Seal Records» лейблы белән дөнья күргән һәм әлеге билгеле ширкәтләрнең махсус каталогына кертелгән. Дисклар «Sony Music Entertainment»ның Мәскәүдәге бүлегендә күбәйтелде.

Әсәрләр узган елның август аенда Казанда сигез көн дәвамында язылды. Сәйдәш залына "B-Sharp" студиясе җиһазлары куелган иде. Антологиягә өч сәгать ярымлык музыка кергән. Дискларның бер өлеше Универсиадага килгән чит ил кунакларына таратылачак.

Оркестр Универсиадага опера да әзерли. Халыкара уеннар барганда “Ак бүре” операсының дөньякүләм премьерасы булачак. Операның көен Мәскәүдә яшәүче татар композиторы Зөлфия Раупова, ә либреттоны Рүзәл Мөхәммәтшин яза. Шулай ук оркестр Универсиаданы ачу һәм ябу тантаналарында катнашачак. “Әлегә нинди әсәр уйнаячагыбыз билгеле түгел, яз башларына тәгаенләнер”, диде Лукина.

Якындагы чараларга килгәндә, озакламый Казанда Ренат Еникеевның иҗат кичәсе булачак. Бу бәйрәмдә оркестр бары тик Еникеев язган әсәрләрне генә башкарачак. Лукина сүзләренчә, алар махсус санаганнар, елъярым вакыт эчендә оркестр татар композиторларының 106 әсәрен башкарган.

Сладковский оркестр үзен һәм татар композиторлары әсәрләрен халыкара сәхнәләрдә дә танытырга тиеш дип саный. 19 сентябрьдә оркестр Чехия башкаласы Прагада чыгыш ясарга җыена. Прагада 8-22 сентябрьдә "Дворжак Прагасы" дип аталган халыкара музыка фестивале үтәчәк. Татарстан оркестры концерты 19 сентябрьдә булачак.

"Мин бу чараны Татарстан өчен дә зур әһәмияткә ия дип саныйм. Оркестр да бик талантлы һәм уникаль композиторларыбыз кебек үк беркем дә белмәгән хәлдә иде. Оркестрны җитди итеп күрсәтү кирәк. Геополитик кырда Татарстанны мәдәният аша танытуда бушлыклар бар. Без аны әкренләп тулыландыра барачакбыз. Мин теләгебезнең тормышка ашачагына ышанам”, ди Сладковский.

2011 елның август ахырында маэстро "Татарстан дөньяда спорт белән генә түгел, ә мәдәнияте белән дә данлыклы булырга тиеш" дип белдереп,  күңелендә инде бүген дөнья күргән антологияне чыгару идеясе барлыгын беренче булып Азатлык радиосына җиткергән иде. Ул вакытта ул: "Кулдан килгәннәрне дә, килмәстәйләрне дә эшләргә кирәк", дип әйтте.


Наил АЛАН

в„– | 10.01.2013

Миләүшә Сафинаның кызына ярдәм итик #7218

$
0
0
11.01.2013 Җәмгыять
Җырчы, автор-башкаручы Миләүшә Сафина моннан ике ел элек әни булды. Әмма тормыш яшь гаиләгә сөенечләр белән бергә сынаулар да китерә. Туганда баш мие һәм умыртка сөяге җәрәхәтләнгән Мәрьямгә Синдром Веста дигән диагнозы куялар.

Кызчыкның авыру тарихы турында тулырак монда укый аласыз. Бүген Марьямгә авырудан дәвалану өчен акчатала ярдәм кирәк. Яшь гаиләнең хәлен аңлап, һәркайсыбыз булдыра алганча ярдәм итик, дуслар!

Р.S.
Сезгә күчтәнәчкә Миләүшә башкаруында бер җыр.

 

Акча күчерү өчен реквизитлар:

СБЕРБАНК:
Получатель: Сафина Миляуша Рустамовна
Банк получателя: Волго - Вятский банк Сбербанка РФ г.Нижний Новгород
БИК 049205603
ИНН 7707083893
КПП 163502001
Кор/счет 30101810600000000603
рас/счет 30301810442006006210
НОМЕР СЧЕТА: 40817810762102903947/53

ЯНДЕКС ДЕНЬГИ:
410011721176776

WebMoney
R327644824079 рубли
E101180933499 евро

КИВИ КОШЕЛЕК
9509491936

БИЛАЙН-ДЕНЬГИ (пополняете как счет мобильного телефона)
89625558957


---

в„–--- | 11.01.2013

Кирәк китапны табырга, кирәкмәгәнен сатарга, бүләк итәргә яки алыштырырга хәзер «Матбугат.ру» ярдәм итә #7219

$
0
0
11.01.2013 Интернет
Һәркайсыбызның өендә кирәкмәгән китаплар бар. Инде күптән укылган, әмма ташларга жәл. Шул ук вакытта ниндидер конкрет авторның конкрет әсәрен эзләүчеләр бардыр. Шуларны истә тотып, сайтыбызда “Китап базары” дигән бүлек ачтык.

Чит илдә кроссбукинг дигән күренеш бар. Дусларча китап алышу. Бу шуның онлайн версиясе кебегрәк була инде.

Рәхим итегез: http://matbugat.ru/books/

 

 


---

в„–--- | 11.01.2013

Иң кадерле байлык (Әдипләребез мирасыннан хикәя) #7220

$
0
0
11.01.2013 Җәмгыять
Сибгат абзыйны авылда олысы-кечесе хөрмәт итә. Өлкәннәр каршында ул үзенең тынгысызлыгы, учында ут биетеп эшләве белән абруй алган. Чын мәгънәсендә, типсә – тимер өзәрлек кеше. Кырык елдан артык тимерчелектә эшләү дәверендә нинди генә корычны эретмәгән дә, нинди генә тырма-сабанның гомерен озайтмаган ул.

Әмма ут-күз малайларның, күбәләк-җан кызларның хыялын канатландырган, күзләрен яндырган нәрсә Сибгат абзыйның эш сорап кычыткан куллары түгел, ә матур итеп сөйләве. Юк, җиде башлы диюләр, сихерле карчыклар һәм тагын әллә нинди нәрсәләр турында сөйләми ул. Үз башыннан, ил башыннан үткәннәрне матур итеп хикәяләве белән нәни дусларының күңелен яулап ала.

– Беләсезме, оланнар, – дип сөйләп китә Сибгат абзый сыңар күзен хәйләкәр кыса төшеп. Бармак юанлыгы кашлары мут кына сикерә башладымы, көт тә тор: нинди дә булса хикмәтле сүз, гыйбрәтле сүз әйтәчәк. – Беләсезме, оланнар, – дип янә кабатлый ул, – иң кадерле байлык нәрсә?

Балалар бер-берләренә карашып куялар. Кайсы «алтын», кайсы «көмеш» ди. Җирдәге һәртөрле кыйммәтле нәрсәләр саналып чыга, әмма Сибгат абзый аларның сүзләрен расларга ашыкмый. Тынгысыз җан малайлар:

– Нәрсә соң ул иң кадерле байлык? – дип, Сибгат абзыйның хәйлә белән кысылган күзләренә карыйлар.

