Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live

Татарстанда һава торышы кискен үзгәрә: боз яварга мөмкин

$
0
0
08.07.2016 Экология
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе һава торышының бозылуы турындагы кисәтү таратты. Кисәтү 9 июльдә 9:00 сәгатьтән 10 июльнең 6:00 сәгатенә кадәр гамәлдә булачак.
Синоптиклар фаразлавынча, 9 июльдә көндез һәм 10 июль төнендә яшен, көчле һәм бик көчле яңгыр, тизлеге секундына 15-20, хәтта 25 метрга кадәр җитәчәк көчле җил көтелә.   Кайбер районнарда боз яву ихтималы да зур.
---

--- | 08.07.2016

Елан чагуда кеше үзе гаепле

$
0
0
08.07.2016 Киңәш-табыш
Татарстанда быел кара елан (гадюка) чагу очраклары арткан. Май-июнь айларында гына инде ун кеше елан чагып хастаханәгә эләккән. Идел-Чулман табигый тыюлыгы өлкән хезмәткәре, герпетолог Алексей Павлов белдергәнчә, еланнар күбрәк Балык Бистәсе, Биектау районнарында, Лаеш районының Имәнкискә авылында, республиканың куе урманнары булган көньяк-көнчыгышында, төньяк районнарда очрарга мөмкин. Кайбыч, Чүпрәле халкы тыныч йок­лый ала, ул районнарда кара елан бөтенләй очрамый икән.
– Елан чагу очраклары күп булу алар артты дигән сүз түгел. Быел җиләк тиз өлгерде. Халык урманга нәкъ менә «елан туе» вакытына йөри башлады. Бу вакытта алар бик агрессив була. Болыннарда печән чабылмау да еланнарга уңайлы мохит тудыра. Ләкин бернинди очракта да кара елан кешегә үзе беренче булып ташланмый. Чагу аның куркуыннан барлыкка килгән рефлекс кына, – диде Алексей Павлов. Бакчачылар да, соңгы вакытта еланнар күбәйде, дип зарлана. Алексей, моңа кешеләр үзләре гаепле, ди. Бакча тоткан, шәхси йортлары белән торган кешеләр әйләнә-тирәне пычрата, сала тирәсендә зур чүплек өемнәре калдыра, менә бу урыннар еланнарның яраткан җире инде. Биредә тычкан, күсе ияләшә, ә еланнар ризык эзләп килә икән. Йорт тирәсендә үскән зур үләннәр дә елан өчен уңайлы. Шуңа күрә өй янында, тирә-якта үскән чүп үләннәрен чабып торырга кирәк. Урманга барганда тезгә кадәр итек, калын тукымадан чалбар кияргә, үләнне капшар өчен озын таяк алырга кирәк. Елан күбрәк аяк һәм кулларны чага икән. Бу очракта дөрес беренче ярдәм күрсәтсәң, елан агуы тормыш өчен куркыныч түгел.   – Кешеләр күбрәк елан чакканнан түгел, ә дөрес медицина ярдәме күрсәтмәгәнлектән айлар буе хас­таханәдә ята. Җәрәхәткә берничек тә салкын әйбер куярга, жгут салырга ярамый. Даруханәләрдә «Антигадюка» дигән сүл (сыворотка) сатыла. Ләкин без аны кулланырга тырышмыйбыз. Аның организмга тәэсире көчле, аллергия бирергә мөмкин. Елан чагуы бөергә начар тәэсир итә, – диде Казан шәһәре 7нче хастаханәсе токсикология бүлеге табибы Алия Насыйбуллина.   Алексей Павловны исә елан сигез тапкыр чаккан. Ул бер тапкыр да табибка мөрәҗәгать итмәгән. – Елан чагуның беренчел билгеләре агулангандагы кебек була: күңел болгана, эч китә, 30-40 минут дәвамында суларга авыр була, чаккан җир бик каты авырта. Бу билгеләр 7-8 сәгать дәвам итә. Ә менә еланның икенче-­өченче чагуы җиңелрәк бирелә. Организмда елан агуына ияләшә торган биоантитәнчекләр бар. Елан чакканнан соң аллергия­дән укол кадатам, – ди Алексей. Кара елан агуы зәһәр булса да, аны медицинада, дарулар ясар өчен дә кулланалар. Аннан кан куерту, онкологик авыруларга каршы, иммунитетны ныгыту, нерв җепселләрен үстерү өчен дарулар ясыйлар. «Випросал» мазе тулысынча кара елан агуыннан ясалган. Кара елан Кызыл китапка да кертелгән, аны үтерергә ярамый. Шуңа карамастан, ай саен 15-20 елан юк ителә.   Елан чакса нишләргә?   Кешене горизонталь рәвештә яткырырга, чаккан урынны селкетмәскә;   «Новокаин» кадарга (3-4 тапкыр);   Чаккан урын шешә башласа, «Димедрол» һәм «Кордиамид» уколлары кадарга;   Күп итеп су эчәргә (кан куермасын өчен);   Еланның агуын авыз белән суырып алган очракта, агуның 50-60 проценты чыга. Ләкин авыз куышлыгында яра, кариес булган очракта болай эшләргә ярамый.
Алисә САДРИЕВА

--- | 07.07.2016

Истанбул аэропортындагы теракт турындагы эш буенча Татарстанда имам булып хезмәт куйган кеше тоткарланган

$
0
0
08.07.2016 Криминал
Төркиядә Американың Гуантанамо төрмәсенең элекеге тоткыны, Татарстанда туып-үскән Айрат Вахитов тоткарланган. Ул тагын 30 кеше белән бергә Истанбул аэропортында теракт кылуда шикләнелә. Бу хакта «Hurriyet» газетасына сылтама белән "Интерфакс" хәбәр итә.
Төркиядәге Төньяк Кавказ мөселман җәмгыятендәге чыганак мәгълүматлары буенча, Айрат Вахитов 5 июль көнне кораллы террорчылык төркеме әгъзасы булуда шикләнеп тоткарланган.   Басма мәгълүматларына караганда, Төркиядәге көрәштәшләре Вахитовны тиздән азат итәрләр дип өметләнә һәм аның "Ислам дәүләте" (Россиядә эшчәнлеге тыелган оешма) әгъзасы булмавын әйтә. Алар Вахитовны Сүрия халкына гуманитар ярдәм күрсәтү операцияләрендә катнашуын әйтә.   Үзен "Сәлмән Болгарский" дип атаган Айрат Вахитов 1980 нче елгы. Күпмедер вакыт Чаллының "Тәүбә" мәчете имамы булып торган, 1990 елда Әфганстанга киткән. 2001 елда аны АКШ хәрбиләре кулга ала һәм талиблар ягында сугышкан берничә россияле белән бергә "Гуантанамо" төрмәсенә ябалар. 2004 елда Вахитовны Россиягә тапшыралар. Шул ук елны, террорчылар белән элемтәсен раслаучы дәлилләр җитәрлек булмаганга, иреккә чыгаралар.   2005 елда Вахитов, Татарстанда һәм кайбер күрше төбәкләрдә терактлар кылуда шикләнелеп, ике айга кулга алына. «Hurriyet» язганча, аннары ул Ерак Көнчыгышка китә. 2011 елда ул интернетта урнаштырган "Җиһадка ярдәмнең 39 алымы һәм аңарда катнашу" видеоролигын Татарстан прокуратурасы экстремистик дип таба.   Искәртәбез: 28 июнь кичендә Ататөрк исемендәге аэропортта берничә шартлау яңгырады. 43 кеше үлде. ММЧ мәгълүматлары буенча, терактны Үзбәкстан, Кыргызстан һәм Россия (Дагыстан кешесе) гражданнары эшләгән.   Элегрәк соңгы өч тәүлектә Төркиядә, Истанбул аэропортындагы терактта катнашуда шикләнелеп, 30 кешенең кулга алынуы турында хәбәр ителгән иде. 
Гөлшат ГАНИЕВА

--- | 06.07.2016

20 тапкыр химия алган Гөлнара Зиннәтуллина: "Ирем белән бик озак яшәргә җыенам, Алла теләсә!"

$
0
0
08.07.2016 Мәдәният
– Гөлнара апа, хәлегез ничек? Нишләп ятасыз? – Аллага шөкер, әле җиләк кайнатмасы кайната идем. Бүген өченче, соңгы көн. Мин шулай озак пешерәм, иртәгә, суынгач, тутырып куям, Алла теләсә! Аннан соң су сибәргә чыгармын дип торам. Бездә бер дә яңгыр яумый...
Авыру бетми инде ул, начар күзәнәкләрне килеп чыккан саен һаман үтереп торырга кирәк. «Химия» саны 20гә тулды. Cентябрь ахырында тагын барам. Яңа төр дару алып карарга исәп, анализлар тагын ни күрсәтер. Ә болай, тормыш дәвам итә.   – Бакча җене кагылган ханым да бит әле сез. Анда әле дә шулай яшелчә, җиләк-җимешне күпләп үстерәсезме? – Лаеш районының Травкино авылында яшибез. Бакчабыз сеңлемнәрнеке белән янәшә, арабыз­да койма да юк. Яраткан бакчамда быел бөтен эш үземә генә өелеп калды. Февраль аенда гаилә дус­тыбызны җирләргә баргач, Ренатыма инсульт булды бит. Хәлдән килгәнчә, балалар да булыша, әлбәттә. Мин хәзер әллә ниләр эшли беләм, дөнья өйрәтә икән ул. Үзем бакчачы, электрик, су кертүче... Бар әйберне дә утырттым, Аллага шөкер, гөрләп үсәләр.   – Ренат абыйның хәле ничек соң? – Аллага шөкер, иртәгә чираттагы реабилитациядән кайта дип көтеп торам. Бик сагындым инде, йөгереп барып алып кайтасым килә. Машина йөртергә өйрәнми булмас.   Бик куркытты Ренат абыең. Февральдә ай буе аның янына хастаханәгә йөрдем. Кич кайтканда хастаханә ишегалдында таеп егыла яздым. Кулларымны бик каты селтәп, ничек тә егылмаска тырыштым. Шуннан соң авыр­дым, уң ягымның мускуллары тартылды, ахры, дип уйладым. Трамалга (бик көчле анальгетик) кадәр кададым. Тора-бара авыр­ту узды. Күптән түгел ирем дә, мин дә рентген ясаттык. Терапевт минекен карагач, «Бу ни бу?» – дип аптырады. Шаккаттым, 3,4,5,6нчы кабыргалар сынган булган икән. Менә шуны уйларга да вакыт юк. Үзем исән чакта Ренатны ничек тә аякка бастырасы килә. Ходай язганны белеп булмый, әмма ирем белән бик озак яшәргә җыенам, Алла теләсә!
– Гөлнара апа, үзегезне ничек саклыйсыз? Дарулар эчәсезме? – Юк диярлек. Ай саен 10 көн дәвамында дару эчеп алам. Ул үзара сугышып үлеп беткән начар һәм яхшы күзәнәкләрне куып чыгара да мин агуланмый калам. Авыру турында уйлап утырырга вакытым да юк. Табибка да кирәк булгач, вакыт җиткәч кенә барам. Кирәк булса, «химия» алам. Ә аннан соң уйламыйм да, ничек яшисем килә, ничек булдырам, шулай көн күрәм. Чөнки эшләп арыгач, авыру икенче нәрсә. Көн буе караватта ятсаң да авырта ул. Җитмәсә, тик ятканда башка әллә нинди уйлар килә. Мин шуңа күрә уйламаска булдым, пыр туздырып эшләп йөрсәм рәхәт!
Ландыш КӘБИРОВА

--- | 08.07.2016

Айдар Шәймәрданов «ТНВ»дан китүенең сәбәбен аңлатты

$
0
0
08.07.2016 Матбугат
Татар көрәшчеләре турында «Батырлар» тапшыруын алып барган Айдар Шәймәрданов “ТНВ” каналыннан китте. Моңарчы ул анда штатта булган. Эш алыштыруның сәбәпләрен Айдар "Матбугат.ру" хәбәрчесенә аңлатты:

- "ТНВ"да 11 ел эшләү дәверендә хәйран гына тәҗрибә тупладым. Бүген һөнәри яктан осталыгым да артты. Кызганычка каршы, "ТНВ"да барлык мөмкинлекләремне күрсәтү, осталыгың белән шаккаттыру чикле. Ниндидер яңалык кертергә теләүне гаеп итеп күрә башлыйлар. Үземнең шәхси оешмамда күбрәк эшләгән саен, иҗади һәм сыйфат ягыннан ничек үсәргә булганын яхшы беләм. Шуңа күрә, бүген мин "ТНВ"каналына рәхмәт әйтеп, үземнең журналистика эшмне башка җирләрдә кулланырга булдым.

Бу көннәрдә Айдар үзенең ТВ-каналын оештыру белән мәшгуль. Дөрес, ул әле интернет челтәрендә генә эфирда булачак. Әмма алга таба кабельгә дә чыгу хыялы юк түгел. GONGTV дип аталган канал өчен бүген яңа тапшырулар әзерләнә. Алар башлыча шоу-бизнес һәм спорт турында булачак. “Йолдызлы алачык”, “Данлы мәйдан” – кайбер тапшыруларның атамасы инде билгеле. Интернеттагы яңа ТВ-канал нинди акчага оештырыла? Бу турыда Айдар Шәймәрданов әйтергә иртәрәк дип санады. “Клиплар төшерүне дә дәвам иттерәм”, - диде “Батырлар” тапшыруының элеккеге алып баручысы. 

 
---

--- | 08.07.2016

Йөрәгемне сатар идем...

$
0
0
09.07.2016 Җәмгыять
Моннан бер ел тирәсе элек Владимир Путин “Россия Федерациясе гражданнарының сәламәтлеген саклау нигезләре турында”гы Законга үзгәрешләр кертү” дигән документка кул куйды. Үз имзасы белән Кремль лидеры кеше әгъзаларын күчереп утырту турындагы 1992 елда кабул ителгән кагыйдәләрне үзгәртте.
Россия кагыйдәләре үлгән кешеләрнең әгъзасын, әгәр ул исән вакытта үз тәнен кагылгысыз дип игълан итмәгән булса, икенче кешегә туганнарының рөх­сә­теннән башка күчереп утыртырга мөмкинлек бирә. Үл­гән балалар органнарын да күчереп утыртуга юл ача. Ә менә исән кешеләрнең үз әгъзалары белән сәүдә итүе, ягъни аларны үз теләкләре белән авыру сә­бәпле мохтаҗ кешеләргә сатуы без яшәгән киңлекләрдә катгый тыела. Рәсми рәвештә суррогат аналарның башка кеше­ләр­гә үз карыннарында бала үстереп би­рүләре генә рөхсәт ителә. Шуңа карамастан, без еш кына бөер, бавыр сату турындагы белде­рүләргә юлыгабыз. Яңа әгъза эзләүче ке­шеләрнең ачыргыланулы ашыгыч игъланнарына тап булабыз. Соңгылары – матди яктан яхшы тәэмин ителгән, әмма үзе яки якынының сәламәтлегенә төзә­телмәслек зыян салынган ке­шеләр. Бик кыйммәткә бөер яки бавырның бер өлешен эзлиләр. 490 мең долларга (32 миллион сумга якын) бөер һәм 350 мең долларга бавырның өлешен сатып алырга теләүче байлар бар.   Исән кешеләрнең әгъзаларын күчереп утырту мондый очракта чит илләрдә генә башкарыла ала, сатып алучылар акчадан тыш, чит илгә чыгу, операциядән соң реабилитация чыгымнарын да үз өсләренә алырга вәгъдә итә. Бездә исә исән чакта якын туганнар гына үз әгъзаларын бер-бер­сенә бүләк итә ала, мондый операцияләр ясала. Сәламәтлек саклау министрлыгы бездә “кара” трансплантологларның юклыгын, бу өлкәдә тыелган бизнес була алмавын раслап тора. Чынлап та, бик югары квалификацияле белгечләр һәм катлаулы технологик җиһазлар таләп итә торган мондый операцияләрне яшерен рәвештә башкару мөмкинлеге юк дәрәҗәсендә дип уйлыйк. Тик шул ук вакытта әгъза сатып матди проблемаларын чишәргә тырышучыларга кытлык та юк. Мондый сәүдәнең үз базары һәм үз мошенниклары да җитәрлек.   Интернеттагы белдерүләр аша элемтәгә кереп, бөерен сатып акча эшләргә тырышу­чы­ларның бу адымга ни өчен барганнарын ачыкларга тырышам. Уртак тел табу кыен түгел, чөнки сату теләге шулкадәр көчле: үзләре турындагы мәгълүматны, гадәттә, яшермиләр, белдерүдә хәтта телефон номеры да ачык­тан-ачык күрсәтелә. Донорлар үзләрен яхшы яктан рекламалый: эчмиләр, тартмыйлар, сәла­мәт­лекләре яхшы, кайберләре спортчы да икән әле.   Быелның 4 гыйнварында бел­дерү биргән Андрей исемле Чаллы кешесенә шалтыратам: “Бөе­ре­гезне сатмадыгызмы әле?” – дим. Юк икән, бөер алыштырырга теләүчеләр күп булса да, Андрейның ике бөере дә әле үз урынында. Сәбәбе җиңел аңла­шы­ла: бөер кыйммәт, аны теләсә кем сатып алырлык түгел. Андрей башта бәяне әйтмәде, “Мөмкин­легегез күпме?” – дип сорады. Мин йөз мең сумлык бәяне атагач: “Юк инде, сез нәрсә, 8 миллионнан да арзанга бирмим”, – диде. 15 мең сум хезмәт хакы алып эшләүче яшь кенә бу ир кешегә, әйтүе буенча, акча баласын тәр­бияләү, үстерү өчен кирәк икән. Андрей, бәлки, бик үк ихлас та түгелдер, әмма бөер сату кебек кискен адымга барырга карар кылган икән, димәк, җитди сә­бәпләре бар инде.   “Балам хакына бөеремне сатам” дип моннан бер ел элек белдерү биргән 36 яшьлек Казан кешесенең дә бөерләре үз урынында икән. Ул теләмичәрәк сөй­ләште, күрәсең, инде сатуга өмете өзелеп барадыр. Үзең теләгән бәядән әгъза сату җиңел эш түгел, шуңа күрә бу очракта да гадәттәгечә аренага мошенниклар чыга: әгъза сатуда арадашлык итәргә телиләр. Үз­ләрен хосусый клиника вә­кил­ләре дип атаган ялганчылар чит илләргә (күбрәк Германиягә) алып чыгып әгъза алыштыруда булышлык күрсәтергә вәгъдә итә һәм шуннан башны әйлән­дерә башлыйлар инде: башта виза өчен 60 евро, аннан ими­ният­ләштерү өчен 30 евро, аннан нотариус өчен түләүләр чылбыры тезелеп китә.   Болай да матди яктан авыр хәлдә калган мескеннәр боларга акча күчерә һәм ахыр чиктә төп башына утырып калалар. Әгъза сатарга теләүчеләрнең байтагы – кредит инәсендә утыручылар, экстремаль байлык артыннан куарга аларны банк мафиясе мәҗ­бүр итә. Финансистлар кайберәү­ләрне шундый итеп китереп терәгән: рибачылардан котылу өчен хәтта йөрәген сатарга әзер торучылар да аз түгел. Болар, гадәттә, яшь булуларына карамас­тан, тормыштан туеп өлгергән үсмерләр, утыз яшьтән узган гаиләле кешеләр дә очрый. Тормыш белән бәхилләшкәндә, игелек эшләп калырга телиләр: кемдер гаиләсенең матди проблемаларын хәл итеп китмәкче була, кайсыдыр тормыш тәмен белгән икенче берәүгә йөрәген бүләк итәргә тели.   Омтылышларының ихласлыгына ышанмас идең, мондый яшьләр гадәттә ике сөйләшми: Россия балалар һәм яшьләр суициды буенча Европа һәм дөнья лидерлыгына дәгъва итә. Екатерина исемле 16 яшьлек кыз, мәсәлән, 350 мең сумга йөрәген сатып, әти-әнисенең әҗәтләрен түләп дөньядан китәргә тели. Кызык: Биробиджан шәһәрендә яшәүче Катерина татарча да сөйләшә. Виталий исемле рус егете: “Мине әти төп башына утыртты. Минем документлар белән ялган имза куеп 6 миллион сумга кредит алган. Имза 95 процентка минеке белән тәңгәл килә. Әти мошенниклык өчен ике тапкыр утырып чыкты инде. Кредитны мин алмаганга беркем дә ышанмый”, – ди. Ике ел буена Виталий кредитның бер тиенен дә түләмәгән, аны банк судка биргән. Өйне сатарлар дип курка икән. Йөрәген сатып, гаиләсен бөл­ген­лектән коткармакчы, әмма сатып алучы таба алмый икән. Виталий йөрәк күчереп утыртучы яшерен бизнес бар дип ышана.   “Тормышымда бушлык һәм өметсезлек хөкем сөрә, мин инде моңа берничә мәртәбә ышандым. Йөрәгемне аңа мохтаҗ булган кешегә биреп китәсем килә”, – дип аңлата үз теләген Эльвира исемле татар кызы. “Ахмакларча суицид белән киткәнче, йөрә­гемне бүтәнгә биреп китәсем килә”, – дип яза 24 яшьлек Василий игъланында. Мондый кискен адымга барырга җыенучылар күбесенчә үгетләү һәм вәгазьләү белән мәшәкатьләнмәскә куша. Эшнең уңай ягы шунда: алар клиентлар таба алмый һәм, димәк, йөрәкләре дә үз күкрәкләрендә тибүен дәвам итә. Бер-ике ел элек игълан биргән кешеләрнең кай­берләре белән генә элемтәгә чыгып булмады. Тик монысы да эшләр начар дигән сүз түгел. Алар үзләренең юләр фикереннән баш тарткан дип ышаныйк.
Рәшит ФӘТХРАХМАНОВ

--- | 08.07.2016

Нинди җыр ачуыгызны китерә?