– Алайса мин сезгә бер нәмәстәкәй сөйлим әле. Борын-борын заманда, кәҗә команда, саескан үрәтник булып торган чакта түгел, ә саескандай йомырка эчеп симергән үрәтникләр, кәҗәдәй аңгыра губернаторлар, козгындай үләксәгә сусаучы патшалар әрбәлюция җиленнән җәһәннәмгә очкан чакта, фронтта өченче ел инде окоп салкыны имеп ятучы әткәйдән хат килеп төште. Әни авырып ята иде. Хатны күргәч, көч хәл белән торып утырды. Аны бик кадерле нәрсәдәй саклык һәм олылау белән кулына алды, укый белгән кеше кебек кәкре-бөкре хәрефләргә озак кына карап торды. Төрлечә әйләндергәләп, һәр юлын күздән кичергәннән соң, сәке йөзлегенә тотынып, аягына басты.

– Кая кузгаласың, әнкәй? – дидем куркып.

– Мөгаллим абзаң янына барыргае, Сибгат улым, аннан башка хатны кем укысын?

– Мөгаллим абзыйларга үзем барырмын, сиңа бит урыныңнан кузгалырга ярамый, – дидем дә хатны эләк¬тереп өйдән чыгып чаптым. Әмма Мөгаллим абзый өйдә юк иде. Хатны укытмаган килеш әнкәй янына һич кенә кайтасым килмәде. Әткәйнең һәр хәбәрен ничек көтеп алганлыгын белмиммени мин?! Бәлки әле әйбәт хат булса, терелеп тә китәр.

Шул өмет белән ары бәрелеп, бире сугылып йөри торгач, Мирзагыл байларның тимерләп эшләнгән урыс капкалары янына килеп чыктым. Дәүләтҗан исемле бер малайларының әллә нинди гимназия дигән шәһәрдә укып кайтканлыгы колагыма чалынганлыгы бар иде. Капкаларын этеп карадым – бикле. Әмма сигез-тугыз яшьлек малай белән җил үтә алмаган капка бармыни дөньяда?! Башта якында гына үсеп утырган талга, талдан коймага үрмәләдем дә шап итеп ишегалдына сикереп төштем, хәтта бозау хәтле этләре дә абайламый калды. Мин болдырларына барып җиткәч кенә ул «Бу нинди җанлы сөяк?» дигәндәй, күңелен юатыр өчен бер өреп куйды.

Бәхетемә каршы Мирзагыл абзый өйдә юк иде. Юкса ул этләреннән усал¬рак. Гимнаҗиядән кайткан Дәүләтҗан ябык калҗага караган эт шикелле теләр-теләмәс миңа күз ташлады.

– Йолкыш, ни йомыш? Ха-ха-ха! Нинди әйбәт рифмалаша икән бу сүзләр, – дип ыржаеп алды ул. Мин курка-курка хатымны суздым.

– Шушыны гына укып бирмәссеңме дигәнием, аб-аб-ый. – Бу утын түмәренә «абый» дип дәшәргә телем бармаса да, йомышым булгач, теш арасыннан ул сүзне этеп чыгарырга туры килде.

Дәүләтҗан хатны җирәнеп кенә кулына алды һәм укый башлады: «Бу хатны мин Петербурдан язам, кадерлеләрем. Менә буржуйларның арка сөякләренә штык кададык, озак тыпырчына алмаслар...» Шушы сүз¬ләрдән соң Дәүләтҗанның иреннәре бүртмәчләнде, маңгаенда кызыллы-зәңгәрле таплар барлыкка килде. Мин ник кергәнемә үкенеп, дер-дер калтыранып тордым, ләкин борылырга соң иде.

– Кычкырып укы инде, аб-аб... – дидем, – әнигә кайтып сөйлисем бар, ул анда чирләп ята.

Ул минем сүзләремне ишетмәгәндәй һаман мыгырдануында булды. Менә бермәлне юләр кешедәй буылып-буылып көләргә тотынды. Әйтерсең ыштан төбенә кырмыска кергән дә ботларын кытыклап йөри.

– Ха-ха-ха! Кадерле байлык апкайта, имеш. Сезнең ише йолкышларга окоптан алтын тутырып җибәрәләр, ди. Ха-ха-ха!

Аның сүзләреннән мин һични аң¬ламадым, эчен тотып ыржаеп азап¬ланган арада хатны кулыннан тартып алдым да тышка атылдым. Кергәндә өрмәгән эт, теге чакта мине күрми калуының үчен алырга теләпме, тешләрен кайрап каршылады. Минем ише малайларның иң йомшак җире кайда икәнен белә каһәре, сыйракны авыз итеп тә тормыйча, турыдан-туры шунда ябышты, чалбар төбе белән бер кабымлык итне эт авызында калдырып, урамга чыктым. Тәннең ямавы өстендә, әмма чалбар жәл иде. Канаган җирне кәләпүш белән каплап, әни янына ничек кайтып керергә белмичә, урамда озак йөрдем. Шунда Мөгаллим абзый очрады. Ятьрәк әтинең хатын аңа суздым. Әти, чынлап та ниндидер зур байлык алып, бер айдан кайтачагын яза иде.

– Әни! – дидем сөенечемнән авырт¬кан җиремне дә онытып. – Әти баеп кайта икән! – Хатта ниләр язганлыгын сөйләп бирдем.

– И-и, балам, – диде әни, – үзе исән-сау кайтса, бүтәнен өмет иткән юк инде.

Әти алып кайтачак зур байлыкның ни икәнлеген уйлап, гел баш ватып йөрдем. Иң соңыннан, өстәл хәтле түгәрәк ипидер ул дип, тынычланып яши башладым. Әтинең кайтыр көннәре якынлашкан саен, сабырлыгым бетә барды. Ерактан, станция ягыннан поездларның кычкыртып үткәннәрен ишетеп, йөрәгем җилкенә иде. Хәтта күрсәтелгән көн җиткәч, әнигә:

– Мин станциягә барыйм әле, әни, – дидем. – Теге түгәрәк ипине дә күтәрешеп кайтырмын, әтинең үзенә генә авырдыр.

– Нинди түгәрәк ипи? – диде әни гаҗәпләнеп.

– Соң, әти апкайтачак байлык – киселә дә башламаган ипидер инде ул.

Әни күзләрен сөртеп куйды. Аннан, мине җибәрәсе килмичә:

– Станса бик ерак бит, Сибгат улым, – диде.

– Ерак түгел, җиде чакрым – нәрсә ул, минем тәпиләр Мирзагыл чабышкысына биргесез бит, – дидем.