$
0
0
09.07.2016 Җәмгыять
Тиздән радиодан чит ил җырларын бик сирәк ишетә башлавыбыз ихтимал. Кырымда узган “Таврида” яшьләр форумында композитор Игорь Крутой шундый тәкъдим белән чыккан. Аның фикеренчә, Россиядә радио аша яңгыраган чит ил җырлары санын чикләүче закон кабул итәргә кирәк. “Болай эшләгәндә, үзебездәге яшь музыкантларга танылу өчен мөмкинлекләр артыр иде. Чит ил җырлары чикләнсә, радио аша классик башкаручылар да ешрак яңгырар иде”, – ди Крутой. Ә сезнең нинди җырлар ачуыгызны китерә?
Илнур ФӘЙЗРАХ­МА­НОВ, “Азан” радиосы баш мөхәррире:   – Советлар Союзы чорында безнең ил ябык иде: безнекеләр читкә чыкмады, читтән безгә керүчеләр сирәк булды. Монда да шул ук хәл. Радиода чит ил җыр­ларын чикләүдән ни мәгъ­нә? Алай эшләгәндә, без чит илләрдәге музыка юнәлеше үсеше турында бернәрсә дә белмәячәкбез. Бүген тың­лаучының сайлап алу мөм­кинлеге бар. Шул ук “Русское радио”, мәсәлән, бары тик рус телендәге җыр­ларны гына әйләндерә. Радиода бер төрле генә җыр­лар, бер үк башкаручыларны гына бирә башласаң, алар популярлашып китә, билгеле. Ләкин чит ил җыр­ларын чикләгәнгә карап, безнең классикларны күб­рәк би­рәчәкләр дип уйлаулары хата. Бүген барысы да рек­лама бирүчедән тора. Ә алар классик җыр тың­лап утырырга риза бул­мас, миңа калса. Дөре­сен генә әйт­кәндә, минем бирелеп, үлә-бетә тыңла­ган җыр­ларым юк. Шулай да яратып тың­лый торган җыр­лар, ачу китерә торганнарына караганда күб­рәк.   Гөлнара ТИМЕРҖАНОВА, җырчы:   – Такмак җырларга ачуым килә. Ике нотадан торган мондый җырларда өч сүз кабатлана да тора. Ә менә чит ил җырларын яратып тыңлыйм. Алар, гадәттә, яхшы сыйфатлы, шедевр кебек яңгырый. Теләсә нинди чүп-чар җыр­ны акча түли-түли әй­ләндергәнче, классик башкаручыларыбызны күбрәк яңгыратырыга ки­рәк.   Ләйсәнә САДРЕТДИНОВА, “Яңа Гасыр” каналында “Халкым минем” тапшыруы алып баручысы:    – Мәгънәсез җырлар­ны­ яратмыйм. Иң беренче чиратта, аның сүзләренә игътибар итәм. Музыка бе­лән тәҗрибә ясыйсы кил­гән кеше кылансын әйдә, тик аңа сүзләр генә салмасын. Татарча җырлар турында әй­түем. Бездә, го­мумән, рә­хәтләнеп ил­һам­ланып тың­лый торган гади инструменталь музыка аз. Ә менә чит ил музыкасын тыңлыйм. Аларны чикләп кенә без­нең музыкантларны танытып булмавы көн кебек ачык. Димәк, без­некеләргә дә халык яратып тыңлый торган шундый ук яхшы музыка иҗат итәргә кала. Бер җыр­ла­тып, истә калган җыр­лар да бихисап. Һәр­кем­нең үз җыры, үз яратканы бар, билгеле.   Альбина ГАЙЗУЛЛИНА, Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры артисты:   – Хәзер бит рифма туры килсен дип, күп очракта җырның мәгънәсенә игътибар да итмиләр. “Чия­-чия”, “Алабута”, “Үп мине, үп” кебек әнә шундый җыр­лар ачуымны чыгара да инде. Бүген чит ил җырлары, чынлап та, артык күбәеп китте. Шул ук “Голос” проектын гы­на алыйк. Анда барлык катнашучылар да диярлек авызын зур ачып, чит ил җы­рын башкара. Шәхсән мин үзем чит ил җырларын ки­метү ягында. Безнең татарда да, урыста да менә дигән җырлар, композиторлар бик күп бит. Без аларны белеп кенә бетермибез.   Айсылу КОРМАНОВА, Казан шәһәренең 144 нче мәктәбендә татар теле укытучысы:   – Нинди телдә булуына карамастан, мәгънәсез сүз­ле җырлар ачуымны ки­терә. Мин үзем татар классик баш­кару­чыла­рының җыр­ларын яратам. Чит ил җыр­ларын, бәлки, чикләү ки­рәктер дә, әмма без гло­баль­ләштерү процессыннан читтә кала алмыйбыз. Нинди телдә булса да, халык сыйфатлы җыр тың­ларга тиеш. Бу очракта безнекеләр башкарган җырларның сый­­фаты да чит илнекенә көндәш була алсын иде. Тыю аша гына танылып булмый. Чит ил җыр­ларын чик­ләгән оч­ракта да үзе­без­нең музыкантлар арасында танытырлык җыр­чылар бик аз, ми­немчә. Эс­традада бө­тенләй җыр­лый бел­мә­гән яшьләр сикереп йөри. Үзебезнең яшь музыкантлар танылсын дисәң, аларны сәхнәгә, акчасына түгел, ә сәләт­ләренә карап чыгарырга кирәк. Миңа калса, моның өчен сәнгать советлары төзү зарур.
---

--- | 08.07.2016

Табигатьнең оҗмах почмагында яшәүчеләр: “Таулар куптарасы килә!”-ди (ФОТО)

$
0
0
09.07.2016 Җәмгыять
“Кичке Таң” тыюлыгының географик урыны Иж елгасының Камага койган җирдән — елга тамагыннан башлана, бу тыюлыкның Көньяк-Көнбатыш чиге. Әлеге урыннан ап-ачык булып Яр Чаллы шәһәре, “Ижминводы” санаторие, Минзәлә районына кергән Күзкәй һәм Боерган авыллары күренеп тора.

Камадан кереп Иж елгасы буйлап моторлы көймәдә агымга каршы менгәндә, уң якта Әгерҗе районының Салагыш, Уразай, Татар Чилчәсе, Татар Шаршадысы, Сәхрә, ә сул якта Барҗы-Умга, Кичке Таң, Балтач, Барҗы-Пельга, Кырынды, Чишмә авылларын калдырып, Әгерҗе-Красный Бор асфальт юлын елга аша тоташтыручы таш күпергә менеп җитеп була. Бу як — тыюлыкның Төньяк-Көнчыгыш чиге. Елга буйлап менгән юл 40 чакрымлап хисаплана, гомуми мәйданы барлык сулыкларны, ике як яр буйлап сузылган урман-кырларны, печәнлек-көтүлекләрне кертеп 9,8 мең гектар тәшкил итә. Тыюлыкның сулыклар картасында күп санда утрау һәм утраучыклар, зур һәм кечкенә култыклар бар. Кама елгасының чыганагы Удмуртиядә. Бүгенге көндә әлеге елгага табигать һәйкәле статусы бирү турында сүз бара. Каманың иң зур кушылдыгы — Иж елгасы Удмуртиянең Якшур-Бодья районыннан башланып китә.

Әһли Фәйзуллин: “Таулар куптарасы килә!”

«Кичке Таң“ дәүләт табигый тыюлыгы белән 19 ел Татарстан Республикасының атказанган экологы Әһли Фәйзуллин җитәкчелек итүен белсәм дә, аның белән очрашып сөйләшкәнем юк иде. Ут бөрчәсе кебек җитәкче моторлы көймә белән тиз арада үзенең биләмәләрен күрсәтеп тә чыкты. Дүрт стена арасында утырганнан соң, иреккә чыккан кош кебек хис иттем үземне. Йә, Хода! Җәмәгать! Менә кайда ул оҗмах! Чит илләргә чыгып азапланып йөрмәгез, биредәге матурлык, чисталык — бар да сезнең хозурда! Иксез-чиксез Иж елгасы киңлекләрен гизгәндә, Әһли Гаскәр улы белән артта калган тормыш дулкыннарына күз салабыз.
— Исемегез “халыкныкы, туган илнеке, милләтнеке, ия, хуҗа” дигәнне аңлата. Сезгә мондый исемне кем кушкан? — Әтием сугышта бергә катнашкан Әгъли исемле дустының исемен кушкан миңа. Ләкин руслар: “О Ахли!” дип дәшәләр иде. Шуннан соң Әһли булдым да калдым.
— Сез — җирдә нык басып торучы, туры сүзле, үз алдына куйган максатына ирешүче шәхес. Әлбәттә, бу сыйфатлар еллар буе үз-үзең өстендә эшләү, халыкка хезмәт итүдән килә. Хезмәт юлыгызда халык белән җитәкчелек итү тармаклары күп. — Әйе, гомерем буе миңа халык белән эшләргә туры килде.Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап, агроном һөнәрен үзләштереп кайткач, Чапаев исемендәге колхозның Татар Шаршадысы авылында бригадир булып эшли башладым. Бераз вакыттан соң “Сельхозтехника” базасында оештырылган механикалаштырылган отрядка бригадир итеп куйдылар. Күп тә үтмәде, “Маяк” колхозына рәис вазифасын башкарырга кыс¬тый башладылар. Озак риза булмадым, чөнки колхоз артта сөйрәлүчеләрнең берсе, үз-үземә ышанмаганмындыр. 1984-1991 елларда Әгерҗе КПСС райкомының беренче секретаре булып эшләгән Нурулла Баһрамов: “Риза булмасаң, партбилетыңны өстәлгә куй”, — дигәч, мин күндем. Әлеге колхозда 13 ел хезмәт куйдым. Гомумән, минем язмыш китабына “Маяк” колхозы, Азево авылы зур хәрефләр белән язылды.
— 1997 елда “Кичке Таң” тыюлыгына җитәкче итеп билгеләнгәндә сез тормыш мәктәбе узган тәҗрибәле җитәкче булгансыз инде. Ләкин бит бу башка тармак. Кереп китүе авыр булмадымы? — Мин бит — авыл малае. Үземне урман-кырлар, басу-иңкүлекләрнең кечкенә хуҗасы итеп тоеп үскән малай. Әлеге җаваплы эшкә мин, үземдә икенче сулыш ачылып, җиң сызганып эшкә тотындым. Чишмәләрне торгызу, урманнарны саклау, Кызыл китапка кергән җәнлек, үсемлекләрне исәпкә алып, аларны үрчетү — без инспекторларның төп эше. Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә экологик чаралар үткәрү, мәктәпләрдә экологик отрядлар оештыру — табигать сакчылары тәрбияләү дигән сүз. Тагы да бер зур вакыйга — ул Җир хартиясе аллеясы төзү. Эшләгән эшләребез күп, алар барсы да табигатьне саклау нисбәтеннән эшләнә. Бер урында гына тормыйбыз, чит илләргә чыгып та тәҗрибә уртаклашабыз, симпозиумнарда чыгыш ясыйбыз.   — Киләчәккә алмаш әзерләр вакытта җитәдер, бу мәсьәләгә ничек карыйсыз? — Әлбәттә, киләчәктә безне алыштырырдай алмашчылар әзерләү — төп бурычларның берсе. Әле алга таба максатлар куеп, киләчәк буын белән җитәкләшеп, табигать сагында торып эшлисе дә әле эшлисе. Үземә килгәндә, табигатькә чын-чынлап гашыйк кеше мин, әле җан халәтемнең шундый чагы — таулар куптарасы килә!   Без барган көнне Әһли Фәйзуллин җитәкләгән «Кичке Таң» тыюлыгы инспекторлары, мәктәп укучылары Иж елгасы ярында экологик өмә үткәрәләр иде. Елга ярлары пыяла һәм пластик шешәләр, пакетлар, иске покрышкалар һәм тутык тимерләр белән чүпләнгән. Өмәдә катнашучылар берничә сәгать буе шул чүп-чарны капчыкларга җыйдылар. Эш беткәч, Әһли Фәйзуллин укучыларга: «Без бик зур территориянең бер өлешен генә җыештырдык әле. Киләчәгебезгә битараф булмаган һәр кеше гап-гади рәвештә чүп савытына барып җитәргә тырышса, планетабыз чис¬тарак булыр иде!» — дип белдерде. Шул арада елга буенда балык тотып, күңел ачып яткан ике ир-атка инспекторлар протокол төзеп, табигатьне саклау турында аңлату эшләре алып бардылар. Әйе, биредә эшләүче инспекторларга эш җитәрлек. Аларның изге эшләрен болай гына бәян итеп бетерү мөмкин түгел. Ә изге эшләр башында үзенә дә, кешеләргә дә таләпчән булган җитәкче — Әһли Фәйзуллин тора. Иң кыен хәлләрдән дә чыгу юлын таба, аларны да шуңа өйрәтә. Беркайчан да үзенең хезмәттәшләренең проблемаларын¬нан читтә калмый һәм көченнән килгән кадәр ярдәм итәргә тырыша. Ә тыюлыкта мондый җитәкчеләр, хезмәткәрләр булганда — ИншәАллаһ, табигатебез сакланыр!      
Рәфилә РӘСҮЛОВА

--- | 08.07.2016

Гүзәл Уразова җәй көне чаңгы шуу ярышында җиңде! (УНИКАЛЬ ВИДЕО)

$
0
0
09.07.2016 Шоу-бизнес
Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимовны җәй айларында төрле Сабантуйларда күрергә мөмкин иде. Әмма бары тик җырчылар ролендә. Кичәге Сабантуйда килеп чыккан хәл исә күпләрне шаккатырды.