Әнинең һаман да ризалашасы килмәде. Шулай да мин балавыз сыга башлагач, өс-башларымны алыштырырга кушты. Бәйрәмнәрдә генә кия торган ситсы күлмәгемне һәм әтигә күрсәтергә дип саклап торган сырмамны киеп станциягә киттем. Бу юл инде миңа бик таныш, әни белән тегенди-мондый вак-төяк сатарга гел шушында килә идек. Йөрәгем ашкынып-ашкынып типте. Тиздән әтине күрү дәрте адымнарымны кызулатты. Тамчы да армыйча станциягә килеп җиттем. Алай бик үк еш булмаса да, поездлар үтә торды. Кайсылары туктады, кайсылары юк. Туктаганы берсе янына барып вагоннан төшүчеләрне күзәттем. Ләкин берсендә дә минем әти күренмәде. Бер вагоннан икенчесенә йөгереп йөри торгач, табаннарым ут яна башлады. Арып, өшеп, вокзалга кереп утырдым. Шунда җылыга изрәп йоклап киткәнмен. Ә уянганда караңгы төшеп килә иде инде. Әни миңа караңгы төшкәнче тормаска кушкан иде бит. Ике-өч чакрым урман юлыннан кайтасы барлыгы исемә төшеп, йөрәгем «жу» иттереп куйды. Станциягә туктамыйча ажгырып үтеп киткән поездга соңгы тапкыр күзләремне мөлдерәтеп карадым да кайтыр юлга чыктым. Курку мине бөтен нәрсәдән дә ныг¬рак чыбыркылады. Күз бәйләнер-бәйләнмәстә урман юлына килеп тә җиттем. Шулвакыт урман юлыннан чаптырып килүче өч атлы күренде. Юлбасарлардыр дип, куак артына постым. Атлылар выжт итеп минем яннан узып киттеләр. Берсе Мирзагыл абзыйның гимнаҗиядән кайткан малае Дәүләтҗан иде.

Ат тоякларының тавышы ераклашкач, яшеренгән урынымнан чыгып, юлымны дәвам иттем. Инде урманны хәвеф-хәтәрсез генә үттем дигәндә, бер агач төбендә кара нәрсә күреп, дөресрәге, ниндидер сизенү белән абайлап алдым. Аякларым ни алга, ни артка атламады. Ул кара нәрсәгә карамаска тырышкан саен, муеным шул якка борылды. Шулвакыт әкрен генә тавышы ишетелде. Кирегә бөкләп чабарга да күп калмаган иде инде, ләкин ниндидер көч бу ниятемнән тыеп калды, үземне-үзем белештермичә аунап яткан нәрсә янына килдем. Ул кеше иде. Өстендә солдат киеме, бите-башы кара кан. Ләкин әле үлеп җитмәгәне күренә. Кызганудан, куркуны онытып, аның канлы йөзенә, чабылып ташланган кул-аякларына текәлдем. Урмандагы караңгылык та, эчкә шом салган ят авазлар да еракка китеп югалды. Ниндидер томан эчендә туракланган солдат белән мин генә калдым. Шунда солдат, нидер әйтергә теләп, иреннәрен кыймылдатты.

– Кем син, абзый кеше? Нигә болай туракладылар? – дип ачынып солдатка карап каттым. Аның күзләрендә сүрән генә очкын кабынды да сүнде. Элек үлгән кешегә карарга курка идем, бу юлы, кара урманда булуга карамастан, курыкмадым. Күңелемдә кызгану хисе, ә үтерүчеләргә нәфрәт иде. Авылга ничек кайтканымны да белмим. Бары тик шунсы гына истә калган: «Урман юлында кеше үтереп ташлаганнар!» – дип урам буенча кычкырып йөрдем. Бөтен авыл кубарылып, солдатны авылга алып кайттылар. Ул минем әти иде. Соңыннан гына белдем, әтине теге Дәүләтҗаннар үтергән икән. Байлыгын эзләгәннәр. Кесәләрендә тәмәке янчыгы белән гәҗит кисәгеннән башка нәрсә тапмагач, ачуларыннан тураклаганнар. Әмма дошманнар ул алып кайткан байлыкның күп укылудан тишелә башлаган газета кисәге икәнлеген белмәгәннәр.

Әйе, чыннан да бик кадерле байлык була ул, оланнар. Анда җирне халыкка бөтенләйгә бушлай бирү хакында язылган була.

Байлыкларның байлыгы, хәзи¬нәләр¬нең хәзинәсе, бәхетләрнең бәхете ул – Җир. Дөньядагы бөтен матурлык, бөтен байлык, бөтен тереклек җирдән башлана.
 


Фәнис ЯРУЛЛИН

в„–7 |

Коточкыч хәл: Балтач районы Нөнәгәр авылында гөнаһсыз әбине үз йортында вәхшиләрчә үтереп чыкканнар #7221

$
0
0
11.01.2013 Җәмгыять
Килеп җиттек, җәмәгать! Һәр яктан мактаулы саналган, уңган-булган кешеләре белән дан тоткан Балтач районының саф татар авылы Нөнәгәрдә күптән түгел генә булган фаҗигане күз алдымда тотып әйтәм бу сүзләрне.


Ул көнне Нөнәгәр авылы халкы шушындый коточкыч хәбәр ишетербез дип уйлап та карамагандыр, мөгаен. Авылның хөрмәтле кешесе, гөнаһсыз ак әбисе Маһитап Нәбиеваны үз йортында вәхшиләрчә үтереп чыкканнар! Акылга сыймаслык бу хәлгә ышанырга да, ышанмаска да белмиләр. Ләкин яман хәбәр чын булып чыга.

Авылда Маһитап әбекәйне яратып күпләр аны Миңнур дип йөрткәннәр. Шушында яшәгән, тормыш көткән, балалар табып баккан ак әби, гомеренең соңгы минутлары шулай өзелер дип, мөгаен, уйлап та бакмагандыр. Башка өлкәннәр кебек үк, гомере азагынача шушы нигезендә бәхетле яшәргә хыяллангандыр.

Хуҗасын югалтканнан соң җансыз калган матур өйдә әлегә Маһитап әбинең кызы Раушания апа тора. Аның күңел халәтен бер нинди сүзләр белән дә аңлатып бетереп булмый. Шушы кайгыга түзеп, аны күтәреп, шуның белән яшәргә дә кирәк бит аңа!

«Әниемә, исән булса, шушы көннәрдә җитмеш тугыз яшь тулган булыр иде, – ди ул, авыр сулап. – Без – җиде баласы (беребез вафат), төрлебез төрле җирдә яшибез. Кайсыбыз ерак Себердә, кайсыбыз Азнакайда, беребез Әлмәттә, икенчебез Менделеевскида гомер кичерәбез. Шуңа да атна саен әни янына кайтып йөри алмадык. Шулай да җай чыккан саен аның янына ашыга, телефоннан көненә өчәр мәртәбә шалтырата идем.

Ул көнне дә телефоннан әнигә шалтыраттым. Җавап бирүче юк кына бит. Шулай берничә мәртәбә җыеп караганнан соң, күңелем тынычлыгын югалтты. Ашыга-ашыга, күршеләремнең телефон номерын җыйдым. «Зинһар, әнине генә карап чыгыгыз, авырып, берәр җирдә егылып ятмыймы икән, кан басымы белән тилмерә иде», – дип үтендем. Күрше хатыны тиз генә йортыбызга кереп чыкты да миңа шалтырата: «Раушания, өй ишегендә йозак эленеп тора, әниегез бер җирдә дә күренми», – ди. Аның шул сүзләрен ишеткәч, йөрәкләрем әллә нишләп китте. – «И Ходаем, үтереп чыгып китмәгәннәрдер бит инде?» – дип кычкырдым. Борчылуым да юкка түгел иде. Әниебез бит урамга, кибетләргә чыгып, өйне ташлап китеп йөрмәде.

Минем сүзләремне ишетеп, үзе дә куркып калган күрше хатыны авылда яшәүче туганыбыз Рауза апаның кызын чакыртып алган. Шулай да өйгә керергә курыкканнар». Тәрәзә янындагы утыргыч янына килеп, шуңа басып өй эченә күз салган ике хатын тиз арада янә Раушания апага шалтыраткан. «Раушания, әби чынлап та идәндә ята бит!» – дигән сүзләрне ишетүгә үк, Раушания апаның күңеле олы фаҗига булганын аңлап алган.

– Әнине җидесе көнне, төштән соң үле килеш таптылар, – дип елый Раушания апа. – Ә суд-медицина тикшерүе аның алдагы көнне үк үтерелүен ачыклады. Бер көн буе шунда, идәндә яткан әни. Тиз генә тапмасыннар диптер инде, үтерүче йортны тыштан йозак белән эләктереп киткән. Мөгаен, бу хәлләр кичен булгандыр, чөнки әни ишеген дә бикләмәгән булган. Үтерүче үзе өйгә килеп кергән. Аңарчы өй түрендәге телефон чыбыкларын өзеп аткан. Әни диванда утырган булган, ахрысы. Бәлки ул, мескенем, нәрсә булганын аңышмыйча да калгандыр. Теге явыз бар көченә башына балта-лом белән бәргәләгән, хәтта баш капкачлары батып кергән, тәрәзәләргә кадәр әниемнең каннары чәчрәгән иде. Өйдә бөтен җир, сандыкларга кадәр актарылган. Әнинең балдаклары югалган. Күпмедер акчасы да урлангандыр дип уйлыйм, төгәл санын әйтә алмыйм.

Бу фаҗига бөтен районны аякка бастыра. Полиция килеп җитә, тикшерү эшләре башлана.

Шул көнне генә бертуган энем әни яныннан кайтып китте, – дип сөйли Раушания апа. «Ул үтермәдеме икән?» – дип хәтта аннан да шикләнделәр. Ләкин әниемнең аны озатуын күрүчеләр бар. Үзем дә, ул көнне әнигә шалтыраткач: «Энемнәр нишли?» – дип сорадым. Моңа каршы әнием: «Такси килеп алып китте, ике сәгатьләп вакыт үтте инде киткәннәренә», – дип җавап бирде. Энемнәр кайтышлый аның хатынының туган ягына, Полянга да сугылырга тиешләр иде. Ә аларда телефон тотмый. Әни белән сөйләшүгә үк энемә шалтыраттым һәм недоступен дигән сүзләрне ишетеп, аларның кайтып җиткәннәренә төшендем.

Берничә көн үткәч, әбине үтерүдә шикләнеп, авылда яшәүче ике егет – Рафис белән Илгиз кулга алына. Соңрак, читтән килеп биредә яшәүче тагын бер хатын-кызга шик төшә. Озакламый Илгизне кире авылына кайтаралар. Теге хатын-кыз да кулга алынмый. Ә менә Рафис шул көннән бирле ябылуда. Рафисның әнисе Гөлҗиһан апа үзен кая куярга да белми. Шушы вакыт эчендә тәмам бетерешкән ул, улын кызганудан елый да елый.

– Ул көнне көне буе улым белән бакчада тирес түктек. Янымнан бер дә китмәде. Аны нәрсә өчен кулга алганнарын аңлый алмый тилмерәм. Яшермим, салгалады. Шуның аркасындадыр инде, тикшерүчеләргә дә: «Әбине мин үтердем», – дигән. Күңелем моның чынлыгына һич тә ышанмый. Ул бик мәрхәмәтле бала иде, тавышланып йөргәне, кеше әйберенә кызыкканы булмады. Балтачтан улымны Казанга җибәрделәр. Минем анда барып йөрергә хәлем дә юк, балама ризыклар да илтә алмыйм, – дип уфтана ул.

Һәр ана өчен үз баласыннан да яхшысы юктыр ул дисәләр дә, утыз тугыз яшьлек Рафис турында бер генә кешедән дә начар фикер ишетмәдем. Кемнән генә сорасам да: «Юк, булуы мөмкин түгел, Рафис бик нечкә күңелле, миһербанлы егет. Иясез песиләргә кадәр алып кереп, өйләрендә ашатып чыгара иде. Авылдагы һәр кешенең сүзенә колак сала, нинди генә йомыш белән килсәләр дә, кире борып чыгармый, ярдәм итә иде», – диләр. Җәйге корылык вакытында, кешеләр суга тилмергән вакытта, аты белән кеше саен су ташыган, авырсынмаган. Нахакка эләгеп, кеше хатасы өчен генә харап булмаса ярар иде шушы егет, дип тели Нөнәгәр халкы.

Маһитап әбинең кызы Раушания апа да Рафисның үзе генә шушындый кансызлык кыла алуына шикләнеп карый. «Берничә кеше булгандыр алар, бер генә кеше болай кылана алмас. Нинди хайванның кулы барды икән әниемнең гомерен өзәргә?» – дип үрсәләнә ул.

«Әни янына берничә көннән ялга кайтырга тиеш идем. Ай буе янында булырмын, ярдәм итәрмен, бергәләп күңелле булыр дип хыялландым. Әни дә, үләсен сизгән кебек, соңгы сөйләшкәндә: «Кызым, бер-ике көн алданрак кайт инде», – дип кат-кат кабатлады. Алданрак кайта алмадым шул, шунысы бик үкенечтә калды», – дип өзгәләнә хатын.

Әй, гомер диген син. Балаларын, якыннарын гомерлек хәсрәткә салып киткән Маһитап әбинең кулыннан дини китаплары да төшмәгән бит. Шушындый иманлы, саф күңелле кешенең гомерен кыярга нинди оятсызының кулы күтәрелде икән? Моны Нөнәгәр авылы халкы һич тә аңлый алмый.

Сүз уңаеннан. Әлеге вакыйга булып озак та үтмәде, күрше Чутай авылында улының газиз әтисе гомерен өзүе турында хәбәр килеп иреште. Мондый хәлләр, кызганычка, авыл җирендә дә киң колач җәя башлады. Аллага тапшырдык...


---

в„– |

Мәчеттә яланаяк һәм башка түбәтәй кими намаз уку мәкруһ гамәл булып исәпләнәме? #7222

$
0
0
11.01.2013 Дин
Бу дөньяда барысына да, Хисап көнендә иманлыларга гына рәхим-шәфкатьле Аллаһ исеме белән.Бар мактаулар, чынлап та, Аллаһка гына. Без мактыйбыз Аны, Аннан ярдәм һәм ярлыкавын сорыйбыз, күңелләребез һәм гамәлләребезнең явызлыкларыннан Аңа гына сыенабыз. Аллаһ юлыннан барган кешене беркем дә юлдан яздыра алмас, Аллаһ юлыннан бармаганының рухи остазы юктыр. Аллаһтан башка иләһ юклыгына, Аның иптәше юклыгына шәһадәт итәбез. Шул ук вакытта Мөхәммәднең (сгв) Аның колы һәм Рәсүле икәненә дә шәһадәт итәбез.