Киров өлкәсе Малмыж районында узган Сабантуйда Гүзәл үзенчәлекле бәйгедә катнашты. Башына бүрек, өстенә телогрейка, аякларына итек киеп ул... чаңгыга басты. Күңелләрне күтәрә торган бу бәйгедә җырчыбыз беренчелекне яулады. Фотофиниш кирәк булмады, шулай да өстенлек бик әз иде. 

Әлеге видеоны Илдар Хәкимов төшергән. Ишетүегезчә, хәләл җефетенә ул тренерларча киңәшләрен кычкырып, көч биреп тора. Трибуналар да Гүзәл яклы булган булса кирәк. Бик шатланыштылар. "Минем болельщиклар күпме!" - дип горурлана җиңүче. 

"Бу уенда катнашу Гүзәл идеясе иде. Ә мин исә әтәч тотуда катнаштым. Әмма тоттырмады", - дип сөйләде "Матбугат.ру"га Илдар Хәкимов. 

Күрүебезчә, җырлы гаилә Сабантуй мәйданнарында җырлап кына калмый, ә рәхәтләнеп ял итә, күңел ача.

 

Гүзәл Уразова тормышдагы яңалыкларны сез даими рәвештә аның Instagram битеннән күзәтеп бара аласыз. 

 

 


---

--- | 09.07.2016

Гөлҗиһан Хәбибуллина: “Улым Сириягә китәсен әйтмәде”

$
0
0
11.07.2016 Фаҗига
Сириядә һәлак булган полковник Рәфәгать Хәбибуллинның әнисе – Ульяновск өлкәсе Иске Кулаткы районы Вязовый Гай авылында яшәүче 80 яшьлек Гөлҗиһан Хәбибуллина улының Сириядә икәнен вафат булгач кына белгән. “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә ул улының кечкенәдән очучы булырга теләвен сөйләде. “Беренче тапкыр укырга керә алмаса да, армиядән кайткач, барыбер үз дигәнен итте”, - диде ул.
Гөлҗиһан Хәбибуллина улының бик тәртипле һәм эш сөючән булуын әйтте. Мәктәптә укыганда укытучыларның да, иптәшләренең дә хөрмәт итүләре хакында сөйләде. Әни кеше әйтүенчә, мәктәпкә барганчы Рәфәгать терлекләрне карап китә торган булган. Армиягә киткәнче җирле хуҗалыкта зернотокта, комбайнда эшләгән.     “Мин аңа гел “Сак бул” дип әйтә идем, әмма нишли аласың соң? Үзе шундый иде ул. Ходай аны шулай яраткан. “Әни, мине кайгыртма”, - дип кенә әйтә иде. Ул бит ике сугышны үткән иде. Гел куркып яшәдем. Кемнең улы хәрби, шул үзе генә белә торгандыр минем хәлне. Быел эшеңнән чык инде, җитте, булды инде дип сорадым. Юк, эшемне яратам, кая да булса чыгып эшли алмыйм мин диде. Әйтәләр бит, эшенә тугры дип. Менә ул шундый кеше иде. Шул дәрәҗәдә эшен ярата иде”, - дип сөйләде Гөлҗиһан Хәбибуллина.   Ул улы янына – Краснодар крае Кореновск шәһәренә барып яшәгән дә булган. “Рәфәгать биштә чыгып китә, уникедә кайтып керә иде”, - диде әни кеше. Рәфәгать Хәбибуллин июнь урталарында әнисе белән сөйләшкән, әмма Сириягә китәсен әйтмәгән.   “Миңа берни дә әйтмәде, кая барасың дигәч, монда гына диде. Командировкага дип тә әйтмәде. “Ерак түгел, монда гына барам”, - диде. Хатыныннан гына сорый идем, “Оланым саумы”, дип. Минем барыбер күңелем сизде. Берара йокламадым, үлгәннәр белән саташтым. Минем карт апам бар 94 яшендә, тагын бер олы кардәшем бар, шуларга шулай йөриләрдер дип уйладым”, - диде Гөлҗиһан Хәбибуллина.   Рәфәгать Хәбибуллин былтыр туган ягына кайткан, әнисен Болгар җыенына һәм авылдан 45 км ераклыктагы ишан каберенә алып барган. “Шуларны күрсәтеп калдырды. Мондый хәсрәтне беркемгә дә бирмәсен”, - диде ул.   Гөлҗиһан Хәбибуллинаның өч улы бар – олысы Рәшит белән уртанчысы Заһит авылда яшиләр, Рәфәгать - төпчек улы. Гөлҗиһан Хәбибуллина икенче группа инвалид, әмма үзе пешереп ашавын әйтте: “Калган эшләргә улларым булыша”. Рәфәгатьнең хатыны Рамилә. Олы уллары Руслан Мәскәү өлкәсендә гаиләсе белән яши, хәрби очучы булып хезмәт итә. Икенче уллары Линарга 16 яшь, мәктәптә укый. Соңгы елларда Краснодар крае Кореновск шәһәрендә яшәгәннәр.     Киленнәре Җәваһирә әйтүенчә, очучының вафат булуы турында хатыны Рамилә Рәфәгатьнең абыйларына хәбәр иткән, алары, әзерләп, әниләренә җиткергәннәр. Очучының туган йортына районнан да, укыган җиреннән дә вәкилләр килгән.   Җәваһирә Хәбибуллина очучының бөтен күңелен эшенә биргән кеше булуын, туган ягын, табигатьне яратуын сөйләде.   Рәфәгать Хәбибуллинның хатыны Рамиләнең апасының кызы Гүзәл Һадиева да абыйсының бик ачык, кешелекле һәм ярдәмчел булуын әйтте. “Бигрәк якты кеше иде. Якыннарына бик йомшак иде. Өйдә дә бик ягымлы, гаиләсе өчен үлеп тора иде, улларын итәгеннән дә төшермәде, оныгын да бик яратты. Хатынына “куяным” дип кенә әйтә иде. Яралангач, без курка идек, ул “Безнең эшебез – сезнең тынычлык өчен Ватанны саклау”, - дия иде. Ул үзе өчен түгел, гаиләсе, туганнары, эш өчен яшәде. Көне төне эштә иде. Минем дә улым бар, ничек тәрбияләргә гел киңәшләр бирде. “Батыр бул, яшь солдат”, -дия иде. Елга бер генә килә, без аны гел көтеп ала идек”, - дип сөйләде Гүзәл Һадиева.   Иске Кулаткы районының “Күмәк көч” газетасы редакторы Майзә Мосеева Рәфәгать Хәбибуллинны бөтен авылдашлары да бик хөрмәт иткәнен әйтте. “Авылдашлары бик кызганалар. Аның яраланганын да искә төшерәләр, ул вакытта аны бит табиблар яңадан җыйганнар дисәң дә була. Гел эштә булуын, бик тырыш икәнлеген искә төшерәләр. “Үзе өчен яшәмәгән дә диярсең”, - дип әйтәләр”, - диде Майзә Мосеева.    Фотоларда: Гөлҗиһан Хәбибуллина Ульяновск өлкәсе Иске Кулаткы районы хакимияте башлыгының беренче урынбасары Венера Деникеева белән, Хәбибуллиннарның Вязовый Гай авылындагы йорты.   Моңа кадәр язган идек: Сириядә һәлак булган хәрбиләр Рәфәгать Хәбибуллин һәм Евгений Долгин югары Дәүләт бүләгенә тәкъдим ителә  
Рәмис ЛАТЫЙПОВ

--- | 10.07.2016

Син кирәк миңа...

$
0
0
11.07.2016 Язмыш
Кулына кичә генә өлгергәнлек аттестаты алган 18 яшьлек кызның уенда уку иде. Университетка керү! Сирень чәчәк аткан бакчаларда сер сөйләшкәндә хәйләсез кыз бала егетенә күңелдәге уйларын, хыялларын ачмый каламыни инде? Егет аны сабыр гына тыңлый торган иде. Үзе һаман уйлана...
Айсылу елап уянды.   Рәсәф аны үзе белән алып китмәде. Югыйсә Айсылу инәлеп-инәлеп ялварды бит аңа төшендә: «Мин дә синең белән барам. Калмыйм синнән. Бер киткәч, кайтмыйсың син», – дип тезде генә. Рәсәф Айсылуга җавап бирмәде. Алып та китмәде. Фәкать моңсу елмаеп кына торды. Айсылу аның җитен төсендәге чәч дулкыннарын сыйпамакчы булып үрелгән генә иде, уянып китте. Елый икән.    Уянгач та әле озак үзенә урын таба алмады. Аерылу ачысына гарьләнү тойгысы кушылды. Аннары боларның бөтенесен үпкәләү кебек кызлар өчен аеруча хас булган самими кичерешләр алыштырды. Кырык ел узганнан соң үткәндәге мәхәббәтеңә нинди үпкәләү ди инде?! Айсылу да, Рәсәф төсле үк итеп, моңсу елмаеп куйды. Кара син аны, алып китмәде, ияртмәде бит! Себердәге алтын рудникларына китәргә җыенган Рәсәфкә ияреп китү югыйсә ул чакта да кызның уенда юк иде.    Айсылуның максатын яхшы белгән һәм бу максатка ирешү юлында аңа комачау итәргә теләмәгән Рәсәф үз ниятен кызга тагарга базмады да бугай. Нияте исә кинәт кенә беленде. Өйдә плащын салганда караса, кесәсеннән язу чыкты. Рәсәф аның белән шул язу ярдәмендә аңлаша икән. «Якутиягә китәм. Ә син укырга кер. Мин бер елдан кайтырмын. Иртәгә мине озатырга кил. Көтәм!» Язу русча иде. Чөнки бала вакыттан ятим калган Рәсәф Волгоградта ятимнәр йортында үскән. Шәһәр тәрбиясе алган. Авылдагы йорт нигезләре исән иде әле. Исән генә түгел, шул нигездә аның абзый тиешле кешесе гаиләсе белән яшәп ята.    Армияләрдә хезмәт иткән, олыгаеп баручы егеткә абый белән җиңги янында яшәү бик уңайлы булмагандыр инде. Үз оясын кору, үз нигезен булдыру турында хыяллангандыр Рәсәф. Айсылу менә хәзер – кырык елдан соң шулай акыллы итеп уйлый.    Ул чагында фәкать бертөсле генә уйлады: китә! Озатырга килде, әлбәттә. Автобус тукталышында торган кешеләрнең йөз күзе карап торган җирдә нинди озатышу ди инде ул! Куллар кысыштылар да – шул! Хат алышырбыз, диештеләр. Кыз егетнең маршрутын сорады. «Волгоград аша», – диде. Шушы: «Волгоград аша» дигән җөмләнең шул кадәр мөһим булырын ул чагында кем белгән?! Китте.    Элек тә кайтканы да, киткәне дә булган Рәсәфнең. Бер кайтуында Айсылуны – үсмер кызны хәтерләп тә калган икән. Егетнең үзен исенә төшерә алмаса да, вакыйгасын Айсылу да хәтерли. Район Сабан туена барырга җыенганнар иде. Авылга кечкенә автобус килгән булып чыкты – ярты халык сыймады. Айсылу да утыра алмый таптана. Шул вакыт кемнеңдер көчле куллары кызыкайны күтәрде дә ачык тәрәзәдән автобус эченә  утыртып куйды. Менә шул куллар Рәсәфнеке булган икән. Менә шул куллар Айсылуга гомер буе җитмәде...    Җитмәгән нәрсәләр күп булган икән. Әйтик, Себергә китәргә җыенган Рәсәфкә, төшендә инәлгән кебек үк итеп булмаса да, бер сүз әйтү җитмәгән. Нибары бер сүз: «Китмә!» Нишләгән булыр иде икән? Югый­сә егет тә Казанга килеп укырга яки эшкә урнаша алган булыр иде. Иде, иде, иде... Булмый калган шул инде.   Айсылуның җәе хат көтеп үтте. Хат кышкы имтиханнар вакытында гына килде. Барып урнашканчы, «Адреслар өстәле» аша кызның адресын тапканчы ярты ел вакыт үтеп киткән. Ник китү белән язмаган хатны?   Ник авылдашын «Адреслар өстәле» аша эзләтеп вакыт әрәм иткән. Адрес юнәтүнең ансатрак юлы да бар бит югый­сә: дус кызлар, сыйныфташлар... Хәер, авыл кызы-ның оялчанлыгын аягандыр инде. Бервакыт кинога кергәндә егет, шәһәр гадәтенчә, икесенә дә билет алгач, кыз коелып төшкән иде. Янәсе, хәзер аларның серен бөтен кеше белә бит инде. Авылда кем кызының кем малае белән очрашып йөрүен белүдән дә кызык яңалык юк лабаса. Озатканда кул кысышудан уза алмауның да сәбәбе шул – авыл әдәбе.   Хат озын иде, әйбәт иде. Рәсәф Җир шарының иң салкын ноктасына барып эшкә урнашкан икән. «Сине үзем укытырмын. Акча җибәреп торырмын», дигән сүзләре хәзер булса, бик тә кирәкле, мәгънәле, өметле сүзләр кебек тоелыр иде. Әмма Айсылу университетта укыган елларда «акча мәсьәләсе», гомумән акча турында сүз куерту ваклык кебек тоела иде. Айсылуга нигә акча? Ул бит стипендия ала! Аның өчен мөһим мәсьәлә бүтән: Рәсәф Волгоград аша китте. Ә аның анда армиягә киткәнче очрашып йөргән Галинасы бар. Җавап хатында беренче мәхәббәте уңа төшкән Айсылу, кыюланып, Галинаны егетнең исенә төшерде.   Рәсәфнең икенче хаты да әйбәт иде. Әмма ул кызның шикләнүләрен раславы белән Себер белән Казан арасында йөрергә тиешле хатлар юлын кисеп куйды. Айсылу икенче хатын кыска тотты: «Егетем бар!» Югыйсә егете юк иде әле. Инде менә кырык елдан соң төшендә күреп, елап уяна!   Көне буе алгысаган йөрәгенә урын таба алмады Айсылу. Еракта калган җәй үзәген өзеп сагындырды. Капка төбендәге эскәмиядә утырып таң каршылаганда икәү әкрен генә җырлаган җырларны исенә төшереп көйләп йөрде:   Җылы яклардан җилләр иссәләр, Тәрәзәмне ачып куярмын. Сагынмый ул, кайтмый дисәләр,  Мин җилләрне кире куармын...   Китте. Кайтмады. Җилләрне кире куганмындыр, күрәсең. Көне буе кинәт уянган хисләреннән иләсләнеп йөргән Айсылуның кинәт кенә зиһене яктырып китте. Рәсәф дөньяда юк ич инде!    «Рәсәф үлгән икән... Озак авырган». Моннан биш еллап элек Сабан туена кайткач ишетеп килгән хәбәр иде бу. Исән түгел ләбаса аның Рәсәфе. Димәк, төшендә Айсылуны үзе белән ияртмәве, «Син яшә әле!» – диюе. Ярый әле ияртмәгән. Оныклар үстереп яткан Айсылуга һич тә үләргә ярамый. Рәхмәт Рәсәфкә. Ияртмәгән, үзе белән китәргә чакырмаган өчен. Миһербанлы, бик тә юньле кеше иде шул. Айсылуның юлында очраган ир затлары арасында аны кадерли, саклый белгәне, ир-атларга тиешле сыйфатларга ия булганы ул иде.   Аның белән гомер кичергән хатын бәхетле булгандыр. Урыны оҗмахта була күрсен.   Сабан туйларына соңгы кайтуларда да Айсылу ханым яшьлектәге ахирәт дуслары белән дә Рәсәф хакында сүз кузгатмады. Өлкән яшьтә яшьлектәге мәхәббәтләрне сөйләшеп утыру килешми дә торгандыр инде ул.   Менә тагын авылына кайтып бара. Авылда тагын Сабан туе. Кайтучылар күп булыр. Менә янәшәсендә утырган кызыкай да Сабан туена дип кайтып киләдер. Юлдашларның сүзе тиз ялгана. Кем кызы икән бу? Күзләре бик тә таныш кебек. Авылга сирәк кайтылгач, шәһәрдә яши башлавына да күп еллар узгач, Айсылу авылдашларын танып бетерми. Ярый әле кызыкай сүзчән булып чыкты. Кем кызы, кем нәселе икәнлеге дә беленде. Рәсәфнең абзасының кече кызы икән бит бу инде ханым булган кызыкай.   Айсылу тәки сүз җаен тапты. Тегене-моны сораштырган булды. Абзаларының язмышын белеште. Һәм үзе өчен бөтенләй көтелмәгән яңа хәбәр ишетте. Алтын руднигында эшләүчеләр алтын бөртеге табылганда тәгаен шулай шатланалар булыр. Рәсәф үлмәгән икән бит! Сәламәт булмаса да, исән икән. Исән бит ул! Исән генә була күрсен! Күңел дәрьясы тагын чайпалды.  Биш кенә минутка булса да, бер күрешәсе иде.   Эх, исән икәнлеген теге төшне күргән вакытта ук белгән булсамы? Ун ел элек! Ун ел гомер бит ул. Ун ел буе дөньяда Рәсәф бар дип яшәгән булыр иде Айсылу.    Бер күрешеп сөйләшергә, хәл белешергә, бергә-бергә яшьлекне сагынырга инде соңмы?  Мөгаен, соңдыр. Аннары ул бит Волгоград аша киткән иде...
Асия СӘГЫЙТОВА

--- | 06.07.2016

Татарстанда бакалы яңгыр яуган (ФОТО)

$
0
0
11.07.2016 Экология
“Бүген төнлә Шөгердә бакалы яңгыр яуган ахры, ишегалды буйлап кечкенә бакалар сикерешә”, – ди язганнар социаль челтәрдәге “Мин Шөгерне яратам” төркемендә. Бу хакта Лениногорск районының “Заман сулышы” газетасы хәбәр итә.
Бу яңалыкны хәбәр итүчеләр башка кызыклы мәгълүматларны да җиткерә. 1954 елда бакалы яңгыр Англиядәге Бирмингем шәһәрендә яуган. 1973 елда Франциядә, ә 1974 елда Төркмәнстанда да шундый әкәмәт хәлләр күзәтелгән.     Галимнәр фикеренчә, бакалы яңгыр бик көчле давыл вакытында, ягъни өермә күтәрелгәндә ява. Өермә юлына очраган бөтен әйберне үзенә суыра. Ә инде туктаганнан соң бар әйбер кабат җиргә төшергә мәҗбүр була. Өермә сазлык өстеннән күтәрелгәндә бакаларны, андагы пычракны суырырга мөмкин. Балык, краб яңгырлары яуган очраклар да булган. Ә Россиядә Иван Горозный заманында күктән көмеш акчалар сибелгән. Мещера авылында яшәүчеләр мең тәңкә җыйганнар, дип белдерә Лениногорск басмасы.
---

--- | 11.07.2016

«Өйдән туеп чыгып киттем»

$
0
0
11.07.2016 Язмыш
Беркөнне Киров районындагы Серов тукталышында автобустан чыгуга, күзем җирдә ятучы берәүгә төште. Карасам, 30-35 яшьләр тирәсендәге хатын-кыз... Яныннан көн саен йөзәрләгән кеше узып йөри. Тик берсенең дә аңа исе китми. Башымнан: «Бу да кайчандыр кемнеңдер кадерлесе булып үскән ләбаса», – дигән уй йөгереп үтте.
Якынрак килеп үзен сөйләштерергә теләсәм дә, ачылып китәргә ашыкмады. Сүзгә саран булып чыкты. Исеме Ләйсән икәнлеген дә янында утыручы бер ир кеше генә әйтте. Фамилиясен әйтүне кирәк санамады. Сөйләшә башлагач та, агач төбендә яткан җиреннән торырга ашыкмады ул. Бераз сораштыра торгач, ачылып киткән кебек булды.   – Өйдән туеп үзем чыгып киттем. Монда саф һавада рәхәт. Ике балам бар, ун һәм унбер яшьлекләр. Ирем ташлап китте безне. Балалар үзләре эшләп ашасыннар, – ди.   Ләйсән өченчегә авырлы. «Нигә үзең эшләмисең соң?» – дигән соравымны җавапсыз калдырды. Битенең кара янган булуын да «ике көн элек кенә ирләр кыйнап китүе» белән аңлатты. (Үзе бер төрле, башкалар икенче төрле сөйли). Шушы көннәрдә генә баш астына салып йоклый торган мендәрен дә яндырганнар икән.   – Булды, башка сөйләмим. Сөйләрлек рәтем юк. Сез миңа лучше ун сум акча бирегез, – дип кырт кисте ул. Апасының да кайда яшәвен әйтмәде. Янәшә-тирәдә яшәүчеләр әлеге хатын язмышын белергә тиештер дип, узып баручыларны туктата башладым. Юлымда беренче очраган Нәзифә ханым бераз белә булып чыкты.   – Ул кызның әнисе дә соңгы елларында эчүгә сабышкан иде. Берничә ел элек гүр иясе булды. Аннан соң апасы белән икесенә фатир калды. Башта Ләйсән эшли иде. Эчкәне дә күренмәде. Аракы белән дуслашкач, «фатирга түләми» дип, аны апасы фатирларыннан куып чыгарды. Болай йөрүеннән үзе дә туйган инде. Ярдәм итүче кеше булсын иде үзенә. Ихтыяр көче юк, күрәсең. Хәзер әнә шул агач төбеннән башка урыны да юк. Шунда йоклап йөри инде ул, – диде Нәзифә ханым.   Тукталышта басып торучы Зәйтүнә апа Ләйсәнне белеп җиткерми икән. Әмма моннан берничә көн элек кенә бер хатын-кызның аны бик каты кыйнавын үзе күргән.   «Бәлки менә Илшат беләдер», – дип, ул үз йортларында яшәүче бер ирне чакырып китерде. Анысы да: «Хайван бит ул. Кеше булса, анда ятамыни?» – дигән сүздән башканы әйтмәде.   Ләйсәнгә ярдәм итү нияте белән, шәһәрдәге яшәү урыны булмаганнарны урнаштыра торган приютка шалтыраттым. «Без фатирга теркәлмәгән кешеләрне генә алабыз», – дип җавап бирде приют мөдире. Мәскәү районының социаль яклау идарәсе башлыгы Людмила Комиссарова да шатландырмады. «Без полициядән башка аны алып китәргә тиеш түгел», – дигән җавап ал­гач, участок инспекторы белән элемтәгә чыктым. «Алар белән без шөгыльләнергә тиеш түгел», – диде ул. Шулай да мин шалтыраткач, барып караганнар тагын үзләре, тик Ләйсәнне туры китерә алмаганнар.   Кеше хәлен кеше белми үз башына төшмәсә, дип юкка гына әйтелмәгән шул...  
Люция ХӘБИБУЛЛИНА

--- | 08.07.2016

Лилия Муллагалиева өендә туй гөрләде! (ФОТО)