Иң башта Әбу Давыд җыентыгында 650 нче номер белән күрсәтелгән хәдисне укып чыгыйк.

Әбу Сәед әл-Хөдрий (рг) сөйләп калдырган: “Аллаһның Рәсүле (сгв) үзенең сәхабәләре белән намаз укыган вакытта, аяк киемен салып, үзенең сул ягына куйган. Һәм, моны башка кешеләр күргәч, алар да үз аяк киемнәрен салып куйганнар. Аллаһның Рәсүле (сгв.) намаз укып бетергәч: “Сез нигә аяк киемнәрен салдыгыз?” – дип сораган. Алар: “Без синең аяк киемеңне салганыңны күргәч, үзебезнекен дә салып куйдык”, – дип җавап биргәннәр. Һәм Аллаһның Рәсүле (сгв): “Чынлыкта, Җәбраил (гс) фәрештә минем янга килеп, анда нәҗес бар дип әйткән иде”, – дигән. Аннан соң: “Әгәр дә кем дә булса мәчеткә килә икән, аягына кигән әйберендә пычрак (казар) яки шакшылык (аза) бармы-юкмы икәнен карасын, әгәр дә аяк киемендә пычрак һәм шакшылык бар икән, аны тазартсын һәм аның белән намаз укысын”, – дип әйткән.

Игътибар итегез: Аллаһның Рәсүленең (сгв) яланаяк намаз укуының сәбәбе шунда: аның аяк киеменең пычрак, башка сүзләр белән әйткәндә, нәҗесле булуында. Ә үзенең сәхабәләренә ул аяк киеменең чиста булу шарты белән, аяк киемнәрен салмыйча гына, намаз укырга тәкъдим иткән.

Шул ук җыентыкның 652 нче номерлы хәдисендә болай диелгән:

Йаглә бине Шаддад бине Аус үзенең әтисе сөйләгәнен китерә: “Аллаһның Рәсүле (сгв): “Яһүдиләрнең киресен эшләгез, чөнки алар, чынлап та, үзләренең сандали һәм читекләрендә намаз укымыйлар”.

Чынлап та, яһүдиләрнең гыйбадәт кылуының нигезендә яланаяк гыйбадәт кылу ята. Аларныӊ яланаяк укуларыныӊ сәбәбен без “Та һа” сүрәсенең 12 нче аятендә Аллаһы Тәгаләнеӊ Муса галәйһиссәламгә булган боерыгында күрәбез: “(Ий Муса!) Синең Раббың, әлбәттә, Минмен, башмакларыңны сал, чөнки син Тува исемле мөкатдәс үзәнлектә”.

Әйе, яланаяк гыйбадәт кылу – яһүдиләрнең төп үзенчәлеге. Мөхәммәд (сгв) өммәтенә исә, аякларга киеп намаз уку тәкъдим ителгән. Ул калын, нык аяк киемеме, әллә инде юка оеклармы, моның әһәмияте юк. Фәкать аяк киеме чиста, пакь булырга тиеш. Безне яһүди һәм христианнардан аерып тора торган бу өстенлек Мөхәммәд (сгв) өммәтенә Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән бүләк. Моны шулай кабул итәргә кирәк. Өстәвенә, безнең сөекле Пәйгамбәребез (сгв) үзенеӊ күп кенә хәдисләрендә безне яһүди һәм христианнардан аерылып торырга да өнди. Бу турыда хәдисләр җитәрлек булса да, без сезгә шуларның бары тик берничәсен китерү белән генә чикләнәбез.

Ибне Умардан (Аллаһ аңардан риза булсын!) тапшырыла, ул шундый сүзләр әйткән: “Аллаһның Рәсүле (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!): “Кем ниндидер халыкка охшарга тырышса, ул шулардан саналыр”, – дигән (Әбу Давыд. Китабел либас, № 4031).

Шулай итеп, пәйгамбәребезнең (сгв) нәсихәтләренә буйсынып, яһүдиләрдән һәм насаралардан аерылып торыр өчен, без аякларыбызга оекбаш һәм читек кебек аяк киемнәре киеп кенә намаз укырга тырышабыз. Безнеӊ гыйбадәтебез яһүд һәм насара дин әһелләренеӊ гыйбадәтеннән яланаяк укымау белән генә түгел, бәлки яланбаш укымау белән дә аерылып тора. Чөнки пәйгамбәребез (сгв) һәрвакыт башына чалма кигән рәвештә генә намаз укыган. Сәхабәләр аны бер генә тапкыр, анысын да чалмасын юу сәбәпле генә, чалмасыз көе күргәннәр. Ә хаклыкта, бу – безнеӊ гыйбадәтебезне яһүд һәм насараларныӊ гыйбадәтеннән аерып тора торган бер билге. Әгәр дә инде сез моңа ышанып бетмисез икән, чиркәүгә үз гомерендә бер генә тапкыр булса да кергән теләсә кайсы христианнан сорый аласыз, ул сезгә, шиксез, чиркәүгә кергән һәр ир-ат баш киемен мәҗбүри салырга тиеш дип әйтер.

Мөхтәрәм дин кардәшләрем! Аллаһтан курыккан кеше аның боерыкларын үтәргә, Пәйгамбәребез (сгв) сөннәтләренә иярергә тиеш. Намаз – безгә йөкләтелгән иӊ зур гыйбадәт. Бу гыйбадәтне үтәгәндә без бигрәк тә фарыз һәм вәҗиб гамәлләргә генә түгел, бәлки сөннәт һәм мөстәхәб гамәлләргә дә игътибарлы булырга тиешбез. Онытмыйк: намаз Раббыбыз белән булган иӊ якын урын, иӊ якын вакыт. Тышкы кыяфәтебезне шикләнмичә без үти алабыз. Һәм аны мөмкин кадәр үтәргә тырышырга кирәк. Эчке халәтебез – кешегә күренми торганы, шайтан төрле уй-фикерләр белән читкә алып китә торганы, хәтта намазны бозылыр дәрәҗәгә җиткезә. Тышкы кыяфәтебез җитәрлек дәрәҗәдә булмаса, шайтанга эчке халәтебезгә тәэсир итү җиӊелрәк була. Шуӊа күрә күӊелдә булганы җитә, дип, тәкәбберләнеп йөрергә кирәк түгел.

Без, хәнәфиләр, яланаяк, яланбаш намаз укуны мәкруһ гамәл дип исәплибез. Без артыгына дәгъва итмибез, гәрчә галимнәр арасында бу мәсьәлә буенча төрле фикер каршылыклары булса да, бу эш тыелган, хәрам гамәл дип расламыйбыз.