$
0
0
11.07.2016 Шоу-бизнес
Татарстанның атказанган артисты, өч бала әнисе Лилия Муллагалиева өендә бәби туе узды. Туй димичә, ни дисең: мәҗлестә 100ләп кеше кунак булган! Лилия әйтүенчә, бәйрәмгә иң якын кешеләре генә җыелган.
– Бәби туен өй янында ачык һавада үткәрдек. Алдагы көн яңгырлы булгач, борчылган идем, бик тырышып әзерләндек бит. Әмма Аллаһы Тәгалә безгә кояшлы матур көн насыйп итте. Артистлардан минем остазым, ТР халык артисты Венера Ганиева, тормыш иптәше белән Айгөл Бариева, Люция Мусина һәм Рөстәм Закиров, Замирә Рәҗәпова, Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар, Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Гөлнара Габидуллина, Чулпан Гарипова, Австралиянең татар җәмгыяте әгъзасы Диләрә Вәли һәм башкалар бар иде. Ильясыбызга кирәкле бүләкләр алып килгәннәр, бик шатландым, – дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Лилия Муллагалиева.   "Билгеле инде, шулкадәр табынны үзебез генә әзерләп бетерә алмас идек. Кафедан хезмәткәрләр чакыртырга туры килде. Өйдәге шикелле бик тәмле ризыклар әзерләделәр", – диде җырчы. Бәби туен Илсур һәм Лилиянең гаилә дусты Зөлфәт Зиннуров алып барган. Ә балалар өчен аниматорлар белән аерым күңел ачу чаралары оештырылган. "Барлыгы 30лап бала бар иде, бу бәйрәм мини Сабан туе булды", – ди Лилия.   Илсур белән Лилия Данил, Ильвина, Ильяс исемле өч бала үстерә. Төпчек уллары Ильяска 7 июль көнне 2 ай тулды.        
Эльвира ШАКИРОВА

--- | 11.07.2016

Бөгелмәдә ике яше дә тулмаган бала 4 нче каттан егылып төшкән

$
0
0
11.07.2016 Фаҗига
Балага 1 яшь тә 4 ай гына булган, дип яза "Бугульминская газета". Ул ишле гаиләдә тәрбияләнгән. Фаҗига булган көнне әтиләре олырак балалары белән юыну бүлмәсендә булган. Ә дүртенче баласына авырлы әни кеше ял итәргә ятып торган.
Бүлмәдә тәрәзә ачык калган була. Беренчел фаразлар буенча бала тәрәзә төбенә менгән һәм 4 нче каттан егылып төшкән.   Алган тән җәрәхәтләреннән бала хастаханәдә вафат булган.
---

--- | 11.07.2016

Бала караучы эзлим...