Бу турыда имам Мөхәммәд үзенең “әл-Әсл” китабында искә алган, ул имам әс-Сарахсиның “Мәбсут” китабына кертелгән. Шулай ук “Миркател Мафатих” китабында да бар, ул “Мишкател Мәсабих” китабының шәрехе. Мулла Гали әл-Кари әйткән: “Галимнәр арасында читек киеп намаз уку, аның мәкруһмы, мөбахмы яки мөстәхәбме булуы турында бәхәсләр урын алган. Тик, яһүдиләрдән аерылып тору ниятендә, берничә тапкыр гына булса да, моны эшләү кирәклеге турында бернинди фикер каршылыклары да юк. Шулай итеп, без, читек киеп намаз укуны, ким дигәндә, мөбах яки мөстәхәб гамәл дип исәпли алабыз”.

Әгәр дә инде, намазны оек киеп уку файдасына булган алда күрсәтелгән дәлилләр, хәтта булмасалар да, без барыбер Россия мәчетләрендә аякларыбызга оеклар киеп намаз укырга өндәгән үзебезнең имамнарыбыз сүзләренә колак салырга тиешбез. Безгә биш вакыт намазларын калдырмаган мөселман табиблары белән еш аралашырга туры килде, алар мәчетләрдә гөмбәчек авырулары таралу ихтималлыгы турында бертавыштан белдерәләр. Баш киеме белән намаз уку гыйбадәтебез белән генә бәйле булса, аякка киеп намаз уку медицина күзлегеннән караганда, гыйбадәт белән бәйләмәгән очракта да, бернинди бәхәскә урын калдырмый, хәтта мәҗбүрилек дәрәҗәсенә күтәрә. Безнең мәчетләребез – җәмәгать урыннары, динебез һәрберебездән чисталык таләп итә, шуңа да анда чисталык саклау һәм гыйбадәт кылу өчен комфортлы һәм хәвефсез шартлар тудыру – безнең бурычыбыз. Кайбер мәчеткә йөрүчеләрнең оекбаш киеп намаз укуга җиңел караулары аркасында, кайбер мөселман туганнарыбызның гөмбәчек авырулары йоктыру очраклары чынлап та билгеле.

Бу мәкаләнең ахырында, без, оек та кимичә, һәм, шиксез, түбәтәйсез намаз укуда тырышлык күрсәтүче үзебезнең мөселман туганнарыбызга үзегезнең гыйбадәтегез вакытында яһүди һәм христианнарга охшарга тырышмагыз, алардан аерылып торыгыз дип мөрәҗәгать итәсебез килә. Әлбәттә, сезне бу гамәлгә, “башкалардан аерылып тор һәм сине күреп алырлар” кагыйдәсе этәргәнен без яхшы аңлыйбыз, тик шулай да, әйтегез әле, әллә инде сез, чынлап та, безнең мәчетләребездә ызгыш-талаш һәм җәнҗаллар чыгуының сәбәбе булырга телисезме?! 


Камил хәзрәт СӘМИГУЛЛИН,Рөстәм хәзрәт ШӘЙХЕВӘЛИЕВ

в„– | 11.01.2013

Яңа закон милли мәгарифкә куркынычмы? - Марат Лотфуллин фикере #7223

$
0
0
11.01.2013 Мәгариф
Күптән түгел кабул ителгән “РФдә Мәгариф турында”гы Законда милли мәгарифкә ни дәрәҗәдә урын бирелгән? Әлеге сорау белән Тарих институтының милли мәгариф тарихы һәм теориясе үзәге өлкән фәнни хезмәткәре Марат Вазыйх улы Лотфуллинга мөрәҗәгать иттек.

 

– Әлеге законда үзгәреш­ләр күп. Иң беренче чиратта, ул “Мәгариф турында”гы (1992) һәм “Югары һәм вуздан соң һөнәри белем турында”гы (1996) Закон­нарны берләштерә, 309 нчы Закон белән кертелгән үзгәреш­ләрне үз эченә ала. Элеккегесенә караганда, биредә милли мәга­рифне үстерү мөмкинлекләре кимрәк. Әлбәттә, аның беренче варианты милли мәгариф өчен бик авыр иде. Чөнки “укыту телләре” турындагы бүлекне төшереп калдырганнар иде. Ул Татарстан һәм башка төбәк­ләрнең тырышлыгы ярдәмендә кире кайтарылды. Ләкин безнең теләкләрнең барысы да үтәл­мәде. Беренче чиратта, туган телдә белем алу төп мәктәп, ягъни 9 сыйныф белән тәмам­лана. Ә инде 10-11 сыйныфта аны ана телендә уку гарантиясен бирми. Әмма төп мәктәптә дә “туган телдә укыту мәгариф системасы мөмкинлекләреннән чыгып оештырыла” дигән җөмлә бар. Бу бик авыр хәл, чөнки мәгариф сис­темасының мөмкин­леге юк диярлек.

Икенче проблема – респуб­ликаның дәүләт тел­ләрен укыту, “Мәгариф” турындагы закон проекты милли мә­гариф өлкәсенә каршы юнәл­телгән иде. Хәзер дәүләт тел­ләрен укыту законда урын тапты. Анда “респуб­лика­ның дәүләт телләре укытылырга мөмкин” дигән, элек исә “укытыла” иде. Ләкин “мөмкин” сүзе рес­публика Законнары нигезендә укытырга нигез бирә. Әмма “рус телен укытырга зыян китермәгән очракта” дип өстәлгән. Төп үзен­чәлек шунда: хәзер укыту федераль дәүләт стандартлары ниге­зендә алып барыла. Анда милли- төбәк компоненты төшереп калдырылган. Әмма аның эчтәлеге федераль стандартларга кер­телгән. Балалар үз халыкларының телләрен, мәдә­ни­ятен, тарихын белергә тиеш, диелгән. Туган телләр белән рус телен укытуга таләпләр тигез дәрәҗәдә куелган. Бу яктан караганда, ситуация бик куркыныч түгел. Ләкин шул ук вакытта мәктәпләр укытуны үзләре тө­зегән программа ни­гезендә алып бара ала. Аның белән ата-аналар таныш булырга тиеш. Ул про­грамма­ларның Россия хөкүмәте тарафыннан эшлә­нелгән үрнәк программалар ни­гезендә төзе­лүе шарт. Мәктәптә РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдим иткән дәреслекләр генә кулланылырга мөмкин. Методик әс­бап­лар исә РФ мәгариф министрлыгы рөхсәт иткән нәш­рият­ларда гына бастырыла ала. Бу Закон бүген ТРда милли-төбәк компоненты кысаларында әзер­лән­гән татар теле укыту дәрес­лек­ләрен төшереп калдыра. Чөн­ки алар федераль министрлык тарафыннан расланмаган. Бүген Татарстанга Россия Мәгариф министрлыгы аны куллануга вакытлыча рөхсәт бир­гән. Ләкин бу – безнең республикага гына. Та­тарларның 75 проценты Россия­дә яши бит. Аларның балаларына дәреслек­ләр кирәк. Бу яктан Закон бик зур авырлыклар тудыра. Әлбәттә, бу уңайдан безнең министрлык эш алып бара. Ләкин ул бик катлаулы, зур чыгымнар сорый торган эш. Моның өчен һәр дәреслек резенция алырга тиеш. Аның бәясе югары һәм күп вакыт кирәк. Бу татар халкы, башка халыкларга яңа проблемалар тудыра. Беренче чиратта, дәрес­лекләрне язу, бастырып чыгару, аларны мәктәпкә кертү механизмнары үзгәрә. Татар халкы укытырга дәреслекләре булсын өчен аны Россия механизмнарына туры китерергә тиеш булачак. Бүген укытырга яраклы дәрес­лекләр юк булып чыга, дөресрәге, исемлеккә кертелмәгән. Татар теленнән Россиянең үрнәк программалары да юк. Моның өчен Татарстанны гына гаепле дип әйтеп булмый.