$
0
0
11.07.2016 Җәмгыять
Игъланнарның күбесе әнә шулай башлана. Яныңда бу мәшәкатьләрне үз өстенә алырга әзер торучы дәү әни булмаганда, кая барасың, эзлисең... Менә шунда башлана да инде борчуларың. Бәләкәчеңне үзең сыман яратып, күңел биреп караучыны каян табарга?
Бу очракта аңа таләпләр югарыдан куела бит. Ул кем, нинди һөнәр иясе, бала яратамы, өйдәгеләр белән уртак тел таба алырмы? Кыскасы, бала караучы булып ялланучы турында әниләр мөмкин кадәр күбрәк белергә тиешләр. Урлашкан, яисә бала белән ялгызы калгач, аны җәбер­ләгән нянялар турында да бик еш ишетеп торабыз бит. Бар, андыйлар да бар.   Сүз дә юк, дәү әни кочагында үскән балалар бәхетле алар. Назласа-иркәләсә дә, арт ягыңа берне төшереп алса да... ул синеке, үзеңнең сөекле дәү әниең! Үзе ачуланыр, кешедән рәнҗеттермәс ул. Еласаң, кочагына алып юатыр, башыңнан сыйпап, әкиятләр сөйли-сөйли йоклатыр да. «Балаңның баласы балдан татлы» дия-дия, бәләкәчеңне үчтекиләп өйдә генә утырасы да бит югыйсә. Кызга­ныч, тормыш без дигәнчә генә бармый, йөгертә дә йөгертә...   Шулай бервакыт танышымның яңа гына бәби алып кайткан кызы белән сөйләшәм. Баласына әле ике ай чамасы гына. Ә ул инде эшкә чыгу турында хыяллана. «Бакчага чират бит, әниеңә калдырасыңмы?» – дим. «Әни эшли бит, – ди бу, уйга калып. – Әйбәт бер няня табасы иде, кая мөрәҗәгать итәсе икән?!»   Чыннан да, йомгакны кай якка тәгәрәтә башларга? Ничек итсәң ялгышмассың?! Газеталарда «Бала карыйм» дип, үз хезмәтләрен тәкъдим итүчеләр бар ул. Тик аларга ышанып буламы? Няня түгел, ә бер ялганчы, аферист булып чыкса. Алай да булырга мөмкин.   Әниләр өчен мөһимнән-мөһим һәм дә гаять чете­рекле шушы мәсьә­ләне хәл итүнең сыналган юлын сайлап, телефоннан 09 номерын җыябыз да, няня хезмәте күрсәтүче фирма-агентлыклар турында белешә башлыйбыз. Алар бер Казан каласында гына да дистәгә якын. Шундук безгә факс буенча аларның телефоннарын, адресларын, җитәкчеләренең исемнәрен әйтеп мәгьлүмат килә. Күз төшкән беренче номерны җыябыз: «Әйбәт бер няня кирәк» дип, гозеребезне җиткерергә ашыгабыз. «Бездә ба­рысы да әйбәт», – дип кырт кисә үзен агентлык җитәкчесе дип таныштырган ханым. Һәм шундук балага ничә яшь, күпме вакытка кирәклеге хакында төп­ченергә керешә. Ә бала карау­чының үзе турында ләм-мим. Әни кешене бигрәк тә шунысы кызыксындыра лабаса.   Әниләрнең күбесе, күкрәк баласына медицина белеме булган нянялар кирәк, дигән фикердә тора. Бу дөрес түгел. Поликли­никаларга-хастаханәләргә еш йөрибез, андагы медицина персо­налы­ның авырулар белән үзләрен ничек тотуларын күреп торабыз: рәсми һәм бик ко­ры алар... Алар­ның «һөнәри гадәтләре» бала карарга алынгач та артларыннан калмый йөри. Чөнки шулай өйрә­нелгән, шулай күнегелгән. Инде килеп, ни өчен әле нәкъ менә медицина персоналы? Няняның күкрәк баласына массаж ясарга да, әти-әниләргә булмастай киңәшләр бирергә дә хакы юк. Бигрәк тә педиатр киңә­шеннән башка... Димәк, мәсьәләнең бу ягына игътибар итмәскә дә мөмкин. Биредә иң мөџиме – балага мөнәсәбәт. Әнисе урынына кал­ган апасы назга, яратуга тартылган нәни җанны күз карашыннан, аның әле ачылып та җитмәгән теленнән аңлый алырмы, аңа һәрчак ярдәмгә килергә әзерме ул?! Бала караучы, әлбәттә инде, әти-әнигә боларның барын да вәгъдә итә. Баланы ашату-эчертү, юындыру, күлмәк-ползункиларын юып кую, бала бүлмәсен җыеш­тыру, аны саф һавада йөртү, әгәр инде бишектән төшкән икән, аның белән интеллектуаль үсеш өчен тәкъдим ителгән төрле уеннар уйнау – болар бары да няняның бурычы. Бала белән «утыру» дигәч тә, аны туры мәгънәсендә аңларга кирәкми. Бала – ул гел хәрәкәттә, аның белән утырырга түгел, бергә хәрә­кәтләнергә кирәк. Билгеле, чит кеше баласын карау җиңел эш түгел. Әле кайчак үзеңнекен карарга да вакыт та, игътибар да җитми. Няня хезмәте күрсәтергә алынган кешеләрдә үзгә бер талант – баланы «синеке», «минеке»гә аермыйча ярату булырга тиеш. Шундый сыйфатларны күреп алу, бу авыр, мәшәкатьле эшкә олы җанлы игелек ияләрен тарту бурычы куела да инде «Няня хезмәте күрсәтү» агентлыкларына.   Агентлык җитәкчеләренең әйтүе­нә караганда, няня, эшкә урнашыр алдыннан, психологик тест, махсус курслар уза. Ләкин күп очракта – ул сүздә генә шулай. Дөресен бала караучы үзе әйтеп бирер. әзерлек курсларының кирәклеге бәхәссез. Психологлар әйтүенчә, бишектән бишкәчә булган чор – ул баланың күңеленә психик яктан формалашуга җим салына башланган чор. Шуңа да әниләр няня сайлауга җитди килергә тиешләр. Бала карау­чы эзләү барышында түбәндәге­ләрне истә тотыгыз: сез балагызны чит кеше кулына тапшырырга әзерме-юкмы, иң элек шуны ачык­лагыз. Әгәр дә икеләнә­сез икән, ашыкмагыз. Югыйсә, тормышыгыз тәмугка әйләнергә мөмкин.   Тәкъдим ителгән няняларның берсе дә таләплә­регезгә туры килмәгән очракта, агентлык сезгә акчаны кире кайтарып бирә. Килешү төзегәндә, анда кемгә нинди бурычлар йөкләнүенә аеруча игътибарлы булыгыз. Өй эшләрегезнең күплеге аркасында гына балагызга вакытыгыз җитми икән, иң яхшысы – бала караучы түгел, ә бәлки өй караучы яллагыз.    Мәгълүм ки, баланы бакчага йөртмичә өйдә тәрбияләү – бер яктан, яхшы булса (бөтен игътибар аңа гына, ул бар нәрсәне тиз өйрәнә, аңа йогышлы чирләр эләктерү куркынычы янамый һәм башкалар); икенче яктан, мондый баланың киләчәктә яшьтәшләре белән аралашуда проблемалары килеп чыгуы ихтимал. Ул көндәшлек һәм лидерлык сыйфатларына ия түгел. Гел няня белән үскән бала үз ишләре арасында югалып калучан була. Шунлыктан, меланхолик һәм флегматик темпераментлы балаларга, әйтик, биш яшькә чаклы няня белән утырсалар яхшырак. Ник дигәндә, мондыйлар инициативасыз, үз эченә бикләнгән, аларның эчке дөньясы бик нечкә һәм алар анда бары иң якын кешеләрен генә кертәләр. Биш яшьтән соң аны бакчага бирергә дә була.   Ә менә сангвиник һәм холерик темпераментлы балаларны тизрәк бакчага җибәрү яхшы. Алар хәрәкәтчән, инициативалары ташып тора, алар – лидер. Андый баланы өйдә «бикләп» тоту – акылсызлык.   Әйткәнебезчә, няня балага да, әти-әнигә дә ошарга тиеш. Ул үзе­­нең кая килеп эләккәнен, кем булып эшләвен азга гына да оныт­маска, ара сакларга, ата-ана абруена дәгъва белдермәскә, аларны өйрәтмәскә, хуҗаларның кисәтүен рәнҗетү сыман кабул итмәскә тиеш. Кайбер әниләр, бәләкәчләре күп вакытларын няня белән уздыргач, бала аларны танымас, бутар, дип куркалар. Куркырга кирәкми, бала ул үз әнисен –  иң кадерлесен – әллә каян танып ала.   Үземнеке шикелле... Шөкер, мин үз оныкларымны үзем үстергән кеше. Кайчан да бер чит кеше балаларын карармын дип, башыма да китермәдем. Бала карарга алынуым кинәттән, уйламаганда булды. Олы кызымның дус кызы йөкле иде. Аны, бала табуга ук, эшкә чакыра башладылар. Баласы әле туган гына. Кая куярга, кемгә калдырырга? Шуннан алар мине, кызым белән икәүләшеп, бала карарга кыстый башладылар. Уйладым-уйладым да, ризалаштым. Үземнең оныкларым зурлар инде, мәктәпкә йөриләр. «Ярар, карап карыйм», – дигән булдым. Гәрчә, эшли алачагыма аз гына да икелән­мәдем, тәҗрибәм дә, вакытым да бар иде.    Ә иң мөһиме – мин балалар яратам! Шул баланы бишектән төшереп, бакчага илткәнчегә кадәр карадым. Үземнеке шикелле якын булды: ашатам, юындырам, киемнәрен юып куям, бүлмәне җыештырып чыгарам. әле әти-әнисе кайтуына ашарга пешереп куярга да вакыт кала иде. Кыскасы, бер-беребездән бик канәгать калдык. Хәзер дә кайчак: «Бала янында ике генә сәгатькә утырып тор әле», – дип шылтыраталар. Һәм мин барам. Чөнки, әйтәм бит, үземнеке шикелле хәзер ул миңа.   Мин «Няня хезмәте күрсәтү» агентлыгы аша да, игълан биреп тә эш эзләп йөргән кеше түгел. ә шул ук вакытта эшсез дә тормыйм. Кирәксенгән кешеләр үзләре эзләп таба, бер-берсе, танышлары аша… Менә тагы ике әни, әле балалары тумаган килеш, «безгә килерсең», дип торалар. Бала-чага да, аларның әти-әниләре дә мине «син няня түгел, безнең әби», дип үсендерәләр. Яраталар, якын итәләр, димәк. Күпме эшләп, баланың әти-әнисе белән беркайчан да ачуланышканым, үпкәләшкәнем булмады. Эшемне күңел биреп, ихластан эшләгәч, кулдан-кулга гына йөртәләр.    Әти-әниләргә әйтәсе килгәнем шул: балаларыгызга няняны белгән кешеләр арасыннан эзләгез. Иң яхшысы шул булыр.    Флюра ЛАТФУЛЛИНА. Казан.   Беренче көннәрдә балагыз янында няня белән бергә йә үзегез, йә якын кешегез калса да ярый. Болай итү бала караучыгызның сабыегызга карата мөнәсәбәтен ачыкларга булышыр. Бәләкәч ялганны бик тиз сизеп ала ул. Әгәр дә нәниегез няняга якын килми, елый-борчыла икән, ул чагында аның хезмәтеннән баш тартыгыз.   Эшкә алганда «сынау вакыты» куегыз. Няня – сезгә ялланып эшләүче, сез аның хезмәтенә акча түлисез. Ул балагызны ничек кенә яратмасын, өйдә үз теләге белән нинди генә эш башкармасын, шуны онытмагыз: ул гаилә әгъзасына әйләнергә тиеш түгел. Эш бирүче белән эшкә ялланучы арасында ара саклансын. Югыйсә, сез аңа үзегезнең таләпләрегезне куя алмыйсыз. Әгәр дә нянядан канәгать түгел икәнсез, ул чагында бала караучы тәкъдим иткән агентлык, берничә көн эчендә, башка няня табып бирергә бурычлы. Әмма аның туктаусыз алышынып торуы да әйбәт түгел, чөнки балага үзенең тәрбиячесенә күнегү-ияләнү өчен кимендә ике ай чамасы вакыт кирәк.   Мине — «Әни», Нянясын «мама» дия   Бәби көткән вакытта, декрет ялына кадәр калган көннәремне санап утырганда, хезмәттәшләремнең «эшне сагынырсын әле», дигәннәре истә. Чыннан да, өйдә эш беркайчан да бетми, иртәдән кичкә кадәрле мәш киләсең, ә эш барыбер арта гына кебек тоела... Ничек кенә булмасын, балама җиде ай тулгач, кадрлар бүлегеннән шылтыратып, ярты көнгә генә булса да эшкә чыгуымны сорагач, шунда ук риза булдым. Хәзер инде баламны кемнән каратырга? Үз әти-әнием дә, кайнанам-кайнатам да эшлиләр. Интернеттагы игъланнарны өйрәнә башладым. Кадрлар агентлыгы аша профессиональ няняларны яллау бик кыйбатка төшә икән – баланы бер сәгать карау өчен 80 сум акча түләргә кирәк. Аена 12 меңгә якын дигән сүз бу. Дөрес, мондый няняларның сәламәтлек турындагы белешмәләре кул­ларында... Аларның педагогик белеме дә, тәҗрибәсе дә бар. Ләкин, андый няня, беренчедән, зур чыгым сораса; икенчедән, мине бала тәрбия­ләргә өйрәтә башлавы да бар бит әле...   Әле телевизордан балаларны кыйнап йоклатучы, кычкырып ашатучы няняларны күрсәттеләр. Күзгә яшьләр тыгылды. Юк инде, бу вариант бармый. Эзләнә торгач, тагы бер юлын таптым – яшь ана үзенең игезәк балалары янына тагын бер бала алып карарга тели икән. Аның сабыйларына да җиде ай икән. Ире профессиональ массаж ясаучы. «Безнең өчен бала карау рәхәт кенә», – диде алар. Шулай да хезмәтләрен аена 10 мең сумга бәялиләр. Тик менә без яшәгән Азино бистәсеннән Мәскәү базарына хәтле ара ераграк шул. Баланы көн саен ирем йөртергә килешендек дигәндә генә, күрше кызы Лилия белән сөйләшеп киттек. Кыскартуга эләгеп, инде өч ай буе эш таба алмый икән. Үзенең баласы булмаса да, медик белеме бар. Башта берәр сәгатькә генә алып карады, улым көйсезләнмәде. Шулай итеп, Лилия бездә няня булырга ризалашты. Аена 7 мең сум акча түләргә сөйләштек. Сүз уңаеннан: декрет ялыңны өзмичә, кимендә бер сәгатькә кыскартылган эш көне шарты белән эшкә чыксаң, декрет пособиесе саклана икән. Шулай итеп, мин пособиемне Лилиягә биреп бара башладым. Баштарак үземне няня тотарлык бай итеп тоеп, масаеп та йөрдем әле. Шулай булмый ни, дусларың арасында «баламны няня карый», дип җибәрү­ләре ни тора! Өстәвенә, кайтып кергәндә савыт-саба юып куелган, бала тыныч, тамагы тук. Иртән эшкә чыгып йөгерер алдыннан өйне җыештырып, ашарга пешереп калдырырга да кирәк бит әле.    Тора-бара өйдә чит кеше булу ар­ды­ра икән ул. Лилия үзе дә арган ахрысы, бер ялдан соң, әти-әнисе яныннан – авылдан бөтенләй әйләнеп кайтмады. Бу хәлдән соң ничек кеше­гә үз балаңны ышанып тапшырып була? Яңадан Интернет челтәренә кердем. Бу юлы минем күземә «Клуб домашних деток» дигән белдерү чалынды. Безнең күрше өйдә генә, аена алты меңгә, өстәвенә, иртәнге җидедән кичке җидегә хәтле эшлиләр.    – Минем үземнең дә өч балам бар, аларны да шундый бакчага йөртеп, үзем бер фирмада менеджер булып эшли идем. Эшләп алган бар акчам бакчага түләүгә китә, әле җитми дә, – дип каршы алды өй хуҗасы Ирина. – Уйладым, киңәштем дә, үзем шундый ук бакча оештырырга булдым, – диде ул.   Иринаның кызына дүрт яшь, ике игез малаена өчәр яшь. Ул балалар­ның шундый тәртипле, акыллы булулары мине таң калдырды. Иринаның тиешле педагогик белеме булмаса да, балаларны яратуы, дөрес итеп тәр­бияләве күзгә ташланып тора. Улым Сәед монда килүгә үк минем барлыгымны оныта башлады. Елмаеп, кулын болгап калганда эшкә бару да күңел­ле. Тора-бара Сәед, балалардан ише­теп, Иринаны «мама» дип атый башлады. Мин аңа – әни, Ирина – мама.    Өйдәге балалар бакчасы чит илләрдә киң таралган икән. Мәсәлән, Америкада балаңны балалар бакчасына йөртү бик кыйммәткә төшә. Шуңа күрә берничә ана, берләшеп, балаларын бер анадан караталар икән.  Казанда да бар ул. Өч бүлмәле фатирларны бакчага охшатып ремонт ясыйлар да, группа оештыралар. Дөрес, аларны закон таләпләренә туры китерү авыр. Законлы рәвештә эшләүчеләрнең хакы да аена 12-15 меңгә җитә.    Без йөри торган балалар бакчасы – өч бүлмәле гади фатир, бер бүлмәдә фатир хуҗалары яши, берсе балалар өчен йокы бүлмәсе итеп ясалган. Тагы бер бүлмәсе исә уен һәм төрле дәресләр өчен корылган. Монда йомшак келәм, уенчыклар, кечкенә урындык-өстәлләр дә бар. Ризыкны да Ирина үзе әзерли. Иринага ярдәмгә кайвакыт аның иптәш кызы килә. Сәед шушы бакчада тәпи йөреп китте. Ә безнең аягыбыз җиңел булды: озакламый анда тагын ике бала йөри башлады. Дөрес, ике яшь­лек Ульяна бераз авыррак ияләш­те. Шулай да балаларга бергә күңел­лерәк бит, хәзер барысы да бик теләп йөриләр, бер-берсен күргәч бик шат­ланалар. Биредә балалар үзләрен өйдәгечә хис итәләр, сирәк авырыйлар, һәр балага игътибар җитә, көн тәртибе дә бик катгый түгел, өстә­венә, баланы соңгарак калып та ала аласың. Мондый бакчалар­ның кимчелеге дә бар: лицензиясе булмаганга, бала сәламәтлеге һәм иминлеге өчен ышанычлы гарантияләр бирелми. Өйдәге берәр кеше авырып китсә, балалар бакчасы ябылырга мөмкин. Яңа елда, төркемдәге балаларның ата-аналары белән бергә, Кыш бабай чакырып, бәйрәм оештырдык. Гомумән, дуслашып беттек инде без.    Тиздән Сәедкә яшь ярым була. Балалар бакчасына чиратка бас­канда, аның тууына әле ай да тулмаган иде. Шушы вакыт эчендә безнең чират биш меңгә кимегән. Хәзер 3980 нче булып чиратта торабыз. Минем шикелле үз чиратын көтүчеләр өчен өйдәге балалар бакчасы – менә дигән вариант!!!   Диләрә Гапсәләмова
Мәдинә АВЗАЛОВА

--- | 08.07.2016

Үлгәнче яратты...