Гомумән, милли мәгариф өлкәсендә Россия законнары декларатив (языла, ләкин тормышка ашыру механизмнары юк) характерга ия. Россия Мәгариф министрлыгында әле дә милли мәгариф буенча бүлек юк, ул өлкәдә эшләгән кеше дә юк. СССР вакытында министрлыкта андый бүлек бар иде. Россиядә милләтләрнең балалар саны билгеле түгел. Шуңа күрә илдә күпме татар теле укытучысы, дәреслекләр кирәге дә билгесез. Татар халкын алсак, аларның дүрттән бере генә Татарстанда яши. Димәк, калганнар игътибардан читтә кала дигән сүз. Татар мәдәниятен алсак та, язучы­ларыбызның күпмесе Татарстаннан икән? Муса Җәлил, Г.Кутуй,   Һ.Такташ кайдан? Әгәр бүген Рос­сиядә татар теле укытылмаса, татар мәктәпләре бетсә, язучылар каян барлыкка килер икән? Безнең депутатларыбыз да, беренче чиратта, “Мәгариф ту­рында”гы законда кимендә тулы урта белемне туган телдә алуны кайгыртырга тиеш. Ил буенча милли мәгарифне тормышка ашыру механизмы булдыру ки­рәк. Башкача ул депутатлар безгә нигә кирәк?


Сәрия САДРИСЛАМОВА

в„–--- | 11.01.2013

Тикшерү комитеты Вәлиулла Ягъкубны үтерүченең исемен атады #7224

$
0
0
11.01.2013 Дин
Бүген Татарстандагы тикшерү комитетында узган брифингта дин әһеле Вәлиулла Ягъкубны 35 яшьлек Роберт Вәлиев атып үтергәне әйтелде. Бу хакта идарәнең бүлек башлыгы вазифаларын башкаручы Артем Кривоносов белдерде.

Казанда 19 июльдә мөфти Илдүс Фәиз машинасын шартлатуны һәм Диния нәзарәтенең уку-укыту бүлеге башлыгы Вәлиулла Ягъкубны үтергәннән соң, Вәлиев бу терактларда шикләнелеп эзләүгә игълан ителгән иде. 24 октябрьдә Казанда Химиков урамындагы шартлаудан соң, махсус чара вакытында аны юк итүләрен әйттеләр.


---

в„–--- | 11.01.2013

Түбән Новгород өлкәсе Спас районында “Ел кешесе” бәйгесенә йомгак ясалды #7225

$
0
0
11.01.2013 Җәмгыять
Спас районында “Ел кешесе” дигән конкурска йомгак ясалды. Район мәдәният йортын тутырып килгән тамашачылар алдында үз һөнәрләрендә иң-иң яхшы булган спасчыларга җирле хакимият һәм конкурсның жюри тарафыннан “Ел кешесе” дигән билгеләр, дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.

Егермеләп дипломант арасында безнең милләттәшләребез дә бар. Мәсәлән, “Иң яхшы спортчы” исеменә Татар Моклокасы укучысы Илнар Зайцев лаек булды. “Иң ярдәмчел меценат” дип шул ук авылдан чыккан Камил әфәнде Иксанов табылды (фотода). Өлкәннәргә социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр шулай ук Татар Моклокасыннан – Наилә ханым Кинзябаева. Сәламәтлекне саклау сферасында иң яхшы табибә - Кәримә апа Салихҗанова. Ул озак еллар инде ак халатына кер тидерми Бозлау амбулаториясендә хезмәт итә.

Үз номинацияләрендә иң яхшы дип табылган милләттәш-якташларыбызның фотосурәтләре “Ел кешесе” дигән стендта ел дәвамында лаеклы урыннарын биләп торачак. Чын күңелдән без дә аларны шундый уңыш-дәрәҗәгә ирешүләре белән котлыйбыз һәм игелекле хезмәтләрендә яңадан-яңа җиңүләр теләп калабыз.

Бөтен җиңүчеләр бергәләп истәлеккә фотога төшкәннән соң, район үзешчән артистлары бик эчтәлекле концерт бирделәр. Ышанабыз, әле генә аяк баскан елда да безнекеләр “Ел кешесе” конкурсында җиңүчеләр арасында булыр, чөнки татарлар алынган эшләрен хәерле итеп башкара беләләр.
 


О.ХӨСӘИНОВ

в„–1 | 11.01.2013

"Сәләт" яшьләре Австралиягә килде. Австралия яшьләре Казанга җыена (ФОТО) #7227

$
0
0
12.01.2013 Җәмгыять
Татарстанның "Сәләт" хәрәкәте активистлары ике атнага Австралиягә килде. Алар 15 гыйнварга кадәр Австралиянең татар яшьләре белән төрле чаралар, кичәләр, укулар үткәрә. Җәен Австралия яшьләре Казанга юл тотарга җыена.

Татарстаннан бу кадәр зур төркемнең – 25 кеше, әле беркайчан да Австралиядә булганы юк иде. "Сәләт" активистларының ике атнага яшел кыйтгага килүен Көньяк Австралия татар җәмгыяте җитәкчеләреннән берсе Шөһрәт Вәли: "Безнең яшьләр өчен бу сәфәр бигрәк тә файдага булды, чөнки татарстаннар рухи байлыклар алып килде", дип белдерде.

"Сәләт" хәрәкәтенең бу чит илдәге беренче генә проекты түгел. "Ефәк канат" дип исемләнгән проект кысаларында сәлкешләр (алар үзләрен шулай атый, "сәләтле кешеләр" дигәнне аңлата – Н.А.) төрле илләргә барып анда җәйге мәктәпләр үткәрә. Шундый мәктәпләр Болгарстанның Несебр (2004), Чехиянең Прага (2007, 2008, 2010), Италиянең Римини (2011) шәһәрләрендә үтте. Менә, ниһаять, чират Австралиягә җитте.

2012 елның җәендә Шөһрәт Вәли Татарстанда булганда Казан федераль университеты галиме, "Сәләт" проектлары җитәкчесе Җәүдәт Сөләйманов белән очраша. Алар "Сәләт" яшьләренең Австралиягә сәфәре турында фикерләшәләр һәм менә алты ай эчендә әлеге проект тормышка да аша. "Бу ике якның да теләге белән тормышка ашкан зур проект. Безнекеләр яшьтәшләрен дүрт күз белән көтте. Башта бер-ике көн бераз оялып сөйләшергә тартынып йөргән иделәр, хәзер аерып алмас дуска әйләнделәр", ди Шөһрәт Вәли.