$
0
0
11.07.2016 Язмыш
Нәфисәне егетләр үз итмәде. Мәктәптә укыган чагында ук башка кызларның чәчләрен тартып, сумкаларын яшереп уйнасалар да, нигәдер Нәфисә янына берәү дә якын килергә батырчылык итмәде. Әллә малайларча эре гәүдәле булганы, әллә әтисе кырыслыгы белән тирә-якка танылган урманчы булганы өчен өнәп бетермәделәр малайлар кызны.
Ә ул үзен белгәннән бирле авылдашын, үзенең яшьтәше Зөфәрне яратты. Язуын танытмаска тырышып, Зөфәрнең сумкасына мәхәббәт хатлары салды, бәйрәм саен открытка язды. Яшүсмер егет үзенә игътибар иткән кызның кем икәнен әллә сизмәде, әллә сизеп тә, сизмәгәнгә сабышты.   Чыгарылыш кичәсендә бар кыюлыгын җыеп, Нәфисә Зөфәрне биергә чакырды. Егет, укытучылардан качып, кызыл шәрабны шактый чөмергән иде бугай, тиз ризалашты. Кичә ахырында классташлар җыелып, таң атканын каршы алырга су буена киттеләр. Нәфисә аларга иярмәде, өенә кайтып китте. Дөресен генә әйткәндә, аның юклыгын сизүче кеше дә булмады бугай.   Тик кереп ятуга, сак кына тәрәзә шакыган тавышка чыгып караса, Зөфәр аның артыннан килгән икән. Алар таңны бергә аттыр­дылар. Нәфисә бу төндә үзенең сафлыгын Зөфәргә бүләк итте...   Шушы хәлләрдән соң, Зөфәр башка кызларны озаткаласа да, үзенә кирәк вакытта Нәфисә янына да килгәләп йөрде. Ә кыз саф хисләре тапталуга да игътибар итмичә, егетне һәрвакыт ачык йөз белән каршы алды. Кыз егетне әллә нинди кыргый ярату белән сөйде.   Алар икесе дә күрше шәһәргә укырга керделәр. Очрашулар монда да дәвам итте. Шәһәр шәһәр инде ул, монда кызларга сүз кушучы табыла. Нәфисәне дә матур түгел дип тормадылар, танышырга теләүчеләр булды. Тик ул барысын да «егетем бар» дип, сүз куертып тормый, кире борды. Элеккечә, үзе ашамаса ашамады, Зөфәргә бәйрәм саен кыйммәтле бүләкләр алды. Әкренләп киенергә, бизәнергә өйрәнгәч, Нәфисә дә җыйнакланып, чибәрләнеп киткән кебек булды. Егет тә сукмакны онытып бетермәде.   Авылдашлары аларны өйләнешерләр дип көтсәләр дә, барысын да шаккатырып, Зөфәр әти-­әнисенә килен итеп сары чәчле, балалы марҗа хатыны алып кайтты. Нәфисә бу хәбәрне ишеттеме-юкмы, мөгаен, ишеткәндер, тик шулай да очрашу эзләгән егетләргә «егетем бар» дип җавап бирүен дәвам итте, башка беркем белән дә очрашмады...   Инде ничә ел үтте, Нәфисә китапханәдә эшли башлады. Бергә эшләүче кызларның егетләре аларны кичен килеп алалар, ә Нәфисәне килеп алучы юк. Тик Нәфисә үзен ялгыз хис итми, егетенә ашарга пешерә, бүләкләр ала. Ул серле егетнең кем икәнен күпләр беләсе килсә дә, Нәфисә серне чишәргә ашыкмады.   Көннәрдән бер көнне Нәфисә психушкага эләккән дигән хәбәр ишетелгәч, хезмәттәшләре аһ итте. Тыныч кына йөргән басынкы холыклы кызга ни булган?..   Ни булганын күршесе сөйләгәч кенә белделәр. Баксаң, Нәфисә әле һаман да Зөфәрне үзенең егете дип саный икән. Аның хакында уйлый-уйлый «башы киткән» бичараның. Иртәдән чәчәкләр чыгып алып, егетем бирде дип фатирына алып керүләр, көн аралаш булмаган ирнең керен юу дисеңме... Ул яраткан ризыкны әзерләп, өстәлгә куюмы... Бүлмәсендә аңа атап алынган бүләкләр дә шактый җыелган.   Инде ничә ел һаман шул Зөфәре белән саташкан икән бичаракай. Узган шимбәдә күршеләре туган көн үткәргәннәр. Билгеле инде, бәйрәм шау-шусыз булмый. Музыка акыртып, иремә йокларга комачаулыйсыз дип кергән Нәфисәнең төс-кыяфәтеннән шикләнеп, «Ашыгыч ярдәм» чакырткан күршесе. Тегеләре инде эшнең нидә икәнен сизеп алып, махсус сырхауханәгә илткәннәр кызны.   Хезмәттәшләре хәлен белергә килгәндә, ул егетенә дип бик матур оекбашлар бәйләп утыра иде. Бу йортта андый нәрсәләр тотарга ярамаса да, Нәфисәнең холкы тыныч булгач, бәйләргә рөхсәт биргәннәр. Кыз алар белән ачылып сөйләште. Дәвалануын да яшермәде. Аның тыныч кына сөйләвенә шаккаттылар: «Егетемне сагынмыйм, мин бит аны көн саен тәрәзәдән күреп торам. Бераз дәвалангач, мине кереп алыр да туй итәрбез», – дип сөйләнгән кызга карарга кыен иде, барысы да күз карашларын түбән яшерде.   Һәркемнең үз мәшәкате дигәндәй, тора-бара Нәфисә хәсрәте дә онытылды. Тик бер ел үтте дигәндә, аның үлгән хәбәрен ишетеп, хатын-кыз күз яшьләрен тыя алмады.   Чынлап сөйсәң, мәхәббәттән дә акылдан шашарга була икән. Аның «мин көн саен егетемне күреп торам» дигәненә шикләнеп караганнар иде. Баксаң, Зөфәр һәр көн саен дәваханә яныннан узып эшкә йөргән. Үзен яратып, саргаеп кипкән, ахырда бу дөньяны бөтенләй ташлап киткән Нәфисә исемле авылдашы хакында уйлап караганы булмагандыр инде аның...      
Илһамия ГАФФАРОВА

--- | 09.07.2016

Татарстанда яшенле яңгыр һәм эссе һава торышы көтелә

$
0
0
12.07.2016 Экология
Татарстан синоптиклары фаразлары буенча, республикада алмашынучан болытлы һава, яшенле яңгыр көтелә. Көньяк-көнбатыштан салмак җил, яшен вакытында җилнең тизлеге 15-18 м/с тәшкил итәргә мөмкин.
Төнлә температура 11-16 градус җылы тәшкил итәчәк, көндез - 27 градустан югары.   13 июль төнендә республикада болытлы һава, урыны белән яңгыр явып узарга мөмкин. Температура 12 градус җылы тәшкил итәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
---

--- | 11.07.2016

Тормыш кайда яхшырак?

$
0
0
12.07.2016 Җәмгыять
Владимир Путиның Май указларына кул куйганына инде дүрт елдан артык вакыт үтеп китте. Хөкүмәткә йөкләнгән бурычлар өлешчә үтәлде, берникадәре әлегәчә һавада эленеп, үтәлер-үтәлмәс килеш тора. Бигрәк тә бюджеттагыларның хезмәт хакларын Кремль куйган таләпләргә җиткерү мәшакатьле, моны хәзер Мәскәүдәге югары кабинетларда да таныйлар.

Соңгы көннәрдә хастәханә юлын бераз таптап алганга һәм табибларның игътибарлы карашы нәтиҗәсендә урын өстенә егыла язган хәлдән тиз арада яңадан аякка басканга күрә, Путинның "ак чәчәк"ләргә биргән вәгъдәсе ничек үтәлә икән дип кызыксынып алырга булдым. Вәгъдә исә конкрет һәм гади: 2018 елга табибларның хезмәт хакын төбәктәге уртача хезмәт хакыннан ике тапкыр югарырак дәрәҗәгә җиткерү. Дөресен генә әйт­кәндә, бездә базар мөнәсәбәтләренә күч­кәннән башлап, табиблар юньле хезмәт хакы күрмәде. Ә бит Мәскәү биргән вәгъ­дәнең тормышка ашуы – табиб­лар­ның үзләре өчен генә түгел, без, пациентлар өчен дә бик мөһим нәрсә, чөнки ачлы-туклы табибтан яхшы дәва өмет итеп булмый. Татарстанда уртача хезмәт хакы бүген 28 мең сумга якын, димәк, Май указларындагы күрсәткечкә ирешү өчен, табибларның уртача хезмәт хакын 56 мең сумга җиткерергә кирәк, шул чакта без иркен сулап, табиблар алдына кискен таләпләр куя алачакбыз.

Вәгъдә үтәлергә ике елдан азрак вакыт калганда, "ак чәчәк"ләргә күпме түләнә, шуның белән кызыксынып карыйк. 2016 елның беренче кварталында югары белемле табиб­ларның Татарстан буенча уртача хезмәт хакы 35 мең 845 сум тәшкил итә. Күрәбез, әлегә финиш биеклегенә ерак. Россия Федерациясе буенча бу күрсәткеч – 46 мең 122 сум. Аңлашыла инде: Мәскәү һәм Санкт-Петербургның күккә ашкан күрсәт­кечләре янына безнең табибларныкын куеп булмый. Хезмәт хакы ягыннан безнең табиблар Идел буе федераль округына караган Башкортстан (41533 сум), Пермь өлкәсе (40091 сум), Оренбург өлкәсе (38131 сум), Киров өлкәсе (37883 сум) кебек төбәкләрдән калыша hәм Ульяновск, Саратов өлкәләре, Мари Иле, Мордовия республикаларыннан уңайрак шартларда яши. Боларда хезмәт хаклары 29 мең – 30 мең тирәсендә тирбәлә. Табиплар өчен акча яңгыры Россиядә Ямал-Ненец автономияле округында гына яхшы ява, биредә уртача хезмәт хакы – 103 мең 963 сум. 100 меңлек биеклек яулаган тагын бер генә төбәк бар, ул – Чукотка.

Татарстанның үзендә дә район белән район арасында хезмәт хакларында байтак зур аерма сизелә. Бездә иң югары хезмәт хакларын Алабуга (44479 сум), Менделеев (42240 сум), Түбән Кама (42568 сум), Спас (43421 сум), Азнакай, Актаныш, Әгерҗе, Бөгелмә, Баулы районнарында яшәп эшләүче табиблар ала. Бүген мин Рострудның «Работа в России» сайтында Әгерҗе районы өчен 5 табиб вакансиясе таптым. Вакансияләрдә күрсәтелгән хез­мәт хаклары райондагы уртача хезмәт хакыннан байтак түбән: 22 меңнән алып 35 мең сумга кадәр тирбәлә. Моны аңлатып була: вакансиядә гадәттә 1 ставка өчен хезмәт хаклары күрсәтелә, ә тормыш алып бару өчен безнең табибларга 1,5-2 ставкага көч түгәргә туры килә. Уртача хезмәт хакының югарылыгы ул табибның берничә урынга чабуы белән генә тәэмин ителә.   Район хастаханәләрендә 0,5-0,25 ставакалы белгечләргә юлыгасың: талон алып чиратка язылмакчы буласың, бу айга чират инде беткән, башланмаган айга әле язмыйлар. Тар белгечләр янына үтеп керү шулай итеп мең бәлагә әйләнә. Хастаханә җитәкчелегенә шалтыратсаң, табибның чирек ставкага гына эшләве турында аклану ишетәсең, аптырагач, түләүле табибка китә инде пациентлар, чир көтеп тормый бит. Түләүлегә керсәң, рәхим ит, бюджет хастаханәсендә эш­ләүче белгеч үк сине елмаеп каршы ала. Гадәттә аның район хастаханәсендә тагын берәр ставкасы булырга мөмкин. Бу ысул белән хезмәт хакын арттырып була, авыруларга сыйфатлы һәм ашыгыч ярдәм күрсә­түне генә тормышка ашырырлык түгел. Татарстанстат мәгълүматларына ышансак, иң түбән уртача хезмәт хакы Казанда (33651 сум) hәм Питрәч (30752 сум), Кукмара (32804 сум), Алексеевск (32737 сум) районнарында.   Табиб кеременең, әлбәттә, кычкырып йөрми торганы да булырга ихтимал. Даны тирә-юньгә таралган, Казан яны районнарының берсендә эшләүче таныш хирургтан сорыйм: “Пациентлардан акча аласыңмы?” – дим. “Сораганым юк, – ди ул, – әмма бирәләр, биргәч, алам инде”. Беләм: бу табибка эләгү өчен авырулар чират тора, чөнки кулы бик шифалы аның. Мондыйларның өстәмә керемен ришвәт дип бәяләп буладырмы-юкмы, анысын әйтү кыен, әмма квалифи­кациясенә тиң хезмәт хакы алырга тиеш, монысы бәхәссез.
Рәшит ФӘТХРАХМАНОВ

--- | 12.07.2016

Татарстанда коточкыч зур еланга тап булганнар (ФОТО)

$
0
0
12.07.2016 Җәмгыять
Быел еланнар артык күп, дигән фикер дөреслеккә туры килә булып чыкты. Элегрәк тә Балтач районының «аскы ягы»ннан (халыкта Малмыж ягындагы авылларны шулай атыйлар) кайткан печәннән елан чыккан очраклар булган.
Әмма моның кадәрлесе тәүге тапкыр.   Дөрес булса, әлеге печән рулоны Чутай басуларында төшерелгән, дип яза almet-rt.ru.          
---

--- | 12.07.2016
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>