Төрле чарлар, уртак сәфәрләр, Австралиянең истәлекле урыннары, тарих белән танышу яшьләрне тагын да якынайткан. Татарстан ягыннан 25 егет һәм кыз килгән булса, Австралия ягыннан 50ләп җыелган. Шулай ук урта буын һәм өлкәннәр дә бу очрашуга чиксез сөенгән. Кунакка чакыру, чараларга тәмле татар ризыклары пешереп җибәрү, яшьләрнең төрле уеннарын килеп тамаша кылу дисеңме – барысы да чын күңелдән һәм ихлас булуы, яшьләрнең уртак тел таба алуы куандырган аларны.

Азатлык радиосы телефон аша Австралия белән элемтәгә кергән көнне, 10 гыйнварда, Аделаида шәһәрендә яшьләр шау-гөр килеп "Аулак өй" үткәреп ята иделәр.

Алинә – Казан федераль университетының филология факультетында испан һәм инглиз телләрен өйрәнә. Венера – Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында мәдәният белгечлеген үзләштерә. Азатлык белән алар элемтәдә булды.

– Австралиядәге егетләр һәм кызлар сезне ни белән гаҗәпләндерде?

Венера: Алар безне татар телен белүләре һәм бик тәрбияле булулары белән шаккатырды. Казанда шундый тәрбияле һәм саф холыклы кешеләрне очрату бик кыен. Монда гаиләләрдә генә булса да телебезне, гореф-гадәтләребезне өйрәтү ул - искиткеч әйбер. Без моңа бик гаҗәпләндек. Алар бик ачыклар һәм кунакчыллар.

Алинә: Безнең "Аулак өй" уены бара. Шаулыйлар, шуңа күрә хәзер без читкәрәк китәбез дә, сөйләшүне дәвам итәбез. Мин Венераның фикерләре белән тулысынча килешәм. Алар шулкадәр татар телендә генә аралашырга тырыша, әгәр без инглиз телендә сөйләшә башласак, алар шунда ук татар теленә күчә. Минем Австралиядәге бу очрашудан соң, Татарстанга кайткач, яшьләр белән эшлисем килә. Венера белән бу уртак фикеребез. Бездә яшьләр татар телен белергә омтылмый.

Венера: Без Австралиягә килгәнче мондагы татар яшьләре көнбатыш, инглиз мәдәниятенә тартыла дип уйлаган идек. Баксаң, алар безнең шикелле үк татар гореф-гадәтләрен саклап калуда зур эш эшли.

– Менә сезнең монда "Аулак өй" бара. Тагын нинди уеннар алып килдегез? Програмыгыз нинди?

Алинә: Безнең програм ике атналык һәм һәр кич аерым бер темага багышлана. Төрле уеннар уйныйбыз, татар кинолары карыйбыз. Татар мәдәниятенә, тарихына, әкиятләренә, легендаларга, татарларның географик яшәү урыннарына багышланган кичәләр үткәрәбез. Бу уен-кичәләр үзебезгә дә һәм Австралия татарларына да бик ошый. Вакытыбыз бик күңелле үтә. Австралия яшьләре үзләре дә безгә белгәннәрен күрсәтә. 11 гыйнвар көнне татар фильмнарына багышланган кичә була. Кино индустриясенең бездәге һәм алардагы хәле турында да сөйләшәчәкбез.

– Яшьләр белән ризыклар да әзерләгәнсез икән.

Венера: Кызлар белән генә безнең аерым бер кичә булды. Без гөбәдияләр пешердек. Берничә такымга бүлендек һәм кем тизрәк, матуррак итеп пешерә дип ярыштык. Ә малайлар ул көнне футбол уйнады. Алар кайткач, барыбыз бергә утырып чәй эчтек. Пылаулар һәм гөбәдияләр ашап кич уздырдык.

Алинә: Егетләр: "Гөбәдия бик тәмле булган", дип әйтте. Австралиядә татарлар гөбәдия пешерә. Мондагы егет-кызларның әти-әниләре Татарстаннан килгәннәр аш-су пешерү серләрен беренче кулдан өйрәтсен дип әйткән. Без дә алардан өйрәндек. Сөйләшеп, аралашып бер матур кичәгә әйләнде ул. Без менә берничә көн инде аларның әниләре белән аралашабыз, алар татар ашларын бик тәмле пешерә. Чәк-чәк, пылау, гөбәдия, мантый дисеңме... Бу аш кичәсе кызлар арасында дуслыкны ныгыту өчен дә эшләнде дип әйтергә була.

– Австралия татарларыннан кала башкалар Татарстаннан шундый зур десантның килеп төшүен ишетмәгәнме?

Венера: Без бер кунакханәдә яшибез. Анда яшәүчеләр: "Сез кайдан килдегез?" дип сорагач, без: "Русиядәге Татарстаннан", дигәч шаккатып торалар. Күпләр аның кайда икәнен дә белми. Мәскәү дип әйткәч кенә әзрәк чамалыйлар. Татарлар дип аңлата башлагач аларда кызыксыну хисе уяна башлый.

Алинә: Австралиянең үзендә татарларга, аларның мәдәниятенә зур хөрмәт. Без төрле музейларны карадык. Аларның берсе имиграциягә – Австралиягә күчеп килгән халыкларга багышланган. Анда бу илгә күчеп килгән татарларның һәм башка халыкларның, мисал өчен, татар сөлгеләре, киемнәр һәм башка әйберләр куелган. Алар турында тулы мәгълүмат бирелгән.

Монда җиде мәчет булу да безне бик гаҗәпләндерде. Австралиядә башка халыкларга хөрмәт. Төрле халыклар арасында монда киртә юк. Алар үзара инглизчә аралаша, ә татарлар үзара бары тик татар телендә генә сөйләшә. Яшьләр өйләрендә инглизчә эндәшчә, әти-әниләре алар белән сөйләшми икән. Бу да безне бик шаккатырды. Татарстанда бары тик русча гына сөйләшә торган татар гаиләләре бар.

Венера: Без моннан илһамланып кайтабыз. Башка илләрдә һәм башка төбәкләрдә яшәгән татар яшьләре белән аралашуны ныгытырга кирәк. Моны тормышка ашыру өчен бик нык итеп эшләячәкбез.

Алинә: Тагын шунсын да әйтәм, монда килгәч "Сәләт"нең бу проектында катнашучы кайбер яшьләрнең уйлары яхшы якка үзгәрде, аларның уйлары чистарды.

– Австралия яшьләрен Казанга чакыру турында сүзләр булмадымы?

Венера: Австралия яшьләрен дә чакыру бер үк проект итеп әзерләнде. Австралия яшьләре дә безгә киләчәк. Безнең яшьләрнең дусларын каршы алу теләге зур. Хәзер монда килгәннәр австралияләрне каршы алу турында төрледән-төрле идеяләр әйдә. Тагын ярты елдан соң без аларны Универсиадага каршы алырга әзер. Кайткач програмны әзерли башларбыз дип торабыз. Аларга үзебезнең тормышыбызны, Казанның, Кырлай, Болгар, Биләр һәм авыл җирләрендәге матурлыкларны да күрсәтәсебез килә.​​ 


 

Австралиядә

Уен-кичә бара

Гөбәдия кырыен бөгү

Кичәләрнең берсендә


Наил АЛАН

в„– | 11.01.2013
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live